Книга - Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет

a
A

Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет
Мөхәммәдгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый

Лена Рашитовна Гайнанова


Бу китапка әдипнең төрле елларда иҗат иткән биш проза һәм сәхнә әсәре тупланды.





Гаяз Исхакый

Ике йөз елдан соң инкыйраз






Кобе, 1934






Төзүчедән


Гаяз Исхакый революциягә кадәр туган илендә татар әдәбияты классигы, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, педагог, нашир, журналист, сәясәтче, милли хәрәкәт идеологы булып таныла. 1905 елгы революциядән соң мәйданга чыккан гәзитәләрне өйрәнгәндә, бу күпкырлы шәхеснең популярлыгы таң калдыра. Әдипнең үз әсәрләреннән, мәкаләләреннән, басылып чыккан әсәрләренә рекламалар, рецензияләрдән тыш, аның һәр адымы теркәлеп барылган. Кая барса, нишләсә дә – шуны язалар. Казан төрмәсенә ничек эләгүен, ничә көн тотылуын, авылына кайчан кайтуын, тагын кулга алынып, Чистай төрмәсендә утыруын, тагын Казан төрмәсендә озак айлар тоткынлыкта булуын, сөргенгә озатылуын, кайтуын… Һәр хәбәрдә бу каһарман егеткә соклану да, аның өчен борчылулар, теләктәшлек тә…

Бу чорда татарлар Г. Исхакый әсәрләрен ябырылып укый, аның пьесалары буенча куелган спектакльләргә күпләп йөри.

Г. Исхакый әсәрләре совет чорында 1930 елларга кадәр мәктәп программаларына кертелә әле, спектакльләр дә күрсәтелә. 30 нчы еллардан соң әдипнең иҗатын тоташ каралту чоры башлана. Китапханәләрдәге китаплары яшерен фондларга бикләнә. Нәкъ шул чорда, дингә каршы каты көрәш башланган чорда, гарәп язулы бик күп китаплар яндырыла, шик астында булган зыялыларның өйләрендә тентүләр ясап, китапханәләрен тар-мар итәләр, үзләрен кулга алалар. Бик күп зыялылар, эзәрлекләүләрдән куркып, шикле дип саналган китапларын юк итәргә мәҗбүр була.

Ә гади халыкта Г. Исхакый китаплары сакланып калган. Бу юлларның авторы 1970–1980 елларда нәкъ шул гади халыктан, иске йортларда яшәүче әби-бабайлардан, әдипнең әсәрләрен укып, спектакльләрен карап үскән кешеләрдән берәмтекләп эзләп табып, язучының революциягә кадәр басылып чыккан барлык китапларын гарәп язуыннан гамәлдәге язуга күчереп, машинкада бастырган һәм, 1980 еллар ахырында илдә үзгәреш җилләре исә башлап, рәсми рәвештә Г. Исхакый мирасын җыю мәсьәләсе күтәрелгәндә, тупланган байлыкны дүрт томга бүлеп, галимнәр алдына куйган иде.

Бу урында милләттәшләрнең китапка хирыслыгын, яхшыны яманнан аера белүен, яраткан китабын кадерләп саклавын, шул юлда батырлыгын әйтеп китми мөмкин түгел. Кара репрессия елларында Г. Искахый китаплары, пыяла банкаларда базга күмелеп яисә күн кисәкләренә төрелеп ком, тоз өемнәре эчендә яшәүләрен дәвам иткәннәр, бүлмә такталарына ябыштырылган кәгазь астында да яшерелеп сакланганнар. Әдипнең әсәрләрен, китапларын җыю, туплау процессында шактый кызыклы хәлләргә дә очрыйсың. Әйтик, китапларының аерым нөсхәләре озак еллар буе үзара алышынып, бер кулдан икенче кулга күчеп, даими укылып йөргән. Алай гына да түгел, еш кына китапны укып чыккан кеше бушрак биткә әсәрнең эчтәлеге яки авторы турында үзенең фикерләрен дә язып калдырган. Бу фикерләр чорга, заманның сәясәтенә бәйле рәвештә гел үзгәреп торалар һәм укучының әсәргә, аның авторына мөнәсәбәтен генә түгел, дөньяга карашын, заманны аңлау дәрәҗәсен дә ачык күрсәтәләр. Шул рәвешчә, бу язмалар бергә җыелып, диалог формасын алып, үзенә бертөрле бәхәс, фикер алышу булып кабул ителәләр. Мәсәлән, әдипнең «Тормышмы бу?» китабы нөсхәсенең титул битендә төрле елларда, төрле кул белән язылган шундый «искәрмәләр»не укырга мөмкин:

«Җавап: «Тормыш түгел! Яшә! Яшә! Яшә! Яшәсен Гаяз!»

«Чын тормышта ләззәт бар икән! Яшәсен татар шагыйрьләренең атасы Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый!»

«Милләт сөюче Гаяз, яшә! Яшә, Гаяз, син яшәсәң генә, татар яшәр. Шәкерд. 1925».

«Яшә, Гаяз! Шәкертләрнең хәлен, ислях хакында иҗтиһад иткәнеңез өчен рәхмәт. Г. С.».

«Яшә, Гаяз! Син хәзер милләт атасы булдың, һичвакыт онытылмассың! Г. Шакир. Казан».

«Гаяз абый, синең телең матур, аңлаешлы язылган. Әсәрләреңнең идеологиясе дә яхшы булса, синең язган нәрсәләрең татар укучыларының кулыннан төшмәс иде. Мин».

«Яшәсен Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый, ул яшәгәндә генә, татар милләте артка калмас. Г. С.».

«Фикерең ялгыш, туган… Гаяз, әле ашаган табагыңа …ып йөрмә! Шәкертең».

«Гаяз яшәсен, имеш, Гаяз яшәгәндә генә татар милләте яши, имеш. Гаяз татар милләтен фәкать фахишлек белән яшәтә. Ул аларга бер юл күрсәтми. Мөхәррирмени ул Гаяз!»

«Фикерең ялгыш, туган! Синнән алда язган кешеләрнең «Гаяз яшәсә генә, татар милләте яшәр» дигән сүзләре дөрест булмаган шикелле, синең сүзең дә дөрест түгел. Гаяз – безнең иң олы язучыларыбыздан. Ул үзенә таныш булган мохитнең бөтен кимчелекләрен ача һәм аңлаган кешегә юл да күрсәтә».

«Гаяз – милләтнең яктыртучысы да, ул шулай ук милләтнең алдакчы, хыянәтче, сатлык социалисты да».

«Гаяз заграницада. Ул – хәзер безнең ирекле илгә кирәк булган пролетариат әдәбиятының дошманы. Аның элек язган бөтен әсәрләре буржуазия идеологиясендә язылып, надан халыкны алдап яткыручыларның мәшһүрләреннән иде. Хәзер инде аны сагынган кешеләр тиз генә күрә алмассыз. Долой сатлык аумакай! Г. С.».

«Сатмады. Китте! Гаяз барыбер бетми. Үзең дә аның парчасын укыйсың бит әле!»

Гаяз Исхакыйның туган халкы арасында «барыбер бетмәячәген», аның әсәрләренең яшәячәген, азчылык арасында булса да укылып йөреячәген раслый торган бүтән фактлар да бар.

Әдип чит илгә китеп бер кеше гомере кадәр вакыт узгач, ниһаять, матбугатта аның турында яңадан сүз чыгып, бәхәсләр башланырга өлгерми, «Гаяз Исхакый, он же Щольц» исеме белән, әдипне шпионлыкта гаепләгән мәкалә басылып чыга (Советская Татария. – 1989. – 19 февраль). Шул мәкаләдән соң Г. Исхакый китапларын яшереп саклаган әби-бабайларның элекке ачык ишекләре кабат ябыла башлый. Әмма гаҗәп: Исхакыйның исеменә нинди генә ярлыклар тагарга маташмасыннар, халык күңелендә аңа мәхәббәт кимеми, әсәрләренә булган фикер үзгәрми, ул кадерле китапларын юкка чыгару турында уйлап та карамый, аларны бары ераккарак яшерә генә. Халыкта курку бик көчле. Әмма тәвәккәллек тә бик зур.

Г. Исхакый феноменын – чын мәгънәсендә халык язучысының бөеклеген, аның үз милләтенең тиңдәшсез яклаучысы, хадиме булуын аңлау өчен, аның тормыш юлын, карашларының ничек формалашуын, әдәби һәм публицистик әсәрләрен, сәяси эшчәнлеген җентекләп өйрәнергә кирәк.

Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»дә болай яза: «Мин 1878 елның иске стиль белән февральнең 10 ында (яңа стильдә 23 февраль) җомга көн, кояш чыкканда Яуширмә авылында дөньяга килгәнмен… Мөхәррир мин дә голяма[1 - Голяма – бу урында: укымышлылар.] зөмрәсеннән йитмешмен вә беренче милли аңны бу мохиттә алганмын».

Гыйлаҗетдин хәзрәт белән Камәрия остазбикәнең Мәрьям һәм Габдерахман исемле беренче балалары нарасый килеш үлеп киткәнгә, Гаяз гаиләдә көтеп алынган бик кадерле бала була. Аны сөеп, иркәләп үстерәләр. Башлангыч белемне Яуширмәдә әтисе мәктәбендә ала, ә унике яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда укыганда, аның кулына килеп эләккән Сәлим Сабитның «Җәгърафия» китабын укып: «Картада ислам дәүләтләре дикъкатемне җәлеб итте… Мөселман мәмләкәтләренә ни өчен, берләшеп, бөтен дөнья кяферләренә каршы бер дәүләт тәшкил итмәүләре турында уйлана һәм шулар хакында әтиемнән сораша идем, – ди Г. Исхакый үзенең «Тәрҗемәи хәлем»ендә. – «Госманлы тарихы» һәм «Әндәлес тарихы» – бу китаплар темалары белән дә, теле белән дә минем дикъкатемне нык җәлеб иттеләр һәм мин унике-унөч яшьлек бер бала, бу китапларны берничә тапкыр укыдым». Яшь Гаязның формалашуында әлеге өзектә китерелгән вакыйга-фактларның да билгеле бер роле булгандыр дияргә мөмкин.

1893 елда ул Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килеп урнаша. Анда рус империясендә төрки телдә чыгарылган бердәнбер гәзитә «Тәрҗеман»ны җентекләп укып бара. Исмәгыйль Гаспралының «төрки берлек» идеясе белән таныша. Ул вакытларда шәкертләр төрле мәдрәсәләргә барып, дини, гыйльми, тарихи, әдәби темаларга бәхәсләр, сорау-җавап кичәләре оештыра торган булганнар. Бу «моназарә кылып йөрү»[2 - Моназарә кылу – сүз көрәштерү, бәхәс, дискуссия.] дип аталган. Күп белем, фикер йөгереклеге, тел җорлыгы таләп иткән бу «моназарәләр» үзәгендә Г. Исхакый тора, бәхәстә осталыгын арттырып, иң көчле моназарәчеләрнең берсенә әверелә.

Г. Исхакый 1897 елда Печән базары тирәсендәге яңа ачылган Әмирхановлар мәдрәсәсенә күчә, хәлфәлек тә итә. Анда ул «аваз» ысулы белән, ягъни җәдитчә укытуны гамәлгә кертә. Шул уңай белән Г. Исхакыйның исеме дә беренче тапкыр рус матбугатында күренә: «Бу яңа мәдрәсә шундук мөселманнарның игътибарын үзенә җәлеп итә. Тиз арада бирегә 70 ләп шәкерт җыела. Чөнки биредә Гаяз әфәнде Исхаков «аваз» ысулы белән укыта икән. Бу ысул белән шәкертләр берничә айда укырга өйрәнә. Ә элекке «хәреф» ысулы белән укытканда, укырга өйрәнер өчен еллар кирәк булган» (Н. П. Из мусульманского мира // Казанский телеграф. – 1898. – 15 январь).

Төрек телен әйбәт үзләштергән Г. Исхакый шул телдә романнар, күп хикәяләр укый. Рус һәм Көнбатыш әдәбияты белән танышасы килә. Бер хәлфәдән рус теле буенча дәресләр ала. 1898 елда Казанның Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Х. Ямашев, Г. Коләхмәтов, Г. Гобәйдуллиннар белән бергә укый. Бу мәктәптә Ф. Туктаров, Ш. Мөхәммәдьяров, М. Корбангалиев, М. Солтангалиев һ. б. белем алган.

Татар укытучылар мәктәбендә укыганда, ул рус, Европа әдәбиятын өйрәнә. Н. Гоголь, И. Тургенев, Л. Толстой, А. Чехов, Ги де Мопассан, Кнут Гамсун, Оскар Уайльд әсәрләрен аеруча яратып укый. Шул елларда «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» (1899), «Кәләпүшче кыз» (1900) хикәяләрен, «Өч хатын берлән тормыш» (1900) драмасын язып бастыра.

Г. Исхакыйның бу әсәрләрендә уку, белем алу туры юлга кертә, бәхет-шатлык китерә, наданлык, әхлаксызлык юлдан яздыра дигән прогрессив фикерләр үткәрелә. Бу чорга хас булганча, Г. Исхакыйның да әдәбияттагы беренче адымнары мәгърифәтчелек идеяләрен тарату юнәлешендә ясала. Өч еллык студент чорында ул зур тырышлыгы нәтиҗәсендә рус телен бик яхшы үзләштерә. Хәтта рус әдәбияты үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итәргә дә алына. Мәсәлән, ул А. Пушкинның «Капитан кызы» повестен тәрҗемә итеп чыгара (1902).

1902–1903 уку елында Г. Исхакый Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсенә мөгаллим булып килә. Рус телен, табигать фәннәрен укыта. Атна саен әдәбият кичәләре уздыра. Казанда чагында «Шәкертлек» җәмгыяте оештырып, «Тәрәкъкый» исемле кулъязма гәзитә чыгарган, татар халкын йокыдан уяту эшендә актив катнашкан Г. Исхакый «Хөсәения»дәге шәкертләр тормыш-көнкүрешенә, уку-укыту, тәрбия мәсьәләләренә дә яңа рух кертә, шәкертләрдә кешелек хисләре уятып, зур хөрмәт казана. «Хөсәения» мәдрәсәсендә бер генә ел эшләп алса да, Г. Исхакый иҗаты өчен ул бәрәкәтле ел була. 1903 елда Оренбургта аның «Ике гыйшык» комедиясе, «Бай угылы» һәм «Очрашу, яки Гөлгыйзар» хикәяләре басылып чыга. Шул ук елда татар халкының киләчәк язмышын фантастик планда күзаллаган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән публицистик повесте төгәлләнеп, 1904 елда Казанда басылып чыга. Бу повесть – Г. Исхакыйның тормыш һәм иҗат программасы. Әсәр басылганнан соң, илле ел гомеренең утыз биш елын чит илләрдә яшәргә мәҗбүр булса да, Исхакый шул куйган программасына, идеалларына тугрылыклы булып кала, гомере буе милләтенең киләчәге турында кайгыртып яши. Повесть шулай ук безнең классик язучыларыбызга, галимнәребезгә кыйбланы күрсәтүче бер маяк ролен үти.

Кайчандыр мөстәкыйль дәүләте булган татар халкының ХХ йөз башындагы яшәеше белән автор килешми, ул аны бетүгә йөз тотуның бер этабы итеп карый. Бу рәвешле барсак, XXII йөз башында юкка чыгачакбыз дип, татарның соңгы вәкиле вафат булу көненә илтеп тоташтыра. Бетүнең төп сәбәпләрен Г. Исхакый, беренчедән, тормыш тоткасы руханилар кулында булуында, икенчедән, мәктәп-мәдрәсәләрнең аз булуында һәм булганнарында да укытыла торган фәннәрнең файдага яраксызлыгында, өченчедән, хезмәт иясе кешеләренең бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, көчләрен үз тамакларын туйдыру өчен генә сарыф итүләрендә, дүртенчедән, рус мәктәпләренә шикләнеп карап, анда кереп укуларга каршы торуда, бишенчедән, кирәкле эшләр башлап та, аларны ахырына кадәр җиткерә белмәүдә дип аңлата. Бетүдән котылу чараларын әдип милли мәгарифне үзгәртеп коруда, кадим мәдрәсәләр урынына җәдит мәдрәсәләрен күбәйтүдә, рус мәктәпләрендә укып һөнәр алуда, икътисади нигезне ныгытуда, милләтне милләт иткән туган телне саклауда, әдәбият, сәнгатьне тәрәкъкый иттерүдә күрә. «Әгәр тәрәкъкый итик дисәк, һәммәмез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк», – ди Г. Исхакый.

«Тәрҗемәи хәлем»ендә ул болай яза: «Яшь чагымнан ук халкымызның хасталыклары мине бик уйландырды һәм аларга бер дәва булсын өчен бу иҗтимагый хасталыкларны ялангач рәвештә укучыма тәкъдим итүне бер вазыйфам дип санадым… «Ике йөз елдан соң инкыйраз» – иҗатымның беренче дәверендә бөтен күңелемне биләп торган милләтне кайгырту теләкләремнең, уйларымның йомгагыдыр». Бу әсәрендә Г. Исхакый татарга ике йөз ел гомер бирә. Шул чорда татар үз үсешендә бер күтәрелә, бер төшә. Автор укучыны бер салкын тир бәреп чыкканчы куркыта, өметсезләндерә, бер киләчәккә өмет уятып, көрәшкә өнди. Тарихка күз салсак, нәкъ Г. Исхакый әйткәнчә, әле күтәреләбез, әле түбән тәгәрәп яшибез. 1905 елда татар милләте күтәрелеш кичерә. Цензура бетеп, гәзитә-журналлар чыга, китаплар басыла башлый. Милләт йокыдан уяна. Шул китештән ул 1917 елның Февраль революциясенә кадәр тернәкләнеп, татарның дәүләтчелеген торгызу турында хыялланып кына калмыйча, ул юлда сәяси чаралар да күрә башлый. Ә җитмеш еллык большевизм чорында инде татар башын күтәрә алмый, кимү-ассимиляция чорын кичерә. 1990 елларда тагын зур күтәрелеш булды. Чирек гасыр да үтмәде, янә түбән тәгәрибез…

«Ике йөз елдан соң инкыйраз» – бик тыгыз фикерләр җыелмасы. Аны гади китап укыган шикелле йөгертеп укып булмый. Андагы юл арасында, тел төбендә яшерелгән мәгънәне чүпли-чүпли, кабат-кабат укырга кирәк. Тукай да: «Гаяз әфәнденең «Инкыйраз»ы кеби сәтырына[3 - Сәтыр – язу юлы.] алтын белән тегелеп язылган гали әсәрләрнең… һәр шәһәр татарының өстәлендә, һәр авыл мужигының пич башында берәр данә булып тору – лязем вә хәтта фарыз», – дип юкка гына язмаган.

Әсәрдә афоризм диярлек гыйбарәләр бик күп. Мәсәлән, әдип, егерме дүрт яшьлек егет, «бер милләтне тәрәкъкый иттерү өчен «ана» җитештерү кирәк» ди. Ягъни кыз баланы киләчәктә милләткә хезмәт итә алырлык уллар, кызлар үстерерлек итеп тәрбияләргә, аң-белемле итәргә кирәк дигән фикер үткәрә.

«Әдәбият белән музыка – милләтнең атасы белән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш… Ата никадәр сәламәт булса да, анасыз бала тумавы мәгълүм…» Г. Исхакый XIX гасырда руханиларның музыканы мөселман өчен бидгать нәрсә итеп караулары һәм бу карашның милли музыканы үстерүгә киртә булуы турында ачынып яза.

Килик әдипнең кайбер зыялылар тарафыннан тәнкыйтьләнгән татарларны рус мәктәпләрендә укырга өндәүләренә. Чоры өчен бу актуаль булган. Г. Исхакый Татар укытучылар мәктәбендә укымаган булса, рус телен каян белер иде? Күп классикларны укып өйрәнә. «Шекспир, Мольер, Шиллер, Гейне, Островскийларның театр әсәрләре, шөбһәсез, минем драма әсәрләремнең техникасына йогынты ясадылар», – ди ул.

«Русиядәге шулкадәр безгә бирелгән иркенлек, безнең хактагы гадәләт[4 - Гадәләт – гаделлек.] һичбер мәмләкәттә һичбер мәхкүмәгә[5 - Мәхкүмә – буйсынучы милләт.] бирелмәгәндер». Бу һәм шуңа охшаган русларга «мәдхия» укыган юллар «Инкыйраз»да берничә урында очрый. Безнеңчә, нәкъ шундый юллар цензор Смирновны әсәрне бастыруга рөхсәт бирергә мәҗбүр иткән дә. Әсәр кулъязмасының өчтән бер өлешен кисеп ташлаган цензор русларга мәдхия юлларын сызмаган бит.

Яшь Гаязның хәйләсе Смирновның мәкереннән өстенрәк чыккан. Әдип үзенең хәйләсен цензор Смирнов аңлар дип курыккан. Ничек тә басарга рөхсәтен алырга теләгән. Югарыда – Русиядәге иркенлек, гаделлек турында пафос белән әйтелгән җөмләнең «Инкыйраз» текстының иң соңгы абзацында бирелүенә дә игътибар итәргә кирәктер, бәлки. Бу сүзләр мәгълүм татар мәзәгендәге «мәтык»ны хәтерләтмиме?

«Бу көн 2 (яңа стильдә 15) октябрь булганга, русларның Казанга керүләре бәйрәм көне мөнәсәбәте илә болгарларның мәсҗедләренең музейга әйләнү бәйрәме шул көнгә туры китерелгән иде». Авторның бу сүзләрендә тирән мәгънә ята, киләчәккә фаразы, күрәзәлеге шәйләнә. Цензор Смирновның күңеленә мондый фараз бик хуш килсә дә, Г. Исхакый бит бу юлларны хәсрәтләнеп, милләтен дә уяу булырга чакырып яза. Ул биредә Казанны яулап алдылар, басып керделәр, дип әйтми. Цензорны ярсытмас өчен, «Казанга керделәр» ди. Үз милләте өчен йөрәге әрнүен шулай русларга яхшы мөнәсәбәткә төреп бирмәсә, карагруһ Смирнов китапны басарга рөхсәт итәр иде микән?

Г. Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендәге русларны мактаган сүзләренең чын күңелдән әйтелгәнме, әллә хәйлә генәме икәнлеген аңлар өчен, шул чорларда (1906 елда) 65 сан гына чыгып калган «Таң йолдызы» гәзитәсендәге мәкаләләрен күздән кичерергә була. 1907 елда Чистай төрмәсендә яза башлаган (1907) «Зөләйха» драмасында да авторның алда әйтелгән хәлләргә мөнәсәбәтен ачык күрергә мөмкин.

Г. Исхакыйны 1903–1904 уку елына «Хөсәения» мәдрәсәсенә чакырмыйлар. «Минем мәдрәсәдәге укучыларны тәрбия ысулым сакланучан башка мөгаллимнәрне куркытты», – дип яза әдип «Тәрҗемәи хәлем»ендә. Г. Исхакый Казанда университетка керергә әзерләнә. Әмма Яуширмәдә әтисе Гыйләҗетдин хәзрәтнең сукыраюы сәбәпле, мәхәллә халкы, Гаязны мулла итәр өчен, приговор җыеп куйган була инде. Муллалыкка указ алып, Г. Исхакый Яуширмәдә яши башлый. 1903 елның 3 ноябрендә (иске стильдә) Мәрьям Шәриповага өйләнә. Мулла булу аның мәсләгенә, тоткан юлына туры килмәгәнлектән, 1904 елда, яңадан Казанга килеп, революцион хәрәкәтләргә кушылып китә. 1905 ел революциясен хуплап каршылый. Чистай ягына кайтып, авылларда җыеннар оештыра, революцион ситуацияне аңлата. Ләкин, донослар булып, полиция күзәтүенә эләгә.

Уральскидан Камил Мотыйгый, үзе чыгарачак «Әлгасрелҗәдит» журналында катнашырга чакырып, Г. Исхакыйга хат яза. Бу зур үзгәрешләр чорында басма органның үтә дә кирәклеген аңлаган Г. Исхакый аңа басма идарәсен Казанга күчерергә тәкъдим итә. Ләкин К. Мотыйгый моның белән килешми: «Минем фикеремчә, милләт файдасын шәхси мәнфәгатьтән өстен күрәсе килгәннәр үз шәһәрләрендә хезмәт итсеннәр һәм шәһәрләренең халкын мөмкин кадәр мәдәнияткә ияләштерү өчен көрәшсеннәр», – дип җавап бирә һәм Г. Исхакый тәкъдим иткән «Теләнче кызы»н бик теләп басачакларын белдерә.

Г. Исхакый һәм аның фикердәшләре «Хөррият»[6 - Кулъязма «Хөррият» гәзитәсенең 1905 елның август, сентябрь айларында гектографта басылган ике санын һәм аларга шәрехләрне Илдар Низамов «Мирас» журналының 1994 елгы 4 нче санында бастырып чыгарды.] исемендә яшерен кулъязма гәзитә чыгарганнар. Язучы үзенең «Идел-Урал» фәнни-публицистик хезмәтендә: «Сугыш вакытында (1905 елгы рус-япон сугышы күздә тотыла) «Хөррият» дигән легаль булмаган сәяси фирка оешты. Радикаль-милли программалы бу партия үзенең «Хөррият» дигән органы битләрендә төрки-татарларны хөкүмәткә каршы көрәшергә чакырды», – ди. Гәзитәдә «Хөррият» тәрәкъкый итәчәктер вә «Хөррият»нең тәрәкъкыйсе аркасында бөтен халкымыз үзенең югалган сәяси һәм экономический праваларын кайтарып алачактыр!» – диелсә дә, «җәмгыятьнең идарәсе кайда икәнлеге бәян ителмидер» дип белдерелсә дә, полиция җәмгыятьнең эзенә төшкән була инде.

1905 елның 11 декабрендә алынган ордер белән 14 декабрь көнне Г. Исхакыйның квартирасында тентү үткәрелә. Жандармерия агентларының үзен тотарга йөрүләрен сизеп, Г. Исхакый квартирасына кайтмый. Ул үзе бу турыда болай яза: «Артыбыздан бара торган юлдашлар күбәйгән саен, безне тикшерүче полицаның да саны арта иде. Мин, 17 нче октябрь Манифестын Чистай өязендәге авылларда аңлатып йөрүем өчен, аннан качарга мәҗбүр булган идем. Яңа бистә мәдрәсәсендә ясаган бер җыелыш өчен тотарга дип өемә килгән полицадан качарга кирәк булганга, Казанда яшеренеп тора идем». (Гәзитчелек эшендә егерме биш ел // Яңа милли юл. – 1931. – № 5.)

Г. Исхакый үз исеменә «Таң», аңа рөхсәт алмагач, «Хөррият» исемендә гәзитә чыгарырга омтылыш ясап карый. Ахыр чиктә Гали Путиляков исеменә «Таң йолдызы» гәзитәсенә рөхсәт алына (ТМА. – 420 ф. – 1 тасв. –76 эш).

Социалист-революционерлар партиясенең органы булган «Таң йолдызы»ның фактик редакторы, рух, юнәлеш бирүчесе – Г. Исхакый. Гәзитәнең төп язышучылары: Г. Исхакый, Ф. Туктаров, С. Рәмиев, Ш. Мөхәммәдьяров, Х. Әбүзәрев, И. Бикчурин. «Таң йолдызы» сыйнфый көрәшне пропагандалый, аның лозунгы: «Тартышуда гына табарсың син үз хакыңны!»

Гәзитәнең беренче саны 1906 елның 18 маенда дөнья күрә, һәм ул Г. Исхакыйның «Казан, 18 май» дип исемләнгән, Россиядә халыкның авыр тормышы, азатлык өчен көрәш турындагы баш мәкаләсе белән ачыла. «Таң йолдызы» Г. Исхакыйның көрәш трибунасына әверелә. Һәр санда аның самодержавиене фаш иткән, көрәшкә чакырган мәкаләләре белән бергә кайбер әдәби әсәрләре дә басыла.

Гәзитәнең күп саннарында аерым өлешләр яисә тоташ баганалар ак килеш чыккан. Болар – цензура кайчысы эзләре. «Таң йолдызы» гәзитәсенең 9 санына арест салына. 1906 елның 17 ноябрендә губернатор боерыгы белән «Таң йолдызы» гәзитәсе ябыла.

Унбер ай качып йөргәннән соң, Г. Исхакый очраклы рәвештә генә полиция кулына эләгә. 1906 елның 30 октябрендә Сәгыйть Рәмиев өендә тентү ясыйлар. (С. Рәмиев «Таң йолдызы»ның 10 нчы саныннан рәсми редактор санала.) Г. Исхакый шунда кунып калган була. Икесен дә кулга алалар. «Казан мөхбире» гәзитәсе һәр санында хәбәр биреп бара: «…кунакка килгәндә генә кунып калган мәшһүр татар мөхәррирләреннән Гаяз әфәнде белән икесен арестовать иткәннәр. Сәгыйть әфәндене суд булганга кадәр дип азат иткәннәр» (1906, 1 ноябрь). «Тәүкыйф ителгән[7 - Тәүкыйф ителү – тоткын ителү.] мәшһүр Гаяз әфәнде Исхакый төрмәдән чыгарылды. Ләкин 24 сәгать эчендә Казаннан китәргә шарт иткәннәр. Ватанына (Яуширмәгә) кайтып китте» (1906, 5 ноябрь). Шул ук санда Йосыф Акчураның «Гаяз әфәнде» исемле күләмле мәкаләсе басылып чыга: «Гаязның тәүкыйфы хөкүмәтнең мәксудына бер дә хезмәт итәчәк түгел, билгакес,[8 - Билгакес – киресенчә.] аның фикеренең тагы да артыграк җәелүенә ярдәм кылачак». «Таң йолдызы» гәзитәсе: «Гаяз, ике ел буена һичбер җылы урын күрмичә, ике ел буена үзенең чын исеме белән хитап кылган[9 - Хитап кылган – эндәшкән.] тавышны ишетә алмыйча, шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга йөреп, халыкның… дөньяда рәхәт яшәве өчен хезмәт итеп йөргән, татарларның күзләрен ачкан, фикерләрен киңәйткән, бик күп әдәби әсәрләре белән татарларның йөзен агарткан, татарларны дөньядагы халык арасына кергезгән мәшһүр әдип Гаяз әфәнде Исхаков җәнабләре, беренче мәртәбә буларак, халык корбаны булды» (1906, 1 ноябрь).

Г. Исхакый өч көннән соң төрмәдән чыгарыла, 1906 елның 5 ноябрендә туган авылына кайтып җитә. Качып йөргән көннәрендә полиция бертуктаусыз Яуширмәгә килеп, гаиләгә шом салып, аны эзли. Печән кибәннәрен тишкәләп, таратып бетерәләр, базларын, чормаларын актаралар. Инде тотылып һәм азат ителеп өенә кайтып кергән Гаязны, качып кайткан дип белеп, авылның куштаны Шәйхетдин Җамалетдинов Чистай полициясенә хәбәр итә. Полиция Гаязны шул көнне үк кулга алып, Чистайга алып китә. Хәлләр ачыкланганчы, Гаяз участокта куна. Бу аның икенче тапкыр кулга алынуы була. Котылып чыкканнан соң, ул Яуширмәдә кала.

Өченче тапкыр Г. Исхакый 1906 елның 27 декабрендә кулга алына һәм Чистай төрмәсенә ябыла. Гаепләү карарында: «Агентлардан җыелган, дөреслеге шиксез булган мәгълүматларга караганда, Мөхәммәдгаяз Исхаков хөкүмәткә каршы җинаятьчел пропаганда алып бара, социалист-революционерлар партиясенең җирле вәкиле сыйфатында үзен Дәүләт Думасына сайларга агитация дә алып бара», – диелә.

Г. Исхакый, ике айга якын тоткынлыкта калып, 1907 елның 17 февралендә (II Думага сайлаулар узгач кына) төрмәдән азат ителә. Ә рәсми рәвештә Г. Исхакый «эш»е Казан округ суды тарафыннан 1907 елның 4 маенда гына ябыла.

Архив документлары бик күп серләрне ача, жандармнарның хәйләләре, бөекләрнең бер тиенгә тормаган бәндәләр тарафыннан газапка дучар ителүләре күңелдә гаҗизлек һәм нәфрәт хисен тудыра…

«Эш»е туктатылса да, Г. Исхакый артыннан полициянең, шымчыларның күзәтүе тукталмый. 1907 елның 3 апрелендә Казан жандармнар идарәсенә Чистай өязе исправнигы Илевскийдан мондый хат китә: «Яуширмә авылының элекке мулласы Гаяз Исхаков минем карамактагы өяздән Казан шәһәренә китте һәм Казанда чыга торган ниндидер татар гәзитәсендә эшли икән» (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 538 эш. – 27 к.).

Дүртенче тапкыр Г. Исхакыйны 1907 елның 4 июнендә кулга алалар. Гаепләү кәгазендә мондый сүзләр бар: «Хөкүмәткә каршы агитация алып бара, рөхсәт алмыйча гына татар телендә чыга торган «Тавыш» гәзитәсенең фактик редакторы булып тора, шул гәзитә төпләмәләре белән бергә авылларга хөкүмәткә каршы язылган прокламацияләр җибәрә, авылларга чыгып, шундый ук кәгазьләрне халыкка үзе дә таратып йөри». Шулай итеп, 1907 елның 12 июнендә, беренче «эш» ябылып бер ай узгач, әдип өстеннән икенче «эш» ачыла (Шунда ук. – 17, 25 к.).

Бу юлы ашыгыч рәвештә Г. Исхакый турында һәртөрле һәм күпләп мәгълүмат җыела башлый. Бөтен эшне Казан жандармнар идарәсе башлыгы полковник Калинин үз карамагында тота. Тентү вакытында чыккан һәр адрес буенча тикшерү эшләре алып барыла. Калининның үз имзасы белән Казан, Уфа, Оренбург, Әстерхан, Пермь, Самара өлкәләре полицияләренә хатларда исемнәре аталган кешеләрне сәяси ышанычлылык ягыннан тикшерүләрен, шулай ук Самара губернасы Бөгелмә өязенең Югары Карамалы волосте идарәсенә Г. Исхаковның гаиләсе, нәсел-нәсәбе турында җентеклерәк мәгълүматлар туплап җибәрүләрен үтенеп хатлар яза (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 538 эш. – 39 к.). Шулай итеп, полковник Калинин Г. Исхакыйны ерак сәфәргә – сөргенгә җибәрергә әзерли.

Досье шактый калынайгач, 1907 елның 7 августында полковник Калинин имзасы белән Казан губернаторына мондый эчтәлектәге үтенеч китә: «Шушы белешмә белән бергә Самара губернасы Бөгелмә өязе Югары Карамалы волосте Лашман авылы крәстияне, егерме тугыз яшьлек Мөхәммәдгаяз Исхаковның сәяси ышанычлылыгын тикшерү язмаларын да юллап, Сез Галиҗәнапка шуны белдерергә җөрьәт итәм: әле телгә алынган язмалардан күренгәнчә, югарыда телгә алынган Мөхәммәдгаяз Исхаков Рәсәй социал-демократ эшчеләр партиясендә дә, социалистик-революционерлар партиясендә дә тормый булып чыга. Карашлары буенча анархист булып, ул Казандагы татар революцион оешмасы составына керә һәм татар мәдрәсәләрендә, татар мәктәпләрендә укучы шәкертләр арасында хөкүмәткә каршы пропаганда алып бару белән генә чикләнмичә, бәлки әле Казан, Перьм, Уфа, Самара, Оренбург губерналарының кайсыбер өлкәләрендә яшәүче татар һәм рус крәстияннәрен дә революцион юнәлештә әгитләгән. Мөхәммәдгаяз, гомумән, русның кан дошманы, төрле җинаять кылырга әзер торучы, тәвәккәл, зәһәр холыклыдыр, җирле халыкны анархиягә өндәгән, андый хәвеф таратуы гына җитмәгән, янә килеп ышанычлы татарларга да йогынты ясаган.

Мөхәммәдгаяз Исхаковның җинаятьчел эшчәнлеге җәмгыять тәртибен саклауга, җирле халыкның иминлегенә сәяси хәвеф китергәнен исәпкә алган тәкъдирдә, шул Исхаковны Казан губернасыннан Рәсәйнең бүтән төбәгенә олактыруны, шунда дүрт ел буена полициянең рәсми күзәтүе астында саклап, аннан соң да Казан губернасына кайту хокукыннан мәхрүм итүне мәгъкуль күрер идем» (Шунда ук. – 87 к.).

Г. Исхакый Казан төрмәсендә чагында, жандармнар идарәсе аны сөргенгә озаккарак олактыру өчен шашынып, мөмкин кадәр күбрәк гаеп тупларга тырышкан бервакытта, жандармнарның борын төбендә үк Казан матбугат эшләре комитетында игътибарга лаеклы гаҗәеп бер хәл булып ала. Билгеле булганча, Г. Исхакыйның жандармнарны – патша ялчыларын фаш итеп Чистай төрмәсендә язган «Зиндан» повесте 1907 елның май аенда басылып чыга. Санкт-Петербургта чит ил басмалары Үзәк Комитетына «әсәр революцияне пропагандалый» дип шикаять керә. Казандагы матбугат эшләре буенча вакытлы комитетка «Зиндан» китабы белән бергә үтенеч килеп төшә: «Китап, чыннан да, Казанда басылганмы һәм, шулай булса, сатудан тыелганмы?» Тикшерү өчен ул китап комитет әгъзасы Н. Ф. Катановка тапшырыла. Цензор әсәргә характеристика яза, һәм ул характеристика буенча 1907 елның 2 июлендә комитетта фикер алышу үткәрелә. Бу фикер алышуда Н. Катанов, әсәрдәге ул вакыт өчен шиклерәк булган урыннарны күздә тотып: «Китапның авторы, атаклы язучы, драматург (аның әсәрләре Казан татар сәхнәсендә хәзер дә даими күрсәтелеп килә) Мөхәммәдгаяз Исхаковның либераль әсәрләр бастырганы һәм митинглар оештырып йөргәне өчен инде кулга алыну гына түгел, административ рәвештә (Казаннан) сөрелгәнен[10 - Биредә сүз әдипнең 1906 елның 2 ноябрендә 24 сәгать эчендә шәһәрдән китү шарты белән Казан төрмәсеннән азат ителүе һәм Яуширмәгә кайтып китүе турында бара.] дә исәпкә алып, әлеге әсәр буенча суд алдында аерым эш кузгатырга кирәк түгел», – дип, комитет әгъзаларын ышандыра ала (ТМА. – 420 ф. – 1 тасв. – 115 эш. – 64 к.). Шулай итеп, Г. Исхакыйны сөргенгә җибәрү буенча икенче «эш»тә тупланган 1907 елгы досьега «Зиндан» буенча материаллар керми кала, һәм жандармнар идарәсе сөрген вакытын билгеләгәндә ул материаллар исәпкә алынмый. Цензор Катанов әдипнең «Зиндан» повесте буенча булган «гөнаһ»ларын шулай йомып кала[11 - «Зиндан» повесте мәсьәләсе Казан Вакытлы матбугат комитетында, бу вакыйгалардан соң бер ел узгач, 1908 елның 12 июнендә зурдан кубып кабат кузгалып китә.]. Мондый хәлне акыллы, зур белемгә ия профессор Катановның Г. Исхакый талантын тануы дип бәяләргә кирәк. Цензорның үзенә шундый карашын һәм ярдәмен Г. Исхакый белми калган. «Ирекле матбугат» исемле мәкаләсендә ул: «Инде татар матбугаты элгәреге богаудан ычкынды. Аны богаулар өчен генә куелган, шуның белән хәят кичерә торган, шуны кыйнау-изүне генә кәсеп иткән Шәехгаттар Иманаев, Ашмарин, чукынчык Катановлар, Җүзиләр вә башка әллә нинди фикер жандармнары, уй шпионнары читкә ыргытылды», – ди (Аң. – 1917. – 20 апрель).

Ниһаять, Г. Исхакыйны 1907 елның 24 октябрендә Казаннан этап белән Архангель губернаторы карамагына полициянең рәсми күзәтүе астында яшәргә өч елга сөрәләр. Сөрген вакыты 1907 елның 30 сентябреннән санала. Архангельдән аны Пинега шәһәрчегенә озаталар.

Г. Исхакыйның 1905–1907 еллар арасында сәясәт, журналистика, әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге үзара бәйләнештә, бер-берсен үзара тулыландырып бара. Әдәбиятка килгәндә, Н. Гогольнең элегрәк тәрҗемә иткән «Борынгы алпавытлар» повестен бастыра («Әлгасрелҗәдит. – 1906. – № 1–2), «Алдым-бирдем» (1907) драмасын бастырып чыгара. Моннан байтак элек языла башлаган «Теләнче кызы» романының беренче кисәге басылып чыгу (1907) Г. Исхакыйны мәшһүр мөхәррир итеп таныта.

Татар прозасын яңа баскычка күтәргән «Теләнче кызы» романы үзенең колачы, масштабы, кеше күңеленең иң тирән җирләренә үтеп керүе, тормышны аяусыз тасвирлавы белән Л. Толстойның «Яңадан туу» романын хәтерләтә.

Теләсә нинди шартларда эшләргә күнеккән Г. Исхакый сөргендә дә иҗат эшен дәвам итә. Бу чорда яшьләрнең революциядә катнашуын тасвирлаган «Тартышу» драмасын язып тәмамлый.

Г. Исхакый 1908 елда Пинегада яшәгәндә, Эчке эшләр министрлыгына үзенең сөргенлек вакытын чит илдә үткәрү өчен рөхсәт сорап гариза бирсә дә, җавап килгәнен көтмичә, аннан качкан. 1908 елның 26 августында Полиция департаментының Исхаковка чит илләргә чыгарга рөхсәт бирүе турында Казан губернаторы Казан жандармнар идарәсенә хәбәр җибәрә. Анда: «Ул кеше 1910 елның 30 сентябренә чаклы империя җиренә әйләнеп кайткан очракта, махсус киңәшмәнең аңа кагылышлы карары гамәлгә ашырылачак», – диелә (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 538 эш. – 110 к.).

Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»ендә болай яза: «Сөргендә озак кала алмадым, качмак планнарын кордым. Ниһаять, 1908 елның август соңнарында… Архангель шәһәренә кадәр дүрт көн, дүрт кич кача-поса хәрәкәт итеп, Архангельгә килдем һәм аннан Петербургка киттем һәм анда ялган паспорт белән яшәдем… 1909 елның май аенда ялган паспорт белән Төркиягә килдем». Шул елның көзендә Г. Исхакый тагын Петербургка кайта. Шул кайтуында ул 1910 елның җәй айларында Финляндиядә дүрт ай яшәп ала. «…Төркиягә киттем. Бу китешем махсус план белән иде. Бу елның 30 сентябрендә минем сөрген вакытым тәмамлана. Мин, сөргеннән качканнан бирле Төркиядә яшәдем дип, бер ялган кәгазь ясатып һәм шуны хөкүмәткә тапшырып, сөрген чорым өчен хисап бирергә теләдем. Истанбулда яшәвемне раслаган бернәрсә алдым… һәм аны рус консуллыгында раслаттым. Русия Эчке эшләр идарәсенә җибәрдем, җавап көттем. Илемә кайткач эшләячәк эшләрем хакында ачык бер планым да булса да, бу кабул итү җавабы мине фаш итү була күрмәсен дип курыктым… Истанбулда тору мәҗбүриятендә калдым». Ләкин 1909 елның 21 мартында Полиция департаментының качкын Исхаковны эзләү турында күрсәтмәсе чыккан була инде. Казан жандармнар башлыгы Калинин Петербургта үзенең агентурасын җәелдереп җибәрә. Әдипнең Петербургка беренче кайтуында шымчылар аның эзенә тиз генә төшә алмыйлар. Алар белеп алып Казанга хәбәр иткәндә, Г. Исхакый Петербургтан китеп барган була инде. Полковник Калинин Петербургтагы охранка бүлегенә яза: «Сез Галиҗәнапка шуны белдерергә тиешмен: агентураның хәбәр итүенә караганда, Полиция департаментының 21 март 151020/36 номеры белән чыгарылган күрсәтмәсе нигезендә эзләнүче Мөхәммәдгаяз Исхаков партия эшләре белән Истанбулдан Санкт-Петербургка килеп төшкән. Ул Пантелеймон урамындагы 1 нче йорт, 2 нче квартирада яшәүче Петербург мулласы Лотфулла Исхаковларга еш кына барып йөри икән. Мулла өендә, гадәттә, халык күп булу сәбәпле, Г. Исхаковны Мөхәммәдьяров фатирында күзәтү кулайрак булыр.

Гаяз Исхаковның агентура төшереп алган фоторәсемен дә юллыйбыз: ул уртача буйлыдан озынрак, таза гәүдәле, озынча йөзле, аурупача киенә.

Г. Исхаков Казанда яшәүче һәм үзенең китапларын татар телендә чыгаручы Хөсәен Әбүзәрев дигән кеше белән хат алыша» (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 675 эш. – 93 к.).

Г. Исхакыйның икенче тапкыр 1909 елның көзендә Петербургка кайтуын да полковник Калининга шактый соң җиткерәләр. Петербург охрана бүлегенә ул 1910 елның 1 февралендә тагын үтенеч яза: «…язучы һәм публицист Гаяз Исхаков 1909 елның декабрендә яисә бу елның гыйнвар башында ялган исем белән Төркиядән Петербургка юнәлгән. Нинди исем белән йөрүе билгесез. Башкалага килүенең максаты – Думадагы мөселман фракциясе аркылы ниндидер мәсьәләләрне үткәрү. Шул ук хәбәрләрдән күренгәнчә, С.-Петербургта Исхаковның танышлары бар. Дәүләт Думасы әгъзасы Садретдин Максудов, хатын-кызлар курсларында укучы Әминә Терегулова һәм югары уку йортына керергә әзерләнеп ятучы Шакир Мөхәммәдьяров. Исхаков бу кешеләрдә булгаларга мөмкин, ләкин алардан хәбәр алып булмас, аның турында сөйләмәсләр, хәтта Исхаковны кисәтергә дә мөмкиннәр.

Бу хәбәрләрне тикшерү нәтиҗәләрен миңа белдерергә кушуыгызны үтенәм» (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 675 эш. – 192 к.). Төркиядән шул икенче кайтуында Г. Исхакый Петербургта бер еллап яшәсә дә, шымчылар аның эзенә төшә алмыйлар.

Ниһаять, Г. Исхакый Төркиядән Алманиягәме, әллә Франциягәме китәргә дип икеләнеп торганда, 1911 елның октябрь аенда Заһид Шамилдән хат килеп төшә. Ул яңа бер әдәби мәҗмуга чыгара башларга теләүләре турында яза һәм аны мәҗмуга идарәсендә эшләргә чакыра. Г. Исхакый: «Бу мәктүб икеләнүләремне бердән хәл итте һәм, атна-ун көн эчендә җыенып, ялган паспорт белән Петербургка килдем», – ди.

Шул килүендә ул тотыла һәм Петербург төрмәсенә ябыла. «Петербургның төрле төрмәләрендә ике айга кадәр калганнан соң, мине элеккеге сөрген җирем – Архангель вилаятенә җибәрделәр. 4035 нче Архангель төрмәсенә яптылар. Бу дәвердә безнең оешма әгъзаларының бик күбесе тотылган, бик күбесе каты җәзаларга тартылган булганга, әллә кулларына берәр документ төште микән дип, бик куркулы көннәр, атналар кичердем. Мине бигрәк тә гади төрмәдән алып, сәясиләр төрмәсенә күчермәүләре куркытты. Тотылган вакытымда янымда өч сум акча бар иде, шул акча белән өч ай буе төрмәдә калып, бик кысынкылык кичердем, өч ай буе берүк эчке киемнәрдә ятып бетләдем», – дип яза Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»ендә. Әдипнең Ш. Мөхәммәдьяровка язган бер хатында без мондый юлларны укыйбыз: «Мин үземнең тотылуымнан алып бу көнгә кадәр булганнарны китап итеп язмакчы булам… Юл буе йөдәгәнем – күлмәк-ыштанның җитмәве, юрган-мендәрнең булмавы, акчаның Петербург төрмәсенең конторында калуы булды. 13 февральдән 20 мартка кадәр минем шул модный Истанбул пәлтәм – мендәр дә, юрган да, түшәк япмасы да, кием дә булды… Юлда бер тиен акчасыз бардым. Чәй юк, шикәр юк. Көненә ун тиен кормовой бирәләр. Шуңарга һәммәсен эшлә. Шул пәлтәм, шул башымдагы кәпәчем берлән биш йөз чакрымлы ятабка чыгып киттем. Юлдагы ачлыкны, бетләүне сорама да инде» (Мөхәммәдьяров Ш. Гаяз әфәнде // Вакыт. – 1913. – 2 май).

Мезеньда полиция күзәтүе астында Г. Исхакый бер елдан артык яши. Көннәрен шактый төшенкелек халәтендә кичерә, бу чорда бердәнбер повестен – «Бер тоткарның саташуы»н яза (1913). 1913 елның март аенда Россиядә Романовларның хакимиятенә 300 ел тулу мөнәсәбәте белән амнистия игълан ителә. Шул амнистиягә эләгеп, Г. Исхакый да азат ителә. Күренгәнчә, сөрген чорында ул Истанбулда ике тапкыр, Петербургта өч тапкыр яшәп, иҗат итеп ала. Ә Казанда жандармнар идарәсендә аңа өстәмә гаепләр эзләү дәвам итә. Полковник Калинин Петербургта Исхакыйның квартирасын тентегәндә табылган әйберләрне Казанга алдыра. Архивта 16 данә зур форматлы кәгазьдә аларга җентекле тасвирлама теркәлгән (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 873 эш. – 149–156 к.).

Кызганыч ки, «Бер тоткарның саташуы» хикәясе Г. Исхакыйның шул өченче тапкыр Петербургка кайткач булган вакыйгаларны гына эченә ала, гүяки ул авторның хәвефләр белән тулы тормышының бер читен генә ачып күрсәтә. Әдипнең сөрген чорына караган вакыйгалар жандармерия документларында күбрәк чагылган. Г. Исхакыйның этап белән Мезеньга сөрелүе һәм анда яшәве турында беркадәр мәгълүматны рус язучысы, әдип белән бергә сөргендә булган Александр Яковлевич Аросевның (1890–1937) 1933 елда басылып чыккан «Тамырлар» («Корни») исемле романында да табарга мөмкин. Анда әдип хәтта үз исеме белән бирелгән.

1907 елның октябреннән алып 1913 елның апреленә кадәр дәвам иткән сөрген һәм качкынлык чорында Г. Исхакый иҗат эшен туктатмый. «Теләнче кызы»ның икенче кисәге (1909), «Тормышмы бу?» повесте (1911), «Мулла бабай» романының беренче өлеше (1913) язылып дөньяга чыга.

«Мулла бабай» романы язучының «Тормышмы бу?» повестеның киңәйтелгән варианты итеп эшләнгән кебек, ләкин әсәр тәмамланмаган, аның герое егерме биш яшьлек Хәлим, муллалык юлын башлап кына җибәреп, мулла бабай булырга шактый ерак бер баскычта тукталып калган. «Мулла бабай» романы – ХIХ йөз ахыры – ХХ йөз башы мәдрәсәләр, голямалар тормышын яктырту буенча энциклопедик әсәр.

Г. Исхакыйның повесть һәм хикәяләрендә тормышның төрле яклары, төрле проблемалары чагылдырыла бара. Аның, мәсәлән, «Солдат», «Очрашу, яки Гөлгыйзар», «Кияү», «Шәкерт абый», «Сөннәтче бабай», «Татар гакылы», «Мәдрәсә йимеше», «Башкорт бәхете», «Көтелгән бикәч» кебек әсәрләрендә әллә нинди эре шәхесләр, зур язмышлар юк. Әмма боларда да тормышны эченә кереп, бөтен ваклыклары, көн саен туып торган мәшәкатьләре, шатлык һәм кайгы-хәсрәтләре белән тәфсилләп сурәтләү бар.

Г. Исхакый, беренче карашка бик үк зур тоелмаган бер фактны алып, шуның ярдәмендә яшәешнең иң характерлы якларын күрсәтә ала. Мәсәлән, ул «Сөннәтче бабай» повестен сөннәткә утырту кебек бер йола аша авылның, халыкның бөтен бер тарихын, яшәү рәвешен, традицияләрен тасвирлый. Татар тормышына хас булган чисталык, пөхтәлек, тәртип ярату, кунакчыллык кебек сыйфатлар Сөннәтче бабай һәм аның характерына җайлашкан карчыгы образлары аша күрсәтелә. Сөннәтче бабайны сөннәтче иткән, пәйгамбәрләр заманыннан мирас буенча килә дип ышанып, кадерләп тотылган, изге эшләргә рухландырган сөннәт пәкесе – образны ачуда хәлиткеч бер деталь. Сөннәтче бабай сөннәт пәкесенең изге булуына илаһи дәрәҗәгә җиткереп ышана, шуңа күрә пәкене пычрату аңа йөрәк күтәрә алмаслык фаҗига булып тоела, һәм ул Сөннәтче бабайны үлемгә китерә. Сөннәтче бабайны язучы сөеп-яратып, аңа теләктәшлек күрсәтеп сурәтли. Шул ук вакытта әсәрнең буеннан-буена авторның нечкә генә, нәзакәтле генә юморы да сизелеп тора. Г. Исхакыйның бу повесте – кеше психологиясен, тормышын сурәтләү ягыннан үрнәк булырлык әсәр.

Сөрген чорында әдип бер-бер арты «Мөгаллим» (1908), «Кыямәт» 1910), «Җәмгыять» (1911), «Зөләйха» (1912) пьесаларын язып төгәлли.

«Мөгаллим» драмасында төп герой Салихның авылга китеп халыкны агарту, яңа тормыш кору турындагы хыяллары чынбарлык белән бәрелештә җимерелүе тасвирлана. Г. Камал драманы «гүзәл әсәр» дип бәяли (Яңа китаплар // Йолдыз. –1909. – 2 июнь). «Бу китапны укыган вакытта адәм үзен бер дә язудан укыган кебек күрми: чын мәгыйшәт уртасында торган кебек хис итә». Бусы – Кәбир Бәкер сүзләре (К. Б. Мөгаллим // Йолдыз. – 1909. – 13 октябрь).

«Кыямәт» һәм «Җәмгыять» комедияләрендә Г. Исхакыйның сатирик талантын күрәбез. Һәр икесендә саранлык, комсызлык, наданлыктан көленә, укымышлы кешеләрнең өстенлеге раслана. Цензура ике комедияне дә «сәхнәдә куярга уңайсыз» дип тапса да, «Сәйяр» труппасы аларны барыбер сәхнәдә куйган. Сәхнәдә уйнарга цензураның рөхсәте булмау, голяманың шаулавы тәэсир итми калмый, комедияләрнең икесе дә тамашачыга аз күрсәтелә.

«Зөләйха» (1918) – татар әдәбияты тарихында татарларны көчләп чукындыру турында язылган бердәнбер драма. Әдип бу әсәрен үзе туып үскән төбәктәге вакыйгаларга нигезләнеп язган. Әмма ул бөтен Рәсәйдә, аеруча ХVIII–ХIХ йөзләрдә көчәеп киткән көчләп чукындырулар фаҗигасен чагылдыра. Зөләйха образы аша милләтнең фаҗигасе бирелә. Чукындырылганнан соң, кире мөселманлыкка кайтуларны җинаять дип санап, ул мәкруһларга көн күрсәтмәү, җәзалау, гаиләләрен, тормышларын җимерүгә дучар ителгәннәрнең, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәле, бер үк вакытта рухи батырлыгы күрсәтелә. «Зөлайха»ның ничек язылып бетүе, Петербургта яшьләр җыелган җирдә аны ничек укып чыгуы, тыңлаучыларда ул нинди тәэсир калдыруы турында Г. Исхакый «Бер тоткарның саташуы» (1913) дигән повестенда бик җентекләп сөйли. Бер урында: «Минем күңелем төшми: дәртем кайтмый, ышанычым бетми, мин язам да язам. Татар тормышы өстендә аллы-кызыллы кояш уйнаганчыга кадәр, татарның тупас, дорфа тормышы гөлле чәчәкләр, бизәкләр берлән бизәлгәнгә кадәр, татар тормышы эчендә кайный торган әчетке кабарып китеп, татар тормышы савытының бөтен тирәсеннән ташып чыгып, Идел буйлап агып киткәнче, Урал тауларын үтеп китеп, Кашгар чикләренә барып җиткәнчегә кадәр язам», – ди ул.

Г. Исхакый 1913 елның 4 апрелендә сөргеннән азат ителеп, Казанга килеп, Яуширмәдә туганнарын күреп, Петербургка барып урнаша. Бу этапта ул төп игътибарын публицистикага юнәлдерә. Фуад Туктар, Шакир Мөхәммәдьяров, Хөсәен Әбүзәрев, Нәҗип Гасрый кебек каләм ияләре катнашлыгында, үз мөхәррирлегендә «Ил» гәзитәсен чыгара башлый. Гәзитәнең беренче саны 1913 елның 22 октябрендә әдипнең баш мәкаләсе белән чыга. Бераздан гәзитә Мәскәүгә күчә. Ул ябылгач, Г. Исхакый мөхәррирлегендә үк «Сүз» гәзитәсе чыга башлый, ул да ябылып, «Безнең ил» гәзитәсенең берничә саны чыгып кала. Соңыннан гәзитә тагын «Ил» исемендә басылуын дәвам итә. Бу гәзитәләр революцион-демократик рухта булалар, патша самодержавиесенә каршы көрәш, милли-азатлык идеяләрен пропагандалау белән шөгыльләнәләр.

Г. Исхакый үзенең 1917 елгы февраль революциясеннән соң булган сәяси карашларын болай аңлата: «1905 елгы революциядә без сыйнфый байрак астында бардык: хәзер исә милли байрак астына басарга тиешбез. Ләкин бу безнең демократиягә хыянәт итеп, буржуазиягә сатылуыбыз дип каралырга тиеш түгел. Чөнки хәл үзгәрде. Безне буып тора торган самодержавие җимерелде. Һәм безнең бурыч – хәзер шул хәрабәнең урынын чүпләрдән арчып, аның урынына милли мәдәният иҗат итү, милли рәфаһийәт[12 - Рәфаһийәт – иркенлек.] торгызудыр. Шул иҗади эшнең фундаменты салынып өлгереп, сыйнфый көрәшкә тотыну вакыты җиткәч, без үземез кайсы сыйныф тарафыннан торырга тиешлекне белермез» (Әмирхан Ф. Гаяз әфәнде шәрәфенә // Кояш. – 1917. – 13 апрель).

Публицистикага бирелеп, бер ачылып, бер ябылып торган гәзитәләрдә ялкынлы мәкаләләр язып тору белән бергә, ул әдәби әсәрләр дә иҗат итә, «Теләнче кызы»ның өченче кисәген (1914), «Мөгаллимә» драмасын (1914) һәм берничә повесть бастырып чыгара.

«Мөгаллимә» пьесасы кулъязма килеш Петербургта укып тикшерелә. «Сәйяр» труппасы аны Мәкәрҗәдә 1914 елның 16 августында сәхнәгә куя. Г. Исхакый бу спектакльне 1915 елның 30 июлендә Уфада укучы яшьләр уйнавында карый. Бу чордагы матбугатка күз салсаң, иң күп мәкалә-рецензияләрнең Г. Исхакыйның «Мөгаллимә»сенә язылуын күрәсең, аларның саны унбиштән артып китә. Җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән төп нәрсә – пьесаның Г. Исхакыйның моңа кадәр язган әсәрләренә охшамавы, яңалыгы. Биредә элекке әсәрләрендәге кебек иске тормыш белән яңа тормышның тартышуы да, иске фикер белән яңа фикер каршылыгы да юк. Әсәрдәге мөгаллимә Фатыйма образы ул – әдипнең татарның киләчәге турындагы бөек хыялы җимеше. Әлбәттә, үткән тормыштан яисә бүгенге тормыштан алып язылган, хәтта кайчагында геройларның прототиплары да билгеле булган әсәрләре белән танылган Исхакыйның Фатыймасын тәнкыйтьчеләр төрлечә кабул итә. Рецензияләр белән чыгучылар арасында аеруча ике авторның бәяләмәләре күзгә ташлана. Аларның берсе – әсәрдә чын «хакыйкый» мөгаллимә язмышына бәйле бер ишарә дә юк, әсәр реаль тормышны чагылдырмый, дип, пьесаны тәнкыйть итеп чыккан Г. Ибраһимов. Автор хәтта бу әсәрне мәйданга кую «авыр тормышлы мөгаллимнәр сыйныфына каршы җинаять» дип тә, «…әдәби вә иҗтимагый кыйммәте (хәятнең көзгесе була алмаганга) нольгә якын» дип тә әйтеп куя (Ибраһимов Г. «Мөгаллимә»нең Уфада уйналуы мөнәсәбәте белән // Тормыш. – 1915. – 26, 27 февраль).

Тәнкыйтьчеләрнең икенчесе – «Мөгаллимә»нең тууын хуплап, аңа һәм әдәби, һәм фәлсәфи анализ ясаган Җ. Вәлиди. Ул: «Тормыш әдәбияты тормыш белән бергә һәм тормышның артында калганнарын себереп алып барырга гына тиешлеме, әллә тормышның алдыннан җырып, аңа юл билгеләп барырга, тиздән булачагы, булырга тиешлеге күренеп торганнарны булды иттереп күрсәтергә дә хакы бармы?» – дип сораулар куя да, үзе үк болай җавап бирә: «Әдәбият хәзерге хәлдә бер яктан тәнкыйди булса, икенче яктан тәрбияви булырга тиеш… Әдәбият азмы-күпме тормышның алдына чыгарга, аның «иртәгәсен» тасвир итәргә тиеш», – ди (Вәлиди Җ. Мөгаллимә // Вакыт. – 1915. – гыйнвар).

Г. Исхакыйның бу чор повесть һәм хикәяләре дә элеккеләре белән чагыштырганда яңача, шәхеснең эчке дөньясын тагын да тирәнрәк итеп ачарга омтылып язылган булулары белән аерылып торалар. Бу яктан «Остазбикә» повесте татар әдәбиятының үзенчә бер югары казанышын тәшкил итә. Балалары булмау сәбәпле, яраткан иренә хатынлыкка үз укучысын димләве, моны үтә авыр кичерүе, үзе сайлаган язмыш фаҗигасен күтәрергә көч таба алуы өчен, Сәгыйдәне илаһи образ буларак кабул итмәү мөмкин түгел.

Кемгә өйләнергә? Ике милләт вәкиле бәхетле гаилә кора аламы? Г. Исхакыйның «Ул икеләнә иде» (1914), «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) хикәяләрендә бу сорау кабыргасы белән куела. Хикәяләрнең икесендә дә укымышлы татар егетләренең, татар мохитендә үзләренә тиң булырлык кызларны таба алмыйча, үзләре кебек үк укымышлы рус хатын-кызлары белән аралашулары беренче карашка табигый сыман булып тоелырга мөмкин. Әйтик, «Ул әле өйләнмәгән иде» повестенда язучы Анна образын идеаллаштырып бирә. Автор татар кызларына: «Сез дә шулай Анна кебек сөя белегез, сез дә шулай Аннадагы гүзәл сыйфатларга ия булырга тырышыгыз, юкса әйбәт татар егетләреннән мәхрүм калырсыз», – дип әйтә сыман.

Хәзерге вакытта бу проблема актуальлеген югалткан инде. Татар хатын-кызлары укымышлылык, тәрбиялелек ягыннан башка бер милләт хатын-кызларыннан да ким түгел.

Әмма бу хикәяләрдә әдип тирәнгәрәк яшергән, беркайчан да актуальлеген югалтмаган һәм югалтмаячак үтә мөһим үзгә бер фикер дә бар бит. «Бөтен уен, бөтен тормышын Шәмси өчен генә борган», «…гомерендә бер каты сүз сөйләми торган», Шәмси авырганда фидакярлекләр күрсәткән Анна янында Шәмси «йомшак сүзләр, йомшак җөмлә аулары берлә акыртын гына Аннаның психологиясенә кереп китте» дип хикәяли автор. Бу кадәр бөтен яктан килгән, Шәмсинең «тормышын тулырак иттерергә бөтен көчен сарыф иткән» Анна янында Шәмси үзен бик бәхетле итеп тоярга тиеш иде кебек. Ә ул сызлана, кайчан да булса Аннаны да, өч баласын да «Истанбулга илтеп, мөселман тәрбиясе бирдерер идем» дип хыяллана. Дусишләре белән аралашмый башлый, «җәмгыятьләргә бармады, халык күп очрый торган урыннардан качты… елап-елап намаз укучан, Алладан сораучан булды» ди автор.

Ни өчен соң Шәмси җанына тынычлык таба алмый шулай өзгәләнә? Аңа ни җитми? Әдип бу турыда уйланырга укучының үзенә калдыра.

Әлбәттә, Г. Исхакый февраль революциясен алкышлап каршы ала, аңа зур өметләр баглый, кайнап торган бу чорда сәяси тормыш уртасында була. 1917 елның 1–11 маенда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия мөселманнар съездын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаша. Корылтайда төп докладларның берсен ул ясый. Ул «Безнең юлыбыз» дип аталган һәм соңыннан басылып та чыккан. Съезд Г. Исхакый докладында куелган төп положениеләрне кабул итә. Анда федератив демократик Рәсәй составында милли-мәдәни мохтарият мәсьәләсе куелган була. Аның тәкъдиме делегатлар тарафыннан хуплана. Бу идея 1917 елның июль аенда Казанда үткәрелгән Икенче мөселман корылтаенда да яклау таба.

С. Максуди җитәкчелегендә Милли Шура сайлана. Ул Идел-Урал төбәгендә яшәүче татар-башкортларның дәүләтчелеген билгеләү мәсьәләсен карый. Бу мәсьәләдә конкрет чаралар күрү өчен, махсус милли мәҗлес кирәк табыла. Һәм аны әзерләү өчен вакытлы бюро сайлап куела. Аңа Г. Исхакый да керә.

Милли мәҗлес Уфада 1917 елның 20 ноябрендә ачыла һәм 1918 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә. Бу вакытта инде Октябрь инкыйлабы большевиклар кулына күчкән була. Шуңа күрә милли мәсьәләләрне хәл итү тагын да катлаулана. Мәҗлестә тулаем бердәмлек хөкем сөрсә дә, булачак милли дәүләт рәвеше буенча фикер икегә бүленә: төркичеләр Г. Исхакый, Г. Терегулов, Һ. Максуди, З. Кадыйри милли-мәдәни автономия дип бара, федералистлар (туфракчылар) И. Алкин, Г. Шәрәф, Ф. Сәйфи, С. Атнагулов һ. б. Идел-Урал штаты идеясен яклый. Мәҗлес соңгысын кабул итә. Төп идеясе ягыннан болар бер-берсенә каршы килми, әмма беренчесе, киңрәк масштаблы булып, Россиядәге бөтен төрки халыклар белән эш итүне күздә тота, икенчесе Идел-Урал регионы белән чикләнә.

Большевиклар милли оешмаларны тарата. Г. Исхакый үзенең «Идел-Урал» очеркында болай яза: «Милли оешмаларны большевиклар нәкъ большевикларча тар-мар иттеләр, милли полкларны тараттылар, милли казнаны конфисковать иттеләр һәм качып өлгермәгән милли юлбашчыларны кулга алдылар».


Мөһаҗирлектә

1918 елның апрелендә большевиклар, Уфада Милли идарәне туздырып, банктагы акчаларын да конфискацияләгәч, Г. Исхакый, Милли идарә әгъзалары белән бергә, Кызылъярга (Петропавелга) күченеп китәргә мәҗбүр була. Бу шәһәрдә ярты елдан артык яшәп алуы Г. Исхакыйның туган Идел-йортыннан гомерлеккә чит-ят җирләргә китү вакыты арасында бер озын-озак күчеш чоры булып тора. Әдип большевикларның власть башында озакка калачакларына ышанмый әле. Себердә ул киң эшчәнлек җәелдереп җибәрә. 1918 елның 7 декабреннән «сәяси, әдәби төрек-татар гәзитәсе» булган «Маяк» чыга башлый. Г. Исхакый гәзитәнең беренче саннарында ук Себердә яшәүче милләттәшләрен, Уфада Милли мәҗлес төзегән кануннарга нигезләнеп, шәһәрләрдә шәһәр мәҗлесе идарәләрен, авылларда авыл мәҗлесе идарәләрен сайларга чакырып чыга. Һәм, чыннан да, Кызылъяр шәһәрендә 28 кешедән торган Милли идарә сайлана да.

Г. Исхакый Версаль солых конференциясенә зур өметләр баглый. «Маяк»ның 2 нче санындагы «Солых конференциясе» исемле мәкаләдә автор болай ди: «Солых конференциясе вакытында үзләрен искә төшертә белгән, мәҗлес тирәсендә кирәкле урында кирәкле сүз дә әйтә белгән мәхкүм милләтләр мәхрүм калмыйлар, үзләренә кирәкне алалар. Моңар тарихта дәлилләр бик күп. Балкан халыклары, әрмәннәр, бельгиялеләр, финнар, чехлар, славяннар – болар һәммәсе иң якын тарихта… Динен, милләтен саклыйм, киләчәктә хөр милләт булып торыйм дигән бер халык өчен, әлбәттә, шуннан башка бер юл юк».

Бу чордагы сәяси вазгыять турында Г. Исхакый болай фикер йөртә: «Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, 1918 елның 11 ноябрендә Аурупадагы вакытлы килешү игълан ителде. Без алманнарның җиңелүләренә ышанмаганга, бу эшне Аурупа дәүләтләренең бергәләшеп сугыш чыгымнарын Русия өстенә күтәртеп, шуларны каплатыр өчен, Русияне бүлү башлануының башы дип аңладык. Шул Русияне бүлешүдә үзебезнең халкымызның сәяси «ризыгы» хуҗасыз калмасын өчен, Аурупага солых мәҗлесләренә катышырга вәкилләр күндерүне кичектерелми торган бер милли эш итеп карадык» (Солых һәйәте әгъзасы Фуад Туктар вафат. Яңа милли юл // 1939. – № 3. – 6 б.).

Г. Исхакый турында күп очракта «совет властен кабул итмәгән, чит илгә чыгып киткән» дип кенә язалар. Юк, чит илгә ул Ватанына әйләнеп кайтырга дип киткән. Югыйсә нигә кирәк булыр иде аңа Парижга, Версаль солых конференциясенә барырга омтылу? Бу конференция Милли мәҗлес тарафыннан кабул ителгән Идел-Урал бәйсез җөмһүрияте төзү турындагы карарларны якларга, расларга тиеш. Милли мәҗлес делегатлары менә нинди өметләр белән бара Версальгә.

Әмма С. Максуди, Ф. Туктар, Г. Исхакый катнашкан солых конференциясендә Россия ягыннан большевиклар булмый. Шуңа күрә делегатлар конференциядә Идел-Урал төрек-татарларының хәле, теләкләре мәсьәләләрен күтәрсәләр дә, гәзитәләрдә язып чыксалар да, сөйләшүләр берьяклы гына булып кала. Г. Исхакый шул китүеннән Ватанына кире әйләнеп кайтмый.

Гаяз Исхакыйның Ватаныннан читтә яшәгәндә иҗат иткән унбер әдәби әсәре мәгълүм. Аларның икесе – «Ике ут арасында» драмасы һәм «Олуг бәйрәм» исемле хикәясе, әдипнең кызы Сәгадәт Чагатай безгә язганча, әтисенең башка әйберләре белән бергә Варшавада бер саклык банкында кала, ул банкка бомба төшеп, бина җимерелә.

Чит илгә киткәч, Г. Исхакый 1920–1923 елларда гына да җиде әдәби әсәр иҗат итә. Әмма берсен дә бастыра алмый. Ул елларда әдип бик авыр матди кысынкылыкта яши. Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт 1924 елның 2 мартында Берлиннан әтисенең энесе Әхмәтхәсәнгә хат яза. Анда мондый юллар бар: «…китапны алгансыңдыр дип уйлыйм. Узган ай ахырында икенче китап җибәрелде, ул барып җиткәндер инде. Исән-сау барып җитсә, китаплар моннан тагын да җибәрелеп торыр. Китаплары басылса һәм укылса, әтигә күңеллерәк булыр иде. Аның язган китаплары күп, ләкин язган бере чемоданнан ары китмәгәнгә, язу теләге дә сүрелә. Халык аның китапларын бик теләп укыр иде, әлбәттә. Сәяси китаплар түгел алар…» Гаяз Исхакый, күрәсең, шул китапларын Ватанында бастырырлар дип өметләнгән. Әмма аның китапларының кулъязмаларын да, Сәгадәтнең һәм үзенең Әхмәтхәсәнгә язган хатларын да мәгълүм органнар эләктереп барган.

Г. Исхакый берничә тапкыр матбага ачарга омтылыш ясап карый. Бу мөмкинлек бары тик 1928 елда гына туа. Архангельдәге сөрген елларын бергә кичкән фикердәше, бу чорда исә Польша хөкүмәтенең башлыгы маршал Йозеф Пилсудский (1867–1935) әдипне Варшавага чакырып ала, аңа үз матбагасын оештыруда ярдәм итә. Варшавада торып, кызы Сәгадәт һәм кияве Таһир Чагатайлар да катнашып, Берлинда «Милли юл»ны (соңыннан «Яңа милли юл») чыгара башлагач та (мәҗмуганың беренче саны 1928 елның декабрендә дөнья күрә), язган әсәрләрен 1937 елга кадәр бастыра алмый. Бу хәлгә беркадәр ачыклык кертер өчен, махсус органнар туплаган трофей документлар арасыннан бер хатка мөрәҗәгать итик: «Президент полиции г. Берлин. Полицейский отдел Шарлаттербург-Тиргартен. – В рейхоляйтунг НЕDAN, отдел внешней политики г. Берлин, Маргаретенштрассе. Касательно Аяса Исхаки. Входные и нумерация обработки 2 ноября 1936. День записи 30 октября 1936. – Просьбу Айас Исхаки о разрешении ему, как исключение, открыть самостоятельную типографию (наборочную), согласно § 3, ст. 2 третьего распоряжения о временном построении немецкого ремесла от 18.1.1936 г., я утверждаю сегодня»



    По поручению подпись: Больц»

Бу документтан шул аңлашылса кирәк: Г. Исхакый үзенең «Милли юл» мәҗмугасын үз типографиясендә түгел, ә берәр чит кеше типографиясендә «өйдәш» булып бастырып килгән. Ә әдәби китаплары исә эшмәкәр буларак үз типографиясе оештырылгач кына басыла башлый. Басылган китапларның алгы тышының эченә «Бу әсәр «Милли юл»ның үз матбагасында хәреф тезү машинасы илә тезелде» дип язылган.

Г. Исхакыйның мөһаҗирлегенең беренче елларында иҗат ителгән әсәрләрендә вакыйгалар үз Ватаны җирлегендә бара.

«Дулкын эчендә» драмасы илебездә барган революциянең кайнар эзләреннән алып иҗат ителгән. Ләкин әсәр Советлар илендә ул чор турында язылган әсәрләрдән нык аерыла: безнең башыбызга сеңдерелгән «кызыллар – коткаручы», «большевиклар – иң мәрхәмәтле кешеләр» дигән ышануны юкка чыгара.

«Өйгә таба» повестендагы вакыйгалар Беренче бөтендөнья сугышы чорында бара. Әсәрнең ахырында утыз ел патша армиясендә хезмәт иткән, бик күп сугышларда катнашып, зур батырлыклар күрсәткән татар полковнигы, ак флаг күтәреп, армиясе белән Төркия ягына чыгып китә. Тимергалиевнең бу адымы әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр барган вакыйгалар, геройның кичерешләре белән аклана. Ул кем өчен дип әле үз мөселманнарының, дин кардәшләренең канын коярга тиеш? «Рус балтасының сабы» булып тагын күпме йөрергә мөмкин? Тимергалиев кенә түгел, аның армиясендәге башка татарлар да шулай уйлана.

«Дулкын эчендә» һәм «Өйгә таба» әсәрләре әйтерсең лә бүген язылган. Г. Исхакый беркайчан да безнең системада яшәмәгән, аңа без яшәгән мохитнең тамчы кадәр дә йогынтысы булмаган. Әмма большевиклар тарафыннан дөрес курс алынмаганын һәм берьяклылыкның нәрсәгә китерәчәген ул тирән аңлаган һәм чит илдә калган. Хөр күңеле, идеаллары үзе белән киткән. Бернинди сарай идеологиясенә буйсынмыйча, гомумкешелек кыйммәтләре хакында Аурупа югарылыгында фикерли алган. Ул, үз югарылыгыннан торып, Локман хәким кебек, без коммунизм идеяләре белән исереп, якты киләчәк турында хыялланып йөргәндә үк, илебездәге тарихи вакыйгаларны үз вакытында мәкаләләрдә дә, әдәби әсәрләр итеп тә язып барган.

«Көз» повесте – бер утыруда укыла торган бу гүзәл әсәр Г. Исхакыйның егерме дүрт яшьлек чагында язган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендәге татар өчен мәңгелек булган темаларның берсенә багышланган. Үзеңнең милли мохитеңнән, татар җирлегеннән, телеңнән, культураңнан, халкыңнан аерылу драматик финалга китерә. Әсәрдә төп фикер әнә шул хакта. Агымсу иркенә куелган йомычка кебек, агым кайсы якка китереп терәсә, шунда тукталырга риза булып яшәгән Гөлсем һәм кайсы ярга йөзәсен белгән һәм теләгенә ирешү өчен бөтен көчен, акылын җыеп көрәшкән Нәфисә – икесе ике төрле мохиттә тәрбияләнеп үскән кызлар. Саф татар гаиләсендә тәрбия алган сәүдәгәр кызы Нәфисәдән аермалы буларак, татар мохитеннән чыгып бетмәгән, рус мохитенә кереп җитмәгән морза кызы Гөлсем, ике арада бәрелеп-сугылып калып, ихтыярсыз бер кеше булып җитешә. Нәтиҗәсе шул: көзләре ике ханымның ике төрле: Нәфисәнең язмышы бер гүзәл поэма төсен алса, морза кызы Гөлсем упкын читендә кала. Әсәрнең герое Хәлим әйткәнчә: «Һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке – миләшчә, алманыкы – алмача». «Көз» повесте, гәрчә анда татар тормышының шул ук революциягә кадәрге дәвере сурәтләнсә дә, Г. Исхакыйның шул чорда язган әсәрләреннән аерылып тора. Биредә тел-сурәтләү чараларын кулланудагы, сюжетны корудагы камиллек, осталык сокландыра. Бу гүзәл повестьны татар эмиграция әдәбиятының классик үрнәге дип атарга мөмкин.

«Җан Баевич» комедиясендә Г. Исхакый милли нигилистлардан көлә. Ватып-җимереп булса да русча сөйләшсәм, русча киенсәм, марҗага өйләнсәм, руслар белән генә аралашсам – тәрәкъкый пәрвәр булам, ягъни культуралы кеше булам… Комедиядәге төп герой Шакирҗанның хыялы әнә шундый. Зыялы булуны шулай аңлаучы нигилистлар татар дөньясында һәрчак булган һәм хәзер дә бар.

«Локман Хәким» – бу кечкенә әкият бик зур хикмәткә ия әсәр. Әйбәт кенә яшәп яткан халык өстенә зәхмәтле яңгыр ява. Шул яңгыр тамчылары эләккән суны эчеп, халык акылдан яза һәм ни кылганын белми тилереп яши. Айнып китсә, ни күрә: ил таланган, бөтен җир җимерек, тормыш чыгырыннан чыккан. Һәммә кеше аптырашта: кайда кайчан нәрсә югалтканын аңламый тора, диварларда, коймаларда, халыктан көлгән кебек, акылдан язган падишаһның ахмак лозунглары, манифестлары эленгән.

Әсәрнең Берлинда 1923 елда язылганын истә тотканда, Г. Исхакыйның күрәзәлегенә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Нәкъ безнең хакта бит бу! Без дә коммунизм идеясе белән исереп гомер иткәнбез. Ә айныгач, нәрсә күрдек соң: байлык беткән, бөтен нәрсә җимерек, көчләнгән табигать, тәрбиясез балалар, кадер-хөрмәтсез олылар һәм киштәләрдә, бездән көлгәндәй, якты киләчәк, коммунизм турында язылган калын-калын китаплар, плакатлар, лозунглар, кызыл әләмнәр генә.

Г. Исхакыйның бөек акылы аңа безнең илдәге хәлләрне объектив бәяләргә һәм гасыр башында ук бөтен ХХ гасыр буена булачак афәтләрне алдан күрергә мөмкинлек биргән.

Г. Исхакыйның гомеренең соңгы елларында язылган әсәрләрендә вакыйгалар төрек җирлегендә бара.

«Татар кызы» повесте безнең өчен темасының яңалыгы белән кызыклы. Илләр арасында булып үткән тарихи вакыйгалар нәтиҗәсендә Ватаныннан читтә яшәргә мәҗбүр булган татарларның күңелләрендә сызылып торган җирсү, туган илне сагыну, хәтта милли кием-салым, ашау-эчү әйберләренә кадәр тәфсилләү, җыр-шигырь, шагыйрьләр хакында, туган табигать хакында сөйләшүләр тормышка ашмас моңсу бер ашкыну булып тоела. Биредә Г. Исхакыйның үз халәте дә чагыла дияргә була. Әсәрдә чит илдә бүленеп калган геройлар үзләрен еш кына «ике ут арасында» калган кешеләр дип атыйлар. Язучының 1920 елда Парижда язылып, Варшавада югалган «Ике ут арасында» исемле әсәре дә, бәлки, шул – үз иленә кайтасы килеп, чит җирләрдә тилмереп яшәүче мөһаҗирләр турындагы әсәрдер, дип фараз итәргә мөмкинлек бирәдер?

«Хәят юлында» пьесасында Г. Исхакый, Аурупада шәүлә булып йөреп-йөреп тә, безнең илгә килеп кунаклаган кызыл идеянең тамыр җибәреп, ныгып һәм соңыннан ничек итеп әкренләп кабаттан башка илләргә җәтмәсен сузуын тасвирлый. Элек бездә эшләгән марксизм-ленинизм университеты тибындагы «Халык йорты» сәяси курсларына йөреп, еллар буе без ятлаган цитаталарны ятлап, реаль тормыштан ераклашкан бушбугаз, аферист Йосыф һәм аның коткысына бирелеп йөргән Сабахат, Пакизә, Зүхтүләрнең үз-үзләрен тотышлары нигезсез идеянең ничек итеп яшьләрне бозуын, күңелләрен буш калдыруын күрсәтә.

«Тәүбәгә килгән хатын» – хатын-кыз язмышын күңеленә якын алып язган әсәрләре белән танылган әдип бу төрекчә хикәядә дә тормыш төбенә төшә язган төрек кызының, юлында «Хозыр»ны очратып, тәүбә итеп, дөрес юлга чыгуын, бәхеткә ирешүен сурәтли.

«Олуг Мөхәммәд» – Г. Исхакый озак еллар дәвамында Алтын Урда, Казан ханлыклары тарихларын җентекләп өйрәнгән, әсәр язу фикерен күп еллар күңелендә йөрткән булса кирәк. Мәсәлән, 1937 елда ук әдип үзе нәшер иткән «Яңа милли юл» мәҗмугасында (№ 3. – 18–19 б.) «Олуг Мөхәммәднең Солтан Морадка язган мәктүбе» дигән мәкалә басылып чыга. Мәҗмугада шулай ук Һ. Атласи, Р. Фәхретдинов әсәрләрендә Олуг Мөхәммәднең Казанда идарә итү чорлары хакындагы фикерләр дә бәян ителә.

Г. Исхакый «Олуг Мөхәммәд»не дүрт ел дәвамында иҗат иткән. Әсәрнең язылу вакытына игътибар итсәк, бу чор – Россиядә Алтын Урданы бары тик каралтып тасвирлау чоры. Бәлки, бу хәл дә язучының әсәр язу теләген куәтләндергәндер. Әсәр соңгы елларда мәйданга чыккан болгарчылык-алтынурдачылык кебек радикаль фикерләрне урта бер җирдә берләштерә, уртак бер фикергә китерә сыман.

Китаплары басылып тора, унбер ел инде «Яңа милли юл» мәҗмугасы нәшер ителеп килә… Г. Исхакый 1919 елда туган иленнән киткәннән бирле, мөгаен, беренче тапкыр тынычланып, әсәрләр язса, бастырып чыгарырга мөмкинлек булуына куанып яшәп алгандыр. Утыз биш еллык мөһаҗирлек чорында бу еллар әдипнең иң бәхетле еллары булгандыр. Әмма дәртләнеп, бөтен көчен иҗат эшенә җигеп, җимертеп эшләп ятканда, Гитлер Польшага сугыш ача. Г. Исхакый, Польша хөкүмәтенең киңәшен тотып, эмигрантлар оешмасы «Прометей» җитәкчеләре белән бергә, 1939 елның 6 сентябрендә Варшавадан чыгып китәргә мәҗбүр була. Әдип, үзе язганча, өеннән кулына бер сумка тотып кына чыгып китә.

Шулай итеп, сугыш Г. Исхакый өчен шәхси фаҗига китерүдән башлана. Шуннан соң аңа беркайчан да үз матбагасын кору насыйп булмый. Мондый вазгыять килеп чыкмаган булса, без, укучылар да, әдипнең югарыда аталган тагын ике әсәрен күрә алган булыр идек.

Татарның үткәндәге шанлы тарихы, агымдагы хәлләре, киләчәккә өметләре турында утызынчы елларда язылган, рус, француз, поляк, япон телләрендә басылып чыккан «Идел-Урал» очеркының татарча басмасы булмавы да югарыда бәян ителгән хәлләр белән аңлатыладыр, күрәсең.

Сугыш афәте шулай ук Г. Исхакыйның Аурупа һәм Ерак Көнчыгыш илләре белән бәйләнешен дә чикли. Төрле илләрдә бик иркен йөри ала торган әдип, нигездә, бер урында гына – Төркиядә генә яшәргә мәҗбүр була.

Г. Исхакый Берлинда басылып чыккан (мөһаҗирәтнең баштагы чорында иҗат иткән) китапларыннан соң егерме ел әдәби әсәрләр язмый. Бу чорда ул каләмен публицистика өлкәсендә эшләтә. 1928–1939 елларда нәшер ителгән «Милли юл» («Яңа милли юл») мәҗмугасының һәр санында (барлыгы 136 саны дөнья күрә) әдипнең бер яки ике зур мәкаләсе басылып бара. Мәҗмуга чыккан дәвердә, 1931 елда, өч ай мөселман Көнчыгышында сәфәрдә булып кайта. 1933–1936 елларда Ерак Көнчыгыштагы илләрдә яши. Шул чорда гына «Яңа милли юл»да мәкаләләре бераз сирәкләнеп ала.

Г. Исхакыйның чит илдәге тормышын күзәткәндә, аның оптимизмына, оештыру сәләтенә сокланмый мөмкин түгел. Алыйк аның 1933–1936 елларда Ерак Көнчыгыштагы эшчәнлеген генә. Ул анда 1918 елда Уфадагы Милли мәҗлестә үзе һәм фикердәшләре тарафыннан тәкъдим ителгән Идел-Урал милли мохтариятының моделен кора. Мөһаҗирләрне милли байрак астына туплый. Милләттәшләренең дини мәхәллә тормышын дөньяви милли-мәдәни җәмгыять тормышына әверелдерә.

Ул Япония, Кытай, Корея, Маньчжуриядә яшәүче татарларның унҗиде мәхәлләсен бер Милли мәркәз астына туплый. 1935 елның 4–14 февралендә Мукденда уздырылган Корылтайда Идел-Урал төрек-татар дини-милли җәмгыятенең Г. Исхакый төзегән Уставы кабул ителә. Мәркәз башкарма идарәсе каршында диния, мәгариф, финанс эшләре буенча шөгъбәләр (бүлекләр) оештырыла. Барлык мәхәлләләрдә дә шул шөгъбәләрнең бүлекчәләре төзелә. 1935 елның 1 ноябрендә Мукден шәһәрендә «Ерак Шәрекътагы Идел-Урал төрек-татарларының атналык гәзитәсе» «Милли байрак» чыга башлый. Гәзитәне оештырып, ярты ел чыгарышкач, Г. Исхакый 1936 елның мартында Аурупага китеп бара. Гәзитәнең һәр санында «мөәссисе[13 - Мөәссис – коручы, төзүче.] Г. Исхакый» дип языла.

Гәзитә җитәкче бер органга әверелә. Бөтен мәхәлләләр тормышын яктыртып бара. Милләттәшләребез үз Ватаннарында уйларга да мөмкин булмаган тормыш белән яши. Әйтерсең лә алар башка – параллель дөньяда тереклек итә. Әйтик, Явыз Иванның Казанны алган көнне – 15 октябрьне ел саен кайгы көне дип игълан итеп, һәр мәхәлләдә җыелышып, Коръән укып, шәһид киткәннәрне искә алалар. 1917 елда Ватаннарында корылган Милли мәҗлеснең 20 еллыгын зур тантаналар ясап билгеләп үтәләр. Ураза, Корбан гаетләре бөтен шартларын туры китереп олы бәйрәм көннәре итеп үткәрелә (ә бу елларда Советлар Берлегендә мәчет манаралары киселә, муллалар эзәрлекләнә, Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәренә туры китереп, атеистик тамашалар оештырыла).

Бу чараларның барысы да гәзитә аша алдан хәбәр ителеп, урыннарда кичәләр уздырылып, соңыннан һәр мәхәлләдә узган кичәләрдән хәбәрләр басыла. Һәр елны Тукай көннәре дә милли бәйрәм итеп уздырыла. Гәзитә кайчагында унике битле дә булып чыга. Төрле мәхәлләләрдә яшәгән милләттәшләрнең бер-берсен котлаулары, кайгы уртаклашулар яки иганәчеләрнең исемнәре, сәүдәгәрләрнең рекламалары берничәшәр битне ала. Һәр төбәктә яшьләр, хатын-кызлар түгәрәкләре эшли, концертлар, спектакльләр куела.

Алты еллык дини-милли мәктәпләр дә ачыла. Идел-Урал комитетының уставы буенча, шул мәктәпне тәмамламый торып, балаларны чит уку йортларына бирү тыела. Һәр гаилә шул кагыйдәне төгәл үти. Яшь буынның чит-ят мохиттә үсеп, үз милли гореф-гадәтеннән, теленнән читләшер дип, ят милләтләр эчендә югалырлар дип куркып яшәгән татарлар бөтен күңелләре белән җирле җәмгыятьләрнең эшенә катнашалар. Гәзитәдә һәр мәхәлләнең тормышы көзгедәге кебек чагыла. Татар яшьләренең үз ишләрен табып өйләнешүләр мөмкинлеге туа.

Мөһаҗирләр, туган илләрендә үзгәрешләр булып, большевиклар властьтан китәр дә ирекле илебезгә кайтып яшәрбез дип өметләнә. Бөтен хосусиятләрен саклап яшәп, алар үзләрен Советлар илендә динсез, телсез калган милләттәшләренә беренче ярдәмчеләр булачакларына ышана. «Милли байрак»та үзара котлашулары һәрвакыт «киләсе бәйрәмнәрне үз Ватаныбызда каршыларга язсын» дигән сүзләр белән тәмамлана. Аурупадан Г. Исхакыйдан килгән котлауларда да шундый ук теләкләр кабатлана: «Мөхтәрәм милләттәшләр, Корбан бәйрәмеңез мөбарәк булсын. Милли-дини эшләремездә эшләүче, чалышучы, матди-мәгънәви ярдәм итешүче бөтен милләттәшләребезнең эшләре уңышлы булып, тиз көндә хөр-мөстәкыйль илебездә бәйрәмнәребезне бергә-бергә итәргә Тәңре насыйб итсен. Варшава» (Милли байрак. – 1938. – № 13 (112).

«Милли байрак» гәзитәсенең 116 саны кулдан языла. Бу эшне Ибраһим Дәүләткилде башкара. Аның хатыны – гәзитәнең, нигездә, алып баручысы Рокыя Мөхәммәдиш-Дәүләткилде һәр санда үзенең төпле мәкаләләре белән мөһаҗирләрнең милли хисләрен куәтләндереп тора. Бу ике фидакярнең милләткә иткән ун еллык хезмәтләре соңыннан Советлар төрмәсендә ун еллык тоткынлык белән түләнә…

Бу бердәм җәмгыятьнең, Г. Исхакый төзеп калдырган хөкүмәтнең нигезе шундый нык була ки, балигъ булган милләттәшләрдән җыелган взноска һәм баерак кешеләрнең иганә акчасына гына яшәсә дә, ул ун ел дәвамында – 1941 елда совет гаскәрләре Маньчжуриягә басып кергәнгә кадәр эшли: гәзитә дә чыгып килә, дини-милли мәктәпләр дә эшли, шул мәктәпләр өчен китаплар, уку әсбаплары да нәшер ителеп тора. «Идел-Урал» комитетының бу ун еллык эшчәнлеге Ерак Шәрекъта яшәүче татарларның милли аңы үсүгә нык ярдәм итә. Хәзер төрле илләргә таралып яшәгән милләттәшләребезнең күбесе – Ерак Шәрекътан киткән кешеләр. Туксанынчы еллардан башлап алар Казанга күпләп килде. Чит-ят җирләрдә гомер иткән татарларның туган телебезне, динне генә түгел, тарихыбызны да бик әйбәт белүләре, милләт җанлы булулары гаҗәпкә калдыра иде. Ә алар безнең телсезлеккә, динсезлеккә, бездәге битарафлыкка гаҗәпләнде… Алардагы һәм балаларындагы югары милли үзаң, дингә, телгә, үткән тарихыбызга хөрмәт, баксаң, Г. Исхакый чәчкән орлыкларның җимеше икән.

Мондый гаҗәеп тәҗрибәне күреп, күңелгә үзеннәнүзе татлы һәм үкенечле уйлар килә: 1917–1918 елларда татарның мөстәкыйльлеге өчен көрәш чорында большевиклар комачауламаган булса һәм ил башында Г. Исхакый кебек милләтпәрвәр, булдыклы каһарман затлар торса, татар иле нинди югары үсеш дәрәҗәсенә ирешер иде! Һәм без, татарлар, бүгенге кебек ярым ассимиляцияләнгән хәлдә, уфтанып, әдип «Инкыйраз»ында кисәткән XXII йөз башын шомланып көтмәс идек…


Гаяз Исхакыйның туганнары

Г. Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе әдипнең унбиш томлык әсәрләр тупламасының бишенче томында бирелде. Әдипнең әтисе ягыннан нәсел тамырлары әлегә түбәндәгечә билгеләнә: Сөбханколый → Хәмзә → Исмәгыйль → Габделбакый (1734) → Мөхәммәдшәриф (1762) → Исхак (1807) → Гыйлаҗетдин (1839) → Мөхәммәдгаяз (1878).

Исхак мулла, хәзерге Әлмәт районы Елховой авылыннан хәзерге Чирмешән районы Лашман авылына килеп, 1851 елның 14 мартында имам-хатыйп итеп билгеләнгән. Аның биш улы булган: Гыйлаҗетдин, Лотфулла, Җиһангир, Ибраһим, Шәмсун. Бу вакытта Гыйлаҗетдингә унике яшь. Димәк, Исхакыйның әтисе Гыйлаҗетдин Елховой авылында туган булып чыга. Ул Чистайда Закир ишан Камалиев мәдрәсәсендә укый. 1873 елның мартында муллалыкка указ ала, Яуширмәгә килеп, 1902 елның гыйнварына кадәр авылның беренче җамигъ мәчетендә имам-хатыйп, мөдәррис булып тора. «Кызыл Армия» гәзитәсенең 1919 ел, 10 июль санында Гыйлаҗетдин хәзрәт Исхаковның 1919 елның 9 мартында вафаты турында язылган хәбәрдә болай диелгән: «Казан әтрафында атаклы хәзрәтләрдән саналып, уку-укыту эшләрендә татар дөньясына күп хезмәт иткән кеше… Үзенең утыз еллар мулла булып торган бер заманында тирә-як авылларда бик күп мәдрәсәләр ачып, татарларны укырга өндәгән. Мәрхүмнең үзеннән соң өч кызы, ике улы калып, кече улы Хәсән Исхаков иптәш – хәзерге көндә совет платформасында эшли торган яшь язучылардандыр».

Г. Исхакыйның әнисе – Габделвәли хәзрәт белән Мәхфүзә остазбикә кызы Бибикамәрия 1856 елның 12 нче августында (иске стильдә) Яуширмәдән 12 чакрым ераклыктагы Мөслим авылында (хәзерге Чистай районына керә) туган. Әдип «Тәрҗемәи хәлем» кулъязмасында: «Әниемнең әтиләре, әниләре ундүрт буынга кадәр голяма зөмрәсеннән, Казанның хәле авыр вакытта Кырымнан Кырым шаһзадәләре идарәсеннән Казанга ярдәм итәргә килгән, «Чура батыр» хикәясенә тема биргән кешеләр токымыннан», – ди.

Гыйлаҗетдин белән Камәрия 1873 елның 3 августында (иске стильдә) Мөслим авылында никахлаша. Аларның унике баласы булган: Мәрьям, Габдерахман, Мөхәммәдгаяз, Гайнелмәрзия, Салихабану, Гайнелмәрзия, Габдерахман, Мөхәммәдхәниф, Әхмәдгали, Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән. Шуларның бишесе: Мөхәммәдгаяз, Гайнелмәрзия, Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән исән-сау үсеп җитәләр.

Г. Исхакыйның ике баласы булган. 1904 елның 3 (яңа стильдә 16) августында аның Мәэмүн исемле улы дөньяга килә, ләкин бала тугыз атналык булгач үлеп китә. Әдипнең икенче баласы Сәгадәт исә метрикә буенча 1905 елның 15 (яңа стильдә 28) июлендә туган.

Г. Исхакыйның бертуган сеңлесе Гайнелмәрзия (1882–1965) 1938–1939 елларда Чистай төрмәсендә утыра, аңардан Гаяз абыйсыннан килгән хатларны таптыралар. Олы улы Габделхак Мәскәүгә Калининга хат яза. Шуннан соң гына, ундүрт ай утырганнан соң азат ителә.

Г. Исхакыйның бертуган энесе Әхмәтхәсән (1896–1940) башта Яуширмәдә укытучы була, 1923–1925 елларда «Кызыл Татарстан» гәзитәсендә эшли, 1925–1930 елларда Совнаркомда тәрҗемәче вазифасын башкара. Лаешта оештырылган укытучылар әзерләү курсларында укыта. Әхмәтхәсән гел күзәтү астында яши. Гаяз абыйсының 1927 елның 21 апрелендә Истанбулдан язган хатындагы: «Сәгадәтнең тәрбия мәсьәләсе бик мөшкелләнде. Аурупада укытырлык акча эшләү бик авыр, хосусән миңа… Минем китапларыма әле һаман гонорар алып булмыймы?» – дигән сүзләрен Әхмәтхәсән укый алмаган, хат КГБ кулына эләккән. «Халык дошманы энесе» дип эзәрлекләүләрдән качып, ул 1930 елларда Уфага, аннан Үзбәкстанга китә, Каракалпакстанда мәгариф бүлеге мөдире була, балалар укыта. Әмма монда да тынычлап яши алмый, шул ук «гаебе» өчен кулга алына. 1937–1939 елларны ГУЛАГта уздыра. Котылып чыккач та, НКВДга чакырылулардан туеп, авыру хатынын, мәктәптә укый торган ике улын калдырып, асылынып үлә. Аңа нибары кырык дүрт яшь була.

Яуширмәдә Исхакыйларның ояларын туздыралар. Йортларын, малларын алып, туганнарын урамда калдыралар, сеңелләренең балаларын уку йортларына алмыйлар. Барлык туганнар, Яуширмәне ташлап, Урта Азиягә китәргә мәҗбүр була. «Халык дошманы»ның ерак туганнары да эзәрлекләнә. 1937–1940 елларда Г. Исхакый туганнарының җәзага тартылулары кайбер гаиләләрне хәтта фамилияләрен алыштырырга мәҗбүр иткән.

Совет хөкүмәте чит илдә яшәп, Аурупа һәм Азия илләрендә абруй казанып өлгергән, инде үзенең трибунасын – мәҗмугасын да булдырып, үткен каләме белән большевизмның чын йөзен фаш итеп торган Г. Исхакыйның туганнарыннан менә шулай үч ала. 1989 елда Мәхмүт Таһир безгә: «Сәгадәт апа әтисенең энесе Әхмәтхәсәннең язмышы турында бик беләсе килә иде», – дип язган иде. Димәк, Исхакыйлар илдәге туганнарының хәлләрен белми яшәгән. Шулай ук Г. Исхакый, кызы Сәгадәтне үз янына алдырып, баласын үлемнән коткарып калган.

Сәгадәт Казанда Мариинская дип аталган гимназиядә укый. 1917 елның 7 мартында Казанда «Сәйяр» труппасы куйган «Зөләйха» спектаклен Мәскәүдән кайткан әтисе белән бер ложада утырып карый. 1922 елда әтисе янына чит илгә китә. Берлинда гимназиядә һәм аннан соң университетта укыган чорларда Сәгадәт тә, әтисе дә матди яктан бик авыр хәлдә яшиләр. Каникул вакытыңда Сәгадәт әтисе янына Төркиягә барып йөри. Истәлекләрендә, үзен каникулдан соң Берлинга озатканда: «Әтием үксеп-үксеп елады, – дип яза Сәгадәт. – Минем китү сылтау гына иде, аны елатучы сәбәп өметсезлек тулы тормышыбыз иде».

Г. Исхакый бервакытны илгә кайту мәсьәләсендә элек бергә сөргендә булган иптәше К. Е. Ворошиловка мөрәҗәгать итеп карый. Ләкин, Сәгадәт апа язганча, «Ворошилов бер самими, бер иптәшлек хисе белән: «Тормышыңны саклау өчен тырышырмын, ләкин эш өлкәсе синең өчен ачык түгел», – дип җавап бирә».

Сәгадәт Чагатай тюркология буенча профессор булып җитешә, Әнкара университетында төрек теле укыта, аның ире профессор Таһир Чагатай (1902–1984) шул ук университетта студентларга социология буенча белем бирә.

Сәгадәт Чагатай русча, алманча, инглизчә, французча, төрекчә, латинча, гарәпчә, фарсыча яхшы укый һәм сөйләшә. Ул дөньяның төрле илләрендә фәнни конференцияләрдә катнаша, күп илләрдәге тюркология җәмгыятьләренә әгъза итеп сайлана. Аның үзе исән чакта басылган «Чура батыр» (1935), «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (1963, I т.), «Казакъча мәтеннәр» (1961) «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (1972, II т.) һ. б. хезмәтләре бар.

Сәгадәт Чагатай 1988 елда «Айаз – Таһир» («Төркстан – Идел-Урал») вакыфын төзи. 2007 елда Истанбулда шул вакыф тарафыннан «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның тәрҗемәи хәле» исемле китап һәм 2008 елда «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның басылып чыккан барлык мәкаләләре» дигән ике томлы җыентык нәшер ителә.

Г. Исхакыйның бердәнбер исән баласы Сәгадәт Чагатай-Исхакый 1989 елның 24 июнендә сиксән дүрт яшендә Әнкарада дөнья куя, шул шәһәрдә җирләнә.

Сәгадәт ападан варислар калмый.

Г. Исхакый гомеренең соңгы унбиш елын Төркиядә яши. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Алманиядә калган әсир милләттәшләр Төркиягә күчәргә ярдәм итүен сорап иң беренче Г. Исхакыйга мөрәҗәгать итә. Әдип җиң сызганып әсирләргә беренче ярдәм – посылкалар җибәрүне оештырып йөри. Чит җирләрдә яшәүнең ачысын-төчесен үзе татыган Г. Исхакый, милләттәш әсирләрнең язмышын йөрәгенә якын алып, аларга матди ярдәм оештыру белән генә чикләнми, өзлексез рәвештә аларны Төркиягә китерү буенча эшли. 1948 елның 4 июлендә ул Сәгадәткә: «Кичә… тупланып киләчәк әсирләргә ярдәм эшен юлга куярга карар алдык», – дип хәбәр итә. Дөньякүләм танылган галим Әхмәт Тимергә язган хатында ул: «Безнең 180 якташыбыз бирегә килүчеләрнең исемлегеннән төшереп калдырылган. Аларның хокукларын кайтару эшендә тырышабыз», – ди. Йөзләрчә татар әсирләре Г. Исхакый ярдәме белән Төркиягә килеп урынлаша.

Г. Исхакыйга Ерак Көнчыгыштагы илдәшләре исә Төркия гражданлыгы алуда ярдәм итүен сорап язалар. 1949–1951 елларда Кобеда яшәүче Габбас Мөхәммәдҗанга җавап хатларында әдип аталарча һәм дипломатларча Төркия гражданлыгы алу өчен нәрсәләр эшләргә, кемнәр белән ничек сөйләшергә, хәтта гаризаны ничек язарга кирәклеген дә өйрәтә. Аларның гозерләрен үтәү юлында үзенең нәрсәләр башкарганын тәфсилли. Ә бу тәфсилләр артында никадәр мәшәкать һәм кыенлыклар ята. Истанбулдан Әнкарага барып йөрүләр, хөкүмәт кешеләре белән күрешүләр, дус-ишләрен дә шул юлда ярдәм итүгә тартулар һ. б.

Бу хатлар Г. Исхакыйның, чит мохиттә, тар кысаларда яшәгәндә дә, милләттәшләренең тормышларын мәгънәлерәк итү, җиңеләйтү юлларын эзләшүен, инде үзе ярдәмгә мохтаҗ көннәрдә дә мөһаҗирләр турында кайгыртып, аларга таяныч булып яшәвен күрсәтә.

Г. Исхакый бу хатларда үзенең хәле, сәламәтлеге турында ләм-мим сүз сөйләми. Ә бит ул елларда әдип бик фәкыйрьлектә һәм саулыкка туймыйча яши. Бу хакта ул кызына гына зарлана: утынының бетеп китүе, ә көннәрнең һаман суык торуы, ашказаны авыртуы, «һеморрой» белән интегүе турында яза. Ә шул арада ул Тукай көннәрендә үткәреләчәк «кичәнең репетицияләренә йөрибез» ди. 15 октябрь мәрасименә чыгышлар әзерли. Шул тынгысыз мәшәкатьләр арасында хастаханәгә дә кереп ята.

2011 елда Габбас Мөхәммәдҗанның кызы Рокыя ханым Вафаның безгә әйтүенчә, алар 1953 елда Төркия гражданлыгы алуга ирешкәннәр.

Төркиядә Г. Исхакый тырышлыгы белән юлга салынган тагын бер зур казанышны әйтеп китәргә кирәк. «Айлар, еллар маташа торгач, «Америка авазы» радиосын татарча сөйләтергә карар бирделәр», – ди ул Габбас әфәндегә язган хатында. «Америка авазы» – АКШ хөкүмәтенең чит илләргә тапшырулар алып бара торган радиостанциясе. Вашингтонда 1942 елда нигез салынган радио кырыктан артык телдә «сөйләшә», шул исәптән рус телендә дә (СССРда бу «аваз»ны тыңлау тыела).

Күрәсең, мөһаҗирләр шул каналда татарча һәм башка төрки халыклар телендә тапшырулар алып баруны дәгъвалаган һәм уңышка ирешкән. Г. Исхакый Истанбулдан Әнкарага кызы Сәгадәткә язган хатында «татарча радионың сәгате 4,30 да башлый, 15 дәкыйка[14 - Дәкыйка – минут.] сөрә, аннан соң Төркестан, аннан соң азәри…» дип хәбәр итә. Кызына язган тагын бер хатында исә: «15 октябрь өчен мин «Америка авазы» радиосына үз исемемнән бер сүз сөйләп күндердем», – ди, ә икенчесендә: «Без бу арада биш татар көе җырлатып, «Америка авазы»на күндердек. Шуны вөҗүдкә чыгарыр өчен, айдан артык куыштым, телефоннарын сорама да», – ди.

Г. Исхакый «салкын сугыш» чорында 1953 елның май аенда Германиянең Мюнхен шәһәренә Америка инициативасы белән оештырылган гайрерус мөһаҗирләренең конгрессына бара. Чыгышлар ясый, «Милли байрак» исемле кулъязма мәҗмугада мәкаләләре чыга. Конгресска Америкадан килгән вәкилләр белән әңгәмәләр кора. Шул конгресстан соң 1953 елның 11 декабрендә Мюнхенда СССР халыклары өчен оештырылган «Америка авазы»ның бер тармагы булган «Азатлык» радиостанциясе эшли башлый. Татарча тапшыруларны инде шул «Азатлык» радиосы яңгырата. Мондый зур эшнең оешуында Г. Исхакыйның да роле булган дия алабыз.

Шул Мюнхендагы конгресска китәр алдыннан, Г. Исхакый васыятьнамәсен яза. Бу вакытта ул каты авыру. Аны бит Мюнхеннан килеп алалар, мөһаҗирләр бөек юлбашчының конгресска килүен хәлиткеч эш дип саныйлар. Бу шулай була да. Әдип үз хәлен аңлап йә берәр җирдә үлеп калырмын дип уйлаптыр (текстта шул ихтималны әйтә дә), васыятьнамәне бик җентекләп яза. Аны тетрәнеп укыйсың. Ул Ватаннарында репрессияләнгән туганнарына да «өлеш» чыгара. Мәсәлән, Исхакый энесе булганга кулга алынып, ГУЛАГ газапларыннан котылып кайткач, 1940 елда кырык дүрт яшендә асылынып үлгән бертуган энесе Әхмәтхәсәнне берничә урында телгә ала, әйберләрен васыять итә…

Әйе, тимер коймалар бик текә булган шул… Г. Исхакый туганнары хәленнән бихәбәр булган. Чистай төрмәсендә таш идәнгә су сибеп яланаяк бастырып тотып, ундүрт ай газаплаганнан соң аяксыз калган сеңлесе Гайнелмәрзия турында да, Яуширмәдә Исхакыйларның оясын туздырып, йортларын, малларын тартып алып, туганнарын урамда калдыруларын да, сеңелләренең балаларын укырга алмауларын да, әтисе белән бертуганының улы Касыйм мулланы «Исхакыйдан нинди директивалар аласың?» дип газаплап, ахыр чиктә Һади Атласилар белән бергә атып үтерүләрен дә, 1937–1940 елларда Исхакый туганнарының репрессияләнүләре аркасында кайбер гаиләләрнең хәтта фамилияләрен алыштырырга мәҗбүр булуларын да әдип үзе дә, кызы Сәгадәт тә белми яшиләр…

Гомере буе, революция озакка сузылды, әмма большевиклар барыбер юкка чыгачак, татар халкы бәйсез, хөр мәмләкәт коруга ирешәчәк, дип инанган әдип «Идел-Урал мөстәкыйль дәүләте академиясе идарәсе»нә иҗатын бастырудан, 37 дәфтәрдән торган көндәлекләрен чыгарудан килгән табышны «милли юлда әсәр биргән кыйммәтле әдипләрне кызыксындыру өчен, милли премия сыйфатында бирелүен васыять итәм» дип язган. «Әгәр Ватаным руслардан азат ителсә, мәетем туган илемә, Казан шәһәренең ислам зиратында, мөмкин булса, Шиһабеддин әл-Мәрҗани, Габделкаюм ән-Насыйри, Һади әфәнде Максуди, Габдулла Тукайларның каберләре янына куелсын» дигән… Ул ашказаны рагы авыруыннан интегә. Үләренә ике ай калгач кына кызы Сәгадәт янына Әнкарага күченә. Халкыбызның бөек улы Гаяз Исхакый 1954 елның 22 июлендә җитмеш алты яшендә Әнкарада вафат була, үзенең васыяте буенча Истанбулда «Әдернәкапы шәһидлеге» зиратында җирләнә.

Илендә чагында башы төрмә-сөргеннәрдән чыкмаган, сөргеннән котылгач та, Идел-Уралында яшәүдән мәхрүм ителгән, киләчәген бәйсез дәүләт итеп күрергә теләгән Ил-йортыннан читтә яшәргә мәҗбүр булган, дөньяның барлык кыйтгаларын айкап, туктап яшәп алган һәр җирдә үзенең якты эзен калдырган, матбагалар корган, гәзитә-журналлар чыгарган, чыгышлары, мәкаләләре белән татарны, аның уй-хыялларын таныткан, үзе гомере буена йортсыз-җирсез булган сәйяр язучыбыз Гаяз Исхакый кебек бик зур каршылыкларны үтеп, чиксез зур мирас калдырган тагын кем бар бездә?

1992 елда безнең тарафтан төзелгән Г. Исхакый әсәрләренең 15 томлыгы проектына әдипнең кулыбыз җитәрдәй татарча һәм беркадәр төрекчә мирасы гына теркәлгән иде. Хәзерге көндә аның энтузиастлар кулы җитмәстәй, бик күп илләрдә чәчелеп калган мирасын чамалаганда, күптомлык икеләтә, ә бәлки, аннан да артыграк күләмдә, 30–35 томнар булып күзаллана. Г. Исхакыйның чит илләрдә гарәп, фарсы, алман, инглиз, француз, поляк, фин, кытай, япон һ. б. телләрдә, шулай ук эмиграциядә нәшер ителгән рус, украин, азәрбайҗан, әрмән, кырым-татар матбагаларында басылып чыккан мирасын кайчан һәм ничек җыярбыз икән?

Төркиядә күп дистә еллардан бирле мәдәният файдасына эшләп килгән бай фондлар бар. Шул фондлар ярдәмендә төрек галимнәре, Казанга килеп, айлар, еллар буена бездәге чыганакларны өйрәнәләр. Бездә андый мөмкинлек юк. Революциягә кадәр мәдрәсәләр тоткан, нәшриятлар ачкан байларыбыз юк. Традиция өзелгән. Безгә хөкүмәт ярдәменә сыенырга туры килә. Г. Исхакыйның дөнья буенча сибелгән мирасын җыйнау буенча киң хөкүмәт программасы төзелергә тиеш. Утыз биш ел гомерен чит илләрдә үткәргән әдипнең иҗатын башкача кайтарып булмаячак.

1993 елда Яуширмә авылы Мәдәният йортында Г. Исхакыйның тууына 115 ел тулу уңае белән музей ачылган иде. Ике-өч энтузиаст тырышлыгы белән генә оешкан бу музей беренче елында ук дәүләт музее статусына ия булды һәм Татарстан берләштерелгән дәүләт музее составына керде. Музей, елдан-ел байый барып, алты ел дәвамында Казаннан, республика шәһәр һәм районнарыннан, башка төбәкләрдән язучыларны, галимнәрне, хөкүмәт җитәкчеләрен, журналистларны, укытучыларны, укучыларны, студентларны һ. б.ны үзенә җәлеп итеп, кабул итеп торды. Бу музей экспонатлары 1999 елның 30 июлендә ачылган Г. Исхакый музей-утарының фото һәм документлар экспозициясенә нигез булды. Г. Исхакыйның 15 томлык әсәрләр тупламасының әдәби томнарында бу юлларның авторы тарафыннан, нигездә, үз тупланмасыннан биреп барылган фоторәсемнәр, документларның барысы да диярлек башта Г. Исхакый музеенда урын алган иде. Музей хәзер дә экспонатларга байый тора.

Шулай итеп, җитмеш ел онытылып торган Г. Исхакый иң беренче туган туфрагына, үз нигезенә кайтып төште. Ул шулай булырга тиеш тә иде. Әмма әдипнең музеен Казанда да ачу зарури. Казанның дүрт йортлы урамына Гаяз Исхакый исеме бирелде. Шуннан башка башкалабызда татарның бу олуг затын искә төшерә торган бернәрсә дә юк. Мәркәзебездә Г. Исхакый кебек бөекләргә музей ачу – ул һәркемгә милләтебезнең дә бөеклеген күрсәтүче символ булыр иде.

Булачак музейның бинасын да эзләп торасы түгел – әдип үзе укыган Күл буе (Касыймия) мәдрәсәсе. Бу бина Мәрҗани урамында (28 нче йортта) урнашкан. Элек шәкертләр сабак укыган һәм йокы бүлмәсе булган зур бүлмәләр нәкъ музей залларын хәтерләтә. Шунда ук һәйкәлен дә куярга була. Бинаның тирә-ягы туристлар йөри торган маршрутка керә бит. Г. Исхакыйга истәлек тактасы куярлык урыннар да бар. Пушкин урамында «Марусовка» дигән йортта М. Горький да, Г. Исхакый да торган. Истәлек тактасы Горькийга куелган, янәшәсендә Исхакыйга да кирәк бит. Апанаевларның «Доходный дом» дип аталган йортында 1907 елда Г. Исхакыйны кулга алалар, әйберләрен төяп китәләр. Истәлек тактасын шунда да куярга кирәк. Казаннан Яуширмәгә барган вакытта зур юлда музей барлыгы турында зур элмә такта эленсә, азмы-күпме музейга да, авылга да, әдипкә дә шөһрәт булыр иде.

Г. Исхакый – татар әдәбиятына идеал алып килгән язучы, татарның күңел төпкелендә яткан хыялын – милли бәйсезлек, дәүләтчелек идеясен күтәреп чыккан зат. Аңа 141 «яшь», әмма аның бөтен иҗатында бүгенге көн проблемалары – мәңгелек идеаллар чагыла.


***

Г. Исхакый әсәрләренең унбиш томлык җыелмасы 1998–2014 елларда басылып чыкты. Революциягә кадәр язылган әдәби әсәрләренең гамәлдәге язуда дөнья күрүенә дә егерме ел узган икән. Инде яшь буын укучылар да үсеп җитте. Шул сәбәпле әдипнең әдәби әсәрләрен кабаттан бастырып чыгару зарури бер бурыч булып тора. Укучыларның, китапханә хезмәткәрләренең үтенечләрен искә алып, әлегә Г. Исхакыйның күренеклерәк әсәрләреннән бер җыентык төзеп чыгару мәгъкуль күрелде.

Бирелгән текстларда авторның тел үзенчәлекләре сакланды. Әсәрләрдә «җ»ләштерү  – «й»ләштерүдә эзлеклелек юк. Бер үк сүз «җ» белән дә, «й» белән дә язылган (мәсәлән, җир  – йир). Алар бертөрлегә әйләндерелмәде, ә бәлки ул чорда телдә орфография нормаларының эшләнмәгән булуын, язылыштагы тотрыксызлыкны күрсәтү өчен, төп тексттагыча калдырылды. «Яңа – яңы», «тишенү – чишенү», «еглады – җылады» һ. б. ике төрле язылыштагы сүзләр унификацияләнмәде, төп нөсхәдәгечә бирелде.

Җыентыкка кергән «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте турында аерым сүз әйтергә кирәк. Үз вакытында Миркасыйм Госманов бу мөһим повестьне һәркем җиңел укый алсын өчен «гадиләштереп» әзерләп, аерым китап итеп чыгарырга киңәш биргән иде. Бу әсәрне әлеге җыентыкка «гадиләштереп» бирдек. Текстта очраган гарәп, фарсы сүзләренең татарчага тәрҗемәләрен генә текст тукымасына урнаштырдык. Гарәп, фарсы сүзләренең бик еш кабатланганнарын гына, астөшермәдә тәрҗемәләрен биреп, текстта үзгәртмичә калдырдык.



    Лена Гайнанова,
    Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты




Проза әсәрләре





Ике йөз елдан соң инкыйраз[15 - Инкыйраз – сүнү, бетү, юкка чыгу.]


«Ике йөз елдан соң инкыйраз»ны язудан мәкъсудым – милләтемезнең шул китешеннән үземнең разый түгеллегемне күрсәтеп, бу китешнең очы инкыйраз идекен белдерүдер. Кайбер кешеләр милләтемезнең шул китешен бик файдалыга санап, шул китештән бик зур өметләр дә көтәләр. Әмма мин һич андый өметләр көтәрлек «төпле» бер эш күргәнем юкка, хәзер дә халкымыз арасында сөйләнә торган сүзләргә, эшләнә торган эшләргә вакытлы килгән «бизгәк» дип кенә карыйм. Һәм дә ул сүзләрне сөйләүчеләр, эшләүчеләрнең күбрәк әһәмияте сүздә генә булганга, боларга бертөрле замана модасы төсле генә караганга, бу эшләргә, бу кычкырышларга «курчак туе» дип кенә исем бирәм. Һәм, минемчә, һәммәсе курчак уеныдыр. Курчак уеныннан бер мәгънәле эш килеп чыкмадыгы кеби, табигый, безнең дә бу «төпсез» эшемездән дә бернәрсә чыкмас дип уйлыйм. Бәлки, минем бу фикерем хатадыр. Бәлки, бөтенләй көлкедер. Ләкин, ни булса да, хакыйкатькә бик якындыр йә хакыйкатүктер.

Бу китапта минем милләткә карашым ничек икәнлеге тәмам күрендеге кеби, китмешемезне үзгәртсәк, минем бу өметсезлегем урынына «өмет» тууы да мөмкин икәнлеге ачык белдертелгәндер. Китабым бик ачы тел берлән язылмыштыр. Аерым алганда, халкымыз карашында иң изге саналган «голяма»[16 - Голяма – галимнәр, укымышлылар; бу урында: дин башлыклары, руханилар.] сыйныфына бик каты тукынылмыштыр. Монысы хакында бертөрле аклану-фәлән язмакчы булып, бу кереш сүземне караларга башласам да, үз карашымда иң зарарлы, үсешкә, алга китешкә киртә булулары ачык булган шул сыйныфтан түбәнчелек белән үтенүгә, бердән, вөҗданым разый булмадыгы кеби, икенчедән, каләмем буйсынмады. Фәкать бу очракта укучыларыма гына бер сүз әйтәсем бардыр.

Минем «голяма» сыйныфына каты-каты һөҗүмнәрем аларга үземне күрсәтү өчен дошманлыгым-фәләнлегемнән түгелдер. Бәлки, милләтнең үсешенә киртәләрне эзләгәндә, кайсы яктан караганда да, шул «голяма» сыйныфының иң алда кылычын тотып наданлыкны саклавын күрдекемнән, һичшиксез, аларның булулары зарарлы идеке фикере күңелемдә бик нык урнаштыгыннан, үзем белгән нәрсәне шундый милләтнең алга китүе, үсеше кебек изге эшләрдә сакларга, бердән, үзем буйсынган ислам дине киртә булдыгыннан, икенчедән, начарны – яхшы, каракны – тугры, зарарлыны зарарсыз итеп күрсәтергә вөҗданым риза булмадыгыннан һич олылаусыз-нисез, бары кадәре һәммәсен күрсәттем. Кайбер кешеләр, бигрәк «голяма» тарафдарлары, минем бу сүзләремне, минем аларны белмәвемә, аларның һәркөнне кылып тора торган яхшылыкларын күрмәвемә юрау ихтималлары бардыр. Ләкин бу хатадыр. Һәм бик зур хатадыр. Үземезнең өй тарихымыз теркәлә башлаганнан бирле, атам-анам тарафы мулла була килмеш улдыгы кебек, үзем дә шундый «голяма» кайный торган «казан»да укыдыгымнан, башка тормышымда да алар берлә катышуым бик күп булганга, алар хакында минем язган сүзләрем бик белеп, бик озын тәҗрибәләрдән соң язылганга, хата булу ихтималы бик ерактыр. Мин һәр эштә «голяма»ның алга китешкә киртә икәнен күргәч, милләтне тәрәкъкый[17 - Тәрәкъкый – үсү, алга китү, прогресс.] иттерәсемез килсә, аны башка милләтләр арасына кертәсемез килсә, аңа киртә булган «голяма» сыйныфының сүзенә илтифат кылмаска, үземезнең ыштан алудан башлап кыз бирү, угыл өйләндерү, самавыр төзәттерү эшләремезгә кадәр катышуларын бетерергә тиешлегенә һәм аларның сыйныфларына бер артыклык (привилегия) бирмәенчә, кешесенә күрә генә эш йөртеп, халкыбызның алар хакында урнашкан фикерен үзгәртү кирәкле уена йиттем.

Минемчә, хәзер тәрәкъкый өчен иң кирәкле эш – үземезне шул голяманың тәхет коллыгыннан коткарып, һәр хәрәкәтемездә хөр булмактыр. Шуннан соң безнең эшләремез рәткә китсә китәр. Әмма ул «голяма»ның кәкре-бөкре фикере берлән һәм голяманың ул кадәр мин-минлеге берлән еракка китә алмавымыз һәммә кешегә мәгълүм бер эштер. Испания кебек дөньяның иң бай, мәдәнияткә иң сәләтле кыйтгасының бу көнге дәрәҗәдә калуына, Бохара кебек шулкадәр төзек бер мәмләкәтнең иң түбән, иң начар дәрәҗәдә булуына «голяма»ның кәкре-бөкре, черек фикерләрен үзләренә юл күрсәтүче итеп тануларыннан башка бер сәбәп юктыр.

Һәр диндә, һәр халыкта «дин голяма»сы исемендәге халыкның манигы тәрәкъкый[18 - Манигы тәрәкъкый – үсешкә, прогреска киртә.] икәнлеге исбат ителгән бер хакыйкать булгач, безнең голямамыз гына ул гомуми кагыйдәдән чыкмаячаклардыр. Шуның өчен без хәзер аларның сүзләренә илтифат кылмаенча хәрәкәт итик. Без аларны, приговор биреп, үлегемезне күмәр, туганымызга исем кушар өчен билгеләгәнмез. Һәм аларга шуннан үтәрлек бер хак бирергә хакымыз да юктыр. Бирсәк тә, үземезгә аннан зарардан башка нәрсә булмаячактыр.

Манигы тәрәкъкыйның икенчесе – мәдрәсәләремезнең, мәктәпләремезнең юклыгы һәм дә барларында укыла торган гыйлемнәрнең эшкә яраксыз бер чепухалар булуы вә мәдрәсә-мәктәп эшләренә әһәмият бирмәвемездер. Моның да сәбәбе баягы голямаларга ышануымыздан һәм дә, аларның шул эшне эшләргә сәләтле түгеллеген белә торып, шулкадәр мөкатдәс эшләрне аларга тапшыруымыздандыр. «Тәрбия ни? Уку ни? Укыту ни?» икәнлеген белмәгән кешеләргә шул эшне тапшыру – һәм көлке, һәм кайгылыдыр. Бу мәсьәләне уйлаганда, һәрвакыт минем хәтеремә русларның иң бөек мөхәррирләреннән, иң зур психологларыннан Тургеневның «Все это было бы смешно, когда не было бы грустно» дигән сүзе исемә төшә дә, бу эш хакында шуннан да мәгънәле сүз әйтергә таба алмаенча, телемдә шул шигырьчекне әвәләндерергә тотынам. Мин бу мәсьәлә хакында еглыйм да, көләм дә. Ләкин һичберсеннән файда чыкмадыгы кебек, миннән соң килә торган яклаучыларга егларга да, көләргә дә бер эш булсын өченме, мәсьәлә һич үзгәртелгәнлеге юклыгыннан башка, аның хакында уйланганы да бик аздыр.

Өченче манигы тәрәкъкый һәм дә иң сизелә торган манигы тәрәкъкый – милләтемездәге хезмәткә ярарлык кешеләрнең һәм хезмәт итә торганнарның бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, үзләренең тамакларын туйдырыр өчен, милләткә хезмәт итәр урынында иң түбән кешеләрнең коллыгында изелүләредер. Бусы бик аяныч вакыйга һәм бик кәефсез хәлдер. Хәзерге күзгә күренгән язучыларның һичберсе юк ки бәйсез рәвештә хәрәкәт итә алсын. Һәммәсе үз тамагын туйдырыр өчен, үзенең урынын саклар өчен, шундый кешеләрнең башмакчысы булырга ярамаган кешеләрнең кулларында уенчык булып йөриләр. Иң кәефсез ягы – боларны бу коллыктан кортырлык бер җайның күренмәве һәм дә булганы бер шул коллыкка төшә баруыдыр. Милләтнең алдан бара торган кешеләре һәм халыкка караңгы юлда ут күрсәтә торган затлары, үзләренең утларын сукырларның күзләренә, кәефләренә зарар итмәс өчен, йә бөтенләй күрсәтмәенчә халыкны караңгылыкта калдыралар, яисә тычкан уты төсле генә якты биреп, халыкны караңгы төндә адаштыралар гынадыр. Бу мәсьәлә, нигездә, иң әһәмиятле, иң зур фикер сарыф кылына торган эштер. Ләкин бу эш, безнең болгарларның[19 - Русиянең уртасындагы мөселманнар тарихча «болгар» халкыннан булып, татарлар боларга килеп кушылган гына булганга, бу китапта «болгар» исеме берлән йөртәчәкмен. – Г. Исхакый искәр.] бәхетсезлегенә каршы, башка милләтләрнең киресенә булгандыр. Башка халыкларда күбрәк тәрбиячеләр, бигрәк язучылар зур байлардан вә зур дәрәҗәле затлардан чыкмыштыр. Әмма бездә бер артык сүз ычкындырса, шуның җәзасы ничә айлар ач йөрергә мәҗбүр була торган яисә шул сүз өчен бөтен халыкның күзеннән төшеп, үзенең кечкенә бер эшенең дә артыкка китүенә сәбәп була торган сыйныфтан килмештер.

Дүртенче манигы тәрәкъкый – безнең рус мәктәпләрендә укымавымыз, бу көнгә кадәр үземезнең мәдрәсәләремезнең юк икәнлеген белмәвемез һәм дә үземезнең бик надан, күт юу кагыйдәләреннән бик аз үтә алуымызны танымавымыздыр. Бу эш безнең китешемезгә бу вакытка кадәр бик зур зарар итдеке кеби, киләчәктә дә киртә булачактыр. Чөнки халкымыз арасында иң аңлаган дигәннәремез дә бу көнгә кадәр хөкүмәт мәктәпләрендә укудан качалар һәм качыралар. Мин бу эшнең бер дә сәбәбен белмәсәм дә, бик кайгырам. Минемчә, бик кайгырырга тиеш мәсьәлә һәм тизрәк шуның киртәләрен бетерергә тырышырга кирәкле мәсьәләдер. Безнең Русия идарәсенә буйсынуыбызга өч йөз илле ел булса да, шул озын гомердә руслардан һич файдадан башка нәрсә күрмәсәк тә, бу көнгә кадәр безнең Русия идарәсенә буйсынган булуыбызны белмәгәннәремезнең саны чиксез булдыгы кебек, руслардан әллә нинди куркып, аларның һәммә эшләренә шикләнеп караучыларның да исәбе-хисабы юктыр. Бу – безнең милләтемезнең китеше өчен һәм ватанымызның файдасы өчен бик зарарлы эштер. Шуның өчен бу эшне бетерергә хөкүмәт тә, әлбәттә, бик нык бил баглап тырышырга тиештер. Ул – болгарлар арасында рус телен тарату, рус әдәбиятына мәйдан бирү һәм дә болгар әдәбиятына юл ачу берлән була торган эштер. Болгар әдәбияты болгарларның иң аңлаган кешеләренең бәгырьләреннән чыкканга, аларның күңелләрендә русларга ышану тәмам урынлашканга, алардан һич куркырга ярамыйдыр. Бу әдәбият[ның] руслар берлән болгарларны якынлаштыруында, бик күп кеше тарафыннан укылып, бик күп кешенең фикеренең тиз ачылуына да сәбәп булуында шөбһә юктыр.

Бишенче манигы тәрәкъкый – эшләгән эшләремезнең һәммәсенең төпсез, нигезсез булуыдыр. Безнең һәммә эшемез – бу ел булса, киләсе елга юктыр. Моның сәбәбе[н], кайбер кешеләр, безнең миебезнең шундый кимчелек берлән яратылуыннан, дисәләр дә, минемчә, монда да эшкә өйрәнмәгәнлекемезнең бик күп зарары бардыр. Бу безнең һәр хәрәкәтемездә күрелә торган авырудыр ки, һичшиксез, моның дәвасын табып, бу бәладән котылуга тиештер.

Бер авылда ачылган мәктәп бер ел дәвам итә, икенче елында бөтенләй ташлана. Бер мәктәпкә кергән шәкерт бер ел укый да, икенчесендә чыгып, бер эшкә тотынган була, икенче елны анысын да ташлый. Бу эшләр – һәммәсе безнең күз алдымызда һәр көнне күренеп тора торган бер эштер. Тагы бездә бер эш бар: һәммә кеше бик зур эшләмәкче була. Әгәр ул эштән ул теләгән кадәр үк зур эш чыкмаячагын белсә, хәзер ташлый. Тагы бик зур файда күренер төсле булган эшкә тотына. Аны да күрә дә, аны да ташлый. Әмма акыртын гына эшләп, озын гомердә бер нигезле нәрсә чыгаруны без яратмыймыз да, теләмимез дә. Безгә, булса, тиз булсын һәм бик файдалы булсын. Без, бер ел русча укып, университет правасы алырга тырышамыз. Ике ел укысак, бер-бер мәхкәмәдә унбиш сумлык писер булып, милләткә бик зур хезмәт иткән кеше кебек, бик вәкарь берлән генә хәрәкәт итә башлыймыз. Менә шул эшләрнең һәммәсен мин инкыйраз галәмәтләре дип уйлыйм. Шул сәбәптән мин, һәммәмезгә шул эшләрне рәтләргә тиеш, дим һәм аңлаган кешеләргә фарыз дәрәҗәсендә үк, дим. Әгәр алга китик дисәк, һәммәмез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз – аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Һәммәмезнең теләгәнемез бер, һәммәмезнең эстәгәнемез бердер. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бернәрсәмезне дә кызганмыйк, менә шуннан соң милләт милләт төсле булса булыр. Югыйсә чәй янында варенье илә азрак исереп, милләтнең киләчәкләрен сөйләүдән берни чыкмый. Агачтан йимеш алыр өчен, аны орлыктан сачеп, һәр көнне никадәр хезмәт сарыф кылып, ничә еллар тырышканнан соң гына мәкъсудка ирешәләр. Без дә шулай итик. Бүген чәчеп, иртәгә алма җыярга тубал күтәреп чыкмыйк. Һәм, алмасы булмаса, агачны бәреп-сугып бетермик. Тагы хезмәт сарыф кылырга тотыныйк. Бара-тора, вакыты йиткәч, алмасы да булыр, файда да булыр.

Бу китапта язылган сүзләр теләсә бик ачы булсын, теләсә бик төче булсын, минем күңелемнән кайнап-кайнап чыккан мәгънәләрдер. Ачылары да күз яше беткәннән соң, еглый-еглый арыганнан соң, ни берлән дә күңелне аңлату мөмкин булмагач, көлке берлә аңлатылган хакыйкатьләрдер. Һәм дә ул көлгән гыйбарәтләрне чыгарырга элгәре бик күп яшьләр сарыф кылынганга, алары үз карашымча төчеләреннән дә кыйммәтледер. Һәм дә төчеләреннән дә тәэсирле булырга тиештер.



    Мөхәммәдгаяз


Иншаэ Аллаһе әр-рахмән[20 - Иншаэ Аллаһе әр-рахмән – мәрхәмәтле Алла теләсә.]

Аллаһ насыйп итсә, Шаһмөхәммәд Ишмукаев никях мәҗлесенә киң күңеллелек кылып килүегезне үтенәдер. Чәһаршәнбе көн өйләдән чыгуга, әмма сәгать икедә никях укылыр. 12 нче сентябрь, 1800 сәнә дип таралган чакыру кәгазе нигезендә, Шаһмөхәммәт байларга чәһаршәнбе көн никях мәҗлесенә халык җыела башлаган иде. Шаһмөхәммәт байларның өендә дә туй яраклары, мәҗлес кирәкләре хәзерләнгән иде.

Менә хәзрәтләр күренде. Әлмөхәммәт хәзрәт, Әхмәтша хәзрәт, Вәлиулла хәзрәт, Зәки хәзрәт, Җәмал мөәззин, Хәким карый, Мәрдан суфи бер-бере артлы бай өенә таба киләләр иде. «Туйлар мөбарәк булсын, Шаһмөхәммәт!», «Әйе, шулай булсын инде!» дигән догалар берлән хәзрәтләр эчкә керделәр. Аннан да атлы килеп чыга, моннан да килеп чыга иде. Күренгәне бер, Шаһмөхәммәт байларга килеп сәлам биреп, «Туйлар мөбарәк булсын!» сүзләре берлән эчкә юнәләләр иде.

Кунаклар килеп бетә язган иде, бары Фәхри кода, Шаһмәрдан ишан берлән Гали бай гына калганнар иде. Озак үтмәде, камчат бүректән Фәхри кода, саурый[21 - Саурый – ат тиресеннән ясалган күн.] читек, саурый кәвеш, яшел чапан, яшел чалмадан Шаһмәрдан ишан да баягы «Туйлар мөбарәк булсын!»ны әйтеп, эчкә кереп киттеләр. Пар тимеркүк атларда озакламаенча Гали бай да килде.

Шаһмөхәммәт байларның йортларыннан арткан ат берлән генә дә урам бөтенләй тулган иде. Капка төбендә карарга килгән кешенең дә исәбе-хисабы юк иде. Кодалар килеп беткәч, Ишмукаев үзе дә өйгә кереп китте.

Өч катлы таш өйнең һәммә йирендә мәҗлес хәзерләнгән иде. Шаһмөхәммәт бай залны бер кат күздән кичерде. Ике табын хәзрәтләр, ике табын кодалар берлән зал шыгрым тулган иде. Гостиный, түбән өй, чарлакны – һәммәсене карады. Күп кешеләр берлән исәнләште, күп кешедән «Туйлар мөбарәк булсын!» сүзен дә ишетте. Кирәкле кешеләр беткән төсле күренде. Һәм дөресте дә беткән иде. Шаһмөхәммәт, карап бетергәч:

– Хәзрәтләр! Эш тәмам иде, – диде.

Мәхәллә хәзрәте Әхмәтша мулла да, тамагын кырып, «эһэ-һэ» дип:

– Соң инде укыйкмы, Фәхри агай? – диде.

Фәхри:

– Әйе, хәзрәт, укыйсыз инде, Шаһмөхәммәт кызы Айсылуны минем угылым Бикбауга никях укыйсыз, – диде.

Фәхри бай бу сүзләрне әйткәндә бөтен мәҗлес акыртын гына елмайганнар иде. Шаһмөхәммәт:

– Ун мең мәһәр, һәммәсе тәмам, – диде.

Бу сүз соңыннан хәзрәт шаһит-фәлән дигән сүзләрне сорамаенча ук, гүя аңарга кыз да, кияү дә ризалыкларын барып әйткәннәр кебек, Шаһмәрдан ишанга күзенең бер очы берлән карап, башын бөкте. Ишан хәзрәт:

– Үзеңез укыңыз, мулла Әхмәтша, үзеңез! – дигәч, Әхмәтша хәзрәт тагын бер «эһэ-эһэ» дип, «Әлхәмдүлиллаһ» дип башлады. Бикләгән бер сүзен дә калдырмады. Коръән Газыймнан «Вә ин хифтем илля тәгъдилү» аятен калдырса да, «Мөсәннә вә сөлесан вә робгы»ны бик сузып-сузып, үзенә бер дәрт берлән укыды. Никях та бетте.

Фәхри кода берлән Шаһмөхәммәт бай да, хәзрәтләр табынында кулларына акча тотып алды-артлы әйләнеп чыктылар. Биргән сәдакалар Шаһмөхәммәт байның, Фәхри коданың йөзләрен кызартырлык түгел иде –хәзрәтләргә иллешәр (!!), мөәззиннәр, карыйларга да егерме биш сум иде. Мәҗлес башланды, кашык-тәрилкә кузгалды, бөтен өйдә чыкыт-чыкыт кашык, тәрилкә тавышы иде. Озак үтмәде, бу моңлы тавыш та бетте. Акрын-акрын ашлар килә башлады. Килгән аш саен Шаһмәрдан ишан яисә хәзрәтләрдән берсе тарафыннан: «Бәрәкалла, ашны бик зур хәзерләгән икәнсез, мулла Шаһмөхәммәт», – дигән сүз үзенә бертөрле тавыш берлән әйтелә иде. Ләкин бу сүз Шаһмөхәммәт байның да, Фәхри коданың да күңеленә электрик төсле тәэсир итеп, ике кода да тиреләренә сыймас дәрәҗәдә кәефләнәләр иде. Хәзрәтләр дә белми әйтмиләр лә инде! Укыган кешегә һәммәсе билгеле, кодаларның бу кадәр кәефе киләсен белмәсәләр яки бөтенләй әйтмәсләр иде, яисә кәеф таба торган икенче сүз табырлар иде. Мәсәлән, бер дә булмаса: «Мулла Шаһмөхәммәт, үзеңә Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә яшь кызлар алырга язсын, абыстаң әле сөйләп тора иде, эһэ-һэ, яхшы инде, тынычлык берлә торырга язсын!» – диерләр иде.

Мәҗлес бик зур корылган иде. Казан ашларының һәммә төрлесе булдыгы шикелле, кондитер ашы берлән дә дөнья тулган иде. Аш артыннан аш килеп, ахырында ширбәт килде. Һәммә кеше, бер-берсенә карап, елмаешып, кесәләрен актара башладылар. Бөтен мәҗлесләрдә акча тавышы купты, шотыр-шатыр иткән кәгазь тавышы берлән, сирәк-сорак чылтыраган алтын тавышлары бөтен өйне тотты. Озакламады, һәммә тәрилкә өем-өем акчалар белән хатын-кыз ягына юнәлә башлады, фатихадан соң хәзрәтләр баягыча кодаларның тәненә тәэсир кылырлык, ата күркәдин зур иттереп кабартырлык сүзләр әйтеп чыгып киттеләр.

Кунаклар таралуы бик хозур булды. Һәммә кеше үз танышы берлән, көлешә-көлешә, Айсылу берлән Бикбауга мәхәббәт теләп чыгалар иде. Хәзрәтләрдән андый сүз ишетелми иде. Алар аның урынына «ярдәмчел кеше, ярдәмчел кеше» дип, кесәләрендәге акчаларны капшый-капшый сөйләшеп чыгалар иде.

Ләкин ишегалдына чыккач та китәргә булмады, чөнки Шаһмөхәммәт кода кучерларга өчәр тәнкә акча, берәр булки, берәр яулык өләшә иде. Дөрест, аны элгәрерәк тә өләшеп бетерергә мөмкин иде. Шаһмөхәммәт бай һәммә кунак алдында акча кызганмаганын күрсәтер өчен шулай иткән иде. Озак үтмәде, Шаһмөхәммәт бай, эшне бетереп, кунаклар янына килде. Күзләре ут кебек уйный, һәммә кешенең йөзенә караганда, «Менә абзаң ни эшли!» дигән төсле иттереп карый иде. Шаһмөхәммәтнең бу эше дә тәбриксез калмады, ишан хәзрәт:

– Һиммәтеңә рәхмәт, мулла Шаһмөхәммәт! – диде.

Шаһмөхәммәт «эһэ-һэ» дип, хәзрәтнең ни әйткәнен аңламыенча:

– Шулай булсын инде, хәзрәт, шулай, – диде.

Акыртынлап кунаклар тарала башлады. Кунаклар арасыннан:

– Байлык ни эшләтә!! Курчак туена никадәр расхут!! Ике яктан кырык мең, кеше үз кызын биргәндә дә алай расхут тота алмый, и, байлык яхшы нәрсә соң! – дигән сүзләр ишетелә иде.

Мәрхәмәт, йа Раббем, кырык мең тәнкә! Курчак туена кырык мең тәнкә?! Кем әйтеп, кем ышаныр бу сүзгә? Ләкин ышансаң-ышанмасаң да, бу – курчак туе иде! Һәм чыккан расхут та кырык мең иде. Сез: «Бу эшләр ни өчен? Ник курчак туена кырык мең? Бу эштән кемгә файда булды? Әллә гомуммилләткә бер-бер файда бармы? Ник болай иткәннәр?» – диерсез. Мин тагы «Бу туй – курчак туе иде, чыккан расхут кырык мең иде»дән башка җавап белмим. «Кырык мең!!! Кырык мең!! Бер файдасыз кырык мең!» дисезме? Без элгәре үземезгә кәеф килердәй йирләрдән кырык меңнәрне кызганмый идек! (Бу туй – үзе зур дәлил.)

Күпме расхут чыкса да чыкты, туй үтте, Шаһмөхәммәт бай берлән Фәхри дә читтә: «Менә акчаны кызганмыйлар, курчак туена кырык мең тотканнар», – дигән зур ядкяр калдырдылар. Ләкин озак үтмәде, бу сүз аларны мактар өчен булмаенча, яманлар өчен әйтелә башлады. Сөекле укучы, бәлки, бу эшкә гаҗәпкә дә калыр, хакы да бар. Ләкин һәр нә исә бу эш язучының үз хыялы түгелдер, вакыйгадыр. Һәм гаҗәплегендә дә гаепле язучы түгел, бәлки вакыйганың үзе һәм дә сезнең бу эшкә егерменче гасыр күзе берлән каравыңыздыр. Безнең эшләремез арасында унтугызынчы гасырда эшләнгән эшнең егерменче гасырда көлке булуы ис китә торган бер эш түгелдер. Безнең һәммә эшемез шулай, унсигезенче гасырда эшләгәнемез унтугызынчы гасырда көлкегә калмыш, унтугызынчы гасырдагы эшемез егерменче гасырда, егерменче гасырдагы эшләремез дә егерме беренче гасыр кешеләренә көлке булуында да шөбһәм юктыр.

Һәр нә булса булды, туй бетте. Күп вакыт үтмәде, әлеге Шаһмөхәммәт бай да, Фәхри кода да баягы кырык меңне икенче мәртәбә күрә алмаенча, дөресте генә, кирәкләренә тотарга да таба алмаенча вафат булдылар. Сез инде нигә ул кадәр үз хәлләрен белмәенчә, киләчәкләрене уйламаенча кылынганнар диерсез. Эшләгән эшләремезнең ни өчен, ник икәнлеген белмәенчә кылуыбыз – болгарларның искедән калган табигатедер. Әгәр бу табигать бездә булмаса иде, белмим, без хәзер нинди милләт булыр идек икән? Бабайларның «үткән эшкә салават» дигән сүзләре берлән күңелемезне җуатыйк та эшемезгә тотыныйк. Унтугызынчы гасырда бер курчак туе кырык мең булдыгы шикелле, җанлы курчаклар туе да кырык мең берлән калмаенча, сиксән меңгә бик еш йитә иде. Заманасына күрә гадәте, гадәтенә күрә кешесе, кешесенә күрә гакылы, уе, күрәсең, инде. Югыйсә безнең заманда ул кырык меңнәр, сиксән меңнәр курчак туена тотарга түгел, үземез өчен кирәкле, милләтемезнең җаны диер дәрәҗәдә булган мәдрәсәләр, мәктәпләр салыр өчен дә юктыр.

Еллар үтә бара, халык арасында мода үзгәрде, байларымызның камчат бүрекләре кечерәйде, бикәләремезнең ак калфаклары кыскарды, әмма расхут көннән-көн арта иде, мода кирәкләре дә, белмим, сәгате саен үзгәрә иде. Сез: «Ул вакытта голямалар ни эшли иде? Халыкка бу эшләрнең ярамавын, болай кылынсак, киләчәктә милләтемезнең бетү ихтималын сөйләп, мондый эшләрдин тыелырга вәгазь кылмыйлар идеме?» – диерсез. Мин әйткән идем ләса, Фәхри берлән Шаһмөхәммәткә вә аның төслеләргә «бәрәкалла һиммәтеңә!» диләр иде дип.

Ләкин озак үтмәенчә, голяма арасында икенче мәсьәлә чыкты – дин мәсьәләсе. Ул да: «Безнең болгар йортында ястү (ясигъ) намазы фарызмы, түгелме? Вакыт керәме, юкмы?» – мәсьәләсе иде. Бөтен болгар голямасы шуның берлән мәшгуль булдылар. Һичбер мәҗлестә шул мәсьәлә чыкмый калмады. Һәм дә һәр почмакдин «Ля нөсәллим, лям ля яҗүз, мәмнуг» (риза түгел, буйсынмыйм) дигән сүзләр ишетелгән кеби, әфьюнлы баштан «гакыллы» вә «ныклы» дәлилләр дә агып кына тора иде. Бу мәсьәлә көннән-көн халык арасында җәелә иде. Көннән-көн ике тарафның да сүзләргә сүзләре күбәя иде.

Ниһаять, һәр мәҗлес салада казна җыены хәлен алды. Йомшаграк кешеләр һичбер мәҗлестән башларын авырттырмаенча чыга алмыйлар иде. Бер мулла бер көнне бер тарафта булса, икенче көнне икенче тарафта була иде.

Алай булса да, бер максатсыз, сәбәпсез түгел иде. Вак салган көнне ястү тиеш түгел ягында, әфьюн салган көнне, һичшиксез, кирәк, хәтта, кирәк түгел, дигән кешеләрне көфер саный иде йә киресенчә иде. Шаһмөхәммәт берлән Фәхри булмасалар да, алар төслеләр тагы бар иде. Алар голямалар арасында чыккан бу икенче курчак туена бик кәефләре килә иде. Расхут курчак туе төсле үк түгел, кызыгы һаман кызык. Шуның өчен бу байгуралар бик еш мәҗлесләр ясыйлар һәм сазлы күлдә чыккан бакалар тавышына охшашлы муллаларның кычкырышларын, гаугаларын бик кәефләнеп, урта гасырлар падишаһларының җарияләре йырлагандагы кеби, башларын селкә-селкә тыңлап торалар иде. Ниһаять, бу эш бик зур иде. Бәлки, моңарга тотылган расхутлар да курчак туеннан ким булмагандыр.

Голямалар арасында тавыш купты, дошманлык артты, һәр тараф мәкаләләр яздылар һәм ике як та үзләренең – хак, тегеләрнеке – хата дип кенә калмаенча, кяфергә, иманга барып җиттеләр. Сез тагы бу тавышлар, бу ызгышлар, бу расхутлардан гомумгә ни файда килде дисезме? Тагы шул соравыгызны китердеңез. Әйттем түгелме соң, без андый эшләремездә гомуммилләт файдасын яки башка бер файданы күзәтмибез, ул – безнең бабайларның иске гадәте, дидем ич. Тагы ни кирәк инде?

Бу вакытларда халык арасында мәсҗед бина кылына башлаган, мәдрәсәләр ачылып, дәрес әйтелә, сабак укыла башлаган иде. Ләкин мәдрәсәләремез, мәктәпләремездә ни өчен, ник укылдыгы игътибарга алынмадыгы өчен, шәкертләремезнең гомеренең күбесе үзләренә кирәкмәс нәрсәләр уку берлән әрәм була иде. Милләтнең яшәеше өчен иң лязем булган әхлак, татулыкка һич әһәмият бирелмәдеге өчен, шәкертләремез бер милләтнең башчысы булу түгел, чынлыкта бер эшкә ярамый торган кеше булып чыгалар иде. Бу кешеләр үзләренең тәрбияләре җитмәгәнне белмәү берлән генә калмаенча, мәдрәсәләр, мәктәпләрдә дә тәрбия кылган булып, милләтнең балаларын кешелекдин мәхрүм кылалар иде. Шул кешеләр зәһәре берлән милләтемезнең күп кешеләре бөтен нәрсә хакында ялган уй берлән торып, дөнья вә ахирәткә үзләренә бертөрле караш кылып, хәтта үлеп тә китәләр иде.

Һәрвакыт дөрест әйтүдән яхшы эш юк. Бу муллалар хакында да дөрест әйтергә кирәк. Йөздән туксан бише мин әйткәнчә кешеләр булса да, берникадәр инсаннар, заманасына ярарлык тугры фикерле кешеләр дә булганнар. Ләкин бунлар бик аз улдыкларындинме яисә үз фикерләрен сөйләргә батырчылыклары булмавыннанмы, халык арасында кирәге кадәр үз фикерләрен тарата алмаганнар. Кәсеп бу вакытта заманасына күрә ярый иде. Бу тугрыда голямалар никадәр «Аллаһе ризык бирүче, сәдака бирергә кирәк, кәсеп берлән табармын димә, кяфер булырсың» кебек кәсептән ихлас кайтара торган сүзләрне «китап әйтә» дип, яңлыш халыкка сөйләсәләр дә, бабайларымыздин калган сату итү, алыш-биреш итүне бетерә алмаганнар иде. Шуның өчен болгар сатучылары, Азиянең һәммә тарафларына китеп-китеп, зур сатулар итәләр иде.

Ләкин бунларның сатуларының файдалы булуы ни өчен, ник икәнлеген белеп эш йөртүдән түгел иде. Бәлки Азия халкы берлән катышып сату итәргә кеше булмаудан һәм ватандашларымыз русларның тәхте коллыгында изелеп ятулары сәбәбендин, андый эшләрне эшләү бик аз гынасының көчендин килүеннән иде.

Һөнәр дә заманына күрә ярарлык дәрәҗәдә иде. Хәтта болгарлар тарафыннан никадәр заводлар, фабрикалар да ачылмыш иде. Һәм бу фабрикалар, заводлар рус фабрикаларыннан ким эшләмиләр иде. Иген игү, ашлык сачу, мал асрау заманына күрә ярый иде. Ягъни бу эшләрне эшләүдә алга киткән булмасалар да, русларга караганда артка да калмаганнар иде.

Замана үтә бара, халык арасында үзгәрешләр күренә башлады. Русларның яңа тәртип берлән ачылган мәктәпләре балаларны икенче төрле фикер берлән тәрбия кыла башладылар. Һәм озак үтмәде, русларда һәр сыйныфның үзенә күрә мәктәпләр төзелде. Рус милләтенә икенче рух бирелде, «рус» дигән атама дәрәҗә санала башлады. Озакламады, һәр эштә яңа фикерле, яңа мәгълүматлы руслар мәйданга чыкты. Болар кирәк сәүдәдә, кирәк башка кәсепләрдә үзләренә кирәкле гыйлемне белдекләре өчен, болгарларның кәсепләренә бик зур зарар иттеләр. Чөнки болар үзләренең эшләренең ник, ни өчен икәнен белеп эшлиләр иде. Әмма безнең мәдрәсәләремез һаман шул иде. Фикеремез һаман шул иде. Дөньяга карашыбыз һаман шул иде!!!

Русларның бу эшләрен күреп, алар артындин бара башламадык. Бәлки бабаларымыз гадәтен югалтмыйк дип, кирәкмәс гадәтләремезгә чормалып яттык. Голямаларымыз кайберләремезнең, руслардан гыйбрәт алып, үзләренә кирәкле фән өйрәнүләрен күреп яки хөкүмәт мәктәпләрендә укуларын белеп, «замана бозылды, бу эшләр һәммәсе ахыр заман галәмәте» дип кычкыра башладылар. Һәм бу сүзләрнең һәммәсен дә дин исеменнән әйтдекләреннән, халкымызның бик күбесе бу эшләргә, ягъни хөкүмәт мәктәпләрендә укуларына, дингә каршы эш дип каралуына сәбәп булдылар.

Озак үтмәде, болгарлар өчен русча укырга мәктәпләр ачылды. Халыкта тагы яңа фикерләр йөри башлады. Шәһәр халкы, авыл халкы голямасы, наданы моңарга каршы килделәр. Һәммә мәҗлестә тавыш, һәммә мәҗлестә шуның хакында ызгыш иде. Халык арасында тагы дин мәсьәләсе чыкты. Голяма арасында дин карашыннан русча уку хәраммы, әллә читкә кагылган эшме, әллә гөнаһ та, савап та түгелме мәсьәләсе өченче курчак туе булды. Бу мәктәпләрдә ни укылганын белмәенчә, кайберсенең авызыннан хәрам, кайберсенең авызыннан «көфер» дигән сүзләр чаткы кеби оча иде (голямалар арасында тыелмаган да, кушылмаган да эш, хәтта фарыз дигәннәре дә бар иде). Шул мәсьәләдә халык арасында ялган хәбәрләр тарала башлады. Кечкенә бер сүз, аралар еракланган саен үсә-үсә, коточкыч була иде. Мәктәпләрдә дин укыталар, һәммә кешегә русча уку тиеш булачак, имеш, мәдрәсәләр ябылачак, мәсҗедләр ябылачак, балаларны, көчләп алып, русча укытачаклар!!! Фәлән шәһәрдә бер кешенең угылы русча укыган икән! [.....] Фәлән муллага килгән рус та, сезнең дин ни, безнең дин ни, барыбер бит, дигән, ди. Әман[22 - Әман – коткар.], йа Рабби, бу ни куркыныч хәбәрләр?! Менә әле күрше хатыны да кунакка барган йиреннән балаларны төяп киткәнне ишетеп кайткан. Галәви ишан да, ахыры яхшы булмас, ди. Һәммә өйдә күз яше, һәммә өйдә хәсрәт… Шәһәрләрдә халык сату итү, кәсеп итүне ташлады. Сала халкы, шәһәрләр ни эшләр икән дип, һәр көн хәбәр көтәләр, һәр көн хәбәр алалар. Коткар, йа Раббем! Тагын кара хәбәрләр!!! Бер солдат хезмәттән кайткан, бояры бер книгә күрсәткән, ди, анда, бервакыт һәммә халык бер диндә булыр, дип язылган, ди. Ахырзаман! Ахырзаман!!!

Шәһәрләрдә мәсҗедләргә җыела башладылар. Салаларда җыен ясадылар.

– Прашение бирик! Прашение! Падишаһның үзенә бирик. Ас, кис, без үз динемезне ташламыймыз. Пригавор, депутат, Петербург! – Һәммә кешенең авызында кайный иде. Озакламадылар, Русиядә булган һәр мәхкәмәгә (волостной судтан Сенатка кадәр) прашение яудыра башладылар. Һәммә йирдә бер тавыш, һәммә йирдә бер сүз иде.

– Ас, кис, үз динемезне ташламыймыз! – Һәр прашениедә язылган иде.

Хөкүмәт бу эшкә гаҗәпкә калды. Халык арасыннан бу фетнәне бетерергә кеше җибәреп, хөкүмәтнең һичбер андый фикере юклыгыны бәян кылдырды. Халыкта икенче тавыш чыкты.

– Русча укылмасын! Динемезне ташламыймыз! Ас, кис! – Яңадан прашение! Яңадан депутат!

Хөкүмәт тагы:

– Русча укыган кеше – укый, укымаганга көчләү юк! Ул да сезгә файда өчен, эшеңез, көнеңез рус берлән булгач, русча белү кирәк ич, – дип, халыкны йомшартты.

Озак үтмәде, тагы хәбәрләр. Коткар, Раббем! Тагы нинди куркынычлы хәбәрләр! Фәлән авыл да чиркәү салырга пригавор сораган! Фәлән авылда учитель алынган, фәлән авылга училище салынган! Тагы күз яшьләре! Тагы аһлар!.. Тагы хәсрәтләр! Хәтта мич башындагы картлар-карчыклар да бу хәбәрне ишетте. Алар да кайгырды.

– Һиҗрәт! Һиҗрәт! Моннан китү! Монда ничек торырга кирәк?!! Ас, кис, динемезне ташламыймыз! – аннан да пригавор, мондин да пригавор, яңадан прашение! Яңадан фетнә!! Һәммә халык, нишләрен белмәенчә, әйберләр сата, юлга хәзерләнә башлады. Аннан берсе китәргә план язып чыгара, моннан берсе Мәдинәдәге булмаган Габдулла шәех исеменнән хәзер күчү фарыз икәнлеген язып тарата. Тегеннән берсе Истанбулда тормышның җиңеллеген, солтан тарафыннан фәлән нәрсә бирелә, фәлән нәрсә бирелә, диеп үзеннән үрдәк очыра иде.

Анда бер мәҗнүн төш күргән! Икенче йирдә бер карчык үлгән вакытында угылына кулы берлән кыйбла тарафына изәгән!!! Һәммәсе – китәргә дәлил иде. Голямаларның кайсылары, рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә һич курку юклыгын, һичбер вакыт дингә тиелмәячәген сөйләп, халыкка нәсыйхәт бирсәләр дә, икенче кешеләр тарафыннан бу сүзләр күңел каралудан гына сөйләнгәнлекне риваять кылынадыр иде.

Ниһаять, халыкның бик күбесе юлга хәзерләнде. Малларын-туарларын саттылар, җиһазларын, әсбабларын тараттылар, өем-өем кеше сәфәргә китә башлады – һиҗрәт кыла башлады. Авылларда күз яшьләре берлән, кыямәт купкан кеби, кайсы туганын, кайсы баласын, кайсы кеше атасын озата иде. Һәр көнне китүче, һәр көнне күз яше, һәр көнне аерылулар, һәр көнне моңлы-моңлы йыр тавышлары, мәсҗедләрдә тәкбир тавышлары кыямәт көне кебек күренә иде!

«Кая баралар?.. Кая китәләр?.. Ник китәләр?.. Бу мәшәкатьләрне ник күрәләр?» диерсез. Боларга бу мәшәкатьләрне күтәрү хәтта күңелгә бер рәхәтлек тә бирә иде. Һәммәсе, дин өчен дөнья ташлау, диеп, бик шатланып әйтәләр иде.

Хөкүмәт боларның бу эшләренә каршы килмәде, булдыра алган кадәр кешеләр җибәреп вәгазь әйттерде. Ләкин фетнә көннән-көн зурайды. Көннән-көн халык арасында төрле хәбәрләр таралды, күчүчеләрнең саны көннән-көн артты. Русиянең һәммә тарафында бер хәбәр, һәммә йирендә бер фетнә иде. Күчүчеләр күчтеләр, монда калганнар да әйберләрен сатып китәргә хәзерләнә башладылар. Һәммә кеше киткәннәрнең хәленнән интегеп хәбәр көтәләр иде. Менә хатлар! Менә хәбәрләр! Изге йирдән изге хәбәрдер?.. Изге хәбәр! Изге!

Киткәннәрнең кайсы Дәрбәндтә, кайсы Батумда, кайсысы Севастополь, Одеста, кайсысы Бакуда фәкыйрьлектә, мохтаҗлыкта кая барырга белмәенчә калганнар. Китәргә дә акча юк! Кайтырга да акча юк! Кая барсыннар бу бичаралар? Нишләсеннәр? Бунларга ни гакыл?! Йирләренә кайтсыннармы? Йирләре кая? Анда кайтып нишләсеннәр? Ат юк җигәргә, тун юк кияргә! Өй юк керергә, йир юк сөрергә. Ни эшләсеннәр?!

Болары болай, икенчеләре ничек? Чын мөһаҗирләр ничек?.. Төркиягә чыгып кала алганнардин дә шул хәбәр!

Истанбулга чыккач, иң әүвәл – карантин! Карантин? Ул ниткән карантин?! Моннан дин өчен күчә торган кешеләргә! Без күчүчеләр, безгә карантин кирәкмәс, без дин өчен күчәмез! Безгә йир бирегез! Ат бирегез! Үгез бирегез! (Кайсылар хәтта, йимеш бакчасы бирегез, дип тә язган иде) сүзләре берлән төрек докторларына гозерләр, прашениеләр биргәннәр. Бер айдин соң карантин да беткән. Боларның да акчалары беткән, инде ни эшләсеннәр соң? Боларга йир кая? Бакча кая? Атлар кая? Үгезләр кая? Теге язуда һәммәсе язылган иде. «Чиновник булырга теләгән кешеләргә, кереп укысалар, укыган өчен жалуния да бирелә» дип язылган иде ич! Һәммәсе дөрест түгелмени?! Һәммәсе ялганмы?! Тагы әле аның өстенә төрекләр:

– Монда ник күчәсез, – дип җөдәтәләр.

– Дин өчен, анда русча укыта башладылар! Әллә нинди безгә кирәкмәгән нәрсәләр укыталар, – дигәч тә, бер дә кызганмаенча шаркылдашып көләләр. Тагы мыскыл итеп, өстенә:

– Сез дин өчен түгел, бәлки наданлык өчен монда килгәнсез, – диләр.

Кайсылары:

– Карендәшләр, сез безгә файда итәргә диеп чыксаңыз, кәсеп итеңез! Менә сезгә Көтәһия вилаятеннән йир![23 - Көтәһия – Анатулида бер шәһәр.] Сезгә хәзерләп куйган бакчалар юк! Иң яхшысы – Русиягә яңыдан кайтыңыз, үз кәсебеңез берлән тора башлаңыз, динегезгә бер кеше дә тимәс. Русча укыту сезгә зарар түгел ул! Укытсалар, бик укыңыз! Укытмасалар да укырга тырышыңыз! Әгәр сез безгә, безне укытмыйлар, диеп килсәңез иде, без сезне кызганыр идек. Сез, безне укыталар, диеп, монда ислам динендә фарыз булган гыйлемнән качып киләсез. Үзеңез мөһаҗир фи сәбилиллаһ[24 - Мөһаҗир фи сәбилиллаһ – Алла юлы өчен күчеп китүче.] дисез. Бу һиҗрәт түгел, бу – наданлык кына, – диеп, вәгазь итәләр иде.

Бу вәгазьләр Русиядә вакытта булса иде, бәлки, тыңлаган булырлар иде. Хәер, Русиядә дә мондый вәгазьләрне ишеткәннәр иде дә, аларны күңел каралганнан гына әйткән кешеләр сүзенә багышлаганнар иде. Дөресте – бунларны котырткан кешеләрнең күңелләре каралган икән! Татар гакылы артыннан йөри, диләр, бик дөрест сүз. Болар да хәзер һәммәсе һиҗрәт түгел, үз йирләрендә тору фарыз икәнлеген белделәр. Әмма соңрак!

Монда калган карендәш-кабиләсе, баерагы бер аягына кәвеш, бер аягына төрек ботинкасы киеп булса да кайттылар!

Әмма фәкыйрьләр мәңге ят җирләрдә, мәңге фәкыйрьлектә калдылар, туган йирен, карендәш-кабиләсен бер күрер өчен зар еглап, фәкыйрьлектә үлеп беттеләр.

Монда калганнары да әйберләрен сатып, мал-туарларын таратып китәргә хәзерләндекләреннән, аларга да элгәреге дәүләтне җыю, элгәреге малыны кайтару бик җиңел булмады. Нә исә, бунлар үз йирләреннән кузгалмадыкларыннан, еллар да яхшы килү сәбәпле, акыртын гына искечә тора башладылар. Алай булса да, бу фетнә һәр кешенең күңелендә бер җәрәхәт калдырганга, бик озак еллар онытылмады. Тагы акыртын гына искечә тора башладылар.

Яңа эш юк иде, гәрчә Казанда матбагалар булып, һәр телдә китап бастырырга, әдәбият нәшер итәргә рөхсәт булса да, дин китапларына башка, «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы» вә башка [нә] кешегә, нә дөньясына, нә ахирәтенә файда бирми торган китаплар басылса да, кирәкле фән китаплары, әдәби хикәяләр, милли театр уеннары һич күзгә-башка күренми иде. Халык та, «Әлхәмдүлиллаһ, тынычлык!» дип, яткан ягы берлән ята иде.

Менә тагы яңа хәбәрләр! Яңа укыту чыккан, ди! Ысуле изитме, ди?.. Ысуле язидме, ди? Иске китапларны укытмыйлар, ди… Үзләре китап чыгаралар, ди!!! И Раббем! Тагы нинди эшләр! Ит үзендин кортлый диләр, бик дөрест; үз арамыздин чыккан бит! Ул нинди эш ул! Болай укыту ярамый, дип әйтәләр, ди. Әбҗәдне бөтенләй калдырганнар, ди!.. Иҗек тә укытмыйлар, ди!.. Аккош баласы төсле «тый сөнтә, тый сөнтә» дип сайрап торучы балалар булмаса, мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә ни ямь булыр? Белмим инде, белмим? Ахырзаман бигрәк якындыр, ахрысы, берсе бетә, икенчесе килеп чыга. Моны кем уйлаган иде?.. Йа шәйхем, ярдәм! Йа шәйхем, ярдәм!.. Голямалар ни карыйлар? Ник халыкка сөйләмиләр? Бу нинди эш бу! Әле бер китапта «ля»ны калдырганнар, ди! Руска тарту шул инде! Руска!

Голямалар арасында тагы тавыш. Тагы ызгыш! Болай укыту ярыймы, юкмы? Әлбәттә, ярамый!.. Болай укытылса, бөтен кеше язу таныр, бөтен кеше укый белер, төрки телендә кирәкле китаплар булса, укыган кеше һәммәсе, мулладан сорамаенча, үз хаҗәтен белер. Аннан ары муллаларга ни кала?! Ни сөйләсә, аны дөрест сөйләргә кирәк. Әле хәзер муллалар: «Ай ахмак, китапта шулай әйткән!» – дисәләр, бөтен мәҗлес авызын ачалмый иде. Инде бетте. Голямага кадер бетте!.. Һәммә кеше укыгач, һәммә кеше белгәч, ул нигә ярый?! «Ахырзаман галәмәте! Ахырзаман!» – тавышы һәр йирдә ишетелә иде. Бу вакыйга әүвәлгеләргә караганда да зур булды. Чөнки бу үз арамыздан чыкканга күрә, бик күп кеше болай укытуны яратмасалар да, яратучылар да бик күп иде.

Озак үтмәде, шәһәрләрдә ысуле җәдит мәктәпләре ачыла башлады. Голяма арасында сүз күбәйде. Кара халыкта «Арышның поты ничә тиен? Тире бәһасе кыйммәтме?» урынына: «Ысуле җәдит нишли әле? Фәлән хәзрәт аларны бик сүккән дип әйтәләр, дөрестме?» сүзләре ишетелә башлады. Халык арасында дүртенче курчак туе әүвәлгеләрдән дә ким булмады.

Курчак уйнаучы сакаллы балалар (байлар) тагы бу эшкә катыштылар. Һәр кеше үзенә бертөрле сүз сөйли иде. Тагы, бәхетсезлеккә каршы, гәзитә дә шуны яза башлады.

Халык арасында тагы:

– Гәҗитче ни яза? Бик мактыймы инде ысуле җәдитне? – сүзләре ишетелә башлады.

Голяма арасында тагы ызгыш!.. Тагы кычкырыш!.. Кяфер! Кяфер!!! Ысуле җәдит хәрам! Гәҗитчегә ышанырга ярамый, ул ни белә? Фәлән ишан әле бер ысуле җәдит кешесен парахутта күргән, ди, йир түгәрәк дип әйтәдер, ди, аңарга инде кем ышансын?..

Берсен берсе кире кагып, китаплар чыга башлады. Һәммәсе дингә яраштырган булып, нә динене белмәенчә, нә ысуле җәдит нидән гыйбарәт икәнлеген белмәенчә, рисаләләр яза башладылар. Табигатьтә бер кагыйдә бар: бер яңа эш чыкса, ул, һичшиксез, үсә. Шул кагыйдәнең дөрестлегеннәнме, ысуле җәдит көннән-көн алга бара иде. Бу эшләргә караганда бервакытны бөтен халык арасында шулай тәртип берлән укыту таратылып, безнең болгар милләте дә башка милләт төсле булу өметен уйлатуда иде.

Ләкин безнең бәхетсезлеккә каршы, болар арасында да төрле тавышлар чыкты; милли файдадан битәр шәхси файдалар карала башланды. Төрлечә юлларга бүленә башлады. Һәр кеше үзе белгәнчә, дөрестен әйтсәм, үзе белмәгәнчә, мәктәп өчен китаплар чыгара башлады. Бу китапларны үз мәктәбендә һәм якыннарының мәктәбендә укыттыра башладылар. Бу китаплар күбесе методикага яраклы булмаганга, ысуле җәдит исеменә яманат бирә башладылар.

Казанда, Оренбургта, Троискида, Уфада, Чистапулда, Каргалыда, Семипулатта, хәтта Әстерханда да ысуле җәдит мәктәпләре ачылды. Авылларда да мәктәпләр күренә башлады. Яңа укыту һәммә йирдә акыртын гына тарала башлады. Һәр нә кадәр укытулар төрлечә булса да һәм яңа методикага ярамаса да, әүвәлге Нух заманыннан калган ысулга караганда файдалыгында шөбһә юк иде. Һәммә йирләрдә мөгаллимнәр кирәк була башлады. Халыкта «уку-укыту» сүзләре еш-еш сөйләнә башлады. Мөгаллимнәр өчен укытучылар институты кирәклеге вә иске мәдрәсәләрнең эшкә ярамавы да ачык фикерле кешеләр арасында кат-кат сөйләнә башлады. Халык арасында «саклык», «кешелеклелек» дигән сүзләр ишетелә башлады.

«Тәрҗеман» гәзитәсенең һәр нумирында мәгариф вә милләтнең алга китеше өчен чаралар эзләү тиеш идеке, мәгарифсез милләт – җансыз кеше кеби улдыгы ачык-ачык иттереп, кайвакыт бик ачы, кайвакыт төче гыйбарәләр берлән мәкаләләр күренә башлады. Мәктәпләргә мөгаллимнәр хәзерләү кирәк улдыгыннан, анда-монда ысул күргән кешеләрдән, күбрәк йирдә «ысул» дигән сүзне ишеткән кешеләрдән мөгаллимлеккә өйрәнә башладылар. Бу эшләрдә дә байларның бик зур катышы булды. Бик күбесе моңардан курчак туйлары ясашып, килгән кешеләрдин иң әүвәл үзенең кылган эшләрен:

– Әлхәмдүлиллаһ, мин мактанмыйм, менә Ирсай авылына мөгаллим йибәрдем. Борнай авылына барган идем, муллаларына әйттем: «И хәзрәт! Сез шулай өйрәтәсезмени! Сезнең халык шуны беләмени! Укыткан балаларыңыз кая? И дин караклары!» – дип әйттем дигән сүзеннән соң, милләт өчен кайсылары: иң кирәк эш – тәҗвидне[25 - Тәҗвид – Коръәнне дөрес уку кагыйдәләре.] бик яхшы белү; кайсылары – остазлар, хәлфәләр: «Башта олуг кешеләргә (байларга) хөрмәт кылуны өйрәтү иң тиеш» идекене тыңлаучыны, теләсә нинди кеше булсын, үзенең рече (хотбә) берлән тәмам туйдырып чыгаралар иде.

Кайбер аңлаган кешеләр, безгә хәзер ничек булса укырга, укытырга кирәк, ни булса да укысын! Ни белсә дә белсен, рус мәктәпләрендә укырга кирәк. Үз мәктәпләремез юк! Алардан качмаска кирәк! Барыбер качып котыла алмыймыз! Милләтемезне инкыйраздан (!) коткарасымыз килсә, һичшиксез, рус мәктәпләрендә уку тиеш! Без хәзер гомуми эшләремездә үз файдаларымызны бик тикшермәскә кирәк! Милләтемез бик артка калган! Милләтемезне башка милләтләр арасына кертер өчен, һәммәмез бар куәтемез белән тырышырга кирәк! Ихсан байның сүзе берлән милләт алга китмәгән шикелле, Гали мулла сүзеннән дә милләткә һич файда юк! Эшкә тотынырга кирәк, эшкә! Аңлаган булып сөйләп йөримез: милләт димез, тәрәкъкый димез! Мәдәният, мәгариф димез, бунларның берсен дә аңламый әйтәмезме, әллә аңласак та, хәзер безнең заманада шул сүзләрне әйтү мода булганга күрә генә әйтәмезме? Кайбер кешеләр мода булганга күрә әйтәләр! Ләкин аңлаганнарыңыздан милләт хакына эшкә тотынуыңызны үтенәм. Аз булса да эшлә, эшләгән эш бервакыт файдага ярый, болай сөйләүдә ни файда бар? Ул варенье берлә чәй янында сөйләүдән генә нә милләт тәрәкъкый итә, нә милләтнең бер-бер кирәге бетә! Әгәр без милләтемезнең чынлыкта артка калуын аңлаган булсак, [җиң] сызганып эшкә тотыныйк! Әгәр аңламаган булсак, сезгә әйтәм, дустларым: бу көенчә барсак, милләтемез бетәчәк, бетәчәк…

Милләтемезнең рухын саклар өчен нә мәдрәсәләремез бар, нә мәктәпләремез бар! нә милли театрымыз бар! нә үз телемездә үз тормышыбыздан язылган хикәяләремез бар! Бунларның һичберсе булмагач, ничек бу милләтнең киләчәге якты дия аламыз?! Яки эшкә тотыну!!! Яки инкыйраз!!

Сез, туганнар, аңлаганнар! Иң әүвәл үземезне кеше ясарга тырышыйк. Моның соңында һәммәмез дә милләтнең иң кирәкле тарафларын карап, милләткә хезмәткә тотыныйк. Бу эшләремез үземезгә исем алыр өчен генә булмасын, милләт файдасы өчен булсын. Вак-төяк әһәмиятсез эшләргә әһәмият биреп, милләтемезне иң кирәкле эшләреннән мәхрүм калдырмыйк! Әйткән идем ләса, укыйк, укытыйк, дип. Тагы шул сүземне әйтәм: безгә хәзер үз мәктәпләремез, мәдрәсәләремез биргән мәгълүмат кына йитәрлек түгел. Шуның өчен рус мәктәпләрендә укыйк, рус мәктәпләрендә укытыйк. Бик күп кешеләремез кеби: «Ярар иде дә, булмый инде», – дип, үземезне яки балаларымызны наданлыкта, ялган фикерләр, ялган уйлар, ялган сакланулар берлән чолгап калдырмыйк! Рус мәктәпләрендә укып күңел карала дигән сүзне сезгә әйтергә оят инде! Әүвәлдә русча гына укыган мирза балаларын мисалга китермәңез! Алар милләт-фәлән дигән сүзне аңлап укыганнар түгел. Белмим, «күңел каралу – ялган уйлар, дөньяга ялган карашлар бетү булса, ул каралу түгел – агару!» дигән кебек сүзләр сөйләсәләр дә, мондый кешенең сүзенә бик үк игътибар кылмыйлар иде.

Мәдрәсәләрдә тәртип берлән тору, тәртип берлән уку мөдәррисләр арасында да сөйләнелә башланды. Бик күбесе болай укуда бер мәгънә юклыгын аңлаганга, тәртипне бик кабул итәргә телиләр иде. Ләкин шул, мөдәррисләр вакытлы гына керер, фәненә күрә мөдәррисе булыр, сүзләрен ишеткәч, ниндәй аңлаган мөдәрриснең дә йөрәге «шу» итеп китә иде. Чөнки күз алдына, үзенең хәзер зур чалма киеп, башны бер яккарак салындырып, кулына калын катыргылы китап тотып, «дәрескә» дип, бик зур эш иттереп баруы килә иде дә, реформа кылынса, андый кыяфәтләрнең бер дә кадере калмавын уйлап, ничек булса да аңарга гына шул элгәрегәчә калдырып, ислях кылдырырга тели иде. Шуның өчен үзенең киңәшчеләренә: «Мулла Салих, алай мәслихәт булмаз! Сезнеңчә ничек соң? Шәмсетдин агай, мин, мәслихәт дисәңез, разый, ләкин шәкертләр ул вакытта әдәпсезрәк булыр», – диләр иде. (Мондый кешеләр үзләрен бик зур, һәммә кеше кадерләргә, олугларга тиеш зате галиләр дип белгәнгә, шәкертләрнең ул тәкъдирдә бунларны мөдәррис итеп кенә күрүләрен бер дә күтәрә алмыйлар иде.) Үзләре сүз арасында «милләт»кә хезмәт итү хакында бик озын сүзләр сөйләсәләр дә, бу тугрыда эчләреннән генә: «Милләткә ни булса да булыр, үземнең дәрәҗәмне бөтенләй үк төшереп җибәрәсем килми», – дип уйлыйлар иде.

Мәдрәсәләрдә дә, вакыт үтә-үтә, аз гына булса да үзгәрүләр күренә башлады. Гәрчә уку-укытуда тәртип кабул ителде диер дәрәҗәдә булмаса да, шәкертләр өчен урыннар иркенәйтелә башланды. Мәдрәсәне пакь тотуда яңалык булса да, күркәм яңалык санала башлады. Һаваның барлыгына, булса, бозылуына ышанып ук бетмәсәләр дә, кеше әзрәк булса, сулышка иркен булуын кире какмый башладылар. Кайбер мәдрәсәләрдә дәрес тәртипләре дә яңартылган иде. Ягъни элгәреге тәртипләр алыштырылган иде. Ләкин элгәреге тәртип укытуның бер кагыйдәсенә тугры килмәсә, яңа программ, яңа тәртип икенчесенә килми иде. Бу мәдрәсәләрне «мәдрәсә» дисәк тә ялган була, «мәктәп» дисәк тә ялган була, белмим инде, «гаҗизханә» (фәкыйрьләр йорты) дисәк, ничек булыр? Минемчә, бу исем дөрестрәк булырга кирәк! Чөнки монда укый торган кешеләргә безнең халкымыз түбән, фәкыйрь, бәхетсез кешеләр дип карыйлар.

Һәр ни булса булды, безнең тарафымыздан милләтне алга җибәрер өчен һичбер эш булмаса да, мәдрәсә шәкертләре арасында яңа фикерләр туа башлады. Русча укуның өйгә кайтканда парахутта очраган марҗа берлән сөйләшер өчен генә кирәк түгел икәнлеге аңлашылды. Гәзитә уку, яңа китаплар уку, төрекчә тарих, төрек романнары уку күзе ачыграк кешеләр арасында бер гадәт булып китте. Мондый шәкертләр үзләренең кеше икәнлекләрен, һичбер кешедән курыкмый, теләсә ни эшләргә ихтыярлары бар икәнлеген белделәр. Алай булса да урта гасырлар гадәте булган «фатиха», «бәддога» дигән сүз бунларны тимер чылбыр төсле мәдрәсә сасыларын иснәргә бәйләп тота иде. Акрын-акрын русча уку шәкерт арасында җәелде. Җәйләрдә рус авылларына барып яки бер-бер шәһәргә барып уку гадәт төсле булды. Һәр шәкерт гәзитә аңларлык русча белүне бик зур бәхеткә саный башлады.

Бу елларда тагы бер бәхетсезлек килеп чыкты. Русиядә гомуми тәхрире нөфүс (перепись) мәсьәләсе халык арасында тагы бик зур тавыш куптарды. Ләкин бу елларда халкымыз арасында шактый аңлаган кешеләр күп булгангамы, бу мәсьәлә әүвәлгесе кеби үк куркынычлы булмады һәм тиз басылды. Мәйданга яңа әдәбият чыга башлады, «Тәрҗеман» гәзитәсе, рус гәзитәсе, төрек гәзитәләре уку халык арасында бер мода булды. Яңа рухта яңа әсәрләр халыкка тәэсир кыла башлады. Фәнни рисаләләр, гыйбрәтле милли хикәяләр, халыкны уятыр өчен язылган китаплар халыкта кабул ителә башлады, тагы яңа өметләр туа башлады. Русиянең һәр йирендә җәмгыяте хәйрияләр ачыла башлады, фәкыйрьләр карау, аларга ярдәм итү, исламият мәйданга чыкканнан бирле мәгълүм мәсьәлә булса да, бездә унтугызынчы гасырның ахырында гына аңланылды. Бөтенләй аңламый калуга караганда бусы да ярый әле. Чынлыкта, эш булмаса да, шактый гына эшләргә юл ачылган иде. Халкымызның уку ягы бу дәрәҗәдә булса да, ягъни гомумән алга китүдә булса да, сәүдә җәһәте бик каты начарайган иде. Бик күп фирмалар банкрот булган. [.....] Элгәреге сәүдәгәрлек табигате бетмәсә дә, бик кечкенә эш берлән генә кәсеп итә башлаганнар иде. Кызыл мал берлән сату итү, вак-төяк, галантерейный әйберләр берлән сәүдә бетмәгән булса да, күбесе лимон, әфлисун, алма, карбыз, иске-москы берлән сату итүдән уза алмыйлар иде. Банкрот булу халык арасында гадәт булганга, безнең болгар сәүдәгәрләренә һәммә йирдә ышаныч беткән иде. Шуның өстенә бу калган сәүдәгәрләрдә дә ник, ни өчен икәнлегене белеп эш йөртү гадәт булмадыгыннан, боларның да тиз көннән исемнәре югалачагы билгеле иде.

Иң кайгылысы шул иде: халкымыз әхлак җәһәтеннән бик бозылган иде. Казан халкы бөтенләй этлеккә салынган иде. Көндезләрен вак-төяк сату иткән булып маташалар да кичәләрендә гостиницалар, пивной вә фахеш урыннарында кичләр үткәрәләр иде. Исереклек шул дәрәҗә тәрәкъкый иткән иде!! Әйтеп бетерерлек түгел. Зина, фахеш тә иң кабахәт дәрәҗәдә патшалык сөрүдә иде. Һәр йирдә башы ачык ислам кызлары, мөселман хатыннары күзгә күренә иде. Бу эшләрнең бу кадәр артуына сәбәп тә халкымыз арасында эчү вә исереклекнең артуы иде. Ирләремез көне-төне кәсеп иткән акчаларын хатыннарына, балаларына алып кайтыр урынында фахешханәләрдә яки мәйханәләрдә вакытларын үткәрдекләреннән, хатыннары теләр-теләмәс, тамак туйдырыр өчен булса да, фахеш юлына кереп китәләр иде. Икенче – асрау тоту шәһәрләр гадәтедер. Бу асрауларның бик сирәге генә бай яки бай угылының кулыннан котылалар иде. Һәм кайбер кешеләремез арасында фәкыйрь кешеләрне, акчага кызыктырып, кызларыны харап итү дә бик таралмыш иде. Шул сәбәпләр өчен Казан хатын-кызы арасында бөтен гомерен әрәм итеп, ир ләззәте, бала ләззәте татымаенча, үзләренең бөтен исемнәрен югалтып, дөньяның иң кабахәт йирләрендә җеназалары күтәрелүчеләре дә бик күп иде.

Әхлак җәһәтеннән башка якта бик күп кимчелекләр бар иде. Мәсәлән, чибәррәк бер кеше Казанның Печән базарыннан бер мәртәбә чыкса, икенче мәртәбә йә чыга ала, йә юк иде. Яхшы дигәннәре, мин яхшы, дип, тәкәбберлек берлән тулган иде. Усал дигәннәре, мин барыбер инде усал исемен күтәргән, дип, усаллыгын арттыра гына бара иде. Боларның һичберсенә сүз әйтеп аңлатуның чарасы юк иде. Чөнки һәммәсе (үзе язу танымаган булса да) үзен бер галим, бер әдип, бер фәйләсуф дип белә иде. Һәммә эшләргә катышырга йитәрлек гыйлемем дә бар, гакылым да бар дип, һәммәсе эченнән генә: «Менә абзаң нинди!» – дип, күкрәкләрен кагалар иде. Боларда тагы бер кызык ышану бар иде – кеше нинди начарлык кылса да, намаз берлән кичерелә, нинди начарлык та русча белүдән артык күрелә иде. Чөнки русча белмәгәннәргә үз араларында «агай-эне» диләр иде, шул исем тегеләрнең бөтен гөнаһларын кичерә иде. Бәлки, һәр надан милләттә шундый кимчелек бардыр. Без әле бөтен дөнья хәлен карамаганга, аларның табигатьләренә, килешләренә, кылынышларына карамаенча, үз хәлемезне генә тикшерәмез.

Гомумән караганда, бу гасырда милләтемез бик түбән төшкән иде. Аурупа берлән катышу, хосусән руслар берлән аралашу артса да, анлардан да әхлаксызлык, исрафчанлык, вөҗдансызлыкка башка әхлак өйрәнә алмаганнар иде. Чөнки бунларның иң түбәннәре, иң начарлары берлән катышалар иде.

Дөрест, чибәррәкләре берлән катышучылары да бар иде, – мәсәлән, мирзалар. Аларның күбесе рус мәктәпләрендә укыган һәм русларның гали фикерле кешеләренең әсәрләрен күргәннәр иде. Шулай булса да, белмим, алар үзләренең болгарлыкларын онытканнар иде, әллә үзләрен үк онытканнар иде. Бу гасырда болардан зарардан башка һичбер файда булмады, болар үзләрене башка милләт кешесе кебек күреп, милләттәшләренә татар дип әйтүдән башка бер яңа эш тә чыгара алмадылар, һәрвакыт, милләт хакында сүз киткәндә, кайсысы «безнең татардан», кайсысы «татардан буламы соң?» диеп, кул гына селтиләр иде. Гүяки милләтнең бу кадәр артка калуы боларга башка болгарлардан калган ла… Дөрестен әйткәндә, халыкның алга китмәвенә сәбәп – болар «татар» дигән болгарлар түгел иде, бәлки татар дип, үз милләтендин үзләре качкан «татарлар» иде. Чөнки болар, рус мәктәпләрендә укыгач, үз милләтемезнең кайсы төше йитми, алга китәр өчен ниләр кирәк – шуларны уйлап, сырхау милләтемезнең авыруын белсәләр дә, һичбер дару бирмиләр иде. Күбесе болгар милләте үсешне, үзгәрешне кабул итә ала дип тә белми иде, дөрестен генә әйтсәк, бу кешеләр русча уку, яңа фәннәр белү, яңа әдәбият күрүгә замана модасы дип кенә карыйлар иде. Рухи камиллек өчен яки милләткә файда итәр өчен түгел иде.

Әмма голямага килсәк, бу гасырда алардан да бернәрсә да чыкмады. Яңа юнәлеш, яңа ишанлыклар, дөньяга яңа ялган карашлар, халыкны алдарга Иблис үзе белмәгән хәйләләр чыкса да, болардан да милләткә килгән файда түгел, гомуммилләткә – ишан хәзрәтнең корсагы берлән мәхдүм әфәнденең [.....] дән артмый иде. Дөрест, файда иткән галимнәр, файда иткән мирзалар да бар иде, ләкин алар йөзгә бер түгел, меңгә бер иде. Бу гасырда ислам гыйлеме өйрәнеп, русча укыган кешеләр яки төрек-гарәп әдәбияты берлән күзләре ачылган кешеләрнең үзләреннән зур файдалары күренде. Унтугызынчы гасырның ахырында күрелгән яңа мәктәпләр, яңа китаплар – аларның тырышлык җимешләредер. Әгәр болгарлар арасында шундый «яңа фикерле» дигән бер сыйныф килеп чыкмаган булса иде, бу вакытка кадәр яткан ягымыз берлән ятар идек. Рәхмәт бу кешеләргә! «Болгар» дигән бер халык бар икәнлеген үземезгә белгерттеләр. Үземезнең кайсы йирләремездә кимчелекләремез бар, шуларны күземезгә күрсәтә башладылар. Үз милләтемезне терелтү өчен чаралар эзли башладылар. Үзләрен үзләре фида кылдылар, рәхәтләрен югалттылар. Бөтен милләтемезнең оятсыз кешеләреннән төрле кабахәт сүзләр берлән сүгелүне дә күтәрделәр. Вә төрле ялган яла ягуларга разый булып, милләт юлында кылган хезмәтләренә рәхмәт, ял сорамаенча, һаман эшләрендә булдылар. Күзләреннән яшьләр чыгарып, халыкка безнең милләтемезнең бу китеше өметле түгел, ләкин милләтемез юкка чыкмасын, халкымыз бетмәсен дисәк, милләтемезнең кирәкләрен карау тиеш идекен көне-төне зурысына-кечкенәсенә сөйләделәр… Ләкин ни файда? Тәкәббер болгарлар япь-яшь, сакал чыкмаган, якасының карасы берлән күлмәк ялавы күренмәгән, башында чалмасы юк, кыңраймаган муенлы, яныннан сасы тир исе чыкмаган бер егетнең сүзен ни эшләп ишетсеннәр дә аның сүзеннән нинди гайрәт алсыннар?..

Шулай итеп, бу гасыр да үтеп китте. Егерменче гасыр башланды. «Бу гасыр безгә ни бирә? Бу гасырда безнең болгарлар нишли?» дип уйлый башладылар. Фикерле сыйныфына кергән кешеләр, бу гасыр безнең өчен үсеш гасыры булса иде, дип, догалар кылалар иде. Һәм дә үзе дә бу гасырның башында ук үсеш – тәрәкъкый галәмәтләре күренә башлады. Унтугызынчы гасырда башланган әдәбият нәшере бу гасырда акрын-акрын тәрәкъкый итә башлады. Милли хикәя көннән-көн күбәя башлады. Аннан да, моннан да яңа эшләр, гыйбрәтле хикәяләр күренә башлады. Фикерлеләр арасында театр, милли театр кирәклеге сөйләнә башлады. Байлар арасында да милләткә кирәкле кешеләр хәзерләү тиеш икәнлеге беленә башлады. Рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә кыек күз берлән карау азая башлады. Бохариларның ялган фикерләренә, әфьюн берлән черегән башларыннан чыккан сүзләренә Коръән аяте күк карау бетә башлады. Хәтта милләтемезнең бу кадәр артка калуына сәбәп – шулар идеке сөйләнә башланды.

Һәр яктан тәрәкъкый хәбәрләре колакларны шыңгырдата башлады. Оренбург, Троиски, Уфа, хәтта Казан күк шәһәрләрдә сала муллаларын сугыштыру өчен яки авылдагы Әхмәтҗан агайның кызын остазбикә итәр өчен салган мәсҗеденә караганда, кечкенә генә булса да мәктәп салуның файдалы икәнлеге беленә башланды. Мәдрәсәләрне үзгәртү яңа бер мәсьәлә булып халык арасында кабарды. Мең-мең шөкерләр булсын, әфьюнлы башлы муллалар ахирәткә юнәлә башладылар (Аллаһе Тәгалә урыннарын оҗмах кылсын).

«Тәрҗеман» гәзитәсе һәр нумирында тагы әһәмиятле мәкаләләр нәшер кыла башлады. Рус гәзитәләрендә дә мөселманнар тарафыннан язылган мәкаләләр күренә башлады. Һәммәсе Русиядә булган мөселманнар берлән русларның берләшүенә хезмәт итә иде. Рус мәктәпләрендә көннән-көн укучылар күбәя башлады. Казан, Оренбург халкы арасында да рус мәктәпләренә кереп уку (хәзрәт фатиха бирсә) бик зарарлы түгеллеге сөйләнә башланды. Алай булса да сәүдә вә һөнәр мәктәпләрендә ислам баласының аяк басканы юк иде. Хатын-кызны укыту, хатыннардан мөгаллимәләр йитештерү унтугызынчы гасырда ук башланган булса да, бу гасырда чынлап сөйләнә башланды. Билгеле, бу мәсьәлә дә әүвәл муллалар тарафыннан бик каты уклар берлән атылды. Ләкин озакламады, уклары файда итмәгәнне, порохлары начар икәнлегене аңладылар. Гавам халкы да бунларның кычкырган сүзләре буш, юк сүз, аткан уклары, туплары халыкны куркытыр өчен генә икәнлеген һәм «шарт» иткәннән башка әсәре калмавын белделәр. Кызлар өчен мәктәпләр ясый башладылар. Яшьтән тол калып, ничә еллар [.....] эштә гомерен кичергәннән соң, эш таба алмаенча, сабак кызлары укытырга тотынган карчыкларга кадер бетә башлады.

Кызларны мөгаллимнәрдән укыттыруны да бик чит күрми башладылар. Рус мәктәпләрендә аз-аз гына булса да, бу көнгә кадәр укучыларыннан һич файда булмаса да, ислам кызлары күренә башлады. Бер милләтне тәрәкъкый иттерер өчен, иң әүвәл «ана» йитештерү кирәклеге фикерлеләр тарафыннан язылган рисаләләрдә күренә башлады. Һәм сирәк-сорак кына булса да «аналык»ка хәзерләнгән кызлар ишетелә башлады. «Кызлар, язу белсәләр, егетләргә хат язалар» мәсьәләсе яңадан башыннан аягына кадәр тикшерелә башлады. Һәммә йирдә дә укыган кеше берлән укымаган кешенең бер түгеллеге беленә башлады, хатын-кызларның кеше идекләре, аларның да дөньяда булган һәрбер нәрсәдән файдаланырга хаклары булдыклары, аларның кол-сөяркә түгеллекләре һәм ирләрнең җенси теләкләрен үтәү өчен генә яратылмадыклары, нинди түбәнлекне җигәргә дә ярый торган бер бәддога төшкән, сачләре озын, гакыллары кыска бер хайваннар гына түгеллекләре һәммә йирдә сөйләнә башлады.

Алай булса да, аларның шул хәлләреннән файдаланып, үзләрен урта гасырлар падишаһлары төсле һәрвакыт кадерләнеп кенә торасы килгән кешеләр бу эшкә бер дә разый булмадылар. Аеруча голямалар: «Әйе, шәргы шәриф хатын-кызны укыту – бозыклык диеп әйтә инде, мәсәлән», – дигән сүзләре берлән бик каты каршы килсәләр дә, аларның халык арасында рәтләп игътибарлары юккамы, әллә замана шуны үзе теләгәнгәме, хатын-кызда уку көннән-көн арта иде. Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучылар – хатыннар, һәр милләтнең теленең аерым әйтелешләрен, сөйләшен саклаучылар – хатыннар, киләчәктәге ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбия кылучылар хатыннар идеке һәркемгә мәгълүм бер мәсьәлә булгач, минемчә, аларны тәрбия кылырга кирәкме йә юкмы мәсьәләсе һәркемгә җавап бирерлек бер нәрсәдер. Һәм шулкадәр тамаклар авырттырып кычкырышырлык, укыса, егетләргә хат язар, фәлән итәр, икенчеләре укымаса, егетләргә хатын барыбер язар да, үзе язу белмәгәч, кешедән яздырыр да, гыйффәте дә югалыр, сере дә чыгар, кебек низагларга һич урын калмыйдыр. Яхшы ананың баласы яхшы, кыйты ананың баласы әшәке булуында һичкемнең шөбһәсе юктыр. Һәммәмезнең белгән кешеләремездән генә гыйбрәт алырга кирәк, әдәпле Миһринең кызы һәрвакыт әдәпле булдыгы кеби, оятсыз Мәрфуганың Әсмасы да һәрвакыт ирдәүкә кыз булдыгы һәммәмезнең мәгълүмедер. Әгәр тәрбияле ана булса, баланың киләчәктә кем булачагын уйлый ала торган хатын булса, ул, билгеле, баласына ашату-эчертү, иренә ачуланса – сандык өстенә күтәреп бәрү берлән генә канәгать кылмаенча, аның холкының яхшы булуы, сәламәтлегенең саклануы, мәгълүматының артуы, күзенең ачылуы өчен дә тырышачактыр.

Билгеле, бу аналар милләт вә дин карашыннан һәм кешелек җәмгыяте карашыннан бик мөкатдәс затлар булачаклардыр. Һәм дә милләт, дин, кешелек җәмгыятенә зур хезмәт итәчәкләрдер. Әмма укымаган, тәрбия алмаган, ирләрне дә шул, яз көнендә сыерлар үгезләрне ни өчен телиләр, шуның өчен генә кирәк дип белгән хатыннардан һәм балаларына да «бук чүлмәге» дип караган кызлардан балалары өчен, ирләре өчен, кешелек җәмгыяте өчен ни файда көтәргә кирәк? Сезнеңчә, ни файда булыр? Шөбһә юк, болар гөнаһсыз балаларны бозудан бүтәнгә ярамыйлар. Шул балалар безнең милләтнең әгъзалары булганга, алар милләткә зарар итәләр һәм динемезнең дә затлары булганга, кирле-мырлы аңлап, дингә зарар итәләр. Болар кешелек җәмгыятенең бөртекләре булганга, аңарга да зарар итәләр. Шул эшләргә сәбәп булган аналар, аларның шулай калуларына сәбәп булган голямаларны сез милләткә файда итүчеләр дип әйтер идеңезме? Әллә юкмы?.. Сезне мин белмим, әмма мин үзем, зарар итүчеләр, зарар итүчеләр, дим. Кыямәт көнне шуның өчен бик зур газапка дучар булачакларында, һәр көнне мең мәртәбә әйткән тәһлилләре (Алладан башка Алла юк дип кабатлаулары да), иртә-кич укыган догалары да боларны бу җаваплылыктан коткармавында һич шөбһәм юктыр.

Һәр нә исә, башланган эш – беткән эш, дигән кебек, хатын-кызның бервакыт кеше булуларында зур өметләр бар иде, ләкин бу өметләр дә корыга чыкты. Без теләгәнчә ана җитештерә торган кызлар мәктәбендә укыла торган фәннәрнең берсе – итәк санау, икенчесе – фәлән абзыйның килененең хәлен тикшерү, өченчесе – укый торган китапның чыгарга ничә бит калганын санап беткәннән соң, баштан бет карау иде. Шуның өчен бу кызлар шул фәннәрдән бик яхшы белсәләр дә, безгә кирәкле тәрбия фәненнән мәгълүматсыз иделәр. Нә исә, егерменче гасырның егерменче гасыр идеке бездә дә билгеле иде. Аурупа халкы чыбыксыз телеграфлар, телефоннар эшләтүне ачтылар. Әмма без аннан да зур нәрсә ачтык. Ул нәрсә дисеңме? Ул – ишанлык!! Шундый нәрсә ул, әгәр ул бер кешедә булса, дөньяның һәммә тәрәкъкыяте бер якта торсын! Ул сиңа дәүләт бирә! Ул сиңа дәрәҗә бирә! Ул сиңа, кирәксә, фатиха алырга теләүчеләргә гүзәл-гүзәл хатыннар бирә! Кыскасы, җаның ни тели, шуны бирә! Аурупа голямасы безнең Шәрекъ халкын хәйләкәр, үткен кабилә дигән сүзләренә мин моңарча ышанмый идем. Моннан соң ышандым, ышанмый хәл дә юк. Телеграф берлән халык берлән сөйләшеп кенә була. Буның берлән бөтен халыкны үзеңә кол итеп була. Моннан зур тагы ни эш бар?!

Бу яктан эшләр шулай барса да, әдәбият аз гына булса да тәрәкъкый итә башлады. Болгарлар арасында «мөхәррир» исемен күтәрерлек кешеләр күренә башлады. Бик оста язылган бик матур гына гыйбрәтле хикәяләр яисә, бик оста язылмаса да, бик яхшы нечкә күңелләрдән чыккан романнар күренә башлады. Китап нәшер кылу, китап берлә сату итү – милләт өчен, бөтен кешелек җәмгыяте өчен бик файдалы эш икәнлеге сизелә башлады. Әүвәлдә ит сатып, бервакытны ит кибетен китап кибетенә алыштырган кешеләргә башка, китапчылар мәйданга атылды. «Фәзаилешшөһүр», каранчә бөтие, кысыргак догасы, фалнамә, татлы тамыр, гатырша мае, дарчин каерысы, тәсбих, шомырт оны, күкерт вә шуның шикеллеләр берлән сату итү китап сәүдәсе түгеллеге беленде. Халык арасында, аз булса да, яңа әдәбият мәйдан ала башлады. Ләкин мулла тасвир кылынган хикәя булса – муллалар, байлар тасвир кылынган хикәя булса – байлар арасында: яздырмаска кирәк, шуларны бетерергә кирәк, городски галавага әйтик! (Безнең халыкта иң зур мәхкәмә – городская дума, иң зур хаким – шәһәр башлыгыдыр. Хәтта Кытай берлән Япония сугышы вакытында Думаның бу сугышны туктатмавы халыкка бик гаҗәп тоелды.) Шулай итик, болай итик кебек сүзләр шапыралар-шапыралар иде дә икенче яңа китап чыкканчы туктыйлар иде. Һәр нә исә, язучылар һаман язалар иде, китаплар чыга иде, безнең абзыйлар шулай галаваны күрә алмаенча торалар иде.

Әхлак җәһәтеннән Казан халкы тагы артка калдылар. Бик күп кешеләр, әхлак төзәтү өчен дип, төрле дини юлларга керсәләр дә, әхлак көннән-көн бетүдә иде. Моның да сәбәбе «һәр начарлык намаз укыгач бетә, ишаннар – оҗмах юлын күрсәтүчеләр» мәсьәләләренә бик каты ышанып, ишанга кергән кеше никадәр начарлыклар кылсалар да, кыямәт көнендә котыладыр ышануы урынлаштыгыннан, һәр кеше оҗмах юлын үзем беләм дигән кебек, теләсә ни кылуыннан иде. Һәм дә халыкта һөнәр булмаганга, байлар эшсезлектән начарлыкка салышалар иде. Фәкыйрьләре, шундый кеше арасына төшеп, үзләрен үзләре белмәенчә, начарлыкта изеләләр иде. Печән базары хатын-кыздан вак-төяк нәрсә эшләтеп кәсеп иткәнгә, кәләпүш, калфак алганга, шул кәсепкә төшкән бер хатынны ирекле-ирексез фахеш юлына тарталар иде. Болар шәһәр хатыннарының йөз дә егерме бишенче бүлеге булганга, шәһәр халкы арасында фахеш, ниһаять, дәрәҗәгә йиткән иде. Моннан йөз ел элек ирләре эчмәгән бер милләтнең хатыннары да эчә башлаган иде. Сыра заводлары, гостиницаларның күбесе Казан мөселманнарының акчасы берлән байыйлар иде.

Шул елларда сала халкы арасында артык яңа бер эш булмаса да, аларда да инкыйраз галәмәтләре көннән-көн күбәя иде. Йирләре кысылганнан һәм дә авыл хуҗалыгы гыйлемен белмәүдән, тамакларын туйдырыр өчен, ирләре шәһәрләргә төрлесе төрле кара кәсепкә тарала башлаганнар иде. Хатын-кызлары, Казанга вә башка шәһәргә китеп, асрау булып тора башласалар да, бара-тора аларның да күбесе фахеш юлына китәләр иде.

Оренбург, Троиски, Орски, Ханкирмән (Әстерхан) мөселманнарының хәлләре бу гасырда күп алда иде. Оренбург, Троиски, Орскилар казакъ берлән эш иткәнгә, алар берлән эш итүгә артык белү кирәк булмаганга, ханкирмәннәр искедән руслар берлән сәүдә итеп, сәүдә хакында яхшы гына мәгълүматлары булганга, биренмәенчәрәк баралар иде. Ләкин алай булса да Оренбург, Троиски, Орски халыклары арасында ялкаулык, эшләмәенчә тамак туйдыру уе бик тәрәкъкый иткән иде. Бу шәһәр халыклары беркатлырак булсалар да, боларда да Казан бүләге – фахеш бик тәрәкъкый итүдә иде. Сәүдә җәһәте тагы артка калды. Чөнки сатуларымызның күбесе үз арамызда үтә торган әйберләр берлән генә булганга, үземез Аурупа модаларына ияргәнгә, фәкыйрьләремез руслардан калган талчук киемнәре кия башлаганга, эшләгән эшләремез бик аз үтә башлады. Файдамыз никадәр кимесә, расхутымыз шулкадәр артканга, көннән-көн фәкыйрьләнә бара идек. Егерменче гасырның урталарында ирекле-ирексез банкротлык күбәйгәнгә, мөселман урамнарында мөселман йортлары сатылып бетмәсә дә, һәммәсенең дә өстенә хатыннары исеме язылган иде. Бер йортта – Әхмәтҗанова, икенче йортта – Мөхәммәтҗанова, өченчесендә Абдуллина фамилияләре ялтырап яталар иде. Хәтта шул турыда Аурупадан килгән Көнчыгышны өйрәнүче галим үзенең Казан мөселманнары хакында язган сәяхәтнамәсендә: «Мондагы мөселманнар хатыннарга башка Шәрекъ халыклары кебек карамыйлар. Һәммә эшләрендә – хатыннар, кәсепләрендә – хатыннардыр. Һәм дә Казанда, мөселман ягы дигән бер йирдә ничә мәхәлләдә һәммә йорт мөселман хатыннарыныңдыр. Болар ирләреннән бәйсез рәвештә йортлар салдырып, сатулар иттереп торалар» сүзләре язылган иде. Ләкин бичара галим сәяхәтнамәсенең һичбер йирендә «Бу мөселманнарның ирләренең эшләре кая, йортлары кая, кәсепләре кая?» мәсьәләләрен карамаган да, уйламаган да иде.

Бу елларда русча укыганнардан яисә читтә гыйлем алганнардан шактый-шактый эшләр чыкты. Төрле фәнни, әдәби, тарихи китаплар мәйданга атылды. Кайсыбер яшьләр, милләтне инкыйраздан коткару өчен, бар куәтләре берлән төрлесе төрле эшкә тотындылар. Авылларга китеп, халыкларны укыта башладылар. Шәһәрләрдә, фәкыйрьләрне тәрбия кылыр өчен җәмгыятьләр ачтылар. Аларга акча күбәйтер өчен әдәбият ахшамнары, театрлар уйный башладылар. Хәтта бара-тора Казаннан Оренбургка, Оренбургтан Троиски, Орски, Самара, Әстерхан вә башка мөселман шәһәрләренә йөри торган театр компаниясе дә барлыкка килде. Үз тормышыбыздан бик гыйбрәтле уеннар уйнала башлады.

Ләкин моннан да акча җыеп булса да, театрдан төп максат булган әхлак төзәтү мәсьәләсе бер дә алга китмәде. Чөнки олырак мөселманнар барсалар да, бара-тора Шәрекъ тормышын күрәсе килгән руслар театрны тутыра башладылар. Русча белгәннәре рус театрларына, белмәгәннәре ат кәмитләренә баралар иде. Бу гасырларның башында ук болгарча гәзитәгә ихтыяҗ бик яхшы аңланган иде. Шуның өчен аңлаганнары, аңлыйм дип йөргәннәре – һәммәсе гәзитә турысыннан уйлыйлар иде. Хәтта бервакытны бер мәҗлестә аштан соң гәзитә турысыннан күп сүз сөйләнгәч, берничә абзыйлар галавадан сорамакчы да булганнар иде. Ул да шулай әллә нишләп калды. Рус гәзитәләрендә милли телдә гәзитәгә ихтыяҗ тикшерелә башланды.

Ниһаятендә, гәзитә сорый да башладылар. Почта берлән килгән акчаны үзе кулын куеп ала торган Габделшәмси хәлфәгә бирмәделәр. Хәтта хәлфәнең күптән балалар укытуы мәгълүм, Казан мәдрәсәләренең берсендә белем алуы билгеле булса да, бер урында «белем алмаган кешегә андый эш бирелми» дип, каты җавап кайтарылган иде. Яңа гына Алат юлыннан күчеп килгән, читек-кәвеш берлән сату итүче Шаһвәли дә сорады (?!!). Аңарга да, белмим ни өчендер, бирмәделәр. Хәтта бу хосуста агай-эне тагы галавага менмәкче дә булганнар иде дә, сайланган кешеләрнең берсенең эче бик авырта башлагач, изгеләр тотты бугай дип, Касыйм шәехкә әтәч йибәреп кенә котылды. Бара-тора чибәррәк кешеләр дә сорый башладылар. Ахырында фәкыйрь генә, яңа гына университет бетергән бер мөселман рөхсәт алды. Казанда «Кабан» исемендә әдәби, фәнни, тормыш мәсьәләләрен сөйли торган атналык бер гәзитә мәйданга чыкты. Халык акрынлап кына гәзитә укырга өйрәнә башладылар. Озак үтмәде, шуннан әллә кайдан бер шәкерт чыкты да «агай-энене» бик көлеп яза башлады. Хәтта корсакларына чикле, атасыннан калган доха толыпларына чикле каләмнән үткәрә башлады. «Бу – мөселман гаебен ачу, мөселман гаебен ачу!» – дип, харчевникларда ике дә өч чәй алып, харчевникчыны үзен дә утыртып, бикләтергә кирәклеген бик сөйләсәләр дә, иртәгесен икенче гәзитәдә шул сүзләр үк чыккач, бөтенләй кул селтәделәр.

Озак үтмәде, «Игенче вә һөнәр» исемендә бик садә бер телдә гавам өчен тагы бер гәзитә чыга башлады. Бу гәзитәне алучы бик аз булса да, бер аңлаган бай малае, атасының халыкны талап җыйган акчасы халыкка китсен дип, гәзитәне бушлый да бик күп тараттырды. Казан халкы бер милләт дияргә ярый иде. Үзләренең гәзитәләре бар, театрлары бар, хатыннарының йортлары бар иде. Шушысы бик яман: мәктәпләр, мәдрәсәләр дә бер дә юк иде.

Бу гәзитәләр Кырымда дәвам итә торган «Тәрҗеман» гәзитәсе берлән бер мәсләктә, халыкка файдалы мәсьәләләрне сөйләп, ватанымыз вә милләтемез тугрысында ватанга мәхәббәт уята торган озын мәкаләләр, фәнни мәгълүматлар берлән (?!) халыкның рухын күтәрәләр иде. Вакыты берлән ул гәзитә битләрендә чыккан тел мәсьәләсе берлән дә бөтен дөньяны тутырганнар иде. Төрле кеше төрле фикердә булып, кайсыберсе «әдәби телебез саф татарча булсын», кайсысы «кырымчарак булсын» мәсьәләләренең сөйләнүләре гәзитәләремездән рус гәзитәләренә вә аннан Аурупа, Америка гәзитәләренә кадәр китә иде. Бу мәсьәләдә кырык мәсләк, сиксән кадәр фикер киткән иде.

Әдәби тел мәсьәләсе бетә башлагач, телнең язылышы хакында озын мәсьәлә башланган иде. Кайберләре, ни тавыш ишетелде, шулай язылсын, иске язу нигез тотылмасын, диләр иде. Икенчеләре, безнең телемездә әдәбиятымызның иске әдәбияттан килүе югалмасын, иске китапларымыз, иске әдәбиятымыз ул вакытта бернигә ярамаячак, шуның өчен аларга карарга кирәк, аларга яраклаштырып язарга кирәк, диләр иде. Язалар иде, сөйлиләр иде, кычкырышалар иде, үз юлларында эшлиләр иде. Әдәбиятымыз хакында озын-озын мәкаләләр, мөхәррирләремезгә ачы-ачы, ләкин гадел тәнкыйтьләр, театрымызга юл күрсәтә торган сүзләр языла иде, укыла иде. Бөтен халык арасында фикер алышу тотыла иде. Гәзитәләремездә сәүдә мәсьәләләре ачык-ачык сөйләнелә башлаган иде. Һәммә йирдә сәүдә мәктәбе ачу турында сүзләр ачылган иде. Болгарлар арасында көннән-көн яңа фикер арта, көннән-көн халык төрле фикергә китеп, төп фикердән еракланалар иде. Гәзитә, рисаләләр, авыздан-авызга сөйләгән сүзләр никадәр яклау, хаклык тарафдары милләт мәхәббәтеннән чыккан ялварулар булса да, никадәр ачык, никадәр аңлашылыр рәвештә язылсалар да, аңлаучыларның да саны көннән-көн артса да, базарларда, җәмгыять урыннарында һәммә кешенең авызында «милләт» булса да, эшчеләр бер дә күренмәгәнгә, чынлыкта бер эш тә юк иде. Шуның өчен җитдирәк кешеләр бу сүзләр, бу кычкырышлар, бу язулардан бернәрсә чыкмаганга тагы яңа «курчак уены», ләкин актыккы курчак уены, саубуллашу күренеше дип, эчләреннән көеп торалар иде.

Сөйләнгән саен сүз күбәя, уйланган саен уй күбәя, үлем хәленә килгән милләтне караган саен, яңа авырулар табыла, авыру хакында фикер алышуларга керешелә, кычкырышыла, бакырышыла иде. Нидән бу мәсьәлә чыкканлыгы, ничек хәл кылынганы, авыруга дару кирәклеге тәмамән хәтердән чыга иде дә: мескен, хәлсез, актык сулусындагы болгар бабайның башын авырттырудан башка эше булмый иде. Ул мескен:

– Җитәр инде, зинһар, җитәр, актык көннәрем, актык сәгатьләремне генә тыныч куеңыз. Сүзеңезне ишеттем, мине бик кызганасыз, имеш, бик рәхмәт, моңынча сезнең шулай мине кызганамыз дип йөрүеңезгә ышанып, менә тереләм, менә тереләм, дип тордым. Тордым диергә ярамый, сез алдап тоттыңыз. Сез булмасаңыз, бәлки, мин икенче дуктырга күренер идем, күренмәсәм, авыру икәнемне белмәенчә, акыртын-акыртын гына картая-картая үлеп китәр идем. Никадәр вакыттан бирле чирли, фәлән дару итәргә кирәк, дисез. Үзегез дару итмисез яисә, дару дип, әллә нинди агулар бирәсез, бусында файда бар, бусында бусы бар, дисез, сез алдыйсыз! Алдыйсыз! Сезнең даруларыңыз берлән бөтен тәнем җәрәхәтләнеп бетте, сезнең файда була дип биргән нәрсәгез һәммәсе зарарга булды. Сез минем тәнемне генә җәрәхәтләндереп бетермәдеңез! Бигрәк яхшы булдыңыз! Рухымны да төзәтмәкче булдыңыз! «Әхлак төзәтү» дип, минем өстемә әллә нинди кортлар йибәрдеңез! Ул кортлар бөтен тәнемне ашап бетерделәр, караңыз, әнә хәзер йөрәгемә йитәләр. Миңа һаман, түз, әхлакың төзәлә, дисез. Мин үзем бу дәрәҗәгә килгәч, сезнең сүзеңезне тагы тыңлыйммы? Йөрәгемне дә ашап бетерсеннәрме?.. Гаеп итмәңез инде, анысы булмый!.. Бу кортларыңыз бетәргә ярамый, имеш, элгәре боларга бер дә ирек юк иде дә, бик яхшы тора идек. Әхлаклы идекме, түгелме, ләкин сезнең кебек, бусы тәнгә файдалы, бусы әхлакка файдалы дип, фахеш, зина, ишанлык агуларын эчми идек! Гаеп итмәңез! Бу кортлар бик күп ашадылар. Минем әхлакым да төзәлгәндер инде, мин ул кортларны үтермәкче булам, тәнемә бераз яшь ит тартмасмы! Алай да үләрмен инде, үлсәм дә, азрак күңелем тынычлап, картлыгымда алданганнарымнан үч алып үләрмен, – дип, кортларны куарга тотынса да, бабайның әгъзасын ашап бетергәнгә, һичбер әгъзасы кортларга каршы хәрәкәт кылырлыгы калмаган иде.

Шуның өчен, бабай селеккән саен, кортлар ябыша баралар иде. Йөрәгенә кадәр йиткәннәр иде. Бабайның бу сүзен күп кеше картлыкдин дип, күп кеше авыру кеше шулай сөйләүчән була дип, аның ул сүзенә карамаенча, аны коткарырга дип озын киңәшләр, озын сүзләргә тагы китәләр иде. Ләкин эш һаман юк иде. Әдәбиятымыз шулай барганда, башка эшләремез тагы үз көенчә килгәндә, безнең болгар бабайның яшь вакытында «әхлак төзәтү» өчен файдаланыла торган музыкасы ни дәрәҗәдә иде дисезме? Әллә «музыка тавышы – бозыклык, аның белән ләззәтләнү көфер» дисезме, сез теләсәңез ни әйтеңез, бабай аны бик ярата иде. Һәм бабайга яшь вакытында да, картая башлагач та, ул бик файда иткән иде. Бабайның үзенеке булганга күрә, аңарга аның бер уены, аның Волга буйлап Форат, Диҗлә буйларына кадәр озынның-озын көйләрен көйләп, сатуга йөрүләрене, Дунай буйларында кубызын челтерәтеп, халыкның исен китәреп, алардан мал җыеп йөрүен исенә төшерә иде дә:

– Мин шул болгармыни?! Шул микәнни?!! Ул вакытта һәммә йирдә минем тазалыгым, өстем-башымның яхшылыгына, кайтсам, өемнең тынычлыгына исе китмәгән кеше юк иде, хәзер нинди булганмын – өстемә әллә нинди сәләмә кеше киемен киенгәнмен, элгәреге кызыл йөзләр урынында саргайган битләр булган. Уйнап тора торган күзләр урынында өметсез-өметсез карый торган тирән-тирән чокырлар булган, озын юллардан кайткач, хәл итәргә ята торган тыныч өйләрем кандала базы, корт оясы булган, аның да һәр көнне бер агачы сына, һәр көнне өстемә җимерелергә якынлаша, һәр көнне, шуларга карап, яшь вакытларны искә төшерәм. Картайдым, фәкыйрьләндем, авыруга сабыштым, – дип, үзенең хәзерге хәле берлән иске хәле арасын чагыштырып карарга сәбәп була иде.

Бу музыка, чыннан да, әхлак мөгаллиме була торган нәрсә булса да, чынлап та, «әхлакны төзәтү» өчен шул музыка җитсә дә, музыкага халкымызның карашы башкарганга, ягъни аның әхлак төзәтүче икәнлегенә ышанып, шуның берлән файдалану урынына, аны үзен «әхлак бозучы» дип каралганга һәм әхлакка хезмәт итә торган кеше арасында аны тыелган күрелгәнгә, аны әхлаксыз кешеләр кулына төшергән иде. Шуның өчен ул әхлаксызлар кулында әхлак бозар өчен бер корал булган иде. Әүвәлдә кайсыбер руслар яһүдиләргә исерткеч, фахешне үз музыкабыз берлән безнең үземезнеке итәр өчен буяп күрсәтә башлаганнар иде. Һәм, чыннан да, бик файда иткәннәр иде…

Һәммә йирдә музыканы фахеш, исерткечнең гаебен капларга куллану халык арасында тарала башлаган иде. Музыканың бу эшен күргәч, ягъни әхлакка файда итәр урында, әхлаксызлыкка тарта башлагач, музыка, һичшиксез, зарарлы хөкеме чыгарылды. Шуның өчен музыка үзе дә фахеш хезмәтчесе булды. Болгар музыкасы шулкадәр былчыракланган, болгар йырлары шулкадәр әхлаксызланган иде, аларны бер минут тыңлау бик авыр була иде. Шул сәбәптән милли тел, милли әдәбият, милли театр мәсьәләре арасына милли музыка мәсьәләсе керә алмаган иде. Шул мәсьәләләр берлән мәшгуль кешеләр дә милләтнең үсешенә милли музыкаларның кирәклеген, милли рухны саклау милли музыка эше икәнлеген хәтергә дә кертми кебек үтеп баралар иде. Болгар халкы никадәр музыка сөя торган милләт булсалар да, аларга кирәгенчә каралмаганга һәм аларны белүне җинаять итеп саналганга, ул дивар артларында гына калган иде. Хатын-кызымызда моңарга мәхәббәт тагы артык булса да, алар да изелеп кенә калганнар иде.

Ниһаять, унтугызынчы гасыр ахырларында музыка җинаять түгеллеге сөйләнмәсә дә, акыртын-акыртын гына рәтләнә башлады. Казанда Минкин Гариф исемендә бер кеше болгар музыкаларын нотага сала башлады, ниһаять, никадәр иске вә яңа көйләр рәткә салды. Бу кеше, бәлки, яхшы түгелдер, бәлки, яхшыдыр, бәлки, моны голямалар яратмый торганнардыр – мин анысын белмим, ләкин бу кеше милләткә шулкадәр хезмәт итте, моның хезмәте, һичшиксез, кыямәткә кадәр онытылмаячактыр.

«Яшәсен Гариф Минкин!! Яшәсен милләт!!» тавышлары бездин балаларымызга, балаларымыздан аларның балаларына кадәр, кыскасы, иң актыккы болгарга кадәр авыздин төшмәячәк, андин соң да шундый гүзәл музыка калдырдыгы өчен Аурупалар арасында да онытылмаячактыр. Моннан соң болгарлар арасында музыка машиналары күренә башлады. Болгарларның залында «Сакмар суы», «Тәфкилев», «Әллүки», «Казан алган көй» вә башка көйләр ишетелә башлады. Ирләремез, кызларымыз – һәммәсе йөз, мең елдан бирле бабайларымыз тарафыннан эшләнгән музыканың, бабайларымызга уйлаткан уйларны, бабайларымызга биргән хисләрне балаларына бирә башлады. Бу да байларга гына махсус булганга, гавам халкы арасында, һәр кыз мунчага төшеп биергә, кубыз уйнарга тырышса да, иркенлек булмаганга, аларның бик аз гынасы – халык арасында «азган», муллалар каршысында «ахмак» сүзе берлән телгә кергәннәре генә файдаланалар, искедәге бабайларның хисләрен аңлый алалар, үзләренең кайгыларын тарата алалар иде.

Әдәбият берлән музыка милләтнең атасы берлән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш, тарих берлән исбат ителгән бер хакыйкать булса да, ата никадәр сәламәт булса да, анасыз бала тумавы мәгълүм эш булса да, атасыз-анасыз бала да зинадан туган икәнлеге ышанычлы эш булса да, милләтнең атасы берлән анасы булган музыка берлән әдәбиятны бергә торырга никях укытырга, берсенә берсе файда итешергә, берсен берсе саклашырга вәгъдә кылынышуларын алырга теләмиләр дә иде, алмыйлар да иде. Шуның өчен безнең көткән баламыз яисә тумаячак, туса, зинадан туачак иде дә – безнең йөземезне генә кызартачак иде. Егерменче гасырның башларында, унтугызынчы гасырда Казанда музыка … яшерен рәвештә тәрәкъкый итсә дә, гомум файдалана торган йирләр юк иде.

Болгарча музыка ахшамнары, концертлар һич ишетелми иде. Шуның өчен андый музыка ишетергә теләгән кеше, музыка берлән үзенең кайгыларын таратырга тырышкан кеше, үзене кайгылар, мәшәкатьләрдән аерып алып, үзен генә карарга теләгән кешеләр, музыка тыңлый торган урын юкка, кайсылары фахеш йиренә баралар иде, кайсылары икенче халык музыкасын тыңлыйлар иде, кайсылары кайгыларын йотып, өйдә утырып калалар иде.

Егерменче гасыр башында ук музыка вә әдәбият ахшамнары ачылуы хакында фикерләшү башланды. Һәм бер музыкант тарафыннан иң әүвәл Казанда, аннан башка шәһәрләрдә музыка ахшамнары ясау башланды. Ләкин халык моңарга әүвәлге карашын үзгәртмәгәнгә, голяма бик тирес (кире, каршы) торганга, бу эш үсеш ала алмады. Башлаган кешенең акчасы юкка, дәвам итәргә акча кирәк булганга, күп үтмәенчә бетеп һәм гомерләр үтә-үтә, тарих берлән күмелеп, «элгәре бездә дә музыка ахшамнары булган икән» дип сөйләргә генә калган иде. Шул вакыйгадан соң музыкага артык әһәмият бирүче дә чыкмаган иде һәм музыка үзе дә мәйданга чыгып эшкә тотынмаган иде. Шуның өчен музыка тагы фахеш эченә чумган. Тагы үзенең табигый гүзәллеген югалткан иде. Гәзитәләрдә ахырга таба музыка хакында язылган мәкаләләр күренә башласа да, алар да музыка кешеләре тарафыннан язылмаенча, музыка хакында мәгълүматлары бар кешеләр генә язган булганга, йөрәктән чыкмаганга, халыкка ул дәрәҗә тәэсир кылмый иде.

Халык арасында музыкадан гармунны, скрипкә-фәләнне шыгырдату бетмәсә дә, аларны табигый чисталыгына кайтаручылар күренми иде. Шуның өчен музыкамыз көннән-көн артка кала, көннән-көн миллилеген югалта, көннән-көн халык арасында әһәмияте бетә иде.

Рәссамлык безнең халыкта булганы да юк иде, беткәне дә юк иде. Динемездә рәсем ясау тыелган булгангамы, әллә үземездә рәсемнәрдән мәгънә алырлык хис булмагангамы, рәссамнар юк иде. Рәсемнәремездә вак-төяк мәсҗед сурәтләре, изге урын сурәтләре – Мәккә, Мәдинә күренешләре генә булганга, алар да фотограф берлән алынудан башка, төрекләр яисә гарәпләр тарафыннан эшләнгәннәр иде.

Китап кибетләремездә «Башмак шәриф», «Гасаи мөбарәк», «Комган» һәм дә «Йаһу йаминһу» дип аһлар берлән яна торган, күзләреннән дәрья кебек яшьләр ага торган, сулаган саен авызыннан ут чыга торган «Мөэмин күңеле» исемендә вә шуның кебекләр мәйданга чыкса да, болар рәсемнәр бирә торган файданы, хис арттыруны бирү урынына, үзләрен тупаслата, дөнья хакында, тормыш хакында ялган уйлар берлән гавамның башын гына тутыра иде.

Егерменче гасыр башларында рус рәссамнары болгар мәгыйшәтеннән рәсемнәр ясый башладылар һәм Русиядә вә хәтта Аурупада рәсемнәренең мәгънәлелеге, үзенә бертөслелеге, оргиналлыгы берлән бик хөрмәтле булдылар. Аеруча «Өрпәк сарган болгар карчыгының кунак сыйлавы», «Бер болгар картының сату сәфәренә китәр алдыннан юл киемнәре берлән балалары, хатыны җыелган бер мәҗлестә дога кылуы», «Бер болгар шәкертенең мәдрәсә почмагында елтырый торган ут яктысында күлмәк өстеннән генә юрганын салып, «Казый» моталәга[26 - Моталәга – уку, өйрәнү.] кылуы», «Бер мулла кызының чаршау артыннан гына үзенең иптәшләре берлән аталарыннан качып язу өйрәнүе» рәсемнәре табигыйлар иде, дөрестләр иде. Бу рәсемнәр әүвәлләре һәммәмезгә дә үземезнең тормышымызны күрсәтә башладыклары кебек, арамызда шундый эшкә сәләтлеләребезнең дәртен уяндырырга да сәбәп булган иде.

Шуның өчен егерменче гасыр урталарында болгарлардан рәссамнар чыга башлаган иде. Һәм дә мәйданга болгар рәсемнәре атыла башлаган иде. Бу рәсемнәр арасында болгар кызларының киндер агартуы, болгар егетләренең тау башында яз көнендә су ташуында музыкада уйнаулары, ат ашата торган малайларның бәрәңге пешерүләре халык арасында хөрмәтле булган һәм дә рәсемнәрен дә игътибарга керткән иде. Моңарга башка әхлак галәменнән, әхлаксызлык күренешләреннән бик күп рәсемнәр ясалган иде. Кара халык, замана фикеренә авышкан халык, болардан зарар булуны һич уйламаенча, өйләренә тага, балаларына мәгънәләрен сөйләп күрсәтә башласалар да, голяма төркеме тагы бик каты аякланып, рәсемнең хәрамлыгы хакында, диварларга элү ярамавы хакында, рәсемнең күңел каралтуы, фәрештә качыруы хакында күп сүзләр сөйләнеп кенә калмаенча, мәсҗедләрдә вәгазьләр сөйләнеп, шул мөнәсәбәттә китаплар, рисаләләр дә язылды. Голямалар арасында «ярый» диючеләр дә булганга, тагы бер тавыш купты.

Дин мәсьәләсе хакында фикер алышу өчен мәҗлесләр ясала башланды. Яңа курчак туена мәйдан тагы ачылды. Язылды, укылды, сөйләнде, кычкырышылды – тагы берни чыкмады, мәсьәлә шул көенчә калды. Ләкин бу тавыш рәссамнарга шактый гына зарар булды. Рәсемнәре аз үтә башлады, үзләренә халыкның карашы башкарды. Рәссамлыкка хәзерләнә торган яшьләрнең күбесен атасы-анасы, карендәш-кабиләсе туктата башладылар. Туктамаганнарына тагы «бозылган» дип карый башладылар. Озак үтмәде, рәссамнарымыз кайсылары үлделәр, кайсылары тамак туйдырыр өчен рәссамлыкны икенче дәрәҗәгә калдырдылар. Ни булса да булды, бер вакытны мәдрәсәләр, мәктәпләр беткән кебек, музыкамыз әхлаксызлыкка чумган кебек, рәссамнарымыз да беттеләр.

Сез, шул вакытта фәннәр ни дәрәҗә иде, аларга игътибар бар идеме, фәнни китап бар идеме, диерсез. Бар иде. Унтугызынчы гасырның башында фәнни әдәбият мәйданга чыккан иде. Чыгуы илә бик олуглап каршы алынмаса да, акыртын гына тәрәкъкый иткән иде. Һәр фәннән кыскача, камил китаплар бар иде, һәр фәннең укучысы бар иде, һәр фәнгә чыгарылган кире каккан тәнкыйтьләр, һәр фәннең кирәклеге хакында язылган рисалә бар иде.

Һәр фән азмы-күпме укыла иде, фәнни мәсьәләләр хакында фикер алышалар иде. Ләкин бу фәннәр мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә укытылмыйча, романнар кебек, һәр кешенең үзе тарафыннан гына укылганга, төбенә төшеп йителми иде, һәм дә фән белүчеләре дә фәннең кагыйдәләрен генә беләләр иде, аны эшкә куя алмыйлар иде. Шуның өчен фәннең үсүе күз ачылуга гына сәбәп була иде. Милләткә матди файда итә алмый иде. Булмавына караганда монысына да шатланырга ярый әле. Ләкин шулай булса да, бу фәннең дә алга китүенә, аның милли булуына бик күп кешеләр, бик күп гайрәтләр, бик күп хезмәтләр сарыф кылсалар да, моннан да дингә зарар күргән голямаларымыз монда да бик зур низаглар чыгарганнар иде. Болар әүвәлдә астрономия мәсьәләсеннән генә чыкса да, бара-тора җир турындагы гыйлем, тарих, җәгърафия, табигать белеме фәннәренә дә барып җиттеләр. Һәммәсендә дә дингә каршы килү, шәригатькә сыймаулар китереп чыгаралар иде. Үз дәлилләрен куәтләр өчен, Коръәннән, хәдистән тирес-морыс мәгънәләр чыгарып, әллә ниләр кылындырып бетерәләр иде.

Бу да үзенчә бер курчак туе иде, бу низаглар гәзитәләремезгә, журналларымызга, хәтта календарьларымызга да кергән иде. Монда да актыккы хөкем «көфер» иде. Фән ияләре, никадәр фәнне яратсалар да, никадәр фәнгә хезмәт итсәләр дә, хезмәтләре нигезле булмаганга, фәнне дошманнан саклау өчен бер кальга (крепость), фән мәктәбе төзелмәгәнгә, бу фәнемез дә бервакытны музыкамыз, рәссамнарымыз кебек һәлак булачагында шөбһә юк иде. Ел үткән саен, фәнни китаплар арта барса да, укучылары азая иде. Һәм дә әүвәлдәге кебек фән фидаилары бер дә күренми иде. Шуның өчен бу да озакламаенча бетәчәк иде. Ислам фәннәре хакында сөйләргә дә юк. Чөнки бездә аның алга киткәне дә юк иде, артта калганы да юк иде. Нинди зур мөдәррисләремез, нинди шөһрәт тапкан галимнәремез булса да, һәммәсе исламның ни икәнен, исламның рухын аңламаганнар вә диннең фәлсәфәсеннән хәбәр ала алмаганнар иде. Безнең галимнәремезнең гыйлеме һәрвакыт бер хөкемне төрлечә фикерләп, бер юнәлештә аңлау булмаенча, диннең гадәтләрен белү белән генә чикләнә иде. Шуның өчен бездә пакьләнү мәсьәләсен, күрем, бала тудыру мәсьәләсен белгән кешеләр, пәйгамбәремез галәйһиссәламнең кая туганлыгын белмәсәләр дә, һич шәргый бер мәсьәләнең фәлсәфәсен белмәсәләр дә, «голяма» дип атала иде. Шуның өчен болар нинди генә файдалы яңа мәсьәлә чыкса да, үзләренең «Китабел истинҗа»ларына («Пакьләнү турындагы китап») карарга тотыналар иде, анда булмагач, хәрамлыгы берлән хөкем кылалар иде.

Мәдрәсәләргә карасак, аларда да өмет юк иде. Иске мәдрәсәләр замана үтә-үтә искереп, хәрабә хәленә килгәннәр иде. Төзүчеләре әллә кайчан үлеп беткәнгә, мәдрәсәнең кирәгенә вакыфлар калдырмаганга, мәдрәсәләр, элгәре торырлык булса да, бара-тора, әүвәле тәрәзәләре гамәлдән чыгып, аннан соң ашханәләре яраксызланып, гомер үтә-үтә түшәмнәре, диварлары да бозылып, торырлыктан чыккан иде. Шуның өчен теләр-теләмәс кайбер мәдрәсәләр ябылган, кайсылары ябылмаса да, мәдрәсәләрнең бер башында гына тора башлаганнар иде. Аңарга башка да, ул мәдрәсәләрнең дәресләренә үзгәртүләр кылынмаганга күрә, укыту ысуллары бик начар булганга һәм аннан белем алган кешеләр бернәрсәгә дә ярамаганга, ул мәдрәсәләргә керүчеләр көннән-көн азаюда иде. Кайбер мәдрәсәләрдә егерменче гасыр башларында реформа-фәлән дигән сүз[не] ишеткәләгән булсалар да, бу сүзләрне әйтүчеләр үзләре дә реформа ни дигән сүз, мәдрәсә ни дигән сүз икәнне белмәгән кешеләр булганга, фәкать фонограф төсле, кешедән ишеткәнне генә сөйләгәнгә яисә шулай сөйләү модада булганга, «Менә, әйе, реформа кирәк, ахрысы, без ысуле җәдиткә каршы килмибез, голямаларны гына сүкмәскә кирәк», – дип сөйләнсәләр дә, берни дә чыкмаенча калган иде. Яңа байлар, җәмгыятьләр бу мәдрәсәләрне төзәтергә, ислях кылырга акча да таба алмыйлар һәм черегән фикерле голямаларга да сүз дә аңгарта алмыйлар иде. Алар һаман шул урта гасырлар гадәтенчә китап күтәреп, «дәрескә кердем» дип йөрүне бик зурга саныйлар иде. Яңа кешеләр кыямәттән бигрәк гыйлем кирәклеген дә сөйләп, бер-берсен аңлаша алмаганга, икесе дә берсенә берсе кул селтәгәннәр иде, шуның өчен голямалар аларны кяфер дип, тегеләр голямаларны дин кортлары, дин бетерүчеләр дип йөриләр иде.

Мәктәпләр әүвәлрәк, ысуле җәдит яңа чыкканда, шактый гына ачылган булса да, алар да нигезсез булганга, бинаны салучы үлү берлән яисә мөгаллиме китү берлән, яисә хәзрәтнең сарыкларының бәрәннәре бу ел күбәю сәбәпле, абызтай бәрәннәрне шунда яптыра башлавы берлән беткән иде. Кызлар абызтайларда укып йөрсәләр дә, мәктәп исеме бирергә ярарлык кызлар мәктәпләре булганы да юк иде, беткәне дә юк иде. Шул сәбәптән бөтен Русиясендә бер-ике мәдрәсәгә башка һәм дә җәмгыятьләр идарәсендә укыла торган дүрт-биш мәктәпкә башка укыр йирләр юк иде. Хөкүмәт мәктәпләрендә белем алучылар бик аз иде. Күбесе иске фанатизмнарыннан котыла алмаган иде, кайберәүләр [балаларын] укытырга теләсәләр дә, акча юк иде. Шуның өчен русча уку интеллигентныйларга гына махсус иде. Алар да берәмләп яисә унлап кына саналганга, укучылар шул саннарыннан күп узмыйлар иде.

Егерменче гасырның яртылары йитте. Болгарлар һаман акрын гына, кая барганнарын белмәенчә генә, ни эшләгәннәрене дә уйламаенча гына, инкыйраз юлы берлән баралар иде. Мәктәпнең иң күбесе булган авыл халкы, кайберсе йир йитмәүдән, кайсылары йир йитсә дә, шәһәрләрдә торырга кызыгудан, төрлесе-төрле якка бәхет эзләргә таралганнар иде һәм көннән-көн таралуда иделәр. Бунлар, билгеле, әүвәлдә кара эштән башлап миллионщик булачаклар иде, шуның өчен һәммәсенең дә башта ук миллионнар берлән эш башларга әлегә акча булмаганга, заводларда аена сигез тәнкәгә эшләп, шул миллионнарны җыярга башлыйлар иде. Мондый йирләрдә, бердән, һавасы булмаганга, икенчедән, сигез сумга җәмәгатьне тәрбия кылу икмәк берлән судан артмаганга, боларның миллионщик булуы һаман артка кала барса да, сәламәтлекләре көннән-көн кимеп, ахырыннан вакытлы-вакытсыз бер эшкә ярамый торган картлар яисә үзләрен дә тәрбия кыла алмый торган гарипләр булып калалар иде.

Бундый йирләрдә шундый киләчәктәге миллионщиклар бик күп булганга һәм фатирлар-фәләннәр дә бергә булганга, андый җәмгыятьле йирләрдә таралуы табигый булган фахеш болар арасында бик тәрәкъкый итүдә иде. Бу фахешнең таралуы һәммә яманлыкның башы булып, әхлакның бөтенләй югалуына сәбәп булдыгы кебек, мондый баракларда фаҗигаләр дә бик күп булуына башчы була иде. Алар берлән генә дә калмаенча, фахеш бәласе булган йогышлы чирләр дә – сифилис (җөзам) таралып, ул кешеләрдән балаларына, карендәшләренә, ашташларына җәелеп һәм дә, авылларга кунакка кайтканда, авыл халыклары арасында да «бүләк»ләр калдырып, бөтен милләтне сифилискә вә башка йогышлы чирләргә ияртеп бетерәләр иде. Вакытында докторларга мөрәҗәгать кылынса, аларның киңәшләре берлән дарулансалар, бәлки, бу авырулар да ул дәрәҗә бөтен халыкка җәелмәс иде. Бердән, докторларымыз юклыктан, икенче, даруларымыз юклыктан, өченче, акча юклыктан, дүртенчедән, медицинага ышанмавымыздан, һич аларга каршы чарасы каралмаенча, «Алла сакласа, берни булмас әле» сүзләре берлән генә торалар иде. Һәм көннән-көн инкыйраз орлыгын чәчә баралар иде.

Моңарга башка да, әүвәлләре киң һавада тамак туйдырып, күп ит ашарга өйрәнгән бер халык булып, бердән һавасыз бүлмәләрдә ит урынына каткан икмәкләргә керешкәнгә, табигатьләре күтәрә алмаенча чахотка, катар, белмим, тагы ни кеби авыруларга дучар булып, көннән-көн үлүнең саны күбәюдә иде.

Бер яктан, җәмәгать тәрбия кылырга йитәрлек эш эшләү бик авыр булганга, икенче яктан, кирәк вакытта хайванлык өчен хатыннар табу бик җиңел булганга, өйләнү, кияүгә бару бик сирәкләнгән иде. Гомере буенча өйләнмәенчә сакалы агарган картлар һәм дә кияүгә китмәенчә керче, ашчы, тегүче яисә бөтенләй сатучы булып гомер үткәргән карчыклар һәм дә шуларның юлы берлән бара торган хатыннар, шулар юлы берлән барырга сабак алып килә торган кызлар, егетләрнең исәбе-хисабы юк иде. Бу эшнең бик күбәюенә никях-талак мәсьәләләренә кирәге кадәр әһәмият бирелмәдеге, аларга бер уенчык кына иттереп каралдыгы да бик зур сәбәп булган иде. Шуның өчен булган өйләнү дә, кияүгә бару да икесенең бергә торыр өчен кылган вәгъдәләре булмаенча, бертөрле мәҗүсилек гадәтләреннән генә иттерелгән бер эш төсле генә карала иде. Һәм дә гаилә тормышының дәвамына да сәбәп булмый иде. Никяхның, талакның бу төрлесен хәзер дә бетерү мөмкин түгел иде. Чөнки алар хәзер бөтенләй урынлашып бетеп, безнең генә арамызда милли гадәтләрдән саналган иде. Бу эшләрнең башлануы унтугызынчы гасырда гына булса да, ул гасырның голямасы, рухани идарәсе моңарга әһәмият бирмәдекләреннән, бу эш, җәрәхәткә кунган микроб кебек, тиз гомердә бик күбәеп, бөтенләй канымызга кадәр кушылып киткән иде. Шул сәбәптән бала табу, бала тәрбия кылу бик сирәк иде. Чөнки андый балаларны табу да, аналарына, бердән, табу мәшәкате, икенчедән, тәрбия кылу мәшәкате булачак булганга, ике мәшәкатьтән дә берьюлы котылыр өчен, тапмас өчен әллә нинди агулар эчәләр иде. Бу агулар күп вакытта үзләренә дә бик каты тәэсир кылып, шундый хатыннар арасында үлеп һәм гарип булып калуның исәбе-хисабы юк иде. Кайсыбер яшьрәкләре – үзенең йөкле булуын белми калганнары яисә эчкән дарулары файдалы булмаганнары тапкаласалар да, балаларның күбесе зәгыйфь туа иде. Һәм дә тагы да тәрбиягә җай булмагач, йә суларга ташлана яисә (үземездә андый йортлар салу хәрам булганга!) руслар тарафыннан ясалган йортларга ыргытылына иде.

Шул эшләр сәбәпле көннән-көн үлүчеләрнең саны күп булса да, туучыларның саны кимүдә иде. Бу эшләр безнең инкыйразымызның сәбәбе идекен белгән кешеләр аз булмасалар да, алар да берни эшли алмыйлар иде. «Бетәмез!» дип фөрьядлар язып, халык арасында тараталар иде. Ләкин укымаган халыкка, укыган булса да, шул дәрәҗә әхлаксызланган халыкка шундый рисаләләр берлән генә тәэсир итүнең һич мөмкинлеге юк иде. Тагы да тәэсирләнсәләр һәм мөхәррирләрнең сүзләренә ышансалар нишләсеннәр?! Һәммәсе ташласын да китсеннәрмени! Кая китсен? Нишләсен? Ни берлән тамак туйдырсын? Икенче заводка китсенме? Әллә тагы бер-бер шәһәргә дворник булып керсенме? Әллә бер рус авылына хезмәтче, көтүче булсынмы?! Болай итсә, ни чыгар соң?! Шул үлүләр, шул авырулар, шул изелүләр бетәрме? Һәйһат!! Һәйһат!

Унтугызынчы гасырда күз яшьләре берлән еглый-еглый әйткән кешеләрне һәм дә халыкка шул хакыйкатьне белдерергә тырышкан мөхәррирләрне голямаларымыз: «Тәкъдиргә ышанмыйлар, кяфер», – дип, байларымыз алар артыннан барып, яр якасына килеп җиткән милләтемезне тегеләр сүзе берлән, тотып алмаенча, яр астына төртеп төшерделәр. Ярның төбе юк икәнен белгәч, төшүчеләр төшмәскә димләгән кешеләрнең сүзе дөрест икәнен белсәләр дә, кире кайтырга юл таба алмагач һәм дә яр башындин карап тора торган кешеләр арасында боларны кызганып күз яшьләре берлә еглаучы теге кешеләрне һәм дә боларның мәтәкли-мәтәкли китүләреннән көлеп тора торган чалмалы әфәнделәрне күргәч, түбән таба киткән саен ләгънәт укысалар да, үлгәч тәүбә кабул булмый дигәнчә, бер егылгач тору фикере дә уй көенчә генә калганга күрә, менә алмаенча, түбән китүгә дәвам иткәннәр иде. Бу егылучыларның күбесе мәтәлли-мәтәлли башлары әйләнеп беткәнгә, үзләренең кая икәнлекләрен күрергә күзләре томаланганга, кая барачакларын, анда ни булачагын уйларга зиһеннәре чуалганга, гүя туйга барган төсле көлә-көлә баралар иде. Кайсыберләре барган саен юллары караңгыланачакларын, ниһаять, бөтенләй күзгә төртсәң күренмәслек бер караңгыга барып чыгачакларын белсәләр дә, алар да кире кайта алмыйлар, үзләре генә кайта алсалар да, башкаларны кайтара алмыйлар иде. Шулай киткәннәр иде. Баралар иде. Очына чыкканча барачаклар иде. Егерменче гасырның ахыры җитә башлады. Бу гасыр берлән безнең дә бик күп нәрсәмез бетте. Гәзитәләремез бетте, мөхәррирләремез бетте, бетмәсә дә, егерменче гасырның башларындагы кеби талант белән, дәрт берлән язганнары калмадылар.

Гәзитәләремез бетте. Иң әүвәл, илле сәнә дәвам иткәннән соң, «Тәрҗеман» гәзитәсе беткән иде. Мөхәррирнең вафатыннан соң вак-төяк кешенең кулына төшкәнгә, аларда гәзитә нәшер кылырлык, бердән, гайрәт юклыгыннан, икенчедән, ярдәм юклыгыннан идарә ябылган иде. Гәзитә туктаган иде. Бу эш милләт әһелләренә бик авыр тоелган иде. Чөнки шулкадәр зур хезмәт иткән бер мөхәррирнең, йоклаган бер милләтне уяткан бер затның үзе берлән бергә гәзитәсенең үлүе, мәсләге югалуы без болгарлар тарихында мөстәкыйльлекне югалтудан ким түгел иде. Һәм, чыннан да, моның бетүе бик зур тәэсир кылган иде. Халык тагын йоклый башлаганнар иде. Вә уянуларыннан файда һич булмады. Гәзитәнең иткән хезмәте, мөхәррирнең бөтен галәмне мактап бетерә алмаслык гайрәте бетте дә китте. Казан гәзитәләре, матәм тоттылар. Һәммә йирләрдә яшьләремездә матәм булды. Ләкин көн үтте, ай үтте, ел үтте, тагын тормыш үз хәленчә бара башлады. «Тәрҗеман» хакында вә аның мөхәррире Исмәгыйль бәк хакында китаплар, рәсемнәр, тәрҗемәи хәлләр болгарлар арасында кулдан кулга гына йөрсә дә, бара-тора ул да сүнә башлады. Шуннан күп үтмәде, ун-унбиш елдан, Казандагы «Кабан» гәзите, аның артыннан Әстерхандагы «Хәзәр» гәзите мөхәррирләре бетүе берлән һәм дә алучылары азлыгы берлән ябылганнар иде. Бу мәсьәлә тагын бик тавышлы булды. Яшьләр акча җыярга тотындылар. Җыйдылар. Яңгыздан «Кабан»ны нәшер итә башладылар, тагын озак үтмәде – ардылар. Акчалары бетте. Гәзитә ябылды; берәм-берәм журнал, рисаләи дукуталар бетә башлады; иң соңга «Игенче» гәзитәсе калган иде. Ул да дәвам итә алмады. Егерменче гасырның ахырында бер гәзитә дә калмады дияргә ярый иде. «Болгар» исемендә руслар тарафыннан нәшер ителә торган тарихи журнал берлән «Сату» исемендәге гәзитәгә башка берсе дә калмаган иде. Бу гәзитә дә ахырга таба игъланнар берлән генә киченә башлаган иде. Егерме беренче гасыр керде. Руслар, Аурупа халыклары бик зур бәйрәм иттеләр. Гәзитәләр, журналларда, махсус китапларда егерменче гасырның хисабы чыкты.

Башка халыкларда һәр йирдә алга бару күренә иде, һәммә халык шуның өчен бәйрәм ясыйлар иде. Әмма без нишли идек? Ни өчен бәйрәм ясый идек? Белмим, әллә башымыз тыныч калды инде, йоклаган як берлән тик йоклаек диптер. Ни булса да безнең эшләремез һаман артка бара иде. Бу гасырның башында бездә бер дә яңа эш булмады. Халык һаман тарала бара иде. Сала халыклары заводлар, фабрикаларга күчә баралар, шәһәр халкы да вак-төяк талчук кәсебе берлән кара эшкә генә кала баралар иде.

Менә тагы бер бәхетсезлек. Казанда бер мөселман хәрчәүнәсеннән бер авыру чыкты. Бу, шундагы бер шәкерт берлән ияреп, мәдрәсәгә күчте һәм дә нумирдагы кешеләр аркылы авылларга һәм шунда заводларда эшли торган кешеләр артыннан завод-фабрика мөселманнарына таралды.

Бу әллә нинди бер чир иде. Йогышлы иде, бик тиз үтерә иде. Тагы гаҗәп шулсы, бу мөселманнар арасыннан чыккан иде һәм шулар арасында гына падишаһлык сөрә иде. Бер Казанда гына һәр көнне йөзәр мөселман үлә иде. Болай гына калмады, Оренбург, Әстерхан, Уфа мөселманнары арасына да күчте. Һәммә йирдә дә шул булды, һәммә йирдән хәбәр, төрле-төрле куркынычлы сүзләр китерделәр.

Хөкүмәт буны бетерергә бик тырыша башлады. Әллә никадәр докторлар чыгарылды. Больницалар ачылды. Ләкин авыруга һаман чара юк иде. Чөнки авыруның ни икәнлеге һаман ачыкланмаган иде. Аңарга каршы чарасы да табылганы юк иде. Әллә никадәр йирдә, әллә никадәр медицина җәмгыятьләре булсалар да, әллә никадәр профессорлар шул мәсьәлә берлән мәшгуль булсалар да, һич файда чыкканы юк иде. Мөселманнарның үлүе һаман кимеми иде.

Ниһаять, бер болгар докторы бу көнгәчә медицинада мәгълүм булмаган бер йогышлы авыру икәнлеген исбат кылды. Һәм дә безнең мәгыйшәтемез аның микробларына бик файдалы булганга, мөселманнар арасында гына шулкадәр таралуын белдерде. Һәм озак үтмәде, әллә нинди иске восточный дарулар кебек бер дару табылды, авыруны азайта башлады. Һәммә йирдә моның дәвасы кулланыла башлады. Ләкин бу бик озак үткәч булганга, болгарлардагы үлемнең исәбе-хисабы юк иде. Авыру яз көне башланып, җәй буе падишаһлык сөргәнгә, болгар халкының яртысын үтереп бетергән иде. Моның калган яртысының утыз проценты, атасыз-анасыз, карендәшләр-кабиләсез калган ятим балалар, яртысы эшкә ярамый торган карт-коры иде. Болгар халкы шулкадәр беткән иде – һич әйтеп бетерерлек түгел иде. Моннан өч ай элек гөрләп торган авыллар, заводларның баракларын тутырган болгарлар, шәһәрләрнең дворник, извозчик, швейцар вазыйфаларыны башкарган мөселманнар беткән иде. Базарлар, ярминкәләрдә вак-төяк, саяк-сандырак, иске-москы берлән сату иткән халыклар берлән җир упкан кебек булганнар да беткәннәр иде. Авылларда ябылган өйләр, атасыз-анасыз калган балалар, угылсыз гарип карчыклар, ирсез калган хатыннар, хатынсыз калган ирләрнең исәбе-хисабы юк иде. Болгар халкы арасында һичбер авыру кермәгән йорт юк иде. Һичбер кайгы кермәгән өй дә юк иде.

Казанда, Оренбургта, Уфада, Әстерханда, Семипулатта, Орски, Троискиларда һәм башка болгар булган шәһәрләрдә, авылда урамнар буш калган. Мәсҗедләр мәхәлләсез калганнар, мәдрәсәләр мөдәрриссез, шәкертсез калган иде. Казан, Оренбург вә башка бәгъзе шәһәрләрдә, халкы булмаганга, бәгъзе мәсҗедләрдә намазлар укылмый башлаган иде.

Шуның өчен ул мәсҗедләрнең бара-тора бер харап булуында һич шөбһә юк иде. Бу авыру, бу бәла халыкның котын алганга, бик күбесенең тормыштан бөтенләй гайрәтен кайтарган иде. Бик күбесенең иң якын кешеләрен – хатыннарын, ирләрен, балаларын, ата-аналарын, дустларын алып киткәнгә, алар берлән бергә гаилә бәхете, тормыш кызыклары да беткән дә киткән иде.

Шуның өчен һәрбер болгар авыр табигатьле, һәрнәрсәгә өметсез карый торган, дөньядан бөтенләй өмет өзгән иде. Һәрберсе «үлмәгәнгә торамыз инде» дигән кебек кенә яши башлаганнар иде. Шуның өстенә һәммә йирдә купкан мирас мәсьәләсе калган бер уч болгар халкын да кырыкка ярып бетергән иде. Туганнар – туганнары берлән, аталар – балалары берлән, хатыннар ирләре берлән мирас өчен тартышалар иде.

Боларның мираслары да никадәр кечкенә булса, низагсы шулкадәр зур иде. Бер самавыр мәсьәләсенең тавышы күккә чыга, бер тун тавышы да судтан судка күчеп, әллә никадәр халыкның башын әйләндерә иде. Бер кәҗә дәгъвасы да никадәр кешеләрнең авызларын-борыннарын кан ясый иде. Тавышның-кычкырышның исәбе-хисабы юк иде. Судларга бирелгән гаризаларның, хөкемнәрнең иге-чиге юк иде. Һәр кешенең судта эше бар иде. Һәр кешенең берсендә аласы бар иде, һәр кешенең икенчесенә бирәсе бар иде. Хөкүмәт бу эшләрне карарга махсус хаким, махсус судлар ачса да, эшнең чамасы да юк иде, рәте дә юк иде. Әхлак бозылганга, ялган шаһитның исәбе-хисабы юк иде. Ике як та дәгъваларын ялган шаһитлар берлән, антлар берлән исбат кылалар иде. Һәр кеше үзенең каршы якның шаһитларының ялган шаһитлыкларын икенче шаһитлык берлән исбат кыла иде. Тегесе бу шаһитларның акчага сатылуларын акча алган вакытта булган кешеләр берлән бәян кылалар иде. Һич очына чыгу мөмкин түгел иде. Хөкүмәт чиновниклары, хакимнәр никадәр рәтләргә теләсәләр дә, һич файда итә алмаганнар иде. Өч елдан соң да шул мирас низаглары дәгъва көенчә калган иде. Ахырдан хөкүмәт Духовное собраниегә бу эшләрне карарга кушты. Ул, бер дә вакыт үткәрмәенчә бер циркуляр таратып, Духовное собраниенең мирас низагларын карарга хокуклы икәнлеген белгертте. Һәм бик тиз эшләрне карарга башлап, мирас дәгъвачыларның кайсысына бер атна, бәгъзесенә ике-өч атна, алты атнага кадәр өстәмә ураза берлән җәза бирде. Үлемнән калган муллаларга, ахуннарга собраниенең әмерен тотарга бик каты боерды.

Низаглар тагы күбәйде, «ураза тотты, ураза тотмады, мулла аны тоттырмады, фәләнне тоттырды» низаглары кушылды, собрание, һич курыкмаенча, муллалар, ахуннарны руза берлән җәза кыла башлады. Бу эшеннән соң мирас мәсьәләләре тагы әһәмият берлән тикшерелә башласа да, ул вакытта собраниенең идарәсендә булган сиксән мең атна руза таралып беткәнгә, нишләргә белмәенчә, ул да аптырап калган иде. Бу мәсьәләләр шулай йөреп, бертөрле дә хәл кылынмаган иде.

Бусы шулай булса да, халыкта тагы зур мәсьәлә бар иде. Шулкадәр атасыз-анасыз, тәрбиячесез калган балаларны ашатырга, киендерергә кирәк иде. Бу мәсьәлә бик авыр булып, һәр кешенең авызына кергән иде. Ләкин ничек ярдәм кылырга, ничек аларны тәрбия кылырга мәсьәләләре һич хәл кылынганы юк һәм хәл кылыначак та түгел иде. Чөнки боларны тәрбия кылырга әллә никадәр байлык, әллә никадәр гайрәт, әллә никадәр урын кирәк иде. Бездә берсе дә юк иде. Хөкүмәт тарафыннан вә шәхси төзелгән җәмгыятьләр карасалар да, болгарлар аларга бирәсе килми иде. Шуның өчен яза белгәне – язу берлән, сөйли белгәне – сүз берлән, эшли белгәне эш берлән шул мәсьәләгә хезмәт итә башладылар. Яңадан хәмият (төрлечә саклану) уйнады. Яңадан гәзитәләр, журналлар, яңадан әдәбият нәшер кылына башланды. Фәкыйрьләр файдасына театрлар, музыка ахшамнары бирелә башлады. Җәмгыятьләр төзелде. Һәммә йирдә шул мәсьәлә, һәммә йирдә ярдәм тавышлары иде. Озак үтмәде, Оренбург, Казан кебек шәһәрләрдә фәкыйрьләр өчен гаҗизханә, ятимханәләр ачылды. Һәммә йирдән керергә теләүчеләр гаризалар, үтенечләр берлән ялвара башлады. Озак үтмәде, зур җәмгыятьләр ясап ачтылар. Речьләр сөйләделәр, ашадылар-эчтеләр, берсен берсе макташтылар. Ахырдан бу елга дүрт бала алырга хөкем иттеләр!!! Шул мәҗлестүк рәис, җәмгыятьнең дворнигының угылы берлән секретарьның ерак кына бер карендәш баласына башка, икесен сайлап алдылар. Меңнәр, йөз меңнәр мохтаҗларга урын кирәклеге беленде. Кычкырышылды, бакырышылды, сүгешелде, макташылды, ахырдан дүрт бала алынды.

Йа Рабби, бу ни эш? Ник без болай? Моңарга сәбәп нәрсә? Белмим, белмим!! Шуның өчен ирекле-ирексез меңнәрчә балалар русларга кушылып китәргә вә меңнәрчә ир балалар саилче, жулик булырга, меңнәрчә болгар кызлары кара сачләре, майлы күзләре, горур кыяфәтләре берлән тамакларын туйдырыр өчен, абруйларын, намусларын, гыйффәтләрен сатырга мәҗбүр булдылар. Һәммә йирдә шундый кешеләр булды.

Гәзитәләрдә фикер алышулар башланды, шуларны коткарырга әллә никадәр җәмгыятьләр ачылды. Ләкин ни чыкты? Ике-өч, ахыр чиктә унга кадәр кешеләрне тәрбиядән яисә коткарудан узмый иде. Бу сан, бу ярдәм, мохтаҗлар санына караганда, диңгездәге тамчы кебек булганга, һич тәэсире юк иде. Ахырдан моңардан да ардылар.

Гәзитәләр башка мәсьәләгә борылдылар. Тегеләй халык авызында да ул сүз бетә башлады. Халык ул эшкә шулкадәр ияләште – ул гаепкә дә саналмый башлады. Андый кызлар, андый егетләр һәрвакыт андый түгелләре берлән катышканга, боларның ачкан җәмгыятьләре булмаса да, бик күп кешене үз юлларына кертәләр иде. Шуның өчен фахеш гадәт хөкемен алган, йогышлы чирләр дә калган ярты халкымызны каплаган иде.

Егерме беренче гасырның егерме бишенче елларыннан халкымызда тагы артык бер хәмият (саклану чарасы), артык бер гайрәт мәйданга чыккан иде. Әллә никадәр мәктәпләр, мәдрәсәләр ясалган, халык арасында халык аңларлык дәрәҗәдә китаплар, гәзитәләр нәшер кылына башлаган иде, хәтта моның берлән генә калмаенча, унтугызынчы гасыр, егерменче гасырның олугларына һәйкәл кую да тикшерелә башлаган иде. Бу тавыш тагы бик зур итеп иганәләр җыюга кадәр йиткән иде.

Һәйкәл[нең] берсе – «Тәрҗеман» мөхәррире Исмәгыйль бәккә, икенчесе – болгар әдәбиятына бик зур хезмәт иткән бер затка, өченчесе болгар музыкасын яңарткан болгарга иде. Болардан соң тарихчыларга, фәнгә хезмәт итүчеләргә, нәфис сәнгатькә хезмәт итүчеләргә кую да уйланган иде. Исмәгыйль бәккә [һәйкәлне] Кырымда куярга кирәк булса да, ул вакытта Кырымда калынучылар да кайберләре төреккә күчеп, кайберләре теге авыру берлән үлеп беткәнгә, Казанда ачылу уйланган иде. Шуның өчен Казан мәйдан[нарын]да һәйкәлләргә урыннар да хәзерләнгән иде. Исмәгыйль бәк бер бик караңгы халык берлән тулган өйгә бик якты электрик лампасы яккан итеп куелачак иде. Әдип кулына тоткан бер китапта тезмәләгән каләм берлән дөм сукыр кешеләрнең күзләрен ачкан итеп куелачак иде…

Бүтәннәренә дә, хезмәтләренә күрә, эшләрен белдерерлек төс-кыяфәт уйланган иде.

Ләкин бу калган халык та көннән-көн кими барганга, көннән-көн ярлылана барганга, бунларның бу гайрәтләре, бу чаралары да вакытлы килгән бер бизгәк авыруы гына булганга, аның бетүенә дә вакыт йитә башлаганга, гәзитәләр дә бу мәсьәләне сирәкләтә башлаганнар, халыкларда ул кадәр сөйләми башлаганнар иде. Бара-тора акыртын гына бетә-бетә, бөтенләй беткән иде. Баягы гайрәтләр, баягы хәмиятләр, илленче елга кадәр «милләт, милләт» дип әйткәләп торсалар да, шул елларда дөм сүнгәннәр иде. Яңадан мәдрәсәләр ябылган иде, яңадан мәктәпләр беткән иде, яңадан гәзитәләр, журналлар туктаган иде. Һәммә йирдә бер тынлык, һәммә йирдә бер моңлык сөрә башлаган иде. Хәтта шул елларда чыккан болгар көйләре соң дәрәҗәдә моң, кайгылы, әллә нинди өметне бетерә торган иде. Иртәгә үләсен сизенгән хаста кебек, як-ягына моң-моң карый башлаган иде. Әдипләр, мөхәррирләр күбесе үлеп, үлмәгәннәре рухан бетеп, милләтемез җансыз дәрәҗәсенә йиткән иде.

Фәкать шул елларда гына чыккан Җәгъфәр исемле тарихчы һич арымый иде. Тарихи хикәяләр, тарих китаплары язып мәйданга китерә иде. Ләкин бу да боларның әүвәлге рәхәт гомерләрен исенә төшереп, бу көнге зәгыйфь, авыру, кызганыч, аяныч хәлләрен чагыштырып кайгыртудан башкага, үзенең хәленең өметсезлеген белдерүдән башкага ярамый иде. Җәгъфәр никадәр әдәбиятка хезмәт итсә дә, никадәр үлеп бара торган яшәешне уятырга тырышса да, иске әдипләрнең рәсемнәрен таратып, тәрҗемәи хәлләрен язып, халыкта милләт фикерен бетермәскә тырышса да, мәктәпләр, мәдрәсәләр беткәнгә, балаларның тууы соң дәрәҗәдә булганга һәм тәрбияләренә һич әһәмият бирерлек гайрәт калмаганга, халыкның кимүенең һич исәбе юк иде. Яшерен чирләр шул дәрәҗә таралган иде, нинди пакь кешегә дә аңардан котылу бик авыр иде.

Чөнки варисы булуы да бик күп булдыгы кебек, дустларыннан – иптәшләренә, иптәшләреннән иптәшләренә иярүеннән һич сакланырга имкяны юк иде. Хөкүмәт боларны бетермәк өчен җәмгыятьләр ачып, больницалар ачса да, һаман файда юк иде. Чөнки туган бер бала авыру туа иде. Авыру тумаса, атасыннан иярә иде, агасыннан, тутасыннан иярә иде. Шуның өчен хөкүмәтнең, хосусый кешеләрнең гаҗизханәләре бу авырудан әгъзалары чери торган картлар, карчыклар, яшьләр, балалар берлән тулган иде. Авыл халкы бик аз калганга, аларда шул авыру бик таралганга, алар да акыртын гына шәм кебек тик торганда эреп бетәләр иде. Фахешханә болгар кызларыннан, төрмәләр болгар егетләреннән бушына бара иде.

Ниһаять, егерме беренче гасырның ахырына йитә башлады. Җәгъфәр һаман язса да, һаман элгәреге әхлакымызны, гадәтләремезне югалтмаска тырышса да, халыкның гадәте генә түгел, үзләре дә бетә иде. Егерме беренче гасырның 97 нче елында булган гомуми халык санын алуда Җәгъфәр Русиядә 3800 болгар барлыгын белде. Болар аңарга шулкадәр авыр булды – һич әйтеп бетерерлек түгел. Моннан ике йөз ел элек, унтугызынчы гасырда үзләрен язды[р]мас өчен сугышкан, халык санын алуда 15 миллион болгар халкы ике йөз елда 3800 гә калган иде. Бу цифрлар арасының күплеге Җәгъфәрне болгар халкының тәмам бетүенә ышандырган иде. Шуның өчен 15 миллион вакытта үзен үзе саклый алмаган, үз кирәген эшли алмаган, фараз берлән гомерен үткәргән бер халык 3800 аксак, чулак, сукыр, күзсез, гарип берлән алга китүнең имкяны юк иде. Моннан соң Җәгъфәр дә рәтләнеп язмый да башлады. Чөнки язуның файдасы юклыгын белгәнгә, тәмам гайрәте кайткан иде. Алай булса да, ичмасам, юкка чыксалар да, тарихтан исемнәре югалмасын дип, болгарларның фәнгә, әдәбиятка, музыкага иткән хезмәтләрен җыя башлады. Һәм болгарларның ачык тарихына бик күп әсәрләрен җыеп, тормышлары тугрысында, гадәтләре хакында бик күп нәрсәләр язды. Җәгъфәрнең әсәрләре һәр кеше өчен бик кыйммәт булганга, руслар өчен дә үзләренең ничә гасырлар бергә торган ватандашларының, хәтта кайбер җәһәтләреннән үзләренең мөгаллимнәренең ничек көн итүләрен белү, тарихлары, музыкалары берлән дус булу, әлбәттә, кирәк булачак иде. Шуның өчен Җәгъфәрнең һәр әсәре русчага тәрҗемә кылынып, меңнәрчә нөсхәләр тарала, рус галәменең һәр сыйныфы тарафыннан укыла, сөйләнелә, хәтта болгарларны кызганалар иде. Болгар әдипләренең әсәрләре, тәрҗемәи хәлләре, болгар белик (кәлим), хәким (фәйләсуф)ларының фикерләре русчага тәрҗемә кылына иде. Болгар музыкасы русларның иң зур шәһәрләреннән иң вак шәһәрчекләренә кадәр таралган иде. Русларның иң бөек сыйныфы да, иң түбән сыйныфы да болгар музыкасы берлән тәэсирләнәләр иде. Болгар әдәбиятында әллә нинди русларның үзләрендә күрелмәгән бер җитдилек, йөрәктән чыкканлык, нинди таш йөрәкләргә дә тәэсир кылырлык бер арт[ык]лык табалар иде. Болгар музыкасында кайгылыктан башка бер рухани халәт, инсанның бөтен фикерен, уен [җәлеп] итә торган бер үзлек табалар иде. Шул кадәрле гали музыканың моңанча үзләренең аталары, бабалары тарафыннан илтифатка алынмадыгы сөйләнелә иде. Моңанча үзләренең ата-бабалары[ның] шундый ләззәттән мәхрүмлекләре өчен аларны кызганалар иде. Аларның бәгъзе кимчелекләрен дә хәтта шул музыка берлән тәэсирләнә алмаганнан дип уйлыйлар иде. Театр, музыкальный вечер игъланнарының башына «болгар музыкасы» дигән сүзне бөтен халыкны җәлеп кыла торган бер сихер кебек карыйлар иде. Музыка магазиннары, музыка журналлары, музыка мәктәпләре шул мәсьәлә берлән мәшгуль иде. Рус театрларында болгар драмалары иң беренче урында иде. Болгар әдәбияты, болгар әдипләре һәр рус тарафыннан мөкатдәс затлар санала иде. Хәтта никадәр кешеләр үзләренең нәселләре болгарлык булуын дәгъва берлән, болгарилыклары берлән горурланалар иде. Хаслы русларның түбән сыйныфында бер болгар бизгәге бар иде. Бу сүзләр, белмим, хакыйкать иде, белмим, «үлгән сыгыр сөтле була»ның хакыйкатьлеген исбат өчен тагын бер дәлил генә иде. Ни булса да, әдәбият һәм халык шуның берлә мәшгуль, һәммә кешегә болгар дигән сүз әллә нинди бер хисен уяндыра иде. Бер болгарга, кая күрсәләр дә, аның берлән танышалар иде. Аның берлән дустланышалар, аңардан үзләренең мәгыйшәтләрен сөйләндерәләр иде. Язу таныган һәр рус болгар язучыларының исемнәрен бер мөкатдәс итеп йөриләр, аларның тәрҗемәи хәлләрендәге вакыйгалары салоннарда сөйләнә, аларның көлкеләре һәммә кешене көлдерә иде. Чын, саф руслар шул дәрәҗәгә килгәннәр иде, әгәр шул вакытта яңа болгар милләте уяначак булса, үзләренең ярты тормышларын бирәләр иде.

Шул ук вакытта русларда икенче бер мәсьәлә дә бар иде. Ул да егерме икенче гасырны көтү иде. Рус халкы бу бәйрәмне бик шатлык берлән көтәләр иде. Һәм руслар бу гасырда бик күп эшләр эшләгәнгә, үзләренең эшләрен карау чыннан да бәйрәм булачак иде. Чөнки мәшәкать, хезмәт, гайрәт сарыф кылган бер эше эш булгач, карауның эшләүчегә биргән ләззәтене дөньядагы һичбер ләззәт берлән чагыштыру мөмкин түгелдер. Руслар моны беләләр иде. Бу көннең киләсен, бу сәгадәтнең тизрәк йитүен җаннары, тәннәре берлән көтәләр иде. Һәммә йирдә бәйрәмгә хәзерләнү, һәммә кешегә киләчәктәге шатлыктан ләззәтләнү йөзләренә чыккан иде. Рус гәзитәләрендә, журналларында русларның кешелеккә, үз милләтләренә хезмәт итүләре хакында озын мәкаләләр бизәкли иде.

Бу мәкаләләр болгарларның инкыйраз мәкаләсе берлән алды-артлы укылгач, русларның хезмәтләрен тагын ачык күрсәтә, русларда безнең беткән, юкка чыккан милләт булу ихтималымыз да бар иде бит, [әмма үлеп бетүче] без түгел бит, дип тагы шатланалар иде. Бу тавышлар зурая бара иде. Чөнки бу көн якыная бара иде. Ниһаять, бер елдан була, бер айдан була, бер атнадан була, дип сөйләнә башлады. Ахырда «иртәгә була» көне дә йитте. Һәммә кешедә хәзерләнү, һәммә кешедә бер шатлык, һәммә җәмгыятьтә шул көнгә хәзерләнү, һәммә гәзитәләрдә мәкаләләр хәзерләү, журналларда рәсемнәр хәзерләү иде. Җәмгыятьләр арасында Тарих җәмгыяте Петербургка үзенең әллә никадәр әгъзасын җыеп, Болгар хакында булган мәгълүмат нәшер кылыначак, болгарларның музее халык[ка] күрсәтеләчәк иде. Болгар әдәбияты, болгар музыкасы, халыкка болгар тормышы хакында мәгълүматлар биреләчәк иде. Һәм дә, болгарлардан бер кеше дә булсын өчен, актыккы болгар Җәгъфәрне чакырганнар иде. Җәгъфәр җәмгыятькә хәлне сөй[лә]мәгән иде. Бикә берлән килергә вәгъдә итте.

Руслар шул эшләрне эшләгән вакытта, безнең Җәгъфәр абзый да һәрвакыт үз эшендә иде. Ул, болгар бетүенә тәмам ышанганга, аларның калдырган әсәрләрен җыярга тотынган иде. Шуның өчен ул Идел буйлап, Казаннан алып Әстерханга кадәр киткән иде. Әстерханның хәрабә мәсҗедләрен тарих җәмгыятьләре үз идарәләренә алып, өстләренә кайвакыт салынганлыгын, кемнәр төзеткәнен, ничә гасырлар гыйбадәтханә булганлыгын, кайсы елда, халкы бетеп, ташландыгын – һәммәсен язганнар иде.

Мәдрәсәләр төрлесе төрле нәрсәгә әверелгән иде. Кайберләре ятимханә, кайберләре фәкыйрьләр йорты, кайсыберләре ночлежный домнар булганнар иде. Әстерханның мәшһүр зияратлары, зиярат өстендәге чардуганнары, ихатасы – һәммәсе тарих җәмгыяте тарафыннан карала иде.

Боларга махсус каравылчылар куйганнар, зур зияратларга кем зияраты икәнлеген, кайвакыт тууын, кайвакыт үлүен, нинди хезмәттә булуын, нинди яхшылыклар кылуын язып куйганнар иде. Җәгъфәр әфәнде һәммәсен карады, һәммәсен күрде, һәммәсе берлән күңелдән сөйләште, һәммәсенең күз яшьләренең агуын үз күзеннән яшьләр агыза-агыза тыңлады. Мәсҗедләр: «Ник болай иттеңез! Болай калырга булсак, безне салмау кирәк иде. Әйе, сез безне кирәклегемез өчен салмаган идеңез, кайсыңыз – үзеңезнең «мулла» булмаса, тамак туйдыра алмаслык угылыңызга урын өчен иде, кайсыңыз – сукыр, чулак, гарип, эшкә ярамаган, кияү чыкмаган кызыңызны остазбикә итәр өчен иде. Безгә кереп гыйбадәт кылган булып йөрдеңез. Күңелегездән гыйбадәт кирәк дип яисә гыйбадәтне файдалы дип түгел иде, фәкать шундагы Әхмәтҗан, Мөхәммәтҗан агайларга күренеп, берсенең кызын алырга, икенчесенең акчасын алыр өчен иде. Безне шундый начарлык кыла торган урын ясасаңыз да, чыдадык. Ник болай иттеңез?

Әллә голямаларыңыз никадәр халык җыеп, вәгазь дип башларын чуалтып, малларын алырга корган тозакларына урын булмадыкмы? Һәммәсенә бер сүз әйтмәдек. Ниһаять, ни берлән кайтардыңыз! Ташладыңыз да киттеңез!» – дигән кебек була иде. Җәгъфәр әфәнде бу сүзләрне үзенә атап әйтелгән кебек уйлап, шул биналарга җавап бирер өчен, болгар тарафыннан куелган адвокат кебек сүз эзләсә дә, бернәрсә таба алмаенча, тегеләренең сүзләренә раслап баш иеп кала иде. Мәдрәсәләр, мәдрәсәләрнең ташлары Җәгъфәр әфәндегә үзләренең хәлләреннән зарланган кебек күренәләр иде. Алар гүя аңарга: «Безне мәдрәсә дип исем бирдеңез! Безгә, мәдрәсә дип, гөнаһсыз, гыйлемгә дәртле балалар тутырдыңыз! Безнең илә каплап, шул балаларга сез нинди золымнар кылмадыңыз! Укырга килгән баланы, дөньяга торыр өчен туган баланы, укыткан булып, дөньясыннан, ахирәтеннән биздердеңез! Аларны эшкә ярамаслык иттереп, тамак туйдырыр өчен түбән, кабахәт, надан кешеләреңезгә кол иттерү дәрәҗәсенә төшердеңез! Укыйм, белим, дөньяда торыйм, башкалар торганны карыйм, бергә торамыз дип ыжгырып тора торган балаларны дөньяга, ахирәткә дошман итүегез берлән генә калдырмадыңыз, алардан башка кешеләрне дә шулай зәһәрләргә агу иттегез. Диварларымыз буенда көнегез-төнеңезне кирәкле нәрсәләр уку, өйрәнү урынына тәсәлсел,[27 - Тәсәлсел – эзлеклелек.] «дәвер, иҗтимаг нәкыйзәен»[28 - Иҗтимаг нәкыйзә – ике каршылыкның бергә килүе.] тавышлары берлән үткәрдегез! Кая тәсәлсел?! Кая дәвер?! Һәммәсе бетте, һәммәсе бетте. Сезне дә бетерделәр! Безне дә бетерделәр! Безне мәдрәсә дип ачып, балалар җыеп, бездән әхлаксызлар мәркәзе ясадыңыз! Халык күзенә кызыл яулыкларга төргән зур катыргалы китабыңыз берлән күзләрен сихерләп, «дәрес әйтәмез» дип, милләтемезнең булачак кешеләрен харап иттеңез! Шундый зур начарлык иттеңез! Безнең нинди дошманымыз да безгә ул кадәр зарар итә алмас иде.

Без шул фаҗигаләрне күрдек, тукта, рәтләнмәсме, тукта, рәтләнмәсме, дип түздек. Сезнең шул начарлыкларыңызны исемемез берлән яптык. Сез һаман тәүбәгә килмәдеңез! Шуның өчен җәзасын күрдеңез. Беттеңез! Беттеңез! Ичмасам, башымыз тыныч калды, актык гомеремездә мәдрәсә дип алдап торудан котылдык» дигән кебек булалар иде. Җәгъфәр әфәндегә, чыннан да, боларның бу сүзләре дөрест кебек беленә иде. Ул хәтта: «Ник бездә бу мәдрәсәләр булды икән? Әгәр булмаган булса иде, милләтемез укыр йиремез юк дип, кирәгенчә ясаган булырлар иде. Ясый алмасалар, икенче халыкларның ясаган йирләрендә укырлар иде. Һәммәсе бәхетсезлеккә каршы, һәммәсе – бәхетсезлек!» – дип уйлый иде.

Зияратлар, зияратлардагы олуг кешеләр моннан ике йөз ел элек болгарларның бөтен тарафыннан зиярәт өчен[29 - Зиярәт өчен – күрешер өчен.] килгән каберләр Җәгъфәр әфәндегә: «Ни хәл? Син генә нишләп йөрисең инде?» – дигән кебек булган иде. Җәгъфәр әфәнде[нең]: «Тәкъсир, сезне зиярәткә килдем», – җавабына каршы, көлеп: «Кем кушты? Кем чакырды? Сез олуглау дисезме аны? Ул мине мыскыл итү генә! Сез, мине олуглыймыз дип, минем каберем янына тезләнеп утыруыңыздан миңа ни файда? Сез мин әйткән сүзләрне ишеткән, тыңлаган булсаңыз иде, миңа гомеремә бер кешеңез килмәсә дә, һич кайгырмас идем. Һәр көнне килеп, әллә нинди кылган кабахәтлекләреңезне миннән гафу кылдырмакчы булдыңыз! Үзеңез кылырга уйлаган кабахәтлекләреңезгә минем каберем янында утырган өч-дүрт гарипкә биргән сәдакаларыңыз берлән минем ризалыгымны, хәтта фатихамны сатып алмакчы булдыңыз! Сезгә миннән фатиха алырга кирәк дип кем әйтте? Ай-яй!! Бер төрлеләрегез сәләфләрчә[30 - Сәләфләрчә – борынгыларча.] буламыз дигән булып, аларның ишәкләре тычкан урынга сез дә тычтырмакчы булдыңыз! Безнең әйткән сүзнең, пәйгамбәремезнең әйткән сүзенең мәгънәсе берлән йөрмәдеңез, сүзе берлән йөрдеңез! Шуның өчен сезнең тарихыңызда сүздән бүтән нәрсә булмады, барыңыз да дин кайгырттыңыз! Барыңыз да милләт кайгырттыңыз! Милләткә нишләдегез?! Бусы болай кирәк, тегесе тегеләй кирәк дип сөйләдеңез дә, тамакларыңызны туйдыргач, корсакларыңызны тутыргач – таралдыңызмы?! Әй оятсызлар! Оятсызлар!» – дигән кебек була иде. Һәм Җәгъфәр әфәнде үзе дә бу сүзләрнең дөрестлеген белеп, колагыннан аягына кадәр кызарып, бер сүз әйтә алмаенча кала иде.

Әстерхан янындагы мөселман авылларның хәрабәләре, җимерелгән мәсҗедләре, зияратларындагы ташлары, тарих җәмгыятенең музәханәсендә китаплары, киемнәре, зиннәт әйберләре, табак-савытлары Җәгъфәр әфәнденең шулкадәр башын тутырган иде, ул һичнәрсә хакында уйлый алмый иде. Ул көнен дә, төнен дә төшендә шулар берлән мәшгуль иде.

Бәхетсезлеккә каршы, Җәгъфәр әфәнде урамда болгар көе уйнап йөри торган органчы күрде һәм анардан болгар көйләрен уйнатты. Ләкин һич сабыр итә алмый үксеп-үксеп егларга тотынды. Ул, кулыннан уенчыгын алган бала кебек, тәти казакиен котлатырга барганда егылып, тәти казакиен сазга былчыраткан бала кебек еглый иде. Бу музыка Җәгъфәр әфәндегә тагы болгарның бөтен дөньяны дер селкетеп, бөтен мәдәни галәмдә сату итеп йөрүләрен, хәзер үзенең музыкасын уйнарга да кешесе калмауларын, бер-ике елдан, белмим, бер-ике көннән музыкасын тыңларга да, тыңлагач, егларга да кеше калмаячагын уйлап-уйлап еглый иде. Бу яшьләр унтугызынчы-егерменче гасыр яшьләренең яшенең калдыклары, бу яшьләр унтугызынчы-егерменче гасыр картларының фанатизмының нәтиҗәләре, унтугызынчы-егерменче гасырның голямасының утырткан агачларының йимеше иде – зәкъкум (агулы җәһәннәм агачы) йимеше иде. Җәгъфәр әфәнде болгарларның һәр әсәрләре берлән күрешеп, мәсҗедләрен кочаклап, китапларын үбеп-үбеп күрешеп, Әстерхандагы мәшһүр шагыйрьнең каберенә йөз сөртеп, Казанга таба юнәлде.

Әстерханнан китүе никадәр кәефсез булса да, парахутта аннан да кәефсез булды. Парахутның көпчәге өстендә «Громъ» дигән парахутның исеменең ике ягында да саргайганрак, аз гына таныла торган мөселман хәрефе берлән язылган сүзләр күренә иде. Җәгъфәр никадәр ни язылганын белергә теләсә дә, парахут барганда аз гына укып аңларлык түгел иде. Шуның өчен әүвәлге пристаньда ук бик тиз чыгып, шуны укырга тотынды. Ал ягында «Габд» сүзе, ахыр ягында «сыйри» сүзләрен укыды. Бу сүзләр Җәгъфәр әфәндегә яшен суккан кебек тәэсир кылдылар. Бу парахутның бервакытны болгарларның беренче мөхәррирләре «Габделкаюм әл-Насыйри» исеме берлән исемләнгәнен вә мөселманнар тарафыннан төзелгән «Йил» исемендәге ширкәтнең бер парахуты икәнлеген белде. Моның саргаеп, буяулары коелып, көчкә генә укылуы гүя шуның ачуын китерер өчен ясаган кебек күренә иде.

Җәгъфәр әфәнде нишләргә белмәенчә, тагы бик озын-озын уйларга чумып, бик авыр сагышларга төшеп, кая барганын белмәенчә кайта иде. Үз исәбе берлән сарайга керергә кирәк булса да, бу кайгылар берлән дә шулкадәр кәефсез уйлар уйлап йә бөтенләй гакылдан сабармын дип кермәскә уйлаган иде. Гакылдан сабуына да ис китмәс иде дә, рус тарихларында «актыккы болгар гакылдин сабып үлде» сүзен калдырасы килмәүдән иде. Шул кайту берлән Җәгъфәр Шәһре Болгарга да кермәде, туп-туры Казанга кайтты.

Казанга менгәндә, юлы Печән базарыннан үтәргә туры килде. Элгәреге үткән бер кешегә артыннан адресы берлән «иман» яисә «көфер» йибәреп тора торган, киеменнән алып хәрәкәтенә кадәр булган эшләрен иләкләрендин сөзеп чыгарып тора торган болгарлар урынына ярым-ярты русча сөйләгән еврейлар берлән руслар тавышы гына ишетелә иде. Казан тарихында укып, һәр кибеттә нинди кеше сату иткәнне, нинди товар берлән кәсеп иткәнне белгәнгә, һәр кибетне күргән саен шул кибетнең хуҗалары моның күз алдында һавасызлыктан кычкырып-бакырып үлгән кебек булалар иде. Шуның өчен болар яныннан үтү, бу хәлләрне сизү Җәгъфәргә бик авыр иде.

Аның берлән генә бетмәде, Печән базары мәсҗеде тугрысына йитте. Ни күзе берлән күрсен, мәсҗеднең алдына алтын хәреф берлән «Болгарский музей» дип язган бер вывеска күтәрәләр иде. Моңарга әллә никадәр кеше җыелган иде. Ишек төбенә әллә никадәр сачәкләр ыргытылган иде. Кич яндырыр өчен әллә никадәр электрик лампалары хәзерләнгән иде. Бу көн икенче октябрь булганга, русларның Казанга керүләре бәйрәм көне мөнәсәбәте илә болгарларның мәсҗедләренең музейга әйләнү бәйрәме шул көнгә тугры китерелгән иде. Шуның өчен хәзер бәйрәмгә әллә никадәр кеше җыелган икән дә, бер тарих мөгаллиме болгарлар хакында бераз тарихча мәгълүмат биргәч, рәсмән ачылачак икән. Җәгъфәр әфәнде, моны белгәч, тизрәк моннан үтәчәк булды. Ләкин халыкның тыгызлыгы сәбәпле үтү авыр булганга, халык авызыннан «бывшая мечета» дигән укларның Җәгъфәрнең йөрәгенә кадәр керүләренә сәбәп була иде. Мең бәла берлән Җәгъфәр бу күренештән котылды. Кабан буйлап китте. Кабан күле буенда Апанаевлар мәдрәсәсенә «Приют» дип язылган язуны күрде, тагы бер уфлады да хәзерге Екатеринский урамга чыга башлады, чатка йиткән иде, кыңгырау тавышы ишетелә башлады, кая икән дип караса, Апанаевлар мәсҗеде час булган икән дә, хәзер пожар чыккан вакытка тугры килгәнгә, шуның манарасында колоколны кагалар икән!! Җәгъфәр ни эшлисен белмәде, «уф!» дип сулады да күзен йомып тизрәк китте.

Юлы Борнаевлар мәсҗеденә тугры килде. Ни күзе берлән күрсен, манарасын павильон ясаганнар, ак алъяпмалы официантлар, башларын сачәк берлән тутырган барышнялар торалар. Җәгъфәр нишлисен белмәде. Күз йомды, күз алдында мәсҗед эчендә мулла хотбә укый, имеш, өсте павильон, имеш, кебек була башлады. Тагы Әҗемнәр мәсҗеде янына китсә, анда да шундый бер кәефсезлек булыр дип, атын Мещанский урамнан Печән базарына борырга кушты.

Тагы бәла! Тагы кайгы!! Зәңгәр мәсҗед бөтенләй юк!! Кая ул?!! Ахырда бервакытны манарасы ишелүен гәзитәдә укуы исенә төште. Зур хәреф берлән «Больница» дип язып куйган язу күрде һәм шуның элгәреге мәсҗед икәнлеген белде. Мәдрәсәсенең башында «Акушерский курсъ» дип язылып куелган иде. Моннан да котылды, әлхәмдүлиллаһ. Тагы бер бәла бармыни? Субай мәсҗеденә «Читальня» дип язып куйганнар! Тагы арырак ничә йөз шәкертләргә урын булган Галиев мәдрәсәсенең дә тарихын, үзләрен үзләре мактап язган шигырьләре янындагы ташка «Убежище для неизлечимых больныхъ» дип язып куйган вывесканы күрде, монысы тагы бик авыр булды. Алай булса да, бу мәдрәсәнең тарихы исенә төшкәч, кылт итеп: «Монысы, ичмасам, әүвәлге вазгыятен югалтмаган икән», – диде.

Извозчик та, борыла-борыла арып беткәч: «Инде кая?» – дип сорады. Җәгъфәр уянган кебек булды да кая булса да бер нумирга төшерүен үтенде. Болар шул урам берлән барганда, бик биек бер башняның башында флак күрде һәм шуның яныннан бик күп халыкның сачәк күтәреп чыгуын күрде. Исәпләп караса, бу йир Госманов мәсҗеде тирәсе икәнен белде. Һәм чынлап карагач, бу башня да аның манарасы, ул сачәк күтәргән кешеләр дә элгәре мәсҗед булып, хәзер гөлләр, сачәкләр кибете булган Госманов мәсҗеденнән чыгуын күрде. Монысына кайгырырга да өлгерә алмаган иде, извозчик атны туктатты, Җәгъфәр дә уянып, үзен әллә кайчаннан бирле вата торган уйлардан тынычлыйм дип, нумирга керә башлады. Күзе капка башына төште. «Госманов мәсҗеде мәдрәсәсенең вакыфы» дигән сүз моның элгәреге мәдрәсә икәнлеген белдереп, тагы моны изә башлады. Җәгъфәр әфәнде, ни булса булыр дип, нумирга керде. Һәм дә бик арыдыгыннан, тиз генә йокларга ятты.

Төшләрендә тагы Әстерхан халкы, «Хәзәр» идарәханәсе, Печән базары мәсҗеде, Казан халкы берлән саташып бетте. Берсендә һәммә халык яланбаш, яланаяк көзге кояшта йылынган төсле күренәләр иде. Икенчесендә сачәкләр, болгар музыкалары, болгар гәзитәләре берлән бер болгар бәйрәме ясыйлар, имеш, кебек күренә иде. Болгарларның мөхәррирләре, әдипләре, галимнәре һәммәсе «Болгар мәйданы» дигән йиргә җыелганнар, имеш. Һәммәсе халыкка: «Безнең милләтемезнең бетү ихтималы бар иде, менә шул фидаиләр аркасында, шулкадәр хезмәт аркасында менә бүгенге көнгә килеп йиттек. Хәзер нигеземез таза, иске черек нигезне алыштырдык, халкымыздагы чергән фикерләрне, урта гасырлар уйларын бетердек; моннан ике йөз ел элек милләтемезнең иң куркынычлы вакытында, милләтемезнең голямасы исемендәге милләтемезне ашап тора торган бөек затларны, тирес иттереп, җир яхшыларга түктек. Йиремез яхшырды. Йиремездән менә сезнең кебек затлар мәйданга чыкты, мәдрәсәләремез, мәктәпләремез яңарды. Элгәреге «дәвер», «тәсәлсел» урынына – математика гыйлеме, схоластика урынына фәлсәфә дәресләре куелды. Шәкертләргә тәсбих урынына фәлсәфә китаплары таратылды, укытылды, укылды, бу дәрәҗәгә килде, бу көнгә йитте. «Милләт тагы меңнәр яшәсен!! Яшәсен меңнәр!!» тавышы бөтен дөньяны алган кебек була иде. Кул чабулар, болгар музыкалары, тагы «Яшәсен мөхәррирләр! Яшәсен болгарлар!!» тавышы галәмне тота иде.





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=68279810) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes



1


Голяма – бу урында: укымышлылар.




2


Моназарә кылу – сүз көрәштерү, бәхәс, дискуссия.




3


Сәтыр – язу юлы.




4


Гадәләт – гаделлек.




5


Мәхкүмә – буйсынучы милләт.




6


Кулъязма «Хөррият» гәзитәсенең 1905 елның август, сентябрь айларында гектографта басылган ике санын һәм аларга шәрехләрне Илдар Низамов «Мирас» журналының 1994 елгы 4 нче санында бастырып чыгарды.




7


Тәүкыйф ителү – тоткын ителү.




8


Билгакес – киресенчә.




9


Хитап кылган – эндәшкән.




10


Биредә сүз әдипнең 1906 елның 2 ноябрендә 24 сәгать эчендә шәһәрдән китү шарты белән Казан төрмәсеннән азат ителүе һәм Яуширмәгә кайтып китүе турында бара.




11


«Зиндан» повесте мәсьәләсе Казан Вакытлы матбугат комитетында, бу вакыйгалардан соң бер ел узгач, 1908 елның 12 июнендә зурдан кубып кабат кузгалып китә.




12


Рәфаһийәт – иркенлек.




13


Мөәссис – коручы, төзүче.




14


Дәкыйка – минут.




15


Инкыйраз – сүнү, бетү, юкка чыгу.




16


Голяма – галимнәр, укымышлылар; бу урында: дин башлыклары, руханилар.




17


Тәрәкъкый – үсү, алга китү, прогресс.




18


Манигы тәрәкъкый – үсешкә, прогреска киртә.




19


Русиянең уртасындагы мөселманнар тарихча «болгар» халкыннан булып, татарлар боларга килеп кушылган гына булганга, бу китапта «болгар» исеме берлән йөртәчәкмен. – Г. Исхакый искәр.




20


Иншаэ Аллаһе әр-рахмән – мәрхәмәтле Алла теләсә.




21


Саурый – ат тиресеннән ясалган күн.




22


Әман – коткар.




23


Көтәһия – Анатулида бер шәһәр.




24


Мөһаҗир фи сәбилиллаһ – Алла юлы өчен күчеп китүче.




25


Тәҗвид – Коръәнне дөрес уку кагыйдәләре.




26


Моталәга – уку, өйрәнү.




27


Тәсәлсел – эзлеклелек.




28


Иҗтимаг нәкыйзә – ике каршылыкның бергә килүе.




29


Зиярәт өчен – күрешер өчен.




30


Сәләфләрчә – борынгыларча.



Бу китапка әдипнең төрле елларда иҗат иткән биш проза һәм сәхнә әсәре тупланды.

Как скачать книгу - "Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Книги автора

Рекомендуем

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *