Книга - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

a
A

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)
Әхмәт Сафа улы Фәйзуллин


Бу китапта Әхмәт Фәйзинең өч өлештән торган (I – «Яңа бистә», II – «Кырлай», III – «Җаек») «Тукай» романының кыскартылган варианты һәм «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» урын алды.

PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)





Әхмәт Фәйзи

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)



©Татарстан китап нәшрияты, 2021

©Камалиева В. Р., төзү, 2021





Әхмәт Фәйзи

(Файзуллин Ахмет Сафиевич)




Тукай

(Роман)





I өлеш. Яңа бистә


Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде, сыйпап тик маңлаемнан милләтем.

    Г. Тукай




Беренче бүлек





1


Баралар… баралар…

Бар да бер якка, калага таба…

Җәяүлеләр… атлылар…

Юл өстеннән ач каргалар көтүе кузгалып очып китә. Җирдән, тәбәнәк кенә булып, көл сыман соры тузан күтәрелә дә хәлсез генә кире ята.

Тирә-як тагын авыр тынлыкка чума.

Вак кына соры тузан белән томанланып торган зур һәм эссе күк җиргә рәхимсез кайнар сулышын бәрә…

– Кайсы авылныкылар?

Моны өр-яңа сары чыпталар өелгән арбада утыручы киез эшләпәле агай янәшә баручы җәяүлеләрдән сорады. Ул, чыпталар өстенә менеп, атка карап утырган, изүләре чишелгән, муены алга сузылган, зур авызының аскы ирене эсседән әлсерәп, салынып төшкән. Аңа аркасы белән, бөркү тынлыктан оеп, дүрт-биш яшьлек малай утыра. Ул күзләрен ачарга тырыша, әмма күз кабаклары авыраеп басып төшәләр, күзләр йомыла, иреннәр әкрен генә ачыла, аннан кечкенә ак тешләр тезелеп күренә.

– Югары ашытлар… – дип җавап кайтарды арба белән янәшә баручылардан берсе. – Үзегез кайсы авыл?

– Өчиле…

Башланган әңгәмә шуның белән бераз тынып торды, кешеләр юлларын дәвам иттерделәр. Тик бераздан җәяүлеләрнең яшьрәге, арбада утыручы малайга игътибар итеп, шаярыбрак сорау бирде:

– Егет кая бара? Ул да сәүдә беләнме, әллә безнең кебек эш эзләпме?

Малай, күзләрен ачып, аңа карады.

– Егет минеке түгел. Миңа әманәт итеп кенә биреп җибәрделәр. Авылда рәт бетте. Калада асрамага алучы бар… – диде олаучы һәм, әйләнеп, малайга дәште: – Аякларың оемадымы, Габдулла энекәш? Сузып утыр син аларны. Менә шулай…

Үзе аның аяк астындагы чыптаны көйләбрәк тартып куйды.

Кинәт алда, кара багана булып, өермә күтәрелде һәм юлчылар яныннан гына тузгып үтеп китте. Кешеләрнең йөзенә кайнар җил килеп бәрелде.

– Бәхетсезгә җил каршы, дип белми әйтмәгәннәр, – диде җәяүлеләрнең берсе.

– Сөйләмә дә, – дип, аның сүзен алҗыган тавыш белән куәтләп куйды әлеге Ашыт кешесе. – Анысына да сүз әйтмәс идең, җилен дә ерып чыгар идең әле…

Әйтергә ирендеме, әллә бу бөтенесе өчен болай да ачык мәсьәлә идеме, ул сүзен дәвам иттермәде.

Аның тел төбе кая барганны шунда ук аңлап алган озын муенлы, чандыр крестьян ялкау гына шыгырдап куйды:

– Кая барсаң да, кара сакалың өстеңә менеп атланган инде…

Баягы яшь крестьян моңа өстәде:

– Бер дә булмаса, тотабыз да Бондюгка китәбез, нигә?! Кишетнең Алача Хәйретдин кайтып сөйләгәнне минем абый үзе тыңлап торган. Пашпортың гына булсын дип әйтә, ди.

– Тимер юл казырга да шулай җыйдылар. Вәсим Хәйрулласы китте дә юкка чыкты бит, әнә…

– Берәү дә бу дөньяга мәңге яшәргә килмәгән инде, анысы…

– Өметсез бер шайтан, ди. Барыйк әле. Аннан тагын күз күрер…

Габдулла тагын бик нык оеп китте.

Ул яңадан күзләрен ачканда, юлдаш абыйлар юк, ат ниндидер авыл урамы белән бара иде. Гаҗәп таныш ис аның борынын кытыклады: пешкән карта исе!..

Ашыйсы килү теләге аның эчен борып алды. Соңгы тапкыр алар бүген иртән ниндидер авылда, кунарга кергән җирләрендә чәй эчтеләр. Олаучы абый аңа өйдән алып чыккан кечкенә алабута күмәченең бер читен сындырып бирде. Габдулла аны зур ләззәт белән, әз-әз генә тешләп капты, анда да берьюлы чәйнәп йотмый, бераз авызында суырып торды. Шулай да ул олы телдән кече телгә дә җитмәде. Ә карта бит ул коры алабута күмәче генә түгел инде. Ул җылы, тозлы, үзеннән терлекнең ниндидер аеруча бер исе аңкып тора…

Соңгы тапкыр ул картаны моннан бер ай элек ашады. Бабасы үзенең соңгы сыерын суйды. Аның итен тозлап куйдылар. Башын, аякларын, картасын һәм эчәк-бавырларын аерым-аерым пешерделәр. Иң тәмлесе, әлбәттә, өтелгән һәм пешерелгән аяклар булды. Чебен ашарлык та ит калдырмый кимереп бетерделәр аякларны. Алардан ашыклар калды. Габдулла бабасының улы Кәшфинур белән ашык уйнады…

Ат акрын гына авылдан чыгып китте. Карта исе дә бетте. Тик ялгыз өйдән күккә сыек кына төтен күтәрелеп калды.

Габдулла, карта исеннән авызына килгән төкерекне йотып, ашыйсы килүне онытырга тырышты. Ул онытылмады.

Аннан соң гомерендә беренче тапкыр аның тәмле ашавы исенә төште. Сасна авылында үги әтисенең өенә килеп төшкән көнне булды бу. Әнисе аны, кара өйгә алып чыгып, үги әтисеннән яшереп сыйлады. Зур гына телем икмәк кисеп, аның өстенә калын гына итеп бал ягып бирде. Әй тәмле дә булды соң! Әле икмәкне ашап бетергәч тә, Габдулла бармакларына ягылып калган балны әй ялады, әй ялады… Шуннан соң әнисе аны, кочагына алып:

– Җәүһәремме син минем, якутыммы син минем! Бигрәк әтиеңә охшагансың шул! – дип сөйде.

Ак йөзле, зур кара күзле, кылычаеп торган матур борынлы хатын иде ул үзе. Исеме Мәмдүдә иде.




2


«Тәмле» турында бер истәлек булса, «ачы» турында әллә ничә истәлек Габдулланың кечкенә йөрәгенә киселеп калды.

Кушлавычта, туган авылында, Шәрифә исемле бер ярлы карчыкта торуын әллә кайчан күргән иләмсез төш шикелле өзек-өзек кенә хәтерләсә дә, ул аны һаман оныта алмый. Үз әтисе Мөхәммәтгариф үпкә авыруыннан үлеп (Габдулла ул вакытта биш кенә айлык иде әле) бераз торгач, әнисе Мәмдүдә Кушлавычтан алтмыш чакрым Сасна починкасының мулласына кияүгә китеп барды, ә улын вакытлы рәвештә шушы карчыкта калдырды.

Шәрифә карчык күптән ире үлгән һәм ир баласыз көе ике кызы белән торып калган бик ярлы бер карчык иде. Карчыкның да, кызларының да закон буенча җир биләү хокуклары булмау аркасында, алар мәрхүм семья башлыгыннан калган дүрт таяк җирне атсыз-нисез коры кул белән диярлек эшкәртеп, шуннан кысыр гына иген алып көн иттеләр. Тормышлары болай да авыр бу семья өчен Габдулла артык тамак иде, әлбәттә. Шуңа күрә карчык аны алырга риза булмады. Ләкин беркөнне аның янына Мөхәммәтгарифның кече абзасы староста белән килеп керде.

– Менә без үзара сөйләштек тә, сиңа бер яхшы киңәш белән килдек, Шәрифә, – дип сүз башлады староста. – Киләсе елга җир бүлү була бит. Кызлар җиткерәсең, гомер буена дүрт таяк җир белән яши алмассың… Ал син бу ятимне! Үзе – мәхзүм[1 - Мәхзүм (мәхдүм) – дин башлыкларының ир баласына бирелгән исем; монда: мулла улы.], үзе – ир бала. Җирле булырсың. Дөньялык өчен ул сиңа дәүләт китерер, ахирәтең өчен бер догачың булыр…

Ниһаять, карчыкны күндерделәр. Әмма шуннан соң Габдулланың тормышы, унике елга бер генә тапкыр бүленә торган җирнең жирәбәсенә эләккәнче, ничек тә тәнендәге җанын чыгармый саклау белән билгеләнде.

Аягына басып йөри башлау белән үк, Габдулланың бөтен тормышы үзенә тапшырылды. Ул биргәндә ашады, бирмәгәндә, үзе үрелеп алды. «Сөмсез!» дип, кашык белән аның кулына суктылар, өстәл яныннан кудылар. Ул, аралыкка кереп, мәче балалары белән бер савыттан ашады. Кышның суыгында да, буранында да өйдән чыгарга туры килгәндә, ишекне үзе ачып чыкты, үзе ачып керде. Суыктан бозланып каткан ишекне тыштан ача алмыйча, ыштансыз һәм яланаяк көе калтыранып торулар аның өчен тормышның котылгысыз күренешләре булып китте. Аның тыштан:

– Әби-и-и! А-а-ч! – дип әрнеп кычкыруын ишеткән чакта да, карчык:

– Ярар, дөмекмәссең әле, килмешәк! – дип, аңа ишек ачарга ашыкмады.

Шәрифә карчык, нигездә, усаллыкка беткән «убыр карчыгы» түгел иде. Габдулланы бик нык орышып, җилтерәтеп ташлаганнан соң, шәфкате килеп, ул, «йә, җылама, менә мә!» дип, аңа икмәк катысы тоттыра, йомшак булырга тырыша иде. Ләкин үзен китереп буган ярлылык аңа шәфкатьлелек белән артык мавыгырга юл куймый иде. Тормышка протест йөзеннән ул, кемгә ачуланырга белми, Габдулланы каргый, язмышка каршы селтәнгән кул Габдуллага килеп тия иде.

Көн үзенең бөтен иләмсезлеге, ачлыгы, талаш-сугышлары белән Габдулланы ашыкмый гына үтерә торган зур аждаһага әверелде. Төн аңа ял һәм тынычлык алып килмәде.

Кышның зәһәр суыклары һәм бураннары үтте. Көн язга авыша башлады.

Ябалак кар яуган җылы гына бер көн иде, тирән чанага утырып, ниндидер озын гына кеше белән бергә Габдулланың әнисе килеп төште. Габдулла исенә-аңына килгәнче, әнисе аны юрганга төреп, башына үзенең шәлен урап, тирән чанага чыгарып салды да, әлеге озын кеше белән икесенең уртасына утыртып, Саснага алып китте.




3


Габдулла яңа урында алтыпочмаклы зур өйнең ак бүлмәсендә түгел, зур-зур ләгәннәр, комганнар, сөлгеләр, иске туннар белән тулган кара ягында күзләре бетәшкән бик карт бер әби белән бергә яшәде. Анасы яңа иренең боерыкларын җиренә җиткерүдән бушамады, шуңа күрә баласы янына еш керә алмады. Аннан соң аның ире коточкыч көнче булып чыкты. Ул хатынын бөтен кешедән, хәтта баласыннан көнләде. Хатынын ул бары аның белән генә шөгыльләнергә, аңа гына карап торырга тиеш дип белә иде. Баласы янына кергән чакта да, иренең шунда ук теге өйдән: «Мәмдүдә, кая олактың?» – дип кычкыруы хатынны сискәнеп сикереп торырга һәм тиз генә чыгып китәргә мәҗбүр итә иде. Әтисе (Габдулланы әлеге озын кешегә «әти» дип дәшәргә өйрәттеләр) әнисеннән дә сирәгрәк, анда да Габдуллага күз дә төшерергә иренеп, ни өчендер сукранып чыгар өчен генә кергәләде.

Ләкин шуңа да карамастан Шәрифә карчыктан соң анасы белән торган бер ел кечкенә Габдулланың күз алдыннан әйләнеп кайтмый торган татлы төш сыман узып китте.

Бу төшеннән айнуы һәм беренче тапкыр хәсрәтнең ачы җимешен татуы болай булды. «Әти» дип аталган кеше, ат җигеп, каядыр читкә чыгып китте. Бер атна чамасы кайдадыр эш беләнме, кунактамы йөреп, әйләнеп кайтты. Ул көнне кич әнисе аның янына кермәде. Теге якта ул ире белән озак кына нидер сөйләште. Әмма тора-бара әнинең тавышы тынды, әтинең торган саен ныграк күкри бара торган тавышы гына калды. Габдулла аларның кайбер сүзләрен генә ишетте:

– Биләмгә чапкансыңдыр әле! Ир-атка йөзеңне ачкансыңдыр! – дип кычкырды «әти» кеше.

– Беркая чыкмадым, беркемне күргәнем булмады, теләсәң, менә китап үбеп ант итәрмен, – дип елау, ялвару тавышы белән җавап бирде әнисе.

Кинәт ниндидер пыяла нәрсәсе төшеп, челпәрәмә килгән тавыш ишетелде. Аның артыннан «гөрс» итеп өстәлме, нәрсәдер ауды. Әнинең:

– Әхмәтшакир, бәгърем, үтерәсең бит! – дигән ачы һәм әрнүле тавышы ишетелде. Аннан ул кинәт тынды. Шуның артыннан ук кара якка башы-күзе тонган «әти» килеп керде һәм әллә каян килгән җитезлек белән комган һәм сөлгене эләктереп алып чыгып китте. Ишекне ачып япкан арада, әнинең авыр-авыр иңрәве ишетелде.

Икенче көнне кара якка күрше хатыннар кереп, сулар кайнатып, әллә нинди чүпрәкләр юып, ыгы-зыгы килеп йөрделәр. Арадан берсе, Габдулланың башыннан сыйпап:

– Бәхетең юк икән, балакай! Энекәшсез калдың, – диде.

Шул көнне күрше агай, кечкенә ак бүзгә төргән нәрсәнедер муенына аскан кабыкка салып, ак өйдән чыгып китте. Аның артыннан «әти» һәм тагы берничә кеше, чыгып, зиратка таба киттеләр. Әби аларны тәрәзәдән карап, озатып калды һәм, тешсез авызлары белән чыш-пыш килеп:

– Илаһи Раббым, бу баланы ахирәт көнендә атасы, анасының шәфәгатьчесе кыл, – диде.

Ул көнне әнисе Габдулла янына тагын кермәде.

Икенче көнне Габдулланың үзен әнисе янына алып керделәр.

Әнисе түр сәкедә зур түшәк өстендә, ияген өскә күтәреп, чалкан ята иде. Ул, Габдуллага таба башын бора алмыйча, күзләрен генә әйләндереп карады. Аннан соң ишарә белән Габдулланы үз янына чакырып алды да кулын аның башына салды. Өзелә-өзелә, зур көч белән ул:

– Бәхил бул, җаным. Сиңа күзем җитмәде… Ана була белмәдем. Рәнҗемә… – диде. Тагын нидер әйтмәкче иде, тамагында нәрсәдер «гыр! гыр!» килеп, тынып калды. Аның авыз читеннән, нәзек кенә юл сызып, кан агып төште.

«Әти» кеше, аның баш очына утырып, ясин чыгарга тотынды. Карт кына бер хатын авыру өстенә иелеп тыңлап торды да, башын күтәреп, аның инде бу дөнья кешесе түгеллеген аңлатты. Ясин тынды. Хатыннар елашырга тотындылар. Мулла да түзмәде, елап җибәрде. Шунда Мәмдүдәнең ахирәт дусты Зөһрә, хәзрәткә карап:

– Хәзрәт, яшеңне әрәм итмә, хатының өчен синнән ахирәттә сорау алганда кирәк булыр, – диде.

Хәзрәт, кинәт урыныннан торып, нидер әйтмәкче булган иде, карт хатын (мулланың анасы булырга кирәк), ишарә ясап, аңа чыгып китәргә кушты.

Икенче көнне Мәмдүдәнең ак бүзгә төрелгән һәм зур кабыкка салынган мәетен бик күп кеше күтәреп капкадан алып чыгып киттеләр.

Габдулла да әбисе белән озатырга баскычка чыкты. Башта аңа йортта бик күп кешенең буталып йөрүе, әнисен кабыкка салып күтәреп алып чыгулары кызык кебек тоелды. Ләкин мәет артыннан зур рус капка ябылып, келәсе шалтырап төшкәч һәм йортта ул әбисе белән ялгыз калгач, аңа кинәт куркыныч булып китте. Ул йөрәгендә нәрсәдер өзелеп киткәндәй авырту сизде: әйтерсең әнисе белән үзен бәйләп торган җеп кинәт өзелде. Ул аны-моны белешмәстән, әбисеннән ычкынып, баскычтан йөгереп төште һәм капкага барып тотынды. Капканы ача алмагач, ул шунда ук җиргә ятты һәм, капка астыннан урамга карап:

– Әнине кая алып киттегез?! – дип кычкырып елап җибәрде.

Гомер буена аның йөрәгенә киселеп калган ачы истәлекләрнең берсе менә шул булды.


* * *

Шакир мулла Габдулланы Өчилегә, бабасына кайтарып җибәрде.




4


Гомеренең бишенче язын Габдулла Өчиледә каршылады. Бу яз ил өстенә коточкыч афәт алып килде.

Габдулланың хәтерендә. Узган ел бу вакытта авыл малайлары, беренче язгы күкрәүне ишетеп, җиргә егылып аунадылар. Габдулла да алар белән бергә ятып аунады. Әй кызык булган иде! Быел күк күкрәүләр ишетелмәде. Берәү дә җиргә ятып аунамады.

Быел инешне төбенә хәтле туңган дип сөйләделәр. Кыш шулкадәр зәһәр килгән иде. «Кояшка эш бар монда», – дип сөйләнде кешеләр. Әмма апрель кояшы эшне кызу тотты. Ике атна эчендә тау-тау карны һәм калын бозлавыкны эретеп, актарып ташлады, аларны ерганакларга һәм парга әйләндереп, теле белән ялап алгандай итте. Җирнең бер катын ашап, икенчесенә тотынган сыман, ул кар астыннан чыккан уҗымнарга озак яшәреп утырырга бирмәде, аларны да көйдерергә тотынды. Кешеләр, әледән-әле күзләрен күккә күтәреп, болыт көттеләр.

Авылның яшь-җилкенчәге, авылдан ярмадыр, тоздыр җыеп, инеш өстенә «яңгыр боткасы» пешерергә чыктылар, яңгыр теләге теләделәр:

Яңгыр, яу, яу, яу,
Кара сарык суярмын,
Ботын сиңа куярмын,
Тәти кашык бирермен,
Майлы ботка бирермен,
Тәти кашык базарда,
Майлы ботка казанда…

Аннан соң боткадан бушаган чиләк һәм савытлар белән, инештән су чумырып, бер-берсе өстенә сибештеләр…

Габдулла өчен бу былтыргыча җиргә ятып аунаудан да кызыграк булды.

Ләкин олы кешеләрнең чырае сүрелгәннән-сүрелә барды. Аларның куллары эшкә бармады. Авылны хәсрәтле тынлык басты.

Габдулла кинәт авырый башлады.

«Менә үлә, менә үлә», – дип көттеләр тирә-ягындагылар. Бабасы Зиннәтулла һәм аның ундүрт яшьлек кызы Саҗидә аны бер дә генә үтерәселәре килмәсә дә, үги әбисе: «Үлсә, урыны оҗмахта булыр, өйдә бер кашык кимер», – генә диде. Үлем-җитемгә йөри торган Мәһдия карчык боларга иртәле-кичле кереп сораша торды:

– Үлмәдеме әле?

Кызуы басылып, аңына кайткан чакларда, Габдулла бу сүзләрне ишетеп, сискәнеп китә һәм, авыруы никадәр көчле, авыр булса да, үзенең әле тере икәнлегенә кинәнеп куя иде.

Бервакыт аның авыруы үзенең иң авыр ноктасына җитте: «Үлә», – дип, төнлә ут алдылар. Бабасы, баш очына утырып, ясин чыга башлады. Баланың сулышы ешайганнан-ешая барды. Күз алмалары ниндидер сыек пәрдә белән капланган хәлдә, ул бер генә нәрсәне күрде: янып торган чыра…

Чыра сүнәргә җыена. Караңгылык, посып торган зур ярканат шикелле, мич артыннан чыга да утка һөҗүм итә.

– Сүнә, сүнә! Сүндермәгез! – дип кычкыра бала, аның иреннәре тартышып кыйшая, авызыннан ак күбекләр чыга…

Шуннан соң ул берни дә хәтерләми… Төшендәме, әллә инде үлгәннән соң теге дөньядамы, ул ишек ачылуын һәм аннан Мәһдия әбинең, тешсез авызлары белән күшәп: «Үлдеме әллә?» – дип соравын ишетә. Аннан соң ул тагын оеп китә.

Шул көе озакмы яткандыр, әмма күзләрен ачканда, тәрәзәгә тыштан җәйге кояшның беренче нурлары карап тора… Габдулланың башына беренче булып: «Ут җиңдеме икән, ярканатмы икән?» – дигән уй килә.

Аннан соң ул үз янында Саҗидә апасын күрә. Саҗидә Габдулланың күңелендә дөньяның бөтен изгелеген үзенә җыйган аеруча бер якты булып яши. Үз анасы булмаган Габдулла өчен аеруча кадерле туганлык җылысын шушы Саҗидә апасы бит инде бу семьяда суытмый саклап килә. Анасы күрмәгән арада, Саҗидә һәрвакыт Габдулла янында була. Ачлыкның аеруча каты көннәрендә ул үзенә дә әз икмәк өлешенең яртысын Габдуллага сындырып бирә. Кичләрен шул Саҗидә апа бит, баш очына утырып, «бәхет кошы» турында тыңлап туймаслык әкиятләр пышылдап сөйли.

Габдулла аңардан, акрын гына һәм аның әйтәсе җавабыннан курка төшеп:

– Апа, мин үлдемме? – дип сорый.

Апасы җавап урынына аның кулларын үзенең кайнар яңагына китереп кыса һәм үксеп елап җибәрә. Габдулла шуннан «үлмәгәнмен икән» дип уйлый.

Ләкин беркөнне тәртип тагы чуалып, үзгәреп китә. Әллә каян бер олаучы килеп чыга. Әби кинәт юашая. Бер дә еламаган бабасы Зиннәтулла елап ала. Үзенең яшен Габдулладан бервакытта да яшермәгән йомшак күңелле Саҗидә кинәт бик җитдиләнеп китә һәм аңа болай ди:

– Туганым, мин дә еламыйм, син дә елама, без синең белән аерылышабыз. Син калага китәсең. Сиңа анда яхшырак булыр, тамагың тук булыр, кайгырма. Дөньялар рәтләнгәч, тагын күрешербез…

Аннан соң олаучы абый аны, чыпталар өстенә утыртып, «кала» дигән җиргә алып китә…




5


Габдулла чыпталар өстендә оеп утырган җиреннән күзләрен ачып җибәрде. Ат алҗып кына калага кереп килә иде. Габдулла инде күзләрен яңадан йома алмады. Кала үзенең олылыгы һәм сәерлеге белән Габдулланың кечкенә йөрәген каушатып җибәрде. Каланың эченәрәк кергән саен, йортлар ишәя, зурая һәм бер-берсенә ныграк елыша бардылар. Габдулланың баштагы каушавы инде бик нык гаҗәпләнүгә әверелде. Дүрт ат җигелгән ике катлы арба һәм анда аслы-өсле утырган кешеләр Габдулланы бөтенләй шаккатырды. «Әй!» – дип куйды ул, үзе дә сизмәстән, һәм бу олаучы абыйны үзенә борылып карарга мәҗбүр итте. Габдулланың авызын ачкан хәлдә әлеге арбаны күзәтеп утыруын күреп, олаучы абый:

– Ә, моны әйтәсеңме? Күнкә[2 - Сүз Казанда элек трамвай хезмәтен үтәгән конка турында бара.] бу… Кешеләр акча түләп, шунда утырып йөриләр… – диде.

– Нигә? – дип сорады, кинәт айнып киткән төсле, Габдулла.

– Нигә булсын?! Кала бит ул, Өчиле түгел. Аның бер очыннан икенче очына хәтле җәяү йөреп кара!.. – дип аңлатты олаучы абый.

Аннан соң алар киң ишекләре ике якка ачылып куелган таш кибетләр яныннан үттеләр. Борынны ярып керә торган тозлы балык исе бу кибетләрдә нәрсә сатылганны аңлатып тора, һәм бу тозлы ис, карта исе кебек үк, эчне, карынны кытыклый, котырта, үрти иде. Базардагы кара яу булып, гөж килеп оча торган чебен көтүен койрыклары белән кугалап, бахбай мәйдан уртасындагы агач кибетләр почмагыннан сулга борылды.

Каланың кешеләре дә Габдулланы бик гаҗәпсендерде. Монда кешеләрнең һәркайсы үзенчә киенгән: бишбилле бишмәтләр, киң озын җиләннәр, кыска-кыска гына җиңле камзуллармы дисең, эшләпәләр, кырпу бүрекләр, әллә нинди үткен кырлы, күзгә төшеп тора торган баш киемнәреме дисең, нәрсә генә юк монда!

Габдулла бу күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаҗәп күренешләр белән мавыгып, аларны карап бетереп тә өлгермәде, олаучы абый атны ике катлы таш йортның калайлар белән челтәрләп ясаган купшы капкасы алдына китереп туктатты. Аннан соң үзе, сикереп төшеп, дилбегәне арбаның читенә кыстырды да, Габдуллага арба өстеннән төшмәскә, үзенең чыкканын көтеп утырырга кушып, капкадан кереп китте. Йорт эченнән аның кемнәндер: «Бай өйдәме?» – дип соравы, ишекләрнең ачылып ябылу тавышы ишетелде. Бераздан Габдулла утырган арба турында гына йортның урам тәрәзәсе ачылды, һәм анда аслы-өсле ике иякле, салынкы битле, симезлегеннән күзләре кысылып тора торган бер хатынның йөзе күренде. Ул, үпкәләгән сыман авызын турсайтып, Габдуллага бераз карап торды һәм шалт-шолт итеп тәрәзәне кире япты. Габдуллага аның колагындагы алкасы гына ялтырап күренеп калды.

Бераздан капка ачылды, һәм аннан олаучы абый чыкты. Аның чырае борчулы иде. Нидер уйланган хәлдә башын аска иеп, ул арба янына килде һәм, күзләрен Габдуллага күтәреп:

– Йә, нишлик инде хәзер без синең белән? – диде.

Габдулла монда да, юлдагыча, туктап чәй эчү булырмы дип көткән иде, шуңа күрә олаучы абыйның соравына:

– Чәй эчик, – дип җавап бирде.

– Их, син, энекәш, энекәш, – диде, башын селкеп, олаучы абый, – берни дә белмисең шул син… Синең эш кырган да борган! Ә менә мин хәзер сине кая куйыйм, кемгә тапшырыйм, кире Өчилегә алып кайтыйммы? Алайса, мин ни хаҗәтемә дип монда хәтле өстерәп алып килдем сине?

Габдулла берни аңламады. Олаучы абый арбага менеп утырды һәм, атны борып, килгән юл белән кире китте…

Юл буе сукранып, кемнедер сүгеп барды олаучы абый:

– Ашаганнары эчләренә сыймый нәләтләрнең! Ярылырга торалар, мин сиңайтим! Үзләре кечкенә бер ятимне сыйдыра алмыйлар шунда, дәүләтләрен эт ашагырлары!.. Кем әйтте соң миңа: «Сәлим байлар олан эзлиләр», – дип? Әйттеләр бит. Приказчигы әйтте. Алып килер идеммени мин, кеше ышандырып. Башыма бәла алдым лабаса!

Габдулла, ниһаять, мәсьәләгә төшенә башлады. Олаучы абыйның соңгы сүзен ишетү белән, ул аны кызганып куйды һәм аның хәлен җиңеләйтә төшү нияте белән:

– Абый, минем чәй эчәсем килми, – диде…

Бу сүз олаучының йөрәгенә үтеп керде, ахры, ул, Габдуллага борылып:

– Ничек эчәсең килми, ди, ул? Сөйләмә юкны. Чыпчыктан бирле авызыңа берни капканың юк, эчәсем килми, имеш! Белмиммени мин. Олы кеше булып минем җаным көеп бетә язды… Чәйне эчәбез инде… Печән базарына Мохтар дворына гына барып җитик… – диде һәм, шуның артыннан ук Габдуллага карап, күзен кысып куйды: янәсе, син кайгырма, энекәш!..

Бераздан алар, таш кибетләр рәтен үтеп, чаттагы мәчет яныннан сулга борылдылар һәм мәчеткә каршырак бер зур капкадан эчкә кереп киттеләр.

Печән базарындагы «Мохтар дворы» дигәне менә шушы иде…




Икенче бүлек





1


Казан ул елны тимер юл салу вакыйгасы белән шау килде.

Губерна һәм шәһәр түрәләре үз араларыннан иң эшлекле һәм сүз сөйли белә торган кеше сыйфатында, Казан шәһәр башлыгы Дьяченконы Петербургка, тимер юл мәсьәләләрен тулысынча хәл итеп кайту өчен, вәкил итеп җибәрделәр.

Сергей Викторович Дьяченко, Югары хокук мәктәбен уңышлы тәмамлап, Петербургның суд органнарында җаваплы урыннар биләгән оста телле оратор иде. Казанны Мәскәүгә тимер юл белән тоташтыру, шуның белән Казан промышленникларына һәм эре җирбиләүчеләргә сәүдә юлы ачу аның хыялы иде. Бу эшне юллап, ул башкалага ничәмә тапкыр килде. Ләкин аның һәр килүе уңышсыз чыкты. Бу килүендә аның Петербургта ике атна буе таптамаган бусагасы калмады: департаментта да, хөкүмәт секретаренда да, сенатта да, Юллар министрлыгында да булды. Патшаның үзенә үтеп керергә тырышты. Эш чыкмады. Әмма ул күңелен төшермәде, яңадан-яңа юллар һәм хәйләләр эзләде. Казаннан Питерга күчеп килгән бер бай хатын белән аның әшнәлеге бар иде. Шул хатынның өендә атна саен була торган кунаклар арасында патшаның хосусый адъютанты генерал Черевинның да булгалавын белеп алды ул. Шундый мәҗлесләрнең берсендә аның белән танышты да. Черевин Казан выставкасы һәм андагы экспонатлар белән кызыксынды. Ул үзе атта йөрүнең ялкынлы һәвәскәре иде, шуңа күрә аны иң кызыксындырган нәрсә – выставкага татар сәүдәгәрләре тарафыннан куелган зиннәтле иярләр булды. Дьяченко телеграмма сукты. Казан выставкасыннан сайлап, ике иң асыл иярне Петербургка җибәрделәр. Шәһәр башлыгы аның берсен Черевинга тәкъдим итте, икенчесен, тагы да асылрагын, Черевин ярдәме белән патшага тапшырды.

Патша, иярне күрү белән, артык тойгыга бирелмәде бирелүен, ләкин үткән ел аның тимер юл һәлакәтеннән исән калуын котлап Казанның йөз итчесе язган хат исенә килеп төште, һәм ул проектка кул куйды.


* * *

18 февральдә Казан – Муром тимер юлын сала башлау турында хөкүмәтнең рәсми указы чыкты. Май башында Казанга инженерлар һәм юл төзүчеләр килде. Иделнең теге ягында, Вязовые авылы янында булачак тимер юлның юнәлеше билгеләнеп, тантаналы рәвештә догалар укылып, җир казу эшләре башланды.

22 июль императрица Мария Фёдоровнаның туган көне иде. Казан шәһәр Думасы тимер юл ачылуга багышланган тантаналы утырышын шул көнгә туры китерде. Утырышта губернаның һәм шәһәрнең русыннан, татарыннан иң олы кешеләре хәзер булды. Мәҗлесне ачканда, архимандрит Павел белән Галимҗан хәзрәт, императорга һәм императрицага озын гомер теләп, догалар кылдылар. Аннан соң бер сәгатьлек речь белән шәһәр башлыгы Дьяченко чыкты. Ул, мәҗлестәге кунакларга – инженерлар һәм юл төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп:

– Сез, бөек туфан бетәчәген хәбәр итеп, Нух көймәсенә зәйтүн сабакларын алып килгән күгәрченнәр шикелле, безгә тимер юлыбызның расланган проектын алып килдегез… – диде.

Җыелган кунаклар мәҗлестән соң Дьяченконы куллар өстендә күтәреп чөйделәр.

Бу көн тарихи вакыйгага, ә Дьяченко шул вакыйганың каһарманына әйләнде. Гласный Крестовников Думаның смета комиссиясе исеменнән Дьяченкога алтын сервиз бүләк итте. Заводчы Алафузов та аңардан калышмады. Казан сәүдәсенә акчалары кергән чит шәһәр байларыннан, Казан губернасының эре алпавытларыннан Дьяченко исеменә котлау телеграммалары килде. Чиркәүләрдә һәм мәчетләрдә, падишага озын гомерләр теләп, махсус догалар кылынды.

Татар байлары арасында да бу вакыйга шундый ук яңгыраш тапты һәм хәтта аеруча «милли горурлык» та тудырып өлгерде. Мәсьәлә шунда ки: патшага «бүләк» итеп бирелгән һәм тимер юл проектын раслатырга сәбәп булган атаклы иярнең иясе татарның беренче гильдияле сәүдәгәре Сәгыйтьҗан Сәгыйтов иде.




2


Сәгыйтьҗан Сәгыйтов Казаннан ерак түгел бер авылдагы Мостафа исемле бай гына мулланың өч улыннан иң кечесе иде. Олысы – Шакирҗан – атаклы Кышкар мәдрәсәсен бетереп, бай гына башкорт авылына имам булып китте. Анда башкорт җирләрен юк бәясенә җыеп баеган кешеләрне күреп, атасына хат язды. Мостафа мулла шунда ук аңа табышны уртак бүлү шарты белән әз генә акча, шактый күп чәй һәм кытат[3 - Кытат – тыгыз ефәк тукыма.] җибәрде. Уртанчы улы Закирҗан, зур галим булып кайтыр өчен, Бохарага киткән иде, ул анда торып калды. Мостафа мулла Шакирҗанга акча һәм товарны кече улы Сәгыйтьҗан аркылы җибәрде һәм аны үзенең андагы сәүдә эшләрен башкаручы итеп билгеләде. Ике-өч ел эчендә Шакирҗан тирә-якта дәүләте белән генә түгел, комсызлыгы һәм саранлыгы белән дә дан тоткан бай булып китте. Ләкин ул озак яши алмады, ниндидер авыру белән үлеп китте… Сәгыйтьҗан, атасының кушуы буенча, опекун комитеты аша мирасны үз исеменә күчерде дә, агасының йорт-җирләрен, мал-туарын акчага әйләндереп, әтисе янына кайтты. Казанга килеп, ул атаклы тире комиссионеры Зальм белән бергә эш башлады һәм шул ук вакыт Бурнаевларның мех фирмасына пай кертте. Бу Зальм һәм Бурнаевларның сәүдәсе шактый нык алга киткән еллар иде. Бер-ике ел эчендә Сәгыйтьҗанның капиталы дүрт-биш өлеш үсте, ул инде үз башына сәүдә оештырып җибәрү, Алафузов шикелле завод салдыру хыялына бирелде. Заводка кирәк капиталны үстерү өчен, ул мөмкин булган юлларның барысын да сынап карады. Авылга барып, болыннар сатып алды, Казан гарнизонына печән һәм солы поставкасы ясауны башкарды. 1882 елны Мәкәрҗәдән кайтканда, ул Чар өязеннән Желтухин дигән бер алпавыт белән танышты. Бөлеп бара торган алпавыт аңа үзенең Алексеевкадагы пыяла заводын тәкъдим итте…

Пыяла заводы башта шактый зур табыш бирде. 1890 елгы Казан выставкасына катнашкан аракы заводчылары аңа миллионга якын шешәгә заказ бирделәр. Сәгыйтов пыяла заводының бүлекләрен ачты. Ростовта һәм Симферопольдә яңадан ике пыяла заводы салдырды.


* * *

Ләкин, выставка узгач ук, заказлар кинәт бетте. Вак заказлар гына бу зур заводларның чыгымын каплый алмый башлады… Заводларда тик тору көннән-көн ешаеп китте. Эш башыннан эшли торган мастеровойлар өчен аеруча кыен көннәр туды. Алар Сәгыйтовның завод кибетеннән азыкны бурычка ала башладылар. Сәгыйтов буш тору көннәрен үз җилкәсенә күтәрергә теләмәде. Кибетендәге онның потын 80 тиеннән 1 сум 10 тиенгә менгезде. Мастеровойлар түләп бетергесез бурычка баттылар, хезмәт көннәрендә алар күптән ашап беткән бурычны каплар өчен эшләделәр. Бүген яшәр өчен, алдан бурычка керделәр. Ризасызлыклар башланды. Сәгыйтов моның өчен ике дистәгә якын эшчесен заводтан куып чыгарды. Ризасызлыклар моның белән генә сүнмәде, кабына барды. Беркөн заводка пар ат белән Сәгыйтов үзе килеп төште.

Эшчеләрнең яңаклары, чахоткалы кешеләрнеке сыман, сөяккә ябышып тора, күзләре эчкә баткан… Биредә озын чәчле, зур сакаллы руслар, кәҗә сакаллы, башларына ипләшеп каткан түбәтәйле татарлар һәм балаларча беркатлы карый торган соры күзле, киң яңак сөякле чувашлар эшлиләр. Бер минутка: «Бу җәһәннәмгә кешеләр үз теләкләре белән килмәгәннәрдер, ниндидер авыр гөнаһлары өчен боларны монда көчләп китергәннәрдер», – дип уйлыйсың. Ләкин боларның һәммәсе «үз теләкләре» белән килгән. Әгәр алар үзләрен шунда китереп керткән һәм коточкыч бәхетсезлеккә дучар иткән кешене (ул кеше Сәгыйтьҗан бай бит) күрү белән өзгәләп ташласалар, бер дә гаҗәп булмас иде кебек. Ләкин аларның йөзләрендә кайгылы буйсынудан башка берни дә юк. Алар хуҗага бер сүз дәшмиләр, хәтта, тайпылышып, аңа юл бирәләр!

Сәгыйтьҗан, шешәләр өрә торган зур бүлекне үтеп, кечкенә ишеккә юнәлде. Ләкин управляющий аңа:

– Бусы сезнең өчен кызык булмас, Сәгыйть Мустафич, хатыннар да балалар гына анда, – дип, аның юлын бүлмәкче булды.

Ләкин эчтән берничә хатын-кыз тавышы ишетелде:

– Керсен, керсен, нигә кертмисез, күрсен!

Сәгыйтьҗан, иелә төшеп, кечкенә ишектән керде һәм башта бернәрсә аера алмый карап торды. Монда исле зәңгәр төтен кара сөрем белән бергә болганып әйләнә һәм өстәге, берьюлы төнлек һәм тәрәзә хезмәтен үти торган тишеккә суырыла, ләкин төнлек төтенне суырып бетерергә өлгерә алмый иде…

Кинәт почмактагы зур мич дөрләп кабынып китте, кемдер аның күмерләрен актарып җибәрде, ахры. Кем ул? Бер-ике секунд Сәгыйтьҗан, берни аңламыйча, мич алдына карап торды. Шуннан соң гына ул озын кисәү агачы белән мич алдында күмер болгатып торган, анадан тума диярлек ялангач хатынны шәйләп алды һәм тиз генә икенче якка борылды.

– Борылма, борылма, хуҗа! Якынрак кил!

Моны әллә шул хатын, әллә бүтәне кычкырды… Юк, шул үзе кычкырган икән, өстәп куйды:

– Безнең ничек эшләгәнне күреп кит! Бикәңә, балаларыңа кайтып сөйләрсең, кызык булыр!..

Сәгыйтьҗан, чыгып, тарантасына утырырга ашыкты һәм управляющийга:

– Ул кем? Нигә сез хатын-кызга шәрран-яра чишенеп эшләргә рөхсәт итәсез?! – дип шелтә ясады.

– Алар – күрше татар авылыннан килеп эшләүче хатыннар, Сәгыйть Мустафич! Берәү дә аларга чишенеп эшләргә кушмый. Әмма кием белән ул мич янында алар дүрт сәгать тә эшли алмаслар иде. Ә алар бит…

– Мөселман хатыны ич ул! Аз гына булса да шәригатьне белә микән?

– Белә торгандыр, бәлкем, әмма монда аңа әһәмият бирмиләр. Аның ире дә шунда, кирпеч сугу бүлегендә эшли… Балалары күп…

Сәгыйтьҗан маңгаен җыерып куйды. Бу кызгану ишарәсе булдымы, нәфрәтме – управляющий моны аңламады. Алар конторага килделәр һәм эшчеләрне, төркем-төркем итеп, шунда чакырдылар. Сәгыйтов аларга:

– Завод зарарга эшли. Моннан соң без эш хакын акча белән түгел, кызыл мал белән түләргә булдык. Кем шуңа риза – заводта кала, каршылар булса, без аларны көчләп тотмыйбыз… – диде.

Эшчеләр шаулашып карадылар, әмма хуҗаның нык карарлы йөзе таш, күзләре пыяла сыман үзгәрешсез калды. Нишләсеннәр, эшчеләр эш хакын кызыл мал белән алырга күнделәр. Сәгыйтовның Мәкәрҗәдән һәм Эрбеттән сатылмый әйләнеп кайткан кытат, бүз, китән товарлары йөк-йөк итеп заводка озатылды, шүрлекләр кинәт бушап калды. Сәгыйтьҗан, әйткән нәзере итеп, Печән базары мәчетенә зур палас алып җәйдерде. Бөтен Казан муллаларын җыеп, мәҗлес уздырды. Алар Сәгыйтовның сәүдәсенә бәрәкәт теләп дога кылдылар…




3


«Ияр вакыйгасы» белән иң элек Печән базары шау килде. Тугыз ай инде телдән төшмәгән «Мөртәт Гәрәй вакыйгасы» да бүген икенче планга күчте. Ефим попка барып, мөселманлыктан православиегә «киртә сикергән» Сәхипгәрәй хәлфәнең иманын әле кичә генә ахшамнан соң Болак буенда каңгырып йөргән арык бозау кыяфәтендә «күргәннәр» иде. Шуннан соң бозау батып үлгәнме, әллә, дуңгыз кыяфәтенә кереп, мөселман зиратына таба киткәнме – берәү дә белми, ләкин һәркем бүген аның кызыклы дәвамын көтә иде.

Әмма мәчет чатында каптырмалар белән сәүдә итүче һәм дөньяның бөтен серләрен белеп торучы Мөхәммәтҗан үз тирәсенә җыелган кешеләрне барлап, аларга серле генә карап чыкты да сүзне бөтенләй башка нәрсәгә борып җибәрде:

– Ишеттегезме, мөселманнар, безнең дин өскә чыга. Кичә шәһәр Думасында губернатор хәзрәтләре үз авызы белән әйткәнне нәни абзыйның каенагасы, теге кем, Айтуганов, үз колагы белән ишеткән. Сәгыйтьҗан абыйны падишаһымыз хәзрәтләре үз янына, Петербурга чакыртып алырга булган… Ягъни болай булган бу… Падишаһымыз хәзрәтләре, үзенең утырып йөри торган туры айгырына ияр эшләтеп алырга дип, бөтен мәмләкәтләргә яр салган. Петербурда шуның выставкасы булган. Төрле патшалыклардан ун мең ияр ясап китергәннәр выставкага… Шуннан падишаһымыз хәзрәтләре бары ике генә иярне сайлап алган: мимеч[4 - Мимеч – немец.] патшасыныкын һәм безнең Сәгыйтьҗан абыйныкын… Министрларын чакырып сораган падишаһымыз, ягъни моның кайсысына алтын медаль, кайсысына чуен медаль бирик? Бөтен министрлар беравыздан, мимечкә чуен медаль, Сәгыйтовка алтын медаль тиеш, дип, хөкем чыгарганнар… Шуннан соң падишаһымыз әйткән: алтын медаль генә аз, Петербурдан Казанга тимер юл салынсын, кенәз шул тимер юл белән кунакка килсен миңа, дигән… Менә кая таба бара бит ул эшләр!..

Московский урам ягыннан Сәгыйтьҗан абзыйның тарантасы күренү халыкны бөтенләй күтәреп җибәрде.

– Әссәламегаләйкем, Сәгыйтьҗан абзый!

– Рәхмәт, мөселманлыкны сынатмадың, Сәгыйтьҗан абзый!

– Бик дөрес, бик дөрес! Өскә чыгардың дин исламны, Сәгыйтьҗан абзый!

Бу Сәгыйтьҗанның күңелен күтәрмәде, шулай да ул аларга игътибарлары өчен рәхмәт укыды.

Каюм мәзин әңгәмәне куәтләп җибәрде:

– Падишаһымыз хәзрәтләренең шәфкате зур инде, мөселманнар. Сөйләп торасы юк. Үз халкын балалары кебек кайгыртып, башларыннан гына сыйпап тора. Шөкраналар булсын. Ганимәт белергә кирәк моны…

Җәмәгать күтәреп алды:

– Әйе, әйе, бик дөрес, сәдакатебезне[5 - Сәдакать – турылык.] күрсәтеп, бөтен мөселман исеменнән падишаһымызга телеграмма сугарга кирәк.

– Телеграмма гына аз, мәчет салдырырга кирәк, падишаһымызны хөрмәтләп…

– Бик дөрес әйтте Исламгәрәй абзый, мәчет салдырырга кирәк. Хәзердән үк акчасын җыя башларга кирәк.

Сәгыйтьҗанга алар кинәт Ташаяк кәмитенең киендерелгән чүпрәк курчаклары шикелле көлке һәм тупа[6 - Тупа – «надан» дигән мәгънәдә булса кирәк.] күренделәр. Ул аларга:

– Сибел! – дип кычкырырга теләде, ләкин кычкырмады, аның урынына ул бу курчакларның урынсыз дәртләрен сүндерү теләге белән сүзне кирегә сөрде: – Иң әүвәле Петербурда салыначак мәчетнең маясын туплап бетерергә кирәк, җәмәгать. Урыннардан җыела торган акча бик әкрен килә. Петербур ахуны Гатаулла хәзрәт яза: мәчетне төзүгә керешер өчен, ике йөз мең сум акча кирәк, хәзерге көнгә хәтле җыелган кадәресе бары унҗиде мең сум гына, ди. Бу нәрсә? Бөтен дөнья алдында көлкегә калабыз лабаса, җәмәгать. Мәчеткә хәтта руслар һәм хөкүмәт үзе зур-зур иганәләр ясадылар, Алла кабул итсен. Без, мөселманнар, нәрсә карыйбыз? Оят!

Каптырмачы Мөхәммәтҗан монда да эләктереп алды:

– Афәрин, Сәгыйтьҗан әфәнде, падишаһымызга турылыгыбызны күрсәтү белән бергә, мәчетнең дәүләт пайтәхетендә салынуы – без мөселманнар өчен нинди зур мактаулы эш!

– Әйе, әйе, ул анда безнең дин исламның шәүкәтен балкытып торучы нур булыр иде… Җыйнашырга кирәк.

Бүгеннән үк яңа иганә дәфтәре ачарга кирәк.

– Кирәк, кирәк! Ай, афәрин!

Сәгыйтьҗан, ихтыярсыз бүленгән юлын тизрәк дәвам иттерү теләге белән, урынында түземсез генә кузгалып куйды.




4


Шулвакыт Мохтар дворының капкасы янында торучы җигүле сала арбасына баскан берәү нәрсәдер кычкырды:

– …Теләүчеләр юкмы?

Йөзләр тавыш килгән якка борылдылар.

– Нәрсә ди, ни кычкыра?

– Бала бирәм, диме?

– Әйе, асрарга бала бирәм, ди.

Бар да арбага карадылар. Анда, яңа тукылган сап-сары чыпта өемнәре өстендә, дүрт яшьлек дисәң, олыларча моңсу карашлы, алты дисәң, бик кечкенә һәм арык гәүдәле малай утыра иде.

Моңарчы ул халыкны үзе күзәтеп утырды. Инде халык аның үзен күзәтергә тотынгач, малай тәмам каушап калды һәм ихтыярсыз башын аска иде. Шуны гына көтеп торган сыман, аның борыны йомшап китте, ул аны еш-еш тарта башлады. Елап җибәрергә тәмам әзер иде инде ул. Ләкин шунда җыелган халык күзләрен малайдан олаучыга күчерде. Берьюлы берничә тавыш олаучыга юнәлде:

– Әй, суык аяк, көнең шуңа калдымыни инде?

– Чыптаң белән бергә бала сата башладыңмыни?

– Кил әле, кил бире!

Олаучы уңайсызланып арба өстеннән төште һәм мәчет чатындагыларга якынлашты.

– Соң бит… минекемени? Миңа әманәт итеп тапшырылган бала ич… Авылдан, Нәфисә апа киңәше белән Сәлим байларга уллыкка тапшырырга дип утыртып җибәргәннәр иде аны миңа. Бай Эрбеткә киткән, бикә якын да килми… Кире алып кына кайтыр идем, бабасының рәте юк. Нишләтим соң?..

Каюм мәзин түзмәде:

– Әнә бит нишли мәгърифәтсез сала мужигы… Биргәненә шөкрана юк, нигъмәтнең кадерен белү юк.

Кинәт олаучының ачуы йөзенә кан булып йөгерде. Әмма ул, үзен тыярга тырышып:

– Булмагач, нинди нигъмәтнең кадерен белсен сала кешесе. Бер тубал арышка мохтаҗ авыл. Асрарга да бирер шул. Эт баласы түгел бит, ачтан үтерәсе килми, – диде.

– Шөкрана юк. Шуның шомлыгын күрә сала җире, бер дә гаҗәп түгел… – дип нәтиҗә чыгарды каптырмачы Мөхәммәтҗан һәм, сүзенең Сәгыйтовка ничек тәэсир иткәнен күрер өчен, күзләрен аңа текәде.

Бу вакыт Сәгыйтьҗан чыпта өстендә утырган малайга бик зур дикъкать белән карап тора иде.

Ул малайны үзенә илтеп куярга кушмакчы булды һәм шуны әйтер өчен авызын да ачкан иде. Ләкин шунда аның башына икенче фикер килде: «Минем кебек байга бер бала нәрсә ул, мин аларны дистәләп-дистәләп җыеп ала алам бит. Юк, бу эшкә белебрәк, киңрәк колач белән тотынырга кирәк, булгач-булгач булсын инде ул!» Ул өенә ашыкты. Шулай да кинәт китеп баруны яхшысынмады, ахры, олаучыга төбәп:

– Бер дә яхшы түгел, агай-эне, падишабыз алдында оят, – диде һәм дилбегәне тартты. Шуны гына көтеп торган кыбырсык күк айгыр дәррәү кузгалып китеп барды…




5


Шул көнне кич Сәгыйтьҗан хатынына:

– Ястү намазын бүген мәчеттә укыйм, яңа эш башлау алдыннан хәзрәтне күрәсем, сәдака бирәсем бар, – диде һәм атны җиктерергә кушты.

Евангелистскийга чыгу белән, кучер атны мәчет урамына бора башлаган иде, бай, аның аркасына таягы белән акрын гына төртеп:

– Суконныйга, – диде.

Мәсьәләне аңлап алган кучер атны мәчет урамыннан бөтенләй кире якка борды.

Урамның эре ташлары өстеннән барган тарантас никадәр сикертмәсен, Сәгыйтьҗан моны сизми, башына илһам булып килгән бүгенге уй аны баштанаяк биләп алган иде: «Түләүсез-нисез хезмәтче куллар тулып ята, без шуны файдалана белмибез. Ул балалар бит берничә елдан менә дигән хезмәтче булып җитешәләр! Алар инде минем хәзерге җәнҗаллы мастеровойлар булмас… Җирдә алтын чәчелеп ята, көрәп аласы гына бит!»

Георгиевский белән шактый барганнан соң, ат уңга керде һәм, эреле-ваклы иске агач өйләр рәте буйлап, тыкрыклардан борылгалап, ике катлы зур гына агач өйнең кызыл фонарь кабызып куйган парадный ишеге алдына килеп туктады.

Кунакны каршы алырга юантык кына тәбәнәк буйлы, озынча нечкә борынлы, кечкенә, ләкин ерткыч кошныкы кебек үткен күзле Миһри җиңги үзе чыкты. Ул, башын бераз иңенә авыштырып, кулын кулга кушырып:

– Әйдүк, көтелмәгән кадерле кунак! Төкле аяккаең белән, Сәгыйтьҗан абзый! Оныттың, оныттың безне, бөтенләй ташладың… – диде һәм карага буяган тешләрен күрсәтеп елмайды…

Зал ягыннан «Ай-һайлүк» не уйнаган гармун тавышына кызлар чинавы кушыла, шешәләр шалтырый, бөкеләр атыла.

Сип, сип, сип, әйдә,
Мулла кызы Зөбәйдә, –

дип, кемдер аякларын тибә, кулларын чәбәкли иде.

Миһри Сәгыйтьҗанны баскычтан үз бүлмәсенә алып менеп китте.

Пөхтә җыештырылган, келәмнәр түшәлгән бүлмәнең диварларында кара өстенә ак һәм сары путал белән язылган Коръән аятьләре, шәмаилләр…

Сәгыйтьҗан кергәндә, түр почмакка челтәрле чыбылдык корылган, аның эчендәге кечкенә караватта унбер-унике яшьлек кыз, яткан урыныннан торып, мәче баласын шаярта иде.

Утырышкач, Миһри кул күтәреп дога кылып алды. Сәгыйтьҗан да, аңа ияреп, сакалларын сыйпап куйды һәм шактый уйнак тавыш белән:

– Йә, сәүдәләр ничек? – дип сорады, үзе, сыңар күзен кысып, хәйләкәр генә елмайды.

Сәгыйтьҗанның үзен болай иркен тотып сөйләшүе Миһригә кайчандыр булып алган артык якын әшнәлекне хәтерләтте, ләкин ул, моны сизмәмешкә салышып:

– Тол кешенең мәгълүм инде, Сәгыйтьҗан абзый, иремнән калган мал белән көн итеп яту, ул да бетсә нишләрбез инде дип, кот очып тора инде менә, – диде.

«Алдыйсың, иблис хатын, ирең үлгәч баеп киттең бит син», – дип, чак кына ычкындырмады Сәгыйтьҗан, ләкин: «Мин моны аңа әйтермен әле», – дип, эченә салып куйды. Миһри дәвам итте:

– Кешеләр минем турыда әллә ниләр сөйли дип ишетәбез, Аллаһы Тәгалә үзе шаһит, теләсәләр, Коръән тотып ант итәрмен. – Ул пыяла шкаф эчендәге яшел хәтфә белән тышланган бик калын китапка карап алды. – Фатир акчасы алып, ике асрау белән көн кичерәм. Тегү-чигү эшенә өйрәтим дип җыйган ятимнәрем бар… Үз мөселманымның балалары ачка тилмереп, кеше күзенә карап йөрмәсеннәр, һөнәргә өйрәнсеннәр, дип эшләгән эш иде… Гаҗизләргә хәлең барда кулдан килгәнне эшләргә кирәк бит инде. Китап шулай ди бит, кем, Сәгыйтьҗан абзый.

Ачыктан-ачык фәхешханә тотып та, изге киселеп[7 - Изге киселеп – изге, яхшы булып.] утыруына ачуы килеп китте Сәгыйтьҗанның:

– Йә, ташла әле, Миһри, син аны белмәгән кешегә сөйлә. Алла каршында җавабын син үзең бирерсең. Мин синең эшеңә тәфтиш[8 - Тәфтиш – тикшерү, ревизия.] ясарга килмәдем. Башка эш белән килдем мин сиңа.

Миһринең нәрсәгәдер күңеле йомшарып китте, ул кулындагы яулыгы белән нык кына борынын бушатып алды һәм аклану нияте белән:

– Нишләмәк кирәк инде, Сәгыйтьҗан абзый. Менә бит, Ләбибәм үсеп килә. Укытырга, башлы-күзле итәргә кирәк үзен, – диде.

Хәйлә белән мәкергә килгәндә Миһридән уздырмаган булса, аңардан һич калышмаган Сәгыйтьҗан, сөйләшә торгач, «тегү-чигүгә өйрәнүче кызлар» ның хәзерге көндә нәкъ егерме биш данә икәнен һәм аларның төрле авыллардан менә шушы бер-ике ел эчендә генә җыеп китерелгән ятимнәр икәнлеген белеп алды.

– Менә нәрсә, Миһри, – диде ул, – син дөрес әйттең. Коточкыч хәл ләбаса. Крестьяннар ачлыктан балаларын базарга китереп сата башладылар… Бүген шуның берсен үзем күрдем. Сатмыйлар, буш бирәләр. Ал гына! Яле, менә синең белән киңәшләшеп карыйк. Сиңа бу кызларны, ягъни «тегү-чигү мәктәбе» нә Сөнгать шәкерт җыеп алып кайтты бит?

Миһри аңа кинәт күтәрелеп карады да:

– Иблис икәнсең син, Сәгыйтьҗан абзый. Аны сиңа кем әйтте? – дип сорады.

Яшь кенә асрау кыз самавыр күтәреп керде һәм чәй урыны әзерләп чыгып китте. Сәгыйтьҗан белән Миһри чәй янында шактый озак сөйләшеп, киңәшеп утырдылар. Ниһаять, сүз көзге пычракларга кадәр Сөнгать шәкертне уртак исәптән Казан артына тагын чыгарып кертергә карар кылу белән очланды…




Өченче бүлек





1


Чыпталар өстендәге әлеге малайны асрамага Яңа бистәнең Мөхәммәтвәли исемле читекчесе алып кайтты.

Ул Сабитовларга читек тегә, ләкин чигүен-каюын Яңа бистәнең каючы хатыннарыннан эшләтеп ала, шул яктан ул бай белән ярлырак вак һөнәрчеләр арасында арадашлык итүче хәлле һөнәрче санала; шуның өстәвенә хатыны Бибигазизә дә шул ук Сабитовларга кәләпүш чигә иде.

Беренче хатыны үлеп, унсигез яшьлек Газизәгә яучы җибәргәндә, Вәли абзый кырыктан узган иде инде. Газизә: «Әбәү, Илаһи, бик карт түгелме соң?» – дип, бераз чыгымчылап торды. Тик үзенең әнисе урынына калган тутасы: «Газизә, тилеләнмә, чәченә-сакалына чал кермәгән кеше карт буламы? Шуннан да яшен табасы бар, тапкач та, әле аның дөнья күргән булуы, дәүләте, тәүфыйгы кирәк. Мөхәммәтвәлине һәммәсе мактый, үзе һөнәрле, үзе укымышлы, холкы әйбәт, үлгән хатынын да кадерләп кенә тотты», – дигәч, аннан соң үзенең ятимлеген, тутасының җилкәсендә гомер буе яши алмаячагын искә алып, Газизә риза булды. Торып киттеләр. Хәтта тора-бара Газизә бу кечкенә түгәрәк кара сакаллы, ягымлы гына соры күзле кешегә ияләшеп китте. Нәзегрәк озын төз буйлы, зур соры күзле, озынча алсу яңаклы һәм нәзек туры борынлы, матур гына хатын иде Газизә һәм үзенә шактый ирләрне сокландыра иде. Шуны сизә торып, үзе берәүгә дә карамады. Күршеләренә кереп, аз гына утырса да, «Картлачым кайтыр, чыгыйм әле» яки «Вәлием кайтуына берәр җылы камыр ашы әзерләп куйыйм» дип, тиз генә чыгып китү ягын карады. Ире өчен үлеп торды. Ике якның да көйсезләнеп алган чаклары булды. Әмма бу – тормышның муллыгына, күңелләренең тулылыгына күләгә төшермәде. Ал да гөл яшәделәр. Бер генә үкенеч икесенең дә йөрәген тырнады: бала юк иде. Мөхәммәтвәли абзыйның үлгән хатыныннан бер баласы булган иде булуын, әмма ул яшьләй дөнья куйды. И көйде, и көйде Вәли абзый, һәм Газизәгә өйләнүенең төп сәбәпләреннән берсе дә бала булдыру иде югыйсә. Ә бала юк та юк! «Язмагандыр инде!» дип, алар икесе дә язмышка буйсындылар, һәм бала булдыру хыялы асрарга бала алу нияте белән төгәлләнде.

Менә бүген Мөхәммәтвәли, алып чыккан читекләрен кибеткә тапшырып, акча алган һәм, Газизә яраткан теге кытай марҗасы төшерелгән калай тартмалы чәй һәм аның янына бер кадак «лампачи» алып, Үтәмишевләр кибетеннән чыгып килә иде.

– Асрамага бала бирәм! – дип кычкырды каршы яктан арба өстеннән кемдер.

Вәли абзый арбага якынлашты, каптырмачы Мөхәммәтҗаннар әлеге кычкыручы сала кешесе белән кызу-кызу гына нидер сөйләшеп алдылар. Вәли абзый аны-моны ишетмәде. Балага карап аптырап калды ул. Дөрес, нәниләр һәммәсе диярлек бер-берсенә охшыйлар, әмма бу каплаган да куйган аның үлгән улы иде. Шундый ук моңсу кара күзле, калкурак борынлы, өске ирене алгарак чыгып, аскысы бераз эчкә җыелып тора. Ул хәтта аны үз улының исеме белән дәшә язды, әмма вакытында исен җыеп:

– Исемең кем синең, улым? – дип сорады.

«Габдулла», – димәкче булды бала, әмма тавышы ни өчендер тамагында кысылып калды. Ул, күзәтү белән артык мавыгып, сөйләшергә әзерләнмәгән иде әле. Шуның өстенә Вәли абзыйның да соравы кинәтрәк булды. Шуңа күрә бала турында әлеге чыптачы сөйләп алып китте:

– Габдулла аның исеме, Габдулла. Кушлавычның мәрхүм Мөхәммәтгариф хәзрәт улы. Әтисе дә, әнисе дә вафатлар. Бик ипле, бик әйбәт бала…

«Миңа язган бала шушыдыр инде», – дип уйлап алды Вәли абзый.

Ул чыптачының арбасына менеп утырды, һәм алар өчәүләп Яңа бистәгә, Вәли абзыйның өенә юнәлделәр.

Йортлар һаман сирәгәя һәм вагая барды. Ниһаять, алар күлле һәм сазлы бушлыкка килеп чыктылар. Аннан авылныкы сыман бер катлы, иске өйчекләр тезелеп киткән урамга килеп керделәр. Үр менеп, дүрт-биш йорт үткәннән соң, ат искерәк кенә ике катлы агач өйнең ачык капкасына килеп керде. Вәли абзый, арбадан төшеп, Габдулланы кулына күтәреп алды, һәм алар, капка янындагы болдырның баскычын шыгырдатып, өскә – икенче каттагы фатирга менеп киттеләр.

Вәли абзыйның хатыны Газизә апа аларны, күптән көтелгән кадерле кунаклар кебек итеп, бик ачык чырай белән каршы алды.




2


Өй түрендәге киезле сәке өстенә сары белән чуптарлап чиккән киҗеле ашъяулык җәелде. Бу Газизә апаның кайчандыр бирнә бүләге булып, хәзер шактый искергән, урта бер җиренә күк ямау салынган иде. Үзеннән зур бу томаннары бөркеп, пошкыра-пошкыра, табынга кечкенә җиз самавыр килеп утырды. Ул арада атын туарып өлгергән олаучы килеп керде һәм, сәлам биреп, кулындагы камыт белән шлеяларын ишекнең бер ягына сөяп куйды.

Үзеннән яшь икәнен күргәч, Газизә апа да аңардан качып-нитеп тормады, тик күтәреп бәйләгән яулыгын гына төшереп бәйләү белән чикләнде. Аннан ул самавыр янына килеп утырды һәм шаулатып чәй агызырга тотынды. Габдулланы ул үз янына утыртты, аңа чынаяк астына чәй салып бирде, шуның янына зур гына шакмак шикәр куйды. Аннан соң күмәч түтәрәменнән калын гына бер телемне каерып кисеп алды да:

– Юлда килә-килә ачыккансыңдыр инде син, улым, аша, туйганчы аша, җитмәсә, сорап ал, үз өең кебек итеп утыр, яме? – дип, телемне Габдулла алдына куйды.

Мөхәммәтвәли абзыйның да, баланың күңелен табар өчен, бер-ике сүз әйтәсе килде:

– Аша, аша, минем улым буласың килсә. Тазарырга тырыш. Беләкләрең хәзрәте Галинеке төсле булсын. Тоткан җирдән сындырырлык, баскан җирдән ут чыгарырлык булып үс, примир әйтик… әйе… ым-мым…

Газизә апа олаучыны кыстый-кыстый чәй эчерә һәм Габдулла турында сораштыра. Олаучы Габдулла турында үзе белгәннең һәммәсен әйтеп бетерергә тырышып сөйли, сөйли… Үзе турында сөйләнгән хикәяне Габдулла үзе дә тыңлый, олаучы авызыннан бу бик кызык яңалык булып яңгырый, кайбер урыннары аны бөтенләй гаҗәпләндерә, шунда ул олаучыга карап-карап куя…

– Әтисе Мөхәммәтгариф Кушлавыч мулласы булган, – ди, хикәясен дәвам иттереп, олаучы. – Мулла булса да, болай бик тормыш кешесе булган үзе. Чапанын салып, алъяпкыч кигән, җыеннарына җитешкән, уен-көлке сүзне яраткан… Урамда күмер сатучының: «Күмер! Күмер!» – дип кычкырып үтүен ишетеп, «Ишетәсезме, әнә ул да «Гомер! Гомер!» дип әйтә», – дип көлдерергә яраткан үзе…

– Гомер! Гомер!..

Бу сүз Габдулланың аңына томанлы үткәннең ерак төпсезлегеннән әтисен төсмерләтә торган бердәнбер сүз булып сеңеп кала.

Алтмыш чакрым арбада селкенеп килгән һәм бүген күргәннәренең һәм ишеткәннәренең тәэсире белән тәмам басылган хәлдә, Габдулла, табын янында утырган килеш, оеп йоклап китте. Аны, күтәреп, сәкегә илтеп салдылар…




3


Икенче көнне иртән Габдулла, уянып, күзләрен ачты һәм, кайда ятканын төшенеп җитмәстән, үзен бабасы өендә ятадыр кебек тойды. Менә хәзер үги әбисе килер дә:

– Йә, тор, мәрткә китмәгәнсеңдер бит, – дип кычкырыр төсле тоелды аңа.

Әмма кемнәрдер шыпырт кына пышылдаштылар:

– Уяндымы әллә?

– Тимә, йоклый бирсен!..

Бу – Вәли абзый белән Газизә апа иде. Бу төн алар өчен тынгысыз төн булды. Алар әле берсе, әле икенчесе уянып, баланың өсте ачылмаганмы дип, торып карадылар, ачылмаган булса да, юрганын рәтләп яптылар, аның, тәмле йокы белән изрәп, кыска һәм җиңел генә тын алуын рәхәтләнеп тыңлап тордылар.

Габдулла аларның пышылдавына борылып карады. Вәли абзый аның уянганын күреп алды да:

– Ә! Уяндыңмы, разбунник? Шулай диген! Йә, йә, шәп йокладыңмы? – дип кычкырып җибәрде һәм Габдулланың янына ук килеп утырды. Ул аның ябык аякларын тотып селкетеп куйды һәм сөйләнеп алып китте: – Кәҗүл читек кигәнең юктыр әле синең, примир әйтик… Тегеп биримме үзеңә кәҗүл читек, ә? Әнисе, кара әле, читек тегеп бирим микән мин бу малайга? Әллә кирәк түгелме? Дәшми, примир әйтик… кирәк түгел, ахры… ие… ыммым.

Габдулла аның бу еш кабатлана торган «примир әйтик» һәм «ыммым» ларына тора-бара ияләнеп китте, хәтта әйтелешләренә карап, аларның төбендә нинди фикер ятуына хәтле төшенә башлады. Әмма хәзер аңа бу бик мәзәк тоела һәм ихтыярсыз көләсене китерә иде.

Газизә апа сәке янына килде дә, баланы Вәли абзыйдан көнләгән сыман:

– Йә, кит әле, бала күзен ачып өлгермәгән, килеп бәйләнергә дә тотынды, – дип, ирен этәреп куйды, үзе, Габдулла янына утырып, аңа әкрен генә дәште: – Йә күгәрченем, йокың туйдымы?

Габдулла дәшмәде, ул кичә җиделе лампа яктысында гына күргән бүлмәне бүген иртәнге кояш яктысында күреп өлгермәгән иде әле: менә нинди икән ул!

Озынчарак кечкенә бүлмә, түр тәрәзә, ян тәрәзә, тәрәзә төпләрендә чүлмәкләргә утыртылган тамчылы гөл, кына һәм яран гөлләре… Ян тәрәзә янында кечкенә тәбәнәк өстәл, аның өстендә ниләр генә юк: чүкечләр, пычаклар, игәүләрме дисең, вак кына тимер һәм агач кадаклармы дисең, әллә нинди кәкре-бөкре агачлар, күн кисәкләре, шешәләрме дисең!.. Ә тәрәзә белән ишек арасында шүрлек, шүрлектә тезелеп киткән эреле-ваклы калыплар. Шүрлек астында тактага тартылып куелган читек башлары…

Габдулланың күзе түр тәрәзә янындагы өстәл өстенә һәм анда төрле төстәге ефәкләр белән чигелгән кара хәтфә кисәкләренә күчте. Бу аның игътибарын һәммәсеннән озаграк биләп торды. Кара хәтфә өстеннән алсу ефәк нәзек кенә булып кыелып китә дә, зәңгәр җеп белән очрашып, борчакның буш сабагы төсле бөтерелә. Аннан алар яшел һәм сары ефәкләргә кушыла, һәм барысы бергә үзләренең шаян юлларын дәвам иттерәләр…

– Синең кәҗүл читегең нәрсә, менә мин аңа чуклы кәләпүш чигеп бирермен, – диде Газизә апа, һаман Габдулланың телен чишеп җибәрергә тырышты.

Габдулла күзен Газизә апага күчерде һәм аның калын гына кашлы моңсу күзләренә, ягымлы чыраена карап алды. Габдуллага кинәт бик, бик рәхәт булып китте. Аның бу рәхәтне озакка сузасы килде.

Әмма рәхәтнең бервакытта да озак булмавын, һәрвакыт берәр күңелсезлек аны сагалап кына торуын Габдулла бик-бик белә. Шуңа күрә аның Газизә апаны кисәтәсе килде, ахры, телгә килеп, ни өчендер мактанган сыманрак:

– Безнең авылда ачарбаклар[9 - Ачарбаклар – «ач әрвахлар» сүзен бозып әйтү.] бар, алар зиратта торалар, төнлә белән генә кешеләрнең өйләренә киләләр… – диде.

– Нигә? – дип сорады Газизә апа.

– Алар кечкенә балаларның өлешләрен урлыйлар… Иртән торып, ашарга сорасаң, икмәк юк. Ачарбаклар урлап киткән.

– Моны кем әйтте сиңа?

– Әби… Алар – ачтан үлгән кешеләр бит, ачарбаклар…

– Юк, юк, бездә ач әрвахлар юк. Без аларны куып җибәрәбез, – диде Вәли абзый һәм, «менә бит!» дигән кебек, хатынына мәгънәле генә карап куйды.

– Ә сездә Мәһдия әби бармы? – дип сорады Габдулла.

– Кем ул?

– Бездә бар… ул килеп керә дә үлгән кешеләргә сузылып ятарга куша… Аннан ул аларны юындыра, күлмәкләр кидерә… Киендергәч, зиратка алып китәләр. Мәһдия әби мине дә зиратка алып китмәкче иде.

– Юк, юк, бездә Мәһдия әбиләр юк. Синең өчен монда без генә бар. Моннан болай безгә син «әти», «әни» дип дәшәрсең инде, яме, – диде Газизә апа, аның аякларын сыйпап. – Тор, киен, хәзер мунчага барырбыз, күлмәк-ыштаннарыңны юып, кояшка элеп куйдым. Чыгуыңа кибеп тә өлгерер инде…




4


Мунчадан соң юка гына итеп пешерелгән коймак белән чәй бик тәмле булды. Ләкин ул озакка сузылмады. Олаучы чыпталарын тапшырырга һәм бүген үк авылга кайтып китәргә ашыкты.

Вәли абзый, чәенең соңгы йотымын озын гына итеп чөмереп алганнан соң, чынаягын өстәлгә куйды да олаучыга карап әйтте:

– Бабасы тыныч булсын, баланы ышанычлы кулга биреп кайтканыңны әйтерсең инде. Кулдан килгән кадәр карарга тырышырбыз. Картайган көнебездә бер догачы булыр, дип алып калабыз инде…

Газизә апа да өстәп куйды:

– Апасын сагынып торды Габдулла. Икенче килүеңдә апасын утырмага алып кил!

– Белмим инде, яңадан килеп булырмы, юкмы?

– Нигә алай?

– Чыптаның рәте китте: мәшәкате күп, акчасы юк. Тиешен дә ваклап, ярым-йорты итеп түлиләр. Бер тиен өчен дөнья хәтле кыркылышып, сатулашып кына ала Гобәйдуллиннар. Риза булмый икенчесенә алып китәсең, анысы моңардан да ким бирә, сүз беректергәннәрмени! Көн-төн күз чыгарып утырган әйбереңне урамга ташлап китәрдәй буласың. Шундый каруннар.

– Эш бай кулына барып кердеме, синеке түгел инде ул, – диде Вәли абзый. – Примир әйткәндә, кәләпүшне минем җәмәгать чигә, ә кем аны, Газизә кәләпүше, ди, берәү дә әйтми. Һәммәсе, Сабитов кәләпүше, диләр. Мөхәммәтвәли читеге, димиләр, Габдерәхим Мусин читеге, диләр. Нигә алай бу, примир әйтик? Менә әле кичә генә бөтен базар шау итә: Сәгыйтов ияре дә, Сәгыйтов ияре… Падишага барып җиткән… Имеш, медал чыгарган падиша, чүгүнкә салырга рөхсәт биргән. Ярый, бик яхшы. Рәҗе ул Сәгыйтов ияре? Каешчы Нигъмәтҗан белән хатыны Бибиәсма эшләп биргән ияр ләбаса ул! Нигә медалны Сәгыйтовка чыгаралар, нигә Нигъмәтҗанга чыкмый награт, ә? Менә ничек бит ул, примир әйтик…

– Юк, булмады бу, Вәли абзый, – дип нәтиҗә ясады олаучы, – кешенең кадере бетте, эт көненә калдык. Шахтага китәм, Алла боерса. Берни түгел, өйрәнермен…

Вәли абзый үзенең фикерен очлап бетермәгән иде әле, күрәсең, ул:

– Сәгыйтьҗан ияре, имеш! Һы! Ие… ыммым… – дип куйды.




5


Аннан һәммәсе дә, йортка чыгып, олаучыны озатып калдылар. Габдулла, әнисенең итәгенә тотынган килеш, кире өйгә кермәкче булган иде, Газизә апа аңа:

– Габдулла, уйна шунда бераз, – диде һәм йортның түрендә балалар белән уйнап йөрүче ябык кына сипкелле бер малайны чакырып алды: – Әптелбәр, кил әле бире. Менә бу авылдан килгән бик әйбәт егет белән дус бул, яме! Йорт-каралтыны күрсәт. Кара, малайлар кагылып елата күрмәсен үзен, яме!

– Йә, – диде Әптелбәр.

Газизә апа кереп китте. Әптелбәр буе белән үзеннән аз гына кайтыш Габдулланы кулыннан тотып тартты:

– Әйдә!

Габдулла тартылып куйды, ләкин урыныннан кузгалмады. Әптелбәр, шунда ук кулын Габдулладан ычкындырып, күлгә чыга торган капка янындагы иптәшләре янына йөгереп китте. Газизә апа әйткәнне ул шунда ук онытты, әлбәттә. Бераздан ул балалар белән урам капкасына йөгереп килде һәм, әле һаман урыныннан кузгалмаган Габдулланы яңа гына күргәндәй:

– Карагыз әле, карагыз, сала малае! – дип кычкырды.

Аннан соң ул, ни өчендер кулларыннан мөгезләр ясап, Габдуллага таба килә башлады:

– Мә-ә-ә-ә!.. Сөзәм, мә-ә-ә-ә!..

Габдулла урыныннан кузгалмады.

– Нигә качмыйсың? – диде Әптелбәр, гаҗәпләнебрәк.

– Сыер синнән көчлерәк, – диде Габдулла. – Безнең авылда сыер мәзин малаен сөзеп екты…

– Ә син ат кебек тибешә беләсеңме?

– Беләм, – диде Габдулла һәм белгәнен күрсәтергә ашыкты.

Әптелбәр үз өстенә яны белән борылып, тибенеп килүче кыю малайдан чигенеп куйды, ләкин бирешергә теләмичә:

– Ә синең тоякларың юк, – диде.

– Синең дә мөгезләрең юк, – диде Габдулла.

Бу әңгәмәне тыңлап торучы балалар көлешеп куйдылар. Әптелбәр гарьсенеп китте, ахры, Габдулланың башыннан кәләпүшен тартып алды да аны өй түбәсенә ыргытырга җыенып болгый башлады.

– Син тимә, тимә минем кәләпүшкә! – дип кычкырды Габдулла һәм бөтен көче белән Әптелбәргә ташланды.

Саҗидә апасы үз кулы белән тегеп куйган корт башы бөтен авылда бер аның кәләпүшендә генә иде. Корт башын колакка куеп тыңласаң, анда әллә нинди ерак җил ыжылдавына охшаган тавыш килә. «Каф тавы артындагы дәрья шаулый» дип аңлата иде моны апасы. Аннан соң бу аның төсе иде. Ничек ул аны ыргытып ташларга рөхсәт итсен?!

– Как не стыдно, Әптелбәр, нигә син кунак малайга тиясең? – дигән тавыш Әптелбәрне тыеп калды.

Габдулла тавыш килгән якка карады… Өйнең өске кат ишек баскычыннан сигез-тугыз яшьлек сары чәчле кыз йөгереп төште дә Әптелбәр кулындагы кәләпүшне тартып алды һәм аны, китереп, Габдуллага киертте.

– Грубиян, – дип куйды ул, тагын бер тапкыр Әптелбәргә карап.

Бу – йорт хуҗасы Степан Ивановичның кызының кызы Аннушка иде. Ул, Габдулланың җиңеннән тотып, ярым русча, ярым татарча:

– Әйдә, мин сиңа кечкенә тавыклар күрсәтәм, – диде.

Габдулла шунда ук берсүзсез аңа иярде. Калган балалар да аларга кушылдылар. Аннан һәммәсе йорт түрендәге келәтнең артына чыктылар.

Монда бик куе булып кычыткан һәм әрекмән үсеп утыра, алар арасында үзенең кызгылт чәчәкләре белән «Мин монда сезнең барыгыздан да матуррак» дигәндәй, кукраеп, кырмавык басып тора иде…

Келәт артындагы койма почмагына барып җиткәнче, балаларга кычытканлыкны шактый авырлык белән үтәргә, берничә тапкыр: «Ай, кычыткан чакты», – дип әрнеп алырга туры килде… Әптелбәр генә үзенең балчыкка катып, чебиләп беткән аяклары белән, юлны сайлап-нитеп тормый, алдан бара бирде… Габдулла аның бу батырлыгын ошатты.

Ниһаять, алар зур әрекмәннәр белән капланган почмакка барып җиттеләр. Аннушка:

– Сез шуннан гына карагыз. Югыйсә чуар тавык үз янына кеше килгәнне яратмый, – дип кисәтте дә, үзе, алгарак чыгып, әрекмәннәрне аягы белән бер якка аерып куйды.

Аннан «кур, кур!» дигән сукрану тавышы килде… Әрекмәнлек эчендә «Килегез әле, килегез, мин сезне!..» дигән сыман сугышчан кыяфәт белән башын күтәреп, зур чуар тавык утыра иде. Аның янында яңа гына йомыркасын тишеп чыккан өч-дүрт сары чеби калтыранып, басып торалар һәм вакыт-вакыт, каерылып үз-үзләрен чукып алалар, шул чагында аларның шәрә муеннары бик мәзәк ачылып кала иде…

– Бу – кыргый тавык, – диде Аннушка, – әни аны келәткә кәрзин эченә утыртырга тырыша, ә ул чыга да кача, чыга да кача. Бу урынны ул үзе табып утырган бит…

Кычытканлыктан чыккач, йортның икенче почмагында Габдулла эт оясы күрде. Аның янында йонлач кара эт башын ал аяклары өстенә куйган да йокымсыраган күзләре белән, иренеп кенә, балаларга карап ята… Габдулланың этне читләтеп баруын күреп, Әптелбәр аны тынычландырды:

– Курыкма, аның тешләре юк, хәзер ул карт инде, аңа чылбыр да кигезмиләр. Күрәсеңме, аның муенын чылбыр ничек ашаган?

Чынлап та, этнең муенында кыршылган тирән эз каешланып тора иде.

– Ә нигә ул качмый? – диде акрын гына Габдулла.

– Хәзер ул, кусаң да, моннан китми. Куып җибәрәсең, ә ул тагын чылбыры янына килеп ята. Өйрәнгән.

Аннары һәммәсе күл буена йөгерделәр, анда каз йоннары очырып һәм суга таш ыргытып, «тәңкәләр» ясап уйнадылар. Әптелбәрнең «тәңкәләр» е бөтенесенекеннән күбрәк чыкты. Габдулла аңа бу яктан да өстенлек бирде һәм аның баягы җәберләвен бөтенләй онытты. Ике арадагы ятсыну бик тиз бетте. Газизә апа Габдулланы өйгә чакыргач, Әптелбәр һәм Аннушка:

– Абдул, тагын чык, – дип кычкырып калдылар…




6


Габдулла, әлбәттә, бу йортка тагын һәм тагын чыкты.

Бер үк йортта бик күп кешенең бергә яшәве башта бик сәер кебек тоелса да, Габдулла моңа тиз ияләште.

Яңа бистәдә «Чтапан йорты» дип танылган бу йортта һөнәрләре, кыяфәтләре һәм табигатьләре белән төрле-төрле шактый кеше яши иде. Аларның һәркайсы Габдулла алдында үзенең ниндидер бер кызык ягы белән аерыла. Йорт хуҗасы Степан – билен бөргән кара бишмәт, зур кара картуз киеп йөри торган таза гына карт – һәр җомганы йорттагы малайларга өр-яңа икешәр тиенлекләр өләшә. Ул акчаларны кул сыртына, бармак төпләренә тезеп чыга да, балалар, орлык чүпләгән кошлар кебек, аларны чүпләп алып бетерәләр. Кайчагында Степан карт, баскычына чыгып утырган хәлдә, нәкъ шулай каз бәбкәләрен һәм тавык чебиләрен туйдыра. «Дөньяда иң бай кеше шушыдыр инде», – дип уйлый Габдулла. Аннан соң ул Габдулланы ни өчендер «кияү» дип атый һәм, кызының кызы Аннушкага өйләндерәм дип, аны оялтырга ярата. Бәлки, шуның аркасындадыр Габдулла Аннушкадан ятсына һәм уйнаганда Әптелбәргә сыена төшә.

Кечкенә Фатиханың атасы Сәхибулла солдат, үзенең калын кара мыекларын бөтерә-бөтерә һәрвакыт:

– Әт-дөнья куласа: әйләнә дә бер баса, – дип сөйләнергә ярата. Солдаттан русча укый-яза белеп кайтканга һәм кем булыптыр больницада хезмәт иткәнгә, аны Сәхип морза дип тә атыйлар.

Вәли абзыйлар белән янәшә ян бүлмәдә Шиһап дигән озын гына буйлы, какча кызыл чырайлы пожарный яши, аны «брахмистр Шиап» дип йөртәләр. Тик ул үзенең самавыр төсле ялтырап торган җиз бүреген кигән чакта гына мәһабәт була, башка вакытта берни белән дә бүтәннәрдән аерылмый. Аның җирән чәчле ун яшьлек улы Мостафа да Габдулла күңелендә артык зур урын били алмады.

Әптелбәр белән исә Габдулла чынлап дуслашып китте.


* * *

Әптелбәр йорт-каралтыны күрсәтеп чыгу белән генә чикләнеп калмады. Ул Габдуллага Яңа бистәнең үзен аркылыга-буйга күрсәтеп чыкты.

Бистә Габдулла күргән әлеге «кала» га бөтенләй охшамаган. Ул зур авыл шикелле. Бер катлы өйләре дә нәкъ авылдагы кебек чүңкәешеп утыралар. Ләкин бу авыл да түгел. Ник дисәң, монда авылның әвен исе белән кушылган ерак урман һәм болын исе дә, аның яшәртә торган һавасы да юк. Монда сазлыктан күтәрелә торган дымлы томаннар йөзә. Бу һава яшәртми, киресенчә, баса, яшәү хисләрен томалый, картлыкны ашыктыра… Ләкин кешеләрнең сулыш юллары тора-бара шуны һава дип кабул итәргә тәмам күнегә, кешеләр моңа әһәмият бирми, сулый, яши һәм картая бирәләр.

Габдулла бу һавага башта өйрәнә алмый укшып йөрде. Кайдандыр төнлекне ачып куярга кирәк шикелле тоелды аңа. Аннан ул да ияләшеп китте.

Бүген алар Әптелбәр белән Бакалтай ягына, аннан, урап, зиратка бардылар.

Зиратчы карт аларга кошлар турында сөйләп, сыерчык булып сайрап күрсәтте:

– Чиер, чиер, чиерчык, маңгаенда җыерчык, дип үрти ул безнең кебек карт-корыны, – диде.

Габдуллага бу бик кызык тоелды. Карт, гомумән, сүз арасына шундый такмазалар кыстырып сөйләргә ярата икән. Бакалтайдан балык тотып, аларны кояшта елкылдатып менеп килүче малайларга карап, ул:

– Нихәл син, балык бистәсе, ун тиен дистәсе? Әтиең олаудан кайттымы әле? – дип дәште.




7


Икенче көнне Әптелбәр Габдулланы үзенең әтисе эшли торган җиргә алып китте.

Нигъмәтҗан абзый, бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләп, көндезләрен өйдә булмаганга күрә, Габдулланың аны һаман күргәне юк иде әле. Шулай да Габдулла, дустының сөйләве буенча, аның атасын шактый ачык күз алдына китерә: ул зур гәүдәле, үтә көчле, куллары бүрәнә юанлыгы, дию пәриләреннән дә курыкмый, өй хәтле ташны сыңар кул белән генә ала да һавага чөеп җибәрә, мин сиңайтим, таш болытлар арасына кереп югала… Менә нинди көчле Әптелбәрнең әтисе!

Алар бистәнең Бакалтай ягыннан керә торган урам башында озын соры коймалы бер йорт алдына килеп туктадылар. Ярыктан берни дә күренмәгәч, Әптелбәр Габдулланы әкрен генә йорт эченә алып керде… Лапас дисәң, тәрәзәле, өй дисәң, капка сыман киң ишекле кирпеч йортларның берсе янына килеп, тәбәнәк кенә ачык тәрәзәдән карадылар. Анда аяк-куллары һәм алъяпкычлары кызыллы-сарылы буяуга каткан кешеләр, кулларына озын колгалар тотып, зур-зур кисмәкләрдә нәрсәдер бутыйлар иде.

Әптелбәр, үзенең әтисен эшләүчеләр арасында күрмәгәч, җаен табып, тәрәзәгә үк үрмәләп менде, ләкин кемнеңдер кинәт кычкыруы белән, ул аннан тиз генә кире шуып төште. Тик юкка курыккан икән. Тавыш бөтенләй аңа төбәлмәгән: каяндыр килеп кергән кәрлә сыман кечкенә генә гәүдәле, өстенә озын ак күлмәк һәм кара камзул киеп, камзул кесәсеннән алтын сәгать чылбырын чыгарып салган, тере генә кыяфәтле берәү эшләүчеләргә нидер кычкырган икән.

Эшләүчеләр кайнашырга тотындылар һәм, ишек янында торган зур кисмәк тирәсенә җыелышып, аны, күчереп утырту теләге белән булса кирәк, тотып кузгата башладылар. Кызыл төстәге ниндидер сыек әйбер белән тулы зур кисмәкнең кузгаласы килмәде. Кемдер:

– Бушатырга кирәк, болай кузгатып булмас, – диде.

«Кәрлә»гә бу фикер ошамады булса кирәк, ул, кыза-кыза кулларын бутап, нәрсәдер кычкырынды. Эшчеләр аның нәрсә әйткәнен аңладылармы, юкмы, ләкин Әптелбәр дә, Габдулла да берни аңламады. Аларның колагына алтын чылбырлы «кәрлә»нең, тамак төбе белән көчәнеп:

– Ә, ә, ә! Мә, ә, ә! Кә, ә, ә! – дигән аерым тавышлары гына ишетелде.

Аннан соң «кәрлә» кисмәккә йөгереп килде дә аны берүзе күтәреп алып китәргә чамалаган кебек тотып куйды һәм тирә-якка әйләнгәләп кычкыра башлады:

– Нимәт! Нимәт! Кая Нимәт?

Ян ишектән зур гәүдәле, бит-куллары һәм күн алъяпкычы башкаларныкы төсле кызыллы-сарылы буяуга каткан берәү килеп чыкты…

– Әнә, әнә минем әти! – дип, кычкырыр-кычкырмас шатланып куйды Әптелбәр.

Габдулла йотылып Әптелбәрнең әтисен күзәтте. Ул, чынлап та, киң җилкәле, озын һәм зур куллы, Габдулла бервакыт авыл җыенында күргән көрәшче кебек таза гәүдәле кеше иде. «Кәрлә», кисмәккә күрсәтеп, аңа нидер әйтте. Нигъмәт ашыкмый гына кисмәк янына килде дә уч төбенә төкереп алды һәм, таза гәүдәсе белән янтая төшеп, кисмәкнең читеннән тотып тартты. Чуерны чуерга кырган сыман ниндидер тавыш чыгырдап китте. Кисмәк авыр гына кузгалып куйды. Аннан соң һәммәсе, хәтта әлеге «кәрлә» үзе дә: «Күтәрдекме? Күтәрдек! Әйдәме, әйдә!» – дип кычкыра-кычкыра, кисмәкне әкрен-әкрен кузгатып, тәрәзә ягына, башка кисмәкләр белән бер рәткә күчереп куйдылар.

Шундый көчле әтисе булган Әптелбәр Габдулла күзендә тагын да күтәрелде. Көчле булуы өстенә ул әле Әптелбәрнең үз әтисе бит… Бәхетле Әптелбәр!




8


Бу вакыйга Габдулланы Әптелбәргә тагын да ныграк бәйләде. Бүген Габдулла, дустының беренче чакыруы белән үк, кыстатусыз-нисез аларга керде.

Бүлмәгә килеп керү белән, ул аптырап калды.

Нигъмәтҗан абзый кебек галәмәт көчле кешенең баз кебек караңгы, дымлы һәм тар гына өйдә яшәве Габдуллага бик сәер күренде.

Дөрес, бүлмәнең җир идәне пөхтә итеп себерелгән, ике тәрәзә арасына кәгазьдән киселгән челтәр ябыштырылган. Өстәл өстендәге калай самавыр агартылган. Тәрәзә төбендә, яфраксыз гына булса да, кечкенә яра гөле[10 - Яра гөле – алоэ. Бу гөлнең калын кыягын, уртага ярып, шеш өстенә ябалар, шуңа күрә аны «яра гөле» диләр.] тырпаеп утыра. Ләкин болар берсе дә бүлмәнең шыксызлыгын җуя алмый, киресенчә, стеналарның дымлы караңгылыгын, кыйшаеп торган кечкенә тәрәзәләрнең моңсулыгын гына арттыралар.

Үз өендә тәрәзәдән кешеләрнең башларын гына күрергә өйрәнгән Габдулла өчен Әптелбәрләрнең тәрәзәсе, чыннан да, сәер. Аннан урамнан үтүчеләрнең аяклары гына күренә һәм көн буе моннан кешеләр түгел, итекләр, кәвешләр, чабаталар, ботинкалар гына уза…

– Безнең тәрәзә алдыннан үтүчеләрнең башлары да күренә, – дип, үзе дә сизмәстән мактаныбрак куйды Габдулла.

Әптелбәр кычкырып көлде:

– Нигә кирәк миңа аларның башлары?.. Мин аларны аякларыннан да таныйм, – диде ул. – Ә син танымыйсың… Менә бу кыйшык кәвеш үтеп китте, кем ул, беләсеңме? Ни, шуны да белми. Бу бит безнең күрше брахмистр Шиап. Ә менә бу, итек башы өстерәп, кем китте? Теге калыплар буйый торган Ванька… Аның атасы эчеп, Кабанга батып үлде бит… Ә минем әти эчми… Әни аңа эчмәскә куша, ул тыңлый. Минем әни байларга күп итеп каеш каеп илтә. Ул аннан Нәсимә белән миңа бәлеш катылары алып кайта… Әй тәмле!.. Ә безнең Нәсимә беркөн сөт өстенә бармагын тыккан. Шуннан әни әй төшерде үзенә!..

Әптелбәр, сәке ягына карап, кемнәндер көлә башлады. Шунда гына Габдулла сәке өстендә бизәге уңып беткән иске күк күлмәктән тезләре өстенә ияге белән таянып, боларга моңсу гына карап утырган зур күзле, ябык кына кызны күреп алды.

– Бер дә төшермәде. Ә син әни шүрлеккә җыеп киткән борчак күмәчен урлап ашадың, – дип карулашты кечкенә Нәсимә. Шуның артыннан ук ул абыйсына телен чыгарып күрсәтте һәм күрше малае алдында гарьсенеп еларга тотынды.

Әптелбәр аны үртәп алып китте:

– Елак, елкы колак! Елак, елкы колак!

Шулвакыт аналары Әсма җиңги кайтып керде. Ул кечкенә гәүдәле, күк күзле, арык кына хатын иде.

Йорттагы кайберәүләр «теге чирләшкә хатын» дип кенә телгә алалар иде үзен…

– Тагын чыр-чу килеп беттегезме, җан көекләре! Чыгып китәр хәл юк инде миңа, үзәгемә үттегез инде сез минем, кадалып та бетмисез шунда, – дип әрнеде Әсма җиңги һәм йодрыгы белән балаларын дөмбәсләп алды. Аннан сәкегә утырды да кулы белән күкрәген тотып йөткерергә тотынды… Йөткереп туктагач, куллары белән тезләренә таянган килеш, хәл алыпмы, уйланыпмы утырды. Аннан балаларына борылып карады. Тегеләр икесе ике почмакта «лышык-лышык» елап торалар, шулай да бу аларга ара-тирә бер-берсен, тел чыгарып, үчекләп алырга комачауламый иде. Әсма җиңги аларның икесен дә үз янына тартып китерде һәм, икесен ике кулы белән кочаклап, елый-елый сөяргә тотынды:

– Бигрәк бәхетсез булдыгыз шул, балаларым, бигрәк бәхетсез булдыгыз… Элекке сәламәтлегем булса, мин сезне ал да гөл итеп кенә тотар идем дә бит. Нишләтәсең аны… дөньясы, каһәренә юлыккыры, дөньясы әшәке… Йә, сөртегез күзләрегезне, җитте, менә хәзер самавыр куеп җибәрербез, байбикә дүрт шакмак шикәр төреп бирде, Алланың рәхмәте төшсен!..

Габдулла монда үзен артык хис итте һәм ишеккә юнәлде. Шунда гына Әсма җиңги, Габдулланы күреп:

– Кунак та бар икән, күрми торам, кая чыгып барасың, кунак егет, утыр әле, – дип, урыныннан торды.

Бу вакыт Габдулла чыгып, ишекне ябып өлгергән иде инде… Ләкин бу ярлылык, чыр-чулы тормыш, «чирләшкә хатын» – берсе дә Габдулланың Нигъмәтҗан абзыйга карата күңелендә сакланган соклану һәм хөрмәт тойгысына кимчелек китерә алмады. Хәтта ул икенче көнне, Әптелбәрне күрү белән, үзе үк:

– Әйдә, синең әтиеңне карарга барабыз, – дигән тәкъдим ясады.

Алар тагын заводка киттеләр.




9


Бу юлы аларны завод йортына кертмәделәр. Бөтен өйалды сарык йоны белән түшәлгән, алты-җиде карчык аларны таратып, тигезләп йөриләр, берничәсе бер читтә йонны, сорты-сорты белән булырга кирәк, аерып утыра иде. Шуңа күрә балаларга бүген койма ярыгы белән генә канәгатьләнергә туры килде.

Габдулла бик тырышып Нигъмәтҗан абзыйны күрергә теләсә дә күрә алмады. Җебегән тиреләрне, озын-озын колгаларга асып, кешеләр бер йорттан икенчесенә ташыйлар, кайберләре складтан акбур тутырылган чиләкләр күтәреп алып килә, ләкин алар арасында Нигъмәт абзый юк та юк…

Балалар күзләре талганчы ярыктан карап тордылар һәм, кызыклы әйбер күренмәгәч, кузгалышып, китәргә үк җыендылар. Ләкин шунда кинәт почмак йортның ишеге ачылып китте, аннан төтенме, пармы бөркелеп чыкты, нәрсәдер бик нык «чыжж!» итеп куйды, кешеләр кычкырыштылар… Габдулла яңадан ярыкка ябырылды. Әптелбәр бөтенләй койма башына ук менеп китте. Ул ара булмады, ишектән ут капкан сәләмә пиджагы белән Нигъмәт абзый йөгереп чыкты. Ул пиджагын тиз генә салып ыргытты да, сугышырга әзерләнгән кебек, кызыл күлмәгенең җиңен тиз генә сызганып, яңадан ишеккә йөгереп кереп китте. Аның артыннан тагын берничә эшче йөгереп керде.

Аннан соң тавышлар да, чыжылдау да тынды. Зур бер аждаһаны үтереп тынычланган кыяфәт белән Нигъмәт абзый, аның артыннан башкалар килеп чыктылар.

Шулвакыт хуҗа өенең баскычы шыгырдап китте. Аннан «кәрлә» йөгереп төште дә, кабаланып, әлеге ишеккә кереп югалды… Әүвәл аның «мә, ә, ә, ә!» дигән ачы тавышы ишетелде. Бераздан ул йөгереп чыкты да:

– Нимәт! Нимәт! Кая Нимәт? – дип кычкырды. Бик нык ачуланган, ахры, аның борыннары шәмәхәләнгән, күзләре ут чәчә иде.

Нигъмәтҗан, пешкән бармагын кара чүпрәк белән урап бәйли-бәйли, аның алдына килеп басты да гаепле кеше сыман елмаеп аңлатты:

– Әз генә өлгермәдем, Садыйк абзый. Өлгергән булсам, ут-күз чыгасы юк иде…

Эшчеләр куәтләделәр:

– Әйе, әйе, маладис, Нигъмәтҗан… Ул, кереп, утның өстенә капланмаса, бензин мичкәсен саклап калып булмый иде…

«Кәрлә», кулларын бутап, нәрсәдер кычкырырга тотынды, аннан кинәт очынып китте һәм, үрелеп, үзеннән бер ярым өлеш биек Нигъмәтҗанның яңагына сукты. Буе җитмәү сәбәпле, аңа, суккан чакта, аяк очында бик нык күтәрелеп куярга туры килде.

Габдулланың тыны кысылды.

Менә, менә хәзер нәрсәдер була. Нигъмәтҗан абзыйның ачуы килә дә, ул бу «кәрлә»не, күтәреп, һавага чөеп җибәрә, «кәрлә» болытлар эченә кереп күздән югала… Йә ул әнә теге олы кисмәкне күтәреп ала да эчендәге акбур измәсе-ние белән «кәрлә»нең башына каплый, давыл куба, җир тетрәп китә, кешеләр аякларыннан егылалар…

Ләкин, гаҗәпкә каршы, боларның берсе дә булмады. Нигъмәтҗан абзый «кәрлә» алдында тик кенә басып торуында дәвам итте. Тегесе тагын кычкырынды-кычкырынды да, куллары белән янап:

– Матри син! – диде һәм кире өенә кереп китте.

Габдулла ул көнне бик озак бу вакыйгадан айный алмый йөрде. Урынына яткач та, ул: «Юк, әле Нигъмәтҗан абзыйның ачуы килеп өлгермәде. Менә аның бервакыт ачуы килеп җитәр дә, ул бөтен дөньяны дер селкетә башлар», – дип уйлады.

Төн дә үтте, икенче көн дә, өченче көн дә узып китте, әмма бернинди җир селкенү булмады һәм «кәрлә»нең болытлар эчендә очып йөрүе күренмәде.

Аннан соң вакыйгалар бөтенләй икенче төрлегә әйләнеп китте.




10


1891 елның 13 августында Казан Суд палатасы отставной рядовой Ибрай солдат Батыршинның эшен карады. Эш Суд палатасы өчен артык дәрәҗәдә вак, шуның белән бергә бик гыйбрәтле иде. Суд белән солдат арасында шундый сөйләшү булып алды:

– Хезмәттән кайчан кайттыгыз?

– Былтыр, ноябрьдә…

– Кая кайттыгыз?

– Өемә. Югары Ашытка. Мәңгәр волосы…

– Шәһәргә ни өчен килдегез?

– Торырга рәт бетте… Шәһәргә килүчеләр бер мин генә түгел… Безнең якта ачлык халыкны волысы-волысы белән кузгатты. Сатарлык әйбере булганнар, бераз акча ясап, ераграк та киттеләр. Кавказга, Донбасска… Ә безнең пашпорт алырлык та акчабыз булмады шул. Кая барасың?

– Шәһәрдә нишләп йөрдегез?

– Эш эзләп… Монда миңа кадәр килеп өлгергән агай-эне күп икән. Эш табып булмады.

– Шуннан урларга карар иттегез?

– Нишлисең? Ачтан үлеп булмый бит…

– Соң, ул баудан алып киткән сәләмә кофтага егерме тиен дә бирмәсләр иде бит.

– Мин аны сатарга дип урламадым…

– Алайса, нигә урладыгыз?

– Төрмәгә утыртмаслармы, дип…

– Нигә алай сезнең төрмәдә утырасыгыз килде?

– Ачтан үлеп булмый бит…

Суд Батыршинны акларга мәҗбүр булды. Батыршин судның карары белән риза булмады.

Мондый хәлләр тора-бара күмәк төс ала башлады. Шәһәр ач һәм ярым ялангач суык аяклар, ятимнәр, саилчеләр, караклар белән тулды. Урамнарда полиция ташландык балалар тапты. Ачларның берсе Печән базарында, тукларга протест йөзеннән, Гобәйдуллиннар кибете алдына өелгән он капчыкларына пычак белән һөҗүм итте һәм, үзен килеп тотканчы бик күп капчыкны кискәләп, урамны он белән тутырды. Аннан юлчыларны талаулар, кибет һәм складларга төшүләр күбәйде. Төрмәләр уголовный җинаятьчеләр белән тулды. Шәһәр идарәсе, җинаятьләр күбәюне фәкать авыллардан эш эзләп агылган крестьяннарга сылтап, су юлы пристаньнарында каты карантин оештырды, пароход һәм көймәләр белән килгән крестьяннарны, пристаньга төшермәстән, кире кайтарып җибәрү чараларын күрде. Крестьяннар исә, шәһәргә үтәр өчен, Казан пристанена кадәр үк туктап, урманнар һәм кырлар аша җәяү килделәр, барыбер шәһәргә үтеп керделәр…


* * *

Тирече Садыйкның складын августның 30 ына каршы – төнлә белән бастылар. Башы авыр тимер белән ярылган Нигъмәтҗанны иртән склад янында һушсыз хәлендә таптылар һәм, арбага салып, шәһәр больницасына озаттылар. Аны анда Сәхип солдат килеп алып китте. Ул, аны арбага күтәреп салганда, һаман сөйләнде:

– Әйттем мин, ябышып ятма шулхәтле Садыйк бай складына, кит көчеңә лаек берәр зуррак хезмәткә. Кадереңне белә төшәрләр. Акчалы да булырсың… Пәһлеван бит, мин сиңайтим, Сәетбаттал Газыйныкы кебек көче бар… циркка кереп көрәшим дисә, билләһи газыйм, теге француз батыры Эмиль Фоссны әйләндереп сала бит. Юк! Әт-дөнья куласа шул…

Склад басучылар, берәүләр әйтүенчә, җиде, икенче сүзләргә караганда, унике кеше булган, кайберәүләр бу санны хәтта кырыкка җиткереп тә сөйлиләр иде, һәрхәлдә, Нигъмәткә бер генә кеше һөҗүм итмәгән. Аңа бергә-бер каршы чыгарга кемнең дә йөрәге җитмәс иде, әлбәттә… Ләкин эшнең кызыгы шунда ки: Нигъмәтҗан егылуын егылган, ә складны талатмаган; кешеләр, уянып, аңа ярдәмгә килеп җиткәнче, ул, хуҗасының малын үз малы кебек саклап, талаучыларга күкрәге белән каршы торган!..




Дүртенче бүлек





1


4 сентябрь көнне Казанда иртәдән бирле бертуктаусыз чиркәү кактылар… Талгын гына сугылган калын чаңнарның тавышы ике бистә арасындагы сазлык томаны аша чайкалып, дулкын-дулкын булып килгән шикелле тоела һәм бик сагышлы булып ишетелә иде. Башта моңа әһәмият бирмәгән Яңа бистә халкы тора-бара, сәерсенеп, Казан ягына караштыра башлады:

– Нәрсә бу, бер-бер хәл булдымы әллә?

– Әллә тагын төрек белән сугыш башландымы, Ходаем?

– Авызыңнан җил алсын, Камәрбану, улларыбызны үстереп җиткердек дигәндә генә, Алла сакласын!..

– Үткән сугышның кайгысы әле баштан чыгып беткәне юк… Шул каһәр суккан сугыш аркасында тол калып, менә ундүрт ел инде җәфа чигәм… Юк, болай булыр идеммени мин?.. Ап-ак чәчле карчыкка әйләндем ләбаса…

– Ул кемнең исендә түгел?.. Ирләребезне, улларыбызны озаттык… Сугыш хаҗәтләренә дип күпме акча җыеп бирдек. Бәхетле кешеләрнең якыннары кайтып килде, безгә бары кара хәсрәт кенә кайтты…

– Безнеке бит шуннан агач аяк белән калды. Башта, ичмасам, аз булса да пенсиясе бар иде, аны да томаладылар…

Бистәнең шәһәргә чыга торган Кече Сембер урамы буйлап тезелеп киткән бер катлы агач өйләр чаң тавышына колак салган кебек оеп утыралар… Алар, ниндидер тирән серле әкият тыңлаган төсле, кайбере кыйшая биреп, кайбере алгарак авышып, кайбере артка ташланып утыра… Аларның эчләрендә көндәлек тормыш сорауларыннан туган сагыш сөреме, көн саен бертөсле булып кабатлана торган зарыктыргыч тормыш, һаман бертөрле чүңкәеп утырган комган, әле чыгарып ташланмаган бәрәңге һәм суган кабыклары, чебен, таракан. Менә шунда ят та тор, ят та тор, нужа чик, башыңа ниндидер бер бәла килеп төшәр төсле каранып, сагалап, хафаланып йөр, шулай итеп картай, томса гына үткән яшьлегеңне сагын һәм илле-илле биштән дә артык яши алмый үлеп кит…

– Падиша үлгәндә дә шулай кактылар бит, кем, кодагый! Фәйзерахманны тапкан елым иде… Фәйзерахманга инде хәзер ун яшь тула. Әләксәндер патшаны кемнәрдер аткан хәбәре чыкты… Көн-төн чиркәү суктылар…

Кинәт күңелләрдә ниндидер бер билгесез өмет кабынып куя. Падишага үчлектән түгел, бәлки, ул үлсә, дөньялар алышынмас микән, яхшыга таба бер-бер үзгәреш булмас микән дип өметләнә халык.

Ләкин бу өмет, тиз генә кабынган кебек, шунда ук сүнеп тә куя. Моңа кемнеңдер икеләнеп әйткән сүзе җитә кала:

– Син алай дисең, нәни апа, өченче елмы, кайчан падишаның тимер юл бозылган җирдә исән калуына да чаң суктылар бит.

Әйе, Газизә апа белеп әйтте. Падишалар үлгәндә дә чаң суктылар, үлемнән калганда да чаң суктылар… Тик тормыш үзгәрмәде, һаман үзенең җелекләрне суыра торган бертөрле төссез агымы белән ага бирде…

Габдулла аларны тыңлый, ул күп нәрсәне төшенми, ләкин серле сүзләр аның кечкенә күңеленә нигәдер эрегән кургаш булып тама… Чиркәү чаңы аны бер шомландыра, бер, үзенең дулкыннарына күтәреп, әллә кая алып китә, моңландыра, куркыта…

Шәһәрдән иң элек, кәләвәләрен сатып бетереп, агач аяк Хәйри кайтып керде.

– Нәрсә булган? Нигә чаң сугалар?

– Әй лә, бер бай үлгән шунда… Щитинкинмы, Ушаковмы?..

– Нәрсәдән үлгән?

– Ачлыктан түгел, канишно…

Тыңлаучылар көлешеп куйдылар һәм сугыш чыкмавына иркенләп тын алдылар.

Төгәл һәм җентекле хәбәрне кичкә табарак Сәхип солдат алып кайтты.

Казанның иң зур заводчысы мануфактур-советник Иван Иванович Алафузов быел август аенда Германиянең Ораниенбаум курортында йөрәк авыруыннан үлгән. Шуны Казанга алып кайтканнар. Бүген Елантау монастыренда шуны күмү булган. Кызыгы шунда ки: байның әле тәне суынып җитмәгән, инде мирасын бүлү турында бик зур гауга чыккан. Аның язып калдырган васыятен хатыны бер төрле, доверенные Чесноков икенче төрле укыганнар. Нотариус васыятьнең төп нөсхәсен сораган, тегеләр бирмәгән. Алафузовның васыять даулаучы әллә никадәр кардәш-ыруы килеп чыккан. Эш судка җиткән. Кыскасы, үлгән аюның тиресен бүлешә алмыйлар, кырылыш бара. Ләкин эш анда түгел. Васыятьне, янәсе, тормышка ашыру йөзеннән, беренче сентябрьдә ике йөз эшчене хезмәттән чыгарганнар. Карт мастеровойлар: «Алафузовның васыятендә андый нәрсә юк», – дип тавыш күтәргәннәр. Эштән чыгарылганнар заводның капкасын җимереп, будошникны[11 - Будошник («будочник» сүзеннән) – будка эчендә сакта торучы полицейский.] кыйнап ташлаганнар. Кырыклап кеше кулга алынган. Берничә кеше качып котылган. Хәзерге вакытта аларны эзләү, эзәрлекләү бара…

Бүген Сәхип солдат белән бер ят кеше ияреп кайтканны сиземлерәк кешеләр күреп өлгергән булсалар да, күпчелек белми калды. Кечкенәрәк гәүдәле, кара күзлекле, башына майлана төшкән ак картуз кигән әлеге кеше Сәхипкә керде дә әйтерсең шунда сеңеп калды. Габдулла, аның кара күзлеге белән кызыксынып, Сәхипләр ишеге төбендә «чыгармы?» дип көтте, көтте…




2


Җәй вакыйгаларга никадәр бай булса, кыш шулкадәр тыныч, буш һәм күңелсез узды. Бу бушлык һәм күңелсезлек көзге пычраклар керү белән үк башланды. Көннәр кыскарганнан-кыскара барды. Иртән торып тегендә-монда әйләнгәләгәнче, Яңа бистәне, албасты кебек, караңгылык басты. Урамнары түшәлмәгән Яңа бистә көзнең зарыктыргыч яңгырлары астында тоташ сулыкка әйләнде. Катаны югалтмый гына урам аркылы чыгу зур эшкә әйләнде. Бигрәк тә Кече Сембер урамына кереп баткан җигүле атны арбасыннан туармый торып алып чыгып булмый, шуңа күрә извозчиклар һәм ломовойлар бу урамга кермиләр, Олы Сембер урамыннан әйләнәләр иде. Берүк инде, менә шундый көзге пычракта ут-күз чыга күрмәсен, урамы белән себереп алып китәр! Казаннан килгән пожар атларың белән Яңа бистә эченә керә алмый карап калырсың!

Сәхип солдат, йорт хуҗаларының имзаларын җыеп, шәһәр Думасына ике тапкыр прошение язды һәм Яңа бистәнең, һич югында, Кече Сембер урамын булса да таш белән түшәтүне һәм ике фонарь куйдыруны сорады. Нәтиҗәсе булмады. Сәхип солдат үзе моны болай аңлатты: шәһәр башлыгы Дьяченко бу эшкә риза булган, әмма управада казначылык эшен алып баручы гласный Борһан Муллин (балык базарында чәй кибете тотучы) моңа каршы килгән. Берәүләр моны: «Муллин, управа алдында яхшы күренергә тырышып, шулай эшләгән», – дип, икенчеләре: «Ул Яңа бистә кешеләреннән кайберләренә үчле булган», – дип аңлаттылар.

Ничек кенә булмасын, Яңа бистәдә һәр елгыдай пычрак һәм караңгы иде. Габдуллага бераз вакытка урам белән саубуллашырга туры килде. Бер тапкыр гына, анда да әнисе күтәргән хәлдә, Габдулла күршеләргә кереп чыкты. Әнисе йомышын бетергәнче, ул Аннушка белән «бишташ» лы уйнап алырга өлгерде. Аннан тагын өйгә кайтып, тәрәзә янына утырды да, куллары белән иягенә таянып, урамны күзәтте; яңакларын тыны белән кабартып, иреннәреннән ниндидер сагышлы көй кысып чыгарырга тотынды.

– Улым, яңагыңа таянып утырма, якын кешең үләр, – дип кисәтте аны әнисе.

Икенче көнне Вәли абзый базардан авырып кайтты. Газизә апа җитез-җитез генә су кайнатып, өйгә камфара, скипидар исләре чыгарып, Вәли абзыйны дәвалап йөрде. Аның эчен, аркасын сылады. Мәгърүфә әбине чакырып, сөлек салдырып алды, «дүнгән» дип, башын җеп белән үлчәделәр һәм аны; урынына утыртыр өчен дөңгечләп карадылар. Аннан Мөхетдин суфидан өшкертеп, зәгъфран суы белән тәлинкә яздырып алып кайттылар һәм аны чайкап эчерделәр. Берсенең дә файдасы булмады.

«Менә мин иягемә таянып утырган идем бит, мөгаен, үлә инде», – дип уйлады Габдулла.




3


Юк, Вәли абзый бирешмәде. Ул терелде һәм эшкә утырды.

– Син, карале, – диде ул Газизә апага, – Әсмабикә авырып тора дидеңме әле син?.. Булмаса, алып чык читекләрне, үзебез генә каербыз…

Газизә апа, Габдулланы алып, Әсмаларга кереп китте.

Алар килеп кергәндә, Әсма җиңги сәкедә авырып ята, Әптелбәр белән Нәсимә идәндә таракан чабыштырып уйнап утыралар иде.

Габдулла, керү белән үк, иптәшләре янына барып утырды һәм таракан чабыштыруга катнашты.

– Әйдә, Бибигазизә җаным, утыр, берүзем бик ямансулап ята идем әле, керүеңә рәхмәт, – диде Әсма, кунакларына бик сөенеп.

Болай рәхмәтләп каршы алгач, Газизә апа да йомышын үтәргә ашыкмады. Әсма янына утырып, хәлен сорашты. Әсма хәлен аңлатты, сәламәтлеген сагынды, авыруның ни икәнен дә белмәгән яшьлеге турында сөйләп алып китте…

Газизә апа күршесенең яшьлеге турындагы хикәясен ишеткәне юк иде әле. Аның үзенең дә яшьлеге исенә төшеп китте бугай, ул Әсманы кызыксынып тыңларга тотынды.

…Яшьрәк чакта Әсма җиңги бер көндә бер полузор[12 - Полузор – итекнең яртылаш кына чигелгәне.] йә ике минзәләвәй[13 - Минзәләвәй – «вензелевый» дигән сүздән; чәмчәле.] читек каеп бирә ала, ике колаклы читекне ул көненә биш-алты пар эшләп өлгертә иде. Көненә алтмыш-җитмеш тиен шалтырап торган акча эшләп ала иде Әсма ул елларны. Кыз чагында һәм Нигъмәткә кияүгә чыгуның беренче чорында бу аз акча түгел, мондый акчаны уңган, һөнәрле куллар гына эшләп тапса таба иде.

Нигъмәт ул елларны Мещанский урамда Мәтеби дигән бер шорникта эшләде. Камыт һәм иярнең остасы саналадыр иде Нигъмәт ул чакта. Хуҗасы аны бик мактый, бик үз итә иде. Әллә нәрсә булды. Хуҗа Сары Тауга барып авырып кайтты һәм үлеп китте. Бик әйбәт кеше иде югыйсә. Наследник булып калган улы Трофим, киресенчә, эчкече, хуҗалыксыз кеше булып чыкты. Ул ахырда мастерскойны юк кына бәягә Чебоксардан килгән бер чуваш сәүдәгәренә сатты. Нигъмәт шуннан соң Мөхәммәтҗан Галиевләргә эшли торган каешчы Закирга ялланды. Кәҗә бистәсендә булды бу. Әсма нәкъ шулвакыт Закирларга каршы йортта яшьләй тол калган бертуган апасында тора, һәм алар апалы-сеңелле икәүләп Сабитовларга кәләпүш чигәләр иде.

Икесенең дә ул вакыт яраткан гадәтләре тирә-яктагы егетләрдән көлү иде. Берәр егетнең берәр кимчелеген эзләп табу һәм аны тапкыр итеп әйтеп бирә белү дигәндә, Кәҗә бистәсендә болардан да үткер һәм әче телле кызлар бар идеме икән? Шуңа карамастан аларның тамчылы гөлләр белән капланган күгелҗем тәрәзәле өе бистә егетләренең һәрвакыт күз уңында булды.

Бу өйнең тыкрыгы юл уңае түгел, әмма егетләр аны юл уңае итүнең сылтавын табалар һәм еш кына шуннан гармун тартып узалар иде. Иртәләрен торып йортка чыккан саен диярлек, кызлар урамнан өйалдына ыргытылган, өчпочмаклап төрелгән гыйшык һәм сәлам хатлары табып алалар да, аларны укып, көлә-көлә эчләре катып бетә торган иде.

Әй, ул чаклар!..

Менә хәзер Сабитовлар кибетендә приказчик булып чем-кара калын мыеклы берәү хезмәт итәме?.. Соң әнә шул инде, һәрвакыт кибет алдында алтын чылбырлы сәгатен алып борып торырга ярата… Теге вакытны Кәҗә бистәсенең кәттә егетләреннән берсе иде ул. Шул берзаман эңгер-меңгер вакытында арткы тыкрыктагы койма ярыгыннан Бибиәсма торган йортның эчен күзәтеп тора икән. Кеше-кара күрмәгән арада карап өлгерим дигәндер инде, бөкрәя төшеп, бик уңайсыз кыяфәттә койманы сөзеп тора икән бу. Гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ шул тыкрыктан Бибиәсманың апасы Бибизәйнәп кер чайкап менеп килә икән. Ул, егетне күреп алып:

– Әйтәм тегендә бер хатын «көтү кайтты, минем тана бозавым кайтмады» дип эзләп йөри, ул монда койманы сөзеп тора икән, түгәнәй! – димәсенме!

Шуннан соң теге егетне бөтенләй бистәдән күчеп киткән дип сөйләделәр.

Икенче бер камыт аяклы егетне шул кыяфәттә күреп, Бибизәйнәп:

– Бибиәсма, чык әле, кемдер безнең коймага көянтәсен сөяп киткән, – дип кычкыра.

Шуннан соң бөтен бистә ул егетне «көянтә» дип йөртә башлады.

Биек һәм зур гәүдәле Нигъмәтҗанның каршы йорттан урамдагы бүрәнәгә тәмәке тартырга чыгып утырганын беренче тапкыр күргән Бибизәйнәп:

– Әсма, Әсма, карале, бу нинди кыяфәтсез килгән безнең бистәгә? – диде.

Бибиәсма карап көлде дә:

– Илаһи, киявең шундый була күрмәсен, – дип, тәрәзәнең пәрдәсен тартып куйды.

Чынлап караганда, егет бер дә кыяфәтсез түгел, тик башкалар белән чагыштырганда, ул артык таза һәм гаять киң җилкәле иде. Аның шундый зур гәүдәсе белән йөзеп йөргән шикелле йомшак кына басып йөрүен күргәч, Бибиәсма:

– Апакаем, күрсәнә бер, басып йөрүләрен генә карасана бер. Гәүдәсе дөньяга сыймый, ә йөреше шундый мыштым… төтен шикелле, – дип куйды.

Шуннан соң һәрвакыт аның Закир абзый капкасыннан чыгып килгәнен күргән саен, кызлар:

– Закир абзыйның морҗасы кайтара, ахры, төтене капкасыннан чыга, – дип көлешә торган булдылар.

Беркөнне Бибизәйнәпләр йортының сараена ут кабынып яна башлады. Күршеләренең мичкәле арбасын җигәргә ат юк, күрше каядыр олауга киткән. Кешеләр аптырашып торганда, каяндыр төтен шикелле мыштым гына Нигъмәтҗан килеп чыкты да сарайның түбәсенә менеп китте һәм – каян килгәндер аңа шундый көч – әрле-бирле як-якка селтәнеп, сарайның түбәсен ике якка аерып ташлады. Кешеләрнең исләре китте.

Шуннан соң Зәйнәп тә, Әсма да аңардан «төтен» дип көлмәс булдылар… Хәтта Әсма аңардан курка башлады, каршы килгәнен күрсә, сиздерми генә, урамның икенче ягына чыга торган булды…

Әмма беркөн икесе ике чаттан килеп чыктылар да күзгә-күз очрашты болар. Әсма кинәт каушап китте һәм тилгән алдында калган чебеш кебек: «Мә, йот мине чиләкләрем, көянтәләрем белән!» – дигән төсле тынып калды. Ләкин ни күзе белән күрсен, Нигъмәт кечкенә гәүдәле Әсма алдында курыккан кыяфәт белән үзе чигенеп куйды һәм, шунда ук исенә килеп, бурлаттай кызарып китте. Шундый гөнаһсыз елмаю белән елмайды ул шунда, яңа көлә башлаган бала гына шулай елмая ала!.. Әсманың тез буыннары йомшап китте, аның суы чәпчелеп куйды… Нигъмәт аңа чиләген рәтләп эләргә булышмакчы булып кына кулын сузган иде, Әсма ни өчендер:

– Килмә! – дип куркып кычкырды да, суларын түгә-түгә, ашыгып китеп барды…

Шуннан соң ул ике атна буе, бизгәк тоткан кеше сыман, үзен үзе кая куярга белми йөрде… Эшкә тотынса, җен шикелле, ут өертеп ташлый, тотынмаса, көннәр буе берни эшләми, алдына карап утыра бирде.

Беркөн Закир абзыйның хатыны кереп, уратып-нитеп тормый, туп-туры гына Нигъмәтнең Бибиәсмада күңеле барлыгын әйтеп бирде… Шуннан соң… менә шул… ундүрт ел мәхәббәт белән гомер… Беренче һәм өченче балалары гомерсез булды… Әптелбәргә хәзер унике яшь, Нәсимәгә алты…

Әйтергә онытылган икән… Бибиәсманың тәмәке тарткан кешене җене сөйми иде. Нигъмәт шунда ук тәмәке тартуын ташлады һәм, шуңа өстәп:

– Аракы да һич юньле әйбер түгел, Бибиәсма, акчаны бетерә, мине черетә, – диде, ләкин, асылда, аның өчен түгел, Бибиәсманың күңелен табар өчен эчүне дә ташлады…

Батырлыгыннан бигрәк, менә шушы тыйнаклыгы өчен сөйде бугай аны Бибиәсма…

«Торып китәргә ярар» дип, начар гына булса да, башка өйгә күчтеләр… Бу өйне элек-электән таныш Мөхәммәтвәли абзый Яңа бистәдән табып бирде. Әмма «торып китәргә ярар» дип килеп кергән өйдән алар инде чыкмадылар… Яхшырак өйгә күчәр өчен, һаман җиткереп булмады… Балалар булды… Ләкин мәхәббәт белән кабык куышта да бик әйбәт торып була икән… Тезне тезгә терәп дигәндәй, икәүләп өйдә эшләп утыру үзе генә нинди күңелле иде ул чакны.

Берсе – каешчы, берсе чигүче булып, алар бервакыт Сәгыйтьҗан байның заказы буенча ияр эшләделәр.

– Берәүдә дә булмаган ияр эшләп китер! – дип заказ бирде аңа Сәгыйтьҗан.

Бу иярне эшләп, алар ирле-хатынлы көн-төн диярлек утырдылар: «берәүдә дә булмаган иярне» эшләп бирү уен эш түгел бит! Ләкин, гаҗәп, бу эш никадәр катлаулы булса, аларны ул шулкадәр тирәнрәк кызыксындырды. Иярне эшләргә тотыну алдыннан Нигъмәтҗан хатыны белән озак кына киңәште, кәгазьдән әллә никадәр өлгеләр кисте, тагын ертты, тагын кисте. Икәүләп алар иярне бер айга якын эшләделәр… Күңелләрендә туган бөтен матур сурәтләрне һәм бизәкләрне алар шушы ияргә биреп бетерергә тырыштылар.

– Бу каюны менә болай кыйгачлап китерсәк нишләр, Бибиәсма?

– Бик әйбәт булыр, тик аны кызыл ефәк белән каесак матур булмас микән?

– Менә монда аркылы юл салып, ике чачакны[14 - Чачак – берәр нәрсәнең читенә бизәү өчен тотылган чуклар яки җепләр бәйләме.] тоташтырганда һәйбәтрәк булыр иде…

– Утыручыга уңай булса, ул да ярый. Тик утыручысын да онытмыйк әле без…

Бөтен якларын төпчеп, тикшереп, бөтен күңелләрен һәм зәвыкларын шуңа биреп эшләде алар бу иярне.

Тәмам итеп, эшне Сәгыйтьҗан кибетенә китергәч, аны күргән кешеләр, сокланып, ирексездән «аһ!» дип куйдылар…

Сәгыйтьҗан байга да ияр бик ошады. Ул «берәүдә дә булмаган» ияр өчен «берәү дә түләмәгән» акча түләргә дә җыенган иде, әмма Нигъмәтҗанның: «Ярый, күпме бирсәгез дә, Сәгыйтьҗан абзый… Акча дип түгел, эш булсын дип эшләдек инде!» – дигәнен ишеткәч, Сәгыйтьҗан да кыстап тормады, базарга чыга торган гади ияр бәясенә өстәп, ике кадак шикәр белән бер чирек чәйне күчтәнәч итеп бирде…

Аннан соң ул иярне Черек күл ярминкәсенә куйганнармы, әллә кая Петербурга җибәргәннәрме дип сөйләделәр, аны кем тикшергән?

Юк, начар түгел иде, әйбәт кенә гомер итте Бибиәсма үзенең Нигъмәтҗаны белән! Тик менә Нигъмәтнең көченә һәм холкына кызыгып, Садыйк бай аны үзенә мастер, йөк ташучы, каравылчы итеп алганнан бирле, тормышның кызыгы китеп барды. Акчага кызыгып башлаган эшнең юне буламыни аның!.. Моңынчы, ичмасам, табышы аз булса да, җан тыныч, үз куышыңда, һәрвакыт бала-чагаң белән чөкердәшеп, бергә-бергә иде.

Менә бит нәрсә килеп чыкты…

Бик рәнҗи хәзер Бибиәсма Садыйк байга, бик рәнҗи… Ул гына харап итте аның Нигъмәтҗанын… Ул гына ашады аның башын… Менә хәзер Нигъмәтҗан анда авырып ята, бу монда… Үлеп китсәләр, бу балалар кем кулына калыр?..

Габдулла идәндә уйнап утырган җиреннән әледән-әле Әсма апаның бу хикәясенә колак сала торды. Чөнки хикәя Нигъмәтҗан абзый турында иде. Башта яз һәм җәй көннәренең кояш шәүләләрен хәтерләтә торган бу хикәя соңга таба караңгылана барды һәм Әсма апаның күз яше белән бетте.




4


Кунычларны Әсмадан ярым-йорты эшләнгән көе алып чыгарга туры килде. Газизә апа аларны, кешегә биреп-нитеп тормый, үзе эшләп бетерергә булды. Ул бу арада кәләпүш эшеннән дә бушап тора, аннан соң кешегә түләргә тиеш акча, ни дисәң дә, кесәдә кала бит…

Кич утыру шактый озакка сузылды. Бүген өстәл савыт-сабадан бушатылган, өстенә күн җәеп кисә торган калын такта куелган, такта өстендә төрле төстә сәхтиян өелеп тора. Менә Вәли абзый күн төргәген, алып, өстәлгә актарып җибәрде. Төргәк кызыл, яшел, күк, ал һәм ак төсләр белән җемелдәп китте. Вәли абзый, сортларынамы, күләмнәренәме карап, аларны өем-өем итеп аера, аерган берсен бармаклары белән аркылыга-буйга үлчәп ала, үзе авыз эченнән әкрен генә көйли иде:

Күк күгәрчен ояда шул, дөньяда-а-а,
Оялары пыяла шул, вай дөнья-а-а…

Аннан соң ул әзер кәгазь өлгеләрне күн өстенә мөмкин кадәр тыгызрак урнаштырырга тырышып тезеп чыкты. Кайрый-кайрый очлаеп калган коточкыч үткен пычагының йөзен өлгеләр читеннән күнгә батырып, кисеп алып китте ул һәм, көч бирер өчен, кулы өстенә ияге белән ятты.

Пычак яфраклы һәм чәчәкле бизәкләр өлгесе буйлап төрле борылышлар ясый, бер урында, уңга һәм сулга борылгалап, телләр ясап китә, аннан, кыйгачлап, кире әйләнә. Вәли абзыйның ияге дә нәкъ шул ук хәрәкәтләрне кабатлый бит… Бу вакыт ул көйләвеннән туктый, аның йөзе намаз укыган чагындагы сыман җитдиләнә, ияге үзенең борылышлары белән әйтерсең дөньяны әйләндерә һәм андагы эшләргә үзенчә, үзе теләгән юнәлешне бирә иде.

Габдулла юрган астыннан аның ияге йөрешен күзәтеп ятты-ятты да оеп йоклап китте. Төшендә ул Әптелбәрне күрде. Әптелбәр, аның күзләренә текәлеп караган хәлдә: «Син беләсеңме, минем әни үлде бит! – ди, аннан, яңадан шуны ук кабатлап – Үлде бит минем әни!» – ди, тагын һәм тагын кабатлый, үзе еламый, тик аның тавышы Габдулланың колагында әллә ничек әрнүле яңгырый…

Габдулла нык кына көрсенеп уянып китте.

Газизә апа аның янына килеп җитте.

– Чү, чү, улым, бисмиллаңны укы тизрәк, сул ягыңа төкер, – диде ул.

Вәли абзый да, борчылып, урыныннан торды.

– Әллә авырый башладымы бала? – дип, ул Габдулла янына килде һәм аның башын тотып карады.

Газизә апа ирен битәрләп алды:

– Үзең, үзең!.. Тәрбиясен үз җилкәңә күтәреп алып кайткансың икән, борчыла белергә кирәк… Синең көн-төн базар, көн-төн талчок… Бала белән рәтләп сөйләшкәнең дә юк… Кайчаннан бирле, читек тегеп бирәм, дип вәгъдәлисең… Ятимнең күңеле сынык… Без тапмый аның күңелен, Нигъмәтҗан белән Әсма кереп тапсынмыни?..

– Шул инде, кире беткере, эш дип күзебез чыга безнең, – диде Вәли абзый, гаепле генә чигәсен кашып… – Әйбер дә бар… тегеп бирим әле, Алла боерса! Яшел савырлы итеп… Кунычына менә шундый колаклар каеп… Табанына, примир әйтик, нәстәяшши болгар олтаны салып… биек үкчә куеп, мин сиңәйтим… әфисәрләр итеге шикелле «гөрс, гөрс!» итеп торсын… Әйе… ыммыммм…

Габдулланың сөйләшәсе килеп китте. Ул, Вәли абзыйдан нәрсәдер сорарга теләп, авызын да ачты, әмма шулвакыт ишек шакыдылар…

Вәли абзыйга, чыгып, ишек ачарга туры килде.




5


– Утыгызны күреп кердек, Вәли абзый. Мәшәкатьләп йөрибез… – диде, ишектән керә-керә, Сәхип солдат. – Мин үзем генә түгел, кунагым белән, әйдә, Григорий Иваныч! Безнең бистәдә бердәнбер башмачных дел мастер Вәли абзый Хөснетдинов менә шушы инде…

Габдулла, юрганын кайтарып, Сәхип белән кергән кешегә әйләнеп карады… Шул үзе… теге чиркәү суккан көнне Сәхип абзый белән кайткан кара күзлекле, ак картузлы… Ни сөйли ул? Көндез керергә вакыты юк… Итегенең артын тегеп аласы… Көз кереп килә… Көзен бу тирә баткакка әйләнә бит… кирәк… Вәли абзыйның эше тыгыз булса, ул үзе дә булдыра… тик аның коралы-мазары юк… Ничек болай, татарча һәйбәт сөйлиме? Иске бистәдә татар урамында туып, татар балалары белән уйнап үскән… Атасы хәлле кеше түгел, улын көч-хәл белән генә укыткан…

Үзе бик кызык. Сиңа әйтә торган сүзен башка кешегә карап, тегеңә әйтә торган сүзне сиңа карап сөйли.

Биш минут та узмады, ул инде верстак янында итеген төзәтеп утыра иде. Сүз шәһәр хәлләренә күчте. Григорий Иванович байларны мактарга тотынды:

– Сабитовларга тегәсез икән… бик шәп кеше… әйләндерә белә эшне… Иске фирма, солидный фирма… Лондонда, Парижда выставкаларда катнашкан… Алтын, көмеш медальләре генә әллә нихәтле… Татар сәүдәсе заграницага чыга башлады бит хәзер. Оренбурның Хөсәен бай Истанбулга гына унсигез мең пот куй мае чыгарды үткән ел… Быел Германия белән Франциягә үзе чыгып киткән, дип сөйлиләр.

– Куй мае урынынамы? – диде Сәхип солдат һәм көлеп җибәрде. – Шутник син, Григорий Иванович!

– Юк, юк, чынлап әйтәм, – диде Григорий Иванович, мөмкин кадәр җитди булырга тырышып, – балаларына, махсус укытучылар чакыртып, коммерция һәм Европа телләре укыта, имеш, дип ишетәбез…

Вәли абзый Григорий Ивановичның мөселманнарны мактавын кинәнеп тыңлый.

– Әлхәмделилла, бик һиммәтле байларыбыз бар…

Григорий дәвам итте:

– Ә Мөхәммәтҗан Галиев?.. Чикаго выставкасына бара бит… Чикаго бит ул!.. Уен эшмени? Ә сез ишеттегезме, Сәгыйтьҗан Сәгыйтов узган атнаны Думада, ачларга ярдәм итәргә кирәк, дип, речь белән чыккан? Столичный газеталарда яздылар үзен…

– Дипломат! Зур дипломат! Баш бар, – диде Сәхип, мыегын бөтергәләп.

– Шуннан соң үзенә икенче көнне суд була… Сәгыйтовка… Күптән үзенең пыяла заводында эшләүче мастеровойлар биргән була моны судка…

– Йә, йә, – дип кызыксынды Сәхип.

– Ягъни безнең һиммәтле баебыз эшчеләргә акча урынына складында күгәреп яткан чәй белән бозылган он бирә… Үтми торган товар монда бик шома гына шул юл белән үтеп китәр, дип уйлый. Инде судта, свидетельләр тегене кыса башлагач, имеш, юк, мин аны жалуния итеп түгел, ачларга бер ярдәм булмасмы, дип тараттым, ди…

– Ха-ха-ха! «Ачларга ярдәм» дигәне шул икән! – дип кычкырып көлде Сәхип.

Григорий Иванович байларны мактап дигәндәй башлаган сүзен бөтенләй тискәре нәтиҗә белән бетерде… Сәхип мыегын бөтерә-бөтерә көлә, Вәли абзый ни әйтергә белми аптырап утыра иде…

– Булмас, дошман сүзедер ул, кем, Гөргери туган? Югыйсә бик һиммәтле, бик диндар кеше бит үзе…

– Әйе, әйе, биш вакыт намазын калдырмый, Петербурда мәчет салдыру эшен башлап йөри… Ну бит күгәргән он белән чәй – факт. Яшереп булмый.

– Әт-дөнья куласа диген, значит, бае да, суды да безне капчык эченә яшереп кала алмаган, төртеп чыккан теге… Югыйсә бит әнә Крестовниковта машина каешына эләгеп кулын өздергән мастеровойның прошениесе буенча шушы суд управляющийны аклап чыгарды. Ә теге рядовой солдатны кыйнап үтергән полковник Тхоржевский соң? Акларга көченнән килмәгәч, прокурор эшне падишага җибәргән иде бит. Падиша шуңа ярлыкау җибәргән, ди. Менә безнең туры һәм гадел суд нинди! Сәгыйтов та взятка биргәндер әле, югыйсә җиңел генә котылмас иде, шайтан алгыры!

Григорий Вәли абзыйга әйтәсе сүзен Сәхипкә карап әйтте:

– Менә ничек байыйлар! Төнозын менә болай ут яндырып, бөкре чыгарып утыру белән баеп була дисезмени сез?

– Шулай инде, Гөргери туган, – диде, авыр гына көрсенеп, Вәли абзый, – бәхеткә карый. Бәхетең булмаса, эшләү түгел, җаның чыкса да, шул эт талаган ярлы син…

– «Бәхет юк» дигән сүз дөрес түгел, бар ул, Вәли абзый, – диде Григорий, бу юлы Газизә апага карап, – аны тутый кош итеп алтын читлеккә бикләп куйганнар. Бәхетне, мин әйтәм. – Бу сүзне ишетеп, Габдулла урыныннан ук торып утырды. – Ә читлек Сәгыйтов, Сабитов дигән байлар кулында. Безгә бәхетне алар шуннан процентлап кына биреп торалар. Ачтан үлмәслек кенә. Сәдака итеп. Анда да көенә килсәң генә…

– Менә шул-шул, – диде Сәхип солдат, мыекларын бөтерә-бөтерә, – көйләрен табарга тырышабыз без аларның. Алар аның саен өскә менәләр.

– Көенә килми булмый, Гөргери туган, – диде Вәли абзый. – Кемнең кәсепсез каласы, төрмәгә кереп утырасы килә?

Вәли абзый, түземсезләнеп һәм әңгәмәне өзәргә теләп, урыныннан ук торды. Тегеләр дә кузгалды.

Чыгар алдыннан Григорий трубкасына тәмәке тутыра-тутыра сөйләп алды:

– Булган, ди, җиде баҗа, Вәли абзый! Һәрберсенең бабай кеше алдында яхшы күренәсе, аның көен табасы килә икән. Кайтып киләләр, ди, болар бервакыт бабайдан кунактан. Килеп чыкты, ди, бүре, бәреп екты, ди, кияүнең берсен. Калганнары һәрберсе үзалдына: ярый әле миңа ябышмады, әйдә, ашый бирсен, дип кызу-кызу китә бирде, ди. Бүре, берсе белән эшне бетереп, икенчесенә, аннан өченчесенә ябышты, ди. Һәрберсе, әйдә, миңа дисә, һәммәсен ашап бетерсен, үзем генә калырмын да бабай алдында үзем генә хөрмәтле булырмын, дип уйлады, ди. Шулай итеп, бүре һәммәсен ашап бетерде, ди…

Григорий чыгып киткәч тә, әле шактый вакыт аның сүзләре бүлмә тынлыгында яңгырап торган төсле тоелды. Җиде баҗа хикәясен ишеткән Габдулланың күзеннән бөтенләй йокы качты. Нинди кызык, ә?

Вәли абзыйның гына ни өчендер эшкә кулы бармады.

– Урынны җәй, булмаса, анасы, – диде ул Газизә апага.

Утны сүндергәч, Вәли абзый мендәре өстендә бераз дәшми ятты-ятты да әйтеп куйды:

– Бик дөрес сүзләр сөйли. Мондый сүзләр өчен хәзер баштан сыйпамыйлар. Судиннар[15 - Судиннар – «студентлар» сүзен бозып әйтү.] сүзен сөйли бу. Кереп йөрмәве хәерлерәк булыр, мин әйтәм. Сәхипкә читләтебрәк әйтергә кирәк.

«Дөрес сүзләр сөйли… Алайса, ни өчен аның кереп йөрмәве хәерле?» – дип уйлана Габдулла. Аны кочаклап яткан әнисе инде күптән йоклый. Сәкенең теге башында Вәли абзый, нигәдер ыңгырашып, бер ягыннан икенче ягына әйләнә… Йокысызлык белән интегә, ахры, карт… Аннан бераз тынгандай була һәм әллә уяу, әллә йокы аралаш мыгырдана: «Әйе… ыммыммм…» Стенага ябыштырган кәгазь астында тараканнар кыштырдый. Кайда өй чикерткәсе «черрек, черрек!» итеп куя. Еракта эт улый. Шуңа кушылган сыман, җил ухылдап куя, һәм яңгыр үзенең тамчыларын ачу белән тәрәзәгә китереп бәрә…




6


Покраудан соң бер ай чамасы һава бер туңдырып, бер эретеп торды-торды да, кинәт суыклар башланды… Аннан соң, бик күп булып, кар төште һәм ул ятып калды. Яңа бистә баткаклыгында җәфа чиккән кешеләрнең, каты җиргә аяк басу белән, күңелләре күтәрелеп китте. Урамда хәрәкәт башланды. «Барабыз» чылар, чана җигеп, Кече Сембер урамы буйлап Казан ягына «Менә без кайчан алдырабыз!» дигән сыман пыжлатып уздылар. Шәһәргә, көрәк күтәреп, кар көрәүчеләр, билбавына балта кыстырып, утын яручылар китте. Бистәнең олысы-кечесе «кышкы кәсеп» белән әвәрә булды…

Ике ай чамасы өйдә утырып зарыккан Габдулла урамга чыкты. Анда урамны һәм бер-берсен сагынышкан балалар инде кар бәрешәләр, егышып бер-берсенең колакларын кар белән уалар, аунашалар иде.

Аннушка белән Фатиха каяндыр кечкенә утын чанасы өстерәп чыктылар. Шуңа сыйган хәтле төялешеп, балалар Кече Сембер урамыннан күлгә таба тау шуа башладылар. Яңа бистәнең җәйге һәм көзге авыр һавасын алыштырган таза суык, балаларның каннарын уйнатып, дәртләрен канатландырып җибәрде.

– Апуш, Апуш, син нәрсә карап торасың, кил тизрәк!

Габдулла авыз ачып сүз әйтергә өлгермәде, Аннушка аны, җилтерәтеп алып, чанага күтәреп салды. Чана кузгалып китте, үрәчә астыннан күтәрелгән ап-ак кар тузаны күзгә, колакларга тулды, йөрәк кысылды… Каршыга менеп килүче малайлар чананы башыннан эләктереп борып җибәрделәр, чанадагылар кар өстенә чәчелделәр… Чыр-чу!

«Әптелбәр нигә чыкмый икән?» – дип уйлады Габдулла, аның беренче кар шатлыгын дусты белән тизрәк бүлешәсе килде.

Шулвакыт Фатиха:

– Карагыз әле, карагыз! – дип кычкырды.

Бар да ул күрсәткән якка карадылар. Олылар сәләмәсен башыннан ук бөркәнгән ниндидер яланаяклы малай, капкадан чыгып, чана шуучыларга нәрсәдер кычкыра, көлә, үзе биегән төсле аякларын алмаш-тилмәш күтәреп сикергәли иде. Бу – Әптелбәр, шулай иптәшләре белән беренче кар шатлыгын бүлешә, үзенең кыргый сикеренүләре белән бу кышта аның да хакы барлыгын аңлатырга тырыша иде.

Ләкин ул күп сикерә алмады, балаларга телен чыгарып күрсәтте дә, борылып, капкага кереп югалды…

Габдулла аларга кергән чакта, Әптелбәр мич башында, каба агачына атланып, кулларын, аякларын тырпайткан, күзләрен йомган хәлдә: «Юл бирегез!» – дип кычкыра һәм таудан чанада төшеп килгән кыяфәт күрсәтеп утыра иде.

Габдулла аңардан:

– Син ник тау шуарга чыкмыйсың? – дип сорады.

– Мин шуам, – диде Әптелбәр, тагын аяк-кулларын алга сузып һәм күзләрен йомып, – кит, таптыйм үзеңне!

– Бу чана түгел, – диде Габдулла.

– Ә ул сезнең чанагыздан шәбрәк шуа, – диде Әптелбәр, – ул таудан «выжт» итеп кенә кала… вәт!

– Ә нигә шумыйсың?

– Ә минем бишмәт белән ката юк…

– Кайда?

– Бишмәтне әни Нәсимәгә кигезде… Алар икәүләп казна ашы алып кайтырга киттеләр…

– Нигә?

– Нигә булсын, казна ул бай бит, тиле! Ач кешеләр шунда табак күтәреп киләләр дә тары өйрәсе салдырып алып китәләр. Кайсы көнне җитми кала… Шуңа күрә әни белән Нәсимә бүген иртүк торып киттеләр. Мине алып бармакчылар иде, аягыма булмады. Әти кайткач, без анда дүртәүләп барабыз да бер казан өйрә алып кайтабыз. Аннан соң аны бик озак утырып ашыйбыз. Аннан мин туям. Юк, иң элек мин үзем туям, күзем туймый. Аннан соң күзем дә туя, үзем дә туям…

«Кара, нинди кызык сөйли», – дип уйлады Габдулла һәм иптәшен гаҗәпләнеп, авызын ача төшеп тыңлады.

– Аннан соң минем токмач ашыйсы килүем дә бетә… Әни миңа: «Токмач пешереп бирәм, ашыймсың?» – ди. Мин әйтәм: «Юк, минем ашыйсым килми», – дим… Һи! Токмачны бит! Аны мин берүзем бер казан ашап бетерә алам… Беләсеңме син, патша гел токмач кына ашап тора бит. Аңа иртән торса да токмач, көндез дә токмач, кич тә токмач, теләсә, ул төнлә, йокысыннан уянып, үзенә токмач сорап ала…

Сүзенең шул җирендә тукталып, ул өрлеккә үрелде һәм нәрсәнедер, куптарып алып, авызына капты:

– Нәрсә ул? – дип сорады Габдулла.

– Сагыз. Ашыйсым килсә, мин сагыз чәйним дә түзеп торам…

Әптелбәр моны мактаныбрак әйтте. Габдулла хәтта моны Әптелбәрнең бик күп егетлекләреннән берсе итеп тапты…




7


Икенче көнне Габдулла өйдә берүзе генә калды. Әтисе базарга чыгып киткән, әнисе Габдуллага өйдә утырырга кушып, үзе каядыр күршеләргә йомыш белән чыккан иде.

Аулак өйдән файдаланып, Габдулланың ни булса да эшлисе килде. Әмма нишләргә?

Ул әтисенең эш өстәле янына килде. Югары шүрлектә әтисе аның өчен калыпка тартып куйган читек башы тора. Әтисе инде аны теге вакыттан ук, Григорий белән Сәхип солдат кергәннең икенче көнендә үк тартып куйган иде. Тагы онытты, күрәсең, әлеге «кире беткере» кеше эше!.. Менә хәзер шуны алып, әти белән әни кайтканчы эшләп бетереп куйсаң! Исләре дә китәр иде! Ә аны эшләп бетерү нәрсә? Без белән тишәсе дә, җеп очын тыгып, выжт-выжт тартып чыгарасы!..

Габдулла верстак өстенә менеп басты һәм шүрлеккә үрелде. Юк, болай гына буй җитәрлек түгел икән.

Габдулла верстактан төште һәм уйланып торды. Ни эшләргә соң? Аның күзе сәхтияннарга текәлде… Тукта… Ул, әтисе шикелле, хәзер ияге белән «дөньяны әйләндерә» ала бит!..

Ул шунда ук әлеге үткер пычакны алып килде дә берничә бөтен сәхтиянны аслы-өсле салып, өстенә пычакны кадады һәм кулына, нәкъ әтисе шикелле, ияге белән ятты.

Ләкин эш нигәдер әтисенеке шикелле шома бармады, йә күн җыерылды, йә пычак төртелде. Габдулла аптырап бетте, аның маңгаена тир бөрчекләре чыкты.

Әнисе кайтып керде. Ул, өстәл өстендә тәртипсез кискәләнеп беткән күнне күреп, башта:

– Ай! – дип, аз гына чигенеп куйды, аннан, Габдуллага карап: – Улым, син эшләдеңме моны? – дип сорады.

Габдулла үзенең ярамаган эш эшләвен яңа гына сизеп алды һәм, гаепле генә кызарып: «Әйе», – диде, әйтмәде, тыны белән кысып чыгарды. Менә, менә хәзер әнисе, Әсма җиңги кебек: «Үзәгемә үттең син минем», – дип килер дә аны дөмбәсләп алып китәр төсле тоелды аңа. Ләкин андый хәл булмады. Әнисе:

– Әй Ходаем! Әтиеңә мин нәрсә генә әйтермен инде? – дип, күнгә карап торды. Аның кыяфәте шундый мескен, әйтерсең күнне Габдулла түгел, ул үзе кискәләгән. Ул мич алдындагы эскәмиягә барып утырды да, яулыгының почмагын кабып, күнгә читтән карап торды. Аннан тиз генә торып, күнне төреп куйды, үзе кинәт әллә каян килгән кызулык белән шакмак ярырга, самавыр куярга тотынды.

Вәли абзый кайтты. Ул да, хәлне белеп алгач, берничә тапкыр кызык кына «тса!» дип тел шартлату белән чикләнде һәм мескен генә Габдуллага борылып карады. Әйтерсең Габдулла алар алдында түгел, бәлки, алар Габдулла алдында гаеплеләр… Габдулла авыр вөҗдан газабы кичерә башлады. Әгәр шунда Вәли абзый белән Газизә җиңги аның өстенә ташланып, «үзәгемә үттең!» дип дөмбәсләп ташласалар, бәлкем, җиңелрәк булыр иде… Хәзер ул үзен гадәттән тыш ялгыз һәм кызганыч тойды… Аңа бөтенесе чит… Кемгәдер барып иркәләнәсе, сыенасы килде аның. Тик кемгә?




Бишенче бүлек





1


Менә шундый, өннәре авыр төшкә, төшләре зарыктыргыч өнгә охшаган тәүлекләр әкрен генә шыгырдап узалар. Кешеләр язны сагынылган матур төш шикелле итеп каршы алалар. Габдулла капкадан чыга да, башын бер якка салып, яз ихтыярына тапшырылып тора. Каршы капкадан чыгып, шулай ук карап торучы берәү сәбәпсез-нисез Габдуллага елмая.

– Бу көнне дә күрдек, – ди инде аның бу елмаюы.

Извозчик Шәяхмәт бүген башка көндәге кебек атына сукмый, тиргәнми, атының ялкау адымына риза булган хәлдә, кузласында изрәп бара. Ябык кына әнчек капка астыннан йөгереп чыга да атка бер тапкыр һаулап ала, аннан соң: «Әй, уза бирсен лә, миңа нәрсә?» – дигән төсле, кинәт лып итеп арт санына утыра һәм аягы белән колак артын кашый башлый. Ат үзенең сагышлы күзләрен эткә таба әйләндереп, «юләр син!» дигән сыман, аңа дусларча карап куя. Чыпчык капка башында «чиер-чиер!» килеп әйләнгәли дә, гадәтенә буйсынып, бер-ике рәт чукып куя, аннан томшыгын ике яклап тактага кайрап ала һәм кинәт «фыррр!» итеп өй башына очып куна. Койма өстеннән акрын гына сагалап килгән соры мәче кошчык артыннан: «Юләр, мин синең белән шаярып алырга гына уйлаган идем бит», – дигән сыман карап кала. Шулвакыт кайдадыр йорт эчендә әтәч кычкырып җибәрә. Еракта һәм якында яңгыраган әтәч тавышлары аңа ялганып китә.

Кояш нурлары өй түбәләреннән җиргә түгелә, ерганакларга кереп, терекөмеш булып йөгерә, кешеләрнең йөзләрендә, күзләрендә чагыла. Бөтен нәрсә йокыдан уянып сузыла, киерелә. «Үлем, бетү, сүнү» дигән мәгънәләр кинәт юкка чыга. Бөтен нәрсә үсү, үрчү, тоташу, ишәю омтылышының көчле өермәсе белән кайный…

Аннан соң ташу башлана. Ике бистә арасына Идел бәреп керә…

– Идел кунакка килде, – диләр бистәдә.

Кичләрен, картлар мәчеттән чыгып өйләренә таралгач, су өстенә көймәләр чыга. Бер көймәгә кызлар төялгән, икенче көймәдә егетләр… Скрипкачы Хәсән «Баламишкин» ны сыза, егетләр кызлар көймәсенә карап җырлый башлыйлар:

Әнисенең күлмәген
Кызлар кими булырмы?
Яшьләре унбишкә җиткәч,
Егет сөйми булырмы?

Егетләр җырлап бетерүгә, кызлар көймәсендә кемдер гармун тартып җибәрә.

Габдулланы су буеннан әнисе чакырып ала:

– Туңып беткәнсең бит, балакай… Суык тидерә күрмә, әйдә, кайт! Яз ялганчы бит ул…

Габдулла урын өстенә ятканнан соң да, әле су өстендәге җыр һәм тавышлар ишетелеп тора. Алар тына, әмма Габдулланың колагында аларның серле һәм дәртле чыңлавы кала… Нинди кызык икән бу Яңа бистәдәге ташу!

– Ни, элекке елларны болай гына була идемени? – ди Газизә апа, Вәли абзый белән сөйләшкәндә. Үзенең кыз чакларын сагынып, шул ук вакыт бераз әлеге яшьләрне көнләбрәк әйтә бугай ул моны…

– Ач корсакка ядәчеңне бик киерә алмассың шул! – ди Вәли абзый, аңа җавап итеп.

Ләкин Габдуллага бусы да бик җиткән. Шушылай кызык булып башланган яз аңа күп нәрсә вәгъдә итә. Быел Бакалтайга, зиратка, Кабан күленә барулар тагын да кызыграк булыр төсле тоела… Аның тизрәк Нигъмәт абзыйны, зиратчы бабайны, тагын әллә кемнәрне, әллә кемнәрне күрәсе килә… Әптелбәр белән алар бүген ул турыда сөйләшеп тә куйдылар инде. Шуның өстенә әнисе, ике бистә арасы ачыла төшкәч, Ташаякка алып бармакчы булды. Анысы нәрсә икән тагын?..




2


Шуннан соң Габдулла өчен бер дә көтелмәгән хәлләр бер-бер артлы тезелеп киттеләр.

Иң элек зиратчы бабайның үлгән хәбәре чыкты. Кайсылары, вабадан, кайсылары, ачлыктан, шешенеп үлгән икән, дип сөйләделәр. Аннан соң Нигъмәтҗан абзый больницадан телсез һәм чукрак булып кайтты. Ул хәзер беркайда да эшләми, йортка чыгып көнозын бүрәнә өстендә кояшка кызынып утыра… Сирәк-сирәк Сәхип солдат кайтып, аның янына тәмәке тартырга барып утыра да Нигъмәтнең колагына кычкырып сөйли:

– Юләр син. Хуҗаң Садыйкка бар, урыныңны сорап ал, якасына тотын! Ярдәм итәргә тиеш ул сиңа. Иртәгә кер әле минем янга. Без Гөргери белән сиңа прошение язып бирербез. Әт-дөнья куласа… Кем белә, бәлкем, барып та чыгар…

Ишетепме, ишетмиме, Нигъмәтҗан зәңгәр күккә караган да елмаеп утыра. Ул берни дәшми… Иртәгә нәрсә булыр, анда аның эше юк, дөресрәге, аның уйлыйсы килми. Бүгенгесе рәхәт: менә яз, менә кояш! Җылынып, рәхәтләнеп калырга кирәк!..

Степан бабай да йончыган, бөкрәйгән һәм йөргән чакта һәрвакыт, урыныннан чыгып китмәгәе дигән төсле, кулы белән билен һәм ян сөякләрен тотып йөри. Ул инде күптән юл эшләре подрядчигы түгел, элекке һөнәренә – иконалар буяп көн итүгә кайткан…

Брахмистр Шиап та, Папах Хисами да элеккегә караганда картрак, җитдирәк булып киткәннәр…

Йорт артындагы күлгә карап торган иске мунчаның сыңар тәрәзәсе пыялаланган, яңа ишек ясатылган, һәм хәзер анда Григорий яши. Дөресрәге, ул, көнозын кайдадыр йөреп, мунчага кунарга гына кайта. Аның калын кәгазь пәрдә белән томаланган тәрәзәсеннән күп вакыт төне буе диярлек ут яктысы сызылып тора. Ни эшли ул анда төннәр буе ут яндырып, Алла белсен. Кайберәүләр аны шыпырт кына: «Акча ясый, имеш», – дип сөйлиләр. Сәхип морза шундый сүзләрне куертучыларга каршы:

– Йә, сөйләп йөрмәгез, пажалста, җыен тузга язмаган әкият. Ул бит чертёжник булып эшли. Беләсезме нәрсә ул чертёжник? Белмисез шул… Яңа машиналар уйлап чыгара ул чертёжник.

Әмма артык дәрәҗәдә кызыксынучы үсмерләрдән берсе төнлә тәрәзә ярыгыннан барып караган, имеш тә, Григорийның зур бер сурәт төшереп утырганын күргән, имеш. Сурәте бик матур бер кыз, имеш: күзләре ут кебек янып тора, чәчләре кара болыт кебек актарылып, ташу дулкыннары кебек дулкынланып торалар, имеш…

Сөйли инде кеше – тел сөяксез бит…




3


Менә нәрсә икән ул Ташаяк!

Газизә апа бүген гадәттәгедән иртәрәк торды. Кичә кич утырып өлгертелгән дүрт пар читекне Вәли абзый Газизә апаның иске кашемир шәленә төреп алды да:

– Әйдәгез, алайса, Аллага тапшырдык, – диде.

Ул арада Газизә апа Габдулланы киендереп, аның башына махсус үзе теккән хәтфә кәләпүшне киерткән, Вәли абзыйдан яшереп җыйган берникадәр акчасын аралыктагы әрҗә астыннан яулык төененә күчереп өлгергән, чапанын башыннан ук бөркәнеп алган иде.

Вәли абзыйның юлы Печән базарына кадәр бергә булу сәбәпле, алар (Сәхәби шәкерт тә шунда иде) ташу аркылы бер көймәдә чыгарга булдылар. Көймәче Мостафа аларның җыенысын биш тиен көмешкә Иске бистә ягына чыгарып куйды.

Печән үлчәве янында Вәли абзый:

– Озак мавыкмагыз, мин тиз кайтырмын, – дип кисәтте дә аерылып калды.

Газизә апа:

– Күнкәгә дә акча түләр хәлем юк, кая киткән ул хәтле, – дип, Габдулла белән Сәхәбине җәяү алып китте.

Аннан соң алар Болак буена чыктылар.

Болак ташу белән күтәрелгән, Иделдән кергән су үзе белән кыялы һәм урманлы ярларның һавасын алып килгән. Болакның ике ягы кешеләр белән тулы, су өстендә көймәләр, чыр-чу, кычкырыш, көлеш, гармун тавышы!.. Су өстендәге һәм тирәсендәге яңгыравыклы шау-шуны Ташаяк ягыннан килә торган җиз оркестр тавышы тагын да тулыландыра.

Һәркем яз бәйрәме белән күбрәк файдаланып калырга, аның иркен һавасын күкрәгенә күбрәк тутырып калырга ашыга. Әйтерсең моннан ерак түгел олы юл буйлап кешеләр авыр тормыш йөге тартып барган җирләреннән тукталганнар да: «Акчасыз бәхет өләшәләр икән», – дигәнне ишетеп, шушында йөгергәннәр. Ләкин йөзләрендә бу бәхетнең вакытлы гына икәнлеге күренеп тора һәм әйтерсең менә хәзер күк күкрәгән кебек тавыш аларга котылгысыз рәвештә: «Йөкләрегез янына кайтыгыз!» – дип боерык бирергә тиеш. Яшьрәкләр, бу күкрәүле боерыкның буласын оныткан шикелле, яз иркенә тапшырылганнар да тавышлары белән һәм музыка көенә баскан аяклары белән үтелгән авыр юлның үчен алырга тырышалар. Олыраклар, әледән-әле артларына карангалап, боерык ишетелү белән торып, йөкләренә йөгерергә әзер рәвештә сизгер һәм сак хәрәкәт итәләр.

Әмма Габдулла өчен бу гомеренең башында күргән иң күңелле һәм иң кызык бәйрәм иде. Ләкин бу бит Ташаякның юлы гына әле. Юлы шундый кызыклы булган Ташаяк үзе нинди икән?

Алар кызыллы-күкле, эреле-ваклы флаглар белән бизәлгән зур капкадан кергәндә, ярмарка халык белән кайнап тора иде инде.

– Матуркай, кил, кулыңны карыйм, бәхетеңне әйтеп бирәм, – дип, зур кара күзле сәләмә хатыннар Газизә апаның чапанын тарткалап бетерделәр.

Ул, алардан ычкынып, чапанын рәтләп бөркәнергә дә өлгермәде, җирдә утырган кайсы сукыр, кайсы сыңар аяклы, сыңар куллы кешеләр аны тагын тарткалый башладылар:

– Байбикә, байбикә, авылыбыз янды, сынык кашыгыбыз да калмады, балаларым ачтан үләргә ята, күпме генә булса да…

– Мөселманнар, Алла хакы өчен…

– Ради Господа христа…

– Җиде су вилаятеннән, зилзилә афәтеннән котылып килгән мөселман кардәшегезгә…

Газизә апа, саилчеләр буасын ерып, эчкә үтәргә ашыкты. Ләкин өстенә бишбилле сәләмә бишмәт, башына солдатның козырёксыз иске фуражкасын кигән агач аяклы кеше янында Газизә апа үзе үк тукталып калды һәм тегенең ниндидер аяныч тавыш белән әйткән бәетен тыңлап бетерми китә алмады.

Бәет 1878 елгы рус-төрек сугышы турында булып, бәетне әйтүче, һичшиксез, шул сугыштан имгәнеп кайткан карт солдат иде.

Ул дәвам итте:

Балкан тавы биек икән,
Меналмыйча ардылар,
Төрекләрнең биш каласын
Сугыш белән алдылар.
Балкан тавын мендек без,
Дунай суын чыктык без,
Алты кадак сохари белән
Унике көн йөрдек без.
Балкан тавын менгәчтин
Хәйран калдык ташына,
Ягъмур кебек ядрә ява
Мескин солдат башына.
Биек, биек каралты,
Аның эче караңгы,
Төрек белән сугышканда,
Ике күзем кан алды.
Балкан тавы башында
Салкын чишмә бар икән,
Төрекләрнең арасында
Әгелчәннәр бар икән.
Безгә таба очып китте,
Сәлам әйтеп бер карга,
Ике-өч йөз кешене
Тутырдылар бер базга.
Төрекләр, каладин чыкканда,
Зекер әйтеп чыгадыр,
Пульләр килеп кергәчтин,
Сачрап каннар чыгадыр.

Бәетнең сүзләре никадәр беркатлы, никадәр гади булса, аның көе аңардан да беркатлырак һәм зарыктыргыч көй иде. Шулай булуга карамастан солдат үз тирәсенә шактый кеше җыйган, аларны авызына каратып өлгергән иде инде.

Бу – халыкның үз тормышын, үз язмышын кеше авызыннан икенче төрле итеп ишетергә теләве, кызыксынуы иде. Кызыксыну гына да түгел, шундый сүзгә сусау иде бу. Дөрес, халык бу сусавын үз хыялында туган алдар таз, җиде башлы аждаһа һәм башка бик күптөрле әкиятләре, бәетләре һәм такмазалары белән басарга тырыша. Моның өчен аңа «Бүз егет», «Таһир-Зөһрә», «Йосыф-Зөләйха», «Былбылнамә» китаплары, «Кисекбаш», «Салсал» һәм Сәет-Баттал Газый кыйссалары, Хуҗа Насретдин мәзәкләре ярдәмгә килә. Боларны ул аз аңлаешлы төрек, гарәп, фарсы сүзләре аша сикереп аңларга тырыша. Ләкин болар берсе дә әле турыдан-туры аның үзе турында түгел, болардагы дөнья йә ерак хыялда, йә әллә кайдагы Сәмәрканд, Кашгар илләрендә, җиде тау һәм җиде диңгез артында яши. Халыкның үзе турында сөйлисе һәм җырлыйсы килә башлый, һәм аның тапкыр телле әкиятчеләре, оста җырчылары «Шомбай», «Җиде баҗа» кебек хикәяләр чыгаралар, «Җиде кыз», «Суга баткан Гайшә», «Чәй» бәетләрен җырлап алып китәләр…

Менә шул шартларда, әлбәттә, Ташаяктагы аксак солдатның саф халык телендә, әле йөрәкләрдә әрнеткеч эзе суынмаган сугыш турында җырлавы бик, бик тансык иде.

Бәет укылып бетте. Газизә апа, бик әсәрләнеп, яулык почмагыннан чишеп алынган ярты тиенен сузылган фуражка эченә салмый китә алмады. Габдуллага да, Сәхәбигә дә бу шактый тәэсир иткән булырга кирәк. Габдулла, бәетченең яныннан киткәч тә, һаман каерыла-каерыла, аңа карап барды. Сәхәби, бәетнең сүзләрен отып алырга тырышкан сыман, һаман иреннәрен тибрәтте, нидер пышылдады.




4


Кибетләрнең шүрлекләрендә эреле-ваклы пыяла һәм таш чынаяклар, тирән һәм сай тәлинкәләр, юан корсаклы, нечкә билле купшы вазалар… Чәйнекләрнең ниндиләре генә юк монда: бер шүрлектә аларның зәңгәрләре күк күгәрченнәр кебек, икенчесендә ап-ак озын борынлылары аккошлар кебек тезелеп утыра…

– Әнә әтиеңнең читек тапшыра торган бае, – дип, шыпырт кына төртте Габдуллага әнисе…

Кибет алдында карсаграк буйлы, юан корсаклы, түгәрәк кара сакаллы берәү үзенең чапан бөркәнгән хатыны белән зур-зур путаллы тәлинкәләр сайлый, сатучы сайланганнарын пөхтә итеп төрә дә янәшә торган әрҗәгә сала…

– Әни, нигә алар савытны бик күп сатып алалар, аларның балалары күпмени? – дип сорады Габдулла.

– Юк, аларның кунаклары күп, улым! – дип җавап бирде Газизә апа һәм ни өчендер көрсенеп куйды. Аннан алар икенче рәткә барып чыктылар.

– Килегез, килегез, безнең янда йөрегез, – дип кычкырды хуҗамы, приказчикмы, Газизә апаны чакырып. – Үзегезгә сарпин[16 - Сарпин (сарпинка) – шакмаклы яки буй-буй юка киҗе тукыма.] яулыкмы дисез, улыгызга кытат күлмәклекме дисез, рәхим итегез, төреп бирик… Безнекеннән дә арзанрак, түземлерәк малны Ташаякны бер итеп эзләсәгез дә таба алмассыз!

– Карале, карале, менә бу шәльяулыкны, – дип эләктереп алып китте икенчесе, – әмма дә мал инде, ефәктән бер дә генә ким түгел, үзе нәгыз[17 - Нәгыз – яхшы, әйбәт.], үзе арзан, моны бөркәнеп чыксаң, сөйдергеч догаларың да кирәкми!

Аннан Саратовтан килгән сарпинка, Маргеланнан килгән ефәк шарф, Сәмәркандтан килгән чапаннар һәм тукыма ефәкләр рәте китте; монда русча, татарча, үзбәкчә дәшәләр, чакыралар, кызыктыралар…

Йөзем, кипкән өрек, пешкән кавын тау-тау булып актарылып ята торган рәттә тубал хәтле зур бәрән бүрек кигән төрекмәннәр кычкыра:

– Бире гәләлең!.. Бизмеин вә Баһардин өземнәрен алалың! Һай сөҗек, һай сөҗек, тәнавел идәлең![18 - Бире килегез! Бизмеин һәм Баһардин йөземнәрен алыгыз! Һай тәмле, кабып карагыз!]

Ташкент сәүдәгәре, русчалы-үзбәкчәле такмаклап, үз товарын мактый:

– Һай, һай, һай, һай! Самарский мука, Ташкәнский липушка, свой огород, һай, падхади, наруд!

Аннан соң Габдулла әнисе белән кәмит янына барып чыкты. Яңа такталардан корыштырган зур гына каралты сыман кәмитнең нигезеннән алып түбәсенә кадәр күз камаштыргыч буяулы сурәтләр!.. Монда нәрсә генә юк: биегән төсле арт аякларына басып, ал якларын күтәреп торган атлар, башына эшләпә кигән, таяк тоткан күзлекле маймыллар, нәзек кенә бау өстеннән зонтик тотып атлап барган нечкә генә аяклы кызлар, ике башлы яшел елан, биниһая киң ыштанын муенына кадәр күтәреп каптырган һәм, очлы бүреген кыңгыр салып, битенә бик куе итеп кершән, иннек ягынган кешеләр, тагын әллә ниләр, әллә ниләр…

Габдулла бу кызык сурәтләргә күз йөртеп чыгарга да өлгермәде, эчтән ике кеше чыгып, кәмитнең рәшәткәле чардагына менеп басты…

Нәкъ сурәттәгечә киң ыштанлысы, кәмит алдына җыелган халыкка карап, кыңгыравыклы бүреген салды да, җирән чәчен күрсәтеп, бик түбән иелеп алды һәм шунда ук кире кереп китәргә уйлады. Ләкин Проломныйда йөри торган ыспай, атбакат сыман икенчесе аның колагыннан эләктереп алды… Тегесе яман ачы тавыш белән кычкырырга тотынды. «Атбакат» киң ыштанлының артына үзенең кечкенә таягы белән шап итеп сукты, бусы кычкырудан туктап, гаҗәпсенгән кыяфәт белән халыкка карап калды. Халык гөр килеп көлеште. Аннан соң хуҗасы аңа рәшәткәгә менәргә кушты. Бусы рәшәткәгә менә алмый, берничә тапкыр егылып төште. Халык тагын көлеште.

Ахырында җирән кеше рәшәткәгә менеп басты. Кулына таяк белән тәлинкә тотып, ул аларны алмаш-тилмәш чөеп алып китте дә кинәт, таяк очына эләктереп, тәлинкәне әйләндерә башлады. Шул килеш ул рәшәткә өстеннән йөреп китте. Габдулла: «Менә, менә хәзер йә ул тәлинкәне төшереп җибәрә, йә үзе егылып төшә», – дип куркып торды. Теге рәшәткәнең башына егылмый-нитми барып җитте һәм тәлинкәне бик җитез хәрәкәт белән тотып алды да рәшәткәдән сикереп төшеп юк булды. Берүзе калган «атбакат», кулларын изәп, халыкны чакыра башлады:

– Только пятак! Только пятак! Только биш копеек!

Җирәннең һөнәренә Габдулланың исе китте һәм, киресенчә, аны гел кыйнап, тиргәп йөртүче «атбакат» ка җен ачуы кузгалды. Ләкин кешеләрнең: «Җирәне шушы кәмит хуҗасы, ә атбакат аның хезмәтчесе икән», – дип сөйләшүләрен ишеткәч, Габдулла бөтенләй аптырап калды:

– Ничек инде?!




5


Аннан соң алар алтын-көмеш чуклар белән бизәлгән һәм күз камаштыргыч елкылдап әйләнә торган зур бернәрсә алдына килеп туктадылар.

Ташаяк турында Габдулланың күңелендә калган истәлекләрнең иң кызыгы, шуның белән бергә иң үкенечлесе шушы булды.

Әйләнчек эчендә берәү, бик кыландырып, гармун уйный, икенчесе мичкә кебек зур бер нәрсәне «дөң-дөң!» суга. Әйләнү шәбәйгәннән-шәбәя бара, ат һәм арысланнар өстенә менеп атланган үсмерләр Габдуллага әкияттәге искиткеч пәһлеваннар төсле күренә. Аннан соң әйләнчек акрын гына туктала. «Искиткеч пәһлеваннар» теләр-теләмәс кенә менгән урыннарыннан төшәләр, һәм алар гап-гади бистә малайлары булып калалар…

Газизә апа, Габдулланы җитәкләп, әйләнчек яныннан китәргә җыенды, ләкин Габдулла бу искиткеч кызыктан аерыласы килми, куркып, йөрәгеннән чыгарып:

– Әни, әнкәй! Китмик! – дип кычкырды. Аның еларга җитешкән бу ялвару тавышы Газизә апаның йөрәгенә барып тиде, ул туктап калды һәм, үзенең яулык төенен чишеп, тиз генә акчасын санап алды.

«Кырык өч тиен көмеш… Ташаяк төсе итеп Вәлигә күлмәклек алырмынмы дигән идем, өстендәгесе тетелеп беткән. Иртәгә икмәк изеп куясы бар, шикәр иртәгәлек кенә калды. Вәли дә акчасыз кайтса? Кыска юрган төсле генә шул бу тормыш. Башыңа тартсаң – аягың ачык, аягыңа тартсаң – башың ачык. Әле яңадан бер барнау[19 - Барнау – Екатерина II заманында Барнаул шәһәрендә сугылган бакыр тәңкә.] акча җитми. И улым, улым, газизем!» – дип уйланып алды Газизә апа һәм акчасын кире төреп бәйләде дә яулыкның икенче почмагы белән күзеннән шул арада сыгылып өлгергән яшь бөртеген сөртеп алды.

Ул арада тупас кына гәүдәле бер малай Габдулланы тибәреп җибәрде һәм, әйләнчеккә килеп, буш калган арыслан өстенә менеп атланды. Габдулла, егылыр-егылмас, әнисенең чапан итәгенә тотынып калды.

– Кешеләр өстеннән йөрмәсәң, сиңа юл беткәндер шул, күзең чыккыры! – дип тиргәнде Газизә апа чапан астыннан.

Тупас гәүдәле малай, аңа карап:

– Әйдә, әйдә, күп җикеренмә, синеке кебек сәләмә малайлар бетмәс монда, – дип җавап кайтарды һәм тешләрен ыржайтып көлде. Аннан соң казаки кесәсеннән шәм шикелле озын конфет тартып чыгарды да, укалы кәгазеннән әрчеп, аны суырырга тотынды.

Әйләнчек тагын кузгалып китте… Габдулланың, теле белән сорамаса да, күзе белән: «Әнкәй, минем кебек үк малайлар әйләнә бит, нигә мин әйләнмим?» дигән сыман карашы Газизә апаның йөрәген тырнап, чеметтереп үтте һәм ул, дөньясын, тормышын каһәрләп, тиз генә Ташаяктан чыгып китәргә ашыкты.

Юлда: «Утыртып әйләндерәсе калган. Габдулланы төртеп җибәргән Ибраһим бай малаена үч итеп утыртасы калган», – дип уйлады һәм Ташаякка кире борылырга омтылып куйды. Ләкин Вәли абзыйның: «Мавыкмагыз, тиз кайтырмын», – дигән сүзе исенә төшеп, юлын дәвам иттерде.

– Йә улым, Ташаякның әле башы-актыгы түгел, тагын килербез, арысланның иң зәһәренә атланып әйләнерсең, насыйп булса, – дип юатты әнисе Габдулланы…




6


Газизә апа Габдулланы Ташаякка тагын алып барып, «туйганчы» кинәндерү теләге белән, артып калган бакыр тиеннәрен әрҗәдәге яулыгының икенче почмагына, аерым төенгә җыйный башлады. Вәли абзый белән берничә тапкыр тиргәшеп, урыны килгәндә юмалап, ул аны Габдулланың читеген эшләтергә утыртты.

«Иртәгә Ташаякка барабыз» дигән көнне Вәли абзый верстагы янында Габдулланың кәҗүл читеген тегеп бетерергә тырышып утырды. Габдулла, Ташаякны тагын күрү, әйләнчеккә утыру хыялы белән мавыгып, йокларга ятудан баш тартып, әтисенең эшләгәнен күзәтте: иртәгә киеп аласы кәҗүл читекнең барлыкка килүен үз күзең белән күреп утырудан күңеллерәк тагы нәрсә бар?

Газизә апа аңа берничә тапкыр:

– Габдулла, күз нурым, урының җәйгән, менеп ят, бәгърем, иртәгә иртәрәк торырбыз, – дип карады.

Габдулла, эшләнеп бетәргә якынлашкан читегеннән күзен ала алмый:

– Хәзер, әни, – диде, һәм бу сүзне инде ул бу кичне әллә ничәнче тапкыр кабатлый иде; күзләрен угалап, килә торган йокысын качырырга, авызын ачып исни башлау белән, шунда ук аны тыярга, йокысы килүен сиздермәскә тырышты. Ул: «Читек эшләнеп бетмәс тә, без Ташаякка бара алмый калырбыз», – дип курыкты. Утыра торгач, ул кинәт калгып китте һәм бүкән өстеннән авып төшә язып калды.

– Йокың килгәнен яшереп утырасың бит син, разбунник, әйдәле, – дип, Вәли абзый читекне бер читкә куйды да Габдулланы күтәреп алырга үрелде. Ләкин Габдулла:

– Әти, юк, юк, минем йокым килми, менә! – дип, күзләрен әтисенә киереп ачып күрсәтте.

– Туктале, тукта, синең күзләрең нишләгән? – диде каударланып Вәли абзый. – Анасы, карале, сыңар күзен бөтенләй кан баскан бит улыңның…


* * *

…Икенче көнне иртән Габдулланың сыңар күзе генә ачылган, икенчесе, кабак өстендәге зур кызыл шеш белән күпергән хәлдә, бөтенләй кысылып тора иде.

Ташаякка бару урынына аны Мөхетдин суфига өшкертергә алып киттеләр.

Мөхетдин суфиның да тыны килешмәде, күз шешенүендә дәвам итте. Мәгърүфә әбинең: «Арпам, имеш, мә күкеш», – дип имләүләре, арпаны мәчегә, эткә, бүрегә күчерү ырымнары да ярдәм итмәде. Ниһаять, Габдулланы Кабан күленең теге ягындагы бер күрәзә картка алып бардылар. Карт, өшкереп-төкереп, аның күзенә ниндидер тамчылар тамызды.

Шуннан соң Габдулла ике тәүлек йоклый алмый, ашамый-эчми, үкереп ятты. Өченче көнне Сәхип солдат һәм Григорий үзләре белән кечкенә, ябык кына гәүдәле, зур гына борыны өстенә тимер күзлек кигән берәүне ияртеп алып килделәр. Ул баланы карады да башын чайкады:

– Харап итә язгансыз бит баланы! Аһ, безнең караңгылык, аһ, безнең артталык, – диде ул, сукранып, телләрен шартлатып куйды.

Ул язып калдырган язу белән Сәхип үзе эшләгән больницадан ике дару алып кайтты. Аларның берсен эчереп, икенчесе белән Габдулланың күзен юа торгач, балага хәл кереп китте, аның кызуы сүрелде, ул тамагына ашый башлады.

Беркөнне иртә белән Габдулла авыру күзен кысып кына ачты да әнисеннән:

– Әни, әйләнчеккә барабызмы? – дип сорады.

Газизә апа, Габдулланың терелә башлавы белән сөенсә дә, аның бу үкенечле теләгенә ни дип җавап бирергә белми, әрнеп:

– Ташаяк ябылды шул инде, улым! – диде һәм, ирексездән атылып чыккан яшен күрсәтмәс өчен, читкә борылды.




7


Габдулла, терелеп, беренче тапкыр урамга чыкты. Аның үз иптәшләрен, бигрәк тә Әптелбәрне күрәсе килә иде.

Урамда брахмистр малае күрше урам малайлары белән ашык уйныйлар. Габдулла, башын авырткан күзе ягына авыштырыбрак, дусларча елмайган хәлдә, аларны күзәтергә тотынды. Әмма тегеләр, Габдулланы күрү белән:

– Кит, юл өстендә торма, аягыңа җибәрәбез, – дип кычкырдылар. Берсе, ашыкка тидерүдән бигрәк, Габдулланың аягына тидерергә тырышып, төзәп тә җибәрде. Ләкин ашык тими узып китте.

Габдулла, эшне уенга борып җибәрәсе килеп:

– Тимәде, тимәде, – дип кычкырды.

– Тимәс менә, мин килеп салып җибәрсәм! Икенче күзеңнән колак какканыңны сизми дә калырсың, – дип кычкырды күрше урам малае…

– Сукыр, сукыр! Кылый күз! – дип үчекләргә тотындылар башкалары.

Күтәренке күңел белән чыккан Габдулла кинәт сүрелде, аның бөтен ачуы белән шул балалар өстенә ташланасы килде. Тик алар күп, ә Габдулла берүзе генә! Шулвакыт көтелмәгән җирдән Әптелбәр атылып чыкты да, Габдулланы үчекләп торучы малайлар өстенә ташланып, аларны уңлы-суллы селтәп ташлады. Малайлар бер минут эчендә, эрегән төсле, бу урамнан юк булдылар.

Әптелбәр брахмистр малаен:

– Күрше урамнар безнекеләргә тия, ә син карап торасың, – дип битәрләде.

– Ул үзе бит башта, – дип, брахмистр малае нидер әйтергә теләгән иде, Әптелбәр аның сүзен:

– Кит әле син, чухыр! – дип өзеп куйды.

Брахмистр малае, авыз эченнән ырылдашып, кырын-кырын капкага китте һәм, йорт эченә керү белән, башын чыгарып:

– Ә синең әниең чихутка, әтиең телсез, – дип кычкырды.

Әптелбәр:

– Аһ, әле син шулаймы? – дип, аңа ташланды.

Брахмистр малае, йөгереп, өйнең баскычына менеп китте һәм ачы тавыш белән «әти!» дип кычкырды. Әптелбәр килеп өлгергәнче, ул өйалдына кереп алды һәм эчтән, ишекне аз гына кысып ачкан көе, телен чыгарып, үчекләшеп торды.

– Чыгарсың әле! – дип янады Әптелбәр.

Бу хәлне ишетеп, үз өйләренең баскычына чыккан Аннушка:

– Әптелбәр, ташла, Мустафа ул нехороший, чебешкә утырган тавык астындагы йомыркаларны ташый, – диде һәм балаларны су буена төшеп уйнарга чакырды.

Әптелбәр, уйнарга бик теләсә дә, бу тәкъдимне кире какты. Ул өйдә анасының авырып ятуын һәм балык шулпасы теләвен, әтисенең, эшкә урнаша алмый, өйдә эшсез утыруын һәм, мактаныбрак, үзенең өйдә бердәнбер туйдыручы булып калганын сөйләп бирде.

– Мин хәзер Бакалтайга барып, ике җәен тотып алып кайтам, берсен әнигә пешерәбез, икенчесен Печән базарына чыгарып сатабыз да балык сөзә торган зур ятьмә сатып алабыз. Аннан балыкны күп итеп тота башлыйм да теге үлчәү янындагы балыкчы Хисмәтнеке кебек таш кибет ачып җибәрәм. Аннан соң мин балыкны үзем тотмыйм инде, миңа аны тотып китерәләр. Ә мин кибеттә чут салып кына утырам. Сез балык алырга миңа гына килегез, сезгә мин аны бушлай бирермен, яме?

Балалар моңа чын күңелдән риза булдылар һәм Әптелбәрнең юмартлыгына исләре китте.




Алтынчы бүлек





1


Габдулла аны Өчиледә адаштырып, Казанга качып килгән иде. Ә ул «Кайда булды минем кечкенә корбаным?» дигән сыман, авылдан авылга күчеп, чакрымнар артыннан чакрымнар үтеп, Казанга, аннан соң Яңа бистәгә килде һәм мыштым гына Вәли абзый өенә керде:

– Ә, менә кайда икән ул?

Ачлык кечкенә Апушны, ниһаять, эзләп тапты.

Иң элек Газизә апаның кәләпүш эше тукталды. Аның товар (хәтфә, кәлинкүр, җеп) бирә торган бае вывескасын «компания» гә алыштырды да мәскәүлеләргә булган бурычыннан сумына егерме дүрт тиен түләп котылды. Шуннан соң ул сабын сәүдәсенә күчте.

Газизә апа, баеның кибетенә килеп:

– Ибраһим абзый, алайса, мин башка берәү белән киңәшеп карыйм әле, – диде.

Ибраһимның яхшы кәләпүшчене җибәрәсе килмәве булырга кирәк:

– Ай, оныта ук язганмын, бикәң сине «кереп чыксын әле» дигән иде бит, йомышы бар шикелле, – диде.

Шул көннән алып Газизә апа байбикәнең өендә аның тегү-чигү эшләрен, туры килгәндә, беррәттән өй эшләрен дә башкарып йөрде. Моның өчен байбикә аңа әчмухалап чәй биреп җибәрә иде:

– Үзебез өчен генә тота торган сәйлүн чәе, йөз дә биш номерлы, эчеп карагыз әле, бик йөрәккә ята торган, бик нәгыз, бик…

Вәли абзыйның да кәсепләре кирегә китте.

Беркөн ул базарга алып чыккан читек-кәвешләрен кире алып кайтты да сәкегә күтәреп бәрде:

– Кадалып бетсен базары, асты өскә килеп бетсен Гайнетдин компанияләре-ниләре белән! Әйе, ыммым… Атна буе бөкрәеп, күкрәк черетеп утыр-утыр да, биргән бәяләре синең товар хакыңны да капларлык булмасын. Кәсепмени бу, мат якасына! Әйе, ээ… Ым-мыммм!..

Ул көнне кич утыру булмады. «Бик нәгыз» 105 номерлы сәйлүн чәен каты-коты белән сүзсез генә эчтеләр дә тавыш-тынсыз гына йокларга яттылар.

Икенче көнне Газизә апа Ибраһим байларга Габдулланы да ияртеп алып китте.

– Бүген байларда бик зур аш-су буласы, әзерләшергә чакырдылар. Габдулланың да бераз тамагы туеп кайтыр, бәлкем, – диде ул.

Газизә апа белән Габдулла, Иске бистәгә чыгып, Захарьевский белән уңга борылдылар да ике катлы зур таш йортның капкасы алдында тукталдылар. Капкага якынаю берьюлы мөмкин булмады: аның тирәсен әллә никадәр теләнче сырып алган, ерып үтәр хәл юк! Җитмәсә, Газизә апа белән Габдулланы күреп шаулаша башладылар:

– Карале, кара, әле генә килеп, сәдакага бездән элек үрелмәкче була!..

– Байның каенигәчедер ул. Күрмисезмени, ак шәл астыннан яңа кәшемир яулык бәйләп җибәргән…

– Улының аягындагы читеге кай таба!.. Савырлап каеган өр-яңа читек, ә?

– Шул көе сәдака сорарга килгән. Кеше дигәнең!

– Оялмый да… Чисти оятсыз икән!..

– Тирес бит икән!..

Капка эчтән бикле, шакысаң да ачучы булмас: монда кем шакыганны кем белсен? Газизә апа, үзенә каратылган иләмсез сүзләргә әһәмият бирмәскә тырышып, иреннәрен кысты һәм, эчтән берәрсе чыкканны көтеп, читкәрәк барып басарга мәҗбүр булды. Шулвакыт Габдулла кинәт:

– Әптелбәр! – дип кычкырып җибәрде.

– Кайда?

– Менә әле генә шунда иде!.. Әллә кая китте!..

Габдулла әнисенең кулыннан тартылды.

– Тик тор! Үзенең күренәсе килмидер.

– Нигә күренәсе килми? – дип гаҗәпләнде Габдулла. Аның дусты Әптелбәрне күрәсе һәм яңалыклар белән бүлешәсе килде.

Капка тоткасы эчтән шалтырап китте. Теләнчеләр капкага ташландылар. Капка ачылмады.

– Йоклый торгандыр әле, байны әйтәм, тормагандыр әле… – диде арадан бер картрагы.

– Дәүләтле кешегә иртүк торып янчык табасы юк шул, – диде башына мескен бүрек кигән карчык.

– Аның алтыны янчыкта түгел, капчыкта шул, беләсегез килсә.

– Алла дәүләтен мул кылсын, берүк! Бик юмарт, бик шәфкатьчел кеше бу Ибраһим бай.

– Мәкәрҗәгә китсә дә, Эрбеттән кайтса да, авырып терелсә дә, безне онытмый…

– Безне онытмаганга, Хак Тәгалә аның дәүләтенә бәрәкәт бирә…

– Үткән атнаны җигеп чыга торган атының аягына су төшкәч, терелсә дип, нәзерен әйткән, диләр. Шуның сәдакасын өләшә микән?

– Компания булып ачкан сәүдәсеннән табыш ясаган, ди, белмисез икән әле.

– Кеше сөйләгәннең барысына да ышана китсәң, әнә Мәскәү байларын бик нык утырткан, имеш, дип тә сөйлиләр…

– Ээ… шуның сәдакасы инде бу, алайса…

– Нигә, аның өчен дә баш кирәк…

– Хәләл белән баеп булмый инде, нәрсә әйтсәң дә…

– Безнең авыздан чыккан сүз булмасын. Үзенең компаньоны, теге Орынбурның Әхмәт бай белән уртак болын алып, шуның печәнен саткан, имеш, бу. Табыш бүлгәндә, теге риза булмый, судка биргән, имеш… Дөрес түгелдер, дошман сүзедер… Юк, юк…

Ул арада капкадан, биш гөрәнкә сыешлы кечкенә ак капчык күтәреп, түгәрәк кара сакаллы ыспай приказчик чыкты. Аны чак кына төртеп екмадылар.

– Утырыгыз тезелеп, барыгызга да җитәр, – дип боерык бирде приказчик.

Этешү-төртешү китте, һәрберсенең алгарак чыгып утырасы килде. Приказчик хәйләкәр кеше икән, ул сәдаканы капка яныннан түгел, артка ук чыгып өләшә башлады. Бар да тынды. Приказчик кулын капчыкка тыккан саен, өр-яңа бер тиенлекләр «гөж» килеп шаулап алды. Приказчик аларны бер уч тартып чыгарды да сузылган кулларга берәм-берәм тамызып чыкты. Бер тиенне алып икенче кулын сузган үсмерләрнең кулына «чалт» итеп сугып алырга да өлгерде. Акча шылтырау тавышына рәхмәтләр, озак гомер теләүләр ялганып китте.




2


Габдулла бу кызык тамашаны карап туярга өлгермәде, әнисе аны капкадан эчкә алып кереп китте. Ул арада зур кара эт, чылбырыннан тартылып, болар ягына ыргылды һәм буыла-буыла өрергә тотынды. Габдулла әнисенең аякларына ябышты. Газизә апа аңа:

– Курыкма, улым, аның чылбыры өзелерлек түгел… Әйдә, менә бу яклап, – дип, Габдулланы кухняга алып керде.

Аларны күпертмә җилкәле ак алъяпкыч япкан зур һәм таза гәүдәле чибәр генә хатын каршы алды. «Шушы икән байбикә», – дип уйлады Габдулла. Ләкин бу байбикә түгел, аның асравы гына иде әле.

Өстәлләрдә һәм шүрлекләрдә нәкъ Ташаяктагы сыман тезелеп торган бакыр, җиз, пыяла савытлардан башканы күрмәгәч, Габдулла гаҗәпсенеп куйды: «Байларның өе шундый була икән: тәлинкә дә чынаяк. Байлар ашап кына торалар шул…»

Ул ара булмый, юкарак гәүдәле, ыспай гына киенгән зур кара күзле хатын килеп керде һәм, Газизә апаны күреп:

– Ә килдеңме, Газизәбану? Бик һәйбәт. Бу кем, синең улың мәллә? – дип сорады.

Байбикә шушы үзе иде.

– Әйе, бер почмакта утырып торыр инде, бикә, сезне борчымас ул, – диде Газизә апа, гафу үтенгәндәй итеп.

– Ярар, бакчага чыгып утырсын, чәчәкләргә генә кагылмасын… Йосыфҗан, Йосыфҗан, кер әле монда, акыллым!

Гадәт һәм кыланышлары белән унике-унөч яшьләр чамасы гына булса да, буйга әрсез үсеп киткән Йосыфҗан килеп керде. Ул, телен чыгарып, кулындагы зур гына кисәк бәлешнең эчендәге алмасын ялый, үзе бертуктаусыз борынын тарта иде.

Габдулла аптырап калды: «Туктале, тукта, соң бу бит теге кем… Ташаякта мине төртеп ега язган малай!»

– Бар, улым, – диде малайга, иркәләп кенә, байбикә. – Менә бу кунак егетне бакчага алып чык. Кара, чәчәкләргә кагылмасын! Бар, мин чакырмый кермә. Кунаклар янында чуалмасаң да ярар, бүген бик олы кешеләр генә киләсе, яме? Сүземне тыңласаң, иртәгә үк үзең сораган теге көмеш йөгәнле, пыяла күзле атны алып кайтырмын…

– Әйдә! – диде малай Габдуллага.

Алар бакчага чыктылар.

Бакча чынлап та матур. Кызыл ком сипкән юлның чит-читендә тәбәнәк кенә яшел рәшәткә… Аның эчендә кечкенә-кечкенә таулар – чәчәкләр тавы… Нинди генә чәчәкләр юк монда! Ал, кызыл, ак, сары, сыек зәңгәр, куе зәңгәр… Вак кына күгәрчен күзе хәтлеләреннән алып олы кешенең йодрыгы зурлыгы чәчәкләр… Уртадагы иң зур чәчәк тавының өстендә колга, аның очында кояшка чагылып, күзнең явын алып тора торган көмеш шар…

Габдулла бакчаны бик кызыксынып тамаша итә генә башлаган иде. Йосыфҗан, кызык итепме, әллә комсызлыгыннанмы, тилгән кебек, кулларын җәеп, аның тирәсендә әйләнә башлады. Габдулла кайда борылса, ул аның алдына чыга, күзәтергә комачаулый, телләрен чыгара, күзләренең агын әйләндереп карый, авызын кыйшайта…

– Син барыбер безнең Сәхәби кебек итә белмисең, – диде Габдулла.

Җавап урынына теге, Габдулланы үчекләп, аңлаешсыз тавышлар чыгарды:

– Сә-сә-сә… хә-хә-хә… би-би-би… хи-хи-хи…

Аннан ул, Габдуллага кулындагы бәлеш кисәген сузып:

– Мә! – диде.

Ачыккан Габдулла, үзе дә сизмәстән, кулын сузды. Әмма теге шунда ук бәлешен кире тартып алды да, икенче кулын сузып, Габдуллага күкеш күрсәтте һәм кычкырып көлеп җибәрде. Аннан ул, куак төбенә әйләнеп: «Гөлгел! Гөлгел!» – дип, кемнедер чакыра һәм, кулындагы бәлешен чеметеп-чеметеп, валчыкларын шул якка ыргыта башлады. Ул да булмады, куак артыннан… дөнья матурлыгы бер яшел кош канатларын җәеп килеп чыкты! Аның каурыйлары һәм койрыгы, кояшка елкылдап, кырык төс белән балкый. Койрыгындагы күз-күз түгәрәк бизәкләре бик оста сурәтче кулы белән ясап куйган төсле! Башындагы чукмарлы энәләре әллә шундый булып үсеп чыккан, әллә аларны купшылык өчен юри кадап куйганнар?!

Габдулла, кызыксынып, кошка таба бер адым атлап куйды, шунда ук юлына Йосыфҗан аркылы төшеп кычкырды:

– Якын киләсе булма, минем тавис бу!

Габдулла чигенеп куйды. Ул кинәт үзен бу бакчада очарга гына түгел, талпынырга да ирке булмаган чебеш итеп хис итә башлады. Аның инде кире кухняга йөгереп керәсе һәм әнисенең итәгенә ябышасы килде.

Шулвакыт капкалар ачылуы, тарантаслар шалтыравы ишетелде. Йосыфҗан, муенын сузып, йортка карады һәм, кунаклар килә башлавын күреп, Габдуллага:

– Тависка йә чәчәкләргә кагылсаң, мин синең муеныңны өзәрмен, – дип, бармагы белән янап алды да чыгып йөгерде.

Габдулла иркенләп бер тын алды һәм кошны күзәтергә тотынды.

Әйе, бу шул үзе! Саҗидә апасы сөйләгән бәхет кошы! Шуңа күрә Йосыфҗан шундый бәхетле… Теләсә, бәлеш кисәгенең камырын ашый, теләсә, аның алмасын гына ялый. Теләсә, аңа әнкәсе көмеш йөгәнле ат алып кайтып бирә, теләсә, ул Ташаякта туйганчы әйләнчектә әйләнә… Ә аның өендә нихәтле савыт-саба, теләсә кайсыннан теләсә нәрсә ашый… Менә әнисе белән бүген монда килмәсә күрер идемени ул бәхет кошын?.. Саҗидә апасы кайда, нишли икән хәзер?

Күрәсе иде хәзер Саҗидә апаны. Сөйләп бирәсе иде. Юк, үзен җитәкләп менә шунда алып киләсе иде. Әптелбәрне дә…

Кинәт ишекләр ачылган, кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелде. Өйнең бакчага чыга торган, яшелле-кызыллы пыялалар белән бизәлгән зур ишегендә кешеләр күренде. Алар, баскычтан төшеп, кызыл ком сипкән юл белән болай таба килә башладылар. Габдулла нишләргә белми аптырап калды һәм ихтыярсыз җиргә чүкте.

Килүчеләрдән берсе, калын гына җирән мыеклы, хәйләкәр генә кысылып көлеп торган, сөрмә тарткан күзлесе, өй эчендә башланган әңгәмәне дәвам иттерде:

– Шулай, шулай, Нәни абый, кыздыр хәлфәне, кыздыр! Югыйсә шәригать юлыннан читкә чыга башладылар. Хәтта теге Миһри апаның чигүче кызлары янына йөриләр дип ишетәбез. Шәкертләре, хәлфәләре һәммәсе бергә… Кыздыр үзен! Ә син, хәлфә, бирешмә, йә, йә!

Габдуллага аның тавышы һәм көлүе, буш мичкәгә кычкырган сыман, улап ишетелде. Ул соңыннан бу кешенең шушы йорт хуҗасы Ибраһим бай икәнен белде.

Кунаклар Габдулла яныннан аны бөтенләй сизми үтеп киттеләр һәм, куак артындагы яшел чардуган эченә кереп, камыштан үргән урындыкларга утырыштылар.

Нәни абый дигәне укучыларга мәгълүм Сәгыйтьҗан бай Сәгыйтов иде. Ул кызып китте:

– Минем өчен Миһриҗамалга түгел, шайтанның үзенә йөрсеннәр! Әмма минем мәдрәсәм эчендә тәртип булсын… Без акча бирмәсәк, сез үзегезнең Бохарадан алып кайткан чалмагыз белән кая барыр идегез икән, ягъни мин сездән сорыйм, дамелла Сафиулла?

– Дөрес әйтте Нәни абый, исбат лазем, хо, хо, хо! – дип, бәхәсне кыздырырга тырышты Ибраһим бай.

Сафиулла дигәне салынкы гына зур борынлы, өстенә күк постау җилән, башына кара чуклы кызыл фәс кигән, хәлфә сыман кеше, көлми генә, бармагы белән күз төпләрендә казына-казына мыгырданды:

– Безнең мәдрәсәдәге тәртип, һәрхәлдә, башка мәдрәсәләргә караганда…

– Кайда? Кайда ул тәртибегез? – дип бүлде аны Сәгыйтьҗан, – ишетелгән хәлмени, кырык шәкерт мәдрәсәне ташлап чыгып китсен, имеш! Мәскәү студеннары булганнармыни? Әле узган ай гына «Тәрҗеман» газетасы «Мәскәү студеннары, үз идарәләренә каршы баш күтәреп, чуалыш кузгатканнар. Әлхәмделилла, бу безнең мөселман мәдрәсәләремездә булган һәм булачак эш түгел» дип язып чыкты. Бер ай да үтмәде, Казанның иң зур мәдрәсәсендә, кем мәдрәсәсендә диген әле, Шиһап хәзрәтнең үз мәдрәсәсендә шәкертләре фетнә чыгарып яталар. Бөтен әһле исламга йөз каралыгы!..

– Мәхдүм коткысы белән эшләнгән эш булды бу, Сәгыйтьҗан абзый!..

– Әлбәттә, синең коткың белән түгел, аны без үзебез дә беләбез. Бу эштә синең катнашың булган булса, әле безнең арада утырыр идеңмени син?.. Коткыга катышмау әле ул бик зур хезмәт түгел… Үзеңнең гыйлемең, абруең белән генә шул шәкертләрне тотып калган булсаң икән син.

– Көчебездән килгәнне эшләдек, Сәгыйтьҗан абзый! Без тотып алып калмаган булсак, калганнары да чыгып киткән булыр иде.

– Сез тотып алып калмадыгыз аларны, дамелла!.. Зәкят бирәбез, киендерәбез дип, без – байлар тотып алып калдык аларны, беләсегез килсә… Монда үз кешеләребез, яшерен-батырыны юк…

Кунаклар арасыннан гөмбәгә охшаган карсак кына, юантык кына берсе селкенеп куйды:

– Биредә берәү дә гаепле түгел. Нәни абый, җәдитчеләр гаепле монда… Аларның коткысы бик көчле…

– Шиһап хәзрәт, мәрхүм, үзе гаепле монда, урыны оҗмахта булсын, мәрхүм өстеннән гайбәт булмасын, – диде Сәгыйтьҗан бай. – Ул тезгененнән ычкындырды шәкертләрен… Имеш, дөнья гыйлемнәре кирәк, имеш, русча укырга кирәк. Әнә дөнья гыйлемнәре укып, берсе чукынды бит…

– Анысы да дөрес түгел, – дип каршы төште Ибраһим бай. – Сәхипгәрәй хәлфә ул шәригать гыйлеме укып чукынды. Ә менә учительский школ начальнигы Шаһбаз морза, русча укып та, үз динендә калды, хо, хо, хо!

– Ай, сөйләмәгез миңа шул Шаһбаз дигәннәрен! Үз динендә калды, имеш, калса, аның мөселманлыгы нәрсәсендә?

Берничә бай, Сәгыйтьҗанны куәтләп, Ибраһим байга ябырылдылар:

– Димәк, безгә ислам гыйлеме кирәк түгел?

– Безгә рус гыйлеме генә кирәк, алайса?

– Яшьлегеңә барасың, Ибраһим бай!

Ибраһим бай үз сүзендә торды:

– Кем әйтә, ислам гыйлеме кирәк түгел, дип! Берәү дә әйтми. Мин әйтәм, әгәр дә менә син, Гайнетдин абзый, ислам гыйлеме өстенә үз балаларыңа шут[20 - Шут – счёт; исәп-хисап.] гыйлеме дә укыткан булсаң, яһүд конторщигы тотарга туры килмәс иде сиңа, нигә, дөрес түгелмени?

– Тотсын! – дип карулашты юантык җирән бай. – Минем улымның русча укымавының зәкятыннан китсен! Аңа була, минем улым кеше күзенә карап йөрми бит әле, әлхәмделилла! Үз башына эш йөртә. Шулай түгелме, Мөхәммәтҗан абзый?

Мөхәммәтҗан бай сүз көрәштерүне ул кадәр сөйми, ләкин ул монда үз фикерен әйтми булдыра алмады.

– Үз шәһәрең белән генә чикләнсәң, анысы да хактыр, бәлкем, – диде ул. – Менә мин сәүдә эшләре белән, үзегез беләсез, чит мәмләкәтләргә чыгып йөреп кайттым. Мимечендә дә, инглизендә дә, хәтта амриканында да булдым. Шутны үзең йөртә белмәсәң, олы сәүдәгә тотынып булмый икән. Менә мин шуны белеп кайттым.

– Анысына да сүзем юк, Мөхәммәтҗан абзый, – диде җирән бай, – шут гыйлеме дә белсен, ярый. Аннан соң бит алар гимназия дә ниверсит[21 - Ниверсит – университет.] сорый башлыйлар. Менә кая бара бит хәзерге яшьләр!

– Анысын мин үзем дә иртәрәк дип саныйм, – диде Мөхәммәтҗан бай. – Гимназияләр һәм ниверситлар дворяннар өчен кирәк. Алар балаларын түрә ясарга укыталар. Без дворяннар түгел, сәүдә кешеләре.

– Әйе, – дип куәтләде Сәгыйтьҗан, – дворян, үз имениесен сатып, баласын йә духтырлыкка, йә атбакатлыкка укыта. Аның башка юлы юк. Ә без аның имениесен сатып алабыз. Шулай булгач, нигә безгә ниверсит?

– Әйе, – диде, бөтенләй ярсып, җирән бай, – пычагымамы миңа малаемның атбакатлыгы! Акча түләсәм, миңа Мәккә мөшриге дә атбакат!

– Безнең Бать исән булсын, Бать[22 - Шул замандагы атаклы адвокатның фамилиясе.]! – дип өстәп куйды Сәгыйтьҗан. – Бер дә сезнең Шаһбазларыгызга баш иеп бармабыз… Үзләре безгә килерләр…

– Килер, – диде Ибраһим бай, – менә хәзер Шаһбаз морза килеп җитәр, аны да чакырттым. Сөзешергә килгәндә, ул сезнең мөгезләрне сындыра инде, сындыра!

– Үз фикерем хак булганнан соң, төкерәм мин сезнең Шаһбазларыгызга, сукыр Каюмнарыгызга! – диде Сәгыйтьҗан һәм, бөтенесенә серле генә карап чыкканнан соң, шыпыртрак тавыш белән әйтеп куйды: – Әгелчәннәр әнә сезнең образованный Шаһбазларыгызга бармый, менә безнең кебек түмгәкләргә киләләр әле…

– Ничек, нинди әгелчәннәр?

– Яшерене-батырыны юк, монда үз кешеләребез… Аларның үтенүе дә шулай, читкә таралмасын, мин сезгә бер хәбәр әйтим…

– Ие, ие?..

– Инглиздә чыга торган «Таймас» газетасының мөхбирләре шәһәребездә мосафир…

– Кара син! Йә, йә?

– Алар, әлбәттә, бире безнең мөселман ачларыбызга ярдәм кулы сузып килгәннәр…

«Гөмбә» янә телгә килде:

– Ай, бәрәкалла, шул әгелчән дигән халыкта мөселманнарга карата ниндидер мәхәббәт бар, күрәсең… Шулай булмаса, безнең дине исламның мөнбәре булган Гарәбстан аларга буйсынып яшәр идеме?

– Менә мин дә шул турыда сөйлим. Шул инглизләр, хәзергә исемнәрен әйтмим, бер баебыз һәм бер имамыбызны үзләре төшкән номерга чакыртып, озак кына сөйләшкәннәр. «Без гарәпләребезгә Коръән бастырып бушлай таратабыз, аларга үзебез мәчетләр салып бирәбез, дине исламиянең абруе без инглизләр алдында гаять югары тора», – дигәннәр. Шул сүзләрен дөресләр өчен, шундук чумаданнарыннан чалма чыгарып күрсәткәннәр. Менә сезгә әгелчәннәр…

«Гөмбә» кинәт үсеп киткән шикелле булды:

– Бәрәкалла, әлхәмделилла, дине ислам өстенлек таба, болай булгач…

Ибраһим, Сәгыйтьҗанга әйләнеп:

– Йә, йә, Нәни абый, әгелчәннәр тагын ни сөйләгәннәр? – дип кызыксынды.

– Бохара әмире Мирсәет Габделәхәт Баһадирны бик мактаганнар.

– Әйе, әйе, ни өчен инде, ягъни?

– Теге Сәмәрканд аша тимер юл салдырмауны падишадан үтенгән икән… Ягъни бу безнең дине исламга батмый, дине ислам бу эшне бидгать[23 - Бидгать – ярамаган эш.] дип таный…

Ибраһим кычкырып көлеп җибәрде:

– Төшендем мин хәзер моңа, төшендем, Нәни абый… Әгелчәннәр үзләре котыртканнар, алайса, Бохара әмирен… Аһ, разбойниклар!..

Мөхәммәтҗан байга да бу фикер ошап куйды:

– Без тимер юл үткәрсәк, әгелчәннең кызылбашлар, һиндлар белән сәүдәсенә китереп суга шул бу!..

– Әле без салдыра башлаган Казан – Муром тимер юлын кире сүтәргә киңәш итмәгәннәрме, Нәни абый, әгелчәннәрне әйтәм? Урыс белән мөселманны сөзештерә, ә? Менә бусы ошый миңа. Әгелчән, ә? Аһ, разбойник!.. Хо, хо, хо!




4


Ул арада капка чылбыры шылтырап китте, эт буыла-буыла өрергә тотынды. Ибраһим урыныннан кузгалды.

– Әнә Шаһбаз морза килде… Әйдүк, болай таба, Шаһбаз морза, бакчага рәхим ит!.. Ибраһимның сезгә дигән пылавы суынмас, курыкма. Ай-һай, пылау ашарга ашыга-ашыга кереп бара. Син менә монда кер әле, менә монда! Монда пылаудан тәмлерәк әңгәмәләр бара, йөземе дә бар, борычы да бар. Хо, хо, хо!

Бакчаның йорттан керә торган кечкенә капкасыннан хәтфә якалы кара сюртуктан, цилиндрдан, чал кереп килә торган сакалын ике якка тарап җибәргән Шаһбаз морза һәм тагын ике кеше килеп керделәр.

Шаһбаз морза, цилиндрын салып, бакчадагылар белән күрешә-күрешә, гадәтенчә күтәренке тавыш белән сөйләп алып китте:

– Сезнең мәзәкчән кеше икәнне аңламаган берәү булса, әлбәттә, бик нык амбициягә бирелер иде, Ибраһим әфәнде! Сез мине беләсез бит инде. Мин именно сезнең менә бу бакчагызны яратып киләм бирегә. Казанның тузан сахралары уртасына утырган оазис бу минем өчен. Мин монда чын мәгънәсе белән истирахәт итәм. Мин монда шәһәребезнең атаклы кешеләрен очратам. Милли вә дини мәсьәләләр буенча кыйммәтле фикерләр ишетәм, үземнең гаҗиз тавышымны ишеттерәм. Күрәсез, безгә шундый общество җыела торган урын, милли клуб җитми. Без таркау яшибез, Ибраһим әфәнде. Ә безнең прогресс өчен нинди кирәк мондый җыелулар! Шулай түгелме, господа?

«Гөмбә» Шаһбаз морза сүзенә ялагайланып хихылдый башлаган иде. Сәгыйтьҗанга күзе төшеп, туктап калды. Сәгыйтьҗанның чырае тәмам бозылган иде.

Шаһбаз морза белән ияреп килгәннәрнең берсе сүзгә кушылды:

– Әгәр бу бакча булмаса, аны уйлап чыгарырга, юктан бар итәргә кирәк иде, дип әйтергә тели Шаһбаз морза!

Бу хәтфә якалы яшел казакидан, кара кырпу бүректән, купшы гына кара мыеклы, иреннәре ниндидер сүз әйтергә теләп елмаерга торган утыз биш-утыз алты яшьләр чамасындагы кеше иде.

– Менә өстенә басты безнең яшь галимебез Габдерахман әфәнде Ильясов, – диде Шаһбаз морза. – Гафу итегез, мин сезгә представить итәргә үк онытканмын… Бу – Казан университеты янындагы Тарих-этнография җәмгыятенең действительный члены…

Сәгыйтьҗан фикерен яңа гына җыеп өлгерде, ахры, ул Шаһбаз морзаның сөйләп беткәнен дә көтмәде:

– Могтәбәр мөселманнар белән күрешәсегез килсә, мәчеткә, җомгага йөрергә кирәк, Шаһбазгәрәй морза, – дип ярып салды.

Ибраһим бай, бәхәс башлануга тәмам кинәнеп:

– Менә, менә, менә! Җыелу белән генә бетми, Шаһбаз морза, җыелып, менә шулай фикер сөзештерергә кирәк. Әйе, торасың да бакча дисең. Акчаң булса бер букча, синең дә булыр бакча. Йә, йә, Нәни абыйның сүзенә менә чыгарып сал инде үз тәңкәңне!

– Чтож!.. Мин Сәгыйтьҗан әфәнденең фикере белән бик, бик килешәм…

– Синең килешүең безгә кызык түгел, Шаһбаз морза, менә сез сөзешегез!.. Сөзешегез!.. Ә? Нигә мәчеткә йөрмисең? Тәһарәт ала белми торгандыр ул!

– Юк, мин Сәгыйтьҗан әфәндегә кушылам, господа! Әйе, дөрес, бәлкем, мине мәчеттә сирәк күрә торганнардыр мөселманнар. Әмма мин мөселманлыкны югары мәгънәсендә аңлыйм. Минем мөселманнарны прогрессның югары баскычына күтәрәсем килә.

Ибраһим бай, урынында утыра алмый:

– Төтене туры йөри моның, Нәни абый. Исбат лазем… Йә, йә? – дип куйды.

– Ә син шуны әйт, әнә Хаммат мулла малае өендә театр корып ята, ди. Бәлкем, син ислам белән театрны да бергә сыйдырмакчы буласыңдыр, Шаһбазгәрәй морза?.. Сезнеңчә, мәчет салдырганчы, бер зур театр салдырып, биш вакыт намазны шунда гына укырга кирәктер, бәлкем, әлгаязе билла!

Җирән бай үсенеп китте:

– Афәрин, Нәни абый!.. Менә моның белән җәдитләрнең авызын яптың, болай булса!

Кинәт Габдерахман әфәнденең ирен очындагы елмаюы сүрелде, ул түзми, сикереп торды:

– Биш вакыт намазны, әлбәттә, берәү дә театрда укымас, анысы – юк сүз! Вәләкин театр исламның нигезләренә каршы килми. Театрның кирәклеген тормыш үзе таләп итә. Халык гыйбрәт эзли. Карты, яше, хәтта Сәгыйтьҗан әфәнде, сез әйткән мәчет әһелләре часовняга куелган христиан изгесенең тәлинкәгә салынган кисек башын һәм мөселманлыктан йөз чөергән Сәхипгәрәй хәлфәнең тактага ябыштырылган рәсемен карарга толчокка йөриләр. Шөбһәсез, алар гаепле түгел монда. Аларның гыйбрәткә сусаган күңелләрен сугара белмәүчеләр – менә без гаепле бу эштә. Безгә аларны тәрбия итәргә кирәк. Театр аркылы аларга гыйбрәт күрсәтергә кирәк. Шөкерләр булсын, татарлар арасында моны аңлаучылар туып килә. Хәтта без бүгенге көнне үзебезнең беренче әдипләребез бар дип мактана алабыз. Муса Акъегетзадә һәм Заһир Бигиев җәнаплары безгә милли романнарыбызның үрнәкләрен бирделәр. Сез укыгансыздырмы, беренче буларак медицина мәктәбен тәмам кылып диплом алган Разия ханым Котлыярова турында яздылар. Афәрин! Без һәм үз тарафымыздан татарның сәнаигъ нәфисәсен[24 - Сәнаигъ нәфисә – нәфис сәнгать.] булдыруны максат итеп куйыйк һәм бу өлкәдә күршебез руслардан үрнәк алыйк. Театр – безнең бөек әмәлләребезнең берсе, һәм ул, һичшиксез, гамәлгә ашачак. Бу көн ерак түгел.

Шаһбаз морза кул чабып алды:

– Браво, Габдерахман әфәнде!

Ибраһим бай өчен сөзешү иң югары ноктасына килеп җитмәгән иде әле. Ул моңарчы дәшми утырган Мөхәммәтҗан байны котыртты:

– Дәү абый, карале, син берни дә әйтмәдең бит әле, морзага каршы бер сүз әйт инде, хо, хо, хо!

Мөхәммәтҗан бай урыныннан кузгалды. Аның бәхәскә катышасы килми иде, күрәсең.

– Шут гыйлеме укырга кирәк, яшьләр, шут гыйлеме, – диде ул, төшлектән авыша башлаган кояшка карап, – карале, Ибраһим, мин бүген өйлә намазын үти алмый калдым лабаса, кибеттән туры монда килдем… Өйлә авышмагандыр бит әле, сәгать ничә? Бир әле комганыңны, тәһарәтемне яңартып, берәр бүлмәңдә укып алыйм, казага калмасын…

Моның белән батып баручы хәлфәгә гүя бау ыргыттылар:

– Әйе, минем дә шундый хәл иде…

Ике кунак, комган тотып, бер якка киттеләр, калганнарына Ибраһим бай, пыяла ишекне күрсәтеп:

– Әйдәгез, алайса, мәҗлеснең иң кызыксыз өлешенә күчик, – диде һәм рәшәткә аша йортка кычкырды: – Һәй, малай, капкаларны бикләп куй, берәүгә дә ачма. Соңга калган кунаклар үзләренә үпкәләсеннәр!

Кунаклар кызыл ком сипкән юл белән кире киттеләр…

Газизә апа, чыгып, Габдулланы дәште. Җавап булмагач, ул аны эзли башлады. Ач Габдулла куак төбенә чүгәләгән килеш йоклап утыра, аның тирәсендә «бәхет кошы» әйләнеп йөри иде…

– Улым, бичарам! – дип, Газизә апа Габдуллага ташланды һәм, уятып, аның кулына зур гына бәлеш кисәге тоттырды.




5


Өенә кайтып мендәренә башын кую һәм күзләрен йому белән, Габдулланың күз алдын ал томан каплап алды. Томан җирлегендә нәкъ тавис койрыгындагы төсле аллы-гөлле күзәнәкләр, тамгалар… Алар бер зураялар, бер кечерәяләр, су өстендәге дулкын түгәрәкләре сыман җәелеп китәләр… Аларның уртасыннан кечкенә «бәхет кошлары» килеп чыгалар. Әллә каян Йосыфҗан йөгереп килә һәм Габдуллага бармак яный… Ибраһим бай күзләрен кысып көлә… Аннан кунаклар сөзешә башлыйлар. Аннан соң Әптелбәр килеп чыга һәм, Габдулланы күреп, шундук юк була. Аннушка күренә һәм:

– Әйдәгез әле, безнең теге кыргый тавык нишләп утыра икән? – ди…

Балалар келәт артына китәләр. Кычыткан арасында кыргый тавык утыра… Юк, бу тавык түгел, әлеге «бәхет кошы»… Аның тирәсендәге чебешләре нәкъ үзе төсле аллы-гөлле…

Иртәгесен Газизә апа, 105 номерлы сәйлүн чәе пешереп, өстәлгә байлардан алып кайткан бәлеш катыларын һәм һәркемгә яртышар шакмак шикәр куйды.

Кичәге байлар мәҗлесенең сыек кына шәүләсе булса да, бу бик күңелле бәйрәм чәе төсен алды. Әле эчеп туйгач та, алар бераз урыннарыннан тормый сөйләшеп утырдылар. Газизә апа белән Вәли абзый үзләренең төшләрен сөйләделәр. Габдулла төшен сөйләп тормастан, сорау гына бирде:

– Әти, нигә ул «бәхет кошы» күп итеп йомырка салмый? Тавык сала бит.

– Нинди «бәхет кошы», улым?

– Шул инде… әнә теге, мин бакчада күргән…

– Ибраһим байларның бакчасында күргән тависны әйтә ул, җанкисәгем, – диде Газизә апа. Габдулланың кичә куак төбендә ач көе йоклап утыруы аның күз алдына килеп басты да, кызгану, шәфкать хисләре яңарып китте бугай, ул Габдулланы кысып үбеп алды.

– Аны тавык кебек үрчетеп булмый шул, улым, – диде Вәли абзый. Аннан соң Габдулланың фикеренә капма-каршы рәвештә: – Юк, тависка караганда тавык файдалырак кош, – дип куйды.


* * *

Габдулланың Әптелбәрне бик, бик күрәсе һәм тавис турында сөйләп бирәсе килде. Сөйләп кенә бирәсе түгел, киңәш итәсе килде: ничек итеп Ибраһим бай малае Йосыфҗанны күндерергә дә ул яраткан берәр нәрсәгә тавис кошын алыштырып алырга? Алыштырып алуга килгәндә, аларның тәҗрибәләре дә бар. Беркөн алар Кабан күле буенда тапкан башы тишекле көмеш шарга күрше урамның көмешче Дәүли малаеннан пәке сабы алыштырып алдылар…

Тик менә Йосыфҗан нәрсәгә кызыга икән? Ул көмеш йөгәнле, пыяла күзле ат ярата… Аны аңа әнисе алып бирә инде… Тагын нәрсә ярата икән? Алма бәлешенең камырын ашамый, алмасын гына ялый бит ул. Алма ярата… Менә! Әптелбәр, әллә кем бакчаларына кереп, алма өзәргә оста… Бер капчык алма тутырып илтсәң, Йосыфҗанның кирелеге сына… Ни булса да булсын, Йосыфҗаннан тавис кошын алышып алырга кирәк… Аннан соң Әптелбәрнең әнисе дә терелә, әтисе дә эшкә урнаша. Әптелбәрнең дә Апушныкы кебек савырлы читеге була… Савырлы читеге булмаганга, ул Габдуллага үпкәләп йөри бит! Беренче тапкыр Габдулланың аягында яңа читекне күрү белән, әллә ничек сәерләнеп китте ул. Габдулла аны: «Карале, нинди матур читек!» – дип мактар һәм аның белән бергә куаныр дип уйлаган иде бит. Ул берни дәшмәде, читеккә сәер генә карап торды да әкрен генә китеп барды.

Икенче көнне Габдулла аңа читеген салып бирде:

– Мә, киеп тор, өйгә кергәндә салып бирерсең…

Әптелбәр читекне алмады. Үзенең чебиләп, тиресе кубып тора торган аякларына боек кына карап торды да:

– Миңа болай да әйбәт… Читекне аны кияүләр генә кия… – диде.

Шуннан соң бер тапкыр Габдулла, Әптелбәрнең күңелен сындырмас өчен, йортка яланаяк чыкты һәм, аягындагы ниндидер бетчәгә күрсәтеп, Әптелбәр алдында мактанып куйды:

– Менә минем дә аяк чеби чыгара…

Ләкин бу да Әптелбәрнең күңелен күтәрмәде. Шуннан Әптелбәр белән алар бик озак очрашмадылар. Габдулла берничә тапкыр Әсма апага кереп, Әптелбәрне сорады. Чирләшкә Әсма апа һаман урын өстендә ята, һаман сузынкы, зәгыйфь тавышы белән: «Әптелбәр өйдә юк шул», – дигән сүзләрен кабатлый…

– Әптелбәр өйдә юк шул…

Кайда ул? Нишләп йөри?

Беркөн чәй янында Вәли абзый белән Газизә апа сөйләшеп утырдылар:

– Бибиәсма кан йөткерә башлаган икән, бичара… Нигъмәтҗан һаман эш таба алмый, каңгырып йөри, мәхлук… Балаларын соранырга чыгарып җибәргән, имеш, дөрес микән шул?

– Бик кенә ярдәм итәсе иде дә бит, үз хәлебез хәл, дөньяның асты өскә килгере…

– Нинди тере, тәгәрәп торган адәмнәр иде бит! Ни көнгә калдылар…

Әптелбәрнең соранып йөрүен Габдулла күз алдына китерә алмый. Теләнче булып? Капчык күтәреп? Өйдән өйгә кереп: «Алла хакы өчен, бер генә тиен сәдакадан рәхим итсәгез лә», – дип?

Юк, Габдулланың моңа һич ышанасы килми иде…




Җиденче бүлек





1


Август чыгып бара иде инде. Вәли абзыйларның ишегалдына бер кеше килеп керде. Өстендә кама тоткан искерәк бишмәт, башында камчат бүрек… Ул, йорт уртасында тукталып, «Кай ишеккә керим икән?» дигән төсле каранып торды-торды да, Вәли абзыйларның баскычына килеп, таягы белән ишекне шакыды. Вәли абзый баскычка чыкты. Габдулла, аның артыннан Газизә апа тәрәзәгә килделәр…

– Әллә кемне эзли, – диде Газизә апа, – әтиең Әптелбәрләргә таба күрсәтә… Нәрсә бар икән, әллә Әптелбәр бу кешенең берәр нәрсәсен сорамый алып китте микән?

Аннан соң камчат бүрекле белән Вәли абзый Нигъмәтҗан фатирына төшеп киттеләр.

Бераздан Вәли абзый, кереп, һәммәсен аңлатып бирде:

– Бу теге кем бит… Ай, менә әле генә исемдә иде, кем дип йөртәләр соң үзен… Шул балалар җыеп йөри, мәптек ачкан… «Фәкыйрь балалар кирәк миңа», – ди… Нигъмәтҗаннарга алып кердем. Бибиәсма гына өйдә, авырып ята. «Мин, – ди, бу адәм әйтә, – сезнең улыгызның аягына булмаса, үземнең иске читегемне рәтләп бирермен, миңа мәптеккә генә йөрсен ул», – ди.

Газизә апа бөтенләй әсәрләнеп, күңеле йомшап китте:

– Йа Рабби, бар икән изгелекле кешеләр! Шуның исемен дә белмәгәнсең. Менә Габдуллабыз үсеп җитәр, шул кешегә генә тотып бирер идем укытырга… Шуннан соң, йә?

– Шуннан шул инде. Малайның аягына китерергә булды. Риза булыштылар. Әсма бик куанды.

Ике көн үтеп, өченче көнне камчат бүрекле кеше, култык астына ниндидер төргәк кыстырып, тагын килеп китте.

Шул көнне кичкә таба Габдулла тәрәзәдән Әптелбәрне күрде. Әптелбәр аягына шактый олы, ләкин өр-яңа кебек итеп карага буялган читекләр киеп алган да йортта йөри. Гадәттә, бик оста һәм сыгылмалы йөгереп, сикереп йөри торган малай әллә нишләгән: буе үрә каткан, аяклары олы кешенеке төсле салмак кына атлый. Тик ул бу йөрешен тигез башкара алмый, йә сөртенеп китә, йә үкчәсенә кыйшык басып куя! Үзе, сер бирмәскә тырышып, йөрүендә дәвам итә, шунда ук күз кырые белән генә бер аякларына, бер Габдулла тәрәзәсенә әледән-әле күз төшереп ала.

Габдулла йортка йөгереп чыкты.

– Менә син дә кияү булдың! – диде ул, сөенеченнән чүгә-чүгә көлеп.

Менә алар, читекле ике малай, бистә урамы буйлап атлыйлар. Әптелбәр Габдулланы өйрәтә:

– Син басканда тезләреңә чүгә төшеп бас. Алай аяк киеме тиз тузмый ул. Аннан соң ышыктан йөрергә тырыш, югыйсә кунычын җил ашый аның… – Аннан соң Әптелбәр Габдулланы үзенең яңа планнары белән таныштырды: – Беләсеңме, мин хәзер укый башлыйм бит. Укып бетерәм дә, Гөргери кебек, кәгазьгә машина ясый торган сурәтләр сызам. Аннан байыйм, таш йорт салдырам. Әнигә балык шулпасы ашатам. Әти белән без көне-төне токмач ашыйбыз… Мин Сәхип солдатныкы төсле мыек үстереп җибәрәм. Аннан… берәүгә дә әйтмәсәң, үзеңә генә әйтәм: Аннушкага өйләнәм. Вәт…

Габдулла чын күңеленнән ышанып һәм кызыксынып тыңлады.

– Сине туйга чакырам, – дип өстәп куйды Әптелбәр.

Яңа бистә кызы Кәшифә белән извозчик Шәяхмәтнең үткән көзне булып узган шатлыклы туе Габдулланың күз алдына килеп басты. Өметле һәм дәртле уйлар белән кабынган Габдулланың Әптелбәргә тавис турында сөйләргә дә хәтеренә килмәде…




2


Бу вакыйгадан соң бер ай чамасы вакыт узды. Беркөнне әлеге камчат бүрекле тагын килеп чыкты. Ул, таягына таянган килеш, ашыкмый гына, ләкин туп-туры Нигъмәтҗаннарга кереп китте.

Бу вакыт Газизә апа, җиңнәрен сызганып һәм терсәгенә тикле кызыл балчыкка буялып, учак өстендәге казанның тирәсен сылый, ә Габдулла иләктән борчак чүпләп утыра иде… Әнисе, Габдуллага карап:

– Балам, чүплисеңме? Мин хәзер мичне сылап бетерәм дә казан астына ягам. Әтиең кайтуына шул борчактан шулпа булса да пешереп алырга кирәк. Оным булса, чумарын да изеп салыр идем, он юк, кире беткересе. Бигрәк әшәке булды безнең бу ел. Ничек кенә кыш чыгарбыз, Илаһым! – диде.

Габдулла алдында иләк белән әллә нәрсә: борчаклы солымы, солылы борчакмы? Борчак дигәне дә бөтен түгел, кырыкка яргаланып беткән!

– Чүбен чүпләп бетерә алмассың, улым, борчакларын гына бөртекләп табакка җыя бар син аның…

Шулвакыт йортта ниндидер тавыш чыкты һәм Нигъмәтҗан абзыйның телсезлегеннән буыла-буыла сүгенүе ишетелде:

– Мин… мин… мин… сине… та… та… та… белән… кит… күз… күз… күз… югал…

Газизә апа һәм аның артыннан Габдулла, йөгерешеп, йортка чыктылар.

Йортта Нигъмәтҗан абзый, акырынып, кулына эләккән көянтә белән камчат бүрекленең өстенә кизәнә, Сәхип солдат, көянтә астына кереп, Нигъмәтҗанны тынычландырырга тырыша иде:

– Нигъмәтҗан, миңа сук, менә мине кыйна, әмма бу адәмгә кул якма!.. Кемгә кул күтәрәсең син? Бу бит безнең иң олы кешебез… Мулладан да югары кешебез бит! Каюм хәлфә! Ишеткәнең бармы синең?..

Ул арада Григорий килеп чыкты һәм, Нигъмәтне кочаклап, аның кулыннан көянтәсен алып куйды. Нигъмәтҗан утырды, тик ярсуы һаман басылмады. Каюм хәлфә мәсьәләне аңлатты:

– Аның табигатенә тиярлек бер сүз дә катмадым. Мин тик: «Улың кайда, нигә ул укырга йөрми?» – дип сорадым. Аларның улларын мин мәктәбемә үз ризалыклары белән алдым. Аягына юк иде, үземнең иске читегемне сипләп бирдем. Ул, читеген киеп, сабакка бер генә көн килде…

Нигъмәт тагын кызып китте һәм, Сәхип белән Григорийга карап, нидер аңлатырга тотынды.

– Чи… чи… чи… тек… юк… алга… алга… алган… юк…

– Йә, йә, утыр, Нигъмәтҗан, без үзебез аңлашырбыз.

Сәхип аны яңадан урынына утыртты.

– Мин алардан читегемне кайтарып бирүен сорамыйм, – диде Каюм хәлфә, – минем таләбем шул: бала мәктәпкә генә йөрсен, хәреф танысын, күзе ачылсын! Минем башка теләгем юк… юк… Мин фәкыйрь балаларны үз өемә җыеп укытам. Акча сорамыйм. Китап, дәфтәр, каләмне үзем бушлай бирәм… Биш баланың аякларына юнәтеп бирдем. Мин бай кеше түгел… Китап язып, каләм хакына яшәүче бер фәкыйрь мин үзем… Миңа берни дә кирәкми, сабакка гына йөрсеннәр. – Ул бер якка борылып, күзләрен йомгалап алды.

«Елый», – дип уйлады Габдулла, әмма хәлфә еламады, ул тагын, тегеләргә әйләнеп: – Чорт с ним читеге-ние белән… Минем ярдәмем кирәк булса, тагын эшләрмен. Аңлатып карагыз әле шуны… Әмма…

Шулвакыт Нигъмәтҗанның өйалды ишеге шыгырдап ачылды һәм аннан ишек яңагына ике кулы белән тотынган хәлдә, эчкә баткан күзләренең тирә-ягы күм-күк булып күгәргән, каны качкан ап-ак чырайлы Бибиәсма күренде.

– Ышанма, хәлфә, аның сүзенә! – диде ул көчкә-көчкә генә. – Сәхип, Гөргери, карагыз әле, бу хәлфә, чынлап та, минем улыма читек китереп бирде… Менә бу өметсез чыгарып сатып эчте ул читекләрне! – Ул иренә төртеп күрсәтте. – Минем бер аягым хәзер кабер якасында. Ялганлар хәлем юк…

– У-у-у! – дип улап, кинәт сикереп торды Нигъмәт һәм ишеккә ташланды.

Григорий белән Сәхип аны тагын тотып алдылар. Әсма җиңги җан әрнеткеч ачы тавыш белән кычкырды:

– Үтер, үтер, ичмасам, котылырмын бу бәлаләрдән, үтер!..

Сәхип Нигъмәтне култыклаган хәлдә, аңа нидер сөйли-сөйли, урамга чыгып китте.




3


– Гаҗәпләнмәгез, хәлфә, – диде Григорий, Каюм хәлфәгә карап, – бу беренче тапкыр түгел… Беркөн без кереп аера башлагач, шул ук хатын безне: «Китегез, ир белән хатын арасына керү яхшы түгел, ул нишләгәнен үзе белеп эшли», – дип, безне куып чыгарды. Иренең каты кулына күнегеп беткән инде ул бичара…

– Без гаепле монда, – диде Каюм хәлфә, – күзләрен ача белмибез… Кешеләрнең маңгай күзләре генә бар. Менә аларның күңел күзләрен ачарга кирәк иде, кем, исемегезне белмим!

Габдулла өр-яңа сүз ишетте: күңел күзе! Маңгай күзеннән тыш, әле күңел күзе дә була икән. Кайда соң ул?.. Кинәт Габдуллага бу кеше юри генә бер күзле булып йөри, аның әллә кайларда, тагын әллә ничә күзе бардыр сыман тоелды…

Шулвакыт көтелмәгән бер хәл булды: Каюм хәлфә, шунда ук Габдулланы сизеп, кинәт әйләнде дә «вст!» дип сызгырып алды, баш бармагы белән аның корсагына төрткәндәй итеп, талпынып куйды.

Менә син аның күңел күзе юк диген!

Бу хәл Габдулланы, әлбәттә, бик нык сискәндерде. Ул, кинәт тайпылып, бөтен көче белән үз өенең баскычына таба чапты… Шулвакыт тегенең әкрен генә кеткелдәп көлүе ишетелде: димәк, ул Габдулланы артыннан куып килми. Габдулла туктады һәм, баскычның тоткасына тотынган хәлдә, артына борылып карады. Каюм хәлфә белән Григорий аңа карап елмаеп торалар иде. Габдуллага көч кереп китте. Ул арада Каюм хәлфә, бишмәтен ычкындырып, камзул кесәләрен капшана һәм нидер эзләнә башлады.

– Кил әле, бәләкәй, кил, бернәрсә бирим әле үзеңә, – диде ул, ниһаять, нәрсәдер табып, аны Габдуллага сузды. – Кил, кил, курыкма, мин усал түгел, мин бәләкәйләрне ярата торган адәм… Менә сиңа карандаш-каләм…

Аңа өстәп, Григорий да:

– Кил, Габдулла, кил, менә нәрсә бирә ул сиңа! – дигәч, Габдулла кыяр-кыймас әкрен генә яңадан аларга якынлашты.

Каюм хәлфә аңа юна-юна кечкенә генә булып калган, бер башына кечкенә бакыр кыршау кидереп, аңа ашалып түгәрәкләнгән бер резинка кыстырган карандаш кисәге тоттырды.

– Әле аның үзәге күп, – диде ул, – сиңа бөтен хәрефләрне язарга өйрәнеп җитәр өчен төп-төгәл булыр. Хәрефләр язарга өйрәнгәч, сүзләр язарга тотынырсың, сүзләр яза белсәң, китап язарга өйрәнерсең. Инде китап язарга өйрәнсәң, дөньяда иң бәхетле кеше син булырсың.

Каләм белгел, каләм изгегә тартыр.
Каләм белгән кешенең фәһеме артыр, –

ди әнә китап…

– Дөрес әйтә бит бабай, ә? – дип сорады елмаеп Григорий.

Габдулла урынына Каюм хәлфә үзе җавап биреп, тезеп алып китте:

– Давай диген, давай, дөрес әйтә бабай. Эрләргә сүс булсын, сөйләргә сүз булсын. Онны илиләр, сүзне сөйлиләр, батырны үстерәләр, куркакны постыралар, сүз арасына җилем кыстыралар. Сүз сөйләдем, үзем кебек тынычсыз күңелләрне көйләдем, инде сүз белән күңелем тук, башка әйтер сүзем юк…

Каюм хәлфә сүзен тәмам итте, ләкин Габдулла, аның сүзләре белән тәмам сихерләнгән хәлдә, такмазаның дәвамын көтте. Ләкин тегеләр үз әңгәмәләренә күчтеләр.

– Таныш булыйк әле без сезнең белән, Каюм Насыйрович! Минем күптән сезнең белән танышасым килеп йөри. Мине монда Гөргери дип йөртәләр… Чертёжниклык – минем һөнәр. Эш минем исемдә түгел, әлбәттә, без бәләкәй халык. Үзегезнең кәефләрегез ничек соң?

– Менә шул инде, татарны агартыйм дип, үзем каралып киләм, күзләрен ачыйм дип, үзем сукырая барам…

– Халыкның күңел күзен ачарга кирәк, дисез, алайса? Монда сез юкка үзегезне гаеплисез, Каюм әфәнде. Менә бит, минем ишетүем буенча, сез беренче татар газетасы чыгарырга рөхсәт сорагансыз?

– Әйе, әйе, әнә сез бөтенесен беләсез… «Таң йолдызы» дигән газета чыгарасым килде һәм бу юлда күп мәшәкать чиктем, дөрес…

– Ә сезгә аны хөкүмәт рөхсәт итмәде. Димәк, халыкның күзен ачуга каршы килә торган сәбәпләр гомуми тәртипкә бәйләнгән. Менә нәрсәдә бит хикмәт, Каюм әфәнде!

– Әнә Гаспринский мирза үзенең «Тәрҗеман» ы белән гомуми тәртипкә сыйган бит. Чыгарып ята. Безгә тарата. Әмма аның телен безнең муллалардан, хәлфәләрдән башка кем аңлый? Үз телебездә, халык телендә чыгарасы иде бит газетаны.

– Гаспринский дисез сез. Ул – башка мәсьәлә шул. Ул үзенең сословиесе белән гомуми тәртипкә сыйган. Аның сословиесе хәзерге тәртипнең таяныч баганасы бит, ә Гаспринский – үз сословиесенең турылыклы кешесе, чын мирза. Нигә аны сыйдырмаска? Ә сез кем? Сезнең кебек үк газета чыгару өмете белән янып йөрүче Габдерахман әфәнде Ильясов кем? Разночинецлар. Нигә хөкүмәт сезгә газета чыгарырга рөхсәт итсен? Шуның өстәвенә саф халык телендә. Мин гаҗәпләнәм, ничек әле сез китапларыгызны, календарьларыгызны бастырып тарата аласыз, Каюм әфәнде?!

– Сөйләмәгез дә… Алар миңа бик, бик кыйммәткә төшә. Матди дә, мәгънәви дә, сәламәтлегем ягыннан да. Картайдым, ахрысы. Ләкин зарланмыйм. Миңа шунысы гына үкенеч: мәгърифәтсез, дөм кара авыл муллалары гарәпчә «Исме Әгъзам», «Әзкәрес-сала» кебек дини китаплар, догалыклар бастыралар. Аларга цензура ишеге дә һәрвакыт ачык. Петербург университеты типографиясе дә, Казан матбагалары да «рәхим итегез» дип торалар. Аларны иллешәр меңгә җиткереп бастыралар һәм тараталар.

– Кем ала соң аны? Халык укый белми бит?

– Мәсьәләнең кызыгы да шунда шул. Укый белми торган, әмма муллаларның җаһиллеге белән агуланган кара халык сатып ала. Укыр өчен түгел, савап өчен, һәрбер авырудан һәм бәхетсезлектән саклый торган бөти итеп тагып йөрер өчен. Менә хикмәт нәрсәдә, Григорий туган!

– Авыр, авыр сезнең хезмәт, Каюм әфәнде! Шулай. Сез бит татарның культурасына беренче эз салучылар… Татарның Ломоносовлары бит сез… Авыр хезмәт, әмма тарихта бик зур эз калдыра торган хезмәт инде, мактаулы хезмәт… Менә сез, шагыйрь Некрасов әйтмешли, җиргә «акыл, изгелек һәм яшәү орлыклары» чәчәсез. Шул орлыклар менә нинди бәрәкәтсез туфрак өстенә килеп төшәләр…

– Мең орлыкның берсе тишелеп чыкса, һай, бәхетле санар идек үзебезне, Григорий туган!

– Нигә алай гына? – диде Григорий һәм, боларга карап торучы Габдулланы күреп, аңа сөйләп алып китте: – Туфракны шулай ашларга кирәк, мең орлыкның һәммәсе шытып чыксын. Шуның өчен Россиянең кара туфрагын үткен сабан белән бик тирән актарып сөреп чыгарга кирәк.

– Аның өчен мәгърифәт кирәк, туган…

– Шунсыз, аңлыйсызмы, Каюм әфәнде, шунсыз бервакытта да мәгърифәтле дә, бәхетле дә була алмас безнең халык…

– Әнә бит, әнә бит сезнең тел төбе кая бара!..

– Россиянең Ломоносовлары, Пушкиннары булган кебек, аның Чернышевскийлары, Добролюбовлары да бар бит… Менә кемнәрнең фикерләре белән ашларга кирәк безнең Россия туфрагын… Ни өчен? Бәхетле илдә, мәгърифәтле илдә шул ук Ломоносовларны, Пушкиннарны меңнәр һәм миллионнар укый алсын өчен… Халык эченнән яңа Ломоносовлар, яңа Пушкиннар туып чыксын өчен… ә?

– Төтенең туры йөри, Григорий туган. Менә «ачлык» диләр… Кешеләр үлә… Мин һәр көн иртә белән торып барометрга карыйм: ул «зур корылыкны» күрсәтә… Бу – матди ачлык. Бик куркыныч!.. Әмма кешеләрне тагын да куркынычрак ачлык баскан. Рухи ачлык. Кешеләрнең җаннарын сугарырга, йөрәкләрен тукландырырга кирәк. Менә шуны без кешеләрнең мәгърифәтендә дип беләбез инде. Икенче төрле аңларга без картлар инде, картлар… Мең еллар буе яңгыр күрми коргаксыган җир өстенә чыгып, мең орлыкның берсе тишелеп чыкканны көтеп торабыз инде без…

– Яңгыр килә, Каюм әфәнде: аны безгә капитализм тудырган яңа сыйныф алып килә… Эшчеләр сыйныфы…

Григорий, сөйли-сөйли, Каюм хәлфәне озатып, капкадан чыкты.




4


Табигать үз карамагында калган бөтен юмартлыгын кырып-себереп бирергә ашыга, ахры, кояш үзенең бөтен тулылыгы белән балкый; моңарчы беленми утырган берән-сәрән каеннар үзләренең сап-сары яфрак челтәрләрен бөркәнгән хәлдә купшыланып чайкалалар; урамны һәм күл тирәсен коелган сары тәңкәләр сыман яфраклар чуарлый. Салкынча зәңгәр күкнең тантаналы тынлыгын ара-тирә соңга калып узган казлар, чәүкәләр төркеме генә боза…

Габдулланың кошларга кычкырасы, җырлап җибәрәсе, әллә нишлисе килә… Ул йортка сыймый, урамга йөгереп чыга.

– Әптелбәр! – дип кычкыра ул, ниһаять, үзенең теләгенә ирек биреп.

Шәһәр ягыннан бистәгә менеп килгән Әптелбәр аның ашкынуын тагын да күтәреп җибәрә. Габдулланың хәзер аның каршына йөгереп барасы, аның өстенә ташланып көрмәкләшәсе, аның белән сары яфрак тәңкәләре өстендә ауныйсы килә. Шуның өстенә беркөнге читек вакыйгасыннан бирле күргәне юк бит әле ул аны… Сөйлисе сүзләр, бүлешәсе кызыклар нихәтле!..

Бу ни бу? Әптелбәр, Габдулланы ишетү белән, урамның икенче ягына борылды. Ул Габдулланы читләтеп узмакчы була, үзе кулындагы нәрсәнедер артына яшерә. Ләкин Габдулла аны барыбер күреп алды: капчык. Бер урыны алача белән ямалган гап-гади керле киндер капчык! Әмма аның эчендә нәрсә? Габдулла төшенеп алды: икмәк сыныклары. Әптелбәр соранып, икмәк сыныклары җыеп кайтып килә икән!

Әйе, Әптелбәр үзенең бу хурлыгын Габдуллага күрсәтергә теләми йөрде һәм күрсәтмәде. Әмма бүген ул тотылды. «Мин теләнче түгел», – дип әйтә алмый инде ул хәзер…

Олы кеше булса, моны ничек тә сизмәмешкә салышып, сүзне икенчегә борып җибәрер иде, шуның белән мәсьәлә шома гына үтеп китәр иде, бәлки. Әмма эчкерсез Габдулла андый шомартуларны белми, киресенчә, ул Әптелбәр артына яшерелгән капчыкка әһәмият бирә. Аның өчен хәтта Әптелбәр яшергән әйберне табу, белү һәм аны тоту гади уенга, кызыкка әйләнеп китә.

– Ә мин беләм капчыгыңда нәрсә! – ди ул мактаныбрак Әптелбәргә.

Аның алдында инде Әптелбәрнең гаебе юк, бу – гади бер мәсьәлә. Аңа хәзер Әптелбәр белән уйнап китәргә бер сылтау гына кирәк. Әмма Әптелбәрнең йөрәгенә бу сүзләр әрнеткеч килеп кадала. Ул ни әйтергә, үзеннән кечкенә Габдулла алдында оятын кая куярга белми, йөгереп, капкага кереп китә. Габдулла – аның артыннан!..

Ишек янына җитү белән, Әптелбәр кинәт нидер исенә төшкән кебек тукталып кала һәм Габдуллага әйләнә. Габдулла, ул нәрсә әйтер икән, дип кызыксынып, тып-тын кала. Әптелбәр аңа: «Менә хәзер капчыгымны кертеп куям да уйнарга чыгам», – дип әйтер шикелле тоела. Ләкин Әптелбәрнең күзләрендә ниндидер мыскыллы елмаю чагыла. Ул, һәрбер сүзенә ачыклык һәм салмаклык бирергә тырышып:

– Ә синең әтиең ю-у-ук! – дип кычкыра.

Зәңгәр күк кинәт караңгыланып, Габдулланың өстендә тәбәнәк, караңгы түшәм шикелле генә булып кала. Аның күз алдында бик зур кара күләгәләр чайкалып китә. Кояш яктырып торган җиреннән кинәт, мае беткән филтә шикелле, кызыл күмер булып яна башлый… Габдулла ни әйтергә, ни эшләргә белми, ихтыярсыз өенә борыла, баскычтан ничек менгәнен һәм ишекне ничек ачканын хәтерләми, өйгә керә. Шуннан соң гына ул, нишләргә кирәклекне аңлаган шикелле, үксеп елап җибәрә.

– Габдулла, улым, нәрсә булды сиңа? – ди Газизә апа, аңа ташланып.

Габдулла бик озак үзенең кайгысын әйтә алмый, үкси. Әнисе аны кулларына күтәрә, битләреннән, күзләреннән үбә:

– Әллә авырыйсыңмы, әйт! Кай җирең авырта? – ди.

Габдулла аның саен үкси. Әнисенең назы аның кайгысын сүндерми, дөрләтә генә…

– Әптелбәр… иһиэ… иһиэ… синең… синең… ә… ә… әтиең юк диде миңа! – дип көчкә генә әйтеп чыга Габдулла, һәм күз яшьләре аны әүвәлгедән дә ныграк буа…

Кем әйтте бит? Моны брахмистр малае Мостафа йә күрше урам малайларының берәрсе әйткән булса, исе китәр идемени аның?.. Алар аны болай да гел әйтәләр. Габдулла инде моңа өйрәнеп беткән… Бу бит Әптелбәр, җан кебек күргән дусты, бердәнбер аны аңлый торган сердәш дусты Әптелбәр!..




5


Ут алганда гына, ул бераз тынычлана, ләкин ашамый-эчми, сәкегә менеп бөгәрләнеп ята; күзләре ачык, берәүгә дә дәшми, сөйләшми. Газизә апа һәм Вәли абзый икесе дә, борчылып, сәке өстенә утыралар һәм сүзсез генә уфылдыйлар.

– Бабасына хат язып салыйк микән әллә? – ди бераздан Вәли абзый. – Юньләп тәрбияли дә алмыйбыз… Ничә әйтсәң дә, үз авылы, үз туган-тумачасы. Сагына, сагышлана да, торгандыр, бала бит…

– Анда кайтып ачка үлсен, дисеңме? Таптың сүз син дә. Үзебез исән чакта бер генә баланы ничек тә тырыштырырбыз әле… Җибәрәмме соң!

– Аптыраганнан әйтәм инде. Карале, улым! Ул-ы-ым, – ди Вәли абзый, дәшмичә бөгәрләнеп яткан Габдулланың аякларына кулы белән кагылып. – Нәрсә ашыйсың килә, әйт! Берәр тәмле нәрсә ашыйсың киләдер әле синең, разбунник… Әгәр дә мәгәр мин сиңа базардан тәти әйбер алып кайтсам, калай әтәчме, кургаш сыбызгымы, примир әйтик?..

Габдулла дәшми, «кирәкми» дип башын гына селки. Өйдә эчпошыргыч тынлык…

Кичен Газизә апа үзе белән Мәгърүфә карчыкны алып керә.

– Күз тигәндер, имләп карарга кирәк, – ди Мәгърүфә карчык.

Габдулланың карчыкны күрәсе дә килми, ул, тиз генә борылып, йөзе белән стенага әйләнеп ята. Аңа хәзер һәр карчык Мәһдия әби булып күренә. Карчык якынлаша калса дип, аны тибеп җибәрергә ул аягын ук әзерләп куя.

– Күз генә тигәндер. Бик матур бала иде бит. Күзе дә исән булса…

Габдулланың йөрәгенә бу «әтисе дә булса» дигән кебек килеп кадала. «Бу карчык күзле булып нишли инде?» – дип уйлый һәм түзмичә кычкыра:

– Ә синең күңел күзең булса нишләр идең?

Карчык ни әйтергә белми, иреннәрен кыймылдата, ахырда тизрәк чыгып китү ягын карый.

Моның өчен Газизә апа Габдулланы битәрләп ала, әмма карчык чыгып китүгә, ул түзмичә көлеп җибәрә:

– Улым, каян уйлап таптың ул сүзне?

Вәли абзый бик озак тынычлана алмый.

– Ничек, ничек дидең әле син? Күңел күзең булса нишләриең, дидеңме? Аһ си-и-ин! Кай арада уйлап табуын әйт әле син аның!

Иртән Габдулла урыныннан бөтенләй яңа фикер белән кузгалды…

– Әптелбәрнең әтисе бар шул, ул бәхетле, әтисе булган кеше соранып йөрсә дә бәхетле.

Иптәшенең үз бәхетен үзе менә шулай аңлавын һәм аның белән мактануын Габдулла хаклы тапты. Ул бит үзе аның бәхетле булуын тели. Әптелбәр читекле булгач, ул нинди куанган иде! Алайса, нигә үпкәли соң ул аңа?.. Юк, юк, аның Әптелбәрне күрәсе һәм аның әтиле булуына бергә-бергә куанасы килә хәзер…

Ул тагын йортка чыкты. Әптелбәр чыкмасмы дип көтте. Әптелбәр чыкмады. Юк, юк, бүген булмаса, ул иртәгә, берсекөнгә чыгар, ләкин ул барыбер Әптелбәр белән килешер, һичшиксез!

Газизә апа да, Мөхәммәтвәли абзый да бүген Габдуллага бөтен булган җылылыкларын бирергә, аңа чын ата һәм ана булырга тырыштылар. Газизә апа, яулык почмагына җыйган акчасын чишеп, кибеттән бармак шикелле озынча прәннек һәм үтә күренә торган кызыл лампаси алып кайтты. Вәли абзый да базардан кайтып керде һәм, авызына капкан калай әтәчне сызгыртып:

– Карале, мин сиңа нәрсә алып кайттым, улым! Нәстәяши әтәч! Күрше малайларының күзләре яна инде, моны күргәч. Карале син аның кикрикләрен, – диде. Аннан соң ул куен кесәсеннән әллә нинди ялтыравыклы кәгазьләр, чәй пичәтләре һәм төймәләр чыгарды. – Менә Җәгъфәр абзыең биреп җибәрде боларны… Карале менә бу пичәтне… Сәмәрканд дигән шәһәрнең мәчете… Манаралары кай таба, мин сиңайтим, әләләлә!

Габдулланың бүгенге күтәренке күңелен алар икесе дә үзләренчә аңлап, «баланы юаттык» дип уйладылар һәм куанып утырдылар.

Шулвакыт кечкенә Фатиха йөгереп керде. Аның арттан үрелгән кыска гына чәч толымнары мәзәк кенә тырпаеп тора иде. Ул, бик шатлыклы эш булган кебек:

– Газизәттәй, сине әни чакырткан иде. Бибиәсма апа үлә, – дип хәбәр итте.




6


Яңа бистәдә быелгы көз шикелле авыр көзне картлар да бик аз хәтерлиләр. Әйтерсең бу көз ачлык елларның бөтен авырлыгын, кешеләрнең бөтен михнәт һәм сагышын «булганы һәм буласы шушы булсын» дигән кебек үзенә җыйган.

Октябрьдә генә берсе артлы берсе ике үлем һәм бистә көзендә беренче тапкыр ике янгын булды.

Хатыны Бибиәсма үлгәннән соң, Нигъмәтҗан бер төн, бер көн өеннән чыкмый, берәүне дә өенә кертми, ашамый-эчми, кайгысына буылып ятты. Аның ыңгырашуы һәм үксүе әледән-әле тышка ишетелеп торды.

Бу үзәк өзгеч зарлы иңрәү кешеләргә генә түгел, җанварга да тәэсир итте булса кирәк, оясында яткан Актырнак уларга тотынды… Аның улавы бистәнең бер очыннан икенче очына ишетелеп торды… Әйтерсең ул Нигъмәтҗанның каһәрле каргышын ерак почмакларга ишеттерергә тели. Кешеләр бу улауга чынлап шомландылар. Тәрәзәләрдә кабынып торган утлар сүнде. Сүнгән утлар яңадан кабынды… Балалар елашып уяндылар…

Ләкин шунда көтелмәгән бер хәл моңа чик куйды.

Этнең улавы Нигъмәтҗанның колагына килеп керү белән, ул әрнүдән һәм ыңгырашудан туктап, бераз тынып ятты. Аннан кинәт сикереп торды да, кулына әлеге көянтәне эләктереп, өйдән чыгып китте. Бер-ике секундтан эт зәгыйфь тавыш белән бер тапкыр гына «ырр» дип куйды һәм тынды. Иртән җансыз Актырнакны чылбыры янында, элеккечә үк дөньяга йомылыр-йомылмас күзләре белән карап, кырын яткан хәлдә күрделәр.

Нигъмәтҗан эчә башлады. Утын ярып, егерме тиен алды, аны эчте; берәр мещанның әйберен базардан өенә илтеп, биш тиен алды, аны кабакка илтеп бирде. Эш булмаса, кабак алдына барып, тамчылап, соранып эчте. Әптелбәр инде үзенең теләнчелеген берәүдән дә яшерми, ачыктан-ачык соранып йөри башлады. Тормыш инде аның белән Габдулла арасындагы күләгәне җуеп ташлаган иде. Әнисе үлгәннән соң, Әптелбәр Габдуллага тагын да якынрак, тагын да туганрак тоела башлады.

Яңа бистәнең атаклы көзге пычраклары башланды… Беркөнне кичкә таба Олы Сембер урамының аргы очында кызыл ялкын күтәрелде. Тавыш, шау-шу купты:

– Янабыз! Янабыз!..

Брахмистр Шиап сәке өстендә яткан җиреннән сикереп торды. Ул өстенә брезент тужуркасын, башына каскасын киеп алды да стенадагы каешка кыстырып куйган балтасына үрелде. Әмма аның кулы балтага барып җитә алмады, ул, кинәт хәлсезләнеп, идәнгә ауды. Янгын турында әйтергә кергән Вәли абзый белән Папах Хисами аны, күтәреп, сәкегә салдылар… Сәхип солдат соңыннан Шиапның бу кинәт үлемен «башына кан йөгерүдән булган» дип аңлатты…

Янгын бик тиз куркыныч төскә керде. Бөтен йорт аякка басты. Хәтта исереп кайтып егылган Нигъмәтҗан да яланбаш, яланөс атылып урамга чыкты. Ут ялкыннары аның йөзендә уйнады. Бу ут нәрсә беләндер аңа килеп кагыла, аның йөрәгенә килеп тия кебек тоелды.

Бәлки, ул шул минутта үзенең яшьлегендә булып алган бер янгынны һәм анда, бернигә карамый лапас башына менеп, берүзе утка ташлануын һәм утны җиңүен, аннан аларның Бибиәсма белән мәхәббәтләре шул янгын сыман кабынып китүен хәтерләп алгандыр. Бәлки, бу ут аның кая куярга белми йөргән йөрәк ярсуын, әллә кемнәргә, әллә кемнәргә саклап килгән каһәрле ачуын ерып җибәрергә юл ачкандыр. Күп уйлап тормыйча, ул, аяк астындагы баткакны да исәпкә алмый, турыдан юл ерып, янгынга ташланды.




7


Икенче көнне бөтен бистә, исе китеп, Нигъмәт турында сөйләде:

– И, кичә Нигъмәтне күрсәңие… Уттан бигрәк, Нигъмәт үзе коточкыч иде!

– Берүзе түбәгә менеп, такталарны әллә кая каерып алып бәрде. Уңга! Сулга! Җен шикелле!..

– Каян бу кадәр көч, каян бу кадәр ярсу?

– Без инде үзе харап була бу дип, котыбыз очып торды. Ә ул юк… Исән-сау чыкты, йортның яртысын саклап алып калды бит!..

– Йортны дисең, бистәне саклап алып калды, бистәне!

– Мәүлихәттәй, тол карчык, кышка каршы урамда калса нишләр иде?.. Әмма рәхмәт Нигъмәтҗанга!

Габдулла Нигъмәтҗан абзый өчен, шулай ук Әптелбәр өчен чиктән тыш шат һәм горурлы!..

Сәхип солдат берничә карт белән Нигъмәтҗанга керде һәм аңа тәкъдим ясады:

– Нигъмәтҗан, карале, без, картлар белән киңәшеп, сине брахмистр ясап куярга уйлыйбыз, шуңа син ни дисең? Моңа синнән дә сәләтлерәк кеше юк инде… Риза булсаң, хәзер үк прошение язып, управага мендерәбез.

Нигъмәтҗан кулларын тырпайта, якын да килми. Аңлаешсыз тавышлар белән ул: «Бу минем эшем түгел», – димәкче була иде…

Аның бу тәкъдимне кире кагуы теләмәүдән түгел, бәлки аны санга сугып, үтенеп килгән кешеләр алдында оялудан, әлбәттә. Сәхип тә, картлар да моны аңлыйлар һәм Нигъмәтне күнәргә кыстыйлар.

Ниһаять, Нигъмәтҗан риза…

Шул көннән башлап Нигъмәтҗан танымаслык булып үзгәрде. Эчүен ташлады, Әптелбәрне соранып йөрүдән туктатты. Өенең тәрәзәләрен, ишекләрен ныгытты, утын әзерләде. Беркөнне ул, янган өйгә барып, сәләтле куллары белән Мәүлихә әбинең исән калган ярты өен тәмам торырлык хәлгә китерде. Өр-яңадан мич чыгарып бирде.

Управада Сәхип солдатның Яңа бистә гражданнары исеменнән язган үтенечен кабул иттеләр һәм Нигъмәтҗанга брахмистр Шиаптан калган җиз касканы тапшырдылар.

Беренче тапкыр касканы башына киеп урамга чыккан Нигъмәтҗан Габдуллага әкияттәгечә таҗ киеп алган патша шикелле булып күренде…

Габдулла хәзер аңа ниндидер яшерен курку катыш соклану белән карый. Әмма Нигъмәтҗан эреләнергә ояла, киресенчә, ул тагын да кече күңеллерәк булып китте. Телле чакта Габдуллага бер сүз катмаган кеше инде телсез көе аның белән сөйләшергә чамалый. Габдулланы күтәреп ала, аны башыннан сыйпый…

Габдулла үзен җиденче кат күктә итеп тоя.




8


Бу көз Вәли абзыйны тәмам чирләшкәгә әйләндерде. Газизә апа, тагын камфаралар кайнатып, скипидар исләре чыгарып, Вәли абзыйны дәвалады. Карчыклар килеп, им-том ясадылар. Көзге пычраклар белән тышкы дөньядан аерылган Габдулла өчен күңелсез көннәр, алардан да күңелсезрәк кичләр башланды…

Шундый кичләрнең берендә бик нык ишек шакыдылар. Габдулла сәке өстендә тезен кочаклап утырган җиреннән кузгалып, җанланып куйды. Менә хәзер ниндидер бер вакыйга булырга һәм ул бу эчпошыргыч төннең ямьсезлеген таратып җибәрергә тиеш!

Өйгә бер-бер артлы дүрт кылычлы килеп керде. Берсенең кулында зур гына кенәгә кебек әйбер бар иде.

– Григорий Иванович монда торамы?

– Юк, бездә андый кеше юк, – диде Газизә апа.

Кенәгә тотканы кылычлыларга ымлады. Тегеләр төрлесе төрле якка ташланды: берсе мич башына менеп китте, берсе сәке астына керде, берсе сәкедә яткан Вәли абзыйның өстеннән тунын тартып алып ташлады.

– Бу – минем ирем… Муж… хварайт, – диде Газизә апа, белер-белмәс русча сукалап.

– Ә кайда тора Григорий Иванович?

– Без андый кешене белмибез. Монда мөселманнар тора.

Кылычлылар кергән җитезлек белән үк чыгып та киттеләр.

– Гөргерине эзлиләр түгелме, атасы?

– Шаулама инде! Дөрес әйттең, белмибез и бульше ничава… ыммыммм… примир әйтик… Аслары өскә килгерләре!.. Төн уртасында кеше бимазалап…

– Нигә эзлиләр икән Гөргерине?

– Сиңа бервакыт әйткән идем бит, кереп йөрмәве хәерле булыр, дип. Менә күрдеңме?

– Әле дә ярый, беләм, дип әйтмәдем…

– Ә нигә белеп тә әйтмәдегез, дип яңадан килеп сорасалар, примир әйтик?

– Сорасын! Ул миннән Гөргери дип аермачык сораса икән. Исемен дә әйтә белми бит, авызларын кыйшайтып, әллә ничек Гир-гир диме шунда… Гир-гир дигән кешене белмәвем дөрес түгелмени?

– Сезне хәйләгә өйрәтәсе юк инде, примир, иблис токымы бит сез, хатын-кыз, – диде Вәли абзый һәм канәгать кенә көлеп куйды.

Икенче көнне Газизә апа барысын да белеп керде. Хәер, Гөргерине тапканнармы, юкмы – анысын анык кына берәү дә белми, әмма Сәхипне алып киткәннәр… Гөргери торган мунчаның йозагы каерылган, эчтә бөтен булган әйберенең асты өскә килгән… Сәхипне алып киткән чакта, башына каскасын киеп, балтасын тотып, Нигъмәтҗан килеп чыккан, Сәхипне тегеләрдән аралап алырга теләгән.

Чтапан абзый әйтә:

– Котым очты, Нигъмәтҗан котырып китте, биленнән балтасын суырып чыгара башлады, – ди.

Әмма шулвакыт Сәхип:

– Нигъмәтҗан, акылсызлык эшләмә! Миңа берни дә булмас, барырмын да кайтырмын, – дип әйтте, ди. Шуннан соң гына тынычланган теге…

Григорий вакыйгасы бөтен бистәгә таралды.

– Патшага каршы барган икән…

– Базыннан кырык пот дары тапканнар.

– Алафузов эшчеләрен бастуфка[25 - Бастуфка – забастовка.] ясарга өндәгән икән…

– Палисәмистергә аткан икән…

– Торган җирен управага Садыйк бай барып әйткән икән.

Ике-өч көн дә узмады, нәкъ шул сүзләрне дөресләгән сыман, Садыйк бай заводында ут чыкты.

Быелгы көзне бер ай эчендә икенче ут!

Әмма бусы элеккесеннән көчлерәк һәм куркынычлырак булды. Янгынның шәүләсе Казанга күренде. Аннан, атлар җигеп, пожарный команда белән бергә полицмейстер үзе килеп җитте. Нигъмәтҗан, каскасын кигән хәлдә, аларны каршыларга чыкты һәм кайсы урамнан кереп китәргә белми аптырап торган обоз алдында тукталды.

Обоз ялкынга барып җитә алмады. Ул Олы Сембер урамыннан менеп китү урынына, Нигъмәтҗан күрсәтүе буенча, Кече Сембер урамына кереп батты. Завод һәм аның янындагы йорт иртәнгә кадәр кешеләрнең күз алдында, шәм шикелле янып, күмергә һәм көлгә әйләнде. Кешеләр көч-хәл белән тирә-як йортларны саклап алып калдылар. Шунысы гаҗәп: берәү дә янгында яңа брахмистр Нигъмәтҗанны күрмәде. Ат белән килгән пожарныйларның өлкәне:

– Ул – злодей. Безне юл адаштырып, Кече Сембер урамына кертеп батырды. Югыйсә без заводны саклап калган була идек, – дип сүгенде.

– Кайда ул? Тотарга! Арестовать итәргә үзен! – дип кычкырды полицмейстер, Нигъмәтне эзләп табарга кушты.

Нигъмәт Яңа бистәдән җиргә сеңгән кебек юк булды.

Күршеләр Нигъмәтҗанның балалары турында озак киңәштеләр. Юнусовлар приютына урнаштырып булмасмы дип, Сәхип солдат анда да барып кайтты. Аннан аны «Ваба авыруы бар, карантин бара, балалар кабул итмибез», – дип кайтардылар. Эш, Степан йортыннан чыгып, Яңа бистә хәстәренә калды. Картлар, җыелышып:

– Нигә безгә моны Сәгыйтьҗан байга барып әйтмәскә? Нигъмәт белән Әсма аның һөнәрчеләре бит. Менә күрсәтсен инде мөселманлыгын үзенең, – диештеләр һәм, берничә кеше җыелып, Сәгыйтовка киттеләр.


* * *

Быелгы кыш Яңа бистә өстенә бураннар алып килде. Көн-төн кар яуды. Көрт тәрәзә һәм ишегалларын күмеп китте.

– Бу ел кар күп булды. Алдагы җәй игеннәр уңуга булсын, – диеште картлар.

Шундый иртәләрнең берсендә, Яңа бистәне каплап киткән яңа кар өстеннән беренче эз төшереп, үрәчәле чанага җигелгән ат Степан йорты алдына килеп туктады. Олаучы чанадан сикереп төште дә, чыбыркысын тотып, йортка керде.

– Ятимнәр кайда тора монда?

Тәрәзәләрен кар күмгән караңгы һәм суык өйдә Әптелбәр белән Нәсимә, бер-берсен тыннары белән җылытып, сәләмә юрган астында яталар иде. Аларны өйдә булган бөтен чүпрәк-чапракка төрделәр дә чанага чыгарып утырттылар. Бөтен йорт – олысы, кечесе – Әптелбәр белән Нәсимәне озатырга чыкты.

Барысы да чананы тирәләп алган, тик Габдулла гына ни өчендер, боегып, читтәрәк тора иде.

«Әптелбәр киткәч, мин кем белән уйнармын?» – дип уйлый иде ул, һәм бу аның өчен бик катлаулы мәсьәлә иде…

– Апуш! – дип кычкырды чүпрәкләр арасыннан Әптелбәр.

– Габдулла, якынрак кил, иптәшеңнең саубуллашасы килә, ә син әллә кайда читтә турсаеп торасың, – диде әнисе.

Габдулла чана янына килде…

– Яз булгач, Болак буена кил, мин дә төшәрмен. Тегермән әйләндерербез, – дип кычкырды Әптелбәр.

Габдулла аңа җавап бирергә дә өлгермәде, чана дәррәү кузгалып, китеп барды. Әптелбәр, иптәшенә соңгы сәламе итеп, йөзләрен бик мәзәк чытыкландырды һәм телен чыгарып күрсәтте.




10


Габдулла инде берничә тапкыр әтисе белән әнисеннән: «Әптелбәр кайда?» – дип сорашты. Әмма аларның җаваплары аны канәгатьләндермәде. Вәли абзый белән Газизә апа үзләре аларның кайда һәм ничек яшәүләре турында тәгаен генә ишеткәннәре юк. Кешеләрнең кайсы: «Сәгыйтьҗан бай аларны Юнусовлар приютына урнаштырган икән», – дип, кайсы: «Авылга үзенең фабригына озаткан икән», – дип сөйлиләр… Габдулла көнозын тәрәзә төбенә таянып утырган килеш нидер уйлана, вакыт-вакыт борын эченнән нидер көйләп ала. Газизә апа да, Вәли абзый да аның көннән-көн ябыгуын сизәләр. Шуның өстенә быел кыш буе Вәли абзыйның үз башы авырудан чыкмады. Өйдә бердәнбер тупылдап йөрүче Газизә апа гына калды. Аңа, көннекен-көнгә җиткерер өчен, әллә ниләр уйлап табарга, тормышны хәйләләргә туры килде. Ул хәзер, байлардан алып кайтып, потлап-потлап кер юа, якын авылларга кечкенә чана белән барып, имән чикләвеге кушып тарткан он алып кайта, үзе утынын таба, керосинын булдыра.

Әмма тормыш аны да җиңде, ул, суык тидереп, түшәккә егылды.

Тормыш соң дәрәҗәдә кыенлашты…

Беркөнне боларга карт бер теләнче: «Алла хакы өчен, бер генә телем икмәк», – дип соранып керде. Боларның хәлен күреп, бик кызганды һәм, капчыгыннан алып, өстәлгә бер телем икмәк куеп чыгып китте.

Шул көнне кич Вәли абзый «Йосыф-Зөләйха» китабы эченнән язылмаган бер битне ертып алды да, бик озак итеп, язган бер сүзен әллә ничә тапкыр авыз эченнән тапкырлый-тапкырлый, хат язды. Кайчандыр мәдрәсәдә алган «гыйлемен» искә төшерү аның өчен җиңел эш булмады. Мәшәкатьле һәм озак язылуына карамастан, хат кыска гына иде:

«Сез ки гыйззәтлү вә хөрмәтлү улып торгучы имамнарның галиме һәм галимнәрнең остазы мелла Зиннәтулла хәзрәтләренә үземез вә барча ию җәмәгатемездән вә янә сезнең газиз углыңыз Габдулла мәхдүмдән бик күптин күп дога вә сәламнәремезне ирсал вә тәблигъ[26 - Ирсал вә тәблигъ – җибәрү һәм хәбәр итү.] әйләдекемез соңында, сүземез ошбудыр. Заманалар бик авырга килде, үзем вә җәмәгатем сырхау булып урын өстендә ятмактамыз. Икемез дә бу дөньяны куйсак, углымыз Габдулла мәхдүм кем кулында калыр дип бик куркамыз. Инде эш Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә һәм сезнең шәфкатеңезгә тапшырылды. Берәр кеше җибәреп, Габдулланы үз яныңызга кайтарсагыз, бик зур шәфкатеңездән булыр иде дәю, сезнең хәер-фатихаңызны өмет итеп калучы Мөхәммәтвәли бин Хөснетдинуф».

Шул көнне кич хәл белергә дип кергән Сәхип солдат, авылдан килүчеләрне эзләп табарга өстенә алып, хатны куен кесәсенә тыкты һәм яңа хәбәрләр сөйләп алып китте:

– Сәгыйтьҗан байны очратып, Нигъмәтҗанның ятимнәрен сораштым, – диде ул. – Башта сөйләшәсе килми ык-мык итеп торды. Сөйләттем. Әптелбәрен Акком астындагы бер йортка барып таптым. Сәгыйтьҗан байның иске йорты икән. Шунда кырыклап ятим бала яши… Әптелбәр үз сәләмәсеннән бик әз генә чыккан, тамакларына ашаганнары ачтан үлмәслек кенә икән. «Нишлисез монда, укыталармы сезне?» – дип сораштым. «Укырга вакытыбыз юк. Сәгыйтьҗан байның чәй төрү заводында яшнекләр ташыйбыз, кәнүшнә тазартабыз, йомышка йөгерәбез», – диде. Нәсимәсенең хәлен дә белешим дигән идем, адресын бирмәде Сәгыйтьҗан бай. «Тыныч булыгыз, мин аны шактый хәлле һәм бик диндар бер карчыкка тегү-чигү һөнәре өйрәтергә бирдем», – ди. Ничава, анысын да табарбыз. Ул Сәгыйтьҗан жуликны карап кына торырга кирәк. Аңа юл бирсәң, ул әллә ниләр эшләр… Кешеләрнең ачлыкларыннан файдаланалар бит ул каруннар. Әле сез ишеттегезме, безнең Садыйк бай янган йортына бик зур страховой алган бит. «Язга чыгу белән, заводымны ике өлеш зурайтып салдырып җибәрәм», – дип әйтә, ди. Икмәксез калган авыл хәзер юк бәягә мал-туарын сата башлаган. Менә дигән атларны авылдан алтышар сумнан җыеп алып кайткан бит Садыйк. Менә нишлиләр алар… Ничава, озак күбенә алмаслар, җыйган маллары беркөн бугазларына утырыр… Әт-дөнья куласа ул… Алафузовта әнә имчеләр забастовка ясаганнар. Атлы полиция килеп берни эшли алмаган. Шуннан соң администрация эш хакын арттырмый, завод кибетләрендәге икмәкне арзанайтмый нишләсен?! Халык – ут бит ул. Ут белән уйнарга ярыймы соң? Их, Гөргери кайда икән хәзер?..


* * *

Апрель ахырларында, арба юлы төшү белән, Вәли абзыйларга Өчиледән әлеге чыптачы килеп төште.

Ул әле һаман шахтага китә алмаган, әмма барыбер китәчәк. Әле ул өметен җуймый. Өчиледә хәлләр җиңелдән түгел, ләкин картлар үз тәҗрибәләре белән, быел туклык булыр, дип өмет итәләр. Бирсен инде Ходай, фәрештәнең «амин!» дигән чагына туры килсен!..

Вәли абзый да, Газизә апа да чыптачының кинәт килеп төшүенә аптырап калдылар. Алар инде авыруларыннан терелгән, язның җылысы белән, туклык турындагы яхшы хәбәрләр белән күтәрелеп, җанланып киткәннәр иде. Кайчандыр кышның караңгы күзендә сукыр лампа яктысында зур мәшәкать белән Габдулланың бабасына язылган хат исләреннән үк чыккан… Хат барып җиткән, күрәсең, менә Габдулланы алырга килгәннәр… Бирми җибәрсәләр дә яхшы түгел, мәшәкатен чыгарып кеше җибәргән Зиннәтулла хәзрәтне алдау була…

Алардан бигрәк Габдулла өчен бу көтелмәгән хәл иде. Яңадан үги әбисе кулына, зур семьялы ач өйгә, алты күгәрчен арасына җиденче чәүкә булып кайту Габдулланы шатландырмый; яңадан Ташаякны күрү, Әптелбәр белән очрашып, әйләнчектә әйләнү хыяллары бөтенесе юкка чыга…

Шул ук вакыт иң кара көннәрендә аның күңелен яктырткан Саҗидә апасының якты шәүләсе гүя ерактан елмаеп карый һәм: «Кайт, Габдулла, мин сине бик, бик сагындым шул, кайт», – дигән төсле була.


* * *

Икенче көнне чыптачының базар белән эшләре тәмам булды. Габдулла янә таныш арба өстендә утыра иде.

– Газизәбану, чыгасыңмы инде син, юкмы? – дип, арба яныннан тәрәзәсенә каерылып карады Вәли абзый.

Газизә апа, яшенә буылып, чыга алмый утырды. Аңа авыр иде. Ниһаять, ул, чыкты. Яулыгын күзләренә төшереп һәм аның почмагын тешләп, ул башын түбән игән хәлдә, Габдуллага маңгай аша карап торды. Аннан соң, өзеп-өзеп:

– Габдулла… Газизем… Онытма безне… мин бит сине… – диде дә тавышы кинәт сынды һәм, Габдулла өстенә ташланып, яшьләренә тулы ирек бирде.

Габдулла ни әйтергә белми аптырап калды…

Вәли абзый:

– Йә, ярар, анасы, җитте… Кузгалсыннар. Хәерле юл. Ие… ыммым, – диде, күрергә комачаулаган яшен таратып җибәрер өчен, күзен нык кына кыскалап алды.

Аннушка йөгереп чыкты һәм кәгазьгә төргән юл күчтәнәчен китереп Габдуллага сузды.

– Прощай, Абдулка, – диде ул…

Ат кузгалды. Габдулла, әтисен, әнисен, Аннушканы, күршеләрне, бөтен йортны – һәммәсен үзе белән алып китәргә теләгән кебек, гәүдәсе белән артка каерылды, әйтерсең әллә никадәр ычкынмаган җепләр аны кире тарттылар…

Ат, язгы ташуны урап, Яңа бистәнең арткы урамнарыннан чыгып бара иде инде. Шунда гына Габдулла аерылуның нәрсә икәнен төшенде булса кирәк, аның кечкенә күкрәге авырттырып кысылып куйды, күзе әллә каян килгән яшь белән томаланды, яшь аркылы дөнья кырыкка сынгаланып китте, урам, ташу, кешеләр, агачлар салават күпере сыман аллы-гөлле төсләргә күмелделәр…




II өлеш. Кырлай


Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

    Г. Тукай




Беренче бүлек





2


Габдулланың кайтып төшүе өйгә һәм өйдәгеләрнең үзара мөнәсәбәтенә икенче төс кертте.

Балалар өчен бу шактый зур яңалык булды. Алар аңардан каланы сораштылар. Габдулла аларга алтын тимгелле яшел «бәхет кошы» турында, Әптелбәрнең күлгә чумып, аның төбеннән тәңкә алып чыгуы турында, сукыр хәлфәнең күңел күзе һәм башкалар турында сөйләде.

Аннан алар, чыгып, инештә бакаларга таш атып уйнап йөрделәр. Кояш баегач, мәчетнең идән астына колакларын куеп, анда «мөселман җеннәренең намаз укыганнарын» тыңладылар. Берни ишетмәсә дә, Габдулла балаларның сүзенә ышанды.

Икенче көнне алар, җуа чыкмаган микән дип, урманга менделәр, ләкин буш кайттылар. Габдулла аңа да күнде. Аңа боларның һәммәсе яңа һәм тансык иде.

Сүзләр сөйләнеп, уеннар уйналып, йөрисе җирләр йөрелеп бетте. Балалар Габдулла белән инде кызыксынмый башладылар. Алар аналарының Габдуллага тискәре каравын да сизеп алганнар иде инде.

Беркөнне балалар, өйдә үзләре генә калгач, Габдулланы «кала карачкысы», «килмешәк» дип үртәргә тотындылар.

Кәшфинур, Габдулланың кулын тотып:

– Китәнме, бүзме? – дип сорады.

– Китән, – диде Габдулла.

– Бер чеметәм дә китәм, – диде Кәшфинур һәм Габдулланың кулын бик нык чеметеп китеп барды.

Габдулланың күзеннән яшьләре чыга язды, тик ул, сер бирмәскә тырышып:

– Юк, китән түгел, бүз, – дип үчләште.

Кәшфинур, яңадан килеп:

– Алайса, мин чеметәм, син түз! – дип, Габдулланың кулын тагы да ныграк чеметеп алды.

Балалар, рәхәтләнешеп, бик озак көлделәр. Габдулла, кулының авыртуына чыдый алмый, почмакка барып утырды һәм, чеметелгән җирен авызына кабып, еларга тотынды. Балалар аны «елак, елкы колак» дип үчекләделәр. Әле дә ярый сабагыннан Саҗидә кайтып керде. Ул Габдулланың яшен сөртте, юатты һәм үзенең энеләрен бик нык битәрләп алды. Шул көннән алып ул Габдулланы кемнең генә булса да җәбереннән сакларга, һәрвакыт аны үз янында тотарга тырышты.

Бабасы Габдулланың кайтуына кинәнмәде дә, көймәде дә… Ул аның өчен Алла тарафыннан җибәрелгән кечкенә әманәт һәм карт үзен аның өчен Алла каршында җаваплы саный иде. Шуның өстенә ул аның өчен сөйгән кызы Мәмдүдәнең шәүләсе иде бит!

Тик Латифа өчен генә Габдулланың кайтып килүе чүп өстенә чүмәлә булды. Өйдә тагын бер тамак артты. Өстәлгә тагын бер кашык куярга һәм сигез кешегә пешкән ашны инде тугызга бүләргә кирәк булды. Шуның ачуыннан ул өйдә тегесен төртеп, монысын аударып йөри торган булып китте. Зиннәтулла, моның өчен күңеленнән рәнҗесә дә, тора-бара хатынын аклап: «Нишләсен соң инде, бичара, бөтен тормышны ул алып бара бит. Дөнья үземә генә калса, Ходай күрсәтмәсен, берүк, менә бу итәк тулы бала белән мин нишли белер идем», – дип уйлады. Шуңа күрә ул беркөн хатынының, Габдулланы күпсенеп:

– Сораучы булса, бүген үк тотып биреп җибәрер идем дә, синең кебек булдыксыз, артык тамак кемгә тансык соң? – дип, Габдулланы битәрләп торуын ишеткәч тә, бер сүз әйтмәде.

Габдулланы кире шәһәргә җибәрү юлы беткән иде инде. Ләкин Латифа өметен өзмәде. Шәһәргә булмаса, тирә-як авылларның берәрсенә озатып булмасмы дип, ул Өчилегә килеп-китеп йөрүчеләрдән сораша торды, хәтта шул эш белән күрше Чиканаска барып кайтты.

Ниһаять, ерактан эзләгән якын гына булып чыкты.

Беркөнне янәшә тыкрыктагы Гаделшаның Кырлайга кияүгә киткән кызы Нәфисә кунак булып кайтты һәм, Латифаның ниятен ишетеп, аңа үзе килде.

Ул Кырлайда торучы Бикҗан Сәгъдиенең яхшырак атадан калган берәр үксезне уллыкка алырга уйлавын сөйләп бирде. Габдулланың мулла малае икәнен белгәч, ул:

– Риза булыр, дүрт куллап риза булыр. Үзе мәхдүм дә булгач, изге рухларның догасы белән яши торган бала инде бу, алайса, аягы бәрәкәтле булыр. Теләсәгез, тотам да Сәгъди абзыйга кайтып әйтәм, – диде.

Шунда Габдулла беренче тапкыр әбисе авызыннан үзе турында бер дә көтелмәгән сүзләр ишетте:

– Бик ипле, бик тәүфыйклы бала. Яткан-торган урынына күз төшереп йөри, әйткәнгә колак сала, үзе би-и-ик зирәк булырга охшый…

Моңарчы үзенә гел кырыс килеп торган әбисенең бу сүзләрен ишетү Габдулла өчен гаҗәп тә, рәхәт тә тоелды. Гаҗәп, чөнки әбисе авызыннан ул моңарчы һәрвакыт тәмсез сүз генә ишетеп килде. Рәхәт, чөнки әбисе аны, шулай күккә күтәреп мактаганнан соң, нигә җибәрсен?

Монда никадәр авыр булса да, аның инде яңадан башка җиргә күчү теләге юк, кулдан-кулга күчеп йөрүдән ул тәмам бизгән иде. Аннан соң, ни дисәң дә, бу үз анасының истәлеген саклап килгән авыл бит. Монда аның, үз анасы булмаса, үз бабасы бар, аны үз итүче Саҗидә апасы бар. Бер уйлаганда, әби дә начар кеше түгел, әнә ул аның турында нинди әйбәт сүзләр сөйли…

Ләкин әби Нәфисә белән булган сүзен болай дип бетерде:

– Дөньяларыбыз авыраеп китмәгән булса, бер дә генә үземнән җибәрмәс идем дә бит, нишләмәк кирәк?..

Менә сиңа кирәк булса! Мактады-мактады да инде җибәрергә риза! Дөньяларыбыз авырайды, имеш! Дөнья авыр була инде ул, җиңел булгач, ул дөнья буламыни? Авыр булса ни, ул риза!

Нәфисә саубуллашып чыгып китте. Габдулланың аңында бер генә нәрсә утырып калды: димәк, ул тагын каядыр китәргә, кемгәдер тапшырылырга тиеш…

Шул көннән алып ул көн саен үзен алырга килүләрен көтте. Басудан авылга таба килүче олауны күрсә, йөрәге кысылды. Беркөнне Әзәк ягыннан бер олау килеп, инеш аша боларның авылына керде һәм, таудан менеп, нәкъ болар өенең чатына туктады. Габдулла шундук өй артына, аннан лапаска йөгерде һәм, андагы кечкенә тишектән үтеп, ындырга чыгып китте. Анда узган еллардан калып, тирес белән бергә черегән салам өеме тора иде. Габдулла, барып, шуның артына чүгәләде һәм кичкә кадәр шунда качып утырды. Кояш баер алдыннан, ул үзен эзләп йөрүчеләрнең тавышын ишетте. Әбисенең тавышына ул бөтенләй җавап бирергә теләмәде. Бабасының тавышына дәшәргә һәм аңардан беркая да җибәрмәвен сорарга теләгән иде, тагын куркып калды. Аннан соң ул Саҗидәнең йомшак кына тавышы белән:

– Габдулла, җаным, кайда син? – дип дәшүенә елап җибәрде…

Аны алып кайттылар. Гаҗәпләнүенә каршы, аңа берәү дә ачуланмады. Бая килеп туктаган ат бөтенләй башка берәүгә, башка бер йомыш белән килгән ат булып чыкты.




3


Кырлайның Сәгъди абзый килеп кергәнне Габдулла сизми дә калды. Ул хәтта аны үзен алырга килүче дип тә уйламады. Сәгъди абзый кереп сәлам бирде дә сәкегә килеп утырды, дога кылып алды. Аннан соң исәнлек-саулык сорашырга тотынды, ә үзе һаман күз кырые белән Габдуллага карады. Күз кырыйларыннан колакларына таба тармакланып киткән ягымлы җыерчыклары аны һәрвакыт елмаеп торган кебек күрсәтә иде.

Бераз утырганнан соң, ул Габдуллага таба бөтен гәүдәсе белән борылды да:

– Мәхдүм, минем улым буласың киләме? – дип сорады. Бу вакыт аның күксел-соры күзләрендә әллә никадәр изгелек белән бергә, ниндидер кызгандыра торган ялынычлы моң күренеп тора иде. Әйтерсең Габдулла аның ярдәменә түгел, ул Габдулланың ярдәменә мохтаҗ.

Габдуллага бу кечелекле караш тәэсир иттеме, әллә ул: «Бу әйбәт кешегә хәзер үк риза булмасам, барыбер берәр начар кешегә тап булырмын», – дип курыктымы, үзе дә сизмәстән:

– Килә! – дип куйды…

Җыену озакка сузылмады. Кунакны кыстап утыртырлык сый-мазар булмагач, чәй эчеп тормадылар. Аннан, куллар күтәреп, кыска гына дога кылу булды, һәм барысы да йортка чыкты. Анда туры кашканы нәзек кенә дуга белән җиккән иске читән арба тора иде.

Шунда гына Габдулла үзенең бу йорттан чынлап һәм мәңгегә аерыласын төшенде булса кирәк, борчылып як-ягына каранды: Саҗидә апа кайда?

Саҗидә өй почмагына яшеренебрәк, капкага, Габдулланың китәсе юлына моңсу гына төбәлеп карап тора иде. Әйтерсең әле ул Габдулланы җибәрергәме, юкмы икәнлеген хәл итеп бетермәгән! Габдулла шунда ук апасы янына йөгереп килде һәм, аңа сыеныбрак, шыпырт кына дәште:

– Апа, җибәрмә мине, җиб…

Тамагына кинәт килеп тыгылган ниндидер төер аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде. Саҗидәнең дә күзенә яшь килеп тыгылган, аңа сөйләве авыр иде. Шулай да аның Габдулладан олырак буласы килде, ул, үзенә кирәк көчне туплап, Габдулла өчен шушы минутта иң кирәк юату һәм тынычландыру сүзләре тапты:

– Син кайгырма, Габдулла. Кырлай ул якын гына. Менә җир башына чыктыңмы, аның тегермәне күренеп кенә тора. Күп булса, өч чакрымлык юл. Без синең белән, кирәк булганда, гел күрешеп торырбыз…

Сәгъди абзый Габдулланы арбага мендереп утыртты да, дилбегәне алып, телен шартлатты. Ат кузгалу белән, үзе дә кырын гына арбага сикереп менеп утырды. Капкадан чыгу белән, арба артына ике малай асылынмакчы булган иде. Сәгъди абзый, әйләнеп, ачуланган сыман:

– Ай, рәхмәт төшкерләре! – дип кычкыруга, тегеләр коелып калдылар.

Габдулла өчен бу кызык кына килеп чыкты, һәм шуның белән әлеге аерылышу кайгысы да таралып киткәндәй булды.

Авылдан чыгып үр менгәнче, аларны вак ташлар өстеннән талгын аккан инешнең җай тавышы озата барды. Чиканас юлына чыгу белән, куерып үскән туйралык шаулавы, яз кошларының шатлыклы тавышы аларны каршы алды. Сәгъди абзый, тирә-ягына каранып:

– Һай, матурланып килә сахралар, – дип, тойгыларына бирелеп алды һәм, дәртләнеп: – На, малкай! – дип куйды. Бу тавышка ат бераз юыртып китте һәм тагын акрынлады.

– На, карале! – дип гаҗәпләнгән сыман, Сәгъди абзый дилбегәне селкетеп куйды. Аның, гаҗәпләнгән сыман: «На, карале!» – дип дәшүе юл буе берничә кат тапкырланды, һәм бу Габдуллага бик кызык һәм бик ягымлы тоелды. Аның, сөйләшәсе килеп:

– Ташаякта атлар арт аякларына басып торалар, аннан соң алар кәнфит ашыйлар, – диде.

– И-и-и, кара инде син. Кәнфит ашыйлар диген, ә? – дип, әллә чынлап, әллә юри генә гаҗәпсенде Сәгъди абзый. – Каланың атлары да кәнфит ашый инде аның, шуңа күрә кала инде ул, сала түгел. Ипекәйгә тук булса, шуның белән бик канәгать инде сала халкы, шулай инде, на, карале!

Сәгъди абзый дилбегәне атның сыртына йомшак кына суктырып алды. Ат моңа игътибар итми, салмак кына атлавында дәвам итте, ләкин Сәгъди абзый инде аны яңадан борчып тормады, үз җаена куйды. Бераз ул күзләрен уйчан гына алдагы юлга текәп барды-барды да:

– Кайгырма, кәнфите булмаса булмас, әмма ипекәй белән катык бар әле, әлхәмделилла! Бездә ач булмассың, улым, иншалла! – диде.

Шуннан икмәк белән катык инде юл буе Габдулланың күңеленнән чыкмады. Аның тизрәк Кырлайга барып җитәсе килде.

Сәгать тә үтмәгәндер, алар яшь кенә бер агачлык алдына килеп чыктылар.

– Менә шул туйралык артында инде Кырлай, – дип, чыбыркы сабы белән төртеп күрсәтте Сәгъди абзый. – Бу менә безнең зират инде…

Алар, зиратны уңда калдырып, авыл урамына килеп керделәр һәм, уңга борылып, өч-дүрт өй аша иске генә читән коймалы, җил капкалы, салам белән япкан кечкенә өй алдына туктадылар.

Сәгъди абзый арбадан төшеп өлгергәнче, өйдән, баскыч такталарын шыгырдатып, таза гәүдәле бер хатын ашыгып төште дә капканы ачты.

Сәгъди абзый атын, авызлыгыннан тотып, капкадан алып кереп китте. Зур гәүдәле хатын, арба янына килеп:

– Төкле аягың белән генә килә күр! – диде һәм Габдулланы көчле кулларына күтәреп алды да өйгә юнәлде.

Беркөнне Өчилегә килеп киткән Нәфисә апа баскычта елмаеп каршылады:

– Әйдүк, төкле аягың, мул ризыгың белән!..




6


Икенче көнне өйдән чыкканда, Габдулланы инде малайлар капкадан һәм читән өстеннән күзәтеп, көтеп торалар иде.

Габдулла урамга чыккач, аны кичәге шикелле үк сырып алдылар һәм шундый ук кызыксыну белән күзәтергә тотындылар. Ләкин бу кичәгедәй озакка бармады. Малайларның берсе үзенә үк ят, сәер тавыш белән:

– Син ни атлы? – дип сорады.

Алар һәммәсе аның исемен белеп алганнар, тик бу сүз башлау өчен генә кирәкле сорау иде. Шуны сизде булырга кирәк, Габдулла, теләр-теләмәс кенә, исемен әйтте.

– Ә син «әште-пеште» уйный беләсеңме?

Бар да «псык-псык» көлешеп куйдылар.

– Юк, мин каладагыча сызгыра беләм, – диде Габдулла һәм, ике бармагын авызына кабып, сызгырып күрсәтте. Малайлар, кызыксынып, аныңча эшләргә тырышып карадылар, ләкин барып чыкмады. – Сез урычча беләсезме? Мин урычча беләм, – диде Габдулла һәм тезеп алып китте: – нужек, хлип, ыспайт…

Малайлар бөтенләй гаҗәпкә калдылар. Кайсы башын, кайсы аягы белән аягын кашып куйды.

– Безнең дә кулсыз Гайнулла урычча белә, – диде малайларның олырагы.

– Нинди кулсыз?

– Шундый… Солдаттан кайткан…

– Безнең дә бистәдә солдаттан кайткан Сәхип бар… Аның мыеклары менә болай, «пуф» итеп торалар… Ул аларны гел бөтереп йөри. Үзе бик кызык сүзләр белә… «Дөнья куласа, әйләнә дә бер баса», – ди.

Балалар көлешеп куйдылар. Аннан алар аны инеш буена алып төштеләр һәм, чишенеп, һәркайсы үзенең суга сикерүен һәм йөзүен күрсәтергә ашыкты. Габдулла, су керми генә, аларны карап торды. Әхтәри дигәне, әлеге юантык малай, бака булып, аякларын бер җәеп, бер сузып йөзеп күрсәтте һәм балаларны да, Габдулланы да бик көлдерде.

Аннан алар, судан чыгып, яр буенда кызынып утырдылар.

– Каланың инеше зурмы? – дип сорады Сафуш исемле зур гына гәүдәле малай.

Габдулла «инеш» дигәч, Кабан күлен күз алдына китереп, мактаныбрак:

– Зур. Аның бер читеннән икенче чите күренми, – диде. Габдулла хыялына тулы ирек бирде һәм шаккатыргач инде, малайларны чынлап шаккатырырга булды. Ләкин аның бу теләге җитди генә бер тоткарлыкка очрады.

Әхтәри аңа каршы төште:

– Алай булгач, ул инеш булмый инде, диңгез була. Әнә кулсыз Гайнулла бит солдаттан шул диңгез ягында хезмәт итеп, төрек сугышында кулын өздереп кайткан. Менә ул сөйли! Диңгез артында кешеләр тормый, дию пәриләре генә тора, ди.

Габдулла бирешмәскә тырышты һәм, Сәхәбидән ишеткән әкиятен искә төшереп:

– Кабан күле артында да Убырлы карчык тора… Ул ел саен бер кызны бистәдән урлап алып китә. Аннан соң ул аларны суеп ашый…

Малайлар аны тагын кызыксынып тыңлый башладылар. Кечерәкләре, тезләрен күлмәкләре эченә ишергән хәлдә кочаклап, Габдулла янынарак елыштылар.

– Казанда мең завод бар, беләсеңме, – диде Габдулла. – Аларның берсе-берсе менә бу авыл хәтле бар. Морҗасы биш чакрым, төтене йөз… – Габдулла үзенең хыялына үзе үк ышанып дәвам итте: – Беләсезме, аларның хуҗалары «кәрлә» бит. Үзе бер карыш, сакалы мең карыш.

Балалар кызыксынып көлешеп куйдылар.

– Ә анда эшләүчеләрнең гәүдәләре зу-у-ур! Куллары менә мондый! – Ул үзе утырган бүрәнәне тотып күрсәтте. – Теге алтын чылбыр таккан «кәрлә» нәрсә куша, болар шуны җан-фәрман тыңлый…

– Тыңламаса нишли?

– Тыңламаса, теге «кәрлә» моның җилкәсенә сикереп менә дә тукмый.

Бу «җилкәсенә сикереп менү» турындагы уйдырма Габдулланың үзенә үк бик ошап куйды, һәм моның әкият кебек кызык килеп чыгуына үзе үк гаҗәпләнде.

Иң актыктан ул аларга Ибраһим байларның бакчасында күргән «бәхет кошы» турында сөйләде. Балаларга бу бөтенесеннән күбрәк ошады.

– Тик аларны тавык кебек үрчетеп булмый, алар йомырка салмый, – диде Габдулла.

– Ә ничек үрчиләр соң?

– Үрчеми, ул дөньяда өчәү-дүртәү генә. Аны сатып алып та булмый. Ул бәхетле кешеләрнең бакчасына үзе төшеп куна…




7


«Урак җитте, җәй бетте!» – ди крестьян. Җәй моның белән генә бетми, әлбәттә! Ул үзенең матурлыгы белән крестьянның күзенә күренми башлый, крестьянны авыр эш баса – ул шуны әйтә.

Сәгъди абзый бөтен өй эче белән, хәтта култык таяклы Саҗидәне дә ияртеп, уракка китте.

Кечкенә дип, Габдулланы уракка алмадылар. Аның Кырлайдагы шактый иркен башланган тормышы тагын да иркенәя төште.

Көнозын аны хәзер урамнан өйгә дәшеп алучы юк, теләсәң кайда гиз, теләсәң нәрсә эшлә! Йөри-йөри карыны ачкач кына, ул йөгереп кайта да, аның өчен генә бикләнми калдырылган тәрәзә аша кереп, үзенә дип ябып калдырылган җамаяктагы бәрәңгене һәм икмәкне ашап, тамак ялгап чыга. Өй белән ике арадагы бәйләнеш шуның белән хәл ителә. Калган көн иртәдән алып кичкә кадәр – аныкы!





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=66331540) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes


Примечания





1


Мәхзүм (мәхдүм) – дин башлыкларының ир баласына бирелгән исем; монда: мулла улы.




2


Сүз Казанда элек трамвай хезмәтен үтәгән конка турында бара.




3


Кытат – тыгыз ефәк тукыма.




4


Мимеч – немец.




5


Сәдакать – турылык.




6


Тупа – «надан» дигән мәгънәдә булса кирәк.




7


Изге киселеп – изге, яхшы булып.




8


Тәфтиш – тикшерү, ревизия.




9


Ачарбаклар – «ач әрвахлар» сүзен бозып әйтү.




10


Яра гөле – алоэ. Бу гөлнең калын кыягын, уртага ярып, шеш өстенә ябалар, шуңа күрә аны «яра гөле» диләр.




11


Будошник («будочник» сүзеннән) – будка эчендә сакта торучы полицейский.




12


Полузор – итекнең яртылаш кына чигелгәне.




13


Минзәләвәй – «вензелевый» дигән сүздән; чәмчәле.




14


Чачак – берәр нәрсәнең читенә бизәү өчен тотылган чуклар яки җепләр бәйләме.




15


Судиннар – «студентлар» сүзен бозып әйтү.




16


Сарпин (сарпинка) – шакмаклы яки буй-буй юка киҗе тукыма.




17


Нәгыз – яхшы, әйбәт.




18


Бире килегез! Бизмеин һәм Баһардин йөземнәрен алыгыз! Һай тәмле, кабып карагыз!




19


Барнау – Екатерина II заманында Барнаул шәһәрендә сугылган бакыр тәңкә.




20


Шут – счёт; исәп-хисап.




21


Ниверсит – университет.




22


Шул замандагы атаклы адвокатның фамилиясе.




23


Бидгать – ярамаган эш.




24


Сәнаигъ нәфисә – нәфис сәнгать.




25


Бастуфка – забастовка.




26


Ирсал вә тәблигъ – җибәрү һәм хәбәр итү.



Бу китапта Әхмәт Фәйзинең өч өлештән торган (I – «Яңа бистә», II – «Кырлай», III – «Җаек») «Тукай» романының кыскартылган варианты һәм «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» урын алды.

PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Как скачать книгу - "Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Рекомендуем

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *