Книга - Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке)

a
A

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке)
Әхсән Фәтхелбаянович Баянов


Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Баянның әлеге җыентыгына танылган повестьлары туплап бирелде.

PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)





Әхсән Баян

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке)



© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Баянов Ә. Ф., варислар, 2021

© Галимуллина С. Н., төзү, 2021





Әхсән Баян

(Баянов Ахсан Фатхулбаянович)




Тау ягы повесте


Сиңа багышлыйм…





Беренче бүлек



«Тау ягы» дип атыйлар икән бу якны.

Идел һәм Кама киңлекләреннән карасаң, илаһи бер кала.

Өч архитектор – Кояш, Җил, Су – гаҗәеп сызыклар, рәвеш-кыяфәтләр белән бизәгән бу каланы. Гаҗәеп тә төрле һәм гүзәл төсләр белән.

Ярлар – мәңгелек диварлар. Диварларда – урман һәм куаклар рәвешле язылган сурәтләр. Су буйлата биеклек нәкъ урталай киселгән дә, шунда миллиард еллык тарих – катлы-катлы булып сырланган гасырлар ачылып ята. Урыны-урыны белән киртләч диварлар өчәр почмаклы булып тезелеп калган. Күпме бәрелеп-сугылып узса да, вакыт аларны шомарта, түгәрәкли алмаган. Шулай да диварлар киңлектә Евклидча түгел, ә Лобачевский геометриясендәге шикелле – кырлары бер-берсенә тоташмаган өчпочмаклар булып, бәхет һәм кайгыларның, җиңү һәм җиңелүләрнең, мәхәббәт һәм хыянәтләрнең, бер сүз белән әйткәндә, тормышның – үткәннәрнең һәм киләчәкнең чиксезлеген күрсәтеп тора шикелле.

Өч даһи – Су, Җил, Кояш – үзләренең бөек әсәрләренә шундый идеяләр салган, ә кешеләр ул әсәргә бик гади генә «Тау ягы» дип исем кушкан.

Идел өстендә, ак канатларын киереп, күк дулкыннар җилпенәләр. Җилпенәләр дә аксыл теплоходлар күкрәгенә, ярларга ташланалар һәм шунда бәрелеп юкка чыгалар. Алар әнә шулай бер-бер артлы ерактан, зәп-зәңгәр киңлекләр аръягыннан әкрен генә баш калкыталар һәм, зәңгәр канатларын җәеп кагына-кагына, бернидән курыкмыйча, туп-туры мәңгелек ташлы ярларга һәм теплоходлар күкрәгенә ыргыла торалар. Аларның бу тилелегендә әллә нинди тирән мәгънә бардыр кебек.

Ташлы ярларга килеп бас та кулыңны Кояшка суз – җылысы сизелми калмас.

Таулар өстенә менеп бас та кулыңны Айга суз – бармакларың Ай кытыршылыгын сизми калмас.

Килеп бас та йолдызларга суз кулыңны – мәңгелектән килгән балкышлы серләр уч төбеңне кытыклап торыр.

Кояш та, Ай да, йолдызлар да якын икән бу җирләрдә – юкка гына «Тау ягы» дип атамаганнар икән бу якны.




Сандугач белән Гөлҗимеш


Яр буенда – таш авыл.

Таш авылның таулы урамнары буйлап атлаган юлчы егет – солдат киеменнән. Таулы-ташлы урамнар буйлап килде дә ул хәрби комиссариат дигән бер кызыл өйгә керде.

Хәрбиләрчә исәнләшү, күрәсең, авыл җирендәге подполковник өчен тансык иде, күңеле күтәрелеп киткәндәй тоелды аның:

– Йә, котлыйм кайтуың белән, иптәш сержант.

Яшь солдат рәхмәт әйткәч, аңа утырырга рөхсәт иттеләр. Кайсы авылга, кем янына кайтканын сорадылар.

Солдат исә ни дип җавап бирергә дә белмичә аптырабрак калды. Подполковник, күрәсең, сабыр кеше – көтте. Утырган килеш солдатның документларын карый башлады.

– Бөтенесе тәртиптә. Учётка кер дә авылыңа кайтып кит. Үзәнбаймы синең авыл?

– Мин анда хатлар язып карадым – җавап бирүче булмады.

Подполковник егетне икенче төрлерәк аңлады бугай.

– Егерме чакрым – солдат кешегә ерунда. Хәерле юл! Давай-давай, тизрәк, үзеңне бик көтәләрдер. Сөенсеннәр, – шулай диде военком.

– Кемнәр?

– Ничек «кемнәр»? Әтиең, әниең.

– Минем әти үлгән булырга тиеш.

– Алайса, әниең.

– Белмим бит мин аны.

– Ничек белмисең?

– Исемен белмим.

– Оят, начар! Бу ни дигән сүз?

– Авыл советына кабат-кабат язып карадым, белмиләр. Безнең Үзәнбай түгел, бүтәндер, диләр. Ә минем документларда – шушы район.

Военком уйлана калды. Бераздан гына әлегә кадәр булмаганча йомшак тавыш белән әйтте:

– Син нәрсә, монда тумаганмыни? Якынрак утыр әле.

– Монда туган булырга тиеш, – дип, солдат өстәл янына күчеп утырды.

– Йә? Шулай булгач?..

– Онытканнардыр… Ныклап тикшерергә вакытлары җитмидер…

– Әниеңнең фамилиясе ничек соң?

– Белмим.

– Исеме?

– Белмим.

Подполковник, ачуланырга да, кызганырга да белмичә, гаҗәпләнеп карап тик торды.

– Бу ни дигән эш, ә? Әниеңнең исемен дә белмәгәч…

– Менә шулай инде.

– Ә ул сине күпме еллар эзләгәндер!

– Бик ихтимал.

– Көткәндер.

– Әйе шул…

– Менә сөенәчәк! Улы үзе кайтып төшкән!

– Менә мин аны ничек табарга икәнен белмим шул әле.

– Ә атаң? Анысы кем?

– Эх, белсәм икән!

– Соң… фамилиягез бардыр инде.

– Шул фамилия белән язып карадым – җавап килмәде.

– Менә сиңа, ә! Тугашев, Тугашев… Тикшереп карыйк әле. – Военком телефон трубкасын алды да Үзәнбай авылын сорады. Озак тынлык. – Кайттың, ә кемгә икәнен белмисең, ә? Җайсызрак килеп чыкты шул, җайсызрак. Ә хәзер тырышып карыйк. Хәзер… Алло! Үзәнбаймы? Кем бу? Авыл советы секретаре? Бик шәп! Менә нәрсә, сеңлем, сезнең авылда туган бер егет армиядән кайтты. Әти-әнисенең кем икәнен белми. Исеме – Тәбрик, фамилиясе – Тугашев. Беләсезме дөньяда шундый кеше барын? Юк? Менә белергә тиеш сез аны, тиеш! Тугаш бабай? Ул нәрсә ди? Бернинди малаем да, оныгым да юк, диме? Бердәнбер оныгым була язган иде – ул да вафат, ди? Ничек алай була инде ул? Үз акылындамы соң ул? Шулаймы? Әйе, бар дөньяда шундый кеше һәм ул сезнең авылныкы. Аның фамилиясе бар, исеме бар. Табыгыз! – Подполковник башын аска иебрәк көтеп утырган солдатка таба борылды: – Менә шулай, бер-ике сәгать йөреп тор. Район үзәге белән таныш. Беренче тапкыр күрәсеңдер бит?

– Шулай булып чыга.

– Ә чемоданың шушында гына калсын – югалмас.

Дөнья чак кына ямансулангандай тоелды.

Тау буендагы таш авылның да йортлары гел таш кына түгел, агач өйләр белән чиратлаша икән. Урамнары да гел такыр гына түгел – сикәлтәләр, күлдәвекләр белән чуарланган. Алар аша узганда, машиналарга шактый гүелдәргә, төтен чәчәргә туры килә. Аста – Идел, зәңгәр киңлек. Аның да зәңгәрлеге уңа төште…

Әни!.. Ни төслерәк икән ул? Яшьме, картмы икән? Сугыш вакытында ук иргә чыккан булгач, яшь үк түгелдер инде. Тәбрик туганда егерме бишләр булса, хәзер, егерме елдан соң, кырык биштә…

Яшь икән әле, яшь! Кем төслерәк икән?

Раймаг дигән зур гына кибеттән көләч бер хатын чыгып бара. Танырга теләгәндәй карап та куйды. Әллә шулмы? Әй, ул Үзәнбайда бит әле, нишләп монда килеп чыксын? Ничек? Ник? Нишләп килеп чыкмаска тиеш ди әле ул? Кырык биш яшьлек ана егерме чакрым җиргә нишләп йөри алмасын? Шулай, бик ихтимал аның монда килеп чыгуы. Бәлки, менә шул үзедер әле? Ә бәлки тегесе? Юк, анысы артык яшь. Кайсы икән, шулай да кайсысы икән аның анасы?

Посёлок белән таныша тор, дигән иде военком. Танышырсың – күңелдә һаман бер уй, бер кеше… Мең кыяфәткә кереп килә дә баса каршыга, уза да китә. Тик елмаюы гына бетми, һаман елмая…

Китапларда язалар, ана мәхәббәте, диләр. Ничек була икән ул ана мәхәббәте? Ул мине ничек яратыр икән? Ул мине алдына утыртып сөя алмас бит инде хәзер! Ә минем, кечкенә бала булып, аның алдына утырасым, сөеләсем килә. Ничек яратыр икән үзеннән озын малайны? Каршыларга чыккач, күрешкәч тә, бәхетнең, куанычның артык зурлыгыннан үксеп еларга керешерме, әллә шундук кочагына алып иркәли башлармы?

Ана ничек кенә каршыласа да, Тәбрик дөньядагы иң якын кешесенең аркасыннан сөяр. «Тынычлан, әни, елама» дияр, кулъяулык белән – әллә каян, Берлиннан алып кайткан кулъяулык белән – яшьләрен сөртер… Ана шуннан соң елмаер да тагын улының күкрәгенә башын куяр. Шуннан соң, култыклашып, өйгә керерләр. Тәбрикнең беренче соравы шул булыр: «Минем әти кем? Ул кайда?»

Ә әнисе җавап урынына башын гына исә?

Тәбрик «Ул кайсы фронтта һәлак булды?» дияр. Юк-юк, сугышта булган бөтен кеше үлеп бетмәгән ич, кайткандыр әле, исәндер. Әллә… Кем белә, бәлки, каты яралы булып, кайткач үлгәндер. Югыйсә җавап язган булыр иде – Тәбрик язган йөз хатка бер генә булса да җавап килер иде. Ә ана? Ник әнисе язмады икән? Әллә ул да…

Юк-юк, мең тапкыр юк – ул исән булырга тиеш. Әнисе төннәр буе Тәбриккә әтисе хакында сөйләргә тиеш, яуда батырларча һәлак булуы хакында… Үзе хакында да сөйләргә тиеш. Төн буе гына түгел, көннәр буе, еллар буе – бертуктаусыз. Егерме ел вакыт эчендә һәм аңардан элек тә ниләр булган, барысын да, барысын да сөйләргә тиеш ана.

Вакыт калса, Тәбрик үзе дә сөйләр, әлбәттә. Күп түгел, бик аз итеп. Нигә дисәң, бик аз яшәгән бит әле ул дөньяда. Нәрсә генә сөйләсен?

Ну, әйтер инде, «Казаннан ерак түгел Займище дигән станция янында, ямь-яшел чыршы-нарат урманы эчендә үстем, үзең приютка шунда урнаштыргансың бит, – дияр. – Алай да, әни, кая урнаштырырга кирәклеген белгәнсең, табигатьнең иң матур почмагына – Идел буена. Кайтышлый да карап узылды…»

Тагын нәрсә әйтер Тәбрик?

«Анда унынчы классны бетергәч, Юдино тимер юл депосында ике ел сварщик булып эшләдем» дияр дә «хәзер армиядән кайтып килешем» дип өстәр. Бик ныклап сораса, нефть институтына керергә җыенуын да әйтми калмас. Ник тәгаен нефтьнекенә? Татарстан шуның белән атаклы булгангадыр инде. Бүтән нәрсә әйтә алмас. Сүзе беткәч, үзе сорар, «Әни, ник мине приютка бирдең?» дияр. Хәле авыр булгандыр, әйтеп аңлата алмаслык авыр булгандыр. Югыйсә үз улын кем инде әллә кая илтеп ташласын. Ана бит ул!

Подполковник килергә кушкан вакытка хәзер минутлар гына калып бара. Посёлокны рәтләп карый да алмады Тәбрик, өлгермәде. Ашыга-ашыга, капкаларына хәтле кызылга буялган йортка әйләнеп килде.

Тагын военком бүлмәсе.

Йөрәк дөп-дөп тибә. Моңарчы беркайчан да бу хәтле дулкынланганы юк иде Тәбрикнең… Ишек ачкач – бүлмәдә хатын-кыз! Әнисе! Әнисе! Бүтән кем булсын! Ләкин Тәбрик ни өчендер аның кочагына ташлана алмады. Хатын үзе дә торып баскач катты да калды. Военком шулай ук рәтле сүз таба алмыйча, ахрысы:

– Менә шушы егет, – дип кенә куйды.

Йөзендә шатлык әсәре юк. Димәк…

Димәк, Тәбрикнең еллар буе саклап йөргән хыялы, өмете бер секунд эчендә чәлпәрәмә килде. Ләкин юк-юк, моның белән Тәбрик килешә алмый, моның белән ул беркайчан да килешә алмаячак. Әйе, бик тә, бик тә татлы хис белән кемгәдер «Әтием, әнием!» дип эндәшү бәхетеннән ул үзен беркайчан да мәхрүм итмәячәк. Әгәр җиңелергә нияте булса, менә болай, кузгалырга куркып, күзләрен мең өмет белән тутырып карамас иде ул шушы хатынга.

Хатын үзе дә аның каршысына ук килеп шактый ара сүзсез торгач, егет көч-хәл белән генә күңеленнән ике-өч сүз тартып чыгара алды:

– Сез… минем әниме? – Татарча рәтләп белмәгәнлектән, русча сорады.

– Их, Тәбрик, Тәбрик! Менә нинди булгансың! – диде хатын, егетнең аркасыннан кагып.

– Сез минем әни түгелмени?

Күренеп тора, «мин синең әниең түгел» диясе килми апаның, бала күңелен рәнҗетүдән курка. Шунлыктан сүз тапмый интегә.

– Мин синең әниең түгел шул, балам, түгел…

Апа тагын нидер әйтмәкче булып та, күзләренә чыккан яшьләрен тыярга тырышып та азаплана. Ник алай икәнен Тәбрик сорый алмый: тагын да катырак сүз ишетермен дип курка. Ә чынында «әниең юк» дигән сүздән дә катырагы булу мөмкинме?

Ярый әле военком каушамый, ярдәм итә:

– Әмма сез аның иң якын апасы. Бәлки, әнисен алыштыра алырсыз…

– Әйе шул, без аның әнисе белән туганнар кебек идек. Ялгызы калгач, Тугаш бабайны да шуңа күрә үзебезгә алдык…

Апаның каушавын сизеп, подполковник:

– Солдатның бабасы исән, алайса? – дип сорады.

– Исән шул, исән!

– Бу инде начар түгел, егет, ишеттеңме?

– Ишеттем. – Тәбрикнең йөзе чак кына яктырып китте.

– Мине игәчәң дип бел, – диде хатын. Тәбриккә текәлеп бераз торгач, кинәт кенә кулын сузды: – Энем, «улым» дияргә мөмкинме? Исәнме, йә, Тәбрик! Сөембикә минем исемем.

– Исәнмесез, Сөембикә апа! – диде Тәбрик тә, чак кына йөзе ачылгандай. – Сезнең исем миңа яхшы таныш.

– Менә бик шәп булды, таныштыгыз, – диде военком. – Матур итеп кунак итегез, сөйләшегез.

– Ярый, алайса, әйдә, Тәбрик!

Тәбрик нишләргә белмичәрәк торгангамы, чемоданны военком үзе күтәреп алып тоттырды.

– Ну, хәерле юл, брат, хуш!..



Машина дыңгыр-дыңгыр килеп каядыр чаба һәм аның кая баруы Тәбрик өчен барыбер иде. Авылда аны беркем дә көтми, ул анда беркемне белми, аның анда беркемгә кирәге юк.

Кешеләр нидер сөйләшә, көлешәләр: хатыннар, ирләр, яшьләр, картлар. Ә Тәбриккә сәер – ни дип көлә торганнардыр? Сүзләрнең күбесен ул аңлап бетерми һәм аңларга да тырышмый. Аңа юньләп татарча өйрәнергә туры килмәде. Әнисе белән сөйләшергә кирәге булса дип, кайтышлый очраган һәр татардан диярлек ике-өч сүз отып калырга тырышкан Тәбрикнең хәзер, туган тел яңгырашын якыннан тыңларга, аһәңе, музыкасы белән ләззәтләнергә вакыты җиткәч, күңеле сүрелде. Ят авыллар, инешләр чуарланып, ялтырап кала – аларга илтифат итми Тәбрик.

Бер хәлдә озак барудан җайсызлык тойганга күрә генә, ул, ниһаять, күтәрелеп алга карады.

Ямь-яшел кырлар – игеннәр, игеннәр, игеннәр. Бернинди утрау, бернинди кара нәрсә күрмәссең. Авыллар да юк микәнни?

Күпмедер баргач, машина түбән төшә башлагач кына җавап табылды: ике катлы икән бу ил, өстә дә кырлар, аста да басулар, үзәннәр. Үзән буйларында – авыллар. Машина яшел тау буйлап төшә. Ә еракта, ике яклап, очы-кырые күренмәгән шундый ук таулар тезмәсе. Анда шулай ук дистәләрчә чакрымнарга җәелгән тигез гүзәллек. Елгалар, басулар, бакчалар, авыллар – барысы да уч төбендәге шикелле.

Тау иле…

Әле күптән түгел Займищеда, аннары Юдинода яшәгәндә, Идел аръягында гына шушы таулар башланганын, туган җир башланганын Тәбрик уйлый белмәгән. Идел аръягындагы таулар артында гына кемнәрнең ничек яшәгәнен белергә дә, күрергә дә теләмәгән. Шунда «әнием, әтием юкмы» дигән сорау, күпме генә чакрымнар узып, күреп килергә дигән уй ничек башына кермәде икән аның? Сәер, кызганыч, һәм шул ук вакытта Тәбрик моның өчен үзен гаепле дип сизми. Үз теләге белән китмәгән бит. Ә кайтуын кайтты менә – үз теләге белән…

Тора-бара үзе өчен бер нәрсәне ачыклады ул: бүгенге көн никадәр матур һәм мәгънәле, киләчәк көн никадәр якын һәм мавыктыргыч тоелса да, кешегә алар гына җитми, аңа тагын үткән тормыш та кирәк, үзенең каян килеп чыкканын белү дә кирәк икән. Үз дәрәҗәсен тояр өчен, кимсенмәс өчен, ятимлек сизмәс өчен, бүгенге көн генә түгел, тарих та кирәк икән адәм баласына. Ничә яшенә генә җитмәсен, кешегә барыбер ана кирәк. Ул үзенең кем баласы икәнен белергә тиеш! Һәм менә Тәбрик кайтты… Ятимлек белән килешмичә, язмышы белән бәхәскә кереп, туган җир тормышын бөтен тирәнлеге белән белергә, аңларга хыялланып кайтты. Ләкин хәзер, вакыты җиткәч, кайткач, теләге нигәдер какшагандай итте. Кинәт кенә ник шулай булды әле? Ник?

Җайсыз хәл, җайсыз һәм күңелсез. Колакка ят шикелле җыен аңлашылмый торган сүзләр жуылдый. Синең бүгенге көнгә генә түгел, тарихка да хакың бар, ди, ахрысы… Ләкин юкка, юкка кайттың, ди. Бәлки, бүтәнчә әйтә торгандыр? Ныклап аңламый шул егет, тел белми.

Хәерле булсын, ул, бөтенесен машинага тапшырып, баягыча кузовка сыенды да уйларын бүтән якка, бергә хезмәт иткән дусларына күчерде.

«Алар кайда икән? Минем кебек ялгыз түгелләрдер, кайда гына булсалар да…»



Ниһаять, машина бер авылның урам уртасына, кечкенә кибет янына килеп туктады. Алгы почмакка аркасын терәп утырган Сөембикә апа торды да Тәбриккә, елмаеп:

– Килеп җиттек, – диде.

Тапталып, актарылып беткән кара урамнан бераз баргач, яшел чирәмле урамга чыктылар. Үләндә оеп утырган казлар торып хәбәр бирде: «Сак булыгыз, ят кеше бар», янәсе. Бәбкәләре, артык сәерсенми генә, «Булса соң, безнең ни эшебез бар анда?!» дигән сыман пипелдәшәләр.

Тәбрик казларны чамалап кына аңлый. Аларны гына түгел, кешеләрне дә. Капка төбе саен диярлек кем дә булса аларга сүз кушып кала. Кунак хакында сорашалардыр, мөгаен. Кайсысы тәрәзәдән карап кала… Тәбрик үзен зоопарктан чыккан аю төслерәк хис итсә дә үртәлми – ничектер бу хәл кызык тоела аңа.

Сөембикә апасы башка йортлар төсле үк бер өй янына җиткәч туктады да бәләкәй капканы ачты:

– Шушы инде безнең өй, Тәбрик, пожалысты!

Ишегалдында тавыклар кыткылдап каршылады. Алар да гаҗәпләнә, алар да ятсына: «Кытыйк-кыт-кыт!..»

Аннары күзгә ташланган нәрсә шул булды: урамдагы яшел чирәм белән һич ярашмаган сап-сары болдыр, баскыч алды. Аяк басарга куркырсың. Итекләрне салырга туры килде. Һәм Сөембикә апасы аңа шунда ук нәкышле башмак чыгарып бирде:

– Бабай үзе дә кими саклый торган әйберсе! Кадерле кунакка гына!..

– Рәхмәт!

– Кара, татарча да беләсең икән бит?

– Бик аз, ике-өч сүз.

– Ничава, өйрәнерсең әле.

Шул арада өйалды ишеге ачылып, аннан уналты-унҗиде яшьлек бер кыз бала елмаеп чыкты:

– Кайттыгызмы, әни?

Аның белән бергә өйалдына чыккан тәмле аш исе ничектер күңелгә үк бөркелгәндәй тоелды.

Кыз Гөләндәм атлы икән. Танышкач та, өйгә чакырды. Шунда егет үзенә бөтенләй ят тоелган, әмма бәхетле икәне сизелеп торган дөньяга аяк атлавын, узган тормышка – әнисе дәверенә килеп керүен һәм аны монда барыбер табачагын күңеле белән сизде.

Авыл өе.

Сул якта – челтәрләр капланган ак мендәрле карават, уңда – мич белән кушылып киткән бүлмә. Каршыда – өстәл. Сурәтләр – бер карасаң таныш кебек, бер карасаң – әллә ничек, чит илгә килеп чыккан кебек. Чит-ят җирләрне күрер өчен, адәм балалары махсус сәяхәтләргә китә. Һич югында (бабасын күрү бәхетен әйтеп тә тормастан), дөнья белән танышлыгы артыр.

– Бабай кайда соң?

– Хәзер кайтып җитә, – дип, кыз чатнатып русча әйтте дә, рамдагы сурәтләр каршына якын ук килеп: – Монда синең әниең дә бар, тапсаң – үзеңә! – дип елмайды.

Әллә егет моңаеп калмасын дип юри шаярта, әллә фаҗигане аңлап җиткерми бу бала. Тәбрик аңа ышанырга да, ышанмаска да белми аптырап калганга, кызның чаялыгына капма-каршы буларак, Сөембикә апасы кайгылырак төстә әйтә куйды:

– Синең әниең шунда, балам.

– Кайда? – Әйе, могҗиза көтүе юкка түгел аның! Тәбрик, шуңа ышанып, түргә узды. Тик кыз тагын рамга таба баш изәгәч, йөзе тагын үзгәрде. – Ә?.. рәсемдә?..

– Тапсаң – үзеңә!

Кызның яхшы ниятенә, аңа борчылырга ирек бирмәскә тырышуына инде чынлап ышанган Тәбрик барыбер елмая алмады. Кыз таләп иткән шаянлыкны бөтенләй читкә какмаса да, кыяфәте җитди булып кала бирде:

– Мин үземә ошаганын сайлыйм, алайса, иң яхшысын.

– Ал, ал!

Хатын-кыз рәсемнәре ике рамда да күп иде. Ләкин ул беренче рамда үзенә тәмам ошаганны тапмады да икенче рамга текәлде. Һәм менә… аның әнисе! Ап-ак челтәр шәл ураган япь-яшь хатын. Шәл астыннан чем-кара чәчләре күренеп тора. Уйчан күзләр, моңсу йөз мең төрле мәгънә һәм хис сирпеп карый. Тере шикелле. Чак кына түгәрәк, чак кына озынчарак ягымлы, таныш йөз! Тып-тын өй эчен шул ягымлы йөз җылыта икән! Менә хәзер кузгалыр да, рамнан чыгып, улын кочар!..

Ләкин ул ни өчендер кузгалмый. «Әнием, чыга алмыйсың шул кара рам эченнән, син анда – мәңгелек тоткын…»

– Минем әнием!

Келт-келт иткән сәгать тавышы йөрәкләрнең тынгысыз тибешен саный. Санап кына да калмый, кайгыны кадак итеп йөрәккә кага. Хәтта Гөләндәмнең сабый күзләреннән дә әллә нинди тирән моң сирпелә иде бу минутларда. Шуны сиздермәс өчен, һаман шаярырга тырышкан була үзе:

– Син аны ничек таныдың?

Егетнең тиз генә җавап бирмәсен сизеп, Сөембикә апасы үзе аңлатырга тиеш тапты:

– Төскә үзе дә нәкъ әнисе бит.

– Юк, минем әнием чибәр…

– Син аңа охшагансың, суйган да каплаган! – Бу юлы инде кыз чын күңелдән шатланды.

– Сез аны миңа бүләк итмәссезме?

– Шулай килештек ич, син аны отып алдың, – диде Гөләндәм. Һәм, ни әйтер дигәндәй, әнисенә карады: – Бу рәсеме берәү генә инде дә… Әйе бит?

– Берәү генә булса да… Ул аңа тиеш. Рамны куптарып тиз генә урындыкка куйгач, Сөембикә җәһәт кенә карточканы алды да Тәбриккә сузды һәм онытыла язган фикерен очлап куйды: – Ана – иң башта баланыкы ул.

Тәбрик рәсемне кулына тоткач, Гөләндәм таш сын булып тын калды һәм, шуңа күрә диярсең, баягыдан күп мәртәбә әрнешлерәк тынлык урнашты. Якында гына, үз кулында гына тере шикелле карап торган әнисенә текәлеп, бала бернинди сүз белән дә аңлата алмаслык кичерешкә талды…

Рәсемдәге сөйкемлелек, матурлык кайчандыр тере булган… Кемнәр беләндер (ай, бәхетле кешеләр!) сөйләшкән ул, бәхәсләшкән, яраткан…

– Аның исеме – Көлемсәр.

Шушы урамнарда, тауларда, яланнарда, инеш буйларында йөргән ул. Шушы сулар, чишмә чылтыраулары шикелле, шушы тирәкләрдә сайраган кошлар җырына кушылып, аның сүзләре ишетелгән, йөрәк моңнары яңгыраган. Ул, дөнья тулы бәхетлеләрнең берсе булып, һаман көлеп, сөеп, сөелеп яшәргә тиешле булган – юкка гына Көлемсәр түгел бит аның исеме. Гөләндәм Тәбриккә бу исемнең мәгънәсен бик шәп аңлатты. Әйе, матур исем, яз кебек, язгы табигать кебек!

Көлемсәр!

Ямь-яшел чирәм өсләрендә ялантәпи йөгереп йөргән балачагы, аннары май күге төсле саф, якты яшьлеге уйнап-көлеп кенә мәхәббәт дөньясына барып чыккан, көлемсәрлеген җуймыйча, бүтән бер кеше язмышы белән кушылган… Көлемсәрлеген җуймыйча гына, Фәрхетдин дигән егеткә ябышып чыккан ул. Чын күңелдән, бөтен барлыгын, тормышын, язмышын һичнинди куркусыз бүләк итәрлек булып, чын ярату белән ярата белгән. Ә ике йөгерек инеш бергә кушылдымы, тынгылык – хуш! Инде бүтән тормыш, бүтән язмыш…

Ул тормышны, язмышны Тәбрик кабул итә алмый – ул әнисен бәхетлерәк язмышка лаек дип саный… Тәбрик беренче чиратта әнисенең шушы җиргә кабат кайтуын көтә һәм шунсыз, шунсыз…

– Әни, дәү әти кайтып килә!

– Әйе шул, бик шәп булды әле! – диде Сөембикә апа, җайсыз минутларның бетүенә сөенеп.

– Синең дә дәү әтиең ул, Тәбрик абый.

– Чынлапмы?

Алар каршыларга чыкканда, бабай ишегалдына кергән иде инде, ул капка төбеннән үк:

– Йә, сынук, пришулмы? – дип, ике кулын суза килде. – Бик тә хорошо, бик тә шәп. Әйдә, өйгә керик.

Була бит соң чиккә хәтле чиста, саф төс-кыяфәтләрен саклап калган сөйкемле картлар. Тугаш бабай шундый карт икән. Сакалы көрәк хәтле дә, кәҗә сакал да түгел. Мыегы да мактанчык ир күркеннән ерак, анысы да кешенең эчке бер тыйнаклыгын әйтеп тора. Барыннан да бигрәк, бабай чал булса да, күңел көрлеге, тел җорлыгы белән җәлеп итә торгандыр кешеләрне. Картлык иркәлеге, үзенә аерым хөрмәт таләп итә торган көйсезлеге дә юк шикелле. Бигүк еш очрамый торган елгыр карт, бәхетле карт. Бер күрүдә менә шушындый хисләр кузгатты ул. Башындагы күк эшләпәсе, камзул астыннан күренеп торган зәңгәрсу күлмәк итәге һәм җиңнәре, кара галош һәм ак оекбашлары белән, ниһаять, кулындагы таягы белән, рөхсәт сорамый-нитми генә, хәзер җил капкадан кергән кебек керде дә куйды бабай оныгының күңел түренә.

Тәбрик белән алар бер күрүдә яратыштылар.



Әле генә кузгалган булуларына карамастан, бергәләп тагын чәй эчтеләр. Чәй янында бабайның беренче соравы шул булды:

– Бөтенләйгә кайттыңмы, улым?

– Шулай дип уйлаган идем дә… Ничек булып чыгар инде.

– Авылыбыз ошамас дип куркасыңмы?

– Берничек тә әйтә алмыйм әле, бабай.

– Шулай димсең? Алай…

Карт тотлыкканын сиздермәс өчен генә чынаяк тәлинкәсенә чәй өстәде дә, ике куллап күтәреп, шуны чөмерергә керешкән булды – бик тә сусаган, янәсе. Соңыннан гына шактый ерактан әйләнеп төште:

– Басулардан урап кайттым әле. Аллаһы теләсә, уңышлар менә дигән. Шушы хозурлыкны ташлап, типсә тимер өзәрлек кайсыбер җилкуар, авыр дигән булып, җиңел тормыш эзләп, калага элдерә. Адәм рисвайлары. Синең, улым, комбайн-трактор йөртерлек өнәрең бармы соң дигәндәй?..

– Армиядә шофёр идем. Юдинода эретеп ябыштыручы булып эшләдем – сварщик булып.

– Бигрәк шәп. Авылда самый дәрәҗәдә машина телен белгән кеше. Тимер белән дә дус булгач, егет асылы инде, Аллага шөкер икән.

– Тик мин нефть институтына җыенам әле.

– Тора-бара нифете дә табылыр, Алла теләсә. Җиребезнең төбенә хәтле төшеп, әллә нинди серләр айкап чыгарырсың әле. Ай безнең җир, белә китсәң, әллә ниләр бардыр анда.

– Шуны беләсем килеп кайттым да.

– Ә нифеткә чаклы аннан да гаҗәбрәк әйберләрне күреп шаккатарсың да яратырсың бу якны. Бүгенге тормыш үзе ни тора?! Андагы Сабан туйлары, чабыр[1 - Чабыр — җыен.] бәйрәмнәре…

Сабантуй дигәннәрен хәзер бөтен дөнья белә. Ә менә Чабырны Тәбрик беренче кат ишетә. Ул гына түгел, Гөләндәм булып Гөләндәм белмәгәч инде, нинди атаклы бәйрәмдер.

– «Чабыр» дисеңме? Анысы ни соң, бабай?

Мондый сорауны көтмәгән карт каушагандай итте:

– Чабыр тауларын күргәнегез юкмыни?

– Тауларын бар, ә Чабыры кайда соң? – дип төпченде кыз.

– Булыр, Алла теләсә, Чабыры да булыр. Үзем яңадан оештырам, менә күрерсез. Хәзер бигрәк тә шәп – нәкъ вакыты, атна-ун көннән…

– Сабантуймы? – дип бүлдерде Тәбрик.

– Сабан туе әле генә узды шул, соңга калгансың бит әзрәк кенә.

Шуннан соң карт бик дәртләнеп җыенның, Тау ягы теле белән әйтсәң, Чабырның нәрсә икәнен тәфсилләп аңлатырга кереште. Борын-борыннан килгән кабилә-ыруг кешеләренең очрашу бәйрәме икән. Дуслык, танышлык ныгыту, төрле уеннар, кәмит-таганнар, җигүле һәм җигүсез юрга атлар белән түгәрәк әйләндерүләр, сәүдә итү, шулай ук башка килгән һәм килмәгән бүтән кызыклар, бүтән кыланмышлар. Бөтенесенең мәгънәсе— туганлык һәм дуслык, шуны яшь буынга мирас итеп тапшыра килү.

Дүртәүләп төнозын сөйләшеп яттылар. Тау ягы хакында, Тәбрикнең әнисе турында…

– Ә Чабырны барыбер күрсәтәм мин сиңа. Хәзер йокла, балам, юл кешесе, арыгансың…



Иртәгесен Тәбрик бөтенләй икенче кеше булып торды. Күңеленә гомеренең шушы гаҗәеп бер кыска мизгелендә ургылып тулган, дәверләр аша җыелып килгән хәлләр һәм вакыйгалар, хәзергә аңлашылып та җитмәгән, әмма җавапны барыбер табарга туры киләчәк сораулар авырлыгыннан башы иелде. Шулай да вакытны әрәм итмәскә карар кылды – иртәнге сәгать алты тулгач та, түр почмактагы чыбылдык белән уратып алынган бүлемен калдырып, чемоданыннан гантельләр алды да ишегалдына чыкты. Ә тышта яп-якты көн икән. Бу юлы тавыклар да ятсынмады бугай, янга ук килеп карадылар. Җим сорамакчылар, ахрысы. Алар тирәсендә утардагы иң зур хуҗа – кызыл әтәч үзенең бөтен әтәчлеген күрсәткән кыяфәт белән әйләнгәләп йөри – тыныч һәм горур. Тик Тәбрик гантельләрне күтәрә, уйната башлауга, тревога куптарды, юньсез. Тавыкбикәләр исә башта кайсы кая качышса да, соңыннан, ул-бу күренмәгәч, тагы чыктылар, җырлаша башладылар.

Шулвакыт Тәбрик Займищеда чакта ук көлеп карый торган бер әкәмәт күрде. Әтәч иптәш ниндидер орлык тапкан да тавыкбикәләрен чакыра:

– Кыт, кыт, кыт, кыт!..

Билгеле инде, шулкадәр чын күңелдән чакыргач, тавыклар көтүе белән җыелып та килде, көтүе белән хур да булды – әтәч-хулиган орлыкны үзе кабып та йотты. Мескен тавыклар, үпкәләргә кирәген дә аңламыйча, үз шөгыльләренә таралыштылар:

– Кытыйк, кыт-кыт… кытыйк!

Урамнан узып барган хатын-кызлар да шул тавыклар шикелле шат. Барысы да диярлек аның белән исәнләшә:

– Исәнме, Тәбрик, исән-сау гына кайттыңмы? – диләр.

– Исәнмесез! – дип елмаеп кына куя Тәбрик. Нигә дисәң, өстәргә бүтән сүз белми. Тагын әллә ниләр сораштырмак, сөйләндермәк булсалар да, иңбашларын гына җыера.

Тегеләр дә, русча рәтле сүз таба алмагач:

– Хараша, хараша, пришул, – дип кенә куялар да үзләренчә нидер сөйләнә-сөйләнә китеп баралар.

Шулай, ничек сөйләшәсең телсез кеше белән. Үзенең телсез икәнен бервакытта да күз алдына китереп караганы юк иде әле Тәбрикнең – авыр икән, гаҗәп авыр икән бу! Үз иленә кайтуы экваторга барып чыккан кебек. Ярый әле Тугаш бабай кайтып керде. Таң белән торып, каядыр барып та килгән икән. Яшь чагында шахталарда йөргәнгәме, русча шактый аңлатып сөйли:

– Тордыңмы, улым?

– Тордым, бабай.

– Дөрес эшләгәнсең. Бәхетне аны иртән иртүк өләшәләр. Соңга калсаң, өлешсез калуыңны көт тә тор. Шуңа күрә кояш белән бергә торып чыга крәстиән басуга.

– Солдат та шулай.

– Солдат белән крәстиән бәхете – авыр бәхет ул, авыр.

– Җиңел булса, аның бәхет икәнлеге беленми, диләр бит.

– Дөрес. Җиңел яшәүчеләр дә юк түгел югыйсә.

– Бразилиядә увирапуру дигән кош бар икән, бабай.

– Кайда, кайда дидең, улым?

– Бразилиядә.

– Анысы ни тагы, кайсы төштә, Германнан арымы?

– Ары! Америкада, океан артында.

– Ә! Америка! Ерак икән! – Бабай, әкият тыңларга әзерләнеп, болдыр баскычына утырды. – Шуннан, нинди хикмәтле кош инде ул?

– Менә шул кош, бабай, елына ун гына тапкыр – анда да бишәр генә минут сайрый икән. Аның шул сайравын ишетсәң, гомерең буе бәхетле кешегә әйләнәсең, имеш!

– Ансат икән, ансат, алай…

– Сайраган чагын туры китерү кыен ди шул.

– Барыбер ансат. Иблис сүзе бу, улым. Бәхет, ничек әйтсәң дә, җирдә ул, шуннан актарып чыгарсаң гына синеке була. Ни өчен, дип әйт.

– Ни өчен, бабай?

– Вәт болай. Фәрештәләр нурдан яратылган. Шуңа күрә аларның урыны күктә. Пәриләр төтеннән… Шуңа күрә аларның тәне юк, теләсә кайда кубарылып йөриләр – ватансыз, ягъни хыянәтчеләр кебек. Иблис уттан яратылган – урыны тәмугта, наканис. Барыбер кабачак ул анда. Ә адәм балчыктан яратылган, шушы җирнең үзеннән. Шуңа күрә аның бәхете дә шушында. Ул җирдән, үзе туган җирдән аерылмаска тиеш, җире ни күрсә, ул да шуны күрергә тиеш. Адәм баласына бүтән язмыш белән яшәү – гөнаһ, иблислек. Аннары бул мәңгелек тәмуг кисәве.

– Кызык сөйлисең син, бабай.

– Мин сөйләмим аны, шушы туфрак, балчык сөйли – мин бит шул балчык инде.

– Дөрестер ул, бабай. Галәмгә чыгып та кеше үзенең торагын тикшерә. Җирне өйрәнә бит. Минем дә менә читтә йөргәндә туган җирне, сезне күрәсем килде – бәлки, шунда үземне аңлармын дип йөрдем…

– Шулай ул. Әнә үзебезнең тәкъдир башын белү өчен дә җирне казыйлар шәһри Болгарда…

– Анда барып килергә мөмкин булырмы икән?

– Нишләп булмасын, булыр. Менә син, әллә нинди кош дидең, ничек әле исеме?

– Увирапуру!

– Аерапыру… Син аның артыннан кума, яме, балам. Үз кошыңны бел. Безнең үз кошыбыз бар, әйтергә яраса.

– Нинди кош?

– Сандугач.

– Ә!

– Кошыбыз – сандугач, чәчәгебез – гөлҗимеш. Гөлҗимешнең матурлыгына гашыйк булып, сокланып, сандугач шашып-шашып сайрый… Артык соклануыннан өнсез кала, телдән яза. Ел саен шулай, ипидер, валлаһи.

Аның матур сүзләрен раслап, шап-шап кагынып, ихата уртасында әтәч кычкырды. Елмаймыйча булдыра алмады Тәбрик.

– Әтәч тә безнекеме?

– Безнеке. Җир кешесенә вакытны әрәм итмәскә кушып кычкыра.

– Хәзер инде сәгать күбәйгәч, әтәчнең кирәге ул чаклы түгелдер.

– Сәгать икенче чут ул.

– Атом сәгате өч йөз ел эчендә бер генә секундка ялгыша, ди.

– Әтәчкә җитми барыбер. Әтәч бит ул бөтенләй бүтән чут – вакытны гына түгел, крәстиәннең хәлен, язмышын да күрсәтеп тора. Мәгънәле яшәргә, бәхетле яшәргә кушып тора. Утарында әтәч кычкырмаган кеше крәстиән түгел инде ул, ач әрвах, булдыксыз адәм. Юк, әтәчсез дөнья дөнья түгел ул. Әтәч – маладис. Кара син аның тәпиләрен, ә, кыяфәтләрен! Баһадир, прәме Алып батыр! Чүтеки әтәчсез булмый, улым, һәркемнең утарында әтәч йөрергә тиеш.

– Сандугач, гөлҗимеш, әтәч…

– Әйе, шундый җыр да бар… Ничек әле…

– Белмим шул.

– Ә син аны бел! Неприменно бел!

– Ярый, бабай, өйрәтерсең.

– Моңарчы өйрәтә алмагач… белмим шул, белмим. Бик зур гаеплебез синең каршыда, балам.

Яшь солдат гаҗәпсенеп карагач, карт тагы сүзгә кереште:

– Алып бабаң – Тау ягының беренче хуҗасы. Ул да игенче булган, җирдән яралган. Берзаман, җир тырмалап йөргәндә, моның чабаталарына туфрак тула да, ул аны чишә дә бушата, чишә дә бушата икән. Һәр чабатага җыелган туфрак тау булып кала икән. Безнең Тау ягы шулай барлыкка килгән.

– Кызык әкият. Ә чыны…

– Әллә ышанмыйсың инде, балам?..

Кәефе кырылып, бабай шактый ара уйланып торды да Тәбрикнең кулларына карады:

– Болары нинди гер?

– Гер түгел, гантельләр.

– Анысы ни дигән сүз?

– Менә зарядка ясыйм шулар белән. Карап тор, бабай. – Һәм ул кулында гантельләрне биетә, әйләндерә башлады: иелеп тә, тураеп та, төрлечә.

Бабай тагын күңеле күтәрелеп көлемсерәде. Тәбрик уеныннан туктагач:

– Ничә килограмм бу гер? – дип сорады.

– Гер түгел, гантель.

– Әйе, беләм, шул… гер… ничә килолы дидең?

– Ике килолы.

– Әйбәт икән.

– Башта кечкенәдән башладым.

– Чуже безнең зәрәдке шәбрәк, улым. Әйдә әле, тот әле менә бу агачны…

Тәбрик юан гына бүрәнәне кулбашына күтәреп, кая куярга белми торгач, бабай бармагы белән күрсәтте.

– Юк, алай түгел, әнә теге станокка сал. Күрәсеңме? Илтә тор шунда. Мин пычкы алып чыгыйм да, икәүләп кисеп-ярып куярбыз. Шуннан да шәп зәрәдке булмас.

Карт крестьян Тугаш белән яшь солдат Тәбрик утын кисә. Бабайның тыны кысыла башласа, ял итә, гәпләшәләр.

Утын сыра кайнату өчен кирәк икән, һәр Чабырның төп эчемлеге шул, имеш. Һәр кадерле кунак сые – өй сырасы… Бабай бүген кояш белән торып, колхоз председателе янына баргач, сыра идеясен колхоз башлыгы бик мактаган, әмма Чабыр мәсьәләсендә партком белән сөйләшергә кушкан. Секретарь исә: «Кунагыбыз ничаклы гына кадерле булса да, онытылып беткән бәйрәмнәрне яңарта алмабыз», – дигән. Сезнеке җитмәсә, Тугаш бабагыз бар бит әле! Тугаш бабалары бердәнбер оныгына әнә шул онытылган матурлыкларга хәтле терелтеп күрсәтергә җыена, һич тә кыенлык туды дип чигенергә җыенмый. Якын-тирә авылларга йөреп, авыл җитәкчеләрен күреп сөйләшергә, кирәксә, район башлыкларының иң кәттәләренә үк барып җитәргә, оныгына барыбер авылның һәм узган, һәм хәзерге ямьнәрен күрсәтеп чыгарга сүз биреп кайткан. Булдыра алсаң, кара, дигәннәр… Оныгы исә, Чабырның нәрсә икәнен белмәс борын, аның барып чыкмасын сизә диярсең, һаман бүтән нәрсә белән кызыксына:

– Мин туганда, син кайда идең, бабай?

– Авылда идем, трутармиядән кайттымые инде.

– Нишләп син мине приютка җибәрттең, үз яныңа гына алмадың?

– Алар миннән син туганны яшерделәр бит. Белгән булсам!..

– Ә нишләп Займищега кунакка килми идең?

– Башта синең анда икәнне яшерделәр. Соңыннан, вафат, диделәр. Фәрхетдин, үги атаң, үзе шулай кайтып әйтте. Әниең шул кайгыдан гына дигәндәй харап булды.

– Ул да ышандымы минем үлгәнлеккә?

– Ышандык инде, балам, барыбыз да ышандык.

– Ә менә минем ышанасым килми.

– Фәрхетдинне әйтәм, үзе дә үлде теге вакытта, сине дә үтерде. Безнең беркатлылык аркасында, безнең наданлык, гамьсезлек аркасында үтерә алган ул сине – ышандык без аңа, тәки ышанылган… Аның кем икәнлеге тагын бер кабат ачылды. Их бала, бала, гафу итә алырсыңмы икән инде син безне?..

Оныгының ни әйтерен көтмәстән, бабай юан бүрәнәгә күчеп утырды да, сакал-мыегын сыйпап уйлана торгач, күзләрен йома төшеп, борынгы бер көйне көйләп җибәрде:

Ал җимеш тә, гөлҗимеш тә
Сандугачка сөенеч.
Сандугачкай гөлне сөя,
Син дә сөяргә тиеш.
Сандугач, гөлҗимеш…

Сандугачкай гөлгә гашыйк,
Гашыйклыгы – җырында.
Сөйли кошкай ак бәхеткәй,
Пакь бәхеткәй турында.
Сандугач, гөлҗимеш…

Хушланудан, сокланудан
Сандугач телсез кала.
Сөеклесе илдән киткәч,
Гөлҗимеш таҗын сала.
Сандугач, гөлҗимеш…

Баланың җырны аңлап бетермәгәнен сизсә дә, Тугаш карт, «йә, ничек» дигән шикелле итеп, солдатка карады.

– Әкият бик матур да… тик аңа ышанып та бетеп булмый бит, бабай. – Тагын нидер өстәмәкче иде, тыйлыгып калды.

– Әйдә, тагын бераз селкенеп алыйк, булмаса, – диде бабасы, туган җир шигъриятенә оныгын ышандыра алмау әчелеген басар өчен генә.

Аның җырын дәвам иткәндәй, әтәч кычкырды: «Ки-ке-ри-и-кү-үк!»




Икенче бүлек



Төн.

Төн ашыга таңга.

Төн ашыга очрашуга.

Таң кочагына ташлана төн. Ташлана да шунда юкка да чыга, эреп бетә, әйтерсең олы бәхете һәм мәхәббәте хакына корбан итә гомерен.

Караңгылык кочагыннан тынлык та качып йөгерә. «Тау ягы» дигән серле калага шаулап тагын яктылык керә. Кояш нурларыннан тукып ясалган чатырын җәеп, алсу-зәңгәр күлмәген киеп, көн килә Идел киңлекләренә.

Тагын көн килә.




Яшь имән таныймы икән?


Туган җир һәр яңа көнгә истәлекләр сөйли. Аңа гына түгел, ишетсәң, сиңа да сөйли – чынын да, әкиятен дә. Күп хәлдә ул аны безнең бабайга әверелеп сөйли. Кайсына ышанырга, кайсына ышанмаска икәнен үзең бел, үзең бир бәяне. Үз җирең киңәшә синең белән.

Көндез табигать серләре бигүк ачык ишетелми. Көн ул кешегә ләззәттән, хыялдан бигрәк хезмәт өчен бирелгән. Җир һәм туфрак көндез эш авазлары белән бәхетле. Болары да изге тавышлар. Ә кичләрен, шул изге тавышлар тынгач, ишетелер-ишетелмәс кенә яфрак шыбырдый, чишмә чылтырый. Елганың да үз моңы бар. Менә шулар инде туган җир авазы булып ишетелә – сөя белсәң, тыңлый белсәң.

Сөяме-юкмы, Тәбрик әле ачык кына үзе дә белми. Ләкин тыңлый, ишетә ул.

Табигать аңа әнисе хакында сөйли. Күкрәк биеклеге булып үскән бәрәңге сабаклары арасына, ике бакчаны аерып торган ызан буендагы туйра янына ук баскан да тыңлый Тәбрик. Кайдадыр якында, бик якында, менә шушы яшь имән яфраклары шавына кушылып, яшь бала тавышы ишетелә. Тәбрикнең үз тавышы… Ул үз тавышын тыңлый, еллар аша тыңлап, үзен кызгана, тик кызганса да, ярдәм итә алмый.

– Йокла, балам, түз, балакаем… – Әнисе шулай Тәбрикне тынычландырмакчы була. Әмма бала аның саен ярсыныбрак елый, аның саен әрнебрәк үкси һәм… бүгенге Тәбрик, олы Тәбрик, чыныккан солдат, авыртуга чыдый алмыйча, колакларын каплый. Хатирәләр, тимер кием шикелле, аның бөтен тәнен чолгап кысалар. Ул, аны салып, иркенгә чыкмакчы, селтәп ташламакчы да җиңеллеккә ыргылмакчы була – уйны әнисенең күңеллерәк елларына күчерергә, туган авылының шаулап торган бәхетле чакларын күз алдына китерергә тырыша, ләкин…

…Үләмә буенда кыш та, җәй дә чылтырап чишмә ага. Көлемсәр чишмәдән су ала – суда шәүләсе чайкала… Мөлдерәп су тулган чиләккә эләкми шәүлә – һаман чишмә төбендә кала.

– Синең сурәтең дә минем күңелдә әнә шулай чайкала, – ди каяндыр килеп өлгергән бер егет.

– Абау! Кеше куркытып йөрисең шунда, кошбәтсез.

– Минем әти дә риза, әни дә. Бүген килсәң, бүген ике куллап күтәреп алырга торалар.

– Ә минекеләр белән сөйләшәсе дә юк, барыбер риза түгелләр.

– Каян беләсең?

– Сүзләреннән.

– Ничек?

– Әле биш елсыз ул хакта авыз да ачмыйбыз, диләр. Күрше-тирәгә шундый сүз тараталар.

– Чыгып куйсаң… бернишли алмаслар.

– Шулай да буламы?

– Әй яратам да бит мин сине, Көлемсәр! СССРда бер бит син! Бер генә!..

– Абау! Үзәнбайдан чыкканың юк – СССР тагы сиңа!

– Нишләп чыкканым булмасын? Караталга барганым бар, Бортаска, Болгаерга!

– Әһә-әһә! Ярты илне гизгәнсең икән инде, Үзәнбайдан ары алты чакрым җир киткәнсең икән.

– Бүген мин сине урлыйм. Ни булса – шул.

– Урланган малда бәрәкәт юк, ди безнең әти.

– Син мал түгел, син – сандугач.

– Җитәр, кошбәтсез.

– Чыгасыңмы бүген кич?

– Әллә тагы.

– Чык, шушы төшкә кил, мин сине шушыннан урлап китәрмен – туп-туры үзебезнең өйгә. Булдымы?

– Аннары ни?

– Аннары дип… туй итәргә риза әти. Әни күптән риза. Син ризамы?

– Түгел.

– Чык, яме!

– Кошбәтсез!

Йөгерә-йөгерә мунчага су ташый Көлемсәр – Фәрхетдин сүзләреннән соң ялантәпиләре тагын да тизрәк ялтырый. Мәхәббәт! Ай бу ялантәпиле мәхәббәт! Бөтен нәрсәне җиңел генә һәм шәп итеп хәл кыла да куя бит ул!

Фәрхетдин – балта остасы, һөнәре дә шәп, кыяфәте дә ким-хур түгел, халык әйткәндәй, сызылып киткән кара мыек, сөлек төсле егет. Тыйнаклыгы белән дә күңелне җылытып тора – тәүфыйклы ир булыр дип юрыйлар. Шул унтугыз яшьлек тәүфыйклы егет уналты яшьлек Көлемсәргә гашыйк…

Менә инде мунча да өлгерде, көтү дә кайтты. Әнисе сыер савар да әтисе белән мунчага китәр, ә Көлемсәр тиз генә сепаратка кереп чыгар да, аннан… Калганын үзе белә инде ул. Дөресрәге, белә дә, белми дә – үзеннән-үзе сер итеп саклый. Сепараттан кайтып, ике-өч минут үтте дигәндә, сандыклар актарып, зур бер төенчек төйни дә Көлемсәр, келәт артындагы әрекмәнлеккә яшерә.

Караңгы төшкәндә, мунчадан, ак ыштан балакларын җилфердәтә-җилфердәтә, әтисе һәм, аннан озак та тормыйча, шундый ук кыяфәттә әнисе чыгып җитә. Көлемсәрнең эш беткән – сөекле әти-әнисен баллы-майлы өстәл, сап-сары самавыр гөжләп көтеп утыра. Шуның өчен әткә белән әнкә, кызны мактый-мактый, сөлгеләрне кулбашына салып кына, тирләрен сөртә-сөртә, чөкердәшеп чәй эчәргә тотыналар – бәхетнең, кызның кадерен белеп кенә.

– Әйдә, кызым, үз кулың белән дә ясап бир әле берне, синең кулдан чәй ишшү дә тәмлерәк була, – ди әтисе.

– Әй, әти, тел бистәсе дә инде син.

– Дөресе шул, кызым. Рәхмәт, менә шәп. Үзең ник эчмисең?

– Эчәсе килми, әти. Мин тиз генә бозауны карап керим әле.

– Бозау? Нинди бозау?

– Рәтләп бикләмәдем бугай… Чыгып сыерны иммәсен, – ди Көлемсәр һәм чыгып та тая.

– Нишләп керми бу Көлемсәр?

– Бозау чыгып качканмы әллә? Тукта, карап керим әле!

Абзарда бозау мыш-мыш күшәп ятуын белә. Кыздан гына җилләр искән.

– Карале, карчык, кыз бит юк анда…

– Бозау артыннан киткәндер.

– Киткәндер сиңа бозау артыннан… Әйдә әле, бүген кыланышлары бик мәзәк иде. Нидер сизенгән идем аны.

– Булмасны сөйләмә инде, карт.

– Чыгасыңмы-юкмы, кәнсә кәнис! Әйдә! – Карт шундый итеп акырды ки, гомерендә бу хәтлене ишетмәгән карчыгы аякларына тиз-тиз генә киез каталарын эләктерде дә, ах-ух килеп, карт артыннан йөгерергә кереште. Картның кулында – кай арада алып өлгергәндер – зур имән таяк, каталары өстеннән ябалак канатлары төсле ыштан балаклары лашпырдый.

– Гөнаһ шомлыгы, хәзер мин ул бозауның җанын алам! Эт итеп тукмыйм юньсезне. – Кемне сүгә торгандыр карт, үзе дә белми.

Белми дисәң дә, дөрес бара бит әнә – түбән тыкрыктан ике кеше җан-фәрманга чаба – кызы һәм…

– Әй, туктагыз! Әй! – Карт кычкырып җибәрүгә, тегеләр кире борылып түбән таба сызмасыннармы. Елга буйлап яңа салынып беткән өйгә таба.

– Юньсезләр, тәүфыйксызлар!

– Ник алай дисең, карт, туктале, тукта, киңәшик!

– Син киңәшкәнче… – диде дә тыйлыкты карт. Тик барыбер төшенде карчыгы: «син сафсата саткан арада ни генә булмас бу дөньяда» дигән сүзе иде бу аның. Һәм йөрәкләрен тота-тота йөгерә бирделәр. Җитмәсә, үч иткәндәй, ыштан һәм чапан канатлары куак һәм әрекмән ботакларына эләгә дә туктата, эләгә дә туктата.

– Әй, җәмәгатьләр, тотыгыз! Кызны урлыйлар! Кызны! Тотыгыз!

Ул салган сөрәнне ишетеп бөтен авыл диярлек урамга чыккан арада, егет белән кыз яңа гына салынган бер өйгә кереп шылдылар. Көлемсәрнең әтисе ишекне тартмакчы… Ә ишек эчтән бикле… Инде халык та җыелып алган – акырыш, гауга:

– Җимерергә кирәк ишекне, каерырга кирәк.

– Әйдә, бүрәнә белән, җәмәгать!

– Әйдәгез!

Дөп-дөп иткән тавыш һәм аны туктаткан аваз:

– Сез нәрсә, җәмәгать, җимерер өчен салдырдыммыни мин бу өйне? Ә?

– Кызны урлаганнар бит.

– Кызлы кеше, кем, син, бар, үз өеңне җимер, яме. Минекен җимермә.

– Нишләп җимерим ди? Ватам гына бит.

– Һа-һа-һа!

– Әй, җәмәгать, ташлагыз бүрәнәне…

– Алайса, ут төртеп кенә яндырыйк, җимермик.

– Үз кызыңны яндырырсыңмы?

Җавап урынына – ык-мык.

Нишләсеннәр, карт «телен йоткач», халык таралыша. Карт белән карчык, мескеннәр, мунчадан пешеп чыккан тәннәре калтырый башлаганчы торсалар да, ялынып-ялварып, куркытып-өркетеп карасалар да, ишек ачылмый.

– Ходай орган нәрсәләр! Егылып үлгерләре. Башыгыз бетсен! Бусагамнан кертмим мин сезне! Гомер буе бикләнеп яши алмассыз. Арт сабакларыгызны укытырмын әле мин сезнең! Нибуч! – Картның соңгы сүзләре шул булды.

Һәм киттеләр.

Ә өй эчендә…

Өй эчендәге Фәрхетдин белән Көлемсәр җиңел сулыш алдылар. Ә моннан ярты сәгатьләп элек ишек бик каты дөберди башлагач, егетнең тавышы ничектер калтырый башлап, үзен үзе белештермәгәндәй:

– Әллә ачыйкмы? – дип, Көлемсәргә сыенган иде.

Көлемсәр шунда гаҗәпләнеп кенә куйды:

– Син нәрсә? Куркасыңмы? Курыксаң, бар, тәрәзәдән ташлан…

– Юк, мин болай гына. – Шулай диде дә тынды егет. Әмма тыштагы тавышларны бик игътибар белән тыңлый иде ул.

Көлемсәр ачуланмады, ләкин егетнең шул кыяфәте, агарынган йөзе әллә ничек, әйтеп бетереп булмый торган шик төслерәк булып хәтергә урнашты. «Әллә ачыйкмы?..» дигән сүзе еллар буе һаман ишетелгәндәй тоела иде аңа.

Ни генә булмасын, бу вакыйга авылда озак еллар буе кызыклы хикәя булып йөрер өчен калды. Барышмый-килешми атна-ун көн уздыргач, ду килеп туй да иттеләр.

Матур яши иде Көлемсәр. Вакыты җиткәч, алма төсле кыз бала, аннан тагы күп тә көттермичә икенчесен алып кайтты. Тагын да бик күп еллар шулай бәхетле яшәр иде, әлеге дә баягы бөтен дөнья өметен җимергән сугыш булмаса… Фәрхетдине сугышка китте дә, күп тә үтмичә, бөтен дөньяга таныш хат килде: «Сезнең тормыш иптәшегез рядовой Фәрхетдин Гыйльметдинович Закиров Ватан азатлыгы өчен сугышта батырларча һәлак булды».

Ике ятимәне кочаклады да калды Көлемсәр…

– Сөембикә апа, ятимәләр дигәнегез минем апалармы инде?

– Апаларың, Тәбрик, синең игәчләрең.

– Ә хәзер кайда алар?

– Урта Азиягә киттеләр. Ташкент ягына. Чәчелдегез дә беттегез шул, берегез дә калмады. Өегез буш хәзер…

– Ә апалар ник китте?

– Шул инде, җуелган бәхетләрен эзләп.

– Тапканнармы соң?

– Чит җирдә тапкан бәхетне инде аны…

– Кыен яшиләр микән?

– Үз тормышлары, үз балалары анысы.

– Миңа адресларын бирә алмассызмы?

– Бирермен. Син дә, алар кебек, авылыңны ташлап китәрсең микәнни?

– Әти, ике кыз бала калдырып, фронтта батырларча һәлак булгач, мин ничек тудым соң?

– Их, Тәбрик, дөнья катлаулы шул… Төрлечә сыный кешеләрне тормыш дигәнең.

– Ничек кенә булса да яшермәгез, мин белергә тиеш.

– Анысы шулай инде ул да…



Күкрәк биеклеге булып уңган бәрәңге сабаклары арасына кереп, ызан буендагы имәнгә сөялгән Тәбриккә яшь имән шавы белән бергә яшь бала тавышы ишетелә. Ишетелә дә тагын нигәдер тынып тора.

Сөембикә апасының сүзләре төсле булып, ераклардан ямансу өннәр килә. Сүзләр һаман Тәбрикнең әнисе хакында…

Көлемсәр – игенче кызы, басуга мәхәббәте ана сөте белән кергән һәм бөтен гомерен биләгән. Гади игенче генә булып калмыйча, Идел буендагы Тәмте авылына барып, «Зональный училище» бетергән һәм туган авылына агротехник булып кайткан.

Белем үзе шәп нәрсә, ләкин аның файдасыз байлыкка, күз көегенә әйләнүе дә бик җиңел икән. Агротехника кушканча эшләр өчен көч кирәк – тракторлар кирәк. Трактор булмаса, һич югында, атлар кирәк. Атларның иң яхшылары, егетләр төсле үк фронтка киткәч, яки дошман табаныннан әле генә котылган бүтән җирләргә ярдәмгә җибәрелеп, авыл атсыз-көнсез диярлек калгач, төссез-хәлсез атлар арба-чаналарны сугышка бара алмаган карт-коры, бала-чага белән бергәләп тартканда да көчкә-көчкә генә сөйри башлагач онытылды агротехника. Басуда сабан өстерәгәндә буразнага башларын төртеп, атлар җан бирәләр… Дөньяның шушы хәтле дә киң, шушы хәтле дә матур икәнен беренче һәм соңгы кабат шунда гына күреп кала торганнардыр алар.

Атлар үлгәндә генә күккә карыйлар…

Хәлсез ат белән нәфис хатын-кыз авылны көчкә өстерәп бара. Бу чакларда Көлемсәр булып Көлемсәр дә сирәк елмая.

Басуга тубал тотып картлар белән бергә ул да чыга һәм иген чәчә. Атлый да сибә, атлый да сибә. Көннәр буе.

Беркөнне басуга яшь бер кеше килеп туктады:

– Кем монда Көлемсәр?

– Мин. Ни бар?

Көлемсәр шулай дип сорады да, үзе, җавап белән кызыксынмагандай, тагын бодай бөртекләрен очыра-очыра (анысы да колхозның үзенеке түгел, Каратун станциясеннән барып алдылар – дәүләт бирде) атлавында булды. Сизелер-сизелмәс эзләр генә кала артыннан. Озакламый ямь-яшел, япь-яшь үсентеләр тишелеп чыккач, ул эзләр күмеләчәк… «Бодайлар! Шаулап үсәрме шулай, әллә чүп-чар астында күмелеп калырмы?»

Ул эзләргә басып, әлеге егет атлый икән.

– Сезгә нәрсә кирәк? – диде Көлемсәр, кинәт тукталып.

– Мин – районнан… вәкил. Сезгә ярдәмгә җибәрделәр.

– Алыгыз соң тубал… Әнә тегендә, арба янында…

– Миңа икенче төрле эш кушканнар иде…

– Ярдәм итәргә дигәч, бүтәнчә мөмкин түгел, бары тик эш белән…

Егет, гаҗәпләнүеннән туктап, Көлемсәрнең уйчан һәм искиткеч гүзәл кыяфәтенә карап катты да калды. Бүтәнчә сүз кушарга мөмкин түгеллеген чамалагач, үзе дә, арба янына барып, җилкәсенә тубал асты һәм әле генә барлыкка килгән өметләре төсле саф бөртекләрне җилгә каршы чәчә башлады.

Төш җиткәнче шулай эшләделәр.

– Минем исемем Мирсәет, – диде егет кайтышлый.

– Булса соң? – диде Көлемсәр, көлмичә генә.

Бергәрәк баручы бүтән хатыннар һәм малайлар елмаеп кына куйдылар. Шаярырга кемнең дә хәле юк. Авылга кергәч, кем кайсы якка сүзсез генә таралышты. Көлемсәр дә үз өенә кереп калды. Вәкилгә борылып та карамады.

Ләкин тегесе болар янына көн саен килеп китә торган булып, беркөнне болай диде:

– Сезнең эшегез моның белән генә чикләнергә тиеш түгел.

– Беләм.

– Трактор белән дә чәчәләр бит… теге як басуда. Дөрес чәчәләрме?

– Көн саен булам мин алар янында. Ышанычлы кешеләр.

– Ышан, ләкин тикшер.

– Сез килдегез бит, тикшерегез менә.

– Сезнең белән бергәләп. Әйдә, барып кайтабызмы?

Юк-бар сөйләшеп, авылдан ким дигәндә ике чакрым ераклыктагы тракторчылар будкасына барып җиттеләр. Җирдән керосин исе аңкып тора. Ике-өч мичкә һәм тегендә-монда ниндидер тимер-томыр аунап ята, кеше күренми. Будкага керсәләр, анда да җан иясе юк. Стенага «Сугышчан листок» ябыштырылган. Шуңа карап, вәкил:

– Монысы әйбәт, – диде. – Кем яза?

– Кем булсын инде.

– Үзегез?

– Үзебез! – диде Көлемсәр үчекләгәндәй тавыш белән.

– Яза да беләсез икән.

– Беләбез.

– Бер генә авылда да сезнең кебек чибәрне күргәнем юк иде, – диде егет.

«Оялмый да». Көлемсәр, бу фикерен запаска калдырып:

– Авылдан авылга кызлар күзләп йөрибезме? – дип кенә куйды.

– Сез чибәр һәм чәнечкеле… гөлҗимеш кебек.

– Чәнечкеле булмасаң, күргән берегез тотып ашарга да күп сорамый бит.

– Әйе шул.

– Әйдә, егет, ышыкта әллә ни сөйли башладың. Җилгә чык.

– Анда салкын.

– Баштагы чүп-чарны тузгытып ташларга шәп була ул суык җил. – Көлемсәр, тиз генә чыгып, трактор гүләгән якка таба атлады.

Мирсәет тә калышмый, әрсез. Күпмедер телсез-өнсез баргач, бик озак уйланганнан соң гына әзер булган нәтиҗә төслерәк итеп шуны әйтте:

– Мин сезне коточкыч нык итеп ярата алыр идем!

– Ә нәрсә комачаулый?

– Көлемсәр, шаяртма. Мин чынлап…

– Кызык егет икәнсең.

– Ут белән сәхнәдә генә уйнау күңелле. Ә җирдә…

– Уйнамагыз, кем куша.

– Пожар чыгаруың бар, Көлемсәр.

– Сүндерүчеләр табылыр.

– Кемнәр? Синең бит… Сезнең бит…

– Нәрсә? – диде Көлемсәр һәм үзе дә көтмәгәндә елмаеп егеткә карады.

– Сезнең бит ирегез инде хәтсездән үлгән…

Һәм шул сүзе белән бөтенесен харап итте вәкил иптәш. Көлемсәрнең бөтен көләчлеге очты да китте. Авыз ачып бер сүз әйтмәс булды. Тракторчы һәм чәчүчеләр белән сөйләшкәндә дә кырыс иде ул:

– Почмакларыгыз чи калган. Анда нәрсә үстерергә уйлыйсыз?

– Соңыннан әйләнербез, – диде тракторчы хатын.

Мирсәет исә күңеленнән шул хатын белән Көлемсәрне чагыштырды да нәтиҗә ясады: Көлемсәр артистка кебек үткен һәм чая… Укытучы кебек тыйнак һәм акыллы.

– Килгәндә карап мендек – беткән кишәрлектә дә буш почмаклар калган. Әйләнмәгәнсез.

Мирсәеттә яңа фикер: ә мин – тикшерергә килгән махсус кеше – күрмәгәнмен.

– Ярый, әйтербез.

– Карагыз аны, алдый алмассыз.

– Ярый, ярый, алдамабыз.

Трактор гүләп китеп тә барды.



Шул көннән соң Көлемсәрне уйламаган сәгате юк Мирсәетнең. Бигрәк тә бер нәрсә котырта аны – ул теләгән темага авыз да ачтырмый Көлемсәр.

– Шулмы бик кирәкле сүзегез? Шуның өчен җибәрделәрме сезне вәкил итеп? – ди.

Беркөнне егет Көлемсәрнең тәрәзәсен төнге сәгать унберләр тирәсендә килеп какты. Тәрәзә пәрдәсе күтәрелеп, Көлемсәр күренде.

– Чык әле ике генә минутка, Көлемсәр. Бик кирәкле эш бар.

– Җиде төн уртасында уятмасагыз…

– Бик ашыгыч, чык әле.

…Яшь хатын белән егет шушы көзге шомлы төндә ни сөйләштеләр икән? Бу инде ике кеше арасында мәңгелеккә кала торган сердер. Аны беркем дә ишетмәгән һәм ишетмәячәк. Моны Тәбриккә беркем дә сөйләми һәм сөйләмәячәк. Күз алдына китерү дә кыен булачак. Дөнья шундый серләр белән тулы… Ул серләр – күктәге йолдызлар санынча, агачлардагы бөреләр санынча, күкрәкләрдә типкән йөрәкләр санынча… Шулай да фараз итәргә мөмкин аларны: чамадан тыш күп серләрнең җыенысы бергә «мәхәббәт» дип атала. Нинди генә сүзләр әйтелсә дә, барысы да мәхәббәткә барып тоташа. Шулай да беләсе иде – нинди сүзләр сөйләштеләр икән гүзәл хатын белән чибәр егет көзге шомлы төндә?

Моңайдылар микән, көлделәр микән? Ихтимал, көлгәннәрдер. Монысы табигыйрәк, чөнки көлүнең азагы – күз яше…

Шунысы мәгълүм: монысын Сөембикә апа яхшы белә – Көлемсәр белән Мирсәет ул төнне басудан кайтмаганнар… Шул котырган җилле төндә, шыксыз яланда ничек җылы тапканнар диген! Әллә көзне җылытырлык ук мәхәббәт булдымы икән?



Җәйге яшел көн, иркә җил, яшь имән.

Шундый матур көн, шундый ягымлы җил, шундый яшь имән Тәбриккә кызганыч бәхет турында сөйлиләр, Сөембикә апа тавышына кушылып сөйлиләр алар.

…Иртән мин чәчүгә менгәндә, Көлемсәр белән Мирсәет орлык төялгән арба янында басып торалар иде. Сөйләшмичә генә. Йөзләрендә беренче карауда ук әллә нинди үзгәреш сизелеп тора… Бигрәк тә Көлемсәрнең оялчан йөзендә. Егеткә күтәрелеп карарга да батырчылык итми, хәтта безгә дә… Гомер буе бергә үскән, бергә яшәгән туганнарыннан да оялгач ни! Ул курка – күңелендәген бүтәннәр сизә дип курка, төнге сүзләрне алар да ишетеп торгандыр дип ояла. Ишетмәгәнен дә белә, мәгәр аңа шулчаклы нык билгеле булган нәрсәнең бүтәннәргә фаш булмавын акылы сыйдыра алмый… Ничектер куырылып, кечерәеп калган һәм шул ук вакытта әйтеп бетергесез бәхетле дә иде ул үзенең ямансу сере белән…

Бүтәннәр берни сизми. Аларда бүтән кайгы, бүтән шөгыль. Бигрәк тә кызларда. Кызлар Мирсәетне үртәп, үзләренең гөнаһсыз шаянлыкларын башкаларга да күчерәләр:

– Егетебезнең әнисе бик усалдыр, ахрысы, кызларга карама, дип әйтеп җибәргәндер.

– Егетмени ул, полномучный бит.

– Безгә килгәч, эре бәрәңге ашаган.

– Егерме кызга – бер егет, эреләнерлек тә шул.

– Әй, егет, торма җебеп.

– Кызлар, болай хәтерен калдырсак, беребезгә дә булмас. Бөтенебезгә дә эләксен, карап кына торыйк.

– Кирәкле кишер яфрагы…

– Лутчы бүлгәлик.

– Әйдәгез!

– Әйдәгез!

Мирсәет, мескен, көләргә дә белми, еларга да дигәндәй.

– Кызлар, бу нәрсә инде бу? Мин сезнең белән шаярырга килмәдем. Мин…

– Син, син… Ник килдең?

– Чәчәргә безне өйрәтәсе юк, үзең өйрән.

– Әйдә, бүлгәлибез, әйдә!

– Кызлар, якын килмәгез… нишлисез сез? Ну, җитте!

– Җиттеме? Әйдәгез, алайса, чынлап. – Шактый кыю бер кыз егетнең җилкәсеннән эләктереп тарта башлауга, бүтәннәре аяктан ук ектылар да, изүләрен ачып, корсагына бодай тутыра-тутыра чыр-чу килергә керештеләр.

– Бодайны әрәм итмәгез, бодайны! – дип кычкыра Көлемсәр.

– Җирдән ерак китмәс, – дип, кызлар егетне аунаттылар-аунаттылар да арыгач туктадылар.

– Акыл өләшкәндә кайда калдыгыз сез? – Шул сүзләр белән Мирсәет каешын ычкындырды да, куенындагы бодайны кага-кага, өс-башын рәтләргә әрҗәле арба янына килде. – Тапканнар шаярыр нәрсә.

– Чынлап та шул… Шаярырлык бернәрсә тапмадык.

– Җитәрегез инде, кызлар, уеныгызның чыры юк, – диде, ниһаять, Көлемсәр, үртәлүен яшерә алмыйча.

Әмма кызлар яңадан да озак кына каңгылдашмыйча туктамадылар. Ярты сәгатьләп үткәч кенә, тырмачылар атлары янына килеп, чәчүчеләр җилкәләренә тубаллар асып, тагын орлык чәчәргә керештеләр.

– Әй, эт ашагыры мал! – дип җикерде бер чибәр, үгезләренә чыбыркы шартлатып.

– Әйдә, чаптаркай, сынатма, – диде икенчесе һәм сызгырып куйды.

Шул рәвешле таралыштылар да, без өчәү генә калдык – Көлемсәр, мин, вәкил. Егет кәефе кырылган Көлемсәргә акланулы кыяфәт белән әйтте:

– Үпкәләмә, Көлемсәр, алар үзләре бит…

– Үпкәләрлек нәрсә юк монда, син аларга тиңрәк… – диде Көлемсәр һаман уйчан кыяфәттә.

Аралары шактый җитдиләшкәнен сизеп, мин дә тиз генә җилкәгә тубал эләктердем дә кызлар янына киттем. «Син аларга тиңрәк…» дигән сүзе гомерлеккә хәтергә кереп калды.

Тагын ниләр сөйләшкәннәрен ишетмәсәм дә, чамалыйм: бер тирәдә әйләнгәндер әңгәмә. Бер уйласаң, гаҗәбрәк тә шул: егермешәр яшьлек егерме кызның берсен дә санламыйча, кызлар үз чутларына кертергә башларына да килмәгән, ике балалы, егерме биш яшьлек хатын кешене ярата Мирсәет… Ник алай икән?

Соңыннан бу хакта Көлемсәрдән сораган идем, ул үзе дә гаҗәпләнеп әйтте:

– Йөз егерме кыз да кирәкми, син генә кирәк миңа, дип әйтә. Нәрсә тапкандыр миндә шулхәтле… нәрсә тапкандыр, – диде.



Тәбрик кесәсеннән әнисенең рәсемен чыгарды да аңа текәлеп бик озак тын торды. Яшь имән таный микән, әллә онытты микән инде аның әнисен? Ул чакта бит имән әле Тәбрик кебек үк сабый гына, туйра гына булган.

– Чибәр булган икән шул минем әни.

– Чибәр иде, акыллы иде, ягымлы иде. Әллә нинди ямансу бер ягымлылык сирпелеп тора иде аның күзләреннән. Көлгәндә дә бетмидер иде моңсулыгы. Сөйләшкәндә дә ниндидер бик кирәкле бер сүзне әйтми калдырадыр иде шикелле. Көн буе бергә йөреп-сөйләшеп аерыласың да уйлыйсың: күзләре белән нидер эзләде, мәгәр таба алмады, нидер әйтергә теләде, мәгәр әйтә алмады. Нинди сүз икән?



Шулай, һәр матурлык ниндидер бер сер белән өртелгән була. Кичке тынлыкта син арыш басулары буйлап әйлән – ниндидер яшертен мәгънә тирән сулыш алып ята шунда… Бакчалар буйлап, урманнар буйлап әйлән – аңлашылып бетмәгән мәгънәләр шаулый анда. Арыш өлгергән басуда, бакча яисә урман тынлыгында кемнәр генә мәхәббәт аңлашмаган, нинди генә кешеләр үзләренең иң эчкәрге өметләрен табигатьнең төс-буяулары белән бизәмәгән… Эшләгән, сөйләшкән, көлгән, елаган, яраткан – яшәгән. Хәзер күзгә һичнәрсә күренеп тормаса да, башаклар һаман элеккечә кыштырдый, яфраклар элеккечә шыбырдый…

Үзәк өзгеч моң. Шундый аңлап булмас моң һәр минут, һәр сәгать сизелеп тора иде синең әнкәңнең һәр сүзе, һәр хәрәкәтеннән. Хәрәкәтеннән бигрәк күзләреннән. Барлык Тау ягы матурлыгы тупланган иде бугай ул күзләрдә.

Чат ябышты Көлемсәргә егет һәм ычкындырмады: күпмедер вакыттан соң элекке иреннән, Фәрхетдиннән калган ике кыз белән район үзәгенә алдырды. Тик авылда аларның бергә тора башлауларын беркем белми иде – әйтмәделәр, сөйләмәделәр чөнки. Ә Көлемсәрнең, укыган кешенең, районга эшкә күчүе гомумән серле тоелмады.

Элекке ирен яраткандырмы-юкмы, әйтә алмыйм, әмма дә Мирсәетне чынлап сөя иде Көлемсәр – әллә нинди фаҗигале ашкыну белән ярата иде. Шулай да тормышка чыгу һич теләгендә юк иде. Шунысы бар: Фәрхетдиннән, әйткәнебезчә, хат-хәбәр инде күптән килми. «Батырларча һәлак булды» дигән язу гына саклана сандык төбендә… Шулай да, яшьлек хатирәләренә, беренче кавышу, беренче якынлашу матурлыгына кер төшерүдән, күңел сафлыгын, хис изгелеген югалтудан куркыпмы, бер дә теләмичә, аяклары тартмыйча гына китте әниең район үзәгенә. Аяк тартмаган җиргә бармау хәерле. Бергә тора башлап ике-өч ай да узмагандыр, Фәрхетдиннән хат килеп төшмәсенме – исән икән, хәерсез, әсирлектә булган һәм хәзер үзебезнең якка чыгарганнар. Озакламый кайтырмын, дип язган.

Ничек ике ут арасында көйгәнен, газап чиккәнен Көлемсәр үзе генә белгәндер. Мондый хәлдә киңәш бирү дә, акыл өйрәтү дә җиңел түгел – мең кабат уйлап, беркемне дә тыңламастан һәм ишетергә дә теләмәстән… үзенчә хәл итте Көлемсәр. Монысы Фәрхетдин кайтып төшкәч булды.



Мең үлем кагылудан тупасланган карт солдат күңеле дә, бикле өйгә кайтып төшкәч, яңадан ачык җәрәхәткә әйләнми калмагандыр. Фәрхетдин хәлен дә күз алдына китерергә кирәк. Кешеләрнең хатыннары көткән, яңадан матур тормыш корып җибәргәннәр. Кавыша алмаганнарның кайберләре һаман өметләрен җуймый көтә. Ә Көлемсәр, изге дип саналган Көлемсәр, уналты яшьтән яратып чыккан Көлемсәр… Балалыгы белән генә алданды микәнни, чынлап яратмады микәнни? Юк-юк, чынлап ярата иде. Фәрхетдиннең йөрәге моны сизә иде, ләкин ул чакны арада Мирсәет дигән кеше юк иде. Фәрхетдин үлмәсә, аны сөяргә ничек кенә булса да вөҗданына рөхсәт итмәгән булыр иде. Ә үлгәч… Әнә сугыш чорында бер шагыйрь:

Сиңа сер итеп әйтәмен
Якын күргәнгә генә:
Мин үлсәм, башка берәүне
Салырсың йөрәгеңә, –

дип, үзе хат язган, ди бит. Ата-бабадан калган миһербан үзе шулай куша. Әгәр үлгән булса, Фәрхетдин дә шулай олы җанлы булып калыр иде. Шул чакта чынлап та геройларча һәлак булмавына язмышына чын күңелдән үпкәли хәзер Фәрхетдин. Исән булмаса, хәерлерәк буласы икән, хәерлерәк буласы!

Ялан хәтле өйдә кичләр һәм төннәр буе ялгыз уйланып ята торгач, акыл дигәнең буталып ук китә шикелле. Акыл бутала, аның белән бергә бәйләнчек сораулар туа…

Фәрхетдин «үлгәнгә күрә» генә Мирсәет дигән бәндәгә киткән хәлдә, хатыны, Фәрхетдин исәнгә әверелгәч, хатасын яңадан төзәтсә ни гаеп? Әгәр Көлемсәр кайтмаса, Фәрхетдин дигән бәндә гомер буе сагынып, иң бәхетле көннәрен һәм яшь Көлемсәрен хыялыннан чыгара алмыйча, аның белән бергә яшәячәк. Ә кайтса? Кайтса да ни буласын әйтә алмый Фәрхетдин… Ләкин кайтырга тиеш Көлемсәр, тиеш!

Фәрхетдин килеп керүгә, Көлемсәр баскан төшендә телсез калды. Ят кешедән куркып диярсең, ике кызы, Фәрхетдин хәзер икесен берьюлы күтәреп кочагында очыртып уйнатасы ике сабый, әниләре итәгенә сыенды. Фәрхетдиннең тышкы пөхтәлеге аша ниндидер усаллык, кыргыйлык сизелә, ялыну катыш зәһәр рәнҗеш бөркелә иде бугай аның күзләреннән… Күпме тыярга тырышса да, яшерә, тыя алмады ир кеше ул зәһәрлекне…

– Менә мин кайттым, Көлемсәр, – диде.

Ә Көлемсәр аңына килә алмый.

– Мин сине алырга килдем, Көлемсәр.

Тагын да ныграк каушый Көлемсәр, телгә килә алмый.

– Болар – минем кызлар, мин аларны да алырга килдем.

– Юк-юк! – Җан ачысы белән кычкырган Көлемсәр балаларны кочакламакчы булды, ләкин кулында савыт-саба иде.

Фәрхетдин шуларны алып куймакчы булгач, хатын читкә тайпылды. Аннары ата кеше кызларының башларыннан сыйпамакчы иде, балалар нигәдер кычкырып елап җибәрделәр.

– Кит, Фәрхетдин, балаларны яратсаң, тизрәк кит!

Шул сүзләрне ишеткәч, Фәрхетдин коелды да төште. Җитмәсә, шулвакыт Мирсәет дигәннәре кайтып керде. Бөтенесен аңлады, әлбәттә. Көлемсәрнең кулындагы тәлинкәләрне ник өстәлгә куя алмый интеккәнен күреп, беренче эше итеп шуларны алды да бик тыныч кына аш сала башлады.

– Рәхим итегез өстәл янына.

Ләкин аны беркем ишетмәде. Аптырагач, кунагыннан:

– Син Фәрхетдинме? – дип сорады.

– Фәрхетдин булсам, ни әйтер идең?

– Сүзем шул гына, гаепле кеше эзләмә, бик каты ялгышырсың. Үзеңне дә җәзалама, безнең дә бәхетне җимермә – үз өеңдә матур гына итеп яңа тормыш кор.

– Яңа тормышны син кор инде, энекәш, сиңа җайлырак булыр ул. Ә минем хатын һәм балаларда синең дәхелең булмасын.

– Мин сиңа яхшылык белән…

– Миңа синнән бернинди яхшылык кирәкми, булганы бик җиткән. Инде Көлемсәрдән, балаларымнан башка бер ай интектем. Алардан башка беркемне дә үз итә алмаячагым көн кебек ачык.

– Тагын бер ай интегеп кара.

– Акыллы егет икәнсең, рәхмәт, тик, мин әйтәм, син үзең интегеп кара. Бәлки, син интекмәссең дә… балаларың юк…

– Кем әйтә алай кистереп?

– Нәрсә?

Мирсәет Көлемсәргә карады, шуңа күрә бугай хәләле, ниһаять, үзе телгә килде:

– Фәрхетдин, ачуланма, тынычлан, кит, кичер.

– Мин сине кичердем, кайт кына.

– Мин синнән үтенеп сорыйм, зинһар, кит.

– Алайса, балаларны бирәсез. Бу фатирда, үзегез кеше почмагында яшәгәндә, аларга адәмчә яшәү эләкмәячәк. Кышка каршы салкын идәндә аунатырга ирек бирмәм, көтмәгез. Киенегез, балалар.

– Соңгы сүзне әйттермә, Фәрхетдин…

– Нәрсә, буеңда юктыр бит?

Күпмедер вакытка тагын өнсез калдылар. Ахыр чиктә Фәрхетдин нәрсәнедер хәл иткәндәй тирән итеп сулады да кызлары янына килде:

– Үзәнбайга, үз өебезгә кайтабызмы? Сагынгансыздыр инде.

Куркулары ничектер уза башлаган сабыйлар нидер пышылдый алдылар. Тик сүзләре ачык ишетелмәгәнгә, Фәрхетдин тагын кабатларга мәҗбүр булды:

– Сезне өй сагынган, бакча… Мин сагынам, мин – сезнең әтиегез.

Кызларның олырагы, ниһаять, елмайгандай итте. Нидер әйтәсе дә килде бугай. Мөгаен, «әти!» дип эндәшәсе килгәндер. Бәлки, бүтән сүзләре дә хәтеренә төшкәндер. Шунысы ачык – кыз әтисен таныды.

– Сагындыгызмы авылны?

– Сагындык.

– Әйдәгез, алайса, киттек.

– Әни дә кайтсын.

Олыларның күз карашлары кылычлардан да катырак бәрелешеп, чыйкылдашып алуын, әлбәттә, балалар да сизми калмагандыр. Кызларының ягымлы чыраен күргән Фәрхетдиннең баягы кыргыйлыгы җуелып, ул инде акылга сыешлы тәкъдим ясады:

– Сез балаларны әзерли торыгыз – тагын бер атнадан килеп алырмын, ачуланышмыйк, – диде.



Беркем берни вәгъдә итмәсә дә, күңелендә көйрәп торган күмер һаман җанын исертеп әрнетсә дә, Фәрхетдин кайгысын җиңәргә тырышты. Әмма… ялгызлык барыннан да усалрак иде, зиһенне гел миңгерәтә торды. Шул нәрсәне ачыклап бетерә алмады Фәрхетдин: бигрәк тә нәрсә җанны талый – ялгызлыкмы, хатыны ташлау оятымы, әллә алырга барып та алып кайта алмау гарьлегеме? Әйе, гарьлек, ниндидер гарьлек, җиңелү гарьлеге… Шул гарьлеккә үч итү, җиңү нияте белән өйләнергә дә тырышып карамады түгел. Әмма барып чыкмады. Күңелгә ошый язган берәү килешеп беткәч кәҗәләнде: пленда булган кешене белмәссең, Себер җибәрерләр дә, балалар кочаклап кал аннары, дигән булып курыкты мәгънәсезең. Менә сиңа тагын бер төзәлмәс җәрәхәт! Җитмәсә, Фәрхетдин бу мәгънәсез сүз хак булып чыкмас дип тә төгәл әйтә алмый, андый нәрсәдән бер генә кеше – Көлемсәрнең генә курыкмаячагын бөтен йөрәге белән тоя да буш дөньясын бары тик аның гына тутыра алачагын бар акылы белән аңлый һәм, хәләлен өйгә кайтарып булмаячагын төшенгәч, тәмам югалып кала. Әйе, аны бары тик бер генә кеше – Көлемсәр генә коткара алачак. Ул гына, бары тик ул гына! Һәм беркөнне Фәрхетдин курку, каушау дигән нәрсәләрне җиңәргә тырышып, үз сүзен итәргә дигән теләк һәм ярсыну белән авылдагы иң шәп атны һәм тарантас сорап алды, дугасына җиз кыңгырау да такты; күрше-тирәгә, яңа хатын алырга барам, дигән булып, тагын Көлемсәрне һәм балаларын алырга китте.

Юл буе нәрсә уйлаганын сорасаң, үзе дә әйтә алмас иде. Мие дә, күңеле дә, дугадагы ялгыз кыңгырау да бер генә мәгънә белән чыңладылар: «Көлемсәр, Көлемсәр, Көлемсәр…»

Яшьлектә Фәрхетдин кызны урлап кына – җәяүләп кенә алып кайтты. Ә хәзер, яшьлек кимчелеген төзәтеп, кыңгырау чыңлата-чыңлата, хатынны барча авылларга күрсәтеп алып кайтырга Ходай үзе куша! Һәм хатын моңа лаек! Артыгы белән! Күп кызлардан әле дә гүзәл, әле дә сөйкемле бит ул!

Хатыны һәм балалары вакытлыча торган ят өйгә килеп терәлгәч, нәрсәнедер уйлап җиткермәгәнен тойды, ләкин тәгаен нәрсә икәнлеген күз алдына китерә алмыйча, беравык капкага сөялеп торды. Ярый әле ишегалдыннан кызлары күреп, аның янына килергә батырчылык иттеләр. Капканы ачкач, хәтта бу якка чыктылар, әтиләре кочаклагач, бик тыныч кына басып тордылар.

– Йә, кайтабызмы?

Кече кызы күзләрен челт-челт йомгаласа, олысы беркөндәгедән дә кыюрак итеп әйтте:

– Әни кайтса кайтабыз.

– Әниегез дә кайта, Алла боерса, кайта. Килегез әле, утырыгыз әле шушы тарантаска. Әниегез белән без хәзер чыгып җитәрбез.

Ата кеше шул сүзләр белән балаларын тарантаска күтәреп утыртты да тиз генә өйгә кереп китте.

Көлемсәр, гадәттәгечә, казан тирәсендә булаша иде булса кирәк. Фәрхетдин ничаклы гына ярсып керсә дә, беркөнге кебек үк, сабый шикелле, бусага буенда катып калды. Монда инде вакыт дигән нәрсә үзенең көчен җуйды. Нәкъ сабый сыман елап та җибәрер шикелле иде ир кеше. Кыяфәтенә, торышына карап, кызгануның ахыр чигенә җиткән хатыны, ниһаять, үзе сүз башларга тиеш тапты:

– Тагын киләсе иттеңмени, Фәрхетдин?

– Балалар тарантаста инде, сине көтәләр…

– Җүләрләнмә, Фәрхетдин! – Ялварулы бу сүзләрдән шулай ук ниндидер якынлык ишетелә иде.

Шул хис Фәрхетдингә җан кертте һәм Көлемсәрне урлаган чагы ап-ачык булып хәтеренә килде дә, шул чактагы кебек үк, әллә нинди сусаулы бер сөенеч белән елмаеп куйды. Әйе, вакытны тәмам бутады Фәрхетдин: аның алдында – гүзәл кыз Көлемсәр, ә ул – яшь чибәр егет, кызны урларга түгел, бу юлы законлы рәвештә алырга килгән, ул законлы мәхәббәткә, законлы бәхеткә хаклы! Хаклы кеше хакын белеп ялвара:

– Сине урлап киткән төшләрне күрсәм, йөрәк жу итә… Һәр җирдә – син, күзләрең, тавышың… Үтермә, Көлемсәр, кайт. Җирсегән ат шикелле егылып үләм мин, әгәр кайтмасаң. – Һәм тагы башы авыраеп түбән иелде.

Бу сүзләрне ишеткәч, Көлемсәр мич янындагы эскәмиягә утырды да тын калды. Аның ни кичергәнен хәзер Фәрхетдин бик яхшы тоя, ләкин… нинди карарга киләчәген белмичә газаплана. Нәрсә әйтер, нәрсә? Ниһаять, бер сүз әйтергә тиештер бит инде? Күпме утырырга мөмкин?

– Үтермә, Көлемсәр!..

Ә Көлемсәр иренә шашкандай карап торды-торды да алъяпкычы белән битен каплады. Битен каплады да үксергә тотынды:

– Син үзең, үзең мине үтерергә килгәнсең!..

– Көлемсәр, җаным, бәгърем, үлмик, икебез дә үлмик. Әйдә, кайт өеңә, өең көтә, авылың, болының, кырларың, юлларың… яшьлегең… – Егет чакта әйтә алмаганны олыгайгач җан әчесе менә шулай кычкырырга мәҗбүр итте. Күңелендә җыелып сакланган сүзләре, аңа буйсынмыйча, теленнән ычкындылар.

Сүзләренә үзе дә иярергә теләгәндәй, бер секундта сикереп торды да хатынының иңеннән кочаклап, аны юатырга, күз яшьләрен сөртергә кереште. Һәм шулвакыт, капка төбеннән кычкырып, аңа кызлары ярдәмгә килде:

– На, бахбай, на!

– Әйдә, киттек үзебезнең өебезгә!

– На-а!

Кыңгырау чыңы – яшьлектәге кебек, нәкъ яшьлектә утырып кайтырга тиеш булган пар атлар кебек… Ямь-яшел болыннар, ябышып чыккан чакта кереп бикләнгән өр-яңа өйдә беренче үбешү…

Ай, чит кеше өе булып чыкты шул аларның тормышлары кушылган урын. Әллә шуның өчен хәерсез булып чыкты микән аларның язмышлары?

– Киен, Көлемсәр, тизрәк.

– Мирсәеттән качыпмы? – Мәгънәсен аңладымы-юкмы, ләкин ишетте Фәрхетдин бу сүзләрне.

Әйе, бу аның җиңүе иде, җиңүе һәм бәладән котылуы, бәхетсезлектән әйбәт көннәргә юл табуы иде – аңа хәзер бер генә нәрсә – җан олылыгы гына кирәк, хатынының бөтен ялгышларын гафу итәргә, чын күңелдән гафу итәргә генә кирәк, һәм, күз тимәсен, Фәрхетдин шул хурлыкка, шул чынлыкка әзер бугай… Шундый чын миһербан белән әйтелгән беренче сүзе шулдыр:

– Мирсәеттән качып? Алайса, көтик.

Бүтән сүзләр артык иде. Ничектер бугазны буып торган элмәк өзелде… ләкин эшнең ни белән бетәсен икесе дә ачык белми әле. Төрлесен көтәргә мөмкин… Соңгы сүзне әйтерсең Мирсәет алып кайтырга тиеш. Ярый әле вакыт дигән нәрсә оста табиб – яраларны сыйпап уза тора, югыйсә бу ир белән хатын тәмуг дигәннән дә мең мәртәбә каһәрлерәк шушы хәлдән ничек чыгарлар иде икән? Ә менә вакыт коткарды – Мирсәетне, ниһаять, кайтарды. Мирсәет, билгеле инде, кергәндә үк хәлне аңлаган һәм йөзе үзгәргән иде. Ләкин ул Фәрхетдин дә, Көлемсәр дә көткәнгә караганда юашрак кыланды. Әйтерсең сүз өчен генә әйтүе:

– Көлемсәр, нишләвең? – диде.

Моннан ары булганны күз алдына китерү кыен түгел: башта – сүзсезлек, аннан соң Көлемсәр күзләреннән ихтыярсыз тәгәрәгән күз яшьләре, аннан соң күз яшьләреннән ачырак сүзләре:

– Без күрәсен әллә кем күрмәс, Мирсәет, тәкъдир шундыйдыр, ачуланма. – «Китәм» димәде, ләкин аңлашылды.

– Беркая китмисең! – Чынлап, җибәрәсе килми бит!

Шуны аңласа да, Көлемсәр кузгалды:

– Мин балаларымның урын-җирен алам инде…

Бүтән бер сүз әйтмичә, урыныннан купмыйча, катты да калды Мирсәет. Көлемсәр шуны гына аңлап бетермәде – артык сызланудан шулай аптырап калдымы ул, әллә, киресенчә, инде бәладән котылырга риза булуданмы… Монысын әйтү мөмкин түгел, ә менә дүрт кешелек гаилә, кыңгырау чыңлата-чыңлата, тыныч бәхетләр иленә кайтуына ышанып, сәфәр китте.



Бу көннәрдә үзенең ниләр уйлаганын һәм кичергәнен беркемгә дә сөйләмичә, Көлемсәр һаман кабатлар иде: «Тәкъдир шундыйдыр инде, без күрәсен бүтәннәр күрмәс».

Башта матур гына яшәп тә киткәннәр иде кебек, әмма беркөнне тәмам чырайдан язды Көлемсәр.

– Ул-бу юктыр бит? – дип сорадым мин.

– Бар шул, Сөембикә апа, бар, – диде Көлемсәр.

– Ни бар?

– Фәрхетдин… туачак сабыйны күпсенә, юк итәргә куша.

– Белгән иде, дисең түгелме соң?

– Белсә дә… юк итәргә куша. Нишлим икән?

– Белмим шул, Көлемсәр. Уйлашырга, киңәшергә кирәк инде.

– Әйт турысын гына, юатма: беттем бит мин, беттем!

– Көлемсәр, алай ярамый, тынычлан, борчылма, җае килеп чыгар, менә күрерсең. Барысы да рәтләнер. Җан биргәнгә юнен дә бирер. Җитәр, елама.

«Елама» дип киңәш бирү ансат ул кешегә. Минем дә киңәшем файдасыз: һаман елый Көлемсәр, көн-төн елый. Ярдәм итәр идем – булдыра алмыйм. Кешеләргә дә әйтә алмыйбыз – сер… Күкрәк түрендә йөрәк тибеше инде сизелеп торган, күпмедер вакыттан соң дөньяга килүе ихтимал булган бала – артык…

Күрше-тирә авылларда йөреп кайткач, беркөнне кич белән кердем дә Көлемсәргә болай дидем:

– Иртәгә кичкә килә инде… ышанычлы кеше.

– Кит аннан, Сөембикә апа! – Бу сүзне, кинәт әйтелгәнгәме, сөенү төслерәк ишеттем мин.

– Әйе, бик булган акушерка… Вәгъдә бирде, сөйләнмәскә дә, эшләргә дә.

– Мин алай булдыра алмыйм, Сөембикә апа.

– Ничек?

– Күрәләтә… Кеше үтерү.

– Куйчәле! Синнән генә калганмы?!

– Калмаса да…

– Җүләрләнмә, Көлемсәр. Бу бит инде бердәнбер чара. Тагын нишләргә мөмкин?

– Нишләргә дә мөмкин түгел.

– Шулай булгач?

– Мин алай да булдыра алмыйм. Мин аның гомерен үзем чикли алмыйм, лутчы минеке чикләнсен. Аныкы түгел. Ул яшәргә тиеш. – Бу сүзләрне шулкадәр өзгәләнеп әйтте Көлемсәр, аптырадым да калдым.

– Белмим инде, җаным. Мин бәладән котылу җаен тапкан кебек булдымые. Ярдәм итмәкче булдымые.

– Сиңа бик зур рәхмәт инде, Сөембикә апа, рәхмәт. Әмма дә булмый, ачуланма.

– Тапкансың сүз! Син үзең ачуланма.

– Рәхмәт!.. Ни язган, шул булыр. Без күрәсен кеше күрмәс.

Бүтән бер сүз дә әйтә алмадым – әйтеп бетергесез катгыйлыгы белән телсез калдырды мине Көлемсәр. Көннәр буе, айлар буе аптырап иза чиктем. Дөресен генә әйтсәм, бу сүзләре белән ул минем күңелдә әллә нинди соклану, горурлану кебек хисләр уятты. «Ул яшәргә тиеш, мин яшәмәсәм дә, ул яшәргә тиеш!» Болар һәр ана тарафыннан әйтелә торган таныш сүзләр бугай. Үзем дә шулай дияр идем. Тик… Көлемсәр кызганыч. Ни булыр икән?..

Аннары ни булганын Сөембикә апасы сөйли алмый, ә башка кем дә белми. Шулай да Тәбрик ишетә…



Балакай!

Дөнья сине кул чабып, тәбрикләп каршыламады. Тудың, ләкин кешеләр арасында синең үз урының юк. Нишлисең… Әмма син үзеңнең кеше икәнлегеңне күр сәт – үз урыныңны даулап ал. Чын егетләр мәйданга шулай гына килә. Ата-баба сүзләре бу, яратып әйтелә торган. Сүзләр генә түгел, сиңа калган иң олы мирас һәм васыять тә шулдыр, бала, уйлап кара һәм үзең хәл ит…



Син тугач, Фәрхетдин атна буе өйгә кайтмады. Ник икәне, нәрсә уйлап йөргәне кайткач ук аяк тибеп кычкыруыннан аңлашылды:

– Себерке, күрәсе булмыйм балаңны, теләсәң кая куй! Икенче кайтуыма күренсә, кара аны…

Ана кеше үз колагына үзе ышанмады:

– Юкны сөйләп тормачы, үзең риза булып алып кайттың лабаса!

– Аны табарга кем мәҗбүр итте сине? Кем үтенеп сорады? Аны дөньяга китермәгәннән кем җәфа чигәр иде дисең?

– Мин аны тудырмаска вәгъдә биреп кайтмадым монда, Фәрхетдин, хәтерлисеңме, үзең бүтәнчәрәк сөйли идең, шуңа күрә генә кайттым, сиңа ышанып, балалар хакына, узган көннәр хакына дип кенә. Үзең дә бик яхшы хәтерлисең син боларны.

– Ә мин нинди ант бирдем? Бирмәдем бернинди ант та!

Менә шулай үзгәрде дә куйды Фәрхетдин үзе дә, өйдәге тормыш та. «Ник болай?» дип сорасаң, мәгънәсен ул үзе дә әйтә алмаган булыр иде, билгеле. Яшермик, гаебен артык зурайтмыйк – ул үзе дә матур һәм тату тормышка сусаган, әмма бүтәнчә булдыра алмый иде. Аның бөтен тырышлыгы, бөтен нияте гел яхшыда, ләкин үзе дә теләмәстән гел яманлык кыла… Шундый бәләкәй кеше булып калуында ул үзе гаеплеме, түгелме – билгесез!

– Мин белмәдем болай авыр буласын, алдагысын чамалый алмаганмын. Аң бул, урап кайтуыма тавышы ишетелсә, үзеңә дә, балаңа да көн көтмә, ишетсен колагың!

Үги әти акырынып туйгач, тагын атна-ун көн олагып йөрде. Күрше авылларга өй эшләп йөрү гадәте шуннан башланды…

Кайтып керсә, баланы харап итәр дип, Көлемсәр сабыйны, бәләкәй арбага салып, бакчага, менә шушы яшь имән төбенә чыгара иде…




Көлемсәр тавышы


Балакаем! Йөрәк җимешем! Нинди хәлгә куйдым бит мин сине! Рәнҗи дә белмисең, кулыма килеп торасың, елмайгандай итеп карыйсың, ниндидер авазлар чыгарасың. Таныйсың, әнкәң килгән, янәсе! Ана! Нинди ана мин! Әле рәнҗи белмәсәң дә, бераздан, аң керә башлагач, тиешлесен әйтерсең әле миңа. Әйтерсең… Ә мин, исән булсам, түзәрмен, әниеңнең битенә төкерсәң дә… түзәрмен. Шулай тиеш тә булыр. Балам! Балакаем! Ярый әле елак түгелсең. Чүпрәкләреңне алыштырганда да, ялгызың гына калгач та бик еламыйсың. Туганда ук аңлы малай булып тудың бит – күршеләр колагына чалынмаска да бик шәп, Фәрхетдин ишетмәскә дә… Ялгыш килә генә күрмәсен инде. Өй тирәсен әйләнмичә калмас, шул чакта тавышыңны чыгара күрмә. Кара аны, белдеңме? Туйра белән бәрәңге сабаклары арасында тыныч кына ят. Озак тормам, йөрәк җимешем, тагын килермен.

Өйдә чәй өлгергән, самавыр шәп ат кебек ярсып пошкырып утыра. Атларның чыннары да, кыңгырау чыңлатканнары да безне ерак алып китә алмады инде… Алып китә алмады…

Сүзсез генә өстәлгә чәйнек-чынаяклар, самавыр китереп куям. Менә шулай – яңадан башланган тормыш тагын сүтелә…

Көн үтте, кич җитте – төнгә баланы йокларга алып керим дигәндә, Фәрхетдин кайтып керде. Бер сүз әйтми, ләкин колагыма әллә нинди коточкыч сүзләре ишетелә, ә шуларның да барысын җиңеп – Тәбрик тавышы… Әйе, исемен өмет белән Тәбрик дип кушсам да, дөнья аны тәбрикләп каршы алмады.

Ниһаять, йоклап китте Фәрхетдин. Ә мин – балам янына. Төнне ике арада йөреп уздырдым. Инде менә тәүлек тә үтте, икенче көн караңгылык белән күмелде. Икенче көн, өченче, дүртенче…

Ник кайттың шул җанвар янына, дип, Сөембикә апа кабат-кабат үзәгемне өзә. Нишли ала идем соң – Мирсәет белән бервакыт барыбер аерылышырга туры киләчәк иде. Бүген чынлап яратса да, иртәгә үкенәчәге көн кебек ачык, ике балалы хатынга яшьлегемне корбан иттем, дип аһ орачагы, кешеләрдән кимсенәчәге хәзер үк сизелә башлаган иде бит. Аны чынлап та озак бәйләп тоту әхлакка хилаф эш булмас идемени? Юк, мин андый корбанга мохтаҗ түгел, минем аркада кемнеңдер кимсенүе минем өчен үлемнән дә яманрак. Фәрхетдин дә бик кызганыч иде. Мин кайтмасам, чынлап та харап булачак, теләсә кайда, иясез мал шикелле, әҗәл эзләп йөриячәк кеше иде. Балаларымның үги ата белән яшәүләренә караганда, бер генә тапкыр чын күңелдән «Әти!» дип эндәшүләрен артыграк күрмәсәм, бәлки, кайтырга тиз генә ризалашмаган да булыр идем.

Тик менә бер генә нәрсәдә ялгыштым. Мирсәетнең суына башлавын сизсәм дә, болай ук тиз читләшәсе башыма килмәгән иде. Нинди хәлдә калуым белән кызыксынып кына да карамады, яңадан үзенә чакырсын димим, һич югы, сүзе белән, сүзсез генә булса да, бары тик миһербанлы күзләре белән карап кына торса да, ярдәм итәргә димим, хәлемне генә белергә тырышса да, бик җиткән иде. Ничек түзә, ничек түзә ала кеше! Ялгыштым шул, ялгыштым…

Җәйге көннең гадәте шул – яңгырсыз булмый, бигрәк тә июль яңгыры куәтле. Көн буе җилләде-җилләде дә, караңгы төшә башлаганда, чиләкләп коярга кереште. Өй эчендә идем, тәрәзәләр шапылдап ябылды. Яшен яшьнәп, коточкыч чатырдау белән күк гөмбәзе – шундый зур пыяла чәлпәрәмә килеп кырылып төште. Калганын хәтерләмим диярлек, томан аша гына күргән һәм ишеткәндәй тоям. Мин чарылдап кычкырып җибәргәч, өйдәгеләр берни аңламыйча каттылар да калдылар. «Ни булды да ни булды?»

Һушыма килсәм – караватта ятам. Уянгач, йөрәк авыртуы тагын да ныграк көчәйде дә үземне үзем белештермәстән үксергә керештем. Күпме елаганмындыр, бервакыт ишегалдыннан тавыш ишетелде… Тәбрик тавышы!.. Ул да үкси, ул да өзгәләнә. Балакаем! Нишләп монда бик якында соң әле синең тавышың? Әллә миңа гына шулай тоеламы? Әллә мин акылдан язаммы?

Юк, бәхетсезлегемә каршы, акылымда икәнмен. Әнә ишек ачылды да, кулына Тәбрикне тоткан Сөембикә апа күренде:

– Баланың гаебе юк, ул интегергә тиеш түгел, – диде дә, кемгәдер ачуланып, – әлбәттә, әлбәттә, миңа инде! – ачыргаланып кычкыргач, баланы кулыма тоттырды.

Алдым баламны. Ул тыпырчынып тәнемә орынгач, бөтен гәүдәмә ниндидер илаһи тынычлык йөгерде. Кочакладым баламны. Торып бастым да, җансыз кеше шикелле, нәкъ өйнең уртасында каттым да калдым. Нишләргә кирәген аңларлык хәлдә түгелмен. Юк, чак кына ялгышам, шушылай баламны тоткан хәлдә, беркемнән курыкмыйча, горур торырга кирәген тоям. Дүрт яклап дүрт кеше миңа карап шаккаткан: күзләрендә —курку, каушау, аптырау, аңларга тырышу гаҗизлеге. Дүрт кеше берьюлы телсез, өнсез калды. Ә минем кинәт телем ачылды, горурлыгым кайтты:

– Бу минем балам! – дидем. Әйтерсең каршымдагы гаҗиз күзләр миннән нәкъ менә шул хакта сорыйлар. – Бу минем балам!

Әйтерсең аны миннән тартып алмакчылар…




Бүгенге өстәмәләр


Кич әниең белән шул хәлдә аерылыштык. Без чыгып киткәнче, тораташ сыман, тамчы да кузгалмады. Иртәнчәк, көтү куганда очраштык – бөтенләй икенче кешегә әверелгән. Йөзе шикәр төсле ап-ак, күзләре тып-тыныч, әйтерсең аңа җирдә берни дә кирәкми, әйтерсең бөтен нәрсә җитеш… Әйтерсең берни дә булмаган, бернинди фаҗига дә юк. Аның шундый да куркыныч тынычлыгын күргәч, йөрәгем жу итеп китте.

– Хәлең ничек, Көлемсәр?

– Әйбәт алай.

– Нәрсә ди Фәрхетдин?

– Нәрсә дисен инде…

– Балага… ачуланамы?

– Сорама да инде син аны…

– Котырамы?

– Котыра шул. Әйтмәгән сүзе калмады.

– Нәрсә ди?

– Телем бармый әйтергә. Ярый инде.

– Көлемсәр!..

Борылып ишегалдына керәм дигән җиреннән капканы ачкан хәлдә тукталып калды әниең. Тик бер сүз дә эндәшмәде, баягы моңсу күзләрен мөлдерәтеп карады гына.

– Бәйләнә торган булса, берәр җаен табарга кирәк, Көлемсәр.

– Хәзер җай кирәкми, Сөембикә апа, бернинди дә җай кирәкми. – Һәм җавап та көтмичә кереп китте.

Көненә өч кереп, хәлен көненә өч тапкыр сорашам. Җавап бирә бирүен дә, тик һаман күңеле төшенке:

– Баламны тартып алырлар төсле тоелган иде. Ә ул беркемгә дә кирәкми икән…

– Алай димә, Көлемсәр, беребездән дә артык түгел ул безнең.

– Илендә артык булмаса да, өендә артык дигәндәй…

Шулвакыт, дөбер-шатыр килеп, Фәрхетдин кайтып керде. Бер уйласаң, гаҗәп тә: өендә шушы хәтле усал, холыксыз адәм сугышта бигүк батырлык күрсәтә алмаган, диләр. Күзләрендәге зәһәрне күрсәң, гүяки бөтен дөнья агуын эченә җыйган.

– Себеркеләр! – диде ул безгә карарга да җирәнгән кыяфәт белән. – Күңеллеме?

Ике сүзеннән бер мәгънә чыгара алмыйча, башыбызга суккандай өнсез калдык. Ә ул тәрәзә башыннан әллә ни эзләп тапты да чыгып барышлый тагын да явызрак итеп үкерде:

– Кәнтәйләр!

Инде минем чыдар әмәл калмады: сикереп тә тордым, барып та төкердем битенә, лач итеп.

– Җан көеге, адәм гарьлеге! Ир булып йөрисең тагын, хатыннар хәтле дә ми юк үзеңдә. Миңгерәү, аңгыра, булдыксыз! Тфү!..

Тиз генә эскәмия күтәреп алды да бу миңа кизәнде:

– Чыгып сыз хәзер үк өемнән, ну!..

Көлемсәр чарылдап кычкырып җибәрде:

– Ай, Сөембикә апа! Җаным!..

Ә Фәрхетдин, эскәмияне түшәмгә терәп тоткан хәлдә:

– Карт себерке! Син кавыштырган ул этләрне, син! Син, карт эт! – дип үкерде.

Бәхеткә каршы, өстәлдә тәлинкә бар икән – ал да тондыр шуның белән моның җирәнгеч битенә – коелды да төште тәлинкә дуңгыз битеннән, челпәрәмә килеп. Түшәмгә терәлгән эскәмиясе дә дөбердәп идәнгә төште. Хатыннардан мондыйны ук күреп өйрәнмәгәнгә, үзе дә каккан казыктай сураеп калды. Хәлнең ничек бетәрен Көлемсәр генә аңларлык булып чыкты.

– Ай, Сөембикә апа, чыгып кач, кач! – дип кычкырды ул, ачыргаланып.

Мин курыкмыйм. Куркудан узган чөнки.

– Качармын мин аңа! – Бу сүзләр инде Фәрхетдин миңа бәргәли, суккалый башлагач һәм үзем дә аның белән бугазлаша башлагач әйтелде: – Качармын мин аңа, юньсезгә, черек җанга!.. Ай, үтерә, үтерә! – Үзем шулай акырам, үзем тегенең аягына ябышам.

Тарткалаша торгач, минем күлмәк умырылып чыкты. Шуның ачуыннан аның гимнастёрка якасыннан эләктереп тарткан идем, аныкы да ертылды. Тагын бераз тарткалашкач, җайсыз килеп, тезләремә чүктем. Ул минем өскә ауды да икебез дә идәнгә егылдык. Шул килеш тә куллары белән бугазыма ябышмакчы идеме – белмим, тик баш бармагы авызыма эләкте дә бик җай килде – тиз генә тартып алырга һәм өстемнән сикереп торырга мәҗбүр булды бәдбәхет… Бармагыннан кан ага…

– Хатыннар белән генә сугышмасаң шул, ант бозган, әшәке, булдыксыз җан! Үзең ялынып, зар елап алып кайттың бит! – Сикереп торып, тагын өстенә ташланмакчы идем, кинәт ирләрчә кискен итеп җикерде бу:

– Җитте! Җитте сиңа!..

Мин чынлап та ирләр тавышы ишеткәч туктадым. Ул да, акылга килгәндәй, бая үзе күтәргән эскәмияне аякларына бастырып утырды:

– Мин гаепле, сез түгел… булды.

Чынлап әйттеме-юкмы – белерлек түгел иде. Сүзсез калдык. Бәлки, өй тынычланыр да иде. Бала үкси икән. Көлемсәр аны күкрәгенә кысып тирбәтә:

– Йә, балакаем, курыкма, берни дә юк. Туктадылар инде – акылга килделәр. Җитәр, йөрәк җимешем, булды, бетте.

– Битеңне юып кер, – дидем мин Фәрхетдингә.

Һәм ул, шулай ук ана боерыгын тыңлаган малай төсле, зарсыз гына чыгып та китте. Маңгаеннан бөтен бите буйлап кан агып төшкән иде юньсезнең.

Фәрхетдин торып киткән эскәмиянең икенче башынарак утырып бераз сулу алгач һәм ярсынуым басыла төшкәч, Көлемсәр караватына утырдым.

– Сине дә кыйнадымы?

– Кыйнады шул, Сөембикә апа, бик каты кыйнады.

– Бит-күзеңдә болай күренми.

– Бөтен тәнем… кара янмаган җирем юк.

– Бәдбәхет! – Бераз сүзсез утыргач, тагын әйтми булдыра алмадым: – Шул катыншадан кыйнатып тормасаң!

– Мин алай сугыша белмим шул. Сине кыйный алмады.

– Үзеннән яман сугышырга кирәк андый ир белән. Шунда бернишли алмый ул. Икенче юлы беләрәк төшә.

– Миннән буламы инде?

– Йомшак шул син, Көлемсәр, йомшак.

– Анадан шулай тугач…

– Ә син кыйнатма, ишетсен колагың. Котыра башласа, йөгер дә кер миңа.

– Ярый, Сөембикә апа, шулай эшләрмен.

– Ял ит, борчылма.

Ул шулай ятып калды.

Өй янындагы койма баганасына кагып куелган асылма комганда һаман юынып тора иде Фәрхетдин. Эндәшүемә дә борылып карамады – җәрәхәтен күрсәтергә оялды булса кирәк. Ләкин әйтәсен барыбер әйттем мин аңа:

– Чәнти бармагың белән дә чиртәсе булма Көлемсәргә, колагыңа киртләп куй. Башың ике булса гына кагыл.

– Янама, яме!

– Кереп җаныңны алып чыгармын, ишетсен колагың!

– Бик кадерле булса, ал да чык күршеңне – баласы белән бергә. Сыйдыр.

– Син юкта бик әйбәт тордылар, юклыгың сизелмәде. Бик теләсәң, чык та олак.

– Үз өемнән кумакчы буласыңмы?

– Тәбрик өе ул.

– Тәбрик? Үзе салгач аныкы булыр.

– Анасының өе – аныкы. Өй төпчекнеке була.

– Бирәм мин сезгә өй, тоттырырмын.

– Карарбыз, кем ни тоттырыр!..

Чыктым. Икенче көнне көтү куганы күренмәгәч (Фәрхетдин үзе куды сыер-сарыкларны), Көлемсәр янына йөгерә-атлый кердем. Һаман ятып тора. Күрәм, тагы да хәлсезләнгән.

– Тагы кыйнадымы?

– Юк та…

– Шуннан?

– Болай талый… эт кебек ырлап тик тора. Көн-төн. Һич тынгы юк.

– Хатын белән шулай яшәп булыр ди микән?

– Бу өйдә каласың килсә, балаңны теләсәң кая куй, ди. Көнгә егерме тапкыр карганып әйтә, мин торган өйдә бу балага урын юк, ди, эзе дә булмас, ди.

– Китмә, беркая китмә.

– Болай да яшәп булмый ич.

– Жай табарга кирәк.

– Белмим шул инде, берни уйламый баш.

Кинәт башка бер уй керде минем:

– Үз әтисенә илтсәк баланы?

– Ялгыз ир ничек бала карасын соң?

– Алайса, Көлемсәр, приютка бирик.

– Баланымы?

– Кемне булсын, бүтән…

– Белмим шул. Алай да түзә алмамын, саргаеп үләрмен.

Мондый уй аның да башына килгән булса кирәк, ләкин кабул итә алмаган, күрәсең.

– Вакытлыча биреп торыйк, Көлемсәр, бу ерткыч бераз тынычлангач, яңадан барып алырбыз.

– Әллә инде… Ничек дип тә әйтә алмыйм инде. Аталы-аналы баланы алмаслар да.

– Алырлар, сельсоветта Рабига эшли ич…

– Бернәрсә дә әйтә алмыйм, Сөембикә апа. Үзең киңәш ит инде, җаным. Миннән булмый.

– Ярый, син карышма гына, бөтенесен рәтләрбез. Көймә, түз.

– Тырышып карармын, Сөембикә апа. Болай да көн юк шул.

– Мин тагын керермен, Рабига белән сөйләшкәч.

Ә Рабига каршы килмәде – хәлне белеп тора бит. Юнәтеп бирде тиешле язуларын. Шул рәвешле, атасы-анасы үлгән бала булып, дөньяга чыгып киттең. Казаннан ары Займище дигән бер станса бар икән. Шул тирәдәге урман арасына үз кулым белән илтеп тапшырдым. Әниең, чиреннән терелә алмыйча, синең янга бара алмыйча да калды. Кире алып кайтыгыз, дип бик ялынгач, Фәрхетдин киткән иде – сине «вафат икән» дип кайтып әйтте. Бу чакта Тугаш бабаң да синең барлыкны белгән иде инде, Фәрхетдингә ышанмыйча, үзе дә барып килде, тик аңа да шул ук сүзне әйткәннәр.

– Их, улым, улым, мин бит анда сине Закиров дигән фамилия белән сораштым, әниең исә минем исем белән яздырган икән, Тугашев дип. Закиров дигән бала чынлап та үлгән булгандыр инде. Мирсәет фамилиясендәге бала бөтенләй юк иде. Аллага шөкер, әйе, шунысына да шөкер итик – исәнсең ич!



Тәбрикнең уе һәм карашы һаман бәрәңге җирендә иде. Күпмедер онытылып торгач, Сөембикә апасыннан:

– Бәрәңге ул чакта да әйбәт үскән идеме? – дип сорады.

– Бәрәңге, ни, үсә инде ул, балам. Хәзерге төсле үк иде.

– Мин шушы җирдә яттыммы инде?

– Нәкъ менә шушы төштә. Ике тәгәрмәчле кечкенә арбада. Арбаның өстен келиюнке белән каплаган идек.

– Кайда хәзер ул арба?

– Таралып беткәндер инде, шул заманнан бирле ни, ничек торсын.

– Төнлә дә шушында куна идемме?

– Шушында шул, балакай, яңгыр яуганда да…

– Нишләп курыкмадым икән? – Солдат елмаеп куйды. Аннан күрмәкче – Сөембикә апасы да.

– И балакаем! Шушы хәтле зур булырсың дип күз алдыма да килмидер идең. – Һәм ул Тәбрикнең аркасыннан сөеп куйды. – Әниең исән булса, әй шатланыр иде! Үлмәс тә иде. Чит кешеләр кулында исән калмас дип, синең кайгыңнан гына чирләде дә, син вафат икән дигәч, шул хәсрәттән генә үлде бит ул.




Өченче бүлек



Бакча аша узып, аннары таллыклар аралап ике-өч адым киткәч, текә яр – Үләмә елгасы.

Баскыч буйлап төшсәң, елга уртасына таба ике як ярдан да икешәр калын тактадан басма сузылган. Нәкъ уртада, пар такталар очрашкан иң тирән төштә, баганалар калкып тора. Ә югарыдан сине таллар күмә…

Йөрәгендә матурлык дигән изге тойгы йөрткән бер генә кеше дә бу төштән җиңел генә уза алмыйдыр. Менә шундый елга ул кечкенә Үләмә!

Су өстендә кавышкан таллары – яшел чатыр, әйтерсең су һәм яфраклар телендә генә сөйләргә мөмкин булган бик тә, бик тә кадерле серне ят күзләрдән саклар өчен шулай куе булып үскән алар. Су агымына тез тиңентен кергән япь-яшь үләннәр, башлары каралып өлгермәгән җикәннәр моны беләләр. Тыныч су чылтыравына кушылып, әллә кемнәрнең балачаклары, беренче гөнаһсыз талпынулары, ихтимал, кемнәрнеңдер мәңге яшь бәхетләре, сагышлары, фаҗигаләре хакында пышылдыйлардыр.

Кемнәр утырды икән моңарчы бу басмага, аякларын салындырып? Сикерешкән балыклар, тал астыннан, су буйлата шуышып кына барган үрдәкләр һәм казларны күзәтеп кемнәр утырды икән?

Үләмә!

Менә нинди гүзәл һәм серле икән бу Үләмә! Камышлар һәм таллар, зирек һәм өянкеләр әллә нинди хәбәрләр ишетеп, шуларны беркемгә дә сөйләмәскә вәгъдә биреп, шул серләре белән чак кына кыланчыкланып көлешәләр дә кайчакларда. Елтыр күзле җәнлек шикелле кача-кача ага тар инеш. Юк, җәнлек шикелле түгел, чая кыз төсле бугай ул. Шаянлыгы, чаялыгы белән алдый. Алдый да әйтеп аңлата алмаслык тын һәм төпсез сагышка китереп чумдыра…




Тәрәзәдән карасаң, ят тормыш


– Минем әти белән сөйләшәсем килә.

Сөембикә апасы җанланып куйды:

– Әйе шул, бик дөрес. Мин аңа хәбәр җибәргән идем инде. Казанда икән – терлек илтә киткәннәр. Ике-өч көннән кайтасы, диләр. Килер ул, килми калмас, эчендә җаны булса…

– Фәрхетдин абый белән дә сөйләшер идем.

– Анысына да хәбәр иттек. Кыртапада гына. Кемгәдер өй эшли.

Шактый уйланып торгач, Тәбрик кинәт:

– Ә өйне карап буламы? – дип сорады.

– Әйдә, барып карыйк соң. Бикле тора ул. Тыштан гына карамасак…

– Тыштан булса да…

Ындыр сукмагы буйлап каралты ягына килделәр. Өр-яңа такталардан коелган койма, тап-таза бүрәнәләрдән салынган каралты-кура. Әйләнә-тирәдә җан иясе барлыгы сизелми – тып-тын. Сукмакларны чирәм баскан. Өйдә, бөтен ягы китереп салынган таза йорт эчендә, шулай ук җан әсәре юк. Нидәндер куркып, ниндидер песи генә чормага чатырдап менеп китте. Хуҗасыз яшәп, кыргыйга әйләнгән бугай. Ә өй эчендә тәрәзә яңакларындагы челтәрләр генә нәрсәдер сөйли башлар кебек – ана турында, гомернең башлануы турында.

– Матур өй. Чын архитектор бизәкләре. Кем эшләгән моны?

– Фәрхетдин үзе. Кулыннан килә анысы – яманларлык түгел. Борын-борын заманда ата-баба салган кебек итеп өйне ул гына сала белә.

– Бердәнбер кеше… – диде Тәбрик, сүзенә нинди дә булса мәгънә салмыйча гына.

Тик Сөембикә апасы үзенчә аңлады:

– Бердәнбер… Шундый сәер кеше инде ул – үзе оста, үзе явыз.

– Мин шушы өйдә тудыммы?

– Шушы өйдә.

– Ә ул яңа бит. Бер дә искерми торган итеп тә сала беләме әллә?



– Сипләп салды ул аны, шушы төштә, нәкъ элекке төсле итеп.

Тәбрик тәрәзәдән карады:

– Әни караваты кайсы?

– Сул як почмакта… әнә… шул инде. Шул ук карават. Рәтләп җыелмаган гына тик.

– Анда кем йоклый хәзер?

– Фәрхетдин.

– Ничек йоклый ала икән бу караватта?

– Әйтә алмыйм анысын. Бер дә әйтә алмыйм.

– Аңлашылмый шул, Сөембикә апа.

– Без синең әниең белән күршеләр генә түгел, туганнар кебек якын идек. Шуның хикмәтедер инде, әтисе Тугаш бабай ялгыз калгач, аны үзебезгә алдык. Кызының өенә бабасын Фәрхетдин якын да китермәде.

Тәбрик өй эченнән күзен озак, бик озак аера алмый торды. Апасы ашыктырмады – барысын да сизә бит. «Ничек елап җибәрми әле» дип, аны жәлләп өзгәләнде. Ә Тәбрик күзләрендә авыр, ләкин тыныч моң.

Егет, тәрәзә яныннан киткәч, үлән баскан ишегалды буйлап йөренде дә тагын сорады:

– Ник явыз икән ул кеше?

– Белмим шул.

– Аңлашылмый. Миңа аны күреп сөйләшергә кирәк. Еракмы моннан Кыртапа?

– Җиде-сигез чакрым.

– Якын икән.

Шулай диде дә ул капка ягына атлады. Урамга чыккач, Сөембикә апасы аның кителеннән нәрсәдер йолкып алды:

– Тигәнәк ябышкан, – диде. – Кешесез бакчаның шул инде аның. – Һәм чүпне читкә ташлады.

– Мин сезнең өскә күтәрелгән эскәмияне күрмәдем, – диде Тәбрик, елмаерга тырышып, – урындыклар гына тора.

– Таралгандыр инде. Әллә кайчан таралгандыр безгә күтәрелгән эскәмияләр.

Шуннан соң икесе дә елмаешып кайтыр якка атладылар. Әйтерсең хатирәләр аз вакытка гына кунак булып килгән дә инде бу тормышка, бүгенге көнгә күләгә булып төшәргә теләмичә, каядыр еракка киткән. Әйтерсең җирдә бары тик бәхет һәм шатлыклы уйларга гына урын калган.

– Тәбрик абый, картлар кебек гел үткәннәр белән яшәмәгез әле. Караталда бүген кино була, барыйк әле шунда бергәләп. Менә дигән чибәр кызлар анда, менә дигән уңган егетләр – танышырсың, дуслар табарсың… Канатланып биерсең, җырларсың. Барыйк әле бүген Караталга.

– Әйдә соң… Китик, Гөләндәм.

Кино, танцы, җырлар, биюләр, шаян сүзләр һәм мут күзләр, яман хисне куып, күңелләрне күккә күтәрә.

Көн килдеме, кем дә булса аны чәйгә, ашка чакыра. Кыстатырга, бармый калырга ярамый икән – йола, армиядән кайткан кешене чиратлашып бөтен авыл кунак итәргә тиеш! Әле авылда күпме өй! Көн саен өч керсәң дә – бер ай кирәк!

Шагыйрь әйткәндәй, дөнья матур, дөнья киң. Ә шулай да, ә шулай да… Һәр яңа көн туды исә, чалт аяз күктә сарык тиресе хәтле генә бер болыт кояш турысына тап килә дә бөтен Тау ягын күләгәли.

Килә ява, килә ява,
Ияләште бер болыт.

…Тәбрикнең кайту һәм чакыру хәбәрен алгач, Фәрхетдин дә, Мирсәет тә ашыгыч рәвештә килеп җитәрләр дигән өмет акланмады. Бер көн көттеләр, ике көн, өч көн көттеләр – юк, күренмәделәр. Ә Тәбрикнең күрәсе килә – туган әтисен табу ышанычыннан бигрәк, ничектер, аларны күргәч, әнисен дә табар төсле тоела. Күптән вафат әнисенең күпмедер өлеше генә булса да шул кешеләр янында яшәп ятадыр кебек һәм аны сорап алырга мөмкиндер шикелле. Алай гына да түгел, сораганны да көтмәстән үзләре бүләк итәрләр төсле… Ләкин менә күренмиләр, Тәбриккә әнисен кайтарып бирәселәре килмидер инде. Тик ул аны барыбер алачак. Нигә дисәң, беренче чиратта ана – баланыкы…

Бишенче көнне Мирсәетнең Казаннан кайтканлыгы һәм Фәрхетдиннең һаман да Кыртапада икәнлеге билгеле булгач, солдат, уйлап та тормастан, Кыртапага үзе барып кайтырга карар кылды. «Ә әти, билгеле, үзе киләчәк!»

Юл башын гына булса да күрсәтим дип, Тугаш карт аны озата барды. Төп максатының күрше авылларга Чабыр буласын хәбәр итү икәнен ул ни өчендер белгертеп тормады.

– Әйдә, балам, турырак юлдан чыгарыйм әле үзеңне. Урау булса да, юл яхшы, дигәннәр диюен дә. Юл да туры булса, ишшү дә шәбрәк, ишшү дә мәслихәтрәк. Әйдә, улым, дөнья күрсәтеп кайтыйм әле.

Ямь-яшел киң урам буйлап бераз киткәч, икенче урам манарасыз мәчет яныннан уза икән. Мәчет буендагы кое тирәсендә хатын-кыз җыелышкан да нәрсәдәндер зарланышып тора.

– Нишләп аптырашта калдыгыз болай?

– Менә суыбызның тәме китте. Әллә нишләде. Төбен чистартып булмасмы дип җыелдык ие.

– Соң, кем рөхсәт бирми?

– Суын чыгарып бетердек инде дә, хәзер төбенә төшәргә йөрәк җитми.

– Хатын-кыз эшеме инде бу? Ирләрегез төшсен.

– Әйтмәдек шул әле.

Озак уйлап тормастан, Тәбрик кое чыгырындагы чылбырны карарга кереште:

– Чылбыры нык күренә болай… Агачы тотар микән? – Аның ниятен хатыннарга бабай төшендергән арада, кителен салып ыргытты да, чиләкле чылбырны каты гына эләктереп, кое бурасына менеп тә утырды. – Акыртын гына әйләндерсеннәр.

Бабай аның сүзләрен хатыннарга:

– Крути тихонька, – дип тәрҗемә итте.

Кулы белән ишарә ясагангамы, болаймы, русча диярлек әйтелсә дә, аңладылар тагы.

Әкренләп, чыгырны көйле генә әйләндерә башладылар. Ә биш-ун минуттан соң кое төбеннән Тәбрик тавышы ишетелде:

– Алыгыз чиләкне.

Ләм тулы чиләкне тартып чыгарсалар – анда коточкыч нәмәрсә…

– Ай, ни бу! Ай! – диештеләр хатыннар, чыр-чу килеп. – Нинди су эчкәнбез! Ай!

– Түгегез чиләкне!

Чиләктә ниндидер үләксә, әллә мәче, әллә куян…

Кое төбеннән тагы боерык:

– Анысын соңыннан тикшерерсез, тагын төшерегез бауны.

– Ай-һай! Кем ташлады икән? Үзе төшмәгәндер инде күрәләтә.

– Вәт юньсезләр, бауны төшерегез!

Бабай юкка җикеренде, билгеле, тиз арада бөтенесе рәтләнде. Алты-җиде чиләк ләм чыгарылгач, егет инде якты җир өстендә иде. Хатыннар, коега су җыелгач, тагын бер йөз чиләк су чыгарырга вәгъдә биреп, егеткә мең рәхмәтләр укып калдылар. Өч-дүрт адым атлагач, бабай аларга үз йомышын әйтте:

– Киләсе җомга көнне Бәки Чабыры – җыйнаулашып чыгыгыз, яме, оныта күрмәгез.

Карт Җәмәки авылына хәтле озата килде дә, бу авыл кешеләрен дә Чабырга чакыргач, кире Үзәнбайга борылды.

– Кыртапа кешеләренә Чабыр буласын әйтергә онытма, улым, – диде Тәбриккә.

– Онытмам, бабай.

Солдат кул болгады да ныклы адымнар белән ары китте.



Кыртапа тау астына урнашкан икән. Төньяктан искән иң әче җилләр тими үтәдер бу өйләргә…

Урамда очраган һәр кеше, иң якын танышына эндәшкән кебек, исәнләшеп үтә. Тик аларны Тәбрик аңлап кына бетерми. Бер карчык тукталып әллә ниләр сөйләп торды-торды да, соңыннан Тәбрик:

– Бик матур сүзләр әйттегез бугай, кызганыч, аңлый алмадым, – дигән иде, әби кул селтәде дә тагын нидер сөйләнә-сөйләнә китеп барды. Аңлап бетермәвеннән бераз кәефсезләнеп баргач, яшьрәк бер ирне туктатып, Фәрхетдин абзый эшли торган өйнең (йорт хуҗасының исемен аңа Сөембикә апа әйткән иде) кайда икәнлеген сорады да аннары уңгарак борылды. Тау тагын да эчкәрәк уелып кергән төштә яңа өй – шунда таба китте.

Капка шар ачык, ләкин ишегалдында җан әсәре күренми. Өр-яңа стеналар чыршы бүрәнәләрдән салынган. «Тау ягында чыршы урманнары күренми, каян алалар икән?»

Кинәт бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте Тәбрикнең – өй эчендә кемдер шакылдый. Фәрхетдинме? Паспортта атасының исеме урынында торган кеше кем, нинди икән? Әти диярлекме, әллә… Ничек сүз башлап, ничек сөйләшергә? Кеше белән танышу, сөйләшүнең мондый ук кыен, җайсыз чагын беренче тапкыр тоя Тәбрик. Ни өчен килүе кинәт баштан ук чыкты. Ник соң әле? Ата булыр кешесен эзләпме, әллә әнисенең кем икәнен сорашыр өчен генәме? Юк, аның өчен генә түгел бугай. Ә ни өчен? Бәлки, кире китәргәдер? Юк шул, нихәтле ерак җирләр кайтып, нихәтле җирләр килеп күрми китү әллә ничек сәер тоелыр…

Ярый әле шулвакыт, кеше килүен сизепме, үз йомышы беләнме, өйдән нечкә генә, озын бер егет чыкты. Ә менә аның өчен чит кешегә башлап эндәшү ишек ачып чыгу кебек үк гади нәрсә икән. Күзгә чалынуга, аптырап тормады, елмаеп та җибәрде:

– О, солдат! Отпускагамы, кайчан кайттың? – Әйтерсең алар күптән таныш, фамилиясе, исеме генә түгел, бөтен тормыш юлы билгеле, алай гына да түгел – якын иптәш.

Тәбрик тә, авыз ачып калмыйча, егетнең фартлы гадилеген бик тиз эләктереп алды:

– Отпускага түгел, парень, бөтенләйгә дип тә әйтә алмыйм.

– Машина җитми шул шофёрларга. Менә миңа да юк. Машина көтә торгач, балтачы булып китәм инде.

– Ул да һөнәр.

– Әйтәсе дә юк. Әйдә, кер, сине дә өйрәтәм.

Ялындырмады Тәбрик – керде. Керде дә, өйдә бүтән кеше юклыгын күргәч, кемне эзләп килүен әйтте.

– Ә, Фәрхетдин абзый?! Хәзер килә, кибеткә аракыга гына китте. Эт тышка чыкканчы кайтып җитә, борын төбендә генә безнең кибет. Ул килгәнче шушыны гына кисеп алыйк әле, – дип, әлеге егет җиде-сигез кат итеп тезелгән такта өстенә пычкыны куйды. – Әйдә, тарт.

Күпмедер кискәч, Тәбрик гаебе беләндер инде, такталар пычкыны кыса да башлады. Аларны алгарак шуыштырып, яңадан кисәргә керештеләр. Хәл җыярга тукталган арада, яңа танышы Тәбриккә комплиментлар яудырырга тотынды:

– Кыяфәтең стиляга төсле булса да, кулыңнан эш килә икән.

– Ничек стиляга?

– Ну, шәһәрчә дип әйтимме соң, алайса. Минем кебек түгел син, һич охшамаган.

– Алла сакласын, – дип шаярткан булды Тәбрик.

Ләкин әлеге егет, үзенә бирелгән беренче бәяне дөрес аңлап, иреннәрен кыса төште:

– Начар шул мин, сөйләшә белмәгәнрәкләрнең ипи шүрлегенә дә менеп төшә беләм.

– Молодец!..

Ә егет, уйлап та тормастан:

– Ә менә синнән булмый андый нәрсәләр. Әллә каян күренеп тора, бернинди егетлек юк синдә. Тәрбияле бала син, – дип мыскылларга кереште.

Тәбрик исә, бәхәсләшүнең артык икәнен сизеп, шаяртуында булды:

– Ә син үзең? Берәрсен кыйнаганың бармы?

Егет моңа горур кыяфәт белән:

– Берне түгел, өчне! – дип куйды.

– Өчне! Берүзең!

– Егет кеше шундый булырга тиеш.

– Батырлыгың өчен мактыйм. Нинди кешеләр иде соң алар?

– Ничек нинди кешеләр?

– Син кыйнаган кешеләрне әйтәм.

– Кем дип. Шул инде, өч карчык. Тәмләп чәй эчеп утыралар иде, мин сиңа әйтим, самавыр янында сайрашып. Ләчтит сатып ягъни.

– Сезнең өйдәме?

– Түгел шул. Мин, үз өебез дип, күршеләргә кайтып кергәнмен. Салган баш бит, үзең беләсең. Мин аларны бездә утыралар дип торам. Куа башлагач, берсе мич артына сыпырды, икенчесе – өстәл астына, өченчесе карават астына мүкәләде. Башта өстәл астындагысын өстерәп чыгардым. Аннан – карават астындагысын. Мич артындагысы үзе чыгып сызды. Шуннан соң иркенләп караватта аяк сузып йоклап киткәнмен.

Тәбрикнең күңеле чынлап та күтәрелде.

– Тәмле булгандыр йокы!

– Тәмен кем белгән, уянгач күңелсез булды.

– Кеше караватында йокы туйдыру кызык тоелмадымыни?

Егет авыр итеп көрсенде дә хикәясен очларга тырышты:

– Туймады шул йокы, туймады. Күрше Гарәфи, дус кеше бит инде, ботымнан сөйрәп төшергән дә урамга чыгарып ыргыткан.

Шулай сөйләшкән арада, капка як тәрәзәдән сакал-мыек баскан бер кеше карады. Тәбрик аны бик тиз күреп алды һәм секунд эчендә башына бернинди рөхсәтсез сәер уй килде. «Дезертир!» Икенче секундта күз карашлары ук очрашты да, ят кеше ни өчендер тиз генә юкка чыкты. «Фәрхетдин абзый!» Өченче секундта, күңелдән ялт итеп шул уй үткәч, Тәбрик эштән тукталды. Куллары хәрәкәтсез калды, хәтта уй да тукталгандай тоелды. Менә кызык! Каян килә шушы хәтле каушау? Әллә курку укмы? Кемнән? Ник? Менә ул ишекне ачар, керер…

Егет Тәбрикне хәл җыярга туктаган дип белде, ахрысы. Танылып өлгергән беркатлылыгы белән тагын боерды:

– Тарт, әйдә, аз калды инде.

– Фәрхетдин абзый кайтты, – диде Тәбрик тәмам күңелсезләнгән кыяфәт белән. Гүяки бу очрашу аның өчен көтелмәгән хәл, гүяки ул аны үзе эзләп килмәгән…

– Кайда соң ул?

– Ишеккә таба китте.

Көттеләр-көттеләр – ишек ачылмады, аяк тавышлары да ишетелмәде. Аптырагач, ишегалдыннан егет үзе карап керде:

– Юк бер кеше дә.

– Кергән иде инде.

– Шулай тоелган гынадыр.

– Менә инде, үз күзләрем белән күрдем.

Шулай тәгаен әйтсә дә, Тәбрикнең күңелендә тагы аңлаешсыз фаразлар бутала башлады: «Әллә чынлап та күзгә генә күрендеме? Ким дигәндә бер-ике атна кырылмаган сакал-мыек, нидәндер курыккан елтыр күзләр… Нидән курка бу күзләр? Ә бит моңарчы бу кешене усал адәм дип сөйләделәр! Нинди усаллык һәм нинди куркаклык? Әллә мин үзем генә уйлап чыгардыммы? Әллә ул усаллык белән куркаклык дөньяда юкмы? Ах, булмаса! Әгәр булмаса, ихтимал, әйе, бик ихтимал, минем әни дә исән яшәр, мин дә болай һич кирәксез кеше артыннан йөрмәгән булыр идем».

– Бүтән кеше булгандыр ул, керер иде.

– Әйтүе кыен.

Көттеләр-көттеләр – тагы юк. Ахырда егет, тиргәнеп:

– Аракыны качып эчмәсен тагы, паразит! – дип, пычкыны ыргытты.

– Шундыйрак кешеме?

– Белеп бетермәссең кешене. Менә, паразит, качты, яртыны алып шылды. Үзәнбайга ук киткәндер әле. Куа киттекме?

– Бар, син үзең генә караштырып кил. Үзәнбай ерак бит, анда ук качмагандыр әле.

– Карт бүре!.. Тотсам, җиде кат тиресен салдырам мин аның, – дип сүгенә-сүгенә чыгып та китте егет.

Идәндә – такталардан ясалган сурәтләр, бу якларда бары тик Фәрхетдин генә ясый белгән тәрәзә яңаклары. Ничек усаллыкта даны чыккан кеше шундый матур бизәкләр ясый белә икән? Пушкинның, даһилык һәм явызлык – килешми торган нәрсәләр, диюе ялгышмы икән әллә? Өйдән өйгә, авылдан авылга йөрсәң, күрми калмыйсың – көлеп, елмаеп тора тәрәзәләр… Күбесен шул кеше ясаган. Ә үзе… Ә үзе ник әле беренче карашта ук куркак тоелды? Аңламассың, һични аңлый алмассың.

Шулай, өйне генә кара: аның эчендә көндез дә кояш иде, хәзер дә, көн кичкә таба авышкач та кояш… Кичке кояш булса да, аның да шушылай елмаеп торуы хәерлерәк бит. Буш өй эче яктылык белән тулгач, ямьсез дә тоелмый – җылылык, яктылык җәен дә кадерле… Менә монда беркем дә юк – йомычкалар аунап ята, сагыз исе аңкып торган бүлмә такталары кемнәргәдер рәхәт һәм тыныч бәхет вәгъдә итә. Ләкин хәзергә монда бушлык, җансызлык… Шул җансызлыкта көннәр буе эшли торган кеше – Фәрхетдин абзый. Кая качты соң әле ул?

Уйларны сискәндереп, баягы егет дөбердәп керде: кош тоткан диярсең. Кулында – ачылмаган ярты.

– Эчмәгән, карт алай ук юньсез булып чыкмады.

– Молодец!

Тәбрик бу сүзнең кемгә төбәп әйтелгәнен үзе дә әйтә алмас иде. Шул сүзнең кирәксез икәнен абайлап сорап куйды:

– Кайда соң ул?

– Теге тыкрыкта, бүрәнә өстендә утыра.

– Монда килмимени?

– Киләсе килми. Эчә торыгыз, ди. Үз өлешен калдырырга кушты. Әйдә, өч борынга әйбәт кенә була ул.

– Юк, мин аның янына барам әле, – дип, Тәбрик ишек бавын тотты.

– Что-то аның сине күрәсе килми бугай, шулайрак тоелды.

– Ә мин, болай булгач, аны барыбер күрми китмим. – Ул каршы як тыкрыкка таба ашыкты.

Борылгач та, бүрәнә өстендә баягы «дезертир» күзгә чалынды. Әйе, бар ул кеше, уйлап чыгарылган гына түгел, һәм куркаклыгы да хак: Тәбрик күренүгә (ашыгып түгел түгелен), кузгалды да тагын читкә атлады бу адәм.

– Абзый!..

Аның кискен тавышыннан шып туктады кеше. Сүзсез генә көтә калды. Барып җиткәч – ни гаҗәп? – Тәбрик үзе дә каушап калды: аңа ниндидер усал, явыз кыяфәтле, карчыга борынлы ямьсез бер адәм карап тора иде. Башында – уңып төсен җуйган кепка, өстендә – соңгы елларда сирәк күренә торган сырма бушлат, ә аякларында – балтыры кайтарылган киез итек… Июль аенда, җәйге челләдә киез итек кигән, җәйге кара туфракта! Тәбрикнең шуннан сәерсенгәнен сизде бугай:

– Шулай җайлырак, – дип куйды агай, беренче сүзе шул булды.

«Ничек шушы кешене минем әни ярата алды икән?»

Абзый, яшь солдатның үз аякларыннан һаман күз ала алмавын күргәч, җикереп диярлек:

– Исе китте! Һы!.. Раматиз минем аякта. Болай да боз кебек. Эссе челләдә дә җылынмый менә, – диде.

«Аякта гынамы икән боз?» – Шулай уйласа да, Тәбрик бүтәнчә әйтте:

– Җәй көне… бик үк табигый түгел шул.

– Җәй көне. Нәрсәсе бар аның? Киез итек күргәнең юкмы?..

– Бар барын…

Гаҗәп, нинди юк-бар сүз сөйләшә башладылар. Гүяки сигез чакрым араны Тәбрик шуның өчен килгән. Гүяки аларның иң мөһим сүзләре күптән сөйләшенгән. Бигрәк тә шунысы мәзәк: алар бер-берсен бер күрүдә таныдылар һәм кемнең кем булуы хакында сорашуның кирәге дә чыкмады. Ничек танышырмын, ничек сүз башлармын дип, юл буе борчылган иде Тәбрик.

Шулай ук сүзсез килешеп, яңа салынган өйгә таба борылдылар. Әкрен-әкрен генә атлаганда да Фәрхетдин гаҗәп дәрәҗәдә сак баса иде аякларын. Солдат һаман сәерсенеп карагангамы, тагын аклангандай әйтте:

– Раматиз… плиндә йөргән чаклар истәлеге.

– Бигүк күңелле истәлек түгел шул.

– Сезнең кебек җир селкетеп йөри идем мин дә.

– Сугыштан кайткач та шулай йөргәнсез түгелме соң? – диде Тәбрик, сүзләренә тиешле мәгънә салып.

Моңа каршы абзый, «пүчтәк әйбер» дигәндәй, кул селтәде:

– Юк шул, булмады, энем, булмады.

Шул сүзләр белән мөнәсәбәтләр дә ачыкланды – «абзый», «энем»…

Өйдә теге егет шешәдән үз өлешен эчеп куйган, күңеле тиешле баскычка күтәрелгән иде инде. Боларны күтәреп алгандай каршылады һәм, һай-һайлап, ике стаканга бүлеп аракы салды:

– Мәгез әле… Чәкешегез әле.

Әмма, «чәкешеп китүдән» курыккандай, икесенең берсе дә чәкешергә җөрьәт итмәде, ипи каптылар.

– Иң яхшы закуска – ипи, – диде егет.

– Әфлисун булмаганда, – дип елмаерга тырышты Тәбрик.

– Ипине рәнҗетмәгез, – диде агалары.

Шуннан соң утырдашлары нәрсә уйлагандыр, Тәбрикнең фикере һаман Фәрхетдин тирәсендә бөтерелә иде: «Үзе усал, үзе ямьсез, үзе бигүк мәгънәсезгә дә охшамаган».

Балтачы егетнең ни уйлавы ул тәкъдим керткәч аңлашылды:

– Солдат кешене борчу кыен да инде. Ну шулай да…

– Борчы, рәхим ит.

– Безнең кесәдә пока ашлык сугалар, иптәш. Син бер өчлекне кызганма инде, мин барып килим.

Юлга дигән күпмедер акчасы бар иде Тәбрикнең – бер дә кызганмыйча чыгарды өчлекне. «Хәзерге минутта егетнең китүе хәерлерәк».

Тынлык, бушлык. Идәндәге йомычкалар, бүрәнә кисәкләре, пычкы чүбе дә өйне тутырып түгел, бушлыкны, җайсызлыкны арттырып ята. Хәтта Фәрхетдин абзый үзе дә… киез итек эчендәге ревматизмлы аяклары да әллә нинди өшеткеч салкын тарата кебек. Гомер буе өй салып, бөтен гомерен шушылай буш өйдә үткәргәндер ул. Буш өй, буш җан, буш гомер… Мөгаен, хәзер ул бушлыктан котылырга тырышмый да, киресенчә, күнегелгән шушы хәленнән аермагайлары дип курка торгандыр әле… Ник шулай тоела икән? Ник икәнен хәзергә әйтү кыен, тик бүтәнчә уйларга мөмкин дә түгел.

– Кайда минем әни? – Уйламаган-көтмәгән җирдән, Тәбрик теленнән шундый кискен сорау бәрелә-сугыла чыкты. – Кая куйдың син аны?

Җавап көтү артык дәрәҗәдә беркатлылык икәнен аермачык белгән хәлдә Тәбрик көтте. Тегесе, билгеле, мәсхәрәле бер төстә елмайды гына.

– Бөтенләйгә кайттыңмы?.. Армиядәнме? – дип сорады.

– Бөтенләйгә. Армиядән.

Фәрхетдин иелеп калын гына йомычка алды да шуны вак-вак кисәкләргә аерырга кереште.

– Сиңа торыр урын кирәк инде хәзер, ә?

– Башта эшкә урнашырга кирәк.

– Эше табылыр анысы. Кияр муены булса, камыт әзер. Ә менә торыр җир дисәң, анысын теләсә кайда әзерләп куймаганнар.

– Ул хакта уйлаганым юк…

Саф дөреслекне абзый кабул күрмәде:

– Бардыр анысы, уйламыйча гына булмас.

– Чынлап әйтәм.

– Алайса, ник килдең монда?

– Мин инде әйттем.

Агай соңгы сүзләрнең мәгънәсенә бик төшенмәгәнгә, Тәбрик җавап ишетмәде. Фәрхетдин, йомычканы ваклап бетергәч, нәрсәнедер хәл иткән сыман, кискен итеп әйтте:

– Әмма ләкин минем идәнгә синең аяклар басмаячак. Мин моны әниеңә карганып әйттем.

– Ничек? Кайда?

– Минем өйдә. Минем идәндә.

– Аңламыйм?

Абзый, тагын астыртын гына елмаеп, фикерен чынлап та ачыкларга чамалады булса кирәк.

– Тугашларга кайткансың ич?!

– Кайтсам соң?

– Аларның өйләре кысан. Ә кыз бар, менә дигән. Ярәшеп җибәрерләр дә… Өйсез кая китәрсез?

Ачуланырга кирәк иде дә, Сөембикә апаның кызы Гөләндәм искә төшеп, Тәбрик тыелып калды.

– Фәрхетдин абзый (беренче тапкыр исеме белән эндәште ул аңа), минем ул хакта сөйләшергә ниятем юк.

– Керереңнән алда чыгуыңны уйла дигәндәй, үз әтиеңнең, Мирсәетне әйтәм… аның да ишле гаилә – син сыярлык түгел…

Сүзләренең никадәр каты һәм мәгънәсез икәнен аңлап әйтә микән бу кеше, әллә юк микән? Әллә ул янында торган, әле киләчәге берничек тә ачыкланмаган кешенең беркемгә дә кирәк түгеллеген йөзгә бәреп әйтә алырлык ук рәхимсез бәндәме? Тәбрик чынлап та дөньяда беркая да сыймый торган артык кешеме?





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=66331528) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes


Примечания





1


Чабыр — җыен.



Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Баянның әлеге җыентыгына танылган повестьлары туплап бирелде.

PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Как скачать книгу - "Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке)" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке)" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке)", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке)»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке)" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Рекомендуем

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *