Книга - Шигырьләр / Стихи

a
A

Шигырьләр / Стихи
Кол Шәриф


Җыентыкка Казан ханлыгы чорының күренекле шагыйре, танылган рухани һәм дәүләт эшлеклесе Кол Шәрифнең моңа кадәр мәгълүм булган әсәрләре туплап бирелде.





Кул Шариф

Шигырьләр / Стихи



© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Гыйльманов Г. Х., төзү, 2021




Нәшрияттан


Казан ханлыгының күренекле шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Кол Шәрифнең әсәрләре тупланган «И күңел, бу дөньядыр…» дип исемләнгән җыентык Татарстан китап нәшриятында 1997 елда дөнья күргән иде. Шулай да татар әдәбияты тарихына үзеннән зур өлеш керткән Кол Шәрифнең иҗат мирасы бүгенгә кадәр әле тулысынча барланмаган, ачыкланмаган көе калып килә. Моның сәбәбе – шагыйрьнең иҗат мирасының, аның нинди әсәрләр язуы турындагы мәгълүматларның безнең көннәргә кадәр килеп җитмәвендә.

Бу җыентык Кол Шәриф иҗат мирасын өйрәнү, бүгенге көндә билгеле булган әсәрләрен бер урынга туплау юнәлешендә иң беренче тәҗрибә булып каралырга тиеш. Анда шагыйрьнең кырыс тарих зилзиләләреннән төрле-төрле тупланмаларда могҗиза булып сакланып калган «иҗат кыйпылчыклары» бер урынга җыйналып бирелде. Алар ике бүлеккә бүленде: беренчесендә кыска күләмле шигырьләр (өч газәл һәм бер мөрәббәгь), ә икенчесендә зур күләмле, сюжетлы «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәре китерелде.

Әсәрләрнең текстлары ике төрле укылышта бирелде:

1) чыганакларда ничек язылса – шул укылышта;

2) бүгенге әдәби телгә юлга-юл тәрҗемәдә.

Беренче укылышта барыннан да элек Казан ханлыгы чоры татар әдәби теленең үзенчәлекләрен (гәрчә алар төрле күчерүчеләр тарафыннан шактый гына үзгәртүләргә дучар ителгән булсалар да) бирергә тырышу максат итеп куелды. Шуңа күрә анда, борынгы телебезнең яңгырашын бирүне һәм әдәби тел тарихыбызны өйрәнүчеләргә материал булуны күздә тотып, сүзләрнең искечә язылышы саклап калынды. Мәсәлән: «сәңа», «бәңа», «капугъ», «камугъ», «уйку», «анук», «кәндү», «йите», «кәрәк», «нәчүк», «тийү» һ. б. Фигыльләрнең иске формалары сакланды: «кәлүб», «баруб», «тынма-гыл», «куймагыл», «калгаймән», «теләймән», «ку-бубән», «котылгай», «башлайын», «килүпмез», «йүрүпмез», «чарлаңыз», «сүзләңез», «имәсбез», «айганын», «ирмеш», «утлагали» һ. б. Кушымчаларның да борынгы формалары үзгәртелмәде. Мәсәлән: «тәндин», «чыкган», «дибән», «баламдин», «күңлени» һ. б.

Ә төп чыганакның үзендә сүз төшеп калган дип уйланылган очракларда ул сүз төп текстка җәя эченә куеп бирелде.

«Искәрмәләр» бүлегендә һәр әсәр текстының чыганагы күрсәтелде, текстны аңлау өчен кирәк булган иң мөһим мәгълүматлар китерелде, «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасының басма һәм кулъязма нөсхәләре арасындагы мөһим аермалар күрсәтеп барылды.

Юлга-юл тәрҗемәләрдә исә текстның эчтәлеген бирү, бүгенге укучыларга аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен тулырак, ачыграк итеп аңлату күздә тотылды. Әсәрләрне бүгенге әдәби телдә поэтик тәрҗемә итү максат итеп куелмады, шуңа күрә юлга-юл тәрҗемәләрдә авторның ритмы да, рифмалары да сакланмады. Кайбер сүзләрнең мәгънәләрен тулырак итеп аңлату кирәк булган очракларда, тәрҗемәләрдә оригиналдагы сүзләр калдырылып, аларның мәгънәләре бит астына төшерелгән искәрмәләрдә бирелде.

Җыентыкның беренче һәм икенче бүлекләрендәге текстлар һәм искәрмәләр, текстларның юлдан-юлга тәрҗемәләре, кереш сүз филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов тарафыннан әзерләнде.

Җыентыкның өченче бүлегенә Марсель Әхмәтҗанов тарафыннан әзерләнгән «Казан вилаятенең җиңүе. Шәриф Хаҗитархани» исемле хезмәт урнаштырылды. Анда Кол Шәрифнең киң катлау укучыларга аз билгеле булган әсәре китерелә.

Дүртенче бүлектә «Кол Шәриф һәм аның заманы. Кул Шариф и его время» (Казан: Татарстан китап нәшрияты. – 2005) китабыннан материаллар файдаланылды.




Кылычтан үткән мирас



Кол Шәриф… Бу исем татар халкының бәйсезлек өчен көрәше тарихына алтын хәрефләр белән язып куелган. Кол Шәриф дигәндә безнең күз алдына бөтен гомерен, талантын, белем-зиһен куәсен, тырышлыгын һәм ахыр чиктә газиз җанын да үз халкының азатлыгы өчен изге көрәшкә биргән мәһабәт озын буйлы, ак сакаллы, горур, олпат бер акыл иясе, философ, шагыйрь, дипломат һәм дин эшлеклесе, Казан ханлыгының иң күренекле имамнарының берсе килеп баса.

Кол Шәриф турында без нәрсәләр беләбез соң?

Аның турындагы тарихи мәгълүматлар, Казан ханлыгы чорындагы башка шәхесләрнеке кебек үк, аз сакланып калган. Сакланганнары да өзек-өзек кенә.




Тормыш юлы


Кол Шәриф – Казан ханлыгы тарихында күренекле роль уйнаган шәхес. Ул Казан халкы санламаган Шаһ Галигә 1546 елда кискен каршы чыккан Мансур сәетнең улы була. «Сәет» дип, гадәттә, үзенең чыгышын Мөхәммәт пәйгамбәрдән яки шул чордагы изге кешеләрдән алып санаган руханиларны атаганнар. Кол Шәриф яшьтән үк күңеленә иман нуры сеңдереп, әтисенең шифалы йогынтысында тәрбияләнеп үсә. Тиздән ул саф әхлаклы һәм тирән белемле укымышлы булып җитешә һәм аны 1546 елда, әтисе Мансур үлгәннән соң, Казан ханлыгы руханиларының башлыгы, ягъни баш имам итеп билгелиләр. Шул вакыттан алып ул Казан ханлыгында яшәгән безнең ерак әби-бабаларыбызның ислам тәгълиматын үзләштереп, шәригать кануннарын, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтәп, күңелләрен иман нуры белән нурландырып яшәүләре өчен, аларны әхлаклы, иманлы юлга – изге юлга кертү өчен зур тырышлыклар куеп яши. Һәм, әлбәттә, ул үзе дә тормышта бөтен бер патшалык – Казан ханлыгы халкы өчен әдәп-әхлак үрнәге, белемлелек өлгесе булып саналган. Аның халык арасындагы абруе гаять зур булган. Аны үзе яшәгән патшалыкта гына түгел, чит мәмләкәтләрдә дә бик ихтирам иткәннәр. Бу олы ихтирам, хөрмәт хисе гасырлар буена, ничәмә-ничә буыннар алышынса да, халкыбыз күңелендә югалмыйча сакланып килгән; ул хис, риваять-легендаларга әверелеп, әле бүген дә халкыбыз хәтерендә яшәп килә. Шундый риваятьләрнең берсендә, мәсәлән, Кол Шәрифнең ак атка атланып йөрергә яратканлыгы турында сөйләнә. Атка атланып, ул үзенең якыннары белән урамнан үткән вакытта, урамдагы бар халык хөрмәт йөзеннән аны бил бөгеп, сәламләп үткәреп җибәрә торган булган. Хәтта хан булып хан да, Кол Шәрифкә каршы очраса, үзенең атыннан төшеп, Кол Шәриф янына килеп, аның чапанының итәген үбеп үткәреп җибәрә, аңа саулык-сәламәтлек теләп кала торган булган.

Кол Шәриф үз заманының күренекле дипломаты да булган, Казан ханлыгы өчен авыр елларда ул үзенең бөтен көче, белеме белән халык мәнфәгате өчен көрәшкән. Рус елъязмаларында, мәсәлән, Кол Шәриф Казан белән Мәскәү арасында барган катлаулы дипломатия эшләрендә йогынтылы һәм дәрәҗәле рухани җитәкче буларак телгә алына. Мәсәлән, 1551 елның җәендә, Казан ханлыгындагы иң буталчык вакытларның берсендә, Кол Шәриф, Себер кенәзе Бибарс Растов белән берлектә, Казан ханлыгыннан Рус хөкүмәте кулындагы Зөя шәһәренә җибәрелгән илчелеккә җитәкчелек итә һәм Зөядә Казан тәхетенә утыруга өметләнеп көтеп торучы Шаһ Гали белән бик җитди сөйләшүләр алып бара. Шул ук елның 14 августында, Россиянең, Казан хөкүмәтенә әйтеп тә тормастан, Казан ханлыгының Тау ягын үзенә кушуы турындагы мәсьәләне тикшерүгә багышланган корылтайда, үз туган илен яклап, ялкынлы-ялкынлы чыгышлар ясый. Тәхеткә Ядегәр хан утыргач, Кол Шәриф хөкүмәт составына кертелә һәм Казан ханлыгының көндәлек эшләрендә дә актив катнаша башлый. Явыз Иван да, 1552 елның 13 августында Зөя шәһәренә килгәч, Казан кешеләренә җибәрелгән мөрәҗәгатен Кол Шәриф исеменә күндерә. Ш. Мәрҗани Кол Шәриф турында болай яза: «Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан[1 - Габбасилар – Гарәп хәлифәлегендә 750–1258 елларда идарә иткән нәсел атамасы.] һәм бөек сәедләрдән күпмедер шәхесләр булып, аларның башында нәкыйбел-әшраф[2 - Нәкыйбел-әшраф – бөекләрнең җитәкчесе.] дип танылган мелла Шәрифкол исемле бер зат тора. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә лаек була. «Россия кенәзләре Казан ханнарына илчеләр аша хатлар күндергәндә, мелла Шәрифколга да махсус хат һәм бүләкләр җибәрә иделәр», – дип сөйлиләр»[3 - Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Икенче кисәк. – Казан, 1900. – 200–201 б.].

Тарихи хезмәтләрдә сакланып калган менә шундый өзек-өзек кенә мәгълүматлар да безгә аның үз туган иленең чын патриоты булуы, ул гына да түгел, хәтта халыкара даирәдә дә танылган, күренекле, олы дәрәҗәле бер шәхес булганлыгы турында сөйлиләр.

Кол Шәрифнең үлеме дә чын батырларча-каһарманнарча булган. Ул үз Ватанын, Казанның мөстәкыйльлеген, үзенең һәм халкының иманын саклап калу өчен чын мәгънәсендә соңгы тамчы канына кадәр көрәшеп һәлак була. Халкыбыз тарихындагы иң авыр көннәрдә, 1552 елның 2 октябрендәге Явыз Иван һөҗүме вакытында, ул – ханлыкның баш имамы – Казан кальгасындагы сугышлар белән җитәкчелек итә; кулына кылыч-калкан алып, иң алгы рәтләрдә сугыша. Рус гаскәрләренә иң нык һәм иң соңгы каршылык күрсәтүчеләр дә Кол Шәриф җитәкчелегендәге шәкертләр һәм муллалар төркеме була. Ул шунда батырларча һәлак була: рус гаскәрләре Казан Кремленә ханлыкның баш имамы Кол Шәрифнең үле гәүдәсе аркылы атлап кына бәреп керә алганнар. Бу турыда шул вакыйгаларда үзе катнашкан рус кешесе А. М. Курбский болай дип яза[4 - Бу өзек борынгы рус теленнән ирекле тәрҗемәдә бирелә.]: «Көтмәгәндә генә шәһәргә шулкадәр күп яңа гаскәр килүен күргәч, Казан патшасы үзенең бөтен гаскәре белән бик каты сугыша-сугыша чигенә башлады. Безнең полклар исә[5 - Монда рус полклары күздә тотыла.], көчле һөҗүм ясап, алар белән сугыша башладылар. Аларны патша сарае янындагы мәчетләргә хәтле куып килделәр. Шунда аларның һәлакәт алдында калган галимнәре, сәетләре, муллалары үзләренең бөек әмирләре Кол Шәриф мулла җитәкчелегендә безнекеләр белән шулкадәр каты сугыштылар ки, хәтта күпләрне үтереп бетерделәр»[6 - Сказания князя Курбского. – Издание второе, исправленное и дополненное Н. Устряловой. – Спб., 1842. – С. 33.].

Ә Ш. Мәрҗани бу турыда: «Руслар Казанга һөҗүм итдекләрендә әсхабе вә иттибагыны әтрафына җәмгъ кыйлып[7 - Фикердәшләрен һәм шәкертләрен үз тирәсенә җыеп.], мәдрәсәгә кереп, мәдрәсәнең сәкафе[8 - Сәкафе – түбәсе.] өстендән русияләр илән шәдид мокатәлә кыйлып[9 - Шәдид мокатәлә кыйлып – бик каты сугышып.], руслар мәдрәсә түбәсендән санчеп төшереп шәһид булды»[10 - Шәһид булды – батырларча үлде.], – дип яза[11 - Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Икенче кисәк. – Казан, 1900. – 2 б.]. Казан ханлыгы тарихын махсус өйрәнгән тарихчы М. Худяков та: «Бик каты сугыш ханлыкның баш мәчете – Кол Шәриф мәчете янында булды. Кол Шәриф сугышта һәлак булды», – дип күрсәтеп үтә[12 - Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. – Казань, 1923. – 152 с.].

Әйе, бу бары тик әкиятләрдә генә сөйләнелә, җырларда гына җырлана торган батырлык! Бу, чын мәгънәсендә, үз тормышыңны, үзеңнең җаныңны-тәнеңне халык өчен, Ватан өчен, аның азатлыгы өчен корбан итү һәм халкыбыз Кол Шәрифнең бу батырлыгын гасырлар буена онытмады, күңелендә саклады; ул киләчәктә дә онытылмас! Халкыбыз Кол Шәрифне изге сугышта корбан булган изге җаннар – шәһитләр исемлегенә кертте…

Халкыбызның Кол Шәрифкә булган ихтирамы әле бүген дә чиксез. Мәсәлән, башкалабыз Казанның иң үзәк урамнарының берсенә Кол Шәриф исеме бирелде. Ханлык дәверендә Казан Кремлендәге иң зур җамигъ мәчет Кол Шәриф исеме белән аталган булган – «Кол Шәриф мәчете» дип йөртелгән[13 - Ш. Мәрҗани аның сигез манаралы булуы турында яза.]. Җәмәгатьчелек шул мәчетне яңадан торгызу, яңадан салу мәсьәләсен күтәреп чыкты. Ул, халыктан җыелган акчага төзелеп, бүгенге көндә Казан Кремленең йөзек кашына әверелде. Соңгы елларда Кол Шәриф рухына багышлап Коръән чыгулар, җәмәгать намазлары укулар ешрак үткәрелә башлады. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез Кол Шәрифкә багышлап поэмалар, шигырьләр иҗат иттеләр һәм хәзер дә иҗат итеп киләләр; аның образы тарихи романнарда чагылыш тапты. Ә киләчәктә Кол Шәриф образы сәнгатьнең башка төрләрендә дә – музыка, рәсем, кино сәнгатьләрендә дә, опера-балетларда да – үзенең лаеклы чагылышын табар әле. Болары алда әле…




Иҗаты


Кол Шәриф иҗаты моңа кадәр бөтенләй диярлек өйрәнелми килде. Аның турында фәнни хезмәтләр дә язылмады, исеме дә Казан ханлыгы тарихына багышланган хезмәтләрдә сүз уңаеннан гына әйтеп киткәләнде. Аның иҗат мирасын барлау эше дә әле бары соңгы вакытларда гына башланып китте.

Безнең кулдагы бүгенге мәгълүматлар буенча, Кол Шәрифнең безнең көннәргә дүрт шигыре һәм бер зур күләмле, сюжетлы поэмасы – «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» килеп җиткән. Ләкин әле бу Кол Шәрифнең бөтен иҗат мирасы шулардан гына торган яки Кол Шәрифнең безнең көннәргә кадәр шул әсәрләре генә сакланып килеп җиткән дигән сүз түгел. Аның иҗат мирасының күләмен, шагыйрьнең нинди әсәрләр язган булуын, аларның кайсыларының бүгенге көнгә килеп җиткәнлеген ачыклау өчен әле безгә Казан ханлыгы дәверенә караган һәм моңа кадәр ныклап-җентекләп өйрәнелмәгән күпсанлы борынгы кулъязмалар катламын бик игътибар белән өйрәнергә, белергә кирәк. Бу максатка ирешү өчен, әлбәттә, Казан китапханәләре һәм архивларындагы материаллар гына җитми, ә бәлки Казан ханлыгы дәверенә караган язма материаллар саклана торган башка күп кенә шәһәрләрдәге һәм чит илләрдәге китапханә-архивларны да файдаланырга, аларны да өйрәнеп чыгарга кирәк. Безгә, мәсәлән, Кол Шәриф шигырьләренең кайберләре Төркиядә саклана торган кулъязма җыентыкларда да булуы турында мәгълүм; әмма безгә, алдыбызга бары Кол Шәриф иҗат мирасын барлау максатын гына куеп, Төркиядә махсус шул мәсьәлә белән генә шөгыльләнергә туры килмәде. Шуңа күрә әдип иҗаты турындагы фикерләрне дә әлегә без бүгенге көндә билгеле булган әсәрләреннән генә чыгып әйтергә мәҗбүр булабыз.

Кол Шәриф – барыннан да элек суфи шагыйрь. Ул үзенең остазлары итеп Урта гасырлар төрки поэзиясендә җуелмас һәм кабатланмас эз сызып калдырган мәшһүр суфи шагыйрьләр Хуҗа Әхмәд Ясәвине (1166 елда вафат) һәм аның шәкерте Сөләйман Бакырганины (1186 елда вафат) саный.

Хуҗа Әхмәд Ясәви, – билгеле булганча, XII гасырда Урта Азиядә яшәп иҗат иткән күренекле дин эшлеклесе, шагыйрь, бөек шәхес. Ислам дөньясында танылган галим һәм мистик Шәех Йосыф Хәмәданиның шәкерте буларак һәм аның рөхсәте белән Әхмәд Ясәви Йәсе шәһәрендә үз исеме белән аталган Ясәви тарикатен (сектасын) төзи һәм Урта Азиядә яшәгән төрки халыклар арасында үз тарикатен һәм ислам өйрәтмәләрен тарата. Ислам өйрәтмәләрен, Коръән мәгънәләрен ул хикмәтләр исеме белән шигъри юлларга салып бирә. Аның шигырьләре сәнгатьчелек ягыннан бик камил, тәэсирле итеп эшләнгәннәр. Аның суфичылык һәм гомумән ислам идеяләрен шигырь калыбына салып бирүен галимнәр исламның төркиләр арасында беренче ныклы урнашуы дип карыйлар. Соңыннан Әхмәд Ясәви шәхесе изге булып, ягъни ислам дине әүлиясы булып карала башлый. Шуны истә тотып, Ш. Мәрҗани Әхмәд Ясәви турында: «Гарәп халыклары тормышында Мөхәммәд пәйгамбәр нинди зур роль уйнаса, Төркестан һәм төрки халыклар дөньясында Хуҗа Әхмәд Ясәви дә шундый зур роль уйнады», – дип яза[14 - Әхмәт Ясәви турындагы бу мәгълүматлар академик М. З. Зәкиевнең «Тарихны шәхесләр ясый» дигән мәкаләсеннән алынды. – «Ватаным Татарстан». – 1994. – 9 июнь.].

Әхмәд Ясәви эшен аңардан соң аның шәкерте, шагыйрь Сөләйман Бакыргани дәвам иттерә. Ул да сәнгатьчелек ягыннан бик камил эшләнгән күпсанлы хикмәтләр иҗат иткән. Шулай итеп, аларның икесе дә төрки телле поэзиядә суфичылык юнәлешендә иҗат иткән иң күренекле шагыйрьләрдән саналалар. Ул дәвердән бирле күп гасырлар үтү сәбәпле, аларның шигырьләрен кайвакытта бер-берсе белән буташтырып та йөртәләр.

Шунысы әһәмиятле, Ә. Ясәвинең, С. Бакырганиның бу хикмәтләре шул дәвердә үк Идел буена да килеп җиткәннәр һәм Идел буенда да бик популяр әсәрләргә әверелгәннәр. Татар халкы бу мирасны гасырлар буена кулдан-кулга күчереп, үз әсәрләре кебек укып йөрткән; күпсанлы кулъязма күчермәләрен барлыкка китергән. Шулай итеп, Ә. Ясәви, С. Бакырганилар поэзиясе Урта гасырларда Идел буенда яшәгән татар шагыйрьләре иҗатына зур йогынты ясаган. Күп кенә татар шагыйрьләре аларны үзләренең остазлары итеп исәпләгәннәр, үрнәк алып иҗат иткәннәр. Алар арасында Казан ханлыгының баш имамы, шагыйрь Кол Шәриф тә булган.

Шунысы кызыклы, Кол Шәриф шигырьләре кулъязма җыентыкларда еш кына үзенең остазлары Ә. Ясәви һәм С. Бакыргани хикмәтләре белән бергә, алар белән рәттән күчереп йөртелгән. Мәсәлән, аның безгә билгеле булган дүрт шигыре С. Бакыргани әсәрләрен туплаган җыентыкта – «Бакырган китабы» нда басылып чыккан (Казан, 1883). Бу факт үзе генә дә Кол Шәриф поэзиясенең Ә. Ясәви, С. Бакыргани иҗатлары белән аваздаш, бер юнәлештә булуын тагын бер тапкыр дәлилләп тора. Бу турыда профессор Габдрахман Таһирҗанов: «Кол Шәрифнең чын мәгънәсендә суфи шагыйрь булуын аның дүрт шигыренең «Бакырган китабы» на кертелүе дә раслый. Бакыргани хакында Казанда XVI йөздә үк поэма язылу факты болгар-татарлар арасына суфичылык әдәбиятының борынгы чорда ук үтеп кереп, шактый тирән тамыр җибәрүен күрсәтә», – дип яза[15 - Таһирҗанов Г. Тарихтан – әдәбиятка. – Казан, 1984. – 61 – 62 б.].

Кол Шәриф үзенең шигырьләрендә Алла каршына гөнаһсыз бару идеяләрен пропагандалый; аның әсәрләре укучыларны, гамьсезлек йокысыннан уянып, Алланы олыларга, гомереңне гыйбадәт кылып үткәрергә, дөньяда мәңге калырмын дип алданмаска, Коръән аятьләрендә әйтелгәнчә яшәргә, гөнаһларың өчен Алладан ярлыкау сорарга чакыра. Жанрлары буенча алар – газәлләр, ягъни мәхәббәт шигырьләре. Ләкин алардагы мәхәббәт ул дөньяви гыйшыклык түгел, ә суфичыл поэзиядә кабул ителгәнчә, Аллага мәхәббәт, күңелне Аллага юнәлтеп яшәүне аңлата. Шигырьләрнең формасы да классик газәлләргә куелган таләпләргә җавап бирә: аның рифмалашуы – аа, ба, ва, га…, күләмнәре 25 бәеттән артмый. Шигырь ахырында автор, газәл жанрына куелган таләпкә туры китереп, үзенең исемен китерә. Беренче һәм икенче газәлләрдә рәдиф кулланылган.

Ә «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасы исә – зур күләмле, сюжетлы әсәр. Аның сюжеты ислам дөньясында билгеле булган бер риваять-легендага барып тоташа. Ул риваятьтә ислам диненең кәрамәтләр-могҗизалар эшләргә сәләтле булуы күрсәтелә һәм анда төп персонажлар булып шул ук әүлия Әхмәд Ясәви, аның мөрите Сөләйман Бакыргани, аның хатыны Ганбәр ана һәм аларның өченче уллары Хөбби Хуҗа тора.

Төрки әдәбиятта бу риваятьнең төрле интерпретацияләре-вариантлары билгеле. Кол Шәриф поэмасында исә түбәндәге вариант китерелә.

Әхмәд Ясәвинең иярчене Сөләйман Бакырганиның (поэмада ул Хәким ата Сөләйман дип йөртелә) хатыны Ганбәр анадан өч улы туа: Әсгар[16 - Бу исем төрле чыганакларда төрлечә язылган: «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәренең китап нөсхәсендә. – Әскар, кулъязма нөсхәдә – Әсхәр, Ф. Көпрүлезадә китабында – Әсгар. Без бу исемне Әсгар дип алдык.], Мәхмүд[17 - Бу исем «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәренең ике текстында да Мәхмүд дип, ә Ф. Көпрүлезадә китабында Мөхәммәд дип бирелә. Чынлыкта ул Мөхәммәд булган булып, Кол Шәриф аны, шигъри әсәр таләпләренә туры китереп, Мәхмүд дип алган булырга кирәк (поэма 14 – 14 иҗекле мәснәви формасында язылган; әгәр Мөхәммәд дип алсаң, иҗек саны артып китә һәм шигырьнең төзеклеге бозыла). Шул сәбәпле без дә бу исемне поэма текстында Мәхмүд дип калдырдык.] һәм Хөбби Хуҗа. Әсгар белән Мәхмүд икесе, әтиләренең сүзен тыңлап, иген игү белән шөгыльләнәләр. Ә кече уллары Хөбби Хуҗа үзенә лачын белән ауга йөрү шөгылен сайлап ала. Моны исә әтиләре Сөләйман бик үк хуплап бетерми.

Беркөнне Хәким ата Ганбәр анага улларын үз янына чакырып китерергә куша. Кырда ясмык игеп йөрүче Әсгар белән Мәхмүд шул минутта ук әтиләре каршына килеп басалар. Ә Хөбби Хуҗа бары тик кат-кат чакырганнан соң гына килеп җитә. Ул үзенең соңга калуының сәбәбен болай аңлата: «Суга батып бара торган көймәдәге кешеләр миннән ярдәм сорадылар да, мин аларны ярга тартып чыгардым», – ди. Әтисе моңа ышанмый. Хөбби Хуҗа җилкәсендәге аркан эзен ачып күрсәтә һәм: «Тиздән кәрван халкы килер һәм үзләренең нәзерләрен – малларының уннан бер өлешен безгә бирерләр», – ди. Һәм, чыннан да, бераздан сәүдәгәрләр киләләр һәм, рәхмәт йөзеннән, Сөләйманга нәзер әйткән малларын бирәләр. Сөләйман бу бүләкне кабул итми, аны уллары Әсгар белән Мәхмүдкә бүлеп бирә. Ә ауга киткән Хөбби Хуҗага бу бүләктән өлеш чыгармый. Шулвакыт Хөбби Хуҗа аудан кайта, ун сыерны суйдырып, шундагы олы-кечене сыйлый-ашата һәм әтисеннән бер могҗиза эшләвен – суйган сыер тиреләренә җан өреп, аларны терелтүен үтенә. Хәким ата каршы килми: бу могҗизаны Хәким ата улы Хөбби Хуҗа белән икәү бергә башкаралар. Сыерларга җан керә һәм алар, Хөбби Хуҗаның аягын үбеп, аңардан рөхсәт сорап, кырга үлән ашарга китеп баралар. Моны күргәч, Сөләйман, башын горур тотып, улы Хөббигә: «Без икебез дә акыл иясе, бер илгә сыя алмабыз», – ди. Хөбби Хуҗа әтисеннән үзенә китәргә рөхсәт сорый һәм китеп тә бара. Ганбәр ана Хөбби Хуҗа белән бер бүлмәгә керәләр; әнисе, улын бүлмәдә калдырып, өстеннән бикләп чыгып китә. Иртән барып ачып караса – Хөбби Хуҗа бүлмәдә юк була: ул, әтисенең әйткәннәренә хәтере калып, киемнәрен бүлмәдә калдырып, юкка чыккан була. Ганбәр ана, өзгәләнеп елап, Алладан ялвара. Шулвакыт билгесезлектән җавап килә: «Улың терек. Ул Хозыр белән Ильяска иптәш…»

Бу хәлләр әүлия Әхмәд Ясәвигә барып ишетелә. Ул үз янына шәкерте Хәким атаны чакыртып ала, әмма аңа борылып та карамый һәм аны бер ел буе утын ташучы булырга хөкем итә. Бары тик бер ел буе көн дә утын ташыгач кына, ул аның гөнаһын кичерә. Әхмәд Ясәви шунда Хәким атага аның киләчәк язмышын әйтә: «Гөнаһыңны мин кичердем, әмма Алла кичермәде әле. Син үлгәннән соң, каберең өстеннән кырык ел буе дәрья агачак; бары шунда гына гөнаһың ярлыканачак», – ди.

Поэманың тезмә белән язылган өлеше әнә шунда тәмамлана. Әсәрнең әле тагын чәчмә белән язылган дәвамы да бар. Анда Хәким атаның үзенең рухи җитәкчесе Әхмәд Ясәвидән Аллаһы Тәгаләгә дога кылып, үзенә улы Хөбби Хуҗаны күрергә ярдәм итүен үтенүе, әмма Хөбби Хуҗаның Аллаһ кодрәте белән ак кошка әверелүе аркасында, аны күрә алмыйча газапланып йөрүе турында сөйләнә. Ак кошка әверелгән Хөбби Хуҗаның үзе кебек үк аны кош кыяфәтендәге изге җаннар Хозыр һәм Ильяс белән бергә булуы әйтелә. Әхмәд Ясәви Хәким атага үзенең улы Хөбби Хуҗаны бу дөньяда башка беркайчан да күрә алмаячагын, аның белән бары кыямәт көнендә генә очрашачагын әйтә. Әсәрнең аннан соңгы өлешендә Хәким ата тормышыннан бу сюжетка бәйле булмаган тагын берничә эпизод китерелә.

Шулай итеп, әсәрдә гаделсезлеккә тиешле җәза бирелә. Хәким ата әсәрдә ике төрле гаделсезлек эшли: беренчедән, ул сәүдәгәрләрнең үзләрен һәлакәттән коткарып калган өчен рәхмәт йөзеннән биргән бүләкләреннән (гәрчә ул сәүдәгәрләрне Хөбби Хуҗа коткарганын белсә дә) үзенең улы Хөбби Хуҗага өлеш чыгармый; икенчедән, Хөбби Хуҗаның да могҗиза эшләргә сәләтле икәнлеген күреп, аңардан көнләшә һәм «ике укымышлы бер илгә сыя алмый» дип, улын илдән китәргә мәҗбүр итә. Ә Хөбби Хуҗа ахырда, үзен белемле дип санаган әтисеннән мораль яктан өстен булып кала. Хәким ата шушы гаделсезлекләре өчен үзе дә ике төрле «җәза» күрә: беренчедән, рухи җитәкчесе Әхмәд Ясәви аны бер ел буе утын ташучы булып эшләргә мәҗбүр итә һәм шуннан соң гына ярлыкый; икенчедән, шушы вакыйгадан соң Хәким ата үзенең бөтен гомерен улы Хөбби Хуҗаны күрер өчен зар-интизар булып үткәрә, һәм аңа улы белән очрашу кыямәт көненә кадәр рөхсәт ителми.

Шунысына игътибар итәргә кирәк, бу поэмадагы исән Хөбби Хуҗаның ак кошка әверелеп очып китүе безгә «Сак-Сок бәете» ндәге шундый ук мотивны, ягъни аналары каргагач, ике малайның «Сак» һәм «Сок» исемле кошларга әверелеп очып китүләре һәм аларның да кыямәт көненә кадәр әти-әниләре белән очраша алмаулары мотивын хәтерләтә, шул мотивны кабатлый. Димәк, кайбер галимнәр күрсәткәнчә, «Сак-Сок бәете» татар поэзиясенең мең еллык тарихында бу мотив чагылыш тапкан бердәнбер әсәр түгел икән; ә ул мотив Кол Шәрифнең «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасында да кулланылган икән.

Поэмада сурәтләнгән әлеге вакыйгаларның, әлбәттә, реаль җирлеге булгандыр дип уйларга кирәк. XII гасырдагы реаль тормышта бу вакыйгалар нәкъ менә Кол Шәриф сурәтләгәнчә булганмы, бу сюжетны тасвирлауда шагыйрьнең фантазиясе ни дәрәҗәдә катнашкан? – бу сорауларга җавап эзләүне без киләчәккә калдырып, монда тагын бер нәрсәгә генә игътибарны юнәлтергә кирәк дип саныйбыз: төрек әдәбияты тарихчысы, күренекле галим Фуад Көпрүлезадә үзенең 1918 елда басылып чыккан «Төрек әдәбиятында илек мөтәссәүвефләр»[18 - «Төрек әдәбиятында беренче суфилар».] исемле китабында нәкъ шушы вакыйгалар турында яза һәм аларны риваять итеп түгел, ә тормышта булган хәлләр рәвешендә бирә. Мәсәлән, ул Хуҗа Әхмәд Ясәвинең шәкертләреннән Хәким ата Сөләйманның тормыш юлы турында сөйләгәндә, әлеге вакыйгаларны түбәндәгечә сурәтли[19 - Бу өзек төрекчәдән бүгенге татар әдәби теленә тәрҗемәдә бирелә.]: «Хәким атаның Ганбәр анадан өч баласы булды: Мөхәммәд Хуҗа, Әсгар Хуҗа, Хөбби Хуҗа… Болардан беренче ике зурысын ул заманда бик мәшһүр Җаруллаһ Галләм шәех исемле бер галимнән дәрес укыр өчен Харәзмгә җибәрделәр. Алар анда, күп кенә могҗизалар күрсәтеп, үз тирәләренә йөзләрчә мөритләр тупладылар. Иң кечкенә булган Хөбби Хуҗага килсәк, ул һәр көн, атына атланып, тауларда, кырларда йөри, киекләр аулый һәм аларны әтисенә китереп бирә иде. Шуның белән бергә Хәким ата бу кече углының киләчәктә никадәр зур дәрәҗәгә ирешәчәген һич тә белми иде.

Беркөнне ул моңарчы күрелмәгән бер әмәл белән шуны аңлады: атаның Җунук өлкәсенең Тарадиган районыннан Шәех Сәгъдәт исемле бер мөрите бар иде. Ата аны чакырды; ул шул минутта ук килеп җитте. Бераз соңрак Хөбби Хуҗаны да чакырды. Бераз кичегеп килде һәм әтисенә, гадәте буенча, бер киек китерде. Углының шунда ук килмәве әтисенең җанын телгәләде. Моны аңлаган Хөбби Хуҗа кичегүенең сәбәбен аңлатты: «Кара диңгездә ике көймә баткан иде; миннән ярдәм сорадылар, алар белән мәшгуль булуым аркасында соңга калдым», – диде. Әтисе моңа ышанмады. «Әгәр ышанмасагыз, төгәл биш айдан соң моңда алар унбер алтын бүләк китерәчәкләр, шул вакыт күрерсез», – дигән җавапны бирде. Чыннан да шулай булды: ул акчаны китергән кешеләрнең барысы да Хөбби Хуҗага мөрит булдылар. Хәким ата кече углының бик зур дәрәҗәсен аңлый башлады.

Янә беркөн улы аңа шул сорауны бирде: «Күрәм, намазның сөннәтен һәрвакыт монда кыйласыз; ләкин аның фарызын кайда кыйласыз?» Әтисе бу сорауга каршы фарызны да Кәгъбәдә кыйлуын сөйләде. «Әйе, әмма, – диде ул, – анда кадәр бару зур бер мәшәкать. Кәгъбәне монда китерсәгез, булмасмы?» Хәким ата үзендә бу кадәр куәт булмавын белдерде. Ләкин иртәгәсе көнне углының Кәгъбәне Бакырганга китергәнлеген күргәч, бик гаҗәпләнде һәм күңеленә бераз көнчелек орлыгы төште. Бер җирдә ике изгенең тора алмаячагы шөбһәсез иде.

Беркөнне Хәким атаның мөритләре, җыелып, тугыз сыер суйдылар, зикер әйтү һәм тыңлау белән мәшгуль булдылар. Һәр кеше чакырылды, бары Хөбби Хуҗа чакырылмады. Шул вакытта ул тоткан киекләре белән аудан кайтты. Һәр кеше чакырылып та, үзенә хәбәр ителмәгәнен күреп, җаны әрнеде; әтисеннән аның сәбәбен сорады. Соңыннан, үзенең могҗизасы белән, суелган сыерларны янәдән терелтте. Моны күргән бөтен халык аңа инанды (иман китерде). Моның соңында әтисе аны үзенә чакырды: бер җирдә икесенең бергә була алмаячакларын әйтте. Бу сүзнең мәгънәсен бик яхшы аңлаган Хөбби Хуҗа әтисенә: «Сез калыгыз!» – диде; чыкты, әнисе белән саубуллашты. Кәфенен киеп, бүлмә уртасына килеп басты. Әнисенә үзе өчен еламавын һәм әтисенең ризалыгын алмавын сөйләде. Башын иде һәм юкка чыкты, кәфене шунда калды. Бу вакыйгадан соң әтисе-әнисе бик нык елаштылар. Хәким ата углының кайгысыннан бик күп хикмәтләр иҗат итте.

Углына карата эшләгән бу эш (хәрәкәт) Тәңре тарафыннан җәзага лаек булды. Аңа (Хәким атага) мәгълүм булды ки, әгәр Хөбби Хуҗа яшәсә иде, аның нәселеннән алтмыш изге кеше киләчәк иде. Әмма ки, алар дөньядан киселде. Моның җәзасы буларак, өстеннән кырык ел су агачак һәм гөнаһысы шул чакта шул рәвешле чистарыначак (ярлыканачак). Чынлыкта да шулай булды. Аның вафатыннан соң Әму-Дәрья Бакырган шәһәрен басып китте, Хәким атаның төрбәсе өстеннән кырык ел су акты. Соңыннан сулар чигенде; фәкать аның төрбәсенең кай җирдә икәнлеген беркем дә белмәде. Ниһаять, Хәким атаның мәгънәви ишарәте белән Җәлалетдин Хуҗа исемле берәү аның каберен тапты, өстенә бер корылма эшләде. Һәр тарафтан каберне зиярәт итәргә килә башладылар»[20 - Фуад Көпрүлезадә. Төрек әдәбиятында илек мөтәссөүвефләр. – 7 нче басма. – Әнкара, 1991. – 90 – 91 б. Бу китапта шулай ук Кол Шәрифнең шушы әсәренең чәчмә белән язылган өлешенең дә башка төрле интерпретацияләре, комментарий-аңлатмалары китерелә.].

Күренә ки, Кол Шәриф поэмасында да, Ф. Көпрүлезадә китабында да сүз бер үк вакыйгалар турында бара. Аның беренчесе – әдәби әсәр, икенчесе – галим язган тарихи хезмәт. Моннан этәрелеп китеп, Кол Шәрифнең бу поэмасын тагын да тирәнрәк һәм әтрафлырак итеп анализларга юл ачыла. Без исә бүгенге көндә укучыларның игътибарын шушы күренешкә юнәлтү, бу мәсьәләне көн тәртибенә кую белән генә чикләнәбез. Кол Шәриф иҗатын тагын да тирәнрәк һәм җентекләбрәк өйрәнү, аның үзенчәлекләрен ачу – киләчәк эше.

Гомумән алганда, Кол Шәрифнең бу җыентыгына кергән әсәрләре безгә Урта гасырлар татар әдәбиятының яңа сәхифәләрен ача, безнең рухи дөньябызны баета, әдәбиятыбыз тарихы турындагы мәгълүматларыбызны тулыландыра. Алар Казан ханлыгы чоры татар поэзиясенең мәңге тутыкмас җәүһәрләре булып тора.



    Әнвәр Шәрипов,
    филология фәннәре докторы




Газәлләр





«Башың күтәр гафләтдин, гафил торма…»


Башың күтәр гафләтдин, гафил торма,
«һу» тигел,
Күзең ачкыл уйкудин, гафил торма,
«һу» тигел.
Һу-һу тийү һу кошы, акар күзендин йәше,
Көйеп эче һәм тышы, гафил торма,
«һу» тигел.
Гашыйклары очарлар, гарше шахига кунарлар,
Һу дип дидар куларлар, гафил торма,
«һу» тигел.
Йиге әкълим гизәрләр, андин күккә агарлар,
Бер кадәмдә йитәрләр, гафил торма,
«һу» тигел.
Һу бәхригә чумарлар, гаувас булып батарлар,
Һу дөррләрин тирәрләр, гафил йөрмә,
«һу» тигел.
Дәргяһ капуг ачыкдыр, рәхмәтләри анукдыр,
Күзең ачып бакып тор, гафил йөрмә,
«һу» тигел.
И Кол Шәриф, тынмагыл, төнләр йатып
оймагыл,
Хак зекрени куймагыл, гафил йөрмә,
«һу» тигел.

Тәрҗемәсе:
Башың күтәр ваемсызлыктан, белми торма,
«Аллаһу» диген,
Күзең ач син йокыдан, белми торма,
«Аллаһу» диген.
«Һу-һу» дияр һу кошы[21 - Һу кошы – Аллаһка бирелгән кеше.], агар күзеннән яше,
Көеп эче һәм тышы, белми торма,
«Аллаһу» диген.
Гашыйк булганнар очарлар, гарше шахига[22 - Гарше шахи – дини тәгълимат буенча, күкнең иң югары катлавында (тугызынчы катында) урнашкан Аллаһ тәхетен тотып торучы агач ботагы.]
кунарлар,
«Аллаһу» дип очрашу көтәрләр, белми торма,
«Аллаһу» диген.
Җиде материк гизәрләр, аннан күккә
ашарлар,
Бер атлауда җитәрләр, белми торма,
«Аллаһу» диген.
«Аллаһу» диңгезенә чумарлар, су асты
йөзүчесе булып батарлар,
«Аллаһу» энҗеләрен чүпләрләр, белми торма,
«Аллаһу» диген.
Оҗмах ишеге ачыктыр, рәхмәтләре билгеледер,
Күзең ачып карап тор, белми йөрмә,
«Аллаһу» диген.
И Кол Шәриф, тынма син, төннәрен ятып
йоклама,
Аллаһка зикер әйтүне ташлама, белми йөрмә,
«Аллаһу» диген.




«И күңел, бил баглама, күпне кичүргән…»


И күңел, бил баглама, күпне кичүргән
дөньядыр,
Бу үлүм ширбәтин халыкга ичүргән
дөньядыр.
Сән сагынма дөньяда мән бакый калгаймән
тийү, –
Күп ианар вакытта чирагларны очурган
дөньядыр.
Угылны атадин айуруб, кызны анадин тәкый,
Йыглатыб бер-бер ишекдә, зари кыйлган
дөньядыр.
Әүвәлени кемсә билмәс, ахырыни һәм тәкый,
Әүвәле һич, ахыры һич, бер көһнәи
дөньядыр.
Кол Шәриф, атаң-анаң сәндин борынгылар
кани, –
Барчани куйныга (алып), ашна кыйлган
дөньядыр.

Тәрҗемәсе:
И күңел, билеңне бума (дөнья дип),
күпне кичергән дөнья бу,
Бу үлем ширбәтен халыкка эчергән
дөнья бу.
Син уйлама дөньяда мин мәңгегә калырмын
дип, –
Күп янар вакытта утлар очырган
дөнья бу.
Угылны атадан аерып, кызны да анадан
шулай ук,
Елатып бер-бер ишектә, зар иттергән
дөнья бу.
Әүвәлен беркем белмәс, ахырын да шулай ук,
Әүвәле юк, ахыры юк, бер сәләмә
дөнья бу.
Кол Шәриф, атаң-анаң синнән никадәр
борынгылар иде, –
Барчаны куенына (алып), әшнә иткән
дөнья бу.




«Мөнаҗәтдә моңлугъ кәрәк, иҗабәти булса…»


Мөнаҗәтдә моңлугъ кәрәк, иҗабәти булса
андин,
Күзи йашлигъ, бәгъри башлигъ булмагунча
булур кандин.
Ир сәхәрдә кубубән, тулдырмайен күздә
йаши,
Өмид тутмак мөхаль ирер, капугъ баглигъ
камугъ йандин.
Сәхәр купсаң, нийаз кыйлсаң, соң нийазың
кулга алсаң,
Иҗабәтдер дога кыйлсаң, иҗабәти булса
андин.
Үзиндә булур иран йыкган, күрәр нуры
Аллаһыны,
Фида булур максуд-морад, рахте гыйшрәт
кызыл җандин.
Нәфәси җиһад кыйлса, күзләрендин кан-йаш
акса,
Раббе тийү аңа бакса, кәлүр ләббәйкә
йөз-мең йандин.
Морад кәрәк ирсә сәңа, хакыйкыйә
йангыл аңа,
Гамәл кыйлып төндин-төңә, чыкмагунчә
бәһ бундин.
Рийазәтнең бутасында сыз гаурәтин,
и Кол Шәриф,
Кәнҗе гыйшкы кәрәк ирсә, алтун-көмүш
чыка кандин.

Тәрҗемәсе:
Мөнәҗәттә моңлылык кирәк, кабул итүе
(Алланың) шуннан торса әгәр,
Күзең яшьле, бәгърең башлы булмаса,
каян табылыр ул (моңлылык)?
Ир сәхәрдә тору белән тутырмаса
күзен яше белән,
Өметләнү (Алла ризалыгына) мөмкин булмас,
оҗмах ишеге бикле булыр бар яктан да.
Сәхәргә торсаң, нияз[23 - Нияз – Алладан үтенү, үтенеп сорау, ялыну, ялвару.] кыйлсаң, соңыннан
ниязыңны үзеңә кулланма итеп алсаң,
Кабул итәр (Алла), дога кыйлсаң,
Алланың ярлыкавы шуңарда булса.
Үзендә ирлек һиммәте[24 - Һиммәт – теләккә омтылу, тырышлык.] булган кеше
Алланың нурын күрер,
Дөньяви максат-морадларын корбан итәр ул
(шул юлда), рәхәт тормышы китәр җаннан.
Әгәр нәфсесе белән сугышса, күзләреннән
кан-яшь акса,
Раббым диеп, аңа бакса, килер ләббәйкә[25 - Ләббәйкә – биредә: хуплау сүзе.]
йөз-мең яктан.
Морад кирәк булса сиңа, хакыйкатьтә
ян син аңа,
Гамәл кыйлып төннән-төнгәчә, яхшылыктан
(үзеңне камилләштерүдән) читкә чыкмыйча.
Риязәт[26 - Риязәт – теләкләрне тыеп тору, ашау һәм эчүдә чикләнгәнлек.] билбавындагы оят җирне[27 - Оят җирне – биредә: гафләтне, битарафлыкны.] сызып
ташла, и Кол Шәриф,
Алла гыйшкы хәзинәсе кирәк булса,
алтын-көмеш каян чыгар башкача?




«Әлхәмдүлиллаһ раббил-галәмин…»


Әлхәмдүлиллаһ раббил-галәмин,
шөкер сәңа,
Үзиң кабул бирдең иман безгә.
Ул бәдбәхет шәйтан-ләгыйн гадәтиндин
Кыйлды йарлыйк, бирде йаулак әман безгә.
«Раббанә, заләмнә, әнфүсәна», –
Халикым, разыйкыйм, барыйм сәңа.
Гыйльме хикмәт, тәүфыйк-тәгать,
төрлик сәна
Кыйлды тәшриф шәриф-ләтыйф Коръән
безгә.
«Раббанә, фаг-фирләна зөнубәна» –
Телим аздым, йаздым, түздем, килдем бона.
Кәрәк – кәндү дәргяһыңдин сөргел вәйа,
Кәрәк – кәндү каршы алгыл ихсан безгә.
«Көнтүм хәйра өммәтин ухриҗәт лин-наси»
айәтендин,
Өмидем күн ул Ходаның рәхмәтидин.
Безни кыйлды Мостафаның өммәтендин,
Йибәрде Мостафани борһан безгә.
«Мән зәл-ләзи йәшфәгу» дин вәләятсез,
Кем котылгай Рәсүледин гыйнаятсез?
Аның күнли арар булса шәфәгатьсез, –
Калдук камугъ йите тәмугъ зиндан безгә.
«Лимә тәкулунә ма-ля тәфгалүн» айәтендә
Тәфсир кыйлмыш ул кыямәт атлыйгъ көндә;
Үзи укуб, үзи тутмас данишмәндкә,
Ирекләндүрер өч йүз алтмыш бәла безгә.
«Хөзүһө фәгалүһө» хитабындин,
Кәһ куркармын «Сөммәл-җәхим»
гыйкабындин.
Укуб-белүб, тутмадык без хитабындин, –
«Йа-вәйләти ләйтәни» дәрман безгә.

Үзиң белгел, йангыл имди, и Кол Шәриф,
Тәхсил тийү бар гомерең кыйлдың тәләф.
Йекетлектә тәүбә кыйлмак – гыйнаять ризык,
Йазукларни йарлыкали, гофран, безгә.

Тәрҗемәсе:
Аллага, Галәмнең хуҗасына, дан булсын,
шөкер Сиңа!
Үзең кабул бирдең иман безгә.
Ул бәдбәхет шайтан-ләгыйнь гадәтеннән
Ярлыкады, бердәнбер иминлек бирде безгә.
«Безнең нәфсебезне безгә залим кыйлма» –
Яратучым, ризык бирүчем, барам Сиңа.
Хикмәт гыйлеме, тәүфыйк-тәгать[28 - Тәүфыйк-тәгать – тыйнаклык белән Аллага гыйбадәт кылу.],
төрле мактаулар,
Хөрмәтләр күрсәтеп, кадерле-гүзәл Коръән
бирде безгә.
«Раббыбыз, безнең гөнаһларыбызны гафу ит»,
– дип
Телем белән күп сөйләдем, яздым, түздем,
килдем моңа.
Кирәк икән – үз ишегеңнән ку син (безне)
читкә,
Кирәк икән – Аллаһның Үзе, каршы алып,
Безгә изгелеген кыйлсын иде.
«Кешеләр арасыннан хәерле бер өммәт[29 - Хәерле бер өммәт – Мөхәммәд пәйгамбәр өммәте (өммәт – бер пәйгамбәрнең дингә өндәгән халкы).]
чыгардым» аятеннән
Өметем бар булсын иде ул Ходаның
рәхмәтеннән.
Безне Мөхәммәд пәйгамбәр өммәтеннән
яратты ул,
Мөхәммәд пәйгамбәрне дәлил итеп безгә
җибәрде ул.
«Ул кемсә[30 - Ул кемсә – Мөхәммәд пәйгамбәр.] безгә шәфәгатьче (мәгънәви хуҗа)
булды» аятеннән
Кем котыла алсын ярдәмчесез,
Мөхәммәд пәйгамбәр ярдәменнән башка?
Аның[31 - Аның – Мөхәммәд пәйгамбәрнең.] күңеле эзләр булса арадашчысыз
изгеләрне, –

Без бөтенебез җиде тәмуг-зиндан эчендә
калырбыз бит.
«Үзе эшләмәгән гамәлләрдән ничек халыкка
нәсыйхәт бирер» аятендә
Аңлатып бирде Ул: «кыямәт» дип
аталган көндә,
Үзе әйтеп тә, шул гамәлләрне үзе тотмаган
галимгә,
Әйтеп торыр өч йөз алтмыш бәла безгә.

«Аллаһ теләгәнен эшләр: Ул алыр,
Ул эшләр», – дигән сүздән,
Ахыргы урын җәһәннәм булуыннан –
газап чигүдән куркам.
Без укыдык-белдек, әмма тотмадык
Аллаһ нәсыйхәтеннән, –
«Ни үкенеч! Әй, булса иде!» сүзләре генә
юаныч безгә.

Үзең бел дә ян инде, и Кол Шәриф,
«Белем алам» дип, бөтен гомереңне үткәреп
бетердең.
Егет чакта тәүбә итү – Аллаһның
ярдәме (ризыгы) кебек ул,
Гөнаһларны ярлыка инде, Аллаһ, безнең.




Кыйсса





Кыйссаи Хөбби Хуҗа[32 - Искәрмәләр әсәрнең ахырында бирелә (ред.).]


Бисмиллаһ дип башлайын, атың берлән,
йа Аллаһ[33 - Китап нөсхәсендә: йа Илаһ! (йа Тәңре!).],
Мөселманлык башыдыр: ля илаһә иллаллаһ.
Хәбиб тотып йаратдың Мөхәммәдиең
нурыны[34 - Китапта: Хәбибүңне йаратдуң Мөхәммәдиең нурындан.],
Андин алып йаратдың бу галәмнең барыны[35 - Китапта: Андин алуп барины аның илә йаратдуң.].
Унсәкез мең галәмне – барчасыни йаратдуң,
Айны-көнне йаратуб, аның берлән йар итдең[36 - Китапта: бар итдүң.].
Гарше көрси, ләүх-каләм, хур гыйльмани
йаратдың[37 - Китапта: хур косур Гыйльманны.],
Оҗмах-тәмуг барчасын Адәм өчүн йаратдың.
Андин соңра йаратдың әүвәл Адәм сафины,
Андин тугыруб таратдуң бу адәмнең
барыны[38 - Бу ике юл кулъязмада болай бирелгән: Андин бина әйдәдең бу адәмнең барыни, Андин соң(ра) йаратдың әүвәл Адәм сафины.].
Бу дөньядан күп үтде әнбийа һәм әүлийа,
Барчасының рәһбәри Мөхәммәд Мостафа.
Олугъ Сырның буенда[39 - Олугь Сыр – Сыр-Дәрья елгасы булырга кирәк.] туксан тукыз
һәм дәхи[40 - Китапта: Олугъ Сирның буенда туксан дәхи һәм тукыз.],
Мең мәшаих сөрүри – Хуҗа Әхмәд Ясәви[41 - Хуҗа Әхмәд Ясәви – XII гасырда яшәгән атаклы төрки шагыйре, хикмәтләр авторы (1066 елда вафат). Ул Урта Азия халыклары арасында ислам динен тарату өлкәсендә зур эшчәнлек алып барган һәм шуның өчен соңыннан «изге» дип аталган шәхес. Аның әсәрләре Идел буенда безнең бабаларыбыз тарафыннан бик яратып укылганнар һәм Урта гасырлар татар поэзиясенә гаять зур йогынты ясаганнар. Кол Шәрифнең бу поэмасында да Хуҗа Әхмәд Ясәвинең һәм аның укучысы, шагыйрь Сөләйман Бакырганиның көчле тәэсире сизелә.].
Бу дастанни белсәңез: ир Хөббинең
дастаны[42 - Ир Хөбби – Хәким ата Сөләйманның, ягъни XII гасырда яшәп иҗат иткән танылган суфи шагыйрь Сөләйман Бакырганиның улы.],
Ихлас берлән тыңлаңыз – гашыйкларның
бостаны.
Хуҗа Әхмәднең наибе – Хәким ата
Сөләйман[43 - Хәким ата Сөләйман – XII гасырның танылган шагыйре Сөләйман Бакыргани (1088 елда вафат).],
Әрвахына аларның Морадымны теләймән[44 - Бу юл кулъязма буенча китерелде. Китапта ул түбәндәгечә: Әрвахның алардин морадыңны теләрсән.].
Өченче атын белсәңез, мән әйтәйен
би-фәрман,
Аллаһ гыйльмен күңлинә ниһайәтсез
сыгдурган[45 - Китапта: Ләдүн гыйльмен күңлигә ниһаятьсез сыгдырган (ләдүн гыйльме – метафизик (реаль булмаган) галәмне өйрәнү гыйлеме).].
Ишетсәңез, мөэминләр, Ганбәр ана күчләре[46 - Китапта: «Ганбәр ана гүҗләре» дип бирелә. Ганбәр ана – Хәким ата Сөләйманның хатыны.],
Көндин-айдин йаракдыр икесенең эшләре.
Ганбәр анага баксаңыз – Бугра ханның
кызидур[47 - Китапта: Ганбәр ана, белсәңез, Бохара ханның кызидыр. Дөресе «Богра ханның кызыдыр» булырга кирәк. «Богра хан» дигән исем борынгы төркиләр дәүләте – Караханидлар дәүләтендә ханнарның титул исеме булып йөртелгән. Тарихта Богра хан исемендәге берничә шәхес билгеле: Сатук Богра хан (955 – 956 да вафат); Әбү Муса әл-Хәсән (Һарун) бине Сөләйман Богра хан (993 – 994 тә вафат); Мөхәммәд бине Муса Богра хан (1057 – 1058 дә вафат) һәм Әбү Гали әл-Хәсән (Һарун) бине Сөләйман Богра хан (1074 – 1075 тә туган, 1102 – 1103 тә вафат). Бу кыйссада телгә алынган шәхес Богра ханнарның шушы соңгысы булырга кирәк. (Бу турыда кара: Бартольд В. В. Сочинения. – Часть 1. – М., 1963. – Том 2. – С. 102.)],
Айәт-хәдис – аларның агзындагы сүзидер.
Ханча берлән әүлийа бер-беригә кушулды,
Аклы-кызыл ефәкдәй бер-беринә ишүлде[48 - Кулъязмада бу юллар түбәндәгечә:Шәех берлә әүлийа бер-беригә кушулды,Ак-кызыл ефәкдик күрүн, нәчүк булуп ишүлде.].
Миһербанлык вактында җанны җанга
кушдылар,
Ганбәр ана андин суң өч ир углан табдылар.
Дин хөр заман[49 - Кулъязмада: дин хур зәмин.] халыкның барчасыни
йыгдылар,
Икисинең атларын Әсхәр, Мәхмүд куйдылар.
Кечисинең исмени Солтан Хөбби куйдылар[50 - Кулъязмада бу юл «Кечисенең атлары – Солтан Хөбби вәлидер» дип, аннан соңгы юл белән рифмалашып килә.],
Сыйфат кыйлсам аларны – чын биһиштнең
гөлидер.
Әсхәр, Мәхмүд икиси дәһканчылык
кыйлдылар,
Икисинең хальләрин яхшы гына күрдиләр[51 - Кулъязмада:Әсхәр, Мәхмүд икесин Хәким ата сәүдиләр,Икесинең хальләрин белмеш генә тотдилар.].
Солтан Хөбби вәлигә Ганбәр ана миһербан,
Фәрман кыйлса анасы, һәр нә дисә,
бирүр җан[52 - Моннан соң кулъязмада түбәндәге ике юл килә:Әсхәр, Мәхмүд икеси дәһканчылык кыйлдылар,Утыз ике тохымның барчасыни икделәр.(Тохым – орлык.)].
Ул заманда ир Хөбби шоңкар-лачын ушлады,
Гыйззәт кыйлуб бабасын, кушкан эшин
эшләде[53 - Кулъязмада бу юллар түбәндәгечә:Солтан Хөбби ул заман шоңкар-лачын ушлады,Каз, торна, үрдәгенә лачын санып (салып?) ушлады.Күренә ки, кулъязма нөсхәне күчерүче хаттат әсәр текстын татар халкы тормышына яраклаштырыбрак язган.Моннан соң килә торган дүрт юл текст китап нөсхәсендә юк, ул кулъязма нөсхә буенча китерелә.].
Сүз башлады Сөләйман Солтан Хөбби
вәлидин,
Ганбәр ана тордилар, тәгъзыйм кыйлып
йиридин.
Әйде: «Биби! Углыңыз шоңкар-лачын
ушлады,
Безне куйуб, бабасының кыйлган эшин
эшләде».
Җавап бирде анасы Хәким ата сүзидин:
«Кулларында кошлары, гафил имәс изидин»[54 - Китапта: Угыллары-котлары, гафил имәс үзидин.].
Әйде: «Биби! Килүңез, угланлари чарлале,
Өч угылның хәлләрин хазер мәгълүм беләле!»
Шул пәрәстә Сөләйман: «Әсхәр! Мәхмүд!» –
диделәр, –
Итәкләри билендә, анда хазер булдилар.
«Бер айчылык йул ирмеш,
маши игүп йүрүпмез[55 - Кулъязмада бу юл түбәндәгечә: Дәһканчылык йирләрдә маши игип йүрүрмез.],
Фәрман тотуб, җан бабам,
алдуңызга килүпмез»[56 - Моннан соңгы ике юллык текст китап нөсхәсендә юк, кулъязма нөсхә буенча китерелә.].
Әйде: «Биби! Сез тагын угланларны
чарлаңыз.
Хазер булса углуңыз, андин суңра сүзләңез!»
Ганбәр ана шул заман: «Углым! Хөбби!» –
диделәр,
Килмәгәнгә анасы гамь-госсаны җыйдылар.
Ачигълануб анасы: «Хөбби! Балам!» –
диделәр;
Хазер булуб баласы: «Җаным! Анам!» –
диделәр.
«Гафил мидең, җан балам, бер чарладым,
килмәдең?
Мән шикәстә гарибнең халин бер дәм
сурмадың».
«Төшкән икән газыйм халык, гарикъ
булупдыр кимәси,
Йыглашдылар: «Хөбби!» – дип, олугъ-кечек
барысы.
Шул пәрәстә кимәнең тартып алдым
рәхтени,
Кенарәгә чыкардым халкы берлән рәхтени».
Инанмады Сөләйман ир Хөббинең айганын, –
Игнен ачып күрсәтде аргымчының батканын:
«Сабыр кыйлсаң, җан бабам, җәмгы кәрван
кәлүрләр[57 - Кулъязмада: Инанмадың, җан бабам, җәмгы кәрван кәлүрләр.],
Маллариның унундин берин безгә бир үрләр».
Шул пәрәстә кәрван халкы, йитеп кәлдиләр,
Нәзер кыйлган малларын Сөләйманга
бир диләр[58 - Кулъязмада моннан соңгы ике бәетнең урыннары алышынган, текст буталып бирелгән.].
Кабул кыйлмай Сөләйман, угылларын
туйлады,
Ауга чыкган Хөббигә өлеш-бәхеш онутды[59 - Бу юл китап нөсхәсендә юк, кулъязмадан алып бирелә. Кулъязмада шушыннан соңгы бер бит текст югалган; моннан соңгы унбер бәетле текст бары китап нөсхәсе буенча гына китерелә.].
Шул пәрәстә ир Хөбби бер мәгънәви уйлады.
Кассабларга боерып, ун сыгырны суйдырды,
Олугъ-кечек барчаны нан вә гүшткә
туйдырды.
Суйган сыгырның халык җаеп куйды
тиресен[60 - Китапта бу юл: «Суйган халык сыгырның җәеп куйды тиресен» дип, буташтырып бирелгән.],
Солтан Хөбби купдылар, туһдә кыйлды
барысын:
«Бер эш кыйлың, җан бабам, халаеклар
күрсүнләр:
Ошбу суйган сыгырлар, торуп йөри
бирсүнләр.
Ходаемның әмридин худ без өлкән имәсбез,
Ул кодрәтле Хәкимгә безләр тикән имәсбез.
Боерсаңыз, җан бабам, без гарипләр кыйлале,
Борынгыдак пустларын йәнә җанын бирәле».
«Бисмиллаһ» дип һәр пустка бер күренә
өрдиләр, –
Әүвәлгедәк сыгырлар торуп йөри бирдиләр.
Солтан Хөбби вәлинең айакларин үпдиләр,
Рөхсәт алуп, сыгырлар утлагали китдиләр.
Шул пәрәстә Сөләйман башын кави куйдилар,
«Гариф булуп икемез, ил йыгмазмыз», –
диделәр.
«Бу эшне безгә кыйлдыңыз, китәр йулны
сорале,
Сез торуңыз, җан бабам, без гарипләр
китәле».
«Тәкъсир!» – диде ир Хөбби, кубып йөри
бирдиләр,
Ана, угыл икеси бер хөҗрәгә кердиләр.
Ганбәр ана хөҗрәнең ишеген бәктүп алупдыр,
Ганбәр ана Хөббине хөҗрәдә дип барупдыр[61 - Бу юл кулъязма нөсхәдә юк. Ә китап нөсхәсендә хата киткән, ахры: мондагы соңгы сүз «белүптер» булырга тиеш иде.Моннан соңгы ике бәетле текст кулъязма нөсхә буенча китерелә, ул юллар китап нөсхәсендә юк.].
Солтан Хөбби өйендин йатып кәлде
кичкырун,
Куймаганга бәхшишен бәгъре булды
җылы хун.
Гаиб булуб ир Хөбби, либаслари калупдур,
Солтан Хөбби шулвакыт, терек йөргән –
гаибдүр.
Собхы садыйк булганда, Ганбәр ана купдилар,
Күрәйен дип угылны, ул хөҗрәгә кердиләр,
Угылун тапмай анасы, алуп чыкды либасин,
Фөрйад кыйлуп йыглайдур Ходаена сәнасин[62 - Моннан соңгы ике юл кулъязма нөсхәдә юк.].
Зари кыйлуп йыглайдур:
«Кайда гаиб булдың?» дип,
«Мән гарибне, җан балам,
имди маиб кыйлдың» дип.
«Җан баламдан айрылдым,
нидер мәнем гөнаһым?
Гариб булуп айрылдым, хәбәр биргел,
Ходаем[63 - Кулъязмада бу юл түбәндәгечә: Гариб булып айердуң, үзиң булгыл пәнаһым. (Пәнаһым – яклаучым.)Моннан соңгы ике бәет китап нөсхәсендә юк, кулъязма буенча китерелә.]!
Солтан Хөбби, җан балам,
терек гаиб булып сән,
Мән шикәстә гарибне имди маиб кыйлып сән.
Терек гаиб булуп сән, имди кемдин сораем?
Айрылып җан баламдин, сабыр биргел,
Ходаем!»
Аваз кәлди гаибдин: «Солтан Хөбби терекдер;
Хозыр берлән Ильяска бергә йөргән
шәрикдер!»
Һич әйүлийа тапмады бу дөньяның мәдарын,
Гаибдин сүз ишетде, күңеле тапды карарын[64 - Кулъязмада: Гаиб улуң ишетте, күңеле тапды карарын.].
Мәгълүм булды бу эшләр, Хуҗа Әхмәдкә
йитешде[65 - Кулъязмада: Мәгълүм булуп бу сүзләр, Хуҗа Әхмәдкә йитешде.Моннан соңгы бер юл текст китап нөсхәсендә юк.],
Гаиб булган Хөббине галәм халкы ишетде.
«Сөләйман хәким килсүн», – дип, Хуҗа Әхмәд
чарлады,
Гашыйк Йосыф килгән суң,
кулларыни баглады[66 - Кулъязмада: Килгәндин суң Сөләйманның кулларыни баглады.].
Сөләйманның буйунындин бер сыгырга
такдылар,
Оруп-сугуп Хәкимне, Хуҗа Әхмәдкә
илтдиләр[67 - Кулъязмада: Оруп-сүгүп хәкимләр Хуҗа Әхмәдкә йыкдилар.Моннан соңгы бер юл текст кулъязма нөсхәдә юк.].
Хуҗа Әхмәднең алтунда гаебени белдиләр.
«Тәкъсир!» – дибән Сөләйман,
Хуҗа Әхмәдкә бакмады,
Сөләйманның эшләри Хуҗа Әхмәдкә
йакмады[68 - Моннан соңгы ике юл китап нөсхәсендә юк, текст кулъязма нөсхә буенча китерелә.].
Бер елгача тәкъсирен Сөләйманның
тутмады,
Чәһар тәкбир әйтәйен, һәргиз җавап әйтмәде.
Бер елгача Сөләйман көн дә утун ташыды,
Кичә булса, күп халык аның мәлямәтен ишедде.
Бер елдин суң Хуҗа Әхмәд гөнаһыдин үтдиләр,
Буйунларын чишүбән чәһар тәкбир әйтдиләр:
«Гөнаһындин бән үтдем, белгел, Ходай үтмәде,
Остухануң өстендин һәргиз чәркең китмәде.
Җануң тәндин чыкган суң, тәнүң гүрдә
йаткырур,
Олугъ Гомур дәрйасын[69 - Олугь Гомуд дәрйасын – Аму-Дәрья булырга тиеш.] кырык елгача
агузур.
Кырык елдин суң, Сөләйман,
остухануң пакь булур,
Әгъзаларуң черүбән, ахирәтдә хакъ булур.
Айрылмасдур[70 - Кулъязмада: айрулмасун.], Сөләйман, җануң берлән
имануң,
Тәгаен кыйлды[71 - Кулъязмада: тәгълим кыйлды – өйрәтте, укытты, белем бирде.] Хуҗа Әхмәд, һич калмады
гөнаһуң».
«Тәкъсир!» – дибән Сөләйман:
«Сезгә нәчүк карайен?
Айрылуп мән баламдин, имди кайа барайен?
Ишетепмез: катукның йогы калур, түкүлсә[72 - Китапта «Сөләйманның кайтканы йукы калур түкүлсә» дип ялгыш язылган.].
Мөэмин колның күңлени тегеп булмас,
сүтүлсә».
«Күрүп торуп Хак эшин, нәчүк катыйль
кыйлдың сән?
Сиксән ирнең салебени үзең батыйль
кыйлдың сән?
Солтан Хөбби вәлидер, тугар ирде сиксән ир,
Йитмеш түртдә булуп сән, имди булдың
кара йир.
Үткүр булды Сөләйман батыеның кылычы,
Кырып-чөеп салуп сән, сәңа тикде ни үче?
Гашыйк колның күңлүндә нәләр барын
белмәссән[73 - Кулъязмада:…ниләр барын белмәсләр.],
Солтан Хөбби ишүтсә, булур, ирмеш,
мәдәдкяр»[74 - Моннан соңгы «Хатимә» («Бетем») өлеше әсәрнең ике нөсхәсендә ике төрле. Монда китап нөсхәсендәге бетем өлеше китерелә.].
Бу дастанны укуган һәм укубдыр, битендер,
Укуганны ишүткән морадига йитүпдер.
Ризыкыни биргүчи ул торур пәрвәрдигяр,
Гариф мән дип, күп шәех дөнья йигып
йатубдыр.
Әнбийа һәм әүлийа бу дөньядан үтүбдер,
Бу дастанны Кол Шәриф шәйлә битеп
укубдыр[75 - Кулъязма нөсхәдәге бетем өлеше түбәндәгечә:Бу дастанны укыган һәм укылдыр, йайепдыр,Укыган соң күзләре һәммә яшькә тулыпдыр.Башта ризык биргүче бу кодрәтле кадирдур.Мөшкил түшсә, йад кыйлың,Солтан Хөбби хазирдур.Гарип мән, дип, дөнйаның малын йыгып байыпдур,Бу дастанны Кол Шәриф илгә-халыкга йайыпдур.Тәрҗемәсе:Бу дастанны укыган һәм укыр, халыкка таратыр,Укыганнан соң һәммәсенең күзләре яшь белән тулыр.Башыбызга ризык бирүче бу кодрәтле Алладыр.Авырлык килсә искә төшерегез:Солтан Хөбби хәзер торыр.Мин зәгыйфь, дип, дөньяныңмалын җыеп баючылар да бар;Бу дастанны Кол Шәриф илгә-халыкка таратучыдыр.].

Шунда Хәким Сөләйман, Хуҗа Әхмәд Ясәвидән рөхсәт алуп, кайтмак булды. «Баламны бер күрсәм икән, Аллаһы Тәгаләдән сорап бер дога кыйлуңыз», – диде. Хуҗа Әхмәд Ясәви дога кыйлды. «Бар инде, өйгә йитмәсдән әүвәл балаңны күрүрсән», – диде. Хәким Сөләйман куанганнан өенә кайтуп китде. Өйенә йитде – һичнәрсә күрмәде. Никадәр иҗтиһад кыйлуп ян-янына карап барса да, һич кеше күрмәде; мәгәр бер агачның башунда өч ак кош күрде. Күңлүндә уйлады: «Шәйхем Хуҗа Әхмәд ихлассыз дога кыйлган икән», – дип. Берзамандин суң йәнә барды Хуҗа Әхмәд Ясәвигә. Әйтде: «Баламны күрәр дигән идүңез, күрмәдүм», – диде. Хуҗа Әхмәд әйтде: «Агач башунда өч ак кош күрдүңмү?» – тиде. Сөләйман әйтде: «Бәли, күрдем». Хуҗа Әхмәд әйтде: «Икисе Хозыр берлән Ильяс иде, берисе Хөбби Хуҗа ирде». Сөләйман Хуҗа әйтде: «Йәнә насиб булмасму күрүргә?» – тиде. Хуҗа Әхмәд әйтде: «Кыямәткәчә сабыр идәсән. Һәм һәркемгә бер мөбтәля ирешсә, «Йа, Хөбби, мәдәд!» дисә, хазер килүп мәдәд кыйла, ирмеш. Әлбәттә, гаиб ирәнләрнең бериседер».

Мән бәгъдә. Сөләйман пөшәйман улуп, бәгъдә сабыр кыйлуп, өйендә бераз Ганбәр ана берлән гомер сөреп, бервакытда Сөләйман Хуҗа госел иткәндә, Ганбәр ана, тәнени күрүп, күңлендә кәчде ки: «Тәне бик кара икән», – дип. Хәким Сөләйманга илһаме илаһи булуп белде, күңлендән кәчүрде: «Моннан да карага барурсән». Мән бәгъдә, әҗәл ауруында балалары Әсхәр берлән Мәхмүдкә васыять кыйлды һәм Ганбәр анага васыять кыйлды: «Мән дөньядан күчкән суң, кырык көн булганда, гаиб ирәнләр килүрләр, тәгъзыять өчүн. Шуларның арасында бер кара адәм булур. Исеме Зәңги булур. Шул кешигә анаңызны никах кыйлуп бирүрсез», – диде. Һәм Ганбәр ана ишетде һәм риза булуп ултурды. Андин суң Хәким Сөләйман дөньядин күчде. Әйткәнчә, кырык көндә гаиб ирәнләр килделәр. Арасында берисе бик кара икән. Исеме Зәңги икән. Аналарын никах кыйлуп бирдиләр. Тәне кара икән, күмер шикелле икән.

Андин суң Зәңги баба сыер көтә торган булды. Ганбәр ана сыер көтә торган җиренә ике туйыз аш алуп бара икән: берисендә – эссе аш, берисендә – суук аш. Йәнә ике тайак алуп бара икән: бери йуан, бери нәзүк. Аз гына ачуы кәлсә, нәзүк тайак берлән ора икән. Әгәр ачуы каты кәлсә, йуан тайак берлән ора икән. Һәм эссе аш теләсә, эссене бирә икән; әгәр суук аш теләсә, суук аш бирә икән. Айак тунын чишмәй килсә, йәнә дә тайак менән ора икән. Бу бер гыйбрәт имәсмү? Ганбәр ана үзи Бохара ханның кызы булса да, Хәким Сөләйманны, тәнен кара дип, аннан да бигрәк карага Аллаһы Тәгалә киз килтүрде. Күрәрсән, гүя ки Ганбәр анадан мирас калды ирләрүн яратмаган хатунларга: ирләрүн хурлап чыкган хатунлар, әүвәлге ирендәй йаманрак иргә баралар; яисә ирләре үлсә, ушандак әүвәлге ире кебек булмай, диләр.

Тәммәт, тәмам булды.


Тәрҗемәсе:

Бисмилла дип башлыймын, исемең белән,
йа Алла!
Мөселманлыкның башыдыр: «Алладан башка
илаһ[76 - Илаһ – Тәңре.] юк».
Сөекле итеп яраттың Мөхәммәд
пәйгамбәрнең нурын,
Аннан алып яраттың бу галәмнең барысын.
Унсигез мең галәмне барысын да яраттың,
Айны-көнне яратып, аның белән яр иттең.
Күк тәхетен, язмыш тактасын, җәннәт
хезмәтчеләрен яраттың,
Оҗмах-тәмугны – барчасын кеше өчен
яраттың.
Аннан соң яраттың иң элек Адәм
галәйһиссәламне,
Аңардан тудырып тараттың бу кешеләрнең
барысын да.
Бу дөньядан күп үтте пәйгамбәрләр һәм
әүлиялар,
Барчасының да җитәкчесе – Мөхәммәд
пәйгамбәр.
Олугъ Сыр-Дәрьяның буенда туксан тугыз





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=66362220) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes


Примечания





1


Габбасилар – Гарәп хәлифәлегендә 750–1258 елларда идарә иткән нәсел атамасы.




2


Нәкыйбел-әшраф – бөекләрнең җитәкчесе.




3


Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Икенче кисәк. – Казан, 1900. – 200–201 б.




4


Бу өзек борынгы рус теленнән ирекле тәрҗемәдә бирелә.




5


Монда рус полклары күздә тотыла.




6


Сказания князя Курбского. – Издание второе, исправленное и дополненное Н. Устряловой. – Спб., 1842. – С. 33.




7


Фикердәшләрен һәм шәкертләрен үз тирәсенә җыеп.




8


Сәкафе – түбәсе.




9


Шәдид мокатәлә кыйлып – бик каты сугышып.




10


Шәһид булды – батырларча үлде.




11


Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Икенче кисәк. – Казан, 1900. – 2 б.




12


Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. – Казань, 1923. – 152 с.




13


Ш. Мәрҗани аның сигез манаралы булуы турында яза.




14


Әхмәт Ясәви турындагы бу мәгълүматлар академик М. З. Зәкиевнең «Тарихны шәхесләр ясый» дигән мәкаләсеннән алынды. – «Ватаным Татарстан». – 1994. – 9 июнь.




15


Таһирҗанов Г. Тарихтан – әдәбиятка. – Казан, 1984. – 61 – 62 б.




16


Бу исем төрле чыганакларда төрлечә язылган: «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәренең китап нөсхәсендә. – Әскар, кулъязма нөсхәдә – Әсхәр, Ф. Көпрүлезадә китабында – Әсгар. Без бу исемне Әсгар дип алдык.




17


Бу исем «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәренең ике текстында да Мәхмүд дип, ә Ф. Көпрүлезадә китабында Мөхәммәд дип бирелә. Чынлыкта ул Мөхәммәд булган булып, Кол Шәриф аны, шигъри әсәр таләпләренә туры китереп, Мәхмүд дип алган булырга кирәк (поэма 14 – 14 иҗекле мәснәви формасында язылган; әгәр Мөхәммәд дип алсаң, иҗек саны артып китә һәм шигырьнең төзеклеге бозыла). Шул сәбәпле без дә бу исемне поэма текстында Мәхмүд дип калдырдык.




18


«Төрек әдәбиятында беренче суфилар».




19


Бу өзек төрекчәдән бүгенге татар әдәби теленә тәрҗемәдә бирелә.




20


Фуад Көпрүлезадә. Төрек әдәбиятында илек мөтәссөүвефләр. – 7 нче басма. – Әнкара, 1991. – 90 – 91 б. Бу китапта шулай ук Кол Шәрифнең шушы әсәренең чәчмә белән язылган өлешенең дә башка төрле интерпретацияләре, комментарий-аңлатмалары китерелә.




21


Һу кошы – Аллаһка бирелгән кеше.




22


Гарше шахи – дини тәгълимат буенча, күкнең иң югары катлавында (тугызынчы катында) урнашкан Аллаһ тәхетен тотып торучы агач ботагы.




23


Нияз – Алладан үтенү, үтенеп сорау, ялыну, ялвару.




24


Һиммәт – теләккә омтылу, тырышлык.




25


Ләббәйкә – биредә: хуплау сүзе.




26


Риязәт – теләкләрне тыеп тору, ашау һәм эчүдә чикләнгәнлек.




27


Оят җирне – биредә: гафләтне, битарафлыкны.




28


Тәүфыйк-тәгать – тыйнаклык белән Аллага гыйбадәт кылу.




29


Хәерле бер өммәт – Мөхәммәд пәйгамбәр өммәте (өммәт – бер пәйгамбәрнең дингә өндәгән халкы).




30


Ул кемсә – Мөхәммәд пәйгамбәр.




31


Аның – Мөхәммәд пәйгамбәрнең.




32


Искәрмәләр әсәрнең ахырында бирелә (ред.).




33


Китап нөсхәсендә: йа Илаһ! (йа Тәңре!).




34


Китапта: Хәбибүңне йаратдуң Мөхәммәдиең нурындан.




35


Китапта: Андин алуп барины аның илә йаратдуң.




36


Китапта: бар итдүң.




37


Китапта: хур косур Гыйльманны.




38


Бу ике юл кулъязмада болай бирелгән: Андин бина әйдәдең бу адәмнең барыни, Андин соң(ра) йаратдың әүвәл Адәм сафины.




39


Олугь Сыр – Сыр-Дәрья елгасы булырга кирәк.




40


Китапта: Олугъ Сирның буенда туксан дәхи һәм тукыз.




41


Хуҗа Әхмәд Ясәви – XII гасырда яшәгән атаклы төрки шагыйре, хикмәтләр авторы (1066 елда вафат). Ул Урта Азия халыклары арасында ислам динен тарату өлкәсендә зур эшчәнлек алып барган һәм шуның өчен соңыннан «изге» дип аталган шәхес. Аның әсәрләре Идел буенда безнең бабаларыбыз тарафыннан бик яратып укылганнар һәм Урта гасырлар татар поэзиясенә гаять зур йогынты ясаганнар. Кол Шәрифнең бу поэмасында да Хуҗа Әхмәд Ясәвинең һәм аның укучысы, шагыйрь Сөләйман Бакырганиның көчле тәэсире сизелә.




42


Ир Хөбби – Хәким ата Сөләйманның, ягъни XII гасырда яшәп иҗат иткән танылган суфи шагыйрь Сөләйман Бакырганиның улы.




43


Хәким ата Сөләйман – XII гасырның танылган шагыйре Сөләйман Бакыргани (1088 елда вафат).




44


Бу юл кулъязма буенча китерелде. Китапта ул түбәндәгечә: Әрвахның алардин морадыңны теләрсән.




45


Китапта: Ләдүн гыйльмен күңлигә ниһаятьсез сыгдырган (ләдүн гыйльме – метафизик (реаль булмаган) галәмне өйрәнү гыйлеме).




46


Китапта: «Ганбәр ана гүҗләре» дип бирелә. Ганбәр ана – Хәким ата Сөләйманның хатыны.




47


Китапта: Ганбәр ана, белсәңез, Бохара ханның кызидыр. Дөресе «Богра ханның кызыдыр» булырга кирәк. «Богра хан» дигән исем борынгы төркиләр дәүләте – Караханидлар дәүләтендә ханнарның титул исеме булып йөртелгән. Тарихта Богра хан исемендәге берничә шәхес билгеле: Сатук Богра хан (955 – 956 да вафат); Әбү Муса әл-Хәсән (Һарун) бине Сөләйман Богра хан (993 – 994 тә вафат); Мөхәммәд бине Муса Богра хан (1057 – 1058 дә вафат) һәм Әбү Гали әл-Хәсән (Һарун) бине Сөләйман Богра хан (1074 – 1075 тә туган, 1102 – 1103 тә вафат). Бу кыйссада телгә алынган шәхес Богра ханнарның шушы соңгысы булырга кирәк. (Бу турыда кара: Бартольд В. В. Сочинения. – Часть 1. – М., 1963. – Том 2. – С. 102.)




48


Кулъязмада бу юллар түбәндәгечә:
Шәех берлә әүлийа бер-беригә кушулды,
Ак-кызыл ефәкдик күрүн, нәчүк булуп ишүлде.




49


Кулъязмада: дин хур зәмин.




50


Кулъязмада бу юл «Кечисенең атлары – Солтан Хөбби вәлидер» дип, аннан соңгы юл белән рифмалашып килә.




51


Кулъязмада:
Әсхәр, Мәхмүд икесин Хәким ата сәүдиләр,
Икесинең хальләрин белмеш генә тотдилар.




52


Моннан соң кулъязмада түбәндәге ике юл килә:
Әсхәр, Мәхмүд икеси дәһканчылык кыйлдылар,
Утыз ике тохымның барчасыни икделәр.

    (Тохым – орлык.)



53


Кулъязмада бу юллар түбәндәгечә:
Солтан Хөбби ул заман шоңкар-лачын ушлады,
Каз, торна, үрдәгенә лачын санып (салып?) ушлады.

Күренә ки, кулъязма нөсхәне күчерүче хаттат әсәр текстын татар халкы тормышына яраклаштырыбрак язган.

Моннан соң килә торган дүрт юл текст китап нөсхәсендә юк, ул кулъязма нөсхә буенча китерелә.




54


Китапта: Угыллары-котлары, гафил имәс үзидин.




55


Кулъязмада бу юл түбәндәгечә: Дәһканчылык йирләрдә маши игип йүрүрмез.




56


Моннан соңгы ике юллык текст китап нөсхәсендә юк, кулъязма нөсхә буенча китерелә.




57


Кулъязмада: Инанмадың, җан бабам, җәмгы кәрван кәлүрләр.




58


Кулъязмада моннан соңгы ике бәетнең урыннары алышынган, текст буталып бирелгән.




59


Бу юл китап нөсхәсендә юк, кулъязмадан алып бирелә. Кулъязмада шушыннан соңгы бер бит текст югалган; моннан соңгы унбер бәетле текст бары китап нөсхәсе буенча гына китерелә.




60


Китапта бу юл: «Суйган халык сыгырның җәеп куйды тиресен» дип, буташтырып бирелгән.




61


Бу юл кулъязма нөсхәдә юк. Ә китап нөсхәсендә хата киткән, ахры: мондагы соңгы сүз «белүптер» булырга тиеш иде.

Моннан соңгы ике бәетле текст кулъязма нөсхә буенча китерелә, ул юллар китап нөсхәсендә юк.




62


Моннан соңгы ике юл кулъязма нөсхәдә юк.




63


Кулъязмада бу юл түбәндәгечә: Гариб булып айердуң, үзиң булгыл пәнаһым. (Пәнаһым – яклаучым.)

Моннан соңгы ике бәет китап нөсхәсендә юк, кулъязма буенча китерелә.




64


Кулъязмада: Гаиб улуң ишетте, күңеле тапды карарын.




65


Кулъязмада: Мәгълүм булуп бу сүзләр, Хуҗа Әхмәдкә йитешде.

Моннан соңгы бер юл текст китап нөсхәсендә юк.




66


Кулъязмада: Килгәндин суң Сөләйманның кулларыни баглады.




67


Кулъязмада: Оруп-сүгүп хәкимләр Хуҗа Әхмәдкә йыкдилар.

Моннан соңгы бер юл текст кулъязма нөсхәдә юк.




68


Моннан соңгы ике юл китап нөсхәсендә юк, текст кулъязма нөсхә буенча китерелә.




69


Олугь Гомуд дәрйасын – Аму-Дәрья булырга тиеш.




70


Кулъязмада: айрулмасун.




71


Кулъязмада: тәгълим кыйлды – өйрәтте, укытты, белем бирде.




72


Китапта «Сөләйманның кайтканы йукы калур түкүлсә» дип ялгыш язылган.




73


Кулъязмада:…ниләр барын белмәсләр.




74


Моннан соңгы «Хатимә» («Бетем») өлеше әсәрнең ике нөсхәсендә ике төрле. Монда китап нөсхәсендәге бетем өлеше китерелә.




75


Кулъязма нөсхәдәге бетем өлеше түбәндәгечә:
Бу дастанны укыган һәм укылдыр, йайепдыр,
Укыган соң күзләре һәммә яшькә тулыпдыр.
Башта ризык биргүче бу кодрәтле кадирдур.
Мөшкил түшсә, йад кыйлың,
Солтан Хөбби хазирдур.
Гарип мән, дип, дөнйаның малын йыгып байыпдур,
Бу дастанны Кол Шәриф илгә-халыкга йайыпдур.

Тәрҗемәсе:
Бу дастанны укыган һәм укыр, халыкка таратыр,
Укыганнан соң һәммәсенең күзләре яшь белән тулыр.
Башыбызга ризык бирүче бу кодрәтле Алладыр.
Авырлык килсә искә төшерегез:
Солтан Хөбби хәзер торыр.
Мин зәгыйфь, дип, дөньяның
малын җыеп баючылар да бар;
Бу дастанны Кол Шәриф илгә-халыкка таратучыдыр.




76


Илаһ – Тәңре.



Җыентыкка Казан ханлыгы чорының күренекле шагыйре, танылган рухани һәм дәүләт эшлеклесе Кол Шәрифнең моңа кадәр мәгълүм булган әсәрләре туплап бирелде.

Как скачать книгу - "Шигырьләр / Стихи" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Шигырьләр / Стихи" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Шигырьләр / Стихи", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Шигырьләр / Стихи»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Шигырьләр / Стихи" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Видео по теме - Айрат Арсланов «Шигырьләр» (татарские стихи)
Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *