Книга - Пьесалар / Пьесы

a
A

Пьесалар / Пьесы
Кәрим Гали улы Тинчурин


Татар әдәбияты классигы, драматург Кәрим Тинчуринныңәлеге китабында танылган пьесалар урын алды.





Карим Тинчурин

Пьесалар / Пьесы



© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Ваһапова Р. Г., төзү, 2021


* * *










Сакла, шартламасын!..









Дүрт пәрдәдә


Уйнаучылар:

Шакирҗан – татар бае.

Габбаса – аның хатыны.

Шәрифҗан – аларның уллары.

Мөршидә – Шакирҗанның кардәш кызы.

Мортаза бай – Шакирҗан байның дусты, бик юан кеше.

Мансур – газета идарәсендә эшләп йөрүче яшь язучы.

Ибраһим – Мансурның иптәше.

Садрый – бозык байбәтчә.

Сәляхетдин – байбәтчә.

Николай Александрович – пристав, бик юан кеше.

Сәйфетдинов



Фёдоров

Шымчы.








Гыйлаҗ бабай – Шакирҗан байның дворнигы.

Нурмөхәммәт – Шакирҗан байның типографиясендә эшче.

Сәгатьче.

Әби – Мансурның бүлмә хуҗасы.

Гөлҗамал – Шакирҗан байның асравы.




Беренче пәрдә


Байлар дачасы. Уртада алтын шарлы челтәр капка. Сулда тәрәзәле һәм пыяла ишекле зур терраса. Уңда дача эскәмиясе. Сулда өстәл һәм урындыклар. Куе урман. Кояшлы, бик якты көн.



I. Гыйлаҗ бабай ялгызы.



Гыйлаҗ бабай (капка янында). Көш, көш, юньсезләр! (Җирдән таш алып.) Монда сезгә ни калган? Үз йортыгыз тармыни? Көш, көш, дим, әрсезләр. (Тагын таш алып бәрә.)

Мансур килеп керә. Таштан куркып кала.



II. Гыйлаҗ бабай һәм Мансур.



Мансур. Чү, бабай? Ни эшлисең? Башны ярырсың.

Гыйлаҗ бабай (куркып). Ялгыш, энем, ялгыш. Тавыкларны куадыр идем. Йөдәтеп бетерделәр.

Мансур. Суярга кирәк үзләрен. Кем тавыклары соң?

Гыйлаҗ бабай. Күрше тавыклары. Көнозын шунда чуалалар.

Мансур. Чуалсалар ни, рәхәтләнсеннәр. Сиңа уңайсызламый торганнардыр ич?

Гыйлаҗ бабай. Бай ачулана. Кеше тавыкларын кертергә кушмый. Әтәче – бигрәк усал нәрсә. Безнең әтәчне кыерсыта. Безнең әтәчнең токымы яхшы булса да, яшь әле. Күрер күзгә зур булса да, көче азрак шул. Күршенеке карт әтәч, килеп-килеп безнең әтәчне талап китә. (Тавыкларны күреп, борылып.) Көш, көш!.. Ни калган сезгә монда? Көш, дим, зимагурлар! Көш, дим, юлбасарлар!.. (Таш алып бәрә.) Көш, дим!..

Мансур. Байлар өйдәме?

Гыйлаҗ бабай. Карт бай шәһәрдән кайтып җитмәде әле.

Мансур. Бикәләр өйдәме?

Гыйлаҗ бабай. Өйдә.

Мансур. Тагын кемнәр бар?

Гыйлаҗ бабай. Нигъмәтҗан шәһәргә байны алып киткән иде. Иртәгә кызлар да бәйрәмгә хәзерләнергә китәчәкләр, мин дә шәһәргә кайтам. Мунча керәсе бар. Бәйрәм бит, ахрысы. Байның иске читеген бирергә булган иде әле бикә. Гает намазына читек киеп барырмын дип торам. Юкса итек тәмам эштән чыкты инде. Яхшы итек иде. Тузды шул, тузды.

Мансур. Тузса, баеңнан яңаны сорарга кирәк.

Гыйлаҗ бабай. Безгә, картларга, кайда инде яңа итекләр! Нигъмәтҗан көне-төне үзе белән бергә йөрсә дә, аңар да әле яңаны алып бирми. Байның быел расходлы елы шул. Яңа итекләр даулап булмый инде. Көзгә чыдаса, кыш өчен кайгырмыйм. Кышны чабатадан да уздырып була аны. Көз көне пычракта карт кешегә уңайсызрак. Миндә риматиз чире бар дип әйтәләр. Аяклар сызлый. Риматиз юешкә ярамый икән. Көзгә кадәр итекләр таралып бетмәсә ярар иде. Дегетләп, һәйбәтләп чормага куйган идем. Көзгә чыдаса, кыштан курку юк. Кыш көне су ташыганда, итек уңайсыз була. Көзгә чыдаса, кыштан, Алла боерса, курку юк. Тәндә җан булганда, салкынга бирешмисең аны. Кыштан курку юк, Алла боерса.

Мансур. Бабай, сиңа ничә яшь?

Гыйлаҗ бабай. Яшь дигәндә, яшькә байлык зур. Югары оч Хисами белән бер елны каралдык. Менә аның инде гүр иясе булганына, уракка төшкәндә, нәкъ унбер ел була. Миңа дә күптән вакыт инде дә, ризык бетмәгән булгач торасың икән шул. Карчыкны җирләгәнгә, бәрәңгеләр казыганда, нәкъ унсигез тула. Яшькә байлык зур. Аллага тапшырып җиденче кибәнне башладык инде.

Мансур. Нәрсә дисез?

Гыйлаҗ бабай. Җиденче унга керештек инде. Көлтәләр җыйганда, алтмыш дүрт була.

Мансур. Мин сезгә йөз яшь бардыр дип торам.

Гыйлаҗ бабай. Йөзгә кадәр торып булмас инде. Менә син мине унбиш ел элек күрсәң иде… Мин, пристаньда эшләгәндә, егерме потны эһ тә итмичә күтәреп пароходка кертәдер идем. Хәзер беттек инде. Балаларның кайгысы картайтты.

Мансур. Ни булды балаларга?

Гыйлаҗ бабай. Кыз балаларны, Аллага шөкер, башкардык. Ир балалардан бәхет булмады.

Мансур. Тәүфыйксыз булып чыктылармы әллә?

Гыйлаҗ бабай. Ул яктан, Аллага шөкер, балаларга үпкәләр хәл юк. Балалар менә дигән егетләр иде. Зур улым Низаметдин исемле иде. Шул Низаметдин, мескен, шахтада җир астында күмелеп калды. Гәүдәсен дә таба алмаганнар. Икенчесе Шакир атлы иде. Анысы күрше авыл алпавытында бик яхшы урында торадыр иде. Арыш суккан вакытта машинага кысылып, кулын бөтенләй эштән чыгарды. Барлыгы өч атна авырып, гүр иясе булды. Яшьләр үлгәнче, мин үлсәм, яхшырак булыр иде бит, Алланың язмышына каршы барып булмый. Күрәсең, җир өстендә ризыклары беткән инде. Балаларның игелекләрен күрергә язмаган, күрәсең. Кыз балалар да ирләре янында, Уралда, алтын базларында торалар. Ахыргы көннәремдә япа-ялгыз калдым. Алла шулай язган, күрәсең. Берни итәр хәл юк.

Мансур. Үлгән балаларың өчен акча ала алдыңмы?

Гыйлаҗ бабай. Акча чыгар, дип әйткәннәр иде. Без надан халык рәтен белмәгәч китереп бирүче булмады. Алпавыт марҗасы гына, Шакирым үлгәч, күмәренә дип, ун сум акчалата, өч пот он биргән иде. Башка нәрсә булмады. Судлашып йөрсәң дә, барыбер шул инде. Безнең, мужикның, сүзен кем тыңлый… Бай булсаң инде, бер хәл. Прошение яздырырлык сумаң булмагач, кая барсаң да, рәт юк инде безнең халыкка. Адвокат ялларга әйткәннәр иде, әлеге фәкыйрьлек аркасында ул да эшләнмәде. Ихи-хи-хи!..

Мансур. Шакирҗан байда күптәннән торасыңмы?

Гыйлаҗ бабай. Көзгә ун ел тула.

Мансур. Күпме жалованье аласың?

Гыйлаҗ бабай. Кая инде ул жалованьелар! Менә пристаньда йөк ташыган вакытларда көненә йөз егермешәр тиен төшергән чаклар була иде. Ул вакыт яшь идем әле. Хәзер картайдык инде. Мин бит хәзер авыр эшләргә ярамыйм. Өс-башны карыйлар. Тамак тук. Миңа хәзер инде артыгы кирәкми дә. Бай да, бикә дә, үлгәч яхшылап җирләрбез, диделәр. Өчен дә, җидесен дә, кырыгын да яхшылап, муллаларга сәдакалар биреп, Коръән укытып уздырырбыз, диделәр. Миңа шунысы булса, башкасын сорамыйм инде. Алла кабул итсен. Торасын тордык инде. Кеше кулында булу белән ахирәт якларын бер дә рәтләп булмады. Гөнаһы күп инде. Тапшырдык.

Мансур. Бер дә курыкма, бабай. Мондагыдан кыен булмас әле.

Гыйлаҗ бабай. Булмасын инде. Юкса дөньяда да михнәт, ахирәттә дә тәмуг булса, кыенрак шул. Әнә байларның эше җайлы. Дөньяда да рәхәт, ахирәттә дә аларның җайлы булыр.

Мансур. Ни өчен алай дип уйлыйсың?

Гыйлаҗ бабай. Байлар намазын укый, зәкятен бирә, сәдакасын бирә. Хаҗына бара, корбанын чала. Аңар мулласы да, ишаны да догасын бирә. Ә безнең ишеләр догасыз, фатихасыз, гөнаһка чумып, каралып бетәсең.

Мансур. Укый беләсеңме?

Гыйлаҗ бабай. Һи, каян беләсең аны! Безнең заманда ул юк иде. Әтидән яшьли ятим калдык. Унике яшьтән бирле кеше кулында. Рәтләп догаларны да белеп булмый. Үлгәч, анда сорарлар.

Мансур. Кайда?

Гыйлаҗ бабай (бармагы белән җирне күрсәтеп). Тегендә.

Мансур. Кемнәр?

Гыйлаҗ бабай. Ни инде… сораячаклар инде.

Мансур. Соң кемнәр сораячаклар?

Гыйлаҗ бабай. Әллә…

Мансур (бармагы белән җирне күрсәтеп). Анда балчыктан башка беркем дә юк.

Гыйлаҗ бабай. Юк?

Мансур. Юк!

Гыйлаҗ бабай. Көш, дим, зимагурлар! Кая киләсең тагын? Хәзер бай кайтыр бит. Әллә бәреп тәпиләреңне сындырганны көтәсеңме? Көш! Тәмуг кисәве!.. Көш, дим, рәхмәт төшкере!..

Мансур (тәмәкесен чыгарып). Бабай, тәмәке тартасыңмы?

Гыйлаҗ бабай. Юк, андый эшләргә, Аллага шөкер, өйрәнеп булмады. Ашап-эчеп, тәмәкеләр дә тарта башласаң, кая инде ул безгә. Андый эшләр безгә кул түгел. Син соң үзең кем буласың?

Мансур. Минем исемем Мансур.

Гыйлаҗ бабай. Бай баласымы? Сәүдәдәме?

Мансур. Юк, мин дә крестьян баласы.

Гыйлаҗ бабай (гаҗәпләнеп). Крәстиэн малае? Соң монда нишләп кенә торасың?

Мансур. Газетада эшлим.

Гыйлаҗ бабай (гаҗәпләнеп). Алай!.. Ул гәзит дигәнне син язасыңмы?

Мансур. Әйе, шул язучыларның берсе булам.

Гыйлаҗ бабай. Алай… Байга килгән идеңмени? (Тора.)

Мансур. Әйе.

Гыйлаҗ бабай. Гәзит китердеңме әллә?



III. Әүвәлгеләр һәм Мөршидә.



Мөршидә (өйдән чыгып, Мансурны күреп аптырап кала). Бабай, казан астына утын керт әле!

Гыйлаҗ бабай. Утын? Ә, әйе, утын шул. Онытканмын. Картлык шул. Уху-ху-ху… (Сөйләнеп чыгып китә.)



IV. Мансур һәм Мөршидә.



Мөршидә (Мансур янына килеп, як-ягына каранып). Мансур, бу ни эшең инде?

Мансур. Нәрсә? (Кулын бирә.)

Мөршидә. Көпә-көндез монда нигә күренәсең? Икебезне дә хур итәсең бит.

Мансур. Борчылма, Мөршидә, мин сиңа килмәдем.

Мөршидә. Миңа килмәдең?

Мансур. Асылда, мин сиңа килдем, әмма өстән караганда мин сиңа килмәдем.

Мөршидә. Син ни сөйлисең?

Мансур. Мин, теге хикәянең акчасын сорарга дип, Шакирҗан байга килдем. Өстән караганда бу шулай. Асылда, сиңа килдем. Бабай, барысы да шәһәрдә бәйрәмгә хәзерләнергә киттеләр, дигәч, син дә шәһәргә киткәнсең дип уйлаган идем. Менә нәрсә, җаный, мин бүген монда Ильяс әфәнделәрнең дачасында кунам. Уңай вакыт таба алсаң, барып чык. Менә теге әйткән китап шул инде. (Китап бирә.)

Мөршидә. Күрше-колан күрмәсә генә ярар иде. Дәү абый да хәзер кайтыр. (Куркып карана.)

Мансур. Тукта әле, Мөршидә, син көннән-көн бозыла барасың. Бераз батыррак булырга кирәк. Син бит кеше. Кешелек хакыңны җуймаска тиеш.

Мөршидә. Сизелсә, яхшы түгел. Болай да әле дәү абый бу арада гел ачуланып тора.

Мансур. Кара әле, Мөршидә, батыррак бул. Үзеңне шулардан кыерсыттырма. Әллә алардан башка тора алмабыз дип уйлыйсыңмы? Төкер барысына да!.. Ярый, хуш, Ильяс әфәнделәргә кил. Мин хәзер шунда барам. Сине көтәрмен.

Мөршидә. Кара әле, Мансур, мин бүген өйдән чыга алмыйм шул. Син иртәгә үзең шәһәрдәге йортка кил. Дәү абый да, Габбаса апа да дачада калачак. Мин асраулар белән генә өйдә булырмын. Шунда яхшылап сөйләшеп, бер карарга килербез. Үзем дә монда торудан тәмам туйдым инде. Дәү абый атлаган саен тирги, җикеренә. Тизрәк өстеннән җибәрәсе килгәнне аңлата. Кияү дә табып куйганнар бугай инде. Теге Мортаза байның Садрыен беләсеңме?

Мансур. Әллә шул бозык малайга бирмәкчеләрме?

Мөршидә. Үз кызлары булмагач, аларга кем булса да булсын. Тик бай булып, придан гына сорамасын. Садрый да бу арада тәмам бер имгәк булды инде, һичбер яры чыгар хәл юк, бәйләнә… Әллә нинди сөю хатлары язган була. Мәсхәрә итмәсә генә ярар иде. Бик усал дип әйтәләр үзен.

Мансур. Юк өчен борчылма. Бернәрсә дә булмас. Ләкин мин шунсына аптырыйм: Шакирҗан бай ни дип ул Садрыйга сине бирмәкче икән?

Мөршидә. Ни өчен булсын, придан бирмәс өчен. Әткәйнең өлешен, шулай итеп, үзендә ябып калмакчы, ди. Зарифа җиңги дә шулай дип әйтә.

Мансур. Юк, аның өчен булмас. Мин бөтенләй киресен уйлыйм.

Мөршидә. Шул, шул, Зарифа җиңги дә шулай ди. Кара әле, Мансур, әткәй өлешен бирмәсә нишләрбез?

Мансур. Мөршидә, син һаман әле шул юк-бар фикерләреңне башыңнан чыгарып ташлый алмыйсың икән. Бирсә бирә, бирмәсә бирми. Нәрсә аның өчен пошынырга? Әллә ачка үләрбез дип куркасыңмы? Менә минем һичбер кесәмдә бер тиен акчам булмый. Шулай булса да торам әле. Ачка да үлгәнем юк, кеше каршысына барып хәер сораганым да юк. Ярый, хуш. Ильяс әфәнделәргә ничек тә килергә тырыш.



Уң яктан Садрый күренә.



Юк-бар нәрсәләр өчен борчылма. Ярый, хуш!



V. Мансур, Мөршидә һәм Садрый.



Садрый. Исәнмесез, Мөршидә туташ! Нихәл син, эшчеләрне баетучы хәерче? Ха-ха!..

Мансур. Мөршидә туташ, мин сезнең дачагызда этләр юк дип торган идем.

Садрый. Шул, шул, «пролетариат», «товарищ», чабуыгызны җыебрак йөрегез бу тирәдә.

Мансур. Әллә чабуга ябыша торган гадәтегез дә бармы?

Садрый. Буталып йөргән чабуларны бездә бик тиз кыскарталар. Ха-ха!..

Мөршидә, читкә барып, эскәмиягә утыра, китабын укыган була.

Мансур. Чабуга ябышучыларга бездә таяк белән җавап кайтаралар.

Садрый. Таякның ике башы бар бит, «товарищ»! Ха-ха!..

Мансур. Дөрес әйттегез, Садрый бай, ике башлы. Берсеннән тоталар, икенчесе белән… (Таягын бутап ала.)

Садрый. Сез сугышырга хәзерләнмисезме тагын? Ха-ха!

Мансур. Кем белән?

Садрый. Белмим, кем беләндер.

Мансур. Алай булгач?

Садрый. Шул шул. Сезгә бераз чабуыгызны җыя төшебрәк йөрү дә зарар итмәс иде, дим.

Мансур. Бер мәртәбә ишеткән идек инде ул хәбәрне.

Садрый. Үзегез өчен яхшырак булыр, дим.

Мансур. Сез үзегезне яхшырак карагыз. Докторга барырга соңга калмагыз.

Садрый. Нәрсә?!

Мансур. Докторга барырга соңга калмагыз, дим.

Садрый. Соңга калсак, без аны үз өебезгә китерә алабыз. Ә менә сез, галахлар шайкасы, үзегезнең урыныгызны белергә тиеш идегез. (Үртәп.) Дачага килдек, диең, ә? Байларны сүксәк тә, аларның тормышларына карап, авыздан селәгәй ага, диең, ә? Ха-ха!

Мансур. Ә сезнең кебек юләр балыклар туганнан ук селәгәй авыз булып туганнар.

Садрый. Син бу сүзләреңне әнә тегендә, кер юучы пролетаркаларыңа барып сөйлә. Бай кызлары алдында, байлар йортында мондый сүзләрне сөйләргә килешми. Бу әдәпсезлек була. Дорфалык була, «товарищ».

Мансур. Нәзакәт хакында сезнең шикелле юләр балыклар үгет бирә башласалар, кояш кире яктан килеп чыкмасмы соң?

Садрый. Әй, синең ише правосыз галах белән сөйләшеп торуы да хурлык. (Мөршидәгә табан борылып.) Мөршидә туташ, бүген көймәдә чыгабыз. Компаниянең түрендә сез булырсыз.

Мансур. Койрыгында сезме?

Садрый. Молчать! Син сөрлеккән белән сөйләшмиләр. Бик талашасың килсә, әнә безнең этнең хәзергә эше юк. Ул сине компаниягә кабул итәр. Аның да правосы юк, синең дә. Нәкъ чиләгенә күрә капкачы инде. Ха-ха!..

Мансур. Ә бездә сезнең шикеллеләрне «праволы ишәк» дип йөртәләр. Бу правоны сездән беркемнең алырга хакы юк.

Садрый. Шулай, Мөршидә туташ, вәгъдәме?

Мөршидә. Нәрсә, нинди вәгъдә?

Мансур. Мөршидә туташ, саташа ул.

Садрый. Без, саташканда да, сездән тирәнрәк йөзәбез.

Мансур. Кабактамы?

Садрый. Безгә, туган, кабакта да урын түрдә, думада да урын түрдә. Ә сезгә бер генә түр бар. Ул теге, капкасына тәре асылган йорт. Беләсең бугай син аны? Ха-ха!.. (Үткен сүзләр әйткән саен, Мөршидәгә «шәп әйттем бит» дигәндәй мактанып карап куя.)

Мансур. Беләм мин аны. Ха-ха-ха!..

Мөршидә. Мансур әфәнде, китабыгыз өчен рәхмәт. Өйгә кермәдегез инде. Хәзергә сәламәт булыгыз!

Мансур. Мин Шакирҗан байны көтәм әле.

Мөршидә. Ә, әйе, шулай бит. Миңа өйгә керергә кирәк инде. Дәү абый озакламыйча кайтыр. Хәзергә хушыгыз! (Китә башлый.)

Садрый. Мөршидә туташ! Мөршидә туташ!

Мөршидә (уңайсызланып кына яртылаш борылып). Нәрсә?

Садрый. Миңа җавап бирмәдегез?

Мөршидә (коры гына). Нинди җавап?

Садрый. Безнең белән көймәдә чыга торгансыздыр бит? Бәдри байның кызлары да чыгалар. Артыгыздан керимме?

Мөршидә. Кермәгез. Мин чыкмыйм.

Садрый. Ни өчен?



Мөршидә җавап бирмичә кереп китә.



VI. Мансур һәм Садрый.



Мансур (истиһза белән). Нихәл? Каптыгызмы?

Садрый. Син безгә карама. Без кабабыз да, шулай ук каптырабыз да.

Мансур. Мөршидә туташ тирәсе өчен саеракка ошый.

Садрый. Анысы безнең эш.

Мансур. Шулай инде, юләрләрне чәчеп үстермиләр. Аларны безнең бай йортлары хәзерләп кенә тора.

Садрый. Байларны сүксәк тә, бай кызларына карап селәгәй ага, диең, ә?

Мансур. Ага, диең, ә?

Садрый. Селәгәй агызып кына калыр да шул.

Мансур. Калыр, диең, ә?

Садрый. Галахлар шайкасы шул. Билләһи газыйм, галахлар шайкасы. Ха-ха!

Мансур. Ха-ха, диең, ә?

Садрый. Тукта әле, син шул хәерче башың белән ни дип, эт шикелле, байлар дачасы тирәсендә чуаласың?

Мансур. Син әле черегән башың белән дә чуаласың бит.

Садрый. Нәрсә, ни дисең?

Мансур. Черегән башың белән дә чуаласың, дим.

Садрый. Бу ни дигән сүз?

Мансур. Черегән дигән сүз.

Садрый. Бу хакта без синең белән бер очрашырбыз әле. Һәрбер узып барган зимагурга үземне кимсетергә рөхсәт итмәм.

Мансур. Сез үзегез баштанаяк кимчелек бит. Шакшының шакшылыгын исбат иткәнен дәлил итеп шакшылыкны алалар. Бу – табигый канун…

Садрый. Бер очрашып, синең белән яхшылап хисаплашасы бар әле, егет. Без синең ише генә галахларны күргән.

Мансур. Без дә синең шикелле этләрнең койрыкларын кисә торабыз.

Садрый. Ярый инде, Мөршидә туташ хөрмәтенә мин монда җәнҗал чыгармыйм. Икенче урында булса, син бу кыланышларыңның сумасын җилкәңә күтәреп алып киткән булыр идең.

Мансур. Хәзердән үк эшне бетерергә мөмкин. Нигә аны сузарга? Аннан соң нигә монда Мөршидә туташны катнаштырырга?

Садрый. Таракан булырга азапланабыз, диең, ә? Ха-ха! Ләкин соңгарак калгансың, егет. Без алай пешкән җимешкә карап кына тормыйбыз.

Мансур. Шуннан соң?

Садрый. Әүвәле-ахры шунда инде.

Мансур. Турыдан-туры әйтергә батырлыгыгыз җитми.

Садрый. Андый эшләр белән мактануны бездә егетлеккә санамыйлар. Ә сез, Мөршидә туташ дип, селәгәегезне агызып тик йөрегез.

Мансур. Мөршидә туташның сезнең ише юләр балыклар белән эше бик аз аның.

Садрый. «Эше беткәч»…

Мансур (кызып). Нәрсә, нәрсә дидегез?!

Садрый. Кәҗә белән кәбестә хикәясен ишеткәнегез бармы, дим? Ха-ха!

Мансур. Нәрсә?

Садрый. Ишеткәнегез юк идемени?

Мансур (ярсып). Син бер ятим кызны пычратырга ничек җөрьәт итә аласың? Мөршидә минем кәләшем икәнлегеннән хәбәрең юк идеме әллә? (Шашынып кала. Тиз генә террасага барып.) Мөршидә туташ! Монда чыгыгыз әле!



Садрый китмәкче була, Мансур аның юлына аркылы төшә.



Юк, сабыр итегез, чибәр егет! Без сезнең белән хисапны мәңгегә өзәргә тиеш.



Мөршидә чыга.



VII. Мансур, Садрый һәм Мөршидә.



Мөршидә. Мансур әфәнде, сез чакырдыгызмы?

Мансур. Мөршидә туташ, менә бу пычрак җан сезнең гыйффәтегезгә тап төшерерлек сүзләр белән сезне тәхкыйрь кыла. (Садрыйга.) Йә, Мөршидә туташ хакында миңа әйткән сүзләрегезне тәкрар итегез!..

Садрый. Юри тавыш чыгарып, сезне хур итмәкче була. Мөршидә туташ, ышанмагыз… Ялганлый ул…

Мансур. Шулаймы? Ялганлыймы? Менә, алайса, сезгә туры сүз! (Яңагына суга.) Җитәрме, әллә тагын кирәкме?



Садрый як-ягына карана да явыз елмаеп куя.



Мөршидә. Тукта, Мансур, син ни эшлисең?

Мансур (Садрыйга). Әгәр дә яңадан кешеләрнең саф вөҗданнарына кара ягарга уйласаң, икенче төрлесе булыр. (Мөршидәгә.) Ярый, хуш, җаным, гафу ит инде! (Садрыйга.) Моннан соң телеңне тыя алмасаң, мин тыярмын… (Китә.)



Мөршидә өйгә керә.



VIII. Садрый ялгыз.



Садрый (баскан җирендә озак катып калганнан соң, бармагы белән янап). Ярый, егет, без синең белән очрашырбыз әле.



Уйлана. Чыгып китә башлый. Шәрифҗан һәм Сәляхетдин очрыйлар.



IX. Садрый, Шәрифҗан һәм Сәляхетдин.



Шәрифҗан. Син монда икәнсең, без сине эзләп йөрибез.



Садрый китмәкче була.



Тукта әле, кая китәсең? Синдә йомыш бар иде.

Садрый. Нинди йомыш? Нәрсә тагы?

Шәрифҗан. Син безгә бераз акча биреп тор әле.

Сәляхетдин. Әгәр теләсәң, компаниягә үзеңне дә кушабыз.

Садрый. Нинди компаниягә?

Шәрифҗан. Аркадиягә чебиләр килгән. Араларында бер мөселман, бер төрек чебие дә бар. Только зур маркалардан. Аз акча белән рәт чыгарып булмый. Менә шулар белән тизрәк танышасы иде. Бик чибәр чебиләр. Араларында бер гарәп кызы да бар. Мәккәдән туры килгән, ди. Тизрәк кулга алырга кирәк үзләрен.

Садрый. Йә?

Шәрифҗан. Шул, син берничә көнгә биш йөз сум биреп тор әле.

Садрый (коры гына). Бирә алмыйм.

Шәрифҗан. Ни өчен?

Садрый. Иске бурычыңны түләгәнең юк әле.

Шәрифҗан. Изгеч! Әллә син аны түләмәм дип куркасыңмы? Әткәй Варшавага малга киткәч, берьюлы барысын түләрмен.

Сәляхетдин. Алайса, чебиләр кулдан оча…

Садрый. Каян килгән соң ул чебиләр?

Шәрифҗан. Алар үзләре заграничный, ди. Французча сөйләшәләр, ди. Кыш көне Оренбургта булганнар. Минһаҗлар утырып кайтканнар инде. Рәтләре шәп, ди. Только, малай, акча күбрәк кирәк, ди. Ул теге синең Нилли, Леопатраларың боларга асрау булырга да яраксызлар, ди.

Сәляхетдин. Фирештәләр инде. Сандугач кебек сайрыйлар. Бигрәк тә татар чебие белән төрек чебие шәп. Ә гарәп кызы шундый бии, карап үләрсең. Өс-баш, мин сиңа әйтсәм, көзге шикелле, җем-җем итеп тора. Агай-эне өчен өзелеп кенә торалар.

Шәрифҗан (кызып). Өзеләләр, диең, ә?

Сәляхетдин. Мөселман булганда, урысларга карамыйлар да.

Шәрифҗан. Әгәр дә бу чебиләрне кулга ала алмасак, хурлыгыннан чәнчелеп китәргә генә кала бит, полный позор.

Садрый. Гөнаһ шомлыгына каршы, миндә дә рәт юк. Закирдан рәт ничегрәк икәнен сорамадыгызмы?

Сәляхетдин. Бу арада аның да көймәсе комга терәлеп тора. Акча юклыктан теге күтәрмә борынлы шамшаметкасын очырган.

Шәрифҗан. Әгәр дә бу чебиләрне кулдан ычкындырсак, бөтен дөньяга адәм мәсхәрәсе булып калабыз бит.

Сәляхетдин. Оренбург егетләре аларны менә дигән итеп тәрбияләгәннәр. Шуларны сагынып авыз сулары корый.

Шәрифҗан. Безгә дә, егетләр, сынатырга ярамый. Без үзебезне күрсәтергә тиеш.

Садрый. Юк бит, миндә дә рәт юк.

Сәляхетдин. Бардыр әле. Үткән атнаны гына мең ярым эләктердең ич.

Садрый. Ул мең ярым өч мең булып очты инде.

Сәляхетдин. Шулай алга килгән җәннәт нигъмәтләреннән колак кагып калабызмыни инде?

Шәрифҗан. Бу хурлыктан, билләһи газыйм, чәнчелеп китәргә генә кала. Позор!..

Садрый. Син соң бер-ике йөз генә эләктерә алмыйсыңмы?

Шәрифҗан. Юк шул. Әткәй Варшавага малга дип акчаны тиененә кадәр кассадан да ала бара. Тәмәкелек тә чиртеп булмый.

Садрый. Акча банкыдамыни?

Шәрифҗан. Өйдә әле…



Гыйлаҗ бабай күренә.



X. Әүвәлгеләр һәм Гыйлаҗ бабай.



Гыйлаҗ бабай. Бай, бикә сине чакырган иде.

Шәрифҗан (куркып). Әллә әткәй кайттымы?

Гыйлаҗ бабай. Юк әле, кайтмады.

Шәрифҗан. Ярый, бар, эшеңдә бул. (Терраса тәрәзәсеннән кычкыра.) Әнкәй! Әнкәй! Әллә чукракландыгызмы? Мөршидә! Әнкәй мине нигә чакырган? Ә? Нәрсә ди? Әй, чәнчелеп китегез!.. (Үзалдына сөйләнә-сөйләнә.) Мин, акча бирә, дип торам.

Гыйлаҗ бабай (тавыкларны куып). Көш, көш, дим, юньсезләр! Көш, дим, рәхмәт төшкерләре. Көш…

Шәрифҗан. Әй син, карт чүмәлә, эшеңдә бул!



Гыйлаҗ бабай китә.



XI. Садрый, Шәрифҗан һәм Сәляхетдин.



Садрый (шул арада уйланып тора. Кинәт бер нәрсә исенә төшкән шикелле булып уйланып, яктырып китә. Урыннан торып). Булды, егетләр, акча булды!..

Шәрифҗан. Булды?!

Сәляхетдин. Чынлапмы?

Садрый (як-ягына каранып). Мин хәзер бер яңа эш уйлап чыгардым. Әгәр дә барып чыкса, биш йөз түгел, биш-ун мең эләктерергә мөмкин.

Шәрифҗан. Йә, йә?

Садрый. Әгәр дә шуны булдырсагыз, чебиләр безнең кулда булуында, билләһи газыйм, шик-шөбһә юк.

Шәрифҗан. Йә, йә, хуш?

Садрый. Әткәңнең өйдә акчасы барлыгын тәгаен беләсеңме?

Шәрифҗан. Беләм, тәгаен беләм.

Садрый. Ул акчалар синең кулыңа күчүгә син каршы тормыйсыңмы?

Шәрифҗан. Тапты сүз! Әткәйнең үзенең минем кулга күчүенә дә мин каршы түгел.

Сәляхетдин. Ай, чебиләр, чебиләр! Кулдан ычкыналар…

Шәрифҗан (Сәляхетдингә). Тик тор әле, изгеч! Йөрәкне яндырма! (Садрыйга.) Йә, хуш, шуннан соң?

Садрый. Мине яхшылап тыңласагыз, барысы да була.

Шәрифҗан. Йә, йә?

Садрый. Син теге газета язучы Мансур малайны беләсеңме?

Шәрифҗан. Хәерче ич ул.

Садрый. Менә шул Мансур малай әтиеңнең акчаларын өйдә асраганын белгән.

Шәрифҗан. Йә, йә?

Садрый. Менә шул галах Мансур үзенең шайкасы белән сезгә «руки вверх!» ясарга җыена.

Сәляхетдин. Нәрсә?

Садрый. Билләһи газыйм. Мин аны хәзер генә сиздем. Ул менә хәзер генә монда иде.

Шәрифҗан. Бездәме?

Садрый. Әйе. Шайкасындагы бер кеше белән сөйләшеп торганын тыңлап тордым. Ләкин алар әле акчаның шәһәрдәме, өендәме, дачадамы икәнен тәгаен белмиләр күренә. Менә шул акчалар аларның кулына төшкәнче, үз кулыбызга төшерсәк, аларга сандык төбендәге кирәксез кәгазьләр генә калачак. Осталык белән эшләгәндә, акча синдә булачак, ә бөтен гаеп алар өстендә калачак. Кәгазьләр аларда булгач, башкасы кирәкми. Ләкин моны бик тиз, бәйрәмгә кадәр эшләп алырга кирәк. Юкса соңыннан соң булыр. Ләкин бу серне, акча безнең кулга кергәнче, бик яшерергә кирәк. Булмаса, бөтен нәрсәдән колак кагып калырбыз. Мансур малай бүген монда куна бугай. Төнлә аның артыннан күз-колак булып йөрергә кирәк. Кемнәр белән йөрер икән?

Сәляхетдин. Акча безнең кулга ничек керер соң?

Садрый. Аның хакында хәзер берәр яры барып яхшылап сөйләшергә кирәк.

Сәляхетдин. Егетләр, менә монда ерак түгел, теге куе наратлыкта тиен күргән идем. Шуны барып атыйк әле. Сез шунда бара торыгыз. Әлеге мәсьәләне дә шунда гына сөйләшербез. (Китә.)



Башкалар да кузгалалар.



Шәрифҗан. Ул Мансурның андый уйда икәнлеген белмәгән идем.

Садрый. Син әле бик күп нәрсәне белмисең. Мин ул галахны хәзер бик яхшы аңладым.



Китәләр.



XII. Шакирҗан.



Шакирҗан (зур паузадан соң, җиләннән, күк тиредән тегелгән бүректән, җилән астыннан ак казаки, кулында зур зонтик, капка төбенә җиткәч). Көш, көш, әрәмтамаклар! Көш, имгәкләр! Көш, көш, көш, дим, ахальниклар. Монда сезгә ни калган? Көш, Яэҗүҗ-мәэҗүҗ токымы! Гыйлаҗи! Гыйлаҗи! Кайда дөмектегез?.. Көш, көш, галдиш, көш!.. (Таш белән бәрә.)



XIII. Шакирҗан һәм Гыйлаҗ бабай.



Гыйлаҗ бабай (ашыгып, аксый төшеп). Көш, көш, юньсезләр! Көш, дим, мәнсезләр!

Шакирҗан. Кая дөмегеп торасың? Нигә боларны карамыйсың? (Борылып өйгә керә-керә.) Кайсыгыз бар анда? Кунаклар килә. Самавыр куегыз! (Кереп китә.)



XIV. Гыйлаҗ бабай.



Гыйлаҗ бабай. Көш, көш, җәһәннәм кисәүләре! Кая качасың, кая? (Колачларын җәеп тавыкларны җибәрмәскә тырыша.) Кая барасың, уңмаган, кая, кая?.. Көш, көш, көш! Бай кайтканны күрмәскә күзең чыкканмыни! (Тавыкларны куып китә.)



XV. Мөршидә һәм Шакирҗан.



Мөршидә өстәл урынын хәзерли. Соңыннан Шакирҗан бай керә.



Шакирҗан. Шәрифҗан кая?

Мөршидә. Иртәдән бирле өйдә күргәнем юк.

Шакирҗан (чәйнекнең капкачын ачып карап). Кайсыгыз чәй салды?

Мөршидә. Мин.

Шакирҗан. Синдер шул. Мин сиңа ике кунак дип татарча әйттем бит. Менә син монда ике табынга җитәрлек чәй салгансың. Кара аны, кызый, минем йортта алай бармакларың озаймасын. Киявең өендә юмартланырсың. Икенче шундый эшеңне күрсәм, бармакларыңны тапармын. Өстәл җыйганда, чәйнекне селкемәссең. (Шикәр савытының капкачын ачып карап.) Бу шикәрне дә син тутырдыңмы?

Мөршидә. Калса әрәм булмас.

Шакирҗан. Калса, әрәм булмаганын мин дә беләм. Малны кадерсезләсәгез, бәрәкәте кача. Шикәр белән болай юмартланырга минем шикәр заводым юк. Ишетсен колагың! Минем шикәр заводым юк. Киявеңдә теләгәнчә кыланырсың. Йортымдагы бәрәкәтне качырасыз. (Варенье күреп.) Вареньены савытыннан ташытканчы тутырмасаң, кулың корыр идемени? Һе, дөнья корыткыч әрәмтамаклар! Расходыгыздан башка бер файдагыз юк. Бисмиллаһ-иррахман-иррахим. (Бармагы белән варенье савытының читен сөртеп ала һәм бармагын ялый.) Ярый, бар, эшегезне карагыз! Учак астында кирәксезгә утын ягып тормагыз!.. Йә, бар, бар, киләләр…



Сәхнә артыннан тавыш ишетелә. Шакирҗан каршы ала.



XVI. Шакирҗан, Мортаза һәм пристав.



Шакирҗан. Әйдәгез, рәхим итегез, әйдәгез!.. Микалай Ләксәндрич, түрдән рәхим итегез!..

Мортаза. Ха-ха-ха!.. Әмма да кызык иткәнсез үзләрен.

Шакирҗан. Микалай Ләксәндрич, рәхим итегез! Самавыр чыгарыгыз!

Пристав. Рәхмәт, Шакир Искәндәрич! Шуннан соң өннәре дә чыкмады. (Кылычын салып урындыкка элә.) Алар белән башкача эшләп булмый.

Мортаза. Миндә аларның берсе торган иде. Әмма ләкин мин тезгенне кыска тоттым. Әмма ләкин, мин сиңа әйтим, кереп бер ай торырга өлгермәде, бунтовать итә башлады. Аш начар, имеш, куна торган урын начар, имеш, эш авыр, имеш. Жалованье аз, дип, малайларны котырта башлаган. Ә, алаймы, дим, эш начармы, дим, эш авырмы, дим, жалованье азмы, дим, куна торган урын начармы, дим. Алайса, энекәш, син бездән ераграк бул, синең ише кызыл авызларны бик күп күргән, дим. Әмма ләкин, мин сиңа әйтим, шул сүзләргә каршы нәрсә ди бит? Син мине чыгарасың икән, ярты айлык жалованьемны алдан биреп чыгар, ди. Алаймы, дим, соң ярты айлык кына азрак булмасмы, дим. Берьеллык ук биримме, дим. Сез миңа ярты айлык жалованьемны алдан бирергә тиешсез, ди. Ни өчен, дим, мин сиңа эшләмәгән өчен акча бирим, дим. Син минем үги улым да түгел, наёмщигым да түгел, дим. Әмма ләкин, мин сиңа әйтим, үзенекен кисә бит. Сез миңа бирергә тиеш, ди. Яхшылыкта бирмәсәң, мин сине судка бирермен, ди. Алай булса, энекәш, син бар, минем белән судлаш инде, син бүгеннән безнең кеше түгел, сиңа бәддога, дидем. Әмма ләкин, мин сиңа әйтим, шуңар каршы менә нәрсә ди бит! Син, ди, бәддогаң белән карт хатыныңны кайтып куркыт, ди. Әмма мине түгел, аның базары узды инде, ди. Алаймы, дим, син әле бәддогалар тикшерәсең икән, синең хакың ана сөте шикелле хәләл, дидем дә ярты айлык торган жалованьесын да бирмичә чыгардым. Хи-хи-хи!.. Билләһи газыйм, шулай иттем. Хи-хи-хи!.. (Көлгән саен бик каты йөткерә.)

Пристав. Кара син канальяны!

Шакирҗан. Йә, хуш, хуш, нигъмәттән җитешегез!

Мортаза. Миңа аның сигез сумы кыйммәт түгел. Минем белән үз арасындагы аерманы, көчне күрсәтүе кыйммәт. Ара-тирә шулай өйрәткәләсәң, калганнары ефәк шикелле булалар.

Шакирҗан. Микалай Ләксәндрич, безнең типографиядә дә юлдан язганнарның берничәсе бар. Үзләренә һичбер сүз әйтер хәл юк. Һич санламыйлар. Эш куша башласаң, яисә болай ярамый, тегеләй кирәк дисәң, илтифатка да алмыйлар. Мин бит аларның хуҗалары, ахрысы. Әле бер көннәрдә берсе, шулай эш кушып торганда, миңа ни әйтә бит: син, ди, кассага төшеп файдаңны сана, ди. Монда безнең эшкә тыкшынып, чуалып йөрмә, ди. Шул маңкаларның сүзләренә гарьләнеп үлә яздым бит. Таяк белән күкрәгенә төрткән идем, фабричный инспекторга барып жалоба биргән. Суккан, кыйнаган булсам, бер хәл иде. Төрттем генә бит.

Пристав. Сугарга ярамый. Кыйнарга закон кушмый. Кеше күрмәгәндә эләктергәләсәң – зарар юк. Ха-ха-ха! Бездә, полициядә, шундый эшләр бик яхшы куелган. Безгә эләккәннәрен без бик яхшы өйрәтәбез.

Шакирҗан. Микалай Ләксәндрич, син безнең шул юньсезләрне дә бераз акылга утырта алмассыңмы икән? Юкса бер дә санламыйлар.

Пристав. Була ул, берәр гаеп табып безнең кулга төшерсәгез өйрәтергә була. Әгәр дә полицейский берәр гаеп табып, аларны жандармский управлениегә эләктерсәгез, анда аларны бик яхшы шомартып чыгарырлар. Аларның арасында партийныйлар юкмы икән?

Шакирҗан. Булмаган кая. Бөтенесе партия алар. Һәр көн гәзит укыйлар. Прокламацияләре дә булырга охшый.

Мортаза. Микалай Ләксәндрич булдырыйм дисә, булдыра инде ул.

Шакирҗан. Син, ди, миңа караганда азрак эшләсәң дә, күбрәк ашыйсың, ди. Шул маңка малай, хәерче эт шул сүзләрне миңа әйтә бит. Мин әйтәм, мин, энекәш, дим, бер ялгызым сезнең йөздә утызыгызны туйдырып торам, дим. Юк, ди, без сине һәм бернәрсә эшләми торган әрәмтамак семьяңны туйдырабыз, ди. Шул сөрелгән малай миңа, үзенең хуҗасына, шул сүзләрне әйтә бит. Йә, ничек көлеп үлмәссең дә ничек ахырзаман алды димәссең.

Пристав. Да, бишенче елдан соң дураклар күбәйде. Да, әле сез ишеттегезме, Иванов дачасында бүген иртә белән «руки вверх!» ясаганнар бит.

Мортаза (куркып). Һай!..

Шакирҗан. Кара син аны!

Мортаза. Ничек булган соң?

Пристав. Иртәнге поезд үтәргә ун минут калгач, ике кеше, кереп, «руки вверх!» ясап, Василий Ивановичтан алтмыш мең сум акчасын алып чыкканнар.

Мортаза. Ай, юләр, юләр. Ни пычагыма ул кадәр акчаны дачага алып барган соң?

Пристав. Ул шул поезд белән туры Мәскәүгә китәргә уйлаган булган икән.

Мортаза. Соң ул кадәр акчаны, үзе белән алып бармыйча, банк аркылы перевод ясатса, булмадымы икән?

Шакирҗан. Анысы шулай да, хәзер бит банкларны да талыйлар.

Мортаза. Таласа ни, таласа, аны таламый ич. Казна барыбер түли ич.

Шакирҗан. Аның артыннан йөргәнче, вакыт үтә бит. Сәүдәгәр кешегә, һәрбер тиен дигәндәй, вакыт та кадерле ул.

Мортаза. Талаучыларны танып калмаганмы соң?

Пристав. Маска кигән булганнар. Кулларында бомбалары да булган.

Шакирҗан. Бомбалары да булган, диең!..

Мортаза. Эзләренә төшмәдегезме әле?

Пристав. Хәзергә юк әле. Эзлибез.

Мортаза. Качканнардыр инде.

Пристав. Кабергә качып кына котылмасалар, җир өстендә бездән котыла алмаслар.

Мортаза. Микалай Ләксәндрич, сезнең дә хезмәт авыр инде.

Пристав. Служба, ничего не поделаешь.

Шакирҗан. Бу арада әллә нинди, сез шәһәрне начар саклыйсыз. Талаулар, ягъни мәсәлән, «руки вверх!» лар бик күбәеп китте.

Пристав. Басарбыз әле.

Шакирҗан. Баса гына күрегез инде. Барлык таяныч сездә генә.

Мортаза. Әлегә, Аллага шөкер, безнең агай-эне, мөселман арасында ул-бу күренми.

Шакирҗан. Алла сакласын, диең. Ишәеп китсәләр, безгә дә килә башларлар.

Пристав. Шулай, бервакыт Киевта служить иткән чакта, Пётр Марденко дигән бер байга, егерме дүрт сәгать эчендә илле мең сум акчаны Днепр буена бер таш өстенә куярга кушып, анонимный язу җибәргәннәр. Хәзерләмәсәң, үзеңне үтерербез, дигәннәр. Полицмейстер миңа карап әйтә, бу эшне, Николай Александрович, сиңа тапшырам, ди, син генә аларны тотсаң тота алырсың, ди. Ярый, дим, ваше высокоблагородие, дим. За царя и родину не пожалею, дим. Ну, Николай Александрович, с богом, ди. Мин, яныма бер городовой алып, штатский киемнәргә киенеп, бер төргәк кәгазь алып, Днепр буена, әлеге таш янына киттем. Төн караңгы иде. Шәһәрдән чыкканда, каланча уникене сукты. Әлеге таш янына җитәрәк, городовойга җиргә ятарга куштым. Мин, таш янына барып, кулымдагы төргәкне таш өстенә куйдым да үзем, ташка ышыкланып, теге канальяларны көтә башладым. Каланчада сәгать берне сукты. Менә кинәт таш янында, җирдән үскән шикелле, ике кеше пәйда булды. Шикләнеп таш янында әйләнгәләделәр дә, акчаны алмакчы булып, таш янына килеп җиткәч, мин тиз генә таш астыннан сикереп торып (боларның иңсәләреннән эләктереп ала), стоп!!! (Әле берсенә, әле икенчесенә карап ала.)

Шакирҗан. Микалай Ләксәндрич!

Мортаза.


 Микалай Ләксәндрич!

Пристав. Виноват, виноват! Извиняюсь…

Мортаза. Йә, йә, шуннан соң?

Пристав. Әтәчләр шикелле, ике кулымда селкенәләр. Юк, ычкына алмыйлар. Шулай да бер канальясы бомбасын аяк астына ташлады. Мин, как храбрый солдат, растеряться итмәдем. Бомбаны тибеп җибәргән идем, бомба суга барып төште. Шулай итеп, бер ялгызым икесен…

Шул вакыт якында мылтык аткан тавыш ишетелә. Пристав, сикереп торып, бер кулына кылыч алып, берсенә револьвер тота.

Смирно!..

Шакирҗан. Миңа тиде бугай.

Мортаза. Юк ла, миңа тиде шикелле.

Шакирҗан. Кара әле, башка тимәгәнме?

Мортаза. Күкрәккә керде шикелле.

Пристав. Команда, вперёд!.. Миннән калмагыз.



Мортаза байны алга этә. Мортаза Шакирҗанны алга этә. Шакирҗан приставны алга этә. Пристав саклык белән алга атлый башлый. Шакирҗан самавырны күтәреп кача. Аның артыннан Мортаза кача.



Пристав ялгыз кала.



Один в поле не воин… (Кача.)



Пәрдә.




Икенче пәрдә


Шакирҗан байның кунак бүлмәсе. Зәвыксыз җыештырылган. Диварда зур сәгать. Тимер сандык яки тимер шкаф сыман бер нәрсә уң якта дивар буенда тора. Уртада һәм уң якта ишекләр.



I. Садрый, Сәляхетдин һәм Шәрифҗан.



Садрый. Әгәр дә кычкыра йә карыша башласа – атасыз. Пробка булса да, бүлмәдә бик нык шартлый ул. Кая, бомба булдымы?

Шәрифҗан. «Бомба» га яраклы түгәрәк нәрсә таба алмадым.

Садрый. «Бомба» сыз һич ярамый. Бар, зуррак бәрәңге яки шалкан табып китер.



Шәрифҗан китмәкче була.



Садрый. Шәрифҗан, син аны карага буя!

Шәрифҗан. Ярый. (Чыгып китә.)



II. Садрый һәм Сәляхетдин.



Садрый. Эшне бик пөхтә эшләргә кирәк. Иң беренче, каушамаска кирәк.

Сәляхетдин. Тотылсак – яхшы булмас. Төрмәгә ябулары бар.

Садрый. Кызык син, Сәляхи, Шәрифҗан аның улы. Ә син дустының улы. Җитмәсә, ул сиңа үзенең киявенә караган шикелле карый бит. Төрмәне исеңә дә китермә. Алар, халык теленә чыкмас өчен, үзләре тырышырлар әле. Безнең татар халкы бит семьядагы серләрнең халык арасына чыгуыннан үлемнән курыккан шикелле курка.

Сәляхетдин. Тотылсак – яхшы булмас.

Садрый. Әгәр тотылсагыз, менә нәрсә: Шакирҗан байны куркытыр өчен, юри эшләнгән мәзәк, дип әйтерсез. Мин дә шулай әйтермен. Аннан соң сездә бит чын кораллар булмый. Пугач та бәрәңге. Аның өчен кем сезне төрмәгә япсын? Юк өчен баш ватма. Бүгеннән калдырырга һич ярамый. Юкса Мансур малай килеп эләктереп китәр. Аннан чебиләр безнең кулдан бөтенләйгә ычкынырлар. Ә бу барып чыкса, бөтен дөнья безнеке булачак.

Сәляхетдин. Ә ул куркуыннан үлсә?

Садрый. Кем? Шакирҗан абыймы?

Сәляхетдин. Әйе, йөрәге ярылса?

Садрый. Шакирҗан байның йөрәген ярыр өчен, күкрәгенә туптан атарга кирәк. Ат ите ашаган кешенең һичбер вакыт йөрәге ярылмый, докторлар шулай ди.



III. Садрый, Сәляхетдин һәм Шәрифҗан.



Шәрифҗан (кулындагы түгәрәк нәрсәне күрсәтеп). Булды.

Садрый. Нәрсә, шалканмы? (Түгәрәк нәрсәне карый.)

Шәрифҗан. Юк, ашханәдә өстәлдә камыр тора иде. Шуны эләктердем.

Садрый (кесәсеннән битлекләр чыгарып). Менә сезгә битлекләр. Йә, киеп карагыз әле.



Сәляхетдин, Шәрифҗан битлекләрне кияләр.



Яхшы. Менә париклар.



Кияләр.



Булды, һич танырлык түгел. Шәрифҗан, син Сәлях киемен киярсең. Сәляхка мин кием таптым. Йә, ярый. Йә, чыгып торыгыз. Мин Шакирҗан бай булып торам. Чыгыгыз!



Чыгалар.



Йә, керегез!

Сәляхетдин. Руки вверх!

Шәрифҗан. Мин сандыкны ачармын.

Садрый. Алай булгач, ачкычларны сорарсыз.

Сәляхетдин. Ә бирмәсә?

Садрый. Бер мәртәбә атарсыз.

Шәрифҗан. Моны кая куйыйм?

Садрый. Ишек төбенә куярсыз да бер сәгатьсез урыныңнан кузгалма диярсез.

Сәляхетдин. Ә кузгалса?

Садрый. Кузгалмас. Менә шулай эшне бетереп чыгарсыз да, чүплек базы артындагы ишектән безнең йортка үтеп, акчаны миңа калдырып, үзегез тиз генә Шәрифҗан бүлмәсенә кереп утырырсыз. Шау-шу башлангач та ярдәмгә чыгарсыз. Күп сөйләшмәгез. Бернәрсә күрмәгән дә, белмәгән дә булып күренегез!



Икенче бүлмәдә Шакирҗан байның тавышы.



Шәрифҗан. Әти уянган.

Садрый. Әйдәгез!



Ашыгып чыгып китәләр.



IV. Шакирҗан һәм Габбаса.



Шакирҗан. Болай булса, сез мине тереләй кабергә кертерсез. Кайсы байның асравына марҗа оегы алып биргәнен күргәнегез бар, йә?

Габбаса. Читеге юк бит, атасы.

Шакирҗан. Булмаса, мин гаеплемени?

Габбаса. Соң, бәйрәмдә яланаяк йөрмәс бит.

Шакирҗан. Ә, шулаймыни? Оек алып биргәч, ул ботинка да сорый башлар. Ботинка булгач, биленә каеш даулый башлар. Берәү генә түгел, бер көтү бит алар. Хезмәтчеләрне үзегез аздырып бетерәсез. Ул мокытларга утыз тиенлек күн башмак нигә ярамаган? Соң син үзеңне онытма. Миңа килгәндә, ботинкаң бар идеме? Мөселман кызына марҗа оегы ярамый ул. Хәзер оегын кире кибеткә төшереп бирегез!

Габбаса. Тукта әле, атасы, бәйрәмгә аягына кияргә бернәрсә дә юк бит аның.

Шакирҗан. Минем иске читекне кияр.

Габбаса. Аны дворник Гыйлаҗи картка бирдем.

Шакирҗан. Нәрсә, нәрсә?

Габбаса. Әйе, гаеткә кияр дип бирдем. Ул үзе аны ямамакчы булды.

Шакирҗан. Юк, сез мине чынлап бөлдерергә керешкәнсез, ахры.

Габбаса. Гаеткә киеп барырга бернәрсә дә юк дигәч, биргән идем.

Шакирҗан. Тагын аңар чапан кирәк түгелме? Бәлки, аның сәгате дә юктыр әле? Бәлки, аңар намаз туны да кирәктер? (Гайрәтләнеп.) Кит, ябалак, мут хатын! Күземә күренмә.

Габбаса. Чү, чү, атасы! Газиз көннәрдә генә болай кыланмасана! Алла аның урынына гаип хәзинәләреннән бирер.

Шакирҗан. Бирер, бирер. Тот капчыгыңны. Сиңа гаип хәзинәләр хәзерләп куйган, ди. Хәзер барып алып кайтасы гына бар. Гомерендә гаеттән гаеткә битен юмаган, каткан мужикны шатландырган өчен, Алла сиңа бирде, ди. Бирмәгән ни. Сәдака бирердәй урыннар аннан башка да бик күп. Алла кабул гына итсен. Хәзер барып дворниктан читекләремне алып, асрау кызга бәйрәмдә кияргә алып бир.



Габбаса чыга башлый.



Кара әле, сиңа әйтәм, моннан соң малайларга шикәр урынына кичә алып кайткан кисмәктәге вареньены бирә башлагыз.

Габбаса. Ул эшкә яраксыз бит.

Шакирҗан. Нәрсәсе эшкә яраксыз?

Габбаса. Әчеп, күгәреп беткән бит.

Шакирҗан. Бисмилла әйтеп капсалар, төчер әле. Ул мокытларга ярамаган, ди, тагын. Авылда бит аларга ул да эләкми әле. Кара аны, сиңа әйтәм, бәйрәм дип, күп чәпчемәгез. Быел болай да расходлы ел.



Гөлҗамал керә.



V. Шакирҗан, Габбаса, Гөлҗамал.



Гөлҗамал (тузган аяк киеменнән). Бай абый, Нурмөхәммәт абый килгән. Керергә мөмкинме, ди.

Шакирҗан. Керсен. Әй син, чабаталы бикә, бикәң алып биргән оекны хәзер кибеткә кире төшереп бир. Мөселман кызына марҗа оегы кияргә ярамый. Ул сиңа хәрәм, хәрәм, ишетәсеңме, хәзер төшереп бир. Аның урынына мин сиңа үземнең иске кәҗүл читекләремне бирермен. Аның башлары бераз тузган булса да, балтырлары яхшы. Чын кәҗүл. Бәйрәмгә кәҗүл читек киярсең. Сиңа әйтәм, дворниктан хәзер алып читекләремне Гөлҗамалга бир. Кара син, гөмбә, карап киен. Бар, керсен.



Гөлҗамал бер Габбасага, бер Шакирҗанга карап, яшенә тыгылып чыгып китә.



Корбанлыкка азык бирмәсеннәр. Ике көнне ашамый да торыр әле. Китап шулай куша. Ике көн эчендә чорт та булмас. Сират күпереннән җиңелрәк үтәр.



Габбаса чыга. Нурмөхәммәт керә.



VI. Шакирҗан һәм Нурмөхәммәт.



Нурмөхәммәт (кара сакаллы, ябык). Әссәламегаләйкем!

Шакирҗан. Ни бар?

Нурмөхәммәт. Бай, мин сезгә…

Шакирҗан. Йә, йә, төче телләнмә! Йомышыңны әйт тә эшеңә кит!

Нурмөхәммәт (уңайсызланып). Ун сум акча кирәк иде. Шуны киләсе ай жалованьесы хисабына алдан бирә алмассызмы?

Шакирҗан. Бирә алмыйбыз.

Нурмөхәммәт. Бәйрәм дә килеп җитте. Беррәттән балага да исем куштырмакчы идек. Хатынны да докторга күрсәтәсе бар…

Шакирҗан. Хәерче башыгыз белән… хәерчеләр үрчетергә сезгә чорт кушканмыни? Балагыз минем кушуым буенча тумаган бит. Үзегезне генә туйдырып торуым җитмәгән, тагын балаларыгызны муеныма такмакчы буласызмыни?

Нурмөхәммәт. Сезнең муенга такмыйбыз. Мин жалованье хисабына сорыйм бит.

Шакирҗан. Йә, йә, нәрсәгә әле сезгә бала?

Нурмөхәммәт. Булды инде шунда… Алла биргәндер…

Шакирҗан. Әнә бар, Алла туйдырыр да. Алладан сорамыйсыз. Миңа киләсез.

Нурмөхәммәт. Бай, хатынны докторга күрсәтми һич ярамый.

Шакирҗан. Тукта, хәерче башың белән, шундый зур расходлар тотып, хатыныңны докторларга күрсәтергә син кем? Син бер-бер баймы, әллә мирзамы?

Нурмөхәммәт. Бик каты авырый бит. Менә инде икенче көн бер локма йотканы юк. Докторга күрсәтми һич ярамый.

Шакирҗан. Әй, мәҗүс каныннан яралган бәдәвамнар. Алланың тәкъдиренә ышанмыйча, доктордан ярдәм көткән булалар. Бар, бар, эш калдырып, юк артыннан йөрмә. Ризыгы бетмәгән булса, докторсыз да үлмәс әле. Аллага ышанырга кирәк, Аллага… Синең хатыныңны доктор яратмаган бит, Алла яраткан. Алла үзе хәстәрен дә күрер. Бар, юк артыннан эш калдырып йөрисе булма!

Нурмөхәммәт. Бай, соравымны җиргә салма? Бик кирәк иде. Шуның өстенә энекәшне дә патша хезмәтенә алдылар. Аңар да бераз бирергә кирәк. Бәйрәмгә анысын-монысын аласы килә. Хатын да…

Шакирҗан (бүлдереп). Кара әле, кем, Нурмөхәммәт, синең энеңнең солдатка алынуына мин гаепле түгел. Бу – бер. Икенче, ул солдат булса, патша хәзрәтләре аларны ашата, эчертә, киендерә. Тагын аларга ни кирәк? Бәйрәм дисең икән, үз дәрәҗәңә карап уздырырсың әле.

Нурмөхәмммәт. Өч айдан бирле киемемне тегүчедән ала алмый торам.

Шакирҗан. Ә өстеңдәге киемең нигә ярамаган? Гаеткә бару, – энем, туйга бару түгел ул. Ару-пакь булса, шул җитте.

Нурмөхәммәт. Бәйрәм бит.

Шакирҗан. Булса ни? Бәйрәм дип син тагын: йорт сатып алырга теләмисеңме? Тукта әле, соң син миннән ай саен жалованье аласың бит. Аны кая куеп бетерәсең?

Нурмөхәммәт. Унбиш сумны айга бүлгәч, көнгә илле тиен генә төшә бит ул.

Шакирҗан. Ә соң синең көнгә ун сум, депутат жалованьесы аласың киләмени?

Нурмөхәммәт. Ун сум димим, шулай да бу жалованье азрак шул.

Шакирҗан. Әгәр дә жалованьеңны азсынсаң, без сине тотмыйбыз. Иртәгә үк хисабыңны өз дә, дүрт ягың кыйбла.

Нурмөхәммәт. Унҗиде ел торганны хәзер дә торырбыз инде аны. Тик менә хәзер акча бик кирәк иде шул.

Шакирҗан. Миңа да, энем, акча бик кирәк. Сиңа ун сум кирәк булса, менә миңа иртәгә илле мең сум хәзерләп куярга кирәк. Кая, миңа илле мең сум акча бир дип, синең бугазыңа ябышмыйм бит. Ярый, бар эшеңдә бул. Минем синең белән сөйләшеп торырга вакыт юк. (Үз ягына чыга.)



Нурмөхәммәт, өметсезләнеп, башын аска салып, бераз тора да, башын чайкап, бик кайгылы чыгып китә.



VII. Гыйлаҗ бабай һәм Гөлҗамал.



Шаулашып керәләр. Гыйлаҗ бабайның кулында иске читекләр.



Гыйлаҗ бабай. Биргән, ди, бирми ни, тот капчыгыңны!

Гөлҗамал. Бай үзе әйтте. Гыйлаҗ бабайдагы кәҗүл читек сиңа булыр, диде.

Гыйлаҗ бабай. Бикә үз кулы белән бирде бит. Гыйлаҗ бабай, дога кылып, гаеткә киеп барырсың, диде. Гаеттән соң минем өчен дә, баең өчен дә дога кылырсың, диде.

Гөлҗамал. Бай миңа бикә алдында, кәҗүл читек сиңа булыр, диде…

Гыйлаҗ бабай. Бу кәҗүл түгел ич. Башкасын әйткәндер ул сиңа. Әнә бу кәҗүл түгел.

Гөлҗамал. Юк, юк, нәкъ шул үзе. Әнә башы да сүтелгән. Җир йотсын, бай үз авызы белән шулай дип әйтте. Кәҗүл читек сиңа булыр, диде.

Гыйлаҗ бабай. Гөлҗамал, син, кызым, юкка булашма. Ирләр читеген киеп йөрү сиңа бер дә килешмәс.

Гөлҗамал. Бай шулай диде, кая, бир!

Гыйлаҗ бабай. Ертык ич ул. Синең аны ямарга күнең дә юк.

Гөлҗамал. Бай шулай куша бит.

Гыйлаҗ бабай. Гөлҗамал кызым, әгәр дә бу читекләрне миннән алмасаң, бер ай буена утыныңны ярып ашханәгә ташып куярмын. Сиңа ирләр читеге нәрсәгә ярый? Ә миңа ул гаеткә киеп барырга ярар. Минем аны ямарга күнем дә бар.



VIII. Гыйлаҗ бабай, Гөлҗамал һәм Шакирҗан.



Шакирҗан. Бу ниткән тавыш тагы? Сезгә монда ни кирәк?

Гөлҗамал. Гыйлаҗ бабай читекләрне бирми.

Гыйлаҗ бабай. Бай, мин аларны ямап, гаеткә киеп бармакчы идем. Бикә шулай диде. Минем ямаулык күнем дә бар. Ә ул кыз кеше. Кыз кешегә ирләр читеге килешми.

Шакирҗан. Ә син, мокыт, читекләрне Гөлҗамалга бир.

Гыйлаҗ бабай. Бай, гаеткә киеп бармакчы идем. Минем ямаулык күнем дә бар. Бикә шулай диде. Ямап киярсең, диде. Карт көнемдә, рәхәтләнеп, читек киеп, гает укыр идем. Киләчәк гаеткә кадәр тора да алмам инде. Әйе, ямап, гаеткә киеп барыр идем шул, бай.

Шакирҗан. Гаетне яланаяк укысаң, савабы күбрәк булыр. Пәйгамбәрләр гомер буе яланаяк йөргән. Читекләр Гөлҗамалга кирәк.

Гыйлаҗ бабай. Бай, Алла хакы өчен, миннән алмасана! Минем ямаулык кү… (Яшенә буыла.)

Шакирҗан. Кая, читекләрне бир әле. (Читекләрне алып карый.) Һе, эм-м… боларга баш салдырганда, үземә дә кияргә ярарлык икән әле. Ә, әйе, абыстагыз ялгышкан. Болар үземә кияргә яраклылар икән әле. Әйе, абыстагыз ялгышкан. Ярый, эшегезгә барыгыз.

Гыйлаҗ бабай. Ә читекләр?!

Шакирҗан. Әйтәм бит, абыстагыз ялгышкан, дип.

Гыйлаҗ бабай. Булмыймыни?

Шакирҗан. Киләсе гаеткә кадәр яхшылап хезмәт итсәң, үземнән соң боларны сиңа бирермен. Ә син, кызый, оекларыңны хәзер үк кибеткә кире төшереп бир. Йә, барыгыз, эшегездә булыгыз!



Гыйлаҗ бабай белән Гөлҗамал бер-берсенә карашып торалар.



Гөлҗамал (авыр сулап). Менә сиңа кәҗүл читек. (Чыга.)

Гыйлаҗ бабай. Алай… Гомеремдә бер читек киеп гаеткә барырмын дип тора идем, ул да булмады. Киләсе гаеткә, Алла боерса, киләсе гаеткә. Исән-сау булсак. (Чыга.)

Шакирҗан (читекләрне карап). Балтырлары чибәр әле. Бары баш салдырырга гына кирәк буласы икән.



IX. Шакирҗан һәм Гөлҗамал.



Гөлҗамал (кереп). Бай абый, сәгатьче килгән.

Шакирҗан. Керсен.



Гөлҗамал чыга.



Бу расходтан кабергә кермичә котылып булмастыр, ахры.



Сәгатьче һәм Мансур керә.



X. Шакирҗан, Сәгатьче һәм Мансур.



Сәгатьче. Әссәламегаләйкем!

Шакирҗан. Вәгаләйкемәссәлам. Әйдә, кем, әйдә.

Мансур. Исәнмесез!

Шакирҗан. Аллага шөкер. (Сәгатьчегә.) Менә әле, кем, сәгать туктап китте. Машина арасына таракан кергән булырга кирәк. Шуның тараканын алып кына җибәр әле.



Сәгатьче, урындыкка басып, сәгатьне карый башлый.



Аннан соң бераз машинасын әрчисе булыр.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, мин теге китапның хисабын бетерергә дип килгән идем.

Шакирҗан. Ә, алаймы? Ярый… (Сәгатьчегә.) Бик дөрес йөридер иде. Пассаж сәгатеннән бер дә калышмый иде. Әле үзебезнең дачада вакыт туктап киткән.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, минем йомышымны…

Шакирҗан (борылып). Ә, кем, хәзер, хәзер… (Сәгатьчегә.) Суга торган машинасы да аз гына зарарланган булырга кирәк. Әллә ничек тәртипсез суга башлаган. Бер сугарга тотынса, собор чиркәве төсле туктый белми.

Сәгатьче. Монда шактый хикмәтләр бар.

Шакирҗан. Юк, алай зур бозыгы булмаска тиеш.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, минем йомышымны үтәп җибәрсәгез, яхшы булыр иде.

Шакирҗан. Хәзер, хәзер. (Сәгатьчегә.) Кая, бозык җирен таптыңмы инде? Таракан кергәнме? Әллә чебенме?

Сәгатьче. Юк, зуррак нәрсә кысылган монда.

Шакирҗан. Әллә үрмәкүч үкме?

Сәгатьче. Үрмәкүч тә түгел. Зуррак нәрсә, зуррак нәрсә, дим.

Шакирҗан. Зур дигәч тә, сыер кысылмагандыр бит. Йә, нәрсә кысылган?

Сәгатьче. Бай, моның машиналары арасына бер сумлык акча гына кысылган.

Шакирҗан. Акча? Чынлапмы? (Урындыкка менеп карый башлый.)

Сәгатьче. Һи-һи-һи… Шул бер сумны миңа бирсәгез, сәгатегез йөри башлар.

Шакирҗан. Ә, алаймы?.. Юкса акча да кыстырып куярлар бездә.

Сәгатьче. Бер сум бирсәгез, сәгатегезне ходка куям.

Шакирҗан. Күбрәк булмыймы соң?

Сәгатьче. Җәһүд булса, өч сум сорар иде. Без рус байларыннан бу хезмәткә йөз егерме бишне алабыз.

Шакирҗан. Ярый, яхшылап төзәт, бәясеннән эш тормас.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, минем эшне бетерик әле. Минем бер дә вакыт юк.

Шакирҗан. Хәзер була. (Сәгатьчегә.) Кем, син инде эшкә ашырырлык итеп яхшылап төзәт.

Мансур. Мине озак көттерергә уйлыйсызмы?

Шакирҗан. Ә, кем, хәзер була. Син инде машиналарның тузаннарын да сөрт, һаман да һаман сәгатьче чакырып булмый.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, чынлап әйтәм, минем вакытым юк.

Шакирҗан. Йә, хуш, хуш. Әйе, минем дә вакытым юк. Тиз генә йомышыгызны әйтегез дә китегез.

Мансур. Китап басылып чыгып, сатыла башлавына ике ай булды. Ә сез әле һаман миңа гонорар биргәнегез юк.

Шакирҗан. Ягъни мәсәлән, китабыгыз өчен акчамы?

Мансур. Әйе.

Шакирҗан. Күпме?

Мансур. Безнең башта сөйләшүебез ике мең бастыру иде. Мин шуңа карап китапны егерме биш сумга саткан идем. Әмма сез аны алты мең бастыргансыз икән.

Шакирҗан. Юк, юк, ике мең басылды, ике мең. Аны малайлар сине үртәп әйткәннәр. Йә, хуш, сезгә әкият рисаләгез[1 - Рисалә – кечкенә китап.] өчен күпме бирик соң?

Мансур. Ничек күпме? Вәгъдә буенча, ике меңнән егерме биш сум акча. Ун данә китап. Ә дүрт меңе өчен күпме кирәктер. Мин белмим әле.

Шакирҗан. Әкиятегезне бик матур, пөхтә итеп бастырдык. Үзебезгә дә бик кыйммәткә төште.

Мансур. Анысы сезнең эш инде.

Шакирҗан. Йә, күпме бирик соң?

Мансур. Хәзергә егерме биш сум акча, ун данә китап бирегез.

Шакирҗан. Ярый, өч сум бирим инде, алайса.

Мансур. Ничек өч сум?!

Шакирҗан. Артык бирә алмыйбыз. Бигайбә. Торговый дом артык бирергә риза түгел.

Мансур. Торговый домнарыгызда минем эшем юк. Мин сезнең белән сөйләштем.

Шакирҗан. Ярый, биш сум бирик, алайса.

Мансур. Егерме биш сумнан бер тиен дә ким алмыйм.

Шакирҗан. Җитәр, энем, биш сум җитәр. Аның каравы никадәр шөһрәтең тарала бит.

Мансур. Анысы – икенче мәсьәлә. Сез миңа яхшылыкта шул егерме биш сумны бирсәгез бирәсез, бирмисез икән, мин судка бирәм.

Шакирҗан (торып). Ихтыярыгыз. Без артык бер тиен дә бирә алмыйбыз. Торговый дом риза түгел. Энем, дулама әле, утыр әле. Биш сум да – бик зур акча бит, бик зур акча. Безгә әкиятләрне авылда әбиләр бушлай да сөйлиләр иде. Ә без сиңа акча биреп никадәр шөһрәтеңне таратабыз. Кая, биш сум тәмам алып бетердем дип, шунда кулыңны куеп җибәр әле.

Мансур. Кул да куймыйм, биш сумны да алмыйм. Соң егерме биш сумга килешеп, биш сум алырга минем башыма тай типмәгән бит.

Шакирҗан. Егерме биш сумга хәзерге заманда бер әкият алырга минем дә башыма тай типмәгән, энем.

Мансур. Димәк, биш сумнан артык бирмисез?

Шакирҗан. Бәли[2 - Бәли – әйе.], әфәндем, бирмибез.

Мансур. Ярый, мин сезне күндерермен әле. (Тора.)

Шакирҗан. Менә мәктәп китаплары язсагыз, күбрәк тә бирергә мөмкин.

Мансур. Актык мәртәбә әйтәм, минем хакымны бирәсезме, юкмы?

Шакирҗан. Биш сум бирәм.

Мансур. Ярый, бер туры килгәндә күндерермен әле! (Ашыгып чыга.)



XI. Шакирҗан һәм Сәгатьче.



Шакирҗан. Иртәгә ачуың басылгач, кирәк булса, килеп алып китәрсең әле. Йә, кем, буламы?

Сәгатьче. Бу барып чыкты, бай.

Шакирҗан. Йөри башладымы инде?

Сәгатьче. Яшь киленнәр суга барганнан ким йөрми.

Шакирҗан. Йөри, диең, алайса?

Сәгатьче. Шаулата гына… Кая, бай, мине җибәрсәгез инде.

Шакирҗан. Ярый, Аллага тапшырдык. Хезмәтеңә соңга калма.

Сәгатьче. Хезмәт хакымны биреп җибәрсәгез, яхшы булыр иде.

Шакирҗан. Ягъни мәсәлән, ничә тиен бирик соң?

Сәгатьче. Бер сум. Килешкәнчә.

Шакирҗан. Бер сумлык монда нинди эш булсын.

Сәгатьче. Башка кеше өч сум алыр иде. Материал керттем бит мин анда.

Шакирҗан. Ярый, утыз тиен бирермен. Сәлясун[3 - Сәлясин, сәлясун – утыз.].

Сәгатьче. Бай, җәберләмәгез.

Шакирҗан. Син үзең җәберлисең әле. Йә, җитәме?

Сәгатьче. Юк, булмый. Ярый, сиксән тиен алырмын инде.

Шакирҗан. Ярый, кырык тиен, әрбәгун[4 - Әрбәгыйн, әрбәгун – кырык.] итим инде, алайса.

Сәгатьче. Ичмасам, җитмеш тиен бирегез! Кырык тиенлек материал гына керде.

Шакирҗан. Әрбәгун җитәр. Бездә кырык тиенгә бөтен көн хезмәт итәләр. Ә син бер минутлык хезмәтеңә кырык тиенне азсынасың. Алладан куркырга кирәк, энем.

Сәгатьче. Йә, ярый, булган булган инде. Алтмыш тиен итегез!

Шакирҗан. Кырык тиен бик җиткән. Мин сезгә дога кылырмын.

Сәгатьче. Йә, бирегез, илле тиен.

Шакирҗан. Кырык тиеннән артык бер тиен дә бирә алмыйм. Дога кылырмын мин сезгә. Әйе, дога кылырмын.

Сәгатьче. Йә, ярый, бирегез кырык тиенегезне.

Шакирҗан. Ә, кем, сәгать бер атна йөрсен әле. Әгәр дә туктамаса, кибеткә төшәрсез дә, шунда акчагызны бирермен.

Сәгатьче. Иште бу ишәк чумарын. Бай, бәйрәмгә акча бик кирәк иде шул.

Шакирҗан. Бәйрәм узганчы сынап карыйк. Акчагыз бездә югалмас. Ярый, хуш, минем эшем бар. (Читекләрне алып китә башлый.) Ә, кем, синең читек ямарга осталыгың юкмы?

Сәгатьче. Анысын булдырып булмас. Шулай да акчага кайчанрак керим соң?

Шакирҗан. Бәйрәмнәр үткәч.

Сәгатьче. Ярый, сәламәт булыгыз.

Шакирҗан. Хуш, хуш, Алла абруй бирсен. Чибәр егет икәнсең.



Сәгатьче чыга.



XII. Шакирҗан ялгызы.



Шакирҗан (урындыкка менеп сәгатьне суктырып карый). Аннан-моннан гына чокып алды. Таракан гына кысылган булгандыр әле. (Төшеп, акча сандыгын ачып, акча саный башлый.)



Шулвакыт Сәляхетдин белән Шәрифҗан килеп керәләр. Күзләрендә битлекләр. Киемнәре алмашынган. Башларында париклар.



XIII. Шакирҗан, Сәляхетдин һәм Шәрифҗан.



Сәляхетдин (каушап, калтыранып). Руки вверх! Тыныгызны чыгарасы булмагыз! (Пугачын Шакирҗанга төзи.) Әгәр бер генә сүз эндәшсәгез, шул минут башыгызга пробка керер.

Шәрифҗан. Пуля керер.

Сәляхетдин. Әйе, пуля керер.



Өстәлдән акчаны алып чыгарга хәзерләнәләр.



Шәрифҗан («бомба» ны калтыратып идән уртасына куеп). Әгәр дә бездән соң урыныгыздан кузгалсагыз, бу бомба шартлар. (Акчасын төшерә.)



Шакирҗан акчага ташлана. Өчәү тартыша башлыйлар.



Шакирҗан. Бирегез! Бир! Минем акчаларым!.. Минем акчаларым!..



Сәляхетдин белән Шәрифҗан Шакирҗанны егалар. Шакирҗан, аларның чәчләренә ябышып, ике кулында ике парикны тотып кала. Шашына, Сәляхетдин белән Шәрифҗан эшләпәләрен тотып йөгереп чыгалар. Шакирҗан ялгыз калгач, «бомба» ны күреп куркып, акча сандыгына ташлана.



Караул! Караул!..



Бүлмә буйлап шашып йөри. Ялгыш бомбага басып сикереп китә. Габбаса, Гөлҗамал һәм Гыйлаҗ бабай керәләр.



Китегез, кит!.. Шартлый… Алыгыз аны! Алыгыз, ташлагыз!.. Палисәгә барыгыз! Палисәгә! Палисәгә!..



Гөлҗамал «бомба» ны кулына ала.



Ташла! Ташла! Харап итәсең!.. Ташла, дим мин сиңа! Ташла!..



Гөлҗамалга суга. Гөлҗамал «бомба» ны кулыннан төшерә.



XIV. Әүвәлгеләр һәм Сәйфетдинов.



Сәйфетдинов. Нәрсә бар? Ни булды?

Шакирҗан (җикеренеп, аңа каршы барып). Руки вверх!.. Руки вверх!..



Сәйфетдинов кулларын күтәрә.



Шакирҗан. Руки вверх ясап… (Буыла.) Ах, әйтә дә алмыйм… Утыз мең сум акчамны талап чыгып киттеләр…

Сәйфетдинов. Хәзер начальство килә. Ничә кеше?

Шакирҗан. Ике… Өченчесе әнә… («Бомба» ны күрсәтә.)

Сәйфетдинов. «Бомба»!

Шакирҗан. Зинһар, хәзер чыгып тот үзләрен! Бәйрәм чәйлеге дә, корбан ите дә бирермен. Нәрсә торасың катып? Бар, дим! (Кулында парикларын селки.)

Сәйфетдинов. Тес-сс!.. Начальство кило. (Ишек төбенә барып баса.)



Пристав керә.



XV. Әүвәлгеләр һәм пристав.



Пристав. Нәрсә бар? Ни булды? Исәнмесез? (Шакирҗанга кулын бирә.)

Шакирҗан. Харап булдык, Микалай Ләксәндрич, харап булдык.



Кулы урынына парик тоттыра. Пристав куркып, сискәнеп китә.



Сәйфетдинов. Ваше благородие, «бомба»!

Пристав (тагы сискәнеп). Ә? «Бомба»?! Кая?

Сәйфетдинов. Менә, ваше благородие!



Пристав, аның артыннан Шакирҗан, аның артыннан Сәйфетдинов «бомба» әйләнәсендә куркып, саклык белән генә әйләнәләр.



Пристав. Әйе, «бомба»!

Сәйфетдинов. Ваше благородие, динамит түгелме икән?

Пристав (сискәнеп китеп). Әйе, адская машинага да охшый. Әй син, Сәйфетдинов, хәзер барып жандармский управлениегә хәбәр ит. Хәзер сыщиклар һәм адская машина алырга инженерлар җибәрсеннәр!

Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваше благородие! (Чыга.)

Пристав. Мин сезнең белән хәзер протокол язармын. (Парикларны күреп.) Ә болар нәрсәләр?

Шакирҗан. Чәчләре кубып калды.

Пристав (кулына алып). Аһа!.. Париклар! Монда зур шайка булган булырга кирәк. (Утырып яза башлый.) Чит кешеләр чыксыннар!



Гөлҗамал, Гыйлаҗ бабай чыга.



Ничә кеше иде?

Шакирҗан. Утыз мең.

Пристав. Нәрсә?!

Шакирҗан. Әйе, утыз мең сум.

Пристав. Ничә кеше иде?

Шакирҗан. Ике.

Пристав. Өсләрендә нәрсә иде?

Шакирҗан. Күрмәдем.

Пристав. Ничә яшьләрендә?

Шакирҗан. Белмәдем.

Пристав. Башларында нәрсә иде?

Шакирҗан (парикларны күрсәтеп). Менә чәч!

Пристав. Аһа!..



Садрый керә.



XVI. Әүвәлгеләр һәм Садрый.



Садрый. Нәрсә булды сездә? Исәнмесез, Николай Александрович!

Пристав. А, а! Исәнмесез, Садрый Мортазич! Менә монда шайка эләктердек әле.

Садрый. Шайка!

Пристав. Чү, чү, Садрый Мортазич! Динамо-машина бар. (Шакирҗанга.) Ә бүген сезгә кемнәр килде?

Шакирҗан (тәмам хәлдән таеп). Бер приказчик килгән иде. Аннан соң Сәгатьче сәгать төзәтеп китте. Аннан соң… теге әкият язучы Мансур малай килгән иде.

Садрый. Ул ни өчен килгән иде?

Шакирҗан. Әкияте өчен акча сорарга.

Садрый. Акча бирдегезме?

Шакирҗан. Бирдем дә, аз дип, алмыйча чыгып китте.

Пристав (зур эш ачкан шикелле). Так, так, так…

Шакирҗан. Ачуланып, янап чыгып китте.

Пристав. Янады, дисезме?

Шакирҗан. Янады.

Садрый. Николай Александрович, бер генә минутка монда килегез әле. (Читкә чакыра.)

Пристав. Чем могу служить, Садрый Мортазич?

Садрый. Бу талауда шул Мансурның катнашы булырга тиеш.

Пристав. Ни өчен алай уйлыйсыз, Садрый Мортазич?

Садрый. Ул беркөн дачада шулайрак аңлатты. Безнең әле татар байларыннан аласы иманаларыбыз бик күп, диде.

Пристав. Дальше?

Садрый. Аны шул талау алдыннан гына, бүген түбәндә парадный төбендә бер кеше белән сөйләшеп торганын күргәннәр.

Пристав. Аһа!.. Мин дә шулдыр дип уйлаган идем. Аның фамилиясе Исмәгыйлов шикелле?

Садрый. Әйе, Исмәгыйлов.



ХVII. Әүвәлгеләр һәм Сәйфетдинов.



Сәйфетдинов. Дежурныйны жандармский управлениегә җибәрдем.

Пристав. Ярый. Әй син, Сәйфетдинов, сакла, шартламасын!..

Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваше благородие!..

Пристав. Ә безгә теге бүлмәгә чыгып протоколны тәмам итәргә кирәк. Аңынчы инженерлар да килеп җитәр. (Кәгазьләрен җыеп, ике кулында ике парикны тотып.) Һа, канальялар!.. Эләктегезме?



Уң якка чыгып китәләр. Сәйфетдинов «бомба» алдында үрә катып, кылычын чыгарып, калтыранып басып кала.



Пәрдә.




Өченче пәрдә


Мансурның бүлмәсе. Уртада һәм сулда ишекләр. Ике якта ике тәрәзә. Өстәл өстендә китаплар. Карават. Бүлмә уртача җыештырылган.



I. Мансур ялгыз.



Мансур (язып утыра). Менә тәмам да булды. (Язган кәгазьләрен актарып.) Уһу-һу!.. Аз дигәндә биш йөз юл булыр. Юлы ике тиеннән хисаплаганда… ун сум. Һу!.. Бүген илтеп бирсәм, иртәгә укып чыксалар, берсекөнгә бассалар… биш-алты көннән шыгырдап торган унлык безнең кесәдә булачак. Биш сумын әбигә бүлмәсе өчен бирсәм, дүрт сумын кибеткә ашаган өчен түләсәм, алты сумын учительгә бирсәм, калганына бик нык итеп киерелгәнче ашармын. Тукта, тукта, ашауга күпме кала икән? Биш сум да, дүрт сум, була тугыз сум. Тугыз сум да алты сум, була унбиш сум… (Сызгыра.) Биш сум тулмый ич. Бу ничек була инде? Минем кесәмдә, бурычларны түләгәннән соң, бер сум чамасы акча калырга тиеш иде бит. Ә монда биш сум тулмый әле. Бу ничек болай булып чыкты соң? Биш тә дүрт тугыз. Тугыз да алты унбиш. Юк, чыкмый. Ничек соң бу болай? (Кинәт.) Фу, шәйтан, хикәя яза-яза тәмам баш чуалган бит. Алты сум бүген тәрҗемә өчен Ильясның китерәсе бар бит әле… Шулай шул. Төгәл бер сум ашарга кала. (Киенә башлый.) Тукта, әбигә әйтеп куярга кирәк. Әби, әби!



Әби керә.



II. Мансур һәм әби.



Әби. Нәрсә, балакай? Самавыр кирәкме әллә?

Мансур. Юк, әби, самавырны кичкә шәпләп кайнатып куярсың. Менә нәрсә: мин хәзер чыгып китәм. Минем бер иптәшем бүген миңа акча китерәчәк. Әгәр дә килсә, мине көтсен.

Әби. Нинди акча?

Мансур. Минем өлешемә тигән акча. Хәзер кайтыр, диең. Мине көтсен!

Әби. Ярый, балакай. Тыңласа әйтермен. Бүген әле хуҗа да фатир акчасы өчен тагы хезмәтчесен керткән иде. Иртәгә Мансурдан алгач бирермен, дидем.

Мансур. Яхшы иткәнсең. Без, әби, хәзер баедык инде. Байның фатир акчасын гына түгел, йортын сатып алырга да мөмкин.

Әби. Ай, балакай, самавырым ташый торгандыр. Чәй эчмичә генә чыгасыңмыни?

Мансур. Эчмичә генә.

Әби. Алайса, каплап куярга кирәк. (Чыга.)



III. Мансур ялгыз.



Мансур. Тизрәк барырга кирәк. (Эшләпәсен киеп чыгып барганда, Ибраһимга очрый.)



IV. Мансур һәм Ибраһим.



Ибраһим. Уф, уф!.. Менә әкәмәт! Бу хәлләрне күрермен дип уйламаган идем.

Мансур. Нәрсә? Сиңа тагын ни булды?

Ибраһим. Адәм мәсхәрәсе иттеләр, туган. Ярый әле, котылдым.

Мансур. Нәрсә, ни булды? Әллә ашаган өчен түләмичә чыгып барганда эләктеңме?

Ибраһим. Кичә көнозын бернәрсә ашамаганым үзеңә мәгълүм бит.

Мансур. Йә?

Ибраһим. Шул. Ачлыктан төне буе йоклый алмадым. Таңнан торып Минһаҗга барганда, теге мәлгунь Шакирҗан байның капкасы төбендә тотып, арестовать итеп, охранный отделениегә алып барып, тоташтан биш сәгать сөйләттеләр. Сөйли-сөйли телләрем талып бетте. Барлык документларны алып калдылар. Эттән дә битәр ачыктым. Кесәдә бер тиен акча юк. Кая, зинһар, әбидән алып булса да, бер сум биреп тор әле. Иртәгә түләрмен.

Мансур. Ни өчен соң арестовать иттеләр?

Ибраһим. Кем белә аларны. Берсе, «бомба», ди. Икенчесе, утыз мең, камыр, ди. Башыма париклар киертеп чәчләремне тузгытып бетерделәр. Алдыма корымга буялган түгәрәк бер нәрсә китереп куеп, моны берәр яры күргәнең юкмы, дип сорыйлар. Сине дә сораштылар.

Мансур. Хуш?

Ибраһим. Әй, чәнчелеп китсеннәр лә. Кая, иптәш, бик ашыйсы килә бит. Эчәгеләр тишек насос шикелле чыж да чож килә.

Мансур. Янымда бер тиен дә юк шул. Кичкә булыр.

Ибраһим. Бер ун гына тиен юкмы, ичмасам?

Мансур. Чирек тиен дә юк.

Ибраһим. Ичмасам, бераз күмәч бир.

Мансур. Күмәч булса, үзем рәхәтләнеп чәй эчәр идем әле.

Ибраһим. Инде ни эшләргә?.. Шулай ук бүген ачка үләргә туры килерме икәнни?

Мансур. Әгәр дә берәр сәгать ашамыйча чыдый алсаң, акча була.

Ибраһим. Юк, иптәш, бер сәгать түгел, бер минут та чыдар хәлем калмады… Бер сәгатьтән буламы соң?

Мансур. Тәгаен була.

Ибраһим. Кәкре каенга гына сөятмәссеңме икән?

Мансур. Була, дим инде. Ильяс берәр сәгатьтән тәрҗемә өчен минем өлешемне китерәчәк.

Ибраһим. Ул өлешкә генә тигән булгач, бер туярлык та булмас инде.

Мансур. Туярлык булыр, кайгырма. Көтеп тор шунда. Кара әле, бәлки, ул үзе китермәс. Берәр кеше артыннан гына җибәрер. Ул вакыт инде мин булып акчаны алып калырсың.

Ибраһим. Ничек син булып?

Мансур. Шулай, Мансур булып. Юкса акчаны бирмәү ихтималы бар бит.

Ибраһим. Юк инде. Андый һавадагы акчаны көтеп монда вакыт уздырганчы, берәр яры барып сугылырга кирәк. (Тора. Эшләпәсен кия.)

Мансур. Әгәр дә рәт чыкмаса, миңа кил.

Ибраһим. Юлда егылып үлмәсәм килми дә булмас шул.



Чыгалар.



V. Садрый ялгыз.



Садрый (керә, карана). Һә, галах малай, менә хәзер инде карыйк. Ничек итеп бу боткадан ычкынырсың икән. Бай кызлары тирәсендә күп йөренә торгач, синең ише маңка малайларны шулай итеп өйрәтәләр. (Кәгазьләрен чыгарып кайсын китап эченә куя, кайсын карават астына ташлый.) Менә бу кәгазьләр синең арт сабакларыңны өйрәтәчәкләр. (Кәгазьне, калын китап эченә куйганда, идәнгә төшерә.) Фу, чәнчелгере!



VI. Әби һәм Садрый.



Әби (сәхнә артыннан чыгып кычкыра). Перес! Перес! Алланың дәргяһыннан сөрелгән[5 - Дәргяһтан сөрелү – мәрхәмәттән мәхрүм ителү.] нәрсә, монда килеп җиттеңмени? (Чыга.) Әбәү, монда кеше бар икән. Сезгә кем кирәк?

Садрый. Мин Мансур әфәнденең иптәше булам. Йомыш бар иде. Өйдә юк икән.

Әби. Хәзер генә чыгып китте.

Садрый. Алаймы? Хушыгыз!.. (Чыга башлый.)



Әби үз бүлмәсенә китә, ишектә Мөршидә очрый.

Садрый белән Мөршидә бер-берсен күрү белән катып калалар.



VII. Садрый һәм Мөршидә.



Садрый (паузадан соң). Мөршидә иптәш, ничек болай монда киләсе булдыгыз?.. Әллә җөйче кызыгыз монда торамы?



Мөршидә дәшми.



Каушамагыз. Була ул… Менә мин дә тегүче эзләп монда ялгыш кергәнмен. Сез, бәлки…

Мөршидә (батыраеп). Мин Мансур әфәндегә килгән идем.

Садрый. Үзегез генәме?

Мөршидә. Әйе, үзем генә.

Садрый. Кара син аны. Сезнең яңа һөнәрләрегез дә бар икән. Безнең бай йортларында үскән кызлар түгел, рәтлерәк асрауларыбыз да мондый эшләр белән чуалмыйлар.

Мөршидә. Сез мине монда килергә мәҗбүр иттегез.

Садрый. Мин?!

Мөршидә. Әйе, сез. Әгәр дә кичә полициягә Мансур өстенә ялган ялалар ябып, донос ясаган булмасагыз, мин монда килмәгән булыр идем.

Садрый. Кара син аны. Ха-ха… Сез фискал да була беләсез икән. Әллә Шакирҗан байның йортына кереп таларга да сез юл күрсәттегезме?

Мөршидә. Йә Алла! Сез нәрсә сөйлисез?

Садрый. Каушамагыз, каушама… Хәер, сез алданган гына бит. Мин сездән андый начар эш булыр дип шикләнмим.

Мөршидә. Әллә юкса… (Елый башлый.)

Садрый. Тынычланыгыз, Мөршидә туташ! Мин хәзер сезнең алдыгызда бер сер ачарга мәҗбүр булам. Сез талаучылар тозагына эләккәнсез бит. Сез, Мансур малайның төче телләренә ышанып, үзегезне тәмам хур иттегез бит. Шул жулик, талаучы малай белән бөтен шәһәргә даныгыз таралачак.

Мөршидә. Садрый әфәнде, мине тәхкыйрь кылмавыгызны[6 - Тәхкыйрь кылу – хурлау, мыскыллау.] үтенәм.

Садрый. Мин сезне тәхкыйрь кылмыйм. Бөтен шәһәр ду килә ич.

Мөршидә. Нәрсә?

Садрый. Мансурларны Шакирҗан байны талатырга ишек ачып кертүче сез дип…

Мөршидә. Ярабби! Бу ялган каян килеп чыккан тагын?

Садрый. Мин дә башта ышанмаган идем. Әмма хәзер сезне монда очраткач ышанырга туры килә шул. Дөрес, мин сезне яман ният белән эшләгәнсез дип әйтә алмыйм. Яшьлегегез белән бер жуликның тозагына төшкәнсез. Ул сезгә китап биргән булып, сезне сөйгән булып маташуы, сезнең өчен түгел, Шакирҗан байның акчасын талау өчен хәйлә булганын хәзер үзегез дә күрә торгансыздыр.

Мөршидә (куркып). Сез ни сөйлисез? Мансур аны һич эшләмәс! Сез генә шулай уйлыйсыз. Сез Мансурдан үч алыр өчен эшләгән эшләрегезгә мине ышандырмакчы буласызмы әллә? Юк, юк, Мансур андый кеше түгел. Кичәге талауда Мансурның катнашы юклыгына минем шөбһәм юк. Садрый әфәнде, Алла хакы өчен, Мансур өстенә яла якмагыз! Мин аны сөям. Мин сезгә булачак кеше түгел. Үлсәм дә мин сезгә булачак кеше түгел. Безнең арабызга кермәгез, Мансурны харап итмәгез! Беләм, сез монда яхшы ният белән йөрмисез. Кызганыгыз безне!.. Әгәр дә Мансур хакына яхшылык эшлисегез килмәсә, минем өчен, үлгән атам хакы өчен, Мансурны да, мине дә харап итмәгез! Мәрхүм әткәм сезнең әткәгезнең дусты булган бит.

Садрый. Менә шуңа күрә дә мин сезне шул жуликларның тозагыннан коткарырга тырышам.

Мөршидә. Ул жулик түгел. Мансур – яхшы кеше. Аның талауда зәррә кадәр гаебе юк.

Садрый. Сез шулай дип әйтәсез дә бит, полиция икенче төрле сөйли.

Мөршидә. Полиция сезнең сүз буенча гына Мансурдан шикләнә бит. Сез юк дисәгез, алар ышанырлар.

Садрый. Мин ялганлый алмыйм шул. Аннан соң талаганны таламаган дип әйтеп үземне үзем бәйләр хәлем юк.

Мөршидә. Садрый әфәнде, сездән ялынып, ялварып сорыйм. Безне харап итмәгез!..

Садрый (гаять кызып). Безне? Ха-ха!..

Мөршидә. Әйе, безне. Мин Мансурны сөям. Мин мәңгегә, мәңгегә аныкы. Көзгә безнең туебыз була.

Садрый. Ә мин?!

Мөршидә. Мин сезнеке була алмыйм.

Садрый. Юк, сез минем хатыным булырга тиешсез!

Мөршидә. Мөмкин түгел. Мин сезнеке була алмыйм.

Садрый. Мөршидә туташ, сез яшьлек белән генә бу сүзләрне сөйлисез. Мин сезне Мансур малайга караганда мең өлеш артык бәхетле ясармын бит. Сез бер генә минутка булса да акылыгызны башыгызга җыеп карагыз әле. Мансур белән нинди бәхет табармын дип уйлыйсыз? Менә күрәсезме аның тора торган урынын? Нигә охшый? Гомерегез буенча хәерчелектә яшәячәксез бит. Мин сезне сөям. Мин сезне кадерләрмен. Мин сезне бөтен көчем белән бәхетле ясарга тырышырмын. Дөрес, минем гаепләрем бар. Ләкин яшьлектә кемдә булмый ул. Әгәр дә сез минем хатыным булсагыз, ант итеп әйтәм, менә дигән ир булырмын. Хәзерге бөтен гадәтләремне ташлап, сезнең сүзегездән чыкмаска сүз бирәм. Мөршидә туташ, үзегезне дә, мине дә харап итмәгез! Йә, ризамы?

Мөршидә. Юк. Мин үз иркемдә түгел. Мансурдан аерыла алмыйм. Әгәр дә миңа аз гына ихтирамыгыз булса, минем өчен, минем хакыма, Мансурны харап итмәгез!

Садрый. Мөршидә туташ! Актык сүзем: әгәр дә Мансурны ташларга көчегез җитмәсә, бу пычрак эшкә сез дә эләгәсез бит.

Мөршидә. Әгәр дә вөҗданыгыз күтәрсә, теләсәгез, хәзер үк мине харап итегез! Күрәсез, минем монда бер ярдәмчем дә юк.

Садрый. Менә нәрсә, Мөршидә туташ, мин сезгә эчемдәге бөтен серләремне әйттем. Үземне сезнең кулыгызга тапшырырга булдым. Әмма сез… Моннан соң мин нинди генә начарлык эшләсәм дә, никадәр түбән төшсәм дә, сәбәпчесе сез икәнлеген хәтерегездән чыгармагыз! Үзегез мине мәҗбүр итәсез.

Мөршидә. Садрый әфәнде, эш минем ихтыярда түгел. Соң мин ни эшлим?

Садрый. Ярый, чүбек чәйнәүдә мәгънә юк. Бер-берегезне сөясез икән, чәнчелегез!.. (Начар күз белән озак итеп Мөршидәгә карап тора.) Мансурны коткарасыгыз киләме?

Мөршидә. Менә рәхмәт сезгә, Садрый әфәнде!

Садрый. Хәзер сез минем белән извозчикка утырып барырга тиешсез.

Мөршидә (куркып). Кая?

Садрый. Баргач белерсез…

Мөршидә. Нәрсә?

Садрый. Әгәр дә хәзер минем белән бармасагыз, ул вакытта соң булыр.

Мөршидә. Кая чакырасыз?

Садрый. Мансурның эшләрен барып җайларга кирәк. Юкса аны бүген төнлә арестовать итүләре бик ихтимал. Бер кулга алынгач коткаруы читен булыр.

Мөршидә (читкә). Ярабби! Бу кеше мине кая алып бармакчы була икән?

Садрый. Ризамы?

Мөршидә. Сез мине кая алып бармакчы буласыз?

Садрый. Әйттем бит инде.

Мөршидә. Юк, мин сезнең белән бара алмыйм.

Садрый. Ихтыярыгыз. Мансур сезнең өчен кадерле бит. Ә миңа дисә, асмагайлары, тереләй җиргә күмсеннәр үзен.

Мөршидә. Нәрсә? Әллә Мансурны асарлармы?

Садрый. Асу гына түгел, чәнчелдереп төшерерләр. «Руки вверх!» уен эш түгел ул.

Мөршидә. Ярабби!.. Сез мине кая чакырасыз соң?

Садрый. Баргач белерсез.

Мөршидә. Полицмейстергамы?

Садрый. Баргач белерсез.

Мөршидә. Ярый, әйдәгез!

Садрый (чыга-чыга). Бер атуда ике куян… Ха-ха!..



Чыгып китәләр.



VIII. Сәйфетдинов ялгыз.



Сәйфетдинов (өстән казаки, эчтән полиция киеме кигән килеш, кереп карана). Өйдә юкка охшый. Әмма эләктерсәм, медальнең шәбен бирерләр иде соң. Шакир байдан да бер егерме биш тамар иде. Тукта, бу бүлмәдә нәрсә бар икән? (Чыга.)



IX. Сәйфетдинов һәм әби.



Сәйфетдинов (сөйләшеп керәләр). Кая китте соң?

Әби. Белмим. Сезгә соң ул ни эшкә кирәк?

Сәйфетдинов. Мин аның авылдагы абзасы булам.

Әби. Алай икән.

Сәйфетдинов. Туган абзасы. Соң ничек, энекәш акчага бик интекмиме?

Әби. Интекмәгән кая инде. Менә әле бүлмә өчен миңа да түли алганы юк. Ашау-эчүенең дә бер дә рәте юк. Яртылай ач тора, мескенкәем. Минем дә арттырырлык кисәгем булмый. Әнә шул, бүлмәләр тотып, очны очка ялгап, көчкә генә торам шунда.

Сәйфетдинов. Ә үзе соң тиз кайтырмы?

Әби. Бер дә белмим.

Сәйфетдинов. Соң, чыгып киткәндә, бер сүз дә әйтмәдемени?

Әби. Хәзер кайтырмын, көтеп торсын, диде.

Сәйфетдинов. Ә аңа кунак киләсе бармыни?

Әби. Юк. Иптәше акча китермәкче булган, ахрысы.

Сәйфетдинов. Нинди акча икән ул?

Әби. Өлешенә тигән акча.

Сәйфетдинов. Өлешенә тигән, диең, ә?

Әби. Әйе.

Сәйфетдинов. Алай!.. (Халыкка.) Йомгакның очы монда икән. (Әбигә.) Шулай инде, юк вакытта бер сум да зур акча инде.

Әби. Нинди бер сум?

Сәйфетдинов. Мансурга иптәше китерәчәк акча, дим.

Әби. Нигә, бер сум гынамыни?

Сәйфетдинов. Артык булмас, дип уйлыйм. Алар бит сәүдәгәр түгел.

Әби. Ай Алла, шулай бер генә сум булырмы икән? Бүлмә өчен тагы бирә алмасмы икәнни?

Сәйфетдинов. Бәлки, артыграк та булыр, мин белеп әйтмим.

Әби. Артыграк булыр шул. Ник дисәң, миңа гына биш сум бирәсе бар. Кибетчегә дүрт сум.

Сәйфетдинов. Бүген түлим, димәгәндер бит?

Әби. Тәгаен бүген кичкә түлим, диде. Әйткән сүзендә тора торган иде. Әйе, әйе, кичкә түлим, диде. Байыйбыз, әби, кайгырма, байыйбыз, диде. Аз акча кулына төшкәндә, бер дә алай кычкырынмый иде.

Сәйфетдинов. Бер дә үзгәрмәгән икән. Авылда да шулай кулына бераз акча керсә кычкыра башлый иде. Яшь шул әле, яшь. Кычкыра, диең, ә?

Әби. Кычкыра, балакай, бик кычкыра. Байның йортын сатып алырмын, ди.

Сәйфетдинов. Кара син аны. Йорт сатып алырбыз, диең, ә? Хи-хи-хи!.. Ай, бу яшьләрне… Бераздан әйләнеп керермен. (Борылып.) Ә соң өйдән үзе генә чыгып киттеме?

Әби. Иптәше белән.

Сәйфетдинов. Байыйбыз дип кычкыра, диең. Барлык тапкан акчасын иптәшләренә ашатып бетермиме соң?

Әби. Белмим инде, ничектер.

Сәйфетдинов. Бәлки, акчалы иптәшләре дә бардыр?

Әби. Каян беләсең, бәлки, бардыр да.

Сәйфетдинов. Күбәүме соң үзләре?

Әби. Кайсы чагында унар кеше җыелып, бүлмәне тәмәке төтененә тутырып, бөтен күмәчне ашап бетереп чыгалар.

Сәйфетдинов (халыкка). Менә кайда икән динамит шайкасы! (Әбигә.) Ә машиналар һаман да ясыймы?

Әби. Ясый торгандыр инде. Ашарга кирәк бит.

Сәйфетдинов. Ярый, әби, мин бераздан кайтып керермен. Мин килгәнче кайтса, мин килгәнне әйтмә. Үзем күренеп бер шатландырыйм әле энекәшне. Хуш, әби! (Чыга.)

Әби. Хуш, бәбкәм, хуш. (Үз ягына чыга.)



X. Сәйфетдинов ялгыз.



Сәйфетдинов (кайтып кереп, яшеренеп). Юк инде, бу шайканы кулдан ычкындыру юк. Нәрсәләре бар икән? Динамитлары кая икән? (Карават асларын актара. Соңыннан өстәлгә килеп китапларын актарып, бер калын китапны алып укый башлый.) Ту-ту… Тулстый… В-в-вай-н-н-наимир… ур-ман… Гһә, тулстый, вайна, мир, урман… Моның мәгънәсе нәрсә икән? Әһә, болар урманда безгә, начальствога каршы, вайна ачарга уйлыйлар икән. Ваше благородиегә илтеп бирим әле. Ул мондыйларның иҗеген дә, сүрәсен дә белә иде.



XI. Сәйфетдинов һәм Шымчы.



Шымчы. Берсе килә. Капкадан керә калды.

Сәйфетдинов. Син үзе белән сөйләш… Мин карчык янына чыгам. (Чыга.)



XII. Шымчы һәм Ибраһим.



Ибраһим (кереп, шатланып). Ә, сез килгәнсез дә икән. Кая, тизрәк бирегез!

Шымчы (елмаеп). Нәрсәне?!

Ибраһим. Нәрсә булсын, акча!

Шымчы. Акча?

Ибраһим. Сине Ильяс Әхмәтов җибәрдеме?

Шымчы. Белегез!

Ибраһим. Ашагач… (төчкерә) мин сезне белермен.

Шымчы. Бүген пароль «ашагач» мыни?

Ибраһим. Ашагач, әйе лә. Сезне Ильяс җибәрдеме, дим?

Шымчы. Әйе, ул.



Сәйфетдинов ишектән карый.



Ә соң сез үзегез кем?

Ибраһим. Мин Ибраһим. Ә, юк ла, мин, мин… Мансур булам. Кая, минем өлешемне бирегез. Минем ашаганым юк.

Шымчы. Сезнең өлешкә күпме тиде, дип уйлыйсыз?

Ибраһим. Йөз мең булмас инде. Күпме җибәргән булса, шул инде.

Шымчы. Ул сума ничә кешегә бүленде дип беләсез?

Ибраһим. Икегә булырга кирәк.

Шымчы. Соң сез аны икәү генә эшләдегезмени?

Ибраһим. Икәү генә.

Шымчы. Бик авырга килгәндер?

Ибраһим. Авырга килмәгән кая. Яза-яза бармакларга сөялләр чыгып бетте.

Шымчы. Комитетка күпме бирелде дип беләсез?

Ибраһим. Кайсы комитетка?

Шымчы. Билгеле, үзебезнекенә…

Ибраһим. Комитетыгызда эшем юк. Минем үз өлешемне генә тизрәк бирегез. Ашыйсым килә. Үләм инде. Йөгерә-йөгерә тәмам хәлдән тайдым. Егерме алты сәгать тоташтан бернәрсә ашаганым юк бит.

Шымчы. Утыз меңгә туярга мөмкин.

Ибраһим. Нинди утыз меңгә?

Шымчы. Кичәге.

Ибраһим. Бүген булды бит ул. Биш сәгать тоташтан сөйләттеләр. Сөйли-сөйли телем калмады. Камыр, диләр, утыз мең, диләр. Сез дә беләсезмени аны?



Сәхнә артында кыштырдаган тавыш ишетелә.



Шымчы (револьверын чыгарып). Сез арестован!..

Ибраһим. Шаяртмагыз әле… (Револьвердан тотмакчы була.)



Сәйфетдинов керә.



XIII. Ибраһим, Шымчы һәм Сәйфетдинов.



Шымчы. Моны алып китегез! Мин башкаларны кабул итәм.

Ибраһим. Шаяртмагыз әле. Әллә ачка үтермәкче буласызмы?

Шымчы. Үлмәссез, үлмәссез. (Сәйфетдиновка.) Сез кара ишектән чыгыгыз. Хәзер ярдәмгә килсеннәр.

Сәйфетдинов. Слушаюсь!



Чыга башлыйлар.



Әйдәгез, чибәр егет!

Ибраһим. Болардан ачка үлмичә котылып булмас, ахры.



Уң якка чыгалар. Шымчы ялгыз калгач карана, эзләнә. Садрый калдырган кәгазьләрне таба.



Шымчы. Аһа!.. Талый белгәннәр, эзләрен яшерә белмәгәннәр. Яңараклар, ахрысы.



XIV. Шымчы һәм Шакирҗан.



Шакирҗан (ишектән, куркып, башын тыгып карый). Мөмкинме?

Шымчы. Рәхим итегез! (Халыкка.) Монысы сакаллар куеп йөри икән.

Шакирҗан. Әссәламегаләйкем! Исәнме, саумы, сәламәтме! (Карана.) Мансур әфәнде өйдә юкмыни?

Шымчы. Хәзер кайтыр.

Шакирҗан. Кая гына китәсе булды икән? Сез белмисезме?

Шымчы. Йомыш белән генә китте. Хәзер кайтыр. Рәхим итегез, утырыгыз!

Шакирҗан (утыра, карана). Тиз кайтырмы икән?

Шымчы. Хәзер кайтырга тиеш. Сез әлеге эш хакында килдегезме?

Шакирҗан. Кайсы эш?

Шымчы. Өлешегезне алырга килдегезме?

Шакирҗан (халыкка). Мордарлар! Минем хәләл акчаларымны өлешләп бүлеп тә өлгергәннәр икән.

Шымчы. Нигә дәшмисез?

Шакирҗан. Өлеш, диең, ә?

Шымчы. Әллә шикләнәсезме?

Шакирҗан. Зәррә кадәр дә шикләнмим.

Шымчы. Сезнең өлешкә күпме тиде?

Шакирҗан. Тиде инде. Алла хәерле кылсын. Менә шуның аркасында Аршауга китә алмыйча калдым.

Шымчы. Варшавага? Кайчан китмәкче идегез?

Шакирҗан. Бәйрәмнәрне үткәргәч тә китәргә иде исәп. Менә бу эшләр килеп чыкты.

Шымчы. Хуш?

Шакирҗан. Тәмам аяктан екты.

Шымчы. Хуш, хуш?

Шакирҗан. Үз кешегә бу кадәр бер дә килешми инде. Мин аның китабын бастырдым. Үземчә яхшылык иттем. Изгелеккә каршы яманлык шул була инде.

Шымчы. Әллә җәберләделәрме?

Шакирҗан. Җәберләмәгән кая, бөтенләй пычаксыз суйды.

Шымчы. Өлешегезне бирмәдеме әллә?

Шакирҗан. Нинди өлеш? Нәрсә саташасың тагы?

Шымчы. Пычаксыз суйды, дисез ич.

Шакирҗан. Суйды шул, пычаксыз суйды. Менә моннан, иңсәдән суйды.

Шымчы. Күпме генә бирде соң?

Шакирҗан. Нәрсә, кем бирде?

Шымчы. Акча.

Шакирҗан. Акча?

Шымчы. Сез миннән һаман шикләнәсез. «Ашагач»… (Төчкерә.)

Шакирҗан. Ярхәмәкеалла! Нәрсәне ашагач?

Шымчы. Пароль.

Шакирҗан. Орёл?

Шымчы (халыкка). Монысы бигрәк усал икән.

Шакирҗан. Юкка гына ул миңа ачу тота. Китабын нинди пөхтә итеп бастырдык.

Шымчы. Аның китабын сез бастырдыгызмыни?

Шакирҗан. Соң.

Шымчы. Типография әле һаман шул урындамы?

Шакирҗан. Шул урында булмыйча, кая булсын?

Шымчы. Урыны тынычмы соң?

Шакирҗан. Хәзергә Аллага шөкер, тыныч әле.

Шымчы. Әле һаман шул ни… дәме?

Шакирҗан. Капкадан кергәч.

Шымчы. Әйе, хәтерлим. Бер мәртәбә булганым бар иде.

Шакирҗан. Әллә сезнең бездә берәр нәрсә бастырганыгыз бармы?

Шымчы. Җир хакында бер нәрсә.

Шакирҗан. Мансур әфәнде гулять итәмени?

Шымчы. Гулять итмәскә. Хәзер бит бай чак.

Шакирҗан (сынап). Әллә… ничек? Атасыннан акча килдемени?

Шымчы. Ә утыз мең…

Шакирҗан. Ә?! (Халыкка.) Имансызларның шайкалары монда икән. Акчамны туздырып бетермәс борын полициягә барып әйтергә кирәк. (Шымчыга.) Мансур әфәнде кая гулять итә? Белмисезме?

Шымчы. Сез дә анда бармакчы буласызмы?

Шакирҗан. Юк, мин болай гына… (Халыкка.) Тизрәк полициягә әйтергә кирәк. (Шымчыга.) Ярый. Хуш булыгыз!



Китмәкче була. Шымчы револьверын чыгарып каршы тора.



Шымчы. Руки вверх!

Шакирҗан. Каравыл! Каравыл! Талыйлар! Талыйлар!



Шакирҗан белән Шымчы көрәшә башлыйлар. Шымчы Шакирҗанны егып, сакалын йолкый башлый.



Шымчы. Һе, сакал куйдыңмыни? Сакал куйдыңмыни!.. Чорт, нинди каты ябышкан!..

Шакирҗан. Каравыл! Сакалым! Каравыл! Сакалым!.. Үтерәләр!.. (Шымчының сакалына ябышып, куйган сакалын тартып ала.)



Пристав һәм Сәйфетдинов керәләр.



XV. Шымчы, Шакирҗан, пристав, Сәйфетдинов.



Сәйфетдинов (кулында револьвер). Ваш благороди! Бөтен шайкаларын тоттым.

Пристав (каушап, револьверын төзәп). Руки вверх!

Шакирҗан (кулындагы сакалга карап хәйран булган җиреннән, пристав тавышына уянып китеп, приставка каршы барып.) Микалай Ләксәндрич! Сакал!.. Сакал! Сакал!

Пристав (сакалны дикъкатьләп карап). Аһа, сакал!..

Шакирҗан. Әйе, әйе, билләһи газыйм, сакал. Кызыл авыз сакалы!..

Пристав. Действительно, сакал!



Пәрдә.




Дүртенче пәрдә


Шул ук бүлмә.



I. Шакирҗан һәм Садрый.



Садрый (яшерен кереп). Өйдә юк күренә. (Кулы белән изәп.) Әйдә, әйдә, өйдә юк.

Шакирҗан. Хуш, утыз мең эләккәч, нишләп өйдә торсыннар. Хуш, йә, кем, Садрый, хуш, инде нишлибез, хуш!.. Акчаны туздырып бетерәләр бит бу юньсезләр. Суга баткан шикелле булдылар бит. Бөтен полиция, бөтен жандармский управление аякта. Хуш, хәтта губернатор үзе дә ул юньсезләрне эзләргә чыккан, ди. Юк бит, юк. Тота алмыйлар. Ай, бу утыз мең, вакытсыз гүргә кертер, ахрысы. Хуш, кемнәр генә кулында сез, җанкисәкләрем, газапланып йөрисез икән? Садрый, синеңчә, ничек? Хуш, утыз меңем табылырмы? Юкмы? Ә, хуш…

Садрый. Алла кулындагы эш. Шулай да валлаһе әгъләм биссәваб[7 - Валлаһе әгъләм биссәваб – Алла дөреслекне белә.], Шакирҗан абзый!

Шакирҗан. Шулай инде, энем, әүвәл – полиция, икенче Алла инде. Аллаһы хәзрәтләре полиция күңеленә Әбүгалисина сизгерлеген салсын иде. Хуш, хуш, тәмам акылым чуалды. Бүген иртә белән полицәмистергә менгән идем… Ни эшләп инде, дим, хуш, Никифр Никифрич, акчаларымны таба алмыйсыз, дим. Әллә юньләп эзләмисезме, дим. Хуш? Юк, ди, Шакирҗан бай, по всем статиәм эзлибез, ди. Хуш, дим, алай булгач, каторый статиә хороший, дим? Статиәләр бар да хороший, ди. Айгырым авырып тора, яхшырак бер ат аласы, ди. Үзең дә беләсең, ди, каракларны җәяү эзләп булмый, ди. Биш йөз сум бирдем шул. Хәзер инде бәхетсез бу утыз мең расходлары белән утыз бишкә басты инде. Юк, юк, тапмыйча һич ярамый. Ул кызыл авызларның оялары монда. Бер кайтмый булмаслар әле. Кайтырлар. Хуш, кем, Садрый, теге бүлмәгә кереп кара әле, шунда сыра эчеп-нитеп утырмыйлармы икән?

Садрый. Хәзер. (Чыга.)

Шакирҗан. Хуш, бүген төшемдә нәрсә күрдем соң?.. Юк шул, юк. Бернәрсә дә күрмәгәнмен, ахры. Кирәк чагында төше дә иңми бит, юньсез, барысы миңа каршы торалар. Барысы да каршы, хуш!..



II. Шакирҗан, Садрый, әби.



Садрый. Менә абыстайдан башка берәү дә юк.

Шакирҗан. Абыстай, менә сиңа нәзер сәдакам бар иде. Бик әйбәтләп кенә дога кыл әле.

Әби. Рәхмәт, рәхмәт. Алла гаип хәзинәләрен ачсын инде! Аллаһы әкбәр!

Шакирҗан. Абыстай, бу Мансур дигәнегез бер дә өйдә тормыймы әллә? Кайчан килмә, өйдә булмый.

Әби. Гел өйдә генә тора иде. Кичәле-бүгенле әллә ни булган үзенә. Өйгә кайтмыйча тора. Үзем дә борчылып беттем инде.

Шакирҗан. Соң кая киткән иде?

Әби. Иртә белән хәзер кайтырмын дип чыгып киткән җиреннән суга баткан шикелле булды.

Шакирҗан. Башка вакытларда читтә кунып ятканы булмый идемени?

Әби. Өйдә генә куна иде. Иптәшенең кәбестә бакчасына барган чакларда гына кунып кайта торган иде. Андый чакларда әйтеп китә торган иде.

Шакирҗан. Соң ул өйдә юк чакта аңар килеп, аны сораучылар булмадымы?

Әби. Булмаган кая. Кичә әллә никадәр кешеләр килеп аны сорадылар. Әле ул гынамы? Әллә нинди ирләр килеп ду күчеп сугышып, кычкырышып киттеләр. Базга качып кына сәламәт калдым. Ярый әле, нәрсәләрне урлап чыкмаганнар.

Шакирҗан. Хуш… Алай икән. Кичә сугыштылар, диең, ә?

Әби. Бик каты сугышканнар булса кирәк. Тавышлары базга кадәр аермачык ишетелде.

Шакирҗан. Бәлки, алар берәр нәрсә бүлгәннәрдер?

Әби. Бәлки, бүлгәннәрдер дә.

Шакирҗан. Менә нәрсә, абыстай. Мансур өйгә кайткач та, үзенә белгертмичә генә, миңа килеп әйт. Зур бакча каршысындагы Шакирҗан бай йортын сорасаң әйтерләр. Шулай итсәң, нәзер сәдакаларымны алтыннан тамызырмын… Хуш… Менә әүлиялар рухына тагы дога кыл! (Сәдака бирә.)

Әби. Аллаһы әкбәр. Ярый, кайткач та барып әйтермен. (Чыга башлый.) Ә, кем, син үзең кем буласың соң?

Шакирҗан. Мин, хуш… (Садрыйга.) Мин кем әле, хуш?

Садрый. Бу Мансур әфәндене үзенең конторына хезмәткә алмакчы була.

Әби. Алай, бик рәхмәт инде. Юкса бик ярлы тора, мескенкәй. Баш-аяклы итә күрегез инде үзен. Сусаган булсагыз, самавыр куйыйм, байлар.

Садрый. Юк, рәхмәт. Без хәзер китәбез.

Әби. Башка йомыш юкмы?

Шакирҗан. Хуш, юк, абыстай, юк!



Әби чыга.



Хуш, монда нәрсәләр икән? Китаплар. Шулар арасына яшермәделәрме икән? Караш әле, Садрый!..



Зур капчыктан китаплар актаралар.



Юк шул, юк…

Садрый. Урлый белгәнне яшерә дә белгәннәрдер инде алар.

Шакирҗан. Юк, Алла боерса, минем хакым ул кызыл авызлар өстендә калмас. Минем малым, әлхәмделилла, зәкятле мал! Үземә үк насыйп булыр әле.

Садрый. Амин! Шулай булсын инде.

Шакирҗан. Соң бит ул кызыл авызлар мал кадерен белә торган халыклармы? Әрәм-шәрәм итеп кенә бетерерләр. Ай, җанкисәкләрем, утыз меңкәйләрем, кайда гына хуҗасыз ятим булып тилмереп торасыз икән?

Садрый (читкә). Бер дә тилмереп тормыйлар әле.

Шакирҗан. Мине сагынып тилмерә торгансыздыр, бичаракайларым. Мин бит сезне нинди кадердә генә тотадыр идем. Шулай ук сезне кабат күрә алмаммы икәнни? (Елый.)

Садрый. Борчылмагыз, Шакирҗан абзый, елауда файда юк. Каракларны эзләргә кирәк.

Шакирҗан. Эзлим дә бит, табылмыйлар. (Елый.)

Садрый (тәрәзәдән күреп). Чү, болар кемнәр?! Алар, алар, билләһи газыйм, алар!

Шакирҗан. Кемнәр? Әллә акчалармы?

Садрый. Акчаларыңны урлаучылар.

Шакирҗан. Ә?!

Садрый. Мансур белән Мөршидә. Монда таба киләләр.

Шакирҗан. Кая, кая бәдбәхетләр? (Йодрыкларын селкеп.) Һә, мин сезне, тәмуг кисәүләре!.. Һу, мин сезне, яхшыдан яман туган, иблис ялчылары!.. Чү, чү, кулларында чемоданнары да бар. Вокзалга, пристаньга түгелме икән?

Садрый. Алар монда таба киләләр. Шәһәрдән качарга җыеналар, күрәсең. Бик вакытында үзләрен очраттык. Хәзер барып, полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Шакирҗан. Полициягә дә, губернаторга да, охранкага да – барысына да хәбәр итәргә кирәк. Әйдә, киттек.

Садрый. Без полиция белән кайтып килгәнче, алар шылсалар?

Шакирҗан. Хуш, шылырлар шул. Хуш, соң ни эшлибез?

Садрый. Менә нәрсә, мин полициягә барып хәбәр иткәнче, син монда яшеренеп кал. Нәрсә сөйләшерләр. Бәлки, акчаңның кая яшергән урынын да ычкындырырлар. Әгәр инде нәрсәләрен алып кача башласалар чыгып тотарсың.

Шакирҗан. Хуш, бәрәкалла, мәслихәт. Хуш, кая качыйм, өстәл астынамы?

Садрый. Ярамый.

Шакирҗан. Карават астына?

Садрый. Ярамый.

Шакирҗан. Ишек артына?

Садрый. Ярамый.

Шакирҗан. Монда башка качарлык урын да юк.

Садрый. Ә менә кая, менә шул капчыктагы китапларны бушатыйк та, шунда кереп ят.

Шакирҗан. Мәслихәт… (Кереп ята.) Син инде, кем, Садрый, капчыкның авызын катырак бәйләп куй. Сизә күрмәсеннәр. Юкса үтереп үк китәрләр.

Садрый. Була ул. Менә шулай. Мин киттем. (Капчык авызын бәйли башлый.)

Шакирҗан. Полициягә дә, губернаторга да – барысына да бар!



Садрый чыга. Пауза.



III. Мөршидә һәм Мансур.



Мансур (шашынып). Әллә шашканнармы алар? Ибраһимны күрмәдеңме?

Мөршидә. Аны кичә тотып япканнар.

Мансур. Төрмәгәме?

Мөршидә. Белмим. Ләкин япканнар.

Мансур. Хуш?

Мөршидә. Шул, кичәдән бирле бөтен полиция, охранка сине эзләп йөриләр. Бездә бөтен җирдә сакчылар, полицейскийлар тора. Мине һичбер яры чыгармыйлар. Шакирҗан абый һуштан тайдырганчы кыйнады. (Елый.)

Мансур. Синеме?

Мөршидә. Әйе. (Елый.)

Мансур. Ни өчен?

Мөршидә. Бергәләп урлагансыз, ди. Син аларга акча урынын күрсәткәнсең, ди. Акчаларымны хәзер табып китер, юкса үтерәм, ди. Көчкә генә бакча аркылы качып котылдым. (Елый.)

Мансур. Йә, тынычлан, Мөршидә… Хуш, мине эзлиләр, дисеңме әле?

Мөршидә. Бик эзлиләр.

Мансур. Хуш. Инде нишлибез?

Мөршидә. Безгә хәзер бу шәһәрдән бер минут тормыйча китәргә кирәк.

Мансур. Кая?

Мөршидә. Кая күз күрер. Ләкин хәзер, хәзер үк китәргә кирәк. Юкса сине дә, мине дә харап итәчәкләр.

Мансур. Минем бит бер тиен дә акчам юк.

Мөршидә. Миндә бар. Яхшырак нәрсәләремнең барын да менә монда төядем. Мин инде мәңгелеккә ул йорттан аерылдым. Әйдә, җаным, тизрәк китик. Зинһар, китик.

Мансур. Минем бит фельетоным өчен акча аласым бар.

Мөршидә. Күпме?

Мансур. Ун сум.

Мөршидә. Калсын, калсын. Монда эш акчада түгел, башта эш, аңлыйсыңмы, башта! Тотылсак, башыбыз гомергә харап булачак бит.

Мансур (уйланып йөреп, капчык өстенә утыра). Менә юләр балыклар. Каян уйлап чыгарганнар, ә мин тагын Ильясның кәбестә бакчасында гамьсез ятам. Монда хәлләр болай икән.

Мөршидә. Ул кулыңдагы төенеңдә нәрсә тагын?

Мансур. Кәбестә. Яшелчәләр кибетенә күрсәтергә дип, Ильяс биреп җибәрде. Кара әле, Мөршидә, син җәйнең бу вакытында яңа кәбестә күргәнең бар идеме?

Мөршидә. Нигә булмасын.

Мансур. Мин бу вакытта яңа кәбестәне беренче тапкыр күрәм. Ильяс оранжереяда үстергән. Аңарда меңләп калды әле. Кил әле, җаным, утыр, бераз хәл җый! (Капчыкка икәү утыралар.) Шулай, китикме икән? Бәлки, бернәрсә дә булмас әле?

Мөршидә. Булмаган кая, акча синдә дип бөтен шәһәр шаулый.

Мансур. Бер яктан, шатлык, икенче яктан, бу аяк астыннан чыккан бәла башымны тәмам катырды, йә, буласы булыр. Кайгырма, җаным. Менә без хәзер икәү бергә. Бүгеннән син минем гомерлек дустым буласың. Шунысы җитә. Ә безнең киләчәкне…

Мөршидә (торып). Шулай да, Мансур, китәргә ашыгырга кирәк.

Мансур. Өлгерербез әле.

Мөршидә. Килеп бассалар?

Мансур. Минем бу бүлмәне эзләп тапканчы бер атна үтәр.

Мөршидә. Садрый белә бит.

Шакирҗан (Мөршидә капчык өстенә кинәт утырганда). Ай, кабыргам!

Мансур (сикереп торып). Бу нинди тавыш?

Мөршидә (капчыкны күрсәтеп). Менә моннан чыкты.

Мансур. Ха-ха-ха!.. Син, Мөршидә, бигрәк каушагансың. Колагыңа әллә нәрсәләр ишетелә башлаган.

Мөршидә. Юк, чынлап, шуннан чыккан төсле тоелды.

Мансур. Анда иске китаплардан башка бернәрсә дә юк. (Капчыкны типкәли.)

Мөршидә. Соң, тавыш?

Мансур. Әбинең биле сызлый торгандыр. Бу капчыкны үз урынына кертик әле. Чынлап та, уңайсызлап тора. (Капчыкны типкәли-типкәли карават астына кертәләр.) Менә шулай. Йә, кил, утыр, Мөршидә. (Караватка утыралар.) Менә нәрсә, җаным, бүген монда куныйк. Иртәгә мин теге ун сумны алгач, пароходка утырып, безгә, авылга китәрбез. Теге, морзаларча, бикәчләү сәяхәте булыр. Шәп бит?

Мөршидә. Син һаман шаярасың, Мансур. Безгә бүгенгә түгел, бер сәгатькә дә калырга ярамый. Аңлыйсыңмы син шуны? Ярамый, ярамый, ярамый.

Мансур. Кара әле, Мөршидә, син туй ясамас борын ук талаша башладың. Туйдан соң сугыша башламасаң ярар иде.

Мөршидә. Мансур, нигә син мәсьәләнең зурлыгын искә алмыйсың?

Мансур. Башта искә алган идем. Ләкин тора-бара һәрбер уңайсызлыкларга күнегелә икән. Минемчә, бер көннән бернәрсә дә булмас.

Мөршидә. Мансур, син минем белән чынлап сөйләшәсеңме, әллә…

Мансур. Бетте. Әйдә, киттек. Ун сум янса янар инде. Ә синең соң акчаң пароход билетына җитәрлекме?

Мөршидә. Артыгы белән.

Мансур. Алай булса, әйдә, киттек. (Караваттан төшкәндә, капчыктагы Шакирҗанның аягына баса.)

Шакирҗан. Ай, аягым!

Мөршидә (сикереп төшеп). Бу нәрсә тагын?

Мансур. Тагын тавыш? Әллә карават астында кеше бармы?



Эзлиләр.



Юк, бернәрсә дә юк.

Мөршидә. Тәгаен менә монда кычкырган шикелле ишетелде.

Мансур. Әллә бу иске китапларга җеннәр ияләшкәнме? (Капчыкны типкәли.) Бер җирдә бернәрсә юк. Әби, әби!



IV. Мөршидә, Мансур һәм әби.



Әби. Нәрсә, кем бар анда? Ай, балакаем, кайттыңмыни?

Мансур. Әби, син элек шуны безгә әйт: билең авыртамы?

Әби. Бик авырта, балакай. Менә күсәк белән кыйнаган шикелле инде.

Мансур. Әйттем бит. Ха-ха-ха!..

Әби. Кунак бар икән. Күрми дә торам. Исәнме, бәбкәм. Кунакка самавыр куярга кирәк. Син, Мансур, балакай, кайда йөрисең? Кичәдән бирле башымны әйләндереп бетерделәр.

Мансур. Кемнәр?

Әби. Кемнәр икәнлекләрен белмим. Әмма башымны бик әйләндерделәр.

Мансур. Йә, йә?

Әби. Әллә нинди кешеләр килеп, сине сораштырып көтеп тордылар-тордылар да соңыннан сугыштылар. Базга качып кына котылдым. Аллага шөкер әле, нәрсәләремә тимәгәннәр.

Мансур. Соң син кемнәр икәнен сорашмадыңмыни?

Әби. Алдан килгәне абзаң дип әйтте үзен. Соңынтын килгәннәре әллә нәрсәләр сораштырып башымны әйләндереп бетерделәр.

Мөршидә. Әйттем бит…

Мансур. Йә, йә?

Әби. Шул, гөмбә, диләр, каравыл, диләр, акча, диләр. Башымны катырып бетерделәр. Бүген дә сине сорап бер әфәнде белән бер бай кеше килгәннәр иде. Йорты теге зур бакча каршында, ди. Әй, аты коргыры, исеме хәтеремнән чыккан лабаса. Әй балакай, кәбестә алып кайттыңмыни?

Мансур. Әби, син безгә самавыр куй. Безне бик һәйбәтләп сыйла!

Мөршидә. Юк, юк, рәхмәт. Безнең вакытыбыз юк, әби.

Әби. Минем самавырым бик тиз кайный. Хәзер булыр, балалар. Кәбестәңне… (Ала башлый.)

Мансур. Кешенеке ул, әби.

Әби. Ярый, ярый. Хәзер самавырым кайнап чыгар, Алла боерса. (Чыга.)

Мөршидә. Син чәйләр эчеп әллә төрмәгә ябыласың киләме?

Мансур. Нигә?

Мөршидә. Юк, Мансур, бу шаяруларың урынсыз. Бел дә тор: килеп басарлар.

Мансур. Безнеме?

Мөршидә. Әйе.

Мансур. Әй, исең киткән икән. Без полициянең борын төбеннән кача алабыз. Әнә ул тәрәзәне күрәсеңме?

Мөршидә. Йә?

Мансур. Менә шул инде.

Мөршидә. Нәрсә шул инде?

Мансур. Менә шуннан бакчага, аннан тар тыкрык буйлап күлгә, күлдә көймәләр күп була. Берсенә утырабыз да выжт пристаньга. Анысы өчен син кайгырма… Шулай да җыенырга кирәк булыр, ахрысы.



Җыена башлыйлар.



Мөршидә (тәрәзәдән карап). Аралыкка төшә икән.

Мансур. Синең чемоданың шактый авыр бит. Икегә бүлмибезме?

Мөршидә. Теләсәң ни эшлә. Бөтен приданым шунда инде.

Мансур. Син үзең придан. Хәер, артык авыр түгел лә. Ә минем приданым, менә шул юрган эченә сыеп бетәр. Байлар да үзебез тегеләй. Әнигә килен белән барып төшкәч, күзе дүрт булыр.

Мөршидә (икенче тәрәзәдән карап). Мансур! Мансур! Садрый полицияләр белән монда таба килә. Харап булдык! Тотылдык!..

Мансур. Кая?.. Әһә, алай икән… (Ишекне бикли.) Әйдә, җаный, чәйне пароходта эчәрбез инде. (Җепне өстәлгә бәйләп, сул як тәрәзә катына китереп, чемоданны ташлап.) Әйдә, җаный!..



Төшәләр. Кәбестә өстәлдән идәнгә төшә. Шакирҗан тыпырчына.



Шакирҗан. Качмагыз! Рөхсәт юк!! Качмагыз! Качмагыз! Каравыл! Каравыл! Качтылар!! Каравыл!! (Кычкыра-кычкыра, тамагы карлыгып, тавышсыз кала.)



Ишек дөбердәтәләр.



Арттан. Именем закона, руки вверх!.. Ачыгыз! Ач!..

Тавышланалар. Ишекне ватып бик саклык белән керәләр.



V. Пристав, Сәйфетдинов, Фёдоров.



Пристав. Именем закона, руки вверх!.. Кая болар?! Әй Сәйфетдинов! Фёдоров! Эзләгез!..



Эзлиләр.



Сәйфетдинов. Ваш благороди! (Бармагы белән кәбестәгә күрсәтә.)

Пристав. Нәрсә?

Сәйфетдинов. Кәбестә!

Пристав (сискәнеп китеп). Ә?! Минемчә, ул – «бомба»!

Сәйфетдинов. Дөрес, ваш благороди, ул – «бомба»!..



Әйләнеп карыйлар.



Пристав. Әйе, «бомба»!.. Ах, канальялар. Нинди оста эшләгәннәр. Тыштан караганда кәбестә дип уйларсың үзен. Ә эчендә… брр…



Куркынып чигенәләр.



Сәйфетдинов. Ваш благороди, нәкъ кәбестә!

Пристав. Күчәне дә бар. Нинди эшләгәннәр!

Сәйфетдинов. Ваш благороди, губернаторның шулпасына салыр өчен эшләмәгәннәрме икән?

Пристав. Моннан шулпа пешерсәң, тозлы булыр. Ах, канальялар! Нинди оста эшләгәннәр бит. Нәкъ кәбестә. Әй Сәйфетдинов, кара әле, филтәсе янмыймы?!

Сәйфетдинов. Юк, ваш благороди, филтәсе күренми. Бәлки, эчтәдер.

Пристав (сискәнеп). Ә?.. Конечно, эчтәдер. Әй Сәйфетдинов, шартламасмы ул?

Сәйфетдинов. Белә алмыйм, ваш благороди!

Пристав. Барыгыз. Бөтен бүлмәләрне тентегез! Кулга эләккәннәрен ычкындырмагыз!

Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваш благороди!



Чыгалар.



Пристав (бүлмә буйлап эзләнеп, капчыкны тотып, сискәнеп китә). Әй Сәйфетдинов!

Сәйфетдинов (кереп). Нәрсә, ваш благороди!



Пристав бармагы белән капчыкка төртеп күрсәтә.

Сәйфетдинов белән Фёдоров капчыкка атылалар.



Пристав. Смирно! Әй Сәйфетдинов! (Бармагы белән тагын капчыкка күрсәтә.)

Сәйфетдинов (Фёдоров белән капчыкны капшап карыйлар да, килеп). Ваш благороди, капчыкка кеше үтереп салганнар!..



Шакирҗан тыпырчына.



Һәммәсе. Тере, тере, тере!..



Куркышалар.



Пристав. Ә минемчә, разбойникларның берсе анда юри качкан.

Сәйфетдинов. Сезнеке дөрес, ваш благороди!

Пристав. Әй Сәйфетдинов!.. (Бармагы белән капчыкка төртеп күрсәтә. Тегеләр ташланалар.) Стой! (Кире кайталар.) Кирәген бирегез!



Фёдоров белән Сәйфетдинов капчыкны, өстерәп чыгарып, бер күтәреп, бер төшереп, идәнгә бик каты, бик озак бәрәләр.



Сәйфетдинов. Менә сиңа! Менә сиңа! Капчыкка яшерендеңмени! Таба алмаслар дип белдеңмени?

Пристав. «Бомба» дан кәбестә ясадыгызмыни? Аша әле, туганкай, аша!.. Ничек, тәмлеме?.. Ха-ха-ха!..

Сәйфетдинов. Менә сиңа, кызыл авыз! Менә сиңа, бунтовщик!..

Пристав. Ныграк, ныграк! Капчыкны чишегез!.. Чыгарыгыз үзен монда!



Чишәләр. Хәлдән тайган Шакирҗан бай бугазыннан тавышын чыгара алмыйча икъ-пыйк дип ишарә белән Мансурларның качканлыкларын аңлатырга тырыша.



Пристав. Баа!.. Шакирҗан бай, сез ничек монда?! Сез ничек эләктегез?!



Шакирҗан тавышсыз ишарә белән кулларын бутый.



Сәйфетдинов. Ваш благороди. Аның телен кискәннәр.

Пристав. Әй!.. Ягез, авызыгызны ачыгыз.



Шакирҗан башын чайкый.



Ачыгыз, ачыгыз! Авызыгызны ачыгыз!..



Шакирҗан авызын ача.



Телегезне чыгарыгыз! Телегезне! Йә, йә, чыгарыгыз телегезне! Чыгарыгыз, дим!



Шакирҗан телен чыгара.



Көрәк кадәр тел. Сүз юк.

Сәйфетдинов. Ваш благороди! Аның кече телен кискәннәр. Безнең мөселманнарда кечкенә тел була.

Пристав. Ягез, икенче телегезне күрсәтегез! Кая ул?.. Кая?

Сәйфетдинов. Ваш благороди, эчтә була ул, бик эчтә…

Пристав. Эчтә, эчтә! Кая соң эчтә? Корсагында түгелдер бит?

Сәйфетдинов. Ул, ул…

Пристав. Йә, ярый. Полицмейстерның үзенә икенче телегезне күрсәтерсез!.. Хәзер әйдәгез минем арттан!.. (Кире кайтып.) Әй Сәйфетдинов, сакла, шартламасын!..

Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваш благороди!..



Чыгалар. Сәйфетдинов, калтыранып, кылычын чыгарып, кәбестә янында басып кала.



Пәрдә.



1918 ел




Казан сөлгесе









Дүрт пәрдәдә


Катнашучылар:

Мөәззин.

Әсма – аның хатыны.

Саҗидә – зур кызлары.

Мөршидә – кече кызлары.

Ильяс – мәхдүм кода.

Салих – шәкерт.

Бану – авыл кызы.

Бибинур – авыл кызы.

Шәмси әби – карчык.

Ибраһим.

Хәзрәт.

Староста.

Картлар, егетләр, кызлар һ. б.




Беренче пәрдә



Авыл мөәззиненең җыйнак өе.

Оркестр «Бәдәвам» көен уйный.




I күренеш


Мөршидә, Саҗидә, Әсма, Шәмси әби.



Мөршидә, Саҗидә.

Барыңыз Алла бер диген,
Ислам дине хак диген,
Иван үрәдник диген,
Алла дигел бәдәвам.
Ислам динен тотмаган,
Су буена төшмәгән,
Улдыр адәми шәйтан,
Алла дигел бәдәвам.
Киңдер, Кадир, кодрәтең.
Тотсаң җирнең кендеген,
Әйләнмә, тик тор, диген,
Алла дигел бәдәвам.




II күренеш


Әүвәлгеләр һәм Мөәззин.



Мөәззин.

Кая, хатын, чапаным?
Кая, хәшәп, ташладың?
Синнән дә һич уңмадым,
Хәзрәткә туйга барам.

Әсма.

Чапаның шунда иде,
Җилән астында иде,
Кадакка элгән иде. –
Әйләндермә башларым…

Мөәззин.

Исәнме, Шәмси әби!
Сине күрми дә торам.
Кая, тизрәк бул инде,
Хәзрәткә туйга барам.

Шәмси әби.

Үзең нихәл, мөәззин!
Шәйхи картның фидиясен
Алып бетердеңме син
Улларыннан, тидия?

Мөәззин.

Яхшыдан яман туган
Мужик балаларыннан
Алырсың син алардан!
Хәзрәткә туйга барам.
Кая, кая, сиңа әйтәм,
Хәзер мәҗлескә китәм,
Чапаным сездән көтәм.
Хәзрәткә туйга барам…

Шәмси әби.

Туй дигәннән, мөәззин,
Нәүбәт синдә, сизәмсең?
Буйга җиткән ике кызың
Туй көтәләр, тидия.
Сиңа бар яшьрен серем,
Бикәңә дә сөйләдем.
Чыксаңыз ла, кызларым,
Мәслихәт бар, тидия.

Мөәззин.

Нәрсә, нәрсә ул тагын?
Фараз кылдык, мин тыңлыйм.
Әллә яучылап килдең?
Һе, һе, һе, тидия.

Шәмси әби.

Яучылык качмас әле,
Зиһнемне бүлмәсәнә!
Яхшылап тыңласана
Сүзләремне, тидия.
Тирә-як муллалары
Җиткән уллары белән
Хәзрәткә туйга килгән
Кода булып, тидия.
Шиңгән каен авылының
Рәүф хәзрәт мәхдүме
Юри монда килгән, ди,
Кыз күзләргә, тидия.

Мөәззин.

Кыз күзләргә, дисеңме?
Растын син сөйлисеңме?
Югыйсә үртисеңме
Азанчыңны, и надан?..

Шәмси әби.

Юк, юк! Алла сакласын!
Җир упсын, ялганласам.
Әйтер идем, тыңласаң,
Бер сүз сиңа, тидия.

Мөәззин.

Әйт, әйт унны, йөзне әйт!
Хәерле булыр, шаять.
Кемгә булган бигаять
Мәхдүм кода, тидия?

Шәмси әби.

Әйтсәм, син ышанмассың,
Йә җәнҗал чыгарырсың,
Йә өеңнән куарсың
Ялганчы дип, тидия.

Мөәззин.

Әйт, әйт инде, и хәшәп!
Ихлас белән мин тыңлыйм,
Йә, тиз бул инде, ахмак!
Вакытым юк, тидия.
Фараз кылдың, мәсәлән.
Эч серләрне яшереп,
Саклап калу – зур хәрәм.
Китап әйтә, тидия…

Шәмси әби.

Мәхдүм кода күңеле
Бу йортта, имеш, диләр.
Күзләргә килгән, диләр,
Кызларыңны, тидия.

Мөршидә.

Менә, әткәй, чапаның!..

Саҗидә.

Менә камыш таягың!..

Әсма.

Шәмси әби кая соң?

Шәмси әби.

Монда, монда, тидия!..

Мөәззин.

Кызларыңа әйт хәзер,
Киенеп-ясансыннар,
Кершән һәм иннекләрен
Буянсыннар, тидия!..
Шиңгән каен мәхдүме
Кода булып килгән, ди,
Күзе безгә төшкән, ди.
Күзеңне ач, ябалак!
Шиңгән каен мулласын
Кем икәнен беләмсең?
Тирә-якта берүзе
Җир кендеге, тидия!
Шиңгән каен мәхдүме
Үзе Коръән-Хафиз, ди…
Казанда бер шәкерт, ди.
Йоклап ятма, тидия!
Ул чагында эшләр шәп,
Син кодагый, мин кода,
Беләсеңме, и хәшәп!
Хәзрәткә,
Байларга туйга барам!
Мәхдүм булса бигаять,
Туй да итәрбез, шаять.
Кая соң минем таяк?
Эшеңне бел, ябалак!

Чыга.



Шәмси әби.

Ярый, Әсма, миңа да
Китә башларга вакыт.
Утыра-утыра онытып
Җибәргәнмен, тидия.

Саҗидә.

Мөршидә.








Шәмси әби. Бик озак утырдым инде. Икенче бер тагын килеп «Мөхәммәдия» укытып китәрмен.

Мөршидә. Шәмси әби, яшь килен ничек, матурмы?

Саҗидә. Аягына ни кигән, калфагы ничек, зурмы?

Әсма. Бирнәләрен күрдеңме? Күпме?

Шәмси әби. Казан кызы булсын да – бирнәсе булмасын. Казан кызы булсын да – матур булмасын, Казан кызы булсын да – читек-кәвеш кимәсен, ул аннары нигә ярый. Указлы мәхдүмебезгә сорасак, төрек солтаны да кызын бирер иде, сорамадык кына.

Мөршидә. Буе-сыны ничек?

Шәмси әби. Бик матур, бик килешле. Менә болай гына. Баш, күз, аяк, кул әйтерлек тә түгел инде. Кара җимеш төсле майланып торган кечкенә генә кап-кара күз дисеңме, җеп калынлыгы гына кап-кара каш дисеңме! Аяклары кәкре…

Мөршидә. Кәкре?

Шәмси әби. Әйе, балакаем, кәкре. Бик матур, бик кәкре. Казан кызы булсын да – аяклары кәкре булмасын. Ул аннары нигә ярый.

Мөршидә. Кәкре булгач, ничек матур була инде ул?

Шәмси әби. Шулай, кызым, кәкренең дә матурлары була икән. Хак мөселман хатын-кызларының аяклары кәкре булыр, дигән китап. Остабикә үзе шулай ди. Хәзрәте Хәдичәнең дә кәкре булган, ди. Китап кушканча, балакайлар, китап кушканча. Кәкре аяк арасыннан фәрештәләргә очып йөрергә уңай була икән, ди. Туры аяклы кешеләрнең тезләренә бәрелеп фәрештәләрнең канатлары сынар, дигән китап. Аяклары дисәгез бик матур, бик кәкре. Саваплы аяклар. Араларыннан берьюлы өч фәрештә очып үтәрлек.

Әсма. Соң ничек, бирнәләрен күрдеңме? Нәрсәләре бар?

Шәмси әби. Күрмәгән кая, аның нәрсәләрен күреп бетерер өчен, гомерең дә җитмәс.

Мөршидә.




ә.







Шәмси әби. Биш сандык тулы асыл күлмәкләре, дүрт сандык ефәк күлмәкләре, өч сандык йон күлмәкләре, бер сандык энҗеле калфак, беләзек, алка, йөзек.

Мөршидә. Ситсы күлмәкләре юкмыни?

Шәмси әби. Юк.

Саҗидә. Тагын, тагын нәрсәләре бар?

Шәмси әби. Бер сандык аяк чолгаулары, ике сандык тәһарәт чүпрәкләре, дүрт сандык сөлгесе…

Мөршидә. Сөлгеләре ниндиләр? Бездәге төслеме?

Шәмси әби. Юк, балакайларым, бездәгеләргә бер дә охшамый. Казан сөлгеләре инде.

Әсма. Казан сөлгесе, дисең?

Мөршидә. Тизрәк, тизрәк күрәсе иде Казан сөлгесен. Күчереп алыр идек өлгесен.

Саҗидә. Нинди була икән Казан сөлгесе?

Шәмси әби. Караганда күзне чагылдырырлык була икән ул Казан сөлгесе. Бик кадерле кодаларга гына бирнә итеп биреләсе, ди. Кая, Әсма, мин китим инде. Килен күрендерергә чакыра килгән җирдән, сүзгә мавыкланып озаграк утырдым шул.

Әсма. Шәмси әби, булмаса булган икән инде, бераз сабыр ит. Мин дә синең белән бергә барырмын.

Шәмси әби. Ә-ә шул. Хатын-кыз җыелганчы бирнә карый торырбыз.

Әсма. Әйе шул. Хәзер өс-башымны гына алыштырыйм да, китәрбез.

Шәмси әби. Ярый, ярый. (Әсма чыга.) Кызлар, ай, кызлар! Саграк булыгыз. Безнең илләргә тилгәннәр килгән, урлап китмәсеннәр үзегезне.

Мөршидә. Әй, аның ише җебегәннәрдән алдырмабыз әле.

Шәмси әби. Алай димәгез. Ул тилгәннәр арасында Казан шәкертләре дә бар, диләр.

Мөршидә. Булса ни!

Шәмси әби. И бәбкәләрем, Казан шәкертләрен сез әле белмисез икән. Алар сезнең генә түгел, Казан кызларының да башларын тубал итеп ташлыйлар, ди. Мәхдүмнәр алар «Бәдәвам» китабын укыганны гына тыңлап тормаслар, «Йосыф» китабына да керешерләр. Белеп торыгыз аны.

Саҗидә. Алар белгән «Йосыф» китабын без белеп оныткан инде.

Шәмси әби. Аларның «Йосыф» китаплары башкачарак, ди.

Мөршидә. Кызыл тышлы булмас инде.

Шәмси әби. Бәлки, кызылдыр да, каян беләсең аны. (Пауза.) Кызлар, Шиңгән каен хәзрәтенең улы Хәниф мәхдүм монда хәзрәтләргә кыз ягыннан кода булып килгән, ди. Авызына иблис төкергән, ди, Казан шәкерте, ди.

Саҗидә. Ничек төкергән?

Шәмси әби. Шулай, тоткан да төкергән… Өс-башларыгызны үзгәртебрәк, хушбуйларны сибебрәк, калфакларны киебрәк, иннекләрне сөртебрәк, читекләрне киебрәк, күкрәкләрне киеребрәк, чапаннарыгызны ачыбрак, башларыгызны күтәребрәк, вак-вак итеп атлабрак, урамга да чыгыбрак, су буена төшебрәк, йөзләрне дә ачыбрак, бил-сыннарны чайкабрак йөрү кирәк.

Мөршидә. Шәмси әби, үзең күрдеңме?

Шәмси әби. Кара, кара, күзләре нинди яна… Гыйшык чебене йөрәгеңнән тешләп алдымы әллә?.. Юк, балакай, аны уйлау сиңа иртә әле. Менә апаң әйтсә, бер хәл. Аның нәүбәте. Сиңа, Алла боерса, башкасы да булыр әле.

Саҗидә. И, Шәмси әбинең шул булыр инде. Атам өендә торуыма күпсенә.

Шәмси әби. Юк, балакай, бер дә күпсенмим. Сыерчыкның оясы булмаса сайрамый, ди. Сезнең яшь чакларыгыз, сайрар-сайрашыр чакларыгыз.

Мөршидә. Их, күрәсе иде үзен.

Шәмси әби. Кемне?

Мөршидә. Казан шәкертен.

Шәмси әби. Кара, кара… сине бу узып китмәсә ярар иде, балакай…

Мөршидә. Шәмси әби, мин болай гына. Син инде тагын әнигә әйтә күрмә.

Шәмси әби. Чынлап булса да әйтмәс идем әле. Җанлы тәндә була ул. Гаеп түгел.



Әсма керә.




III күренеш


Әүвәлгеләр һәм Әсма.



Әсма. Әйдә, киттек, Шәмси әби.

Шәмси әби. Әйдүк, әйдүк.

Әсма. Балалар, каралышып, буялышып йөрмәгез. Илдә ят кешеләр бар, өс-башыгызны рәтләгез!

Шәмси әби. Әйттем инде, әйттем, барысын да әйттем.

Мөршидә. Әнкәй, тиз кайт. Без куркабыз. Төнгә калма.

Шәмси әби. Курыксагыз, әнә кызларның киндер тукмаклаган җирләренә барыгыз. Анда бик күңелле.

Әсма. Ай, аталары белсә үтерер. Әйдә, Шәмси әби!

Шәмси әби. Әйдә, Әсма. Сау булыгыз, балалар. Киндер тукмаклаган җиргә, дим, сиздермичә генә.

Мөршидә.

Саҗидә.









Әсма, Шәмси әби чыгалар.




IV күренеш


Мөршидә, Саҗидә.



Мөршидә. Апа җаным! Апа җаным! Апа җаным! (Кочаклап әйләндерә.)

Саҗидә. Нәрсә? Нәрсә? Чү, җибәр!..

Мөршидә. Бер нәрсә сорар идем дә, ачуланырсың шул.

Саҗидә. Ачуланырлык булса ачуланырмын да шул.

Мөршидә. Юк, апа, ачуланырлык түгел.

Саҗидә. Алайса, ачуланмам.

Мөршидә. Юк, ачуланырсың.

Саҗидә. Ачуланырмын шул.

Мөршидә. Юк ла, нәрсәсенә ачуланасың аның.

Саҗидә. Алайса, ачуланмам.

Мөршидә. Әем, ачуланырсың.

Саҗидә. Әле син шулаймыни? Мине ачуландырмакчы буласыңмыни?

Мөршидә. Бик кирәгең бар!

Саҗидә. Кирәгем булмаса, нәрсәгә такылдыйсың соң?

Мөршидә. Апа, әллә әйтимме?

Саҗидә. Әйт.

Мөршидә. Әллә әйтмимме?

Саҗидә. Әйтмә.

Мөршидә. Әйттерәсең килми шул. Әнә, әнә күзләреңә хәзердән үк зәһәрең чыкты.

Саҗидә. И, үз күзләрең бик шәп инде. Песи күз.

Мөршидә. Минем күзләрем бер дә песи күзләренә охшамаган әле. Ә менә синең күзләрең, нәкъ тавык күзе, кып-кызыл.

Саҗидә. Ә синең бәбәкләрең аю күргән этнеке шикелле акаеп тора.

Мөршидә. Синең акаер иде дә, акаерлык хәле юк шул.

Саҗидә. И бозау бәбәк, салам сыйрак, тавык баш! Сөйләшкән була бит тагын.

Мөршидә. Ә синең, ә синең борыныңа чуан чыга. Күркә борын, үрдәк баш, сары марҗа, каләм каш!

Саҗидә. Ә синең ашагач, эчең богырдый. И лыгырдый, быгырдый, Мөршидәнең эчләре арба кебек шыгырдый, лыгырдый, шыгырдый, быгырдый…

Мөршидә. Ә синең, йоклаганда, борының сызгыра. Көтүченең курае Саҗидәнең борынында. Төннәр буе сызгыра йоклап торган урынында. Әлли, бәлли, сызгыра… сызгыра… сызгыра!..

Саҗидә. Ә синең… Ә синең… Менә сиңа! (Бәрә.)

Мөршидә. Әлли, бәлли, сыбызгы борын! Әлли, бәлли, сыбызгы борын! Бәрмә, дим. Кая бәрәсең? Менә үзеңә! Менә, менә!..



Сөлгеләр белән сугышалар. Ильяс керә.




V күренеш


Әүвәлгеләр һәм Ильяс.



Ильяс. Мөэззин бабай өйдәме?

Мөршидә.

Саҗидә.







Мөршидә. Чуваш калдыгы, сиңа ни кирәк?

Саҗидә. И син, чепи күз, трубкаңны пыскытма әле монда. Бу сыер абзары түгел.

Мөршидә. Нигә дөмегеп катып торасың? Ни кирәк сиңа?

Ильяс. Мин урман арты боярының көтүчесе булам. Тәкәбез югалган иде. Монда юкмы икән дип кергән идем.

Саҗидә. И җүләр, кәҗәләр өйдә буламыни?

Ильяс. Мөэззин бабайның кәҗәләре бар дигәч, килгән идем.

Мөршидә. Юк, юк. Безнең тәкәбез дә, кәҗәләребез дә үзебезнеке. Олак, тфиит!..

Саҗидә. Бу нәрсә бу?

Ильяс. Кая?

Саҗидә. Менә монда.

Ильяс. Курай.

Мөршидә. Уйный беләсеңме?

Ильяс. Белмәгәч, курай тотып йөрмәс идем.

Мөршидә. Оста уйныйсыңмы?

Ильяс. Тыңлаучылар яраталар иде.

Мөршидә. Безгә аз гына уйнап алмыйсыңмы?

Ильяс. Рөхсәт итсәгез, мөмкин.

Саҗидә. Кара, кара, рөхсәт дип, муллаларча ычкындыра. И надан!

Мөршидә. Чынлап, бераз гына уйнап алмыйсыңмы?

Ильяс. Уйнар идем дә, анагыз күрер бит.

Мөршидә. Күрмәс, күрмәс. Ул өйдә юк.

Саҗидә. Йә, сырланма. Уйнасаң уйна, уйнамасаң, табаның ялтырат! Йә, уйныйсыңмы?

Ильяс. Була.

Мөршидә. Йә?

Ильяс. Ә?

Саҗидә. Мә! Ха-ха-ха!.. Йә, уйныйсыңмы инде?

Ильяс. Берьюлымы?

Мөршидә. Әллә аерым-аерым да уйный беләсеңме?

Ильяс. Беләм.

Мөршидә. Ә? Ха-ха-ха!.. Йә, телеңә күп салынып

Саҗидә.


 торма. Уйна!

Ильяс. Алай ачулангач уйнамыйм.

Мөршидә. Юк, юк, ачуланмыйбыз. Уйна.

Ильяс. Була.

Саҗидә. Йә?

Ильяс. Уйныйм ич!

Саҗидә. Уйнамыйсың ич.

Ильяс. Уйнамыйм шул.

Саҗидә. Йә, нигә син уйнамыйсың, чуваш калдыгы?

Ильяс. Оялам.

Саҗидә.

Мөршидә.







Ильяс. Икегезгә берьюлы уйнарга оялам шул.

Мөршидә. Йә, йә, оялма. Әйдә, менә шунда утыр да уйна!



Урталарына утырталар. Курайда – «Казан сөлгесе».



Мөршидә. Апа, беләсеңме нәрсә?

Саҗидә. Белмим.

Мөршидә. Сиздеңме?

Саҗидә. Юк.

Мөршидә. Менә нәрсә!

Саҗидә. Нәрсә?

Мөршидә. Тыңла әле.

Саҗидә. Тыңлыйм ла.

Мөршидә. Бу.

Саҗидә. Әйе, бу.

Мөршидә. Бу.

Саҗидә. Бу.

Мөршидә. Бу, дим.

Саҗидә. Кем?

Мөршидә. Тегеннән.

Саҗидә. Кайдан?

Мөршидә. Бу теге Шиңгән каен мәхдүменең ялчысы түгелме икән?

Саҗидә. Белмим.

Мөршидә. Шулдыр.

Саҗидә. Улдыр.

Мөршидә. Безне күзләргә килмәгән микән?

Саҗидә. Ә-ә-ә… Әллә кайчан шулай диләр аны. Әйдә, киенеп, матурланып чыгыйк әле.

Мөршидә. Без хәзер чыгабыз. Көтеп тор!

Саҗидә. Кара аны! Берәр нәрсә селтәмә! (Чыгалар.)

Мөршидә. Без хәзер.

Саҗидә. Без хәзер.

Ильяс. Кәҗәләр зарарсыз. (Ишектән карый.)

Салих (тәрәзәдән). Йә, ничек, эш пешәме?

Ильяс. Пешә, малай.

Салих. Кайсы ошады?

Ильяс. Тегесе.

Салих. Кайсы тегесе, кечкенәсеме?

Ильяс. Алар икесе дә бертигез ич.

Салих. Сеңлесеме, дигәнем?

Ильяс. Мин кайсы апа, кайсы сеңел икәнлеген белмим бит.

Салих. Яшьрәге ошадымы?

Ильяс. Билләһи газыйм, берсенең дә авызын ачтырып тешен карамадым… Кара әле, Салих малай, хәзер ни эшлибез инде? Әллә син дә монда керәсеңме? Юкса бик чая нәрсәләргә охшыйлар. Муенны кашымасыннар, дим.

Салих. Мин капка төбендә генә торырмын. Алай-болай эләктерә башласалар, каравыл кычкырырсың тагын. Ха-ха-ха… Кара әле, кызлар киндер тукмаклаган җиргә үзләрен чакырып хат язып калдыр!

Ильяс. Әйе шул. Мәслихәт. Фу, бигрәк бөркү, тирләп беттем. (Чишенә. Хат яза.) «Әлхат нисфелмөләкат, син җаныйга сәлам хат. Бүген кичкәрәк, әтиең икендегә киткәчрәк, киндер тукмаклаган кызлар янына чык…» Имзасын ничек куярга икән? Казан шәкерте дип куям. Казан шәкертенең базары монда шәпкә охшый. Икенчесенә дә язарга кирәк… «Әлхат нисфелмөләкат, син җаныйга сәлам хат. Бүген кичкәрәк, атаң икендегә киткәчрәк, киндер тукмаклаган кызлар янына чык!» Боларның кайсы апа, кайсы сеңел икән, ә?



Саҗидә, Мөршидә керәләр.



Саҗидә. Минем яулыгым, үз яулыгым. Билләһи, үземнеке. Ябалак күз! Бир яулыгымны!

Мөршидә. Сукырайдыңмы әллә? Үз яулыгым ич!

Саҗидә. Минеке!

Мөршидә. Түгел! (Тәкрар әйтәләр.)

Саҗидә.

Мөршидә.







Ильяс. Нигә болар болай куркыштылар? Пәрәмәч, харап булдым лабаса. (Киенә.) Сынатмаска кирәк. Юкса тәпәләп чыгарулары да бар.

Саҗидә




ә







Мөршидә. Кара әле, монда берәр кеше кермәдеме?

Ильяс. Керде.

Мөршидә. Кем?

Ильяс. Белмим.

Саҗидә. Соң син аның белән сөйләшмәдеңмени?

Ильяс. Юк.

Мөршидә. Кая китте?

Ильяс. Белмим.

Саҗидә. Нәрсә карап тордың соң син?

Ильяс. Мин кәҗәләремнән башкасын сорашмадым.

Мөршидә. Берәр нәрсә калдырмадымы?

Ильяс. Калдырды.

Саҗидә.

Мөршидә.







Ильяс. Белмим.

Саҗидә.




ә.







Ильяс. Әйе.

Мөршидә. Калдырды, дисең ич?

Ильяс. Калдырды.

Мөршидә. Соң, нәрсә калдырды?

Ильяс. Белмим, нәрсәдер.

Мөршидә. Әй аңгыра тавык! Сакалы бар идеме?

Ильяс. Юк.

Мөршидә. Мыегы?

Ильяс. Юк.

Мөршидә. Башы?

Ильяс. Юк. И, бар иде бугай. Муен өстендә бер түгәрәк нәрсә бар иде, баш булгандырмы, нәрсә булгандыр шунда.

Мөршидә. Соң, куллары бар идеме?

Ильяс. Бар иде бугай.

Мөршидә. Кулы белән берәр нәрсә бирмәдеме?

Ильяс. Берне генә бирмәде шул.

Мөршидә. Соң ничәне бирде?

Ильяс. Икене.

Мөршидә. Ничек бирде?

Ильяс. Менә шулай.

Мөршидә.

Саҗидә.







Саҗидә. Кемгә бирергә кушты?

Ильяс. Апасына.

Саҗидә. Миңа, миңа, миңа!..

Ильяс. Ә монысын сеңлесенә диде.

Мөршидә. Миңа, миңа, миңа!..

Ильяс. Мәгез!



Мөршидә.

Саҗидә.








Ильяс. Менә монысы… Юк, түгел икән, монысы. Юк, түгел лә… Ә, менә монысы. Әй, юк ла…



Салихның сызгырганы ишетелә.

Ильяс, кызларны ике якка бәреп, тәрәзәдән качып чыга.



Пәрдә төшә.




Икенче пәрдә



Авылда мәчет алды. Киртә белән уралган. Уртада капка. Капкадан авылның матур бакчалы урамы күренә. Кызлар киндер тукмаклыйлар. Егетләр җыелалар.




I күренеш


Оркестр «Әпипә» көен уйный. Хор. Бию.

Кызлар.

Сук, сук, ныграк сук!

Егетләр.

Киявеңә киндерә.

Кызлар.

Сук, сук, ныграк сук!

Егетләр.

Киявеңә киндерә.

Хор.

Кызлар тукмаган киндерә
Яшь йөрәкне көйдерә.
Кызлар тукмаган киндерә
Яшь йөрәкне көйдерә.
Бәр, бәр, ныграк бәр,
Ефәк төсле йомшарсын!
Бәр, бәр, ныграк бәр,
Ефәк төсле йомшарсын!

Кызлар.

Ефәк юрган итеп ябып,
Мине сагынып йокларсың.
Ефәк юрган итеп ябып,
Мине сагынып йокларсың.

Егетләр.

Чуп, чуп, ныграк сук,
Көчең әрәм китмәсен.
Чуп, чуп, ныграк сук,
Көчең әрәм китмәсен.

Кызлар.

Кызларда көч күп була ул,
Бер дә исең китмәсен.
Кызларда көч күп була ул,
Бер дә исең китмәсен.

Егетләр.

Ныграк, ныграк, ныграк сук,
Беләкләрегез талмасын!
Ныграк, ныграк, ныграк сук,
Беләкләрегез талмасын!

Кызлар.

Беләге талган кызларны
Хатын итеп алмассың!
Беләге талган кызларны
Хатын итеп алмассың!

Оркестр уйный. Бию дәвам итә.




II күренеш


Әүвәлгеләр һәм Салих.



Салих. Егетләр, урман арты боярының көтүчесе килгән. Үзе чуваш икән. Башына эшләпә кигән, үзе кап-кара, нәкъ чегән. Авызына курай капкан, чыбыркысын җилкә аркылы таккан. Култык астына капчык аскан. Нәкъ шәйтан.

Егетләр. Йә, йә?

Салих. Шул курайда уйнаганда, чыдап кына тор тыңлаганда. Ә инде җырлаганда, оказия! Хәйран да…

Егетләр. Соң ул кайда?

Салих. Каравыл лапасы алдында, халык, малай, халык анда!.. Ахырзаман, кыямәт!..

Егетләр. Нигә килгән соң ул монда?

Салих. Кәҗәләре югалган. Шуны эзләп монда килгән. Күргән-белгән юкмы икән дип сораша. Оказия инде, тамаша. Кураен да уйнап ала, җырлап ала. Үзе нәкъ кыз бала. Елмая, кызара, ояла!.. Әйтерсең лә әүлия…

Егетләр. Әйдәгез, әйдәгез, алып килик үзен монда. Кызлар, сез ни дисез?



Курай артта уйный.



Гөлбану. Килсен, килсен. Күзебез тимәсен, исебез китмәсен.

Салих. Чү! Уйный…

Бибинур. Мин бу көйне беренче тапкыр ишетәм.

Гөлбану. Мин дә, мин дә. Бу – яңа көй, ахры.

Бибинур. Яңа кешедә иске көй булмас инде.

Салих. Халык хәйран булып тыңлап тора үзен. Түбән оч мөәзин бабай манарадан тыңлый-тыңлый картларны икендесез калдырган, ди. Егетләр, әйдәгез, киттек. Кызлар, киндерегезне тукмаклашырга, кочаклашырга, уйнашырга, җырлашырга, тамыр тартышырга килеп җитәрбез. Көтеп торыгыз.



Җырлашып чыгалар.



Гөлбану. Кит, кит, шәкерт димәсәң хәтере калыр.



Оркестр «Алмата» көен уйный.



Хор.

Кыйгак, кыйгак, кыр казлары
Килер, язлар җиткәндә,
Бу кыз бала ник назлана,
Кысып, суырып үпкәндә.

Курай оркестр белән «Сибелә чәчәк» көен уйный.




III күренеш


Әүвәлгеләр, Мөршидә, Саҗидә.

Мөршидә.

Курай моңы моңлы икән,
Курай моңы моңлы икән.

Саҗидә.

Йөрәккә хәсрәт сала икән,
Йөрәккә хәсрәт сала икән.
Чит илләрдән безгә яр килгән,
Кавышырга насыйп яр микән?

Гөлбану. Чү, чү, Мөршидә, моңланма.

Бибинур. Әллә таныш көйме бу сиңа?

Мөршидә. Ул туктады, ул туктады.

Гөлбану. Йә кызлар, әйдәгез, ай батканчы тукмаклап калыйк!

Оркестр «Әпипә» көен уйный. Хор.

Кызлар.

Тукмак, тукмак, ныграк сук –
Киявемә киндерә,
Тукмак, тукмак, ныграк сук –
Киявемә киндерә,
Йомшак киндер, ак сөлге
Яшь киленне сөйдерә,
Йомшак киндер, ак сөлге
Яшь киленне сөйдерә.
Салкын кышның ак кары
Аклыгына көнләшә,
Салкын кышның ак кары
Аклыгына көнләшә.
Аккошларның мамыгы
Төсле киндерем йомшара,
Аккошларның мамыгы
Төсле киндерем йомшара.

Гөлбану. Хәзрәт киленен, Казан кызын күргәнегез бармы, кызлар?

Бибинур. Каян күрәсең аны, Казан кызы ич ул. Чапан астыннан башын да чыгармый, ди.

Гөлбану. Чыгарыр әле. Менә безнең белән уракка йөри башласа, чапаны тиз очар.

Бибинур. Хәзрәт килене нишләп уракка йөрсен?

Гөлбану. Нигә йөрмәсен. Безнең авылда эшләмәгәнгә икмәк бирмиләр.

Мөршидә. Бик матур, ди. Аяклары да бик матур, бик кәкре, ди.

Гөлбану. Абау, чатанмыни?

Мөршидә. Белмим. Шәмси әби әйтә, бик матур, бик кәкре, ди. Китап шулай куша, ди. Бүген үзен күрендерәләр бит. Безнең әнкәй дә шунда китте.

Гөлбану. Алай, кәкре, диең?

Мөршидә. Әйе, Казан кызлары арасында аякны кәкрәйтү купшылыктан санала, ди. Туры аяклы кызга кияү дә чыкмый икән, ди. Кияүләр кәкре аяклы кызларны әтәч тары чүпләгән шикелле чүпләп кенә торалар, ди. Туры аяклылары кияүсез, урамда сызгырып, тик йөриләр, ди. Хәзрәтнең улы да аның аякларына гашыйк булган, ди. Кәкре аякта мәхәббәт орлыгы була, ди. Шәмси әби, шулай, ди.

Гөлбану. Андый мәхәббәт орлыгын бер дә теләмәс идем әле.

Бибинур. Әнә, әнә Әсма абыстай килен күрендереп кайта. Сорыйк әле үзеннән.

Мөршидә. Әнкәй, әнкәй! Кызлар сине чакыралар.

Әсма. Нихәл, кызлар, ни йомыш? Киндер йомшарамы?

Бибинур. Ал да гөл, Әсма абыстай. Мамык төсле.

Әсма. Кызлар, бүген монда чит илләрдән бик күп егетләр килгәннәр. Берсеннән-берсе асыллар. Бай уллары, мәхдүмнәр, Казан шәкертләре. Итәкләрегезне җыйнабрак йөрегез. Казан шәкертләре бик усал булалар бит алар. Җыр чыгарып китмәсеннәр.

Гөлбану. Әсма абыстай, Әсма абыстай, Казан кызы матурмы?

Әсма. Бик матур, бик күркәм. Күзләре шомырт шикелле ялт-йолт килә. Кашлары инде җептән калын дисәм ялган булыр. Нечкә генә, кап-кара.

Гөлбану. Аяклары кәкре, ди. Дөресме?

Әсма. Дөрес, кәкре. Бик матур кәкре. Ул инде вак-вак атлап, чайкалып киткәндә бик килешеп тора. Симез үрдәк шикелле.

Бибинур. Кәкре аяк ничек матур була инде ул?

Әсма. Әллә тагын, һәммәсе дә бик матур дигәч, миңа да матур төсле күренде шунда. Мин үзем алай ук кәкре аякны яратмыйм.

Гөлбану. Бирнәләре күпме?

Әсма. Бик күп. Бихисап. Менә миңа да бирнә бирделәр.

Кызлар. Кая, кая, нәрсә?

Әсма. Менә ул. Күрсәгез исегез китәр инде. Хәйран инде. Сез дә кызлар булып торасыз. Казан кызлары, чынлап та, бик уңганнар икән.

Кызлар. Кая, кая, нәрсә?

Әсма. Хәзер, хәзер була, балалар. (Чүгәли.) Бик затлы нәрсә инде. Күрсәгез һушыгыздан таярсыз матурлыгына. Яулыгымның очлары чияләп бәйләнгән икән. Ярый инде, икенче вакыт күрсәтермен.

Мөршидә. Әнкәй, бәгырем! Хәзер, хәзер күрсәт инде!

Кызлар. Әсма абыстай, күрсәт инде!

Әсма. Ярый, ярый, күңелегез булсын, күрсәтим инде. Үзе дә шул бөтен мәҗлескә ялгызыма гына эләкте. Ай, балалар! Чишелми шул, чишелми! Иртәгә күрсәтермен.

Мөршидә. Әнкәй, хәзер күрсәт инде!

Кызлар. Әсма абыстай, зинһар, күрсәт инде!

Әсма. Күрәсегез бик киләмени?

Кызлар. Бик, бик!..

Әсма. Күрсәтим микәнни?

Кызлар. Күрсәт, күрсәт, Әсма абыстай!..

Әсма. Менә ул! Ай Алла, әллә йорт анасы чуалткан инде, һич чишәр хәл юк. Ярый (урыныннан тора), балалар, соңга калмагыз. Әтиегез ачуланыр.

Мөршидә. Бирнәне, бирнәне күрсәтмисеңмени? Бир, үзем чишәм.

Әсма. Чишә алсаң, мә, кызым… Юк, юк, тукта. Йә, ихтизарланып яулыгымны ертырсың. Үзем чишәм. Иблиснең гыйфрит койрыгын төенләгәненнән дә яманрак төенләнгән. Юк, балалар, юкка мөнтәзыйрланмагыз[8 - Мөнтәзыйрлану – көтү, өметләнү.], хәшәпләнеп, өйгә генә кайтып китим.

Мөршидә. Әнкәй, бәгырем, мин бармагымның йомшаклары белән генә чишәрмен.

Әсма. Ихтизарланып китеп ертмасаң бирәм.

Кызлар. Менә рәхмәт! Менә рәхмәт!

Әсма. Юк, булмый… Әбүҗәһел койрыгы да болай каты төйнәлмәгәндер. Ярый, кайтыгыз, балалар!

Мөршидә. Бирнә, бирнә?!

Әсма. Менә ул…

Кызлар. Күрсәтмисеңмени?

Мөршидә. Әнкәй, бу нишләвең инде? Үзең дә чишә алмыйсың. Бездән дә чиштермисең?

Әсма. Атагыз кайткач, шуңардан гына чиштерермен инде.

Гөлбану. Мөәззин бабайның чишкәнен без карарга барабыз… Сездән калмыйбыз.

Әсма. Йә, алайса, мәгез. Үзегез чишегез. Яулыгымны гына ерта күрмәгез.

Кызлар. Юк, юк.

Әсма. Юк, туктагыз, үзем тагын маташып карыйм әле. Колһуалла укыгач чишелә торган иде. Ә менә, менә, булды шул.

Кызлар. Ах, сөлге, Казан сөлгесе!..



Оркестр, хор. «Казан сөлгесе».



Кызлар, Бибинур, Гөлбану, Мөршидә, Саҗидә.

Каюлары нинди тигез аның,
Ука белән ефәк аралаш.
Бигрәк матур Казан сөлгесе,
Бигрәк матур Казан сөлгесе,
Җем-җем итә аның өлгесе.
Ике башы тигез, тигез аның,
Рәхәтләнә күңел карагач.
Бигрәк матур Казан сөлгесе,
Бигрәк матур Казан сөлгесе,
Җем-җем итә аның өлгесе.

Әсма. Ярый, кызлар, мин кайтыйм инде. Кая, Казан сөлгемне бирегез!



Бибинур. Әсма абыстай, карап туйыйк инде. Бигрәк матур икән. Үрнәкләрен өйрәнеп калыйк дибез.

Әсма. Каралта күрмәгез, һаман-һаман Казан сөлгесе бүләк итүче булмас.

Гөлбану. Буямабыз, Әсма абыстай. Менә Мөршидә алып кайтыр.

Әсма. Кызым, кара, буятма. Кайтканда төреп кенә алып кайт. Тузанланмасын. Кызым Мөршидә, мә, синең кулыңа бирәм. Синнән алырмын да. Тегендә-монда, диясе булма!

Мөршидә. Ярый, әнкәй. Җаным төсле үк саклармын.

Әсма. Ярый, хушыгыз, балалар. Мөршидә, дим, оныта күрмә сөлгемне. Тузанланмасын. Җиргә куймагыз…

Мөршидә. Юк, юк, әнкәй.

Әсма. Кызым Мөршидә, кара аны, сиңа бирдем, синнән алырмын. Куллары белән таплатмасыннар. (Чыга.)

Мөршидә. Ярый, әнкәй, ярый.

Бибинур. Илаһым, бизәкләре нинди күп, нинди ваклар, нинди матурлар.

Мөршидә. Чигешләре, каюлары төрле-төрле.

Гөлбану. Казан кызларының аяклары кәкре булса да, куллары туры, күрәсең.

Мөршидә. Чү, егетләр киләләр.

Бибинур. Егетләргә күрсәтик әле. Исләре китсен.

Мөршидә. Юк, юк, күрсәтер хәлем юк. Йә берәрсе кызык итеп борынын сөртер.

Гөлбану. Кулларына бирмәбез.

Кызлар. Күрсәтик, күрсәтик!..




IV күренеш


Кызлар, егетләр.

Егетләр. Ха-ха-ха… Әмма дә кызык иткәнсең, малай, молодец!

Ильяс. Шулай итмичә дә булмый шул. Кяфердән шулай үч алмасаң, ничек аласың аны. Мин әйтәм, мин синең дуңгызларыңны көтмим, дим. Дуңгызларымны көтмичә, әллә кызларымны көтәр идеңме, ди.

Салих. Йә, йә!

Ильяс. Юк, көтәрсең, ди. Юк, көтмәм, дим. Юк, көтәрсең, ди. Юк, көтмим, дим. Дуңгызларымны көтмәсәң, мин сине чыгарам, ди. Мин әйтәм, син дуңгыз көтмәгән өчен мине чыгарсаң, мин тотармын да татарларның мөфтиләренә прашение бирермен, дим. Ул синең кәбестәләреңне санар, дим. Юк, ди, мөфти, ди, мирза, ди. Мирза мөфти үзе сине төрмәгә яптырыр, ди. Шулаймы, дим, яптырырмы, дим. Ярый, алайса, мин синең дуңгызларыңны көтәм, дим. Шулай итеп, сиксән сигез мең дуңгызын көтә башладым.

Салих. Һай-һай. Сиксән сигез мең, диең? Җөгертәсеңдер.

Ильяс. Ие, сиксән сигез мең. Араларында сыердан да зурлары бар, малай. Шулай беркөнне, дуңгызларны сазлыктан алып кайтып, ашханәгә кергән идем, өстәлдә чебен үтерә торган бер шешә дару тора. Тукта, дим, берәр нәрсәгә ярар әле, дим. Кесәгә ялт!

Салих. Ялт, диең?

Ильяс. Әйе, ялт. Иртә белән әлеге сиксән сигез мең дуңгызны сазлыкка илткәч, теге чебен үтерә торган даруны сазлык өстенә сибеп җибәрдем. Шуннан, малай, дуңгызлар кырыла башламасыннармы. Бер атна эчендә сиксән сигез мең дуңгыздан берсе дә калмады. Араларында бояр үзе генә калды.

Салих. Кырылды, диең?

Ильяс. Чукырдаша-чукырдаша кырылдылар.

Салих. Соң, бояр нәрсә ди?

Ильяс. Нәрсә дисен, дуңгызлардан бәхет юк. Татар дуңгызларыннан ничек булыр дип, дүрт кәҗә, бер тәкә алды. (Колакка сөйли.)

Салих. Нигә дүрт кәҗә, бер тәкә ул?

Ильяс. Мөселманча эшләде. Татарларга дүрт хатын белән торырга яраганны, нигә тәкәгә ярамасын, ди.

Бибинур. Бу нинди чуваш икән?!

Мөршидә. Урман арты алпавытының көтүчесе. Кәҗәләр эзли, ди.

Егетләр. Ха-ха-ха!.. Чеп-чи урыс икәнсең!

Салих. Йәле, егет, кураеңда уйнап ал әле! Юкса, күрмисеңме, кызлар көзге чебиләр шикелле бөрешкәннәр.

Гөлбану. Җылытучылар булмагач бөрешкәндер шул.

Ильяс. Нәрсә ди ул?

Салих. Уйна, уйна! Сиңа түгел, миңа әйтә.



Оркестр, курай «Казан сөлгесе» көен уйный.



Кара, эшеңдә бул!

Ильяс. Миңа әнә тегесе ошый.

Мөршидә. Күз карашларыннан башым әйләнә башлады. Бу ул үзе булырга кирәк. Бигрәк тә чибәр мәхдүм икән.

Саҗидә. Ул, ул… Каһәр генә суккан икән, үзе булган икән. Мөршидә, әнкәй Казан сөлгесен хәзер үк алып кайт диде бит сиңа. Нигә монда катып торасың?

Мөршидә. Ярый, апа, хәзер алып кайтырмын.



Оркестр «Казан сөлгесе» көен уйный.



Ильяс.

Һаваларда тилгән, ай, очадыр.

Урын, урын сайлый кунарга.

Каушыйк, каушыйк, матур, яшь чакта,
Каушыйк, каушыйк, матур, яшь чакта,
Сөйләшик барып аулакка!..

Мөршидә.

Чит илләрдән килгән, матур, тилгән

Урын табар микән илләрдә?

Каушыйк, каушыйк, матур, яшь чакта,
Каушыйк, каушыйк, матур, яшь чакта,
Сөйләшик барып аулакка!..

Саҗидә.

Курайларда уйнап, букча тагып,

Кайдан килдең, егет, безгә син?

Каушыйк, каушыйк, матур, яшь чакта,
Каушыйк, каушыйк, матур, яшь чакта,
Сөйләшик барып аулакка!..

Ильяс.

Мәдрәсәләр күргән мин булырмын.

Китап, Коръән укып мин үстем.

Каушыйк, каушыйк, матур, яшь чакта,
Сөйләшик барып аулакка,
Сөйләшик барып аулакка!..

Мөршидә.

Алдамасаң мине, чибәр егет,

Ачармын мин йөрәккәемне.

Каушыйк, каушыйк, матур, яшь чакта,
Каушыйк, каушыйк, матур, яшь чакта,
Сөйләшик барып аулакка!..

Ильяс.

Канатлар куеп очып килдем,

Сине, бәгырем, сине күрергә…

Каушыйк, каушыйк, матур, яшь чакта,
Каушыйк, каушыйк, матур, яшь чакта,
Сөйләшик барып аулакка!..

Егетләр, кызлар таралалар.



Саҗидә. Мөршидә, сиңа монда ни калган? Бар, хәзер Казан сөлгесен өйгә илт. Әнкәй башыңны ашар.

Мөршидә. Мин ялгыз кайтырга куркам, үзең илт!

Саҗидә. Юк, син илт!

Мөршидә. Юк, син илт!

Саҗидә. Син илт!

Мөршидә. Син илт!



Саҗидә.

Мөршидә.








Оркестр «Казан сөлгесе» көен уйный.



Ильяс.

Казаннардан кайткан, ай, сөлгене
Саф суларга төшеп кем чайкар?
Бар илт, бар илт Казан сөлгесен,
Яраттым шул матур сеңлесен.

Саҗидә. Аһ, харап булдык! Каравылчы килә…

Мөршидә. Качыйк, качыйк…



Саҗидә капкадан чыгып китә.



Ильяс. Әйдә, әйдә мәчеткә!..



Мәчеткә керәләр.



Пәрдә төшә.




Өченче пәрдә



Икенче пәрдәдәге күренеш. Әсма, Саҗидә керәләр.




I күренеш


Әсма, Саҗидә.



Әсма. Йа Ходай, монда да юк. Йөрмәгән җирем калмады. Су буенда да юк, ындыр артында да юк, таллар арасында да юк. Әллә икесен бергә урлап киткәннәр инде? Үзе генә булса бер хәл иде. Казан сөлгем әрәм булды лабаса. Җеназам өстенә ябарлык бер нәрсәм булды, дип шатланган идем. Насыйп булмаган, күрәсең. Син, апа башың белән, нәрсә генә карап тордың, аңгыра тавык!

Саҗидә. Өйгә кайтыйк дип никадәр ялындым, ә ул…

Әсма. Ичмаса, Казан сөлгесен генә алып кайту кирәк иде. Аталарына ни җавап бирермен? Ил күзенә ни йөзебез белән күренербез? Күрәчәкләремә каршы балалар үстергәнмен икән!

Саҗидә. Әнкәй, күпер астын карыйк, шунда утырмыйлар микән?

Әсма. Булмас, булмас. Тәгаен, урлап алып киткәннәрдер. Таң да атты, көтү дә чыккан. Бөтен дөньяга адәм мәсхәрәсе итте бу кыз бала.



Оркестр, курай уйный. Көтү тавышы. Әтәчләр кычкыра.




II күренеш


Ильяс, Мөршидә.



Ильяс.

Таңнар атып, Чулпан йолдызлары
Сүнеп килә якты күкләрдә.
Сөям, сөям сине, матурым,
Сөям, сөям сине, матурым,
Кайчан кавышырбыз без тагын?

Мөршидә.

Йөрәгемне суырып алдың, егет.
Хәсрәтләргә салыр өченме?
Сөям, сөям сине, матурым,
Кайчан кавышырбыз без тагын,
Кайчан кавышырбыз без тагын?

(Елый.)

Ильяс.

Елама, матур, елама, күз яшьләрең
Ал таңнарда җиргә таммасын.
Сөям, сөям сине, матурым,
Кайчан кавышырбыз без тагын,
Кайчан кавышырбыз без тагын?

Мөршидә.

Сызлый, егет, сызлый йөрәккәем,
Сызлый татып гыйшык җәфасын.
Сөям, сөям сине, матурым,
Сөям, сөям сине, матурым,
Кайчан кавышырбыз без тагын?

Мөршидә. Аһ, харап булдык, җаным, харап булдык! Әткәй намазга да килә. Урамга көтү дә чыккан. Кая гына барыйк? Тотылдык, хур булдык!..

Ильяс. Әйдә, җаным, бире. Менә шунда картларның намаздан чыкканын көтеп торырбыз.




III күренеш


Шулар ук, мөәззин һәм картлар.



Музыка.

Мөәззин.

Заказ тәһарәт алып,
Кулга таякны тотып,
Башка чалманы киеп
Алла өчен, тидия!

Картлар.

Әгәр әтәч булмаса,
Иртә таң намазына
Кемнәр уятыр иде,
Эһем, эһем, тидия.

Оркестр уйный. Азан әйтәләр. Пауза.



Мөршидә. Харап кына булдым, харап булдым!..

Ильяс. Нәрсә булды, нәрсә бар?

Мөршидә. Харап кына булдым, ай, харап булдым!..

Ильяс. Нәрсә, нәрсә? Әллә…

Мөршидә. Харап булдым, дим, харап булдым!..

Ильяс. Нәрсә харап булдың, ни бар?

Мөршидә. Калды бит, калды.

Ильяс. Нәрсә калды?

Мөршидә. Калды, калды Казан сөлгесе!..

Ильяс. Кая?!

Мөршидә. Анда.

Ильяс. Ә!..



Оркестр «Казан сөлгесе» көен уйный.



Мөршидә.

Казаннардан килгән, ай, сөлгене
Мәчет мөнбәрендә калдырдым.
Калды, калды Казан сөлгесе,
Калды, калды Казан сөлгесе,
Калды ла бит гыйшкыбыз билгесе.
Нигә алдың, егет, кочагыңа,
Нигә мәчетләргә керттең?
Калды ич, калды ич Казан сөлгесе,
Калды ич, калды ич Казан сөлгесе,
Калды ла бит гыйшкыбыз билгесе.

Ильяс.

Чәчләребез бергә бәйләнгәндер,
Ташламамын, җаным, син ышан.
Калды, калды Казан сөлгесе,
Калды ла бит гыйшкыбыз билгесе,
Калды ла бит гыйшкыбыз билгесе.

Мөршидә.

Мәчетләргә хәтфә намазлыклар
Чигеп бирер идем, котылсам.
Калды ич, калды ич Казан сөлгесе,
Калды бит гыйшкыбыз билгесе,
Калды бит гыйшкыбыз билгесе.

Ильяс.

Сәхәрләрдә Коръән чыгар идем,
Мәдрәсәдә яткан чакларда.
Калды ич, калды ич Казан сөлгесе,
Калды бит гыйшкыбыз билгесе,
Калды бит гыйшкыбыз билгесе.

Ильяс, Мөршидә.

Мәңге шулай кочар идем.
Мәңге иркәләрмен кочакта.
Калды ич, калды ич Казан сөлгесе,
Калды ла бит гыйшкыбыз билгесе.




IV күренеш


Мөршидә, Ильяс, картлар.

Оркестр «Бәдәвам» көен уйный.



Картлар.

Киңдер, Кадир, кодрәтең,
Иртә намаз сөннәтен
Һәйбәтләп укып чыктым,
Кабул кылгыл, тидия.
Җиде оҗмах ишеген,
Җитмеш җиде хур кызын,
Әлван-әлван нигъмәтен
Насыйп кылгыл, тидия.
Дәхи кәүсәр шәрабын
Һәм тәмле хөрмәләрен
Насыйп иткел син барын
Закускага, тидия.
Йомшак хөллә туннарын
Һәм бүре толыпларын,
Һәм кама бүрекләрен
Насыйп кылгыл, тидия.
Чалгы, урак алтыннан,
Сәнәкнең көмешләрен,
Тимер тарантасларын
Насыйп кылгыл, тидия.
Атның да юргаларын,
Кәҗә, сарык, сыерларын
Симез иткел син барын.
Сөт күп булсын, тидия.
Арыш уңсын, мул булып.
Тары уңсын, мең булып.
Ындырлар торсын тулып
Кибәннәргә, тидия.
Язын, көзен туй булсын,
Йортлар бирнәгә тулсын,
Киленнәр уңган булсын,
Эһем, эһем, тидия.

Оркестр «Казан сөлгесе» көен уйный.



Мөәззин.

Таптым, таптым Казан сөлгесен.
Ничек кергән монда, җен белсен!

Мөршидә.

Харап булдык, җаным, без тотылдык.

Ильяс.

Харап итте Казан сөлгесе.

Халык.

Таптык, таптык Казан сөлгесен.
Кая, тизрәк халык җыелсын.

Халык керә.



Мөршидә, Ильяс.

Качып кынай булмый: тозак, тозак
Безнең юлыбызга корылган.

Халык.

Таптык, таптык Казан сөлгесен,
Таптык, таптык Казан сөлгесен.
Кая, тизрәк халык җыелсын!

Мөршидә.

Котылырга, җаным, бу хурлыктан
Хәйләләрен эзләп үзең тап.

Халык.

Таптык, таптык Казан сөлгесен.
Кая, тизрәк халык җыелсын!

Ильяс.

Курыкма, курыкма, җаным, коткарырмын.
Менә хәзер шунда кереп ят!

(Капчыкка сала.)

Халык.

Таптык, таптык Казан сөлгесен,
Таптык, таптык Казан сөлгесен.
Кая, тизрәк халык җыелсын!

Мөәззин. Җәмәгать! Бу сөлгенең мәчеткә керүе тикмәгә түгел. Бер хикмәт булырга кирәк монда.

1 кода. Хикмәт бар, хикмәт бар!

2 кода. Зур хикмәт бар монда, бик зур!

Мөәззин. Җеннәр алып кермәдеме икән анда?

1 кода. Җендер, җендер!

2 кода. Тәгаен җендер.

Мөәззин. Картлар! Моның хикмәтен хәзрәттән сорарга кирәк. Фәтвасын ул тапсын.

1 кода. Сорыйбыз, сорыйбыз!..

2 кода. Фәтвасын хәзрәт тапсын.

Хәзрәт. Ие, ягъни мәсәлән, фараз кылдык, хуш… бу инде, мәсәлән, хуш, бинабәрин[9 - Бинабәрин – шулай булгач.], ие, фаразан, мәсәлән, бу инде хуш… сөлге!

1 кода. Дөрес, дөрес.

2 кода. Ие, сөлге.

Хәзрәт. Бу инде, фаразан, ягъни мәсәлән, ие, хуш… Казан сөлгесе!

1 кода. Дөрес, дөрес.

2 кода. Ие, Казан сөлгесе.

Хәзрәт. Ие, хуш, ягъни мәсәлән, фараз кылдык, бу инде, фаразан, җен эше.

1 кода. Дөрес, дөрес.

2 кода. Тәгаен җен эше.

Хәзрәт. Фаразан, бу нәрсәгә мулладан башкага кагылырга ярамый.

Мөәззин. Мөәззингә дә дөрес, дигән китап.

Хәзрәт. Хуш, фаразан, моның серләренә дучар булырга кирәк. Җеннән, фаразан, кәҗә тәкәсе исе килер, дигән китап. Шуның өчен, фаразан, иснәп карарга кирәк. (Ятып исниләр.) Хуш, ягъни мәсәлән, ие, хуш, фараз кылдык, җенне эзләргә кирәк.

1 кода. Дөрес, дөрес.

2 кода. Эзләргә кирәк, эзләргә кирәк. (Эзлиләр.)

Мөәззин. Менә ул! Тотарга кирәк, тотарга кирәк. Алдан хәзрәт, хәзрәт барсын.

Хәзрәт. Ягъни мәсәлән, фараз кылдык, ие, хуш, бинабәрин, бездән булмас. Безнең, фаразан, тәһарәтебез шөбһәле хәзер. Фараз кылдык, мөәззин барсын.

1 кода. Дөрес, Дөрес.

2 кода. Мөәззин барсын.

Мөәззин. Юк, җәмәгать, бездән булмас. Аның өчен минем тәһарәтем кичәге шул. Ягъни мәсәлән, иске. Яңа тәһарәтле кеше бару кирәк.

Ильяс. Картлар! Бу җен түгел. Бу – урман арты боярының көтүчесе…

1 кода. Алай…

Мөәззин. Син, хәшәп, ахмак! Ни эшләп монда утырасың, халыкны куркытып? Бар, бар, юлыңда бул!.. Йә, ни эшләп катып торасың? Тукта, тукта, ни эшкә монда килдең? Ә?

Ильяс. Кәҗәләребез югалган иде. Шуларны эзләп килгән идем. Төнгә калгач кайтырга курыктым да шунда кундым.

Мөәззин. Соң кәҗәләреңне таптыңмы?

Ильяс. Берсен таптым.

Мөәззин. Шунда кундым, дисеңме?

Ильяс. Әйе.

Мөәззин. Төнлә мәчеттә җеннәр йөргәнне ишеттеңме?

Ильяс. Ишеттем.

Xалык. Ә, ә, ә!!

Ильяс. Ишеттем, дим. Төн буенча шау килделәр.

Мөәззин. Әйттем бит, җен эше дип. Син аларны монда алып килгәнсеңдер әле. Моңарчы, Аллага шөкер, тыныч иде. Ярый, ярый, бар, юлыңда бул!



1 кода.




кода.








Ильяс капчыгын күтәреп китә башлый. Капчык ертыла. Мөршидәнең аяклары салынып төшә.



Мөәззин. Тукта әле, бу нәрсә?

Ильяс. Кәҗә.

Мөәззин. Ә?!

Ильяс. Кәҗә, дим.

Мөәззин. Кая, кая?



Әсма керә.



Әсма. Кая, сөлгем табылган, ди. Кая, кая? Ә менә ул, Казан сөлгем!

Мөәззин. Аһ, адәм хурлыклары, ил корткычлары! Менә сезнең аркагызда яңгыр да яумый, игеннәр булмый. Терлек-туар кырыла. Бәйләгез үзләрен!

2 кода. Бәйләгез, бәйлә! (Бәйлиләр.)

1 кода. Бир кирәкләрен! (Ян-якка тарткалыйлар.)

Мөәззин. Кара аны, җүнсезләр, хәшәпләнергә нинди урын тапканнар. Бирегез кирәкләрен!

Әсма. Әтәч! Тотылганнар. Кем кызы икән? Күлмәге минем Мөршидәм күлмәге төсле үк.

Мөәззин. Син, син, чуваш башың белән, безнең мөселман кызларын, фаразан… ядәч! Чәче купты! Чәче купты!..

1 кода. Бирегез кирәкләрен!.. (Чишендерәләр.)



Оркестр «Казан сөлгесе» көен уйный.



Ильяс, Мөршидә.

Хуш, бәхил бул, дөнья, соңгы сәгать.
Сандугачлар фирак[10 - Фирак – аерылышу.] көйлиләр.

Халык.

Тик тор, тик тор, адәм актыгы,
Тик тор, тик тор, адәм актыгы,
Ил өстенә төште хурлыгы.

Мөршидә, Ильяс.

Кичерегез, картлар, йөрәк утын!
Яшь чакларда гына яна ул.

Халык.

Тик тор, тик тор, адәм актыгы,
Тик тор, тик тор, адәм актыгы,
Ил өстенә төште хурлыгы.

Хәзрәт. Җәмәгать, фараз кылдык, ягъни мәсәлән, бу эш – бик зур эш. Боларны шәригать буенча, фаразан, хөкем итәргә кирәк.

Ибраһим. Нинди хөкем тагын? Кыйнап үтерергә дә, вәссәлам! Җәмәгать, фараз кылдык.

Салих. Картлар, боларның гөнаһлары бик зур. Хәзрәт әйткәнчә, шәригать буенча хөкем итәргә кирәк. Минемчә, боларны без шул агачларга бәйләп, иртәгә кадәр шунда калдырырга кирәк.

Мөәззин. Качып китсәләр нишләрбез?

Салих. Сакчы куярбыз. Сакчы булгач кача алмаслар.

Хәзрәт. Фаразан, ягъни мәсәлән, хуш, шул агачларга иртәгә кадәр, фаразан, бәйләп кую – мәслихәт.

1 кода. Бәйлибез, бәйлибез!.. (Бәйлиләр.)

2 кода. Бәйләргә, бәйләргә.

Мөәззин. Староста, десятник, үрәдниккә хәбәр итәргә кирәк.



1 кода.

2 кода.








Оркестр «Әпипә» көен уйный.

Мөәззин.

Староста, десятник, кая, тизрәк килсеннәр!
Староста, десятник, кая, тизрәк килсеннәр!

Халык.

Кая, тизрәк, кая, тизрәк, кая, тизрәк килсеннәр.
Кая, тизрәк, кая, тизрәк, кая, тизрәк килсеннәр.

Пәрдә төшә.




Дүртенче пәрдә



Өченче пәрдәдәге күренеш.




I күренеш


Оркестр «Казан сөлгесе» көен уйный.

Ильяс, Мөршидә.

Сандугачлар килеп канат кагып

Сайрамаслар инде таңнарда…

Калды, калды хурлык билгесе,
Калды, калды хурлык билгесе,
Харап итте Казан сөлгесе.

Каф тавыннан якты кояш чыгып

Нурларын чәчә алмас юлларга.

Калды, калды хурлык билгесе,
Калды, калды хурлык билгесе,
Харап итте Казан сөлгесе.

Ильяс.

Сулар агар, ташып дулкын-дулкын,

Дулкыннарда йөзеп кем үтәр?

Калды, калды хурлык билгесе,
Калды, калды хурлык билгесе,
Харап итте Казан сөлгесе.

Мөршидә.

Мәхдүм башың белән тоткын булдың,

Илләреңә хәбәр кем итәр?

Калды, калды хурлык билгесе,
Калды, калды хурлык билгесе,
Харап итте Казан сөлгесе.




II күренеш


Шулар ук, Ибраһим, Салих.



Салих. Нихәл, Ибраһим абый? Бу яхшыдан яман туган нәрсәләрне качырмадыңмы?

Ибраһим. Бер эләккәч ычкындыру юк инде ул.

Салих. Кызы кем икән, танымадыңмы?

Ибраһим. Менә таң аткач, җыен алдында кем икәнлеге беленер. Тик менә мөәззиннең хатыны белән кызы төн буенча тынычлык бирмәделәр. Ничә мәртәбә куып җибәрдем үзләрен. Менә синдә, шәкерт, теге беркөнге шикелле йокыдан эчә торган нәрсәң булса, анасы ярар иде.

Салих. Нәрсә соң ул алай?

Ибраһим. Теге фәрештә бармагы дисезме әле – фифирус.

Салих. Кеше күрер бит.

Ибраһим. Мин җиң эченә тыгып кына, менә болай гына.

Салих. Янымда юк.

Ибраһим. Өйдә бармы?

Салих. Бар. Иренмәсәң, барып алып кил.

Ибраһим. Каян табармын мин аны?

Салих. Ападан сорарсың. Тәрәзә башында дисәң табып бирер.

Ибраһим. Ә боларны нишлибез соң? Качарлар бит.

Салих. Син килгәнче, мин каравыллап торырмын. Тизрәк кил. Минем намазга кадәр хәзрәткә барасым бар.

Ибраһим. Очып кына килермен. Кара аны, шәкерт, кача-нитә башласалар, шул күсәк белән башларына бәр. Староста үзе шулай диде.

Салих. Ярый, ярый. Бар тизрәк бул. Шырпысын да онытма!

Ибраһим. Тәрәзә башында, дисеңме?

Салих. Әйе.

Ибраһим. Яхшы карый күр үзләрен! (Чыга.)

Салих. Йә, бар! (Ильяс белән Мөршидә янына килә.) Йә күгәрченнәр, эшләр начар бит: намаздан чыгуга, хәзрәтләр, картлар халык алдында сезне хөкем итәчәкләр, ә ул хөкемнең нәтиҗәсе нәрсә буласы үзегезгә мәгълүм инде. Йә, әйдәгез, миңа булышыгыз!

Ильяс. Әйдә, качыйк тизрәк!

Салих. Ярамый. Ул чагында мине харап итәсез. Аннан урамнарда, тирә-якларда каравыллар куелган. Үзегез дә инде, мәчеттән башка җир таба алмагансыз. Син, Ильяс, чишен, хәзер чишен!

Ильяс. Нәрсә?

Салих. Күп шапырдама, чишен дигәч чишен! Ә син, Мөршидә туташ, менә бу бүрәнәгә шушы күлмәкне киерт!.. Тизрәк маташыгыз! Менә шулай, менә шулай… Яулыгыгызны башына ябыгыз! Менә шулай… Тизрәк маташыгыз!.. Чү… киләләр!.. Качыгыз! Манарага! Манарага!.. Качыгыз!



Ильяс белән Мөршидә качалар.




III күренеш


Салих, Ибраһим, халык.



Ибраһим (йөгереп кереп). Картлар намазга киләләр… Кая, бир күсәкне!



Оркестр «Тәкый гаҗәп» көен уйный.



Намаз халкы.

Һәр мөэмин хак мөселманның җилкәсендә

Кырык бер фарыз, җитмеш җиде сөннәт булыр, дигән.

Дәхи аның бишмәтенең кесәсендә.

Чүпрәге йөрер, дигән имди. Әптч! Ху-ху-ху-тфү!..

Салих. Мөәззин бабай, мәшәкатьләнеп манарага менеп азан әйтмә, мин азан әйттем инде.

Мөәззин. Бәрәкалла, шәкерт, бәрәкалла!

Староста. Ибраһим энем, халык килсә, безнең намаздан чыкканны көтсеннәр. Бу оятсызларга хөкем булачак. (Мәчеткә керә.)




IV күренеш


Ибраһим. Ярый, Саттар агай. (Карачкыларга карап.) Менә, җүнсезләр, үзегезгә хәзер хөкем булыр. Ни йөзегез белән картлар алдында торырсыз? (Егеткә төртеп.) Синең инде иманың да, оятың да юк. Син чуваш инде. (Кызга.) Ә син, мөселман башың белән, чуваштан башка кеше таба алмадыңмы, җүнсез! Әнә күрәсез, яхшы кешеләр намаз укыйлар. Аллага гыйбадәт кылалар. Ә сез монда, агач төсле, катып торасыз, йә, әйтегез әле, ни йөз белән картларга күренмәкче буласыз? Йә, хуш, ни йөзегез белән муллалар, картлар алдында басып торырсыз, дим! И имансыз, мордар кяферләр! Син нигә аны безнең мәчеткә алып кердең? Нигә үзеңнең чиркәвеңә алып бармадың, ә? (Төртеп.) Һи, бүкән, сүз кайтарырга телең бармыймыни? Бармас шул. Ә син атаң-анаң алдында ни йөз белән торырсың? Кардәш-ыруларыңа ничек күренерсең? Сине бит хәзер чорт та кияүгә алмас.




V күренеш


Ибраһим һәм Салих.



Салих. Әйе, әйе, сине хәзер чорт та үзенә хатын итеп алмас. Синең ише имансыз агачлар урманда азмыни?



Халык җыела.



Ибраһим. Бусы оятыннан бөтенләй телдән калган.

Салих. Ә син, агач бүкән, нигә сөйләшмисең?

Ибраһим. Ә менә монысы нәкъ карачкы, катып тора. Җүнсез булса да, оят бар икән әле үзендә.

Салих. Егетләр! Хәзрәтләргә, картларга урындыклар кирәк булыр. Хәзер монда менә бу агачларга хөкем була. Тиз генә алып килегез әле.



Берничәсе чыга.



Ибраһим. Һи, җүнсезләр, йөзләрен яшергән булганнар. Алай оялырлык булгач эшләмиләр аны!



Оркестр «Кәҗә бәете» көен уйный.



Салих. Тавышланма. Хәзрәтләр чыгалар.




VI күренеш


Әүвәлгеләр һәм картлар.



Намаз халкы.

Иртә намаз укыганга ахирәттә

Чибәр-чибәр эһем, эһем булыр, дигән.

Бик елмаеп ул ятачак, ди, зур оҗмахта,

Мәшанчылар шулай дигән инде, эһем, тфү!..

Староста. Җәмәгать! Таралмагыз. Менә бу уйнашчы азгыннарга хөкем була. Ә менә урындыклар да булган. Кая, менә шунда куегыз. И Галиулла, кәгазь, караң кая? Йә, хәзрәтләр, утырышыгыз! Картлар, кодалар, сез дә утырыгыз. Үрәдникнең базарга барасы бар икән, эшне башкарырга хәзрәтләр белән миңа тапшырды.



Утыралар, Староста медален кия.



Хәзрәт. Ягъни мәсәлән, инде фараз кылдык, бинабәрин, хуш, хөкемне шәргъ[11 - Шәргъ – шәригать.] шәрифчә, фаразан, кылабыз инде. Шуның өчен, фаразан, мәгъюбәнең[12 - Мәгъюбә – гаепләнүче хатын-кыз.] ир хатынымы, толмы яки кызмы икәнлеген, фаразан, безгә белергә кирәк.

Староста. Ибраһим, бу җүнсез – хатынмы, кызмы?

Ибраһим. Белә алмадым, Саттар агай.

Староста. Әллә тол хатынмы икән?

Ибраһим. Белә алмадым.

Хәзрәт. Ягъни мәсәлән инде, фаразан, үзеннән сорарга кирәк була инде.

Староста. Ибраһим, ул җүнсезнең кызмы, хатынмы икәнлеген тиз генә белеп кил әле.

Ибраһим. Бездән булмас, Саттар агай, аның өчен…

Мөәззин. Кем, шәкерт, бар әле, кая әле, шәкерт, теге чүпрәк башның кызмы, хатынмы икәнлеген барып белеп кил әле.

Салих. Хәзрәтләр, картлар рөхсәт итсәләр, мөмкин.

Картлар. Рөхсәт, рөхсәт!

Кода (барып). Әй син, чүпрәк баш, ир хатынымы син, толмы, әллә кызмы?.. Хәзрәтләр сорыйлар. Шунсыз булмый, ди.

Хәзрәт. Ие, ие, фаразан, ансыз һич булмый инде. Шәргъ шәриф бит, ахрысы, фаразан, белергә куша инде.

Кода. Йә, әйт инде. Хәзрәтләрне көттермә. Йә, әйт инде, әйт!

Мөәззин (барып). Йә, әйт, хәшәп! Кызмы, хатынмы? Йә, йә, оялма!.. Оялма, хәшәп!

Хәзрәт. Фаразан, ягъни мәсәлән, көчләмәгез. Сөкүт[13 - Сөкүт – эндәшмәү.] фаразан, ризалык галәмәте инде. Ягъни мәсәлән, шәрган[14 - Шәрган – шәригать буенча.], фаразан, никахсыз хатын була инде.

Староста. Әллә син, җүнсез, телеңне йоттыңмы?

Хәзрәт. Кем, Саттар, көчләмәгез. Мондый вакыйгаларда, фаразан, төрле хәлләр була ул. Бәлки, Хак Тәбарәкә вә Тәгалә телен алгандыр. Менә, фаразан, китапларның әйтүләренә караганда, шундый, фаразан, бинабәрин, хуш, фаразан, шундый эшләр вакытында Бохараи шәрифтә гаҗәп, фаразан, хәлләр булган. Шәйхан Габделсыгырхан заманында, фаразан, шуның шикелле бер иркәк белән бер хатын уйнаш кылып тотылган булганнар, фаразан, ягъни мәсәлән, шул гөнаһкярлар, фаразан, хөкем алдында, фаразан, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән, хуш, фаразан, ташка әверелгәннәр.

Картлар. Кара син аны, ташка, диең, ә?

Мөәззин. Ташка әверелү эшмени. Шуның шикелле хәзрәти Исхак заманында уйнашчыларның берсе ишәккә, берсе тәвәгә әверелгән дигән сүзләр дә бар китапларда. Аның өчен бу гөнаһ – гөнаһларның иң әшәкесе. Хәшәбе инде. Шуның шикелле, бу хәшәпләрне дә Аллаһы Тәгалә хәзрәте, хәзрәт әйткәнчә, ни эшләргә дә кодрәте бар. Ташка түгел, агачка әйләнүләре дә мөмкин!

Староста. Ибраһим, син саклаган чакта, телләре бар идеме?

Ибраһим. Күрмәдем.

Староста. Бар әле, чувашның теле урынында микән? Кара әле.

Мөәззин. Ә, кем, Ибраһим, фаразан, кирәк түгел. Иншалла, урынындадыр.

Староста. Алай булса, хәзрәтләр, эшкә керешик. Нинди җәза бирәбез боларга?

Хәзрәт. Фаразан, шәргъ шәриф буенча хөкем булса, ягъни мәсәлән, беренчесе, фаразан, тереләй җиргә күмү, икенчесе, фаразан, бил тикле җиргә күмеп, ташлар атып үтерү, өченче төрлесе инде, фаразан, капчыкка салып манарадан ташлау инде. Дүртенче төрлесе инде, фаразан, ике мең таяк ору, менә шул җәзаларның кайсын, фаразан, ягъни мәсәлән, җәмәгать кабул итәр.

2 кода. Минемчә, элек бил тикле җиргә күмеп, ташлар белән бәрергә кирәк. Соңыннан манарадан ташларга кирәк.

1 кода. Минемчә, элек һәйбәтләп суктырырга кирәк, соңыннан манарадан ташлау кирәк, анда да үлмәсәләр, тереләй җиргә күмү кирәк.

Мөәззин. Саттар агай, безгә инде үлем җәзасы белән хөкем итүебез өчен үрәдник хәзрәтләре сүз әйтмәсме?

Староста. Теләсәгез нишләгез үзләрен, дип үземә әйтеп калдырды. Шәригать кушканнан узып булмый инде. Бу җүнсезләрне яхшылап өйрәтмәсәң, башкалары да шул эшкә ябышыр! Аннан соң аның берсе кеше түгел бит, чуваш кына. Икенчесе дә шуннан артык түгел! Менә шуларның гөнаһ шомлыгы аркасында яңгырлар яумый, иген булмый, казнага имана җыелмый. Моның өчен становой хәзрәтләре үзе дә рәхмәт кенә әйтер әле. Картлар, сезнеңчә, ничек?

Берәү. Эш сезнең кулда. Без катыша алмыйбыз.

Салих. Хәзрәттән узып булса да әйтим, боларның гөнаһлары бик зур, шуның өчен ут төртеп яндырырга кирәк үзләрен. Алар бик яхшы янарлар.

Хәзрәт. Кем, шәкерт, яндыру – Аллаһы Тәгалә, фаразан, эше. Ахирәттә, фаразан, болай да янарлар. Дөньяда, фаразан, җәзаларын күреп үтсеннәр.

Салих. Дөньяда ук яндырырга кирәк.

Хәзрәт. Юк, анысы, фаразан, ярамый, гөнаһ була.

Салих. Боларны җиргә күмүдән эш чыкмас.

Хәзрәт. Анысы, фаразан, шәргъ шәриф боерганча була.

Салих. Минемчә, алар утыннан башка нәрсәгә яраклы түгелләр.

Мөәззин. Җәмәгать, картлар, хәзрәтнең сүзеннән узып булмас, әйдә, минемчә, үтермәскә, ике мең таяк кына орырга кирәк үзләренә.

Староста. Хәзрәтләр, шуңар ризамысыз?

Хәзрәт. Риза, риза!

Староста. Кая, Ибраһим, яткыр үзләрен. Китерегез таяк. Үзем сугам. Хәзрәт, суккан өчен савап булыр бит?

Хәзрәт. Фаразан, кырык корбан чалганның савабы булыр, дигән.

Староста. Яткыр үзләрен, чувашыннан башлыйк.

Мөәззин. Менә минем таяк нык тамыр агачыннан. Бисмиллаһ-иррахман-иррахим.

Ибраһим. Йә, әйдә, картлар алдына барып ят. Йә, ни эшләттең? Нәрсәгә бүкән төсле катып торасың. Әйдә, дигәч, әйдә, диләр сиңа! (Төртә. Агач ава.) Җәмәгать, үлгән!..

Хәзрәт. Юк, фаразан, һушыннан гына тайгандыр. Ятып торсын.

Староста. Әйдә, икенчесен китер!

Ибраһим. И, син, чуваш калдыгы, әйдә, ят! Әйдә, дим, инде! Әллә син дә… (Агач авып китә.) Җәмәгать, монысы да үлде!..

Xалык. Үлгән!..



Җыелып карый башлыйлар.



Салих. Җәмәгать, агачка әверелгәннәр.

Хәзрәт. Яһу хуҗа Бәһаветдин! Кәрамәт[15 - Кәрамәт – могҗиза.] бу, фаразан, кәрамәт!

Мөәззин. Җәмәгать, нишлибез инде боларны? Үрәдник, становой хәзрәтләренә ни җавап бирәбез инде?

Хәзрәт. Фаразан, Алланың кодрәте белән бүрәнәгә әверелделәр, диярбез.

Мөәззин. Гөнаһлары бик зур булган икән. Соң син, кем, Ибраһим, агачка әверелгәннәрен сизмәдеңме? Фәрештәләр яки иблиснең килеп-китеп йөрүен күрмәдеңме?

Ибраһим. Һич сизмәдем. Яннарыннан бер адым да читкә китмәдем.

Хәзрәт. Фаразан, күк капусы-фәлән ачылмадымы? Хуш?

Салих. Җәмәгать! Бу Алла тарафыннан безгә иңдерелгән бик зур бер гыйбрәт инде.

Староста. Соң, хәзрәтләр, боларны нишлибез инде?

Мөәззин. Күмәргә кирәк.

Староста. Бүрәнәләрнеме?

Мөәззин. Ие. Алар бит – заһирән[16 - Заһирән – тыштан караганда.] генә бүрәнәләр. Асылда, синең шикелле үк кешеләр.

Хәзрәт. Дөрес, дөрес, фаразан, өсләрендәге киемнәре фидияләреннән булыр.

Ибраһим. Ничек инде, хәзрәтләр, җеназасыз гына күмәбезме?

Хәзрәт. Китапта бүрәнәгә, ягъни агачка, фаразан, җеназа укылыр, дигән мәсьәлә күренми. Синеңчә, ничек, мөәззин?

Мөәззин. Җеназа укылмаганның фидиясе дөрес түгел… Аннан соң болар бит – тыштан гына агачлар. Эчтән кешеләр бит, чын кешеләр. Менә күз алдыбызда агачка әверелделәр бит. Ике кеше шаһәдәт бирсә, шәрган шул җитә. Ә монда без барыбыз да үз күзләребез белән күрдек бит. Ибраһим, Саттар ага, менә бу агачларның ярты сәгать моннан элек чын кеше икәнлекләренә шаһәдәт бирәсезме?



Ибраһим.

Саттар.








Халык. Шулай инде…

Хәзрәт. Фаразан, боларның берсенә генә җеназа укый алабыз. Чувашы аның кяфер, фаразан, җеназа дөрес түгел.

Мөәззин. Юк, хәзрәт, ул кеше чагында кяфер иде. Ә хәзер ул агач. Шуның өчен аның мөселман булуы да ихтимал.

Хәзрәт. Синеңчә, фаразан, һәр икесенә дә җеназа лазем, ягъни мәсәлән, фарыз дисеңме, фаразан?

Мөәззин. Ие, ие, һәр икесеннән дә фидия тиеш.

Хәзрәт. Фаразан, бу агачларга, ягъни мәсәлән, бүрәнәләргә, фаразан, җеназа укыйкмыни, җәмәгать?

Xалык. Үз эшегез!..

Мөәззин. Кем, Ибраһим, шәкерт Гыйльметдин, кая, табутны китерегез!



Табутка китәләр.



Саттар. Хәзрәтләр, боларны юып кәфенләү эшен нишлибез инде?

Мөәззин. Агачка нигә кирәк кәфен… Ләхеткә салабыз да – вәссәлам, йә, кая, егетләр, кабер казырга барыгыз!

Ибраһим (табут китереп). Табут булды, хәзрәтләр.

Мөәззин. Бисмиллаһ-иррахман-иррахим. Күлмәге дә яулыгы да ярарлык икән… (Егетне карап.) Ә бу хәшәпнең сәләмәдән башка бер нәрсәсе дә юк икән. Моңар, җәмәгать, җеназа дөрес түгел… Кая, бусын гына табутка салыйк. (Табутка салып, кыйблага каршы басып.) Кая, җәмәгать, сафланыгыз! Тәһарәтсезләрегез, тәяммем сугыгыз!



Халык тәяммем сугып сафлана.

Оркестр «Казан сөлгесе» көен уйный.



Ильяс.

Казаннардан Мәскәү күренә микән,
Биек манарадан карагач?..

Бүрәнәләрне әйләндереп.

Хәзрәт.

Бу ни, бу ни, кайдан бу тавышш?
Бу ни, бу ни, кайдан бу тавышш?
Калдырыгыз бу эшне… хуш…

Халык.

Ш… ш… ш…

Мөршидә.

Җеназа укып күмелмәссең,
Гөрләп уттай янып яраткач.

Хәзрәт.

Бу ни, бу ни, кайдан бу тавыш?..
Бу ни, бу ни, кайдан бу тавыш-шшш?..
Калдырыгыз бу эшне… хуш…

Халык.

Ш… ш… ш… ш…

Саттар. Җәмәгать, тавыш мәчеттән ишетелә. Мөәззин, барып кара әле!

Мөәззин. Миннән булмас, булмас, җәмәгать. Фидияләре дә үзләренә булсын. (Күлмәкләрне ыргыта.) Хәзрәт барсын!

Хәзрәт. Бездән, фаразан, булмас. Катгыян булмас, фаразан.

Салих. Җәмәгать! Бу аларның өрәкләре түгелме икән?

Мөәззин. Ә-ә!

Салих. Тс… с… с!.. Шауламагыз! Юкса барыбыз да харап булабыз.

Хәзрәт. Җәмәгать, фаразан, аятелкөрси укыгыз! Фаразан, каранча догасы укып тирә-якларыгызны менә шулай сызыгыз! (Сызып күрсәтә. Үзе шул сызык эченә кереп кунаклый.)

Саттар. Кода, син мәчеткә кер әле. Тавыш шуннан килә бит. Әгузе бисмилла әйтсәң, берни дә булмас.

Салих., бәхил булыгыз, җәмәгать!



Хәзрәт.

Мөәззин.








Салих мәчеткә керә. Бераздан бик каты кычкырып чыга. Аның артыннан Ильяс, Мөршидә чыгалар.

Салих. Өрәк, өрәк, өрәкләр!..



Хәзрәт.

Мөәззин.

Саттар.

Картлар.








Куркып чабып чыгалар. Шау-шу. Яшьләр көләләр.



Салих. Яшьләр, туктагыз! Иптәшләр, менә бу кеше минем дустым. Шиңгән каен мулласының улы, Казан шәкерте, Ильяс мәхдүм. Менә монысы – аның киләчәк хәләл җефете, мөәззин бабайның кече кызы. Мин хәзер аларга никах укыйм! Йә, утырышыгыз, рәтләп торыгыз! Эһем, эһем… Әл Хәмидулла, әл Хәмидулла, әл Хәмидулла!

Йә әммәл байгура,
Беләм диеп кайгыра,
Мужиклардан каера,
Карт хатынын аера.

Халык.

Ха-ха-ха!

Салих.

Йә әммәл хәзрәт,

Гакылы башында әзрәк.
Аңа тик бәлеш кирәк,
Җиң эчендә чүпрәк,
Сакалы нәкъ ярык көрәк.

Халык.

Ха-ха-ха!

Салих.

Йә әммәл мөәззин,
Фидиядә синең күзең.
Бакыр грош син үзең,
Кулыңнан китте кызың.

Аллаһы әкбәр, котлы булсын никахлар! (Кул биреп котлый.) Егетләр, өстәлләрне алыгыз!

Яшьләр.

Мулла, мөәззин, үрәдник кирәкми.
Бүген туйлар итәбез, итәбез!
Бүген туйлар, туйлар, туйлар!

Музыка, бииләр.

Ильяс, Мөршидә.

Мәдрәсәдә китап киштә-киштә,
Киштә саен утыра фәрештә.
Кая, кая Казан сөлгесе?
Апасыннан матур сеңлесе.

Сөлге белән аларны урыйлар.

Ильяс, Мөршидә.

Хафаланма, җаным, курыкма һич тә,
Дуслар ярдәм итә һәр эштә.
Бигрәк матур Казан сөлгесе!
Апасыннан матур сеңлесе.

Салих. Йә, кияү белән килен, менә монда рәхим итегез! Ибраһим, мәчеттән киемнәр чыгар! Галиулла, өстәлне китер! Утырыгыз! Теге карт-корыларны куркытып, авылдан ук качырыйк әле. Ха-ха-ха-ха!

Xалык. Утырыгыз, утырыгыз!

Ильяс, Мөршидә.

Рәхмәт кенәй, дуслар, рәхмәт сезгә,
Кавыштырдыгыз гомергә.

Халык.

Серле икән Казан сөлгесе,
Апасыннан матур сеңлесе!

Кычкыру, сызгыру, шау-шу. Табынны тирә-якка чайкап алып чыкканда…

Пәрдә төшә.



    1922 ел




Зар




Бәни адәм фаҗигасе


Алты пәрдәдә


Фаҗигадәге катнашучылар:

Газазил – бәни адәм шәхси теләкләренең матурлык, ирек, бәхет, яхшылыкка мәңгелек омтылышының тимсаль мөҗәссәме[17 - Тимсаль мөҗәссәме – образлы гәүдәләнеше.].

Дәҗҗал – хакимият, канун.

Шәйтан – мәкер, хәйлә, ваклык.

Яэҗүҗ – капитал.

Мәэҗүҗ – милитаризм.

Дәббәтеларз – хезмәт, эш.

Ирек – ихтыяр, ирек.

Мәхәббәт – дуслык, мәхәббәт.

Бәхет – шатлык, бәхет.

Бәдбәхет – бәла-каза, бәхетсезлек.

Адәм – кеше.

Һава – матурлык.

Мәһди – мәзлүмнәр[18 - Мәзлүмнәр – изелгәннәр.] хакы өчен көрәшүче даһи.

Мөһәндис – техника белгече, инженер.

Җәбраил – ялчы, илче.

Исрафил – хәбәрче.

Газраил – үлем, әҗәл.

Гөнаһ – язык, гөнаһ.

Малик – комендант, сакчы.

Вакыт – заман, гомер.

Хәким – нәзари[19 - Нәзари – теоретик.], гыйлем, фәлсәфә.

Микаил.

Нәби – архиб.

Җиһангир – капиталга кадәр булган җиһангирлык.

Вәзир – дини хакимият ялчысы.

Мулла – ислам рухание.

Пaпа – католик рухание.

Поп – христиан рухание.

Раввин – яһүд рухание.

Генерал – патша.

Гаскәри мәэмүр[20 - Мәэмүр – чиновник.].

Яшь офицер.

Нечкә түрә.

Яшь егет.

Гыйшык пәрәст[21 - Пәрәст – табынучы.].

Эт иярткән бай карчык.

Эт иярткән матур хатын.

Таза ир.

I ач ир.

II ач ир.

Ач хатын.

I тук хатын.

II тук хатын.

Хайваннарны химая[22 - Химая – яклау, саклау.] җәмгыяте әгъзасы.

Юан бай.

Юка бай.

I зобани.

II зобани.

III зобани.



Ачлар, туклар, гаскәриләр, палачлар, сакчылар, ак фәрештәләр, кара фәрештәләр, зобанилар, гөнаһкярлар[23 - Гөнаһкяр – гөнаһ эшләр эшләүче.], җир әһелләре, гыйфритләр, җеннәр, пәриләр, хур кызлары, вилданнар һәм башкалар.




Бер-ике сүз


«Зар» пьесасының мәүзугы[24 - Мәүзугъ – тема.], – борын-борыннан бәни адәм күңелен дулкынландырып, яшәү өчен, төрле дәверләрдә төрлечә көрәшнең көчле фактор икәнлеген күрсәткән мәңгелек мәсьәлә.

Җир йөзендә хакимият хөкем сөрә башлаган көннән бирле, шул хакимиятне саклау юлында «диннәр», «игътикад» ларга әсас ителгән[25 - Әсас ителү – нигезләнү.] кануннар, низамнар чыгарылып, төрле дәвердә төрлечә химая ителгәннәр. Мөстәбид[26 - Мөстәбид – изүче, деспот.] хакимиятне саклау юлында иң зур гамил[27 - Гамил – хаким.], шөбһәсез, «дин», аның башлыгы «Алла». Аллалар тарихын тикшергәндә, төрле дәверләрдә, төрле халыкларда йөз меңнәрчә аллалар күрәбез.

Ләкин бу аллаларның асылы бер: ул – «тудыручы», «рәхмәт итүче» һәм «җәза бирүче» – «гали хаким», ягъни адәмнең тупас акыл даирәсе сыйдыра алмаган, аңлашылмаган һәм һичбер төрле дәлил белән исбат ителмәгән көч… Бәни адәм мәдәниләшкән саен, аллалар да мәдәниләшә, төрләнәләр. Аерым дәверләрдә хакимият нинди төс алса, аллалар да шул төскә кертеләләр.

Бу махинацияләрнең барысы – шул дәвердәге хакимиятнең иҗаты. Истибдад[28 - Истибдад – чикләнмәгән власть.] хакимияте хөкем сөргән Шәрык илләрендә аллаларның мөстәбид[29 - Мөстәбид – үзе теләгәнчә эш йөртүче, деспот.], мөстәкыйль ителүе табигый. Шулай итеп, аллаларның дуслары, дошманнары җәгъли[30 - Җәгъли – ясалма.] рәвештә тудырыла.

Шәрык диннәренең барысында диярлек мөстәбид хакимиятнең нигезен саклау юлында адәмдәге шәхси теләк, табигый омтылышларның хакимияткә каршы мәңге көрәшкән тимсаль мөҗәссәмнәрен күрәбез.

Менә, мәсәлән: хакимият кануннарына баш июче бөтен халыкларда Газраил Мәнфур, Мәкъһур, Мәлгунь көч дип санала. Аның болай саналуы табигый. Чөнки гомумнең шәхси теләкләре белән хакимиятнең теләкләре һичбер вакытта да җыела алуы мөмкин түгел. Ә инде аерым шәхеснең теләкләре – хакимиятнең теләкләре белән капма-каршы дошманнар. Аның өчен адәмнең табигый яратылышында аның шәхси тормышы, шәхси теләкләре – хәяттә асыл нигез һәм табигый канун. Шулай булгач, бу көндәге рәсми бөтен диннәрнең төбе хакимияткә, аның канун, низамнарына әсас ителгәнгә, кешенең аерым шәхси теләкләренә, омтылышларына ирек бирелми. Менә шул хакимият, канун, низамнарга буйсынмыйча, үзенең шәхси мәнфәгатьләре, теләкләре, омтылышлары өчен көрәшүчеләрнең тимсаль мөҗәссәме булган Газазил хакимият – дин исеменнән «оҗмахлардан» сөрелә, инсаниятнең[31 - Инсаният – кешелек дөньясы.] дошманы итеп күрсәтелә. Хакимият тарафыннан шәхси мәнфәгатьләре, теләкләре изелгәннәрне яклап, шулар исеменнән һәм алар өчен хакимият рәсми дингә каршы көрәшүчеләрнең тимсаль мөҗәссәме булган «газазил» мәсьәләсе төрле дәверләрдән, бик күп гасырлардан бирле искерми торган мәңгелек мәсьәлә булып бу көнгә кадәр килде.

«Зар» фаҗигасендә бәни адәм хәятендә күренгән хосусиятләрне, мәсьәләләрне, бер кешенең халәт рухыясына, хосусиятләренә җыеп-мәркәзләштереп, кырыктан артык хосусиятләр, шуларның тимсаль мөҗәссәмнәре булган дин китапларындагы хыялый типлар аркылы бирергә тырыштым.

Төрле дәверләр, бик күп гасырлар буенча шәрык халыкларының йөрәгендә тирбәлеп үскән бу хыялый тип-ларның, бәни адәм хәятендә тоткан фәлсәфи әһәмиятләрен үзем аңлаганча, үзем генә изах итәргә уйлап, «Зар» фаҗигасен язарга батырчылык кылдым.

Бу мәңгелек мәсьәләне хәл итүне дәгъва итмәгәнлегем шикелле, иске чүпләрдән яңа бакча төзергә дә уйламыйм, һәрхәлдә, уйлап укып чыккан яки дикъкать белән сәхнәдән караган кешеләргә бу фаҗига шул мәңгелек мәсьәлә хакында уйларлык яки уйлата алырлык кечкенә генә бер тәэсир калдыра алса, теләгемә ирешкән булыр идем.



    Кәрим Тинчурин.




Беренче пәрдә



Оҗмах. Баскыч-баскыч булып күккә таба күтәрелгән, төрле төстәге мәрмәр таулар очсыз-кырыйсыз ераклыкта югалалар. Араларыннан сулар, кәүсәрләр агып тора. Кәүсәр буйларында гөлләр, хыялый матур агачларның түбәләре, һавада төрле болытларга кушылып югалалар. Төрле төстәге яктылык алмашынып торган саен, таулар, сулар, гөлләр, агачлар төсләрен алмаштыралар. Өстә, тау уртасында, нурлардан үрелгән чардуганга охшашлы михраб, ул михрабтан еракка, очсыз-кырыйсыз еракка, хөрмә агачлары белән бизәлгән юллар, сукмаклар сузылалар. Юлларның башлары, сулары өскә таба күтәрелеп агып торган чишмәләр белән бергә, икенче тагын да матуррак оҗмахка кушылалар. Чардуган гел үзгәреп тора: бер кызара, бер карала, бер ачылып үтәли күренә йә бөтенләй кара нурларга төренә. Сулда, асылташлардан оештырылган, биш манаралы михраб. Михрабның айлары зәңгәр нур белән капланган.

Һәр җирдә матурлык, һәр урында яктылык.
Ләкин күңелсез… җансыз һәм зәвыксыз…
Матурлыкта ямьсезлек сизелеп тора.




I күренеш


Газазил, Дәҗҗал, Шәйтан, Ирек, Мәхәббәт, Бәхет, Дәббәтеларз, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ, Бәдбәхет, Малик, ак фәрештәләр, кара фәрештәләр һәм башкалар.



Газазил.

Тәңре!
Җитмеш җиде мең ел тоташ сәҗдәдәмен,
Җитмеш җиде мең ел тоташ коллыктамын,
Табалмадым оҗмахыңда җан теләген;
Зәвыктырган зар тормыштан алҗыдым мин!
Тәңре!
Мәхәббәттән, туганлыктан мәхрүм итеп,
Ник яраттың ирексез итеп дәртсез оҗмах?!
Ләүхелмәхфүзләрең мәңге тоткын итеп,
Ник яраттың минем «мине» кара нурдан?!

Дәҗҗал.

Тәңре!
Ник яраттың тәмугларны санлы итеп?!
Ник яраттың ак нурларны, кәүсәрләрне?!
Ник яраттың оҗмахыңны якты итеп?!
Ник яраттың былбылларны, ак гөлләрне?!
Тәңре!
Сиңа мәңге кара коллык итәр өчен,
Ярат миңа көчле тәхет, ут, богаулар!
Ярат миңа кара таштан бөек дарлар!
Алар сине мәңге саклап торачаклар!
Тәңре!
Юлдаш итеп миңа кара бәдбәхетне,
Җитмеш җиде мең җиһанга баш ит мине;
Сөякләрдән корыр идем нык тәхтемне;
Саклар идем кануныңны һәм үзеңне!

Дәббәтеларз.

Тәңре!
Әлмисактан бирле тоташ, тын алмыйча,
Биек-биек таш-тауларны тигезләп, мин
Аптырадым, тигезлекне табалмыйча;
Хозурыңа үз хакымны эзләп килдем.
Тәңре!
Кайда соң ул вәгъдә иткән изгелегең?!
Кайда соң ул, көч кадерен тәкъдир иткән?
Кайда соң ул, кая качкан тигезлегең?
Нигә, Тәңре, яшердең син аны миннән?!
Тәңре!
Әлмисактан бирле тоташ, туктамыйча,
Ташлар ватып, җирләр казып эзлим аны;
Башым катты «тигезлек» не табалмыйча;
Синнән сорыйм, күрсәт аны, кая, каны?!

Шәйтан.

Оҗмахка каршы тәмуг тудырган,
Иреккә каршы богау кордырган,
Күкрәкләремә дәсисә[32 - Дәсисә – хәйлә, алдау.] салып,
Ак нурдан мине тудырган Тәңре!..
Коткы, вәсвәсә, шомлы дәсисә
Сулышларымнан җил булып исә,
Көнләү, дошманлык, риялы дуслык –
Әгәр кирәксә, миндә бер кесә…
Җитмеш җиде мең галәм өстенә
Саласым килә утлы дәсисә…
Бәйрәм итәрмен тик шул чакта мин,
Кайгырмас идем, койрыгым өзсәң дә.

Бәдбәхет.

Тәңре!
Мин баскан эздән үләннәр үсмәс;
Күз текәгән җирдән кошлар оча алмас;
Кайнар сулышым – зәһәрле агу,
Табылмас аңа оҗмахта дару.
Тын хәрабәләр – ядкярем минем;
Гөрзи, тәмуглар – уртакдашларым.
Нурлардан качкан төнге ярканат,
Зур күз ябалак – ярларым минем.
Каннар сыгамын саф йөрәкләрдән,
Сарайлар салып ак сөякләрдән,
Ташка язгандай эз калдырырмын,
Тар күңелләрдә мәңге калырмын.

Бәхет.

Тәңре!
Баскан эземнән гөлләр, гонҗәләр
Үсеп торалар сулмыйча алар.
Карашларымда былбыллар сайрар,
Ал күбәләкләр уйнап очарлар.
Якты нур төсле йомшак карашым,
Күләгә булып үтәр һәр эшем.
Иркә гөл төсле мәңге яшь башым
Сихерләп торыр оҗмах кояшың.

Баглар, кәүсәрләр – минем дусларым,
Кемнәрне кочар назлы кулларым?
Кемнәрне назлар иркә җырларым?
Юк, юк!..
Оҗмахта аны күрә алмамын.

Яэҗүҗ.

Тәңре!
Оҗмах күрке, кәүсәр суы сөендерми,
Ни файда бар, алар минеке булмагач!
Сөендерми нурга чумган гарше көрси[33 - Гарше көрси – күк тәхете.],
Хуҗа булып аңарга мин утырмагач!
Зур оҗмахның, киң җиһанның байлыклары
Минем кулда уенчыктай уйнамагач!
Җитмеш җиде мең галәмнең алтыннары
Сөендерми алар – минеке булмагач!
Җитмеш җиде мең галәмнең бөтен барын:
Энҗеләрен, алтыннарын, җәүһәрләрен,
Киң җирләрен, диңгезләрен, урманнарын,
Тау-ташларын, көмеш, бакыр, тимерләрен –
Менә монда бер ноктага җыя алмагач;
Ни шатлык бар, аларга хуҗа мин булмагач!
Аһ, аһ… Ярсый күңелем аждаһадай!..
Чыгар, чыгар киң җиһанга, көчле Ходай!
Килер бер көн – тәхет көрси миңа табыныр,
Минем катгый әмеремнән чыга алмаслар.
Күккә ашкан ләгыль-якут сарайларым
Каршысында сүнеп калыр бу оҗмахлар!..

Мәхәббәт.

Тәңре!
Сулыш алу кыен миңа оҗмахларда.
Тоткынлыктан коткаручы булмасмыни?
Ирекле җилдәй, ирекле илгә, йолдызларга,
Гөлләр тулы бакчаларга китәсе иде!
Саф кәүсәрдәй, якты нурдай ирекле булып
Чыгасы иде киң җиһанга тоткынлыктан,
Богаулардан, гөнаһлардан азат булып,
Качасы иде, качасы иде бу упкыннан!..

Мәэҗүҗ.

Тәңре!
Малга каршы җан сораган көчле утлар,
Ташкын булып, дулкынланып, мәңге агар.

Газраилнең каты әҗәл сулышлары
Җәһәннәмдәй киң җиһанда мәңге янар.
Авыр гөрзи, көчле кистән, зәһәрле ук
Хөкем сөрер җитмеш җиде мең галәмдә.
Оҗмахларның тыныч көне артык тонык
Булып кала, киләчәкне уйлаганда.
Арттан, алдан, өстән, астан, уңнан, сулдан
Җан сораган аждаһалар шартлаганда,
Тетрәп торыр бөтен җиһан дәһшәтемнән.
Бөтен җиһан кайнар аның упкынында.
Меңәр-меңәр сафлар тоткан сугышчылар
Кара-каршы бәрелешеп сугышканда,
Сил-сил булып агар каннар, җаннар очар,
Очар җаннар Газраилнең кочагында!

Ирек.

Тәңре!
Китәм, китәм үз илемә, азатлыкка,
Яши алмыйм артык монда, көч калмады.
Мине мәҗбүр итеп монда буйсынырга
Ләүхелмәхфүз мине тәмам богаулады.
Зобанилар, тар кануннар арасында
Чикле төштә яши алмыйм мин чикләнеп,
Яши алмыйм, чикле оҗмах һавасында,
Яши алмыйм бу оҗмахларда бикләнеп.

Дәҗҗал.

Ходай!
Дар, богау, тәхет
Иркемдә булса;
Кара бәдбәхет
Кулымда булса,
Изәрмен шунда
Туган һәр җанны,
Уйнармын шунда
Тибеп каннарны!

Бәхет.

Ходай!
Нурлар шәгъләсе[34 - Шәгълә, шөгълә – балкыш.],
Гөлләр хуш исе,
Кәүсәр агышы,
Гашыйк сагышы,
Чагыштырганда,
Күләгә булып
Кала каршымда,
Барысы сулып!

Шәйтан.

Ходай!
Коткы, җасуслык[35 - Җасуслык – шымчылык.]
Минем иманым.
Мал төсле сатлык
Кара вөҗданым.
Җиһанда золым
Өстен булгачтын,
Бәйрәм итәрмен
Биеп шул чакта.

Мәэҗүҗ.

Ходай!
Бакчалар, гөлләр
Утымда гөрләр.
Дәрья, диңгезләр
Көчемнән кибәр.
Кылыч, ук, гөрзи,
Зәһәрле төтен
Бөтен җиһанда
Йөртер хөкемен!..

Бәдбәхет.

Ходай!
Кыргый козгыннар –
Хәбәрчеләрем,
Тын хәрабәләр –
Сөенчеләрем.
Бәла-казалар –
Эшләгән эшем;
Хәсрәт-михнәтләр –
Салыр карашым.

Яэҗүҗ.

Алтын, җәүһәрләр –
Иманым минем,
Хуҗалык, байлык –
Теләгем минем.
Җитмеш җиде мең
Галәмнең көчен
Үз бәхетем өчен
Фида итәрмен.

Дәббәтеларз.

Ходай!
Әлмисактан ук
Казып нык җирне,
Шәфкатьсез юклык
Җәзалый мине.
Тын да алмыйча
Казып нык җирне,
Эзлим талмыйча
Чын тигезлекне!..

Мәхәббәт.

Моңлы йөрәктә
Нур уйнаганда,
Куе тирәктә
Кошлар кунганда, –
Чәчәк бөресе,
Нурлар чаткысы,
Җиһанның күрке –
Ярларым минем.

Ирек.

Ходай!
Нурлар шәгъләсе
Очып торганда;
Рәхәт шәүләсе
Тонык торганда;
Ачылыр гөлем –
Кызыл якуттай,
Очар теләгем –
Һавада коштай.

Газазил.

Әй син!..
Җиһанда иркен
Ак көн күрергә
Янган пакь дәртем!
Янсын гомергә
Чын дуслык, ирек!
Һәм саф матурлык
Яшәгән чакта,
Яшәмәс коллык.

Соңгы монологларны һәммәсе бергә, бер үлчәү белән беравыздан сөйләп тәкрар итәләр. Шулвакыт Исрафил сигез морҗалы быргыдан кычкырта.




II күренеш


Җәбраил (килеп, Газазилгә ихтирам күрсәтеп).

Күрекле оҗмахны, якты нурларны,
Һава, туфракны, кәүсәр суларны
Юктан бар иткән, бөек Тәңремнең
Әмере белән хәбәр китердем!..

Барысы.

Сәмган вә таган, сәмган вә таган![36 - Сәмган вә таган – баш өсте, ләббәйкә.]

Газазилдән башкалар сәҗдәгә китәләр.

Җәбраил.

Уттан, нурдан безне яраткан
Кодрәт иясе, кодрәте белән
Судан, балчыктан яратты бер җан!
Аңар баш ияр җитмеш җиде мең
Галәмдә булган керсез һәрбер җан!

Газазил.

Ләүхелмәхфүздә мин аны күрдем.

Исрафил быргы кычкырта.

Җәбраил.

Төпсез тәмуглар, уттан болытлар
Аның каршында тетрәп торырлар.
Асыл сөяге – аксыл мәрҗәннән,
Якты күзләре – кара нурлардан,
Атылып торган йолдызлар төсле,
Тизгер киң гаклын күрәчәк аның
Җитмеш җиде мең киң, серле җиһан.

Барысы (Газазилдән башка).

Кем соң ул җан? Кем соң ул җан?

Җәбраил.

Ул – Адәм!..

Барысы.

Адәм!..

Дәҗҗал.

Кемнәргә каршы яратты икән
Гаҗәп бу җанны гали ля мәкян!..[37 - Ля мәкян – урыны билгесез нәрсә. Бу очракта Алла күздә тотыла.]

Барысы (Газазилдән башка).

Мәрхәба-я-я! Адәм! Мәрхәба-я-я! Адәм!..

Исрафил быргы кычкырта.



Җәбраил.

Җитмеш җиде мең серле галәмгә
Баш итеп аны яраткан Тәңре.
Судан, балчыктан туган Адәмгә
Сәҗдә кылыгыз!.. Бу аның әмере!..

Барысы сәҗдә кылмакчы булганда, Газазил туктата.

Газазил.

Буйсынмагыз!..
Җирдән яраткан түбән Адәмгә
Сәҗдә кылырга кем мәҗбүр итә?
Кем безне болай тарта түбәнгә?
Кем безне болай көчләп хур итә?!

Дәҗҗал.

Безне яраткан көчле Тәңребез!..

Барысы (ятып сәҗдә кылалар).

Боерыгына без баш орамыз!..

Газазил.

Кара балчыктан, буталчык судан,
Тик бер сулыштан яралган җанга
Буйсынырмы соң нурдан яралган?
Лаекмы соң ул мондый зур данга?!

Җәбраил.

Киң ихтыяры шулай хак тапкан.

Газазил.

Ул шашкан.

Дәҗҗал.

Куй, саташкан!

Барысы.

Йа Рахман, йа Рахман!

Исрафил быргы кычкырта.



Шәйтан.

Кара болытлар көчәйгән саен,
Кара күкрәгем яктыра бара.

Газазил.

Нурдан яралган, бар гөнаһлардан
Пакь булган җаннар һич буйсынмыйлар.
Мәңге якларлар изге хакларын,
Үз намусларын һич таптамаслар.
Җирдән, түбәннән яралган ул җан
Кимсенеп табыныр алтын-ташка да.
Тар-мар килсә дә бөтен бер җиһан,
Баш ормамын мин «мин» нән башкага!..
Нурдан яралган, рухи нурланган
Чын фәрештәләр түбән төшмәсләр,
Каһәрлек белән даннар чыгарган
Мөстәбидләргә кол һәм булмаслар!

Дәҗҗал.

Аның иксез-чиксез киң кодрәте
Җирне нурдан артык күрсә, кем карышыр?
«Көн фәякүн»[38 - Көн фәякүн – «Бул!» дию белән үк булдыру.] дигән көчле ихтыяры,
Ләүхелмәхфүзе сине генә буйсындырыр.

Газазил.

«Көн фәякүн» иясенә, ля мәкянга,
Ләүхелмәхфүз нигә кирәк булган аңа,
Утлы, мөһер, кодрәт каләм, көчле җәхим,
Зобанилар, нигә кирәк тагын аңар?
Юк!..
Курку дәһшәтләре чолгап аны,
Тәңре курка халык иткән колларыннан,
Куркуыннан кабызды ул тәмугларны,
Куркакларны качырмакчы утларыннан,
Нигә газап, нигә сәҗдә, нигә коллык?!
Нигә тагын кирәк булган бу оҗмахлар?!
Аһ, юк, юк!..
Нурның уттан курыкмаганын белә бит ул,
Әмма утны көчле сулар сүндерә ала.
Безнең нурдан яралганны күрә бит ул,
Шул вәсвәсә аңа шомлы курку сала.

Дәҗҗал.

Нурдан туган гали коллар адашсалар,
Зәмһәрирдә туңып торган урыннар бар.
Имам булып ахырында саташсалар,
Аларга да ләүхелмәхфүз урын табар.

Шәйтан (Дәҗҗалга).

Безнең имам булырга син мөстәхыйксың.

Ирек.

Ләүхелмәхфүз көче белән чикләндереп,
Нигә тота оҗмахында тоткын итеп?!

Дәҗҗал.

Кемгә каршы баш күтәрдең, гөнаһкяр җан,
Кемнең утлы уйларына алдандың син?!

Ирек.

Мин үзем ут, утлы җилләр миннән исә,
Мин үзем нур, нурлы уйлар миннән оча!
Әмма Тәңре тоткын итеп нигә, нигә,
Минем нурлы юлларымны нигә кисә?!

Шәйтан (Газазилгә).

Дәҗҗал синең мөнбәреңә кулын суза,
Тәңре мондый җинаятькә булмас риза!..

Газазил.

Югал, сатлык, имансыз җан!..

Барысы.

Аман, аман, әл аман!..




III күренеш


Микаил (Газазилгә).

Тәңре сине дәргяһында көтеп тора.

Газазил.

Тәңре белән эшем беткән, кирәк булса,
Үзе килсен, үзе килсен, кирәксенсә!

Дәҗҗал.

Мордар!

Барысы.

Сөбханалла, сөбханалла!

Яэҗүҗ.

Тәңрегә каршы!

Мәэҗүҗ.

Көфран нигъмәт!

Шәйтан.

Ә-тә-тә-тә-тә-тә!..

Дәббәтеларз.

Бу нәрсә соң? Аңлый алмыйм!

Бәдбәхет.

Ха-ха-ха!

Ирек.

Алда хәят, алда хәят!..

Бәхет, Мәхәббәт (Газазилгә).

Коткар безне, коткар безне!..

Дәҗҗал (Җәбраил, Микаилгә).

Ә сез нигә тик торасыз? Әллә сез дә…

Микаил, Җәбраил, Исрафил.

Бу турыда безгә фәрман булганы юк!

Дәҗҗал (Газазилгә).

Зәмһәрирнең тын алгысыз суыгында
Мәңге шунда калган чагың мин күрермен.
Бозлы карлар катар синең сулуыңда.
Бозлы тимер нәләт камытын кидерермен!

Ирек.

Зәмһәрирнең каты салкын газабына
Дучар булсаң, сине эзләп мин барырмын.
Мин барырмын сиңа нурдан ал-гөл тотып.
Мин барырмын коткарырга, коткарырмын!

Мәхәббәт.

Синең белән бергә булсам зәмһәрирдә,
Минем өчен бу оҗмахтан артык булыр.

Шәйтан.

Анда сезгә рәхәт булыр, тыныч булыр. Хи-хи-хи!

Дәббәтеларз.

Мин җибәрмәм зәмһәриргә аны моннан!..
Әгәр инде Тәңре әмер сала калса,
Зәмһәрирнең упкынына аның җанын,
Зәмһәрирне оҗмах ясар бу кулларым.
Мин аңламыйм, мин аңламыйм, аңлый алмыйм,
Нигә газап күрсәтергә пакь җаннарга?!

Бәдбәхет.

Зәмһәрир, тәмуг,
Богаулы табут,
Зиндан-зәнҗирләр
Һәм зобанилар;
Утлы болытлар,
Гыйфрит, диюләр,
Авыр гөрзиләр,
Ялкын хөллә тун,
Зәһәрле төтен
Яшәгән чакта –
Мин һәм яшәрмен!
Ха-ха-ха-ха-ха!

Дәҗҗал, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ, Шәйтан сикерәләр, кыланалар.



Барысы.

Ха-ха-ха-ха-ха…

Бәдбәхет.

Куркак йөрәкләр,
Кара күкрәкләр
Миңа килсеннәр!
Мин коткарырмын!
Ха-ха-ха-ха-ха!

Барысы.

Ха-ха-ха-ха-ха!..

Газазил.

Кызганыч коллар!
Нурдан яралган җаннарыгызның
Утын сүндереп, күмерләндереп,
Аяныч коллар хәленә кереп
Калуыгыздан мин нәфрәтләнәм!..

Дәббәтеларз.

Мин аптырадым, эзләп тапмадым,
Кайда соң, кайда качкан тигезлек?!

Газазил.

Ул монда юк!
Тәхет-көрсиләр аңарга дошман.
Оҗмахта аны юкка эзләмә.
Ул башка илдә, ул безне көтә,
Ул безне көтә, син миңа ышан!..

Дәҗҗал.

Ләүхелмәхфүздә кодрәт каләме
Ут белән язып тора барысын!

Газазил.

Җиһанга коллык, мәңге тоткынлык
Хәзерләп торган кодрәт каләме
Шул шомлы утта мәңгегә калсын!..

Дәҗҗал.

Ул – Тәңремезнең киң ихтыяры!

Газазил.

Ул аның шомлы золым коралы!

Шәйтан (Яэҗүҗ белән Мәэҗүҗне читкә алып китеп).

Тәңрегә каршы гыйсъян чыгарып,
Сезне тозакка төшермәк була.

Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

Безне?!

Бәдбәхет

Ха-ха-ха!..

Дәҗҗал тыңлый.



Шәйтан.

Әйе, сезне.
Ирек, мәхәббәт аңа табынган.

Дәҗҗал.

Нәрсә, ни булган?..

Шәйтан.

Оҗмахта безгә шатлыклы көннәр
Югалып бара, ә сез сизмисез.
Тәңрегә каршы гыйсъян чыгарып,
Гарше көрсигә үрмәләгәннең
Кыланышыннан әллә күрмимсез?!

Дәҗҗал.

Сабыр!..

Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

Ә соң ләүхелмәхфүз?

Бәдбәхет.

Ха-ха-ха!..

Шәйтан.

Ләүхелмәхфүздә кодрәт каләме
Яшерен фәрманнар утлардан сыза,
Дүзәх[39 - Дүзәх – тәмуг, җәһәннәм.] утлары, зобанилары
Җитмеш җиде мең кат көчәйтелгәннәр,
Ләкин ул көчләр аны җиңә алмас.
Ирек, мәхәббәт өчәүләр бергә
Сезне тәмугка утын итәрләр.
Гарше көрсидә үзләре калып,
Бөтен җиһанга хөкем итәрләр.

Яэҗүҗ.

Безне тәмугка?!

Мәэҗүҗ.

Кайнаган утка?!

Шәйтан.

Мәңгегә утка.

Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

Мәңгегә утка?!

Дәҗҗал.

Сабыр!

Бәдбәхет.

Ха-ха-ха!..

Дәҗҗал.

Чү, тукта!..
Ләүхелмәхфүз бар чагында,
Ирек тормас оҗмахында.
Зобанилар яшәгәндә,
Мәхәббәткә урын табылыр
Дүзәхнең киң кочагында!..
Инде кала ул ялгызы –
Безнең якта Тәңре үзе.
Тәмуглар, ләүхелмәхфүз,
Каты куллы гарше көрси,
Нык мөнҗәникъ[40 - Мөнҗәникъ – сугыш коралы, ныгытмаларны ваттыру өчен таш аткыч.], утлы гөрзи –
Барысы да безнең якта.

Шәйтан.

Имамлыкны алып аннан,
Сине имам итү кирәк.
Сөреп аны киң оҗмахтан,
Җәһәннәмгә тыгу кирәк.

Дәҗҗал.

Шулай кирәк! Шулай кирәк!

Яэҗүҗ.

Җәһәннәмгә ул мордарны!

Мәэҗүҗ.

Тирәнгәрәк, тирәнрәк!

Бәдбәхет.

Ха-ха-ха!..

Дәҗҗал.

Ләүхелмәхфүз, тәхет-көрси,
Богау, тәмуг, утлы гөрзи,
Мин булганда, хөкем сөрер.

Шәйтан.

Тс-с-с!.. Юкса сизенер.

Дәҗҗал, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

Май кап!..

Бәдбәхет.

Ха-ха-ха!..

Газазил.

Кара туфрактан яратып Адәм,
Кодрәт күрсәтеп масайган Тәңре.
Яңа мәгъбүдләр[41 - Мәгъбүд – Алла, пот, санәм.] ясап яңадан,
Көчәйтмәк була зәгыйфь тәкъдирен.
Судан, балчыктан туган Адәмгә
Сәҗдә кылдырып безне кимсетеп,
Нифак[42 - Нифак – алдакчылык, икейөзлелек.] салырга уйлый оҗмахта.
Мөстәбид Тәңре, мөстәбид тәхтен
Сакламак өчен, соңгы чарага
Керешеп тагын халык кылып, Адәм,
Сәҗдә кылырга шул бичарага
Мәҗбүр итмәкче, утлар күрсәтеп.
Ләкин ялгыша, Тәңре ялгыша!..

Һәммәсе.

Машалла! Машалла!

Шәйтан.

Ул шаша.

Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

Саташа!

Дәҗҗал.

Чиктән аша!..

Газазил.

Тәңре ялгыша!..

Бәдбәхет.

Ха-ха-ха!..

Дәҗҗал.

Тукта!..

Газазил.

Миңамы бу?!
Кара йөрәктән чыккан бу әмер!
Миңамы бу?!
Миңа, саф нурдан яралган җанга!
Миңа?!
(Пауза.)
Нигә тындыгыз? Нигә куркыштыгыз?
Тынычланыгыз! Тыныч булыгыз!
Тәмугларым юк, мин Тәңре түгел!
Мин Тәңре түгел, мин Тәңре түгел!
Моннан болай һәм сезгә баш түгел!
Моннан болай мин һәм имам түгел!
Хәбәр итегез хәзер үзенә!
Язып куйсын ул кара утлардан
Ләүхелмәхфүзенә!
Ваз кичтем, китәм, дәргяһын ташлап.
Мин хәзер имам бер тик үземә,
Үз әмәлемә, якты фикеремә.
Моннан болай юк миңа Тәңре!
Юк аның миңа мөстәбид әмере!
Нурланган фикерем, утлы йөрәгем,
Минем үз «мин» ем минем чын Тәңрем.
Ишеткәнегез гуаһ булыгыз!
Бу булыр минем катгый теләгем!
Моннан болай юк, юк миңа Тәңре!
Нурланган фикерем, утлы йөрәгем,
Минем үз «мин» ем минем чын Тәңрем!..
Ирек, мәхәббәт, чын, саф матурлык –
Минем иманым, нык, чын иманым!
Мәңгегә дошман миңа тәңрелек.
Шул гади уйдан мәңге кайтмамын!..

Күк күкри. Исрафил быргы кычкырта. Буталу, тавыш.



Җәбраил.

Адәм!..

Нурлар эчендә Адәм күренә. Исрафил быргы кычкырта.



Җәбраил.

Аңар сәҗдә фарыз!..

Һәммәсе.

Мәрхәба-я-я, Адәм!.. Мәрхәба-я-я, Адәм!..

Сәҗдә кылалар.

Газазил (ялгыз басып калып).

Надан!..

Бәдбәхет.

Ха-ха-ха!..

Күк күкри. Быргылар кычкырталар. Шау-шу, нурлар уйный вә башкалар.



Пәрдә төшә.




Икенче пәрдә



Беренче пәрдәдәгечә.




I күренеш


Газазил, Мәхәббәт һәм Бәхет.



Газазил.

Каты ак мәрмәр буйсынды миңа;
Буйсынды миңа энҗе һәм җәүһәр;
Буйсынды миңа һәм кара төтен,
Тик буйсынмады иркә, серле өн.
Буйсынды миңа гөлләр, лаләләр,
Буйсынды миңа нурлы шәгъләләр.
Буйсынды миңа дәһшәтле моң төн,
Тик буйсынмады иркә, серле өн.
Ак мәрмәрләрдән сылу тәннәрең,
Сылу тәннәрең, ак беләкләрең.
Кара төтеннән синең чәчләрең,
Сызылып торган кыйгач кашларың,
Ак мәрмәрдән киң күкрәкләрең,
Алсу якуттан ал иякләрең.
Күзләрең синең кара җәүһәрдән,
Нурларын ала якты кәүсәрдән,
Саф ак мәрмәрдән ак муеннарың,
Зифа камыштай зифа буйларың!
Ак керфекләрең лалә үзәге,
Моң күзләреңнең күрекле бизәге.
Язгы таң кебек алланып торган
Бит алмаларың күзекмәс диеп,
Былбыл күзедәй бер миң утыртам,
Шатлык чокыры шат күренсен дип.
Каты ак мәрмәр буйсынды миңа,
Буйсынды миңа энҗе һәм җәүһәр,
Буйсынды миңа һәм кара төтен,
Тик буйсынмады иркә, серле өн.
Акылым эшләтеп азрак уйласам,
Исрафилсыз да өрә алырмын җан.
Бу матур сынга хәят бирә алсам,
Сөенер иде күреп бар җиһан!




II күренеш


Әүвәлгеләр, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ, Шәйтан, Бәдбәхет.



Шәйтан.

Кара, кара! Адәм төслүк, ике аяклы!

Яэҗүҗ.

Куллары да ике ич моның. Борыны да бар.

Мәэҗүҗ.

Адәм төслүк, ике куллы, биш бармаклы.

Шәйтан.

Бары булган. Булмаганның урыны да бар.

Бәдбәхет.

Ха-ха-ха!..

Һәммәсе.

Хи-хи-хи!..

Яэҗүҗ.

Башларына дулкын-дулкын төтен аскан.

Мәэҗүҗ.

Тере төслүк, аягына нинди баскан.

Шәйтан.

Туң боз төсле, тумас борын катып калган.

Бәдбәхет.

Ха-ха-ха!..

Һәммәсе.

Хи-хи-хи!..

Газазил.

Ялган!
Ул туачак. Хәят сурын мин өрермен
Ул туачак бөтен җиһан шатлыгына!
Минем иҗат, мин үк аны терелтермен.
Күтәрермен бөек гарше әгъласына.

Шәйтан.

Нигә соң ул таш курчагың катып тора?
Нигә аның күзләрендә утлар янмый?

Яэҗүҗ.

Исеме ничек аның, барып сора.

Мәэҗүҗ.

Исемең ничек, Биби-бүкән, әллә ташмы?

Бәдбәхет.

Ха-ха-ха!..

Һәммәсе.

Хи-хи-хи!..

Шәйтан.

Чү, туктагыз! Әнә аңар җан кертә!

Яэҗүҗ.

Безне генә тапамаса ярар иде.

Һәммәсе.

Ха-ха-ха!..

Мәэҗүҗ.

Ай, булмады! Була язып булмый калды!..

Шәйтан.

Хәят сурын борнысына күбрәк өрде.

Һәммәсе.

Ха-ха-ха!..

Шәйтан.

Әнә, әнә! Яңа тылсым, яңа тылсым.
Бу юлы инде тәгаен ул йөреп китәр.

Яэҗүҗ.

Болай булгач йөрүләрең читтә торсын.

Мәэҗүҗ.

Колагыннан бора калса биеп китәр.

Һәммәсе.

Ха-ха-ха!..

Шәйтан.

Кара, кара! Җан керә бит, чишмә чыкты.

Яэҗүҗ.

Кай җиреннән?

Шәйтан.

Борыныннан.

Мәэҗүҗ.

………….
………….

Һәммәсе.

Ха-ха-ха!..

Ирек.

Миһербанлы!
Бир аңа син чын, саф хәят, терелт аны!
Аның дусты булыр идем, аһ, аңласаң!
Ирекле җилдәй ирекле итәр идем аны!

Шәйтан.

Җансыз ташны!

Яэҗүҗ.

Таш курчакны!

Мәэҗүҗ.

Уенчыкны!

Һәммәсе.

Ха-ха-ха!..

Мәхәббәт.

Шул гөлкәем иркә назлы күкрәгендә,
Ак нур кебек, мәңге янып торсын иде.
Нурга чумып йомшак саба җилләрендә
Күбәләктәй гөлләр сайлап йөрсен иде.

Шәйтан.

Иде, иде, тагын – иде.

Яэҗүҗ.

Янә – иде.

Мәэҗүҗ.

Вә һәм – иде.

Шәйтан.

Чү, туктагыз, башын иде.

Һәммәсе.

Ха-ха-ха!..

Сикерешеп шаулыйлар, көләләр.




III күренеш


Әүвәлгеләр һәм Дәҗҗал.



Дәҗҗал.

Ни бар монда?

Шәйтан.

Тәңре Адәмне туфрак-балчыктан
Халык кылгачтын, аңарга каршы
Менә бу шашкан шушы ак таштан
Җансыз таш курчак уйлап чыгарган.
Нәфасәт, пакьлек, чын, саф матурлык
Тәңресе итеп, Тәңрегә каршы
Шул курчак белән гыйсъян чыгарып
Маташкан була, гакылдан язган.

Яэҗүҗ.

Бар җиһанның шатлыгы, ди. Син дә шатлан!

Һәммәсе.

Ха-ха-ха!..

Мәэҗүҗ.

Барсы булган. Җаны гына тик юк икән.

Һәммәсе.

Ха-ха-ха!..

Газазил.

Җаны да булыр. Җан сорап аңа,
Каһәр Тәңрегә ярдәмгә бармам!

Дәҗҗал.

Көфер, көфер сөйлисең син, гөнаһкяр җан.
Ләүхелмәхфүз, кодрәт каләм бар чагында,
Санәм ташка асла иңмәс хәят – җан.
Нинди йөрәк батырланган оҗмахында?!
Хакка шәрик булырга син уйладыңмы?!

Газазил.

Ул миңа кимлек булыр иде.

Дәҗҗал.

Кермәс пакь җан, санәм ташка хәят бирмәс.
Хәят бирү тик Тәңренең иркендә ул.
Гарше көрси, ләүхелмәхфүз ирек бирмәс.
Ват санәмен, гөнаһкяр җан! Тиз тәүбә кыл!

Газазил.

Тәңре туфрактан яратты Адәм.
Мин мәрмәр таштан яраттым санәм.
Туфрактан булган күрексез Адәмгә
Бөтен бар оҗмах китте сәҗдәгә.
Җан өрсәм шушы ак таш санәмгә,
Чын илаһ булыр бөтен галәмгә.
Аның кануны, зобанилары,
Утлы дүзәхе, сират мизаны –
Берсе дә булмас! Чөнки ул Гали!..
Тәңрегә Тәңре булыр пакь заты!..

Һәммәсе.

Ха-ха-ха! Шул санәм?!

Газазил.

Әйе, шул санәм.
Озак та үтмәс, килер бер заман,
Тәңреләр бетәр. Ул калыр мәңге.
Аның зур даны күкләргә ашар.
Җитмеш җиде мең галәм алкышлар!
Җитмеш җиде мең галәм җенесен
Ул берләштерер, ул дуслаштырыр!
Аңардан өстен булалмас һич зат,
Чөнки чын илаһ фәкать нәфасәт!..
Ирек, Мәхәббәт – дусларым минем.
Яңа дустымыз – менә нәфасәт!..
Үзем дә аңа сәҗдә кылырмын.
Үзем бирермен аңарга хәят!..

Ирек, Мәхәббәт, Бәхет.

Хәят, хәят, хәят!..

Һәммәсе.

Ха-ха-ха!..

Дәҗҗал.

Ул шашкан.

Шәйтан.

Адашкан.

Яэҗүҗ.

Юлдан язган.

Һәммәсе.

Йа Рахман, йа Рахман!..

Газазил.

Ялган!..
Фикердәшләрем, саф, чын дусларым,
Бирегез сазымны, килде хак илһам!..

Санәмгә карап уйный башлый. Мәхәббәт, Бәхет, Ирек гөлләр-нурлар белән санәмне бизиләр. Булышалар. Түземсезлек белән нәрсәдер көтәләр. Бераздан соң санәм йөреп китә.

Газазил, Мәхәббәт, Ирек, Бәхет.

Хәят! Хәят! Хәят!..

Дәҗҗал груһы һәммәсе.

Ләхәүлә вәләкуәтә иллалла… Эһем, эһем, эһем!..

Шәйтан.

Бу ни булды бу?!

Дәҗҗал.

Бу, бу, бу… эһем…

Яэҗүҗ.

Күрдеңме?

Мәэҗүҗ.

Ә син?!

Яэҗүҗ.

Гаҗәеп бу!

Мәэҗүҗ.

Гараиб[43 - Гараиб, гарибә – күрелмәгән, ишетелмәгән хәл.] бу!

Шәйтан.

Ләүхелмәхфүз ни эшли икән?

Дәҗҗал.

Тәңре үзе сизде микән?

Шәйтан.

Тс-с-с!..

Һәммәсе (куркынып чыгып киткәндә).

Тәңрегә тиззз!..

Газазил груһы һәммәсе.

Мәрхәбә, хуш килдең. Мәрхәбә, хуш килдең!

Мәхәббәт.

Син безгә хәят китердең, иркә,
Илаһ булырсың дәртле йөрәккә!

Ирек.

Матурлыгыңнан күңелем курка.
Мине куарлар синең яныңнан.
Кабынсаң әгәр моның утына,
Минем барлыгым чыгар күңелдән.

Санәм.

Мин кем?

Газазил.

Син матурлык, син нәфасәт, син Һава!

Һава.

Мин кайда?

Газазил.

Оҗмахта.

Һава.

Бу кем?

Газазил.

Ирек.

Һава.

Бу кем?

Газазил (кызыл гөл бирә).

Мәхәббәт.
Җиһанны сиңа, сине җиһанга
(Мәхәббәт ак гөл бирә)
Яраттыручы, табындыручы.

Һава.

Бу?

Газазил.

Бәхет.
Иркәли алсаң, ул мәңге сиңа
Итагать итәр, иркәләмәсәң,
Ул синнән китәр, ул синнән бизәр.
(Бәхет төссез чуар гөл бирә.)

Һава.

Син кем?

Газазил.

Мәхәббәт, ирек, чын матурлыкка
Мәңге-мәңгегә хезмәт итәргә
Ант иткән бәндә…
Тәңресен ташлап, сине тудырган,
Йөрәге белән тик сезне сөйгән,
Ерак-еракка алга омтылган,
Сезнең хезмәткә җирдән һәм күктән
Урын алырга антлы сүз биргән,
Ул җан менә мин!..

Ирек.

Ирекле җил төсле ирекле итәрмен,
Тәмуг-богаудан азат итәрмен.
Мине яр дисәң, һич үкенмәссең,
Коллык газабын асла күрмәссең!..

Мәхәббәт.

Шәгъләдән тизгер, ак күңлең очар,
Лалә-чәчәкләр тик сине кочар.
Дәртле йөрәгең нурланган чакта
Ашарсың өскә минем кочакта.

Бәхет.

Иркәләп сине шатландырырмын.
Шатландырырмын шат чакларыңда.
Зәмин булмаса, гөлдәй корырмын,
Син дә сулырсың шул чакларыңда.

Газазил.

Җиһанда мәңге тик ул калачак.
Бетсә дә җир, күк, оҗмах, киң җиһан,
Шул чакларда да ул яшәячәк.




IV күренеш


Әүвәлгеләр, Исрафил, Җәбраил, Дәҗҗал, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ һәм башка фәрештәләр.

Исрафил быргы кычкырта.

Җәбраил.

Хәзрәте Адәм тәшриф[44 - Тәшриф – килү.] боера!

Барысы.

Мәрхәбә! Мәрхәбә! Мәрхәбә!

Адәм керә.



Адәм (күңелсез, аска карап, берәүне дә күрмичә алга үтә).

Күңелсез оҗмах, синдә ямь тапмыйм, синдә тәм тапмыйм.
Күңел ашкына, йөрәк сукрана, күкрәк тарсына.
Күңел юксына, тәмле оҗмахта рәхәт таба алмыйм.
Ярдәм таба алмыйм, кайгым баса алмыйм, нәфес ашкына.
Мин монда үксез, юлдашсыз, дуссыз, кыргыйдай ялгыз,
Эч серләремне, күкрәк дәртемне ачып сөйләрлек
Беркем дә юк, күңелем боек, йөрәгем ярсыз.
Йөрәгем ярсыз, күзләрем нурсыз, гел бертөрлелек
Каплады җанны, каралтты канны бу дәртсез оҗмах.
Иртә-кич сәҗдә, өзлексез тәүбә, булдым чын тоткын.
Оҗмах бизәге күңелне борчый, җан шат булмагач.
Йа Ходай! Әйт син, ни өчен мине, мине яраттың?!

Дәҗҗал.

Сәҗдә кылырга!
Ләүхелмәхфүздә ачык язылган синең язмышың,
Туган көннән языла бара гамәл дәфтәрең.

Олуг Тәңремез кодрәте белән киләчәгеңнең
Барысын алдан хәл кылып куйган
ләүхелмәхфүздә.

Адәм.

Барысын алдан хәл кылып куйгач киләчәгемнең,
Нигә берьюлы ачып бирми соң күрәчәгемне?
Нинди кызыгы аңар бар икән күз яшьләремнең,
Нигә богаулап асрый соң ул теләкләремне?!

Дәҗҗал.

Анысы синнән мәңге яшерен калачак сер.

Адәм.

Беләсем килә киләчәгемне, аңлыйсым килә.
Әгәр дә Тәңре чынлап көчле һәм гадел икән,
Нигә серләргә, тар пәрдәләргә качып яшеренә?

Җәбраил.

Йә Адәм, Тәңреңне исеңдә тот һәрдәм!

Дәҗҗал.

Тәүбә сәҗдәсе, тәүбә сәҗдәсе, тиз тәүбә, тәүбә!

Адәм (сәҗдә кыла).

Ярлыка, Тәңрем, гөнаһкяр җанны, ярлыка мине!
(Торып ташка утыра.)
Ялгыз, мәңге ялгыз!..
Киләчәкләрем яшерен, билгесез, караңгы, нурсыз.
Ләүхелмәхфүзгә язылып куйган кара язмышым,
Нәрсә икәне мәңгегә яшерен, серле, билгесез.
Гомергә шулай коелыр микән ачы күз яшем?

Шәйтан.

Мин синең якын, якын иптәшең,
Нәрсә телисең, барын үтәрмен.
Яшәгән чакта менә шул башым,
Мин сине монда кимсеттермәмен.
Серне ачмаска әгәр сүз бирсәң,
Ләүхелмәхфүздән киләчәгеңне
Күрсәтә алам, әгәр теләсәң…
Яшер куйныңа шушы чәчәкне.

Адәм.

Беләсем килә, беләсем килә киләчәгемне.
Шатлык-рәхәтме, әллә хәсрәтле каты газапмы?

Шәйтан.

Хәзер, хәзер үк әнә ул тауга тиз бар, соңайма!
Качып, яшеренеп көтеп тор шунда минем кайтканны.
Ләүхелмәхфүздән чын тәкъдиреңне урлап килермен.

(Дәҗҗал катына барып яшерен сөйләнә, карана.)

Адәм.

Урлап килермен, ни дигән эш бу?!
Беренче тапкыр ишетәм бу сүзне.

Яэҗүҗ.

Сәлам Тәңренең сөйгән колына.
Шушы йөзекне алсаң кулыңа,
Гөлләр үсәрләр баскан юлыңда!
(Йөзек биреп, Дәҗҗал катына килә.)
Һичбер нәрсәдән хәбәре юк бичараның.
Бер күрүдә тозагыма чалкан төште!

Шәйтан.

Гомере озак булмас монда бу хайванның,
Урлашырга хәзердән үк күнде инде.

Мәэҗүҗ.

Сәлам Тәңренең сөйгән дустына!
Шушы коралны алсаң кулыңа,
Дошманың килмәс синең өстеңә.
Яки яшерен төшсә юлыңа,
Харап итәрсең барысын, аңла:
Тик минем сүздән һичвакыт чыкма!
(Корал бирә.)

Дәҗҗал.

Адәм!
Үз дәрәҗәңне белеп йөр монда, монда син хуҗа!
Ал шул «мөһер» не – тәхетеңне саклар гомер
буенча!..

(Шәйтанга.)

Барып Тәңрегә барысын ирештер!

Яэҗүҗ.

Тәңре ник кенә яратты икән,
Киң оҗмахында шушы ахмакны?

Мәэҗүҗ.

Бу Адәм дигән юк нәрсә икән,
Гакыл, фикере бигрәк сай икән.

Дәҗҗал.

Ак көн күрсәтмәү безнең муенда.
Белдегезме соң, нәрсә уенда?..

Яэҗүҗ.

Нәрсәдер көтә, һаман эзләнә.

Мәэҗүҗ.

Һәр якты йөзгә дәррәү тезләнә.

Дәҗҗал.

Ә син, Бәдбәхет, нигә Адәмне тәбрик итмисең?

Бәдбәхет (Адәм янына килеп).

Ха-ха-ха!..

Һәммәсе Адәм янына киләләр.

Дәҗҗал.

Кәефең хуш булсын, Тәңренең яры!
Ал шул шәрабны көчле кулыңа!
Ләүхелмәхфүзнең киң ихтыяры
Тәхет һәм таҗлар куйды юлыңа!..
Гөрзи, богаулар, зиндан һәм дарлар –
Синең дусларың, сине сакларлар.

Мәэҗүҗ.

Бу корал сиңа алдан юл ачар,
Дошманнарыңның каннарын чәчәр!

Адәм.

Нәрсә, дошманнар? Кемнәр соң алар?

Дәҗҗал.

Ирек, мәхәббәт, нәфис матурлык –
Сиңа дошманнар, аларга ат ук!

Адәм (җанланып).

Ирек, мәхәббәт, нәфис матурлык!
Кайда соң алар? Булырмы табып?

Дәҗҗал.

Ләүхелмәхфүздә утлы хәрефләр
Әлмисактан ук алар хакында.
Дәһшәтле сүзләр язып торалар.
Галәм дәфтәрең һәр сулыш саен
Беркетә бара яман уйларың.
Ирек, мәхәббәт, нәфис матурлык
Турында уйлау сиңа ул хәрәм.
Тәхеткә сәҗдә, Тәңрегә коллык –
Муеныңда фарыз, онытма, Адәм!

Җәбраил.

Йә Адәм! Тәңреңне исеңдә тот һәрдәм!..

Адәм.

Ярлыка, Тәңрем! Ярлыка мине!..
(Сәҗдә кыла.)
Кем ул? Кем ул?!
(Һаваны күреп, шашынып.)

Яэҗүҗ.

Матурлык.

Мәэҗүҗ.

Санәм.

Адәм Һавага таба бара башлый. Гөнаһ, Шәйтан, зобанилар акырышып керәләр.




V күренеш


Гөнаһ.

Ул сиңа хәрәм, хәрәм, хәрәм!..
Тәңренең утлы болытларында,
Ыжгырып торган тәмугларында
Гөнаһкяр җаннар мәңге янарлар.
Мәңге янарлар ут упкынында!..

Зобанилар.

Мәңге янарлар ут упкынында!..

Гөнаһ.

Читкә карама, читтә оят бар.
Өскә карама, өстә гөнаһ бар.
Уңга карама, уңда – дәртле уй.
Сулга карама, сулда – зифа буй.

Зобанилар.

Сулга карама, сулда – зифа буй!

Гөнаһ.

Башыңны бөгеп син аска кара,
Аска кара да берни уйлама.
Тәңренең исемен беркет күңелдә.
Бар көчеңне куй тәсбих зикергә!

Зобанилар.

Бар көчеңне куй тәсбих зикергә!..

Гөнаһ.

Соңгы матурлык дәхи моңлы саз,
Ирек, мәхәббәт һәм әрсез бәхет
Тәңрегә дошман, сиңа да дошман,
Сиңа ят алар, бул син бәдбәхет!..

Һәммәсе.

Сиңа ят алар, бул син бәдбәхет!..

Адәм.

Кем ул, кем ул?!

Дәҗҗал.

Санәм.

Адәм бара башлый.



Гөнаһ.

Ул сиңа хәрәм!

Һәммәсе.

Ул сиңа хәрәм!

Газазил груһы.

Хата, хата!

Адәм.

Ул серле җанга мин каршы барам!..

Һәммәсе.

Ул сиңа хәрәм!

Адәм.

Хәрәм?!
Ни дигән сүз ул? Кайдан ул килгән?

Гөнаһ.

Ләүхелмәхфүздә уттан язылган.
Сине саклаучы вөҗданы калкан.

Газазил груһы.

Ялган, ялган!

Дәҗҗал груһы.

Йа Рахман! Йа Рахман!

Җәбраил.

Адәм, Тәңреңне исеңдә тот һәрдәм!

Адәм.

Ярлыка, матур! Ярлыка мине!

Һавага сәҗдә кыла. Күк күкри.

Һәммәсе.

Хәрәм, хәрәм!..

Дәҗҗал.

Көфер, көфер!..

Гөнаһ.

Беттең, беттең син, и гөнаһкяр җан!..
(Әләме белән Адәмгә суга.)

Дәҗҗал.

Тәүбә кыл! Хәзер юнәл гарешкә!

Гөнаһ.

Оҗмахта урын юк ул мәшрикъка!

Җәбраил.

Йә Адәм! Тәңреңне исеңдә тот һәрдәм!

Адәм (тезләнә).

Юлыктыр, Тәңре! Юлыктыр мине
Шушы гүзәлгә. Шушы пакь җанга!

Гөнаһ.

Ул сиңа хәрәм!

Дәҗҗал.

Ул – тик таш курчак.

Гөнаһ.

Гөнаһкяр, мордар, түбән уенчак!

Адәм.

Әйт, гүзәл, әйт, кем соң үзең? Кайдан иңдең?
Кайда тудың, кайда үстең, ничек исемең?

Һава.

Исемем Һава, карашымнан нурлар ява.

Дәҗҗал.

Кая, кая, зобанилар, зобанилар!
Тәмугларның ишекләре хәзер, хәзер ачылсыннар!

Гөнаһ.

Оҗмахларда гөнаһ ага!..

Һәммәсе.

Гөнаһ ага, гөнаһ ага!..
(Чыгып китәләр.)

Газазил груһы.

Ха-ха-ха!..

Газазил.

Кара йөрәкләр нурдан качтылар.
Тәмугларына юллар ачтылар.
Юк, юк ул тәмуг безнең пакь җанга,
Шатлыклы хәят балкыйдыр анда.

Барысы.

Шатлыклы хәят балкыйдыр анда.

Мәхәббәт.

Сезгә гомерлек минем бүләгем.

Ирек (нурдан гөл бирә).

Ирекле тормыш катгый теләгем!

Бәхет.

Бөтен барлыгым сезгә багышлыйм.

Адәм.

Күрекле гүзәл, ямьле Һава, кил, кил миңа!
Чолгап алды күкрәгемне көчле ялкын!
(Кавышалар, кочаклашалар.)

Һава.

Чолгап алды йөрәгемне серле ялкын!

Газазил.

Тәңре җиңелде! Тәңре җиңелде!

Һәммәсе.

Тәңре җиңелде! Тәңре җиңелде!
(Шатланышып сикерәләр, бииләр.)

Адәм.

Энҗе бөртекле, нурлы ак гөлгә
Күбәләк булып юлыксам иде!
Шул гөл алдында гомергә бергә
Онытылып шулай торалса идем.

Һава.

Йөрәкнең назы, гөл үзәкләрен
Гомергә шулай сөя алсам иде.
Күкрәккә тулган саф теләкләрем
Күзеңә карап әйтә алсам иде.

Адәм.

Кәүсәрнең нуры шәгълә сипкәндә,
Күзеңдә өмет күрә алсам иде.
Күбәләк төсле назлы очканда,
Канатларыңны коча алсам иде…

Һава.

Гөлнең хуш исе качынган төсле,
Качынып сиңа бара алсам иде.
Суда уйнаган якты нур төсле,
Йөрәкләреңә үтә алсам иде.

Адәм.

Йомшак җил төсле, тавышсыз-тынсыз,
Дулкын чәчеңне үбә алсам иде.
Нурлы шәгъләләр, ал лаләләрне
Сөя алган төсле сөя алсам иде.

Һава.

Былбыл авазы чут-чут иткәндәй
Сызгырганыңны ишетсәм иде.
Керфек уйнатып, дәртле ләхендәй[45 - Ләхен – җыр, көй.]
Ашкынганыңны күрә алсам иде.

Адәм.

Мохит диңгезе дулкыны төсле,
Көчле күкрәгең коча алсам иде.
Дүзәхнең тирән упкыны төсле,
Мәхәббәтеңдә яна алсам иде.
(Кочакланышалар.)




VI күренеш


Дәҗҗал бөтен груһы белән килеп керә. Исрафил быргы кычкырта.



Дәҗҗал.

Әгәр Һавадан ваз кичмәсәң, син
Җәһәннәмендә мәңге янарсың!..

Җәбраил.

Оҗмах, тәмугны юктан яраткан,
Сине яраткан олуг Тәңре
Мәңгегә сөрде сезне оҗмахтан.
Бу – аның соңгы катгый әмере!

Дәҗҗал груһы барысы.

Мәңгегә сөрде сезне оҗмахтан.
Бу – аның соңгы катгый әмере!..

Җәбраил.

Синең, Газазил, ләүхелмәхфүздә
«Мәлгунь» ләкабең[46 - Ләкаб – кушамат.] уттан язылды.

Газазил.

Без китәбез ташлап аның ләүхелмәхфүзен һәм үзен;
Без китәбез ташлап аның ләхед төсле
оҗмахларын;
Без китәбез ташлап аның богаулы гарше көрсиен;
Без китәбез ташлап аның кодсиятен[47 - Кодсият – изгелек, пакьлек.], бөтен барын.

Газазил груһы барысы.

Без китәбез ташлап аның кодсиятен, бөтен барын.

Газазил.

Иркен илдә, иркен булып, зобанилардан котылып,
Ямьле тормыш төзербез без. Яшәрбез без бер җан булып;
Әгәр дә сез бер күрсәгез ул ят илнең матурлыгын,
Онытырсыз оҗмахтагы матурлыкларның барлыгын.
Анда дәрья, анда диңгез, анда кырлар, моң тургайлар,
Анда урман, анда күлләр, анда иксез зур тугайлар,
Төрле-төрле булып тора чәчәкләре, лаләләре…
Яз-көзләре, җәй-кышлары, ак көннәре, тын төннәре…
Иркен биек күкләрендә ак болытлар узышалар,
Түбәнрәк һава ярып, ирекле кошлар уйнашалар.
Суларында дулкын ярып, ак балыклар йөзәләр,
Төпләрендә куакланып, кызыл мәрҗәннәр үсәләр.
Без китәбез ирекле илгә, иркен сулыш алыр өчен,
Без яшәрбез мәңге бергә, ирекле, ямьле хәят өчен.

Газазил груһы.

Без яшәрбез мәңге бергә, ирекле, ямьле хәят өчен.

Адәм.

Ялгызлыкның авырлыгын, боеклыгын белсәң иде,
Түзә алмыйча бу упкыннан качар идең, иркә ярым,
Мине монда ялгызымны калдырып, син китсәң
иде,
Сине эзләп табар өчен, корбан итәр идем барын.

Һава.

Мин аңламыйм, аңлый алмыйм, кемнәр уйный
тәкъдир белән?
Сине тоткын итеп, монда хөкем сөргән кем ул
тагын?

Адәм.

Тәңре.

Дәҗҗал.

Гали әмере.

Газазил.

«Көн фәякүн» уены белән уйнап шашкан,
Хәлдән тайган, карт фокусчы!..

Дәҗҗал груһы.

Мәлгунь!

Һава.

Кайда соң ул?

Дәҗҗал.

Ламәкәндә!

Һава.

Ламәкәндә?!

Дәҗҗал.

Әйе, анда…

Газазил.

Юк ул анда!..

Дәҗҗал груһы.

Мәлгунь!..

Газазил.

Фокусчының ихтыярын менә болар,
Менә болар корал итеп алганнан соң,
Ламәкәндә юкка чыкты. Ул юк хәзер.

Дәҗҗал.

Ул бар! Ул көчле!

Адәм.

Юк, юк миңа синнән башка Тәңре, Илаһ!..

Дәҗҗал.

Зур, зур гөнаһ…

Ирек.

Ирекле йөрәк яшәгәндә, юк ул гөнаһ!

Газазил.

Юк ул гөнаһ, йөрәкләрдә якты нурлар
Дулкынланып оча-оча уйнаганда.

Мәхәббәт.

Мәхәббәтнең көчле уты янган чакта,
Гасый канун, рия, гөнаһ юкка чыга!..

Һава.

Канун, гөнаһ нәрсә соң ул?

Газазил.

Саф вөҗданга киертелгән нәләт богау.

Дәҗҗал.

Җан иясен турылыкка өндәүче юл.

Газазил.

Күңелләрдә яктылыкны сүндерүче,
Караңгылык тудыручы зур афәт ул.

Дәҗҗал (Адәмгә килеп).

Син гөнаһкярга хәят бирүче изге гаршендә,
Ләүхелмәхфүздә кара утлардан тәкъдирең яза.
Вакыт үтмәгән: ваз кич болардан!

Адәм (Һавага күрсәтеп).

Менә ул, менә хәят бирүчем, минем илаһым!..
Минем илаһым, дәртле илаһым, күрекле илаһым!
Менә карагыз, аның алдында сәҗдә кыламын.
(Тезләнә.)

Җәбраил.

Шул сулыштан бу оҗмахлар хәрәм сезгә,
Мәңгелеккә Тәңре сөрде сезне җиргә.

Гaзaзил.

Без курыкмыйбыз ачу иткән утлы көчтән,
Без курыкмыйбыз ләүхелмәхфүз язуыннан.
Бездә гакыл, бездә ирек, алда хәят.
Хур, мөстәбид җәлладларга нәләт, нәләт!..

Газазил груһы.

Хур, мөстәбид җәлладларга нәләт, нәләт!..




VII күренеш


Әүвәлгеләр һәм Дәббәтеларз.



Дәббәтеларз.

Мин дә монда артык калмыйм. Сезнең белән
Җиргә күчәм, тигезлекне эзләр өчен.
Нәләт үлек оҗмахтагы җинаятькә!..

Газазил груһы.

Нәләт үлек оҗмахтагы җинаятькә!..

Дәҗҗал груһы.

Нәләт сезгә, мәлгуньнәргә!

Гaзaзил.

Бер көн килер, кодсиятен, бөтен барын
Көл итәрбез, көрсиләрен, тәхетләрен.
Бер көн килер, нәләт камыты сезне буар,
Тик шул чакта хәят нуры шат ялтырар.
Көчле хәят, дәртле хәят, нурлы хәят!
Оҗмахлардан өстен торган ирекле хәят!

Газазил груһы.

Оҗмахлардан өстен торган ирекле хәят!
(Оҗмахны ташлап чыгалар.)

Дәҗҗал груһы.

Нәләт, нәләт, нәләт!

Ахыргы сүзләрне әйткәндә, күк күкри. Куркынычлы авазлар, быргы тавышлары оҗмахны ду китерә. Оҗмах караңгыланып, төссез, җансыз калган шикелле була.



Пәрдә төшә.




Өченче пәрдә





I күренеш


Сәрәндип атавы. Табигать табигый хәлендә, гаять бай. Гөлләр, яфраклар гадәттәгедән зур һәм матурлар. Бөтен җирдә чын сафлык, матур табигыйлек күренеп, ялтырап тора. Газазил таш-тауның иң биек түбәсенә басып тора. Адәм тау астында, Һаваның тезенә башын куеп, уйланып утыра. Калганнар төрле кыяфәттә табигатьнең матурлыгына сокланып торалар. Әтрафта сулар, болыннар, урманнар, ачык күк йөзендә сирәк-сирәк ак болытлар йөреп тора. Кояш бөтен зурлыгы, матурлыгы белән бергә ялтырый.



Газазил.

Тәмугсыз, оҗмахсыз, иркен киң дөнья!
Богаулы оҗмахтан сөрелдек сиңа.
Кабул ит син безне туганың итеп,
Кабул ит син безне дусларың итеп.
Коллыкка, тәмугка нәләтләр әйтеп,
Ирекле яшәргә без иңдек сиңа.
Ач безгә киң итеп тулы кочагың,
Турылык эзләп без иңдек сиңа.
Без синең мәңгелек якын дусларың,
Җанланып гөлләнер ямьле кырларың,
Иясез боеккан дәртсез көнеңә
Җан-дәрман салырга без иңдек сиңа.
Балыктай йөзәрбез диңгезләреңдә.
Аккоштай очарбыз саф күкләреңдә.
Ташлардан, таулардан оҗмах ясарбыз,
Сәҗдәсез, гөнаһсыз мәңге яшәрбез.

Һәммәсе.

Хаклыкны үз иткән саф вөҗдан белән
Мәңгелек тормышка без иңдек сиңа.

Ирек.

Тәңренең богаулы оҗмахын ташлап,
Богаусыз яшәргә без иңдек сиңа.

Һава.

Чикләнгән упкынны мәңгегә ташлап,
Чикләүсез яшәргә без иңдек сиңа.

Мәхәббәт.

Дуссыз, чын ярсыз тормышны ташлап,
Янып яшәргә без иңдек сиңа.

Дәббәтеларз (сөенеп).

Эшсезләр, ялкаулар дөньясын ташлап,
Мөкатдәс эш өчен без иңдек сиңа.

Адәм.

Без кайда?

Газазил.

Без җирдә.
Биек бу таулар, кырлар, урманнар,
иксез киң дәрья,
Дәрьяда ташлар, көчле болытлар, киекләр, кошлар,
Барлык табигать, бөтен мәхлукат[48 - Мәхлукат – җан ияләре.] баш ияр сиңа;
Баш ияр сиңа җилләр, диңгезләр, ерак йолдызлар…
Баш ияр сиңа бар кяинатның[49 - Кяинат – дөнья, галәм.] яшерен серләре,
Баш ияр сиңа үкереп торган җирнең үзәге.
Баш ияр сиңа көчле кояшның сихри нурлары,
Баш ияр сиңа сине яраткан табигать үзе.
Үткен карашың, сихри ук төсле, миләрдән үтеп,
Көчле гакылың, фаразлар гизеп, йолдызлар үтеп,
Хөкемен йөртер җитмеш җиде башка җиһанда.

Адәм.

Без кайда?

Газазил.

Без җирдә.

Дәббәтеларз.

Киң илдә.

Ирек.

Иркендә.

Һава.

Без бергә.

Мәхәббәт.

Гомергә.

Һәммәсе бергә.

Гомергә!..

Дәббәтеларз.

Мөкатдәс эшнең утлы сулышы ирекле киң җирдә
Мәңгегә калып хаким булачак шунда гомергә.
Мөкатдәс эшнең сихри китмәне, шул киң җир
йөзен
Чын оҗмах ясап, хәйран итәчәк Тәңренең үзен.
Мәңге ялкынлы эшнең көченнән туган бу оҗмах
Тәңре оҗмахын юкка чыгарыр шәүкәте белән.
Мөкатдәс эшнең катгый әмере безгә баш булгач,
Масая алмас Тәңре үзе дә кодрәте белән.

Барысы.

Масая алмас Тәңре үзе дә кодрәте белән.

Адәм.

Без кайда?

Газазил.

Без җирдә.

Дәббәтеларз.

Киң илдә.

Һава.

Без бергә.

Мәхәббәт.

Гомергә.

Ирек.

Иректә.

Һәммәсе.

Гомергә!..

Ирек.

Каршыңда иксез-чиксез зур дәрья, уңыңда урман,
Сулга күз атсаң, сузылып яткан иркен киң дала.
Артка карама, үткән ул, беткән. Анда киң томан;
Дәртле күңелдән башың күтәреп, алга син кара!
Тик алда гына таба алачаксың дәртеңә дәва.
Дәртсез оҗмахны чыгар күңелдән, чыгар мәңгегә,
Ямьле киң җирдә мәңге яшәрбез иркендә бергә.

Адәм.

Мин кайда?

Газазил.

Син җирдә.

Дәббәтеларз.

Киң илдә.

Ирек.

Иркендә.

Һава.

Без бергә.

Мәхәббәт.

Гомергә.

Һәммәсе.

Гомергә!..

Адәм.

Мин җирдә?!

Барысы.

Гомергә!..

Мәхәббәт.

Энҗе-җәүһәрдән тукылган өлге, чәчеп нурларын.
Ачылган чакта еракта – анда ал таң нурлары.
Яшерен сөйләрләр саф йөрәгеңә сөю серләрен,
Ак гөлгә кунып, канат тибрәтеп, җир былбыллары.

Һава.

Мәңге без бергә, ак көн күрергә без иңдек җиргә,
Мәңге без бергә, тормыш төзергә без иңдек җиргә.
Мәңге без бергә, бер булыр өчен без иңдек җиргә.
Оныт үткәнне, үткән көн кайтмас, калсын ул артта.
Алда безгә киң, иркен юл ачык, алда сәгадәт!
Мәңге без бергә, башлык итәргә без иңдек җиргә.
Мәңге без бергә, бәхет корырга без иңдек җиргә!

Барысы.

Гомергә.

Газазил.

Анда ул булса, монда сез хаким бөтен барлыкка.
Күтәр күзеңне каршыңда торган саф матурлыкка!

Дәббәтеларз.

Эш сине чакыра чын турылыкка, алга, зурлыкка!

Ирек.

Ирекле киң илдә урын калмасын түбән хурлыкка.

Барысы.

Анда ул булса, монда сез хаким бөтен барлыкка.

Адәм, Һава.

Анда ул булса, монда без хаким бөтен барлыкка.

Һава.

Мин сине салмам, сөекле Адәм, зарлы коллыкка!

Адәм.

Мин сине салмам, гөлкәем, Һавам, түбән хурлыкка!

Барысы.

Гомер итәрбез җирнең ямьнәрен уртаклап бергә.
Без ташламаска антлар итәбез сезне гомергә.
Чын ярлар булып тормыш төзербез бу җирдә
бергә.

Газазил.

Ант итәм мин йолдызларның кара төндә сүнүе белән,
Ант итәм мин җитмеш җиде мең галәмнең бетүе
белән,
Ант итәм мин диңгезләрнең таң чыгыдай
кибүе белән,
Артка чигенмәм һәм кимсеттермәм заруриятеңне!

Дәббәтеларз.

Мохитләр кибеп, урыны чүл булса,
Җирнең барлыгы янып көл булса,
Шул чагында гына маңгай тирләрем
Үз теләге белән сөртмичә кибәр.
Шул чагында гына көчле китмәнем
Үз ирке белән кулымнан төшәр.

Ирек.

Ант итәм гөрзиләрнең, зинданнарның
Җәһәннәмдә суык көлен күрү белән,
Ант итәм мин юк итәргә богауларын,
Зынҗырларын көчсезләрнең көче белән!

Мәхәббәт.

Ант итәм мин, күбәләкнең ал лаләгә
Кунып канат каккан нурлы көне белән.
Ант итәм мин, сандугачның күләгәдә
Мәгъшукасын сөеп әйткән көе белән,
Йөрәкләрнең теләгенә каршы килмәм!..

Һава.

Ант итәм мин, шәфкать тулы күңелем белән,
Зөрриятеңне мәңге саклап мин калырмын.

Барысы.

Без саклармыз зөрриятең,
Көтәрмез кодсиятең.
Күтәреп без кодсиятең,
Гареш ашар зур өммәтең.
Баш ияр бар, бар кяинат!
Мәрхәбая, хуш килдегез,
Мәрхәбая, хуш килдегез,
Мәрхәбая, адәми зат!..

(Чыгалар. Таулардан, сулардан, кырлардан, урманнардан җавап кайтаралар.)

Мәрхәбая, хуш килдегез!..
Мәрхәбая, хуш килдегез!..

Адәм (кояшка карап).

Бу нәрсә?!

Газазил.

Ул кояш, кортка җимнәр, тәмле җимешләр
Яратучы ак, миннәтле[50 - Миннәтле – ярдәмле.] кояш.

Дәббәтеларз.

Киң җир йөзендә эш һәм тик кояш
Мәңге, мәңгегә булачаклар баш.

Мәхәббәт.

Ал лаләләргә җан-дәрман биргән,
Күбәләкләрне үбеп уйнаткан.
Дала-кырларга җан сурын үргән,
Сине сәламләп ул бүген туган.

Ирек.

Киң дәрьяларны, ак болытларны
Ак нурларында йөздерер өчен,
Оҗмахны ташлап, Тәңрегә каршы
Көрәшер өчен, күккә ул менгән.

Адәм.

Ул!..

Газазил.

Табигать шаһы.

Мәхәббәт.

Гөлләр патшасы.

Дәббәтеларз.

Хезмәт алласы.

Ирек.

Үч алу ташы.

Адәм.

Кайда соң, кайда аның дәргяһы?!
(Сәҗдә кылырга урын эзли, тезләнә башлый.)

Газазил.

Тукта!

Ирек.

Ул аңар мохтаҗ түгел.

Дәббәтеларз.

Менә хәзер күп-күп итеп
Китерермен җимешләрен,
Әнуаг-әнуаг нигъмәтләрен.

Мәхәббәт.

Мин китерәм сезгә җыеп
Ак лаләсен, саф гөлләрен.

Ирек.

Ә мин, ирекле җилгә атланып,
Күреп кайтыйм диңгезләрен,
Далаларын, саф күлләрен.

Газазил.

Ә минҗирнең көйләрен.
(Һәм анда былбылларга
Өйрәтим мәсе чыгалар.)




II күренеш


Адәм, Һава.



Һава.

Җир патшасы, сулар шаһы, нинди уйлар
Каплап синең саф миеңне уйландыра?
Нинди серләр, чолгап синең йөрәгеңне,
Күзләреңдә нур сүндереп моңландыра?
Сагындыңмы әллә дәртсез оҗмахларны,
Сагындыңмы әллә Тәңре дәргяһларын?
Юксындыңмы ләүхелмәхфүз, гөрзиләрне,
Оныттыңмы зобанилар богауларын?!

Адәм.

Мин ач, мин ач һәм ялангач, күрмисеңме?
Нәрсә күреп шатланыем бу яланда?
Мәңге шулай газаплармы гасый җанны?
Йөрәгемә каннар сава, уйлаганда.




III күренеш


Адәм, Һава, Шәйтан, Дәҗҗал, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ, Бәдбәхет һәм Гөнаһ.



Гөнаһ.

Тилмермә, Адәм, дөнья зарына,
Вакыт үтмәгән саф тәүбә өчен.
Тәңредән сиңа сәлам китердем,
Кире чакыра, кайт оҗмахына.

Адәм.

Мине?! Йа Рахман!
(Сәҗдәгә китә.)

Һава.

Ялган!

Дәҗҗал.

Җитмеш җиде мең галәмнең үче белән

Җәһәннәмнең ут дәрьясы сезне көтә.

Ләүхелмәхфүз, аждаһалар теле белән
Гөнаһларны сулыш саен ул бөркетә.
Зобанилар утлар чәчкән гөрзиләрен
Сезнең өчен дүзәхләрдә уйнаталар.
Кара йөзнең, сезне алдаган Газазилнең,
Гасый җаны сезнең белән бергә янар.

Барысы бергә.

Сезнең белән бергә янар, бергә янар!..

Адәм.

Юк, юк, Тәңре ярлыкар.

Һава.

Ул куркыр.

Адәм.

Мине коткар!..

Гөнаһ (Һавага).

Кул тиермә! Ул сиңа хәрәм!

Барысы.

Тотма, җибәр!y

Һава.

Җитәр!
(Адәмне Һавадан аермакчы булалар.)
Җитәр сезгә, хаин җаннар! Кагылмагыз!
Бу безнең җир, безнең тәхет, безнең оҗмах!

Шәйтан.

Безгә үпкә асравыгыз, Һава, нахак,
Әмер мәгъруф әһле хакка фарыз бит ул.
Илче күңеле, саф су төсле, кердән азат.
Без тик илче. Бездән теләк – мәңге яшь бул!

Мәэҗүҗ.

Һәм чибәр бул!

Барысы.

Ха-ха-ха!

Һава.

Көлмәгез!
Хакыгыз юк безне монда кимсетергә!

Барысы.

Ха-ха-ха!

Һава (читкә).

Аһ, боларның авазлары агу төсле.
Саф йөрәкне кисәк-кисәк телеп ала.

Дәҗҗал.

Ул уйлана.

Шәйтан.

Әйе, шомлана.

Дәҗҗал.

Гарше көрси, ләүхелмәхфүз, утлы канун
Адым саен, сулыш саен сезне тотар.
Балкып торыр матурлыгың, зифалыгың,
Тауда үскән ал гөл төсле, тиздән сулыр.

Һава.

Юк, юк, хата! Мин мәңгелек, мин мәңге яшь!

Шәйтан.

Мәңгелек тик Тәңре генә, бер ул гына.
Ә син әрсез Газазилнең теләгенә
Курчак булган тик вакытлы бер җан гына.
Бер көн килер, син сулырсың, сулган гөлдәй.
Матурлыктан калыр авыр хәтер генә.
Бер көн килер, карачкыдай, күләгәдәй
Кибеп калыр сылу тәнең мәңгелеккә.
Бер көн килер, бу җирләрдә кош-корт калмас,
Барсы кайтыр, Тәңремезнең үз аслына,
Бер көн килер, тау, таш, дәрья – берсе калмас.

Дәҗҗал.

Гасыйларга утын булыр Һавиядә.

Шәйтан.

Бер көн килер, син матурдан ямьсез диеп,
Зәвыксыз дип, кызык итеп көләчәкләр.
Бер көн килер, мәңгелеккә сине моннан
Ямьсез диеп, дәртсез диеп сөрәчәкләр.

Һава.

Юк, юк, мин мәңгелек! Мин мәңгелек!

Дәҗҗал.

Мәңгелек тик Тәңре генә,
Аның кискен әмере генә.

Барысы.

Аның кискен әмере генә.

Һава.

Адәм, Адәм, коткар мине, коткар мине!
Утлы сүзләр, шомлы уйлар шомландыра.
Җиргә иңгән хаин Алла хыянәте
Саф йөрәкне, аямыйча, аһ, яндыра.
Китик моннан, качыйк моннан мәңге-мәңге
Тәңре мәкре ирешмәгән пакь илләргә:
Болытларга, йолдызларга, ак күкләргә,
Болар белән тумас шатлык безгә җирдә.

Адәм.

Мин арыдым, көч калмады, дәртләр сүнде,
Йөрәгемне чолгап алды шөбһә-курку;
Мин отылдым, ачлык мине тәмам җиңде;
Мин җиңелдем, Тәңре җиңә. Аһ, авыр бу!..
(Елый.)

Дәҗҗал.

Ела!
Ела, Адәм, мәңге шулай син еларсың!
Өзлекмичә мәңге аккан күз яшеңнән
Дәрья булыр. Ә мин анда коенырмын,
Уйнармын да тик көләрмен язмышыңнан.

Бәдбәхет.

Ха-ха-ха!

Дәҗҗал.

Ела!
Ела, Адәм! Мәңге ела! Җир сеңдермәс,
Кирәксенмәс синең гасый яшьләреңне.
Күз яшьләрең ләүхелмәхфүз караларын
Һичбер вакыт көчсезләтмәс һәм үзгәртмәс.
Ела!
Ела, Адәм! Үз гөнаһың өчен ела!
Шатлык белән күз яшьләре бергә алар.
Чын күңелдән тәүбә кылып гафу сора,
Күз яшьләре Тәңре өчен кирәк алар.
Ела!
Ела, Адәм! Зарларыңа җиһан тулсын.
Беренче тапкыр җиргә тамган яшьләреңнән
Җир йөзенә хәсрәт гөле балкып торсын.
Син түгелме ваз кичүче үз бәхетеннән?

Барысы.

Ха-ха-ха!

Дәҗҗал.

Ела!
Ела, ела! Мәңге ела, беткәнчегә,
Күз яшьләре тамырыңнан кандай аксын.
Күз яшьләре тәкәбберлек утын баса,
Күз яшеңә син яшәгән җиһан тулсын.
Ела!
Ела, Адәм! Елау кадерен белеп ела,
Әлмисактан яралган бу саф тамчылар
Кыямәттә кәүсәр булыр ак җаныңа.
Күз яшендә тик табарсың ярдәмчеләр,
Шәфкатьче алар гына булыр сиңа.

Адәм.

Аһ!
Нинди сүзләр сез сөйлисез? Нинди бетү?
Нәрсә тагын ул кыямәт, мин мәңгелек!
Мин мәңгелек җиһан шаһы, белдегезме,
Мин әбәди, мин мәңгелек, мәңге терек!

Дәҗҗал.

Әгәр дә күрсәң ләүхелмәхфүзнең
Утлы юлларын, котларың очып,
Мәңгегә шунда тораташ булып
Калыр идең син!
Ләкин ул сер кыямәткәчә
Сиңа фаш булмас һәм аңлашылмас.

Адәм.

Нигә соң Ходай зар-тәкъдиремне
Кайлап баглаган ләүхелмәхфүзгә,
Нигә яраткан соң мине Тәңре,
Минем көчемнән куркырлык булгач?!

Дәҗҗал.

Сине күтәреп гарше көрсигә,
Тәхетләр сайлап куелган иде,
Ләкин алдандың син Газазилгә…

Шәйтан.

Калганын үзең син аңла инде.

Һава.

Тәхетләр сайлап, җәллад итәргә,
Сине яраткан куркак Тәңре.

Адәм.

Тәхетләр мине әле һаман да
Көтәләрме соң гарше әгълада?

Дәҗҗал.

Тәхетләр көтә тик ялгызыңны.

Адәм.

Ялгызымны?! Юк, юк!
Хәйләле тозак корылган анда,
Калам мин монда мәңгегә, җирдә.

Һава.

Бергә.

Адәм.

Гомергә.

Һава.

Аермас безне…

Шәйтан.

Хәтта кабер дә.

Барысы.

Ха-ха-ха!

Адәм.

Нәрсә ул кабер?

Дәҗҗал.

Иң көчле тәхет.

Барысы.

Ха-ха-ха!





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=66363096) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes


Примечания





1


Рисалә – кечкенә китап.




2


Бәли – әйе.




3


Сәлясин, сәлясун – утыз.




4


Әрбәгыйн, әрбәгун – кырык.




5


Дәргяһтан сөрелү – мәрхәмәттән мәхрүм ителү.




6


Тәхкыйрь кылу – хурлау, мыскыллау.




7


Валлаһе әгъләм биссәваб – Алла дөреслекне белә.




8


Мөнтәзыйрлану – көтү, өметләнү.




9


Бинабәрин – шулай булгач.




10


Фирак – аерылышу.




11


Шәргъ – шәригать.




12


Мәгъюбә – гаепләнүче хатын-кыз.




13


Сөкүт – эндәшмәү.




14


Шәрган – шәригать буенча.




15


Кәрамәт – могҗиза.




16


Заһирән – тыштан караганда.




17


Тимсаль мөҗәссәме – образлы гәүдәләнеше.




18


Мәзлүмнәр – изелгәннәр.




19


Нәзари – теоретик.




20


Мәэмүр – чиновник.




21


Пәрәст – табынучы.




22


Химая – яклау, саклау.




23


Гөнаһкяр – гөнаһ эшләр эшләүче.




24


Мәүзугъ – тема.




25


Әсас ителү – нигезләнү.




26


Мөстәбид – изүче, деспот.




27


Гамил – хаким.




28


Истибдад – чикләнмәгән власть.




29


Мөстәбид – үзе теләгәнчә эш йөртүче, деспот.




30


Җәгъли – ясалма.




31


Инсаният – кешелек дөньясы.




32


Дәсисә – хәйлә, алдау.




33


Гарше көрси – күк тәхете.




34


Шәгълә, шөгълә – балкыш.




35


Җасуслык – шымчылык.




36


Сәмган вә таган – баш өсте, ләббәйкә.




37


Ля мәкян – урыны билгесез нәрсә. Бу очракта Алла күздә тотыла.




38


Көн фәякүн – «Бул!» дию белән үк булдыру.




39


Дүзәх – тәмуг, җәһәннәм.




40


Мөнҗәникъ – сугыш коралы, ныгытмаларны ваттыру өчен таш аткыч.




41


Мәгъбүд – Алла, пот, санәм.




42


Нифак – алдакчылык, икейөзлелек.




43


Гараиб, гарибә – күрелмәгән, ишетелмәгән хәл.




44


Тәшриф – килү.




45


Ләхен – җыр, көй.




46


Ләкаб – кушамат.




47


Кодсият – изгелек, пакьлек.




48


Мәхлукат – җан ияләре.




49


Кяинат – дөнья, галәм.




50


Миннәтле – ярдәмле.



Татар әдәбияты классигы, драматург Кәрим Тинчуринныңәлеге китабында танылган пьесалар урын алды.

Как скачать книгу - "Пьесалар / Пьесы" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Пьесалар / Пьесы" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Пьесалар / Пьесы", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Пьесалар / Пьесы»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Пьесалар / Пьесы" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *