Книга - Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3

a
A

Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3
Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев

Гәүһәр Хәсәнова


Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» енең бу томында әдипнең «Торналар төшкән җирдә» повесте һәм «Мәңгелек яз» романы урын алды. Автор пунктуациясе сакланды.





Мөхәммәт Мәһдиев

Әсәрләр. 3 том











Торналар төшкән җирдә

(Повесть)


Туган җирне сагыну дәрте
бервакытта да бетми икән…

    Әбелмәних Каргалый




Кереш сүз


…Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган. Гап-гади, иң гадәти бер авыл. Анда зур сулар, таулар, иркен болыннар юк, кыялар юк. Тагын бик күп нәрсә юк. Бөтен булган байлыгы – урман, чишмәләр һәм кешеләр. Мин менә шулар турында сөйләргә телим. Әмма бер лирик чигенеш ясыйсым килә.

…1976 елның октябрендә мин Франциянең Париж, Марсель, Авиньон шәһәрләрендә йөрдем. Үзебезнең авылдан ерак, бик ерак идем мин. Эйфель башнясы янында басып торганда, Урта диңгезнең «Иф» крепосте урнашкан таш утравына катерда чыкканда яки Роден музеенда йөргәндә кая инде үз авылыңны уйлап тору, искә төшерү? Баш әйләнгән, тәэсирләр шундый көчле, ниндидер бер мизгелдә үзеңне онытып, югалып торасың. Ләкин нәкъ шул хәлдә – табигыйлекне югалткан бер хәлдә – нигәдер минем йөрәгем сулыгып-сулыгып алды һәм, Сан-Мартин бульварындагы затлы ресторанның купшы савыт-сабасын бер читкә этеп куеп, туп-туры үзебезнең авылга кайтасы һәм минем хәтергә килгән кешеләр белән капка төбендә рәхәтләнеп бер сөйләшәсе килде. Мин моны – бу теләкне – берәүгә дә әйтмәдем, әйтсәм, моны йә кыланчыклык, йә бик нык чикләнгәнлек дип кабул итәрләр иде, әмма бу әсәрем шунда языла башлады дип әйтә алам.

Хәзер сәбәбен дә беләм. Зур бульварларда йөргәндә, затлы рестораннарда ашап-эчеп утырганда, миемне өзлексез бер фикер тукып торды: боларның күп нәрсәсе безнең белән уртак лабаса…

…Урам тулы халык: яше, карты-карчыгы, кызы-егете, французы-негры – барысы да джинсыга төренгәннәр. Киндер, безнең авылда гасырлар буе үстерелеп, тукылып, эрләнеп-сугылган киндер. Моны безнең авылда Хәдичәтти, Камиләтти һәм Кәшифәтти кыш буе утырып суга иде һәм, сугып бетереп югач, манарга Чүриле урысларына илтеп бирәләр иде. Ә Чүриле урыслары! Алтын куллы – буяучы, калайчы, тимерче, манучылар! Чүриле манучылары… Безнең авылның күпме хатын-кызы еллар буена Чүриле урыслары манган йон оек, йон фуфайка (безнең авылда аны «куфайка» дип йөртәләр), тула, киндер әйберсе киеп йөрде һәм «Чүриле» дигән сүз ничектер үзеннән-үзе «кешеләргә матурлык бирәм, кешеләрне матур итәм» дигән төшенчә белән бер булып киткән иде. Кешелек җәмгыяте безнең ата-баба киеп узганга – Хәдичәтти, Камиләтти, Кәшифәтти сугып, Чүриле урыслары манып биргән киндер күлмәк, киндер ыштанга яңадан әйләнеп кайтты. Ә без аны тырышып-тырышып онытып ятабыз…

Хәер, аңарчы мин Кипрда булган идем. Шунда, Фамагуста портында, дулкыннар янындагы бер ресторан төбендә безне милли киемнәр кигән киприоткалар каршы алды һәм безнең белән рәсемгә төштеләр. Миндә ул рәсем саклана: Кипр кызларының милли киеме саф киндер күлмәк, киндер алъяпкыч икән. Чиккән, бизәкләнгән…

Минем башка әллә нинди уйлар килде. Чөнки Парижда очрашуларның берсендә бер француз журналисты әйтә куйды: без, ди, читтән ат ите сатып алабыз, үзенең диетик сыйфатлары буенча ат ите тавык итеннән югарырак бәяләнә, ат ите – склерозга, картаюга каршы көрәштә иң әһәмиятле медицина чараларының берсе, дип сөйләде. Алай… Тукта, моны безнең авылның тегүче Хөснетдин абзый гел әйтә иде бит:

– Һи-и, энекәш, ат ите ашаган кеше любуй салкында атны бияләй белән җикми инде ул, – дип сөйләргә ярата иде. Без моны аңламый идек. Әмма ул күп сүзле түгел, шулай да «расшифровка» бирә иде: ат ите ашаган кеше картаймый да, туңмый да, тузмый да… Галимнәрнең әле әйтеп ята торган сүзләрен Хөснетдин абзый әллә кайчан белгән икән…

Сан-Мартин бульварында йөргәндә, мин чит илдән килгән туристларның авыз күтәреп, шаккатып карап торган товарларына игътибар иттем: бу товар кызылга каккан кайры тун иде. Кызылга каккан… Кешелек җәмгыяте өчен бу – үткән этап. Тунның акка, карага, кызылга какканы була иде һәм яшүсмер егетләр аулак өйгә бары тик шул тунны киеп кенә киләләр иде, «пәлтә» дигән әйбер ул бик соң – кырыгынчы елларда гына килеп керде, клубка инде «каккан» тун белән килү гаеп санала, һәм егетләр сукно, бобрик, драп пәлтә белән килә иде. Башка җирдә ничектер, безнең авылда «пәлтә» үзенең дәрәҗәсе буенча дүрт-биш баскычта йөри иде.

Беренче урында – иң кыйммәтле – драп пәлтә; икенче урында – бобрик пәлтә. Беренче дәрәҗәдәгесен киюче кеше авылда юк исәбендә иде, һәм авыл егете өчен каккан туннан котылып «бобрик пәлтә» кию зур, мөрәүвәт бер эш исәпләнә иде.

Өченче урында – сукно пәлтә. Моны шәбрәк егетләр армиягә киткәнче үк кияләр, алырлык хәле булмаганнар армиядән кайткач соры шинельне Чүриле урысларына мандырып («Хәйбринең шинеле бик әйбәт чыккан!», «Нурминың шинелен икенче кат манарга алып калганнар!») пәлтә тектерәләр иде. Моның хәтта җыры да бар иде:

Дустым, пәлтә тектергәнсең,
Итәген бөктергәнсең.
Зәйтүн гөлләр арасында
Зифа буй үстергәнсең.

Дүртенче урында – пулсукна (полусукно) һәм брезент сыман материалдан тегелгән пальтолар иде, моны кигән егетнең дәрәҗәсе әллә кем булмый иде һәм яңа ачылган клубларның ишек төбендә уенга кермичә торучылар гадәттә «пулсукна» пальто киючеләрдән була иде. Утызынчы-кырыгынчы елларда, шулай итеп, безнең авыл кайры тун яки «каккан» туннан баш тартты. Кырык еллардан соң бу тунның дөньяда иң модалы киемгә әйләнгәнлеге, әлбәттә, гаҗәп… Алай гынамы… Утыз сигезенче елмы икән, җәй башында афәтле бер давыл чыгып безнең авыл, урман өстеннән узды. Кырып узды. Без – урмансыз бер көн дә яши алмый торган халык – икенче көнне урманга бардык! Безнең авыл өстендәге төз, геометрик төгәллек белән үскән кара чыршылар кырылып беткән, авыр, салмак ботаклы наратлар: «Әй сез, безне яратканыгызны беләбез, әмма шундый афәт вакытында безне табигать көченә тапшырдыгыз», – дип рәнҗегән сыман ярылып авып яталар иде. Безнең авыл кара кайгыга батты. Ләкин күпмедер вакыт узгач, авылда яңа һөнәр барлыкка килде: сагыз эретү. Бер коймак, ике коймак, өч… Егылган агачларның җәрәхәтле төпләре ул елны җәй буе еладылар. Шуннан сагыз кайнату, сагыз сату модага кереп китте. Сагыз чәйнәү ашказаны асты бизенең эшләвен яхшырта, сагыз тешләрне чистарта, имеш… Аны шулай итеп чәйниләр иде: ул бер ритмга корылган, фәлән-фәлән тапкыр әйләндереп алгач чарт итеп аны бер аттырып куялар иде һәм сагыз чартлату ул бары тик уңганнар, булганнар эше генә, моны чартлату – димәк, эш көйле, ритмлы, җайга салынган, моны чәйнәүче кыз уңган дигән мәгънәне аңлата иде.

…Карасам, бөтен урам – Сан-Мартин урамы сагыз чәйни. Моны Академия утырышыннан кайтып баручы профессор да, метро себерүче негр да, секс-фильм барганда билет тикшереп торучы чандыр гәүдәле француз кызы да, Эйфель башнясы янында фотоаппарат асып йөгереп йөрүче америкалы турист та чәйни. Әһә, мин әйтәм, безнең авылның Миңлебикәттиләр, Шәмсетдин абзыйлар моны әллә кайчан чәйниләр һәм күрше-тирәгә, бала-чагага «бер коймак» итеп биреп тә чыгаралар иде, дим. Үзем шулай уйлап йөрим, ә кесәдә малайның заказы ята: әти, Париждан жвачка алып кайтырга онытма…

Их син, мокыт малай. Жвачканың чыккан урынында без синең белән җәй буе йөрибез, велосипедларны баллы куәт, алабай, кыңгырау, сандугач тәпие, дегет чәчәкләре өстенә аударып, тымызык баллы һаваны сулап сыйдырып бетерә алмыйча, каен җиләге исен иснәп, җиләкне таптап йөрибез, ә шәм кебек төзек наратлар сыр-сыр ясаган эзләреннән Сан-Мартин урамындагы жвачканы агызып мөлдерәп елап утыралар. Ә без…

Безнең авылның Әсхәдулла абзый гомер буе киндер капчык асып йөрде. Киндер капчык дөньядагы иң җайлы сумкаларның берсе икән. Кешелек җәмгыяте капчыктан өстен булырга тырышып күп әйбер уйлап тапты: саквояж, ранец, чемодан, ридикюль, планшетка, рюкзак, дипломат һәм тагын әллә ниләр. Кешелек җәмгыяте шуларны уйлап ятканда, безнең авылның Әсхәдулла абзый егерме чакрымлы Арча юлын таптый торды: иңендә капчык – «арыш капчыгы» иде. Аңа барысы да сыя: бер кило түбә кадагы, ике кадак хәлвә, чирек такта чәй, бер банка тәрәзә буявы, өч кадак замазка, ике өтерге, чебен даруы, хатынга кәшимир яулык, малайга уенчык автомобиль…

Хәзер кешелек җәмгыяте шуңа кайтты, һәркемнең иңендә – киндер капчык. Яшь егетнең яки кызның иңендә киндер капчыгы булмау – модадан артта калганлык булып исәпләнә. Мин самолётка утырырга дип аэродромның бетон мәйданында басып торам, мине озатырга килгән кызым соңгы ялынычын әйтә:

– Әти, мөмкин булса, миңа киндер сумка алып кайт… – ди.

Киндер сумка…

Әсхәдулла абзыйда андый киндер сумкалар ничәү булды икән? Һәм аны Европадан эзләп йөрисеме икән?

Минем хәтеремә бер егет кереп калган. Кешеләр тышкы кыяфәтләре белән үзләренең каян чыкканын әйтеп торалар. Мин сизәм: менә бу – чыкылдатып эшләп дөнья күреп яткан авыл малае. Менә монысы – әти-әнисеннән акча сорап, велосипед, мопед, мотоцикл, «Жигули», «Волга» – шул сызык буенча үсүче егет. Бу – бәрәңгенең кайда үскәнен белә, әмма аны казып алуны яратмый. Бу – итнең ничек кибеткә килүен белә, әмма силос кампаниясенә катнашмас өчен институтның здравпунктыннан яки поликлиникадан справка эзли. Һәм башка бик күп төрлеләр. Ләкин мин күзәткән егет крестьян егет иде, зур куллы, озын гәүдәле, эре аяклы. Бәхете булган, университетның юридик факультетына кергән. Авылдан килеп. Инде нишләргә? Авылны онытырга иде бит! Шәһәрчә булырга иде! Егет күзәткәләп йөрде дә бераздан озын чәч җиткерде. Метр да туксанлы егеткә озын чәч! Аннан, модага ияреп, ул чәчне юмас булды. Чәче тотам-тотам булып аның пальтосының якасын каплый, пальтосы арттан каешланып килә иде. Бераздан егет китап-дәфтәрләрен киндер капчыкка салып җилкәгә асып йөри башлады. Кирәккә-кирәксезгә тиз генә сигарет кабыза торган булды. Егет диплом алганчы киндер капчыктан бер дә аерылмады. Аның бик тә, бик тә европача буласы килә иде, шул максаттан чыгып, ул үзенең авыллыгыннан баш тартты! Мин елмаеп күзәттем: авыллыктан баш тартам дип, киндер капчык асып, ул авылдагы ата-бабаларына кире кайтты, кире кайтты! Ләкин ул үзе моны аңламый иде… Капчык дигәндә безме инде аны белмибез? «Күтүмкә» дигән капчык була иде. Ат җигә торган аркалык белән түшлекне аласың да киндер капчыкның почмакларына берәр бәрәңге тыгасың һәм, төен ясап, авыррак булган саен төен ныграк кысыла торган итеп, «күтүмкә» асасың! Диңгез флотында дәрестә миңа унөч төрле «диңгез төене» өйрәттеләр. Шуның җиде-сигез төрлесе безнең авыл кешеләре өчен яшәү, эшләү формасы иде. Мин «диңгез эше» дигән фәннән имтихан биргәндә «биш»ле алдым, чөнки унөч төрле төеннең җиде-сигезен тормыш үзе өйрәткән иде.

Тагын чит илдә йөргәндә без бер паркта булдык. Анда кафель, обой, полировка кебек әйберләрдән бөтенләй баш тартканнар. Киләсең бер кибет янына – анысы бурабзар (бурап эшләнгән абзар). Аласың кофе. Утырасың… агач бүкәнгә. Өстәл урынына агач төбе. Бу – хәзер Европада иң югары культура шартлары дип исәпләнә. Безнең авылда җиткән дүрт егетле бер гаилә бар иде, аларны Шәфыйкныкылар дип йөртәләр иде. Атасыз, ятим үскән бу егетләр колхозның бөтен эшен кырып эшлиләр дә буш вакытларында өйләрендә башмак, күтәрмә, чабата ясыйлар, сәкегә җыелып тәмле итеп аш ашыйлар һәм аларның утыргычы бары тик бүкәннән генә иде. Әйбәт, әдәпле егетләр Гыйльмулла, Нуриәхмәт, Шәһидулла, Галиәхмәт агач бүкәндә утырып үстеләр дә Ватан азатлыгы өчен көрәшкә чыгып киттеләр һәм шул көрәштә башларын салдылар. Европа бүкән белән безне гаҗәпләндерә алмый.

Парижда без урнашкан отельнең исеме «Кургаш таба» иде. Бу исем миңа ошады. Кургаш икән кургаш. Таба – безнең юлдаш. Табада без коймак пешерәбез, кабартма, сумса, өчпочмак, бәлеш; ярма, кабак, дөге, бәрәңге, әнис салып, ит турап бәлеш пешерәбез. Каз бәлеше була, кабак бәлеше, каздан баш-аяк бәлеше була. «Кургаш таба» кешеләре төнге йокы алдыннан безгә берәр стакан катык өләшеп чыктылар. Катык…

Безнең авылда катык стаканлап түгел, чиләкләп үлчәнә. Катык безнең авылда чут түгел. Шулай, йөрисең бит: беркайчан да «мин хәзер уң аягымны, аннан соң сул аягымны атлыйм» дип баш ватмыйсың, ә болай гына – атлыйсың. Безнең авылда катык ашау да шулай. Катык бар, аны ашыйсы һәм вәссәлам… Ә хәзер төнгә йокы алдыннан бер стакан катык ашап кую зур бер хәл икән. Европада да шулай, безнең курортларда да. Мин тыңлап йөрим:

– Ә сез, мадам, кичә катык эчкән җирдә күренмәдегез…

– Минем башым авыртып тора иде. Шуңа күрә мин постельдән кузгалмадым…

– Ах, мадам… Үземә әйткән булсагыз. Кичке катыкны эчми калырга ярыймы соң? Ничек инде сез үзегезнең сәламәтлегегезгә каршы үзегез үк көрәшәсез? Шулай ярыймыни?

Яши торгач, авылның байтак гадәте дөнья культурасына, әдәп-әхлак кагыйдәләренә кертелгәне беленде. Хәтта хәрби уставка да. «Строевой устав» дигән кырыс кануннар җыентыгы бар. Мин уставны ихтирам итәм. Анда коры гына җөмләләр белән кеше тәрбияләүнең, иләмсез, тәртипсез күренгән яшь егеттән солдат яки матрос «ясауның» кагыйдәләре беркетелгән. Алардан берсе: стройга баскач, иптәшеңнең кием-салымы рәтләп киелгәнме икәнен карарга (1 нче глава, 25 нче пункт), аны әйтергә, ярдәм итәргә диелгән. Безнең авылдан бу! Бездә шулай: кышын юлда очраган кешенең бите-колагы өшегән булса, беркайчан да моны әйтмичә узмыйлар. Фәлән-фәлән кием астыннан кирәксезгә фәлән кием күренеп тора икән – моны җай белән генә әйтмичә калмыйлар. Моның өчен бары тик рәхмәт әйтеп кенә узалар.

Ерак юлдан ат белән кайтканда да шулай. Тезелешеп кайткан атларның берсенә җыелалар да арба өстендә гәп сатып баралар. Каршыга да шундый кәрван очрый. Күз күрмәгән кешеләр шунда әйтеп узалар: фәлән атның дилбегәсе аска төшкән, фәлән ат арбасының чәкүшкәсе чыккан, тәгәрмәче чыгарга мужыт… Һәм башкалар. Калганын мин самолётта – Ватанга кайтканда уйлап кайттым. Чыннан да, моданың бик күбесе авылдан. Культуралы зур-зур шәһәрләрдә егетләр, ирләр ак оекбаш белән кара туфли кия башладылар. Бервакыт зур бер дәүләтнең президенты килгәнен телевизордан күрсәттеләр, ул самолёт трабыннан төшкәндә, мин игътибар иттем: модалы киенгән президентның аякларында ак оекбаш иде. Сугышка кадәр безнең авылның иң затлы модасы – ак оекбаш кию иде. …Минем бу турыда язарга карар кылуыма тагын бер нәрсә сәбәп булды. Ничектер, кулыма алып, «Борынгы Греция тарихы» китабын укып ята идем. Бер җөмләгә тукталдым: борынгы греклар, диелә анда, күләгәне аяк белән үлчәп вакытны билгеләгәннәр. Тукта әле, тукта… Ә без? Ә без? Көтү чиратына чыкканда, Торна елгасы буенда җиләк җыйганда, Масра юлындагы түр басуда – торналар төшә торган басуда борчак чапканда без дә сәгатьне шулай белә идек бит!

Димәк, дөньядагы бөтен халыклар белән уртак гадәтләребез, уртак гамәлләребез бар безнең. Димәк, туганда ук бөтен холык-фигылебез, эш-гамәлләребез аркылы бөтендөнья халыкларына бәйләнеп туганбыз без.

Бу әсәр безнең авылда яшәгән, бүгенге буынга юньле әхлак-гадәтләр тапшырып дөньядан киткән кешеләр турында… Бу әсәр илленче еллар яшьлеге турында…




Кереш сүзгә өстәмә


Аэропорт. Ташкентка оча торган самолётка кеше утырта башлаганнарын көтәбез. Инде чемоданнар тапшырылган, кулда җиңел сумкалар гына калган. Китүчебез – якын туганыбыз, утыз елдан артык инде Урта Азиядә партия, профсоюз җитәкчелегендә эшләүче Нәкыйп абый. Тимер рәшәткәләр янына килдек. Нәкыйп абыйның багажга тапшырмаган яшел солдат капчыгын кулыма алам. Чамадан тыш авыр.

– Нәрсә бу? – дип сорыйм. Ул авыр сулый. – Нәрсә бу? Ташмы әллә? – дим, шаярып.

– Әйе, энем, таш, – ди. Аннан сөйли: – Су буена төштем. Аннан ике төрле таш алдым. Берсе катламлы таш, икенчесе чыпчык ташы. Бәлки, ул ташларга ата-бабалар баскандыр? Бәлки, сабый вакытта яланаяк аларга мин басканмындыр? Аннан урманга бардым. Нарат, чыршы күркәсе җыйдым. Аннан утын әрдәнәсеннән байтак әйбер җыйдым. Нарат, юкә, имән, каен бүкәннәреннән берәр тәгәрмәч кисеп алдым. – Ул авыр сулады. – Ә безнең тегендә юк… Мин торган район үзәгендә, дим. Анда болар юк…

Тимер рәшәткәле капка ачыла. Мин авыр капчыкны аңа кигертәм. Кешеләр тимер ишеккә агыла башлый. Без күрешәбез. Карыйм – Нәкыйп абыйның ике күзе тулы яшь. Мөлдерәгән…

– Чуерташлар да байтак җыйдым. Анысы Торна елгасыннан, – ди ул. – Аннан соң Торна елгасында…

Аэропорт дикторының салкын тавышы аны бүлдерә:

– У выхода номер пять заканчивается посадка на самолёт, вылетающий рейсом… по маршруту Казань – Ташкент. У выхода номер пять заканчивается посадка…

Аннан соң… Нәрсә аннан соң Торна елгасында? Нәрсә әйтмәкче иде икән ул? Тимер капка инде ябылган иде…


* * *

1979 елның декабрь ахыры. Миңа илле яшь тулган яки туласы көннәр. Радиодан минем фәкыйрь генә иҗатым турында искиткеч җылы сүзләр сөйлиләр, кайсыдыр әсәрдән өзек бирергә җыеналар. Әдәбият тәнкыйтьчесе, минем мәшәкатьле, ыбыр-чыбырлы тормышымны шактый яхшы белгән Фәрваз Миңнуллин сөйли: бу иптәшнең, ди, бөтен иҗаты – яшьлекне сагыну. Яшьлекне сагыну? Бу – минем өчен ачыш. Чыннан да шулай икән. Бәлки, бу әсәргә исемне шулай кушаргадыр? Тагын менә нәрсә: автобиографик повестьларны еш укыйбыз. Бу жанрда инде безнең яшьтәшләр дә каләм тибрәтә башлады. Ул әсәрләрдә еш кына вузда укыган студентлык еллары турында сүз бара. Ә миңа андый бәхет эләкмәде. Буласы шул бәхетле көннәр урынына мин әледән-әле үземнең яшьлегем чыныккан хәрби хезмәт чорын телгә алам икән – укучылар миңа үпкәләмәсен.




Төлке уйный торган орлар…


Җиләк җыям, как коям
Падишага бүләккә…

    Борынгы йола җыры

Җире рәтсез якта халык һөнәрле була.

Безнең авыл халкында бүгенге промышленность тармакларының бик күбесе эмбрион хәлендә элек-электән яшәгән. Җир аз булган, җирне урманнан сугышып алу әле утыз дүртенче елларда да бара иде. Шуңа халык һөнәрле, һөнәрләр болай бүленә:

Такта яручылар; балта осталары: а) өй, абзар, мунча бураучылар; б) тәрәзә наличнигы, ишек-тәрәзә куючылар – нечкәрәк эш; тула басу, җитен талку, манылган йоннан әйбер бәйләү; киндер сугу, бау ишү, чабата ясау; күн аяк киеме төзәтү; пыяла кую; тәгәрмәч, үрәчә, тугым, дуга эшләү; тегүчелек: ак тегүчеләр, кара тегүчеләр; кирпеч сугу; итек басу (бөтен Казан губернасына йөреп); мунчала чыгару; базарга утын, такта, чабата, миллек, мунчала, шалкан, миләш, ылыс (урысларның пасхасына), кипкән җиләк, кипкән шомырт чыгару; лесхозга гөмбә, чәчәк таҗы, дару үләне, бересклет (каучук ясау өчен), усак, зирек, тал кайрысы, чыршы, нарат күркәсе, куак чикләвеге, гөләп җимеше җыеп тапшыру. Менә болар барысы да безнең авылда башкарыла. Бездә кемнәр юк соң?

Калай түбә ябучы, самавыр, комган төзәтүче юк; буяу белән эш итүче, тире иләүче, күн ясаучы, таш белән эш итүчеләр юк.

Агач, юкә төшерү, мунчала чыгару, такта яру, утын әзерләү белән шөгыльләнгән төбәкләрдә гасырлар буе алга таба китә алмаганнар. Аларның бердәнбер табышы – әхлакый югарылык. Экономик яктан алга китү өчен исә таш, тимер белән эш итәргә кирәк булган. Ә бездә аны белмәгәннәр. Юньлелек, эшчәнлек булган, әмма киләчәк буыннар өчен корылмалар калмаган.

Безнең халыкның бөтен рухи дөньясы урман белән бәйле. Әкият, җыр, табышмак, мәзәк – бары тик урманга гына бәйле. Хәтта бәетләр дә шулай: фәлән кешене урман кискәндә агач баскан; фәлән кеше урманнан бүрәнә алып кайтканда, тауда аты ычкынып китеп…

Поездларга билет алу кыен заманнарда, егетләр, билетсыз утырып, ревизорларга эләккәч (ул елларда авыл кешесендә паспорт юк) актка яздырганнар:

– Фамилия?

– Урманов.

– Исемең?

– Чытырман.

Һәм авыл советына еш кына шундый кәгазьләр килә иде: «Сезнең авыл советы гражданины Урманов Чытырман Арча – Казан поездында билетсез тотылды. Аннан тиешле 3 сум штрафны Казан тимер юлы идарәсенең…»

Бераздан бу фамилиянең нәрсә икәнен белеп алалар һәм егетләр тотылалар, яналар. Бары тик ветсанитар Хисмәт кенә шулай эләгеп яңа фамилия яздырып кайта:

– Синьязар Минтаяров, – ди.

Ул кәгазьнең дә авылга килгәнен хәтерлим.

Безнең урманның бер почмагы минем гел күз алдында тора. Сугыш елларында җиләккә баргач мин гел шунда чыгу ягын каера идем. Анда җиләк тә булмый иде. Телефонлы олы юл (бездә: чыбыклы юл) кырыендагы дүрт квартал почмагы ул. Анда юан баганалар утыртылган һәм аларның дүрт ягын квадратлап уеп кара буяу белән номер сукканнар. Әле дә хәтерлим: 217, 216, 196, 197 почмагы иде ул. Әлеге баганалар урман эчендә нәкъ кеше сыман утыралар, алар нәрсәдер әйтергә телиләр, сөйләшергә омтылалар. Кешеләрнең аларга ихтирамы шулкадәр зур, утыз өченче елларда утыртылган ул баганалар илленче елларда төптән череп, өзелеп аудылар, әмма бер генә кеше дә аларны утын итеп өенә алып кайтмады. Әлеге чыбыклы юл буенда башлары корган карт юкәләр, биек-биек ниндидер ятим юкәләр бар. Нигә башлары корды икән аларның? Аларның башларында күке, тилгән кебек кошлар утыра. Эссе көн. Дөнья тын. Кайдадыр тормыш бара, кайдадыр сугыш бара, кайдадыр шау-шу киләләр, ә безнең урмандагы юкәләрнең корган башларында тилгән, күке тып-тын утыра. Телефонлы урман юлы сузылып иңкүлекләр аша еракка китә. Ул юлның ике башын да мин беләм. Бер башы Мөрәле дигән авылга – кара сазлыклы урамнары белән, гомер буе урманда, күлдә мунчала төшереп, еланнан чагылып яшәүче, бүре-төлкедән җәфа чигүче, әллә ниткән кырыс холыклы, әмма каты куллы морҗачы, мунчала чыгаручылардан торган авылга таба бара. Мөрәле гомер буена томан, яңгыр, саз эчендә яшәүче авыл булып күз алдына килә. Юлның икенче башы таш юлга барып чыга. Кояшлы көннәрдә ул як, еракларга чакырып, зәңгәр, аяз булып күренеп тора. Бәхет, сәгадәт, маҗаралар, минем киләчәгем шунда! Шунда! Болар әле вакытлы кыенлык, вакытлы газап, вакытлы ачлык… Шул юкә төпләренә ятып, юкәгә сөялеп, мин күккә карый, еракка – таш юлга карый идем, ерак-еракларга китәсе килә иде. Гомеремнең икенче яртысында мин бик ерак илләрдә булдым, әллә ниткән хикмәтле вулканнар, джунглилар, тау куышлары, шәһәрләр, халыклар, буар еланнар, филләр күрдем. Әмма гомер буе минем йөрәгемне телеп-телеп сагыш кайнады, бала вакытта шул юкә төпләрендә чыбыклы юл буенда ятканда уйлаган уйларым миңа гомер буе тынгылык бирмәде, гел каядыр чакырып торды.

Урмандагы телефон юлы… Дөньяда моның кадәр серле тагын ни булыр? Аз гына җилгә дә сызгырып, урман шавына кушылмыйча аерым бер хәтәр тавыш биреп утыра иде чыбыклы юл. Без, малайлар, теләсә кайсы агачны теләсә нишләтергә хакыбыз бар дип ышанып яшәгән малайлар, шул телефон баганасына килеп колагыбызны куеп тыңлый идек. Бу баганадан колакка бөтен дөнья тавышы ишетелә, әллә кайдагы утраулар, вулканнар, җир тетрәүләр, тайфуннар – барысы да ишетелә кебек иде. Шуны тыңлагандагы дулкынланулар! Язмыш шаян: 1952 елның җәендә Балтыйк диңгезенең бер квадратында бик көчле шторм булып, элемтә югалды. Генштаб, флот штабы, база штабы офицерлары төн йокламады. Шунда флот командующие белән телеграф сөйләшүен мин алып бардым; минем кул астыннан чыккан лентаны бер төркем өлкән офицерлар учларына алып торалар, борчулы кыяфәттә киңәшләшәләр һәм командующийның сорауларына кыска-кыска гына җавап бирәләр иде. Ә минем кулларым шулкадәр дерелдәде – моны күреп СНИС (Служба наблюдения и связи) начальнигы миңа замечание ясады:

– Нәрсә син усак яфрагы кебек калтырыйсың? – диде.

Эскадра табылды, безнең вахта шул көнне бәйрәм итте, балачакның бер мәзәге исә минем хәтергә килде.

…Имеш, безнең авылның җир чикләрен билгеләгәндә халык риза булмаган. Күрше авылга күбрәк киткән икән. Шуннан киңәшкәннәр. Арадан бер абзый әйткән:

– Гөбернаторга тилиграм сугарга кирәк, – дигән.

Әйтүен әйткән, әмма ничек сугасын аңлатмаган. Өстенә дә алмаган. Ирләр өстенә алмаган эшкә хатын-кызның тотынуы гаҗәпмени? Ике хатын кулларына миләш таяк алып таш юлга чыгып киткәннәр. Телеграф баганалары тезелгән чыбыклы юлга килгәч, чирәмгә утырып алъяпкыч алдына салган ипиләрен ашаганнар да, валчыгын бисмилла әйтеп кош-кортка сипкәч, телеграф баганасы янына килеп басканнар. Аннан ике яклап миләш таягы белән баганага суккалаганнар. Багана шаулаган. Ә болар шул шауга өстәп депеша җибәргәннәр:

– Дөбер-шатыр, гөбернатор,

Безнең сүзне тыңлап тор.

Аннан гөбернаторга җир мәсьәләсендәге дәгъваларын сөйләп, авылга кайтканнар һәм халыкка:

– Гөбернаторга тилиграм суктык, бераз көтеп карыйк, – дигәннәр…

Безнең авылның исеме әллә шуннан «Гөберчәк» булып киттеме икән? Бер генә легендада, бер генә сүзлектә дә бу исемгә әлегә аңлатма табылганы юк…

Сүз башы урман иде бит әле. Урманга беренче баруымны хәтерлим: дүрт яшьләрдә булганмындыр. Аңарчы урман безнең басу түрендә могҗизалы стена, серле әкият булып торды. Ул басу түренең бер почмагыннан башланып, ике чакрым ераклыкта ярым боҗра ясап, авылны әйләнеп уза. Офыктагы урман өсте теш-теш булып күренгәнлектән, бала вакытта мин аны безнең басу түренә сырты белән салынган мәһабәт пычкы дип белә идем. Менә, ниһаять, шул сихри дөньяның бер почмагына алып кереп мине бастырдылар. Күзгә ташланган иң беренче нәрсә күч-күч булып утырган абагалар иде. Болар иксез-чиксез, болар серле дә, куркыныч та иде. Аннан миңа карт имән ботагында утырган бер кошны күрсәттеләр. Ул, ахрысы, миннән бик аз гына кечкенәрәк иде. Мәче башлы ябалак. Аның бите миңа кеше бите булып күренде. Безнең урамда әллә ничә карчыкның, бер-ике картның бите нәкъ шундый. Ботак сыныклары ыргытып аны куркыттылар. Саргылт-соры иләмсез канатларын җәеп ботактан күтәрелгәндә, минем өскә җил бәрде. Ул салмак очып эчкәрәк кереп китте. Ул көнне безнең урманда бөтен кошлар сайрый иде. Агачлар арасыннан, күктән музыка ява, бөтен нәрсә зыңгылдап, яңгырап, шатланып тантана итә иде. Ахырдан, берничә еллар узгач, мин «уфалла» арбасы белән бу урманнан утын ташыдым. Абагалар беткән, мәче башлы ябалаклар да күренми иде. 1947 елда Ашхабадта җир тетрәде. Шунда безнең урманга леспромхоз килде һәм бездән агач озаттылар. «Ашхабадны торгызыр өчен» – урман кисүчеләрнең лозунгысы шушы иде. Леспромхозның шунысы ярый, күпме киссә, шуның кадәр утыртып китә. Әмма соңгы елларда аерым кешеләр кулына «Дружба» пычкысы килеп керде. «Дуслык» пычкысы урман өчен зур дошман булып чыкты. Урман сирәгәйде, анда киек-кошлар бетте. 1933 елларда исә әле анда тилгәннәр, урман тавыклары, төлке, куян, бүре, ябалаклар, күке, тукран һ.б. җан ияләре тулып ята иде. Торна елгасы дигән урынында язын торналар туктап бала чыгара иде. Урманнан бөркет килү үзе зур вакыйга була иде. Бөркет, гадәттә, җәйге иртәдә, кешеләр йокыдан торганчы ук авылга килә. Ул ындыр арты тирәсендәге берәр багана башына, узган елдан калган кибән, эскерт өстенә, әвеслек, абзар түбәсенә утыра. Кешеләр аны күрмиләр, әмма каралты-кураны ачып кош-кортны чыгарсаң, кош-корт шунда ук борчыла, курку авазлары сала. Авылга килгән бөркетне авылның бөтен кошлары сизә.

Бүрене дә шулай. Бүре көзге томанлы төннәрдә, язгы иртәләрдә килүчән. Авылда шундый кичләр була: бөтен дөньяны дымлы томан чорнаган, йорт тәрәзәләреннән анда-санда гына кечкенә саргылт утлар күренә, дөнья тын, куркыныч! Җир шары шушы билгесез томан эчендә әкрен генә, тигез генә шаулап әйләнә сыман, син аның әйләнгәнен тоясың. Менә шул вакытта авыл читендә кинәт кенә бер эт елап өрә башлый, авыл җанлана, эт тавышына башкалары да кушылып, бөтен авылда «эт концерты» башлана. Йортларның ишекләре шыгырдап ачыла, кешеләр абзар-кураны бер әйләнеп керәләр, абзарда сыер авыр гына мышнап ала, фонарь яктысында сарыкларның күзе гәрәбә булып яна, алар куркышып, тыбырдашып, берсен берсе бәреп, абзар стенасына сырышалар. Ә эт елый-елый баскыч астына кереп китә, әйтерсең ул хуҗасыннан сорый:

– Йоклама, йоклама, бүре килде, авылда бүре бар! Монда керсә, иң беренче мине алачак ул, мине сакла, мин сине саклармын!

Безнең авылда исә этләр бик сизгер. Урманлы җирдә шунсыз мөмкин түгел. Бер этне хәтерлим: абзарда сарык бәтиләгәнен дә сизә һәм, чоланга килеп, өреп хуҗаларны уята иде. Ул хуҗалыкта беркайчан да январь, февраль бәтиләре өшеп үлмәделәр.

Бүре шулай бөтен авылны дер селкетә дә китә. Киткән була. Этләр, бичара, бик зур эш эшләдек дип бер-берсенә соңгы сәлам биреп алалар да йокыга яталар. Әмма бүре басу түрендә төн уздыра да соры томанлы юеш иртәдә әвеслек тирәсенә килеп чыга. Анда иртәрәк чыккан каз-үрдәк, кичтән адашып кунган сарык-фәлән булмый калмый. Кайвакыт ат саклаучы малайлар әсәрешеп-куркынып, ат чабып авылга кайталар.

– Фәлән атның арт санын бүре умырган!

– Фәлән тайны бүре алмакчы булган, атлар урап алып кына саклаганнар!

Мондый сүзләр еш ишетелә иде.

Безнең бабаларыбызның мәҗүсилек заманында бүре культына табынган булу ихтималын фольклорчылар еш әйтәләр. Шулайдыр, шулай булгандыр. Бүредән курку белән бергә халык күңеленең бик тирән төбендә бу хайванга курку катыш яшерен ихтирам, олылау хисе ятканын белмибезмени?

– Кичә төнлә бүре килгән, – дип, иртәгесен сөйләнгән хәбәр шом катыш серлелек, зурлык, әһәмиятлелек белән йорттан йортка йөри иде. Бүре килгән… Әйтерсең кабереннән торып борынгы баба, изге ата килеп киткән, ә без берни белмичә йоклап ятканбыз. Мондый шомлы ихтирамны мин Обь буендагы бер татар авылында аюга карата сиздем: аю төнлә тайгадан чыккан да авылга килеп берәүнең бурабзар ишеген вата башлаган. Көче җитмәгәч, китеп барган. Иртәгесен бу хәбәр йорттан йортка тапшырылды, урам почмакларында сөйләшеп торулар, капка төпләрендә аз сүз белән фикер алышулар булды.

– Ишеттегезме? Узган төн бабай килгән икән…

Бу җитди тын сөйләшүләрдә мин шулай ук борынгы бабаларның ерак гасырлардагы рухи авазларын ишеткәндәй булдым.

Балачакның бүрегә бәйле куркыныч төннәре, дәһшәтле кичләре, әкиятләре күп булды. Безнең авылда бабалардан калган бүре капкыннары, юл йөргәндә янда тота торган кистәннәр, үкчәсенә бозау тиресе каккан киң чаңгылар (тауга менгәндә тиренең мехы кире шудыртмый), тагын әллә ниләр бар иде. Бабалар, күрәсең, аю-бүре белән әвәрә килеп яшәгәннәр. Капкынга эләккән бүренең аягын өзеп качуы, төнге юлда ат каршына чыгып утырган бүреләрнең ат хуҗасын ничек иза чиктерүләре турында әллә ниләр сөйлиләр иде. Мин бик кечкенә идем әле, урман эчендәге Бимәр авылы урыслары бүрене тере көе тоттылар. Авылга бүре килеп бик җәфалагач, бер аучы үзенең бакча артындагы иске коесы өстенә төнгә ит куйган. Кое өстендәге алдавычка бүренең килеп керүе булган, черек такта сынып бүре коега егылып төшкән. Ул бүренең алдануын кызгану хисе белән сөйләгәннәрен хәтерлим. Буранлы кышның бер көнендә авылда хәбәр таралды: тире җыючы Низамига теге бүрене тунамый-нитми китереп биргәннәр. Низаминың улы Габдерәкыйп, шаян күңелле, фантазиягә бай малай, урамда хәбәр таратып йөрде: караган өчен бер тиен акча түлисе, диде. Ул көнне аларның капка төбе тулы малайлар булды. Габдерәкыйп аларны универмагның хатын-кыз аяк киеме бүлегенә керткән шикелле өчәрләп кенә келәткә кертте. Мине ул иң ахырга калдырып үземне генә кертте. Теләгәнчә кара, диде. Мин дөньяда курку катыш зур ихтирам белән бер әйбер янында да шулай каушаганым булмады кебек. Кышкы салкында арт һәм ал аякларын сузып катып калган, калын мехлы соры бүренең авызыннан ике яклап коточкыч таза тешләр тезмәсе күренеп тора иде. Минем күзләремне яшь басты, тын буылып торды. Якын килергә куркып, үрелеп кенә бармак очын бүренең йонына тидереп алдым. Ерткыч булса да, мондый хәлдә ул кызганыч иде. Аларны әле дә кызганам: быел кыш авылга кайткач, үзебезнең авылдагы бер аучының берьюлы ике бүре атканын сөйләделәр. Колхоз фермасында бозаудан бер сыер үлгән дә, тиресен тунагач, түшкәсен басу түрендәге коры елгага илтеп аударганнар. Берәр көн узгач, шул тирәгә якын гына юл ярып машина белән узган шофёр егет түшкә ботарлап яткан өч бүре күргән һәм кайтып аучыга әйткән. Аучы исә, ак халатын бөркәнеп, ике көпшәле мылтыгын асып, шунда китеп тә барган. Берни дә сизмичә кабалана-кабалана ит умырып яткан бүреләрнең икесен атып та алган. Өченчесе качкан. Бүреләр дә беркатлы була кайчак. Көпә-көндез карлы басуда йөрергә ярыймыни инде? Сугыш вакыты түгел бит, ирләр бар, аучылар бар.

…Келәттәге туң бүре түшкәсе кыш буе күз алдыннан китмәде. Хәер, ул заманда безнең әлифба, уку китапларында да бүре, аю, төлке турында байтак языла иде. Мин, мәсәлән, беренче класс әлифбасыннан соңгы уку китабындагы бер шигырьне, ул шигырьгә ясалган рәсемне хәтерлим: кара күк йөзен ак төртке булып йолдызлар чуарлаган, кар диңгезенә чумып утырган салам түбәле авыл, бире таба йөгерүче кешеләр, вак малайлар һәм алгы планда, телен янга чыгарып, койрыгын бот арасына кыстырган усал бүре ясалган… Кышкы кичләрдә китапның бу битен ачып укуы аеруча куркыныч була, әмма гел шуны укыйсы килә иде. Ул шигырьнең авторы кем булды икән?

Кышкы төн. Салкын.
Карлар шыгырдый.
«Салкын, ай салкын» дип,
Бүре мыгырдый.
Ерткыч хайван –
Ашарга юктан
Телен тешләгән
Бүре ачлыктан.
Көн кичкә таба
Караңгылана.
Авылга бара
Уйланып әнә.
Бүре авылда –
Аны күрәләр.
Этләр, көчекләр
Чинап өрәләр.
Казык-сәнәкләр
Тоткан агайлар,
Таяклар тоткан
Малай-шалайлар
Бүрене куалар.

Кышкы буранда тамак ялгап алырга дип килгән бүренең шулай куылып җибәрелүе кызганыч бер ассоциация тудыра иде: әйтерсең ул бүре түгел, ә кабарга бер бөртек ризыгы булмаган гаиләнең озын тәнәфестә йөгереп өенә кайтып ач көе кире киткән кечкенә малае иде…

Кырык еллар узгач университетның гыйльми китапханә залында мин үзебез укыган бу дәреслектән ашыга-ашыга шул битне эзләп таптым: бу минутта дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк иде.

Бу рәсем, бу шигырь нәкъ безнең авылныкы, безнеке иде. Кышкы кичләрдә мал карарга абзарга (Сыер бозауламаганмы? Сарык бәтиләмәгәнме?) һәм башка йомыш белән абзар артына чыккан кешеләр еш кына басу түреннән, Масра юлындагы Му үзәненнән:

– Бүре ба-а-ар! Бүре ба-а-ар! – дигән йөрәк тетрәткеч авазлар ишетеп керәләр иде. Һәм юлда кешесе булган йортлардан андый вакытта фонарь, кистән белән шул аваз килгән якка чыгып йөгерүчеләр була иде. Мондый хәвефкә очраган кешене йөрәкне сыкратып кызгану һәм шул ук вакытта аның бу хәленә кызыгу, көнләшү хисләре дә була иде. Ул бит тере бүре каршында басып тора! Озак еллар узгач, мин бөек Гётеның бер шигырен немец телендә укып гаҗәпкә калдым. Гёте безнең авыл төнен, безнең балачакны язган. Мин бу шигырьне сүзгә-сүз русчага һәм татарчага тәрҗемә иттем:

Томаннарда, тирән ак карларда…
Кышкы төндә ерак урманда
Ишетәм мин ач бүреләр улаганын,
Ишетәм мин ябалаклар елаганын.
У-у-у…

Шунда мин безнең татар шагыйрьләре нишләп Гёте, Гейне, Байроннарны турыдан-туры тәрҗемә итмиләр икән дип уйлап утырган идем. Безнең урманнар, безнең бүреләр турында әллә никадәр матур шигырь бардыр әле шуларда…

Бүрене чынлап торып якыннан мин бары тик унбиш яшемдә генә күрдем. Октябрьнең йомшак яңгырлы бер иртәсендә без сабакташ Мансур белән педучилищега барырга чыктык. Беренче дәрескә өлгерергә кирәк, ә моның өчен пычрак ерып нәкъ унике чакрым юл үтәргә кирәк иде. Яңгыр төн буе яуды. Әни әллә ничә тапкыр авыр сулап әйләнеп ятты: һай, коя да коя, бу бала ничек итеп кенә барыр инде, диде. Мин дә начар йокладым. Шулай караңгылы-яктылыда әни мине уятты, ашатты һәм озатып калды. Мансур да безгә кереп килә иде.

Авыл, капка-коймалар, урамнар, салам түбәле абзарлар барысы да лычкылдап җебегән, дөнья изелгән, яңгыр һаман сибәли. Тагын аз гына яуса, бу ләҗердек җир йомшап, йортлар, карт агачлар, каралты-кура шуышып су буена таба түбән төшеп китәр сыман иде.

Ат абзарлары тирәсеннән барабыз. Яктырып килә. Ат абзарлары янында зур тирес өеме бар. Яңгырда пешеп дөньяга җылы ис бәреп утыра. Кызгылт-сары тау. Шуның яныннан без кырт борылабыз да урман юлына чыгабыз. Тирес тавы – безне авылдан аеручы. Шулай бу тауны әйләнебрәк (аның янында аеруча баткак) авылдан аерылып яткан бер мизгелдә, тирес артыннан нәкъ шул тауның үзе төсле кызгылт-сары галәмәт биек торыклы бер эт килеп чыкты. Безнең авылда мондый эт юк иде бит! Масралар этедер! Башка авыл эте… Башка авыл эте койрыгын бот арасына тыккан, авызыннан телен бераз чыгарган иде. Кинәт Мансур да, мин дә туктап калдык.

– Бүре!

Икебез берьюлы шулай кычкырдык, һәм шул вакытта минем тыным буылды. Күзне яшь каплады. Соры койрык бездән ун адым чамасы гына алда юл читенә барды да утырды. Калганын без түгел, инстинкт эшләде. Мансур үзенең чиста бакыр тавышы белән:

– Бүре ба-а-а-р! – дип сөрән сала башлады, ә мин юеш җиргә иелеп, ат тизәге алдым һәм соры койрыкка аттым. Аннан тагын, тагын. Ат тизәгенең берсе бүренең алдына ук килеп төште. Күрәсең, ул мондый хурлыкны күтәрә алмады. Торды да юеш камыл басуына, әвеслекләргә таба китеп барды.

Мансур әле һаман кычкыра иде.

Ул көнне педучилищеда без генә сөйләдек. Төнлә дә йокы булмады: тулай торакта без генә сөйләдек, чигереп-чигереп, әллә ниләр өстәп-өстәп…

Ләкин монысы әле бик кечкенә вакыйга булган икән. Ул кышны бүреләр бик күп булды, кая карасаң, шунда бүре эзе иде. Яз җитте, без инде ике-өч көн саен кайтып йөри башладык. Училищега юл урман буеннан иде. Бер якта калын стена булып урман сузылган, икенче якта иген басулары. Училищега килеп җитәргә дүрт чакрымнар кала сул якта зур кысыр басу, ул басуны сугыш башланганнан бирле чәчмиләр һәм ул язга узган елгы корган биек әремнәре, билчәннәре, шайтан таяклары белән чыга да җәй уртасына таба гына яшелләнә иде. Ә хәзергә ул әле соры диңгез булып майның кояшлы җилендә дулкынланып утыра. Мин ул көнне әлеге кысыр басу кырыннан ашыгып имтиханга бара идем…

Кинәт кенә минем күз алдында табигатьнең бөтенлеге, тигезлеге җимерелде. Нәрсә булды? Мин әле моны аңлый алмый идем. Шунда мин кысыр басуның ничектер селкенгәнен күрдем. Кай төше селкенә, ничек селкенә – моны белеп булмый. Туктап калдым. Йөрәк дөп-дөп килә. Текәлебрәк карагач, соры диңгезнең бер урында дулкынланганын, әмма бу дулкыннарның миңа таба тәгәрәгәнен аңладым. Тагы да текәлебрәк карагач, мин боларның бозау кадәр биек бүреләр икәнен белдем. Берәү, икәү, өчәү… Тагын берәү, икәү өчәү… Алты! Йа Хода! Тагын берәү, икәү, өчәү… Бүреләр, кильватер строе булып өч звенога бүленеп, әремле басуны ярып, миңа таба киләләр иде. Шунда күк йөзендә кояш селкенгәндәй итте, минем күз алларым караңгыланды. Бу моментта бөтен планетада шушыннан да әһәмиятлерәк бер вакыйга да булмагандыр. Урман буендагы кояшлы басу юлында ялгыз бер малай һәм… тугыз бүре. Минем хәл котылгысыз иде. Чигенергә дә, алга барырга да җегәр, кычкырырга тавыш юк иде. Нишләргә? Баш ватарга туры килмәде, чөнки бернишләп тә булмый иде. Акрынлап айный башладым. Тукта, боларның берәрсе теге, узган көздә мәсхәрә ителгән бүре булса? Ул мине, һичшиксез, хәтерләп калгандыр. Ерткыч хайваннар хәтерле була, диләр. Менә хәзер ул болай дип авыз ерып килсә: әһә, йонлач муен, эләктеңме инде? Теге вакытта үз авылың янында бик калай әтәчләнгән идең. Менә эләктеңме? Яки ул үзе булмыйча, аның нәселе булса? Болай уйласалар: әһә, синме әле ул узган көз безнең кодагыйны (йә кияүне, шайтан белсен!) мәсхәрә иткән? Ат тизәге ыргыткан бит ул аңа, һи, әҗәткана… Менә хәзер исәп-хисапны өзәбез инде без синең белән.

Беренче звено юлга килеп чыкты. Ара – йөз метрлар чамасы. Юлбашчы миңа борылып карады. Ничәдер секундлык киңәшмә. Бу миңа әллә ничә минутлар тоелды. Мин әллә ниләр уйлап бетердем. Күрәм – юлбашчы кузгалды. Юлны аркылы ярып, беренче звено яшь наратлы питомникка кереп китте. Икенче, өченче звенолар исә юлда туктап та, миңа карап та тормадылар. Күрәсең, юлбашчыдан шундый әмер булган: 1937 елдан бирле ач яшәгән, педагогика, психологиядән башка нәрсәне белмәгән бу йонлы муен белән авыз пычратып маташмаска. Моның белән барыбер әллә кем була алмыйсың. Сөяк белән тамак туймый. Арча ашханәсендәге «рагу» белән бер инде бу. Алга, минем арттан, интервал саклаган хәлдә бер эзгә генә басып баруны дәвам итәргә. Азимут – 345 градус, ориентир – питомник түрендәге лесхоз баганасы. Җыелу вакыты – җиде ноль-ноль…

Ул көнне мин малайлыктан егетлеккә таба бер адым атладым. Юк, ни генә әйтмәсеннәр – бүреләр кешеләр кебек үк яман түгелләр. Мәсәлән, НКВД кешеләре кебек…

Безнең урман, гомумән, бүрегә бик бай иде һәм шуның белән серле дә, куркыныч та иде. Дөрес, бүреләр, урманны «культуралаштыргач», бераз кимеделәр. Шулай да күп, бик күп иде. Шуңадыр инде авылда бүре толыплы кешеләр (юл йөрүчеләр, тегүчеләр) байтак иде.

Урманны «культуралаштыру» утызынчы елларның башында гамәлгә керде. Шуңарчы ул әле тоташ массив кына булган. Культуралаштыру аны йөзәр гектардан торган (1 км х 1 км) тигез шакмак кварталларга бүлү, аларны номерлау, берничә кварталдан соң зуррак визир юлы ачу, билгеле бер урыннарда казыган юл (канаулы юл) яру, кордон, йорт салу, телефон юллары ачу кебек эшләрдән тора иде. Моның барысын да безнең авыл картлары эшләде. Урманда кунып ятып, атналар буе кайтмыйча эшләделәр. Урманга баруның үзенең экипировка тәртибе була. Безнең күрше Вәли картта ул болай: юкәдән матур итеп шакмаклап үрелгән сумка. Вәли карт аны уң җилкәсенә элә. (Хәзер халыкара туризм бик нык үскән бер чорда, чит ил аэропортларында, тимер юл вокзалларында бер илнең гиды икенче илнең интурист вәкиле белән бер-берсен шулай тиз табалар: уң як җилкәдә күн сумка.) Вәли карт сак кеше, ул – 1904 елгы рус-япон сугышында катнашкан солдат. Аның сумкасында кайрак, пәке, юкәдән үргән чехол эчендә шешә белән су, шырпы, ашау ризыгы. Билдә – балта, бил буылган.

Визир юлы ачуда аеруча зур мәхәббәт белән эшләгән Шәмсетдин һәм Шакир дигән ике карт хәтердә калган. Безнең авылның картлары тәмәке тартмыйлар, аракы эчмиләр иде. Болар да – шундый, эшчән, аз сүзле кешеләр. Икесенең дә билләрендә яссы каеш. Каешка балта кыстырылган. Болар урман кисә, төп чыгара, питомник утырта, канаулы юл кырыен чүп үләннән чистарта, ботак яндыра, квартал баганалары ясый – кыскасы, урманны үз балалары кебек кадерләп, саклап тоталар иде. Кайвакытта алар кечерәк кенә йөк ясап утын – коры ботаклар, агач төпләре, сынык-санак төяп кайталар. Каршыларына очраган кеше, безнең авылның гадәте буенча, утынны кайда төягәннәре белән кызыксына, әмма бу картларның андый вакытта икесенә бер җөмлә бар иде:

– Урман бай ул…

Урманның һәр почмагында үзенә генә хас ис бар. Шуңа күрә безнең авыл халкы искә аеруча сизгер. Бу исләр ел вакытына, көн вакытына, һава хәленә карап үзгәреп тора. Парфюмериядә һәм кулинариядә очрый торган бөтен исләр тупланган анда. Менә «тупы урманы». Монда имән, өрәңге. Мондагы иснең иң шәп вакыты – көз. Кыштыр-кыштыр коелган өрәңге яфраклары агач төпләренә тигез түшәлә. Җирдә әле җәйдән калган җылы бар. Яфрак белән түшәлгән имән, өрәңге тамырларыннан борынга имән мичкә, укроп, тозлы кыяр исе бәрелә. Ара-тирә борынга җир исе килә: имән урманындагы көзге җир имән мичкәдә тозланган ак гөмбә исен бәреп утыра. Түбәнрәк төшсәң – чыршылык. Кара чыршылар кәүсәләренең төньяк кабыгын зәңгәр сакаллар үстереп бизәгән. Аскы рәттәге калын-калын ботакларын кинәт кенә җиргә таба борып, үз төпләрен үзләре төреп алганнар, агач төбенә бернинди кар, буран үтә торган түгел. Җәйге эссе көндә чыршы төбендә куе «Шипр» исе, андый затлы «Шипр»ны бары тик Ленинград фабрикасы гына эшли. Ә зиреклек! Таллык! Таллыкка килеп кергәч иң беренче эшең борыныңны кашу була, аның көньяк агачларына гына хас булган дарчин кебек кырыс, әмма затлы исе күзгә дә, биткә дә бәрелә, борын юлларын кытыклый. Юкәлек! Юк, мондагы ис бүтән бер урманда да була алмый. Монда яңа сугылып, кичә тарттырылган бодай оныннан пешергән кабартма исе – бары тик шул ис кенә килә!

Ул «төплек арты»! Анда кунган төннәр, бүредән курыккан атлар, анда яккан учаклар, ул учакларның көлләрендә пешерелгән бәрәңгеләр, шалканнар… Андагы еланлы сазлыклар, урман тавыгы оялары һәм төлке уйный торган орлар… Күрше малае Шәйхулла, әтисе урынына ат сакларга килеп, «төплек арты»нда куна кала иде. Үзе белән ул мине дә алып баргалады. Мин, күрәсең, бик кечкенә булганмындыр инде, атларның төне буе гел ашап йөрүләрен аңлый алмыйча гаҗиз булдым. Шәйхулла көлде дә көлде.

– Вәт, дүрәк, ат бит ул, кеше түгел, – диде.

Аннан ул миңа бер тай тотып биреп урманнан тайга атландырып кайтырга вәгъдә итте. Мин кызыгам да, куркам да. Әмма Шәйхулла сузды: мендәрнең (ул тай, колын дип әйтми, ә сокланып, иркәләп «мендәр» дип кенә йөртә иде), диде ул, тоткач-тоткач настиящиен тотарга кирәк (безнең авылда чын, яхшы әйберне «настоящий» дип йөртәләр), һәм ул көзнең моңлы, вак яңгырлы бер көнендә мине урманга алып чапты. Күзләре ут булган, борын тишекләре киңәйгән иде.

– Бүген, – диде, – мендәрнең настиящие!

Урман аланында утлап йөргән атлар арасыннан ул берьюлы ике кырыкмыш тотып килде. Мунчала аркалыктан «ялганчы» йөгән генә ясады да «мендәр» өстенә мине менгереп тә куйды. Үзе дә шундый йөгән ясап кырыкмышка атланды, һәм без авылга таба элдерттек. Дөрес, баштарак мин курыккан идем. Әмма мендәр шулкадәр җайлы, шулкадәр йомшак элдертте, ике чакрымны узганны мин белми дә калдым. Аннан соң миңа иярле атларга атланырга, беренче тапкыр чит илгә чыккач, кыланып, гарәп аргамагына атланып йөрергә туры килде, фил өстендә дә утырып йөрдем, әмма Шәйхулла тоткан мендәр белән урманнан кайтуым мәңге хәтердә калды. Бер генә мотоциклист та, бер генә «Жигули» хуҗасы да ул «мендәр»дән алган канәгатьлек хисен кичерә алмыйдыр…

Кайтканда, без элдертеп кенә маш яныннан уздык. «Маш» – биек дигән сүзме соң? Кырык метрлар чамасындагы биеклектә салынган вышкаларны бездә маш дип йөртәләр. Машны салган еллар… Мин әле бик кечкенә идем. Урман буендагы шул калку урынга «маш салучы урыслар килгән» дигән хәбәр минем йөрәкне кузгатты. Маш салу – ниндидер тышкы олы дөньяга омтылу дигән сүз инде ул. Без, күрәсең, бу җиргә күктән төшкәнбездер. Шуңа күрә без гел югарыга омтылабыз, пирамидалар төзибез, манаралар, биек һәйкәлләр, башнялар салабыз, космоска чыгарга омтылабыз. Без – чыккан җиребезне эзлибез, бабалар янына менәргә хыялланабыз. Көзге кичләрдә әти мине ындыр арты киртәсенә бастырып урман буендагы маш салган җирне карата иде: ә анда ут яна.

– Менә, улым, электр уты шул була инде, – дип әйтә иде әти. Күрәсең, аларның ниндидер бер станцияләре-фәләне булгандыр инде. Бераздан ул маш очлаеп күккә ашты. Малайларның ул көннәрдә бөтен сөйләгәне шул маш турында гына булды.

– Фәттах Рәүфе иң очына менеп әрҗә эченә кереп караган!

– Әптел Гаптелфәрте иң очына менеп күлмәген салып очырткан…

– Ике баскычына менсәң, Арча уч төбендәге кебек икән… (Маш җиде секциядән тора һәм аны җиде баскычлы дип йөртәләр иде.)

– Очына менсәң, аяз көнне зәп-зәңгәр булып Балавыз урманы күренә икән. Казанны шул урман гына каплап тора, ди… (Дербышки тирәсендәге урманны картлар Балавыз урманы дип йөртәләр иде.)

Маш янына барганчы, миңа бер-ике ел үсәргә туры килгәндер әле һәм олы малайлар белән җиләктән кайтышлый мин беренче тапкыр машны күрдем.

Күк йөзенең бик биек икәнлеген шунда тойдым. Озын-озын чыршы бүрәнәләрне тимер кучтил белән ялгап җиде бүрәнә биеклеге салынган очлы бер корылма зәңгәр күккә ашкан да шомлы сызгырып утыра иде. Минем шул вакыт шатлыктанмы, әллә бу мәһабәтлекне кабул итеп бетерә алмауданмы, сулышым кысылды, йөрәгем еш-еш типте. Бу – әллә ниткән тылсымлы көчкә ия, ихтирамга ия иде. Мин, әлбәттә, ике баскычтан ары менә алмадым, өстә кояшлы тыгыз җил уйный иде, бары тик ташбаш Габдерәкыйп кенә очына ук менеп күлмәген салып ыргытты. Аның алсу күлмәге, җилдә тирбәлә-тирбәлә, маштан бераз читкә, бодай басуы кырыендагы күкчәчәкләр өстенә килеп төште. Шуннан бирле бу маш минем йөрәгемнән китмәде, ул миңа һәрвакыт җанлы, алай гына да түгел, олы җанлы, миһербанлы, тылсымлы, бөек бер шәхес булып тоелды, ә адәм баласы һәрвакытта да миһербанлы олы шәхесләргә мохтаҗлык тоя. Маш гомер буе безнең авыл халкына иптәш, юл күрсәтүче булды. Авылга кайсы яктан гына кайтып керсәң дә, иң беренче әнә шул маш күренә, шуны күргәч, салкын бураннар, газаплы карлы юллар җиңеләеп китә, ә төннәрен урман буеннан узганда машны караңгы күктән сизәсең – ул мәһабәт шаулап сине каршы ала, озатып куя. Аның үз чырае, үз бите бар иде, ул миңа бала вакытта ничектер кайгылы-борчулы ананы хәтерләтә иде, кыскасы, безнең авыл өчен ул кырдагы, басу түрендәге бер ана иде.

1956 елның җилле коры бер җәйге көнендә маш ауган. Мин, поезддан төшеп, урман эченнән чыгуга машны күрермен дип горизонтка күз ташлаган идем – басу түрләре ятим! Баштарак аңламый тордым. Бөтен әйләнә-тирәнең яме беткән, җир белән күкне тоташтыра торган мөлаем, кайгылы чырайлы карт ана үлгән, басу-кырларның рәте беткән иде. Шулай, мәчет манарасы ишелеп төшкән авыл да нәрсәсездер кала; хезмәт халкының кул көче белән салынган сәнгать әсәрләренең югалуы кызганыч. Безнең авыл табигатен очлап, камилләштереп, бөеклек белән тоташтырып торучы маш инде юк…

Халык моңа шулкадәр изге итеп караган ки, маш җимерелгәч, андагы коры чыршы бүрәнәләрен ташып ярты авылны кышлык утын белән тәэмин итеп булыр иде. Әмма авылдан бер генә кеше дә бер генә йомычка алып кайтмады. Машның коры (сөяккә әйләнгән) бүрәнәләрен ул машны күрмичә яшәгән үзәндәге күрше авыл халкы утынга ташып бетерде.

Бәхеткә каршы, каяндыр, кемнәрдер килеп, нәкъ шундый ук яңа маш салып киттеләр. Авыл нибары бер җәй машсыз – ятим яшәде. Икенче машка да акрынлап күз ияләнде, әмма теге, беренчесе йөрәккә якынрак иде, анысы «безнекерәк», балачак истәлеге буларак кадерлерәк иде.

Землемер баганалары, урмандагы «тәмәке тарту урыны» кебек эскәмияләр, беседкалар ун еллар, егерме еллар буе торалар, халык аларны саклап, кадерләп тота. Хәзер таш юллар кырыена тимер-бетон конструкцияләрдән ышыклану, автобус көтү корылмалары бастырып куялар, бераздан карыйсың – шуны теткәләп, ваткалап эштән чыгаралар. Ә землемер баганалары, урман баганалары, урман буендагы щитлар күпме еллар буе исән-имин тора. Без кечкенә вакытта (ихтимал, бу – авылдан безнең беренче чыгуыбыз булгандыр) басу түренә махсус землемер баганасы карарга бара идек. Андагы дулкынланулар! Зур өем уртасында ниндидер серләрне үзенә туплаган хикмәтле багана утыра. Ул багананың шома итеп уелган җиренә көйдерепме, кара буяу беләнме зур түгәрәк печать басылган. Бу печать сине шушы җиргә, шушы басуга беркетеп куйган: бу җир – синеке, бу багана – синең чик сакчың, ышанычың.

Кышкы буран көннәрдә ерак басу юлы чатларында, урман почмакларында бу багана әллә нинди серле булып күренә: ул, бер карасаң, кыймылдый кебек, икенче карасаң, юл чатына чыгып утырган бүре кебек. Еракта, кар диңгезендә, саргылт-соры булып утырган ул баганадан сискәнеп буранда атлар да пошкыралар иде. Бу баганалар безнең якның бизәге, матурлыгы иде.

Безнең авылдан чыгып, әнә шул машка, әнә шул баганаларга карый-карый, теләсә кайсы якка ике чакрым бар – урманга килеп чыгасың. Тик Масра ягы гына кешене читкә алып китә. Ул – Арча юлы, анысы кешеләрне солдатка, сугышка озаткан, анысы – яралыларны, сирәк калган исәннәрне авылга кайтарган юл. Ә башка юллар – гел урманга.

Безнең урманның матурлыгын, мәгънәлелеген, акылын беләсегез килсә, аның эченә көзге вак яңгыр яуганда керегез. Керегез…

Вак кына аланнарда икешәр, өчәр булып моңаеп утырган печән кибәннәре. Аларны киртә белән әйләндереп алганнар, ул киртәләрнең кайрысын пошилар килеп каезлаган. Карт юкәләр вак яңгыр тамчыларын өсләренә җыеп акрын гына шыбырдашып утыралар, әле яфрак бар – әмма инде соңгы атналар. Каен инде саргаеп яфрак коя, яфрагын койган каен чыбыклары күксел шәмәхә слива төсенә керә бара, бу вакытта авыл халкы аларны җыеп ындыр табагы, урам себерер өчен себерке ясый. Юеш киртәле печән кибәннәре җиләк исе, шипр исе бәреп торган коры ылыс түшәлгән чыршы төпләре – барысы да калыгып, көзне көтеп уйга калган. Шулар янында көз килгәнне тыңлап тору рәхәт тә, сагышлы да… Киләсе елда да шулай күрешә алырбызмы? Без исән булырбызмы? Урманчы кләймә сугып сезне утынга ектырмасмы? Чыршы агай, сине, йорт бүрәнәсенә дип кисеп, браконьер урламасмы? Ә сез, печән кибәннәре, киртә буена килгән биек аяклы, кара ахак күзле беркатлы поши малайларына, кызларына бездән сәлам әйтегез. Ә сез, чыбыклы юл буендагы чокырлар, орлар! Сезнең иңкүлектә төлкеләр уйнаганда сез аларга әйтегез: сак булсыннар, аучы килгәнен сизми калмасыннар!

Вак яңгыр сибәли дә сибәли, ә йөрәккә рәхәт – кан саф, күңел саф. Кычкырып бер җырлыйсы, шушы гүзәл мәһабәтлеккә гимн җырлыйсы килә:

Кара урманның лай уртасында
Төлке уйный торган орлар бар…

Әмма моңа Рәшит Ваһапов моңы кирәк. Рәшит Ваһапов исә, безнең урмандагы бик күп мәһабәт агачлар һәм киек кошлар кебек, бу дөньядан инде китеп барды…




Әйдә барыйк, кызлар карыйк…


Мин йөз квартиралы йортта торам. Бу йортта яшәүчеләрнең күбесе – илле яшьләр чамасы кешеләр. Күбесенең балалык вакыты сугыш елларына туры килгән, авыр тормышта үскәннәр. Аннан соң бу йортта яшәүчеләрнең күпчелеге – авылдан килеп белем алган, зур, укыган кешеләр. Фән кандидатлары, булачак докторлар… Әлбәттә, һәрберсенең бер кызы, бер малае бар. Бөтенесе китаптагыча… Ул кыз, әлбәттә, өендә пианинодан дәрес ала, спорт мәктәбенә йөри, махсус чит тел мәктәбендә французча геометрия өйрәнә. Ясле яшендәге малай да инде төнге чүлмәген башына кигән килеш кунак бүлмәсенә килеп кереп әнисен кызартмый, ә скрипкада Паганининың берәр шаккатыргыч әйберсен уйный. Кичләрен бөтен йорт симфония белән тула. Бер яктан – Бетховен, астан – Сен-Санс, форточкадан Чайковский ишетелә, һәр квартираның түр бүлмәсендә пианино. Әйе, кичләрен безнең йорт мәһабәт бер консерваториянең уку классларына охшап кала. Мин бу тавышларны ирексездән тыңлыйм һәм уйлыйм: әле кырык еллар гына элек чабатага күтәрмә тагып, кырда черек бәрәңге җыеп ашап, күрше авылга җидееллыкка йөргән малайларның балалары бүген зур, якты бүлмәләрдә Бетховенны, Григны уйный! Никадәр үсеш, никадәр алга сикереш бу! Әлбәттә, минем шул Брамслар, Григлар арасында «Баламишкин» яки «Алмагачлары»н да ишетәсем килгәләп куя. Ләкин бу теләкне мин кешегә әйтмим, чөнки, «искелекне яңалыкка каршы куясың» дип, Мирсәй Әмирнең җыелышта, язучы малае булган бер философ галименең матбугатта чыгып әйткәннәре бар һәм мин кешегә белгертмичә генә хәтерлим, искә төшерәм…

Утыз сигезенчеме, утыз тугызынчымы еллар. Авыл тулы ирләр – сытып эшләүче көч. Менә Сабантуй вакытлары җитә. «Фәлән колхозда фәлән көнне Сабантуй икән» дигән хәбәр бөтен авылны дерт итеп аякка бастыра. Бодайлар юыла, чормадагы каклаган казлар кыймылдый, тәкәләр көтүгә куылмыйча аерым ашатыла. Менә авылга берәм-берәм кунаклар кайта башлый. Ни арада, кем хәбәр иткән! Нәкъ шул Сабантуй атнасына кайтып төшәләр.

– Күкчәтаудан Сәлимә белән Ахияр кайткан! – дигән хәбәр бөтен авылга сәгате, минуты белән тарала. Чөнки Ахияр – безнең авыл кияве – гармунчы. Бер аңарда гына венский гармун бар. Бер ул гына «Алмагачлары»н җиренә җиткереп уйный белә. Бер ул гына урамның билгеле бер турысыннан әдәп саклап кына ялгыз гөрләтеп уза белә.

Менә Сабантуйга инде ике генә көн калды.

Инде колхозда даими эштә булган кешеләр генә эш киеменнән йөри. Болар: ат караучы, фермада эшләүче, амбар каравылчысы, кәнсәләр дежуры… Калган кешеләр инде чыш та пыш пешеренәләр. Кичләрен капка төбе тулы кеше. Карт-коры ризык карап, тегесен-бусын рәтләп йончый, кичтән үк кереп йокыга ята. Бала-чага егетләр-кызлар уенын күзәтергә су буена чаба. Узган ел гына өйләнгән ирләр әдәп саклап капка төбендәге бүрәнә өстендә кич утыралар. Инде төнгә таба авышып килә, инде беренче әтәч кычкырды, инде су буеннан яшьләр таралышты, капка төпләре дә бушап калды. Иртәгә эшләр бик күп, иртүк торып камыр басасы, симергән тәкәне дә иртәгә тәвәккәллисе бар, кибеттән чәй-шикәр алырга кирәк… Шул мәшәкатьләргә әзерләнеп, дөнья тынып кала… Кинәт! Аһ, бу фани дөньяның тынлыгы! Кинәт бу тынлыкның кайдадыр бер кылы өзелде. Өзелде… Шуның белән вәссәлам! Бу икән Күкчәтау Ахияр үзенең гармунын күтәреп чыккан да түбән оч урамында кыска гына аккорд алган. Әйе, шуның белән төнге авылда икенче тормыш, рухи тормыш башланды. Ахияр гармунны үзенчә уйный: гармун аның кочагында да түгел, күкрәгендә дә түгел. Ул урамның бер кырыннанрак югары очка таба атлый, ә гармунын бите турысынарак күтәрә. Гармун аның гәүдәсеннән аерым. Сул кулы белән мехларны сузганда да ул аны янга түгел, ә гармунны кыйгайтып телле ягын аска, бакалы ягын күккә каратып борып бетерә. Аның гармунындагы бакалар кадәр көчле, моңлы басларны беркайчан да ишеткәнем булмады! Гармун телләреннән бигрәк әнә шул бакалар моңлана, шулар елый торган иде. Ахияр бер генә көй уйнап уза – «Алмагачлары»н. Моны хәзер Ахияр төсле итеп бер генә кеше дә уйный алмый. Менә гармун тавышы якыная, аның бакалары үкерә-үкерә елый. Ахияр үзе дә урамның билгеле бер турысында җырлап җибәрә (үзе уйнап, үзе җырлый ала торган гармунчы ул елларда бик сирәк очрый торган хәл иде). Җырлавы да аның үзенчә. Җырның сүзләре аның өчен һич тә аерым сүзләр түгел, ә бары тик аерым музыкаль кисәкләр. Шуңа күрә ул аларны теләгән җирендә бүлеп, теләгән авазын кушып теткәләп бетерә. Кыскасы, Ахияр белән гармун кинәт кенә икесе ниндидер бер сихри музыкаль инструментка әйләнә дә куя. Бу инде кеше генә түгел, бу инде гармун гына да түгел, бу – татар халкының гасырлар буена килгән моңы, рухи куәте, музыкаль потенциясе, бу – татар халкының оркестры, филармониясе, консерваториясе… Урамнан әнә шундый могҗизалы көч килә һәм бу көч алдында бөтен тереклек дөньясы сихерләнә. Карт-коры агач караватын шыгырдатып әйләнеп ята, авыр сулый, сөйгән егете белән үпкәләшеп кайткан яшь кыз, бу тавыштан әсәрләнеп, мендәрен тешләп кайнар яшь түгә, кичтән генә киленен рәнҗеткән усал каенананың күңелендә шәфкатьле хисләр уяна… Ә урам кырыеннан Ахияр бара:

Суб-буй-енда бак-кал-лар
Баталар да калкалар.
Шуш-шык көйн-нем-мат-тур-ритеп
Әйт-тә-ләр Биш-бал-та-лар…

Авылдагы бөтен халыкны әсәрләндереп, урамнан Ахияр узды. Ул күп җырламады, югары очка җиткәндә аның тагы бер җыры ишетелеп калды.

Әй-дәб-бар-рыйк, кызлар карыйк –
Орчы-гыр-ләгәннәрен.
Ай-й-аз көнн-дәй-йәш-шен суксын
Ег-гет сөймәг-гәннәр-рен…

Бетте. Нибары менә шулар гына иде. Ул иртәгә дә шулай бер-ике җыр җырлап узар, берсекөнгә дә.

Ә аннан, Сабантуйлар беткәч, Ахияр хатынын, гармунын алыр да яңадан бакыр руднигына китәр. Авыл халкы исә аның моңын, аның көен киләсе елгы Сабантуйга кадәр саклар. Бәлки, Ахияр үзе дә әнә шул чыклы җылы төннәрдә авыл урамыннан гармунын колак янына күтәреп, бер-ике узу өчен генә кунак булып кайтадыр? Бәлки, ул да ел буе әнә шул якты истәлек белән рухланып, дәртләнеп яшидер? Кем белә…

…Сабантуй көне авылга күрше-тирә авыллардан нәсел-нәсәп җыела. Карт-коры да кызып ала. Сабантуйга барганчы урамда хәрәкәт кызулана, сиртмәләргә төялеп инде китә дә башлыйлар. Ә бертөрле кеше Сабантуйга бармый. Нәрсә ул Сабантуй? Әйе, әйе. Менә, мәсәлән, бөтен кеше дә Ахияр булып бетә алмый, әмма авыл урамының кыл уртасыннан сигез телле тальян белән узасы килә. Бармаклар юанаеп каткан, бер басканда ике-өч телне бергә баса, ләкин зыян юк. Көйнең ниргәсенә килсә, ярый. Хикмәт андамыни? Хикмәт – хөрлектә, музыкага мөнәсәбәттә. Менә мин дә бу авыл кияве. Дөрес, Ахияр кебек яшь түгел, аның кебек серле түгел, аның кебек оста түгел. Ләкин мин дә кияү. Бу минем дә бәйрәмем. Кыш буе колхозда салам ташыдым, яз көне симәнә чыгардым, аннан басу түренә тирес түктем. Мин йөргән басулар хәзер яшел хәтфә белән капланды. Нәрсә, шушы атнада минем дә бер җон-ябаганы коясым килмиме?

…Бусын безнең авыл кияве, Казиле Гариф сөйли. Чыннан да, ул үзенең тыны беткән сигез телле тальянын өзелердәй итеп тарта, хәлле-хәленчә тегеннән тавыш чыга, әмма Гариф түбән очтагы каенагаларыннан чыгып китеп югары очтагыларына кунакка бара. Аңа Сабантуй кирәк түгел, менә шунысы кирәк. Гариф кияү урамнан берүзе тальян күтәреп югары очка узды. Гариф кияү – гармунчы… Гариф кияү – хөр күңелле кеше. Әйе, яше кырыктан узып килүгә карамастан… Бу – утыз сигезенчеме, утыз тугызынчымы елларда әнә шулай иде.

Мин узган елның җәендә Сабантуй вакытында авылда булдым. Ни күрим… Урамның урта бер җиреннән көн эссесендә берәү бара – кулында коргаксып беткән тальян гармун. Өстендә саргылт толстовка, башында аксыл, уңган фетр эшләпә. Гармуннан «Алмагачлары» чыкса да чыга, чыкмаса да чыга.

– Бу кем? – дип сорадым.

– Казиле Гариф бит, – диделәр авылдашлар. – Сабантуйда бер шулай узмыйча калмый ул…

– Ничә яшь соң аңа? – дип сорадым.

Бер аяксыз Ватан сугышы инвалиды көлеп болай диде:

– Гарифка ничә яшь икәнен кем белсен?! Менә без яшь вакытта шушы урам уртасыннан Сабантуй вакытында гармун тартып уза иде ул Гариф, әле дә шулай. Елына бер тапкыр – гомер буе. Карт бит инде, сабакы…

…Минем бүлмәмә стена аркылы Брамсның «Венгр биюе» ишетелә. Күршемнең тугыз яшьлек кызы скрипканы елата гына… Үземнең кызым, пианинода дың-дың бәреп, Бетховенны уйный. Ә мин уйлап утырам. Брамс – бөек, Бетховен – бөек, ләкин «Алмагачлары»н иҗат иткән халык та – бөек! Шулай булмаса, илле ел буе Казиле Гариф аны Сабантуй көнне урамнан уйнап узар идемени?

…Сабантуй көнне кич. Су буе. Ул кунак кыз, ул кунак егет! Түгәрәк уенның моның кадәр зур булганы юк иде!

Монда үзенә бер дөнья. Үзенә бер закон. Син инде йөрәгең җитеп түгәрәк уенга кердеңме, рәхим итеп аның кануннарына буйсын. Бу – язылмаган закон. Моның үзенең эчке тәртипләре бар. Монда син үзең турында җәмәгать сүзен ишетерсең. Сиңа әнә теге Ташкичүдән килгән кунак кыз ошыймы? Кемгә булыр икән бу дип баш ватасыңмы? Сабыр ит, сиңа моны әйтеп бирерләр. Син кызлар арасында үзеңнең дәрәҗәң ничек икән дип уйлыйсыңмы? Түгәрәк уен өчен бу – ике тиен бер акча! Син бүген моны да ишетерсең. Тик уен беткәнче түгәрәктән генә чыкма. Әйе, чыкма…

Түгәрәк кузгалды. Уртада гармунчы һәм егет белән кыз. Боларга түгәрәк халкы бер җыр җырларга тиеш. Аннан түгәрәк хәрәкәттән туктап кала. Уртадагы пардан берсе җавап бирергә тиеш. Бу «җәза» дип атала. Ямьсез сүз, ләкин нихәл итмәк кирәк, әгәр син җырчы түгел икәнсең, бу – чыннан да җәза. Аннан, шул «җәза» үтәлгәч, түгәрәк аларга тагын бер җыр җырлый. Шул вакытта уртадагы егет белән кыз үзара сөйләшәләр.

– Кемнәрне кертәбез? – ди егет.

Кыз инде үз ягыннан уйлап куйган була. Бераз киңәшәләр дә, җыр туктагач, кыз түгәрәктән бер егетне, егет түгәрәктән бер кызны чыгара. Уен дәвам итә. Әгәр уртадагы егет белән кызның серләре килешсә, алар берөзлексез сөйләшеп торалар. Әгәр болай гына, кеше чыгарганга гына туры килгән булсалар, бер-берсенә яннары белән торалар. Моны түгәрәк халкы бик яхшы аңлый. Әгәр боларның уртада беренче очрашулары булса (бигрәк тә берсе кунак булса), боларга киңәш бирәләр, танышырга әйтәләр, бер-берсенә лаек дип мактыйлар. Кыскасы, һәр ситуациягә җыр әзер. Менә уртада чибәр егет белән көләч кыз.

Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Мортаза.
Айлар калыккан дип торам –
Сез икәнсез уртада.

Түгәрәк туктый, кунак кыз «җәза» үти.

Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алларда җырларга
Сандугач теле кирәк.

Түгәрәк тагын кузгала, егет, уңышлы гына җырлый алган кыз белән торуына горурланып, халыкка карый. Янәсе, сиздегезме, кем белән уртада торганны…

Алъяпкычың ал мәллә,
Алдында алма бар мәллә?
Сандугачлар күк сайрыйсың,
Авызыңда кош бар мәллә?

Икенче парны кертәләр. Күрше авыл кызы. Үзебезнең авыл егете. Нәрсәгәдер кырынрак торалар. Димәк, егеткә кыюрак булырга кирәк.

Ал булсагыз да ярый,
Гөл булсагыз да ярый.
Сез икегез пар килгәнсез –
Яр булсагыз да ярый.

Түгәрәк әйләнеп торганда, егет кунак кызга бер авыз сүз дә дәшә алмады. Кыюсыз! Инде нәрсә дип җавап бирергә? Ләкин… егет – хитри.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Унны да, тугызны да.
Мәк сачкәләре күк күрәм,
Дуслар, барыгызны да, –

дип котыла.

Уен кыза бара. Олы гына яшьтәге берәү уенга килеп керә. Әһә, бу – шахтадан кайткан Котдус икән. Ул егет булып йөргән заманда болай ук шәп булмый иде уеннар. Хатыны Шәмсия уен читендә иренең пиджагын тотып көлемсерәп тора. Янәсе, бар, кер, мамыгыңны коеп кара, ләкин дә, җаным, барыбер файдасыз: минем кулда инде син, белдеңме шуны…

Ялт! Котдусны балдызы белән парлап уртага кертеп бастыралар. Гомуми генә бер җыр җырлыйлар. Түгәрәк туктый. Бу шахтёр мәхәббәт турында нәрсә әйтер икән дигән сыман су буе тынып кала. Котдус та, гармунчыга ым кагып, карлыккан, искергән тавыш белән җыр башлый:

Агыйделдән прахут килә,
Уралып саллар белән.
Сталинга рапорт бирик
Уңышлы саннар белән.

Әмма түгәрәк аңа җавап бирә:

Иртә торып тышка чыксам,
Клуб уты сүнмәгән.
Бу нинди күңелләр икән,
Картайгач сүрелмәгән?

Котдусны ай күрде, кояш алды. Бер читтә хатыны Шәмсия генә тантаналы рәвештә елмаеп тора иде. Шәп иттеләрме, янәсе.

Берничә кыз уен читендә басып тора. Йә аларга инде игътибар җитмәгән, йә нәрсәдер булган – кермиләр.

Хор моңа тыныч карый алмый. Хор аларга чакыру ташлый:

Безнең авылның кызлары
Аклы күлмәк кимиләр,
Уйнамаган кызларны да
Остабикә димиләр.

Шуннан соң йә уенга керәсең, йә үпкәләп кайтып китәсең. Читтә тору шуның белән тәмамлана.

Бераздан тәнәфес була, егетләр бер читкә китеп тәмәке көйрәтеп алалар. Шул арада кызлар «Суда сусар үстердем» дигән җырлы уен башлап җибәрәләр. Монда инде уртага ялгыз гына керәләр. Безнең авылда бу уен вакытында менә мондый җырлар була иде.

Суда сусар үстердем,
Сусар бүрке тектердем.
Нургали дус, Вәсиләдән
Сәлам хаты китердем.
Аллар алыр үзеңә,
Гөлләр алыр үзеңә.
Сөясеңме Вәсиләне,
Әйтеп бирче үземә.

Җавап (егет горур кыяфәттә башын югары күтәрә, билләренә таяна яки, чалбар кесәләренә кулларын тыгып, гармун көенә селкенә-селкенә җырлый):

Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Галләм түгел.
Сөям, дуслар, ялган түгел,
Кешедән калган түгел.

Егет үз урынына бер кызны кертә. Әгәр бу кызның анык кына сөйгән кешесе яки бераз чуалган кешесе юк икән, җыр бераз үзгәртелә.

Суда сусар үстердем…
Минсара дус, бер егеттән
Сәлам хаты китердем.
Аллар алыр үзеңә,
Гөлләр алыр үзеңә.
Сөясеңме, ярың бармы,
Әйтеп бирче үземә.

Кыз да бирешми. Әгәр чыннан да аның хәле шулай мактанырлык ук түгел икән, ул да сер бирми, сүз уйната.

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр дрова.
Кеше хәлен тикшерергә
Каян килде права? –

дигән була.

Икенче берәүнең сөйгәне белән үпкәләшеп йөргән вакыты. «Сөям» дип әйтер идең – горурлык җибәрми, «сөймим» дияр идең, эшне бөтенләйгә бозып куюың мөмкин. Шуңа күрә андый категориядәге хәлләр өчен дә җыр бар:

Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Нургали.
Беләсегез килә икән,
Белми торыгыз әле.

Менә уртага Гөлсәхрә исемле кызны кертәләр. Узган атнада, юктан гына тавыш чыгарып, Хәкимҗан белән бозылышканнар иде. Хәкимҗан шуңа үч итеп күрше авыл кызы янына йөри башлады, хәзер су буенда бөтенләй күренми. Ә Гөлсәхрә яратудан түгел, ачуын басар өчен инде Хәкимҗаннан соң ике егет белән сөйләште. Хор өчен бу – материал.

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр семечка.
Яр өстенә яр сөясең –
Бу нинди привечка?
Суда сусар үстердем,
Сусар бүрке тектердем.
Гөлсәхрә дус, Хәкимҗаннан
Сәлам хаты китердем.
Аллар алыр үзеңә,
Гөлләр алыр үзеңә.
Сөясеңме әле дә булса,
Җавап бирче сүземә.

Гөлсәхрә – чая кыз. Җавап ничек кенә бирелмәсен – иртәгүк Хәкимҗанга мәгълүм булачак. Әнә түгәрәкнең кырында гына Хәкимҗанның яшүсмер ике сеңлесе йотлыгып тыңлап торалар. Ә Гөлсәхрә алар белән элек ничек дус иде. Җавап кискен булырга тиеш.

Ашыйм алма, ашыйм хөрмә,
Ашыйм чияләрен дә,
Үзен түгел, сөймим аның
Фамилияләрен дә.

Бу инде – карар катгый, шикаять бирелми дигән сүз. Уенның бу төре уртага минем апа Ракиганы чыгарып бастыру белән тәмамлана. Минем апам – авылда иң сылу, иң тыйнак кыз (халык шулай сөйли), аның әле уенга керә башлаганына да беренче генә ел. Ул әле генә ТБУМ[1 - ТБУМ – тулы булмаган урта мәктәп.]ны бетерде, шәһәргә укырга китәргә йөри. Аның бик яшерен генә яратып йөргән Әкрәмен кыш көне хәрби училищега алдылар. Алар, ичмасам, бер генә тапкыр иркенләп сөйләшә алдылармы икән? Бигрәк тә яшьләр бит. Апа нәрсә дип әйтер икән? Туктале, тыңлап карыйк… Сорадылар. «Сөясеңме Әкрәмне?» – диделәр, ә апам үз гомерендә беренче мәртәбә оялып кына түгәрәк эчендә җырлады:

Җиделе лампа якты яна
Магазин алларында.
Мөмкин булса тотар идем
Көн дә күз алларымда.

Аһ, әгәр мөмкин булып, бу җырны ерак Одессадагы Әкрәм тыңлый алса иде! Дөньяда бу җырга кергән сагышның көчен үлчи торган берәр әйбер булса иде!

Безнең якның кызлары-егетләре бик тәмле теллеләр. Әгәр синең яшьләр арасында абруең бар икән, әгәр син кеше күңелен рәнҗетерлек эш эшләмәгәнсең икән, уртага кергәч, син ниләр генә ишетмәссең…

Дустым, уртада торасың,
Әйләнмиме башларың?
Язарга торган каләм күк
Синең кара кашларың.
И дускаем, кашың кара
Каләм каралары күк.
Сез бит нәселегез белән
Былбыл балалары күк.

Менә шулай кичке уенның башыннан ахырынача яшьләрнең теленнән энҗе коела.

Башка якларда ничектер, әмма безнең авылда «ят» дигән сүзнең эчке мәгънәсе коточкыч иде. Җитмәсә, аның тагы да көчлерәге бар – анысы «җиде ят» дип йөртелә. Без кечкенәдән җырлап үстек. «Уфалла» арбасын кара-каршы бәйләп дүрт тәгәрмәчле арба ясый идек тә, чиратлап этеп, төялешеп йөри идек. Менә шунда җырлана иде инде барысы да. Ләкин ни хикмәттер безнең авылдан бер генә композитор, бер генә опера артисты чыкканы юк – ул арбада җырлап йөргән малайлар хәзер барысы да колхозның тоткасы. Менә шунда без «ят», «җиде ят» белән таныштык. Баштарак бу бик абстракт көч иде.

Чыннан да, нинди кеше икән ул «ят»? Ихтимал, кешелек җәмгыятенең башлангыч чорында ул чит кабилә, чит ыругларга карата кулланылгандыр. Аннан, дәүләтләр оешкач, икенче бер дәүләт, икенче бер халык мәгънәсендә йөргәндер. Кыскасы, бу төшенчәне безгә әнә шул җырлы уеннар ачып бирергә тиеш иде.

…Нурмый иртәгә армиягә чыгып китәсе иде. Аны сөйгән кызы белән уртага керттеләр. Нурмый шактый кызган, үзен бик кыю тота. Борчыла. Кызы бик чибәр шайтанның. Син анда ике-өч ел буе айт-двага басып йөргәндә, тыныч кына көтеп тора алырмы бу? Моңа бит килгән бер кунак егет сүз катачак. Ярый, үзебезнекеләр синең өчен дип сакласыннар да, ди…

Куәтле тавыш белән Нурмый җыр башлады:

Китәм инде, китәм инде,
Китәм армияләргә.
Үзем киткәч, ярым кала
Ятлар тәрбияләргә.

Әһә, «ят» синең иң газизеңә, иң кадерлеңә кул сузучы, күз салучы була икән…

Чү… Тау башында Нәби тавышы ишетелде. Нәби су буена төшкәндә һәрвакыт гармунга җырлап төшә. Горур җырлый, үз тавышының матур икәненә аның иманы камил. Аннан соң ул, нәрсә генә җырласа да, аны игътибар белән тыңлаячакларына шикләнми. Шуңа күрә вәкарь белән генә җырның матурын, мәгънәви яктан куәтлесен генә җырлый. Әнә бүген дә шулай:

Алмагачы кырларда,
Парлап яхшы җырларга.
Җиде ятны үз итәргә
Чурт та кушмый кызларга.

Бу инде Нурмый җырына җавап сыман булды. «Ят»ның мәгънәсе ул кичне котчыккыч тирәнәйде, киңәйде. Шуның өстенә, уен таралып яшьләр кайтырга чыккач, Нәби тагын бер-ике хикмәтле җыр җырлады:

Алма биреп ашатырлар,
Ашама, бәгырькәем.
Ашатырлар, ташлатырлар,
Ташлама, бәгырькәем.

Бу җырда да сүз нигәдер ятлар, явызлар турында бара иде. Нәбинең бүген аеруча моңлы көне иде бугай, ул җырлады да җырлады:

Кистем каен, кистем каен,
Төядем атлар саен.
Яр булмасак, дус булырбыз,
Сер бирмә ятлар саен.

Китәм инде, китәм инде,
Китәм инде Ташкинга.
Мин китәм инде Ташкинга,
Сине ятка ташлыйм да.

Шулай «ят» образы күңелләрдә тәмам формалашты. Без үскән саен, ул образ да үсте һәм кырык беренче елны ул инде илебезгә басып кергән дошман төшенчәсенә барып кушылды. Шуның белән «ят»ның яманлыгы тагы да артты.

Гөрләгән су буйлары тынып калды. Шыксыз көз җитте. Сугыш башланганнан бирле болай да бушап калган авылдан сәламәтрәк кешеләрне окоп казырга җибәрделәр. Кая ул җыр, кая сиңа уен! Егетләр сугышта, кызлар урман эшендә, окопта. Авылның тыны кысылды. Хәсрәт, сагыш эчкә җыелды. Бер ел үтте, ике ел… Әле сугышның очы-кырые күренми. Менә бөтен матурлыгы белән кырык өченче елның июне җитте. Шул ук таңнар, шул ук сандугачлар, су буенда шул ук чыклы үлән, түгәрәк уен уйный торган урын. Менә бер кичне монда дүрт-биш кыз төште. Икенче көнне – күбрәк. Баксаң, ике ел эчендә авылда ике оя кызлар өлгергән икән. Ике оя малайлар үсеп җиткән икән… Һәм түгәрәк уеннар башланды. Бераздан боларга инде олыгая башлаган теге, тыныч елларда чын егетләрнең көчле кулларын тотып уеннар уйнаган кызлар да кушылды. Бу – йөрәкне баса икән. Ичмасам, егетең үз яныңда булмаса да, исемен телгә алалар. Ичмасам, аның туган авылының, суының исемен телгә алалар. Бу – сагышлы йөрәккә шифа. Әлбәттә, уенның нәрсәседер җитми. Тозы чыкмаган аш шулай була. Шикәрсез эчелгән чөгендер чәе шулай була. Ләкин юк ише түгел. Түгәрәктә кызлар, уртага да бер кызны кертәләр. Теге соңгы «выпуск» малайлар әле уенга кермичә авыз ерып торалар. И адәм мәсхәрәләре, үзләренә күрә түгел! Сугыштагы егетләр кайтса, бураныгызны уйнатырлар иде! Моңсу гына, бертөрле генә җыр.

Ямьле Ташкичү буйлары,
Ямьле, тәмле шул Ташкичү сулары.

(Янәсе, уртадагы кызның сугыштагы егете Ташкичү авылыннан, шуны искә алалар.)

Ямьле Казиле буйлары.

(Монысы үз гомерендә Казиледән бер егет белән дуслашкан иде, каһәр төшкән сугыш аяк чалды. Ярый инде, хет телгә алалар, нихәл итәсең…) Менә шул. Уенның бу төре туйдыра. Им өчен бер егет булсачы!

Икенче уен башлана.

Монысында да теге, кайчандыр бу кызга тегеләйме-болаймы мөнәсәбәте булган егетнең исемен кушып җырлыйлар.

Галимҗаннар су буена туктаган…
Туктаган, туктаган,
Су буена туктаган.
(Э) Рәхилә, Мәгърифә, Гарифә,
Иелми, бөгелми,
Матур баса түгелме…

Кайчандыр Галимҗан исемле егетнең бик кадерлесе булган Факиһә түгәрәк уртасында «иелми, бөгелми» дигән вакытта ялгыз бии башлый. Биегән вакытта ул әнә шул Галимҗанны гына уйлый. Аңа бүтән берни дә кирәкми. Кайбер шаянрак кызлар шыпырт кына җырны болай дип тә сибәләр (аны хор эчендә кем әйткәнен дә сизмисең):

Туктаган, туктаган,
Факиһә белән йоклаган…

Кем белә, бәлки, яшьлек мутлыгы белән теге тыныч заманда анысы да булгандыр. Менә үзе хәбәрсез югалды бит әле, бәлки, йоклаган да булыр идең…

Кайвакытта төссез генә, тонык кына уен уйнала. Монысының да максаты бер генә, җай чыгарган булып әнә теге фронтта йөргән егетнең исемен телгә алу, хыялда гына булса да кыз белән егетне җырда кавыштыру. Җырның сүзләре дә крестьянча гади.

Алай түгел, болай ул,
Арпа түгел, бодай ул.
Миңнисламнарның туенда
Менә шулай була ул.

Шуны әйткәндә уртадагы кыз әйләнеп бии.

Икенче җәйдә сугыш вакытында калкып чыккан егетләрне дә уенга ала башладылар. Уенның тавышы көрәйде. Яңа көйләр, яңа уеннар чыкты. Мәсәлән, яшь егетләрне уртага болай алалар: кызлар түгәрәк булып әйләнәләр. Яшь егетләр гамьсезләнеп читтә тәмәке тартып торалар. Уртадагы ялгыз кыз янына читтәге теләсә кемне кертергә хорның көче җитә.

Ну-ка, Миңлеәхмәт, бас әле,
Ну-ка, Миңлеәхмәт, бас әле.

(Читтә торган Миңлеәхмәт тәмәкесен ташлап уртага кереп баса.)

Бер әйтүдә ничә баса, –
Басуын саныйк әле…

(Бу вакытта ул уртадагы кыз белән биеп әйләнергә тиеш.) Яшь егетне шулай әкренләп уенга өйрәтәләр.

…Сугышка кадәрге түгәрәк уеннарында башлап йөргән өлкән кызлар инде картая башладылар. Яшьләр үскән саен, аларга уңайсызрак була иде. Ул арада кайсы егетнең үлгәне, кайсының гарипләнеп госпитальгә эләгүе турында да хәбәрләр килде. Күңелдә бу уеннар гына төзәтә алмаслык җәрәхәтләр ясалды.

…Менә беркөнне бакча башыннан гына уен карарга дип минем апам да төште. Өлкән лейтенант Әкрәм кырык өченче елда Сталинград янында һәлак булган иде. Апам окоп казу эшеннән кайткан иде. Зифа буйлы, шомырт кара күзле бу кызга сокланмаган кеше авылда юк иде. Менә хәзер ул инде чирләп, үлем көтеп йөри. Элеккеге тулылыкның эзе дә калмаган. Күзләрендә хәят чаткылары сүнгән. Йөзләре саргайган. Нәрсәгә төшкән ул монда? Бәлки, ул үзенең яшьлек таңында бөреләнә башлап ачыла алмый калган мәхәббәтен эзлидер? Бәлки, ул саташып йөридер? Әллә ул үз гомерендә беренче тапкыр кешеләргә ачыктан-ачык җыр белән әйткән мәхәббәтенең эзләрен сагынып йөриме? Әллә ул, гомумән, тормыш белән саубуллашып йөриме? Менә кемнәрдер аның янына килделәр, кемнәрдер аны уенга алып керделәр. Бераздан ул инде уртада басып тора иде. Аңа «җәза» үтәттеләр. Ә ул болай дип җырлады:

Аклы ситса күлмәгемнең
Караласы юк аның.
Йөрәгемә кан урнашкан –
Тараласы юк аның.

Бу – апамның халык алдында яшь гомере белән саубуллашуы иде, шул елны аның гомере өзелде. Аның яшисе килә иде, ләкин ул дөньяны каргамыйча үлде. Ул еламыйча, Ватан өчен, халык өчен эшләнгән эш дип, сыкранмыйча дөньядан китте. Халыкның җырлы уеннары турында язганда, сугышның әнә шул рәхимсез корбаны минем күз алдымда тора.

Безнең авылның су буендагы уенлы җырлары, әнә шулай тормышның җанлы шаһитлары булып, сугышны тәмамладылар.

…Урамда җырлап йөрүгә, гадәттә, егетләр генә катнаша. Болар урамның тигезрәк, тузансызрак җиреннән җайга гына атлыйлар. Бер гармунчы янында бердән алып 15–20 гә кадәр егет җырлап бара. Егетләрнең саны 5–6 дан артса, аллы-артлы тезеләләр. Сабантуй көннәрендә, рекрутлар йөргән вакытларда икешәр гармун белән, икешәр кат тезелеп тә урам әйләнәләр. Кичке уенга барганчы, бер кат үзәк урамнарны әйләнеп чыгалар. Урамда йөргәндә авызга тәмәке кабылмый, хәтәр эчтәлекле җырлар җырланмый. Авылның могтәбәр кешеләре капкасы турысыннан узганда, җыр өзелеп тора. Берәүнең өендә көчле авыру булса – алар турысында да җырламыйлар. Җырны бер урамнан барганда – бер егет, икенчесеннән барганда икенче егет башлый. Яки кочаклашып тезелгән уңайга чираттан да башлыйлар. Капка төпләрендә кемнәр утыра? Кемнәр турысыннан узасың? Җыр башлаучы егет бу кешеләр белән нинди мөнәсәбәттә? Җырлар әнә шуңа карап сайлап алына. Мәсәлән, капка төбе тулы җиткән кызлар утыра. Монда инде җырның мәгънәлесен, куәтлесен сайлап җырларга кирәк. Монда синең дә, минем дә җанаш утыра. Егетләр андый вакытта аеруча тәмле телле булалар.

Безнең урам башларында
Төркем-төркем таллар бар.
Безнең илләр – сахра җирләр,
Сөйсәң, асыл ярлар бар.

Кызлар бу егетләр үзләре янына туктарлар дип өмет иткәннәр иде, тик гармунчы туктамады. Гармунчы – иң дәрәҗәле, иң абруйлы егет. Аның теләгенә буйсынмыйча булмый. Тукта, кызлар үпкәләсә ни хәл итәрсең? Җыр башлаучының теленә шайтан гына төкергән!

Урамыгыз матур икән
Алма тәгәрәтергә.
Хәтерләрегез калгандыр,
Ничек бәхилләтергә?

Алда бер төркем яшь кызлар берәүнең капка төбендәге эскәмиягә тезелешеп утырганнар. Болар әле су буендагы уенга кермиләр, читтән-миттән чыркылдашып йөриләр. Ләкин… ала каргада алачагың булсын. Яшь димә, киләсе җәйгә шулардан да сылу кыз булмас! Бәс, шулай икән, рәхим ит, күңелләрен күреп кит.

Ак та була, күк тә була
Буяучының буявы.
Йөгереп чыгып суырып үбә
Яшь кызларның уявы.

Кызлар чыркылдаштылар, ләкин җыр инде үзенекен эшләде. Ул инде яшьлек мутлыкларына искиткеч үткен ишарә ясады, кызлык гомеренең серле, мәгънәле, сихри дөньясына чакыру ташлады…

Менә алдарак, чат буендагы капка төбендә тәмәке утлары җемелдәде. Төркемдәге җырчы егет бу капка төбендә кемнәр утырганын бөтен төкләре белән сизде. Монда аны яратмаган агалы-энеле ике абзый утыра. Бу ачу күптәннән килә, моның очы теге абзыйларның сеңелләренә барып бәйләнә. Арага керделәр… Ну, ярый, сез шулай дошман булып яши бирегез әле. Ә без… безне бернишләтә алмассыз. Чөнки:

Безнең дуслар шундый дуслар –
Бер-берсен ташламаслар.
Безнең башлар балык түгел,
Куырып ашамаслар.

Ләкин белеп торыгыз: без – кара эчле түгел, кинә сакламыйбыз.

Сандугачлар җыелганнар,
Без алай җыелмыйбыз.
Дуска түгел дошманга да
Без кара коелмыйбыз.

Менә шулай капка төбендә, өендә утырган яше-карты, кызы-килене белән сөйләшә-сөйләшә, урамнан егетләр уза. Кич белән урамнан җырлап узу – егетлек чорының почётлы бер акты, урамнан гармун белән узган төркемгә халык зур ихтирам, соклану белән карый. Урамнан килгән бу төркемгә атларын читкә борып, атлылар юл бирә, карчыклар капка ярыгыннан гына борыннарын тыгып, бу төркемне карап кала. Монда көч, монда бердәмлек, монда халык акылы, халык моңы. Бу – илдә иминлек билгесе. Бу – татар халкының меңьеллык тәҗрибәсен туплаган шигърият, халык операсы…

Кичке уен тарала… Егет кеше өчен иң зур дәрәҗә – авылыңда сөйгән кызың булу. Әйе, ул синеке, аңа беркем дә, берничек тә кулын сала алмый. Егетләр үз кызларын озата китәләр. Менә бер капка төбендә пар күгәрчен гөрли. Икенчесендә… Башка якларда ничектер, әмма безнең якларда кызның үз капка төбендә генә утырыла иде. Әлбәттә, әтисе шушы хәлгә түзә торган кеше булганда инде… Менә төн уртасы җитә, аерылышулар, вәгъдәләр. Шул вакытта урамнан, су буйларыннан ялгыз җырлап кайтучыларның тавышлары ишетелә. Менә шунда инде кешенең бөтен эчке дөньясы ачыла! Егет әкрен генә атлый. Урам тын. Эт тә өрми. Сагыш, сагыш…

Менә берәү үзенең кызы белән ачуланышып аерылышты. Кызы, бик кискен итеп:

– Гаеп итештән булмасын, моннан соң син мине белмисең, мин сине белмим, – диде.

Арага кемдер кергән… Егет каты хәсрәткә батып акрын гына җырлап кайта.

Күп эзләдем – таба алмадым
Имән яф(ы)ракларын.
Эзләп кара, тапмассыңмы
Миннән яхшыракларын…

Әнә аргыяк урамнан карт егет Галиәхмәт җырлап кайта. Ул инде болай гына йөри, аның сөйгән кызы, Галиәхмәт читтә йөргәндә, аны көтмичә күрше авылга кияүгә чыкты. Галиәхмәткә бөтен дөнья хәзер салкын бушлык булып күренә, ул һәр кичне соң гына шулай җырлап уза:

Бәгърем, сине төштә күрдем,
Караватта ятасың.
Йөрәгемнең уртасында
Алсу чәчәк атасың…

Авыл йоклый, ләкин аның рухи тормышы яши. Иртәгесен көтү куганда карчыклар, хатыннар моны дәвам итәләр.

– Һай, бу Галиәхмәтнең үзәкләремне өзүләре, һич кенә дә оныта алмый бит Зөләйхасын…

– Әйтмә дә, сөйләмә дә. Шуның җырыннан соң төне буе йокы кермичә елап чыктым.

Урамнан җырлап узу – авыл тормышының аерылгысыз бер кисәге иде…

Ә көзге пычракларда? Салкын каткак урамнарда?

Мондый вакытта бер урынга җыелып җырлыйлар. Көне буе физик хезмәттә арыган тән ял сорый. Арыган тән карт кешедән түшәк таләп итә, яшь егеттән – җыр. Баш, акыл хезмәтеннән арып кайткан галимнең, мәсәлән, кич урамга чыгып җырлыйсы килми. Ә авыл егетенә бу – менә дигән ял.

Менә көзге кич. Авыл беразга тын тора – кичке аш вакыты. Ләкин бу тынлык озакка түгел. Бу – югары яки түбән очтан гармун теленең бер генә шыңгырдап алуына кадәр генә. Әнә ул сихерле аваз яңгырады да инде. Ни хикмәт – егетләр шунда җыела башлый. Гармунчы әле уйнамый, әле ул иренеп кенә гармунын ыңгыр-шыңгыр китереп маташа. Әмма барысы да беләләр. Хәзер җыр башланачак. Ә безнең якларда көзге коры кичләрдә җырлый торган бер көй бар. Бу – озын, сагышлы көй. Аны сөйләп аңлатып булмый, аңа теләсә кем катнашып та китә алмый. Катнашып китү өчен кечкенәдән бу көйнең иң нечкә нюансларын сизеп үсәргә кирәк. Шулай булмаганда, катышсаң да, син моны бозарсың гына. Әнә берсе, кулларын чалбар кесәсенә тыгып, башын бераз артка ташлады да җырлап җибәрде. Әнә икенчесе җырның әллә кай төшендә генә, сиздермичә генә катышып китте. Өченчесе, дүртенчесе. Бу хорда һәркемнең үз роле бар. Моны берәү дә бүлми. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга: берәү җырны башлый. Икенчесе җырның билгеле бер урынында катышып китә. Өченчесе җырның ниндидер бер урынында болай гына тавыш биреп куя: «һау-һау» дип кушылып тавышын тәгәрәтә (русча моны «раскатисто» дип әйтәләр). Дүртенче берсе билгеле бер урында сызгырып җибәрә. Хәзер сәхнәдән җырлаганда җырның бер үк сүзен ике кеше ике вакытта әйтеп җырлау гадәте бар. Тавыш фазаларының бик азга гына күчүе аркасында җыр күп тавышлы, тулырак булып ишетелә. Әлеге көйне җырлаганда да шулай. Монда ике-өч кеше иҗекнең егермедән бер өлешенә генә артка калып тавыш бирә. Гадәттә, борынгырак, моңлырак җырлар алына.

Кәгазьгә төшерсәң, бу болайрак килеп чыгар иде.

Гармунчы аккорд ала: көйнең ахырын уйнап куя. Берәү башлый:

Тал тибрәтә (һау), тал тибрәтә (һау),

(Ике-өч кеше кушыла.)

Тал тибрәтә алмыймын шул,
тибрәтә алмыймын,

(Соңгы сүз бик озакка сузыла.)

Икенче яртысын алып китәләр:

Күз алларыма (арыма-рыма-ыма)

(Бу урында төрле фаза белән ике-өч кеше катыша.)

Китерәм, сөйләштерә алмыймын.

Җырның соңгы яртысын бөтенесе бергә яңадан кабатлыйлар.

Күз аллары(һау!)ма китерәм (һау!),
Сөйләштер-рәй (һау!) алмыймын.

Ачы һәм озын итеп берәү сызгыра. Гармунчы көйнең дүрттән берен боргалый-боргалый уйнап куя.

Бу ниндидер бер сихри хорга әйләнә. Бу көй бигрәк тә көзнең озын коры кичләрендә авылның бер почмагыннан ишетелсә, күңелләрне кузгата. Ерактан тыңлаганда аның көчле дулкыннар ритмы белән тәгәрәп таралуы искиткеч сизелә. Яңа Чүриле, Саба ягында моннан утыз еллар элек бу көйне шулай җырлыйлар иде. Яшь чакта мин Керәнле, Утар, Симет, Шыңар, Мичән егетләре белән военкоматка комиссиягә йөрдем. Товар вагоны түбәсенә тезелешеп утырып, 25 чакрым җир үтеп, Арчага килеп җиткәнче, безгә шундый 2–3 җыр җитә иде. Музыка фольклорчысы булсам, мин, һичшиксез, беренче чиратта Казан артындагы әнә шул көйне язып алыр идем…

Военкомат юлында комиссия торып йөрү, армиягә озату, сугышка чыгып китүнең һәрберсенең үз репертуары бар иде.

Армиягә алыну, каралып йөрү, китү, озату – болар бөтен авыл халкының игътибар үзәгендә була.

Утыз бишенче-кырыгынчы елларда колхоз идарәләре армиягә китәсе егетләргә искиткеч зур игътибар күрсәтәләр иде. Мәсәлән, сентябрьнең башыннан аларга ял бирелә. Кибеткә кайткан дефицит әйберләр беренче чиратта аларның гаиләләренә җибәрелә. Ниһаять, егетләргә иң соңгы комиссиягә хәбәр килә. Иртәгә комиссия дигән көнне бу егетләр урамны шактый озак әйләнәләр. Идарә аларга урам йөрү өчен ат алырга да рөхсәт итә. Иртәгесен комиссиягә барганда ат арбасына төялеп урам йөриләр. Арбада эчке якка кара-каршы тезләнәләр. Арба башының бер ягында ат тотучы, икенче ягында гармунчы була. Карала торган егетләрнең кызларыннан бүләк кулъяулыклар гармунга тезелә. Җырлаучыларның да кулларында шундый бүләк яулыклар була.

Китәсе булгач китәрбез
Урман эчләре белән.
Бәйләсәләр дә тормабыз
Ефәк очлары белән.

Ал кисәргә, гөл кисәргә
Үтмәс кайчыларыбыз.
Киләсе ел бу айларда
Булмас кайсыларыбыз.

Шундый җырлар белән авылдан чыгып китәләр. Басу капкасы янында аларны халык озатып кала. Военкоматтан, гадәттә, кич кенә кайталар. Алдан берәр олы кеше утырган ат кайта. Кемнәр алынганын, кемнәргә ак билет, кәҗә билеты бирелгәнен хәбәр итә. Бераз соңрак басу түреннән бик көчле җыр тавышы ишетелә. Бу – алынган егетләр. Алар шау итеп җырлап авылга килеп керәләр, туган-тумачалары юл чатында көтеп торса да, аттан төшмичә бер кат урам әйләнәләр. Аларның армиягә китәчәге җырларының эчтәлегендә үк сизелеп тора:

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
Өй түбәсе калайга.
И кызларым, каласыз бит
Чана шуган малайга.

(Берәр кыз белән сөешергә өлгергәндерме, анысында эш юк!) Иң ахырдан соңгы арба кайта. Монда армиягә алынмый калган бер-ике егет була. Болары шыпырт кына ындыр арты тирәсеннән үз өйләренә таралышалар. Ул көнне алар клубка чыкмыйлар. Алынганнар исә өйләренә кереп тормыйча бераздан клубка җыелалар.

Армиягә алынмый калган егетне атларга төялеп авылга килеп керү белән дөмбәсләп алалар. Бу – һич тә гаеп ителми, монда кан чыгару, имгәтү юк, ахырдан ачу тоту, үпкә саклау да юк. 1938 елның көзге бер кичендә мин моны күрдем. Масра як басудан – Арча юлыннан гармун тавышы ишетелде. Басу капкасы төбе тулы халык иде. Бөтенесе дә эчке бер дулкынлану белән комиссиядән кайтучы егетләрне көтәләр. Менә бервакыт басу капкасыннан гармун үкертеп өч арба егетләр килеп керде. Атлар ярсыган, егетләр бераз төшереп алганнар иде. Кемдер, мактанып:

– Без – хөкүмәт кешесе, хәзер безгә нишләсәк тә ярый, – дип кычкырды, арбадан коелып, туган-тумачалары, сөйгән кызлары белән аралаштылар – шау иттеләр.

Шул арада бер почмакта шапылдаган тавышлар ишетелде – ә без, малайлар, шунда! – карасак, бер егетне әвәләп тә ташладылар. Эш зурга киткәнче тегесе сикереп тә торды, өенә таба ындыр артлап торып йөгерде дә. Аны куа китүче дә булмады, артык игътибар бирүче дә булмады. Бу гадәт ниндидер кыргыйлык булып хәтергә кереп калган. Ләкин еллар узган саен, мин бу гадәттә бабалар канының бер талпынуын, кешелек җәмгыятенең инстинкты тибешен күрә башладым. Күз алдына китерик: комиссиядән соң ун-унбиш көн эчендә авылдан утызлаган егет чыгып китә. Димәк, авыл бушап кала. Димәк, утызлаган кыз бу ел кышка егетсез керә, аулак өйләрдә алар моңаешып утырачаклар. Ә шул чагында – тегеләр салкын бураннарда, тауларда, чүлләрдә, диңгезләрдә ил иминлеген саклап, мәшәкатьле гомер кичергәндә – бер егет, Алланың кашка тәкәсе кебек, бөтен кызлар арасында берүзе кәпрәеп йөри. Андый егетне басу капкасы төбендә бер «иләп алу»ны ир кешеләрнең бу җәмгыятьтә төп көч икәнлекләрен аңлату, хатын-кызларның бер генә кеше игътибарына калу бәласеннән илне сакларга омтылулары дип, тарихи инстинкт авазы дип аңларга кирәктер.

Иртәгесен яшьләр җыю башлана. Китәсе егетләр чираттан кунак төшерәләр. Моны кайбер якларда «сөрән сугу» дип тә йөртәләр икән. Арча артындагы авылларда моны «яшьләр җыю» дип йөртәләр иде. Алынган яшьләр берничә көн буе урамда гармун белән йөриләр. Менә беренче рекрутның китәр көне җитә. Ул сөйгән кызыннан алган берничә кулъяулыкны төйни-төйни тезә. Аны кулына тота. Ат белән урам әйләнәләр. Китәсе егет капка төбендә кеше күргән саен арбадан сикереп төшеп күрешергә бара. Күп кеше аның кесәсенә акча сала. Мондый акчадан баш тартмыйлар, бу – кимсетми. Кайвакытта егетнең капчыгына ашау әйберсе дә салалар. Китәсе егет мәктәпкә яки укытучысының өенә кереп күрешеп чыга. (Монысы әле дә шулай.) Юл чатында бер кат күрешкәч, китәсе егет иң соңгы булып арбага менеп баса. Гадәттә, авылны чыкканда шул егет җыр башлый. Ахырдан озак еллар буена бу егетне әнә шул җыры белән искә алалар. Кайвакытта үз авылының исемен телгә алып җырлыйлар.

Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,
Без Ташкичү бит әле,
Җырлау түгел, еларсың да –
Ташкичүдән кит әле.

1941–1943 елларда сугышка киткәндә дә шулай җырлыйлар иде. 1943 елдан соң андый нәрсә күзгә ташланмады. Чөнки авылда алай зурлап озатырлык егетләр дә, төялеп йөрерлек таза атлар да калмаган иде. Сугышка озатканда да якынча шундый җырлар җырланды. Тик кайбер өлкәнрәк яшьтәге кешеләр генә шактый трагик эчтәлекле җырлар җырладылар. Безнең авыл кешеләре, юл чатыннан чыгып киткәндә, бер җырны җырламый калмыйлар иде.

Без урамнан чыккан чакта
Күтәрелде томаннар;
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз –
Сау булыгыз, туганнар.

Кыскасы, җыр, көндәлек тормышка турылыклы юлдаш буларак, авыл халкын военкомат ишегенә кадәр озатып куя иде. Ватан сугышы елларында бу исә бик күпләр өчен соңгы юл, соңгы җырлар булды.

Безнең халкыбызда, Тукай әйткәнчә, кара-каршы җыр әйтешү ул кадәр үк матур чыкмый. Ләкин мәҗлестә җырның иплесен генә, кунак күңеленә хуш килерлеген генә сайлап алу халкыбызның нечкә күңелле, тыйнак һәм тәмле телле икәнлеген күрсәтә.

Менә безнең күрше Галимулла карт. Яшь чакта көрәшкән, итекче, балта остасы, гармунда уйный. Колхозның амбарын, ат абзарларын, лапасларын утызынчы елда ул төзегән. Хәзер мул тормышта яши, кунакка йөри, мәҗлес җыя. Менә аларның капкасына ат килеп туктый. Мин белеп торам: бу – аның тире җыючы кияве. Ләкин мин калганын да беләм: ун минуттан тәрәзә ачылачак, тагын биш минуттан тальян тавышы ишетеләчәк һәм аннан җыр башланачак[2 - Галимулла абзыйның киявен мактап җырлаган җырларын бала вакытта без күп ишеттек. Моны, әтисе булып кыланып, кызы Зөлфия дә җырлап күрсәтә, безнең алда тулы бер спектакль куя иде. «Каз канатлары» дигән әсәремдә мин бу җырларны файдаландым.].



…Һәм шулай булды да.

Галимулла абзыйның үзе генә белгән көе бар. Ул көйне бүтән беркем дә уйный алмый. Аның бармаклары тупас, бер басканда тальянның дүрт-биш телен эләктерә. Ләкин теге көй чыга. Җырлаганда ул кызык җырлый: йә гармун тавыш бирә, йә ул җырлый. Әйтергә кирәк, берсе туктаган урында икенчесе дәвам итә белә. Шуның белән бик тә үзенчәлекле бер моң туа.

Йә, ниләр җырлый соң ул?

Ул менә болай җырлый:

Ай-һай, кияү, килүләрең,
Ишекдин керүләреңләй,
Әллә нидин артык булды
Сине бер күрүләрем.

Шәп әйтте картлач. Ләкин бу башы гына икән әле.

Ай-һай, кияү, син үзеңләй,
Кашындин кара күзеңләй,
Энҗе кебек теш арандин
Сайланып чыга сүзең.

Гармун ыңгырашты. Карт кызды.

Ай-һай, кияү, син икәнсең,
Син икәнен күрмәдемләй,
Синең белән утырыргай
Элегерәк белмәдем.

Һәм менә шулай рәттән унлап җыр.

Ай-һай, кияү, син икәнсең,
Чикләвек төше икәнсеңләй,
Мәҗелестә ут-тырыргай
Мирауай кеше икәнсең.
Ай-һай, кияү, яратам ла,
Бер күрергә җан атам.
Ике күреп бер сөйләшсәм,
Хәсрәтемне таратам…

Бәлки, бу – картның әзер репертуарыдыр? Күрше булганлыктан, мин аны төрле мәҗлесләрдә күрдем, һәрберсендә җыр белән җиңеп чыга иде.

Кичке җырлы уеннар, урамда җырлап йөрүләр инде бетте. Тормыш шулай үзгәрештә. Боларны инде һич тә кире кайтарып булмый. Сүз ул турыда бармый. Сүз әнә шул җырларны, шул гадәтләрне тарихи материал буларак кәгазьгә төшереп калдыруның, аларны сәхнәдә, халык күңелендә саклап калуның кирәклеге турында гына бара.

…Җырлы уеннар һәм урамда гармун белән җырлап йөрүләрнең бетүенә түбәндәге хәлләр сәбәп булды. Сугыштан соң авылга техника керде. Дөньялар гизеп кайткан егетләр, кичләрен велосипедка атланып, әллә ничә чакрым ераклыктагы авылларга кызлар янына йөри башлады. Техника араларны якынайтты – монда инде урамда җырлап йөрергә вакыт та калмый иде. Мотоцикл алу модага кереп китте. Авылда мотоциклы яки машинасы булмаган егетне бөтенләй егеткә дә санамыйлар. Сугыштан соң ике рәтле төймәле гармуннар күбәйде. Бераздан Казан, Шуя фабрикалары хромка гармун чыгара башлады. Хромкада уйнарга өйрәнү тальян белән чагыштырганда бик ансат, авылда гармунчы күбәйде. Хромка тиз уйнала торган көйләр, бию көйләрен башкару өчен уңай. Озын көйләр кысрыкланды. Ул арада военкоматка йөрү, армиягә китү өчен машиналардан файдалана башладылар. Урам әйләнү, җырлап йөрүләре дә бетә барды. Клубта күбрәк кино күрсәтелә башлады. Яңа заман яшьләрен, әлбәттә, кино сәнгате йотты. Клубларга бильярд, шахмат, теннис һ.б. уен җиһазлары алынды. Җәй көннәрендә клуб бакчаларында волейбол уеннары оештырыла башлады. Шулай итеп, ат адымына, әкренләп җырлап йөрүгә корылган бик күп йолалар күмелеп калдылар. Заман үзенең яңа йолаларын тудыра бара…

Уен җырлары һәм урам җырлары исә яшьләрдә үз авылына, үз туфрагына мәхәббәт тәрбияләү буенча озак еллар файдалы хезмәт иттеләр дә тарих сәхнәсеннән төштеләр.

Һәрнәрсә агышта, һәрнәрсә үзгәрештә. Тормышның кануннары шундый…

Мин бу язмаларымны тәмамлап утырам. Күрше квартирада радио кабыздылар. Анда яңа заман авазы белән сугарылган классик музыка галибанә яңгырап бүлмәне тутырды. Нинди бөеклек, югарылык… Джон Льюисның пьесасын Американың хәзерге заман джаз-квартеты һәм кыллы инструментлар квартеты башкара икән. Мин каләмемне куеп ирексездән музыка дөньясына чумам һәм күзләремне йомам… Шулвакыт минем күз алдыма сугыш авырлыкларын җиңеп чыккан сыкранмас халкым килеп баса. Әнә алар тальян гармун белән эштән соң урамда җырлап йөриләр. Әнә алар җырлый-җырлый сөешәләр, кавышалар, бәйрәм итәләр. Җыр белән алар изге Ватанны сакларга сугышка чыгып китәләр. Җыр белән үләләр. Ләкин илгә җиңү җырлары калдыралар.




Алай да чишмә бар әле…


Чишмәләр үзләре минем
Учларыма су салды.
Су салды алар яшәргә
Көчәйтеп тик сусауны.

    С. Хәким

Сафый абзыйның йорты урам рәтеннән бөтенләй читтә – су буена таба бүлтәеп чыккан тау битендә. Урам тормышы аңа кагылмый. Ул – бөтен хуҗалыгы, бала-чагасы белән урам тормышыннан читтә. Үзе колхозның яшелчә бакчасын саклый. Сугышка кадәр һәм сугыш елларында колхоз кишер, чөгендер, кыяр, помидор, шалкан үстерә һәм көзен хезмәт көненә шуларны бүлә иде. Яшелчә бүлгән көнне китә пешеренү! Чөгендер пәрәмәче, шалкан пәрәмәче, кишер бөккәне… Хәзер боларның берсен дә утыртмыйлар, үстермиләр. Рентабель түгел икән. Халык хәзер кибеткә көйләнгән. Район үзәгеннән кибеткә кәбестә, помидор, кыяр килә. Хатын-кыз сумкасын тотып шунда таба чаба. Әмма үзе үстермәгән яшелчәдән хатын-кыз файдалана да белми. Хәзер чөгендер пәрәмәче, чөгендер катыгы, кишер бөккәне, кәбестә бөккәне, шалкан пәрәмәче, чөгендер, шалкан суы дигән ризыкларны әзерләүчеләр бөтенләй юк. Болар истәлекләрдә генә. Бик кызганыч…

Ә Сафый абзый үз балаларының сумка тотып кибеткә йөреячәген уйламады, хәер, моның өчен аның вакыты да юк иде, колхоз бакчасын каравыллап, үзенең тау битендәге хикмәтле кыен бакчасын карап, ул яши бирде.

Рәвеш – мари. Кызгылт бит, зәңгәр күз, очлы ияк. Сирәк сакал. Өстә – кызыл сатин күлмәк. Бакча – таулы. Киртләч-киртләч. Авылда бүтән мондый бакча юк. Киртләч саен койма буенда бер умарта, багана умарта. Кемнәр уйган? Сафый абзый моны ата-бабадан калган дип аңлата. Кушамат – чирмеш. Сафый абзый моны бөтен тормышы белән аклый, «чирмеш» дигәнгә кимсенми генә түгел, киресенчә, шуны расларга тырыша. Кеше, мәсәлән, бакчасында бары тик бәрәңге генә үстерә (безнең авылда әле дә шулай: ашъяулык кадәр җирдә дә бәрәңге үстерергә тырышалар). Әмма Сафый абзый бакчасында эшләр башкача: су буенда, койма баганасы хезмәтен үтәп, бер рәт зирек үсә. Шунда ук бер төп биек кара чыршы. Шунда ук колмак, таллар. Бөтнек үләне бары тик Сафый бакчасында гына. Каерылып, дуамалланып үскән, өй урыны кадәр куаклык – балан. Тагын әллә ниләр. Боларның кирәклеген, рәтен бары тик Сафый абзый үзе генә белә, авыл халкы исә аңа сәер кеше дип карап яши бирә. Сафый картның абзарына, утынлыгына кергән кеше юк. Аның бакчасына кеше аяк атламый. Чөнки үзләре өчен оялалар. Бөтен кешедә – бәрәңге бакчасы. Ә монда? Ходай белсен, кыргый оҗмах. Башка кеше дә кыш чыга, Сафый абзый да. Хатыны да үзе кебек: Мөфлихә түти биш чакрымлы күрше авылдан. Бөтен шөгыле – әлеге күрше авылдагы туганы янына барып хәл белү.

Сафый абзый исә боларга берни әйтмәде, киресенчә, ике кыз туган очрашкач, ул шатланып китә, келәтенең аннан башка беркем дә белмәгән урыннарыннан кәрәзле бал алып керә, боларны чәйгә утырта да үзе тау башына – чишмәле тауга чыгып чирәмгә утыра иде. Ә чишмә гөрли, чурлый… Язын бу тау башына малай-шалай җыела, аннан, соңрак, инде язгы ташулар көчәйгән чорда, монда егетләр җыела, язгы кояшка шатланган кызлар кәс-кәс басып бу чишмәгә суга төшәләр, егетләр тау башыннан, Сафый абзыйның кояш җылыткан коймасына арка терәп, алар белән сүз уйнаталар иде.

Җәй көне… Җәй көне Сафый абый шунда. Чишмәне ул карап тора, өстен яба, тамагын чүп-чардан чистарта, әйләнә-тирәсендәге чүп үләнне йолка, үзенең хикмәтле, кирәмәтле бакчасына кереп югалганчы чишмәне бер әйләнә. Аннан, көндезге сәгать 12 ләрдә, чишмә янында хатын-кыз әвәрә килә: уракчы хатыннар, яулыкларын артка чөеп, бит юалар, көлтә бавы чылаталар, өстикәгә су тутыралар. Уракчылар кайтып китүгә, даңгыр-доңгыр килеп, кулазак арбага мичкә салган өлкән ат караучы Әхмәт абзый төшә, башта чишмәдән агып чыккан ерганакка алып килеп, йөгән сабагын ычкындырып, аркалыгын бушатып, сызгыра-сызгыра ат сугара. Аннан, озын агач саплы кара тимер чиләк белән мичкәгә чишмә суын тутыра башлый. Сафый абзый шунда бик бәхетле була, керт-керт атлап таудан чишмә өстенә үк төшә дә бәрхет чирәмгә җайлап утырып кәеф-сафа кора. Ул караган чишмәнең суын бүген колхозның җитмешләгән аты рәхәтләнеп эчәчәк. Сафый абзый шатлыктан кызгылт-сары тар сакалын сыпыра, аның вак зәңгәр күзләренә очкын йөгерә һәм ул бәхете ташыган кыяфәттә болай ди:

– Алай да чишмә бар әле, име, Әхмәт?!

Шул көе ул елмаеп кала.

Әхмәт абзый исә, зур гәүдәсен җайга кыймылдатып, агач саплы чиләк белән мичкәгә су тутырып маташа, ул, гомумән, сөйләшергә яратмый, ул эш кенә эшли, әмма Сафый абзыйның бу чишмәсенең кеше тормышындагы әһәмиятен ул да югары бәяли һәм, сүзгә гадәттән тыш юмартланып, Сафый абзыйның әлеге лирик чакыруына ул да җавап бирә:

– А-а…

Бу инде туган телгә тәрҗемә иткәндә менә нәрсә дигән сүз: әйе, ы-ы, Сафый туган, синең бу чишмәң безнең барыбыз өчен дә кирәк, син дөрес әйтәсең, сиңа рәхмәт.

Чишмә тирәсендәге без исемен белмәгән куе яшел үсемлекләрнең сап-сары чәчәкләренә бал корты куна, чишмә өстендә бүре көянтәсе очып йөри, әллә каян гына төклетура быжлап килеп куна, Әхмәт абзыйның аты бу төклетураны кигәвен дип белеп тартылып куя, камыт бавы, бөят күне шыгырдап ала. Сафый абзый елмаеп, бәхет чәчеп утыра. Әхмәт абзый да бүген үзенең артыграк сөйләшеп ташлавыннан кыенсынып калган сыман һаман әле чишмә инешенә үрелеп яткан атын ачулана: аты чишмәгә суга төшкән бер кызның чиләгенә үрелеп, авызлыклары белән зыңгырдап, төкле кара иреннәре белән чиләк бавын кыймылдатып ята икән. Ә теге кыз ачуланмый гына түгел, шатлана ук: халыкның ышануы буенча, ат ирене тигән чиләктән су эчү – иң изге эш. Ат эчкән чиләкне шуңа күрә чайкап та тормыйлар. Ат эчкән чиләктән эчсәң, йокың ачыла. Булачак киленгә исә болар барысы да кирәк…

Әхмәт абзый аркалыкны күтәрә, йөгән сабагын тарттыра һәм дилбегәне кулына ала. Аннан, мичкә өстенә менеп артын төрткәч, атка дәшә:

– А-а…

Ат моны аңлый: әйдә киттек, кичен сусап эштән кайтачак синең туганнарыңа, иптәшләреңә бу суны алып кайтып кую – синең белән минем өскә төшкән изге бурыч дигән сүз инде ул. Камыт агачы шыгырдый, мичкәдә су чайпала, арба ераклаша, әмма Сафый абзый бәхетле.

Иртәгә шушы вакытта Әхмәт абзый тагын шулай су алырга төшәчәк, Сафый абзый тагын шулай иркенләп чирәм өстендә чишмә акканга хозурланып утырачак, һәм Әхмәт абзый ике-өч чиләк су алуга, Сафый абзый тирән сулап әйтәчәк:

– Алай да чишмә бар әле, име, Әхмәт?!

Әхмәт абзый тагын күп сөйләшенә инде дигән бер кичереш белән, әмма Сафый абзыйны яратып, аңа җавап бирәчәк:

– А-а…

Ә бераздан, кичкә таба, чишмә буена вак-төяк кыз бала җыелачак, анда инде яңа бәрәңге юу (аны пычак белән арчып булмый, чиләк белән чишмә тамагына куялар да чурлап аккан суда дөбердәтеп көянтә башын тыгып болгаталар, яңа бәрәңге арчыла да бетә), бүген суйган тавыкны юу, ит юу кебек эшләр башлана, Сафый абзый акрын шыгырдап, билләрен тотып урыныннан күтәрелә. Чишмәгә тагын бер тапкыр карап ала да үзе өчен генә әйтә:

– Алай да чишмә бар әле…

Бу чишмә әле дә шулай чурлап ага, безнең авылдан читкә киткән кешеләр, авылга кайткач, әле дә булса беренче чиратта шул чишмәгә төшеп битләрен, кулларын юалар, рәхәтләнеп суын эчәләр.




Дүрт тополь


Әти солдат тормышын сагына, буш вакыты булган саен, безгә солдат чагында күргәннәрен сөйли, армиядә алып барган көндәлек дәфтәреннән җырлар укый иде. Үзе солдат вакытын сагына, ә үзе солдат булып хезмәт иткәндә туган ягын сагынган… Белмәссең…

Әтинең солдаттан алып кайткан берничә истәлек әйберсе бар иде. Шуларның берсе – солдат уставы. «Подробная программа обучения молодых солдат пехоты» диелгән. Бу китапка патша нәселенә исәнлек теләп догалар, гарнизон хезмәте, эчке хезмәт, строй әзерлеге, политик әзерлек буенча главалар теркәлгән. Уставны Киев хәрби округы командующие приказы буенча төзегәннәр. Бу китап миндә кадерле мирас булып саклана, һәм өйгә килгән кунакларга мин моны һәрвакыт күрсәтәм. Хәзерге заман укымышлысын Достоевскийның утыз томы, Толстойның егерме дүрт томы белән гаҗәпләндерә алмыйсың, мин шуны аңлап бераз гына хәйләлим: теге уставны тоттырам. Ә анда мондый сүзләр бар: «Получать водку в казенныхъ винныхъ лавкахъ можешь только по записке своего ротнаго командира съ приложениемъ печати. Онъ же определяет место куда можно приносить и где пить спиртные напитки.

Полезно сказать молодому солдату, что водка къ греху ведетъ. А очень ужъ понадобылось ему выпить рюмку – чтобы спросился у отделенного, сходилъ въ полковую лавочку и там выпилъ.

Кстати будетъ разъяснить имъ, что въ полковой лавочке за 4–5 коп. два человека напьются вдоволь чаю и съедять по полбулки, тогда какъ за те же деньги они могутъ выпить по рюмке водки безъ закуски».

Устав әнә шундый.

Әти үз гомерендә аракы эчмәде. Умартачы булганлыктан, ул үзенә кайбер гадәт нормалары эшләгән һәм боларны закон төсенә керткән иде. Аның әйтүенчә, умарта кортлары кеше тәнендәге тир, одеколон һәм аракы исләрен яратмыйлар. Умарта янына чыкканда шуңа күрә ул юынып, чистарынып чыга һәм битлек кими, «курилка» дигән төтен савыты белән файдаланмый иде. Эчүчелеккә каршы нәфрәтне тәрбияләү өчен әтинең конкрет мисаллары була иде. Бер вакыйга истә калган. Көзнең бик ямьсез, кар явып торган сыек пычраклы көнендә безнең өйгә юештән калтыранган, лычма суга баткан чабаталы бер егет килеп керде. Бездән егерме биш чакрым ераклыктагы бер авылдан икән. Чәйгә утырттылар, әни аның аякларына коры оекбашлар бирде, чабата-ыштырларын мич алдына кибәргә куйды. Егетнең әтисе белән безнең әти яшь вакытта бергә мәдрәсәдә укыганнар икән. Әтисе шунда әфиун эчәргә өйрәнгән. Аннан гомер буе шуның белән иза чиккән. Менә ике-өч көн инде үзенә урын тапмый, газапланып ыңгырашып ята – эчәренә берни дә юк икән. Шундый көнне ул малаен ерак юлга чыгарып җибәргән: безнең әти бакчада күп итеп мәк үстерә иде, теге, бәхетсез, шуның кабыгын әрәм итмәвен, җыеп баруын үтенгән булган икән. Мәк кабыгында әфиун бар, шуны чайкап эчә икән.

Төенчек тотып, көзге пычрак юлга кабат чыгып киткән бәхетсез егетне тәрәзәдән карап барыбыз да озатып калдык. Әти бу фаҗигагә зур игътибар бирде. Моны гел искә ала торган булды. Хәер, сүз солдат хезмәте турында иде бит әле…

Гаиләдә ул төпчек малай булган, әтисез үскәннәр. Әбинең бу малайга өмете зур булган һәм аны, ерактагы Сатыш мәдрәсәсенә җибәреп, нәкъ ун ел укыткан. Мәдрәсәне тәмамлауга әти наборга эләккән. Элекке өяз каласы Мамадышка «каралырга» барганнар. Бер квартирга төшкәннәр. Әтине кырыс холыклы, туры сүзле Хәлил исемле абзыйсы алып барган. Җиткән егете белән квартирага тагын бер абзый туктаган. Алар да хәрби комиссиягә килгәннәр икән. Төн озын булган, Хәлил абзый да, әти дә йокысызлыктан интеккәннәр: ни әйтсәң дә, ун ел мәдрәсәдә яткан татар егетенең патша армиясенә китеп шинель, дагалы итек киясе килмәгән. Абзыйсы да уфылдап чыккан: энекәшен зур кеше – мөгаллим яки мулла итеп күрәсе килгән аның. Ә монда – озын-озак солдат хезмәте. Әмма шул ук төнне бик әйбәт файдаланучы берәү булган – каралырга әтисе белән килгән егет. Кичтән ятуга ул пыфылдап йокыга киткән һәм төне буе дөбер-шатыр әйләнгәләп, тешләрен шыгырдатып, ыңгырашып, үкерә-үкерә саташып, тубал теккәндәй гырлап, кыскасы, газаплы хезмәт үтәгәндәй тавышланып йоклаган. Иртән сөйләшмичә генә чәй эчкәннәр һәм комиссия йортына киткәннәр. Әти алынган. Төш вакытында башларын түбән иеп квартирга кайтсалар, хуҗаның өстәле янында шау-гөр килеп тегеләр чәй эчеп утыралар икән. Теге абзый:

– Синеке нишләде, минем Мөслихетдингә кәҗә билеты бирделәр бит, малай калды! – дип, шау итеп әтиләрне каршы алган.

Хәлил абзыйның кыска холкы шунда чыгырдан чыккан.

– Тфү, – дигән ул, эшләпәсен ишек өстендәге чөйгә элеп. – Тфү! Синең ул малаеңны нишләп солдатка алсыннар? Патша хәзрәтләре нишләсен аның белән? Комиссиядә утырган докторларны дүрәк дип белдеңмени син? Янараллар, әфисәрләр дүрәкмени? Моның белән нишләсеннәр алар?

Кайгы әнә шулай солдат горурлыгына әйләнгән. Әти Вильнюста «квартирлашкан» пехота дивизиясенә эләккән. Патша хәзрәтләре раслаган солдат уставы белән беренче тапкыр ул шунда бәрелешкән. Якшәмбе көнне яшь солдатларны стройга тезеп чиркәүгә гыйбадәткә алып киткәннәр: патша хәзрәтләренә, аның хатынына, нәселенә озын гомер теләп гыйбадәт кыласы икән. Бөтен ротада ике татар булган. Шунда әти – мәдрәсә шәкерте – стройдан чыгып бунт күтәргән.

– Мөселманнарны чиркәүгә алып керергә сезнең хакыгыз юк, без үз динебездә дога укырга тиеш, – дигән. Мәдрәсә шәкерте үзенең ротные белән ничек сөйләште икән, нинди рус сүзләре белде икән ул? Тавыш зурга киткән, бер татар солдатының бунты турында полк, дивизия штабына кадәр җиткергәннәр. Шулай да җәза бирмәгәннәр: күпмедер вакыттан соң аларга – Гыйльметдин солдат белән икесенә – мөселман мәчетенә барырга рөхсәт биргәннәр. Ә Литвада мәчетләр бар. Руслар белән бергә хезмәт итү әтигә күп нәрсә биргән: ул камил рәвештә рус телен, русларның күп һөнәрен өйрәнеп кайткан. Аның, солдат тормышын (яшьлеген) искә алып, өйдә марш атлап җырлап йөргәнен әле дә хәтерлим. Ул үзенең олы улы – минем абыйны – солдатка әзерли иде.

– Егетнең иң шәбе – солдат хезмәтен узганы, – дип сөйләргә ярата иде.

Бу җөмлә минем колакка кереп, канга сеңеп калган, һәм мин кечкенә вакытта ук «абыйны армиягә алмый калмасалар ярар иде» дип котым чыгып кайгырып йөри идем. Абый соңыннан армияне генә түгел, сугышны да беренче көненнән соңгысына кадәр башыннан кичерде. Әтинең бу җөмләсе белән мин әдәбиятта да очраштым: Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасында Биктимер карт улы Нургали белән шулай мактана.

– Солдатка, ди, егетнең ни җиттесен генә алмыйлар, анда егетләрнең иң каймагын алалар.

Әти кичләрен солдат җырлары җырлап, безгә марш атлап күрсәтә һәм хәрби тормыштан истәлекләр сөйли иде. Шул җырларның көйләре әле дә истә калган, әмма сүзләрен инде онытканмын. Берсенең текстында: «За казака не пойду» дигән сүзләр бар иде һәм кушымтасы марш атлау уңаеннан күтәренке тәмамлана иде:

Ах, моя жёнка не годится…

Әти өйдә дөрс-дөрс атлап, шул кушымтаны аеруча кычкырып кабатлый иде. Икенче бер җырында чиркәү кыңгыравының тавышы бар иде. Ул тавышны әти «дром!» дип, бас белән чыгара иде. Анысы ниндидер бунтарь казаклар җыры иде бугай. Текстыннан бер генә юл истә калган:

Разобью, я разобью,
Я сам в Россию уж не пойду…
Дром! Дром!

Тагын бер җыр кисәге әле дә колакта яңгырый:

Тула, Тула, Тулая,
Тула – Родина моя…

Солдат уставыннан тыш, әтинең алып кайткан байлыгы – истәлек өчен солдатлар биргән открыткалар. Берсенең артына рус егете болай язган: «Люблю как брата родного. Вот мой адрес: 2-я Конная Армия, 2-я Запасная Украинская дивизия, 2-й запасной полк 1-й маршевый эскадронъ Сергей Сабурову». Открыткалар – Париж салоныннан, солдат күңелен кытыклый торган күренешләр белән. Боларның барын без белә идек, әмма әти балаларга андый открыткаларны күрсәтми иде.

Солдаттан кайткач, әти Арчадагы русча-татарча икееллык школада укыган. Анда татар мәктәпләре өчен рус теле укытучылары әзерләгәннәр. Шулай итеп аның ике дипломы булган. Аннан ул бәхет эзләргә чыгып киткән. Элеккеге Самара губернасы Узин өязе Осиновые Гаи авылына барып чыккан, анда бер байның балаларын укыткан. (Бу авылда нәкъ ун елдан соң Зоя Космодемьянская туган.)

Узин бае әтине үзендә калырга, әгәр калса, аңа үзенең кызын бирергә вәгъдә иткән. Әмма әтине ярлы, җирсез Казан арты тарткан. Бай әйткән:

– Кайчан килеп керсәң дә, бер кызым, ярты байлыгым сиңа, – дигән.

Әти Узин баеннан бер тавык йомыркасы алып кайткан. Авыл егете буларак, ул бай хуҗалыгындагы бик эре нәселле тавыклар белән кызыксынган. Чит илдән китерелгән бу нәсел тавыгының йомыркасы эре, сары тышлы икән. Әти шул йомырканы үзе чәй эчә торган тәңкәле матур стаканга салып кайткан. Ул йомыркадан чыккан чебешне бик саклап үстергәннәр. Аннан чеби чыгарганнар. Шул нәселне әби, башка чыкканда, минем әтигә бүләк иткән. Мин туган елларда, имеш, безнең ишегалдында эре гәүдәле, юан тәпиле кызгылт-чия тавыклар әле булган…

Ә теге стакан әле дә саклана. Мин аны иң якын дуслар белән өстәл янында утырганда гына серванттан чыгарам. Иң якын кешегә генә шул стаканны бирәм.

Әти кайтышлый Мәкәрҗә ярминкәсенә кергән, Казанда Болгар номерларында тукталган. Ниндидер руслар (купецлармы?) аңа үзләренең визит карточкаларын бүләк иткәннәр. Шул карточкалар арасында татарча язылган икесен мин музейга тапшырдым. Берсе язучы М.Галинеке, әти аны күрше Курса авылы кияве дип белеп сөйли иде; икенчесе педагогик темаларга язучы «Шура» журналының иң актив корреспонденты Габделкаюм Баһмани дигән кешедән. Анысы Сатыш мәдрәсәсендә әтинең һәм шул ук сыйныфта укыган шагыйрь Миргазиз Укмасыйның остазы булган икән.

Узиннан кайткан елны әти үз авылында татар балаларын русча укыта башлаган. Әмма бу эшкә ул бераз гына соңга калып керешкән: 1911 елда Ишми ишан доносы буенча Казан артының бик күп яңача укытучы мөгаллимнәре, яңа фикерле муллалары кулга алынган, мәктәпләр яптырылган. Мамадыш өязеннән исправник кушуы буенча Чүриле уряднигы килеп әтине дә кисәтеп киткән: яңача укытмаска – вәссәлам… 1911 елның өрәге әле каты булган.

Ул арада Беренче империалистик сугыш башланган. Әбинең олы улын сугышка алганнар – хәсрәттән әби башын бәйләгән. Бераздан уртанчы улын алганнар – әби урын өстенә менеп яткан. Озак та үтми әтине алганнар (кече ул) – әби урыныннан сикереп торган да хуҗалык эшенә тотынган. Әти сугышка барганда Мамадыш өязе Түбән Симет авылы егете Габдрахман Сафин белән бер ротага эләккән. Танышып, дуслашып киткәннәр, Габдрахман сугышка алынганчы Казанда Кәримевләр матбагасында конторщик булып эшләгән икән.

– Исән кайтсак, сеңлемне сиңа бирәм, – дип, әтине ышандырган.

Әти алданрак кайткан да аны көтеп тормыйча Симеткә киткән. Икенче баруда теге сеңелне алып та кайткан. Аннан күрше авылга күчеп утырып балалар укыта башлаган. Ул арада революция булган.

Тәрбия өлкәсендә әтинең берничә таләбе бар иде. Моның өч пункты хәтердә калган. Ул таләпләрдән мин файда да күп күрдем, зыян да аз күрмәдем.



Ялганлама. Тик дөресен генә сөйлә.

1944 елда педучилищега укырга кердем. Малай-шалай, тәнәфестә ду күчереп, бер сугышып алабыз. Бервакытны Габделхәй исемле малай белән (икебез дә отличник, ул – староста, мин – профорг) шәп кенә уйнап алдык. Бәхетсезлеккә каршы, беребез этте, икенчебезнең терсәге тәрәзәнең дәфтәр зурлыгындагы бер өлгесенә кереп чыкты. Нишләргә? Болай, тәрәзәне көн саен аз-маз тишкәләп торалар. Ярый инде, ди Габделхәй, хезмәт укытучысы Сабир абыйга әйтербез дә куйдырырбыз. Ә мин риза түгел, әтинең еракта калган, онытылган шәүләсе миңа яный:

– Ялганлама. Тик дөресен генә сөйлә…

Һәм менә без директор кабинетында.

– Ни йомыш? – дип елмая калын иренле, көдрә чәчле директор.

– Без ни… тәрәзәнең бер кечкенә өлгесен ваттык…

– Әһә, ярый, барыгыз…

Без өстән тау төшкәндәй бәхетле чырай белән кабинеттан чыгып китәбез. Бер көннән безгә менә нәрсә мәгълүм була: малайларның директорга үз аяклары белән кереп тәрәзә ватканны әйтүе училищеның тарихында беренче очрак икән. Ун көннән икенче нәрсә билгеле була: Габделхәй белән безнең октябрь ае стипендиясен «тәрәзә ваткан өчен» директор приказы белән тотып калганнар. Ялгышмасам, 35 әр сум ала идек бугай. Дәфтәр кадәр өлге – җитмеш сум! Егерме елдан соң өченче нәрсә билгеле була: директорыбыз ул елларда дәүләт милкен шактый туздырган икән…



Урлама. Кеше малына, дәүләт милкенә кагылма.

Бу кагыйдә безгә тел ачылганчы ук, «дәүләт» сүзен аңлаганчы ук киртләнде. Бервакыт, мәктәптән дәфтәр урлаганда, мин моны онытып торырга тырыштым. Чөнки бу актны караклык дип түгел, ә бер зарури хәл, табигый эш дип кабул иттем. Шуннан соң әтинең бу кагыйдәсе белән гомер буе җәфа чиктем.

…Гражданский киемне салдырдылар да хәрби формага төрделәр. Төн. Киемнәребезне капчыкка салып, караңгылыкта каяндыр каядыр атлыйбыз. Якында гына томан эченнән бер нәрсә үкерә, моны маяк диделәр, бик якында гына, имеш, диңгез. Ул вакыт-вакыт ух-ах килгән сыман, малайлар әйтә – шторм, имеш. Мин диңгез тавышын ишетмим дә, гел уйланып барам. Минем тәнемне әле генә кигән өр-яңа тельняшка рәхәтләндерә, минем бөтен киемем яңа, яңа киемнең хуш исеннән башым әйләнә. Минем беркайчан да болай бөтенләй өр-яңадан киенгәнем юк иде. Ә теге елларда, кибетләрдә күлмәк, чалбар материаллары аз вакытта, әти авыр сулап әйтеп куя иде:

– Кечкенә улыма флотский күлмәк алып бирәм әле баегач…

«Флотский күлмәк», аның нәрсә икәнен белмәгән килеш, минем каныма сеңеп, бәхетнең гөмбәзе сыман булып хыялыма керде. Әмма әти аны кигертә алмады. Әти белән әни бакча казыганда, мин балчык арасыннан ялтыравыклы бер тимер таптым. Чылбыр кебек ишкән. Мин инде моны чүкеч белән төеп боҗраларга аерырмын дип уйлап та бетермәдем, әти белән әни йөгереп килеп моны миннән алдылар. Һәм ах та ух килделәр. Баксаң – заманында әти тарафыннан әнигә бүләк ителеп, соңыннан балалар югалткан алтын брушки икән. Егерме еллап балчыкта яткан…

Әти минем аркамнан сөйде. Иртәгесен ул Казанга чыгып китте:

– Моны «Торгсин»га (Торговля с иностранцами) биреп, улыма флотский күлмәк алып кайтам, – диде. Мин ике-өч көн үземә урын тапмыйча әтине көттем. Әмма «Торгсин», пробасы түбән дип, брушкига бик аз хак биргән. Шуның өстенә кибетләрдә флотский күлмәк бөтенләй юк икән. Теге брушкины әни сугыш вакытында ике чиләк бәрәңгегә алыштырды. Ә флотский күлмәкне миңа 15 ел узгач дәүләт кигертте.

…Бераздан утлар күренде, ниндидер йортка кердек, казарма, имеш. Бүлмәләргә тараттылар. Икешәр катлы буш тимер караватлар. Буш матраслар бирделәр. Әйттеләр:

– Ишегалдында фәлән җирдә салам бар, шуны тутырыгыз. – Салам – без белгән эш, тутырдык. Әмма караватның тактасы юк. Главстаршина әйтә: ишегалдына чыгыгыз, анда такта склады бар, шуның кырыенда вак-төяк горбыль-фәлән бар, шуларны юнәтегез, ди.

Ул арада малайлар такта күтәреп тә керделәр. Мин дә киттем. Әмма складка якынлашуыма яшь бер тавыш ишеттем:

– Стой, кто идёт?

– Мин такта алырга килдем, – дидем.

– Стой, стрелять буду.

Затвор чыңлады. Мин главстаршина янына кердем:

– Аннан алырга ярамый икән, – дидем.

Теге исә пыр туздырып мине сүгә башлады:

– Ярый дип кем әйтте сиңа, салага?!

– Соң бит ул урлау була!

– Ә кем кушты сиңа урларга? Мин бит «юнәтегез» дип әйттем.

Мин тагын чыгып киттем һәм складка икенче кырыйданрак килдем. Шул ук хәл:

– Стой, кто идёт?

– Стой, стрелять буду!

Әле Ватанга ике сәгать тә хезмәт итмәгән көе, әлбәттә, үләсе килми иде.

Казармада главстаршина белән минем арада ямьсез аңлашу булды.

– Әти мине урламаска өйрәтте, теләсә нишләтегез, мин урлый белмим, – дидем.

Главстаршина мыекларын чәйнәде:

– Сиңа кем кушты урларга. Митя ты с трудоднями, деревня, салага, – дип эт итте. – Мин бит юнәтергә куштым…

Гомер юлында мин байтак әйберемне урлаттым (арада иң кызганычлары – китаплар), шул вакытларда әтине аеруча ачык искә ала торган булдым.



Укытучы алдында белгәнеңне яшермә. Бераз белсәң, кул күтәр. Укытучы үзе ярдәм итәр.

Монысы – аңлау өчен иң кыены булды. Безнең тирән ышануыбызча, укытучы бары тик укучыны тотар, батырыр, «ике»ле (ул заманда «начар») билгесе куяр өчен генә дөньяга килгән иде. Әти исә үзенекен алга сөрде:

– Аз гына белсәң, укытучыга ярдәмгә кил. Ул бит үз эшенең нәтиҗәсен белер өчен, тилмереп класска карап тора. Син ярдәм итсәң, ул сине ташламый.

Әти дәресләре гомер буе миңа ярдәм итте.

Әти инде олайган, балалар күп иде. Ул инде укытмый, бакчада гына эшли. Кич. Әти идәнгә мендәр салып сузылып ята да өстәл янында дәрес әзерләп утырган балаларын тыңлый. Аеруча рус теле дәресләрен. Кычкырып укыта. Әйтә алмый торган сүзне яткан җирдән әйтеп җибәрә. Мине иң гаҗәпләндергәне шул иде. Ничек инде ерактан торып китапта ни язылганны белергә?

Ә кайвакытта ул кызып китә дә «Диктовка» яздыра. Ул яздырган җөмләләрдән икесе хәтергә бик нык сеңеп калган. Беренчесе:

«Если я знаю, что знаю мало, то добьюсь того, чтобы знать больше…»

Бу җөмлә В. И. Ленинның чыгышыннан икәнен мин 1937 елгы дәфтәрләрдән белдем. Дәфтәр тышына шуны язалар иде. Әти әйтеп яздыра торган икенче җөмләне мин ни өчендер Горькийныкы дип хәтерләп калганмын.

Кемнеке булса да булгандыр, әти, яткан җиреннән торып, бу җөмләне язган апаларның кәгазен тикшереп, һәрберсенә көн саен билге куя иде. Ә җөмлә, минем хәтерем ялгышмаса, менә мондый иде:

«Жена коллежского асессора Онуфрия Артамоновича, сидя на террасе, потчевала околоточного винегретом». Минем апалар (ә мин яза белмим – эш рәхәт!), гадәттә, өч сүзне яза белмиләр иде. Болар: асессор, потчевала, винегрет. Кайвакытта «Ануфрий»мы, «Онуфрий»мы дип аптырап калучылар да була иде.

Ара-тирә әти әйтеп куя иде:

– И-их, бер марҗа китереп укытырга сезне…

Бу сүзгә әнидән башка барыбыз да әсәренә идек. Нәрсә, кем икән ул безне олы дөньяга чыгарырлык марҗа?

Әти кайвакытта сүзнең этимологиясе белән дә шөгыльләнә иде. Өйдә укучылар күп, нигә әле эксперимент алып бармаска, нигә әле проблемалы ситуацияләр тудырмаска? Һәм әти, идәнгә сузылып яткан килеш, проблемалы ситуация тудыра. Ул бер җыр әйтә. Ул җырның беренче икеюллыгы нинди булгандыр, анысын белмим, әти исә «ситуацияне» соңгы икеюллыктан тудыра иде.

Күпкә түзгәнне азга түзмичә,
Ятларга каласың.

Ә менә болай булса ничек? Бәлки, соңгысы дөрестер?

Күп түзгәнне азга түзми
Чи ятларга каласың…

Мондый грамматика дәресләре безнең өйдә байтак кичләрне ала иде.

Орнитология. Кошлар турындагы тикшеренүләрне, фәнни яктан өйрәнүне хәзер шулай диләр. Әти кошлардан бары тик сыерчыкны гына өйрәнә иде. Безнең бакчада дүрт тополь булып, шуларның берсе йортка якын. Шул топольнең башына, авызын көнчыгышка каратып, сыерчык оясы куелган. Әтинең бөтен игътибары шул иде: фәлән кеше сыерчык оясы куйган. Әмма авызын көнбатышка караткан. Балалары иртәнге кояш белән җылынмаса, сыерчык ул оядан игелек күрми инде, – дип борчылып сөйли иде.

Әти һәр язны беркөнне шатланып өйгә керә һәм әйтә:

– Үзебезнең сыерчык килгән…

Моны без барыбыз да шатланып каршы алабыз. Үзебезнең сыерчык килгән! Үзебезнеке! Әти безгә сөйли: сыерчыклар ничек итеп ерак диңгезләр аша күчеп китәләр, ничек итеп арыган кошларны күтәрә алмыйча, бер диңгез пароходы баткан, ничек итеп безнең сыерчык Урта диңгезне кичкән һәм Кызыл диңгез буенда кышлаган, бездә яз килгәнне сизеп, ничек юлга чыккан һәм Татарстан җөмһүрияте Арча районындагы бер авылда, беренче тополь башындагы үз оясына кайтып җиткән… Болар берсе дә әкият түгел: әти, беренче топольдәге сыерчыкны тотып, аягына ситсыдан берәр «балдак» тегеп җибәрә һәм алдагы язда шул сыерчыкны тотып өйгә алып керә һәм ситсының Урта диңгездә, Кызыл диңгездә никадәр уңганын, төсен югалтканын безгә күрсәтә, куркынган сыерчыкның аягына яңа ситсыдан яңа «боҗра» киертә иде. Бу вакытта ул бездән бигрәк шатлана һәм «сез дә минем кебек шатланасызмы?» дигән кебек безгә карап-карап ала иде.

Ветеринария. Әтинең бу өлкәдә азмы-күпме мәгълүматы булганын хәтерлим. Аты яки сыеры бәвел итә алмаса, күршеләр әти янына киңәшкә керәләр иде. Андый очракка әтинең җыеп куйган үләне була. Бу үлән безнең ишегалдында – баскыч төбендә үсә, исеме – «мәче борчагы». Шуны кайнатып, шул суны атка яки сыерга эчерсәң – күр дә тор, авыру узар. Кайвакытта агай-эне әти янына килеп зарлана иде: ат ябыга, ашаткан тәненә ятмый. Әти шул вакытта ул агайның атына режим куя иде: алдына әрекмәннән башка әйбер куймаска. Бер көн, ике көн уза – атның эченнән әллә никадәр корт коела. Ә берәр атнадан ат тәнгә ит сала, карыйсың – аның инде чакмалары кушыла…[3 - Чакма кушылу – атның арттагы ботлары уртасында ара калмау.]

Безнең өйдә «Җәгърафия» дигән яшел тышлы бер китап бар иде, аның тышына глобус төшерелгән. Мин бик кечкенәдән глобус, карта (харита) кебек нәрсәләргә гашыйк булып үстем. Миңа географ булырга, карталар, координатлар, яшел тирәлекләр, чия таулар, аксыл чүлләр белән эш итәргә иде! Язмыш алай кушмады. Әтинең шул «җәгърафиясе» аркасында мин дөнья киңлекләренә – атаулар, вулканнар, тайгалар, чүлләр, океаннарга малайларча – аларның нинди табигый кырыс куәткә ия булганын аңламаган хәлдә гашыйк булдым. Гомергә. Ярымшарлар картасы, яшькелт-зәңгәр глобус – минем өчен изге! Ярымшарлар картасын мин гомер буе эзләдем, Казан кибетендә аны бары тик мәктәпләргә «за безналичный расчёт» бирәләр, ниһаять, мин аны Феодосиядән алып кайттым. Безнең өй баеды! Безгә бөтен дөнья керде, без инде Яңа Җир утравы, Камчатка, Патагония, Флорида, Сингапур, Кунашир, Иокогама, Оклахома белән генә эш итәбез! Мин дә, улым да бәхетле!

Йорт өчен урын сайлаганда, әти, үзенең күршесе Гыйбадулла карт белән сөйләшеп, аның ындырын алган һәм чирек гектарлы урында бакча ясаган. Шул ындырга ул иң башта дүрт тополь утырткан. Ул топольләр хәзер бик юан һәм бик җәенке. Аларны биш-ун ел саен кыркып торасы. Әни барлыгы тугыз бала тапкан. Бишесе үлгән. Аларның кабере дә билгесез. Бары тик берсе – сугыш вакытында окоп казуда чирләп 26 яшьтә дөньядан киткән Ракига апаның гына кабере билгеле. Безнең гаиләдән дүрт кеше үсеп дөньяга чыкты. Мин хәзер уйлап куям: әти нигә инде тугыз яки ун тополь утыртмады икән?

Әти мине тәрбияли алмады. Вакыты ул түгел иде. Әмма алда әйтелгән таләпләрнең өч пунктын йөрәгемә сеңдереп дөньядан китте. Мин әтине хәзер хәтеремне эшкә җигеп кенә күз алдына китерәм. Ул кем иде, нинди иде, дуслары кем иде?

Дуслары дигәннән, өч кешене телгә алмыйча мөмкин түгел. Беренчесе – Яхин Кәрим. Мәгърифәтче Таиб Яхиннар, композитор Рөстәм Яхиннар нәселеннән. Каяндыр килеп Арча районы Сеҗе авылына утырган. Бу авылны рәсми документларда «Мурия Мусич» дип атыйлар иде. Әтинең Яхин Кәрим белән аралашуы бакчачылык, умартачылыкка нигезләнгән иде кебек. Боларның бөтен нәрсә уртак иде: әтидә сирень бар, Кәрим абыйда – крыжовник. Әтидә яңа сорт кызыл карлыган бар, ә ШКМ укытучысы (Школа колхозной молодежи) Яхинда – яңа сорт алмагач яки помидор. Помидор – яңа төр яшелчә, аның исеме – урыс алмасы. Моны безнең төбәктә Яхин гына үстерә иде. Бакчада әтинең малайларча эксперимент уздыра торган гадәте дә бар иде. Мәсәлән, үсеп килгән кабакка ул бервакыт тырнап үзенең исемен язып куйган. Кабакны күп үстерә һәм кыш буе кабак бәлеше пешерә идек. 1938 елның кышында сәке астыннан бәлешкә турарга дип бер кабак тәгәрәтеп чыгарсак күрәбез: әтинең имзасы матур булып кабарып үскән. Әни кабакның ул төшен кисеп алды. Аннан гел шуны кулына алып елый торган булды. Тагын – Савелий Петрович. Монысы Чүриле авылыннан. Әтинең бар әвәрә килгәне – шуның белән. Савелий аңа буяу табып бирә, әти умарта буйый. «Менә моны бер генә банка бирде Савелий», – дип, кадерләп кенә тәрәзә рамы буйый, йортка затлы ак буяу исе чыга, бу ис хыялларны әллә кая алып китә, сары фуражка кигән кызыл битле Савелий күз алдында хикмәтле бер мифик шәхескә әйләнә. Савелий диюгә, баш әйләндергеч буяу исе килгән сыман була, шул буяу исе килгәндә, ничектер йортка ямь тула: руска-татарга бүлмичә, кулыннан эш килгән, гуманлы, юньле холыклы, дөнья күргән ирләрне ярата, ихтирам итә торган, кызыл битле, сары фуражкалы Савелий елмаеп торган сыман була. Безнең өйгә Савелий Петрович килгәндә, әти бик бәхетле була, умарталар, рамнар, тәрәзә-ишек буяулары белән мәш килә, безне онытып тора иде. Чүриледә Савелий Петрович өендә дә шулай булган икән. Моны миңа, инде әти дә, Савелий Петрович та теге дөньяга вакытыннан элек китеп баргач, Савелий хатыны Полина Потаповна сөйләде.

– Сунгат, Сунгат… – дип авыр сулады ул. – Какие хорошие люди были. Как они дружили с нашим-то, Савелием. Какие пасеки для колхоза поставил наш-то! И как они любили красить. Оконные рамы-то. И наличники. Ульи… Ох-ох, господи…

Әтинең өченче бер дусты Арча урысы Пётр Степанович иде. Монысы – столяр. Кызыл агач остасы (русча «столяр-краснодеревщик»). Әти русча-татарча школада укыганда шуларда квартирда торган. Шуннан гомергә дус булып калганнар. Савелий Петровичта да, Пётр Степановичта да татарга кимсетеп яки өстән карауның эзе юк, әтигә, безнең гаиләгә алар тигез дәрәҗәдә карыйлар, һич тә руслык-татарлык аркасында аерма чыкмый иде. Пётр Степановичның йорт-җире бик зур булып, алгы йортына ул мастерская эшләгән, анда балта остасында нинди нечкә корал булуы мөмкин – барысы да тупланган һәм кул белән әйләндерелә торган зур маховиклы верстак куелган иде. Пётр Степанович яныннан кайткач, әти, һичшиксез, лапаска чыга һәм яңа материалдан нәрсә дә булса ясый башлый иде. Ул ышкылаганда бөтерелеп-бөтерелеп төшкән йомычкадан лапаска хуш ис тарала, лапас яктырып, ямьләнеп китә. Малай кайчан бәхетле була дип сорасалар, мин бер дә шикләнмичә әйтә алам: лапас астында, әтисе рубанок яки фуганок астыннан ап-ак йомычка бөтеркәләре очырганда, әтисе шомарта торган яңа тактаның башын тотып, ярдәм итешеп торганда. Хәзер олайгач бу турыда мин еш уйланам: суд залыннан хәбәр итәләр, мораль темага газетада мәкалә бастыралар. Фәлән бала әтисенә суккан, фәлән бала әти-әнисен рәнҗеткән, диләр. Мин шунда крестьянча уйлап куям: димәк, ул ата кечкенә чакта малаена такта ышкылап күрсәтмәгән, димәк, алар бергәләп яңа тактадан эскәмия яки уенчык ясамаганнар, малай яңа йомычка исен сизми калган…

Безнең өйдә еш кына традицион бәйрәм көннәре була иде. Боларны оештыручы, моңа дәртләндерүче – әти. Бәйрәмнең берсе – бал суырткан көн. Моңа бөтен гаилә катнаша, иртүк «баз өсте» дигән саргылт, хуш исле, урталай ярма бүрәнәдән эшләнгән каралтыда суырту машинасы көйләнә, һәркем бер җаваплы эшкә билгеләнә иде. Бу эштә тик әни генә катнашмый. Корт чакса, аңа һәрвакыт бүре уы (аллергия) була һәм ул, шешенеп, өчәр көн буе урын өстендә ята иде. Бал суырткан көнне безнең ишегалдына күрше-күлән керә. Әти умарта ачканда, кортлар дуламый, күршеләргә куркыныч булмый. Күршеләр дә юньле: савыт белән катык, каймак тотып керәләр (безнең сыер юк), әти исә аларның савытына ахак төсле, сыек, хуш исле бал тутырып бирә, тышы ачык зәңгәр эмальле чүмеч белән алып балаларына эчерә иде, тик ишегалдына чыкканчы авызыгызны гына юыгыз: кортлар аны гафу итми. Бал суырткан көнне йортка хуш ис тула, күршеләрдә дә, бездә дә бәйрәм була иде. Бәйрәмнең тагын берсе – бакчада алма җыю. Әти авылда бердәнбер алма үстерүче иде.

– Иртәгә алма җыябыз…

Август башларында бер кичне әти шундый хәбәр сала иде. Алма җыю… Һәр агачның үзенә аерым бер тәме, исе… Өстәге ботакларыннан әти саклык белән генә табагач ярдәмендә өзеп төшерә, ә без йөгерешеп җыябыз. Бер чиләк тула, ике чиләк, аннан куәс чиләге. Бакча уртасында җыйнак кына кибән, кипкән печәннән дөньяга хуш ис таралган. Алмалы чиләкләрне шул кибән төбенә китереп куябыз. Кипкән печән исенә алма исе килеп кушыла да баш әйләнеп китә, ә җылы кичтә бакча тутырып чикерткәләр чырылдый. Шундый бакча эчендә үскәнгәме, минем хәтер гел искә генә корылган. Әле дә шулай: унбиш көнгә башкалага командировкага барган идем. Ял көнне Новодевичье зиратына барып чыктым. Кабер өстендәге һәйкәлләрне карап йөргәндә, кинәт кенә чүмәләдәге печән (әле кибәнгә салынмаган) исе килеп бәрелде. Зиратның буш урынын чапканнар да чүмәлә куйганнар икән. Шуннан… шуннан кырылдым да беттем. Мин инде троллейбусны да, метро поездын да тоймадым. Иртәгесен ашыгыч билет алып Казанга кайтып киттем (бер атна вакытым бар иде әле), аннан ашыгыч рәвештә авылга. Ярый әле кайтканмын: бакчабызның печәнен чапканнар, иртәгеләргә җыярлык булмасмы дип кабартып йөриләр иде. Искә сизгер булу агач, печән, алма-фәләнгә генә бәйле түгел. Шәһәр урамыннан трактор узганда да, мин рәхәтләнеп калам: без кечкенә вакытта, басуга чыгып, җир сөргән трактор артыннан чабулап йөри идек. Күпереп яткан кара җир, куәт иясе машина, аннан чыккан ис, ялантәпиле балачак – барысы бергә хәтердә калган һәм хәтернең ул почмагын актарып кузгатыр өчен, трактор исе җитә кала.

Әйе, печән исе, печән кибәне… Атасыз калгач, миңа олы ирләр эшләгән бик күп эшләрне сигез-тугыз яшьтән эшләргә туры килде. Мактанып әйтә алам: унбер-унике яшемдә мин бик матурлап, шеш һәм үзәк белән кибән куя, кибән очлый белә идем. Ундүрт яшемдә урман кисәргә өйрәндем: агачны кундырмыйча, үзең теләгән якка салу шактый зур осталык таләп итә. Ныгып бетмәгән мускуллар белән мин кләймәләнгән бик зур агачларны еккалап урман кистем. Хәзер инде урманны алай кисмиләр, йә төртеп егалар да өстерәтеп алып кайталар, йә «Дружба» белән рәттән – кунганын, кунмаганын сыпырып чыгалар. Агач эшеннән иң яратканым һәм оста белгәнем – утын яру гына калды. Кайсы бүкәннең кай төшеннән чапкач ничек ярылачагын әле дә булса әйтеп торып малайны өйрәтәм. Ахрысы, бу эшне ул да яратыр кебек.

Әти гомеренең соңгы елында мичче һөнәрен үзләштерде. Башта бер останың берәүләргә мич чыгарганын карап торды. Аннан үзебезгә кечкенә мич чыгарды. Аннан колхоз фермасына зур мич чыгарды. Аннан күрше колхоз фермасына чакырып алдылар. Безнең авыл, нинди генә һөнәрле булмасын, шушы һөнәрне үзләштермәгән. Гомернең гомер буена мич чыгару эше күрше авыл Мөрәлеләрдә булды. Әле дә шулай: мич чыгарасы кеше Мөрәлегә чыгып китә. Морҗачы исә мәңгелек чиратта:

– Фәлән кешедән соң фәлән кешегә вәгъдә бирдем, вәгъдәне бозарга ярамый, – ди.

Әти, яши калса, авылда беренче булып шушы һөнәрне үзләштерәчәк иде.

Бала вакытымда мин туйганчы уйнап үстем дип әйтә алмыйм. Сәбәбе – чормадагы пыяла китап шкафы иде. Ул шкафның астында берничә газета төпләме, журналлар күп иде. Боларын сугыш елларында мичкә яктык, утын беткән көннәрдә аз-маз җылыны без «Йолдыз», «Вакыт», «Шура», «Ялт-йолт», «Аң» кебек газета-журналлардан алдык. Биш яшемдә гарәпчә, русча, яңалифчә хәреф таный башлаганлыктан, чормадагы китаплар арасында мин рәхәтләнеп утыра идем. Ул китапларны мин 5–10 яшьләр арасында актарып бетердем. Анда Ф.Әмирханның «Хәят»ы, Г.Ибраһимовның «Картлык көннәрендә», Г.Сәгъдинең әдәбият теориясенә «Гыйлавә», Г.Тукайның 1914 елда чыккан калын басмасы, Г.Рәхим төзегән «Шәрыкъ шагыйрьләре» һ.б. бик күп китаплар белән бергә, русча Н.А.Рубакин, Л.Н.Толстой китаплары, яхшы нәселле сарык, ат, сыер үрчетү турында китаплар, «Асия кыйтгасының харитасы» бар иде. Монда әллә ничә елның стена календаре саклана иде. Бу китаплар арасыннан минем өчен гарәп, фарсы китаплары гына сер булып калды. Башкаларны мин көннәр буе утырып укып чыктым. Җәйнең кояшлы матур көннәрендә әни мине урамга чак куып чыгара, «бу кадәр өй тавыгы булырсың икән» дип тирги иде. Олайгач ул китапларның каталогын төзедем: барлыгы 258 китап сакланган иде.

Озак еллар үткән. Әти салган йортның карнизында «1916 сәнә» дигән язу да инде уңган. Әмма йорт әле дә тора. Алмагачлар, чияләр 1941 елгы салкыннарда беттеләр. Ләкин әти-әни белән үткәргән кыска сроклы балачакның истәлеге булып 1916 елда әти утырткан көяз акацияләр, сиреньнәр, крыжовниклар, миләшләр тыгыз каралтылы авылда бер оазис булып утыралар. Аз гына җил истеме, күккә ашкан дүрт тополь шаулый. Ул топольләрнең нәселе каян килгәндер – аларның кәүсәләре аеруча якты-яшькелт, яфраклары бал белән ялтыраган. Аның сары сагызлы бөреләре коелган көннәрдә бакчада парфюмерия фабрикасы күчеп килгән сыман була – бала вакытта без ул бөреләрдән ислемай ясап карый идек…

Кеше үз гомерен бер елга алдан кайгыртса, иген иксен; ун елга кайгыртса, агач утыртсын; йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен дигәннәр. Әти ун елга кайгыртып агач утырткан, йөз елга кайгыртып кеше тәрбияләгән. 1955 елда хәрби хезмәттән кайткач, миңа әти укыткан Сикертән авылында мәктәптә рус теле укытырга туры килде. Эш бик авыр, әзерлегем җитми иде. Ләкин урамнан узганда, картлар мине туктаткач, эшнең авырлыгын онытып тора идем. Ә алар миңа болай дип дәшәләр иде:

– Син Сөнгат абый малаемыни инде? Ай, яшь чаклар… Ул безне урыс сабагына өйрәтте. Бик каты куллы мөгаллим иде. Күзебезне ачты. Син шуның малаемыни?

Бу вакытта миңа рәхәт, бик рәхәт була иде.

Укучы! Әгәр син июнь аенда безнең авылдан узсаң – безнең бакчага кереп чык. Анда син сап-сары кыңгырауларга төренгән карт акацияләрне, томалып-томалып чәчәк аткан канәфер агачларын күреп рухыңа рәхәт алырсың. Әгәр июль башында узсаң – барыбер безнең бакчага кер: чәчәк диңгезен күрерсең. Анда алабай чәчәге, алма үләне, сандугач тәпие, баллы куәт гөрләп утыра. Бакча өстендә баллы һава катламы. Рәшәткә кырыйларында гөләп агачлары «Менә без матурмы?» дигән сыман роза чәчәкләренә бизәнеп, хуш ис бөркеп утыралар. Ә август башында бакчаның бер куены кып-кызыл була: монысы кура җиләге. Бу агачларның барысы да уналтынчы елда утыртылган. Инде җай килә икән, җәйнең теләсә кайсы көнендә безнең бакчаны күреп чык: анда мәһабәт тавыш белән дүрт тополь шаулый. Аларның шавы тузган, арыган ми күзәнәкләренә ял бирә, кан юлларын иркенәйтә…

Нигә инде әти аларны тугыз-ун төп утыртмады икән?




«Елларга иминлек бирсен»


Минем кечкенә вакытта тыңлаган догаларымның берсе һәм иң еш ишетелгәне шул иде. Без кечкенә вакытта ук еллар бик әллә ни тыныч түгел иде. Моңа без ятлап үскән җырлар шаһит. Кайдадыр, Кытайда, канлы сугышлар бара иде һәм без җаныбыз-тәнебез белән Кытай хезмәт ияләре ягында, аларның азатлыгы ягында идек. Кайдадыр Испания җирләрендә сугыш бара, ә без җыр аркылы беләбез, безнең симпатияләр азатлык өчен көрәшүчеләр ягында.

Тынычлык, иминлек шулай бик кадерле, ул безнең халыкның рухына сеңгән иде. Әнә шуңа күрә карчыклар, кеше өенә килеп кереп түргә узгач, сәкегә әдәп белән янтаеп кына утырып, болай сүз башлыйлар иде:

– Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, исән-сау торамсыз?

Безнең авылда «исәнмесез» дип түгел, әнә шулай мәгънәле, озын итеп сәламләшәләр иде. Ирләр исә урамда очрашканда, йортка кергәндә бик гади сүзләр белән болай исәнләшәләр:

– Ни хәлләрдә тагын? («Тагын»ның бу урындагы ролен мин әле дә аңлый алганым юк.) – Яки болай:

– Ни хәлләрдә ятасыз тагын?

Мондый исәнләшүдә ниндидер кайгыртучанлык, әдәп, әхлак нормалары чагыла, тынычлык, иминлек теләү сизелә иде. Исәнләшүнең бу формасы белән бер рус кызы (укытучы) кызыксынган иде. Аларга кергән һәр кеше йорт хуҗалары белән шулай исәнләшә икән. Ул моны күп ишетә торгач язып алган һәм миннән тәрҗемә итүне сорады. Әмма, тәрҗемә итеп күрсәткәч, ул шаккатты: «В каких обстоятельствах вы лежите?..» Һәр халыкның үзенә генә хас сүз бизәкләре, сүз-әхлак чуклары була, аларны тәрҗемә итеп маташырга кирәкми дә.

Олылар сөйләшеп утырганда да ара-тирә гел әдәп-әхлак кагыйдәләре, иминлек теләкләре белдерелә иде.

– Елларга иминлек бирсен.

– Бәндәләрне ач итмәсен.

– Балаларга тәүфыйк бирсен, – кебек изге теләкләр белән сәгатьләр буе самавыр янында сөйләшеп утыралар.

Авылның педагогикасы да күпмедер дәрәҗәдә эшләнгән. Гомуми педагогикадан тыш һәр гаиләнең үзенчәлекле, үзенә генә хас үрнәге, башкаларга тәэсир итү көче бар. Закир абзый, мәсәлән, гомере буе өендә, ишегалдында, урамда чисталык өчен көрәште. Көздән себерке әзерләп кую аның иң яратып эшләгән эшләреннән берсе иде. Закир абзый себеркесен тотып урамга әллә ничә чыга, ишегалдында бер салам яки бер бөртек пычкы чүбе күрсә, тынычлыгын югалта, йорттагы халыкны сүгә, кыскасы, көне буе себерке, көрәк, сәнәк белән мәш килә – аларның капка төбе, алар турысындагы урам, тары бөртеге төшсә, шуны табарлык дәрәҗәдә чиста була. Төгәллек, чисталыкка мондый таләпне мин флотта гына күрдем. Анда, учебный отрядта вакытта ук безне шулай өйрәттеләр: плацта бер шырпы табылса, часть командиры безне тезеп куеп болай ди иде:

– Ишегалды дуңгыз абзарына әйләнгән, анда шырпы ята. Ә бүген сугыш башланса? Ә?

Сугышка кадәр авылда аракы эчкән кеше барын мин белмим. Армиягә егетләр китәсе көннәрдә Бимәр русларыннан бал сатып алып ачы бал ясаганнары хәтердә. Күрше авылда бик саран, эшлекле, таза тормышлы бер кеше бар иде. Бары тик аның турында гына сөйлиләр иде: Арча базарында такта саткач, бер читүшкә ала иде (250 грамм); квартирага кереп, шуның яртысын чәй чынаягына салып ак күмәч манчып ашый икән. Калганын авылга алып кайта. Башкача аракы белән чуалган кеше күренмәде. Ни хикмәттер авыл халкының барысында да кушамат бар иде: бүре, чыпчык, карга, мәче, поши, кәҗә, сарык, үрдәк, тавык, чеби, әтәч, тәкә, тана, үгез һ.б., һ.б. Әйтергә кирәк, бу кушаматлар борын заманнан ук килгән һәм нәсел буенча күчеп тапшырыла бара. Әмма болар шул дәрәҗәдә кешенең характерына, рәвешенә, холык-фигыленә туры килерлек итеп ябыштырылганнар ки, читтән килгән укытучылар класста тәртип бозган, начар укыган балаларга интуитив рәвештә нәсел кушаматын әйтеп ачуланалар иде.

– Фәләнев, нәрсә син кәҗә шикелле сикереп йөрисең?

«Фәләнев» хурлыгыннан елап җибәрә:

– Кушамат әйтергә ни хакың бар синең? – дип, укытучыга бәйләнеп тә ала.

Ә тегесе берни дә белми әле.

– Фәләнева, нәрсә сарык шикелле аңгыраеп калдың? – дип, укытучы такта янындагы кызны ачулана.

«Фәләнева» такта яныннан туп-туры өенә йөгерә. Дәрес беткәнче тегенең әтисе килеп җитә:

– Праҗванҗә (прозвание) белән баланы хурларга ни хакың бар синең? – дип дулый.

1939 елда мәктәпкә Әсәдуллин дигән бер егет килде һәм, авылда кушаматның бик киң таралганына шаккатып, мәктәптә кушаматка каршы көрәш ачты:

– Кушамат әйткән баланың авызына сугарга рөхсәт итәм, – диде.

Ике-өч көн буе класс идәнендә кан тамчылары күренгәләде. Аннан тыелдык. Дөрес эшләгәнме ул укытучы, ялгышмы – анысын педагогика фәне белгечләре әйтер. Әнә алты малай үстерә торган такта яручы Әскый (Әсхәдулла) абзыйның үзенә аерым бер педагогикасы бар. Малай – биш. Яшь аралары – берәр дә, икешәр генә. Еллар авыр чак, йорт салып азапланган вакыт. Кием-салым җитми, кибеткә мануфактура (кием-салым, ситсыны авылда шулай дип йөртәләр иде) бик сирәк кайта. Ул арада фин сугышы, кысынкы көннәр. Ә малайлар шук. Дөрес, көне буе эшлиләр. Чабата ясыйлар. Әмма чабата ясап, бу дөньяда беркемнең дә алга киткәне юк әле. Кич була. Әсхәдулла абзый кичен чыгып китә, фәләнне-фәләнне күрәсе бар, иртәге көн өчен тегесен-бусын җайласы, сөйләшәсе бар. Әсхәдулла абзыйның хатыны, өйалды ишеген ачып, төз лапастан зур-зур өч кочак арыш саламы алып керә дә тасылдатып идәнгә җәя. Монысы булды постель. Безнеңчә – урын-җир. Төрткәләп, суккалап биш малайны шунда яткыра. Әмма малайлар бит әле ул! Салам бит әле ул! Шунда бер аунап алмыйча түзеп кара әле син! Һәм мәхшәр көне башлана. Бу мәхшәр тамашасы бервакыт шул дәрәҗәдә кыза ки, кайда малай, кайда салам икәнен аерып алмаслык була. Нәкъ шул вакытта, ишекне дык итеп ачып, ата кайтып керә. Бичара малайлар уен белән кызып моны әле белмиләр, сизмиләр. Әсхәдулла абзый да ашыкмый, бүреген ишек өстендәге чөйгә элә, чикмәнен салып мич кырына куя, борын суын бушатып ала. Һәм бер сүз әйтмичә матчага үрелә. Матча астында исә ике-өч көн саен алыштырылып, яңартылып торучы җиде-сигез тал чыбыгы. Ата кеше шуның озынрагын сайлап ала. Чажылдатып салам өстенә берне селти һәм шул тавыш белән шок алган малайлар электрон исәпләү машинасындагы төгәллек белән салам арасыннан бер-бер артлы сыртлары, аяклары, йомшак җирләре белән сикереп чыгып кына торалар (аңлы рәвештә түгел). Беренче кисәтү чажылдавын исәпләмәгәндә, тал чыбыгы нәкъ биш тапкыр сызгырып ала. Ник бер генә ыңгырашу, ник бер генә елау! «Педагог» тарафыннан ник бер генә сүз!

Малайлар эшлекле, тәртипле булып үстеләр. Тик олысы гына, сугышка китеп, 18 яшендә һәлак булды.

Халык арифметикасы – монысы гаҗәп – күптөрле формада һәм катлаулы иде. Бер генә мисал: тун, толып, тире чалбар тегүче Хәсән абзый капка төбендәге бүрәнәдә утыра. Ирләр җыелган. Яшьләр дә бар. Куе, тәмле әңгәмә бара. Кичке аштан соң һәркемнең кәеф әйбәт. Хәсән абзый арифметикадан проблемалы мәсьәлә бирә:

– Алтмыш капка, һәр капкада алтмыш боҗра, һәр боҗрада алтмыш ат. Ул ничә була?

Кеше – очына чыга алмый гаҗиз. Алтмыш тапкыр алтмышың… Алтмыш боҗра атың… Алтмыш кырыкмыш капкаң… – дип буталып бетәләр. Хәсән абзый исә бармак, бармак буыннарын әллә нишләтеп кенә чукыштырып ала да әйтә:

– Ике йөз уналты мең, – ди.

Бу картлар, баксаң, алгебраның бер бүлеген өйрәнеп, санның кубын (60


) табып утырганнар икән.

Бервакыт миңа турист булып Урта диңгез илләрендә йөрергә туры килде. Туристларның бик күбесенең чит илгә беренче чыгуы иде. Одессадан кузгалып китүгә, палубада сөйләшеп барган хатыннарның сүзләрен хәтерлим:

– Чит илләрдә ашаганда шау итеп сөйләшү модада икән…

– Юк, юк, алай гына түгел. Иң модалысы – ашаганда кычкырып көлү. Анда анекдоттан кычкырып көлмәү культурасызлык санала икән.

Мин монысын әйткән хатынга күз салдым: юан гәүдәле, саллы бер хатын. Салон-ресторанда ул көлгәндә, теплоход суга сеңеп киткән сыман була иде. Чит ил рестораннарында да берничә көн ул шулай көлеп карады. Бераздан аңлады: мондый көлүче бер ул гына икән.

Шунда мин үзебезнең авылның тегүче Хәсән абзыйны хәтерләдем: алар гаиләсендә ашау вакытында сөйләшү тыелган иде. «Хәсәннәр сөйләшмичә ашыйлар икән» дип телгә алып әйтүчеләр була иде. Берничә еллардан соң мин Сеченов, Павловларның хезмәтләре белән таныштым, медицинага караган кызыклы китаплар укыдым. Ризык әйбәт эшкәртелсен өчен, озак чәйнәп, сөйләшмичә ашарга кирәк диләр барысы да. Аннан шундый ук таләпне хәрби хезмәттә дә күрдем. Учебный отрядта рота-рота булып ашап утырганда, старшина әледән-әле:

– Разговорчики! – дип кисәткәләп тора иде.

Намуслылык, алдашмаучылык кебек сыйфатларны да халык үзе тәрбияли. Бу сыйфатлар уенда (хәрәмләшмә), сабан туенда (аяк чалма), бүрәнә күтәргәндә (авырлыкны тигез күтәрергә) һ.б. бик күп урыннарда тәрбияләнә. 1938 елгы Сабантуйда йөгерештән килүче малайларның алдына мәйданга килеп җитәр алдыннан гына йөгерештә катнашмаган бер ят малай кушыла да уртага беренче булып керә. Моны сизмәстән, картлар бу малайга бүләкне биреп тә өлгерәләр. Әмма бүләк алдакчы малайга кыйммәткә төшә: аны йөгерешче малайлар ил-умач итеп кайтарып җибәрделәр. Шуннан соң ул үз гомерендә бер тапкыр да кеше алдамагандыр.

Икенче бер вакыйга хәтердә: кемгәдер килеп кунак булган яшь бер ир урамда тавыш чыгарган, сугыша башлаган. Сүз белән тыя алмагач, ирләр, ат дилбегәсе алып чыгып, аның аягын-кулын бәйләделәр дә урам уртасындагы чирәмгә салдылар. Теге сүгенгән саен башына бер чиләк чишмә суы коеп тордылар. Кыйнашу, сугышу, алдашу, сүгенү авылда бик хурлыклы эш исәпләнә иде.

– Фәлән кеше бик ямьсез сүз әйтте, шул авызлары белән ничек ризык кабар икән ул, – дип, карчыклар сөйләнә иде.

Халык рухын бер дә рәнҗетергә ярамый. Миңнислам исемле ташбаш бер малай бар иде. Безне, кечкенәләрне, мәчет ишегалдына җыеп керә дә карнизлардан, тәрәзә өсләреннән чыпчык оялары актарып, алсу тәнле, әле йон чыкмаган бер кепка чыпчык баласы төяп төшә. Шуларны зур таш өстенә куя да икенче бер зур ташны алып өсләренә бәрә. Без куркышып торып йөгерәбез, ә Миңнислам шат. Аның ул гадәтен белгән карт-коры гел әйтә иде:

– Кош каргышы төшәр әле. Үзе дә шулай булыр әле…

Миңнислам сугыштан да исән кайтты, әмма эш вакытында җир астында калып басылып үлде. Бу идеализм түгел, әхлак нормаларының бер чиге бар: шул чикнең теге ягына – начарлык ягына адым атлаган кеше тормышта аның җәзасын таба. Ни өчен идеализм түгел? Шуның өчен ки, дини идеология, бу дөньяда начарлык эшләсәң, җәзасын теге дөньяда күрерсең, дип өйрәтә. Ә монда – дөньяныкы дөньяда.

Кешеләрдә бердәмлек рухы – шулай ук ата-бабадан килгән матур омтылыш. Моның бик матур үрнәген безнең күрше Камәр түтидә күрергә була иде. Шәһәрдә катык-сөт җитми дип, Камәр түти җәй буе өендә Казандагы, Арчадагы таныш-белешләренең кыска итәкле яки кыска чалбарлы, озын ботлы җиде-сигез баласын асрый иде.

– Әйдә, ашасыннар, катык-сөткә бер күбендереп җибәрермен, – дип, Казан-Арча тирәсенә барган саен ике-өч бала ияртеп кайта иде. Икенчесе – Камәр түтинең мунчасы. Зур кара мунча. Зур ләүкә, озын эскәмия. Зур казан, кисмәкләрдә су.

– Әйдә бар, кайнар суы да, салкыны да җитәрлек, баш җуарга әче катыгы бар, миллеге ләгәндә булыр. Муйчаласы (мунчала) – тәрәзә төбендә, сабыны – эләүкәдә (ләүкәдә). Әйдә бар, муйча (мунча) кереп чыккач, чәй тәмле була…

Камәр түти шулай ди-ди кичке якта бөтен күрше-тирәне йөреп чыга.

– Әйдә бар, анда бер кеше дә юк, кышның көне муйча тиз суына ул, – дип әйткәләп йөри.

Беркем дә юк дип мунчага килгән хатын-кыз аптырап кала: Камәр түти ярты урам хатынын чакырган. Мунчадан чыгышлый безнең авылда тәртип шундый: хуҗаның ишеген кагасың, хуҗа чыккач, рәхмәт әйтәсең.

– Рәхмәт, Камәр түти, мунчаң бик эссе булды, рәхмәт, аягың-кулың сызлаусыз булсын…

Камәр түти гомере буе хатын-кыздан шуны ишетеп яшәде. Кара мунча, гади әдәп нормалары, гап-гади мөнәсәбәт, әмма шул мунча белән Камәр түти бөтен бер төбәкне беркетеп тора иде. Хәзер кеше саен ак мунча, бер-берсенә кермиләр, мунчага әйтмиләр. Һәркемнең үзендә бар. Яхшымы бу? Әлбәттә, яхшы. Нәрсәнедер югалтмадымы күршеләр? Белмим…

Монысы кара мунча булды. Әмма авылда бер ак мунча да бар иде. Кырыгынчы елны ак мунчаны тегүче Хөснетдин абзый салып куйды. Тегүче Хөснетдин абзый һәм аның «Йосыф – Зөләйха» кыйссасына гашыйк хатыны Гыйльмениса апа мунчаны менә болай ягалар иде. Дөресрәге, бүгенге культуралы, укымышлы иптәшләр ничек якса, болар да шулай иде.

…Мунча томаланган. Киләсе кеше инде билгеле, сәгате, минуты әйтелгән. Киләсең, керәсең. Мунча өйалды. Сәке, идән сап-сары, нарат бүрәнәсе исе. Сәкедә – акбүз җәймә. Стенада – мәтрүшкә, имән яфрагы, кура яфрагы катыш бәйләнгән каен миллекләре. Шүрлектә, чөйдә – мунча чабыну өчен кирәк булачак реквизит. Болар: сукно баш киеме – баш пешмәсенгә, аска – киез, кулга бияләй – чабынганда кул пешмәсенгә. Авылның әйбәт гадәте – ярты сәгатьләр чамасы узгач, мунча хуҗасы килеп ишекне шакый һәм хәл белә: ис тимәгәнме, исән-саумы, салкын су китерәсе түгелме, бар әйберне дә таптыгызмы, фәлән-төгән. Ярты сәгатьтән тагын. Ә Гыйльмениса апада боларга өстәмәсе бар: мунчага чакырылган кеше кунакка чакырылган дип исәпләнә. Берәр сәгать узгач, Гыйльмениса апа мунча өйалдыннан дәшә:

– Менә, йалдына чыгып хәл алып керегез, – дип китеп бара.

Чыксаң – гөжләп утырган самавыр. Карасаң – аш тарелкасына түбәләмә итеп өелгән кайнар коймак. Шикәр, варенье. Пешкән чәйнең хуш исе.

Гыйльмениса апаның мунчасыннан шуңа күрә өч-дүрт сәгатьсез чыкмыйлар да. Мунчадан чыккач, сыйлау башлана. Авылда бары тик Гыйльмениса апа гына әзерли торган чөгендерле катык. Үзе кызыл, үзе – катык. Яки яшел суган тураган катык. Уҗым катыгы аеруча тәмле. Монысы көз көне, җир туңдыргач, сыер көтүе уҗым басуында йөргәндә була. Язын, сыер бозаулаган көннәрдә, Гыйльмениса апаның өстәлендә мунча чыгышыңа – өчаякта кыздырган угыз сөте. Күмәч кебек күпереп пешкән, өсте кызыл элпәле. Кисеп ашый торган сөт!

Гыйльмениса апа кайвакытта бәрәңге белән сыйлый: менә монысы ак әмерхан, тәгәрмәчләп ярып пешергән, хуш исле, ярмалы. Ә менә монысы шәмәхә тышлы бәрәңге, кабыгы белән ярып пешерелгән, бу сорт безнең авылда бары тик бау ишеп көн күрүче Мөхәррәм картта гына бар. Моны утырту өчен аннан алыштырып алалар да аерым буразнада үстерәләр. (Хәзер безнең якта бу сорт беткән, шәмәхә кабыклы бәрәңгене сагынган кеше Масрада яшәүче берәүдән алып кайта икән.) Мич бәрәңгесе – монысы өчен «Лорх» әйбәт була. Гыйльмениса апа мичтән чыккан бәрәңгене агач табакка сала, өстенә су бөркә һәм, киндер ашъяулык каплап, парланырга куя. Көтеп утырасың – йортта тантаналы иминлек, шатлыклы тынлык, күңел бөтенлеге.

Шундый күңел бөтенлеге белән яшәүчеләр авылда байтак иде. Арадан берсе – Бүре Әскый. Моны, түбән очтагы биш малайлы Әскый белән бутамас өчен, һәр очракта да Бүре Әскый дип йөртәләр. Өй эчләре белән колхозда, урманда эшләп йөргән бу гаилә авылда тынычлык, сабырлык, киң күңеллелек белән аерылып тора иде. Бу – бик үзенчәлекле гаилә. Сөйлиләр иде: боларның күршеләрендәге Дәүләтша карт колхозга ике-өч ел соңрак кергән. Әскый – беренче елында ук. Колхоз уңышны мул биргән, буралар, капчыклар тулган. Дәүләтша абзыйның тышауламый-нитми атын урамга чыгарып җибәрә торган гадәте бар икән. Аннан, кирәк булгач, эзли, йөгән тотып ат чакырып йөри:

– Баһ, баһ, баһ…

Ат җавап бирми, күренми. Йөри торгач, Дәүләтша читән аркылы гына кычкыра:

– Әсхәдулла! Безнең ат сезнең келәттә түгелме?

Кереп карасалар – келәттә. Он бурасына башын тыккан да рәхәтләнә. Күз төпләренә кадәр ап-ак булган.

– Һай, рәхмәт төшкере, бар әйдә, бар, нишләп келәт пычратып йөрисең, – дип, Бүре Әскый атны куып чыгара. Әскыйнең келәт бикләмәгәнен сизеп алган ат анда еш кунак була.

Дөньяда иң тыныч урын кайда? Бүре Әскый сәкесендә. Бигрәк тә көзге яңгырлы көннәрдә, кышкы бураннарда, Аларга егетләр дә, малайлар да килә. Чөнки егетләре дә, малайлары да бар. Керәсең, түргә узасың. Әскый үзе чабата ясый. Сәке тулы юкә, ясалганы, ясалмаганы. Өйдә тынлык. Сәкегә утырасың. Бераздан кырын ятып терсәккә таянасың. Бераздан ул терәүне аласың… Һәм искиткеч татлы йокыга таласың. Безнең авылда «ял итеп ал» яки «йоклап ал» дип сөйләшмиләр, бездә «таянып ал». Таянып алу – димәк, бераз йоклап алу. Әскыйләр сәкесенә артын төрткән кеше «таянып алмыйча» калмый иде. Бу сәкедә бөтен бер буын егетләре яңгырлы көннәрдә, кышкы бураннарда «таянып» яшәделәр, аннан 41 нче елда сугышка киттеләр. Тагын шунысы бар иде: җәйге төнне егетләрнең кайберсе, үз өенә кайтып тормыйча, Әскыйнекеләр белән бергә алар печәнлегенә менеп йоклый. Чөнки йокының иң тәмлесе бары тик Әскыйләрдә генә…

Дөньяда иң тыныч кеше кем? Бүре Әскый. Аның рәвешен күргәч үк нервлар туарылып, бушап китә. Ашыкмыйча гына йөри, ашыккан кешене сүндерә белә. Үзе берәүдән дә ким эшләми.

Сугыш вакыты. Бригадир Шәвәли карт тыз-быз йөгеренә, эшкә кеше җитми, көннәр болытлы, кырдагы көлтәләрне яңгырга киткәнче әвеслеккә ташырга кирәк. Шәвәли йорт саен керә, выжылдап чыгып йөгерә:

– Тизрәк булыгыз, тизрәк, – дип ашыктыра, – бу вакытта нинди өйдә яту ул…

Шулай йөгереп Әскыйләргә килеп керә.

– Син, кордаш, давай, давай! Явымга киткәнче көлтәләрне кертеп бетерик! Бу ниткән эш – чәй эчеп утыру бу вакытта!

Башка кешеләр капкада Шәвәли күренүгә эш коралын алып чыгып йөгерәләр. Әмма Әскый – таш стена. Шәвәлинең бөтен инерциясе шушында килеп бәрелүгә сүнә, бетә.

– Кайгырма, Шәвәли, кайгырма! Әле киндер киптерерлек көннәр булыр! Әле, әле…

Шәвәли буылып, сүгенеп чыгып китә.

Әскыйнең малайлары да үзенә охшаган иде. Олы малае Нургаян, сугыштан яраланып кайткач, амбарда кладовщик булып эшли башлады. Аңарчы эшләгән кладовщиктан халык бер дә риза булмады. Анысы, авырлыкны тигезләр өчен, үлчәүдәге бәрәңгене алып, пәке белән ярып бирә иде. Бәрәңгене алай итеп дөньяда шул гына үлчәгәндер! Бу төгәллек колхозчының күңелен рәнҗетә иде. Нургаян кабул иткәндә, шулай да тегенең җитмәүчелек чыкты: алтмыш кило он, ике центнер бәрәңге. Гомуми җыелышка куйдылар: амбар, подвал ишекләре җиде-сигез йозак белән бикләнә иде, без тимәдек, түләсен дип тавыш чыгардылар һәм түләттеләр.

Нургаян исә амбарны төнгә генә бикли торган булды. Тамагың ачса – амбарга бар. Бер-ике уч борчак алып чыгасың икән, Нургаян аны күрми дә, әйбер дә әйтми. Малай-шалай рәхәтләнде, тук булды. Бер-ике ел эшләгәч, Нургаян авырып китте һәм амбарны икенче кешегә тапшырдылар. Ревизия вакытында Нургаянның да өстеннән чыкты: тугыз центнер ашлык җитми иде. Нургаянны төрмәгә утырталар икән дип сөйләделәр. Гомуми җыелыш җыйдылар. Нишлибез дип халыкка мөрәҗәгать иттеләр.

– Эсписәйт! Эсписәйт! – дип ду кубып кычкырды халык. – Эсписәйт итик!

– Егетне батырмыйк! – дип, халык аны йолып калды.

Әскый карт үзе ахырдан сөйләп йөрде.

– Безнең малайның әнә илле дүрт пот ашлыкка кәгазе туры килмәде. (Ул һич тә өстеннән чыкты, җитмәүчелек булды дип аңларга теләмәде.) Хөкүмәт эшендә андый гына була инде ул. Була ул, була…

Әскыйнекеләр гомер буе бер кеше белән конфликтка кермәде, егетләре беркем белән сугышмады. Боларның рәвешен күрүгә үк, чыккан ачуың басыла, кан тынычланып китә иде.

«Елларга иминлек бирсен» дигән сүзләрне ишетүгә, минем күз алдына Әскый картның бөтен гаиләсе килә…


* * *

Мин бу китабымның әлеге бүлеген язып бетергән көннәрдә авылга кайттым. Җәй иде, тук арыш башагы, бәрәңге чәчәге, урманнан алып кайтып капка төпләренә кибәргә тараткан кырлык үләне исе килеп торган җәй иде. Кайттым, күңел нечкәрде. Күршедә өлкәннәрдән туксан сигезенче яшь белән бара торган Бүре Әскый генә калган. Кайтуыма әйттеләр: кичә төштән соң Әсхәдулла абзый кинәт кенә авырый башлаган. Үлем авыруы эләккән, ашаудан калган, имеш. Үз гомерендә беркайчан да ашыкмаган, бернәрсәдән дә өрекмәгән, каушамаган Әсхәдулла абзый үлемне дә тыныч каршы алыр, алыр…

Мин шәһәрдән алып кайткан кып-кызыл ике зур помидор тоттым да авыру янына киттем.

Менә без уйнап йөргән «Әскыйләр ындыры», менә инде бераз үзгәртелгән ишегалды, менә яңа йорт (теге без «таянып торган» сәкеләр, әлбәттә, инде юк), ишегалдында ак мунча, мотоцикл, комбайн резинасы, электр кайрагы… Яңа заман, яңа рух. Ишегалдында җитү чәчле ике егет (Әсхәдулла абзыйның иртә үлгән улының малайлары) мотоцикл белән мәш килеп яталар. Кердем, исәнләштем.

– Бабаегыз авырып киткән икән, хәле ничек? – дидем.

– Әнә бит, – диде егетләрнең берсе, кулын чүпрәккә сөртә-сөртә. – Әнә бит, мунча нигезендә утыра.

Мин имәнеп киттем. Чыннан да, мунча нигезендә, тезләрен туп-туры кушырып, күптәнге, әллә кайчангы Әсхәдулла абзый утыра иде. Мин аның янына килдем, исәнләштем. Ләкин ул кеше танудан узган иде. Җитү чәчле егетләр сөйләделәр: кичә, авыру эләккәч тә, бабай каушап калган, ары-бире йөренгәләгән, әллә ничә тапкыр егылган. Әсхәдулла абзыйның колак төбе, ияге, бер як бит чыгынтысы кызгылт-зәңгәр булып канга каткан иде. Ул гел егылган. Аның күзләре пыялаланып киткән, ул берөзлексез метмелдәтеп нәрсәдер ашый иде, бераздан мин аның нәрсә икәнен белдем – жилет кесәсеннән алып, кәгазен сүтеп, шоколад конфет ашый икән, җәйге эссе һавада йомшап җебегән бу конфет картның кулларын, авызларын буяп бетергән. Танымаса да, мин биргән күчтәнәчләрне алды һәм помидорның берсен конфетлы авызына якын китереп сытып суыра да башлады.

– Ә-ә-ә… Әле кем була соң бу? Кайсы авылдан? Ни атлы? – дип, алмашынган күзләрен миңа текәде. – Кая барыш? Рәхмәт, күчтәнәчең өчен рәхмәт.

Җитү чәчле егетләр, бабалары янына килеп, минем кем икәнлегемне аңлатырга керештеләр. Карт таныган сыман булды, әмма күзләре тагын алмашынды.

Ул помидорлы, конфетлы кулларын колагына күтәреп кинәт кенә азан әйтә башлады:

– Аллаһе әкбәр, аллаһе әкбәр, аллаһе әкбәр!

Лә илаһе иллялаһ! Лә илаһе иллялаһ!

Әшһәде ән-ля Мөхәммәде рәсулулла-аһ!

Моны карап торуы бик авыр иде, мин читкә борылдым. Җитү чәчле егетләргә болай дидем:

– Абыйларыгыз, апаларыгызга бүген үк телеграмма бирегез. Көнегез санаулы.

Егетләр дә, әниләре – килен дә – бераз каушап калганнар иде. Гомер буе тыныч яшәгән, кешене борчымау гына түгел, борчылган кешеләрне дә тынычландыра ала торган Бүре Әскыйне мондый хәлдә калыр дип кем көткән? Мин авыр күңел белән капкадан чыгып киткәндә, Әсхәдулла абзыйның ачигъланган тавышы яңгырап калды:

– Азан әйтәм, азан! Аллаһе әкбәр, аллаһе әкбәр, лә иллаһе иллялаһ!

Бичара, үз гомерендә бер намаз укыдымы, шуның рәтен белдеме икән? Юктыр, юктыр…

Ул крестьян иде, җирдә икмәк үстерүче, урман кисүче, юкәдән – чабата, агачыннан башмак ясаучы, мунчаласыннан бау ишүче иде, юктыр, юктыр… Ул намаз-ниязның нәрсә икәнен белмәгәндер. Әмма чиста, әдәпле, ипле кеше иде.

Шул көнне кич Бүре Әскый өзелде.




Әя агач, яшең күпме?


Безнең авыл шәһәрдән һәм район үзәгеннән ерак урнашкан, мин бала вакытларда анда юллар бик начар, көзге пычракларда, кышкы бураннарда авыл бөтенләе белән шәһәрдән, район үзәгеннән аерылып бетә иде. Ни сиңа телефон, ни радио! Ә авыл халкы эшкә каты куллы, колхоз, урман эшен сытып, җимереп эшли иде, безнең авыл күбрәк урман белән яшәгәнлектән, ирләр халкы урман кисү, агач әзерләү, визир юлы ачу, ботак яндыру кебек эшләр башкара иде – ничә карасаң, колхоз идарәсе урнашкан йорт янына әле лесничий, әле лесхоз директорының аты килеп туктый иде. Авыр эш, авыр хезмәт, шунда кулы-аягы тайган, бармагы, кулбашы каймыккан кешеләр һәр атна саен булып тора иде. Ул вакытта Казанның Горький урамындагы ортопедия институты булгандырмы-юктырмы, әмма сөяк төзәтү, тайган буыннарны урынына утырту тулысы белән авыл карчыгы Маһиҗамал түти (авылда аны Майҗамалттә дип йөртәләр) кулында иде. Без мәктәптә, пионер дружинасында им-томга, дини гореф-гадәтләргә каршы сугыш ачкан еллар иде ул. Урман эшендә без дә катнаша идек, беркөнне ниндидер бер үҗәт ботакка сөртенеп аягым каймыкты. Биш-ун минут эчендә аяк гөбе кебек шешеп тә чыкты. Мине арбага утыртып авылга алып кайттылар. Аннан Майҗамалттә янына алып чыктылар. Арбага утыртып. Үз гомеремдә беренче тапкыр «врачта приёмда» булдым. Хәзер аның дәвалау-савыктыру методикасы турында еш уйлыйм. Майҗамалттә иң беренче эш итеп су җылытты, суны эмальле зур чиста табакка салды да шунда минем шешкән аягымны озаклап юды. Аннан суны алыштырды да, кулына гап-гади кер сабыны алып, шул су эчендә аякка бик озаклап массаж ясады. Аякның сызлавы кимегәннән-кими бара иде.

– Таймаган бу, балам, тайса, мин аны тартып урынына утыртыр идем, – диде ул, аякны сабын белән уа-уа. – Таймаган бу…

Икенче көнне мин яңадан урман эшендә идем. Безнең авылның әнә шулай тайган-сынганны урынына утырта, ялгый торган (Майҗамалттә агачтан шиналар ясатып, көзгеме-язгымы сарык йоны белән урап, тайган-сынган сөякләрне урынына утыртып бәйләп куя иде) авыл «докторы» бар иде. Сугыш алды елларында ул үлде һәм үзе белән халыкның зур тәҗрибәсен дә алып китте. Әмма традицияләр яши икән: вак-төяк каймыгу, тамыр сузылулар булганда әле дә Майҗамалттә тәҗрибәсен кулланучы хатыннардан берәү бар икән. Халык медицинасы бу очракта фәнни медицинага каршы килмидер дип уйлыйм мин…

Майҗамалттә «ортопед» булса, безнең күршенең Бибинур түти (аны да Бибинурттә дип кенә йөртәләр иде) «киң профильле белгеч» иде. Моның һөнәре: сыер бозаулату, кайчы-пычак белән эш итү, үлән, чәчәк, бал, яфрак белән дәвалау иде. Сыеры бозаулый алмый яткан крестьян төн урталарында зур хафа белән Бибинурттәнең ишеген кага, аны гозер белән чакыра иде. Әмма Бибинурттәнең бу мәшәкатьтән зарланганын, авырыксынганын авыл халкы хәтерләми. Андый «вызов» булганда, ул (ветврачны тиз генә каян табасың?), аеруча дәртләнеп, башына бүрек, өстенә сырма киеп, чакыручы кешенең үзеннән дә узып ярдәм күрсәтергә ашыга һәм, абзарга килеп керүгә, җылы су, комган, тастымал сорап ала да газап эчендә яткан бичара сыерга ярдәм күрсәтергә тотына иде. Безнең авылда «бозаудан үлгән», «үле бозау тапкан» дигән сүз, гомумән, телгә алынмый иде. «Бибинур килгәние… Шуннан соң…» дип кенә сөйлиләр иде авылда. Бибинур түти малай-шалайның аягын дәвалау буенча авылда беренче белгеч иде. Хәзер без еш кына авылда яланаяк йөргән вакытны сагынабыз. Мин уйлап куям: әгәр хәзерге кебек юньле аяк киемнәре булса, яланаяк йөрелгән булыр идеме икән? Чөнки яланаяк йөрү – ике башлы таяк ул. Яланаяк тавык үләненә басып рәхәтләнеп уйнап йөреп була. Ләкин авыл табигате гел тавык үләненнән генә тормый. Каткак, камыл, үткер ташлы урыннар була; күгәргән кадак, пыяла кисәге, очлы тимерчыбык тырпаеп торган урыннар була. Тыраклап йөреп, аяк җәрәхәтеннән җәфа чигеп җәен уздырган малайлар була иде. Башка авылларда. Ә бездә… Әниең җитәкләп Бибинур апага бер тапкыр алып бара иде. Нибары бер тапкыр. Миңа да булырга туры килде анда. Шул ук методика: табак, җылы су. Аннан үткен пәке. Стерильный булмагандыр инде ул. Пәке белән ярып, юып, җәрәхәткә яфраклар салып бәйләп җибәрә иде Бибинур тәтә. Берсен хәтерлим: бака үләне яфрагын яба иде ул пәке тиерерлек булмаганда.

«Күзгә чүп керү» дигән афәтнең нәрсә икәнен бары тик авыл халкы гына белә. Шәһәр халкының күзенә чүп керми. Шәһәр халкының күзенә тузан, тополь мамыгы, корым керергә мөмкин. Әмма күзгә чүп керү… Бу инде авылда гына була. Авылда «фәлән кешенең күзенә чүп кергән» дигән хәбәр көне буе йөри. «Әле нихәлдә ул, чүбен алдылармы икән?» Алдылармы икән… Ә аны алу өчен Наһар түти кирәк. Аргыякта, Пуник (Поник) очында яшәүче Наһар кирәк. (Безнең авыл ике урамнан булып, шул урамнар икешәр «оч»тан тора. «Аргыяк», «Биргеяк». Теге як өчен без – «аргыяк», безнең өчен теге як – «аргыяк».) Җыр да бар иде:

Аргыякка таш атам,
Биргеякка таш атам.
Аргыякның кызларына
Үлгән бака ашатам.

Моны алты-җиде яшьлек кызлар, язын тау башына чыгып, теге як кызларын күргәч, тамакларын ерта-ерта җырлыйлар иде һәм аргыяк – биргеякка, биргеяк аргыякка карата күпмедер дәрәҗәдә «оппозиция» саклап яши, уйнаша, сугыша, җырлаша, аралаша бирә иде. Ә, әйе, күзгә чүп керү… Наһар түти Пуник очында яши. Майҗамалттәдән арырак, урманга табарак, Починок Поник дигән керәшен авылына безгә караганда боларның очы ярты чакрымга якынрак. Починок Поник 10 чакрым булса, боларга нибары тугыз ярым чакрым… Күзенә чүп кергән кешене җитәкләп әнә шул очка – Пуник очына алып китәләр. Анда үзенең бер дә бетмәс талкы, тәрәш, каба кебек «җитештерү коралларыннан» арына алмыйча мәңге йөгереп йөрүче Наһар түти бар.

Капкадан кергәндә үк белә инде ул: бу кеше бәлагә тарыган. Арпа, арыш кылчыгы эләккән булуы мөмкин. Наһар түти, йөзенә җитди кыяфәт чыгарып, күлмәк итәкләрен ян-яктан күтәреп кыстырып куя, тиз генә кулын юа башлый. Ә теге бичараның күзен инде кан баскан, ул инде сәкегә ауган. Күздән чүп алуның күп төрле ысуллары арасында берсе хәтердә калган: Наһар түтинең китап эчендә саклый торган ефәк җепләре була иде, һәм, төрле юанлыктагы шул җепләрнең берсен сайлап алып, чүпне шуның белән тартып чыгара иде. Ул безнең авылга утызынчы елларның башында килен булып төшкән иде, кырык еллар чамасы бәлагә юлыкканнарга шулай ярдәм күрсәтеп яшәде.

…Мәрфугатти, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында тол калып, өч малай үстергән. 1941 ел июненең соңгы атнасында Мәрфугаттинең өйләнгән өч улы да сугышка чыгып китте. Өчесе өч көнне. Мәрфугатти аларның һәрберсен басу капкасында озатып калды, һәр улында оныклары бар иде, берсе – ике яшьлеге, әтисе арбага утырып хушлашканда, «Әт-ти! Әт-ти!» дип кычкырып калды. Мәрфугатти әнә шул улын тотып торды, ләкин күз яшен кешегә күрсәтмәде.

1941–1942 еллар эчендә Мәрфугаттинең өч улы турында бер-бер артлы өч кәгазь килде: Ватан өчен көрәшеп үлгәннәр. Мәрфугатти, һәр хәбәр килгәч, халык алдына чыгып елап йөрмәде, хәлен сорашкан кешеләргә:

– Шөкер, хәсрәтне күп күрдем, – дип кенә әйтә иде.

Кара кайгылы ул көннәрдән соң әле Мәрфугатти утыз еллар чамасы яшәде. Яшен кешегә әйтмәде. Халык арасында «аңа йөз яшь инде, тик ул күз тимәсен дип яшен яшерә» дип сөйлиләр иде. Ничек алай озак яшәгән ул?

…Мәрфугатти – урман карчыгы иде. Ул җәй буе урманда була иде. Кешеләр җиләккә кояш чыгып көянтә буе күтәрелгәч китәләр, Мәрфугатти исә кояш чыкканчы кызу-кызу атлап китеп бара һәм төш җиткәнче зур су чиләген мөлдерәтеп кура җиләге алып кайта иде. Ата-аналар балаларын аңа ияртеп җибәрергә тырышалар һәм кичтән белешеп тә куялар иде.

– Мәрфугатти… Иртәгә минем Миңнисламымны ияртмәссеңме икән?

Бервакыт әни мине аңа ияртеп җибәрде. Кояш чыкмаган иде әле, мин гадәттән тыш ризасызлык белән йокыдан тордым, аны-моны капкаладым, йокы аралаш нәрсә капканымны белмәдем дә. Менә бервакыт әни, дулкынланып:

– Мәрфугатти! – дип пышылдады.

Ындыр арты киртәләре буеннан еш-еш атлап бераз бөкрәя төшкән карчык урманга таба чаба иде. Мин дә йөгереп чыгып аңа иярдем. Мәрфугатти урманга барып җиткәнче бер сүз дәшмәде. Урман буена килеп җиткәч, чиләген агач төбенә куйды да аның эченнән бер төргәк алды. Озын, туры, капчык сыман киндер күлмәк икән. Күз ачып йомганчы шул күлмәген өстән киеп куйды да баш яулыгын алмаштырды. Нәрсәдер укыгандай итте дә, тәвәккәллек белән:

– Йә, олан, башлыйк, – диде.

Башка көннәрдә без урманга кояш кыздырганда гына килеп җитә идек һәм, куак арасыннан сыдырыла-сыдырыла бер-беребез янына килеп, җыйган җиләкләребезне тикшерә идек. Чиләк тулуны тикшерү өч этаптан тора иде.

– Төбе яшьнәдеме? (Чиләк төбенең бер рәт җиләк белән каплануы безнең авылда шулай атала.)

– Синеке күпме булды? (Яртыга җитәрәк сорала.)

– Туламы әле?

– Туларга бер илле генә калды. (Безнең үлчәү буенча чиләк ырмавына җитәргә 4–5 см калган.)

Ашап, капкалап бөтенләй җыя алмаучылар, уен-көлке сөйләшеп, җыймыйча, аска үлән тутырып, җиләкне өскә салып мөлдерәтеп алып кайтучылар да була иде. Тулмаган савыт, чиләк белән урманнан кайту безнең авылда зур бер хурлык санала иде.

Мәрфугатти исә алай сөйләшеп тормады. Капчык күлмәге белән кураларны чожылдатып эчкә кереп китте һәм ике-өч сәгать буена миңа тамак кыргалап кына йөрде. Кояш кыздыра башлагач кына чожылдап куралар арасыннан чыкты да, мөлдерәп тулган чиләген салкын күләгәгә куеп, өстенә әрекмән япты.

– Инде кышлыкка җыйыйк, – диде.

Мин аңламадым. Аннан ул капчык күлмәген салды да гадәти чуар бала итәкле күлмәгенең тирән кесәләренә үләндер, ташборчактыр, кура яфрагыдыр, тагын әллә ниләр өзеп, сыдырып тутырды. Аннан карт юкә янындагы ашъяулык кадәр бер урындагы сары чәчәкләрне җыеп алды.

– Болары – суык тигәндә, – диде.

Аннан озынча сабаклы, сары чәчәкле үләнне йолкып ук җыйды.

– Менә шушыңа мәченең исе китә иде, – дип сөйләде ул. – Шушының тамырын иснәр өчен, келәткә кереп, әллә кайларга менә, төреп куйган капчыкларымны ертып бетерә.

…Аннан кыш буе авыл халкы Мәрфугаттигә дәвага йөри иде. Салкын тигәнгә, йөткергәнгә, баш әйләнгәнгә; тагын әллә ниләргә Мәрфугаттинең келәт матчасына элгән капчыкларында кипкән кура җиләге, гөләп, кура яфрагы, бөтнек, тагын әллә ниләр була иде. Ә теге «мәче ярата торган» үләннең нәрсә икәнен мин 30–40 еллардан соң гына белдем. Мәрфугатти валериан үләнен җыйган икән.

Заманында Мәрфугатти турында мин район газетасында зур бер мәкалә бастырган идем. Ул мәкаләне Мәрфугаттигә укыганнар һәм, ишетүемә караганда, карчык аннан бик риза калган. Авылга бер генә сәгатькә тукталган арада, әни миңа бер төргәк бирде һәм шыпырт кына әйтте:

– Мәрфугатти бирде моны, суык тигәндә генә тотсын дип әйтте…

Төргәк эчендә яфрагы-ние белән сыдырып җыеп киптерелгән кура җиләге иде. Хәтерлим: шул кышны Мәрфугаттинең әлеге дәвасы белән дәваланырга берәр сылтау чыкмасмы дип гел көтеп йөрдем.

…Мәрфугатти үләр алдыннан туу турында таныклыгы белән кызыксынганнар: 99 яшь булган. Соңгы сүзе итеп болай дигән:

– Шөкер, хәсрәтне күп күрдем…

Тагын күршедә Хәдичәтти дигән карчык бар иде. Бала вакытта урамда малайлар белән бәхәсләшеп утырганымны хәтерлим.

– Шәймулла абзый хатынының исеме ничек? – дип сорый арабыздан берәү.

– Камәрттә.

– Ә Вәли хатынының?

– Мәйсүфәттә…

Шулай бөтен урамдагы кешеләрнең исемен барлап чыга идек. Ни өчен хатын-кыз исемен? Чөнки авылдагы хатыннарны «Йосып хатыны», «Гыйният хатыны» дип кенә атап йөртәләр, ә без – малайларга бу хатыннарның исемен ачыклау кызыклы бер уен, хәзергечә әйтсәк, «проблемалы мәсьәлә» була иде. Менә шунда арадан беребез:

– Ә Хәдичәттинең исеме ничек?– дип сорап куйды.

Ни гаҗәп, бу сорауга беребез дә җавап бирә алмады.

Беренчедән, Хәдичәтти «фәлән кеше хатыны» түгел, аның ире гражданнар сугышында үлеп калган, ул, авылда гомере буе ике-өч тол хатынның берсе булып, зур авырлык белән ике егет үстергән, аның иренең исемен без белми идек. Икенчедән, без малайлар өчен ул карчык шулкадәр якын, үз кеше иде, ул әллә кайчаннан бирле Хәдичәтти иде һәм аның исеме башкача булырга тиеш түгел кебек иде.

Хәдичәтти әнә шулай «исемсез» калды. Бу сүз – Хәдичәтти сүзе – башка хатыннарның исеменнән зуррак, киңрәк мәгънәдә иде. Ни өчен дисәң, ул безнең тирә малайлары өчен рухи бер ана булды, йомыш белән керсәң, Хәдичәтти җәһәт кенә базына чыгып китә дә, әбәт чиләге белән салкын катык алып чыгып, тавык үләнле хәтфә ишегалдына утырта иде.

– Менә, олан, катык ашап ал, – дип, үзе сине сөйләштерә башлый иде. Ә ул хикмәтле итеп сөйләшергә ярата иде, авыл халкы аны «сайландыра» дип әйтә иде. Хәдичәтти һәрвакыт рольгә кереп сөйләште. Мәсәлән, син, яңа күлмәк киеп чыккач, шатлыгыңа чыдый алмыйча, сәгатенә сиксән чакрым тизлек белән элдертеп, урамны узасың. Икенче көнне исә йомыш белән кергән җирдән Хәдичәттинең хәтфә ишегалдында катык ашыйсың. Ә ул болай сөйләштерә:

– Карале, кем, олан… Кичә карап торам, ярабби, бер матур малай, матур күлмәк кигән, ярабби, каты да чабып узды… И-и-и… Кем генә булды икән шул, беләсем килеп калды.

Синең катыклы кашыгың чирәмгә төшеп китә, кисәк бәргән бу шатлыктан синең тамагың буыла, һәм син шәрран ярасың:

– Хәдичәтти, минием ул, минием!

– Ә-ә, шулаймыни… – дигән була Хәдичәтти-артистка, – шулаймыни… Әйтәм җирле, бик каты йөгерәдериең… Яңа күлмәк тектеләрмени?

Хәдичәтти балаларны әнә шулай шатландыра белә иде. Хәер, балаларны гына түгел, үзеннән он, бәрәңге, ипи, крәчин алып торган кешеләрнең әҗәтләрен, әгәр мохтаҗлык аркасында вакытында түли алмасалар, Хәдичәтти гел кичереп (списать итеп) бара иде. Сугыш вакытында ул баласыз калды. Ике улы фронтта хәбәрсез югалды. Хәдичәтти дүрт кыш буе, үз өен бикләп, ятим калган фронтовик балаларына ана булып яшәде. Ул балалар Хәдичәтти аркасында әнисезлекне белми үстеләр. Хәзер алар республикабызда бик ихтирамлы кешеләр: кайсы мәктәп директоры, кайсы алдынгы төзүче-депутат, кайсы автохуҗалыкта зур эштә. Боларның икесе дәүләт орденнары алды. Ул орденнарның һәрберсендә, әлбәттә, Хәдичәттинең дә өлеше бар, Хәдичәтти бөтен урамга шулай икенче ана булып яшәде. Ике малае эзсез югалгач та, кешегә күз яшен күрсәтмәде. Гадәттән тыш сабыр иде, кайгысын колхоз эшендә баса иде. Ләкин язмыш Хәдичәттигә карата шәфкать күрсәтте, сугыш беткәндә аның уллары табылды. Бераздан алар кайтып төштеләр. Берсе еракка – Норильскига китеп урнашты, икенчесе, йортта калып, 15–20 еллар буе колхозда бригадир булып эшләде. Үз гомерендә Арчадан ары узмаган Хәдичәтти самолётка утырып Мәскәү, Красноярскилар аркылы Норильскига барды. Шунда поляр төнне уздырып кайтты. Яз көне ул кайткач, авылга ике яз килгәндәй булды.

– Анда гел төн генә икән, – диде ул, елмаеп.

– Аэропланда курыкмадыңмы? – дип сораштылар аннан замандаш карчыклары.

– Ю-ук. Бернәрсәсе дә юк аның. Зур балык шикелле бер нәрсәнең эченә кереп утырасың, утырган җирең әз генә дерелдәп тора. Ике-өч тапкыр һәйбәт чәй бирделәр. Юк, курыкмадым.

Хәдичәтти, сиксәннәргә җиткәч, йорт эшеннән азат булды. Сәламәтлеге дә шәптән түгел иде, оныклар да үсеп җитте, малай белән килен, ул гомер кичергән теге йортны сүтеп, яңа «дворец» салдылар. Хәдичәтти урамга чыгып сөйләшеп утырыр өчен замандашларын эзли, йөренә иде. Әмма замандашлар юк иде инде.

…Мин аспирантурада укыган вакыт иде, Хәдичәтти мине «бик зур» кеше дип чын күңеленнән ышана иде һәм, узган заманнарны сөйләшергә дип, без капка күләгәсендәге эскәмиядә утыргалый идек. Бервакыт ни җүләрлек килгәндер, мин Хәдичәттидән сорый куйдым:

– Хәдичәтти, син яшь вакытыңда җырлый идеңме?

– Ник җырламаска? Би-ик, би-ик җырлый торганыем…

– Хәдичәтти, шул җырларның берсен генә булса да хәтерләмисеңме? – Мин блокнотымны, карандашымны алдым.

– Ник хәтерләмәскә? Бик хәтерлим…

Хәдичәтти берсен генә җырлап күрсәтте…

Һәм мин үз гомеремдә беренче тапкыр Хәдичәттинең – сиксәнгә җиткән карчыкның яшьләрчә көр тавышын, хикмәтле сүзләрен ишетеп таң калдым. Ул болай җырлады:

Әя агач, яшең күпме?
Түгелгән яфрагың күкме?
Минем күк хәсрәтең күпме
Диеп сорыйм агачлардин…

Минем кинәт кенә күңелем тулды. Ике малаен югалткан елда Хәдичәтти белән без урманда утын әзерләгән идек, һәм ул, бик еш кына карт имән янына килеп, сүзсез калып имән башына карап тора иде. Ул агачлар белән серләшкән икән. Бу юлларның Кандалый шигыре икәнен ул вакытта мин әле белми идем. Китапханәдә шул шигырьгә юлыккач, минем авылга кайтасым һәм Хәдичәтти белән тагын бер сөйләшәсем килде.

Кайтуга аларның капка төбендәге бүрәнә өстенә барып утырдым, Хәдичәтти эшсез, бер шөгыльсез тыкрыкта арлы-бирле йөренә иде. Килеп утырды, хәл-әхвәл белештек. Шунда мин аннан сорап куйдым.

– Хәдичәтти, сезнең иске йортны сүткәндә чормадан китаплар чыкмадымы?

– Ник чыкмасын, чыкты, – диде ул тыныч кына.

– Аларны нишләттегез?

– Нишләтик, бернишләтмәдек. Әнә әрҗәдә, лапастагы утын әрдәнәсе өстендә.

…Йомарланып, яңгырда җебеп, ниндидер җан ияләре тарафыннан кимерелеп беткән кулъязмалар арасыннан мин берсен сайлап алдым. «Йосыф-Зөләйха» поэмасының бер язмасы иде ул. Бу кулъязма хәзер Казан университетының китапханәсендә сирәк кулъязмалар бүлегендә саклана һәм поэманы тикшерүче, өйрәнүче галим Ф.Фасеев үзенең гыйльми хезмәтендә безнең Хәдичәтти биргән вариантны да телгә ала. Мин моңа бик шат – Хәдичәттинең исеме тарихка кереп калырга бик тә, бик тә лаек иде.

…Хәдичәттинең кабере безнең авыл зиратының иң матур урыны – кояшлы, җиләкле тау кырында. Аның кабере очында бик көяз каен агачы бар. Җәйнең тын, эссе көннәрендә дә вак, затлы-пөхтә яфракларын дерелдәтеп, һава дулкыны белән серләшеп утыра ул каен. Мин шул каберлеккә киләм дә (Хәдичәтти янында үз әнием дә ята) каен башына текәлеп торам. Җир астыннан әйтерсең лә Хәдичәтти каенга дәшә:

Әя агач, яшең күпме?
Түгелгән яфрагың күкме?




Исәнме, яшьлек!


Каюм Керәнлегә бара,
Аягында күн итек,
Хәбирәсе үкереп елый,
Үз баласы күк итеп.


Бу бәет утыз бишенче елларда безнең авылга килеп җитеп мине тетрәткән иде. Авылда Өчиле дигән җирдән бер килен бар иде – исеме Зөлкамал – үз авыллары турында сагынып-сагынып ул әллә ниләр сөйли иде. Киленнәр сагынуы… Солдат сагынуы… Никадәр изге хисләр, пакь кичерешләр бу…

Зөлкамалның сөйләвенчә, Өчиле әнә тегендә генә, урман артында гына, әби патша юлы белән китсәң, нәкъ Өчиле өстенә килеп чыгасың. Юк, сезнең яндагы алты-җиде хуҗалыклы Өчиле түгел, безнеке – йөзләп йортлы, көньякта, зур, таза авыл. Әнә урман артында гына. Ул бездәге байлык, бездәге иркенлек. Август ахыры җиттеме, тау башындагы чикләвеккә ябырыла халык. Колхоз җыйдыра. И аның матурлыгы, и андагы күңеллелек. Капчык-капчык төяп атлар белән амбарга озатабыз. И андагы уен-көлке, и ул чикләвек җыйгандагы шатлык, җырлау… Аннары колхоз атна буе чикләвек бүлә. Берәр ат йөге чикләвек алучылар була. И-и, безнең Өчиле…

Аннан Зөлкамал үз авылларында булган фаҗигане сөйли: Каюм исемле егет, күрше авыл Керәнлегә барганда, ни сәбәптәндер суга батып үлгән. Аның сөйгән кызы калган. Халык бу вакыйганы бик авыр кичергән һәм бу турыда бәет чыгарганнар. (Шул бәетне язып ала алмавыма әле дә үкенәм. Тик бер кисәге генә хәтердә калган.) Өчиле, чикләвекле тау башы, зур сулы хикмәтле Керәнле авылы әнә шулай могҗизалы бер як булып балачак хыялларын биләп алды. Ерак та түгел, безнең авылдан көньяк-көнчыгышка китсәң, нибары унөч-ундүрт чакрым.

Мине гомер буе көньяк тартты. Төньякта Чепья, Малмыж, Балтач, Борбаш, Карлыган дигән авыллар бар иде, алар нигәдер еланлы, караңгы сазлык авыллар булып күз алдына килә иде. Тәпи йөри башлау белән, мин гел үзебезнең авылдан көньякка – кояшка таба чыгып китәргә кызыктым. Хыял гел шул якка тарта иде. Моның сәбәбен (мине идеалистлыкта гаепләмәсеннәр) мин илле яшемә җиткәндә генә белдем. Мине бабайлар туфрагы тарткан икән. Чөнки әти ягыннан бабай бездән көньяк-көнчыгышка урнашкан Тәкәнеш ягыннан күчеп килгән. Әни – көньяктагы Симет авылыннан. Күрәсең, аларны да кан тарткан, ә ул «тарту» миңа да күчкән.

1948 елның июль аенда ронода миңа приказ тоттыралар: фәлән иптәш фәләневне Чүриле районы Керәнле җидееллык мәктәбенә тарих, конституция, география фәннәре укытучысы итеп билгеләргә…

Минем хәл! Керәнле! Өчиле! Чикләвекле таулар! Бәхет дигәннәре шулдыр инде ул!

Һәм кырык сигезенче елның унбишенче августында мин Керәнле дигән хикмәтле бер авылга таба юлга чыктым. Чүриле дигән урыс авылы безнең авылдан ун чакрым ераклыкта. Сугыш чорында аны район үзәге иттеләр. Чүриле үзебезнеке, аның урамында без үзебезнең урамда йөргән кебек рәхәтләнеп йөрибез. Әмма Чүриле авылының кырыннан биек дамба уза. Астында хәтта тоннель бар. Ул дамба – тимер юл. Дамбаның теге ягы – чит илләр, чит халыклар, чит гадәтләр. Ул як – экзотик як. Анда – Өчиле, Керәнле, анда – Симет, Шыңар, арырак – Теләче… Әни сөйләве буенча чамалыйм, бу як – Мәүлә Колый, Габделмәннан Рахманколый, Солтан Рахманколый, Таиб Яхиннар чыккан төбәк. Яхиннар – әнинең турыдан-туры бабалары. Әти, шул якның кияве буларак, күп кешеләр белән аралаша, фикер алыша иде. Мин тагын читкә киттем…

Мин бит әле Чүриле дамбасын чыгып, Өчилегә таба юл алган идем. Хәзер инде хәтерләмим. Өчилегә юлдан килеп кердемме, әллә тау башыннан төштемме. Тик мәһабәт көяз чикләвек агачы каплап алган тау буенда мылтык аскан бер абзый юл өстенә чыгып мине каршы алды.

– Керәнле ә-ә-нә тегендә, болын буйлап барасы да барасы, – диде. – Шәп авыл, энем, бәхетле икәнсең, юньле җиргә эләккәнсең, – диде. – Фатир төшәргә тәгаен генә урының булмаса, йә безнең кода Рамазан абзыйларга, йә минем баҗай Хәсәннәргә сугыл. Керәнлеләр – юньле халык…

Тау башындагы куе чикләвек урманын күргәч, безнең авылдагы Өчиле Зөлкамал сүзе искә төште:

– Безнең урман, – дип сагынып сөйли иде ул, – баш өстенә егылам-егылам дип тора.

Мин ул вакытта күз алдына китерә алмый идем. Урман тау башында буламыни? Урман бит ул, бездәгечә, басу түрендә генә булырга тиеш! «Егылам-егылам» дип торган чикләвек урманының каравылчысы мине Керәнлегә таба озатып калды.

Өчилене чыгып бераз баруга, мин яшел тугайга – борыла-сарыла киерелеп яткан елганың киң болынына килеп чыктым. Бу хәтфә тугайлы Керәнле болыны иде. Таллыкка терәп салынган буа куенында тегермән утыра. Дамба шактый таза, ул тотып калган су бөтен болынны бүрттереп зур куәтен кыса төшеп тын җәелгән. Суның итәге ике чакрымнарга килеп җиткән. Тегермән дамбасы өстендә киң кара фуражка кигән мәһабәт бер ир күренде. Күкрәгендә юл-юл тельняшка.

Керәнле буасында районда беренче буларак динамо куелган, һәм кичләрен авыл гөлт итә икән. Хәби – шушы авыл егете, Тын океан флотында тугыз ел хезмәт итеп кайткан алтын куллы диңгезче. Электростанция начальнигы икән.

Мәктәптән мине туп-туры квартирага озаттылар. Минем өчен гаҗәеп бер дөнья башланды.

Еллар әле авыр иде, ипи карточкасы беткәнгә дә тугыз ай чамасы гына, магазиннар әлегә юка, бик юка…

Әмма Керәнледә тормыш икенчерәк икән.

Бу республикага мәшһүр «Кызыл партизан» колхозы икән. Председателе Шәех абзый – мәһабәт гәүдәле өлкән яшьтәге кеше – республика Верховный Советының депутаты икән.

Минем, квартирага урнашып, әби белән чәйгә утыруым булды – ишекне кактылар. Әби җәһәт кенә чыгып китте һәм зур бер түгәрәк ипи, бер йомарлам май тотып керде.

– Моны сиңа мәктәптән җибәргәннәр, – диде.

1948 ел җәендә бер бөтен ипи һәм бер йомарлам май! Мәктәп сыер асрый, иген чәчә, сыерның бозавын үстерә икән…

Малайлыктан чыгып егет булу чорын мин шул авылда уздым…

Сугыш елларына туры килгән балачакта без кино карамыйча, радио тыңламыйча үстек. Безнең нәрсәбездер җитмидер, ниндидер сәләтләребез үсеп китә алмыйча һәлак булгандыр. Керәнле мәктәбенә килеп эшли башлауга, мин юньле ике кеше белән дуслашып алдым. Болар – математика укытучысы, фронтовик, Берлинны алган, 1945 елның Җиңү парадында катнашкан өлкән лейтенант Тәлгать Ибраһимов һәм тугыз ел чамасы Тын океан флотында хезмәт иткән, Керәнле «электростанциясе» начальнигы Хәби Фазуллин иде. Яшь аермасы безнең дуслыкка комачау итмәде. Мин дәрескә әзерләнеп төннәр буе мәктәптә, укытучылар бүлмәсендә утырам, шунда Тәлгать Ибраһимов белән Хәби дә килә иде. Менә китә сүз, җыр. Хәби миңа тарих, география буенча ярдәм итә, идәнгә картаны җәеп салабыз да, сузылып ятып, иртәгесен минем дәрескә кирәк булачак вулкан, тау, күлләрне эзлибез.

Тәлгать абый сугыш хәлләрен сөйли – информациягә, аң-белемгә сусаган баш мием рәхәтләнә, байый. Мин көннән-көн үсәм. Ул арада, директорны күндереп (директор Сара – Хәбинең хатыны), «Родина-47» маркалы радиоалгыч кайтартабыз, мин коры элементлар, антенна, заземлениеләр белән мәш киләм, ә тегеләр икесе дә инженер! Мине өйрәтәләр дә өйрәтәләр. Безнең компаниягә бервакыт рус теле укытучысы Галина Марковна катнашып китә. Һәм озын көзге төннәрдә без дүртәүләп зур дөньяга чыгабыз: Хәби Тын океан, Порт-Артур, Кытай җире турында, бөтен мәшһүр киноартистлар турында әллә ниләр сөйли. Сергеев-Ценский, Степанов, Станюкович һәм Леонид Соболев әсәрләрен күңелдән белә. Кыскасы, минем күңел тәмам урыныннан купты, мин хәзер диңгез флотына алынсам, кеше булырмын, башка частька эләксәм, дөньяда яшәүнең бер мәгънәсе дә калмаганлыктан, яшәп маташмаска дигән фикергә килдем. Галяның исә үз дөньясы: аның балачагы Армавир шәһәрендә сәхнә артында узган, аның әтисе дә, әнисе дә актёрлар булган, алар кулга алынгач, Галя детдомнарда йөргән-йөргән дә менә бу авылга килеп чыккан. Ул берөзлексез французча өйрәнә, стенография курсында читтән торып укый, Мәскәүдәге «Иняз» курсларына контроль эш җибәрә һәм төннәр буе безгә Качалов, Москвин, Шаляпин, Щепкин, Якушенко, Провоторов, Загорскийлар турында сөйли, спектакльләрдән монологлар укый иде. Минем алда рус драматургиясе, сәнгать дөньясы ачылып китте. Галя ике-өч көн узган саен район үзәге Чүриле китапханәсенә торып чаба, үзенә һәм миңа китап ташый иде. Диңгезче язучыларны укып бетергәч, әлеге компания мине Гюго, Бальзак, Флобер, Гейне дөньясына этеп кертте. Мин, ял көннәрендә махсус Казанга килеп, рус театрының спектакльләрен карый башладым. Островский, Гоголь, Горький, Чехов… Болар Галяның дүрт алласы иде. Казанга барып театрга кермичә кайтсаң, Галя, рәнҗеп, чын күз яшьләре белән елый иде. Диңгез дәресе, сәнгать дәресе хәрби җыр белән алышына: Тәлгать абый сугыш чоры җырларын бик яратып, моңланып та, яшьлеген сагынып та җырлый иде. «В землянке», «Огонёк», «Тёмная ночь», «Моя любимая», «Вечер на рейде», «В прифронтовом лесу» кебек җырларны дүрт тавышка яңгыратабыз. Аннан вальслар китә: «Амурские волны», «Дунайские волны». Хәби һәр көнне «На сопках Маньчжурии» вальсын җырлый – көнчыгыш тарихы аңа аеруча якын, аның яшьлеге Владивостокта, Порт-Артурда узган. «Шотландская застольная»ны хор белән җырлыйбыз. Мин инде җырчы булырга, артист булырга хыялланам. Миңа хәзер рус, Европа җырлары дөньясы ачылып китте. «Родина-47» бик әйбәт, юньле радиоалгыч булып чыкты. Укытучылар бүлмәсенең бер почмагында радиоалгыч тора… Менә аның яшел индикаторы яна башлый. Бу могҗизалы аппарат мине планета белән таныштыра. Мин үз гомеремдә беренче тапкыр французча, гарәпчә, немецчә, кытайча сүз ишетәм, җырлар тыңлыйм. Каһирәдәнме, Димәшкътәнме Коръән укыйлар. Кыска-кыска сигналлар, позывнойлар, Морзе әлифбасы арасына кайвакыт метеостанцияләрнең үзара сөйләшкәне килеп керә. Мин төннәр буе шулай Зур дөньяда сәяхәт итәм һәм, әлбәттә, үземне бик бәхетле сизәм. Дәрестән соңгы сәгатьләрдә гаиләле укытучылар өйләренә кайтып киткәч, мин аеруча зур бәхет кичерәм: мин «Маяк» тыңлыйм. Музыка бервакыт мине тәмам кешелектән чыгарды. Минем күңелне җилкетә торган, акылдан шашарлык дәрәҗәдә ашкындыра торган берничә җыр бар иде. Боларның нинди хасияте булгандыр, аны мин әле дә әйтә алмыйм, әмма бу җырлар минем яшьлек хатирәләрем булып мәңгегә күңелдә яши. Боларның беренчесе – «Пути-дороги» дигән җыр иде. Моны ул вакытта хатын-кызлар хоры башкара иде. Ул җырны Сергей Алымов сүзләренә Исаак Осипович Дунаевский язган икән.

Бегут, бегут пути-дороги… –

дип, хатын-кызлар әллә нинди эчкәре үзәк өзгеч тавыш белән мине әллә кая еракка чакыралар иде. Мин үземне, сихерле сиреналар тавышына әсәренеп, үзен бәйләп куйган мачтадан ычкынырга газапланган Одиссей кебек хис итә идем, бу хордагы кызлар мине гел еракка чакыралар иде. Минем авылда яшәвемнең, укытып йөрүемнең шулай итеп бер мәгънәсе калмады. Икенче җыр… Хәер, ул җыр тәэсиренә бирелгәнче, мин әле бу авылда беренче мәхәббәт хисенә дучар булып иләс-миләс килеп йөрдем. Минем бу дөньяда бер эшем дә кешечә рәтле булмады…

Мин мәктәп балаларының хор җитәкчесе, драма түгәрәге җитәкчесе, тагын әллә нинди җитәкчеләр идем. Мин тарих, география, конституция укытудан тыш, авырган, декретка чыккан кешеләр урынына рус теле, ботаника, зоология, физкультура… тагын әллә нәрсәләр укытам, өлкән пионервожатый, агитколлектив җитәкчесе, күрше авыллардагы башлангыч мәктәпләрдә штаттан тыш инспектор, колхоз фермасында газета чыгаручы, уку йорты советы, район китапханә советлары, колхоз комсомол комитетының бюро әгъзасы… тагын әллә нәрсәләр идем.

Шуның өстенә әле минем туганнан бирле хыялланган бер эшем бар: газета корреспонденты. Минем хыялымча, ул инде дөньядагы бөтен гаделлекнең патшасы. Минем район газетасында инде әллә ничә мәкаләм басылып чыкты, һәм мин горур кыяфәттә инде зур блокнот тотып колхозның яшелчә бакчасына, ат абзарларына, фермасына барам, сорашам, язган булам… Бераздан мине район газетасы гына канәгатьләндерми, мин «Яшь сталинчы»га («Татарстан яшьләре») үрелеп карыйм. Бәхет! Гали Хуҗи имзасы белән хат килә, киңәшләр бирәләр һәм минем мәкаләләрне баса башлыйлар. Ләкин мине бу газета гына канәгатьләндерми. Мин «Кызыл Татарстан»га үрмәлим. Күпмедер язмаларымны «газетада урын җитмәү сәбәпле» кайтарып җибәргәч, ниһаять, газета ихтыяҗына туры килә торган материал җибәрәм һәм «Кызыл Татарстан»да басылам! Ну инде ул көннәрдә мин кешеләр белән әллә исәнләштем, әллә юк… Шулай мин үзем өчен район газетасы «Сталинчы», өлкә газеталары «Яшь сталинчы», «Кызыл Татарстан»ның «штаттан тыш корреспонденты» дигән горур исем уйлап таптым. Мәкаләне мин төннәр утырып, йокы хисабына яза идем… Кыскасы, мин эшсезләрдән, эшлексезләрдән саналмый идем…

Әмма боларның берсе дә көннәрдән бер көнне миңа гашыйк булырга комачау итмәде. Минем кызлар белән танышкалаганым бар, озатып куйгалаган бар, әмма гыйшык утында янганым юк иде. Гыйшыкка мин ышанмыйм, гомер юлын аннан башка гына узарга, үземне фәнгә, әдәбиятка, сәнгатькәме, әллә, диңгез флоты офицеры булып, хәрби тормышка багышларгамы дип баш ватып йөри идем. Хәби әйтә: әнә, ди, адмирал Нахимов өйләнмәгән, ди, Чайковский өйләнмәгән, ди… Мин дә ул мәсьәләне инде хәл итеп куйдым: хатын-кыз белән буталып гомер әрәм итәргә монда… Ни чуртыма кирәк ул? Шулай да бала вакытта әнидән ишеткән бер хикәят хәтердә калган. Шул борчый. Гыйльменисатти белән бергә озын кышкы кичләрдә лампа янында алар китап укыйлар, дөресрәге, бер-берсенә «китап сөйлиләр» иде. Шул китапларның берсе «Тутыйнамә» дип атала иде. Анда шундый хикәят бар. Бер адәм каяндыр каядыр барганда ишәген казыкка бәйләп куя да ялга туктый. Йоклап китә, уянса – ишәген алып киткәннәр. Әлеге адәм хәсрәткә төшә. Гаделлек эзләп мәчеткә килә. Җомга намазы алды икән. Хәзрәтне күреп үзенең кайгысын сөйли һәм ярдәм күрсәтүен үтенә. Хәзрәт аңа намазга кереп утырырга куша. Намаз-нияз тәмамлангач, хәзрәт чираттагы вәгазь өчен сүз ала (атналык «подведение итогов» яки «планёрка»!). Сүз арасында сорап куя:

– Җәмәгать, – ди, – сезнең арагызда үз гомерендә хатын-кызга күтәрелеп карамаган, гыйшык утында янмаган берәр кеше бармы?

Арткы рәттән шома битле, чапанлы бер ир күтәрелә.

– Хәзрәт, – ди, – сезне алдарга җыенмыйм: яшем иллегә җитеп килә, әмма хатын-кызга күз салганым юк, алар турында уйлаганым юк, бөтен уем ахирәт көне турында…

– Һым-м-м, – ди хәзрәт, авыр сулап. Һәм урта рәттәге мөсафиргә эндәшә:

– Син, кем… Ишәгем югалды дип зарланасың. Әнә ул – алып чык…

…Кышкы каникул тәмамланып берәр атна укыткач, колхоз клубында ата-аналар җыелышы уздырдык. Клуб шыгрым иде. «Бала тәрбиясе» циклыннан алты-җиде бала үстерүче өлкәннәргә мин лекция укыдым, балаларны ничек үстерергә икәнен өйрәтеп бетердем. Хәтерлим: гел елмаеп тыңладылар. Аннан спектакль куйдык. Таҗи Гыйззәтнең «Фәрхиназ» драмасын. Мин – Каһарман. Мадагаскар атауларын күргән, диңгезләрдә йөзгән, дөнья күргән егет, имеш. Мин – шәп, мин, мин… Хәбинең өр-яңа тельняшкасын киеп, сәхнә артындагы кызлардан битне-башны бизәтеп, сәхнәләргә чыгыплар киттем. Әйтерсең мине бөтен дөнья тамашачысы карый, әйтерсең мин Ленинград театры сәхнәсендә Лавренёвның «Разлом» пьесасыннан матрос Годунны уйнаучы Полицеймако! Харап, харап… Дөньяда иң шәп егет мин, төкергән мин дөньяга… Идриянамайть. Менә сез мин булып карагыз әле…

Киерелеп шулай сәхнәдә йөргәндә, минем шәплекне барысы да күрәләрме икән дип аска – залга күз салуым булды – әйтәсе сүзне оныттым. Өметсезләнеп, суфлёр утырган почмакка таба чигендем. Әмма күзне залдан алып булмый иде: залда, сәхнәгә якын гына, беренче рәттә моңарчы мин күрмәгән бер кыз утыра икән. Шәһәрчә бизәнгән, шәһәрчә киенгән, керфекләрен буяган, моңарчы мин күрмәгәнчә чибәрлеккә ия үзе. Каушый калдым. Исереп киттем. Рольне чак-чак уйнап бетердем, мин чыккан саен теге кыз урынында селкенеп, кулларын-тезләрен рәтләп алган сыман иде. Хуш…

Спектакль тәмамлангач, авылның бик матур гадәте буенча «бичер уйнау» (вечер – кичә) башланды. Мин дә, горурлыктан рәхәт чигеп, егетләр-кызлар арасына төштем. Очраклы рәвештә теге кыз янына барып утырдым. Әлегә эндәшү-сөйләшү юк. Гармунчы, дыңгыр-дыңгыр татарчага әйләндереп, бер вальсны вата иде. Ирле-хатынлы укытучылардан бер-ике пар әйләнә башлады, бераздан Галя да бер кыз белән уртага кереп китте. Минем йөрәк дөп-дөп тибә, нәрсәдер эшләргә кирәк иде, әмма мин вальс (татарчага тәрҗемә ителгән булса да) әйләнә белмим һәм, шуңа газапланып, идәнгә, олтанлы итекләремә карап утыра бирдем. (Алга таба узып шуны әйтим: танцы белмәү аркасында егетлек чорында мин бик күп нәрсә югалттым. Флотта, увольнениегә чыккач, бу кимчелек минем өчен трагедиягә әйләнә иде. Өч-биш класс белемле матросларга (сугыш еллары афәте, оккупациядә калып белем ала алмаган малайлар байтак иде) мин Соболев әсәрләрен сөйлим, Горькийның «На дне» әсәреннән Сатин монологын укыйм һ.б., һ.б. Болар мине әллә кем дип беләләр. Ә менә матросский клуб яки паркка барып кергәч, шул малайлар, ленталарын җилфердәтеп, фокстрот, танго, вальс биеп җибәрәләр; мин, бәхетсез, боларга кызыгып, бер читтә ятим торам. Болар сары озын толымлы латыш кызлары белән шундый чикылдашалар, ә мин кеше түгел. «Комплекс неполноценности» дигән төшенчә ул вакытта әле популяр түгел иде, әмма мин инде шуның корбаны идем. Хәзер дә, мәҗлесләрдә тәнәфес ясап бию оештырылганда, мин читкә таям. Нишлим соң? Биергә һәм биек тау башыннан чаңгыда төшәргә гомер буе тәвәккәллек җитмәде, өйрәнә алмадым.)

– Сез нигә биемисез?

Мин айнып киттем. Зур кара күзләр, буяулы керфекләрен селкетеп, миңа карап елмаялар иде. Йомшак, дусларча елмаю. Минем борын очы тирләп алды. Секунд эчендә.

– Ә, ә-ә… Мин, көн салкын булгач, менә мондый итекләр белән килгән идем шул.

Кычкыртып ялганладым. Авыл җирендә кышын ботинка кию гомумән юк нәрсә инде ул, минем ботинкаларым да юк иде. Булса да кимәгән булыр идем, чөнки 1948 елда ботинка киеп кышын клубка килгән булсам, мине юләргә санап, иртәгесен ата-аналар балаларын укырга җибәрмәячәк иде.

– Ие, итек киеп килгәнием шул…

Кызый үзе сукномы-ниме, ниндидер резин аслы итек кигән иде. Бу инде – ботинкалы дигән сүз, һәм «мин – шәһәр кызы, син – авыл мокыты» дигән хөкем иде.

Әмма кызый андый хөкемнәрен телдән әйтмәде һәм, авыр озын керфекләреннән нурлар коеп:

– Бәлки, сез мине биергә чакырырсыз?– диде.

(Тагын бер чигенеш: Латвиянең диңгез буендагы бер паркында мин бер кызны танцыга чакырып харап булдым: авыр ботинкалы озын аякларымны чатый-ботый китереп буталып «Старинный вальс»ка әйләнгәндә, мин ул кызның капрон оеклы балтырына ботинка дагасы белән кагылып алганмын. Оркестр туктап, кызның сыңар кулыннан һәм биленнән Болконскийча гына тотып кырыйга чыгарып куйгач, теге кыз, бичара, мөлдерәтеп бер карап алды:

– Менә, – диде, – бер күзәнәге китте.

Шайтан сөягеннән өстәрәк чыннан да бер ак тап бар иде. Капрон оекның чыккан елы – 1954 ел иде.

– Капронның шул инде аның, – диде бәхетсез кыз, күз яше аша елмаеп, – ярты сәгатьтән бу күзәнәк тез башына кадәр менеп җитәчәк. Аннан югары…

Мин авыр суладым, нишлим? Күзәнәк булсам, мин дә шул юнәлештә хәрәкәт итәр идем, әмма мокытлык көчле, мин, авылча елмаеп, авызга папирос каптым.

– Нәкъ илле тәңкәгә кичә генә алган идем, – диде бәхетсез кыз. Шуннан соң мин үз гомеремдә бер генә хатын-кызны да үз теләгем белән биергә чакырмадым. (Хәзер мин боларны иркенләп язам: инде алтынчы дистәгә чыктым һәм биергә чакырылу куркынычы инде – шөкер! – бетте.)

Бәлки, сез мине биергә чакырырсыз?

…Керәнле авылының клубында бик күп мәхәббәтләр чәчәк аткандыр, бик күп матур сүзләр сөйләнгәндер, әмма шул вакыт вальста мин кичергән бәхетне берәү дә кичермәгәндер. Кызый, кайнар сулышын бәреп, мине тәмам кешелектән чыгарып, беткән көе бетсен инде дигәндәй, мондый сүзләр әйтте:

– Сез сәхнәдә искиткеч матур егет… Нигә сез студент түгел? Нигә югары белем алмыйсыз?

Мин бу моментларны хәзер бик иркенләп язар идем… Әмма башта берни дә калмаган. Чөнки мин ул минутларда икенче бер сихри дөньяга күчкән идем, дөресрәге, моңа кадәр яшәгән елларым – гомернең беренче яртысы, монысы – икенче яртысы – әле башланып килә иде.

Аннан нәрсә? Буранлы төн иде, мин кызыйны култыклап (юл буе ул, бичара, аягын дөресләде, минем өч адымга ул җиде атлый иде, шул кичтән соң мин ант иттем: үз гомеремдә хатын-кызны култыклап йөртмәм дидем һәм шул үҗәт вәгъдәмне гомер буе тоттым. Мине «культурасыз син» дип сүгүчеләр аз булмады) урамнан атладым. Кызый университетның рус филологиясе бүлегендә укый икән һәм бик ерак чыбык очы туганнарына кышкы каникулга кайткан икән. Үзенең әти-әнисе Уралдамы, кайда, бу каникулны монда гына уздырмакчы икән. Туганнан туганы минем белән бер коллективта эшләүче бер апа икән. Алай-й-й…

Кайттык, буран сырган урыс капка астына кереп баганага сөялдек. Мин гел тирлим, Леонид Соболевның «Морская душа» әсәреннән цитаталар китерәм:

– Один матрос – матрос, два матроса – взвод. Сколько нас? Трое? Ро-о-о-та-а! Смир-р-рно!

Шундый байтак өзек китерелде. Кытай, Порт-Артур турында, Качалов, адмирал Нахимов, 1945 елгы Җиңү парадында булган кайбер нюанслар турында сөйләп бетердем.

Төн шактый карлы, җилле һәм соң иде.

Шунда әллә ни булды…

– И-и-х, син, нинди саф, нинди матур күңелле егет син, – диде дә озын керфекле кыз чуп итеп мине үбеп алды һәм урыс капканың келәсенә басты. Капка, физика законнарына нигезләп эшләнгән корылма, шыңгырдап ачылды да теге төн кызын эчкә йотты. Ә мин баганага тотынып калдым. Тотындым, чөнки бөтен дөнья әйләнә, буран туктаган, кар беткән, аның урынына тропиктагы җылы тыгыз яңгыр ява, шул яңгыр астында зонтик тотып мыеклы Сергеев-Ценский, бантиклы Станюкович, фин кепкасы киеп сөяк таяк тоткан Леонид Соболев, төлке толып кигән Шаляпин һәм озын кара бәрхет күлмәк кигән Казан драма театры актрисасы Павлова – бөтенесе бергә урам уртасыннан баралар һәм миңа карап елмаеп кул болгыйлар иде.

Аннан… Мин кайтып кергәнмен, ул заманда әле исерү өчен аракы кирәкми иде, хуҗа әби мине каршы алганны хәтерлим: пальто ачык (ике ай элек кенә җиде йөз илле тәңкәгә Чүриле кибетендә сатып алган сукно «пәлтә», якасы – кара сарык тиресе, йомшак, җылы), ак сарык йоныннан бәйләнгән шарф бер якка салынып төшкән, бүрек ямьшәйгән, хәер, боларны мин белмим, иртәгесен әби генә сөйләде:

– Син, – диде, – әллә кем әйтмешли, салып кайтканыеңмы суң? Кара аны, малай, безнең нигездә булган хәл түгел бу. Юктыр бит?

– Юк, – дидем мин, түбән карап, әмма ялганладым. Чөнки үз гомеремдә башка беркайчан да, бер җирдә дә минем бу дәрәҗәдә бәхетле исергәнем булмады. Аракыдан исерү нәрсә ул?

Икенче көнне мин иләс-миләс килеш дүрт дәрес укыттым. Географиядән ничектер Австралия кыйтгасында сарыклар үрчетү проблемасы турында сөйләдем, тарих дәресендә Кызылкашлар белән Сары Чалмалылар восстаниесе турында сүз куерттым. Әмма болар төштә генә! Күз алдында буран сырган капка баганасы һәм шул баганага сөялеп торган йомшак билле кыз бала гәүдәсе һәм аның кар арасыннан ялтыраган кара күзләре иде. Кая монда сиңа Сары Чалмалылар һәм Кызылкашлар!

Саташулы берничә дәрес шулай узды. Дәрестән соң ул көнне без күршедәге Курсабаш башлангыч мәктәбенә ачык дәрескә барырга тиеш идек. Дәресләр тәмамлангач ашап тормадык – киттек. Буран себерә башлавы бераз гына борчыды безне, әмма буранда алты чакрым юлга чыгу ул заманнарда проблема идеме соң? Бардык, өч-дүрт дәрестә утырдык, озаклап анализлар ясадык. Безнең як буранының гадәте шул: кичкә таба холыксызлану. Беренче класс укытучысының арифметика дәресенә анализ ясаганда, мин сизеп утырдым: минем беренче мәхәббәтем яна! Яна, яна, идриянамайть… Чөнки болай сөйлиләр:

– Юк, иптәшләр, бу мәсьәлә, минемчә, укучылар өчен бик авыр иде. Йә инде үзегез уйлап карагыз: менә сезгә шундый авыр мәсьәләне чишәргә нибары 25 минут, мин кабатлап әйтәм, 25 минут бирелсен әле. Менә мине голаслауныйлыкта гаепләмәсеннәр өчен, мин мәсьәләне, дәреслектә бирелгәнчә, сүзгә-сүз укыйм: «Вәдүтнең әбисенең ике үрдәк баласы бар иде. Аларга беркөнне Нәбинең әнисе бер үрдәк баласы кертеп кушты. Вәдүт әбисенең барлыгы ничә үрдәк баласы булды?» Бу бит, иптәшләр, бу бит, иптәшләр… Бу бит…

Буран котырды, бер катлы мәктәп тәрәзәсеннән башланган кар диңгезе, буран аша сыкранып, кояшның газаплы чырай ташлаган хәлсез нурларын сеңдерде дә караңгылыкка биреште… Минем йөрәктә исә давыл, чын мәгънәсендә давыл иде. Ә буран котырды… Бераздан мәктәп түбәләре шыгырдый башлады, классның унлы лампа яктысында саран елтырап утырган бүрәнәләре, мүкле бүрәнә җекләреннән бәреп кергән кыр җиле, кичәге кара күзләр, кайнар үбү һәм Вәдүтләрнең несчастный өч үрдәк бәбкәсе – барысы бергә буталды. Ә методистлар, авыз тутырып, әле Нәби әнисенең, әле Вәдүт әбисенең бәбкәләрен санадылар.

Аннан ниндидер рәхмәт әйтүләр булды. Шыгыр-шагыр китереп, парталарны кузгаттылар, безне, җидееллык мәктәптән – метрополиядән килгәннәрне, фатирга чакырулар булды. Уникеләп кешене берәүләргә кертеп, кайнар аш ашату (аш турында сөйләшкәндә бик мәгънәле хәрәкәтләр, ымнар булмады түгел), кемдәдер куну һәм иртәгесен ат, чана, толыпларга төреп илтеп куюлар турында байтак сүз булды – әмма кешелек җәмгыяте һәм кырык сигезенче елларның матур, эшлекле халкы мине гафу итсен – мин берничек тә ул авылда, мәгънәле, ишарәле, ымлы ашлар янында утыра алмыйм, дөресрәге, яшьлек законнары буенча минем монда утырырга хакым юк иде. Юк – вәссәлам!

Шуннан… Беркем берәүгә дә кермәде. Яшьлек җиңде. Мин җиңдем. Саран кызгылт лампа утларын буранда тоныкландырып, Курсабаш авылы калды, ә без электрлы Керәнле авылына таба кар ярып, тирән карда сукмак салып алга атладык. И сүгенделәр, и каргадылар мине арттан атлаучылар. Ә мин ун адымнар чамасы алдан көрт ярып бардым. Миңа бары тик кайтып җитәргә генә кирәк, бу бәхетле кышның бер кичен мин ниндидер Курсабаш авылында уздыра алмый идем.

Мин, үз гомеремдә читтә иң күбе алты кич кунган малай, ул кышның февралендә өч атна чит авылда, үз өемә кайтмыйча яшәдем. Мин моңа бераз газаплана, борчыла идем, ничек инде ул үз ояң, үз әниең, үз йортың моннан унбиш-уналты чакрымнарда гына, урман артында гына була торып, шунда кайтмыйча, тирләп-пешеп токмачлы аш ашамыйча, аннан иртәнге мичтә чыжылдаган ял көне ризыгының исенә рәхәтләнеп, киерелеп үз караватыңда аунамыйча, читтә – кеше өендә, ярым кадерсез бер хәлдә яшәргә мөмкин? Ярамый бит болай, ярамый! Аек акыл шулай ди. Әмма теге кичтән бирле миндә тагын бер акыл барлыкка килде. Монысы көчлерәк, дуамалрак булып чыкты. Анысы әйтә: шту син, ди, дүрәк, әни кеше янында унсигез ел гомер иттең, әни әни инде ул, картаер да, үлеп тә китәр, ә менә мондый кызны ташлап ничек итеп үз авылыңа кайтмакчы буласың син? Әни ул гел синең янда инде, ә менә мондый кызны очрата алырсыңмы тагын?

Акылның монысы – яшьрәге – көчлерәк иде.

Студентларның кышкы каникул тәмамланган көн – минем бәхетем өстенә кара болыт килгән көн иде. Ул китте, дөньяны февраль аеның тәртипсез, мәгънәсез бураннары басты, аннан март аеның иләмсез, холыксыз җилләре исте, кар эреде бугай. Аннан ниндидер апрель, май айлары узды, ахрысы. Бу язның минем өчен сукыр бер тиенгә дә кирәге юк, чөнки бу дөньяда мин ялгыз, ә теге кызый зур калада, әллә ниткән шәп егетләр белән ил-умач килеп, аудиторияләрдә бергә утыра, чыркылдаша, уйнаша, көлешә иде, ә мин монда Керәнле балаларына папа Бонифаций фәләненченең ниндидер бер чиркәүдә сөйләгән сүзләрен хәтерләмәгән өчен «ике»ле куеп утырам…

Җәй җитте, мин зур дәрт белән калага юл алдым, әлеге кызның теге кышкы кичләрдә сөйләгәннәре буенча аны эзләп университет аудиторияләрендә, коридорларда йөрдем. Көннәр буе йөрдем. Кызлар затлы, егетләр шәп, күбесе күзлекле иде. (Шул көннәрдә канга сеңеп калган: күзлекле егет – һичшиксез, галим кеше… Менә бит! Күзлексез галимнәргә әле дә булса шикләнеп карыйм, бу, дим, фәнгә очраклы гына килеп кермәдеме икән?) Әмма теге кыз күренмәде. Без аның белән, аның тәкъдиме буенча (янәсе, юри), шулай килешкән идек: кыш буе хат алышмыйбыз, җәй көне мин аны үзем эзләп табам…

Ике-өч көн университет вестибюлен таптагач, мин үземнең төп бурычымны үтәргә – Сулъяк Болак урамындагы институтка «заочниклык»ның бәхетсез язмышын татырга китеп бардым.

Аннан ямьсез, ятим җәй узды, көз җитте. Мин шул ук мәктәптә, ләкин инде шактый басылган. Минем йөрәк җәрәхәтле, теге газаплы, татлы мәхәббәттән мин әле һаман аерылмаган. Ул көзнең ничек газаплы узганын хәтерләсәм, әле дә кызганыч. Әрәм үткән бер көз (бит язлар көзләр кебек үк санаулы гына) кызганыч. Ул көз коры иде, кичләрен томан төшә дә авылда томанлы тынлык урнаша, әби кабызган утлардан салкын туфраклы коры каткак урамнарга саргылт яктылык сибелә иде. Ә мин элеккечә укытучылар бүлмәсендә. Ул елны компания бераз таркалды: Хәбинең дә, Тәлгать абыйның да беренче малайлары туды, алар инде, сугыш, флот темаларын беразга онытып, бәхетле ата булдылар. Галя исә бөтенләе белән француз теленә чумды, ялгышмасам, ул инде Бальзакның «Евгения Гранде» әсәрен француз телендә укый иде һәм, Керәнле авылы кибетенә кайткан конфетны бөтенләе белән сатып алып, көн-төн шуны суыра һәм, иртән дәрескә килгәч, теше сызлаганнан, битләре, күз кырыйлары кызарудан зарланып, морҗа артындагы юынгычта кер сабыны белән озаклап битен-күзен юа иде.

Көз… Тын, салмак, ярым караңгы. Коры көз. Аяк астында салкын тузан, агачлар бриллиант булып утыра. Укытучылар бүлмәсендә ут бар. Мин шунда юнәләм. Бер почмакта конфет суырып французча «ңаң-ңаң» килеп Галя утыра. Мин радиоалгычны кабызам. Маякта таныш моңнар. Нечаев, Бунчиков: «Карманные фонарики… Горит, горит, горит…». Марк Рейзен: «Налей полней бокалы, кто врёт, что мы пьяны, мы веселы только…». Роза Багланова: «Ах, Самара-городок, неспокойная я, неспокойная я, успокой ты меня…». Баянда трио: Кузнецов, Попков, Данилов. Болар – минем газаплы да, ләззәтле дә, күңелле дә, күңелсез дә яшьлегемнең юлдашлары. Менә бервакыт дөньяның әллә кай якларыннан – әйтерсең томанлы Смоленск өлкәсеннән үзәк өзгеч моң ишетелә. Юк, монысына чыдый алмыйм, минем елыйсы килә. Бу җыр минем үзенә урын таба алмаган йөрәгемне телгәли.

Снова замерло все до рассвета –
Дверь не скрипнет, не вспыхнет огонь.
Только слышно – на улице где-то
Одинокая бродит гармонь:

То пойдет на поля, за ворота,
То обратно вернётся опять,
Словно ищет в потёмках кого-то
И не может никак отыскать…

Бу җыр минем яшьлек газапларым турында. Моның мәгънәсен бу дөньяда бары тик мин генә аңлыйм. Радионы сүндереп, мин авыл читенә, бушап калган бәрәңге басуларына чыгып китәм, табигать белән ялгыз калам. Шулай газаплы төннәр үтә. Ә беркөнне мине тарих укытучыларының семинарына шәһәргә җибәрделәр. Мин тагын аяк астында җирне югалтам. Теге югалган сихри әкият кызының адресын туганнарыннан сорап алам. Һәм, Казанга килеп төшүгә, Качалов театрына ике билет алам да (әле дә хәтерлим: Афиногеновның «Мать своих детей» әсәрен куялар иде) теге адрес буенча оча-куна бер йортның ишегенә барып җитәм. Шәһәр йорты, ике катлы, биек баскычлы. Кыңгырау төймәсенә басам. Хуҗа хатын чыга. Сездә шундый кыз яшиме? Ул өйдәме? Тамак ярыла, күзне яшь баса. Сүзләр өзелә.

– Әйдә, кер. Син кайсы авылдан? Кызым! Әнә сиңа бер авыл малае килгән! Ике елдан бирле фатир тора инде, ияләнеп беттек. Кызым урынына күрәм. Аның ай саен түли торган йөз тәңкәсе миңа нәрсәгә?

Морҗа артындагы обойлы кечкенә бүлмәгә ничек кергәнемне белмим. Ниләр сөйләшкәнне белмим. Дөнья әйләнде. Кызый артык гаҗәпләнмичә генә йомшак киез җәйгән сандык өстеннән төште, өстәлдәге китап-кәгазьләрен рәтләде; шул арада күзлекле бер егетнең пыяла рам эчендәге портретын арты белән әйләндереп куйды. Утырырга кушты. Яңа гына кар яуган көннәр иде, һәм мин бик һәйбәтләп кенә астына олтан салган киез итекләр киеп килгән идем. Каһәр! Шәһәр урамы лычма су иткән аларны. Мин тагын итек башларына карап утырам. Ул арада ишектә тагын кыңгырау чылтырады. Монысына кызый үзе чыгып йөгерде. Кем беләндер кызу-кызу сөйләшеп алдылар, борын аша чыккан авазлардан мин бу сөйләшүнең ярым яшерен булырга тиеш икәнлеген аңладым. Бераздан күзлекле, озын чәчле кара чибәр егет түргә узды, аның артыннан бераз гына кызарынып, каушаган сыман кызыкай да керде. Авыр тынлык урнашасы иде – егет сүзчән булып чыкты.

– О! Гарсоң де ла кампань?[4 - Ә… Авыл егетемени? (Французча.)] – дип елмайды чибәр егет, ак тешләрен күрсәтеп.

Бу сүзләр минем йөрәкне телгәләде. Боларны мин аваз яңгырашы буенча (Галя гел «ңаң-ңаң» килеп утыра иде) французча икәнен чамалап алдым һәм бу яңгырашны гомер буе хәтердә сакладым. Нәрсә әйтте икән бу галим егет минем турыда? Моны мин чама белән хәтердә саклап егерме елдан соң үзем тәрҗемә иттем. Яман сүз әйтмәгән икән үзе, әмма инде мине үтереп чыгып китте ул. Шәһәр урамында мин моңарчы үземнең русча белмәгәнемнән оялып, башны түбән иеп кенә йөри идем, болай булгач, инде шуышып кына йөрисе калды.

Минем француженкам күзлекле белән ниндидер мәгънәле афоризмнар, жаргоннар аша фикер алышты, елмаештылар, көлештеләр. Аннан француженка миңа яхшылык эшләп, савабы булсын дигән сыман бер кыяфәттә театрга әзерләнә башлады. Урамнан барганда юл буе сөйләшмәдек, театрда сөйләшмәдек, өенә кайтарып куйдым – сөйләшмәдек. Хәтерлим, мин шул вакытта бик нык ябыктым. Чөнки эчтән гел ут, һәр сулыш саен энергия чыга иде. Ниндидер дежур сүзләр сөйләп алдык та аерылыштык. Мәңгегә. Кар ява иде, ул кар бөртекләре минем фрацуженкамның озын керфекләренә куна иде, ә ул юка кара перчаткалары белән чәченә, керфегенә кунган кар яфракларын сыпыра, үзе елмая. Безнең ике арабызда мин мәңге кичеп чыга алмаслык тирән елга, без икебез ике ярда тора идек…

Шул көннән соң мин авылда калмаска, ничек кенә булса да дөнья күрергә, укырга, кеше булырга һәм күзлек киеп чит сүзләр кыстырып сөйләрлек дәрәҗәгә ирешергә, аннан соң гына бу кызыйны эзләп табарга булдым. Кабул ителгән программаның байтак өлеше үтәлгәндә, минем инде чәчкә ак бөртекләр йөгергән иде. Кешеләрдән сорашып белдем: кызыкай күзлекле бер егеткә кияүгә чыккан, бер мәктәптә эшлиләр, берсе рус әдәбияты, икенчесе чит тел укыта икән, инде олы уллары алтынчы класста укый икән…

…Иртәгесен иртүк торып мин тимер юл вокзалына киттем. Коры, салкын иртә, урамнарда салкын тынлык иде. Шулвакыт диңгез шавыдай газамәтле бер тавыш ишетелде һәм иртәнге салкынлыкта тын гына сузылган Профсоюз урамына Куйбышев мәйданы аша бер колонна солдат килеп керде. Болар бүректән, әмма яланөс – гимнастёркадан гына иде. Тыгыз колонна ялтыраткан күн итекләр белән урам карын чыкырт-чыкырт таптый, колоннаның аяк тавышы соры стеналарга барып бәрелә һәм кабатлана иде. Тротуардан аерым атлаган лейтенант та яланөс иде һәм, колонна үрне менеп тигезләнгәч, ул барган җиреннән туктап борылды да бакыр тавыш белән:

– Запевай! – дип команда бирде.

Нәкъ шул секундта ачы тавышлы берәү җыр башлады:

Где ж вы, где ж вы, где ж вы, очи карие,
Где ж ты, мой родимый кра-а-й?

Шунда могҗиза булды. Йөзләгән таза күкрәктән берьюлы, бер сулыш белән җыр бәреп чыкты һәм шәһәрне тетрәтте:

Впереди – страна Болгария,
Позади – река Дунай.
Эх! Впереди – страна Болгария,
Позади – река Дунай…

Җыр чын мәгънәсендә шартлау ясады, бозлы түбә кыекларыннан күче-күче белән чәүкәләр, күтәрелеп, университет гөмбәзләре тирәсенә очты, иртәнге тын урам уянды, җыр тактына бөтен шәһәр селкенгән сыман булды. Мин моны бөтен бер полктыр дип уйлаган идем. (Ул вакытта әле солдат колоннасын күз белән үлчәү күнекмәсе юк.) Кып-кызыл битле, киң күкрәкле таза бу сыннардан торган колонна асфальтның каты карын чакорт-чыкырт сытып барганда, мин тротуарда каттым да калдым: болар – кеше, болар егетлек, батырлыкның үзе иде. Ялгыз ачы тавыш тагын яңгырады:

Много верст в походах пройдено
По земле и по во-о-де…

Җырны таза күкрәкләр колоннасы күтәреп алды:

Но советской на-а-шей Родины
Не забыли мы нигде.
Эх! Но советской нашей Родины
Не забыли мы нигде…

Урам тетрәтеп, шәһәрне уятып, минем янымнан яшьлек, тазалык, егетлек үтеп китте. Мин хәзер уйлыйм: бу – бер рота. Ул ротаның йөгереп, күнекмәләр эшләп, иртәнге гимнастикадан казармаларга кайтуы. Колоннадагы егетләрнең гимнастёрка күкрәгендә орден, медаль колодкалары бар иде. Димәк, болар – сугыш узган егетләр. Болар хәрби хезмәттә бик озак, инде бик озак еллар иде. Аларны алыштырырга кирәк иде. Җиде-сигез ел хезмәт иткән, сугыш узган бу егетләрне алыштыру өчен миндәй мокытларга сафка басарга кирәк иде…

Моннан тыш, таза бу егетләрнең шәһәрне селкетерлек әлеге тавышыннан мин, йөрәк өзгеч авазлар ишетеп, шуларны аралап алдым: безнең егет вакытыбыз шулай казармада, стройда уза. Солдат булу – яшьлек эше. Без унсигез яшьтән ут астына кердек. Сугыш туктаганга инде ничә ел. Безгә алмаш кирәк. Безнең дә үз авылларыбызга, туган якларыбызга кайтасыбыз килә, кызлар белән яратышасыбыз, үпкәләшәсебез килә, өйләнеп гаилә корасыбыз килә. Ватан алдында безнең йөзебез пакь, ләкин безгә инде егерме биш яшь! Алмаштыр безне, салып ташла да шул олтанлы соры киез итегеңне, бас безнең сафка, буып куй билеңә солдат каешын, умач ашап капчыкка әйләнгән корсагыңны каеш җыйсын, сиңа да бер кеше рәвеше керсен…

…Ул җәй – күңелем сизде – яшьлегемнең соңгы җәе иде. Ул җәйне гел көньяктан җил исте, бөтен дөнья зәңгәр – күк тә, ерак басулар да, рәшә дә зәңгәр иде, җәйге тыгыз җил аша минем колакка теге сихерле сиреналар тавышы ишетелеп торды:

Бегут, бегут пути-дороги…

Тормыш мине еракка чакыра иде. Бу халәттән чыгарга, дөнья күрүгә сусаган күзәнәкләрне тутырырга, киң колач белән йөрергә, яшәргә кирәк иде.

Август ахырына басулар саргайды, зәп-зәңгәр күк гөмбәзе астындагы кырлар, ындырлар алтын-сары көлтә, салам чүмәләсе, эскертләр, кибәннәр белән тулды. Менә беркөнне ачык зәңгәр салкынча күк гөмбәзеннән сихри авазлар ишетелде:

– Торыл-лыйк! Торыл-лыйк! Торыл-лыйк!

Болар китеп баручы торналар икән. Аларның чакырулы моңлы авазына минем саташулы төшемдәге сиреналарның җыры кушылды:

Бегут, бегут пути-дороги…

Аннан… Октябрьнең беренче көнендә мин, Керәнле авылы белән саубуллашып, беренче башлап килгән юлымнан чыгып киттем. Минем өстемдә инде әйбәт кенә плащ, аякларымда яхшы күн итекләр иде. Өчилегә җиткәндә, теге – бала вакытта миңа шом салган – бәет искә төште.

Аягында күн итек…
Үз баласы күк итеп…

Торналар хушлашуын ишетеп иңрәп калган бу авыл мине үз баласы күк итеп ямансылап озатып калды. Сау бул, яшьлек!




«Акрын искел, сәбах җиле!»


Безнең авылда алты тегүче булып, болар ак һәм кара тегүчеләргә бүленәләр иде. «Аклар» – пальто, бүрек, костюм, мундир, тужурка, «каралар» толып, тун, тире чалбар, бишмәт тегәләр иде. «Культурныйлар» һәм гади тегүчеләр… Гади тегүчеләр, кышын чанага тегү машиналарын салып, ерак юлга чыгып китәләр, моны әле кырыгынчы елларда да «өязгә чыгу» дип атыйлар иде. Болар язын – март башларында баеп кына кайталар һәм кайткан көнне кибеткә килеп, теләгән кадәр чәй, конфет, шикәр, ситса товарлары алып, гади халыкны бер шаккатырып китәләр иде. Арадан берсе аеруча хәтердә калган: Шәмсетдин Бәдрие дигән кырык яшьләрендәге бер ир иде. Бәдри җәен-көзен колхозда эшли, карусыз гына йөри, әмма колхозда эш бетүгә, беркем дә белми торган әллә кай якларга чыгып китә һәм Май бәйрәме алдыннан гына кап-кара шевиот костюм, сары штиблетлар киеп авылга кайтып төшә һәм кәефләнеп кенә авыл кибетенә килә иде.

Аңа ияреп, әлбәттә, сеңлесе, апасы килә, Бәдри вәкарь белән генә товар карый, ашыкмый. Бер әйбер ала, исәп-хисап ясыйлар. Кибетче агач ящик – кассадан алып аңа вак акча – «ыздача» бирә. Әмма Бәдри вак акчаны алмый. Аның өчен иң тантаналы момент шул иде, ул вак акчаны эчкә, кибетче аяк астына терсәге белән сыпырып төшерә һәм мыскыллы караш белән әйтә иде:

– Миңа ыздача нәрсәгә?

Бу моментта ул гадәттән тыш бәхетле горурлык белән әйләнә-тирәсенә карап ала иде. Бераздан Бәдри карап-әйләндереп тагын берәр нәрсә сатып ала, кибетче дә аңа нәкъ баягыча вак акча кайтарып бирә, һәм Бәдри монысында тагын да куәтлерәк хәрәкәт белән акчаны сыпырып төшерә иде.

– Вак акча җыеп маташырга син мине кем дип белдең?

Шулай дип ул үзенең калын, кечерәк кенә китап кадәр кара бумажнигын мәгънәле хәрәкәт белән куен кесәсенә салып куя иде. Бәдринең тегүгә йөрүе, ахрысы, әнә шул – авыл кибетенә килеп бер-ике көн горурлык күрсәтү өчен генә иде. Сугыш башланырга бер-ике ел кала Бәдри кай яккадыр «язылып» китеп барды. Ул елларда безнең авыл халкы «язылып» бик күп өлкәләрне юньле, һөнәрле кешеләр белән баетты: бездән Нижний Тагил, Кизил, Кәттә-Курган, Кемерово, Магнитогорск, Тайшет, Красноярск, Сыктывкар кебек шәһәрләргә эшчеләр посёлокларына кеше күп китте. Бәдри дә киткәч, авыл, кемендер югалткан сыман, ятим калды. Аны гел көттеләр. «Бәдри, кайчан кайтасың инде?» – дип, күрәсең, сорап язучылар да булган. Утыз тугызынчы-кырыгынчы Бәдрисез елларда авылда шундый шыксыз хәбәр йөри иде: Шәмсетдин Бәдрие хат язган: крәчин мае кайчан катса, шул чакны без дә кайтабыз, дигән… Бәдри шуннан сугышка киткән һәм, бер дә шикләнмичә әйтергә мөмкин, аның үлеме дә шулай үзенчә, Бәдричәрәк булгандыр.

Мондый горурлык, күрәсең, һөнәрчеләрнең барысы өчен дә хас булган. Итекче Җиһанша абзый бар иде. Акыллы, тәртипле, кыска холыклы кеше. Итектән кайтышлый (ә ул Дөбьяз ягына дүрт-биш айга чыга иде), Арча станциясенә килеп төшкән – кораллар, авыр. Кайтасы юл – егерме чакрым. Базар көн туры килгән, Җиһанша абзый базарда кул чанасы эзли башлаган. Пошалым авылы Арча базарына чана торгыза иде, арадан берсе Җиһанша абзыйга бәйләнгән:

– Ал минекен, гомерлек бу, – дигән.

Шунда горур һөнәрче, кыска холыклы Җиһанша абзый «ычкынган»:

– Син, – дигән, – фәләнеңне фәлән иткән нәрсә, миңа гомер буе чана тарттырмакчымыни? Миңа бит ул коралларны төяп кайту өчен генә кирәк. Аннары мичкә ягам бит мин аны…

Шулай дулаган да, икенче, телсезрәк чаначыдан тегенең күз алдында кыйммәтрәк бәягә чана сатып алган. Әле киткәндә дә дулаган:

– Кара син аны! Гомер буе мине чана тарттырмакчы! Бирермен мин…

Тегүче Хөснетдин абзый да шундый сыйфатлары белән аерылып тора иде. Анысы, тегүдән кайткач, яз башында – кыр эшләренә керешкәнче – берәр атна типтереп алырга ярата иде. Типтерүе дә һич тә эчәргә яратудан түгел, бары тик кеше арасында «менә без болай да итә алабыз» дигән кыяфәт өчен генә иде. Хөснетдин абзыйның СССР Дәүләт банкы алдында җинаяте бар: ел саен әнә шул типтереп йөргән көннәрендә урамда агай-эне, ирләр җыелган урында ул кесәсеннән өчлекме, бишлекме чыгарып (тәмәке кәгазенә кытлык еллар), кешене шаккатырып, шул кәгазьгә тәмәке төреп тарта иде. Әмма бу инде «типтерү» атнасының соңгы көннәрендә «йомгаклау концерты» була иде, һәм аның таза, саллы гәүдәле хатыны Гыйльменисатти (Хөснетдин абзый үзе бик җыйнак гәүдәле, җиңел сөякле кеше, әлеге атнада бик җиңел холыклы да була белә иде), бу «гастроль»гә чик куеп, өенә кайткан картын дүрт шарлы агач караватка сузып сала да өстенә менеп атланып утыра һәм үзе, тегәрҗепле күзлеген киеп, «Йосыф китабы»н укый иде.

Бичаралар… Алар дөньяда юк инде. Сугыштан соң малайлары өйләнеп тормыш корган якка – Иделнең теге ягына – Тәмте ягына китеп торды алар. Хөснетдин абзый, Тәмте ягына сыер җигеп, үзенең тегү машинасын («Zinger») салып барды. Озак еллардан соң туган авылга кунакка кайтканнар. Илле җиденче елның июнь ае булса кирәк. Хөснетдин абзыйның «гастрольләр»е туктаганга егерме еллар чамасы вакыт узган икән. Очрашуга теге елларны искә алды.

– Һи-и, яшь чакта, бәйрәм көнне, дуслар белән очрашканда бер «пруштук»ны (полштофа) җибәрә торган идек инде аны, иптәш… Ат ите ашап шаярганда берние дә юк аның. Любой суыкта атны бияләй белән җикмәдек инде аны, иптәш…

…Без сөйләшеп утырабыз. Мин – аспирант, Хөснетдин абзый мине бу дөньядагы иң зур галим дип белә (ялгыша, бичара)!

Туган авылда, безнең йортта шулай утырабыз.

Миңа шайтан керде.

– Хөснетдин абзый, ничек соң, синең яшь чакны бер искә төшереп алыйкмы? – дим. Өстәл астыннан «Вишневая» дип кәгазь сугылган кара авыр пыялалы зур бер шешә алам. Литр дигәннәр.

Хөснетдин абзый дерелдәп куя:

– Юк, иптәш, шту син, ураза вакыт, – ди.

Карт-коры июньнең озын көнендә ураза тотып җәфа чиккән вакыт иде.

– Минем, – ди, – ураза кергәннән бирле авызга алганым юк. Әле менә сагынуга чыдый алмыйча кайттык. Гыйльмениса әйтә, туган нигезгә, зиратка дога укып китик, ди. Уразага кердек. Хәтә шәригатьтә мөсафир кешегә рөхсәт ителә дип әйткәннәр әйтүен. – Ул ниндидер бер өмет белән Гыйльменисаттигә карап алды.

Гыйльменисатти исә өстәл өстенә япкан ашъяулыкның почмагын бөтерә-бөтерә әнигә сөйли иде (өстәл буш! Ураза вакыт!):

– Шуннан суңы… нитеп-е… Йосыфның күлмәген алып-ы… Кыр кәҗәсен тотып суеп-ы… Шуның канына Йосыфның күлмәген буяп-ы… Хәзрәти Якупның каршына китереп-е куеп-ы…

«Йосыф-Зөләйха» кыйссасы турында мин күпме генә фәнни хезмәт укымадым! Бу турыда ничә генә лекция тыңламадым! Әмма алсу эре чәчәкле шәльяулыгы белән бөтен аркасын-җилкәсен каплаган Гыйльменисаттинең урындык яртысын гына алып «ы-ы» килеп Йосыф кыйссасын укыгандагы кебек көчле тәэсирне бер җирдә дә алмадым.

Гыйльменисатти өстәл астыннан менеп утырган теге явыз шешәгә кинәт карап тынсыз калды.

– Син дим, син! Җүләрләнмә!

Хөснетдин абзый бер аңа, бер миңа карады.

Мәсьәләнең җеп очы һәм ахыры минем кулда иде. Мин үзем булдыра алырлык фәлсәфәгә керештем. Болай сөйләдем:

– Гыйльменисатти! Сез гомер буе юньле кешеләр булдыгыз. Сез күчеп киткәч, авылда ямь кимеде. Сез яшәгән урам ятим калды. Сез миңа – атасыз балага авыр елларда күпме ризык бирдегез. Мин сезнең аркада исән калдым. Инде сез олаеп, туган җирегезне сагынып монда кайткансыз. Шәригать юл кешесенә ураза тотуны мәҗбүри түгел дип әйтә – моны мин беләм. Инде Хөснетдин абзыйның да мондый зәмзәм суы капмаганына күптән икән. Тагын кайчан күрешәбез? Үз гомерендә беркемгә начарлык эшләмәгән, гомере буе җир сөргән, кешеләргә матур киемнәр тегеп, аларны матур иткән, колхозда теләсә нинди авыр хезмәт башкарып килгән бер гөнаһсыз Хөснетдин абзыйдан бер стакан шушы зәмзәм суын Алла кызганырмыни?

Күрәм – Гыйльменисатти какшады. Чөнки үз коралы – шәригатьне эшкә җиктем. Шулай да тиз генә бирешмәде:

– Җитмешкә якынлашып килгәндә… Ураза аенда…

Мин кыюландым, Хөснетдин абзый да күзләрен мөлдерәтеп миңа карап тора иде. Бу караштан мин шуны аңладым: әйдә, әйдә, иптәш, тагын бераз…

Һәм сүзгә ул да катнашты:

– Шушы басу исләрен бер иснәргә… Үз чишмәбезнең суын бер эчәргә… Шушы агачларның яфрак кыштырдавын бер тыңларга… әллә ниләр бирерлек булам. – Ул «хөкүмәт теккән» чалбар кесәсеннән (чалбарны монда ул гел үзе тегеп кия иде) таушалган кулъяулыгы чыгарды. Гыйльменисатти биреште.

– Йа Алла, үзең ярлыка, – дип авыр сулады да әнигә таба борылды…

…Чия суы тамырларга йөгерде. Әни белән Гыйльменисатти стенадагы герле сәгатькә карый-карый (авыз ачарга әле 5 сәгатьләр чамасы вакыт бар!) сөйләшәләр, мин исә Хөснетдин абзыйны тыңлыйм. Ул бер дә сөйли белми, ләкин мин аны аңлыйм. Әйтмәгән сүзләрен дә аңлыйм.

– Шуннан шул, иптәш. Күрше-күлән бик ярата. Баштарак кием тектем. Хәзер тектермиләр, кибеткә кайта. Аннан алма бакчасына эшкә кердем. Анда һәр колхозның үз алма бакчасы бар, иптәш. Мине яраталар. Тик, иптәш, йөрәк үз урынында түгел. Бабай дип эндәшәләр. Хөснетдин абзый дигән кеше юк. Исемне дә белмиләр. Аннан… «Зингер» машинасын чормага менгереп куйдым. Бик жәлке, иптәш. Ул, мин сиңа әйтим, андагы алма бакчаларын күрсәң… Алар чәчәк атканда, оҗмах шушымы икән әллә дип уйлыйм мин. Тик, иптәш… Менә әле килешли Масра юлыннан килдек. Һи-и-и… Бездәге баллы куәт, күк чәчәк, билчән чәчәге исе! Көзен торналар төшә торган Масра түре! Андагы рәшәләр! Алары юк инде аның… Һи-и-и, иптәш… Ә торна елгасы?

Миңа авыр. Түр якта инде күчеп карават кырына яртылаш утырган Гыйльменисатти шуа-шуа «китап сөйли».

Гәүһәр таштыр, вәләкин гади таш улмас,
Тикмә кеше гәүһәр кадрен кыяс кылмас,
Бу назымның кадрене ахмак белмәс,
Гакыйль кеше дыңлар, аңлар, белер имди…

…Икенче көнне алар таң белән Масра юлыннан чыгып киттеләр. Масра юлы – гомернең гомер буена безнең авыл кешеләрен читкә озаткан, читтәгеләрне кайтарган юл. Хөснетдин абзый, үр артына күмелгәнче ике-өч тапкыр туктап, борылып, авылга карап алды. Гыйльменисатти борылмады. Июньнең йомшак, тыгыз таң җилендә аның кәбестә яфрагы кадәр ал чәчәкләр бизәгән шәльяулыгы җилферди иде. Әни белән без моңаеп карап калдык. Бу Хөснетдин тегүченең соңгы китүе, соңгы борылып каравы иде.

Таң җиле исә иде, шулвакыт, Гыйльменисаттинең көйле, ипле ритмына кушылып, хикәят әйтәсе килде:

Акрын искел, сәбах җиле: нә үтәрсәң,
Хакыйкать Йосыфымнан ис тотарсән,
Җәрәхәтем уңалмага сән йитәрсәң,
Сән искәли, шат-хөррәм улдым имди…

Шул җәй беткәндә, Хөснетдин абзый гүр иясе булган. Хәер, кайтуы кайчан булса, шул елны үләсе булган икән… Ә ул сузган. Белеп сузган.

Аның «Зингер» машинасы кайда икән хәзер? Алма ашап үскән Тәмте ягы малайлары, ихтимал, аны инде металл җыю атналыгында чормадан табып алганнардыр…

Һай, бу дөнья! Акрын искел, сәбах җиле!




Җиде аршынлы бүрәнә белән…


Гатият абзый, бер дә арттырмыйча әйткәндә, Уральск шәһәрендә Тукайның үзенә тужурка тегеп биргән «ак тегүче». Тукайның Уральск шәһәрендә кулына газета тотып төшкән рәсеме булырга тиеш, ди Гатият абзый – укый-яза белми торган, мәһабәт гәүдәле, мыеклы карт. – Бармы шул? Бармы? (Өйләрендә бер китап юк! Малайлары сугышта үлеп беткәннәр, бер генә онык та юк!) Бармы шул? Менә шуны мин тектем.

Тукайның Уральск шәһәрендәге тормышын сөйләгәндә, Гатият абзыйның күзләре очкынланып китә. Сизәм, барысын да булганча, язылганча сөйли. Габдулла Кариевны, Мортаза байны, Камил Мотыйгыйны, Мотыйгулла хәзрәтне белеп-күреп сөйли. Шиккә калам. Әмма шунысын да беләм: Гатият абзый бер әлифбадан бер хәреф тә танымый. Хәтер генә эшли.

– Иске Кишетнең Хәкимҗан белән мине Тукай бик яратты. Якташлар дип йөртә иде. Без байда хезмәт итәбез. Бер кичәдә Тукай шигырен укыды. Саилче турында. Шунда саилче итеп Хәкимҗанны чыгарып бастырды. Шуңа карап шигырь укыды. Шуннан соң Хәкимҗанны урамда очраткан бер кеше «Хәерче! Хәерче!» дип кычкырып көлә иде.

Гатият абзыйның сөйләгәннәре дөп-дөрес. Бу истәлекләр Тукай томнарының искәрмәләрендә бар. Чагыштырып карыйм, бер генә хилафлык та юк.

Гатият абзый «ак тегүче» – ягъни авылдагы укытучыларга, фельдшерларга, агрономнарга, шәһәрдән ялга кайткан кешеләргә затлы киемнәр тегә иде.

Аның тегәргә яраткан киемнәре – «тулстуфка» (Лев Толстой исеме белән аталган кием: вельветтан тегелә, тезгә җитәрлек озынлыкта, күкрәктә ике кесә, путалы, янда ике кесә); «зимнәчтүркә-чалбар»; тужурка; җәйге яки кышкы пальто. Сугыш башланыр алдыннан авылда тегү артеле ачылды. Солдат киеме, бияләй, бүрек тегә башладылар. «Ак тегүчеләр» шунда керде. Әмма Гатият абзый колхозда калды. Аның мәһабәт саллы гәүдәсенә күрә эш бар иде: барабаннан тарттырылган саламны өч җәпле агач сәнәк белән күтәреп өскә бирә – эскерт очлап тора иде. Кырда кибән очлау да (көлтә чүмәләләрен бер урынга ташып кибән куела иде) Гатият абзый карамагында булды.

Аның белән соңгы очрашу хәтердә калган. Аның сөйләгәннәре «Казан утлары» журналында басылып чыкмаган иде әле. Гатият абзый авылның җәй көнен, аның да көтү кайткан вакытын бик ярата, шул сәгатьтә ул тау буендагы чирәмлекләрдә йөри, кулын каш өстенә куеп, аргы яктан бирге якка карап торырга ярата иде. Һәм сүзнең тәмен белеп, сюжет корып сөйли иде.

Кич… Әле кояш батмаган. Гатият абзый яшел чирәмлеккә салынган бүрәнәдә утыра. Өстендә үзе теккән юл-юл күлмәк, үзе теккән постау жилет, башында эшләпә. Урамда сарык бәтиләре авазы. Аңгыра бәтиләр әниләрен югалтып, адашып, капка саен кычкырып йөриләр. Әниләрен дә танырлык түгел: иләмсез итеп кыркып йоннарын алганнар да, бер уч йоннарын калдырып, зәңгәр яки кызыл лента бәйләгәннәр. Ямьсезләнеп, сырлы бәләк булганнар да калганнар. Үз ямьсезлекләреннән үзләре оялгандай, ахмакларча кычкыралар. Гатият абзый исә ип белән гәп кора:

– Беркөн шулай көтү алдыннан гына Низамилар күпереннән чыгып киләм. Кәефем яхшы, йомшак кына җил исә. Бөтен әйләнә-тирәгә май үләне, кычыткан исе таралган. Үпкәңә бәреп керә инде, мин сиңа әйтим. Күпердән чыгып киләм. И ул аста бакалар кычкыра, ул, мин сиңа әйтим, вак балык үрли, и ул, мин сиңа әйтим, тал песиендә кортлар гөжли. Әле кояш – көтү әллә нәстәсенә иртәрәк кайта. Шулай хозурланып күпердән атлап чыгып киләм. Бервакыт, ярабби, тез астына китереп тондырдылар. Җиде аршынлы бүрәнә белән китереп төрттеләрмени. Алты-җиде адым алга сөрлегеп барып төштем: күтәрелеп карасам, теге, нәсел тәкәсе меринос икән. Танавын җыерып, күзләрен тондырып ямьсезләнеп тора, чуртумайтери. Ике көн буе ылыс суында, кычыткан төнәтмәсендә утырдым, мунча яктырып…

Арада әле генә солдаттан кайткан күрше егете Гарифулла да утыра иде. Ул сорый куйды:

– Алайса, быел Сабантуй көрәшен башлаган инде син, Гатият абзый, – дип көлде.

Гатият абзый рәнҗеп аңа таба борылды һәм калын саргылт мыекларын сыпырып куйды.

– Авызыңны бик җырма, күрше. Әл-ле мин… Әл-ле мин…

– Нәрсә, әллә бил алышабызмы?

Гатият абзыйның күзләре очкынланып китте. Истәлекләргә бирелде.

– Һи-и, егетләр. Уральскида вакытта Кари Габдулласы (Габдулла Кариевны ул шулай дип кенә искә ала иде) белән көрәшә идек без. Тукай Габдулласы елмаеп карап торыр иде. Ул ябык, җыйнак. Теге таза, миңа торырлык (Гатият абзыйның бу сөйләгәннәре «Казан утлары»нда һәм Г.Кариев турындагы истәлекләр китабында басылып чыкты).

Истәлекләр таза, яшь солдат Гарифулланың яшел чирәмлектә нык кына бил алышып Гатият абзыйны тәгәрәтеп салуы белән тәмамланды.

Гатият абзый торды, эшләпәсен каккалап киде, чалбар-күлмәкләрен рәтләде һәм, сагышлы елмаеп, авыр сулады:

– Булмый икән инде, энекәш, – диде. Бу минутта ул кызганыч иде. Бераз хәл алгач, тагын истәлек сөйләп алды: – Хәзер ашавым кысылды, әпитит начар, – диде. – Ашау хуты иркен булгандамы? Һи-и… Кари Габдулласы белән бервакыт Казанда хәрчәүнеккә кердек. Китертте бу кыздырган ике үрдәк. Аша, туган, ди, сезнең солдат халкына, бәлки, бу сирәк эләгәдер. Вәт ашау, вәт яшьлек. Кари Габдулласы бик задур егет, ә минем солдаттан кайтыш, Казанда, Болак буенда очраштык. Ашасаң–ашыйсың, ашамасаң – авызыңа җыгып сала. Һи-и… Ул вакыттагы куәт булса иде…

Гатият абзый шул елны Сабантуй көрәшен эшләпә астыннан гына карап торган, уртага кереп элеккеге гадәт буенча кысылып-катышып йөрмәгән. Ә июнь ахырында урынга егылган. Авырып ятканда күрше кызы кереп аңа «Казан утлары»нда басылган мәкаләне укыган. Гатият абзый шунда бик борчылган.

– Һәй Алла, – дип, урыныннан торып утырган ул. – Аның китапта чыгасын белсәм, мин моны гына сөйлидериеммени? Әле бит безнең Тукай Габдулласы белән… Әле бит безнең Камил мәхдүм белән… Ә Мортаза бай өендә! Әле теге казаклар безне куып тараткан көнне… Тукайга камчы чүт кенә эләкмәде, һәй Алла…

Мин аның белән яңадан күрешергә барганда, Гатият абзыйның ак кәфенгә төрелгән озын, искиткеч сузынкы гәүдәсе янына утырып, картлар тәһлил[5 - Мәет янына кара-каршы утырып, йөз тапкыр «лә иләһә иллә аллаһе» дип әйтү белән аның бу дөньядагы гөнаһлары кими дип ышану.] әйтәләр иде. Мин килеп кергәч аптырап калдылар. Янәсе, укыган кеше – моны ошатырмы, юкмы. Картлар янына барып утырдым. Тынычландылар, Гатият абзыйның гәүдәсе өстендә тәһлил әйтүнең кирәге юк иде, Тукайга тужурка теккән, гомере буе кеше матурлаган, авыр сугыш елларында берөзлексез кибән салган, эскерт өйгән кешедә нинди гөнаһ булсын, ди?!

Гатият абзыйны, сугышта ятып калган өч малае белән күрешергә дип, әнә шулай «чистартып» җир куенына салдылар.

Җир шары шулай тагын бер юньле кешене үзенә алды.




Берәү – улдан, берәү – кыздан


Авылда акушерлык хезмәтен башкаручы ике әби бар иде: Газзәтти һәм Гайшәтти. Алар дөньяга бик күп юньле бәндәләр тудырып, авылларда медпунктлар ачылгач, «үз теләкләре белән» дөньядан китеп бардылар. Үзләре аякка бастырган кешеләр өчен җир өсте бераз бушасын дигәндәй, тын гына, шыпырт кына китеп бардылар.

Газзәтти – минем әби. Кендек әбисе. Мин аңа үз гомеремдә бер бүләк тә бирә алмадым. Әгәр хәзер ул исән булса, мин аңа авылга кайткан саен күчтәнәч, кием-салымнан бүләк алып кайтыр идем. Ләкин ул минем зур үскәнне көтеп тора алмады.

…Камыт аяклары белән авыш-тәвеш килеп урамнан бер юантык карчык барса, ул – Газзәтти. Һәркем белән исәнләшә, һәр бала янында туктый. Инде урамда мине очратса, башымнан бисмилла әйтеп сыпыра да елап җибәрә:

– Тәүфыйклы булып үс, балам, анаң сине бик авырлык белән тапты, – дип яшь коя.

Гомумән, үз гомеремдә мин Газзәттинең еламаган чагын күрмәдем. Мине очраткан саен ул күз яше койды. Аның үзе таптырган балаларны ярату формасы шул булган икән. Башка малайлар белән сөйләшеп аңлашкач ачыкланды: һәрберсен (үзе таптырган баланы) очраткач башыннан сыйпый да елап җибәрә икән:

– Тәүфыйклы булып үс, балам, анаң сине бик авырлык белән тапты, – ди икән.

Әни янына килгәндә дә алар шулай бала тәүфыйгы турында сөйләшәләр иде. Бер хикәят тә истә калган. Имеш, бер егет карт авыру әнисен арка кочтырып өч мең чакрым ераклыктагы изге суга алып барып кайткан. Кайткач, бер акыл иясеннән сораган:

– Мин, – дигән, – әниемне савыктыру өчен өч мең чакрым ераклыкка аны арка кочтырып алып барып кайттым. Анам алдында минем бурычым үтәлдеме инде?

– Һи-и-и, – дигән акыл иясе. – Һи-и-и… Бу – беләсеңме нәрсә? Бу хезмәтең синең анаңның бер минутлык тулгагына да тормый.

Адәм баласы дөньяга әнә шулай авырлык белән килә икән. Газәттинең «Анаң сине бик авырлык белән тапты» дигән сүзе миңа карата аеруча туры килә иде. Әнинең тулгагы нәкъ бер тәүлек дәвам иткән. Хәле бик авырлангач, Газзәтти әтигә әйткән:

– Бар, – дигән, – духтырга ат җибәр, Аллага тапшырдык, хәле шәптән түгел, үзең янында утыр, – дигән.

Ун чакрымдагы Чүриле марҗасын алырга төнлә ат җибәргәннәр. Буранда, ниһаять, безнең авылның уты күренгән. Безнең өйнең тәрәзәләре бик зур, әти ике якка да гөлт итеп унлы, егермеле лампалар кабызып куйган, доктор көтәләр икән. Әмма доктор, зур тәрәзәләр, гөлт иткән утлар күргәч:

– Кайсы йортка, тегеңә түгелме? – дип, ат тоткан абзыйның дилбегәсенә ябышкан.

– Әйе, шуңа, – дигән абзый.

– Алайса бор атыңны, – дип, акушерка киреләнгән. – Кулак йортыдыр ул?

– Юк, юк, – дигән абзый, – элеккеге мөгаллим йорты!

Акушерка шуннан соң гына риза булган. Әти кулак булса, мин дә, әни дә үләсе икәнбез.

Доктор килгәч, Газзәтти әти бүлмәсенә чыгып елый-елый дога укып утырган. Мин дөньяга килгәч, әти доктор хатынны өстәл янына утырткан һәм, «юлда туңгансыздыр» дип, бер чәй чокыры кагор биргән. Акушерка кунып ук калган.

– Анаң бер тәүлек җәфаланды сине таба алмыйча, зинһар, анаңа игелекле бул! – Газзәтти гомер буе миңа шуны теләде. Әнигә күпмедер игелек күрсәттем, әмма дөньядагы иң якын кешеләремнән булган Газзәттигә дә, Чүриле акушеркасына да, утлар яндырып бу дөньяга мине көткән әтигә дә файда күрсәтә алмадым, рәхмәт әйтә алмадым. Бу дөньяда минем, шулай итеп, үзем белгән өч бурычым калды…

Гайшәтти. Анысы – дөньяда бер генә. Дөньяда андый икенче карчык була алмый. Ни өчен? Беренчедән, Гайшәтти гомере буе үзе дөньяга китергән балаларның хәлен белеп йөрде. Аның ниндидер графигы бар иде, ахрысы. Икенчедән, дөньяда Гайшәтти кебек ике бүрек киеп йөргән бүтән карчыкның булуы мөмкин түгел. Тамакларын урам җиленнән, ишек-тәрәзә җиленнән саклап төренеп йөргән атказанган халык артистлары-фәләннәрне күргәнем бар. Син авызыңны күтәреп клуб ишеге янында тәмәке тартып торганда, бугазын әллә ниткән шарфлар белән урап (май ае!) сәхнәгә таба җырчы кереп китә. Вәли карт үзенең чалгысын ничек карап тотса, Гатият абзый үзенең «Зингер» машинасын ничек кадерләсә, теге җырчы үзенең бугазын шулай кадерли. Иң кыйммәтле урын! Иң кыйммәтле хезмәт коралы!





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=68279735) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes



1


ТБУМ – тулы булмаган урта мәктәп.




2


Галимулла абзыйның киявен мактап җырлаган җырларын бала вакытта без күп ишеттек. Моны, әтисе булып кыланып, кызы Зөлфия дә җырлап күрсәтә, безнең алда тулы бер спектакль куя иде. «Каз канатлары» дигән әсәремдә мин бу җырларны файдаландым.




3


Чакма кушылу – атның арттагы ботлары уртасында ара калмау.




4


Ә… Авыл егетемени? (Французча.)




5


Мәет янына кара-каршы утырып, йөз тапкыр «лә иләһә иллә аллаһе» дип әйтү белән аның бу дөньядагы гөнаһлары кими дип ышану.



Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» енең бу томында әдипнең «Торналар төшкән җирдә» повесте һәм «Мәңгелек яз» романы урын алды. Автор пунктуациясе сакланды.

Как скачать книгу - "Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Книги автора

Аудиокниги автора

Рекомендуем

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *