Книга - Дәрья башы / Исток вселенского

a
A

Дәрья башы / Исток вселенского
Әхәт Гаффар


Күренекле язучы Әхәт Гаффарның әлеге китабына Г. Тукайның бала чагы хакындагы «Дәрья башы» повесте, татар халкының яшәве, көнкүрмеше, хыял-омтылышлары турындагы «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Богау» романнары, «Кәфенгә кесә текмиләр», «Тентү», «Коелы өй», «Күл» дигән хикәяләре туплап бирелде.





Әхәт Гаффар

Дәрья башы



Олы юлдан атлар уза,
Безгә кала тузаны.
Алда гомер бардыр барын,
Сагындыра узганы.

    Ә. Гаффар


















Дәрья башы



Повесть

Ак кар яткан дала дәрьядай киң, очсыз-кырыйсыз булып тоела иде. Күк йөзе аяз, кояш тарау яктылык белән өртелеп кенә күренә. Ак моңсулыкта салмак кына кыңгырау чыңлавы, чана табаннары чыжылдавы, кар шыгырдавы, ара-тирә ат пошкырганы, кешеләрнең өзек-өзек сөйләшкән, көлеп куйган тавышлары ишетелә.

Читендә сирәк-мирәк шәрә куаклар тырпаешкан, ялгыз агачлар басып торган кышкы юл буенча дистә чамасы җигүле ат олавы көнчыгышка таба бара иде. Тәбәнәк кар көртләре кашында җәяүле буран көдрәләре бөтерелә, сыртлары бәсләнгән атларның танауларыннан пар бөркелеп чыга, җил аларның ялларын тузгытып җибәргәли, чана чыбылдыкларына, йөкләргә, учлап, кар сипкәли. Уң яктан искән җилгә каршы, канатларын авыр кагына-кагына, олауга аркылы юнәлештә ялгыз козгын очып үтә, аның коңгылдавы ишетелеп кала.

Олауның урта бер өлешендә туры ат җигелгән чыбылдыклы чана бара. Ул чана артына тагын бер затлы чана тагылган. Аңа төенчекләр, тулы капчыклар, әрҗәләр төяп бәйләнгән, аларны кар сарган. Башына колакчыны бәйләнгән бүрек, кулына тире бияләй кигән, якасы һәм җиңе камалы төлке туны өстеннән толып бөркәнгән, сакалы-мыегы бәсләнеп каткан, дилбегә тоткан Сафиулла – казанчы Алты-биш Сапый, – козгынны карашы белән озатып калганнан соң:

– Һи, үләт кыргыры! Кем башына каркылдый бу, ә? – дип куйды.

Аңа каршы бер хатын-кыз салкында карлыкканрак тавыш белән:

– Алла сакласын! – дип аваз салды.

Сафиулла, толып якасын кайтара төшеп, артка каерылып карады.

Чыбылдык астында, әрҗә һәм төенчекләр белән уратылган яшел печәнне чокырлап ясаган урынга яртылаш күмелеп, хатыны Фатыйма утырган. Ул да толып бөркәнгән, бүреге өстеннән бәсләнгән, чуклы йон шәл япкан. Аның куенында башына сырган бүрек кигән бер баланың зур кара күзләре елтырап тора иде.

Ат пошкырып җибәрде. Чана кинәт тартылып китте. Дуга кыңгыравы чыңлады. Бер генә мәлгә әйләнә-тирәне тынлык басты. Ләкин шундук җанлану сизелде, тавыш күтәрелде. Сафиулла юлчылар өстенә егылудан дилбегәгә генә тотынып калды. Аты, колагын шәңкәйтеп, янга каерылып карады. Аның сулышы тирәнәеп, танавыннан чыккан тыны киңәеп киткән. Сафиулла, чыбылдык астыннан сузылып, аты каерылган тарафка караш ташлады.

Ул якта – утыз сажиннар ераклыктагы үр кашында – бүре утырып тора иде. Ялгыз бүре, танавын күккә чөеп, кыска гына итеп улап куйды. Алда, аннары артта, каударланып, ике эт өрергә тотынды.

– Бүре бар! – диде Сафиулла.

– Ләхәүлә вә лә куәтә, – дип укынды хатын. – Үзең сакла, Ходаем!..

Аларның туры аты алдындагы чанада утырган көрәк сакаллы урыс чукынып куйды.

Сафиулла, ятып диярлек үрелеп, чана алдындагы печән арасыннан авыр чылбырлы чукмар суырып чыгарды да, бияләен салып, аның тимер сабын җайлап тотты. Ул арада елтыр күзле малай ни торырга, ни посарга белмәгән хатынның куеныннан шуып чыкты да, үрәчәгә ябышып, якты кар өстенә күләгә салып торган бүрене карашы белән эзләп тапты.

Олау башындагы пар атка җигелгән яхшы кошёвкада ике хәрби утырып бара иде.

– Попридержи коней! – дип кычкырды аларның сакал-мыегы бозланып каткан өлкәнрәге кучер солдатка.

Атларны тыйгач, олау туктап калды.

Ул арада хәрбиләрнең яшьрәге – нечкә генә мыегына фәкать юка бәс кенә кунарлыгы – елгыр гына сикереп төште дә, шундук винтовкасының затворын коргач, җәһәт кенә бүрегә төбәде.

Ату тавышы яңгырады. Өлкән офицер янәшәсендәге хатын-кыз күзен йомып, колагын томалады. Тик аткан чакта әллә шинель бөркәнчеге, әллә шул мәлдә йөзенә сибелгән учма кар комачауладымы, яшь хәрби бүрегә тидерә алмады.

Янәшәдәге куаклыктан бер көтү кызылтүш пырылдап күтәрелде дә, түбәнтен генә очып, әрәмәлектә күздән югалды. Ә бүре акрын гына аякларына күтәрелде дә ашыкмый гына үр артына төшеп китте. Анда аны тагын икесе көтеп тора иде.

– Ах, чёрт! Промазал! – диде яшь офицер, җилгә кырын төкереп.

– Растяпа ты, однако, Михаил Семёныч!

– Позёмка, – диде яшь офицер һәм, җилдән ышыкланып, папирос кабызды. – Уж не обессудьте.

– Смотри, милостивый государь! Как бы супруге так же не промазал по приезде, – диде өлкән офицер, гөлдерек тавыш белән көлеп. Аннары, кучер солдатның иңенә кагылып: – Трогай, голубчик! – дип боерды.

Тук пар атлар, пар бөркеп, гаярь генә кузгалып киттеләр. Алардан соң берәм-берәм арттагылары да купты. Яшь офицер папиросын соңгы тапкыр суырып алгач, читкә атты да барган шәпкә, винтовкасын урнаштырып, кошёвкага сикереп менде.

– Вожак был, ваше благородие, – диде ул үкенечле тавыш белән һәм тагын бүре күренгән якка борылып карады.

– Думаешь, со своей стаей пожаловал?

– Непременно-с.

– Вожак, да не наш!..

– Мәми авыз, – диде Сафиулла. – Тигезә алмады.

Аларның алдындагы йөк хуҗасы аңа таба борылып сүз катты:

– Коленки, кажись, задрожали, а, Сафи!

– Да уж! – диде Сафиулла, аңа чукмарын күрсәтеп, һәм, аны печәнгә яшергәч: – Я шесть волк бил, Кузьмич, – дип өстәде.

Аларга да кузгалырга чират җитте.

– Слыш-ка сюда, Сафи! – диде рус йөкчесе.

– Чава ышшы?

– Что-то стало холодать.

– Скуры дума будем, Алла бирсә.

– Вот именно. Поди, пересядь сюды.

– Зачем?

– Да ведь промазал, будь он неладен! А нам бы малость и мазнуть не грешно…

Сафиулла бер хатынына, бер малайга карап алды.

– Мәле, Габдуллаҗан, шәкерт булсаң да, ат тота беләсеңдер?

– Белми ди, бар! – диде малай һәм, куанычын яшерә алмыйча, дилбегәне тизрәк кулына алды.

– Ни диюең, тозсыз? – диде хатын канәгатьсез төстә. – Баланы туңдырасың ич! Җизнәсенә ничек җавап тотарсың?.. Урыныңа кереп утыр, Габдуллаҗан!

– Әй лә! Анда аяк ойый. Минем тышта җәяүләп йөгерәсем дә килә әле.

– Йөгерер чагың алда әле, бала, алда, – диде хатын моңсу тавыш белән һәм печәнгә чума төшеп утырды.

Сафиулла толыбын иңеннән төшерде дә, малайга җайлап япкач, үрәчәгә тотынып, тышка сикерде һәм урыс чанасын куып китте.

– На, малкай! – диде малай көр тавыш белән, дилбегәне кагып.

Дөнья, әйләнгән кебек, акрын һәм тын гына артка таба шуа бирде. Җил кешеләр тавышын, өзеп-өзеп, бер калкулыкта тибрәлгән кылганнар арасыннан шудырып чыгаргач, җәяүле кар белән бергә далага тарата иде. Малай, шул кылганнарны карап бара торгач, үзен шулар арасында күлмәкчән, чалбардан гына яланаяк каядыр йөгерә дә йөгерә, тыны бетеп егыла, аннан тагын йөгереп китә, ауный, торып, аларны бәләкәй кулы белән иркәли, нәрсәгәдер сөенгән сыман көлә, аннан ары, тезен кочаклаган килеш, шулар арасында тын гына уйланып утыра, күзеннән бите буйлап яшь тәгәри итеп күрде. Күрәсең, очсыз-кырыйсыз тоелган офыксыз карлы даладагы әлеге кылганнар уентыгы, әледән-әле учма-учма кар тузанының йөзенә сирпелеп, күзеннән яшь китергәне шундый хис кичерткәндер. Чыннан да, чана башында печәнгә һәм толыпка төренеп утырган бу малай үзе дә җилгә һәм кар себерүенә һәркайсы үзенә аерым каршы торучы әлеге кылганнарны хәтерләтә иде.

Казанчы Сафиулла белән олаучы Кузьмич салмак кына агылган олауның уртасында барган чанада стаканнан бер-бер артлы «ачы су» эчеп куйдылар, Сафиулла урыс олаучысы сузган дуңгыз маен капмады.

– Ат ите харуша, – диде ул, куенына тыгылып. – Казылык!

– Бля-ям! – дип сузды Кузьмич. – Отведал. В русско-турецкую войну. Впрямь яхши. С кониной холод нипочём.

Шулай гәпләшеп, аларның һәркайсы үз ризыгын чәйнәде.

– А малайка яхши, – диде Кузьмич, Габдуллага ымлап. – Дай Бог ему здоровья.

– Рәхмәт, Сабилий Кузьмич.

Сафиулла артсыз чанадан ашыкмый гына төште дә, атын уздырып җибәргәч, тәртәләреннән артка тагылган затлы чанадагы төенчекләрне ураган бауны тарткалап карады һәм үз чанасына менеп утырды.

– Бүре куркытмадымы соң? – дип сорады ул, малайдан дилбегәне алып.

– Әй лә! – диде Габдулла. – Бүре күргәнем бар инде минем.

– Кайда?

– Әтнәдә.

– Нишләп йөридерие соң ул анда? Бүрене әйтәм.

– Базарда ие ул.

Сафиулла көр тавыш белән көлеп җибәрде:

– Берәр сарык сатып алырга килгән мәллә?

– Аның үзен сатарга апкилгәннәрие. Бер урыс.

– Нигә алмадыгыз соң? Сиңа бүрек тектергән булыр идегез.

– Сәгъдетдин әти миңа анда бүрек алып биргән иде инде. Аннары – бишмәт. Киез ката да.

Сафиулла, үз-үзенә сөйләнеп:

– Сәгъдетдин әти, Сәгъдетдин әти, – дип кабатлады. – Мөхәммәтгариф әти, Мөхәммәтвәли әти… Күрсә дә күрер икән ятим башы. Инде менә Галиәсгар… Нишләр анда? Бусы җизнәсе генә…

Тын гына барган Фатыйма толыбын ачты да:

– Җәле, карт! Баланың башын катырма әле! – дип үрелде дә малайны үз алдына тартты.

– Карап барасым килә, – диде малай, аңа карышып.

– Туңарсың, – диде Фатыйма кырыс кына. – Җизнәң Галиәсгар туңдырмаска кушты.

– Монда шулай бүреләр күпмени? – дип сорады малай. – Казаннан чыкканнан бирле… дүрт тапкыр юлга төштеләр ич инде.

– Әй Габдуллаҗан! Дөньяда бүре бетә димени? Аның ике аяклылары күбрәк. Шуларыннан саклан син, шуларыннан…

Малайны Фатыйма үз алдына төреп утыртты. Ул арыган, талчыккан иде, ахрысы. Җай гына барган шәпкә, кыңгырау чыңлавына, кешеләрнең тонык кына булып ишетелгән сөйләшүләренә, кар шыгырдавы авазына изрәп йоклап китте.

Каршы килгән атлылар күренмәс булды: олау юл тоткан урынга – Җаекка якынлашты.

Олау башында барган хәрбиләрнең пар аты тояклары астыннан кар чәчә-чәчә юыртып ук китте. Сафиулланың туры аты бер мәлгә колагын шәңкәйтеп алды да, адымнарын кызулаткан башка атлардан калышмаска теләгәндәй, елгыррак атлап китте.

Алда шәһәр чалымнары күренде. Әле шактый ерак булса да, чиркәү һәм мәчет манаралары төсмерләнә иде инде. Бер үргә күтәрелгәч, аның эреле-ваклы йортлары да ачык күренә башлады.

– Ай җанкай! – диде Сафиулла, атны тыеп. – Кайтып җиткәнне сизә малкай… Сиңа әйтәм, Габдулланы да уятсаң ярар.

– Йоклаган баланы уяталар димени?

– Йә, хатынланма. Кая җиткәнен карап калсын.

Малай уянып китте, тире бияләе белән күзен угалаганда, шәһәр урамына җиткәннәр иде инде. Олау берәм-берәм аркылы урамнарга, тыкрыкларга тарала башлады. Малай каршыга якынлашкан һәм артка чигенгән катлы-катлы агач һәм таш йортларга, урысча, гарәпчә хәрефле кибет язуларына, морҗалардан чыккан төтеннәргә, урамдагы халыкка, җигүле атларга, биек манаралы мәчеткә карап барды.

Олы капкасы шәрран ачык (ни ачылмас, ни ябылмас хәлдә карга күмелгән), асты – таш, өсте агач булган бер йорт яныннан узып баралар иде. Аларның юлын бүлеп, әлеге капкадан бер төркем малай-шалай йөгерешеп чыкты. Сафиулла атын туктатып торырга мәҗбүр булды. Кайсы кай тарафка чәчелгән малайларны карашы белән озатып калгач, малай Сафиулладан:

– Болар кем була? – дип сорады.

– Танымадыңмыни? Шәкертләр ләбаса!

– Ә бу мәдрәсәмени?

– Мәдрәсә шул. «Мотыйгия» мәдрәсәсе, диләр аны.

– Син әйткән хәзрәтнекеме? Кем әле…

– Шуныкы шул. Мотыйгулла хәзрәтнеке.

– Мине шунда бирәләрмени?

– Белмим тагы. Җизнәң шулай дип әйткәние әйтүен.

Кузгалып киттеләр. Бераз баргач, бер йортка камчы сабы белән төртеп күрсәтеп, Сафиулла: – Ә менә бусы Галиәсгар җизнәң белән Газизә апаңнар йорты булыр,– диде.

– Мине шушында илтәсеңмени инде син, Сафиулла абзый?

– Башта үзебезгә төшәбез әле. Аннары, аннары…

Ниһаять, туры ат чаттан бер тыкрыкка борылды да җыйнак агач йортның капка төбенә җитеп туктады.

– Әлхәмделилла! – диде Сафиулла һәм, авыр гына кузгалып, чанадан төште, бияләйләре белән шап-шоп иттереп, өс-башын какты.

Аның сүзен Фатыйма:

– Аллага шөкер, – дип куәтләде.

Башта малай, аннары хатын, чыбылдык астыннан иелеп чыгып, карга аяк бастылар. Аларның аяк астында кар шыгырдады.

Малай кар сарган утыртма куак читәнне, аның буена көрәп өелгән кар көртен, түбәсез, кыйшайганрак капканы, аның нәкышле келәсен, бер тәрәзә төбендәге яран гөлен күзеннән кичерде.

– Ай Алла, күрче, бар дип тә белмиләр, – дип сөйләнде Сафиулла. – Кая олактыгыз? – дип кычкырды. – Ачыгыз җәтрәк! – Ул кече капканы шыгырдатып ачты һәм, тагын риза булмыйча: – Җүннәп карын да көрәп куймаганнар, – дип сукранды.

Ачык капкадан бер эт йөгереп чыкты да аяк астында буталырга тотынды, чананы иснәштергәләде дә, малайга карап, юаш кына өреп куйды. Малай ятсынып кына аның сыртыннан сыйпады.

Тәрәзәдә хатын-кыз йөзе чалынды. Шундук ишек ачылган, кар шыгырдаган авазлар, хатын-кыз, ир-ат тавышы ишетелде:

– И-и…

– Кайттылар!

– Сөбханалла!

– Көтә-көтә көтек булдык инде…

Кече капкадан иң әүвәл яланөсле, башына шакмаклы, чуклы шәл генә бөркәнгән бер хатын килеп чыкты да:

– Нихәл кайттыгыз соң? – дип эндәште.

Сафиулла аңа кырыс кына:

– Ару гына әле, – дип җавап бирде.

– Иншалла, иншалла, – дип сөйләнде әлеге хатын һәм, малайны абайлап, Фатыймага: – Шәкерт малай шушымыни инде? – дип сорады.

– Кем булсын тагын? – диде Фатыйма, аны баштанаяк күзәтеп. – Берәр биләмгә җыендың мәллә – чулпы чыңлатып йөрисең?

– Ә-э, биләм кайгысые! Йортны кем тоткан дип беләсең?

– Әйдә, Габдуллаҗан, – диде Фатыйма һәм малайны ишегалдына, аннан өйгә әйдәп кереп китте.

Башына камалы бүрек, өстенә җилбәгәй җибәреп кайры тун кигән бер ир-ат, авыр гына күтәреп, олы капканы ачып куйды да, йөгәненнән тотып, туры атны эчкә әйдәде.

– Ну, Гатаулла, бу карны көрәп куйсаң, кулың тартышыр идеме? – диде Сафиулла.

– Көрәгән инде аны, әти. Тагын салган ич.

– Сала инде ул, салмый ни! Сафиулла әлеге хатынга: – Нәрсә син яланөс йөрисең монда? Суык тисә, синең җәфаң кирәк ди! – дип эндәште дә кулыннан салган бияләе белән аның артына шапылдатып алды. – Бар, чәеңне куя тор! Аннан ары кара аны: ахшамнан соңга мунча өлгергән булсын! – дигәч, толыбын салып, кулын әледән-әле тыны белән җылыткалый-җылыткалый, йөк бауларын чишәргә кереште.

Арттагы чананы, чишеп, янга урнаштыргач, Гатаулла олы капканы эшереп япты да, аннары атны, тугарып, абзарга кертеп чыкты.

– Турыга солыны кызганма, – диде аңа Сафиулла. – Туенгач, көрпә туглап сугарырсың. Тоз салырга онытма. Аннары өстенә чыпта яп – тирләде.

– Япкан. Ярар инде, әти. Шуларны да белмәскә бала-чага мәллә мин? – диде Гатаулла һәм, яңа чанага ымлап: – Кыйммәткә төштеме соң? – дип сорады. – Хутлы күренә.

– Кеше малын чутлама, яме. Казаннан хәтле сөйрәтеп кайткач, очсыз булыр димени? Галиәсгар кесәсе генә күтәрмәслек түгел, – дип, Сафиулла болдырның тәбәнәк баскычыннан өйгә кереп китте.

Йөкләр тирәсендә Гатаулладан кала бишмәт кигән яшь кенә хатын (йөкле күренә) һәм бер кыз белән бер малай кайнаша калды.

– Күпме әйтергә сиңа авыр күтәрмә дип, – диде Гатаулла яшь хатынга. – Көчәндермәстәйләренә генә тотын. Арттан кумыйлар ич – өлгерелер.

Фатыйма чишенеп өлгергән иде һәм хәзер малайның билбавын чишеп, бишмәтен, аннары киез каталарын салдыра иде инде. Сафиулла да, чишенеп, киемнәрен чөйгә элде, сакал-мыегына каткан бозны йолыккалагач, башындагы түбәтәен салып, башкасын киеп куйды.

Ишекне әледән-әле киң итеп ачып, өйне буга күмә-күмә, әрҗә, төенчекләр ташылып беткәч, барчасы өйгә җыелып торган бер арада Сафиулла сандыкка утырды да:

– Дога кылыйк, – диде.

Утырышып, дога кылып алдылар.

– Әгүзе билләһи минәшәйтан ирраҗим…

– Йа Аллаһы иллалаһы…

– Өй суынды, – диде Сафиулла, кузгалып. – Син, килен, мичкә ягып җибәр… Кызым, син яңа оекбаш китер, ә син, такырбаш, читек китер, – диде ул һәм, шуларны кигән арада, самавыр куеп йөргән яшь хатынын астан гына күзәтә-күзәтә: – Чәйгә Казан ризыкларын да куегыз, – диде. – Чәйдән соң Габдуллаҗанны җизнәләренә илтәсе булыр. Бераз күчтәнәч җыеп төйнәрсез… Син бар, кызым, Газизә апаңнарга хәбәр итеп куй…

– Кайсысына, әнинең абыйсы Галиәсгар абыйдагы Бибигазизәгәме? Әллә хезмәтче Габдрахман абыйның хатыны Газизәгәме? Ә?

– Минем әни ниме дип монда килсен икән, аңгыра? Габдуллаҗанны шуларга үзебез илтеп бирергә булгач, – диде Фатыйма.

– Минем кызым аңгыра икән, үзегезнең чатаныгызны йомышлагыз алайса, – диде Җәмилә.

– Сез нәрсә? – диде Сафиулла, ярсып. – Инде балалар бүлешәсезмени? Әйткәнне эшлә! – дип кычкырды ул кызына. Һәм тегесе тиз тотып чыгып та китте. – Ә син, Җәмилә, – диде ул, мич аралыгыннан коры утын алып, тамызлыкка чыра телгән яшь хатынына, – чабынырга яңа себерке куй. Рәтләп (тамагын кыра) чабынмаганга айдан артык… Юл газабы – гүр газабы ул.

– Бар, мунчага коедан су китерә тор, – диде Җәмилә киленнәренә. Һәм Сафиуллага: – Аның каравы, бер михнәттә, бер рәхәттә, диләр, – диде. Ул, мичкә утын тыгып, бер-бер артлы сызса да, шырпысын кабыза алмый тора иде.

Фатыйма аның кулыннан шырпы кабын тартып алды да, кабызып, чырага элдерде.

– Рәхәткә тәкатең калмагандыр шул, – диде ул төксе генә.

Бу арада Гатаулла ишек төбендәге тәпәнгә агач кисмәктән су салып, он, тоз өстәп туглады да атны эчертергә чыгып китте. Ә Габдулла түрге өйдә, нишләргә белмәстән, тын гына өй җиһазларын күзәтеп тора иде.

Мичкә ягып җибәргәч, түрге өйдә Фатыйма, бер төенчекне чишәргә керешкән Җәмиләгә иелеп:

– Рәхәткә тиенәсең килгәч, Казан юлын таптыйлар аны, – диде һәм төенчекне үзе чишә башлады. – Әйтмәгәние димә, мунчаның беренчесенә үзебез керәбез.

– И-и, исем бик китә инде, – диде Җәмилә, тыенкы гына көлеп һәм, күлмәген төзәткән булып, билен сыпырып-сыпырып куйды. – Икенчесе… күпкә кайнаррак аның, пәрәми!

– Кайберәүләргә кеше калдыгы да тансык шул, – диде аңа Фатыйма, зәһәр пышылдап.

– Ай-һай! Кайберәүләрне калдырасы итмәсә, Сафиулла яңаларын башларые микән дип торадырыем әле мин!

Эчтән ярсый башлап, Фатыйма төенчектән урындыкка исле сабыннар алып тезде.

– Аң бул, – диде ул. – Бу «Гөлҗиһан» сабыннарын үз кулларым белән сезгә дип җыймаган! Гөбердәтеп, үзебез юынабыз, Аллаһы теләсә!

– Сафиулла бая гына бер дә алай юыну кайгысында булмады шикелле. Безнең икебезгә ике себерке дә хәйран таман! Биргәненә шөкер, бүген бер-беребезне әлсерәшеп бетенгәнче чабындырасыбыз бар әле дип көтеп алганнарым рас килмәгәе!

Ике өй арасындагы ишектән, кулында сөлге ишә-ишә, Сафиулла килеп кергәнен күргәч, алар басынкыланып калдылар һәм икесе берьюлы төенчеккә иелделәр.

– Ни бүләсез? – дип сорады Сафиулла.

Шундук йомшап, Фатыйма, үз төенчеген чишеп, түрдәге сәкегә берсе кызыл, икенчесе яшел юрган таратып салды.

– Менә, карт, – диде ул. – Җәмиләгә юрганнарны күрсәтмәкчием әле.

– Күрсәт соң.

– Алган чакта монау сатинына пар булмады ич, хәерсез. Ничек дисең, Сафиулла, безгә монау кызыл атласы гына да ярап тормасмы?

– Анысын мин белмим инде аның, үзегез карагыз тагын. Минем үземә чиратлаштырып та ярый, – дип, Сафиулла, ишкән сөлгесен тарата-тарата, артка чигенде. – Кайчан кайный инде бу самавыр?

– Ә менә мин… Ә менә мин… – диде Фатыйма Җәмиләгә, тотлыга-тотлыга. – Мунча себеркесе генә чиратлап була ул. Безгә атласы да ярап торыр, – дип, юрганны күтәреп, такта белән бүленгән бүлмәгә кереп китте.

– Әй, сезгә әйтәм! – дип кычкырды Сафиулла. – Суынышыгыз. Самавырыгыз кайнап чыкты монда!

Хатыннар кече өйгә чыгып киттеләр.

Габдулла бу вакытта, сәкедән аягын салындырып, тәрәзә янында утыра иде. Үзе генә калгач, ул сабыннар төреп кайтылган бер гәҗит битен алып караштыргаларга кереште. Аның каршысына ничектер чатанлабрак атлап йөрүче теге малай килеп басты.

Габдулла аңардан:

– Син кем атлы? – дип сорады.

– Габдерәүф.

– Ә мин – Габдуллаҗан.

– Беләм инде. Сине күп сөйләделәр монда.

– Минем хактагы сүз гел шулай инде ул: эт шикелле, бер алга чыга, бер артка төшә, – дип көлде Габдулла. – Син бу апаларның кайсысыныкы соң? Олысыныкы бугай, име?

– Әй! – диде Габдерәүф, кул селтәп. – Шул – өлкәненеке булам.

– Атаңның да Казанда чакта сүз арасында: «Мин өлкән кеше инде», – дип куйгалаганы бар. «Өлкән» ни нәрсәне белдерә ул?

– И-и, шуны да белмәскә! «Олуг» дигән сүз!

– Алай икә-ән, – дип сузды Габдулла.

– Ә миңа икесе дә – ике тиен бер акча, – диде Габдерәүф, өзелгән сүзгә кире кайтып. – Икесен дә «әни» дип йөртәм.

– Синең әниләрең әзрәк икән әле! – дип елмайды Габдулла. – Ә минекеләрне бергә санасаң, өчкә тула. Үземнеке Бибимәмдүдә булган. Аннары соң Кырлайдагысы Зөһрә әнкәм. Аннан соң Казандагысы – Газизә анам.

– Бер атаңа өчәүме?

– Аталарым да шултиклем! Үземнеке – Мөхәммәтгариф, Кырлайдагысы – Сәгъди, Казандагысы – Мөхәммәтвәли.

– Бай икән син! – диде Габдерәүф, тел шартлатып.

– Ие шул, – диде Габдулла һәм, уйчанланып, тәрәзәгә борылды да: – Бие, бие, Гайнулла, биегән кеше бай була, – дип көйләп куйды. – Бии торгач, хәзер монда килеп җиттем инде. Син минем Галиәсгар җизниләрне белмисеңме?

– Нигә белмим ди? Минем әни шуның кызы ич инде. Әти кияүләре була… Алар б-ә-ә-әк байлар. Кыргызлардыр, урыслардыр – барчасы белән эш йөртә. Бә-әк шәп урынга төшәсеңне бел.

– Кайда да бер, – диде Габдулла уйчан гына һәм гәҗитне төргәкләр өстенә ыргытты. – Мин Кырлайны сагындым инде, мәдрәсәне. Фәтхерахман мөгаллимне…

– Мәдрәсәләр бездә дә күп ул, Габдулла малай. Дүртәү! Мин «Рәкыйбия»гә йөреп сабак алам.

– Бергә йөрмәбезме әле.

– Юк, сине бүтәнгә бирәләр. «Мотыйгия»гә. Шулай колагыма чалынганые. Минем бабай, ә синең җизнәң Галиәсгар бай Мотыйгулла хәзрәт белән әшнәлек йөртә.

Шунда аларның сүзен алгы өйдән Сафиулланың:

– Әй, малайлар! Табынга чыгыгыз! – дигәне бүлдерде. – Аннары хәерле сәгатьтә кузгаласы булыр.

– Ярар, бергә-бергә уйнаган чаклар булыр әле, – диде Габдерәүф.

– Мин уеннарга бик катнашмыйм, – диде Габдулла.

– Ник алай? – дип сорады Габдерәүф, гаҗәпсенеп.

– Килешми, дия торганнарые. Мулла баласы диптер инде.

Эшләрен бетереп, өйгә Гатаулла белән аның хатыны да керделәр. Сафиулланың кызы да кайтып җитте.

– Газизә апай бәбәй имезә, йоклатам да килеп җитәм, дип әйтте, – диде ул, кемгә дә атамастан.

Табын хәстәрләнгән иде инде. Бит-кул юып, сәкегә утырыштылар, бисмилла әйтеп, тын гына ашарга, чәй эчәргә керештеләр.

– Алай бик иркенлисе түгел, – диде Сафиулла. – Ахшамга хәтле оланны илтеп тапшырган яхшы.

– Бәлкем, шәкерт егетнең юлдан соң кунып китәсе киләдер? – диде яшь килен. – Мунчаны да тансыклагандыр.

– Синнән сорамаганнар! – дип бүлдерде аны Фатыйма. – Әниләргә атап алган Казан күчтәнәчләрем бар. Бүген үк тапшырганда саваплы булыр.

– Әле кайтып җитмәгәннәр, инде әниләр дип торган булалар, – диде Җәмилә, һичкемгә карамастан. – Минем әниләргә бармаганга бишбылтыр инде.

– Үзем генә тапшырганда да җарап торыр, – диде Сафиулла кырыс кына.

– Үземә хәләл доганы кешегә калдырасым юк әле, – диде Фатыйма, катгый итеп. – Атап алганны тапшыруның үз йоласы аның. Анысы, шөкер, үз дәүләтләре дә җитәрлек, тик көтмәс төштән иңгән күчтәнәчне беркемнең язык иткәнен күргәнем юк әле моңарчы. Бер генә кадак как-төшкә бал, төшлесеннән дә, төшсезеннән дә тагын берәр кадак бәлеш җимеше илтүдән генә бөлмәбез. Шул как-төш өстенә эресеннән, вагыннан чәчәкле кәнфиттән дә бер кадак тирәсе өлеш чыгарганда да ярап торыр. Узган юлы барганымда әни ит-аш арасында күңеленең болганып-фәлән итеп куйгалаганына зарланып торганые, ике-өч данә генә лимоннан да өлеш чыгармасаң килешеп бетмәс…

Җәмилә, түземсезләнеп:

– И-и-и!.. – дип куйды.

Сафиулла тамагын кырып алды: әллә Фатыймага, әллә Җәмиләгә риза түгел иде, ахрысы.

– Моның белән генә бетмәде әле, – дип дәвам итте Фатыйма, өреп чәй эчә-эчә. – Аш артыннан тәмле суга дип, киптерелгән чиям дә бар, аннан да чирек кадагын тәгаенләп куйган идем, бер адарынганны кире уйлауның гөнаһысы бар аның. Шуннан ары шулай ук чирек кадак кадәрле генә кагын да бүлгән идем, биргән нәрсәләрем ишле күренсенгә анысын да куйсаң таман булыр. Тагын…

– Җитеп торыр, – диде Сафиулла. – Монда әллә әндри казнасы бар дип белдеңме?

– Минем дә күңелемә шулай тоелган иде анысы, карт. Бәлкем, как-төш өстенә дигән чәчәкле кәнфитне ярты кадакка калдырып, аның урынына сумсага, катламага дигән майдан берәр кадак өстәмәскәме дип тора идем. Безнең дә төшеп калганнардан түгел икәнне белеп торсыннар дигәнне белгертеп, янына өч әфлисун да куйганда ярап торыр иде…

– Ишле, имеш! Әллә монда без бик ишсезме? – диде Сафиулла, табындагыларга ымлап.

– Анысы үз нәфесең ние инде.

– Ние, ние? Телеңне тыкма әле монда, җәме?!

Килен:

– Ул тиклем нәрсә Җаек кибетләрендә дә бихисап ич, әни. Казан каласыннан шайлы… – дип башлаган иде, Фатыйма аны:

– Син тик кенә тор. Өйрәтеп торучың булмагач, эш җаен беләсеңме соң син? Менә карап карарбыз әле, мунчаны узган юлыңдагы ише ис-фәләнле итеп якмадың микән…

– Әни, ул юлысында мин әниләргә барып калгач, син үзең томалаганыең ич аны… – диде яшь килен үпкәле тавыш белән.

Каршы сүз әйтере калмаганга күрә, Фатыйма:

– Карале, карт, аннан ары болар, Казан хәтле Казаннан кайтып, буш кул белән килеп кергәннәр димәсеннәр өчен, теге өч ак сәрпинкә яулык янындагы зәңгәрсу сатин яулыкка төреп, бер-икене генә булса да «Гөлҗиһан» сабыны да куймасак, әллә ничегрәк чыкмас микән ул? – диде. Үзе Җәмиләгә каш астыннан гына карап куйды.

Габдулла, бу сөйләшүләрдән кызык табып, әллә кайчан көләсе килсә дә, үзен тыеп тора иде. Инде чыдамады, бөтен өйне тутырып көлеп җибәрде.

– Җыеныгыз! – дип боерды Сафиулла һәм, сүзне бетерергә кирәк табып, алгы өйгә узды да, буфетның аскы өлешенә иелгәч, әллә кайдан чүлли аракысы чыгарып, куен кесәсенә яшерде, капшап, беленмәслеген чамалап торды.

Фатыйма исә, үзалдына сөйләнгәндәй кыланса да, көндәше Җәмилә белән яшь киленне котыртасы килеп:

– Аллаһы Тәгалә боерса, Казаннан үземә алган кырык итәккә җитәрлек илле иңле унике аршин кәшемир күлмәк тектергәч, киеп барып, әнинең сөенчесен алып кайтасыларым да бар әле минем! – дип җыена башлады.

Җете кызарып, кояш баюга авышкан, баш очында ай да калыккан иде инде. Әле караңгы төшмәгән, эңгер-меңгер генә. Карга тавышы ишетелде, кайдадыр эт өреп алды, күгәрченнәр очып узды.

Шыгырдап ачылган ишектән Габдулла килеп чыкты. Ул беркавым ишегалдындагы чаналарга, келәт диварына һәм баскычына куелган ат сбруйларына карап торды. Һәм, кая барырга белмәстән, кое янына килеп басты, аннан, капкачын ачып, түбән текәлде. Кое төбеннән аңа ай карап тора иде. Аймы соң? Нәрсә? Үз әнисе Бибимәмдүдә йөземе? Әллә икенчесе – Газизәме? Ә бәлки, өченчесе – Зөһрә әнкәседер бу? Әнә шулай үз хәтерен барлап торганда, кое төбендәге ай чагылышы Сафиулланың өлкән хатыны Фатыйма булды да куйды: тирләп-пешеп чәй эчә, үзе туктаусыз нидер сөйли дә сөйли. Габдулла артка чигенде дә кое капкачын шапылдатып ябып куйды. Ул, ни капка ягына юнәлергә, ни өйдән чыгучыларны көтәргә белмичә, мунча почмагына елышты да, нигә икәнен үзе дә сизмәстән, әкертен-әкертен генә һәм тын гына, сабыр гына еларга кереште.

Болдырдан Сафиулла килеп чыкты. Бер әрҗә тоткан. Ул кече капканы барып ачты, капка төбен һәм урамны карашы белән барлады да ишегалдына борылды, һәм ул Габдулланы күреп, аның ни хәлдә икәнлеген ачык тоеп алды.

Ул арада ишектән кулына төенчеген тоткан Фатыйма да күренде.

– Әйдә, – диде ул, Сафиулла турысына җиткәч.

– Хәзер. Син бар, атлый тор.

– Бу малай кайда соң? – дип сорады Фатыйма, Габдулланы эзләп, як-якка каранды.

– Монда гына ул.

– Тышка чыгамыни? – дип, Фатыйма ипләп атлап китте.

– Нишләп торасың монда? – дип сорады Сафиулла, малай янына килеп.

– Болай гына, – диде Габдулла, сулкылдавын тыя алмыйча.

– Әллә елыйсың инде шунда? И юеш борын, юеш борын! Ни булды сиңа?

– Берни булмады ла…

– Әйдә, алайса кузгалыйк.

– Әйдә, – диде Габдулла һәм кинәт Сафиуллага сыенды.

– Җә, җә, борчылма. Бар да әйбәт булыр.

– Борчылмыйм мин.

– Курыкмыйсыңдыр ич?

– Курыкмыйм да. Уйлыйм. Нишләрмен инде, дим.Нигә гел болай йөртәләр мине, дим. Әле анда, әле монда. Әле авылдан авылга, әле каладан калага. Нигә мин бер генә җирдә тормыйм, дим. Нигә бер генә мәдрәсәдә гыйлем алмыйм, дим. Нигә мин гел юлда, дим. Нигә мин… дим…

Мунча почмагындагы куе ботаклы карт миләш агачыннан аларның өстенә саллы гына кар ишелеп төште. Габдулла моңа илтифат итәр дәрәҗәдә түгел иде – күрмәде, сизмәде. Ә Сафиулла әллә көтелмәгән авырлыктан, әллә якасы астына эләккән карның эрү салкыныннан, әллә малайның бар җанын – үткәнен, хәзергесен, күрәчәген – ачынып әйткән рәнҗүле, каргышлы сүзләреннәнме зиһенен җыя алмый торды. Аннары, гаярь җилкенеп, иңеннән карны кагып төшерде: авыр-авыр итеп сулады, әле аяк астына, әле күккә карады. Аның авызы судан чыгарылган балыкныкыдай зур ачылган, салынып төшкән ирене калтырана иде. Ул чыгарга юнәлде, малайның үзенә тын гына, кыймый гына:

– Сафиулла агай… – дип эндәшкәнен ишетмәде әле. – Сафиулла агай, – диде малай, тавышын көчәйтә төшеп, һәм, аны кое турысында куып җитеп, сак кына тун җиңен тартып куйды.

– Әү, – диде Сафиулла. Тагын атлап китте, ләкин, коены узып, Габдуллага каршы басып туктады. Алар икесе ике якта калды.

– Сафиулла агай, дим…

– Әү, Габдуллаҗан, әү…

– Безнең күрешкәнгә егерме көннән артык бит инде, әме?

– Җегерме ике көн… Өч көн шикелле дә тоелмый үтте дә китте.

– Миңа күбрәк тоелды.

– Күпме?

– Белмим инде.

– Төгәл җегерме ике көн, дим ич.

– Миңа үз әти-әниләремне белгән вакыт шикелле.

– Син аларны бик кыска арада гына белеп калдың шул.

– Түгел. Озак. Бик озак.

– И бала… Күргән-кичергәннәрең җаныңа сыешмый синең, шуңа озак тоелгандыр ул.

– Минем ул озакны тагын бик озак иттерәсем килә.

– Ничек итеп?

– Кемнәргәдер тагын «әти» дип, «әни» дип дәшеп.

– Алла рәхмәтеннән ташламады ич әле. Әйтерсең. Менә Галиәсгар җизнәңнәргә илтеп куярмын да әйтерсең.

Габдулла, уйланып, йөзен читкә борды.

– Сафиулла агай… – диде ул, сүзен башлагандагыча сак кына итеп.

– Әү, әү.

– Илтмә син мине бүтән җиргә, Сафиулла агай.

– Илтмичә нишләтәсен белмим шул, улым.

– Мин беләм, – диде малай, аның ягына килеп.

– Нәрсәне?

– Син мине анда илтмәсәң нишләсемне.

– Соң? Нишләрсең?

– Син миңа әле генә «улым» дигәнчә, мин дә сиңа «әти» диярмен.

– Миңа?!

– Ие, – диде малай, аңа таба борылып. – Озак диярмен. Бик озак. Бик!

Габдуллага карап-карап торды да, нишләргә, ни дияргә белмичә, җавап эзләгәндәй, Сафиулла кое капкачын ачты, иелеп, түбән карады.

– Аларга да диярмен.

– Кемнәргә тагын?! – диде Сафиулла, коедан аерылып.

– Фатыйма белән Җәмилә апайларга. «Әни» диярмен. Үз итәрмен. Бәлки… яратырмын да әле.

Дөрләп янган җан учагының соңгы ялкыннарын, соңгы утлы күмерләрен таптап сүндерергә теләгән шикелле, Сафиулла баскан урынында таптанып алды да, иренен тешләп, читкә атлады, бая малай поскан мунча почмагына сыенды һәм бүрәнәгә китереп сукты. Аркасына тагын – бу юлысында түбә кыегыннан – бөгелеп торган мул кар ишелеп төште. Ул малай алдында тыелырга кирәклеген дә онытып елый иде инде.

– Нигә елыйсың? – дип сорады малай, аның янына килеп.

– Еламыйм мин… Габдуллаҗан… Үзем еламыйм, җаным елый.

– Ә үзең нишлисең соң?

– Үзем уйлыйм. Нишләрсең инде, дим. Нигә гел шушылай йөртәбез без сине, дим. Авылдан авылга, каладан калага… Нигә сине бер генә җирдә тотарга, бер генә мәдрәсәдә сабак алдырырга җай җук икән, дим. Нигә син… дим… – Сафиулла кинәт борылды да, малай алдына тезләнеп, аны кочып алды.

– Уйлама, Сафиулла агай. Берни уйлама. Алайса, мин сиңа «әти» димәм. Әйдә, илт. Галиәсгар җизниләргә илт. Тик мин бик кыска вакытка да бүтән кешегә «әти» димәм инде.

– Нигә алай… Габдуллаҗан?

– Үз атаң сеңлесе иренә «әти» димиләр.

– Бусы нигә?

– Шәригать кушмый, – диде малай, зурларча кырыс итеп. Һәм, тирән итеп тын алгач, Сафиулладан аерылды да ачык капкага таба атлап китте.

Авыр йөк тарткан атның башын чайкаганы кебек, Сафиулла, үз иңендәге карны, үзенең күз яше белән бергә күңелен тутырган авыр уйларны да кагып төшерердәй булып, башын әллә чайкап, әллә кая куярга белми айкап алды да малайга иярде. Хәзер инде ул малайны түгел, ә нәни Габдулла дәү Сафиулланы каядыр илтеп куярга алып китте кебек тоелды. Сафиулла кое яныннан узышлый аның капкачын ябып куйды; буласы эш булды, бүтән чарасы калмады. Ул, иелеп, әрҗәне күтәрде.

Капкадан чыккач, малай аңа:

– Әрҗәмне үземә бир, – диде. – Авыр түгел ул. Миңа инде берни авыр түгел.

– Мә алайсаң, – диде Сафиулла, аңа әрҗәне сузып. – Ие, авыр түгел. Аның каравы… язмышың авыр… Җәле, әйтеп бак: безгә кай тарафка барасы?

Габдулла, чаттан борыласына ишарәләп:

– Кайтканда күрсәттең ич, – диде.

– Карале, Габдуллаҗан, анда барганчы бераз гына сөйләшеп алсак ярармы?

– Нигә ярамасын икән, Сафиулла абзый?

– Ирләрчә сөйләшсәк, дигәнием.

– Белмим инде тагын. Мине, мулла малае дип, шәкерт дигән булып, гелән күп сөйләштерәләр. Торган авылларда да, Казанда да.

– Анысы… Монда кайтышлый мин дә ким куймадым. Сөйләшергә, сөйләштерергә мин дә оста – Алты-биш Сапый! Җиңелчә кеше мин. Күп сөйләшәм. Һы, Алты-биш Сапый, диң, ә? Кем беренче шулай дигән, кем таккан, ничек ияреп киткән – Алла белсен!.. Ярар, сүз бу хакта түгел, – дигәч, ул капка төбендәге такта утыргычның карын эшереп төшерде дә, тәмәке янчыгын алып, шунда утырды. – Туңмассыңмы?

– Рәхәт кенә ич әле.

– Утыр алайса, – диде Сафиулла, бераз уйланып торгач, тәмәке янчыгын кире кесәсенә тыгып куйды.

Габдулла, әрҗәсен кочаклап, аның янына утырды.

– Өйрәтә димәссең, җәме?

– Йә.

– Мин шулай «җ» дип сөйлим инде. Син әнә, укыган булгач, бүтәнчә әйтәсең.

– Китапча ул.

– Китапча шул. Ә тормышның сабагы бүтәнчә аның, Габдуллаҗан. Сиңа шуны әйтмәкчием – тормыш сабагын, – дип, Сафиулла тукталып калды.

– Анысын да алмаган түгел инде…

– Ие. Күрмәгәнеңне күргәнсең анысы. Ә күрәселәрең алда әле.

– Син, Сафиулла абзый, әрләмә инде, – диде Габдулла, алда әйтәсенә алдан үзе көлеп. – Син алтыдан бишкә күчмә инде. Нәрсә аны, турысын әйтәм дигәч әйт.

– Менә маладис, ә? Әйтәм җирле ишеттергәннәрие – син дә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел икән шул… Хәер, ни әйтмәкчием әле мин?.. Ие… Менә, Габдуллаҗан, сиңа тагын чит-ят бер йортка аяк басарга туры килә инде. Чит-ят йортка гына, ә чит-ят кешеләр тарафына түгел, ие. Анда сине беләләр.

– Мин дә беләм лә инде, – дип уфтанып алды Габдулла. – Кырлай бик ерак калды бит. Кайтып китәм дисәң дә… Әллә ничә көн кирәк…

– Туган җирләр кемгә дә бәһасез кадерле инде ул. Тик нишләмәк кирәк: татар башын язмыш йөртә шул, язмыш… Шуңа күрә торган җир дә ул хәтле ачы тоелмый. Алла җүн кылса, шөкер итәсең… Син бер дә нитмә… бәгыреңне көйдермә. Болай да көйгәндер… Минем каенага – синең җизнәң – бик ипле кеше ул. Синең хакта яхшы хәбәрдар. Ни хәл итәсең: син анда каңгырап җөрисең, ул монда каңгырауда. Быел, җыл башында, алдан кызлары Мәрзия, аннары уллары Гобәйдулла вафат булдылар. Бер атна дигәндә, бер-бер артлы…

– Беләм. Бәдретдин абый сөйләде инде.

– Сине алдыруы да менә шуңа. Бәдретдин абыеңа сине, җә бер килгәндә үзен ала кил, диде, җә берәү белән җибәрергә кушты. Ул «берәү» менә мин булып чыктым инде, рәхмәт төшкере! – дип, Сафиулла көлеп куйды. – Әгәр тиз генә ияләшеп китәргә авыр булса ятсынмассың, үзебезгә килеп-китеп йөрерсең. Габдерәүф янына… Бар күк киңәшем менә шулые, Габдуллаҗан.

– Рәхмәт яусын, Сафиулла абый…

– Әйдә. Фатыйма апаң барып җитте инде. Көтәләрдер.

Алар икәүләп чатка таба атлап киттеләр.

Ул якта су мичкәсе салынган чана тартып узган ат күренде. Ә аларның каршысына, япкан яшел чапанын җил-җил китереп, чаттан кызларга тартым җыйнак кына яшь бер хатын килеп чыкты.

– Ни хәлләрегез бар? – дип эндәште ул тыйнак кына. Ә игътибарын читтән үк малайга юнәлтеп якынайды.

– Аллага шөкер. Исән-сау кайтып җиттек, Газизә, – дип, Сафиулла Габдулланы аркасыннан алгарак этәрде. – Күреш, Габдуллаҗан. Бу апаең Газизә була.

Габдулланың күңеле күтәрелеп китте. Аның көр тавыш белән:

– Таныдым, таныдым! Нихәл, апай? – дигән шат тавышы аңа иелгән һәм кочаклап алган, аркасыннан кагып сөйгән хатынның кочагында күмелеп калды.

– И наным… Үскәнсең, сөбханалла! – диде Газизә, аны үбә-үбә. – Сине соңгы күргәнемә күпме инде… ике ел, – дип, ул еламсырап алды. – Кырлай белән Казандагы туган-тумача ни хәлләрдә калды?

– Шөкер генә, апай, шөкер генә, – дип, малай Газизәнең кочагыннан тарсынып чыкты. – Бик күпләп сәлам әйтергә куштылар.

– И-и, наным… – дип сузды Газизә, аның саен ни елмаерга, ни еларга белмәстән. Шулай да куанычына караганда Габдулла энесенең дә, үзе кебек, чит-ят җирләргә китерелүенә ачынуы басарак төште, елыйсы килә иде.

Сафиулла, аның аркасына сак кына кагылып:

– Куанырга кирәк, Газизә сеңел, – дип юаткан булды, тик, үзенең дә күңеле тулып бугай, башкача сүзе булмаганга: – Юл өстендә тормыйк инде, – дип өстәде.

Газизә малайның әрҗәсен үзенә алмакчы иде дә, Габдулла бирмәде, үзе күтәреп китте.

– Авыр түгелме соң? – дип сорады Газизә.

– Юк, – диде Габдулла. – Укуы гына авыр ул.

– Ни соң анда синең?

– Укыган вә укыр сабаклары, – диде Сафиулла.

Утыз адымнар атлагач, асты – таш, өсте агач булган ике катлы йортка килеп җиттеләр. Аның капкасына керер алдыннан, малай, артка каерылып, анда-монда караштырып алды. Әйтерсең лә, билгесезлеккә таба тагын бер адым атлар алдыннан, нәрсәнедер барлап каласы килә иде.

Кече капканы ачып, ишегалдына уздылар. Чылбырлап куелган йөнтәс эт тынычсызланып өреп алды, арлы-бирле йөренергә кереште. Анда бишмәт кигән бер ир-ат баягы мичкәле чанага җиккән атны тугарып тора иде.

– Әссәламегаләйкүм, Гыймадетдин, – диде аңа Сафиулла.

– Вәгаләйкүмәссәлам! – дип, әлеге ир эткә кизәнде дә, олылап, Сафиулла белән күреште, аннары Газизәгә дә кул бирде. – Менә кунак егет тә килеп җиткән икә-ән! – дип сузды ул. Тавышы көр, калын, йөзе елмаюлы иде. Башына сырма бүрек, өстенә кайры тун кигән, аңа эзәр салган. – Габдуллаҗан бит әле? Нихәл соң, Габдуллаҗан?

– Әйбәт әле, – диде малай.

Сафиулла, тамагын кырып:

– Кунак булырга, ул өч көнгә төшмәгән лә! – дип елмайды.

– Шулай, Сафиулла абый, шулай. Төкле аягы белән үтсен инде, – дип, Гыймади атны түрдәге корылмаларга таба җитәкләп китте.

Баскыч ишегендә алъяпкычлы, почмаклап яулык япкан бер яшь хатын күренеп алды, тик ул, исәнләшеп тормастан:

– Сөенче, сөенче! – дия-дия, баскычтан өскә менеп китте. Өчәүләп шунда күтәрелгәндә, ул хатынның эчтән тагын: – Сөенче, байбикә! – дип кабатлаганы ишетелде. – Килеп җиттеләр!

Габдулла апасына күтәрелеп, карады да:

– Көтәләр икән әле! – дип елмайды.

– Көтми ни! – диде Газизә, куанып.

– Нихәл, Гайниҗамал, – дип, Сафиулла әлеге хатын белән исәнләште дә өйгә узды һәм, ишек чаршавын кайтарып, Габдулла белән Газизәне эчкә үткәреп җибәрде.

Алар ян-якларда, түрдә берничә бүлмә ишекләре күренеп торган алгы бүлмәгә аяк бастылар. Шуннан соң булган хәлләрдә – күрешүләрдә, танышуларда, аңлашуларда, сөйләшүләрдә – Габдулла, игътибар үзәгендә булып, әле куанды, әле уңайсызлану, әле тарсыну, әле ятсыну, әле тагын көр күңеллеләнү хисләре кичерде.

Бу – Габдулланың атасы Мөхәммәтгарифның бертуган сеңлесен (ул да Газизә атлы) алган, Уральскида уртача саналган сәүдәгәр Галиәсгар Госманов йорты иде.

Алданрак килеп өлгергән Фатыйманың хәбәре белән аларны биредә көтеп торалар иде инде. Ул үзе чишенеп тә куйган. Иң алда, затлы яулыгын төзәткәләп, Галиәсгар байның хатыны Газизә[1 - Ары таба ике Газизә бергә туры килгән күренешләрдә Өлкән Газизә дип язылыр. Фатыйма да – шулай ук. (Авт. искәр.)] Габдулланың атасының сеңлесе тора. Кичке ашка әзерләнүеме, әзерләнеп бетү вакытымы булганга, өйдәге хатын-кызның кайсысы савыт-саба, табак, чынаяк-тәлинкә, самавыр, чүлмәк, кайсысы сөлге-тастымал, кайсысы тагын нәрсә тоткан. Галиәсгарның ирдән аерылып кайткан өлкән кызы Зөһрә – озынча буйлы, туры кашлы, нечкә борынлы, тар иренле хатын да шунда: Габдуллага, бүлмәгә яңа килеп кергәннәргә артык исе китмәгән ише, ничектер өстән, ят итеп караучан. Читтәрәк йорт хуҗаларының тагын бер кызлары (ул да Фатыйма атлы) бар. Ә Гайниҗамал, кызыксынуын басып, ишек төбеннән узмады әле. Тере хатын булса да, хуҗалар сүзеннән чыгарга күнекмәгән.

Габдулла килеп керү белән бүреген салды да менә шундагы җиде хатын-кыз һәм Сафиулла арасында бәләкәй, ят, оялчан, куркынган, рәнҗегән бер малай булып калды.

Ботын чабып, иң әүвәл Өлкән Газизә телгә килде:

– И-и!.. – дип сузды да күзенә яшь килеп, аны яулык очы белән сөртеп-сөртеп алды.

Беркавым ирексез тынлыктан соң кыскача гына, мәгәр тиз-тиз – аннан башлап, моннан очлап дигәндәй – бүлмәдә сүз өстенә сүз, хәл-әхвәл белешү авазлары яңгыраттылар:

– Узыгыз, уз!..

– Нихәлләрегез бар соң?

– Аллага шөкер!

– Мактап йөрисез икән. Нәкъ аш-су өстенә туры килдегез…

– Хәзер, хәзер.

Сафиулла белән Газизә чишенеп, аларга ара-тирә булышкалап тордылар.

Өлкән Газизә, башкалар ишетмәслек итеп, Гайниҗамалга:

– Нәрсә уклау йоткандай торасың инде? Күрмисең мәллә – ишәйдек. Кунак самавырын да куеп җибәр, затлырак чәй әйберләрен чыгар. Яңа аш-су ягын да кара! – дияргә онытмады. – Башта Гыймадига төшеп әйтеп мен: баздан бер чирек кымыз кертеп чыксын.

Гайниҗамал түбән өйгә төшеп китте дә бераздан, күтәрелеп, аш-су әзерләү бүлмәсенә узды.

– Ничекләр кайтып җиттегез соң? – дип сорады Өлкән Газизә.

– Бер самавыр екмаенча торып, сөйләп бетермәле түгелдер. Дүрт көн Казан каласында кундык, бер көн – Чистайда, бер көн – Ырымбурда. Тагын әллә ниткән пучты стансыларында, авылларда… Җәмгысы унсигез көн тоташлай юлда, – диде Өлкән Фатыйма.

– Сату-алулар уң булдымы соң?

– Бик уң, бик уң! Анысын тагын бер самавыр екмаенча торып…

– Синеке шул самавыр төбеннән узмас инде, – диде аңа Сафиулла. – Менә кем ләбаса ул «самавыр», менә кем! – дип, ул арттан Габдулланың иңенә кулын куйды да алгарак этәрде.

– И-и!.. – дип сузды тагын Өлкән Газизә. – Каяле, энем-җанашым! Өс-башыңны сал әле. Нишләп торасың болай моңайган шикелле? Зөһрә, Фатыйма! – дип эндәште ул кызларына. – Куегыз нәстәләрегезне. Ниме дип карап торасыз? Өс-башын салдырыгыз, урнаштырыгыз, аягына яңа оекбаш, ката кидерегез…

– Үз кулым да бар ла! – диде Габдулла. – Нигә мине һаман, һаман…

– Нитмәле, Габдуллаҗан… – дип, әйтер сүзен әйтеп бетермәстән, Сафиулла малайның шарфын, биленә салынган чуклы эзәрне, аннары бишмәт төймәләрен чиште. – Куеп тор инде шул әрҗәңне, җә!

Малай әрҗәсен аягы янәшәсенә куйды да әкрен генә, ләкин эчтән янганын сиздереп:

– Мин кайда да ирекле түгел инде, – диде.

Ничектер шундук бердәм төстә, зиратта хәер биргәндәй ымсынышып һәм шуның белән саваплы булырга теләгәндәй, аны чиратлашып чишендереп тә куйдылар.

Өлкән Газизә малайны баштанаяк күздән кичереп чыкты. Кызганып та куйды кебек, ошатмаган да сыман булды. Тик моны һичкемгә сиздермәде. Алай да, аның киемнәрен әйләндергәләп карагач, коштабак тотып чыккан Гайниҗамалга:

– Аскы өйгә төшереп куй. Аруларсың, – диде. – Гыймадига җиткер: мунчаны карасын, су җылытырга куйсын. Табыннан кузгалганнан соң, мунчалалап коендырып чыгарырсыз. – Аннары ул, малайның күңеле үсеп китсен дипме, әллә үзенең аңа карата илтифатлы булганын һәм буласын белдерәсе килепме: – Әй канатым! Менә әйбәт. Килеп кергән сәгатең фәрештәләрнең амин дигәненә туры килсәче! Аллаһы Тәгалә җиде оҗмахның ишеген ачып керткәндәй итсен! – дип теләде.

Малайның күзенә нур керде. Тирән итеп тын алды да:

– Рәхмәт, тута. Сүзеңә каршы Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә йортыгызны бәрәкәтле, бәла-казадан имин итсен! – дип, җай гына алгарак узды, иркенәеп, рәхәтләнеп китте.

– Амин! – диештеләр.

Малайның җавабы ян ишекнең ачылган һәм анда чиккән түбәтәй, утыртма якалы яшел күлмәк өстеннән тире тән җылыткычы, аягына читек кигән Галиәсгар Госманов күренгән чакка туры килде. Малайга канәгать икәнлеген, әйткәнен хуплавын белдергән сыман, ул пөхтә мыегын сыпырып куйды, тамагын көр итеп кырып алды.

– Бәрәкалла! Нинди тавыш дисәм, кеше бар икән ләбаса! – дип, ул иң әүвәл Габдуллага ике кулын күрешергә сузды. – Нихәл соң, мосафир мелла кем… Габдуллаҗан? – дип күрешкәч: – Әйдүк, әйдүк, каениш! – дип, аркасыннан кагып, башыннан сыйпап алды. Галиәсгар, шулай ук якты чырай, көр кәеф күрсәтеп, Сафиулла белән дә исәнләште. Аннары соң: – Дога кылыйк! – диде.

Догадан соң Сафиулла:

– Аллаһы Тәгалә сезгә дәүләтегезне киң, бәрәкәтле итсен, кыямәт көнне иманыгызны, йөзегезне нурлы кылсын, – дип, битен сыпырды.

– Амин! – диештеләр.

– Сиңайтәм, – диде Галиәсгар хатынына, – кунакларны бусага төбендә аягөсли тотмыйк алайсаң. Аш-су белән мөшәррәф[2 - Мөшәррәф – кадер-хөрмәтле.] булыйк.

– Озакларбыздыр, – диде Сафиулла, кыстаткан булып.

Хатыны да:

– Ие шул, ие, – дип җөпләргә кирәк тапты. – Без табыннан яңа гына куптык. Төн кергәнче мунчада буласыбыз бар әле.

Кече Газизә дә:

– Ирем Габдрахман югалтыр, – дип куйды.

– И-и!.. Бер самавырлык кына урыныгыз калгандыр әле, – диде Өлкән Газизә.

– Ярый соң. Аштан олы булып булмас, – диешеп, җай гына, бер-берсенә юл куеп, кул-битләрен юыштыргалап, кызыл башлы сөлгегә сөртенгәч, җанланып, сөйләшә-көлешә дигәндәй, берәм-берәм бүлмәләргә кереп киттеләр.

– Әйдә, монда узыйк, – дип, Галиәсгар Сафиулланы бая үзе чыккан бүлмәгә әйдәде.

Хатын-кыз, Габдулланы ияртеп, каршы якка узып бетте. Фәкать ара-тирә Гайниҗамал гына күренгәләп, әледән-әле ул-бу ризыкны, савыт-сабаны ташыштырып йөрде.

Галиәсгар байның бүлмәсе затлы мебель белән җиһазландырылган, асылмалы лампа белән яктыртылган иде. Иң әүвәл эш өстәле күзгә ташланып тора: анда кәгазьләр, төрле кенәгәләр өеме, язу-сызу әсбаплары, тәсбих; бизәкле урындык турысындагы диварга кечерәк һәм чын зурлыктагы ике счёт элеп куелган. Өстәлнең ике ягында китап тулы пыялалы шкафлар тора. Аяклы зур сәгатьнең ялтыратылган җиз теле һәм авыр герләрендә ут нурлары чагыла. Тирәсенә алты урындык тезелгән самавырлы аш өстәле әзер иде инде.

– Йә, сөйлә, – диде Галиәсгар, һәр икесе бисмилла әйткәннең соңында чынаякларга чәй ясап.

– Адәм сөйләр, тәкъдир көләр инде ул, – диде Сафиулла, ашыкмый гына чәй эчә башлап һәм кинәттән башлаудан читләшебрәк. – Ил белән киселгән бармактан кан чыкмый дигәндәй, түзәсең инде. Акчаң меңлек булса, хәл иминлек анысы.

– Ярар! Тәкә башы күрсәтеп, эт ите саткан ише итмә инде син. Алты-биш Сапый дигән атың Казан белән Җаек арасында койрык болгап чабулап йөри. Телең күздән күләгә алырлык. Ә монда Галиәсгар бай булып, Галиәсгар бай алдында тел яшермәк булып маташасың тагын!..

– Соң, җизни, табынга утырып җитмәстән телгә кан төшереп тә булмый инде ул.

– Алла бәндәсе! Ярар дим бит инде, ә! Һаман үз туксаны туксан… Мә, кымыз тотып куй соң, – дип, Галиәсгар агач җамаякларга чүлмәктән кымыз салды.

Сафиулла, җамаягын күтәреп:

– Менә бусы бүтәнчә! – дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Эчеп куйгач, тамакларын кырып һәм мыекларын сыпырып алдылар.

– Тешкә килешә бу! – диде Сафиулла.

Галиәсгар тынычланып калды.

– Син, Сафиулла кияү, меңлеген миңа калдыр аның. Иминлегең шунда булыр.

– Менә рәхмәт! Дөнья – фани, хакыйкать – бакый. Дөрес әйтәсең. Сөттә коенгандай була алмасак та, болай, Аллага шөкер, кәсеп бәрәкәтле булды.

– Чана алып кайттыңмы?

– Әлбәттә. Әйтергә оялмыйм дисәң, кушканны кылмыйммы соң! Бик хутлысын, затлысын гына сайлап алдым.

– Ярар. Бәясеннән тормам. Хәер, эштәгесе дә ару гына иде әле. Тик ел башында далага – кыргызларга чыгып керәсем бар. Ә сәүдәдә, үзең беләсең, барлык яраштыра, юклык орыштыра ул.

– Бәясе димәктән… Эсселәтеп җибәрде әле, – дип, Сафиулла камзулын салды да урындык аркасына элеп куйды. Ишек ачылып, Гайниҗамал аш, ит кертеп чыкканны көтеп алгач кына, кулын артка каерып, түш кесәсенә үрелде: – Монда бер Казан күчтәнәче түземсезләнеп тора иде әле – бәләкәй генә «урыс малае»…

Хатын-кызлар утырган бүлмә дә зәвыклы, ипле иде. Төрле җирдә һәм тәрәзә төпләрендә гөлләр күп. Күренекле урынга шулай ук бер өем китап куелган. Алар өстендә ике тәсбих ята. (Берочтан шуны да әйтеп китәргә кирәк: һәр бүлмә ишеге турысына нәфис шәмаилләр эленгән, һәм аларның кысалары кызыл башлы яисә чиккән сөлгеләр белән бизәлгән иде.) Бу як сәкеле булуы белән аерылып тора, урын-җир, мендәр-түшәккә, намазлыкларга бай.

Табын да шушы бүлмәгә әзерләнгән иде. Габдулла башта, ятсынганга күрә, аягын салындырган килеш, сәкенең читенә генә утырган иде. Этәреп тә күтәреп дигәндәй, аны сәкенең түренә ук менгерделәр.

– Йә, Алла белән юллашкан ише, итәгеңә карап утырма…

– Без сине монда тиклем читкә кагар өчен чакыртып китерттекмени? – диде Өлкән Газизә.

– Ие! Мулла баласы лабаса син. Үз урыныңны белеп, чамалап кына йөрисе, бел аны! – дип, ярарга тырышты Өлкән Фатыйма.

– Карасана! Өебезгә бала яме кереп китте, күз тимәсен, тфү, тфү, – диде Өлкән Газизә, аягын бөкләп утырган малайга сокланып. – Аша әйдә, аша. Менә каз ите.

Катнашуны кирәк һәм урынлы санап, шунда Зөһрә телгә килде:

– Бер дә ялындырып торыр сыман күренми әле, – дип куйды. – Тора-бара кеше өендә идән себерергә тотынмаса ярый тагын.

– Алдыбызда уйнап йөрсә, сабагын укыса, мәрхүм Гобәйдуллабыз кайгысын басмасмы, Ходай кушып. Безгә артыгы кирәкми, – диде аңа каршы анасы.

Малай, бу сүзләргә әллә ни илтифат итмәгәндәй, тыйнак кына утырды-утырды да алдына куйган икмәк телеме белән иткә үрелде:

– Бисмиллаһир-рахманир-рахим!

– Ай рәхмәт, балам! Өй яктырып киткәндәй булды лабаса, – дип мактады аны Өлкән Газизә.

– Атабыз төсле булырлыгы теленнән саркып тора шул аның, – диде Кече Газизә.

– Бигрәк мәгълүматлы, инсафлы бала икән, – дип җөпләде Өлкән Фатыйма.

– Алай күп белгәч, әйтеп бирсен әле менәтерә: бисмилланы нигә гел әйтешле? – диде Зөһрә, төксе итеп.

Габдулла ялындырып тормады:

– Кем дә кем, «Бисмиллаһир-рахманир-рахим»ны даими әйтеп ашарга утырса, ул кеше белән бергә шайтан ашый алмас. Шайтан бисмилла әйткән кешеләрдән качар.

– И-и! Алай икән… – дип сузды Өлкән Газизә.

– Каян белеп бетердең моны? – дип сорады Кече Газизә.

– Сәгъди атам Мәңгәр базарыннан бер китап сатып алып биргән иде. Кулдан гына язылган. «Фазаилеш-шөһүр» дип атала. Ул китап тагын болай дип тә әйтә әле: «Кем дә кем «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» дип әйтеп йөрсә, ул кеше утта янмас, суда батмас, аны елан чакмас вә агулар зарар бирмәс».

– Амин! – дип, битен сыпырды Кече Газизә. – Каяле, наным, чәеңне яңартыйм.

– Шулпага да вакыттыр, – дип, Өлкән Газизә малайның алдына чүлмәктән аш салып бирде. – Ул бисмилланың хикмәте бихисап дип, беркөн ашта да сөйләп утырганнарые аны…

– Бихисап, бихисап! – диде малай. – Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә әйткән: «Үземнең гыйззәтем вә олылыгым белән ант итәмен ки: кем дә кем Мөхәммәт өммәтеннән берәү ихлас белән «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» дип әйтсә, аның ләүхе-л-мәхфүзенә җиде йөз еллык гыйбадәт савабын язармын», – дигән.

Кече Фатыйма, ашавын да онытып:

– Тагын, тагын, – дип сорады.

– Ярар. Аптыратмагыз. Тынычлап ашасын, – диде Зөһрә.

Күтәргән кашыгы өстеннән малай, аңа туп-туры карап:

– Ашаудан вакытында туйсаң савап була, бисмилладан тую гөнаһ, – диде. Һәм Кече Фатыйманы җавапсыз калдырмыйча: – «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» унтугыз хәрефтер. Газап фәрештәләренең дә олылары унтугыздыр. Кем дә кем бисмиллаһир-рахманир-рахим дип әйтсә, унтугыз газап фәрештәсеннән котыла, газап кылынмый, – дип өстәде.

Зөһрә малайның үзенә читләтеп әйткән җавабын ошатмады, үзалдына дигәндәй, әмма барчасы да илтифат итәрлек һәм ишетелерлек рәвештә:

– Бу килмешәк өч көн торса, бөтен йортны үзенеке саный башламагае әле, – диде.

– Авызыңнан җил алсын ла, Зөһрә апай, – диде Кече Газизә. – Әйтергә оялмаган кылырга оялмас, дигән шикелле, бу ятим баланы кага-нитә калсаң… – дип, ул әйтеп бетерүне уңайсыз күрде.

Малай тынып калды. Ул инде сүзен һичкемгә юнәлтмәстән:

– Кем дә кем ихлас белән «Бисмиллаһир-рахмани-р-рахим» дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә шул кешенең шушы егерме дүрт сәгатьтә булган гөнаһларын гафу итә.

– Кайлардан шулай бакыйлык сыман отып бетергән диген, ә? – диде Өлкән Фатыйма, ихлас гаҗәпсенеп.

– Безнекеләр шулай зиһенле булды ич инде, тута, – диде Кече Газизә тыйнак кына, мактанасы килеп.

Өлкән Газизә, Габдулланың тәлинкәсенә бүтән ризык салып:

– Менә, бисмиллаһир-рахманир-рахим, каз аягы белән бүтәкәсеннән пешкән бәлешне ашап кара әле, – диде.

– Урыным калмады ич инде! – диде малай, җайлабрак утырып. Аңа кинәт рәхәт булып китте. Гыйлем иңдереп, савап алды. Үзенең дә чегән арбасыннан төшеп калмаганлыгын ипле төшендерде. Гел кагылырга да сугылырга димәгән!

Йомышы бар кебек, Зөһрә бүлмәдән чыгып китте һәм бу юлы инде фәкать үзалдына, чынлап ышанып, зәһәр итәргә тырышып:

– Ничек карыны ярылмыйдыр, – дип пышылдады. Ни әйткәненә үзе дә өркеп китеп, тиз генә: – Әстәгъфирулла! – дияргә тиеш тапты һәм ул, көтмәгәндә: – Бисмиллаһир-рахманир-рахим, – дигәнен сизми дә калды.

– Тагын бер генә чынаяк чәй эчеп куй әле, наным, – дип, Өлкән Газизә Габдуллага тагын чәй ясап бирде. – Сөтләп, күрәгә белән! Әнә әфлисуныннан да авыз ит. Җаныңа ял бирсен. Ә тәнеңә ял мунча булыр. Гыймади абзаң юындырып чыгарыр да йокларга салырбыз. Ә без монда өс-башыңны яңартып көтәрбез…

– Яңартылган инде ул. Кырлайдагы Сәгъди атам белән Зөһрә әнкәм монда чыгып китәр алдыннан гына яңартып озаттылар. Кирәкми миңа берниегез дә!.. Әнә сабакка йөрергә асылмалы киндер букчалы итсәгез, шул җиткән… Сезнең киндерегез дә юктыр әле. Байлар киндер сукмый ул…

– Җә, җә, киреләнмә, – дип кисәтте аны Өлкән Фатыйма. Ул ни көләргә, ни еларга белми торды. – Табарбыз, тапмый ни! Киндер генә тапмаска без әллә!..

Ишек чыбылдыгын киң ачып һәм бүлмәне чулпы чыңы белән тутырып, юантык кына бер хатын килеп керде. Бала итәкле күлмәген сыпыргалады, яулыгын төзәткәләде. Һәм, әлбәттә, сәке түрендәге чит-ят малайны шәйләми калмады.

– Бәрәкалла! Әллә бу теге… миңа кода тиешле шәкертме? Исән-сау килеп җиткәннәр дәмени, Ходаем? Шулай, тамак тәмугка җиткерер ди ул! Бу теләккә тугыз корбан суйсаң да ирештермәс! – диде ул, суык майның кайнар табага салынуы кебек чатыр-чотыр килеп.

Аның соңгы сүзләрен Өлкән Газизә көтеп кенә торган диярсең. Ул, Габдулладан да яшереп торырга кирәк санамыйча:

– Кеше суйган мал ашы ашап кына теләккә ирешеп булмый шул! – диде. – Бик ирешер идең дә кана, бәдәл-хаҗга йөреп кенә кияү синең ни теләп тә тулмаган карыныңны тутыра алмас шул… Таныш соң, Габдуллаҗан: бусы җизнәңнең сеңлесе Газизә җиңгәң булыр. Бездә торалар.

– Аллага шөкер! – диде аңа Газизә, түшен киереп. – Аштан ашка гына йөргән көннәребез әле! – Аннары ул, Габдулладан дорфа сүзе өчен үкенгәнен белдереп: – Син шул Габдуллаҗанмыни инде, бәгырькәччәем? Әйттем исә кайттым, яме, наным, яме? – диде.

Малай, сәкедән шуып төшеп, аптыравыннан күрешергә дә оныткан кыяфәттә өч Газизәгә дә карап алганнан соң:

– Монда башың адашырлык икән: берьюлы ике Фатыйма, өч Газизә! – дип көлде. – Әллә дөньяда бүтән исем беткәнме? Бер казанга ике тәкә башы да сыймый, дигән булалар тагын!

– Кара, кара, – диде яңа кергән Газизә, аңа күзен тутырып карап һәм чигенә-чигенә. – Бусына тиклем артыксынып өлгергән инде әллә?

Хатын-кызлар тыенкы гына, ләкин, кинәнешеп, бердәм көлеп җибәрделәр.

– Гыйлемлеге өстенә җор телле дә икән әле үзе! – дип сөенде Өлкән Фатыйма.

Кече Газизә дә, канәгать калып:

– Әйтәм ич, чат әти инде менәтерә! – дип өстәде.

– Башыңа төшсә сыясың икән аны, – диде яңа кергән Газизә, кинәт мескенәеп калып. – Кырыгына – бер иман, утызына бер комган булса да сыярга туры килә. Ни хәл итәсең: шундый тозлы су сипкән җир инде бу минем бертуган абыем Галиәсгар йорты. Үзенең генә бәхете булмады бәгырькәччәемнең: бер-бер артлы күз уңында тоткан углы белән кызы дөнья куйсын әле, ә?! Ярар, Габдуллаҗан бәгырькәччәем, шикләнмә: сине дә монда ни торган авылларыңа, ни Казан каласына сыймаган корбан тәкәсе итмәскә генә хәлебездән килер. Алла җүн кылса, ничек тә сыешырбыз, – дип, ул сәке читенә утырды да яулык очын күзенә тидереп-тидереп алды.

Өлкән Газизәнең дә күңеле тулышты бугай: ул самавыр битенә учын куеп карады да, аның суынып беткәненә тәгаен ышангач, Кече Фатыймага:

– Бар, кызым, Гайни апаңа чыгарып бир әле, яңартсын, – диде.

– Хәзер, әни. Бу самавыр бик тиз кайнап чыга ул. Аннары никтер тиз сүрелә тагын.

– Чат минем төсле инде! – диде яңа кергән Газизә, елмаерга тырышып. – Чат минем төсле…

Ә Габдулла ишек турысындагы шәмаилгә күтәрелеп карады һәм, аның пыяласында Кырлайдагы ата-анасы чагылып киткәндәге шикелле тоелгач, артка чигенде, китап өеменнән берсен алып актарырга, туктап-туктап укырга кереште.

Бу вакыт зал ишеге шәмаиле пыяласында Кече Фатыйманың чагылышы күренеп узды. Ә Галиәсгар Госманов бүлмәсендәге шәмаилдә аның үзенең һәм Сафиулланың тирләп пешкән йөзләре кайтарыла иде. Зиннәтле идән сәгатенең зур теле салмак кына – көттереп диярлек чайкала да чайкала. Тик почмактагы зур көзгедә тагын берәү башына кара хәтфә кәләпүш, өстенә казаки кигән, пөхтә генә сакал-мыеклы кеше күренеп тора иде. Күрәсең, ул салкыннан әле яңа гына кереп чишенгән, йөзе кызарынган, кулын әледән-әле мич йөзенә куеп-куеп ала. Күз читләре әллә күләгәдән, әллә сөрмә тартканга каралыбрак, тирәнәебрәк күренә.

Галиәсгар бай аңа, кырын гына карап:

– Табынга уз, кияү, – дип эндәште. – Самавыр суынып бетмәгән әле. Хәер, сиңа тансык нәрсә башка инде башкасын…

– Тәкъдирдә шулай язган, күрәсең, – диде Фәтхетдин.– «Әл-әмер әмриллаһ» диләр аны. Ягъни «әмер иясе – Аллаһның әмере» дигәнне аңлата.

– Белмәгән эшең юк, кинәндергән төшең юк дисәм, ничек инде? Аштан ашка йөрисең дә, әллә кайда гына төшереп алырга да өлгерәсең үзең. Каян килгән байгура!

– Алай димәле, җизни! Менә тагын җәренгә бәдәл-хаҗ килешеп кайттым. Кәсебе ташка үлчим булса да, тынчу мәдрәсәдән соңра, кеше хаҗы саналса да, бер җир гизеп, әзме-күпме савапка ирешеп кайту булыр. Дөнья гизүнең тәмен беләм мин.

– Анысы җае чыкканда тәмен белүләрне әйләнеп үтмисең инде үзең. Кая, Сафиулла, булмаса, пычак калынлыгы гына Казан күчтәнәчеңне салып бир шуңа. Бездән калмасын.

Өстәл аягы төбендәге яртылаш бушаган чүлли шешәсеннән җамаякка эчемлек салып, Сафиулла Фәтхетдингә таба этәреп куйды.

– Гаеп итмә, кияү. Безнең эш бетмәгән әле монда. Бар әнә, өлешеңә разый бул да яңа шәкертең белән күрешеп чык.

– Руза-намаз туклыкта, иман качар юклыкта, – дип, Фәтхетдин салып биргәнгә үрелде. – Иртәгә кайгы китерәсе бүгенге шатлыкның мәгънәсе юк югын да… – дип, эчкәч һәм нидер кабып куйгач, ул сакал-мыегын сыпыргалап чыгып китте.

– Менә шуңа ышанып, үз балаң урынына алдырган, мирасчың булуны күз алдында тоткан баланы сабакка бир инде, ә? – диде Галиәсгар ризасыз кыяфәттә. – Ярар, күз күрер тагын. Аннан башка да хәлфәләр бетмәгән. Бер-ике ел ияләшкәч, Габдуллаҗанны урыс сыйныфына бирми булмас, ахрысы… Булды, бусын калдырып торып, ары таба киттек, – диде ул һәм кулына алган каләмен тел очына тидереп юешләде дә алдындагы кәгазьгә язарга әзерләнде. – Югыйсә бу минем күршем Ат барышник Бәдри байга бик үк ышанып та бетеп булмый. Товар бәяләре хакында әйткәннәре әллә хак, әллә ничек… Миңа карата зыянлы эш йөртмәсә дә, чабуы астыннан ут йөрткәли, диләр. Әнә кызыл малчы Ишәк Хәсәнҗанның да көймәсен коры комга утыртып калдырган. Анысы ул Ишәккә типкәләп алуы да ярый яравын… Бу атнада даладан олау белән Җомагул килеп төшәсе. Атлар куып, куй мае туңдырып. Миннән җурна булыр дип килешенгән иде. Казаннарда поты күпме тора да монда күпме – шуның аермасыннан берәр тиен отсаң да, чутлагач, хәйран гына җыела ул… Әйдә, Казанда кибет арышының хакы күпме дә базарныкының хакы күпме? – дип сорады ул, кибеп өлгергән каләмен тагын юешләп.

– Поты кырык җиде тиеннән, – диде Сафиулла, алдындагы кәгазенә карап. – Оны алтмыш бер тиеннән. Суккан арышның Чистайныкы белән аермасы бер йә ике тиен. Ырымбурда поты кырык тугыз тиен.

– Базарда?

– Алтмыш. Мин булган дүрт көн арасында ике тиенгә күтәрелде.

– Солы?

– Яңа сукканы утыз җиде тиеннән бара. Әвеннеке – кырык. Базарда – утыз сигез-утыз тугыз. Шул дүрт көндә өч тиенгә артты.

– Җомагул белән карабодай ярмасы да әзерләп куярга килештем. Анысы күпме тора?

– Поты – бер сум да җегерме. Борайлысы – алтмыш биш тиеннән бер тәңкәгә хәтле.

– Хәзер май бәһасен әйт инде.

Тар гына ачылган ишектә Гыймадиның түбәтәйле башы пәйда булды. Филтәсе басыларак төшкән фонарь тоткан. Бүлдерергә кыймастан, ләкин үзенең барлыгын белдереп, ул учына йөткергәләп алды:

– Һым…

Ишеккә каршы утырганга, Сафиулла аны шәйләде шәйләвен. Шуңа күрә Галиәсгарның соравына җавабыннан бүленебрәк калды.

– Май, дим!

Гыймади тагын:

– Һым!.. – дип йөткергән атлы кыланган булды.

– Ни кирәк? – диде Галиәсгар, аңа борылып тормастан.

– Ни ие, бай абзый. Теге шәкертне алмага менгәнием. Аңарга мунча өлгерттем…

– Мунча! – дип кычкырды, аны үртәп, Галиәсгар, тирләгән битен сөлге белән сөртә-сөртә. – Мунча менә монда ул, кем… Гыймадетдин. Тегеләр ягында ул, тегеләр!.. Майга җиттекме әле? Ие, май хакы күпме?

Сафиулла:

– Сөт мае унбер сум җегерме тиен тора… – дип башлагач, ишекне сак кына ябып, Гыймади эчтәгеләрнең сүзенә колак салып торды. – Идел буеныкы – унөч сум, двәрәнски дигәне – ундүрт, парижские – унбиш.

– Өем сездән читтә, ишегем чыпта, – дип, Гыймади каршы бүлмәгә юнәлде. Андагы ачылыбрак калган ишектән Габдулла тавышы ишетелә, һәм үзе дә күренеп тора иде.

– «Иман шарты»н үткәч, «Һәфтияк»кә күчтек инде, – дип, ул Фәтхетдингә җавап тота иде. – Аның соңында «Бәдәвам»ны көйләдек. Шуннан ары «Кисекбаш»ка кереп калганыек.

– Хуп, хуп, – дип мактады аны Фәтхетдин.

– Болардан ары «Рисаләи Газизә»гә чыктым…

– И-и! – диде Өлкән Газизә, аларга кушылып. – Аның, кияү, теге… карасана, оныттым да инде, ие! – «Фәзаилеш-шөкер».

– …«ш-шөһүр», – дип төзәтте аны малай.

– Ие. Менә шул «шөкүр»дән әйтеп биргәннәрен ишетсәң дә әле, кияү!

Фәтхетдин, канәгать калганлыгын белдереп:

– Болай булгач, кода шәкертне үз сыйныфыма алмый булмас, – диде. – Мин сине Мотыйгый хәзрәткә чисти хәлфә булуга җиткереп тоттырам.

– Хәлфә?! – диде Өлкән Газизә, ботын чабып. – Ниткән хәлфә ди ул тагын? Кара бу малны! Ишәйгәннән-ишәя, Аллага шөкер! Иншалла, сәүдәгәр булыр. Ниндие генә әле, әйеме, Габдуллаҗан?

– Җиткереп тоттырам, имеш, – диде Уртанчы Газизә, Фәтхетдинне мыскыллап. – Тоттырыр нәрсәләрең бигрәкләр дә кешнәп тора шул синең!

– Җәгез инде, – дип туктатты аны Кече Газизә. – Шәкерт алдында исәп-хисапларыгызны калдырып торыр идегез инде аны.

Гыймади, ниһаять, – бу юлы кыю рәвештә – бүлмәгә килеп керде.

– Менә кайда икән әле ул! – диде ул, Габдуллага карап. – Килеп җитмәгән көенчә малайдан мулла-сәүдәгәр ясамакчы булып тормасагыз соң… Әйдә, малай, җыен җәтрәк!

Малай, Газизә апасына таба елышып, шикләнгән төстә:

– Тагын кая? – дип сорады.

– Мунчагадыр, – диде Кече Газизә, аны юатып.

– Имынный! Килгән шәпкә кая булсын ди тагын? – диде Гыймади. – Ниме, бикә, алмашка кигезергә тегесе-бусы әзердер ич? Сөлгене үзебезнекен куйдым.

Өлкән Газизә, залга чыгып, калай бизәкле сандыкларның берсен ачып иелде дә кием-салым арасыннан малайга ярардай күлмәк-ыштан эзләргә кереште. Әлеге дә баягы вафат улыннан калган вак-төяк булгандыр, күрәсең: соңгы тапкыр үзенә якын исен иснәп калырга теләгәндәй, аларны битенә тидереп-тидереп алгалады.

– Бар, – диде Кече Газизә, малайны алга этәреп.

– Мә, наным. Сау-сәламәт тәнендә туздырырга насыйп итмәде инде үзебезнең улыбызга. Сиңа язган икән, – дип, Өлкән Газизә кием-салымны Габдуллага тоттыргач, Гыймади аны җитәкләп алып чыгып китте. Артта әллә Галиәсгарның, әллә Сафиулланың:

– Куй җоны хакы… – дигәне ишетелеп калды.

Баскыч басмаларыннан төшеп, ишегалды карын шыгырдатып үткәч, мунча алачыгына килеп керделәр. Караңгы иде. Гыймади фонарь филтәсен күтәргәч яктырып китте, эчтә булган нәрсәләр ачыгаеп калды.

– У-у, сезнең монда-а! – дип сузды малай, баш турысындагы колгаларга эленгән каен, имән себеркеләренә күтәрелеп карап. – Кырлай урманы шикелле!

Тышкы киемнәрен салырга керешеп, Гыймади:

– Сездә әзрәк иемени? – дип сорады.

– Бездә җитәрлек итеп кенә бәйлиләр.

– Бездә дә артыгы җук аның.

– Кырлайдагы Сәгъди абзый да шушылай мул әзерли торганые, базарда сәүдә итәргә.

– Мунча себеркесе белән вакланып торырга Галиәсгар җизнәңнең өресе сыек дип белдең мәллә? Җаек байларындыр, казакъ, кыргыз байларындыр шушы себеркеләр белән өтәм инде мин. Пешеп беткәнче чабыналар, малай. Ишегалды себерерлек чыбыгын да калдырмыйлар… Чү, нигә чишенмисең? Шикләнмә, малайларны алай ук каезламыйм мин.

– Оялам мин, – диде малай тыенкы гына.

– Кит әле, булмаганны! – дип, бил тиңентен шәрә, ә түбәнтен ак ыштаннан калган Гыймади малайның тышкы киемнәрен салдырып ташлады. – Болары җатсын шушында. Иртәнчәк Гайниҗамал апаң җуып, киптереп, сырлы бәләк белән язып бирер… Ә боларын эчкә алып кер. Чыгышлый кияргә җылынып торсыннар, – дип, Гыймади фонарен кулына алды.

Пар көдрәләтеп, эчкәре уздылар. Мунча ак, чиста, пөхтә иде. Гыймади тәрәзә пәрдәләрен тартып куйды, фонарьны матчадагы чөйгә элде, себерке пешекләнеп яткан агач тагаракны, комганны ләүкәдән түбән төшерде, шунда ике чүмеч су йөгертте, мич капкачын ачып, ташка да чыжлатып җилпеде.

– Ләүкәгә менеп җат. Беркавым тирләп ал.

– Эссе, – диде малай, ләүкәгә йөзтүбән яткач.

– Булмаенча!.. Сине кем диләр әле?

– Габдуллаҗан…

– Кушаматың җукмыни?

– Булды ди сиңа! Мулла малае ич…

– Ә минем бар. Кырыкмыш Гыймади мин.

– Кырыкмыш тай гына була ул.

– Шул шул менәтерә! Әллә миңа Алаша Гыймади дияр иеңме?

– Дигәнем юк ич әле. Ярый алайса, мин дә Кырыкмыш Гыймади диярмен.

– Диярмен мин сиңа! – дип көлде Гыймади. – Матри аны!

– Мине «Апуш» диләр. Син дә шулай диген. Тик үчекләп түгел. Мулла малаен үчекләү гөнаһ!

– Күптән шулай диләр аны, амакай! – дип, Гыймади пешекләнгән себеркене алып селеккәләде дә, мич авызына чүмечтән тагын су җибәреп, шуның кайнарында себеркесен корылата төшкәч, малайның аркасына тидермичә генә буйдан-буйга җилпеп узды.

Габдулла, эсселеккә чыдамыйча, дугадай бөгелеп:

– Уй! – дип куйды.

– Абзарыңа симез куй! – дип көлде Гыймади һәм малайны кадерләп, яратып, шуннан үзенә тәм табып чабындырырга кереште. – Менә бусы әнкәң өчен…

– Уй! – диде малай тагын һәм үзенең: – Җитәр, Кырыкмыш! – дигәнен сизми дә калды.

Гыймади рәхәтләнеп көлеп җибәрде:

– Ә! Син әле алаймы? Кем Кырыкмыш? Әле бер генә үткән, ә ул инде «кырык» дип мышкылдый!

– Җитәр, Гыймади абзый! Үтерәсең! Арыйсың да…

– Нигә арыйм ди?

– Минем әниләр өчәү! Әтиләр дә! Бөтенесе өчен дә чабындырсаң хәлдән таеп бетәрсең…

Гыймади әллә нишләп китте. Хәлсезләнгән кебек, себеркеле кулы түбән салынды. Аннары ул себеркесе белән маңгай тирен сөртеп алды.

– Алай икә-ән… Алайса, Апуш, өч әнкәң өчен менә бер, – дип үткәч, малайны аркасына әйләндереп салды. – Алайса, өч атаң өчен менә тагын берне…

Малай карышмый иде инде. Аны пар, эсселек изрәтте, себерке иркәләде. Тәне шуңа тәмам күнекте. Аңа рәхәт иде.

– Ә менә бусы үзең өчен, Апуш. Күңелең пакь, җаның иманлы, тәнең сау-сәламәт булсын өчен, киләчәк бичәң чибәр, сөйкемле, балаларың тәүфыйклы булсын өчен!

Шуннан соң Гыймади ишек төбендәге агач кисмәктән чүмеч тутырып су алды да малайның аркасына – шулай ук буеннан-буена җилпеп җибәрде. Малай тагын:

– Уй! – дип куйды да исен җыеп торып утырды. – Салкын ич!

– Җылыга – салкын, салкынга җылы килешә ул, Апуш. Йә, төш, – дип, Гыймади комганга, таманлап, су салырга тотынды. – Булдымы соң?

– Шәп! – диде малай.

– Синеңчә, шәп нинди була инде ул?

– Каян белим?.. Шундый… очасы килгән күк.

– Очсаң, кая китәр иең соң?

– Шунда инде… Кырлайга.

– Шулай. Туйдырган җиргә караганда, тудырган җир тартарак шул… Мәле, себерке иснә. Мәтрүшкәле ул.

Малай утыргычка утырды да себеркене йөзенә каплады. Ул, йөзен аермыйча, тагын:

– Уй! Нинди тәмле! – диде. – Мәтрүшкә сездә дә үсәмени ул?

– Менә инде! Үсмичә ни!.. Татар бар җирдә мәтрүшкә булмый димени? Кәҗә сыртын сарган тигәнәк ише, мәтрүшкәнең орлыгы татар кешесе узган аланнарга уч-уч чәчелеп кала инде ул… Син бар, алачыкта хәл алып кер.

Шәрә килеш караңгы алачыкка чыгып баскач, Габдулла, кинәнеп, кулын җәеп җибәрде, киерелеп алганда, колгадагы себеркеләргә орынды. Алар исә күңелле генә итеп кыштырдашып куйдылар. Малай, күзен йомган хәлдә, аларны тагын, тагын кыштырдатырга тотынды, хыялында үзен киң ябалдашлы бер ак каен астында итеп күрде. Агач көчле җилдә тирбәлә, ябалдашы тузгый, гүя очып китәргә җыена иде кебек.

– Җитәр инде, кер! – дигәнне ишеткәч, ул, уйларыннан айнып, эчкә узды.

Гыймади агач тәпәнгә башта кайнар, аннары, таманлый-таманлый, салкын су тутырды да колгага эленгән урыннан яңа мунчала үрелеп алды.

– Кызлар чәчемени, ә? – диде ул. – Чаган елгасында үзем чылаткан юкә кабыкларыннан бу. Җәй көне шунда атлар коендырырга җөрербез әле, җәме?.. Каяле, «Гөлҗиһан» сабыны белән, гөбердәтеп, бер уындырып җибәрим әле үзеңне, Апуш!

– Үзем, үзем! Син аркамны гына у, – дип карышса да, Гыймади малайны көчле кулы белән уртага бастырды да, китәрелгән башын сабынлап югач, буйдан-буйга сабынлы мунчала белән ышкып чыкты, артыннан тәпәндәге су белән юды. Тәпәнне түкте, чайкады, кулына комганны алды. – Кая, коендырыйм инде дә чыгарбыз.

Малай аның игелегенә тәмам ышанып бетеп, ни әйтсә дә үтәргә әзер иде инде. Комганнан су бетмәс-төкәнмәс булып акты да акты, акты да акты…

– Хәзер сөртеник, – дип, Гыймади колгадан, сузылып, чиккән сөлге алды, малайны сөртеп чыкты. – Киен, Апуш.

Малай эчке киемнәрен киеп куйды да нишләргә белми басып калды.

– Бар, тышкы киемнәреңне киенә тор. Мин хәзер, – дип, Гыймади комганга тагын су тутырды, малайның чыгып киткәненә ышангач, ыштанын салып, үзе дә коенды, сөртенде…

Кергәндәгечә үк ишегалды карын шыгырдатып, алар баскычтан югары күтәрелделәр. Алар кергәндә, хатын-кыз чәйдән торган да савыт-саба җыештырып йөри иде инде. Берара малайга «Мунча сихәтле булсын!» дип, Гыймадины мактап тордылар.

– Шәкертне кая салабыз соң? – дип сорады Гыймади.

– Әнә, әнә урын-җире җәелгән дә инде, – дип, Өлкән Фатыйма сандыкларның киңенә ишарәләп күрсәтте.

– Һи! – дип куйды Гыймади, канәгатьсез төстә. – Кунакны шунда кундыралар димени инде аны?

– Алай димәле, Гыймадетдин. Бик җайлы урын ул! Бөтенесе чип-чиста, үтүкләнгән…

– Юк инде. Болай итик әле! – дип, Гыймади Галиәсгар бүлмәсен барып ачты.

Ә анда һаман саныйлар, чутлыйлар, язалар иде әле.

– Ат ите күпмедән? – дип сорады Галиәсгар.

– Бер сум да туксан…

Алар тәмам тирләгән, кызарышып чыкканнар иде инде.

– Бетмәдемени әле, бай абзый? – диде Гыймади һәм аларга һич исе китмәгән кыяфәттә диванга урын-җир китереп салды, җайлап җәйде дә Габдуллаҗанны ияртеп керде. – Кая! – дип аваз салды ул ишектән күренеп торган хатын-кызга. – Чәй кертегез дә, йокласын әле шушында кинәнеп.

– Безнең эш бетмәгән ич әле, Гыймадетдин! – диде Галиәсгар, килештермичә.

– Сезнең бетәрлек тә түгел инде ул.

– Җарар инде алайсаң… Әйдә соң, Сафиулла, залга чыгып дәвам итик, булмаса, – дип, Галиәсгар алдындагы кәгазьләрне җыйнады, чутын култык астына кыстырды да, кымыз уртлап алгач, бүлмәдән чыгып китте.

– Гыймадетдин… – диде Сафиулла тын гына һәм, чокырга баягы чүлли шешәсендәге калган нәрсәне салып җибәргәч, ияген какты: тот, янәсе. – Китәсе булыр… Безне оныта күрмә тагын, Габдуллаҗан. Кил, җәме! – дигәч, алар малайны ялгызын гына калдырып чыгып киттеләр.

Кече Газизә, кереп, малайга чәй эчертте, сүзсез генә карап торгач, җайлап яткырды һәм эленгән лампаны сүндерде. Бүлмәдә малайның ачык күзе генә күренеп, сәгать тавышы гына ишетелеп калды.

Юка гына боз парчалары белән бизәлгән ике тәрәзә пыяласы ай нурында көмешләнеп, идәнгә, җиһазларга шуның зәңгәрсу яктысы сузылып яткан да көзгегә – әллә кайларга кереп киткән. Габдуллага йокы урынын җизнәсенең җыйнак эш бүлмәсендәге күн диванга җәеп бирделәр. Урыны йомшак, җылы булса да, аның күзе һаман ачык әле. Салмак кына итеп, сәгать йөри. Менә ул берне сугып куйды. Ничәнченеңдер яртысынадыр инде. Малай ничәнче икәнен белми. Үзен аның булачак хәлфәсе дип таныштырган, ниндидер кода абзый тиешле кеше, күрәсең, тонык кына булып, шуның гырылдавы ишетелә. Ул моңарчы белешле булмаган Газизә җиңгәсенең, аңадыр инде, сукранып эндәшкәнен танып ала: «Сиңайтәм, борылып ят, борылып, дим!» Гырылдау тынып кала. Ә кайдадыр ялгыз чикерткәнең тигез, күңелле зыңлавына малай рәхәтләнә үк: чикерткәләр кайда да бер икән.

Идәнгә сузылган яктылык кинәт тәрәзәгә таба шуышкандай була, аннан Габдулланың күңеле аша тышка чыгып китә һәм малайның күз алдында Җаектан Ырымбурга, аннан Чистайга, тагын, Казанны үтеп, Кырлайга тиклем барып җитә. Ялгыз бүренең моңсу улавы ишетелгәндәй була, бу улау бераздан ниндидер бер этнең шат өрүенә әйләнә сыман. Кемдер гөлдерек, шук тавыш белән көлә, ниндидер бала, авыл йортының ишегалды уртасына баскан килеш, сабыр гына елый. Бу ул – Габдулланың үзе инде. Ялгыз берәүнең аяк астында кар шыгырдавын боз астында аккан су челтерәве баса. Әллә кайдагы – бик ерактагы ниндидер өй эчендә сәкегә яткан икәүнең сулавына корама юрган тын гына калка да төшә, калка да төшә. Габдулланың иң соңгы ата-анасы Сәгъди белән Зөһрә һәркайсы үзалдына Габдулланы уйлап, аның менә шушылай йомшакта, җылыда ятканын күз алларына китерәләр дә көрсенешәләр бугай… Җил исә, җәяүле буран йөгерә, һәм Габдулланы шушы ят өйгә, таныш та, таныш та түгел кешеләр арасына китереп җиткергән очсыз-кырыйсыз юлга әкренләп кар сала, аны күмә, югалта. Габдулла аяк астында каты юл тоймый, әллә кая читкә кереп китә, башта кара ноктага, аннары югарыдагы бер йолдызчыкка әверелеп кала…

Габдулланың, ниһаять, күзе йомылганның соңында кысылып чыккан ике тамчы фирүзә яшьне һичкем күрми инде…



    1995




Романнар





Богау





Беренче бүлек


Бөек хөкем көне килеп җитте.

Әшнә атавын көн чыгышы ягыннан ышыклап торган Бирге Ялпы тавының амфитеатрдай иңкү куенына Шүрәле халкының Олуг Корылтае җыелды.

Кояш күзне чагылдырып яна, кыздыра иде инде. Күк, җир, тереклек, үсемлекләр – барчасы аның иркенә буйсынып ята. Кабарынкы Аргы Ялпы тавы астындагы түгәрәк Кәрәкә күле сурәте ышкылып беткән көмеш тәңкәдәй ялтырап, чалт аяз күккә елмаеп ята. Тәкәрлек сазлыгын баскан былтыргы сары чуклы камышлар, көрән җикәннәр әллә нидә бер талгын җил исеп куйганда кыштырдашалар, шау яшел көннәренең кибеп беткән истәлекләрен сагынышып пышылдашалар. Пыяла шикелле тигез Сандугач үзәнен чикләп куйган тирән ярлы инеш, ашыга-ашыга, Чулман елгасына ага да ага, ага да ага. Инешнең аргы ягындагы басуларда көз җиткәндә гуҗ Тайга Катнаш Дәүләтләр империясенең капкорсак амбарларына, төпсез чоңгылларына озатыласы арыш, бодай уҗымнары, наркоманнар кебек миңгерәп, бар тамырлары белән, комсызланып, пестицид имә…

Кыскасы, гап-гади бер көн иде.

Сандугач үзәнендәге сөрү җиренә дүрт Адәми зат икешәр чәчкеч таккан тракторда тары чәчә иде. Бервакытны аргы баштан әйләнеп килгәндә, алар Бирге Ялпы иңкүлегеннән шайтан өермәсе күтәрелеп, камышларны бөгә-сындыра, җикән йоннарын ак болыттай туздыра-туздыра, туры килгән кошларның канатларын каера-каера, басуның йомшак кара туфрагын корыч гөрҗидәй күтәреп, үзләренә таба якынаюын күреп алдылар. Коры Кызыл чокыр тирәли утыртылган каенлык буенда тыныч кына утлап йөргән илле биш баш ат көтүе, җәһәт кубып, җан-фәрманга авыл ягына томырылды. Аларның яллары да, койрыклары да чәбәләнеп, үрелеп беткән; шундук шабыр тиргә баттылар, танауларыннан, шарлап, сары күбек ургып чыкты. Ул да булмады, тракторлар күмәк төчкерергә, морҗаларыннан боҗра-боҗра кучкыл төтен ургыта-ургыта йөткерергә тотындылар; ахырда, тыннары буылып кысылгандай, шып туктап калдылар, сүнделәр. Андагы Адәми затлар җиргә сикерешеп төштеләр дә әүвәлге әвен базыннан калган чокырга постылар. Сазлык түмгәкләренә охшап, башлары гына тырпаеп калды. Тәкәрлек сазлыгындагы куе коры камыш дүрт урында дәррәү дөрләп яна башлаган иде дә, Аргы Ялпы ягыннан күтәрелгән тагын бер шайтан өермәсе килеп җиткәч, андагы ут су сипкәндәй басылды, сүрелде, сүнде. Ул арада беренче шайтан өермәсе тракторлар турысына килеп җитте дә, астагы сөңгедәй очы белән бер трактор белән чәчкечне кыл урталай ярып аударгач, ыжгырып шаулый-шаулый, ары узып китте.

Бу хәлгә ни гаҗәпләнергә, ни куркырга өлгермәгән дүрт Адәми зат кайсы башын, кайсы артын кашып алдылар, аннары тәмәке көйрәтеп җибәрделәр. Арадагы иң яшенең кулындагы керле, тузанлы кап эчендәге шырпылар шылтыр-шылтыр килешеп калтыранды.

– Шүре җибәргәнсең, ахры, – диде өлкәне.

– Суң… Әллә мондый нәрсәне көн дә күргәнме, Ибрай абый?

Ибрай дигәннәре голдыр-голдыр көлеп җибәрде. Аның өске казналыгында – ике, астагысында өч теше юк иде. Йөзен кояш, җил каралтып бетергән. Шуңа күрә учлап-учлап сипкәндәй мул сипкелләре җиз шикелле ялтырап тора. Ул бөкрәеп утырган Ильяска эчкә баткан зәп-зәңгәр күзләрен төбәп карады да, калын иренен турсайтып:

– Бумы?! – диде. – Бераз салсаммы?

Аның каршында утырган солдат киемендәге таза ир тезенә шапылдатып сукты да икегә ярылып ауган тракторга төртеп күрсәтте.

– Бусы аның чүп! Ибрай абыйның Гаҗиләсе туздырган җен туйларын күрсәңме? Менә ул шайтан туе дисәң дә шайтан туе ичмасам!

Ибрай каешланып каткан җәлпәк кепкасын җыерчыклы маңгаена шудырып төшерде дә, башын кашый-кашый, рәхәт елмаеп җибәрде. Сигаретын суыргалап эндәшми торгач, ул Ильяска:

– Бар, алайса аптөш. Утыргыч астында булыр. Чүпрәккә төрелгән. Кара аны! Теге шайтан өермәсе, әйләнеп кайтып, сине дә урталай ярмасын тагын. Бүрәнә итеп! Ул сине Демократ дип тормас!

Һәр җыелыш-мазарда, гаделлек эзләп, өч-дүрт ир-ат җыелган җирдә агымдагы сәясәт турындамы, икътисад турындамы озын-озак сөйләп гарык иткәнгә күрә, Әшнә авылыннан чыккан, җәен-көзен һәр атнаның ике көнендә Рус Әшнәге урманында каен җиләге, җир, кура җиләге, Имәнкискә урманын бетереп, гөмбәдер җыеп, кайвакытны инештә ятьмә белән балыктыр, кысладыр сөзеп йөргән, кичләрен йә уха пешереп, йә шашлык ясап, дус-ишләрен сыйларга яраткан бер язучы аңа «Демократ» кушаматы таккан иде. Ильяс үзе моңа үпкәләмәде, карышмады, күндәм төстә кабул итте. Ул үзе – мәктәп укытучысы, кармакка балык чирттереп утырырга вакытын кызганмас, көчен жәлләмәс. Әле бүген дә, ял көне булганга, әче таңнан инешнең Борым (юкка чыккан, урыны сөрү җиренә әйләнгән урыс авылы) турысында, хәттин ашкан кызылканатлар каптырып кайтышлый, кызык өчен чәчкечкә баскан иде. Чөнки боларның бер чәчүчеләре эшкә чыкмаган. Булышырга ниятләде. Шулай итмәсә, Демократ булыр идеме соң ул? Хәзер ул җәһәт кенә урыныннан кузгалды да, артын сузып, тракторлар тарафына титаклады.








– Алла бар икән ул, җегетләр, – диде Ибрай.

Адәми затларның моңарчы эндәшми утырганы – камырдан әвәләгәндәй көпшәк, симез йөз-гәүдәлесе:

– Белмидериеңмени? – дип сорады.

– Белмидериеңме дип, Шөһрәт… Бу хәтле дип кем белгән аны?

– Ни хәтле дип?

– Бу шайтан туе минем тракторга туры килсә, ә?

Чәчүчеләрнең җыйнак, сыгылма буынлысы, муены, кулы сеңерләнеп торганы:

– Суң? – дип сорады.

Солдат киемендәге тракторчы аның касыгына төртеп алды:

– Бәрәңге баш син, Вакыйф абый! – диде ул. – Өермә Ибрай абыйның тракторына эләксәме? Аракы шешәсен дә икегә әйләндерәдерие ич, пәрәми! Буйдан-буйга ярып.

– Мин дә шуны әйтәм ич, Шөһрәт, – диде Ибрай.

Вакыйф, мүкәләп, кузгалак өзгәләргә тотынды.

Ильяс әйләнеп килде. Ышык, эссе чокырга төшеп, бармак арасына кыстырган аракы шешәсен Ибрайга сузды, үлән өзеп, тузан сарган сигез кырлы стаканны сөрткәләде, иренен бөреп, эченә өргәләде.

Бер уч сусыл кузгалак җыеп өлгергән Вакыйф:

– Аннары син, Демократ, комиссия чакырып китерерсең, – диде.

– Нинди комиссия? – дип сорады Ильяс.

– Тракторны карарга. Югыйсә Гаҗилә апа килгән дә ярып салган дип уйламагайлары. Акт төзеп, Ибрай абый өстенә чәпәрләр дә куярлар. Шуны түләп җаны чыксын дисең мәллә?

Аларның дәррәү көлүеннән өркептер инде, һава сызгыртып, сазлыктан дүрт кыр үрдәге, өч тәкәрлек күтәрелде. Тәкәрлекләр ачыргаланып кычкырышты. Шуларга кушылган шикелле, Ибрайның да йөрәге сулкылдады, кайнар җанына кар ишелеп төшкән сыман булды. Урталай ярылган ул трактор аның үткән гомере ләбаса инде. Аның да гомере шундый – урталай ярылган. Әнә башта ягымлы, тымызык, тансык җилдәй тоелган хатыны Гаҗилә тора-бара сиздергәннән-сиздерә, биздергәннән-биздерә башлап, үгетләп тә ярсып, хәтта сүгенеп тә тыя алмастай төстә гаярьләнде, усалланды, кара көйде, суынды. Кайвакытны хатын-кызны хатын җенесе итеп тоткан нәрсәсен дә алтын тутырылган сандык урынына саклап, яшереп, саранланып бирде: теләсә, күгәрек күңел йозагы белән шапылдатып бикләп куйды; теләсә, кирәк булган үз сәгате сукканда гына, комсыз тәнен ачкычы белән ачкалады. Нигъмәт дөньясы анда, аныкы гына диярсең. Инде-е, бөҗәкләрдә дә бар лабаса ул нәрсә! Үз уена бирелгән Ибрай үлән арасында ике «Фатыйма»ны шәйләп алды: артларын артка терәгәннәр дә тәмам изрәгәннәр. Нигә инде, шулар кебек, табигатең кушканча тормаска, яшәмәскә ди? Имеш, иренең әз-мәз дә, кайчагында байтак та эчкәләп кайтуыннан Гаҗилә шулай үч алып маташа. Белми ич ул, тавык мие эчкән нәмәрсә, гаилә тормышын алып бару икәүнең генә эше түгел. Күрше-күлән бар, агай-эненең очрашкан мәлләре бар. Җитмәсә, эш аты рәвешендә алны-ялны белми эшлисең, шуннан соң сарулар кайнаган вакытлар булучан – тотмыйча да ярамый ич инде. Алла колы! Хисапласаң, сәбәбе күп инде аның. Санап бетерерлек түгел. Ул – Ибрай гына мәллә? Һәммәсе шулай итә. Болай гына туры килгәндә дә, кирәксә, җир тишегеннән эзләп табып та.

Ибрайның шулай итеп күпме озын кышкы төннәре, шомырт чәчәкле таңнары, җиләк исле җәйге челләләре, яңгырлы, моңсу көзләре заяга уза торды. Ай, ул җанның яшертен генә сызланып сыктаулары, тән гайрәтен басарга теләп уфылдаулары; аһ, ул йөрәккәйнең тозакка эләккән кош сыман тыпырчынуы, боегуы, җырлыйсы килгән җырының бугазына басып эндәшми калулары, кулдан эш китүләре; һи, ул горурлыкның аяк астында тыпырчынуы, яхшылыкның керләнүе, игелегеңнең аккан кандай катып төссезләнүе, кадерсезләнүе, ай… ул… Карын ачыкканга ничек тә түзәрлек тә бит, ә җан ачыгуын ни белән басмак, туендырмак кирәк? Шулай газапланып яшәү язган инде, күрәсең.

Моңа Ибрайның башта әллә ни исе китмәгән иде. Сабыр итте, түзде, чыдады, хатыны бер дә бер аңга килер, төзәлер дип көтте. Әмма көтә-көтә көтек булды. Әйе, көт шайтаннан иман, үгездән – сөт дигәндәй… Инде бу ярык, яраксызга әйләнгән тракторны хисаптан төшереп булырдыр, ә ярык гомерне ничек итеп көрнәргә ди? Бүген үткәнгә иртәгә көрсенүдән ни мәгънә?

– Нитик без, җегетләр, – диде ул.

– Нитик соң, нитик? – дип түземсезләнде Вакыйф. – Нитәсе җук, ачасы да нитәсе инде аны. Суынганчы. Көн кызу, бозылып куймагае.

Аны Шөһрәт:

– Трактор хөрмәтенә! – дип җөпләде.

– Монда бөркү, – диде Ибрай сабыр гына. – Нитик без… анау Бирге Ялпы чишмәсе төбенә төпләнмик микән диюем.

– Тамак та чатнады, – дип хуплады Ильяс.

Чокырдан чыккач туктадылар тагын, ул-бу килеп чыкмасын дигәндәй, як-якларына карандылар.

– Мәле, наным, – дип, Ибрай шешәне Ильяска сузды. – Җә җалгыш төшереп җибәреп нитәрмен… харап итәрмен…

Ильяс кулын сузган иде, читкә кагып, аракыны Шөһрәт алды:

– Сиңа төс түгел, Демократ абый. Ә менә миңа төс, – дип, солдат чалбары кесәсенә тыгып куйды. – Галифе ясап ятсын әле.

Шик-шөбһәләнердәй нәрсә шәйләмәгәч, кызу-кызу атлап киттеләр. Үзәннең авыл ягы башына, соры тузан туздырып, машина килеп чыкты.

Ибрай, башын ия төшеп:

– Күзгә-башка чалынмаскае, җегетләр, – диде.

– Әче суы да үзебезлек кенә. Тел астын чылатырлык нәрсәне…

– Калганы минем эш, – диде Вакыйф. – Җылы тирес астында бернәрсә мәчтер-мечтер чемердәп ята минем. Атна тулыр-тулмас булды – куәте җитешкәндер, боерган булса.

– Җәтрәк, – диде Шөһрәт. – Тракторга аптырасын-җөдәсеннәр әле.

Әйләнгеч булса да, камышлык белән чиктәш коры җиргә төштеләр. Машина күренмәс булды. Сазлыкны күл буйлата уратып, Аргы Ялпыдан узгач, Бирге Ялпыга аяк бастылар да аның итәге астыннан гайрәте ургып чыккан Ринат чишмәсенә килеп җиттеләр.

Тирәсе хуш. Бурасы яңа, нык имәннән, иркен, суы тирән. Аны былтыргы җәйне теге язучының энесе журналист Ринат ниятенә кушылып, Вакыйф белән икәүләп бурадылар да комташны казып утырттылар. Монда үлән шактый буй җибәргән инде; күз явын алырдай, җанны тынычландырырдай, фикерне аныклардай чәчәклек, астарак су җәелгән төшне җете яшел кыяк, куе җикән камыш баскан. Салкынча иде.

Килеп җитү белән, «гәләфиен» бушатып, Шөһрәт шешәне чишмәгә чумдырды.

Өлкән кеше буларак, Ибрайны чиста ташка утырырга кыстадылар. Ибрай исә йөз җыерчыклары арасына сөрмә булып ягылган куе тузан юлларын, йомшак кына итеп, ә улына, беләгенә сыланган майны ком белән ышкып, улак очында юды да лаеклы урынына үтешли ачык бура эченә караш ташлады. Чишмә пар күзле иде. Комны, чуар вак ташларны кайнатып ургыйлар. Бер генә мизгелгә, әллә ничек, чишмә төбеннән күзен ялт-йолт уйнаткалаган, аның җанын шул комташтай утсыз-сусыз кайнаткан Гаҗиләсенең чагылышын шәйләгәндәй булды ул һәм тизрәк әлеге ташка чүкте. Вакыйф белән Шөһрәт бурадан артып калган бүрәнәгә утырды, Ильяс киндер букчасын улак шарламасы астына урнаштырды да, берочтан стаканын чайкагач, Демократ буларак, җиргә чүкте.

– Җиткәндер, – диде Шөһрәт. Җиңе сызганулы, кара төк баскан кулын тыгып, шешәне суырып чыгарды. Шешә йөзе күзгә күренеп «тирләде», аксылланып калды. Шөһрәт аның бөкесен тешләре белән генә җайлап ачты да Демократка сузды: – Бүлү синнән, Ильяс абый. Җебемә.

– Ярар соң, – диде Ильяс, карышмыйча. – Ә менә Мәскәү демократлары белән Казан партократлары җеби. Мунчалага дип, суга батырган юкә кабыклары шикелле, лайлаланып җеби. Шунлыктан су, әйләнә-тирә мохит сасый да инде…

Ильяс шешәне, алып, Шөһрәт тотып торган стаканга якынайткан гына иде, әллә нинди – акылга сыймаслык, җаннарны тетрәндерерлек гаҗәеп тә, сәер дә шаукымга, мәхшәргә, Кодрәт көченә тарыганнарын сизми дә калдылар…

Бирге Ялпы тавы каршына озын буй-сынлы, кырыс йөзле, ефәктәй елкылдап, җилфердәп торган яшел йонлы алты пәһлеван шүрәле сыгылмалы төз ак каен ботакларын юкә кайрысы белән бәйләп ясаган, түбәсе сусыл өрәңге, имән яфраклары белән ябылган чыбылдык күтәреп чыкты. Чыбылдыкның ян-ягыннан ике шүрәле кызы бара. Алар өрәңге яфракларыннан киң итеп бәйләгән җилпәзәләрен талгын гына җилпи иде. Тигез рәт булып тезелешкән бер төркем яшь шүрәле каен тузыннан ясалган барабаннарын кага башлады. Бала шүрәлеләр юкә сыбызгыларын сызгыртты. Курайчыларның тыннары җиткәнче нәфисләп, нечкәләп тә, гыжлатып та, чыжлатып та уйнаулары барабаннар тантанасына сагыш төсмере биреп өстәлде, кушылды.

Чыбылдык эчендә тузганактай ап-ак йонлы, ак озын чәчле, сакал-мыеклы бер карт шүрәле утыра иде. Сыны мәгърур: яшел юка ирене, бөркетнекедәй кәкре, кылычтай кырлы зәңгәр борыны нык, какшамас холык-фигыльле икәнен белгертә, тирән баткан зур кызыл күзе төптән аңын, йөрәген биләгән күрәзәчел акыл белән тулып тора. Тар маңгаендагы җәядәй ыспай бөгелгән алтын мөгезе исә аның Олуг Хаким, чикләнмәгән Кодрәт иясе икәнен искәртә. Бу, чыннан да, шүрәле халкының Олуг Хакиме – Шүрәле Алтын Мөгез иде.

Олуг Гавам Корылтаеның Бирге Ялпы тавы иңкүлеген иңләп, кайсы ничек утырышкан, җайлашкан, урнашкан, кырын яткан йөз меңле вәкилләре күмәк кузгалышып, дөбердәшеп, аягүрә бастылар да, Изге Тәңренең үзен күргәндәй, югарыдагы Шүрәле Алтын Мөгезгә башларын бердәм күтәреп, текәлеп бактылар. Бактылар да, аклы-яшелле чыбылдыкта Олуг Хаким – Чикләнмәгән Кодрәт иясе утырганына бердәм ышангач, Изге Кояш күзләрен чагылдырган шикелле, башларын иделәр, күзләрен аска текәделәр, сулышларын тыеп, уң тезләренә чүктеләр. Уртак хәрәкәттән яшь шүрәлеләрнең туп-туры, тырпайган, төрледән-төрле төстәге мөгезләре елкылдап алды, өлкән яшьтәгеләренеке ышкылып беткән таштай тонык елтырады. Кыз-кыркынның мөгезләренә ак, сары төнбоеклар кадалган иде, хатын-кызныкын әрекмән, бака яфраклары каплаган. Аяк астындагы үләннәр тапталып, уылып, сытылып бетеп, тау итәге коры туфракка калган иде инде. Шүрәлеләрнең аякка басулары, аннары тезләнүләре җирне тетрәтеп куйды.

Шүрәле Алтын Мөгез үзенең табан астында диярлек чуар паласны хәтерләтеп сибелгән шүрәлеләрне ялкау кысылган, ләкин үткер, очлы күз карашы белән аркылыга-буйга барлап чыкты. Аны тынычландыргыч канәгатьлек хисе биләп алды. Ләкин вәкарьлек, тәкәбберлек, горурлык тойгысы түгел. Вәкарьлеккә, тәкәбберлеккә, горурлыкка ул, озын-озак ялгызлыкта калып, ашамый-эчмичә үзенең Олуг Гавамы, иксез-чиксез Галәм, барча күк җисемнәре, бетмәс-төкәнмәс йолдызлар хакында уйлаганда, уйларының хак икәнлегенә тирәнтен ышангач, ялгышлардан арынганына тәмам инангач, юктан бар булу, бардан юкка чыгу, Яшәү белән Үлем, Үлем белән Үлемсезлек, Мизгел белән Мәңгелек, Ялган (изгесе яисә яманы) белән Хакыйкать (ихласы яисә ясалмасы) турында авыр, саллы фикерләргә, фикерләренең асыл нигезенә ирешкән вакытта гына ия. Мәрткә киткән сыман, шулай уйлануларыннан айнып уянгач, ул ирен чите белән генә елмая иде дә, үз дөньясына әйләнеп кайту вакыйгасын шүрәлеләргә хас, лаек рәвештә билгеләп үтәр өчен, үзенә сөмсере иң күп коелган, иң күңелсез, иң сагышлы, яшәүдән гарык булып, үлемне һәммә бәладән котылу рәвешендә ирекле кабул итәргә әзер берәр Адәми затны китерергә боера, аны, коткаруның, савыктыруның, терелтүнең бердәнбер чарасы рәхимсез кытыклау икәнлеген күрсәтү өчен, үз кавеме каршында коточкыч дәрт белән кытыклый, шаштырганчы көлдерә иде. Адәми зат яхшы күңелле булып, лаек икән – терелтә, яман уй-шөгыльле булып, лаек түгел икән – яшәүдән мәхрүм итә. Аныңча, Яхшылыкның нигезен курку хисе тәшкил итә, ә Яманлык асылы курку хисеннән тәкәббер төстә ваз кичүдән гыйбарәт. Аңа әлеге илаһи хакыйкатьне, алты йөз яшь тулган вакытта, мәшһүр Остазы – Шүрәле Көмеш төк углы Кызыл Мөгез иңдерде. Ул чактагы Олуг Хаким Алтын Мөгез, күкнең өченче катындагы Олуг Кытык Гавамында тугыз йөз ел яшәп, күкнең җиденче катына мәңгелек сәфәргә җыенды. Үзе кебек, биш йөз елга бер Ак төк булып яратылган шүрәле малаен ул варисы итеп сайлады да мәшһүр Остазга тәрбиягә бирде. Инде аның Курку хисе тәгълиматын соң мыскалына кадәр өйрәнгәнен, кабул кылганын белгәч, табибларына үз Алтын Мөгезен Шүрәле Ак төккә күчереп утыртырга боерды. Шулай итеп, менә ике йөз җитмеш җиде ел буена инде ул Олуг Хаким Алтын Мөгез атында, хөрмәтендә, дан-шөһрәтендә, иң мөһиме, курку хисенең Кодрәт иясе вазифасында гомер кичерә.

Бөек яхшылыкның асылы булган, булырга тиеш курку хисе Олуг Кытык Гавамына мәңгелекнең мәңгелегенә дә Яшәү нигезе рәвешендә иңдерелгән икән, аңа тугры булу да һәр җан иясе, тереклек дөньясы өчен ихтыяри-мәҗбүри дип уйлый иде. Курку ул – Тормыш патшасы. Ул – котылгысыз. Ә аны йомшарта төшү, сизелмәслек итү, читлектәге кош кебек матур итеп күрсәтү, яхшылык кыйбласы рәвешенә кертү тик файдага гына хезмәт итмимени? Инде дә курку йөгеннән азат ителсәләр, аның Шүрәле халкы алдында гына түгел, ә бәлки Адәми затлар каршында да көч-кодрәте юкка чыгар иде. Шуңа күрә Олуг Хаким үзен Адәми затлар өстендә дә торган Хаким дип игълан итте. Чөнки, дип уйлады ул, алдагы фикерләренә кире кайтып, аны җөпләп, Куркуга тиң, аны алмаштырырдай көч берәү генә – көлдерү, көлү. Елату, елау куркуны көчсезләндерә, аннан ерагайта, арындыра, оныттыра. Димәк, хакимлекне какшата.

Тик соңгы дәвердә курку хисенең мәрҗән ташы астына су үтә башлады. Ул суның чишмә башы иң әүвәл Адәми затлар арасында борнап чыгып, аннан соң орлыклары таралганнан-таралырга кереште. Алар – Адәми затлар – тәкәбберлекнең чигенә җитеп, бер-берсеннән аяусыз төстә, алама көлүгә буй бирде. Югыйсә алар фәкать Шүрәле халкы кодрәте белән генә, бары тик үз-үзләреннән генә көләргә бурычлы. Кызганычка каршы, алар моны санламыйча, исләреннән вакытлыча гына чыгарып тормыйча, онытуны максат итеп куйдылар, ахрысы. Шуның аркасында күпме иза чиккәннәрен сизмиләр, күпме хәвеф, афәт, газап сәбәбенең нидә икәнен белмиләр. Инде җирләрен дә тотып селеккәлисең, СПИД та җибәреп карыйсың. Юк, искә-оска алмыйлар – курыкмыйлар!

Моның чиге Шүрәле гавамына да йога башлады бугай инде. Ул, әлеге чирнең таралу күләмен ачыкларга теләп, Бөтеншүрәле референдумы үткәрү турында боерык бирергә мәҗбүр булды. Анда «Куркасыңмы?» дигән бер генә сөаль бар иде. Нәтиҗәдә аңа бу хак сөальгә фәкать бер генә Шүрәленең «Курыкмыйм!» дигән җавап бирүен ирештерделәр. Кайсысы диген әле! Ул Кодрәт белән үзеннән соң бердәнбер Ак төк булып яратылган, шунлыктан тәрбияләргә мәшһүр Остазга тапшырылган, инде аны үз варисы итәргә ниятли башлаган Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез булып чыкты. Инде менә шул Яшел Мөгезнең Тәгълиматтан тайчыну серен белер өчен, Олуг Гавам Корылтаен җыеп, кирәк калса, аңа тиңсез тәкәббер кыланмышына тигез бизмәндә җәза дәрәҗәсен билгеләргә карар кылыр, шул җәзаны җиренә җиткерер көн килеп җитте…

Кытыкланган бармаклар җитезлеге яисә яшен яшьнәү тизлеге белән уйнаклап узган уйларыннан Олуг Хакимне Бирге Ялпы тавы итәгенең төрле тарафыннан яңгыраган тантаналы тавышлар айнытып җибәрде:

– Яшәсен Олуг Хаким Алтын Мөгез!

– Үлемсез Алтын Мөгез!

– Мәңгелектән мәңгелеккә – Мөгез!

Ул башта аягүрә басу ымы бирде, аннары, игътибар таләп итеп, уң кулын күтәрде. Аның беренче сүзен көтеп, шөпшә оясыдай гөжләгән Олуг Гавам Корылтае кинәт тынып калды.

– Иң әүвәл, – дип боерды Алтын Мөгез, бармагын кыймылдатыр-кыймылдатмас түбән ишарәләп, – анау Адәми зат саналган имгәкләрне тәннәре утлы күмер булып кызганчы кытыклагыз да килгән төшләренә илтеп ташлагыз! Үзебез аларга күренмәсәк тә, без аларны күрәбез: алар чишмәне хәмер салынган утлы сулары белән нәҗесләде! Чөнки ул бичаралар куркудан мәхрүм.

Корылтай вәкилләре, таптанып, ул төртеп күрсәткән якка борылып бастылар. Бу гайрәтле хәрәкәткә ияреп, Ялпы таулары, Сандугач үзәне көзән җыергандагыча киерелеп торды да сиртмәгә асылган бишек сыман тирбәлеп куйды. Ә Адәми затлар өчен җирнең бу җиңелчә калтыранып алуы шактый зур хәвеф булырдай куркыныч иде. Утырган ташы белән бергә Ибрай кинәт биш-алты сөям кадәрле югарыга очып күтәрелде дә дыңк итеп тагын килеп төште. Авызындагы тагын ике теше чартлап сынганын тоеп, ул аларның берсен ялгыш йотып җибәрде, икенчесен төкереп ташлады. Вакыйф белән Шөһрәт, аркан авып, сөзәклектән чишмә тамагынача шуып төшкәндә, Ильяс, очып китеп, лачкылдап торган пычракка арты белән барып төште. Әмма, ни хикмәт, ачык шешәсен кулыннан ычкындырмады гына түгел, эчемлекнең тамчысын да түкмичә калды.

Һава өркешеп күтәрелгән кош-корт белән тулды; камышлар чәбәләнешеп, сынышып, тузгып җиргә яттылар; җиде-сигез ак каен гөрселдәп ауды; Коры Кызыл чокырның әллә ничә урыныннан яр убылып төште; Кәрәкә күле учакка таганлап эленгән казандагы су урынына быгыр-быгыр кайнады; андагы эреле-ваклы балыклар, кояшта ялтырап, шампан шәрабы бөкеседәй югарыга чәчрәп чыкты; тычканнар чыелдашты, йомраннар, әрләннәр сызгырынды; яшел саз бакалары белән еланнар, йомгак-йомгак булып, бергә әүмәкләште.

Ибрай һушын җуя язды. Йөрәге дөп-дөп типте. Аның урынында кемдер киледә килсап белән тары төямени. Курыкканга күрә, чытырдатып, күзен йомган иде. Керфекләрен селкетергә дә базмыйча, кипкән тамагын чылатырга теләп, ул, кабалана-кабалана, кулын чишмә бурасы эченә сузды, ләкин салкын су урынына куш учына кыштырдап торган ком гына эләкте. Күзен ачса, ни күрсен: ике тонна сыешлы бура буп-буш, ә улагы коп-коры калган икән. Чишмәнең ике күзеннән тыелгысыз ургып торган соңгы су тамчылары комга сеңде. Аһ, хәзер чишмә бурасы мөлдерәмә тулып, анда, һич югы, Гаҗиләсенең генә булса да йөзе чагылса иде ичмасам, дип уйлады ул.

Бүтәннәре дә аңга килде. Басып, бер мизгел сүзсез карашып торгач, алар җан-фәрманга авыл тарафына элдертмәкчеләр генә иде, ниндидер көч аларның дүртесен дә яңадан җиргә сугып екты да аяусыз төстә кытыкларга, акыртып көлдерергә тотынды. Култык аслары да, кабыргалары да, табаннары да калмады. Әйтерсең лә аларны мәче уйнаган йон йомгагы иттеләр. Тәгәрәтә-тәгәрәтә, әйләндерә-мәтәлдерә, эчләрен тәмам катырып, сулышлары буыла башлаганда, һәммәсен өереп алып, ни арада тагын сап-салкын су белән тулган чишмә суына манчып чыгардылар. Уттай кызган тәннәре бераз суынсын инде дигәннәрдер, күрәсең. Аннары аяк табаннарын җиргә тидермәстән, тыпырчындыра-тыпырчындыра, әллә кая очырта-йөгертә алып киттеләр. Ни каравыл кычкырырга, ни сөрән салырга гаҗиз хәлдә, алар һаман шырык-шырык көлешә иде әле. Елавыннан туктагач, балалар шулай сулкылдавын тыя алмаучан була. Очкылык тоткандагыча, ютәлләгәндәгечә, фәкать өзек-өзек итеп:

– Шү-шү…

– …рәле…

– Шүрәле! – дип үрсәләнүләре генә аларның нинди хикмәткә тарыганнарын аңларлык дәрәҗәдә икәнлекләрен белгертерлек иде.

Йа Ходай! Караңгы күктә йолдыз атылуы шәйле генә мизгел үттеме-юкмы, ни күрсеннәр, Ибрайларның мунча алачыгында утыралар, имеш. Ишек ябык, кечкенә тәрәзәнең чуар пәрдәсе тартып куелган, шуңа күрә эңгер-меңгер. Колганың буеннан-буена кием-кием каен себеркеләре, мәтрүшкәләр эленгән. Аларның хуш исе юатырлык, җанны тынычландырырлык иде. Үзләре дә ышанмаслык, ә бүтәннәргә сөйләсәң, җүләрлектә гаепләп көләрлек, ялганда тотылгандагыча рисвай итәрлек маҗараны кичермәгәннәр дә шикелле. Алай да Вакыйфның каты маңгае сырларын бүрттереп киерелгән. Шөһрәт күлмәгенең изүен ачкан да үҗәтлек белән култык астын капшый, угалый, кашый. Әйтерсең лә шунда урман бете кадалган да, шуны йолкып чыгарырга тырыша. Ильяс үткер каен йомычкасы белән чалбарындагы лайлалы пычракны кырып маташа. Беравык телсез-авызсыз торгач, куркудан җаны чыгар-чыкмас чиккә җиткән Ибрай аңа:

– Сал! Җәтрәк! – диде.

Чырасын почмакка ташлап, Ильяс шешәнең бугазын Шөһрәт сузган стаканга якынайтты. Тик эчемлекне салыр-салмас тиктомалга сүз башлады:

– Һәрнәрсәнең мәгънәсе бар, җәмәгать. Ә һәр мәгънә – капка белән бер. Шуны ачып керә алсаң, син инде дөньяның үзәгенә үттең дигән сүз. Җаның әзер икән, анда көн дә юк, төн дә юк. Анда бөтенесе бергә укмашкан. Гомер иткәндә, без бөтенебез шундый мәгънә капкасын ачып керәбез. Ә мәгънәне аңлау мәңгелек бусагасыннан үтү инде ул. Тик ул капканы теләсә кем ача алмый, ачса да керә алмый. Кемнең, үз-үзен кәфенләп, ләхеткә төшереп ятканы бар? Ә? Кемнең дип сорыйм мин сездән!

Өч ир-ат, аптырашып, бер-берсенә караштылар да тыелгысыз рәвештә тагын көлешеп алдылар. Аларга кушылган сыман, ишегалдында тавык кытакларга тотынды, абзар ягыннан Сабан туенда чалыр өчен симертергә куелган яшь тәкәнең бәэлдәве ишетелде. Тыныч, имин, күнегелгән бу авазлар, алачыктагы эңгер-меңгер, ишек ярыгыннан сузылып торган кояш нуры, тупыллардагы кара каргаларның тынгысыз кычкырынулары, Ильясның ниндидер мәгънә турындагы урынсыз, аңлаешсыз сүзләре аларның аңын курку хисеннән арындырды.

Ильяс тагын:

– Үз ләхетеннән курыккан кеше мәгънәнең төбенә төшеп җитә алмый ул, – дип дәвам итмәкче иде дә, Вакыйф аның муенына чабынудан калган коры себерке белән китереп сукты.

– Сал диләр ич сиңа, Дем-мок-рат! – диде ул, сүгенгәндәй итеп. – Төбенә җитү түгел, башламаган да ич әле.

Ул сугуга, Ильяс кулындагы шешәдән ярты стакан эчемлек чәчрәп чыкты. Ибрай учлап тоткан стаканны авызына якынайтты да:

– Шул хөрмәткә! – диде.

– Әйтсәң әйтеп эч, – диде Вакыйф. – Кайсы хөрмәткә?

– Котылдык, – дип, Ибрай стакан читен ирененә тидергән генә иде, алачык тупсалары каерылганчы ачылып китте дә:

– Иб-бы-рай! – дигән тавыш яңгырады. Әйтерсең лә Ибрайның үз муенына элмәк салганын күргән дә урындыктан сикерер алдыннан кисәтеп, туктатырга теләп сөрән сала. Тыштан бәреп кергән яктылык бөтенесен сукырайткан, басып торган, утырган җирләрен уелдырган шикелле итте. Кояшка караганның соңында яисә кинәт яшен яшьнәгәч шулай булучан. Тик күкне көтмәгәндә болыт томалагандагыча, эчкә тагын эңгер-меңгер иңде: ишек арасына Гаҗилә килеп басты. Ялтыравыклы яулык япкан, яктыга каршы торганга күрә, зәңгәр юка күлмәге үтәли күренеп, мул тәненең барча борылышлары шәйләнә, шәрә сыйрагындагы төк бөртекләре алтынланып җемелди.

– Нишләвегез бу? – дип сорады ул. Юл өсли эләктергән урам себеркесен алга чыгарып, тиз арада һөҗүмгә ташланырга әзер икәнлеген дә сиздерергә өлгерде.

– Ни бит әле монда, карчык… – диде Ибрай.

– Ни?

– Безне баягынак шүрәлеләр… нитте.

– Нитте?

– Кытыклап үтерә язды.

Гаҗилә, билен, ботын мыскыллы төстә үчекләп биетә-биетә:

– Кит әле! Шүрәлеләрме?! Кытыклап үтерә яздылармыни? Көпә-көндезме? – дип, юри-марый гына көлгән булды. – И-и, бәгырькәччекләрем минем, бичаракайларым…

Мондый тәмле телдән башлауның ахыры һәрчак хәтәр бетәсен Ибрай бик яхшы белә иде. Кинәттән чыккан болыт яумаенча туктый димени? Шуңа күрә ул кулындагын бертын белән эчәргә ашыкты. Ә соңгы йотымын гортлап куйганда, аккош канатыдай киң җилпенеп, аның аркасын себерке сыйпап алды инде. Юк, Ибрайның моңа исе китмәде. Эт-мәчедәй талашып торсынмыни? Дуласын соң, ач бүредәй уласын. Ибрайның моннан гына укасы коелмас. Хәзер инде ул Гаҗилә борыч бирсә дә еламый, шикәр салса да төчеми.

Ул арада Гаҗилә, гайрәте судай ташып, ачуы чиктән ашып, башкаларына да өлеш чыгарырга тотынды. Себеркесе алачык эченә сыймады, күк күкрәтердәй булып айкалды.

– Җәт булыйк, җегетләр! – дип, Вакыйф ачык ишеккә томырылды. Буталган мунчаладай, бер-берсенә комачаулый-комачаулый, этешә-төртешә, калганнары да иярде. Кергән эзләре суынган иде инде. Ә чыккан эзләре һавага гына төшеп калды кебек.

Ибрай хәстәрле кеше иде. Хатынының тешен кысып, кара янып, иренә ничек бәйләнергә белмичә йөргән, сәбәпсез-нисез ямьсез, затсыз сүзләр әйткәләгән көннәрендә ул йә келәттәге сәкегә кереп куна, йә печәнлеккә үк менеп китә. Ә аңынчы, мәче шикелле тын гына ашап эчкәч, өйдән мыштым гына чыга да, эче пошып, вак-төяк эш белән йөрәгенең януын, җанының борчуын басып, күңелен беркавым юатып алгач, мунча алачыгына сугыла. Андагы ике рәт колгага элеп куелган каен себеркеләренең түрдән өченче киеме арасында ул, «үлемтек»кә дип, йә ачылмаган, йә башлап куелган аракы шешәсе яшереп тотучан. Саруы кайнаганда нишләсен соң инде? Бер стакан чамасы тоташ тын белән салып эчә дә капка төбендәге бүрәнәгә чыгып утыра. Андый чакларында ул, ипләп кенә сигаретын кабызып җибәргәч, үзалдына йолдызлар, Ай, төнге авазлар, Алла, инде вафат ата-анасы, читтәге бала-чагасы, исән туганнары белән сөйләшеп киткәли, хатыны белән бәхәсләшә. Ә кәефе тәмам кырылып, бер тамчы аракы эчәргә теләү генәме соң, хәтта яшисе үк килмәгән кичләрдә келәт сәкесе астында тоткан уналтынчы калибрлы ике көпшәле мылтыгын, иптәш итеп, тезенә җайлап сала, бераздан корган була, әллә кайларга – бар дөньягамы, әллә үз күкрәгенә генәме төбәп атарга хыяллана. Күк иксез-чиксез – әллә тирән, әллә биек тоела. Кеше җаны да шундый ук чиксез, биек ләбаса. Ә чиксезлекнең теге ягында ни бар икән, дип уйлый ул. Яхшы, нидер бар да ди. Тик аның ни икәнен, нинди икәнен, кайда, кайчан икәнен күрмәгәч, белмәгәч, аңа – Ибрайга – нигә хаҗәт ул? Әлеге чиксезлекнең теге ягында да безнең хакта шулай уйлыйлардыр инде. Алайса, мин дә әллә бар, әллә юк, дип гаҗәпсенә ул. Бар да, юк та икәнсең, нимә дип яшәп торасың соң әле? Барыбер үләсе ич. Ә бәлки, ул – Ибрай – күптән үлгәндер инде. Ә бәлки, дөньяга бөтенләй үк килмәгәндер әле!..

Мондый уйлар, фаразлар башта аны куркыта, соңрак юата иде. Күкрәге түрендә ниндидер хәрәкәт башланып, йә авырттыра, йә ләззәт бирә. Дөрес итә. Соң, мең ел элек яшәдең ни дә, хәзер яшәвең ни, мең елдан соң яшәсәң ни? Аермасы юк була түгелме соң? Моңа кайгырсаң да ярый, шатлансаң да таман икән ич. Ашау, эш, йокы, тансыклаганда, якынлык кылу (Гаҗиләсенең кәефе килсә) – шушы түгәрәктә әйләнәсең. Бөтенесе шул түгәрәктә туплана инде. Нишләсәң дә, берзаманны киткән җиреңә барып җитәсең. Аны сузып, озагайтып торуның ни мәгънәсе бар? Бер шешә эчәсеңме, мең шешәме – барыбер шул аракы булган шикелле…

Хатыны абзар себеркесен уңлы-суллы уйнатканда, Ибрай бүген дә җанына тыныч урын табалмасын тойды. Ул, Гаҗиләдән ышыкланган, поскан, качкан атлы булып, колгадагы каен себеркеләренең әлеге – түрдән өченче киеме астына башын тыкты да шешәне, бәйләп, асып куйган юкә бауны җен ачуы, җан ярсуы белән чәйнәп өзгәч, күлмәк изүеннән корсагына шудырырга өлгерде. Алланыкын алдан әйтеп булмый аның, хәтәр кирәге чыгуы бар. Хатыны, гадәттәгечә, җикеренергә тотынса, тагын келәттә йә печәнлектә төн чыгарга туры килмәгәе. Шунда пычак калынлыгы гына уртлаштырмыйча нишләмәк кирәк?

Чыннан да, кирәге бик чыкты. Ничек кенә чыкты әле.

Хатыны җилтерәтеп чыгаргач, алар бәрәңге бакчасы буйлап үскән кыргый чиялек арасындагы өч адым әйләнәле аланлыкта иртән башлаган ниятләренең очына чыгып утырдылар.

Олуг Хаким Алтын Мөгез, Шүрәлеләр Корылтаена җыелган тарафдарларын яшькелт тамгалар чуарлаган күз кабакларын ачар-ачмас, ак керфекләренең бер генә бөртеген дә кыймылдатыр-кыймылдатмас күзәтеп чыкты да иренен ачар-ачмас кына сүз башлады:

– Иманым хак. Сүзем хакыйкать. Олуг Шүрәле Гавамы Корылтае алдында әйтәм. Тыңлагыз:

– Obstupui, steteruntque comae, et vox fausi bus haesit[3 - – Obstupui, steteruntque comae, et vox fausi bus haesit (лат.) – Мин тораташ булып каттым, чәчем үрә торды, ә тавышым тамак төбенә килеп тыгылды (Вергилий. Энеида, II, 774).].

Шуннан соң үз авызыннан чыккан һәр сүз, һәр ымлык, һәр авазны көтеп, һәркайсының ни аңлатканын, ни ишарәләвен дүрт күз белән көткән Олуг Корылтай вәкилләренә әйткәненең мәгънәсен белдерергә кирәк тапты:

– Ягъни, – диде ул, – мин тораташ булып каттым, чәчем үрә торды, ә тавышым тамак төбенә килеп тыгылды… Алтын Мөгез сыйфатында мең ел чамасы гомер сөрәм. Гакылыма, күңелемә буйсынган хәлдә, сезнең белән идарә итәм. Мин – Алтын Мөгез – Курку хисенең безгә нинди басым ясаганын, ул басымның никадәр хаҗәтлеген, нихәтле котылгысызлыгын, безнең аңа ни рәвешле тугры булырга тиешлегебезне белеп җиткерми идем әле. Ничек кенә кабул кылсагыз да, безнең аны – Курку хисен алыштырыр нәрсәбез юк. Курку хисе әле үкчәләребезгә канат куя, әле аякларыбызны кадаклап куйгандай итә. Бу ошбу хисне иманыбыз кыйбласы рәвешендә кабул кылабыз. Аның белән сугарылсак, кыюлык, батырлык каһарманнары булырбыз. Шуның соңында гына без үз бурычыбызны үти алырбыз, намусыбыз пакьлеген саклап кала алырбыз. Бу – Күкләр әманәте. Сез – минем Шүрәлеләрем – үзегез дә беләсездер, күреп торасыздыр, шуңа тугрысыздыр: ошбу хис кайберәүләрнең күзен ачтыра, бәгъзеләрне сукырайта. Моны кабул кылмаган тәкәббер җаннарны, наданнарны йә күңелләре караларны Курку хисе аларның үлгәннәреннән ары мең елдан соң да каберләреннән торгызып бастыру, торып басканның соңында дөм сукыр калдыру кодрәтенә ия. Мин гакыллары асылташлардай йөз төрле нур чәчеп торучыларны, шуның аркасында мең Кодрәткә ия булырдайларны әйтеп тә тормыйм. Аларның аңнары шул ук Курку хисен аңлауларына, кабул кылуларына, аңа буйсынуларына, тугры калуларына буйсына. Моның хакына алар, кәфеннәрен дә ерткалап, шыр сөякчән ятарга разыйлардыр. Ә Курку хисеннән гаҗизләр, дошманнарга каршы әләм күтәреп бару ышанычы тапшырылуга карамастан, алга барасы урынга артка чигенү, качу ягын гына карыйлар. Чигенмәгән, качмаган шәттә, барып җитәргә тиешле җиргә җитмәсәләр дә, барып җиткән җирдә җиңү ихтималы булуга карамастан, алар йөрәкләре ярылып үлүчән… Шулай итеп, Курку хисе берәүләрнең котын үкчәләренә төшерә, бүтәннәрне тиңсез каһарманлыкка әйди, шуңа ирештерә. Ахыр килеп, ул – Курку хисе – фәкать ярдәм итү куәтенә генә ия. Инде дә кемдер үз холык-фигылен, көн күрмеш рәвешен, кардәш-ыруы алдындагы бурычын бүтәнчә калыпка корырга тели икән, аны ирексезләү минем исәбемә керми. Тик ул бер нәрсәдән аң булсын: аңа безнең арада урын юклыгы Шүрәлеләр кавеменең Олуг Канунына теркәлеп куелган. Аннан тайчынуның ахыры Үлемгә тиң – аңа Иң Югары Җәза бирелергә тиешлеге бәхәссез… Сүземнең хаклыгын Шүрәлеләрнең Олуг Корылтае Кануны рәисе Шүрәле Фирүзә төк углы Җиз Калкан әйтсен.

Ул – Олуг Хаким Алтын Мөгез – сүзем әлегә бетеп тора дигән мәгънәдә күзен йомды. Шуны гына көтеп торган Шүрәле Фирүзә төк углы Җиз Калкан, үзе тирәли алмаш-тилмәш бөтен дөньяны күрердәй кыяфәттә берсе анда, икенчесе, өченчесе тегендә-монда каранып торган сакчыларына илтифат итмәгән шикелле кыланып, бер аяк табаны тиклем алга таба атлады да, шул хәрәкәтен һичкемнән курыкмас җан икәнлеген үтә дә куркусызлык галәмәте дигәнне аңлатып, сүзгә кереште:

– Беләм, – диде ул, Җирән төк углы Яшел Мөгез торган тарафка өч сөямле имән бармагын төбәп, – иртәме-соңмы, син үзеңә тиешле җәзаны алырсың. Тик ул җәзаның ни булып, ничек төгәлләнәсен мин сиңа караганда да ачыграк күз алдына китерәм, барча Корылтай, син үзең дә күз алдына китереп курыкканга караганда да куркыбрак көтәм… Кыскасы… – Ул үзе генә белгән мәгънә белән озын муенында утырган зур башын алга селкеп куйды, шуннан соң, һәр сүзенең дөньяны тетрәндерерлек көчкә ия икәнлеген әллә үзе теләп, әллә аны тыңлап торган Шүрәле кавеменә шул мәгънәнең мәҗбүри кабул кылынырга тиешлеген белгертеп, ярты адым чигенде дә тән сакчылары арасына сыенды. Шуннан соң гына сүзен әйтеп бетерергә кирәк тапты: – Бөек Курку хисен танымаганы, Адәми затларны фәкать кытык кодрәте белән генә үз мескенлегендә бәхетле итеп тоюлары ихтималын санга сукмаганы өчен, мин, Олуг Корылтайның Канун рәисе буларак, соңгы карарымны барчагызга җиткерүне кирәк дип таптым. Бөек референдумда меңнәр арасыннан бер ялгызы бөтен Шүрәле кавеменең уртак фикерен инкяр иткәне, бичара Адәми затларны кытыклап, аларның кайгы-хәсрәтләрен таратудан баш тартканы өчен, Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезгә Иң Югары Җәза бирүне таләп итәм.

Шүрәлеләрнең хуплау тавышына җир янәдән тетрәп куйды. Инде беркавым тынычлангач, ояларына кунышкан кош-кортны тагын бертапкыр пыр туздыра-туздыра, Әшнә атавының буеннан-буена яңа җен туе бөтерелеп узды. Аның очы баягынак икегә аерылып ауган тракторны янәдән бербөтен итеп укмаштырып, ябыштырып китте.

Олуг Хаким Алтын Мөгез чыбылдыктагы йомшак яшел мүк сарган тармаклы-тармаклы имән төбенә утырды. Шүрәле кызлары, җилпәзәләрен тагын салмак кына җилпеп, аны талгын һава белән эретергә керештеләр. Ул, әлегә фәкать үзе генә ишетелерлек итеп:

– Адәми зат булсын, – дип пышылдады.

Ул, күзен йомып, беркавым уй уйлады. Уйларының кайберләре, суга ыргыткан таш кебек, тотнак тапмыйча, шундук юкка чыкты. Кайберләре, көзге җил агач ботакларыннан йолкып-йолкып алган коры яфраклар сыман, кыштыр-кыштыр арлы-бирле талпындылар, тик билгеле бер фикергә оешып бетә, укмаша алмыйча тузгып, чәчелеп беттеләр. Ә кайсылары, караңгы күктә күче-күче белән атылган йолдызлар шикелле, кабынып-кабынып киттеләр; әле ялкынландылар, әле сүрелделәр дә хәтеренең упкынына чумдылар. Дөрес, аның хөкем карары аныгын анык иде инде. Иң Югары Җәзаның ни икәнлеген аның аяк астында сөңгеләрдәй тырпаешып җемелдәгән, ялтыраган, елкылдаган мөгез ияләренең һәркайсы белә. Какшамас Канунда ачык әйтелгән: Иң Югары Җәза – Шүрәлене, Адәми зат итеп, кешеләр арасына яшәргә иңдерү. Бу – Курку хисенең үзәге, ахыргы әйләнмәсе, соңгы ноктасы иде. Шуннан соң төпсез упкын, билгесезлек, хәтта ул да – Олуг Хаким дә – дилбегәдә тота алмаслык чиксез буталчыклык, болгавырлык башлана. Хәзер исә ул үз аңы, үз кодрәте дә ирешмәслек әнә шул йөгәнсез билгесезлеккә дә авызлык кидерү хакында уйланды. Канунда әйтелгән: барча шүрәлеләр Курку хисенә хокуклы, диелгән. Ә аның – Олуг Хаким Алтын Мөгезнең – шул хокукка да хакы юк иде. Анык вазифасы Курку хисен акыл белән сугарудан, аңа юнәлеш биреп торудан, оештырудан, барчасына аңлаешлыдай мәңгелек рәвеш, кыяфәт бирүдән, какшамас каты бердәмлек итүдән гыйбарәт. Шул чагында гына кыргыйлыкны тагын да кыргый итәрдәй ул хис, учтагы алмадай, аның идарәсенә буйсына ала.

Әйе, Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезне Адәми зат язмышы көтә. Бу чагында ул, үз әйләнәсеннән ычкынган күк җисеме шикелле, үз-үзенә буйсыну хокукыннан да мәхрүм кала. Тик хәзер Олуг Хаким аның әлеге мәхрүмлеген дә үз ихтыяр кодрәтеннән ычкындырмау әмәлен эзләде.

Ниһаять, яшен яшьнәү белән күк күкрәве арасында була торган бер мизгел тынлык сыман шикләндереп, аннары ташкындай шаулап, убылган җирдәй дөбердәп, аның акылына бая пышылдаган карарның дәвамы ишелеп төште, ургып килеп керде: «Әйе, Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Адәми зат булсын. Аның да советныкылар дигән чуар кавеменнән берсе. Язмыштан узмыш юк. Тик бу очракта аны узу кирәк. Асыл Рух шулай куша. Адәми затлар тәкәббер, горур. Шуңа күрә үзләрен азат сизә. Ә совет кавеменнән булганнары андый гына түгел. Моңа өстәп, аларның тәкәбберлеге, горурлыгы төзәтеп булмастай бозык. Үз-үзләрен төзәтәсе урынга, алар Асыл Рухны төзәтүне кулай санап ялгышалар. Бу – зур гөнаһ. Ә тәүбә итә белмиләр. Моның өчен алар мәңгелеккә ярлыкаудан мәхрүм, шуңа күрә мәңгелек бәхетсезлеккә дучар».

Уйлап бетерүен белгертеп, Алтын Мөгез ак керфекләрен кыймылдатты. Күз кабакларын ачып, гавамга бакты да хөкемен игълан итте:

– Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Адәми зат булсын. Аның да советныкылар дигән чуар кавемнең берсе. Ул берсенең дә – Ибрай атлысы!

Шүрәле Фирүзә төк углы Җиз Калканның йөзенә канәгать елмаю җәелде. Ул һавада бармакларын уйнаткалады да һәр ымын үтәргә ыргылып торган тән сакчыларына:

– Муенчак китерегез! – дип боерды.

Җил басылды. Кошлар сайрарга кереште. Бакалар бакылдарга тотынды. Судагы балыклар җим эзли башлады. Кызгылт-сары кырмыскалар инеш буендагы таллыкта мыеклары белән үсемлек бетләрен – гөбләләрне кытыклап, тәмле сутларын эчәргә ябышты. Бирге Ялпыдагы тапталып, изелеп, сытылып беткән үләннәр, чәчәкләр, һични булмагандай, башларын калкытты. Күк йөзендә хәрәкәтсез торган ак болытлар тымызык җил иркенә бирелде.

Шүрәлеләр таралды.

Дөнья рухы, үзенә янау сизенгән керпедәй бөгәрләнгән, энәләрен тырпайткан кебек, нидер көтеп тын калды.

Моны ниндидер кодрәт белән иң әүвәл Ибрай сизенде. Җаны тыныч түгел иде. Ул – аның җаны, – әле чатнамаган йомырка эчендә үзенең тулы канлы тереклек икәнлеген тойган, таныган кош баласы шикелле, чәч бөртекләре очыннан аяк бармагы тырнакларына тиклем тәненә, гәүдәсенә сыеша алмыйча тыпырчына, ярсый, фани дөньялыктагы бөтенлектән башканы җирси иде.

Эңгер-меңгер төшкәч, зәңгәргә буялган болдыр ишеге төбенә кайтып туктады. Авыл өйләрендә дә, аның өендә дә утлар сүндерелгән иде инде. Аның каравы озын, тын күләгәләр суздырып, күктә тулган Ай яктыра, исәпсез-хисапсыз йолдызлар җемелдәшә. Һичнинди өн-тавыш ишетелми. Этләре дә өрми: хуҗасына күзен елтыратып карады да тагын ятты. Фәкать кайдадыр ялгыз бер керпенең уфтангандай фырылдап куюы гына сагайтып алды. Ә-ә, тагын, тирән-тирән итеп, лапас астындагы сыерлары сулый икән әле. Ул баскычның өске басмасына менеп басты да тоткага үрелде, тартып карады. Ишек бикле иде. Ул үз күләгәсенең баш турысына, бүлә-бүлә, өч тапкыр шакып алды. Шуннан соң гына эчтән Гаҗиләнең йокыдан карлыга төшкән тавышы килеп җитте:

– Синме ул?

– Кем булсын инде. Ач.

– Ач булсаң, туеп кайтыең. Йөрисең тагын. Төн пәриемени.

Карават шыгырдады. Торды бугай, дип уйлаган иде дә, әйләнеп кенә ятты, ахрысы, аяк тавышлары сизелмәде.

– Алайса, су бир әле, – дип сорады Ибрай.

– Су тагын! Җук сиңа монда су, – диде Гаҗилә.

– Су гына сорыйм лабаса. Чәй дә түгел ич әле.

– Әллә чәй дә сорамакчыеңмы? Аннары – мәй, шуннан соң – май…

– Мәенә тансыклаган җук анысы. Ә мае… йөрәк мае… Синдә булмады инде ул, Гаҗилә, – дип, ул басма тактасына утырды да папирос капты. Чартлатып, шырпы сызды да, әйтер сүз эзләп, беркавым тын торды. Тапты. – Йөрәк мае урынына җан җәрәхәтенә карболка гына була белдең ич син. Шуннан ары уза алмадың. Бар күрсәткәнең тузу да тузыну гына булды… Туздың, тузындың да… менә бөтен гомерем тузаннан гына тора…

– Бар әле, телеңә салынып утырма монда. Колак итен ашап.

Тагын карават шыгырдады. Тагын әйләнеп ятты инде. Бусы иртән торып, эшкә чапканчы. «Кара ничек кылана, ә? – дип уйлады ул. – Корымлы табаны үчекләүче көйгән табагачмыни!»

Ибрай басты, Айга карап торды.

Ул бүген кереп ятасы келәт ятагы суык калды. Тезмәдәге печәндә дә тычканнар гына кыштырдашты. Ибрай тегеңә дә кермәде, монда да менмәде.

Ә ул әнә кайда ята: бәрәңге бакчасы башындагы печән чүмәләсен казып оя ясаган да үз җылысына үзе посып елышкан.

Үләннәргә чык төште. Аларның күз яшедәй авыраеп тулышканнары яфрак, кыяк очларыннан җиргә тамды. Шул вакытны Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезне Олуг Кытык иленең Әшнә урманы уртасындагы ике мең ярым яшьлек имән куышына бикләп куйдылар. Яшел Мөгез үзен аҗаган алган буш, караңгы чикләвек эчендә калгандай хис итте. Әйтерсең лә аның җаныннан шүрәлелек рухын суырып алганнар да, көрән борынлы сукыр ак корт итеп, буш чикләвек зинданына бикләп куйганнар. Ә чикләвегенең ни төше, ни җылысы, ни киләчәктә туфракка өзелеп төшеп, шау язда борынлап чыгардай киләчәк мәгънәсе юк иде.

Биш йөз ел әүвәлтен ошбу имәннең ябалдашы ботагыннан кереп, төп тамырыннан җир үзәгенә үткән яшен уты әллә кайчан ук сүнеп, яктылык тузанына әйләнгәндер инде. Менә шул яшеннең имән аша күктән җиргә иңгән изге мәлендә ул – Яшел Мөгез – дөньяга яратылган да инде. Хәзер аны – әлеге яшеннең нарасый бер чаткысын – имән куышына ябып куйдылар. Куышлы имәнне яшен бүтән бер дә сукмый, буш чикләвекне бүтән аҗаган алмый. Шуңа күрә ул моннан горур, тәкәббер, фәкать үз сүзенә, сүзенең мәгънәсенә, мәгънәсенең асылына гына баш игән, буйсындырылган Яшел Мөгез кыяфәтендә чыга алмый инде. Әшнә урманындагы меңьяшәр имән әле әкәлә генә булганына чиксез дәверләр элек үк шулай билгеләнгән. Хәзер ул җирдә яшәгән, вафат булган йә үтерелгән – шәһит киткән миллиардларча Адәми затларның яшисе, аннары вакыты җиткәч үләсе йә үтереләсе, шуннан соң һәлак буласы бер мәхлугы гына инде.

Ул сыкрап, ыңгырашып җибәрде. Баланың ана карыныннан билгесез дөньяга килеп чыккан мәлендәгечә, тәне җыерылып, куырылып килде. Тик ул еламады. Ул бу мизгелдә үзенең озын-озаккамы, әллә бертын алырга гына җитәрлекме яңа – очыннан ук үлем башлана торган яшәү дөньясына туып килгәнлеген тойды, аңлады, шуның белән килеште инде. Ул үз-үзен: «Алда соңгы сәгать сугуын сизенеп курыкма, – дип тынычландырды. – Сине дөньяга яңа кыяфәттә барлыкка килү, шуның белән бар нәрсәнең яңа тәртибе генә көтә. Күкләр, Асыл Рух сиңа, моны яхшы, түземле, илһамланып кичерер өчен, көч-мәдәтен кызганмастыр. Әйе, бу соңгы сәгатьне көтеп, шуның белән өртеләсеңне белсәң дә курыкма. Ул – бары тик тәнеңнең генә соңгы сәгате, ә җаның барыбер мәңгелектән мәңгелеккә кала. Табигать синең зиһенеңне бер халәттән бүтәненә күчкәндә генә барлый, тенти, сиңа кирәген генә биреп чыгара, аннары шул кирәге белән яңадан үзенә ала. Син үзеңнең өске киемеңнән – җирән төгең белән яшел мөгезеңнән генә мәхрүм каласың. Әллә никадәрле йөк түгел. Берзаманны, анаң карыныннан чыкканда, төксез дә, мөгезсез дә идең ич инде. Ә бүтән дөньяга – үлем дөньясына кергәндә, аларсыз калудан нигә өркәсең? Менә сыкрыйсың, ыңгырашасың. Ә бер тапкыр – Шүрәле булып шәрә яратылган мизгелдә – шулай сыкрамадың, ыңгырашмадыңмыни? Шулай булгач, әүвәл бер тапкыр ия булганыңны югалту һәр язда, ябагаңны коеп, яңа төкләр үстерүең ише нәрсә генә түгелмени? Әйе, бу тәнеңне ташлап китәргә мәҗбүр ителүеңне ябагаңны кою дип кенә кабул кыл. Анаң синнән бушаган карынын үз эченнән каны белән бергә тышка агызып чыгарган да җиргә күмеп череткән ич инде. Ә син – бүтәнчә яшәүгә хөкем ителгән җан – җирән төгең белән яшел мөгезеңне югалтудан куркасыңмы? Алай булгач, нигә дип Курку хисен санламадың, кире кактың? Хәзер куркасың икән, димәк, син үз җаныңны үзең кытыклап юандырмакчы буласың.

Ул муенчагының күтәрә алмастай авырая, түзалмастай кыза башлаганын тойды.

Имән куышының төннегендәге чикләвек кенә сыярлык тишектән, ут хәнҗәре булып, Айның зәңгәр нуры бәреп керде. Әлеге нур, күз сирпешедәй генә арада яктырып торгач, һич тә булмагандай юкка чыкканда. куышта Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез юк иде инде. Аның сөекле Шүрәле илендәге соңгы кичереше анасының ахыргы тулгагы ише кыска, әмма Адәми затлар газабы, Адәми затлар бәхетсезлеге кебек чиксез булды.

Олуг Хаким Алтын Мөгез Айга карап алды да, күзен йомып, үз күңеленең көзгесенә текәлде һәм күрде: «Кеше әйтте: «Мин үлгәндә, мине тереләтә юкка чыгарырлармыни?»[4 - Коръән. 67; 66 б.]

«Алла юлында үтерелә торганнар хакында «Үлеләр!» димәгез. «Юк, тереләр! Алланың җәзасы көчле. Тик сез моны сизмәссез»[5 - Коръән. 2; 149 б.].

Шулай итеп, Ибрай ята да ята бирде. Шешәгә орынмады, стаканы коры калды, ирене чыланмады. Вакыты җиткәч чылатырлар әле, дип уйлады ул. Каурый белән…

Аннары ул кулын сабый бала сыман яңак астына куйды да күзен йомды. Аның белән бергә арыган тәне, сагыш белән мөлдерәмә тулы күңеле дә йокыга талды. Үзенә дә сиздермичә саркып чыккан күз яшендә ерак йолдызларның берсе чагылып торды.

Әлеге сыңар яшь тамчысы кибеп өлгерде микән, юк микән, ул башындагы чәч бөртекләренең, тәнендәге төкләренең кычыттырып кыймылдашуына уянып китте. Йомык күз кабаклары аша, авырттырып диярлек, җете кызыл яктылык бәреп керде.

Күк йөзе, аҗаган уйнаган вакыттагыча, сирпелеп-сирпелеп китте. Йолдызлар сукыраеп торды, зәңгәрсу Ай йөзе сары балкышка күмелде.

Ибрай күзен ачарга өлгерми калды. Кыштырдау ишетеп, колагын гына сагайтты. Аның куышыннан тышта – кайдадыр читтә, Чишмә чокыры ягында – тыелып кына яшь бала елаганы ишетелде. Мәче, ахры, дип уйлады ул. Юк икән, охшамаган. Мәчеләр сулкылдамый, шәрран ярып кычкыра. Мәче башлы ябалак та түгел инде: анысы ара-тирә генә ухылдый.

Ул мүкәләп чыкты да кулын колагына куеп тыңлап торды. Чит тавыш ачылыбрак китте. Ул, чыннан да, Чишмә чокырында кемдер барлыгына ышанды инде. Берәр бала адашып барып чыккан мәллә соң? Дөньяныкын кем белеп бетерсен. Ай әнә нинди тулган, сәерсендерә, борчый, җилкендерә, әйди, котырта. Үзе дә белештермичә, Ай чакыруына ияреп чыккан бала булмагае.

Ибрайны төнге салкын чиркандырып куйды. Ул ызанга төште.

Гаҗиләсен каргамый-нитми генә, багана башы белән капка үрәчәсенә салынган бауны кайтарып, тугайга чыкты да саргаеп сузылган бормалы сукмактан түбән юнәлде, чокыр ярына барып җиткәннән соң, аска карады. Килә-килешенә елаган аваз басылганнан-басыла барган иде, ә хәзер тәмам тынды. Улактан челтерәп су акканы гына ишетелде.

Күзе ияләшкән иде инде. Әнә ич, чишмә басмасына кемдер утырган түгелме соң?

Күк күкрәвен авызлыклап, яшенне иярләп атланса да, Ибрай шултиклем сәерсенмәгән, курыкмаган булыр идедер. Ни күрсен: утыра. Ничек кенә утыра әле – шәп-шәрә килеш. Ул сиздерми генә чигенер, алдына-артына карамастан сыпыртыр, таяр, качар, котылыр иде дә – өлгерми калды. Астагы кеше аның сөзәк ярдан аргы текә ярга кадәр сузылып яткан озын күләгәсен шәйләгән дә икән инде: торды, бер басма югары күтәрелде дә аңа текәлде.

Ибрайның кипкән иренен ялап алгач, пышылдап кына:

– Әй!.. – димичә чарасы калмады.

Җавап урынына астагы кеше аны үз янына төшәргә әйдәп кул изәде.

Ибрай:

– Кем син? – дип сорады.

– Адәми зат. Ә син кем?

Ибрайның бая көпшәкләнгән, йомшаган аяк буыннары ныгый төшкән, бугаз төбенә тыгылган кайнар курку төере таралган, аңын биләгән Курку хисе кызыксыну уе, дәрте белән алмашына башлаган иде инде. Шуңа күрә шаяртасы килеп китте.

– Син Адәми зат икәнсең, мин төнге Шүрәле инде алайса, – диде ул.

Болай гына, үз-үзен юатыр, тынычландырыр, кипкән аңкавын дымлатыр, юешләр өчен генә ихтыяри-мәҗбүри төстә көлү авазы чыгармакчы иде дә, бөтен чокырны тутырып, аннан алда Адәми зат шаркылдап көлеп җибәрде:

– Адәм актыгы! Шүрәле булырга синең борын астың кипмәгән әле.

– Ничек кипмәгән? Ничек кипмәгән? Син башта эш аты, хөкүмәт ялчысы, хатын колы, урам эте булып кара. Улларыбыз – комсыз дәүләтнең туп ите, кызларыбыз – капкорсак түрәләрнең түшәге. Белдеңме?

– Шыңшыма, – диде Адәми зат.

– Шыңшырсың да. Әнә үзең дә җылап утырасың ич әле. Әллә мәче, әллә ябалак шикелле… Баксаң, сакаллы сабый икәнсең.

– Нәкъ үзе. Сабый. Әле генә яратылдым.

– Әйтәм җирле шәрә. Таладылармыни?

– Таладылар. Җанны.

– Җан нәрсә? Канны суыралар. Алмашка биргәннәре аракыдан артмый.

– Ни ул?

Бу юлы инде Ибрай көлде. Көлгәне, чамасыз авыр йөк тартуга чыдый алмыйча, бар буыннары киерелгән, бугазын камыт кыскан, аркасын ыңгырчак баскан атның көчәнеп кешнәве ише чокырны гына тутырып калмады, ә бәлки тугайга, кырларга таралды, авыл этләрен уятты, имчәк балаларының төшендә әнкәләренең елавы булып яңгырады, әнкәләренең төшенә балаларының үлеме булып керде, зираттагы кабер ташларының нигезен какшатты, инеш астындагы ак ташларны, бөке калкавычлар сыман, югарыга ыргылдырды.

– Аракымы? Ул – диңгез. Хәсрәт диңгезе. Ә ул диңгез безгә тубыктан.

– Рәхәт икән.

– Чыдап булмый. Күңелле! – дип, Ибрай көлүе аша чәчрәп чыккан күз яше тамчыларын учы белән сөртеп ташлады, тирән итеп сулыш алгач сулкылдап куйды.

Адәми зат яңадан басмага утырды.

– Монда төш әле, – диде ул.

– Миңа ни калган анда?

– Җыларсың.

– Җылармын? – диде Ибрай.

Аның аяк астыннан бер ташмы, җир кантарымы табып, түбән тондырасы килде. Колхоз рәисеме, баш инженермы, тагын кем шунда ул яратмаган, үз итмәгән берәр эшкә кушкан чагында, аның шулай бер-бер нәрсә белән орасы килә иде. Бәреп кара. Бар, бәреп кара. Шундук милиция килеп җитәр иде дә ябып куярлар иде, ә? Анда ничек түзәр идең? Ибрай чыдамас иде: орып бәрер иде дә… калганы аны кеше итеп тоткан кешелек хисе янында чүп кенә иде ул. Кәфенлек кенә табарлар, аңа ярашлы ясинын да укырлар. Коръәнен дә чыгарлар. Өчесен үткәрерләр, җидесен, кырыгын… елын… Менә шуннан соң ул – Ибрай – үз өстендәге балчыкны мамык урынына күтәреп ыргытыр иде дә торып басар иде. Тик ул вакытта Ахырзаман җиткән булыр шул инде.

– Җә, монда төш инде, – диде Адәми зат.

– Җылап утырыргамы? – дип сорады Ибрай.

– Җылап дип… Теләсәң җырларсың, Ибрай.

– «Ибрай»! Минем исемемне каян беләсең?

– Мин үзем дә Ибрай ич, Ибрай.

Чокырдагы саташумы, төшме, чын сурәтме булган затның болай әйтүе әллә өлгергән кура җиләгенең бармак тияр-тимәс өзелүеме, әллә су тулы чиләкнең көтмәгән-нитмәгәндә кулдан ычкынуымы, әллә камышлык, таллык асларыннан сөзеп йөргәндә, ятьмәгә эләккән балыкның, яндагы букчага салганда, шуып, суга китүеме ише бер-нәрсә булып алды. Ибрай, аны-моны тоеп алганчы, фәкать бер генә нәрсәне искәртеп калды: әйтерсең лә ул үзе шаркылдап көлде, ә аның бирге ярдан аргы ярга сузылып яткан күләгәсе үксеп-үксеп елады шунда. Карасана, ә? Ибрайны Ибрай чакыра. Болай итеп аны әллә кайчангы гүр ияләре – әнкәсе Бибиәсма, атасы Габдрәүф кенә чакыра, дәшә иде. Йә кичке умачка, йә көндезге ашка, йә… бәлки, үләргәдер.

Шушы уй-кичерешләренә абынып егыла күрмим тагын дигәндәй, Ибрай җирне чокып ясаган баскычның берсенә төште, бүтәненә аяк атлады. Башта түбәнтен төшкән саен санарга тотынган иде дә, аннары туктады. Санасаң-санамасаң да гармун телләре шикелле инде – унике.

Уң аягын әүвәл атлап, сулын шуңа ияртә-ияртә, аска төшеп җитте.

– Су эч, – диде аңа «Ибрай».

– Бир, – диде Ибрай.

«Ибрай», борылмый-нитми генә, кузгалмыйча да диярлек, озын саплы чишмә чүмеченә, чупылдатып, су алды да аңа сузды. Юк инде, юк: Ибрай су эчмәде, ә бәлки, аракы чөмергәндә, бар хәсрәтен, бар арыганын, бар ачуын, бар шатлыгын, бар көенечен йоткандагыча, теге Адәми зат сузган чүмечтәге суны, үз язмышын суйгандай гына итеп, бер тын белән эчәргә тотынды. Чүмечнең тоткасы әнкәсенең пышылдап әйтә торган, инде онытылган юмарт сүзләре кебек җылы, ә төбе атасының сары тешләре арасыннан кысып чыгарган кырыс сүзләре ише салкын иде. Җылы иде, салкын иде, тик эчеп бетермәслек тансык – ни тешкә тимәслек, ни тамакны кырмаслык, ни эчне күпертмәслек. Ул белә: бу чишмә суы көмешле, сабыр, игелекле, изге иде.

Эчә башлаганда, чүмечтәге суны Ай чагылышы тутырып торды. Ул әллә су эчте, әллә тешли-тешли шул айны эчте. Эчте дә эчте. Сәгатьләрне уртлый-уртлый гына түгел, ә бәлки, бөтен гомерен тоташы белән йотып җибәргәндәй, соңгы тамчысына хәтле эчте.

– Булдымы? – дип сорады «Ибрай».

– Булды, – дип җавап бирде Ибрай. Чүмечтәге соңгы тамчыны селтәп селекте дә: – Үзең эчәсеңме соң? – диде.

– Аннары, – диде теге Ибрай.

– Кайчан?

– Яшәгәч. Берәр каз үскәч. Аның каурыен йолыккач. Аны суга манчыгач. Ул суның соңгы тамчысы калгач. Шул тамчы парга әйләнгәч. Шуннан соң, менә шуннан соң син, шушы чүмечкә чумылдырып, су алырсың да миңа бирерсең.

Ибрай әллә нишләп китте: моңарчы йокыга талыр алдыннан, аннары уянгач, ул беркавым уендамы, хыялындамы, өнендәме шалт та шолт итеп винтовка кора, каядыр, нәрсәгәдер, кемгәдер төби, шуннан соң тәтесенә басып атып җибәрә, тик ядрәнең кая барып җиткәнен белми азапланып ята иде. Бакчи аны: белде, күрде, тойды, кичерде – беренче дә, соңгы да ядрә хәзер маңгаена бәреп чыккан тир тамчысына тиясе икән лә, әй… Ул тирнең дә кипкәч калган тоз касмагына.

Соңгы тамчы чишмә суын селтәп селеккәндә, Ибрай анда әллә Ай, әллә берәр йолдыз чагылышынмы, әллә бу Адәми затның күз алмасы чаткысынмы күреп калган иде. Ачыкларга теләп, ул үзен «Ибрай» дигән Адәми затка карады. Шунда күрде инде: ул бөтенләй үк шәрә түгел икән ләбаса! Төн яктысы зәңгәрләтеп күрсәткән йөзе белән шуннан соңгы әгъзалары арасында – муенында инде – юан-юан түгәрәкләрдән тезелгән ялтыравыклы тимер чылбыр, ул чылбырга боҗра киертелгән, ул боҗрага әүвәлге партия әгъзалары тагып йөртергә яраткан галстук ише чөй асылынган.

– Бу нәрсә? – дип сорады ул.

– Син, – диде теге.

– Мин?

– Бу чылбыр – синең кендегең. Боҗрасы – гомерең. Чөе – тәкъдирең.

Күзеңә җен күрендеме, төшеңә шайтан кердеме, өнеңдә албасты бастымы – Ибрай иң түгәрәк, мул, лычкылдап торган сүгенү сүзе әйтергә кирәклеген белә иде. Шуңа күрә ул:

– Кит әле моннан, кабер тактаңны!.. – диде.

– Такталар булмас инде ул, – диде теге тыныч кына. Аннары, суга чумып тыны җиткәнче барганның соңында, калыккач, сулу алгандай тирән, киң итеп: – Такталар булмас инде, – дип кабатлады.

– Нигә? – дип сорады Ибрай.

– Шуңа күрә.

– Нәрсәгә күрә ул?

– Күрәчәккә күрә.

Ибрай сорамады. Чөнки аңлады, белде: соравына җавап алыр өчен, үткән гомере аз иде. Тик киләчәк гомере дә җитмәс идедер инде, күрәсең. Шунлыктан ул:

– Әйдә, – диде.

– Кая?

– Минем бүген анауда бер куышым бар.

– Мин куыштан бая гына чыкканыем инде, – диде Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез. Ул: «Адәми затлар аналары карынында яралып чыга. Ә мин Адәми зат рәвешендә имән куышлыгыннан пәйда булдырылдым», – дип уйлады.

– Бөтенебез чыккан, – диде Ибрай. – Керәсе дә бар әле.

– Кая керәсе?

Ибрай, бик яхшы белсә дә:

– Белмим, – диде. – Анда җәяүләп кермиләр.

– Ничек керәләр соң?

– Башта аппаралар. Аннары төшерәләр. Шуннан соң кертәләр дә такта белән каплап куялар.

Аркан әйләнеп карамастан, Ибрай җир баскычтан югарыга юнәлде. Әйтерсең лә Айга менеп барышы иде.

Тугайга чыгып, бакча башыннан ызанга төштеләр дә печән чүмәләсе төбенә барып бастылар.

– Кошлар сайрый, – диде Адәми зат.

– Кошлар сиңа. Бакалар кычкыра ич.

Ә бакалар кычкырмады. Алар сайрадылар.

Бераздан Гаҗилә, тышка чыгып, җәяү барасы җиргә җитмәстән, бумази халат итәген күтәреп чүккән генә иде, бакча башыннан башта сак, аннары тыелгысыз төстә җырланган җыр ишетте дә тынсыз калды.

Айга менеп кит-әр идем,
Сине анда дис-сәләр-р-р.
Кайда суң син, кайда суң син,
Җилләр-р дә әйтми ис-сәләр-р…

– Туңмыйсыңмы, адаш? – дип сорады Ибрай.

– Печән чәнчә, кытыклый.

– Утырып тор әле, җәме? Мин хәзер.

«Анда икән», – дип уйлады Гаҗилә. Иренә чакырып дәшәсе килде. Аңа бүген ире кирәк көн иде. Шуңа күрә халаты астыннан һичнәрсә кимәгән иде ич инде. Хәзер нишләсен соң? «Ибрай, йә, ярар. Кер инде» – дип дәшсенме? Тотсын әле менәтерә! Аңа тоттырганчы…

Аның мул, тулы, шоп-шома билдән түбән җирен Ай текәлеп-текәлеп, кинәнеп, оялмыйча күзәтеп торды. Шуны сизенгән шикелле, Гаҗилә аркан борылып караган иде дә, яшелле-зәңгәрле мәче күзен шәйләгәч:

– Перес-с, затсыз! – дип ысылдады.

– Перес дип… мин ием әле бу, хатын.

Гаҗилә үзалдына елмаеп куйды да, башта юри туңкаеп, аннары киерелеп турайды, ашыкмый гына итәген төшерде, сыпырынды да, болдыр баскычына менгәч, иренә карамыйча гына, йөзен әллә кайдагы йолдызларга күрсәтәсе килеп:

– Кер, – диде.

– Аннары, – диде Ибрай.

– Кайчан?

– Син кереп җатканнан суң.

– Кая җаткач?

– Шунда, хатын. Кабереңә кереп җаткачыннан суң инде… Ә син миңа килә күрмә, җәме? Бәхиллегем җук, берүк бел аны!

Гаҗиләнең чәч бөртекләреннән алып тәнендәге барча төкләре кымырҗып куйды. Ул кырт борылды да:

– Җә, телеңә салынып торма әле, җәме? – диде. – Моннан ары мин «кер» дигәченнән суң керә торган бул.

Ибрай басынкы гына:

– Керт дип әйтүләр бетте инде ул, Гаҗилә, – диде.

– Кер, дим ич. Бүген сиңа алым да, гөлем дә жәл түгел.

– Ә миңа – жәл.

– Әй Ходаем! Сөйләнеп торган була тагын. Кем иең ул хәтле? Кәкре мөгезле кәҗә белән башка чыктың ич син.

– Мөгезнең турысы юк аның. Аның каравы сөте мулые. Чат май.

– Чат май! – дип үчекләде Гаҗилә. – Ә салам түшәгең?

– Моңсыз кыштырдамады ич. Оныттың мәллә?

Бусына Гаҗилә каршы эндәшмәде. Әллә кайчангыларны исенә төшереп, хәтта күз алдына да китереп, башта елмаеп куйды. Аннары ничектер күңеле йомшарды шунда: елыйсылары килеп китте. Соң, шулай булмыйча: и ул кәкре мөгезле кәҗәне кайчагында авыз эченнән генә дигәндәй җырлый-җырлый, кайвакытны орыша-орыша савуларымы; и ул, салам тутырылган түшәктә ятканда, Ибрае белән пышын-пышын серләшүләреме, ә саламының татлы кыштырдавымы? Тар булса да, ул түшәк иркен, киң кебек, рәхәтләнеп сыярлык иде. Ә хәзер, әнәтерә, икесенә гөбердәп торган ике карават та бит кана, тик бергә сыешулары гына яманрак. Җитмәсә, олы өйләрендә үзләре генә, ә бала-чага кече якта йоклый. Бөркү икән, нигә шунда, өскә дә ябынмыйча, шәрә тән җәелеп йокламыйсың – күрүче, искәрүче юк. Ишектәге келә биген төшерәсең дә чаршауны тартып куясың…

«Аһ!» дип, тирән сулыш алгач, Гаҗилә болдырга кереп китте. Ибрай аның Ай яктысында тулы сыйраклары яктырып, юка ситсы төнге күлмәгеннән шактый мул тирәләре беленеп калуын гына искәреп өлгерде. Инде аның да, хатыны шикелле, тирән тыны белән: «Аһ!» дигән ымлык чыгарудан гайре чарасы юк иде.

Ибрай сизде, белде: Гаҗилә болдыр ишеге биген элмәде. Әй лә, элмәсен соң, бикләмәсен. Нишләсен инде: бүген Ибрайның үз йозагы – күңел, җан йозагы бикле ич.

Шуннан соң нишләде? Мунча алачыгына керде дә, хатыны юып, колгага киптерергә элгән чалбар белән күлмәкне тартып төшереп, бакча ягына – теге шәрә Адәми зат тарафына юнәлде. Бүгенгедәй чытык, нәүмиз күңелен басар өчен, әүвәлге гадәтенчә, келәт сәкесе астындагы мылтыгын алып чыкмады. Йә «теге» куркуыннан түнеп китәр тагын. Кая куярсың? Таптый-таптый баз төбенә күмеп куймассың ич инде.

– Кайда йөрисең, адаш? – дип сорады Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез. – Катып үләм ич инде.

– Катмассың, – диде Ибрай. – Мә, башта киенеп җибәр әле.

Теге киенгән арада, Ибрай салам арасыннан әле һаман башланмый йөргән аракы шешәсен капшап алды, кесәсен бүлтәйтеп торган стаканны чыгарды да, шешә төбенә көрәктәй зур, тимердәй учы белән бәргәләп, бөкесен ачты.

– Мәле, адаш, – диде, – туңмас өчен шәп бу нәрсә. Әйдә шул хөрмәткә!

Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез эчте. Эчәр су дип белгән, күрәсең; ике тапкыр гортлап куйган иде дә, стаканнан аерылып, «пырых-пырых» төчкергәләргә кереште.

– Җахшы, җахшы! – диде Ибрай. Аннары үзенә дә бер… кырык өч грамм чамасы салып эчте. Аның телендә бу «пычак калынлыгы гына дип атала иде.

– Карале, – диде теге. – Бу ни бу?

– Шул инде, шул, – диде Ибрай.

– Ни?

– Ни дип инде… Ничек соң?

– Әйбәт кенә икән болай.

– Кая, алайсаң. Әйдә, тагын берәрне уртлап ал соң.

Чиратлашып, тагын берәрне йотып куйдылар. Ибрайның тузанлы кесәсеннән чыккан ипи кисәген иснәштерделәр, чәйнәп йоттылар.

Бераздан, Айлы төннең күк гөмбәзен иске чүпрәктәй ертып, Ибрайларның кыргый чиялегендә сайрап торган ата сандугачның томшыгын бикләп, аркандагы ала байталның колагын шәңкәйттереп, ара-тирә өргәләгән авыл этләренең койрыкларын бот араларына кыстырырлык итеп, авыл өстенә якыная килгән НЛО тәлинкәсен үз юлыннан тайчындыра язып, бакча башындагы печән кибәне төбеннән Адәми зат ителгән Ибрайның Брахау урыслары туенда отып калган җыры яңгырады:

Шумел камыш, дер-ревья гнули-ись…

Ибрай да кушылды инде. Ул бу җырны кайчандыр Брынка урысларыннан ишеткән иде. Таныш, җаена килгәндә, бик ипле бара торган җыр ич.

Җырлап бетерер-бетермәстән, Ибрай тегенең муенындагы муенчакны уйнаткалап, саллылыгын үлчәгәндәй итеп капшады, кармалады да:

– Бу нәрсә соң? – дип сорады.

– Иң Югары Җәза тамгасы. Мине сезнең илегезнең бер Адәми заты булырга хөкем иттеләр. Шуңа өстәп, син – Ибрай булырга. Шулай итеп, мине Адәми затларның иң зур нужа кичергәне булырга хөкем иттеләр.

Ибрай башта: «Әллә күбрәк китте инде моңа?» – дип уйлады. Кеше ышанырлык нәрсә түгел ич. Ә төптән уйласаң… Төптән уйласаң, тач килеп тора лабаса! Совет кешесе булып торганда да, инде хәзер – үз көеңне үзең күрү иреге бирелгән сыман тоелгач та, авыздан авызлык чыкмый, муеннан – камыт, аркадан ыңгырчак төшми, артны эшлея кыскан бит. Аннан киләчәктә башкаеңның ни күрәчәге өчен курку хисе китми, хакимнәрнең әллә ниткән бәхетләр, игелекләр ышандырып кытыклауларына, ә үзләренең астыртын бурлыгына, азуның чигенә җитүләренә чыдарлык түгел. Моны аның үзенең, үзе кебек бик күпләрнең яшәвенә, тормышына, язмышына төшкән иң зур бәла, олы бер каһәр, димәк ки, менә бу «теге» әйткән Иң Югары Җәза димичә ни дисең инде, йә? Ибрай: «Безнең муеннарыбызга да шушыныкы ише чылбыр муенчак, ягъни гомерлек богау, зынҗыр салынган булып чыга икән ич!» – дип, үз уена үзе дә шаккатып куйды. Инде дә каршысындагы җан иясенә:

– Ниме дип шулай иттеләр? – дип сорагач, тегенең:

«Без Шүрәлеләр язмышына язган Курку хисен танымаганга, сез Адәми затларны кытыклап, тиктомалга көлдереп йөрүдән баш тартканыма күрә» дигән җавабын ишеткәч, үтә дә гаҗәпкә тарыды. «Карале син аны, ә? – дип уйлады ул. – Кайда да бертөсле икән! Алайса, ул муенчакны яшереп йөртүдән ни мәгънә бар соң? Күрсен, бөтен дөнья күрсен!»

Шунда Ибрай күңеленә гади дә, сәер дә, аңлашылмаслык та бер уй килеп тетрәнеп үк куйды: «Әллә миңа да шундый бер муенчак киеп йөрисеме соң?! Әйе, күрсен. Бөтен дөнья күрсен! Кем икәнлегебезне, нинди икәнлегебезне, кем, нинди булмаска тиешлегебезне күрсен!»

Тизрәк-тизрәк нидер белергә, ниндидер бер тирән сернең, олы бер мәгънәнең асылына төшенәсе килеп, ул:

– Сөйлә әле, сөйлә! – диде.

И сөйләде Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез. И сөйләде дә соң! Ибрай әле җен ачулары чыгып, елыйсылары килеп, әле нәфрәтләнеп тыңлады да тыңлады.

Таң сызыла башлады. Берәм-берәм йолдызлар сүнәргә кереште. Ай, көндезге сәгать икеләргә хәтле беленеп, күренеп торыр фасылы булуга карамастан, әллә кайдан гына килеп чыккан болыт катламнарын сөлге итеп, йокысын качырырга теләгәндәй, әледән-әле алсу битен сөрткәләде. Кошлар уяныша иде инде. Авыл өйләренең абзар эчләрендәме, бакча читләрендәме торган бәдрәфләргә, чиратлашып, ир-ат, хатын-кыз кергәләде. Бала-чага кайсысы ишегалларына чүгәләп, ә кайсысы аягүрә генә баскычлардан кече йомышларын үтәп алдылар да бер-ике сәгать чамасы тагын черем итәргә яттылар.

Инде үр артында күк йөзе тәмам ачылып бетә язып, күкеләр, шәүлегәннәр аваз салганда, зират каеннарына, кайберәүләрнең йорт-җир, абзар-кура тирәсендәге тупылларга оялаган кара каргалар дәррәү уянышып кычкырырга тотынган бер мәлдә, Ибрай тегене йокысыннан уятты.

– Вакыт, – диде.

– Кая?

– Җәһәннәмгә, – диде Ибрай, еракка карап.

– Кая дисең?

– Фани дөньяга яратылгансың ич. Шунда.

– Минме?

– Син.

– Ә син? – дип сорады Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез.

– Белмим әле, адаш, – диде Ибрай. – Нитә алмыйсыңмы, туган: бу муенчагыңны миңа тагып куя алмыйсыңмы?

Теге аңа сынаулы караш ташлап алды. Аның йөзендә әллә шунда елмаю, әллә шунда сагыш, әллә шунда кызгану чаткысы төсмерләнде. Ул бик яхшы белә иде, бик яхшы; әгәр Адәми затлардан кемдер шушындый гозер белдерә икән, мәңгелек коллык тамгасы булган бу муенчак ачылуын бик җиңел ачылыр да, инде дә тегесе аннан котылырга, азат булырга теләсә, моңа фәкать Ахырзаман җиткәч кенә ирешәчәк иде. Бу хакта, хушлашыр алдыннан, аңа – Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезгә – Мәшһүр Остаз әйтеп өлгерде.

Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез бер салам сабагын сындырып алды да, муенчагының артындагы ак йозакны йөнтәс күкрәгенә авыштырып, шуның төбендәге ярыкка тыкты. Кылт иткән тавыш та чыкмады: печәнне кыштырдатып, Ибрайның җанын игәрдәй әллә нинди ят тавыш белән тегенең муенындагы чылбыр аерылды да төште.

– Мә алайса, адаш. Рәхәтен күр.

– Рәхәтен?

– Үзе теләгән Адәми затларга елан ите дә ашарлык.

Әй! Шуннан соңмы? Ибрай әлеге муенчакны сеңерле муенына салды да әйтте:

– Бикләп куй, – диде.

– Ярар. Тик бер бикләсәң, меңегез дә ачалмаслык булыр.

Инеш суының агышы ишетелеп тора иде. Ояларында карга балалары, сыерчыклар, ярдагы керәшәләр тынгысызланды. Арткы яктагы асфальт юлдан бер мотоциклчы узып китте. Ниндидер самолёт тавышына уянып, Ильяс туңган тәненә әллә кайчан вафат булган бабасының толыбын ябынып ятты, Вакыйф исә караваты янындагы артсыз урындыкка хатыны китереп куйган чүмечтән, йотлыга-йотлыга, чишмә суы эчте. Шөһрәт, берәр вафат булганга кабер казырга мәҗбүр ителгән кебек, хатынының көен көйләп ята иде. Көзге арыш, язгы бодай үсентеләре борнап, инде сабакка үрләргә керешкән басулар турысында мәче башлы ябалак әйләнгәләде. Өченчекөн җирләнгән Хөсниҗиһан әбинең ком ләхете ишелеп төште. Кискен җил исеп куеп, Әшнә урманында сиксән өч ел үскән карт юкә агачы чикләвек куакларын сыта-сындыра авып төште. Корноухово, Җәмәлҗән авыллары якларында беркавым аҗаган уйнап алды. Инешнең текә борылышындагы ярдан аерылган җир кисентесе суга убылып төште… Мичиган университеты обсерваториясендә кизү торган Билл Джон Сириус йолдызлыгында ниндидер яктылык сирпелешен көндәлек дәфтәренә язып куйды. Француз җырчысы Патрисия Каас зөбәрҗәт кашлы йөзеген үзенең әллә ничәнче бер йөргән кешесенә бүләк итте. Балык Бистәсе авылындагы туксан сигез яшьлек Гыйззелбәнат әби, соңгы сулышын алыр алдыннан, аягын аякка кушырырга өлгерде. Мөбарәк Кылтыйның агымга каршы куелган мурдасына алданып кергән беләк буе бер бәртәс балыгы чыгар юлын эзләп тыпырчына иде…

Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезнең – инде чын мәгънәсендә Адәми зат булып әверелгән кешенең – муен тамырына бер озынборын кунган иде дә, байтак кына канын суырганның соңында тегенең – инде «теге»нең түгел! – киң уч төбе астында җан тәслим кылды.

– Торыйк инде, – диде ул.

Ибрай, кабыргасына Гаҗиләсенең түгәрәк, җылы терсәге төртеп куйгандай хис итеп:

– Вакыт шул инде, – диде. – Көтү куасы бар.

– Бусы инде хәзер минем эшем, – диде тәмам Адәми зат булып җитешкән әүвәлге Шүрәле.

Инде бакалар да сайраша икән. Кайдадыр мәче мияулап җибәрде. Ибрайларның тавык кетәклегендәге чуар әтәч, абзар идәненә җим эзләп төшкән ак тавыкның өч секундта хәл-әхвәлен белгәч, канатларын гаярь кагынды да яңа туган Кояшны дер селкетеп аваз салды.

Яртысына кадәр бушаган шешәгә бөкесен ябып, Ибрай аны куыш түренә яшерде.

– Күреп кал. Кирәге чыкмагае, – диде. Аннары: – Өйгә төшик инде, – дип өстәде.

Алар, чык төшкән ызан үләненә йомшак кына баса-баса, аллы-артлы килеш өйгә таба юнәлделәр. Ибрай арттан бара иде, сөйләнде дә сөйләнде:

– Сөтле чәй эчәрбез. Хатын табага бәрәңге кыздырырга куйгандыр. Ул Гаҗилә атлы. Бераз усалрак анысы. Ә күңеле болай бер дә яман түгел. Ипле чаклары да булгалый. Ни хәл итмәк кирәк: тормыш шундый. Кем хаклы, кем хаксыз – болай гына аерырлык түгел. Яшисең, яшисең… Менә-менә җайланыр, кешечәгә әйләнә башлар дип көтәсең дә көтәсең инде. Ә без кемгә хаҗәт? Без – эш атлары. Изелергә, кимсетелергә, мәсхәрәләүгә, алданырга яратылган. Фәкать шул гына. Монда Тәңренең гаебе җук анысы. Тәкъдирдә язган, күрәсең. Тик ул да гөнаһсыз. Шунысы ярап тора инде яравын: безнең үзебезнең дә ни гаебебез, ни гөнаһыбыз җук бит…

Төшеп җиттеләр. Шомырт агачы астындагы капканы ачып, яшелчә бакчасын узгач, ишегалдына үттеләр.

Гаҗилә ике сыерны да сауган, сырынача җиткән чиләктәге күбекле сөткә чиста марля ябып тора иде. Капка күгәне шыгырдаганны ишетеп, ул, борылмыйча гына:

– Синме анда? – дип сорады.

Чит зат барлыгын сизенеп, ятсынып өрергә керешкән этне оясына куып керткәч, Ибрай:

– Ие инде, – диде.

– Уф! Кычытмаган җиреңне кашып җөрисең шунда.

– Кычытарак шул.

– Йомшаграк кашыганмындыр, ахрысы, шуңадыр.

Мунча каршындагы инде очыннан байтак корыган нык ботак җөпләрен карга оялары сарган карт тупылга, аннары адашына карап алып, Ибрай беразга тын, уйсыз торды. Шуннан соң, күңел төбенә күптән укмашкан фикер, шул фикер этәрәсе гамәл белән, ниһаять, килешеп, аның котылгысыз икәненә тәмам ышанып:

– Син бүтән кашый алмассыңдыр, ә мин бүтән кашытмамдыр инде, – диде.

Аларның бу сөйләшүләре кичәге көн, аның да абзар себеркесенең мунча алачыгында уйнап алуы хакында иде.

Шулай ук югарыга карап алгач, әле һаман Ибрай тарафына борылмыйча, Гаҗилә биленә таянды да мунча буйлата җайлаштырылган нык имән тактага аягын җәеп утырды. Халатының итәге ян-якка аерылган, күз егәрен өстерәп китерердәй ап-ак таза ботлары төбенәчә ап-ачык балкып тора. Ибрай моңа сокланмыйча булдыра алмады. Ә адашы, үзенең Шүрәлеләр гавамында мәңгегә – инде мәңгелектән мәңгегә аерылып калган кәләше Шүрәле Шәмәхә төк кызы Ахак Мөгезне исенә төшереп, күз алдына китереп, каршысындагы Гаҗилә атлы бу авыл хатынының төксез ботларын ямьсез, бик ямьсез итеп күргәнен тойды.

«Шушы кем… сыңар төге дә булмаган хатын белән торырмын микәнни?» дигән уй аны өтеп алды, өркетеп, хәтта куркытып ук җибәрде. Шулай да, Гаҗилә үз алдында Ибрае гына түгел, ә ят кеше дә барлыгын җәһәт абайлап, тычканга ташланган мәче тизлеге белән халат итәген тартып куйган мизгелдә, ул тирәндә ниндидер төк ише бер нәрсәне искәреп өлгерде дә күпмедер дәрәҗәдә тынычлана төште. Тик алай да Шәмәхә төк түгел иде инде, түгел иде. Җитмәсә, кая инде ул анда ахак мөгез, маңгаенда сыер мөгеземе, кәҗә бәтие мөгеземе ише нәрсәсе дә юк. Юк булгач юк инде, ни хәл итәсең? Бергә тормый кая барырсың? «Иң Югары Җәзаның бер хикмәте шулдыр инде, күрәсең», – дип уйлады ул.

– Бу кемең тагын? – дип сорады Гаҗилә.

– Ибрай, – диде Ибрай.

– Бер Ибрай гына җитмәгәние, Ходаем! – дигәч, Гаҗилә аптырап китте, гаҗиз калды. Аннары инде, чапалана-чапалана куганга үчекләнеп котырынган, ярсыган шөпшә чаккандагыча: – Бәтә-әчч! – дип кычкырып җибәрде. – Әстәгъфирулла, тәүбә, тәүбә, җәме!.. Каян таптың моны? – дип сорады.

– Чишмә төбендә утырадырые шунда.

– Өстендә нигә синең күлмәк-ыштаның соң ул?

Ибрай җавап бирмәде.

Гаҗиләне кинәт курку хисе биләп алды. Ул ишегалдындагы ике ир-атның кайсысы үзенең ире икәнлеген танымаганын аңлап алды.

– Соң… – диде ул, тотлыга-тотлыга, аларга таба атларгамы, атламаскамы белмичә. – Сезнең кайсыгыз… минем… Ибраем була соң хәзер?

Тын иде. Чылбырдагы эт кенә ара-тирә шыңшып-шыңшып алгалавыннан туктый алмады.

– Әнә ул, – диде Ибрай, әлегәчә дәшми-нитми торган адашына ияге белән кагып.

Кинәт аңкавы аңкауга ябышырдай төстә тамагы кипшеп киткән, йөзе агарынган хатын качмакчы, сөрән салып, халыкны җыймакчы иде дә, аягы атламас хәлгә җиткән икән.

– Әстәгъфирулла! Ләхәүлә вә лә куәтә… – дияргә генә булдыра алды. Аннары, ис-акылына килеп: – Бу нишләвегез, ә? – дип һөҗүмгә күчте. – Халык җыям бит хәзер, имансызлар! Җыям да фаш итәм.

– Кем фаш булыр әле анда, Гаҗилә, – диде Ибрай, алга таба әйтәсе сүзеннән көлә башлап. – Берүзең ике Ибрай белән яшисең дип, үзеңнең үк страмга калуың бар. Монда инде Асылмәрдән Хаҗи абзыйга «Талак, талак, талак!» дигәнне раслатырга баруыбыз ихтимал. Әллә икебездән дә колак кагасың киләме?

Бу кадәресен Гаҗилә уйламаган да, көтмәгән дә иде. Чыннан да, моңа тиклем игезәк Ибрайлар хакында белмәгән, күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән халык ни димәс тә нинди гаеп такмас, нинди гайбәт таратмас та нинди бәет чыгармас? Алла сакласын!

Авыл тәмам уянды инде. Тирә-юнь капкаларының келәләре чыңлаганы, шыкылдаганы, күгәннәре шыгырдаганы, күрше-күләннең мал-туарны көтүгә чыгарырга керешкәне, кайсысының терлекләргә орышып кычкырганы, кайсысының яратып юмалаганы, сыер мөгрәүләре, сарыкларның бәэлдәүләре ишетелде. Инде капка асларыннан чыгып, чишмәдән агып төшкән су күлдәвегендә быкырдашкан каз-үрдәк авазлары ишетелгәләде. Ибрай да терлек-туарын – ике сыерны, ике тана, унҗиде баш сарыкны куалап чыгарды, урам буенча ялкау гына сузылган көтүгә кушып җибәрде. Иртәнге һавада тузан, яңа сауган сөт, җылы абзар исе аңкый. Ул шушындый ыгы-зыгыны, шушындый авазларны, шушындый исләрне, шушындый төсләр, нурлар балкышын ярата, бик ярата иде. Күңеле тулды да, сигаретын кесәсеннән алып, капка төбендәге эскәмиягә утырды. Шырпысын сызган чакта, яныннан адашының да тын гына урын алганын искәрде.

– Менә шундый-шундый хәллә-әр, адаш, – дип сузды Ибрай. – Тартасыңмы?

– Юк. Моннан ике-өч йөз еллар әүвәл кача-поса тычкан уты көйрәтеп маташкалый торганыек. Мәшһүр Остаз, мөгезегезне сугып сындырам, дип куркыткач туктадык.

Ул арада Вакыйф күренде. Рәшәткә койма чатыннан борылган чакта, бүрәнә башына абына язып, аяк астына караган иде. Карашын аларга күчерүгә, ул шып туктап калды. Йөзен кул аркасы белән каплап:

– Алла, Алла! – диде. Кемдер аңа сугарга селтәнгән дә, бу шуннан сакланырга талпынган диярсең. – Карале, Ибрай абый, билләһи газыйм дип әйтим, әме. Кесәмдә икмәк кисәге димим, шуның бер валчыгы калган булса да тотып ант итәрием: бүген мин тамчы да капмаган әле… Ә бу ни хикмәт? Ниме дип ике булып күренәсең әле син, ә? – дип, ул күзен йомды да башын селкеп куйды.

– Исең китмәсен лә! Бөтен кеше ике ич ул. Берсе – яхшы, икенчесе – яман.

– Алайсаң, менә син берүзең икәү булып утырасың. Кайсың яхшы да кайсың яман соң? – дип сорады Вакыйф, аларга чиратлап төртеп күрсәтеп.

– Моны ни син, ни мин белерлек түгел.

– Җара-ар… Мин дә шундыймыни инде?

– Булмассың.

– Кайчан булмам? Кайда?

– Кабереңнең ләхетенә кырын яткач.

– Баш миемне түндереп утырмале, җәме! Мин бит теге… ни… ләхеттән торып сөйләшеп ятмыйм! – дип, Вакыйф белгән сүгенү сүзләренең иң куәтлесен эшкә җикте. – Ашыктырма, белдеңме?

– Нигә ашыктырыйм ди? Без инде күптән шунда, Вакыйф энем. Күптән.

– Моннан ары авызыма да алмасыем, билләһи! Шушының ише сүзләрне ишетмәс өчен генә булса да. Әче суны дим, – дигәч, Вакыйф аларның арасына килеп утырды. Иксез-чиксез күктәге ике йолдыз арасын карашы белән барладымыни яисә көч сынашыр алдыннан кара-каршы сугышчан рәвеш алган ике яшь әтәчне аердымыни. Һәрхәлдә, кыяфәте шундыйрак иде: янәсе, аларның икегә әверелүеннән курыкмый, ыжламый да, ичмасам. – Кая, бер тартып җибәрик әле, Ибрай абый, – диде ул.

Әллә кая – үзе дә белмәгән, күз алдына китерә алмаган киләчәгенә, күрәчәгенә төбәлеп карап, Ибрай:

– Әнә аңа әйт. Ул Ибрай, – диде.

Бүкәнгә куеп, агач юнганда, ялгыш бармак тиресен кыеп алдымыни: Вакыйфның сыны катып килде. Сикереп торды да, кече капканы ачып, эчкә:

– Гаҗилә апа! – дип кычкырды.

– Ни бар?

– Чык әле монда!

Гаҗилә күренде. Ул тагын:

– Ни бар? – дип сорады.

– Әйт әле: боларның кайсысы синеке?

– Мин, – диде Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез.

– Шушысы шул, – дип җөпләде аны Гаҗилә. – Күрмисеңмени – салмыш. Күзе тонган.

Чыннан да, аракыны беренче тапкыр татыган Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезнең башына бәргән иде. Ә Ибрайга «ярты»ның яртысының яртысы нәрсә генә ул? Тавыкның өч тамчы су эчеп куюы – шул гына. Ул эндәшмәскә карар кылды. Вакыйганың нинди галәмәт белән тәмам буласын беләсе, кичерәсе, соңыннан йә рәхәтләнеп көләсе, йә кинәнеп елыйсы, күңелен тулганчы ташыттырасы, зиһенен туйганчы шаштырасы килде. Әйе, ул эндәшмәде.

Ә Вакыйф инде «теге»ңә дә бәйләнергә, шуның белән үзен өстенрәк куярга, эшкә китәр алдыннан бер-бер нәрсә оештырып булмасмы икән дигән яшертен уен тормышка ашыра башларга ясканып:

– Хет кис, хет тура – ышанмыйм! – диде.

Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Ибрайның изүендәге ике сәдәпне чиште дә:

– Ышанмасаң ышан инде алайса! – диде.

Нишләсеннәр соң. Күрделәр: Ибрай муенында – ундүрт җектән тезелгән нык чылбыр, аңа өч бармак юанлыгындагы тимер боҗра кидертелгән, анысыннан, партократларның төнлә дә киеп йоклый торган галстугына тартым төстә, ян-яклары гарпундай кыелган очлы чөй асылынып төшкән.

Иң югары дәрәҗәдәге тантанага ирешкәндәй, Вакыйф учын учка сугып алды да, бик зур, тирән бер мәгънәнең асылына төшенгән шикелле, мәгърур кыяфәттә:

– Нәкъ үзе! – диде.

– Нинди «нәкъ»? – дип сорады Гаҗилә.

Ул арада алар турысына кайсы чишмәдән су алып төшкән, кайсы сыер сөте илтеп тапшырган өч-дүрт хатын-кыз килеп туктаган да бу хәлгә исләре-акыллары китеп тора иде инде. Әйләнеп карамаса да, Вакыйф аларның барлыгын сизде, чышын-пышын сөйләшүләрен ишетеп алды. Бер ел «казна ашы» ашап кайтканның соңында, ул үзен дөньяның кендегенә торырлык белдекле, лаеш шулпасын бик мул ашаган итеп күрсәтергә ярата иде. Хәзер дә:

– Аң-ла-шыл-ды! – дип сузды.

– Кем соң бу бичара? – дип сорады күрше Маһирә. Ул инде җитмеш яшен тутырып килә, тол хатын. Шулай да үтә хәрәкәтчән, тоткан җиреннән өзеп ташларга гына тора. Борыны тилгәннекедәй кәкре, йөзен шадра баскан, эре сөякле, әче телле бер хатын шунда. Җәйдән көзгә тикле җитмеш тавык чебеше, кырык үрдәк, ике дистәләп каз бәбкәсе карап үстерә.

– Оттырган бу! – диде Вакыйф. – Бә-әк эре оттырган. Картада уйнаганнар да – оттырган. Түләренә сумасы булмау сәбәпле, муенчак кидерткәннәр дә китереп ташлаганнар. Үтерерләрие – җарамаган. Ник дисәгез, бу бә-әк зур акчалы булырга тиеш, күрәсең. Ә яшергән. Куркыталар моны. Мелләле!

Ул арада кешеләрнең шикле төстә бер урынга җыелуын абайлап алган, тавыш күтәрелүен ишеткән Яуш килеп җитте. Ул үзе «Минем мэриям» дип йөрткән җирле хакимият рәисе булып тора иде. «Мэриям» дисә дә, ул бу сүзне әйтеп җиткерә алмый, үз хатынына эндәшкән шикелле, Мәриям килеп чыга. Берзаманны райондагы еллык киңәшмәдә сөйләгән ди бу:

– Җәмәгать, минем Мәриям быелгысы елда йөз дә сиксән тонна сөт бирде.

Ә Мәрьяменең имчәк баласын имезгән елы…

– Ул хәтле сөтне кем имә соң аны? – дип сораган залдагы берәү.

– Кем имсен? Хөкүмәт имә, җәмәгать, хөкүмәт!..

Шуннан бирле Яуш «Хөкүмәт» кушаматы йөртә инде.

Халыкны аралап, Хөкүмәт Яуш Ибрайлар янына – түргә узды да, хәлне ачыклагач, ике өй аша торган Байгыш Тәфкилне туфли башы белән төрткәләп уятты. Ул хуҗалыктагы мөгезле эре терлек белән сарык абзарларының төнге каравылчысы санала. Тузганакныкы ише ап-ак чәчле, Шекспирныкы шикелле очлы сакаллы; өрдең исә, меңгә чәчелеп, таралып очардай, алтмыш биш яшен тутырган бу ир заты инде дистә ярым ел чамасы япа-ялгызы гомер сөрә, дөресрәге, җан асрый иде. Шуңа күрә «Байгыш» дигән кушамат йөртә дә. Кочагында мәче баласы хәтле генә ак эте Акбар бөгәрләнеп ята. Яуш кергәннән соң, аның түрә икәнен сизгер төстә иснәнеп белгәч, эт көрән тамгалы башын хуҗасының култык астындагы костюм ертыгына яшерде.

Яуш Тәфкилгә:

– Тор! – дип боерды. – Эш бар.

Тәфкил каравылда йоклап туйган, хәзер исә махмырдан сырхаулап ята иде.

– Йокы килә, – дип мыгырданды да әйләнеп ятты.

– Эшеңдә йоклап туярга иде.

Караватын шыгырдатып, Байгыш Тәфкил эренле күзен уа-уа торып утырды. Ул, аңышмыйча:

– Нәрсә суярга? – дип сорады. – Сыермы, сарыкмы?

Сахалинда чакта болан көтүе көтеп, болан суеп, азау тешен ярганга күрә, аңа хуҗалыкта мал суйдырталар иде. Сыер, ат түшкәсенең сөяк-санаклы өлеше механизаторлар аш-суына китә, бот тирәләрен килгән-киткән түрәләргә чабалар. Аның эше түгел, төпченми, телен яшерә белә. Бавыр белән йөрәк, телне колхоз рәисенең машинасына салып җибәрәләр, ә аңа эче-башы кала. Тәфкил карта, койрыкны, үгез белән атларның йомыркаларын үзенә калдыра да калганын әби-сәбиләргә сата, акчасына аракы алып эчә иде. Әле кичә кичкырын гына бер карт алаша, бер сарык суйды. Алашасы язгы чәчүне төгәлләү хөрмәтенә механизаторларны хәл кадәри сыйлау мәҗлесенә билгеләнде, сарыгы, шунда котлау сүзе әйтергә киләчәк район түрәсенә кечкенә генә күчтәнәч сыйфатында чиста кәгазьгә төрелеп, суыткычка куелды.

Тәфкил карлыккан тавыш белән:

– Тагын нәрсә суярга? – дип кабатлады.

– Суяргае димәдем ич, эшеңдә йоклап туяргае, дидем.

– Әй, суяргае шул ул. Суярга да – туярга…

– Кулың калтыравы аңлашыла, – диде Яуш. – Ә тешең тешкә нигә бәрелә соң әле синең?

– Крокодилларны куркытам.

– Соң… – дип, Яуш матур гына йөренеп килде. – Моннан ун мең чакрым әйләнә-тирәдә крокодилларның эзе дә җук ич.

– Шул… Минем тешләрем шыкылдаудан куркып качып беткәннәрен белмисеңмени?

– Әйтәм җирле… – диде Яуш, аның катгый мантыйгы белән килешеп. – Пычкың бармы?

– Пычкы белән мал суеп булмый. Пычагым бар, – дип, Тәфкил мендәре астыннан бишле чалгы кадәрле пычак суырып чыгарды.

Яуш, сакланганны Алла саклаган дигән шикелле, ике адым чигенде дә:

– Тимер пычкысы кирәк, – диде. – Бармы?

– Кайдадыр ята шунда.

– Ал. Чык. Ибрай абыйны коткарырга кирәк.

– Айныткычка япканнар мәллә? Коткарабыз аны. Сахалиннан апкайткан ярты кило шартлаткыч толым да бар әле минем – анысын алыйммы соң?

Әлеге нык йозакны, калын чылбырны, юан боҗраны күз алдына китереп, шуның өстенә эшне, тирә-юньгә таралганчы, тиз тотарга кирәген искәреп, Яуш: «Тол нәкъ үзе дә кана», – дип уйлады. Тик Ибрай игезәгенең сеңерле муены нечкәрәк иде шул. Шартлатсак, муены гына өзелеп калмыйча, баш мие меңгә чәчрәр – җыеп бетерә алмассың.

– Пычкы җитәр, – диде ул.

Алар пәйда булганда, халык, Ибрайларның капка төбенә генә сыймыйча, урамга ук бүселеп чыккан иде инде. Ничек кирәк алай эткәләп тә төрткәләп, вакыйга үзәгенә бәреп керделәр. Соңарганнар икән. Биш-алты кеше муенчак йозагына төргәк-төргәк ачкыч яратып маташа иде инде. Тик берсе-бер ярамады. Икенче бөтендөнья сугышында уң аяксыз, сул кулсыз калган Вәдүт карт әле тимер пычкысы, әле төрледән-төрле игәү белән муенчакны атакалады, һичничек алдыра алмагач, ул аны, итле сөяк кимергәндәге шикелле, теше белән дә чамалап карады. Аннары катгый нәтиҗәсен чыгарды:

– Крупп корычының тетмәсен теттем – тузан булды. Кайда Крупп? Кайда Крупп, дип сорыйм мин сездән?! – дип, ул, бөтенесен Круппның юклыгы өчен гаеп итәр, хөкем чыгарыр хәлдә кайнарланып, култык таякларын мең сигез йөз туксан өченче елгы винтовка урынына уйнаткалап алды. – Аннары соң самурайлар кылычын кырыкка телдем – үрмәкүч пәрәвезенә караганда да йомшарды… Тик моның муенындагы ише тимерне ни күргәнем, ни капшаганым булмады. Бигайбә, авылдашлар…

Ул, үзенең көчсезлеге өчен хурлануын тыя алмыйча, капканың дүртенче баганасы төбенә чүкте дә мышык-мышык еларга кереште.

Кызыл хачлы яшел машинасының сиренасын улата-улата, югары очтагы хастаханәдән баштанаяк яшел кием киенгән баш табиб Илдус Габдрахманов килеп төште. Ибрай игезәгенең костюм җиңен кайтарып, ул иң әүвәл аның кан басымын үлчәде. Яуш кулына каләм, кәгазь тоткан иде инде – тикшерү нәтиҗәләрен теркәп барды.

– Ничәгә ничә? – дип сорады ул.

– Космонавтларныкы ише: йөз егермегә – сиксән. Йөрәк тибеше – җитмеш биш, яшенә карата – норма.

Баш табиб Ибрай игезәгенең үпкәсен тыңлады, телен карады, тешләрен санады, колагын тикшерде, бавырын кармалады, кечкенә чүкече белән тезенә суккалады.

Яуш боларның һәммәсен кәгазенә теркәп барды. Ибрайларның кайсысы үзенеке икәнлеген бәхәссез төстә таныганын халыкка күрсәтәсе килеп, Гаҗилә капканың икенче баганасы төбенә елышкан Адәми затның беләгенә сарылды. Әнә ич: аның авызыннан нинди мәңгелек таныш хәмер исе аңкып тора. Су тамчыларыдай охшаш ике ир арасында калып, мир алдында хурлыкка төшсенмени? Иреннән, аракы исенә кушылып, ниндидер көйгән йон исе килә икән, нишләсен соң? Көн буена тузан эчә бит, тирли, пешә, яна. Җитмәсә, бүген чиста урын-җир дә тәтемәде. Бетәр ул ис, бетәр. Кичкә мунча ягып кертер, өсте-башына чиста кием-салым кидерер, нәфесенә килсә, теләген дә канәгатьләндерер дә бетәр, бетәр: «Алым жәл түгел сиңа, гөлем жәл түгел сиңа…»

Баш табиб Илдус Габдрахмановның ияртеп килгән яшь шәфкать туташына:

«Спирт!» дип боеруына Байгыш Тәфкил белән Вакыйф колакларын шәңкәйттеләр. Теге туташ, кызыл тәреле әрҗәсеннән юан бер шешә алып, табибның кар көри торган көрәктәй киң учларына сыекча сала башлаган мизгелендә Тәфкил шунда куш учын куеп өлгерде. Учы җаны теләгән сыекча белән тулгач, ачык капкадан ишегалдына үтте дә, йотлыга-йотлыга җыелганның яртысын чөмергәннең соңында, калганын үзенә ияргән Вакыйфның борын төбенә төртте. Шуннан соң табиб резин бияләй киде, тагын: «Спирт» диде. Бусына куш учын Вакыйф куеп өлгерде.

– Әйдә, җәтрәк! – диде ул Тәфкилгә. Тагын чиратлашып кабатладылар инде.

Әгәр шуннан соң халык түгәрәкләнеп уйлашса, киңәш кылса, ярты юлда туктап калыр да үзенең акылсызлыгы дәһшәтенә аркылы чыгып ятар иде.

Алай итмәде. Ул алай итә алудан гаҗиз дә, мәхрүм дә иде.

Урамны тутырып, җирне дер селкетеп, олы бер зәңгәр тракторга май, тузанга каткан эретеп ябыштыру, тимер кисү җайланмасы тагып килделәр. Кырыкмаса-кырык урыннан шәрәләнеп, өзелгән җирләреннән ялганган ун метрлы үткәргечне җансыз еландай сузып салдылар. Озын торык Мөхәррәм бер атналык сакал-мыек баскан, тазалыгы яңакларының артына чыгып торган йөзенә кара пыялалы битлеген кагып төшерде дә, көлтә-көлтә ут чәчрәтеп, электродын трактор көпчәгенә чәнчеп-чәнчеп алды.

– Чишендерегез! – дип боерды ул, Ибрайга ишарәләп.

Аны бил тиңентен чишендереп аттылар. Зынҗырында кояш нурлары уйнаклады. Нишләтсәләр дә риза икәнен, язмышына буйсынуын белдереп, ул башын иде. Ә каш астыннан халыкка караган күзендә без чәнчеп тора кебек.

Чылбыр белән күкрәге арасына асбест кисәге кыстыргач, Озын торык Мөхәррәм, авыру кешене караган хирургны хәтерләтеп, Ибрайга иелгән, электрод очын чылбырга тидергән генә иде – аңлаешсыз, хикмәтле бер көч аны резин туп урынына югары чөеп атты да карт тупылның өч чатлы ботагы төбендәге зур карга оясына менгереп кунаклатты. Әле генә басып торган җиреннән төтен баганасы гына күтәрелеп калды.

Шартлаткыч матдәләр йә наркотиклар эзләп, җинаятьчене иснәнеп табучы нәселле эт кебек, милиция лейтенанты Шәмсуар Сөләйманов шул төтен баганасына очлы борыны белән чумды.

– Зарарсыз, – диде ул, иснәгән төтенне борын тишекләреннән беркетеп чыгаргач. – Гадәти махмыр исе.

Тупылга агач баскыч терәп, Мөхәррәмне җиргә төшерделәр. Ул гаепсезгә кыерсытылган сабый сымак мышык-мышык еларга кереште.

– Булмый, җегетләр, – диде ул, тотлыга-тотлыга. – Күпме тимер турап, мондыен күргәнем җугые әле. Бу чылбырны алдырырлык түгел.

– Нишләтәбез соң инде моны? – дип сорады Гаҗилә.

– Тапкансың баш ватар нәрсә, пәрәми. Минем ике ирем булсамы? Билләһи менә, ватылырга торган ике пыяла савыт ише тотып кына йөрерием әле! – диде Маһирә.

– Ие шул. Уттагы туң май булып, икесе арасында эре дә йөр шунда, – дип куәтләде аны кайсыдыр бер хатын.

– Чүегез, җәмәгать! – диде Яуш. Аның бу мөһим хәлне дилбегәдән ычкындырасы, шау-шу ясамыйча гына, эшне ничектер тизрәк йомасы, ул-бу сүзләргә җирлек калдырасы килми иде. – Уен-муен эш кенә түгел бу.

Вакыйф, Ибрайга үтә сынаулы карап, туйганчы бер болганырга, маҗара чыгарырга, шул уңайдан буза сымак бернәрсә күтәрергә дә, ахырдан шул хөрмәткә авыз чылатырга чамалап:

– Уен-муен шул, – диде. – Уены каян килгәндер, белмим, беләсем дә килми. Ә муены… Менә шул муены хакында уйлашыргае.

…Бер сәгать буена тын торып, ике сәгать киңәш-табыш иткәннең соңында биш минут бәхәсләшкәч, йозагын ачып булмый, чылбырын өзәрлек түгел дигән нәтиҗәгә килделәр.

Чарасыз Яуш:

– Соң? – дип сорады.

Әллә уйнап, әллә уйлап, Гаҗилә:

– Соң дип инде ул кадәрле… Башын гына киссәң инде, – дип салды.

Күңеленнән генә әйттем дип уйлаган иде. Пышылдаган булып чыкты. Тик бөтенесе ишетеп өлгергән икән. Бер минут уйланып, ике минут киңәшкәннең соңында өч минут бәхәсләшкәч, катгый карарга килделәр: БАШЫН КИСӘРГӘ!

Халык Ибрайны богаудан коткару турында уйламый, ә бәлки богауны Адәми заттан азат итү хакында җан ата иде инде. Чөнки ул – халык – үзе дә мәңгелектән мәңгелеккә кол, ә шул коллыктан ничек котылырга икәнен белә алмый, белә аласы түгел иде.

Үлән яшел була, күк йөзе – зәңгәр, яшен – кызыл; бу бәхәссез. Ә шул ук үләнгә кырау төшсә, ул агара; кояш баеганда, күк йөзе кызара; күзне камаштырса, яшен кара булып күренә. Бөтен нәрсә үзгәрә, төсен, кыяфәтен алыштыра, анасы карынында яралу мизгелендә үк адәм баласы үлем дигән упкынга (яки биеклеккәме?) якыная башлый.

Тик бер генә нәрсәнең ни төсе, ни кыяфәте, ни ахыры юк – шушы КОЛЛЫКНЫҢ.

Ишегалдыннан бүкән, балта алып чыктылар.

Моңарчы булган манзара фәкать уен гына булып тоела иде әле. Кабул ителгән карарны җиренә җиткерүнең матди җисемнәре күз алдына куелгач, кешеләрнең кан тамырлары буенча туктаусыз аккан кан сыекчасы хәрәкәтен көчәйтте, күктәге йолдызлардан да күбрәк санынча булган атомнары, нейтроннарга әверелеп, Галәм киңлекләренә атылды. Халык төркеме аерым-аерым Адәми затлардан тормый иде инде. Ул бөтен бер дөньяны бер тузан бөртеге итәрдәй Кодрәткә әверелде.

Ләкин ул Кодрәт юкны бар иткән Илаһи зат – АЛЛА түгел иде инде.

– Йә, кайсыгыз? – дип сорады Яуш.

Кешеләр тынып калды. Йөзләгән Адәми затның һәммәсе каядыр текәлде, тик бер-берсенең күзенә карарга һичкайсы кыймады. Курыктылар, үзләренең богаулы Ибрайга караганда мең мәртәбәдән дә артыграк кол икәнлекләрен бер-берсенә белгертергә генә түгел, хәтта үз-үзләреннән дә яшерергә курыктылар. Аларның Курку хисе кош-корт авазын басты, талгын гына исеп торган җилне туктатты, үләннәрнең тамырын бөрештерде, чәчәкләрнең таҗларын йомдырды, анда-санда йөзгәләгән ак болытларны эретте, бала имезә торган аналарның сутлы имчәк башларын томалады, ир-атның көч-гайрәтен сүрелдерде.

Ошбу мизгелдә Олуг Хаким Шүрәле Алтын Мөгезнең, ак төкләре үрә торып, тәненә өч күч кырмыска, биш оя шөпшә таралгандай, кунгандай булды. Күкнең җиденче катындагы, шуннан ары бар булган, юкка чыкмас һәммә урында торган Аллаһы сөбханә вә Тәгаләнең сул як азау теше сызларга кереште.

Яуш уртага чыгып басты. Ул, үзенең бу авыл кешеләренең хакиме икәнлеген белдереп: «Йә?» дип сорамады инде, ә бәлки, таләп итеп, боерып: «Йә!» диде.

Кешеләр, аякларына кигән тузанлы туфлиләрен, «әби» галошларын, күн итекләрен, яланаяк булганнары, табаннарын лыжт иттереп, бер адым артка чигенделәр. Аларга коллыктан котылуы авыр, ә моннан да авыррагы һәр әйткәнгә буйсынуларын, буйсынырга тиеш икәнлекләрен бер-берсенә сиздерүләреннән өркү иде.

Кош-кортларның канатларына хәрәкәт биреп, туктаган җилне кузгатып, үләннәрнең тамырын җәеп, чәчәкләрнең таҗларын ачып, болытларны ары әйдәп, аналарга, аталарга мәдәт биреп, ә балаларны сискәндереп, Ибрайның көчле, күңел төпкеленнән, бугаз алмасыннан гөлдерәп чыккан тавышы яңгырады:

– Адаш! – диде ул. – Син чык. Курыкма, син азат инде.

Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез тетрәнеп китте. Әмма үзен чакырган чакта дәшми калуны бер чакта да өнәмәгәнгә күрә, һичкайчан алай кабул кылынырга тиеш түгеллеген белеп, белгертеп:

– Мин монда, – дип җавап бирде. – Ни кушасың? Мин әзермен.

– Мин кушмыйм, – диде Ибрай. – Күрәсең ич, халык тели.

– Мин әзермен, – дип кабатлады Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез. – Нишлим?

– Бернишләмисең. Бары тик Адәми затларның теләген генә үтәргә дәшәм.

– Бу боерыкмы, гозерме, адаш?

– Халыкка дисәң – боерык. Син теләсәң – гозер.

– Алайса, гозер.

Әзерләнделәр. Вакыйф пионер чагында мәктәптән урлап калган быргысын алып чыкты да шуны мыжгылдатырга, үгез тавышы чыгарып мөгердәтергә тотынды. Яуш, күлмәген күтәреп, учлары белән корсагын чапылдатырга кереште. Демократ Ильяс, бамбук саплы кармагындагы җепне ычкындырып, болгый-болгый, һаваны чыжлатты. Бер хатын, сыер тизәге каткан халатының сәдәпләрен ычкындырып, имчәген кыса-кыса, тузанга сөтен агызырга кереште. Ирләр, аны-моны кулларына алып, тимер-томыр кагарга кереште. Милиционер Шәмсуар Сөләйманов Макаров пистолетындагы җиде патронны да һавага төбәп атып бетерде. Нәрсә булырын, нинең ни белән тәмамланасын тансыклап көткән бала-чага алгарак чыгып басты.

…Балтаның күтәрелгән җирдән ахыргы тукталышына кадәрге селтәнүе, беренче тапкыр үбешкән егет белән кызның кайнар иреннәре кавышкан шикелле, кыска гына булды.

Ибрайның үз ишегалдына, абзарына, өе белән мунча арасындагы сукмакка түшәргә дип алып кайткан ак балчыкка әүвәл шапылдап – баш, аннары, зыңлап, зынҗыр чылбыры килеп төште.

Килеп төште. Тик аның йозагын ачарга ни ачкыч, чылбырын өзәргә ни тимер пычкысы, боҗрасын кисәргә ни сихер, чөен кагардай ни бер урын юк иде инде.

Ә Ибрай… ә Ибрай… ниндидер Кодрәт белән авып яткан җиреннән талпынды да башын, кулы белән тотып, киселгән муенына ялгады…

Тузанлы җирдә аның бер генә тамчы да каны калмады. Ул, үз башын үз муенына ялгап, җыелган халыктан аерылгач, әллә ничек – кемдер аны күктә зарыгып көткән кебек, кулын бер-бер артлы күтәргәләп, аягын йөрткәләп, баскычтан менгән шикелле, күккә менде дә китте. Кечерәйгәннән-кечерәя барды, ахырда, якты йолдыздай гына калган сурәттә балкып, тәмам гаип булды.

Җирдә аның богавы аунап калды.

Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезнең пышылдап кына: «Рәхмәт» дигәнен ул ишетмәде инде.

Халык таралды.

– Әйдә, кер, – диде Гаҗилә Ибрайга. – Хәзер аш җылытам. Аннары тары чәчәргә чыгасың бар.

– Мин Ибрай түгел бит. Чыннан да түгел.

– Ярамаган тагын. Бар, кереп чык, – диде аңа Гаҗилә, мунча алачыгы тарафына ишарәләп. – Икенче колгадагы түрдән өченче пар кием каен себеркесенә элеп куйган бер нәрсәм барые. Кара аны, башта минем янга кереп чыккан бул, җәме?

Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез язмышына буйсынмый булдыра алмады.

Богауны, тиз генә явып үткән авыр яңгыр тамчылары кебек, Җир тузаны үзенә суырып алды.

Ә фани дөньядан Яшәү тәме, Тормыш исе килеп тора иде.




Икенче бүлек


Кешеләр мәңгелек караңгылык коллыгыннан якты дөньяга киләләр дә тормышның күз яшьле, канлы коллыгына барып эләгәләр. Алар, хәтта үз азатлыкларына да табынып, бил бөгәләр, маңгайларын җиргә оралар. Иң азат дигәннәре дә җаннарында коллык богавы йөртә. Җирдә яшәп, кояш тирәли илле тапкыр әйләнеп чыккан Ибрай моңарчы аркаларын авыр йөк бөкрәйткән, йөрәкләрен тимер кыскычлар имгәткән, җир тартымыннан ычкынып, биеклеккә ирешкәннәренең дә баш сөякләренә басып торган кешеләрне генә күрде диярлек. Богаудан котылган сурәттә дә аларның азатлыгы зуррак азатлыкның богавына әверелә. Алар үзләренең кол икәнлекләрен үзләре дә күрмәскә, башкаларга да күрсәтмәскә тырыша.

Шуңа күрә кешеләр коллыкның үзен дә мәңгелек богауда тоталар, ә ул богауның үзен исә кол итәләр.

Богавын җирдә калдырып, менә хәзер болытларгача күтәрелгән Ибрай шуны аңлады.

Ул үзенең каядыр билгесез тарафка, аның да бар аңның, бар әйберләрнең икенче ягын да күрергә, тоярга мөмкинлек бирердәй урынга таба очып барганлыгын сизеп алды. Күк йөзе зәп-зәңгәр, болытлар сөттәй ак, һава чишмә суыдай саф, кояш онытылып беткән бишектәй җылы, түбәндә калган җир бала сулышыдай тын, тыныч иде. Ә ул рәхәтләнеп, иркенләп, егылып төшүеннән һич курыкмыйча очты да очты. Очкан кошлар да ирекле түгел, аларның канатлары һава агымына, җилгә яраклашырга мәҗбүр була. Ә очкан кеше оча алуга ирешүе белән үк җир, күк, йолдызлар, ай белән кояш кануннарының барысыннан да азат шикелле икән.

Җирдә яшәп, кояш тирәли илле тапкыр әйләнеп чыккан Ибрай хәзер азатлыкның якты ямен күрде, тын аһәңен ишетте, хуш исен тойды, татлы тәмен татыды, гүзәл тәнен капшады.

Инде менә ул шуларның барчасын җыйган канатлы хис кочагында, узган гомеренең һәммә кичерешләре дулкынында оча да оча, оча да оча. Әйтерсең лә ул чишмә суының әллә бер тамчысы, ашлык көшеленең бер орлыгы, гүзәл чәчәкнең бер таҗы, кош канатының бер каурые, салават күперенең бер төсе, яшеннең әллә бер тармагы иде. Илле яшьлек гомерендә ул шундый булырга теләде, омтылды. Тик һичкайсысына ирешә алмады. Бактың исә ул моңа кадәр коллык богавы чылбырының бер боҗрасы гына булган икән. Хәзер ул теләгәненең бөтенесенә әверелү бәхетен кичерде.

Ул елмаеп куйды. Ләкин үз елмаюының очсыз-кырыйсыз офыкта аҗаган балкышы булып җәелүен күрде. Аннары ул көлеп җибәрде. Әмма үз көлүенең болытларны калтыраткан күк күкрәве булып таралуын ишетте. Шуннан соң очкан тарафта үзен дәһшәт көтеп торганын аңлады. Еракмы ул дәһшәт яисә якынмы, зурмы яисә кечкенәме – монысын ул әлегә белә алмады. Тик ул бар, аны көтә. Ул рәхимсез, шәфкатьсез, котылгысыз кебек тоелды.

Ибрай аңа әзерләнергә мөмкин икән, каршы торырга кирәк икәнлегенә төшенеп, берәр болытка утырып торырга булды.

Болыт мендәр шикелле йомшак, буа суы кебек җылымса да, салкынча да иде. Ул күккә очканының соңында беренче мәртәбә җиргә иелеп карады да аптырап китте, гаҗәпкә калды: күрсәнә, ул әле һаман үз авылы турысыннан ары узмаган икән ләбаса. Бәлки, туктаусыз әйләнгәләп кенә очкандыр, тобадагы су шикелле, бер чоңгыл тирәли генә бөтерелгәндер?

Әнә ич бормаланып-бормаланып аккан инеш тасмасы. Түллинкә урманы, Атау эче таулары, Кәрәкә күле, басулар. Әшнәк авылы зираты, йорт-куралар, хуҗалык корылмалары, мал-туар көтүләре, анда-санда чапкан машиналар, читтәрәк гайрәтле Чулман елгасы – барысы да тумыштан таныш, күзне бәйләсәң дә танырлык иде. Ул инде сәерсенеп үк күзәтә, төпчеп карый башлагач, үз өен эзләп тапты. Яшел чирәмдә ялтырап яткан көмеш акчадай, агачлар арасында иркен, такыр ишегаллары яктырып ята, шуны тагын да шомарак, нурлырак итәргә теләгәндәй, ниндидер ир-ат аны себереп маташа.

Чү! Бу ул – Ибрай үзе икән ич. Ә Гаҗилә кайда? Ә ул әнә келәттән килеп чыкты да тавык-чебешләргә, учлап-учлап, җим сипте. Чишмә чокырыннан калкып чыгып, тар сукмактан чиләк-көянтә аскан килеш, бакча башындагы капкага якынлашучы кыз бала кем икән? Анысы да таныш ич, анысы кызлары Зөбәрҗәт иде. Ә малайлары Зәкәрия кайда йөри? Ул да шунда гына иде: мунча баскычына утырган да, каз, үрдәк бәбкәләренә дип, тәпке белән әрекмән яфраклары, кычыткан чабып тураклый.

Анда – түбәндә – бар да бар иде. Тик күзенең бөтен үткерлеге белән төбәлеп караса да, күңеленең һәммә юксынуы, җирсүе белән эзләнсә дә, Ибрай фәкать үз-үзен генә таба алмады. Көзге җил кагып төшергән соңгы агач яфрагы сыман, ул кешеләр арасыннан, тормыштан өзелеп төшкән икән инде.

Тагын ул анда үзенең кешеләрне, тормышны яратуы да калмаганын абайлап алды. Җирдә яшәп, кояш тирәли илле ел әйләнеп чыккан Ибрай исә кешеләрне чыннан да ярата иде. Аларның кайсысы тормышны фатиха сыйфатында кабул итә, икенчеләре күзәтә, барлый, бүтәннәре каһәрли. Ә ул фатиха итә белгәнен – яшәү сакчысы, күзәткәнен, барлаганын – акыл иясе, каһәрләгәнен бәхетсез дип белә, ләкин берсен-бер яратмый булдыра алмый иде. Чөнки алар кешеләр иде. Коллыкларыннан котылу язмаса да, азатлыкны ялварыпмы, көрәшепме дауламасалар да, алар бар рәхәтлекләре, бар михнәтләре белән кешеләр иде.

Ибрай, җирдә үз-үзен юксынып, шушы яратуын җирсеп, тирән уйга чумган килеш, ак болытта утырды да утырды. Үз-үзен җирдән аерып киткәннән бирле әллә ни вакыт, әллә ни ара узмаса да, анда – тормыш дәрьясында – аның эзе калмаган икән инде. Суда йөзгән балыкның да, туфракта шуышкан суалчанның да, күктә очкан кошның да үз эзләре, үз юллары була. Ә аның – Ибрайның – ни җиргә, ни кояшка «Әнә мин!» диярлек сүзе генә дә калмаган. Ул үз йөрәгенең күпме орлыгын чәчте, үз җанының күпме игелеген таратты, үз акылының күпме мәгънәсен өләште. Әмма шуларның барысы бергә җыелган алтын көшелен генә өяргә өлгермәгән.

Инде менә, дәрья уртасындагы җансыз утрауга җил-давыл илтеп ташлаган бичара бер адәм шикелле, күк гөмбәзендә туктап калган болытта юлы беткән дәрвиш сыман уйга батып, үзенең ялгыз җаны сулышын гына тыңлап утыра.

Ул бар да, юк та; ул азат та, кол да; ул әлегә Адәми зат, шул ук вакытта түгел дә иде инде.

Хәзер ул очының ахыры, ахырының очы булмас илле еллык хәтергә генә ия. Гомеренең бәллүр савытындагы соңгы тамчы суны ирененә тидергән кебек, ул әлеге хәтер тавының бер бөртек комын җиргә төшереп җибәрде.

Ком бөртеге, кояш нурында ялтырап, башта туры, тигез генә очты. Аннары, җил иркенә эләккәннән соң, юнәлешен үзгәртте, кинәт күтәрелеп, бөтерелеп чыккан тузан өермәсенә кушылды. Күмәк хуҗалыкның савым сыерлар җәйләве турысына җиткәч, шундагы бер хатын-кызның уң күзенә барып керде. Хатын, бөкрәеп, чиләгендәге сөтне марля аша зур савытка сөзә иде. Менә ул турайды, ни булганын аңышып торды, күзен угалады. Ком бөртеге тоткарланмады, аның күз яшенә ияреп чыкты. Хатынның чигәсендә, мул булып, иртәнге чык тамчыларын хәтерләткән тир бөртекләре җемелдәшә, йөзен тир чишмәләре сырлаган иде. Шуларга кушылып, ком бөртеге җиргә төшеп кунды.

Ибрайга әлеге хатынның Зәйнәп икәнлеген менә хәзер генә түгел, ә бәлки әллә кайчан – дөньяга килгәнче үк танып алыр идедер шикелле булып китте. Башына уңган яулык япкан, өстенә тупас тукымадан тегелгән тузанлы, аркасы тирле кара халат, аягына җиңел, чиккән күн чүәк кигән.

Ибрай, аңа кулын изәп:

– Исәнме, Зәйнәп, – дип эндәште.

Аның йөрәк сулкылдавы булып, күңел күзе белән әйткәнен ишетеп алды диярсең: Зәйнәп кояш кызарткан тирле маңгае каршына кулын куйды да әллә кайсы бер ераклыкка текәлеп торды.

– Карале, Зәйнәп. Бер генә сүз әйт әле. Сүзең Әшнә үзәннәреннән миңа таба искән җилләргә кушылсын. Әйт. Миннән башка беркем ишетмәс, беркем күрмәс. Моңарчы беркемгә ишеттермәдек, беркемгә күрсәтмәдек ич. Хәтерлисеңме? Мин кояш тирәли кырык биш ел әйләнгәч, ә син ай нурында кырык ел коенгач, минем көн яктысы телгәләгән, төн карасы кискәләгән, үткәннәрнең бар тигәнәкләре сарган, киләчәкнең бар билчәннәре чәнечкән тәнемне кара кәфен урый башлаган иде. Тормыш бар сөлекләре белән канымның учагын имеп, яшәү бар бозлары белән сөю хисемнең канатларын көйдереп бетерә язган иде инде… Авырып, шифаханәдән әйләнеп кайткач, тракторымны сүндердем дә ат арбасына менеп утырдым… Хәтерлисеңме?

Кучкыл болыт офыктан ары узмады. Ибрай: «Яшен борнаганын көтә, ахрысы», – дип уйлады. Ул Түллинкә урманы буендагы үрле, чокырлы ачыклыкка атын сугарырга килеп чыкты. Авылга хәтле биш чакрым, инешкә җиткәнче талчыгыр. Ә монда бер кое бар иде. Кое дип аталса да, буралы чишмә инде. Куе мәтрүшкә, кыяк, бөтнек үләннәре арасыннан эзләп табарлык та түгел. Ат күзедәй каралып торса да, авызын ачып җибәргәч кенә күренә. Йөзендә янәшәдәге карт имәннең кайсыдыр бер ботагы чагыла. Коеның тирәнлеге ике карыш чамасы, ә суы акмый диярлек, җыелып кына тора. Аны беркем карамый, чистартмый инде. Хәзер монда аның ише очраклы кешеләр – печән чабучыдыр, утын кисүчедер, җир җиләге, кура җиләге, чикләвектер җыючылар гына килеп чыга. Әүвәл генә ул биредә җир биләүче алпавыт Макашинның ниндидер утары булган да аннары колхозның умарталыгы торган. Урак урганда да, шушында егылып торып су эчкәннәр. Бөтенесе беткәннән соң, чишмә дә арыды, акмаска әйләнде. Тормыш белән бер: гайрәте басылды, моңы тынды, нуры сүнде.

Ә суы тәмле – күпме эчсәң дә, салкын тидермәс, эчне күпертмәс. Андыйны «йөрәк талдырмый» дип әйтәләр.

Күңеленнән бисмилласын әйтә-әйтә, суны бура почмагыннан гына учына алып, Ибрай кулын, беләген юды, битен, муенын чылатты, күкрәген угалады. Аннары, җете яшел мүк сарган бурага таянып яткан килеш, тыны җиткәнче, беләге талганчы эчте. Әйбәт булып китте. Чигә чәчендәге, битендәге, иягенең очындагы салкын су тамчылары рәхәт кытыклый кебек иде.

Шуннан соң ул чиләккә су чумырып алды да кергәндәге эзеннән аты янына юнәлде. Аяк астыннан чикерткәләр читкә сикерешеп калды. Атка җайсыз: кигәвен, бөгәлчән каныга. Ул, күзе тирәсендәге чебеннәрдән арыныр өчен, керфеген каккалап, тәнен калтыраткалап, аягын бәргәләп, койрыгын селеккәләп, бөгәлчән, кигәвен кууыннан арына алмыйча, тын гына эчте дә эчте, төбенәчә чөмереп бетерде. Шул арада Ибрай алашаның «теге» җирен аеруча үҗәтләнеп, канын агызганчы бимазалаган кигәвеннәрне кепкасы белән кагып төшерде, чүпрәккә манчып, шунда карболка сөртте. Аннары тагын су алып килеп, аның сырты буенча агызып чыкты.

Бетте бугай, китәргә дә була. Көн буена механизаторларны ашатып йөреп, ул үзе дә, аты да өшәнгәннәр, талчыкканнар. Ә монда – имән ышыгында ипле иде. Алаша бераз хәл алсын, үзенең дә сигарет тартасы килеп китте. Ул өенә әйләнгәнче, авыл көтүе кайткан булыр инде, мал-туарны Гаҗиләсе, каладан кайтып, ял итеп яткан улы белән килене барлар. Булышырга малай белән кызны кушарлар.

Ул имәннең туфрактан калкып торган юан тамырына җайлап утырды да сигарет кабызды. Мул төтен яфрак, ботаклар арасына күтәрелеп таралды. Бөркү, җәйге челлә иде. Яңгыр явар, күрәсең.

Ул бу үзәнлеккә төшкәнче күреп калганы турында: «Ә теге болыт килми», – дип уйлады.

Тып-тын иде. Тик чикерткәләр чыңлый да, күбәләкләрнең канат какканына хәтле ишетелеп тора. Кош-корт аваз салмый. Вакытлары үтте. Ә, юк, әнә ерак түгел тукран тукылдата. Язгы йә кышкы кебек ашыгып тукылдатмый, ә салмак кына – кадак какканны йә балта чапканны хәтерләтеп тукылдата. Ул да түгел, тилгән кычкырып куйды. Болай гына, ялкау гына кычкырса да, ачыргалангандай тоелды. Канатына ут капканмыни. Тилгән тавышы һәрчак шундый инде.

Шунда ул:

– Ә мин кычкырсам… җә җәннәт, җә тәмуг капкасы ачылырдыр, билләһи, – дигәненә үзе дә сәерсенеп куйды. Дәшә дип тойды, ахрысы: ат аңа карады, колагын шәңкәйтте.

«Каян килеп болай дип әйттем әле?» – дип уйлады ул. Сигаретын тирән суырып, төтенен борыныннан чыгарганда, очкан кош күләгәсе сыман, йөгерек бер җавапка охшаш нәрсә килеп җитте: «Үткән гомер шулай әйттерә, күрәсең. Тормышны бозып куйдылар. Асты өскә килде».

Әйе шул, аның гомере дә йә җәннәт, йә тәмуг инде. Кычкырмас җирдән кычкыртырлык. Хәер, бөтен авыл кешесенеке дә шундый. Аныкына гына гөлләр үссен димәгән.

Сигареты иренен пешерә башлагач, ул аны бармак очлары белән кысып сүндерде дә үлән арасына ыргытты. Кайтырга кирәк иде инде. Ә ул кузгалмады әле. Өйдә эш күп-күбен, тик шулай гына утырасы килде. Карыйсы, тыңлыйсы, тоясы. Рәхәт монда, урманга аркасын терәп диярлек утыра. Алдында тар үзәнлек җәйрәп ята, аннан ары үр күтәрелә. Кыска, кояш көйдергән үләне тапталып беткән: җиләген җыйганнар. Печәнгә чабардаен чабып та алганнар. Мондагы җиләкне күбесенчә сыер савучы хатын-кыз җыючан. Җәйләүләре ерак түгел – Чүнник чокыры башына гына корылган. Эшкә хәтлеме, соңыннанмы, кереп чыккалыйлардыр. Йә машинада, йә мотоциклда авылдан да йөрделәр бугай. Җәяүләп торулар, ат арбасына утырып килүләр бетте инде. Бөтен нәрсә ашык-пошык: тизрәк яшәп бетерәселәре килгән шикелле итәләр. Ә җиләк иртә дә түгел, соң да түгел – үз вакыты белән генә өлгерә ич.

Үр битендәге җиләклектән ары тезеп утыртылган нарат, каен агачлары китә. Куаклык каплаган чокырларда кура җиләге пеште. Монда килешли күзенә чалынды: тамам-тамам дип торалар.

Түзмәгән иде: атын туктатып, текә ярга аягын тери-тери, куак сабакларына тотына-тотына, кычыткан арасындагы куралыкка төшеп җитте дә, ятып үскән кураларны берәм-берәм югары каерып салып, туйганчы җиләкләрен ашады. Тәмам өлгергәннәр, тәмле иделәр. Саксыз тотынсаң, ак чемнәреннән аерылып өзеләләр дә төшәләр. Тап аннары. Эзләмисең дә инде. Аны көн саен әз-әзләп җыя барасы шул. Ә моңа авыл кешесенең вакыты тими дә тими инде.

Чү! Шул якта кемдер йөри түгелме соң? Йөри, мелләле, йөри. Әнә ич җырлый. Иркенләп, ялгызлыгына кинәнеп, кеше-кара юклыгын белеп җырлый. Артта армас-талмас тукран тукылдата, баш турысында ара-тирә тилгән кычкыра, ә каршыда кемдер җырлый. Җырламый, ә бәлки сүзсез көйли генә:

А льә, льә, льә-ә,
А льә, льә, льә-ә-әһ…

Карале, Зәйнәп ич бу! Ибрай инде мең ел буена җырламаган, тик басу сукалагандамы, кыр юлларыннан баргандамы, кайткандамы, инештә атын сугарганда, үлән чабып төягәч, арбага сөялеп тәмәке тартканда бүлә-бүлә көйләгән йә сызгыргалаган таныш, үтә таныш, ишетергә тансык теге җыр икән ләбаса. Сүзләре күптән онытылган, күңелдә фәкать моңы гына торып калган. Яшьлектәге Сабан туйлары, егетләр армиягә киткәндә, кызлар җырлаган җыр хәзер көмеш яңгыр тамчылары сыман сибелә дә сибелә иде.

Әнә ич, әнә Зәйнәп тә көен онытмаган. Саклаган, нигәдер хәзер җырлый. «А льә, льә…» дип башласа да, ул шуннан соң ниндидер кодрәт белән аның сүзләрен дә исенә төшерде бугай. Башта сүзләрен оныткан өчен, көйдән оялыпмы-ничек, аннары соң көйгә әллә ышанычын салып, торган саен көчәйтеп, моңына ниткәндер үкенеч төсмере кушып дәвам итте:

Айга менеп җитәр идем,
Сине анда дисәләр.
Кайда соң син, кайда соң син,
Җилләр дә әйтми исәләр.

Кабатлады:

Кайда соң си-ин, кайда соң си-ин,
Җилләр дә әйтми исәлә-әр…

Ибрайның: «Әй, суйдың лабаса, Зәйнәп. Өзмә ләсә үзәкләрне», – дип, тилгән кычкыргандагыча ачыргаланып эндәшәсе килде. Тыелып калды, дәшмәде. Үзе күренер микән, юк микән? Тәгаен, кура җиләге җыеп йөри инде. Хәер, наратлык артындагы чокырда озын кыяк белән куе наратбаш үләнен кайтара-кайтара эзләсәң, җир җиләге дә хәйран гына күп әле: йә алсулар, йә аклар, аклары да бөтенләй өлгереп җиткән, мимылдашып торалар. Ибрай моны яхшы белә.

Ә җыр иясе якынайганнан-якыная барды. Юл үзән буенча үтә, монда таба төшешедер. Савытын тутырган алайса, кайтырга чыккан. Хатын-кыз шунсыз кузгалмый ул, үз насыйбын өзмичә калдырмый. Эссегә дә түзем, яңгырга да чыдам, суыкка да сабыр. Зәйнәп бигрәк тә шундый инде.

Әнә ул күренде. Ул пәйда булган төштә бытбылдык кычкырып куйды. Каян килеп чыккан диген? Әллә кайчан, әллә кайларга югалганнар иде ич инде. Юкка чыкканнар иде. Карале, ә? Берсе калган, килгән ич әле. Ихтимал, парлылардыр, бала да чыгарганнардыр. Ничә елга бер кычкырды. Япан кырда ялгызы җырлаган Зәйнәпкә пар булды да куйды.

И бытбылдык! Белмисең син: Зәйнәпнең пары син түгел, ә ул – Ибрай булуы ихтимал иде.

Яшьлекләрендә хәтәр генә йөрешеп алганнар иде. Инде ул чаклар белән бүгенге ара үзе бер гомер: кышкы карлар булып эрегән, язгы ташулар белән аккан, җәйге үләннәр белән бергә салкын чалгылар астында калган, көзге орлыклар арасында адашкан, бер ягы алсу, бер ягы моңсу йөзләрдәге эреле-ваклы җыерчыклар арасына кереп поскан.

Зәйнәп әллә нинди булды ич: сөйләшүләре уен-муеннан узмады, холкы керделе-чыктылы шикелле иде. Ибрай аны үзен санламас дип уйлады. Санламаган хатын белән тору кайта-кайта утлы күмергә басу инде ул. Андый гомер кичергәндә, табан асты гына көймичә, чәч очлары да күкерт шикелле дөрләп кабынадыр.

Аның каравы Ибрай Гаҗиләнең утсыз төтенендә адашып, буылып калды. Хәзер аның ватык пыялалы ятагында җанын каната.

Каен белән нарат утыртмаларын бүлеп торган сәрви куаклы үр кашына бер хатын-кыз килеп чыкты. Чигүле алъяпкыч, яшькелт күлмәк кигән, ак яулыгын почмаклап япкан. Шул инде – Зәйнәп, танымассың ди, бар. Килеп чыкты да каен төпләрендә тагын кура җиләге куаклары күрде, тапты, ахрысы. Җырын алыштырып, бүтән көйгә көйли-көйли, сабыр гына җыярга кереште. Җыры һаман да шул яшьлек елларыныкы: мең дә бер тапкыр җырланган, хәзер генә сирәк ишетелә торган җыр инде.

Җылы яклардан җилләр иссәләр,
Тәрәзәмне ачып куярмы-ын.
Сагынмый ул, кайтмый дисәләр,
Ул җилләрне кире куармы-ын…

Колагыңны торгызып тыңласаң гына чылтыравы ишетелерлек, чишмә суы агышыдай бер тавыш инде. И-и, әүвәл: чалгы белән пакус яра-яра чапкан үләнне, хатын-кыз әйләндергәләп киптергәннән соң, богылларга өеп куйгач, җырлый-җырлый, атта тузан туздырып кайтып керүләреме? Аларның һәммәсе бетте инде, мәңге кайтмаска калды. Заманында өч урыннан урап-урап бәйләнгән печән көлтәсен тезмәгә кертеп төюнең тәме, тентемәсеннәр, тапсалар, үрнәккә, сабакка, гыйбрәткә дип, берәр җәза бирүләреннән куркулары, газаплары – барчасы да татлы төш, яшенле өн сымак кына булып калды. Ә ул теге… шул ук Зәйнәпнең авыр көлтәсен, Ибрайның үз күкрәгенә «ых!» дип алып күтәреп, такыр ишегалдына кертеп ташлаулары – эрегән тоз, яшьнәгән яшен инде. Бетте-китте, насыйп итмәде. Тормышның үз җае бар: синнән сорап торамыни ул. Тормыш сине, тегермәннең бер каушасына салып, калтыравычтан селкә-селкә, ике таш арасыннан иләп чыгарганда, син онга әйләнгәнсең, ә Зәйнәп тере бөртек килеш калган икән. Яшәүнең иләге иләк кенә шул: йә үтәсең, йә, көрпәгә калып, тормыш тагарагына агасың.

Үз-үзенә генә түгел, ә атына ара-тирә һаман кунгалаган кигәвеннәр, бөгәлчәннәр дә сизмәслек итеп, Ибрай тагын бер сигарет чыгарып кабызды. Чыгармыйча, кабызмыйча чыдап кара: әнә ничек итеп җырлый бит ул. Аннары, каранып-нитеп тормыйча гына, башта алъяпкычын, аннары күлмәк итәген күтәреп, бу сахрада фәкать үз барлыгын белеп кенә нәрсәсендер җайлады инде. Ә ул – Ибрай – үз гомерендә беренче тапкыр күргәндәй карап торды. Башын бору түгел, күз карашын да читкә юнәлтә алмады. Шулай да Зәйнәп алай ук иркенәймәде иркенәюен, кояш алсулаткан күлмәк итәге генә күренеп калды.

Шулай мәңгелектән мәңгелеккә кадәр карап торыр иде дә бит… Ибрайның яңагына озынборын кунды ла, каһәр. Ирексездән чапылдатып сытканын сизми дә калды. Урман буе сак ич ул: ими тансыклаган бала шикелле, кисәк уянып китте. Әнә тукран да тукылдатуыннан туктады, аты да пошкырып куйды. Ә Зәйнәп, ишеткәндерме-юкмы, сизгән-тойгандырмы – кем белә: төшерәсен төшерде, җайлыйсын җайлады. Әйтерсең лә күлмәк итәген кискен җил генә ачып җибәргән, йә тигәнәк, яисә пәрәвез генә ябышкан да шуларны сыпырып төшергән. Иплисен ипләгәч борылды да, читкәрәк китеп, үзе генә күргән җиләкләрне өзгәләргә кереште. Ибрайны ни күрмәгән, ни сизмәгән инде алайса. Тик дөнья бүтәнчә шул. Һичкайда үзеңне ялгыз дип белмә, уйлама. Сине тоярдай чит сулыш, сине шәйләрдәй чит күз һәр урында бар ул. Бу юлы ул өзгәннәрен чиләгенә җыеп бармады, берәм-берәм авызына капкалады. Башта авыз эченнән көйләп кенә йөрде, аннары, бермәл куаклар арасында югалып торганда, тагын җырлап ук җибәрде:

Давылларда очты ак яулыгым,
Бәлки, табалырсыз ишләрен…

Ул арада тагын пәйда булгач, тавышы дәртен җуйды, үзгәрде, бозылды, әкренләп сүнде, сүрелде. Пружинасы бушап беткәннән соң, патефон тавышы шулай итә. Анысының боргычын гына борып җибәрәсең аның – яңадан үз җаена кайта. Ә кеше җаны бүтән шул: читләр карашы төштеме – көе бозыла. Тойды Ибрай, белде: Зәйнәп аны абайлады, таныды инде. Күңеле әллә нишләпләр киткәндер. Ялгызың гына дип йөргән чагында, үзеңне байтактан ук күзәтеп торулары ихтималына төшенгәч, гел шулай иттерә ул.

Кулын кояшка каршы маңгай турысына күтәреп, Зәйнәп аңа карады.

– И-и, кеше бар икән лә, – диде ул. – Күрми дә торам, пәрәми.

Карасана, ә? Күршеләренә генә ашык-пошык килеп кергән дә хуҗалар белән бергә табында утырган чит кешегә әйтүемени. Бая гына ни кылганы исендә дә юк диярсең. Ибрай аңгыра мәллә ул: юри шулай белмәмешкә сабыша инде.

Зәңгәр чиләген тоткан килеш, Зәйнәп аңа таба түбән юнәлде. Килүләре дә соң! Үләннәр, чәчәкләр ул аяк атламас борын үзләре сукмак ача баралармыни. Аның көчле балтырлары ерып үткәннән соң турая, яңадан калка алмаудан шикләнәләр шикелле.

– Нишләп утырасың монда?

– Утырам әле, – диде Ибрай.

– Байгышмыни!

– Аның каравы син сандугач икән.

Башта кычкырыбрак эндәшештеләр. Ара тарайган саен, сөйләшүләре басылганнан-басыла барды.

– Тик торганда җырлап йөрмәсәң… – диде Ибрай.

Килеп җиткәч, Зәйнәп аркан борылып карады да, үзе дә сизмәстән, бая авышкан алъяпкычын төзәтеп:

– Мыштым син. Тыңлап тордыңмыни? – диде.

– Күп җыйгансың, – диде Ибрай.

– Авыз ит, – дип, Зәйнәп чиләген аның каршысына куйды.

Ибрай, аның йөзенә карап, чеметеп кенә ике-өч җиләк капты. Зәйнәпнең чигәсенә вак-вак тир тамчылары саркып чыккан, ә ирене кипшенгән, аксылланган.

– Үзең дә капкала, – диде Ибрай.

– Капкаладым инде. Чиләкне тутыргач кына… И-и, кыздыра да соң!

– Иртәнчәрәк чамалыйлар аны. Челләне көтмиләр.

– Челләне дип… Эссе чагында җыймасаң, кар яуганны көтеп торасыңмыни?.. Тамак чатнады әле.

Ибрай, коега ишарәләп:

– Су җитәрлек, – диде.

– Каяле, эчим әле бер туйганчы!

– Арбада кружка бар.

Зәйнәп, ике атлап, кружканы алып килде дә, Ибрайга аркан баскан килеш су чумырып алгач, аңа борылып, вак-вак йотымнар белән, бүленеп, тын ала-ала эчә башлады.

Ибрай аның муенындагы кан тамырының һәр йотымы саен ике какканын искәрде. Су тамчылары Зәйнәпнең ияк очыннан кояш каралткан ачык изүенә тамгалады, өсте-өстенә җыелгач, түбән тәгәрәште. Шунда инде, шунда, ул күрмәгән, күрергә язмаган төшкә акты.

Эчеп бетергәч, ул тагын чумырып алды да ак кружканы аңа сузды:

– Салып тор әле, – диде.

Ибрай аның кура җиләге кызылына буялган кытыршы учларына су агызып торды, ә Зәйнәп тыйнак кына, йөзен аннан читкә борарак төшеп юынды.

Аннары ул тагын бер кружка су эчеп алды да савытны бурага куйды.

– Бераздан тагын эчәм әле, – диде.

– Бераздан? Кайтасы бар.

Кул сыярлык ара калдырып, Зәйнәп аның янына килеп чүкте. Ибрай уңаена түгел, каршы якка карап утырды. Алар нидер аңышмаган, нидер бүлешмәгән, нигәдер үпкәләшкән ир белән хатынны хәтерләтә иде.

– И-и, көне буена аякта. Өлгерермен әле, – диде Зәйнәп.

– Утырып кайтмыйсыңмыни?

Зәйнәп авыз эченнән генә көлеп куйды.

– Кит әле… Кеше ни димәс?

– Кеше?

– Минекен беләсең – талканы коры.

Берара тын калдылар. Ат түзем белән генә басып тора, ара-тирә пошкыргалап куя, әледән-әле койрыгын селеккәли, колагын каккалый. Кайдадыр тилгән кычкырып куя, тирә-юнь чикерткәләр зыңы белән тулган. Зәйнәп кружка куйганда, суы, чайкалып, бурага түгелгән иде, хәзер соңгы тамчыларының коега тамганы ишетелеп тора.

«Ие шул. Кешегә хәтле аның Гаҗиләсе дә бар ич әле. Урман юлыннан моның белән кайтканын ишеттерсәләрме? Әллә ни кырмас кыруын. Аныкы шул инде, майкаңны үзең җу, җәме, дию булыр. Алмашка майка беткән диярсең. Әнә тансык суның гына соңгы тамчысы бар ул…»

Йөрәгенең шундый уй белән типкәненнәнме, әллә канының агышыннанмы, рәхәт тойгысыннанмы бүленеп, Ибрай сигарет кабызып суырды. Тирән тыны белән чыгарган төтен булып югарыга таба бөтерелә-бөтерелә, аның ачык бер уе таралды: «Ә минем соңгы тамчым? Нәрсә ул, кем? Гаҗиләме? Ул нигә шушы Зәйнәп түгел?»

– Төтен, – диде Зәйнәп.

Ибрай кул гына сыярлык араның бушаганын тоеп алды: Зәйнәп урыныннан купты. Борылса күрде: читтәрәк бер куралык булып, ул шуның соңгы җиләкләрен учына чүпли дә башлаган. Кураны кайтарып-кайтарып карый, иелеп тә җыя, матур чүгәләп тә; кайсы җиләкне каба, киерелеп, тартылып, эчтәрәгенә үрелә.

– Төтен шул, – диде Ибрай әкрен генә. Аның уйлары да, җаны сабырсызлануы да әлеге кул арасы кебек юкка чыкты. – Төтен…

– Нәрсә дисең? – дип сорады Зәйнәп.

– Кузгалыйк, булмаса.

– Әз генә түзеп тор инде. Кызыктыра ич.

– Соңарасың. Утырып кайтсаң гына инде.

– Ярар соң. Тик Лашман чокырына хәтле генә.

– Ирең эзләп чыкса?

– И-и, минем кай төшемне эзлисең инде?

«Мин эзләр идем микән?» дигән соравына Ибрай җавап тапмады.

– Йә, җитәр, – диде Зәйнәп. – Нәфсенең төбе җук аның…

Шулчакны ул кинәт хәрәкәтсез калды. Карашын куралык төбенә – баскан җиренә төбәгән. Кулы әкрен генә төшә барды, учындагы җиләкләре коелышып бетте. Аннары, шулай катып калган килеш, бер адым чигенгән иде дә, аягына куе үлән ирек бирмәгәнгә, күрәсең, аркан егылды, чырулап кычкырып җибәрде:

– Ибрай!..

Сигаретын ташлап, ике-өч кенә сикерде дә Ибрай аның баш турысына барып басты.

– Ни бар? – диде.

Зәйнәп торырга тырыша, тик терсәгенә таянырга үлән комачаулый. Башын күтәреп, аягына карый, хәлсезләнеп, тагын җиргә куя. Яулыгы төшкән, күлмәк итәге күтәрелеп, балтыры, боты ачык калган. Ул, яткан килеш кенә, кулын сузды да, бармак очлары белән итәк читен эләктергәч, бот тиңентен җыерып китерде.

– Елан, – диде ул.

Капкан, тик йотып җибәрергә өлгермәгән кура җиләген төкермәкче иде дә, ул аның иягендә генә торып калды. Кан төкергән шикелле булды.

– Чактымыни?

– Кара төстә… юан шундый, Ибрай…

Терсәгенә таянып, Зәйнәп торып утырды, бөгелеп, уң балтырына төртеп күрсәтте. Ибрай шунда чүкте. Зәйнәпнең аягын, күтәреп, тезенә салды. Аның тузанлы балтырына энә күзе кадәрле генә кан тамчысы саркып чыккан иде.

– И-и, Ходаем! Никләр дип кенә ымсындым соң, җә? Чиләк тулы лабаса инде.

– Телеңә салынмале, – диде Ибрай. – Тынычлан.

Ул, янтаеп, йомшак үләнгә утырды да ипләп, җайлап, иелә алганча шунда иелде. Иелгән җиреннән, башын янтайтып, Зәйнәпнең йөзенә карады. Ул инде теге җиләк калдыгын сөртеп алган, ә бите буйлап тәгәрәгән күз яшенә тимәгән. Кара күзе дымсу, мөлдерәмә тулып тора, йөзе агарынган, ирене калтырый, чигәсендәге тир тамчылары кипкән инде…

Күрде Ибрай, белде Ибрай: елан чакмаган, ә бәлки кура чәнечкесе кадалган иде. Әнә башта кояш алган тирене агартып тырнаган, аннары чәнечкән төшендә торып калган.

Ул иелеп бетә алмады, аның аягын күтәрә төшеп, әлеге кан сыгынтысына иренен тидерде, аннары суырып-суырып үпте… Юк, ул кан суырмады, ә суырып-суырып, Зәйнәпнең тузанлы балтырын үпте. Тел очын әлеге кура чәнечкесе тырнаганын сизмичә дә үпте.

– Курыкма. Елан түгел.

– Ибрай… – диде Зәйнәп.

– Зәйнәп, – диде Ибрай.

Җирдә тын гына кара, юан елан шуыша иде дә, күктә талгын гына кыю, горур тилгән оча иде.

Ак болытка җайлап утырган җиреннән, иелеп, түбән караган Ибрай:

– Хәтерлисеңме, Зәйнәп? – дип пышылдады.

Болытлар телсез иде. Ә кошлар монда кадәр менмиләр.

Хәтер комы эндәшмәде.

Аның каравы ул су коенгач күшеккән тәннәрен җылытырга дип, инеш буасы ярына чыгып утырган малайларның учлап-учлап ком сибешеп уйнаганнарын күреп алды. Аңа араларыннан берсенең ярга каккан дулкыннар кебек тын, салмак йөрәк тибеше ишетелгәндәй тоелды. Бәлки, аны җәйге челләдәге теге юан, кара елан да сагаеп тыңлап торадыр. Еланнар – акыл ияләре, алар барысын да белә. Ә белгәннәрен бервакытта да чагып әйтмиләр.

Ибрай тирән итеп сулыш алды. Аның тыны ул утырган ак болытны урыныннан кузгатты да тавыш-тынсыз гына күкнең йомшак күкрәге буенча шудырып китте. Соңгы тапкыр аска каерылып караган мәлендә, ул Әшнәк зиратында яңа кабер казый башлаганнарын күреп калырга өлгерде. Ләкин ул кабер аныкы түгел иде инде.

Ул үзен алда яшәү мөмкинлеге көтмәгәнен белә. Тик анда үлеме дә юклыгын яхшы аңлый.

Аның елыйсы, мул күз яшьләре белән үрләрне, чәчәкләрне, урманнарны, зиратны, чишмәләрне сугарасы, кешеләрнең коры сусауларын, утлы газапларын, канлы язмышларын дәвалыйсы килде. Тик күзеннән бер тамчы да күз яше саркытып чыгара алмады. Күзе тик дымсуланды гына. Шул тонык дымсулык әйләнә-тирәне, бар җиһанны рәшә аша карагандагыча җиңелчә тибрәтеп, калтыратып, төссезләтеп, нурсызландырып, җәеп-таратып, күләгәсез генә күрсәтте. Шул рәшә аша Ибрай бер елганың зур борылышындагы текә ярны, ул ярның юеш алтын комына бер-бер артлы языла башлаган батынкы хәрефләрне, аларның, дисбе гәрәбәләре шикелле тезелешеп, сүзләр булып яратылуын абайлап алды. Киң сулышлы, күбекле дулкыннарның һәр какканы саен юеш сүзләр юыла, юкка чыкканнары урынына яңалары калка барды. Хәрефләр аермачык, тик аңа таныш булмаган сурәтле, ә сүзләре ул һичкайчан укымаган шивәдә, телдә иде. Шуңа карамастан алар, алтын комнан җуела барсалар да, аның күңеленә, зиһененә аңлаешлы фикерне, күренешне бәян итеп күчә, языла, хәтеренә мәңгегә уелып калырга тиеш кыяфәттә әллә үзләре сеңә, әллә ниндидер илаһи көч кодрәте белән иңдерелә баралар иде.

Ибрай төш күргәндәй укырга кереште. Ә укыганы күз алдында өндәгечә хәрәкәтләнә, кыштырдый, тавыш бирә, кыскасы, җанлы күренештән гыйбарәт иде. Иң мөһиме, боларның һәммәсе аңа билгеле булган хакыйкать асылын, шул ук вакытта ул моңарчы аңлый алмый интеккән, гайре табигый булганга күрә, җанына кабул кыла алмый азапланган гаделсезлек мәгънәсен тәшкил итә икән.

Хәзер ул үзенә үткәндә, бүген, киләчәктә чыгарылган, чыгарыласы хөкем карарын укыды, күрде, тыңлады.

«Дүрт кол үз тәхетендә гырлый-гырлый онытылып йоклап яткан карт бер патша хатынга җилпәзә җилпеп торалар иде. Ә хаким хатынның тез арасына ата мәче сузылып яткан да, мырлый-мырлый, кысык күзен ялкау гына колларга текәгән.

Колларның берсе мондыйрак сүз башлады:

– Бу карчык йоклаганда бигрәк тә гыйбрәт инде! Карагызсана: ирене салынып төшкән, ә сулышын алганда бугазын шайтан буамыни!

Ә мәче, мыраулап:

– Аның йоклагандагы ямьсезлеге сезнең өнегездәге коллыкның яртысы гына ул.

– Йокы аның җыерчыкларын шомартасы урынга тагын да тирәнәйтергә тиеш түгел иде шикелле, – диде икенче кол. – Коточкыч төш күреп ята, күрәсең.

– Менә сезгә дә төшегездә үз азатлыгыгызны күрсәтә торган йокы иреге бирергә иде ул, – диде ата мәче.

– Бәлки, аның күз алдына үзе үтерткән адәмнәрнең барысы бергә тезелешеп барулары килгәндер? – дип фараз кылды өченчесе.

Ә мәче тагын мыраулады гына:

– Шул шул, ул сезнең ата-бабаларыгызның, барча токымнарыгызның шулай барганын күреп ята.

– Әлбәттә, аның хакында гайбәт сөйләве җиңел ул, – диде дүртенче кол. – Тик бу миңа, аны җилләтеп торыр өчен, җиңеллек китерми.

– Теге дөньяда да сезгә аны җилләтеп тору язган. Чөнки җирдә нинди булсагыз, сез күктә дә шундый булырсыз.

Шулвакыт патша хатынның башы алга иелеп китте дә, таҗы идәнгә тәгәрәп төште.

– Яман мәгънә бу, – диде колларның берсе.

Ә ата мәче әүвәлгечә үк мырылдады:

– Берәүгә яман булган мәгънәнең икенчегә яхшы булуы бар.

– Ә кинәт уянып китеп, таҗының идәндә аунап ятканын күрсә? – дип, куркуын белдерде икенче кол. – Шуның өчен безне үтертүе дә ихтимал.

– Дөньяга килүегез белән үк ул сезне көн саен үлемгә озатырга тора. Ә сез шуны белмисез дә, – дип мыраулады мәче.

Өченче кол, аны хуплап:

– Әйе, ул безне үлемгә хөкем итәр дә моны аллаларга корбан китерү дип атар, – диде.

Ә мәче тагын мыраулап куйды:

– Фәкать көчсезләрне генә аллаларга корбан итеп китерәләр.

Дүртенче кол, аларның сөйләшүен бүлдереп, таҗны сак кына күтәреп алды да аны, йокысын бүлмәскә тырышып, карт патша хатынының башына яңадан кидереп куйды.

Ә мәче мыраулавында булды:

– Төшкән таҗны кол гына күтәреп яңадан кидерә.

Тиздән патша карчык уянып китте дә, авызын зур ачып иснәгәч, тирә-юненә каранып алды. Шуннан соң әйтте:

– Черем итеп алганмын, ахрысы. Төшемә карт имән кәүсәсе буенча үрмәләгән дүрт күбәләк корты белән шуларны куып баручы чаян керде әле. Бу төш минем күңелемә хуш түгел.

Шуннан соң ул күзен йомды да тагын йокыга талды. Бүлмә яңадан аның гырылдавы белән тулды. Ә дүрт кол аңа җилпәзә җилпүләрен дәвам иттерделәр.

Ә ата мәче тагын мыраулады:

– Җилпегез, җилпегез, аңгыралар! Сез үзегезне көйдерә торган утны гына тергезәсез!»

Ибрай үзен шул колларның берсе икәнен тойды, күрде, аңлады. Аның күз алмасындагы дымсулык кипкән иде инде. Рәшә сүнде, сүрелде. Теге елганың зур борылышындагы юеш алтын комга язылган хәрефләрне, сүзләрне соңгы дулкын кагып яндырды.

Башын ярырдай дәрәҗәдә сулкылдап елаган уйларын юатырга, тынычландырырга теләп, Ибрай үз маңгаен сыйпады. Анда борнап, үсеп чыккан яшь, үткер, нык мөгез аның уч төбен елан чаккандай чәнчеп алды.

Ләкин бу мөгез аның Түллинкә урманындагы кое төбендә хатыны Гаҗиләгә тугрылыгын беренче дә, соңгы мәртәбә дә бозуы билгесе түгел, ә бәлки Җирдә Яшәүгә карата кылган хыянәте тамгасы иде.

– Нәкъ шулай булды, Сәтимҗан Туфанович.

– Ышанмыйм! Исбатла, – дип, район прокуратурасының аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Фаршатов япон диктофонын төймәсенә басып сүндерде. Синең сафсатаңны яздырып бетерергә экватор озынлыгындагы тасма да җитмәс.

Аның каршысында басып торган участок милиционеры Шәмсуар Сөләйманов планшетын ачарга тотынды:

– Үз күземә ышаныйммы, әллә…

– Ә сез ни диярсез, Яуш Сафич?

Авыл Советы рәисе Яуш Хәкимҗанов тамагын кырып алды да, кызыл галстугы төенен бушата төшеп:

– Бер караганда шулай да шикелле инде ул, – диде.

Ул, үзенең култыксалы иркен урындыгын тикшерүчегә тәкъдим итеп, тәрәзә төбендәге ярты тонналы борынгы сандык-сейфка утырган иде. Көн бөркү, ә тимер, ни әйтсәң дә, салкынча, күктән иңгән шикелле, авылга көтмәгән-нитмәгәндә аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүче килеп төшкәндә, ут йөгергән арт саныңны суытырга бигрәк тә кулай инде.

Балта белән юнып уйгандай дүртпочмак маңгайлы, кисек трапеция тәшкил иткән яңаклы, иякле, конус борынлы Фаршатов урта бармагы белән затлы күзлеген борынының тирән уентыгына батырарак төште.

– Бер караганда… – диде ул мыскыллы кыяфәттә. – Ә икенче караганда?

– Икенче караганда… – дип, Яуш милиционерга карады. – Рапорт язгансыңдыр ич?

– Яздым, Яуш абый, яздым, – дип, Шәмсуар өлкән тикшерүче алдына дүрткә бөкләнгән кәгазь ачып салды. Әйтерсең лә сөйләгәннәрен һичсүзсез расларга тиеш булган кәгазь сузмады, әйтерсең лә тикшерүченең күңелен йомшартыр, юмалар өчен ак күгәрчен китереп куйды. – Төгәл, кыска. Шаһитлар да теркәлгән.

Кәгазьгә тамчы да игътибар итмәгән кыяфәт белән Фаршатов тагын:

– Ә икенче караганда? – дип кабатлады.

Авыр сулап, язмыштан узмыш юклыгына буйсынып, Яуш:

– Икенче караганда нәкъ үзе – шулай булды, – диде дә уң кулының ак чүпрәк белән бәйләп куелган имән бармагын карагандай кыланды.

– Ышанмыйм. Исбатлавыгыз дәлилле түгел.

Йомарланып беткән кулъяулыгын чыгарып, Яуш бөрчек-бөрчек тир белән тулган маңгаен сөртеп алды, берочтан кычыткан баш түбәсен дә кашырга өлгерде.

– Дәлилле түгел дип, иптәш Фаршатов… Бөтен авыл гуаһ.

– Ярар, – диде Фаршатов. – Ары китеп, яңадан башлап карыйк. Аның башын кем чабып өзде соң?

– Ибрай, – диде милиционер. – Ибрай Зәкуанов.

– Ә башы чабылганы кем иде?

– Ибрай, – диде Яуш. – Ибрай Зәкуанов.

Күзен түшәмгә чөйгәндәй карап, алҗыган тавыш белән:

– Ибрай Зәкуанов Ибрай Зәкуановның башын чапканмы? Orbis tertius![6 - Orbis tertius (лат.) – өченче дөнья.] – дигәч, өлкән тикшерүче, чыпчыкка ташланган мәче сыман, җәһәт кенә магнитофонын учы белән каплады. Ул үтә гаҗәпләнгән дә, соң чиккәчә ярсыган да иде.

Алар арасында бер-берсенә дошманлык хисе белән тулган тулы тынлык урнашты. Бер як чын хакыйкатьнең уч төпләрендә җылынып ятканын белә, икенче як ул хакыйкатьне поскан җирендә чагарга әзерләнеп торган агулы елан итеп күрә иде. Алар, төрлечә фикер йөртеп, фараз кылып, әйләнә-тирә дөньяны аңлаудан, тоюдан гаҗиз калды.

Авыл хакимият органы вәкилләре бер-берсенә карашып алдылар. Яуш җаваплылыкны үз өстенә алырга булды.

– Юк, тәртә белән ормады, Сәтимҗан Туфанович. Ул аның башын балта белән чабып өзде.

Өлкән тикшерүче, тынычланырга теләп, стенадагы Президент Шәймиев сурәтенә карап алды.

– Мин тәртә дидеммени?

– Әле генә ор… тәртә дидегез түгелме соң?

Күзенә, йөзенә һичнинди елмаю чаткысы чыгармыйча, Фаршатов фәкать тәпәндәй зур авызы белән генә көлеп җибәрде. Ләкин, ни гаҗәп, аның тавышы чыкмады.

– Хокук белемендә латинчасыз булмый, – диде ул. – Орбис тертиус – латинчадан өченче дөнья дигән сүз. Ягъни «күләгәнең күләгәсе» мәгънәсендә. Бу очракта да, бәлки, Ибрай Зәкуанов үз күләгәсенең башын гына чапкандыр ул? Ә күләгәнең күләгәсе буламы соң?

Яуш шуның белән алдагы хатасын төзәтергә уйлады:

– Хуҗа Насретдин аны куян шулпасының шулпасы дигән.

– Сез мине Хуҗа Насретдин дип белдегез мәллә? Мин – тикшерүче… өлкән тикшерүче. Ә сез миңа Ибрайның Ибрае бар дип исбатламакчы буласыз. Тапканнар ике йөзле Янус[7 - Ике йөзле Янус – ишек, керү, чыгу, бөтен нәрсәнең башы алласы. Ике йөзле итеп сурәтләнгән (борынгы Рим мифологиясеннән).]!

– Янус түгел, Яуш мин. Яуш Хәкимҗанов. Сафич…

– Id est?[8 - Id est (лат.) – ягъни.]

Яуш, ашыгып:

– Итме? Есть, есть. Бар, – диде.

Өлкән тикшерүче, көләргә чамалап, баягыча авызын ачкан иде дә – тыелып калды.

– То есть дим мин. Ягъни дигән сүз була… Ярар. Ары китеп, тагын башлап карыйк… Аның чабылган башы кайда соң?

– Рапортта язылган: үзе белән алып менеп китте.

– Култык астына кыстырыпмы?

– Юк. Муенына куеп, – диде милиционер.

– Кая китте?

Яуш бәйләнгән бармагы белән түшәмгә төртеп күрсәтте.

– Менә сезнең, Яуш Сафич, бармагыгыз яралы. Нишләде?

Барыбер төбенә төшәр дип шикләнеп, Яуш дөресен яшермичә әйтеп бирергә булды:

– Шешә ачканда, бөкесе кисте.

– Аңлашыла… Канадымы соң?

Яуш раслап ияген какты.

– Ә Ибрай Зәкуановның кан эзе дә калмадымы?

Бу сорауга, башын чайкагач, милиционер җавап бирде:

– Баш табиб Илдус Габдрахманов белән бергә тикшердек. Шаһитлар да катнашты. Кан эзе юк. Чөнки аның каны акмады.

– Шешә ачканда, бармак каный, ә кешенең башын чапканда, муены канамый, ә? Абсурд! Nego![9 - Nego (лат.) – кире кагам.] Сез аны менеп китте дидегез. Шундый озын баскычны Ибрай Зәкуанов каян тапкан? Бәлки, ул баскычның берәр басмасы төшеп калгандыр?

– Эзләмәгән җир калмады, – диде Яуш. – Мәктәп балаларына да мобилизация ясаган идек – тапмадык.

Аркылы-торкылы сорау алуның көймәсе комга терәлгәч, Фаршатов беренчел нәтиҗә чыгарырга мәҗбүр булды:

– Ибрай Зәкуанов тулаемы белән юк, аерым алганда башы юк, аккан каны юк, шайтанга менеп олаккан баскычы юк. Ә Ибрай Зәкуанов бар идеме соң ул?

– Кем белә инде аны, – диде Яуш. – Берсе калды.

– Икенчесе каян килеп чыккан?

– Алла белсен инде. Бер шигем бар барын.

Суга батканда саламга ябышкан кырмысканы хәтерләтеп, өлкән тикшерүче әлеге «шик»кә ташланды.

– Йә?

– Ибрай Зәкуановның атасы Зиннәтулла Зәкуановны, урыны җәннәттә булсын, бик атчаянный булган дип сөйлиләр. Немецларга каршы сугышып, башта Польша чигеннән Мәскәүгә хәтле килеп чыккан, аннары – Мәскәүдән Берлинга кадәр. Берочтан рядовойдан майорга чаклы күтәрелгән. Шултиклем җир йөреп, кеше дөньяда ни кылмас? Әллә, мәйтәм… юлында берәр хохлушкамы, марҗамы, немкамы очрап… Булмас димә, дөнья бу, Сәтимҗан Туфанович! Тик менә бер братның үз игезәк туганы башын чабып өзүе генә башка сыеп бетми.

– Ни түгел микән бу, иптәш Фаршатов, – диде милиционер. – Мәсьәләгә мантыйк ягыннан якын килсәк, менеп киткән булгач, төшкән дә дигән сүз ич инде бу. Тегеләр шаяртмады микән дим.

– Кемнәр?

– Шулар инде – НЛО.

Өлкән тикшерүче, Яушның бәйләнгән бармагына кырын карап:

– Ә минемчә, логикага караганда, тоташлый, гомуми галлюцинациягә бирелмәдегез микән? – диде. – Бармак киселерлек итеп шешә ачканча, күзгә баш киселү генә түгел, кояш кителүе күренүе дә бик табигый… Үтерүче бар, ә мәет юк. Ягъни җинаятьче калган, ә корбан очкан… Ярар. Ары китеп, яңадан башлап карыйк.

Шуннан соң «Ибрай Зәкуановның башын чабып өзү турындагы яшел-ак-кызыл тышлы «Дело № 427-ИЗ-8» папкасын култык астына кыстырган Фаршатовның чия төсендәге «Жигули»ена утырып, тегермән очына юл тоттылар. Машинаның ургып чыккан кара-кучкыл төтене соргылт тузан өермәсенә кушылды да, атом-төш бомбасы шартлагандагыча, күкнең җиденче катына бөтерелеп менеп китте.

Ул көнне күмәк хуҗалыкның фәкать күмәкләшеп кенә эшләргә өйрәтелгән эшче көчләре күмәк рәвештә ял итә иде. Язгы чәчү төгәлләнү (утыз гектарлы тары җиренең калган чиреген санамаганда) уңае белән алдынгы механизаторларны, сыер савучы, терлекче, дуңгыз караучы, көтүчеләрне бүген күмәкләшеп мөстәкыйль Татарстан Җөмһүрияте башкаласы Казанга «Шүрәле» дигән балет карарга төяп барырга килешенде. Менә инде җиде ай буена ул алдынгыларга күмәк эшләре өчен хезмәт хакы түләми. Шуңа күрә мохтаҗлык кичергән, эчтән янартаудай зәһәр кайнап, тыштан исә юаш елмайган халыкны бераз оныттырырга кирәк иде. Утлы боҗра аша сикертер өчен, цирк арысланын шулай бер калҗа ит белән юмалыйлар.

Күмәк мәдәни чара буларак коралга алынган мәшһүр «Шүрәле» кытыгына чыгып киткәнче байтак ара бар иде әле. Эшсез торырга күнекмәгән ир-ат кулланучылар җәмгыятенең «Көндәлек гозер кирәк-яраклары» дип аталган таш кибет төбенә җыелыша башладылар. Моның шулай буласын күпьеллык җитәкчелек күнекмәсе кысаларында күз уңында тотып, лаеклы ялдагы карт-карчыкларга өч ай буена «бозланып тотылган» пенсияләрен өләшеп чыктылар. Чәчү чорында җиде йозак астына яшереп куелган исерткеч эчемлекләрне җитәрлек дәрәҗәдән уздырып, кибетнең киштәләренә чыгарып куйдылар. Авылда тавыш-гауга, кычкырыш-елаш китте. Бусы да алдан күрелеп, халыкның аңын көндәлек мохтаҗлык уеннан читкә юнәлдерү теориясен тормышка ашыру дип атала иде. Чөнки ир-атның көндәлек кирәк-ярагын аракы тәшкил итә. Ә хатыннарының, кызлары, киленнәре, әнкәләре, әбиләренең билдән түбәнтен кия торган эчке әйберләренә кадәр күптән тузган, төпчелеп, ямап бетерелгән, ялгыш орындылар исә, тузан булып коелыр чиккә җиткән. Бала-чага баллы-татлыга зарыккан. Халык бәйрәмнәрдә, кунак-төшемнәрдә, үлем-китемнәрдә генә кешелеккә кия торган кием-салымына тотынды. Үлемтеккә дигән шикелле, сигарет төпчекләрен дә кул астына җыйнап куярга күнектеләр.

Шундый кытлыкта нинди бәйрәм дә нинди аракы? Алда печән өсте тора, кышлыкка утын, ташкүмер тупларга кирәк, – ул эчемлеккә зәмзәм суыдай табыныр чак якынлаша. Чөнки шунсыз бер эшнең дә очына чыгам, кирәкне булдырам димә инде. Карт-карчыкның бар өмете шул хәсрәт көенә бии. Биемәс идең, җәй буена гамьсез төстә кәеф-сафа корган энә карагы хәлендә калуыңны көт тә тор: кышын биемәгәең. Ир-ат акча гозерләгәндәге, даулагандагы тавыш-гауга, кычкырыш-елашның болытсыз яшене менә шуннан гыйбарәт иде. «Сөям» дияселәре дә телләреннән тамам-тамам дип тора. Чабатага калганда, хан кызын димләмиләр шул. Шуңа күрә ул көнне «сөям» дигәнгә каршы «суям» дигән сүзләр чалгы булып айкалды.

Чегән баронына тиң күреп, махсус машина белән Вәдүт картны барып алдылар. Сугыш гарибе буларак, аның пенсиясе алтын балыкка торырлык: йөз сиксән мең дә сигез йөз сиксән тугыз тәңкәне каерып ала. Моның өчен ул нигәдер Сталинга чиксез рәхмәтле иде. Бу хакта ул үзе: «Теге чакны сугыш ачылмаса, бүген минем ыштан төбем ачык булырые», – дигән төпле, какшамас фикердә тора.

– Мирне санламау – гөнаһ, – диде ул карышып маташкан карчыгы Сәрвиназга.

Сиксән меңне кибет янын сарган ир-атка, әҗәткә дип, хәер биргәндәгечә догасын әйтә-әйтә өләшеп бетерде.

– Инфлятсияне исәпләп түлисе, белегез аны! – дияргә башы җитүен җитте.

Демократ Ильясның да дәрәҗә зур иде.

– Әле дә ярый син бар, бюджетник! – дип, аркасыннан кага-сөя торгач, калак сөяге турысы атны ыңгырчак кыргандагыча чиләнеп бетте: укытучыларга айныкын айга түлиләр иде әле. Ул Вакыйф, Озын торык Мөхәррәм белән өч борынга керде. Җәен кар базыдай салкынаеп калган кочегарканың җылы баскыч төбенә җайлашып, бер шешәнең төбен киптергәч, икенчесен – соңгысын – күз алмасыдай саклап ачканда, аларны Фаршатов машинасы кара тузанга батырып китте. Вакыйфның төчкерүенә шешә бөкесе шартлап ачылды.

– Әйтте диярсез, җүн чыкмый моннан, – диде ул, какча күкрәгенә сөякчел йодрыгы белән гөңкелдәтеп сугып.

– Ибрай абый маҗарасының төбенә төшми калмастыр, шәт, – диде Озын торык Мөхәррәм. – Особый тикшерүче, диделәр ич. Аракының да особые особый инде ул!

Ильяс, буш шешәгә чиртеп:

– Төбенә төшми калмаслар анысы, – диде. – Коры җибәрмәсләр. Тик актыктан, актыктан.

– Җук, җүн чыкмый моннан, – дип кабатлады Вакыйф. – Дүртенче цилиндры кага. Карбюраторының прокладкасы ярык. Өстәп, су кушылган бензин төрткәннәр. Аяк астындагын күрмәгәнне, күккә очкан Ибрай абыйны таптыра алмый инде ул.

Һәрвакыттагыча, Демократ Ильяс сай йөзәргә теләмәде.

– Бөек пролетар язучы Горький җәһәтеннән караганда, а был ли мальчик?

– Нинди мальчик? – дип сорады Мөхәррәм.

– Клим Самгин бер малайның суга батуын карап торган. Коткарырга керергә йөрәге җитмәгәч, «А был ли мальчик?» дип тынычланган, ди.

Вакыйф кырт кистерде:

– Ә Ибрай мальчик түгел. Күзем ипи валчыгы күрмәсен, әме, Ибрай тәгаен барые! Әгәренки бу шуны тапмаса, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә язып җибәрәм мин моны. Җә «Иттифак» фиркасенә. Әйтте диярсез – язам. Алар таптырмый каламы соң, һәй! Ибраһим Зәкуанов артыннан бөтен милләтеңнең башын чабып күккә очырсалар? Әнә бер Мәскәү депутаты, татарлар белән башкортларны Монголиягә куам, дигәч тә, нинди шау күтәрделәр. Митингларга йөрмәгәч, сез белмисез инде аны.

Хәмер заты эчмәсә дә, үзен «көрнәп» утырган ир-атның табынында тамада итеп сайлатырга ярата торган Вәдүт карт бәетче дә иде. Ул яңа гына табадан төшкән «Ибрай бәете»н көйләп сөйли башлаганда, өлкән тикшерүче Фаршатовның «Жигули»е арткы буферы белән Ибрайлар янындагы ерганакның былчырак чокыры ярына эләгеп калды. Капка төбенә җәяүләп барып җитәрәк юлларына кара «Понтиак» аркылы төште. Кара мәче очрагандагыча, арттан әйләнеп үтәргә ниятләгәннәр иде дә, ул туктар-туктамастан аннан район хакимият башлыгы Альберт Ханзафаров калкып чыкты. Әүвәлге политбюро әгъзаларының көндәлек эш киеме саналган куе зәңгәр костюм-чалбар, зәңгәрсу күлмәк кигән, зәңгәр галстук таккан. Ул өлкән тикшерүченең янга авышкан кызыл галстук төенен теодолиттан карагандай тигезләп, турылап төзәтте дә:

– Тикшерәсеңме? – дип сорады.

Яуш аптырап калды. Ул: «Утырганы – кара, кигәне – зәңгәр, төзәткәне – кызыл», – дип уйлады да күңеленнән генә бер җырны көйләп алды:

Зәңгәр күк, зәңгәр төс, зәңгәр моң,
Мәх-хәббәт сагыштан тора шул!
Ай-лай, ла, ла, ла-лай…

Хакимият башлыгы аннан:

– Балетка әзерме? – дип сорады.

– Әзер, Альберт Еникеевич.

– Түгел. Әле сез әзер түгел. Өч автобус белән бармыйсыз.

– Халыкка алдан җиткерелгән иде инде. Киметсәк, бармый калганнары үпкәләр. Ашказаннары болай да бүре булып уларга гына тора.

– Халыкара хәл киеренке. Дөрес аңлыйсыз. Үпкәләтмәс өчен, алты автобус килер.

– Безнең бу кадәр алдынгыларыбыз юк.

– Ә бусы ялгыш, Яуш Сафич. Халык калдык түгел. Барчасы алдынгы. Кыскасы, төрле иҗтимагый хәрәкәтләргә, фиркаләргә үзебезне тәнкыйтьләргә урын калдырмыйк.

– Ә урыннар… билет? Ахыр килеп, акча?

– Каршы алырлар.

– Рәхмәт, Альберт Еникеевич!

– Үтәгез! – дип, хакимият башлыгы йөзен Фаршатовка борды.

Тегесе:

– Тикшерәм, – диде.

– Тикшермә. Берни, беркем булмаган.

– Сөйләүләренә караганда…

– Карама, – дип бүлдерде аны башлык. – Син артка карама, алга кара. Ә алда яңа сайлаулар тора. Аң булыгыз, – диде ул, һәммәсенең күкрәгенә чиратлап бармагы белән төртеп чыгып, – әгәр дә мәгәр Ибрай Зәкуановның чабылган башы нигезендә җыен әтрәк-әләмгә альтернатив сайлаулар үткәрергә җирлек калдырсагыз, үз башларыгыз очмагае. Кыскасы, иптәш Фаршатов, кем, кайда, кайчан – әһәмияте юк. Йом!

Читләр алдында югары вазифасы, һөнәри горурлыгы кимсетелгән дип санаган өлкән тикшерүче:

– Мин – объектив тикшерүче, – дип башлаган иде дә, хакимият башлыгы, кырт бүлдереп:

– Түгел. Син өлкән тикшерүче түгел. Син – район прокуроры урынбасары, – диде дә арты белән машинасының ачык ишегеннән утыргычка кереп чумды, шуннан соң гына башын суырып алды. – Уңышлар телим!

Аның тикшерүче, ә хәзерге мизгелдән район прокуроры урынбасары машинасына былчырак чәчрәтеп, авыл урамы үре артына күмелгәнен дәшми генә карап калдылар.

Тамагын кырып алгач, Фаршатов вәкарь белән:

– Бөтенегез аңладымы? – дип сорады.

– Аңладык, иптәш өлкән тикшерүче, – диде Яуш.

Фаршатов, аның галстугы төенен турылап, кысып, асылда, кыегайтып:

– Түгел. Район прокуроры урынбасары, – диде ул, аны төзәтеп.

– Нәкъ үзе, – диде Яуш.

Участок милиционеры Шәмсуар Сөләйманов:

– Үзе, – дип кабатлады.

Алар, милли нәкыш үрнәге булырдай, теләгән сурәттә, Эрмитаждыр, Луврдыр ише музейларга куярлык, теләсәң, «Сотби» аукционына куеп сатарлык дәрәҗәдә боргычлап, үреп чүкелгән келәне кайтарып, кече капкадан Ибрайларның ишегалдына үттеләр. Гаҗилә баздан чыгарылып, кояшта киптерергә дип таратылган бәрәңгеләрнең иң эре, иң тазаларын аера, ә Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Ибрай Зәкуанов сарык суйган, аны лапас өрлегенә бәйләнгән тияккә асып тунаган, күгелҗем-миләүшә төсендәге эчәкләрен озынча тагаракка савып төшергән, хәзер исә алсу үпкә арасындагы йөрәгенең ашарга ярамый торган юан тамырларын, кан кудыргыч мендәрчекләрен кисеп алып, әле сырпаланып йөргән эткә, әле аяк астында буталган аклы-каралы симез мәчегә ыргыткалый иде.

Кызык, аларның чакырылмаган кунакларга исе китмәде. Илаһи «Шүрәле» балетын алып барып күрсәтү белән бүләкләнгән хезмәт ияләренең төп исемлегенә алар да кертелгән. Барган-барган берочтан олы уллары Зарифҗанга кечкенә генә күчтәнәч булсын дип тырышулары икән. Югыйсә инде менә җиде ай буена учларын акча заты кытыкламый, ә автобуска түләү кыйммәт, шуның өстенә кырыгынчы заводта слесарь булып эшләүче Зарифҗан, инфляция кимереп, шыр сөяккә калдырган хезмәт хакын былтыргы өчен яңа гына бирделәр, дип хәбәр салган. Шушы йорт ияләре кебек үк, бу вакытта әлеге исемлеккә кертелгән һәркем бала-чагаларына, туган-тумачаларына атап, карт әтәчтер, кыртлый тавык, бәбкә чыгармаган ана каз, үрдәктер чалу, йоннарын йолку, бәрәңге тутыру, сөт аерту. «СССР тарихы», «ТАССР тарихы», «КПСС тарихы», «Атеистка ярдәмгә» ише кирәге бер тиенгә калган китап битләренә тавык йомыркалары төрү белән мәшгуль иде. Хәллерәкләре, Ибрай шикелле, сарык суйды, моннан калышканраклары каклаган каз төрде. Кайсылары адарынган үз күчтәнәчләрен, әйткән нәзерләре җилкәдән шома шуып төшсен дип, авыл мәчете мулласы Асылмәрдән хаҗидан өшкертеп үк кайтты инде.

Әле яңа гына «Ибрай Зәкуановның башын чабып өзү турында»гы «Дело № 427-ИЗ-8»не йому бәрабәренә үзенең район прокуроры урынбасары итеп билгеләнүе белән рухланган Фаршатов үгезнең мөгезеннән алырга булды. Ул Ибрайдан:

– Ибрай Зәкуановның башын чаптыңмы? – дип сорады, үз сорауларын да, җавапларын да беркетмәгә терки барды.

– Чаптым, – диде Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Ибрай Зәкуанов. – Аның башын да чаптым, сарык та суйдым.

– Ә син кем?

– Кем булсын тагын? – диде Гаҗилә, кулын мул күкрәге астына кушырып. – Минем ирем, Ибрай, Ибрай Зәкуанов булабыз.

Бу җавапларны Фаршатов «Мин сарык суйдым» дип язып куйды.

– Сарыкны нигә суйдың?

– Хатын кушты.

– Ярамый мәллә? Үз сарыгыбыз. Урламаган. Әнә сул колагының аскы ягында кискән тамгасы бар.

Фаршатов, аны бүлдереп:

– Нигә куштың? – дип сорады.

– Теләсәк асрыйбыз, теләсәк суеп ашыйбыз. Суймас та идек әле, тик, гөнаһ шомлыгы, кенән әйләнчек чире йоктырып кайткан. Зарифҗан улым белән оныкларыма язган икән, Алла рәхмәте, – диде Гаҗилә. – Киленгә дә өлеш чыгар…

Моны Фаршатов «Әйләнчек авыруы йоктырган өчен суйдым» дип беркетте.

– Беркетмәгә имзагызны салыгыз, – диде ул, маңгай тирен сөртеп алгач, култык астын да кашып.

Тырнак белән төртеп күрсәткән урынга башта Гаҗилә кул куйды. Ибрайның: «Адәми зат, совет кешеләре токымыннан булган Ибрай», – дип язганына Фаршатов башта сәерсенгән иде дә, хакимият башлыгының сөенечле карарын исенә төшереп: «Ярамаган тагын. Бу наданнар ни сырламас. Барыбер архивка», – дип уйлады. Аннары Яуш белән Шәмсуарга гына:

– Ә сез «нәкъ үзе!» дип торган буласыз тагын. Ялган шаһитлык торуга статья барлыгын исегезгә төшерергә мәҗбүрмен, – дип пышылдады.

Үз аяклары белән килеп кергән кешеләрне буш чыгарып җибәрүне килештермичә, шуның өстенә авыл Советы рәисенең һәрчак кирәге барлыгын исәпкә алып, милиционерның җай чыкканда аны-моны күрмәмешкә салыну ихтималын өмет итеп, ә инде район кешесенең үз чиратында боларның икесенә айдан төшкән бәхет шикелле кадерле икәнлеген искәреп, Гаҗилә:

– Чәй эчеп чыкмыйсызмы соң? – диде. – Яңа суйган сарык бавыры кыздырырга куйган идем.

Сәтимҗан Фаршатовның конус борыны җилнең кайсы яктан исә башлаганын гына түгел, ә бәлки исү ихтималы икәнлегенә дә үтә сизгер иде.

– Әйтәм ич, – диде ул Яушка. – Бармакны сакларга кирәк. Аеруча шешә ачканда.

Яушның исә кешеләрнең, аеруча түрәләрнең тел тегермәне кайсы якка тарта башлавын нәкъ кирәк вакытта чамалап алу гыйлеме бик тирән тамыр җәйгән иде. Ул авызыннан әллә этрусклар, әллә эсперанто теленә тартым бер шартлы ымлык әйтүгә, Гаҗилә, мунча алачыгына кереп китеп, икенче колгадагы түрдән өченче пар каен себеркесе астына чумды да, бугазыннан сүс бау белән эленгән шешәне алъяпкыч астына яшереп, шул ук вакытта чакырылмаган кадерле кунакларга бик белендереп алып чыкты. Яуш, аңа карап, уң күзенең чигәдән икенче керфеге кагуыннан «Анда тагын берәү бар әле» – дигән мәгънәне чамаларга өлгерде.

– Бөркү, – диде Фаршатов.

Сарык түшкәсенең канлы муенын комган борыныннан җылы су белән юып маташкан Ибрай:

– Бакчага узыгыз, иптәш тикшерүче, – дигән тәкъдим ясады. – Анда ышык, җиләс.

– Тикшерүче түгел ул, бүгеннән район прокуроры урынбасары, – диде Яуш. – Име, Сәтимҗан Туфанович?

– Алай булгачыннан соң бигрәкләр дә шунда узыгыз инде, – диде Гаҗилә. – Ә мин корсак итеннән шулпа куйыйм.

Ян бакчага узып, карт бер алмагач төбендәге өстәл, аның ян-ягындагы эскәмияне бәхетле иттеләр. Кунакларның хозурлыкка зарыккан җаннарын бавыр белән суган турап, майда кыздырылган хуш исле ризык белән мунча исе килеп торган эчемлек назлады. Гаҗиләнең уң күз кабагындагы икенче керфек кагып юраганы юш килгән бер мәлдә, милиционер Шәмсуар Сөләйманов күрше Байгыш Тәфкилнең койма ярыгындагы соры күзе уйнаклавын абайлап алды. Ул Австралия аборигеннарының «Йә-ми-мү» кабиләсендә генә кулланыла торган бер ишарә ясауга, Тәфкилне ай күрде, кояш алды. Ә ул югыйсә «Шүрәле» балетын карап кайту белән бүләкләнүчеләр исемлегенә каравылчыларның алгы сафында торучы буларак теркәлгән иде.

Өлкән тикшерүче вазифасының вакчыллыгыннан азат ителеп, прокурор урынбасары сыйфатында җәмгыять колы сурәтенә керә барган Фаршатов, балта белән уеп ясалгандай йөзенә тимер ныклыгы төсмере чыгарырга теләп:

– Менә сез, ни әйтсәң дә, «нәкъ үзе дә нәкъ үзе» дип торасыз. Моның берәр мәгънәсе, сере бармы соң, юкмы? – дип сорады.

– Бар, Сәтимҗан Туфанович, – диде Яуш. – Нигә булмасын. Нәкъ үзе! Безгә ана сөте имеп үсәргә насыйп итмәде. Без – «нәкъ үзе!» балалары.

Милиционер Шәмсуар тәлинкә төбендәге бавыр белән суган шулпасы калдыгын шүрелдәтеп эчеп бетерде дә, әрекмән яфрагы белән иренен, мыегын, борынын сөрткәләгәч:

– Ә без – «нәкъ үзе!»нең оныклары, – диде.

Кузгалдылар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, капка төбенә чыктылар. Яуш, субординацияне бозуын аңыштырмастан, Фаршатовка:

– Карале, – диде. – Баягынак «ягъни» сүзенең латинчасын әйткәниең. Ничек әле ул?

– Id est була.

– Менә, менә, нәкъ үзе! Ит булды, бар, булачак, Сәтимҗан туган.

– Рәхмәт инде, Яуш абый…

Яуш милиционерга:

– Син оештыр, ә мин Карамов янына киттем. Ханзафаров күрсәтмәсен җиренә җиткереп үтисем бар, – диде.

Кырык биш минутлар чамасы вакыт үткәч, кинәт кенә Мәскәү, Казан радиолары тапшыруы өзелеп, авыл радиосы телгә килде, баянда төбәк гимны яңгырады.

– Тыңлагыз, тыңлагыз! Әшнә радиосы сөйли. Экстерн белдерү тапшырабыз. Микрофон алдында – күмәк хуҗалык ассоциациясе…

Кибет тирәли җыелган ир-ат та, тулаем авыл халкы да колакларын шәңкәйтте. Шушы сүз ишетелгән чагында, берәүләрнең теше сызлый, икенчеләренең кан басымы йә күтәрелә, йә төшә, өченчеләренең йөрәк өянәге, радикулиты кузгала башлый, бишектәге балалар елап уяна, зират каеннарындагы кара каргалар, дәррәү күтәрелеп, авыл өстендә әйләнергә тотына, күктәге самолётларның навигация системасы эштән чыга. Диктор кыз Диләфрүзнең теле көрмәкләнүе күгәргән игәү белән тутык тимерне чытырдатып ышку тавышыннан да хәтәррәк булып ишетелә иде. Ахыр килеп, әлеге сүз, аның әйтелеше, ниһаять, «Асса! Асиясе-Масиясе!» рәвешендә көрмәкләнеп беткәч, халыкның күмәк төстә биеп киткән очраклары да булды.

– …ассоциациясе идарәсе рәисе Нургата Кыям улы Карамов. Рәхим итегез.

Әйе, халык, күпер астына поскан бүрене сизенгән ат кебек, колагын шәңкәйтте, тораташтай катып калды.

Тамагын кыргалап, микрофонга чирткәләп алгач, Карамов әфәнде тавышы ишетелде. Ул, сөйләүдән бигрәк, боерык телендә аңлаша иде. Запастагы полковник Карамов, Көнбатыш гаскәрләр Көнчыгыш Германиядән Россиягә кайтарылгач, отставкага чыгып, туган авылында төпләнде, бертавыштан рәис итеп сайлаттырылды.

– Укыйм. По-олк!.. Гафу итегез, җәмәгать… Мөхтәрәм авылдашларым! Газиз халкым! Мөстәкыйль, бәйсез ассоциация әгъзалары! Элеккеге 1993 боерыгымның үзгәртелүе сәбәпле, карар кылдым: яңа 1994 боерыгым нигезендә мәшһүр «Шүрәле» балетын карау белән алдынгы эшче көчләр генә түгел, тулаем авыл халкы бүләкләнә. Гамәлдән чыгарылган боерыгымда күрсәтелгәнчә, өч автобус урынына алты автобустан торган колонна оештырыла. Поход төштән соң сәгать бер ноль-нольдә билгеләнеп, рубежы күпер төбеннән башлана. Шушы минуттан гомуми мәдәни поход игълан итәм. Паникага бирелмәскә, провокацияләр ясамаска. Үз-үзегезне тәртипкә китерергә, ярты тәүлеклек коры паёк әзерләп алырга. Тамак астын чылатырга яратучы мәгълүм отряд игътибарына: юкка өметләнмәгез, приваллар булмый. Батальон командирлары… кхм!.. комплекслы бригадалар җитәкчеләренә, белгечләргә гомуми мәдәни поход вакытында хуҗалык объектлары, терлек көтүләре каравылын икеләтә көчәйтергә. Моның өчен, остеохондрозы кузгалуы сәбәпле, мәдәни походка чыгудан баш тарткан Вәдүт ага белән Сәрвиназ апа җитәкчелегендәге махсус, гадәттән тыш каравыл отрядлары төзергә. Аларның урынбасары итеп Байгыш Тәфкилне куярга. Мәдәни поход командиры… җитәкчесе итеп шәхсән үзем билгеләнгәнгә күрә, мине иң кимендә биш көнлек командировкада дип фараз кылырга.

Үтә яшерен пункт: мәшһүр «Шүрәле» балетын караганда Демократ Ильяска телен тыярга, сәяси аңлатмалар биреп бармаска. Аеруча хәзерге икътисад, сәясәт мәсьәләләренә кагылмаска, листовкалар таратмаска, митинг оештырмаска, хәзер чыгарып килгән «Милли комган» дигән стена газетасын вакытлыча туктатып торырга.

Боерык шушы елның шушы сәгатендә көченә керә дип санарга.

Карамов үз сүзен:

– Ут-күздән сак булыйк, җәмәгать! Алдыгызны-артыгызны карабрак йөрегез берүк, – дип тәмамлады. Аның, төсле карандашлар белән коралланып, шундук мәдәни походның маршрутын сызарга керешүе микрофоннан ишетелеп торды.

– Сез Әшнә радиосының экстерн тапшыруын тыңладыгыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Яңадан авыл гимны яңгыраганнан соң, микрофон бераз чыелдап, шыгырдап торгач, радио гадәти режимда эшләвен дәвам иттерде.

– Алты автобус… – дип, Вакыйф күккә текәлде. – Берсендә утыз биш утыру урыны, кырык… юк, илле басып баручыдан исәпләгәндә, күпме кеше була?

Озын торык Мөхәррәм, буш шешә сыртына тырнагы белән шартлы сызыклар сыза-сыза, шундук хисаплап чыгарды:

– Бер шешәгә… автобуска сиксән биш граммнан… кешедән санаганда, шуны алты шешәгә… автобуска тапкырласаң, төгәл бер ярты да ун граммга… биш йөз ун кешегә тарта.

– Менә ичмасам бу реформа! – дип тел шартлатты Демократ Ильяс. – Теләсә ни әйтегез, ә мин болай гөман кылам: икътисад, сәясәт өрлеген менә шулай мәдәни терәү белән терәтсәң, демократиянең кешечә йөзле булуына ышанам мин. Әмма милли азатлык хәрәкәте җәһәтеннән караганда былтыр кыстырганга быел кычкырырлык хәлдә калмыйк, җәмәгать. Әйдәгез, шул хөрмәткә, җегетләр!

Исән калган һәммә бәбкәсез ана казлар, үрдәкләр, кыртлый тавыклар, карт әтәчләр, аягы сынып көтүгә куылмаган сарыклар, кар базларындагы атланмай, каймак, кайнатма, умарта корты баллары гомуми мәдәни поход ихтыяҗы, кешеләрнең шәһәрдәге бала-чагалары, туган-тумачалары мәнфәгате хакына чалынып, суелып, төенчекләргә төйнәлеп бетерелде. Авылның бер көтүе ерак Карамалы чокырына, икенчесе Чәбе үзәнлегенә таралганлыктан, күчтәнәчкә дип, аркандагы кайбер бозауларны да пычак астына салдылар. Аларны берләшеп, уртаклашып, бер-берсенә әҗәт хисабыннан бүлештеләр.

Әшнә авылы халкы гомуми поход рубежы итеп билгеләнгән күпер төбенә агыла, җыйнала, укмаша иде инде.

Югарыдан яртылаш рәсми әмер нигезендә район хакимияте башлыгы Альберт Еникеевич Ханзафаровның авыл кешеләренә җиде ай буена хезмәт хакы түләмәүне оныттырып тору акциясе уңышлы башланды.

Бу вакытта каравылчы Байгыш Тәфкил салкын караватында чалкан ята, ә мөлдерәмә күз яшьләре чигәсенә агып, кан тамырлары каккан көйгә тибрәлеп тора, дулкынлана иде. Куенына сыенган ак сабые – Акбар атлы көчеге, – аның дымсу күзенә юатып, тугрылыклы карап, тын гына, моңсу гына шыңшый да шыңшый, кытыршы теле белән әледән-әле хуҗасының кырынмаган ияген, битен ялаштыргалап ала иде.

– Менә шулай, Акбар җаным, – диде Байгыш Тәфкил, болай да бүлтәйгән иренен тагын да турсайтып. – Гадәттән тыш каравыл отряды командиры Вәдүт агайның урынбасары дәрәҗәсенә күтәрүләре арулыкка ару инде ул. Үзләренә кирәк чагында салпы якка салам кыстыра беләләр.

Хикмәт бүтәндә, Акбар җаным: минем бүген кеше барган җиргә барасым килгән, бик килгән иде. Эх, килгән иде дә соң!.. Ә син җылама, җүләр, шыңшыма, Акбар җаным. Итең бар, сөтең бар, хуҗаң, Аллага шөкер, исән-сау. Сиңа ни кирәк тагын? Име?

Акбар «тәф-тәф» итеп өреп куйды. Ул әлегә Адәми затлар теленең, сүзләренең беренче иҗеген генә әйтә белә иде.

– Тәф-тәф… Тәфкил мин, Акбар. Тәф-кил.

Акбар, аны кабатлап, тагын «Тәф!» дип өрде дә сөт тешләрен бер-берсенә кәкелдәтеп алды. «Тәф-кил» дигәндәй килеп чыкты…

Иртәме, соңмы, адәм баласы үз насыйбына тиенә ул. Якыннары белән күрешеп, хәл-әхвәлләр белешеп, авыл күчтәнәчләрен исән-имин тапшырганның соңында, халык кала уртасындагы опера-балет театрына җыйналды. Яуш килгән берен исемлек буенча барлап торды. Кызык, әмма күз алдында: һичкем кайдадыр тоткарланмаган, куна калмаган, урамнарда адашмаган.

Ассоциация рәисе Нургата Карамов, үз кешеләренең мондый тәртибенә соклануын, шул очтан монда үзенең тиңсез өлеше барлыгын яшермичә, хатыны Солтаниягә:

– Күрдеңме инде? – диде.





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=68279768) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes



1


Ары таба ике Газизә бергә туры килгән күренешләрдә Өлкән Газизә дип язылыр. Фатыйма да – шулай ук. (Авт. искәр.)




2


Мөшәррәф – кадер-хөрмәтле.




3


– Obstupui, steteruntque comae, et vox fausi bus haesit (лат.) – Мин тораташ булып каттым, чәчем үрә торды, ә тавышым тамак төбенә килеп тыгылды (Вергилий. Энеида, II, 774).




4


Коръән. 67; 66 б.




5


Коръән. 2; 149 б.




6


Orbis tertius (лат.) – өченче дөнья.




7


Ике йөзле Янус – ишек, керү, чыгу, бөтен нәрсәнең башы алласы. Ике йөзле итеп сурәтләнгән (борынгы Рим мифологиясеннән).




8


Id est (лат.) – ягъни.




9


Nego (лат.) – кире кагам.



Күренекле язучы Әхәт Гаффарның әлеге китабына Г. Тукайның бала чагы хакындагы «Дәрья башы» повесте, татар халкының яшәве, көнкүрмеше, хыял-омтылышлары турындагы «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Богау» романнары, «Кәфенгә кесә текмиләр», «Тентү», «Коелы өй», «Күл» дигән хикәяләре туплап бирелде.

Как скачать книгу - "Дәрья башы / Исток вселенского" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Дәрья башы / Исток вселенского" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Дәрья башы / Исток вселенского", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Дәрья башы / Исток вселенского»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Дәрья башы / Исток вселенского" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Рекомендуем

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *