Книга - Тургай

a
A

Тургай
Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев


Ул – шук та, кирәк вакытта җитди дә, эчкерсез дә, сер дә саклый белә. Дусларын үз артыннан ияртерлек көчкә ия, тирә-яктагыларын сокландыра да. Тургай бүген, безнең арада яши. Аның тормышы, маҗаралары, кайвакыт хәл ителмәслек булып тоелган проблемалары сезгә таныштыр бәлки?

Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балалачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән танышыр.





Фоат Садриев

Тургай



© Татарстан китап нәшрияты, 2019

© Садриев Ф. М., 2019




Беренче китап





Тургай



Кадерле укучым!

Ул малайның кыланганнарына, ул ясаган кызыкларга син бу китапта аның белән бергә шатланырсың, рәхәтләнеп көләрсең. Сиңа аның белән һич тә күңелсез булмас. Син ул малайның якын дустына әйләнерсең. Сез уртак уйлар белән янарсыз, уртак кичерешләр белән яши башларсыз. Сезнең дуслыгыгыз гомерлек дуслык булыр, дип ышанам мин.

Сезнең алда – күк йөзенең зәңгәрлегенә алтын нурлар кушып җиргә иңдерелгән кояшлы балачак.

Сезнең алда – хыял канатларында киләчәккә ашкынучы гүзәл үсмерчак һәм яшьлек язлары.

Бисмилла әйтеп, таяк ташлыйм, хикәямне сөйли башлыйм.




Пар бишектә тирбәлеп


Җиһанның серле йолдызлар белән чуарланган гөмбәзе астындагы замана бишеге Тургайны яратып-сөеп тирбәтте дә тирбәтте, ә ул ай үсәсен көн үсте, ел үсәсен ай үсте. Тора-бара ул биләвен тарсынырга тотынды, кул-аякларын аерып җибәрмәкче булып кыймылдатты, башларын як-якка боргалап, күзләре белән иркенлек эзләде, үзе генә аңлаган телдә туктаусыз мекер-мекер килде, көлеп-елмаеп җибәрде, иркенлек булмагач, маңгаен да җыермакчы булды. Шуннан соң аны гөмбәзгә асылган бишеге белән бергә талдан үрелгән бишеккә күчерделәр, биләүләрен чишеп, бушатып җибәрделәр. Бишек җыры астында ул ай үсәсен көн үсте, ел үсәсен ай үсте:

Ал бишеге бар аның,
Гөл бишеге бар аның.
Өзгәләнеп сөяргә
Үз әнисе бар аның.
Песи гөлне тирбәтә,
Әннә мине тирбәтә,
Әби укый белгәнен,
Бабай сөйли күргәнен.

Тургайның хәйләкәр итеп караулары, әти-әнисен, әби-бабасын танып елмаюлары, чит кешедән ятсынып каш җыерулары, иреннәрен әллә ничекләр кәкрәйтеп, тешсез казналарын күрсәтүләре өйдәгеләр өчен олы тамаша булды. Тора-бара Тургай, кинәт чыркылдап көлеп җибәреп, әллә нинди ят телгә охшаш кәлимәләр әйтеп, бөтенесенең һушын алды. Өч ай тулыр-тулмаста аның алгы казнасында, вак эремчек бөртеге кадәр генә булып, беренче теш күренде. Ул теш булмады, олы эш булды. Бөтен күрше-күлән, туган-тумача шуны сөйләде, әйтерсең лә теш түгел, чын мәрҗән чыккан иде.

Малайның авызыннан «әббә», «әннә», «әттә», «бабба» дигән сүзләр ишетелә башлагач, аның сөймәгән-үпмәгән бер җирен дә калдырмадылар. Җир йөзендә, җир йөзендә генә түгел, бөтен җиһанда мондый матур, зирәк, акыллы, тәмле, ямьле бала юклыгына авыл халкын ышандырып бетерә яздылар. Тургай, күрәсең, өлкәннәрнең сүзен аяк астына салып таптый торганнардан түгел иде, үзенең нәкъ алар сөйләгәнчә икәнлеген раслап та күрсәтте. Ул инде бишегендә үзе генә белгәнчә кырыкка бөтерелә иде.

Ул көнне, дөньяны ак юрганга төреп, беренче кар яуды. Тургайның әнисе кибеткә, әтисе эшкә китте. Шәрифҗан бабасы, баскыч төбенә чыгып, ак кар бөртекләре белән шаярып уйнаган чакларын сагынып басып тора иде. Фатыйма әбисе кече якта катыкка оеткы салып маташканда… баланың еларга азапланган кебек «выгга-выгга» дигән тавышы ишетелде. Әби оеткысын салып залга чыкса, тынсыз-өнсез калды. Тургай бишекнең тышкы ягында аның читенә ике кулы белән ябышкан килеш асылынып тормасынмы?! Чүпрәкләре бишек эчендә калганлыктан, үзе шәп-шәрә, ике аягы чайкалып тора, үзе мыш-мыш сулый. Әбисе аны кочагына алуга, бер аягы икенчесенә чалышып китеп, артындагы диванга дык итеп утырды. Шул арада бабасы да кереп, аларны торгызыйм дип ике кулын сузып иелгәндә, Тургай өскә таба чәптереп җибәрде. Аның тамчылары үзенә дә, әбисе белән бабасына да җылы яңгыр шикелле коелды.

Тургайның әбисе белән бабасы төне буе залда, бала төшә күрмәсен, дип бишекне каравылладылар. Ә иртәгесен кибеттән өр-яңа карават алып кайттылар. Карават дүрт яктан биек арата белән әйләндерелгән, егылып төшәрлек түгел иде.

Иртән Тургайны әнисе болай дип уята:

Тор, тор, тор, Тургай,
Таң, таң ата бугай.
Тургай, кил, чыпчык, чык,
Чырык, чырык, чырык!
Үчтеки, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки,
Илдә-җирдә бер булыр,
Бер дип әйткәч, ул булыр!

Тамагы туйганчы имезә дә әнисе эшкә китә. Баланың ятагы аша җиһанның күренмәс бер сабагы уза, диләр. Алай гына түгел икән шул. Аның аша бөтен авылның күзе, күңел җылысы да уза икән. Көне буе аның караваты яныннан кеше өзелми, барысы да аңа ягымлы итеп дәшә, сөйләштерергә тели, «ыгы» дигән берәр аваз ишетсә, башы күккә тиеп чыгып китә. Тургай кичкә тәмам арып туктый. Әнисенең ягымлы тавышы яңгырый:

Әлли-бәлли, бәбкәем,
Җан йөрәгем, бәбкәем.
Йоклап китәр бәбкәем…

Шул минутларда татлы йокы аны үзенең мамык канатларына салып, биеккә алып китә…




Ай үсәсен көн үсеп


Тургай, ай үсәсен көн үсеп, һөнәрләрен арттыра барды. Хәйләкәр итеп карап торулары, гел көтмәгәндә кеткелдәп җибәрүләре, иреннәрен әллә ничекләр кәкрәйтеп, өйдәгеләрне тәгәрәтеп көлдерүләре, үзе генә белгән телдә үзенә эндәшеп, үзе шуңа җавап бирүләре әти-әниләрен, әби-бабаларын гына түгел, күрше-күкертнең, туган-тумачаның һушын алды. Өй эче шатлыклы авазлардан, көлү тавышларыннан Тургай йоклаганда гына бераз тынып тора иде.

Менә Тургайның йөгереп йөри торган чаклары җитте. Аяклары гына йөгереп калмады, куллары да туктаусыз хәрәкәтләнде, теле телгә йокмады, авызы сүздән бушамады, түгәрәк башы әле аннан, әле моннан пылт итеп килеп тә чыкты, юлында очраган әйберне төртеп тә екты. Шушы бәләкәй генә җан иясенең ничек һәммәсенә дә өлгерүе, күрелмәгән көч-кодрәткә ия булуы өйдәгеләрне хәйран калдырды. Йортка бөтен нәрсәне бөтереп ала, себереп ташлый торган давыл кергәндәй булды. Тургай бер генә минутка да тынып торуны белми иде. Ул давыл булып улый, вулкан булып ата, диңгез булып ташый, дулкын булып дулый. Аңа бирешмәгән берни юк. Ул урындыкларны бергә җыеп аудара, аларның өстенә уенчыкларын өя, шуңа мендәр сала, мендәргә менеп, мәтәлчек атып төшә, тагын менеп идәнгә сикерә, бөтенесен кире ишеп ташлый, аннары чаба башлый, үзе туктаусыз кычкыра, көлә, тешләрен шакылдата, авызын бакылдата, сызгыра, ыжгыра, төкерә, кикерә, төчкерә, кизәнә, суга, үрелә, селтәнә, тибенә, көчәнә, сикерә, бүртенә, хихылдый, шытырдый, шартлап бәрелә, егыла, тәгәрәп китә… Шундук сикереп тора, юлына очраган бөтен нәрсәне төртеп төшерә, тәгәрәтә, аудара, өстенә баса, ватылса – вата, сытылса – сыта, акса – агыза, түгелсә – түгә, буялса – буйый, сылый, төшерә, күчерә, ыргыта, таптый, ваклый, изә, тартып өзә, сыга, тыга, төкерекли, каера, аера, сындыра, каба, чәйни, йота, изә, ваклый, турый, чокый, өзгәли, чемчекли.

Аның нишләгәнен дә күреп бетерү мөмкин түгел: әле генә тынын да чыгармыйча уйнап утырган малай икенче каравыңда шифоньер өстенә менгән яисә карават астына кергән була. Инде бу тынычланып утырды дисәң, шул арада күз яздыра, борылганыңны гына көтә дә, әле бер нәрсәгә, әле икенчесенә барып ябыша, дөбер-шатыр йөгерә, урындык, диван өсләреннән чаба, савыт-сабаларга үрелә, үзе туктаусыз көлә, юлына туры килгән нәрсәләрне төртеп аудара, тибеп очыра, кием-салым, япма, одеялларны сөйрәп төшерә; гәҗит-журнал, китапларны шатыр-шотыр актара, селти-селти тарткалап ерта, тешләре белән умыра, бөтенесен өеп әвәли; миски-кәстрүлләрне башына кия, кашык-калак ише нәрсәләрне диван артына ташлый, борыч-тоз савытларын эләктерсә, элгечтәге кием кесәләренә сала. Кем өйрәтә аны болай эшләргә? Әллә, чыннан да, җене бармы? Әти-әнисе көндез эштә булганлыктан, әбисе белән бабасы, тәмам хәлдән таеп, телләрен аркылы тешләп туктый.

Ул иң элек әбисе белән бабасын шылтырап уята торган зәңгәр сәгатьне юк итте. Әбисе су түгеп кенә әйләнеп керде – сәгать өстәлдән очкан иде инде. Бабасы белән әбисе аны кайлардан гына эзләп карамадылар – тапмадылар. «Сәгатьне кая куйдың?» – дип сорауларын ишетергә дә теләмәде. Берәр җиргә чыгарып яшергәндер, дип өй, бакча, абзар тирәләреннән эзләделәр, әмма таба алмадылар. Сәгать әбисенең ипи пешерергә ачытырга куйган камырыннан килеп чыккач, Тургай баскан урынында туп кебек сикерә-сикерә көлде. Әбисе белән бабасы елый-елый көлде. Моңа кадәр «бала баласы балдан татлы» дип йөргән әбисе белән бабасы «заманына күрә баласы, атына күрә чанасы» дигән мәкальне куллануга күчте.

Тургай бер минут эчендә эреп күздән югала, талгын җил үлән арасына тавышсыз-тынсыз үтеп кергәндәй, сиздермичә генә бүлмәдән бүлмәгә, өйдән верандага, тышка чыгу тылсымына ия. Аның игътибарын соңгы вакытта тәрәзә пәрдәләре җәлеп итте. Уң як түр тәрәзәнең пәрдәсе, аның ихлас күңелдән тарткалавына түзә алмыйча, кәрнизе белән дөбердәп килеп төште. Ул килеп төшкәч, Тургай кулларын биленә таянган килеш, авызындагы алты тешен күрсәтеп көлеп җибәрде. Үзенең гомерлек бурычын намус белән башкарып чыккан кеше генә болай рәхәтләнеп көлә һәм, бөеренә таянып, астан өскә таба горур караш ташлый ала. Ул алты тешнең өстәл клеёнкаларында, китап тышлыкларында, гөл яфракларында, комод почмакларында, урындык артларында, тагын әллә кайларда калдырган эзләрен әйтү дә җитәр. Барлык тәрәзәләрнең челтәрләре, пәрдәләре, аның каты кулларына, үткен тешләренә эләгеп, йә өзелеп төштеләр, яисә ерткаланып, тишкәләнеп беттеләр. Шушы сөт исе килеп торган бәләкәй генә кулларның, вермишель токмачы юанлыгы нәни бармакларның, ул бармак башындагы вак балык тәңкәсе кадәр генә тырнакларның көч-куәтенә һич тә ышана торган түгел иде. Бу куллар тоткан әйберен мәңге ычкындырмый, өзелгәнче яисә сынып чыкканчы тарта, өзелмәсә, тешләре белән ябыша, алай да булмаса – сөйрәп төшерә, өстенә тезләнә, мыш-мыш килеп, ул әйберне туйганчы әвәли, ныклыгын бетерә, соңгы хисапта барыбер үз дигәненә ирешә. Ә аның нияте ачык: өзәрдәен – өзәргә, бөгәрдәен – бөгәргә, сындырырдаен – сындырырга, ертырдаен – ертырга, җимерердәен – җимерергә, ватардаен – ватарга, түгелсә – түгәргә, акса – агызырга, ауса – аударырга. Әбисе белән бабасы үзләре генә чакта аны күзәтеп, тотып, туктатып өлгерә алмый. Чөнки әледән-әле ишегалдына да чыгып керәсе, каядыр барып кайтасы була. Ә Тургай өчен аларны янтайту, күз яздыру берни дә тормый. Намаз вакыты җитсә, Тургайның йөзенә хәйләкәр елмаю җәелә. Ул, оста разведчик кебек, тып-тын гына әнисенең иннек-кершән, хушбуй шешәләре куелган комод тартмасына ашыга. Шундагы иннекләрне битенә, иреннәренә буйый, битенә пудра тидерә, кашларын каралта, киемнәренә хушбуй сибә, кремнарын кысып чыгара, комод көзгесенә кишер, алма, олы колаклы кеше башлары ясый. Бөтенесен урынына куйгач, берни булмагандай, уенчыклары янына чыгып утыра. Үзенең бу эшләреннән өйдәгеләрнең өнсез калулары аны үсендереп җибәрә.

Дүрт яше тулгач, Тургай гел ишегалдына омтылды. Әгәр өйдә утыртырга тырышып карасалар – еламады, ә яшелле-зәңгәрле тавышлар белән бертуктаусыз акырды, ишекне бикләсәләр, тәрәзәдән, тәрәзәне сакласалар, ишектән чыгып йөгерде. Аңа ишегалдына чыгарга, шунда уйнарга ирек бирүдән башка әмәл калмады. Һәм шунда бөтенесе «аһ» иттеләр. Тургайны әйтерсең бүтән малай белән алыштырып куйдылар. Дөбер-шатыр әйбер җимерүләр онытылды. Ул җылы көндә трусиктан гына калды, әти-әнисенә түтәлләр ясашты, кишер, суган, кыяр утыртышты, һәр көн су сибеште, чүп утады, туфракны, балчыкны туйганчы куллары белән аралады, тезләре белән сөрде, ятып аунады. Иртәдән кичкә кадәр аның трусигы белән гәүдәсе генә түгел, битләре, чәчләре, колаклары туфрак төсенә керде. Олыларга ияреп, түтәлләрдән, бәрәңге араларыннан кочак-кочак чүп үләннәре утады, аларны бозауга кертеп салды, мактый-мактый ашатты. Яшел суган кыякларын, петрушка, рәйхан, укроп, юа, кузгалакларны үзе өзде, үзе юды, үзе савытка салып өстәлгә китерде. Җәй уртасы җиткәч, кыяр, помидор, шалкан, карлыган, виктория җиләге, крыжовник, чия кебек нәрсәләрне кайгыртты, иренмичә җыйды, өстәл тутырып ташлады. Ул кечкенә лейкасы белән су сипкәндә, бәләкәй тәпиләренең йөгерүенә күз иярмәде.




Шаян


…Тургайга салкын тиде. Туктаусыз ютәлли, тәне ут кебек кызыша, уйнарга чыгарлык та хәле юк. Тәрәзәгә кыш бабай төшергән бизәкле үлән сабакларына, яфракларга карап ята. Тәрәзәнең теге ягыннан яктырткан кояш нурларында аларның бөгелеп-бөгелеп төшкән кыяклары матур булып елтырыйлар, вак-вак энәләре җем-җем итеп тышта уйнарга кызыктыралар.

Чирләмәгәндә ничек рәхәт булган икән! Көнгә әллә ничә мәртәбә көчли-көчли тәмсез дарулар эчерәләр, уколлар кадыйлар. Укол кадарга килгән апаны күрү белән, Тургай юри акырып елый башлый. Уколның чебен тешләгән кебек кенә чеметтерүенә аның исе дә китми. Шушылай интектерүдән туктасыннар, дип юри акыра. Өч тамчы укол ничек терелтсен инде. Ул ашарга кыстаулары тагын. Ниләр генә бирмиләр! Авызына учлап тутырырлар иде. Ә аның бер дә кабасы килми. Кайчакта мультфильм карамакчы булса, аның да кызыгын тапмый, телевизорны сүндерә дә куя. Ярый инде, әбисе белән бабасы гел өйдә, аларның алларына барып утыра, икесен дә кочаклый, әкиятләр сөйләтә. Күп вакыты соры песи баласы мияу белән үтә. Телевизордан күрсәтелә торган юлбарысларның гел үзе инде. Тик гәүдәсе бәләкәй дә йоннары көл төсле. Ул бөтен кеше белән гел уйнап кына йөри. Шуңа күрә аңа «Шаян» дип исем куштылар. Бүген миявын көтә-көтә арып бетте Тургай. Иртән чыгып киткән иде, һаман юк. Тышта шундый салкын, кайда нишләп йөри инде ул? Әһә, әнә ишектән ак булар ияртеп, йомгактай тәгәрәп керде үзе. Килеп тә керде, диванда яткан Тургайның өстенә сикереп тә менде. Әләй! Тәпиләре боз булган! Үзеннән суык кар исе, тагын бераз әллә сыер исе килә шунда. Тургай аның бер тәпиен тотып авызы белән өрә-өрә җылыта гына башлаган иде, әбисе Шаянны шундук идәнгә алып куйды.

– Абыеңа салкын тигерәсең бит! – диде әбисе аны тиргәгән тавыш белән. – Иң элек үзең җылын, аннары абыең белән уйнарсың.

Шаян, яшел күзләрен түгәрәкләндереп һәм алгы бер аягын күтәреп, Тургайга карады. Тавышы чыкмаса да, бу аның: «Әби дөрес әйтәме?» – дип соравы иде. Әбисенең тәлинкәгә сөт салганын күргәч, четер-четер эчәргә дә тотынды. Тургай, юрган астыннан чыкмыйча гына башын диван кырыннан сузып, аны күзәтергә кереште. Шаянга ашарга Тургай гел үзе салырга тырыша, ашаганын идәнгә тезләнеп, терсәкләренә таянып карап тора иде, аның белән ярым пышылдап сөйләшә иде. Хәзер Тургайны тыйдылар, кабат салкын тигерерсең дип, Шаянның савытларын аның янына күчерделәр, песиең белән диванда яткан килеш кенә сөйләш, диделәр. Аның телен, тешләрен, сөтле ияген диваннан күреп бетереп буламыни, йомшак итеп идәнгә баскан тәпиләренә дә кагыла алмыйсың. Олыларны да тыңламыйча ярамый.

– Нык туңдыңмы? – диде ул, пышылдап.

Мияу аның сүзләренә колагын да селкетмәде.

– Сыер янына кергәнсең бит, – дип дәвам итте Тургай. – Сөтне шуның имиеннән генә имгән булсаң туңмаган да булыр идең.

Үзенең бу сүзләреннән көлә-көлә, ул мияуның койрык очына чиртеп алды. Шаян, сөт эчүеннән бүленеп, башын аңа таба күтәрде.

– Авыз кырындагы йоннарың сөткә баткан әнә! – диде Тургай, рәхәтләнеп көлеп. Песиен шундый хәлдә күргән саен тыела алмыйча көлә ул. Шаян бераз карап торгач, ярар алайса дигәндәй, авыз читләрен ялмаштырып алды да тагын сөтенә иелде. Аның чәнти бармак очы кадәр генә теленә күпме генә сөт йога инде? Нык тырышканга күрә, мескеннең башы да селкенеп-селкенеп тора әнә. Нишләп ул чөмереп эчә белми икән? Акбай да шулай ялап эчә. Акбайның аның, ичмасам, теле бияләй кадәр. Бер ялаганда бер кашык йогадыр теленә. Шулай интегүләрен күреп, аларны нык кызгана Тургай. Ахырда аларны болай интегүдән коткармакчы булды. Былтыр җәй көне ишегалдында әле Шаянны, әле Акбайны чөмерергә өйрәтә башлады. Һәркайсының алдына тезләнеп, башта үзе шопырдатып эчеп күрсәтте. Аннары үзләренең савытларыннан, авызларын өскә каратып тотып, итле аш шулпасы да, сөт тә салып карады. Икесе дә төчкерә-төчкерә читкә йөгерделәр. Әллә ничә көн интекте Тургай, баштанаяк аш шулпасына, сөткә-катыкка батып бетте. Әти-әниләре күреп, моның барып чыкмаслыгын аңлаткач кына, бу эшеннән туктады.

Шаян сөтен эчеп бетерде. Савыты яныннан әз генә читкә китеп юынырга тотынды. Хәзер аның бер генә хәрәкәтен дә ычкындырмаска кирәк. Әнә алгы тәпиенең табанына теле белән төкереген тигерде дә авыз тирәләрен, мыек төпләрен сыпырырга, ышкырга тотынды. Үзенең күзләре йомылып, тешләре күренеп-күренеп ала. Табанын теле белән туктаусыз чылатып, ике яңагын, күз тирәләрен, маңгаен кат-кат ышкыганнан соң, колак тирәсенә күчте. Колак артларын тәпие белән үрелеп-үрелеп сыпыруыннан Тургай рәхәтләнеп көлә-көлә, «мә, битеңне сөлге белән дә сөрт» дип кулъяулыгын аңа ыргытты. Шаян яулыкны ялт кына тешләре һәм ал тәпиләре белән эләктереп сыртына ятты да арт аяклары белән яулыкка тырт-тырт тибәргә, аны тиз-тиз тырмарга тотынды. Тургай бу кызыкны күрергә әбисе белән бабасын да чакырды. Кулъяулыгын идәннән сөйрәп, әвәләп, типкәләп уйнагач, мияу тынып калды. Әбисе яулыкны юарга алып китте.

– Шаян булсаң да усал син! – диде бабасы, мияуга бармак янап.

Ләкин Шаян аның белән сөйләшеп тә тормады, шундук диванга үрмәләде. Тургай аның йомшак йоннарына бармакларын батырды, култык асларыннан тотып, аның яңагын үзенең битләренә терәп-терәп алды.

– Йомшак син… – дип пышылдады колагына. – Күзләрең көлә!.. Авыз-борыннарың, мыекларың чәчкә төсле матур…

Шаянның юеш борыны, мыеклары, йомшак йоннары аның битләрен, колак яфракларын, муенын кытыклады. Шундый рәхәт, җылы, йомшак! Ул, мияуны үзе янына яткырып, аның кабыргасы турына колагын куйды. Әнә леп-леп итә. Аның йөрәге шулай тибә. Бөтен нәрсәнең дә йөрәге бар, ди, бит. Мияуның йөрәге типкәндә, йомшак, җылы булып Тургайга да тия кебек… Шундый рәхәт! Әнә ул өйдәге гөлләрнең дә йөрәкләре бардыр инде. Гөлләргә колагын куеп тыңлап-тыңлап караганы бар, берни дә ишетелми. Аларның йөрәкләре мияуныкыннан да бәләкәйдер инде. Тургай Шаянны башыннан койрыгына таба яратып сыпыра башлауга, ул аның күкрәгенә сеңеп бетте һәм акрын гына мырлаганы ишетелде. Эретеп, тәмле итеп озак мырлады ул. Тургайның инде бөтен тәне изрәп, күзе йомыла башлаган иде. Шулчак мияу торып басты да төшеп китмәкче булды. Аның гадәте билгеле: тәне кызганчы түзә дә, тизрәк төшеп ычкына. Тургай, тавышсыз гына көлә-көлә, аны аскарак тартты да юрганын җилкәсеннән үк ябып куйды. Караңгыда томаланып калган песи, күкрәк турына килеп, борыны белән төрткәләп карады – чыгар тишек юк. Шуннан соң акрын-акрын арты белән чигенеп, аяк очына кадәр төште. Ахырда чигенә-чигенә юрган астыннан килеп тә чыкты, идәнгә сикереп, әбиләре бүлмәсенә кереп тә китте. Кайчакта аны юри шулай томалап куя Тургай. Чыгарга ирек бирмичә озаграк интектерсәң, кулыңны йә аягыңны тырнап алырга да күп сорамый. Ул янында чакта Тургай баш авыртуын да, ютәлен дә оныта. Бабасы йөрәк авыруыннан интегә. Шаян күкрәгенә менеп ятса, йөрәгенең авыртуы басыла, ди.




Куян һәм тиен күчтәнәче


Шунда кесә телефоны матур көен сузды. Әтисе икән. Гадәттәге соравын бирде:

– Улым, даруларыңны эчтеңме?

– Эчтем, әтием.

– Ашадыңмы?

– Ашадым.

Әтисенең көлгәне ишетелде:

– Алдашасың бит.

– Әзрәк сөт эчтем, – диде Тургай.

– Башыңның авыртуы кимиме?

Тургай бусына ни дип җавап бирергә дә белмәде. Шуңа күрә сүзне икенчегә борды:

– Син кайда?

– Җәй көне әниеңнәр белән җиләк җыйган аланда әле мин.

– Әләй! – гаҗәпләнүдән кычкырып җибәргәнен сизми дә калды ул. – Урмандамыни?!

– Әйе.

– И, матурдыр анда, әтием. Әйеме?

– Бик матур, – диде әтисе. – Бөтен җир ап-ак кар астында. Җиләкләр дә, чәчәкләр дә, күбәләкләр, бөҗәкләр дә кар юрганын ябынып йоклыйлар. Юрганнары кояшта җем-җем итә. Алан уртасындагы теге чыршының ботакларына калын булып кар яткан.

– Их, күрергә!.. – диде Тургай, торып утырып.

– Иң элек терел, терелгәч күрсәтермен, улым.

Тургайның йөрәге Шаянныкы кебек кызу-кызу тибәргә тотынды. Ул, кулларын баш астына салып, күзләрен йомды. Җиләккә барган ул көнне исенә төшерде. Әтисе әйткән алан тулы чәчәк, чәчәктән чәчәккә кунып очучы төрле-төрле бөҗәкләр, бал кортлары, быжаннар, төклетуралар гөжләп тора иде. Тургайны иң кызыктырганы күбәләкләр булды. Алар шундый күп иде. Йә үләнгә, йә чәчәккә килеп куналар, әллә нинди бизәкләр төшкән канатларын җәеп күрсәтәләр. Инде якынаеп тотып алыйм дип кулыңны сузганда очалар да китәләр. Аларны куа торгач, ул хәлдән таеп беткән иде. Ә күпме җиләк җыйдылар, туйганчы ашадылар. Тургай үзеннән дә биек әллә нинди чәчәкләр күрде, аларны сөйде, иреннәре белән үпте, мине онытмагыз, диде. Алан уртасында үскән чыршы күләгәсенә утырып чәй эчтеләр. Тургай менә шушылай үләнгә чалкан яткан килеш аның очына шаккатып карады. Болытлар янында ук иде аның очы. Болытларның акрын гына чыршының очына тиеп каядыр киткәннәрен карады. Бервакыт аяк балтырын нидер чеметтереп алды. Балак эченнән үрмәләп кереп, кырмыска тешләп алган булган икән. Ныклабрак карагач, Тургай үлән араларында әллә нинди бөҗәкләр – чикерткәләр, кырмыскалар, коңгызлар, үрмәкүчләр мыжлап торуын күрде. Чәй эчкәннән соң, Тургай җиләк җыймады, җиләкне әнисе белән әтисе җыйды. Ул, үләнгә сузылып ятып, шул бөҗәкләрне учына салып, аларны үлән сабакларына, яфракларга үрмәләтте, кыланмышларын карады, нишләп син мондый булдың, дип һәрберсеннән сорау алды. Ниндиләре генә юк икән аларның! Эреләре-ваклары, яшелләре-көрәннәре, суалчанга охшаган озынчалары, борчак шикелле түгәрәкләре, әтисенең тимер басып яньчегән кара тырнагы төслеләре, канатлылары-канатсызлары, таш кебек катылары, бармак белән басуга, ямь-яшел булып сытыла торганнары, кызыл башлылары, кара башлылары, озын мыеклылары-кыска мыеклылары, бөтенләй мыексызлары, койрыклылары-койрыксызлары… Сыртына салгач тора алмый торганнары да бар икән. Аякларын, мыекларын кыймылдатып ятучы андый бөҗәкләрне ул нык кызганды. Кем торгыза инде аларны ялгыш егылып сыртына төшсә? Иң кызыгы шул: алар барысы да кыймылдый, каядыр ашыга, берәүләре нәрсәдер эләктереп сөйрәп бара, икенчеләре яфракларны тишкәләп ашап ята. Шул бөҗәкләр бөтенесе кар астында йоклап ята, ди. Ничек салкын тими икән аларга? Өсләрендә киемнәре дә юк бит югыйсә. Алар да төшләр күреп йоклыйлар микән? Их, шул чактагы матур җәйге көн, теге урман аланы, җиләкләре, күбәләкләре менә хәзер ишегалдына килеп төшсен иде ул! Шуларның бөтенесен тиз генә карап чыгар иде Тургай. Җиләген дә өзеп капмас, карап кына торыр, барысын куллары белән сыйпар, битләре белән кагылыр, һәрберсенең исен генә иснәр иде… Яисә ялт кына үзең шунда барып төшсәң иде. Ник шулай була алмый икән?

…Әтисенең уазигы белән кайтып туктаганы ишетелде. Озак та үтмәде, әтисе килеп тә керде. Ул кулына шакмаклы киндер сөлгегә төрелгән ниндидер әйбер дә тоткан иде. Әтисе, чишенеп кулларын югач, аның янына килде, кулын маңгаена куеп карады. Әтисенең учы салкынча, рәхәт иде.

– Әле температураң төшмәгән, улым. Ныграк дәваланырга кирәк.

Шунда ул, теге сөлгене сүтеп, аннан бер бәләкәй түгәрәк ипи алды.

Ипи чәй тәлинкәсе кадәр генә, үзе кызарып пешкән, өсләренә чуп-чуар итеп ниндидер кара әйбер сибелгән иде.

– Моны сиңа урманнан куян күчтәнәч итеп җибәрде, – дип, әтисе ипине Тургайга тоттырды. Ипи салкынча иде, аннан теге җәйге урманның исе дә, кар исе дә килә иде. – Куян әйтте, минем ипине ашаса терелер, диде.

Аның ипиен күрергә бабасы белән әбисе дә килеп җитте, икесе дә шаккатып тел шартлатты.

– Әнә ул тәмле орлыкларны куян кызы сиңа дип сипкән.

– Кызы да бармыни?

– Бар.

– Ни төсле?

– Ап-ак йонлы, колаклары озын. Безнең Шаян төсле йөгереп кенә йөри. Мыеклары да бар.

– Матур икән. И, аякларын җылытыр идем мин аларның!

– Аларның оясы бар. Җәй көне куян кызы иң матур чәчәкләрнең орлыкларын сандугачлардан берәмләп чүпләтеп җыйдыра икән. Шул орлыклар кушылган ипине ашаган кешегә көч өстәләчәк, ул бернидән дә курыкмаячак, ди. Яле, кабып кара, улым.

Тургай ипинең бер читеннән тешләп алып чәйнәргә тотынды. Өйдәге ипигә охшаса да, моңарда әллә нинди ят тәмнәр бар иде. Җиләк тәмеме, әллә теге чакта әниләре җиләк җыйганда алар күрмәгәндә генә чәйнәгән шома яфрак тәмеме? Кабымлыгын йотып җибәргәннән соң, Тургай кинәт сорап куйды:

– Ә куяннар үзләре иписез нишли соң?

– Мин аларга күп итеп кишер, бодай калдырдым. Куяннар кишер ярата бит. Куян кызы сине җәй көне кунакка чакырды, минем ярты бүрегемне тутырып сәламнәр җибәрде.

– Кайда соң ул сәламнәр?

Тургайның бу соравыннан әтисе каушап китте.

– Ни… беләсеңме, улым… Алар урманда калды бит.

– Нишләп?

– Ни бит, улым… Куян кызы белән теге ялгыз чыршы төбендә басып торганда, бер тиен өстәге ботакны селкетеп, безнең өскә кар ишелде, шунда бүрегем башымнан төшеп китте. Сәламнәр дә, бүрек эченнән чәчелеп, кар белән буталды.

Әтисенең моңа кадәрге һәр сүзен елмаеп тыңлаган Тургайның йөзе кинәт бозылды.

– Һи-и, – дип куйды ул үпкәләгән тавыш белән.

– Син күңелеңне төшермә әле, улым, – дип, әтисе йомшак кына итеп Тургайның иңбашыннан какты. – Тиен үзенең гаебен сизеп, сиңа уйнарга чыршы күркәләре җибәрде.

Әтисе, өйалдына чыгып, катыргы тартма алып керде. Аның өстен ачып җибәрүгә, борыннарны кытыклап, өйгә әчкелт ылыс исе таралды. Әбисе белән бабасы да, тартма өстенә иелеп, «Ә-ә-әх, исе дә исе!» диештеләр. Тургайның борыны шулкадәр кытыкланды, ул төчкереп тә җибәрде. Аның янында утырган Шаян, «әптечи!» дигән тавыштан куркып, идәнгә үк сикерде. Аңа карап барысы да көлештеләр. Әтисе, тартма эченнән ялтырап торган яшел ылыс ботакларын алып, диванның бер башына куйды, аннары Тургайның алдына озынча күркәләрне салды, бабасы белән әбисенә дә берәр күркә тоттырды. Очы киселгән кишер төсле бик матур әйбер икән бу күркәләр. Үзләре балык тәңкәсе төсле сырлы-сырлы, үзләре җиңел. Тургай аларны борынына тери-тери иснәде. Әтисе бер күркәне идәнгә тәгәрәтеп җибәргән иде, Шаян и алып китте инде тегене ал тәпиләре белән бәргәләп! Тешләп тә карады, шалтыр-шолтыр тәгәрәтә торгач, аның артыннан диван астына ук кереп китте.

– Бүген кич ылысын кайнатып эчерермен, чиреңне куар, – диде әбисе, Тургайны юатып.

– Бу күркәне ашасам үстерәме? – дип сорады Тургай.

– Ул бит нык каты, – диде әтисе. – Аны ашамыйлар. Тиеннәр генә бик яратып кимерә аны.

– Син, улым, куян җибәргән ипине аша, – диде бабасы.

Аннары алар чыгып киттеләр. Тургай ябынган юрганы өстенә чыршы күркәләрен төрлечә матурлап тезде. Идәндә уйнап туйган Шаян сикереп менеп, ул күркәләрне әвеш-тәвеш китерде, аяклары белән кузгатты, тәгәрәтте. Аннары ул да төшеп китте. Әбисе дару эчергәч, Тургай күркәләрне бер җепкә тездерде. Бабасы җепне тәрәзәгә аркылы тартты. Хәзер күркәләр гел аның алдында тора торган булдылар. Кыш бабай ясаган серле үләннәр, яфраклар нишләптер теге җәйге җиләкләрне, күбәләкләрне, төрле-төрле бөҗәкләрне гел искә төшерделәр. Теге биек чыршы, аның ботакларында сикереп уйнаучы тиеннәр, менә бу ипине җибәргән куян кызы күз алдыннан китмәде. Ул аларга пышылдамыйча, иреннәрен генә кыймылдатып эндәшеп тә карады, аларның елмаеп карап торуларын да күргән кебек булды. Ипиенең инде яртысын ашап бетерә язды. Карыны ачканнан түгел, тизрәк тереләм дип, көчле буласы килгәнгә ашады. Чыннан да, хәл керә башлавын да сизде. Тышка чыкканда да, аякларын сөйрәп түгел, йөгереп кенә керде, Кыш бабай аның битләренә кагылырга өлгермичә дә калды.




Күңелле сәяхәт


Тургай йоклап киткәнен сизмәде. Ул төш күрде. Менә ул теге аланга барырга әзерләнеп йөри. Әбисе белән бабасыннан конфет-прәннекләр, кишерләр сорап алып, кесәләренә тутыра. Чанасын алып ишегалдыннан чыгып кына өлгерә – ул инде урман юлыннан атлый, ул арада теге чыршы каршында басып тора. Чыршы үзе ямь-яшел, ботакларында исәпсез-сансыз күркәләр асылынып тора. Әмма алар гади күркәләр түгел, йолдыз төсле көмеш күркәләр, ялтыр-йолтыр килеп күзләрне чагылдыралар. Шулар арасында тиен сикереп уйнап йөри, көмеш күркәләрдән теллин-теллин, чеңгел-чеңгел иткән матур тавышлар яңгырап тора. Шулчак ап-ак кар өстеннән куян кызы йөгереп килә. Башына зәңгәрсу эшләпә кигән, иреннәрен кызарткан, керфекләренә сөрмә тарткан, муенына чыршы күркәләрен төймә итеп таккан, биленә зур алтын аеллы, асылташлар белән бизәлгән каеш буган. Беләгендә күпереп торган куян йоныннан ясалган ридикюле асылынып тора. Тургай, кесәләреннән алып, аның ридикюленә конфет-прәннек, кишер тутыра. Шуннан соң алар теге агачтагы тиенне үзләре янына чакыралар, аңа ияреп ак кар өстендә сикергәлиләр, туктаусыз көләләр. Тиен алар янына төшми, көмеш күркәләрне челтерәтеп йөри бирә. Аларның шул күркәләрне тотып карыйсылары килә, чыршы янына ук килеп, кулларын өскә сузып сикергәлиләр, тик күркәләргә бармак очлары тиеп-тиеп кенә китә, тотып карарга буйлары җитми.

Шунда Тургайның үзләренең ындыр тавында чана шуасы килә. Чанасының бавын тотып та өлгерми – шул арада алар тау башында басып та торалар. Тургай иң элек чанага куян кызын утырта, арттан үзе утыра, һәм кар бураннары чыгарып төшеп китәләр. Чаналары оча гына, битләренә кар бөртекләре сибелә, алар шатлыктан кулларын чәбәклиләр, көләләр. Алар тагын менәләр, тагын төшәләр. Тауның уртасында бер сикертмәле җире бар, шунда чана күтәрелеп китеп, әллә ничә мәртәбә карга тәгәриләр, тагын сикереп торалар, тагын тәгәриләр. Тау башына соңгы менүләрендә Тургай шактый ерактан әтисен күрә. Ул да чана шуа икән. Тургай моңа нишләптер гаҗәпләнми. Әтисе дә ниндидер кыз белән шуып төшеп китә. Тургайлар бусында шундый кызу төшәләр, тау уртасындагы сикертмәдә чана аумый, әмма күтәрелеп һавадан шуып китә. Алар авыл өстеннән бер әйләнәләр дә урманга борылалар. Нишләптер салкынлык югала, анда җәй икән инде. Чанасын келтер-келтер әйләнүче тәгәрмәчләр очырып алып бара икән, ул тәгәрмәчләр чыршы күркәләреннән ясалган икән… Теге аланда бөтен җир аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, үлән араларында кып-кызыл җиләкләр пешеп ята. Ашыга-ашыга җиләк җыя башлыйлар, Тургай үзенә елмаеп торган өч кызыл җиләкне өзәргә тәлгәш астына бармакларын тыга, җиләкләрнең сабакларыннан шырт итеп өзелгәнен сизә, инде авызына кабыйм гына дигәндә, кемдер терсәгеннән төртә дә, иң эре, иң кызыл җиләге, учыннан тәгәрәп, үлән арасына төшеп югала. Кем төртте микән дип караса, Фаил көлеп басып тора. Тургай учында калган ике җиләген кабарга тели, әмма Фаил нидер дәшә, ул арада артта әтиләренең, әниләренең сөйләшкәне ишетелә, һәм Тургай уянып китә…




Күчтәнәч өчен сугыш


Караса, Әхтәм абый малае Фаилне алып килгән икән. Әтиләре: «Икегез уйнагыз», – дип, икенче бүлмәгә чыгып киттеләр. Суыктан кергәч, Фаилнең битләре, колаклары кып-кызыл булган, борын асты да юешләнеп тора. Ул күзләрен чыршы күркәләреннән алмый, тәрәзә янына барып, тотып-тотып карады. Тургай да урыныннан төште.

– Каян алдың? – диде ул, һаман ныграк юешләнә барган борынын ике мәртәбә тартып куеп.

– Тиен китереп бирде, – дигән булды Тургай, Фаилне аптырату өчен.

Фаил маңгаен җыерып уйларга тотынды:

– Нинди тиен? Акчамыни?

Тургай көлеп җибәрде.

– Акча ди сиңа! Урманда агач башында йөри торган тиенне белмисеңме әллә?

– Ә-ә-ә, аны беләм. Шул өегезгә килдемени?

– Әйе. Менә шушы өстәл янында минем белән сөйләшеп утырды. Чирләгән кешеләргә китерәбез, ди. Син дә чирлә, китерер.

Фаилнең авызы сәер булып җәелде. Ышанасы да килә, ышанып та бетә алмый, мескен. Тургайга кызык аның шулай торуы, ул эченнән рәхәтләнеп көлә. Җепкә тезелгән күркәләрне алып идәнгә тараткач, Фаил аларны берәм-берәм тотып сындырырга маташты. Сындыра алмагач, колак турына китереп селки башлады.

– Эчендә ни бар икән моның? – диде ул, мыңгырдап. – Әйдә, кисеп карыйбыз.

Тургайның үзенең дә кисеп карыйсы килә килүен. Тик ул Фаилне шаяртырга уйлады.

– Аның эчендә тәмле җимеше бар, ди. Җәй җиткәч кенә пешеп җитә, ди. Пешкәч алырбыз.

Фаил моңа бер сүз дә дәшмәде. Алар чыршы күркәләрен бер-берсенә тәгәрәтеп тә, өеп куеп, ерактан шуңа бәләкәй тимер шарик ыргытып та уйнадылар. Фаил тизрәк атты, күркә өемнәрен әллә ничә мәртәбә иште. Тургай куян ипиен әйтмәм дигән иде, түзә алмады, тәрәзә төбендәге тартмадан аны да алып килде. Куянның әтисе артыннан җибәргәнне сөйләгәнне авызын ачып тыңлады Фаил. Аның авызы ябылмасын өчен, Тургай әле генә күргән төшен дә өстәде. Иртән куян кызы тәгәрмәчле чана белән килде, аның шул чанасына утырып урманга бардык, диде. Күркәләрнең чыршыда ничек ялт-йолт януларын, челтер-челтер кыңгырау тавышы чыгаруларын, куян кызының аны ындыр турына китереп куюларын сөйләде. Фаилнең күзләре чыршы күркәләреннән дә олырак булып зурайды. Тургай куян ипиенең тәмлелеген, аны ашаган кешенең бернидән дә курыкмавын һәм бик тиз үсәчәген сөйләгәндә, Фаилнең авызы чәп-чәп итә башлады, ирен почмакларыннан селәгәйләре ялтырап күренде. Куян кызы сипкән теге орлыкларны күрсәткәч, Фаилнең түземе бетте, ул ике кулын ипигә таба сузды.

– Кабып кына карарга… әз генә… – диде ул, ялварулы карашын Тургайга төбәп.

Тургай ипине бирде. Фаил аны комсызланып башта бер җиреннән, аннары икенче урыныннан умырып капты. Авызы йон бияләй тыккан төсле ябыла алмыйча калды. Фаил ашарга дигәндә беркайчан да сынатмый. Бу юлы да бер күзен әз генә кысып, тешләрен ипигә батырды, көч-хәл белән чәйнәргә тотынды. Аның бөтен бите, колаклары селкенеп торды. Бераздан йотып җибәрде дә, тагын ике мәртәбә умырып тешләп алды. Тургай аның туктарга исәбе юклыгын аңлады. Тагын ике капса, куян ипиенең исе дә калмаячак иде.

– Китер ипине! – диде Тургай, аңа үрелеп. Ләкин Фаил ипине артына яшерде, мырлый-мырлый тәмләп чәйнәвен дәвам итте. – Бир! – дип, аның кулына ябышты Тургай.

Фаил мыш-мыш килеп һаман читкә тартылды, ипи тулып кабарган яңаклары гына селкенде. Тургай аның шул яңагын борып чеметеп алды, Фаил акырып елап әтиләре янына йөгерде. Тургай да аннан калышмады.

– Тургай мине чеметте! – дип елады Фаил.

– Чеметтеңмени, улым?

– Куян ипиен ашап бетерә бит инде! – диде Тургай, һаман ипиен эләктерә алмыйча.

Фаил аны күз ачып йомганчы бер кулыннан икенчесенә күчерә, артына яшерә иде. Әхтәм абый аның кулыннан ипине каерып алып Тургайга бирде.

– Син саран, саран! – диде Фаил, елый-елый. – Мин яңадан сезгә килмим дә!

Ул ашыга-ашыга киенә башлагач, әтисе Әхтәм дә кузгалды. Тургай карап-карап торды да:

– Мә, ашап бетер! – дип, ипине аңа сузды.

Фаил, ипиле телен чыгарып, аны үртәде:

– Бә-бә-бә!

Алар чыгып киттеләр.

– Нишләп бирмәдең соң, улым? – дип сорады әтисе, аларны озатып кергәч.

Тургай, бер сүз дә дәшмичә, аңа ипине күрсәтте. Ипи бар ягыннан да стакан авызы белән кисеп-кисеп алган төсле киртләчләнеп калган иде. Алар ике чыршы күркәсен Фаил алып чыгып киткәнен һәм ул күркәләрне Фаил пычак белән турап бетергәнне иртән генә беләчәкләр иде…




Ишегалды патшасы


Тургай одеялын иңбашына таба тарткан иде – аяклары ачылып китте. Иртәнге һаваның салкынча теле белән сыйракларын, бармакларын кытыклый-кытыклый ялавыннан ул елмаеп җибәрде дә күзләрен ачар-ачмас изрәп ята бирде. Бер чебен, шактый безелдәп йөри торгач, маңгаена килеп кунды. Тургай аңа кулы белән селтәнде, чебен бармакларына тиеп очып китте. Ишегалдына чакыруы булды бугай ул аның. Торып утырып, аякларын йомшак диваннан идәнгә сузып җибәрү үзе бер рәхәт иде. Тәрәзә турындагы алмагачның шәүләсе акрын гына идәндә селкенә. Тургай аякларын ныграк сузды. Хәзер яфрак шәүләләре аның аягы өстендә биешәләр. Шундый кызык инде карап торсаң. Шәүлә шундый җиңел, гел шуып-хәрәкәтләнеп торса да, берни сизелми. Әнә әбисе дә елмаеп-көлеп килеп җитте.

– Йокың туйдымы, улым?

Әбисе шулай диде дә аның иңбашларыннан сөяргә кереште. Тургай рәхәтләнеп кабат күзләрен йомды. Нишләп шушылай йомшак, шушылай рәхәт икән ул әбиләрнең, әниләрнең куллары?! Җилкәгә генә кагылган ул кулларның җылысы нишләп бөтен тән буенча аяк табаннарына кадәр йөгерә икән? Әбисеннән беркөн шул хакта сораган иде, без бит сине яратабыз, шуңа күрә шулай була, диде. Ул әйткәч, дөрестер инде ул. Барысы да Тургайны төрлечә иркәлиләр, аркаларыннан сөяләр, башларыннан сыпыралар, үбәләр, кочакларына алалар, мактыйлар. Моның серен белә инде ул. Бәләкәй булганга үсендерәләр. Бабакае әйтмешли, бераз күзгә төтен җибәргәннәрен дә белә Тургай, әмма үзен барыбер мактатасы килә. Аннан да рәхәт ни бар икән? Ул хәйран калып шуны уйлап утыра. Мактау янында әбисе белән әнисе пешергән иң тәмле ризыкларың читтә торсын. Эссе көндә тирләп-пешеп уйнагач, суга чумудан да рәхәт нәрсә юк бит инде. Ә мактау аннан да рәхәтрәк. Үзен мактату өчен, Тургай әллә ниләр кылана. Олылар туктаусыз аның турында сөйләсеннәр генә. Көйләтүнең тәмен аңлап бетерде инде ул. Юри генә кыстыбый ашыйсым килә дисә, йә әнисе, йә әбисе, бөтен шөгыльләрен читкә куеп, кыстыбый пешерә, шуны мактый-мактый ашата. Гөбәдия ашыйсым килә диюгә, гөбәдия пешерәләр. Тургай моның ник болай икәнлегенә төшенеп тә бетә алмый. Тик шуны яхшы белә: бөтенесе аны мактый, аңа соклана һәм аңа сүзсез буйсына. Ул бер әйберне чамалый: алар кебек олы булса, болай мактамаслар иде. Мактамасалар мактамаслар, тизрәк үсәргә кирәк бит. Өйдәгеләр һәр көн диярлек «бүген дә үстең» дияләр диюен. Кайда соң ул үскән җир? Көн саен үссә, әллә кайчан алар кебек булыр иде ул. Ничек үсәргә икәнен дә гел өйрәтеп торалар югыйсә. Күп итеп аш, ботка, сөт-катык, җиләк-җимеш, ит, кара ипи ашарга кушалар. Ул бөтенесен дә сыдырып сала, сөт белән генә дуслыгы бәләкәй. Нишләптер аны ипи белән ашаса да, болай эчсә дә, Тургайның артыннан һава чыга. Яфрак сыймалы тар җирдән чыккач, тавышы да килә. Иелгәндә сизми дә каласың чыкканын. Аннары конфет, печенье ише баллы әйберләрдән куркыталар. Шуларга ияреп авызыңа шайтан керә, тешеңне сызлата, черетеп төшерә, ди әбисе. Әтисе салып кайткан чакларда, әбисенең йөзе бозыла, әтисенең авызына тагын шайтан кергән, ди. Кеше авызына кереп-чыгып йөрмәсә, ул шайтанга башка җир бетте микәнни? Шайтан күренми бит ул. Күренсә, беркем дә аны авызына кертеп тормый инде. Якын килә башлауга, чебен куган кебек куып кына җибәрәсең. Шайтанның күренә торганы да бар икән. Беркөн әнисе түбән очтагы Сәрия апаларга барып кайткач, карт шайтаны өйдә иде, юньләп сөйләшеп тә утыра алмадык, дип зарланды. Ул нинди карт шайтан, яше дә бармыни, дип әнисеннән сораган иде, бәләкәй кешегә шайтаннар белән эш итәргә иртә әле, диде. Нишләсәң дә, син бәләкәй әле, дип авызны томалыйлар. Ә ничек тизрәк үсәргә? Туйганчы ашарга, тышта уйнарга, озак итеп йокларга кирәген белә, шулай эшли дә бит инде ул. Кеше йоклаганда үсә, ди. Үсәм дип, гел йоклап кына торып булмый шул. Син йоклаганда, күпме кызык үтеп китә. Юк инде, анысы булмас. Бер кызыкны да җибәрәчәге юк Тургайның. Йокы үнәр түгел, дип бабасы дөрес әйтә. Йокласаң, берни дә күрмичә каласың.

Әбисе аңа чүпрәк букчасын алып килде.

– Шушы җитәрме, тагын өстимме, улым? – дип, букчаны аңа сузды.

Тургай аның эченә үрелеп тә, кулын тыгып та карады. Бармакларына ипи кыерчыклары, бодай, ярма, вакланган йомырка кабыгы ише нәрсәләр тиде.

– Итне оныткансың бит, – диде ул, әбисенә күтәрелеп карап.

– Ай, шушы хәтеремне! – Ул кече яктан ит алып килде. – Үзең ашамыйсыңмы?

Әбисе болай гына әйтә. Ишегалдына чыгып кермичә ашамаганын белә ул аның. Туктале, онытып тора икән, ул бит бүген төш күрде. «Төш сөйлим» дигәч, бабасы да килеп җитте, тизрәк сөйлә әле, улым, дип тезенә утыртты.

– Мин ишегалды уртасында чирәмгә тезләнеп КамАЗ машинамны йөртеп маташканда, артымда чытырдаган тавыш ишетелде. Борылып карасам, үзебезнең койма өстеннән урамга ук асылынып торучы шомырт агачы артымда басып тора.

– Әстәгъфирулла! – диде әбисе, күзләрен чет-чет йомып.

– Шуннан, шуннан? – диде бабасы, аны ныграк кочаклап.

– Шуннан бу кулым ягында гөж иткән кебек булды. Борылсам – әнә теге иң олы алмагач болдыр янына килеп баскан. Ныгытып карасам – карлыган, чия, слива, груша агачлары уратып алган. Бөтенесе акрын гына чайкала, «син безне яратмыйсың, безнең янга сирәк киләсең, без сиңа үпкәлибез» дип шаулашалар.

– Авызлары бармыни шулай әйтергә? – дип сорады әбисе үтә дә кызыксыну белән.

– Авызлары юк. Күзләре дә юк. Яфраклары шулай дип шаулый.

– Син бит инде аларга гел су сибеп торасың, улым. Ник зарландылар икән?

– Аларның иркәләр кешесе юк бит. Шуңадыр.

– Хак әйтәсең, – диде бабасы. – Моннан соң үпкәләтмәссең инде син аларны, яме?

– Агачлар нишләп йөри алмый икән ул? – диде Тургай, әле әбисенә, әле бабасына карап.

– Алар җирдән аерылса үлә шул, улым, – дип, бабасы сүзне йомгаклап куйды.

– Аларның сөйләшәсе дә килә, – диде Тургай, авыр сулап. – Мин гел сизеп торам аларның чакырганын…

Ишегалдын яңгыратып, Баһадир ике мәртәбә «кикри-и-и-күүк!» дип кычкырды. Тургай шортысын киеп, аның кесәләренә кичтән үк салып куйган әйберләрен барлады, букчасын алды да ишегалдына юнәлде. Ул болдырда күренүгә, казлар, тавыклар бәбкәләрен, чебешләрен ияртеп, дәррәү аның каршына йөгерешеп килделәр. Тургай аларга бармак янап сабыр итәргә кушты да оясы янында бөтерелүче Акбай янына килде һәм зур ипи кисәге каптырды, алдына сөяк-санак, пешкән бәрәңге салды. Аннары койма буенда җыелган бәбкәләргә җим бирде, арырак торган улакка тавык-чебешләргә ярма сипте. Ул арада, кара, сары, көрән каурыйлары бөгәрләнеп торган койрыгын һәм кызыл кикриген селкетеп, Баһадир да килеп җитте. Ул башын туктаусыз боргалый, гөлҗимеш чәе төсле кызгылт күзләре ялык-йолык килә, үзе тавыкларга, чебиләргә гел эндәшкәләп кенә тора. Баһадир чит-ят тавыкларның хәлен белергә дип урамга чыгып киткән чакларда, Тургай юри генә ул булып дәшкәләп карый. Чебиләр аңа дәррәү буйсыналар, олы тавыклар гына аптырашып карап торалар. Баһадир бик усал. Әбисе гел кисәтеп тора, күзеңне чукымасын, ди. Беркөн Тургай иренеп такта сарай буена утырган гына иде, йомшак җиренең авыртуына ничек сикереп торганын сизми дә калды. Башын такта ярыгыннан гына тыккан да – «шалт» томшыгы белән! Аның томшыгы әтисенең тимерчыбык өзә торган гүпсиеннән ким түгел. Канап чыкты. Әбисе белән бабасы өф-өф итеп йод тигергәч кенә туктады каны. Шулай да аңа үпкәләмәде Тургай. Ярамый торган урынга утырмас үзе. Баһадир тәртипне нык саклый. Тыңлаусыз тавыкларны тузаннар туздырып куа, тотып канатлары белән кыйнамыйча туктамый. Акбай да, ул килә башласа, койрыгын бот арасына кыстырып, оясына чигенә. Бәләкәй чагында аны Баһадир тәгәрәтә-тәгәрәтә канатлары белән кыйнаган. Кәефе булмаганда, Тургайга да сәлам бирми ул. Бер аягын күтәргән килеш, «менә бу тырнаклар синең белән бер тумаган» дигән төсле көдрәеп карап тора. Кайчакларда «кы-кы-кы» килеп, аякларын хәтәр күтәреп атлап, ишегалдын әллә ничә әйләнеп чыга. Үзен хуҗа итеп күрсәтмәкче, янәсе. Ишегалдына хуҗа Тургай гына. Моны бөтенесе дә белә. Әнә агач бакчасына, аның койма башларына күпме кош җыелган. Тургайның үзләрен туйдырасын беләләр алар. Бакчага кергәндә, ул юри саескан булып шыкырдап ала. Саесканнар берәр ризык тапсалар яисә берәр кош-корт имгәнеп килеп төшсә, шыкырдап аза кубалар, шунда башка кошлар да җыела. Тургай әле бер якка, әле икенче якка букчасыннан алып җим сипте, агач төпләренә, үлән араларына фыр-фыр очып чыпчыклар, сыерчыклар, чәүкәләр, саесканнар төште, чыр-чу килеп, куанышып җим чүпләргә керештеләр. Тургай кошларның ни сөйләгәннәрен белеп тора, алар аңа рәхмәт укыйлар. Ул аларга үзенең көлүе белән җавап бирә.

Бакчадан чыккач, Акбайның дәресен кабатлатырга килә. Башта аны, бәйдән ычкындырып, капкадан чыгара. Тыкрыкка борылып, ындыр артына тона гына Акбай. Ул беркемгә дә өрми, беркемгә дә тими, аңа туйганчы чабарга кирәк. Аның иртәнге зарядкасы шул, ди әтисе. Әнә чабып кайтып керде, тыела алмыйча ишегалдын берничә әйләнеп чыкты. Теле җиргә тиярлек булып асылынган, ых-ых килеп тын алганы, йөрәгенең ярсып типкәне бөтен ишегалдына ишетелә. Тургай аның тынычланып җиткәнен көтте дә дәресен кабатлата башлады. Үзе болдыр баскычына утырды да: «Утыр!» – дип боерды. Акбай нәкъ аның каршына килеп утырды, авызыннан тын алганы ишетелеп тора. «Бир кулыңны!» – дип, үзенең кулын сузуга, Акбай аның ал аягын учына алды. Тургай: «Молодец!» – дип, аның маңгаен, сыртын сыпырды. Икенче аягын да шулай иттерде. Аны мактап, иркәләп сыпырганда, Акбайның шатлыктан сулышы ешайды, тамак төбендә нәрсәдер ыйкы-ыйкы килде, рәхмәт әйтүедер инде. Ул арада кы-кы килеп Баһадир да аларга якынлашты, кызыгып карап торды һәм «кикрикүүк» дип бөтен дөньяны яңгыратып кычкырып җибәрде. Тургай иңбашына кулы белән шапылдатып: «Монда!» – дип кычкыруга, Акбай ал аяклары белән аның җилкәсенә таянды. Алай иткәч, аның башы Тургайдан өстә тора. Ул, әзерләп куелган иске тарагын баскыч астыннан алып, этнең колак артларын, сыртын, күкрәк, кабырга турларын тарарга кереште. Акбайның күзләрен йомгалап, койрыгын болгавыннан ул рәхәтләнеп көлә, үзе туктаусыз сөйләнә:

– Менә хәзер күләгәгә ятып тор. Мин казларны, бәбкәләрне инешкә куып җибәрәм дә ашарга керәм. Син йон араларыңдагы борчаларыңны тешең белән тот. Ашагач, тауга менәсем бар. Сине дә үзем белән алырмын.

Эткә муенсасын кидергәч, ул юынып өйгә керде. Бабасы йөзен стенага борып караватында ята. Әбисенең аскы ирене кысылып, авыз эченә үк кереп киткән. Әһә, мәсьәлә аңлашылды. Үпкәләшкәннәр болар. Әбисенең аскы ирене авыз эченә кереп, өске ирене белән кысылса – алар үпкәләшкән була. Тургай көлә-көлә керсә дә, бабасы борылып карамады. Нык үпкәләшкәннәр болар. Әллә гел талашып ук алганнар микән? Әбисе әле тары боткасын, әле каймакны Тургай алдына этеп куя, әле ипи телеме суза, тик тавышы элеккечә шат түгел, йөзе дә бик ачылып бетә алмый. Әйе, нык үпкәләшкәннәр икән. Алар гел юктан әйткәләшәләр дә китәләр. Бабасының колагы каты, әбисенең күзе начар күрә. Әбисе тавышын күтәребрәк эндәшсә, бабасы: «Ник кычкырасың, мин сиңа чукракмы әллә?» – дип, аңа үпкәли. Әбисе: «Ишетмисең бит», – дип акланмакчы була, шуннан китә инде. Аларны татуландырмый торып, Тургай үзенә урын таба алмый. Берәр нәрсә уйлап чыгарып, икесен дә көлдерә дә, шуннан татуланып китәләр. Тик ул кызык сүзне кинәт кенә табарга кирәк бит әле.

– Әбием, шайтанның карты да, яше дә буламыни? – диде ул, елмаеп.

Әбисе чәйнәгән ипиен йота алмый торды.

– Моны сиңа кем әйтте? – дип сорады ул, ниһаять.

– Әни беркөн Сәрия апалардан кайткач, сиңа сөйләде бит. Теге карт шайтанының кыланганын күрсәң, дип.

– Юк, улым, болай гына әйтелә торган сүз ул. Шайтан кеше күзенә күренеп йөрми.

– Ә мин күрдем.

– Кайда күрдең?

– Төштә. Шайтан олы икән ул. Башы тәрәзәдән дә зуррак. Колаклары бабайның эшләпәсе кадәр. Борыны гел дуңгыз борыны төсле. Тешләре әрчелгән озын бәрәңге кадәр. Ике колагына алка итеп будильник аскан. Чуар ертык күлмәгеннән бүксәсе, бүксәсе уртасында кендеге күренеп тора. Шул кендегеннән сөте агып тора. Ике будильник шылтырый башлагач, шайтан Сәрия апаларга йөгереп кереп китте.

Тургай сөйләвен дәвам итә алмады, чөнки ни әбисе, ни бабасы көлмәде. Болай бик күңелсез ич, ни дә булса уйлап табарга кирәк. Ул, болдырга чыгып шактый вакыт уйланып торганнан соң, верандага кереп өч йомырка алып чыкты. Әбисенең җиз комганы өй ышыгында тора иде. Капкачын ачты да йомыркаларын комган эченә ташлады. Анда су бик аз иде, йомыркаларның комган төбенә былт-былт төшкәннәре ишетелеп калды. Тургай эшне җиренә җиткерергә ярата. Комган эченә бер таяк тыгып, йомыркаларны сытылып, изелеп беткәнче болгаткач кына тынычланып калды. Хәзер моның ни белән бетәсен сакларга кирәк иде. Ул мыштым гына кереп, түр якта уенчыклары белән мәшәләнә башлады, үзе кайчан тышка чыгып китәр икән дип тыңланды. Ниһаять, әбисе кузгалды, Тургай аның комган тотып абзарга таба атлаганын тәрәзәдән дә күрде һәм берни белмәгән кыяфәт белән уйнарга тотынды. Бераздан аның өйгә кергәне һәм:

– Карале кулымны! – дигәне ишетелде.

– Нишләп сап-сары ул?

– Мин каян белим! – диде әбисе, тавышын күтәреп. – Комганга кемдер тавык күкәе салган. Улым, чык әле монда!

Тургай ике кулына да күп итеп уенчыкларын эләктерде дә кече якка керде. Икесенең дә йөзләре ачулы. Әбисе, сап-сары булып күкәй буялган кулын Тургайга таба сузып:

– Син салдыңмы аңа? – диде.

– Нишләп мин күкәй салыйм? – дигән булды Тургай, көлүеннән чак тыелып. – Тавыклар гел комган тирәсендә йөриләр, шулар салгандыр аны. Әйеме, бабакай? Әле күптән түгел генә чуар тавык шул комган өстендә утырып тора иде…

Аның бу сүзләреннән әбисе белән бабасы бер-берсенә сүзсез карашып тордылар да пырхылдап көлеп җибәрделәр. Бу инде – аларның үпкәләшүләре бетте дигән сүз. Ул көнне аларга кергән бер кешегә шуны сөйләделәр дә көлештеләр, сөйләделәр дә көлештеләр. Ә Тургайга шундый рәхәт! Әле иртәгәгә кадәр үпкәләшеп утырырлар иде, хәзер бөтен авылга көлешерлек әйбер табылды. Очраганы берсе Тургайдан шуның ничек булганын сорый, сөйләтәсе килә. Ә Тургай юри сөйләми, матур итеп бер көлә дә шуны сораучы тагын берәр кеше очрату нияте белән урам буйлап йөгерә…




Җылак Пипи


Тургай йөгереп капкадан керүгә, каршысына бәбкәләр йөгерешеп килде.

– Хәзер ашарыгызга бирәм, – диде ул, аларны кулындагы әрем себеркесе белән куркытып.

Өйгә керергә барганда, агач бакчасына борылды. Агач күләгәсе астындагы аяклары кыйшайган иске эскәмиядә бабасы гәҗит укып утыра иде.

– Бабай, менә моны иснәп кара әле, – дип, әремнәрне бабасының борынына китерде.

Ике кулына ике почмагыннан тоткан гәҗитен аскарак төшереп, бабасы йөзен аңа таба күтәрде. Әмма себерке борынына якынаюга, аңа әллә ни булды. Күзләре йомылып, кашлары маңгаена күтәрелде, бөтен йөзе ямьсез булып җыерылды, борын тишекләре чәйнек борыны сыярлык булып киңәйде, һәм ул «һәп-те-чччи-и!» дип төчкереп җибәрде. Төчкергәндә куллары кинәт ике якка тартылды һәм гәҗите шытырдап ертылды, бабасы эскәмия белән бергә чалкан авып төште. Тургай, көлүеннән эче катып, үлән өстенә тәгәрәде. Бабасы да рәхәтләнеп көлде, шул арада тагын ике мәртәбә төчкереп алды. Ишегалдындагы бәбкәләр, төчкерү тавышыннан куркып, сарайга таба йөгерештеләр.

– Әрем себеркең ай-яй зәһәр булды, улым! – диде бабасы, торып баскач. – Борынга гына кереп калмады, үпкәләрне дә урап чыкты.

Тургай әрем себеркесен әбисенә кертеп бирде, ашыга-ашыга ике чи йомырка эчте дә, өйалдыннан җим савытын эләктереп, ишегалдына чыкты. Аны күрүгә, бәбкәләр йөгерешеп килеп җиттеләр. Тургай ике урынга улакка җим салды.

Тургай өченче ел бәбкәләрне беренче күргәндә кызык булган иде. Ул йокысыннан уянып башын күтәрсә, сап-сары бәбкәләр уртасында ана каз басып тора. Тургай, күзләрен уалый-уалый:

– Каз сары чәчкә аткан бит! – дип кычкырып җибәрде.

Өстәл янында чәй эчеп утырган әниләре көләргә тотындылар. «Ни дидең әле, улым?» – дип, шул әйткәнен кабатлаттылар да кабатлаттылар. Аның чәчкә дигәне казның төнлә генә йомыркадан чыккан бәбкәләре икән. Аңлатып биргәч, Тургай үзе дә олыларга кушылып көлде. Тик аңардан олылардан берәрсе, урамда-мазар очрагач: «Казыгыз чәчкә атмадымы әле?» – дип сорый торган булды. Тургай бер дә аптырап калмый: «Казыбыз да, тавыгыбыз да чәчкә атты!» – дип җавап бирә. Чөнки тавыкның да чебиләре чыккан иде.

Бәбкәләр җим ашаганда бигрәк нык ашыгалар, бетәр дә, ач калырмын, дип куркалар бугай. Аларның чисталыгына хәйран калырлык. Томшыкларына ябышкан җимне төшерү өчен, әле бер ягын, әле икенче ягын үләнгә ышкыйлар, кайчакта йә улак, йә су салынган таба читенә кырып төшерәләр. Су эчүләрен гел карап кына торасы килә. Борыннарын суга тыгып, нидер эзләгәндәй бераз лыбырдатып торалар. Аннары башларын артка ук ташлап, күккә караган томшыкларын шеп-шеп китерәләр һәм суны йотып җибәрәләр.

«Пип-пип!» дигән кызганыч тавыш Тургайның игътибарын җәлеп итте. Җим алырга дип, улакка якынлашып килүче аксак бәбкәне ике бәбкә ике ягыннан чукырга тотынган иде. Тургай «һайт!» диюгә, теге бәбкәләр читкә китте. Аксакны һәрвакыт кыерсытканнарын белеп, Тургай аңа кәстрүл төбендә аерым җим калдыра. Ул арада бәбкә килеп тә җитте, аның учыннан җимне кабаланып ашый да башлады. Ничек кенә иркәләсә дә, аның алдында гаепле шул. Бәбкәләрне беренче мәртәбә ишегалдына алып чыккан көн иде ул. Кибеттән кайткан әнисенең әйберләрен күтәрешергә дип йөгереп барганда, нишләптер башкалардан читтә йөргән бәбкәгә аягы тиде дә китте. Шул җиткән, саламдай нечкә аягы сынып чыга язган. Аны бәйләп куйдылар куюын, тик ул читкәрәк каерылып төзәлде. Аягы аксагач, ул иптәшләренә җитешә алмыйча интекте. Гел артта йөри, «ник мине көтмисез, нигә акрынрак атламыйсыз, мин җитешә алмыйм бит» дигәндәй, елак тавышы белән пип-пип килә. Шуңа күрә аны «Җылак Пипи» дип атадылар. Кайчакларда ул Тургай каршына килеп, син басмасаң, мин болай интекми идем, дигән төсле зарланып пипелди.

«Җылак» ашап туйгач, Тургай аны тоткан килеш чирәмгә чалкан ятты, бәбкәне күкрәгенә бастырды. Нинди матур ул! Шундый йомшак, яшькелт-сары йон ничек чыга диген. Кояшта һәр йоны бал сылаган төсле ялтырап тора. Түгәрәк күзләре кап-кара. Томшыклары да сары, бәләкәч кенә борын тишекләре бар, шуннан тын ала инде ул. Ул, сары тәпиләре белән атлап, Тургайның иягенә үк килде, күперенке йоны сизелер-сизелмәс кенә иягенә үк тиде. Аннары томшыгы белән Тургайның яңагына төртеп алды. Әллә кабып карамакчы, әллә торырга кушуы. Тургай аның кыланмышыннан рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Җылак Пипи салкынча тәпие белән аның муенына ук басты, битенә үк менмәкче булды, тик аксак аягы таеп-таеп киткәнлектән менә алмады. Тургай аны, йомшак кына тотып, яшел чирәмгә куйды да торып утырды. Шушыны гына көтеп торган бәбкәләр, аларның әниләре муеннарын сузып аңа якын ук килделәр, ишегалды пипелдәү, гыйгылдау тавышлары белән тулды. Тургай аларның сөйләшүләренә һаман ныграк төшенә бара, алар булып төрлечә дәшеп карый, кайчакларда аңлап буйсынуларын күреп, шатлыгыннан нишләргә белми. Ана казга охшатып усалрак итеп кы-кы-кы дисә, бәбкәләр дәррәү йөгерешеп аның янына җыелалар. Тургай аларны буйсындыра алуына шундый сөенә. Тик ул аларның ничек сөйләшүен күпме генә тыңласа да, күпме генә аңларга тырышса да аңлап бетерә алмый. Озаклап карап торсаң, хәйран калмалы инде алар. Әнә Җылак Пипи бер үләнне эләктереп тарта да тарта, әмма һич өзә алмый. Ниһаять, үлән өзелеп тә чыкты, бәбкә арты белән егылып та китте. Ул торып маташканда, бер олы юан бәбкә кай арада килеп җиткәндер, тегенең томшыгыннан чыгып торган үләнен тешләп алды да читкә йөгерде. Ул юанша иртәдән кичкә кадәр иптәшләренең алдына төшеп, аларны куркытып җибәреп, алар турыннан ашап йөри. Гәүдәсе олы булгач, аңардан барысы да курка, курыкмасалар, Җылак Пипи ишеләрен этеп кенә җибәрә. Гел бер урында тормый, әле берсенә, әле икенчесенә барып, бөтенесен бимазалап, көченә масаеп тик йөри. Тургай ана казның шуңа ачуланып бер сүз дә әйтмәвенә шакката. Бәбкәләрне елатып йөргәнен күреп, бөтенесенең аңардан зарланганнарын ишетеп тора югыйсә. Ата каз да ләм-мим, кисәтергә, тыярга уйлап та карамый. Шулай да юаншага ике-өч бәбкә каршы торып маташса да, калганнары курка шул. Алар курыккан саен, олы бәбкә азына бара. Аның җим ашаганда кылануын күрсәң! Берсен дә китерми үзе тирәсенә. Бүксәсе тулганчы тыгынгач кына, улак яныннан китә, анда да бәбкәләрне тынычлап ашатмый, улак янына әледән-әле йөгереп барып куып җибәрә. Ул моны ашыйсы килгәннән дә эшләми, инде бит аның бүксәсе әйләнеп чыккан, бер кабарлык та рәте юк, ә шулай да үрелеп бер булса да кабып киткән була. Имеш, ул башкаларны борчыр өчен килмәгән, ашар өчен килгән. Тургай үзе барында аны бик иркенләтми, тыеп кына тора да бит. Ләкин көне буе аны гына саклап утыра алмый шул. Бер ул гына түгел, аның эше болай да муеннан. Тургайның тагын бер нәрсәгә ачуы килә. Юанша тирәсендә әче тавышлы бер бәбкә барлыкка килде. Юаншаның кая таба атлавын күрүгә, ул аны узып йөгерә, алда очраган иптәшләренә әче итеп кычкыра, аларны чукый, этеп җибәрә. Тегеләр моның артыннан олы гәүдәсе белән юанша килгәнне күргәч, каршы торырга куркалар. Хәзер шул әшәке тавышлы бәбкә үзенең иптәшләрен юаншадан да әшәкерәк талый, куркыта, җимнән читкә куа. Юанша аның үзе янында булуына бер сүз дә әйтми. Аның белән янәшә иптәшләренең дә өлешен ашый торгач, ул башкалардан калкынып та китте, тавышы да бөереннән чыгарга тотынды. Җылак Пипи кебек нык куркак булганнарына җим дә азрак эләгә, ахрысы, гәүдәләре дә бәләкәй килеш тора бирә. Тургайның уйларын бүлдереп, бәбкәләр капкага таба йөгерештеләр. Тамаклары туйды, инешкә төшәр вакытлары җитте дигән сүз. Аларның вакытны шулкадәр төгәл белүенә хәйран кала Тургай. Төштән соң нәкъ сәгать бердә инешкә икенче мәртәбәсенә кузгалалар. Ул капканы ачып җибәрүгә, барысы да урамга сибелештеләр дә, инешкә төшү өчен, юл аркылы чыга башладылар. Җылак Пипи дә алар артыннан иярде. Ата каз белән ана каз, ка-ка-ка килеп, аларны гадәттәгечә ашыктырдылар. Шулчак ындыр тыкрыгыннан үкереп әллә нинди ялык-йолык килеп торган зур кара машина килеп чыкты һәм бу якка борылды. Бәбкәләр куркуларыннан әрле-бирле килеп буталыштылар, юлдан читкә чәчелделәр, Җылак Пипи генә өлгерә алмыйча уртада калды. Машина үкереп үтеп киткәндә, ул башы яньчелеп канга баткан хәлдә хәрәкәтсез ята иде. Тургай йөгереп барып аны кулына алды, асылынып төшкән, канга, тузанга баткан башына коты очып карады:

– «Пип» диген, «пип» диген! Ник дәшмисең?! – дип өзгәләнде ул, күз яшьләрен йотып.

Әле генә күкрәгендә йөргән, әле генә аның иякләренә үзенең йомшак томшыгы белән кагылган, матур күзләре белән аңа карап торган, җим ашаткач, «пип-пип» дип рәхмәт әйткән шушы тере йомгакның хәрәкәтсез калуы Тургайны куркуга салды. Монда ниндидер башка сыймаслык куркыныч нәрсә, шом бар иде… Ул арада теге машина хуҗасы да килеп җиткән иде.

– Елама, үскәнем, яңа чеби сатып алырсың, – дип, ул яшел акча сузды.

Тургай акчаны алды, әмма ник алганын аңламады. Күз яшьләре аша ул теге адәмнең кып-кызыл чыраен, ап-ак күлмәген, юан корсагын һәм камырдай күперенке кулын гына абайлады. Тургай акчаны ачу белән аңа атты:

– Акчаң үзеңә булсын! – диде ул, елавыннан туктый алмыйча.

Ләкин акча үзенең аяк астына гына төште. Ул акчаны алып тагын теге кешегә атты да бәбкәне тоткан килеш коймага маңгае белән сөялеп үксергә кереште. Ул арада бабасы, чыгып, машина хуҗасы белән сөйләшә башлады. Теге кешенең:

– Күрмәдем бит, гафу итегез, – дигән сүзләре ишетелде. – Оныгыгыз алмады акчамны. Мәгез инде…

– Онык алмагач, мин дә алмыйм, – диде бабасы, читкә атлап.

– Вәт ахмаклар! – Кешенең машина ишеген шартлатып япканы һәм выжылдап кузгалып киткәне ишетелде.

Казлар бәбкәләрен ияртеп инешкә төшеп киткән иде инде. Тургай бабасы белән бергә Җылак Пипине ишегалдына алып керде. Аны сарайга куйдылар.

– Без аны ындырга алып барып күмик, улым, – диде бабасы.

– Юк, юк, – дип елады Тургай. – Ул бит йоклаган гына, уянгач сөйләшә ул минем белән.

– Пипиең үлгән. Үлгәч, беркайчан да уянмый.

– Үлү… – Тургай күп елаудан кызарган күзләрен бабасына төбәде. – Үлү… Ни соң ул?..

Бабасы бераз уйланып торгач, болай диде:

– Үлгән җан иясе берни сизми, ишетми, күрми. Кымшана да, йөри дә алмый. Сөйләшә дә алмый. Аны җиргә күмәргә кирәк.

– Ник?

– Җир өстендә бозыла, исләнә.

– Җир астында нишли?

– Череп бетә.

– Юк, юк, Пипием уяна минем!

Бабасы кабат дәшмәде, өйгә керергә борылды.

– Бабакаем, уятыйк инде бәбкәмне! – дип, Тургай аңа иярде.

Өйгә кергәч, ул ашыга-кабалана әбисенә нәрсә булганын сөйләп бирде.

– Үлгәнмени? – дип сорады әбисе.

Бабасы бер генә сүз белән җавап бирде:

– Үлгән.

– Үлмәгән, үлмәгән! – диде Тургай. – Уяна ул. Шулай бит, әбием?

Ул өметләнеп әбисенә карады, әмма аның җавабы кискен булды:

– Уянмый, улым…

Тургай өйдән чыгып йөгерде. Сарайга кереп, бәбкәне күтәреп тә карады, борынына җим дә тигереп карады, тик ул чүпрәк кисәге кебек асылынып тора бирде. Җылак Пипинең уянмаячагына ышана башласа да, аны җиргә күмеп куюны күз алдына китерә алмады. Аның өчен бер кызык та калмады. Ул агачлар арасына кереп, аларны иркәләп чыкты, чәчәкләр белән сөйләште, тик Җылак Пипи күз алдыннан китмәде, аяклары аны һаман сарайга алып керде, ул озаклап аңа карап торды. Әбисе «бәлеш пешердем» дип чакыргач та, Тургай «ашыйсым килми» дип кермәде. Чыннан да, аның бер кабымлык ризык та кабасы килми, эчен ниндидер бер авыр нәрсә боз кебек туңдырып тора иде. Кич әтисе эштән кайткач, Җылак Пипине күмәбез, диде. Тургай әтисенә карышып маташса да, бәбкәнең күзләре ачылмаячагына, сөйләшмәячәгенә ышана башлаган иде инде. Ындыр артына әтисе көрәк белән чокыр казыды, аның төбенә үлән йолкып түшәде, үлән өстенә Җылак Пипине салдылар. Бәбкәнең өстен әрекмән яфраклары белән капладылар. Аннары әтисе балчык ишеп төшерде. Күмеп бетергәч, эт-мазар казып алмасын өчен, өстенә зур гына таш бастырып куйды. Таш бастыргач, бәбкәнең гадәттәгечә зарланып, нечкә итеп пипелдәгәне ишетелеп киткәндәй булды. Тургайның елыйсы килде. Иртәгә аның учыннан җим ашарга килә алмаячак инде ул. Иптәшләре белән инештә йөзә, башын суга тыгып аннан нәрсәдер эзли дә алмас. Җылак Пипи томшыгын судан алгач, аны өскә күтәреп, авызын пәп-пәп итә-итә йотып җибәрә иде. Ул шатлыгыннан «пип-пип» дип кычкырыр, матур йомры күзләрен елтыратып, әнисенә, иптәшләренә, Тургайга карар иде. Син аякка басмаган булсаң, мин дә башкалар белән бергә юлдан чыга идем, машинага тапталмый идем, дип гел янында торган кебек ул аның.




Черки


Барысы да йокларга яттылар. Бүген Тургай әнисе янында йоклый. Тып-тын. Кече яктан чикерткә сайраганы ишетелә. Нишләп йокламый икән ул? Көндез тынын да чыгармый. Бакчадагы, болындагы чикерткәләр көнне дә, төнне дә белми, сайрый да сайрый, ничек тамаклары бетми, алар кайчан ашыйдыр да кайчан йоклыйдыр – белмәссең. Ай-яй озын ул җәйге көн! Арыткан, аяк табаннары таш кебек, үзләре ут яна. Җитмәсә, ботының бер җире авыртып тора. Иртән ишегалдына чыккач, ата каз арттан сиздермичә генә тешләп алды. Беркайчан да алай кыланганы юк иде, нәрсәгә ачулангандыр. Казлар, этләр тешли, кәҗә, сыер, бозау сөзә, ат тибә, корт чага, песи тырный. Нишләп болай соң бу? Тик кенә торып булмый микәнни?

Тургай башын әз генә борып әнисенә карый. Ул, күзләрен йомып, акрын гына сулап ята. Йоклап китмәгән әле ул, Тургай йокласын өчен шулай ята. Тыштан кергән сыек яктылыкта аның йөзе шундый матур булып күренә. Маңгае, битләре, авыз-борыны, ияге шоп-шома. Тургай әнисенә күпме карап торса да туймый, караган саен карыйсы килә, сине яратам, авылда синнән матур кеше юк, дип әйтәсе килә. Тик оялып әйтмичә кала.

Төн һаман килеп җитә алмый, тыштан яктылык керә. Күпме кеше хәзер шушылай йокларга яткандыр җир йөзендә. Аның очы-кырые юк, ди, бит. Бөтен тарафында да кешеләр яши, ди. Иртән бөтенесе торалар, юыналар, ашыйлар, сыерларын, кәҗәләрен савып, сарыклар белән бергә көтүгә куалар, кош-кортлар ашап, төрле җирләргә, су буйларына таралыша, олылар эштә, малайлар-кызлар уйнарга тотына. Үләсең моның кызыклыгына. Бөтенесе каядыр ашыга, йөгерешә, нидер эшли, туктаусыз сөйләшәләр. Һавадагы кошлар да җыелышып шау-гөр киләләр, телләрен аңлап булмый, әллә ниләр кыланып очалар, төрле якка таралышалар. Елгага, инешкә төшсәң, туктаусыз су ага. Каян киләдер ул бер туктамый, бетми агарлык булып. Ул суларда күпме чүмечбаш, маймыч, балык, бака, сөлек, тагын әллә нинди кортлар, бөҗәкләр. Һавада болытлар йөзә, җил агач яфракларын шаулата, ботакларын, чәчәк, үлән сабакларын чайкалдыра. Кояш таң белән соңармыйча чыга, көн саен һавада эшли, кич басулар, урманнар артына иңеп йокларга ята. Караңгы төшкәч, ай, йолдызлар чыга, дөнья тынып калгандай була, сандугачлар гына өздереп-өздереп сайрый, чикерткәләр җырлый. Җәй көне яңгырлар, кыш көне карлар явып үтә. Бөтенесе шундый матур, син шуларның уртасында, алар белән бергә, туктаусыз нидер эшлисең, ни эшләсәң дә шундый рәхәт, кызык, матур, серле, аңлап бетереп кенә булмый. Укыгач барысын да белерсең, диләр. Ул кояш, ай, йолдызларның ничек җиргә төшмичә һавада йөзеп йөрүләрен, ничек гел янып торуларын и беләсе килә. Шуны белгән кешедән дә бәхетле кеше юктыр сыман тоела. Электрны да күп яндыртмыйлар – бетә, ди. Әнә әтисенең тракторының да аккумуляторы утыра. Ә ул кояш, йолдызлар, ай әби-бабайлар бәләкәй чакта да, аларга кадәр дә әллә кайчан булган. Яктылыклары кимергә уйлап та карамый. Аларга бит электр үткәрелмәгән. Электр үткәрелсә, баганалары, кабельләре булыр иде. Лампочка янган кебек йолдызлары да янып чыгар иде. Уйлап карасаң, гаҗәп инде бу, баш җитә торган түгел. Тизрәк үсеп, мәктәпкә укырга барса, бөтенесен белер иде дә. Бәләкәй кешене алмыйлар икән шул. Былтыр Рәшиткә ияреп барып караган иде ул, кертмәделәр. Тәрәзәләренә таш атып китмәкче булган иде, кулы күтәрелмәде. Әбисенә сөйләгән иде, ул, коты очып: «Сине таш атарга шайтан котырткан, тәрәзә пыяласын ваткан булсаң, нишләр идек?» – дип куркытты, шайтанның, кешенең ачуын чыгартып, башкаларга начарлык эшләтүе турында бик озак сөйләде, киләчәктә сак булырга кушты.

Колак төбендә ишетелгән черки тавышы аның уйларын бүлде. Карале, энә очыннан да нечкә тавышын сузып, колак эченә үк кереп маташа түгелме соң бу? «Э-э-эне-е-ем!» дип ничек гел өзмичә суза ул, ничек тыны бетми, ничек әз генә дә туктап тын алмый? Колак яфрагына канат очы да тиеп китте, эченә үк кермәкче бугай. Тургай аңа сугарга кулын кымшатырга да өлгермәде, черки әтисенә таба китте. Әллә уйлаганны белеп, тора инде алар? Хәзер сугам дип уйлау белән, чебен дә оча да китә бит. «Э-э-энем!» дип килүгә, әтисенең сукканы ишетелде, тик ул эләкмәде, әбисе белән бабасы янына чыгып китте. Анда да шап-шоп суккан тавышлар ишетелгәләде. Әмма бераздан черки кабаттан әйләнеп кайтты, әнисенең бите өстендә бөтерелә башлады. Тургай аның шәүләсен дә күреп тора. Менә күп «Э-э-нем» итә торгач тынды, кунды бугай. Шулчак әнисе битенә чәпелдәтеп сукты. Черки бу юлы да эләкмәде. Тагын әтисе ягына очып китте, нишләптер тынып калды. Әллә ял итәргә утырды, әллә боларның канын ничек итебрәк эчәргә микән, дип баш вата идеме. Гел кан эчеп кенә яши, ди, бит ул. Рәхәтләнеп ашамагач, уйнамагач, ник яши инде бу? Кан эчүдән башка үнәре юк. Барлык җан ияләре аңа канын эчереп торса, ни була, ди, ул? Галимҗан абыйсы черкиләрне үтерергә кирәк, ди. Аларны ничек үтереп бетерәсең? Әле менә нибары берсе очып йөри, аны да берни эшләтеп булмый. Үзләре тырнак очы кадәр генә, ә су буйларында, болын-әрәмәләрнең дымлы җирләрендә мыжлап торалар. Барысына да кан кирәк. Ярый, болар кеше кебек олы булмаганнар. Бөтен җан иясенең канын эчеп бетерерләр иде. Әтисе, кешеләр арасында да кан эчүчеләр бар, дип сөйли. Алары нинди кешеләрдер, Тургайның күргәне юк.

…Әтисе черки тавышын ишетмәгәч гырлап та китте. Черки тагын Тургайның маңгай турында безелдәргә тотынды. Ул ике учы белән берьюлы сукты, маңгае гына түгел, борыны да бик нык авыртты. Ә черки оча бирде, каяндыр урый да туп-туры Тургайга килә. Аның якынлашкан тавышы ишетелүгә, йөрәге дөп-дөп тибәргә тотына, кулларын сугу өчен әзерләп куя. Карале хәйләкәрлеген, шуны сизеп, битенә түгел, кулына кунды бит. Ул икенче кулы белән селтәнгән арада очып та китте. Әтисе шундый рәхәт итеп гырлый иде, кинәт туктап калды, чөнки черки нәкъ аның турына килеп җиткән иде. И рәхәт, тигез иде аның йомшак кына гырлавы, Тургай түземсезлек белән аның ишетелүен көтте, әмма черкинең нечкә тавышы гына безелдәде. «Шап!» Әтисенең суккан тавышына Тургайның йөрәге шатлыктан сикереп куйды. Юк, туры китерә алмаган икән. Кабат аның тавышы ишетелүгә, Тургайның көләсе килә башлады. Ничә кешене куркыта бит черки! Аның сөңге буе угын да, үртәп елмайган авызын да күргәндәй булды ул. Черкинең үзе турына кабат килүенә әтисе мыгырданып куйды һәм йөзен яшерү өчен капланып ятты. Тургайның көләсе килеп тыелудан ике бите туп кебек күперде. Ул ялт итеп әнисенә таба борылган иде, аның күз карашы белән очрашты һәм түзә алмыйча пырхылдап җибәрде. Аңа кушылып әнисе дә тавышсыз гына көлде. Теге бүлмәдә дә шап-шоп суккан тавыш һәм бабасының, канәгатьсезлек белдереп, нидер сөйләгәне ишетелде. Ә черки, үпкә белдергәндәй, тагын да көчлерәк тавыш чыгарып оча бирде. Тургай урыныннан кузгалды. «Кая барасың?» – диде әнисе, пышылдап. «Тышка гына чыгып керәм», – диде Тургай. Ул сиздермичә генә атлап өйдән чыкты да әтисенең зур тимер кувалдасын, алып кереп, идән уртасына куйды. «Ни ул?» – дип сорады әнисе акрын гына. «Кувалда», – диде Тургай. «Нәрсәгә ул?» – «Черкинең маңгаена тондырырга», – диде Тургай. Шуны әйтүе булды, әнисе шаркылдап көлеп җибәрде. Ул тыела алмыйча көлде дә көлде. Ул арада әтисе сикереп торып утырды.

– Нинди кызык таптың төн уртасында? – диде әтисе ачулы тавыш белән.

Әнисе, көлүеннән туктап:

– Әнә идәнгә кара, – диде һәм утны яндырып җибәрде.

Әтисе урыныннан сикереп үк торды:

– Кем алып кергән моны?

– Тургай алып кергән. Черкинең маңгаена бәрергә, ди.

Әтисе ике кулын селтәп җибәрде дә бөгелеп төшеп көләргә тотынды. Ак ыштан-күлмәктән бүлмәләреннән йөгереп чыккан әбисе белән бабасы да аңа кушылды. Барысыннан да ныграк көлүче Тургай үзе иде.

– Ничек күтәреп алып кердең соң син моны, бәбекәччәем? – дип сорады әбисе.

– Шайтан булышты, – диде Тургай.

Аның бу сүзләре өйдәге көлүне тагын да көчәйтте. Көлү тавышыннан коты алынган черки форточка ярыгыннан тышка чыгып сызды…




Мине каян алдыгыз?


Бүген өй эче яп-якты булды. Тургай тәрәзәдән караган иде – ап-ак кар ява. Беренче кар! Әтисе белән әнисе аны киендереп ишегалдына алып чыктылар. Бияләй-бияләй җепшек кар төшә. Әтисе Акбайны ычкындырган иде, тотынды чабуларга! Аңа ачуланып, кырт-кырт басып Баһадир килә. Казларның кайберсе бер аягын күтәреп басып тора. Туңгангадыр инде. Акбай борыны белән карны чөеп җибәрә, тәгәрәп ауный, дүрт аягын күтәреп, «минем белән шаярыгыз» дип ята. Тургай аның бүксәсен кытыклагач, торып йөгерә, тагын килә, аның җилкәсенә алгы аякларын куеп, ых-ых килеп карап тора.

– Кыш килде, улым, кыш! – ди әтисе, тирән итеп сулап.

– Күктән кышның балалары коеламыни? – дип сорый Тургай.

– Әйе, хак әйтәсең. Кышның балалары була инде бу ак карлар, – дип, аның сүзен әтисе җөпләп куя.

Тургай озаклап күктән төшүче кар бөртекләренә карап тора да сорау бирә:

– Ә сез мине каян алдыгыз?

– Синеме? – ди әтисе, тотлыгып. – Без сине нурдан алдык…

– Нинди нурдан?

– Айдан, йолдызлардан килүче нурдан. Кышның балалары төшә торган күктән алдык.

– Мин шул нурда утыра идеммени?

– Беләсеңме…

– Юк, – диде әнисе, әтисенең сүз таба алмавын күреп. – Син әле ул чакта юк идең.

– Нурдан алдык, дисез бит.

– Ул нур… күренми… – диде әтисе. – Без, иреннәребезне бер-беребезгә якынайтып, җылы өрдек. Шулай өреп, күктән алтын нур сорадык.

– Ә мин кайда идем?

– Без сорагач, күктән теге алтын нур иңде, – дип дәвам итте әнисе. – Мин иреннәрем белән ул нурны үземә алдым… шуннан син булдың… Минем эчемдә…

Тургай тагын шактый уйланып торды.

– Әйтәм аны әби белән бабай мине «алтын баганабыз» диләр. Ә кайчан чыктым соң мин?

– Үскәч чыктың.

– Кайсы төшеңнән?

– Үзең бел…

– Белдем! Кендегеңнән! Хәзер ябып куйгансың. – Тургай бераз дәшми торгач, ялварулы тавыш белән: – Әнием, миңа иптәшкә бер кыз чыгарыгыз әле, – диде.

– Аның өчен җылы нур кирәк бит, улым, – диде әнисе.

– Мин сезнең иренегез белән өреп җылытканыгызны күреп йөрим лә.

Әнисе белән әтисе кып-кызыл булдылар.

– Кайда күрәсең? – дип сорады әтисе.

– Күрәм инде. Кичә дә күрдем. Ныграк җылытсагыз, берәр нур төшәр иде.

– Безгә төшми инде ул хәзер, – диде әнисе.

– Алайса, берәрсеннән әҗәткә алып торыгыз. Әби белән бабайда бардыр әнә.

– Карт кешедә булмый ул.

Әтисе белән әнисе өйгә кереп китте, Тургай уйнап калды. Шунда аның исенә Галимҗан абый белән Нәбирә апа төште. Алар бит әле бер бала да алып кайтмаганнар. Галимҗан абый, бу хакта сүз чыкканда: «Без берәмләп тормыйбыз, икене йә өчне берьюлы алып кайтачакбыз», – дип җибәрә. Аларның артык нуры булмый калмас. Тургай Акбайны ияртеп аларга китте. Акбай белән ак кар өстеннән шаяра-шаяра барганда, башына тагын бер уй килде. Тургай сораганга гына бирмәячәкләр бит алар ул нурны. Алай ансат булса, бөтен кешенең дә әллә ничә баласы булыр иде. Юк бит, йә бер, йә ике бала, өчәр-дүртәр бала бик сирәк кешедә генә. Алар барып җиткәндә, Галимҗан абыйсы Чаптарны җиккән чанасы белән ишегалдыннан чыгып килә иде. Ул Тургайны, гадәттәгечә кочаклап, бер-ике мәртәбә югарыга чөйде, аннан соң чанасына бастырды.

– Әйдә, минем белән фермага барасыңмы? – диде ул, елмаеп.

Тургайның уе җитди иде. Шуңа күрә:

– Бүген бармыйм әле. Әти белән әни сине чакыра иде, – диде.

– Нәрсәгә?

– Белмим, – диде ул, алдашканын яшерү өчен башын читкә борып.

– Соң… ярый алайса, киттек, – диде Галимҗан абыйсы һәм үзе дә чанага менеп басты. – Миңа тотын, юкса егылып төшеп калуың бар!

Чаптар юртып китте. Акбай, шатлыгыннан нишләргә белмичә, ат артыннан сикерә-сикерә чапты. Чананың эзе артта матур булып сызылып калды. Күз ачып йомганчы капка төбенә килеп тә җиттеләр. Галимҗан абыйсы өйгә кереп исәнләшү белән:

– Фермага ашыга идем. Нәрсәгә чакырдыгыз? – дип сорады.

– Нишләп сине чакырыйк без? – диде әтисе белән әнисе, гаҗәпләнеп.

– Әҗәткә нур сорагыз әнә, – диде дә Тургай эре генә чыгып китте.

Әмир белән Зөһрә эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп биргәч, өчәүләшеп көлештеләр.




Бөтенесе мине чакыра…


Ишегалдындагы җан ияләрен ашаткач, Тургай сикерә-сикерә бөтен дөньяны бер итеп гизәргә тотына. Аны ярты авыл халкы җыелышып куса да тота алмый. Ул әле генә яшелчәләргә су сибеп йөри, икенче карасаң, инеш буендагы тал башында сыбызгы ясап утыра, өченче караганда тавыкларның яңа салган йомыркаларының бер-икесен тәмләп эчеп маташа, дүртенче караганда тау битендәге йомраннар белән сызгырышып утыра. Кыскасы, аның каян килеп чыгасын, кайда йөгерәсен, җирдәме, һавадамы, судамы икәнен белү мөмкин түгел. Ул әле бер җирдән, әле икенче җирдән гөлдер-гөлдер көлеп килеп чыга, сикергәләп барып ишегалды уртасында мәтәлчек ата, бәбкәләр, чебиләр, Акбай, песи белән сөйләшә, койма башларына, лапас түбәләренә үрмәли, болытларга, кояшка ике кулын сузып нәрсәләрдер кычкыра, кычытканнарга бармак янап уза, абзардагы бозауга кесәсеннән алып ипи каптыра, аның тамак астын кашый, колагына «әниең кайткач имезермен» дип пышылдый, йонлы бүксәсенә бармагы белән төртеп ала һәм рәхәтләнеп көлә. Үзе генә белгән мең төрле мәшәкатьләре белән йөргәндә дәшсәләр, кайчакта кулын гына селтәп китеп бара яисә бер сүз белән генә җавап биреп, сикерә-сикерә шаркылдап юлын дәвам итә. Кояшлы җылы көннәрдә урамда, Бормалы суда, Ык буйларында, әрәмәдә, тауда аның кыска кызыл ыштаны, кояшта янган шәрә гәүдәсе генә чагылып кала, күләгә, җилле көннәрдә зәңгәр күлмәге җилфердәп сәлам бирә.

Быел аның янына иптәш малайлары да җыела башлады. Араларында Тургайдан олыраклары да бар. Тик барысы да аңа буйсыналар, аның артыннан иярәләр. Кайчакта аларны әти-әниләре көндез чыра яндырып эзләсә дә таба алмый. Чөнки малайларның елга ярларында, урманда, тауда, әрәмәдә үзләре генә белә торган яшерен чокырлары, куышлары, биләмәләре бар. Андый урыннарын алар штаб дип йөртәләр.

Бүген алар ярты көн буе Галимҗан абыйлары янында көтүлектә булдылар. Дүрт малай – Тургай, Фаил, Рөстәм, Зөлфәт – шаулап-гөрләп авылга җитеп киләләр. Тургай юл буе аларга тауда йомраннар белән ниләр сөйләшкәнен, Акбай белән ничек уйнаганын, төшендә пәри күргәнен сөйләде, малайлар көлделәр дә көлделәр. Күп көлә торгач, Фаилнең кабак тыгып куйган төсле түп-түгәрәк бүксәсе чак ярылмады. Аның көлүе тамак төбеннән калын булып, кыркы-кыркы килеп чыга. Ул кыркы-кыркы көлгән саен, йомры бүксәсе селкенеп тора. Ә сөйләшә башласа, тавышы черкинеке кебек неп-нечкә. Битләре кып-кызыл, симез. Аны малайлар «Бүсмән» дип йөртәләр. Кем таккандыр, аның әтисенең дә кушаматы «Бүсмән Әхтәм».

Рөстәм кармак колгасы кебек озын. Һаман «р» хәрефен әйтә алмый интегә. Аның муены шундый нечкә, шундый озын. Күлмәк якасыннан әллә ни хәтле өскә күтәрелеп тора. Башы да озын, колаклары зур. Башы бик нык артка бүлтәйгән, ияге алга чыккан. Кара кысалы түгәрәк күзлеген кигәч, кырыйдан караганда ул шүкә борынлы чит ил машинасына охшап тора. Тешләре шул машинаның радиатор турына һава керсен өчен куелган кабыргалы елкылдык әйберсе төсле сирәк. Теше сирәк кеше ялганчы була, ди Тургайның бабасы. Хактыр, Рөстәмнең уе гел ялганлауда гына. Ул чын ялганлый. Тургай үзе дә ялганларга ярата. Ләкин ул бит көлә-көлә ялганлый. Кызык өчен генә. Үзең көлгәч, юри генә ялганлаганыңны бөтен кеше белә. Ә Рөстәм чын ялганлый. Ялганын тотсаң да, ялганлавын дәвам итә, үзенекен тукып тик тора. Беркөн мондый шигырь сөйләде:

Ишек, ник кыстың мине?
Мин синең дустың идем…
Ай-һай дусмы икәнсең –
Тибеп кенә китәсең!

Күзлеге аша туп-туры карап, үзем укып ятладым, дигән була. Аның укый белмәгәнен белмиләр, ди, бугай. Шуннан Бүсмән кесәсеннән язулы кәгазь кисәге чыгарды.

– Яле укып күрсәт! – дигәч, Рөстәм кып-кызыл булды.

– Бу бит кытайча, – дигән була.

– Син үзең кытайча! – дип көлделәр бөтенесе бергә.

Шуннан кушаматы «Кытай» булып китте. Исеме белән әйткән кеше дә юк. Хәзер үзе дә күнегеп бетте инде. Арада иң бәләкәе Зөлфәт. Кызулабрак барганда, Тургайларның аксак бәбкәсе шикелле җитешә алмыйча интегә. Зөлфәтнең ике бармагы авызыннан сирәк чыга. Дөньяда алай тәмләп конфет суырган кебек бармак имгән берәү дә юктыр. Аның ул ике бармагы туктаусыз суырганлыктан әле генә биш кат сабынлап юган төсле ап-ак һәм юеш. Бармагы гел авызында булганлыктан, Зөлфәт аз сөйләшә. Күп вакытта сөйләшкәндә дә бармакларын авызыннан чыгармый. Ә нигә аны чыгарып мәшәкатьләнәсең? Барыбер сузмыйча кире кабасы бит.

Тургай, төшендә пәри белән булган маҗараларын төгәлләп, яңасына күчте:

– Беркөн без йокларга яткач, өйгә черки керде, – дип башлады ул. – И оча, и оча, тавышы Бүсмәннеке кебек нечкә генә. Сиздерми генә әле беребезгә, әле икенчебезгә угын батыра. Миңа килгән иде, тегенең борыныннан шушылай итеп кысып алдым! – ул Зөлфәтнең борынын кысты. Зөлфәт, бармакларын авызыннан чыгарып, өстән ике теше төшкән авызын олы итеп ачты. Аның тирән чокыр кебек авызына карап, барысы да туйганчы көлгәч кенә, сусыл борынын ычкындырды Тургай. – Шуннан соң бу күрше бүлмәдә йоклап яткан бабайның борынына кунган да канын туйганчы эчкән. Бабай зар елый, борыны комган чаклы булып шешкән. Бабайның борынын күргәч, әбинең ачуы чыкты. «Туктыйсыңмы син безнең канны эчүдән, юкмы?!» – дип, черкине ачуланырга тотынды. Черки бу вакытта, кан эчә торгач, тилгән кадәр булган иде инде. Җитмәсә, әтине үрти: «Син мине барыбер тота алмыйсың, апай!» – дип чи-чи, без-без килә. Әти тегенең яңагына чабып торып җибәрде менә шушылай итеп – ул Фаилнең кызыл битенә суккандай итеп куйды.

Алар инде Тургайлар турына кайтып җитеп, көлешеп торалар иде. Шунда әбисе, капкадан чыгып:

– Әйдәгез, ашарга керегез! – дип дәште.

Малайлар, бүген бер мәртәбә ашап чыккангамы, Тургай кыстап-кыстап караса да кермәделәр.

– Төштән соң килеп йөрмәгез, – диде Тургай. – Ихатада эшләрем бар.

Малайлар, ярар, дип өчесе өч якка йөгерде. Ул өйгә кергәндә, барысы да табынга утырып маташа иде. Тургай түргә узганчы ук кулларын як-якка җәеп җибәрде.

– Галимҗан абый бүген менә шушының буе җәен каптырды! – диде тантаналы төстә.

Бу сүзләрне ишетүгә, бөтенесе аның янына килеп җитте.

– Йә, йә, сөйлә әле, улым, – диде әнисе.

– Ул кадәр үк олы балык безнең Ыкта булмастыр ул, – диде бабасы, хәйләкәр елмаеп.

– Тау башында булса гына инде, – диде әтисе, төрттереп.

Тургай, бер сүз әйтмичә, тышка чыгып китте дә малларны көтүгә куа торган чыбыкны алып керде.

– Ул иң элек менә болай итте, – дип, Тургай кече яктан бер бәләкәй савытны эшләпә итеп башына киде.

Аннары Галимҗан абыйсы булып, банкадан суалчан алды, аны учына салып шапылдатты, иреннәрен бөрә-бөрә бик тырышып, бик җентекләп кармакка «саплады». «Тфү, тфү, балык кап, яр башында ялтырап ят», – дип, кармагына төкергәч, теге мал куа торган чыбыгын тәрәзәгә таба селтәде, балык чирткәнен көтә башлады. Шуннан телевизор янындагы ярты карандашны авызына тәмәке итеп капты, аны кабызып, авызының әле бер ягына, әле икенче ягына күчерде, пуф-пуф дип, имеш тә төтенен чыгарды, төтен кергән төсле итеп бер күзен кысты, «печт» итеп төкереп куйды. Кинәт ул сикерергә әзерләнгәндәй тезләрен бөкте, бер аягын алга, икенчесен артка күчерде, күзләре «калкавыч» ка төбәлде, авызы яртылаш ачылган кебек калды. Шуннан күзләрен уйнатырга, кашларын сикертергә, иреннәрен кыеш-мыеш китерергә тотынды, имеш, черки килде. Сул кулы белән чап итеп битенә сукты да уч төбенә карап торды. Аннары ботын кашып алды да арттан билдән түбән йомшак җирен баш бармак очы белән тиз-тиз кашырга тотынды. Өйдәгеләр көлә-көлә хәлдән тайдылар, бабасы эчен тотып караватка ук тәгәрәп китте. Тургай алар көлгән саен җитдирәк була барды, ачулы карап бармак селкеде. Шул арада тиз-тиз генә тагын бот, касык тирәләрен кашып алды. «Җитте, улым, тукта, көлдереп үтерәсең», – дип ялындылар аңа. Ә ул, алар ялынган саен, Галимҗан абыйсын дәртләнебрәк күрсәтте. Ахырда тезләнә язып колганы күтәреп җибәрде һәм Галимҗан абыйсы тавышы белән:

– Ах, анаңның сыер койрыгын тартып өзим! – дип кычкырды.

Башындагы савытын да салып ташлады, чыбыгын да идәнгә болгап атты. Аннары тагын кочагын җәеп күрсәтте:

– Менә шушының хәтле балык, кармакка кабып су өстенә чыккач, шопырдап төште дә китте! Авызы, авызы… – ул бабасының чөйдәге эшләпәсен алып күрсәтте. – Авызы менә шушының кадәр бар иде! Күзләре, күзләре, – ул кече яктан ике кулына ике тавык күкәе тотып чыкты. – Күзләре менә шушының кадәр иде!

– Галимҗан абыең балыгы ычкынгач нишләде соң?

– Сыер янына китеп, бик озак мыдыр-мыдыр ачуланып йөрде, пыш-пыш тәмәке тартты, төкеренде. Барыбер тотам мин аны, дип кармагын яңадан салган иде, теге балык килмәде шул…

Тургайның Галимҗан абыйсын шулкадәр охшатып күрсәтүеннән көлә-көлә, барысы да табынга утырыштылар. Тургай башта әтисе белән әнисе янына килде, әнисенең җылы йомшак беләгенә маңгае белән кагылып алды. Аннары әбисе белән бабасы янына күчеп, аларның әле берсенең, әле икенчесенең сыпыруына, аркасыннан, иңбашларыннан сөюенә рәхәтләнде. Соңыннан күчеп, әтисенең алдына ук менеп утырды. Әтисе һәркемнең йомрысына шешәдән сөткә охшаган ак сыеклык салып чыкты да:

– Әйдәгез, башкорт кымызыннан авыз итик әле, – диде.

Тургай кабып караган иде, әчкелтем тәмен ошатмады, читкә этеп куйды.

– Эч, улым, үсәсең килсә эч, – диде әтисе. – Ат сөтеннән ясалган ул. Әнә Чаптарның колыны ничек тиз үсте.

Алай булгач, эчмиме соң инде! Тамчысын да калдырмады. Әтисеннән әле тагын әз генә кымыз салдырып алды. Әнисе табын уртасына мичтән алып кайнар бәлеш китереп куйды. Капкачын ачкач, аксыл бу күтәрелде, бөтен өйгә тәмле бәлеш исе таралды, борыннарны кытыклады, авыз суларын китерде. Әллә колакка да керде инде дип, агач кашыгының сабы белән колак тишеген дә тикшереп карады хәтта. Бәлеш бик тәмле иде. Барысы да тавышсыз-тынсыз гына, телләрен йоткандай ашарга керештеләр.

Ул арада Тургай өстәл астына кереп китте, бабасы ялгыш төшереп җибәргән бәлеш кисәген, алып чыгып, тавыклар җименә ташлады. Әтисе янына утырып, ике генә мәртәбә бәлешен капты да аягын селки-селки болай дип сорады:

– Бәлешнең тәмле исен баздагы тычканнар да сизә микән ул?

– Алар исне бездән алданрак сизә, – диде бабасы.

Тургай кыбырсып куйды.

– Төкерекләрен йотып, идән ярыгыннан ымсынып утыралардыр инде, әйеме? Әйдәгез, әзрәк аларга да бирик…

– Алар болай да, капчыкларны тишеп, ларга кереп, бодайларны, ярмаларны күп ашыйлар, – диде әтисе, сүзгә нокта куеп.

Тургай тиз генә төште дә ишеккә атлады.

Ул чыгу белән ишегалды уртасына чирәмгә чалкан ятты. И, рәхәтлеге бу чирәмнең! Йомшак юрган өстендә кебек. Аны әтисе әллә кайчан болыннан кәс ташып җәйгән. Кояш битләрне өттерә, болыт әсәре юк. Әнә Баһадир килеп җитте, Тургайны куркытырга теләгәндәй, корт-корт килеп йөри. Чебиләре дә абзарга күләгәгә кереп тулганнар бугай. Ул чебиләр хәзер тавык булып җитеп киләләр. Тавык йомыркасыннан да бәләкәй нәрсәләр үстеләр дә җиттеләр. Бозау да, Галимҗан абыйсы Чаптарының колыны да үсте. Тургай гына бәләкәй. Менә шуңа эче поша инде аның. Ул сикереп торды да агач бакчасына керде, тәрәзә каршындагы алмагач янына килде. Аны әтисе Тургай тугач утырткан. Аларны икесе бер яшьтә дип кем әйтә. Алмагач хәзер тәрәзәдән дә биек. Быел ап-ак булып чәчәк атты, хәзер күп булмаса да, алмалары күренә. Әнә теге чияләрне әтисе белән бергә утыртканнар иде. Ике кыш үтүгә, Тургайны узып киттеләр. Ул гел алар янында югыйсә, нишләптер үзләренә ияртеп үстермиләр. Ул яшелчә бакчасына күз атты. Кара инде көнбагышларны. Аларны яз көне әбисе белән җиргә төртеште бит Тургай. Хәзер Тургайны узып китеп, сап-сары чәчәкләре белән кояшка карап утыралар. Кыяр-помидор, кабаклар да күзгә күренеп олая. Бәләкәй генә орлыктан ничек шулай була ала ул? Мал-туарлар да тиз үсә.

Ул тагын бер нәрсәгә аптырый. Барлык җан иясенең тиресе, йоны, каурые бар. Хәтта менә бу агачларның да кайрылары, яфраклары бар. Кеше генә шәп-шәрә. Өстенә кияргә әллә нинди киемнәр кирәк. Киемен сатып алып була, ә менә үсмәгән гәүдәне каян аласың? Шушыларны уйлап, Тургай алмагачның яфракларын битләренә тигерде, чия, карлыган яфракларын куллары белән иркәләде, иреннәренә тигерде. «Карале, сезгә тузан кунган икән бит» дип, лейкасы белән су сипте, яфраклар матур булып ялтырап киттеләр. Шунда агач башында бер кош сайрап җибәрде, аңа икенчесе кушылды, алардан көнләшеп, ишегалдыннан Баһадир «кикрикүүүк!» дип аваз салды. Тургайның агачларга су сипкәнен хуплаулары инде бу. Ул да аларга көлеп җавап бирде, «һи-һи-һи-и-и!» дип сикергәли-сикергәли ишегалдына чыкты. Иң элек әнисенең койма буена утырткан чәчәкләре янына килде. Тургай аларга кичтән күп итеп су сипкән иде. Чәчәкләр, гөлләр шуңа аны елмаеп каршы алдылар. Ниндиләре генә юк аларның! Ул исләре, ул исләре! Борыннарны яралар, әллә башның эченә үк керәләр, башны әйләндереп, җиңеләйтеп җибәрәләр. Ул төсләре! Кызылы, зәңгәре, сарысы, агы, шәмәхәсе, күкселе, алсуы – тагын әллә ни төслеләре! Санап бетерә торган түгел. Сәйлән кебек ваклары, түбәтәй кадәрлеләре, таралып торганнары, төп-төз утырганнары, койма башларына, түбәләргә үрмәләгәннәре. Менә бу сары чәчәкләрнең һәркайсы бер йомарлам май кадәр бар. Ә менә бу алсулары нечкә бармаклар төсле тырпаешып торалар. Чәчәкләргә кагылырга курка Тургай, кагылса сынып төшәрләр, елап җибәрерләр кебек. Аларның таҗ яфраклары шундый юка, нәфис, кояш нурларында үтәли күренеп торалар, кызылларының кызылы, зәңгәрләренең зәңгәре, шәмәхәләренең шәмәхәсе җиргә тамып төшәр төсле. Тургай аларга иреннәре белән генә кагыла, тәмле исләрен исни-исни үбә, «Мин сезне яратам!» – дип пышылдый. Тургай гәүдәсен турайтты да зур кызыл чәчәкләр янына килде. Аларның сабакларында озын чәнечкеләре бар. Кагылсаң, кулыңа кадарга гына торалар. Тургай, үзе дә сизмәстән, чәчәкләргә дәшә башлады:

– Сез нишләп кып-кызыл соң? Кызлармыни сез? Кияүгә чыгарга әзерләндегезмени? Беркөн Зиннур исемле өйләнүче егет әнидән сорап сезнең берничәгезне алып киткән иде бит. Оялгач бите кызара бит кешенең. Сез дә ояласызмыни? Ник сөйләшмисез? Энәләрегез белән кадарга гына торасыз үзегез.

Аларны шулай үртәвеннән Тургай рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Борылып караса, әнисе басып тора.

– Улым, алар белән нәрсә сөйләшәсең? – диде әнисе, аның янына чүгәләп.

– Син кушканны.

– Мин берни дә кушмадым бит.

– Кушасың. Гел янымда син, әнием. Күренмисең генә. Алар бөтенесе дә сөйләшә. Агачлар да, чәчәкләр дә. Без ишетмибез генә.

– Шулайдыр, улым, шулайдыр, – диде әнисе, елмаеп.

Тургай йөгереп китмәкче булган иде, әнисе күтәрде дә алды. Аннары болдыр баскычына утыртты, үзе дә утырды. Тургайның аякларын сыпырды, кулларын, беләкләрен үпте. Әнисенең күзләре яшьләнде, тавышы да тонык булып чыкты:

– Улым, әнә аякларың, кулларың сыдырылган, тезләрең бәрелеп күгәргән, кутырлаган. Алар бит әле бәләкәй, арыйлар. Нигә әзрәк ял итмисең? Чыгасың да чабасың, чыгасың да чабасың.

– Чакыралар бит…

Әнисенең гаҗәпләнүдән күзләре түп-түгәрәк булды.

– Кемнәр? – диде ул, тавышын күтәреп.

– Бөтенесе дә, – диде Тургай. Аннары өстәп куйды: – Акбай, Баһадир, казлар, тавыклар… Алмагачлар, чияләр, чәчәкләр, тау, елга… Ашаганда да гел янәшәмдә алар. Кайчакта үзләрен кашык белән кабып та җиффәрәм! – Шулай дигәч, Тургай рәхәтләнеп көләргә тотынды. – Мин аларның барысын да сөйләштерәм әле. – Тургай кинәт сикереп торды, имән бармагын өскә күтәрде. – Әни, ишетәсеңме?

– Ни бар?

– Инеш буендагы таллар чакыра. Кичә бара алмаган идем. Үпкәләгән алар миңа!..

Күз ачып йомган арада, Тургай урамга чыгып йөгерде. Әнисе аның артыннан чыкканда, Тургай инешкә төшүче тыкрыкның теге башында юк та булды…




Алмагачның күз яшьләре


Тургай дөмбер-дөмбер килгән тавышка уянып китте. Әллә әтисе өй түбәсенә менгәнме дисә, тышта җил котыра икән. Калай түбәгә гел бәргәләп тора ул. Аның яшьтәш алмагачының да ботаклары чаштыр-чоштыр тәрәзәгә ышкыла. Әниләре дә бакчада йөгерешеп йөриләр. Ни булды икән? Тургай киенеп тә тормастан чыгып йөгерде. Ишектән атлауга, җил үзенең салкын гәүдәсе белән аңа килеп сөрлекте, муенын, беләкләрен, тез башларын салкын теле белән ялмап алды. Бакчага йөгереп керсә, ни күрсен, юан алмагачның бер зур ботагы сынып төшкән. Сынган җире сөяк төсле ап-ак. Кубып калган көрән кайрысы агачның күз яшьләренә чыланган. Тургайның да күзләренә яшь килде. «И улым, туңасың бит», – дип, әнисе аны күтәреп алды.

– Алмагачны кем сындырган?! – диде Тургай, чак-чак кына елап җибәрмичә.

– Кем булсын? Җил инде, – диде әнисе. – Әнә бит ничек котыра!

– Мин төшәм, төшәм, – диде Тургай, сабырсызланып.

Аның күзләре сынган ботак янында маташучы әтисе белән, бабасында иде. Җиргә аяклары тию белән, шулар янына барды. Ул ни уйларга да белмәде, сулышы кысылды. Алмагач ботагы кызганыч булып, җирдә сузылып ята. Янына килгән саен, ул Тургайны елмаеп каршылый иде. Алсу төстәге әнис алмаларының күплегеннән сыгылып төшкән чакларында да, ул Тургайны гел үзенә чакыра, алмаларын җыйганга сөенә иде, алмаларын өзеп алган саен турая бара һәм элекке хәленә кайта иде. Җиргә күпме алмасы чәчелгән, күпмесе ботакларына береккән килеш ята. Әле алар вак, әле аларның үсәсе бар. Хәзер ни була инде?

– Әтием, ялгап куясызмы? – диде Тургай, өзгәләнеп.

– Ялгап булмый инде, улым.

– Теге алмагачны ялгаган идең бит. Әнә үсеп утыра.

– Анысы нечкә иде. Бу ботак бик юан, ялгана алмый ул, – диде әтисе.

Бабасы да аптырап баш чайкады, җирдә яткан ботакның авырлыгын чамаламакчы булып, күтәреп, кымшатып карады һәм өметсез төстә кул селтәде. Тургай, баскан урынында сикергәләп, әле бабасына, әле әтисенә ялынды:

– Ялгагыз инде! Бәйләп куегыз, терелә ул!

– Агач корымасын өчен, кәүсәсенең менә бу шәрә урынын дарулар, балавызлар сөртеп бәйләп куябыз, – диде әтисе, агачка буйый торган пластилин төсле әйберсен алып килеп. – Ә сынган бу ботакны кисеп турарга туры килә.

Аның бу сүзләрен ишеткәч, Тургайның бала йоннары кабарды. Ничек инде кисәргә?! Ул елап җибәрде, сынган ботакның яфракларын куллары белән сыпырды, үзе, яшьле күзләрен төбәп, әтисе белән бабасына ялварды:

– Кисмәгез, кисмә! Аның тәннәре авырта бит! Сынган җиреннән күз яшьләре чыккан. Кистермим, кистермим!

Бабасы чүгәләп Тургайның башыннан сыйпады, елаудан туктасаң кисмәбез, диде. Тургай шундук тынычланды.

– Ярый, торсын, алайса, – диде әтисе дә.

Алмагачның ярасын бәйләп куйгач, барысы да, өйгә кереп, чәй эчәргә утырдылар. Тургайның бөтен уйлары сынган алмагач тирәсендә бөтерелде, гел елыйсы килеп торды. Алдына әнисе ясап куйган чәенә дә кагылмады.

– Нишләп ул җил шулай әшәке? – дип сорады ул кинәт.

– Кайчакта шундый холыксызланып ала торган гадәте бар инде аның, – диде әтисе.

– Нишләп? – диде Тургай, еламсырап.

Аның соравына бабасы болай дип җавап бирде:

– Җилнең нервы какшаган. Ул туктаусыз таулар, урманнар, өйләр, агачлар арасыннан чаба да чаба. Чаманы белмәгәч, әле маңгаен, әле тезен бәрә дә холыксызлана, шул авыртканның үчен башкалардан ала, ни кыланганын онытып җибәрә.

Тургай чәен дә эчеп тормады, бакчага чыгып китте. Җил тагын да ныграк котырына башлаган иде. Агачлар әле бер, әле икенче якка бөгеләләр, яфраклары өзелеп чыгарлык булып шыбырдый. Бөтенесен сындырып бетерергә ниятли бугай бу. Тургай сынган ботак янында нишләргә дә белмичә басып торды. Җилгә аның бик нык ачуы килде. Ул аны ямьсез бер зат итеп күз алдына китерде. Мондый холыксыз, юньсез, әшәке нәрсә һич тә матур була алмый ич инде. Ул тузгыган чәчле, төрле якка тырпайган сакаллы, башы болытлардан да өстәрәк йөри торган бер шөтерле нәрсәдер инде. Галимҗан абыйсы, җилнең ыштан төбенә көтүдәге сыерлар сыярлык, ди бит. Шул ыштанын мең ястык кадәр итеп кабарткач, котыра-котыра йөгерә, ди. Ул бик тискәре дә икән. Кирәк түгел чакта, болытларны куалап, яңгыр китерә, ә коры чакта яңгыр болытларын юри читкә алып китә, ди.

Былтыр җил Ык буендагы олы тирәкне аударды. Тургай да ул тирәк күләгәсендә әбисе белән көн саен бәбкә саклый иде. Ярый, җил көчәя башлау белән кайтып киттеләр. Аларны да басасы булган ул тирәк. Бөтен авыл шулай дип сөйләде, әбисе, Тургаем коткарды, Тургаемның бәхете җиңде, дип кешеләргә һаман сөйли әле. Ә мал-туар, кош-корт күпме зыян күрә җилдән. Ул бәреп төшергән бал кортларының, күбәләкләрнең очып китә алмыйча үлән арасында ятканнарын күргәне бар Тургайның.

Җил улый, ыжгыра, сызгыра, давыл-бураннар, өермәләр алып килә. Һавадагы болытларны куркытылган сарыклардай куалап йөртә, дөбер-шатыр китереп бер-берсенә бәрештерә, маңгайларыннан яшеннәр аттыра, яңгыр итеп сиптерә, кар итеп яудыра. Бер йөгерә башласа, бөтен нәрсәне кузгата, селкетә, бөгә, сындыра, кубарып ата, тузан, яфрак, кар кебек җиңелрәкләрен әллә кайларга очырып алып китә. Нишләп аны туктатучы юк? Тургайның күзенә генә дә күпме туфрак, ком сипмәгәндер ул! Тургай кабат өйгә керде.

– Ә нишләп ул гына шулай кылана соң? – диде ул, табын янындагыларның каршына ук барып.

– Кем?

– Җил. Мине гел тыеп кына торасыз. Аны ник тыймыйсыз?

– Аңа безнең көчебез җитми, – диде бабасы.

– Әтинеке дәме?

Әтисе ни әйтергә белмичә як-ягына карангалап алды да:

– Әнә әбиең әйтер, – диде.

Әбисе шактый уйланып торгач, тамак кырып, болай диде:

– Җил ул Аллага гына буйсына, улым.

– Алла кайда соң?

– Ул… – Әбисе тагын тамак кырып алды. – Ул… бөтен җирдә. Аңа кояш, ай, йолдызлар да буйсына. Күк йөзенә нәкъ ул кушкан вакытта чыгып, ул әйткән вакытта йокларга яталар.

– Ә җил нишләп буйсынмый?

– Буйсына.

– Аңа безнең алмагачны сындырырга кушканмыни?

– Кушмаган. Җил кайчакта ялгыша үзенең дуамаллыгы аркасында, – диде әбисе.

– Юк, сез аннан үзегез куркасыз! – диде Тургай, җитди итеп. – Үскәч үзем туктатам мин аны! Агач сындырырга килеп карасын!

Ул йөгереп чыгып китте…

Атна буе алмагач ботагына беркем дә кагылмады. Тургай аның янына көненә әллә ничә мәртәбә кереп, тып-тын гына басып торды. Эчендә ниндидер бернәрсә аны һаман да бу ботак тереләчәк дип өметләндерә иде. Аның яфраклары тәмам корып бетеп, кагылуга сынып, вакланып тора башладылар. Теге яшерен өмет сүнде. Шул көнне Тургай төш күрде. Имеш тә, җил бик каты котырынып, тагын бакчага килеп кергән, агачларны аудара язып, төрле якка чайкалдыра, үзе бакчаның әле бер, әле икенче башында озын чәчләрен, сакалын туздырып чабулап йөри. Шуннан Тургай моның сакалыннан эләктереп ала да үзе сындырган алмагачның төбенә бәйләп куя. Шуннан җил: «Зинһар, сакалымны ычкындыр», – дип ялына, елый. «Кешеләргә зыян салмассыңмы?» – дип сорый Тургай. «Юк, юк, мин сезне гел иркәләп кенә исәрмен», – ди җил. «Агачларны сындырмассыңмы, түбәләрне кубармассыңмы?» – ди Тургай. «Юк, юк, пырдымсызланмам», – ди җил. Тургай җилнең сакалын чишкәндә, аның авыз-борынын, күзләрен күрмәкче булып карый, әмма сакалына кушылып үскән озын чәченнән башка берни дә күрә алмый. Сакалын чишкәч, җил аңа рәхмәт укып, битләренә йомшак кына кагылып исә башлый, һәм шунда Тургай уянып китә.




Арышлар һәм йолдыз кыйпылчыгы


Беркөн сыерлары көтүдән кайтмаган иде. Тургай әтисе белән шуны эзләп алып кайтканда, арыш басуын күреп хәйран калды. Әле кайчан гына тездән түбән торган сабаклар аның баш очыннан да биеккәрәк сикергәннәр! Тургай гел үсмичә торган шикелле. Бабасы үсемлекләрне кояш колакларыннан тартып үстерә, ди. Нишләптер Тургайның колагыннан тартып үстерми шул. Бүген ул арышларны күреп кайтырга булды. Өч мәртәбә су кереп, өч мәртәбә комда тәгәрәгәч, малайлар дәррәү тагын суга чумдылар. Ә ул тиз генә шортысын киде дә ындыр артлап арыш басуына йөгерде.

Нинди матур! Күк зәп-зәңгәр. Арыш басуы әллә кайларга аксыл-яшькелт су кебек җәелгән. Юл кырыннан биек булып, куе булып өскә күтәрелә. Кисеп тигезләгән төсле тип-тигез, үзе биек, акрын гына чайкалып, дулкынланып тора. Кояш көн саен кич басуның зәңгәр күккә тоташкан әнә теге очына тәгәрәп барып төшә. Тургай, басу өстеннән күзен ала алмыйча, бик озак басып торды. Арышлар аңа таба йөгереп килсеннәр дә юлның теге ягыннан шулай тип-тигез торган килеш кенә бу ягына чыксыннар, аны күтәреп алып китсеннәр иде. Ул күзләрен йомып бераз көтеп тә торды. Килмәсләрен белсә дә көтте, шулай көтүе дә рәхәт иде.

Тургай, уртасына бәбкә үләне үскән, ике ягында тузанлы тәгәрмәч эзе салынган юлны аркылы чыгып, арышларга якын ук килде. Ниләр бар икән моның эчендә? Бер дә керер җире күренми. Ул кулы белән сабакларны аралагандай бер-ике адым атлады да кире чыкты. Тезләрне, кулларны сыдыра бит. Туктале, Галимҗан абыйсы Чаптарны арбага җиккәч, шушы тирәдән кереп китте бит арыш эченә. Әнә тегендәрәк бугай ул урын. Менә бит ачык җир. Арба салган юлы да бар. Тургай шул юлдан эчкә атлады. Ике яклап бөгелеп төшкән башаклар битләренә, маңгаена, иңбашларына тиеп калалар, юлдан атлавы шундый рәхәт. Ике якта койма кебек биек арыш сабаклары шундый күп, бер-берсенә бәрелгәләп торалар, мыекларын тырпайтып, зәңгәр күккә караганнар, кыштыр-кыштыр үзара нидер пышылдашалар. Туктале, монда бит бөтен яктан нәрсәдер чер-чер черелди, цыкы-цыкы килә. Әз генә дә туктап карамый, ичмасам. Бабасының чалгы чүкүенә дә охшаган үзе, тик монда чүкечләр шулкадәр күптер, бәләкәйдер, туктаусыз бәреп кенә торалардыр. Як-ягына карап аларны күрергә теләсә дә, беркем дә күренмәде. Цыкы-цыкы, цыкы-цыкы, чер-чер… Әз генә дә туктамый. Сабаклар төбендә бугай ул. Тургай тезләнде, туфрак җылы иде. Әнә кызыл тараканнар йөри, вак чикерткәләр сикереп куя. Абау, нинди матур зәңгәр чәчәк! Арыш күләгәсендә рәхәтләнеп үсеп утыра. Тургайны күргәч, йөзе ачылып китте, елмайды бугай. Ул иелеп чәчәкне иснәде, аннары иреннәрен тигереп, «исәнме» дип пышылдады һәм көлеп җибәрде. Чәчәкне ул өзеп алмакчы булды да кызганып бу уеннан кайтты. «Утыр, яме», – диде ул, пышылдап. Шулчак муенында нәрсәдер йөрүен сизде. Кулы белән үрелеп алып, уч төбенә салса, әллә нинди яшькелт-көрән бөҗәк. Талпанмы соң бу? Үзе шакмаклы, үзе юка, сыртына яткан, вак кына аяклары селкенгәләп тора. Кыймыл-кыймыл килә торгач, бөҗәк корсагына әйләнде. Тургай бармак очы белән аның сыртына басып караган иде, шундый каты, агач кайрысы кебек. Шул арада борынына тия язып әллә чикерткә, әллә бүтән әйбер сикереп үтте. Монда әллә ниләр бар, мыжгып тора икән бу арыш арасы. Һава гына юк, шундый бөркү. Күлмәксез килеш тә аркалары тирләп чыкты. Их, җил булса! Тургайдан куркып ята микәнни? Ул үзенең бу уеннан елмаеп куйды. Чакырыр иде, моннан ишетәмени ул аны. Тукта, әнә бит башаклар ныграк селкенеп куйды, тәнгә рәхәт җиләслек кагылганы сизелде. Җил аның уен аңлады ич! Юк, алай ук әшәке түгел икән бит җил. Әнә ничек рәхәт, талгын гына, йомшак кына битләренә, муенына, тәпиләренә кагылып үтә. Ник менә шушылай гына исми икән ул? Нигә кызып китә, артыгын кыланып ташлый? Минем көчемне күрегез, дип мактана икән? Чү, туктады түгелме соң?! Аның турында Тургайның бу уйларын сизеп үпкәләде бугай. Элеккедән дә тып-тын калды арышлар. Бер генә башак та селкенми. Ә кояш шундый нык кыздыра! Тургай арткы якта сызгырган тавыш ишетте. Ул, арыш сабакларын аралап, шул якка атлады. Әнә тагын, тагын, тагын сызгырды. Йомран инде бу. Тауда күп алар. Монда Тургай артыннан килгәнме әллә? Менә йомран үзе дә күренде. Ул төп-төз баскан, ал аяклары белән арыш сабакларына ябышкан кебек тора. Тургай хәтта аның алгы ике озын тешен дә күреп өлгерде. Өлгерде генә шул. Йомран шундук юк булды. Оясына керде бугай. Тургай, тәннәренә каты булып ышкылган, сыдырган сабакларны аралап та тормыйча, йомранга таба атлады. Тишеген эзләде, әмма аның эзе дә калмаган иде. Басудан үзләренә ашарга азык ташыйлар, ди, бит алар. Тургай аяк очларына басып карагач, басуның биегрәк өлешен күрде, үзенең түбәндәрәк икәнен шәйләде. Ул биеккә таба атлый башлауга, аяк астыннан бер бәләкәй кош фырылдап очып чыгып китте. Тургай аның ни төсле икәнен дә күрә алмый калды. Чак кына аның оясына китереп басмаган икән. Оя әбисе пешерә торган бәләкәй йомры пәрәмәч кадәр генә, сабаклар төбенә соры үләннәрдән чорнап ясалган. Тургай ояның эченә үрелеп карагач, тын алудан туктады: анда бәләкәй генә соры өч күкәй ята иде. Шуларның эченнән кош чыга бит инде. Бәбкәләр, чебиләр дә шулай чыга, Тургайның үз күзләре белән күргәне бар. Ул күкәйләргә кагылырга ярамый, ди, юкса әниләре ташлап китеп, эчендәге балалары чыкмыйча калырга мөмкин, ди.

Кинәт оя торган туфракта энә очы кадәр генә нидер ялтырап китте. Тургай иелеп тә, башын кыегайткалап та карады, әмма ялтырау юкка чыкты. Ул, шул урынны чамалап, оя кырындагы туфракны бармаклары белән казырга, араларга тотынды һәм теге ялтыраган әйберне күреп алды. Ул балчыкка күмелгән, очы чак-чак кына чыгып тора икән. Ояның гел астында диярлек. Тургай, ояга кагылмыйча гына, ул әйберне бармаклары белән балчыктан аралап алды. Бу күгәрчен каурые төсендәге таш иде. Ярымай кебек бөгелеп тора, төче коймак калынлыгы гына, зурлыгы әнисенең күкрәгендәге брошканың яртысы кадәр. Өстенә төкереп шортысы балагына ышкыгач, ул бераз каралып китте. Кояшта елтырый торган бер бәләкәй генә урыны бар икән, калган җирләре ул кадәр шома түгел. Авырлыкка нык авыр үзе, әллә тимердән дә авыррак тагын. Тургай, аны шортысының иң тирән кесәсенә салып куйганнан соң, алга атлады. Басуның биегрәк җиренә җиткәч, яшел булып сузылган нарат урманы, тау башлары күренде. Тик алар әллә ничек су астындагы кебек җемелдиләр, әз генә чайкалып, дерелдәп торалар. Моны рәшә дип йөртәләр. Чыннан да, шә-шә килеп тора шул. Инеш суына башны тыгып карагач, аның төбендәге әйберләр әнә шулай селкенеп, дерелдәбрәк тора. Рәшә дә шуңа охшаган. Кайнар һава җир өстеннән йөгергәндә, шулай була, ди әтисе. Һава ничек йөгерәдер – анысын аңлап бетерә алмый Тургай. Урман өстендәге ак болытлар да рәшәләнә, тик урыннарыннан кузгалмыйлар. Әнә нидер бара. Машина икән бит. Бармак башы кадәр генә. Әнә тагын икәү. Бу бит район үзәгенә бара торган юл. Болай җентекләп өстән карагач, чебен, шөпшә, төклетуралар күп икән монда. Бөтенесе безелдәп килә, куып кына өлгер. Әнә бер быжан башакка килеп кунган иде, башак әллә никадәр түбән бөгелде, быжан урманның бер өлешен каплады. Шундый кызык! Ул урманга әтиләре белән барганы бар бит Тургайның. Шундый биек, зур! Шаулап утыручы урманның яртысын быжан белән башак каплады да куйды. Ни эзли инде ул башактан? Аякларын, мыекларын әллә ниләр кыландыра, кабалана. Быжан йонлач икән, кояшта керфектән дә кыска булып аермачык күренә сап-сары йоннары. Тотып та карар иде дә, тешләвеннән курка. Аягын тешләгәне бар шул. Ай-яй авыртты, аягы гына түгел, бөтен тәне сызлады. Быжан очып китте, курыкты бугай.

Кинәт җил исеп куйды. Әллә Тургайның тирләгәнен белә инде. Бу юлы ул туктамады, акрын гына башакларны селкетергә тотынды. Башаклар сөйләшергә керештеләр, Тургайның колак-битләренә, маңгаена, җилкәләренә кагылдылар. Ул берничә башакны берьюлы тотып аска бөкләде. Кылчыклары шактый озын икән боларның, әйтәм җирле кагылганда тәнне кычыттыралар. Ул аларны борынына терәде. Шунда аңа әллә ни булды: бөтен гәүдәсенә, эченә ниндидер җиңел нәрсәнең рәхәт итеп, һәр күзәнәген кытыклап керә башлавын сизде. Аңа беркайчан булмаганча рәхәт иде, берни кирәкми иде, башаклар исе аны татлы итеп изрәткән, барлык авыр нәрсәләрдән аерып алган иде… Әллә җил көчәйде, башаклар рәшә кебек шә-шә килергә керештеләр. Тургай аларның бер-берләренә кагылып-кагылып алуларын, сөйләшүләрен аңларга тырышты. Колакларына, иреннәренә, битләренә, маңгаена, иңбашларына кагылсалар да, аларның ни әйткәнен аңлап булмый иде. Тургай елмаеп-көлеп, башакларны сыйпап атлады да атлады. Күпме барганын да, ник, кая барганын да уйламады, аңа рәхәт иде, аны ниндидер тылсымлы көч әйди дә әйди иде…

Бервакыт җил дә тынды, башаклар да хәрәкәтсез калдылар, рәшә дә юкка чыкты. Кай арададыр кып-кызыл булып зурайган кояш башта яртылаш, аннары бөтенләй арыш эченә төшеп батты. Тургай аны кызыл түбәтәе юкка чыкканчы баскан килеш озатып калды. Бөтен дөнья кызыл шәфәкъ нурына чумды. Зәңгәр һава да уртадан тоныкланды, кояш төшкән як та алсу-кызыл төскә буялды.

Авызга, күзләргә керә язып безелдәгән бөгәлчәннәр, шөпшә-быжаннар да юкка чыкты. Тургайның әз генә утырып хәл аласы килде. Утыру белән ятып торырга уйлады һәм башы җиргә тигәнче үк йоклап та китте. Ул төшендә тагын сакалыннан бәйләп куелган җилне күрде. И тартыша җил, и тартыша, ләкин һич тә ычкына алмый. Шуңа күрә Тургай янына килеп исә алмаган инде ул. Шуннан кесәсендәге теге ташының очлы башы белән җилнең сакалын каезлап чишеп җибәрде. Җил очты гына! Шунда артына кемдер килеп басуын сизеп борылып караса, бер ап-ак бабай тора. Ул ташка бармагы белән төртеп күрсәтте дә:

– Бу йолдыз кыйпылчыгын югалта күрмә, балам, – диде.

– Ни соң ул?

– Йолдызның атылган кыйпылчыгы. Сакласаң, бәхет китерер.

Шул арада ак бабай эреп юк та булды… Тургай куркырга уйлап та карамады һәм курыкмавы бик гаҗәп иде…

Ул туңып уянып китте. Бөтен дөнья караңгылыкка чумган, күктә йолдызлар җемелди, шул җемелдек уртасында башаклар шәйләнә. Аңа курку төште. Нәрсәдер чыштырдаган кебек булды. Сабаклар арасыннан бер-берсеннән күз ераклыгындагы арада ике яшькелт ут селкенә. Бу утлар нәрсәгәдер беркетеп куйган кебек аерылмыйча икесе бергә селкенәләр иде. Бүре йә төлкедер, дип уйлады Тургай. Ул торып басуга, парлы ут юкка чыкты, җәнлекнең сабакларны кыштырдатып чабып киткәне ишетелде. Ничек кайтырга? Тургайның эчендә нидер өзелеп төшкән шикелле булды, һәм ул елап җибәргәнен сизми дә калды.

– Әти-и-и, әни-и-и! – дип кычкырды ул, елый-елый.

Бераз елавыннан туктап тыңлап та карады, әмма җавап бирүче ишетелмәде. Авыл бик еракта калды бугай шул, кайсы якка барырга икәнен дә чамаларлык түгел. Шулчак кулы кесәсендәге теге кыйпылчыкка тиде. Ярдәм итәр, диде бит. Тургай ташны колагына китерде, ул җиңелчә генә чеңләде һәм чеңләве уң якка киткән сыман тоелды. Тургай тотты да шул якка йөгерде. Йөгергән саен, артыннан әллә нәрсәләр куа киләләрдер кебек тоелды. Бабасы сөйләгән җен-пәриләр, аждаһалар, усал бүреләр исенә төште, алар төрле яклап аңа якынлашалар кебек тоелды. Ул инде кычкырып елавыннан да туктады, авызыннан ниндидер гүелдек тавыш кына чыга иде. Тургай түзә алмыйча бер мәртәбә кинәт туктап тыңланып та карады, йөрәгенең дөп-дөп тибүеннән башка берни дә ишетелмәде. Шуннан соң ул бар көченә ярсып чабарга тотынды, арыш сабакларының аякларын, кулларын, җилкәләрен, битләрен сыдыруын да сизмәде. Кинәт еракта «кикри-ик-ү-үк!» дигән тавыш ишетелде. Тургай үз колакларына үзе ышанмады.

– Безнең әтәч! Баһадир! – дип кычкырып җибәрде ул һәм шатлыгыннан сикергәли-сикергәли йөгерергә тотынды.

Озак та үтмәстән, электр утларының җемелдәве күренде һәм Тургай авыл башына килеп тә чыкты. Ул авылда! Ул өйдә булачак! Аның йөрәге шатлыктан күкрәгеннән чыгардай булып типте. Караңгы куркыныч еракта калды. Баһадир аны сәламләгәндәй бер-бер артлы өч мәртәбә кычкырды. Тургай урам башыннан өйләренә кадәр ничек кайтып җиткәнен сизмәде дә. Аны үзләренең капкасы төбендә кешеләрнең күплеге генә гаҗәпләндерде. Ул авыл кешеләренең аны бик озак Ык суыннан эзләгәннәрен, таба алмагач, кайгырышып кайтып килгәннәрен белми иде… Тургайны күргәч, кешеләрнең шатланулары, әтисе белән әнисенең, әбисе белән бабасының, Галимҗан абыйсының күтәреп алулары, елый-елый сөюләре, үбүләре әллә нинди могҗизалы төшне хәтерләтте. Алар елашсалар да, Тургай көлде дә көлде, аларның бөтенесенең шатлыгын бергә җыйсаң да, берничек тә аның шатлыгына җитәрлек түгел иде…




Тизрәк, биеккәрәк!


Тургай капка төбендә, Галимҗан абыйсын көтеп, шактый басып торды. Әллә бүген кайтмый микән? Ул ни дә булса алып кайта. Яз көне юа, кузгалаклар белән сыйлады. Кичә җиләк алып кайтты. Әле пешә генә башлаган, шулай да тәм кергән инде. Беркөн көлә дә көлә, үзенең ике кулы кесәсендә.

– Нәрсә алып кайтканымны әйтә аласыңмы? – дип, Тургайны аптыратып бетерде.

Бик озак кызыктырды, Тургай инде тәмле әйбер ашарга тәмам әзерләнеп беткәч кенә, ике кесәсеннән ике бака алып чирәмгә куйды. Көлеп үлә яздылар шул бакаларның сикереп йөрүеннән. Акбай килеп борынын тигереп караган иде, төчкереп җибәрде. Киткәндә бакаларын Галимҗан абыйсы кесәсенә салып алып китте. Елга бакалары ихатада яши алмый, ди. Тургай бәхәсләшеп тормады, Галимҗан абыйсы белә инде. Карале болытларны, өеп куйган ак мамык төсле. Алар бүген авыл өстендә Тургайга карап тик кенә торалар. Җил өскә күтәрелә алмый, аста агач яфракларын сизелер-сизелмәс кенә лепердәтеп йөргән була. Аның исәбен белә Тургай. Ул, бер өскә күтәрелсә, нишләгәнен оныта. Галимҗан абыйсы үзенең сыерларын куып алып киткән кебек, болытларны әллә кайларга алып китә. Агачлар артларыннан яшел кулларын болгап калалар.

Әһә, әнә урамнан так-ток ат чапкан тавыш ишетелде, алмагач, чия ботаклары арасыннан Чаптарның, аның өстендә утыручы Галимҗан абыйсының башы үтеп киткәне чамаланды. Әнә Чаптарның капка төбенә килеп туктаганы, Галимҗан абыйсының җиргә сикереп төшкәне ишетелде. Хәзер тезгенен капка баганасына бәйли дә ишегалдына керәчәк. Тургай ул күренгәнче кая булса да кача, аның үзен эзләвен берәр тишектән карап тора. Галимҗан абыйсы, озын кулларын як-якка җәеп, зур чүпрәк туфлилары белән лас-лос басып, аны эзләп йөри. Тургай бүген абзарга качарга өлгермәде, койма буена сөялгән зур калай тагарак артына гына посты. Галимҗан абыйсы бер генә мәртәбә «Тургай!» дип кычкырды, як-ягына каранып алды һәм, исеннән сизгәндәй, туп-туры килеп тә тотты. Алар икәүләшеп шаркылдап көлеп җибәрделәр. Тургай, гадәттәгечә, кызыл шортысыннан, башына кигән ак панамкадан иде. Галимҗан абыйсы аны, «эһ» дигәнче күтәреп алып, үзенең муенына атландырды. Тургай шакката инде шушыңа! Ничек шулай көчле булып була микән?! Яз көне ат арбасына таш төяп кайтканда, арткы тәгәрмәч күчәреннән чыгып, арба яртылаш ауган иде. Галимҗан абыйсы, Тургайны йөк өстеннән дә төшереп тормыйча, арбаны иңбашы белән күтәреп, тәгәрмәчне кигереп тә куйды.

Хәзер Галимҗан абыйсы чәй эчәргә керәчәк. Аңа кадәр нишләсен белеп булмый. Кичә алар икәүләп шушы чирәм өстендә туйганчы мәтәлчек аттылар. Аннан да кызык әйбер булмас. Галимҗан абыйсы башын җиргә терәп, аякларын өскә күтәреп сыртына барып төшкәндә, аяклары абзар коймасына җитә яза әллә тагы. Аны әбисе белән бабасы да карт юләр дип көлә-көлә карап торалар. Әбисе елап та алды. Тургай кич белән ник елаганын сораган иде, әбисе: «Галимҗан абыеңның әтисе дә, әнисе дә бик нык авырганнар, бер эш тә эшли алмаганнар, шуңа күрә аның иптәшләре белән уйнарга вакыты булмаган, бәләкәй чактан ук эшләгән дә эшләгән, – дип сөйләде. – Аның бәләкәй чакта уйнамаганын хәзер уйныйсы киләдер», – диде әбисе, күз яшьләрен сөртеп…

Тургайны муеныннан төшергәч, Галимҗан абыйсы аның шорты кесәсенә шоколад тыкты. Аннары аны ике кулына алып күтәрде дә тезләрен, бүксәсен үбәргә, иреннәре белән кытыкларга тотынды. Аның киң читле эшләпәсеннән, зәңгәрсу костюмыннан, көрәктәй кулларыннан әллә нинди үлән, төтен, сыер кизәге исләре башны әйләндерә. Ул арада Галимҗан абыйсы аны «ап-па, ап-па» дип өскә чөя башлады. Тургай, ике кулын өскә сузып, зәңгәр күккә, теге ак болытларга таба оча, ул болытларны эләктермәкче булып бармакларын суза, тик әздән генә эләкми, болытка инде барып җитте дигәндә, кире аска оча. Абыйсының көчле кулларына тып итеп төшә дә, алар аны тагын да биеккәрәк чөяләр. Тургайның йөрәге әллә кая ашкына, ярсый, гәүдәсенең авырлыгы бөтенләй югалгандай була, ул, шатлыгына түзә алмыйча, туктаусыз кычкыра, күзләреннән йолдызлар чәчелә, кул-аякларына, бөтен гәүдәсенә җылы җеп булып кояш нурлары чорнала. Ул нурларның тәнне рәхәт итеп кытыклавыннан Тургай пырых-пырых көлә, шул җылы нурлы һаваны, зәңгәр күк тамчыларын ныграк тою өчен йөзе белән җиргә таба әйләнә. Болай иткәч, ул Галимҗан абыйсының югарыга сузылган ике учын, елмаюдан кысылган күзләрен, борын тишекләрен, эре тешләрен күрсәтеп ачылган авызын, кызыл телен күрә. Әмма күреп өлгерүгә, кабат югарыга чөелә, шыр-шыр акыра, шырык-шырык көлә, беркем аңламаслык әллә нинди тавышлар чыгара, аяклары белән чәбәләнә. Икенче сикерткәндә, үзе дә сизмәстән, тагын йөзе белән өскә борыла, тагын болытларга үрелә, тагын аларны тотмакчы була. Кояш болытлардан да югарырак булса да, кай арададыр түбәнәеп-түбәнәеп ала, Тургайның шәрә тәнен, аяк-кулларын, битләрен үзенең сары нурлары белән чорный, үзе шунда яшеренеп кенә аны үбеп ала, кытыклап шаяра. Кояш үпкәнгә ул сөенә, аның үзен яратуын сизә, яшеренеп кенә шундый эш эшләвеннән көлеп куя.

– Биегрәк, биегрәк! – дип кычкырасы килә аның. Тик теле бер сүз дә әйтә алмый, шатлыктан кабарган күкрәгеннән аңлаешсыз сүзләр генә чыга.

– Тизрәк, биеккәрәк, болытларга ук! – дип кычкырмакчы була, тик пырхылдаудан башка аваз ишетелми. Тургай тавышына Галимҗан абыйсының туктаусыз «ап-па» сы кушылгач, абзардагы бозау койрыгын чәнчеп чаба, чебешләр, әниләренә ияреп, сарай эченә кача. Акбай һау-һаулап өргәнгә, якын тирәдәге этләр кушыла, аннары берсе икенчесеннән ишетеп, аларның тавышы бөтен авылга тарала. Бу хәлгә түзә алмыйча, җил дә ныграк исә башлый, Тургайның башындагы панамкасын койма буена ук очырып ташлый… Аның янына никтер Баһадир чабып бара, чукырга әзерләнгәндәй, панамкага карап тора, нидер сөйләнә, тавышы гына ишетелми. Бер караганда, Тургайга кояш та, зәңгәр күк тә, болытлар да – бөтенесе ишегалдына ишелеп төшкән кебек тоела, өй, абзар-куралар, бозау-бәрәннәр, тавык-чебешләр күккә күтәрелгән кебек була, әйтерсең алар алмаш-тилмәш Тургай белән бергә күтәреләләр, бергә төшәләр, астан өскә, өстән аска таба сикерәләр…

Ниһаять, Галимҗан абыйсы аны дөп итеп чирәмгә бастыра, аркасыннан, башыннан сыпыргач, елмая-елмая өйгә кереп китә. Тургайның Галимҗан абыйсы кебек көчле буласы килә. Ул тавыкларын пырхылдатып, ишегалдын әллә ничә мәртәбә йөгереп чыккач, хәлдән таеп чирәмгә барып ава, еш-еш сулый, үзен һаман һавада сикергән кебек тоя, чалкан яткан килеш болытларга карый, аларга кул болгый, болытларның акрын гына хәрәкәтләнүләрен күрә. Агачлар булмаса, бәлкем күрмәс тә иде, агач башларыннан шуышкан төсле, алар акрын гына күл ягына күчеп баралар икән.




Шатлык


Галимҗан абыйсы өйгә кереп киткәч, Тургай җирән Чаптар янына чыкты. Нинди биек ул! Урамның теге башындагы мәктәпне, ул яктагы агачларны яртылаш каплап тора, корсагы астыннан мәктәпнең коймалары гына күренә. Чаптар, зур шәмәхә күзләрен тутырып, аңа карады һәм кешнәгәндәй итте. Янында колыны бөтерелә, аның да борын турлап маңгаена кадәр нәкъ әнисенеке төсле ак юл сузылган. Аякларының, бөдрә ялларының, койрыгының матурлыгы! Елтыравык кәгазен сүтеп, Тургай колынга шоколадын сузды. Ул Галимҗан абыйсыннан курыкмый, учыннан теләсә ни ашый. Тургайдан бераз шикләнә. Колын бик ерактан гына үрелеп, шоколадны иснәп карады да, борынын җыерып, өске иренен күтәрде, ап-ак аскы тешләре күренде, борын тишекләре киңәйде. Аның бу кыланмышыннан Тургай тыела алмыйча көлеп җибәрде. Колын артка чигенеп әнисен урап үтте дә, икенче яктан килеп, аны имәргә тотынды. Тургай шоколадын сындырып атка каптырмакчы булган иде, ул үзе сузылып шоколадны эләктерде. Тик чәйнәргә өлгермәде, шоколад җиргә төшеп китте. Тургай аны иелеп алды да сындырып берничә мәртәбә каптырды. Чаптар шоколадны, теле белән әвәли-әвәли, көч-хәл белән чәйнәп йотты. Тургай, аның корсак турына чүгәләп, колынның имгәнен карап тора башлады. Янбашы тирләгән, үзе туктаусыз койрыгын болгый, корсак астына, ботына җыелган чебен, кигәвеннәрне куркыта. Тургай абзар артыннан берничә әрем сындырып алып чыкты. Чаптарның бот, корсак тирәләренә, янбашына әрем белән суккалады. Галимҗан абыйсы янына көтүгә баргач та шулай итәләр алар. Чаптар рәхәтләнеп кенә тора. Ул әнә хәзер дә башын Тургайга борып рәхмәт әйтә. Әрем белән кигәвен-чебеннәрне куа-куа, ул атның корсак астына ук кереп киткәнен сизми дә калды. Чаптар нинди зур икән! Тамырлары юан булып бүртеп тора. Капка шыкылдаганга борылып караса, Галимҗан абыйсын әбисе белән бабасы озата чыккан. Тургайның әрем белән селтәнеп ат аягы астында йөрүен күреп, алар өнсез калдылар. Әбисе белән бабасы җилкенеп Чаптарга таба ыргылганнар иде, Галимҗан аларны шып туктатты.

– Сез нәрсә?! – диде ул, пышылдап. – Якын барырга ярамый. Чаптар ул – бик хәтәр ат… Пырдымсызланып өстенә басуы бар.

Галимҗан җиргә чүгәләде дә, ике кулының бармакларын селкетеп, Тургайны үзенә чакырды:

– Кил әле, балам, үчтек-үчтек итәм…

Тургай елмаеп башын гына чайкады. Өчесе дә нишләргә белмәде. Якын килсәң, атның кузгалуы бар иде. Галимҗан аякларын җирдән сизелер-сизелмәс кенә аңа таба шудырып барырга кереште. Чаптар, аның ниятен аңлагандай, коймага таба бер адым атлады һәм арткы тоягы белән чак кына Тургайның аягына китереп басмады. Ә Тургай аска карамады да, әрем белән селтәнде дә селтәнде. Әбисе белән бабасы, Галимҗан абыйсы аны сулышлары белән тартып алырдай булып тора бирделәр. Әбисе куркудан мышык-мышык еларга кереште, аяк-куллары дер-дер килде. Галимҗан җиргә тезләнде һәм:

– Чаптар, зинһар, баса күрмә!.. – дип пышылдады.

Чаптар, аның әйткәнен аңлагандай, Тургайны урынында калдырып, гәүдәсен коймага таба күчерде. Галимҗан ат артыннан атлый башлаган Тургайны озын куллары белән эләктереп алды һәм югары күтәрде. Барысы да җиңел сулап куйдылар. Галимҗан абыйсы кулыннан төшкәч, өчесе дә атка алай якын килмәскә кирәк, тибәргә мөмкин, диделәр. Шуннан соң Галимҗан абыйсы аны атка атландырды.

– Кара аны, ялын ныгытып тот, – диде.

Нык тотарга икәнен белә инде ул, көтүлектә әллә ничә атланганы бар. Галимҗан абыйсы Чаптарны тезгененнән тотып, урам буйлап алып китте. Моннан кешеләрнең ишегаллары, бакчалары да күренә икән. Тәпиләп йөргәндә, койма белән капкадан, агачлардан бүтән нәрсә күренми бит. Галимҗан абыйсы аны, тыкрыктан менеп, ындыр артыннан ук әйләндерде. Әтисе эштән кайткач, үзенең атта йөргәнен сөйли-сөйли, аның колагын тондырып бетерде. Тондырганын белмәс иде, әтисе үзе әйтте. Әнисе район үзәгенә барган булган икән, Тургайга зәңгәр күлмәк белән чалбар алып кайтты. Аны кигәч, барысы да шаккаттылар, нинди зур булып үскәнсең, диделәр, көзге каршына алып барып, үзен күрсәттеләр. Сиздермәсә дә, Тургай үзе дә эченнән генә «үскәнмен икән» дип уйлады. Яңа күлмәк-чалбарны кигәч, бабасы:

– Улым, яле Баһадир булып күрсәт, – диде.

Тургай көлеп җибәрде һәм, бер дә ялындырып тормыйча, аякларын әтәч кебек күтәреп-күтәреп атлап, борыннарын чөеп, ике битен кабартып, һәрберсенә ачулы карый-карый, өй эчендә әйләнде, үзе туктаусыз «кыт-кыт-кыт» итте. Бергәләп көлешкәч, күршеләре Салих бабай булып йөрергә куштылар. Бусында Тургай бабасының эшләпәсен киде, верандадан бер таяк алып кереп, аны кулына тотты һәм, бөкрәеп, аякларын акрын гына шудыра-шудыра алга атлады. Аннары туктап, бер кулын биленә салды, кых-кых ютәлләде. Шуннан соң бабасы тальян гармунын алып килде һәм бию көе уйнап җибәрде. Тургай очына-очына биергә тотынды. Аңа әтисе белән әнисе, әбисе кул чапты һәм такмак әйтеп торды:

Балам бии, багыгыз,
Кесәгезне кагыгыз,
Кәнфитегез булмаса,
Сатучыдан алыгыз.
Бу кем улы, кем улы –
Якалары каюлы,
Ятса – урыны җәюле,
Торса – урыны җыюлы.
Кесәсендә куллары,
Тау астында юллары,
Шул юллардан үткәндә
Карап кала кызлары.
Биесен лә, биесен лә,
Биек тауга менсен лә;
Нәзек итеп кисен лә,
Кызлар моны сөйсен лә.
Улым, улым, уламан,
Улыма мин кыз алам,
Аның күңеле була да,
Минем киленем була.
Тыпыр-тыпыр биидер,
Аягы җиргә тимидер,
Очкан коштай талпынып,
Канатларын кагынып,
Һәп, һәп, һәп!

Тургай биеде дә биеде, биегән саен аяклары тизрәк хәрәкәтләнде, гүя алар идәнгә юньләп тимиләр иде. Аның ике бите ут кебек янды, гәүдәсе җиңеләеп, әллә күккә күтәрелде, әллә җиргә төште, ул әниләрен күрде дә, күрмәде дә, такмаклаган тавышларын ишетте дә, ишетмәде дә, ул үзе дә, үзе дә түгел иде. Кинәт ул сикергәләп биегән җиреннән кулларын чайкый-чайкый әллә нинди моңлы тавыш белән җырлап җибәрде:

Чаптар бара, аһа-һай!
Мин дә барам, аһа-һай!
Чаптар бара, аһа-һай!
Мин дә барам, аһа-һай!

Тирәннән бәреп чыккан бу ашкынулы моңны бернинди көй белән дә чагыштырырлык түгел иде. Бу тылсымлы авазлар каяндыр бик ерактан, җиһанның иң биек катламнарыннан килә һәм бик еракка китә иде шикелле. Өйдәгеләрнең һәркайсы таң калып аңа карады. Шунда Тургай кинәт кенә җырлавыннан да, биюеннән дә туктады да тавышсыз гына үксеп елап җибәрде. Аны шундук:

– Улым, ни булды?! – дип уратып алдылар.

Тургайның елмаеп-көлеп торган йөзе шул арада танымаслык булып үзгәргән иде. Кашлары туктаусыз җыерыла, сикергәли, аларда әле газап, әле шатлык шәйләнә, яшь каплаган күзләре аңлаешсыз, ә иреннәре бер елмая, бер көлә. Ул, нидер әйтергә теләп, әле әнисе, әле әтисе, әле әбисе белән бабасы каршына килеп, шактый иза чиккәч, ниһаять, авызын ачып сүз әйтә алды:

– Миңа… миңа… сезнең янда рәхәт! – диде ул, сүзләрен бүлә-бүлә. – Миңа рә-хәт!!! Әнием, әтием, әбекәем, бабакаем!.. Сезнең белән!..

Ул аларның һәрберсен кочаклады, үпте, елады, көлде дә ишегалдына йөгереп чыгып китте…




Сөмбел


Иртән тәмләп кенә чәй эчеп уянганда, әбисе сикереп торып календарьга карады да:

– Бүген Шәмседохаттига сиксән яшь! – диде.

Шау-гөр килеп бу хәбәрне тикшергәч, аны котларга әбисе белән Тургай барырга тиеш булды. Чөнки Шәмседохатти – аның кендек әбисе. Әтисе белән әнисе эшкә китте, бабасының, гадәттәгечә, башы белән йөрәге авырта. Мондый эшкә шортыдан барырга ярамый дигәч, Тургай яңа күлмәк-чалбарын киде. Күчтәнәчкә гөбәдия, чәй, җимешләр, тагын әллә ниләр төреп алдылар.

Ындыр артлап кына бик тиз барып җиттеләр. И сөенеп тә куйды инде Шәмседоха әби алар килгәнгә! Кендек әбисе Тургайны туйганчы сөйгәннән соң:

– Сиңа ничә яшь инде, улым? – дип сорады.

Тургай юри бер сүз дә дәшмичә, биш бармагын тырпайтып күрсәтте.

– Биш яшең тулгач, син егет кеше булгансың инде, улым, – диде Шәмседоха әби. – Ә менә миңа бүген сиксән яшь.

– Беркая да бара алмыйсың инде, Шәмседоха әби, картаябыз! – диде Тургай.

Бу сүзләрне ишетүгә, әбиләр кулларын аны читкә куарга теләгәндәй селти-селти көләргә тотындылар, диванга барып чүмәштеләр, аңардан туктаусыз әлеге сүзләрне кабатлаттылар.

Шәмседоха әби чәй әзерли башлауга, ишегалдыннан кереп килүче таза гына апа күренде. Ул бер кыз җитәкләгән иде.

– Карамалыдан Хәнифә бу, – диде Шәмседоха әби, тәрәзәдән карап.

Ул арада алар өйгә дә килеп керделәр. Кызның күлмәге Тургайларның ишегалдындагы әнисе утырткан чәчәкләр төсле ал иде. Хәнифә исәнләшкәч, алар өчесе дә, ачыгып кайткан казлар җим күргәч шаулашкан кебек, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләшергә тотындылар. Кыз бер кулы белән әнисенең итәгенә ябышкан килеш Тургайдан күзен алмады. Тургай аңа якынрак килде. Кызның күзләре зур, зәп-зәңгәр, бераз куркыбрак карыйлар иде. Ул курыкмасын өчен, Тургай елмаеп кызның битен йомшак кына сыпырып алды. Аның бите йомшак, җылы иде, күлмәге төсле алсу иде, аннан әллә нинди сөт исенә охшаган тәмле ис килә иде. Аның бераз ачылыбрак торган кызыл иреннәре сөт имүдән әле генә туктаганнар, шуңа сөт исе киләдер кебек тоелды. Ул битенә кагылгач, кыз, башын читкә борып, әнисенә ныграк елышты. Тургайның нишләптер шул мизгелдә аны күтәреп алып йөгерәсе килде. Ул елый башлар, әнисе артыннан куар, ә Тургай юри туктамас, үзләренә кадәр йөгереп кайткач кына, ишегалды чирәменә тып итеп бастырыр да «Менә безнең ихата!» дияр, өйне, әти-әниләрен, әби-бабасын күрсәтер, песи, Акбай, бәбкәләр янына алып чыгар, агачлар, чәчәкләр белән сөйләшергә өйрәтер… Шунда әнисе, кызга иелеп:

– Сөмбел кызым, әнә Тургай белән уйнагыз, – диде, кызның кулын итәгеннән ычкындырды, һәм алар өчесе, өстәл янына утырып, кыектагы күгәрченнәр кебек гөрләшергә тотындылар.

Сөмбел зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп аңа карап тора бирде. Шунда ул аның беләгенең кабарынкылыгын, беләзек турыннан җеп белән кысып куйган шикелле батып торуын күрде. Нишләптер кызның шул күперенке беләген чеметеп аласы, алсу битеннән кысып тотасы килде. Тик болай эшләргә кыймады. Аны көлдерергә кирәк, аның шикләнүе йөзенә чыккан. Ул кесәсеннән иң элек теге йолдыз кыйпылчыгын чыгарып аңа сузды. Әмма Сөмбел ташка кагылып та карамады. Тургай кесәсендәге шоколадлы ике конфетның берсен бирергә теләде, Сөмбел аны алмады, әмма ымсынган төсле карап торды. Тургай аңа якын ук килде, кыз чигенмәде. Кызның маңгае тирләгән, сары бөдрә чәчләренең бер учмасы тир белән маңгаена ябышкан. Тургай шул ябышкан чәчтән күзен ала алмады. Ул Сөмбелне кызганып куйды. Әнисе аны әнә шул матур кулларыннан җитәкләп, кызу-кызу атлагандыр, ә ул җитешәм дип терек-терек йөгергәндер, шуңа тирләп чыккандыр. Тургай нишләптер курка-курка гына аның кулын тотты. Сөмбелнең кулы үзе кайнар, үзе тирләгән иде.

– Әйдә, чыгабыз, – диде Тургай, аңа якын ук килеп.

Ул Сөмбелнең озын керфекләрен аермачык күрде, тын алганын ишетте. Сөмбелнең моңа кадәр зур булып ачылган килеш торган күзләре кысылып куйды, иреннәрендә елмаю күренде. Ул, телен чыгарып, өске ирененең бер читен каплады. Тургай тыела алмыйча көлеп җибәрде. Аның теленең асты әллә ничә тамырлы, бик кызык иде. Тургай да көлә-көлә аңа охшатып телен чыгарды һәм нишләптер тел очын аның битенә тигерде. Шулчак:

– Сезнең егет минем кызымны үбә түгелме соң?! – дип көлеп җибәрде Сөмбелнең әнисе.

Тургай шундук йөгереп китте дә әбисенең тезенә аркасы белән терәлде.

– Хәзерге балалардан барысын да көтеп була, – диештеләр өстәл янындагылар.

Тургай, тагын кыз янына килеп, конфетын сузды. Ләкин Сөмбел күзләрен ике кулы белән каплады.

– Ояла ул, – диде әнисе, аклангандай.

Тургай Сөмбелнең ике бармак арасыннан бер күзенең елтыр-елтыр килүен күреп торды. Ахырда ул конфетны алды. Тургай аны җитәкләде, Сөмбел карышмады, алар ишеккә атладылар.

– Син сөйләшә беләсеңме? – дип сорады Тургай, ишегалдына чыккач.

– Тук, – диде кыз.

Тургайның аны уйнатасы, көлдерәсе килде. Их, өч тәгәрмәчле велосипедын алып килгән булса! Йөреп тә күрсәтер, аны да өйрәтер иде.

– Конфетыңны аша, – диде Тургай.

Ләкин ул басып тора бирде. Тургай кесәсеннән калган конфетын алып, кәгазен сүтте дә Сөмбелнең авызына китерде. Ул аны борчак кадәр генә тешләп алды. Тургай да аның кебек итте. Шулай әле берсе, әле икенчесе вак-вак тешләп, конфетны ашап та бетерделәр. Сөмбелнең иягенә көрән булып конфет буялып калган иде.

– Битеңә конфет тигән, – дип, Тургай аның ияген кулы белән сөртте.

Аннары нишләптер битен дә сыпырып аласы итте. Бу вакытта Сөмбел гел елмаеп торды. Тургай тагын аның кулын тотты. Хәзер аның кулы май кебек йомшак, әллә ничек аңа тартылып тора иде. Тургай аны җитәкләп абзарга таба алып китте. Сирәкләп коелган койма артыннан Шәмседоха әбинең Ристан исемле ак кәҗәсе күренә иде. Тургай конфетларны Ристанны сыйларга дип алган иде. Хәзергә сыйлый алмады инде. Кәҗә аның буш кул белән килмәвенә күнегеп беткән. Бүген дә, койма ярыгыннан борынын тыгып, телләрен сузып-сузып алды. Сөмбел чырык-чырык көлеп куйды һәм, Тургайны шаккатырып:

– Кәзә! – диде.

– Сөйләшә беләсең икән бит, – диде Тургай.

– Тук, – диде кыз өметсез тавыш белән.

Тургай: «Әйдә, синең конфетыңны аңа бирик», – димәкче булды да тыелып калды.

– Мин синең янга яңадан килермен әле, – диде ул, Ристанның борын өстен сыпырып. Аннары: – Әнә сакалын күрәсеңме? – дип сорап куйды.

Кыз берни дә әйтмәде, кәҗәгә төбәлгән килеш тора бирде.

– «Сакал» диген әле, – диде Тургай.

– Такал, – диде кыз.

– Сезнең сыерыгыз бармы?

Сөмбел «әйе» дип баш селкеде.

– Сыер белән кәҗә икесе дә бозау булган, – дип, аның игътибарын яуламакчы булды Тургай. – Берсе әйбәтләп ашаган, икенчесе киреләнгән, юньләп ашамаган. Шуннан ул менә шулай бәләкәй булып калган. Әнә бит койрыгы да бәләкәй, өскә күтәрелеп тора. Сыерның койрыгы җиргә тия язып йөри.

Сөмбел чыркылдап көлеп куйды. Ышанмый, шуңа көлә, дип уйлады Тургай. Үзе биргән конфетны бик тә ашатасы килә иде аның.

– Әгәр ашамасаң, синең дә кулларың, аякларың, гәүдәң үсмичә бәләкәй калачак.

Сөмбел тагын көлеп куйды да:

– Минем койрык юк, – диде, ике кулы белән арка яклап билен тотып.

– Койрыгың булмаса, менә бу төшеңә сакал чыга, – диде Тургай, бармагы белән аның ияк астын кытыклап.

Сөмбелнең ияк асты шундый йомшак, үзе җылы, тирләгән иде.

Тургай, аны җитәкләп, Шәмседоха әбинең ишегалдын күрсәтеп йөрде. Аннары чиләкләр, чүлмәк, савыт-саба каплап куелган киң эскәмия янына килделәр. Шунда Сөмбел кесәсеннән нидер алды да бер чиләккә чыкы-чыкы суга башлады.

– Ни ул? – дип кызыксынды Тургай.

Сөмбел учын ачты. Бу тимер акчадан шактый зур бер түгәрәк нәрсә иде. Аңа чабып барган канатлы ат төшерелгән, үзе күзләрне чагылдырырлык ялык-йолык килә. Тургайның аны тотып карыйсы килде, әмма Сөмбел учын йомды. Ул аны йомып бетерә алмады, теге әйбер елтырап күренеп тора иде. Тургай ике кулы белән Сөмбелнең учын ачты да теге әйберне кулына алды. Сөмбел аның алуына ачуланмады, «Ярар, сиңа булсын» дигәндәй көлеп куйды.

Ул арада әбиләр дә килеп чыктылар. Сөмбел әнисе белән бер якка, Тургай белән әбисе икенче якка киттеләр. Тургай шактый вакыт кулын теге түгәрәк әйберне салган кесәсеннән чыгармыйча барды, артына да караштырып алды. Көмеш ат сурәте аның күз алдыннан китмәде, ул аның өчен шул арада бик тә кадерле әйбергә әверелде. Әнисе арттан килеп, ул әйберне алып китәр кебек тоелды. Әллә шуңа, әллә башка сәбәптән, аңа әбисе белән атлау бик акрын тоелды. Һәм ул: «Мин кайта торам», – диде дә өйләренә очты гына…




Төш


Тургай йокларга ятканда, ат төшкән түгәрәк уенчыкны кулына тотып ятты. Сөмбелнең әнисе шуны сорап килер шикелле тоелды аңа. Тәрәзәдән төшкән ай нурында ул ат әллә нинди көмеш нурлар белән уйнады, чабарга әзерләнеп, канатларын да селкетә башлады, ахрысы. Аңа карап торып арыгач, ул, күзләрен йомып, бераз ял итте, аннары тагын карады, тагын йомды… Кинәт ул үзен авылның печәнлек болынында, Чаптарга атланган итеп күрде. Чаптар болындагы пар имәннән дә биек икән. Биектә булса да, Тургай һәр чәчәкне, һәр үләнне, шунда тәгәрәп яткан кып-кызыл җиләкләрне дә аермачык күрә икән. Әти-әниләре, Галимҗан абыйсы да шунда икән. Монда авылның барлык кешесе печән чаба икән. Матур итеп чың-чың чалгы яныйлар, балалар тубалларына, чиләкләренә җиләк җыеп йөриләр. Печән шундый биек, бөтенесе дә арыганнар, тирләгәннәр икән. Аның кешеләргә бик тә ярдәм итәсе килә. Ул аты белән чабып китә дә бер котсыз зур чапкыч янына барып туктый. Аны әтисенең тракторы тарта алмыйча сүнгән икән. Галимҗан абыйсы белән әтисе чапкычны атка вәлүк белән тага. Шуннан ул: «Әйдә, малкай!» – диюгә, ат кузгалып та китә, алар артыннан күз җитәр-җитмәс киңлектә биек үлән чабылып ятып кала. Шунда һавадан ябалак-ябалак кар ява башлый, җәй көне кар явуына Тургай бер дә гаҗәпләнми, кулларын өскә сузып, кар бөртекләрен тотып ала да болындагы ал, кызыл, зәңгәр, миләүшә, сары, ак чәчәкләр өстенә сибеп җибәрә. Кар бөртекләре барып кунганда, ул чәчәкләрнең «теллин-теллин» дигән тавышлары ишетелә. Тургай аларның шул рәвешле шатланганын күрә, көлешкәнен ишетә. Ул арада кар да явудан туктый, болын да чабылып бетә. Галимҗан абыйсы аны җиргә төшерә, бөтен авыл халкы җыелып, аңа рәхмәт укый, безне ничә көнлек эштән коткардың, дип акча сузалар. Тургай, акчагыз үзегезгә булсын, дип кул гына селти, аларның шулай кылануларыннан көлә. Кинәт Сөмбелне җитәкләгән Хәнифә апаның үзенә таба якынлашуын күрә, ул: «Кызымның канатлы атын бир, малай!» – дип кычкыра. Тургай, аңардан качып, җан көченә читкә йөгерә. Бервакыт артына борылып караса, болын юкка чыккан, «теллин-теллин» дип көлешүче чәчәкләр дә юк, тирә-юнен ап-ак томан каплаган. Чүрәкәй күле буена көн саен диярлек томан төшә, шунда килеп адашканмындыр, тизрәк чыгарга кирәк, дип ул тагын йөгерә башлый. Ерып бара торгач, томанны тишеп чыга, томан күккә ашкан шомлы ак дивар булып тора. Ул шунда үзенең күтәрелә башлавын сизә. Караса, ул теге көмеш канатлы ат өстендә. Шәмседоха әбинең ишегалдында Сөмбелнең учында елтырап яткан атны күргәч, эченнән ниндидер тавыш: «Ул аның белән уйнаган инде, хәзер синең чират», – диде. Әле Тургай барыбер аңа үрелергә кыймый иде. Әмма кулын арттан кемдер шул якка этте, алырга кушып эткәне сизелеп торды. Менә хәзер генә исенә төште. Җил иде бит ул. Әйе, әйе, әйе, аны җил этте! Тургай аның уенчыгын бармакларын ачып алганда, Сөмбел бөтен гәүдәсе белән селкенеп калды. Бирергә теләмәгән иде бугай ул аны. Аласы булмаган, дип үкенде Тургай. Канатлы ат, шуңа үч итеп, аны әллә кайларга алып киткәндер. Ниһаять, томан артта калгач, чак кына зәңгәрсу, чак кына көмешсу яктылыкка килеп чыктылар. Тукта, кая алып бара соң бу ат? Авылына кайта алмаслык ерак җиргә илтеп ташламасмы ул аны дигән хафалы уй төшә Тургайның башына. Ярдәм сорап, әти-әниләренә кычкырмакчы була – тавышы чыкмый. Ә ат оча да оча, чаба да чаба! Тукта, ат түбәнгә ыргыла, болытларны ерып үтә, болытлар яшен уты төсле күзне чагылдыргыч гөлтләп яктырып кала. Менә ат аларның авылына килеп җитә, өй түбәләренә, агачларга көмеш ялкын кабып кала. Ул ялкын канатлы атның авызыннан бөркелә икән. Тургай, үзе аркасында өйләр, агачлар яна күрмәсен иде, дип хафалана, Сөмбелдән гафу үтенер идем, ул атын бирергә теләмәгәндер, аны алуы ялгыш булгандыр, бу ат шуңа күрә бөтен нәрсәне яндырырга телидер, дип көяләнә. Атның, авыл өстеннән читкә китеп, Ыкка яисә күлгә төшүен, авызын суга тыгып, ялкынын сүндерүен тели. Шушыларны уйлап та бетерә алмый, алар Шәмседоха әбинең ишегалдына килеп төшәләр, атның авыз-борыныннан чәчрәгән ялкын-очкыннары шундук сүнә, һәм ул күзгә күренеп кечерәя башлый. Караса, янәшәсендә генә Сөмбел басып тора. Аны күргәч, Тургай шатлыгыннан елап җибәрә, нидер әйтергә теләп авызын ача, әмма тавышы чыкмый, Сөмбелнең елмайган иреннәренә, зәңгәр күзләренә омтыла, сулышы кысыла һәм уянып китә! Аның бөтен тәне су булган, йөрәге дөп-дөп тибә, Сөмбелнең канатлы аты уч төбендә кысылып уттай кызган иде…




Шәһәрдән кайткач


Кичә ашыга-кабалана шәһәргә барырга әзерләнә башладылар. Тургай моңа куанып туймады. Шәһәрне телевизордан күреп кенә белә ич ул. Җитмәсә, бик еракка, Чиләбе якларына ук барасылар икән. Әтисе ак «Жигули» ен ялт итеп юды, аның багажнигына әллә ниләр тутырдылар. Мунча кертеп, чәчләрен алгалап, тырнакларын кисеп, өр-яңа күлмәк-ыштаннар, аягына сандалилар кигәч, Тургай көзгедә үзен танымый да торды. Бу күлмәк-ыштаннар, каты сандалилар аңа гәүдәсен калай белән төргән кебек тәэсир итте. Эченнән бик теләмәсә дә карыша алмады. Шәһәргә трусиктан, яланаяк барырга ярамаганны белә ул.

Алар иртән ашап-эчү белән кузгалдылар. Әбисе белән бабасы хәерле юл теләп, Тургайны кочаклап, үбеп калдылар. Ул шәһәр бик ерак булып чыкты. Урман эченнән әле болытларга таба күтәрелеп, әле түбән төшеп баручы юлның азагы беркайчан да булмас кебек тоелды. Алар чокыр эчендә диярлек урнашкан ул шәһәргә кояш сүрелә башлаганда гына барып җиттеләр. Әнисенең апасы Сабира өстәлләр әзерләп көткәннәр иде, ул көнне шәһәр күрергә вакыт булмады. Икенче көнне Сабира апалары белән Рәсүл җизниләре шәһәр күрсәтергә алып киттеләр. Машина белән чыкмадылар, автобус, троллейбус, такси белән йөрделәр. Тургайга иң кызыгы аттракцион булды. Ул анда коточкыч зур тәгәрмәчкә әтисе белән янәшә утырып, болытларга кадәр күтәрелде, бөтен шәһәр уч төбендәге кебек күренде. Бу Галимҗан абыйсының һавага чөюе ише генә түгел иде инде. Тургайны шәһәр урамнарында кешенең күплеге шаккатырды, барысының да каядыр бик ашыгуы, хәтта терәлеп үткәндә дә, бер-берсенә күз салмаулары, исәнләшмәүләре мәзәк иде. Борынга әледән-әле кайнар асфальт, таш, машина исе бәрелә. Урамдагы агачларны ул кызганып карады. Алар бу шау-шуга аптырап, туктаусыз ашыгучы халыкка үпкәләп басып торалар кебек тоелды. Автобус көткәндә, Тургай бер юкәнең астагы ботагын иеп, очындагы яфракларын үпмәкче булган иде, сыбызгысын сызгырта-сызгырта зур гәүдәле бер полицейский килеп тә җитте. Аның сары калын мыегы, эре ак тешләре арасыннан тавышы күкрәп чыкты:

– Почему ломаешь?!

Тургай ботакны ничек чирттереп җибәргәнен сизми дә калды. Ул куркуыннан әтисенең артына качты. Әтисе русча ниләрдер аңлаткач, полицейский китеп барды.

– Нигә ачуланды ул? – дип сорады Тургай.

– Сине агач ботагын сындыра дип уйлаган.

– Нишләп алай уйлаган?

– Шәһәрдә хулиганнар агач ботакларын сындыралар, ди.

– Мине хулиган дип уйлаганмыни?

– Полицейский тәртип сакларга тиеш. Ул бусы әйбәт кешедер, тегесе начардыр дип уйлап тора алмый.

Урамнарда чәчәкләр күп иде. Тургай алар янына барып чүгәләде, битләреннән иркәләде, сөйләште. Биредә әнисе утыртмый торган чәчәкләр дә күп иде. Әмма исләре болын чәчәкләренекеннән һәм әнисе утыртканнарныкыннан кайтыш иде.

Алар курчак театрында булдылар. Бик кызык икән. Зоопаркта әллә нинди җәнлекләр күреп бетерде. Аларга дәшеп-дәшеп караса да, берсе дә җавап бирмәде. Кыр кәҗәләре янына килгәч, бик кызык булды. Шәмседоха әбисенең кәҗә бәрәне кебек кызганыч итеп кычкырган иде, берсе Тургай турына килеп басты. Моңа әти-әниләре генә түгел, алар белән янәшә торучы башка кешеләр дә күреп шаккатты. Алар: «Давай, парень, ещё раз», – дип, аны кыстый башладылар. Әтисе рөхсәт иткәч, Тургай тагын берничә мәртәбә кызганыч тавыш белән «мә-мә-мәә» дип сузуга, теге кыр кәҗәсе борчылып читлегендә арлы-бирле йөрергә кереште. Тургайның сыер, сарык, каз, әтәч, тавык булып та кычкырасы килгән иде дә, зоопаркта ул хайваннар юк иде.

Тургайны әллә ни шаккаттырган нәрсә күренмәде яңадан. Кәҗә булып мәэлдәсе дә булмаган, ахрысы. Кычкырып туктарга өлгермәде, авыл, кәҗә саклау урыннары, Бормалы инеше, Ык буйлары, Нух тавы күз алдына килде дә басты. Эчендә нәрсәдер ачы итеп тешләгәндәй авырттырып алды. Авыл ерак! Авыл бик тә, бик тә еракта! Әбисе белән бабасы хәзер нишли икән? Малайлар су коенадыр. Инде шәһәрнең матурлыклары кызыксындырмый иде. Кич табын янында аны кыстадылар да кыстадылар, алдына гомер күрмәгән әллә нинди тәмле ризыклар, авыз суларын китерердәй җимешләр куйдылар. Тик нишләптер аның эчәсе дә, юньләп ашыйсы да килмәде. Капкалап утыра торгач: «Иртәгә кайтабызмы инде?» – дип, әле әтисенә, әле әнисенә карады. Иң элек Сабира апалары белән җизнәләре: «Нинди кайту әле, шулкадәр җирдән бер җитешеп килгәч», – дип, аның соравын юкка чыгарды, аларга әтисе белән әнисе кушылды. Әмма Тургай «кайтыйк, җитте» диде, йөзенә канәгатьсезлек чыгарып. «Бездә ошамыймыни сиңа?» – диде җизнәләре. Тургай дәшмәде. «Әле иртәгә җизниләрнең энеләренә кунакка барасы бар, аларның кызлары, малайлары белән рәхәтләнеп уйнарсың», – дип, әллә ниләр белән кызыктырдылар. Тик Тургайга ул сүзләрнең берсе дә тәэсир итмәде. Ул телен тешләп, үзе йоклый торган бүлмәгә кереп караватына ауды. Рәхәт түгел иде, ай, рәхәт түгел иде. «Нишләп болай икән соң бу?» дип баш ватты ул. Ел буе «шәһәр», «шәһәр» дип кызыктырдылар бит югыйсә. Монда җаның ни тели, шул бар. Бернинди эш юк. Казларны инешкә куасы да, бозауны ашатасы да, яшелчәләргә, агачларга су сибәсе дә юк. Ашап, кикереп тик ят. Телевизорлары да өстәл кадәр. Ә менә эчтән әллә нәрсә авылга тартып тик тора. Ул тарткан саен, эч яна, эч янган саен кайтасы килә, кайтасы килгән саен, шәһәрнең матурлыгы каядыр китеп юкка чыга, күзгә күренгән әйберләр эчкә керми, шуа да юк була. Тавышсыз җыр кебек. Җыр тавышсыз булмый бит югыйсә. Ә менә хәзер мондагы бөтен нәрсә тавышсыз җыр төсле.

Җизниләренең энеләренә кунакка баргач та, андагы бер көтү бала белән әллә ни кызык тапмады Тургай. Күбесе татарча әз-мәз генә пупалый икән. Ул татарча сораса, русча җавап бирделәр. Алар русча дәшсә, Тургай татарча дәште. Ул әллә нинди тар урынга кысылгандай бәргәләнде. Сүз әйтергә оялып, кыенсынып кына уйнар-уйнамас вакыт үткәрде шунда.

«Кайтыйк, кайтыйк», – дип туйдырып бетерсә дә, әти-әнисе ашыкмады. Аны һаман шәһәрнең әллә нинди урыннары белән кызыктырырга тырыштылар. Суыткычны туңдырма белән тутырдылар, өстәлләр җиләк-җимештән, әллә ничә төрле сулардан сыгылып торды. Быҗырдап кайнап торган әчкелтем-төчкелтем ул суларны эчкәндә, вак күбекләренең тамчылары битләренә кадәр килеп җитеп, борын эчләрен кытыклап рәхәтләндерсә дә, ул үзләренең тау чишмәсенең суын сагынды. Алдына китереп куйган йогыртны капкач, үзләренең әчкелт катыгы искә төште. Йокларга яткач, чикерткә сайравын тыңлыйсы килеп бик озак көтте, ләкин бернинди чикерткә тавышы ишетелмәде. Бүлмәгә урамдагы машиналар гөжелдесе генә тулды. Тургай яшеренеп кенә елады. Кычкырып еларга оялды. Чөнки еларлык сәбәп юк иде кебек. Көндез шәһәрне карап йөргәндә дә, эченнән гел елап йөрде. Бормалы таллары, Ык буйлары, үзләренең күпереп торган бәбкә үләнле ишегалды, әбисе белән бабасы, мәче, Акбай, бозау, Шәмседоха әбинең Ристаны, тагын әллә нәрсәләр күз алдына килде дә басты, килде дә басты. Бүксәсен киергән Фаил, озын муенын сузган Рөстәм, ике бармагын авызына капкан Зөлфәт… Һи, санап бетерерлекме соң! Их, ара якынрак булса, Тургай качып кына кайтып китәр иде. Җәһәннәм тишеге кебек җир бит бу! Юллары гына да котыңны ала торган, үзе тар, үзе бер күккә күтәрелә, бер җәһәннәмгә төшә.

Тургайның берни кабасы килмәде. Сиздермәс өчен, ул көчләп ашады, көләсе килмәсә дә, елмаеп-көлеп азапланды. Өч көн дигәндә, шәһәрдәге бер генә әйбер дә Тургайның йөрәгенә үтеп керә алмый иде инде. Аның күзләре күрә, тик ниндидер битараф элпә аша гына карыйлар. Колаклары ишетә, әмма аңламый. Ашказаны тула, ә үзе ач иде. Аяклары йөри, тик алар аны болытларга таба күтәрмиләр, алай күтәрелергә канат кебек ярдәм итүче куллары хәлсезләнгәннәр иде.

Дүртенче көнне кайтырга кузгалгач, Тургайның эченә җылы йөгерде. Әле кайтасы да кайтасы, юлның очы да, кырые да юк, ләкин кайту шатлыгы бөтенесенә дә түздерде. Район үзәгенә җиткәч, бөтен гәүдәсенә шатлык уты йөгерде. Авыл белән ике арадагы юлның һәр метры аның йөрәге аша үтте. Ниһаять, машина тау башына килеп җитте, авыл күренде.

– Әтием, тукта! – диде Тургай, сулышы кабып.

– Нәрсә булды?

– Туктат, йөгереп кайтам!

Ул сандалиларын, оекбашларын әллә кайчан салып куйган иде инде. Әтисе белән әнисе мәгънәле елмаешып бер-берсенә караштылар да аны төшереп калдырдылар. Юлның кайнар туфрагына китереп басуга, гәүдәсе дерт итеп китте, табан астыннан күтәрелгән ниндидер җылы бөтен гәүдәсен чолгап алды. Барлык үлән, барлык чәчәк аңа төбәлгән. Нинди тәмле исләр! Чабыр үләненең исе бөтенесен кысрыклап борынга тула. Һәрберсе аңа сәлам бирә, һәрберсе җырлый! Тургай сикергәләп-сикергәләп торды да өч мәртәбә таудан түбән мәтәлчек атты. Аннары йөгерә-атлый авылга томырылды. Карале, гел бәйләнеп интектергән җил дә аны сагынган инде әллә? Шулай булмаса, битләреннән, муеннарыннан йомшак итеп сыйпамас иде.

– Сагындыңмы, апай?! – диде ул, көлә-көлә. – Сагынгансың шул, кычкырып әйтәсең генә килми. Эре бит син!

Ул җилгә каршы ике кулын җил тегермәне канаты кебек кызу-кызу әйләндереп торды. Өстендәге төркем-төркем болытлары белән бергә авыл да аңа таба йөгерә икән бит. Җил йомшак канатлары белән ромашка, кыргый бөтнек, җиләк, алсу тукранбаш, кыңгырау чәчәк, тәбәнәк әрем исләрен тургайга бөркеде… Зәңгәр чәчәкле һиндыбалар, ак мәтрүшкәләр, сары чебен кунакасы үрелеп каты сабаклары белән аны туктатмакчы булдылар. Әмма ул аларга: «Иртәгә, иртәгә, бүген вакыт юк!» – дип йөгерүен дәвам итте. Карасана, кояш, Тургайны җитештермәскә теләп, хәйләкәр елмаеп офыгына, йоклый торган бишегенә йөгерә. Кояш кача бирсен, аның урынына уң якта, олы юлның теге ягындагы бодай басуы, ул басуның буеннан-буена сузылган яшел каен полосасы Тургай белән, аңа ияреп авылга йөгерә. Тургай тагын мәтәлчек ата, тагын сикереп тора, үзен яратып сәламләүче шушы сихри матурлык уртасында туктап кала. Һәм аңа нидер була, йөзе җитдиләнә, гәүдәсе турая, карашы алга, югарыга күтәрелә. Үзләре әле генә кайткан якка агучы болытларга бер мизгел тып-тын гына карап тора, аларны кызганудан йөрәге кысылып куя. Ул яклар бик ерак, бу болытлар инде мәңге монда кайта алмаслар, авылны да, тауны да, Тургайны да кабат күрмәсләр. Ул күкрәген тутырып сулыш ала да үзе дә сизмәстән җырлап җибәрә:

Яратканга сезгә генә әйтә-ә-ә-әм,
Яратканга сезгә генә әйтә-ә-ә-әм,
Яшерен генә үксеп елады-ы-ы-ым,
Яшерен генә үксеп елады-ы-ы-ым,
Күз яшьләрем белән антлар бирдем,
Сездән аермасын диеп елларым.

Ул үз тавышын үзе танымады. Бу аның тавышы түгел иде. Бу бик тирәннән, җирнең һәм күкнең үзәгеннән яңгырап килүче тавыш иде, һәм ул Тургайның күкрәге аша тулып ургыла иде. Каян бу сүзләр? Алар әзер хәлдә теленә килеп тордылар, гүя күптән күңелендә ятканнар иде… Җырлап туктагач урнашкан тынлыктан Тургайның колаклары гүләп китте. Аңа каршы исүче йомшак җил, аңа каршы йөгерүче авыл, авыл өстендәге якты болытлар, аны җитештермәскә теләп офыкка тәгәрәүче кояш, аңа ияреп йөгерүче бодай басуы, яшел каеннар – бөтенесе тынып, туктап калганнар иде. Әйтерсең лә алар: «Менә без барыбыз да исән, күр менә!» – дияләр иде. «Күрәм, күрәм!» – дип пышылдады Тургай, кулларын югары күтәреп сәлам бирде, аннары тезләнеп ромашка, меңьяфрак, кәрешкә, кыңгырау чәчәкләренә иреннәрен тигерде, кочагына җыярга теләгәндәй, куллары белән үзенә таба сыпырды. Әз генә уңдарак бүректәй күпереп утырган чабыр үләненең исенә түзә алмыйча, аның күксел-алсу чәчәкләренә битен терәде. Шулчак күз читен авырттырып корт чагып алды.

– Әллә-лә-лә! – дип сикереп торды ул һәм төкереге белән шул урынны ышкыды. – Күргән идем бит мин син усалның шунда утырганын. Әз генә кагылырга да ярамый үзеңә.

Шактый түбәнәйгән кояш аны үртәп күз кысты. Каяндыр килеп чыккан бер саескан, өч карганы ияртеп, Тургайны корт чакканын сөйләргә авылга очты. Каршысында басып торган йомран бер генә мәртәбә сызгырды да оясына чумды.

Авылга, тизрәк авылга! Ындыр тыкрыгыннан төшеп, өйләренә таба борылгач, чыпчыклар, чәүкәләр койма башларына, агачларга куна-куна аңа ияреп кайттылар, әлбәттә, аны сагынганнарын сөйләделәр. Ишегалдына килеп керүгә, тавыклар, бәбкәләрен иярткән казлар га-га килеп аңа ябырылды. Горур атлап, Баһадир да килеп басты, Тургайның үзенә «ку-кы-ру-ун» дип дәшүенә дөньяны яңгыратып сәлам бирде. Казларга да үзләренчә дәште, шатлыгыннан өрә башлаган Акбайны барып кочаклады, сыпырды, маңгаеннан үпте, абзардагы бозауны иркәләп чыгып килгәндә, аны ишегалды уртасында әбисе белән бабасы көтеп тора иде инде. Ул аларның кочагына ничек кереп сыенганын да, җылы гәүдәләренә борынын төртеп ничек елап җибәргәнен дә сизми калды. Аңа нишләп елыйсың диюче булмады, әбисе белән бабасы үзләре дә тавышсыз гына елыйлар иде. Бер-берсенә карагач, елаулары көлүгә әйләнде. Ничек рәхәт бу елау катыш көлү! Ниһаять, Тургай аларның йөзләренә карады. Кайчакта әллә нишләп елыйсы да, көләсе дә килә шул. Алар өйгә кергәндә, әнисе белән әтисе өстәлне күчтәнәчләр белән тутырып ташлаганнар иде инде.

– Улым, син симереп киткәнсең түгелме соң? – Әнисе шулай диюгә, Тургай көзгегә караган иде, көлеп җибәрде. Күзе дә кысылып бара, бите дә шактый шешенеп киткән.

– Исле үлән өстендәге бал корты белән үбештек бит без! – диде Тургай, мактанып.

– Иптәш малайларың көненә әллә ничә мәртәбә сине сорап, безне арытып бетерделәр инде! – диде бабасы, аның иңбашыннан сөеп. – Бүген дә өч мәртәбә кереп чыктылар…

Бабасы сүзләрен әйтеп тә бетерә алмады, ишектә Бүсмән Фаилнең кызыл бите, аның артында бармагын авызына капкан Зөлфәт күренде, Рөстәмнең күзлеге елтырады. Тургай алар каршына килеп басуга, малайлар шаркылдарга тотындылар. Хәтта Зөлфәт тә авызыннан теге ике чиста бармагын чыгарып, аның шешкән битенә төзәгән хәлдә пырых-пырых килә иде. Малайларның кулларына Тургай шоколадлы туңдырма тоттыргач, бөтенесе дәррәү тышка сибелделәр.

– Миннән көлгән буласыз. Мин бит шәһәрдә берүзем өч хулиганга каршы сугыштым, – диде Тургай, җитди итеп.

Малайларның телләре туңдырма ялаудан туктап калды. Рөстәмнең йөзенә мыскыллау галәмәте җәелә башлауга, ул берәр нәрсә әйткәнче, Тургай хәлне үзе төзәтергә булды:

– Юри генә әйттем. Кортлар миңа бал җыеп куйганнар. Шуны керттеләр.

– Нишләп күзеңә келттеләл соң? – диде Рөстәм, шоколады кабыгына агып чыккан туңдырмасын «р» хәрефен әйтә белми торган теле белән ялап.

– Шәһәрдә дә өч көн буе бал белән сыйладылар. Эчем бал белән тулы. Шуңа күрә күздән керттеләр.

– Ә мин сине төштә күрдем, – диде Зөлфәт.

– Ничек итеп?

– Син дә бармагыңны суырасың икән дип…

– Әйе, әйе, безгә сөйләде ул төшен, – диештеләр малайлар.

Зөлфәт аның кайтуы хөрмәтенә бармакларын авызыннан алып, рәхәтләнеп елмаеп җибәрде. Аның ике теше төшкән казнасы шкафның бәләкәй тартмасын алгач бушап калган урыны шикелле караңгыланып тора. Тургайның шул урынга ярашлы бәләкәй шакмак табып, шарт кына тыгып куясы килгән чаклары да була. Алай итсәң, бармак тыгар урын да калмас иде. Тик бу Тургайның эченнән көлеп уйлаган үз уе гына, Зөлфәт анда шакмак куйдырамы соң инде. Ни генә әйтсәң дә сагынган икән ул аларны. Бөтенесе дәррәү Бормалы буена йөгерделәр. Алар аннан урап кайтканда, кояш баеган иде инде. Өйдә Галимҗан абыйсы белән хатыны Нәбирә апа ашап-эчеп утыра иде. Галимҗан абыйсы Тургайны, муенына атландырып, өй уртасында зыр-зыр әйләндерде… Аннары Тургайны диванга утыртып, үзе аның каршына чүгәләде:

– Син үскәнсең бит, энекәем! Минем янда көтүлектә генә бәләкәй күренәсең икән бит!

– Шәһәрдә үстем мин, – дип көлде Тургай. – Әнә бит симерүдән күзләрем кысылып бетте.

– Иртәгә минем янга көтүлеккә төш, балык тотарбыз, – диде Галимҗан.

Тургайны тагын ул булып балык тотып күрсәтергә мәҗбүр иттеләр, Галимҗан абыйсы идәндә тәгәри-тәгәри көлде. Алар чыгып китеп, йокларга ятканда, күктә түп-түгәрәк ай йөзә иде инде. Аның тирә-ягына сибелгән йолдызлар туктаусыз Тургайга күз кысалар, гүя үзләре янына чакыралар. Чикерткәләр ничек матур сайрыйлар. Берсе башлый, икенчесе күтәреп ала, аннары әллә ничәсе берьюлы чекер-чекер килә, көмеш чалгыларын әллә кайрыйлар, әллә чүкиләр. Тургай шуларны тыңлый-тыңлый, тәрәзәгә килгән айны карап, ничек йоклап киткәнен дә сизмәде…




Ник сукты?


Тургай иртән уянуга шаккатты: уң як бите күпереп шешкән, ә уң күзе бөтенләй ябылып беткән! Кулы белән сыпырып-сыпырып карады – шоп-шома, кайнарланып тора. Ул сикереп торып көзге каршына килде һәм, үзенең танымаслык булып үзгәргән йөзен күргәч, тыела алмыйча кычкырып көлеп җибәрде. Әти-әниләре, әбисе белән бабасы кече якта чәй эчеп утыра иде, алар да аның йөзен күргәч елмаешып алдылар.





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=54117210) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



Ул – шук та, кирәк вакытта җитди дә, эчкерсез дә, сер дә саклый белә. Дусларын үз артыннан ияртерлек көчкә ия, тирә-яктагыларын сокландыра да. Тургай бүген, безнең арада яши. Аның тормышы, маҗаралары, кайвакыт хәл ителмәслек булып тоелган проблемалары сезгә таныштыр бәлки?

Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балалачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән танышыр.

Как скачать книгу - "Тургай" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Тургай" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Тургай", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Тургай»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Тургай" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *