Книга - Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология

a
A

Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология
Фагима Миргалиевна Хисамова


Монография озак еллар дәвамында Казан дәүләт университеты студентларына татар теленең тарихи грамматикасын укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп язылды. Анда фонетика һәм морфология өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр эзлекле яктыртылды, алар башка төрки телләргә, татар теленең диалект һәм сөйләшләренә таянып аңлатылды.

Монография написана на основе многолетнего опыта преподавания исторической грамматики татарского языка студентам Казанского государственного университета. В ней последовательно освещались исторические изменения в области фонетики и морфологии, объяснялись на основе других тюркских языков, диалектов и говоров татарского языка.





Фагима Хисамова

Татар теленең тарихи грамматикасы: Фонетика. Морфология



Уку-укыту басмасы

Хисамова Фәһимә Миргали кызы



Фәнни мөхәррире филология фәннәре докторы Ф. Ш. Нуриева








© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Хисамова Ф. М., 2017




Фән буларак татар теленең тарихи грамматикасы





Тел тарихы һәм аны өйрәнүнең төп юнәлешләре


Лингвистикада, хәзерге телләрнең төзелешен һәрьяклап тикшерү белән бергә (хәзерге әдәби тел), тел тарихын өйрәнү дә әһәмиятле фәнни юнәлешләрнең берсен тәшкил итә. Тел тарихын өйрәнүнең хәзерге фәндә ачык билгеләнгән ике юнәлеше бар: тарихи грамматика һәм әдәби тел тарихы. Бу ике тармак өйрәнүнең максаты, ысуллары һәм өйрәнү өчен нигез булган төп чыганаклар буенча да бер-берсеннән шактый нык аерылып тора.

Тарихи грамматика татар гомумхалык теленең тарихын төзелеше буенча, ягъни структур яктан өйрәнә. Икенче төрле әйтсәк, тарихи грамматикада гомумхалык теленең фонетик, лексик һәм грамматик төзелеше тарихи яссылыкта өйрәнелә.

Мәгълүм булганча, татар теле үзенең тамырлары белән бик ерак чорларга, борынгы төрки нигез телгә барып тоташа, телебезнең тарихи грамматикасын өйрәнү дә гомуми рәвештә төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнү кысаларында алып барыла һәм күпмедер дәрәҗәдә аның состав өлешен тәшкил итә.

Тел белеменең «Әдәби тел тарихы» тармагы исә, борынгыдан килгән һәртөрле язма истәлекләргә нигезләнеп, теге яки бу телдә, яисә телләр төркемендә әдәби телләр формалашу тарихын, әдәби телнең чорларга бүленешен, кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнә. Тел тарихы бу очракта тарихи-иҗтимагый вазгыятькә бәйле рәвештә, ягъни функциональ юнәлештә тикшерелә.

Максаты, юнәлешләре төрле булуга карамастан, тарихи грамматика һәм әдәби тел тарихы бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора. Гасырлар дәвамында тудырылган күп санлы һәм кыйммәтле төрки-татар язма ядкярләрне өйрәнү, мәсәлән, билгеле булганча, әдәби мирас һәм әдәби тел тарихы юнәлешендә алып барыла. Шул ук вакытта төрле чорларга караган язма истәлекләр телендә теркәлеп калган борынгылык күренешләре төрки телләрнең тарихи грамматикасын өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак хезмәтен үти.

Татар филологиясе бүлекләрендә укытыла торган «Иске татар әдәби теле» курсы да татар теле тарихын өйрәнүнең бер состав өлешен, элгәресен тәшкил итә.




Татар теленең тарихи грамматикасы, аның состав өлешләре, өйрәнү өчен төп чыганаклар


Алда әйтелгәнчә, тарихи грамматика – гомумхалык теленең тарихи үсеш-үзгәрешен өйрәнә торган фән тармагы. Ул тарихи фонетика, тарихи морфология, тарихи синтаксис, тарихи лексикология бүлекләрен берләштерә һәм телнең фонетик, грамматик төзелешендә, лексик составында күп гасырлар дәвамында барлыкка килгән үзгәрешләрне өйрәнә.

Мәгълүм булганча, тел төзелешенең төрле тармакларында тарихи үзгәрешләр бердәй дәрәҗәдә булмый. Аның иң хәрәкәтчән өлеше – лексикасы, лексик составы. Татар телен алсак, узган гасыр дәвамында иҗтимагый вазгыятькә бәйле рәвештә телнең лексик составында барган үзгәрешләр генә дә моның ачык мисалы булып тора.

Телнең авазлар составы һәм грамматик төзелеше чагыштырмача тотрыклы булып санала, алар тарихи үзгәрешләргә авыррак бирелә, әмма аларда да төрле дәрәҗәдәге тарихи үзгәрешләр барлыкка килә. Идел буендагы төрки телләрдә, ягъни татар, башкорт, чуаш телләрендә, сузык авазларның системалы үзгәреше, сузыклар күчеше, мәсәлән, төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи фонетикасын өйрәнүдә үзәк мәсьәләләрнең берсен тәшкил итә.

Тарихи грамматиканы өйрәнү өчен төп чыганаклар:

1) хәзерге татар әдәби теле, диалектлар һәм сөйләшләр;

2) кардәш төрки телләр;

3) борынгы язма истәлекләр;

4) тарихи рәвештә бер төбәктә яшәгән кардәш булмаган халыкларның телләре;

5) ономастика материаллары, археологик чыганаклар һ.  б.

1. Аерым телнең тарихи грамматикасын өйрәнү иң беренче чиратта хәзерге әдәби телгә һәм аның диалектларына нигезләнә. Төрле тел берәмлекләренең тарихи үзгәрешләре, гадәттә, аның борынгы нигез телдәге төрдәшенә – архетипка мөнәсәбәттә ачыклана.

Тарихи грамматиканы өйрәнү өчен, телебезнең диалектлары һәм күп санлы сөйләшләре гаять кыйммәтле чыганак вазифасын үти. Диалект һәм сөйләшләрдә, билгеле булганча, борынгылык күренешләре күбрәк һәм тотрыклырак саклана.

2. Аерым төрки телләр тарихын өйрәнгәндә, башка кардәш төрки телләр материаллары да киң кулланыла. Төрки телләр үзләренең төзелеше буенча бер-берсенә бик якын торалар. Тел тарихын башлап өйрәнгән галимнәрдән В. В. Радлов, мәсәлән, кардәш төрки телләрне хәтта диалектлар дәрәҗәсенә куеп «сөйләшләр» («тюркские наречия») дип атый. Тарихи үзгәрешләр дә төрле телләрдә төрле дәрәҗәдә чагылыш таба.

3. Телдәге борынгылык күренешләре, һичшиксез, төрле гасырларга караган күп санлы төрки язма истәлекләрдә теркәлеп калган, һәм алар тел тарихын өйрәнүдә шулай ук әһәмиятле чыганак хезмәтен үти. Әмма шуны истә тотарга кирәк: борынгы язма истәлекләрдә чагылыш тапкан әдәби тел ул, кагыйдә буларак, билгеле бер төбәктә яшәгән халыкның сөйләмә теле белән тулысынча тәңгәл килми. Борынгыга киткән саен, язма әдәби тел һәм гомумхалык сөйләмә теле бер-берсеннән шактый нык аерыла. VI–VII йөзләрдән башлап кулланылып килгән төрки язма әдәби телләрдә тарихи күчемлелек һәм борынгы язма традицияләр нык саклана. Төрле географик төбәкләрдә аерым төрки халыклар формалашканга кадәр тудырылган бу язма әдәбият, язма истәлекләр гомумтөрки мирас булып санала.

4. Турыдан-туры үзара кардәш дип саналмаган телләрнең тарихи рәвештә бер-берсенә тәэсире башлыча бу халыкларның күп гасырлар дәвамында бер ареалда яшәүләре белән бәйле. Идел буенда яшәгән төрки халыклар (татар, башкорт, чуашлар) меңнәрчә еллар буена фин-угор төркеменә кергән мари, удмурт, мордва халыклары белән, бераз соңрак руслар белән янәшә һәм тыгыз аралашып яшәгәннәр, бу телләр арасындагы тарихи бәйләнеш, аларның бер-берсенә тәэсире хәзерге фәндә расланган күренеш булып санала. Күп кенә галимнәр, мәсәлән, татар, башкорт, чуаш телләрендәге сузыклар үзгәрешен (сузыклар күчешен) дә фин-угор телләре тәэсире белән бәйләп карау ягында торалар.

5. Тел тарихын өйрәнүдә ономастика материаллары, ягъни авыл, шәһәр һәм һәртөрле урын-җир атамалары, микротопонимнар, шулай ук археологик казылмаларда табылган язу элементлары да кызыклы гына тел материалын бирә.




Тел тарихын өйрәнү ысуллары


Тел тарихын өйрәнүдә кулланыла торган ысуллар:

а) чагыштырмалы-тарихи ысул;

ә) ареаль ысул (лингвистик география);

б) типологик ысул.

Болар арасында беренчел дәрәҗәдә әһәмияткә ия булган төп ысул (метод) булып чагыштырмалы-тарихи ысул санала.

Чагыштырмалы-тарихи ысул (компаративистика) тел белемендә XIX йөз башларында ачыла һәм башлап һинд-европа телләре семьялыгына кергән телләрнең тарихын өйрәнүдә кулланыла. Төрки компаративистиканың башлануы исә XIX   йөзнең II яртысына карый, һәм ул күренекле тюрколог галимнәр О. Н. Бётлингк, В. В. Радлов, В. Л. Томсен исемнәре белән бәйле. Алга таба төрки телләрне чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнүгә П. М. Мелиоранский, В. А. Богородицкий, Г.  Й. Рамстедт, А. М. О. Рясянен, А. Җ. Эмре, А.  М.   Щербак һ.  б. галимнәр зур өлеш кертә.

Хәзерге фәндә телләр тарихын өйрәнүдә бу ысулны куллануның төп нигезләмәсе һәм алымнары шактый ачык билгеләнгән[1 - Карагыз: Общее языкознание (Методы лингвистических исследований). – М.: Наука, 1973. – С. 34—101; Сравнительное изучение языков разных семей (Теория лингвистической реконструкции). – М.: Наука, 1988. – С. 90—105, 181–189; Щербак  А.  М.   Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970.   – С.   9—24; Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 3—15 (алга таба «Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков» «СИГТЯ» дип кыскартылып биреләчәк).].

Чагыштырмалы-тарихи ысул дип кардәш телләрнең тарихын үзара чагыштырып өйрәнгәндә кулланыла торган фәнни-тикшеренү ысуллары җыелмасын – системасын атыйлар.

Бу ысулны куллану бер телдән үсеп чыккан кардәш телләрнең, борынгы нигез телдән башлап, тарихи үткәнен күзаллауны һәм аларның үсеш-үзгәреш закончалыкларын ачыклауны күз алдында тота.

Чагыштырмалы-тарихи ысул нәрсәләргә нигезләнә?

1. Борынгы нигез тел булу, аның таркалуы һәм аннан төрле кардәш телләр аерылып чыгуга нигезләнә.

Төрки телләр тарихында борынгы нигез телнең хронологик яктан ике халәте аерып карала: а) борынгы төрки нигез тел (пратюркский язык), ул төрки телләрнең язу белән теркәлгән үткәненә, ягъни б. э.ның VI–VII йөзләренә, Орхон-Енисей язмалары чорына нисбәтләнә; ә) иң борынгы төрки нигез тел (прототюркский язык) язу барлыкка килгәнгә кадәрге, ягъни тагын да борынгырак чорларны үз эченә ала.

2. Чагыштырмалы-тарихи ысул үзара кардәш булган телләрдә тарихи үзгәрешләрнең төрлечә дәрәҗәдә булуына нигезләнә.

Билгеле булганча, төрки телләр классификациясендә борынгылыкны күбрәк саклаган һәм тарихи үзгәрешкә ныграк дучар булган «яңа» телләр аерып карала.

3. Чагыштырмалы-тарихи ысул тел төзелешенең төрле ярусларында тарихи үзгәрешләрнең бердәй булмавына, шулай ук тел төзелешенең тулаем һәм берьюлы үзгәрмәвенә нигезләнә. Бу исә телнең, коммуникатив чара буларак, үзенең бөтенлеген саклау закончалыгы белән аңлатыла. Һәр аерым телнең үз эчендә дә төрле дәрәҗәдәге үзгәрешләр булырга мөмкин. Гадәттә, тарихи үзгәреш кичергән берәмлекләр һәм бик борынгы күренешләр телдә берлектә яши. Максат – борынгылык күренешләрен билгеләү һәм тарихи үзгәрешләрне төрки нигез телгә мөнәсәбәттә ачыклау.

4. Бу ысул шулай ук аерым төркемгә караган телләрдәге структур үзенчәлекләрнең башка телләр өчен дә уртак булуы мөмкинлегенә нигезләнә (типология).

5. Чагыштырмалы-тарихи ысул, телләрнең кардәшлеген билгеләгәндә һәм кардәш телләрне чагыштырып өйрәнгәндә, иң беренче чиратта даими аваз тәңгәллекләренә нигезләнә. Чагыштырыла торган берничә телдә сүзнең төрле позицияләрендә даими рәвештә бер аваз икенче аваз белән алышынса, бу күренеш ул телләрнең генетик яктан кардәш булулары турында сөйли. Тарихи аваз тәңгәллекләренең даими һәм закончалыклы булуы – бер сүздә барлыкка килгән аваз үзгәрешенең сүзнең шул ук позициясендә (сүз башы, сүз ахыры һ. б.) телдәге барлык сүзләрдә дә чагылыш табуы дигән сүз. Әгәр нинди дә булса аерым сүздә ул закончалык бозыла икән, ул сүз алынма яки аның үзенчәлекле яңгырашы башка сәбәпләргә бәйле булырга мөмкин.

Кыпчак һәм угыз төркеменә кергән төрки телләр өчен, мәсәлән, сүз башында т~д, к~г даими аваз тәңгәллеге хас.








Татар телендәге һәм аның аерым сөйләшләрендәге т~д, к~г чиратлашуын да (тары – дары, кәрәз – гәрәз, дулкын – тулкын) тикшеренүчеләр угыз телләре үзенчәлегенең татар телендә чагылышы дип билгелиләр.

Гадәти төрки телләр (шул исәптән татар теле) һәм чуаш теле өчен, мәсәлән, шундый ук закончалыклы фонетик күренеш – р~з, л~ш тәңгәллеге хас.








Телләр кардәшлеген нигезләүдә аваз тәңгәллекләренә өстенлек бирү нәрсә белән аңлатыла соң? Телдәге тарихи үзгәрешләр, билгеле, тел төзелешенең төрле берәмлекләрендә (тамыр, кушымча, сүзформа) чагылыш таба. Әмма кардәш телләрдә бу үзгәрешләр күпчелек очракта шул ук аваз тәңгәллекләренә яки авазларның төрлечә дәрәҗәдәге ассимилятив үзгәрешләренә кайтып кала. Мәсәлән, хәзерге татар телендәге тугыз саны (лексемасы) башка төрки телләрдә, асылда, фонетик яктан гына төрлечә яңгыраш ала: toğuz (рун), toğuz (казах), doğğuz (азәрбайҗан), tăхăr (чуаш), tuğyz (татар) һ.  б.

Чагыштырмалы-тарихи ысулның хәзерге телдә кулланыла торган төп алымнарыннан берсе – реконструкция алымы. Ул бер уртак нигез телдән үсеп чыккан телләрнең иң борынгы чыганагын, ягъни нигез телнең төп структур элементларын ачыклауны максат итеп куя. Билгеле булганча, тарихи рәвештә язу белән теркәлмәгән бик борынгы нигез телне җанлы хәлендә реконструкцияләү мөмкин түгел. Бу очракта кардәш телләрне үзара чагыштыру юлы белән борынгы телнең аерым структур үзенчәлекләрен, мәсәлән, сузык һәм тартык авазларның санын, составын; грамматик үзенчәлекләрдән исә сүз төркемнәрен, аерым грамматик категорияләрне, мәсәлән, исемдә – килеш, фигыльдә заман формаларын һ.  б. ны ачыклау күздә тотыла.

Хәзерге фәндә нигез тел ул борынгыда ук якын кардәш телләр җыелмасы булган дигән караш өстенлек итә. Төрки телләргә карата да галимнәр шул ук фикердә торалар. Ягъни иң борынгы нигез тел, прототөрки тел үзе дә аерым бер үзгәрмәс бербөтен күренеш түгел, ә төрле диалекталь төркемнәр җыелмасыннан торган дигән карашка өстенлек бирелә. Шуңа бәйле рәвештә, хәзерге төрки телләрдәге кайбер аермалыклар, мәсәлән, сүз башында б~м тәңгәллеге (бән~мěн~мин), шулай ук ә~и күчеше борынгы диалекталь үзенчәлекләрнең саклануы булырга мөмкин икәнлеге дә инкяр ителми.

Борынгы формаларны чагыштыру юлы белән ачыклау өчен, тышкы һәм эчке реконструкция алымы кулланыла.

Тышкы реконструкция алымында үзара якын һәм чагыштырмача ерак кардәшлектә торган тел күренешләрен чагыштыру билгеле бер эзлеклелектә алып барыла. Әйтик, аерым татар теле тарихын өйрәнүгә мөнәсәбәтле рәвештә телләрне чагыштыру түбәндәге тәртиптә алып барылырга тиеш булыр иде:

1) әдәби тел, диалектлар, сөйләшләр;

2) бер төбәктә яшәгән якын кардәш телләр (татар, башкорт, чуаш телләре);

3) бер этник төркемгә кергән, ягъни кыпчак төркеме телләре;

4) гомумтөрки телләр;

5) алтай семьялыгына кергән телләр (монгол, тунгус-маньчжур телләре һ.  б.).

Эчке реконструкция һәр телнең үз эчендә чагылыш тапкан тарихи үзгәрешләрне ачыклауга нигезләнә. Алдарак искәртелгәнчә, һәр аерым телдә борынгы тел күренешләре һәм тарихи үзгәреш кичергән яңа күренешләр берлектә яши. Мәсәлән, татар телендә бер тамырга караган азақ (азагы) һәм айақ сүзләре кулланыла. Бу сүзләрнең кайсы борынгырак дигән сорау туа. Бу очракта шул ук тарихи аваз тәңгәллекләренә (з – й) мөрәҗәгать итәбез: ийгелек – изгелек.

Айақ – азақ, димәк, й~з тәңгәллегендә з, һичшиксез, борынгырак. Монда тышкы реконструкция алымын кулланырга да мөмкин: қойо – қузуғ, бийек – бәзүк һ.  б.

Шулай ук, мәсәлән, татар әдәби телендә һәм диалектларда энә сүзе ике вариантта: инә – энә рәвешендә кулланыла. Бу очракта и авазының борынгырак булуы Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше белән аңлатыла (и > ě).

Реконструкция алымы ярдәмендә табылган тел берәмлекләре чагыштырмалы-тарихи ысул белән эзләнүләрдә башлангыч санау ноктасы булып тора, һәм алар тел тарихына караган хезмәтләрдә теге яки бу тел берәмлегенең иң борынгы үрнәге, ягъни архетибы буларак билгеләнә. Гадәттә, архетип *(йолдызчык) белән күрсәтелә. (Мәсәлән, төрки телләрдәге ачык әйтелешле *а авазы.)

Аерым телләрнең тарихын (тарихи грамматикасын) һәм кардәш телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнгәндә, ареаль ысул да кулланыла.

Ареаль ысул, аны икенче төрле лингвистик география ысулы дип тә атыйлар, кардәш телләрнең төрле этник төркемнәре (төрки телләрдәге кыпчак төркеме, угыз төркеме, карлук төркеме, мәсәлән), шулай ук бер үк телнең төрле диалектлары һәм сөйләшләре арасында тарихи-территориаль бәйләнешләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән уртак тел күренешләрен (изоглоссаларны) ачыклауны күздә тота. Асылда, кыпчак төркеменә кергән татар телендә, мәсәлән, угыз телләренә хас үзенчәлекләрнең дә саклануы бу кабилә телләренең тарихи рәвештә тыгыз бәйләнештә булулары турында сөйли.

Тел тарихын өйрәнүдә ареаль ысул шулай ук тарихи рәвештә бер төбәктә (ареалда) яшәгән, турыдан-туры кардәш булмаган яки ерак кардәшлектә булган телләрнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән тел күренешләрен ачыклаганда да кулланыла. Тел тарихы өчен бу җәһәттән татар теленең фин-угор төркеменә кергән мари, мордва, удмурт һ.  б. телләр белән үзара бәйләнешен өйрәнү гаять мөһим. Галим- нәр, мәсәлән, татар һәм башкорт телләрендә а авазының иренләшүен һәм чуаш телендә а > у күчешен, шулай ук чуаш һәм хакас телләрендә сүз башы тартыкларының саңгыраулашуын (саңгырау анлаут) фин-угор телләре тәэсире дип карыйлар.

Типологик ысул исә үзара кардәш булмаган телләрнең тарихи үсеш-үзгәрешендә дә аерым уртаклыклар булуга нигезләнә. Дөнья телләрендә типологик уртаклыклар яки аерымлыклар тел төзелешенең төрле өлкәләрендә (фонетика, грамматика һ.  б.) чагылыш табарга мөмкин. Фонетикада, мәсәлән, телнең фонологик төзелешендә бу күренеш сузык һәм тартыклар пропорциясендә дә күренә. Әйтик, татар телендә 12 сузык, 28   тартык аваз булса, рус телендә 6 сузык, 37 тартык аваз санала, һәм бу очракта инде без рус һәм татар телләрендәге типологик аерымлыклар турында сүз алып барырга тиеш булабыз. Төрле телләргә хас типологик уртаклыклардан исә галимнәр ике сузык уртасында саңгырау тартыкларның көчсезләнүен, ягъни яңгыраулашуын, сүз ахырында н сонор тартыгының төшеп калуын, тотрыксыз булуын (мәсәлән, татар телендә: белән  – белә, илән – илә), сүз башы позициясендә  – анлаутта  – авазлар өстәлү күренешен (әйбәт – һәйбәт, йокы – уйку) һ. б. ны күрсәтәләр. Типологик закончалыклардан А. М.  Щербак, мәсәлән, сүз эчендә геминатлар (кушык тартыклар) куллануның интервокаль позициядә тартыклар яңгыраулашу күренеше булган телләр өчен генә хас булуын билгели. Шул рәвешле, алда саналган фәнни ысуллар: чагыштырмалы-тарихи ысул, ареаль ысул, типологик ысул, телләр тарихын өйрәнгәндә, берлектә кулланыла, алар бер-берсен тулыландыралар.

Татар һәм төрки тел белемендә
тел тарихын өйрәнүнең торышы

1. Татар теленең тарихын, аның тарихи грамматикасын өйрәнүгә багышланган махсус хезмәтләр чагыштырмача соң, узган гасырның урталарында гына мәйданга чыга башлый. Бу уңайдан иң беренчеләрдән, күренекле диалектолог һәм тел тарихчысы Латыйф ага Җәләй хезмәтләрен искә алырга кирәк. Галимнең 1954 елда чыккан «Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар»[2 - Җәләй Л. Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар.  – Казан: Татгосиздат, 1954.] дигән хезмәтендә татар телендәге сузык һәм тартык авазлар өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр шактый эзлекле яктыртыла, һәм андагы күп кенә фикерләр бүгенге тел тарихы фәне өчен дә әһәмиятен югалтмаган. Иң кыйммәтлесе шунда: галим, телдәге тарихи үзгәрешләрне аңлатканда, башка төрки телләргә һәм татар теленең диалект һәм сөйләшләренә дә мөрәҗәгать итә. Л. Җәләйнең икенче капиталь хезмәте телебезнең грамматик төзелешен (морфологиясен) тарихи юнәлештә өйрәнүгә багышланган. Бу хезмәт профессор Л. Җәләй университет студентларына тел тарихы буенча укыган лекцияләрнең кулъязмалары нигезендә төзелгән, ул махсус китап рәвешендә 2000 елда басылып чыкты[3 - Җәләй Л. Татар теленең тарихи морфологиясе (очерклар). – Казан: Фикер, 2000. (Китапны төзү һәм матбугатка әзерләү эшен Ф.  С.  Фасеев башкарган. Кулъязмаларны әзерләүдә шулай ук филология фәннәр докторы Ф. Ю. Юсупов һәм Ә. Латыйпов катнашкан.)].

Татар теленең тарихи грамматикасын өйрәнүгә нигез салган икенче бер әһәмиятле хезмәт – В. А. Богородицкийның «Введение в татарское языкознание» дигән хезмәте[4 - Богородицкий В. А. Введение в татарское языкознание. – Казань: Татгосиздат, 1953.].

В. А. Богородицкий – Казан лингвистика мәктәбенең күренекле вәкиле, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Казан дәүләт университеты профессоры, русист галим. Аның татар телен өйрәнүгә багышланган әлеге хезмәте XX гасырның 30 нчы елларында ук дөнья күрә. Әмма хәзерге фәнни җәмәгатьчелеккә аның күбрәк икенче, 1953 елда кирилл әлифбасында басылган нөсхәсе билгеле. Бу басманың редакторы – зур тюрколог галим Н. К. Дмитриев. Редактор үзенең кереш мәкаләсендә В. А. Богородицкий хезмәтенә югары бәя бирә, ул аны төрки телләрне өйрәнүдә башлап чагыштырмалы-тарихи ысулны уңышлы кулланган галим буларак билгели. Тарихи грамматиканы өйрәнү җәһәтеннән бу хезмәттә «Фонетика» бүлеге аеруча әһәмиятле. Татар теленең вокализмын (сузыкларны) һәм консонантизмын (тартыклар системасын) чагыштырмалы ысул белән тикшерүгә багышланган бу бүлектә авазлар башта сыйфатлары, ягъни ясалыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре буенча рус теле авазлары белән чагыштырыла, һәр ике телдәге авазларның типологик юнәлештә уртак һәм үзенчәлекле яклары ачыклана. Галим, мәсәлән, рус һәм татар телендә бары тик ике сузык аваз у һәм и авазларының гына төп билгеләр буенча охшаш булуларын, шулай ук татар телендә а сузыгының, иренләшү төсмереннән тыш, арттарак ясалуын («…имеет более глубокую артикуляцию»), о, ө авазларының бик кыска әйтелешен һәм күтәрелеш буенча рус телендәге ō авазыннан таррак булуын һ.  б. ны билгели. Шунысы әһәмиятле: галим бу нәтиҗәләрен эксперименталь фонетика ысуллары белән дә дәлилли. В. А. Богородицкий хезмәтенең икенче өлеше исә турыдан-туры татар теле авазларын тарихи яссылыкта өйрәнүгә багышланган. Бу юнәлештә татар теле авазлары төрки телләр – төрек, алтай, казах телләре һәм шулай ук чуаш, монгол телләре белән чагыштырыла. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: В. А. Богородицкийның бу хезмәте, татар теленең тарихи грамматикасы буенча беренче гаять җитди хезмәт булу белән бергә, гомумән, төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнүгә дә зур өлеш кертә, анда, мәсәлән, төрки телләрнең тартыклар һәм сузыклар системасын чагыштырып өйрәнү, Идел буендагы сузыклар күчеше, төрки телләрдәге монгол телләре белән фонетик уртаклыклар һ.  б. мәсьәләләр фәнни югарылыкта анализлана[5 - В. А. Богородицкий хезмәтендә татар авазлары тарихына караган мөһим фикерләр алдагы бүлекләрдә тәфсиллерәк шәрехләнәчәк.].

Татар теле белемендә XX гасырның 50 нче елларында шулай ук тарихи фонетика мәсьәләләренә багышланган махсус тикшеренүләрдән тел галиме Л.  И.  Яфаров хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк[6 - Яфаров Л. И. Некоторые тенденции в фонетике татарского языка: Автореф. дисс… канд. филол. наук. – Казань, 1955.].

Узган гасырның 70 нче елларыннан башлап университетта татар теленең тарихи грамматикасы, гомуми тел тарихы фәненнән аерылып, «Татар теленең тарихи грамматикасы» һәм «Татар әдәби теле тарихы» буларак укытыла башлады. Шул уңайдан һәр ике фән буенча уку-укыту программалары, методик әсбаплар төзелде. Мәсәлән, 1975 елда А.  Х.  Нуриеваның «Татар теле тарихыннан материаллар» дигән дәреслек-кулланмасы[7 - Нуриева А. Х. Татар теле тарихыннан материаллар. – Казан: КДУ нәшр., 1975.] һәм күнегүләр җыентыгы басылып чыкты.

Тел тарихын өйрәнү, гомумән, шул телнең хуҗасы булган халык тарихын өйрәнү өчен дә, әһәмиятле алшарт булып тора. Татар халкы, аның этногенезы, «болгар» мәсьәләсенә бәйле рәвештә, күренекле галим, тел тарихчысы Р.  Г.  Әхмәтьяновның татар һәм чуаш телләрен чагыштырып өйрәнүгә багышланган монографик хезмәтләре чыгу тарихи грамматиканы өйрәнүгә җитди этәргеч булды[8 - Ахметьянов Р. Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – М.: Наука, 1978.]. Бу уңайдан шулай ук галимнең әле соңгы елларда чыккан этимологик сүзлеген[9 - Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. 4 томда. 1  т. (А – Й). – Бирск, 2005.] һәм татар терминологиясе тарихына багышланган хезмәтен[10 - Әхмәтьянов Р. Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.] дә искә алырга кирәк.

2. Төрки телләрнең тарихын, шул исәптән чагыштырмалы -тарихи грамматикасын өйрәнү, алдагы бүлекләрдә әйтелгәнчә, XIX йөз урталарыннан ук башлана. Бу өлкәдәге беренче җитди тикшеренүләр чит ил тюркологлары О.  Н.  Бётлингк, В.  Л.  Томсен һәм Россия галиме В.  В.  Радлов исемнәре белән бәйле. Соңгырак чорда исә төрки телләрне чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнүгә В.  Грёнбек, В.  Банг, Х.  Педерсен, Ф.  Е.  Корш, К.  Фой, П.  М.  Мелиоранский, Г.  Й.  Рамстедт, Ю.  Немет, А.  М.  О.  Рясянен, К.  Г.  Менгес һ.  б. галимнәр җитди өлеш кертәләр.

Россия тюркология фәнендә төрки телләр тарихын чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнү эшен күренекле тюрколог галим Н. К. Дмитриев башлап җибәрә. Узган гасырның 50 нче елларында аның турыдан-туры җитәкчелегендә СССР Фәннәр акдемиясенең Тел белеме институты төрки телләр бүлеге галимнәре тарафыннан төрки телләрне чагыштырмалы ысул белән өйрәнүгә багышланган 4 томлык капиталь хезмәт эшләнә, һәм ул 1955–1962 нче еллар арасында «Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков» дигән гомуми исем белән бастырып чыгарыла: «Фонетика» (1955), «Морфология» (1956), «Синтаксис (1961), «Лексика» (1962). Бу хезмәттә төрки телләрне хәзерге халәтендә төзелеше буенча, ягъни авазлар составы, грамматик формалары, җөмлә төзелеше, сүзлек составы буенча үзара чагыштыру шактый зур урын алып тора. Шул ук вакытта анда тарихи якка да аерым сылтамалар (экскурслар) ясала, тарихи үзгәрешләрне анализлау тәҗрибәләре китерелә. Авторлар арасында Э. В. Севортян, Н.  К.  Дмитриев, Ф. Г. Исхаков, Н. А. Баскаков, А.   А.  Юлдашев кебек зур тюрколог галимнәрнең булуы да бу күмәк хезмәтнең югары фәнни-методик дәрәҗәсе турында сөйли.

Россия тюркология фәнендә төрки телләрне чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнү өлкәсендә хезмәт куйган һәм бай фәнни мирас калдырган тагын бер галим – А.   М.   Щербак. 1970  нче елда А.   М.   Щербакның төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи фонетикасы буенча күләмле хезмәте басылып чыга.[11 - Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков.  – Л.: Наука, 1970.] Дөнья тюркология фәне казанышларына таянып һәм аларны фәнни-тәнкыйди юнәлештә тәфсилле анализлап язылган бу хезмәт бер үк вакытта бөтен төрки телләр һәм аларның диалектлары материалларына нигезләнгән булуы белән дә гаять зур фәнни-методик әһәмияткә ия.

Төрки телләр тарихын эзлекле өйрәнүне дәвам итеп, галим 1977–1987 нче елларда чагыштырмалы-тарихи морфология буенча очерклар рәвешендә 3 томлык хезмәтен бастыра[12 - Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Имя). – Л.: Наука, 1977; Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Глагол). – Л.: Наука, 1981; Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Наречие, служебные части речи, изобразительные слова). – Л.: Наука, 1987.]. 1993  нче елда басылган яңа хезмәте исә галимнең төрки телләр тарихын өйрәнү буенча гомумтеоретик мәсьәләләрне эченә алган йомгаклау хезмәте булып тора[13 - Щербак А. М. Введение в сравнительно-историческое изучение тюркских языков.].

Төрки телләр тарихын, аның тарихи грамматикасын өйрәнүнең яңа этабы Мәскәү тюркологлары тарафыннан күренекле галим Әдһәм Рәхим улы Тенишев җитәкчелегендә төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча күп томлы һәм гаять зур фәнни кыйммәткә ия булган күмәк хезмәт язылуы белән характерлана. 1984–2006 нчы елларда басылып чыккан 6 томлык бу хезмәт алга таба аерым төрки телләрнең тарихи грамматикасын өйрәнү өчен дә ышанычлы фәнни-теоретик нигез булып тора.

Әлеге хезмәтнең беренче 4 томы төрки телләрнең төзелеше буенча төрле тармакларын (фонетика, лексикология, морфология, синтаксис) чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнүгә һәм шулар нигезендә иң соңгы чордагы[14 - «Соңгы чордагы төрки нигез тел» дигән төшенчә бу хезмәтләрдә «тюркский праязык периода распада» дип бирелә.] борынгы нигез телнең төп структур үзенчәлекләрен ачыклауга, ягъни борынгы төрки нигез телне реконструкцияләүгә багышланган. Аларда шулай ук тагын да борынгырак чорларга, иң борынгы нигез тел үзенчәлекләрен ачыклауга да аерым экскурслар ясала[15 - СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984; СИГТЯ. Морфология.  – М.: Наука, 1988; СИГТЯ. Синтаксис. – М.: Наука, 1986; СИГТЯ. Лексика. – М., 1999, 2001.].

Региональ реконструкцияләргә багышланган 5 нче том[16 - СИГТЯ. Региональные реконструкции. – М.: Наука, 2002.] төрки телләрнең төрле этник төркемнәре һәм аларның борынгы нигез телләрен, ягъни борынгы угыз, борынгы кыпчак, борынгы карлук-уйгур һ.  б. нигез телләрне реконструкцияләү тәҗрибәсен үз эченә ала. 6 нчы, йомгаклау томында[17 - СИГТЯ. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006.] исә алдагы томнардагы мәгълүматлар гомумиләштерелә, яңа фәнни казанышлар нигезендә аерым төгәллекләр кертелә. Бу томның икенче бүлеге тел материаллары нигезендә борынгы төркиләрнең дөнья картинасын өйрәнүгә багышланган. Әлеге бүлек бер үк вакытта төрки халыкларның бай лексик мирасын тарихи юнәлештә өйрәнү ягыннан да гаять әһәмиятле.




Тарихи фонетика





Сузык авазлар һәм аларның тарихы (Вокализм)


Төрки телләрдәге сузык авазлар системасы, аеруча Идел буендагы төрки телләрдә сузыкларның системалы үзгәреше тарихи фонетика фәнендә иң катлаулы мәсьәләләрнең берсен тәшкил итә. Чагыштырмалы-тарихи ысул таләпләре буенча, бер уртак нигез телдән үсеп чыккан кардәш телләрнең структур үзенчәлекләре борынгы нигез телгә мөнәсәбәттә өйрәнелә, шуңа бәйле рәвештә башлап борынгы төрки нигез телгә хас авазлар системасын (сузык авазлар һәм тартык авазларны) һәм аларның татар теле авазларына мөнәсәбәтен ачыклау бурычы килеп баса.

Борынгы төрки нигез телгә хас сузык авазлар,
аларның саны, составы һәм төп билгеләре

Алдагы бүлекләрдә әйтелгәнчә, борынгы нигез телнең структур үзенчәлекләрен ачыклау реконструкция алымы белән башкарыла. Төрки телләрнең чагыштырмалы грамматикасын өйрәнүгә багышланган иң соңгы хезмәтләрдә борынгы төрки нигез тел өчен хас 16 сузык аваз китерелә. Аларның составы түбәндәгечә:

аä о ö у(ы) i u ü

а: е: о: ö: у:(ы) i: u: ü:

ягъни борынгы нигез телдә 8 озын һәм 8 кыска сузык булган[18 - СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 65.]. Кайбер галимнәр тугызынчы сузык, киң әйтелешле ē   сузыгы да булган дигән карашта торалар. Югарыдагы авазлар составыннан күренгәнчә, соңгы хезмәтләрдә нигез телдә кыска ä   сузыгы һәм озын е: сузыгы булган дигән фикер өстенлек итә. Шул ук вакытта борынгы ä, е: сузыкларының хәзерге төрки телләрдә төрле дәрәҗәдә үзгәрешләр кичерүе дәлилләнә[19 - Карагыз: Шунда ук. – 18–23 б.]. Төрки телләрнең этимологик сүзлеген төзегән галим Э.  В.  Севортян исә борынгы нигез телдә ä авазы булмаган, киң әйтелешле ē   авазы беренчел булган дигән карашта тора һәм борынгы төрки тамыр сүзләрне ē авазы белән реконструкцияли. Бу очракта ул ä    авазы кулланылган дип исәпләнгән сүзләрдә хәзерге күпчелек төрки телләрдә киң әйтелешле ē   куллануга нигезләнә.

Беренчел озын сузыклар төрки тел белемендә шулай ук галимнәрнең игътибарын җәлеп иткән катлаулы мәсьәлә булып санала. Сузыкларның нигез телдәге озынлыгы-кыскалыгы, мәгълүм булганча, фонологик сыйфатка ия булган, ягъни бер үк авазның озын яки кыска әйтелеше мәгънә аеруга хезмәт иткән. Мәсәлән:

*а: tисем (имя) *аt ат (лошадь)

*o: t ут (огонь) *оt үлән (трава)

*а:č ач (голодный) *аč ач (открыть)

*qa: b кап (коробка) *qap кап (кусать) һ. б.

Әмма төрки телләрнең тарихи үсеше дәвамында күпчелек телләрдә озын сузыклар бернинди эз калдырмыйча юкка чыкканнар. Аерым алганда, галимнәр мондый телләргә кыпчак телләрен кертәләр. Хәзерге төрки телләрдән беренчел озын сузыклар саф хәлендә бары тик төрекмән һәм якут телләрендә генә сакланып калган. Аерым төрки телләрдә һәм борынгы язма истәлекләрдә шул ук вакытта озын сузыкларның эзләрен табалар[20 - Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.  :  Наука, 1970. – С. 47–59.]. Әйтик, чуаш телендә борынгы озын сузыклар булган, сүзләрдә сүз уртасында в протеза (эпентеза) урын алган, ә якут телендә, беренчел озын сузыклар үзләре кулланылудан тыш, аерым сүзләрдә озын сузыклар урынында күтәрелмә дифтонглар барлыкка килгән.

Чуаш телендә:








Якут телендә:








Төрек телендә борынгы озын сузыкларның билгесе саклану, сүзгә кушымчалар ялганганда, саңгырау йомык тартыкларның яңгыраулашуында чагыла: ot – odu (ут – уты), but – budu (бот – боты), süt – südü (сөт – сөте) һ.  б.

Тува телендә борынгы озын сузыклар фарингальләшмәгән, кыска сузыклар фарингальләшкән.

Төрки телләрдәге беренчел озын сузыклар мәсьәләсен башлап өйрәнгән галимнәрдән О. Бётлингк фонологик озын сузыкларны татар теленең мишәр диалектында (Нижгар сөйләше) таба. Әмма соңгы еллардагы хезмәтләрдә бу караш инкяр ителә, әлеге сөйләштәге иренләшкән сузыкларның озын әйтелүе (йоок, боолмады рәвешендә) Идел буендагы сузыклар үзгәрешенең борынгы төрки телгә мөнәсәбәттә төгәлләнмичә калуы белән аңлатыла[21 - Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 26.].

Озын сузыкларның язма истәлекләрдә чагылышына килгәндә, түбәндәгеләрне билгеләргә мөмкин:

а) борынгы рун язмаларында озын сузыклар махсус график билге белән бирелгән, ә шул ук позициядә кыска сузыклар аерым хәреф белән күрсәтелмәгән;

ә) гарәп язулы истәлекләрдә аерым сүзләрдә озын сузыклар икешәр хәреф белән күрсәтелү очраклары бар: تاا ат (исем); چاا ач (голодный) һ.  б.

А. Рона-Таш, мәсәлән, М. Кашгари сүзлегендә озын сузыкларның махсус хәреф белән, ә кыска сузыкларның фәтхә яки кәсрә билгесе белән бирелүен искәртә[22 - Рона-Таш А. Лекции по исторической фонетике тюркских языков (рукопись). – Сегед, 1980.].

Татар телендә борынгы озын сузыклар бернинди эз калдырмыйча юкка чыкканнар. Шулай да, алда күрсәтелгәнчә, озын сузыкларның кайбер эзләрен аерым омоним сүзләрдә күрергә мөмкин: *а: t исем, at ат, *o: t ут, ot ут (үлән) һ.  б.

Шул рәвешле, галимнәр беренчел озын сузыкларның төрки нигез телгә үк хас бик борынгы күренеш булуын һәм хәзерге көндә аларның күбрәк угыз төркеме телләрендә сакланып калуын билгелиләр. Аерым төрки телләрдә озын сузыкларның сакланмавын аңлатканда, беренчел озынлыкның борынгы нигез телдә үк региональ, ягъни диалекталь күренеш булу мөмкинлеген дә инкяр итмиләр.

Беренчел озын сузыклардан тыш, хәзерге аерым төрки телләрдә икенчел озын сузыклар да барлыкка килгән. Алтай, тува, якут, кыргыз, хакас телләрендәге бу үзенчәлек комбинатор сәбәпләргә бәйле, ягъни алар, кагыйдә буларак, сузык-тартык авазларның үзара берегүе нәтиҗәсендә ясалганнар. Мәсәлән, тува телендә *büjük > bü:k бөек, *čаğуr > čа: r чагыр, *oğul > о: l ул (сын) һ.  б.

Сузык авазлар, билгеле булганча, үзләренең сыйфаты, ягъни әйтелеш үзенчәлеге буенча, озынлык-кыскалыктан тыш, рәт, күтәрелеш, иренләшү-иренләшмәү кебек дифференциаль билгеләр буенча характерланалар. Төрки нигез телдәге сузыкларның әйтелеше бу җәһәттән түбәндәгечә:

*а – арткы рәт, түбән күтәрелешле (киң әйтелешле), иренләшмәгән аваз, ул, хәзерге татар теле белән чагыштырганда, иренләшү төсмереннән тыш, ачык әйтелгән. Күпчелек төрки телләрдә бу аваз шул хәлендә сакланган;

*ä – алгы рәт, түбән күтәрелешле (киң әйтелешле) аваз, хәзерге вакытта азәрбайҗан, татар, уйгур һәм өлешчә төрекмән һәм татар телләрендә сакланган;

*ē; Э. В. Севортян киң әйтелешле ē авазын *ä авазына мөнәсәбәттә беренчел дип саный, хәзерге төрки телләрнең күбесендә ä авазы урынында кулланыла;

*u (у) – арткы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән, күпчелек төрки телләрдә үзгәрешсез;

*ü (ү) – алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән, күпчелек төрки телләрдә үзгәрешсез саклана;

*о – арткы рәт, түбән күтәрелешле (киң әйтелешле), иренләшкән сузык аваз, төрки телләрдә үзгәрешсез саклана, Идел буендагы төрки телләрдә үзгәреш кичергән[23 - Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.  :  Наука, 1970. – С. 143–158.];

*ö – алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшкән сузык аваз (күпчелек), төрки телләрдә үзгәрешсез саклана;

*i – алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгән, үзгәрешсез саклана, Идел буендагы төрки телләрдә үзгәреш кичергән;

*у (ы) – арткы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгән, әйтелеше буенча рус телендәге авазына охшаш, күпчелек төрки телләрдә үзгәрешсез саклана, татар, башкорт телләрендә сыйфат үзгәреше кичергән.




Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше


Татар телендәге сузык авазлар, ягъни вокализм системасы, саны, составы ягыннан борынгы нигез телгә барып тоташа һәм аның үзенчәлекле дәвамы булып тора. Хәзерге татар телендәге сузык авазлар төп дифференциаль билгеләре буенча да нигез телгә якын торалар, ягъни алар шулай ук рәт, күтәрелеш, иренләшү-иренләшмәү белән характерланалар. Татар телендә сузык авазларның дүртенче билгесе – озынлык, кыскалык – соңрак, авазларның тарихи яктан системалы үзгәрешенә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Шул ук вакытта татар телендәге сузыклар үзләренең әйтелеш үзенчәлекләре һәм яңгырашы (ягъни сыйфаты) буенча төрки нигез телдәге сузыклардан гына түгел, хәзерге күпчелек төрки телләрдән дә шактый аерылып торалар. Бу күренеш фәндә Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше дип атала.

Төрки телләрдә авазларның тарихи үзгәрешләре чагыштырмалы грамматика буенча соңгы елларда чыккан тикшеренүләрдән, җентекле итеп, А. М. Щербак хезмәтләрендә яктыртыла[24 - Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 143–158.].

Сузыклар тарихын тикшергәндә, кагыйдә буларак, бер иҗекле тамыр сүзләр яки күп иҗекле сүзләрнең беренче иҗеге китерелә. Моның сәбәбе: төрки телләр кебек агглютинатив телләрдә сүзнең икенче, өченче иҗегендәге авазларның үзгәреше сингармонизм законына яисә башка төрле ассимилятив үзгәрешләргә бәйле булуы исәпкә алына.

Идел буендагы төрки телләрдә (татар, башкорт, чуаш) сузык авазларның системалы үзгәреше – сузыклар күчеше    – хәзерге фәндә төрки нигез телдәге киң әйтелешле *о, *ö    сузыкларының тараюыннан башланган дигән фикер өстенлек итә. Аерым алганда, татар телендә бу үзгәрешләр түбәндәгечә чагыла:








Алдагы этапта нигез телдәге тар әйтелешле u (у), ü (ү)    авазлары тараялар һәм бик кыска әйтелешле (редукцияле) урта күтәрелештәге ŏ, ө авазлары кебек яңгыраш алалар:













Борынгы төрки телдәге *ä авазы шулай ук тараю кичерә һәм i (и) авазына күчә:








Нигез телдәге *i авазы беркадәр киңәя һәм бик кыска әйтелешле ĕ авазына күчә:








Татар телендәге сузыкларның нигез телгә карата бу рәвешле үзгәрешен түбәндәге схемада күрсәтергә мөмкин:








Китерелгән схемадан күренгәнчә, күчеш процессында ике сузык – а һәм ы авазлары гына үзләренең сыйфатын өлешчә саклап калганнар, һәм, шул ук вакытта *ä > и һәм *i > ě авазларының үзара күчешен исәпкә алсак, хәзерге телдәге ә   авазының килеп чыгышы аерым сорау тудыра.

Төрки телләрнең тарихи фонетикасына караган хезмәтләрдә Идел буендагы төрки телләрдә сузык авазларның бу рәвешле тарихи үзгәреше, аның сәбәпләре турында күптөрле фикерләр бар. Башкорт галиме Җ. Г.  Киекбаев, мәсәлән, әлеге телләрдә беренчел озынлыкның югалуын һәм басымның беренче иҗектән соңгы иҗеккә күчүен төп сәбәп итеп китерә[25 - Киекбаев Д. Г. О передвижении гласных в башкирском языке   // Учёные записки Баш. гос. пед. инс-та. – 1956. – вып. VIII.]. Телнең үз эчендә барган спонтан үзгәрешләрдән тыш, Җ.  Киекбаев һәм кайбер башка галимнәр субстрат теориясен, ягъни башка телләр тәэсирен дә искә алалар.

Бу җәһәттән А.  М.  Щербак, мәсәлән, сузыклар күчешендә фин-угор телләренең тәэсирен инкяр итмәгән хәлдә, телнең эчке закончалыклары да әһәмиятле роль уйнаган дигән карашта тора[26 - Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 150.]. Соңгы вакытларда чыккан хезмәтләрдә күбрәк татар, чуаш, башкорт телләрендә барлыкка килгән бу фонетик закончалыкның (сузыклар күчешенең) төп чыганагы борынгы болгар теле булган һәм ул киң сузыкларның тараюыннан башланган дигән фикер өстенлек итә. Шул ук вакытта төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча язылган күп томлы хезмәтнең иң соңгы йомгаклау томында (6   т., 2006) Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчешенең башлангыч сәбәпләре турында шундый фикер китерелә: «Судя по предположительной хронологии процесса, трудно решить, явился ли индуктором этой редукции именно среднечувашский язык (болгар теле күздә тотыла. – Ф.  Х.), или, наоборот, такое развитие было принесено с Востока очередной волной кыпчаков…»[27 - СИГТЯ. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюрского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006. – С. 224.]

Сузыклар күчешенең хронологик чикләренә килгәндә, классик тюркология фәнендә бу күчеш чагыштырмача соң – ХIII – ХIV йөзләр чигендә төгәлләнгән дип раслана. Кайбер галимнәр аны тагын да соңрак чорларга нисбәтлиләр. Бу мәсьәләгә башка төрлерәк карашлар да бар. Алар башкорт галиме Ә. Ә. Юлдашев һәм татар галиме Р. Г. Әхмәтьянов хезмәтләрендә китерелә. Р. Г. Әхмәтьянов үзенең татар һәм чуаш телләрен тарихи юнәлештә чагыштырып өйрәнүгә багышланган күләмле хезмәтендә бу телләрнең үзенчәлекле вокализмы формалашуның хронологик чикләрен VII–XVIII йөзләр дип билгели[28 - Ахметьянов Р. Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – М.: Наука, 1978. – С. 18.]. Ә. Ә. Юлдашев төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасында басылган күләмле хезмәтендә Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар үзгәрешенең бик соң барлыкка килгән яңа (инновацион) күренеш түгеллеген, ә борынгы нигез телгә үк хас булган региональ үзенчәлек икәнлеген дәлилли[29 - Юлдашев А. А. Синхроническая и диахроническая характеристика башкирского и татарского вокализма // СИГТЯ. Фонетика.   – М.: Наука, 1984.– С. 106–169.]. Шундый ук фикер Р.  Г. Әхмәтьяновның 2003 елда басылган хезмәтендә дә китерелә. Биредә ул хосусән сузыклар үзгәрешенең төп чыганагы шул төбәктәге бик борынгы татар теле булган дигән карашны белдерә: «Бу күчешнең уртак сәбәбе – чыганагы, һичшиксез, бердәй. Ул чыганакның тулы гәүдәләнеше (бигрәк тә э>и // и>ĕ параллель күчешләре) башлыча татар телендә. Уртак чыганак тел татар теле булган! Урта Идел-Урал регионында иң борынгы төрки тел дә татар теле булган (тик ул XIII гасырга кадәр татар теле дип аталмаган гына)»[30 - Әхмәтьянов Р. Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 164 б.].




Хәзерге татар телендә сузык авазларгатарихи-лингвистик характеристика


а авазы һәм аның тарихы. Татар әдәби телендәге, шулай ук диалект һәм сөйләшләрдәге бу аваз үзенең килеп чыгышы һәм төп билгеләре буенча борынгы нигез телдәге *а авазына барып тоташа. Төп дифференциаль билгеләре буенча а авазы – арткы рәт, түбән күтәрелешле, чагыштырмача озын әйтелешле сузык, татар әдәби телендә һәм урта диалектның күпчелек сөйләшләрендә ул шактый көчле иренләшү төсмере белән әйтелә. Иренләшү, беренче, икенче иҗекләрдә аеруча көчле булып, сүз ахырына таба кими бара. Күп иҗекле сүзләрдә, гадәттә, сүз ахырында ачык а әйтелә: а°лма°лāр, ба°рга°ннāр, ба°ла°лāр. а авазының о-лашуы, – сузыклар күчеше кебек үк, региональ күренеш. Татар теленнән тыш, башкорт теле һәм аның диалектларына хас, чуаш телендә иренләшкән а – о   авазына, ә чуаш теленең икенче («низовой») диалектында у авазына үзгәргән. Мәсәлән, татар теленә мөнәсәбәттә бу аваз чуаш телендә түбәндәгечә чагыла: а°й – уйх, а°лма – улмă, а°қтар – ухтар һ. б.

Әлеге үзгәрешнең сәбәпләренә килгәндә, галимнәрнең фикере, нигездә, уртак дияргә мөмкин. Бу очракта субстрат тәэсире, ягъни мари теле йогынтысы һәм эчке сәбәпләрдән сузык авазларның гомуми тараю тенденциясе китерелә. Аерым галимнәр (мәсәлән, В. А. Богородицкий, Л. Җәләй) а авазының иренләшүен тирән тел арты тартыклары қ, ғ янәшәсендә килүгә бәйләп аңлаталар.

Идел буендагы төрки телләрдән тыш, а авазының иренләшүе үзбәк телендә системалы чагылыш таба (а – о), һәм ул иран телләре (таҗик теле) тәэсире буларак карала.

Татар теленең көнбатыш (мишәр) диалектында сыйфаты буенча нигез телдәге а авазына тәңгәл ачык а авазы саклана. Иренләшмәгән нык ачык а шулай ук урта диалектның Нократ-Кистем, Бастан, Нагайбәк, Дөбьяз, Касыйм сөйләшләрендә кулланыла һәм Себер татарлары диалектлары өчен хас. Кимрәк дәрәҗәдәге ачык а авазы Камышлы, Каргалы һәм Әстерхан сөйләшләрендә теркәлгән[31 - Карагыз: Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар. – Казань, 1977. – С. 36–77; Бурганова Н. Б. О формировании татарских говоров Заказанья // К формированию языка татар Поволжья и Приуралья. – Казань, 1985. – С. 5; Юсупов Ф. Ю. Көньяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре. – Казан, 1979. – 21 б.].

Татар теле, аның диалектлары һәм сөйләшләре кысасында бер үк а авазының күптөрле әйтелеш вариантлары татар халкы формалашуда төрле кабиләләр катнашу белән аңлатыла һәм, әйтик, Дөбьяз сөйләшендәге кебек нык ачык а авазының саклануы борынгы нугай теле йогынтысы буларак карала.

Борынгы *а авазының тарихи үзгәреше татар телендә шулай ук аның нечкәрүе һәм ә авазы белән тәңгәлләшүендә дә чагыла.

ә авазының тарихы. Хәзерге телдәге ә авазы – үзенең төп билгеләре буенча алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, чагыштырмача озын сузык аваз. Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчешенә мөнәсәбәттә борынгы *е(ä) авазының – и   авазына, ә борынгы *i авазының кыска әйтелешле ě авазына күчешен искә алсак (*е(ä)>и; *i>ě), хәзерге телдә ә авазының килеп чыгышы, чыннан да, сорау тудыра һәм махсус тикшерүне сорый.



Хәзерге фәндә борынгы төрки нигез телдәге *а авазының палаталь пары урынында күбрәк *ä авазы түгел, киң әйтелешле *е: авазы китерелә. Ә *ä авазы *е: авазының алга таба киңәюе нәтиҗәсендә барлыкка килгән дигән караш өстенлек итә. А.  М.  Щербак исә *ä авазын архетип, ягъни беренчел булган дип саный. Фәнни хезмәтләрдә шулай ук, бу карашларның синтезы рәвешендә, борынгы телдә кыска *ä авазы һәм озын *е: авазы булган дигән караш та урын ала[32 - СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 88–92.].

Сузыклар күчеше кануны буенча төрки нигез телдәге *е(ä)    авазы татар телендә системалы үзгәреш кичерә, ягъни ул тар әйтелешле и авазына күчә (*е(ä) > и):

*beŝ (bäŝ) > биш *e: l (äl) > ил

*ben (bän) > мин *be: l (bäl) > бил

*sen (sän) > син *te: g (täg) > тик һ.  б.

Аерым сүзләрдә исә бу авазның борынгыча яңгырашы, ягъни ачык ä(ә) авазы саклана: Тәңре, сәке (диалектларда сике), кәлтә, тәкә, кәләш, әпәй, тәкле, кәмә, кәртә (киртә), кәбән (кибән), тәвә (дөя), китмән һ.  б. Көнбатыш диалектның кайбер сөйләшләрендә хәзерге татар әдәби телендәге и авазы урынына киң әйтелешле ē () авазының кулланылуын шул ук борынгылык тәэсире дип карарга мөмкин: нэк (ник), бэк (бик), кэре (кире), йэмеш (җимеш)[33 - Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Икенче китап  / Ф.  С.  Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 185 б.] һ. б.

Әдәби телдәге и авазы урынында киң әйтелешле э авазының кулланылышы шулай ук урта диалектның Нократ сөйләшендә дә теркәлгән[34 - Шунда ук. – 146 б.]. Шул ук сөйләштә ә авазының сүзнең икенче, өченче иҗекләрендә тараюы исә (пирэмэч, килэлэр, күрсэтэ)[35 - Юсупов Ф. Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләшләре.  – Казан: Мәгариф, 2003. – 126 б.], борынгылык күренеше булудан бигрәк, ассимилятив үзгәрешләргә тартым, ягъни тар сузыклар янында ачык ә авазының икенчел тараюы барлыкка килгән.

Шул рәвешле, борынгы киң әйтелешле *ä авазының, татар телендә системалы үзгәреш кичереп, аерым сүзләрдә генә саклануын һәм кайбер сөйләшләрдә борынгылык күренешенең үзенчәлекле чагылыш табуын искә алсак, хәзерге телебездә ачык ä(ә) авазының сүздәге төрле позицияләрдә һич чикләүсез актив кулланылышын ничек аңлатырга соң?



Бу мәсьәләдә галимнәр арасында төрле фикерләр бар. Мәсьәләгә иң тулы аңлатма Р. Г. Әхмәтьяновның хезмәтендә[36 - Ахметьянов Р. Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – М.: Наука, 1978. – С. 30.] китерелә. Ул хәзерге татар телендә ә авазының төп өч чыганагын күрсәтә:

1) борынгы нигез телдәге *е(ä) авазының күпмедер үзгәрешләр кичергән хәлдә саклануы[37 - Галим аны «расщепление древнетюркского э» дип атый.]. Ягъни бу очракта татар әдәби телендәге һәм диалект, сөйләшләрдәге ә, ē авазларының югарыда китерелгәнчә кулланылышы күздә тотыла;

2) гарәп-фарсы телләре йогынтысы;

3) борынгы *а авазының нечкәрүе.

Төрки тел белеменә караган башка хезмәтләрдә исә татар, башкорт телләрендәге ә авазының чыганагы итеп күбрәк *а ның нечкәрү күренеше китерелә. Шул ук вакытта төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча язылган соңгы хезмәтләрнең берсендә бик үк объектив булмаган караш та чагылыш таба. Анда хәзерге татар (башкорт) телләрендә ә  авазы бары тик гарәп-фарсы алынмаларында гына кулланыла, ягъни ул борынгылык күренеше була алмый дигән берьяклырак караш үткәрелә: «Открытый вариант ä данной фонемы в названных языках (татар, башкорт телләре күздә тотыла. – Ф.  Х.) по преимуществу представлен только в составе слов заимствованных из персидского языка (включая опосредованные персидским слова арабского и иного происхождения)»[38 - СИГТЯ. Региональные реконструкции. – М.: Наука, 2002. – С.  225–226.].

Мәсьәләгә ачыклык кертә төшү өчен, хәзерге телдә ә авазының кулланылышына җентеклерәк күзәтү ясыйк:

1) хәзерге телдә ачык ә авазы, чыннан да, гарәп-фарсы алынмаларында актив кулланыла: әҗер, әмәл, әхлақ, әһәмийәт, wәйран, мәқәл, кәғәз, сәнғәт, сәләт, тәқдир, җәбер һ.  б.;

2) ә авазы борынгы а авазының нечкәрү нәтиҗәсе булып тора. Тикшеренүчеләр бу күренешне комбинатор үзгәрешләргә кертәләр, ягъни бу очракта а авазы тел алды тартыклары җ, ч, с, з, ш һәм сонор тартыклар янәшәсендә нечкәрү кичерә, шул ук вакытта аларның күбесе хәзерге телдә сингармоник дуплетлар буларак кулланыла: ачы – әче, арчу – әрчү, бағла  – бәйлә, аз – әз, йабышу – йәбешү, ана – әни, ата  – әти, ақрын  – әкрен, баw – бәй һ.  б. Бу күренеш аерым сөйләшләрдә тагын да ешрак очрый: ач – әч, ачқыч – әчкеч, җайдақ – җәйдәк, йанчық – йәнчек, йаңақ – зәйәк һ.  б.

Шул ук күренеш борынгы нигез телгә мөнәсәбәттә чагыла: йаш – йәш, сач – чәч, айт – әйт, йайыл – җәйел, айлану – әйләнү, саныч – чәнеч, сачәк – чәчәк, байрам – бәйрәм һ.  б.

Сузыклар күчеше башлыча бер иҗекле тамыр сүзләр кысасында карала. Татар телендә исә ачык ә авазы сүзнең икенче, өченче иҗекләрендә, шулай ук кушымчаларда килә: тәгәрмәч, бәйрәмгә, гөлләрдән, әниләргә һ.  б. Бу очракта ә авазының кушымчаларда кулланылышын икенчел сузык, ягъни сингармонизмга бәйле рәвештә а авазының нечкәрүе дип карарга мөмкин. Шул ук вакытта ике иҗекле тамыр сүзләрдәге ә авазының сүзнең икенче, өченче иҗекләрендә борынгы *е авазы урынында актив кулланылуына игътибар итү дә бик мөһим. Аны борынгылык күренеше, ягъни нигез телдәге *е (ä) авазының татар телендә үзенчәлекле чагылышы дип карарга тулы нигез бар. Татар телендәге әлеге үзенчәлекне, аерым алганда, түбәндәге сүзләрдә ачык күрергә мөмкин:








Этимологик сүзлектә[39 - Севортян Э. В. Этимологический словарь тюркских языков.   – Т. I. – М.: Наука, 1974.]

ейер[40 - СИГТЯ. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006. – С. 227.] (последовать)



Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, татар телендәге әлеге күренеш аерым сүзләрдә генә түгел, ә системалы чагылыш таба. Чагыштырмалы-тарихи грамматика томнарының иң соңгысында (6 нчы том) бу турыда шулай ук искәртеп үтелә: «…отметим только, что фонема ä, появление которой в системах часто приписывают иноязычному (иранскому) влиянию, активно работает в уральской подгруппе в качестве рефлекса исконного ä(е) непервого слога, ср., igä «точить»<*еке, kiräk «нужный»<*gerek, irän «парень» < *eren, tötä «курить» < *tüte, представляя таким образом некий архаизм».

ě, ы авазларының тарихы. Хәзерге татар телендәге ĕ авазының килеп чыгышы шулай ук Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше белән бәйле: борынгы нигез телдәге *ē(ä) авазы и авазына күчә һәм системаның бөтенлеген саклау зарурлыгы нигезендә борынгы *i авазы, беркадәр киңәеп, бик кыска әйтелешле (редукцияле) ĕ авазы буларак формалаша: *iz~эз, *ič~эч, *il~эл (вешай), *илиг~элĕк, *it~эт, *bir~бĕр, kindik~кĕндĕк, kičig~кĕчĕ, kirlig~кĕрлĕ һ.  б. Борынгы *i авазы исә әдәби телдә һәм аерым сөйләшләрдә әйтелеш вариантлары буларак кына саклана: инә – энә, ире – эре, җип – җеп, ничкә – нечкә, пичән – печән һ.  б.

Шул ук вакытта хәзерге фәндә борынгы төрки тамыр сүзләрдә *ē(ä) һәм i авазларының параллель кулланышы борынгыдан килә, һәм ул нигез тел өчен хас диалекталь күренеш булган дигән карашны да күп кенә галимнәр уртаклашалар. Этимологик сүзлектә, мәсәлән, хәзерге татар телендә и авазы белән әйтелә торган игә, ийә, игез, илче кебек сүзләр и авазы белән китерелә: igä «точи», igä «хозяин», ikägü «вдвоём» (ДТС), и: рик «скучать» (ирегү), ирин «лениться» (иренү), и: с «запах» (ис) һ.  б. (Э. В. Севортян).

ы авазы – хәзерге телдә үзенең төп дифференциаль билгеләре буенча, арткы рәт, урта күтәрелешле, иренләшмәгән бик кыска (редукцияле) аваз. Борынгы *у (ы) авазы белән чагыштырганда, ул тулаем башка авазга күчми, әмма шактый җитди сыйфат үзгәреше кичерә: беркадәр киңәя, урта күтәрелешле авазга әйләнә һәм бик нык кыскара. Борынгы һәм хәзерге күпчелек төрки телләрдәге *у(ы) авазы үзенең әйтелеше белән рус телендәге ы авазына якын тора, ул – арткы рәт, югары күтәрелешле, чагыштырмача озын әйтелешле сузык аваз.

Хәзерге татар телендә кыска әйтелешле ярымтар ы авазы сүзнең төрле урыннарында кулланыла.

Абсолют сүз башында (инициал) борынгы ы авазы белән бер үк позициядә килә: ыс, ыслау (копоть, коптить), ым (кивок, ишарә), ыру, ыргак, ырмау (паз, выемка) һ.  б. Аерым очракларда *у(ы) авазына башланган борынгы төрки тамыр сүзләр хәзерге телдә й протеза белән әйтелә: ygla>йыла, ylyğ >йылы (җылы), yraq>йырак, yš>йыш, yr>йыр (җыр) һ.  б.

Бер иҗекле тамыр сүзләрдә сүз уртасында (медиал) кулланыла: чык, чын, сын, тын, тыш, сыз һ.  б.

Ике иҗекле сүзләрдә икенче ябык иҗектә килә: авыз, бакыр, авыр, камыр, камыш, ылыс һ.  б.

Кайбер сүзләрдә исә икенче иҗектә килгән ы авазы борынгы телдәге и(у) авазының иренсезләшү нәтиҗәсе булып тора: кавыш
Сүз ахырында килгән редукцияле ы авазының килеп чыгышы шулай ук үзенчәлекле. Бу аваз, гадәттә, фигыль нигезенә караган сүзләрдә кулланыла: укы, арчы, алҗы, ныгы һ.  б.

Бу очракта: а) сүз ахырындагы и(у) иренсезләшә: toğru~туры, ujqu~йокы; ә) ğ(ғ) тартыгы кыскара: qojuğ~куйы (куе), uluğ~олы; ačiğ~ачы.

Кыска әйтелешле ярымтар ы авазыннан тыш, хәзерге телдә ый дифтонгы да кулланыла: тый, сый, җый – тамыр сүзләрдә; укый, сыйлый, барлый, каплый – аффиксларда. Бу авазның асылы (статусы) турында, билгеле булганча, ике төрле караш яшәп килә. К. Насыйридан башлап күп кенә галимнәр аны аерым фонема, и авазының калын пары дигән карашта торалар. Соңгы елларда чыккан хезмәтләрдә исә ул кушык сузык (дифтонг) дип бәяләнә.

ый дифтонгы яки авазының тарихына күз салсак, ул борынгыда сузык-тартык кушылмасыннан тора, һәм хәзерге телдә, кыпчак төркеме телләренә хас булганча, икенче тартык й  авазы белән чиратлаша: сый
Аффикслардагы ый авазы исә – ай дифтонгында а авазының тараюы нәтиҗәсе: барла+й – барлай~барлый; сайла+й   – сайлай~сайлый һ.  б. Кушымчаның киң – ай варианты хәзер дә урта диалект сөйләшләрендә саклана: бармаем (бар-ма-й-ым)   – бармыйм, сыйлаем (сыйла-й-ым) – сыйлыйм һ.  б.

Иренләшкән у, ү, о, ө авазлары һәм аларның тарихы. Төп дифференциаль билгеләре буенча, хәзерге телдәге у, ү борынгы сузыкларга тәңгәл килә: у – арткы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән сузык; ү – алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән сузык аваз.

Идел буендагы сузыклар күчешенә бәйле рәвештә, хәзерге телдәге у, ү авазлары борынгы нигез телдәге киң әйтелешле *о, *ö сузыкларының тараюы нәтиҗәсе булып тора: *ōj>уй, *ōк>ук, *ōn>ун,*ōt>ут, *ōğul>угыл; *ör>үр, *öt>үт, *öč>үч һ.  б.

*о>у, *ö>ү күчеше татар әдәби телендә һәм диалектларда, нигездә, эзлекле чагылыш таба, әмма урта диалект сөйләшләрендә, шулай ук сирәгрәк мишәр, ягъни көнбатыш диалект сөйләшләрендә борынгы *о, *ө авазының реликтлары да чагылыш таба. Мәсәлән, этимологик *о авазының беркадәр тарайтылган варианты кулланыла: йōк, җōк (йук), боталу (буталу), чобалу (чуалу), монча (мунча), йока (йука), колъяулык (кулъяулык), орлау (урлау), олау (улау) һ.  б; этимологик *ö авазының үзенчәлекле рефлексы саклана: көңөл (күңел), бөгөн (бүген), төбә (түбә, өй түбәсе), төбәтәй (түбәтәй) һ.  б.

Көнбатыш диалектның Ләмбрә сөйләшендә у, ү авазларының уо, үө дифтонгоидлары рәвешендә әйтелешен дә борынгы *о, *ö авазларының эзе саклану, ягъни о>у, ö >ү күчешенең төгәлләнмәгән булуы дип аңлатырга мөмкин: зуор (зур), суок (сук), туокта (тукта), күөп (күп), күөрде (күрде), күөмер (күмер) [41 - Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Икенче китап  / Ф.  С.  Баязитова һ.  б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 27 б.] һ.  б. Шуңа ук охшаш фонетик күренеш урта диалектның Бастан сөйләшендә дә теркәлгән: туой (туй), буолган (булган), шуолай (шулай), йуок (юк)[42 - Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап  / Ф.  С.  Баязитова һ.  б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 169 б.].

о, ө авазлары исә килеп чыгышлары буенча *u(у), ü(ү)   авазлары белән бәйле. Мәсәлән, u(у)>ŏ күчеше: uč>ŏч (летай), uluğ – оло (олы), ujat >ойат (оят), qutu učdy >коты очты, qulmaq>колмак, qum>ком, qurt>корт һ.  б.

ü(ү)>ө күчеше: ün>өн, üj>өй, ür>өр (лаять), üč>өч, кül>көл (смеяться), кün>көн, küzün>көзән, küsä>көсәнү (желать), el-kün>ил-көн (народ) һ.  б.

Нигез телдәге *о, *ö авазлары белән чагыштырганда, бу иренләшкән сузыклар сыйфат үзгәреше дә кичергәннәр. Этимологик сузыклар – киң әйтелешле (түбән күтәрелешле) һәм чагыштырмача озын әйтелә торган авазлар. Күчеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән ŏ, ө сузыклары исә ярымтар (урта күтәрелешле) һәм бик кыска әйтелешле: оч, өч, кот, көн һ.  б.

Татар теленең аерым сөйләшләрендә борынгы *u, *ü авазларының кулланылышы да теркәлгән. Этимологик *u (у) авазы саклана: бутка (ботка), тукмач (токмач), сурау (сорау), ухшау (охшау), куңгыз (коңгыз), суң (соң) һ.  б.

*ü(ү) авазы саклана: җүгерү//йүгерү (йөгерү), мүгез//нүгез (мөгез), гүбе (гөбе), бүгелү (бөгелү) һ.  б.

Татар теленең мишәр диалектында һәм урта диалектның кайбер сөйләшләрендә иренләшкән сузыклар шактый көчле иренсезләшү кичергәннәр. Бу күренеш бигрәк тә *u>ŏ, *ü>ө күчеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән ярымтар һәм бик кыска әйтелешле (редукцияләнгән) ŏ, ө авазлары өчен хас. Мәсәлән, мишәр диалектында:

Чүпрәле сөйләше: солы~сылы, бодай~быдай, он~ын, төлке~ телке, көн~кен, сөт~сет һ.  б.;

Мордва-Каратай сөйләше: коры~кыры, тора~тыра, тормыш~тырмыш, көлә~келә, төпле~тепле, көн~кен һ.  б.;

Чистай сөйләше: солы~сылы, он~ын, болыт~былыт, дөрес~

дерес, корал~кырал, болын~былын һ.  б.;

Чистай керәшеннәре сөйләшендә: өзелә~эзелә, сөлге~селге, чөй~чей, тоз~тыз, көмешче~кемешче, йөзек~йезек// җезек һ.  б.;

Тау ягы (Подберезье) керәшеннәре сөйләше: болын~былын, солы~сылы, төтен~тетен, төлке~телке һ.  б.

Урта диалект сөйләшләрендә ō, ө авазларының иренсезләшүе алай ук системалы чагылыш тапмый. Ул, асылда, Дөбьяз, Касыйм сөйләшләрендә һәм, өлешчә, башка сөйләшләрдә генә урын ала:

Дөбьяз сөйләшендә: болын~былын, толым~тылым, болар~ былар, тормыш~тырмыш, көн~кен, өч~эс, сөт~сет, төлке~ телке, көтү~кетү, йөз~йез һ.  б.;

Касыйм сөйләшендә: сөт~сет, көн~ ﻋен, төн~тен, көл~ ﻋел һ.  б.;

Златоуст сөйләшендә: бозау~бызау, богау~быгау, болай~былай, томау~тымау һ.  б.;

Тархан сөйләшендә: көн~кен, төлке~телке, он~ын һ.  б.

Бу рәвешле иренсезләшү күренешенең сәбәпләрен тикшеренүчеләр Идел буендагы төрки телләр (татар, чуаш телләре) өчен хас ареаль күренеш дип саныйлар һәм аны сузыкларның күләм ягыннан кыскаруы – редукция күренеше белән бәйләп аңлаталар[43 - СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 72.].

Шул рәвешле, хәзерге телдәге тугыз сузык аваз һәм бер дифтонг (ый) үзләренең килеп чыгышы буенча борынгы төрки нигез телгә барып тоташа һәм аерым сыйфат үзгәрешләрен кичергән хәлдә гамәлдә йөри. Телебездәге авазлар тарихын бу рәвешле җентекләү, Идел буендагы төрки телләрнең үзенчәлеген башка төрки телләргә мөнәсәбәттә ачыклау белән бергә, әдәби тел тарихын, борынгы язма истәлекләр телен өйрәнгәндә, аерым фәнни-методик әһәмияткә дә ия.




Тартык авазлар һәм аларның тарихы (консонантизм)





Татар телендә тартык авазлар, аларның саны, составы һәм төп үзенчәлекләре


Тарихи ретроспективада бу мәсьәләгә гомуми күзәтү ясасак, шуны билгеләп үтәргә мөмкин: сузык авазлардан аермалы буларак, татар телендә тартык авазлар системалы тарихи үзгәреш кичермәгәннәр, бу өлкәдә борынгылык күренешләре тотрыклырак саклана. Тартыклар өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр, нигездә, авазлар системасының алынма тел берәмлекләре исәбенә баюында һәм төрле тарихи чиратлашулар нәтиҗәсендә аерым авазларның сыйфат үзгәрешләре кичерүендә чагылыш таба.

Билгеле булганча, хәзерге татар телендә 28 тартык исәпләнә (б, в, w, г, ғ, д, ж, з, җ, й, к, қ, л, м, н, ң, п, р, с, т, ф, х, ч, ш, щ, һ, ﻋ (һәмзә), ц) һәм алар сыйфат ягыннан ясалу урыны, ясалу ысулы, акустик билге һәм авазларның яңгыраш урыны (резонатор) буенча характерланалар.

Ясалу урыны буенча хәзерге татар әдәби телендәге һәм төрле сөйләшләрдәге тартык авазлардан:

ирен-ирен тартыклары п, б, м борынгы нигез телдәге шул ук авазларга барып тоташа; ирен-ирен w авазының килеп чыгышы исә – борынгы g(г) авазының сүздәге төрле урыннарда үзгәреше, г~w чиратлашу нәтиҗәсе: tag – maw (тау), agiz – awыз (авыз), soguq – cywык (суык) h.б.;

ирен-теш авазлары в, ф – алынма тартыклар;

тел алды тартыкларыннан т, д, н, с, з, ш, л, р авазлары, асылда, борынгылыкны саклыйлар. Хәзерге әдәби телдәге өрелмәле ч(č) авазы исә борынгы нигез телдә һәм хәзерге күпчелек төрки телләрдә аффрикат буларак характерлана; хәзерге телдә, аффрикат аваз буларак, ул мишәр диалекты сөйләшләрендә саклана. Мишәр сөйләшләрендә кулланыла торган ц аффрикаты шулай ук борынгы авазлардан, әмма ул č(ч)~ц тәңгәллеге нәтиҗәсе булып тора. Хәзерге телдәге щ, ж    авазлары һәм төрки нигезле булмаган сүзләрдәге ц авазы    – алынма тартыклар;

тел уртасы тартыгы й. Сүз башы позициясендә татар телендә (диалектларны да кертеп) борынгы й саклана: йир – җир, йиде – җиде, йыл, йегерме һ.  б. Сүз уртасы һәм сүз ахырындагы й авазы күбрәк борынгы чиратлашу нәтиҗәсе буларак карала. Әмма төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча чыккан соңгы хезмәтләрдә й авазының шулай ук борынгы булуы һәм нигез телдә й – d тартыкларының параллель кулланылышы турында да әйтелә[44 - Бу турыда алдагы бүлекләрдә карагыз.].

Айак < аzаq < аdaq; койо < quzuğ < qudug; туй < tod; куй < кod һ.  б.;

тел арты тартыклары к, г. Бу авазлардан к, һичшиксез, борынгы сыйфатында саклана. Нигез телдә к авазы сүзнең төрле урыннарында бик иркен кулланылган, һәм хәзерге татар телендә дә ул еш очрый, аеруча сүз башы позициясе бик актив, г авазы исә борынгы телдә күбрәк икенчел аваз, ягъни к~г тәңгәллеге нәтиҗәсе буларак карала;

тирән тел арты, ягъни увуляр тартыклар қ, ғ, ң – борынгыдан килгән авазлар. Шул ук вакытта ғ(ğ) авазының килеп чыгышы бераз соңгарак, ягъни борынгы төрки нигез телнең таркалу чорына нисбәтләнә. ң(ŋ) авазының борынгылыгы беркадәр сорау астында карала. А. М. Щербак сүз уртасында (морфемалар чигендә) һәм сүз ахырында килгән ң авазын күбрәк нг~нк авазларының кушылмасы дип саный[45 - Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 826.] (мәсәлән, сиңа, миңа, таң, моң, соң кебек сүзләрдә).

Өрелмәле тирән тел арты х тартыгы хәзерге әдәби телдә, нигездә, алынма сүзләрдә кулланыла, аерым очракларда қ~х тәңгәллеге нәтиҗәсе булып тора: qatun~хатын, хәбер~ қәбер һ.  б.

Өрелмәле фарингаль тартык һ хәзерге телдә күбрәк гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла: әһәмият, илһам, һәйкәл, һава, бәһа һ.  б. Әмма бу аваз борынгы нигез тел өчен дә хас булган һәм күбрәк сүз башы позициясендә кулланылган[46 - Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 396–402.]. Хәзерге кайбер төрки телләрдә һ авазы протетик тартык сыйфатында актив кулланыла. Мәсәлән: һotuz – утыз, һöv   – өр (дуть), һөrk – өрек (бояться), hačuq – ачык (открытый), hajva   – айва, hajğyr – айгыр һ.  б.

Бу күренеш сирәгрәк татар телендә дә чагылыш таба: әйбәт   – һәйбәт, айт-һайт (ымлык) һ.  б.

Ларингаль (тавышсыз) тартык ﻋ (һәмзә) әдәби телдә шулай ук башлыча гарәп алынмаларында гына очрый: тәﻋмин, тәﻋсир, мәсﻋәлә һ.  б. Урта диалектның Касыйм сөйләшендә әлеге аваз әдәби телдәге к, қ, г, ғ, х авазларын алыштырып килә (әмма аның нигез телгә дә хас булуы турында фәнни мәгълүмат юк): ﻋил – кил, ﻋес – көч, ﻋозол – кызыл, сәнде- ﻋәс – сандугач, ﻋороﻋ – кырык, ﻋурла – хурла һ.  б.[47 - Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап   / Ф. С. Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 156–160 б.]

Ясалу ысулына мөнәсәбәтле рәвештә борынгы нигез телдә шулай ук йомык авазлар, өрелмәле авазлар оппозициясе һәм аффрикатлар булган. Борынгы төрки нигез телнең таркалу чорына мөнәсәбәтле рәвештә, мәсәлән, р(п), b(б), t(т), к, қ(q) йомык тартыклары, ѕ(с), š(ш), ğ(ғ) өрелмәле тартыклар һәм č(ч), zğ(ж) аффрикатлары реконструкцияләнә[48 - СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 171.].

Сонор тартыклардан исә l(л), r(р), n(н), m(м), ŋ(ң), j(й) борынгы авазлар санала.

Тартыкларның сөйләм аппаратындагы актив орган – тавыш ярыларының катнашу-катнашмавына карап бүленеше, ягъни яңгырау һәм саңгырау тартыклар мәсьәләсе төрки тел белемендә күп галимнәрнең игьтибарын җәлеп иткән шактый катлаулы мәсьәләләрдән санала. Бу очракта бигрәк тә сүз башы позициясендә яңгырау һәм саңгырау тартыкларның кулланылышы аерым игътибар үзәгендә тора[49 - Бу турыда алдагы бүлекчәне карагыз.].




Тартык авазлар тарихын өйрәнү алымнары, төп терминнар һәм төшенчәләр


Тартык авазлар өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр аларның сүз эчендәге урыннарына (позицияләренә) карап билгеләнә. Төрки телләр өчен, мәсәлән, түбәндәге позицияләр аеруча әһәмиятле:

1) абсолют сүз башында тартыклар үзгәреше – анлаут;

2) сүз уртасы – инлаут. Сүз уртасында тартыклар үзгәрешенең ике төре билгеләнә: а) тартык авазның ике сузык уртасында килүе – интервокаль позиция; ә) сүзгә кушымчалар ялгану – морфемалар чиге; б) сүз ахыры – ауслаут.

Борынгы төрки анлаут, ягъни төрки телләрдә сүз башы закончалыгына бәйле рәвештә, шуны билгеләп үтәргә кирәк: хәзерге төрки телләрдән кыпчак-карлук төркеме телләрендә саңгырау анлаут өстенлек итә, ә угыз төркеменә кергән телләрдә сүз башы, нигездә, яңгырау. Аерым алганда, төрки телләрнең бу төркемнәре арасында сүз башында к~г, т~д тарихи тәңгәллеге киң таралган: күк – gök, күз – göz, кил  – gäl, тау – dağ, тел – dil һ.  б.



Төрки телләрнең әлеге үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, фәндә берничә гипотеза бар:

1 нче гипотеза: борынгы төрки нигез телдә сүз башында һәм саңгырау, һәм яңгырау тартыклар кулланылган (Х. Педерсен, В. М. Иллич-Свитыч, К. Г. Менгес һ.  б.);

2 нче гипотеза: борынгы төрки нигез телдә сүз башында бер генә яңгырау тартык в (б) кулланылган. Калган очракларда саңгырау тартыклар өстенлек иткән (Н. Н. Поппе, А. М. О. Рясянен). Әмма А. М. О. Рясянен шул ук вакытта g (г) яңгырау тартыгы кулланылу мөмкинлеген дә искәртә;

3 нче гипотеза: борынгы төрки нигез телдә сүз башында бары тик саңгырау тартыклар гына булган (В.  В.  Радлов, Ә.  Р.  Тенишев, А.  М.  Щербак).

Чагыштырмалы-тарихи грамматика буенча чыккан соңгы хезмәтләрдә борынгы төрки телдә сүз башы, нигездә, саңгырау булган дигән карашка өстенлек бирелә, һәм бу күренеш нигез телдә басымның беренче иҗектә булуы белән аңлатыла (ягъни сүз башының көчле экспиратор басым белән әйтелүе сүз башындагы тартыкны яңгыраулашу ихтыяҗыннан коткара)[50 - Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 174.].

Сүз уртасында интервокаль позициядә тарихи үзгәрешләр йомык тартыкларның көчсезләнүендә, ягъни яңгыраула-шуында чагылыш таба: tере – түбә (крыша), joqaru – йугары, qapyğ – кабак (күз кабагы) һ.  б.

Морфемалар чигендә тартыкларның ассимилятив яңгыраулашуы исә татар теле өчен норма булып санала: сип – сибәлә, тап – таба һ.  б.

Сүз ахырында (ауслаут) яңгырау һәм саңгырау тартыклар оппозициясенә мөнәсәбәттә шулай ук саңгырау тартыклар өстенлек иткән дип санала. Аерым очракларда кулланылган өрелмәле яңгырау ğ авазы кыскарган яисә w сонор тартыгы белән чиратлашкан: tаğ – таw, buğ – бyw (пар), sağ – caw һ.  б.




Йомык тартыклар һәм аларның тарихы


*р(n), *b(б) тартыклары. Хәзерге татар телендә борынгы төрки нигез телдән үк килә торган *р(п), *b(б), *t(т), *к(k), *q(қ) тартыклары кулланыла, шул ук вакытта алар, сүздәге урыннарына бәйле рәвештә, төрле тарихи үзгәрешләр кичергәннәр.

*р(п) тартыгы. Сүз башы позициясендә хәзерге татар телендә бу аваз, башка йомык тартыклар белән чагыштырганда, сирәгрәк кулланыла, шул ук вакытта аның яңгырау пары *b(б) авазын әлеге позициядә иң актив кулланыла торган авазлардан санарга мөмкин: баш, биш, бәр, бир һ.  б. Бу исә тикшеренүче галимнәрнең *b(б) авазының төрки телләрдә шулай ук бик борынгы аваз булуы, һәрхәлдә, п~б тәңгәллегенең борынгы нигез телдән үк килүе турындагы фикерләренә туры килә[51 - Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 176–177.].

Сүз башында татар әдәби телендә түбәндәге сүзләрдә борынгы *р(п) саклана: пычкы, пычак, печән, пешерү, пешкәк, пыр-пыр, пыш-пыш һ. б.

Урта диалектның аерым сөйләшләрендә (Пермь татарлары сөйләше, Камышлы, Сафакүл, Әстерхан сөйләшләре һ. б.) п~б тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: бешерү – пешерү, эч бошу – эч пошу, бочмак – почмак, быр тузу – пыр тузу, бысак – пычак, бәке – пәке, билмән – пилмән, былау – пылау, бүгрәп – погреб һ.  б.

Сүз уртасында тамыр сүзләрдә, ике сузык уртасында (интервокаль позиция) борынгы *р(п) авазы шулай ук, нигездә, тотрыклы саклана: апа, ипи, тәпи, кәпәч, тәпәч (кечерәк таяк), тыпыр-тыпыр, күпер, чәпәү, сыпыру һ.  б. Аерым сүзләрдә исә п~б тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: түбә<*tере, кабак (күз кабагы)
Борынгы *р(п) сүз уртасында морфемалар чигендә тартык авазлар янәшәсендә дә саклана: төпләү, таптау, чапкын, сипкел, төпчек һ.  б. Аерым сөйләшләрдә сирәк очракта п~б тәңгәллеге барлыкка килгән: аптырау – абдырау, шырпы – шырбы, кирпеч – кирбеч, шәлперәю – шәлберәю һ.  б.

Сүзләр төрләнгәндә, ике сузык уртасында исә п~б тәңгәллеге системалы чагылыш таба: тап – таба, сип – сибә, туп  – тубы һ.  б.

Татар әдәби телендә аерым сүзләрдә р(п) авазы спирантлаша (йомшый) һәм п~ф тәңгәллеге урын ала: туфрак<*topraq, керфек<*kirpik һ.  б. Әмма урта һәм көнбатыш диалектларның барлык сөйләшләрендә диярлек мондый очракларда борынгы р(п) авазы үзе саклана: җапрак, йапрак, тупрак, керпек, калпак, йепәк, җепәк һ.  б.

*b(б) тартыгы. Алда күрсәтелгәнчә, сүз башы позициясендә бу аваз татар телендә бик актив кулланыла: бал, бала, бакыр, бака, бар, балдыз, балчык һ.  б. Сүз башында б авазының кулланылышы шул ук вакытта һәр очракта диярлек бу сүзләрнең борынгы төрки телдәге вариантлары белән тәңгәл килә. (ДТС): байрак<*badruq, бийек < bedük, бавыр < bağïr, биш <*beš, без < biz, бакый < baqï, балта < baltu һ.  б. Аерым очракларда исә б~м тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: мең < biŋ, мин < ben, муйын < bojun. Бу тәңгәллек (б~м) диалект һәм сөйләшләрдә тагын да активрак чагылыш таба: балан – малан, бөре  – мөре, бәке – мәке, байтак – майтак, бәндә – мәндә, белән  – мелән (менән), борын – морон, башак – машак, бөтнек – мөтнек/метнек, бөкре – мөкре һ.  б.

Әлеге күренеш күбрәк урта диалектның Урал төбәге һәм Оренбург өлкәсе сөйләшләре һәм көнбатыш (мишәр) сөйләшләре өчен хас.

Сүз уртасында (интервокаль позициядә) түбәндәге сүзләрдә борынгы *b(б) үзгәрешсез саклана: чыбык < čubuq, чебен < čibin, чыбыр (ыбыр-чыбыр) < čubur (ДТС), кибет < kebit, кебек < kebi, йабага < jabaqu, күбек < köbek, кубыз < qobuz һ. б.

Аерым сүзләрдә б~w~й һәм б~м тәңгәллеге барлыкка килгән: таwыш < tabuš, йаwыз < jabïz, кийез < kebus; көймә < käbä, камыт < qobut, симез < sibis, тимер < tebir һ.  б.

Кайбер сөйләшләрдә әдәби телдәге чуар (чуwар), чуалу (чуwалу), юану (йуwану) кебек сүзләрнең чобар, чобалу, җобану кебек әйтелешен дә борынгы б авазының чагылышы дип карарга мөмкин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: борынгы *b(б) авазының йомшавы, ягъни спирантлашу күренеше, хәзерге әдәби телнең сөйләмә вариантында б~w~й тәңгәллеге рәвешендә бик актив чагылыш таба: табып ал – тауwып ал, чабып килә – чауwып килә, кебек – күwек – күк, бер кабым икмәк – бер қаwым икмәк һ.  б.

Сүз ахыры позициясендә *b(б) авазының кулланылу-кулланылмавын галимнәр төрки телләр өчен бәхәсле дип саныйлар. Хәзерге татар телендә исә б авазы төрки нигезле сүзләрдә очрамый, алынма сүзләрдә дә саңгырау п рәвешендә әйтелә: клуб – клуп, кораб – карап һ.  б.



*q(қ), *k(к) тартыклары. Тирән тел арты авазы, увуляр тартык q(қ) һәм тел арты тартыгы k(к) һәр икесе – борынгы төрки нигез телдән үк килә торган үзенчәлекле авазлар, һәм алар хәзерге татар әдәби телендә һәм урта диалект сөйләшләрендә, нигездә, борынгы телдәгечә сакланалар. Көнбатыш диалект сөйләшләрендә исә увуляр q(қ) авазы нечкәрү кичергән һәм тел арты к авазына күчкән: қар – кар, қыш – кыш, қарға – карга һ.  б.

Төрки телләр күләмендә алганда, увуляр қ һәм тел арты к    авазлары кыпчак һәм карлук төркемнәренә кергән телләрдә тотрыклы саклана.

Угыз төркеменә караган төрек телендә, мәсәлән, увуляр қ   артикуляция буенча шулай ук алга күчкән, нечкәргән (қар – kаr, қат – kаt, қара – kаrа һ.  б.), ә азәрбайҗан һәм төрекмән телләрендә қ~ғ тәңгәллеге барлыкка килгән (қан – ğаn, қыз   – ğiz, қара – ğаra һ.  б.).

Увуляр қ авазының нечкәрүе, қ~к тәңгәллеге шулай ук караим һәм комык теле диалектларында һәм өлешчә казах, үзбәк, каракалпак телләренең көньякта таралган сөйләшләрендә теркәлгән[52 - Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.  :  Наука, 1984. – С. 187–188.]. Галимнәр бу тәңгәллекнең сәбәбен қ, к авазларының артикуляциясе шактый катлаулы булуы һәм аларның йомшавы белән аңлаталар.

Сүз башы позициясендә (анлаут) татар телендә увуляр қ(q) һәм тел арты к(k) авазлары тотрыклы саклана:

а) қар, қара, қан, қом, қолын, қоры, қорт, қул, қурай, қыз, қыт-қыт һ.  б.;

ә) кәҗә, кәләш, кәпәч, керпе, кеше, киек, киез, кис, күч, көл, көпчәк, көч һ.  б.

Аерым сүзләрдә қ~ғ, к~г тарихи тәңгәллеге көнбатыш диалект сөйләшләрендә һәм урта диалектның кайбер сөйләшләрендә чагылыш таба:

а) қараңғы – ғараңғы, қаңғылдау – ғайғылдау, қарабодай  – ғарабодай, көнбағыш – ғомбағыш һ.  б.;

ә) күбек – гөбек, көдрә – гөдрә, кәрәз – гәрәз, кура җиләге – гүрләк һ.  б.

Увуляр қ авазының йомшавы – спирантлашу күренеше – аерым сөйләшләрдә қ~х тәңгәллеге рәвешендә чагыла: қырау  – хырау, қәбер – хәбер, қәдерле – хадерле һ.  б.

Урта диалектның Касыйм сөйләшендә нигез телдәге q(қ), k(к) авазлары тамак төбендә ясала торган ﻋ (һәмзә) авазы белән чиратлаша:

а) қойаш – ﻋойаш, қарт – ﻋарт һ.  б.;

ә) көн— ﻋен, көл – ﻋел, көч – ﻋеч һ.  б.

Сүз уртасында (инлаут) татар әдәби телендә, шулай ук төрле диалект һәм сөйләшләрдә ике сузык уртасында (интервокаль позиция) борынгы q(қ) һәм k(к) тартыклары үзгәрешсез кулланыла, аерым сөйләшләрдә исә қ~ғ, к~г тәңгәллеге чагылыш таба:



а) бақыр, йоқо, қақы, тоқом, сақал, зықы, суқа, суқыр, чоқор, уқы һ. б.

қ~ғ тарихи тәңгәллеге әдәби телдә, асылда, берничә сүздә генә урын алган: йуғары
ә) ике, тәкә, төкәнү (бетү), пәке, күкерт, күке, сәке, текә, бәкәй, төкер һ. б. к~г тәңгәллеге түбәндәге сүзләрдә килгән: игез<äkiz, сигез
Борынгы q(қ), k(к) авазлары сүз уртасында шаулы һәм сонор тартыклар янәшәсендә дә күпчелек сүзләрдә үзгәрешсез калалар: а) ақрын, йылқы, тақмақ, талқы, қойқа, ақсый, ақча, тақта, бақча, туқсан һ. б.;

ә) чикләвек, тәңкә, икмәк, чикмән, сиксән, иксез-чиксез, беркетү һ. б. Бу авазларның йомшавы, ягъни к~г чиратлашу, көнбатыш диалект сөйләшләрендә кайбер сүзләрдә чагылыш таба, һәм ул сүзләр, гадәттә, сузык өстәп әйтелә (интервокаль позиция барлыкка килә): туқсан – туг(ы)зан, сиксән – сиг(е)зән, чақрым – чаг(ы)рым һ. б.

Сүз ахыры (ауслаут): татар әдәби телендә һәм урта диалект сөйләшләрендә сүз ахыры, нигездә, саңгырау:

а) ақ, айақ, балық йуқ, қолақ һ. б.;

ә) күк, чик, чирек, тик, төк һ. б.

қ тартыгының сүз ахырында спирантлашуы, ягъни к~х тәңгәллеге көнчыгыш диалектның саз ягы сөйләшендә теркәл- гән: қапчық – қапцых, йастық – йастых, урындық – урындых һ. б.



*g(г), *ğ(ғ) тартыклары. Хәзерге татар телендә сүзнең төрле урыннарында шактый актив кулланыла торган йомык тел арты тартыгы г һәм өрелмәле увуляр тартык ғ авазларының тарихына килгәндә, тикшеренүче галимнәрнең бу мәсьәләдә фикерләре уртак дияргә мөмкин. Бу авазлар борынгы төрки нигез телгә нисбәтләнми, соңгырак чорларда килеп чыгышлары исә, нигездә, к, қ авазларының йомшавы (спирантлашуы) һәм яңгыраулашу күренеше белән аңлатыла. Әлеге авазларның, аерым алганда, татар телендә ныгып калуында һәм активлашуында гарәп-фарсы алынмаларының һәм рус теле аша кергән алынма сүзләрнең роле зур булуын билгеләп үтәргә мөмкин: гөл, гүзәл, ғәмәл, ғөмер, ғәдәт һ.  б.

Тел арты тартыгы *g(г). Сүз башында *g(г) авазы төрки-татар нигезле сүзләрдә бөтенләй диярлек кулланылмый. Шулай да телдәге бер үзенчәлекле күренешне билгеләп үтәргә кирәк: әлеге аваз төрле аваз һәм образ ияртемнәрендә һәм алар нигезендә ясалган сүзләрдә сүз башында килә, аваз ияртемнәренең борынгыдан килгән үзенчәлекле сүз төркеме икәнен искәртсәк, бу әһәмиятле күренеш булырга мөмкин: гөр-гөр, гөп-гөп, гөрс-гөрс, гөлт, гөрләү, гөрселдәү, гүләү, гөрелте, гөрләвек, гөлт итү һ. б.

Сүз уртасында һәр ике позициядә, ягъни ике сузык уртасында (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә):

а) борынгы төрки сүзлекләрдә теркәлгәнчә, *g(г) авазы саклана: үгез (ögüz), үгет (ögüt), тегермән (tegirmän), түгәрәк (teցеräk), түгел (tegül), йегет (jigit), йөгерек (jügräk), йөгән (jügеn), игә (igä), күгәрчен (kogürčän), йегерме (jegirmä) һ.  б.;

ә) аерым сүзләрдә г авазы борынгы к~г тәңгәллеге нәти- җәсе буларак чагылыш таба: сигез (säkiz), иген (äkin), игез (äkiz) һ.  б.;

б) г спирантлаша һәм й авазына күчә: ийә «хозяин» (igä), бөйөр (bogür), ийел (egil), өйрән (ögrän), көйлә «петь» (köglä), инә «энә» (ignä) һ. б.

Сүз ахырында *g(г) спирантлаша һәм й белән чиратлаша: көй (kӧg), төй (tög), тар сузыклар янәшәсендә исә тулысынча диярлек кыскара: би (beğ/bäq), ти /тий (teg), ки /кий (kej) һ.  б.



Тирән тел арты тартыгы *ğ(ғ). Тарихи аспектта увуляр *ğ(ғ) авазының килеп чыгышы борынгы төрки нигез телнең таркалуы һәм аерым төрки телләр формалашу чорына нисбәтләнә. Борынгыдан ук бу аваз төрки телләрдә, чикләнгән хәлдә, күбрәк сүз уртасында һәм сүз ахырында гына кулланылган. Татар телендә һәм, гомумән, кыпчак төркеме телләрендә аның кулланылышы, төрле аваз тәңгәллекләренә дучар булу сәбәпле, тагын да тарая төшә.

Сүз башы позициясендә увуляр ғ, нигездә, гарәп алынмаларында (а) һәм қ~ғ тәңгәллегенең чагылышы булган диалекталь сүзләрдә (ә) генә кулланыла:

а) ғәдел, ғаҗиз, ғөзер, ғилем;

ә) ғайғылдау, ғомбағыш һ.  б. Көнбатыш диалект сөйләшләрендә гарәп алынмаларында да сүз башында увуляр ғ кулланылмый: айыб – ғәйеп, үмер – ғөмер, Айшә – Ғайшә, Ариф – Ғариф. Бу яктан көнбатыш диалект сөйләшләре угыз төркеменә кергән төрек, азәрбайҗан телләре белән уртаклык күрсәтә.

Тикшеренүчеләр хәзерге төрки телләрдә сүз уртасында һәм сүз ахырында ғ авазы кулланылышының берничә төрен билгелиләр[53 - Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 200–203.], мәсәлән, татар телендә увуляр ғ авазы тагын да йомшый төшә һәм күпчелек очракта w, й авазлары белән чиратлаша.

Интервокаль позициядә: а) аерым сүзләрдә борынгы ғ авазы саклана: сағыз (sağïz), сағыш (sağïš), сағын (sağïn), тағы(н) (tağï/taqï), буғаз (boğaz), суған (soğun), ағач (jïğač) һ.  б.;

ә) ғ~w чиратлашуы барлыкка килә: аwыз (ağïz), аwыр (ağïr), йаw (jağï), қаwын (qağun), баwыр (bağïr), саwлық (sağlïq), саwым «дойное животное» (sağum) һ.  б.;

б) w авазы өлешчә саклана: йуwан (joğan), суwық (soğuq);

в) ğ авазы төшеп кала: бодай (boğdaj), ул (оғул), сулу (suğlu);

г) ğ авазы й белән чиратлаша: җыйын (jïğïn).

Сүз уртасында тартыклар янында (беренче йомык иҗектән соң):

а) г~w~й чиратлашуы барлыкка килә: аwлақ (ağlaq), йаwмақ (jağmaq), бәйләм (bağlam), таwық (tağuқ) һ.  б.;

ә) ғ авазы кыскара: туры (toğru).

Сүз ахырында а) ғ~w тәңгәлләшә: таw (tağ), саw (sağ), баw (bağ);

ә) тар һәм ярымтар сузыклар янында ғ авазы кыскара: каты (qatïğ), сары (sarïğ), тары (tarïğ), бу «пар» (buğ), ти «касаться» (teg), су (suw);

б) сүз ахырында – аğи авазлар тезмәсе – аw булып үзгәрә: боğаw (boqağu), қыраw (qïrağu) һ. б.

Тел алды тартыгы g(г) һәм увуляр тартык *ğ(ғ) шул ук вакытта, ассимилятив үзгәрешләр нәтиҗәсе буларак, кушымча морфемаларда бернинди чикләүсез кулланыла:

• – га/-гә кушымчасы: урманга, күлгә, далага, өйгә; әмма канатка, биткә, читкә, артка һ.  б.

• – гы/-ге кушымчасы: йазгы, көзге, алгы, байагы; әмма кышкы, арткы, кичке һ.  б.;

• – гач/-гәч кушымчасы: баргач, килгәч, сөйләгәч, айагач; әмма кайткач, киткәч, сипкәч, аткач һ.  б.

*t(т), *d(д) тартыклары. *t(т) – тартыгы борынгы төрки нигез телдән үк килә торган йомык, саңгырау тартык аваз. Ул барлык төрки телләрдә диярлек сүзнең төрле урыннарында киң кулланылышта йөри. Татар телендә аны, борынгылыкны саклаган хәлдә, төрле позицияләрдә иң актив кулланыла торган авазлардан санарга мөмкин. *d(д) авазының тарихы исә соңгырак чорларга нисбәтләнә, һәм күбрәк ул т(t) авазының сүзнең төрле урыннарында яңгыраулашу нәтиҗәсе буларак карала.

Төрки телләр күләмендә алганда, угыз төркеменә кергән төрек, азәрбайҗан, төрекмән телләрендә сүз башы позициясе өчен өлешчә т~д тәңгәллеге хас: таш – daš, тел – dil, таw  – dağ, теш – diš һ. б. Бу тәңгәллек аерым очракларда татар теле сөйләшләрендә дә чагылыш таба.

*t(т) тартыгы. Сүз башы позициясендә: а) т авазы үзе саклана: табак, тау, тал, талқан, талқу, тамыр, тел, туқу, тун, тор, тот, төн, төлке, түгел һ. б.;

ә) т~д тәңгәллеге барлыкка килә:

әдәби телдә: дулқын (tolqun), диңгез (teŋiz), дүрт (tort), ди (te), диде (tedi) һ.  б.;

урта диалект сөйләшләрендә: дары – тары, дағы – тағы, дастымал – тастымал; дуфан – туфан, дуғару – туғару; дегәнәк – тигәнәк, дәгәрмәс – тәгәрмәч һ.  б. Сүз башында т авазының яңгыраулашуы, нигездә, урта диалектның Уралда таралган Нократ-Кистем, Эчкен, Красноуфим сөйләшләре өчен хас[54 - Юсупов Ф. Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләш-ләре.   – Казан: Мәгариф, 2003. – 135, 247, 366 б.].

Урта диалектның керәшен татарлары сөйләшләрендә сүз башында т~к тәңгәллеге теркәлгән: теләү – келәү, төнәген   – кенәген, теләнче – келәнче һ.  б. Аерым сүзләрдә шундый ук т~к тәңгәллеге сүз уртасында сонор тартыклар янәшәсендә дә барлыкка килгән: җикмеш (җитмеш), кәлкә (кәлтә), әмма мондый үзенчәлек башка төрки телләрдә билгеләнмәгән.

Төрки телләр күләмендә алганда, сүз башы өчен т~ч тәңгәллеге хас һәм ул башлыча чуаш телендә (а), сирәгрәк угыз төркеменә (ә) кергән төрек, азәрбайҗан телләрендә һәм уйгур телендә чагылыш таба.

а) чуаш телендә: čеr (тез), čelxe (тел), čere (тере);

ә) азәрбайҗан теле диалектларында: čiš – diš (теш), čušman (дошман); төрек теле диалектларында: čirnak (тырнак), čар (tар) «сила»; уйгур телендә: čiš/diš, čiši/diši (теше, сау- лык) һ.  б.[55 - СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 210.]

Сүз уртасында: а) интервокаль позициядә әдәби телдә, шулай ук диалект һәм сөйләшләрдә т авазы саклана: ите, утыз, утын, ботак, утар һ.  б. Кушымчалар ялганганда да, ул үзгәрешсез кала: китү, бетү, көтә, ата һ.  б.;

ә) сүз уртасында сонор тартыклар янәшәсендә аерым очракларда т~д тәңгәллеге барлыкка килә, әмма ул аерым сөйләшләрдә генә урын алган:

• урта диалект сөйләшләрендә: көйәндә (көйәнтә), қаралды (каралты), шалдырау (шалтырау) һ.  б.;

•көнбатыш диалект сөйләшләрендә: селдәү (селтәү/ташлау), абдырау (аптырау), былдыр (былтыр) һ.  б.

Сүз ахырында, кагыйдә буларак, т авазы үзе саклана: сөт, көт, сыт, канат, корт, ат һ.  б.

*d(д) тартыгы. Тел алды, йомык яңгырау тартык *d(д) иң борынгы төрки нигез телгә нисбәтләнми, аның сүзнең төрле урыннарда кулланылышы т~д тәңгәллеге нәтиҗәсе буларак карала[56 - СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 211–212.].

Сүз башы позициясендә татар телендә бу аваз:

а) алда искәртелгәнчә, т~д тәңгәллеге буларак чагылыш таба: даға (taqa), дүрт (tӧrt), дала (tala), диңгез (teŋiz), дуңгыз (toŋuz) һ.  б.;

ә) хәзерге телдә рус теле аша кергән сүзләрдә һәм гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла: дистә (десяток), диплом, дару, доклад, депо; дин, дәва, дәғwа, дәһри һ.  б.;

б) һәртөрле аваз ияртемнәрендә һәм алар нигезендә ясалган сүзләрдә килә: даң-доң, дөбер-дөбер, дөрс-дөрс, дарс-дарс, дерт итү, дерелдәw, даңғырдаw, доңғырдаw, ду килү, дуылдаw һ.  б.

Сүз уртасында (интервокаль позиция) *d(д) тартыгы хәзерге телдә: адаш, адым, бәдән, бөдрә, җиде, идән, йодрык, йөдәү, қада, қадақ, қода, сыдыру, чыдау, ындыр һ.  б. сүзләрдә чагылыш таба.

Бу сүзләрнең күбесе борынгы тел сүзлекләрендә дә *d(д) авазы белән теркәлгәннәр: адаш – aдaš, йодрык – jïdruq, йөдәу – jud (терпеть капризы) яисә т~д тәңгәллеген чагылдыралар: җиде – jeti, җидегән – jetigän һ.  б.

Аерым сөйләшләрдә d(д) авазы интервокаль позициядә з белән чиратлаша: идән – изән, идел – изел, йодрық – җозроқ һ.  б.

Сүз ахырында *d(д) тартыгы бөтенләй диярлек очрамый, алынма сүзләрдәге д авазы да, кагыйдә буларак, әйтелештә сангыраулаша: суд – сут, доклад – доклат һ.  б.




Өрелмәле тартыклар, аффрикатлар һәм аларның тарихы


Хәзерге татар телендә (әдәби телдә һәм аерым сөйләшләрдә) өрелмәле тартыклардан һәм аффрикатлардан түбәндәге авазлар кулланыла:

а) өрелмәле тартыклар: с, ш, ч, җ, ж авазлары;

ә) аффрикатлар: ц, тч, тҗ.

Әдәби телдә, нигездә, өрелмәле тартыклар гына кулланыла, бердәнбер кушык тартык ц исә алынма сүзләрдә һәм язылышта гына килә. Әйтелештә исә ул өрелмәле с авазы белән алышына: цирк – сирк, цунами – сунами һ.  б. х, ж авазлары, нигездә, алынмаларда – рус теле аша кергән сүзләрдә, шулай ук гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла: хәят, хат, характер, химия, жанр, жаргон, жәл һ.  б.

Алдагы бүлекләрдә искәртелгәнчә, тартыкларны борынгы төрки нигез телгә мөнәсәбәттә реконструкцияләүдә берничә тарихи чор аерып карала:

а) иң борынгы төрки нигез тел;

ә) соңгырак чорга караган нигез тел;

б) нигез телнең аерым төрки телләргә таркалу чоры. Төрки телләр тарихы буенча хезмәтләрдә хәзерге төрки телләрдәге һәм шул исәптән татар телендәге аерым өрелмәле тартыкларның һәм аффрикатларның килеп чыгышы да төрле тарихи чорларга нисбәтләнә[57 - СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 213–218.].

Иң борынгы төрки нигез тел өчен, мәсәлән, өрелмәле тартыклардан бары тик саңгырау *s(с) тартыгы һәм *č(ч) аффрикаты реконструкцияләнә.

Өрелмәле *z(з) тартыгы борынгы аваз булып санала, әмма ул сүз уртасы һәм сүз азагы өчен генә хас, ә сүз башында кулланылышы (зирек, зелпе, зарыгу, зыкы) с~з тәңгәллеге нәтиҗәсе буларак аңлатыла.

Өрелмәле *š(ш) тартыгы соңгырак чорларга, ягъни икенчел төрки нигез телгә нисбәтләнә. Аның килеп чыгышы тарихи чиратлашулар нәтиҗәсе һәм алынма сүзләр тәэсире белән аңлатыла.

*s(с) тартыгы. Сүз башы позициясендә татар телендә, нигездә, борынгы *s(с) авазы саклана: сабан, сағыз, сан, сау, сөлек, сигез, сөлге, сөңге, су, сүз һ.  б.

Аерым сүзләрдә с~ч тәңгәллеге урын ала: чәч – sаč (волос), чәч  – sаč (сыпать), чәчрә – sačra, чәнеч – sanč, чәчел – sačïl. Бу очракта борынгы *s(с) авазының өрелмәле ч авазына үзгәреше әлеге сүзләрнең нечкә гармониягә күчеше (а~ә тәңгәллеге) белән бәйле булырга мөмкин.

Татар теленең аерым сөйләшләрендә һәм гади сөйләм телендә һәртөрле алынма сүзләрдә сүз башында с~ч, с~ш ассимилятив тәңгәллекләре күзәтелә: ситсы – читсы, син- дек – чиннек, сишәмбе – чишәмбе, саташу – чаташу, семья  – чимия, суғыша – шуғыша, сыйырчық – шыйыршық һ.  б. Башкортстанда таралган татар сөйләшләрендә с~һ тәңгәллеге урын ала: салқын – һалқын, сүз – һүз һ.  б. Кайбер төрки телләрдә (мәсәлән, төрек, кыргыз телләре) сүз башындагы с~з тәңгәллеге татар сөйләшләрендә берничә мисал белән генә чикләнә: сәрдә  – зәрәтә, сумлаw (агач эшкәртү)  – зумнаw, сөңге – зөңгө. (Пермь сөйләше)[58 - Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап / Ф.  С.   Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 188 б.]

Сүз уртасында (интервокаль позиция) борынгы *s(с) саклана: асыл, басым, бүсер, кысу, исән, кисәк, кисәк-косак һ.  б.

Сүз уртасында икеләтелгән тартык – геминатлар куллану әдәби телдә эссе, йассы кебек сүзләрдә генә очрый.

Ике сузык уртасында с авазының көчсезләнүе, ягъни Көньяк Себердәге төрки телләрдә (алтай, тува, шор телләре) шактый киң таралган с~з тарихи тәңгәллеге татар теле өчен бөтенләй диярлек хас түгел, бары тик ул Себер татарлары диалектларының Калмак сөйләшендә аерым сүзләрдә генә теркәлгән: қайсы – қайзы, йасау – йазау, сасу – сазу һ.  б.[59 - Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Икенче китап / Ф.  С.  Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 446 б.]

Урта диалектның Сергач сөйләшендә урын алган сигезән (сиксән), тугызан (туксан) рәвешле әйтелешне, с~з тәңгәллеге булудан бигрәк, борынгылыкның саклануы дип карарга мөмкин: sekiz+оп, toquz+оn һ.  б.

Сүз уртасында тартык авазлар янәшәсендә с саклана: астар, басқыч (сөйләм телендә: бачкыч – охшашлану), иске, қасмақ, қысқа, мысқыл һ.  б.

Сүз ахырында (а) һәм һәртөрле кушымчаларда (ә) шулай ук татар телендә борынгы *s(с) актив кулланыла:

а) ас, бас, бәс, ис, кис, кыс, кырыс һ.  б.;

ә) – асы/-әсе: барасы юл, киләсе кунак; – сыз/-сез: җилсез көн, яңгырсыз ел; – са/-сә: барса, килсә, күрсә; – сын/-сен: укысын, сөйләсен һ.  б.

Сүз уртасында һәм ахырында с авазының йомшавы, ягъни с~з тәңгәллеге, урта диалектның Каргалы сөйләшендә аерым сүзләрдә генә теркәлгән: пенсия – пинзе, җиләс – җиләз, автобус – афтабуз һ.  б.



*š(ш) тартыгы. Килеп чыгышы буенча *š(ш) тартыгы борынгы төрки телнең соңгырак чорына карый. Кайбер төрки телләрдә, аеруча кыпчак төркеменә кергән телләрдә (нугай, каракалпак, казах, балкар, башкорт һ.  б.), сүзнең төрле урыннарында ш~с тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: кеше – kisi, теше – tisi, алаша – alaša, буш – boš, аш – aš һ.  б. Татар телендә ш тартыгы сүзнең төрле урыннарында, нигездә, үзгәрешсез кулланыла:

сүз башында *š(ш) авазы, башка өрелмәле тартыклар белән чагыштырганда, сирәгрәк очрый: шадра, шакшы, шайан, шайару, шәүлә һ.  б. Татар телендә ш авазына башланган сүзләрнең күбесе борынгы сүзлекләрдә дә теркәлгән: шашу  – šaš (сбиваться с пути), шат – šat (смелость, дерзость), шешү   – šiš (пухнуть), шәп – šeb – šip, шоңқар – šuŋqar, шул – šul һ.  б.; ш авазы һәртөрле аваз ияртемнәрендә кулланыла: шақ-шоқ, шыбыр-шыбыр (яңгыр тавышы), шарық-шорық, шығыр-шығыр, шалдыр-шолдыр һ.  б.

Алынма сүзләрдә килә: шик-шиксез, шәм, шәхес, шәреқ, шәрәф (шәрәфле) һ.  б. Аерым сөйләшләрдә сирәк кенә ш~с, ш~ч, ш~т тәңгәллекләре очрый: шалаш – салаш, шәлперәю  – сәлперәю, шырпы – чырпы, шартлау – чартлау; шушы – тушы, шушылай – тушылай һ.  б.;

сүз уртасында интервокаль позициядә (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә) ш авазы үзе кулланыла:

а) кеше, күшә, аша, башақ, йәшел, түшә, рәшә, қашық, күшек, ишәк һ.  б.;

ә) киштә, чыршы, ташқын, йахшы, ташла, башмақ, башқа, биштәр һ.  б.;

сүз ахырында әдәби телдә ш авазы шулай ук үзгәрешсез кала: аш, баш, биш, иш, буш, кош, куш, таш, йәш, төш, түш һ.  б. Көнбатыш диалектның Сергач һәм Чүпрәле сөйләшләрендә ике сүз арасында (икенче сүз яңгырау тартыкка башланса) сүз ахырында килгән ш авазы яңгыраулаша, ягъни ш~ж ассимилятив үзгәреше барлыкка килә: аш бар – аж бар, биш йәш – биж йәш.

Төрки телләр күләмендә алганда, ш авазына бәйле тагын бер тарихи тәңгәллекне билгеләп үтәргә кирәк: ул – хәзерге чуаш телендә һәм борынгы болгар телендә аерым сүзләрдә урын алган ш~л тәңгәллеге. Мәсәлән:








Фонетик тикшеренүләрдә «ламбдаизм» күренеше дип аталган бу үзенчәлек, ягъни л~ш тәңгәллеге, борынгы болгар каберташ язмаларында да аерым сүзләрдә чагылыш тапкан: биал(ем) – бишенче; чуаш телендә: биш – пилек…

Тикшеренүчеләр гадәти төрки телләрдә дә аерым сүзләрдә л~ш тәңгәллеген билгелиләр. Мәсәлән, татар телендә: қашық  – қалақ, йыл – йәш, қылый – қыйшық һ.  б.

Борынгы болгар һәм хәзерге чуаш телендәге л~ш (шулай ук р~з) тәңгәллеге, аларның килеп чыгышы, хронологик чикләре турында төрки тел белемендә карашлар төрле. Элеккерәк чор тикшеренүләрдә бу үзенчәлек бик борынгыга, алтай бердәмлегенә нисбәтләнә иде, әмма соңгырак чор хезмәтләрдә аның фонетик үзгәреш нәтиҗәсе, яңа күренеш булуы турындагы караш өстенлек ала башлады (А. М. Щербак, Н. И. Егоров һ.  б.)[60 - Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 84–85; Егоров Н. И. Проблемы генетической и хронотопологической стратификации лексики чувашского языка и теория булгаро-чувашской языковой преемственности // Научный доклад по опубликованным трудам, представленный к защите на соиск. уч. степени докт. филол. наук. – Алма-Ата, 1992. – 306 с.].



*č(ч) тартыгы. Борынгы төрки нигез телдән үк килә торган č(ч) тартыгы яңгырашы буенча кушык тартык – аффрикат. Татар әдәби телендә һәм урта диалект сөйләшләрендә ул сыйфат үзгәреше кичергән, шактый йомшак әйтелешле өрелмәле авазга әйләнгән. Шул ук вакытта бу авазның, ягъни өрелмәле ч авазының, сүзнең төрле урыннарында кулланылышы татар телендә борынгы телдәгечә тотрыклы саклана: чабақ – čаваq, чулақ – čolaq, чатыр – čatïr, чүл – čöl, чал   – čаl; ачы  – ačïg, борчақ – burčaq; ач – аč, күч – koč, кичек   – kič һ.  б. Сыйфаты буенча нигез телдәге č аффрикатына тиңдәш аваз тч авазы көнбатыш диалектның Чистай, Темников, Мәләкәс, Шарлык, Касыйм һ.  б. сөйләшләрдә таралган: тчаука, петчән, тчыбык, кетчеркән һ.  б. Сергач, Чүпрәле, Сыркыды һ.  б. кайбер сөйләшләрдә әдәби телдәге өрелмәле ч авазы ц аффрикаты белән чиратлаша (ч~ц): чәйнек – цәйнек, чана  – цана, пычак – пыцак, чалгы – цалгы, чиләк  – циләк һ.  б. Ц-лаштыру шулай ук Көнчыгыш Себер диалекты өчен дә хас: чәй – цай, чәч – цац, чалгы – цалгы һ.  б.

Төрки телләр күләмендә караганда, ц-лаштыру күренеше (ч~ц) күбрәк көнбатыш кыпчак төркеменә кергән карачай-балкар, караим телләре өчен хас, ул шулай ук төрек һәм азәрбайҗан телләренең аерым диалектларында да чагылыш таба. Тикшеренүчеләр, ч~ц тәңгәллегенең монгол телләрендә дә булуын исәпкә алып, аның шулай ук бик борынгы күренеш булуын билгелиләр.

Татар әдәби телендә өрелмәле ч авазы сүзнең төрле урыннарында актив кулланылышта йөри:

сүз башында: чабак, чаган, чабата, чакыр, чатан, чыршы, чуар, чукы, чорна, чиш һ.  б.

Аерым сүзләрдә сүз башында килгән ч авазы борынгы с~ч тәңгәллеген чагылдыра: чәч – сач, чәчәк – сачәк, чәнеч – саныч һ.  б.;

сүз уртасында: а) ике сузык уртасында: ачы, пычак, учак, кичә, кичер, төче, мәче, мичәү; ә) тартыклар янәшәсендә: борчак, пычкы, почмак, мичкә, төчкер һ.  б.

сүз ахырында: борыч, уч, үч, оч (летай), оч (конец), чәч, өч, күч һ.  б.

кушымчаларда: – чы/-че: сабан-чы, итек-че, сугыш-чы, тел-че, йөгереш-че һ.  б.; – чан/-чән: сүз-чән, сугыш-чан, эш-чән, кызыксыну-чан һ.  б.; – гыч/-геч: ач-кыч, кыр-гыч, кис-кеч, сөз-геч һ.  б.

Татар теленең төрле сөйләшләрендә сүзнең төрле урыннарында ч~с тәңгәллеге урын ала. Мәсәлән: чикерткә – сикерткә, кечерәк – кесерәк, күргәч – күргәс (Мамадыш һәм Норлат сөйләшләре); килгәч – килгәс, салгач – салгас, әтәч  – әтәс, чүмеч – сүмес, токмач – токмас, умач – умас (Бастан сөйләше); чебен – себен, чәй – сәй, печән – бесән, пычкы   – быскы, пычак – бысак һ.  б. (Златоуст һәм Красноуфим сөйләшләре) Төрки телләрдән ч~с тәңгәллегенең актив зонасы булып башкорт теле санала, һәм татар телендә бу тәңгәллекнең, нигездә, көнчыгыш төбәкләрдә таралуы аның турыдан-туры башкорт теле йогынтысы икәнлеге турында сөйли. Аерым тәңгәллекләрдән ч~т тәңгәллеге исә, асылда, көнбатыш диалект сөйләшләре өчен хас: чишен – тишен, чиш – тиш, чишмә – тишмә, чаршау – таршау һ.  б.

Төрки телләрдә шулай ук үзенчәлекле ч~ш тәңгәллеге теркәлгән, ул, нигездә, казах теле, шулай ук Көнчыгыш Себердәге кайбер башка төрки телләр өчен хас: чәч – šаš, чайка – šajqa һ.  б. Татар телендә гади сөйләм телендә һәм кайбер аерым сөйләшләрдә очрый торган ч~ш тәңгәллеге күбрәк ассимилятив тәңгәллек, ягъни позицион охшашлану нәтиҗәсе булып тора: чишү – шишү, чишмә – шишмә һ.  б.

*z(з) тартыгы. Сүз башында *z(з) тартыгы, алда күрсәтелгән зелпе, зирек, зыкы кебек сүзләрдән тыш, гарәп, фарсы алынмаларында һәм кайбер аваз ияртемнәрендә генә кулланыла: зар, зарар, зат, зәвык, зәгыйфь, зәхмәт, зарур, зыр-зыр, зың-зың (зырылдау, зыңгылдау) һ.  б.

Тикшеренүчеләр сүз башында сирәк очракларда гына сакланган з(z) авазын килеп чыгышы буенча шулай ук борынгы *z тартыгына нисбәтлиләр һәм аны борынгыда саңгырау тартыкларның яңгыраулашу күренеше белән бәйләп карыйлар.

Сүз уртасы позициясендә з тартыгы ике сузык уртасында (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә) килә:

а) қызыл, тозақ, йозақ, тузан, туғыз, қазы, үзәк, төзәү һ.  б.;

ә) көзге, изге, қузна, қозғын, тезген, сызғыр, қузғалақ һ.  б.

Сүз ахырында һәм кушымчаларда кулланыла: без, сез, төз, үз, күз, диңгез; бара-быз, килә-сез, укы-гыз һ.  б.

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, з авазы сүз уртасы һәм сүз ахыры позицияләрендә шактый актив кулланыла, һәм ул сүзләрнең күбесе борынгы сүзлекләрдә дә *z авазы белән теркәлгән: азау (теш) – azïğ, азык – azuq, күз – köz, көзге  – közgü, күзлек – kozlük, казы – qazï, казык – qazuq, кузы – qozï һ.  б. Аерым сүзләрдә исә төрки телләр тарихының билгеле бер этабы өчен хас булган t~d~z~ḋ~j тәңгәллеге чагылыш таба: ataq  – adaq – azaq – айақ, bädük – bäzük – бийек, qutuq  – quduq – quzuğ – қoйo, qazun – қaйын(ата) һ.  б.

Урта диалектның аерым сөйләшләрендә (Минзәлә, Балтач, Лаеш, Кама Тамагы, Тархан, Нократ сөйләшләре) әдәби телдәге з авазы интерденталь ḋ авазы белән чиратлаша[61 - Татар теле сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап / Ф.  С.  Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008.]: без – беḋ, Казан – Каḋан, зур – ḋур, завод – ḋабут, үзе – үḋе, кызыл  – кыḋыл һ.  б.

Тарихи яктан тешара ḋ авазының килеп чыгышы исә алда күрсәтелгән t~d~z~ḋ~j тәңгәллегенең бер буынын тәшкил итә[62 - Карагыз: Юсупов Ф. Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләшләре. – Казан: Мәгариф, 2003. – 65 б.].

Татар телендә бу чиратлашуның иң таралган төбәге – урта диалектның Минзәлә сөйләше, һәм бу күренеш, гадәттә, күрше башкорт теле йогынтысы буларак аңлатыла.

Минзәлә сөйләшендә з~ḋ тәңгәллеге сүзнең төрле урыннарында чагылыш таба: а) сүз башында: зур – ḋур, зыян – ḋыйан, зат – ḋат һ.  б.; ә) сүз уртасында: бозау – боḋау, базар  – баḋар, қазық – қаḋық һ.  б.; б) сүз ахырында: қаз – қаḋ, баз – баḋ, қыз – қыḋ (қыḋыл) һ.  б.

Алда искәртелгәнчә, з~ḋ тәңгәллеге, Минзәлә сөйләшеннән тыш, беркадәр чикләнгән күләмдә Казан арты сөйләшләрендә, шулай ук Урал төбәгендә таралган сөйләшләрдә дә очрый. Шуңа бәйле рәвештә диалектолог галимнәр бу фонетик күренешнең бары тик башкорт теле йогынтысы гына түгеллеген, ә бәлки татар теленең борынгыдан килгән үзенчәлеге булу мөмкинлеген кире какмыйлар (Л. Жәләй). Казан арты сөйләшләрен тикшергән галимә Н.  Б.  Борһанова исә аны бу якларга күчеп утырган болгарларга бәйләп аңлата.

Төрки телләр күләмендә алганда, шулай ук з авазының тарихи үзгәрешенә караган бер әһәмиятле фонетик күренешне з~р тәңгәллеген, ягъни ротацизм күренешен билгеләп үтәргә кирәк. Бу үзенчәлек буенча тел тарихы фәнендә төрки телләрне икегә бүлеп йөртәләр: з телләр (бу төркемгә, асылда, хәзерге чуаш теленнән башка барлык телләр керә) һәм р телләр (бу төркемгә исә чуаш теле һәм борынгы болгар теле карый). з~р тәңгәллеге чуаш телендә системалы чагылыш таба, бу тәңгәллек күбрәк сүз ахырына туры килә: утыз – вăтăр, көз – кер, боз – пăр, қаз – хур, қыз – хир (хěр), йөз – čěр, туғыз – тăхăр (тăххăр), қондыз – қăндăр һ.  б. Ротацизм күренеше шулай ук борынгы болгар каберташ язмаларында, күбрәк саннарның язылышында урын ала: җиати җүр җирм икенш җал – җиде йөз егерме икенче ел, тарих җиати җүр вун тă





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=68282663) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes


Примечания





1


Карагыз: Общее языкознание (Методы лингвистических исследований). – М.: Наука, 1973. – С. 34—101; Сравнительное изучение языков разных семей (Теория лингвистической реконструкции). – М.: Наука, 1988. – С. 90—105, 181–189; Щербак  А.  М.   Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970.   – С.   9—24; Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 3—15 (алга таба «Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков» «СИГТЯ» дип кыскартылып биреләчәк).




2


Җәләй Л. Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар.  – Казан: Татгосиздат, 1954.




3


Җәләй Л. Татар теленең тарихи морфологиясе (очерклар). – Казан: Фикер, 2000. (Китапны төзү һәм матбугатка әзерләү эшен Ф.  С.  Фасеев башкарган. Кулъязмаларны әзерләүдә шулай ук филология фәннәр докторы Ф. Ю. Юсупов һәм Ә. Латыйпов катнашкан.)




4


Богородицкий В. А. Введение в татарское языкознание. – Казань: Татгосиздат, 1953.




5


В. А. Богородицкий хезмәтендә татар авазлары тарихына караган мөһим фикерләр алдагы бүлекләрдә тәфсиллерәк шәрехләнәчәк.




6


Яфаров Л. И. Некоторые тенденции в фонетике татарского языка: Автореф. дисс… канд. филол. наук. – Казань, 1955.




7


Нуриева А. Х. Татар теле тарихыннан материаллар. – Казан: КДУ нәшр., 1975.




8


Ахметьянов Р. Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – М.: Наука, 1978.




9


Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. 4 томда. 1  т. (А – Й). – Бирск, 2005.




10


Әхмәтьянов Р. Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.




11


Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков.  – Л.: Наука, 1970.




12


Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Имя). – Л.: Наука, 1977; Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Глагол). – Л.: Наука, 1981; Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Наречие, служебные части речи, изобразительные слова). – Л.: Наука, 1987.




13


Щербак А. М. Введение в сравнительно-историческое изучение тюркских языков.




14


«Соңгы чордагы төрки нигез тел» дигән төшенчә бу хезмәтләрдә «тюркский праязык периода распада» дип бирелә.




15


СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984; СИГТЯ. Морфология.  – М.: Наука, 1988; СИГТЯ. Синтаксис. – М.: Наука, 1986; СИГТЯ. Лексика. – М., 1999, 2001.




16


СИГТЯ. Региональные реконструкции. – М.: Наука, 2002.




17


СИГТЯ. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006.




18


СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 65.




19


Карагыз: Шунда ук. – 18–23 б.




20


Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.  :  Наука, 1970. – С. 47–59.




21


Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 26.




22


Рона-Таш А. Лекции по исторической фонетике тюркских языков (рукопись). – Сегед, 1980.




23


Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.  :  Наука, 1970. – С. 143–158.




24


Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 143–158.




25


Киекбаев Д. Г. О передвижении гласных в башкирском языке   // Учёные записки Баш. гос. пед. инс-та. – 1956. – вып. VIII.




26


Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 150.




27


СИГТЯ. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюрского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006. – С. 224.




28


Ахметьянов Р. Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – М.: Наука, 1978. – С. 18.




29


Юлдашев А. А. Синхроническая и диахроническая характеристика башкирского и татарского вокализма // СИГТЯ. Фонетика.   – М.: Наука, 1984.– С. 106–169.




30


Әхмәтьянов Р. Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 164 б.




31


Карагыз: Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар. – Казань, 1977. – С. 36–77; Бурганова Н. Б. О формировании татарских говоров Заказанья // К формированию языка татар Поволжья и Приуралья. – Казань, 1985. – С. 5; Юсупов Ф. Ю. Көньяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре. – Казан, 1979. – 21 б.




32


СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 88–92.




33


Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Икенче китап  / Ф.  С.  Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 185 б.




34


Шунда ук. – 146 б.




35


Юсупов Ф. Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләшләре.  – Казан: Мәгариф, 2003. – 126 б.




36


Ахметьянов Р. Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – М.: Наука, 1978. – С. 30.




37


Галим аны «расщепление древнетюркского э» дип атый.




38


СИГТЯ. Региональные реконструкции. – М.: Наука, 2002. – С.  225–226.




39


Севортян Э. В. Этимологический словарь тюркских языков.   – Т. I. – М.: Наука, 1974.




40


СИГТЯ. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006. – С. 227.




41


Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Икенче китап  / Ф.  С.  Баязитова һ.  б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 27 б.




42


Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап  / Ф.  С.  Баязитова һ.  б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 169 б.




43


СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 72.




44


Бу турыда алдагы бүлекләрдә карагыз.




45


Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 826.




46


Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 396–402.




47


Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап   / Ф. С. Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 156–160 б.




48


СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 171.




49


Бу турыда алдагы бүлекчәне карагыз.




50


Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 174.




51


Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 176–177.




52


Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.  :  Наука, 1984. – С. 187–188.




53


Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 200–203.




54


Юсупов Ф. Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләш-ләре.   – Казан: Мәгариф, 2003. – 135, 247, 366 б.




55


СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 210.




56


СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 211–212.




57


СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 213–218.




58


Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап / Ф.  С.   Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 188 б.




59


Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Икенче китап / Ф.  С.  Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 446 б.




60


Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 84–85; Егоров Н. И. Проблемы генетической и хронотопологической стратификации лексики чувашского языка и теория булгаро-чувашской языковой преемственности // Научный доклад по опубликованным трудам, представленный к защите на соиск. уч. степени докт. филол. наук. – Алма-Ата, 1992. – 306 с.




61


Татар теле сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап / Ф.  С.  Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008.




62


Карагыз: Юсупов Ф. Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләшләре. – Казан: Мәгариф, 2003. – 65 б.



Монография озак еллар дәвамында Казан дәүләт университеты студентларына татар теленең тарихи грамматикасын укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп язылды. Анда фонетика һәм морфология өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр эзлекле яктыртылды, алар башка төрки телләргә, татар теленең диалект һәм сөйләшләренә таянып аңлатылды.

Монография написана на основе многолетнего опыта преподавания исторической грамматики татарского языка студентам Казанского государственного университета. В ней последовательно освещались исторические изменения в области фонетики и морфологии, объяснялись на основе других тюркских языков, диалектов и говоров татарского языка.

Как скачать книгу - "Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *