Книга - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

a
A

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)
Габделҗәббар Габделмәҗит улы Кандалый

Газинур Морат


Әлеге китапка әдәбиятыбыз классигы, ХIХ йөз татар шигъриятенең күренекле вәкиле, сөйләм телендә, халыкның реаль тормышын чагылдырып, шигырь-поэмалар язган беренче шагыйрь Габделҗәббар Кандалыйның иң яхшы әсәрләре туплап бирелде.

PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)





Габдельджаббар Габдельмаджидович Кандалый

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)



© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Моратов Г. В., төзү, 2021




Шигырьләр





I





«Гыйлемлек нурани җәүһәр…»


Гыйлемлек нурани җәүһәр[1 - Нурани җәүһәр – нурлы (нурдан барлыкка килгән) җәүһәр.]
Ки мөэминләр содурында[2 - Содурында – күкрәгендә.];
Һәуа[3 - Һәуа – монда: эрелек, тәкәбберлек.] бер аждаһа кеби
Чыгар җисмең къөбурендә[4 - Җисмең къөбурендә – тәнең каберендә.].

Гыйлем сахибе[5 - Сахиб – хуҗа, ия.] һичбер дә
Черемәс – үлсә дә – гүрдә,
Тереклекдә җире[6 - Җире – урыны.] – түрдә,
Булыр мәҗлес хозурында[7 - Хозурында – каршында, алдында.].

Һәуа сахибе зурланыр,
Кәсеб итәргә хурланыр,
Зәмимә[8 - Зәмимә – бозыклык, начар эш.] берлә болганыр,
Булыр нәфесе зурында[9 - Булыр нәфесе зурында – нәфесе көчләвендә булыр.].




«Сачәк бер вакыт атадыр…»


Сачәк бер вакыт атадыр,
Коела, йиргә ятадыр;
Кибәдер – корып катадыр,
Көзенә керсә яринда.

Гомер дәхи шулай үтәр, –
Сачәк вактың үтеп китәр,
Йөзеңнең рәүнәкъе[10 - Рәүнәкъе – нуры, яктысы.] бетәр,
Йәшендән керсә кайгыга.




«Иляһи, бу асыл кошны…»


Иляһи, бу асыл кошны
Тубай агачына[11 - Тубай (туба) агачы – җәннәт агачы.] кундыр,
Иляһи, мин сабырсызны
Сабырлык юлына күндер!

Каләмем дә тая инде,
Ки яза алмай турыдан;
Яна бәгърем, сула йөзем
Авырлыклардан, гуредан[12 - Гуредан – горедан (русча – горе); кайгыдан.].

Языйм микән, җитәр микән?
Язу файда итәр микән?
Бу кайгулар бетәр микән,
Гомерлеккә китәр микән?!




«Бәйан итәм ки бән сезгә…»


Бәйан итәм ки бән сезгә,
Гаеп итмәңез сез безгә:
Гыйлемлек булмады бездә, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан[13 - Йөрепмез гъәфләтә һәр ан – һәр мизгелне йөргәнбез (барганбыз) гъәфләткә таба.].

Нәчә еллар гомер сөрдем,
Даим мәдрәсәдә тордым,
Җаһиллегем бүген белдем, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.

Бәйан итдем ки хәлемне,
Сарыф итдем, и, малымны,
Хисабламадым алдымны, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.

Йөрәкләрем булып бирйан[14 - Бирйан – көйгән, куырылган.],
Гомер үтде, булып гирйан[15 - Булып гирйан – елауда булып.],
Даим булдым үзем гъөрйан[16 - Гъөрйан – ялангач, шәрә.], –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.

Һаман тордым үзем кышда,
Торып чыга идем тышка,
Гомерләр үтде күп бушка, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.

Чыга(р) идем даим юлга,
Тота(р) идем китаб кулга,
Эшем калды бәнем юлда, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан!




«Бу илләрдә торып калсам…»


Бу илләрдә торып калсам,
Ярамас кызга күз салсам,
Атамның каргышын алсам… –
Качыйм тизрәк бу илләрдин!

Арысландай егет-иргә,
Батып бетсә дә кан-тиргә,
Чит илләргә, ерак җиргә
Качу әүля[17 - Әүля – артык, яхшырак.] бу илләрдин.

Сөеп бу илгә килсәм дә,
Ки юрга кеби җилсәм дә…
Бөтен вөҗүдем[18 - Вөҗүдем – барлыгым, бар булган-беткәнем; монда: бөтен күңелем.], ил, сәндә, –
Нигә тиз мине ятсындың?..

Туган илем ерак калды,
Җәяү йөреп сыйрак талды,
Тагы бигрәк йөрәк янды…–
Әзәлдәген[19 - Әзәл – башы һәм ахыры булмаган чиксезлек, мәңгелек; монда: яратылыш, тәкъдир.] ник азсындың?

Бу илнең һич чиге юкдыр,
Биниһайә адәм чукдыр[20 - Чукдыр – күптер.];
Бере ач юк – бары тукдыр, –
Нигә соң миңа тарсындың?

Тарсынма бер дә, китәрмен:
Җен, Иблистән дә битәрмен,
Үз белгәнемне итәрмен, –
Ки әгъля-гъәршә[21 - Әгъля-гъәршә – югарыга, күккә.] ашкындым!

Миңа бердер: кая булсам,
Багъ алмадай пешеп тулсам,
Ки соңрадин шиңеп сулсам… –
Шуның чөн сиңа гъәрсендем.

Кусагыз да, һич уфтанмам,
Язуымнан да тукталмам,
Котылмассыз барыбер сез,
Әле болай гына калмам:

Төреп чалма-чапанларны,
Йөресәм кыр-япанларны,
Онытмам сез наданларны, –
Элеп салмыйча һич калмам!




«Ки кяшки…»


Ки кяшки[22 - Кяшки – әгәр дә.] дөньяга килмәгәй идем,
Бу хәсрәтләрне бән күрмәгәй идем!

Язарга бән каләм алдым камышдин,
Йөрәккә кан утырды ла сагышдин.

Йөрәккә ут төшәдер яна-яна,
Бу хәсрәтдин булам микән дивана?

Мәгәр төшәр идем утның эченә,
Вәли[23 - Вәли – ләкин («вәләкин» нең кыска варианты).] сабыр итәмен Хакъ эшенә.




«Бәнем эчемдәге нарым…»


Бәнем эчемдәге нарым[24 - Нар – ут, ялкын.],
Дөньяга чыгарсам барын,
Эретеп су итәр карын, –
Сабырлык бирсәнә, Алла!

Нә кадәрле языйм дисәм,
Язарга сүзләрем калды;
Нигәдер хәлләрем китеп,
Язарга кулларым талды.

Мөнәҗәтләр язарга да
Зиһенләрем таралгандыр.
Күп хәсрәтләр күрер өчен,
Газиз башым яралгандыр.




«Ходауәндә, яна бәгърем…»


Ходауәндә[25 - Ходауәндә – йа Хода, Ходаем.], яна бәгърем:
Бу йирдә юк бәнем кадрем,
Чыдарга калмады сабрым, –
Сабыр бирсен үзе Алла!

Йәтимлек гъөрбәте[26 - Йәтимлек гъөрбәте – монда: интегү, ятимлек каңгыруы.] йитде,
Дәхи әгъзаләрем кипде,
Бу хәсрәт гомремә китде, –
Сабыр бирсен үзе Алла!

Бәнем ошбу аһым-зарым
Җиде кат күкләргә ашды,
Фиракъ[27 - Фиракъ – аерылу, аерым яшәү.] уты бәни баеды, –
Иляһи, бир сабырлыкны!

Фиракълыкдин яна бәгърем,
Сабырсыздин китә һушым…
Озын булса әгәр гомрем, –
Иляһи, бир сабырлыкны!

Надан кеше көтү көтәр,
Галим кеше Бохар китәр…
Бәнем гомрем шулай үтәр, –
Иляһи, бир сабырлыкны!




«Моңаеп сайрыйдыр кошлар…»


Моңаеп сайрыйдыр кошлар,
Асыл җәй фаслы булганда.
Моңаеладыр безгә дә,
Мөбарәк айлар тулганда.

Йәшел чирәм бу җәй чагы –
Безем илнең Ирәм багы,
Тәмам җәннәт кеби шул ан[28 - Шул ан – шулвакыт, шулчак.],
Гүзәл мәхбүб[29 - Мәхбүб – сөйгән яр.] булу тагы!

Бу май әгъраф имәс, җәннәт,
Утыру монда бик һәйбәт;
Бу җәй сафа мәкянедер[30 - Сафа мәкянедер – рәхәтлек урыныдыр.] –
Күңелдә калмыйдыр гъилләт[31 - Гъилләт – чир, кимчелек; бозык уй.].

Гөлстан мәүсиме[32 - Мәүсим – вакыт, чор.] кәлде,
Мәй эчмәк нә гъәнимәтдер[33 - Нә гъәнимәтдер – а) ганимәт (казаныш) түгелдер; б) никадәре ганимәттер.],
Каты ташдай йөрәкләрне
Бу май ае эретәдер.

Бу егетлек, имеш, бер көн –
Йомып ачканчы бер күз дә…
Күрәм хәзер өрәкләрне,
Күмелгәнләр иде көздә.

Кыш үтде, зәмһәрир кичде,
Хәрарәт[34 - Хәрарәт – җылылык, эсселек.] тапды һәр инсан,
Бөрешкән Котлыбай, Ихсан… –
Күренә ал, кызыл йөздә.

Бәһар[35 - Бәһар – яз.] мәүсиме гәр кәлсә,
Агачлар укыйлар сәна[36 - Сәна – мактау (монда: Аллага мактау уку).].
Бөек шадлык бу көн бәңа, –
Бу шадлык күрнә һәр сүздә.




«Сарып башка кара өрпәк…»


Сарып башка кара өрпәк[37 - Өрпәк – бөркәнчек, бәләкәй шәл.],
Киеп пәҗи[38 - Пәҗи – мошко, киндер.] кара күлмәк,
Гүйә маластаулы чүлмәк –
Йөрисең, и Җәмиләкәй.

Табалсаң – чабата ярый,
Буе булыр ике карый[39 - Карый – монда, карыш.],
Булыр ярты аршын барый
Баш-үкчәсез, Җәмиләкәй.

Камыл эчендә лапырдап,
Юеш балчыкта чапырдап,
Йөрисең лә сән аһылдап,
Җыеп көлтә, Җәмиләкәй.

Оек-чабата кигәләп,
Йөрерсең катутка[40 - Катутка – каты утка: каты үләнгә, чүп үләнгә.] тигәләп,
Сырышыр тагы тигәнәк
Киемләргә, Җәмиләкәй.

Тавышлар бетәр карылып,
Тәнең туфракка ярылып,
Чебеш чыгар да, ярылып,
Кул-аяктан, Җәмиләкәй.

Кара гарәп кеби бите,
Тузан-туфрак булыр бите,
Иренләр, күзләрең чите, –
Ябыкканга, Җәмиләкәй.

Әгәр корсак та күтәреп,
Йөрсәң саныңны китәреп[41 - Йөрсәң саныңны китәреп – дәрәҗәңне (кадереңне) төшереп.],
Кич улай өйгә җитәлеп
Дүнәлмәссең[42 - Дүнәлмәссең – дүнә алмассың, әйләнеп кайта алмассың.], Җәмиләкәй.

Килеп, лап-лоп итеп басып,
Йөрерсең төнлә каранып,
Өеңдә искеләр сасып[43 - Сасып, катып кунар – юылмаган килеш икенче көнгә калыр.],
Катып кунар, Җәмиләкәй.

Ашыгып, ашыңны пешми
Ашарсың, чашкага төшми;
Иренеп, аягың чишми
Ятарсың, и Җәмиләкәй.

Ки көз көне дә кыш көне –
Мужикның бар да эш көне;
Буламы елда биш көне
Тыныч, эшсез, Җәмиләкәй?

Җәен жарга[44 - Жарга – эссегә, кызуга.] тәнең пешеп,
Дәхи дә кыш көне өшеп,
Битең, ботың, башың шешеп,
Катып-туңып, Җәмиләкәй.

Кадерсез шулкадәр йортта,
Кичә, көндез дә һәм иртә
Агар эш эшләп биретә[45 - Биретә – имгәтә, гарипләндерә.] –
Кара къолтик, Җәмиләкәй.


* * *

…Кием ясап киендереп,
Сөеп, үзең, сөендереп,
Утыртып түргә мендереп,
Итәрләр бер газизәкәй.

Абыстай, ди-ди, сүз башда,
Тотып үзеңне күз-кашда,
Йөретеп җәйдә дә кышда.
Йөрерләр, и Җәмиләкәй…




Әбйате чәй бәйанында


Җиһан эчрә ул Алланың
Ләзиз нигъмәтләре[46 - Ләзиз нигъмәтләре – тәмле ризыклары.] чукдыр[47 - Чукдыр – күптер.],
Вәләкин бу безем йирдә
Бу чәйдик һичбере юкдыр.

Бу чәй кеби дәуа юкдыр,
Гаҗәб хасыйәте чукдыр,
Әгәр ачлар эчәр булса,
Белерсән: барчасы тукдыр.

Ки җәй фаслында бер ирне
Һауа сукса хәрарәтдән[48 - Хәрарәтдән – эсселектән.],
Эчәр булса бу чәйдин ул,
Котылыр ул мәзъәррәтдән[49 - Мәзъәррәтдән – зыяннан, чирдән.].

Шита әййамидә[50 - Шита әййамидә – кыш көннәрендә.] дәхи
Бөрүдәтләнсә[51 - Бөрүдәтләнсә – суынса; өшесә; салкын тидергән булса.] бер инсан,
Самавырлә чәй эчәрсә,
Бөрүдәте китәр шул ан[52 - Шул ан – ул мизгелдә, шул чакта.]!


Хасыйәте чәй

Хәуасындин[53 - Хәуасындин – өстенлегеннән; монда: үзенә хас сыйфатыннан.] дәхи аның
Йокыны мөндәфигъ әйләр[54 - Мөндәфигъ әйләр – ташлар, кире кагар, монда: йокысы ачылыр.],
Белер моны мөҗәррибләр[55 - Мөҗәррибләр – тәҗрибә итүчеләр, сынап караучылар.] –
Хәкыйкать чәй эчән байлар.

Самавырдыр дәхи мәтълуб[56 - Мәтълуб – таләп ителгән (нәрсә).];
Къәлебләрдә ирер мәхбүб[57 - Къәлебләрдә ирер мәхбүб – күңелләрдә сөйгән (кеше) булыр.], –
Самавырлә чәй эчсәләр,
Эчәнләрә ирер мәргуб[58 - Мәргуб – теләп алган (кеше, нәрсә).].

Самавыр съәуте дилкәшдер[59 - Самавыр съәуте дилкәшдер – самоварның тавышы ягымлыдыр.],
Мисале сайрайан кошдыр;
Килеп ултырса сөфрәгә[60 - Сөфрәгә – ашъяулыкка, табынга.],
Кунакнын күңле бик хушдыр.

Нә дәклү нигъмәтең чукдыр,
Самавырлә чәең юкдыр,
Кунак чәһрәсе[61 - Чәһрәсе – чырае, йөзе.] ачылмас,
Һәмишә күңле сыныкдыр.

Әгәр чәеңне килтерсәң,
Ачылыр багъдагы гөлдик,
Ләтыйф сүзләрене сүзләп,
Утырыр мисле былбылдик.

Иляһи, сән аермагыл
Бу чәйдин без зәгыйфь колный;
Эчәрсә чәй бетәр булса,
Алырга вирәсән полный[62 - Пол – акча.]!


Чәйнең шартлары

Бу чәйнең шартлары вардыр,
Бәҗа килтерәсән аный[63 - Бәҗа килтерәсән аный – аны урынына китерсәң.],
Бәйан идәм сәңа бер-бер,
Колак салгыл моңа, җаный.

Аның шартларының бере
Самавырдыр ирер мәзкүр[64 - Самавырдыр ирер мәзкүр – әлеге самавырдыр.],
Йәнә янында бер мәхбүб
Утыра – ул ула мәнзур[65 - Ула мәнзур – күз алдында була.].

Шәрайәтдин[66 - Шәрайәтдин – шартлардан.] дәхи аның
Мөсаффа[67 - Мөсаффа – саф, чистартылган, ягъни кәрәздән суыртылган.] һәм була балың,
Ки чын кясәгә салубән
Көмеш кашык илән алың!

Ушал балыңны измәгел
Чынаяк эчрә сән суда,
Әгәр изсәң аны суда,
Чәеңне кыйласән худа[68 - Худа – худо (русча); начар.].

Суы булсын аның яхшы:
Шималә каршы[69 - Шималә каршы – төньякка каршы.] акган су;
Гаҗәбләнмә бу сүзләргә –
Әттыйбадин бу гөфтегү[70 - Әттыйбадин бу гөфтегү – табиблардан (врачлардан) бу әңгәмә.].

Дәхи лимун салыр булсаң,
Аның къәдре, бәс, әгълядер[71 - Әгълядер – югарыдыр.]:
Лимун илә чәй эчелсә,
Эчәнләрә күп әүлядер[72 - Әүлядер – өстендер.].

Бу шартлар берлә эчсәләр,
Ула мәсрур, ула хушхаль[73 - Ула мәсрур, ула хушхаль – шат була, хуш күңелле була.],
Къәму гъәмләр[74 - Къәму гъәмләр – барлык гамьнәр, кайгылар.] китәр андин
Ки шадан әйләйүбән филхаль[75 - Ки шадан әйләйүбән филхаль – шатландырып шунда ук.].

Моны идән кеше имля[76 - Моны идән кеше имля – моны имля иткән (язган, төзегән) кеше.]
Ирер үз урныйда мелла,
Гөнаһларыны гафитеп[77 - Гафитеп – гафу итеп.],
Вирә мәкъсудыни Алла[78 - Вирә мәкъсудыни Алла – Алла теләгәннәрне бирә.].




«Иляһи, барча галәмне…»


Иляһи, барча галәмне
Яратдың кодрәтең берлән;
Нәҗат кыйл[79 - Нәҗат кыйл – коткар.] рәхмәтең берлән
Бәңа дөшкән җәфалардин.

Сәбах эчрә ки йилләрдин
Киләдер илгә илләрдин.
– Хәбәр көтәм туганлардин, –
Дәйүб сорам ки анлардин.

– Әйа йил, сән беләрмүсән?
Тугайларым күрәрмүсән?
Хәбәрләр килтерәрмүсән? –
Дәйүб сорам ки анлардин.

– Әйа йил, сән кая исдең?
Нәчә сахра үтә кичдең?
Туганымны кайда күрдең? –
Дәйүб сорам[80 - Сорам – сорыйк.] ки анлардин.

– Әйа йил, сән китәр булсаң,
Фәлян йиргә йитәр булсаң,
Туганымны күрәр булсаң,
Дога дигел ки безләрдин.

– Әйа йил, исмәгел бик тиз,
Бәнем халем итеп йиткез,
Вәләкин һич карар кыйлма[81 - Карар кыйлма – тукталма.], –
Әманәтдер ки безләрдин.

– Әйа кош, сән күрәрмүсән?
Фәлян җирдән кәләрмүсән?
Туганымны күрәрмүсән? –
Дәйүб сорам ки анлардин.

– Әйа кош, сән бармы балаң?
Атаң берлән дәхи анаң?
Вәсъил итеп йөрәрмүсән[82 - Вәсъил итеп йөрәрмүсән – очрашу эзләп йөрерсеңме.],
Фиракъмүсән[83 - Фиракъмүсән – аерым торасыңмы, аерылгансыңмы.] ки анлардин?

Туганың сагына, дигел,
Сагынып, саргая, дигел;
«Туганым, сән кайда?» – дигел, –
Дога булсын ки безләрдин.

Нәгяһ[84 - Нәгяһ – бердән, кинәт; монда: кайчак.] бән сахрага чыксам,
Нәчә төрле йыгач[85 - Йыгач – агач.] күрсәм,
Ул ук катларына барсам,
Хәбәр сорам ки анлардин:

– Әйа йыгач, йәшең күпме?
Түгелгән йимешең күкме?
Бәнемдик сагышың күпме? –
Дәйүб сорам ки анлардин. –

Нәчә йимешләрең үсде?
Нәчә яфракларың дөшде?
Ботакларың кемләр кисде?! –
Дәйүб сорам ки анлардин.

Яфраклар йәш гомер икән,
Ботаклары бала икән;
Фиракълык бер бәля икән, –
Бәгырь өзгән туганлардин.

Йыгачлардин нә чыкмаган?
Сачакләрдин нә булмагай?..
Бу дәрдемә[86 - Дәрдемә – хәсрәтемә, авыруыма.] дәуа тапмай, –
Дәйүб кайтдым ки анлардин.

Языйм микән, йитәр микән?
Ушал кайгу бетәр микән?
Ушал[87 - Ушал – шушы.] кайгу, ушал хәсрәт
Күңелләрдин китәр микән?!




«Ки әүвәл ибтида итдем…»


Ки әүвәл ибтида итдем[88 - Ибтида итдем – башладым.] –
Хода исмене йад итдем,
Ки һәркем исми йад итсә,
Вирә максудыни Алла.

Сагынмакдин бәет яздым,
Газиз балам, әйа, сезгә;
Мөлякъәт көненә[89 - Мөлякъәт көне – кавышу, күрешү көне.] тиз дә
Ирештерсен үзе Алла.

Сары сугып, кызыл йөзем
Ки саргайды, ике күзем;
Ходай бирсен бәңа түзем, –
Ирештерсен үзе Алла.

Фиракълык[90 - Фиракълык – аерылышу, аерым тору.] яндыра бәгърем,
Кәбаб кыйлды[91 - Кәбаб кыйлды – куырды.] тәмам садрем[92 - Садрем (садрым) – йөрәгем.],
Карарым калмады, сабрем, –
Күрештерсен үзе Алла!

Йөрәгем садпарә улды[93 - Садпарә улды – йөз кисәк булды, йөзгә телгәләнде.],
Ки фиркъәтдин[94 - Фиркъәт – аерылу, аерылышу.] яра улды,
Газиз балам ерак улды, –
Янамын наре хәсрәтдин[95 - Наре хәсрәтдин – хәсрәт утыннан.].

Сези бу әткәгез сагънып,
Елайдыр юллара багып,
Балакай дип, йәше агып,
Елап көтә сәбилләрдин[96 - Сәбил – юл.].

Иляһи, хәсрәтем агыр,
Ничек итим икән сабыр?
Газиз балам фиракъендин
Янып бетде йөрәк-бәгырь!

Каләм алсам, язып булмый,
Мөкъәддәрдин[97 - Мөкъәддәр – язмыш, тәкъдир.] узып булмый,
Фиракъеңне хисаб итсәм,
Еламый һич түзеп булмый.

Чыгамын дәхи сахрага,
Йөрәгем утдай янганга,
Тәзәрригъ кыйлам[98 - Тәзәрригъ кыйлам – ялварам.] Аллага,
Сорап сези, әйа балам!

Бу кадәр моңлы зар берлән,
Бу кадәр игътизар[99 - Игътизар – үтенү, ялвару.] берлән,
Бу кадәр интизар берлән
Сорыйм сези, әйа балам!

Агар су тирәсе таллы,
Гъәҗаиб яфрагы баллы…
Ходаем кодрәте илә
Бу гъәмне къәлбемә[100 - Къәлбемә – йөрәгемә, күңелемә.] салды.

Озак бергә торалмадым,
Йөзең күреп туялмадым,
Ерак йиргә китеп баргач,
Гомергә хәсрәтең калды!




«Бу бала хәсрәте түкде…»


Бу бала хәсрәте түкде
Кара сачларем башымдин,
Инешләр ташды йәшемдин, –
Җитешмәсме әҗәлләргә?!

Бу тәкъдир дигәнең нидер? –
Изеп, йәнчеп, орыр йиргә;
Бары тыкмасын ук гүргә, –
Китермәсен әҗәлләргә.

Кеше дигән дә мәзълумдыр[101 - Мәзълум – золымланган, изелгән, җәбер ителгән.]:
Йөгерер, егылыр, торыр,
Башыны ташлара орыр,
Сөренмим дип әҗәлләргә.

Фиракълык хале мөшкел халь,
Яна бәгърем, уты сүнмәс;
Бу хәсрәтдин кеше үлмәс,
Ирешмәсә әҗәлләргә.




«Ерак йирдә газиз башың…»


Ерак йирдә газиз башың,
Яныңда һич юк юлдашың,
Мөшкелдер сәнең тормышың,
Сабырлык булсын юлдашың.

Параходлар төшкән чакда,
Газиз балам, сәне көтдем;
Әткәң-әнкәңне калдырып,
Туган илдән ерак китдең.




«Тагын азрак [бән] язаем, йитәрме…»


Тагын азрак [бән] язаем, йитәрме,
Бу хәсрәтләр йөрәкемдән китәрме?

Балакаем, сәңа һич юк бүләгем,
Кауышмакда хәер-дога теләгем…




«Кызыл гөл булмаса иде…»


Кызыл гөл булмаса иде,
Кызарып тулмаса иде;
Шул айрылу белән үлем –
Икесе булмаса иде.




«Көләрмен мин, елый дошман…»


Көләрмен мин, елый дошман,
Бәнем бәхтем ачылганда,
Йөрәгенә төшә[р] хәсрәт,
Утый бездә басылганда.




«Сәламдин гайри сезләргә сүзем юк…»


Сәламдин гайри сезләргә сүзем юк,
Моны язган: сүзе монда, үзе юк.




«Иген икмәк бирер икмәк…»


Иген икмәк бирер икмәк,
Белеп иксәң, бирер күпләп.




«Кунак булдык түреңездә…»


Кунак булдык түреңездә,
Зикер әйтик үзеңезгә:
Иман нуры йөзеңезгә,
Нур балкысын йөзеңездә!




«Әгәр багында булса гөл эрйасы…»


Әгәр багында булса гөл эрйасы[102 - Гөл эрйасы – гөлләр клумбасы, чәчәклек.],
Кайчан булгай чырагының зыйасы[103 - Чырагының зыйасы – шәменең яктысы, нуры.].




«Кил, и талиб…»


Кил, и талиб[104 - Талиб – укучы, шәкерт.], гыйбрәт илән күзең ач,
Мәхәббәтсез кешедән бик ерак кач!
Әгәр үткәрмәсәң анда сәламәт,
Колын, риза улмас рузый кыямәт[105 - Рузый кыямәт – кыямәт көне.].




«Туганлык кадрене белсә – туган ул…»


Туганлык кадрене белсә – туган ул,
Әгәр белмәсә – бер ачы суган ул!




«Килсен җөмлә берлә түрә вулыстан…»


Килсен җөмлә берлә түрә вулыстан,
Курыкмыймын мин вә дәхи урыстан!




«Йакутлар табыладыр вакыт берлән…»


Йакутлар табыладыр вакыт берлән,

Вакытлар табылмайдыр йакут берлән.




«И кояшым, чыгармусән болытдин?…»


И кояшым, чыгармусән болытдин?
Алырмусән бәне бу ялкын-утдин?!




II





«Тотынышып кулың кулга…»


Тотынышып кулың кулга,
Үзең кергән сары тунга,
Кая киттең болай, хәзрәт,
Абыстайны салып уңга?

Үзең түргә утыргансың,
Ауызыңны тутыргансың,
Төгәл кәефне коргансың,
Абыстай утырып уңга.

Сәнең өчен тавык чалган,
Суган, балтырганын салган,
Сән әйткәч, чакырып алган,
Егермесен сатып унга.

Качырма сән бу форсатны,
Чәеңә сал бауырсакны,
Тутыр бик яхшы корсакны,
Икенче калмасын соңга.

Сәңа атап тавык суйгач,
Ашап-эчеп тамак туйгач,
Кесәгә ун тиен кунгач,
Чәй эчеп төн буе кунма.

Ләкин, мулла, онытма сән,
Бу ашларга кызыкма сән,
Ки алдыңа сызыкла сән;
Мужиклар да бизәр соңра.

Сауыт-саба ышылдамас,
Бу коймаклар чыжылдамас,
Дәхи хәлвә хышылдамас,
Ки акча юк, ди-ди, онга.

Абыстай да сөйми башлар,
Катаңны да өстеңә ташлар,
Чытык йөзләр, түбән кашлар, –
Чакырмыйлар нигә шунда?

Торып иртә битең югач,
Ашык-пошык намаз кыйлгач,
Берәр ашка баруны сән
Үзеңә зур бәхет сандың[106 - Сандың – санадың, исәпләдең.].

Абыстай берлә икәүләп,
Мужикның сыртып игәүләп,
Тавык, күркә, казын ашап,
Ки кайтып йокыга талдың.

Тавык төштә тары күрә,
Сәнең дә ашларың керә,
Йокыңда сөйлисең нигә:
«Абыстай, чык, кеше керә!»

Чакыручы түгел икән,
Бу бары төш кенә икән,
Күп ашап саташып шулай
Төшеңдә сөйлисең икән…


* * *

Катаң бозга катып беткән,
Ки чаңгыдай шуып киткән,
Абыстайны да сән сөйрәп,
Кай арада барып җиткән?!


* * *

Агайга сән сада салдың[107 - Сада салдың – тавыш салдың, хәбәр җибәрдең.], –
Өйдәме? – дип, хәбәр алдың,
Икәү бергә йөреп ашка,
Гомергә көлкегә калдың!




«Киез итектә һич зарар юк…»


Киез итектә һич зарар юк –
Казандин алуга кигән.
Шакирҗан, бик һауаланма:
Үзең тычкан итен йигән[108 - Йигән – ашаган.]!




«Бу сүзне кара «Мишкят» дин…»


Бу сүзне кара «Мишкят» дин,
Яки сора ишек катдин.




«Күркәленең картлары…»


Күркәленең картлары,
………………………….лары
Бу Кандалый шәкертен
Куркытырсыз, әкертен!




«Бүген без утырдык хушлап…»


Бүген без утырдык хушлап,
Ишан сагышын сагышлап,
Сезнең рухыңызга багышлап,
Теге якта Урайкинда.

Ишан хәзрәтне мәдехләп[109 - Мәдехләп – мактап.],
Ишан сохбәтен[110 - Сохбәт – сөйләшеп утыру, әңгәмә.] сагышлап,
Ки мәрхүмләргә багышлап,
Гүләйт итдек Урайкинда.




«Алдар Чумай – агадин ага…»


Алдар Чумай – агадин ага,
Ник йөри ягадин яга?
Ишан биргән, имеш, сага,
Шуның өчен йиңел чаба.




«Әгәр эчсә кызыл кандик винаный…»


Әгәр эчсә кызыл кандик винаный,
Янымдин китмидер сукмый-кыйнамый.




«Тра-ля-ля-ля, тра-та-та…»


Тра-ля-ля-ля, тра-та-та,
Сбижий бинек[111 - Бинек – себерке (русча – веник).] вә кайнар су
Сырхауларны тарата.




«Сәлам ул сын сезә, мелла Рауилә…»


Сәлам ул сын сезә, мелла Рауилә,
Ки ултырсаң да йар илә,
Бу угъланның сорауилә[112 - Сорауилә – соравы илә (белән).]
Безгә күндер пырауилә.

    17 маһи рәҗәб[113 - Маһи рәҗәб – рәҗәб ае.]Габ-р Кандалый.



«Сән тәнауел биррәли…»


Сән тәнауел биррәли[114 - Тәнауел биррәли (тәнавел бир әле) – ашарга, ризык татырга бир әле (кунакка чакыр әле).],
Онытмадыңмы ани?
Хастә тайдин башка итне
Тапмадыңмы, йа гъәни[115 - Гъәни – бай, хәлле кеше.]?!




«Че хушемән мийайәд тарильдә орех…»


Че хушемән мийайәд тарильдә орех.
Вә ин ләм йөэкәл булырса грех.




«Дийә кат ки…»


Дийә кат ки: – Читек кимә,
Гаед елда ике килә;
Мона угълың йитеп килә, –
Аңарга калсын ул мирас.

Бабаңдан калмыш атаңа,
Атаңдан соң дәхи сәңа.
Ки сәндин калсын угълыңа, –
Нәселгә калсын ул мирас…




«Мажик дигәндә, без динлек…»


Мажик дигәндә, без динлек,
Нә дөньясы, нәдер динлек[116 - Нә дөньясы, нәдер динлек – ни дөньясы (байлыгы) юк, нәрсәсе дин өчен (бар)?]?
Аны йар әйләмәк шинлек[117 - Шинлек – кимлек, түбән төшү.]
Сәнең кебек матур затка…




«Бу юха ла, бу юха ла, бу юха…»


Бу юха ла, бу юха ла, бу юха,
Гүйә охшады ла имрәти Нуха[118 - Имрәти Нуха – Нухның хатыны.];
Пылута[119 - Пылута – плута (плутовка): алдакчы, мәкерле.] ла, пылута ла, пылута,
Гүйә охшады ла имрәти Лута.




«Къәләмгөл атлыдыр карчык…»


Къәләмгөл атлыдыр карчык,
Хөбәйбәнең йөзе ачык;
Киленне хурлыйдыр: «Малчук,
Гөлестанны, бар, алып чык!»




«Әфзале нисани…»


Әфзале нисани[120 - Әфзале нисани – хатыннарның иң яхшысы.] булдичә,
Хөснине хурлыйдыр Хәдичә;
«Къәдичә – къөндичә», –
Диеп әйтә Хәлимәкәй.

«Килсен, дигәндә, бедняшка[121 - Бедняшка – бедняжка (русча): мескенкәй.],
Утыралмыйдыр, йоклашка[122 - Йоклашка – йоклый ашка.],
Кимерә коры муклашка», –
Диеп әйтә Хәлимәкәй.




«Мажик кия аршын ярым чабата…»


Мажик кия аршын ярым чабата,
Чабатасын кия-кия таң ата.




«Унике күркә бер әтәчне кайчан җиңмәс?…»


Унике күркә бер әтәчне кайчан җиңмәс?
Әтәч дәхи күркә берлә бер тиң ирмәс,
Алай да һәм анларга серен бирмәс,
Артка чигеп: «Ки-крик!» – дип кычкырыр имди.




«Каләм әйтер: караң улса, тагын яз…»


Каләм әйтер: караң улса, тагын яз,
Абыстайга укырга булмасын аз.
Каләм әйтер: тагын әзрәк язасы,
Абыстайның китә төшсен мазасы.




«Фатыйма, сән, сеңелем…»


Фатыйма, сән, сеңелем,
Бүген әллә нишләгән:
Тышы күгән[123 - Күгән – көйгән.] камырыңның
Эче генә пешмәгән.




«Ашап карачы бер кашык ашымны…»


Ашап карачы бер кашык ашымны,
Кара кашларың ашады башымны.




«Мөхәммәдия» алып кулга…»


«Мөхәммәдия» алып кулга,
Даим кызлар көйләр микән?
«Мөхәммәдия» каты серле,
Сезең берлән сөйләр микән?




«Әгәр, җаным, барыр булсаң наданга…»


Әгәр, җаным, барыр булсаң наданга,
Салам салып, ябып куяр аранга.




«Сәнең башың ирер мисле пудаука…»


Сәнең башың ирер мисле пудаука[124 - Пудаука – пудовка: бер пот ашлык сыя торган зур чиләк (үлчәү итеп кулланылган).],
Колакларың гүйә торыр ылаука[125 - Ылаука – ләүкә (лавка).],

Күзең елтырыйдыр сулы чиләкти,
Авызың җәйрәгән иске иләкти.

Нәсыйб булып, ала калсам, җанашым,
Савыт-саба, табаклар да кирәкми!




«Йа сакалым, сән юк идең, бән хуб идем…»


Йа сакалым, сән юк идең, бән хуб идем,
Кызларның каршысында мәхбүб[126 - Мәхбүб – сөйкемле.] идем.

И сакалым, сәнлә[127 - Сәнлә (сәнең илә) – синең белән.] булдым бичара:
Кая барсам, андин кызлар кача ла!




III





«Ки бән алдым каләмемне…»


Ки бән алдым каләмемне
Язаем дип сәламемне,
Яза белмим кәлямемне[128 - Кәлям – сүз, сөйләм.], –
Кем илткәй бу сәламемне?

Кызыл гөлдер сәнең йөзең,
Кызыл йакут сәнең ирнең,
Төшемдә агъзыма тирдең[129 - Тирдең – тидердең.], –
Кем илткәй бу сәламемне?

Атаң улдыр фәлян атлы,
Сүзеңдер шикәрдин датлы,
Нәчек тугъмыш бу сыйфатлы? –
Кем илткәй бу сәламемне?

Әйа җаным, нечкә билем,
Үзең зирәк, үзең гыйлем,
Үзең үткен дә бик дилем[130 - Бик дилем (бик тәлим) – бик күп.], –
Кем илткәй бу сәламемне?

Буш сүзләргә колак салма,
Бәнем күз йәшемә калма,
Гомергә хур булып калма, –
Кем илткәй бу сәламемне?

Әгәр калсам сәне алмай,
Кулымны буйныңа салмай,
Гомерлеккә булыр ай-вай, –
Кем илткәй бу сәламемне?!




«Нигә булган бу Шонталы?…»


Нигә булган бу Шонталы?
Минем йөрәкне тырнады:
Мин өйләнгәнче тормады,
Китеп барды бу кыз иргә.

Нигә юкка моңайдым мин?
Кямиләмдин соңайдым мин.
Үз илемне нахак ташлап,
Ки тап булдым бу ят җиргә.




«Әйа җаным, кызыл алма…»


Әйа җаным, кызыл алма,
Ки бәндин гайригә варма;
Сәнең кебек матур җарны
Кайчан нәсыйб итәр Алла?

Кашыңданмы, күзеңдәнме? –
Сийакың[131 - Сийакың – тәртибең, әдәбең, манераң, монда: кыяфәтең.] кыйлды дивана;
Җиһанга киләне вармы
Сәнеңдик матур кыз бала?!




Нәзъме Йосыф


Хакъ Тәгалә язып, әгәр сәне алсам,
Тәкъдир кыйлып, ки куйныңа керә калсам,
Ләбләреңдин сурып үбеп[132 - Ләбләреңдин сурып үбеп – иреннәреңнән суырып үбеп.] ләззәт алсам, –
Ул ләззәти гомерлеккә китәр имди.

Һилялә охшар[133 - Һилялә охшар – яңа туган айга охшар.] сәнең кашларың бар,
Йенҗүйә биңзәр[134 - Йенҗүйә биңзәр – энҗегә охшар.] сәнең дешләрең бар,
Гаҗәб зиба кара җефәк сачларең бар, –
Һич кемсәнә сәңа тиңдәш булмас имди!

Тулган айга охшар сәнең йөзләрең бар,
Бал-шикәрдин татлы сәнең сүзләрең бар,
Зөһрә йолдыз кебек сәнең күзләрең бар, –
Кыяфәтең фәрештәгә биңзәр имди.

Хакъ Тәгалә гашыйк кыйлды бәне сәңа,
Фазле берлә[н] үзе бирсен сәне бәңа;
Хөкме берлән бирер булса сәне бәңа, –
Бер Ходайда һич мохтаҗым калмас имди.

Бер Ходайдин бән сорыймын сәне даим,
Теләкләрне кабул кыйлсын бер Ходаем,
Сәнең өчен эреп сарка йөрәк маем, –
Фазле берлән[135 - Фазле берлән – рәхмәте, мәрхәмәте белән.] сәне бәңа бирсен имди!

Әйа җаным, гайәт күркәм сәнең йөзең,
Нәзар кыйлсам[136 - Нәзар кыйлсам – карасам.], ала алмыйм сәндин күзем,
Кичә-көндез телләремдә сәндер сүзем, –
Бер Ходаем сәне бәңа бирсен имди!

Хакъ Тәгалә язган микән сәне алырга,
Сәне алып, рәхәтләрдә бер калырга,
Ике садрең өсләренә кул салырга, –
Дөнья-ахирәт бергә булсак кәрәк имди.

Әйа җаным, ике күзем, йөрәк бәгърем,
Зифа буең күркәйтәдер ике садрең[137 - Ике садрең – ике күкрәгең.];
Әгәр алсам, белер идем сәнең кадрең, –
Кичә-көндез хезмәт кыйлып йөрем[138 - Хезмәт кыйлып йөрем – хезмәт кылып йөрермен (йөрер идем).] имди.

Әйа җаным, ике күзем, кызыл алмам,
Сәндин гайре кемсәне һәргиз[139 - Һәргиз – һичкайчан, һич тә.] алмам,
Сәндин гайре кемсәгә күз дә салмам, –
Сәндин башка һич кемсәгә бакмам имди!

Диванага әйләнәдер газиз башлар,
Күземдин агадыр канлы йәшләр,
Бу сүзгә йомшар иде каты ташлар, –
Бу йомшару һич тә сәндин кәлмәз имди.

Имди безгә кауышырга вакыт йиткән,
Әл дә[140 - Әл дә – әле дә.] безнең гомеремез заигъ үткән;
Кайда бар сәүгән йарын ташлап киткән? –
Кауышуны җәһед итү[141 - Җәһед итү – тырышу.] кәрәк имди!




«Нисъф-ел-мөлякъәт» – дәйүбән, нурлы йөзем…»


«Нисъф-ел-мөлякъәт» – дәйүбән, нурлы йөзем,
Ак чырайлы кыйгач кашым, кара күзем,
Кабул итеп укысана ошбу сүзем, –
Мисрагъ[142 - Мисрагъ – юл, шигырь юлы.] саен сәне мәдех кыйлам[143 - Мәдех кыйлам – мактыйм.] имди.

Мәдех кыйлсам, охшатырга оҗмах хурый,
Хур мислендин балкыйдыр йөзең нурый,
Җәмалеңә төшәр булса күзем турый, –
Шул заманда сабрым карар кыйлмаз имди.

Сәлам яздым, җаныем, сәне мактап,
Сән дә бәне яманлама, хәтер саклап;
Сән дә бәне яманласаң, үзен ятлап,
Бу дөньяны ташлап китү кирәк имди. (…)

Ник сикертдең, җаныкәем, әй, кашыңны,
Әйләндердең бәнем газиз, әй, башымны?
Һич дә бән тыя алмыйм күз йәшемне, –
Һич такъәт тоту мөмкин дәгел имди.

Диванага әйләнәдер газиз башлар,
Күземдин агадыр канлы йәшләр;
Бу сүзләргә йомшар иде каты ташлар, –
Бу йомшау сәндин һич дә кәлмәз имди.

Егълый-егълый кан урнашды бәнем күзгә,
Ышанмыйсыңмыни, җаным, шушы сүзгә?
Күрмәймүсән: сары тулды нурлы йөзгә? –
Бу сүзләргә ышанырга кирәк имди!

Бәне сәүми диеп әйтсәң – телең корыр,
Бәне ташлап ятка китсәң – Ходай орыр;
Җәһед ит[144 - Җәһед ит – тырыш; монда: ашык.]: эшең үткәч эчең борыр, –
Бер ахмакга атаң биреп куяр имди!

Имди безгә кауышырга вакыт йиткән,
Әл дә безнең гомеремез заигъ үткән[145 - Заигъ үткән – әрәм үткән, бушка үткән.];
Кайда бар сәүгән йарын ташлап киткән? –
Кауышуны җәһед итү кирәк имди.

Атаң ятка биргәнне тоймый калма,
Үгет бирәм, җаныкәем, яхшы аңла,
Бармыйм дигән сүзеңне телдин салма, –
Бу үгетне яхшы аңлап торың[146 - Аңлап торың – аңлап тор, аңлап торчы.] имди.

Бу сүземне тыңлагыл колак салып,
Ятка бирү охшар микән, сәүгән калып? –
«Йөрсә иде эчеңдә утлар янып!» –
Шулай дип къәһре дога[147 - Къәһре дога – каргышлы дога.] кыйлам имди.

Сәнең буең, җаныкәем, зифа үсә,
Бәнем йөрәк-бәгыремне шулар кисә;
Һич исемдин чыкмыйсың көндез-кичә, –
Һич тә такъәт тоту мөмкин дәгел имди!

Сәнең буең, җаныкәем, зифа үссә,
Бәнем йөрәк-бәгыремне шулар киссә,
Иртә торсам, сезнең якдыйн җилләр иссә, –
Шул җилләрдин исәнлегең сорыйм имди!

Сәнең өчен бәнем эчем утлар яна,
Бәнем йөрәк-бәгыремне чолгап ала,
Кауышуны, җаныкәем, теләп кара, –
Бер Ходаем кабул итмәс микән имди?! (…)

Торсам иде бу дөньяда сәне алып,
Сәнең өчен йөримен көеп-янып;
Һич бүтәнгә йөрмимен күңел салып, –
Бу күңелдин кайгы кайчан бетәр имди?!

Әгәр килсә яучыга сәңа ятлар,
Үзең сакланмасаң, сәне кем[ләр] саклар?
Үзең саклансаң, сәне Хода саклар, –
Бу сүзләрне яхшы аңлап торың имди!

Бу сүзләрне тота күрмә, җаным, ялган,
Сәнең кебек бар биргәнне тоймый калган[148 - Бар биргәнне тоймый калган – сөймәгән кияүгә биргәнне тоймый калган бар.] –
Шул буладыр үз башыны суга салган, –
Бер баргачдин кайту мөмкин дәгел имди!

Суга киткән нәрсәне булмый алып,
Сән дә дәхи шулай булма, тоймый калып;
Гомрең буе йөрерсең көеп-янып, –
Бу үгетләр исеңә төшәр имди.

Сәүгән [ярлар] калып ятка, әй, баруың,
Андин артык утка кереп, әй, януың,
Көнен-төнен кайнар, җаным, әй, саруың! –
Гыйшык уты һич сүрелми янар имди.

Гыйшык уты янар, һич сүрелмидер,
Дөнья-галәм күзләргә һич күренмидер;
Үлгәндин соң тәүбә кабул булынмыйдыр, –
Бу гыйшыклык бар шуңарга мисаль имди. (…)

Бәне сәүсәң, җаныкәем, үзең белеп,
Бергә йөрсәк иде икемез уйнап-көлеп,
Яныңдин йибәрмәсәң үзең сөреп, –
Бәне сәүгәнең шундин беленер имди.

Әйа җаным, Сылукаем, кызыл алма,
Бән бик матур кыз диеп һауаланма[149 - Һауалану – эреләнү, тәкәбберләнү.],
Сәүгәнеңдин аерылып утка янма, –
Бу мәгъшукның эше бик яман имди!

Һауалану җаиз ирмәс[150 - Җаиз ирмәс – дөрес түгел, ярый торган түгел.] сезгә-безгә,
Һауалансаң, нәзар кыйл[151 - Нәзар кыйл – кара.] Гъәзазилгә;
Хатасыз һич кем булмас хакъдин үзгә, –
Күзе күргәнләр шундан белер имди. (…)

Әгәр барсаң, бәне ташлап, сән ятларга,
Башың төшсен сәнең яманатларга! –
Шуны язып йибәрсәм имди хатларга,
«Менә къәһр дога төшде!» дирсең имди.

Барган ирең торсайде чыбыркы тагып,
Көне-төне торса иде алып-чагып,
Сукъган йирең чыкса иде кара янып, –
Шул вакытда бән исеңә төшәрем имди.

Китерерләр сәне эшкә иртә торып,
Көне буе йөрерсән урак урып,
Ахры, бер көн бетәрсең кибеп-корып, –
Ул чакларда егълау файда бирмәс имди. (…)

Шулай бетәсең, җаныем, кибеп-корып,
Һаман эшкә йөртерләр к…ңә тибеп;
Егъларсың төп йортыңа көн дә килеп, –
Ул чакларда егълау файда бирмәс имди. (…)

Буйларыңны охшатамын зифа талга,
Тел[ләр]еңне охшатамын сөчек балга;
Бер генә алып сөйәр идем [сәне] алга, –
Аулак йирдә күрү мөмкин булса имди.

Көмеш йөзек кийәсең, әй, кулыңа,
Ука яка сапкансың, әй, муйыныңа,
Бер генә кич керә калсам, әй, куйныңа,
Бу дөньяда һич хаҗәтем калмаз имди! (…)




«Гөлстан чәчәк атканда…»


Гөлстан чәчәк атканда,
Тулы ай йирә батканда,
Ки уйлап аны ятканда,
Килеп баса Гөлстаным.

Гөлстан – исме бик матур,
Үзе гурничада ятыр;
Укырга, эшкә дә батыр, –
Аны алмый йөрәк түзмәй.

Даны тоткан бөтен илне,
Диләр: «Булыр бу кем килне?
Җилеп җилфердәтә җилне,
Ничек беркемне дә сөзмәй?»

Гөлстан гөлчәчәк аткан,
Ике бите эчкә баткан,
Аның гыйшык уты тоткан –
Балык кеби суда йөзмәй.

Гөлстан илләре кайда?
Диләр: «Яхшысы – Кытайда!»
Йөзең нуры кем ул айда? –
Чагыла күзләрем түзмәй.

Гөлстан, төп гөлем булгыл!
Мәнемлә бер генә кунгыл!
Сафалар шәрабен сонгыл[152 - Сонгыл – сон; кулыңны сонып, сузылып бир.],
Ки сөзгечтән дә һич сөзмәй!




«Тәмам яндырды, көйдерде…»


Тәмам яндырды, көйдерде
Сәнең бу чын сәлам хатың;
Сулар агызга китерде
Гүзәл, сылу, матур атың.

Кауышыр көн булырмы бер?
Хатың еш яз, ки саргайтма!
Телә Хакъдан күрешергә,
Шәкерт чагымда картайтма!

Ки шау-шу, мәдрәсә гөрли,
Мәнем къәлбем[153 - Къәлбем – йөрәгем.] сәне уйлый;
Гашыйкың һич йокы күрми,
Яна кич-төнләре буйлый.

Ерак йирдә имәсмен мән,
Дәгел Шам йә Мәдинәле,
Нәчек барыйм, нәчек күрим:
Әминәме, Сәминәме[154 - Сәминә – таза, көр; симез.]?




«Кәлеб ирдем сәбәб берлән ивеңгә…»


Кәлеб ирдем сәбәб берлән ивеңгә,
Күзем төшде сәнең күркәм йөзеңгә.

Күреп ирдем сәнең гөлдик йөзләреңне,
Ишетдем бал шикәрдик сүзләреңне.

Дәхи күрдем мөбарәк буйларыңны,
Белалмадым вәләкин уйларыңны!..




«Түгәрәк алмадай башың…»


Түгәрәк алмадай башың,
Каләмдәй сызылган кашың,
Сагынып дивана башым, –
Сабыр телим бер Алладин.

Сагынамын көндезләрдә,
Дога кыйламын кичләрдә,
Оныта алмыйм һичләр дә, –
Сабыр телим бер Алладин.




«Гыйшкъилә вә илля…»


Гыйшкъилә вә илля[155 - Вә илля – бары тик.] хәйраным[156 - Хәйраным – шашуым.] мәнем,
Дәрдилә зар-[у]-пәришаным[157 - Дәрдилә зару-у-пәришаным – кайгы-хәсрәттән зарым һәм моңым.] мәнем.

Мән сәне йар әйләмешем та әбәд[158 - Та әбәд – ахыргача, мәңгегә.], –
Сакласын гъәһдилән пәйман ул Әхәд[159 - Сакласын гъәһдилән пәйман ул Әхәд – ул Әхәд вәгъдә һәм шарты белән сакласын иде.].

Иртә-кич вәсъфыңны укырмын һәйбәт[160 - Вәсъфыңны… һәйбәт – сыйфатыңны… олылап.],
Укырым чүн[161 - Чүн – нәкъ, шикелле, кайчан (шулчак).] «къөл-һу-Аллаһу әхәд».

Әй никярем, гөлгъизарем, сәрви къәдд[162 - Никярем, гөлгъизарем, сәрви къәдд – гүзәлем, алсу йөзем, сәрви (кипарис) сынлым.],
Вай ләбе гъөнҗә, дәһани лялә хәдд[163 - Ләбе гъөнҗә, дәһани лялә хәдд – иреннәре гөнҗә, авызы лаләдәй.]!

Гыйшкың уты уш мәне кыйлды һәляк,
Висалең[164 - Висаль – кавышу, ирешү.] утындин ирмәзсә гъәдәд[165 - Ирмәзсә гъәдәд – бер кадәре булмаса.].

Хуриларың хөснендин[166 - Хөснендин (хөснедин) – матурлыгыннан, күркәмлегеннән.] сәңа нәсыйб
Кем вирә? – Алла вирүр, хәйрелмөҗиб.

Хаҗәтең висалемдер һәр собхе-шам[167 - Собхе-шам – иртә-кич.],
Висалеңне рузи кыйлсын зу-л-кәрам[168 - Рузи кыйлсын зу-л-кәрам – кодрәтле Алла бүләк итсен.].

Озын гомер вирә Хода бә-тәүфикъ[169 - Бә-тәүфикъ – тәүфыйклы, игелекле.],
Мөәллиф[170 - Мөәллиф – дус.] кыйла сәне мәңа тәхкыйкъ[171 - Тәхкыйкъ – анык, төгәл.].
Теле тутый, өне былбыл никярем,
Һәмбәрем[172 - Һәмбәрем – юлдашым (?).] (?) сәрви буем, гөлгъизарем.

Догагүйең[173 - Догагүйең – дога укучың (сиңа изге теләк теләүчең).] илән ачып кәлями[174 - Кәлями – кәлямне; кәлям: сүз.],
Җәнабеңә йибәрдем чук сәлями.

Дәхи хөршидә[175 - Хөршид – кояш.] биңзәш[176 - Биңзәш – охшаш, охшаган.] йөзләрүңә,
Шәкәрдин датлу сүзлү телләрүңә,

Әйләб ирсаль[177 - Әйләб ирсаль – күндерү, җибәрү.] догалар гәүһәрени,
Дәхи йөз мең сәналәр[178 - Сәналәр – мактаулар.] җәүһәрени.

Озын итсен сезнең гомрегезне Хакъ, –
Һәмишә шул догамыз сезгә мотлакъ.

Вируб тәүфикъ, һидайәт[179 - Һидайәт – юл күрсәтү, тугры юлга басу.] үзеңезгә,
Явыз күз[ләр] төшмәсен йөзеңезгә.

Бәдигъәт сәнсен[180 - Бәдигъәт сәнсен – тиңе булмаган матурлык (гүзәллек) син үзең.] – анлар[ның] кулында;
Мәнем җаным фида улсын юлыңда!

Ходайа тәслим итдем[181 - Тәслим итү – тапшыру.] сезләри мән,
Чыкарма хәтереңдин безләри сән.

Иляһе әйләсүн сәңа гъинайәт[182 - Гъинайәт – ярдәм, изгелек.],
Идүбән бәр-дәуам хифза химайәт[183 - Идүбән бәр-дәуам хифза химайәт – саклыкка дәвамлы яклау күрсәтү белән.].

Мәхәббәт атәшенә[184 - Атәшенә – утына.] бәгърүм буйнмыш,
Ки гыйшык дәрде илә бәгърүм янмыш.

Сабр идәрсәм, эчеми гыйшкың якар,
Гыйшкың ирүр мәни кыйлан би-карар[185 - Би-карар – карарсыз, чарасыз, тынычсыз.].

Маһитабан[186 - Маһитабан – ай нурлары.] сәндә күрде бер җәмаль[187 - Җәмаль – гүзәл чырай; күркәмлек, гүзәллек.],
Сулды йөзем дәрдеңлән, улды һилял[188 - Һилял – ай (яңа туган ай).].

Дәрдилән[189 - Дәрдилән – дәрт белән: чир (кайгы-хәсрәт) белән.] йөзе, зөлфе[190 - Зөлфе – чәч бөдрәләре (чигә һәм җилкәләрдә).] пәришан[191 - Пәришан – моңлы, сагышлы.] нәүбәһар[192 - Нәүбәһар – иртә яз, яз башы.],
Сарыйгъ идб йөземезне чүн лялә-зар[193 - Чүн лялә-зар – лаләле кыр шикелле.],

Күрде мәгъшукыны микән гъәндәлиб[194 - Гъәндәлиб – былбыл, сандугач.],
Шадлыкындин агълайур диб: «Йа хәбиб[195 - Хәбиб – сөекле.]!»

Монтазыйр[196 - Монтазыйр – өмет итү, көтү; интизар булу.] улыб къәдәмеңә къийам[197 - Къәдәмеңә къийам – баскан адымнарыңа.],
Нәзър идүбән кәндеми нәчә сыйам[198 - Нәзър идүбән кәндеми нәчә сыйам – үземә ничә ураза нәзер әйтү белән.].

Бу халем[и] сәңа дидем сәр-а-сәр[199 - Сәр-а-сәр – баштан ахыргача.],
Дәуа улгыл бу халемгә [сән], әй йар.

Дога-и хәйремез бу җане садыйк[200 - Җане садыйк – тугрылыклы җан.]:
Хода кыйлсын сәне җәннәткә лаикъ.

Гөле сәрби Бохаратик[201 - Гөле сәрби Бохаратик – Бохараның сәрби гөле шикелле.] җәмалең,
Тәрәккый ула һәрдәм гъизз-у-җаһең[202 - Гъизз-у-җаһең – хөрмәтең һәм урының: кадер-хөрмәтең.].

Аһ фиракъәт1, ваһ фиракъәт[203 - Фиракъәт (фиракъ) – аерылу, аерым тору.], әл-фиракъ,
Бу фиракъәт такъәтемне кыйлды такъ[204 - Такъәтемне кыйлды такъ – сабырымны җуйды, тәкатемне бетерде.].

Чүн фиракъ кыйлды Ходаем бу заман,
Бу фиракълыкдин юк җиһанда яман.

Әһл бәйтең илән укубән шадеман[205 - Шадеман – шатлыклы.],
Дөньяда вә ахирәтдә җавидән[206 - Җавидән – мәңгелек; мәңгегә.].

Җаиңны[207 - Җаиңны – урыныңны.] җәннәтдә вирүбән мәҗид[208 - Мәҗид – макталган, дан казанган (Алланың исем-эпитеты).],
Сакласын наре җәһәннәмдин бәгъид[209 - Наре җәһәннәмдин бәгъид – җәһәннәм утыннан ерак.].

Йөзләрең айа[210 - Айа – айга.] биңзәш[дер], и гъөлү[211 - Гъөлү – биек; югары, өстен; зур дәрәҗә иясе, асыл зат.],
Чук дога дидек сәңа [без], и олу!

Көн-бә-көн[212 - Көн-бә-көн – көннән көнгә.] дәүләтең[ез] улсын гъөлү,
Сакласын Хакъ, гәр кыйлса дошман гъәдү[213 - Гъәдү – дошман, көндәш; көнчелек, дошманлык.].

Нә дийәем сәңа – яр улсын мәләк[214 - Мәләк – фәрештә.], –
Тәхте паиң, гъәрше көрси нә фәләк[215 - Тәхте паиң, гъәрше көрси нә фәләк – торган җирең, утырган урының имин булсын.]!

Илтимасым[216 - Илтимасым – үтенечем.]: гъәйбә кичмә би-мәрам[217 - Би-мәрам – теләксез, теләмичә; ирексездән (кеше сүзенә ияреп).],
Гъәйби гъәйбәт[218 - Гъәйби гъәйбәт – гаепне гайбәтләү.] – җөмләсе мотлакъ хәрам!

Иртә-кичә догаңызда мән гъәриб,
Булсак иде кыйамәтдә бәр-фәрикъ[219 - Бәр-фәрикъ – бергә, бер төркемдә.].

Әгәр гыйшкың хак улырса би-гөман[220 - Би-гөман – гөмансыз, шиксез, шөбһәсез.],
Почмагындин ертып алгайсән һаман.

Хәзрәтеңдин[221 - Хәзрәтеңдин – син олы заттан, син хөрмәткә лаек шәхестән.] безләрә мәкъсудымыз:
Безгә бер къәтгъ кәгазьдер мәхмүдемез[222 - Бер къәтгъ кәгазьдер мәхмүдемез – бер кисәк кәгазьдер мактаячагыбыз.].

Гыйшкың мәндә улмаз ирсә, и никяр,
Бу хатымны кайтарасың би-зарар[223 - Би-зарар – зарарсыз (ертылмаган килеш).].

Йибәрдем мәктүб итеб бу намәне,
Белүр өчен арада маҗараны.

Әгәр намәм сәңа баруб юлыкса,
Кабул кыйла кичергел, күңел якса[224 - Күңел якса – күңелгә ошаса; күңел ятса.].

Сәлам яздым, ирүр күңлем хәкъикъәт,
Хода бирсен йәшеңезгә бәракәт.

Сәлам алмак фаразыдыр бөрадәр[225 - Фаразыдыр бөрадәр – туганлык фаразыдыр.],
Җәһед берлән җыйнарга (?) бәрабәр.

Ишет әмма сүземне үгет иркән[226 - Үгет иркән – үгет икән.],
Шәригъәткә муафикъ сүзләр икән.

Дийеңез бу намәне шәргъи ирмеш[227 - Шәргъи ирмеш – шәригатьчә икән.],
Шәригъәт бу намәдин хариҗ[228 - Хариҗ – тышкы, тышта; катнашусыз.] ирмеш.

Шәригъәткәчә безгә күреп йәрәшмәк…
……………………………………………………….




«Бу сүземә инангыл, и гүзәл йар…»


Бу сүземә инангыл, и гүзәл йар,
Мәңа юкдыр сәндин үзгә вәфадар[229 - Вәфадар – ышанычлы, тугрылыклы.].

Мәнем бер сәндин үзгә сәрдәшем юк,
Хода бел үр: сәнендик тиңдәшем юк.

Дидем сәңа тәмами сүзләремне,
Тулидүбән[230 - Тулидүбән – тулы идүбән: тулы итеп.] йәш илә күзләремне.

Моны яздыкда итдем берничә аһ,
Дәйүб: «Мәңа мәдәд[231 - Мәдәд – ярдәм.] бир, Раббем, Аллаһ!»




«Бер ан руйе зәминә кәлде рахъәт…»


Бер ан руйе зәминә кәлде рахъәт[232 - Бер ан руйе зәминә кәлде рахъәт – бермәл җир йөзенә хәсрәт килде.]:
«Пәришан[233 - Пәришан – моң, кайгы; аптыраш.], үлде!» – дәйү кәлде афәт.

Фәкыйрең нәүгъ гъәруси дүнде налә[234 - Фәкыйрең нәүгъ гъәруси дүнде налә – фәкыйрьнең туй бәйрәме елауга әйләнде.]
Гъәмендән әйләндүкчә аһ-у-налә[235 - Аһ-у-налә – аһ ору, үкереп еглау.].

Хыялы тарихның нәкъеше[236 - Тарихның нәкъеше – узган эшнең гәүдәләнеше.] улды,
Сүзе – дилдә[237 - Дилдә – дил: күңел, җан, рух; хәтер.], хыялы күздә калды.

Әйа дилбәр[238 - Дилбәр – гүзәл, чибәр; йөрәкләрне яулаучы.], мәнем халем әгяһи[239 - Халем әгяһи – хәлемне белүче.],
Булып тәшна[240 - Тәшна булу – омтылу, сусау.] фәкыйрьнең гяһи-гяһи[241 - Гяһи-гяһи – вакыт-вакыт, кайчакларда.].

Җамалеңне әгәр күрсәтсә Рәхман,
Күзем йагын[242 - Күзем йагын – күзем маен (күз нурын).] кыйлам мәрһәм[243 - Мәрһәм – җәрәхәткә, ярага сөртә торган май (бәлзәм).] ушал ан.

Нәчүкдер халең, и назик мәҗазем[244 - Назик мәҗазем – нечкә холыклым, назлым.],
Вә ликән[245 - Вә ликән – вәләкин.] бәндәмен – юкдыр гъиляҗем[246 - Гъиляҗ – чара; дәва.].

Төшебдер бер Ходайга ихтияҗым,
Теләймен: йәнә яндыргай сираҗым[247 - Сираҗ – шәм; яктырткыч.].

Газизем, и җаным [вә] миһребаным,
Дилем, җаным, тәмурым[248 - Тәмурым – тамырым, тамырларым.], остоханым[249 - Остохан – сөяк, сөякләр.]!

Ки мәгъшукым, гөлем, багым, бәһарем[250 - Бәһар – яз.],
Ата берлә анаңдин йадекярем!

Ки әй мәхбүб, әйа ширин зәбаным[251 - Ширин зәбан – тәмле тел, татлы тел.],
Карангу әйләдең рәушан[252 - Рәушан – якты, нурлы.] җиһаным.

Йөрәгем парәсе, кувәти җаным[253 - Кувәти җан – җан куәте, җан көче.],
Фида улсын бу тәндә сәңа җаным!

Ки мәгъшукым, мәне Мәҗнүн итебсән,
Әлифдик къәддемне[254 - Къәддем – буй-сыным, гәүдәм.] нун әйләйүбсән.

Бу халеми сәңа дидем сәр-а-сәр[255 - Сәр-а-сәр – баштан аякка, баштан ахыргача.],
Дәуа улгыл бу халемгә сән, и йар!

Морадыңны Хода кыйлсун кифайәт[256 - Кифайәт кыйлу – канәгатьләндерү.],
Башыңдин китмәсүн чәтре гъинайәт[257 - Чәтре гъинайәт – ярдәм чатыры (саклап тора торган зонт).].

Теләген һәр нәчүк булса, һәман бул[258 - Һәман булу – шулай ук булу.];
Яман телдин, яман күздин әман бул!

Бу дөньяда, ул дөньяда аби[259 - Аби – абны (аб – су).] тап,
Нә мәкъсудың – ки андин нигү[260 - Нигү – яхшылык, изгелек.] тап.

Яныңда гъәндәлиб[261 - Гъәндәлиб – сандугач, былбыл.] укыйа дәстан[262 - Дәстан – дастан; монда: мактау, мәдхия.],
Кәчсүн гомрең бәр(дәри?] багы-бөстан.

Ачылсын күңелүң[нең] нәүбәһари[263 - Нәүбәһари – нәүбәһар; иртә яз, яз башы; биредә: иртә яз кебек.],
Вирә Хакъ гъиззәте бәхт сад-һәзари[264 - Сад-һәзар – йөз мең.].

Сәхаби зыйльлең[265 - Сәхаби зыйльлең – ышык (булырлык) болытларың.] эчрә һәр нә ки вар,
Мәсуни, мәхфуз[266 - Мәсуни, мәхфуз – сакланган, исән-имин.] ула анлар, и йар!




«Башыңдадыр мамык калпак…»


Башыңдадыр мамык калпак,
Аякыңда читек-башмак,
Бәнем күңлем сәңа моштакъ[267 - Моштакъ – омтылучы; атылып, тартылып торучы.], –
Мәхрүм кыйлмасанә, җаный!

Йөзең рәушан, телең сөчек[268 - Сөчек – тәмле.],
Буең зифа, билең нәзек,
Кулыңдадыр көмеш йөзек, –
Гаҗәб һиммәт ирер, җаный!

Колакыңда көмеш алка,
Дәхи артыңдадыр тәңкә;
Морадыңдыр сәнең кемдә? –
Серең белдерсәнә, җаный!

Тәмам әгъзаларың төзек,
Кулларыңда һәм беләзек,
Ауазыңдыр дәхи нәзек, –
Чү былбыл ауазы, җаный!

Яратыбдыр сәне Алла,
Сүзем юкдыр сәңа әмма,
Безне һәм күңелдин салма, –
Бәйан әйлә әхуалең, җаный!

Беләкләрең сәнең аппак,
Өстеңдәдер йәшел күлмәк,
Морадымдыр сәне алмак, –
Бәйан әйлә әхуалең, җаный!

Морадымдыр ирешмәккә
Сәнең илә күрешмәккә,
Дәхи әхуаль сорашмакка, –
Хода нәсыйб әйләсен, җаный!

Йөзең рәушан, билең нәзек,
Бәнем гарзым[269 - Гарз (гъәрз) – үтенеч; теләк.] үзең күрмәк,
Күреп нәчеклекең белмәк, –
Бәйан ит әхуалең, җаный!

Ки исмеңдер сәнең фәлян,
Сәңа, җаным, кыйлам сәлам,
Догаларым сәңа салам, –
Мөбарәк җәмалең күрәм…




«Буең күрдем, дидем…»


Буең күрдем, дидем: «Әлхәмделилла[270 - Әлхәмделилла – Аллага мактау булсын.]!»
Йөзең күрдем – укыдым «къөль-һу-Алла».

Зирәк булсаң белерсең бу сүземне,
Фәһем кыйлып[271 - Фәһем кыйлып – аңлап, төшенеп.] саласән җан-күзеңне.

Гакыйль[272 - Гакыйль – акыллы кеше (акыл иясе).] улсаң, сүзем тот, и нигярем[273 - Нигяр – сын, санәм (табыну объекты).],
Сән ирерсән, җаным, бәнем сәүәрем.

Нәһар улса[274 - Нәһар улса – көндез булса (таң атканнан соң – көне буе).], һич чыкмыйсың исемдин,
Кичә ятсам, ки чыкмыйсың дөшемдин.

Бу хатымны йибәрдем бән пичәтләп,
Укыгайсән, җаный, боны хисаблап.

Бу хатымны кабул идеб ала күр,
Моңа каршы үзең дә хат яза күр.

Җаным, мәхбүбҗәмалем, заре әфгяр[275 - Заре әфгяр – зар белән җәрәхәтләнү, яралы күңел.],
Үләрмен, гакъибәт[276 - Гакъибәт – ахырда, ниһаять.], гамендә на-чар[277 - На-чар – чарасыз.].

Йибәрдем мәктүб итеп бу намәмне[278 - Намә – язу, хат; текст.] –
Белер өчен арада маҗәране.

Сәнең вәсъфың[279 - Вәсъф – очрашу, кавышу (сәнең вәсъфың – синең белән очрашу).] һәмишә күңлемездә,
Сарыйлык пәйда булды йөземездә,

Фиракъең утыйга көйәм сәр-а-сәр[280 - Сәр-а-сәр – баштанаяк.],
Кичә берлән бәңа көндез бәрабәр.

Әгәр күрсәм сәне, мәхбүбҗәмалем,
Китәдер күңлемдәге барча гамем.

Сәнең һиҗреңдә[281 - Сәнең һиҗреңдә – синнән аерылуда.] көйә тәнем-җаным,
Караңгыдыр фиракъеңдә җиһаным.

Морадым, мәкъсудым, күрер күзем сән,
Ничә елдин бирле сүләр сүзем сән.

Ничә елдин бирле җәһдеңдә әфгяр[282 - Җәһдеңдә әфгяр – сиңа омтылып җәфаланучы.],
Сән җан өчен гъәриблыкда герифтар[283 - Герифтар – дучар.].

Сәнең исмең телемдә, күздә – йәшем,
Ки гыйшыкдан дивана булды башым.

Ки чишмәдик йәш агадыр күземдин,
Халем белгел бәнем әйткән сүземдин.

Тоташ янды йөрәгем гыйшкъ утындин,
Качан булыр кысб сәүәр көн ботындин?

Бән улдым бу җиһанда мисл тутый кош,
Йөземә тулды күземдин акып йәш.

Сәнең гыйшкың янадыр бәгъремездә,
Бән булсамчы бу хальдә яныңызда.

Нәчә язсам да бетмидер бу сүзем,
Егъламакдин күрмидер ике күзем.

Сәнең кайгыңдин бән улдым бичарә,
Йөрәгем янадыр, аһ, нә чарә?!

Бу дәрдемгә[284 - Дәрдемгә – хәсрәтемә, чиремә.] дәуа итсен Ходаем:
Сәнең куеныңда булсам һәрдаим.

Сәне сәүдем биниһайә хәддин ашып[285 - Хәддин ашып – чиктән ашып.],
Янадыр җөмлә җисмем ут тоташып.

Сәне күрмәй халем юкдыр чыдарга,
Йитешде бу җаным тәндин чыгарга.

Торам кайгым белән, җаный, каралып,
Сәне күрсәм китә кайгым таралып.

Әйа җаным, буең сәнең зифа тал,
Йөзең рәушан, телең татлы сөчек[286 - Сөчек – тәмле, татлы, төче.] бал.

Сәнең исмен ирер мәңа мөляим,
Сәне бәңа бирер микән Ходаем?

Әгәр бирмәсә сәне Алла бәңа,
Әҗәл бирсен мәңа вә йаки сәңа!




«Үзең анда тик торасән…»


Үзең анда тик торасән,
Фәлянә, пәри наз илә[287 - Пәри наз илә – пәри (кызларыча) наз белән.],
Сурәтең дөшемә керер,
Фәлянә, пәрваз илә[288 - Пәрваз илә – очып йөргән хәлдә, очкан килеш.].

Сандугач-былбылдай кеше
[Сайрыйдыр] аваз илә,
Укый да көлә, бакубән
Бу хатка пөр наз илә[289 - Пөр наз илә – бик назланган хәлдә.]…

Күз дә кашың уйнаша ла,
Биегәнди баз илә[290 - Баз илә – уйнап, уйнаган төсле.],
Күкселәрең[291 - Күкселәрең – күкрәкләрең.] сүзләшәдер
Төрле сүзи саз илә[292 - Сүзи саз илә – сүзләрне килештереп.].

И Фатыйма ла, җанашым,
Бер тоташ бу сагышым,
Гыйшкың илә җәй вә кышын,
Үтә көз дә, яз илә.

Ник бу күңлем түзмидер лә,
Ник өмиден өзмидер лә?
Әллә тоташ сүзлидер лә
Дәрдкә сабры аз илә[293 - Дәрдкә сабры аз илә – хәсрәткә (чиргә) сабыры азлыктан.]!

Сагынып, и Фатыйма ла,
Килсәнә бер катыйма ла!
Кайгылы әүкатыйма[294 - Әүкатыйма – вакытларыма.] ла
Талда бул[295 - Талда булу – дәва булу, таяныч булу, ышык булу.] һәм раз илә[296 - Раз илә – сер (хикмәт) белән.]!




«Бер тәбәссем садир улса…»


Бер тәбәссем садир улса[297 - Табәссем содир улса – елмаю күренсә, елмаю пәйда булса.] гөлкөшадлардин[298 - Гөлкөшадлар – чәчәк аткан гөлләр, монда: матур кызларның йөзләре.] мәгәр,
Шөгъләсендин зольмәт ула[299 - Шөгъләсендин зольмәт ула – сүзгә-сүз: нурыннан караңгылана; мәгънәсе: кызлар елмаюы янында төссезләнеп (нурсызланып) кала.] җөмлә ул нәҗме гомер[300 - Нәҗме гомер – яшәү йолдызы, хәят йолдызы.]!

Шөгълә идәр[301 - Шөгълә идәр – яктырып, нурланып торыр.] зольмәт эчрә сән нигярнең хәндәсе[302 - Нигярнең хәндәсе – гүзәлнең елмаюы.],
Кашлары һилял[303 - Һилял – яңа туган ай.] кебидер һәм яңагы ляләсе.

Ирер идем бер заманда къәрйәдә[304 - Къәрйә – авыл.] сакин[305 - Сакин – торучы, яшәүче.] үзем,
Сәрви къәдд[306 - Сәрви къәдд – сәрви (кипарис) сын.] вә сурәтеңә дөшде шул дәмдә[307 - Шул дәмдә – шул чакта, шул мизгелдә.] күзем.

Күрде күзем, дөшде күңлем ул бәдер[308 - Бәдер – тулган ай.] сурәтеңә,
Хәйран улып, гашыйк улдым шул заман сирәтеңә[309 - Сирәтеңә – йөреш-торышыңа (күркәм холкыңа).].

Күз күрергә дилбәри күп[310 - Дилбәри күп – күңелгә ягымлылыгы күп.], назәнин – хәйр-ел-бәнат[311 - Назәнин – хәйр-ел-бәнат – иң назлы – кызларның гүзәле.],
Дешләре дил рәгъдидәндер[312 - Дил рәгъдидәндер – күңел бизәгедер.], агъзыдыр къәнд-у-нәуат[313 - Къәнд-у-нәуат – шикәр, вә нәуат.].

Йөзләре шәмсекъәмәрди[314 - Шәмсекъәмәрди – шәмсекамәрдәй: кояш һәм айдай.], мисле тавис рәфтәсе[315 - Рәфтәсе – йөреше, хәрәкәте.],
Ауазы хуш гъәндәлибди[316 - Гъәндәлиб – сандугач, былбыл.], тутый кеби гөфтәсе[317 - Гөфтәсе – сөйләшүе, сөйләве.].

Һилялә охшар йөзеңә төшде күңлем рәгъбәте[318 - Күңлем рәгъбәте – күңелем теләге, мәелем.];
Күз күрекле йарны сәүмәк әнбийалар сөннәте[319 - Әнбийалар сөннәте – пәйгамбәрләр сөннәте (гадәте, кушкан эше).].

Сән икәнсең, белмәс идем, кыйлды мәдех[320 - Кыйлды мәдех – мактады.] бер фәлян,
Галимә дип, гыйлемле дип кыйлды тәфсил ул бәйан.

Җәмилә[321 - Җәмилә – күркәм, матур, гүзәл.] дип, кямилә[322 - Кямилә – камил, уңган, һәр яктан да килгән.] дип, кәлмеш икән һәр тараф,
Къамәте[323 - Къамәте – сыны, буй-сыны.] йәш тал кебидер, дешләре мисле сәдәф[324 - Сәдәф – энҗе кабырчыгыннан эшләнгән зиннәт (төймә); энҗе.].

Маһеруйи[325 - Маһеруйи – ай йөзен (айдай йөзен).] күрсәм идем, укыр идем күп сәна[326 - Сәна – мактау, мактау догасы.],
Садрыма[327 - Садр – садыр: күкрәк, күңел, йөрәк.] гәр гъилләт[328 - Гъилләт – авыру, чир.] улса, гъилләтенә сән дәуа!

Гъилләтемнең юк дәуасы күрмәенчә вәҗһеңи[329 - Вәҗһеңи – йөзеңне, чыраеңны.],
Мәрхәмәт кыйл бу мәризъга[330 - Мәризъ – авыру, чирле (кеше).], дидерерсән вәҗгъеңи[331 - Дидерерсән вәҗгъеңи – әгәр тидерсәң (гыйшкың) чирен.].

Гәр җәсәдем[332 - Җәсәд – тән, бәдән.] монда булса, дил вә күңлем сәндәдер,
Бәхри-дәрдкә[333 - Бәхри-дәрд – дәрт-хәсрәт диңгезе.] гаркъ улыбмын[334 - Гаркъ улыбмын – гарык булганмын, батканмын.], – мәгънәсе юк
бәндәдер.

Күрдекем сагъәт җиһанда китде зольмәт, килде нур,
Йә кояш сән, йаки ай сән, йаки җәннәт эчрә хур!




«Гыйшыкның пәйаны…»


Гыйшыкның пәйаны[335 - Пәйаны – ахыры, чиге.] юкдыр, баскан туфрак улмаса,
Интиһаи гыйшык улмаз[336 - Интиһаи гыйшык улмаз – гыйшыкның соңы (чиге) булмас.], тән череп хакъ[337 - Хакъ – туфрак, җир.] улмаса.
Гъәрзыхаль итмәк өчен[338 - Гъәрзыхаль итмәк өчен – хәлне бәян итмәк өчен.] бер намә яздым сәңа мән,
Та беләсән гыйшкъ удына янмышым кап-кара мән!
И гүзәлем, егъламагыл бу гамеңә сән җәзил[339 - Сән җәзил – син бик тә, син бик күп.],
Гамь җөдадин[340 - Гамь җөдадин – кайгы-аерылудан.], эш Ходадин – фасбир ул съәбран
җәмил[341 - Фасбир ул съәбран җәмил – күркәм сабырлык белән сабыр ит.]!
Ятка куйма мәйелеңи – куйсаң, күрерсән вәйлеңи[342 - Күрерсән вәйлеңи – хәсрәтеңне, бәла-казаңны күрерсең.],
Сакла, җаным, гайреләрдин садрең илә зәйлеңи[343 - Садрең илә зәйлеңи – күкрәгең белән итәк-чабуыңны.]!
Гакыйль улан[344 - Гакыйль улан – гакыллы булган.] үзенә һәр кемсәи йар әйдәмәс,
Һәр белер-белмәс катында кәшфе әсрар әйләмәс[345 - Кәшфе әсрар әйләмәс – серләрне ачмас.].
Йар илән сохбәт[346 - Сохбәт – сөйләшү, әңгәмәләшү, серләшү.] гаҗәбдер, тәгъне әгъйар[347 - Тәгъне әгъйар – читләрнең шелтәсе (ятларның гайбәте).] улмаса,
Багъ ара гөл-сәбез хушдыр, михнәти хар улмаса[348 - Багъ ара гөл-сәбез хушдыр, михнәти хар улмаса – бакчаларда гөл һәм яшеллек хуштыр, әгәр хурлыклы михнәте (нәтиҗәсе) тигәнәк (чәнечке) булмаса.].
Бөйлә мөстәсна[349 - Бөйлә мөстәсна – болай тиңдәшсез (искитәрлек).] гүзәлсән, кем сәңа юкдыр бәдәл[350 - Бәдәл – алмаш, тиң.],
Хөснедин, и җан, мөнкъәтыйгъ кыйлмас бәне илла
әҗәл[351 - Хөснедин, и җан, мөнкъәтыйгъ кыйлмас бәне илла әҗәл – аның күркәмлегеннән мине әҗәлдән (үлемнән) башка бер нәрсә дә аера алмас.].
Къәсд идәрсә әһле тогъйан[352 - Къәсд идәрсә әһле тогъйан – азгынлык әһелләре явыз ният итсәләр.] алгалы җаным бәнем,
Нә гамем вар, ки Хода улса мәдәдкярем бәнем[353 - Хода улса мәдәдкярем бәнем – Ходай минем ярдәм итүчем булса.]?




«Үсеп бара ла бер җаный…»


Үсеп бара ла бер җаный,
Чыкып бара матур даный,
Мәдехли һәр кеше аный, –
Йар итсә, кемгә дә ярый!

Үзе яңа үсеп бара,
Йөзе мисле маһа пара[354 - Мисле маһа пара – маһ – ай: айга пар, айга таң шикелле.],
Күзе – нәргис, кашы кара, –
Ниндәй булыр бара-бара?!

Мәкәрҗә калфагы сәнең,
Башыңда сачагы [уйный],
Кулыңдадыр беләзекең, –
Йөрәгем өзелә, җан[ый]!

Колагыңда көмеш алка,
Дәхи артыңдадыр тәңкә;
Морадыңдыр сәнең кемдә? –
Йөрәгем өзелә, җаный!

Беләзекең кулыңдадыр,
Яка-башың буйныңдадыр,
Ике нәрсәң куйныңдадыр, –
Алар ни нәрсәләр, җаный?

Бән әгәр күршәен[355 - Күршәен – күрешәен; күрешик.] дисәм,
Шайәд әллә ояласың,
Оялмакың чын булса гәр,
Зәһи[356 - Зәһи – яхшы, шәп; бик.] инсафлы баласың!

Икеләнгән булып күңлең,
Ары һәм бире чабасың,
Бәнем кебек сәне сәүгән,
Күп эзләсәң дә тапмазсың.

Төшемдә күрешеп, җаный,
Сөйләшдек каты сер сүзләр;
Болай ук сүзләшә алмаслар
Нә кадәр үз булып үзләр[357 - Үз булып үзләр – үз булып беткән кешеләр.].

Әйа җаным, күзем нуры,
Карасам гәр сәңа туры,
Китәдер күзләрем нуры –
Ки сәнсең [чын] оҗмах хуры!

Бигүк садә баламысың?
Бәне искә саламысың?
Йә онытып каламысың
Зифалыгың горурында?

Языйм микән, йитәр микән,
Сәнең мәдхең бетәр микән?
Күңеллардин китәр микән
Сәнең дәрдең[358 - Дәрдең – кайгың, хәсрәтең.] белән, җаный?!




«И белмисең, шөйлә…»


И белмисең, шөйлә[359 - Шөйлә – шулай.] булдым
Җиһанда бән сәңа моштакъ[360 - Моштакъ – омтылу.],
Йосыф берлә Зөләйхадик, –
Ки бәлки, зийадә[361 - Зийадә – бик, бик тә.] моштакъ.

И җанки, хили моктандым[362 - Хили моктандым – байтак, шактый интектем.],
Ки бер күрергә уфтандым,
Еладым, дәхи сыктандым,
Сагынып бик, булып моштакъ.

Сәүгән тоткач, киңәш тарка,
Тагын эш алка да салка,
Калырсың көлкегә халка[363 - Халка – халыкка.], –
Тик утырма юаш, йомшак.

Юаш дигәнгә рәнҗемә,
Кесәл дә булма, кәлҗемә,
Юк әсбаб[364 - Әсбаб – сәбәпләр.] берлә алҗыма, –
Юк әсбаблар булыр моштакъ.

Юк әсбаб нигә аласың? –
Ки кайгы берлә бетәсең!
Тагы да кемне көтәсең?
Кемә күңлең булыр моштакъ?!

И-и, и генә лә, и генә,
Ни булды миңа, ни генә?
Эшемдә юк ла көй генә,
Нидән буды икән эш так[365 - Так (рус.) – шулай.]?

Ничек табыйм ла көй генәм?
Сөйләп бир, җанеки генәм,
Матурым, и чибәр генәм,
Әгәр булсаң ки бик хуш так.


* * *

Бу карышмак белән, тутка[366 - Тутка – тутыкай, тётка.],
Җитәлсаң ярый максудка;
Алып куйса бер Асмутка
Вә йаки бер яман Артак…




«Кыйнап-кыйнап та тиңсенмәс…»


…Кыйнап-кыйнап та тиңсенмәс…
Җибәргән чакта ир селтәп,
Ки кайгы берлә гөрселдәп,
Егылып егълама, аппак.

Язылган булса тәкъдирдә,
Тап улсаң шундайын иргә,
Бәнем дә каргышым бергә
Киләчәк, шөбһәсез, аппак.

Карышканлыкда зәррәни[367 - Зәррәни – бөртектәй.] (?)
Күңел генәм дә жәлләми,
Күрәсең бардыр әллә ни,
Йөрәгең җилкенеп, аппак.

Ишет, тыңыла, кыз, ишет,
Ки бер үгетемне биш ит,
Киңәшдән чыкмый бер эш ит,
Күр улмайым[368 - Күр улмайым – сукыр булмаем (булмыйм).] дисәң, аппак!




«Бу сүзләрне ишетүбән…»


Бу сүзләрне ишетүбән,
Нәсыйхәт ал, и туганым:
«Мәңа дә ошбу кызлардик
Бәля салмасын Уганым[369 - Уганым – Тәңрем, Ходаем.]!»

Язып хат өстенә хатлар,
Күтәрдем күп яманатлар;
Күп үк өшәндереп атлар
Ни юлга китде куганым?

Бире торып да биресең,
Кире торып да киресең,
Нидән соң бәңа килмисең? –
Сөйләшсәнә, и туганым!

Изеп карасу балчыкны,
Йөреп атым да талчыкды;
Бәне кечкенә мальчиктый[370 - Мальчиктый – мальчиктай, бала шикелле.]
Күрмәдең һич, и туганым!

Сүземне саймадың чынга[371 - Саймадың чынга – санамадың чынга.],
Ки бер җавап да юк унга;
Калып торган кеби тынга,
Тик утырдым, и туганым!

Дидем, бик күп сәне кыстап:
«Сөйләшергә вакыт, кыз, тап!»
Вә ләкин ялгызың йоклап,
Гафил калдың, и туганым!

Күңелеңне куеп дилгә[372 - Дилгә – йөрәккә, күңелгә.],
Үзең килсәң иде мингә,
Ки мин улсам иде сингә,
Ни соң булыр, и туганым?!

Бу гафиллек, и душа мой,
Ки һич күңелгә ошамый,
Күңелемдән дә бушамый,
Бу килмәс дип, и туганым!

Инәлдем дә бугай аша[373 - Инәлдем дә бугай аша – артык инәлдем бугай.],
Инәлмәсәм, йөрәк таша;
Җәелде бик, чыгып фаша,
Бу телләрдә, и туганым!




«Дөшән сагъәтдә күңлемә…»


Дөшән сагъәтдә күңлемә[374 - Дөшән сагъәтдә күңлемә – исемә төшкән сәгатьтә.]
Сәне күрмәк деләр күңлем;
Гаҗәб мөмкинмедер, җаным?
Сәне күрмәк деләр күңлем[375 - Деләр күңлем – беренче очракта: күңелем теләр; икенче очракта: күңелемне телер (кисәр).]!

Нә дәклү карным ач улса,
Туяр бер лөкъмә йимәкдин;
Вә илля[376 - Вә илля – вә әмма, тик, ләкин.] күзләрем туймаз,
Туганым, сәне күрмәкдин!




«Мөнаҗәтне яза-яза…»


Мөнаҗәтне яза-яза,
Каләм тоткан кулым тала.
Күземдин канлы йәш ага –
Хәсрәтеңдин, әйа җаным!

Асыл кошны тотар идем,
Тирәк төбенә [лә] кунса;
Сагъәт саен күрәр идем,
Сән җаныйдин әмер булса.

Сәлам яздым сәнең артдин,
Сәне күрмәклекем сартын[377 - Сәне күрмәклекем сартын – сине күрмәклегем өчен.].
Иякләрең кызыл алтын –
Ушал кыйлмыш сәне Мәүля[378 - Ушал кыйлмыш сәне Мәүля – сине Ходай шулай яраткан.]!

Күн итекдер аягымда,
Көмеш йөзек бармагымда,
Йәшләр түгел – кан елаймын
Сәне сагынган чагымда.

Гозер сүзем шулдыр, җаный:
Бүтән йарга дашлап китмә;
Бу мөнаҗәт барып йиткәч,
Сүләшүгә мохтаҗ итмә.

Биек мәсҗед манарасы,
Ялтырыйдыр тәрәзәсе,
Бу дөньяда кауышмасак,
Утта янсын заманасы.

Иртә торып тышка чыкдым,
Кошлар очты оядин ла,
И җаныем, бергә сорыйк
Кауышмакны Ходадин ла…




«Бәнем җаным сәнең җаның имәсме…»


Бәнем җаным сәнең җаның имәсме,
Бәнем җаным сәңа кабул имәсме?
Сәнең җаның бәнем корбаным улсын,
Кулың – ястык, сачең юрганым улсын!




«Җөмлә гөлнең нуры китә…»


Җөмлә гөлнең нуры китә,
Сачак вакытлары үткәч;
Матур кызның кадре китә,
Егерме йәшенә йиткәч.

Җиһан багълары ки нурлана,
Җөмлә гөлләр сачак аткач;
Бәнем күңлем тынычланыр,
Сәнең куйн гынаңа яткач!




«Сурәтең дөшемә керер…»


Сурәтең дөшемә керер,
Дөшем эчрә күзем күрер:
Күз алдында биеп йөрер,
Терәп күксен[379 - Терәп күксен – күкрәген киереп.], идеб рәкъкас[380 - Идеб рәкъкас – биеп (төгәлрәк: биюче кебек итеп).].

Ки куркам бу сурәт-нәкъши,
Бер йиңел улмасын бәхши[381 - Бер йиңел улмасын бәхши – бер җиңел (төш) бүләге генә булмасын.],
Дивана булмасам яхши, –
Кидеп гакълым, булып гъәувас[382 - Гъәувас – суга чумучы (водолаз).].

Тагъ-таш, сәхралар кичеп,
Йитәр идем сәңа очып,
Ятыр идем сәне кочып,
Ки куйныңда булып гъәувас.

Гашыйк-мәгъшук табышубән,
Агызларны кабышубән,
Кочышубән, очышубән
Улышамыз икәү мәгъас[383 - Мәгъас – гөнаһлы.].

Иляһи, ошбу матурга
Нәсыйб ит бергә ятырга,
Үбеп агъзыны татырга,
Ки куйнында булып гъәувас!




«Ки бән яздым сәңа, җанкәм, ничә хат…»


Ки бән яздым сәңа, җанкәм, ничә хат,
Бәйан итдем ничә хатда ничә кат:

Оемагыл эчеп гъәфләт[384 - Гъәфләт – ваемсызлык.] шәраби,
Заигъ үткәрмә әйаме шәбаби[385 - Әйаме шәбаби – яшьлек көннәрен.].

И бәгъидә[386 - Бәгъидә – биредә: ерактагы кул җитмәс яр.], сәнең хәзер бу чакда
Үбеп-кочып сәүәр вактың кочакда.

Сафадин[387 - Сафадин – рәхәт чигүдән.] дөньяның зәүкъен[388 - Зәүкъен – тәмен, ләззәтен.] алырсың,
Гомернең үткәнен тоймай калырсың!

Ки былтырдан бире нишләп торамыз?
Нә файда әйләдек? Нә эш кырамыз?

Ки бән көтдем сәне, сән елны көтдең,
Бәнем чөн саргаеп, шәт, сән дә бетдең?!

Сәне сәүдем, тотышлый уңга ишдем,
Табып хәйлә, сән аны сулга сүтдең.

Бән әйтәмен, җитим диеп бу дуска,
Сән әйтәсең: «Йөри бу – гакълы кыска!»

Фәлянә, әй, сәне бик сәүде күңлем,
Сәнең күңлеңне белмәзмен, и сеңлем!

Мәхәббәтдин сәңа вар ирде дәрдем,
Сорарга бер тоташ нийәт идәрдем.

Ишеткәчдин, исем дә китде лә, ух:
Дидем, уф Алла, калдым алмыйча ук!

«Ух» ормакда янар икән йөрәкләр,
Дәуасын тапмады бик күп зирәкләр.

Табыла дөньяда бик күп кирәкләр,
Шәкерткә килгән кызлар тик сирәкләр.

Алар ташмы икән, әллә тимерме?
Гомердә бер генә йомшап, килерме?

Язып, ун хат җибәрдем йә егерми,
Укымыйсың микән, күзең йә күрми?

Язамын күп, эчемдин гамь бушар дип,
Бу күп сүз эчрә бер сүзем ошар дип.

Ки бән вардым сәне сөеп, алам дип,
Ки сән бәне кудың тиле малайдик.

Бу куганыңны сән сайма[389 - Сайма – санама, исәпләмә.] уенга,
Әгәр уйныйк дисәң, кил, кер куенга!

Үзең яхшы, китаб-Коръән укыган,
Ошыймы соң сәңа, җаным, бу куган?

Төсең-буең ишетеп, сәүдем, и Рух,
Йөзең күргәч, сагышыңдин дидем: «Ух!»

Мәхәббәтем шу тәкле сән сылуда:
Ух итәмен, сагынып, һәр сулуда.

Гаҗәб калдым, җаныем, бу эшемгә,
Һушым китәр, исем китәр һушымга.

Мәхәббәт белән янганга йөрәкләр,
Дәуасын тапмады бик күп зирәкләр.

Табыла дөньяда һәрбер кирәкләр.
Гыйшыкка дару юк диләр зирәкләр.

Гъәһеднамә[390 - Гъәһеднамә – килешү язуы.] итәр ирдем хатыңны,
Хатың эчрә әгәр күрсәм атыңны.

Йөрердем көндезен, кулымга алып,
Кичен ятыр идем, куйнымга салып.

Хода язган микән ошбу җиһанда
Күрешергә, сөйләшергә ниһанда[391 - Ниһанда – яшерен җирдә, аулакта.]?

Әй фәлянә, үлекмен – тергезә күр,
Бер аулакда үзеңне күргәзә күр!

Болай торганча икәү ары-бире,
Кушылаек икәүләп, китмә кире.

Килер булсаң, и матурым, сеңелкәй,
Сүземне тыңла, калдырма күңелкәй.

Әгәр дә килмәсәң, алдап йөретмә,
Сәүмәгәнеңне бер дә эчдә тотма.

И матурым, әгәрчә тартса җаның,
Бу дәкле катмасын ла бәңа каның!

Килермүсән? – Сүзеңне сүзлә тугъры,
Сүзе ялган кешене дирләр угъры!




«Уян гъәфләтдин, и җанкәм…»


Уян гъәфләтдин, и җанкәм,
Сафа сөр вакъты форсатда[392 - Вакъты форсатда – форсатлы вакытта, җайлы вакытта.];
Карыгач[393 - Карыгач – картайгач.], бу төсең калмас,
Көсүф алмыштый көрсәтдә[394 - Көсүф алмыштый көрсәтдә – каты суыктан кояш тотылган кебек (тоныкланып, нурсызланып) калганда.].

Йә бик шаянмы, шукмы сән? –
Килергә һич ашыкмыйсән.
Йә бүтәнгә гашыйкмүсән? –
Сүзең һич узмый рөхсәтдә.

Димә: «Ник язасың бик күп?
Эчең дә әллә пошамы?»
Ничә язсам да, и җанкәм,
Эчем ник бер дә бушамый?!

Вә йә күңлем кышын-җәен
Бу бәгъидә абыстаем[395 - Бәгъидә абыстаем – ерактагы абыстаем.],
Сагынып «ух» оран саен,
Кулым язарга кушами?

Бу халем тамаша кебек:
Тоташ көек, тоташ көек!
Ки һич дә күрмәгәндин үк
Җиһанда вакъты хушами[396 - Вакъты хушами – бәхетле вакытымны.]…




«Сәлам яздым сәңа, сәрвиҗәмалем…»


Сәлам яздым сәңа, сәрвиҗәмалем,
Сәламемне алыр булсаң, гүзәлем.

Морадың [вә] мәкъсудың бирсен Алла,
Хаталардин сәне сакла[сын] Алла.

Сәнең йөзең кояшдик нур икәндер,
Ходай сәне бәңа язган микәндер?

Сачең охшый Зөләйханең саченә;
Сәнең керфекләреңдин нур сачелә.

Язаеммы, җаныкаем, йитәрме?
Сәне алмай күңел гыйшкы бетәрме?

Сәне сәрбагъ[397 - Сәрбагъ – бакчалар «башлыгы»: бакчалар бакчасы, иң яхшы бакча.] эчендә гөл яратды,
Бәне сайрамага былбыл яратды.

Сәнең сайрамакың дидар[398 - Дидар – күрешү, очрашу.] өчендер,
Бәнем сайрамакым сән йар өчендер.

Кулың – ястык, сачең юрганым улсын,
Бәнем җаным сәнең корбаның улсын.

Надан ирне кияү итсәң үзеңә,
Кыямәт көн кара ягар йөзеңә.

Нә хурлыкдыр сәнең кебек матурга
Надан астында кыймылдап ятырга.

Сәнең вәгъдәң көтә-көтә, гүзәлем,
Өзелеп бетәдер бәнем үзәгем.




«Фиракъеңдин күземдә йәш корымай…»


Фиракъеңдин[399 - Фиракъеңдин – аерылудан, аерым торудан; синнән башка торудан.] күземдә йәш корымай,
Бән йөримен кичә-көндез оемай[400 - Оемай – йокламый.].

Иляһи, җөмлә гамгинне[401 - Гамгин – гамьле, моңлы, кайгылы.] шад кыйлгыл,
Ки гамедин бәндәне азад кыйлгыл.

Гозер кыйлып язам хәлемдин хәбәр,
Мәне гыйшык утыйга кыйлма грифтар[402 - Кыйлма г[е]рифтар – дучар кылма.].

Без гъәрибләр[403 - Гъәрибләр – монда: кимсетелгәннәр, өлешсезләнгәннәр.] йөзеңне күрсәк иде,
Билең кочып, ләбеңне сурсак иде.

Морадым, мәкъсудым бәнем, гүзәл, сән,
Нәчә елдин бирле эчем өзәлсән.

Тәмам гомрем сәнең һиҗреңдә әфкяр[404 - Сәнең һиҗреңдә әфкяр – синнән аерылуны фикерләүдә.],
Гамең берлән гъәриблекдә грифтар.

Йөземгә бак – тәнем, ике күзем сән,
Шикәр агъзыңни ач – ширин сүзем сән.

Фәрагъәт берлә[405 - Фәрагъәт берлә – тынычлык, гамьсезлек белән.] һич гашыйк ятармы?
Кеше рәхәт белә гашыйк итәрме?




«Сәнең күңлең, җаным, кемне көтәдер?…»


Сәнең күңлең, җаным, кемне көтәдер?
Көтеп юкны, газиз гомрең үтәдер.

Бу кадәр үк инәлеп, и җаный ла,
Сүзем тыңлап, йарым булсаң, ярый ла.

Әгәр дә тыңламасаң, и Фатыйма,
Үкенермен бу инәлгән хатыйма.

Гомер буенча хәсрәткә саласың,
Ничек итим, эчем өзеп аласың.

Сагынып егъласы булсам гомергә,
Эчем янып, дүнәр кара күмергә.

Егъларга каламын йөрәк канилә[406 - Канилә (каны илә) – каны белән.],
Җаный ла, и җаный ла, и җаный ла!

Җаныем ла диеп хәсрәт йийәргә[407 - Йийәргә – ашарга.],
Нигә ташладың, и җаным, дийәргә.

Үкенечкә генә туган икәнсең,
Бәңа хәсрәт өчен булган икәнсең.

Сәне сәүгән идем җаным-тәнемлә,
Нидән ташладың, и җаным, бәне лә?

Исемә төшәсе булсаң ялан бик,
Халем мөшкил булыр, җаный, яман бик.




«Кулым йитмәс, ки тотсам, йар, үзеңне…»


Кулым йитмәс, ки тотсам, йар, үзеңне,
Күзем йитмәс, ки күрсәм, йар, йөзеңне.

Бәнем халемдин аңа һич хәбәр юк,
Ки бу дәрдемдин аңа һич әсәр юк.

Әйа җаным, сәне кайдин табармын?
Мамык берлән нәчек утны янармын?!

Бән бичара сәне кайдин күрәрмен?
Чыкмыйча утыңызда күп йөрәрмен.

Сәнең дидареңә[408 - Дидар – күрешү, очрашу.] мохтаҗ булыпмын,
Тәкый гыйшкың утынга янып-көепмен.

Мөнәүүәр[409 - Мөнәүүәр – нурлы, якты, балкып торган.] җәмалеңчөн басты кайгу,
Бәңа сәнсез ошбу җиһан карангу!

Җәмалеңне күреп хәйран булыпмын,
Сәне күрмәк өчен гирйан[410 - Гирйан – елаучы, күз яше түгүче.] улыпмын.

Көчем юкдыр хәрәмеңә[411 - Хәрәм – тыелган нәрсә; гаиләдә ят кешеләр өчен тыелган урын (хатын-кыз өчен билгеләнгән урын, бүлмә).] йитәргә,
Илкем[412 - Илкем – кулым.] йитмәй сән җаныйны тотарга.

Йөзең күрергә теләймен, үзеңне,
Билең кочып сүләшергә сүземне!..




«Гаҗәб ләтыйфәдер…»


Гаҗәб ләтыйфәдер[413 - Ләтыйфә – гүзәл, күркәм, нәфис.] җисмең,
Ки белми ничек[дер] исмең;
Йөрәгем, бәгърем и кисдең,
Ки күргәзеп кәмаляти[414 - Кәмаляти – камиллекне.].

Билең нечкә, буең һәм төз,
Тәнең саф, гүйәки ак бүз;
Әгәр дисәң дә сән бер сүз,
Укыр идем йөз айати[415 - Айати – аятьләрне (догаларны).].

Гаҗәбдер ки билең анчә,
Ләбең[416 - Ләбең – иренең.] ләгъел, дешең гъөнчә[417 - Гъөнчә – чәчәк бөресе.];
Юк ирде күрдекем бончә,
Күрүбән күп кәмаляти.

Үзең сылу, йөзең күркәм,
Нәчә дисәм дә улыр кәм;
Язарга фәһм[418 - Фәһм (фәһем) – аң, аңлау, төшенү.] йитмидер һәм
Кәгазь, кара, мәкаляти[419 - Мәкалят – мәкаләләр; бу очракта: сөйләр сүзләр.].

Кашың кара сызылмышдыр,
Дешең йинҗү дезелмешдер,
Йөрәк-бәгърем өзелмешдер
Гыйшык дотып сәңа катый.

Сачең кара ирер төндик,
Сачең ара йөзең көндик;
Улыбмын имди Мәҗнүндик,
Идеп гыйшык хыйаляти[420 - Хыйаляти – хыялыйларча.].

Сәнең өчен, әйа җаным,
Тәнемдә калмады каным;
Бетебдер дәрде-дәрманым,
Күрәчәк[421 - Күрәчәк – күргәч.] ошбу халяти.

Әйа җаным, кызыл алмам,
Ки сәндин күңлеми алмам;
Килүрсән – гайрени алмам,
Идеп сәңа макаляти!


* * *

…Колак салып ишет, җаным,
Идәем бер хикәяйәти…

Яратыбдыр сәне ул Хакъ,
Кызыл йакут кеби һәм ак
Йөзеңә салды күп рәүнәкъ[422 - Рәүнәкъ – яктылык, нур.],
Идүбән күп ригайәти[423 - Ригайәти – ригайәтне: олылауны, игътибарны.].

Йөзеңне әйдәде гөлтик,
Сачеңне кыйлды сөнбелтик,
Ауазың итде былбылтик,
Идеп фазли гъинайәти[424 - Идеп фазли гъинайәти – фазыйльлекне (өстенлекне, камиллекне) бүләк итеп.].

Сылу әйләде үзеңне,
Тулан ай итде йөзеңне,
Идеп нәргистәй күзеңне
Мөдәүвирсез бигайәти[425 - Мөдәүвирсез бигайәти – бик тә туры карый торган.].

Кашыңны әйләде кара,
Ачык кыйлды ике ара,
Һилялә охшашы вара[426 - Һилялә охшашы вара – айга охшашлыгы бар.], –
Чигелмеш биниһайати!

Йөзең биңзәр тәмам айа[427 - Биңзәр… айа – айга… охшаш.],
Күрәнләр хур кеби сайа[428 - Сайа – саный.];
Сәңа охшашлы, әйт, кайа? –
Яңылдым бер бу айати.

Йөзең охшар кызыл гөлә,
Йөзеңдин нурларың агыла,
Күрәчәк күзләр чагыла,
Көнәш кеби шәрайати[429 - Көнәш кеби шәрайати – шартлары (сыйфатлары) кояш шикелле.].

Күзең гәр кешегә бакылыр[430 - Бакылыр – багылыр: төбәлер, карар.],
Күзеңдин утларың чакылыр,
Кәлүбән сөрмә якылыр, –
Кидәрер һәм бу сагъәти[431 - Кидәрер һәм бу сагъәти – бу сәгатьләрдә һәм җуяр (шунда ук юкка чыгар да).].

Ки ак йакут кеби балкып,
Ике садрең тора калкып,
Ки күлмәк үтәли балкып, –
Нуры улыр галямати!




«Мөбарәк къамәтең хубий…»


Мөбарәк къамәтең хубий[432 - Къамәтең хубий – буй-сының гүзәл.],
Үзең мәхбүбләрнең хуби[433 - Хуби (хубы) – яхшысы, әйбәте, матуры.],
Ки тугаймусың күби[434 - Тугаймусың күби – күпләп, күп булып туганмысың.]? –
Бу галәм бәрчидә нәбат[435 - Бу галәм бәрчидә нәбат – бу галәм яшеллек (гөл-чәчәк?) белән тулы.]!

Кашың карасыдин сәүдем,
Ки күрмәен сәне сәүдем.
Җанка… суйдым (?),
Вә илля соңрада һәйэат[436 - Вә илля соңрада һәйэат – әмма соңында үкенеч.].

Сәнең исмең зикер әйләп[437 - Зикер әйләү – искә төшерү, кабатлау, гел истә тоту.],
Сыйфатыңны фикер әйләп,
Ки һушың гакълыми бәйләп,
Вә илля соңрада һәйэат!




«Сөйгәнемгә инанмасаң, Бәдига…»


Сөйгәнемгә инанмасаң, Бәдига,
Ни әйтерсән йөземдәге сарига?

Инәлә белмәдем сәңа, күрәсең:
Итеп мәхрүм, ишегеңдин сөрәсең.

Бәдига, ник болай мәңа катасың[438 - Катасың – катысың.]?
Бәнем күз йәшемә ничек батасың?

Әгәр чәнди[439 - Чәнди – монда: моның кадәре, моның тикле.] мәне мәхрүм итәрсән,
Күрәек, нинди егеткә китәрсән!

Мәхәббәт булмасын барган йиреңдә,
Сафалар[440 - Сафалар – рәхәтләр.] сөрмә һич барган иреңдә:

Болыттик кайгылар башыңа ягъсын,
Тәәссефтин[441 - Тәәссефтин – үкенечтән.] күзеңдин йәшләр аксын!

Йә тап булгыл ки бер залимгә хун-хар[442 - Хун-хар – канечәр.],
Йә бер зәнки[443 - Зәнки – тупас, кырыс, мәрхәмәтсез.] кеби астында бул хар[444 - Хар булу – хур булу.]!

Этен сөргәндәй кусайде[445 - Кусайде – куса иде.] катындин,
Җәфа күрсәтсәйде[446 - Күрсәтсәйде – күрсәтсә иде.] көндәш хатындин!

Йә, сөйәмен дип алдап, бер мут алсын,
Утырыр йиреңне, баргач, ут алсын!

Җәмалең[447 - Җәмалең – матурлыгың, гүзәллегең.] күрсәйде кара төтендик,
Мөбарәк йөзеңи хурлап этендик!

Мөбарәк күксиңә[448 - Күксиңә – күкрәгеңә, түшеңә.] мендергәнеңне,
Күңел алып сөеп көлдергәнеңне.

Тәваззигълык итәнләрең йөз анча[449 - Тәваззигълык итәнләрең йөз анча – йөзләрчә түбәнчелек итүләрен.],
Берин күрмәсә иде ул тузанча!

Йә онтылсаң иде сән кала-кала,
Йә тап булсаң иде бер ак сакала!

Мыекы санысчайде михе әлимтик[450 - Михе әлимтик – кайгы кадагы шикелле.],
Агыз-йары тоелсайде хәмимтик[451 - Агыз-йары тоелсайде хәмимтик – авыз тарафы тоелса иде тирләгән кебек.].

Сулышы килсәйде баде сәмумтик[452 - Баде сәмумтик – сәмум җиле шикелле.],
Кирәкле әгъзасе булсайде мумтик[453 - Мумтик – мум шикелле, балавыз шикелле.].

Уенны уйнай алмасдин уенча,
Ки моктандырсайде[454 - Моктандырсайде – интектерсә иде.] гомре буенча.

Бәдига, рәнҗемә: каргадым уйнап,
Хатерең калмасын юк фикри уйлап.

Сәңа килеп бу кайгылар, бу дәмләр,
Мәңа шул хәлдә юктыр яхшы дәмләр[455 - Дәмләр – вакытлар; сулышлар.].

Йөреткәнгә якын булдым йүләргә,
Юк ирсә ярамас болай сөйләргә.

Нидән үфкәлисәң мәңа, Бәдига?
Нидән биздең, нә эш булды, зәригъә[456 - Зәригъә – монда: яшь кыз (асылда: үсенте).]?

Күземнең рәушане, җаным Бәдига,
Төшәр бер көнге сүз күңлең йадига[457 - Күңлең йадига – күңелең хәтеренә.].

Колак салдым сораган ул үләткә,
Йәрәштермә, дидем, надан егеткә!

Кийәү итсәң надан ирне үзеңә,
Кыямәтдә кара якар йөзеңә.

Матур булсаң да, баргачдин наданга,
Керәлмассән гомер буенча санга.

Бу дөньяны беләсән һич, Бәдига,
Вәфасы юк, зәуаледер сәригъә[458 - Вәфасы юк, зәуаледер сәригъә – ышанычы юк, ә бетүе исә тиз.].

Беземтик килде күп гашыйкы-мәгъшук,
Тора торгачтан ук һәб[459 - Һәб – барысы да, һәммәсе.] булдылар юк.

У[460 - У – ул.] Тәймус шаһ кызы ирде Зөләйха,
Ничә ел егълайуб, итәрде нәүхә[461 - Итәрде нәүхә – зар елар иде.].

Дир ирде, сагынып, һәр дәмдә «уф!» дип,
«Йосыф лә! И Йосыф лә! И Йосыф!» – дип.

Ахир бер көнне ул мәкъсудка ийтде:
Тереклек итде бергә, үлде-китде.

Мисъри шаһ[462 - Мисъри шаһ – Мисыр шаһы.] угълы Сәйфелмөлек дә
Ничә ел йөрде хәсрәтдә, көекдә.

Дир ирде: «Ник ишетмисән, сәригъәм[463 - Сәригъәм – ашыгучым, сабырсызым.],
Бәдигам лә, Бәдигам лә, Бәдигам!»

Адашыңны алып, мәкъсудка йитде,
Сафалар сөрде һәм дөньядин үтде.

Дәхи Мәҗнүн, тотып күп гыйшкы-мәйле,
Дәйүр ирде: «И Ләйле лә! И Ләйле!»

Дәхи борын заманда үтде Фәрһад,
Ки Ширин атлы кызчөн итде фөрйад[464 - Итде фөрйад – елады, агълады.].

Барысы да җиһанга килде-кичде,
Бу дөньядин ахир бер көнне күчде.

Ки мән дәхи бу арага тезелдем,
«Бәдигам!» – дип өзелдем лә, өзелдем!

Буш үткәрмә, Бәдига, бу бәһари[465 - Бәһари – бәһарне: язны.],
Матур чаклари һәм ләйле-нәһари[466 - Ләйле-нәһари – төн һәм көннәрне.].

Ки гыйш-гыйшрәтдә булубән бу чаклар
Сафалар сөрәдер бик күп кочаклар.

Бу дөньяга таянмау, и Бәдига,
Вафасыздыр, зәуаледер сәригъә[467 - Вафасыздыр, зәуаледер сәригъә – ышанычсыздыр, ахыры (бетүе) исә якын (тиз үтүчән).].

Баралсаң мәндин артыкка ярый ла:
Сәнеңтик сайлаган – сазга тарый ла!

Җәмалең берлә мактанма, Бәдига,
Ки бәндәсән: ничекдер ул талигъә[468 - Талигъә – бәхет.]?

Җәмал дәхи китә торган буяутик,
Китәр тиздән кояш төшкәч кыраутик.

Мәни ташлап, күтәрмә бер дә борның:
Йәшем төшсә, һич уңмас барган урның!..




«Сәламулла күземнең карасыйга…»


Сәламулла[469 - Сәламулла – Алланың сәламе.] күземнең карасыйга,
Җигәргүшәм[470 - Җигәргүшәм – бавырым кисәге, бәгырем.], йөрәгем парәсыйга.

Ике күзем нуры, җаным Бәдига[471 - Бәдига – күркәм, гүзәл, тиңсез; татлы телле; хатын-кыз исеме.],
Тәнем, рухым, рәуанем мәкъсадыйга[472 - Рәуанем мәкъсадыйга – юнәлешем максатына.].

И фәлян иленең шәмсе вә маһы[473 - Шәмсе вә маһы – кояшы һәм ае.],
Ничек тими сәңа гыйшкымның аһы?

Исем китәр ки сән абызтутыйга:
Бәне салдың Зөләйханең утыйга.

Һауаланган булып, гакълымны йуйдың[474 - Йуйдың – җуйдың.],
Бәне мәхрүм идеп хәсрәткә куйдың.

Һауаланган сәнең кебек ничәләр,
Егълып, гомре вар[475 - Гомре вар – гомере барынча, бар гомеренә.] хәсрәт чигәләр.

Кеше үз-үзенә гәр салса бәла,
Җиһан халкы җыелса, белмәс ала[476 - Җыелса, белмәс ала – җыелса да, ала белмәс (бәладән ала алмас).].

Сәне белгән идем тугъры үземдик,
Сүзеңә дә инандым үз сүземдик…

Сәнең сүзең икән ялган катышлы:
Күңелгә булмады бик үк ятышлы.

Бәне ничек ишегеңдин сөрәсең?
Үзең дә һәм аны бер-бер күрәсең:

Сәнең кебек күтәргәнләр борынны
Сирәк буладыр уңдырган урынны.


* * *

Баралсаң бәндин артыкка – ярый ла,
Сәнеңдик сайлаган – тазга тарый ла.

Бәне ташлап, күтәрмә бер дә борның,
Йәшем төшсә, ки һич дә уңмас урның.

Йә алдалап, үзеңне бер мут алсын,
Утырыр йиреңне, баргач, ут алсын!




«Сәламулла йөрәгем парәсыйга…»


Сәламулла йөрәгем парәсыйга,
Тәнем рухы, күземнең карасыйга.

Сәлам, и куәти рухы рәуаным[477 - И куәти рухы рәуаным – и җанымның ургылып торган куәте.],
Сәлам, и дилбәри җан-у-җиһаным[478 - И дилбәри җан-у-җиһаным – и җан һәм дөньялыгымның иясе (гүзәл хуҗасы).]!

Сәлам, и миһербани дилнәуазем[479 - И миһербани дилнәуазем – и миһербанлы (шәфкатьле) күңел юатучым.],
Сәлам, и бостанә сәрвийе-назем[480 - И бостанә сәрвийе-назем – и бакчалардагы назлы сәрвием.]!

Сәлам, и лаләи руй гөлгъөзарем[481 - И лаләи руй гөлгъөзарем – и лалә йөзле алсу йөзем.],
Сәлам, и куәти җан-у-бәһарем[482 - И куәти җан-у-бәһарем – и җанымның һәм (тормыш) язымның куәте.]!

Бәңа сәнсез бу эчкәнләр кызыл кан,
Бәңа сәнсез ачыйгъ ирер сөчек җан.

Бәңа сәнсез газаб ирер бу рахәт,
Бәңа сәнсез йөрәкдә мең җәрәхәт.

Бәңа сәнсез хәрәм ирер бу сохбәт[483 - Сохбәт – сөйләшү, әңгәмәләшү, серләшү.],
Бәңа сәнсез бу сохбәтләр чү михнәт[484 - Чү михнәт – михнәт шикелле.].

Бәңа сәнсез мөсыйбәтдер[485 - Мөсыйбәтдер – бәхетсезлектер.] мәгъишәт[486 - Мәгъишәт – тормыш, яшәү, тереклек.],
Бәңа сәнсез мәгъишәтләр мәшәкъкъәт.

Сәнең гыйшкың белә ахир үләрмен,
Фиракъең[487 - Фиракъең – аерым булуың, аерым торуың.] утыйда әксәр[488 - Әксәр – бик, күп, көчле.] көйәрмен.

Кыйлыбдыр такъәтем такъ иштийакың[489 - Кыйлыбдыр такъәтем такъ иштийакың – сиңа көчле мәхәббәтем теләге тәкатемне (сабырымны) җуйды.],
Ки үртәр хәстә җанымны фиракъең.

Эчәрмен ширбәти һиҗран[490 - Ширбәти һиҗран – аерылу ширбәте.] һәмишә,
Фиракъида күзем гирйан[491 - Күзем гирйан – күзем йәшле.] һәмишә.

Сәнең йадың[492 - Сәнең йадың – сине йад итү белән.] белән гөлзар[493 - Гөлзар – гөлбакча, чәчәклек.] ачылыр,
Сәне күрмәй йөрәкдә кан сачылыр.

Мән, и бидил[494 - Бидил – шәфкатьсез, каты бәгырьле.], сәне къәндин[495 - Къәндин – кайдан, кайда.] күрәрмен? –
Фиракъең утында бисйар көйәрмен[496 - Фиракъең утында бисйар көйәрмен – синнән аерылу утында бик көярмен.].

Сәламулла йөрәкем парәсыйга,
Тәнем рухы, күземнең карасыйга!




«Каләм язды бераз монча кәлями…»


Каләм язды бераз монча кәлями[497 - Кәлями – кәлямне: сүзне.],
Кабул идеп ала күргел сәлами.

Боны яздым сәне гайәт сәүгәндин,
Ки гыйшкың утыйла эчем көйгәндин.

Гафил улма, сүзем тот, и нигярем[498 - Нигярем – гүзәлем, чибәрем.],
Ике гыйшык онытмас бере-берен.

Мәгъшукый җан, күзләрем күрде сези,
Шул замандин хәйран әйләде бези.

Күзләрем күрде – сезә улдым биһуш,
Имди сәнсез күңлем һич улмаз хамуш[499 - Хамуш улмаз – телсез, тыныч булмас.].

Җәмалең хур кебидер, күзләрең нур,
Кыйла күрмә висалеңдин[500 - Висаль – кавышу, күрешү, очрашу.] бәни дур[501 - Дур – ерак.].

И җаным, кыйл бәнем сүземи кабул,
Шаде-харәм[502 - Шаде-харәм – шатлыклы; күңелле.] әйләгел, кыйлма мәлүл[503 - Мәлүл – күңелсез, боек; кайгылы.].

Әйа мәхбүб[504 - Мәхбүб – сөекле, сөйгән яр.], тутый кош сән җиһанда,
Бәнем илә күрешсәнә ниһанда[505 - Ниһанда – аулакта, яшерен урында.].

Күңелдин чыккусы юкдыр хыялың,
Дәрига[506 - Дәрига – үкенеч, кызганыч.], күрмәдем ширин җәмалең.

Сәлам улсын сәңа, фәлян, ки бәндин,
Ки мондин соң көтәрмен мән дә сәндин.

Робагыйлар чыкарып яздым хатый,
Язмаз ирдем бу хатымны – гыйшкым катый.

Мәгъшукый җан, сән кабул кыйлсаң бәни,
Җан-дилилә[507 - Җан-дилилә – җан-күңел илә.] бән кабул кыйлдым сәни […]

Ирсаль әйләдем[508 - Ирсаль әйләдем – җибәрдем, күндердем.] сезгә бән бу хатый,
Тауил гомер рузый кыйлсын Ул бакый[509 - Тауил гомер рузый кыйлсын Ул бакый – Ул (Алла) мәңгелек озын гомер бүләк итсен.] […]

Фида улсын сәңа һәм җөмлә малым,
Дәригъ итмәм[510 - Дәригъ итмәм – кызганмам.], теләсәң дәхи җаным.

Ошбу хатка исмеңезне язмадык,
Язар ирдек, гайреләрдин базмадык.

Мәгъшукый җан, сәнең исмең, фәлянә,
Сәне бәңа рузый кыйлсын[511 - Рузый кыйлсын – бүләк итсен, багышласын.] бер Алла.

Бу сүзләрдин морад нәдер – аны бел,
Сәүәр ирсәң, ишарәтне бәйан кыйл.

Ошбу сүзне халка изһар әйләмә[512 - Халка изһар әйләмә – халыкка белдермә.],
Хатыңызны бездән ниһан әйләмә[513 - Ниһан әйләмә – яшереп тотма (ягъни: безгә җиткез).] […]

Кабул күрсәң, хатыма каршы хат яз,
Кабуллыкны эчендә аңлатып яз.

Әгәр япсаң[514 - Япсаң – яшерсәң (капласаң).] кешенең бер гайбене,
Ходай япкай сәнең һәм гаебеңне.

Гөнаһ, гаеб – бәндә[ләр]нең эшидер,
Кирәк кызлар, кирәк егет эшлидер…




«Бу хатымны кабул итеп аласың…»


Бу хатымны кабул итеп аласың,
Кабул итсәң, читен өзеп каласың.

Сәнең өчен аһе-ваһ органларым,
Бер күрергә тилмереп торганларым!

Каным, сәүгән йөрәгем парәсе сән,
Тәнем рухы, күземнең карасы сән.

Хода язсын мөкъәддәр[515 - Мөкъәддәр – тәкъдир, язмыш.] каләмендә:
Кауышдырсын бу дөнья галәмендә.

Кыяфәтең, сыйфатың суда кондыз,
Үзең былбыл, күзең мисальдә[516 - Мисальдә – чагыштыруда.] йолдыз.

Сәнең дәрдең белән даим йөримен,
Сәнә күргәч, сары майтик эримен!

Сәнең дәрдең билә булдым герифтар[517 - Герифтар – дучар.],
Хода кыйлса иде сәне, гүзәл йар!

Сәнең буең Ак Иделнең камышы,
Сүләгән сүзләрең былбыл тауышы.

Сәнең өчен акыздым күздә йәшем,
Бу хәсрәтдин чыкар микән бу башым?!




«Гүзәлсән мисле алмадый…»


Гүзәлсән мисле алмадый,
Җәмалең күңелем алдадый,
Түзәр халем калмадый, –
Нитәен бән бу бәляне?!




«Ишет хотбә гыйшыклык мөнбәрендән…»


Ишет хотбә гыйшыклык мөнбәрендән:
Бәйан идәм мәхәббәт гъәнбәрендән[518 - Гъәнбәр – хуш исле үлән; мәхәббәт гъәнбәрендән – мәхәббәт ароматыннан.].

И җаныем, бәне ташлыйсың, ахры,
Беленәдер сүзеңнең рәһбәрендән[519 - Сүзеңнең рәһбәрендән – сүзеңнең сөрешеннән.].




«Бән сезләрә бер сүземне…»


Бән сезләрә бер сүземне
Йад итәлем, ки аңлагыл,
Колак дотып бу сүземне
Ихлас берлә [ки] дыңлагыл.

Әй нигярем[520 - Нигярем – гүзәлем, чибәрем.], теләгел сән
гыйлем йарны,
Үзеңә эзләйүбән
алгыл аны.
Гүйә очкан кош кебидер
гыйлем кеше,
Күп мәшакъкать берлә тотар
аны кеше.

Кулыңдан сән аны куйма,
Онытып, гыйльмеңне йуйма[521 - Йуйма – җуйма.],
Гыйлемлек кошыный суйма, –
Сәңа булгай разый Алла.

Табар булсаң гыйлем ирне,
Ки муафикъ булыр йарны;
Бу үгетне тотар булсаң,
Сәңа булыр разый Алла.

Үзең наданлара катма,
Гыйлемлекне суга атма,
Тутый берлә ки карганы
Килтереп бер ивгә[522 - Ивгә – өйгә.] япма.

Надан ир малына кызма[523 - Кызма – кызыкма.],
Алар сари[524 - Сари – таба.] кулың сузма,
Каралык көенә йөзмә, –
Ки булырсән гъисйан Алла[525 - Гъисйан Алла – Аллага каршы баш күтәрүче.].

Надан ирне көтеп алмак,
Ирүр мөшкел кочып ятмак;
Аның малын утка якмак –
Нәданә гъәсъбәи Алла[526 - Нәданә гъәсъбәи Алла – белмәгәнгә Алла әҗере (җәзасы).].

Кирәк малын утка якмак…
Аның чөн хәсрәтә калмак…
……………………………………….
………………………………………..

Наданга үз буең сонсаң,
Үзең аңа мотыйгъ булсаң[527 - Мотыйгъ булу – буйсыну, баш ию.],
Аңа разый булыр исәң,
Сәңа разый имәс Алла!

Разый булып, ата-ана
Бирәм дисә ки наданга,
Алар ризалыкы өчен
Гомерлек хәсрәтә калма.

Дигел анлара бу сүзне,
Бакып анлара дөз күзне[528 - Бакып анлара дөз күзне – аларга күзне туры төбәп.]:
«Ятыр катыңда кискәдәй,
Бирүбән тын ки мичкәдәй!»

Оялмасана, и җаный,
Дигел анлара сән аный;
Оялып хәсрәтә калсаң,
Разый ирмәс сәңа Алла.

Ике мәгъшук бергә кушла –
Ефәк булып ки ишелә,
Кәлүб куйнына ки керсә,
Нәсыйб итеп, кушып Алла.

…………………………………………..
………………………………………….
Муафикъ кулларын салса,
Гүйә разый аңа Алла.

Кушылып [бу] ике җаный,
Ки белеп хөкме уганый[529 - Хөкме уганый – Ходаның хөкеме.],
Ки мондан яхшысы къәный[530 - Къәный – кайда.]? –
Бу дорур ризаи Алла.

Бу икеләре гыйлем булса,
Белүб андай гамәл кыйлса,
Ки галимнең кулун алса, –
Булыр и һөдаи Алла[531 - Һөдаи Алла – Алланың тугры юлы.]!

Сүзем тотып ки ал гыйбрәт,
Ярин[532 - Ярин – киләчәктә, алда.] сәңа булыр рәхәт,
Бу эшләрдер сәңа гыйбрәт, –
Сәнеңчөндер җәннәти Мәүля[533 - Мәүля – хуҗа, ия; монда: Алла.].

Гыйлемдән ки йөз дүндермә,
Гыйлем чырагын сүндермә,
Аңа чытык йөзең вирмә, –
Разый булыр сәңа Алла…

Салур андин түбән башны,
Чытар йөзи, күзне-кашны,
Ачылып хатнына дәшми, –
Көлеп бакмак аңа къәный?

Каралык къәлбене[534 - Къәлбене – йөрәген, күкрәген, күңелен.] баскан,
Агыр балта биленә аскан,
Юан-юан агач кискән, –
Арыгач уйнамак къәный?

Арыгач ачылып тормаз,
Үзе йәш, ултырып тормаз,
Хәлалене күзе күрмәз, –
Торыр килеш карап аный.

Йәнә ул дәмдә[535 - Ул дәмдә – шул мизгелдә.] кич булгай,
Кәлүб түшәккә ултыргай,
Хәлаленә моны айгай[536 - Айгай – әйткән, әйтер.]:
«Дийәен бән, ишет моный.

Дийәем бән, сән ишеткел,
Кәлүб аякымны чишкел,
Үгетне бу онытмагыл:
Кибәргә пичкә сал аный».

Китәндәй[537 - Китән – мамыктан, киндердән эшләнгән ак тукыма.] ак беләкләрен,
Кәлүб ул сызганып анда,
Чишеп алыр аякларын,
Алып пичкә салур аный.

Наданның хале бу улгай,
Чабатасына туфрак тулгай,
Оекы һәм кара булгай, –
Чыкуб хатун кагар аный.

Йәнә сузар аякыны,
Ки тартырга оекыны,
Коеп тузан увакыны[538 - Тузан увакыны – тузан вагын (увак – уалу).], –
Буянурсән йәнә, җаный.

Бу мескин чыкубән какгай,
Ки әле туфракга баткай,
Керүбән катында яткай, –
Торып да ул үбәр аный.

Кияр аякына лапта[539 - Лапта (лапти) – чабата.],
Аны киеп йөри таптап,
Көйдермәгел берүк утка,
Әгәр салса кибәргә аный.

Киеп лапталары тузгай,
Кадерсез гомре, бел, узгай,
Ишетеңез моны сез, һай, –
Ахирәт эстәмәк къәный?

Аякы, тубыкы бәйләнгәй,
Йите кат киндерә әйләнгәй,
Кәзеб[540 - Кәзеб – ялган.] сүзләргә бәйләнгәй, –
Басубән гъәфләти аный.

Надан [дин] хур дәхи барму,
Бу сүзгә сүз дәхи барму?
Галимне хур күргәнләргә
Ходаның рәхмәте къәный?

Ни мәгъкульдер моный күрмәк,
Гыйлем кызны нәданга вирмәк,
Гыйлем егет наданны алмак,
На мәгъкульдер дидем аный.

Әгәрчә ир галим улса,
Хәлял кәсеб: иген иксә,
Возу кыйлып[541 - Возу кыйлу – тәһарәт алу.], намаз кыйлса,
Ушал ирдер ки рәхманый[542 - Рәхманый – рахманныкы, ягъни Алла юлындагы кеше.]!

Намаз кыйлса, алып таһрәт,
Булубән анда ул шөһрәт;
Бу эшләргә йөзең үгрәт –
Булырсән чөн ки рәхманый.

Зирагъәтдән[543 - Зирагъәт – игенчелек, иген игү.] әгәр кайтса,
Тиз үк хәляленә әйтсә,
Ки комганга суын салса:
«Намазга вараем, җаный!»

Кәләше анда су койса,
Торубән һәм возу кыйлса,
Намазга мәсҗедә варса,
Ки мондин яхшысы къәный?

Ки бәгъзеләр надан булса,
Галимләргә коллык кыйлса,
Тагъәт[544 - Тагъәт – буйсыну (Аллага); дини йолаларны үтәү.], коллыкны күп кыйлса,
Галимләрдин сайуң[545 - Сайуң (санаң) – санагыз.] аный!

Берәүләр гәр галим булса,
Кяһиллек[546 - Кяһиллек тагъәте – ялкаулыкка, үшәнлеккә баш ию.] тагъәтен кыйлса,
Үзе кешегә «кыйл» дисә,
Монафикъ[547 - Монафикъ – икейөзле.] дип белгел аный.

Әгәр хөкме Хода улса,
Галим бер дөхтәри[548 - Дөхтәри (дөхтәрне) – кызны.] алса,
Үзенең нәсыйбы улса,
Ниләр дийәм – ишет аный!

Дәйүр: «Җаный, бирү килгел,
Оекым, читекем алгыл,
Килеп янымда ултыргыл, –
Кушылдырды бези Алла!»

Укыгай ул торып намаз,
Кыйлып ул мәүляйа нийаз[549 - Мәүляйа нийаз кыйлу – Ходага ялвару.]…
………………………………………
Дир ул хәмед-сәна кыйлса[550 - Хәмед-сәна кыйлу – мактау, олылау сүзе әйтү.],
Аңа хушнуд[551 - Хушнуд – риза, канәгать.] булыр Алла.

Дәйүр: «Җаный, тиз үк булсаң,
Самавыр ярагын[552 - Ярагын – әзерлеген.] кыйлсаң,
Китереп сөфрәйә куйсаң,
………………..будыр җаный».

Дилваз[553 - Дилваз – яхшылап, матур итеп.] ярагыны кыйлып,
Бер-беригә күз[ен] салып,
Ки чәйнеккә чәен салып,
Диеп ул: «Әлхәмделилла,

Кушылдырды бези мәүля,
Китер бал, чәй, лимун тагы,
Куең һәм сөфрәгә[554 - Сөфрә – ашъяулык.] аный…
……………………………………»

Утырыр ике[се] алда,
Самавырны алып алга,
Сузарлар кулларын балга, –
Ки мондин яхшысы къәный?..

Салубән күзләрә күзне,
Тәбәссем[555 - Тәбәссем – елмаю.] берлә дир сүзне,
Көлешеп дийәрләр сүзне:
«Ки кушды безне ул мәүля!»

Галим булса, булыр дәүләт,
Нәдан [булса], булыр зилләт[556 - Зилләт – түбәнлек, белемсезлек.],
Әгәр сән эстәсәң гыйззәт,
Дигел [сән]: «Бир[ер] ул, Алла!»

Наданга сән әгәр варсаң,
Берәүне сәүмәен алсаң,
Ки бер гъише нуш кыйлсаң[557 - Гъише нуш кыйлсаң – типтереп калсаң (алдануны татып карасаң).] –
Ки үлмәкең ирүр әфзаль[558 - Әфзаль – өстен.].

Гыйлем йарны сәүеб алсаң,
Аның илә самит торсаң[559 - Самит торсаң – кычкырышсыз, ягъни тыныч торсаң.],
Ике мәгъшук гомер сөрсәң –
Бусыдыр, бел, җаный, әүля!

Ки наданга берәү бармак –
Үзене зиндана салмак,
Ки хәсрәтдер уйлә[560 - Уйлә – шулай.] кыйлмак, –
Ки кушмасын берүк Алла!

Хода кушса ушал йарга,
Мәхәббәт дөкәнсә[561 - Дөкәнсә – бетсә.] анда,
Аның илә мосахибдән[562 - Мосахибдән – иш һәм әңгәмәдәшлектән.]
Ки әфзаль зиндани, Алла.

Мәхәббәт йебе киселсә,
Әгәр салкын йиле иссә,
Ки дә әйтсен ушал дәмдә[563 - Ки дә әйтсен ушал дәмдә – әйтсен ки шул чакта.]:
«Сыгынырмын сәңа, Алла!»

Үз-үзеңә моны сүзлә,
Ки дәрман дәрдеңә[564 - Дәрдеңә – чиреңә, кайгыңа.] эзлә,
Китәр юлыңны сән эзлә, –
Үзеңә тиң бирүр Алла.

Өзелеп, егълайу калсын,
Үзедик мәҗнүнне алсын,
Малы-мөлке ута янсын –
Котылдырсын берүк Алла!

Сәүешмәклә кулын салмак,
Ки ләбендән пусә кыйлмак[565 - Пусә кыйлмак – үпмәк, үбү.],
Аның нәхренә[566 - Нәхренә – муенына.] кул салмак
Ирүр, бел, ләззати алма[567 - Ләззати алма – алма ләззәтләре.].

Ки галимдәй хәбәр килсә,
Ата-анаң аңа вирсә,
Мәһәрә[568 - Мәһәрә – мәһәргә.] керәнләр салса, –
Аны кабул әйләгел, җаный!

Әгәр сән наданга варсаң,
Барып таш бота керсәң,
Мәхәббәтсез билә торсаң –
Суган булыр сәңа алма!




«Колак тотып ишет, җаный…»


Колак тотып ишет, җаный,
Идәем бер хикяйәти,
Сәңа гашыйк улып тәкый, –
Фида җаным сәңа, җаный!

Яратыбдыр сәне ул Хакъ,
Ки ак йакут кеби һәм ак,
Йөзеңә салды күп рәүнәкъ[569 - Рәүнәкъ – нур, яктылык; монда: гүзәллек.], –
Фида җаным сәңа, җаный!

Йөзеңне әйләде гөлтик,
Сачеңне игде сөнбелтик,
Үзеңне итде былбылтик, –
Фида җаным сәңа, җаный!

Йөзең биңзәр[570 - Биңзәр – охшар.] тулар айа,
Күрәнләр хур диеп сайа[571 - Күрәнләр хур диеп сайа – күргәннәр хур дип исәпли (саный).],
Сәңа биңзәшле кыз кайа? –
Фида җаным сәңа, җаный!

Йөзең биңзәр кызыл ләгълә[572 - Ләгълә (ләгългә) – асыл ташка (алсу һәм кызыл төстәге ташка).],
Йөзеңдән нурларың агъла,
Күрәчәк күзләрем чагъла, –
Фида җаным сәңа, җаный!

Гаҗәб ләтыйф дорыр[573 - Ләтыйф дорыр – матурдыр, күркәмдер.] җисмең,
Мәгълүм дор[ыр] сәнең исмең,
Йөрәгем бәгърене кисдең, –
Фида җаным сәңа, җаный!

Билең нечкә, нәзек дорыр,
Буең зифа, төзек дорыр,
Җиһан эчрә[574 - Җиһан эчрә – җиһан эчендә: җиһанда, дөньяда.] аз ук дорыр, –
Фида җаным сәңа, җаный!

Билең нечкә, буең һәм төз,
Төсең саф, гөл кеби йөз,
Әгәр дисәң иде бер сүз, –
Фида җаным сәңа, җаный!

Матурлык исмене алдың,
Хәлаикъ эчрә[575 - Хәлаикъ эчрә – халыклар эчендә, кешеләр арасында.] дан алдың,
Зөләйха урнына калдың, –
Фида җаным сәңа, җаный!

Сүзем язылды күп төрле,
Тагы да әйтәем берне:
Кабул итәрмүсән серне? –
Фида җаным сәңа, җаный!

Килермүсән бәңа үзең?
Дәхи кашың, кара күзең,
Бал-шикәрдин датлы сүзең, –
Фида җаным сәңа, җаный!

[Әгәр кал]сам сәне алмай,
Ки куйныңа керә алмай,
Ботыңны ботыма салмай, –
Фида җаным сәңа, җаный!

[Сә]лам яздым сәнең артын,
Сәне сәүмәклекем сартын[576 - Сартын – өчен, хакына.];
Яңакларың кызыл алтын, –
Фида җаным сәңа, җаный!

Сәлам яздым каләм кашка,
Ки сәүмәкдә эшем башка,
Чыкармагыл серне фашка, –
Фида җаным сәңа, җаный!

[Әйа] җаным, ки бел халем,
Җана гыйшкъ утына җаным,
Тәнемдә калмады каным, –
Фида җаным сәңа, җаный!

Әйа җаным, нәчек итим,
Гыйшыкдин саргаеп бетдем,
Атаң-анаң бирә белмәс, –
Фида җаным сәңа, җаный!

Намаз артларындин, җаный,
Телимен Алладин сәни,
Кабул итсен ки сүземни, –
Фида җаным сәңа, җаный!

Әйа җаным, абыстаем,
Кызыл йөзең – тулан аем!
Сәнең өчен кышын-җәен
Фида җаным сәңа, җаный!

Языйм микән, җитәр микән,
Сәнең мәдхең[577 - Мәдх (мәдех) – мактау, дан.] бетәр микән,
Күңелләрдин китәр микән? –
Фида җаным сәңа, җаный!

Хисабың, сагышың кайда?
Болай торуда ни файда,
Кауышыйк без шушы айда! –
Фида җаным сәңа, җаный!

[Күземне күзеңә] салсам,
Ходай язып сәне алсам,
Ки куйныңа керә калсам,
Фида җаным сәңа, җаный!

Кауышыйк инде бу айда,
Вакыт җиткән ки, җаный ла!
Ирадәң[578 - Ирадә – теләк, ихтыяр, омтылыш.] әллә байларда? –
Фида җаным сәңа, җаный!




«Кечекдин сәүдем, и күңлем зыйасы…»


Кечекдин сәүдем, и күңлем зыйасы[579 - Күңлем зыйасы – күңлем нуры, яктылыгы.],
Йөрәгем-бәгърем, күзем тутыйасы.

Үзеңне күрмәен[580 - Күрмәен – күрмичә.] күңелемне алган,
Көйдереп тә яндырып утка салган.

Морадым, мәкъсудым, күрер күзем сән,
Нәчә елдин бирле сүләр сүзем сән.

Нәчә елдин бирле җәһдеңдә әфгяр[581 - Җәһдеңдә әфгяр – яныңда җәфаланучы.],
Гамең берлә гъәриблыкда герифтар[582 - Герифтар – дучар, тоткын, әсир.].

Сәне нәчә сыйфат кыйлсам төгәнмәс,
Вәли[583 - Вәли – вәләкин.] күрмәй кеше һәргиз ышанмас.

Ләбең – йакут, дешең энҗү дезелмеш,
Йөрәк-бәгърем сәнең өчен өзелмеш.

Гыйшыклыкдин берәүгә ут чакылса,
Гаҗәб улмаз җиһан утка якылса!

Гыйшык хәле мәризъдан[584 - Мәризъ – чир, авыру.] каты, ачы,
Кочаклашып үбешмәкдер гыйляҗы[585 - Гыйляҗы – дәвасы, даруы.].




«Сезнең йортыңыза вардым…»


Сезнең йортыңыза вардым,
Сәнең сылулыгың күрдем,
«Бу нидәй кыз?» – диеп сордым,
Гаҗәб итдем сәңа, валлаһ[586 - Валлаһ – валлаһи (Алла исеме белән ант итәм).]!

Ки төрдем мәктүбеңезгә,
Дәхи вардым өеңезгә,
Юлыкдым сән кызыл йөзгә,
Биһуш[587 - Биһуш – һушсыз.] улдым күреп, валлаһ!

Нәзар кыйлдым сәңа нәгяһ[588 - Нәгяһ – кинәт, көтелмәгәндә.],
Була күр, туташым, әгяһ[589 - Әгяһ булу – уяу булу, сак булу.]:
Гашыйк улдым дәхи сәңа,
Нәсыйб итсен сәне, валлаһ!

Гъәҗиб[590 - Гъәҗиб – гаҗәеп, искитәрлек.] уенларың күрдем,
Ки хәйранә калып тордым,
Йөрәгемә гыйшык ордың,
Ки сәүдем шул заман, валлаһ!

Читек-башмакларың киеп,
Йөрисең, гүзәлем, биеп;
Эчем-тышым тора көеп
Күрү белән сәне, валлаһ!

Оялмадың үзең бәндин,
Бән алмадым күзем сәндин,
Чыка язып җаным тәндин,
Гашыйк улдым сәңа, валлаһ!

Сызылмыш кашларың җайдай[591 - Җайдай – дөресе: йайдай (йай – җәя).],
Йөзең нурлы тулан айдай,
Күрәнләр сәне хур сайдай[592 - Сайдай – санады, исәпләде.], –
Сылу кыйлды сәне, валлаһ!

Беләгең нечкә йәш талдай,
Сүзең датлы ирер балдай,
Гыйшыкың сабрыми алдай,
Кауыштырсын бези, валлаһ!

Ки исмең һәм фәлян булды,
Гыйшыкыңдин эчем тулды,
Ки белмимен ничек булды,
Күрүбән бер заман, валлаһ!

Ки сының дөлдөлә биңзәр[593 - Биңзәр – охшаш, шикелле.],
Йөрисең былбыла биңзәр,
Кәлямең тутыйа биңзәр[594 - Кәлямең тутыйа биңзәр – сүзең (сөйләвең) тутый кошка охшар.], –
Гомер вирсен сәңа, валлаһ!

Башыңа киясең калпак,
Сыйфаты кар кебек һәм ак,
Сәүәрем, валлаһи, бик хак, –
Бәңа вирсен сәне, валлаһ!

Күзеңнең нуры йолдыздай,
Керпекләрең дә кондыздай,
Җәмалең мисле[595 - Мисле – мисалы.] хур кыздай, –
Яратыбдыр сәне, валлаһ!

Юлыкдым бән сәңа үзем,
Ки тешде йөзеңә күзем,
Оялды һәм кызыл йөзең, –
Карап калдым сәне, валлаһ!

Гъәҗәбләй үк ки йөзеңне,
Ки былбыл кеби сүзеңне,
Бәңа бирсәләр үзеңне,
Шөкер идәр идем, валлаһ!

Ки улсайчы[596 - Улсайчы – булса иде; булсаң иде.] бәңа үзең,
Дәхи кара кашың-күзең
Вә һәм гөлтик кызыл йөзең
Йөрәгем яндыра, валлаһ!

Кичә ятсам, күрәм сәне
Исәпләсәм, улам би-һуш,
Гашыйк улып сәңа җәй-кыш,
Йөримен һәр заман, валлаһ!

Йөреп [һәм] күп заман түзеп,
Йөрәгем-бәгъреми өзеп,
Ки гъәм дәръясында йөзеп,
Гашыйк улдым сәңа, валлаһ!

Ки бер көн сүзләшеп үзем
Сәнең белән бераз сүзем,
Ки әйтдең сән бәңа үзең:
«Чыка күр [сән», дийә], валлаһ!

Чыкып китдем [ки] сахрага,
Йөрәгем чыдамаганга,
Менеп [бән] бер биек тауга,
Ки ятдым кайгырып, валлаһ!

Ки чыккансың үзең балкып,
Ике садрең[597 - Ике садрең – ике күкрәгең.] тора калкып;
Тәмам беткән идем йалкып,
Көтеп сәне, җаным, валлаһ!

Сәүендем сәне күргәчдин,
Киләсең юкары очдин,
Дәхи тәңкәләрең сачдин…
Яратыбдыр сәне, валлаһ!

Юлыкды сәңа үз ишең,
Вар икән анда киңәшең…
Күземдин түгелә йәшем! –
Карап тордым сәне, валлаһ!

Ходадин [гәр] нәсыйб улса,
Гүзәлләр дәхи юлыкса,
Алыр идем Хода язса, –
Ниятем күп бәнем, валлаһ!

Сәңа яучыны бән салсам,
Хода язып, сәне алсам,
Ки куйныңа керә калсам,
Нийәт бирер[598 - Нийәт бирү – ниятләп куйган нәзерне бирү.] идем, валлаһ!

Сәнең кеби гүзәл мәхбүб[599 - Мәхбүб – сөекле, сөйгән яр.],
Хода язса, табылыр күп,
Вәликән[600 - Вәликән – ләкин.] үзеңез бик хуб…
Ки вирмәде сәне, валлаһ!




«Үзеңне зур күреп, күрмә бәни хур…»


Үзеңне зур күреп, күрмә бәни хур,
Барымызны яраткан бер Хода зур.

Өмид илән каләм алды бу әлем[601 - Әлем – кулым.],
Ходауәндә[602 - Ходауәндә – йа Ходаем.], кабул әйлә теләгем!

Кабул күрмәй кире вирсәң хатымны,
Хода кашында[603 - Кашында – каршында.] сорармын хакымны!

Әгәр мәхрүм куярсән бу куендин,
Агырдыр хәсрәтем дөнья утындин.

Җаныкаем, чиләнмә сән укырга,
Күңел төшде боны һәм туктатырга.

Мөбарәк исмеңез фәлян икәндер,
Тарафындин гыйшык йиле искәндер.

Сәнең гыйшкың белән ахир үләрмен,
Фиракъең[604 - Фиракъең – аерым булуың, аерым торуың, бергә булмавың.] утында әксәр күәрмен[605 - Әксәр күәрмен – бик, көчле көярмен.].

Сәне күрдем ике күзем нурытик,
Күренәсең бәңа оҗмах хурытик.

Йибәр яулык ике башын нәгышлап[606 - Нәгышлап (нәкъешләп) – бизәп, чигеп.],
Дәхи бер көн кауышмакый багышлап.

Кабул күрмәй кире мәхрүм кыйларсән,
Гомри гъоссә белән мәхзүн кыйларсән[607 - Гомри гъоссә белән мәхзүн кыйларсән – гомерне сагыш белән кайгылы (хәсрәтле) кылырсың.].

Кешегә сүзләмәдем бу сүземне,
Сабыр берлән тыя тордым үземне.




«Китабларда бу сүзне күргәнем бар…»


Китабларда бу сүзне күргәнем бар:
«Оялган кемсәнең ризкы булыр тар;

Икеләнеп, оялып корган эшләр
Сүтеләдер, сүреләдер!» – димешләр.

«Биреңез үк!» – дигел, бер дә оялма,
Сүзем будыр сәңа, җаным, багалма.

Сәнеңчөн нә дәкле бән әйләдем зар,
Әгәр ялган дисәң, бер Ходаем бар!

Бу инәлүләрем таш да белерде,
Урыс кызы динен ташлап кәлерде.

Ишетмәдең, җаным, фөрйади-зарый[608 - Фөрйади-зарый – зардан кычкырып егълауны.],
Йитәр инде, инәлмәм мондин арый.

Күп ирде лә язсам хатка тагы да,
Туласы булды ла ике ягы да.

Йитәр, сүзне йибәрмә күп озынга,
Дәхи инәлдерәм диеп кузынма[609 - Кузыну – кызулану, исәрләнү; кәпәренү (куз – «утлы күмер» тамырыннан).].

Әйа җаным, вәйа җаным, җәмалем,
Сәнең өчен өзеләдер бу җаным!

Әдәбле диделәр ки әһле инсаф,
Тәнигә кул тимәгән диделәр: саф.

Нә хурлыкдыр сәнең кебек матурга
Надан астында мимылдап ятырга!..




«Карарым калмаен яздым сәламем…»


Карарым калмаен яздым сәламем,
Мөгъәккъиб әйлә[йү]бән дәхи кәлямем[610 - Мөгъәккъиб әйлә[йү]бән дәхи кәлямем – тагы сүзләремә аңлатмалар ясау белән.].

Җиһан зольмәт ирер[611 - Җиһан зольмәт ирер – дөнья караңгыдыр.] бәнем күземә,
Көенмәкдән фәлянага җөнанем[612 - Җөнанем – йөрәгем; бәгырем; күңелем.].

Зәһи халь-ү, зәһи халь-ү, зәһи халь[613 - Зәһи халь! – Нинди хәл!]! –
Бән егълармын – һәммә галәм сәр-асим[614 - Сәр-асим – гаҗәпләнгән, таңга калган, исе китеп пошынган.].

Мәнем сез бакмаңызлар сурәтемгә,
Йөрәгем кан ирер, мәхзүн җөнанем[615 - Мәхзүн җөнанем – күңелем хәсрәтле.].

Әйа абзый вә абыстай, сүземдән
Нәбиләр хаккычөн[616 - Нәбиләр хаккычөн – пәйгамбәрләр хакы өчен.] бәне исергәң[617 - Исергәү (исеркәү) – истә тоту, игътибар итү; хөрмәт күрсәтү.].

Мөдилл улың[618 - Мөдилл улың – дәлилле булыгыз; монда: ышаныгыз.], кабул идеп, сүземдән,
Бәне чәндан[619 - Чәндан – шул кадәрле, шул тикле.] җәфаләрә дөшермәң!

Нәбинең хаккъ-хөрмәте гыйззәтичөн
Фәрекъ итдең дөнеми көндеземдән.

Әгәр тәзвиҗ[620 - Тәзвиҗ – никахлау.] идәрсәм кардәшеңне,
Хәлегъ идәм[621 - Хәлегъ идәм – аерам; талак кылам.] хәлялемне соңындан.

Гаҗәб хәйран ирермен бу эшемдин,
Берәр ләхза[622 - Ләхза – чак, мизгел (кыска вакыт).] китә белмәз исемдин.

Тәфәххөсъ әйләң халем әкъуалемдән[623 - Тәфәххөсъ әйләң халем әкъуалемдән – хәлемне сүзләремнән тикшереп (күзәтеп) аңлагыз.],
Йөрәгем айпылырдай сагышымдан.

Гаҗәб катыйгъ исергәң бу сүземдән:
Хәҗәр[624 - Хәҗәр – таш.] йомшар иде йомшак күңелдән.

Физинһар, сөммә[625 - Сөммә – янә, тагын.] зинһар, бәгъдә[626 - Бәгъдә – аннан соң, соңра, соңыннан.] зинһар,
Мөдилл улың, аермаң мәгъшукъемдән!

Сәбәб улың висалә ба җәнанә[627 - Висалә ба җәнанә – җәннәт белән кавышырга.],
Колыңызмын сезә җан-у-дилемдән.

Әйа абзый вә абыстай, белеңләр,
Ки гяһ-гяһ[628 - Гяһ-гяһ – вакыт-вакыт.] екылып китәм һушымдан.

Нәтәк былбыл гашыйкдыр җөмлә гөлгә,
Чәнаникә[629 - Чәнаникә – шуның шикелле, шуның кебек үк.] гашыйкмын сеңлеңезгә.

Әйа абзый, өмидем хат язмакыңдыр,
Кире бәңа, кабул идеп…




«Язаем сән җанашыма сәламләр…»


Язаем сән җанашыма сәламләр,
Сәламләр бәгъдендә бераз кәлямләр[630 - Кәлямләр – сүзләр.].

Булыр микән күреп күзем туяр көн,
Тулан айтик йөзеңне һәм үбәр көн?

Булыр микән йөрәгем басылыр көн,
Шифа татып висалең бәрһәмендин[631 - Висалең бәрһәмендин – синең белән кавышудан.]?

Зифа буең күреп туймас булыпмын,
Күреп дәхи йөзеңнең күрклекендин.

Нәчек итим, бәнем тереклегем тар,
Ходай кыйлсын үзеңне дә герифтар[632 - Герифтар – дучар, тоткын, әсир.].

Гаҗәб хәйран буламын бу эшемдин,
Кичә ятсам ки чыкмыйсың дөшемдин.

Әйа җаным, беләсән дә беләсән,
Кабул идеп, бу тарафка киләсән.

Әйа җаным, сереңне гизләмәсмен[633 - Гизләмәсмен – яшермәсмен.],
Сәне ташлап, бүтән йар эзләмәсмен.

Бу дөньяда күрепмен дөхтәри[634 - Дөхтәр – кыз бала.] чук,
Сәнең кебек зифаны күргәнем юк!




«Аты фәлян гүзәл, матур икәндер…»


Аты фәлян гүзәл, матур икәндер,
Укырга да дәхи матур икәндер.

Фәлян шәкерт фәлян атлы бу йарга
Язып хатлар йибәргән күңле барга.


* * *

Нәдән тора икән гъәфләт эчендә:
«Нә вар икән, – диде, әлбәт, – эчендә?»


* * *

Шушы айның көнендә, йә кичендә
Бән буламын микән күңлең эчендә?

Вә йә барча җәендә, йә кышында
Булам микән сәнең күңлең тышында?


* * *

Нәдән үртәнмисең гомрең үтүдин?
Ятырсың[мы], җаный, йокың китүдин?


* * *

Җәмалендин йә алданып торамы?
Сылумын дип, матур дип лаф орамы?

Ки бу фикрә булып фәлян-сөрур да,
Тора микән бик алданып горурда?

Җәмал дәхи китә торган буяутик,
Китәр тәндин көздә дәшкән кыраутик.


* * *

Гомер һәм чылтырап сукган сагъәттик;
Бу форсатлар үтәр тиз йөгрек аттик.


* * *

Ышанма һич атаңның байлыкына,
Олугъланма йөзеңнең айлыкына.

Атаң байлыгымы вирмәз сәңа һич,
Янып, тәүбә кыйлып, бу сүздин ваз кич!


* * *

Әҗәл угын әгәр корса атарга,
Әман вирмәз мишәргә һәм татарга.




«Мәхәббәтне сәңа салды Ходаем…»


Мәхәббәтне сәңа салды Ходаем,
Моны язмай ни халь илә түзәем?

Сәламемне кабул әйләп ала күр,
Бәңа каршы үзең дә хат яза күр!

Иляһи, барча гыйльме мәтълабын[635 - Гыйльме мәтълабын – теләк гыйлемен, теләккә ирешү гыйлемен.] бир,
Кәрам берлә мәрарәгә тәскин бир[636 - Кәрам берлә мәрарәгә тәскин бир – юмартлык белән ачынуларга тынычлану (сабыр) бир.].

Кәлямем[637 - Кәлямем – сүзем.] сәңа барып йитә алмас,
Каләмдин гүргә кермәен котылмас.

Ходаем гыйшкыңызны салды безгә,
Аныңчөн йибәрдем бу сүзне сезгә.

Бу язмакдин күңелнең туясы юк,
Сәне алмай күңелнең тынасы юк.

Ки хакъ язмаса [гәр] бән азмас идем,
Ул сүзеңезгә бән хат язмас идем.

«Йитәр!» – дисәм, каләмем тыңламыйдыр,
Гыйшыклык халене һич аңламыйдыр.

Бу мәктүб халигә кыйлсаң итагъәт[638 - Бу мәктүб халигә кыйлсаң итагъәт – монда: бу хаттагы хәлгә карап гамәл кылсаң.],
Сәгадәтдер, сәгадәтдер би-сыйфат[639 - Би-сыйфат – чагыштыргысыз.]!

Каләм әһле каләм илә йөретер,
Наданлар тел илә [сүзне] йөретер.

Йөрәгем яндырыр күңел һәуасы[640 - Күңел һәуасы – күңел теләге; күңел ашкынуы.],
Качан ула бу дәрдемнең дәуасы[641 - Дәрдемнең дәуасы – хәсрәтемнең дәвасы.]?

Абыз туткай ялыкмасын укырга,
Күңел төште моны аңа язырга.

Бу хатка яздым ирсә [бән] атыңны,
Гыйшыклык тотмады һич такъәтемне.

Зөләйха Йосыфә гашыйк улыбдыр,
Кулындин камчысын әлә соныбдыр.

Ки ул камчы көйдерде Йосыф әлене[642 - Әлене – кулын.],
Бел имди сән бу гыйшыклык халене!




«Сәлам яздым сәңа, җаным, гөзидә…»


Сәлам яздым сәңа, җаным, гөзидә[643 - Гөзидә – сайланган, сайлап алынган (бердәнбер).],
Сәнең кебек ки тугъмаз йир йөзидә.


* * *

Сәлам яздым сәңа, җаным, тиң итеп,
Сәламемне ки кайтарма ким итеп.


* * *

Сәлам яздым сәңа, җаным, үзеңә,
Күзем дөшде сәнең күркәм йөзеңә.


* * *

Сәлам яздым сәңа, җаным, асылный,
Сәне күрмәй бәнем күңлем басылмый.


* * *

Сәлам яздым сәңа, җаным, гүзәлем,
Сәне күрми, җаным, һич [дә] түзәлмим.


* * *

Сәлам яздым сәңа, җаным, хәкыйкъәт,
Йосыф – Зөләйхадин алгыл нәсыйхәт.


* * *

Сәлам яздым сәңа, җаным, йитәрмү,
Бу хат берлә арада сүз бетәрмү?


* * *

Сәлам яздым сәңа – кабул аласән,
Ике читенә бер билге саласән.


* * *

Сәлам яздым сәңа, җаным, кичә көн,
Кабул итмәз исәң, ватма пичәтен.


* * *

Сәлам яздым сәңа, җаным, бу микъдар,
Бәлки, булмас микән диеп бәңа җар[644 - Җар – хәбәр, белдерү, игълан; кычкырып дәшү, ачык.].


* * *

Сәлам яздым сәңа, җаным, үзеңә,
Яман күз дөшмәсен күркәм йөзеңә.


* * *

Сәлам яздым сәңа, җаным зыйасы[645 - Зыйасы – яктысы, нуры.],
Йөрәк бәгърем, күземнең тутыйасы[646 - Тутыйа – минераль кушылдык (күз даруы).].


* * *

Сәлам яздым сәңа, җаным-фәлянга,
Бу мәктүбне кабул итеп аланга.


* * *

Сәлам яздым сәңа, җаным, ике күз,
Сәнең хәсрәтдин саргайды нурлы йөз.


* * *

Сәлам улсын сәңа, җаным, кара каш,
Бу серемне әйләмә һичкемгә фаш.


* * *

Сәламдин соң кабул булса, җанашым,
Кичә-көндез сәнең берлә сагышым.


* * *

Сәламдин соң кәлям яздым үзеңә,
Җефетлеккә өмид идәм үземә.


* * *

Сәламдин соң дәхи сәңа кәлямем[647 - Кәлям – сүз.]:
Кабул иткәй идең бәнем сәламем.


* * *

Сәлам язмак пәйгамбәр сөннәтедер[648 - Сөннәт – пәйгамбәр эшләргә кушкан эш.],
Сәлам алмак матур кыз хөрмәтедер.


* * *

Сәлам язмак галим шәкерт эшедер,
Кабул күргән дәхи изге кешедер.


* * *

Бәнем юкдыр сәңа лаикъ бүләгем,
Ни булса да гаеп итмә, йөрәгем.


* * *

Әйа җаным, ерак булдым үзендин,
Тыеп булмый йәшем ике күземдин.


* * *

Әгәр белсәң иде, җаным, халемне,
Үзең бирер идең газиз җаныңны.


* * *

Сагынмакдин сары булды чыраем,
Аермасын – кауыштырсын Ходаем!


* * *

Һавадин ике асыл кош барадыр,
Сәне күрмәй бәнем эчем янадыр.


* * *

Тәкәбберлек хәтергә килсә, филхаль[649 - Филхаль (фи-л-халь) – шунда ук, шул чакны ук.]
Гъәзазил кыйссасыны йадыңа ал.


* * *

Бу мәктүбне гаиб йиргә[650 - Гаиб йир – аулак җир, яшерен җир.]





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/gabdeldzhabbar-kandalyy/shigyrl-r-stihi-na-tatarskom-yazyke/) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes


Примечания





1


Нурани җәүһәр – нурлы (нурдан барлыкка килгән) җәүһәр.




2


Содурында – күкрәгендә.




3


Һәуа – монда: эрелек, тәкәбберлек.




4


Җисмең къөбурендә – тәнең каберендә.




5


Сахиб – хуҗа, ия.




6


Җире – урыны.




7


Хозурында – каршында, алдында.




8


Зәмимә – бозыклык, начар эш.




9


Булыр нәфесе зурында – нәфесе көчләвендә булыр.




10


Рәүнәкъе – нуры, яктысы.




11


Тубай (туба) агачы – җәннәт агачы.




12


Гуредан – горедан (русча – горе); кайгыдан.




13


Йөрепмез гъәфләтә һәр ан – һәр мизгелне йөргәнбез (барганбыз) гъәфләткә таба.




14


Бирйан – көйгән, куырылган.




15


Булып гирйан – елауда булып.




16


Гъөрйан – ялангач, шәрә.




17


Әүля – артык, яхшырак.




18


Вөҗүдем – барлыгым, бар булган-беткәнем; монда: бөтен күңелем.




19


Әзәл – башы һәм ахыры булмаган чиксезлек, мәңгелек; монда: яратылыш, тәкъдир.




20


Чукдыр – күптер.




21


Әгъля-гъәршә – югарыга, күккә.




22


Кяшки – әгәр дә.




23


Вәли – ләкин («вәләкин» нең кыска варианты).




24


Нар – ут, ялкын.




25


Ходауәндә – йа Хода, Ходаем.




26


Йәтимлек гъөрбәте – монда: интегү, ятимлек каңгыруы.




27


Фиракъ – аерылу, аерым яшәү.




28


Шул ан – шулвакыт, шулчак.




29


Мәхбүб – сөйгән яр.




30


Сафа мәкянедер – рәхәтлек урыныдыр.




31


Гъилләт – чир, кимчелек; бозык уй.




32


Мәүсим – вакыт, чор.




33


Нә гъәнимәтдер – а) ганимәт (казаныш) түгелдер; б) никадәре ганимәттер.




34


Хәрарәт – җылылык, эсселек.




35


Бәһар – яз.




36


Сәна – мактау (монда: Аллага мактау уку).




37


Өрпәк – бөркәнчек, бәләкәй шәл.




38


Пәҗи – мошко, киндер.




39


Карый – монда, карыш.




40


Катутка – каты утка: каты үләнгә, чүп үләнгә.




41


Йөрсәң саныңны китәреп – дәрәҗәңне (кадереңне) төшереп.




42


Дүнәлмәссең – дүнә алмассың, әйләнеп кайта алмассың.




43


Сасып, катып кунар – юылмаган килеш икенче көнгә калыр.




44


Жарга – эссегә, кызуга.




45


Биретә – имгәтә, гарипләндерә.




46


Ләзиз нигъмәтләре – тәмле ризыклары.




47


Чукдыр – күптер.




48


Хәрарәтдән – эсселектән.




49


Мәзъәррәтдән – зыяннан, чирдән.




50


Шита әййамидә – кыш көннәрендә.




51


Бөрүдәтләнсә – суынса; өшесә; салкын тидергән булса.




52


Шул ан – ул мизгелдә, шул чакта.




53


Хәуасындин – өстенлегеннән; монда: үзенә хас сыйфатыннан.




54


Мөндәфигъ әйләр – ташлар, кире кагар, монда: йокысы ачылыр.




55


Мөҗәррибләр – тәҗрибә итүчеләр, сынап караучылар.




56


Мәтълуб – таләп ителгән (нәрсә).




57


Къәлебләрдә ирер мәхбүб – күңелләрдә сөйгән (кеше) булыр.




58


Мәргуб – теләп алган (кеше, нәрсә).




59


Самавыр съәуте дилкәшдер – самоварның тавышы ягымлыдыр.




60


Сөфрәгә – ашъяулыкка, табынга.




61


Чәһрәсе – чырае, йөзе.




62


Пол – акча.




63


Бәҗа килтерәсән аный – аны урынына китерсәң.




64


Самавырдыр ирер мәзкүр – әлеге самавырдыр.




65


Ула мәнзур – күз алдында була.




66


Шәрайәтдин – шартлардан.




67


Мөсаффа – саф, чистартылган, ягъни кәрәздән суыртылган.




68


Худа – худо (русча); начар.




69


Шималә каршы – төньякка каршы.




70


Әттыйбадин бу гөфтегү – табиблардан (врачлардан) бу әңгәмә.




71


Әгълядер – югарыдыр.




72


Әүлядер – өстендер.




73


Ула мәсрур, ула хушхаль – шат була, хуш күңелле була.




74


Къәму гъәмләр – барлык гамьнәр, кайгылар.




75


Ки шадан әйләйүбән филхаль – шатландырып шунда ук.




76


Моны идән кеше имля – моны имля иткән (язган, төзегән) кеше.




77


Гафитеп – гафу итеп.




78


Вирә мәкъсудыни Алла – Алла теләгәннәрне бирә.




79


Нәҗат кыйл – коткар.




80


Сорам – сорыйк.




81


Карар кыйлма – тукталма.




82


Вәсъил итеп йөрәрмүсән – очрашу эзләп йөрерсеңме.




83


Фиракъмүсән – аерым торасыңмы, аерылгансыңмы.




84


Нәгяһ – бердән, кинәт; монда: кайчак.




85


Йыгач – агач.




86


Дәрдемә – хәсрәтемә, авыруыма.




87


Ушал – шушы.




88


Ибтида итдем – башладым.




89


Мөлякъәт көне – кавышу, күрешү көне.




90


Фиракълык – аерылышу, аерым тору.




91


Кәбаб кыйлды – куырды.




92


Садрем (садрым) – йөрәгем.




93


Садпарә улды – йөз кисәк булды, йөзгә телгәләнде.




94


Фиркъәт – аерылу, аерылышу.




95


Наре хәсрәтдин – хәсрәт утыннан.




96


Сәбил – юл.




97


Мөкъәддәр – язмыш, тәкъдир.




98


Тәзәрригъ кыйлам – ялварам.




99


Игътизар – үтенү, ялвару.




100


Къәлбемә – йөрәгемә, күңелемә.




101


Мәзълум – золымланган, изелгән, җәбер ителгән.




102


Гөл эрйасы – гөлләр клумбасы, чәчәклек.




103


Чырагының зыйасы – шәменең яктысы, нуры.




104


Талиб – укучы, шәкерт.




105


Рузый кыямәт – кыямәт көне.




106


Сандың – санадың, исәпләдең.




107


Сада салдың – тавыш салдың, хәбәр җибәрдең.




108


Йигән – ашаган.




109


Мәдехләп – мактап.




110


Сохбәт – сөйләшеп утыру, әңгәмә.




111


Бинек – себерке (русча – веник).




112


Сорауилә – соравы илә (белән).




113


Маһи рәҗәб – рәҗәб ае.




114


Тәнауел биррәли (тәнавел бир әле) – ашарга, ризык татырга бир әле (кунакка чакыр әле).




115


Гъәни – бай, хәлле кеше.




116


Нә дөньясы, нәдер динлек – ни дөньясы (байлыгы) юк, нәрсәсе дин өчен (бар)?




117


Шинлек – кимлек, түбән төшү.




118


Имрәти Нуха – Нухның хатыны.




119


Пылута – плута (плутовка): алдакчы, мәкерле.




120


Әфзале нисани – хатыннарның иң яхшысы.




121


Бедняшка – бедняжка (русча): мескенкәй.




122


Йоклашка – йоклый ашка.




123


Күгән – көйгән.




124


Пудаука – пудовка: бер пот ашлык сыя торган зур чиләк (үлчәү итеп кулланылган).




125


Ылаука – ләүкә (лавка).




126


Мәхбүб – сөйкемле.




127


Сәнлә (сәнең илә) – синең белән.




128


Кәлям – сүз, сөйләм.




129


Тирдең – тидердең.




130


Бик дилем (бик тәлим) – бик күп.




131


Сийакың – тәртибең, әдәбең, манераң, монда: кыяфәтең.




132


Ләбләреңдин сурып үбеп – иреннәреңнән суырып үбеп.




133


Һилялә охшар – яңа туган айга охшар.




134


Йенҗүйә биңзәр – энҗегә охшар.




135


Фазле берлән – рәхмәте, мәрхәмәте белән.




136


Нәзар кыйлсам – карасам.




137


Ике садрең – ике күкрәгең.




138


Хезмәт кыйлып йөрем – хезмәт кылып йөрермен (йөрер идем).




139


Һәргиз – һичкайчан, һич тә.




140


Әл дә – әле дә.




141


Җәһед итү – тырышу.




142


Мисрагъ – юл, шигырь юлы.




143


Мәдех кыйлам – мактыйм.




144


Җәһед ит – тырыш; монда: ашык.




145


Заигъ үткән – әрәм үткән, бушка үткән.




146


Аңлап торың – аңлап тор, аңлап торчы.




147


Къәһре дога – каргышлы дога.




148


Бар биргәнне тоймый калган – сөймәгән кияүгә биргәнне тоймый калган бар.




149


Һауалану – эреләнү, тәкәбберләнү.




150


Җаиз ирмәс – дөрес түгел, ярый торган түгел.




151


Нәзар кыйл – кара.




152


Сонгыл – сон; кулыңны сонып, сузылып бир.




153


Къәлбем – йөрәгем.




154


Сәминә – таза, көр; симез.




155


Вә илля – бары тик.




156


Хәйраным – шашуым.




157


Дәрдилә зару-у-пәришаным – кайгы-хәсрәттән зарым һәм моңым.




158


Та әбәд – ахыргача, мәңгегә.




159


Сакласын гъәһдилән пәйман ул Әхәд – ул Әхәд вәгъдә һәм шарты белән сакласын иде.




160


Вәсъфыңны… һәйбәт – сыйфатыңны… олылап.




161


Чүн – нәкъ, шикелле, кайчан (шулчак).




162


Никярем, гөлгъизарем, сәрви къәдд – гүзәлем, алсу йөзем, сәрви (кипарис) сынлым.




163


Ләбе гъөнҗә, дәһани лялә хәдд – иреннәре гөнҗә, авызы лаләдәй.




164


Висаль – кавышу, ирешү.




165


Ирмәзсә гъәдәд – бер кадәре булмаса.




166


Хөснендин (хөснедин) – матурлыгыннан, күркәмлегеннән.




167


Собхе-шам – иртә-кич.




168


Рузи кыйлсын зу-л-кәрам – кодрәтле Алла бүләк итсен.




169


Бә-тәүфикъ – тәүфыйклы, игелекле.




170


Мөәллиф – дус.




171


Тәхкыйкъ – анык, төгәл.




172


Һәмбәрем – юлдашым (?).




173


Догагүйең – дога укучың (сиңа изге теләк теләүчең).




174


Кәлями – кәлямне; кәлям: сүз.




175


Хөршид – кояш.




176


Биңзәш – охшаш, охшаган.




177


Әйләб ирсаль – күндерү, җибәрү.




178


Сәналәр – мактаулар.




179


Һидайәт – юл күрсәтү, тугры юлга басу.




180


Бәдигъәт сәнсен – тиңе булмаган матурлык (гүзәллек) син үзең.




181


Тәслим итү – тапшыру.




182


Гъинайәт – ярдәм, изгелек.




183


Идүбән бәр-дәуам хифза химайәт – саклыкка дәвамлы яклау күрсәтү белән.




184


Атәшенә – утына.




185


Би-карар – карарсыз, чарасыз, тынычсыз.




186


Маһитабан – ай нурлары.




187


Җәмаль – гүзәл чырай; күркәмлек, гүзәллек.




188


Һилял – ай (яңа туган ай).




189


Дәрдилән – дәрт белән: чир (кайгы-хәсрәт) белән.




190


Зөлфе – чәч бөдрәләре (чигә һәм җилкәләрдә).




191


Пәришан – моңлы, сагышлы.




192


Нәүбәһар – иртә яз, яз башы.




193


Чүн лялә-зар – лаләле кыр шикелле.




194


Гъәндәлиб – былбыл, сандугач.




195


Хәбиб – сөекле.




196


Монтазыйр – өмет итү, көтү; интизар булу.




197


Къәдәмеңә къийам – баскан адымнарыңа.




198


Нәзър идүбән кәндеми нәчә сыйам – үземә ничә ураза нәзер әйтү белән.




199


Сәр-а-сәр – баштан ахыргача.




200


Җане садыйк – тугрылыклы җан.




201


Гөле сәрби Бохаратик – Бохараның сәрби гөле шикелле.




202


Гъизз-у-җаһең – хөрмәтең һәм урының: кадер-хөрмәтең.




203


Фиракъәт (фиракъ) – аерылу, аерым тору.




204


Такъәтемне кыйлды такъ – сабырымны җуйды, тәкатемне бетерде.




205


Шадеман – шатлыклы.




206


Җавидән – мәңгелек; мәңгегә.




207


Җаиңны – урыныңны.




208


Мәҗид – макталган, дан казанган (Алланың исем-эпитеты).




209


Наре җәһәннәмдин бәгъид – җәһәннәм утыннан ерак.




210


Айа – айга.




211


Гъөлү – биек; югары, өстен; зур дәрәҗә иясе, асыл зат.




212


Көн-бә-көн – көннән көнгә.




213


Гъәдү – дошман, көндәш; көнчелек, дошманлык.




214


Мәләк – фәрештә.




215


Тәхте паиң, гъәрше көрси нә фәләк – торган җирең, утырган урының имин булсын.




216


Илтимасым – үтенечем.




217


Би-мәрам – теләксез, теләмичә; ирексездән (кеше сүзенә ияреп).




218


Гъәйби гъәйбәт – гаепне гайбәтләү.




219


Бәр-фәрикъ – бергә, бер төркемдә.




220


Би-гөман – гөмансыз, шиксез, шөбһәсез.




221


Хәзрәтеңдин – син олы заттан, син хөрмәткә лаек шәхестән.




222


Бер къәтгъ кәгазьдер мәхмүдемез – бер кисәк кәгазьдер мактаячагыбыз.




223


Би-зарар – зарарсыз (ертылмаган килеш).




224


Күңел якса – күңелгә ошаса; күңел ятса.




225


Фаразыдыр бөрадәр – туганлык фаразыдыр.




226


Үгет иркән – үгет икән.




227


Шәргъи ирмеш – шәригатьчә икән.




228


Хариҗ – тышкы, тышта; катнашусыз.




229


Вәфадар – ышанычлы, тугрылыклы.




230


Тулидүбән – тулы идүбән: тулы итеп.




231


Мәдәд – ярдәм.




232


Бер ан руйе зәминә кәлде рахъәт – бермәл җир йөзенә хәсрәт килде.




233


Пәришан – моң, кайгы; аптыраш.




234


Фәкыйрең нәүгъ гъәруси дүнде налә – фәкыйрьнең туй бәйрәме елауга әйләнде.




235


Аһ-у-налә – аһ ору, үкереп еглау.




236


Тарихның нәкъеше – узган эшнең гәүдәләнеше.




237


Дилдә – дил: күңел, җан, рух; хәтер.




238


Дилбәр – гүзәл, чибәр; йөрәкләрне яулаучы.




239


Халем әгяһи – хәлемне белүче.




240


Тәшна булу – омтылу, сусау.




241


Гяһи-гяһи – вакыт-вакыт, кайчакларда.




242


Күзем йагын – күзем маен (күз нурын).




243


Мәрһәм – җәрәхәткә, ярага сөртә торган май (бәлзәм).




244


Назик мәҗазем – нечкә холыклым, назлым.




245


Вә ликән – вәләкин.




246


Гъиляҗ – чара; дәва.




247


Сираҗ – шәм; яктырткыч.




248


Тәмурым – тамырым, тамырларым.




249


Остохан – сөяк, сөякләр.




250


Бәһар – яз.




251


Ширин зәбан – тәмле тел, татлы тел.




252


Рәушан – якты, нурлы.




253


Кувәти җан – җан куәте, җан көче.




254


Къәддем – буй-сыным, гәүдәм.




255


Сәр-а-сәр – баштан аякка, баштан ахыргача.




256


Кифайәт кыйлу – канәгатьләндерү.




257


Чәтре гъинайәт – ярдәм чатыры (саклап тора торган зонт).




258


Һәман булу – шулай ук булу.




259


Аби – абны (аб – су).




260


Нигү – яхшылык, изгелек.




261


Гъәндәлиб – сандугач, былбыл.




262


Дәстан – дастан; монда: мактау, мәдхия.




263


Нәүбәһари – нәүбәһар; иртә яз, яз башы; биредә: иртә яз кебек.




264


Сад-һәзар – йөз мең.




265


Сәхаби зыйльлең – ышык (булырлык) болытларың.




266


Мәсуни, мәхфуз – сакланган, исән-имин.




267


Моштакъ – омтылучы; атылып, тартылып торучы.




268


Сөчек – тәмле.




269


Гарз (гъәрз) – үтенеч; теләк.




270


Әлхәмделилла – Аллага мактау булсын.




271


Фәһем кыйлып – аңлап, төшенеп.




272


Гакыйль – акыллы кеше (акыл иясе).




273


Нигяр – сын, санәм (табыну объекты).




274


Нәһар улса – көндез булса (таң атканнан соң – көне буе).




275


Заре әфгяр – зар белән җәрәхәтләнү, яралы күңел.




276


Гакъибәт – ахырда, ниһаять.




277


На-чар – чарасыз.




278


Намә – язу, хат; текст.




279


Вәсъф – очрашу, кавышу (сәнең вәсъфың – синең белән очрашу).




280


Сәр-а-сәр – баштанаяк.




281


Сәнең һиҗреңдә – синнән аерылуда.




282


Җәһдеңдә әфгяр – сиңа омтылып җәфаланучы.




283


Герифтар – дучар.




284


Дәрдемгә – хәсрәтемә, чиремә.




285


Хәддин ашып – чиктән ашып.




286


Сөчек – тәмле, татлы, төче.




287


Пәри наз илә – пәри (кызларыча) наз белән.




288


Пәрваз илә – очып йөргән хәлдә, очкан килеш.




289


Пөр наз илә – бик назланган хәлдә.




290


Баз илә – уйнап, уйнаган төсле.




291


Күкселәрең – күкрәкләрең.




292


Сүзи саз илә – сүзләрне килештереп.




293


Дәрдкә сабры аз илә – хәсрәткә (чиргә) сабыры азлыктан.




294


Әүкатыйма – вакытларыма.




295


Талда булу – дәва булу, таяныч булу, ышык булу.




296


Раз илә – сер (хикмәт) белән.




297


Табәссем содир улса – елмаю күренсә, елмаю пәйда булса.




298


Гөлкөшадлар – чәчәк аткан гөлләр, монда: матур кызларның йөзләре.




299


Шөгъләсендин зольмәт ула – сүзгә-сүз: нурыннан караңгылана; мәгънәсе: кызлар елмаюы янында төссезләнеп (нурсызланып) кала.




300


Нәҗме гомер – яшәү йолдызы, хәят йолдызы.




301


Шөгълә идәр – яктырып, нурланып торыр.




302


Нигярнең хәндәсе – гүзәлнең елмаюы.




303


Һилял – яңа туган ай.




304


Къәрйә – авыл.




305


Сакин – торучы, яшәүче.




306


Сәрви къәдд – сәрви (кипарис) сын.




307


Шул дәмдә – шул чакта, шул мизгелдә.




308


Бәдер – тулган ай.




309


Сирәтеңә – йөреш-торышыңа (күркәм холкыңа).




310


Дилбәри күп – күңелгә ягымлылыгы күп.




311


Назәнин – хәйр-ел-бәнат – иң назлы – кызларның гүзәле.




312


Дил рәгъдидәндер – күңел бизәгедер.




313


Къәнд-у-нәуат – шикәр, вә нәуат.




314


Шәмсекъәмәрди – шәмсекамәрдәй: кояш һәм айдай.




315


Рәфтәсе – йөреше, хәрәкәте.




316


Гъәндәлиб – сандугач, былбыл.




317


Гөфтәсе – сөйләшүе, сөйләве.




318


Күңлем рәгъбәте – күңелем теләге, мәелем.




319


Әнбийалар сөннәте – пәйгамбәрләр сөннәте (гадәте, кушкан эше).




320


Кыйлды мәдех – мактады.




321


Җәмилә – күркәм, матур, гүзәл.




322


Кямилә – камил, уңган, һәр яктан да килгән.




323


Къамәте – сыны, буй-сыны.




324


Сәдәф – энҗе кабырчыгыннан эшләнгән зиннәт (төймә); энҗе.




325


Маһеруйи – ай йөзен (айдай йөзен).




326


Сәна – мактау, мактау догасы.




327


Садр – садыр: күкрәк, күңел, йөрәк.




328


Гъилләт – авыру, чир.




329


Вәҗһеңи – йөзеңне, чыраеңны.




330


Мәризъ – авыру, чирле (кеше).




331


Дидерерсән вәҗгъеңи – әгәр тидерсәң (гыйшкың) чирен.




332


Җәсәд – тән, бәдән.




333


Бәхри-дәрд – дәрт-хәсрәт диңгезе.




334


Гаркъ улыбмын – гарык булганмын, батканмын.




335


Пәйаны – ахыры, чиге.




336


Интиһаи гыйшык улмаз – гыйшыкның соңы (чиге) булмас.




337


Хакъ – туфрак, җир.




338


Гъәрзыхаль итмәк өчен – хәлне бәян итмәк өчен.




339


Сән җәзил – син бик тә, син бик күп.




340


Гамь җөдадин – кайгы-аерылудан.




341


Фасбир ул съәбран җәмил – күркәм сабырлык белән сабыр ит.




342


Күрерсән вәйлеңи – хәсрәтеңне, бәла-казаңны күрерсең.




343


Садрең илә зәйлеңи – күкрәгең белән итәк-чабуыңны.




344


Гакыйль улан – гакыллы булган.




345


Кәшфе әсрар әйләмәс – серләрне ачмас.




346


Сохбәт – сөйләшү, әңгәмәләшү, серләшү.




347


Тәгъне әгъйар – читләрнең шелтәсе (ятларның гайбәте).




348


Багъ ара гөл-сәбез хушдыр, михнәти хар улмаса – бакчаларда гөл һәм яшеллек хуштыр, әгәр хурлыклы михнәте (нәтиҗәсе) тигәнәк (чәнечке) булмаса.




349


Бөйлә мөстәсна – болай тиңдәшсез (искитәрлек).




350


Бәдәл – алмаш, тиң.




351


Хөснедин, и җан, мөнкъәтыйгъ кыйлмас бәне илла әҗәл – аның күркәмлегеннән мине әҗәлдән (үлемнән) башка бер нәрсә дә аера алмас.




352


Къәсд идәрсә әһле тогъйан – азгынлык әһелләре явыз ният итсәләр.




353


Хода улса мәдәдкярем бәнем – Ходай минем ярдәм итүчем булса.




354


Мисле маһа пара – маһ – ай: айга пар, айга таң шикелле.




355


Күршәен – күрешәен; күрешик.




356


Зәһи – яхшы, шәп; бик.




357


Үз булып үзләр – үз булып беткән кешеләр.




358


Дәрдең – кайгың, хәсрәтең.




359


Шөйлә – шулай.




360


Моштакъ – омтылу.




361


Зийадә – бик, бик тә.




362


Хили моктандым – байтак, шактый интектем.




363


Халка – халыкка.




364


Әсбаб – сәбәпләр.




365


Так (рус.) – шулай.




366


Тутка – тутыкай, тётка.




367


Зәррәни – бөртектәй.




368


Күр улмайым – сукыр булмаем (булмыйм).




369


Уганым – Тәңрем, Ходаем.




370


Мальчиктый – мальчиктай, бала шикелле.




371


Саймадың чынга – санамадың чынга.




372


Дилгә – йөрәккә, күңелгә.




373


Инәлдем дә бугай аша – артык инәлдем бугай.




374


Дөшән сагъәтдә күңлемә – исемә төшкән сәгатьтә.




375


Деләр күңлем – беренче очракта: күңелем теләр; икенче очракта: күңелемне телер (кисәр).




376


Вә илля – вә әмма, тик, ләкин.




377


Сәне күрмәклекем сартын – сине күрмәклегем өчен.




378


Ушал кыйлмыш сәне Мәүля – сине Ходай шулай яраткан.




379


Терәп күксен – күкрәген киереп.




380


Идеб рәкъкас – биеп (төгәлрәк: биюче кебек итеп).




381


Бер йиңел улмасын бәхши – бер җиңел (төш) бүләге генә булмасын.




382


Гъәувас – суга чумучы (водолаз).




383


Мәгъас – гөнаһлы.




384


Гъәфләт – ваемсызлык.




385


Әйаме шәбаби – яшьлек көннәрен.




386


Бәгъидә – биредә: ерактагы кул җитмәс яр.




387


Сафадин – рәхәт чигүдән.




388


Зәүкъен – тәмен, ләззәтен.




389


Сайма – санама, исәпләмә.




390


Гъәһеднамә – килешү язуы.




391


Ниһанда – яшерен җирдә, аулакта.




392


Вакъты форсатда – форсатлы вакытта, җайлы вакытта.




393


Карыгач – картайгач.




394


Көсүф алмыштый көрсәтдә – каты суыктан кояш тотылган кебек (тоныкланып, нурсызланып) калганда.




395


Бәгъидә абыстаем – ерактагы абыстаем.




396


Вакъты хушами – бәхетле вакытымны.




397


Сәрбагъ – бакчалар «башлыгы»: бакчалар бакчасы, иң яхшы бакча.




398


Дидар – күрешү, очрашу.




399


Фиракъеңдин – аерылудан, аерым торудан; синнән башка торудан.




400


Оемай – йокламый.




401


Гамгин – гамьле, моңлы, кайгылы.




402


Кыйлма г[е]рифтар – дучар кылма.




403


Гъәрибләр – монда: кимсетелгәннәр, өлешсезләнгәннәр.




404


Сәнең һиҗреңдә әфкяр – синнән аерылуны фикерләүдә.




405


Фәрагъәт берлә – тынычлык, гамьсезлек белән.




406


Канилә (каны илә) – каны белән.




407


Йийәргә – ашарга.




408


Дидар – күрешү, очрашу.




409


Мөнәүүәр – нурлы, якты, балкып торган.




410


Гирйан – елаучы, күз яше түгүче.




411


Хәрәм – тыелган нәрсә; гаиләдә ят кешеләр өчен тыелган урын (хатын-кыз өчен билгеләнгән урын, бүлмә).




412


Илкем – кулым.




413


Ләтыйфә – гүзәл, күркәм, нәфис.




414


Кәмаляти – камиллекне.




415


Айати – аятьләрне (догаларны).




416


Ләбең – иренең.




417


Гъөнчә – чәчәк бөресе.




418


Фәһм (фәһем) – аң, аңлау, төшенү.




419


Мәкалят – мәкаләләр; бу очракта: сөйләр сүзләр.




420


Хыйаляти – хыялыйларча.




421


Күрәчәк – күргәч.




422


Рәүнәкъ – яктылык, нур.




423


Ригайәти – ригайәтне: олылауны, игътибарны.




424


Идеп фазли гъинайәти – фазыйльлекне (өстенлекне, камиллекне) бүләк итеп.




425


Мөдәүвирсез бигайәти – бик тә туры карый торган.




426


Һилялә охшашы вара – айга охшашлыгы бар.




427


Биңзәр… айа – айга… охшаш.




428


Сайа – саный.




429


Көнәш кеби шәрайати – шартлары (сыйфатлары) кояш шикелле.




430


Бакылыр – багылыр: төбәлер, карар.




431


Кидәрер һәм бу сагъәти – бу сәгатьләрдә һәм җуяр (шунда ук юкка чыгар да).




432


Къамәтең хубий – буй-сының гүзәл.




433


Хуби (хубы) – яхшысы, әйбәте, матуры.




434


Тугаймусың күби – күпләп, күп булып туганмысың.




435


Бу галәм бәрчидә нәбат – бу галәм яшеллек (гөл-чәчәк?) белән тулы.




436


Вә илля соңрада һәйэат – әмма соңында үкенеч.




437


Зикер әйләү – искә төшерү, кабатлау, гел истә тоту.




438


Катасың – катысың.




439


Чәнди – монда: моның кадәре, моның тикле.




440


Сафалар – рәхәтләр.




441


Тәәссефтин – үкенечтән.




442


Хун-хар – канечәр.




443


Зәнки – тупас, кырыс, мәрхәмәтсез.




444


Хар булу – хур булу.




445


Кусайде – куса иде.




446


Күрсәтсәйде – күрсәтсә иде.




447


Җәмалең – матурлыгың, гүзәллегең.




448


Күксиңә – күкрәгеңә, түшеңә.




449


Тәваззигълык итәнләрең йөз анча – йөзләрчә түбәнчелек итүләрен.




450


Михе әлимтик – кайгы кадагы шикелле.




451


Агыз-йары тоелсайде хәмимтик – авыз тарафы тоелса иде тирләгән кебек.




452


Баде сәмумтик – сәмум җиле шикелле.




453


Мумтик – мум шикелле, балавыз шикелле.




454


Моктандырсайде – интектерсә иде.




455


Дәмләр – вакытлар; сулышлар.




456


Зәригъә – монда: яшь кыз (асылда: үсенте).




457


Күңлең йадига – күңелең хәтеренә.




458


Вәфасы юк, зәуаледер сәригъә – ышанычы юк, ә бетүе исә тиз.




459


Һәб – барысы да, һәммәсе.




460


У – ул.




461


Итәрде нәүхә – зар елар иде.




462


Мисъри шаһ – Мисыр шаһы.




463


Сәригъәм – ашыгучым, сабырсызым.




464


Итде фөрйад – елады, агълады.




465


Бәһари – бәһарне: язны.




466


Ләйле-нәһари – төн һәм көннәрне.




467


Вафасыздыр, зәуаледер сәригъә – ышанычсыздыр, ахыры (бетүе) исә якын (тиз үтүчән).




468


Талигъә – бәхет.




469


Сәламулла – Алланың сәламе.




470


Җигәргүшәм – бавырым кисәге, бәгырем.




471


Бәдига – күркәм, гүзәл, тиңсез; татлы телле; хатын-кыз исеме.




472


Рәуанем мәкъсадыйга – юнәлешем максатына.




473


Шәмсе вә маһы – кояшы һәм ае.




474


Йуйдың – җуйдың.




475


Гомре вар – гомере барынча, бар гомеренә.




476


Җыелса, белмәс ала – җыелса да, ала белмәс (бәладән ала алмас).




477


И куәти рухы рәуаным – и җанымның ургылып торган куәте.




478


И дилбәри җан-у-җиһаным – и җан һәм дөньялыгымның иясе (гүзәл хуҗасы).




479


И миһербани дилнәуазем – и миһербанлы (шәфкатьле) күңел юатучым.




480


И бостанә сәрвийе-назем – и бакчалардагы назлы сәрвием.




481


И лаләи руй гөлгъөзарем – и лалә йөзле алсу йөзем.




482


И куәти җан-у-бәһарем – и җанымның һәм (тормыш) язымның куәте.




483


Сохбәт – сөйләшү, әңгәмәләшү, серләшү.




484


Чү михнәт – михнәт шикелле.




485


Мөсыйбәтдер – бәхетсезлектер.




486


Мәгъишәт – тормыш, яшәү, тереклек.




487


Фиракъең – аерым булуың, аерым торуың.




488


Әксәр – бик, күп, көчле.




489


Кыйлыбдыр такъәтем такъ иштийакың – сиңа көчле мәхәббәтем теләге тәкатемне (сабырымны) җуйды.




490


Ширбәти һиҗран – аерылу ширбәте.




491


Күзем гирйан – күзем йәшле.




492


Сәнең йадың – сине йад итү белән.




493


Гөлзар – гөлбакча, чәчәклек.




494


Бидил – шәфкатьсез, каты бәгырьле.




495


Къәндин – кайдан, кайда.




496


Фиракъең утында бисйар көйәрмен – синнән аерылу утында бик көярмен.




497


Кәлями – кәлямне: сүзне.




498


Нигярем – гүзәлем, чибәрем.




499


Хамуш улмаз – телсез, тыныч булмас.




500


Висаль – кавышу, күрешү, очрашу.




501


Дур – ерак.




502


Шаде-харәм – шатлыклы; күңелле.




503


Мәлүл – күңелсез, боек; кайгылы.




504


Мәхбүб – сөекле, сөйгән яр.




505


Ниһанда – аулакта, яшерен урында.




506


Дәрига – үкенеч, кызганыч.




507


Җан-дилилә – җан-күңел илә.




508


Ирсаль әйләдем – җибәрдем, күндердем.




509


Тауил гомер рузый кыйлсын Ул бакый – Ул (Алла) мәңгелек озын гомер бүләк итсен.




510


Дәригъ итмәм – кызганмам.




511


Рузый кыйлсын – бүләк итсен, багышласын.




512


Халка изһар әйләмә – халыкка белдермә.




513


Ниһан әйләмә – яшереп тотма (ягъни: безгә җиткез).




514


Япсаң – яшерсәң (капласаң).




515


Мөкъәддәр – тәкъдир, язмыш.




516


Мисальдә – чагыштыруда.




517


Герифтар – дучар.




518


Гъәнбәр – хуш исле үлән; мәхәббәт гъәнбәрендән – мәхәббәт ароматыннан.




519


Сүзеңнең рәһбәрендән – сүзеңнең сөрешеннән.




520


Нигярем – гүзәлем, чибәрем.




521


Йуйма – җуйма.




522


Ивгә – өйгә.




523


Кызма – кызыкма.




524


Сари – таба.




525


Гъисйан Алла – Аллага каршы баш күтәрүче.




526


Нәданә гъәсъбәи Алла – белмәгәнгә Алла әҗере (җәзасы).




527


Мотыйгъ булу – буйсыну, баш ию.




528


Бакып анлара дөз күзне – аларга күзне туры төбәп.




529


Хөкме уганый – Ходаның хөкеме.




530


Къәный – кайда.




531


Һөдаи Алла – Алланың тугры юлы.




532


Ярин – киләчәктә, алда.




533


Мәүля – хуҗа, ия; монда: Алла.




534


Къәлбене – йөрәген, күкрәген, күңелен.




535


Ул дәмдә – шул мизгелдә.




536


Айгай – әйткән, әйтер.




537


Китән – мамыктан, киндердән эшләнгән ак тукыма.




538


Тузан увакыны – тузан вагын (увак – уалу).




539


Лапта (лапти) – чабата.




540


Кәзеб – ялган.




541


Возу кыйлу – тәһарәт алу.




542


Рәхманый – рахманныкы, ягъни Алла юлындагы кеше.




543


Зирагъәт – игенчелек, иген игү.




544


Тагъәт – буйсыну (Аллага); дини йолаларны үтәү.




545


Сайуң (санаң) – санагыз.




546


Кяһиллек тагъәте – ялкаулыкка, үшәнлеккә баш ию.




547


Монафикъ – икейөзле.




548


Дөхтәри (дөхтәрне) – кызны.




549


Мәүляйа нийаз кыйлу – Ходага ялвару.




550


Хәмед-сәна кыйлу – мактау, олылау сүзе әйтү.




551


Хушнуд – риза, канәгать.




552


Ярагын – әзерлеген.




553


Дилваз – яхшылап, матур итеп.




554


Сөфрә – ашъяулык.




555


Тәбәссем – елмаю.




556


Зилләт – түбәнлек, белемсезлек.




557


Гъише нуш кыйлсаң – типтереп калсаң (алдануны татып карасаң).




558


Әфзаль – өстен.




559


Самит торсаң – кычкырышсыз, ягъни тыныч торсаң.




560


Уйлә – шулай.




561


Дөкәнсә – бетсә.




562


Мосахибдән – иш һәм әңгәмәдәшлектән.




563


Ки дә әйтсен ушал дәмдә – әйтсен ки шул чакта.




564


Дәрдеңә – чиреңә, кайгыңа.




565


Пусә кыйлмак – үпмәк, үбү.




566


Нәхренә – муенына.




567


Ләззати алма – алма ләззәтләре.




568


Мәһәрә – мәһәргә.




569


Рәүнәкъ – нур, яктылык; монда: гүзәллек.




570


Биңзәр – охшар.




571


Күрәнләр хур диеп сайа – күргәннәр хур дип исәпли (саный).




572


Ләгълә (ләгългә) – асыл ташка (алсу һәм кызыл төстәге ташка).




573


Ләтыйф дорыр – матурдыр, күркәмдер.




574


Җиһан эчрә – җиһан эчендә: җиһанда, дөньяда.




575


Хәлаикъ эчрә – халыклар эчендә, кешеләр арасында.




576


Сартын – өчен, хакына.




577


Мәдх (мәдех) – мактау, дан.




578


Ирадә – теләк, ихтыяр, омтылыш.




579


Күңлем зыйасы – күңлем нуры, яктылыгы.




580


Күрмәен – күрмичә.




581


Җәһдеңдә әфгяр – яныңда җәфаланучы.




582


Герифтар – дучар, тоткын, әсир.




583


Вәли – вәләкин.




584


Мәризъ – чир, авыру.




585


Гыйляҗы – дәвасы, даруы.




586


Валлаһ – валлаһи (Алла исеме белән ант итәм).




587


Биһуш – һушсыз.




588


Нәгяһ – кинәт, көтелмәгәндә.




589


Әгяһ булу – уяу булу, сак булу.




590


Гъәҗиб – гаҗәеп, искитәрлек.




591


Җайдай – дөресе: йайдай (йай – җәя).




592


Сайдай – санады, исәпләде.




593


Биңзәр – охшаш, шикелле.




594


Кәлямең тутыйа биңзәр – сүзең (сөйләвең) тутый кошка охшар.




595


Мисле – мисалы.




596


Улсайчы – булса иде; булсаң иде.




597


Ике садрең – ике күкрәгең.




598


Нийәт бирү – ниятләп куйган нәзерне бирү.




599


Мәхбүб – сөекле, сөйгән яр.




600


Вәликән – ләкин.




601


Әлем – кулым.




602


Ходауәндә – йа Ходаем.




603


Кашында – каршында.




604


Фиракъең – аерым булуың, аерым торуың, бергә булмавың.




605


Әксәр күәрмен – бик, көчле көярмен.




606


Нәгышлап (нәкъешләп) – бизәп, чигеп.




607


Гомри гъоссә белән мәхзүн кыйларсән – гомерне сагыш белән кайгылы (хәсрәтле) кылырсың.




608


Фөрйади-зарый – зардан кычкырып егълауны.




609


Кузыну – кызулану, исәрләнү; кәпәренү (куз – «утлы күмер» тамырыннан).




610


Мөгъәккъиб әйлә[йү]бән дәхи кәлямем – тагы сүзләремә аңлатмалар ясау белән.




611


Җиһан зольмәт ирер – дөнья караңгыдыр.




612


Җөнанем – йөрәгем; бәгырем; күңелем.




613


Зәһи халь! – Нинди хәл!




614


Сәр-асим – гаҗәпләнгән, таңга калган, исе китеп пошынган.




615


Мәхзүн җөнанем – күңелем хәсрәтле.




616


Нәбиләр хаккычөн – пәйгамбәрләр хакы өчен.




617


Исергәү (исеркәү) – истә тоту, игътибар итү; хөрмәт күрсәтү.




618


Мөдилл улың – дәлилле булыгыз; монда: ышаныгыз.




619


Чәндан – шул кадәрле, шул тикле.




620


Тәзвиҗ – никахлау.




621


Хәлегъ идәм – аерам; талак кылам.




622


Ләхза – чак, мизгел (кыска вакыт).




623


Тәфәххөсъ әйләң халем әкъуалемдән – хәлемне сүзләремнән тикшереп (күзәтеп) аңлагыз.




624


Хәҗәр – таш.




625


Сөммә – янә, тагын.




626


Бәгъдә – аннан соң, соңра, соңыннан.




627


Висалә ба җәнанә – җәннәт белән кавышырга.




628


Гяһ-гяһ – вакыт-вакыт.




629


Чәнаникә – шуның шикелле, шуның кебек үк.




630


Кәлямләр – сүзләр.




631


Висалең бәрһәмендин – синең белән кавышудан.




632


Герифтар – дучар, тоткын, әсир.




633


Гизләмәсмен – яшермәсмен.




634


Дөхтәр – кыз бала.




635


Гыйльме мәтълабын – теләк гыйлемен, теләккә ирешү гыйлемен.




636


Кәрам берлә мәрарәгә тәскин бир – юмартлык белән ачынуларга тынычлану (сабыр) бир.




637


Кәлямем – сүзем.




638


Бу мәктүб халигә кыйлсаң итагъәт – монда: бу хаттагы хәлгә карап гамәл кылсаң.




639


Би-сыйфат – чагыштыргысыз.




640


Күңел һәуасы – күңел теләге; күңел ашкынуы.




641


Дәрдемнең дәуасы – хәсрәтемнең дәвасы.




642


Әлене – кулын.




643


Гөзидә – сайланган, сайлап алынган (бердәнбер).




644


Җар – хәбәр, белдерү, игълан; кычкырып дәшү, ачык.




645


Зыйасы – яктысы, нуры.




646


Тутыйа – минераль кушылдык (күз даруы).




647


Кәлям – сүз.




648


Сөннәт – пәйгамбәр эшләргә кушкан эш.




649


Филхаль (фи-л-халь) – шунда ук, шул чакны ук.




650


Гаиб йир – аулак җир, яшерен җир.



Әлеге китапка әдәбиятыбыз классигы, ХIХ йөз татар шигъриятенең күренекле вәкиле, сөйләм телендә, халыкның реаль тормышын чагылдырып, шигырь-поэмалар язган беренче шагыйрь Габделҗәббар Кандалыйның иң яхшы әсәрләре туплап бирелде.

PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Как скачать книгу - "Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Книги автора

Рекомендуем

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *