Книга - Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6

a
A

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6
Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев

Гәүһәр Хәсәнова


Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең 6 нчы томында әдипнең «Ачы тәҗрибә» (икенче китап) һәм «Ачы тәҗрибә авазы» дигән истәлекләре урын алды. Бу әсәрләр беренче тапкыр басыла һәм язучының әдәби мирасы буларак тәкъдим ителә.





Мөхәммәт Мәһдиев

Әсәрләр. 6 том











Ачы тәҗрибә

(Истәлекләр)




Икенче китап[1 - Язучы «Ачы тәҗрибә»нең икенче китабын төгәлләргә өлгермәде. Әсәр авторның матбугатта басылып чыккан язмалары, шәхси архивында сакланган кулъязмалары нигезендә безнең тарафтан төзелде. Кайбер язмалар бу тупламга әле дә кертелмичә калды. – Г. Х.]


Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.

    Г. Тукай






Автордан


Безнең буын җирдә озак яшәмәс. Без сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда яшәп аяк бастык. Ул еллардагы ачлык, кычыткан ашлары, черек бәрәңге күмәчләре, газаплы авыр эш, шәт, безнең организмга тиешле программаны биреп куйгандыр. Без кисәк егылырбыз, кисәк үләрбез.

Безнең буын – «брабансон» дигән нәселле атлар. 1950 елларда селекционерлар шундый исем белән яңа нәсел чыгарып, ул нәселнең айгырларын колхозларга тараттылар. Мәһабәт болыт яллы, зур авыр тояклы, киң күкрәкле бу айгырлар, бер ел, ярты ел колхоз авылын шаккатырып йөргәч, бер-бер артлы кинәт үлделәр. Шунысы гаҗәп булды: бу айгырлар барысы да юлда, чабып барган җирдән кинәт егылып үлделәр. Мин әле берсенең гәүдәсен дә күрдем: Югары Курса колхозыныкы кышын юлда үлгән дә, гәүдәсен кар каплаган, яз көне аның тау кадәр түшкәсе өстендә козгыннар иркенләп утыра иде. Ачлык белән яшьлеге киселгән, тамагы туйгач күп итеп аракы эчәргә өйрәнгән безнең буын – брабансоннар. Өлкәннәр яши бирә: җитмеш, сиксән, туксан… Шуңа күрә мин, ашыгып, 1960–1980 еллар эчендәге әдәбият дөньясын, очрашуларны, сөйләшүләрне язып калдырмакчы булдым. Архивта сакланыр. Бу кулъязмадан объективлык көтү кыен, чөнки мин бары тик үзем ничек күргәнне, үзем ничек кабул иткәнне генә язам. Мин начар дип бәяләгән күренеш, икенче бер иптәш тарафыннан яхшы дип бәяләнергә мөмкин. Көрд халкында шундый мәзәк бар. Кияүдәге ике кызының хәлен белергә дип, әтиләре юлга чыга. Беренче кызына туктала. Болар игенчеләр икән. Кыз әйтә:

– Әти, Алладан яңгыр теләп намаз укы инде. Явымнар булса, бодаебыз бик уңар, без дә баер идек…

Икенче кызына барып чыга. Алары чүлмәк ясап, базарда шуны саталар икән. Кыз әйткән:

– Әти, Алладан коры көннәр телә инде. Кояшлы көннәр булса, базарда чүлмәк сатып, көзгә таба без дә баер идек…

Мин бәя бирмим: әлеге картның кызлары кебек субъектив булудан куркам. Әдәбият дөньясында ниләр булганын югарыдан торып түгел, ә түбәннән – окоптагы солдат булып уйлап язам. Утыз еллык тәэсирләр, сөйләшү-аралашулар. Иҗат һәм иҗат иткән әсәреңне бастыру газаплары. Табышлар һәм югалтулар…




Шагыйрьне сагынганда


Хәрби хезмәттән кайтып, читтән торып вузда укып йөрим. 1957 елның җәйге тын киче. Заочникларның җәйге сессиясе беткән көн, план үтәлгән, кәеф гадәттән тыш яхшы, үзем укыган пединститутны моннан өч-дүрт ел элек стационарда тәмамлаган туташ белән Кольцо тирәсендә йөрибез. Бер план да юк, болай гына, рәхәтлектән генә. Шунда, Тукай һәйкәле каршындагы 2 нче троллейбус тукталышында транспорт көтеп торган халык яныннан узганда, кызыем кинәт кенә миннән аерылды да халык арасындагы бер иргә матур чыркылдап дәште, тегесе исә, төркемнән аерылып, кызыйны култыклап ук, бер читкә чыгып та басты. Мин дә, бераз читкә китеп, сигарет кабыздым. Авыл егетенең язмышы! Кызын тарттылар да алдылар! Ә син, мокыт, шулай басып тор инде. Нәрсә, йөргән егетеме әллә? Юктыр, яшькә бу кызыйдан өлкән күренә. Борылыбрак карадым: юктыр, буйга бик тәбәнәк. Ә минем кызый буйга – күз тимәсен… Тукта, нәрсә сөйли соң бу чуар кәләпүш кигән каратут йөзле чибәр ир? Колакка керә (борын белән сөйли):

– Шулай, иртән уянып киттем. Чалкан ятам икән. Күземне ачыйм дисәм – ачып булмый: күз чокырларында яшь тулган. Үксеп-үксеп елыйм. Әнине төштә күргән идем. Шуннан, сикереп торып, менә бу шигырьне яздым.

Ул шигырь укып китте, тукталыштагы татарлар моның тирәсенә җыелды. Тукайга һәйкәл ул вакытта булгандыр бит инде? Менә шуның янында әлеге тәбәнәк абый, унлап кешене җыеп, шигырь укыды. Ул арада транспорт килеп җитте, һәм халык белән бергә чуар кәләпүш тә, кызый белән саубуллашып, эчкә узды.

– Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен бу, – диде кызыкай. – Безнең пединститут кызлары янына гел килә иде. И андагы осталык, андагы җор тел…

Кызый бераз каушаган иде – сизеп алдым. Көнчелегем уянды. Салкын гына аерылыштык. Их, ник кенә шагыйрь булынмаган соң? Мин дә иртән шулай елап уяныр идем, торып шигырь язар да, халык җыелган җирдә, һич югы, Арча автовокзалында булса да, шулай укыр идем, ә кызлар, каушап, дулкынланып, мине тыңларлар иде.

Бу дөньяда Мәхмүт Хөсәен кадәр бәхетле кеше юктыр…

Ул елларда яшь кызлар арасында «Мехкомбинат», «Жиркомбинат» клубларында авылның авыр тормышыннан качып шәһәргә килгән татар яшьләре Мәхмүтнең «Чеп-чеп, чебиләрем» шигырен тыңлап (шагыйрь үз шигырен теләсә нинди актёрга караганда да яхшырак сөйли иде), «Буй бәласе»н ишетеп рәхәт чигәләр, тормыш авырлыкларын онытып торалар иде.

Тик… аның буй гына түгел, тагын бер бәласе бар икән әле: Язучылар союзына әгъза итеп алмыйлар. Ул чорда Язучылар союзына берьюлы җидешәр-сигезәр кеше алмыйлар, ә бәлки елына ике-өч кеше генә кабул итәләр иде. Кабул итүчеләре дә – сугышка кадәр үк, СССР Язучылар союзы оешкан (1934) вакытта ук, әгъза булган кешеләр. Менә шул агайлар Мәхмүтне Союзга якын да китермиләр икән (мин бу хәлләрне, Казанга күчеп килгәч, язучылар белән очрашып-аралашып яши башлагач кына, кеше сөйләгәннәрдән ишетеп беләм).

1953–1956 еллар гаҗәеп бер чор… Бу елларга бәяне тарихчылар биреп бетерә алмады әле. Әйтик, Казанда, ничә еллар буе телгә алырга да куркып киленгән шагыйрьләрне дә кертеп, «Татар поэзиясе антологиясе» әзерли башлыйлар. Фикер туа: моның төп-төгәл русчага тәрҗемәсен дә чыгарырга кирәк. Китә эш, китә бәхәс. Шагыйрьләргә күпме урын бирергә? Мәсәлән, Тукайга, Такташка ничә юл бирәсе һәм… Мәхмүт Хөсәенгә? Яки компрессор заводы эшчесе, өйрәнчек шагыйрь фәлән фәләневкә ничә юл бирергә?

Болары хәл ителә, һәркемгә өлеш чыгарыла. Кол Галидән башлап эшче Ислам Галләмовка кадәр килеп, калын китап төзиләр. Бер үк вакытта антологиягә шактый зур пай белән кергән М. Хөсәенне Союзга әгъза итеп алырга да әзерлек бара. Инде була дигәндә генә, бер бәхетсезлек чыга. Бу хәл, сөйләүләренә караганда, менә мондыйрак шартларда була.

Антологияне русчага тәрҗемә итү эше тәмам. Өлкән язучылар моңа бик зур әһәмият бирәләр, чөнки татар поэзиясенең төзелеп беткән антологиясе Ватан сугышы башлану сәбәпле дөнья күрә алмый кала (аның төпләнмәгән өч данәсе дөньяда яши, берсен Якуп ага Агишевтанмы икән алып танышып чыккан идем), ә менә хәзер шуны татарча гына түгел, русча да чыгарырга мөмкинлек туды. Зур хәл бит бу!

Һәм Язучылар союзы идарәсе мөхтәрәм тәрҗемәчеләр өчен ресторанда тар күләмле генә бер банкет оештыра. Әлбәттә, үзебезнең яктан идарә җитәкчелеге һәм татар шагыйрьләре дә катнаша. Әйтик, Рувим Моран янына ничек инде Сибгат Хәкимне утыртмыйсың? Михаил Львов янына ничек инде Әнвәр Давыдовны утыртмыйсың?

Шулай матур, тыныч әңгәмәле мәҗлес башлана. Касәләр күтәргән арада, татар халкының Кол Галидән башлап килгән бөек поэзиясе мактала, «өлкән брат» белән татар халкының сайрашып гомер итүе, Казан ханлыгының үз теләге белән бөек рус дәүләтенә кушылуының татар халкы өчен тарихи әһәмияте турында сөйләнә…

Үтә дә җылы, күңелле мәҗлес була бу. Ләкин… ишектән йомры бер ир керә дә зал буйлап туп-туры әлеге «сайрашып» гомер кичергән өстәл янына килеп баса һәм, әлеге сандугачлар аңнарына килгәнче, өстәл өстендәге җәймәне тартып та төшерә.

– Ах, әле сез монда миннән башка гына утырмакчымы? Ә без фронтта кан түккәндә… Әле сез шулаймы? Менә эчми торыгыз әле… Без – фронтовиклар.

Борын авазы белән тагын берничә сүз әйтә дә йомры ир, буш калган өстәл янындагы ирләр аңнарына килгәнче чыгып та китә.

Йомры – шагыйрь Мәхмүт Хөсәен икән.

Өч көннән соң идарә утырышында Союзга алу турында гаризасы караласы икән үзенең. Түзеп торса да ярыйсы булган да бит. Ләкин мәрхүмнең эчендәгесе тышында иде шул. Ул эчтән рәнҗеп, эчтән көеп йөри торганнардан түгел иде. Без булсак, «тукта, әле минем Союзга керәсем бар» дип, теш кысып түзәр идек. Идарә утырышында булганнар сөйлиләр: Мәхмүт чын күз яшьләре белән елаган, гафу үтенгән, Союзга алуларын сораган. Кая инде Афзал Шамовлар, Ибраһим Газилар барында андый гөнаһны гафу итү!

Ул шулай, әгъза булмаган көе генә, җитмешенче елларга кадәр йөрде.

Аның иң популяр чагы – М. Мозаффаров, Ал. Ключарёв, З. Хәбибуллин, И. Шәмсетдинов кебек композиторлар белән җырлар язган вакыты – 1954–1960 еллар булды. Татарстанның сәнгатьтә үзен мактаган еллары иде ул. Без нефть бирәбез, мех бирәбез, без гел бирәбез, менә без нинди шәп… дип җырлаган чор бу. Радиода ул вакытта М. Хөсәен сүзләре генә иде. Бәхетле иде ул.

Аның белән танышуым Гаграда булды. Мин Язучылар союзы әгъзасы идем инде, ләкин мине халык белми, ә менә бөтен халыкка мәшһүр булган Мәхмүт әгъза түгел, регистратурада бергә басып торабыз, путёвкаларны кабул итеп, бүлмәләрне билгелиләр. Ярый, минеке булды: урамга караган, машина тавышына тәрәзәләре селкенә торган ике урынлы бүлмә бирделәр.

– Союз кенәгәгез кайда? – диде регистратурадагы хатын. Мин кыенсынып тордым: кызганыч бит, мин малай-шалайда бар ул кенәгә, ә менә илленче еллардан бирле радионы, сәхнәне тоткан, татар кызларының күңел түрен биләгән Мәхмүттә юк. Нәрсә дияр инде бу? Бигрәк тә минем алда. Хурлык бит…

– Мин аны өйдә онытканмын, – диде ул тыныч кына. Грузин хатыны вакланып тормады, үзенең амбар кенәгәсенә «член СП» дип язып куйды.

Мин Гаграга үземнең бертуган абыемны алып килгән идем. Нәзерем бар иде. Тарихы болай. 1945 елның язында безнең гаскәрләр Польша, Германия җирләренә барып кергәч, абый миңа сугыштан, калын конверт эченә салып, дәфтәр җибәргәләде. Малайлар, каты калын сары кәгазьне ертып, дәфтәр теккәндә, мин бик затлы герман кәгазенә яза идем. Ара-тирә ул конверт эченнән затлы кара унлыклар чыга иде. Шул вакытта ук уйлый идем, үскәч, кеше булгач, абыйга бу яхшылыгын түләрмен дип. Һәм мин аны менә үз гомерендә беренче тапкыр диңгезгә алып килдем. Беренче көнне үк аларны – ике фронтовикны таныштырдым. Мәхмүт диңгез буендагы караңгы, ямьсез бер катлы йортка урнашты, аныкы белән чагыштырганда, безнеке, әлбәттә, әйбәтрәк иде. Гаградагы Иҗат йорты (хәер, ник андагысы гына?) – безнең җәмгыятьнең көзгесе. Анда өч корпус булып, шуның төп корпусындагы урамга караганнары – СССР дигән күпмилләтле халык вәкилләренә: татар, кумык, чуаш, удмурт язучыларына, Мәскәү язучыларының кызларына, кияүләренә, каенаналарына. Диңгез буендагы бер катлы корпусныкы да шулай: урамга караганнары – уртакул язучыларга (Мәхмүт шунда эләккән иде), диңгезгә караганнары – Мәскәү язучыларына. Ләкин алда, диңгез буенда, тагын бер корпус бар. Ике катлы, затлы… Анысы – гел Мәскәүнең түрә язучыларына һәм аларның гаиләләренә. Ни хикмәт, ул затлы корпусның үз эчендә дә традиция бар: урам якка караган бүлмәләр, гәрчә аларны автобус тавышыннан мәһабәт эвкалиптлар каплап торса да, икенче категория булып исәпләнә. Ә диңгезгә караган бүлмәләр инде… Беренче катның лоджиясеннән аяк атлап чыксаң – пляж. Синең бүлмәңнән унбиш метр ераклыкта – дулкын. Икенче каттагы да югарырак категориядә, чөнки Кара диңгез өстендәге бөтен кояш синеке, балалар белән килгән булсаң, син, язу өстәлеңнән аерылмыйча гына, аларның ничек йөзгәнен, нәрсә эшләгәнен карап-карап аласың, еракта, зәңгәр офыкта, аксыл төтен өрфиясен сузып ак теплоходлар узганын күрәсең, оҗмах шушы – дөньяда шуннан да артык гүзәллек, рәхәтлек була алмый. Ләкин, монда эләгү өчен, син СССР Язучылар союзының идарәсе, Литфонды тирәсендәге иң зур кеше яки шуның кияве, килене булырга тиешсең. Әйтик, С. Михалков килене яки Алим Кешоковныкы (Литфонд председателе иде бугай). Кая ул безгә анда эләгү…

Шулай иҗат көннәре башланды, мин төшкә кадәр бераз эшләп алам да пляжга чыгам, караңгы бүлмәсеннән Мәхмүт ага да кәефсез генә чыгып килә. Сизеп торам: ул нәрсәдәндер канәгать түгел. Дөрес, урамнан узган автобус, «Беларусь» тавышларына мин дә инде менә ике төн йоклый алмыйм, минем дә кәеф шәп түгел. Ике көн буена мин инде Иҗат йорты директоры янына ике тапкыр кердем, «Диңгез ягыннан бүлмә бирә алмассызмы?» дип. Юк, булмый. Юк, мөмкин түгел. Хәер, ник булсын инде? Мин кем аның өчен? Күреп торам бит: аның өстәлендәге телефоннан, мин кергән саен, Мәскәү тавышы ишетелә: елмаеп сәламләүләр, каршы алу мәсьәләләре, кайсы бүлмә, самолёт нинди рейс белән, нинди төстәге «Волга» Адлерга килеп торыр һ. б. Шушы шартларда син, әйе, әйе, Казан артының «несчастный» камыл басулары турында, бозау арканы, сыерга бирелә торган башак һәм аның тагарагы турында язып ятучы татар малае, син кем? Директорның, бәлки, Мәскәүдә, килгәндә кирәк була калса дип, өч-дүрт бүлмәле квартира аласы бардыр, кызын аспирантурага, киявен ЦКга этәрәсе бардыр, тагын әллә нинди эшләр бардыр. Шуларны уйлап, мин үземнең йокысыз төннәремә күндем, риза булдым. Эшем акрын гына бара, тагын ни җитми? Әнә фронтовик Мәхмүт агай бөтенләй караңгы бер бүлмәдә әле… дип уйлап, беркөнне пляжга чыксам, чишенсәм, кояш нурына рәхәтләнеп бер киерелсәм… өстән тавыш. Борын тавышы:

– Хәерле көн! Мин инде унике чакрым йөзеп килдем.

Мәхмүт ага, шат елмаеп, корпусның диңгезгә караган ягында, икенче каттагы лоджиядә басып тора. Ах, Мәхмүт… Менә сиңа «Союз әгъзасы кенәгәсен онытып» калдыру!

Шуннан икенче тормыш, икенче Мәхмүт башланды. Боларны күрү, өйрәнү минем өчен өр-яңа бер дөнья иде. Мәсәлән, мәсәлән…

Казахча түгәрәк сакал үстергән юан тәбәнәк Мәхмүт калын гәүдәсен шортысына тутыра да, Гаграның урамына чыгып, болай да тар тротуарыннан «Гагрипш» ресторанына таба йөгерә. Баш пеләш, гәүдә юан, тән кояшта янган, хикмәтле сакал. Бер көн йөгерә бу, ике көн йөгерә, менә бервакыт участковый тотып моңа кисәтү ясый, чөнки Мәхмүтне күреп алган автобус шофёрларының авария ясаулары мөмкин – Гаграда урам бик тар, ә Кавказда тизлек тә зур, машина да чамасыз.

Мәхмүт йөгерүдән туктый. Ләкин сенсацион бер хәл кирәк, шунсыз яшәүнең ни мәгънәсе бар?

Һәм Мәхмүт, иртүк торып, диңгезгә кереп китә дә, йөз-ике йөз метрлар ераклыкта чалкан ятып, Гагра күгенә карап кычкырып җырлый. Йә була ул «Арча», йә «Сарман». Бер көн җырлый бу, ике көн. Иртә, бик иртә әле. Көне буе пляжда ятып арыган иркә язучылар әле изелеп йоклыйлар, диңгез буе тып-тын, әле йокларга да йокларга. Юк бит, диңгез ягыннан ниндидер бер аваз ишетелә, җитмәсә борын авазы. Халык зарланып, иңенә калын халатларын салып, лоджияләренә чыга, киерелеп, ыңгырашып, еракка күз сала. Ә анда, фирәзә дулкыннар арасында, бернәрсә ялтырый, аннан ниндидер «Сарман», «лай-вай» дигән авазлар, сүзләр чыга. Бу ни бу? Нәрсә ялтырый? Ә бу – шагыйрь Мәхмүт Хөсәен башы. Аның башына төшеп ялтыраган кояш, кире кайтып, әлеге ризасыз мәскәүлеләрнең күзләрен чагылдыра. Берничә рыцарь, бу «хулиганның» кем икәнен ачыклау өчен, аны каршы алырга пляжга чыга. Ачыклыйлар: шушы корпустан ук икән. Кисәтү ясыйлар. Ә юк инде, бу кеше алай гына бирелмәс!

– Сез нәрсә, татар халык җырын тыясызмы?

Аристократлар мыгырданып кереп китәләр, җырны, чыннан да, тыеп булмый бит.

Ә, алаймы? Сез мине җырлаудан тыясызмы әле? Шагыйрьнең авызын томаларга уйлыйсызмы? Менә сезгә бер шигырь… Төшкә хәтле бер бит машинка кәгазенә көчле бер протест шигыре язылып та бетә, ахырына, шәп итеп чорнап, «М. Хөсәен» дип имза куела. Мәхмүт инде пляжда тәрҗемәче эзли һәм таба да: юлга-юл тәрҗемәсен дә эшләгән инде ул.

Ләкин бу шигырьне тегеләргә укырга иде бит. Нишләргә? Мәхмүт ага китапханәгә кереп китә. Поэзия кичәсе кайчан була? Тагын ун көннән. Юк, алай түгел, алай озак. Әйдәгез бу атнада. Һәм Мәхмүт инде пляжда, китапханәдә, ашханәдә: сез катнашасызмы? Нинди шигырь укыйсыз? Кайсы шәһәрдән? Шулай әдәби кичә әзерләнә. Андый кичәне Мәскәүдән килгән берәр яһүд шагыйре ача инде, гадәттә. Бу юлы да шулай булды, тик аның тирәсендә гел Мәхмүт бөтерелде, сценарийны төзүче буларак, җитәкчегә гел басым ясады. Менә, ниһаять, аңа сүз бирделәр. Башта ул кереш сүз сөйләде, үзенең «Буй бәласе»н укыды, көлдерде, бер анекдот та сөйләп алды. Эчтәлеге болай: хатын-кызлар бәхәсләшкәннәр, арада кем иң матуры дип. Казыйга килгәннәр. Казый арадан берсен күрсәткән. Хатын-кызлар ачудан казыйга ташланганнар һәм, аның аяк-кулын бәйләп, үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Соңгы теләген әйтергә кушканнар. Казый әйткән: мине, дигән, иң ямьсез хатын үтерсен. Әлбәттә, берсе дә кулын күтәрмәгән, казый исән калган. Анекдот үзенекен эшләде. Концерт залында көньякта ял итүче бик күп графоманка бар иде, шау итеп кычкырдылар, кул чаптылар. Сәхнәдә Мәхмүт дигән шәхес барлыкка килде. Тик бу әле башы гына иде. Төп эффект ясалмаган иде әле. Һәм шагыйрь хәлиткеч һөҗүмгә күчте. Ул үзенең теге шигырен гел борын авазына гына күчереп, кычкырып укыды:

Я пою про Сарман,
Я пою про Минзяля…

Ул менә диңгез өстендә үзенең Татарстаны турында кычкырып җырлый иртән, ә менә кайбер явызлар аның авызын томаларга тырышалар, аны тыялар. Юк, булмас, мине тыя алмаслар, чөнки мин үземнең Арчамны, Сарманымны җырлыйм…

Иртәгесен бөтен пляж ирләре, хәтта Мәхмүткә кисәтү ясаганнары да, аңа якты елмаеп баш ияләр, кул бирәләр, гөрелдәп аның белән гәп коралар иде. Ә инде хатын-кыз… Пляжда аны белмәгән, яныннан ул узып барганда, купальнигын, чәчен бер сыпырып рәтләп алмаган берәрсе бармы икән?

– Махмут… Әнә Махмут килә!

Пляжда шундый шәхес барлыкка килде. Аңа бары тик Кавказ ирләре һәм хатын-кызларының гына исе китмәде, шуңа күрә ул берничә көн узгач әйтте:

– Юк, мин монда бүтән килмим, иң яхшысы – Коктебель, – диде. – Син дә шунда йөр.

Хәзер ул бераз басыла төшкән, теге әдәби кичәдә безнең көйләрне яратмаган дошманнарын җиңгәч, ул инде иртән диңгезгә чыгып җырламый иде, шулай да соңгы атнада үзенең тагын бер сәләтен күрсәтте.

Диңгезгә беренче тапкыр килүчедә була торган хәл: абый кинәт кенә авырып егылды. Икебезгә бер бүлмә – авыру кеше янында язып утырып булмый. Шәфкать туташы кереп карый, врач кереп карый, дарулар бирәләр – файдасы сизелми. Бер-ике көн шулай таптангач, мин аның янына Мәхмүтне алып кердем. Сүз китте. Кызды. Шунда, ничектер, Фәйзулла Туишев искә алынды (абый – гармунчы, өч-дүрт гармун тота). Мәхмүт җанланып китте. Һәм шунда ул Фәйзулла агайның, радиодан үзен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләүләре турында ишеткәч, обкомның беренче секретаре Зиннәт Моратовка телефоннан чылтыратып сөйләшүеннән искиткеч җанлы спектакль күрсәтте. Бюро утырышы бара икән дә, Фәйзулла агай, бернигә дә карамыйча, тегене битәрли икән телефоннан:

– Карале, Зиннәт, үзгәрттер әле син ул карарны, Ленин ордены бирсеннәр әле, давай, тиз генә Мәскәүгә хәбәр ит әле, – ди икән бу.

Тегесе телефоннан әйтә икән:

– Фәйзулла, миндә бюро утырышы бара, Верховный Совет президиумының указын үзгәртеп булмый, давай, булганына шатлан…

– Юк инде, Зиннәт, әгәр теләсәң үзгәртә аласың син аны. Миңа бит Ленин ордены кирәк иде…

Мәхмүт, рольгә кереп, икесе булып та сөйли, ә абыйның Фәйзулла Туишевны күргәне бар икән, тавышын хәтерли икән.

Авыру тончыга-тончыга көлде, ютәлләде.

Төштән соң, кереп, Мәхмүт авыруны торгызып ук утыртты: Фатих Хөсни булып сөйләште. Икенче көнне Сибгат Хәким булып. Абый тәгәри-тәгәри көлә иде.

Берничә сеанстан соң абый терелде, диңгезгә чыкты.

Мәхмүт ага аерылганда әйтте:

– Әйдә киләсе елга Коктебельгә, – диде. – Мин, – диде, – әле монда ничек икән дип карарга гына килгән идем.

Мин ризалык белдермәдем, чөнки моннан бер ел гына элек Коктебель Иҗат йортында гаделсезлек күргән идем: директоры Зазвонов безнең белән бер купеда килгән, язучы булмаган очраклы танышларыбызны – зур иркен бүлмәгә, ә безне, ике бала белән килгән гаиләне, тар бер кетәклеккә урнаштырган һәм безнең арада бик ямьсез бер талаш чыккан иде.

– Зазвонов – минем егет, – диде Мәхмүт ага, – менә күрерсең.

Ни гаҗәп, икенче елны, алдан сөйләшмәгән көе, Коктебель путёвкаларыбыз бер үк көннәргә туры килгән. Ул самолёт белән китәсе икән, ә без, – бер көнгә дип әйтерлек соңга калып, поезд белән.

– Мин иртүк барып төшәм, – диде ул телефоннан, – сиңа иң яхшы бүлмә әзерләп куярмын. Кара әле, ни… Аның хатынының аяк размеры – утыз җиде. Бер пар Арча чүәге алырга онытма. Кызыл бәрхетлесен. Минем чуттан тагын бер пар ал. Зәңгәр бәрхетлесен. Мин анда көтеп торырмын…

Ул вәгъдәсендә торды. Мин директор янына кергәндә, анда ялан тән, шортыдан гына Мәхмүт утыра иде, чүәкләрнең бер тартмасын аңа тоттырдым, икенчесен – директорга. Директор бик нык каршы торды, шулай да алды һәм миңа иң шәп бүлмәнең ачкычын тоттырды.

Аңлашылды: монда фактик директор Мәхмүт ага икән. Ул әле дә Союз әгъзасы түгел иде, ләкин алган бүлмәсен күреп чыккач таң калдым. Бер-ике көннән соң күрдем: шау иткән мәскәүле Лев Ошанинның да, дөнья шаулатып яшәгән Евтушенконың да бүлмәләре безнең Мәхмүт агайныкыннан нык кайтыш иде. Күктүбәдә ул үз кеше икән. Өч-дүрт көн узуга, шул ук мәшәкатенә – поэзия кичәсе оештырырга кереште. Евтушенко гадәт буенча бер атна торды, шампан шешәләре күтәреп, бакчаларда, диңгез буйларында, шау итеп, төннәр буе компания белән йөрде дә китеп барды. Гаграга китте, диделәр. Аларның шулай инде. Без генә ул, авыл малайлары, путёвканың егерме өч көнен сытып яшибез дә, китәсе көннең «сухой паёгын» гына булса да алырга дип, таң тишегеннән ашханәнең арткы ишеге тирәсендә пакет тотып торабыз: түләнгән бит аңа, янәсе…

Әдәби кичәне алып барырга Лев Ошанин бар, мәңге яшь егет бар. Кичләрен без диңгез буенда йөргәндә күрәбез: ашханәнең бер бүлмәсенә Мәскәү әдәбият институты кызлары җыела, алар, кайсы путёвка белән, кайсы путёвкасыз, шушы Иҗат йортында җәй уздыралар, ә Лев Ошанин – шагыйрь – шул институтның профессоры, бөтен кызлар – аныкы.

Алар, таң атканчы, шампан эчеп, шунда, ашханәнең бер залында утыралар. Кызык инде. Мин иртүк торып коенып керәм дә иртәнге аштан соң, гаиләне диңгезгә куып чыгарып, эшкә чумам. Повесть язам, имеш… «Кеше китә – җыры кала», имеш. Бик кирәк нәрсә, халкым өчен бик кирәк, имеш. Анда ат арбасы, дегет чиләге, арыш чүмәләсе, чабата тузаны… Хурлык бит! Әнә Ошанин бу килүендә Александр Македонский турында поэма язган, аны язар алдыннан, ул бөек полководец эзләреннән Көнчыгышта йөреп кайткан, төн утырып, кызларга шуннан өзекләр укый, ашханә залыннан төн уртасында чыркылдап көлгән, кул чапкан тавышлар ишетелә. Вәт дөньяда Лев Ошанин булсаң иде…

Менә теге көн – поэзия кичәсе дә килеп җитте. Күктүбә Иҗат йортының клубы – ачык һава астында, сәхнә өстендә түбә бар. Иртән яр буендагы коймаларга белдерүләр эленде, Судак ягындагы ниндидер совхоздан бер автобус халык махсус чакырылганы әйтелгән иде.

Кичке аштан соң шул ачык эстрадага ашыктык, сәхнә тирәсендә Мәхмүт ага ыгы-зыгы килеп йөри иде. Ачык зал шыгрым тулды, яртысы – совхоздан килгән украин кызлары. Ошанин, гадәттәгечә, тонык күзлектән, кызыл күлмәктән, чибәр, мәһабәт, ышанычлы. Сәхнәгә унлап шагыйрь чыгып утырды. Ошанин торып басты һәм мәңге искермәс фразасы белән залга дәште:

– Друзья мои…

Кичә башланып китте.

Кем нәрсә уйлап утыргандыр, мин ара-тирә биек Кырым күгенә күз ташладым, ул әле якты, чип-чиста. Ерак түгел генә Карадаг күренеп тора, аның башы кичке кояшның кызгылт нурларына чумган да моң чәчеп утыра сыман, ә монда, сәхнәдә, әле Украина, әле Кострома шагыйре сөйли, совхоз кызлары көнбагыш яралар, шигырь тыңлаучы юк. Шигырьләре дә бер үк төрле: барысының да уч төбендә кояш, барысы да туган җирендә түгел, ниндидер меридианнарда йөри, барысында да «мироздание», «океан», «ерак йолдызлар» бар. Тик… тик Кырым татары, ике тапкыр Герой Әхмәтхан Солтан гына юк, Кырым татарлары гына искә алынмый. Авыр хисләр белән утырдым.

Менә сөйләмәгән кешеләрдән икәү генә калдылар: Мәхмүт Хөсәен һәм Ошанин. Соңгысыныкы билгеле инде: алып баручы буларак, ул үзе йомгак ясый, ә менә Мәхмүткә сүз биргәндә, ялгыш сүз ычкындырды:

– Соңгысы итеп мин татар шагыйре Мәхмүт Хөсәенгә сүз бирәм…

Мин бер мәлгә теге авыр уйлардан арындым: нәрсә сөйләр икән? Совхоз кызлары һаман әле, егетләре белән төртешкәләп, көнбагыш чертләтәләр иде. Мин шигырь көттем. Ләкин Мәхмүт сәхнә алдына чыкты да борын авазы белән ярып салды:

– Ошанин иң соңгы сүзне миңа, татар шагыйренә бирде, шуның белән ул минем халкымны кимсетте, мин сөйләүдән баш тартам, – диде һәм кире урынына китте.

Ошанин урыныннан сикереп торды, Мәхмүтне барып кочаклады, гафу үтенә башлады.

– Юк, мин һич алай итәргә теләмәгән идем, зинһар, гафу ит, – дип, Мәхмүтне кочагына кыса төште.

Ләкин Мәхмүт рольгә кергән иде инде, һәм ул, бөтенләй борын тавышына гына калып, тагы да ныграк дулады.

– Юк, юк, син минем халкымны мыскыл иттең…

Сәхнәдә ыгы-зыгы китте, болар – берсе озын, берсе кыска, – кочаклашып, әүмәкләшеп йөриләр, урындыклар күчә, сәхнәдәге шагыйрьләр авыша, саклана. Ситуациянең иң кыены шунда ки, Мәскәү шагыйре Казан шагыйренең яңагыннан бер үбеп алмакчы була, әмма икесе дә зур гына «багажлы» булганлыктан, йөзләре йөзгә якын килә алмый, кыскасы, җәфаланалар иде. Аннан соң, Мәхмүтнең яңагыннан үбү өчен, Ошанинга бик нык иелергә дә кирәк бит әле. Шулай байтак әүмәкләштеләр, совхоз кызлары шау итеп көләләр, «татарин, татарин» дип пышылдашып та алалар. Миңа, алар янында утыручыга, бик авыр булды, чөнки бу – Кырымда туып үскән буын, ә күчеп килгән әти-әниләренә «татарлар – хыянәтчеләр, кеше ашаучылар» дип сөйләгәннәр – болар шуңа ышанып үскәннәр. Болар бит инде мәктәптә вакытта ук Бакчасарайга экскурсиягә йөргәннәр. Ә минем, дөньяның унбишләп илендә булып та, бик күп музейларда йөреп тә, Бакчасарай музее кадәр кабахәт, шовинистик, кешелексез музей күргәнем булмады. Ничек җир тотып тора бу музейны төзүчеләрне?

Мәхмүт чигенде, ризалашты. Аны хәтта совхоз кызлары да тыңлады. Юмористик шигырьләрен укыганда, дөбер күчереп кул да чаптылар. Тик Ошанин гына үзенең поэмасын әйбәт укымады: тыны кысылган, авырлык белән сулый иде.

Иртәгесен Мәхмүт суга кереп тә тормады, бер таякка таянып, пляж буйлап гел йөренде. Ул узып киткәндә, пляжда басып торган, кызынып яткан хатын-кыз йә чәчен, йә купальнигын рәтләп ала һәм үзара сөйләшә иде. Диңгез шавы, ташлар, ком кыштырдавы арасында бер генә сүзне аерып алып була иде:

– Махмуд…

– Махмуд…

Без Казанга кайтып киткәндә, ул икенче срокка калды: путёвканы директор Зазвонов Мәскәү Литфонды аша аңа үзе эшләп биргән иде…

Мәхмүт Хөсәен миңа шулай итеп Күктүбәне ачты. Аннан соң мин анда еш булдым, байтак әсәрләремне шунда яздым.

Урамнарында кырым-татар телендә язылган такталар, белдерүләр эленгәч, тагын бер барып, яшьлекне искә алырга кирәк әле…




Әлки мишәрен сагыну…


Алтмышынчы елларда татар язучылары бригада булып халык алдында чыгыш ясап йөриләр иде. Моңа мин дә кызыга идем, хәзер, еллар узгач, моның хата икәнен аңладым. Язучылар көтү булып авылдан авылга йөрергә тиеш түгел. Язучы язарга гына тиеш. Толстой, Чехов, Тургеневлар шулай йөргәнме? Тукайның халык алдында нибары дүрт-биш тапкыр чыгыш ясаганлыгы мәгълүм. Моны мин хәзер шулай уйлыйм. Ә теге вакытта?

1973 елда шулай бригада белән нефть районнарында йөрдем. Нәби Дәүли, Барлас Камалов, Рөстәм Мингалимов, Кояш Тимбикова, Мәхмүт Хәсәнов һәм, Әлмәткә килгәч, тагын берничә кеше катнашкан бригада иде ул. Бик гади генә кичәләр уздырганбыздыр дип уйлыйм. Хәтердә шулай да ике-өч истәлек калган. Боларның әдәбият тарихы өчен, бәлки, бер әһәмияте дә юктыр инде. Еллар – мизгелләр. Болар – булган хәлләр. Бер-ике кичәне мин алып бардым (бик тә провинциаль формада алып бардым), минем дә, Зәки Нурилар кебек, кызык сүзләр, каламбур әйтеп, залны көлдерәсе килә, хәзер шул рольдә үземне күз алдына китерсәм, маңгаем тирләп чыга. Провинциянең шул ягы бар: үзәктән килгән язучылар кичәсендә урындагы барлык әдип президиумга менеп утыра һәм, һичшиксез, чыгыш ясый. Нәби Дәүли минем янга утырган иде, берөзлексез тукып торды:

– Мине «прозаик» дип әйтмә, «шагыйрь» дип әйт.

Аңарчы мин аның белән бу турыда бәхәсләшкән идем инде.

– Сезне бит «Яшәү белән үлем арасында» дигән әсәрегез буенча беләләр, нишләп шагыйрь буласыгыз килә? – дип бәхәсләштем мин әллә ничә тапкыр.

– Юк, син «шагыйрь» дип әйт…

Алай, шагыйрьнең дәрәҗәсе прозаикныкыннан зуррак икән, дип уйлап йөри башладым мин.

Һәм шагыйрь Нәби Дәүлигә сүз бирдем.

Чили Президенты Сальвадор Альенде үлгән заман, матбугатның шул турыда шаулаган чоры иде. Без бит шулай: үз илебездә әллә ниткән полигоннар, атом заводлары шартлый, әллә кайларда забастовкалар була, ул кешеләрне аталар, лидерларын психушкаларга ябалар, әмма үз илебездәге ул хәлләр турында без – бихәбәр. Ул хәлләр турында пропаганда да, язучылар да – ләм-мим. Безгә бир син Конго, Чили, Вьетнам, Куба вакыйгаларын. Актык чутта Уганда, Гренада хәлләрен, кеп-кечкенә Даманский утравын, безнең игътибар шунда булырга тиеш, ил эчендәгесенә тыкшынма!

Нәби ага исә Сальвадор Альендега багышлап шигырь язган икән. Сәхнәдә ул шуны укый. Кунакханәләрдә без аның белән бер номерга керәбез, мин аның дикциясен рәтләргә тырышам. Юк, файдасыз… Әгәр инде син, Ходай кушып, Әлки якларында тугансың икән, синең дикцияңне бернинди лаборатория, бернинди логопед рәтли алмый. Менә хәзер дә Нәби агага сүз бирәм, ул теге шигырен укый башлый.

Сальвадор Альенде,
Син җирдә юк инде… –

дип башлана ул. Ләкин бит «Альенде»ны Әлкичә әйтә бу шагыйрь. Күпме репетициядән соң!

«Сальвадор Алэндэ», – дип башлый Нәби ага сүзен, шул вакытта үзе миңа карап елмаеп ала. Ул елмаюны астагы халык сизми, шигырь бит драматик эчтәлектә, аны мин генә тотып алам. Ул елмаюның эчтәлеге болай: йә, ярар инде, мин бит Әлки мишәре, миннән башкача булмый… Мин бит Балтач, Апастан түгел…

Азнакайга барып җитәргә ике-өч көн бар иде әле. Мәхмүт Хәсәнов берөзлексез безгә сөйләп торды:

– Ну, егетләр, Азнакайда миңа керәбез, Мәрьям апагыз шашлык кыздырып куячак. Анда минем малай бар, ну, күрсәгез гаҗәпкә каласыз инде: менә тәненең тиресе шулкадәр йомшак инде, менә ул дөньяда бер генә инде…

Азнакайда кичә уздырганнан соң, нефтьчеләр безне бик нык сыйладылар – патша өстәле дә алай булмыйдыр. Бер дә ашыйсыбыз-эчәсебез килмәсә дә, Мәхмүтнең кыставына чыдый алмыйча, аларга киттек. Килеп керүгә, теге малайны каршыбызга бастырып, муен тамырыннан кереп, арка тиресен сыпырып карады. Әтисенең шатлыктан күзләре яшьләнде, ул әле безгә, әле тын гына басып торган малаена мөлдерәтеп карап ала иде. «Смотрга» йомгак ясап, ул болай диде:

– Менә, егетләр, шундый да йомшак тиреле малай булса да булыр икән…

Һәм, зур кулын малаеның күлмәк астына тыгып, аркасыннан сөйде.

Мин игътибар иттем: монда бөтен нәрсә зур, куәтле, күп иде. Шашлык әзерләп йөргән җирдән генә Мәрьям ханым сөйләп алды: Мәхмүткә яраклы күлмәк-ыштан кибетләрдә бөтенләй күренми икән. Шуңа күрә кибеттә булган иң актык размерлысын алып, аларга клиннар, өстәмәләр ялгап мәшәкать чигә икән. Мәхмүтнең язу өстәле дә, язу колачы да зур, мәһабәт.

– Менә, егетләр, – диде ул, кәгазь тулы зур өстәлгә күрсәтеп. – Менә карагыз: бу роман бетеп ята, менә монысының яртысына җиттем. Менә балалар өчен өч повесть бетердем, тагын ике детектив повестемның уртасына килеп җиттем. Менә монысы – хикәя, әле бетеп җитмәгән, бер ай эчендә алты хикәя яздым…

Метрлы шампурлар белән шашлык килде, итләренең зурлыгы чәй чокыры кадәр иде, берәр кисәген шулай да ашадык, тәмле иде. Мәхмүт исә, без шул бер кисәкне җиңеп чыкканда, бер чыбыкны бушатып, икенчесенә тотынган иде.

Йомшак тәнле малайның тиресен тагын бер тапкыр сыпырып, хуҗаларга рәхмәт әйтеп таралыштык. Минем, бригададан аерылып, Казанга кайтып китәсем бар иде. Бу – 1973 елның 20 ноябре, ул көнне Вахитов районында безнең факультет партбилет алыштыра иде. Кичтән Азнакай вышкалары арасында буран уйный башлады, райкомның идеология секретаре булып эшләүче ханым миңа кат-кат әйтте:

– Ай-һай, Бөгелмәдән самолётлар очармы икән, бер-ике көн нигә иптәшләрегез белән йөрмисез? – диде. Мин, янәсе, төгәл коммунист, үз сүземдә нык тордым, һәм иртәнге өчкә миңа, Бөгелмәгә китү өчен, машина бирделәр.

Юлда җәяүле буран иде.

Бөгелмә аэропортына килеп җитүгә, мин машинаны җибәрдем. Бу зур хата булган, моның хата икәнлеген мин аэровокзалга килеп кергәч аңладым. Самолётлар инде ике көн очмый икән, моңа шаһит шыгрым халык һәм газета җәеп идәндә тәгәрәп яткан исәпсез балалар, инвалидлар. Мин үземнең капкынга эләккәнемне аңладым. Нишләргә? Сораша башлыйм: поезд кич кенә була һәм әллә кайлардан, әллә инде Ульяновск, Куйбышевларданмы әйләнеп, Казанга тәүлектән артык бара, ди. Аэропорт начальнигына кереп карасаң? Син кем соң? Очмаган самолётны ул сиңа каян алсын? Ярый, кенәгәңне күрсәтеп, мин Язучылар союзы әгъзасы дип әйттең, ди. Бөгелмә урысына шундый чаралар вакытында синең язучылыгың чүп кенә бит ул! Әнә анда нинди шәп битле, шәп киемле тук түрәләр буфетта болгар коньягы эчеп утыралар. Шулай да мин, үземнең теге кенәгәмне сузып, начальник янына кереп карадым. Мескен! Үземнең шул мескен хәлемне күз алдына китерсәм, әле дә елыйсым килә.

– Беләсезме нәрсә, – дип башладым бугай мин үз сүземне, – мин язучылар бригадасы белән нефть районнарында йөри идем. Ләкин бүген мин сәгать унда Казанның Вахитов райкомында булырга тиеш. Чөнки минем партбилет…

– Чего? – дип кашын җимереп карады миңа начальник һәм, утын пүләне урынына да күрмичә, мине калдырып, кабинетыннан чыгып китте, ишек янында шәп чырайлы берничә кеше аның белән кул биреп күреште.

Мин капкында идем. Их, юләр мин, юләр мин. Менә Азнакайдагы иптәшләр хәзер йокыдан торып киләләрдер, менә аларны «курировать» итүче берәр НГДУ профкомының рәисе аларны иртәнге чәйгә чакыра килгәндер, бу як халкының гадәте буенча, чәй янына бер стакан каймак, кайнар коймак китергәннәрдер, әле Мәхмүт белән Нәби агага, ихтимал, «шарикларны» рәтләргә дип, башкасын да тәкъдим иткәннәрдер. Аларны урамда җылы, чиста рафик көтәдер, аннан алар шуңа төялеп китәрләр. Китәрләр, юлда уен-көлке сөйләшеп барырлар. Китәрләр… Кая? Кая? Бәрәч! Бүген бит гастрольнең актык көне, бүген Бөгелмәгә килә бит алар… Бүген бит… Хи-и-и…

Минем баш мие кызу-кызу эшли башлады. Партбилет алмаштыруга мин инде соңга калдым. Вахитов райкомыннан безнең парткомга кисәтү ясарлар инде. Парткомда мине болай да яратмыйлар, чөнки кафедра мөдире анда кергәләп йөри, партком секретарен гел миңа каршы котыртып тора. Түбәннән ыскыган фикер югарыдан төшкән фикергә кушылып бара. Йә, ярар, барыбер соңга калынды инде. Шулай булгач… мин, такси алырга дип, тышка чыгам. Идәндә яткан кешеләр өстеннән атлый-атлый чыгам. Көч-хәл белән такси тотып, туп-туры Бөгелмә горкомына барып төшәм һәм пропаганда бүлегенә керәм. Анда утырган иптәш бераз гаҗәпсенә:

– Бүген безгә Азнакайдан бер бригада килә, без аларны төш вакытына көтәбез, – ди. Аңлашабыз. Телефон. Кунакханә.

– Язучыларга бронь сакланамы?

Саклана икән. Ярты сәгать узмый – мин Бөгелмә кунакханәсенең люкс бүлмәсендә. Ике кешелек. Димәк, бер урында Нәби ага булачак. Җылы, чиста. Урамда инде буран да басылды. Шәһәргә чыгып газета-журналлар алып, гастрономга кереп тартмалы конфет, колбаса, алма-фәлән тутырып, җылы бүлмәмә кайтам. Хемингуэйдан киммени без? Әйе, киммени, киммени… дип йоклап та киткәнмен.

Төшке ашны без Азнакайдан килгән иптәшләр белән бергә ашадык. Аннан горкомда эшләүче ханым авылдан салкын, калтыравык автобус китертте, күпмедер селкенеп, туңып, бензин исен сеңдереп, күз күрмәгән ерак юлга чыгып киттек. Без авылга кергәндә, караңгы иңеп килә иде, шулай да бер-ике җирдә зур белдерүләр күреп алдык: «Бүген кич авыл клубында…» – барыбызның да фамилиясе күрсәтелгән иде.

Иң әүвәл зур гына, алтыпочмаклы җылы өйгә урнаштырдылар. Хуҗа хатынга соң гына әйткәннәр, ахрысы, ул, шактый каушап, алгы өйдә мич яга, ризык әзерли иде. Ире – механизатор, эштә икән, йортта, хуҗа хатыннан тыш, берөзлексез нәрсәдер ашап торган юеш борынлы өч-дүрт яшьлек бер малай бар иде, ул безне берәм-берәм өйрәнде, әмма ашавына һич тә зыян китермәде. Нәби ага чүгәләп шуны сөя-сөя рәхәтләнде инде.

– Улым, без – кунаклар, сезгә кунакка килдек, – дип, ул юеш борынның аркасыннан гел каккалап узды.

Клубка барганчы, җиңелчә генә ашап алдык, күзгә чалынганча, безне бик матур аш көтә иде. Бу якта татар халкының бик күркәм бер гадәте сакланган: кунакларга бәлеш пешерү. Бите кызарган хуҗа хатын, без клубка киткәндә, җитез хәрәкәтләр белән бәлеш өстен бөгеп маташа иде, чибәр, таза, яшь хатынның кулында эш уйнап кына тора. Без киенеп чыгып барган чакта, каршыга бер егет очрады, кулындагы авыр сумканы ул хуҗа хатынның аяк астына куйды, шешә дигән бик хыянәтчел бер савыт бар бит дөньяда, ул, кая гына салсаң, куйсаң да, «мин – шешә» дип тавыш бирмичә калмый. Без, ирләр, бу таныш, йөрәккә хуш тавышны ишетеп, бер-беребезгә мәгънәле караш ташладык.

Кичәне тагын мин алып бардым, программаның һәр көнне бер үк төрле баруы бераз гына күңелгә тия башлаган иде инде. Һаман шул: Нәби ага «Алэндэ»сын укый, мин үземнең арзанлы көлүгә корылган «Ата кара таракан»ымны укыйм, Рөстәм Мингалимов – балалар өчен шигырьләрен. Путёвкалар, командировочныйлар белән эш итүче Мансур Шиһаповның да эш кызу: ул гел сәхнә артында мәш килә, киченә әллә ничә тапкыр клубтан юкка чыгып ала – кайда, нишләп йөргәнен шайтаным да белми…

Салкын клубта гадәти генә кичә уздырып, җылы, бәлеш исле өйгә кайтып кердек – өстәл тулы ризык иде. Хуҗа хатынның ире дә кайткан икән, без югында, ул яхшы гына төшереп алган, нәрсәгәдер ачуланган, ризасызлык белдергән сыман, безнең белән исәнләшмичә, авызына тәмәкесен капты да чыгып китте. Аш-чәй арасында теге юеш борын гел безнең арада буталды, һаман да әле нәрсәдер көйли иде. Шулай йөри торгач, ул Нәби ага янына килде дә, ризык тулы авызындагы телен чак әйләндереп:

– Пин сезне пеләм, – диде.

Сизелеп тора: борын куышлыгына байтак байлык тупланган иде. Ләкин ул байлык минем өчен мәңгегә сер булып калырлык бер мәсьәлә бирде.

– Үскәнем, без кем соң? – дип иелде әлеге сабыйга Нәби Дәүли.

– Сез, – диде юеш танау, – … (һәм ярамаган сүз әйтте), үзе тиз генә ишеккә карап алды, анда, тышкы ишек яңагына сөялеп, әтисе басып тора иде.

Белмим инде, бер авазны тыңкышлык харап иттеме, әллә менә болайрак булганмы?

…Кайтып керә ир эштән, хатыны, дәртләнеп, мич алдында ризык әзерләп йөри, өстәл астында сумка.

– Бу ни бу? – дип кызыксына әти кеше, шиккә калып.

– Бездә кунаклар бар, – ди каушаган хатын, – язучылар килде.

Ир кеше, әлегә берни дә әйтмичә, бер стакан дөпеп капкалап ала да кунакларны карарга клубка китә. Анда мәһабәт борынлы, карчыга күзле Шиһапов йөгеренгәләп йөри, бераздан сәхнәдә куәтле Нәби Дәүли күренә, болар – хәтәр, алай-й… Менә нәрсәгә каушаган ул хатын, һәм кичә тәмамланганчы ук өенә кайтып, тагын бер стаканны әйләндерә (колхоз чутыннан бит!), тагын хатынын күзәтә.

– Йә, кунакларны күрдеңме? – дип сорагандыр хатыны, ире белән сөйләшүне җайлау өчен.

– Кунаклар түгел алар, ә… – дип, ире ярып салгандыр, һәм юеш борын моны эләктереп алгандыр.

Нәби ага Бөгелмәгә кайтып җиткәнче көлде.

Кунакханәдә икебезгә бер бүлмә иде, ул тора-торып төне буе көлде. Йоклый алмады.

– Вәт, малай, алтмыш өч яшемә җитеп, немец коллыкларын күреп, үз гомеремдә беренче тапкыр мондый бәя алдым, – дип, голдыр-голдыр килеп, гел көлде.

…Иртән күк йөзе чистарган, аэропорт пассажирларының йөзенә өмет чаткылары чыккан иде. Горком кешесе туп-туры аэропорт начальнигының бүлмәсенә кереп китте. Ике-өч минут үтүгә, безнең янга елмайган начальник чыкты, барыбыз белән дә кул биреп күреште һәм абруйлы пассажирлар бүлмәсенә узарга чакырды.

– Беренче рейс – сезгә, – диде ул, елмаеп. Мин кичәге «чего-о-о?»ны хәтерләдем, йөрәгем «жу» итеп китте.

Без теге бүлмәгә кереп чишендек, җайлы йомшак урыннарга сеңдек, озак та үтми, буфетчица бер поднос күтәреп керде, салфетка астында алма, конфетлар, рюмкалар һәм ике шешә бренди иде. Рәхәт чигеп утырганда, форма кигән бер авиатор безнең өстәлгә авиабилетлар кертеп салды: «Ярты сәгатьтән үзебез «посадка»га чакырырбыз», – диде. Бөгелмә аэропорты, шулай итеп, ике төрле төс белән күренде.

Нәби ага самолётта да вакыт-вакыт көлгәләп кайтты:

– Вәт, малай… Герман лагерьларын узып… Алтмыш өч яшькә җитеп… Өч яшьлек бер юеш танаудан шундый сүз ишет әле…

…1989 ел, Җиңү көне тирәсе. Радиодан чыгыш ясыйм. «Бездә, – дим, – Бөек Ватан сугышы темасы әдәбиятта ачылмыйча калды. Фронтовик язучыларыбыз иртә үлеп беттеләр. Русларда «хәрби повесть» жанры туды, бездә – юк».

Нәби ага ул көннәрдә хастаханәдә ята иде. Шул чыгышымны тыңлаган, рәнҗеп, миңа чылтырата:

– Минем ике әсәремне оныттыңмыни? Мин сиңа бик үпкәләдем. Ничек инде ул алай, ә? Син дә шулай сөйләгәч…

Мин шунда аңа болай дидем:

– Нәби ага, мин студентларга «Хәзерге заман совет әдәбияты» курсын укыйм. Шунда «Әдәбиятта Бөек Ватан сугышы темасы» дигән бүлекчә бар. Шул теманы узганда, мин, Ю. Бондарев, Г. Бакланов, В. Кондратьев, В. Быков әсәрләре белән берлектә, татар язучысы Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» һәм «Җимерелгән бастион» әсәрләренә анализ ясыйм. Студентлар «Яшәү белән үлем арасында» әсәрен аеруча яраталар.

Телефон трубкасында хәлсез тавыш ишетелде.

– Рәхмәт, туган. Рәхмәт. Югыйсә бик рәнҗегән идем.

Язучыларның 1989 елгы съездына барганда, иртән Наҗия апа очрады. Нәби аганың хәлен сораштым.

– Хәле бик җитди, янында утырам, – диде Наҗия апа. – Менә бүген мине кайтарып җибәрде әле. Бар, ди, съездда утыр, ниләр сөйләрләр икән.

Шул көнне ул җан биргән.

Съездның соңгы көнендә Комлев урамындагы бинага аның мәетен китерделәр. Авыр минутлар иде. Шунда мин уйлап куйдым: Нәби ага үз гомерендә берәр кешене рәнҗеттеме икән? Юктыр. Язмыш тарафыннан, гадәттә, кешене рәнҗетмәгән шәхесләр каһәрләнә.

Истәлеккә өстәмә. Безнең авылда Нәби исемле бик чибәр егет бар иде. Ул егет, башын бераз арткарак ташлап, бугазына иркенлек биреп, җәйге кичләрдә гармунга җырлый иде. Моңлы булгандыр ул, япь-яшь көе сугышка китте дә, бетте дә. Яшь егетләр, малай-шалай – аның да яшь вакыты, – Нәбине күрүгә, бер такмак-диалог әйтәләр иде.

– Кайттыңмы, улым Нәби?

– Кайттым, әби.

– Акча алып кайттыңмы, Нәби?

– Юк, әби.

– Башың бетсен, Нәби!

– … әби!

Мин Бөгелмә кунакханәсендә Нәби агага шуны әйтеп күрсәткән идем. Ул шаккатты. Андый фольклорны ишеткәне булмаган икән, көлә-көлә, гомере буе, очрашкан саен, миннән шуны әйттерә иде. Хатын-кыз булмаган җирдә мин дә моны тулы тексты белән әйтеп күрсәтә идем.

Икенче өстәмә. Бауман урамында «Ёлочка» дигән кафе бар, гонорар алгач, язучылар шунда кереп утыралар иде. Анда мороженое, конфет, коньяк бирәләр. Язучыларның яраткан официанткасы – чибәр кыз бар: бер генә язучыны да игътибарсыз калдырмый.

Без икәү, кем беләндер инде, шунда утырабыз. Нәби ага килеп керде, безнең заказлар үтәлгән иде инде, шәп утырабыз, Нәби ага безнең өстәлгә килеп исәнләште, яныбызга утырды. Теге официантка-чибәр йөгереп килеп тә җитте.

– Сезгә нәрсә китерим? – дип, матур итеп, ресторанча, кафеча елмайды кызый. Нәби ага бер рюмка коньяк, лимон китертте.

– Тагын нинди үтенечегез бар? – диде теге ут чәчәге саф татар телендә. Нәби ага, аңа карамыйча гына, бик җитди кыяфәттә нәрсәдер әйтте.

– Нәрсә ул, Нәби ага?

Кыз бик җитди итеп сорады.

– Менә шуңа, – диде Нәби Дәүли, коньяклы рюмкасын күрсәтеп, – менә шушы матур бармагыңның менә шушы төшен тишеп, рюмкага бер тамчы каныңны тамыз…

И көлдек, и рәхәтләндек инде. Арада, әлбәттә, иң бәхетлесе теге кызый иде.

Тагын бер истәлек. 1988 елмы икән, Язучылар союзында идарә утырышы бара. Мин идарә әгъзасы идем әле. Бер гариза укыйлар. Нәби Дәүли басып тора. Гаризаның эчтәлеге болай: Мин, Нәби Дәүли, 1990 елда сиксән яшемне тутырам. Сиксән яшьлегемә минем зур бер китабым әзерләнә. Бик рәхмәт. Бу китап – юбилей китабы. Ләкин минем әле бер рядовой китап та – юбилейга бәйсез китап та чыгарасым килә…

Бәхәс кузгала. Нәби ага ишек янында басып тора, гел бер сүзне тәкрарлый:

– Зинһар өчен, минем турыда начар уйлый күрмәгез. Беркемгә дә үпкәм юк. Союз идарәсенә дә рәхмәт, нәшриятка да рәхмәт. Тик минем рядовой китап та чыгарырга хакым бар дип уйлыйм, гафу итегез, беркемгә дә үпкәм юк.

Аның үтенечен канәгатьләндерерлек карар чыгара алмадык. Татарстан китап нәшриятында бер елда ике китапны бары тик обкомнан звонок белән генә чыгарып була иде. Бичара Нәби ага! Ике түгел, бер китабы чыкканны да күрә алмады.

Эчкерсез, чиста күңелле бу Әлки мишәрен мин гел сагынып яшим. Моның сәбәбе дә бар: егерме еллар буе без аның белән Аккош күле дачасында бергә яшәдек, бергә балалар үстердек…



    Февраль, 1992 ел




Ике матрос – рота…


«Торналар төшкән җирдә» дигән әсәремдә мин үземнең яшьлек хыялларым турында аз язмадым. Анда мин, маймычлы инешле, урманлы, чишмәле авыл малае, үземнең ерак океаннар, диңгезләр күрергә хыяллануым турында, моңа сәбәпче булган Тын океан диңгезчесе Хәби ага турында язган идем. Хәби ага мине шулчак тилертеп калдырды: ул миңа берөзлексез Станюкович, Степанов, Сергеев-Ценский, Л.Соболев әсәрләре турында сөйли иде. Соболевның «Морская душа» әсәреннән кайбер урыннарны ул күңелдән белә иде.

Минем хыялым тормышка ашты: мин флотка эләктем. Бәхетем чиксез иде, әмма күңелгә бер шөбһә дә кермәде түгел. Леонид Соболев бик купшыландырып, матурлап язган бит флот тормышын. Фактта бит алай түгел. (Еллар узгач, тагын бер ягына игътибар иттем: диңгез пехотасы һөҗүмгә кергәндә, имеш, немецлар гел чигенгәннәр генә, алар белән очрашмаска тырышканнар. Язучылар, журналистлар күпертеп ясаган легендаларның берсе бу, пехота һ. б. сугышчы подразделениеләрне кимсетә торган легенда.)

Шулай, хыялым тормышка ашты, флотта теге язучыларның әсәрләрен барысын да укып чыктым, Хәби ага үрнәгенчә, Соболевның «Морская душа»сыннан кайбер урыннарны яттан бикләдем. Әмма авторын – Л. Соболевның үзен күрермен дип башыма да китермәгән идем.

…Мин әдәбияттан шактый ерак кеше идем әле, шулай да илленче еллар ахырында Мәскәү язучылары арасында барган бер бәхәсне хәтерлим. Бәхәс, күрәсең, матбугатта яктыртылган, шулай булмаса мин белер идемме ул турыда? Аның эчтәлеге болай: СССР Язучылар союзы бар, һәр союздаш һәм автономияле республиканың Язучылар союзы бар, ә РСФСРныкы юк. РСФСРның бит башкаласы юк, Мәскәү ул – СССРныкы. Менә шулай кимсетелгән РСФСРның үз Язучылар союзын төзиләр. Ул инде рус әдәбияты белән шөгыльләнүдән бигрәк, РСФСР составына кергән «вак халыклар» – татар (?), чуаш, мари, башкорт, якут, бурят, чечен һ. б. халыкларның әдәбияты белән шөгыльләнергә тиеш була. Күпмедер каршылыклар, бәхәсләрдән соң бу Союзның җитәкчесе итеп запастагы 1 нче ранг капитаны, элеккеге гардемарин, дворян, патша заманында ук хәрби корабльдә хезмәт иткән Леонид Сергеевич Соболевны куялар.

Соболев, җитәкчелеккә килүгә, һәр кечкенә республикадан үзенең секретарьларын ясап куя: башкорттан, калмыктан, чуаштан, чеченнан, татардан, балкардан һ. б. дан. Соболев җитәкчелек иткән чор – алтмышынчы еллар – РСФСР Язучылар идарәсенең, милли республикаларга килеп, купшы, тантаналы, парадлы «выездной» җыелышлар уздырып йөргән чагы. Килеп төшә ярты вагон Мәскәү кунаклары, каршы ала боларны республика җитәкчелеге, язучылар, эшчеләр, студентлар. Перронда ипи-тоз, кызыл башлы сөлге, милли киемле хатын-кызлар, нотыклар, радио, телевидение, йөгереп йөрүче фотографлар… Йа Хода, матур әдәбият шулай эшләнәмени инде? Кем килүенә карап, обкомнан тиешле рангтагы кешенең каршы алуы… Вокзалдан кунакханәгә кортежлар. Кемлегеңә карап машина төре. Купшы әбәт: «Зур татар әдәбияты өчен» Мәскәү түрәсенең тосты (берни белми, берни укымаган!), аннан урындагы иптәшләрнең тосты: «Безне зурлап килгәнегез өчен, кадерле вакытыгызны бүлеп, безгә өлеш чыгарганыгыз өчен рәхмәт!» (ашап-эчеп йөрергә вакыт тапмыйлармы соң инде болар). Әбәттән соң – һичшиксез! – бер ритуал: Мәскәү делегациясенең башлыгын Үзе (Беренче!) кабул итә. Бу – сенсация! Ялта, Потсдам конференцияләрең бер якта торсын! Бу сәгатьләрдә обкомның бөтен бюрократия аппараты бары тик әдәбиятны гына кайгырта, бу сәгатьләрдә әдәбият әллә никадәргә берьюлы сикереш ясап үсеп китә. Ә ул арада инструкторлар йөгерешә, аларның башларыннан пар чыга, чөнки язучыларның бу төркемен йә Кырлайга, йә Бөрелегә, йә Актанышка озатырга кирәк иртәгә: ипиегез кабарып пешкәнме? Кызыл башлы сөлгегез бармы? Ничә кыз киендерәсез? Тәбрикләү сүзе язылганмы? И дөнья… Обкомның башыннан пар чыга, эш эшлиләр.

Соболев әдәбиятка әнә шундый шау-шулы «выезд»лар кертте. Урындагы иптәшләрнең күбесенә ошап та китте, ләкин Соболев секретарьларының күбесе бераздан Мәскәүгә күчте һәм анда, үз халкы исеменнән торып, үзенең калын-калын китапларын рус телендә бастырып чыгару юлларын кайгыртты. «Секретарьлар әдәбияты» барлыкка килде. Мондый шау-шулы ыгы-зыгыдан ахырда Г. Бәширов төшеп калды. Әсәр язарга кирәклеген ул тиз аңлап алды. П. Хузангай исә – иң әдәпле, тәртипле, талантлы чуаш улы – дөньядан китте. Калганнары калды.

1962–1963 еллар тирәсе иде. Кыш. Үзенең свитасы белән Казанга Леонид Соболев килеп төште…

Укучылар сорарлар: син бит аның иҗатына гашыйк кеше, нигә алай тәнкыйть итеп язасың Соболевны? Ә мин үзем дә үземнән сорыйм: матур гына хикәяләр язган кеше нигә болай ил буйлап «мороз-воевода» булып йөри ала? Бөтен хикмәт шунда ки, Соболевның иҗаты тупикка кергән. Аның язар нәрсәсе беткән. Ул ясаган бравада «язгы җылылык» елларында бераз шиңә төште. «Капитальный ремонт» дигән әсәр язып карады ул әлеге елларда. Әллә ни уңышка ирешә алмады. Кеше үзенең юлында тупикка кердеме, беренче чиратта ул тупикны җимереп, бәреп чыгу турында уйламый, ә башка юл белән китү ягын карый. Моны мин алтмышынчы елларда университетның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Х. Госман эшчәнлегендә күрдем. Үзенең «Шигырь ритмикасы» дигән тикшеренүе белән тупикка кергәч (аның теориясен Союз күләмендә кабул итмәделәр), кафедра белән җитәкчелек тә итә алмавын аңлагач, ул факультет, университет күләмендә ыгы-зыгы куптарды: кафедрада күп тартмалы шкаф булдырмый торып, фәнне алга таба үстерү мөмкин түгел икән. Һәм ул ректорның бусагасын төшерде, сызымнарын үзе ясап, Чабаксарда тартмалы шкаф эшләтте. Хәзер ул тартмаларда лаборанткаларның чәй-шикәрләре, савыт-сабасы саклана. Хәер, бик калын истәлекләремнең бер бүлегендә мин моны яздым кебек. Америка педагогы Лоуренс Питер, безнең гасырның җитмешенче елларында булса кирәк, бер теория эшләде. Ул – компетентлылык теориясе. Кыскача болай: әгәр дә мәгәр җитәкче кеше үз вазифаларында компетентлы булмаса, ул, һичшиксез, шул җитешсезлеген каплар өчен, икенче бер шау-шулы шөгыль уйлап таба һәм шуның белән үзенең компетентсызлыгын күмеп калдырырга тырыша.

Л. Соболевның җитәкчелек эше нәкъ әнә шул «Питер принцибы»на туры килә иде.

Әйе, кышның бер көнендә Казанга үзенең свитасы белән Соболев килеп төште. Ул елларда шулай «килеп төшәләр» иде язучылар десант булып. Белмим, әдәбиятның үсешенә күпме файда китергәндер ул, әмма андый килеп төшүләр турында искиткеч матур мәзәкләр, хикәятләр туа иде.

Берсе болай: Чабаксарга килеп төшкән бер төркем татар язучыларына җыелыштан соң исемнәре әлегә билгесез, бөтенләй таныш булмаган ике-өч «язучы» бәйләнгән: әйдәгез дә әйдәгез, без сезне ресторанга чакырабыз. Киткәннәр болар, теге егетләр бик мулдан гына заказ биргәннәр, ике әдәбиятның дуслыгы өчен тостлар әйтешкәннәр, төн уртасы җиткән. Шунда, «Кәҗә белән Сарык әкияте»ндәге кебек, теге егетләр, туалетка дип киткән булып, берәм-берәм таеп беткәннәр. Безнең агайлар, бик гаҗәпкә калып, кесәләрен капшап акча җыеп түләгәннәр. Иртәгесен көне буе үзара көлешеп йөргәннәр: «банкет по-чувашски». Бу хәл Педер Хузангайга ишетелгән. Ул моңа бик рәнҗегән, бик хурланган. Теге жуликлар бит моның халкын, әдәбиятын мыскыл иткәннәр! Көне буе газап чиккән ул. Бу хатаны ничек төзәтергә? Һәм ул шул ук ресторанга кичен безнекеләрне чакырган. Безнекеләр үзара көлә-көлә барганнар: «банкет по-чувашски!» Ашап-эчеп, сөйләшеп утыргач, китәр алдыннан, һәркем кесәсенә үрелгән. Шунда мәрхүм Педер әйткән:

– Моңа күптән инде түләнгән, мәшәкатьләнмәгез. Менә «банкет по-чувашски» шушысы аның, ә тегеләр алар – подоноклар.

Мәрхүм бик тәрбияле чуаш баласы иде шул, миңа яшьлегемдә аның белән бер генә мәртәбә мәҗлестә утыру бәхете эләкте. Чуаш язучысы дигәндә, мин эталон итеп шуны алам: шуңа тартамы чуаш улы-язучы, юкмы?

Тагын сөйлиләр: күрше республикаларның берсенә Мәскәү һәм безнең язучылардан десант төшкән. Ресторандагы кичке банкеттан соң бер язучы боларны өенә алып киткән. Тостлар әйтешеп утырганнар. Сәгатьләренә карап кузгалышканнар, төн уртасы икән. Киенә башлаганнар. Әмма йорт хуҗасы һәм тагын бер-ике ир ишек янына басканнар да әйткәннәр:

– Безнең халыкның йоласын үтәмичә җибәрмибез: ишектән чыкканда, һәркем бер кружка өй коньягын эчә. Бу – безгә ихтирам билгесе.

Нишлисең? Кунак икәнсең, ихтирамыңны белдерергә мәҗбүрсең. Агай-эне бераз уйланып торган. Ә тегеләр, чыннан да, ишеккә аркылы басканнар, бүрекләрне бирмиләр, ди. Һәркем, кыхы-мыхы килеп, теге кружканы әйләндергән һәм азатлык алган. Иң ахырдан ишек янына Габдрахман Әпсәләмов килгән. Мәрхүм, ул безнең туебызда булган иде 1959 елда, шунда мин игътибар иткән идем: мәҗлес буена, иренен тидергәләп, нибары бер рюмка рислинг эчкән иде ул. Эчми иде ул, эчми иде, мин аның белән тагын әле берничә мәртәбә йорт мәҗлесләрендә, банкетларда булдым. Бик тәртипле кеше иде ул андый мәсьәләдә…

– Бу нәрсә бу? – дип сораган ул, бичара, теге чиләк янына килеп баскач. Ул арада берсе, кружка тутырып, аңа тоттырган да:

– Бу – безнең милли эчемлек, өй коньягы, – дигән аңа. – Бу – бик үзенчәлекле.

– Ничә градуслы? – дип сораган бәхетсез Әпсәләмов.

– Кырык, кырык биш, – дигәннәр аңа, – без анысын үлчәп эчмибез. Бу – бик үзенчәлекле.

– Үзенчәлеге нәрсәдә? – дигән Габдрахман ага, инде бөтенләй өметсезлеккә бирелеп.

– Үзенчәлеге шул: моның бер чиләгенә бер кружка керосин кушыла, – дигәннәр. – Безнең халыкны, безнең әдәбиятны яратсаң, ихтирам итсәң тот та куй, шунсыз өйдән чыгардым юк…

Габдрахман ага як-ягына караган да болай дигән, имеш:

– Егетләр, серрең әрәбиятны яратам (ул, мәрхүм, шулайрак сөйләшә иде), халкыгызны да ихтирам итәм, мин серрә генә йоклап калыйм әле, – дип, бүлмәгә кереп киткән.

Карагыз әле, Соболев онытылып тора икән бит…

Килде «капитан первого ранга» – Казан шау итте. Казанда андый мәһабәт ир булганы бармы? Ул, мин сиңайтим, сөяктән коелган кәкре таяк, ул затлы импорт пальто, мин сиңайтим, сигез өлгеле, өсте төймәле фин кепкасы (кышның көне), ул хикмәтле ботинкалар (импорт), ул сиңа тук, зур бит, нәселдән килгән шәп күзләр (моның, мондый күзләрнең, эшче-крестьянда булу ихтималы юк), ул сөйләшү рәвешләре… Язучы күргән бар, әйтик, Михаил Шевченко, Николай Доризо һ. б., ләкин мондыйны…

Миңа ул көнне кич Гомәр Бәширов өендә өстәл янында Соболев белән бергә утыру бәхете эләкте. Минем күзләр яна. Ә колакта Хәбинең – тугыз ел Тын океанда хезмәт иткән, шунда Соболев әсәрләрен күңеленә бикләгән татар егетенең – тавышы ишетелә. Ул гел бер җөмлә әйтә иде: «Один матрос – матрос, два матроса – рота. Сколько нас? Батальон! Һир-ра!»

И Ходаем, шушымыни инде мәшһүр Соболев?

Өстәл әзерләшеп йөргәндә, икенче бүлмәгә кергәч, Гомәр абый шкафтан бер таблетка алып йотты да зарланып алды:

– Хәрби училищега очрашуга барган идек. Абзый бит хәрбиләр белән очрашырга бик ярата. Язганы да гел шул. Очрашудан соң генерал банкет ясады, курсантлар ашханәсендә. Югары чиннар гына катнашты. Аз гына культура кирәк бит инде. Элементар гына культура. Коньякны ике йөз илле граммлы стаканнарга тутырып салып чыгардылар. Шаккаттым. Әйләндереп кенә куялар. Төбенә хәтле. Ничек эчәргә кирәк аның кадәр?.. Менә бит, каты кызды бит әле абзый. Син инде ни… өстәл тирәсендә бераз ярдәм итәрсең. Мин бик арып киттем.

Залда мәҗлес башланып ята иде. Мин күбрәк аяк өсте торып сыйладым. Әмма Соболевның рюмкасына үз кулым белән коньяк салу бәхетенә ирешә алмадым, чөнки өстәлгә, мәҗлескә ул хуҗа иде. Ул өстәл башына үзе үк кереп утырды, шундук ике эшне берьюлы эшләп алды, вәт бу моряк дисәң моряк шул! Бер кулы белән ул төркемгә өелгән шешәләр өстенә үрелеп, шуннан берьюлы ике әрмән коньягын суырып алды (хәер, алар шул икәү генә иде). Шуннан мәҗлес кыза төште. Китте тостлар, китте тостлар. Мирсәй ага күкрәк кесәсеннән бер ампула чыгарды, нәрсәдер йотты, рюмкага авызын тидереп кенә алды. Фатих Хөсни, күзләрен челт-челт йомып, сәгатенә карап алды да:

– Кәримә апа, бик рәхмәт, мине Мәрфуга көтә торгандыр, – дип, шыпырт кына тайды.

Шулай өстәл хуҗалары булып без калдык, ни чыдам Зәки абый Нури да инде, Соболевны мактап, татарча тост әйтә иде – күпме мөмкин! Хәер, әле безнең рәттә культура министры мәрхүм Булат Миңнуллович Гыйззәтуллин да бар, ул да бик арыган, бик йончыган, кешегә сиздермичә генә, сәгатенә карап ала: кайтырга, ятарга, ял итәргә, ял итәргә иде бер! Ә «капитан первого ранга» яңадан рюмкасын тутыра, Гомәр ага зал ишегеннән поднос белән чәй керткән карчыгы Кәримә апага мөлдерәтеп карап ала…

Константин Заслонов отрядында сугышкан Зәки Нури, арып, өенә кайтып китте. Без исә, хөкем ителгәннәр, әрмән коньягының икенче шешәсенең соңгы тамчысы йотылганны көтеп утыра идек. Ниһаять, ул минут килеп җитте, урыннардан кузгалдык. Түрәне кунакханәгә илтеп урнаштыру министр Булат белән мин аспирантка йөкләтелгән иде. Чыгу хутына киттек. Министр белән мин түрәне киендерә башладык. Хуҗа абзый каядыр юк булып торды, йортка валокордин исе таралды. Затлы пальтоны, затлы кепканы кидердек морякка, таягын тоттырдык. Шунда ул хуҗаларга борылып рәхмәт әйтмәкче иде… Әйтмәкче иде, тәрбияле дворян нәселеннән бит.

– Знаете что? Я вам очень благода… – Әйтеп бетерә алмады, йөз алтмыш килолы гәүдәсе белән, гөрс итеп, идәнгә ауды. Анда, аста, өченче катта, кемнәр яши иде икән? Афзал Шамовлармы, кемнәр? Минем уйлавымча, аларның коридорында бер-ике генә квадрат метр штукатурка купкандыр ул вакытта…

Без югалып калдык. Моряк сузылып ятты, таш булып катты, пульсларын тикшергәндә, зур күзләрен ачты, карашы белән хуҗаны эзләп тапкач, кыскача бер генә җөмлә әйтте:

– Всё, Гумер Баширович, извините, это конец.

Каушый калдык. Мондый ситуациядә үзеңне ничек тотасы? Врач чакыртыргамы? Чакыртсаң – ярдәм күрсәтерме? Бәлки, торырсың? Ә? Иптәш 1 нче ранг капитаны? Ә? Тор инде, ә?

Шулай биш-ун минут үтте.

Торды, шайтан, чурт та булмаган. Торды.

– Аякларым йөрми, – ди.

Ә, чуртым! Булат таза, мин яшь – йөртәбез аны. Һәм без аны – кырык минутлар үткәндер – дүртенче каттан астагы машинага кадәр сантиметрлап алып төштек Булат белән. Һәр сантиметрында ул ыңгырашты:

– Ой! Всё! Братцы, это конец! Ой! Ой!..

Аста, газ биреп, ак «Волга» тора иде, мең газап белән зур гәүдәне алгы утыргычка урнаштырдык. Машина иңеп алды.

«Казан» кунакханәсенең икенче катына алып менү өчен, кырык минут ук китмәде. Унбиш минут җиткәндер дип уйлыйм. И, шәп номерлар ул «Казан» кунакханәсендә! Искелек, иркенлек, тимербетон һәм клей белән пычкы чүбеннән ясалган әйберләрнең булмавы!

Алып кердек абзыйны, киң ятакка салдык, Булат аның галстугын, пиджагын салдырды, ә мин инде, татар малае, авыл малае, түрәнең ботинкаларын салдырдым. Тынычлап калдым. Булат Миңнулловичның шунда иркен сулыш алгач әйткән сүзләре хәтердә:

– Бу, чукынган, монда, Казанда үлсә, бик начар була инде. Моны безгә сылтыйлар инде, – диде ул, маңгаеннан тирләрен сөртеп.

Беренче тапкыр министр машинасында мин шунда йөрдем. Ләкин без чыгып китмәгән бит әле люкстан. Абзый ята, авыр сулый. Нишләргә? Үлә бит бу! Үлә! Билләһи, үлә!

Ләкин… «Морская душа» күзен ачты. Ачты һәм әйтте:

– Сез кайтыгыз, братцы, – диде.

Машина башта министрны (Шмидт урамының тимер юл чокырына караган иң соңгы почмак) илтеп куйды, аннан «по пути», обком гаражына таба – мине.

Булат Миңнуллович шунда, аерылганда, миңа болай диде:

– Ярар, энекәш, ахыры хәерле булсын, без бик зур эш эшләдек, Гомәр аганың өеннән тегене исән-сау алып чыктык, – диде.

Аннан гомернең төрле мизгелләрендә без инде алай очрашмадык, ул – президиумда, мин түбәндә була идем, ул инде мине танымый да иде, һәм нәрсәгә кирәк ул?

Ә теге төнне Гомәр ага таңга кадәр таблеткалар кабып, йокламыйча йөрде. Зур түрә аның өендә чәй мәҗлесендә булганнан соң үлеп калса, ахырдан сүзе булса, ни әйтерсең?

Һәм без иртүк тордык. Иртүк Булат Миңнуллович та чылтыратты. Нишләргә? Гомәр ага әйтте, мин «Казан»га барыйм әле, хәлен белим, аннан сөйләшербез, диде. Булат Миңнулловичның интонациясендә бер нәрсә сизелә иде: Гомәр ага, син, барып, обстановканы бел, в случае чего, мин гроб эшләтү, махсус вагон алып, Мәскәүгә озату, Мәскәүгә хәбәр итү мәсьәләләрен үз өстемә алам…

Иптәш Бәширов иртәнге сигездә өеннән чыгып китте. Туп-туры «Казан»га. Без, дер калтырап, өйдә калдык. Тегеннән нинди хәбәр булыр?

Тамактан ризык үтмәде (ә ризык дигәннәре арасында осетрина, сёмга, кара һәм кызыл икралар байтак иде), хәбәр көтәбез.

Нәкъ унда абзыебыз көләч йөз белән, бөтен шадраларына елмаеп, өенә кайтып керде. Болай булган. Әйдә, сүзне үзенә бирик…

– Ленин урамыннан барам. Салкын, томан. Урамда студентлар гына. Кар шыгырдый. Барам, кәеф начар. Мәет өстенә барып керәсең булса… Кинәт күрәм: чыгыр-чыгыр, таягы белән асфальт карын сытып, каршыма бер масса килә. Карыйм – Леонид Сергеевичың үзе. Имәнеп киттем. Тегенең авыз ерык. Хуш исләр килеп тора. Зур итеп елмая. Исәнләштек.

– Һо-о, мин кичә бераз арттырып җибәргәнмен икән. Менә, торып, бераз башны рәтләдем дә очрашуга барам. Сәгать тугызда Ленин китапханәсе хезмәткәрләре белән очрашу минем. Менә шунда ашыгам. Аннан төшкә кадәр – артиллерия училищесында, төштән соң – Казан гарнизонында. Комсостав белән.

Хыялымдагы Леонид Соболев белән кышның бер кичен мин шулай уздырдым. Монда, бу язмада, һәр кисәге гайбәт белән чиктәш. Ходай безне гайбәт сатудан үзе сакласын. Без андый түгел. Соболев та, мин дә – флот күргән кешеләр.

«Один матрос – матрос. Два матроса – рота. Сколько нас? Батальон? Һир-ра!»



    Гыйнвар, 1995 ел




ХХ гасыр сукбае (Леонид Топчий)


Әмма берәү үз теләге белән генә берәүне мактап, берәүне яманлап, берәүнең яхшы, берәүнең начар эшләрен генә сөйләсә, ул кеше гөнаһлы була.

    Ш. Мәрҗани, «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»




I


«Язгы җылылык» елларында Казанда рус шагыйрьләренең ниндидер бер салоны барлыкка килде. Бәлки, ул салон элек тә булгандыр – мин аны белмим. Ләкин матбугатта ишеткәлим: Рөстәм Кутуй, диләр; бераздан ишетәм: Геннадий Капранов, тагын ниндидер Ворошилов. Мин боларны трамвайда, университет коридорларында гына ишеткәлим, минем татар әдәбияты тарихыннан диссертация язасым бар, әлеге «салон» мине кызыксындырмый. Мин әле бу «салон»ның бер-ике шәхесе минем биографиягә килеп сыланасын башыма да китермим.

Өйрәнчек шагыйрьләрнең бер «салон»ы университетның ишегалдындагы обсерваториясендә мәрхүм астроном профессор Дубяго квартирасында икән. Профессорның хатыны, имеш, элек балерина булганмы, әллә балет мәктәбендә укытканмы, һәрхәлдә, поэзия өлкәсендә үзен компетентлы дама дип саный һәм, ире үлгәч, үзен туп-туры шигырь язуга багышлап, Казанда юка гына бер китапчык та чыгарган иде.

«Салон»нан бик зарландылар. Астрономнар. Чөнки профессорның кухнясы, бүлмәләре, эш кабинеты, лекция укый торган аудиториясе – бөтенесе бер комплекс итеп корылган һәм лекция укырга бүлмәсеннән йон тапочкалар киеп кенә чыгарга, эш арасында, кухняга кереп, сөт ташымый микән дип күз салырга да мөмкин иде. Алай булмагандыр инде ул, мин анысын белмим, әмма, студентлар, иртән лекциягә килгәндә, баскычта аунап йоклап яткан шагыйрьләрне очраткалыйлар, дип сөйлиләр иде. Мәрхүм профессор үзе булмагач…

Шулай обсерваторияне шигырь салоныннан азат итәргә карар кылынды. 1968 елның башы. Университет тын ала алмый, кысыла, буыла: тарихында беренче тапкыр үз көчләре белән салган йортка университет галимнәре менә-менә кереп утырырга тиешләр. Мин – профком рәисе, үземә дә шунда күчәсе, кирпеч сугарга йөрмәсәм дә, ректорның ун квартиралык фонды бар, миңа шуннан буласы. Китте ызгыш-талаш, китте авылдан әни, әби ташу, әллә кайчан Кызыл китапка кертелгән әбиләренең әниләрен эзләп табу, боларны шәһәр советының квартбюросына китәчәк карточкага кертү. Профкомда төтен – кәнсәләр счётын эләрлек. Кабул ителер өчен, көне буе чират! Һәркем характер күрсәтә, берәүне дә гаеп итә алмыйсың…

Менә өстәл янындагы урындыкка юантык кына бер хатын килеп сеңде, күзләрендә ачу катыш яшь.

– Мин – шагыйрә, – диде ул, – мин – профессор хатыны. Мине обсерваториядән бер бүлмәле фатирга чыгарырга җыенасыз икән. Мәрхүм профессорның китапханәсен кая куйыйм мин? Шуның өстенә үзем дә язучы. Мин моны болай калдырмыйм, мин культура министрына барам…

И бичара хатын… Син бу дөньяны бөтенләй аңламыйсың икән. Ул заманда культура министрының кайчан соң әдәбият белән кызыксынганы булды? Әдәбият культурамыни ул?

Мин бу хатынның язмышы мәсьәләсендә, документларын күтәреп, ректор янына кердем.

– Беләм, беләм мин бу мәсьәләне, – диде М. Т. Нужин, өстәл тартмасыннан коры печенье чыгарып, каты чәен йотып алды. Ул диабетик иде, көне буе шул балсыз, тозсыз печеньены капкалап, чәй йотып утыра иде. – Беләм: без кыен хәлдә. Беренчедән, профессор Дубягоның истәлеге кызганыч. Аның китапханәсе дә кызганыч. Икенчедән, ялгыз хатынга – бер кешегә – ике бүлмәле квартира. Горисполкомда безне аңламаслар бит…

– Аның янына гел бер шагыйрь килеп йөри, ул анда кунып та кала, – диде астрономия кафедрасы мөдире, проректор Ш. Т. Хәбибуллин. – Бәлки, алар язылышканнардыр?

– Что сез, – дип көлде ректор, – что сез… беләбез без ул шагыйрьне. Теге бер күзлене әйтәсезме?

– Әйе инде, әйе, бер күзен кара тасма белән каплап йөри. Мин дәрес алып барганда, чыгып барышлый ялгышып, аудиториягә дә килеп керә ул. Аек вакытын күргәнем юк.

– Аны талантлы гына дип әйтәләр – рус шагыйре Леонид Топчий. Бәхетсез бер сукбай. Ул, бичара, сугыш вакытында теге якка эләккән. Шагыйрь икәнлеге билгеле булгач, аны фашистларның рус телендә чыга торган газетасына эшкә алганнар. Ә бу бәхетсез анда, үзенең исем-фамилиясен күрсәтеп, шигырьләр бастырган. Сугыш беткәндә, моны безнекеләр азат иткән, әйбер әйтмәгәннәр, яралы хәлдә әсирлеккә төшкән бит. Кайткан бу үзенең туган җире Украинага, шигырьләр яза башлаган. Шунда танышкан бер яшь шагыйрә белән, өйләнешкәннәр. Тыныч кына яшәп яталар икән, менә бер төнне ишекне кагалар – тегеләр. Тикшергәннәр: фашист газеталарында кем хезмәттәшлек иткән? – Леонид Топчий. Тәк. Бу бит – украин фамилиясе. Димәк, моны Украинадан эзләргә. Һәм табалар – Краснодонда. Шулай хатынының җылы кочагыннан алып чыгып китәләр аны. Ун елын утырып чыга, һәм режим: Украинага керергә, анда яшәргә ярамый. Менә шулай Казанга килеп чыга ул бәхетсез. Аның Казанда да пропискасы юк, диләр…

Леонид Топчий белән мин әнә шулай читтән торып таныштым. Хәер, рус газеталарындагы шигырьләрен карап бара идем: Ходай биргән таланты бар. Һәр шигырендә мин аңлап бетермәгән драма, фәлсәфә, тормышка минемчә булмаган бер мөнәсәбәт сизелеп тора. Аның шул елда гынамы икән безнең нәшриятта җыйнак кына бер китапчыгы да чыкты.

…Ректоратта профессор хатынына ике бүлмәле квартира бирергә дип карар кабул иттек, һәм профком рәисе урынбасары Валерий Балалыкинга яңа йортның картасында вариант эзләргә кушылды (мин үзем дә шул йорттан аласы булганга, мине бу мәсьәләгә катыштырмаска карар иттеләр).

Һәм Валерий профессор хатынын… минем белән бер этаж арасы гына күрше итеп картага утыртып та куйды.

1968 елның 12 апрелендә без бу йортка күченеп килдек, профессор хатыны – ике көн соңрак. Ә тагын бер көннән соң, эштән кайтканда, үзебезнең трамвай тукталышында мин ябык озын аякларын аерып тротуарга баскан, төрле якка борылгалап чайкалып торган озын буйлы бер ир күрдем. Аның кулында зур кулёк белән макарон, ул макароннар җайсыз булып тышка чыгып төртеп торалар; әлеге ир ул төргәген ике куллап кочаклаган һәм узган-барган кешедән бер генә нәрсә сорый:

– Әй, иптәш! Галиев урамы кайда? Әйтмәссез микән?

Берәү дә әйтми, чөнки белмиләр. Ул урамда нибары ике тулай торак һәм ике катлы элемтәчеләр йорты гына бар, урамда яңа гына тапшырылган безнең йортны әле берәү дә белми. Теге иргә мин ярдәм итәргә булдым. Булдым… Якын килеп бассам – алдымда бер күзе кара сукно белән капланган Леонид Топчий тора иде.

Бәрәч, мин моны беләм икән ич! Мин бит аны гел Матбугат йортында күреп йөрим, ләкин шагыйрь икәнен башыма да китерми идем. Чөнки ул язучыларга, журналистларга гонорар бирә торган көннәрне бик активлашып, бинаның өч-дүрт катын бер итеп йөри һәм таныш-белешләренә бер генә җөмлә белән мөрәҗәгать итә иде:

– Дай двадцать копеек!

Бары тик танышларыннан гына сорый. Аңа акча бирми калганнарны мин очратмадым.

Менә шулай Леонид Топчий безнең күрше булып китте. Без аның белән алты-җиде ел бер подъездда яшәдек һәм бер тапкыр да исәнләшмәдек. Мәрхүм бары тик өлкән яшьтәге татар язучыларын һәм шагыйрьләрне генә кешегә саный иде.

Мин аның Матбугат йортындагы тормышын бары тик кеше сөйләве буенча гына беләм. Ә инде Галиев урамындагысын…

Төшәсең трамвайдан. «Советская площадь» тукталышы. Чыгасың тротуарга. Сыек, биек гәүдә чайкалып тора. Кочагында зур кулёк белән йә макарон, йә шикәр, йә ярма (бар иде бит әле аларны талонсыз сатып алган заманнар).

– Әй, иптәш! Галиев урамының кайда икәнен әйтмәссезме?

Инде әйткәли дә башладылар, чөнки бу урамда йөз квартиралы безнең йорт барлыкка килгәч, моны эзләүчеләр, сораучылар да күбәеп китте. Хәер, шәһәр дигән котсыз оешма гел сорау җөмләдән генә төзелгән бит ул. Авылның нәрсә? Авыл ул – боерык фигыльләр китабы.

– Тор, тизрәк тор, көтү куарсың! – дип уята ана үзенең баласын.

– Мин кич белән завхоз Фәләхине алып керәм, ашың-чәең кичке җидегә әзер булсын, – ди вәкарьле ир хатынына.

– Шунда бер уңайдан комбикорма да сала кайтыгыз! – ди хатыны иренә.

Менә бу – авыл. Ә шәһәр? Билләһи, гел сорау җөмләдән генә тора ул.

– 5 нче трамвай йөри микән?

– Сездә артык автобус талоны булмасмы?

– Әйтә алмассың микән: 6 нчы больницага кайсы тукталышта төшәргә?

– Соңгы кеше кем? Бер кулга күпме бирәләр?

Фу, идрит-кудрит. Менә монысы – шәһәр.

Шулай, Топчийга да Галиев урамын күрсәтә башладылар. Мин дә инде язучылар арасында йөргәлим. Матбугат йортында еш булам, күршемне очраткалыйм. Сәгать көндезге өчтә гонорар бирә башлыйлар, Топчий, русча әйткәндә, – «тут как тут», кабалана. Гел ишетелеп тора: «Нурей! Дай двадцать копеек!» (Н. Арсланга эндәшә.) «Анвар! Привет! Дай двадцать копеек!» (Ә. Давыдовка.) Гел шулай.

Кичке алтыларда мин өйгә кайтам. Тукталышта теге гәүдә юк. Ул миннән алдарак кайткан икән. Каян беләмме? Чөнки без кайта торган сукмакка йә тары ярмасы, йә шикәр комы, йә печенье чәчелеп барган. Әһә, Топчий кайткан, шуның эзе бу! Йортның барлык кешесе моны шулай таный, ә чыпчык, күгәрчен халкы рәхәтләнә.

Ләкин шагыйрьнең бик мәшәкатьле эше бар: әгәр профессор хатыны үзенең кызы, кияве, оныклары янына киткән булса, – ә алар Обсерватория урманында яшиләр, – ул вакытта ишекне үзеңә ачып керәсе була. Исерек кеше өчен дөньяда иң кыен эш нәрсә? Трамвайга утырумы? Юк, трамвай ишеге, гадәттә, исерекне үзе суырып ала. Талон тиштерүме? Юк, исерекнең талон белән уртак бер эше дә юк. Исерек кеше өчен иң авыры, – ишек ачкычын кертеп, йозакны ачу. Нинди матур шигырьләр яза алган, көн саен өенә ризык ташый торган Топчий әнә шул бик вак бер эшне башкара алмый иза чигә. Һәм әгәр төнгә калса, ишек янына ятып, макароннар, ярма-конфетлар арасында иртәнгә кадәр рәхәтләнеп йоклый иде.

Ара-тирә безнең подъездга әллә ниткән утыз-кырык яшьлек ирләр җыела, ишек саен кыңгырауга басып, Топчий торган бүлмәне эзлиләр, барысы да ярым исерек, һәм барысы да безгә киңәш бирә:

– Сезнең подъездда бик талантлы шагыйрь яши. Сез аны саклагыз, – диләр.

Саклыйбыз инде, саклыйбыз, ишеген ача алмый торганда ярдәм итим дисәң, ачкычын бирми, кулы белән этә. Ә без кичләрен, төннәрен, чүп түгәргә чыкканда, подъездда таралып йоклап яткан метр да сиксәнле ирнең җәелгән-сузылган аякларына, кулларына басмаска тырышабыз. Кая ул сакламаган бу бәхетсез исерекне…

Аларның карт йөнтәс бер этләре бар, шагыйрь төшкә кадәр шуны урамда йөртә. Моны профессордан калган эт дип йөртәләр, шуңа күрә аңа игътибар аеруча зур. Ул этнең нәселен дә, төсен дә, яшен дә әйтүе кыен. Тасвирлый китсәң, менә болай: бик тә йөнтәс, йоннары укмашып каткан, куе чия төсендә, күзләре начар күрә, тәбәнәк, юан, борыны тыгылган, аякларын авыр өстери. Баскычтан төшкәндә үк, бөтен йомышларын үтәп бетерә, урамга чыкканны көтеп тора алмый. Подъезд җыештыручы Гөлчирә шул этнең тәртипсезлегенә чыдый алмыйча гына пенсиягә китте, югыйсә эшлисе иде әле. Эт белән шагыйрь шулай озак йөриләр, берәүгә дә комачау итмиләр, тик алар кайтып кергәндә генә, подъездда тавыш ишетелә.

– Ех! Һих! – ди эт, йөткерә, төчкерә башлый.

Шагыйрь аның артыннан этә, чөнки тегесе арт санын күтәрә алмый, өстерәлә.

– Пыс! Пыс-сыс! Уһ! Һыс-сыс…

Бу – карт эт тавышы. Шагыйрь дәшми. Хәлсез этне этә-төртә, ул да авыр сулый, ләкин зарланмый. Күрәсең, шагыйрь җаны сизгәндер инде аның: шушы этне карап йөртмәгән булса, шагыйрьнең гәүдәсе, медицина институты студентларының практик дәресендә туракланып, ахырдан алар үзләре генә белә торган топкадамы, кисәк-кисәк булып, аерым ятасы икән. Әйе, бу афәттән аның мәетен шул эт коткарды…




II


Мин белгәннәре әлегә шулар. Инде кеше сөйләгәннәрне язам. Алар, бәлки, үзләре дә истәлекләрендә боларны язарлар әле, ләкин бит һәр кеше үзенчә искә төшерә, үзенчә яза.

Менә болай. Монысын Шәүкәт Галиев сөйли (Шәүкәт ул елларда нәшриятта редактор булып эшли иде): «Топчий минем янга гел кереп йөри иде, – ди ул. – Без аңа эш тә биргәләдек, адәм баласы бит, аның да җирдә яшәргә хакы бар. Керә, егерме тиен сорый, бирәм, нигә егермене генә, илле тиен дә бирәм. Ә беркөнне бу әҗәткә сорый: өч сум, ди, гонорар алгач түлим, ди. Түләмәсә түләмәс, дидем дә өч сум бирдем. Ни гаҗәп, әйткән көнендә кертеп бирде бу. Мин дә шатландым: менә бит бер гөнаһсыз кеше турында начар уйлаганмын. Көннәрдән бер көнне биш сум сорый бу, шулай ук әҗәткә, ди, кайтарып бирү көнен әйтә. Анысында да көнендә-сәгатендә түләде. Мин сөенеп йөрим, коридорда егерме тиен соравын ташлады бу. Шулай гел миннән алып тора, кайтарып бирә, тик бер аерма белән: сораган саен, «ставка»ны күтәрә. Шулай, җиңел кул белән генә мин моңа, үзе сораганча, илле сум бирдем. Әмма… Шуннан соң ул инде минем янга кермәде».

Вахит Монасыйпов сөйли (ул елларда «Чаян»да эшли иде): «Төштән соң бүлмәмә Топчий килеп керде. Күрәм: уң кулын пальтосының сул як кесәсенә тыккан, бер дә чыгармый.

– Синдә стакан бармы? – ди.

– Бар, – мин әйтәм, – Вахит булсын да, стакансыз утырсын инде. – Ә нәрсә?

Шагыйрь шунда җиде йөз алтмыш граммлы бер кара шешә – бомба тартып чыгарды, шап итеп өстәлгә куйды. Әмма тегенең бөкесе бармак буе булыр. (Бездәге исрафчыллык! Бер шешәгә шуның кадәр әрәм итәргә ярыймы соң инде!) Эзләндек – андый бөкене ача торган борау миндә юк. Без бит сугып ачып өйрәнгән, боргычлап түгел. Шунда Топчий түзеп тора алмады: имән бармагы белән бөтен көченә бөкене эчкә баса башлады. Азапланды, азапланды, һәм менә бервакыт – шап! Вәт шунда мин өнсез калдым инде. Карасам, бөке аска төшеп киткән дә, үзе белән бергә Топчийның бармагын да суырып, шешә бөкеләнеп калган. Алай итте шагыйрь, болай итте, эчәр минуты килеп китереп кыскан булгандыр инде, «э-э-ай!» дип кычкырып, бармактагы шешәсен муен төбеннән генә тәрәзә астындагы батареяга бәрде һәм бик нык ялгышты: шешә челпәрәмә килде, идән пыяла ватыгы белән тулды, паркетка портвейн җәелде, кыскасы, мал әрәм булды. Ләкин монысы бәла түгел икән әле. Бөтен бәла шунда ки, шешәнең калын пыялалы муены бармакны бик әйбәтләп кенә тотып калган икән – без телсез басып тордык. Икебезнең дә чалбар балаклары, ботинкалар гел портвейннан гына. Шагыйрь, бөтен дөньяга чиксез нәфрәтен белдереп, сыңар күзен карчыгадай елтыратып алды да, ямьсез сүгенеп, «э-э-ай!» дип, тагын бер кычкырды һәм пыяла кидертелгән бармагын җан ачысы белән шул ук батареяга бәрде. Шуның белән бетте дип уйлыйсызмы? Юк шул. Шешә муены, ватылып, шагыйрьнең бармагын сөягенә кадәр ярды. Шау кан китте. Мин югалып калдым. Шагыйрь, яман сүгенеп, канлы бармаклы кулын нәкъ кергәндәгечә итеп пальтосының сул яктагы ян кесәсенә тыкты да чыгып китте».

Вахит дөрес сөйлидер, чөнки беркөнне безнең трамвай тукталышыннан алып подъездыбызга кадәр кан тамчылы сукмак сузылган иде.

Туфан Миңнуллин сөйли, үзе шаһит булганмы, әллә аңа да сөйләгәннәрме – хәзер инде хәтерләмим.

Шулай Матбугат йортының (Бауман урамы, 19) Язучылар союзы урнашкан икенче катындагы вестибюльдә тәмәке тартып торалар икән. Элек шулай иде: килешү, тәмәке тарту, гонорар алгач, хым-хым килеп үзара сөйләшеп, мәгънәле рәвештә компания төзү һ. б. эшләр өчен очрашу урыны – Тукай бюсты янында. Арада Әнәс абзый Камал да бар икән. Минем хәтеремдә ул чиста күңелле, беркатлы, уртача талантлы бер кеше булып калган. Бер-ике тапкыр сөйләшергә туры килде, минем сөйләшү инде ул мәгълүмат җыю формасында гына була ала өлкәннәр белән. Әнәс ага Матбугат йортына еш килми, бик сирәк күренә, ләкин инде күренә икән белеп тор: «капитально» җылынып килгән була. Сак бул: бу кеше хәзер бөтен нәрсәне юкка чыгара, теләсә кемне «халтурщик» дип сүгеп ташлый, нәгърә ора, «гомерический» көлү белән көлеп, сине бөтенләй тузан бөртегенә әйләндерә, шәхесеңне сыта, җимерә. Көлгән вакытта, аның бер күз алмасы күпмедер мизгелгә бөтенләй юкка чыгып тора, аның зур башы киң җилкәсенә утырып гөлдери, җитмәсә ул бераз бөкрерәк, кыска гәүдәле иде. Шулай аны тыңлап торалар икән, ашыгып кына, сыек гәүдәсен алгарак сөрлектереп, Топчий килеп керә. Карый: барысы да яшьләр, акча сорарлык кеше – бер Әнәс кенә. Шагыйрь мәсьәләне тиз тота:

– Анас! Дай двадцать копеек!

Күрәсең, элек алгалап торган, шуңа ышанып сораган. Әмма Әнәс аганың шлеясы койрык астына кергән чагы булган, ул, әлеге бер күзен яшереп, гөлдерәп көлгән һәм ямьсез тавыш белән әйтеп куйган:

– Бессовестный! В моём республике без прописки живёшь, да ещё деньги просишь…

Топчий читкәрәк китеп баскан. Әмма шунда торган егетләрдән берсе – уртакул язучы – Әнәс аганың грамматик хатасын тотып алган (ну, бездә грамотный егетләр бар да инде) һәм бөгелә-сыгыла, сигарет төтененә тончыга-тончыга көлә башлаган. Әнәс ага да үзенең хатасын сизеп алган – шәһәрдә үскән малай бит – яшь кешенең үзеннән көлүен гафу итә алмаган һәм тегене төз бастырган:

– Чево смеёшься, проститутка третьей категории?

Монда инде ул ялгышмаган, үзенең элеккеге демонлыгына, җиңүчелегенә ирешкән, компания таралган.

Ә теге җөмләне ул юри русча әйткән, Топчийның тыңлап торганын белеп.

Ренат Харисов сөйли. 1973 елның җәе. Украина язучыларының, төгәлрәге Ворошиловград язучыларының делегациясен көтәбез, ди. Ренат ул вакытта Язучылар союзында секретарь иде. Бу делегациянең тарихы болай: башта – ни өчен Ворошиловград? Алар – безне, без аларны белмибез. Нинди җепләр тарта безне?

Бөтен хикмәт шунда: Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе З. Нури Мәскәүдә вакытта Ворошиловград язучылар бүлеге мөдире Т. Рыбас белән таныша, дуслаша. Әйдә, алмаш уйнап алабыз! Әйдә! Һәм бу алмаш уенын обком планына кертеп тә җибәрәләр. Инде безнең обкомның ыгы-зыгы килүе, М. Мусинның эшмәкәр булып шул турыда сөйләве, кешеләр чакыруы, «ИБД» (имитация бурной деятельности) ясавы. Әйтерсең дөньяда башка эш калмаган. Мин, партия әгъзасы буларак, 1960 елдан 1991 елга кадәр чорда алты мең сум чамасы взнос түләгәнмен, бернәрсә дә кызганыч түгел. Кама буендагы ау йортларында, мунчаларда Табеевның аркасын уган, миллек белән чапкан өчен генә дә инженер ставкасын алып ятучыларга киткән акча да кызганыч түгел, әмма безнең гонорардан йолкып алып, безгә акыл өйрәтеп яткан М. Мусин аппаратына тотылган акчаны кызганам.

Шулай безнекеләр беренче булып 1972 елда барып кайттылар. Инде кабул итү чираты бездә. Әйтәләр, язалар, Краснодон язучылары киләсе дип. Краснодон? Бәй, Топчийның сугыштан соң яшәп алган шәһәре, кара төндә сөйгәненең җылы кочагыннан аерылган урыны бит ул. Кайда икән аның теге беренче хатыны? Язамы икән әле дә? Ул да килмиме икән? Һәм Топчий беркөнне Ренат Харисов янына килә.

– Краснодоннан кемнәр киләсе билгеле түгелме? – дип сорый ул, каушап кына.

– Менә, – ди Ренат, аның алдына исемлекне сузып (беренче нөсхәсе М. Мусинда, анысы инде тегеләр турында мәгълүмат туплап утыра: кем килә, нәрсә яза? Бәлки әле, болай да тикшерәдер: оккупация вакытында кайда булган, бандерачылар арасында туганнары юкмы һ. б. Алай да тикшерүе мөмкин).

Топчий карый – сыңар күзеннән яшь килә: исемлектә аның хатыны бар. Ул ике-өч кенә сорау бирә:

– Кайчан киләләр?

– Иртәгә сәгать 12. 30 да аэропортта каршы алабыз.

– Аннары кая?

– Гостиницага урнашып, чәй эчеп алгач, менә монда, идарәгә очрашуга киләләр. Идарә әгъзалары белән.

– Ничәдә?

– Нәкъ 16.00 дә.

Топчий чыгып китә. Ренат әле аның ни өчен сорашканын аңлап бетерми, ләкин уйлый: хатынын күрәсе килә инде моның. Чөнки безнекеләр узган ел Ворошиловградка барганда, бу нәрсә мәгълүм булган иде инде.

Иртәгесен Топчий Язучылар союзы бинасына төшкә хәтле үк килә, арлы-бирле йөри, дулкынлана. Кичке сәгать дүртне көтә. Менә бервакыт идарә әгъзалары җыела башлый, яшьрәкләр әлеге кечкенә вестибюльдә сигарет кабызалар. Топчий дәшми, Тукай бюсты артындарак тора. Менә беренче каттан Зәки Нури тавышы килә – аның гел шулай: үзе атлый, эшне куша бирә, тавышы дүртенче катка ук ишетелә. Зәки тавышын ишеткәч, вестибюль чистара, менә тар коридордан төрле тыйнак көлүләр, украин сүзләре ишетелә, шыштырдап атлаган төркем килгәнлеге сизелә, ахрысы, ул төркем дулкынлана, каушый.

Төркем башында атлаган Зәки агаң Тукай бюстын үтеп китә, ә аның артында… затлы киенгән, затлы битле, хуш исле кунаклар. Берәү, икәү… бишәү… тугыз… Шунда кинәт бер тавыш:

– Ольга! Дай трояк!

Төркемдәге ханым, каушап, ирләр арасына кереп сеңә, кунакларны тиз генә Зәки бүлмәсенә алып кереп китәләр.

Моны иртәгесен, самолёт белән Әлмәткә очканда, миңа әлеге ханым үзе дә сөйләде. (Кунакларны, төркемнәргә бүлеп, Татарстан районнарына таратканнар иде, Әлмәт төркеменә мин дә эләктем.)




III


Кайсыдыр бер елны Матбугат йортын Казан елгасының аръягына күчерделәр. Баумандагы йортның бер яме калмады. Элек язучы-журналист шунда очраша, язучылар, көне буе эшләп утыргач, сәгать өчтә-дүрттә ял итәргә, сөйләшергә шул тирәгә җыелалар иде. Хәзер ул тәртипләр бетте. Моннан бигрәк тә Топчий җәфа күрде. Элек аның эш ансат иде: 5 нче трамвайга утырып, ахырына кадәр төшсәң – Бауман урамы. Ә Бауман урамы – Топчийның туган йорты. Ул анда кайсы гастрономга керәсен, кайсы почмакка барасын күңелдән белә. Хәзер исә кыенлашты: троллейбуска утырып, кагылып-бәрелеп, Елга аръягына барырга кирәк, теге йортка кергәндә, милиция посты тора, кирәкле кешеңне табу өчен, кайсыдыр катка (ә, шайтаным белсенме?) лифтта менәргә кирәк. Менсәң – коридорлар тар, караңгы, ишекләр күп, монда һич тә «Нурей» да, «Анвар» да юк, – кыскасы, бетте баш, калды муен утырып. Әле анысы гына ярар иде, әмма кире кайтуы! Теге уналты катлы тартмадан исән-имин чыксаң, Кольцога кайту өчен, ике трамвай, ике троллейбус-автобус юлын аркылы чыгарга кирәк. Анда исә хәрәкәт бик көчле, имансыз. Үзең бул сыңар күзле, үзең бул салмыш…

Һәм кояшлы августныңмы, сентябрьнеңме бер көнендә Топчий өенә кайтмый. Хатыны (әгәр шулай әйтергә ярый икән) балаларына торырга киткән була, Топчийның өенә кайтмаганын беркем дә белми.

Бичара, тегене яңа Матбугат йорты каршында, юлны аркылы чыкканда, транспорт бәреп киткән икән. Моргка алып киткәннәр, гаиләсенә хәбәр итәргә дип, кесәләрен тикшерсәләр – бер генә документ та юк, ди. Йә, ярар, кайтмагач, берәрсе эзләми калмас әле дип, бер көн көтәләр, ике көн, бер атна. Болай моргта мәңгегә калдырып булмый бит инде, нишләргә? Кесәсеннән чыккан кечкенә генә кәгазь бите дә берни дә сөйләми, анда ниндидер бер шигырь бар. Болай башлана: «Умер пёс…»

Следовательләрнең берсе Язучылар союзына чылтыратып карый:

– Менә шундый кеше: бер күзе юк. Өлкән яшьтә. Кесәсендә бер шигырь кисәге бар. «Умер пёс…» дип башлана. Сез шундый кешене белмисезме?

Белүчеләр тиз табыла: соңгы атналарда гына, безнең подъезддагы теге карт эт үлгән һәм Топчий шуны бик кызгана, дип сөйләгәннәр иде. Топчий, имеш, шул турыда шигырь язган. Шул шигырь аның мәетен билгесезлектән коткарган.

Җылы, кояшлы бер көн иде. Һәрхәлдә, җәй ахыры дип истә калган. Шагыйрьнең гәүдәсен, киендереп, табутка салып, безнең ишегалдындагы бакчага, өстәлгә куйдылар. Халык җыелды. Ниндидер күрмәгән, белмәгән, ишетмәгән дус шагыйрьләре (өйрәнчекләр дисәң, яшькә байтак) озак-озак сөйләделәр. Зур шагыйрь үлде, диделәр, аның исеме поэзия тарихында мәңгегә калыр, диделәр. Без шаккатып карап тордык. Татар язучыларыннан Җәвад Тәрҗемановның чыгышы бик нык хәтердә калган. Ул чыгышын, электән килгән традициясе – гадәте буенча, үзенең хатынының французча иркен сөйләшә алуы турында сөйләүдән башлады.

– Леонид Топчий заманыбызның иң зыялы, иң талантлы кешесе иде, – дип сөйләде ул. – Топчий безнең өйгә килгәндә, минем хатын белән алар саф француз телендә поэзия турында сөйләшәләр, бер-берсенә французча шигырьләр укыйлар иде… Мондый зыялы, эрудит кешеләр безнең арада бик сирәк, иптәшләр, – дип, ул сүзен тәмамлады.

Топчийның гәүдәсен, машинага салып, кайсыдыр зиратка алып киттеләр. И, адәм баласының язмышы! Бичараның, имеш, паспорты да булмаган. Кемнеңдер кадерле баласы булгандыр бит инде ул да.

Адәм баласы үзенең соңгы көннәре кайда узачагын белми, бу – аның бәхете. Менә мин Леонид Топчий тормышының күпмедер өлешен (йөздән берен, бәлки, меңнән берен?) тасвирлап бирдем. Ә күпмесе аның җир астына кереп югалды…

Ләкин, ышанам ки, мин язганы да – тарих. Бу да – тарихтан бер кисәк. Һәрхәлдә, мин, бу кеше турында язып, гөнаһ җыймадым кебек…



    23 февраль, 1991 ел




Дөнья кемнәр белән кызык?


…Сөйләгәннәр иде: Фатих Хөсни кайдадыр ишеткәнме, укыганмы? Имеш, сәгатьнең циферблатындагы фосфор, төнлә бүлмәгә таралып, кешенең организмына зарар сала икән. Шуны белгәннән соң, Фатих абый төн йокысын югалткан, имеш. Төне буе сәгатьләрен тегендә күчереп, монда күчереп йөри икән. Бераздан моңа вәсвәсә кергән: бүлмә аша да үтеп керә, ди, фосфор. Фатих абый, имеш, ул сәгатьләрнең барысын да юк иткән.

Әмирхан ага Еники сөйли: «Әхмәт абый (Фәйзи) бик сәер кеше иде, мәрхүм. Бервакыт, илле алтынчы еллар, Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре әле генә дөньяга чыккан көннәр. Иртән мин моның янына кердем. Хатыны базарга киткәнме, ничек, Әхмәт абый кухняда үзенә чәй кайнатып йөри. Күзләре шешенгән, төне буе укып яттым, ди. Йомырка пешерергә җыена бу.

– Әмирхан, син ниндине яратасың? Каты итеп пешергәннеме, әллә сыегракнымы?

– Үзеңә нинди булса, миңа шул ярый.

– Мин үзем сыеграгын яратам. Ярар алайса, хатын әйткән ие, дүрт-биш минут пешерәсе дип, – ул кулына куен сәгатен тотты. Газ өстендә инде алюмин чүмечтә су быгырдап кайнап утыра иде. Ул чүмечкә өч йомырка салып, аларны кашык белән җайлады да кулына дүртенчесен алды һәм шунда… дүртенче йомырка урынына чүмечкә теге сәгатьне салмасынмы, йомырка учында калды. Үзе сөйләнә: – Дүрт минут кына аз булыр сыман, алты итәрбез инде аны, – учындагы йомыркага карап тора, – дүрт минут аз булыр. Бүген төн йокламадым, Галимҗан аганы укып яттым. Вәт, талант дисәң талант инде. Аның янында без кем?

– Кайсы әсәрен укыдың соң, Әхмәт абый? – дип сорыйм.

– Әлеге, шул теге инде: «Татар хатыны ниләр күрсәтми?» Шуны укыдым төне буе.

Бераздан без сәгатьне алдык. Туктаган иде инде…»

Афзал ага Шамов сөйли. Ул Язучылар союзының рәисе вакытындамы икән, Мәскәүдән Мәхмүд ага Максуд килеп йөри икән. Мәрхүмнең, хатыны карамагыннан ычкынгач, Казанда күңеле нечкәреп, бер рәхәтләнеп ала торган гадәте бар икән. Медвытрезвитель – айныткычларның әле генә модага кергән вакыты. Бик каты тәртипләр: ахырдан эшеңә хат язу, җыелышта тикшерү, квартира чиратыннан чыгарып ташлау, эләккән кешеләрнең чәчен алу. Хәтта кызларныкын да!

Казанда бер яшь кыз, иртән шунда айныгач, үзенең чәчсез башын күреп, өенә кайтып асылынган, дип сөйләделәр.

Шуннан соң чәч кыркуны бетерделәр. Менә бер милиция капитаны – рус кешесе, – очраклы сөйләшү вакытында Шамовның язучы икәнен белгәч, болай дигән:

– Ну, бер тәртипле язучы бар сездә, фамилиясен оныттым, русча бик шәп сөйләшә, бик грамотный кеше. Кем генә соң әле? Мәскәүдә яши…

Шамов бераз уйлап тора да әйтә:

– Бәлки, Максудовтыр? Мәхмүд Максуд.

– Во-во-во… Мәхмүд Максуд. Тәртипле дә кеше инде…

– Нәрсәдә күренә соң ул? – дип кызыксына Афзал ага. Капитан әйтә:

– Аз гына, бер рюмка гына төшереп алдымы, кунарга безнең айныткычка килә. Килеп керә, паспортын, акчасын, чыгарып, өстәлгә куя һәм әйтә: «Иптәшләр, мин бүген бераз төшереп алдым, миңа штраф түләтегез, ятарга урын бирегез», – ди. Башта бер-ике тапкыр штраф салган идек, хәзер алмыйбыз, – ди капитан.

Язучылар турында мәзәкләр гел чыгып тора. Нигездә, алар дөньядагы ике гөнаһка: йә хәмергә, йә хатын-кыз белән шаяруга кагылышлы була. Башка кеше – эшче, игенче, хезмәткәр – шул гөнаһларны эшләсен, алар турында – ләм-мим. Әмма язучы өстенә булганын да, булмаганын да өяләр инде. Ул мәзәкне, гадәттә, язучылар үзләре үк чыгара. Алар да – кеше бит, димәк, башка кешеләргә хас булган гөнаһлар аларда да була. Менә, мәсәлән, Абдулла Әхмәт, менә, мәсәлән, Гамир Насрый, Әнәс Камал…

Никита Сергеевич заманында бервакыт аракыны кыстылар. Гаҗәп хәл инде: Сергеич үзе ничә карасаң да банкетта, гел тост әйтә, ничә карасаң, кулында фужер. Ә монда эчемлек кысылды. Бервакыт йөз граммлап сату тыелды, мужиклар йорт подъездларында «өч борын»га керә башладылар. Мәзәге дә туды: караңгы подъездда бер яртыны ничек өч борынга тигез итеп бүләргә? Җавабы: стаканга агызганда, бер шешә сыеклык нәкъ егерме бер тапкыр «буль-буль» килә икән. Димәк, һәр борынга – җиде «буль-буль». Караңгыда, колагың яхшы ишетсә, ялгышмыйча, тигез итеп бүләргә була. Ә эчәсе килгән кешенең күзе дә яхшы күрә, колагы да әйбәт ишетә. Эт, мәче белән бер ул.

Менә шулай 23 нче февраль көнен билгеләмәкче булганнар Әнәс Камал, Абдулла Әхмәт, Гамир Насрый. Йөргәннәр, йөргәннәр болар шәһәр буйлап – юк. Йөри торгач, боларның башында бер план туган. Директоры татар булган берәр гастрономга керергә, язучы икәнеңне әйтергә. Тыңламый калмас. Нибары бер ярты кирәк бит, нибары.

Татар директор кайда, кайсы магазинда була? Әлбәттә инде, коопторг системасында. Барып керәләр болар Кольцодагы Татсоюз кибетенә һәм ялгышмыйлар. Директор – татар егете.

Абдулла Әхмәт сүз башлый:

– Энем, без – язучылар, – ди ул. – Мин – солдат кеше, бүген бәйрәм итәсе килә. Бер шешә табып бирә алмассызмы?

Тегесе карыша, җыерыла. Юк, димәкче була. Әмма Абдулла агай бирешми:

– Энем, драматург Камалны беләсеңме?

– Беләм, – ди директор, – театрга йөрибез бит.

– Белсәң, менә синең алдыңда шул басып тора.

Әнәс Камал, бер күзен бөтенләй эчкә кертеп бетереп, гөлдерәп бер көлеп ала.

– Ә менә бусы – Насрый абыең булыр, – ди Абдулла агай, Гамирга күрсәтеп. Аны да беләсеңдер?

– Беләм, мәктәптә укыганда, гел сөйлиләр иде, – ди инде йомшаган директор һәм шкафыннан бер шешәне алып та бирә. Тегеләр акча түләп, рәхмәт әйтеп чыгып китәләр. Әмма директорның күңеленә шөбһә төшә. Болар моны алдамадылармы? Һәм ул туп-туры обкомның бер бүлегенә чылтырата:

– Менә әле генә Галиәсгар Камал белән Каюм Насыйри кереп, бер ярты сорадылар, алар һаман да яшиләрмени әле?

Обкомнан – Союз рәисе Шамовка:

– Бу нинди безобразие, анда сезнең Галиәсгар Камал белән Каюм Насыйри аракы эзләп йөриләр икән…

Афзал ага белеп ала: Абдулла Әхмәт оештырган эш бу, белә ул аны, Япониягә каршы сугышта Абдулла Әхмәт белән бергә йөргәннәр алар, шул шаянның эше бу…

Гомумән, бераз шуклыгы булмаса, кеше әсәр иҗат итә аламыни?

(Бу – бик популяр бер мәзәк. Моны миңа кадәр инде кемнәрдер язды. Мине плагиатта гаепли күрмәсеннәр. Әдәбиятта иң сөймәгәнем – сюжет урлау. Иң беренче булып бу турыда язган автордан алдан ук гафу үтенәм. Бу серия әлеге мәзәкне үзе сорап тора. – М.М.)

Мин моны үземдә укып чыгып язучы булып киткән егетләрдә дә күзәттем. Арада миңа иң ошаганнары Азат Ганиев белән Фәрит Гыйльми иде. (Азат, бичара, тормыш мәшәкатьләренә чумып, әдәбияттан китте, югыйсә бик өметле прозаик иде.) Шулай да башта Фәрит турында сөйлим әле.

Фәрит – таза битле, таза муенлы, киң җилкәле егет – «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында кечкенә-кечкенә хикәяләр бастыргалый иде. Хәтерләмим инде: аның диплом эшенә мин әллә җитәкче булдым, әллә оппонент. Һәрхәлдә, эше кызыклы гына иде, «дүрт»леме, «биш»леме куйдылар. Мин аны котладым да кайтып киттем.

Өйдәгеләр барысы да дачада иде, кичке якта мин дә шунда китәсе, кайтышлый, ашханәгә кереп ашап чыктым. Өйгә кайтып, чишенеп, ял итәргә дип яткан идем – ишектә кыңгырау. Ачам – Фәрит. Кулында портфель. «Ысып-ысып» килә, нәрсәдер әйтмәкче була, тартына.

– Син, дим, бүген бик сак йөр, бик зур шатлыклы көнең, транспорт-фәлән астына керә күрмә.

Ул тагын бераз ысылдап алды да әйтте:

– Җиденче троллейбус белән бәрелештек инде, – ди.

– Ничек? – мин курка калдым.

– Шулай, диплом яклаганнан соң, Красная Позициягә кайтып барам. Уйланып кына, юлны аркылы чыга идем, яңакка нәрсә беләндер китереп сыладылар. Карасам – җиденче троллейбус.

– Имгәнмәдеңме? – дим.

– Юк, – ди Фәрит, «ысы-пысы» килеп. – Но, троллейбусның алгы ягы бераз яньчелде бугай, водитель, чыгып, мине эт итеп сүкте…

Моны Фәрит чын күңелдән сөйли иде. Мин дә ышанып тыңладым. Булыр, булыр, Фәритнең бит муен бик таза, аңа бәрелсә, троллейбус кына түгел, МАЗың, КРАЗың да имгәнер сыман. Ул вакытта КамАЗлар юк иде әле.

Фәрит, нефть якларына китеп, шундагы бер идарәгә мәсьәлә хәл итүче бер эшкә урнашкан. Еллар узгач очрашабыз, сөйләшәбез.

– Косыгин янында булырга туры килде, – ди Фәрит бик җитди генә. Аның «Косыгин» дигәндәге «с» авазын бирү өчен, немец грамматикасының сәләте кирәк. Немецларда «ч» авазын, аптырагач, дүрт хәреф белән бирәләр: tscһ. Фәритнең «с» авазын биреп бетерерлек хәрефләр татарда юк.

– Косыгинда булдым. Ул бит инде Министрлар Советы председателе. Алексей Николаевич, дидем, мин Әлмәттән, нефть башкаласыннан. Шундый-шундый эшләр белән килдем. Сөйләп бирдем. Бер ярты сәгатьләр чамасы утырганбыздыр. Ярый, хушлашып чыгып китим дигәндә генә, саф татарча әйтә куйды бу миңа:

– Әйдәле, Фәрит, аз гына үзебезчә дә сөйләшеп алыйк әле.

Мин тынып калдым. Алексей Николаич – татар?

Сорашты бу:

– Синең, – ди, – Мәскәүдә булганың бармы?

– Юк, – мин әйтәм, – юк, иптәш Косыгин, юк, иптәш Алексей Николаевич…

Ул шунда өстәл тартмасын тартып ачты да миңа акча алып бирде: нәкъ йөз сиксән сум (бу фразадагы өч «с» авазын Фәрит шундый юешләп әйтә, моны бернинди немец грамматикасы бирә алмый, моны бирү өчен, дүрт хәреф – кая ул – моңа ун-унике хәреф кирәк).

Алдым мин теге акчаны, рәхмәт әйтеп, кесәгә салдым. Косыгин әйтә:

– Син, – ди, – Мәскәүдә беренче тапкыр икәнсең. Карап йөр. Кызыл мәйданны күр, Фәрит. Аннан Третьяковкага кереп чык. Мәскәү – бик матур шәһәр ул, Фәрит.

Менә шулай, Алексей Николаевич, торып, кулын бирде. Ишеккә хәтле озата килде.

– Ярый, Фәрит, бигайбә, Мәскәүгә килгәндә кергәләп йөр, – диде.

…Моны тыңлавы күңелле, моңа ышанасы килә, хыялый матур әкият булганга күрә ышанасы килә. Ләкин мәсьәләнең бер ягы бар: чит илләр өчен бер дә гаҗәп түгел бит бу. Без генә бит шундый системада тәрбияләнгән: аз гына, бәләкәй генә дәрәҗәсе булган түрә янына син керә алмыйсың. Атналар буе йөрисең.

– Үзендәме? – дип, дер калтырап сорыйсың.

– Үзендә, – ди таш йөзле секретарь кыз. – Нинди мәсьәлә буенча?

Шуның белән сине үтерә.

Ә менә мин 1954 елгы бер тарихны беләм. Җаваплы эштә эшләгән бер иптәшне райком бюросы партия сафларыннан чыгара. Теге иптәш үзен гаепле санамый, моны бары тик райкомның беренче секретаре белән ике арада дошманлык туу аркасында үч алу акты буларак килеп чыккан эш дип исәпли. Һәм, гаделлек эзләп, Мәскәүгә китә. Сугыш узган кеше бит, үҗәтлек зур, нәкъ бер ай буе Георгий Максимилианович Маленковка керергә чират көтеп йөри. Ә теге – Сталин урынына калган кеше. Керә бу, сөйләп бирә. Үзенең гаепсез икәнлеген, фронтта кан коюын, фронтовик буларак, сугышка бармыйча тылда үзеннән патша ясаган райком секретарен шушы сыйфаты өчен тәнкыйть иткәнгә, тегенең үчегүен сөйли.

– Утыр, дип әйтү юк, ишек катында басып торам. Түрдә тубал кадәр баш, кительле калын күкрәк, түбән караган да нәрсәдер сызгалап утыра. Ун минутлар сөйләдем. Нәкъ бер сүз әйтте: «Идите…» Әһә, булды, хәл ителде, мин әйтәм. Кош тоткандай кайтып киттем үземнең Шәмәрдәнемә. Көтәм. Бер ай, ике ай. Һәм менә инде ничә ел. Партиягә кире алмадылар. Ул арада Маленков та очты. Менә, энекәш, миннән сиңа васыять: теләсәң кем белән конфликтка кер, әмма райком, обком секретарьлары белән конфликтка кермә. Изәчәкләр, бетерәчәкләр.

Йә, әйдәгез, күңелсез теманы ташлыйк әле, Фәрит янында күңеллерәк шулай да. Күпмедер еллар узгач, тагын очрашабыз. Сөйли:

– Бер елны хәрби сборга алдылар. Запастагы лейтенантлар бит инде без барыбыз да. Җибәрделәр Оренбург янындагы Тоцк лагерьларына. Армиядә зур үзгәрешләр: әллә ниткән «прапорщик», «өлкән прапорщик» исемнәрен керткәннәр, званиеләрен дә, погоннарын да аерып бетермәссең.

Менә беркөнне, ике солдат биреп, мине патрульгә чыгардылар. Йөрибез гарнизон буйлап, тәмәке тартабыз. Җәйге кич. Гарнизонда болай тәртип үзе, тынычлык. Бер почмакта сыра саталар. Шул тирәне күзәтәбез. Самоволкага чыккан солдат юкмы? Безнең төп максат – шуларны тоту. Юк, әлегә очрамый. Әмма сыраханә янында бер өем хәрбиләр ыгы-зыгы килә: нидер бар, нәрсәдер булган. Без шунда элдердек… Менә әйтеп ышанмассың, бервакыт… Сугыш. Чын мәгънәсендә сугыш, ике хәрби бәргәләшә. Фуражкалары тәгәрәгән. Якынрак килеп аерып алыйк дисәк… Йөрәгем туктап калды. Сугыш чукмарлары – ике генерал. Берсенең авызы каный. Берәү дә араламый. Генерал булгач, якын килергә куркалар инде. Мин дә уставны белмим түгел, беләм: андый очракта безгә катнашу тыела. Безнең бурыч – шундук комендантка хәбәр итү. Һәм мин шул мизгелдә үк телефоннан хәбәр дә иттем:

– Иптәш майор, сыра сата торган җирдә ике генерал сугыша.

Комендант тынып торды. Трубка кытырдады. Бераздан:

– Кабатлагыз әле, – диде майор.

– Иптәш майор! Өлкән патруль лейтенант Гыйльметдинов докладывать итә: сыра сата торган җирдә ике генерал сугыша, берсенең авызы каный, – дидем. Майор әйтә:

– Сез катышмагыз, хәзер үзебез килеп җитәбез.

Без бер читкәрәк китеп тәмәке кабыздык. Тегеләр һаман ыгы-зыгы килә иде әле. Өч минут үттеме икән, территориягә, үкереп, уазик килеп керде, туп-туры сыра сата торган почмакка юнәлде. Кырт туктады машина. Карыйм – эченнән өч офицер сикереп коелды: берсе – майор (комендант шулдыр инде), икенчесе – подполковник, өченчесе – яшь, таза – капитан. Сикереп тә төштеләр болар, йөгереп килеп, теге ике генералны, каерып алып, машина эченә тыгып та куйдылар. Капитан белән подполковник кереп тә утырдылар, машина үкереп борылды да территориядән чыгып та китте. Күрәм: комендант күзләре белән кемнедер эзли. Сизәм: мине. Менә ул карашы белән мине тотып та алды. Мин, солдатларымны ияртеп, тиз-тиз аның каршына киттем, оперативлык өчен рәхмәт ишетәсем килә бит инде. Хәрби кешегә ул бер рәхмәт, ай-яй, кыйммәт – үзегез беләсез.

Килеп бастым каршына, честь бирдем.

– Иптәш майор, өлкән патруль лейтенант Гыйльметдинов, – дидем.

Майор карчыга күзләре белән мине аркылыга-буйга бер тапкыр үлчәп алды да (ә комендант итеп бары тик шундый кешене генә куялар, күзе белән кешене үтәли тишәрлекне генә) минем солдатларга карап әйтә:

– Барыгыз әле, тәмәке тарта торыгыз.

– Ясно, есть, – дип, малайларым китеп барды.

Майор, карчыга күзләре белән мине тагын бер кат бораулап, бер читкәрәк алып китте. Як-якта кеше югын чамалап алгач, миңа иелебрәк, чын йөрәгеннән рәнҗеп, болай диде (дусларча):

– Ты! … майть! Идиот! Прапорщикны генералдан аера алмаган офицер белән безнең армия кая барсын!

Ул тагын бер мәртәбә хәрбиләрчә шәп итеп сүгенде дә китеп барды. Минем ни гаебем бар, генерал погоны белән прапорщик погонын бертөсле итеп чыгаргач? Ну инде, шунысы бар: безнең филолог галимнәр гел фәлән язучының, фәлән шагыйрьнең теле дип диссертация яклыйлар. Менә алар хәрбиләр теле турында берәр диссертация язып карасыннар иде. Вәт, күпме байлык әрәм ята!..

Фәрит турындагы хикәят шуның белән тәмам. Хәер, берсе калган икән. Имеш, 1985 елның җәендә, ирләр өчен афәт иңгән җәйдә, Фәрит Казанга килгән, кунакханәдә төнгә кадәр дуслары белән утырган. Андый чакта иң зур кайгы бер генә була: бетә. Әйе, бетә… Имеш, шунда Фәрит республиканың икенче дәрәҗәдәге кешесенең өенә телефоннан чылтыраткан. Имеш, алар ничектер таныш…

– Карале, – дигән ул, ысып-ысып килеп, – карале. Ни бит… безнең бетте бит. Бетте… Нишлибез?

Имеш, теге абзый әйткән:

– Юк инде, Фәрит, хәзер соң бит инде. Мин берни дә эшли алмыйм.

– Ну, ярар алайса, – дигән Фәрит, – әле мин сине сынап кына карамакчы идем…

Шундый матур әкият йөри.

Мин ихтирам иткән, сокланган Фәрит Гыйльми 1993 елның 14 октябрь көнендә бу фани дөньядан китеп барды, «дарелфәнадан дәрелбәкага рихләт әйләде», ягъни бетә торган йорттан мәңгелек йортка күчте.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун! (Без – Алланыкы вә шуның хозурына барачакбыз!)



    1994 ел




Сагынам, дуслар, илкәйне…



Мин нәкъ утыз ел Казан университетының татар бүлегендә укытучы булып эшләдем. Шул эшнең күп дәрәҗәләрен түбәннән югарыга таба уздым: ассистент, өлкән укытучы, доцент… Колга башына менеп, җилдә җилфердәгән ефәк яулыкны алам дигәндә генә, обком һәм аның факультеттагы иярченнәре аягымнан тартып төшерделәр. Кызу төшкәндә, гадәттә, кул, тез тиреләре яна, ләкин минем кул да, тез дә янмады.

Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел,
<…>
Күп саташтырдык рәзил шайтанны чын инсан белән.
Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек, булсын кабул;
Җәбраил ачкай ул эшләргә сигез кат күккә юл.

    Г. Тукай
Һәм менә истәлекләр. Гомерем узган факультет кешеләре турында кечкенә генә хикәячекләр. Хронология сакланмый. Хәтергә кем килә, шул кеше турында. Ләкин күңелемдә ачуташ юк. Юк…




I


Студент Рим Кәримов диплом эше яза. Темасы: «Нәкый Исәнбәт комедияләре». Фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, драматургия буенча белгеч иптәш фәләнев.

Яз килеп җитә, инде диплом яклар вакытларга да ерак калмый, әмма Кәримов тотына гына алмый бит эшенә. Тегеләй итеп карый, болай итеп карый – башлый алмый. Аптырагач китә бу Нәкый Исәнбәтнең өенә. Керә, чишенә, уза галимнең эш бүлмәсенә, күрешәләр, хәл-әхвәл белешәләр. Калган өлешен Кәримов миңа сөйләгәнчә, диалогта бирәм.

– Хуш, тыңлыйм сине, чибәр егет (Рим кыяфәте белән бик затлы, буйлы-сынлы егет иде. – М. М.).

– Ни бит, Нәкый ага, диплом эшемне башлап китә алмыйм.

– Темаң ни?

– «Нәкый Исәнбәт комедияләре».

– Соң, син, чибәр егет, комедиянең нәрсә икәнен аңлыйсыңмы?

– Бөтен хикмәт шунда да инде, Нәкый ага: аңлап бетерә алмыйм.

– Алай-й… (Авыр сулый.) Фәнни җитәкчең кем соң синең?

(Кәримов бөтен галимнәр арасында иң шәп киенеп йөрүче җитәкчесенең фамилиясен атый, Нәкый ага рәхәтләнеп, йөткерә-йөткерә көлә.)

– Соң шул үзе комедия бит инде! Сиңа тагын нәрсә кирәк? Комедия кайчан туа? Тышкы кыяфәт белән эчтәлекнең туры килмәвеннән…

Шул көнне Кәримов диплом эшенә тотына һәм, ике атна үтәр-үтмәс аны язып бетереп, бик әйбәт билгегә яклый.




II


Коридорда торабыз, төтен чигәбез. Лаборантка әйтә: «Таралышмагыз, бүген ашыгыч рәвештә кафедра утырышы булуы мөмкин, Уфадан бер диссертацияне укырга кешеләр билгеләргә кирәк, Хатип Усманович сәгать икегә килеп җитә», – ди.

Шулай, эшсез, кагылып-сугылып, коридорда йөрибез, сигарет тартабыз. Ниһаять, сәгать ике. Химкорпусның дүртенче каты коридорыннан, гадәттәгечә авыр атлап, Хатип абый килә. Бераз бөкрәя төшкән, ике култык астында да калын папкалар. Күреп торабыз: йөзе чытык. Димәк, кайсыбызгадыр әйтер сүзе, үпкәсе бар. Аның гел шулай: йөзенә чыга. Исәнләшәбез, ишеген ачып кабинетына уздырабыз. Бераздан көтү булып керәбез, шыбыр-шыбыр урнашабыз. Ул, җимерелеп, каш астыннан безгә карый, гаҗәпләнә.

– Нәрсәгә җыелдыгыз?

– Хатип ага, безгә кафедра утырышы буласы дип әйткәннәр иде.

Шунда ул безгә, җыерылып, нәфрәтле караш ташлый һәм зәңгәрле-яшелле тавыш белән өстебезгә ике җөмлә ишеп төшерә:

– Нинди кафедра утырышы ул, әнә сез Анголада нинди хәлләр барганын ишетмәдегезмени? Радио тыңламыйсызмыни сез?

Без дә шатланышып таралышабыз – тамак бик ачкан иде. Ә Анголада, тәгаен генә переворот ясап, йә берәр полковник властька килгәндер, йә Брежнев, безгә әйтмичә генә, гаскәр керткәндер. Әмма безнең тамак бик ачкан иде әле…




III


Хәрби хәзерлек көне. Иртәнге уннан кичке алтыга хәтле син факультетта булырга тиешсең. Дәресең бармы-юкмы, барыбер син эш урыныңда булырга тиешсең. Бу – елына бер уздырыла торган «проверка». Моның белән университетның хәрби хәзерлек кафедрасы полковнигы командалык итә, ректор үзе дә бу көнне аңа буйсына. Фаразлар болай: кинәт – тревога! «Готовность № 1». (И минем хәрби яшьлегем!) Без, лаштыр-лоштыр атлап, лифт янына җыелырга тиешбез, әлбәттә, ул бик озак көттерәчәк, аннан без (искергән профессорлар, тузган доцентлар, ике-өч балалы лаборанткалар, өрсәң егылып китәрдәй юка ассистентлар), лыштырдап, урамга чыгарга һәм, безне көтеп торган (сугыш башланса – автобуслар көтеп торасы, лифтлар эшлисе, имеш. И бездәге иллюзия, эйфория!) автобусларга төялеп, дошманның атом бомбасыннан саклану өчен, Юдино урманына күчәргә тиешбез икән.

Ә өйдәгеләр? Балалар? Алар нишли? Хәрби кафедраның анда эше юк. Ул бары тик университет хезмәткәрләре өчен генә җавап бирә. Ә хезмәткәрнең баласы кайда булмас? Хәрби мәсьәләдә алай «сюсюкаться» итеп булмый ул. Әйе, шулай, хезмәткәрнең баласы әле ул Казанда гына түгел, Йошкар-Олада да, Чаллыда да булырга мөмкин…

Әле бит университетта көне буе – хәрби хәл. Лекциям дә юк, ичмасам. Тәмәкене дә ташлаганга ничә ел. Тартучыларның эш рәхәт. Аларның вакыт әйбәт уза. Факультетта тәмәкене иң әйбәт, тәмен белеп тартучы өч кенә кеше бар. Болар: Ибраһим Нуруллин, Зәет Мәҗитов, Шәйхи Садретдинов. Болар төтенне шундый тәмле итеп суыралар: карап торсаң, авыздан сулар килә һәм, ни гаҗәп, боларның йоткан төтене бөтенләй кире чыкмый, эчтә кала. Һи-и, без дә тартучы булып йөргәнбез инде бу дөньяда, дриянамайть… Дөрес, төпчекләрен чүп савытына ташлап, коридор буйлап атлап киткәндә, мин күрәм, сизәм: ул төтеннәр берсенең – муен артыннан күлмәк якасыннан, икенчесенең – колакларыннан, өченчесенең нурлы күзләреннән (монысы Зәет) акрынлап чыга – алар бәхетле.

Ә миңа ничек вакыт уздырырга?

Әнә Алмазия Хаҗиевна иртәдән бирле эшләп утыра: студентларга контроль эш эшләткән икән, шуларны тикшерә, аның көне эш белән уза. Ә мин берни эшли алмыйм.

Туктале, бүлмәгә кереп, тозлы бер анекдот сөйлим әле. Бераз әдәпсезрәк инде, ләкин нәрсәгә тәкәллефләнеп торырга – барыбызга да пенсиягә китәр вакыт җиткән. Арабызда бер генә яшь-җилбәзәк юк, ничу тегене-моны яшереп торырга, һәм мин мәзәк сөйлим.

…Трамвай тукталышында халык җыелган. Төркем-төркем булып торалар. Алардан читтәрәк шома битле бер ир икенче бер ябык ир белән сөйләшә. Шома битле ир ябыкка әйтә:

– Әнә теге хатынны күрәсеңме (трамвай линиясе буена тезелгән төркемнәрнең берсенә күрсәтә)? Күрәсеңме? Әнә ич инде, күкрәге – во (кул хәрәкәтләре белән ясап)!

– Ә, әнә тегеме?

– Юк инде, әнә арткы ягын кара – во (кулы белән һавада сызып күрсәтә)! Әнә чәчләре таралып төшкән…

– Ә-ә, теге чуар зонтик тотканмы?

– Ие инде, ие…

– Шуның белән, име? Ну ты даёшь, малай…

– Юк инде, шуның ире белән…

Мин шуны сөйләдем дә чыгып киттем. Бүлмә тып-тын калды, берәү дә көлмәде. Мин, уңайсызланып, ишек төбендә йөрдем. Тып-тын. Мин тупаслык эшләдем бугай, мин гаепле бугай. Коридорда, марш атлап, шулай бер сәгатьләп йөрдем. Кичке алтыга кадәр сәгать ярым вакыт бар әле. Садретдиновлар командасы тагын тартырга җыелды. Мин коридорның теге башына киттем. Дөньяда артык кешеләр була: эчүчеләр янында – эчмәүче, тартучылар янында – тартмаучы; хатын-кыз кирәк булган ирләр янында… инде берни дә кирәк булмаган ир; акчалы ирләр янында – акчасыз ир; сәламәт кешеләр арасында – бер авыру… Хәер, моны чиксез сузарга мөмкин…

Ләкин Садретдинов, үзенең командасыннан аерылып, минем янга, коридорның бу башына килде. Күзләре бик уйчан, башын түбән игән иде. Мин әллә моның берәр кайгысы бармы икән дип уйлап та куйдым.

– Карале, Мөхәммәт, – диде ул шактый борчулы тавыш белән, – ни бит. Менә инде сәгать ярым буе уйлап йөрим. Теге шома битле кеше бит ул «тегенди» булып чыга, име? Шулайдыр дип уйлаган идем аны. Алай булса бу анекдот бик кызык…

Һәм ул, акрын атлап, коридорның теге башына, үз командасына таба китеп барды. «Отбой»га кадәр ярты сәгать кенә калган иде инде. Инде… Шунда. Шунда… Кинәт! Безнең лаборантлар бүлмәсендә «чи-и-и» итеп чыелдаган, котчыккыч авазлар чыгарып хатын-кызлар көлгән, урындыклар шуышкан, дөбердәгән тавышлар ишетелде.

Мин тиз генә уйлап алдым: «Скорая помощь» ничә әле? Минем үземнең Казандагы гомеремдә «Скорая помощь» урынына, ялгышып, янгынчылар, газовиклар, милиция хезмәткәрләрен берничә тапкыр чакырганым булды. Һәрберсендә, мине кыйныйсы килеп, кулларын брезент бияләй эченә яшереп китеп баралар иде. Ходай саклады, ә монда… Йөгереп керсәм… Керсәм…

Беркатлы, юньле күңелле доцент Фәһимәне дүрт урындыкка сузып салганнар. Ул селкенә-селкенә көлә. Аны саклыйлар. Бигрәк тә Лена каушаган.

– Ни булды, ни булды? – дип әтәтерләнә ул. Әмма Фәһимә һаман көлә әле. Күз яшьләре арасында мин чагылып киттем бугай.

– Мөхәммәт Сөнгатович, – диде ул, көлүенә буыла-буыла, – Мөхәммәт Сөнгатович… Теге шома битле кеше бит ул… бит ул… «тегенди» булган… Уф-фу-фу… Әле генә башыма китереп бәрде…

Телефоннан «Отбой готовности» дигән команда ишетелгәч, доцент Фәһимәне култыклап, лифтка таба алып киттеләр. «Скорая помощь» кирәк булмады.

…Беркатлы кешеләрне ихтирам итәм.




IV


Миңа Тукай исемендәге бүләк бирелгән ел. Җәй, читтән торып укучыларның сессиясе. Беренче көн, йөз егерме биш студентлы аудиториягә керәм, кышкы сессиядә боларга бер курс лекцияләр укыган идем, менә бүген бер сәгать егерме минутлык консультация һәм ике көннән имтихан. Керсәм – өстәлемдә роза чәчәкләре. Билләһи, минем мондый озын сабаклы (җитмеш сантиметр булыр) мәһабәт роза чәчәкләрен үз гомеремдә беренче тапкыр күрүем. Кердем, тамагымны кырып эшкә тотынам дип торганда гына, кайсыдыр бер группаның старостасы алга чыгып басты да (Флюра Макарова дип истә калган), мин авыз ачканчы, теге букетны тотып сүз башлады:

– Хөрмәтле Мөхәммәт Сөнгатович! Без өч группа исеменнән сезне Тукай исемендәге бүләккә лаек булуыгыз белән…

Мин бик тә «нетактично» итеп аны бүлдерәм:

– Туктагыз әле, сезнең бит берсекөнгә миңа имтихан бирәсегез бар. Мондый «помпезность»тан соң мин сезгә ничек «ике»ле куйыйм?

Флюра, рәнҗеп, миңа карый:

– Юк инде, Мөхәммәт абый, имтиханга моның ни катнашы бар? – дип, өзелгән нотыгын тәмамлый һәм минем кулга теге хикмәтле букетны тоттыра.

Консультация тәмам, коридордан, метрлы букет кочаклап, Рудольф Нуриев шикелле, мин барам.

Кафедрада, мондый розаларны күргәч, хатын-кызлар – «ах!» та «вах!» Бу, диләр, бары тик Таҗикстаннан гына булырга мөмкин. Деканат хатыннарын чакыралар. Розаларның буен үлчиләр: дөрес, сабакларының буе – җитмеш сантиметр. Кемдер әйтә: «Точно гына Таҗикстаннан». Икенче берсе өсти: «Тугыз данә», – ди. Лена әйтә: «Кафедра тарихында мондый «пышный» чәчәкләрне берәүгә дә биргәннәре юк иде әле…»

Деканат кызлары, хатыннары өйрәтә:

– Өйгә кайткач, моның сабак очларын, чүкеч белән төеп, бераз сүсәртергә кирәк.

Ясно, есть! Чүкеч бар бездә, без кайбер вакытта кайбер мәсьәләләрне чүкеч белән шулай сүсәртәбез. Тагын берсе әйтә, Лена бугай:

– Мөхәммәт абый, моны алып кайтуга ваннага суга салыгыз. Суның температурасы фәләнчә булсын, – ди.

Ясно, есть! Шулай булыр.

Теге көлтәне күтәреп, мин саубуллашып кайтырга чыгам. Профессор Вахит Хаков та минем арттан чыга. Без бергә кайтырга тиеш, бер йортта, бер подъездда торабыз. Хатын-кыз, теге розалар букетына күз нурларын коеп, безне озатып кала. Бигрәк тә Лена. Шәрыкта яшәгән, шунда гыйлем тәхсил иткән бала шул, роза чәчәкләренең бәясен, абруен белә. Белә… Һәм мин, юньсез, аның нәкъ шул матур сыйфатында уйнап алмакчы булдым. Иртәгесен…

…Килдем иртәгесен кафедрага (кичәге герой!), куйдым дипломатымны өстәлгә (кстати, утыз ел эшләп, беркайчан да үземнең аерым өстәлем булмады, үзеңә аерым өстәл булдыру ул безнең татар бүлегендә дәрәҗәле, «престижлы» бер акцент иде. «Өстәлсез кеше» ул мин генә булдым). Галим-голәма керде лаборантлар бүлмәсенә, йомыш белән теге заочник, бу заочница керде һәм… Лена керде. Күзләрендә Мәккәи Мөнәүвәрә (ул анда булган) нурлары иде.

– Исәнмесез, Мөхәммәт абый, теге роза чәчәкләре ни хәлдә? – диде ул, өстәл тартмасыннан яшел тышлы, кирпеч калынлыгы гарәпчә-русча сүзлекне чыгарып.

– Ә-ә, аларны тиз хәл иттем мин, – дидем мин. Лена әле бернинди «этлеккә» әзер түгел иде.

– Шул, без әйткәнчә, сабакларын чүкеч белән төйгәләп, ваннага салып тоткансыздыр инде, – диде ул, аска иелеп, туфлиләрен алыштырып матавыкланганда. Мин юньсез:

– Юк, мин аларны, кайтышлый «Әбҗәлилов» тукталышында төшеп калып, чәчәк сатып утыручы карчыкларга дөпәдем. Сабагын биш сумнан. Талаша-талаша алдылар. Алар аны бит ун сумнан саталар…

Лена өстәл астыннан күтәрелде. Затлы Каһирә туфлиенең әле сыңарын гына аягына кигән иде.

– Ничек алай? – Күзләрендә моң, нәфрәт, гаҗәпләнү – барысы берьюлы.

– Шулай. Вахит абыең белән кайтып барабыз трамвайда. Алгы площадкада урын бушады. Розаларны кочаклап, шунда барып утырдым. Һәр тукталышта чыгарга барган һәр хатын-кыз минем янга килеп туктый һәм борын тишекләрен әлеге роза чәчәкләренә китереп тери. Мин трамвай тәрәзәсенә битемне терәп барам. Хатын-кыз, бигрәк тә марҗалар, ах та ух киләләр, мондый букетны күргәнебез юк иде, диләр. Шунда мин «Әбҗәлилов»та төштем дә калдым. Әнә Вахит абыегыз керер, шулай икәнлеген әйтер…

Лена сорый, иңри:

– Мөхәммәт абый, шаярасызмы? Чынлап та, сатмагансыздыр ич? Ул акча сезгә нәрсәгә?

Мин:

– Саттым, саттым, бик рәхәтләнеп саттым. Һәр сабагын биш сумнан. Барлыгы кырык биш сум акча җыелды.

Лена дару эчә. Тын алгач сорый:

– Нәрсәгә ул кырык биш сум акча сезгә? Нәрсәгә ул?

Мин явыз, үземнән дә «наив» кешеләрне изәргә яратам, шуннан ләззәт алам.

– Ә мин ул акчаны әрәм итмәдем. Аңа мин нәкъ тугыз «ярты» алдым.

Шул вакытта Лена иңрәп сыгылып төште.

– И-и-и Мөхәммәт абый, гомер буе ихтирам итеп яшәгән идем сезне. Инде сезне дә югалткач, мин бу дөньяда… Китегез аннан… Никак не ожидала. Сез дә шундый булып чыккач… Ничә ел буе мин сезгә сокланып яшәдем. Шундый ялгышканмын мин. Кит аннан…

Беркатлы Лена, бичара, кызганыч иде. Ләкин әллә ничә катлы мин, явыз, бәхетле идем. Өйгә кайткач, теге Таҗикстан розаларының суын яңартып йөрдем әле мин…

Шуның белән бетте дип уйлыйсызмы сез?

Иртәгесен эшкә килсәм сизәм, күрәм: хатын-кыз таифәсе профессор Вахит Хаковны кыскан, сораган:

– Сез, чыннан да, бишенче трамвайда бергә утырып кайттыгызмы Мәһдиев абый белән?

В. Хаков, әлбәттә инде, бераз сагаеп калган, әмма үзенә хас саклык, әдәплелек белән җавап биргән:

– Ие, без бит бер йортта торабыз…

Хатын-кыз (җәзбе!) мондый гадәти «гади җөмләгә» генә риза булмаган, мәсьәләне тагын да тирәнгәрәк алып кереп киткән:

– Ә ул, теге чәчәкләрне күтәреп, «Әбҗәлилов»та төшеп калдымы?

Вахит Хаков шунда сизеп ала: ниндидер бер серле ми`на бар бу сорауның астында! Һәм ул болай ди:

– Төшеп калдымы дип инде… Анда төшсәң дә була безгә. Аннары җәяү кайтасың. Ике остановка. Була, анда төшсәң дә була.

Лена рәнҗешле караш белән бүлмәдән чыгып китә…




V


Гаилә белән бергәләп Төзүчеләр сараенда хикмәтле бер япон фильмын карадык. Исемен инде онытканмын. «Динозаврлар» идеме әллә? Анда бөтендөнья катастрофасы турында сүз бара, анда динозаврлар кешенең ботын шартлатып өзәләр, экранда өзелгән бот, ботсыз кеше, суга җәелгән кан, анда бөтен-бөтен шәһәрләр, зилзилә аркасында җимерелеп, океан төбенә китә, мин бәләкәй улымның йөрәге типкәнне сизеп, тоеп утырам. Кабахәт фильм! Балалар белән «бульше кинага йөрдем юк»!

Балалар төне буе саташып йоклады. Мин гел әле бер, әле икенче бүлмәгә кереп, утлар кабызып, балаларны айнытып, өсләренә япкалап, яңакларыннан сөеп йөренгәләп тордым. Хатын да бу төнне гадәттәгечә «пыфылдап» суламады, ничектер, өзек-өзек. Кыскасы, төнебез төн булмады.

Иртәгесен беренче курсларда лекциям бар иде, лекцияне бетереп, өч-дүрт минут үземә «запас» калдырдым да кешелек җәмгыятендә сәнгатьнең роле турында өстәмә сөйләп ташладым һәм әлеге кабахәт фильмны карагач безнең гаилә ничек төн уздырганы турында да сөйләдем. Әлбәттә инде, арттырып. Бу бит инде лекция түгел, әңгәмә.

– Шулай, карап кайттык теге фильмны. Кыскача эчтәлеген сезгә әйттем инде. Ашадык, эчтек, йокларга яттык, йоклап та киттек. Ләкин төн уртасында кинәт кенә уянам мин. Кызыбыз йоклый торган бүлмәдә ниндидер тавыш бар. Сикереп торам, керәм бүлмәгә, утны кабызам. Кабызсам… кызым шифоньер өстендә дер-дер килеп утыра. Ничек менгән ул анда? Янында урындык та юк. Урындык куеп, чак-чак алдым баланы.

Күрәм: аудитория әсәренде. Тын да алмыйлар. Менә ялган нинди көчле ул! Алаймы? Мин кыза төштем.

– Баланы яткырып, утны сүндереп, үзебез йоклый торган бүлмәгә керсәм – хатын юк. Юк «и вчу». Кечкенә генә бүлмә инде минем кабинет, анда бер өстәл, бер диван-карават, бер шифоньер, бер-ике китап шкафы. Мин, шиккә калып, каушап, китапларны шудыра башладым. «Татар халык мәкальләре»нең бер томын алып карыйм – артында хатын юк. Икенче томын алам – юк. Өченчесен алам – юк. «Саф күңел» романын, «Муса» романын алып карыйм – юк (аудитория тәмам әсәренде, инде көлүчеләр дә бар). Шунда ни булды дип уйлыйсыз? (Эффект өчен пауза бирәм.) Кием шкафын «на всякий случай» ачып карасам… карасам… Анда, аскы якта әле күптән түгел генә сатып алган пылесостан бушаган картон коробка бар иде: хатын шул коробкага кереп утырган да пылесос тавышы чыгарып «веж-ж-ж, веж-ж-ж» килә. Чак аңына китереп, урынына алып барып салдым. Менә ул буржуаз сәнгать кешене ничек имгәтә…

Аудитория һаман да әле, инде кыңгырау чылтырауга карамастан, минеке иде. Гадәттәгечә, мин кыза төштем.

– Шулай, барысын да үз урынына куеп, рәтләп йокыга талдым. Әйе, моннан соң андый «буржуаз сәнгать»кә йөрдем юк. Тәк, тәк, дим. Инде йоклыйм, йоклыйм… дип уйлап бетермәдем, малай йоклаган бүлмәдә ниндидер бер шыбырдау ишетелде. Мин сикереп торып җәлт шунда! Кердем, утның кабызгычын, дерелди-дерелди, озак эзләдем, кабыздым. Кабызсам – «ну шту иты такуе!» – әпәйт-теки малай юк (лекция булмагач, мин рустан кереп татар тегермәнендә тартылган кайбер гыйбарәләрне ирекле сөйләмдә кулланырга үземне хаклы дип исәпли идем).

Аудитория тынсыз. Эффект! Мин пауза бирәм. Аудиториянең тыны кысылган, мин юри сузам. Тәрәзәгә карыйм. Унберенче каттан күз салганда, Идел пристане, Мәрҗани мәчете, «Татарстан» кунакханәсе, Бауман урамындагы чиркәү, карт университетның төп бинасы – уч төбендәге кебек.

– Һәм шунда нәрсә булган дип уйлыйсыз?

Аудитория әле тын алмаган. Төп ударны менә хәзер ясарга кирәк. Момент!

– Башымны күтәреп, өскә карасам… алты яшьлек малаем… люстрада утыра иде.

Уф-ф… Аудитория сулыш алды. Мин бик бәхетле идем. Үземә үзем сокланып, эчтән мактанып, күкләргә аштым инде.

Шунда группада мин яраткан бер кыз (ул староста идеме, әллә комсоргмы?), елмаеп, бер реплика ташлады:

– И Мөхәммәт абый, арттырасыз инде, алай ук булмаган бит инде.

Шул җөмлә мине җиргә төшерде. Папкалар, конспектларымны алдым да саубуллашып чыгып киттем. Ләкин мин, мактанчык, бәхетле идем. Мине вакытында туктатырга кирәк иде. Югыйсә…




VI


Факультет фестивале бара. Партбюро, профбюро мине кыса: мин кураторлык иткән группадан фестивальдә берәү дә катнашмый икән. Әллә нинди сәер группа булды бу: ни җырлаучы, ни биюче юк. Барысы да тәнкыйть мәкаләсе яза, стена газетасына әллә нинди рецензияләр урнаштыралар. Арада икеме-өчме инвалид егет тә бар, лекцияне бүлдереп, сораулар бирәләр, семинарда гел бәйләнеп утыручылар бар. Җырчы, биюче юк.

Шулай да, бик нык тырышып, ярымҗырчы берәүне таптым. Октябрь Норлаты мишәре. Гел «биш»кә укый, бернигә исе китми, юл өстендә «манигъ күрсә» (Тукай) тибә дә аудара…

Сәхнәгә шуны чыгардык «истфилфак» фестивале көнендә. Университетның Актлар залын биргәннәр иде. Бик кыю чыкты сәхнәгә әлеге «Октябрь манигы» (манигъ – «киртә» мәгънәсендә). Мин, горурланып, партбюро һәм профбюроның «әдәбият-сәнгать бүлеге» белән җитәкчелек итүчеләренә (ул йә Зәет Мәҗитов, йә Людмила Куткова була инде) карап алам: күрдегезме, Мәһдиев кураторлык иткән группадан фестивальгә нинди егет катнаша! Шалишь, брат, безнең группа белән…

Һәм әлеге «манигъ» баян шавы астында бер җырны бәрмәсенме! Зал – аһ! Каян килгән бу егет? Нинди көчле тавыш бу? Кем бу?

Ә бу – Мәһдиев кураторлык иткән группадан, Октябрь Норлаты егете. Сез «не думайте»… Без менә шулай эшлибез… Ну-ка, ну-ка әле, егетем.

Һәм егетем залны сихерләп, залны кул чаптырып җырлый:

Суда, суда,
Суда йөзаласыңмы?

Мин горурланып артка борылып карыйм: күрдегезме? Егетем залны тетрәтә:

Мин сине күрми түзалам,
Ә син түзаласыңмы?

Фу ты, блин… Зал егылып, тәгәрәп көлә. Минем башта – инфаркт. Хәер, инфаркт башта булмый бугай ул. Ну инде, миндә инфаркт булды, анысы «тучны», әмма ул аякларда иде. Горький яза бит әле «Минем университетларым»да: «Минем теш сызлау авыруым бар, әмма ул – йөрәктә».

…Кайтырга чыгабыз. Вестибюльдә, кием элгечләре янында фикер алышабыз. Коллегаларым миңа көлеп карый. Миңа кыен.

– Нуруллин алган группа бит ул, што ты хочешь? – ди берсе. – Анда бит гел сәер кеше генә була.

Шунда күзем ачылып китте, җиңел сулап куйдым. Ачылды «алдыңда тарихтан театр пәрдәсе» (Г. Тукай).

Татар бүлегендә шундый легенда яши иде. Доцентлар, профессорлар, чират буенча, уртача биш елга бер тапкыр җәен кабул итү имтиханнарында өлкән экзаменатор булып эшлиләр. Урта мәктәпне тәмамлап килгән яшьләрдән студентлар группасын әнә шул өлкән экзаменатор формалаштыра. Үзенә ошаган өметле абитуриентларның колагыннан тарта, тарих, чит тел экзаменаторларының артыннан чаба, «ыслушай, менә бу абитуриентны батырма инде» дип, телләрен тасма итә. Өлкән экзаменатор нинди, группа шундый. Моны беренче сентябрь көнне беренче лекциягә кергән беренче укытучы шундук аңлап ала. Җайсыз, ерпач, кытыршы бер группа утырамы алдында? Беркемнән дә сорама – бу җәйдә өлкән экзаменатор булып Ибраһим Нуруллин эшләгән. Чибәр-чибәр, озын буйлы, мыеклы егетләр утырамы группада? Әһә, «понятно», бу җәйдә бит имтиханда фәлән ханым белән фәлән ханым эшләгән иде… Ясно… Тез башларын ялтыратып, авыр майлы керфекләрен салындырып, юеш кара карлыган төсле күзләреннән авыр нурлар «сачеп» утыралармы ун-унбиш кыз егерме биш кешелек группада? Бәрәч, аңа ник гаҗәпләнәсез, бу җәйдә бит өлкән экзаменатор булып Мәһдиев эшләгән иде…

Университетның тарих-филология факультетында шундый легенда яши иде. Дөреслеккә туры килеп бетми инде ул…

Легенда, – сүзлекләрдә әйтелгәнчә, «уйлап чыгарылган» нәрсә. Иң гади итеп әйткәндә – әкият.

Без, киенеп, университет бинасыннан чыкканда, теге «манигъ», Володя Ульянов һәйкәле артына өелгән кар өстенә дүрт-биш кызны бәреп егып, шуларны чикылдатып, әвәләп, дөнья шаулата, «Старая клиника» янындагы карт тополь башында йоклаган чәүкәләрне уятып, нервларын боза иде.




VII


Туксан яшен тутырырга җыенган методист Мәрьям апа Галләмова өемә чылтырата. Мин ул җәйне өлкән экзаменатор идем.

– Карале, Мөхәммәт, ни бит… Минем авылдашым сиңа бүген имтихан биргән. Син аңа «өч»ле куйгансың. Миндә тәрбияләнеп үсте бит ул бала. Минем үземнең балаларым булмады. Ләкин мин үз нәселебездән, үз авылыбыздан барлыгы унтугыз бала асрап, канат куеп, аларны зур дөньяга озаттым…

– Мәрьям апа, сезне ихтирам итәм. 1947 елда Арча педучилищесында сезнең «Татар әдәбиятын укыту методикасы» дигән китабыгыз буенча дәүләт имтиханы тапшырдым. Йомшак тышлы, зәңгәр шрифтлы иде. Ләкин бит бүгенге группада сезнең авылдаш барын белмәдем мин…

– Карале, Мөхәммәт. Мин сине гаеп итмим. Ул бала чибәр түгел. Кызыл чәчле, кызгылт сипкелле бер кыз ул. Син аңа шуңа күрә «өч»ле куйгансың инде (во – приговор! – М. М.). Мин сине гаеп итмим, матур кыз түгел ул. Иртәгә кызыксын әле син аның белән. Фамилиясе… исеме… матур түгел ул, ләкин бик акыллы бала.

…Иртәгесен мин теге «акыллы бала»ны выжылдатып эзләп таптырам. Бүлмәдә арысландай йөрим, нервланам. «Иты шту такое?» Нужәли мин кыз балаларның тышкы кыяфәтенә карап билге куеп утырам? Мин кем? Мин – кем?!

Мин бүген – янартау. Мин бүген – мина. Танкны шартлата алам мин бүген.

Шулвакыт, ишекне шакып, әдәп белән генә бер кыз керә. Кызыл чәчле, эре кызгылт сипкелле. Җаныкаем! Синме? Мин сине кичә рәнҗеттемме? Әйдә, болай итәбез…

Һәм мин, тарихтан, чит телдән имтихан алучыларга ялынып, моңа юньле билгеләр куйдыртып, аны «заочно» укуга (кыз үзе шулай теләде) урнаштырдым. Ул ГПТУ тәмамлаган икән, аш пешерүче икән. Түбәнгә, икенче катка төшеп (анда безнең ашханә), ашханә мөдире Хәтимә Бариевна дигән юньле бер ханым белән сөйләшеп, кызыл сипкелне шунда эшкә урнаштырдым. Бер тапкыр әле унҗиде тиенлек борщны бушка да ашадым. Мин бик шат идем.

Әмма «заочник»ларның кышкы имтихан сессиясендә кызыл сипкел күренмәде. Ашханәдә дә күренмәде ул сессия вакытында.




VIII


Лекция бара. «Поэтика» темасына. Анда бер кешенең икенче бер кеше булып сөйли алу сәләте турында сүз бара (Аристотель хезмәтенә нигезләнеп). Мисал китерәм. Әлфия Афзалова булып сөйлим, сакауланып. Актанышландырып. Без бер йортта яшибез, бер-беребезне ихтирам итеп яшибез. Минем намусым чиста, «Әлфиягә үзе исән вакытта ук Актанышта һәйкәл куярга кирәк» дип беренче башлап язучы мин. Әлфия белән без 1968 елның апрелендә бу йортка бергәләп күчеп килдек. Йортыбыз элеккеге бакчачы бер урысның ярты гектарлы мәйданына урнашкан иде, урыс агайның алмагачлары әле ул язны да чәчәк атты, урыс агайның бакчада эскәмияләре, өстәлләре әле исән иде. Менә Әлфия шул өстәлләрнең берсенә менеп яткан гына бит… Май кояшында кызына гына бит. Халык – аһ! Безнең йортта Әлфия яшиме?.. Әлфиянең үземе?..

Һәм бөтен татар хатыны – кандидат, доцент, профессор хатыны – теге өстәл янында. Ә анда… анда татар халкының горурлыгы, иркә кызы Әлфия аякларын кояшка юнәлткән дә, кара күзлеген кигән дә кояшта кызына…




IX


Кабул итү имтиханнары бара. Химкорпуста, дүртенче катта, 93 нче ике ишекле аудиториядә. Алгы ишектән керәсең, теманы кара тактага язып куясың (инша), өч тема инде ул, аны бөтен Татарстан белә: 1) Нинди матур минем туган җирем; 2) «Җырларым, сез, шытып йөрәгемдә…»; 3) Һади Такташ традицияләре бүгенге әдәбиятта… Ничә ел инде шулай…

Мин теманы кара тактага язам, кыштыр-мыштыр эш башлана. Өлкән экзаменатор – профессор Вахит Хаков. Без аның белән гомерлек дуслар. Мин – алама, тәртипсез, җайсыз кеше, Вахит Хаков – җайлы, тәртипле кеше. Без – альянс.

Ара-тирә коридорга чыгабыз. Кем – алдагы ишектән, кем – арттагысыннан. Арттагысыннан кергәнне абитуриент бичара сизми, шпаргалка куллана. Университет уставы буенча болай: сочинение (инша) вакытында шпаргалка кулланган абитуриент «автоматически» төшеп кала һәм «приёмная комиссиядән «дело»сын алып кайтып китә». Моны бөтен абитуриент белә.

Ләкин бит минем, сигарет тартырга дип алгы ишектән чыгып китеп, коридорда сигаретны сүндереп, арткы ишектән шыпырт кына кереп, рәтләр арасыннан килгәнне белми ул теге бала, теге бахыр…

Киләм арткы рәтләрдән, киләм күзәтеп. Күрәм: якты ботлы, кыска итәкле бер кыз ботлары арасына шпаргалканы куйган һәм шуннан үзенең өстәлдәге кәгазенә умыра гына бит! Нишләргә? Кыз бик чибәр. Хәзер мин моны тотсам, «дело»сын ябып, университеттан куарга кирәк, «жалко ведь!» Нишләргә? Бу кызны саклап калырга иде. Шәһәр кызы булса кирәк, юбкасы бик кыска. Шпаргалка өчен бер дә җайлы түгел ул кыска юбка. Киләм арттан әкрен генә, ә теге сизми бит. Әйтерсең тәрәзә кәрнизенә бәйләп куйган каз итен песнәк чукый. Ләкин песнәк ул, өч-дүрт тапкыр чукыгач, як-ягына каранып ала: мәче юкмы? Ә бу кыз карамый. Ә мәче һаман якыная. Нишләргә? Тотыла, әрәм була бит бу. Юк, бу баланы сакларга кирәк. Шунда мин аның артына килеп басам да бик ыспай хәрәкәт белән генә теге шпаргалканы алам. Дөрес, бераз мәшәкать чыга: кызыкай кискен хәрәкәт белән «гармошка»ны (шпаргалка гармун формасында эшләнә) эчкәрерәк шудырмакчы булды, ләкин кәгазь минем кулда иде инде. Безнең бу «бәрелеш»не берәү дә сизмәде, күрмәде. Шпаргалканы мин чалбар кесәсенә яшердем. Бераздан бу тирәгә яңадан килдем. Кызыем, берни язмыйча, тик утыра, яңакларыннан ялкын бәрә иде. Мин аңа шыпырт кына:

– Нигә язмыйча утырасың? – дидем.

Бу инде тулы реабилитация иде, һәм ул сулыш алды. Кызу-кызу яза башлады. Мин дә, үземнең кешегә яхшылык эшләвемә сөенеп, җиңел сулап куйдым.

Ләкин беренче сентябрь көнне аудиториядә мин аны күрмәдем. Бичара, йә язганы «ике»лелек булган инде аның, йә балл җитмичә калган…




X


Факультетның партбюросында «оргсекретарь» булып эшлим. Яхшы итеп, тарышып эшләргә кушалар. Әнә Табеев үзенең карьерасын шуннан башлады, студент вакытта ук партоешма секретаре булды, диләр. Уйлап йөрим: начар булмас иде, шулай күтәрелеп, дөнья оҗмахында бер яшәп алсаң…

Ләкин миндә җыен «пычрак» эш: «персональное дело»ларны мин әзерлим. Кемгә кисәтү, кемгә каты кисәтү, кемнедер партиядән үк чыгарырга. Бүгенге бюрода ике эш: партиягә әле генә кабул ителгән (кандидатлыкка) бишенче курс студенты Х. ның тәртибен тикшерәбез. Җитмәсә рекомендациянең берсен мин биргән идем.

Гаеп зур: яңа елны каршы алганда, студент X. салкын портвейн эчкән. Тулай торак бүлмәсендә бәйрәм иткәннәр. Бервакыт салкын портвейннан моның эчен бора башлаган. Түзгән бу, түзмәгән түгел. Әмма актык чигенә җиткәч, урыныннан сикереп торган һәм, бөтен егет-кызларны гаҗәпкә калдырып, бүлмәдән чыгып йөгергән. Тик… Туалетка барып җитә алмаган, коридорның караңгы башында, бер ишек янында эшен бетергән. Шуннан үз бүлмәсенә кайтып яткан. Ә төн уртасында бу урынга якын бүлмәдә яшәүче кыз торып, караңгы коридорга (шул ук мәшәкать инде) чыгып аяк атлауга таеп, гөрселдәп барып төшә, буяла, яңак сөяген, кара янарлык итеп, паркетка бәрә…

– Ну что это такое? – дип гаҗәпсенә профессор Николай Александрович Гуляев, бюро әгъзасы. – Что это за дикость? Просто я не понимаю.

Х. ның өстенә очып-кунып, мин сүгәм.

– Вы же не с того мероприятия начали свой кандидатский стаж, – дип үрсәләнәм (бюро утырышлары бары тик рус телендә генә бара, КПСС, гомумән, рус телендә генә яши иде).

Бичара егетне партиядән чыгарырга дип карар кабул итәбез. Бу инде – миңа эш. Моның «эше» буенча папканы күтәреп, мин университет парткомы белән ике араны таптарга тиеш, аннары Вахитов райкомы бюросына папканы, егетне алып барырга тиеш.

«Персональ эш»нең икенчесе – аспирант Рим Ширияздановныкы. Сәләтле, шәп егет. Алтын медаль белән Башкортстаннан килгән. Аспирантурада калдырганнар. Без – дуслар. Без – ике кафедрага (тел, әдәбият) өч аспирант. Өченчебез – Фәрваз Миңнуллин. Яшь тәнкыйтьче. Өчебез дә бер үк төрле нужада: берәр балабыз бар, кайсыбыз коммуналкада, кайсыбыз тулай торакта. Аена туксан сигез сум стипендия алабыз. Шуны алган көнне, һичшиксез, «Восток» ресторанына төшеп, өстәл алабыз. Борын башына биш сум чыга. И ул андагы утырулар, мосахәбә, бездәге акыл. Хәзерге бер генә кооператор да, миллион сум түләп, өстәл янында безнең дәрәҗәдә акыллы сөйләшеп утырмыйдыр. Ә без – шулай. Рим – татар теле белгече, Фәрваз – татар әдәбияты белгече, мин – тарихчы (теге өлкәләрдә миннән юк). Римны татар теле өлкәсендә шулкадәр әзерлекле диләр, менә бер генә мисал. Мин үземнең бик тә әзерлексез көе аспирантурага эләккәнемне аңлагач (бу турыда «Ачы тәҗрибә» дигән китабымда яздым), ике көннең берендә фәнни җитәкчем Хатип Госман янына йөрдем. Гел консультация алдым. Ул да моңа ияләнде, берәр көнне килми калсам, миңа кисәтү ясый иде. Ә Шириязданов кайдадыр еракта, кирпеч заводы тирәсендәге коммуналкада яши, ялгышмасам, бала да карый иде кебек. Минем шикелле белемгә ач әрвах булып авызын ачып йөрми. Килми университетка, йөрми консультациягә. Сөйләүләре чын булса, аптырагач, аның коммуналкасына фәнни җитәкчесе профессор Мирфатыйх Зәкиев үзе барып йөри икән. Булыр, булыр, университетта шундый галимнәр бар иде ул чакта: берәр аспирант кулына килеп кердеме, ул инде аны кеше итмичә калмый: болар И. М. Ионенко, Н. А. Гуляев, А. С. Шофман. Зәкиев шундыйлардан…

Менә шул мактаулы Шириязданов янган бит әле. Нәрсә белән диген? Биш ай буе партвзнос түләмәгән. Юк, акча кызганудан түгел. Болай, «просто», ул факультетка килгән көнне взнос җыючы килмәгән, взнос җыючы килгән көнне Шириязданов күренмәгән.

Декан Н. А. Гуляев яңадан гаҗәпсенә:

– Ну что это такое? Я просто не понимаю…

Рим аклана, бала янында утырдым, җае чыкмады, ди. Минем тырышлык белән нибары «телдән кисәтергә» дигән карар кабул итәбез. «А задолженность немедленно погасить».

«Дело»ны мин шул көнне үк университет парткомына илтеп тапшырам. Әле безне анда карарга тиешләр.

Шулай, көтәм. Февраль, март узды, апрель узды – парткомга чакыручы юк. Майның матур бер көнендә партбюрога телефон:

– Магдеев, немедленно разыщите члена КПСС Шириязданова! Завтра в 15.00 слушается его дело.

Бөтен кафедраны эшкә җигеп, Римны эзләп табабыз, вәгъдәсен алабыз. Икенче көнне ул парткомның кабул итү бүлмәсендә иде инде. Безне чакырдылар. Партоешма (университет) секретаре мәрхүм Виссарион Фёдорович Семёнов иде (мин боларны язып утырам, ә бер ай элек, 1993 елның декабрь башындамы, ноябрь ахырындамы, В. Ф. Семёнов урамда йөрәге туктап үлде, юньле профессор, политэкономия кафедрасы мөдире иде).

Мин «эш»не сөйләп бирдем. Бәхәс китте. Берәүләр «строгач, без занесения в личное дело», икенчеләр «строгий выговор с занесением в личное дело» тәкъдим иттеләр. Рим да башын аска иеп, өстәл башында басып тора.

Ректор Михаил Тихонович сөйли – бер үк сүзләр!

– Я просто не понимаю. Как это можно в течение пяти месяцев не платить взносов? Вы же молодой коммунист. Это же элементарная обязанность коммуниста. Почему я, ректор, нахожу время для этого, а вы – молодой аспирант – не находите? Или не считаете нужным? Может, он, в самом деле, не нужен партии?

Ул сораулы карашын В. Ф. Семёновка юнәлтә.

Римны партиядән куып чыгарабыз дигәндә, КПСС тарихы кафедрасы мөдире Р. И. Нәфыйгов күтәрелә (партком әгъзасы).

– Мин аңлап бетермим. Бу егет миндә укыды, һәйбәт, юньле егет иде. Мин аңлап бетермим. Бу – ниндидер недоразумение. Бу егет андый булырга тиеш түгел иде.

Рәфыйк Нәфыйговның бу чыгышы Римның язмышын хәл итте, «строгий выговор без занесения в личное дело» дигәнгә партком әгъзалары кул күтәрделәр, секретарь беркетмәгә нәкъ шулай дип язып куйды: «за» – 18, «против» – 1, «воздержались» – 2. Беркетмәгә кул куелды. В. Семёнов безгә үзенең шома ияге белән ишарә ясады: «бездельник» Шириязданов белән сиңа, «бездельникка» чыгып китәргә мөмкин, янәсе.

Шунда, шунда… Виссарион Семёнов… минем «подопечный» Римнан… партбилетын сорады. Рим бирде партбилетын, бирде. Әмма бирмәсә шәп буласы икән. Чөнки… Рим Шириязданов взносын «погашать» итмәү генә түгел, әле май аенда да теге «әҗәтен» түләмәгән, һәм ул инде сигез ай түләмәгән икән.

Партком «ах» итте, ләкин карарын инде үзгәртә алмый иде. Парткомнан чыгып киткәндә күреп алдым: ректор Михаил Тихонович, күкрәк кесәсеннән алып, ниндидер таблеткалар йотып маташа иде…




ХI


Керү имтиханнары бара. Әлеге дә баягы химкорпусның 93 нче аудиториясендә. Әлеге дә баягы ике ишек. Ал яктан һәм арт яктан. Ал яктагысыннан чыгасың, коридорда йөрисең, шыпырт кына арткы ишектән керәсең. Абитуриентлар, бичаралар, синең арткы ишектән кергәнеңне белмиләр, аяк араларына шпаргалка кыстырганнар да (кайберләре) «шпарят». Мин алдан торып күзәтәм: чибәр, затлы бер кыз иншаны бот арасыннан алып тезә генә бит. Хәзер барып тотсам – чыгарып җибәрергә кирәк. Ләкин… ләкин… арткы ишектән өлкән имтихан алучы Вахит Хаков кереп килә. Рәтләр арасыннан ике якка карый-карый килә. Сеңелкәем, беттең бит! Харап булдың бит! Менә өлкән имтихан алучы аның артына килеп басты. Менә туктап калды. Ә теге чибәр кыз һаман «шпарит» бит әле, бахыр, берни белми. Сеңелкәем, беттең, яндың син! Хәзер ни әйтә инде өлкән имтихан алучы сиңа? Бар, чыгып кит, син инде кабул итү комиссиясеннән үзеңнең «дело»ңны ал да кайтып кит… Күпме күз яше булачак.

Ә Вахит абыең алай итми.

Теге кыз шпаргалкасын җәлт кенә фәлән-фәлән җиргә яшереп кабаланганда, өлкән имтихан алучы әйтә:

– Бәлки, алай ук итмәссез? Бәлки, үзегездән язарсыз…

Ул кызый, биш ел буе минем һәм Вахит абыйсының лекцияләрен тыңлап, диплом алып чыкты…




ХII


Җәй уртасы. Кабул итү имтиханнары бара. Әдәбияттан имтихан алам. Каршымда бер кыз сөйләп утыра. Куллары таза, димәк, эшләп үскән. Әйбәт кенә сөйли. «Заһир Бигиев иҗаты». Бу сәламәт, таза кызга карап уйлап утырам. Син авыл табигатендә киерелеп үскәнсең инде, сеңлем. Сезнең йорт-җирегез тазадыр, бакча кырында ак мунчагыз бардыр. Әтиең комбайнердыр, әниең хат ташучы йә клуб караучыдыр. Ике сыер, унбишләп сарык, йөзләгән каз-үрдәк, тавык асрыйсыздыр. Яшелчә бакчагызның рәшәткә башларына өч литрлы банкалар эленгәндер, бакча капкасының баганасына, саркырга дип, эремчек элгәндер әниең, әтиең сине зур кеше итеп күрергә телидер, минем шикелле гади комбайнчы булып калма, белем ал, дигәндер. Менә син бүген әйбәт кенә билге алырсың, тагын ике имтихан тапшырсаң, бәлки, университетка кереп тә китәрсең. И инде авылда әтиең мактаныр, кичен капка төбендә ирләр белән утырганда, болай сөйләнер:

– Әнә минем кыз… Университетка барды да керде. Уен эшме ул? Сез не думайте… Анда юк-бар кеше керә алмый.

– Кайсы университетка керде соң ул, Казанда бит алар унлап бар? – дип сорар күрше ир, наданрак кына бер абзый. Шунда әтиең аның баш очында тилгәннәр булып очар:

– Һи-и, надан… надан… Аның бит тегеләре институт дип атала. Университет ул – бөтен Казанга бер генә. Бөтен Татарстанга бер генә. Менә кая керде минем кыз. Аңладыгызмы?

Кызый беренче сорауга әйбәт кенә җавап бирде. Имтихан кәгазен карыйм – язмадан «дүрт»ле алган. Конкурстан узар өчен, моңа бүген, һичшиксез, «биш»ле яки «дүрт»ле алырга кирәк. Әйдә, сеңлем, тырыш, тырыш. Ләкин сеңелкәй имтихан билетын кулына алды да тынып калды. «Сибгат Хәким иҗаты» дип пышылдап куйды бу.

– Йә, йә, сөйли башлагыз, – дим мин, бу кыз өчен шатланып. Икенче сорауга да әйбәт җавап бирсәң, «биш»ле куям бит! Тугыз балл җыясың…

Әмма кызый дәшми.

– Нәрсә, әллә Сибгат Хәкимнең әсәрләрен белмисезме?

– …

– Нәрсә, «Пар ат», «Дуга» дигәннәрен дә белми-сезме?

– …

– Нәрсә, теге детдом малае турында язганын да белмисезме? Ә Ленин турында язганнарын?..

Җавап юк. Һәм мин инде батып баручыга актык тапкыр ярдәм кулын сузам:

– Радио, телевидениедән Сибгат Хәким җырларын бер дә тыңлаганыгыз юкмыни? Әйтик, «Фазыл чишмәсе», «Өзелгәнсең сиреньнән», «Бер тауда ун чишмә» һәм башкалар.

Шунда кызый үзенә үзе хөкем чыгарды:

– Җыр яратмыйм мин.

Һәм мин аңа «ике»ле куйдым. Татар теле, әдәбияты бүлегенә таш күңеллеләр кермәсен…




ХIII


1990 ел. Минем өчен авыр ел. Гыйнвар аенда сөекле апам үлде. Явыз авырудан тазара алмады. Аннан үзем авырый башладым. Яз айларында бик каты авырый идем инде, кешегә әйтмәдем. Кулыма каләм тотып автографлар бирерлек хәлем юк иде, Г. Тукай исемендәге бүләкне алган көнне митингтан качып, машина эченә кереп утырдым. Бер әрсез ханым шулай да тапты, автограф сорады. Ә мин каләм тота алмыйм. Үзем белән бергә эшләгән бер иптәш моны бик гади итеп аңлаткан бер мәҗлестә: «Кулына каләм тота алмыймы? Рюмканы бик еш тотканныкы ул», – дигән.

Бу гайбәт миңа килеп җиткәндә, мин хастаханәдә идем инде. Диагнозны тиз куйдылар: панкреатит.

Һәм мин, яшем җитеп, пенсиягә чыгарга әзерләнә башладым.

Сентябрь ахырында эшкә килсәм – коридорда стена газетасы. Бер ватман күләмендә мәкалә – минем иҗат турында. «Бәхилләшү» дигән китабымнан каерып алып, рәсемемне дә биргәннәр. Г. Тукай исемендәге бүләк белән тәбриклиләр. Мин инде быел икенче тапкыр шулай стенада телгә алынам. Беренчесе – гыйнвар аенда. Апамны җирләгәч, эшкә килсәм – стенада кара шрифтлы бер табак ватман: «Апасы үлү сәбәпле доцент Мәһдиевнең…» Миңа моны күрү бик авыр булды, ләкин шунда җиңел бер сулыш та алып куйдым: коллективта мине ихтирам итүчеләр бар икән. Белеп торам инде: моның инициаторы – факультетның партоешма секретаре Флёра Сафиуллина. Гомере буе кеше кайгысын кайгыртып, авыр вакытта коллегалары янына очып килеп җитә торган кеше. Вулкан булып, зилзилә булып…

Менә, ниһаять, декабрь ае җитте. Алдан биргән вәгъдәм бар: паспорт буенча алтмыш яшем тулган көнне ярты көн эшлим дә төштән соң кайтам да китәм.

Шул «ярты көн»гә дип килсәм… килсәм… Коридорда – стена газетасы, «әпәйт-теки» минем рәсем һәм бер табак ватманда котлау: «Хөрмәтле фәлән фәләнеч… Сезне 60 яшь тулу…»

Кыен булып китте. Нәрсәгә дип әле сиксән проценты кызлардан торган факультет алдында минем картлыкка басым ясап котлыйсыз?

Коридорда йөрим. Бүлмәләрнең ишекләре юка, клейлы пычкы чүбеннән. Бер бүлмәдән ишетелә.

– Юк, мин аңлый алмыйм. Бер кешенең портретын елына ничә тапкыр бирергә мөмкин? Мин беләм, ышту Мәһдиев популярлыкка мохтаҗ түгел. Ну да ләкин нәрсә дип елына ике тапкыр аның рәсемен бирәбез әле? Мин моны аңлый алмыйм…

И агайне, коллега… Киттем инде мин сездән, киттем. Минем портрет анда бүтән күренмәс инде, тыныч бул.

Ләкин белмәссең… Кара рамка эчендә күренеп алуым бар бит әле минем. Ни әйтсәң дә, утыз ел шунда эшләдем бит. Ул көнне дә син шулай дуларсыңмы? Юктыр инде, дуламассың…




ХIV


Рус-татар бүлегендә (РТО) лекцияләр укыйм. Атнага ике пар. Группада гел кызлар гына. РТОга малайлар бик сирәк керә. Минем гомердә – мин белгәне – өч кенә малай узды аннан: берсе – Гариф Ахунов малае Рәшит, калган икесе – минем бертуган абыем малайлары: Рөстәм һәм Расим.

Ә бу группада бер егет тә юк. Күпчелеге – шәһәр яки район үзәге кызлары. Бик яхшы киенәләр: Европаның үзе инде! Тәнәфес вакытында коридор башына җыелып сигарет тартучылар да бар. Мин дә алар алдында үземне мескен татар галиме итеп түгел, дөнья күргән тәҗрибәле доцент итеп күрсәтергә телим, җае килгәндә, «менә мин Парижда булганда» яки «менә без Коломбода Цейлон язучылары белән әңгәмә алып барганда» «фәлән-төгән» дип, чөйләр кыстыргалыйм, сизәм: эффект шәп. Кыланырга миңа беркемнән дә өйрәнәсе түгел, мин аңа үзем теләсә кемне өйрәтә алам әле. Мисалларым бар: Латвиянең хәрби диңгез базасы Лиепая шәһәрендә матрослардан торган ике-өч футбол командасы бар иде, алар еш кына, хәрбиләр стадионында очрашып, туп тибәләр иде. Менә шунда бер команданың һөҗүмчесе (Мәскәү малае) турында әйтәләр иде: трибуналарда гел солдат, матрос кына утырганда, бу һөҗүмче бик пассив уйный һәм команда гел оттыра икән. Инде дә килеп трибунада хатын-кыз кавеме утырса – моның уйнавына беркем түзә алмый, теләсә нинди команданы болар 5:0 исәбеннән оталар икән. Ул матросны мин күреп белә идем.

Тагын бер мисал. Амур флотилиясендә кыска сроклы хезмәтем вакытында безгә театр һәм кино артисты – мәшһүр Евгений Самойлов килде. Мин аның белән очрашуга ике тапкыр бардым. Солдат, матрос, офицер тулы клубта ул бер төрле сөйләде, ә икенче көнне ярты зал хатын-кыздан торган клубта бөтенләй башка – ялкынлы, дәртле Самойлов иде.

Боларны гына беләбез. Французлар юкка гына әйтмәгәннәр: алтынны ут белән сыныйлар, хатын-кызны – алтын белән, ирләрне – хатын-кыз белән.

Ләкин группадагы бер кыз минем лекцияне тыңламый гына бит. Тыңламый гына түгел, көзгесен, помадасын, щёткаларын, бәләкәй кайчысын чыгарып, сумкасына көзге терәтеп, сиксән минут буе бизәнә бу. Чибәр, каһәр. Сизәм: бу кызның миннән «замечание» аласы килә. Бер тәнәфестә коридор башында, миңа эндәшеп, сигарет та сораганы бар моның. Бирдем, ул вакытта тарта идем, яраткан маркаларым – «Опал» һәм «Трезор». Моны, бу «жест»ны, мин бик нормаль кабул иттем, чөнки лекцияләремнең берсендә ычкындырган идем: Кушма Штатларда студент белән профессор арасында барьер юк. Аларда һәркем – шәхес. Аларда студент кыз коридорда профессорыннан сигарет сорап ала икән, бу – гадәти күренеш.

Мин моны юри сөйләдем, чөнки үзебезнең татар бүлегендә кафедра утырышларында шундый сүзләр булгалый иде: фәлән студентка, туалетка кереп, тәмәке тарта икән, аны университеттан куарга кирәк…

Мин андый түгел, кыз бала тәмәке тарта икән – тартсын, аның бит җәмгыятькә бернинди зыяны юк, кеше таламый, кеше үтерми бит ул. Аны кызганырга кирәк, бичара, бәхетсез бит ул: егетләр аны үпкәндә, авызыннан янган черек гөмбә исе килә бит аның! Табигате югыйсә аның авызына, битенә җир җиләге исе биргән. Ә ул шуның кадерен белми, бәхетсез ул…

Хуш, әлеге кыз бер ай бизәнә минем лекциядә, икенче ае китте, ә мин һөҗүм итмим. Вузларда эшләүче яшь ирләр, егетләр, белегез: аудиториядә студентларга (бигрәк тә студенткага) кисәтү ясау сезнең дәрәҗәгезне төшерәчәк кенә. Минем яшь галимнәргә үгет-нәсыйхәт бирергә хакым бар дип уйлыйм. Тәҗрибәм җитәрлек. Аудиториягә лекция укырга кергән галим кафедра алдына басып гыйлем бирергә генә тиеш. Сиксән минут буе студентның ми аппаратына гыйлем тутырырга тиеш ул. Һәр студентның күз карашын үз күзләрендә тотарга тиеш. Шуңа күрә университет аудиториясендә урындыкка утырып дәрес биргән укытучыларны мин гомер буе аңлый алмадым: ничек инде ул утырып укытырга? Ничек инде ул, «Гөлсинә, нишләп син кичә минем лекциямә килмәдең?» дип мөрәҗәгать итеп, университетны утыз йортлы бер авылның җиде балалы башлангыч мәктәбе дәрәҗәсенә төшерергә?

Хәер, теге кызый бит әле. Моны нишләтергә? Бу бит ике ай буе мине мыскыл итә. Мин, үземне вакламыйча гына, узып барышлый гына күчәр башын бәрдереп, бу зифа каенның кайрысын сыдырып узарга тиеш. Ләкин ничек?

Өченче ай киткәндә, бер лекциядә кинәт кенә карар кабул иттем. Лекция текстының эченә төреп, бер җөмлә бәрергә! Табиблар даруның шундыен бирәләр бит балаларга: тышы тәмле, ә эчендә яман бер төш. Һәм мин, аудиторияне мыскыл итеп, кисточка белән керфеген майлап утырган бу кызга туры карап, лекциямне болай сөйләдем: «Для творчества прозаика Галимджана Ибрагимова в те годы было характерно увлечение идеями руссоизма, то есть воспевание красоты природы, – девушка, если вы считаете себя самой красивой в группе, то глубоко ошибаетесь, – воспевание культа романтической, божественной любви…»

Уф-ф… Кызыем үлде. Бетте. Кисточкаларын җыйды, дәфтәрен ачты һәм нидер яза башлады.

Шул көннән соң мин аның өстәлендә помада да, көзге дә күрмәдем. Кышкы сессиядә исә ул имтиханын «биш»легә тапшырды.




ХV


Мин студентлар алдында лекция сөйлим. Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов әсәрләренә анализ ясаганда, искелекне, борынгы гореф-гадәтләрне, җен-пәри, аждаһаларга ышануны тәнкыйть итәм, ләкин үзем гел җеннәр чолганышында яшим. Бу менә болай: мин университетка эшкә барам, трамвайга кереп утырам. Алдагы тукталышта мин утырган вагонга ун-унбиш кеше керә, шулар арасында җитмеш-сиксән яшьлек бер карчык була. Әнә шул карчык, һичшиксез, минем янга килеп баса. Кысыла-кысыла килә. Әллә никадәр яшь-җилбәзәк утырып бара югыйсә, ә бу нәкъ менә минем урындыкка килеп тотына. Бу, – әлбәттә, җен эше. Бу һәр көнне шулай булганлыктан, трамвай тукталышында берәр карт, карчыкны күрсәм уйлап куям:

– И иптәшкәем, син инде минеке…

Лекцияләрем бетә, «Ленин бакчасы» дигән тукталышка чыгып басам. Трамвай яки троллейбус көтәбез. Көтүчеләр арасында бер исерек бар. Мыркылдый, сүгенә, кемгәдер бәйләнәсе килә. Бу – шулай ук минеке. Һичшиксез, мин утырган вагонга керәчәк ул. Һичшиксез, минем янга килеп басачак ул, һичшиксез, минем белән сөйләшергә, бәйләнергә омтылачак бу. Әнә шуны алдан белгәнлектән, мин кайвакыт аның янына үзем киләм һәм үзем сүз башлыйм, чөнки ул барыбер минеке инде.

Яз килә, мин өстәлем янында көннәр буе утырам: лекцияләргә дә әзерләнәм, аз-маз әдәби әсәрләр дә язгалыйм. Безнең йорт алты подъездлы, урам ягында йорт буйлап матур аллея сузылган. Ул аллеяда, асфальт кибүгә, балалар «сызык» уйный башлый, ләкин алар бары тик минем тәрәзә турысында гына уйныйлар. Яз буе, җәй буе шулай. Каршыбызда гына кибет бар, анда кереп-чыгып йөрүчеләр, кара-каршы очрашканда, сөйләшеп тору өчен, нәкъ минем тәрәзә астына киләләр. Сәгатьләр буе сөйләшеп торалар. Мин кайвакытта урамга чыгып карыйм: йөз метрдан да артыкка сузылган йортыбызның бары тик бер генә урынында, минем тәрәзә турысында гына, хатын-кыз сөйләшеп тора, бала уйната. Әле алай гына да түгел. Урамда көтүе белән хуҗасыз этләр йөри. Төннәрен форточка аша ишетеп ятам: алар сөрлегешеп чабалар, каядыр китеп баралар. Ләкин мин көтеп ятам: бераз чабышып каннарын кыздырып алгач, болар, һичшиксез, минем тәрәзә янына җыелачаклар. Котчыккыч гауга куптарачаклар, мине йоклатмаячаклар. Кайвакытта аллеядагы куаклар арасында ике мәче, куркыныч мыраулап, йә мәхәббәт, йә нәфрәт хисләре белән уртаклашалар. Мин, йоклый алмыйча, урамга чыгам. Бөтен подъездлар тыныч, теге оятсызлар нәкъ менә минем тәрәзә астында. Болар, – әлбәттә, җен эше. Ул җен гел мине тәрәзә астында саклап яши. Хәер, минем бүлмәмдә дә берсе яши аның. Җәйге ял вакытында мин, гадәттә, әдәби әсәр язам. Бүлмәмнең ишеген ябып, сәгатьләр буе берүзем утырам. Язам, арыйм. Ике, өч, дүрт сәгать язам, берәү дә борчымый, керми. Шунда бик нык арыганымны сылтау итеп, дәва булсын дип, бер рюмка гына хәмер эчмәкче булам. Яшереп куйган җирдән шешәне алам (балалар күрергә тиеш түгел), бик шыпырт кына рюмкага салам… дигәндә генә, дырк итеп, ишек ачыла, һәм мин тотылам. Һәр очракта да тотылам. Югыйсә ярты көн буе ишегем янына килүче дә булмый.

Кешеләр теләсә нәрсә әйтсеннәр, әмма мин җеннәр белән әвәрә килеп яшим.




ХVI


Университетны – туган йортымны сагынып яшәрлек булгач, ник аннан киттем? Миңа бу сорауны гел биреп торалар. Минем җавап стандарт: яшьләргә юл бирергә кирәк. Ләкин тулы җавап түгел бу. Төп сәбәбе башкачарак.

Менә бервакыт Казанга без еллар буе сүккән Гали ага Акыш килде. Опера театрында моның белән очрашу булачак. Миңа чылтыратып әйтәләр: фәлән-фәлән йортның фәлән бүлмәсендә сезгә билет бар, кереп алыгыз. Киттем, эзләп таптым. Керә-керешкә, бер егет белән очраштым, кул биреп күрештек.

– Нихәл, Фирзәр, – дим, – синең җырлавыңны бик яратам, – дим. Ул да билетка килгән икән. Ләкин билет бирүчеләр аңа никтер «Фирзәр» дип түгел, «Ренат» дип дәшәләр. Фирзәр дигәнем… «Сорнай» ансамбленең җитәкчесе Ренат Гыйләҗев булып чыкты. Хуш, кып-кызыл булып янып, йорттан чыгып киттем. Театрда урыным – иң өске яруста, Гали аганың мәһабәт борынын чамалап булырлык иде. Очрашуда ыбыр-чыбырлы чыгышлардан туеп кайтып киттем: Гали ага белән иртәгә аерым очрашабыз, «Татарстан – Төркия» җәмгыятен тәкъдир итү мәҗлесендә. Ә ул мәҗлесне, бу оешманың президиум әгъзасы буларак, мин алып барырга тиеш.

Киттем мин икенче көнне Галимнәр йортына «презентация»гә. Кердем йортка, күтәрелдем икенче катка, халык җыелган, күрәм: каршымда Гали ага. Барып күрештем, бик якын итеп күрештем.

– Кичә бик арыттылар сезне, ничек йокладыгыз? – дидем.

Ул бераз гына гаҗәпләнгән сыман булды:

– Рәхмәт, әйбәт йокладым, – диде.

Мәҗлес зур булмаган бер залда, дүртәр кешелек шампанлы, лимонлы, алмалы өстәлләр янында башланып китте. Америка, Төркиядән килгән унлап татар бар иде, калганнары – үзебезнең галимнәр, артистлар. Хуш, мин бит алып баручы инде.

– Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр, хөрмәтле кунаклар, – дип тезеп киттем мин. – Бүген безнең шатлыклы көнебез: татар халкының зур галиме, ватанпәрвәр бер улы Гали ага бездә кунакта, – сул як өстәлгә таба кулым белән ишарә ясадым, күп кеше шунда таба борылды. Оешмабызның президенты Фирдүс Фәтхелисламов, йөзенә зур канәгатьлек хисе бөркеп, миңа карап алды, ул бит атна буе телефоннан төшмәде: «Мөхәммәт абый, пожалуйста, мәҗлесне алып баруны өстеңә ал инде», – дип, әллә ничә тапкыр әйтте. Менә хәзер ул бәхетле: бөтен кешедән дә булмый ул андый кереш сүзләр…

Мәҗлес кызды, шампан бөкеләре Синопта Төркия флоты белән Россия флоты бәрелешкәндәгедәй гөп тә гөп килеп атылып тордылар, Шамил Әхмәтҗанов, төрекчә бер җыр җырлап, Төркия кунакларын таң калдырды…

Шунда… шунда… (руслар андый очракта: «Фу ты, ну ты, лапти гнуты», – диләр) шунда залда пышылдау узды, урталай ярып, таза гына бер ир килә иде безнең өстәлгә таба… «Гали ага! Әссәламегаләйкем! Гали ага! Исәнмесез, әйдә, узыгыз» дигән тавышлардан мин гәүдәмнең авырлыгын югалттым. Өстәлебез янына Гали Акышның үзе килеп утырды, ә теге, мин күрешкәне экстрасенс доктор Наил Хәкимов икән.

Мин шактый вакыт шок хәлендә утырдым, чит телләр сүзлегендә «шок»ны француз сүзе дип аңлаталар. Минем версиям бар: «шок» – татар сүзе. «Шаккату» – аптырап, югалып калу – безнекеме? «Шакай» – бернинди эмоциясез карап торган кешегә шулай диләрме? «Шакай сөяге» диләрме сыер-үгезләрнең шоп-шома йомры тез башы сөяген? «Шок» безнеке. Әнә шуңа күрә мин әлеге мизгелдә «шокайган» хәлдә идем.

Хуш, өстәлгә бер кәгазь китерәләр. Минем исемгә. «Мөхәммәт абый, миңа ике минутлык кына сүз бирсәгез иде. Төрек гимназиясенең директоры Айдар Низамов». Ник бирмәскә инде, Айдар? Мин сине гомер буе ихтирам итеп яшим, син акыллы егет. Казан пединститутына синең янга йомыш белән дә килгәнем бар, һәм син минем үтенечемә колак салдың, тыңладың. Хәзер, Рәшит Мостафин гармуннарында уйнап бетерсен дә…

Ул арада Айдар безнең өстәл янына килеп утырды, чөнки безнең өстәлгә беркетелгән бер ханым Америкадан килгән кунак янына күчеп утырган, бездә бер урындык бушаган иде.

Айдар белән сөйләшеп киттек. Мин әйтәм, Рәшит Мостафин уйнап бетерүгә, сиңа сүз бирәм, иркенрәк сөйлә, нигә ике минут кына, дим. Ул биш минутлар чамасы сөйләргә вәгъдә бирә.

Гармун туктауга, мин, пычак сырты белән фужерга суккалап (нәкъ Ә. Еникинең «Төнге тамчылар» әсәрендәге персонаж – Кәли кебек; прототибы – Хәмит Ярми), болай дим:

– Хөрмәтле ханымнар, әфәнделәр! Хәзер сезнең алдыгызда башкалабызның педагогия институты каршындагы төрек гимназиясе директоры Айдар Низамов сүз әйтә.

Һәм, кулым белән ишарәләп, әлеге бөдрә чәчле кара егетне күрсәтәм. Шунда… шунда… Иң арткы өстәл яныннан күтәрелеп, безгә таба бер ир килә. Кара чәчле, каратут йөзле. Бу – Айдар Низамов икән, килде, рәхмәт әйтте, сөйли башлады…

Мәҗлестә минем улым Искәндәр дә бар иде, кайтканда, ул мине гел саклады: бишенче трамвайга утыртты, «Совет мәйданы» дигән тукталышта мине төшерде, үз өебезгә кадәр алып кайтты. Рәхмәт инде аңа. Тик өебезгә кергәч, безне ишек ачып каршы алган хатыныма – улымның әнисенә – мин бераз шикләнеп карадым: «вдруг» бу минем хатын түгел, ә кибет идәнен юучы Маша түти?




XVII


Хатип ага Госман докторлык диссертациясен яклады. Мәскәүдәге ВАК (Высшая аттестационная комиссия), гадәттә, диссертацияләрне раслауны ел буена суза. Хатип аганың диссертациясе исә бик тиз расланды. Анекдот чыкты. Имеш, ВАКтагы яһүдләр диссертацияне актарып тормаганнар, тышындагы фамилиягә генә игътибар иткәннәр: «Госман».

– Әһә, бу үзебезнең кеше икән, – дип, бертавыштан диссертацияне раслаганнар.




XVIII


Әдәбият галиме Тәлгат Галиуллинның «Еллар юлга чакыра» дигән исем белән тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы басылып чыкты. Т. Галиуллин – республикада иң яшь ректор, докторлыкны якларга йөри. Радиода әдәбият-сәнгать бүлегенең җитәкчесе Рим Кәримов (Тәлгатнең иң якын дусты иде, мәрхүм) телефоннан чылтырата миңа (иллә дә шәп бәрхет тавышлы иде!):

– Карале, Мөхәммәт, бер юньле эш эшлик әле. Тәлгатнең теге монографиясе турында радиотапшыру эшлик әле алдагы якшәмбе өчен.

Мин:

– Анда кемнәр катнаша соң?

Кәримов:

– Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин һәм университет галиме буларак – син. Кереш сүзне үзем әйтәм. Димәк, килештек. Син бераз әзерләнеп тор: «запись» (магнитофон лентасына язу) иртәгә сәгать унбердә була. Фәрваз да нәкъ шул вакытка килә.

Иртәгесен сәгать унбердә мин радиокомитетта идем инде. Рим үзенең кереш сүзен инде яздырган, миңа сорау биргән. Мин аның сөйләгәнен тыңладым да шундук ялгап алып киттем. Биш-алты минут сөйләдем бугай. Фәрваз күренмәде. Без студиядән чыктык, Римның бүлмәсенә керсәк – телефон. Фәрваз икән:

– Ашыгыч эш чыкты, мин кичке дүрткә генә килә алам, яздыра алырсызмы?

Рим аны көтәргә вәгъдә бирде.

Бер көн үткәч, Рим белән телефоннан сөйләшәбез:

– Фәрваз килдеме?

– Килде, язылды.

– Миннән соң сөйлиме? Ничек ялгадыгыз? Мин сөйләгәнне тыңлаттыңмы?

– Юк, вакыт бик тыгыз иде, туп-туры сөйләп китте. Әйбәт язылды.

– Ну бит ул ялгарга тиеш иде мин сөйләгәнгә. Ул бит минем нәрсә әйткәнемне белми.

– Ялгады, бик әйбәт ялгады.

– Ну, карагыз аны…

Ял көнне радио янында утырам. Менә Рим сөйли. Әйбәт тавыш белән затлы итеп сөйли. Менә бик үк бай булмаган тавышым белән мин сөйлим. Тәлгатнең китабын мактыйм. Менә сөйләп бетерәм. Хәзер бу Миңнуллин ничек итеп ялгый инде?

Дер калтырап утырам.

– Әйе, Мәһдиев хаклы, – дип башлап китә Фәрваз, – мин аның фикере белән килешәм.

Ну, даёт! Тапшыру тәмамлануга, мин Фәрвазга телефоннан чылтыратам:

– Ничек инде син, минем фикеремне белмәгән көе, «әйе, Мәһдиев хаклы» дип ялгап китәсең? Бәлки, минем чыгышымның соңгы җөмләсе менә мондыйдыр: «Тәлгат Галиуллинның бу монографиясе әдәбият белеменә берни дә өстәми». Алай булса ничек?

– Юк, мин синең нәрсә, ничек сөйләячәгеңне алдан ук белдем, шуңа күрә, курыкмыйча, шулай ялгадым.




XIX


Индус Таһиров белән профкомда утырабыз. Мин – университетның райком дәрәҗәсендәге профком рәисе, Индус – ниндидер бер комиссия рәисе, ул вакытта әле доктор да, академик та түгел, әлеге кебек персональ кара «Волга»сы да юк.

Озак утырдык, ниндидер документ әзерләдек. Бераздан карасак – төнге сәгать унбер. Тышта буран. Трамвайлар йөрмидер. Мин такси чакырттым. Озак көттермәде, килде. Чыгып утырдык. Мин Индусны өенә илтеп куям – юл өсте. Индус машина эчендә барганда борчыла:

– Бүген тагын соң кайтыла инде, хатын тагын дулаячак инде…

Мин өлкән яшьтәге кеше буларак, аны өйрәтәм: син, өйгә кайткач, хатыныңа тегеләй дип әйт, болай дип әйт, шуннан җайлана ул тормыш, дим. Шулай, юл буе өйрәтәм булачак академикны. Ә ул дәшми. Алар яшәгән йорт янында машинаны туктатабыз, саубуллашабыз.

Шунда Индус әйтә миңа фонарь яктысында:

– Слушай, теория минем үземдә – во! (Ул кулы белән бугазын аркылы сыпырды. Кош-корт бит туйганчы ашаса, ашаганы тамак төбенә кадәр күтәрелә.) Син миңа практик ягын өйрәт…

Бу җөмлә мәңгегә минем хәтеремдә калды. Чыннан да, коммунистик җәмгыять төзү турында күпме теория бар иде бездә, ә практик яктан беркем дә төгәл бер эш эшләмәде.

Инде мин дә чын коммунист икәнмен…




ХХ


Тарихчы галим Булат Солтанбеков сөйли. Без аның белән кырык елдан артык таныш инде. 1948–1950 елларда ул Яңа Чуриле районының Шәмәрдән урта мәктәбендә тарих укыта иде, мин дә шул районның Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих укытам. Укытучыларның августмы, гыйнвармы конференциясендә бик акыллы бер чыгыш ясады да Булат районның хуҗасына – беренче секретарьга ошады гына бит. Тиздән аны райкомга пропаганда бүлеге мөдире итеп алдылар. Ул арада инде мин хәрби хезмәткә киттем, юллар аерылды. Һәм, ничә еллар узгач, без Булат белән кабат очрашабыз: ул университетта, диссертация язып йөри. Ул – шәһәр малае, татар әдәбиятын укыйдырмы, юкмы, ләкин «Без – кырык беренче ел балалары» дигән повестьтан бер өзек китерергә ярата: «Ата кара тараканның кан әйләнешен белмәгән көе, бу дөньяда ничек яшәргә уйлыйсың син?»

Ул – мин язган әдәби әсәрләрне, мин аның тарих буенча хезмәтләрен ихтирам итешеп яшибез.

Булат сөйли: «1950 елдамы икән ЦК ВКП(б)ның чираттагы бер карары булды: аракы сатуны кысарга. Бу яшерен документ райкомга килеп җитте. Ябык бюро утырышы булды: кысарга. Пропаганда бүлегенә бу эшне йөкләргә. Кысуның планын төзергә. Беренче секретарь Вәли Мингазович шундый күрсәтмә бирде. Мин район газетасында бер мәкалә бастырдым: аракы эчүне кысарга. Партиянең күрсәтмәсе шундый. Аннан райпотребсоюз һәм башка оешмаларга чылтыратам: аракы сатуны кысарга. ЦК ВКП(б)ның линиясе шундый. Шуннан бер-ике атна үтә, район үзәгендәге кибетләрдә йөрим, аракы, чыннан да, юк диярлек. Димәк, район буенча ЦК ВКП(б)ның карарын әйбәт үтибез без, монда минем өлеш тә бар. Мин канәгать.

Ике атнадан тагын бюро утырышы. Райисполком рәисе Игнатьев сөйли:

– Менә ничә көн инде район укытучыларына хезмәт хакы түли алмыйбыз. Котчыккыч хәл: банкта акча юк (Игнатьев – күрше авыл керәшене). Беренче секретарь банк хуҗасы Князевка (шулай ук керәшен) сораулы караш ташлый:

– В чём дело?

– А в том, что кибетләрдән акча керми. Аракы сатылмый бит…

– Всё ясно…

Бюро утырышы тәмам. Вәли Мингазович мине калдырды. Агай-эне чыгып киткәч, ул, «Беломор»ын кабызып, миңа әйтте:

– Нәрсәгә дип теге карарны ашыктырып тормышка ашырдың инде син? Аз гына көтеп торырга ярамыймыни?

Шунда мин барысын да аңладым…»

Мин дә аны аңлыйм…




ХХI


Ангина белән авырып ятам. Бер көн, ике көн. Менә бервакыт хәлем начарланды, тамак төбе тыгылды. «Ашыгыч ярдәм» чакырырга булдык. Балалар – әле кечкенәләр – куркып калдылар. Шунда мин аларны яныма чакырып китердем дә, башларыннан сыпырып, васыятемне әйттем:

– Алай-болай үлеп китсәм, китапларны болай бүлегез: балалар әдәбиятының барысы да – кызыма. Әкият китапларының барысы да – улыма.

Болар, дәшмичә, аңлап бетермичә, күзләрен мөлдерәтеп карап тордылар да тиз үк минем бүлмәдән чыгып киттеләр.

Ул арада врачлар килеп керде. Карадылар, рецепт яздылар, ниндидер бер укол бирделәр дә чыгып та киттеләр. Хатын аларны озатып йөргәндә ишетәм: балалар бүлмәсендә ыгы-зыгы, дөбердәү тавышы. Урынымнан авырлык белән торып, бүлмәләренә барып керсәм – күрәм: балалар, идәндә әүмәкләшеп, тәгәрәшеп, бер-берсеннән китап йолкыйлар, ниндидер китапларны бүлешә алмыйча сугышалар икән. Бүртенеп беткәннәр. Миңа җиңел булып китте, сабыйлардагы эчкерсезлек, самимилеккә сокландым. Беренчедән, алар үлемнең нәрсә икәнен белмиләр, икенчедән, алар «безнең әти үләр» дип башларына да китермиләр. Өченчедән, алар бу турыда бөтенләй уйламыйлар да. Китаплар бүләсе бар – вәссәлам. Мин, авыру килеш елмаеп, бүлмәмә кереп киттем, балалар исә байтак сугышты әле.

…Терелеп эшкә чыккач, мин бу хәлне кызыклы бер хикәят итеп кафедраның лаборантлар бүлмәсендә сөйләп утырдым. Укытучылар керә-чыга йөриләр иде әле. Гадәти эш көне башланды.

Өйдә дә тынычлык, кичләрен китап укыйбыз, мультфильм карыйбыз. Китап бүлешү турында да сүз юк. Эш атнасы узып та китте. Ә беркөнне миңа кайчандыр безнең бүлектә укып диплом алып чыккан бер ханым очрый. Хәл-әхвәл сорашабыз. Ие, кияүдә, ире – прораб, бер балалары бар, үзе китапханәдә эшли.

– Безнең ике бала, – дип ялгап алып китәм мин. – Безнеке: бер кыз, бер…

Ләкин ханым мине бүлдерә, күзләрен зур ачып сөйли башлый:

– И Мөхәммәт абый, чынмы ул? Беркөнне сөйләп тордылар: ну да, бәхете булмаса булмас икән бу Мәһдиев абыйның, – дип. – Кеп-кечкенә балалары әтиләренең үлемен көтеп, мал бүлешеп сугышалар икән, – дип… Чынмы шул?

Ник чын булмасын инде, үзем сөйләгән идем бит, кафедрага барып…




ХХII


Факультетның партҗыелышы төнге унга кадәр сузылды. Ул елларда без, тарих-филология, журналистика, бер коллектив идек. Һәр җыелыш шулай сузыла безнең. Моның сәбәбен мин аңлыйм: карар проектын кабул иткәндә бит, фәлән-фәлән эшне башкаруны фәлән коммунистка тапшырырга дип, конкрет күрсәтелә. Әнә шул конкретлыктан качу өчен, өч-дүрт өлкән коммунист, проектны «нигездә кабул иткәч», котчыккыч бәхәс ачалар. Ул бәхәс, гадәттә, бер-ике сүзгә бәйләнүдән башлана. Әйтик, карарда «рассмотреть» диелгән булса, теге хәйләкәрләр җыелышта зур активлык белән тавышланалар: «пересмотреть» кирәк; карарда «поручить это коммунисту такому-то» булса һәм ул әлеге өлкәннәрнең берсенә кагылса, алар гөж киләләр: «рассмотреть в рабочем порядке» һ. б. Нәтиҗәдә гел гомуми сүздән генә торган бер документ кабул ителә.

Шундый җыелышларның берсеннән кайтып, ишек яңагындагы төймәгә бастым. Безнең өйдә гадәт: «Кем анда?» – дип сорала. Бу юлы сорау бирүче булмады, ишек дыркъ итеп ачылды, хатын шундук кухняга кереп юк булды. Гадәттәгечә, «ай-яй озак тордың» дигән җөмлә әйтелмәде, гадәттәгечә, кулымдагы дипломатны алып, залга узу булмады. Залда балалар телевизор карыйлар иде, алар да каршыга чыкмады. Мин чишендем, киемнәремне алыштырдым, кулларымны юып, кухняга уздым. Өстәл янына килеп утыргач, хатынның чыраена карасам… Хиросима өстендәге төтен. Күзләр шешенгән. Димәк, елаган. Ул арада аның кулыннан аш кашыгы төшеп китә (мине ашатырга өстәл әзерли), шуны бөгелеп идәннән алам дигәндә, яулык очы белән эләктереп, плитә өстендәге озын саплы алюмин чүмечне өстерәп төшерә, идән кайнар сөт белән тула. Нәрсәдер булган – факт. Мин ашый башлыйм, үзем уйланам: тә-ә-к, дим. Әтисе дә, әнисе дә исән моның. Аларга бер хәл булган булса, ишектән керүемә муеныма асылынып елый башлар иде бу. Димәк, исәннәр. Балалар исән – залда үзем күреп чыктым. Минем әти инде утыз җиденче елда ук хәл ителгән, әнине җирләгәнебезгә дә инде ун еллар. Димәк, монда мәсьәлә туп-туры миңа кагыла. Димәк, мин югында моңа бер кеше чылтыраткан. Тә-ә-к. Димәк, хәзер нишләргә? Бер сорау да бирмәскә. Ул бит миннән сорау көтә, ә инде хатын-кызны беләбез: ире кайтышка, аның инде җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова яки Венера Ганиева концерты озынлыгында гына кассетасы булмый калмый. Хатын-кызны беләбез инде: эчендәгесен барыбер озак саклый алмый ул, мин никадәр вакыт дәшмәсәм, аның чыдамлыгы шулкадәр тиз кими. Карт бүре бит мин…

Һәм, ниһаять, чәй биргәндә бер чынаякны ялгыш төшереп ватып, минем уң аякны шактый ук пешереп, идәнне яңадан сөртеп, яңадан кулларын юып, яңадан чәй биргәч, хатын түзә алмады:

– Ленинский районнан трамвай белән кайттыңмы?

Ә мин университеттан, «Ленинский сад»тан кайткан идем.

Тә-ә-к. Бер «ачкыч»ны бирде бит бу. Мин бит Кызыл Байраклы Балтыйк флотының бер базасында СНИСта («Служба наблюдения и связи») элемтәчеләр, шифровальщиклар белән, разведчик, контрразведчиклар белән әвәрә килеп, телеграф ленталарыннан чыккан шартлы сүзләрне укып утырган егет яшьлегемдә. Анда бит сигнальщик, флагларын болгап, корабльдән яр буендагы постка шундый хәбәр бирә: «Иванов хуҗалыгына ике тонна ит, егерме өч тартма кефир төятегез. Имза: Ахияшвили». Шифровальщиклар өчен бу текст менә болай ачыла: «Киров» крейсерына бүген егерме өч сәгатьтә командующий вице-адмирал Алексеев килә, рейдны саклау өчен база командующие контр-адмирал Киселёв җаваплы. Имза: флот адмиралы Горшков».

Димәк, мин Ленин районында кич уздырганмын. Дәшмим, чәй чөмерәм. Тагын бер «ачкыч»:

– Квартирасы бер бүлмәлеме?

– Ие, бер бүлмәле. – Кызык булып китте. Хатын да җиңелрәк сөйләшә башлады.

– Кооперативныймы?

– Ие, кооперативный (чәй эчәм).

– Синең акчага алындымы?

– Ие, бөтенесен мин түләдем.

– Балагыз күпмелек инде?

Монда бераз уйларга кирәк. Күпме дип әйтергә? Быел армиягә китте, Әфганстанга эләкте дип үк әйтсәм… җитди түгел. Ә миңа бу уенны беткәнче җитди итеп алып барырга кирәк. Һәм мин киттем… Ычкындым…

– Бүген җиде ай тулды. Шуның туган көне иде…

Бүтән сораулар бирелмәде. Ә сорау бирелмәү хатынны борчый. Аның сорау бирдертәсе, шуңа җавап биреп, эчен бушатасы килә. Мин исә әле гел чәй эчәм. Шунда ул түзмәде:

– Мине сатмыйсыңмы?

– Ничек итеп?

– Кем чылтыратканын әйтсәм, мине сатмыйсыңмы?

– Нәрсәсен сатасың аның, гел дөресен сөйләгән бит (ну, мин дә явыз инде).

Хатын шунда җиңел сулап куйды һәм миннән «сатмаска» тагын ант сорады. Ант итәргә туры килде, ләкин әйттем:

– Мине бу кешенең кем булуы һич кызыксындырмый, – дидем.

Шунда ул… ул… кайчандыр читтән торып бездә укыган, миңа имтиханнар тапшырган, бераздан укуын ташлаган, ире белән мин исәнләшеп, хәл-әхвәл белешеп йөргән бер хатынның исемен әйтте. Теге хатын безнең өйгә әнә шундый информация биргән:

– Ирең бу минутта Ленинский районда, үзе алып биргән квартирада яшь хатыны янында, баласы янында утыра, – дигән…

Юләр икән бу – үзенең кем икәнен дә әйткән. Гаҗәп… Гадәттә, алай булмый.

Иртәгесен кафедрага киләм. Лекцияләр башланырга әле ярты сәгать бар. Гайбәт сөйлибез: бишенче трамвай рәтле йөрми; уникенчесендә дә рәт юк. Җиденче троллейбуска якын да килмә, эченә керсәң – сытып бетерәләр, әнә минем пальтоның бер төймәсен бүген ничә кеше эзләп тә таба алмады…

Шунда мин иркенләп кафедра халкына (доцентлар, ассистентлар, лаборанткалар) кичәге хәлне сөйлим. Дөресен әйтим: өйдә ни булса, килеп, шул турыда сөйләп бетерүче кеше коллективта бер мин генә идем. Сөйләвемне әсәренеп тыңлыйлар һәм, мин нокта куйгач, бер-ике секунд тын алгач, лаборанткабыз кычкырып көлеп җибәрә:

– И Мөхәммәт Сөнгатович (бездә рәсми дәшү шулай гына иде ул заманда)! Сез бик соңга калгансыз. Ул хатын инде безнең гаиләгә әллә кайчан мондый спектакльне күрсәтте.




XXIII


Ветераннар картайды. Кайда ул элеккеге шау-шулы зур партҗыелышлар? Кайда ул «бергә шаулаган көннәр»? Кайда ул хатынны, балаларны ике-өч көн буе дер селкетеп, җитди чырай белән бер кичне өйдән «партҗыелышка» дип чыгып киткән көннәр…

Факультет аерылды, таралды. Руслар китте, тарихчылар китте, журналистлар китте. Кеп-кечкенә бер партоешма булдык та калдык. Инде чираттагы партҗыелыш турындагы белдерүне, партбюро бүлмәсенә бикләнеп, ярты көн буе ватманга матурлап язып утырулар да бетте… Бик күңелсез икән ул партиясез яшәү – без моны аңлый башладык. Ризалаштык. Әмма ветераннар дулый: кайчан партҗыелыш? Нигә белдерү юк? Нигә сузалар?

Һәм ветераннар, унберенче катка менеп, витриналар, диварлардан белдерү укып йөри башладылар. Ә җыелышлар – сирәк…

Көннәрдән бер көнне кафедраларның уртак бүлмәсендәге «Белдерүләр тактасы»на кулдан язылган тый-нак кына бер белдерүне кнопка белән беркетеп куйдылар: «Иртәгә сәгать 13.00 дә татар факультеты каршындагы партоешманың җыелышы була.

Көн тәртибендә:

1. КПССның үзгәртеп кору программасының татар факультеты эшчәнлегендә конкрет бурычлары турында.

2. Төрлеләр».

Иң куркытканы, әлбәттә, «төрлеләр». Взносың ничек түләнгән? Гонорарыңнан түләдеңме? Соңга калмадыңмы? Хатының белән ничек яшисең? Татумы?

Соңгысы турында уйлаганда, һәр яшь доцентның йөрәге «жу-у» итә. «Ә «дыруг» мин? – дип уйлап куя ул. – Дөрес, беркөнне, Ленин бакчасыннан узганда дүртенче курс студенткасы Зөлфияне очратып, аның кайнар кулын тотып сөйләшеп тордым мин. Ләкин дә бит мин… ну да, ләкин бит мин… имтиханда нибары «дүрт»ле алды бит ул миннән. Мин бит… Нужәли, шуны күреп торучы булды икән? Ну, алай булса яндым, беттем, хуш, партбилет, җаныкаем, кызыл кенәгәм… Ну, Зөлфия сеңлем! Никләр генә очрадың син минем юлымда? Мин бит, трамвай тукталышындагы ипи кибетенә кереп, хатынга уналты тиенлек «орловский» ипи генә алырга тиеш идем. Ник шул көнне син үзеңнең гүзәл Актанышыңа, Минзәләңә, Азнакаеңа кайтып китмәдең? Менә мин хараплар гына булдым бит…»

Ветераннар исә алай баш ватмый.

Әнә теге «сәгать 13 тәге» җыелышка килергә карт коммунистларга хәбәр итмиләр кафедраларның лаборанткалары. Сәбәп: өч көн инде лифтлар ремонтта. Ә без – «стоячий барак»ның (күккә ашкан тартма йортларны рус язучысы Виктор Астафьев шулай дип атады бер әсәрендә) унберенче катында. Лаборанткалар гуманлы: картларны кызганалар.

Ләкин җыелыш башланырга ярты сәгать кала, кафедрага ветеран Хатип ага чылтырата (аңа инде сиксән яшь бардыр). Әйе, шулай, сиксәннән артык аңа…

– Берәр җыелыш юкмы? – дип сорый ул лаборанткадан. Тегесе каушап кала.

– Җыелыш бар, ләкин лифт эшләмәгәч, мин сезгә хәбәр итмәгән идем, – ди.

Шунда Хатип ага, дулап китеп, җыелышның сәгать ничәдә икәнлеген ачыклауга «дзың» итеп трубканы ташлап, лаборантканы рәнҗетә.

Ә без әле бу хәлләрне белмибез, җыелышта ялкынлы чыгышлар ясап ятабыз. Фәлән эш эшләнмәгән, фәлән эшне эшләүне фәлән иптәшкә йөкләргә (гадәттә, ул доктор була алмыйча калган берәр иптәш (кандидат, доцент, ассистент), фәлән-төгән дип ду күчереп утырганда, инде җыелышны тәмамлыйбыз дип торганда, ишекне бәреп, Хатип ага килеп керә. Тирләгән, мышный. Ничек инде ул җитәкләгән, ул эшләгән татар бүлегендә аннан башка гына партҗыелыш уздырып яталар? Бу ни хәл бу?





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=68279726) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes



1


Язучы «Ачы тәҗрибә»нең икенче китабын төгәлләргә өлгермәде. Әсәр авторның матбугатта басылып чыккан язмалары, шәхси архивында сакланган кулъязмалары нигезендә безнең тарафтан төзелде. Кайбер язмалар бу тупламга әле дә кертелмичә калды. – Г. Х.



Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең 6 нчы томында әдипнең «Ачы тәҗрибә» (икенче китап) һәм «Ачы тәҗрибә авазы» дигән истәлекләре урын алды. Бу әсәрләр беренче тапкыр басыла һәм язучының әдәби мирасы буларак тәкъдим ителә.

Как скачать книгу - "Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Книги автора

Аудиокниги автора

Рекомендуем

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *