Книга - Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман

a
A

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман
Махмут Максудович Хасанов


Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Язгы аҗаган» романы урын алды. Ярты гасыр аралыгын үз эченә алган әлеге әсәрдә илдә барган үзгәрешләр, кешеләр ара-сындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык һәм хыянәт, фидакарьлек һәм икейөзлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр Иргали–Гөлниса, Гази–Гөлүсә, Бәһрам, Таҗи, Халәп образлары аша ачыла.








Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов

Сайланма әсәрләр. 2 том

Язгы аҗаган

Роман





© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Хәсәнов М. М., варислар. 2017





Беренче көн


Язын аҗаган күргән кешене гомере буена ачы язмыш, зур афәтләр, көтелмәгән газап-михнәтләр, фаҗигале хәлләр эзәрлекләр, тормышы тоташтан бәла-казалы, зар-интизарлы булыр, ди.

Халык сынамышы





1


Алар өч бертуган иде: Гази, Таҗи һәм кече энеләре – Һади. Өчесе дә минем балачак дусларым. Өйләребез дә янәшә генә, бер-беренә орынып ук торалар иде. Бәлки, шуңадыр, без үз-үзебезне белешә башлаганнан бирле, мәш килеп, әүмәкләшеп бергә үстек. Айкамаган урын, җитешмәгән җир, кермәгән тишек калды микән? Шагыйрь әйтмешли, «дөнья белән шулай танышып йөргән идек бергәләп…»

Әмма без Бөек Ватан сугышына кадәр үк авылыбыздан китү сәбәпле, араларыбыз өзелде дә куйды. Балачак хатирәләре исә, таң алдыннан күргән могҗизалы матур төш булып, күңел төбендә гомерлеккә уелып калды.

Балачакны юксынуны, аны сагынып искә төшерүне картаю билгесе, диләр. Бәлки, шулайдыр. Тик ничек кенә булмасын, еллар үткән саен, туып үскән җирләрне, балачак дусларымны күрү теләге яңадан-яңа көч белән кузгала торды. Шуңа уңайлырак чак туры килүгә үк, газиз туган ягым, балачак дусларым белән араны якынайту, дуслыкны яңарту чарасын күрдем. Уртанчы һәм кече Зәкиевләр белән очраштык, хәтта кабат дуслашып киттек. Сирәк-мирәк кенә булса да, анда бер, елда бер дигәндәй, хат яки открытка алышып, хәтер яңартып торгандай итәбез.

Әмма җан дустым, «язмышы тумыштан ук фаҗигале» яшьти Гази белән генә очрашырга туры килмәде. Туган-тумачалары, таныш-белешләре әйтүенә караганда, ул үз тормышын кешечә кора алмаган, кара язмышка тап булган… Барысы да шул каһәр суккан сугышка бәйле. Имештер, Гази фронтта әсирлеккә төшкән, шунда фашистлар белән турыдан-туры хезмәттәшлек иткән һәм Ватан алдында гафу ителмәслек җинаять эшләгән. Җитмәсә тагын, әлеге хәбәр-сүзләрнең кире каккысыз дәлилләр, хәтта рәсми документлар белән расланганлыгы турында өстәп куярга да онытмыйлар.

Авыр, бик авыр булган иде миңа бу хакта ишетүе. Ә бит Гази, мәктәптә укыганда, безнең барыбызга караганда да зирәгрәк, акыллырак иде. Нәкъ шул елларда, башлангыч сыйныфларда укыганда ук инде, аның авылыбызның иң сылу кызы Гөлүсә белән чын мәгънәсендә дус булуына без соклана, хәтта чак кына көнләшә дә идек. Аларны «кияү белән кәләш» дип үртәсәләр дә, үсеп җиткәч, ниндидер сәбәпләр аркасында, кавыша алмаулары турында да ишеткән идем.

Дөрес, баштарак Гази яшьтием турында күңелләрне җилкендерерлек, сөенеп туймаслык хәбәрләр дә йөрде. Мәсәлән, Газиның авыл яшьләре арасында бик яшьли комсомолга керүе, колхозлашу елларында, нәкъ әтисе Хаҗи абый кебек, курку белмичә, сыйнфый дошманнарның өненә үк басып кереп, аларны фаш итүе, шунда яралануы турында берсеннән-берсе могҗизалы сүзләр ишетергә туры килде.

Ә инде сугыш башланыр алдыннан Газиның Казанга килүе, күпмедер вакыт рабфакның хәзерлек курсларында укып, медицина институты студенты булуы турында ишеткәч, башларым күккә тиярдәй булды. Мин Мәскәүдә укыдым. Каникул көннәрендә Казанга кайткач, балачак дустымны күрим дип институтка барганда, аның да авылга кайтып киткән вакытына туры килә идем. 1942 елның шыксыз кышында исә миңа аның, өченче курста укуын ташлап, үзе теләп фронтка киткәнлеге турында хәбәр җиттеләр.

Шуннан соң минем еш кына: «Эшли алдымы икән ул Ватаны гафу итмәслек зур җинаятьне?» – дип икеләнеп куйган чакларым да булгалады. Тик нишләмәк кирәк, бәла-каза агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, ди бит. Андый чакта, булган хәл булган, дияргә һәм шагыйребезнең: «Мин тормышта һаман яктыга, югарыга таба юл алдым… Ә син меналмадың… калдың, югалдың», – дигән сүзләрен генә искә төшерергә кала.

Аннан соң күп еллар үтте, күп сулар акты. Тормышлар үзгәрде, берничә буын алышынырга өлгерде. Мин инде Газины кабат күрә алуыма өметемне җуя башлаган идем. Әмма гомуми реабилитация елларында аның да, каяндыр кайтып төшеп, район үзәге больницасында эшли башлавы турында ишеттем. Ләкин әлеге хәбәрләр дә ничектер икеле-микеле иде. Берәүләре, хәйраннарга калып: «Кайда шулай оста хирург була алган, могҗизалар эшли», – дисә, икенчеләре бөтенләй киресе, тиле-миле кеше турында сүз алып баргандай, җыен тузга язмаган нәрсәләр турында гәп сата иде. Имештер, ул картаеп акылдан язган картлар белән мәш килә, аларны яшәртү турында хыяллана, хәтта бу турыда ниндидер «гыйльми трактатлар» яза…

Һәм менә, чирек гасырга якын вакыт үткәннән соң, бөтенләй уйламаганда-юрамаганда, балачак дустым, классташым Гази белән очрашу мөмкинлеге чыгып тора бит, егетләр!

Иртә таңнан, беренче рейс самолёты белән мин, өлкә газетасының махсус корреспонденты буларак, Мәскәүдән һәм өлкә комитетыннан килгән бик вәкаләтле комиссия составында мәшһүр Чулман буена командировкага чыгып китәргә тиеш. Бөгелмәдән, «Татнефть» берләшмәсеннән килгән иптәшләр безне Чаллы аэропортында каршы алачаклар. Шулай сөйләшенгән.

Ул вакытта даны бөтен җир шарына яңгыраган гигант корылма КамАЗ да, Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексы да юк иде әле. Аның каравы, «Икенче Баку» үзәге дип, республикабызның даны күкләргә ашкан, борынгы Кама-дәрья буйларында да берсеннән-берсе бай нефть ятмалары ачылган көннәр иде. Әлеге комиссия дә нәкъ менә шул яңа нефть ятмаларының перспективасын билгеләү, матди базасын тикшерү, Кама буенда нефть һәм газ чыгару идарәсе төзү мәсьәләсен хәл итәргә дип килгән иде. Нефтьчеләр телендә «Бондюг ятмалары» дип аталган бай нефть чыганаклары, әлеге комиссиядән соң, «Прикамнефть» идарәсе дип йөртелә башлады.

Командировкамның бер атна чамасы сузыласын белгәч, чынга ашмас хыялларга бирелгән балачак дустым-яшьтием Газины ничек тә булса күрергә тырышачакмын дип, күңелемә беркетеп тә куйдым. Вакыт сыйдыра-нитә калса, Чаллы пристаненнан унике генә чакрым ераклыктагы туган авылым Салаязга да сугылып чыгарга булыр.

Гаҗәп хәл! Сабый чакта үлгән баланың нурланып елмаюын гына хәтергә сеңдергән кебек, без, гадәттә, кайчандыр аерылып киткән туган җирләребезнең дә иң гүзәл якларын гына хәтеребездә калдырабыз. Мин дә туган авылыбызның хәтфә яшел каз үләне каплаган урамнарын, шау чәчәкле болыннарын, көмеш чабаклы күлләрен, кылган чәчле, чал башлы тау итәкләрен генә күз алдыма китерәм…

Әмма бу баруымда, күңелемдә мәңге саклана торган гаҗәеп сихри дөнья – балачагым белән генә түгел, тәкъдир тарафыннан бик нык кагылган-сугылган Гази белән дә очрашасы барлыгы турында уйлагач, дустымның әтисе, авылыбызның беренче большевигы Хаҗи абый белән булган коточкыч фаҗигале хәл, бөтен тулылыгы белән, күз алдыма килде дә басты…

Ай-һай хәвефле булган иде дә соң ул иртә! Кешеләрнең җанына шик-шөбһә салып, иң элек каравыл өе янындагы каланча чаңын суктылар. Авыл халкы, чак кына аңга килеп: «Ут-күз чыккандыр, бүтән берни дә түгелдер!» – диешеп, өйләреннән атылышып чыкканда, кайберәүләр инде түбән очка, каравыл өенә таба чатыр-чотыр килеп чаба да башлаганнар иде. Кешеләр, ни булды, нәрсә бар, диебрәк аңгы-миңге торган арада, урам уртасыннан йөгергән бер хатынның, ачыргаланып: «Хараплар гына иткәннәр ич… Кәмитит Хаҗиен үтергәннәр!..» – дип сөрән салуы барысын да өнсез итте.

Авылда мәхшәр купты. Хаҗи абый, орынып торган күршебез булуы белән бергә, җан дустым Газиның әтисе дә бит әле. Шулай булгач, ничек инде мин генә ул хикмәтле хәлләрне күрмичә калырга тиеш ди. Әмма әни: «Җук, җук! Җөрисе җук… Аның карарлыгын калдырмаганнар, – ди. – Югыйсә төнлә күз алларыңнан китмәс, төшләреңә кереп газаплар…» – дип, юлыма аркылы төште. Шундук: Ходаем ла! Андый фаҗигале үлемнәр җакыныңа түгел, дошманыңа да язмасын, берүк!» – дип, авыз эченнән генә дога укыган сыман итеп сөйләнеп куйды.

Аның әлеге шомлы сүзләре кызыксынуымны арттырды гына. Мин өй артына гына чыккандай иттем дә, як-ягын яшь кычыткан сара башлаган иске читән аша сикереп, әйдә, элдерт кенә Совет йорты ягына. Мин барып җиткәндә, каравыл өе каршында мәхшәр иде инде.

Баскыч болдыры янына килеп туктаган җигүле ат янына ерып кермәле түгел: халык, халык! Һәркем аһ та ваһ итә, һәркемнең йөзендә аптырау галәмәтләре. Бер якта карчык-корчыклар, хатын-кызлар җыелган. Авызларын каплый төшеп, сүз саен диярлек: «И-и Ходаем!» – дип, үзара мыдыр-мыдыр сөйләнәләр, гәп саталар. Мин, халык төркемен ера-ера, ир-ат җыелган якка юл тоттым. Анда югары оч Байтимере авылдашларыбыз арасына кереп алган да, кулын болгый-болгый нидер сөйли:

– …Ишетәм, ат кешни. Бер кешни бу, ике кешни. Чыгып карасам, күрәм: бикләнгән басу капкасы артында җигүле ат тора. Хуҗасы күренми. Тукта, мин әйтәм, һич югында, капканы ачып, малкайны кертим. Килеп җитеп, арбага күз салуым булды, аягым астында җир убылды да китте…

Колагыма: «Кеше кадәр кешене дә шул хәлгә төшерерләр икән!.. Йа-а Ходаем! Нинди кансызлык… Вәхшилекнең дә вәхшилеге бит бу!..» – дигән сүзләр чагылса да, берни күрә алмадым. Мин, терсәкләрем белән этенгәләп-төртенгәләп, алгарак үттем. Кемдер, Совет өе кыегында эленеп торган кызыл әләмне алып, Хаҗи абый өстенә ябып куйган иде инде.

Шулчак кара болыт сыман җыелган халык өстеннән көчле җил искәндәй булды. Кемдер: «Әнә!.. Зәйтүнә үзе килә…» – дигән хәбәр салды. Бераздан минем җан дустым Газины җитәкләгән, кечерәк Таҗины кулына күтәргән Зәйтүнә тәтәй күренде. Халык, як-якка чигенеп, аларга юл бирде. Тирә-юньдә янә борчулы пышылдашкан авазлар: «Кыяфәтен генә күр инде, мескенкәйнең. Өченчесе буенда бит… И-и бичара!..»

Зәйтүнә тәтәй, арба янына җитеп туктагач, моңарчы мин һичкайчан ишетмәгән, йөрәк итләрен телгәләрлек тавыш белән аваз салды:

– Йа-а Раббым! Шулайлар итеп башкайларыңа җиттеләрмени?! Үлепләр китим микәнни! Һай-й Аллам!.. Балакайларым ла!.. Шулайлар итеп гомер буена ятимлек газабы чигәрсез микәнни!.. Сынык канатлы ятимкәйләрем лә!..

Шулвакыт әллә нәрсә булды. Зәйтүнә тәтәй кинәт кенә арба үрәчәсе өстенә сыгылып төште… Кемдер аны, бөтенләй егылып китмәсен диптер инде, тотып калды. Икенче берәве аның кулындагы баланы алды. Ыгы-зыгы моның белән генә чикләнмәде. Җиргә үк шуышып төшкән Зәйтүнә тәтәйне, як-яктан җитәкләп, Совет өенә алып кереп киттеләр. Ул да булмады, разбой салып, өрү-өшкерү, им-том белән шөгыльләнүче Мәгыйшә карчыкны чакыра башладылар.

Болдырда Совет башлыгы, ярлылар ширкәте рәисе Бәһрам абзый күренде. Сыңар аяклы ул. Бер аягын кайда, ничек югалтканлыгы турында төрле сүзләр йөри. Дошманнар аны «ата большевик» дип тә, «Коммун эте» дип тә атыйлар. Халык арасында исә «Чатан Бәһрам» дип тә, «Солдат Бәһрам» дип тә, «Бәлшәвик Бәһрам» дип тә йөртәләр. «Иманы өчен бөтен дөньясында берьялгызы калганда да чигенүне белә торган кеше түгел», – дип өстәргә дә онытмыйлар аның турында.

Өстендә ямаулы шинель. Менә ул, агач аягы белән идәннәрне шакы-шокы китереп, баскычның алгы өлешенәрәк якынайды. Кискен хәрәкәтләнеп, көрәктәй зур кулы белән башындагы бүреген йолкып алды да, халыкны тынычланырга чакырып булса кирәк, бүрекле кулын өскә күтәрде. Җилдә-кояшта янган озынча чандыр йөзе ифрат та кырыс, эчкә баткан күзләрендә ут иде аның. Шулчак Бәһрам абыйның көчле тавышы һаваны ярды:

– Җә-ә, күрдегезме инде, җәмәгать! Иске, үлеп бара торган сыйныф капылт кына юл бирергә ашыкмый. Юк-к, ашыкмый! Шундый юллар белән, бәлки, алар безне куркытырга тели торгандыр? Юк-к, курыкмыйбыз без! Аларның җан бирер алдыннан тыпырчынуларына без сафларыбызны тагын да ныгыту белән җавап кайтарачакбыз. Самодержавиене, капиталны җиңгән кеше өчен курку юк ул!.. – Бәһрам абыйның йөрәккә төшәрдәй сүзләре тынып калган халык өстендә көчле яңгырый иде: – Бөтен аңлы гомерен изелгән халыкны азат итү өчен, соңгы сулышына чаклы көрәшкән большевик, бөек пролетар революциясенең шанлы каһарманы арабыздан китеп барды. Нишләмәк кирәк, иптәшләр, авыр, бик авыр… Көрәш корбансыз булмый. Әмма Совет власте өчен, халык бәхете өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкән, газиз гомерләрен кызганмаган батырлар, фидаи җаннар, гасырлар буена онытылмас, аларның изге хатирәсе халык күңелендә мәңге яшәр! Халык хәтере – бөек нәрсә! Азатлык кояшы бөтен галәмне яктыртсын, иптәшләр!..

Бәһрам абыйның тавышы тантаналы да, аяныч та иде. Шунда тагын көтелмәгән хәл булды: Совет өенең ярым ачык тәрәзәсе аша, аермачык булып, әле яңа гына туган баланың шәрран ярып чырылдап елап җибәргән тавышы ишетелде. Ул барысына да аяз көнне күк күкрәгәндәй тәэсир итте. Бу – дустым Газиның нәни энесе Һадиның дөньяга беренче аваз салуы иде.

Хаҗи абыйны өченче көнне генә җирләделәр. Шунда мин үз гомеремдә беренче тапкыр җиз торбалар, көмеш быргыларның матәм маршы уйнавын да сафка тезелгән кызылармеецларның, һавага төзәп, мылтыктан атуларын ишеттем.

Бары тик берничә көн узгач кына мин «икмәк комиссары» дип исеме чыккан Хаҗи абыйның дошманнар тарафыннан ничек җәзалап үтерелүен белдем. Явыз контрлар, аның эчен ярып, арыш тутырганнар. «Авыз-борын тирәләренә дә кан белән арыш аралашып укмашкан иде», – дип сөйләделәр. Арба төбенә түшәлгән юкә кабыгының буеннан-буена тигезле-тигезсез хәрефләр белән язылган сүзләрнең мәгънәсен дә әйттеләр. Дегет беләнме, кан катыш кара буяу беләнме, «тыгын, бәлшәвик эте!..» дип язылган булган икән.

Әлеге фаҗигале хәлләрдән соң ике-өч ай да үтмәгәндер, дошманнарның кулга алынулары, пристаньлы волость үзәге  – Чаллыда суд булуы турында хәбәр таралды. Аннан соң инде өч кешенең атылырга, берничә кешенең сөргенгә хөкем ителүләре турындагы хәбәрне ишетте халык.

Әмма сүзнең иң кәттәсен, иң хикмәтлесен, күңелемә мәңгегә онытылмаслык булып уелырлыгын чак кына соңрак ишеттем. Имештер, им-том, күрәзәлек итү, багу ише нәрсәләр белән шөгыльләнүче Мәгыйшә карчык Газилар гаиләсендә зур фаҗига буласын, ә Газиның гомере буена зур афәтләр, иләмсез газап-михнәтләр кичерәсен атна-ун көн элек белгән икән. Янәсе, Гази, әтисе үтерелергә атна-ун көн кала, аҗаган балкышын күргән. Күргән дә, имеш, өенә йөгереп кайтып, әнисенә әйткән. Мәгыйшә карчык та шунда булган. Им-томчы әби ишеткән дә: «Ай-һай балакай, андый көфер сүзләрне авызыңнан җил ала күрсен берүк. Саташа күрмә, Газиулла балакай, бу вакытта, яз башында, нинди аҗаган булсын», – дип әйтеп әйткән, имеш. «Хәзер үк оныт ул турыда», – дип, әнисе алдында ук, яшьти дустыма, җан кайтаргыч шомлы, михнәт һәм афәт-фаҗигаләр белән түшәлгән кара тормыш юлы юраган, ди.

Мин үзем җыен килде-китте ырым-шырымга, төрле хорафатларга ышана торганнардан түгел. Әмма Мәгыйшә карчыкның бик тә үтемле гыйбарәләр белән ныгытып әйткән әлеге сүзләре минем күңел түрендә кара шом булып утырды да калды. Аҗаганның яз көннәрендә булмавын яхшы беләм. Ул, гадәттә, җәй сынып, көзгә авышкач, игеннәр җитлегә башлагач була. Халыкта аҗаганны «арыш камчысы» дип тә йөртәләр. Бу турыда җыр да бар:

Арыш башак кыскан чакта
Уйный, диләр, аҗаган…

Ул еллардан бирле күп гомерләр үтте. Әмма аҗаганның, ялт-йолт килеп, күңел күген камчылаган шыксыз-салкын балкышы, күзләремне чытырдатып йомганда да, керфекләрем аша үтеп керә… Теләсәм-теләмәсәм дә, андый чакларда: «Бичара дустым Гази ниләр кичерде икән?» – дигән уй камчылый башлый иде.

Һәм менә чирек гасыр буе йөрәк түремдә йөрткән әлеге сорауга җавап алу вакыты да җитә кебек. Бүген йә иртәгә җан дустым – хыялый балачак дустым Гази белән очрашачакмын…




2


Өйдә юраган юлда ярамый, дигән сүз хак булып чыкты. Бернәрсә дә мин дигәнчә булмады: Гази эшләгән больницада да булдым, җан дустымны да күрдем, әмма: «Саумы, газиз дустым! Син дә бармыни әле бу фани дөньяда?!» – дип, кочагыма алып кысарга язмаган икән шул…

Комиссия әгъзалары белән Казан аэропортында очраштык. Монда партия өлкә комитетының промышленность бүлеге мөдире һәм, СССР Нефть промышленносте министрлыгыннан килгән иптәштән тыш, Дәүләт план комитетыннан килгән кеше дә бар иде. Комиссия җитәкчесен Анатолий Степанович дип таныштырдылар. Фамилиясе Кремнев. Ул шактый өлкән яшьтә күренә. Сизелерлек юанайган, эре сөякле, салмак хәрәкәтле, әмма гаять дәрәҗәдә ачык йөзле, шат чырайлы бер кеше иде.

Арабызда хатын-кыз да бар: Галина Николаевна Горцева. Аны, КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Үзәк Статистика идарәсеннән, диделәр. Ул да инде яшь түгел. Әмма килеш-килбәтенә, буй-сынына караганда, аңар бер дә үз яшен бирерлек түгел. Акыллы, үткен телле. Анатолий Степановичның күптәнге танышы булса кирәк. Чын гашыйк кешеләр сыман инде үзләре: бер-берсенең һәр адымын, һәр хәрәкәтен күздән яздырмыйлар, берсе икенчесе өчен үләргә әзер кебек торалар. Ләкин алар моны уен-көлкегә әверелдереп, ярым шаярып эшлиләр. Тик ничек кенә булмасын, бу ике кешене бик күп уртак хәлләр, уртак язмышлар һәм күп елларга сузылган дуслык җепләре бәйләгәнлеген сиземләве әллә ни кыен түгел иде.

Мәскәүдән тагын ике иптәш бар. Болары урта яшьләрдә. Алар, сүзгә кушылмыйча, Анатолий Степанович белән Галина Николаевна ягына карап: «Ярар, ярар… Теләгән кадәр юаныгыз, безнең эшебез юк», – дигәндәй, мөлаем гына елмаешып, читтән генә карап торалар.

Безгә унике генә урынлы махсус самолёт бирделәр. Көннең рәте-чираты юк. Барыбер очтык. Шактый вакыт болытлар арасында чайкалырга туры килде. Бары тик җиргә төшәр алдыннан гына, язгы авыр болытларны ерткалап, яктылыкка чыктык. Аста иң әүвәл болганчык-кызгылт сулы Кама-дәрья күренде. Сирәк-мирәк кенә баркаслар, баржалар, кечерәк пароходлар чалынып калдылар.

Бераздан безнең самолёт, өй түбәләренә тиярдәй булып астан гына очып үтте дә, тип-тигез мәйдан буйлап, җил уйнатып йөгереп узды.

Кунакханәгә урнаштырганнан соң, безне башта төркемнәргә бүлделәр, аннары «вездеходлар» га утыртып, объектларга алып чыгып киттеләр.

Мин, күптәнге танышым – «Татнефть» берләшмәсе начальнигы иптәш Галиханов җитәкчелек иткән төркемгә ияреп, ярымутрауда урнашкан разведка буровоена барырга булдым. Көнозын сәяхәт иттек. Нинди юллар гына үтәргә туры килмәде. Җитмәсә тагын, көн дә бозылды. Күк йөзен авыр, салмак болытлар каплап алды, бераздан инде пыскып кына, бик вәземләп, бик сеңдереп кенә яңгыр сибәләргә кереште. Җилләп-җилләп, бик тырышып яуды ул.

Караңгы төшеп, ут алгач, якты, җылы кунакханәбезгә кайтып егылдык. Арып-талып, тәмам хәлдән таеп кайтуыбызга карамастан, безгә иркенләп, рәхәтләнеп ял итәргә язмаган икән. Комиссия җитәкчесе Анатолий Степановичның Чаллы белән Түбән Кама арасында корыла торган үзәк нефтьүткәргечне карарга барган җирендә кинәт кенә чирләп китүе һәм больницага салынуы мәгълүм булды.

Без шундук больницага шалтыраттык. Галина Николаевна анда иде инде. Ул безгә борчылмаска, әллә ни хафаланмаска кушты. Анатолий Степановичка нибары сукыр эчәк өянәге генә булган. «Әгәр дә хәле җиңеләймәсә, операция ясаячаклар», – дип өстәп тә куйды.

Больница дигән сүзне ишетү белән, кылт итеп, «Гази да шунда бит… Сыныкка сылтау булсын, менә очрашу өчен сәбәп тә булды…» дигән уй туды. Иптәшләрнең икеләнеп торуларына карамыйча, киенә дә башладым.

Больницаның һаман да элекке урында икәнлеген көндез үк сорашып белгән идем. Каманың текә яры өстендә, урман булып куерып үскән карт тупыллар, йөзәр яшьлек тирәкләр ышыгында утыра ул.

Урамга чыгу белән күңелне: «Әллә кире борылыйммы?» – дигән уй телеп үтте. Аяктан егардай булып, зәһәр җил ыргый. Көне буе тоташтан сибәләгән явым-төшем үзенекен эшләгән – адәм аяклана алмаслык пычрак. Үч иткәндәй аякларны «тышаулап» ләпек урала. Туфлиләр шулкадәр авырайды, йолкып алыр хәл юк үзләрен. Иртәнге якта, машиналарга төялеп сәяхәткә чыгып китәр алдыннан гына, теләгән кешеләргә резина итекләр тәкъдим иткәннәр иде, алмавыма хәзер үкенәм.

Ыргып-ыргып җил бәрә. Вак яңгыр сибәли. Үзе караңгы. Бары тик өйләрнең тәрәзәләреннән төшкән тонык яктылык кына аяк асларын яктырткандай итә.

Башымда: «Әллә кире борылыйммы икән?» – дигән уй яңарды. Һәм шунда ук: «Гомумән дә, кирәкме соң әле бу очрашу?.. Чирек гасырга якын вакыт үткәннән соң күрешү аны шатландырырмы? Йөрәк ярасын яңарту гына булмасмы?..» – кебек уй-тойгылар биләп алды. Җитмәсә, соңгы елларда Гази турында җыен тузга язмаган имеш-мимеш сүзләр дә шактый күп ишетелгәләде.

Ниһаять, якты тәрәзәле өйләр дә артта калдылар. Бушлыкка килеп чыктым. Монда җил тагын да яманрак булып котырына. Чак кына сулдарак, текә яр астында, язгы ташуның шашкан гөрелтесенә охшап, Каманың уфтанулы сулкылдавы ишетелә.

Чиксез зур дулкынлану белән атлап кердем мин больница бусагасын. Якты вестибюль. Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады. Берсе мөлаем гына карчык. Йөзен җыерчыклар баскан. Авыз тирәләре дә бөрешеп килгән, җыерчыклар бизәгән иреннәре кысылганнар, җөйләнгән яраны хәтерләтеп торалар. Чал кунган кашлары астыннан карап торган ярым тонык күзләре дә шактый чепиләнгәннәр. Аның каравы дага кадәрле зур көмеш алкалары елык-елык килеп тора.

Ә икенчесе – бер карауда өнсез итәрлеге – яшь, күп дигәндә, егерме җиде яшьләр тирәседер. Әйе, табигать юмартланса юмартлана белә, кочагы белән бирә. Минем каршыда басып торган сылу да шундый бәхетлеләрнең берсе иде. Килеш-килбәте горур, буй-сыны зифа. Йөзгә-биткә әйткән дә юк. Ул озын керфекле зур коңгырт-кара күзләр, ул кыйгачланып киткән нечкә кашлар. Килешле төз борын һәм чак кына кабарынкы алсу иреннәр. Татар хатын-кызларына хас чак кына киңрәк яңаклар. Урталай ярылып торган, түгәрәкләнеп килгән ияге бу күркәм йөзне тагын да тулыландырып, бизәп тора иде. Ирексездән: «Шушындый караңгы почмакларга каян килеп чыга бу сылулар?» – дигән уй бәргәләнде башымда. Нишләмәк кирәк, гүзәллек һәрвакытта да шулай күзгә ташланучан була инде.

Минем татарча исәнләшүем икесенә дә берьюлы җан өргәндәй итте.

Сәламемне сылу алды:

– Исәнмесез! – диде ул, миңа таба бер-ике адым ясап.

«Әй-йе, тавышы да нәкъ үзе кебек үк мөлаем, күңелгә ятышлы икән», – дип уйлап куйдым мин. Һәм сүзне дәвам итү нияте белән:

– Безнең бер иптәшне сезгә китергәннәр икән, – дидем.

– Әйе, бездә, – диде чибәребез.

Ул арада әби кеше дә сүзгә кушылды.

– Сезнең кешеләр менә монда… Баш врачыбыз бүлмәсендә, – диде ул, каршы яктагы зур гына ишеккә күрсәтеп.

Мине бүлмә буенча әрле-бирле йөреп торган Галина Николаевна каршы алды. Аның халәте йөзенә чыккан иде. Мине күрү белән, эчен бушатырлык кеше табылуына куанган сыман, тәкрарлый да башлады:

– Көтелмәгән бәла бездә… Трассада булдык. Кая карама канау, траншея, чокыр-чакыр. Эчләребез төшә икән дип торабыз. Инде кайту ягына борылган идек, кинәт Анатолий Степановичка приступ булды…

– Зинһар, шулкадәр хафаланмагыз! Бар да яхшы булыр… – Бу сүзләрне зур гына язу өстәле янында басып торган ак халатлы ир-ат әйтте.

– Гафу итә күрегез… – дип, Галина Николаевна елмаерга тырышты. – Сез бит әле танышмадыгыз. Рәхим итегез!..

Район больницасының баш врачы үзен Булат Хәнипович дип таныштырды. Фамилиясе Хәмзин икән.

Шунысы кызык, аның ап-ак һәм песи баласы кебек йомшак кулын кысканда, әле монда кергәндә генә вестибюльдә очраткан, беренче сулышта ук үзенә әсир итәрлек сылу ханымның ире-фәләнедер дигән уй килде башыма. Чөнки алар, бер төптә өлгергәндәй, бик тә инде пар килгәннәр иде. Баш врач та ачык чырайлы, гаять мөлаем кеше. Аның шул ачык йөзеннән, саф күңеллелеге чагылып, ничектер пакьлек бөркелеп тора кебек. Шулай да күз карашлары үткер. Чем-кара чәче һәйбәтләп таралган, түшәмдәге люстрадан төшкән яктылыкта майлап куелганга охшап елкылдап тора. Өстендәге ак халатына кадәр килешә үзенә. Шулай да хәрәкәтләрендәме, әллә үз-үзен тотышындамы, педантларча төгәл-пөхтәлек кебек нәрсә дә күзгә чагыла.

Шулай танышкан арада, мин инде, җаен китереп, балачак дустым Гази турында да сораштырмакчы идем. Әмма өлгерә алмый калдым, кабинет ишеге артында кызу-кызу атлап килүче берәүнең аяк тавышлары ишетелде. Ир-ат адымнары иде бу. Янә: «Газидыр», – дигән уй чагылып китте. Йөрәгем еш-еш тибә башлады. «Танырмы икән?..»

Ишектә өстенә ак халат кигән, башына ак кәпәч чәпәгән кеше күренде. Бу, чыннан да, Гази иде. «Саумы, җан дустым! Исәнме, яланаяк килеш, бергә чатыр-чотыр чабып йөргән балачак дустым!» – дип барып күрешүдән үземне чак кына тыеп калдым.

Әй-йе, бик күп еллар узган икән шул. Газиның авыр, михнәтле тормыш кичергәнлеге йөзенә чыккан. Күз карашыннан чак кына, сизелер-сизелмәс булып, моң-зар саркып тора. Бөтен кыяфәтеннән, үз-үзен тотышыннан бик нык кагылып-сугылганлыгы, рухи газапларны күп кичергәнлеге беренче карашта ук күзгә бәрелә. Ак кәпәче астыннан күренеп торган чигә чәчләрен чал суккан. Йөзендә миңа ят булу дәрәҗәсендәге үзгәрешләр күрмим кебек. Яшьлек елларында кулак иярченнәре тарафыннан калдырылган «тамга» гына күрер күзгә ташланып тора сыман. Әлеге яра аның уң кашын тип-тигез итеп, өстән аска таба икегә бүлгән. Кашының бер яртысы (сул кашына тоташып торганы) аскарак шуышкан, ә икенче яртысы, киресенчә, кош канатыдай кыйгачланып өскә чөелгән. Бәлки, шуңа күрәдер Газиның йөзе беренче карашка ничектер кырысрак булып күренә.

Юк, танымады ул мине, хәтта игътибар да итмәде. Хәер, бу минутта анда-монда кайгысы да юк иде кебек аның. Ул, җил-җил килеп керү белән, турыдан-туры баш врачка мөрәҗәгать итте. Газиның бу мөрәҗәгате, мөрәҗәгать булудан бигрәк, рапорт бирүгә охшашлырак иде…

– Булат Хәнипович, башлыйбыз… – диде ул. Һәм шунда ук Горцевага таба борылды: – Гафу итегез… Сезнең кемегез була ул?

Әмма «Башлыйбыз» сүзен ишетүдәнме, тәмам югалып калган Галина Николаевна җавап кайтарырга өлгерә алмады. Баш врач, Газига таба иелә төшеп, шактый кискен җавап кайтарды:

– Аның кем булуы сезнең өчен шулкадәр әһәмиятлемени?..

– Авыруның хәле шактый хәвефле, соңгы приступ түгелме икән? – дип сорамакчы идем мин.

– Барыгыз! – дип кырт кисте баш врач. – Авыру янында булыгыз. Ә операцияне чак кына кичектереп торыгыз…

Гази бүтән бер сүз дә әйтмәде. Әмма баш врачның соңгы сүзләре аны беркадәр сәерсендерде, ахрысы. Ул, дөрес ишеттемме, дигән кыяфәт белән, коллегасының йөзенә текәлде. Ләкин сорау-фәлән биреп тормады, борылып чыгып та китте. Күрешмичә калуым, шуның өстенә үзен «Булат Хәнипович» дип таныткан кешенең балачак дустыма шактый каты бәрелүе күңелемне рәнҗетте. Ләкин шунда ук баш врачның бу адымын үземчә акларга да тырышып карадым. «Хуҗа кеше үзенең нәрсә эшләгәнен белә торгандыр. Бәлки, Гази җаваплы операцияләр ясарга яраксыздыр» дигән уйлар башыма килде. Әмма Газиның, кабинет ишегеннән чыгу белән, кемнәргәдер ниндидер әмер бирүен, тавышы да шактый ук кыю һәм көр яңгыравын ишетү күңелемдә туган әлеге уйларымны шик астына алды.

Бераз тактсызлык күрсәтүен баш врач үзе дә сизенде, ахрысы, бүлмәдә берара авыр тынлык хөкем сөргәннән соң, гафу үтенгән төстә болай диде:

– Сез, зинһар, гаҗәпләнә күрмәгез… Хирург белән шулай кискенрәк сөйләшүем өчен дип әйтүем.

Галина Николаевна, безгә нәрсә дигән сыман, җилкәләрен сикертеп алды. Шулай да авыз эченнән генә мыгырдангандай әйтеп куйды:

– Сәеррәк, әлбәттә.

– Сәбәпләре бар. – Бу юлы инде баш врачның тавышы нык иде.

Шулвакыт Булат Хәнипович безнең икебезне дә сагайтырлык, хәтта каушатырлык сүз ычкындырды. Бик гади итеп, сүзенең һичшиксез хаклыгына ышанып әйтте ул бу сүзләрне.

– Гомумән… – диде ул, әйтергәме, әллә әйтмәсәм дә ярармы дигәндәй, бермәлгә тукталып. – Гомумән, мин авыруга… иптәш Кремневка дип әйтүем, операцияне әлеге хирургтан ясатмас идем…

Баш врачның бу сүзләре Галина Николаевнаны тәмам пошаманга төшерде.

– Шулаймы? Нәрсә?.. Әллә тәҗрибәсез хирургмы?

– Алай димәс идем. Шулай да соңгы вакытларда эшендә чатаклыклар чыккалады. Аннары хикмәт анда гына да түгел… Үткәне турында бик тә яман хәбәр алынды.

Горцева тагын да каушый төште. Ул, ярдәм эзләгәндәй, бер миңа, бер ак халатлы хуҗа кешегә карап, кулларын күкрәк тирәсендә хәрәкәтләндереп, яңадан сөйләнеп алды:

– Ул кадәресен сез яхшырак беләсездер. Тик, зинһар, дип сорыйм… Кабат үтенеп сорыйм сездән…

Булат Хәнипович аны тынычландыра башлады:

– Зинһар, хафаланмагыз. Бар да һәйбәт булыр, – диде ул, баягы сүзләрен кабатлап. – Безнең менә дигән яшь белгечебез бар. Үзе югары белемле. Шуның өстенә ординатура да тәмамлаган. Операцияне дә шул хирургтан ясатырбыз…

Дулкынлануы йөзенә чыккан хатынга шул җитә калды.

– Рәхмәт! Бик зур рәхмәт сезгә… – дип кабатлады ул бер үк сүзләрне. – Тик кабат сорыйм сездән… зинһар, дип үтенәм.

Баш врач, биргән вәгъдәсен шул ук минутта тормышка ашырырга җыенган сыман, җәһәт кенә халатының өске төймәсен каптырды. Нәкъ шулвакыт ишек артында яңадан җил-җил атлап килүче Газиның аяк тавышлары ишетелде. Шуны гына көтеп торган кебек, баш врач та бик илтифатлы кыяфәт белән бездән гафу үтенде дә ишеккә таба юнәлде. Булачак сөйләшүне чит кешеләргә ишеттерергә теләмичә булса кирәк, үзе артыннан ишекне япты. Әмма буйсынмас ишек бу юлы да тавыш-тынсыз гына яртылаш ачылып китте.

– Керешәбез, Булат Хәнипович! – диде Гази. Тавышы тигез, нык иде аның. Әйтерсең лә баягы кырыс сөйләшү бөтенләй булмаган. Һәм вакытның бер генә минутын да әрәм итәргә ярамаганлыкны аңлатырга теләгән кебек өстәп куйды: – Бар да әзер.

– Анысы өчен рәхмәт, – диде баш врач, сабыр-тынычлык белән. – Әмма, Гази Хаҗиевич… операцияне сез ясамыйсыз.

Бу көтелмәгән хәбәр Газины аптырашта калдырды, күрәсең.

– Ничек инде?..

– Минемчә, аңларлык итеп, ачык әйттем кебек, бу операцияне сез ясамыйсыз.

– Аңламыйм… Ничек инде алай, кинәт кенә?.. – Хәзер инде Газиның тавышы баягы кебек үк көчле түгел, әйтерсең лә ул бу минутта зиһенен җыя алмыйча азаплана иде. – Ничек инде?.. Авыруны мин әзерләдем. Мин ясамыйча, кем ясасын ди тагын. Мин – хирург. Анда, операция өстәлендә, кеше ята. Хәле җитди… Кичекмәстән операция кирәк. Бераздан операциянең дә ярдәм итмәве бар…

– Искә төшереп, кисәтеп куюыгыз өчен рәхмәт, әлбәттә…

Баш врачның һаман да шулай тыныч кына, берни дә булмагандай сүзен дәвам итүе Газины чыгырыннан чыгарды, ахрысы.

– Ю-юк!.. – диде ул, кинәт тавышын күтәреп. – Мин ясарга тиеш… Мин!

Бу – Газиның чын-чыннан саксызлык күрсәтүе иде.

Галина Николаевна минем якка борылды, торыш-кыяфәтендә, күз карашларында бердәнбер сорау: «Сез нәрсә булса да аңлыйсызмы?» Минем дә җавабым бер – җилкәмне сикертү: һични аңламыйм, янәсе.

Хәлем әдәплелек кагыйдәләре белән санашып торудан узган иде инде. Ишек янына килдем, аны тагын да ача төштем. Бөтен вестибюль уч төбендәге кебек. Газиның тавышына булса кирәк, баягы олы алкалы апа белән сылу ханым да чыктылар. Соңгысының авыз-борыны марля-маска белән томаланган.

Килеп туган хәлдән баш врач та, Гази да чак кына уңайсызландылар булса кирәк. (Әле дә ярый, ярым ачык ишек аша минем дә күзәтеп торганны күрмиләр.) Әмма хуҗа кеше әллә ни үзгәрмәде, баягы кебек сабыр-тыйнак кына итеп, соңгы сүзен әйтте.

– Аңлагансыңдыр дип уйлыйм, – диде ул, кешеләрнең тынычлыгын бозганга чын-чыннан уңайсызланган кебек. – Ә инде аңламаган булсагыз, соңрак, кешеләр юктарак сөйләшербез…

Гази да бу әмергә буйсынгандай булды. Шулай да кисәтеп, хәлне аңлатып куюны үзенең бурычы итеп санады, ахрысы:

– Мин ясамыйм икән, әнә Дисә Зиннәтовна ясасын. Авыру операциягә әзер…

Бәхәс тәмамланмаган иде әле.

– Кабат әйтәм, кисәтеп куюыгыз өчен рәхмәт. Калганы турында үзебез кайгыртырбыз.

– Ләкин тиз кирәк…

– Тиз ясалыр да.

– Тиз булса ярар… Тик шулай да… миннән ясатмавыгызның, һич югы, сәбәбен әйтегез.

– Сәбәбенме? Әйтергә була. Мин тагын, бәлки, үзегез үк төшенерсезме дип уйлаган идем…

– Сәбәбе узган атнада бораулау мастеры белән булган күңелсезлек түгелдер ич?

– Күңелсезлек дидегезме? Сез дә әйттегез сүз! Безгә исеме бөтен илгә билгеле булган атаклы, депутат мастерның гомерен ышанып тапшырдылар… Бөтен чараны күрегез, әмма саклап калыгыз, диделәр. Ә без?.. – Булат Хәнипович, бу мәгънәсез бәхәскә чик куярга теләгәндәй, соңгы сүзен әйтте: – Озын сүзнең кыскасы, баш врач буларак, авыруга операция ясауны мин сезгә… ышанып тапшыра алмыйм.

– Менә хәзер… хәзер азрак төшендем кебек. Чөнки минем үткәнем күләгәле… – Гази кинәт кенә шиңеп калгандай булды, авыз эченнән генә мыгырданып куйды. – Ә анда Мәскәү кадәр Мәскәүдән килгән комиссия члены… Зур кеше. Әмма чир алдында бар кеше дә бер…

Баш врач аңар әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде:

– Аның каравы дәвалаучылар бер түгел. Монда фәлсәфә сатып торасы юк, аңлагансыздыр дип уйлыйм.

Булат Хәнипович бүтән бер сүз дә әйтмәде. Бары тик, «Синең белән эш бетте», дигән кебек итеп, Газига яны белән басты да, бер-ике адым алга таба хәрәкәт ясап, баядан бирле дәшми-тынмый гына басып торган хатын-кызларга мөрәҗәгать итте:

– Дисә Зиннәтовна, тиз генә минем янга керегез…

Сылу хатын, шунда ук җитез-җәһәт атлап китәргә җыенган сыман, алга таба өмсенеп куйды.

Ул арада баш врач үз кабинетына таба борылды. Шулвакыт яңадан Газиның тавышы ишетелде. Ләкин бу юлы инде аның тавышы гади сөйләшүдән бигрәк күтәрелеп бәрелүгә, ачыргаланып кычкыруга, хәтта протест белдерүгә охшаган иде:

– Җитте!.. Һич югында, әйтегезче, зинһар… Нәрсә дип шулкадәр каныктыгыз әле миңа? Нинди зыяным тиде соң минем сезгә? Нинди гаебем бар? Кайчандыр булган гөнаһым өчен мин инде күптән җәзамны алдым. Җиттеме сезгә, юкмы, ниһаять!.. – Гази, агулы ук яки үткен хәнҗәр кадалгандай кискен хәрәкәтләнеп, ике куллап йөрәк турысын каплады. Аннары, башын тагын да ия төшеп, алга таба сөрлегеп куйды. Әмма аягында басып калды. Әкрен генә башын калкытып, тонган күз карашын баш врачка текәде. Яман иде аның бу карашы, тетрәндергеч иде. Беравык, зиһенен җыя алмаган кеше сыман, сүзсез торды Гази. Аннары, «Шауламагыз, операция бара!» дип кисәткән кызыл утка күрсәтеп әйтте: – Сез оныттыгыз, ахры… Анда… авыру ята. Хәле авыр. Мин исә хәзер, теләгән тәкъдирдә дә… кулыма скальпель ала алмаячакмын. Мин үзем ярдәмгә мохтаҗ хәзер… – Гази, исерек кеше сыман чайкалып-сөрлегеп, уң яктагы ишекләрнең берсенә кереп юк булды.

Киеренке тынлыкны, беренче булып, олы алкалы апа бозды:

– Һай, Булат улым… – диде ул, еларга җыенган сыман итеп. – Туры сүзгә җан корбан дигәндәй, әйтми түзәр чамам юк. Кирәкмәс иде… Һай, кирәкмәс иде! Һич кенә дә башыма сыйдыра алмыйм, нәрсә булды соң сезгә?.. Йөрәк тавышы белән кычкырды бит, бичаракай. Яман нәрсә ул… Бәлки, кабинетыгызга чакырып алып, үзенә генә аңлатырга кирәк булгандыр…

Баш врачның ярсуы, ниһаять, тышка бәреп чыкты:

– Ю-юк, Гайния түти!.. Әгәр дә кодрәтемнән килсә, андыйларны… кабинетыма түгел, больница ишеге аша да аяк атлатмас идем…

Шулвакыт бая Булат Хәнипович мөрәҗәгать иткән сылу ханым кызу-кызу атлап баш врач алдына килеп басты да, кискен хәрәкәт белән, үзенең марля-битлеген йолкып алды. Зәһәр иде бу минутта аның кыяфәте. Каш астыннан өздереп караган күзләре ут чәчә, борын яфраклары хәрәкәтләнә.

– Эх-х, сез!.. – диде ул, кирәкле сүз таба алмыйча гаҗиз калган кеше сыман. – Хирург Гази Хаҗиевичның сүзләрен мин дә кабатларга мәҗбүрмен. Анда… операция өстәлендә – авыру! Сез аның турында оныттыгыз, ахрысы. Бу кадәресен көтмәгән идем сездән. Эх-х, сез!..

Сылу хатын кинәт кенә борылды да әле яңа гына Гази артыннан ябылган ишеккә таба юнәлде. Булат Хәнипович кинәт әмер биргән тонда кычкырып җибәрде:

– Дисә!.. Дисә Зиннәтовна!.. Иптәш Әнәсова!

Сылу туктады. Баш врач, аңа таба бер-ике адым атлап, өстәде:

– Операцияне сез ясыйсыз. Хәзер үк керешегез!..

– Юк! – диде сылу хатын, күзен дә йоммыйча. – Ассистентсыз алынмаячакмын. Уйламагыз да! Теләсәгез нишләтегез… Сүзем сүз, әмма Гази Хаҗиевичтан башка операционныйга аяк басмаячакмын…

– Җүләрләнмә, Дисә! Нишләвең бу?..

– Гомумән, мин сезнең белән бүтән эшләмәячәкмен…

– Дисә, ни диюең бу?..

Күз камаштырырлык сылу баш врачның соңгы сүзләрен колагына да элмәде, яңарак кына Гази кереп киткән ишек артында юк булды.

Баш врач, өлкән яшьтәге апага таба борылып, туктатыгыз шуны, кире борыгыз дигән сыман, куллары белән кискен хәрәкәтләр ясады. Алай гына эшне җайга сала алуына өметен өзде булса кирәк, җил-җил атлап, әлеге ишеккә таба юнәлде.

Бары тик шунда гына, мәгънәсез, ямьсез җәнҗалдан соң гына, мин бу кешеләр арасында гаять катлаулы, яман да четерекле мөнәсәбәтләр барлыгына төшенгәндәй булдым.




3


Гази больница баскычыннан, исерек кеше кебек, чайкала-чайкала төште. Җиргә аяк басу белән, кинәт авып китә язды. Таш җәелгән киң сукмак буйлап бераз сөрлегеп барды да карт тирәккә килеп сөялде.

Зиһенендә бөтерелгән өермәле уйлар, күңелен айкаган ачы хисләр тәмам кешелектән чыгарды аны. Саф һавада да сулышы буыла, йөрәге кага, чигәсе суга, тәне кызыша, күкрәген ниндидер биниһая авыр нәрсә басып тора, иркенләп сулыш алырга бирми…

Әле генә операция тәмамланды. Аны Газиның беренче ярдәмчесе Дисә Зиннәтовна ясады. Яхшы ясады. Дисәнең төгәл, җитез хәрәкәтләрен күреп, хирург канәгать калды, хәтта эченнән генә мактап та куйды.

Ишектә Газины өенә кадәр озатып куярга тиешле шофёр Өлфәт күренде.

– Әйдәгез, Гази абый, – диде ул, докторны култыклап.

Берничә адымда гына торган машинага кадәр күтәреп диярлек алып барды Газины.

…Операция алдыннан гына Дисә белән Гази арасында четерекле сөйләшү булып алды. Гази, тәмам туктап калу дәрәҗәсенә җиткән йөрәгенә чак кына ял бирү өчен, ординатура бүлмәсенә кергән иде. Изүләрен чишеп, башын артка ташлап күн креслога утыруы булды, ишектә Дисә күренде.

– Сезгә нәрсә кирәк?.. – дип каршы алды аны Гази. Тавышы катгый, кырыс иде.

– Сезнең янга… Үтенәм сездән… Әйдәгез!

– Кая?

– Операционныйга. Анда…

Гази Дисәне кырт кисте:

– Ю-юк!.. Беркая да бармыйм. Ишетәсезме, беркая да бармыйм. Минем кирәгем юк анда…

– Юк, кирәк…

– Кирәк булсам, алай итмәсләр иде. Юк! Юк… Калдырыгыз мине. Беркая да бармыйм мин…

– Юк, барасыз!

– Бармыйм! Ишетмәдегезмени… Мин бит хәтәр кеше… Гомумән, сезнең арада эшләргә дә, яшәргә дә хаклы кеше түгел икәнмен…

– Җитте! – Дисәнең тавышы да көчәя барды. – Мине хәзергә сезнең кем булуыгыз кызыксындырмый. Хәзер сүз кешене үлемнән алып калу турында бара.

– Ләкин бит анда Мәскәү кадәр Мәскәүдән килгән комиссия члены. Андый кешене миңа ышанып тапшырырга ярый димени?!

– Җитте! Ул турыда соңыннан… Хәзергә врач икәнлегегезне онытмагыз. Операцияне мин ясыйм. Миңа сезнең янымда булуыгыз гына кирәк. Аңлыйсызмы шуны, сез кирәк…

– Әмма минем үз хәлем хәл…

Дисәнең моңа да җавабы әзер.

– Башка берәү хәл эчендә ятканда, врачның үз хәле турында уйларга хакы юк.

Гази буйсынды. Дисә ясаган уколдан соң, утырган креслосыннан көч-хәл белән күтәрелеп, операция бүлегенә керергә әзерләнә башлады. Шәфкать туташларының да тыз-быз йөрүләре бетте.

Операцияне Дисә ясады. Тынлыкны бары тик инструментларның сирәк-сирәк чыңлап куюлары һәм хирургның кыска боерыклары гына боза иде:

– Тампон… пинцет… зажим… ланцет…



Операция вакытында Гази үзен йокыга талган кеше сыманрак хис җитте. Әлеге сүзләрне дә Дисә түгел, гүя ул үзе әйтте кебек. Гази хәтта авыз-борынын марля-битлек белән томалаган Булат Хәниповичның кереп күзәтеп торуын да тоймады…

Шундыйрак уйларга бирелеп, кайтып җиткәнен сизми дә калды Гази. Капка төбенә үк килеп туктаган машинадан Өлфәт ярдәме белән генә төште ул.

– Кая, Гази абый, өегезгә үк кертеп куйыймчы үзегезне…

– Рәхмәт, Өлфәт, борчылма, – диде Гази, авып китүдән курыккандай, һаман да әле машинаның ачык ишегеннән кулын алмыйча. – Чак кына һавада буласым килә…

– Ярар, алайса.

– Бар. Хәерле юл сиңа. Рәхмәт…

Машина китеп барды. Башта аның тәмәке төпчеге сыман кызгылт утлары юкка чыкты, бераздан гөрелтесе дә ишетелмәс булды.

Гази, шыксыз караңгылык бөркеп торган өйнең капкасына таба атламакчы иде дә, нәрсәгәдер сөрлегеп китте. Сизде, аяклары буйсынмый аңа. Ул тизрәк беренче очраган тирәккә килеп сөялде. «Уф, йөрәгем!.. Туктый, ахры…» дигән уй миен көйдереп үтте.

Бу минутта Газиның зиһене таркау, фикерләре буталчык иде. Миңгерәүләнеп, акылы зәгыйфьләнеп киткән сыманрак хис итте. Күзенә ак-кара күренмәс, колагына шау-аваз ишетелмәс бер хәлдә иде.

Гази, судан чыгарып ташланган балык кебек, авызларын ачып, иркенләбрәк, күкрәк тутырып сулыш алырга тырышып карады. Тик булдыра алмады. Кинәт кенә күз аллары караңгыланды. «Ю-юк… Булмый… Бетүем, ахры… Аңны гына югалтмаска иде…»

Гази, егылып китмәс өчен, карт тирәкне кочаклады. Бераз хәл алгач, агачка арты белән борылып басты да, өскә таба каерылып, тупыл кәүсәсенә сөялде. Бик нечкә иләк аша уздырылганга охшап, вак кына яңгыр сибәли. Агачның тубырланган кабыгы буйлап агып төшкән яңгыр суы Газиның уттай кызган башын рәхәт салкынайтып тора. Яңгыр суы, яка эчләренә үтеп кереп, муен тамырларын, җилкә чокырларын юешли…

Бераз хәл җыеп, хәрәкәтләнер хәлгә килү белән, Гази капка төбендә торган эскәмиягә таба юнәлде. Авыр, катлаулы операцияләрдән соң шушы эскәмиягә утырып хәл алырга, көзнең чалт аяз көннәрендә шаулап яфрак коелуын тыңларга ярата иде Гази. Тирә-якны шомлы гөрелте белән тутырып, карт агачлар шаулаша. Ай-һай ямьсез, ай-һай шыксыз булып калган тирә-як. Бакчалар артындагы елга аръягында, бөтен дөньяны каплаган кара болытларны айкап, утлы канатлары белән аҗаган кагынып алды кебек. Шул утлы канатлар очы үзләренең салкын балкышы белән Газиның да яралы йөрәген өтәләп үтте сыман. Яратмый Гази аҗаганны. Күңелгә шом өстәүче бу шыксыз балкышның уйнаклап талпынуы аңа күптән үлгән кешенең өрәген күргән сыман тәэсир итә.

Әмма Гази белә: аҗаган түгел бу. Кама буендагы нефть скважиналарының берәрсе янында факел янадыр. Йә булмаса, затондагы суднолар ремонтлау мастерскоенда электросварка эшлидер…

Йөрәге сыкравына тәкать тота алмый Гази. Тирән җәрәхәтенә агу салынган кеше сыман хис итә ул үзен. Дөм караңгы тоташ төн кебек ябырылган авыр уйларыннан арынырга теләп карады. Моның өчен аңа берәр якты хатирәне, берәр шатлыклы вакыйганы күз алдына китерергә кирәк иде…

Әмма «үлем» дигән шыксыз уй бөтен барлыгын яулап алган иде инде. Гази сизенде: йөрәк авыруы аны тәмам кешелектән чыгарган. Бер тапкыр приступ кичергән йөрәге ят бер сыкрау белән сулкылдый. Ул, күкрәк читлегеннән бер кырыйга алып куелган сыман, яман тыпырчына, сәер тасырдый…

«Үләм икән…» дигән уй туып, янә эчен туңдырып җибәрде. Бөтен җаны-тәне чымырдап куйды Газиның.

Әмма ниндидер көч аны урыныннан күтәрде. «Әҗәлне урын өстендә каршыларга кирәк…»

Гази койма-капкага тотына-тотына өйгә керде. Бүлмәдә – кабер караңгылыгы. Ут кабызып тормады. Киемнәрен дә урындык өстенә генә салды. Башы чыңлауга изаланып, урыны өстенә ауды. Йөрәге телем-телем телгәләнә. Зиһене таркау. Фикерләре өзек-өзек. Шул хәл үзәкне өзә, күзгә яшь тутыра… Чак кына сабыр ит, йөрәккәем. Түз!..

Ачы ялгызлыктан шомланып ята торгач, изрәп киткән. Ятагы янындагы телефонның искәрмәстән генә шалтыравыннан чәчрәп, тетрәнеп китте Гази.

Телефон сузып-сузып ике тапкыр шалтырады. Димәк, аңа. Бер генә звонок шалтыраса, яр буена урнашкан ветлечебницага була.

Звонок тагын кабатланды. Гази, урыныннан тормыйча гына сузылып, телефон трубкасын алды.

– Әй-йе!.. Әйе, мин. Таныдым… Дисә Зиннәтовна. – Хәленең бөтенләй начарлануы тавышына чыгудан курыкты Гази. Һәм, таркау зиһенен туплап, тавышына көрлек өстәргә тырышып, дәвам итте. – Молодец, Дисә Зиннәтовна. Тәбриклим үзегезне. Әйттем бит. Врач профессиясе – ул… батырлык. Шулай кыюрак булырга кирәк…

Дисә Зиннәтовна операциянең уңышлы үтүе, авыруның үзен яхшы хис итүе турында хәбәр итү белән генә чикләнмәде, Гази янына төшәргә теләге барлыгын да әйтте. Укол-фәлән кирәктер, янәсе. Гази аяк терәп каршы төште. Үзенең әлеге кыяфәттә ятуын беркемгә дә белдерәсе, күрсәтәсе килми иде аның.

– Зинһар, борчыла күрмәгез. Бар да һәйбәт! Хәзер соң да инде… Мин ял итәм, – диде ул, бүтән гәп сатарга урын калдырмаслык итеп.

Шуның белән сүзләре дә бетте.



Күзенә йокы әсәре кермәде Газиның.

Бу хикмәтләр, районның баш врачы Хәмзин белән тәмсезләнүләр нәрсәдән башланды соң?..

Булат Хәнипович аны эшкә үзе чакыртып алды. Гази ул вакытта балыкчы Гаделша карт янында – гүзәл Чулман буенда ял итә иде. Хәмзин, чакыртып китерү белән генә дә чикләнмичә, рәхәтләнеп, җиң сызганып эшләр өчен бөтен шартлар да тудырды. Дөресен әйтергә кирәк, реабилитациягә эләгеп, туган якларына кайтса да, уйламаганда-көтмәгәндә район больницасында хирург булып эшли башлармын дип, Гази уена да китерә алмый иде.

Ул да баш врачның ышанычын тулысынча аклады кебек, тиз арада үзен чын хирург итеп танытып өлгерде. Хәмзин баш хирургы белән мактанып туя алмады. Больницаның даны тиз арада бик еракларга таралып өлгерде. Чаллыга башка тирә-юнь районнардан да килә башладылар. Ә Гази турында: «Булмасны да булдыра, соңгы сулышы өзелгән авыруларны да аякка бастыра ала», – дигән сүзләр йөрде.

Һәм менә кинәт кенә бар да үзгәрде, бер-берсен ихтирам итеп туймаган әлеге ике кеше арасына, кичә алмаслык упкынга охшап, кара күләгә ятты…

Барысы да Дисә Әнәсованың Чаллыга килеп төшүеннән башланды кебек. Чыннан да, аның ниндидер чит-ят планетадан очып төшкәндәй килеп чыгуы барысына да аяз көнне күк күкрәгәндәй тәэсир итте.

Узган елның көзендә булды ул хәл. Матур көннәр иде. Больница бакчасы алтын-сары киемгә төренгән. Кояш нәкъ җәйге айлардагы кебек туры карый, җылысы да җәйгечә мул әле. Авыруларның күпчелеге бакчада, саф һавада. Тәүге тапкыр Дисә нәкъ менә шундый көннәрнең берсендә пәйда булды да инде бу якларда.

Өстендә җилбәгәй җибәрелгән көрән төстәге болонья плащ. Кулында карага ак буй-буй сызыклар төшкән җыйнак кына чемодан. Үзе яланбаш. Коңгырт-кара чәчләре баш өстенә җыелып, тузгымасын өчен чәче төсле үк капрон челтәр белән уратып куелган. Йомры балтырлы сылу-матур аякларында биек үкчәле кара туфлиләр.

Сары ком сибелгән бакча аллеясы буйлап, больницага таба җил-җил атлап килә ул. Аллеяның як-ягында авырулар тезелешеп утырган артлы озын эскәмияләр. Дисәнең якынлашып килүен күргән авырулар, соклану катыш гаҗәпләнеп, утырганнары аягүрә басып, басып торганы читкә тайпылып, аны озатып калалар…

Дисә, больница баскычыннан күтәрелеп, эчкә кереп киткәч кенә авыруларның кайберәүләре телгә килде.

– Тә-тә-тә!.. – дип куйды кайсыдыр. – Кем булыр бу, ә?..

– Тикмәгә йөри торган кошка охшамаган бу.

– Күзләренә игътибар иттегезме?.. Ә керфекләр… Йа-а, булса да була икән!..

«Артист» кушаматлысы, район культура йортында балетмейстер булып эшләүче берәве:

– Ә мин таныдым… Таныдым аның кем икәнлеген, – дип, барысының да колаклары үрә торырлык сүз ычкындырды. Аннары, гипслы аягын култык таягы өстенә җайлап куйганнан соң, бик белдекле кыяфәт белән тезә дә башлады. – Артистка бу… Атаклы кино йолдызы. Италия артисткасы… Софи Лорен исемле. Дөньядагы матур хатын-кызлар күргәзмәсендә «Нептун» дип аталган алтын таҗ белән бүләкләнгән… ышанмасагыз, әйдәгез палатага… «Экран» журналыннан рәсемен күрсәтәм үзегезгә…

Бик белдекле кыяфәт белән сайрагач, шуның өстенә исемен дә әйткәч, бермәлгә аптырашып, икеләнеп калдылар. Моны сизенгән «артист», сынган аягын сузып җибәреп, тагын җанланыбрак сөйли башлады: «Хәзер ул Мәскәүдә… Бик күп илләрнең киноартистлары килеп тулдылар анда хәзер».

Кемдер кыяр-кыймас кына каршы төшкәндәй итте:

– Китсәнә! Нишләп монда килсен ди ул. Монда аңар ни калган ди?..

– Ә ник? Алар да кеше бит. Әллә алар авырмыйлар дисеңме син!

– Һәрхәлдә, Чаллыга килмәс…

«Артист» ның бирешәсе килми иде.

– Чаллыга килмәс дисеңме? Бәлки, пароходта сәяхәт итеп йөри торгандыр. Безнең ил белән танышып…

Бакчадагылар шулай үзара бәхәсләшкән арада, Дисә больницаның баш врачы кабинетында утыра иде инде.

Дисәнең искәрмәстән генә ишекне ярым ачып: «Мөмкинме?..» – дип дәшүеннән, нәрсәдер сызгалап утырган Хәмзин сискәнеп китте, аннары, башын калкытып карау белән, өлгер-җитез хәрәкәтләнеп, өстәл өстен рәткә керткәндәй итте.

– Рәхим итегез!.. – диде ул, шулай югалып, каушап калуына уңайсызланып. Башында: кем булыр бу? Әллә сәламәтлек саклау министрлыгыннан берәр жалоба-фәлән тикшерү нияте белән килдеме икән? кебек уйлар чагылып киттеләр.

Булат Хәнипович, мөлаем гына елмаеп, креслодан урын тәкъдим итте. «Рәхмәт!» – диде тегесе һәм, ике тезен дә бер яккарак янтайта төшеп, җайлы һәм бик килешле генә итеп килеп утырды.

Бу сылуның күндәм тавышы, шулай ук тартынулы-нәзакәтле хәрәкәтләре баш врачның башында туган шомлы-сагаюлы уйларын киметкәндәй иттеләр. Ул тагын өстәле артына, урынына килеп утырды. Аннары нәфис кулларын күрсәтергә теләгән кебек, бармакларын бергә китереп кушырды да өстәл өстенә салды.

– Тыңлыйм сезне… – диде ул, кунакның йөзенә текәлеп карап.

Күркәм-сылу ханым йомышын бер селтәнүдә әйтте дә салды:

– Сездә берәр вакантный урын юкмы дип, белешергә кергән идем. Миңа эш кирәк…

Мондый сүзне һич кенә көтмәгән Хәмзин, кизәнүдән сакланып артка тайпылган кеше сыман, кинәт турайды. Тагын бер кат кунакның йөзенә күз төшереп алды. Күңелен кытыклап: «Ю-юк!.. Үзе читлеккә очып килеп кергән алтын кошны ычкындырды юк…» – дигән уй чагылып китте. Ләкин җитди-эшлекле кыяфәтен сакларга тырышып, янә сорау бирде:

– Безгә килгәч… медицина работнигыдыр инде, шулаймы?..

Соравының килешсезрәк чыгуын Хәнипович үзе үк сизенсә дә, кабат төзәтенеп тормады.

– Әй-йе, – дип җавап кайтарды кунак.

– Белемегез нинди?

– Медицина институтын һәм быел җәй генә ординатура тәмамладым.

Бу мәгълүматлар өнсез итте баш врачны. Иләс-миләсләнеп китте, башында берьюлы мең төрле сораулар туды. «Бу ут-күз, шундый белеме, шундый килеш-килбәте, төсе-бите була торып, бу тирәдә тикмәгә генә йөрми торгандыр. Әрлән оясына кергән йомран кебек, төп башына утыртып куя күрмәсен тагын…» Шулай уйланып торган арада:

– Документларыгыз да бармы?.. – дигән сорауның теленнән ычкынганын үзе дә сизми калды.

Кунакның ансыз да нурлы күзләрендә тагын ниндидер очкыннар кабынып киткәндәй булды. Сылу ханым, күпме генә әдәп сакларга тырышса да, мондый сорауны ишеткәч, елмаюын яшерә алмады. Моны күңеленең кай җире беләндер Хәмзин дә тойды. Һәм шунда ук үз хатасын төзәтергә теләгәндәй итеп:

– Документларыгыз үзегез белән булса, мәсьәләнең формаль ягын хәзер үк хәл итәргә мөмкин дип әйтүем иде. Сезнең кебек белгечләр һәркайда да бик кирәк. Бу инде безнең өчен дә күктән эзләгәнне җирдән тапканга охшый…

Баш врачның артык төчеләнә башлавын күргән кунак аның сүзен бүлде:

– Кирәкле документларым барысы да үзем белән. Рәхим итегез!.. – Сылу ханым кресло кырыенда торган чемоданына таба иелә дә башлаган иде инде, әмма Булат Хәнипович аны бу эшеннән бүлде:

– Тагын бер мәсьәлә… – Ул яңадан куш йодрыгын өстәлгә салды. – Сезнең белемегез, әгәр дә шулай дип әйтүемә каршы килмәсәгез, сезнең дәрәҗәгез белән, без сезне кайда гына урнаштырырбыз икән соң? Безнең шартларны үзегез үк күргәнсездер… Хәтта поликлиникабыз гына да аерым түгел бит. Билгеле, болар барысы да вакытлы кыенлыклар… – Аннары искәрмәстән генә сорап куйды: – Сез нинди профильдә эшлисез?

– Эчке авырулар буенча, – диде кунак.

– Менә күрдегезме! Без бит сезне бүгенге көндә, күп дигәндә, хирург янына ассистент яки анестезиолог итеп кенә билгели алабыз.

Кунак күзен дә йоммады:

– Шулкадәресенә мин бик ризамын, – диде ул. Аннары сизелер-сизелмәс кенә итеп өстәде. – Бездә: «Операция вакытында хирург дирижёр булса, анестезиолог – беренче скрипка», – диләр…

Хәмзин елмайды. Әмма сылуның бик тиз ризалык бирүе, хәтта атлыгып торуы баш врачны кабат сагайтты.

– Сезнең направление-фәләнегез бармы?

– Юк. Направлением булса, мин сездән вакантный урын сорап тормаган булыр идем…

– Ә-ә, әй-йе шул! Гафу итегез, – дигән булды Хәмзин. – Тагын бер сорау бирергә мөмкинме?

– Рәхим итегез!

– Эшкә кайчанрак чыгарга уйлыйсыз?

– Хет бүген. Никадәр тизрәк булса, шулкадәр яхшырак.

– Ал-лай-й! – дип сузды Булат Хәнипович. – Моңарчы кайда эшләгән идегез? Казанның үзендәме?

– Әйе. Моңарчы Казанның үзендә укыган һәм эшләгән идем. Хәтта яшәгән дә идем.

– Нда-а! Казан кадәр Казанны шушы караңгы перифериягә алыштырырга булдыгыз, алайса?

– Әйе.

– Гаҗәп!.. – Булат Хәнипович, сәер елмаеп, җилкәләрен сикертеп куйды. – Ә сәбәбе?

Бу сорау алу Дисәнең эчен пошыра башлады, ахры. Ул, моңа чик куярга теләгәндәй, сорауга сорау белән җавап кайтарды:

– Җавабын хәзер үк бирергәме? Әллә соңрак та ярармы?

Кунак күзләрендә елмаю аша зәһәр очкыннар биешә башлавын күреп, баш врач чынлап торып уңайсызланды, хәтта гафу үтенде.

– Зинһар, кичерегез! – диде ул. – Сез тагын, бу адәми зат допрос ала, дип уйлый күрмәгез. Җавап бирәсезме, юкмы, ул кадәресе сезнең үз ихтыярыгызда.

– Юк-юк!.. – диде кунак, үз чиратында гафу үтенеп. – Тартынып тормагыз, кызыксындырган сорауларыгыз булса, бирегез, рәхим итегез! – Аннары, тавышын чак кына үзгәртә төшеп, дәвам итте. – Сез бит кемне эшкә кабул иткәнегезне белергә тиеш. Дөньяда төрле кешеләр бар. Ә Казаннан китүемнең сәбәбен хәзер үк әйтә алам. Үзегез беләсез, хәзер бит яңа төзелешләргә, яткын-чирәм җирләргә китү модада. Нигә дип әле мин генә модадан калышырга тиеш ди? Башкалардан кай җирем ким минем? Сез әйткән бу «караңгы периферия» нең дә киләчәге искиткеч зур, диләр. Аяк астында ук иксез-чиксез хәзинә – нефть!..

– О-о!.. – дип элеп алды Булат Хәнипович. – Нефтьнең дә ниндие әле, зурысы!..

– Менә күрдегезме!

Хәмзин теле белән әлеге сүзләрне әйтсә дә, башында: «Әйдә, сөйлә инде. Кем сөйләде – шуныкы дөрес, ди бит. Берәрсенең гаиләсен җимереп, каурый-канатларың өтәләнгән берәр җилкуарсыңдыр әле», – дигән уй чагылып үтте. Шушы берничә минут сөйләшкән арада, һуштан яздырырлык бу үткер-зәһәр карашлы яшь сылу, әллә ничә төрлегә әверелеп, Хәмзинны чын-чыннан каушатты, уңайсыз хәлгә куйды. Аның хәтта аркасы дымланып чыкты. Ниһаять, ул бу тәмсез әңгәмәне түгәрәкләү ягын карады.

– Менә нишлим инде?.. – диде ул елмаеп һәм, аптырашта калган кеше сыман, кулларын җәеп җибәрде. – Теләсәм-теләмәсәм дә, тагын бер сорау бирергә туры килә үзегезгә.

– Рәхим итегез!

– Квартира мәсьәләсе ничек сезнең? Монда, ягъни мәсәлән, Чаллыда, туган-тумачагыз, таныш-белешегез юкмы?..

Хәмзин бу сорау белән берьюлы ике куян атарга уйлаган иде. Баядан бирле: «Монда аның кеме дә булса булырга тиеш», – дигән бер уй борчый иде аны. Әмма аның бу уй-фикере дә акланмады, Казан кунагының бу якларда беркеме дә юк икән.

Теге яки бу нәрсәне ачыклаган саен, сораулар биреп белешкән саен, бу күркәм ханым Хәмзин өчен баш җитмәслек табышмакка әверелә барды. «Кайсы яктан искән җилләр китереп ташлады соң әле моны? Һич югында, документларына күз төшереп аласы иде бит. Берәр аферистка-фәлән булмагае…» дигән уйлар да әллә ни еракта йөрмәделәр. Шулай да сер бирергә теләмәде ул, киңәш-табыш иткәндәй, үзенчә тәкъдим кебек нәрсә дә ясап алды: «Бары тик шушы больницада гына да, – диде ул, – кырык елдан артык эшләгән няня бар. Бер гарип кызы белән генә яши. Вакытлыча шуларда торып торырсыз. Аннары инде без сезне, яшь белгеч буларак, квартира белән тәэмин итү чарасын күрербез». Ни әйтсәң дә, Гайния түти үз кеше, аның аркылы кайбер нәрсәләрне дә белеп булыр, дип уйлады Булат Хәнипович. Һәм ул: «Мәсьәләне хәл иттек, алайса», дигән кебек, ике кулы белән өстәлгә таянып, урыныннан күтәрелде.

– Ә хәзер танышып алсак та ярый торгандыр инде… Исемем Булат. Булат Хәнипович дип йөртәләр. Ә фамилиям – Хәмзин.

Баш врач белән бер үк вакытта урыныннан купкан Дисә дә, кара челтәр перчаткасын салып, кыйммәтле таш елкылдаган йөзекле нәфис кулын булачак хуҗасының учына салды.

– Дисә. Фамилиям – Әнәсова.

Икенче көнне, иртәнге обход вакытында, больницаның бөтен персоналлары да диярлек бергә йөрделәр. Баш врач, палаталарга кергән саен: «Менә, иптәшләр, таныш булыгыз, безнең яңа сотруднигыбыз», – дип, Дисә белән таныштыра барды.

Ниһаять, җиңел авырулар ята торган иң зур палатага да чират җитте. Кичә бакчада, соңыннан палатага кергәч, журналдагы рәсемнәргә күрсәтеп, үзенең ялгышмавын «исбат итәргә» өлгергән «артист» та шушы палатада иде. Баш врачның «яңа сотрудник» турындагы сүзләрен ишеткәч, аның авызы менә-менә сызгыра башларга җыенган кешенеке сыман бүрәнкәләнеп калды.

Ике-өч көн эчендә Дисә больницада үз кеше булып алды. Авырулар белән дә бик тиз дуслашып, уртак тел табып өлгерде. Больницаның башка персоналы белән дә бик тиз аралашып китте.

Чыннан да, ничектер гелән шулай була килде: Дисә һәрвакытта да игътибар үзәгендә. Аның үз-үзен тотышына, кыланышларының тыйнак-әдәпле булуына, шуның өстенә ни генә эшләсә дә, урынлы чыгуына бик күпләр дикъкать итәләр. Гомумән, барлык хезмәттәшләреннән дә ул күп ягы белән аерылып, күзгә ташланып тора. Табигать аны юри шәфкать туташы итеп яраткан диярсең. Күз явын алырдай ап-ак халатын киеп, билләрен буып алгач, күкрәк-түш тирәләре, коеп куйгандай зифа буй-сыннары тагын да ачыграк булып күренә. Ә инде кулларын халат кесәләренә батырып тыгып та куйса, бетте, аңардан күзләреңне дә ала алмыйсың, үзеңне әсир итеп тоясың.

Көн артыннан көн үтә торды. Үзенең чатнама суыклары, аякларга сарылып уралучы җәяүле бураннары белән кыш та килеп җитте. «Вакытлыча гына» дип, Гайния түтиләргә квартирага кергән Дисә һаман да шунда тора бирде. Билгеле, беренче тапкыр бусага аша атлап кереп, анда урталай сынган гәүдәсен көч-хәл белән хәрәкәтләндереп йөрүче гарип хатынны күргәч: «Бу күз көеге янында ничек тормак кирәк», – дип уйлап та куйган иде Дисә. Ул вакытларда ике куллап бер таякка таянып йөрүче Фәния апасы да аңа әллә ни якты йөз күрсәтмәде. Ләкин тора-бара күнегелде.

Соңрак Дисә Фәния апасының ни сәбәптән гарип булып калуының бөтен нечкәлекләренә кадәр белде. Гайния түтинең ире Низам сугышка кадәр Чаллыда милиционер булып эшләгән. Саллар тузгытып, урланган бүрәнәләрдән буралар бурап сатучы Мортаза атлы бер адәми затны ике-өч тапкыр тотып җавапка тарттырган. Сугыш башлану белән, Низамны фронтка алып киткәннәр. Ир-ат азаю сәбәпле, әлеге дә баягы шул Чатан Мортазаны чакырып алып, район Советы башкарма комитеты тирәсенә түрә итеп куйганнар. Менә шул имансыз: «Гад Низам каныма бик күп тоз салды… Хәзер мин аның бөтен нәселен корытачакмын», – дип әйтеп әйткән. Янап кына да калмаган Мортаза. Иң элек, укуын ташлатып, яңа гына уналты яше тулган Фәнияне урман кисәргә җибәргән. Тегендә, бик яшь, көч килмәгәе дип, кызны атлы эшкә куялар. Урманнан тимер юл станциясенә агач чыгара ул. Әмма көннәрнең берендә аның йөк төягән чанасы салулап китә дә бик текә яр астына таба ава башлый… Кыз күрә: чана яр астына мәтәлә-нитә калса, җилдә дә селкенер хәлгә килгән арык атны үзе белән бергә сөйрәп алып төшеп китәчәк… Фәния ике уйлап тормый, йөгереп килә дә йөк астына җилкәсен куя… Тау кадәрле итеп чи утын төягән олау Фәнияне юл чатында торган агачка китереп тә кыса. Шунда бил сөяге зарарланып, гомерлек гарип булып кала.

Чатан Мортаза моның белән генә дә чикләнми, Гайния түтинең үзен дә окоп казырга озатылачак кешеләр исемлегенә кертә. Әле дә ярый, Гайния эшләгән больницаны госпитальгә әверелдерәләр һәм, беренче пароходлар белән, яралылар алып кайтып тутыралар, шул гына коткарып кала «легавый хатыны» Гайнияне.

Фәния үзе гаять кешелекле, олы җанлы, әнисе Гайния түти кебек үк нечкә күңелле. Бераздан алар Дисә белән якынаеп, тәмам дуслашып киттеләр. Фәния аның кайтуын түземсезлек белән көтеп ала торган булды. Вакыты белән бернинди тартынусыз-нисез күңел түрендәге уй-хисләрен ачып сала. «Эх, Дисә җаным! Карап-карап торам да, тагын бер карап куям дигәндәй, ифрат та рәхәттер, чиксез дә күңелледер сау-сәламәт булулары. Шуның өстенә синең сылу-матурлыгың!.. Хак Тәгалә бер генә дә рәнҗетмәгән үзеңне. Икеләтә бәхетледерсең син, иеме? Һәркем синең арттан сөеп-назлап, җан атып кала торгандыр. Ир-атлар турында әйтмим дә инде. Алар өчен син тормышка ашмаслык хыялсыңдыр… Бер генә дә килмәгән җирең юк бит синең. Әле баянак кына туфлиләреңне кулыма алып, сокланып карап утырдым, йа-а Ходай!.. – Билгеле, Фәниянең төшенкелеккә бирелеп куйган чаклары да булгалый. – И-и, Дисә җаным! Үтте лә гомерем исрафлар булып! Еш кына, нигә теге вакытта йөк асларында калып үлмәдем икән, дигән чакларым да булгалый. Күз көеге булып яшәмәс идем, ичмаса!..»

Соңгы вакытларда Дисә еш кына: «Нинди генә кешеләр юк бу дөньяда!..» – дип уйга калгалый. Гомумән, тормыш аны бераз тирәнтенрәк уйлап фикер йөртергә өйрәтә башлады сыман.

Гаять тере, хәтта бераз экспансиврак холыклы Дисә иске закалкадагы интеллигенция мохитендә аралашып үсте. Ул кадәр үк тирәнтен булмаса да, күпкырлы һәм тиешле дәрәҗәдә белем алды. Әдәбият һәм сәнгать турында, гомумән, чор мәсьәләләре хакында үзенә генә хас карашлары, уйлары бар. Билгеле, Дисә үз карашын, һичшиксез, дөрес, бәхәссез дип санады. Бәлки, шуңар күрәдер ул, кеше турында кыю рәвештә фикер йөртергә хокукым бар, дип уйлый иде. Заманында Декарт, Вальери, Бальзак һәм Сартрлар белән шашынып та, соңрак, чор шаукымына ияреп, Пикассо, Ремарк һәм Хемингуэйлар белән мавыга башлады. Нинди генә өлкәдә булмасын, бер генә яңалык та аның дикъкатеннән читтә калмады. Кыскасы, Дисә үзен бүгенге көн яшьләренең «таҗы», «каймагы» дип санаучылар рәтенә куя иде.

Ләкин шул кадәресе дә бар: еллар үткән саен, андый шалтыравыклы-ялтыравык сүзләр, авыз суларын корытып бәхәсләшүләр үзләренең кызыгын югалтты. Дисә төшенде: тормыш ул уйлаганга караганда күп тапкыр катлаулырак. Шулай ук кешеләрне белү өчен дә ике күрешеп, бер сөйләшү генә җитми икән.

Ниһаять, Дисә үзе өчен тагын да яманрак, тагын да аянычрак хакыйкать ачкандай булды. Ул үз мохитендә, үз шулпасында кайнаган арада, тормыш искәрмәстән генә зур сикереш ясаган, шактый алга киткән икән. Дисә күзаллаган тормыш һәм бүгенге чынбарлык җир белән күк арасы кебек булып калган. Ул моны әледән-әле тоя, әледән-әле сизенә торды. Ординатураның беренче курсында укыганда шундый хәл булды. Аларны, берничә ординаторны, үзләре шефлык итә торган колхозга командировкага җибәрделәр. Юк, чөгендер алырга да, бәрәңге чүпләргә дә түгел, ә медпунктларның эшчәнлеген җайга салу максаты белән. Шунда үзләрен әллә кемгә санап йөргән медичкалар беренче тапкыр гади колхозчылар һәм колхоз җитәкчеләре белән якыннан торып аралаштылар. Бигрәк тә колхоз председателе аларны гаҗәпләндерде. Киноларда, театрларда күрсәтелә торган тиле-миле, чеп-чи надан һәм дорфа председательләргә чак кына да охшамаган иде ул. Фәннең төрле-төрле өлкәләрендә эрудит-хәбәрдар, хәтта медицина өлкәсендә дә күпмедер белеме булган бу кеше Дисәне уйланырга мәҗбүр җитте. Баштарак ул моны очраклы хәл кебек кенә кабул иткән иде. Әмма райкомда үткәрелгән бер очрашудан соң, Дисә үзенең бүгенге колхоз турында бик ялгыш фикердә торганлыгын аңлады.

Дисә үз тормышының кайсыдыр бер борылышында ялгышты кебек. Баштарак бик сырланды-сайланды, тегесе дә ярамады, монысына да исе китмәде. Берәрсе белән танышып, ике-өч авыз сүз әйтмәс борын, ул кешедән гайрәте чигә торган иде. Кешенең каушап тартынуын да ул чикләнгәнлеккә, акылы камил түгеллеккә юрады. Ә еллар үтә дә үтә торды. Аның белән бергә аралашып үскән яшьләр башлы-күзле булып беттеләр. Бер Дисә генә: «Иң элек – үзең өчен яшәргә кирәк!» – дигән ялган фәлсәфәгә таянып яшәвендә булды. Шулай итеп, аның башта җаны-тәне белән теләгән мөстәкыйльлеге ахыр чиктә ялгызлыкка әверелде дә куйды.

Мәхәббәт Дисәгә бөтенләй көтмәгән яктан килде. Ординатураның икенче елында алар группасына гыйльми җитәкче итеп яңа кеше билгеләделәр. Таныштырганда: «Хирург, медицина фәннәре кандидаты», – диделәр. Исеме Габбас, ә фамилиясе Гайфин икән. Дисә эченнән генә: «Чак кына Габбас Галин түгел», – дип уйлап та куйган иде әле.

Габбас яшь, күп булса утыз ике, утыз өчләр тирәсендәдер. Группа кызлары беренче күрүдә үк гашыйк та булдылар үзенә. Атна саен чәчләрен буятып, әллә ничә төрле төскә кереп йөрүче, үзенең җильяграк булуы белән даны чыккан Динә: «Чур-р, кызлар! Бу Габбас Гайфин дигән адәми затны үземә каратам», – дип кисәтеп тә куйды.

– Синнән булыр… – диештеләр кызлар.

Чыннан да, Динәнең мондый эшкә сәләтле икәнлеген һәркем белә иде. Хәер, ул моны үзе дә яшерми, туры килгәндә: «Теләсәм, әүлияны да юлдан яздырырлыгым бар», – дип, үзенең җиңүләре белән мактанып та куйгалый иде.

Башта Дисәнең Динә әйткән сүзләргә әллә ни исе китмәде. Динәне яхшы белә ул. Дисә инде аны: «Бер харап буласың әле син, кызыкай!» – дип тиргәп, кисәтеп тә куйгалаганы бар. Ә Динәгә нәрсә, ул инде кеше сүзенә колак салудан күптән узган.

Габбас йөзендәге пакьлек, беренче карашка ук күзгә ташланып торган самимилек Дисәне дә әллә нишләтте. Күңеленең кайсы почмагындадыр Габбасның шул сафлыгын саклап калу теләге туды. Һәм ул, Динәне үчекләргә теләгән сыман итеп, болай диде:

– Юк инде, Диночка!.. Габбас Гайфин сиңа тәтемәс. Юкка нәфесеңне сузма. Аны мин үземә каратачакмын…

Кемнән-кемнән, Дисәдән мондый сүзне һич көтмәгән кызларга җитә калды.

– Әллә чынлапмы?! – диештеләр алар, үз колакларына үзләре ышанмагандай.

Дисәнең җавабы катгый:

– Сүзем сүз, Габбасны Динәгә бирмим!..

Бу хәл Динәне чын-чыннан үртәндерде. Ул башта билен тота алмыйча бөгелә-сыгыла көлгән булды, аннары, Дисә ягына кулын селтәп, тезә башлады:

– Кит, көлдермә ичмаса… Синең кебек старая девадан, монахинядан буламы соң! Ул бит ир-ат. Аңарга синең матур күзләрең белән энҗе тешләрең генә җитмәячәк… Андый адымга йөрәк кирәк. Синдә ул юк… Булса, баштарак, яшьрәк чагыңда булыр иде инде. Яшьрәк чакта чирканчык алу җиңелрәк ул…

Уен-көлкедән башланган нәрсәдән шулай уймак чыкты да куйды. «Адәми зат» Габбас, сукыр чебен кебек булып күзгә кергән Динәнең түгел, ә сабыр-чыдам, тыйнак-тотанаклы Дисәнең әсиренә әверелде дә куйды…

Күңелләргә яшәү яме, яшәү дәрте биреп, шаулап язлар да килеп җитте. Бу яз Дисә өчен башка елларга караганда матуррак, яктырак та, хәтта аязрак та булып тоелды…

Дисә гашыйк иде.

Сөю хисе, йөрәк төбеннән күтәрелеп, аның бөтен тәненә таралды, бөтен барлыгын яулап алды. Әйтерсең лә Дисәгә канат куйдылар. Бу яз шашындырды аны. Яз кояшы ярсу канына сеңгәндәй хис итте ул.

Габбас белән Дисәнең бер-берсен күрмичә, дәресләрдән соң очрашмыйча калган көннәре булмады. Башта Дисәнең, бу очрашуларны кызлар күрделәрме икән дип, күрмәсәләр, күрсәтергә теләп, як-ягына каранып, үз группаларындагы кызларны эзләгән чаклары да булгалады. Әмма соңрак ул тойгыны бөтенләй капма-каршы икенче бер теләк алыштырды: күрмәсәләр генә ярар иде!

Беренче очрашуларда сүзләр бик гадәти нәрсәләр тирәсендә чуалды. Габбас кызны диссертация язарга өндәде, хәтта кайчандыр үзе кандидатлык дәрәҗәсе яклаган теманы тәкъдим итте. Аңарда ул темага карата әдәбият җитәрлек икән.

Соңрак алар сөйләшендә рәсмилек бөтенләй юкка чыкты. Алар кая булса да читкә, табигать куенына чыгып китү ягын карый башладылар. Ахыр чиктә «Яшел Алан» станциясе артында, Идел уртасында, ике-өч кенә балыкчы палаткасы торган «Робинзон» утравы таптылар… Һәм анда балыкчы карт Степан Ивановичка «йортка керделәр».

Юк, Динә ялгышкан булган, Дисәнең «йөрәге җитте…» Ул да чын мәхәббәтне, сөю-сөелүне татыды. Үлеп сусаган кеше, су күреп суга капланган кебек, үз-үзен белешмичә, дөньясын онытып мәхәббәт иркенә бирелде ул, күзенә ак-кара күренмәс булды.

Шул ук вакытта Дисә бу тойгы, бу хисләрнең, язгы таңның татлы хыяллары кебек, кайчан да булса бер челпәрәмә киләчәген дә сизенә иде. Ут-ялкынны кәгазьгә төреп булмый, диләр. Дисәнең дә бу адымы турындагы хәбәр зур урында эшләүче абыйсына барып җиткән: «Булдырдың, ниһаять! Сөендердең… Син дә үзеңә пар тапкансың икән, страм! Бөтен кеше көлә үзеңнән… Нәкъ мәзәктәгечә: «Бәләкәй арбасы белән, бала-чагасы белән булган алайса…» – дип ачуланды аны абыйсы. Дисә дә югалып калмады, капылт кына борылып, китеп тә барды.

Габбас белән Дисә очрашуларын дәвам иттеләр. Бераздан утрау да туйдырды. Алар инде, «бәрхет» сезоны ачылу белән, Кавказ яки Кырым якларын әйләнеп кайтырга дип, яңа хыяллар корганнар иде. Әмма бу максатлары тормышка ашмыйча калды. Искәрмәстән генә килеп чыккан вакыйга барлык уй-максатларын, ният-хыялларын челпәрәмә китерде дә ташлады.

Ә димәде, җә димәде, Дисә тавыш-тынсыз гына расчёт алып, йөрәген биләп алган тойгы-хисләрнең тамырларын мәрхәмәтсез рәвештә өзгәләп, пыран-заран китереп, Казаннан чыгып та китте.

Ниндидер романтика, могҗизалы маҗаралар эзләүдән эшләмәде ул бу адымны. Алда шактый кыенлыклар, зур югалтулар, җан сыкраулары һәм йөрәк әрнүләре көткәнен Дисә бик яхшы белә иде.

Чаллыга ул шактый ямьсез уй-фикерләр белән килеп төште. Монда ул бер-берсенә бик нык охшаган, бик чикләнгән зәвыклы, ифрат дәрәҗәдә күңелсез, тамаклары тук, өсләре бөтен булуга шөкрана кылып яшәүче кешеләр арасына эләгермен дип уйлаган иде.

Әмма Дисә уйлаганча булмады. Гаять кызыклы кешеләр арасына килеп эләкте ул. Баш врач: «Үткәне күләгәле кеше», – дип таныштырган хирург Гази Хаҗиевич Зәкиев үзе генә дә ни тора! Берүзе биш кешегә җитәрлек тормыш юлы үткән, дөньяның ачысын-төчесен җитәрлек татыган бу кеше белән сөйләшү үзе бер гомер. Гази белән якыннанрак аралашкан саен, Дисә гаять акыллы фикердәш тапканлыгын белде. Моңа ул куанып бетә алмады.

Карап сокланырлык сыйфатлары күп иде шул Газиның. Тормыш тарафыннан мәрхәмәтсез рәвештә кагылган-сугылган бу кешедәге рухи ныклык, ихтыяр көче, шуның өстенә горурлыгы һәм дөньяга аек карашы Дисәне чын-чыннан хәйранга калдыра иде.

Нәрсәдән башлангандыр, хәзер инде Дисә хәтерләми, сүз кешеләрнең ни сәбәптән эчүчелеккә бирелүләре турында бара иде бугай. Гази яшермәде, үзе дә сирәк-мирәк кенә капкалый икән. Ул моны бик арыган чакларда, башына чак кына ял бирү өчен, мең төрле уй-фикерләрдән арынып тору өчен эшли икән. Әмма аның эчүгә карата үзе өчен кагыйдә итеп кабул иткән карашы да бар икән. «Ике очракта эчәргә ярамый, – ди ул, – җаваплы эш башкарганда һәм көрәшкәндә… Бу эшләр һәрвакытта да айнык баштан эшләнергә тиешләр. Эчкән тәкъдирдә дә безгә кешелекне җуярга ярамый. Мин моны үземнән чыгып әйтәм, – дип дәвам итә Гази. – Язмыш мине җитәрлек дөмбәсләде… Әмма аңар карап дәрәҗәмне, кешелек сыйфатларымны югалтмаска тырыштым. «Кеше» дигән бөек исемгә тап төшерттермәдем. Әгәр дә кеше бу фани дөньяда, гаять четерекле тормышта үз-үзен түбәнсетмәсә, үз-үзен мәсхәрәләп ким-хур иттермәсә, аны беркем дә кимсетә дә, түбәнәйтә дә алмый. Бу дөньяга кеше җиңелү өчен килми…»

Газида һәр көнне диярлек нинди дә булса яңа сыйфат күрә, нинди дә булса яңалык ачкан кебек була иде Дисә. Сугыш аркасында укуы бүленеп, югары белем ала алмыйча калган бу кешенең инглиз, немец телләрен яхшы белүе һәм шушындый караңгы почмакта яшәп тә, «Геронтология һәм гериатрия» (картлык һәм гомерлекне өйрәнү) кебек яңа фән үзләштереп, бай практик материал туплавы, ниндидер җитди хезмәт язуы үзе генә дә ни тора.

Бу турыда беренче тапкыр Булат Хәниповичтан ишетте Дисә. Тегесе, Газиның әлеге язмаларын «гыйльми хезмәт», «трактат» дип, мыскыл иткән сыман итеп әйтте. Бу хәл Дисәне чын-чынлап рәнҗеткән дә иде әле. Шулай да ул «титулсыз галим» нең әлеге эше белән ныклап торып кызыксынды: «Мөмкин булса укып чыгар идем», – дип, үзенең теләген белдерде.

Гази, «шаярмыйсыңмы?» дигән сыман, Дисәнең бертөрле серлелек белән өртелгән күзләренә текәлеп карап торды. Коллегасының чын күңелдән мөрәҗәгать итүенә тәгаен төшенгәч, бик рәхәтләнеп риза булды.

Сораган көнне үк, төшке аштан соң, ул Дисәгә катыргы тышлы калын гына бер папка тоттырды. Машинка язуында биш йөз биттән артып киткән бу хезмәтне Дисә бер көн, бер төн эчендә укыды да чыкты. Фәнни нигезләп, мең төрле тәҗрибәләргә таянып, конкрет мисаллар нигезендә язылган бу «трактат» ны ул дөньясын онытып, мавыктыргыч роман урынына укыды.

Язманың кайбер өлешләре, бигрәк тә тарихка бәйле урыннары, кызыклы, могҗизалы әкиятләрне хәтерләтә иде. Китерелгән мисаллар, саннар арасында адәм әйтеп, адәм ышанмаслыклары да очраштыра. Менә бер мисал. Муса пәйгамбәрнең беренче китабында, мәсәлән, Җирнең беренче кешесе Адәмнең 930 яшькә кадәр яшәве әйтелә; Нух – 950, Мафусаил 969 яшькә җитеп үлә. Әмма кешегә һәрчак табигать тарафыннан бирелгән вакытны азсыну хас. Шул ук Мафусаилнең кабер ташына да «Вакытсыз вафат булды» дигән сүзләр язылган булган.

Дөрес, аңлатма бирүчеләр әлеге саннарның дөреслеген шик астына куялар; борынгы язмаларда, Библияләрдә күрсәтелгән «еллар» хәзерге календарь елларына караганда бик күпкә кыска булганнар, дигән версия яши. Ләкин гомерләре хәзерге календарь белән исәпләнүчеләр арасында да гаҗәпләнерлек озак яшәүчеләр очраштыра. Төрекле Заро Ага 156 яшен тутырып дөнья куя. Үз гомерендә 13 тапкыр өйләнә, 30 баласы була. Ә Азәрбайҗанда яшәүче колхозчы Мөхәммәт Әйвазов 148 яшенә кадәр яши. 1956 елда аңа багышлап махсус почта маркасы чыгарыла.

Язмада, күпсанлы мисаллар китерелү белән бергә, шактый ук йомры, афоризм булырлык сүзләр дә очраштыргалый. «Озак яшәүнең сере – гомерне кыскартмый саклый белүдә. Бу тулысынча кешенең үзенә бәйле», – диелә бер урында.

Бу мәсьәләгә карата медик-галимнәр арасында фикер каршылыклары очраштыргалый. Мәсәлән, Акслепий болай дигән: «Үзенә бирелгән гомерне тиешенчә яши белмәгән кешене дәвалап торасы да юк; яшәеш кадерен белмәгән кешедән үзенә дә, җәмгыятькә дә файда көтмә». Ә бөек гуманист Платон башка төрлерәк фикердә: «Кеше гомере өчен, пациентның бары тик кеше булганы өчен генә дә көрәшергә кирәк», – ди ул.

Озак яшәү, картларны яшәртү проблемалары бик борынгы заманнардан бирле кешелекне дулкынландыра килгән. Бу турыда хәтта аерым агымнар, аерым тәгълиматлар булган. Мәсәлән, сунамитизм ысулының асылы кеше тәненең шифалы җылысы белән дәвалауга нигезләнгән була. Бу тәгълиматта: «Яшьлек белән сәламәтлек, нәкъ яман чир кебек үк, йогышлы», – диелә.

Мисаллар арасында шактый күңел кайтаргыч ысуллар да очраштыргалый. Мәсәлән, вампиризм тәгълиматы, яшьләрнең канын эчү юлы белән гомерне озайтырга, яшьлекне сакларга мөмкин, дип өйрәтә. Папа Иннокентий VIII (1432–1492) бер утыруда өч ир баланың канын эчеп бетерә торган булган. Борынгы Римда, мәсәлән, картлар белән карчыклар, үлеп яткан гладиаторларның канын эчәр өчен, бер-берсен таптап-изеп, цирк аренасына ташлана торган булганнар. Ә Венгрия графинясы Батори, башкаларга караганда яшьрәк тә, матуррак та булып күренер өчен, яшь крепостной хатын-кызларның кайнар канында ванна керә торган булган.

Опотерапия дигән ысул да, заманында модага кереп, киң кулланыла торган тәгълимат саналган. Опотерапия – кешенең кайбер органнарын ризык итеп ашауга бәйләнгән метод. Әгәр дә курку белмәс батыр дошманыңның йөрәген ашасаң, син дә нәкъ аның кебек үк кыю, җиңелүне белмәс көч иясенә әвереләчәксең, янәсе. Бу ысул борынгы Кытайда аеруча нык таралган һәм киң кулланылган…

Дисә, рәхмәтләр әйтеп, язманы кире кайтарып бирде. Нинди генә мактау сүзләре әйтү дә аз булыр төсле иде. Һәм ул, ни дип әйтергә дә белмичә торганнан соң, теленә беренче килгән сорауны бирде:

– Нинди максат белән яздыгыз соң бу эшне?..

Гази өзеп кенә җавап бирә алмады. Башта шаярган кебек итеп: «Үзенә күрә бер хобби: кемдер маркалар җыя, кайберәүләр буш шырпы капларыннан коллекция туплый. Ә мин кәгазь буйыйм», – дигән булды, әлеге четерекле сораудан уен-көлке белән котылырга теләп. Әмма Дисәнең җитди йөзен күргәч, тавышына кадәр үзгәрде Газиның. Шунда да әле… уенын-чынын бергә кушып: «Кеше үз тормышын нәрсә белән булса да тулыландырырга тиеш бит», – диде.

Инде алай да Дисәнең соравына канәгатьләнерлек җавап бирә алмагач, фәлсәфә сатып алды. Кешенең, янәсе, үз тормышында ике төрле төп таянычы була. Беренчесе – яраткан хезмәте. Андый чакта кемнәрнеңдер этлек итүен дә, ачлы-туклы торуны да, хәтта иң якын кешеңнең хыянәтен дә күтәреп була…

– Ә икенчесе? – дип сорап куйды Дисә.

– Икенчесе… Икенчесе аның – балалар. Зур таяныч, зур куаныч, зур юаныч бит ул балалар. Үз гомерләрен тулысынча балаларына багышлаган кешеләрне беләм мин. Зарланмыйлар, бик канәгать булып дөнья көтеп ята бирәләр.

Шулай да Газиның «геронтология» гә багышланган хезмәте бөтенләй үк файдасыз калмаган. Трактатның уннарча ел буена күзәтүләр алып барып, конкрет мисалларга таянып эшләнгән тәҗрибә өлешен бер татар егете үзенең диссертациясендә файдаланган. Хәзерге вакытта ул иптәш Киевтагы Геронтология институтында фәнни хезмәткәр булып эшли икән, һәр бәйрәм саен Газига телеграмма, открытка җибәреп тора ди. Кыскасы, киләчәге зур һәм бик өметле икән егетнең.

Дисәнең Чаллыга килүенә атна-ун көн дә үтмәгәндер, Гази белән дуслашып, якынаеп киттеләр. Больницада гына түгел, эштән соңгы буш вакытларын да бергәләп уздырырга тырыштылар. Икәүләп киноларга, театр-фәлән килсә – театрга бара торган булдылар. Соңга калган көннәрдә Гази аны Гайния түтиләргә кадәр озатып та куйгалады. Ә инде бик үк соң булмаса, Дисә янына кереп, һәйбәт варенье белән чәй эчеп чыгарга да тартынмый иде Гази. Күңеле һәрчак сагыш, сызлану белән тулы Гази ул көннәрдә үзен, чирек гасыр буе дөм караңгы җир асты куышында адашып йөреп тә, кинәт кенә кояш нуры белән балкыган көн яктылыгына килеп чыккан сыман хис итте. Күңел түрендә пыскып яткан, киләчәккә баглы булган өмет-хыяллар кинәт кабынып, талпынып куйгандай булдылар. Рәхәт-куанычлы чын юану белән яшәде Гази ул көннәрдә. Гаҗәп тә түгел, күпме гомере хиссез, нурсыз һәм мәхәббәтсез үтте бит аның.

Гази белән Дисә арасында бик озак бергә яшәгән, аралашкан кешеләрдә генә була торган, бер-береңне ярты сүздән үк аңлый торган якынлык хасил булды. Дисәгә дә Гази белән очрашу, аның янында булу ихтыяҗга, хаҗәткә әверелде. Шунысы гаҗәп, Гази белән очрашканнан соң, аның Казанда алган йөрәк ярасы сүрелгән, күңеленең ярсып айкалулары әкренләп үз ярларына кайтып төшкән кебек булды.

Ләкин бу ике кешенең якынаюы озын теллеләрнең игътибарыннан читтә кала алмады. Алар турында авыз чайкаудан да тартынмадылар. «Беренче күрүдә үк, акылдан язарлык дәрәҗәдә гашыйк булдым», – дип, Дисәне чын күңелдән көлдергән Хәмзин булып Хәмзин бу гайбәттән читтә калмады. Иң элек ул Гайния түтине үз кабинетына чакырып алды. Бик җитди кыяфәт белән, бик әһәмиятле сүз башлаган кебек итеп, салмак кына тезә башлады. Газиның төннәрен аларга кереп йөрүе турында иде аның әйтергә теләгәне. Аннары: «Бу мәсьәләнең, ямьсез төс алып, райком-фәләнгә җитүе бар», – дип кисәтеп тә куйды. Әмма Гайния түтинең әллә ни исе китмәде. «Бердән, – диде ул, – төннәрен түгел, ә кайбер көнне кичләрен кереп берәр чынаяк чәй эчеп чыккалады». Аннары, ике кулы белән берьюлы чигәләрен угалаганга охшаган хәрәкәтләр ясап, чәчләрен рәтләп алганнан соң, ярды да салды:

– Менә нәрсә, кем… Сантый әйтмешли, башка кайгың булмаса, монысын башыңа алма… Беркая да ишетелмәс. Ишетелә икән, берсе буйдак, икенчесе тол дигәндәй, бер дә алай әллә ни шаккатмаслар!..

Гомумән, Гайния түти үзенең кызы кебек үк якын күрә башлаган Дисәнең Гази белән якынаюына ике куллап хәерхаһ кеше иде. Кулыннан килгән кадәр аларны бер-берсенә димләп тә карагандай итте. Андый чакта сүзне бик ераклардан башлый ул. Газиның кайгы-хәсрәтне дә, газап-михнәтне дә кирәгеннән артык татыган кеше булуы, шуның өстенә, әле басу киңлегендә онытылып калган сука агачы кебек, япа-ялгыз икәнлеге турында да кыстырып куярга онытмый иде.

– Ә ялгызлык яман нәрсә ул, Дисә кызым. Ялгыз калган – ялкынсыз янган, димәсләр иде аны борынгылар. Андый чакта, ялгыз агач янтык үсәр, дип тә өстиләр тагын. Хәер, син үзең дә ялгыз бит. Аның нәрсә икәнлеген белә торгансыңдыр…

Гайния түти, мәсьәләнең асылын ачарга теләгән сыман итеп, Газиның кайтып төшкән еллардагы иза чигүләре турында да әйтергә онытмады:

– Адәм баласы түзсә дә түзә икән, Ходаем! Ул төрле урыннарга әледән-әле җавапка чакыртып торулармы, ул эшсез йөртеп интектерүләрме, барысын да күрде, бичара!..

Хәйран булып тыңлап торган Дисә дә онытылганда бер сорау биреп куйгандай итә:

– Соңгы елларда борчыганнары юкмы соң?

– Ю-юк! Кая ул!.. Ходайның биргәненә шөкер. Ул-бу ишетелгәне юк. Хәзерге хуҗабыз укуда вакытта, хәтта аның урынына калып, баш врач вазифасын да үтәде. Шундый эшләдек, рәхмәттән башка сүз ишетмәдек. Сүзебез хак, йөзебез пакь булды. Син әле яңа кеше, белеп бетермисең. Шифалы, алтын куллы бит ул. Операция ясап, үлемнән алып калган кешеләренең исәбе-хисабы юк, адәм әйтеп, адәм санап бетерә торган түгел.

Хәер, Гази белән Дисәгә бернинди яучы да, кода да кирәкми иде. Алар кеше сүзенә карамадылар, үзләрен җыен килде-китте гайбәттән өстен санадылар. Ярты гына сәгать буш вакытлары булса да, җәһәт кенә киенеп, бакча аллеясында йөрергә чыгып китәләр. Ә сөйләшер сүзләре күп иде аларның. Йотлыгып, бер-берсен бүлеп гәпләшәләр, кайвакытта хәтта бәхәсләшеп тә алгалыйлар.

…Хәзер инде ул көннәр сагынып искә төшерергә генә калды. Дисә белән Гази арасына, тирән упкынны хәтерләтеп, кара күләгә ятты. Берсе икенчесен тулыландырып торган бу ике кеше арасы әкренләп ерагая, сүрелә башлаган иде…




4


Кара тиргә батып, саташып-бастырылып ята иде Гази. Хәле тәмам начарланды. Капкан дарулары да, үз-үзенә ясаган уколы да әллә ни ярдәм итмәде. Эчендә тоташ ут кайный. Миңгерәүләнү дәрәҗәсенә җиткән башында менә ничәнче тапкырлар инде: бу әрнү-сызлануларның бер чиге булырмы икән? дигән уй бөтерелә. Шулкадәрле утны-ялкынны бер генә йөрәк күтәрә аламы соң? Әле дә инде аның бер мәртәбә инфаркт кичергән җәрәхәтле йөрәге, үз әгъзасы булудан бигрәк, көйрәп-ялкынланып торган ут йомгагын хәтерләтә иде. Юк, әллә ни озак газапланасы калмагандыр инде, тиздән, бик тиздән йокыга талган сыман онытылыр да, каядыр төпсез упкынга очкандай, билгесез бер караңгылыкка китеп барыр… Тик менә шулай, япа-ялгыз үләрмен микәнни, дигән уй гына бәгырьләрен өтәли иде аның.

Уйларыннан шулай арып-алҗып, йокы белән өн арасында ята Гази. Тирә-юньдә дөм караңгылык белән шомлы тынлык. Саф һава керсен дип ачып куелган тәрәзәдән шулчак мәет салкынлыгы иңгән шәрә кул сузылып, аның кызышкан йөзенә кагылды һәм сыйпагандай итте. Бу хәл, йөрәген өтеп, бөтен рухын куырып алды Газиның. Бермәл исен җыя алмый ятты. Урыныннан купкан йөрәгенең ярсып тибүе күкрәген дөмбәсли башлады. Гази үзен пәрдә сыман чайкалып торган куе томан эчендә йөзгәндәй хис итте.

Гази, соңгы көч-җегәрен туплап, тәрәзә ягына борылган сыман хәрәкәт ясады да сорау бирде:

– Кем бар анда?

Әмма Гази үз тавышын үзе ишетмәде.

– Бу мин идем, Гази…

– Кем син?

– Гөлүсә…

– Нинди Гөлүсә? Кайсы?..

Бу юлы әлеге тавыш үпкә белдергән сыман итеп, илереп әйтә салды:

– И-и Гази, оныттыңмыни инде? Бу мин, Гөлүсә… Синең бергә уйнап үскән балачак дустың, яшьлек юлдашың, тәүге мәхәббәтең… Алай гынамы соң, ярәшкән кәләшең дә идем… Тик хатының булырга гына язмады. Шунысы һәй-й үкенечкә калды ла!..

Әлеге тавыш, соңгы сүзләренең ничегрәк тәэсир иткәнлеген ачыкларга теләгәндәй, бермәлгә тынып торды, аннары өстәде:

– Тиздән, бик тиздән очрашачакбыз, Гази. Чак кына сабыр ит. Кавышу минутларын көтәргә озак калмады инде…

Бары тик шунда гына Гази үзенең саташып ятуына төшенде. Ул да булмады, исенә килә алмас дәрәҗәдә гаҗизләнеп яткан сырхауның күз алдында тавыш иясе үзе пәйда булды. Кәфенгә төренгән сыман, ап-ак озын күлмәктән иде Гөлүсә. Үзе елмая. Соңгы тапкыр, моннан нәкъ чирек гасыр элек күргәндәгечә, акылдан шаштырырлык дәрәҗәдә сылу. Хәзер инде саташулы төшләрендә генә ишеткәләгән тавышы да нәкъ элеккеге – мөлаем-нәфис. Йөз чалымнарына кадәр күз алдында.

Әрнү-сызлануларга түзә алмыйча, үлем белән якалашып урын өстендә яткан Гази, саташу халәтеннән ычкынып, ниһаять, эзлекле фикер йөртә алыр хәлгә килде. «Уф-ф!» – дип, кул аркасы белән маңгаендагы эре тир бөрчекләрен сөртте. Беренче булып башына килгән уй Гөлүсәнең: «Тиздән, бик тиздән очрашырбыз…» – дигән сүзләре булды. Һәм шундук: «Әй-йе, болайга китсә, чыннан да, тиздән очрашырбыз… Көтәргә озак калмагандыр», – дигән уй да чагылып китте. Күптән гүр иясе булган кешенең очрашырга чакыруын һәйбәткә юрамаганнарын яхшы белә иде Гази.

Гомерлек үкенечкә, төзәлмәс йөрәк ярасына әверелгән Гөлүсәнең менә шулай уй-хыялларында күзаллануына да бик риза иде ул. Ни хикмәттер, теләсә-теләмәсә дә Газиның уенда Гөлүсәнең нәни чагы, аны беренче тапкыр күргән вакытлар гәүдәләнә иде. Бу – очрашуның гадәти булмаганына күрә шулайдыр, мөгаен. Әле дә хәтерендә, колак артларын, бит-иякләрен кемнеңдер нәкъ чебен йөргән сыман итеп кытыклавыннан уянып киткән иде Гази. Күзен ачса, ни күрсен: ул йоклаган сәке өстендә, нәкъ аның баш очында, арык тезләрен янәшә куеп, аларны ямаулы күлмәк итәге белән каплап, нәни бер кызчык утыра. Ә үзе тыела алмыйча, бик канәгатьләнеп, бик рәхәтләнеп көлә – көмеш кыңгырау чыңлыймыни! Кулында – әле яңарак кына Газины кытыклаган арыш саламы. Ә күзләре, күзләре тач күкбаш чәчәге – күксел-зәңгәр.

– Син кем? – дип сорады Гази.

Тыела алмыйча чың чәчеп көлгән кызчык үзенең исемен атады:

– Гөлүсә.

– Каян килдең?

Тезләре өстенә ияген куеп утырган кызчыкның кем белән булса да сөйләшергә теләгәнлеге йөзенә чыккан. Менә ул, һаман да әле елмайган көе кулларын чәбәкләп алды да тәтелдәргә кереште:

– Ә мин сине беләм. Әйе, беләм! Синең исемең Гази. Шулай ич? Мин сине электән үк белә идем инде. Без әнә теге өйдә яшәгәндә үк белә идем… – Кызчык, кайчандыр күршеләр яшәгән, хәзер инде җиргә сеңәрдәй булып кыйшаеп, күңелгә шом салып утырган ташландык йорт ягына ым какты.

Шунда барысына да төшенде Гази. Ике-өч көн элек булып узган бер вакыйга да күз алдына килде.

Ямау эше белән утырган әнисе, тәрәзәгә күз салу белән, хәйран калырлык нәрсә күргәндәй: «Һай, әнекәйгенәм лә!.. – дип чәчрәп урыныннан кубып, тәрәзәгә барып капланган иде. – Шул ич, чәчрәпләр китим, шул. Эзсез-хәбәрсез юк булган Иргали ич… Күр инде, исән икән ләбаса, күптән җирләнгән чутында йөртәләр иде ич үзен…» – дип, чөйдәге шәлен йолкып алган иде дә чыгып йөгергән иде.

Үлгән саналып та терелеп кайткан кешене күрү нияте белән, Гази да ян тәрәзә янына килде. Энесе Таҗи да аңа иярде. Киндер төпле кабык бишектә утырган нәни Һади да, кулларын сузгалап, нәрсәдер тәкелдәп, алар ягына тартылды.

Күрде Гази: ишелеп төшәргә торган шыксыз өй катында басып торган солдат янына әнисе йөгереп килде. Кочакларга җыенгандай итеп, хәтта чит-ят кешенең җилкә-иңнәренә кагылып алды. Шунда ук, каядыр алып китәргә теләгән сыман, солдатның шинель иңнәренә ябышты.

Бераздан солдат үзе дә керде. Әнисе исә, көтеп алган иң кадерле кунагын каршылагандай, күгәрченнәр булып кына гөрләмәде инде.

– Әйдүк, әйдүк, Иргали күрше. Батыплар үләрмен димәсәң, әйдүк, түргә уз. Менә бит, ә! Шултиклем гомерләр узгач янә очрашырбыз дип кемнәр уйлаган?! Җыяр ризык булгач, бер кайтасың икән аны. Без бит, Иргали, ут күршеләр генә түгел, якын дуслар да идек. Ә хатының Гөлниса белән ахирәтләр идек әле. Хаҗи абыең да үлепләр ярата иде үзеңне. Әйдүк, әйдүк, Иргали… Менә моннанрак уз…

– Хафаланма, Зәйтүнә апа, борчылма. Мин дә менә, туган нигезгә баш иярмен дә, иң әүвәл Хаҗи абыйның гаиләсенә керермен дип, күңелемә беркетеп куйган идем. Яз башында булып узган фаҗигале хәлләр турында Чаллыда, пароходтан төшкәчтен үк ишеттем…

– Шулай язган булгандыр инде, Иргали күрше. Язганны күрмичә гүргә дә кереп булмый, ди бит. Кая әле, күрше, чишенепләр утыр әле… – Зәйтүнә иң элек үзе җилкәсендәге шәлен салып чөйгә элде, аннары Иргалине чишенергә өндәп тинтерәтә башлады. Хуҗабикәнең риясыз җылы, ихлас күңелдән кыставын абайлап алган солдат буйсынды, иң әүвәл арка капчыгын идәнгә шудырып төшерде. Бары тик шуннан соң гына баядан бирле малайларның күзләрен яндырып торган зур аеллы киң каешын чөйгә элде. Шинелен дә салып, гимнастёркадан гына калды. Өс-башы бөтен иде. Аягындагы күн итекләренә генә күз сал син, гомер туздыра алмассың, җитмәсә, тагын дагалылар, атлаган саен, шакы-шокы килеп торалар, идәннәр генә сыгылып кала.

– Әйдүк, Иргали, түргә уз…

Өйнең бөтен түрен иңләп-биләп алган сәке. Аның өстендә кайчандыр ак булып та, хәзер инде төсен югалткан тула киез. Кече бүлмәне аерып торган такта аралыкка терәп куелган иске сандык өстендә ястык-мендәр, корама юрган, киезләр өелгән. Шунда, сәке өстендә, берсеннән-берсе кечерәк өч бала. Солдатның шул якка карап торуын абайлап алган хуҗабикә сүзне балаларга күчерде:

– Менә, тормышымның терәкләре, – диде ана кеше, җәһәт кенә сәке янына килеп. – Куанычларым да, юанычларым да шулар. – Сузылып кына, бишектә утырганының аркасыннан сөеп алды. – Ә бу ташбашы, тумас борын ятим калганы, дөнья күргәнче үк сыңар канат булып калганы, әтисе харап булган көнне туды…

Зәйтүнә, тагын бик әһәмиятле сүз әйтергә җыенгандай, бермәлгә тынып калды, әмма әйтәсе сүзен барыбер әйтте:

– Синең дә, Иргали, әнә генәк, минем уртанчысы чамасында булыр, кызың бар… – Шунда тавышы калтыранып куйды, «иде» дип әйтергә теле бармады, ахрысы.

Иргалинең дә йөзенә күләгә кунды. Көрсенгән сыман итеп әйтте:

– Шулай дип ишеткән идем. Тик менә, исәннәр микән соң?..

– Рухыңны сындырма, Иргали, шәт, иншалла, исән-иминнәрдер әле. Күңелем шулай тоя… Синең бит үзеңне дә гүр иясе итеп сөйлиләр иде. – Янә сүзе өзелеп калды. Әмма күпкә түгел. – Ә менә әниеңә җеназа укылуына үзем шаһит. Узган каһәрле ачлык елның урталарында ярты авыл кырылды, шунда ул да китте…

Хуҗабикә, күңелсезлекләр турында сүзне дәвам итәргә теләмәгән сыман: «Каячы, ашарга салып җибәрим әле», – дип, җәһәт кенә кече якка кереп китте. Анда аның шаулатып самавырга су салганы, учак астына ут төрткәне ишетелеп торды. Үзе һаман сөйләнүен белде.

Иргали дә кул кушырып утырмады. Капчыгын алып килеп, аннан ярты икмәк, ак янчыкка вакланып тутырылган шикәр чыгарып, өстәлгә куйды. Балаларга берәр телем ипи белән берәр шакмак шикәр тоттырды. Бер үк вакытта әңгәмәне дәвам итәргә теләгәндәй, болай диде:

– Ничек соң, Зәйтүнә апа, тормыш алып барулары бик кыен түгелме, чыдар-түзәр чама бармы?

– И-и күрше, син сорама, мин әйтмим дигәндәй, такы-токы белән тартып-сузып, көн күреп яткан булабыз шунда. Ничек кирәк алай очын очка ялгагандай итәбез инде. И-и Иргали, йорт башы да, йорт терәге дә ир-ат икән. Ир-ат булмагач, йорт-җирнең дә рәте китте, ачык та тишек, тәрәзә дә ишек дигәндәй, ир-ат булмагач, тормыш дигәнең нәкъ иске-сәләмә киемгә әверелә икән: аннан ертыла, моннан сүтелә… Ир-атсыз өйдә кояшлы көндә дә эңгер булыр, димәсләр иде аны.

– Ярдәм итәләрдер бит. Ни әйтсәң дә, Хаҗи абый авылның беренче большевигы иде. Совет власте дип башын салган кеше.

– Ярдәм дип, юк инде ул. Мондыен кысынкы заманда кемгә генә ярдәм итеп бетерә алсыннар. Бөтен мир белән шундый хәл бит, Иргали. Аһ-зардан әнә бөтен ил иңрәп-сыкрап тора. Аның бит акчасының да рәте-чираты китте, нәкъ чүпкә әверелде… Ике-өч кадак тоз алыйм дисәң дә, кибеткә берничә миллион тәңкә акча тотып барырга туры килә. Икмәкнең кадагы ике миллион тәңкәгә җитте бит, адәм мәсхәрәсе. Тирә-юньнең байбәтчәләренә, мулла-мунтагайларына авыз чайкарга бик ярап куйды ул хәл. Әнә Минһаҗ бай, бугазын киереп, нәрсә дип тора ди: «Совет тәки вәгъдәсендә торды, иң актык хәерчене дә, нәкъ Әмрикә капиталисты сыман, «миллионер» итте», – дип әйтеп әйтә ди. Алар бит ил өстенә килгән афәтне, ачлык өянәге котырган чакны да халыкка үзләренчә аңлатырга маташалар. Имештер, бәлшәвикләргә, алласызларга иярү менә кая илтә! Хәзер дә җыен тузга язмаган коткы тараталар. Әнә чын акча, Совет акчасы чыгарылган, ди. Тик хәзергә әле күргәнебез генә юк.

Ниһаять, барын-югын әтмәлләп табын хәзерләнде. Өстәлгә һәйбәтләп тозга ярып пешерелгән ярка-ярка ярмалы бәрәңге куелды, бу бөркеп, моңлы көй сузып торган самавыр килеп кунаклады. Озак утырдылар. Сүз иярә сүз китеп, кемнәрне генә телгә алмадылар, исәннәрен дә, дөнья куйганнарын да хәтергә төшерделәр. Әмма сүз нинди генә тыкрык-борылышларга кереп китмәсен, ахыр чиктә бүгенге көнгә, узган елгы корылыкка, шуның нәтиҗәсендә туган ачлыкка кайтып кала иде. Шунысына гаҗәпләнде Иргали: авырлыкларга түзәргә, тормыш сынаулары алдында бирешмәскә өйрәнгән хуҗабикә һич кенә дә зарланмады, әлеге фаҗигаләрне ул ил өстенә килгән бәла дип саный иде.

Зәйтүнәне тыңлаган саен, аңына ниндидер җиңеллек иңгәнен тойгандай итте Иргали. Аның батыр-уңган хатын икәнлеген ул элек тә белә иде. Яшьлегендә биана-биата белән шактый авыр гомер кичергәне дә беркемгә сер түгел иде. Хәзер менә итәк тутырып, берсеннән-берсе аяксыз-кулсыз өч бала белән тол калган. Шуңа да карамастан зарлану-шыңшуны белми, язмышына күптән инде күнеккән сыман итеп, үзе әңгәмәдәшен тынычландырырга, сабыр булырга өндәп утыра иде.

– Нишләмәк кирәк, Иргали күрше, үлгәннәр артыннан үлеп булмый. Син дә хәсрәт-кайгыга бик бирешмә. Дүрт саның төгәл дигәндәй, сиңамы соң кайгырырга! Авылда да күтәреп каршы алырлар үзеңне. Син бит хәбәр-хәтерсез зимагурлыкта йөргән кеше түгел, Хаҗи абыең сүзләре белән әйтсәк, революция солдаты, кызылармеец! Бер дә борчылма, күрше, бар да рәтләнер, авыр чаклар узды инде, Аллага шөкер. Әнә илдә иминлек – үлмәбез, шәт. Әти мәрхүм: «Сабырлык төбе – сары алтын», – дия торган иде. Җыен тузга язмаган уйларыңны җилгә тузгыт, кем, Иргали. Кара уйлар аңны каралта. Шул инде, илгә килгән афәт иң элек ир-атка тия. Шул ук әти мәрхүм: «Адәм баласын дөнья шулай бөгеп тә, сындырып та сыный», – дияргә ярата иде. Бары рухыңны сындырма, кем белә, бәлки әле, синекеләр дә исән-иминнәрдер, дип әйтүем…

Шушы гади генә сүзләр билгесезлектән әрнеп-сызган күңелгә җан өргән сыман тәэсир итте. «И-и изге җан! – дип уйлады Иргали Зәйтүнә турында. – Кайгы-хәсрәт, тормыш зилзиләләре үзеңнең дә баштан ашкан ич».

Хуҗабикә иңнәрен озынайтырга теләгәндәй аска таба тарткалап алды да, күршесенең чак кына тынычлануын тоемлагач, болай дип өстәп куясы итте:

– Хәлләреңне бик аңлыйм, Иргали. Аңламаган кая ул! Япа-ялгыз калулары әҗәлдән дә битәррәк. Әмма өметеңне өзмә. Өмет үтерү – адәм үтерүгә тиң, ди. Әйтәм бит, күңелемнең кай җире беләндер тоеп торам, исәннәр синең газизләрең, исәннәр!..

Рәхимле-шәфкатьле Зәйтүнәнең җанга җылы сала торган сүзләреннән соң, Иргалинең өметсезлек томаны каплаган күңеле янә чак кына яктырып киткәндәй булды. Шулай да ул хатыны белән баласының ниндирәк шартларда авылдан китүләре хакында кызыксынып куюны кирәк тапты.

Баштарак хуҗабикәдән рәтле-башлы сүз чыгар төсле түгел иде. Зәйтүнәнең, беренче авыз ачып, бер кәлимә сүз катканда ук тавышы калтыранып куюы Иргалине янә пошаманга төшергән иде. Ахыр чиктә хуҗабикә, эчендә ут кайнаса да, түземлеген җуйды, күңеленә юшкын булып утырган хафалардан берьюлы арынырга теләгән сыман, барысын да ачыктан-ачык сөйләде дә бирде:

– Узган каһәрле елның көзе иде. Гелән күздә-кашта булып та, көннәрнең берендә кинәт юк булды хатының Гөлниса. Бу хәл күңелгә шом салды. Тукта, мин әйтәм, хәерле хәл түгел бу. Ишеккә бардым, күрәм, эчтән бикле…

Шуннан соң Зәйтүнә ниләр булганлыгын күз алдына китереп бастырырлык итеп түбәндәгеләрне бәян итте. Ишекне дөбердәтеп тә җавап ала алмагач, ян тәрәзәгә килә. Аннан берни дә күралмагач, түр тәрәзәгә күчә. Шунда чамалый: сәке өстендә, яртылаш юрган ябынып, Гөлниса ята. Янында бәләкәче – Гөлүсә. Тәрәзәне шакып карый. Тегеләр селкенми дә. Шунда Зәйтүнә, ду-чат килеп, күрше-күләнне аякка бастыра. Өйалдының салам түбәсен тишеп, иң әүвәл ыргаклы агач белән бастырыкны күтәреп, ишекне ачалар. Керсәләр, тегеләр инде ярты мәет. Әмма суынырга өлгермәгәннәр. Шунда күрше-күлән бичараларны саклап калу чарасына керешә. Кемдер хәзрәтләрдән бер җамаяк сөт алып чыга, кайсыдыр күәс төбен чайкап алып керә. Тешләрен каерып ачып, көчләп эчерткәндәй итәләр. Авызына сөт коелган нарасый, тончыга язып, үзенең ризасызлыгын белдереп, беренче булып ыңгырашу авазы сала.

Зәйтүнә шул ук көнне Гөлнисаның туган апасына хәбәр юллый. Хәбәр изге җанлы кешегә туры килә булса кирәк, икенче көнне үк Миңниса ат җигеп килеп тә җитә. Как сөяккә калган Гөлниса белән баланы күтәреп алып чыгалар да, ястык түшәлгән арбага сузып салып, алып китеп баралар.

Әрнеп, өзгәләнеп сөйләвен Зәйтүнә:

– И-и бигрәкләр дә, бигрәкләр дә жәл булды инде, – дип түгәрәкләде.

Бу сүзләрдән соң Иргали күңелендә: «Шәт, исәннәрдер…» – дигән өмет чаткысы яңа көч белән кабынды. Шундук катгый карарга килгәнлеген, бүген үк гаиләсен эзли чыгарга әзерлеген әйтте. Әмма алда кыш көтүен, ә өендә торырлык җай калмавын да өстәмичә булдыра алмады. Чыннан да, өенең өй диярлеге калмаган, хәзер үк инде эчендә җилләр уйнап тора, тәрәзәләре ватык, идәннәре алынган, баскычы җимерек, хәтта аның эчке ишеге дә сыңар күгәндә генә асылынып тора иде.

Киң күңелле, ярдәмчел Зәйтүнә монда да сүзсез калмады:

– Әгәренки тарсынмасагыз, баш-күз алгалаганчы бездә торып торырсыз. Һәр җәһәттән тигезлек булмаса да, бары бергә, югы уртак дигәндәй, булган кадәресенә шөкерләр итебрәк яшәрбез. Чын әгәр! Җылы авызым белән әйтәм бу сүзләрне. Минем әткәй, күрше хакы – Тәңре хакы, күршелек – кардәшлектән дә өстен, дияргә ярата иде. Алай өметсезләнергә әллә ни урын юк. Сиңа да ярдәм итми калмаслар.

Изге җан Зәйтүнә киңәш бирү белән генә чикләнмәде, бу олуг эшне нәрсәдән башларга кирәклекне дә өйрәтте: «Туп-туры Ярлылар комитетына бар, ат-олау белән ярдәм итми калмаслар», – диде. Шундук күршесен исенә китерергә теләгәндәй, Ярлылар комитетының рәисе Бәһрам абзый булуын да, аның кайсыдыр яктан Иргалиләргә кардәш тиешлеген дә әйтүне кирәк тапты.

– Күрдеңме, күрше, синең әле арка таянычы булырлык кешең дә бар…

ВЦИК чыгарган махсус декрет нигезендә, авылларда Ярлылар комитетлары төзелү турында Иргали белә иде инде. Шул комитетның рәисе булып әнисе ягыннан чыбык очы тиешле Бәһрам җизнәсе сайлануы турында ишеткәч, Иргалинең күңел түрендә пыскыган өмет чаткысы тагын да яктыра төште.

Ул шулай итте дә. Иң әүвәл Бәһрам җизнәсен күрергә булды. Юк, өенә бармады ул аның. Кыегына уңып беткән әләм эленгән Совет йортына таба юнәлде.

Хатын-кыз ягыннан туган тиешле булгангадыр инде, Иргали Бәһрам абыен элек-электән якын итеп, үз итеп, «җизни» дип йөртә иде. Заманында Бәһрам җизнәсе, чыннан да, бик якын кеше иде аларга. Шулай булмыйча ни, Иргалинең әтисе Нургали белән алар яшьтиләр иде, хәтта 1904 елгы рус-япон сугышына да бергә алынганнар иде. Шуннан Бәһрам җизнәсе уң аягын өздереп кайтты, ә Иргалинең әтисе бөтенләй юкка чыкты.

Бер Иргали генә түгел, Бәһрамны бөтен авыл халкы ихтирам итә, гадел, булдыклы, зирәк акыл иясенә саный иде. Чыннан да, курку белмәс йөрәкле кеше иде ул. Халык телендә «Бәһрам солдат» дигән исеме генә түгел, тоткан абруе да зур иде аның. Гаделсезлек булса, урынсызга кимсетелгәннәрнең барысы да, хаклык эзләп, Бәһрам җизнәсе янына йөгерерләр иде. Хикмәте шунда, ул кемнең кем булуы белән санашып тормас иде, кара канга батканчы якалашыр, әмма үзенекен итәр, хаклыкны яклар иде. Бәлки, шуңадыр байбәтчәләр дә, мулла-мунтагайлар да «чатан шайтан» белән бәйләнмәү ягын карыйлар. Шулай гади халыкның хөрмәтен изге әманәт, зур мәртәбә итеп саклап-аңлап яшәүче бер тынгысыз җан иде Бәһрам-солдат.

Иргали, шундый уйларга бирелеп, Совет өенә юнәлде. Бик күп вакыйгалар шаһиты, янгын каланчасы күләгәсенә елышып утырган каравыл өе дә бик нык үзгәргән, аскы бүрәнәләре сипләнеп, түбәсе тигезле-тигезсез такта белән яңартылган. Урам ягына чыгарып, бик үк яңадан булмаса да, уклау кебек шома, төз бүрәнәләрдән янкорма салынган. Өстәлгән өйнең тәрәзәләре дә үзгә: рамнары да зуррак, пыяла өлгеләре дә эрерәк.

Иргали болдырга күтәрелде, әмма өй эченнән ишетелгән хатын-кызлар тавышына туктап, икеләнеп калды: керергәме, кермәскәме?

Шулчак ул берничә тамыр аша чыбык очы булган Бәһрам җизнәсенең тавышын абайлаган сыман булды. Тәкатьсезләнеп, ишекне каерып ачып, эчкә үтү өчен шул җитә калды.

Аны күргәч, бүлмә эчендәгеләр тына төшкәндәй булдылар, хәтта түрдәге өстәл артында утырган Бәһрам җизнәсен чорнап алган хатын-кызларның бака туе да кырт өзелде. Ләкин озакка түгел. Иргалине танып алулары булды, янә барысы берьюлы телгә килде, берсен берсе уздырып, янә базар ясап алдылар. Күрешү, сәламләшү китте:

– Җаныкайларым ла! Күрегезче, зинһар…

– Әнекәйгенәм лә! Кемне күрәм… Иргали түгелме соң?! Шул ич!..

Ул арада Бәһрам җизнәсе дә, урыныннан кубып, агач аягы белән идән такталарын санап, Иргали янына килде һәм: «Саумы, туганым!.. Исән-иминме?..» – дип, солдатны кочагына алды.

Хатын-кызлар гөрләпме-гөрлиләр:

– Йа-а Ходай! Менә бит, ә!.. Язган мал язын кайтыр, диләрме әле?..

– Әйтмә дә! Әнисе генә күрә алмый калды… – Кайсыдыр тирән көрсенде, өзгәләнде, хәтта сыктап елап җибәрде. Аңа икенче берәве шыңшу белән җавап кайтарды.

Иргали белән күрешкәннән соң, өзелеп калган әңгәмә шактый вакыт үз ызанына төшә алмыйча азапланды. Урынына барып утырган Бәһрам да, очрашу тәэсиреннән чыгу әмәлен тапмагандай, һаман әле авызын җыя алмый иде. Сүзләре дә кичерешләренә тәңгәл: «Күрдегезме, хатыннар, әнә нинди гренадердай ир-егетләр кайта авылыбызга, болай булгач яшибез әле, яшибез…»

Сүз уңаенда күп нәрсәләрне төшенде Иргали. Монда гомерләре буе өсләренә юньле кием, тамакларына юньле ризык эләкмәгән атсыз-тунсыз ярлы-ябагай гына түгел, тормышны алып барырлык, җан сакларлык та чамалары калмаган, ирсез, фәкыйрь хатын-кызлар җыелган икән. Үзләрен борчыган, кызыксындырган мең төрле сорауга җавап табарга дип килгәннәр алар.

Әнә хатыннарның берсе ниндидер «налог» турында сүз кузгатты. Бәһрам җизнәсе шул бер сыңар сүздән барысын да аңлады. Ни өчен «Продразвёрстка» ның «Продналог» белән алыштырылуы, аларның аермасы нидән гыйбарәт булуы белән кызыксыналар икән хатыннар. Сорау кабыргасы белән куелган, җавап бирмичә кара.

– Аермасы аның шунда, – дип башлады Бәһрам, колак артын кашыштырып. – Продналог продразвёрсткага караганда күп ким. Продналог крестьянга үзеннән арткан икмәген сату мөмкинлеге тудыра…

Ничарадан бичара хәленә төшкән хатын-кызларга янә бака туе ясап җибәрү өчен шул җитте:

– Йа-а Хода! Син дә, Бәһрам агай, әйттең сүз! Илле алла, кырык мулла ярдәме белән анда бер түтәрәм, монда бер түтәрәм, тегендә бер әчминник, монда бер дисәтинә чәчкән без ятим-ятимәләрдән икмәк арта димени инде! Йа-а Ал-лам!..

Ач яңаклы, кечерәк кенә гәүдәле бер хатын барысының да уртак фикерен әйтте, ахры.

– И-и, Бәһрам абзый! Быел язын ике таяк тары чәчеп калган идем. Бүгенге көндә өйдә өреп очырырлык ризык заты юк… Ничекләр итеп җан асрамак кирәк…

Язын һәр хуҗалыкның, биләгән җиренә карап, чәчүлек орлыгы белән тәэмин ителүе, әмма узган яман ачлыктан тәмам өне алынган халыкның чәчү турында түгел, әлеге хатын әйтмешли, җан саклап калу ягын каравы, шуның нәтиҗәсе буларак күп кенә басуларның кысыр калуы турында Иргали ишетеп белә иде инде. Ә ел ифрат та матур килә, иген котырып-каерылып уңа, чәчеп калган кешеләр ишеп, моңарчы күрелмәгән уңыш җыеп алачак…

Иргали Бәһрам җизнәсенә игътибар итте. Ул да бетәшкән, төс куйган. Заманында, сыңар кулы белән дага сындыра, дип сөйлиләр иде аның турында. Хәер, хәзер дә әле сокланырлык зур гәүдә үзендә, нык бәдәнле кеше. Тамырлары бүртеп торган көрәктәй куллары өстәл өстендә ята. Куе кашлы, эре яңак калканнары күпереп торган каратутлы йөзендә көч-егәр генә түгел, ихтыяр да җитәрлек икәнлеген сиземләү кыен түгел иде.

Тагын шул кадәресенә төшенде Иргали: кабыргасы белән куелган сорауларга җавап бирү Бәһрам җизнәсенә дә җиңел түгел. Бар, җавап биреп кара барлык сорауларга да! Вакыт дигән нәрсә мәрхәмәтсез, берсеннән-берсе четерекле сорауларны куеп кына тора.

Әнә кайсыдыр яңа экономик политика турында сүз кузгатты, аның нәрсә икәнен аңлатып, төшендереп бирүне үтенде.

– Бу ниткән хәл инде тагын, – дип башлады бер хатын, ярсуын көчкә басып. – Яңадан бер сынык икмәк бәрабәренә шул ук байларга, мулла-ишаннарга бил бөгеп, ялланып хезмәт итәргә калдыкмыни инде?! Революция, дидек, азатлык, дидек, иркенрәк тын алырбызмы әллә дип өмет иттек…

Хатыннарның тагын берсе сүзгә кушылды:

– Болайларга киткәч, ачлык-ялангачлыктан ничекләр итеп чыгарбыз соң?.. Кичәгенәк, чыбык белән чыпчык куып торса да ярар дип, ындыр табагына кече кызымны да иярткән идем. Берәр сынык икмәк тәтемәсме үзенә дип өметләнгән идем югыйсә. Кая ул!.. Минһаҗ бай приказчигы: «Икенче юлы бала ияртеп киләсе булма!» – дип, бер генә җикеренде…

Бәһрам агай янә чигәсен кашып куярга мәҗбүр. Бар, шул тамаша четерекле сорауга ике генә авыз сүз белән җавап кайтарып кара!

– Аның хикмәтеме?.. – диде ул, үз-үзенә сорау биргән сыман итеп. – Хикмәте шунда ул яңа экономик политиканың: яллы хезмәт, хосусый милек, хосусый сәүдә рөхсәт ителә…

Бу сүзләр ут өстенә ялкын гына булды. Янә берсе икенчесен уздырып тәтелдәргә керештеләр хатыннар. Бигрәк тә фәкыйрь киенгән, чандыр гәүдәле теге таныш хатынның тавышы аерылып торды:

– Соң безнең газиз ирләребез шул байга бил бөгүне бетерик, юк итик дип, каннарын коеп, башларын салдылар түгелмени?! Нәрсә бу? Эрвәлүцияне әлеге шул Минһаҗ байлар яңадан җилкәбезгә атланып, каныбызны эчсеннәр өчен ясадыкмыни соң?! Әнә яңадан такта яру, май заводлары калкып чыкты, яңа тегермән салып җибәрде. Һаман да шул Минһаҗ байга бил бөгү, аның колы булып яшәү. Көзгә керүгә, көнлектән уракка йөрдек, соңрак җитенен йолыктык, күл-сулыкларга баса-киндерен батырдык. Күкрәк авызыннан боздай суга кереп, киндер көлтәләрен чыгардык, киптердек. Аннан килеп, бер караңгыдан икенче караңгыга тиклем талкыдык… Кыш кердекме, янә Минһаҗ байга барып тез чүгү – кышның кыш буе ындырында ашлык сугу… Үзе әнә күзен дә күрсәтми. Байлыгын кая куярга белмичә, калада хур кызлары белән кәеф-сафа корып ята… Элек-электән халыкның җелеген суырды, хәзер дә каныбызны эчә… – Чандыр-бетәшкән хатынның бу сүзләрендә рәнҗү-иңрәү авазлары да бар иде.

Бәһрам, урыныннан күтәрелеп:

– Чак кына сабыр, хатыннар… – дияргә мәҗбүр булды. – Дөрес аңлагыз. Бу – ничарадан бичара дип кенә ясалган адым. Илебезнең хәлен үзегез беләсез. Башта империалистик сугыш, аннан килеп, Октябрь революциясе… Янә дә килеп, әле һаман дәвам иткән гражданнар сугышы. Халык хуҗалыгы тәмам чыгырыннан чыккан, ачлык-ялангачлык хөкем сөрә, шуның өстенә тиф ише авырулар, чалгы белән чапкан кебек, кешеләрне кыра. Ваба үләте мал-туарның тетмәсен тетте. Бүгенге көндә байлык кемдә? Акча кемдә? Шул ук Минһаҗ байлар кулында. Менә шуларның акчасы, байлыгы белән илне торгынлыктан чыгарып булмасмы икән дип күрелгән чара бу. Ягъни, тын алу өчен генә, вакытлыча гына чигенүебез… Партия шулай аңлата.

Шулчак хатыннарның берсе, тирән көрсенеп:

– Кайчан да булса кешечә яшәргә язганмы соң безгә?.. – дип ачынып, йөрәге иңрәве белән әйтеп ташлады.

– Яшәрбез, хатыннар, яшәрбез! Менә әйткән иде диярсең, тормышыбыз карап-сокланып туймаслык булачак. Чөнки илгә-җиргә үзебез хуҗа хәзер. Балаларыбызның өсте бөтен, тамаклары тук булыр. Без әле аларга җәннәткә тиң тормыш бүләк итәчәкбез. Юлларыбыз якты, адымнарыбыз киң, ышаныч-инануыбыз көчле. Киләчәгебез ап-ачык, якты безнең!

Хатын-кызлар таралып, икәүдән-икәү генә калгач, Бәһрам җизнәсе белән Иргали кабат күрешкәндәй иттеләр, хәл-әхвәл сораштылар… Шатлану куанычыннан авызын җыя алмаган Бәһрам: «И-и туганым! Сине дә исән-имин күрәсе көннәр бар икән!» – дип, Иргалине җилкә-аркаларыннан кагып-сөеп алды.

Иргали дә телгә килде һәм, бернинди хәзерлексез-нисез, сүзне үзенең гаиләсе турында башлап җибәрде. «Ничегрәк шулай булды соң?.. – дип, сорауны кырт кистереп куйды ул, – хәтта җәмәгатемнең исәнме-түгелме икәнлеген дә белмисең бит», – дип, чак кына үпкәсен дә белдергән сыман итте.

Бәһрам җизнәсе дә, бу турыда иртәме-соңмы барыбер сүз кузгатачагын көткән кебек, Иргалине башта тын гына, бүлдермичә генә тыңлады, аннары, бөтен хакыйкатьне берьюлы ачып салырга теләгән сыман, берсеннән-берсе яманрак хәлләрне, коточкыч вакыйгаларны күз алдына китереп бастырырлык итеп тезә башлады. Берсен дә калдырмады. Бөтен Идел буе губерналарында, Уралда ачлыкның, тиф авыруының меңләгән кешене юк итүе, үз авыллары Салаязның гына да яртысы кырылып бетүе турында сөйләп китте ул. Шуның өстенә сыйнфый көрәшнең моңарчы күрелмәгәнчә кискенләшүен, дошманнарның авыл активистларын вәхшиләрчә кыйнап, төрлечә җәзалап үтерүләре, һәр җирдә террор, асу-кисү, талаулар хакында әйтте, Иргалиләрнең күршесе продкомиссар Хаҗиның да ерткычларча җәзалап үтерелүен телгә алды.

– Тирә-юньдә бөлгенлек, ачлык-ялангачлык. Хәзер исә атасыз-анасыз калган балаларга, Кызыл Армия сафларында һәлак булганнарның гаиләләренә һәм тәмам ярдәмсез калган ярлыларга булышу чаралары күрелә… Ә инде хәлебезгә килсәк, үзең күреп торасың, бик тә авыр. Бу хәлләрдән мең көрәш, мең газап белән генә җиңеп чыгып булачак. Бүгенге көндә чәйнәп имезлеккә салырлык ипигә дә зар булып яшәүчеләр бар әле. Ә инде мөмкинлекләргә килгәндә, хәлебез тагын да авыррак. Һәрбер пот чәчү орлыгы өчен кан-тир түгәргә, каргыш-ләгънәт сүзләре ишетергә туры килә. Хәер, башкача булуы да мөмкин түгел. Ил өстеннән нинди генә өермәләр, гарасатлар узмады. Чит ил интервенциясе дисеңме, эчке контрреволюция дисеңме… Хәер, нигә дип сиңа боларны аңлатып торам соң әле мин? Синең өчен бу яңалык булырга тиеш түгел. Мин үзем Рәчәйнең бөтен дөнья белән барган сугыштан җиңеп чыгуы турында уйлыйм да, хәйранга калам. Түзсә дә түзә икән халык дигәнең, тәки бөгелмәде, сынмады… Шуннан чыгып бернинди икеләнүсез әйтергә була, яңа тормыш, һичшиксез, җиңәчәк, әйе, җиңәчәк!.. Моңа минем иманым камил.

Иргалинең гаиләсе турында нибары ике-өч авыз сүз әйтә алды Бәһрам җизнәсе. Әнисен үтә зәхмәтле узган елны җирләгәннәр. Иргали солдат хезмәтенә киткәч туган кыз баласы белән хатыны Гөлнисаны ярым үле хәлләрендә туган якларына алып киткәннәр.

Шунда Бәһрам җизнәсе, сүзне икенчегә борырга теләгән сыман, искәрмәстән генә:

– Фиркалеме? – дип сорап куйды.

– Керергә вакыт тимәде… – диде Иргали, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән. Әмма шундук, акланырга теләгән сыман, солдат юлларының нәкъ чәбәләнгән йомгак кебек булуы, иртәгесен язмыш кая илтеп ташлаячагын да белмәгән чаклары еш булуы турында гәп сатып алды. Башта Австрия фронтында булган. Окопларда революцияне каршылаган. Бернинди икеләнүсез Кызыл Армиягә язылган. Шуннан башланган да инде Иргалинең Россияне аркылыга-буйга гизүләре.

Кайларга гына илтеп ташламый аны язмыш, кайларда гына булырга туры килми. Аеруча хәтердә калганы, әлбәттә, Петроградта хезмәт итү. Казармалары Петропавловск крепостенда була. Баштарак Монетный Дворны, Смольныйны саклаганнар. Әмма әлеге тыныч тормыш озакка сузылмый, аларны янә фронтка, бу юлы инде Юденичка каршы алып чыгып китәләр.

Юденичны тар-мар итсәләр дә, ут боҗрасы эчендә калган яшь совет иленең хәле моңа карап тиз генә җиңеләйми. Англия-Америка интервенциясе башлангач, инде ничәмә тапкырлар әҗәлнең күзенә караган солдат Иргали Миргалиев хезмәт иткән полкны төньякка озаталар. Архангельскины азат итү өчен барган каты сугышларда ул беренче тапкыр яралана. Ярасы әллә ни хәтәр булмаганлыктан, хәрәкәттәге армиядә кала. Дошманнан тартып алынган азык-төлек, кием-салымны һәм башка төрле кирәк-яракларны үзәк Россиягә озату эшләрендә катнаша.

Аннан янә Европага кайта. Иргалигә Латвия, Литва җирләрендә дә булырга туры килә. Польша чикләренә барып чыга. Азов диңгезе буена җибәрәләр. Керчь, Краснодар, Ростов-Дон шәһәрләре тирәсендәге сугышларда катнаша. Аннан Баку якларына барып чыга. Азәрбайҗан, Грузия, Әрмәнстан җирләрен дошманнан арындыру бәрелешләрендә дә була ул.

Бары тик 1922 елның җәендә генә пароход белән Баку аша Рыбинск шәһәренә юл тота. Бер төркем кызылармеецлардан торган каравыл отряды составында азык-төлек баржасы озата бара Иргали. Рыбинск каласына якынлашып килгәндә, баржага зур гына бер банда һөҗүм ясый. Кискен сугышта Иргали каты яралана: бандит хәнҗәре аның сул як җилкәсен актарып ташлый.

Ул Рыбинск шәһәрендә госпитальдә дәвалана. Инде савыгам, туган якларыма кайтам дип кенә торганда, тиф авыруы эләгеп, кабат аяктан егыла… Иргалинең биштәрендә, Рыбинск каласында берничә ай дәвалануның бер ядкаре булып, көмеш кружка саклана. Анда «Красному воину 158-го стрелкового полка И. Н. Миргалиеву от Рыбинского пролетариата» дигән сүзләр язылган.

– Менә, Бәһрам җизни, шундыйрак хикмәтләр күрде газиз башкайлар, – дип, Иргали сүзен түгәрәкләп куйды.

– Әй-йе!.. Чыннан да, күпне күргәнсең, күпне кичергәнсең. Хәер, киткәнеңә дә шактый вакыт үткән шул инде. Сугышка озатылганнан соң бер ярты ел чамасы уздымы икән, синең анда ниндидер медаль белән бүләкләнүең турында хәбәр килеп төшкән иде кебек…

– Бүләге дә булды, Бәһрам җизни, кыр суды белән үлем җәзасына хөкем ителү дә булды…

– Шулай да партия сафына керү ягын кайгыртасың калган, – диде Бәһрам җизнәсе, чак кына үзенең ризасызлыгын белдергән сыман итеп. – Синең ише акны карадан аера белә торган, дөнья күргән, ил гизгән кешеләр җитенкерәми бездә. Кайтуың турында ишетү белән, әһә-ә, продкомиссар Хаҗины алыштырырлык кеше табылды, бер арбага ике тәртә булырбыз, ичмаса, мин әйтәм… – Ләкин Бәһрам шундук, төзәтенгән кебек итеп, болай дип өстәде. – Ничава! Әллә ни зарар юк. Монда кабул итәрбез. Безгә синең кебек революция солдатлары менә болай кирәк. – Бәһрам җизнәсе кул сырты белән ияк астына сызып күрсәтте. – Бу нур өстенә нур гына булачак…

Бәһрамның тел төбеннән тагын шулкадәресен бик анык аңлады Иргали: җизнәсенең бу яңа эштә тәҗрибәсе чамалы, киңәш-фәлән сорар кеше дә юк. Күп кенә мәсьәләләрдә каушап-югалып кала яки бөтенләй бутала. Үч иткәндәй, һәрнәрсә ул көткәннән дә катлаулырак, хәл итәсе мәсьәләләр чамадан тыш четерекле. Байларга, сәүдәгәрләргә контрибуция салганда, ялгышкан чаклары да булгалаган. Гаҗәп тә түгел. Йә, әйт, түләүләр салганда, кулакны урта хәлледән ничек аерырга? Салымнан коткарылырга тиеш булган ярлыларны, фәкыйрьләрне ничек билгеләргә? Бар, белер-белмәс борын тыгылып кара. Китереп кыса башлагач, аның хәлле дигәне дә, нәкъ кәлтә еланы кебек, төрле кыяфәткә керә, унҗидегә бөтерелә… Шуның өстенә әнә яңа экономик политикага аркаланып, капиталистик элементлар канат җәя: «Искегә кайтабыз…» – дип төкерек чәчәләр, халык арасында Советка каршы коткы тараталар.

Сүз иярә сүз китеп, Бәһрам җизнәсе яңадан ил өстенә килгән мең төрле сынаулар, афәтләр турында сөйләп китте. «Соңгы чиккә җитеп талчыккан халыкның аһ-зарыннан бөтен Рәчәй иңрәп-сыкрап тора», – дип башлады ул сүзен.

Ярдәм үк булмаса да, һич югы, берәр төрле киңәш өмет итеп килгән Иргалинең ахыр чиктә түземлеге-тәкате төкәнде. Бәһрам җизнәсенең сүзен урта бер җирендә диярлек бүлеп: «Кайтуын кайттым да, хәзер нишләрмен икән соң мин?» – дип, үз ихтыяҗын кыстырып куйды.

Һәрчак кеше өчен җаны фида булып, кешегә ярты җанын бүлеп бирергә әзер торган олы җанлы, изге күңелле Бәһрам җизнәсен алыштырып куйганнармыни, туганының бу аһ оруына әллә ни игътибар да итмәде сыман, бик гади нәрсә турында әңгәмә алып барган кебек, болай диде:

– Нишлисең ди инде, Иргали туганкай, безнең эш билгеле: башлары иелгән, изелгән, кимсетелгәннәрне яклап, җиң сызганып изге көрәшкә керешәсең. Язмыш безгә шундый даулы-шаулы, ялкынлы-дәһшәтле чор бүләк иткән икән, берни белән дә санашмыйча, үз-үзеңне аямыйча көрәшүдән башка чара калмый…

– Минем, Бәһрам җизни, күреп торасың, йорт-җирнең дә карар җире калмаган. Идән-сәке, түшәм-матчасы юк дигәндәй…

Тегесе янә күзен дә йоммады:

– Хәзергә миндә торып торырсың. Өем терәүле булса да, берәр кышка чыдар.

Иргали тагын бер гозерен әйтте:

– Аннары ат табышырга ярдәм итсәң иде икән, Бәһрам җизни. Җәмәгатемне барлап кайтмакчы идем.

– Юлга кайчанрак чыгарга ният?

– Хет бүген.

– Ат мәсьәләсен чамаларбыз. Бедкомның бер түгел, ике аты бар барын. Тик икесенең берсе кул астында юк. Җирән байтал яраланды… Мин бит әле волость җир комиссиясе әгъзасы да. Шуннан кайтканда, Коры елга әрәмәлегендә саклап торганнар. Пуля сыртын тишеп үткән… Икенче атны Чаллыга соратып алдылар. Өяз ревкомыннан килгән вәкилне йөртә. Яңадан талаш, яңадан ызгыш: кулакларда булган артык икмәкне табу һәм тартып алу өчен, янә кызылгвардеецлардан продотрядлар төзелә. – Сүз белән мавыгып киткән Бәһрам, урыныннан кубып, агач аягы белән идәнне шакы-шокы китереп, тузан кубарып, ишекле-түрле йөренеп алды. Өстәле янына килеп туктагач, янә башлады. – Менә шулай яшәп ятыш, Иргали туганкай! Революция ул, күргәнеңчә, иске җәмгыятьне җимереп, яңа дөнья тудырган көч кенә түгел, бик күпләр өчен кемнәрнең кем булуын сыный торган нәрсә дә. Тормыш безгә, күреп торасың, җиңел язмыш билгеләмәгән. Так шту, без күргәннәр ике-өч буынга җитәрлек булды…

Иргали үз күңелендә ниндидер ризасызлык тууын һәм шул хәлнең торган саен көчәйгәннән-көчәя баруын тойды. «Бу ни бу? – дип уйлады ул. – Бәһрам җизнәсе әллә аны алты ел буена уйнап йөргән дип уйлыймы? Нәрсәгә дип акыл сата ул? Шул ук азатлык, бәйсезлек дип, көн дә диярлек үлем белән якалашкан һәм кан койган революция солдаты түгелмени соң Иргали? Ул да хаклык өчен җанын аямый көрәште түгелме соң?!»

Иргали үзенең торган саен ярсый башлавын сизенде. Шунда ул Бәһрам җизнәсенең сүзен урта бер җирендә бүлеп диярлек янә үзенең әнисе, гаиләсе турында сүз башлады:

– Неужели чак кына ярдәм итеп саклап калырга чамагыз булмады шуларны?.. – дип ярды да салды ул.

Шушындый ифрат та яман гаепләү сүзен дә җиңеллек белән кабул итте Бәһрам җизнәсе. Күтәрелеп бәрелү түгел, тавышын да үзгәртмәде хәтта. Бик гади нәрсә турында гәп алып барган сыман, болай диде:

– Юк, Иргали туганкай, булмады. Ачлык афәте, ачлык өрәге үзенең иң мәрхәмәтсез, сөякле куллары белән халык бугазын чытырдатып буган чак иде. Икмәкне ашау түгел, аңа карау белән генә дә күздән яшь чәчрәп чыгар чак иде. – Бәһрам авыр итеп көрсенеп куйды. – Бер синең әниең генә түгел, хатыным Кәримә дә шул ачлык афәтеннән дөнья куйды… Хәтта продкомиссар Хаҗиның әнкәсе дә ачтан үлде. «Мин тиешен яшәдем инде», – дип, үз өлешен берсеннән-берсе бәләкәч оныкларына каптыра торган булган, бичара. Ә бит күршегез Хаҗи абыеңның кулында еш кына олавы-олавы белән ашлык булыр иде. Соңгы очрашуыбызда бугай, әйткән сүзләре бүгенгедәй хәтердә… «Юлым авылыбыз аша узасы булса да, Салаязга кермичә әйләнеп үтәм… Каршыма әниемнең ачка кибеккән, өрәккә охшап саргайган, хәлсезләнүдән җилдә селкенеп торган гәүдәсен күрсәм, тәки түзмәм, капчык авызын чишеп, аның алъяпкычына берәр кушуч бөртек салырга мәҗбүр булырмын дип куркам», – дигән иде. Кулда күтәреп йөрерлек кеше иде, мәрхүм. Менә шундый большевик иде ул. Андыйларны замандашлар гына түгел, киләчәк буыннар да онытмас…

Шулвакыт ишекне җилле генә ачып, ыспай гәүдәле бер яшь хатын килеп керде. Иргалинең йөрәге дерт итеп куйды. Әлеге хатынның хәрәкәтләрендә, хәтта төс-йөз чалымнарында хатыны Гөлнисаның чалымнарын күргәндәй булды.

Ул арада хатын тартынып-ятсынып тормады, шатлыклы-куанычлы елмаеп, туп-туры Иргалигә таба юнәлде һәм:

– Исән-сау гына кайтып җиттеңме, Иргали абый? – дип, күрешү өчен кулын сузды.

Бу искәрмәгән хәлдән Иргалинең чак кына югалып-каушап калуын чамалаган Бәһрам җизнәсе аңа ярдәмгә килде.

– Син нәрсә, Иргали туганкай, әллә танымадыңмы? Безнең Хәят ич бу. Фәхри күршенең кызы. «Прапорщик Фәхри» дип тә йөртәләр иде әле үзен.

Ул арада Иргали дә телгә килде, танымаса да яхшысынмады, елмаеп болай дигән булды:

– И-и Бәһрам җизни, юкка гаҗәпләнәсең. Күпме гомерләр узган. Үзе дәшмәсә, чыннан да, танырмын димә…

Шушы гап-гади сүзләрдән соң, яшь хатынның иреннәрен бәхетле елмаю чаткылары ялмап алуын чамалады Иргали.

Хәер, ул үзләренең аяк очы күршесе Фәхри солдатның бер түгел ике кыз баласы барлыгын хәтерли кебек. Шул вакыт эчендә әлеге кызларның берсе күз явын алырлык сылуга әверелер дип кем уйлаган.

Сүз уңаенда берсеннән-берсе яманрак хәбәрләр ишетте Иргали. Идел – Чулман буендагы узган елгы афәт вакытында Фәхри абзыйсы да, Хәятнең кече сеңлесе дә, гүр иясе булып, дөнья куйганнар.

Бәһрам абзый сүзгә икенче юнәлеш бирде. Иргали ягына сыныйрак карый төшеп, сөйләнүен белде: Хәят, авылның партия ячейкасы әгъзасы булу белән беррәттән, бердәнбер мөгаллимәсе дә, избачы да икән әле. Аңа бу көннәрдә, революциянең бишьеллыгын билгеләп үтәргә хәзерлек барганда, эш аеруча күп икән. Уен эшмени, гасырлар буе иренең олтаны астында, шәригать богаулары эчендә иңрәгән, якты көн күрмичә, ирексез гомер сөргән татар хатыннарының хөррияткә чыгуларына биш ел тула бит.

Һичнигә бирешмичә, сыгылмыйча яшәүче, бернинди кыенлыклар алдында да югалып-каушап калмый торган хатын икән Хәят. Уйласаң, җан ачыныр – узган ел мең газап белән ачкан мәктәпне укуның беренче көннәрендә үк ябарга туры килгән. Аның урынына балалар йорты оештырылган. Дөрес, авылдагы балаларның бер өлешен, бигрәк тә әтисез-әнисез калганнарын, пароходлар белән Рәчәйнең туграк өлкәләренә озатырга туры килгән. Бу эшләрнең барысы белән дә диярлек, Ярлылар комитеты ярдәмендә, Хәяткә шөгыльләнергә туры килгән.

– Инде бөтенләй бетәбез икән дип кенә торганда, дөнья пролетариаты ярдәм кулын сузды. – Бәһрам абзый бу сүзләрне эчке бер горурлык белән әйтте. – Беренче булып хәлебезгә керүчеләр Америка эшчеләре булды. Шулай итеп, кыш башларында ук, Совет ашханәләре, туклану пунктлары ачылды – җан асрар чама туды.

Бәһрам җизнәсе сылу хатынның уңган-булган сыйфатларын тезгән арада, Иргали дә, Хәятнең балкыш иңгән гүзәл-сөйкемле йөзенә, килешле буй-сынына карап, чынлап торып сокланды. Аның йөреше-торышы гына түгел, үзен иркен-бәйсез тотуы, бер үк вакытта ифрат та ягымлы була белүе әсир итте Иргалине. Кием-салымына тикле үзенә ятып-килешеп, төс биреп тора бит аның. Аягында озын кунычлы ап-ак тула оек белән тирән резин галош иде.

Ул арада Хәят ячейка утырышларының төнгә кадәр сузылуларыннан зарлана башлады.

– Кичә ниндидер бәдбәхет тагын каршыма чыкты… – диде ул.

Бәһрам бу хәбәрне таң белән үк ишеткән булган икән – бик тыныч калды. Әмма, Хәяттән гайре Иргалигә әйткән сыман итеп, болай диде:

– Тыныч яшәү безнең төшкә генә керергә язгандыр инде. Яшәү өчен барган җан талаш, мәрхәмәтсез көрәш дәвам итү генә түгел, отыры көчәя, отыры кискенләшә бара. Ләкин без теләсә нинди дошман белән сугышырга, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә әзер булырга тиешбез. Үзең беләсең, көрәшсез бәхет юк, алга барусыз җиңү юк. Сыйнфый дошманнарның, мең төрле контрларның мәкерле ниятләре белән атлаган саен очрашып торабыз…

Әмма Хәят кичәге вакыйганы Иргалигә сөйләп бирүне кирәк тапты, ахрысы. Ул кайтырга чыга. Авыл шомлы тынлыкка чумган. Ут-фәлән күренми. Бары тик кайдадыр, арткы урамнарның берсендә, яман улап эт өрә. Нәрсәдер буласын сизенгәндәй, Хәятнең дә күңеле тынгысызлана. Ул тыкрыкка борыла. Шулвакыт кычыткан баскан читән буеннан бер күләгә калкып чыга… Хәят адымнарын кызулата. Арттан ияргән ир-ат калышмый. Хәят йөгерә үк башлый. Эзәрлекләүче дә дөп-дөп атлап якынлашканнан-якынлаша. Ниһаять, капка! Өйалды баскычы. Хәят җил кебек атылып өйалдына керә дә, үзе артыннан җәһәт кенә ишекне ябып, чак-чак кына бастырыкны төшерергә өлгерә… Ниндидер авыр нәрсәнең гөрселдәп ишеккә килеп бәрелүе төнге тынлыкны боза… Кемнеңдер: «Коммун себеркесе… Өстерәлчек… Барыбер яшәтмибез…» – дип янаган тавышы гына ишетелә. Иртәгесен чыгып караса, ни күрсен, ишек тактасында бизмән тимере эзе.

Ишектә элек-электән ялкаулык һәм фәкыйрьлекләре белән даны чыккан, «Үшән» кушаматы тагылган нәселнең бер вәкиле Халәп күренде. Өс-башы ташка үлчим: ямау өстенә ямау чәпәлгән тышсыз кыптыр кыска тун, башында чите камалы мескен бүрек, төбе асылынып торган ычкырлы киндер ыштан. Аягында, кайчандыр ак булып та, хәзер инде лимон сарылыгы, янә тагын күптөрле төсләр иңгән тула оек белән чабата. Чабатасының да бер сыңары «мыек» җибәргән.

Аның каравы кыяфәте бик эшлекле, горур, түш киеренке, баш күтәрелгән. Иргали белән дә бер дә исе китмәгән кыяфәттә:

– Ба-а, кемне күрәм мин?! Былтыр үлгән ябалак быел башын калкыткан, диләрме әле? Син дә исән икән ич, – дип, эре генә исәнләште.

Иргали дә:

– Җеназамны укырга иртәрәк ашыккансыз, – дип җавап кайтарды.

Харап та соң, Халәпнең тавышы ай-һай көр, һавалы чыга:

– Партиядәме? – Бу аның беренче соравы.

– Юк. Өлгермәдем.

– Как так?! Шул заман эчендәме?

Сүзгә Хәят кушылды:

– Зарар юк. Иргали абый кебек авыр тормыш сынаулары үткән кеше бездән әллә ни ерак китә алмас…

Халәп аны кырт кисте:

– Какуй-такуй ерак китү?! – дигән булды ул, хәйранга калган кеше сыман итеп. – Дөньякүләм эрвәлүция булырга торганда, кызылармеец башы белән ни көтеп яткан ул?..

Халәпнең бар кыяфәтендә, үз-үзен тотышында: менә күр, кем идек, кем булдык, дигән нәрсә чагыла иде. Бәһрам абзыйның өстәле янына да бик эре кыяфәт белән узды, тезен тезгә атландырып, бүреген салып тезе өстенә чәпәп куйды. Бу минутта борын яфраклары күпергән, сулышы ешайган, тикмәгә генә йөрмәгәнлеге йөзенә чыккан иде аның.

– Бәһрам агай, Хәят, үзара гына сөйләшеп аласы бар иде… – Бу сүзләрне ул зур сер, бик әһәмиятле хәбәр җиткерергә теләгән кебегрәк итеп әйтте.

Иргали аның яшьрәк чагында да ярпачланырга яратучы вакчыл бер адәм икәнлеген белә иде. Әмма бу мизгелдә Халәпнең гыжылдап чыккан тыншык тавышы әллә нишләтеп җибәрде аны. Юк, сару кайнату гына түгел иде бу, ә тәненә ниндидер шыксыз бер нәрсә сыланган кебегрәк тәэсир иде.

– Юкка хафаланма, әйт, әйтер сүзеңне, – диде Бәһрам җизнәсе, тыныч кына. – Иргали ул күптән үз кеше. Шуның өстенә әле, Хәят әйтмешли, дөнья күргән, тугыз дәрья суы эчкән, ничәмә-ничә ил кичкән фронтовик.

Халәпнең үз тугызы тугыз:

– Мин, ячейка әгъзалары белән генә, дип әйтмәкче идем…

Иргали күңел төбеннән актарылып, кайнап күтәрелә башлаган яман хис якынаюын тойды. Ах, беткән җан! Мәхлук җан! Әҗәтканә!.. Хәтер саклыйм дип тә уйламый бит, кабахәт! Әмма Иргали ярсырга ярамавын, вакланмаска кирәклекне шунда ук абайлап алды:

– Нәрсә, мине ят элементка санамыйсыңдыр ич?..

Халәпнең җавабы әзер:

– Шту син! Алай димәдем ич. – Шулай да ирәйгән сыман итеп өстәп куюны кирәк дип тапты, ахрысы. – Бары тик партия уставының төгәл үтәлүен генә таләп итәм мин.

Гарьләнде Иргали. Бу минутта ул үзен читкә тибәрелгән кеше сыман хис итте. «Әллә үзәгенә җиткерерлек, үтерерлек итеп берәр сүз әйтимме икән?» – дип уйланды. Яңак итен чәйни башлавын үзе дә сизми иде Иргали. Юк, сабыр итим, түзим, дип күпме генә тырышса да, булдыра алмады, әйтте. Моның ише әрсез алабайларга сыя ул дип уйлагандыр инде.

– Бу балак бете шулай башка ук мендемени инде?.. – диде Иргали, ачы бер көлемсерәү белән. – Әтәч булып кычкыра башлаган дип әйтүем…

Үшән Халәп, корт чаккандай чәчрәп, урыныннан ук торды. Көлсу йөзе тагын да төссезләнә төште. Күзләреннән утлар чәчеп, яный ук башлады:

– Әй, син!.. Авызыңны чамалабрак ач, яме. Югыйсә күрсәтермен мин сиңа балак бетен. Баганага сәлам бирерлек итәрмен. Туже миңа, кызылармеец!.. Миңа калса, сине без бары тик ләгънәт царизмның, падишаһ әгъзам хәзрәтләренең турылыклы колы-солдаты дип кенә беләбез. Шул тугры хезмәтләрең өчен көмеш медаль алуың да безгә сер түгел… Авылдан киткәнеңә дә инде биш былтыр. Кем булып кайткансыңдыр бит әле, анысын бер шайтан үзе белә…

– Очынма!.. – Иргалинең тавышы хәрби команда сыманрак яңгырады. – Синең ише бушбугазларны гына күп күргән мин.

Шулай көтмәгәндә-искәрмәгәндә ут чәчеп, буран уйнатып әйтешә дә башладылар. Бу хәлне күреп, Бәһрам абзый да урыныннан күтәрелергә һәм араларына керергә мәҗбүр булды.

– Ипләп, ипләп кенә! Ниткән хәл бу? Нәрсә бүлешә алмыйсыз? Җитте сезгә! – Бәһрам иң әүвәл Халәпне элеп алды. – Син нәрсә, ә? Нишләвең бу?

Тегесе дә чытырдап тора:

– Ә ул нәрсә?.. Вәт, понимаешь! Кайтып җитмәс борын бугазга баса. Мыскыл итә…

Иргали дә, мәкерле елмаеп, җавабын кайтарды:

– Дөреслекне әйтү – мыскыл итү була алмый.

– Мин дә кеше бит.

– Анысын исбат итәсе бар әле…

Бәһрам, күзләрен ямьсезләндереп, Халәпне кысрыклавын белде:

– Иң элек син минем соравыма җавап бир. Сиңа бөтен ячейка исеменнән сөйләргә кем рөхсәт бирде соң әле? Иң элек шул сорауга җавап бир.

Халәп тә төшеп калганнардан түгел.

– Миңа ни булган ди? Нишләгән соң әле мин? – диде ул, кашын-күзен җимереп. – Саклык, уяулык дигән нәрсә көн тәртибеннән төште дәмени инде, ә? Үзең үк ике сүзнең берендә, сак-уяу булырга өйрәтә партия, дисең ич… – Халәп, Иргали ягына яман караш ташлап, янә кан катырырлык сүз әйтте. – Болайга киткәч, ничек кайтканын, нинди уйлар белән кайтканын иртәгә үк тикшерттерәчәкмен мин аның.

Иргали, һәрнәрсәдән өметен өзгән кеше кебек, Халәп утырган якка кулын селтәде дә ишеккә таба юнәлде. Ишек шундый көч белән ябылды – тәрәзә пыялалары зыңгылдап, түшәмнән комнар коелды.

Шушы юк кына нәрсә дә Иргалине тәмам кешелектән чыгарды. Бушап калган күңеленә, шыксыз елан сыман булып, ниндидер салкынлык үрләде. Башында төрле килде-китте уйлар хәрәкәтләнде. «Менә бит эт йөз, – дип уйлады ул, – тәки йөрәкне урыныннан кузгатты. Хәл-әхвәл сорашу юк, киңәш итү юк, тот та кешене чит-ят иткәндәй эткәли-төрткәли башла, имеш. Нәрсә күреп шултикле көдрәя ул? Кыланышларына егылып үләрсең, һич тә чик-чама юк. Узындырганнар, ирәйткәннәр Халәпне…»

Ай-һай ла ямансу, түзә алмаслык авыр иде бу минутта Иргалигә. Ниндидер ямьсез бер тойгы туктаусыз күкрәген изә, эчендә нәрсәдер менә-менә өзелеп төшәр төсле. Чарасызлыктан да яман нәрсә юк шул бу дөньяда. Ярсуы бераз басыла төшкәч, аеграк акыл белән уйлый алыр хәлгә килгәч: «Нигә, нигә дип шул йолкыш белән телгә килдем», – дип, и-и үкенде дә соң Иргали, и угаланды, үзен кая куярга белмәде. Чыннан да, зур ахмаклык, зур тотнаксызлык күрсәтте ул, җитмәсә тагын, Хәят алдында…

Шундый уйларга бирелеп атлый торгач, янә туган нигезе янына килеп чыкканын сизми дә калды Иргали. Кичке эңгер иңеп килгәнгәме, бу тирәләр хәзер тагын да шыксызрак, тагын да яманрак булып күренәләр. Иргали туган нигезен кабат күздән кичерде. Каралтыларның эзе дә калмаган. Базы ишелгән. Ул урыннарда котырып кычыткан, әрекмән, шайтан таягы үскән, як-ягын йодрык-йодрык чәчәкле-чәнечкеле меңьяшәр баскан. Чак кына арырак – буш яткан бакча, чүп баскан җир. Шул яктан, елга буеннан, ләм, бака ефәге исе тарала.

Иргали сәҗдәгә чүккән сыман тәмам җиргә чүмәшкән өйгә якынрак килде. Тирә-юньгә карарга имәнгеч, һәрнәрсә череп-муртаеп кара көйгән, һәрнәрсә күңел кайтаргыч, тәрәзәләренә аркылы-торкылы каккан такталарга кадәр тузып, коелып беткән. Череп, укмашып тирескә әверелгән салам түбә дә урыны-урыны белән эчкә савылып төшкән. Нәзек бастырыклар янгыннан калган кисәүләр сыман өзгәләнеп ята. Тал чыбыктан үреп ясалган читән өйалдының балчыгы күптән инде коелып беткән. Туйрасы купкан нәзек-нечкә читән агачлары читтән караганда, рәт-рәт булып тезелешеп, үләксә кабыргаларын хәтерләтәләр иде.

Шулай да ишектәге тутыгып беткән йозагы исән. Ничек алып китмәгәннәр диген син аны! Баскыч урынына салган иләмсез зур яссы таш та урынында. Ул да инде күптән кеше аягы җылысын тоймаганлыктан мүкләнеп беткән. Гомумән, өйнең яшәрлеге калмаган. Агач юнәтеп, сипләтеп яңартырлык та түгел бит, ичмаса. Искегә тисәң, исең китәр, ди, ишелеп-таркалып төшкәнен сизми дә калырсың…

Әле кайчан гына монда, бик үк җитенкедән булмаса да, тигез тормыш хөкем сөрә иде. Газиз әнисе, солдатка каралырга чакырылганчы өч кенә ай яшәп калган хәләл хатыны… Соңрак бар да бетте. Күзләреннән кан-яшь агызып елап калган әнисе юк, беренче тапкыр: «Сиңа әйтәм, буемда бар…» – дип пышылдап калган Гөлнисаның да язмышлары билгеле түгел.

И шәфкатьсез дөнья, аяусыз тормыш, мәрхәмәтсез язмыш!

Шулай: «Инде нишләп карарга? Ат сорап кая барып бәрелергә, кая сугылырга?» – дип, башын иеп, үз-үзенә биргән сорауларга җавап таба алмыйча дөньялардан китеп торганда, Иргалинең каршысында алар очында мәхәллә хуҗасы Гыйззәт хәзрәт пәйда булды.

– Бәрәкалла! Иргали күрше димме?.. Сөбханалла, син ич!.. – дип, беренче булып ул сүз катты.

Бу көтелмәгән очрашудан чак кына каушап-югалып калган сыман булды Иргали. Хикмәт шунда: ничек итеп мөрәҗәгать итәргә? Хәзрәт дипме, тәкъсир дияргәме? Бәлки, заманча: Гыйззәт абзый, дип атаргадыр. Тәвәккәлләп телгә килде Иргали:

– Мин, мин, хәзрәт!.. Әссәламегаләйкем, тәкъсир!..

– Вәгаләйкемәссәлам, кем, Иргали күрше. Баянак, ахшам намазына килгән картларның берсе шулай дип тора иде шул. Һәй-й Ал-ла! Менә бит, ә! Кайтыр юлларың киселмәсә, җыяр тәгамнәрең, эчәр суларың тартса, бер әйләнеп кайтасың икән аны. Ә бит инде синең турыда тегенди-мондый хәбәрләр дә ишетелгәләгән иде. Әһ-һе-е!..

Иргали дә үз чиратында хәзрәтне күрергә теләве, юл капчыгында атап хәзерләнгән кечкенә генә бүләге булуы турында әйтте. Сүз уңаенда мәрхүмә әнисен телгә алды, аны ничегрәк җирләүләрен сорашты, каберен белүчеләр бармы икән дип кызыксынды.

Хәзрәтнең дә теле ачылды:

– Әниең мәрхүмәнең урыны оҗмах түреннән була күрсен берүк, түшәк хастасы булып озак ятмады. Ил карчыгы дип, җиренә җиткереп, Ясинын чыгып гүргә иңдердек. Шулай итеп, башкалар белән беррәттән дәфен кылынды. Барысы да үз күзәтчелегемдә башкарылды. Ул яктан, Ходайга шөкер, ил алдында да, дин алдында да намусым пакь. Үлем алдында, кем, Иргали, барыбыз да тигез, барыбыз да көчсез. Көне-сәгате җиткәч, барыбыз да шунда булачак. Ил өстеннән афәт-зилзилә узган елны ай-һай ла үлем-җитем күп булды, ярты авыл кырылды. Ачлык – җир йөзендә иң зур, иң каһәрле афәт димәсләр иде аны. Шуңа да карамастан күмүчеләрен дә үзем барладым, үзем билгеләдем. Башка авылларда әнә мәетләрне аннан-моннан гына кара туфрак белән томалау яки бөтенләй җир өстендә калдыру очраклары булган икән. Этләр авызыннан адәм әгъзалары тартып алу кебек яман хәлләр дә булгалаган дип сөйләделәр. Алла сакласын, Алла сакласын! Ул яктан бездә, Ходайга шөкер, бар да дин-шәригать кушканча булды. Һәр мәет, бөтен шартларын китереп, кабере кызыл балчыкка кадәр җиткерелеп, җир куенына тапшырылды. Халыкның рәхмәте чиксез булды… – Бу сүзләрне әйткәндә, хәзрәтнең тавышы йомшарып кына калмыйча, изрәткеч бер көйләүгә күчте. Ул янә дә тигез, колакка ятышлы тавыш белән дәвам итте. – Ә инде, кем, Иргали, әниеңнең кабере кайдалыгын белергә теләсәң, ай-һай ла, күрсәтүче табылырмы икән? Авылның ике мәхәлләсенең берсендә биш вакыт намазның берсен калдырмый үтәп барган мәчет картларының – авыл диндарларының күпчелеге хәзер үзләре гүр ияләре. Эһ-һе-һе-е! Кырылган халыкның бер дә исәбе-хисабы булмады. Кара ачлык өстенә тагын ниндидер кан авыруы чыкты. Шул зәхмәт өе-өе белән алып китте. Зиратыбыз шул бер җәй эчендә икеләтә зурайды. Әнә яңа өлеше авылның бу башына килеп терәлде. Йа-а Ходай, көч бир, ярдәмеңнән ташлама. Халык аһ-зарыннан әнә хәзер дә ил иңрәп-сыкрап тора. Тагын ниләр булмас дисең. Тфү, тфү, яңа бәла-казалардан үзең сакла!..

Шулчак хәзрәт, Иргали ягына сынаулы караш ташлап, искәрмәстән генә аның сәяси хәле турында сорап куйды, бәлшәвикме, түгелме? Иргалинең «бәлшәвик» булырга өлгерә алмавы турында ишеткәч, хәзрәтнең йөзе ачылып китте сыман, ул хәтта: «Бәрәкалла!» – дип очлаеп килгән чал сакалын сыпыргалап куйды.

– Күңелемнең кай җире беләндер, шулайдыр дип уйлаган идем аны. Атаң яхшы кеше иде: бабаң пәйгамбәр өммәтенә алыштыргысыз, анаң изге җан, үзең дә бик тәүфыйклы булып үстең. Һәм дә шундый булып калырга Ходай кушсын берүк. Югыйсә бит адәм баласы илдән-җирдән, диннән-мәчеттән аерылдымы, төрле вәсвәсәгә бирелүчән була. Менә әйткән иде диярсең, синең ул бәлшәвиклеккә язылмавың, бәлки әле, мәслихәтрәк тә булыр. Югыйсә заманалар бозылды, илдән иминлек качты, кая карама – талаш-ызгыш, җәбер-золым. Кешеләрдә сабырлык-түземлек дигән изге көч сынды. Ә бит чыдамлык белән сабырлык – фатихага бәрабәр, дигән китап. Барысы да дингә ихтирам бетүдә. Болайга китсә, тагын да зуррак хафаларга төшүебез, әллә нинди дөнья күрмәгән яман хәлләргә тап булуыбыз бик ихтимал. Тәкъдир әманәте дигән нәрсә, аңа тугрылык дигән нәрсә бетте. Боларның барысы да хәерчелекнең, тормышның артка китүенең башы. Гомумән, кешене рәнҗетү җүнлелеккә илтми ул.

Хәзрәт тагын әллә никадәрле изге сүзләр тезде. Бакый дөнья, Хак Тәгалә турында да вәгазь укыштыргандай итте. Һәм шунда Иргалине кабат күздән кичерде дә өенә керергә, ризык-тәгамнән авыз итеп чыгарга чакырды.

– Әйдә, кем, Иргали күрше, керик, күз күргән, бер сукмак таптаган кешебез. Үзең мосафир кеше, солдат кеше, әйдә, тукланып чык, аш иясенә дә савап булыр…

Хәзрәтнең ихлас күңелдән, бик тә үз иткән кебек чакыруы Иргалине әллә нишләтеп җибәрде. Заманында халык арасында Гыйззәт хәзрәтне «усал хәзрәт» дип йөртүләрен ул яхшы хәтерли иде. Чыннан да, бөтен авылны дер селкетеп, өнен алып торган кеше ул. Бигрәк тә яшьләр шүрлиләр иде аңардан. Хәзрәтнең яшелгә буялган чукмар башлы таягыннан, бөтен авыл халкына ишетелерлек итеп кычкырып каргавыннан, бәддога укуыннан шүрлиләр иде.

Иргали мәхәллә башлыгының, авыл картларын җыеп, мәчет алдында: «Ярман сугыш башлаган», – дип, тәкбир әйттерүен хәтерли. Ул күренеш, авыл диндарларының кулларын күтәреп тәкбир әйтүләре, әле дә булса күз алдында тора.

Иргали үзе белән янәшә атлап барган хәзрәткә күз төшергәләп ала. Дөнья бетереп зарланса да, яшенле-дәһшәтле еллар әллә ни үзгәртмәгән аны. Бары тик өс-башы гына бүтәнчәрәк. Элек затлырак та, баерак та киенә иде кебек. Бәлки, дөнья күрмәгән, дөнья белмәгән Иргалигә генә шулай булып тоелгандыр. Хәзер исә әнә хәзрәтнең өстендә җиңел хәтфә бишмәт. Бишмәт өстеннән төсе уңган җилән киеп алган. Атлаганда җилән чабулары чак кына җилфердиләр. Башында җыйнак кына кырпу бүрек. Бу инде яңалык. Элегрәк аның башыннан ак чалма төшмәс иде. Аягында киез ката. Кулында исә гадәттә карт-коры таянып йөри торган гап-гади туйра таяк.

Гыйззәт хәзрәтнең өе мәчеткә каршы гына. Бик тиз барып җиттеләр. Биек урыс капкадан керү белән күрде Иргали: бөтен нәрсә җитеш – йорт кына түгел, абзар, келәт, лапас, мунча кебек каралтылар байларча, өр-яңадан булмасалар да, бик ныклар. Мал-туар да ишле булырга тиеш. Абзар тирәсеннән печән, сбруй, ат тизәге исе, муллык исе бөркелеп тора. Иргалинең ялгышмавын раслагандай, ишегалдының буеннан-буена сузылган абзар ягыннан ат пошкырган тавыш ишетелде.

Аларны унлы лампа белән яктыртылган, җылы итеп ягылган һәм мул булып төрле ризык-тәгам исе чыккан өй каршылады. Бусага аша атлап керү белән, хуҗа кеше шәрран ярып аваз салды:

– Каячы, кайсыгыз бар анда? Самавырны яңартыгыз, олуг кунак бар…

Кече яктагы сәке өстендә ястү намазга оеп, тәсбих тартып утырган остабикә, бу сүзләрнең миңа бернинди дә катнашы юк дигән сыман, картның сүзләрен колагына да элмәде. Ак яулыгының ике почмагын җилкәсенә таратып, ике очын ияк астыннан бәйләп куйган килеш, тәсбих тоткан куш кулын йөзе турысына күтәрә төшеп, сәҗдәгә иелде. Каяндыр аралыктан өрәктәй чандыр бер хатын килеп чыкты. Җилләнеп килеп тә чыкты, иң әүвәл хәзрәтнең өстен салдырып элде. Шундук җитез-өлгер хәрәкәтләнеп, табын хәзерли башлады. Иң элек түрге як сәкене тоташтан иңләгән ап-ак тула киез өстенә ак-кызыл шакмак бизәкләр төшереп сугылган киндер ашъяулык җәйде. Бераздан поднос белән чынаяклар, вак-төяк савыт-сабалар ташый башлады.

Хәзрәт, ым кагып кына, Иргалигә дә чишенергә кушты. Кунак кыстатмады, шинелен салып элде дә, хуҗаның чишенеп бетүен көтеп, тәрәзә буендагы эскәмиягә килеп чүкте.

Хуҗа да кара хәтфә кәләпүш, озын ак күлмәк, кара камзол, йомшак читектән генә калды. Бары тик шуннан соң гына сәке йөзлегенә килеп утырып: «Ләхәүле…» – дип, йоласын китереп, озаклап дога кылды. Иргали дә битен сыпыргандай итте.

Ул арада табынның түрге өлешенә пар бөркеп торган самавыр, урта бер җиргә, тәмле хуш ис таратып, йөзе килеп пешкән кабартма тутырылган агач табак килеп утырган иде инде.

Түр башына менеп кунаклаган хуҗа:

– Әйдә, кем, Иргали улым, булганыннан җитеш, – дип, бисмилласын әйтте дә кабартма тутырылган табакка үрелде. Башта дәшми-тынмый гына ашадылар. Чәйне хәзрәт үзе ясады. Сирәк-мирәк кенә Иргали ягына да күз төшереп алгалады. Ахырда итләч ирене белән елмайды да: «Үзең болай, кем, сөбханалла күренәсең», – дип, соклануын белдерде.

Иргали дә үз чиратында хуҗа ягына күз салгалап алды. Эченнән генә: үзең дә шайтан кебек тазасың икән әле, дип уйлап куйды. Күр син аны, эретелгән майга манып алган кечерәк ипи кадәр кабартмасын ике-өч кенә каба, чәйнәгәндә сакалы селкенә дә җыерчыклы муены тиресе астында бугаз төене генә хәрәкәтләнә.

Иргали, Гыйззәт хәзрәтнең аны бары тик мосафир солдат булганы өчен генә шултиклем ихлас теләктәшлек күрсәтеп чәйгә чакырмавын күңеленең кай җире беләндер чамалаган иде инде. Бәлшәвик тә булмагач, сере сыярдай кеше дип уйлагандыр, мөгаен. Чыннан да, күңел тоемы алдаламаган икән Иргалине. Хәзрәт: «Яле, кем, Иргали улым, җитеш әле, җитеш!» – дип кыстый торгач, бермәлгә тынып калды. Тик озакка түгел. Менә ул, шаһит булырдай өченче бер кешене эзләгәндәй, ишек ягына күз салгалап алды да, йөзенә рәнҗү билгеләре чыгарып, яңадан зарланырга кереште. Бу юлы инде сүзне шактый урау башлады ул.

– Заманалар бозылды, кем, Иргали улым. Тормышларның көе китте, тегеләй уйларга да, болай юрарга да чама калмады, өн юк, сан юк дигәндәй, тәмам аптыраган. Бәндәләрдә уртак иман, дини әдәп, милли гадәт дигән нәрсәләр тәмам бетте. Элегрәк, ичмаса, борынгылар сүзе, картлар сүзе, ата-ана сүзе, дигән сүзләр бар иде. Хәзер бары да бетте. Олы дип тору юк, кечене санга сугу юк, бер-берсенең бугазын чәйнәшергә генә торалар. Борынгылар: югарыга карап фикер йөрт, түбәнгә карап шөкер ит, дип өйрәтәләр иде. Хәлләребез яман, кем, Иргали улым. Гөнаһларыбыз баштан ашкан. Шул гөнаһларыбыз өчен Хода каршында мәңгелек тәмуг кисәүләре булу ихтималыбызны онытабыз. Кая карама бозыклык, гөнаһ вә азгынлык. Шул бозык җаннар, дәһриләр аркасында ил тулы кәсәфәт. Әй-йе! Нәтиҗәсе әнә күз алдында: төрле афәтләр, җәбер-золымнар белән дөнья тулды. Илгә-көнгә килгән кайгы-хәсрәт бихисап. Боларны һич кенә дә әгъла эш дип атый алмыйм мин…

Өй хуҗасы кабат Иргали ягына сынаулы караш ташлады: ничегрәк кабул ителә аның сүзләре? Кунакның йөзендә алай әллә ни зур үзгәреш, хәйран калу галәмәтләре күрмәгәч, тагын да шәрехләбрәк сүзен дәвам итте:

– Хәзер әнә ике сүзнең берендә, авыз суларын корытып, яңа тормыш, яңача яшәү турында әгиткә алып баралар. Ничек яшәргә икәнлекне аны, кем әйтмешли, чәнчи бармак тырнагына да язып-сыйдырып була: иман пакьлегеңне сакла, күңелең саф, сүзләрең хак, вөҗданың керсез, хезмәтең, кылган эшләрең гадел булсын. Янә дә килеп, кеше өлешенә тиясе булма, кеше хакына керәсе итмә. Менә булган чын хакыйкать шул. Ә инде сөягеңә кот кунсын, атлы-тунлы, тук-бөтен яшим дисең икән, рәхим ит, анысы да үз ихтыярыңда, юлы бер – намуслы хезмәт. Дин дә, байлык та, бәхет тә – хезмәт сөюче кулында. Һәркемгә мәгълүм – кеше ризыкка тиенгәч кенә бәхетле. Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау төшендә күрер, димәсләр иде аны. – Хәзрәт тынып калды, әмма озакка түгел, Иргалинең йөзенә туры карап, тавышына чак кына киная өстәп дәвам итте. – Инде килеп, кемнәрнеңдер баштан ашкан хәерчелегенә үзләренең ялкаулыгы, коточкыч мәнсезлеге, үз-үзләрен иҗтиһат иттермәүләре сәбәп. Нәкъ менә шундыйлар, кулларыннан эш килмәгән җыен пүчтәк, җыен хәсисләр кеше малына күз алартучан булалар. Ходай бирмәгәнне башкалардан тартып алырга яраса, теләсә кем шулай итәр иде аны, мең газап белән мал тапмас, тир түкмәс, талау кебек яман шөгыль белән генә мәшгуль булыр иде.

Хәзрәтнең моңарчы сөйләгәннәре кереш сүз генә булган икән. Менә ул, тавышына мескенләнү халәте чыгарып, хаксызлыкка бик нык рәнҗетелгән кеше сыман, әйтергә җыенган төп фикерен дә чыгарып селекте.

– Әйт әле, кем, Иргали улым, җир-суларыбызны алып дөрес иттеме сәвит?

Кабыргасы белән куелган бу сорауга җавап бирергә өлгерә алмыйчарак калды Иргали. Йөзенә күз сирпеп алу белән, кунагының ниндирәк җавап бирәсен бер мизгелдә төшенде хәзрәт. Дөрес төшенде. Әһә-ә, бу да җир-суларны халыкка бирү ягында икән. Болай булгач, бик үк чишелеп-туарылып ташларга ярамас. Өй хуҗасы, җәберсенгән бер кыяфәткә кереп, болай диде:

– Ярар да, ди, алсыннар да, ди. Крәстиянгә җир кирәк тә булсын, ди. Дөрес, крәстияннәрнең күпчелеге җиргә ябышып ята, аңа үзенең тотанагы, өмете, яшәү чыганагы итеп карый. Андыйларның җир-биләмәләрен арттырсыннар да ди инде. Аның бит әле арада бары тик җирле булу өчен йөрүчеләре, чынлыкта җирнең нәрсә икәнен рәтләп төшенмәгәннәре, җирнең кадерен белмәгәннәре дә очрый. Нәкъ менә шундыйлары, кулларыннан рәтле эш килмәгәннәре, җир-җир, дип, тамак җырталар, акыралар-бакыралар, тәмам котырыналар. Нәрсә, кирәк булганы өчен алдылар дисеңме ул җирне? Һич юк! Бары тик нәфесләрен басар өчен генә алдылар. Ә нәфес, белгәнеңчә, чикне тоймый. Хуш, шуннан килеп, әтрәк-әләм Үшән Халәбе кебекләр җирле дә булдылар ди. Аннан ни файда? Быел әнә иген, Ходайның биргәненә шөкер, үкереп уңды. Ә басуларда нәрсә? Билчән дә әрем, сарут та шайтан таягы. Сәбәбе? Сәбәбе бер: җиргә әҗәт түләү җитмәүдә, ягъни җирне карый белмәүдә. Җирне аны җир эшкәртә белүче эшкәртергә тиеш. Тикмәгә генә: кырда йөргән кыр таныр, игеннең җаен иккән белер, димәсләр иде аны. Мәрхүм Миргали бабаң гомер бакый басудан кайтмас иде. Менә, ичмаса, игенче иде! Газиз җир ул: иелгәнгә генә бирермен, дигән. Хезмәтеңә изге, мөкатдәс хезмәте турында әйтелгән сүзгә кайтып кала. – Хәзрәт тезләре өстендә яткан чук башлы сөлгесе белән тирләгән муенын, чигәләрен сөрткәләп алды да зарын белдерергә теләгәндәй, дәвам итте. – Нәтиҗәдә әнә нәрсә килеп чыкты. Миннән тартып алган җирләр тоташтан диярлек кысыр-калдау калды. Күргән саен күз яшьләрем белән җыладым. Ә бит быел язын җир алган шул ук крәстияннәр атлы-тунлы, хәлле-хәсрәтле кешеләргә, хәтта миңа: «Уртакка чәчик, барыбер җир кысыр кала», – дип килмәделәр түгел, килделәр. Җалынып-җалбарып йөрделәр. Ник йөрмәсен ди! Аты дисә – аты юк, чәчү орлыгы дисә – анысы юк. Паена-иманасына чәчәр өчен Сәвит биргән орлыгын тартты да ашады… Ә Сәвит уртакка чәчү турында ишетергә дә теләмәде. Шул гозерләп килгән җарлы-җабаганың җирен һәйбәтләп сөреп, тырмалап, чәчеп биргән булса, Сәвиткә зыян булыр идемени? Бердән, җир эштән чыкмас, ташландыкка әверелмәс иде, икенчедән, кадәре хәленчә алган өлеше крәстияннең эчен тишәр идемени?! Ә бит әнә үзең күреп торасың, күзгә карап миһербан вә бер сынык икмәк өмет иткән җарлы-җабага белән дөнья тулды. Менә шундый хикмәтләре, күзгә карап зыян-зәүрәт салулары белән теңкәләргә тияләр, кем, Иргали улым.

Бу сүзләрдә өлешчә хаклык та бардыр кебек тоелды Иргалигә. Әллә шушы уй тууы, әллә башка нәрсә сәбәп булды, ул, хәзрәтнең йөзенә туп-туры карап, искәрмәстән генә болай дип сорау биреп куйды:

– Әллә бик җәберлиләрме?..

Хәленә кергән сыман итеп әйтелгән бу сүзләр үзенекен итте. Кинәт мескенләнеп калган өй хуҗасы капылт кына җавап бирергә ашыкмады, бары тик йөзен чытты да, тәмам өметсезлеккә бирелгән кеше кебек, билгесез бер якка кулын гына селтәде.

– И-и кем, Иргали улым, Ходай Тәгалә үзе шаһит, җәберләү генәме соң, тәкатемә, җан бәгыремә тияләр. Хак Тәгаләдән әҗәл теләргә генә калды инде, – дип көйләп-вәзенләп сайрарга кереште хәзрәт. – Бер локма хәрәм кермәгән мал-мөлкәтемә тиюләре бер хәл. Хәер, анысы да жәл. Мал – бәгырь ите, димәсләр иде аны. Әмма Хода гамәленә тел-теш тидерүләре, динне мәсхәрәләүләре җанны каһәрли. Тәңре каргышы төшәр дип тә уйламыйлар бит. Ә иман һәрчак хөрмәт ителергә тиеш. Үтә дә шәфкатьсез, үтә дә рәхимсез кыланалар. Белмим, гөнаһларын кая куярлар. Бигрәк тә чыдар әмәлләр калмады шул. – Хуҗаның зарлана башлаганда калтырап-сынып чыккан тавышы ныгыды, көчәйде. Бераздан инде ул ачу-ярсуын яшереп азапланмады, турыдан-туры яра бирде: – Аның адәм рәтле кешесе золым-җәберлек кылса бер хәер иде. Юк бит! Авылның иң затсыз гыйбады, браматы, хәерче әрвахы шулай кылана. И-и адәм тәганәсе, нәгъләт яугыры! Михнәт татыту өчен яратылгандыр ул, иблис токымы… Бигрәкләр дә каныга шул, якты көн күрсәтми…

Иргали, өй хуҗасын бүлеп, сүзнең кем турында баруы белән кызыксынды.

– Кем булсын ди инде! Соң шул адәм рәтенә керә алмаган, иманы качкан адәми зат, аяклы каза бар бит инде, – дип дәвам итте кызганнан-кыза барган хәзрәт. – Соң, теге… Үшән Халәп турында әйтүем. Шул зобани, шул хәсис мине «контр» дип сөйләнеп йөргән, имеш. Теле коргыры! Менә аш өсте, шулай дигән ди. Казанның карасы, яманның бәласе йогар, ди. Соң, Хода бәндәсе, каян килеп мин контр булыйм ди?! И-и зобани! Бөтен авыл шаһит: гелән Хак Тәгалә эше белән мәшгульмен. Үзең үк ишетерсең әле. Беркөн очратып, хата уйлыйсың, кем, бер дә риза-бәхил түгелмен, дип караган идем дә, кая ул, колагына да элми. Юк инде, ике иблиснең берсе, шуннан гайре сүзем юк. Ул кадәрле әктиф, ягъни Сәвит куштаны булдым дигәч тә: кешегә шултиклем золымлык кылырга, аны рәнҗетергә димәгәндер. Әдәп юк, низам юк. Һич югында, әти-әнисен исенә төшерсен иде. Башы беткере! Ул дөнья тинтәкләренең дә тфү-тфү (авыр туфраклары җиңел булсын) бөтен тапкан-табынганнары бездән иде ич. Шул имансызның муены астына килер көннәрне бер күрергә язгандырмы?.. Күрермен, боерган булса. Татыр җәзасы, татыр көннәре алда ул имансызның. Языгына күрә җәзасы булыр. Менә әйткән иде диярсең, аһ-зарым барыбер Ходай Тәгаләгә барып җитәр. Каргышым токымын корытыр, боерган булса. – Хәзрәт бу сүзләрне шундый ышаныч белән тәгаенләп әйтте ки, Иргали ирексездән өй хуҗасының йөзенә күтәрелеп карарга мәҗбүр булды.

Моны хәзрәт үзе дә сизенде, ахрысы, әмма сүзен бүлүне кирәк тапмады, чак кына сүрелә төшеп, каргавын белде.

– Җаннары җәһәннәмгә олаккыры, каһәр иңгере! Дөньялар шундый бәндәләр кулына калыр микәнни? Замана бүреләр кулына күчсә, кешеләр эткә әверелер, ди китап. – Хәзрәт саксызлык беләнрәк ычкынган сүзләренең Иргалигә ничегрәк тәэсир итүен сиздермичә генә абайлап алды да төзәтенгән сыман өстәде: – Кеше усаллыктан тәм таба башладымы – бетте, аннан да яман нәрсә юк фани дөньяда. Бөтен ил бәддога укыячагын көт тә тор шул җүнсезләргә. Кеше күңеленә ут булып керсәң, көл булып чыгарсың, ди. Чәнечке чәчсәң – энә урырсың шул. Этлек белән игелек тә, изгелек тә эшләп булмый. Елларның казалы килүенә дә, тормышыбызның пыран-заран килүенә дә шул имансызлар гына гаепле. – Хәзрәт, инде бераз тынычлана төшеп, болай дип өстәде: – Менә, кем, Иргали күрше, шулай ул. Кулыннан эш килгән түгел, ә тамак җырта белгән җыен әтрәк-әләм хуҗа хәзер. Әмма дә ләкин бер хакыйкать бар: кеше рәнҗетү җүнлегә илтми. Кеше каргышы җирдә ятмый. Минем ише хәлсез-көчсезләрне бугазлап нинди ямь таба торганнардыр. Әйткән иде диярсең менә, Алла орачак үзләрен… Тәүбә-әстәгъфирулла, әйттем исә кайттым!

Хәзрәт, бөтенләй кайтып төшкән бер кыяфәткә кереп, халыкның явызлыгыннан гайре аның комсызлыгыннан, хөсетлегеннән зарлана башлады:

– Азынды халык, бозылды. Иман байлыгы турында онытты. Дөнья малы кирәк хәзер кешегә. Мал-мөлкәтнең нинди юл белән керүендә эше юк хәзер аның. Тормышка ашмас нәрсәләргә өмет суза башлады адәм баласы. Яман чир бу. Җил биргәнне җил алыр, дигән борынгылар. Һич югында, шул изге әманәт булырлык сүзләрне истән чыгармаска кирәк иде. Кешегә изгелек кылырга өйрәнергә кирәк. Шул җитенкерәми. Кеше гомере – искән җил, ди. Бу фани дөньяга мәңгегә килмәгәнбез, иман байлыгы турында уйларга кирәк иде кана. Шул турыда ешрак исебезгә төшергәләсәк, бер-беребезгә карата бу тиклем мәрхәмәтсез дә булмас идек без.

Гыйззәт хәзрәтнең моң-зарын тыңласа да тыңлады, тыңламаса да тыңлады Иргали. Аның үзенеке үзенә җиткән иде бу мизгелдә. Шунлыктан Иргали өй хуҗасының сүзләрен җөпләп утырудан узмады. Кунакта ризыкташ булып утыруны да онытмаска кирәк иде.

Иргали стенага эленгән җиз телле зур сәгатькә күз төшереп алды. Вакыт соң иде инде. Һәм ул чынаягын каплады да, сый-хөрмәт өчен мең-мең рәхмәтләрен әйтеп, кушкуллап битен сыпыргандай итте.

Хәзрәт тә артык кыстамады. Тезләре өстендә яткан сөлгесен бер читкә алып куйды да, оеган аякларын язганда ах-вах килеп, сәкедән төшә башлады.

– Кара әле, кем, мелла, баядан бирле сорарга ниятләнеп торам, кайда туктадың соң син? Кунарга кемгә кердең диюем? Өеңнең рәте-чираты калмаган, төртеп ишәсе генә бар үзен. Ходай сакласын, ишелеп-нитеп бала-чаганы, килеп елышкан мал-туарны имгәтүе бар. Киртә-читәне юк… – Хәзрәт аякларына киез ката киеп алды. – Ни өчен әйтәм әле, әгәренки сөйләшенгән кешең булмаса, бүгенгә бездә генә кунып чыгарсың. Әй-йе!..

Иргали мәсьәләнең бу ягы турында бөтенләй уйламаган иде. Җанын ярып бирердәй булып торса да, ялгыз яшәгән Зәйтүнә күршесенә керү дә кыен бит әле. Шунлыктан, иртәгә барысын да берьюлы хәл итәрмен дип, кабат рәхмәтләр әйтеп, ул Гыйззәт хәзрәтләрдә кунарга калды.

Урын хәстәрләгәнче һава алыштырып керик дип, җиләк-җимеш бакчасы рәшәткәсе буендагы эскәмиягә чыгып утырдылар. Көзге төн караңгы иде. Ай-йолдызлар да күренми, күк йөзен тоташтан авыр болытлар каплаган. Тирә-юньне пәрәвез кебек йөзгә-биткә килеп сарылучан дымлы томан чорнаган. Тынлык. Бары тик кайдадыр, тыкрык башында, кое сиртмәсе шыгырдый да иренеп кенә эт өргән тавыш ишетелеп куйгалый.

Хәзрәтнең әле һаман да сүзе бетмәгән булган икән.

– Бар да һәйбәт булыр, кем, Иргали туган. Тик башкалар котырта дип, шайтан вәсвәсәсенә бирелә күрмә. Иманлы авызым белән әйтәм бу сүзләрне. Хәер, күңелем сизә, боерган булса, күздән төшәсе егет түгел син. Элек-электән өмет баглап карый идем мин сиңа. Нәсел-нәсәбең дә, фәкыйрь булсалар да, затсыз түгелләр иде. Гадел, хәләл көчләре белән үз көннәрен үзләре күрде. Киләчәктә дә, кем, Иргали улым, мөхтәрәм бул, шәфкать-миһербан белән күңелең мөлдерәмә булсын. Үзеңә үзең ышан. Күңелем тоя, тора-бара тормышларыбыз рәтләнеп китәр төсле. Әнә заманалар иске юлына төшәргә чамалый түгелме соң… – Хәзрәт, бик зур сер әйткән кебек итеп, сорау биреп куйды. – Син, кем, мелла, минем туганнан туган Минһаҗетдинны беләдер идеңме? Белгәнсеңдер, билгеле. Калада ул хәзер. Казанның үзендә. Күптән түгел генә шул кайтып киткән иде. Монда утары бар аның. Үзе кыл да селкетми. Бик үткен приказчигы бар, шуның аша гына эш йөртә. Миндә кунакта чакта шул Минһаҗетдин болайрак дип тора иде. Тормышлар, имештер, тормыш итә белүчеләр, ягъни тормышны әйдәп алып баручылар кулына яңадан күчеп бара. Ленин булып Ленин шул хакыйкатькә төшенгән ди хәзер. Сәүдә эше белән әнә сәүдәгәрләр шөгыльләнсен дип әйтеп әйткән, ди. Әйтеп кенә дә калмаган, сату-алу эшенә пулный слабуда биргән, ди. Күрәләтә торып, Рәчәй тиклем Рәчәйне хәерчелеккә, бөлгенлеккә төшерергә Ленинның башына тай типмәгән бит, дип торды. Минһаҗетдинны әйтәм әле, бәлшәвикләрнең сату-алуга рөхсәте чыкканнан соң, ай-һай ла канатларын җәйгән, Казанның үзендә генә дә яңадан ике-өч зур кибет ачып җибәргән.

Хәзрәт, бу өлкәдә белдеклелеген күрсәтергә теләгәндәй, сүзен үтемле гыйбарәләр белән ныгытып, сәүдә турында үзенчә фәлсәфә дә сатып алгандай итте.

– Сәүдә дә сәүдә дибез. Нәрсә соң ул сәүдә? Кара акылым белән аңлавымча, сәүдә – батырлык, тәвәккәллек, тапкырлык сорый торган, Мөхәммәт пәйгамбәрдән калган изге, игелекле шөгыльдер ул. Шуның өстенә – аралашу дигән сүз. Ә аралашу ул – гыйбрәт алу, яңару, үсеш, ниһаять. Бәлшәвикләр моны аңламыйлар дисеңме? Бар, аңламаслар! Әнә Минһаҗетдин нәрсә дип тора, дәрт иткән кешегә, рәхим ит, юл ачык, ди. Үземчә мин болай уйлыйм: хәрәм кермәгән кәсепнең бернинди дә гөнаһысы юк, Алла каршында да, Сәвит каршында да. – Гыйззәт хәзрәт, янә җаен туры китереп, ярым пышылдап кыстырып куйды: – Халык арасында әнә яңадан имеш-мимеш сүзләр йөри: янәседер, җир-сулар да элеккеге хуҗаларына кайтарылачак… Димәк, әлеге власның язмышы да энә очында гына. Дөньялар болайга китсә, һич тә булмас димә. Әгәренки Тәңре боерып насыйп булса, сине дә, кем, Иргали улым, читтә калдырмас идек. Вәгъдә итү – бөлдерми, дип кенә әйтүем түгел. Әнә Минһаҗетдин үзенең соңгы кайтуында: «Кызыл товар ташу өчен берәр ышанычлырак, күз күргәнрәк олаучы кирәк иде», – дип торды. Олы сәүдәгәрдә олаучы булуның хикмәтле яклары бар аның. Эше дә әллә ни авыр түгел. Атлары тотып тыйгысыз, арба-чанасы да калача: резин көпчәк тә тимер табан. Тамагың тук, өстең бөтен булачак, боерган булса, баш очыгызда түбә буласы турында әйтеп торасы да юк…

Хәзрәт янә Иргали ягына күз сирпеп алды. Бу сүзләрдән соң ул, бәлки, кунагыннан мең-мең рәхмәтләр әйтеп, моңарчы бикле күңелен ачып салуын көткәндер. Әмма тегесе, авызына су капкандай, тик утыра бирде.

Ишегалдына чыгып утыру белән, бер кыю фикер килде Иргалинең башына. Шул фикер тынгылык бирми, бөтен барлыгын бимазалый иде аның. Абзардагы атларның көр пошкырулары тудырды аңарда әлеге уй-фикерне. Хатынының, газиз баласының исәнме-түгелме икәнлеген белешеп кайту өчен ат сорап карамакчы Иргали. Баядан бирле шул гозер-үтенечен ничегрәк итеп хәзрәткә җиткерү турында баш вата, кирәкле сүзләр эзли иде. Иң элек, әлбәттә, көнен барып көнен кайтачагы турында әйтәчәк. Ара ерак түгел, күп дигәндә, утыз чакрымнар чамасындадыр ул барасы авыл. Ничегрәк итеп әйтергә соң? Ярый ла, якты йөз күрсәткәч, синең ямаулык сорый торган гадәтең бар икән әле, дип төрттереп куймаса.

Ниһаять, тәвәккәлләде Иргали, хәзрәтнең йөзенә бик үк туры карамыйча гына, бик читенсенеп кенә үзенең гозерен әйтте:

– Хәзрәт, бер изгелек эшләсәңче…

Гаҗәп хәл, Гыйззәт хәзрәтнең күңеле йомшак чак туры килдеме, берсүзсез риза булды да куйды. Алай гынамы әле, кунагын шул сәгать-минутта ук сәфәргә озатырга җыенган сыман итеп, лапас ягына борылып, катгый-кырыс тавыш белән:

– Саттар! Саттар, дим, кая олактың?.. – дип, шәрран яра башлады.

Лапас астыннан күләгә сыман гына булып, яман да озын, яман да чандыр, әмма киңчә күкрәкле бер кеше килеп чыкты. Чыкты да, бер сүз дә дәшмичә, читтәрәк туктап калды, хәзрәтнең боерыгын тыңлап бетергәнче шунда торды.

– Көнен барып көнен кайтыр өчен ат әзерлә. Туры бияне җик. Тимер хут арбаны кара. Печән түшә. Арба башына берәр тубал солы салырга да онытма…

Әлеге күләгә «ә» дими, «җә» дими борылды да шул ук лапас астында юк булды.

– Бер мәхлук шунда… Телсез. Алла колы бит, әйдә, яши бирсен. Адәм баласы кешегә сыенмыйча кемгә сыенсын ди…

Иргалигә урынны ян тәрәзә буенда торган зур сандык өстенә җәйделәр. Йокы тиз генә алмады аны үз кочагына. Шулай йокыга китә алмыйча көяләнеп, бурсынып яткан арада, башына мең төрле уй килде. Ничек соң әле революция, азатлык, хөррият, яңа тормыш дип кан койган, әгәр кирәксә, җанын да бирергә әзер булган кызылармеец, бернинди тартынусыз революцияне сүккән, аның казанышларын кабул итә алмаган, бүгенге тормышны ачыктан-ачык дошман күргән кеше түбәсе астына килеп эләкте? Башка урында сыймас идемени ул? Юкә белән каешның һичкайчан да бәйләнмәячәген, төенләнмәячәген Иргали белми идемени? Ничек белмәсен ди инде?!

Яңадан уйлар. Иргалинең күз алдына Гыйззәт хәзрәтнең сынаулы карашы килде… Нәрсә ди? Комсызлыгы белән даны чыккан, тирә-юнь халкының канын эчкән Минһаҗ байга олаучы булып ялланырга диме? Бу ни бу?! Иргалинең йөрәге янә дөрселдәргә кереште, күңеленә янә шик, икеләнүләр иңде. Шуның өчен шултикле корбаннар биреп яуладыкмыни соң без азатлык, тигезлек дигән нәрсәләрне. Кайда соң ул без теләгән тормыш? Тагы күпме көтәргә мөмкин ул көннәрне?.. Янә сагаюга, икеләнүгә охшашрак уйлар биләп алды Иргалинең күңелен.

Шулай кыбырсып ята торгач, уй-фикерләре тәмам чуалды аның, эзлекле фикер йөртә алмас дәрәҗәгә җитте.

Ул да түгел, күз алдында каравыл өендә булып узган вакыйгалар кабат пәйда булды. Җаны яңадан катып китте Иргалинең. Башында янә килде-китте уйлар туды. Юк, болайга киткәч, булмас, дип уйлады ул. Булырга охшамаган. Монда Халәп кебек әрсез алабайлар белән шәрран ярып талашып-тәмсезләнеп, якалашып ятканчы, башны алырга да кая да булса олагырга. Күр инде, ә! Бүген кереп кунып чыгарлык кына да кешесе юк икән ич аның. Дөрес, үлгәндә дә зарлану, рәнҗү-иңрәү авазы чыгармас изге җан Зәйтүнә: «Миндә яшәрсез», – дип әйтте дә әйтүен, әмма алачык кебек өйдә алар үзләре дә дүрт җан. Аннары бит кеше почмагының түренә сыйсаң да, күңеленә сыймассың, диләр…

Хатыны һәм әле үз күзләре белән күрмәгән баласы турындагы уйлар биләп алды Иргалине. Аның аннан кадерлеләре исән-иминнәрме икән соң? Әллә газиз әнкәсе кебек, алар да күптән инде тигез җирне түмгәк иткәннәрме?..

Алда көткән билгесезлек аның җанын өтә, зиһенен талкый, йөрәген сыкрата. Шулчак солдатка әллә нәрсә булды: иң элек бугазына ниндидер төер күтәрелеп, күкрәк тутырып сулыш алырга комачаулый башлады. Ул да түгел, яңакларын көйдереп-әчеттереп күз яшьләре тәгәрәвен тойды Иргали.

…Телсез Саттар салкын-караңгы тәрәзә пыяласына килеп чиерткәндә, күңеле алгысыган, йөрәге йончыган Иргали керфеккә керфек тә какмаган иде әле.

Хәзрәт тә уянды. Торып, авыз эченнән генә мыгырданып (иман кабатлап, догалар укый иде булса кирәк), чарлакта торган сукыр лампага ут төртте.

– Тордыңмы, кем, Иргали улым? Бик яраган. Сәфәрләрең гел уңышлы, юлларың гел кояшлы була күрсен берүк. Иншалла, мөрәүвәт, ягъни изге юлга чыгасың. Бар да һәйбәт булыр, боерган булса.

Өй хуҗасы самавыр кую турында сүз кузгаткан иде дә, Иргали: «Юк, юк, зинһар, мәшәкатьләнмәгез», – дип, аяк терәп каршы торды. Шунда хәзрәт күләгә сыман гына булып аралыкта пәйда булган хатынга мосафирның юлына ризык хәзерләргә кушты.

Ишегалдына чыктылар. Җигүле ат олы капкага таба каратып куелган иде инде. Озын Саттар мәш килә: күнегелгәнчә җитез хәрәкәтләнеп, һәйбәт күн сбруйларны шыгырдатып, аркалыкны күтәрде, түшлекне тарттырыбрак куйды.

Хәзрәт тә, Иргалине исенә китерергә теләгәндәй, соңгы үгет-нәсихәтен бирде. Ә үзе, әйтәсе сүзен әйтә алмый калудан курыккандай, арба тирәсендә бөтерелде.

– Ярар, кем, Иргали улым… Хозыр-Ильяс пәйгамбәр юлдашың булсын. Ул-бу хәлгә тарый күрмә, хәвеф-хәтәргә юлыкма. Ипләп йөргән – имгәнмәс, дигән борынгылар. Шәт, иншалла, юлларың уңар, якыннарың белән кавышырсың, бәдер көн, ягъни ай тулган көнне сәфәр чыгасың. Шулай да ишетсен колагың, олы юлданрак йөрергә тырыш, заманалар бозык, ышанычсыз. Ходай Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән…

Ул арада телсез Саттар капканы киереп ачып куйган иде инде. Иргали дә, арба үрәчәсенә җиңел генә менеп утырды да, дилбегәне кулына алып, ат хуҗасына кабат рәхмәтләрен әйтте. Ак бәкәлле зифа-сылу туры бия, чөңгерүне дә көтеп тормады, кузгалып китте. Иргали капка артында калган хәзрәтнең: «Йөрер юлларың уң итсен…» – дигән соңгы сүзләрен генә аермачык ишетте.

Урам уртасына чыгу белән, ак бәкәл юырта башлаган иде дә, Иргали, капка төбенә чыгып карап калган хәзрәттән уңайсызланып, атны тыярга мәҗбүр булды.

Бик иртә иде әле. Шулай таң атар-атмас юлга чыгуына Иргали сөенеп бетә алмады. Як-ягына каранып алды. Авыл сәер тынлыкка чумган. Күк гөмбәзендә ял итәргә туктаган каурый болытлар арасыннан чыккан тулы айның чак кына томанлырак яктысы каршы яктагы өйләрнең тәрәзәләренә төшкән, шунлыктан өй эчләрендә ут алганга охшаш балкыш чагылып киткәли.

Иргали авыл кырыеннан үтә торган олы юлга чыкты. Ул барасы Чулпанга шул юл илтә дә кертә инде. Иргали төнге тынлыкка чумган туган авылы ягына күз салды. Йорт-каралтылар, куе эңгер-меңгер аша, өй булудан бигрәк, печән яки салам чүмәләләрен хәтерләтәләр иде. Кайбер йортларның тәрәзәләрендәге утлар читтән караганда бик сүрән, тычкан уты сыман гына җемелдиләр.

Олы юлга чыгып бераз китү белән, Чулман ягындагы күк чите сизелер-сизелмәс кенә булып агара башлады. Димәк, таң атарга чамалый. Шул яктан тыгыз җил исеп куйды. Әлеге җил үзе белән җаннарны айкап ала торган иген басуы исе, яңарак кына сөрелгән җир исе алып килде.

Юл һәйбәт, былчырак ерасы юк, катканак. Андый юл турында халыкта, оекчан йөрерлек, диләр. Ат җиңел генә юырта. Хәрәкәтләре килбәтле, күз иярмәслек тизлек белән аяк алыштырулары бик тә килешле. Алга ыргылу ясаган саен, камыт бавы зыңгылдый да бөят күне генә шыгырдый.

Ялкынланып янып китә алмыйча газапланган мичне хәтерләтеп, теләр-теләмәс кенә таң ата башлады. Чулман елгасы буендагы өркәч таулар тезмәсе өстендә туктап калган ай да, суга салынган шикәр кисәге сыман, күзгә күренеп төссезләнде; бераздан тәмам эреп беткән айның аксыл урыны гына калды.

Ниһаять, кояш чыкты. Җиһан ачылды. Дөнья дәррәү яктырып китте. Һавада сузылып көмеш тоҗымнар очып үткәләде. Тирә-юньне кинәт ниндидер сафлык, җиңеллек биләде. Ачы әрем исе, камыл исе, сөреп ташланган туфрак исе Иргалинең җанын айкап алгандай итте. Күкрәгенә тулган билгесез шатлык хисеннән күңеле канатланды. Бу халәт аның яшьлегендә уракка төшкән чакларын җанландырды. Тән-сөяге җиңеләеп китүен тойды. Игенче күңеле кузгалуы иде бу. Шулчак Иргали учын тук башаклар кытыклавын тойгандай булды. Менә ул, күз ачып йомганчы, бер көлтәлек булып үрчегән учмаларын тигезләп җиргә сала… Тезе белән басып бәйли… Көлтәләрнең кулда авырлыгын тоеп, марҗа башы куя. Фидакяр хезмәт тәмен адәм баласы тиз татый.

Әкренләп күк йөзен авыр болытлар сарды. Кояш югалды. Басулар өстеннән аккан әлеге зәңгәрсу-каракучкыл болытлар Иргалигә полк артыннан полк баруын хәтерләткәндәй булды. Әнә алар берсе икенчесен алыштырып кына тора. Болытларның шулай офык читенә китеп күздән югалулары, кемгә ничектер, әмма Иргалинең күңелендә ямансу уйлар уяталар иде.

Тимер хут арбаны җиңелчә генә келтерәтеп, бер көйгә юыртып барган ат, тезгененнән эләктереп алдылармыни, кинәт туктады. Күрде Иргали: юл икегә аерылган, акыллы малкай шуңа туктаган икән.

Иргали ат алдына чыкты. Ул да аптырашта: юлларның кайсысыннан китәргә? Иргалинең баш очында ук, бәгырьләрне өзеп, торналар тавышы ишетелде. Әнә алар, тигез өчпочмак ясап, авыр болытлардан калышырга теләмәгәндәй, хәтәр, ифрат та авыр сәяхәткә чыкканнар. Очар кошларның сагышлы авазлары Иргали күңеленә яңа җәрәхәт салгандай итте. Ниндидер үзәк өзгеч тә, үкенечле дә, бер үк вакытта каядыр бик еракларга чакырган сыман өндәүле дә иде бу авазлар. Һай-й, көзнең шушы моңсу көннәре!

Иргалинең болай да чайпалырга торган күңелен пыран-заран китерү өчен җитә калды әлеге иңрәүле авазлар. Искә төшкәндә генә дә йөрәкне яман чәнчеп-ачыттырып ала торган аянычлы истәлекләр өермәсе янә купты. Шул мизгелдә ул үзен юллар чатына басып кая барырга, кай якка юл тотарга белмичә адашып калган кеше сыман хис итте. Әлеге шыксыз уй йөрәгенә капты, бәгыре көйрәүгә тәкать тота алмас хәлгә килде.

Ни булса шул булыр дип, атын уңга борды Иргали. Сарман ягынарак каерырга кирәклекне хәтерли иде ул. Күпмедер узгач, алда дәрья сыман үзәнлек ачылды. Шунда төшенде Иргали: дөрес юлдан киткән икән. Калкулыктан үзәнлеккә төшкәч, тирә-юньдә күптән инде көз хакимлек итүе үзен аеруча нык сиздерде. Юл буендагы күлдәмәләрне бизәп-челтәрләп су чираган. Сурыккан аяк астында кырпак та күренгәли.

Ят кырлар, болыннар, калкулыклар, үзәннәр, инешләр һәм урманнар аша үтеп, ниһаять, Иргали үзенә кирәкле авылга килеп җитте. Өйлә вакытлары якынлашкан чак иде. Моннан алты-җиде еллар чамасы элек аның бу авылда кунакта булганы бар. Яшь хатыны Гөлниса белән икәүләп баҗаларына килгәннәр иде. Әле дә хәтерендә Иргалинең, өйләнешкән айлары гына иде. Беренче һәм соңгы тапкыр парлап өйдән чыгулары булган икән, аннары ай да үтмәде, Иргалине солдатка каралырга чакырдылар.

Бу авыл да тәмам эштән чыккан, еларлык хәлгә төшкән. Заманында карап-сокланып туя алмаслык иде. Тәмам хәрабәгә калган йортлар таркау гына утыралар, шундый да ямьсез, шундый да өнсез, яман чирү узган диярсең инде менә. Кая карама – салам түбә, җимерек каралты-кура, тал чыбыгыннан үреп балчык белән катырган ихата. Күбесе капкасыз-киртәсез. Тәрәзә-ишекләренә аркылы-торкылы такта кагылганнары да байтак.

Иргали үзенә кирәк өйне бик тиз тапты. Әмма каршысына ук килеп туктаса да, улмы-түгелме дигән сыман, икеләнеп калды. Баҗасы янына кунакка килгән елларда гына бөтен-төзек йорт-җирнең танырлыгы калмаган. Каралтысыз-курасыз, җиргә сеңәрдәй булып, сыерчык оясына охшап, япа-ялгыз йорт тора.

Иргали атын йорт ягына борды. Кайчандыр бизәкләп-чуарлап эшләнгән урыс капканың да хәзер нибары бер баганасы гына тырпаеп калган. Аның да капка баганасы икәнлеген тутыккан зур күгәненнән генә чамалап була.

Иргали, үзенең нишләгәнен абайламаган кешедәй, иң элек дилбегәне әлеге багананың күгәненә бәйләп куйды, атының нуктасын бушатты, авызлыгын ычкындырды. Арбага түшәлгән печән астыннан солылы торыпшаны алып, элмәгеннән ат муенына кидерде. Бары тик шуннан соң гына судан кайтып килүче кыз баланың үз турысына килеп җитүен көтә башлады.

Яшүсмер кыз бик фәкыйрь киенгән иде. Өстендәге, иске булудан да бигрәк, күптән инде кечерәеп калган бишмәтеннән тәмам «чыгып төшкән». Тездән өскә күтәрелгән бишмәте астыннан ямаулык өстенә ямаулык салынган кызгылт төстәге күлмәге күренеп тора. Аякларында, киндерәләрен «суырып» кечерәйтү сәбәпле, башлары кәкрәеп килгән чабата. Иргалине иң гаҗәпләндергәне шул булды: кыз бала җилкәсенә көянтә урынына, чиләкләре шуып төшмәсен өчен, баш-башы киртекләнгән гап-гади каен колгасы салган. Бишмәтенең кыскарган иңнәреннән терсәгенә кадәр чыккан, күшегүдән күгәрчен тәпиләренә охшап калган куллары әлеге колга өстендә. Шунлыктан кыз баланың кыяфәте канаты каерылган кошны хәтерләтә иде.

Кыз да Иргали туктаган өй ягына борылды, җигүле ат янына җитәрәк туктап калды. Иргали дә, шул форсаттан файдаланып, үзенең беренче соравын бирергә ашыкты:

– Үскәнем!.. Гаффар дигән кешенең өе шушы бугай бит?

– Өе шушы. Тик, абый, ул юк бит.

– Кайда соң ул?

– Үлде…

– Кайчан?

– Узган ел. Афәт елында…

– Бу өйдә тагын Гөлниса атлы апа кеше булырга тиеш иде…

Сулы чиләкләре астында иелеп төшкән бала җавапны озак көттермәде:

– Ул да юк…

Иргалинең аяк астындагы җир бер якка шуышып киткән сыман булды. Миен көйдереп: «И-и бәгырь! Син дә дөнья куйдыңмыни?..» дигән хәвефле уйлар өермәсе узып китте.

– Ничек юк?.. – Иргали үз тавышын үзе танымады. – Ул да үлдемени?..

– Юк, үлмәде.

– Кайда соң ул?

– Эштә.

– Кайда эшли?

– Утарда.

– Ә утар кайда?

– Күрше авылда.

Кинәт буыннары тотмас булды Иргалинең, авып китмәс өчен арба үрәчәсенә тотынырга мәҗбүр булды.

– Тагын Гөлүсә исемле бәләкәч кыз да булырга тиеш иде?..

– Бар. Ул өйдә…

Ниһаять, Иргали «уф-ф!..» дип иркен сулыш алды. Әмма бу җиңеллек нибары бер мизгел генә дәвам итте. Шулчак тыны кысылды һәм күзләрен яшь элпәсе томалады.

Солдат үз-үзен бик тиз кулга алды. Иң әүвәл, җәһәт кенә килеп, кыз баланың чиләкләрен алып җиргә куйды.

– Һай-й сине! Шушындый йомры агач белән җилкәләреңне чиләндерәсең бит. Нәрсә, көянтәгез юкмыни?

– Бар.

– Соң?

– Көянтә белән чиләкләр җиргә тия.

– Исемең ничек?

– Миңсылу.

– Әниең исәнме?

– Әни хаста… Йөри алмый.

Чиләкләрне күтәреп өйгә керделәр. Бусага аша атлап керү белән, Иргали аваз салды:

– Имин-аман гына яшәп ятышмы?..

– Шөкрана!.. Исән-аман хәзергә…

Иргали, әллә кайлардан, бик ерактан ишетелгән төсле хәлсез, зәгыйфь тавыш килгән якка күз салды. Сәкенең почмак як буенда, бәләкәй бала сыман гына булып, корама юрган астында яткан сырхауны абайлап алды. Күз чокырлары кара-кучкылланып тирәнәйгән, иреннәре күм-күк. Кара ютәл белән азапланып җаны суырылган хастаны күргәч, кинәт кенә имәнеп китте Иргали. Чыкмаган җаны белән сүнеп бетмәгән аңы гына бар иде сырхау хатынның. Шулчак хуҗабикә Иргалине төсмерләде булса кирәк, аның эчкә баткан коңгырт-кара күзләре отыры зураеп киткән кебек булды. Сураеп калган йөз-төсенә аптырау галәмәтләре чыкты. Ул да түгел, җәһәт кенә сикереп торып утырырга теләгәндәй, омтылыш ясап алды. Әмма көч-җегәре нибары башын калкытып, сыңар терсәгенә таяныр өчен генә җитте аның.

– Ай-й, бәгырькәем лә!.. Иргали… син түгелме соң?! Әйтче, зинһар… Үзеңме бу, әллә изге рухыңмы?..

Иргали ятак янына якынайды.

– Мин бу… Мин, Миңниса апа…

Авыруның тау күтәрә алмас кайгы-хәсрәт мөлдерәмә тулы күзләрендә яшь бөртекләре хасил булды. Суырылып, как сөяккә калган бит-чырае көзән җыергандай тартышып куйды. Сырхау, шулай ярым яткан килеш ыңгырашып-иңрәп, җаннарны тетрәндерерлек сүзләр тезә башлады:

– Менә… могҗиза юк диген син бу дөньяда!.. Без бит инде сине, Иргали, күптән җирләгән идек. Андый хәбәр таралганга да шактый вакыт узды бит инде. Йа-а Ходай! Нинди рәхмәт җилләре туган туфракларыңа кайтарды үзеңне? Менә бит ризыгың бетмәгән булгач… И-и дөньялар… Менә бит, ә? Баҗаң да гүр иясе инде. Бераз азык-төлек юнәтеп кайтып булмасмы дип, ат җигеп, Чаллы пристене ягына чыгып киткән иде. Юлда үлеп калган, мәрхүм… Кайсыдыр авыл зиратында җирләгәннәр үзен. Кеше шулай тормыш куа-куа дөнья куя торгандыр инде. Атын гына да кайтармадылар бит, ичмаса… – Авыру тирән борчылган, арыган тавыш белән өстәде: – Минем дә хәзер көткәнем бер генә – гүр. Тик менә кызым кала… Миңсылуым, бердәнберем. Шуның өчен өзгәләнәм… – Сырхау, урыны өстенә авып төшеп, сулкылдый ук башлады. Иргали аны юатмак булды:

– Юк өчен борчылмагыз, Миңниса апа… Бар да рәтләнер. Терелерсең менә… Яңадан аякка басарсың.

Сырхау сыңар кулын гына селтәде.

– Юк инде… – Әмма кабат Иргалигә таба борылды да сорау бирәсе итте: – Гөлниса… Гөлниса беләме соң әле?

– Юк… Юктыр, – дип җавап кайтарды Иргали. – Кичә генә кайтып төштем.

– И-и куанасылары, дөньялардан китәселәре бар икән әле… – Иргалинең бүтән чыдар чамалары калмады, тәкате бетеп, моңарчы күрергә язмаган газиз баласы турында сорады.

– Әле яңарак кына шушында чуала иде, – диде өй хуҗасы. – Ятсынып качмаган булса…

Миңсылу шушы мизгелне генә көтеп торган, ахрысы. «Менә ул!» – дип, почмак яктан дүрт-биш яшьләр тирәсендәге кыз баланы көчләп, кулыннан сөйрәп диярлек түр якка алып чыкты.

Әти кеше үзенә таба төбәлгән күкбаш чәчәгедәй елтыр зәңгәр күзләрне күрде дә ах итте.

– Кызым минем!.. Балакаемдыр ла!.. Кил яныма, – дип ятсынган балага таба үрелде.

– Әй-йе-ем… – диде нәни кызчык, киреләнеп. Ул да булмады, Миңсылу апасы кулыннан ычкынып, яңадан җәһәт кенә почмак якка, аралыкка кереп качты.

Иргали Миңсылуга арба башындагы төенчекне алып керергә кушты. Өлгер-җитез кыз баланың бер аягы анда, икенчесе монда. Тастымалга төрелгән төенчеккә дүрт-биш кабартма, ике пешкән йомырка, бер кисәк ит тыгылган иде.

Ул арада авыру да үзенең катгый сүзен әйтте:

– Гөлүсә!.. Гөлүсә кызым, курыкма, синең әтиең ич ул. Бире чык…

Миңниса апасының сүзе үзенекен итте: кызчык, кыюлыгын җыеп, ике бүлмә аралыгына килеп басты.

Иргали, иң әүвәл кабартмаларның берсен алып, нәни кызчыгы Гөлүсәгә тоттырды. Шул форсаттан файдаланып, нарасыен кулына күтәрде. Бала арык һәм каурый кебек җиңел иде. Аның сәләмә киемен, тузгыган башын, мич янында мәш килгәнгәдер инде, корымга буялган бит-йөзен, кутырлый башлаган ияк тирәләрен күрү Иргалине әллә нишләтеп җибәрде. «Газиз балакаем ла!..» – дип, кабат йөрәге әрнеп, йөрәге сызып куйды. Керфек төпләре дымлануын тойды.

Иргали баланы сәке йөзлегенә утыртты да Миңсылуга бер кабартма бирде. Ике кабартма, бер йомырка һәм салкын итне алып: «Капкалап алыгыз әле, хәл кереп китмәсме?..» – дип, авыру алдына китереп куйды. Әмма Миңниса апасы ашаудан баш тартты. Иргалинең түземсезләнеп кыҗрап торуын абайлапмы, кичекмәстән хәзер үк Гөлниса янына барып килергә кушты.

– Куанычлары кочакларына сыймас инде бәгырькәемнең. Иллә мәгәр сагына иде инде. Үзеңне телләреннән төшерми иде. Урамнарга чыга иде дә пристен юлларына, син кайтасы якларга мөлдерәмәләр итеп карап торыр иде, җаныем. Искәрмәстән иңенә ишелеп төшкән бу бәхеттән аңына зыян-зәүрәт килмәсә генә ярар иде. – Сырхау Гөлнисаның кайда, нинди эш башкаруы турында әйтте. – Бер сынык икмәк бәрабәренә бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы эштә. Мине карап, мине саклап ята алмый бит инде. Авыру бактың ни дә, авырып яттың ни – барыбер. Менә шулай җан асрап ятыш… Кызым Миңсылу, бар, җизнәңне Гөлниса апаң янына озатып куй. Бар, кызым…

Биш-алты чакрым араны җил уйнатып чаптырып кына уздылар. Иргалинең күңеле канатлануга, берсеннән-берсе татлы уйлар туып, куанычы ташуга һич тә чик-чама юк иде. Хикмәтле Хода, юлда барганда ук бөтен булган кайгы-хәсрәтләре коелып беткән сыман булды. Куанычы эченә сыймаган Иргали, янәшәсендә утырган Миңсылуны кочагына алып: «Үскәнем лә!» – дип, дөпел-дөпел китереп, аркасыннан сөеп алды.

Ниһаять, аларга кирәк утар урнашкан авыл янындагы калкулык өстенә килеп чыктылар. Иргали бер генә мизгелгә атын туктатты. Аста ифрат та зур, озынча итеп салынган бөркәүле лапас. Бөркәү астында, рәт-рәт итеп тезеп куелган талкылар янында бер көтү хатын-кыз. Алар, очып китәрдәй булып җилпенеп, берсен берсе уздырырга теләгәндәй, киндер талкыйлар. Лапасның икенче башында тау-тау киндер сүсе өелгән. Анда да кешеләр мәш киләләр: сүс бәйләмнәрен үлчәп, олы-олы тюклар ясыйлар. Шунда ук җигүле атлар тезелешеп тора. Арада сүс төялгән олаулар да бар.

Иргали очынып-очынып киндер талкыган хатын-кызлар ягына яңадан күз салды. Аның тынгысыз җанлы, эшсөяр хатыны Гөлнисасы да шулар арасындадыр…

Калкулык өстеннән шактый ук җилле юыртып төшкән ак бәкәлен Иргали җигүле атлар торган йортка таба борды. Миңсылу исә, атның туктавын да көтеп тормады, арбадан очып төшеп: «Гөлниса а-па-а!.. Җизни кайтты!..» – дип кычкыра-кычкыра, хатын-кызлар эшләгән бөркәү астына ташланды. Аның ачыргаланып кычкыруын өзлексез шакы-шокы килеп торган талкы авазлары да баса алмады.

Иргали, атын туктатып, өй буендагы киртәгә бәйләргә дә өлгерә алмый калды, лапас астыннан хатыны Гөлниса атылып чыкты. Менә ул, шашкан кеше сыман, кулларын болгап, Иргалигә таба ыргылды. Әмма килеп җитәргә биш-алты адым каларак кинәт сөрлегеп китте һәм, һушын җуйган кебек, ава башлады. Ярый әле Иргали үзе йөгереп килеп хатынын тотып калырга, кочагына алырга өлгерде.

Иргали күкрәгенә капланган Гөлнисаның үксеп-үксеп елаудан бары тик җилкәләре генә калтырый иде.

– Йа-а Ходаем ла!.. Синме соң бу, Иргали?.. Саташам гына түгелме?..

Иргали, киемнәреннән киндер, сүс исләре аңкып торган хатынының арык гәүдәсен күкрәгенә ныграк кысты. Гөлнисаның йөз-төсе дә шактый сулганлыгын абайлап алды ул: ачлы-туклы тору галәмәтедер инде.

– Булды, бәгырь… Тынычлан. Мин бу… Менә кайттым…

Лапас астында кинәт тынлык урнашты. Эшләреннән туктап бер күчкәрәк җыелган хатын-кызлар ир белән хатынның очрашуын тамаша кылып торалар иде. Арада күзләрен сөртештергәннәре дә бар.

– И-и Иргали… Әнигә генә бу көннәрне күрергә язмаган икән. Саклап калып булмады шул, сиңа әйтәм, – диде Гөлниса, яман сызланып. – Кызыбыз белән үземне дә мәет булгач терелттеләр…

– Нихәл итәсең, бәгырь, ил белән килде бит. – Иргали елышып торган хатынының киеменә кунган киндер чүбе, сүс җепселләрен каккалап-чистарткандай итте. – Инде бу кадәресенә шөкрана кылырга кирәк. Болай булгач, бар да һәйбәт булыр. Еллар отыры аруга таба бара…

Шулчак, авызларын ачып, хәйран калып торган хатын-кызларга әллә нәрсә булды, кинәт ыгы-зыгы купты, дөнья кубарып талкылар шакылдый башлады, тирә-юнь шау-шу белән тулып хәрәкәткә килде.

Гөлниса да, читтәрәк торган ялгыз йорт ягына күз салып, өне алынып: «Хуҗа – үзе!» – дип җәһәт кенә читкә тайпылды.

Иргали дә шул якка борылды. Караса – башына елтыр козырёклы карасу картуз, өстенә дә шундый ук кара кием кигән, элеватор кадәрле зур гәүдәле бер кешене күреп алды. Өстендәге киемен җилбәгәй җибәргән, симез йөзен сакал-мыек баскан әлеге кеше алар янына якынлаша башлады. Тавышы да гөбедән чыккандай иде аның.

– Здорово, служивый!

– Саумысыз, хозяин!..

Итләч йөз киң итеп елмайды. Шешенке күз кабаклары астыннан Иргалигә сөзеп карап торды да әйтә салды:

– Хәзер бит, солдат, хозяиннар юк. Хозяиннар, Совет белән уртак тел таба алмау сәбәпле, тю-тю, каядыр китеп олактылар. Ә мин монда делопроизводитель генә, ягъни эшне оештыручы. Исемем Иван Кузьмич. – Шунда ул Гөлниса ягына ым кагып өстәп куйды: – Ә менә сезнең халык: Иван дәдәй дип кенә йөртә.

Иван Кузьмич аларның бер-берсенә кем булулары белән кызыксынды. Җавапны Гөлниса бирде:

– Никахлы ирем, Иван дәдәй.

Иван Кузьмич чын-чыннан гаҗәпкә калды, тавышына кадәр үзгәрде аның.

– Как так?! Иреңне сугыштан кайтмый калган, ягъни һәлак булган дип әйткәннәр иде ич. Менә сиңа мә! Менә ичмаса шатлык!.. – Иван дәдәй, ир белән хатынны бөтенләй үз иткәндәй, конторага чакырды. – Шунда иркенләп сөйләшербез…

Контора бусагасын атлап керер-кермәс борын, Иван дәдәй сүзгә дә кереште:

– Әйтергә теләгәнем шул, солдат, давай, тот та эшкә кереш. Әнә төяүче бул, хатының янындарак булырга телисең икән, рәхим итеп тюк бәйлә. Син дә, нәкъ хатының кебек, эш кешесенә охшагансың. Ә хатының берүзе ике кеше кадәр эшли дисәм, һич тә ялган катнашмас. Шуның өстенә бик акыллы, карусыз, итагатьле. Алак-шалакны мин бер күз төшерүдән таныйм. Давай, солдат, алын. Эшче җитми. Бик ашыктыралар, эшне кызурак тотарга кушалар. Калада әнә пролетариат өчен бәһа белмәс авазлар – завод-фабрика гудоклары яңгырый башлады… Димәк, яңа власть яши, тернәкләнә. Тик менә чимал гына җитенкерәми. Казанның эшче халкы безнең җитен-сүсебезне дүрт күз белән көтә.

Яшерен-батырын түгел, Иван дәдәйнең бу сүзләре Иргалинең йөрәгенә сары май булып ятты. Инде кая барып бәрелергә, кемгә барып егылырга, дигән кебек уйлар, туган туфрагына аяк баскан сәгатьтән бирле аның җанын кыйный, рухын изә иде.

Кара савыты куелган, берничә контор кенәгәсе, кәгазь өемнәре яткан түрдәге өстәле артына барып утырган Иван Кузьмич, бик гадәти нәрсә турында гәп саткандай, сөйләнүен белде:

– Ә бит адәм баласына Тәңренең бирмеш һәр көнендә теш арасына кыстырырга икмәк, җылыда йоклыйм дисә – утын, дөньяга чыгыйм дисә – кием-салым кирәк. Баш очында түбә булуы кирәклеге турында әйтеп торасы да юк.

Иргали, авызына су капкандай дәшми торуны яхшысынмады, Иван дәдәйнең сүзләре белән шиксез килешүен белдерде:

– Знамо шулай.

Тегесе дәвам итте:

– Шулай ул, солдат. Кара тир түкмичә, мең төрле мәшәкать күрмичә генә тормыш арбасы үзеннән-үзе тәгәрәми…

Шунда Иргали, Иван Кузьмичның сүзен урта бер җирдә бүлеп, үзенең яраланган булуын, сул кулының бөтенләй диярлек хәрәкәтләнмәвен әйтте.

Бу сүзләрен ишеткәч, Гөлнисаның йөзе агарып, күзләре зураеп киткән сыман булды. Ул: «Ай Ходаем!» – дип, иренең терсәгенә үк килеп тотынды. Аның каравы Иван дәдәй Иргалинең бу сүзләрен колагына да элмәде: «Дилбегә тотарга бер кулың исән булса, бик җиткән, моннан төяп җибәрербез, пристендә бушатышырлар», – диде.

– Ә түләүгә килгәндә, риза булырсың дип уйлыйм. Яңа кайтып төшкәнлегең дә, кызылармеец икәнлегең дә исәпкә алыныр…

Иргали кинәт кенә ризалык та бирмәде, капылт кына эштән дә баш тартмады. «Кайтып туган-тумача, таныш-белеш белән киңәшик, әгәренки монда эшләргә ниятләнәбез икән, ике-өч көннән килеп тә җитәрбез», – диде. Атны да бары тик көнен барып, көнен кайтырга дип алып торганлыгы турында өстәде.

Шуның белән сүз түгәрәкләнде. Иван дәдәй, кемгәдер кычкырып, ун кадак он үлчәп, бербөтен икмәк кертергә кушты. Бу – берүзе ике кеше кадәр эшләүче Гөлниса белән араны өзүе иде аның.

Иргалиләр, шул ук кичне җыенып, арбадагы урын-җир, чүпрәк-чапрак янына баздан чыгарылган ике капчык бәрәңге салып, төнгә каршы юлга чыктылар.



…Беренче тапкыр менә шунда, үзләренә өйдәш булып кайтып төшкән төннең иртәгесендә күрде Гази күкбаш чәчәге төсле зәп-зәңгәр күзле бәләкәч кыз Гөлүсәне.




Икенче көн


Разберёмся во всём, что видели,
Что случилось, что сталось в стране,
И простим, где нас горько обидели
По чужой и по нашей вине…

    Сергей Есенин




1


Бүгенге маршрутыбыз – промыселда булу. Аның да нефтьчеләр теленә «Бондюг ятмасы» дип кергән өлешенә юл тотуыбыз. Комиссия әгъзаларын, Түбән Кама ГЭСын корып бетергәч, «Чулман-диңгез» сусаклагычы астында калачак йөзләрчә скважинаның язмышы кызыксындыра иде.

Без юлда. Көн аязса да, җил басылмады, аяк астының да рәте-чираты юк: кая карама – уйдык та чокыр, дулкынланып яткан болганчык күлдәвек.

Безнең вездеход – «пазик», әле бер якка, әле икенче якка ава-түнә һаман алга таба үрмәли. Вакыты белән чабулап, шадраланып торган болганчык су эченә шуып төшә. Аннары яңадан җан-фәрманга моторын үкертеп, юл өстенә күтәрелә.

Пассажирларны күздән кичерәм. Кремнев белән Галина Николаевна булмагач, игътибарым бер-берсенә бик охшаган ике яшь иптәштә. Мин аларны тикмәгә генә «Әгъли белән Тәгъли» дип атамаганмын, исемнәре дә бер үк – адашлар булып чыктылар.

Урыным алар белән янәшә туры килде. Үзара гәпләшкәндә, сүзләренә колак салгалыйм. Ике сүзнең берендә ниндидер «контроль саннар», «предлагать», «рекомендовать», «перспектива»… кебек сүзләр кулланалар. Бу сүзләрдән шул кадәресе аңлашылды: әлеге зур, вәкаләтле комиссиянең төп отчётын да шушы иптәшләр төзиячәкләр икән.

…Ул көнне кунакханәгә арып-алҗып, тәмам хәлдән таеп, бары тик төн урталары якынлашканда гына кайтып егылдык. Шулай булуга да карамастан иң әүвәл, әлбәттә, Анатолий Степанович Кремневның хәле белән кызыксындык. Алынган җавап күңелемә сары май сыман ятты, арыганлыгым да кул белән алып ташлагандай юк булды.

«Чаллыга Мәскәү кадәр Мәскәүдән ниндидер бик зур комиссия киләсе икән» дигән хәбәр халык арасына күптән таралып өлгергән иде инде. Шул уңай белән райкомда, район Советы башкарма комитетында берничә көн рәттән киңәшмәләр уздырылды. Район үзәген чистарту, тәртипкә кертү чаралары билгеләнеп, өмәләр үткәрелде.

Киләчәк комиссиянең шаукымы район үзәк больницасын да читләтеп узмады. Ике көн рәттән «генераль» җыештыру булды. Ишегаллары чистартылды, авырулар ята торган палаталарның да асты-өскә китерелде, төп корпусның паркет идәннәре көзгедәй елкылдап калды. Ансыз да чисталыкны, пөхтәлекне яратучы баш врач халыкның өстендә торды. Чак кына ул дигәнчә булмаса да, күтәрелеп бәрелде, түз генә; ул яктан талканы коры аның.

Комиссия шаукымы кемгә тәэсир иткәндер, әмма Гайния түтинең моңа әллә ни исе китмәде. Чөнки аңа соңгы көннәрдә шактый авыр хәлләр кичерергә туры килде. Барысы да шул бораулау мастерының үлүеннән башланды. Җитмәсә тагын, авыру аның кулында үлгәндәй сүнде. «Нинди генә гөнаһ шомлыклары булды соң әле!..» – дип, Гайния түти җанын кая куярга да белмәде. Ә бит Газиның тәмам җаны чыккан, сантый әйтмешли, «теге дөньяда булып кайткан» авыруларны да аякка бастырган чаклары бар иде. Бик яхшы хәтерли Гайния түти ул көннәрне. Андый вакытта ярты гомерен больницага биргән карт няняны бетмәс-төкәнмәс куаныч, шатлык били торган иде.

Ә бит әлеге мастерның үлүендә Газиның тырнак очы кадәр генә дә гаебе юк. Больницага китергәндә, мастер инде мәет тә мәет, ул да мәет иде. Аңы юк, йөзендә кан әсәре калмаган, авыз тирәләренә кара кан чыгып каткан… Атаклы бораулау мастеры, диделәр үзен. Баулы ягыннан килгән, диделәр, депутат, диделәр. Димәк, абруйлы кеше булган. Буровойда, эш урынында, ниндидер гаять зур машинага кысылган дип әйттеләр. Күкрәк читлеге изелгән. Гази булып Гази операция ясаргамы-юкмы дип икеләнеп калгач, әйтеп торасы да юк, димәк, хәлләре мөшкел булган. Операция ясап, авыруны палатага кертеп салгач, Гайния түти янына Гази үзе керде. «Авыруның хәле бик авыр, исән калуына өмет чамалы… Инде бу авыру да аякка басса, могҗиза булачак», – дигән иде.

Ике көн, ике төн авыруның баш очыннан китмәде Гайния түти. Эчтән ургылып, ялкын кебек булып чыккан кайнар сулышыннан телгәләнеп беткән иреннәрен бертуктаусыз чылатып торды. Өченче көнне иртән авыру аңына килде… Күзләрен ачты. Үзенең исән икәнлеген абайлап алыпмы, хәтта чак кына елмаеп та куйды кебек. Бәлки, Гайния түтигә генә шулай күренгәндер. Тик ничек кенә булмасын, авыруның хәле яхшыра, рәтләнә башлаган сыман иде.

Гайния түти, шатлыгын уртаклашу нияте белән, дежур врачка йөгерде. Авыруны карадылар, әмма куанырлык сүз әйтмәделәр.

Бераздан авыру яңадан йокыга киткән сыман булды. Гайния түти дә, эш югында эш булсын дигән кебек, палатаны җыештыргандай итте. Авыруның өстен рәтләде. Бары тик шуннан соң гына, коры чүпрәк алып, коридорга чыкты. Шундый кеше инде ул: буш вакыты булдымы, тик кенә утыра алмый, үзенә нинди дә булса эш таба. Хәзер дә ул тәрәзә пыялаларын, коридор стеналарына элеп куелган төрле рәсемнәрнең рамнарын сөртештерде. Тәрәзә янына килде, аның пәрдәләрен япкалады.

– Ай-һай, көне!.. Яңгыры-кары, җиле-бураны – бар да бергә… Гүпчи дә язгы көн димәссең…

Гайния түти, авыруым уяна башламасын тагын дип палатага кергәндә, мастер инде үлгән иде.

Шуннан соң башланды инде хикмәтләр. Баш врач белән Гази пычакка-пычак килештеләр. Чөнки Булат мәсьәләне кабыргасы белән, Газины гаепләгән сыман итеп куйды. Чынлап торып гауга чыгарды. Ниндидер актлар белән янады, әйтмәгәнен бер дә калдырмады. Хәтта Газиның үткәнен кабат искә төшерүдән дә тартынмады. Бу сүзләрне Гази бик авыр кичерде, йөрәгенә кабып, һушын югалта язды…

Сүз дә юк, зур кеше үлде. Гәүдәсен алып киткәч тә әле, хәлен сорашып, ике көн чамасы өзлексез шылтыратып тордылар. Бары тик республика газеталарында портретлары куелып, некрологлар урнаштырылгач кына телефон тынды.

Шул низагтан соң баш врач Хәмзин белән Дисә арасында да шактый ук җитди сөйләшү булып алды. Сүзне Булат Хәнипович башлады:

– Сез нәрсә, Дисә?.. Ни күреп шулай гаҗәпләндегез әле?

– Ничек инде гаҗәпләнмәскә ди. Гомумән, сез хирург белән түбәнсеткән, мыскыл иткән кебегрәк сөйләшәсез. Һәрхәлдә, бер түбә астында эшләүче коллегалар сөйләшүенә охшамаган…

– Юк белән борчылмагыз, Дисә. Күмер корымга буялмый…

– Барыбер төшенеп җитә алмыйм.

– Төшенерсез әле. – Булат Хәнипович, бу әңгәмәнең урынсыз башлануын сизенепме, сүзне тизрәк икенчегә бору ягын карады. Һәм кинәт ачылып китеп, елмаеп, Дисәгә таба якынлашты да, кинаяле генә итеп:

– Бәлки, мин… көнләшә торганмындыр… Мин бит хәзер операция ясый торган бүлмәдә сез икәүдән-икәү калганга да көнләшәм… Операция ясаганда ярдәм итүче ассистент – хирургның икенче хатыны, дигән сүзне, бәлки, сезнең дә ишеткәнегез бардыр. Сез безгә килеп төшкәннән бирле, Дисә, әллә нәрсә булды миңа. Уемда да, күз алдымда да сез генә… Авыруга сабыштым, ахрысы.

Бу сүзләр чынлап торып Дисәне сагайтты. Соңгы ун-унбиш көн эчендә бик күп нәрсәләр ачылгандай булды аңа. Һәм ул, бик әһәмиятле нәрсәне ачыкларга җыенган сыман, Хәмзингә шактый четерекле сорау биреп куйды:

– Булат Хәнипович, сез ни өчен өйләнмисез?

Әйе, бу сорау чыннан да үзенекен итте. Баш врач тәмам каушап, хәтта югалып калган сыман булды. Һәм әле яңа гына бу сылу алдында үзенең мәхәббәтен аңлата, йөрәген ача башлавын онытып, капма-каршы фикер әйтеп ташлавын үзе дә сизмичә калды.

– Гашыйк булу, мәхәббәт дигән бөек хисләрдән мәхрүм булып калырмын дип куркам, – диде ул.

Дисә дә елмайды.

– Кызык! Минем өчен яңа фәлсәфә бу.

Хәмзин, каршысында басып торган бу матур хатынның күңелен таба алуына куангандай, фәлсәфәсен нигезләргә, исбат итәргә кереште:

– Кеше өйләндеме, анда инде бар да бетә, бик күп нәрсәләргә чик куела, иң изге тойгылардан мәхрүм була. Бу турыда Блок, мәсәлән: «…Только влюблённый имеет право на звание человека», – дигән. Ә Байрон бу ачы хакыйкатьне тагын да хикмәтлерәк итеп әйткән. Менә тыңла:



Любую страсть и душит, и гнетёт
Семейных отношений процедура…



Дисә түзмәде, йомшак креслоның аркасына терәлгән килеш, гадәттәгечә башын артка атып, ап-ак энҗе кебек тешләрен күрсәтеп, шаркылдап көлеп җибәрде.

– Билләһи, матур әйттегез! Буйдак яшәвегезне акладыгыз. Сүз дә юк, аргументларыгыз көчле.

Дисәнең шулай эчкерсез бер көлү белән көлеп җибәрүе Хәмзиннең күңеленә бик хуш килде.

– Ә ник, дөрес түгелме әллә? – дигән булды ул.

– Бәхәсләшмим. Бәлки, хаклысыздыр да. Әмма мин үзем бу мәсьәләгә карата башкачарак фикердә.

Булат Хәнипович, сүз көрәштерүдә үзенең көчсезлеген аңлатырга теләгәндәй, җилкәләрен җыерып, кулларын күтәрде.

– Бетте, бетте, биреләм! – дигән булды ул. – Гомумән, Дисә, аптыраш та йөдәш сезнең белән. Тәки җиңдегез. Бүгенге көннән, юк, менә хәзер үк «бәхет» дип йөргән нәрсәдән ваз кичәм… – Шулчак Хәмзиннең башына гаҗәеп бер уй килде. Һәм ул аны, урынлымы-урынсызмы икәнлеген үлчәп-нитеп тормыйча, чыгарды да селекте. – Мин ул бәхетне йә алыштырырга, йә яңартырга тиеш… Чын әгәр!

Бу сүз чыннан да нәкъ төзәгән урынына тиде. Дисә, башын артка ташлап, тагын рәхәтләнеп көлә башлады.

– Менә сиңа мә!.. Иске авыздан яңа сүз дигәндәй, аның шулкадәресе дә бармыни әле?! Кызык!.. Бәхет яңарту дисез алайса?..

– Сез көлмәгез, көлмәгез… – диде Хәмзин. – Көлмәгез!.. Иң элек тыңлап бетерегез…

Дисә аны бөтенләй ишетмәгәндәй дәвам итте:

– Менә бит ул тормыш нинди гаделсез нәрсә! Кемнәрдер «бәхет» дигән төшенчәнең «б» хәрефен дә танымый. Кайберәүләр, кеше бәхетенә күләгә төшерүдән куркып, булган бәхетләреннән дә ваз кичә… Ә кайберәүләр әнә, булган бәхеткә генә риза булмыйча, аны яңарту турында да кайгырталар… Бик, бик гаделсез нәрсә бу тормыш!

– Безнең хөрмәтле Гази Хаҗиевич турында әйтәсезме?

– Әйе, аның турында…

Баш врач шундук аны бүлде:

– Үз бәхетенә үзе балта чапкан кеше ул. Аның бәхетле булырга хакы да юк… Аңар дигән бәхет, Гайния түти әйтмешли, сәмруг кош канаты астында. Булган кадәресенә бик риза булып яшәргә тиеш ул.

– Үзе теләп алмагандыр ич ул яман дәһшәтләрне. Бәхетсезлекне аны беркем дә теләп алмый.

– Андый хәлдә калу-калмау аның үз кулында булган.

– Әйе, күп нәрсәне белмим шул мин. Сезнең сүзләрегезгә караганда, аннан да куркынычрак җинаятьче юктыр төсле бу дөньяда.

– Бик шулай.

– Нәрсә эшләгән соң ул шулкадәрле?

– Нәрсәме?

– Әйе.

Хәмзин, әйтергәме-әйтмәскәме дип, бераз икеләнеп торды. Аннары, гаять зур сер ачарга җыенган сыман, Дисәгә якынрак килергә ишарә ясады. Як-ягына каранып алгач, тезә башлады:

– Хәер, сезнең күзегезне ачып, башта ук кисәтеп кую минем бурычым. Кем белән эш иткәнегезне сез дә белергә тиеш…

– Аның пленда булганлыгы турында мин ишеткән идем инде…

– Хикмәт аның пленда булуында гына түгел, ә пленда вакытта ниләр эшләвендә. Баштарак мин дә, нәкъ сезнең кебек, ышанасым килмичәрәк йөргән идем. Әмма моннан берничә ел элек мине махсус урынга чакыртып алдылар. «Кем белән бер түбә астында эшләвегезне сез дә белергә тиеш», – дип, алдыма бер «Дело» куйдылар. Шул «Дело» дан ниндидер журнал чыгарып[1 - Сүз фашистлар тарафыннан оккупацияләнгән халыклар өчен махсус чыгарылган «Сигнал» дигән журнал турында бара.], кәгазь кыстырып куелган урынын ачтылар да бер фото күрсәттеләр… Әле дә булса күз алдымда тора ул фоторәсем. Анда аягүрә баскан бер фашист палачы бернинди гөнаһсызга вәхшиләрчә җәзалап үтерелгән меңнәрчә совет кешеләренең канына буялган кулы белән 4862 номерлы әсирне, ягъни мәсәлән, безнең хөрмәтле хирургыбызны кочаклап тора… Ә рәсем астында мондый сүзләр: «Рейхскомиссар обергруппен фюрер Отто Шульц үлемнән коткарып калган «фәрештә» кушаматлы совет врачына рәхмәтен белдерә…» Менә шундый ул сезнең сокланып туя алмаган Гази Хаҗиевичыгыз…

– Ә ни өчен минеке?

– Анысы сүз уңаенда гына әйтелде.

– Билгеле, уяу, сизгер, сак булырга да кирәктер. Әмма бу мәсьәләгә карата минем үз фикерем дә бар. Шундый чакта ирексездән Чеховның бер әйткән сүзе искә төшә. «Аллага ышану – ул әллә ни зур хикмәт түгел, аңа Бирон да, Аракчеев та ышанган. Сез менә кешегә ышаныгыз», – дигән ул.

– Вакыты белән, Дисә, кешегә түгел, үзеңә дә ышанып бетеп булмый. Мыскыл иткән кебек: «Уяу, сак, сизгер булырга кирәк», – дигәнеңә күрә әйтәм. Тормыш шулай булырга өйрәтә. Эт белән эш итсәң, итәксез калырсың, ди бит мәкаль.

– Билгеле, һәркем үз кетәгеннән карап фикер йөртә. Әмма Гази Хаҗиевич сез уйлаганча ук ышанычсыз кеше түгел. Һич кенә дә андыйга охшамаган. Шуның өстенә искиткеч оста, кыю хирург…

Хәмзин мыскыллы-зәһәрле төрттереп куйды:

– Кая инде! Кыюлыгын беркөн күрдек әнә…

– Алай димәгез. Сез бу юлы да хаклы түгел. Ул көнне хирург чын-чыннан могҗиза эшләде. Тик нишләмәк кирәк, хирургиянең дә кодрәте чиксез түгел… Аннары аның диагноз куюларына гына игътибар итегез сез, тулы консилиумың бер читтә торсын… Аннары кайчандыр, кемдер, ниндидер гөнаһ ясады, җинаять эшләде дип, кешене гомере буе эзәрлекләргә дә димәгәндер ич. Гомер уза, кеше үзгәрә…

Булат Хәнипович бу юлы да Дисәгә каршы төште:

– Юк!.. – диде ул. – Кеше табигате һичкайчан да үзгәрми. Кеше, тормыш шартларына карап, бары тик яраклаша гына бара. Син бит, Дисә, бернәрсә дә белмисең. Шуңа күрә шулай кырлы-мырлы сөйләнәсең дә… – Баш врач, чак кына пауза ясаганнан соң, Дисәгә сынап-текәлеп карап тора башлады. Тагын нидер әйтергә җыенганлыгы йөзенә чыккан, мөлаем ияге очланып килгән. Чыннан да, әйтер сүзе булган икән аның. – Әйтсәм әйтим инде, – дип сүзгә кереште ул. – Үзегез дә минем өчен шактый катлаулы табышмак булдыгыз… Башваткыч дисәм, дөресрәк булыр. – Ул бу сүзләрне елмаеп, ярым шаярган кебек итеп әйтте.

– Шулай дип уйлаган да идем аны, – диде Дисә, бер дә исе китмичә.

– Сез ниндидер нәтиҗәләр ясый күрмәгез тагын…

– Юк-юк! – дип элеп алды Дисә. – Бернинди дә нәтиҗә ясарга җыенмыйм. Сез хаклы, әлбәттә…

Ләкин аның бу сүзләрне бераз ирония белән әйтүен Булат Хәнипович сизенде. Шулай да әллә ни игътибар итмәде.

– Әйтегез әле, Дисә, – диде ул, әрле-бирле йөренгәләп килеп. – Ни өчен сез партиядә түгел?

– Ни өченме? Чын коммунист була алуыма ышанмаганга күрә. Чын коммунист ул – беренче карашка мөмкин түгел тоелган нәрсәләрне дә башкара алучы кеше. Ә мин… Ялкау мин… – Дисә чак кына дәшми торды, аннары, нидер исенә төшергәндәй, елмайды, ул да түгел, рәхәтләнеп кычкырып көлә башлады. – Шактый катлаулы башваткыч дисез алайса? Кызык!.. Билләһи, шәп әйттегез.

– Әллә дөрес түгелме?.. – дип сорап куйды Булат Хәнипович. – Соң, үзегез уйлап карагыз, баш ватмаслык та түгел бит. Югары белемегез бар – бу бер булдымы? Үзегез теләсә кемне акылдан шаштырырлык чибәрсез. Бу булдымы ике!.. – Баш врач бөкләр өчен тагын өченче бармагын да хәзерләгән иде инде, тик өлгерә алмыйчарак калды. Дисә, аны бүлеп, үзе сорау биреп куйды:

– Гафу итегез, Булат Хәнипович!.. Бу сүзләрегезне чынга алыйммы, әллә?..

– Иң элек сабыр итегез! Тыңлап бетерегез… Аннары өлкәннәр сүзен бүлдерерсез… – Хәмзин, ясалма җитдиләнеп, кабат санарга кереште. – Үзегез яшь… Бу булдымы… Ничә булды инде?.. Кыскасы, мине гаҗәпләндергән нәрсәләрнең барысын да саный калсаң, кулларныкы гына түгел, аяк бармаклары да җитмәячәк. Менә күрдегезме инде, нинди хикмәтле кеше булып чыктыгыз сез!..

– Андый-мондый шпион-фәлән түгелме икән дип, миннән шикләндегез инде алайса?

Мондый сүзләр өчен чын-чыннан үпкәләргә җыенгандай, Булат Хәнипович хәтта иреннәрен турсайтты. «Ну-у, Дисә Зиннәтовна!.. Сез дә әйттегез сүз!..» – дип, үзенең чынлап торып рәнҗүен белдерде.

Дисәнең моңа әллә ни исе китмәде.

– Ә ник?.. – диде ул, беркатлыланып.

– Андый уйның башыма да килгәне юк, – дип акланды тегесе. – Күп булса, сезнең бу якларга искәрмәстән генә килеп төшүегезгә гаҗәпләнгәнмендер инде. Гаҗәпләнмәслекмени? Венерадан яки Марстан очкан кунак кебек килдегез дә төштегез… Баштарак: әллә тормышында, яки эшендә берәр чатаклык чыктымы икән дип тә уйлаган идем. Алай дияр идең, документларың, рус әйтмешли, безукоризненный чисталар…

Дисә һаман да елмая иде әле.

– Чисталар дисез алайса? Ә мин, сезнең урында булсам, шундый чип-чиста документлы кешеләрдән сагаер идем. Гадәттә бит җыен аферистларның, иң хәтәр карьеристларның документлары кер дә кунмаган кебек чип-чиста була. Үзләре дә этләч балыгы кебек шоп-шома һәм лайлалы булалар… – Кабат баш врачның йөзенә текәлде дә сорап куйды: – Димәк, документларга кадәр тикшердегез?..

Дисәнең чын-чынлап үзгәрүен тоеп, Хәмзин аны тынычландырырга ашыкты.

– Тукта әле! – диде ул, мөмкин кадәр ягымлы булырга тырышып. – Нишләп мин кеше документларын тикшереп йөрим ди… Үзең биргәндә күз төшереп алынгандыр инде…

Дисә, чынлап торып җәнҗал чыгарырга җыенган кеше сыман, Булат Хәниповичның һәрбер сүзенә бәйләнә башлады:

– Ни өчен Казаннан китүемнең сәбәбен сорап, эш урыныма запрос ясатмадыгыз соң? Кем белә, бәлки, мин Гази Хаҗиевичка караганда да хәтәррәк кешемендер…

– Сез, Дисә, чын-чыннан минем кәефемне бозарга телисез, ахры?..

– Эх сез!.. – диде Дисә, кинәт кенә күңелендә җан кайтаргыч, чиркандыргыч бушлык хасил булуын тоеп. Әйе, кешеләрне аны туа түгел, тора беләсең икән. «Астыртын, үзенең сәләтен һәм гадәтен бик оста яшерә белүче бер адәми зат икән бу кеше», – дип уйлап алды ул. Һәм, салкын канлылык сакларга тырышып, болай диде:

– Менә нәрсә, Булат Хәнипович… Үзегез әйтмешли, ничек искәрмәстән генә килеп төшкән булсам, шулай юк та булырмын мин, күрәсең…

Баш врач бу сылуның шактый экспансив табигатен дә, йомшак сүзе белән сөяк вата торган гадәте барлыгын да бераз төшенеп өлгергән иде инде. Әмма ул бу кадәресен үк көтмәгән иде. Һәрхәлдә, шулай йөзгә бәреп әйтергә җөрьәт итәр дип уйламаган иде.

– Сез мине дөрес аңламадыгыз, Дисә… – дигән булды Хәмзин, бу ямьсез-читен хәлдән чыгу ягын карап. Әмма тегесе аны шунда ук кырт өзде:

– Мин сезне кирәгеннән дә болайрак аңладым. Озын сүзнең кыскасы шул: бу турыда сөйләшүнең башы-ахыры шушы булсын. Безнең арада берни дә юк, була да алмый һәм булмаячак та.

Нәкъ шулвакыт тәрәзә каршысына яман кычкырта-кычкырта машина килеп туктаганы ишетелде.

Юлда приступ булган Анатолий Степанович Кремневны китерүләре иде бу.




2


Яшүсмер чактагы хатирәләр күңелгә бик тирән уелып калучан булалар икән…

Зәкиевләрнең уртанчы энеләре Таҗи белән мин моннан бик күп еллар элек очрашкан идем. Ае-елы хәтердә калмаган, һәрхәлдә, сугыштан соңгы авыр еллар иде. Азык-төлек карточкаларының бетерелгән чагы. Кая карама – очы-кырые күренмәгән чират, кая карама – талаш-ызгыш…

Мин дә чиратта торам. Нәрсә алырга ниятләнгәнмендер, хәзер инде әйтүе кыен, һәрхәлдә, азык-төлек өчен булгандыр. Карыйм: бу да тора. Миннән берничә кешегә генә алда. Өс-башы бөтен: әйбәт бүректән, соры каракүл якалы пальтодан. Аягында – каймалы ак фетр. Кыскасы, егет шәһәрчә киенгән, кыяфәтендә, килеш-килбәтендә авылның әсәре дә калмаган.

Шулай да муенындагы кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шарфы, шундый ук күз явын алырлык ап-ак перчаткалары, ничектер күзгә ташланып, егетнең авылдан икәнлеген сиздереп тора.

Аның балачак дустым Таҗи икәнлегендә шигем калмады минем. Ләкин капылт кына барып дәшәргә кыймадым. Җитмәсә, ул, култык астына кыстырган китап-дәфтәрләренең берсен алып, күз йөртә, караштырып маташа иде.

Чиратымнан чыктым да янына килдем.

– Таҗи түгелме соң?..

Теге ялт минем якка.

– Әй-йе… Бу мин…

– Алайса, әйдә, күрешик. – Исәнләшү өчен кулымны суздым. – Танымыйсыңмы әллә?..

Авылдашым чак кына уңайсызланды.

– Фәйзи дисәм инде-е?.. – дип сузды ялгышудан курыккан кеше сыман.

– Нәкъ үзе! – дидем мин.

– Чыннан да, син ич!

Таҗи мине кочаклап ук алды.

Чиратта торучыларның күзләре бездә. Моны икебез дә сизендек. Аннары Таҗи:

– Әйдә, чукынып китсен!.. Күрмәгән консервабыз түгелдер ич, – диде дә мине җилтерәтеп култыклап алды. Без, кибет эче тулы халыкны ерып, ишеккә таба юнәлдек.

Урамга чыктык. Куе булып сыкы төшкән. Төтенгә охшаган үзе, исе белән җылысы гына юк. Зәһәр салкын тынга каба. Куе томан аша саран гына яктыртылган урамнар буйлап кабаланып, йөз-битләрен каплаштырып, кешеләр йөгерешеп үтә. Аяк астындагы кар әллә кайларга ишетелерлек булып шыгырдап кала.

Таҗи да, мамык шарфын кабартып, якасын күтәрде һәм, җил бәргән якка янын куя төшеп, миңа таба борылды.

– Әйдә, Фәйзи… безгә киттек. Әллә ни ерак түгел, Болак буенда гына…

Киттек. Торган урыны, чыннан да, әллә ни ерак түгел икән. Болак аша салынган агач күперне үтеп, бер тар тыкрыкка борылдык та әллә ни зур булмаган ишегалдына килеп кердек. Як-якта икешәр катлы йортлар. Кайбер тәрәзәләрдән тонык кына яктылык сирпелеп тора. Урамда куе сыкы катнаш кар бураны тузгый…

Таҗи, тактадан гына ясалган җиңел ишек янына килеп, каршыбызда хасил булган караңгылыкка күрсәтте:

– Әйдә, рәхим ит!.. – Шунда ук ничегрәк керергә кирәклеген өйрәтә башлады. – Туп-туры өскә таба күтәрел… Саграк бул, таеп китмә…

Өскә күтәрелгәч, Таҗи янә туктады. Ут кабызды. Без инде кара дерматин белән тышланган зур гына ишек каршында тора идек.

Әллә ни зур булмаган ике бүлмәле гади бер квартира иде бу. Беренче бүлмә кечерәк, түрге яктан бары тик пәрдә белән генә бүленеп куелган. Без алдагы бүлмәдә чишендек тә түргә уздык.

Таҗи һаман сөйләнде.

– Әйдә, тартынма… Фатир хуҗасы икенче сменада. Төнге уникесез кайтмый. – Стенага эленгән портретларга карап торуымны күргәч, әйтеп куйды. – Ире. Фронтта һәлак булган. Хәзер ялгыз яши. Бердәнбер кызы бар, ул да кияүдә…

– Менә анысы шәп булмаган, – дидем мин шаярып һәм шунда ук уенын-чынын бергә кушып сорап куйдым: – Таҗи, үзең өйләнмәдеңме соң әле?

– Һәй, парень!.. – диде ул, чак кына оялгандай итеп. – Өйләнгәнгә бишбылтыр инде. Әнә хат артыннан хат яудырып кына тора. Соңгысында, бәлки әле, килеп тә чыгармын, дигән.

– Бераз иртәләгәнсең… – дидем мин, аны тагын бер кат баштанаяк күздән кичергәч.

Чыннан да, Таҗи төскә-биткә бик яшь күренә. Хәер, ул болай да миңа караганда бер-ике яшькә яшьрәк иде.

Таҗи тыз-быз килеп табын әзерли башлады. Үзе һаман сөйләнә. Сүз бер тирәдә чуала, аның өйләнүе турында. Өйләнүенә чак кына үкенә дә булса кирәк. Шулайрак сизелә.

– Тормыш кушты инде, – диде ул, акланырга теләгән сыман итеп. – Әти вакыйгасыннан соң әни тәки савыга, кеше була алмады. Озак-озак урын өстендә дә яткалады… Йорт-җирне карардай кеше юк. Кыз туганыбыз да булмаган бит шунда. Тоттым да киленле иттем әнине…

Шулвакыт кылт итеп әниләренең исеме хәтеремә төште. Аларны онытмавымны кабат исбат итәргә җай чыгудан файдаланып, аның сүзен бүлеп сорап куйдым:

– Зәйтүнә апаның хәле ничек соң? Исәндер бит?..

– Юк. Узган елның көзендә җирләдек үзен. Йөрәк белән китте. Йөрәге начарланган, бик беткән иде шул. Шуның өстенә Гази абый хәбәре өстәлде тагын… Ишеткәнсеңдер дә инде?

– Әй-йе, ишеткән идем. – Җан дустым турында бик беләсем килә иде минем. Аның кайдалыгы белән кызыксынып куйдым.

– Еракта. Кайдадыр Белоруссия ягында… – диде Таҗи, бу турыда сүзне дәвам итәргә теләмәгән төсле итеп. – Урман кисү эшендә диме шунда…

Мин дә моны сизендем. Сүзне иң кече энеләренә күчердем.

– Ә Һади нишләп ята?

– Һади авылда. Механизатор ул хәзер. Тугыз класс тәмамлаганнан соң, механизаторлар курсында укып кайтты. Быел көзен тракторда эшләде инде. – Таҗи эшен бетерде дә җилтерәтеп мине табын янына утырырга кыстый башлады. – Син, давай әле, утыр… Менә моннан, түрдәнрәк уз.

Саргылт төстәге чүпрәк абажур астында торган өстәл ындыр табагыдай зур иде. Тик өсте генә буш. Дүрт кырлы юка гына бер банка консерва, берәр сынык икмәк һәм бер шешә сыра. Аның каравы күңелләребез киң.

Таҗи стаканнарга тутырып сыра салды. Ә үзе көр тавыш белән сөйләвен белде.

– Эх-х, шушының янына тагын тозга ярып пешергән кайнар бәрәңге дә булса!..

– Әйтерең бармы!

Авызга бер тәгам ризык кабарга өлгерә алмый калдык. Аста кемнеңдер ишекне дөбердәткәне ишетелде.

Икебез дә бермәлгә сагайдык.

– Фатир хуҗаңдыр… – дидем мин.

Таҗи, стаканын өстәлгә кире куеп, җәһәт кенә урыныннан купты.

– Юк. Фатир хуҗасы түгел. Ул төн урталары җиткәч кенә кайта.

– Бәлки… берәр чәчбиеңдер, – дигән булдым мин, кабат шаяртырга теләгәндәй итеп.

– Юк! – диде Таҗи, ишеккә таба юнәлеп. – Андый эшкә бит вакыт кирәк…

Таҗи чөйдәге бүреген алып башына чәпәде дә чыгып китте. Күп тә үтмәде, ул, җәһәт кенә ишекне ачып, гаять шатлыклы хәбәр тапшыргандай: «Тиз бул, Фәйзи! Монда синең дә ярдәмең кирәк булачак…» – дип кычкырды.

Чыгу белән эшнең нәрсәдә икәнлеген шунда ук абайлап алдым. Таҗиның хатыны килеп төшкән икән. Баштанаяк карга манчылган. Керфек-кашларын, башына бәйләнгән мамык шәленең йөз-битен каплап торган өлешләрен ап-ак бәс баскан. Шәле өстеннән батырып колакчынлы бүрек киеп җибәргән. Пальто өстеннән, кайчандыр зәңгәр булып та, хәзер инде төсен югалткан плащ киеп алган. Билен ниндидер каеш белән буган. Аягында олтан салынган киез итекләр. Шакы-шокы килеп торалар. Хәрәкәтләнгәндә, ямаулы сырган чалбар да чагылып киткәли. Кыскасы, әйтеп торасы да юк, кыяфәт хәйран иде. Ирексездән, өйләнү турында сүз чыккач, ничектер Таҗиның үкенгән сыман итеп: «Тормыш шулай кушты…» – дигән сүзләренең асылына, мәгънәсенә төшенгәндәй булдым.

– Исәнмесез!.. – дидем мин, мөмкин кадәр илтифатлы булырга тырышып. – Исән-сау гына килеп җиттегезме?

Чана янында мәш килгән юан гәүдәле хатын башын калкытты да, минем якка каерылып, сәламемне алды. Әйбәт кенә килеп җитүе турында әйтте. Тик көннең генә кирәгеннән артык салкын булуыннан зарланды.

Өстенә кимичә чыккан Таҗи безнең сүзне бүлде:

– Ярар, ярар, җәмәгать… Әйдәгез, тизрәк! Югыйсә өтәли дә башлады монда суык. Соңыннан танышырсыз. Ә хәзер, әйдә, Фәйзи, тот чананың мөгезле башыннан.

Өчәүләшеп көч-хәл белән авыр чананы югары катка менгездек. Хатын бик белдекле кыяфәт белән әмерләр бирә башлады.

– Таҗи, – диде ул, ишек тоткасына кулын салгач. – Бәрәңгене өйгә кертерсез. Ә теге капчыктагы ит-майны чоланга эл. Чана башында яткан ак төенчекне өйгә керт. Саграк кылан, анда ватыла торган нәрсә дә бар. Ә мин бу кием-салымнардан бераз арыныйм әле. Югыйсә селкенер хәлләр калмады…

Хатын кереп китү белән, авыр йөк астында шыгырдап торган чанадан әйберләрне чишеп ала башладык.

– Ай-яй! – дидем мин, Таҗиның кәләшен мактагандай итеп. – Ат йөге кадәр бар ич бу, билләһи…

– Күп салган шул, – диде Таҗи, минем белән килешеп.

– Авылдан ук җәяүме?

– Кем белә инде аны. Кыш көне ул яктан кыенрак шул. – Һәм шунда ук, «юкка исең китмәсен» дигән кыяфәт белән өстәп куйды. – Ничего! Җен кебек таза ул…

Ул арада бүрек-кожаннарын салып өлгергән хатын үзе дә килеп чыкты. «Булдымы?» – дип сорады да без чишеп куйган төенчекләрне җилтерәтеп күтәреп алып, кайсын чоланга, кайсын өйгә ташый башлады. Безнең өлешкә сырган мамык юрганга төрелгән олы бер капчык бәрәңге генә калды.

Өйгә кердек. Таҗиның хатыны, өс-башын рәткә китерергә дип, кече якта калды. Без исә, гаять зур эш кырган кыяфәт белән, ах-вах килеп, яңадан табын янына килеп утырыштык.

Таҗи «Хәзер барысы да җайланыр» дигән кыяфәт белән кулларын угалап алды һәм, түземлеген җуеп, кече яктагы хатынына дәште:

– Син тиз буласыңмы анда?

– Хәзер, хәзер! Булдым… – диде тегесе, үзенең шулай тоткарлавына уңайсызланган сыман тавыш белән.

Чыннан да, шулчак ике бүлмәне бүлеп торган чүпрәк селкенеп китте һәм түр якка Таҗиның хатыны килеп керде. Кинәт кояш чыгып, бүлмәне яктыртып алгандай булды. Мин исә авызымны ачтым да хәйран булып каттым да калдым. Бит алмалары, озак вакыт салкында йөргәнгә, алсуланып янып тора. Түгәрәк йөзендә елмаюга охшашлы үзенә бертөрле мөлаемлык балкый. Менә шундый хатын-кызлар турында инде: кызыллыгы җиргә төшеп тора, диләр. Чәче урталай бүленеп, һәйбәтләп үреп куелган, калын һәм озын толымының берсе күкрәк өстенә яткан. Өстендә исә гап-гади юка күлмәк. Буй-сыны гаять килешле. Җыйнак, нык балтырлы аякларына ап-ак йон оекбашлар киеп алган. Күкрәкләре мул, әмма килбәтсез түгел. Аның каравы бил тирәләре гаять хәрәкәтчел. Кыскасы, авылыбызның иң сылу, атаклы гүзәле булырга тиеш иде ул. «Пар килсәләр дә килерләр икән», – дип уйлап куйдым мин. Чөнки Таҗи да ир-ат арасында бик сирәк очрый торган матурлыкка ия зат иде.

– Менә хәзер күрешеп танышсагыз да ярый, – диде Таҗи, хатынының матурлыгы мине әсир иткәнлекне кай җире беләндер тоеп.

Бу юлы инде без куллар бирешеп, исемнәребезне әйтешеп, озаклап күрештек. Исеме дә җисеменә бик туры килә: Җәүһәрия атлы икән.

Таҗи исә, хатынына иң әһәмиятле мәгълүматларны әйтергә өлгерә алмыйча калудан курыккандай, тезепме-тезә:

– Син әле белми торгансыңдыр, Фәйзи – безнең балачак дустыбыз. Заманында күршеләр генә идек… Теге Миңкамал апалар торган нигез кайчандыр Фәйзиләрнеке иде. Ә хәзер ул, беләсеңме, кем? Журналист! Ягъни мәсәлән, язучы…

Шул арада чынлап торып тулы хуҗа кыяфәтенә кереп алган Җәүһәрия табынны кабат күздән кичерде дә көмеш дага кебек тип-тигез ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды. Һәм шунда ук, шушы да булдымы табын, шушы да булдымы кунак сые дигәндәй, җил-җил хәрәкәтләнеп, кече яктан ашъяулыкка төргән зур гына бер төенчек алып чыкты. Өстәл янындагы буш урындыкларның берсенә куеп, төенчеген актара башлады. Иң элек тире бияләй эченә бастырып утырткан ярты литрлы ак аракы чыгарып өстәлгә куйды. Аннары инде каклаган каз, камыт бөяте кадәрле казылык, атланмай һәм берничә төрле таба ашлары өстәл өстенә өелде.

Хәрәкәтләре ипле, төгәл иде Җәүһәриянең. Менә ул, ярым бушап калган төенчеген бер читкә алып куйды да:

– Чак кына сабыр итегез, хәзер мин сезгә берәр таба казылык булса да кыздырып бирим. Эчегезгә җылы керер, – дип, җил-җил килеп, янә кече якка чыгып китте.

Күп тә үтмәде, теге як бүлмәдән табада май чыжылдавы ишетелә, ашказанын котыртып, тәмле исләр дә килә башлады.

Җәүһәрия тагын түргә узды, сөйләнгәләп, өстәл тирәсендә мәш килде, нәрсәләрдер турады, чак кына җылынсын дип, өстәл өстенә кую белән томаланып-парланып киткән яртыны да кече якка алып чыгып китте.

Шунысы гаҗәп, Җәүһәриягә карап соклануым торган саен арта барды. Төсе-кыяфәте, йөреш-торышы, сөйләшү рәвешләре – барысы да килешле иде аның. Ходай Тәгалә бер бирсә бирә ул дип, хәтта Таҗиның бәхетенә кызыгып та куйдым. Әнә ул табын башында авызын җыя алмыйча утыра. Башы түшәмгә тигән аның. Кулларын угалап, сөйләнеп алгандай итте.

– Болай булгач, Фәйзи туган, бу инде пир на весь мир була… – Табындагы нигъмәт-ризыкларны минем алга этебрәк куйды. – Менә бит, ә!..

Бераздан табын бөтенләй түгәрәкләнде. Урта бер җиргә чыжылдап торган зур гына таба куелды.

– Ягез, җәмәгать!.. – диде Җәүһәрия, һаман да кояш кебек балкып. – Әйдәгез, җитешегез. Кем әйтмешли, хәзинәдә бары.

Табын яны җанланып, бермәлгә гөрләп торды. Беренче тостларны очрашу, дуслашу, хәтта туганлашу хөрмәтенә күтәрдек. Бераз капкалап, карынны чак кына ялгап алгач, дөнья хәлләре турында да сүз куертыр халәткә килдек.

Таҗи үзенең туган энесе белән кызыксынды.

– Әйбәт кенә эшләп ята, – диде хатыны. – Бик күп итеп сәлам әйтергә кушты.

– Һаман шундамы?

– Шунда. Хәзергә әле район үзәгендә эшләп йөриләр. Тракторларына ремонт ясыйлар. Кайтса да шул, мунча кереп, өс-башын алыштырырга гына кайта.

– Ә укуы? Кичке мәктәпкә язылган иде түгелме соң?

– Укуын да ташларга уйламый.

– Һади шулай үстемени инде? – Бу сорауны мин бирдем.

– Үсте генәме соң! Типсә тимер, басса бакыр өзәрдәй егет ул хәзер. – Җәүһәрия, кинәт тигез тешләрен күрсәтеп, мөлаем гына елмаеп алды да өстәп куйды. – Чын әгәр! Хәтта җан көйдергече дә бар…

Җәүһәрия хәбәрдар дип уйлап, сүз уңаенда үземнең җан дустым Гази турында да сорашасым килә иде. Телем кычытса да, бу турыда Таҗиның сүз куертырга теләмәвен исемә төшереп, тыелып кала бирдем. Шулай да түземлегем җитмәде, җае туры килү белән: «Газидан ул-бу хәбәр юкмы соң?» – дип, күп нәрсәне белгән кеше сыман сорап куйдым.

Искәрмәстән бирелгән бу сорау Җәүһәрияне дә сагайтты. Ул: «Сер сыяр кешеме? Әйтергә ярыймы?» – дигән кебек итеп, иренең күзләренә карап алды. Аннары гына:

– Гази абыйның хәбәре бик сирәк килә шул. – Тавышы моңсуланып киткән сыман булды аның.

– Кайда соң ул?

Минем бу соравыма Таҗи җавап кайтарды:

– Кайдадыр Белоруссия ягында шунда…

Җәүһәрия чыннан да хәбәрдар булып чыкты. Сүзне ул ялгап алып китте.

– Соңгы хатында үзенең леспромхозда эшләве турында язган. Адресы яңа иде. Шуннан файдаланып, адресы яңадан үзгәргәләгәнче дип, аннан кырып, моннан себереп дигәндәй, җүнәтеп, атна-ун көн генә элек бер посылка кебек нәрсә дә салган идем әле үзенә…

Саксызлык белән ычкындырылган бу сүз Таҗиның кәефен чәлпәрәмә китерде. Ул хәтта кулындагы чәнечкесен шапылдатып өстәлгә куйды. Аннары катгый-кырыс тавыш белән әйтә салды:

– Шул гына җитмәгән иде ди! – Йөзе-кашы җимерек иде аның. – Нечего!.. Тагын берәр бәлагә тап буласың киләме әллә синең?! Ай-һай тиз онытасың да соң…

Хатын, акланырга теләгәндәй итеп, төзәтенеп куйды. Тавышы ягымлы-йомшак, үтенүле-назлы иде аның.

– Посылка дигәч тә инде… анда әллә нәрсә юк иде. Җылы оекбаш белән бияләй кебек нәрсәләр генә…

– Барыбер кирәк түгел! Ярамаганны беләсең ич инде… – Һәм Таҗи, ни өчен шулай каршы булуның сәбәбен минем алда ачыклау өчен, болай дип дәвам итте: – Аның аркасында күргәннәребезне үзебез генә беләбез. Бөтен нәсел-ыруыбызның астын-өскә китерделәр. Туган-тумачаларыбыз да, якын-танышларыбыз да читләшеп беттеләр үзебездән. Кара кайгы, ачы хәсрәт булды ул безнең өчен. Сугыш кырыннан кайтмый калса… Туган ил өчен, Ватан өчен башын салды дияр идек, ичмаса. Мир алдында йөзебез ак, намусыбыз пакь булыр иде…

Җәүһәрия инәнүле бер тавыш белән әйтеп куйды:

– Алай димә, Таҗи… Яхшымы-яманмы, ул бит синең кан туганың…

– Бөтен бәла дә шунда шул!

Кирәкмәгән темага сүз кузгатуыма үкенеп бетә алмадым. Ә бит мин бу турыда белергә тиеш идем. Әле дә хәтеремдә, ниндидер олы бәйрәм уңае белән бугай, авылыбызның беренче коммунисты продкомиссар Хаҗи абый турында очерк язган вакытта ук инде «Аттан ала да туа, кола да туа, әтисенең абруйлы исеменә тап төшерде бит, җүнсез!» дигән сүзләрне бер түгел, күп ишетергә туры килгән иде миңа.

Җәүһәрия шулай көтмәгәндә килеп чыга язган күңелсезлекне, киеренкелекне үзе үк юк итте дә куйды. Ул моны шундый оста эшләде, сизгән кеше сизде, сизмәгәне юк. Ипләп-җайлап кына, иренә ярарга теләгән сыман итеп, сүзне Таҗиның «сакаллы сабый» булгач сабак укып йөрүенә күчерде. Әңгәмәнең шулай җайга салынуын күреп, мин дә үз чиратымда: «Ә ник үзегез укымыйсыз?» – дип, Җәүһәриягә сорау бирдем.

Аның өчен Таҗи җавап кайтарды:

– Укый иде. Кичке урта мәктәпне тәмамлау белән, укырга җибәргәннәр иде үзен. Райкомол аша… А как же! Җәүһәрия бөтен районда берәү ул. Иң алдынгы савымчы дип, күтәреп кенә йөрмиләр иде үзен! – Таҗи чак кына көрсенгән сыман итеп әйтте: – Тик менә укуын гына дәвам итә алмады. Институтны беренче курсыннан ук ташларга туры килде. – Һәм шунда ук төзәтенеп өстәде: – Дөресрәге, укуын ташларга мәҗбүр булды…

– Нәрсә, әллә уку бик авыр бирелә идеме?.. – дидем мин, кабат сорау биреп.

Бу юлы Җәүһәрия үзе җавап кайтарды:

– Хикмәт укуның авырлыгында түгел иде. – Аннары, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй, бер генә мизгелгә икеләнеп торды да тезеп китте: – Таҗи әнисенең, ягъни каенанамның хәле кинәт начарланды. Торып йөри алмас булды. Җитмәсә тагын, Таҗины да укырга өнди башладылар. Киңәш-табыш иттек тә шулайрак хәл кылдык. Шуның өстенә әле тагын, яңа гына өйләнешкән чагыбыз иде… – Бу сүзләрне әйткәндә Җәүһәриянең күзләре көлә, йөзеннән сөенеч, куаныч нурлары балкый. Гомумән, бу сылу хатынның йөзе ниндидер нур, илһам белән өртелгән иде.

Таҗи да көлмичә булдыра алмады.

– Ул ягы да бар иде, әлбәттә, – диде ул, хатыны сүзләрен җөпләп.

Күңелемнең кайсыдыр бер чите белән Җәүһәриянең институт хәтле институтны ташлау вакыйгасында чак кына гаделсезлеккә охшашлы нәрсә барлыгын сизенгәндәй булдым. Һәм кабат сорау бирдем:

– Укуыгызны ташлаганга үкенмисезме соң? Бераз вакыттан соң үкендерә ул…

Җәүһәрия капылт кына җавап кайтармады. Күркәм йөзеннән сизелер-сизелмәс кенә күләгә йөгереп үткәндәй булды. Әмма шунда ук эчкерсез күтәренке тавыш белән кырт кисеп әйтте:

– Юк, үкенмим!.. – диде ул. Йөзе яңадан нурланып ачылып китте аның. – Юк, һич кенә дә үкенмим. Аның каравы менә Таҗи укый. Икебез дә укымышлы, икебез дә, мәрхүмә әнкәй әйтмешли, урындагы кеше булсак, тормышны кем алып барыр соң! Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем салыр, дигән сыман булыр иде ул. Аннары бит, хатын-кызның тагын әле мең төрле башка мәшәкатьләре дә була… – Җәүһәриянең сүзе бетмәгәнлеге, аның тагын нәрсәдер әйтергә җыенуы йөзенә чыккан. Чак кына бүлтәебрәк торсалар да, гаять килешле алсу иреннәре һәм очкынлы күзләре елмаялар иде. Бермәлгә сынау карашы белән икебезгә дә күз төшереп алганнан соң, болайрак дип сүзен ялгап китте: – Тагын шулкадәресе дә бар, Таҗига начальник, ягъни урындагы кеше булу ифрат та килешә. Ул бит инде элек тә, бәләкәй генә булса да, начальник кисәге иде. Соңгы өч елын авыл Советында секретарь булып эшләде. Аның телефоннар, тәтәй кара савытлары куелган өстәл артында утыруларын күрсәгез, шаклар катар идегез инде менә!..

Җәүһәрия бу юлы да чак кына арттырыбрак җибәрүен үзе үк сиземләгәндәй булды. Һәм, берни дә булмагандай, җәһәт кенә урыныннан кубып: «Ягез әле!.. Җитешегез инде. Хәзинәдә бары…» – дип, ду китереп безне кыстый башлады. Хәтта кыстап кына да калмады, өлгер-җитез куллары белән табындагы ризыкларны безнең алга шуыштыра башлады.

Бөтен дикъкатем Җәүһәриядә иде минем. Ирексездән аның хатын-кыз өчен бераз эрерәк булып күренгән кулларына игътибар иттем. Хәрәкәтләре төгәл, җитез, искитмәле. Куллары кулга йокмый. Сул кулының исемсез бармагында юкарып беткән, өзелеп чыгар хәлгә килгән кашсыз көмеш йөзек. Ә бит тирәнтенрәк уйлап карасаң, бу эшчән, җитез-өлгер кулларны җәүһәр ташлары белән бизәсәң дә, аз булыр төсле иде. Чөнки гади куллар түгел иде алар. Шулчак мине ниндидер гаять зур, әйтеп бетергесез соклану хисе яулап алды. Менә шушы куллар бит инде безнең тормышыбызны алып бара, безне туендыра, киендерә. Менә шушы хатын-кыз куллары бит инде түзә алмаслык авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда тормышның мең мәшәкатен үзләренә алып, төптән җигелеп, ярым ташландык, таркау хуҗалыкларны өстерәп барды. Үзләре ачлы-туклы булырлар иде. Эшләгәннәренә бәһасе сукыр бер тиен тормаган хезмәт көненнән башка әйбер бирмәсләр иде. Куллар!.. Менә шундый бер пар кул минем алда… Көннең-көн буе чатнама суыкта булу сәбәпле, алар кызарып, чак кына шешенеп, җилсенеп киткәннәр. Бу куллар үзләре якын күргән кешеләре өчен теләсә нинди эшләр дә башкарырга әзерләр. Кирәксә, алар, күкрәкләре читлегендәге йөрәкләрен дә төбе-тамыры белән йолкып алып, сөйгәненең аягы астына салырга әзерләр. Минем каршымда бер пар кул… Йөз чакрымнан артыграк җирдән, җилкә тамырын чиләндереп, ат йөге кадәрле чана тартып килгән куллар. Юк, зарланмыйлар алар. Киресенчә, йөрәк парәсенә, сөйгән кешесенә ярарга тырышалар, аның күңелен күрергә телиләр. И-и, хатын-кызлар! Безнең тиңдәшсезләребез! Никадәр көчкә, ихтыярга ия сез, зур йөрәкле, киң күңелле, олы җанлы, бай хисле сез, безнең хатын-кызларыбыз. Рәхмәт сезгә!..

Шулай утыра торгач, ярты төн якынлашканын сизми дә калганбыз.

– Минем бит әле, дусларым, кайтасы да бар, – дип, киң күңелле, кунакчыл хуҗалар белән саубуллашканда, төнге уникенче ярты җиткән иде инде. Киенгән арада, аларны да парлап кунакка чакырып, адресымны, телефонымны язып бирдем.

Икәүләшеп баскычка кадәр озата чыктылар. Кулларны кысышып, кабат саубуллашып торган арада, фатир хуҗасы да кайтып җитте. Җәүһәрияне абайлап алу белән, иң кадерле, иң якын туганын күргәндәй, күгәрчен кебек гөрли дә башлады. Әйтерсең лә Җәүһәрия аңа тау кадәрле бәхет алып килгән.

– И-и, җаныкаем ла! Җәүһәрия килгән ләбаса! Менә куандырдың… Менә рәхмәт! – дип, хуҗа хатыны сайрый калды, мин китеп бардым.




3


Гази, әрнү-сызлануларга чыдый алмыйча, ут сулап, урын өстендә ята. Йөрәген ялкын өтәли. Сызланулары бәгыренә төшә. Кичәге газап чигүләр бүгенгенең күләгәсе генә булган икән, дип уйлый ул. Һәр көн шулай.

Өендә ята Гази. Үзе шулай теләде. Врач кешегә шифаханәдә яту килешми, янәсе, бигрәк тә үзе эшләгән больницада…

Йөрәген үткен хәнҗәрләр белән актаралармыни, чыдар әмәлләре юк. Чигә тамырлары дык-дык тибә, авыр чүкеч белән суккан сыман. Авырту исә, ярга бәргән дулкын кебек, килә дә кага, килә дә кага. Вакыты белән бу иза чигүләр түзә алмаслык дәрәҗәгә җитә, шундый чакларда Газиның зиһене томаланган сыман була. Андый мизгелләрдә: мөгаен, менә шулай үләләрдер инде, дигән шыксыз уй миен өтәләп алгалый.

Бакча ягына караган ачык тәрәзәдән май ае һавасы бөркелә. Аннан чәчәккә бөреләнгән карлыган, кура җиләге исе белән аралашып, Кама-дәрья исләре, агымсу, дегет-сумала исләре дә керә… Пароход, буксирларның бер-берсен сәламләгәндәй яки мәңгегә саубуллашкандай сузып-сузып кычкыртулары, җим эзләп бакча артындагы елгачыкка кергән акчарлакларның сыкрап-өзгәләнеп кычкырынулары Газиның ансыз да тәмам эштән чыккан сырхау йөрәген меңгә телгәлиләр.

Пристань янындагы затон тирәсе дә тыныч түгел. Суднолар ремонтлау мастерскойларында көн дими, төн дими эш кайный. Әнә хәзер дә, илаһи зур чүкеч белән суккандай, нәрсәдер пошкыра, ухылдый. Төн җитте исә, Гази ул якка күз салмаска тырыша. Чөнки аҗаганга охшаган зәһәр балкыш яктылыгы, үзенең дәһшәтле канатын җилпегәндәй, бөтен күк йөзен айкый, актара.

«Кеше үләр алдыннан бөтен үткән тормыш юлын күз алдыннан кичерә» дигән сүз, мөгаен, хактыр. Гази да уй эчендә. Ул секундлар эчендә әллә никадәрле вакыйгаларны, шатлык-куаныч, кайгы-хәсрәт тулы гомерен күз алдыннан үткәрә.

Юк, кичә район больницасының баш врачы белән ике арада килеп чыккан низаг, йөрәк пристубы башлануга сәбәп булган җәнҗал турында уйларга теләми Гази. Уйлыйм дисәң, җәрәхәтле, кан саркып торган йөрәккә дәва булырлык, хәтер диңгезе офыгыннан калкып килгән кояш кебек, аны иркәләп-назларлык истәлекләр дә бихисап…

Ни хикмәттер, кеше узган гомеренең истәлекләренә бирелим, үткәннәрне күзаллыйм дисә, аның хәтеренә тормышның авыр, ачлы-туклы, ярым-ялангачлыкта үткәрелгән күләгәле яклары түгел, күбрәк иң кадерле мизгелләре, иң шигъриятле минутлары килүчән була икән. Газины да уйлары, елларны кире чигендереп, гомер юлының башына – ерак-еракта калган иң кадерле балачак хатирәләренә алып киттеләр. Миенең кайсыдыр борылмаларында иртән күргән төш сыман гына булып сиземләнгән якты истәлекләр, бөтен тулылыгы белән гәүдәләнеп, күз алдына килә башлады. Шуннан аңлады Гази: балачак тәэсирләре күңелдән беркайчан да җуелмый, кеше гомеренең ул чоры һәрчак аяз, һәрчак бәйрәм булып мәңгегә хәтердә кала, саклана икән. Тикмәгә генә, балачак – баллы чак, дими торганнардыр шул.

Балачак истәлекләре Газины үзләренең адаштыргыч сихри сукмаклары белән һаман-һаман бик еракларга, бик кадерле, уйлаганда гына чиксез ләззәт, татлы зур куаныч бирә торган чакларга алып киттеләр. Җитмәсә тагын, ул вакытлар шулхәтле якында – менә генә, кул сузымында гына…

Әле дә булса хәтерендә Газиның: Гөлүсәләрнең аларда өйдәш булып торган кышлары иде. Әниләре ачы таңнан торып эшкә китә. Эшләре җиңел түгел, әнисе белән Гөлниса апасының зарланып әйткән сүзләренә караганда, «җиде тиреләре чыкканчы, беләкләре өзелеп төшкәнче», кайсыдыр байның бөркәүле ындыр табагында җилгәргеч әйләндерәләр. Һаман да әле күңеле ятарлык эш таба алмаудан ут йотып йөргән Иргали абыйлары да өйдә юк. Балалар үзләре генә. Менә берзаман уяналар. Күзләрен ертып ачу белән, әниләре әзерләп калдырган ризыкларын ике кабып, бер йотып, ялт иттереп куялар иде дә, и-и, китәр иде уен! Өйнең яртысын диярлек биләп торган сәке өстендә шайтан аягын сындырырлык. Бала-чагалар тезелешеп йоклаган урын-җир өстенә, сандык өстенә өеп куелган юрган, мендәр, ястык, киез ише нәрсәләр дә ишеп төшерелгән. Ишек катындагы сәләмә кайры тун да шунда. Тузган мендәр-ястык сүрүләреннән тирә-юньгә йон оча, тузан күтәрелә. Берара уйнап, тәмам хәлдән тайгач, тынычрак уенга күчәләр. Башта «өй-өй» уйныйлар. Аннары «әти белән әни» уенына керешәләр. Гази – «әти», аяз күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле Гөлүсә – «әни», Таҗи белән Һади – «балалар». Нәни Һадины мәче баласы урынына асып йөртсәләр дә түзә – елау юк.

«Әни» кеше шактый кырыс. Әнә ул маңгаена, күзләренә төшкән чәчләрен сыңар кулы белән селтәнеп кенә төзәткәндәй итә дә яңарак кына җәеп куйган урынга «балаларын» яткыра башлый.

– Ягез, җәтрәк ятыгыз. Аннары иртә якта уятыр хәл юк үзегезне. Таҗи, энеңне кысрыклама… Кара әле син аны, нинди хәйләкәр! Аңа гына йомшак булсын да, аңа гына җылы булсын икән.

Таҗи белән Һадины иске бишмәт белән баштанаяк томалап куйгач, Газига да чират җитә.

– Әйдә, әтисе, син дә ят, иртән иртүк торасың да бар.

Гөлүсә Гази белән янәшә ята. Үзенең очлы терсәкле арык беләкләре белән Газины муеныннан кочаклап ала. «Әни» кеше анда да тиз генә тынычланмый, әледән-әле: «Ягез, шаулашмагыз, җәтрәк күзләрегезне йомыгыз», – дип, әмерләр биргәләп куя. Бу уен да озакка бармый, үлеп ашыйсылары килү «йокыларын» бик тиз ача аларның. Янә дәррәү кубып сикерешеп торалар да алабута кушылган арыш оныннан талкан болгатылган казан янына ташланалар. Инде икеме-өчме тапкыр кырылган казанны яңадан ялтыратканчы каезларга керешәләр. Гаҗәп хәл! Яңадан берәр кашык чамасы талкан касмагы кырып алына. Бүлү гадел: мич авызы өстендәге кучкарга тезеп куелган, кырыйлары кителеп беткән чаган кашыкларга, дөньяда берни белән дә чагыштыргысыз тәмле ризык – берәр чеметем талкан касмагы салына.

Бар да әйбәт булыр иде, тик менә Гөлүсәнең әтисе генә, җанын кая куярга белмәгән кеше сыман, бик тә күңелсез йөри. Алай гына да түгел, кайтып тәрәзә буендагы эскәмиягә түнә дә, дөньялардан киткәндәй башын иеп, тавыш-тынсыз кала.

Әйе, соңгы вакытларда Иргали үзен кайнар ком өстенә чыгарып ташланган балык сыман хис итте. Кая барып бәрелергә белмәде ул. Күңеле тулы хәвеф, киләчәге өчен хафалану. Чыннан да, һичбер җирдән фәрман көтәрлеге, өмет итәрлеге юк бит, ичмаса. Шулай бәгырь көйрәгәнгә тәкать тота алмыйча, үз-үзенә мең дә беренче кат «Инде нишләп карарга?» дип сораулар да биреп куйгалады. Әмма шушы бердәнбер соравына да төпле җавап таба алган юк. Тормышы актык чиккә килеп терәлгән Иргалинең башы каткан, фикерләре чуалган, зиһене томаланган иде. Типсәң тимер өзәрдәй башың белән, йортсыз йомран кебек сөрлегеп, кеше тупсасын тапта инде, ә? Җил оясына әверелгән өйне, хәзрәт киңәш иткәнчә, күптән инде сүтеп утынга ягалар.

Гомердә булмаган һәм булыр дип башына да китермәгән хәл: күңеле урыныннан купты, өмете өзелде, ихтыяры сынды, дөньядан тәмам җаны бизә башлавын тойды Иргали. Эч пошуның һич тә чыдап булмаслыгы басты. Тормышы тоташтан аязмас көнгә әверелде. Күңелен упкындай төпсез, бер генә мизгелгә дә тынгылык бирми торган борчулар биләде. Андый минутларда ул, инде бер тапкыр узган кара ачлык елында ниндидер могҗиза белән генә үлемнән котылып калган хатынын, нәни зәңгәр күзен мохтаҗлыкта яшәтүе өчен әрни, изалана иде. Хәзер дә әнә әле алар бик ябыклар, юкарып, хәлсезләнеп калганнар, мескенкәйләр.

Иргали менә ничәнче кат инде әллә, чыннан да, нэпман Иван дәдәйгә барып эшкә ялланып караргамы, дип өмсенеп куйгалады, әнә дүрт куллап кабул итәчәкмен дип калды бит. Яхшымы-яманмы, яши торырга фатир да бар. Кешенең көче – эшендә, диләр. Иргали дә умыртып эшләр иде. Алар бит бөтен нәселләре белән җеннәре өзелгәнче эшли торганнар. Сул як җилкәсенең яралы булуына да карамастан, Аллага шөкер, хәзергә әле дәрт-дәрманга әҗәткә кермәс, шәт, беләгендә көче, йөрәгендә дәрте ташып торган чагы. Һәрхәлдә, олаучы булып кына эшләрлеге бар.

Ләкин шунда ук икенче бер уй миен кимекли башлый. Көнлекчегә ни көн дигәндәй, Иван дәдәйдән эшләп алган ике-өч кадак он яки пешкән икмәк белән нишли генә алыр соң ул? Кайчан соң, чын адәм баласы кебек, тәмам аякка басачак, атлы-сыерлы булачак, йорт-җир әмәлләп керәчәк? Игенче икәнсең, аты да кирәк, атсыз кеше – затсыз кеше, димәсләр иде аны!

Менә шулай ут йотып, киләчәге өчен тоташ хафаланып, үзенең болай яшәвен мәхшәргә тиңләп, баш ватып йөргән көннәрдә тагын бер вакыйга булып алды. Әлеге хәл бөтенләй чыгырыннан чыгарып ташлады аны.

Шәфкатьле Зәйтүнә: «Әнә тагын бер бичара саилче хәер сорый», – дип, бер бәрәңге алды да җилкапка төбенә килеп туктаган бичара җан янына чыгып китте. Аннан ул туңып-күшегүдән тәмам кешелектән чыккан бер кыз бала ияртеп керде. Бу – Гөлнисаның бертуган апасы Миңнисаның кызы Миңсылу иде.

Иргали аны ямау өстенә ямау салынган, терсәкләренә кадәр күтәрелгән кыска җиңле сәләмә бишмәте белән, нәкъ әнисенеке кебек, ярты йөзен диярлек биләп торган зур коңгырт-кара күзләреннән таныды.

Бичара бала керә-керешли үк кулындагы төенчеген ишек катында ташлады да, җан өшеткеч тавыш белән: «Гөл апакаем!.. Апаем ла!.. Әнисез дә калдым бит!.. Әнием үлде… Нишлим? Кая барыйм?..» – дип, мич буенда кайнашкан Гөлниса апасының җиңенә барды да сырылды.

Өйдәгеләр тораташ кебек каттылар да калдылар. Иргалине иң тетрәндергәне – Миңсылуның «Нишлим?.. Кайларга барыйм?» дип, үз-үзен белешмәс дәрәҗәгә җитеп үксеп, тыпыр-тыпыр килеп биюе булды. Кыз баланың үз-үзенә такмак әйткәндәй елап «биюе» шулкадәр күңел әрнеткеч иде. Иргалинең бөтен тәне чымырдап китте, бәгыре меңгә телгәләнде.

Көч-хәл белән тынычландырдылар Миңсылуны. Гөлниса да елый иде.

– Чү-ү, үскәнем!.. Нишләвең бу?.. Тынычлан… Менә мин бар… Әнә җизнәң бар. Тынычлан! Бездә генә яшәрсең. Алай итенмә… Моңарчы бергә-бергә яшәгән идек бит әле. Бар да рәтләнер, әйткән иде диярсең менә. Ялгыз түгел син, үскәнем, түгел… Туганыбыз ич син безнең…

Тормыш әнә шулай, әле бер, әле икенче хикмәтен чыгарып, михнәт-мәшәкатьләрен өстәп кенә торды. Ансыз да өзек тә төтек тормышларына тагын бер ятимәнең килеп өстәлүе казык башына тукмак булды. Менә шулай үзен үзе күрәсе килмичә, кая барып бәрелергә белмичә йөдәп йөргән бермәлдә, Иргали кабат Бәһрам җизнәсе янына барып чыкты. Үзенең хәлен аңлатырга иде нияте. Җизнәсенең нык иманлы, олы җанлы кеше булуына мыскал да шиге юк иде аның.

Билгеле, барып керү белән аһ-ваһ килеп зарлана башламады, ярдәмгә мохтаҗлыгын да чыгарып селекмәде ул. Алай итәргә ул бит ниндидер әрсез алабай түгел. Бары тик бик тә уңайсыз, ифрат та җайсыз бер хәлдә калуын гына төшендерергә теләгән иде Иргали.

Әмма гелән моң-зар, сорау-үтенү, ялыну-ялвару гына ишетергә күнегеп-ияләшеп беткән Бәһрам җизнәсе аның сүзләрен үзенчәрәк аңлады булса кирәк.

– Әһ-һ, Иргали туганым! – дип башлады ул, шактый ук ризасызлык сизелеп торган тавыш белән. – Күрми, аңламый дип уйлыйсызмы әллә? Барысын да күрәм, барысын да аңлыйм, тик нишли алам? Кая карама – хәерчелек, бөлгенлек. Күпчелек халыкның тормышы актык чиккә җитеп тәмам коелып төшкән. Башта сугыш, соңрак акгвардиячеләргә, чит ил интервентларына каршы аяусыз көрәш халык хуҗалыгын кара җәяүлегә калдырды. Шуның өстенә, халыкның котын очырып, бугазыннан буып алган ачлык афәте… Так шту, туганкаем, мин сиңа ярдәм итү түгел, хәтта вәгъдә бирергә дә батырчылык итә алмыйм…

Хөкем карарыдай рәхимсез булып яңгыраган бу сүзләр дуамал холыклы, ярсу хисле, хис-тойгыга тиз бирелүчән Иргалине әллә нишләтеп җибәрде.

Тегесе агач аягын алгарак сузып җайлабрак утырды да дәвам итте.

– Яшь пролетар дәүләтенең кесәсе такыр, ямаулары бихисап, булган акчасы да күптән беткән… Сугыштан, ачлык-хәерчелектән яңа айнып киләбез. – Тавышы торган саен көрәя барды аның. – Әмма киләбез! Әй-йе, алга барабыз. Хәзергә тормышның сынавы коточкычрак булган саен, киләчәк яңа тормышның дөньяны дер селкетеп якынлашып килгән көчле адымнарын ныграк ишетәм, хаклык, матурлык һәм дә бәхет гимны авазларын ачыграк ишетәм кебек. Утлы-ялкынлы гарасат еллары кичергәндә, дөньяны революцион үзгәртеп кору чорында, андый гына авырлыклар, кыенлыклар котылгысыз…

Ярсу йөрәкле, юктан да хәтере кала торган Иргалигә җитә калды. Өлкән дустының сүзләрендә хәлгә керү түгел, эчкерсезлек тә сизмәве аның кәефен тәмам кырды.

– Мин, Бәһрам җизни, синең янга хәер эстәп, таштан юкә суйдырмак булып кермәгән идем, – диде ул, йөзенә каралый коеп. – Белгән, күз күргән өлкән кеше, берәр җүнле киңәш бирмәсме дип килүем иде.

– Алайса кичер… – Бәһрам кинәт үзгәрде, тавышына кадәр йомшарды. – Әһ-һ, хәрендәшем-кардәшем, белмисең хәлләремне!

– Беләм…

– Ай-һай!

Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Тәрәзә артында катып, тәмам бозлавыкланган кантарлы юлдан, буш арбасын яман доңгырдатып, бер атлы узды.

Зиһенен чак кына җыйган Иргали янә телгә килде. Ул менә ничәнче кабат инде, әллә кала тирәләренә сугылып, берәр сезонлы эшкә ялланып карыйммы икән, дигән нияте барлыгын әйтте.

Өлкән кардәшенең моңа да җавабы әзер:

– Бар! Синең кебек эшсез әтрәк-әләмнәр, фәкыйрь-фөкралар каланың үзендә беткән ди. Бер пар чабаталык акча җүнәткәнче, биш пар чабата туздырырсың, шул булыр. – Бәһрам үзенең артык турыдан яруын чамалапмы, янә үзгәрде һәм, бик тә төпле, бик тә урынлы киңәш биргән сыман, болай диде: – Тик шуны бел: берни дә кыйрата алмассың. Ә инде минем киңәшкә килсәк, шул: түзә алмаслык авырлыкка төшкәндә дә, көтүдән, ягъни халыктан аерылма, киресенчә, аңа ныграк елыш. Бәхетне аны читтән эзләмиләр. Аннары яхшымы-яманмы, алар бит синең авылдашларың… – Аз гына уйланып торганнан соң, кирәкле фикерен исенә төшергән сыман, болай дип дәвам итте: – Бер абруйлы зирәк кешедән сораганнар: «Бәхет кайда?» – дигәннәр. «Бәхет ул бердәмлек булган тату гаиләдә», – дип җавап биргән бу кеше. «Гомерлеме соң бу бәхет, әй, зирәк зат?» – диләр икән. Җавап мондый булган: «Әлеге гаилә үзен генә кайгыртмыйча, ил, халык бәхете, халык файдасына хәләл көчен күпме куя алса, аның бәхете шулчаклы озын гомерле», – дип әйтеп әйткән ди.

Бәһрам җизнәсе янә нәрсә турындадыр исенә төшергәндәй бермәл уйланып торды да шактый ук шелтәле тавыш белән әйтә салды:

– Аннары чак кына булса да оят дигән нәрсә бармы синдә?

– Ә нәрсә?..

– Ничек нәрсә?! Менә без, мәсәлән, шушы тәмам бетешкән, коелып төшкән тормышны рәткә салу, аякка бастыру өчен көрәшәбез түгелмени соң?! Башкалар берни белән дә санашмыйча, кирәксә җаннарын да бирердәй булып тырышканда, кызылармеец башың белән читтә калыр идеңме әллә?

– Минем ишеләр әнә шахтагадыр, анда-мондадыр китеп торалар ич…

– Минем башкаларда эшем юк. Минем алдымда фронтовик, ниһаять, революция солдаты тора.

Иргали дә үз чиратында сүз кыстырып куюны кирәксенде.

– Революция ясалды…

Кызып киткән Бәһрамга әйтерсең шушы сүз генә кирәк булган.

– Әй-йе, ясалды. Әмма властьны кулга алу – ул әле ярты эш. Менә хәзерге хәлдән чыгып кара син. Әнә күр, дөньяны мур кырган диярсең. Ачлык-ялангачлык турында әйткән дә юк… Бөтен нәрсә җимерек тә ташландык хәлдә. Завод-фабрикалар эшләми. Бөтен көч хәзер шул завод-фабрикаларны юлга салуга юнәлтелгән. Беркөн кайсыдыр, кем икәнен чурт белгән аның, хезмәтсез эшче – шул ук сукбай, шул ук зимагур, җирсез мужик – бандит, дип тора иде. Уйлый калсаң, өлешчә хаклык та бар бит әлеге сүзләрдә. Авыллар турында әйткән дә юк: кая күз салма, тәрәзә-ишекләре кадакланган буш өйләр. Боларны без, большевиклар, торгызмыйча кем торгызырга тиеш соң?! – Бәһрамның тавышы кырысланганнан-кырыслана барды. Кашларын сөзәк маңгай уртасында җыерып, текәлеп карап, сүзен дәвам итте: – Бәлки, мин партия әгъзасы түгел, дип әйтергә тели торгансыңдыр?.. Әй-йе! Әгәр дә партия әгъзасы булсаң, мин синең белән башкачарак сөйләшер идем…

Шунда Иргалинең күзләре Бәһрам җизнәсенең чабып ташлаган карабодай сабагына охшаш кызгылт-күгелҗем төстәге кан тамырлары белән чуарланган кулына төште. Бу кул яман да нык калтырый иде. Әмма йөрәге тәмам урыныннан купкан Иргали, каяндыр бик тирәннән, күңел түреннән күтәрелгәннән-күтәрелә барган үпкәсен белдермичә тыелып кала алмады.

– Ярар, Бәһрам җизни, – диде ул, рәнҗүен, хәтере калуын яшереп маташмыйча. – Җитте! Мин синең янга талашу-тәмсезләнү өчен килмәдем. Гәрчә күңелемдә сиңа карата үпкә төере булса да… Син бит, туган гына түгел, ә ил агасы була торып, газиз әниемне дә саклап кала алмагансың… Күрше-күләннәр әнә күәс төбен чайкап булса да эчергәннәр. Хатыным белән нарасыемны да шул ук күршеләр, ишекне ватып кереп, үлем афәтеннән йолып калганнар…

Моңарчы Бәһрам җизнәсенең җәберсенү билгеләре, рәнҗү чаткылары гына ярылып яткан йөзе күзгә күренеп үзгәрде, яңак итен чәйнәгәндәй, бит мускулларын, мыекларын селкеткәләп куйды. Яман иде кыяфәте. Менә ул сирәк шадра бизәгән йөзен Иргалигә таба борды һәм кысылган тешләре арасыннан шундыйрак сүзләр сыгып чыгарды:

– Син миңа шул турыда әйтергә дип килгән идеңме? Монда килгәнче, иң әүвәл әнә зиратка кереп зиярәт кылып чыгасың калган. Шунда күрер идең хикмәтне… Яңа өлеше аркылыга-буйга чакрымга җитә язды… Ике мәхәлләле авыл өчен күп, ай күп бу… Анда минем хатыным, ягъни Гөлҗамал апаң да ята… Анда тагы икмәк ди-ди шул юлда башын салган ленинчы-большевик Хаҗиның әнисе дә ята… Ишет! Сүзе туры, уе дөрес, нияте изге кеше генә үз фикерен шулай күзгә карап әйтә алыр…

Иргали, бу сүзләрне бүтән тыңлый алмаячагын сизенепме, җизнәсен бүләргә мәҗбүр булды.

– Ярар, җизни, бигайбә. Ни уйлаганымны кайчандыр бер әйтергә тиеш идем бит инде мин дә, – дип, эскәмия өстендә яткан бүреген йолкып алып башына чәпәде. – Һәрхәлдә, мин хатыным белән газиз нарасыемның тамагын туйдыру, өс-башын бөтенәйтү әмәлен табармын…

Ул бәрелә-томырыла урамга чыкканда, тирә-юньне ак кәфенгә төрергә теләгән сыман итеп, боҗра-боҗра кар ява башлаган иде инде.

Иргали урамга чыккач та, барыр юлын оныткан кеше сыман, чигәләрен угалап, бермәлгә туктап уйланып торды. Зиһене чуалып, башы каткан иде аның. Нәрсә бу?.. Ни өчен әле Бәһрам җизнәсе аның белән шулай сөйләште? Күрче, зинһар, һәр сүзе хөкем карарыдай рәхимсез бит. Ни өчен шулай?.. Бәлки, кайтып җитеп, туган туфрагына аяк басмас борын Гыйззәт хәзрәт белән якын мөнәсәбәткә кергән өчендер? Ике сүзнең берендә «контр» дип телгә алалар бит үзен. Хәзрәттә кунакта булуы, кунып калуы, шуның өстенә әле җигүле ат алып торуы аларга ишетелмәгән дисеңмени? Хәзрәт үзенең кылган изгелеге турында авыл буйлап мактанып та йөргәндер әле. Бәлки, кайтып җитмәс борын авыл активисты Халәп белән телгә килүен килештереп бетермәгәндер? Яхшымы-яманмы, Халәп бит коммунист кеше. Хәер, уйламаганда-көтмәгәндә, дөрт итеп кызып-кабынып, Халәп белән эләгешеп китүен Иргали үзе дә өнәп бетермәгән иде. Бу хәл аның күңелендә кара кан төередәй урнашып утырып калды.

Ничек кенә булмасын, Бәһрам җизнәсе яныннан чыккан минутларда, Иргали үзен читкә тибәрелгән кеше сыман хис итте. Ә бит кеше – үзен тормышта чит итеп тоймаганда гына кеше.

Көннәр уза торды. Кеше бусагасына килеп егылудан да яман нәрсә юклыгын шунда төшенде Иргали. «Болай күз көеге булып яшәгәнче, канлы яу кырында ятып калган булсам соң» дигән чаклары да булгалады аның. Аптыраган үрдәк арты белән чумган дигәндәй, шулай лаф орып, тәмам йончыгач, берәр эш тәкъдим итүче булмасмы дип, пристань тирәләрен дә әйләнеп кайткалады. Бәһрам җизнәсе янында: «Тамакларын туйдыру әмәлен табармын», – дип бик батыраеп күкрәк каккан иде дә, бар, табып кара. Вакыты да шундый бит аның: икмәкне потлап түгел, гөрәнкәләп тә кадаклап үлчи торган заман.

Көннәрнең берендә эш тә тапты кебек. Чаллыдагы бер артельгә ияреп, затонның өске өлешенә юл тотты. Үз хәлен чамалап, юлда ук эшнең ниндилеге – авырмы, җиңелме булуы белән кызыксынды. Янәшәсендә атлаган татар абзыеның җавабы кыска: «Ничава, ияләнгән камыт».

Әмма эш урынына барып җитү белән, тәкъдим ителгән әлеге хезмәткә алына алмавы ачыкланды. Бер төркем ир-ат, боз кисәкләре белән аралашкан чал башлы дулкыннар өстендә чайкалган сал какшагасын сүтеп, бүрәнәләрен ярга чыгарып өяргә тиеш икән. Әмма Иргалинең суга керерлек хәле дә, багор белән бүрәнәләрне ярга таба куарлык чамасы да юк иде. Ахыр чиктә ул яр өстендә эшләүчеләр янына күтәрелде, үзенең көч-җегәрен сынап карарга теләгәндәй, озын арканнар, рычаглар ярдәмендә өем өстенә бүрәнә тәгәрәтүчеләр янына килде. Бер юан гына бүрәнә астына барып керде. Әмма аны күтәрә башлау белән, чыраен сытып, уң кулы белән сул иңбашын тотып, читкә тайпылырга мәҗбүр булды. Бандит пычагыннан алынган яра шундук үзен сиздерде. Хәер, сул кулының күкрәк турысыннан ары күтәрелмәвен ул инде болай да яхшы белә иде. Шулай итеп, Иргали, пычрак су агып-тамып торган бүрәнә астына кереп, күз карасыдай саклаган шинелен генә пычратып чыкты.

Түзә алмаслык авырлыкларга, бәхетсезлекләргә тарыганда да өметен тәмам җуеп бетерми адәм баласы. Әле дә ярый аның гомерлек юлдашы – өмет дигән тормыш җилкәне бар. Шул яшәтә кешене.

Эш табып та башкара алмыйча, коры барып буш кайтуына да карамастан, Иргалинең таш булып каткан күңеле кинәт кенә йомшарып киткән сыман булды. Бәлки, саф һава сулавы, инде бүтән эремәскә дип яткан карлы юлдан җил-җил атлавы шулай күңелен күтәреп җибәргәндер аның. «Зарар юк, – дип уйлады Иргали, – гел болай булып тормас, рәтләнер тормыш, рәтләнергә тиеш. Әнә Бәһрам җизнәсе нәрсә ди: тормыш отыры алга таба бара, ди. Хуҗабикә Зәйтүнә дә: «Советның да игелекле яклары торган саен ачыграк күренә», – дип тора иде әле. Чыннан да, баш ярылып күз чыкмаган бит, тәндә көч-сихәт, йөрәктә дәрт-дәрман бар чакта, тормыш авыр дип лаф орырга кирәк димени! Кемгә җиңел соң ул тормыш дигән нәрсә? Алты ел буена ут эчендә, мәрхәмәтсез үлем давылы котырган яу кырларында йөреп тә исән-сау калуына шөкрана кылырга кирәк. Аның кебекләр генә түгел, аннан болайраклар да анда мәңгегә башларын салдылар…

Уйлый калсаң, исең-акылың китәрлек бит. Һәр адымда үлем сагалап торган яу кырларында ниләр генә кичерергә туры килмәде Иргалигә. Берничә тапкыр әҗәл белән күзгә-күз очрашты, бары тик кыюлыгы белән тапкырлыгы аркасында гына исән калды. Аны бит бер тапкыр хәтта хәрби-кыр суды белән атарга дип тә хөкем иткәннәр иде. Алты ел эчендә башыннан кичергән хикмәтләр, кем әйтмешли, үзе биш-алты кешегә җитәр иде.

Аяклар – фикер көпчәге, дигән сүзне ишеткәне бар иде Иргалинең. Чыннан да, җил-җил килеп атлаганда, башка нинди генә уйлар килми дә, нинди генә татлы хыялларга бирелмисең. Берсе икенчесен алыштырып торган истәлекләр, хатирәләр кайларга гына алып китмиләр…

Шулай уй иркенә бирелеп атлый торгач, искәрмәстән генә яшен камчысы уйнаклап алгандай, миендә бер балкыш чагылып китте Иргалинең. Ул бер мизгелгә туктап калды. Күрче, зинһар! Соң бит, шул ук Казан каласында аның, ярдәм кулы сузмаса да, барып һич югында киңәш-миңәшләшерлек кешесе бар икән ләбаса! Кешесе нинди бит әле! Мәшһүр Казан каласында гына түгел, ә бөтен губернага танылган, үзлегеннән шифаханә тоткан атаклы доктор Клочкинның бердәнбер улы. Исеме дә хәтерендә – Илья Олегович. Хәер, ул вакытта Илья Олегович аның өчен бары тик «Ваше благородие!» иде. Иргали күпмедер вакыт прапорщик Клочкинда денщик булып торган иде. Офицер булса да, Илья Олегович ифрат та миһербанлы, олы җанлы кеше иде. Иргалине дә кимсетмәде, башкаларга да кыерсытырга ирек бирмәде. Тик шулкадәресе бар, Иргалинең Илья Олегович белән соңгы тапкыр очрашуына да биш-алты ел вакыт үтеп китте. Әлеге утлы-кылычлы, канлы-дәһшәтле дәвердә кемнәр белән ниләр генә булып бетмәгәндер дисең. Дөрес, моннан ике ел элек Иргали әлеге Клочкинның якын дусты Аркадий Алексеевич Тарановны очратты. Уйламаганда-көтмәгәндә очраштылар. Шуның аша ул Илья Олеговичның исән-сау икәнлеген белде. Алай гына да түгел, Илья Олегович та Иргалине хәтерли икән. Хәтта: «Шул татарны күрергә язса, алдына тезләнер идем», – дип әйтеп әйткән, имештер. Хәер, әйтсә дә әйткәндер, чөнки Иргали сугыш яланында Илья Олеговичның гомерен саклап калган иде. Аныкын гына микән? Бәлки, үзенекен дәдер…

Иргали, кем беләндер әрепләшкән сыман итеп, үзалдына сөйләнеп алды:

– Пычагымамы миңа синең тезләнүең… Әгәр дә син чын кеше икәнсең, әйдә, ярдәм кулы суз. Бер дә булмаса, җан саклар акча юнәтерлек, кулдан килерлек хезмәт табыш. Менә ичмаса булыр эш!

Күптән узган вакыйгалар искә төшү Иргалинең дә уй-фикерләрен яңартып җибәрде. Үзенең туган ягы, туган-тумачалары белән саубуллашып, сугышка дип чыгып киткән чаклары күз алдына килде…

Шунда бер бик ачы хакыйкатькә төшенгән иде Иргали: чутка да саналмаган, чүп урынына да тормаган икән солдат гомере. Моны ул солдатка алынуның икенче көнендә үк үз башыннан кичерде. Иң әүвәл, Чаллыга алып килеп, ниндидер иске баржаның караңгы трюмына дыңгычлап төяп, Казанга илттеләр. Ристаннар урынына алып бардылар, ачлыктан интектерделәр, Идел-дәрья өстеннән баруларына да карамастан, бер йотым суга тилмерттеләр. Казанда да хайваннар урынына көрән-кызыл төстәге вагоннарга төяделәр. Шулкадәр тутырдылар, утырып тору түгел, басып барырга да урын җитәрлек түгел иде. Җәйге челлә вакыты. Үзе кызу, үзе тынчу. Шулай булуга да карамастан, томаланган ишекләрне ачтыру юк, солдат – кеше түгел, дөмекмәсләр, янәсе.

Өч атна чамасы иза чиккәч, ниһаять, вагоннарның ишеге ачылды. Янә көтү урынына куып, каядыр алып киттеләр. Ахыр чиктә аларны урман ышыгына посып утырган казармаларга илтеп яптылар. Менә кайда булган икән ул тәмуг төбе – җәһәннәм. Миләр кайнап чыгарлык челләдә мылтык астырып, төрелгән шинельне җилкә аша салындырып, көрәк, тагын әллә никадәрле тимер-томыр күтәртеп, хәлең беткәнче, йөрәгең авызыңа килгәнче йөгертерләр, иза чиктерерләр иде. Чак кына хәл алырга дип туктатсалар, каяндыр руханилар килеп чыгып, турылыклы хезмәт итәргә өндиләр, «немецлар илебезне коллыкка төшерергә телиләр» дип, нотыклар сөйлиләр, «Бу соңгы сугыш, сугыш – изге эш» дип өстәп куярга да онытмыйлар. Ул да булмый, солдатлар арасыннан берәве чыгып: «Бу сугышның безгә кирәге юк, бу сугыш безнең кебек гади хезмәт ияләренә бары тик ачлык, ялангачлык китерә, каныбызны коя», – дип, «агитка» алып бара башлый. Аптыраш белән йөдәш, кемне тыңларга да белгән юк.

Нәкъ шул көннәрдә, хәрби әзерлек, хәрби өйрәтүләрнең иң кызган дәверендә, Иргали солдатның да тормышында җитди генә үзгәреш булып алды. Казармага фельдфебель кереп, русча белгәнрәк, дөнья күргәнрәк, төскә-биткә дә чибәррәк, буйга-сынга да тазарак күренгән унлаган татар солдатын сайлап алды. Солдат «уеннары» үтә торган плацка чыгарып тезде. Бераздан нәрсә турындадыр гәп сатып, көлешә-көлешә килүче офицерлар төркеме күренде. Бар да ачыкланды: денщик сайларга дип килгәннәр икән. Иргали каршына да уртачарак буйлы, тар җилкәле, әмма шактый ук сөйкемле офицер килеп басты. Күзләре очрашты. Иргали, үрә каткан килеш, тын да алмыйча торды. «Татармы?» – булды офицерның беренче соравы. Ничегрәк җавап кайтарырга кирәклекне Иргали яхшы белә, беренче көннәрдә үк арт сабакларын укытып, өйрәтеп куйганнар иде инде. «Так точно, Ваше благородие!» – «Кайсы яктан?» – «Кама буеннан, Ваше благородие». Сары пошлак елмайды. Җирән төстәге мыек чылгыйларына перчаткалы кулы белән кагылып алганнан соң, үзенең нинди йомыш белән килгәнлеген әйтте, Иргалинең ризалыгын сорады. Калганы бик тиз эшләнде. Иң әүвәл, сайланып алынган солдатларның өс-башларын алыштырдылар. Өр-яңа ук булмаса да, юньлерәк шинельләр, олтаны шактый ук юкарган, әмма кунычлары хәзергә исән күн итекләр бирделәр. Иргалинең башы күкләргә тиде. Ул, казармага йөгереп кереп, биштәрен элеп чыкты да әлеге яшь офицерга ияреп китеп тә барды. Шулай итеп, Иргали өчен яңа тормыш башланды. Бәхетенә каршы, Илья Олегович Клочкин шактый ук тыйнак, кешелекле, иң әһәмиятлесе – гадел, тыныч табигатьле кеше булып чыкты.

Иргали тормышның искәрмәстән генә шулай елмаюына шөкрана кылып бетә алмады. Чыннан да, соры шинельле солдатка ни кирәк тагын. Аерым фатирда яшәүләре үзе генә дә ни тора! Беркем аның җанына тими, җәберләми. «Айт-два!» юк. Казармада күргәннәре, анда кичергәннәре хәзер инде ямьсез төш булып кына исенә төшә.

Иргалинең тормышы тагын да тынычрак, тагын да ямьлерәк булыр иде дә, тик менә Илья Олеговичның җан дусты Аркадий Алексеевич килеп кенә аны кыерсыта, көлә, вакыты белән хәтта кешелеген изә. Төн уртасында аракы таптыруларына түзәр иде, акчасын биргәч, анысы әллә ни кыен түгел, урам саен диярлек кибет. Төнлә кереп ала торган урыннар да бар. Ул яктан Иргали үзен шактый ук уңган, булган денщик итеп танытып өлгергән иде инде.

Аракы алып кайтып, капкаларга әйберләр әзерләп куйгач, офицерлар бермәлгә тынып калалар. Соңрак белде Иргали, Илья Олегович белән Аркадий Алексеевич Казанда ук дус булганнар, икесе дә Казан юнкерлар училищесын тәмамлаганнар, үлгәндә дә аерылышмаска сүз куешканнар.

Ике дус, ике офицер, маңгайларын маңгайга терәшеп, гәп сата. Иргали алгы бүлмәдә, андый-мондый әмер булмасмы дип, көтеп утыра. Вакыты белән үз уйларыннан арынып, офицерларның әңгәмәсенә дә колак салгалый. Тыңлый калсаң, харап, чәчләрең үрә торырлык сүзләр сөйлиләр. Бернинди тартынусыз патшаны сүгәләр, сугышны дәвам итү өчен Англия, Франция, Америкадан заемнар алып, Россияне тәмам бурычка батырды, диләр. Иң гаҗәпләндергәне шунда, патшаны сүгеп кенә калмыйлар, тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәргә, аның урынына ниндидер князь Михаилны куярга кирәк, диләр.

Игътибар беләнрәк тыңлый калсаң, башың бетәрлек сүзләр дә ишетергә мөмкин. Әгәр дә хак булса, бу сугышка, имештер, бары тик Европадан гына да утызга якын ил тартылган, җитмеш миллионга якын кеше мобилизацияләнгән…

Әмма ләкин әлеге тыныч, тук, чиста тормыш озакка бармады, Илья Олегович белән Аркадий Алексеевич хезмәт иткән частьның резервтан алгы сызыкка озатылуы, ягъни сугышка кертелүе турында хәбәр алынды. Бу – 1916 елның җәе көзгә таба авышкан бер чор иде.

Төнлә бик зур саклык белән хәрәкәтләнүләренә дә карамастан, позициягә яңа көч кертелүен дошман белгән, сизенгән булып чыкты. Таң атыр-атмас борын, җирнең астын өскә китерергә теләгәндәй, каршы яктан ут ачтылар. Олы калибрлы снарядлар шартлавыннан җир тетрәнеп кенә калмады, бөтен тирә-юнь хәрәкәткә килгән сыман булды. Окоплар өстендә ут өермәсе уйный, мәрхәмәтсез үлем давылы котыра иде. Баш калкытыр, иркенләп сулыш алыр чама юк.

Иргали мылтыгын кочагына алды да окоп төбенә чүмәште. Баш очында гына снарядлар ярылудан колаклар тонып, берни ишетмәс хәлгә килде. Өстенә берөзлексез балчык-ком ишелүен генә тойды ул. Бермәлне окоп тирәсендә хәрәкәт башланды. Караса, ни күрсен, санитарлар, башларын саклау өчен иелгәләп, йөгерә-атлый яралыларны ташый башлаганнар икән. Яман күренеш иде бу. Берсенең кулы өзелгән, икенче берәвенең эче актарылып чыккан, өченчесенең йөзе карарлык түгел, кап-кара кан. Кычкыру, ыңгырашу, дөньясына гына түгел, алласына кадәр ләгънәт уку. Иргали, җиргә иңеп керергә теләгәндәй, окоп кырыена тагын да ныграк елыша төште.

Туплардан утка тоту тынарга да өлгермәде, окоплар өстендә икенче бер җан өшеткеч хәбәр таралды: «Га-а-аз!.. Га-а-аз!..» Бу яман хәбәр күпләрне өнсез итте, тәмам тетрәндерде.

Иргали дә аякланды. Ышыграк урын сайлап, зур саклык белән дошман ягына күз салды. Әмма газ дигәннәре дошман ягыннан түгел, ә уң яктагы калкулык өстеннән җибәрелгән икән. Күрде Иргали: сары-яшькелт төстәге төтен, бөтен басу киңлеген иңләп, дулкын тәгәрәвен хәтерләтеп, алар яшеренгән окопларга таба якынлашып килә. Хикмәти Хода, төтен кебек һавага күтәрелми, ә җиргә елышып, авыр нәрсә сыман, җиргә сыланып хәрәкәтләнә. Туган якларында кыр бәрәңгесен алганда, сабакларын җыеп яндырганда, аның төтене шушындыйрак саргылт-яшел төстә булыр иде. Ә исенең тәмлелеге турында әйтеп торасы да юк, хәзер сагынып искә төшерергә генә калды.

Калкулык ягыннан шуышкан газ дулкыны, ниһаять, окоплар өстенә дә килеп җитте. Иргалинең иң беренче тойганы – күзләреннән, чыдый алмаслык дәрәҗәдә әчеттереп, яшь ага башлавы иде. Нәкъ шул мизгелдә, эрегән кургашын салган сымандай, тамак төбе өтәләнде. Тыны кысылды. Һава җитми башлады. Тончыга башлавын тоеп, күкрәген тутырып һава алмакчы иде дә, искәрмәстән генә бугазына ялкынлы кисәү тыгып куйдылармыни, кинәт күз аллары караңгыланып китте, егылмас өчен янә окоп төбенә чүгәргә мәҗбүр булды.

Шунда ул станок пулемёты расчёты белән җитәкчелек итәргә тиеш Илья Олеговичны барларга булды. Күрде Иргали: офицерның хәле тагын да мөшкелрәк, һушын җуйгандай, окоп төбенә сузылып ук яткан. Үзе хәрәкәтсез. Иргали, җәһәт кенә сикереп торып, офицеры янына ташланды. Әмма Илья Олеговичның буыла-буыла ютәлләүдән сыны каткан, йөзе күм-күк зәңгәрләнгән, күзләре аларган иде. Иргали аның башын күтәреп тезенә салды, дәшеп карады. Тик инде офицерның аны ишетерлеге дә, сүз катып җавап кайтарырлыгы да калмаган иде. Бераздан авыз-борыныннан, колакларыннан кан китте. Иргали каушый калды.

Нәкъ шулвакыт авыз-борынын ниндидер аксыл чүпрәк белән томалаган Таранов күренде. Окопның ермачланып беткән борылышыннан атылып килеп чыкканда, кыяфәте акылдан шашкан кешене хәтерләтә иде. Ул, каядыр соңга калудан курыккан кебек, килә-килешли үк, Илья Олеговичның башын тотып утырган Иргалине төртеп җибәрде. Аннары дусты өстенә иелеп: «Илья!.. Илья… дорогой мой… Шулай итеп саубуллашабыз дамыни инде?!» – кебек сүзләрне тәкрарлый башлады. Әмма җан дустының хәле аның сүзләрен ишетүдән узган иде инде. Илья Олеговичның йөзе күзгә күренеп кара-кучкылланды, бераздан, җан биргәнгә охшап, аяк-куллары тартыша башлады.

Таный алмаслык кыяфәткә кергән Аркадий Алексеевич, дустының күкрәк кесәсеннән нәрсәдер эзләгән сыман хәрәкәтләр ясап, капшаштыргандай итте дә, җан дустын бу газаплардан азат итәргә теләптер инде, кобурасыннан пистолетын чыгарды. Бермәлгә дустының җан әсәре калмаган йөзенә карап, пистолетын Илья Олеговичның йөрәк турысына терәде…

Иргалине нинди көч урыныннан күтәргәндер, хәзер инде башына да сыйдыра алмый: «Не сме-ей-йть!..» – дип, яшен ташыдай атылып, ике офицер арасына барып төшкәнлеген үзе дә сизмичә калды.

Бүтәне ничектер үзеннән-үзе эшләнде. Иң элек Аркадий Алексеевичтан аралап алган офицерын, бала урынына күтәреп, окоп каршына салды. Аннары үзе дә мәче җитезлеге белән өскә ыргылды. Шундый ук җитезлек белән ярым үле гәүдәне лафеты җимерелеп кырын ауган туп ышыгына тәгәрәтеп төшерде. Бары тик шуннан соң гына, мылтыгын иңенә элеп, бушап калган куллары белән, җан барлыгы да сизелмәгән Илья Олегович гәүдәсен җил искән якка, куе әрәмәлек белән капланган калкулык булырга тиешле тарафка сөйри башлады. Як-якта мәетләр, газдан агуланып, яраланудан ыңгырашып яткан яралылар, ат үләксәләре… Соңрак Иргали шул вакыйгаларны исенә төшерә иде дә, «каян килде икән миңа көч-егәр?» дип хәйран кала иде. Үлем ачысы кешедән шулай мөмкин булмаганны да эшләтә торгандыр дип, үзенчә нәтиҗә ясый иде.

Иргалинең бәхетенә каршы, газ зонасыннан азат калкулык та әллә ни ерак булмаган, газ таралуын, атышларның чак кына тына төшүен көтеп торган санитарлар да шунда, әрәмәлектә генә посып утырганнар икән.

Илья Олеговичка шундук ярдәм күрсәтә башладылар: ясалма сулыш алдырдылар, укол кададылар, авыз-борынына ниндидер сыекчалар белән чылатылган марля-маскалар куйдылар. Һәм шундук күләгәдә торган бөркәүле арбага сузып салып, әрәмәлек эчләтеп кенә каядыр алып та киттеләр.

Ниһаять, Иргалигә дә чират җитте. Ул да аягына күтәрелер хәлдә түгел иде. Аңа да укол ясалды. Шыксыз олы, тукмак танавына пенсне атландырган бер бәндә, мең төрле сорау биреп, аның теңкәсенә тиеп бетте. Илья Олеговичның кайдан һәм кем булуы белән кызыксынганнан соң, Иргалинең дә исем-фамилиясен, кайчаннан бирле хезмәт итүен, кайсы яктан булуын, денщик вазифасын кайчаннан бирле үтәвен бик җентекләп язып алды. Иргалинең бәхетенә, әрәмәлек арасындагы юл өстендә яңадан берничә бөркәүле арба күренде. Иргалине дә шуларның берсенә утыртып, кыр госпиталенә озаттылар.

Госпитальдә нибары дүрт көн яткырдылар Иргалине. Шул кыска гына вакытның икенчеме-өченчеме көнендә онытылмаслык бер вакыйга булды. Иртәнге як иде. Палатада алты-җиде яралы ята. Берзаманны ут капкандай йөгерешеп госпиталь хезмәткәрләре килеп керде. Керделәр дә, барлык солдатларга берьюлы мөрәҗәгать итеп: «Кайсыгыз Миргалиев?» – дип сорадылар. Бу көтелмәгән хәлдән башта югалып-каушап калды Иргали: «Мин булам…» Ике санитар йөгереп килеп, иң элек аны анадан тума чишендереп аттылар, өр-яңа күлмәк-ыштан кидерделәр. Җилкәсенә яраланган офицерлар кия торган һәйбәт халат салдылар. Аягына йомшак чүәк бирделәр. Борын төбендә бритваларын ялт та йолт китереп, сакал-мыекларын кырып аттылар. Күз ачып йомганчы палатаны да рәткә китерделәр: барлык яралыларның урын-җирләрен алыштырдылар. Хәтта уртада торган өстәлгә чиста эскәтерләр җәеп, чәчәкләр дә кертеп куйдылар.

«Нәрсә булыр бу?» дип озак баш ватарга туры килмәде яралыларга. Бераздан палата ишеге киң итеп ачылды. Аннан берьюлы биш-алты кеше килеп керде. Урталыкта – генералга охшаган кеше. Аның бөтен күкрәге тәреләр һәм орденнар белән чуарланган. Җилкәсенә күз явын алырлык ап-ак халат салынганлыктан, погоннары күренми. Генералга охшаган карт хәрби як-ягында бер артына, бер алдына төшеп юргалап торган ике яшь офицер да бар. Шунда ук графиняны хәтерләткән, бик горур кыяфәттәге бер хатын-кыз. Калганнары – госпиталь персоналы…

Әлеге төркем, палатага кереп, ишек катында туктап калды. Яшь офицерларның берсе, палатадагы авыруларны күздән кичергәннән соң, култык астындагы олы папкасын кулына алып, кирәкле урынын ачты да:

– Рядовой Миргалиев… – дип хәбәр салды.

Койкасы янында басып торган Иргали, үрә катты да:

– Рядовой Миргалиев – это я, Ваше высокоблагородие! – дип шәрран ярды.

Олуг кунаклар төркемнәре белән Иргалигә таба якынлаштылар. Генералга охшаган карт хәрби, иң әүвәл, каршысындагы солдатның күзенә керергә теләгәндәй, текәлеп карап торды, тамагын кырып, чаларган сакал-мыегын сыйпаштырды. Бары тик шуннан соң гына, янына килеп баскан икенче яшь офицерның кулындагы ачык тартмага сузылды. Аннан ялтырап торган медаль алып, Иргалинең түшенә кадады. Аннары елмайгандай итеп:

– Благодарю за верную службу! – дип, уң кулын чигәсе турысына күтәрде.

Иргалинең көчле тавышы янә һаваны ярды:

– Рад служить, Ваше высокоблагородие!

Кунаклар палатадан чыгып китү белән, яралыларның йөри алырлыклары Иргали янына җыелдылар. Башта тәбрикләделәр, аннары түшенә тагылган медальне алып, кулдан-кулга күчертеп, бик җентекләп караштырдылар. Тора алмаган яралыларга да тоттырып караттылар. Бу – 1812 елгы Ватан сугышының 100 еллык юбилее уңае белән чыгарылган махсус көмеш медаль иде.

Офицерын ут, газ эченнән алып чыккан өчен бирелгән әлеге медаль төп-төгәл бер елдан соң Иргалинең үзен үлемнән алып калыр дип кем уйлаган! Ул вакыйга көне-сәгате белән хәтерендә аның. Үлгәндә дә онытасы юк.

1917 елның 9 июле иде. Двинск каласы янында хәрәкәт итүче 734 нче полк командованиесе, Вакытлы хөкүмәт күрсәтмәсе буенча, большевик-агитатор Акимны кулга алырга боерык бирә. Бу вакытта инде Иргали үзенең полкташы Аким белән шактый ук якынаеп өлгергән иде. Ул аның солдатлар арасында «Окопная правда» газетасын таратуын да, рота яшерен комитетының председателе булуын да яхшы белә иде. Шул ялкынлы агитатор-большевик авызыннан бит инде Иргали беренче тапкыр буларак Ленин турында ишетте. Ленинның абыйсы Александрның патша тарафыннан җәзалап үтерелүен дә, тигез хокук, азатлык даулап көрәшкәннәре өчен, кыз туганнарының да төрмәләрдә утырулары, сөргеннәргә озатылулары турында сөйләгән иде Аким. Ленинның барлык милекне гомуми халык милке итү турында хыяллануы һәм шуның өчен аяусыз көрәш алып баруы турында да Акимнан ишетте Иргали. «Кешене изүгә корылган дәүләт бетерелергә, власть халык кулында булырга тиеш», – дияргә ярата иде полкташы. Акимның ленинчы большевик булуы да, берничә тапкыр кулга алынып, төрмәләрдә утыруы да Иргали өчен сер түгел иде. Шунда Иргали революционер, большевик дигән төшенчәләрнең чыдамлык, каһарманлык дигән сүзләрдән аерылгысыз икәнлегенә төшенде.

Әлеге көтелмәгән вакыйга шул Акимны кулга алу вакытында булды. Нинди хис кузгалгандыр, Иргали дә озак уйлап тормады, өермә кебек ябырылып, Акимны яклаучы солдатлар арасына барып керде. Кулга алырга дип килгән офицерларның берсе: «Нәрсә, бунтмы бу? Хәзер үк таралыгыз, югыйсә атам…» – дип, кобурасыннан пистолетын тартып чыгарды. Янап кына да калмады, Акимны яклаучы солдатларга төзи үк башлады. Шунда солдатларның берсе, мылтык түтәсе белән сугып, офицер кулындагы коралны бәреп төшерде. Кулы шартлап сынган офицер, яраланган ерткыч кебек үкереп, сыгылып төште. Штык белән икенче офицерның күкрәген яраладылар.

Бу кораллы бәрелеш бик кыйммәткә төште. Биш солдат кулга алынды. Алар арасында Иргали дә бар иде. Эшне бик коры тоттылар: кулга алынучыларның күбесен хәрби кыр суды атарга дип хөкем итте. Әмма солдат Миргалиевне, моңа кадәр турылыклы хезмәт итүен, шуның өстенә әле үз офицерын үлемнән коткарып калганы өчен юбилей медале белән бүләкләнүен исәпкә алып, 20 еллык каторгага хөкем итү белән чикләнделәр.

Хәрби кыр судының бу карары да гамәлгә ашырылмыйча калды. Күп тә үтмәде, зиндан ишекләре ачылды. Иргали солдатны азат иттеләр. Аннары инде тарихта тиңдәше булмаган вакыйгалар, ярларыннан чыккан ташкын кебек, Октябрь революциясе башланды. Иргали Октябрь ялкыны эчендә. Кулында корал. Яуланып алынган хөрриятне корал белән саклау еллары…

Давыллы-өермәле вакыйгалар эчендә кайнау сәбәпле, Иргали инде үзенең кайчандыр денщик булып йөрүен дә, Илья Олеговичны да оныта башлаган иде. Әмма уйламаганда-көтмәгәндә Аркадий Алексеевич Тарановны очрату барлык үткәннәрен яңартты да куйды…

Хәрби эшелоннар килеп тыгылган ниндидер тимер юл станциясендә булды ул очрашу. Иргали Тарановны тавышыннан таныды. Таныды да, аның, кызыл командир буларак, атлар белән тулы теплушкалар янында тезелешеп торган кавалеристларга ниндидер әмерләр биреп йөрүен күреп, авызын ачты да калды; бераздан исә, честь биреп, каршысына барып та басты.

Денщик Иргалинең кайчандыр кешелеген изгән, канына шактый тоз салган Таранов бер генә мизгелгә югалып-каушап калган кебек булды. Әмма үзен бик тиз кулга алды. Хәтта: «Дорогой Миргалиев! Синме соң бу? Күр инде, ә… Син дә исәнмени?!» – дип, Иргалине кочагына алды. Менә шунда Таранов, җан дусты Илья Олеговичның исән-имин булуы, аның да Кызыл Армия сафларында хезмәт иткәнлеге, әмма, яралану сәбәпле, хәзерге вакытта тыныч кына Казанда яшәп ятуы турында хәбәр итте. Аркадий Алексеевич җан дустына газ атакасы вакытында булган хәлне сөйләп биргән булган. Менә шунда Илья Олегович: «Әгәр дә Миргалиев исән-сау калып, күрешергә язса, алдында тезләнер идем», – дип әйтеп әйткән, имеш.

Таранов белән очрашканда, тагын бер нәрсә гаҗәпләндергән иде Иргалине: этнең эте дип йөргән офицерның үзгәрүе, бөтенләй икенче кешегә әверелүе. Йөре син, канга сеңгәнне юып та, юнып та ташлап булмый дип.

Менә шулай, тигез-такыр юлдан җил-җил атлап, туган авылына якынлашып килгәндә: «Әллә чыннан да Илья Олегович янына сугылып карыйммы икән?..» – дигән уй туды да инде Иргалинең башында. Үзе үк аптырап калды. Нишләмәк кирәк, бата башлаган кеше саламга тотына, ди бит. Бу уй торган саен ныгыды. Ә ник? дип уйлады ул. Нәрсә югалта соң ул? Нәүбәттән калганчы үләттән кал, диләр ич. Хәзер бит аның дөньясы шундый. Иргали бит элеккеге офицер янына хәер эстәп барырга җыенмый. Гомумән, андый түбәнсенүләр Иргалинең табигатенә ят нәрсә. Кала тикле калада берәр уңайрак эш табыша икән, шул бик җиткән. Төкерә ул ниндидер офицер кисәгенең үз алдында тез чүгүенә!

Бу уй торган саен күңелен ныграк биләде Иргалинең. Ә ник? дип уйлады ул кабат. Ишетмеш буенча белә ул: Клочкиннар черегән байлар ук булмасалар да, киң дәүләтле, бик хәлле тормышта яшиләр. Булмас димә, кулында шифаханә тикле шифаханә тоткан, бөтен губернага атаклы доктор, ди бит.

Кыска гына вакыт эчендә башыннан әллә күпме уй үтеп өлгерде Иргалинең. Шул ук кичне ул күңелендә туган исәп-ниятен хатынына да чиште. Чишүен чиште дә, әмма тегесе иренең бу адымын хупларга бер дә атлыгып тормавын белдерде. Вакыйганың бик күптән булганлыгын, шуның өстенә әле патша армиясе «әфисәр» енә бәйле икәнен ишеткәч, тел яшереп тормады, бу эшне бер дә мәгъкуль күрмәвен ачыктан-ачык әйтте дә салды:

– Белмим шул, әтисе, тыныч башыңа хафа-бәла генә өстәп йөрүең булмасмы икән?

Иргали дәшмәде. Хатынының сүзендә дә хаклык юк түгел иде. Чыннан да, бик күп еллар үтте шул инде. Тарановны очратуына да ике елдан артык. Кем белә, өермәле-давыллы еллар Клочкиннарның да тормышын пыран-заран китереп ташлагандыр. Ярларына карап, елга тиклем елга агымын үзгәрткән кебек, алар да тормышларын заманага яраклаштырып корганнардыр. Ихтимал, шифаханәләре дә күптән инде түтүттер… Кем белә, элек-электән сәламәтлеккә туймаган Илья Олегович бәлки инде исән дә түгелдер…

Иренең күңеленә яңа хисләр, моңарчы сизелмәгән гамь керүен, үз-үзенә урын таба алмыйча изалануын, эчтән сызуын, йокысыз төннәр үткәрүен күреп, хатыны Гөлниса да үрсәләнде, аның җанын да тынгысызлык биләде.

– Артык аһ орма, сиңа әйтәм, Ходай кушса, бар да рәтләнер, җайга салыныр. Исән-сау булуыбызга шөкрана кылып яшәргә кирәк. Бер без генә шушындый хәлдә түгел бит, ил белән…

Юк, туасы көн өчен шикләнеп, ут йотып яшәгән Иргалине хатынының сүзләре генә тынычландыра алырлык түгел, аның уйлары мең төрле өмет төененә әверелергә өлгергән иде…

– Исемнәрен анык беләсеңме соң, ичмаса?.. Онытмадыңмы? Бик күп еллар үткән ләбаса!.. – дип сорады Гөлниса.

Күзләрен караңгылыкка төбәп яткан ир, үзалдына сөйләнгән сыман гына итеп:

– Хикмәт исемнәрен белүдәмени! Ул вакытта алар безнең өчен «Ваше благородие» иделәр, – дип җаваплады.

Иргали, без күрәсен кеше күрмәс дип, олы юлга җыена башлады. Ул көннәрдә күңеленең әрнүле дә, татлы да ярсуын тоеп яшәде. Башкача булуы да мөмкин түгел иде. Нинди генә йөрәкле, гайрәтле булма, нәрсәгәдер өметләнгәндәй йөз суы түгеп, ничекләр итеп кеше бусагасын атлап кермәк кирәк? Һай-ла, авыр булачак! Ни йөз белән, мин сезнең элеккеге денщигыгыз, ниндирәк хәлләр булганын хәтерлисездер инде, дип барып сүз катмак кирәк? Дөрес, Иргали алай дип әйтмәс. Әмма Илья Олегович аның ниндирәк уй-ният һәм ниндирәк өмет белән килгәнен сизмәс дисеңмени!

Хәзер инде чигенү юк, сәфәргә икән – сәфәргә! Йөрәгенең ашкынуына да тәкате бетте Иргалинең. Күңеле белән ул инде күптән юлда. Чыннан да, болай өй кошына әверелеп, кул кушырып утырсаң, берәү дә китереп бирмәс. Гайрәте ташып торган ир була торып, баш өстеңдә түбәң, теш араңа кыстырырлык бер кабым икмәгең булмасын инде, ыстырам!..

Иргали Кама аша юл төшкәнен генә көтте. Ниһаять, ул көн дә килде: җәяүлеләр генә түгел, атлылар да юл салганнар, имештер. Әмма, хәерчегә җил каршы дигәндәй, юлга чыгарга дип кенә торганда, искәрмәстән көннәр бозылып китте, күз ачкысыз бураннар башланды. Төннәрен аеруча нык котыра, бөтен дөньяны томалап, чал ялларын җилфердәтә, урам якка аяк атларлык түгел, һәрнәрсә чайкала, ыңгыраша, гөрелди, хәтта өй дер селкенеп тора иде. Бу хәл Иргалигә яу кырында йөргән чакларын исенә төшерде, баш өстеннән генә снаряд очып узган авазлар чыгарып улады шул әлеге буран.

Ниһаять, бураннар басылды. Таң белән сәфәргә. Төннең икенче яртылары. Өлкәннәрнең йокылары качты. Иргали иң әүвәл күн итеген һәйбәтләп каен дегете белән майлап, аяк чолгауларына төрде дә юл капчыгына салды. Аягына озын кунычлы тула оек белән чабата киде. Өй хуҗасы Зәйтүнәнең юнәтеп алып кайткан тегермән ташыдай олы ипиенең бары тик яртысын гына алды Иргали: юлга чыксаң – юлда тап, дигәннәр борынгылар.

Соңгы тапкыр киңәш-табыш тотып алдылар. Әйтәсе сүзләр күптән әйтелгән, биреләсе әмер-киңәшләр бирелгән иде инде. Шуңа күрә Иргали хушлашу минутларын бик коры тотты.

– Ярар, бәгырьләр, хәер-догада тора күрегез. Юлларым уңса-уңмаса да, әллә ни озак көттермәм, тулы ай кебек балкып, әйләнеп кайтып та җитәрмен…

Иргали сәкене тутырып йоклаган балалар янына килде. Аларга нәрсә, әнә гамьнәрендә дә юк, таралышып, рәхәтләнеп йоклыйлар. И-и, кайгы-хәсрәтсез балачак! Күңеле тулыша башлаган әти кеше, иң әүвәл үзенең нәниен сөеп, аркасыннан каккалады. Янәшә яткан Миңсылу-ятимәнең дә өстен рәтләгәндәй итте. Шулчак мизгел эчендә: «Юлларым уңа-нитә калса, беренче чиратта, син ятимәнең өс-башын карар идем», – дигән уй чагылып китүенә үзе дә гаҗәпләнде Иргали.

– Ярар, бәгырьләр! Хәерле сәгатьтә булсын…

Гөлниса озата чыкты. Яңа көн тууын белдереп, беренче әтәчләр аваз сала башлаган иде инде. Чатнап, зыңгылдап торган салкын иртә, сулу алуларына кадәр кыен, тын юлларын өтәләпме-өтәли. Чабата астындагы кар, атлаган саен, әллә кайларга ишетелерлек булып шыгырдый, гүя кемдер артыннан куа килгән кебек.

Басу капкасы янында туктадылар. Иргали ак киндер тышлы бияләе белән шул арада бүрек колакчыннарын, шинель якасын, мыегын сарып өлгергән бәсне сыпырып төшерде дә хатынының иңенә кулын куйды.

– Ярар, әнисе, Аллага тапшырдык. Бер күреп, бер әйләнеп кайтмыйча барыбер җан тынмас. Бер тузгымый корт та тынмый, ди бит.

Хатын-кызның билгеле инде, мышык-мышык килеп балавыз сыга башлады.

– Карап кына… сакланып кына йөри күр инде, сиңа әйтәм… Хәвеф-хәтәргә юлыга күрмә.

– Куй, әнисе, ул кадәр хафаланма. Хәзергә хуш-сау бул!..

– Хәерле юл сиңа, әтисе…

– Берүк, шулай була күрсен.

Иргали, җилкәсен сикертеп, аркасындагы биштәрен чөеп җайлагандай итте дә, җитез-җитез атлап, Чаллыга илтә торган олы юл өстенә куе булып төшкән сыкы эчендә эреп юк булды.

Чулман өстеннән үткән карлы-маяклы юлга килеп төшкәндә, көн тәмам аязып киткән сыман булды. Узган бураннар ике-өч көн эчендә елганы бире якның сөзәк яры белән тигезләп куйган. Энҗе бәс сарган яр буе әрәмәлекләре дә артта калды. Алда-артта атлар пошкырган, чаналар чыжылдаган авазлар. Тынга капланырлык бу зыкы салкын һавада һәрбер аваз аеруча ачык булып ишетелә. Ул арада таң яралды, тирә-юнь ут алганга охшап, ачылып китте. Әнә елганың урта бер җирендә, буйдан-буйга сузылып, җылу-күзләвеккә охшап, шәрә боз ялтырап ята. Аргы яктагы таулар тезмәсе артыннан күтәрелеп килгән кояшның беренче нурлары астында күзләрне чагылдырып яткан шул яктылыкны күрү генә дә Иргалинең күңелендә җылы өметләр уяткандай итте. Адымнарына кадәр үзгәрде аның. Шулай беләүләнгәнгә охшап ялтырап яткан юл буйлап атлаулары үзе бер җан рәхәте иде. Чабата киеп алган аякларына, хәтта яралы иңбашына көч-куәт иңгәнен абайлаган сыман булды Иргали. Шулай итеп ул, юлда очраган олауларны куып-узып, җилнең үзе белән ярышып, һаман алга атлады. Олы калада Иргалине гүя ниндидер шатлык, ниндидер өмет көтәдер сыман иде. Күңеле тикмәгә генә җилкенмидер. Бәлки шуңадыр, хәрәкәтләре ашкынулы, сулышы иркен, адымы нык иде аның.

Олы юлга, Казан юлына төшкәч, көн тәмам яктырды, очраган атлылар да ишәйде. Каршыга да киләләр, арттан куып җитеп: «Һай!» – дип аваз салып, җил уйнатып узып та китәләр. Һәйбәт артлы, бөркүле чаналарга парлап та, мичәүләп тә игелгән атлар очраштыргалый. Чанада утыручыларның эшләре хутта, якалары күтәрелгән, тун-толыплары эченнән борыннары белән күзләре генә чагылып кала.

Иргали атлый да атлый. Уйлары үзеннән узып алга йөгерә. Кеше күңеле нәкъ көйсез көн кебек, бик тиз үзгәрүчән. Иргалинең дә җанын янә икеләнүләр, шик-шөбһәләр биләп алды. Чыннан да, нәрсә көтә аны кала тикле калада? Иргали, олы сәфәргә чыгарга санаулы минутлар гына калгач, янә бер хата ясады кебек: таралып йоклап яткан бәләкәче белән саубуллашып, аркасыннан сөйгәндә, Миңсылуга да күзе төште. Шунда, алда хәтәр билгесезлекләр көтүен белә торып, әманәт-нәзер әйткән сыман итте. Үзенең зур хата эшләгәнен бары тик хәзер генә төшенгәндәй булды. Бу хәл аның чынлап торып җанын кыйный, җанын әрнетә башлады: ант-әманәт уен эш түгел!

Шулай мең төрле уй-хискә бирелеп, җилкенеп-җилкенеп атлый торгач, шактый юл үтелде. Кунарга кергән фатирларыннан да ачы таң белән чыгып китте. Ике тәүлектән соң, көн төшлеккә авышканда, ниһаять, мәшһүр Казанга барып та керде.

Кая карама – халык дәрьясы, мәхшәр көне диярсең инде менә. Әрле-бирле йөренгән халыкны ерып үтмәле түгел. Олырак кибетләр тирәсендә үзе бер тамаша. Кая карама – таш пулатлар, ак диварлар, шунда ук байларның пассажлары, гөр килеп торган кибетләре. Шунда ук бизәнеп-ясанган байбикәләр, байбәтчәләр. Урамның урта өлешендә уенчык төсле матур, өрсәң кузгалып китәрдәй җиңел чаналарга җигелгән атлар. Үзләре, каядыр соңга калудан курыккандай, ут капкан төсле чабалар. Ничек итеп бер-берсенә килеп бәрелмиләр диген син аларны.

Печән базарына якынлашкан саен, чәйханәләр, хәрчәүнәләр күбрәк очрый башлады. Әледән-әле бер ачылып, бер ябылып торган ишекләреннән бу бөркеп, тирә-юньгә хуш исләр таратып, һәркемне үзләренә чакырып торалар.

Иргали дә кеше азрак күренгән хәрчәүнәләрнең берсенә кереп, чәйләп чыгарга булды. Тамак ялгаудан бигрәк, аяк киемнәрен алыштырып, сакалын кырып, мыегын төзәтү иде нияте. Кыяк кебек үткен чалгы пәкесе белән беләве һәрчак үзе белән аның.

Иргали ишек катындагы буш өстәлләрнең берсендә урын алды. Иң әүвәл хәрчәүнә эчен күздән кичерде. Аңардан өстәл аша гына утырган бер төркем татар яшьләренә игътибар итте. Гөр килеп утырган әлеге яшьләр, өс-башларына, үз-үзләрен тотышларына караганда, укымышлы, ак сөяклеләр затыннан булырга тиешләр. Тавышлары да көр яңгырый. Бернинди тартынусыз кычкырып сөйләшәләр, вакыты белән башларын артка ташлап, шаулашып, рәхәтләнеп көлешәләр.

Иргали үзләрен ифрат та иркен тоткан әлеге яшьләрнең сүзләренә колак салды. Араларыннан берәве, ниндидер атаклы татар байгурасы ачкан «Болгар» дигән ресторанда иртәнге өчкә кадәр булуы, ниндидер Рәшидә туташның бик оста җырлавы, кемнеңдер милли биюләр белән чыгыш ясавы, соңыннан милли оркестрның яңа әсәрләр башкаруы турында бик тәфсилләп гәп сатты. Тыңлап торгач төшенде Иргали, татар байлары да, рус купецларыннан күрмәкче, төн буе сату итә торган милли рестораннар, мосафирханәләр, ашханәләр ачу кебек төшемле кәсеп белән шөгыльләнә башлаганнар. Менә НЭП дигән нәмәстә ниләр китереп чыгарган, дип уйлап куйды Иргали.

Тагын бер яңалык турында ишетте ул: завод-фабрикалар туктау сәбәпле эшсез калучыларга ярдәм күрсәтү өчен, хөкүмәт хезмәт биржалары оештырган. Бу биржаларда һәр профсоюзның үз бүлеге булып, алар үз әгъзаларын хисапка алу һәм хезмәткә урнаштыру буенча чаралар күрә икән. Әле гәп сатып, кәеф-сафа корып утырган яшьләр ниндидер татар артистының хезмәт биржасында исәптә торуын телгә алдылар.

Ул арада Иргали аяк киемнәрен алыштырды. Чолгауларының җайлы-җайсыз уралуын белергә теләгәндәй, күн итекләре белән идәнгә типкәләп алды. Яшьләр, җәһәт кенә аның ягына борылып, тынып калдылар. Әмма Иргали моңа игътибар итмәде, кулланылган савыт-сабаны җыештырып, өстәлләрне сөртеп йөрүче егеттән бер стакан кайнар су сорап алды да ишек янындагы юынгычлар янына юнәлде. Күз ачып йомганчы ялт иттереп кырынып та ташлады. Мыек чылгыйларын рәтләгәннән соң, үзен яшәреп киткән сыман хис итте.

Иргали, һәйбәтләп юынып, үз өстәле янына килгәндә, шау-шулы яшьләрдән җилләр искән, азык-төлек калдыклары һәм савыт-саба тулы өстәл янында бары тик бер генә кеше утырып калган. Иргалине күздән яздырмаска теләгән бер кыяфәт белән утырган бу татар агай-эненең килде-китте кеше түгеллеген чамалау әллә ни кыен түгел иде. Өс-башы да затлы, кыяфәте дә укымышлы-зыялы кешегә охшаган. Алдында тәртипсез рәвештә ташланган газеталар ята. Күз карашлары үткер. Йөз-чырае да мөлаем. Ияк очында гына калдырылган җыйнак сакалы үзенә бик тә килешеп, йөз чалымнарына инсафлык, риясызлык өстәп тора иде.

Ахыр чиктә агай-эненең тәкате бетте, ахрысы, һәрбер хәрәкәтендә көч-гайрәт, ашкыну, килеш-килбәтендә ихтыяр көче һәм әллә ниткән тынгысызлык ташып-бөркелеп торган солдатка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Иргалинең кем булуы, кайдан, нинди йомыш белән Казан тикле Казанга килеп чыкканлыгы белән кызыксына башлады.

Иргали үз-үзенә чиксез ышанган бер кыяфәткә кереп җавап кайтарды. Әйдә, белсен солдатның кемнәр белән эш иткәнен. Кеше кайда да үз дәрәҗәсен саклый белергә тиеш.

– Менә ничарадан бичара хәленә төшеп, Казан каласы тарафларын бер әйләнеп кайту нияте белән килгән идем әле, – дигән булды ул. Әмма бу могтәбәр кыяфәтле кеше белән алай дорфа сөйләшергә кирәк түгеллеген бик тиз абайлап алды. Шундук төзәтенде. Нинди йомыш белән килүен яшермичә ачыктан-ачык сөйләде дә бирде һәм бик дөрес итте.

«Доктор Клочкин» исемен ишетү белән, әлеге укымышлы-зыялы кешегә охшаган агай-эне Иргали янына ук күчеп утырды.

– Бик беләм, бик беләм, афәрин, – дип элеп алды ул, – бик могтәбәр, бик затлы кеше. Доктор Клочкинның исеме мөселманнар дөньясында да зур хөрмәт белән яд ителә…

Иргали үзенә кирәкле кешеләр турында шактый ук тулы, кызыклы, бер үк вакытта бик тә кирәкле мәгълүматлар алды. Хәтта кай тирәдәрәк яшәүләренә кадәр белеште.

Һәм менә ул атаклы докторның ике катлы таш йорты каршында тора. Ишекнең тоткасы җиздән, алтын йөгертелгәнгә охшап елкылдый. Шунда ук әллә ни зур булмаган игълан тактасы. Аңа да шундый ук ялтырап торган хәрефләр белән «Бу йортта фәлән-фәлән атлы доктор яши» дип язып куелган.

Иргали өйнең зур-зур тәрәзәләренә кабат күз төшереп алды да, әллә ни биек булмаган, сырландырып, чуеннан коеп эшләнгән баскычка күтәрелде. Менә ул сират күперен чыгуга тиң авыр минутлар. Йа-а Ходай, йа-а мәрхәмәтсез язмыш, түземлек бир, сабырлык бир, һай, бу кеше бусагасына килеп, йөз ертып, йөз суы корытулары! Әҗәлләргә тиң бит!..

Иргали, ни булса шул булыр дип, ишеккә кагылды. Ул бикле иде. Караса – ишекнең уң ягында ак төймә. Шунда ук «звонок» дип язып та куелган. Иргали янә икеләнә калды, үзе турында хәбәр салырга кыюсызланып торды. Сүзне нидән башлыйсын, үзен ничегрәк тотасын мең дә беренче тапкыр күңелендә кабат яңартты. Һәрхәлдә, җаен-форсатын туры китереп, дәрәҗәсен бик үк төшермичә, иң яманы – артык мескенләнмичә генә сөйләшер…

Ниһаять, тәвәккәлләде. Гәүдәсенең, тез буыннарының җиңелчә генә калтыравын тыярга тырышып, имән бармагы белән ак төймәгә басты…

Ишеттеләр. Ишекне алдына ап-ак алъяпкыч япкан бер мөлаем гына хатын ачты. Башына утыртылган биек кокошкасын күрү белән үк: асрауларыдыр, дигән уй чагылып китте Иргалинең башында.

Иргали исәнләште. Горничная башын кагып җавап кайтарды.

– Миңа хуҗаларны күрәсе иде… – диде Иргали, тавышының ничектер калтырабрак чыгуын үзе үк сизенеп.

Коеп куйгандай зифа буйлы, нәзакәтле яшь хатын башта иңбашын гына җыерды. Бары тик шуннан соң гына Иргали биргән сорауның мәгънәсен төшенгәндәй:

– Сезгә Олег Авдеевич кирәктер. Кызганычка каршы, алар өйдә юк. Кичке дүртсез булмаслар да, – дип җавап кайтарды.

– Миңа Илья Олегович кирәк иде, – диде Иргали, әйтер сүзен әйтеп бетерә алмаудан курыккан кеше сыман.

Ыспай-сылу яшь хатынның җавабы кыска:

– Ул да өйдә юк.

– Кайда?

– Службада.

– Һы-ы, алай икән. Кайчанрак өйдә була соң ул?

Асрауга охшаган хатын кабат иңбашын җыерырга мәҗбүр. Шулай да Иргалинең борыны төбендә ишекне шапылдатып ябарга ашыкмады. Заманасы шундый. Коралы булмаса да, аның каршысында көч-егәре ташып торган, шактый ук үткен карашлы, шинельле кеше, кызылармеец басып тора.

Шулай да сорау бирергә җөрьәт итте.

– Сез аның кеме буласыз? Йомышыгыз нәрсәдә?

Иргали дә, сүз җебен өзмәскә тырышып, кайчандыр Илья Олегович белән бергә хезмәт иткәнлекләре турында аңлатырга кереште. Дөрес эшләгән икән. Кокошкалы ханым: «Хәзер хуҗабикәгә әйтим әле…» – дип, Иргалине эчкә үтәргә чакырды.

Иргали, иркен зал-коридорга атлап керү белән, хәйранга калды: ишек катыннан өскә таба күтәрелә торган биш-алты гына баскыч та, аның бизәкләп-сырлап эшләнгән култыксалары да, ишек янында өс киемнәрен салып элү өчен куелган шкаф та олы тәрәзәләрдән төшкән кояш нурында ялтыр-йолтыр килеп торалар. Ә өстәрәк, өйнең зал өлешендә, янә күз явын алырлык затлы-зиннәтле мебельләр тезеп куелган. Иргали үзен бермәлгә музейга эләккән сыманрак хис итте: стеналарда алтынланган рамнарга алынган кыйммәтле картиналар. Күп алар. Әй-йе, дип уйлап куярга мәҗбүр булды Иргали, боларны революция шавы-давылы читләтеп үткән, ахрысы…

Нәкъ шулвакыт өстә, асравы белән бергә, хуҗабикә үзе дә күренде. Эре сөякле, төз-зифа буй-сынлы, ап-ак түгәрәк йөзле, кабарып торган алсу иренле, килешле озын муенлы, ифрат та чибәр, нәзакәтле хатын иде ул. Әмма шул күркәмлек белән бергә, буй җитмәс югарылык-дорфалык та бар иде сыман кыяфәтендә.

Хуҗабикә каядыр барырга җыенган булса кирәк, киенгән-ясанган. Өстенә дә итәкләре идәнгә кадәр төшеп торган, яка-изү тирәләре ялтыравыклы укалар белән каелган күлмәк кигән. Муен тирәсе алтын чылбырлар, кыйммәтле ташлар куеп бизәлгән. Иң күзгә ташланганы – ут чәчәге бәйләменнән үрелгән таҗга охшатып, баш әйләнәсенә тыгызлап чорнап куелган калын җирән толымнары иде. Әлеге алтын таҗ сыман чәчкә күз салу белән, ә бит минем бу хатынны кайдадыр күргәнем бар, дип уйлап, Иргали үзе дә гаҗәпләнеп куйды. Шунда ук исенә дә төште, бу хатынны түгел, ә бөтен гәүдәсе, буй-сыны белән, кулына шаһлык таягы тоттырып ясалган «Әби патша» рәсемен күргәне булган икән.

– Сезгә кем кирәк?.. – диде хуҗа хатын. Тавышы төксе, коры иде. Җитмәсә тагын, Иргалинең сәламен дә бөтенләй ишетмәгән сыман итеп сорады.

Бу хәлдән каушабрак калган Иргали, һушын җыя алмаган кеше сыман, әкрен, шул ук вакытта дәртсез тавыш белән үзенең Илья Олеговичны күрергә теләге барлыгын белдерде.

– Сез аны кайдан беләсез?

Бер урында таптанып торган Иргали башта бергә хезмәт итүләре турында аңлаткандай итте, аннары барысына да берьюлы ачыклык кертергә теләгәндәй:

– Мин аның денщигы идем… – дип өстәп куясы итте. Һәм шушы саксызлык белән ычкындырган бер кәлимә сүзе бөтен нәрсәне җимерде дә ташлады.

«Әби патша» га охшаган хуҗабикәне алыштырып куйдылармыни! Бөтен йөреше-торышындагы нәфислекне, затлылыкны җил тузгытты диярсең.

– Нинди ахмак сүз сөйләгәнегезне аңлыйсызмы сез? – дип җикеренде хуҗа хатын, күзләреннән чаткылар чәчрәтеп. Бу яман сүзләрне кеше-фәлән ишетмәдеме дигән сыман як-ягына каранып алды. Аннары, Иргалине исенә китерергә теләгәндәй, йөзен-кашын җимереп, зәһәрен көчкә-көчкә генә тыйган хәлдә, тезде дә тезде. – Бу заманда нинди денщиклар булсын ди, дивана бәндә!.. – Шунда ук тегеләй-болай уйларга урын калдырмаслык итеп өстәде: – Минем ирем – Илья Олегович Клочкинның һичкайчан да денщик тотканы булмады. Минем ирем, минем Илюшам, кызыл командир булган кеше. Совет иле өчен, җан аямыйча, фидакярләрчә сугышып кан койган офицер…

Һай, бу беркатлылык! дип уйлап куйды Иргали, йөрәгенә гүр салкыны иңә башлавын тоеп. Аны ачыну, үкенү хисе яңа көч белән биләп алды. Һай, тинтәк җан! Һай, беркатлы тилемсә! дип сүкте ул үзен. Эче сыкравына чыдар чамасы калмады. Күр инде, ә! Чак кына, пыскып кына янган өмете дә, шул ялгышлык, хаталану белән ычкындырылган бер сүз аркасында, кинәт пыран-заран килеп гөлт итеп сүнде дә куйды… Шул ук сүзне: ян сакчы, ягъни йомышчысы дип йомшартыбрак та әйтергә мөмкин булгандыр лабаса. Заманы, заманы шундый бит аның. Кем белә, бәлки әле, Илья Олегович та, әгәр дә мәгәр очраша-нитә калсалар, күрмәмешкә салынуы ихтимал…

Иргали, муенындагы ниндидер бер кан тамырының тынгысызланып бии башлавын тойды. Ул шул бимазалаган тамырдан котылырга теләгәндәй башын иде, шинель якасына ияген ышкыштырып алды.

Кылдай нечкә җепкә генә асылынып торган өмете менә-менә өзелә дип торган арада, хуҗабикәнең күңелендә миһербанлык туды, ахрысы. Ул, бик әһәмиятле нәрсә исенә төшергәндәй, бермәлгә тынып калды, һәм, катгый-кырыс тавышын чак кына йомшарта төшеп, янә сорау бирде:

– Кайчанрак бергә хезмәт иттегез соң? Илья Олегович белән дип әйтүем…

– Күптән инде, революциягә кадәр үк, – диде Иргали, теле көрмәкләнүен тоеп.

Хуҗабикә, солдатның бу сүзләренә бөтенләй игътибар итмәгән бер кыяфәттә, стенага эленгән телефон янына килде. Боргалаганнан соң, ниндидер учреждениене сорады. Әмма анда иренең юклыгын әйттеләр, ахрысы.

Сынаган сыман итеп өстән аска карап торганнан соң, хуҗабикә Иргалигә: «Хәзергә әнә шунда утырып торыгыз», – дип, кием-салым шкафы янындагы сыңар креслога күрсәтте дә үзе түрге бүлмәләр ягына китеп барды.

Бераздан телефон шалтырады. Иргалине күздән яздырмауны максат итеп куйгандай, шул тирәдә чуалган горничная, җәһәт кенә йөгереп килеп, телефон трубкасын алды.

– Әйе… Хәзер, хәзер Илья Олегович!.. Хәзер чакырам… – Ул шунда ук ут капкандай: «Ксения Семёновна!.. Ксения Семёновна… Сезне Илья Олегович дәшә», – дип, хуҗабикә кереп киткән ишек ягына аваз салды.

Телефон трубкасы хуҗабикә кулында.

– Әй-йе, Илюша, мин шалтыраткан идем… – дип башлады ул сүзен. Аннары Иргали ягына кырын караш ташлап, чак кына арты белән борылды да, тавышын әкренәйтә төшеп, дәвам итте: – Безгә ниндидер бик сәер бер солдат керде. Әле дә бездә… Сине күрәсем бар, ди. Сүзләре бик сәер… Кайдадыр, кайчандыр синең денщигың булып хезмәт иткән, имештер. Нәр-сә?..

Хатын бермәлгә тынып калды һәм Иргали ягына борыла төште. Үзе һаман телефонны тыңлады. Аннары, күпмедер вакыт ачылышлы булып та, соңрак тәмам тынычланып ипкә килә башлаган тавыш белән Иргалигә мөрәҗәгать итеп, исем-фамилиясе белән кызыксынды. Үзе үк: «Миргалиев түгелме?» – дип сорап та куйды.

Иргали, нәрсә эшләгәнен үзе дә белештермәгән кеше сыман: «Так точно… Миргалиев!» – дип, рапорт биргәндәге кебек кычкырып җибәрүеннән шулкадәр оялды, җир тишегенә кереп китәрдәй булды.

Телефон трубкасын элеп, рычагын борып «отбой» биргәндә, Ксения Семёновнаның йөзе ачылган, тавышы таный алмаслык булып мөлаемланган иде инде.

– Хәзер кайтып җитәрмен, диде. Исемегезне ишеткәч: – О-о, господи! дип кычкырып җибәрде. Ышанмыйча тора, не может быть! ди. – Ксения Семёновна, көлеп-елмаеп, болдыр баскычы янына килде. – Ә хәзер, әйдәгез, чишенегез. Марфа, кунакка ярдәм ит… Киемнәрегезне әнә теге шкафка элегез.

Иргали күн итекләрен салды, ап-ак йон оекбаштан гына калды. Иелеп карасаң йөзең чагылырлык дәрәҗәгә җиткерелеп ялтыратылган паркетларга басып, баскычтан өскә күтәрелде. Залның буеннан-буена җәелгән кыйммәтле келәмнәр өстенә барып керделәр…

Аңардан бер адымга да калмаган ике хатын: «Кулларыгызны юып чыгыгыз», – дип, бер бүлмәгә күрсәттеләр. Монда янә хәйран тамаша. Бәдрәфнең стеналары тоташтан бизәкле плитәләр белән капланган. Үзе якты, үзе чиста, үзе җылы.

Кулларын юып, күтәренке бер рух белән кухняга кергәндә, анда инде табын әзерләнгән, Иргали алдына берничә төрле тәгам-ризык тезеп куелган иде.

Ксения Семёновна да өстәлнең каршы ягына килеп утырды. Салкын ит салынган савытны, өстенә алка-алка суган туралган кызыл балыкны кунак алдынарак этәреп куйды. Графин белән куелган аракыны да бәллүр рюмкага хуҗабикә үзе салды.

Шунда Иргали, хуҗабикәнең үзенә сиздермичә генә аның кыйммәтле ташлар белән бизәлгән йөзекләр киеп алган шундый да нәфис, шундый да җыйнак кулларына, йөзенә, муеннарына күз төшереп алды. Бу кадәр дә аклык, бу кадәр дә пакьлек булмас, моның юынганы да сөт кенәдер, дип уйлап куярга мәҗбүр булды.

Иргали: «Кагылган нәрсәм түгел», – дип, рюмкасын читкәрәк алып куйды. Моны күргән хуҗабикә, җәйге челләдә яуган кар сыман, уйламаганда-көтмәгәндә килеп төшкән кунагына тагын да ышанычлырак күз белән карый башлады.

Әллә ни күп вакыт та үтмәде шикелле, тышкы ишекнең ачылып ябылган тавышы ишетелде. Ничәмә-ничә еллар үтүгә дә карамастан, Илья Олеговичның: «Яле, яле!.. Чыннан да улмы?!» – дигән тавышын шунда ук таныды Иргали. Тамагын туйдырып, чәйләп алган мосафир да, менә ул, мин фәкыйрегез! дигән сыман, элеккеге командирын аягүрә торып каршы алды.

Илья Олегович керә-керешли үк Иргалине күрде дә, якын, үз итеп, күзләрен мөлдерәтеп бермәлгә карап торды, аннары: «Дорогой мой, родной!..» – дип, кунагын кочагына алды. Рус гадәтенчә өч тапкыр үпте. Куанычына бер дә чик-чама юк иде аның. Тавышыннан ук күңеле тулуын, сулышы кысылуын төшенүе әллә ни кыен түгел иде.

– Ксана!.. Менә ул, күр, минем коткаручым! – Үзе һаман да Иргалине шапы-шопы китереп аркасыннан, иңнәреннән сөя. Бу мизгелдә авызы елмайса да, капчыкланып торган күз төпләре дымланган иде аның.

Еллар үзенекен иткән, дип уйланды Иргали. Чыннан да, Илья Олегович шактый ук бирешкән. Тар җилкә, батынкы күкрәк, тутырган тавык кебек йомры, шул ук вакытта ифрат нәзакәтле хатыны янында яшүсмер егет сыман гына. Чәчләр дә кирәгеннән иртә чаларган. Аның каравы өстендәге киемнәре Илья Олеговичка могтәбәр-ыспай кыяфәт өстәп тора иде. Көрән төстәге бәрхеттән тегелгән иркен толстовкасы да, муенындагы ап-ак ефәк банты да үзенә бик килешә. Шуның өстенә әле һәрбер хәрәкәтендә әдәп һәм мәдәнилек ярылып ята иде аның.

Илья Олегович, бик әһәмиятле нәрсә исенә төшкән кеше сыман, хатын-кызлар ягына борылып: «Кадерле кунак хөрмәтенә бүген үк, хәзер үк пир на весь мир оештырыгыз! Кунагыбыз лаек аңа… Әтигә шалтыратмадыңмы? Ярар, үзем шалтыратырмын, иртәрәк кайтсын», – дип, әмер-күрсәтмәләр бирде дә, җилкәсеннән кочаклап, Иргалине үз кабинетына алып кереп китте.

Монда да искитәрлек байлык-җитенкелек, купшылык иде. Тәрәзә каршында ук яшел постау ябылган зур өстәл. Аның өсте бормалап-сырмалап эшләнгән кара савыты, көмештән, алтын йөгертелгән җиздән коелган шәмдәлләр, берничә төрле челем, көл савыты һәм тагын бик күптөрле шурум-бурум белән тулган иде. Тәрәзәнең як-ягында кыйммәтле кашагалар эленгән. Бер як стенаны тоташтан биләп торган чуар келәмнең урта бер җирендә ике көпшәле мылтык кынлы кылыч, зур быргы эленгән.

Илья Олегович кунагын үз каршысына, күн белән тышланган тирән креслога утыртты да Иргалинең сугышчан юлы, кайчан кайтканлыгын, тормыш-көнкүреше турында сораша башлады. Рухы күтәрелгән Иргали, җәһәт кенә чишелеп китеп, ачлыкта-мохтаҗлыкта интегүен, иза чигүен чыгарып селекмәде. Әмма әнисенең ачлыктан үлгәнлеген, гаиләсенең хәзер дә кеше өстендә торуын яшермичә, ачыктан-ачык сөйләп бирде.

Илья Олегович та Иргалинең тормышы, хәл-әхвәле турында бары тик сүз югында сүз булсын өчен генә кызыксынмый. Моны шәйләү әллә ни зирәклек сорамый иде. Менә ул үрелеп кенә солдатның җиңенә сыңар кулы белән кагылды һәм гап-гади, эчкерсез итеп әйтә салды:

– Дорогой мой человек! Шуны бел: мин сиңа кулымнан килгән кадәр ярдәм итәчәкмен. Син моны вәгъдә дип тә, изге әманәт дип тә кабул итә аласың.

Җылы, ифрат ягымлы, чын теләктәшлек белән әйтелгән бу сүзләр Иргалигә җан азыгы булды да куйды. Аңа кинәт рәхәт булып китте, ятсыну минутлары узды, тынычлана төште, тавышына кадәр тигезләнде. Барлык икеләнүләр, шикләнүләр томан кебек эреп юкка чыкты. Шул инде, яхшылык кыл да диңгезгә сал, адәм белмәсә, балык белер, дип әйтмәсләр иде аны.

Шулчак Илья Олегович җәһәт кенә урыныннан күтәрелде, елмайды һәм куанычлы хәбәр тапшырган кыяфәткә кереп:

– Әти дә кайтты, – диде.

Өлкән Клочкинны каршы алу өчен залга чыктылар. Алар чыкканда, башына кокошка утырткан горничная үз хуҗасы янында бөтерелә иде инде.

Ул арада өлкән Клочкин, көзге каршысына килеп, чал суккан чәчен таслап бер якка тарап куйды, тарагын агара башлаган сакал-мыегына да тидереп алгалады. Шунда ук кара төстәге пиджагының төймәләрен ычкындырып, итәкләрен сыпыргалады. Жилеты кесәсеннән ялтыравыклы чылбырга таккан сәгатен чыгарып, аңа күз төшереп алды. Бары тик шуннан соң гына саллы-салмак адымнар белән өскә, Иргали белән улы янына күтәрелә башлады.

Килеш-килбәте шәп иде мәшһүр докторның. Чак кына юаная башлаган таза-төз гәүдә. Чәчләре, сакал-мыегы гына түгел, көя төшкәнгә охшап тузгып торган калын кашларына кадәр чал йөгергән иде аның. Пенсне артында мөлдерәп торган соры күзләр үткен карыйлар, киң маңгаенда еллар сызган сырлар. Йөзе якты, чиста. «Әй-йе, – дип куйды Иргали. – Чыннан да, үзенә карата һәркемдә ихтирам хисе уята торган могтәбәр, ягымлы-игътибарлы, нәзакәтле кеше икән…»

Ул арада залга күтәрелгән доктор, ерактан ук елмаеп, Иргалигә таба якыная башлады.

– Исәнме, саумы, служивый!.. – дип, нәкъ мөселманнарча күрешү өчен берьюлы ике кулын сузды. – Миңа Илюша сезнең ничек итеп бергә хезмәт итүегез, ничек итеп аны газ эченнән, ут астыннан алып чыгуыгыз турында бер түгел, мең тапкырлар сөйләгәне бар. Күрче, зинһар, нинди баһадир! Гренадермыни!..

Өчәүләшеп яңадан Илья Олегович кабинетына керделәр. Әмма анда озак юанырга туры килмәде, аларны табын янына чакырдылар.

Ашханәгә кергәч, кабат һушы-исе китте, хәйранга калды Иргали. Ап-ак эскәтер җәелгән ындыр табагы чаклы өстәл өсте күзләрне чагылдырырлык итеп хәзерләнгән иде. Нинди генә савыт-саба, нинди генә сый-нигъмәт юк иде анда. Мондый мул нигъмәтле табын бары тик олуг кунак хөрмәтенә генә хәзерләнәдер. Әйе, бар икән әле бу фани дөньяда яши белеп яшәүчеләр.

Иргалине биек артлы йомшак кәнәфигә утырттылар. Алдына алтын йөгертелгән кашык, чәнечкеләр һәм берьюлы берничә төрле азык куйдылар. Беренче тост очрашу хөрмәтенә әйтелде. Иргалинең аракыдан баш тартуын сизенгән хуҗалар Ксения Семёновна алдында торган «чия суы» ннан авыз итеп карарга кыстадылар. Хәзер инде хуҗабикә дә ифрат нәзакәтле, бик тә игътибарлы иде.

Сүз иярә сүз китеп, Иргалинең ниндирәк шартларда үз офицерын үлемнән коткаруын, Аркадий Алексеевичның, җан дусты газаплануына чик куярга теләп, атар өчен пистолетын чыгаруын һәм Илья Олеговичның йөрәгенә терәвен күзалларлык итеп кабат искә төшерделәр.

Өлкән Клочкин Тарановның кем булуын, аңа карата үзенең мөнәсәбәтен ике авыз сүз белән әйтте дә бирде:

– Аркадиймы, аңа ышансаң, күзен дә йоммаячак, хәтта туган атасын да атачак…

Иргали доктор Олег Авдеевич ягына күз төшереп алгалый. Күңелендә – әйтеп аңлата алмаслык хисләр давылы. Бу дөньяда шундый рәхимле, рәхмәт яуган бәндәләр дә бар икән әле, дип уйлады ул. Күр инде син аны! Җентекләбрәк караган саен, кай җире беләндер татар кешесенә дә охшап куя. Бәлки, яңак калканнарының чыгынкы булуы беләндер?..

Беренче карашка өлкән Клочкинның кыяфәте чак кына кырысрак кебек. Тирән акыл чагылган үткер соры күзләре дә кешене сынап, тирәнтен өйрәнеп карый сыман. Бу караш әңгәмәдәшенең эчке рухын, эчке халәтен бернинди ялгышусыз белә аладыр төсле. Күз тирәләрен чуарлаган җилпәзә- җыерчыкларына кадәр килешеп тора үзенә. Сөйләгәндә фикер агымын әкрен, аңлы, салмак кына алып бара. Йомшак, мөлаем тавышын тыңлавына кадәр рәхәт. Һәрбер әйткән сүзе, ничектер, үзеннән-үзе күңелгә кереп, хәтергә сеңеп бара сыман. Олег Авдеевич татар халкы турында да үз фикерен әйтте. Гадел, кыю, ифрат та эшчән, дип атады ул татар халкын. Юк, кунагының татар булганы, каршысында утырган солдатның күңелен күрү өчен генә әйтмәде ул сүзләрне. Алай итәргә Иргалинең ни хаҗәте бар аңа! Гомерен борын-борынгыдан татар халкы яшәгән төбәк белән бәйләгән булуына һич тә үкенмәгән кебегрәк итеп әйтте ул әлеге сүзләрне.

Сүз кинәт кискен борылыш ясады. Сәбәпчесе – яшь Клочкин. Чак кына башына китте, ахрысы. Ул Иргалинең язмышын шушында, табын янында ук бер селтәнүдә хәл итәргә җыенгандай, барысының да игътибарын җәлеп итеп, болай диде:

– Әтием!.. Ксана, син дә тыңла. Әйтергә теләгәнем шул: әгәр дә бу кеше исән калып очрашырга язса, алдында тезләнер идем, ярлы булса, кулымнан килгән кадәр ярдәм күрсәтер идем, авыру булса, дәвалатыр идем дигән әманәтем-антым бар… Күреп торасыз, ул минем тезләнүемә мохтаҗ түгел. Ә ярдәмем кирәк булачак…

Барысы да тынып калдылар. Илья Олеговичны шулкадәр үк турыдан ярыр дип уйламаган Иргали, уңайсызлануын яшерә алмыйча, башын ияргә мәҗбүр булды. Баягынак кына әнисенең ачтан үлгәнлеге, хәзер дә кеше өстендә торганлыгы турында әйтеп зарланганына чынлап торып үкенеп куйды. Ул арада кече Клочкин тәкъдим сыман нәрсә дә кертте.

– Минемчә, эшне нинди дә булса табышлырак берәр эшкә урнаштырудан башларга кирәктер…

Яклап та, каршы да сүз әйтүче булмагач, тәкъдименең кабул ителүе дип уйлады булса кирәк. Илья Олегович шундук кызыл мал белән сату итүче зур мөлкәтле бер атаклы купецның исемен телгә алды. Ул сәүдәгәрнең шушы көннәрдә генә Рига кадәр җирдән өчме-дүртме вагон товар алып кайтуы турында әйтте. НЭПның чәчәк аткан чагы, нигә дип шул форсаттан файдаланып калмаска, янәсе. Бәлки, шул нэпман белән сөйләшеп карарга кирәктер? Җитмәсә тагын, ул кеше доктор Олег Авдеевичның якын танышы да икән. Иргали аның өчен шактый кулай кеше булыр иде, телне белә, әллә ни зур булмаса да, бераз грамотасы да бар…

Өлкән Клочкин йөзендәге бер генә мускул да селкенмәде. Менә ул, салмак хәрәкәтләнеп, якасына кыстырып куелган салфеткасын алып, иреннәрен сөртештерде дә яртылаш бушаган тәлинкәсе янына куйды. Бары тик шуннан соң гына сүзгә кушылды.

– Белмим, – диде ул, шушы беренче сүз белән үк Илья Олеговичның тәкъдименә кушылмавын аңлатырга теләгән сыман итеп. – Мин үзем җиргә береккән, тумыштан күкрәгендә крестьян йөрәге типкән кешене туган туфрагыннан аеру ягында түгел. Җир-анага береккән шул тамырларны өздеңме, андый кешенең өермә үләне дүңгәләккә әверелүен көт тә тор. Андыйлар белән әнә кала тулы. Служивыйның гаиләсе, әйтүенә караганда, ике баласы да бар икән. Шунлыктан чегән кебек кубып-күченеп йөрү – этнең мәче кууы кебек кенә булачак. – Олег Авдеевич, аппетиты югалган кеше сыман, алдындагы тәлинкәсен өстәл уртасынарак этәреп куйды да янә сүзгә кереште. – Хуш, служивыйны эшкә дә урнаштырдык ди. Шуннан соң нәрсә? Бераз алга таба карабрак эш итәргә кирәк. Менә әйткән иде диярсең, тиздән нэпманчыларны шундый итеп китереп кысачаклар, кая керергә тишек тапмаячаклар. Моны төшенү өчен әллә ни зур акыл кирәкмидер, минемчә.

Кече Клочкин, әтисенең киңәшен ишетү, аның әйткән сүзләренә колак салу гына түгел, берсүзсез кушылырга интегеп утырган диярсең, янәшәсендәге Иргалинең йөзенә туп-туры карап, искәрмәстән генә:

– Син үзең бу турыда ничегрәк уйлыйсың? – дип сорап куйды.

Кеше икмәгеннән дә ачы, аннан да яман нәрсә юктыр бу фани дөньяда. Үз уйларына бирелеп утырган Иргали, кырт кистереп бирелгән әлеге сораудан бермәлгә югалып калды. Әмма бик тиз кулга алды ул үзен.

– Бу очракта Олег Авдеевич хаклы, – диде ул. – Бездә, татарларда, иген иккән – нужаланмый көн иткән, дигән мәкаль дә бар…

– Үз акылы уенда булган кешегә хәзер авыл җирендә дә тормышны җайга салып була, – дип дәвам итте өлкән Клочкин. – Игенче бәхете – җирдә. Ата-баба һөнәрен сайлаган кешенең бәхетле булуын гасырлар исбат иткән. Ә инде ярдәм итүгә килсәк, бездән калмас, һәрхәлдә, ач-ялангач булмас. Баш өстен түбәле итү чарасын да күрербез…

Аштан соң ир-атлар яңадан Илья Олегович кабинетына җыелдылар. Сүз иярә сүз китеп, Чаллыда яшәүче ниндидер Кузька-Бурлак исемле бер башкисәрнең исемен телгә алдылар. Аның турында сүз кузгату Клочкиннарның икесенә дә кызык иде, ахрысы, бик аңлаешлы итеп елмаештылар. Иргали аша шул Кузька-Бурлакка хат җибәрергә, ярдәмне таш астыннан чыккан шул «зимагур» аша күрсәтергә булдылар. «Юкны да таба торган кеше», – диделәр аның турында.

Шактый юандылар. Ике-өч урында шәмнәргә охшатып эшләнгән электр лампочкалары янудан ялт итеп торган кабинетта утырулары бик тә, бик тә рәхәт иде. Илья Олегович йомшак креслода таралып утырып челем суырган арада, өлкән Клочкин Иргалинең изүен ачып, ярасын карады. Канәгать калды. «Чын хирург кулына эләккәнсең, моның белән яшәп була», – дип нәтиҗә ясады.

Күпмедер вакыт узгач, кичке чәйгә дип, аларны кабат аш бүлмәсенә чакырдылар. Чәй янында яңарып киткән әңгәмә янә Иргалигә ярдәм итүгә кайтып калды. Бу юлы күбрәк өлкән Клочкин сөйләнде.

– Дөнья күргән, тормыш итүнең ибен-җаен белгән кешене туган җиреннән аерырга ярамый. Кеше үз эшен тапсын, шунда гына җаны тынычлана аның. Сәләте булса, үз көченә лаеклы максатлар куеп эшләсә, кеше югалмый. Авылда хәзер кысыр, буш җиргә кытлык юк. Көч-егәрең генә булсын. Ә безнең служивыйның ул яктан зарланырлыгы юк. Татар халкы тырыш, иген игәргә дә, мал-туар асрарга да хирыс. Шуның өстенә бик чиста халык. Әйтергә теләгәнем шул: җире булыр, мал-туарын алышырбыз. Көч – ирдән, байлык – көтүдән, ди бит. – Шунда өлкән Клочкин аңлаган кешегә бик аңларлык сүз ычкындырып куйды. – Җитмәсә, без дә буш калмабыз… Югыйсә әнә бал-май, ит-мазар тирәсенә якын килерлек түгел. Коточкыч кыйммәтчелек.

Бу сүзләр айнытып җибәргәндәй итте Иргалине. «Аларның ярдәм итү дигәннәре шулай әҗәткә акча биреп торуга гына кайтып калыр микәнни? Ай-һай, белмим, белмим, дип уйланды ул. Уртак көймә сумала күрмәс дигәндәй, бурычка алып көн күрү төпсез көймәгә утыру булмасмы икән соң? Һәркем әҗәткә генә алып яшәр иде аны. Мәрхүм Миргали карт: өлеш бар җирдә үлеш бар, дияргә ярата иде. Урыны оҗмахта булсын, акыллы, зирәк карт иде».

Иргали үзенең күңелен янә тирән борчулы, хәвефле уйлар биләп алуын табын янында сиздермәскә тырышты. Авызында кара кан булганда да сер бирергә ярамый, дип уйлады ул. Әйдә, хәерлегә язсын, бурычлы үлмәс дигән булып, үз-үзен юаткандай итте.

Залдагы сәгатьнең, доң-доң килеп, төнге унберне сукканы ишетелде. Табын янындагылар тынып калган сыман булдылар. Шулчак горничная кереп, кунакка урынны Илья Олегович кабинетында җәюе турында хәбәр салды.

Иргали бушаган чынаягын әйләндереп каплады да, ачык йөзле, юмарт күңелле хуҗаларга кабат-кабат рәхмәтләр әйтеп, гафу үтенеп, урыныннан купты.

…Кемнәрнең генә теләкләре кабул булгандыр, Иргалинең юлы котырып уңды: Казаннан ат җигеп кайтты. Крестьян хезмәте белән көн күрә башларга ниятләнгән кеше өчен ат кадәр атның нәрсә икәнен аңлатып торуның хаҗәте юктыр. Аты юкның – заты юк, ди мәкаль.

Шуның өстенә әле чанада, торыпша астында, ике капчык он, бер капчыкка якын солы, кеше җилкәсеннән төшкән булса да, ярты авылны киендерерлек кием-салым да бар.

Өйдәгеләрнең шатлык-куанычлары баштан ашты. Тормыш көтмәгәндә-уйламаганда бәйрәм төсе алды. Бары тик Иргали генә үзен тыенкы-басынкы тотты, бүгенгә тамак тук, өс бөтен дип, артык туарылып ташламады. Хәер, моның сәбәбе дә юк түгел иде шул…

Бер хәстәр икенчесен тудыра, дигән сүз бик дөрес. Ат җигеп кайту гына да әллә никадәрле өстәмә мәшәкатьләр тудырды: кайда асрарга? Нәрсә ашатырга?..

Башта, берәрсенең буш абзарына куеп торыргамы әллә? дип тә уйлаган иде Иргали. Әмма баш вата торгач, бу уеннан кире кайтты. Өй хуҗасы Зәйтүнәнең кайчандыр кәҗә асраган, соңрак өч-дүрт баш тавык тоткан куышы бар, шул алачыкны файдаланып торасы итте. Әмма әлеге куыш бик бәләкәй, алды белән кертсәң, ат та борылырлык түгел иде. Арты белән чигендереп кертермен, дип уйлап куйды Иргали, мыек астыннан гына елмаеп.

Иргали иң әүвәл әлеге куышны иске каз ояларыннан, сынган көрәк, сапсыз сәнәк, иске себерке, бернигә яраксыз тимер-томыр ише нәрсәләрдән арындырды. Шул ук көнне Гыйззәт хәзрәттән бер олау салам сорарга мәҗбүр булды. Салам, бердән, ат астына салырга кирәксә, икенчедән, иске алачыкның тишек-тошыкларын томаларга да кирәк иде. Гаҗәп хәл! Тегесе, бер түгел, ике олау салам бирде. Шуның өстенә әле ындыр табагыннан бер чана солы саламы да төяп алырга кушты.

Иргали, ягар өчен сүтелгән өенең ныграк такталарын сайлаштырып, куыш алдына бөркәү сыман нәрсә дә әтмәлләп куйгандай итте. Югыйсә улак куярга да урын юк иде. Бу эшләрне ул ләззәт табып, ибен белеп башкарды. Саф һавада башы ачылып киткән сыман булды. Сулыш алуларына кадәр рәхәт иде.

Аты алдына йомшак солы саламы салды да, алачыкның бөркәвен чак кына томалый төшеп, өйгә керергә булды. Керә-керешли үк, яңа гына мичтән чыккан ипи исен абайлап алды. Юк, аның өчен гап-гади арыш ипие чак кына әчкелтем, җанга ял, тәнгә сихәт бирә торган муллык исе генә түгел, сүз белән аңлатып булмый торган үзенә бертөрле могҗиза сыман иде. Бусага аша атлап керсә, анда да үзгәреш: җылылык төшеп кенә калмаган, котсыз өйгә бердәм ямь иңгән. Йа-а Ходай! дип уйлап куйды Иргали. Һәр тумыш көнне үз әҗәлен көткән сырхау кебек калтырап иза чикмичә, менә шулай, интекми-нитми яшәсәң иде икән!

Шулчак почмак яктан аш-су әзерләп йөргән Гөлниса чыкты. Йөз-битләре алсуланган, хәрәкәтләре өлгер-җитез, күз тия күрмәсен тагы, яшәреп тә, матураеп та киткән ич! Кулында иләк. Күрче, зинһар, керфекләренә кадәр он кунган. Тавышына кадәр үзгә бит.

– Кердеңме, әтисе? Әйдә, чишен дә, чәйләп алырбыз. Әнә комганда җылы су…

Казаннан кайтканның икенче көнендә үк Иргали атын җикте дә Чаллыга китте. Клочкиннар тарафыннан Кузька-Бурлак исеменә атап язылган хатны илтә барды ул. Утлы башка ут кабар дигәндәй, Иргалине дә юлның юл буе берсеннән-берсе шыксызрак уйлар борчыды. Җанына ял, күңеленә тынгылык табарга язмагандыр инде, күрәсең. Бигрәк тә төнен авыр уздырды ул, үлеп арыган булса да, күзләренә йокы кермәде. Шулай күңеле кыйналып, көеп, сызып каршылады таңны Иргали. Җанын кыйнаган, тынгылыгын алган нәрсә, әлеге дә баягы, бурычка батып кайту иде. Әҗәткә эчкән ике исергән, диләр бит. Уйлый калсаң, бик тирән мәгънә ята бу сүзләрнең төбендә. Бирәләр дип бурычка алып, дөрес эшләдеме соң ул? Ничекләр итеп котылыр икән әлеге әҗәтеннән? Мондый уйлар аны тирән борчуларга салып кына да калмады, тәмам пошаманга төшерде. Әҗәткә күп кергән бүре бурычын тиресе белән түләр, диләр бит…

Иргали, шундый уйларга бирелеп, Чаллыга барып керде. Түш кесәсеннән хатны алып, конвертына күз төшерде дә беренче очраган кешедән Кузька Данилович Волгинның кайда торганлыгын сораштырды. Әлеге бәндә белмәде. Тагын берничә кешегә мөрәҗәгать итте: бер дә ишеткән-белгән кешебез түгел дигән сыман, һәркайсы җилкәләрен генә сикерткәләделәр. Ахыр чиктә, бәлки, кушаматын беләләрдер? дигән сорау туды. Шулай итте дә. Беренче сораган кешесе үк, алдан ук шулай дияргә иде дигән сыман, Кузька-Бурлакның кайда торуын гына түгел, хәтта ничегрәк итеп барырга икәнлекне дә бик теләп, бик тәфсилләп аңлатып бирде.

Иргали үзенә кирәк ике катлы йортның капкасы төбенә килеп туктады. Шулчак аны ишегалдында кайнашкан бер сакаллы бәндә күреп алды. Куе кашлары астыннан бәбәкләренең агы белән сөзеп караучы әлеге кешенең аны күрергә атлыгып тормаганлыгы шундук йөзенә чыккан иде.

Иргали исәнләште. Хатны чыгарып, сакалбайга сузды. Әлеге кеше, хатны алды да: «Хәзер белешәм…» – дип, икенче катка күтәрелә торган баскычка таба юнәлде.

Озак көтәргә туры килмәде Иргалигә, йөзе шул арада языла-ачыла төшкән картузлы урыс: «Әйдәгез! Сезне көтәләр… Рәхим итегез!..» – дип, Иргалигә үзе артыннан иярергә кушты.

Иргали атын өй каршындагы рәшәткә тактасына бәйләде дә сакалбайга иярде. Иң әүвәл текә баскычтан күтәрелеп, калын киез белән тышланган зур ишекне ачып эчкә уздылар. Аны ияртүче, тагын бер зур гына ишекне ачып, яктылык бөркелеп торган бүлмәгә үтәргә кушты. Үзе тышкы якта калды.

Иргали, бусага аша атлап керү белән, ындыр табагыдай зур өстәл янында утырган ике кешене күреп, тәмам аптырашта калды. Беренче тәэсир чыннан да котыңны алырлык иде. Кузька-Бурлакның кыяфәте, килеш-килбәте тел белән әйтеп, сүз белән аңлатырлык түгел икән. Сажин җилкә, пәһлеван гәүдә. Чегәннекенә охшаган, кара болыт кебек тузгып торган чем-кара бөдрә чәч, шундый ук сакал. Күлмәк изүе кендегенә кадәр ачык, җиңнәр сызганулы. Күкрәк-беләкләре дә, нәкъ сакал-мыегы кебек, бөдрәләнеп торган кара төк белән томаланган. Күкрәк йоны арасында, елык-елык килеп, чылбырга тагылган шактый зур алтын тәре чайкала. Йөз-чыраеның адәм карарлыгы юк. Әкиятләрдә генә сөйләнә торган гыйфритнеке сыман сыңар гына күз үзендә, икенчесенең урыны, шыксыз яраны хәтерләтеп, чокыраеп тора. Әмма аның сыңар күзе дә биш күзгә торырлык, кешене үтәдән-үтә күрергә теләгәндәй, чекерәеп карый, карашы – нәкъ иблиснеке. Авызының уң ягы колагына кадәр ертылган. Өске ирененең бер чите китек, шул урыннан, ыржайганга охшап, атныкыдай ике эре теш күренеп тора. Әйе, бу адәм әлеге җан кайтаргыч җөйләнгән яралар белән тикмәгә генә бизәнмәгәндер, дип уйлап куярга мәҗбүр булды Иргали.





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/mahmut-hasanov/saylanma-s-rl-r-2-tom-roman/) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes


Примечания





1


Сүз фашистлар тарафыннан оккупацияләнгән халыклар өчен махсус чыгарылган «Сигнал» дигән журнал турында бара.



Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Язгы аҗаган» романы урын алды. Ярты гасыр аралыгын үз эченә алган әлеге әсәрдә илдә барган үзгәрешләр, кешеләр ара-сындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык һәм хыянәт, фидакарьлек һәм икейөзлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр Иргали–Гөлниса, Гази–Гөлүсә, Бәһрам, Таҗи, Халәп образлары аша ачыла.

Как скачать книгу - "Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Видео по теме - Рауф ПАРФИ билан суҳбат (Тақдимот)
Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *