Книга - Кырлай кызы Айсылу

a
A

Кырлай кызы Айсылу
Альберт Сафиулла улы Гаделшин


Әлеге китапка авторның төрле елларда язылган пьесалары һәм балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде.





Альберт Гадел

Кырлай кызы Айсылу. Пьесалар











ПЬЕСАЛАР











БӘХЕТ КӘРВАНЫ



Могҗизалы легенда ике күренештә


(Казанның 1000 еллыгына багышлана)


Катнашалар:



Солтанбәк – сәүдәгәр, 50–60 яшьләрдә.

Акъегет – Солтанбәк углы, 17 яшьтә.

Тимерҗан – кәрван сакчысы, 25–30 яшьләрдә.

Мәхмүт – кәрван башы, 55–60 яшьләрдә.

Афанасий – рус сәүдәгәре, 55–60 яшьләрдә.

Мөбарәк би – төрек сәүдәгәре, 50–60 яшьләрдә.

Сөрәнче – 20–25 яшьләрдә.

Олуг Мөхәммәд – Казан ханы, 55–60 яшьләрдә.

Хан сакчылары – 3–4 егет.

Игнат – Афанасий хезмәтчесе, 17–18 яшьләрдә.

Мифик образлар.

Казилә – яшь кыз, 16–17 яшьләрдә.

Аждаһа – Убырбикә – Елан тавы хуҗасы.

Әҗәл – Елан тавы һәм Яфан агачы сакчысы.

Еланнар – Җенбикәләр – 4–5 кыз.



Пролог



Май ае азаклары. Елан тавы итәгендәге аланлыкта кошлар сайрый. Еракта, тау башында, зур булмаган ялгыз агач үсеп утыра. Аның яфраклары, зөбәрҗәт ташларны хәтерләтеп, кояш нурларында җемелдиләр. Ул – Яфан агачы. Аның җимешләре дә таш кебек ялтырый, тик ул – агулы җимешләр.

Аланлыкта томан, яшен сугып сындырган черек агач янында еланнар… Елан-кызлар төрле «куркыныч» хәрәкәтләр ясап бииләр. Алар янына томан эченнән Аждаһа – Елан-хатын чыга, аның тирәсендә елан-кызлар бөтерелеп биешәләр дә томан эченә, черек агач артына кереп югалалар.

Сәхнә яктыра төшә, ак томаннар артыннан Казилә пәйда була, аның йөзендә шатлык, елмаю, ул аланда биеп, чәчәкләр җыеп күңел ача…

…Кинәт караңгылана төшә, шомлы музыка яңгырый, томан куера, агачлар арасыннан Кара көчләр, Аждаһа ярдәмчеләре пәйда булалар. Алар башлыклы кара плащлар кигәннәр. Казиләне әсиргә алып, төрле бию хәрәкәтләре ясыйлар. Аларга дүрт елан-кыз да кушыла. Казиләне уртага алып сихерли-ырымлыйлар, төрле хәрәкәтләр ясагач, Казилә кыр казына әверелә.

Кара көчләр, казны күтәреп, томан эченә кереп югалалар…

Тынлык урнаша. Тамаша залында Сөрәнче игълан ясый. Тантаналы музыка, фанфара тавышлары яңгырый…



БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Сөрәнче. Тыңлагыз, тыңлагыз! Мөхтәрәм җәмәгать, кунаклар, чит ил сәүдәгәрләре! Иртәгә Казансу белән Кара Итил кушылган болында ярминкә ачыла. Бөек ханыбыз Олуг Мөхәммәд һәммәгезне дә Бөтен җиһан ярминкәсенә чакыра.



Фанфара яңгырый, Сөрәнче китә. Лейтмотив музыка яңгырый, сәхнә тагы да яктыра төшә. Ат тояклары, арба шыгырдаган тавышлар ишетелә. Ерак илләрдән сәүдәгәрләр килә, алар төрле товарлар төялгән кәрваннарын ялга туктатырга уйлыйлар.

Аланга ике яшь егет йөгереп чыгалар. Алар тирәсендә елан-кызлар ыжлап, тешләрен күрсәтеп, тешләргә әзер булып чуалалар, кулларын сузып үреләләр…


Акъегет. Ай-яй-яй нинди матурлык. Тимерҗан, Тимерҗан, кара әле, кара нинди матур җирләр, таулар…

Тимерҗан. Чынлап та-а-а… Минем бу җирләрнең матурлыгы хакында ишеткәнем бар иде. Ә теге нинди тау икән? Бигрәк матур.



Акъегетнең әтисе сәүдәгәр Солтанбәк керә. Ул да матурлыкка соклана.


Солтанбәк. Матур, бик матур җирләр. Ә ул, Тимерҗан батыр, Елан тавы дип атала. Бу тирәдә еланнар бик күп, шуңа күрә дә аңа «Елан тавы» дип кушамат биргәннәр.



Алар тирәсендә елан-кызлар төрле хәрәкәтләр ясап йөриләр дә черек агач артына кереп югалалар.


Акъегет. Әти, әйдәгез, шушында кунабыз, атлар, дөяләр дә ял итәр, тәмле үләннәр ашарлар.

Тимерҗан. Әйе, монда үлән җитәрлек.

Солтанбәк (шаяртып). Еланнардан курыкмассызмы соң?

Тимерҗан. Солтанбәк ага, безне кимсетәсез. Әллә без куркак егетләргә охшаганмы? (Шаяртып.) Акъегет, әнә, әнә елан ята…



Акъегет, куркып, басып торган җирендә сикеренә. Барысы да көлешәләр.


Акъегет. Әти, син мине гел бала-чага итәсең. Ну-у, кара аны, Тимерҗан, күрмәгәнеңне күрсәтәм…



Шаярып, көрәшеп тә алалар.


Солтанбәк. Зур инде, зур егет булдың, улым. (Кәрванга карап.) Әй Мәхмүт, Мәхмүт, кәрванны туктат, шушы гүзәллектә кунарбыз, рәхәтләнеп табигать кочагында йокларбыз.

Мәхмүт тавышы. Ярар, ярар, Солтанбәк бай.

Әй егетләр! Кәрванны туктатыгыз! Атларны, дөяләрне тугарыгыз, учаклар ягыгыз, шушы җирдә кунабыз!

Тимерҗан. Солтанбәк ага, без дә учак ягыйкмы?

Акъегет. Нәрсә сорап торасың, ягабыз инде, ягабыз. Әти, әнә шунда ягыйкмы?

Солтанбәк. Ягыгыз, ягыгыз, черкиләр төтенне яратмыйлар. Учак янында күңеллерәк булыр, вакыт та тизрәк узар.

Акъегет (тау башында үсеп утырган агачка игътибар итеп). Әти, Тимерҗан, карагыз әле, әнә теге тау башына! Берәр нәрсә күрәсезме?

Тимерҗан. Нәрсә? Анда бер кечкенә агач үсеп утыра, ә тирә-якта куаклык, әнә тегендәрәк тирән чокыр башлана.

Акъегет. Яхшылабрак карагыз әле, ул агачның яфраклары ничек ялтырыйлар…

Тимерҗан. Акъегет, сиңа гына шулай күренә. Җилдән агач яфраклары селкенә дә, кояш нурлары шулай ялтырыйлар.

Акъегет. Җилдән барлык агачлар да селкенәләр, ә яфраклары алай ялтырамыйлар бит.

Солтанбәк. Миңа бала вакытта әбием Яфан агачы турында кыйсса сөйләгән иде. Ул агач кешеләр өчен бик зарарлы икән. Шул агачның җимешләре акылдан яздыра, ди. Ә яфраклары көнен, төнен зөбәрҗәт таш кебек янып тора икән. Менә шул агач тирәсенә төрле хәшәрәт җен-пәриләр җыела, ди.

Тимерҗан. Акъегет, караңгы төшкәнче, әйдә, коры-сары җыеп килик, учаксыз калабыз бит.

Солтанбәк. Учак янында тәмләп чәй эчәсегез килсә – ашыгыгыз!

Акъегет. Без әзер…

Тимерҗан. Әйдә, әйдә, киттек!



Акъегет белән Тимерҗан коры куаклар җыярга чыгып китәләр. Кәрван башы Мәхмүт керә. Кулында камчы, билендә кылыч.


Мәхмүт. Солтанбәк бай, боерыгың үтәлде. Әнә-ә тегендә учаклар ягалар, ашап-эчеп алгач, кичке намазны укырбыз, Алла боерса.

Солтанбәк. Мәхмүт туган, кара аны, сак бул, барысына да күз-колак бул! Үзең беләсең, безнең кәрванга чит кабиләләр дә кушылдылар… Явыз кешеләрдән Алла сакласын! Амин, амин!



Икесе дә битләрен сыпыралар.


Мәхмүт. Амин, амин! Ходай Тәгаләм, үзең сакла!

Солтанбәк бай, ярминкәнең кайда буласын беләсеңдер бит?

Солтанбәк. Әйтүләре буенча Казансу белән Кара Итил кушылган болынлыкта, хан Олуг Мөхәммәднең гаскәрләре сугыш уены уйный торган җирдә диделәр.

Мәхмүт. Әйе, Солтанбәк бай, шуны әйтәсем килә: Олуг Мөхәммәд хан югалып калмады. Бөек Болгар шәһәре тар-мар ителгәнгә күпме вакыт үтте? Нинди гүзәл, алтын каладан хәрабәләр генә калды. Ә менә Олуг Мөхәммәд халыкны күтәрә, әнә бит никадәр бай сәүдәгәрләрне төрле илләрдән ярминкәгә чакырткан.

Солтанбәк. Әйе, Мәхмүт туган, дөрес сөйлисең, Олуг Мөхәммәд халык өчен бик зур эшләр эшли. Әйтүләре буенча яңа кала Бөек Болгардан бер дә ким булмас диләр.



Мәхмүт кереп китә. Коры куаклар күтәреп, Акъегет белән Тимерҗан керәләр.


Менә бу егетләрчә, бик тиз коры-сары җыйдыгыз.

Акъегет. Әти, кайда учак ягыйк?

Солтанбәк. Кайда телисез шунда ягыгыз. Кәрванны сезгә сакларга, төрле яклап күзәтерлек булсын. Сакланганны Алла саклармын дигән. Ярый, мин киттем, барын да күзләп чыгарга кирәк.



Солтанбәк кереп китә, кемгәдер кисәтү ясый, кемнедер мактый. Егетләр учак ягалар, төтен тарала…


Тимерҗан. Акъегет, әтиеңне, Солтанбәк аганы әйтәм, акыллы, гадел кеше. Мин аны бик хөрмәт итәм.



Акъегет Тимерҗанның артыннан кочаклап ала, кинжалын ялтыратып, куркыткан булып шаяра.


Акъегет. Ә мине хөрмәт итмисеңме?



Тимерҗан шаяруга кушыла, курыккан була.


Тимерҗан. Синеме? Хөрмәт итә-әм, итә-әм, әнә, әнә теге куаклар артында юлбасарлар утыралар…



Акъегет дикъкатен югалткан арада, аны Тимерҗан бөтереп алып җиргә сала. Алар шулай шаярып көрәшәләр.


Акъегет. Мин шаярдым гына, Тимерҗан. Син бик тугрылыклы, ярдәмчел егет. Камчы белән бик оста сугышасың.

Тимерҗан. Мин бит сакчы, яхшы сугыша белергә тиеш. Кәрванның иминлегенә җавап бирүче.

Акъегет (тау башында үсеп утырган матур Яфан агачына игътибар итеп). Кара әле, Тимерҗан, әнә теге тау башында үсеп утырган агач Яфан агачымы икән?

Тимерҗан. Бер Алла гына белә. Бәлкем, шул агачтыр, йә юеш яфраклар шулай кояш нурларында ялтырыйлардыр.

Акъегет. Ә нишләп соң бүтән агачлар, куаклар шулай ялтырамыйлар? Юк-юк, монда ниндидер сер бар.

Тимерҗан. Башыңны катырма. Кичке ашны ашыйбыз да намаз укыйбыз.

Акъегет. Намазны мин, таң атканчы, йөз мәртәбә укый алам. Ә иртәгә ул агач шул тау башында кала. Тимерҗан, мин тиз генә шул агачны карап килим әле.

Тимерҗан (юлына каршы төшеп). Юк-юк, Акъегет, үзеңне генә беркая да җибәрмим. Солтанбәк агага нәрсә диярмен.

Акъегет. Бер сүз дә әйтмәссең. Үземне генә яклый алырмын, менә бит нинди хәнҗәрем бар. (Уйланып.) Алайса, син мине юкка гына сугыш уеннарына өйрәтәсең, ә?

Тимерҗан. Ярар инде, ярар, бар. Кара аны, озаклама, үзеңне эзләтмә! Еланнардан саклан, юкка гына Елан тавы димәгәннәр…

Акъегет. Ярар, Тимерҗан, мин бик сак булырмын, тау мәчесе – селәүсен кебек.



Йөгереп чыгып китә.


Тимерҗан. Әле һаман балалыгыннан чыгып җитә алмый. Нәрсә югалткан ул тауда? Ярар, үсә-үсә, акыл керер әле.



Учак янына утыра, кылычын барлап кайраган була, җырлый.


Сандугачым, сайра, сайра,
Сайрасаң үзеңә файда,
Әгәр белсәң әйтеп сайра,
Минем сөйгәнем кайда?

Сандугачым сайрады да
Оясына кермәде;
Ашкынды яшь йөрәккәем,
Ни күрәсен белмәде.



Куаклар арасыннан кыштырдаган тавыш ишетеп, Тимерҗан черек агач янына куйган арба артына яшеренә. Аланлыкка яшь кенә рус егете керә, ул – сәүдәгәр Афанасийның ялчысы Игнат, тирә-ягына карана, беркемне дә күрмәгәч, аваз сала.


Игнат. Әй-й, кем бар?



Качкан җиреннән, кылычын әзер тотып, Тимерҗан атылып чыга. Игнат куркуыннан абынып егыла.


Үтермә мине, үтермә… Мин явыз кеше түгел, сәүдәгәр Афанасийның ялчысы Игнат булам.



Тимерҗан, үз «батырлыгыннан» ләззәт табып, елмаеп, кылычын кынысына тыгып куя һәм исәнләшергә кулын суза.


Тимерҗан. Исәнме, Игнат. Ә мин Тимерҗан булам.

Игнат. Без дә ярминкәгә килдек, әнә Кара Итилдә җилкәнле дүрт көймәбез тора.

Тимерҗан. Хәзер Солтанбәк аганы чакырам. Шушында гына тор.

Игнат. Ярар, ярар, шушында гына торырмын.



Тимерҗан чыгып китә.


Афанасий дәдәй, Афанасий дәдәй, бирегә кил әле…



Афанасий килмәгәч, Игнат ашыгып чыгып китә. Кәрван яныннан Тимерҗан белән Солтанбәк керәләр.


Солтанбәк. Кая кунакларың, Тимерҗан?

Тимерҗан. Әле менә шушында гына иде ул малай. (Күреп ала.) Әнә, әнә килделәр.



Идел ягыннан Игнатка ияреп, Афанасий керә. Ул сак кына, исәнләшеп, башын ия.


Афанасий. Исәнме, хөрмәтле бәк! Саулык-сәламәтлек телим үзеңә, кабиләңә, мал-туарыңа!

Солтанбәк. Рәхмәт, чит ил кешесе. Үзеңә дә арулык телим. Кем буласың, кая сәфәр тотасың?

Афанасий. Мин Псков җирләреннән, Афанасий Знатный дигән сәүдәгәр. Болгар ханы Олуг Мөхәммәд чакыруы буенча ярминкәгә юл тотабыз. Менә исеме сугылган хан ярлыгы.



Күкрәгенә эленгән алтын йөгерткән ярлыгын күрсәтә. Солтанбәк тә ярлыгын күрсәтеп чагыштыра. Кул кысышалар. Тимерҗан белән Игнат чыгып китәләр.


Солтанбәк. Мин кыпчак җирендәге Сарайчык шәһәре сәүдәгәре булам. Минем кәрван да Олуг Мөхәммәд чакырган ярминкәгә юл тота. Ә синең кәрваның кая, хөрмәтле Афанасий Знатный?

Афанасий. Минем кәрван, Солтанбәк әфәнде, әнә Кара Итил яры буенда җилкәнле дүрт корабыбыз тора. Бал, балавыз, җитен тукымасы, төрле тозланган ризыклар алып киләбез.

Солтанбәк. Бал, балавыз, җитен бик яхшы. Балавыздан яхшы шәм була, җитеннән менә дигән тукыма ясыйлар. Ә мин төрле хуш исле тәмләткечләр, сафьян тиредән тегелгән читекләр, болгар күн итекләре алып киләм. Товарларны алучылар булыр дип өмет итәм.

Афанасий. Һи-и, Солтанбәк әфәнде, мондый товарга ия тиз табылыр. Менә мин, үзем, йөз пар болгар күн итеге алам. Пскау халкы аларны ярата, тузмас итек бит, бик яхшы тегәләр.

Солтанбәк (улының юклыгын күреп). Тимерҗан, Тимерҗан, дим, Акъегет кая?



Йөгереп, Тимерҗан белән Игнат керә.


Тимерҗан. Солтанбәк ага, Акъегет әнә, әнә тегендә генә җир җиләге ашап йөри, ахрысы…

Солтанбәк. Мөхтәрәм Афанасий Знатный, кичке ашка чакырам. Синең кебек кунакны сыйларга сарык итеннән бишбармак, шашлык, яңа җиткән кымыз да бар.

Афанасий. Рәхмәт, рәхмәт, Солтанбәк әфәнде, чакыруыңа. Мине югалтканнардыр, эзли башларлар. Әле ярминкәдә бер-беребезне сыйларга өлгерербез.

Солтанбәк. Иншалла, иншалла, хөрмәтле Афанасий.

Афанасий. Сау булыгыз, кунарга яхшы урын сайлагансыз.

Солтанбәк. Хуш, хуш, хөрмәтле кунак. Сезгә дә тыныч йокы. Алла боерса, ярминкәдә очрашырбыз.



Тимерҗан кунакларны озатып китә. Солтанбәк үзе генә кала, уйлана.


Әйе, кунар җиребез уңайлы, тик шулай да сак булырга кирәк.



Ерактан Тимерҗан тавышы ишетелә.


Тимерҗан тавышы. Акъегет, Акъегет, син кайда-а-а?



Солтанбәк китәргә җыенганда, Акъегет килеп чыга, култыгына, кочаклап, кыр казы тоткан. Аның артыннан Тимерҗан да керә.


Акъегет. Әти, әти, кара әле, менә нәрсә таптым.



Казны җиргә куеп карыйлар.


Солтанбәк. Кая әле, кая, нәрсә таптың икән.

Акъегет. Әнә теге тау итәгеннән таптым. Канаты яраланган, оча алмый. Ярый әле, төлке тотмаган үзен, каурыйлары гына калыр иде.

Солтанбәк (дикъкатьләп казны карап). Беләсезме нәрсә, егетләр… Бу бит гади генә кыр казы түгел. Башындагы калфагына карагыз әле, хан таҗы кебек. Бу – ниндидер серле тамга.

Тимерҗан. Мин дә шулай дип уйлыйм, Солтанбәк ага, юкка гына түгелдер, гади казларның мондый калфаклары булмый.

Акъегет. Миңа барыбер, гади генә кыр казы булса да кызганыч. Мин аны дәвалыйм, көзгә кадәр терелеп, иптәшләре белән көн якка очып китәр.

Солтанбәк. Улым, беренче арбадагы сандыкта кечкенә матур тартма булыр. Бохара осталары эшләгән, менә шунда, шешәдә, бәлзәм булыр, алып кил әле шуны.



Акъегет йомыш үтәргә чыгып китә.


Тимерҗан, хәтереңдәме Бохарадагы Абдуллаҗан дигән мулла? Бөтен дөньяга танылган, Тянь-Шань тауларыннан, тау бәлзәме җыеп, төрле чирдән дәвалый иде. Әтисе Аксак Тимер ханда табиб булып хезмәт иткән, хан аны үзе белән сугышларга ала торган була.



Матур тартма тотып, Акъегет керә.


Акъегет. Әти, менә шушымы? Аны ачып булмый, бик хәйләле йозагы бар икән.



Солтанбәк тартманың бер «серле» җиренә баса, музыка яңгырый, тартма ачыла. Кечкенә шешәдән мамыкка бәлзәм тамызып, казның канатына сөртә дә тартманы җыеп куя.


Солтанбәк. Менә булды да. Бер-ике көннән терелеп тә китәр. Ашарына, эчәренә бирегез. Ярый, мин киттем, кичке намазга әзерләнәсе бар.



Солтанбәк чыгып китә. Акъегет казны, җиләненә төреп, арба артына илтеп куя.


Тимерҗан. Хәзер никадәр мәшәкать була инде. Менә син әйт, ул казга ашарына нәрсә бирерсең? Белгәнемчә, казлар шашлык ашамыйлар, кымыз эчмиләр…

Акъегет. Борчылма, мин аңа суда җебетеп көлчә бирәм. Мескен каз, шулкадәр курыккан. Кем аны яралады икән?

Тимерҗан. Төлкедер.

Акъегет. Ю-юк, төлке булса исән калдырмас иде. Минемчә, кемдер суккан аңа.

Тимерҗан. Казга сугарга ничек кешенең кулы күтәрелсен? (Учакны күреп.) Кара, учак сүнә язган бит.



Утын өстәп, учакны яңарталар. Акъегет казны карарга чыгып китә. Кәрван башы Мәхмүт керә.


Мәхмүт. Акъегет кая?

Тимерҗан. Тау итәгеннән яраланган кыр казы тапкан да шуны дәвалап йөри.

Мәхмүт. Кирәк бит, кыр казын кызганган. Бу баланың йөрәге саф, күңеле изге, аннан яхшы хуҗа-сәүдәгәр чыгачак. Бер дә әтисеннән ким булмас.



Акъегет кереп, яннарына килеп утыра.


Егетләр, кичке намазга вакыт җитте, кичке ашны соңынтын ашарбыз. Өченче чатырда пешекче Биктаһир бишбармак әзерләгән.

Тимерҗан. Мәхмүт абзый, хәзер учакка бераз утын өстибез дә киләбез.



Мәхмүт чыгып китә. Тимерҗан белән Акъегет, учакка утын өстәп, кичке намазга юнәләләр. Елан кызлары черек, сынык агач артыннан чыгып бөтереләләр. Акъегеткә аяк чалалар, ул егыла яза. Нәрсәгә абынганын аңламый, чыгып китә. Шомлы музыка көчәя, аланга томан җәелә. Елан кызлары биюенә Аждаһа да кушыла, алар төрле катлаулы, еланнарга хас мәкерле бию хәрәкәтләре ясыйлар.

Аланга егетләрнең кичке аштан соң килүләрен күреп, биюләрен туктатып, агачлар артына кереп качышалар.

Акъегет белән Тимерҗан керәләр. Алар югында елан кызлары учакны сүндерәләр. Егетләр, үзләре белән зур чәйнек һәм кәсәләр алып чыгып, учак янында чәй эчәргә ниятлиләр. Учакны тергезеп җибәрәләр.


Тимерҗан. Пешекче Биктаһирны әйтәм, шулкадәр тәмле пешергән, кулдагы ун бармакны да ялатты, хе-хе-хе. (Көлә.) Әйе, чәйне рәхәтләнеп учак янында эчәрбез, вакыт та тизрәк узар.

Акъегет. Учак сүнеп беткән бит, утын өстәргә кирәк.



Учакка утын өстәп, утны көйрәтәләр, сузылып яткан бүрәнәгә утырып чәй эчәләр.


Тимерҗан. Ну пешекче Биктаһир оста да инде. Кара, ничек тәмле итеп кытайның яшел чәен пешергән. (Ләззәтләнеп эчә.) Э-э-эх, нинди хуш исле, яшел чәй бик файдалы, диләр, бигрәк тә баш миенең зиһенен арттыра икән. Кытайлар белеп яшел чәй эчәләр.

Акъегет (үртәп). Кытайлар шуңа күрә дә синнән акыллыраклар.



Шаярып, урыннан сикереп тора.


Тимерҗан. Нәрсә-ә? Мин җүләрмени? Хәзер мин сиңа кытайча күрмәгәнеңне күрсәтәм.



Акъегет, арбадан ике озын таяк алып, берсен Тимерҗанга ыргыта. Алар кытай монахлары сугышуы уеныннан үрнәк күнегүләр ясап көрәшәләр дә, арып, яңадан чәй эчәргә утыралар.


Акъегет. Әйдә, кытайларча чәй эчәбез!

Тимерҗан. Ничек итеп, аларның чәй эчкәннәрен минем күргәнем юк.



Кытай музыкасы яңгырый, черек агач артыннан елан-кызлар чыгып, егетләр арасына кереп, аларны назлап чәй эчерәләр. Куллары белән ишарәләп, кытай милли бию хәрәкәтләре ясыйлар да яңадан томан эченә кереп югалалар. Егетләр уянып киткән кебек булалар.


Тимерҗан. Кытайча чәй эчү бик сәер икән. Менә шуңа күрә күбрәк яшел чәй эчәргә кирәк, акыл иясе Конфуций кебек зиһенле булырсың.

Акъегет. Каян беләсең син ул Конфусины?

Тимерҗан. Конфуцийнымы? Дөрес, мин аны үзем күрә алмадым, чөнки ул мин туганчы мең ел элек яшәгән булган, мине көтмичә киткән.

Акъегет. Ха-ха-ха, аз гына соңга калгансың… ул да үләргә ашыккан.



Егетләр көлешәләр. Кәрван башы Мәхмүт керә. Егетләр янына утыра. Акъегет, аны хөрмәт итеп, кәсәгә чәй салып бирә.


Мәхмүт. Рәхмәт, рәхмәт, Акъегет. Мин әйтәм, тукта әле, яшьләр янына барыйм, сез монда мәзәк табып рәхәтләнеп көлешәсез. (Ләззәтләнеп чәй эчә, агач төбенә күчеп утыра.) Кытай чәе һәрвакытта үзенең хуш исе белән аерылып тора иде.

Акъегет. Ха-ха-ха, Мәхмүт ага, әле без дә шул турыда сөйләшә идек.



Бергәләп көлешәләр.


Акъегет. Мәхмүт ага, ул кытайлар ефәк җепләрне ничек ясыйлар икән? Әнә бит нинди матур тукымалар тукыйлар.



Мәхмүт тәмләп чәен кабып куя, егетләр аңа якынрак утырып тыңлыйлар.


Мәхмүт. Ул турыда, егетләр, күп гасырлар буена беркем дә белмәгән. Кытайлылар үзләренең ефәк товарларын бик каты сер итеп саклаганнар. Серне ачкан кешене үлем җәзасы көткән. Хәзер инде, билгеле, күп кенә халыклар серенә төшенгәннәр, үзләре ефәк тукыйлар. Ниндидер тут дигән агачта суалчан-кортлар үрчи икән. Ул ефәк корты дип атала. Менә шул кортлар, үзләренә оя ясап, авызларыннан чыккан пәрәвез җепләре белән, урап, ефәк җеп ясыйлар икән. Мескен кортлар нинди затлы җеп ясаганнарын үзләре дә белмиләр. Шул ефәк корты ояларының җепләрен сүтәләр дә ефәк тукыма ясыйлар икән. Менә шулай, егетләр.

Акъегет. Кирәк бит, ә. Ничек гади генә, ә үзе – шул ук вакытта бик зур зирәклек тә.

Тимерҗан. Әйттем бит, кытайлар юкка гына яшел чәй эчмиләр дип. (Көлә. Аңа кушылып, барысы да көлешәләр.)

Акъегет. Мәхмүт ага, менә сез күп яшәгән, күп күргән дигәндәй, берәр тарих кыйссасы сөйләгез әле.

Мәхмүт. Аллага шөкер, күпне күрергә насыйп булды. Без синең атаң белән әле балалар гына идек, шулай булса да ул баһадирның исеме әле дә хәтердә.

Акъегет. Кем ул, Мәхмүт ага?

Мәхмүт. Һи-и, аның исемен ишеткән халык куркуыннан калтырап кала иде. Аның исеме – Аксак Тимер Булат хан. Ул ярты дөньяны сугышып яулап алган була. Үзен беркем дә җиңә алмый.

Тимерҗан. Мәхмүт ага, менә мин һич тә аңламыйм, Алтын Урда нинди зур дәүләт була. Кинәттән шул дәүләтнең хөкемдарлары бер-бере белән сугыша башлыйлар. Чыңгыз хан төзегән иксез-чиксез дәүләтне таркаталар.

Мәхмүт. Шундый зур дәүләт белән хакимлек итү катлаулы ул, Тимерҗан туган. Алланың рәхмәте белән дөнья гел үзгәреп тора бит. Менә шул Аксак Тимер Булат үлгәннән соң, безнең якташ Идегәй күтәрелеп чыга. Идегәй ул үзе дә Аксак Тимер ханга гаскәр башы булып хезмәт иткән. Ул Болгар илен, Бөек алтын Болгар шәһәрен саклап калырга тырыша. Барыбер Аксак Тимер хан шәһри Болгарны талый, җимерә.

Әмир Идегәй, Тимер ханнан киткәч, Болгар ханлыгын торгызмакчы була, әмма хан яклылар Идегәйне үтерәләр. Шуннан соң күп вакытлар уза, менә хәзер хан Олуг Мөхәммәд яңа дәүләт төзергә ниятли. Иске Казансу кирмәнен яңа шәһәр итеп төзи башлый. Ул инде яңа дәүләтнең яңа баш каласы булачак. Менә шул уңайдан хан Олуг Мөхәммәд ярминкәгә бөтен Алтын Урда халкын, чит дәүләт сәүдәгәрләрен дә чакыра.

Акъегет. Төркиядән дә сәүдәгәрләр булачакмы?

Мәхмүт. Әлбәттә. Аларга да үзләренең товарларын сатарга кирәк бит. Мондый зур ярминкәдә, аз гына тәвәккәлләсәң сәүдәгәрләргә байлык чишмә кебек үзе агып керә. Ярар, йокларга вакыт. Ә сез, егетләр, сак булыгыз! Ярминкә алдыннан төрле хәлләр булуы мөмкин. Явыз кешеләр малыңны гына түгел, җаныңны да алырлар. Кәрванны саклагыз, кулыгыздан кылыч төшмәсен! Андый-мондый хәл булса, тфү-тфү, Алла сакласын! Каравыл күтәрегез, мин беренче арбада булырмын.



Мәхмүт чыгып китә.


Тимерҗан. Мәхмүт ага, борчылма, черем дә итмәбез.

Акъегет. Карап килим әле, анда кыр казы ничек икән?

Тимерҗан. Йоклый торгандыр. Бәлзәм яхшы ярдәм итә, тиз терелер.



Акъегет казны барлап килә.


Акъегет. Башын канат астына тыккан да йоклаган. Терелә торгандыр.



Егетләр, утырып, чәй эчәләр.


Акъегет. Тимерҗан, яңа кала ничек дип аталыр икән?

Тимерҗан. Белмим. Ул кала Казансу Итилгә кушылган җирдә булачак, ди.

Акъегет. Нәрсә, ул яңа дәүләтнең башкаласы булачакмы икән?

Тимерҗан. Алла кушса – булыр да.

Акъегет. Зәвыклы, безнең күз алдында яңа кала салына. Ул кала һәрвакытта шатлыклы, бәхетле, туклыклы булсын иде.

Тимерҗан (көлә). Туклыклы булсын иде дисеңме? Ә син беләсеңме кайда туклыклы?

Акъегет. Ю-юк.

Тимерҗан. Ә мин беләм.

Акъегет. Йә, әйт, кайда?

Тимерҗан. Казан янында. Казанда нәрсәдер пешә, кайный… тамак та тук була.

Акъегет. Нәрсә, әллә Казан дип исем бирерләрме?

Тимерҗан. Алай дисәң дә була. (Көлешәләр.)



Куаклар артыннан кыштырдаган тавышлар ишетелә. Егетләр кылычларын әзер тотып, сикерешеп торалар.

Аждаһа керә, аның тирәсендә елан кызлары бөтереләләр.


Тимерҗан. Тукта, кем килә?

Аждаһа. Бу мин, мин – Алла бәндәсе, мескен карчыкка хәер бирегезче!

Тимерҗан. Төнлә каян килеп чыктың, Алла бәндәсе? Бу якларда, белгәнемчә, христианнар яшәми бугай.

Аждаһа. Мин христиан да, мөселман да түгелмен, мин – Алла бәндәсе.



Тимерҗан белән Акъегет, карчыкка хәер бирергә дип, чәй эчеп утырган җиргә киләләр. Көлчә алып кисәләр, Аждаһа черек агач артына яшеренеп өлгерә. Елан-кызлар, төрле хәрәкәтләр ясап, егетләрнең дикъкатен үзләренә җәлеп иткәндә, Аждаһа чәйнеккә йокы үләне салып өлгерә.


Акъегет. Әби, әби, син кая, сиңа менә тәмле көлчә, әйдә, безнең белән чәй эч!

Тимерҗан. Әйдә, әйдә, әби, безнең белән чәй эч!

Аждаһа. Рәхмәт, рәхмәт хәерегезгә.



Ашыгып чыгып китә, елан-кызлар да юкка чыгалар.


Тимерҗан. Ниндидер сәер карчык. Үзе безнеңчә сөйләшә.

Акъегет. Адашкандыр. Караңгыда безнең учак утын күреп килгәндер.



Егетләр учак янына утырып чәй эчәләр. Чәйнеккә салган йокы үләне тәэсир итә башлый.


Тимерҗан. Әллә ничек, йокы килә башлады. Әллә ардырган инде.

Акъегет. Минем дә бик йоклыйсым килә башлады.

Тимерҗан. Кара әле, Акъегет, башта син йоклап ал, аннары мин бераз черем итәрмен. Кара аны, кинәт уятсам, куркып кычкырма, бөтен кәрванны уятырсың.

Акъегет. Ярар, ярар, уф, шулкадәр йоклыйсы килә-ә-ә.



Авызын ачып исни, бисмилла әйтеп, арбага барып ята. Тимерҗан йокыга бирешмәскә теләп, төрле хәрәкәтләр ясап, учак янына утыра, борын астыннан ниндидер җыр көйләп утыра да йоклап та китә.

Сихри музыка яңгырый, томан тарала, агачлар арасыннан елан-кызлар белән Аждаһа керә. Еланнарга Аждаһа нәрсә эшләргә кирәген алдан ук әйтеп куйган. Ике елан-кыз Тимерҗанны чишендерәләр, күлмәген, җиләнен, баш киемен салдырып, төреп, каз урынына яшерәләр. Аждаһа кыр казын урлап алып китә. Калган елан-кызлар Акъегетне, сихерләп, арбадан торгызалар да җиргә яткыралар. Бераз аны җирдә тәгәрәтеп уйнагач, ул, тәгәрәп, черек агач янына якынлаша, һәм аны, сихерләп, һавага күтәрәләр. (Бу – иллюзион трюк.)

Черек агач кәүсәсенә (эченә) махсус күтәрткеч ясала. Ул күтәрткеч бик яхшылап яшерелгән (маскировать ителә). Агач кайрысыннан, үрмәләп үскән үләннәрдән аерырлык булмый. Тамашачыларга Акъегет һавада йоклап яткан кебек күренә. Елан-кызлар сихерли башлау белән, Яфан агачы сакчысы – явыз Әҗәл, – кылычын болгый-болгый, атылып керә. Сәхнә алдына килеп шатланып җырлый.


Әҗәл.

Елан тауның башларында
Үсә Яфан агачы.
Шул агачны саклый-саклый
Уза яшьлек заманы.

Әҗәл бит ул – үлем дигән
Куркыныч сүз, башкисәр.
Шуңа күрә курка миннән
Хан-түрәләр, җанварлар.

Курыкмыйбыз, дип мактаналар
Менә шушы малай-шалай.
Хәзер башлары тәгәрәр,
Тау башыннан карбыздай!..



Әҗәл, җырын тәмамлап, йоклап яткан егетләрнең башларын чабарга кылычын күтәрә… шулвакытта кәрванның таң әтәчләре кычкырып, егетләрне үлемнән коткара. Ә Әҗәл, сихри көчен югалтып, елан-кызлар белән черек агач кәүсәсенә кереп югала.

Тимерҗан, уянып, сикереп тора. Аптырап, як-ягына карана. Акъегет җирдә йоклап ята.


Тимерҗан. Акъегет, Акъегет, тор, таң ата, әнә кәрван әтәче кычкырды.

Акъегет (көчкә уянып). Күрәм, күрәм таң атканын. (Утырган җирендә гаҗәпләнеп тора.) Тимерҗан, син нигә мине арбадан төртеп төшердең?

Тимерҗан (башын тотып). У-у-у, башкаем, башкаем чатный… Кем төртеп төшерсен… кичтән ничек яттың, шул көе, таң атканчы, арбада гырладың.

Акъегет (торып, өс-башын кагып). Сәер… кичтән арбага яттым, иртән уянсам, җирдә ятам. Нигә чишендең? Иртән салкынча бит.

Тимерҗан (киемен эзләп). Нинди салкын булсын, эсседән бөтен тәнем яна. Төне буе күземне дә йоммыйча, әнә шул бүрәнәдә утырдым… Нишләптер, баш әйләнеп китте дә егылдым… уянып китсәм… тфү-тфү, сикереп тордым дип әйтмәкче идем, күрәм, чишенгәнмен, күлмәксез басып торам. Әйттем бит, монда ниндидер сихри сер бар дип! Юкка гына бу җиргә Елан тавы димәгәннәр. Шуңа күрә дә төрле ямьсез төшләр керә.

Акъегет. Ә мин төшемдә очып йөрдем дә җиргә егылып төштем. Ян-якларым авыртты.

Тимерҗан (көлеп). Ха-ха-ха, очып йөрдем дисең. Кичтән ничек яттың, шул көе таң атканчы гырладың.



Кәрван ягыннан Мәхмүт тавышы ишетелә.


Мәхмүт тавышы. Туганнар, мөэмин-мөселманнар, сәүдәгәрләр, уяныгыз, безне юл көтә!

Акъегет. Тордык инде, тордык.



Тимерҗан киемен эзләп йөри, ниһаять, таба, киенә. Солтанбәк керә.


Солтанбәк. Хәерле иртә, егетләр! Ну, ничек кәрванны сакладыгыз!



Егетләр исәнләшәләр.


Тимерҗан. Хәерле иртә, Солтанбәк ага, Аллага шөкер, кәрванда барысы да исән-сау.

Солтанбәк. Бик яхшы, бик яхшы, алайса, юлга, ярминкәгә!

Акъегет. Әти, мин хәзер, кыр казын гына алам да беренче арбага утырырмын.

Солтанбәк. Улым, син инде егет булып үсеп җиттең, ә үзеңдә һаман да балалык. Ярар, бар, алып кил казыңны. Бик артта калмагыз!



Акъегет йөгереп чыгып китә.


Тимерҗан, күз-колак бул, әле аннан балалык чыгып бетмәгән. Соңгы арбада барырсыз.

Тимерҗан. Солтанбәк ага, борчылма, без – аның белән ахирәт дуслар, ул минсез беркая аяк та атламый.

Солтанбәк. Ярар, алайса, бик яхшы. Дуслык хисе – зур хәзинә ул. Безне куып җитәрсез.



Солтанбәк чыгып китә. Акъегет кәефсезләнеп йөгереп керә.


Акъегет. Тимерҗан, күрмәдеңме? Каз кая киткән…

Тимерҗан (аптырап). Кичен генә шунда иде бит. Бәлкем, ул терелеп очып киткәндер. Ярар, борчылма, юлга чыгарга кирәк, әнә кәрван кузгалды инде. Әйдә, киттек!

Акъегет. Тимерҗан, тагын бер мәртәбә әнә теге чокырларны, куакларны карап чыгам да сезне куып җитәрмен, бар, кәрванны калдырма.

Тимерҗан. Акъегет, кара аны, юлны белмисең, адаша күрмә. Ул-бу булса кычкыр!

Акъегет. Ха-ха-ха, булган ди. Көпә-көндез нәрсә булсын.



Тимерҗан чыгып китә.


Чынлап та, ул кыр казы терелде микән? Терелсә, минем җиләндә утырмас инде. Ә күргән төшне ничек юрарга? Монда ниндидер сер бар. Күңел дә, ничектер, борчулы. Тагын бер карап чыгыйм әле.



Акъегет куаклыкка таба юнәлә, аның каршына, җир астыннан үсеп чыккандай, Аждаһа килеп чыга, явыз итеп көлә. Егет куркып кала.


Аждаһа. Ха-ха-ха, казны югалттыңмы әллә, егет?

Акъегет. Әби, кич белән сез хәер сорап килгән идегез бит. Әйе, әйе, менә мин сезне төшемдә күрдем, кыр казын сез генә урладыгыз.

Аждаһа. Хе-хе-хе, ул төш күргән, имеш… Елан тавы итәгендә йокласаң, әллә нинди төшләр дә күрерсең. Бар, бар, юлыңда бул.

Акъегет. Менә хәзер аңладым, бөтен явызлыкны сез эшләгәнсез икән. Кыр казын тапмыйча, беркая да китмим.



Черек агач кәүсәсе артыннан, атылып, Әҗәл чыга. Кулында кылыч.


Әҗәл. Ха-ха-ха, беркая да китмәсәң, ул вакытта мәңгегә шушында калырсың.



Әҗәл, кылычын оста селкеп, төрле сугыш алымнары күрсәтеп, Акъегеткә һөҗүм итә башлый.

Алар шулай озак кына алышканнан соң, Әҗәл Акъегетнең кылычын сугып төшерә. Егет камчысы белән генә һөҗүмнән саклана, Әҗәлне якын китерми. Ерактан Тимерҗан тавышы ишетелә.


Тимерҗан тавышы. Акъегет, Акъе-ге-ет, син кая?



Кылычын әзер тотып, Тимерҗан йөгереп керә, Әҗәлгә һөҗүм итеп, аның кылычын сугып төшерә, Әҗәл абынып егыла. Тимерҗан белән Акъегет Әҗәлнең өстенә менеп утыралар, кул-аякларыннан тоталар. Тимерҗан Әҗәлнең баш очында кылычын күтәрә…


Тимерҗан. Саубуллаш якты дөнья белән, явыз җан!



Черек агач кәүсәсеннән Аждаһа пәйда була.


Аждаһа. Үтермәгез, үтермәгез минем туганымны! Тезләнеп ялварам, үтермәгез аны! Шуның өчен үзегезгә кыр казын бирермен.

Акъегет. Әйттем бит, кыр казын төнлә белән сез урлагансыз дип. Тимерҗан, төнге маҗаралар – менә шушы әби эше ул.

Тимерҗан (кылычын әзер тотып). Дөрес әйтәсең. Шушы җен-пәриләрне теге дөньяга озатсак, Алла каршында гөнаһ булмас. Бисмилла-а-а…

Аждаһа. Үтермәгез, үтермәгез минем туганымны!

Акъегет. Әгәр кыр казын бирсәгез, исән калдырабыз.

Аждаһа. Хәзер, хәзер, чибәр егет, казыгызны бирермен.



Аждаһа, куакларга таба карап, куллары белән сихри хәрәкәтләр ясый. Шомлы музыка яңгырый. Елан-кызлар пәйда булалар, тезелешеп, кыр казын бер-беренә бирәләр дә бөтерелә-бөтерелә юкка чыгалар. Алар урынына, бөтерелеп, матур ак күлмәктән, хан кызы кебек купшы киенгән кыз килеп чыга. Ул куркып кала. Егетләр дә исләре китеп, аптырап калалар…


Менә казыгыз, җибәрегез туганымны!



Егетләр Әҗәлне җибәрәләр. Ул бик ачулы.


Әҗәл. Белегез аны, минем кәләшне алып китәсез. Мин һичкемнән дә курыкмыйм, мин Елан тавының сакчысы, Яфан агачын саклыйм. Үч алмый калмам…



Әҗәл белән Аждаһа йөгереп чыгып китәләр. Егетләр кыз янына килә башлауга Әҗәл йөгереп керә.


Әҗәл. Ул – минем кәләш… Болай гына калдырмам…



Егетләр, кылычларын әзер тотып, Әҗәлгә каршы баралар. Әҗәл куркып, кычкыра-кычкыра, йөгереп чыгып китә.


Тимерҗан. Күптән шулай кирәк, тау сакчысы…



Егетләр көлешәләр, бөтен игътибарлары чибәр кызга төбәлә.


Акъегет. Чибәр туташ, чынлап та, сез шушы явыз сакчының кәләшеме?

Тимерҗан. Ә кыр казы кая соң?

Кыр казы-Казилә. Рәхмәт сезгә, батыр егетләр. Сез мине тоткынлыктан азат иттегез. Юк, юк, мин ул явыз сакчы Әҗәлнең кәләше түгел. Мине Аждаһа карчык, сихерләп, кыр казына әверелдерде. Көчләп, энесенә кияүгә бирмәкче иде… Минем исемем Казилә.

Акъегет. Ә минеке – Акъегет.

Тимерҗан. Ә минеке – Тимерҗан.

Казилә. Акъегет, Тимерҗан…

Акъегет. Нәрсә-ә, сез кыр казы идегезмени?

Казилә. Акъегет, сөйләсәм, ул бик озын да, катлаулы да кыйсса булыр.

Акъегет. Кыйсса? Кызык, ничек инде кыр казы кешегә әверелсен?

Казилә. Дөньяда аңлап бетермәслек хәлләр күп була. Аждаһа карчыкның абыйсы Тузбашы безнең Аккош күлен басып алды. Минем күп кенә туганнарым шунда һәлак булдылар. Мине әсирлеккә алдылар, ничә мәртәбә качсам да тотып җир асты мәгарәсенә, зинданга яптылар. Явыз Әҗәл мине күргәч өйләнмәкче булды. Аждаһа карчык, качмасын дип, кыр казына әверелдерде. Бүген төнлә Әҗәл икегезнең дә башларыгызны чапмакчы иде, ярый әле, кәрванда әтәч кычкырды.

Тимерҗан. Әгәр сез кыр казы булгач, ул вакытта канатыгызны кем яралады?

Казилә. Яфан агачы сакчысы Әҗәл, Әҗәл бит ул – үлем дигән сүз…

Акъегет. Ни өчен?

Казилә. Мин, кызыксынып, Яфан агачы янына якынлашкан идем.

Акъегет. Шуның өченме?

Казилә. Әйе, шуның өчен. Яфан агачын Аждаһа карчыгы үстерә. Ул агачның җимешләре бөтен җан ияләрен үтерә.

Тимерҗан (ашыгып). Гафу итегез, сүзегезне бүләм, кәрваннан артка калабыз. Солтанбәк ага борчыла башлар.

Акъегет. Әйе, әйе, әти борчыла башлар. Казилә, сине ярминкәгә чакырабыз, әйдә безнең белән…

Казилә. Рәхмәт, рәхмәт, Акъегет. Ярминкәгә барганыгызны беләм. Мин риза. Сезгә әҗәтемне кайтарасым килә, кечкенә бүләгем бар иде.

Тимерҗан. Казилә туташ, син үзең бүләк. Әйдәгез, тизрәк, кәрванны куып җитәсе бар бит.

Казилә. Мин күп вакытыгызны алмам. (Җиңеннән ак төстәге каз каурые чыгара.) Менә ул бүләк. Бу гади генә каурый түгел, ул – тылсымлы каурый. Кемнәрегезгә дә булса бәхетсезлек килсә, шушы каурый кызара башлар. Бу каурый бәхет кенә китерсен.

Акъегет (бүләкне алып). Рәхмәт, рәхмәт, Казилә. Кадерләп саклармын.

Тимерҗан. Казилә туташ, син үзең бүләк. Әнә Акъегет, сине күреп, акылын югалтты. Ашыгырга кирәк, кәрванны куып җитәсе бар бит. Ну-у, Солтанбәк ага миңа кирәкне бирә инде…



Барысы да йөгерешеп чыгып китәләр.



Пәрдә


ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



Пәрдә ябыла, шул кыска вакытта күренеш һәм декорация алышына. Арткы күренештә яңартылып төзелә башлаган Казансу кирмәне. Мәчет манаралары күтәрелеп килә. Кирмәнне чолгап алган Казансу, Болак елгаларында сәүдәгәрләрнең җилкәнле көймәләре күренә.

Шулай итеп, Казансу елгасы тамагында яңа шәһәр һәм яңа дәүләт аякка басып килә, ул – Казан ханлыгы.

Ярминкә буласы җир, ул – хан гаскәрләренең сугыш уеннары өйрәнә торган Идел яры буе. Сул якта ташлар арасыннан фонтан бәреп утыра, бизәкле ярминкә капкасы янында зур гына кисмәк. Пәрдә алдына Аждаһа чыга.


Аждаһа. Хурлык, хурлык, мине мәсхәрә иттеләр. Ниндидер малай-шалайлар Әҗәл кадәр Әҗәлне, җиңеп, көлкегә калдырып, кәләшен тартып алдылар. Әҗәле дә җебегән, нинди чибәр кәләшен югалтты. Ну, өлкән ага Тузбашы мондый хурлыкка түзмәс, Әҗәлне кайнар табада биетер… Тукта әле, мин ул Яфан агачын юкка гына үстерәммени? Менә ул Яфан агачы үч алырга ярдәм итәр. Әйе, үч алырга! Үч!



Аждаһа чыгып китә, утлар яктыра, тантаналы музыка – фанфаралар яңгырый. Супер пәрдә алдына ханның Сөрәнчесе чыга. Аның кулында ханның боерыгы язылган, торба итеп төрелгән киндер төргәк.


Сөрәнче. Тыңлагыз, тыңлагыз! Хан боерыгына колак салыгыз!

Әссәламегаләйкем, хөрмәтле кунаклар, сәүдәгәрләр! Бүген, хәзер, тантаналы итеп ярминкә ачылачак.

Олуг Мөхәммәд, Бөек хан, барчагызга да үзенең сәламнәрен юллады, уңышлы сәүдә, алыш-биреш теләде.

Бөек хан боерык бирә: Болгар ханлыгында бер сәүдәгәрдән дә керем салымы алмаска, һәр сәүдәгәр ирекле, аны ханның ярлыгы яклый. Кем дә кем берәр сәүдәгәрне рәнҗетсә, аның бүреген салдырырга башы белән.

Һәр сәүдәгәргә ярминкә капкасы ачык.

Барчагызга да Аллаһының рәхмәте яусын. Көндезге намаздан соң Бөек хан ярминкәгә киләчәк. Бөек ханны көтегез!



Сөрәнче төргәген корал кебек тотып, тәкәббер кыяфәтен саклап чыгып китә. Супер пәрдә ачыла. Кошлар сайрый, кәрван башы Мәхмүт чишмә янына килеп су эчә.

Салмак бию көе яңгырый. Иңнәренә кувшиннар күтәреп, милли киемнәрдә дүрт кыз чыга. Алар төрле матур хәрәкәтләр ясап бииләр. Мәхмүт кызларга сокланып, карап утыра… Кызлар биюләрен тәмамлап, чишмәдән кувшиннарына су алып, кыр казларыдай тезелешеп чыгып китәләр.

Мәхмүт тә, су эчеп, битен чылатып, үз эше белән китә. Рус халык бию көе яңгырый. Кулына кувшин тотып, су алырга дип, Игнат килә. Аның кәефе күтәренке, ул, күбәләкләр куа-куа, бию хәрәкәтләре ясый… Ерактан Афанасий тавышы ишетелә.


Афанасий тавышы. Игна-а-ат, Игна-а-ат! Кая китеп югалдың?

Игнат. Мин хәзер, хәзер, Афанасий дәдәй, менә су алам да…



Чишмәдән кувшины белән су алып, ашыгып чыгып китә. Идел буеннан Акъегет белән Казилә йөгерешеп керәләр, алар бер-берен куышып уйныйлар. Музыка яңгырый, кара-каршы җырлыйлар.


Сибелә таңның кояш нурлары
Кәрван чатырлары өстенә.
Болыннарда чәчәк, күңелемдә
Син генә тик, син генә.
Кәрван юллары үрләр менә,
Иркәләр, сөяр ярым син генә.
Көтмәгәндә сине таптым,
Ничек татлы йөрәк тибеше.
Кәрван юллары үрләр менә,
Иркәләр, сөяр кешем син генә.
Кәрван юллары үрләр менә,
Иркәләр, сөяр ярым син генә.

Акъегет. Казилә, беләсеңме, безнең кәрван сәүдә кәрваны гына түгел, ул – бәхет кәрваны да. Мин бәхетле, шушы кәрванда килеп сине таптым.

Казилә. Акъегет, мин дә бик-бик бәхетле, сине очраттым, мәхәббәтемне таптым. Явыз убыр Аждаһа белән Әҗәлдән коткардың.

Акъегет. Казилә, миңа кияүгә чык! (Кызны күтәреп кулына ала, шаярып бөтерелә.)

Казилә (оялып). Мин риза-а-а, Акъегет.



Җырлыйлар.


Кәрваныбыз ерак юллар узды,
Идел кичеп, бөек таулар үрде.
Бәхет, үзе эзләп, безне тапты,
Син сөекле чибәр бер затны.
Кәрван юллары үрләр менә,
Иркәләр, сөяр ярым син генә.

Олы юлдан узган кәрваннарның
Һаваларга оча тузаны,
Мәхәббәтең уртак булса гына,
Сизелми гомерләрнең узганы.
Кәрван юллары борма-борма,
Иркәләр, сөяр ярым син генә.



Җыр тукталуга кара киемнәргә киенгән яшь хатын-кыз килеп чыга, ул – Аждаһа. Аның кулында зөбәрҗәт ташлардан тезелгән муенса-гәрәбә.


Аждаһа. Әй егет, шушындый чибәр кәләшеңә алып җибәр әле шушы зөбәрҗәт муенсаны! Бөтен ярминкәне бетереп эзләсәң дә мондый затлы муенсаны таба алмассың. Болгар осталары эше, ә зөбәрҗәт ташлары Урал тауларыннан җыелган.



Егет муенсаны кызыксынып карый. Аждаһа егетнең кулыннан муенсаны алып, Казиләнең муенына куеп күрсәтә.


Кара-кара, егет, ничек үзенә килешә, кәләшең нур кебек балкып китте. Биш алтын тәңкәгә ал, егет, китәргә ашыгам.

Акъегет. Казилә, сиңа ошыймы муенса?

Казилә (уңайсызланып). Белмим, белмим, кирәкмидер…

Аждаһа. Ничек инде кирәкмәсен? Бик кирәк, бу – яшь киленнәр генә бизәнә торган муенса. Мә, ал, ал, егет, биш тәңкә күп акча түгел.



Акъегет икеләнеп тормый, кесәсеннән алтын тәңкәләр белән янчык чыгара.


Акъегет. Исемем Акъегет булмасын, ун алтын тәңкәгә алам, мә!



Аждаһа янчыкны алу белән чыгып китә.


Казилә. Акъегет, нигә дип алдың инде? Бу хатын миңа һич тә ошамады, күзләре ниндидер куркыныч, еланныкы кебек.

Акъегет. Мин аны искә дә алмадым. Юкка борчылма, әйдә, безне югалтканнардыр.



Ашыгып чыгып китәләр. Икенче яктан Аждаһа кача-поса керә, кулын уып шатлана, ямьсез итеп көлә-көлә чыгып китә.

Музыка лейтмотив күренешне күренешкә бәйләп бара. Солтанбәк белән Тимерҗан яшьләрне эзләп керәләр.


Солтанбәк. Кая китеп югалдылар икән, әле генә биредә иделәр бугай.

Тимерҗан. Солтанбәк ага, борчылма, алар ярминкә карап йөриләрдер.



Сәүдәгәр Афанасийны ерактан күреп ала.


Солтанбәк ага, карале, кем килә, сәүдәгәр Афанасий Знатный.



Афанасий белән Игнат керәләр, шатланып исәнләшәләр.


Афанасий. Исәнме, исәнме, Солтанбәк әфәнде, менә очраштык та.

Солтанбәк. Әссәламегаләйкем, сәүдәгәр Афанасий Знатный. Әйе, ярминкәгә халык күп килде. Әнә тагын бер таныш, Төркиядән Мөбарәк би килә.



Колачын җәеп, шат күңелле, җор сүзле Мөбарәк би керә.


Мөбарәк. Ай-вай-вай, Аллам, кемнәрне күрәм мин. Сарайчык шәһәренең атаклы сәүдәгәре Солтанбәк әфәндене, кара инде, кара, Пскауның сәүдәгәре, дустым Афанасий Фёдоровичны. Алла белә, кемнәрне күрәсем килсә, шулар каршыма киләләр. Йөрәгем сизә, шушындый зур ярминкәдә сәүдә яхшы булачак. Әссәламегаләйкем, хөрмәтле аксакаллар! (Кочаклашып күрешәләр, иң кагышалар.) Афанасий Фёдорович, син һаман да яшь егетләр кебек, ә Солтанбәк әфәндегә кара инде, яшь кияү егете диярсең, бәхете, шатлыгы тышка ашып тора. Мин бик шат, бик шат сезләрне күрүгә.

Афанасий. Исәнме, исәнме, Мөбарәк би! Күпме сулар акты, күпме гомер узды. Ну, Мөбарәк би, ярминкәгә нинди товарлар алып килдең, ниләр белән шатландырасың?

Мөбарәк. Җаның ни тели шул бар, хөрмәтле Афанасий Фёдорович. Төркия – бай ил. Кипкән җиләк-җимеш дисеңме, төрле ефәк тукымалар. Хатыннарыгызга хуш исле майлар, алтын-көмештән яшь кызларга бизәүләр, нәфис чүәкләр, читекләр. Атлас, парча, төрлесеннән. Минем лапастан җаның теләгәнне сайлап ал.

Афанасий. Киләм, киләм лапасыңа, Мөбарәк би, кирәген сайлап алам, Алла боерса. Солтанбәк әфәнде, килешкәнчә, синнән йөз пар болгар итекләре алам, сезнең Болгар күн итекләрен киеп туздырып булмый. Пскау халкы кулдан тартып алып бетерәчәк.

Солтанбәк. Синең кебек сәүдәгәргә бернәрсә дә кызганыч түгел.

Мөбарәк. Солтанбәк әфәнде, ә миңа, үземә, бер пар болгар итеген калдыр. Аякның үлчәвен үзең күрәсең. (Аягын күрсәтеп боргалый, барысы да көлешәләр.)

Солтанбәк. Кунакның теләге, минем өчен хан боерыгы кебек, Мөбарәк би.

Афанасий. Менә килештек тә. Ә хәзер мин сезне үземнең чатырга әче бал авыз итәргә чакырам. Халык дөрес әйтә, бер мәртәбә яхшы итеп сугышуга караганда, йөз мәртәбә, начар булса да, сәүдә итү яхшырак, ди.

Солтанбәк. Әйе, әйе, Афанасий Фёдорович, сугышуга караганда, сәүдә итү яхшырак.

Афанасий. Ну, дуслар, әйдәгез, минем чатырга, әче балдан авыз итәрсез!

Солтанбәк. Э-эй, Афанасий Фёдорович, безгә әче бал эчәргә ярамый, Коръән-Шәрифләре рөхсәт итми. Мөхәммәд пәйгамбәр, урыны оҗмахта булсын, бер дә рөхсәт итми, зур гөнаһ, ди.

Афанасий. Ул браганы эчү аз гына гөнаһлы, ә балны эчәргә Ходай үзе кушкан.

Солтанбәк. Хөрмәтле кунаклар, әйдәгез, минем чатырга, тәмләп, яшь сарык итеннән бишбармак ашарбыз, баллап чәй эчәрбез…

Афанасий. Чәйләп алу да яхшы булыр. Әле ярминкә бер айлап барачак бит, безгә дә җитешербез.

Мөбарәк. Менә, менә бик дөрес әйтәсең, Афанасий Фёдорович, җитешербез, Алла боерса.

Солтанбәк. Менә килештек тә, әйдәгез, киттек безгә!



Лейтмотив музыка яңгырый, кунаклар китәләр. Казилә белән Акъегет керәләр. Алар бер-берен куып уйныйлар.


Акъегет. Казилә, киеп кара инде муенсаңны!



Казилә ризалаша, егет муенсаны кидерә.


Менә нинди матур ул. Беләсеңме, э-э-э, нәрсәдер җитми. Хәзер, хәзер алып киләм… (Йөгереп чыгып китә.)

Казилә. Нәрсә-ә, нәрсә-ә җитми? (Кәефе начарлана.) Әллә ничек башым әйләнә башлады… уф-уф-уф. (Хәлсезләнеп, чишмә янына килеп егыла.)



Акъегет кулына кыр чәчәкләре тотып керә. Як-ягына карана. Казиләне эзләп таба.


Акъегет. Казилә, Казилә, нәрсә булды? Үлә күрмә, китмә, китмә, ач күзеңне!



Йөгереп, Тимерҗан керә, аның кулында кызара башлаган каз каурые. Акъегеткә тоттыра.


Тылсымлы каурый, Казиләгә ярдәм ит! Аңа бик авыр, үлә күрмәсен, коткар!



Тимерҗан Казиләнең муенсасын, салдырып, яулыкка төреп кесәсенә сала. Казилә аңына килә. Хәлсез калуына гаҗәпләнә. Муенсасы юклыгын сизә.


Казилә. Кая, кая теге зөбәрҗәт муенса?

Тимерҗан. Казилә, борчылма, борчылма, менә куен кесәмдә.



Куен кесәсеннән яңа гына муенса төреп тыккан яулыкны ала, җиргә җәеп сала… яулык эчендә муенса урынында елан була. (Кечкенә иллюзия, шаяру, алыштырып кую.) Барысы да гаҗәпләнәләр.


Акъегет. Тимерҗан, бир әле, бир шул еланны, үз кулларым белән башын кисеп ташлыйм.

Тимерҗан. Ярар, ярар, Акъегет, борчылма, нәрсә эшләтергә үзем хәл итәрмен. Ә сез барыгыз, ярминкә карагыз!



Тимерҗан кулындагы хәрәкәтләнеп торган еланны мәйданда торган мичкә өстенә ташлый да кылычы белән чабарга дип кизәнә…

Кинәт мичкә эченнән шартлау тавышы яңгырый, һәм мичкәдән, кылычын әзер тотып, Әҗәл чыга.


Әҗәл. Якты дөнья белән саубуллашыгыз, хәзер мин сезне тураклап ташлыйм.



Тимерҗан белән сугыша башлый, көтмәгәндә арттан кәрван башы Мәхмүт килеп чыга да камчысы белән Әҗәлнең гәүдәсеннән буып алып өстерәп чыгып китә. Тимерҗан аңа булыша, кире керә.


Тимерҗан. Аллага шөкер, әз генәдән өстемә гөнаһ алмадым. Аның кем икәнен бер шайтан гына белә торгандыр.

Акъегет. Шайтан, шайтан ул, Тимерҗан. Шулай кеше кыяфәтенә генә кереп йөри.

Казилә. Акъегет, Тимерҗан, мин сезне кисәттем, сак булыгыз дидем, алар бик мәкерлеләр.

Акъегет. Явызлык гафу ителмәскә тиеш. Без Тимерҗан белән ул Яфан агачын кисеп учакта яндырабыз. Ә бу тылсымлы каурыйны һәрвакытта күкрәк кесәмдә генә саклармын. (Кесәсенә тыгып куя.)

Тимерҗан. Әгәр шул Яфан агачын, кисеп, учакта яндырмасам, исемем Тимерҗан булмасын.

Акъегет. Тимерҗан, мин синең белән барам.

Тимерҗан. Акъегет, синең болай да мәшәкатең күп, кәләшеңне сакла, урлап китмәсеннәр.

Акъегет. Тимерҗан, минем чаптарымны ал, балта алырга онытма!

Тимерҗан (көлеп). Тамыры белән йолкып алам мин ул агулы Яфан агачын. Ә чаптарың өчен рәхмәт!



Йөгереп чыгып китә. Ерактан, көлешә-көлешә, Солтанбәк, Мөбарәк, Афанасий, Мәхмүт керәләр. Яшьләр сәхнә алдынарак чыгып, качып торалар.


Мөбарәк. Рәхмәт, рәхмәт, Солтанбәк әфәнде, бик тәмле булды бишбармак.

Афанасий. Кымыз белән шашлык та күңелгә бик хуш килде. Әле минем, оят булса да әйтим, мондый хуш исле чәй эчкәнем юк иде. Солтанбәк әфәнде, рәхмәт, рәхмәт хөрмәтеңә. Киң күңелле кеше икәнсең.



Солтанбәк яшьләрне күреп ала.


Солтанбәк. Кунакларга һәрвакытта күңелебез киң, урыннары түрдә. Рәхмәт яхшы сүзегезгә. Менә улым белән кәләшебез дә табылды. Килегез әле, килегез бирегә.



Яшьләр оялып кына, читләтеп килеп, баш иеп исәнләшәләр.


Акъегет, Казилә} (бергә) Әссәламегаләйкем, хөрмәтле кунаклар!



Барысы да исәнләшәләр.


Мөбарәк. Вәгәләйкемәссәлам. Тукта әле, тукта, Солтанбәк әфәнде, бу улың бит менә болай гына, сабый гына иде. (Кечерәйтеп күрсәтә.) Кара инде, егет булып үсеп җиткән. Улым, исемең ничек әле?

Акъегет. Акъегет булам, ә кәләшем Казилә исемле.

Мөбарәк. Акъегет, Казилә – бик күркәм, бик күркәм, шулай бит, Афанасий Фёдорович?

Афанасий. Әйе, әйе, Мөбарәк би. Минем дә үсеп җиткән улым бар бит, өйдә хуҗа булып калды.

Солтанбәк. Шулай вакыт тиз үтә, гомер дә узып бара. Менә улым да үсеп җитте, Алла боерса туй ясарбыз.



Залда яки балконда Сөрәнче пәйда була. Фанфара тавышы яңгырый.


Сөрәнче. Тыңлагыз, тыңлагыз! Ярминкәгә Олуг Мөхәммәд хан килде. Каршылагыз!



Бер хан сакчысы келәм тәгәрәтеп җәя, икенчесе эре кыяфәттә ханның тәхет кебек матур урындыгын чыгарып куя.

Шәрык музыкасы яңгырый, дүрт шәрык кызы бию башкаралар, кунаклар тамаша кылалар. Бию тәмамлануга, фанфара тавышы яңгырый, ике хәрби, сөңгеләр тотып, тәхет янына басалар. Бик матур, бай киемдә Олуг Мөхәммәд хан керә, аның артында бер ир җилпәзә селкеп тора. Ярминкәдәге халык хөрмәт күрсәтеп бил бөгәләр. Хан тирә-якны дикъкать белән карап чыга.


Хан (баш иеп). Әссәламегаләйкем, туганнар, чит ил кунаклары! Барчагызга да рәхмәт, минем чакыруны читкә какмыйча, ярминкәгә килгәнсез. Шушы изге җирдә беренче мәртәбә зурлап ярминкә уздырыла, шулай ук беренче мәртәбә чит ил сәүдәгәрләре дә бездә кунакта.

Безнең халык үзенең гасырлар буе чәчәк атып торган Бөек Болгар шәһәрен югалтты. Аны таладылар, ташын ташка калдырмадылар… Ә халык исән, яшәячәк. Халык исән булса, яңа калалар да үсеп чыгарлар.

Карагыз, әнә-ә тегендә, Казансу белән Болак кушылган калкулыкка. Хәзер анда яңадан кирмән күтәрелә, яңартып кала салына. Күрәсезме, кирмәннең диварларын, мәчетләрнең манараларын? Биредә безнең дәүләтнең баш каласы була. Ул кала Казан дип аталачак.



Халык шатланышып кул чаба.


Йа Ходай, фатихаңны бир, болгар халкы үзенең дәүләтен яңарта, ул Казан ханлыгы дип аталачак. Амин!!!



Халык хан артыннан кабатлый, «Амин» дигән теләк дога булып яңгырый. Акъегет белән Тимерҗан, баш кагып, сүзләре рас килүгә шатланалар. Халык арасыннан Мөбарәк би ханга мөрәҗәгать итә.


Мөбарәк. Зирәк һәм дә Бөек хан, Олуг Мөхәммәд галиҗәнаплары, сорарга рөхсәт итсәңче?!

Хан. Рөхсәт, сора, сәүдәгәр.

Мөбарәк. Без, чит ил сәүдәгәрләре, шушындый зур ярминкәгә чакыруың өчен, Бөек хан, рәхмәтләребезне белдерәбез! Күргәннәрдән без таңга калдык. Яңа дәүләт, яңа кала салына. Булачак яңа Казан шәһәре Каһирәдән, Багдадтан бер дә ким булмас, Алла боерса.

Барысы бер аваздан. Иншалла, Иншалла!

Мөбарәк. Зирәк хан Олуг Мөхәммәд галиҗәнаплары, минем бик зур үтенечем бар иде. Алла хакы өчен кире какма!

Хан. Йә-ә, йә-ә, сәүдәгәр, кулымнан килгәненнән йөз чикмәм.

Мөбарәк. Рәхмәт, Бөек хан. Менә биредә нинди зур бәйрәм, төрле илләрдән кунаклар җыелган. Гөрләп, ярминкә бара, ә шулай да нәрсәдер җитми кебек… Җитмәгәне шул, Бөек хан, ярминкәдә туй булырга тиеш! Кияү егете белән кәләш биредә… фатихаңны бир, Бөек хан!

Хан. Кая соң алар, кияү белән кәләш?



Мөбарәк яшьләрне чакырып чыгара.


Мөбарәк. Менә алар, Бөек хан.

Хан (дикъкать белән яшьләрне карап чыга). Егет, син кем буласың, кайсы ырудан?

Акъегет (каушап). Бөек хан Олуг Мөхәммәд галиҗәнаплары, мин сәүдәгәр Солтанбәк углы булам, Сарайчык шәһәреннән, кыпчак җирләреннән.

Хан. Әтиең кая?



Солтанбәк халык арасыннан бераз алга чыга.


Солтанбәк. Мин биредә, Бөек хан. Әссәламегаләйкем!

Хан. Вәгаләйкемәссәлам, Солтанбәк әфәнде. Улыңның исеме ничек?

Солтанбәк (каушап). Э-э-э, Акъегет, Акъегет, Бөек хан.

Хан. Кәләшенең аты ничек?

Солтанбәк. Казилә, Казилә, Бөек хан.

Хан (елмаеп). Менә бит, яңа кешеләр, яңа исемнәр. Мөбарәк би, Солтанбәк әфәнде, мин фатихамны бирәм, тик бер шарт белән.

Мөбарәк, Солтанбәк} (бергә, куркып, Нинди шарт, Бөек шикләнеп). хан?

Хан. Минем шарт шул булыр… (пауза ясап) яшьләр туйны шушында, яңа Казан каласында узгарырга тиешләр. Һәм яшәп калырлар…

Солтанбәк (тәмам аптырап). Бөек хан, ни-и… алар кайда яшәрләр, ата-анасыз аларга авыр булыр бит.

Хан. Солтанбәк әфәнде, әгәр ризалыгыңны бирсәң, мин яшьләргә икенче аталары булырмын. Хәзергә минем җәйге сарайда яшәп торырлар, беренче гаилә буларак, аларга җир-су бирербез, бергәләп йорт та салырбыз.



Яшьләр рәхмәт әйтеп тезләнәләр, сәүдәгәрләр бил бөгеп торалар.


Хан. Йә-ә-ә, торыгыз! Халык алдында мин тезләнеп рәхмәт әйтергә тиешмен.



Барысы да аягүрә басалар.


Акъегет, Казилә, килегез әле яныма. (Алар, хан янына килеп, ике ягына басалар.) Сез яңа Казан каласында беренче яшь гаилә буласыз, туйны да ярминкәдә ясарбыз. Солтанбәк әфәнде, ничек, ризамы?

Солтанбәк. Риза, Бөек хан, улыма бернәрсә дә кызганыч түгел. Бөтен җыйган мөлкәтем аларга.

Мөбарәк. Ә мин туйга биш баш чаптарымны һәм дә биш баш дөямне салам. Бәхетле булыгыз, балалар!

Афанасий. Туй – күңелле вакыйга. Миннән дә бүләк югалмас, сәүдәгәр Афанасий сүзе бер булыр. Яшьләр, сайлап алыгыз, дүрт корабның берсе сезнеке.

Солтанбәк, Яшьләр} (бергә) Рәхмәт, рәхмәт, хөрмәтле сәүдәгәрләр.

Хан. Бүгенгедән сезгә шушы яңа калада яшәргә, аны төзергә, бөтен дөньяга данлыклы итәргә насыйп булсын! Фатихамны бирәм, балалар, бәхетле булыгыз!



Фанфара яңгырый. Сәхнә алдына Сөрәнче чыга.


Сөрәнче. Тыңлагыз, тыңлагыз! Хөрмәтле кунаклар, сәүдәгәрләр, кабиләдәшләр! Бөек Олуг Мөхәммәд хан галиҗәнаплары барыгызны да Казанның беренче яшь гаиләсе Акъегет белән Казилә туена чакыра!



Музыка көчәя, дәртле бию көенә күчә, җария кызлар бию хәрәкәтләре ясап баш ияләр, шулай итеп, тамашада катнашкан һәр герой баш ия, музыка алышынып тора. Арткы пәрдәдә (задникта) хәзерге Казан күренешләре күрсәтелә.



Пәрдә



    2005




ШӘҺРИ БОЛГАР КАЛФАГЫ



Тарихи драма


Катнашалар:



Алмыш әлтабар – Болгар ханы.

Акбикә – әлтабар хатыны.

Сылукай – әлтабар кызы.

Кам Аштабар – дин әһеле (шаман).

Күрән бәк – диван башы.

Тукбай морза – сәүдәгәр, Болгар илчесе, Батилның әтисе.

Айбаба – күрәзәче (изге ата).

Сусән әр-Рәссиг – хәлифәт илчесе.

Әхмәт ибне Фазлан – илче сәркатибе.

Батил – гаскәр башлыгының юлчабары.

Габдрахман, Габдулла} – гарәп иле кунаклары (мосафирлар).

Утташ – хан сараеның эчке сакчысы.

Күзәмеш – яшь дәрвиш, камга ярдәм итеп йөри.

Мәликә – әлтабар (ханның) сөяркәсе.

Әдиә, Җәмилә} – сарай кәнизәкләре.

Сөрәнче. – массовка.

Чуралар



БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



Вакыйга борынгы Бөек Болгар ханлыгы ислам динен рәсми кабул итү чорында бара.

Пәрдә ачылганда, кошлар сайрый, җәйнең матур вакытлары, чикерткәләр тавышы ишетелә. Табигать үз кануннары белән яши. Далада, яшел үләннәргә күмелеп, хәлсез ике кеше ята. Алар ерак гарәп илләреннән килгәннәр.

Кәрваннары төрле авырулардан үлеп, үзләре күп кенә Каф тавы халыкларыннан зыян, җәберсенү күргәннәр.

Бу ике кеше – Бөек Болгар шәһәренә сәфәр тотучылар. Хәлләре бетеп, чалкан ятып, аңнарын җуйганнар. Ерактан җайдак чабып килгән тавыш ишетелә. Менә ул килеп тә җитә, атын туктата, атның хуҗасы – хан кызы Сылукай, – аттан төшеп, камчысын җыеп тотып, хәлсез яткан кешеләргә якынлаша.


Сылукай. Әй сез, мосафирлар, кем буласыз? Кайсы кабиләдән? (Җавап бирүче булмый, үз-үзенә сөйләнә.) Әллә үлгән кешеләр инде, үзләре чалкан ятканнар. (Алар янына якынрак килеп, дикъкатьләбрәк карый.) Исәннәр, ахры, сулыш алалар кебек… (Биштәреннән алып, мосафирларның авызларына, битләренә су тамыза…) Болар – чит кабилә кешеләре, ахры, киемнәре дә ят, үзләре дә кара тәнлеләр. Әй сез, мосафирлар, мосафирлар, хәзер, хәзер сезне алырга атлы арба җибәртермен.



Шешәсен биштәренә салып, ашыгып чыгып китә. Ат тояклары тавышы гына ишетелеп кала. Бераздан гарәпләр аңнарына киләләр. Бер-беренә каранып, исәнлекләрен раслап, бит-башларын сыпыралар. Олырак яшьтәгесе Габдрахман исемле, яше – Габдулла.


Габдулла. Остаз, остаз, безгә нәрсә булды?

Габдрахман. Менә бүген бишенче көн, авызымызга ризык кергәне юк. Ачлыкка хәлебез беткән.

Габдулла. Остаз, мин сагым күрдем[1 - Сагым күрдем – төш күрдем.]. Мәләк әр-раз, Болгар илендәге җир фәрештәсен. Авызыма, битемә зәмзәм чишмәсе суын тамызды.

Габдрахман. Мин дә Габдулла шәкерт сагым күрдем. Хур әл-җәннәт – оҗмах хуры кызы минем дә авызыма, битемә изге зәмзәм чишмәсеннән алган суны тамызды.

Габдулла. Бу ерак, салкын котып ягындагы илгә зәмзәм суы каян килсен?

Габдрахман. Алланың рәхмәтләре иксез-чиксез. Бәлкем, без, шулкадәр авырлыклар кичеп, Аллаһының сынауларын шулай узабыздыр.



Утлар караңгылана, мосафирлар зәңгәр томан эчендә калалар. Кошлар сайрый, чикерткәләр тавышы гына тынычлыкны боза.

Еракта җан-фәрманга ат чабып килгәне ишетелә. Ул – гаскәр башының йомышчысы Батил дигән егет. Ул, хан кызы Сылукайны эзләп, далага чыккан.


Батил тавышы. Сылукай, Сылукай, Җәмилә-ә, Әдиә-ә, еракка китмәгез, ят кешеләрдән сак булыгыз! Тр-р-р, тр-р… Тукта әле, Сылукай, әйтәсе сүзем бар.



Ат тояклары тавышы якыная, йөгереп, көлә-көлә, Сылукай, аның артыннан Батил керә.


Батил. Сылукай, далада еракка китәргә ярамый. Быел бүреләр бик күп. Куян елында күп бәла-казалар була ди Тәңребирде бабай. Ул-бу хәл булса, әтиең Алмыш хан галиҗәнапларына ни җавап тотармын?

Сылукай (көлә-көлә). Батил, син минем өчен курыкма, юл чапканда, үзеңне сакла, каргалар күтәреп китмәсеннәр.

Батил. Сылукай, син гел миннән көләсең. Сине бәла-казалардан сакларга миңа боерык булды. Аннан соң үзең дә яхшы беләсең, ничек сине яратканымны…

Сылукай. Сакла, сакла, әллә мин каршымы. Батил, син мине саклаганчы, әнә тегендә, Кара Итил буенда, ике мосафир хәлсез яталар, әгәр бүз бала[2 - Бүз бала – ир бала.] булсаң, аларга ярдәм ит, шәһри Болгарга алып кайт үзләрен.

Батил. Нинди мосафирлар?

Сылукай. Белмим, алар бик хәлсезләр иде. Ярый, сакчы-юлчабар, мине кызлар көтә. (Кызларга кычкыра.) Җәмилә-ә, Әдиә-ә, мин хәзер, хәзер… көтегез! (Йөгереп чыгып китә, аты белән сөйләшә.) Тр-р-р, тр-р-р, Ак юрга, ә хәзер әйдә-ә-ә! (Тояк тавышлары гына ишетелеп кала.)

Батил (уйланып). Сылукай белән бергә уйнап үстек. Әнисе Акбикә ханбикә мине үз улы кебек тиң күрә иде. Ә хәзер Сылукай үсеп җиткәч үзгәрде… Син бит минем туган абыем кебек ди дә читләшә. Менә хәзер дә, Ак юргасына атланып, изге чишмә янына чаптылар. Шулай да теге мосафирлар кемнәр икән?



Сылукайның сүзен тыңлап, Кара Итил буена, мосафирлар янына барырга була. Утлар караңгылана төшә, гарәпләр ял итә торган үзәнлек яктыртыла. Аларны Батил эзләп таба.


Батил (исәнләшеп). Иминлекме, мосафирлар?!

Гарәпләр. Әссәламегаләйкем, бүз бала!

Батил. Сез кемнәр, нинди мәгърип иленнән сәфәр тотасыз?

Габдрахман. Без изге пәйгамбәр Мөхәммәд рәсүлулла иленнән, мөселман мосафирлар булып, алтын кала шәһри Болгарга юлыбыз.

Батил (аптырап). Шулкадәр ерак җирдән җәяүләп килдегезме?

Габдрахман. Ю-юк, безнең кәрваннар бар иде. Каф таулары халыклары безне таладылар, җәберсеттеләр. Икебезгә бер дөя генә калдырдылар. Ул дөябез кыпчаклар даласында үлеп калды.

Батил. Сезнең монда ял итеп ятуыгызны хан кызы Сылукай күргән. Ул сезне Болгар шәһәренә алып кайтырга боерык бирде.



Гарәпләр бер-беренә каранып, күргән сагымнары исләренә төшә.


Габдрахман. Бүз бала, атың ничек була?

Батил. Минем атым Батил була.

Габдрахман. Батил, без, ачлыктан хәлсезләнеп, ял итәргә утырган идек, шулвакытта аңыбызны җуйдык. Сагым томаны аша күргән кебек булды, безгә бер мәләк әр-раз Болгар-йортның җирдәге фәрештәсе авызымызга, битемезгә зәмзәм суы салгач, аңыбызга килдек.

Габдулла. Безгә су бирүче Болгар ханы Алмыш ханның кызы, җир фәрештәсе, Сылукай булган икән. Остаз, остаз, бу бит, – чынлап та, могҗиза. Безне, чит кабилә токымнарын, хан кызы үз куллары белән зәмзәм суы эчертеп мәрттән уяткан.

Батил. Сылукай бу турыда әйтмәгән иде. Ул сезне шәһри Болгарга алып кайтырга әмер бирде.

Габдрахман. Алтын Болгарга еракмы, бүз бала?

Батил. Җәяүлегә җәйге көннең дүртенче чиреге кадәр юл булыр. Атларыгыз ничек була! Болгар-йортка ни йомышыгыз?

Габдрахман. Минем атым Габдрахман, ә бу шәкерт Габдулла исемен йөртә.

Габдулла. Бүз бала Батил, нишләп ул шәһәр алтын Болгар дип атала?

Батил. Алтын Болгар дип, аңа чит ил сәүдәгәрләре шулай зурлап әйтәләр. Чөнки Болгар шәһәрендә алар, яхшы сәүдә кылып, мул ассу алалар[3 - Ассу алалар – файда алалар.]. Әле Ыслау якларында Болгар шәһәре кебек гүзәл кала юктыр. Сәүдәгәрләр Болгар мунчасында көннәр буе кәефләнеп ял итәләр. Болгардагы кебек мунчалар, ташпулатлар күрше кабилә илләрендә дә юктыр.

Бөек болгар осталары кебек әле берәү дә итекләр, читекләр теккәне юктыр. Болгар осталарының булат кылычлары, чакрым ярым очучы утлы укларына, җиз калканнарына тиңнәр юк. Хан кызы Сылукай кебек тә Кара Итил, Чулман, Нократ төбәкләрендә андый чибәр табылмас. Сылукайны Тәңре кызы дип зурлыйлар. Дөрес, Бөек Алмыш хан алай әйтергә кушмый. (Исенә төшә.) Сүзгә мавыгып онытып торам. Менә сезгә тамак ялгарга.



Юл биштәреннән көлчә, ит, кымыз алып, гарәпләргә бирә. Алар, рәхмәт әйтеп, ризыкны кабул итәләр.


Габдрахман. Рәхмәт, бүз бала Батил, Аллаһы Тәгалә каршында зур саваплы бул, теләгән теләгеңә иреш!

Батил. Рәхмәт келәвегезгә! Әйдәгез, бераз тамак ялгагыз да сезне, атка атландырып, алтын Болгарга алып кайтам.



Мосафирлар тәмләп тамак ялгыйлар.


Габдрахман. Батил, Болгар җиренең оҗмах хуры Сылукайга рәхмәт әйтерсең. Без инде шушы хәтфә чирәмнәр өстеннән, оҗмах бакчасындагы кебек гүзәллеккә сокланып, җәяү генә барырбыз.

Батил. Ә мин Сылукайга ни диярмен? Ю-юк, юк, әнә чаптар ат үлән чемчеп йөри, шуңа атланып барасыз.

Габдрахман. Бер атка ике кеше атланып баруы кыен була. Аннан соң, безне Аллаһы Тәгаләнең җирдәге оҗмах бакчасыннан сәяхәт итүебезне тыйма инде, үтенеп сорыйбыз!

Габдулла. Остаз, остаз, бәлкем, сез генә атка атланып барырсыз? Мин яшь кеше, көчем җитәрлек, җәяү барырмын.

Габдрахман. Габдулла шәкерт, рәхмәт. Син киң күңелле кеше, өлкәннәрне хөрмәтлисең. Алла боерса, без шушы яшел келәмнәр өстеннән җәяүләп кенә барырбыз инде, бүз бала Батил.

Батил. Ярар, алайса, шәһәр капкалары төнгә ябылганчы килеп җитегез, кояш баегач, сакчылар беркемне дә шәһәргә кертмиләр.

Габдрахман. Рәхмәт, рәхмәт, бүз бала, кояш баеганчы, без алтын Болгарда булырбыз.

Батил. Мин сезнең турыда капка сакчыларын кисәтеп куярмын. Ярар, алайса, мин киттем, Сылукайны күздән югалтырга ярамый, Бөек хан алдында җавап тотасы булыр.



Батил чыгып китә, аты белән иркәләп сөйләшә, тояк тавышлары гына ишетелеп кала.

Гарәпләр юлчабарны күздән озатып калалар. Сәхнә караңгылана.



ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



Сәхнә акрынлап яктыра. Кичке эңгер-меңгер вакыты. Кошлар тавышы ишетелеп, ул камның (шаманның) шөлдер кагуына һәм такмаклап табынуына күчә. Еракта, биек Идел яры өстендә, алтын Болгар шәһәре күренә.

Үзәнлек җир, анда таш һәм агач Абак, Сарыган сыннары куелган. Кам Аштабар, халыкны җыеп, тәңреләргә табына, илгә үләт чирен кертмәскә келәү әйтә.

Кам ярдәмчеләре, бераз акылга җиңелрәк шамакай, Күзәмеш атлы яшь дәрвиш тә, шаман шөлдере кагып, төрле кыргый хәрәкәтләр ясап, җеннәрне, явыз ияләрне, зәхмәтле чирләрне куа. Сыннарга табынып, аларга корбан чалырга өнди.


Кам Аштабар (шашынып кычкырып). Алас! Алас! Изге ияләр монда, изге ияләр монда…

Күзәмеш. Изге ияләр монда-а-а, изге ияләр миндә, монда-а-а.



Кам Аштабар, бер кулындагы төтен чыгарып, ыслап торган артышын селки-селки, Күзәмеш янына килеп, икенче кулындагы таягы белән астыртын гына аягына суга. Күзәмеш авыртуга түзми кычкырып тезләнә, үзе тәңреләргә табынуын дәвам итә.


Кам Аштабар.

Безгә якты көн биргән Тәңребезгә Атак! Атак!
Кояш-айга! Күктәге йолдызларга Атак! Атак!
Җир-суларга, урманнарга Атак! Атак!
Болгар-йортка, Итилемә, Чулманыма Атак! Атак!
Төрек бөдүн, ыруыма – Шәһри Болгар каласына
Атак! Атак!



Күмәк такмак тынуга быргы, дөңгер тавышлары яңгырый. Тәңреләргә такмак әйтеп табынган вакытта, Габдрахман белән Габдулла керәләр. Алар, гаҗәпләнеп, Тәңрегә табынуны күзәтәләр… Кам Аштабарның игътибары чит ил кешеләренә төшә. Ул, табынуын тәмамлап, алар янына килә. Бик дикъкать белән карап чыга.


Иминлекме, ят кабилә токымнары?!



Гарәпләр кулларын күкрәкләренә куеп сәлам алалар.


Гарәпләр. Вәгаләйкемәссалам, Бөек Болгар камы.



Күзәмеш, алга узып, гарәпләрне баштанаяк карап чыга да, исәнләшергә кулын сузып, берәм-берәм исәнләшеп чыга.


Кам Аштабар. Кемнәр дип белик үзеңезне?

Күзәмеш. Әйе, әйе, сез кемнәр буласыз?

Габдрахман. Без Мөхәммәд пәйгамбәр өммәтеннән булабыз. Алтын кала Болгарга сәфәремез.

Кам Аштабар. Мөхәммәд өммәтеннән? Кем ул Мөхәммәд пәйгамбәр?

Габдрахман. Мөхтәрәм кам, Мөхәммәд пәйгамбәр – Аллаһы Тәгаләнең җирдәге соңгы пәйгамбәре. Без барымыз да – Алланың соңгы пәйгамбәре өммәтеннән. Менә Алланың рәхмәтләре белән сезгә Бөек Болгар-йортка килергә насыйп булды. Болгар халкына бердәнбер Аллаһы Тәгалә турында сүзләремез күп.



Камның, гарәпләрне тыңлаган саен, ачуы кабара бара.


Кам Аштабар. Болгар халкының үз тәңреләре бар. Безнең тәңреләргә, изге Абак, сарыганнарга хөрмәтебез зур. Тәңреләр безне төрле зәхмәтле чирләрдән яклый. Ачлыктан яклый. Явыз дошманнарга каршы торырга ярдәм итә. Безгә бүтән Тәңре кирәкми, чит Тәңредән безгә ассу юктыр. Бездән кару шул булыр.

Күзәмеш. Әйе, әйе, бездән кару шул булыр.

Габдрахман. Мөхтәрәм кам, ислам йоласын кабул кылу ирекле ди изге Коръән-Кәрим белеге[4 - Белек – китап.]. Ислам динен кабул итү, күңелеңне, җаныңны сафландыру ди Изге китап. Без Бөек Болгар ханы Алмыш күп яшәсен, бай булсын дип дога кыламыз. (Гарәпләр икесе дә битләрен сыпыралар.)

Иншалла, Иншалла!

Кам Аштабар (тәмам ачуы чыгып). Безгә бүтән тәңреләр кирәкми. Сез ягы кешеләре[5 - Ягы кешеләр – чит кешеләр.] Болгар-йортка коткы таратырга килгәнсез икән. Бәлкем, сез шымчылардыр, Бөек Алмыш ханны үтерергә ниятләп сәфәр тотасыздыр. Әй чуралар, тотыгыз, богаулагыз шушы шымчыларны, зәхмәт чире таратучыларны!



Берничә чура, гарәпләрнең муеннарына муенчак салып, кулларын бәйлиләр. Бер чура гарәпләрнең биштәрен, тартып алып, кам Аштабаргабирә. Кам капчыкны ачып гаҗәпкә кала.


Нәрсә бу? Алтын таҗ. Шушы сукбайларда нинди затлы алтын таҗ. Кайдан алдыгыз? Кайсы ханны үтереп талап качтыгыз?

Габдрахман. Хөрмәтле, Болгар камы, без беркемне дә үтермәдек. Бу таҗ-калфак – хан кызына дигән бүләгемез. Без сукбайлар түгелмез, без – Мөхәммәд пәйгамбәр иленең тартыклары[6 - Тартыклар – пәйгамбәр иленең кешеләре.], Болгар ханы Алмыш галиҗәнапларына юлымыз. Безне болгар сәүдәгәре Тукбай морза үзе чакырды, без шунда сәфәр кыламыз.



Дикъкать белән күзәтеп торган Күзәмеш кам янына сак кына килә дә аның кулыннан таҗ-калфакны тартып ала. Матурлыгына сокланып карый да башына киеп, горурланып йөри башлый.

Бер мизгелгә халык аптырап кала. Кам кулындагы таягы белән Күзәмешнең аягына суга, ул авыртудан кычкырып җиргә утыра.

Кам, Күзәмешнең башыннан таҗ-калфакны алып, капчыкка сала. Халык абайлап алып көлешә башлый.


Кам Аштабар. Чуралар, Тәңре коллары!

Карагыз инде, шушы сукбайларга, хан кызы Сылукайга бүләк таҗ-калфак алып килдек дип, кыек сүз сөйлиләр. Безне алдап, Алмыш әлтабарны үтерергә келиләр. Бүз балалар, үзләрен таш гөмбәзле кара пулат астындагы зинданга ябыгыз!



Гаскәри ике-өч егет гарәпләрне сак астына алып, муеннарындагы муенчактан тарткалап, зинданга алып китәләр.


Чуралар, Тәңре коллары, сак булыгыз! Идел-йортка төрле яклап явыз айналар, шымчылар үрмәләп кенә торалар. Ә бу сихерләнгән таҗ-калфакны мин Изгеләр үзәненә илтеп күмәчәкмен, төне буена тәңреләргә келәү әйтермен.



Шөлдер тавышына музыка кушылып, кам гыйбадәт кылуын дәвам итә. Күзәмеш камга үпкәләп, халыкның игътибарын үзенә җәлеп итеп, кулын селкеп чыгып китә. Сәхнә караңгылана.



ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



Әлтабар Алмыш сарае. Ханның кәнизикләре сагышланып җырлап утыралар.


Әнкәй, мине ник таптың,
Бишеккә салып ник бактың?
Үсеп буйга җиткәчтен дә,
Малга кызыгып ник саттың?

Быел чия чәчкәсенә
Нигә кырау тиде икән?
Кыз балага нигә бер дә
Иркенлекләр юк икән?

Кыз бала бер матур гөлдер,
Бервакыт чәчәк атар.
Нурланып яткан чәчкәгә
Бервакыт кырау ятар.



Сылукай керә.


Сылукай. Кызлар, нишләп әле шулай моңаеп утырасыз? Әллә кем дә булса рәнҗеттеме?

Кызлар. Юк, юк, Сылукай, кызлар бераз моңлы булалар бит.

Җәмилә. Сылукай, әле үзең дә сахрага чыккач, сагышланып җырлаган идең, исеңдәме?

Сылукай. Исемдә, исемдә.

Әдиә. Кызлар, беләсезме сагыш каян килә?

Кызлар. Ю-юк.

Әдиә. Мәхәббәттән… Мәхәббәтең төшкән бүз бала булса, аны сагынып сагышланасың, мәхәббәтең булмаса, мәхәббәтне көтеп сагышланасың икән… (Барысы да көлешәләр.)

Җәмилә. Ә менә син, Сылукай, кемгә гашыйк булып Изгеләр чишмәсе янында сагышланып җырладың?

Сылукай. Әйтмим.

Әдиә. Без аны әйтмәсәң дә беләбез.

Сылукай (гаҗәпләнеп). Каян беләсез, кем әйтте?

Әдиә. Билгеле инде, юлчабар Батил.

Җәмилә. Батил ул күп кызларны сагышландыра. Үзе чибәр, яхшы кылыклы, Болгар-йортның яшь алыбы булып килә. Ирләр бил алышканда, җиде бүз баланы аркан салды.

Сылукай. Ю-юк, кызлар. Батил ул минем абыем кебек, мин аны хөрмәт итәм. Балачакта бергә уйнап үстек…

Әдиә. Алайса, кем соң ул Сылукай?

Сылукай (уңайсызланып). Ул… ул ят кабиләдән…

Кызлар (гаҗәпләнеп). Ят кабиләдән?

Әдиә. Бездә ят кабилә бүз балалары юк бит.



Мәликә керә.


Мәликә. Кызлар, нишләп җырламыйсыз? Әле генә матур итеп җырлый идегез?

Әдиә. Мәликә бичә галиҗәнаплары, җыр капчыгыбыз ертылды да, бөтен җырларыбыз җиргә сибелде.



Барысы да шаулашып көләләр.


Мәликә. Ерык авызлар, шырык-шырык көлүдән башка эшегез юктыр.

Җәмилә. Мәликә бичә, син безгә бер кунак егете алып киләм дигәниең…

Кызлар. Әйе-әйе, кая ул кунак егетең?

Мәликә (тәкәбберләнеп). Мәликә бичәнең сүзе бер булыр.



Кулын чаба, хан сараеның эчке сакчысы Утташ керә, башын ия.


Утташ, кунак егетен керт!

Утташ. Баш өсте, Мәликә бичә.



Утташ кызлар янына, сәләмә киенгән, кулына артыш аскан, акылга җиңелрәк Күзәмешне кертә, ул үзен дәрвиш-кам дип йөри, шулай да бик шаян, вакыты белән тапкыр да бүз бала.

Утташ күз-колак булып кызлар янында кала. Күзәмеш буш артышын селкеп басып тора, кызлар гаҗәпләнеп калалар.


Мәликә. Күзәмеш дәрвиш-кам, без сине хан сараен ыслатырга дип чакырдык, әйдә, ыслый башла!



Күзәмеш бераз тарсынып торгач, кинәт кенә «изге сүзләр» әйтеп кычкыра башлый, сикеренә, кыргый хәрәкәтләр ясый.


Күзәмеш. Алас! Алас! Изге ияләр монда-а-а, изге ияләр белән мин дә монда-а-а, җен-пәриләр, албастылар, явыз ияләр хан сараеннан качыгыз! Качыгыз! Качыгыз!



Артышын селкеп, бүлмәнең почмакларыннан явыз ияләрне куа, бүлмәнең уртасында бөтерелә дә, башы әйләнеп, идәнгә утыра. Кызларны берәм-берәм күзләп чыга. Үрмәләп аягына басып, Мәликәгә якынлаша.


Мәликә бичә, синең күкрәгеңә явыз ияләр ияләнгән, куып чыгарырга кирәк! (Мәликә ышанган була, як-ягына төкеренеп, өстен-башын сыпыра.)

Мәликә бичә, ул явыз ияләр миннән генә куркалар, кая үзем куып чыгарыйм.

Мәликә. Тфү-тфү явыз ияләр, чыгып китегез, Алас! Алас! Күзәмеш дәрвиш үзегезне аягыгыздан кәкре каенга асып куяр.

Күзәмеш, әнә, әнә күрәсеңме явыз ияләр берәм-берәм тәрәзәдән сикерешеп чыгып китәләр. Кызлар, кызлар, күрдегезме явыз ияләрнең чыгып киткәнен?!

Кызлар (бер авыздан). Күрдек, күрдек чыгып киттеләр.

Әдиә. Әнә, әнә, әле берсе яңа гына ишектән чыгып китте…



Кызлар, уенга ияреп, явыз ияне күзәтеп калалар. Күзәмеш, курка-курка, тәрәзәдән карый, шулвакытта Җәмилә әче итеп кычкырып җибәрә, Күзәмеш, куркып, идәнгә утыра.


Җәмилә. Ә-ә-әй, Күзәмешкә сәдака бирергә гел онытып торабыз бит.



Беренче булып ул Күзәмешнең учына тәңкә салган була, аңа карап калган кызлар да сәдака салалар, Күзәмеш учына караса, анда бернәрсә дә булмый. Күзәмеш гаҗәпләнеп учын әйләндергәли.


Хәер тәңкәләре дә, Күзәмеш дәрвиш, явыз ияләр кебек, күзгә күренмичә, бармак араларыннан идәнгә төшеп, идән ярыгы аша базга төшеп киттеләр…



Кызлар көлешәләр.


Әдиә. Күзәмеш, син бит әле яшь бүз бала. Яраткан кызың бармы?

Җәмилә. Менә кайсыбызны яратасың?



Күзәмеш, үрмәләп торып, кызларны берәм-берәм карап чыга.


Күзәмеш. Берегезне дә яратмыйм. Сез ялганчылар. Мин хан кызы Сылукайны гына яратам.

Әдиә. Күзәмеш, син мине танымыйсыңмыни, мин бит Сылукай, хан кызы.



Күзәмеш аптырап кала. Әдиәне баштанаяк карап чыга.


Күзәмеш. Ни-и-и, минем башым сырхаулана башлады, аннан соң тешем дә сызлый кебек.

Мәликә. Күзәмеш, син бит тәңреләр белән арадаш, безгә берәр могҗиза күрсәт инде!

Кызлар. Күзәмеш, Күзәмеш, могҗиза күрсәт инде!



Күзәмеш бераз ялындырып, уңайсызланып тора да куеныннан кара тукымадан тегелгән кечкенә капчык ала. Ул капчыкны каккалап-суккалап күрсәтә дә, тавык булып кыткылдап, кечкенә өстәлдә торган буш сай тәлинкәгә капчыгын авыштыра, аннан зур гына тавык йомыркасы тәгәрәп төшә. Кызлар исләре китеп карыйлар. Мәликә, кесәсеннән көмеш тәңкә алып, Күзәмешкә бирә. Күзәмеш тәңкәне алып яктырак җиргә барып карый, тешләп тә тикшерә. Чын тәңкә икәнлегенә ышангач, чапанның эчтәге яшерен кесәсенә сала. Сакчы Утташ, уяу булып, ханның кайтканын күреп ала да Мәликәнең колагына пышылдый.


Мәликә. Кызлар, әлтабар кайтты. Әдиә, Җәмилә Күзәмешне ян ишектән озатыгыз.



Кызлар тиз генә Күзәмешне озата чыгып китәләр.


Сылукай. Мәликә апай, мин дә үз ягыма чыгам.

Мәликә. Ярар, ярар, Сылукай, ихтыярың.



Сылукай үз ягына чыгып китә. Мәликә, тәрәзә янына барып, ишегалдына күз сала, ханның кереп килүен күреп, тиз генә чыгып китә.

Юлдан кайткан Алмыш әлтабар керә, өйдә беркемне дә күрмәгәч гаҗәпләнеп кала.


Алмыш. Ә-әй, кайсыгыз өйдә?



Озак көттерми Мәликә керә.


Мәликә. Исән-сау йөреп кайттыңмы, Бөек әлтабар? Барчабыз да өйдә. Ханбикә Акбикә ахирәте Тәңкәбикә апайларга дип киткәние.

Алмыш. Үзегез имин генә тордыгызмы? Нинди күләр[7 - Кү – хәбәр.] бар?

Мәликә. Барыбыз да иминнәр, Бөек әлтабар, синсез генә күңелсез булды. Сылукай, Җәмилә белән Әдиәне алып, далада йөреп, изге чишмәгә барып, тәңреләргә келәү әйтеп, чишмәдән су эчеп кайтканда, ят ыру кешеләрен очрата.

Алмыш. Нинди ят ыру кешеләрен?

Мәликә. Гарәпләргә охшаган ике хәлсез кешене Сылукай тапкан. Аларга изге чишмә суы эчергән.

Алмыш. Ә юлчабар Батил кайда булган? Нишләп Сылукайны берүзен калдырган?

Мәликә. Борчылма, Бөек әлтабар. Батил да шунда була. Сылукай Батилга ул ят кешеләрне шәһри Болгарга алып кайтырга кушып, үзләре кайтып китәләр.

Алмыш. Рәхмәт, карлыгачым, күңелемне тынычландырдың.

Мәликә. Ул ят ыру кешеләре Изгеләр үзәнлеген узганда, аларны кам Аштабар күреп ала да, бу шымчылар дип, зинданга яптыра. Биштәрләреннән ниндидер таҗ-калфакны талап ала.

Утташ тавышы. Бөек әлтабар, кам Аштабар килде.



Мәликә чыгып китә.


Алмыш. Узгар, керсен.



Атылып, кам Аштабар керә. Кулында төтен ыслата торган, бауга эленгән артыш, ул, ханга игътибар итмичә, төтен ыслатып, сарайның бөтен почмакларын әйләнеп чыга. Ул шулай итеп төрле зәхмәтле чирләрне, албасты-убырларны куып йөри. Шуннан соң гына сәламен бирә.


Аштабар. Бөек Алмыш әлтабар сиңа иминлек телим, күп яшәргә тәңреләр насыйп итсен! Бөек әлтабар, күчеңне борчуым шунда: Болгар-йортка зәхмәт чире килә. Җигүле тавының аръягында зәхмәттән күп кенә мал-туарлар кырылган. Сарысу тирәләрендә үлем-җитем дә күренә. Тәңреләрнең күңелен күрү өчен, барча Болгар халкына Изгеләр үзәнендә тәңреләргә келәү әйтергә, мул итеп корбан чалырга кирәк!

Алмыш. Кам Аштабар, әле яз башында гына, йолык келәве әйтеп, ярты төмәнләп корбан чалдык түгелме?

Кам Аштабар. Бөек әлтабар, тәңреләр келәүләребезне кабул итмәделәр, шуңа күрә Итил-йортка зәхмәт чире килә. Корбаннарны зәхмәткә биргәнче, аларны тәңреләр рухына корбан чалыйк.

Утташ тавышы. Бөек әлтабар, илнең изге атасы Айбаба килде.

Алмыш. Керсен.



Тәкәббер генә атлап, Айбаба керә, тирә-ягына күз салып карап чыккач, сәламен бирә.


Айбаба. Бөек Алмыш әлтабар, кам Аштабар һәммәгезгә дә тәңреләр чуктин-чук яшь бирсен, байлык, саулык бирсен!

Алмыш. Рәхмәт, рәхмәт, изге ата. Тыңлыйм, ни йомыш?

Айбаба. Йомышым бер, Алмыш әлтабар, мин күрәзәче, сиңа кү китердем.

Алмыш. Тыңлыйм.

Айбаба. Бөек әлтабар, кү бик яман. Итил-йортка зәхмәт, афәт килә. Мал-туарлар кырыла башлаган. Шулай да йолдызлар яктырып, Болгар-йортка күп кенә үзгәрешләр булыр, диләр. Ханның күченә[8 - Күч – йорт.] борчылулардан соң зур шатлык килүен әйтәләр.

Кам Аштабар. Бөек әлтабар, изге ата Айбаба тугры сөйли, Итил-йортка зәхмәт кулын суза. Кенәген мәгърип кешеләрен тотык кылдык, зинданга яптык, алар Болгар-йортка бәла-каза алып килгәннәр. Ул тотыкларны тизрәк ыслау якларына[9 - Ыслау ягы – руслар ягы.] коллыкка сатарга кирәк.

Алмыш. Кам Аштабар, Болгар әлтабары коллар сатарга Ага-базар түгелдер. Кам, син кыек сөйлисең. Синең эшең – тәңреләргә келәү әйтү. Ягы ыру кешеләренә кул күтәрергә рөхсәт биргәнем булмады.



Аштабар, хата ясаганын аңлап, акланырга тырыша.


Кам Аштабар. Бөек әлтабарыбыз Алмыш галиҗәнаплары, мин, Болгар-йортымызны явыз ияләрдән саклау нияте белән, ул ягы ыру кешеләрен тотык кылган идем. Итил-йортка зур бәла-каза яный, зәхмәт чире, җәй узганчы, барыбызны да кырып салуы бар. (Беркемгә дә игътибар итмичә, кам тезләнеп, күккә карап, хәрәкәтсез кала. Шулай бераз утыргач, аңына килә, сәҗдәдә булуын, тәңреләр белән очрашуын әйтә.)

Алмыш әлтабар галиҗәнаплары, мин, сәҗдә кылып, тәңреләр каршында җавап тоттым. Болгар-йортка зур бәла-каза килә, зәхмәт чире инде Итил-йорт капкасына борынын тыккан. Тәңреләр рухына йолак келәве әйтеп, зурдан кубып, корбан чалырга аек бирдем һәм дә шул исәптән, Бөек хан, күңелеңә авырга алма, ханбичә Сылукайның юртагы Ак юрганы да… (Кам башын җиргә ора.)

Алмыш (тәмам борчылуның чигенә җитеп). Кам Аштабар, син нәрсә-ә-ә? Акылыңдамы? Сылукайның үзе тәрбияләп үстергән юртак биясен, Ак юрганы, корбан чалырга? Ю-юк, ю-юк, Сылукай һич тә риза булмаячак.

Кам Аштабар. Бөек әлтабар, мин Болгар-йорт өчен кайгырам, йортымызга зәхмәт килә.

Алмыш. Ак юрга хисабына йөз дөяне корбан чалырбыз, тәңреләр безнең изге теләкләрне кабул кылырлар.

Айбаба. Бөек әлтабар Алмыш галиҗәнаплары, кам Аштабар тугры сөйлидер. Итил-йортка яу-кыран, зәхмәт килә, тәңреләрнең рухын күндеререргә кирәк.

Кам Аштабар. Алмыш әлтабар, йолык туе узгарып, Ак юрганы корбан чалып, тиресен Сылукай үз куллары белән, яндыру өчен, ян ир-атына биреп кенә арыкланып калырбыз.



Барысы да уйга кала. Кам Аштабар, акрын гына шөлдерен шалтыратып, бөтенесенә психологик тәэсир ясап, аларның акылларына, уй-фикерләренә көчле басым ясый.

Ул, шулай шөлдер сугып, бөтерелеп йөри дә кинәт кенә чыгып китә.

Бераздан әлтабар белән изге ата уянып киткәндәй булалар.


Алмыш. Кам кая?

Айбаба. Бөек әлтабар, мин аның киткәнен күрми-сизми калдым.



Утташ керә.


Утташ. Бөек әлтабар, Тукбай морза килде.

Алмыш. Керсен.



Тукбай морза керә, баш иеп исәнләшә.


Тукбай. Әлтабарыбыз Алмыш, изге ата Айбаба, барчагызга да иминлек, байлык, озак яшәвегезне келим!

Хан, Айбаба } (бергә). Рәхмәт, рәхмәт, Тукбай морза.

Тукбай. Алмыш галиҗәнаплары, безнең Болгар-йортка Мөхәммәд пәйгамбәр туган җирдән, минем чакыру буенча кунаклар килгән. Бичаралар бик күп кимсетүләргә, талауларга дучар булганнар. Инде Болгар-йортка килеп җиткәч, кам Аштабар аларның соңгы биштәрләрен дә тартып алган. Ул биштәрдә алтын таҗ-калфак була.

Алмыш. Кеше талау – зур язык.

Тукбай. Аштабар кунакларның муеннарына муенчак салып, кулларын бәйләп, зинданга яптырган. Тәңре мәхлугы Күзәмеш, зиндан сакчыларының йоклап китүен качып көтеп торган да, гарәп кунакларын зинданнан чыгарып, туры минем күчкә алып килгән.



Алмыш кычкырып көлеп җибәрә.


Алмыш. Менә сиңа Тәңре мәхлугы Күзәмеш…



Ханга ияреп, калганнар да көләләр. Сакчы Утташка эндәшә, ул йөгереп кереп җитә.


Утташ. Баш өсте, Бөек әлтабар.

Алмыш. Утташ, тиз вакытта кам Аштабарны табып китерт!

Утташ. Баш өсте, Бөек әлтабар!



Утташ ашыгып чыгып китә.


Тукбай. Кам Аштабар сарайдан мине таптап китәрдәй булып атылып чыкты да зинданга таба китте.

Алмыш. Тукбай морза, менә Аштабар да, изге ата Айбаба да илгә зәхмәт килә, диләр. Йолык туе узгарып, Сылукайның Ак юртагын корбан чалып, тиресен ян ир ыруларына бирергә, диләр.

Тукбай. Алмыш галиҗәнаплары, тәңреләр алай димәс. Кам Аштабар гарәпләрдән курка, чөнки алар Болгар-йортка ислам дине алып килгәннәр. Әгәр Болгар халкы, Болгар ханы исламны кабул кылса, кам Аштабарның халыкка кирәге калмый. Ислам дине бер генә Тәңрене бар дип саный. Мөхәммәд пәйгамбәрне Алланың илчесе дип әйтәләр.



Утташ керә.


Утташ. Бөек әлтабар, кам Аштабар килде.



Ашыгып, кам Аштабар керә.


Кам Аштабар. Бөек әлтабар, чакырдыңмы?

Алмыш. Әйе, чакырдым. Әле сүз бетмәгән иде, инде син чыгып та качкансың. Аштабар, нишләп син үзбаш яргучы[10 - Яргучы – хөкемдар, хакимлек итүче.]булып ят ыру кешеләрен, яргулап, зинданга яптырдың? Бу аҗунда[11 - Аҗун – дөнья.], Болгар-йортта, бер генә яргучы, ул да булса әлтабар булыр. Янә китереп, син гарәп мосафирларының ниндидер таҗ-калфагын тартып алгансың, үзләрен зинданга япкансың. Бу – бик зур язык.

Аштабар. Бөек әлтабар, белгәнеңчә гарәп кешеләре шәһри Болгарны күрергә генә килмәгәннәр, алар үзләре белән зәхмәт чире дә китергәннәр. Әйтүләре буенча, кәрваннары зәхмәт чиреннән юлда үлеп беткән.

Ә таҗ-калфак – мөселманнар сихерләп җибәргән тагын бер зәхмәт ул. Алар Болгар-йортка ислам дине китергәннәр. Безгә ул дин кирәкми. Тәңреләребезнең рөхсәте юктыр. Безнең әби-бабаларыбыз йоласын ташлау зур язык булыр.

Ә таҗ-калфакны, келәү әйтеп, Изгеләр үзәнендәге корбан чала торган нарат төбенә күмдем.

Алмыш. Утташ!



Сакчы Утташ керә.


Утташ. Баш өсте, Бөек әлтабар.

Алмыш. Утташ, юлчабар Батилга әйт, Изгеләр үзәнендәге корбан чала торган нарат төбенә күмелгән таҗ-калфакны алып килсен!

Утташ. Баш өсте, Бөек әлтабар!



Боерыкны үтәргә чыгып китә.


Алмыш. Тукбай морза, кунакларыңа юлчабар Батил таҗ-калфакны үзе тапшырыр.

Тукбай. Чуктин-чук рәхмәт, Бөек әлтабар.



Әлтабар кулъяулыгын селки, барысына да китәргә ишарә бирә. Берүзе генә кала, уйлана.


Алмыш. Нишләргә, нишләргә? Бер-бер артлы кыран күренеп тора. Болгар-йортка зәхмәт килә, афәт килә… Язын тәңреләргә йолак туе уздырдык, алар келәвебезне кабул кылмаганнар.

Бәлкем, йолабыз кыектыр? Бер генә дә шатлыклы кү юктыр. Сылукайга ни әйтергә? Бер дә Ак юрганы корбан чаласы келәми. Ул бит – ак бия, аннан туасы колыннар да ак чаптарлар булырие. Ак юрга – ханның дәрәҗәсе, йортның горурлыгы.



Сылукай керә, аның йөзендә борчылу.


Сылукай. Атам, яхшы гына йөреп кайттыңмы? Исән-иминме?

Алмыш. Имин, имин, кызым, үзең иминме?

Сылукай. Мин дә имин, атам, тик менә яман кү ишеттем. Кам Аштабар Болгар-йортның бердәнбер Ак юргасын корбан чалырга дип коткы тарата. Әле яз башында гына күпме корбан чалып, йола туе узгарып, тәңреләргә келәү әйтелде. Нәрсә, атам, ул тәңреләр шундый комсызлармыни? Йөздән артык елкы, куй, дөяләр корбан чалынды бит инде…

Алмыш. Кызым, тәңреләр турында алай димә. Монда кам Аштабар – тәңреләр илчесе. Ул кай якка һава өрсә, җил дә шул якка авыша. Мин дә ризалык бирмәдем. Изге ата Айбаба белән кам Аштабар Итил-йортка зәхмәт килә, дип яныйлар. Хәтта Аштабар, менә шушы җирдә сәҗдә кылды, аңына кайткач, тәңреләр шулай куша дип, сүзен бирмәде. Изге ата Айбаба, Итил-йортка күп кенә яу-кыран киләчәк дип, йөрәккә шом салды. Ул да Ак юрганы корбан чалырга куша.

Сылукай. Әтием, мин Ак юрга урынына сугымлыкка үзем ятам, тик чаптарыма тимәгез. Җитмәсә, корбан чалганда, үзем карап торып, тиресен ян ыру кешеләренә бирергә тиешмен икән. Нишләп тәңреләр шулай мине, сине җәберли икән, атам?

Алмыш. Кызым, тәңреләргә кару әйтү[12 - Кару әйтү – каршы сүз әйтү, ризасызлык белдерү.] – зур язык. Болгар-йортта чуралар, биләр барысы да кам Аштабарга ышаналар. Камга кару әйтү халыкка каршы бару белән бер булыр.

Кызым, изге ата Айбаба күрәзәсе минем күңелгә шом да сала, ниндидер өмет тә бирә. Кам белән күрәзәче изге атаның теләгенә колак салмый ярамас. Нугай иленнән мин сиңа тагын Ак юрга кайтартырмын.

Сылукай. Миңа бүтән юртак кирәкми. Нишләп тәңреләр минем келәүне ишетмиләр, мин нинди язык кылдым икән?



Елап, битен каплап чыгып китә. Әлтабар ике ут арасында кала.


Алмыш. Нишләргә, ничек газиз баланы күндерергә? Итил-йортка афәт килә, зәхмәт килә.



Алмыш әлтабар тамашачыларга аркасын куеп баса, сәхнә караңгылана төшә. Хан боерыгы яңгырый, дөңгер суккан тавышлар ишетелә.


Сөрәнче (оран сала). Болгар халкы, бәкләр, чуралар! Бөек Болгар ханы әмерен тыңлагыз! Атна көн Изгеләр үзәнендә йолак туе булачак, һәр күчтә артыш яндырып, каралты-кураларны ыслатырга, явыз ияләрне Итил-йорттан куарга!

Йолак туена һәммә кешеләр дә чакырыла. Кам келәү әйтер, корбан чалыныр, корбан итеннән авыз итәрсез, изге келәүләр келәрсез!



Дөңгер тавышы көчәя, сәхнә караңгылана.



ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



Бер айлап вакыт узган. Хан сарае, сагышлы музыка яңгырый. Алмыш хан тәхет-диванда, башын ике кулы белән тотып, тирән уйга чумып утыра. Акбикә керә.


Акбикә. Атасы, үзеңне шулкадәр борчыма.

Алмыш. Ничек түзәргә кирәк, менә бер ай вакыт узып китте. Ак юрганы корбан чалуга, Сылукай хәлсезләнеп хасталанды. Изге ата Айбаба да, кам Аштабар да шифалый алмадылар. Хытай иленнән дарулаучы чакыртырга кирәк булыр.

Акбикә. Атасы, бүген Сылукай бер төш күргән… Тукбай морза Сылукайга гарәп илләреннән алып кайткан бик матур укалы бүрекне, бүләк итеп, башына кидергән.

Алмыш. Төштә бүрек кию, ирләр өчен дәрәҗәгә ия була дияләр иде. Кыз балага ни дип юрарга?

Акбикә. Атасы, мин күрәзәче Айбабаны чакырткан идем, хәзер килеп тә җитәр.

Алмыш. Тукбай морза кунакларын, гарәп кешеләрен күрсәтәсе килә, ниндидер җитди сүзләре бар икән.

Утташ тавышы. Бөек әлтабар, изге ата Айбаба килде.

Алмыш. Керсен.



Изге ата Айбаба керә. Ихтирам белән баш иеп исәнләшә.


Айбаба. Иминлекме, Алмыш галиҗәнаплары, анабыз Акбикә галиҗәнаплары. Икегезгә дә тәңреләр чуктин-чук тигез яшь биреп, күп байлык өстәп хөрмәт иңдерсеннәр!

Алмыш, Акбикә} (бергә). Рәхмәт, рәхмәт, изге ата, келәүләрең кабул булсын!

Алмыш. Изге ата, чакыртуым шул иде, Сылукайның хәле аруланмый, имләвегезнең ярдәме тимәде. Әллә Хытай иленнән дарулаучы чакыртыргамы?

Акбикә. Изге ата, аннары тагын бернәрсә: Сылукай төш күргән, шуны юрамассыңмы? Янәсе, Сылукайга Тукбай морза ят илләрдән алып кайткан укалап теккән затлы бүрекне, бүләк итеп, башына кидергән.

Айбаба. Хатын-кыз төшендә яулык бәйләсә, сәфәр чыгар дип юрыйлар иде. Ә бүрек киюне кияүгә чыгуга дип юрыйлар. Тәңреләр рәхмәте белән, Сылукай тиздән арыкланыр.

Акбикә. Рәхмәт, келәвең, төш юравың изге вакытка туры килсен.

Утташ тавышы. Бөек әлтабар, кам Аштабар килде.

Алмыш. Узгарып җибәр.



Кам Аштабар ашыгып керә, башын иеп исәнләшә.


Кам Аштабар. Барыгызга да иминлек, байлык келим, тәңреләр рәхмәтеннән аермасын!



Барысы да сәламне кабул итәләр.


Сылукай ханбичәнең хәле ничек, аруландымы?

Акбикә. Сылукайның хәле үзгәрешсез шул әле. Аштабар, Сылукай төш күргән, шуны юрасаңие! Сылукай төшендә Тукбай морзаның гарәп илләреннән алып кайткан укалы кырпы бүрекне, бүләк итеп, башына кидергәнне күргән.



Кам уйлана, әрле-бирле йөренә.


Кам Аштабар. Хатын-кызга ирләр бүреге кию килешеп үк бетми. Шуңа күрә бу төшне җилгә сөйләргә кирәк, начар булса, җил алып китсен!

Алмыш. Начар төшне җил алып китсен, дисеңме? Кам Аштабар, менә бер ай вакыт узды. Сылукайны изге ата Айбаба белән бергәләп имләдегез, шифасы булмады. Хытай иленнән дарулаучы чакыртырга булыр. Тәңреләр кабат йола туен кабул кылмадылар. Йөзләгән корбан чалынган иде. Бәлкем, йолабыз, динебез тугры түгелдер?



Барысы да гаҗәпләнеп, ханга карап тыналар. Утташ керә.


Утташ. Бөек әлтабар галиҗәнаплары, Тукбай морза белән ят кабилә кунаклары килделәр.

Алмыш. Бик вакытлы килделәр, керсеннәр.



Тукбай морза белән бергә Габдрахман, Габдулла керәләр. Исәнләшеп, башларын иеп, кулларын күкрәкләренә куялар.


Тукбай морза. Барыгызга да иминлек, байлык, озак яшәвегезне келим!

Гарәпләр (бертавыштан). Әссәламегаләйкем, Бөек Болгар ханы Алмыш галиҗәнаплары, ханбикә Акбикә анабыз.

Сезнең тарафларга пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам туган изге яклардан сәламнәребезне алып килдек. Болгар-йортка иминлек келибез, Алмыш хан белән Акбикә анага чуктин-чук яшь, ханбичә Сылукайның тиздән арыклануын бердәнбер Аллаһыдан ялварып үтенәбез, һәр намазымызда шуны искә алып дога кылабыз.



Алмыш әлтабар кунаклар белән ике куллап исәнләшә.


Алмыш. Рәхмәт, изге келәүләрегезгә. Тукбай морза сөйләгәние.

Тукбай морза. Алмыш әлтабар галиҗәнаплары! Менә, алтын шәһри Болгарны күреп, үзең белән танышырга, сөйләшергә дип, Мөхәммәд өммәтеннән Габдрахман белән аның шәкерте Габдулла килде.

Аларның күп кенә мөлкәтен Каф таулары халыклары талаган. Ә иң зур бүләкләрен изге үзәндә кам Аштабар тартып алган. Ул алтын таҗ-калфак була.



Әлтабар уңайсызланып кала.


Алмыш. Кам Аштабар, әйтерең ни?

Кам Аштабар. Бөек әлтабар, кам сүзе тугры булыр. Мин ул сихерле калфакны изгеләр үзәнлегендәге корбан чала торган нарат төбенә, тирән чокырга күмдем. Иртәгесен барып карасам, угры зат, чокырны казып алып, таҗ-калфакны угрылап киткән. Юлчабар Батил Болгар-йортның астын өскә китереп эзләп тә таба алмады.

Габдрахман. Алмыш галиҗәнаплары, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләре белән Сылукай тиздән аруланыр. Менә без үзара киңәшләштек тә Габдулла шәкерттән Сылукай янында изге Коръән хәдисләрен укытырга булдык. Ул әзер.



Габдулла кулын йөрәгенә куеп баш ия, ризалыгын белдерә.


Тукбай морза. Габдулла шәкерт төзек күңелле, оланның догалары изге, келәве тугры, Сылукай озакламый аруланыр.

Кам Аштабар. Син нәрсә, Тукбай морза, безнең йолабыз, синеңчә, кыекмыни? Күңелебез төзек түгелмени? Тәңреләр каршында син язык кыласың, ягы йоланы өстен күреп мактыйсың.

Габдрахман. Болгар-йортның баш камы Аштабар, ислам дине, иң тугры дин булса да, ул башка йолаларны хурламый. Мөхәммәд галәйһиссәлам ислам динен кабул итү ирекле дигән. Син дә безнең йолаларыбызны хурлама.

Тукбай морза. Күп кенә төрки кабиләләр күптән инде, ислам йоласын кабул кылып, мөселман булып биш намаз укыйлар. Безнең Болгар кабиләсенә дә ул турыда уйларга кирәк. Агач, таш сыннарга гайбадәт кылу ул үзе бер язык түгелме икән?

Кам Аштабар. Тукбай, синең сүзең тәңреләрне җәберли, күчеңә кыран килер, телең корыр.

Тукбай морза. Мин, кам Аштабар, беркемне дә җәберләмим. Дөньяны күп гиздем, хаҗда булып, ислам динен кабул иттем, биш намазны калдырмыйм. Алладан башка тәңреләр булмавына ныклап инандым. Алла каршында изгелекле гамәлләрем җитәрлек күп.

Айбаба. Алмыш әлтабар, Коръән чумакларның[13 - Чумаклар – мөселманнар.] изге белеге булса да, Болгар-йортка кыран килергә торганда, ягы кабиләләрнең йоласын тоту язык булмасмы?

Алмыш. Ырудашлар, ханбичә Сылукайны нинди йола аруландыра, мин шул йоланы хөрмәт итәрмен. Хан сүзе бер булыр. Шул йола минем йолам булачак. Габдулла шәкерт, ризалыгың булгач, без каршы түгел. Сылукайга изге Коръән хәдисләрен укы!

Кам Аштабар. Алмыш әлтабар, ян кабилә, ян йола кешеләрен куеныңа аласың. Әби-бабаларымызның йоласына, тәңреләрнең рухына балта чабасың. Күчеңә, Итил-йортка кыран чакырасың. (Гарәпләргә мөрәҗәгать итә.) Ян кабилә кешеләре, чумаклар! Әгәр сезнең Тәңрегез безнең Тәңредән көчле булса, сезгә дә миңа биргән сихри кодрәтне бирсен.



Кам күзе тәхет залының почмагында торган өч аяклы матур өстәл өстендәге хуш ис чыгарып, пыскып яна торган артышка төшә, һәм ул, шуңа якын килеп, бар көче белән сихри хәрәкәтләр ясый башлый.

Төтен көчәя, артыш күз алдында акрын гына түшәмгә таба күтәрелә һәм яңадан үз урынына кайта. Кам гарәпләргә күзенең «сихри» нурларын юнәлтә, алар, куеннарыннан кечкенә догалык алып, күзләрен күтәрмичә, тавышсыз гына укыйлар.

Аларга камның сихри көчләре тәэсир итми. Барлык кешеләр дә гаҗәпләнеп торалар. (Бу – кечкенә иллюзион трюк.)


Алмыш. Кам Аштабар, киләсе кыран инде килгән, язмыштан узмыш юктыр. Изге ата Айбаба белән сиңа ышанып, кызым Сылукайны дәваларга бирдем – ярдәмегез тимәде. Тәңреләргә багышлап бик күп корбан чалдык. Йола туе узгардык, барыбер ассу юктыр. Ә хәзер комачауламагыз, бәлкем, ян кабилә кешеләренең йоласы, тәңреләргә барып җитеп, Сылукай аруланыр. Кайсы Тәңренең рәхмәте белән Сылукай арыкланып аякка баса, шул Тәңре минем күңелемә якын булыр. Ә сез, кам Аштабар, изге ата Айбаба, телләрегезне йөгәнләгез, йөгәнсез атка тышау салалар. Бүтән сүзем юктыр…



Утташ йөгереп керә.


Утташ. Бөек әлтабар, юлчабар Батил белән мәхлук кам Күзәмеш килгәннәр, әлтабарны күрергә кирәк, бик зур кү бар, диләр.

Алмыш. Көн туса яңа кү. Керсеннәр, тыңлыйк үзләрен.



Утташ, чыгып, Батил белән Күзәмешне хан залына узгара. Күзәмеш сарайдагы кешеләрне күреп каушап кала. Үзен кулга алып, артышын селки-селки, келәү әйтә башлый.


Күзәмеш. Алас! Алас! Изге ияләр монда, изге ияләр белән бергә мин дә монда-а-а! Явыз ияләр, хан сараеннан качыгыз!..



Батил Күзәмешне туктата.


Батил. Бөек әлтабар, Мәгърип иле кунакларының таҗ-калфагы табылды. Күзәмеш, таҗ-калфакны биштәреңнән чыгар!



Барысы да гаҗәпләнеп, кызыксынып карыйлар. Күзәмеш үзен бик җаваплы кеше итеп хис итә. Тирә-ягына дикъкать белән карап чыккач кына, биштәрен ачып, алтын таҗ-калфакны чыгара. Батил, Күзәмеш кулыннан таҗны алып, Габдрахманга бирә. Гарәпләр шатланып кабул итәләр.


Алмыш. Батил! Тугры сөйлә, кем угры?

Батил. Бөек әлтабар галиҗәнаплары, кам Аштабар таҗ-калфакны күмеп киткәч, Каз тәпие ыруы угры Күрән токымы кешесе чокырдан таҗ-калфакны казып ала да карурманга илтеп күмә. Менә Күзәмеш кам булмаса, мәңге табылмас иде.

Күзәмеш. Мин ул угрыны беләм, ул узган ел Койтымбикә әбинең өч казын угрылады. Мин аны ай яктысында күреп алдым да артыннан иярдем. Шул угры таҗ-калфакны урманда күмеп киткәч, мин аны, казып алып, икенче җиргә күмдем. Ул бит – Сылукайга дигән таҗ-калфак. Сылукай арулангач китерермен дигән ием. Менә Батил белеп алган да, изге ияләр шулай кушты, әйдә хуҗаларына илтеп бирик, диде.



Әлтабар кычкырып көлеп җибәрә, аңа калганнар да кушыла. Кам Аштабар хурлыгыннан ачуланып, ашыгып чыгып китә.


Габдрахман. Бөек хан галиҗәнаплары, ханбичәгә атап алып килгән бүләгемезне кабул итегез!



Габдрахман белән Габдулла, алгарак чыгып, бүләк таҗ-калфакны дүрт куллап ханга сузалар.


Алмыш. Хөрмәтле кунаклар, бүләгегез өчен бик зур рәхмәтлебез. Тик сез аны Сылукайга үзегез тапшырыгыз. Анасы, Сылукайны чакырт!



Акбикә чыгып китә.

Айбаба дикъкать белән калфакны карый, матурлыгына соклана. Акбикәгә ияреп, Сылукай, Мәликә, Җәмилә, Әдиә керә. Исәнләшеп, баш ияләр. Ирләр дә хөрмәт күрсәтеп исәнләшәләр.


Тукбай морза. Сылукай, чибәркәй җарияләр, сезгә чуктин-чук арыклык келибез!

Габдрахман, Габдулла } (бергә). Әссәламегаләйкем, ханбичә, хан сараеның бизәкләре, чибәр кызлар!

Габдрахман. Ханбичә Сылукай, без, бик ерак юллар узып, Болгар-йортка килдек. Беренче булып безгә ярдәм кулын сузучы син булгансың икән. Безнең битләремезгә изге чишмә суын бөркүче, сагым йокысыннан уятучы Болгар-йортның фәрештәсе син Сылукай булгансың. Сылукайга атап китергән бүләгемез, менә шушы таҗ-калфак иде. Шушы калфак Болгар-йортка оҗмах нурлары китерсен! Габдулла шәкерт, хан Сылукайга бүләгемезне тапшыр.



Габдулла калфакны Сылукайның башына кидерә. Сылукайның кәефе күтәрелә, ул үзенә илаһи көч кергән кебек хис итә. Яшьләрнең күз карашлары очрашып, ике арада мәхәббәт уты кабына.

Лирик музыка яңгырый, сарай караңгылана, супер пәрдә кыска вакытка ябыла.



БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



Хан сарае. Ефәк чаршау артында Сылукай белән кәнизәк кызлар Габдулланың Коръән хәдисләре укыганын тыңлап утыралар. Шәкерт укуын тәмамлый, чаршау артыннан кызлар чыга, янына тирәләп утырышалар, сораулар бирәләр.


Сылукай. Габдулла шәкерт, сезнең ул Мәгърип якларында гел дә кыш булмыймы?



Шәкерт кышның нәрсә икәнен аңлап бетерми.


Җәмилә. Кыш, кыш кар ява, у-у-у, салкын була. (Салкыннан тәнен дерелдәтеп күрсәтә.)

Габдулла. Ә-ә-ә, кыш… юк-юк, гел җылы, гел кояшлы көннәр генә.

Әдиә (Габдулланың җөббәсенә күрсәтеп). Бездә, Болгар-йортта, кыш көне мондый кием белән ярты көндә өшеп үләсең.

Җәмилә. Габдулла, бу кием ничек дип атала.



Киеменә күрсәтә, тегесе башта аңламый, Җәмилә шәкертнең итәгеннән үк тарткалый.


Габдулла. Ә-ә-ә, кием, бу – җөббә.

Әдиә. Җөббә-ә – мәзәк сүз. Ни, Габдулла, гарәп кызлары чибәрләрме?

Габдулла (уйланып). Әйе, ә Болгар кызлары сылурак.

Җәмилә. Кызлар, безне Мәликә бикә чакырган иде, гел онытканбыз бит. Сылукай, рөхсәтең булса, без китәр идек.

Сылукай. Кызлар, сез үз ирегегездә.



Кызлар баш иеп, чыгып китәләр.


Габдулла. Ханбичә Сылукай, остазым Габдрахман, тагын бер кат рәхмәтләр әйтеп, сиңа арыклык келәп дога укыды, Аллаһы Тәгаләдән шифалык сорады. Алтын калфакның ассуы булып, тиз араларда арыклануыңны Ходайдан сорап үтенде.

Сылукай. Рәхмәт, рәхмәт, шәкерт Габдулла. Син укыган Коръән хәдисләрен тыңлый башлагач, күңелем тынычланды, башым арыкланды, сулышларым киңәйде. Габдулла, мине дә гарәпчә укый-язарга өйрәт әле.

Габдулла. Сылукай, бу теләгеңне мин зур бүләк кебек кабул итәм. Бүгенге көннән үк өйрәнә башлыйбыз.

Сылукай. Габдулла, синең әти-әниең бармы?

Габдулла. Юк, мин сабый чакта аларны кяферләр үтергәннәр. Мине остазым Габдрахман бәк үстерде, укытты, менә сәяхәткә, Алланың рәхмәте белән, Болгар-йортка алып килде, сезнең нурлы йөзләрне күрергә насыйп булды.

Сылукай (шаяртып). Ә яраткан кызың бар идеме?

Габдулла. Сылукай, үз гомеремдә беренче сине хур әл-җәннәт, мәләк әр-разны күрдем, шуңа башымны идем. Минем бүтән хатын-кызларны күргәнем булмады. Бездә хатын-кызлар ни-и-и… э-э-э, битләренә пәрәнҗә каплап йөриләр. Ят ирләргә хатын-кызлар битләрен күрсәтмәскә тиешләр, шәригать кушмый, йола кушмый.

Сылукай. Ничек инде йола кушмый?

Габдулла. Йола хатын-кызларны ят ирләрдән саклый. Ул йоланы бозган ир кеше яргулау ителә, үлем җәзасы да булырга мөмкин.

Сылукай. Ислам йоласы хатын-кызларны ят күзләрдән бик саклый икән.

Габдулла. Әйе, дөрес. Нык саклый.

Сылукай. Габдулла шәкерт, син бөтенләйгә Болгар-йортта яшәргә калыр идеңме?

Габдулла (уйланып). О-о-о, Сылукай, бу сорауга җавап бирүе авыр. Сезнең Итил-йорт, Болгар-йорт гүзәл җиргә урнашкан. Минем күңелемә бик хуш килде… Туган җир дә сагындыра.



Акбикә керә. Габдулла каушап кала. Башын иеп, кулын күкрәгенә куеп, сүзсез сәлам бирә, китәргә җыена.


Акбикә. Иминме, Габдулла шәкерт!

Габдулла. Вәгаләйкемәссәлам, Акбикә галиҗәнаплары.

Акбикә. Кызым, хәлең ничек?

Сылукай. Әнием, менә шушы алтын калфакны кия башлаганнан бирле, башым арыкланып калды. Габдулла шәкерткә рәхмәт, ул укыган Коръән хәдисләрен тыңлагач, күңелем тынычланды, күп яшисе килә башлады.

Габдулла. Акбикә галиҗәнаплары, остазым Габдрахман бәк, Сылукай, тиздән арыкланып, сахраларга чыга башлар, ди. Изгеләр чишмәсенә барып, бер Аллаһы Тәгаләгә дога кылыр, ди.

Акбикә. Рәхмәт, рәхмәт, шәкерт Габдулла. Габдрахман бәккә дә рәхмәтләребезне җиткер.

Габдулла. Акбикә галиҗәнаплары, рәхмәтләрегезне иясенә җиткерермен. (Башын ия.) Миңа китәргә рөхсәт итегез!

Акбикә. Бар, бар, шәкерт, иртәгә дә шушы вакытта көтәбез.

Габдулла. Имин булыгыз!



Чыгып китә, Сылукай белән Акбикә икәүдән генә калып серләшәләр.


Акбикә. Кызым, кәефең ничек?

Сылукай. Аллага шөкер, әнием.

Акбикә. Кызым, син нәрсә, әллә ислам йоласын кабул кылдыңмы?

Сылукай. Әнием, мине шулай җавап бирергә шәкерт Габдулла өйрәтте.

Акбикә. Яхшылыкка өйрәтә, үзе дә имин булсын. (Серле карый.) Кызым, читтән яхшырак күренә, диләр, Габдулла шәкерткә ничек карыйсың?

Сылукай (уңайсызланып). Ул – бик тәүфыйклы бүз бала. Ислам йоласына тугрылыклы шәкерт.

Акбикә. Юлчабар Батил Габдулланың, сарайга килеп, Коръән хәдисләре укып йөргәненә бик борчыла, ди.

Сылукай. Әнием, мин Батилны хөрмәт итәм, ул бертуган абыем кебек. Бергә уйнап үстек бит.

Акбикә. Кызым, Кырым ханы икенче хатынлыкка сине сорап хәбәр җибәргән. Унҗиденче яшең белән барасың, балам…

Сылукай. Әни, мине ят якларга җибәрер идеңме? Синең яннан беркая да китәсем килми.

Акбикә. Атаң да шулай ди, ят җиргә кызыбызны җибәрмәбез, ди. Миңа мирас калдырырга онык кирәк, ди. Кызым, шәкерт Габдулла да безнең күңелгә хуш килә, тик ул – ят кабилә баласы.



Сакчы Утташ керә.


Утташ. Акбикә галиҗәнаплары, Сылукай ханбичә, диван башы Күрән бәк Бөек Алмыш галиҗәнапларын күрергә тели.

Акбикә. Күрәнгә әйт, хан әле ял итә диген.

Утташ. Акбикә галиҗәнаплары, һич түзмәслек хәл кылынган, шул улакны китергән.

Акбикә (каушап). Яман улакмы? Ни-и-и, хәзер, хәзер әлтабарга ирештерермен. (Ашыгып, хан ягына кереп китә дә тиз генә әйләнеп чыга.) Әлтабар хәзер чыгар, Күрән бәк керә торсын.



Утташ чыгып, Күрән бәкне узгара. Күрән бәк хөрмәт күрсәтеп, баш иеп исәнләшә.


Күрән. Акбикә галиҗәнаплары, ханбичә Сылукай, сезгә Тәңре чуктин-чук яшь бирсен, байлык, саулык бирсен!

Акбикә, Сылукай } (бергә). Рәхмәт, рәхмәт Күрән бәк. Үзең дә күп яшә, бай бул!



Алмыш хан керә, Күрән бәк бил бөгеп сәлам бирә.


Күрән. Иминме, Бөек хан, тәңреләр чуктин-чук яшь бирсен, байлык, саулык бирсен!

Алмыш. Үзең дә иминме, Күрән бәк? Нәрсә булды, нинди улак китердең?

Күрән. Бөек хан, Болгар-йортка кам Аштабар зур кыран китерде.

Алмыш. Сөйлә, диван башы Күрән бәк, сузма, нәрсә булды?

Күрән. Бөек хан, кам Аштабар Болгар-йортка зур кыран китергән. Габдрахман остазны кылыч аша уздырган… Өстәвенә, Изгеләр үзәнендәге таш абакларны җимереп, агач сарыганнарга кара май сибеп ут төрткән. Потлары белән гарәп илчеләре алдында хурлыкка калуын кичерә алмаган, ахрысы…



Әлтабар каушап кала, Акбикә белән Сылукай аны, култыклап, тәхеткә утырталар.


Алмыш. Гаскәр башы Тимерҗан кая?

Күрән. Бу яман улакны ишеткәч, Тимерҗан бәк ир-атлы унбашы белән Изгеләр үзәненә ташлана. Кам Аштабар, Тимерҗанның килүен күргәч, аран ярып, кылычын болгый-болгый да үз-үзенә кул сала. Кылычын үз эче аша узгара һәм шунда ук җан бирә.

Алмыш. Й-ә-ә, тәңреләр, өстәп-өстәп, безнең Болгар-йортка кыран китерәсез, күчемнән башлап, инде Итил-йортка ук барып җиттегез. Күрән бәк, Тукбай морза белән Габдулла шәкерт, ислам йоласын тотып, Габдрахман бәкне зурлап, ханнар зиратына җирләргә ярдәм итсеннәр. Кам Аштабар Болгар-йортка зур кыран китерде. Бердәнбер Тәңренең – Аллаһының язганы шул булгандыр.

Күрән. Кам Аштабарны кая җирләргә?

Алмыш. Син үзең ничек уйлыйсың, диван башы?

Күрән. Бөек ханның ихтыярыннан узмыш юктыр. Кая кушсаң, шунда җирләрбез.

Алмыш. Минемчә, үзе ут төртеп яндырган сыннар янына җирләсәк, тәңреләр рәнҗемәсләр.

Күрән. Мин дә шулай уйлыйм, Бөек әлтабар. Алмыш галиҗәнаплары, иң дә мөһим сүземне озакка калдырып сөйлим.

Диван утырышыннан соң бәкләр, морзалар белән озак кына киңәшләшеп утырдык, күпчелектә синең уй-фикереңне хупладылар.

Алмыш. Күрән бәк, әгәр дә без һаман да шул агач, таш сыннарга инанып баш орабыз икән, безне төрле яклап камап алган ят ырулар басып алачак, үз даирәләренә көчләп кертәчәкләр, кол итәчәкләр. Үзегез белгәнчә, ничә еллар инде Хәзәр ханына салым түлибез, кызларыбызны, хатыннарыбызны көчләп алып китәләр, кол итеп саталар. Бу хурлыкка түзәргә чара калмады… Хәзерге заманда иң көчле дәүләт – Багдад хәлифәсе. Күп кенә төрки халыклар, ислам динен кабул итеп, туганнарча яшиләр, бер-беренә ярдәм итәләр. Әгәр без, Болгар халкы, ислам динен кабул итсәк, яу килгәндә, хәлифәттән, кардәш төрки халыклардан ярдәм көтәргә өметебез була. Аннан соң сәүдә эшләре дә киңәеп китәр иде.

Күрән. Бөек әлтабар, синең акыл-зирәклегеңне, уй-киңәшләреңне диван әһелләре хөрмәт итәләр. Үзең әйткәнчә, Тукбай морза, кәрван җыеп, Болгар ханы Алмышның илчесе булып, көзен хәлифәткә, Мөхәммәд пәйгамбәр иленә, хаҗга сәфәргә чыгачаклар.

Алмыш. Келәүләребезне, бердәнбер Күк Тәңре кабул кылсын!

Күрән. Шулай булсын! Күк Тәңребез кабул кылсын! Әлтабар, юл хәстәрен үзем карармын. Иң ышанычлы ир-атларны сайлап кәрван җыярбыз.



Хан куеныннан кулъяулык алып селки, барысы да таралышалар.



Сәхнә караңгылана


АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ



Хан сарае. Музыка яңгырый. Еракта азан әйткән тавыш ишетелә. Азанны Габдулла шәкерт әйтә. Сылукай, Җәмилә, Әдиә көлешә-көлешә керәләр, тәрәзә аша ишетелгән азан тавышын тыңлыйлар.


Җәмилә. Карале, Габдулланың тавышы ничек еракларга ишетелә.

Әдиә. Ул каян шулай кычкыра соң?

Сылукай. Әллә белмисезме? Тукбай морза үзенең бакчасының түренә, Тәңрегә – Аллаһы Тәгаләгә келәү теләр өчен, йорт салдырган, шуңа биек итеп каргу да куйганнар. Ислам йоласы буенча, шул каргудан азан әйтеп, келәү теләргә халыкны чакыралар.

Җәмилә. Сылукай, хәзер син гарәпчә укый да яза да беләсең, безне дә өйрәт инде. Без дә шул изге Коръән белеген укыр идек.

Сылукай. Габдулла барыгызны да гарәпчә укырга, язарга өйрәтәм диде.



Акбикә керә. Кызлар аны күреп, хөрмәт күрсәтеп баш ияләр, исәнләшәләр.


Акбикә. Иминнәрме, кызлар!

Барысы да. Имин, имин, ханбикә галиҗәнаплары.

Акбикә. Кызым Сылукай, инде арыкланып беттеңме?

Сылукай. Бер Тәңрегә – Аллага шөкер, әнием.



Кызын иркәләп кочаклый. Кызлар әдәплелек саклап чыгып китәләр.


Акбикә. Кызым, мин чуктин-чук шат синең арыклануыңа. Атаң белән мине бик куркытканиең. Тәңре – Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән көзгә, имин булсак, туеңны ясарбыз. Яучылар күп, кыпчак ханы да улына димләтә.

Сылукай. Әнием, син бит беләсең, мин синең яныңнан беркая да китмим. Шәкерт Габдулладан башка миңа бүтән кияү кирәкми…

Акбикә. Габдулла шәкерттән димче килгәне юк бит әле.

Сылукай. Әнием, ул бит – килгән кунак. Тукбай морзага әйтергә оялам ди. Аннан соң Батил да аңа көнләшеп карый… Ул бик борчыла.

Акбикә. Ул бала тормышның әчесен-төчесен татыган, яхшылыкның кадерен белер.

Сылукай. Габдулла, остазын кам Аштабар үтергәч, бик кайгыра. Батилга хөрмәт белән карый. Ул бит аларда яши, Тукбай морза аны үз улы кебек ярата. Батил мине яратуы турында Габдуллага сөйләгән.

Акбикә. Ә син, кызым, Батилны яратасыңмы?

Сылукай. Әнием, ул бит минем абыем кебек, бергә үстек, кардәшләр кебек. Мин аны хөрмәт итәм.



Утташ керә, акрын гына хәбәр итә.


Утташ. Ханбикә, Сылукай галиҗәнаплары, Батил килде.

Акбикә. Батил? Ни йомыш ди?

Утташ. Әйтми, сүзем бар ди.

Акбикә. Ярар, алайса, сүзе булса керсен.



Утташ Батилны сарайга кертә. Батил үзен горур тотып, атлыгып керә, тезләнә.


Батил. Анабыз ханбикә галиҗәнаплары, Сылукай, сезгә иминлек келим, чуктин-чук гомер кичерегез!

Акбикә,Сылукай } (бергә). Рәхмәт, Батил.

Акбикә. Батил балам, йомышың ни, тыңлыйм?



Батил каушап тора.


Батил. Акбикә галиҗәнаплары, Сылукай! Мине кичерегез шулай сөйләргә батырчылык итүемә… Мин… мин Сылукайны кече яшьтән үк яратып үстем… Димче җибәрергә әтием рөхсәт бирми.

Акбикә. Улым Батил, тор, аягыңа бас. Без сезнең күчне бик хөрмәт итәбез, кардәшләр кебек күрәбез. Әниең – минем ахирәтем. Шуңа күрә Сылукай үзе хәл итсен.



Батил тезләнеп торуын дәвам итә.


Сылукай. Батил, мин сине абыем кебек хөрмәт итәм, мине җәберләмә… абыем булып кал.

Батил (торып аягына баса, башын ия). Ханбикә галиҗәнаплары, Сылукай, мине кичерегез бүтән сүзем юк.



Акрын гына борылып чыгып китә.


Акбикә. И-и-и бичара бала, ничек күңеле төште. Тормыш бик катлаулы шул. Тәңренең ни тәкъдиредер, язмыштан узмыш юктыр.

Сылукай. Әнием, нишлим соң? Батил минем өчен кардәш абыем кебек, мин аны туганым кебек яратам. Ә шәкерт Габдулла әллә ничек… җанымны эретә, аны күрсәм, йөрәгем өзелердәй була…



Акбикә, кызын тыңлап, арлы-бирле йөренә.


Акбикә. Атаңның әйткән нәзере барие, кем дә кем Сылукай кызымны арыкландыра, шул киявем булачак, дигәние. Тәңреләрнең амин дигәненә туры килгәндер, кызым.



Алмыш керә, ул, елмаеп, сүзгә кушыла.


Алмыш. Әлтабар сүзе бер була, әйткән нәзерне үтәргә кирәк. Ә син, кызым, ишетәм, минем нәзергә каршы түгел?!



Сылукай, оялып, тәрәзә янына килеп, урамга карый.


Сылукай. Атай, Тукбай морза, диван башы Күрән бәк, шәкерт Габдуллалар килделәр.



Кыңгырау шалтырый, сакчы Утташ керә.


Утташ. Бөек әлтабар галиҗәнаплары, Болгар-йортның аталары килделәр.

Алмыш. Керсеннәр.



Килгән кунаклар керәләр, әлтабар аларны зурлап каршы ала.


Кунаклар. Иминлек, чуктин-чук озын гомер келибез бөек Алмыш әлтабар галиҗәнапларына, Акбикә ханбикәбезгә, ханбичә Сылукаебызга.

Алмыш. Үзегезгә дә иминлек, кардәшләр, ырудашлар. Узыгыз, утырыгыз!



Кунаклар утырышалар, кемнәрдер басып тора.


Сөйләгез, нинди кү китердегез?

Тукбай. Мәрхүм Габдрахман бәкне ислам йоласы белән җирләдек, Бөек хан. Габдулла шәкерт изге белек – Коръән-Кәримне укыды. Мәрхүмне зурлап җирләдек. (Тукбай белән Габдулла кыска гына дога укып, битләрен сыпыралар.) Урыны оҗмахта булсын!

Бөек ханыбыз Алмыш галиҗәнаплары, без Мөхәммәд пәйгамбәр иленә хаҗга сәфәргә җыенырга булдык. Рөхсәтең булса, илчеләр җибәрсәң иде, көзен китсәк, язын әйләнеп кайтыриек.

Алмыш. Теләкләрегез изге, Тукбай морза. Диван башы Күрән бәк хәстәрен күрер. Тимерҗан сак өчен берничә унбашы кораллы алыплар әзерләр. Иң яхшы чаптарларны җайдакларсыз, кыпчак далаларында яшь дөяләр сатып алырсыз.

Күрән бәк. Бөек хан, боерыгың үтәлер. Шуны да әйтмәкче идем: Тукбай морза углы Батил, үзе теләп, кораллы унбиш ир-ат белән Казансу кирмәненә китте. Кирмәнне таш каргулар салып ныгытам, дип сүз бирде.

Алмыш. Тукбай морза, углың өчен рәхмәт. Итил-йорт өчен тырыша.



Әлтабар Габдулланы абайлап ала, ул, Болгар егете киемендә булгач, аны танымый торган.


Танымый торам, Габдулла шәкерт тә килгән икән. (Уйланып.) Габдулла шәкерт, әйткән нәзерем барие, кем дә кем Сылукайны арыкландыра, шул киявем булыр дигән идем. Ул шобага сиңа насыйп булган икән. Әгәр риза булсаң, яучы җибәр.



Габдулла уңайсызланып басып тора. Аны сынаулы караш белән Акбикә, Сылукай читтән күзәтәләр.


Габдулла. Бөек хан, миңа шундый зур ихтирамың өчен тормышым да кызганыч түгел, гомергә тугрылыклы, ышанычлы углың булырмын.



Тезләнеп, башын ия. Әлтабар аның башыннан сыйпый.


Күрән бәк. Алмыш галиҗәнаплары, ошбу изге бүз бала Габдуллага үзем димче булып, Сылукайның кулын сорар идек. Габдулла шәкерт, син ризамы?



Шәкерт аптырап, каушап кала.


Габдулла. Күрән бәк, мин бик шат.



Башын иеп, оялып, идәнгә карап тора.


Алмыш. Күрән бәк, Габдулла риза булгач сора инде, нишләп телеңне йотып торасың?



Күрән бәк уянып киткәндәй була, тамагын кыра.


Күрән бәк. Бөек Алмыш хан, сезнең гөлбакчада үскән бердәнбер затлы сылу гөлегез бар. Сылугөлнең токымнары булып сезне шатландыру өчен, ул затлы гөлне икенче гөлбакчага күчереп утырту мәслихәт булыр иде. Безнең бакчада да гүзәл гөл чәчәк атып утыра. Әгәр аларны бергә утыртсак, гөлбакча тагы да ямьләнерие.

Алмыш. Күрән бәк, сүзләрең колакларны иркәли, йөрәккә бал да май булып ята. Ханбикә Акбикә ни дияр?

Акбикә. Сылукайның ризалыгы булса, мин риза, атасы.

Алмыш. Күрән бәк, Габдулла шәкерт, туйга әзерләнегез.

Тукбай морза. Алмыш хан, Акбикә галиҗәнаплары, ислам йоласы белән үзем никах укырмын. Борынгы Болгар илендә беренче мөселман никахы булыр. Иншалла!

Алмыш. Күрәзәче Айбаба дөрес күрәзәләгән, менә минем күчкә дә шатлык килә. Туйга Айбабаны да чакырыгыз. Ә хәзер димчеләр хөрмәтенә өстәл хәстәрләргә!



Музыка яңгырый, чаршау артыннан кәнизәкләр, башка сарай кешеләре чыгалар.

Ирләр таралышып утыралар, кызлар, Сылукайны уртага алып, туй җырын җырлыйлар.


Кыз балага сүз әйтмәгез,
Ал йөзен кызартмагыз;
Йөзек кашы зөбәрҗәт күк
Кыз баланы саклагыз!



Җыр салмак биюгә күчә, кыз белән егетне уртага алып бииләр, шулай итеп, булачак туйның димчеләр мәҗлесе башлана, кыллы музыка кораллары уйнаган, быргылар кычкырткан, дөмбер суккан тавышлар, акрынлап томан эчендә калалар. Хан сарае караңгылана. Хронометр суккан тавышлар көчәя. Хан сарае бушап кала.



ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



Хан сарае акрын гына яктыртыла. Ишеккә элә торган кечкенә кыңгырау тавышы ишетелә. Сарайның эчке сакчысы Утташ керә, башын иеп, ханны көтеп тора. Ял бүлмәсеннән Алмыш әлтабар чыга. Ул инде күптән аякта, күңелендә борчылу.


Алмыш. Тыңлыйм, Утташ, нәрсә булды, ни кү әйтерсең?

Утташ. Бөек хан, Казансу кирмәненнән яман кү килде. Ир-атлы юлчабар бик тә яман кү китергән.

Алмыш. Утташ, сүзеңне кыска тот.

Утташ. Бөек әлтабар, Тукбай морза углы Батил, Казансу кирмәнен саклаганда, ыслау явы белән сугышта һәлак булган.

Алмыш. Ир-атлы юлчабар үзе кайда?

Утташ. Бөек әлтабар, ул да яралы, шәһри Болгарга көч-хәлгә килеп җиткән, хезмәтчеләр йортында шифалана, хәле начар. Ыслау явы көчле була, ярый әле, гаскәр башы Тимерҗан бәк, ярты төмән яугире белән Казансу кирмәнен саклап, уннан артык көймәләре белән күп кенә ыслауларны Кара Итил төбенә озаткан.

Алмыш. Йә-ә-ә Тәңре, тагын нинди яман күләр китерерсең инде?

Утташ. Бөек хан, тагын бер кү бар, Багдад хәлифәсеннән, Тукбай морзага ияреп, бик зур кәрван Шәһри Болгарга юл тота, ди. Кү китерүче сөенечен алды. Кәрван, Җигүле тауларын узып, тиздән Кара Итилне кичәргә тиеш, ди.

Алмыш. Шатлык та зур, кыран да аз түгел. Тукбай морза бердәнбер ир-ат булган бүз баласын югалтты. Батил киләчәктә гаскәр башы булыр дип өметли идем.



Ерактан эндәшә-эндәшә, ханбикә Акбикә керә.


Утташ. Баш өсте, Бөек әлтабар.



Утташ чыгып китә.


Акбикә. Атасы, атасы, шатлыгыбыз бик зур. Сөенче бүләге синнән. Оныгың бар, шатлан!

Алмыш. Шөкер, Тәңрем, шөкер. Бер әчесен, бер төчесен бирәсең. Анасы, мин бик шат, рәхмәт Сылукайга, миңа мирас калдырырга онык бүләк итте.

Мин дә сиңа шатлыклы кү әйтәм, Тукбай морза зур кәрван белән Җигүле тавына кайтып җиткән. Мөхәммәд пәйгамбәр иленнән илчеләр алып кайта. Төгәл ун айда, Тәңренең рәхмәте белән, нинди ерак юлдан исән-сау әйләнеп кайттылар. Анасы, шатлыкка ияреп, кыран кү дә безнең йортка керде.

Акбикә (борчылып). Йә-ә Тәңрем, нәрсә булды тагын?

Алмыш. Казансу кирмәнен саклаганда, ыслаулар белән сугышта Батил һәлак булган.

Акбикә (елап). И-и-и балакаем, язмышың шул булган икән… Үз балам кебек якын күрдем, Сылукай белән бергә уйнап үстеләр. Әнисе Айсылу белән ахирәт дуслар булып гомер кичердек, инде аңа бу күне ничек улак итәргә… Атасы, сиңа әйтергә батырчылык итмәдек, Батил, Казансу кирмәненә китәр алдыннан, Сылукайны сорап килгәние.

Алмыш. Ә нишләп миннән яшердегез?

Акбикә. Атасы, сине борчымаска булдык, болай да борчылуың чиктән ашкан. Сылукай Батилга мин сине абыем кебек хөрмәт итәм, мине җәберләмә, абыем булып кал, диде. Аннан соң үзеңнең кем дә кем Сылукайны арыкландыра, киявем шул булыр, дип әйткән нәзерең дә барие.

Алмыш. Анасы, тугры сөйлисең, тәңреләргә келәү әйтеп нәзерләгәнием. Җитмәсә, бердәнбер кызым Сылукай үз язмышын үзе хәл кылды, язмыштан узмыш юктыр. Батил да миңа бик кадерле, үз балам кебек иде. Тәңреләрнең келәүләре шулай булгандыр. (Сакчы Утташны чакыра.) Утташ! (Ашыгып, Утташ керә.) Диван башы Күрән бәкне чакырт.

Утташ. Баш өсте, Бөек әлтабар. (Ашыгып чыгып китә.)

Алмыш. Анасы, Тукбай морза белән Багдад хәлифәсе илчеләре дә Болгар-йортка сәфәр тоталар. Кунакларны хөрмәт белән каршыларга, сый-хөрмәт күрсәтергә кирәк булыр.

Акбикә. Атасы, йөзеңә кызыллык китермәм, син боерганча булыр.



Кыңгырау шалтырый, Утташ керә.


Утташ. Бөек хан, Күрән бәк чакырмыйча үзе килгән.

Алмыш. Керсен.



Утташ чыгып китә, диван башы Күрән керә.


Күрән. Иминлек, чуктин-чук гомер келим, Бөек Алмыш хан. Анабыз ханбикә Акбикәгә дә теләгем изге, ханбичәбез Сылукай икегезгә дә онык бүләк итсен!

Алмыш, Акбикә} (бергә). Рәхмәт, Күрән бәк, изге келәүләреңә.

Алмыш хан. Күрән бәк, тәңреләр, келәвемне кабул кылып, бүген миңа онык бүләк иттеләр. Сылукайның углы бар.

Күрән (шатланып). Бөек хан, анабыз Акбикә, икегезне дә котлыйм! Оныгыгыз арык ир-ат булып, мирас тотарлык булсын!

Алмыш, Акбикә } (бергә). Рәхмәт, рәхмәт яхшы келәвеңә.

Алмыш. Күрән бәк, Тукбай морза гарәп илчеләре белән Җигүле тавына кайтып җиткәннәр. Инде Кара Итилне кичәләрдер. Кунакларны, бөтен Болгар халкын җыеп, зурлап каршыларга кирәк. Быргы кычкыртып, дөңгер кагып.

Күрән. Баш өсте, Бөек әлтабар. Боерыгың җиренә җиткерелер.

Алмыш. Кунаклар санына җитәрлек итеп, пар тояклы маллар чалыгыз. Казна, шөкер, сай түгел, сый-хөрмәтне мул тотыгыз. Гарәпләрең кәрван башын хан сараеның кунаклар күченә китерерсең.

Күрән. Баш өсте, Бөек әлтабар, боерыгың үтәлер.

Алмыш. Күрән бәк, инде хәбәрдардыр, Тукбай морза углы Батил ыслаулылар явында һәлак булган.

Күрән. Хәбәрдар, хәбәрдар, Алмыш хан. Казансу кирмәнендә күп кенә ир-атлар башларын корбан куйганнар. Әмма Итил-йортымызга яу булып килгән ыслауларны кертмәгәннәр. Тәңре җаннарын изге кылсын, күчләренә ил казнасыннан ярдәм булыр.

Алмыш. Күрән бәк, тугры сөйлисең, һәлак булган һәр ир-атка диван карары белән ярдәм булыр. Итил-йортымызның һәр ир-аты алтын бәһасенә торадыр.



Кыңгырау шалтырый, ашыгып, Утташ керә.


Утташ. Бөек әлтабар, шәһәр урамында кам урынына калган Күзәмеш, дөңгер сугып, кү таратып йөри. Халыкны шәһәр капкасы янына Тукбай морза белән килүче гарәп илчеләрен каршыларга чакыра.



Әлтабар белән Күрән, бераз гаҗәпсенеп, бер-беренә карыйлар.


Алмыш (кәефе күтәрелеп). Менә сиңа Күзәмеш, әлтабар белән диван башыннан да узып, шатлыклы кү китергән.

Күрән бәк. Бөек хан, ул бүз баланың күңеле саф, Итил-йортымыз өчен җанын фида кылырга да ризадыр.

Утташ. Бөек хан, халык шәһәр капкасына таба агыла.

Алмыш. Күрән бәк, син, диван башы буларак, кара елгырга атланып вәзирләр белән кунакларны каршыла, мин дә килеп җитәрмен. Иртәгә Тургайлар тирәгендә Болгар халкын җыеп кунакларны кабул итәрбез.



Хан сарае караңгылана. Шәһәр урамында дөңгер суккан тавыш яңгырый.


Күзәмеш тавышы. Болгар халкы, Болгар халкы! Тукбай морза, зур сәяхәт кылып, Итил-йортка кайтты. Үзе белән кунаклар да алып кайткан, кунакларны каршыларга барыгыз. Кадерле кунакларны каршылагыз!



Дөңгер суккан, быргы кычкырткан тавышлар көчәя. Шул кыска вакытта декорация алышына. Сәхнә акрын гына томаннар эчендә яктыра. Офыкта яшел дала. Һавада тургайларның, сандугачларның җаннарга ләззәт биреп сайраулары бай табигатькә тарала. Яшел хәтфә чирәмгә хан чатыры корылган, ханның гаскәри егетләре келәм җәяләр, тәхет чыгарып куялар, коралланган ике сакчы ян-якка баса. Быргы тавышы яңгырый, дөңгер сугалар. Тәхетнең уң ягына – Болгар кешеләре, сул ягына милли киемнәрдә гарәп кунаклары урын ала, әлтабарны көтәләр. Сөрәнче хан белән ханбикәнең килгәнен хәбәр итә.


Сөрәнче. Җәмәгать! Болгар халкы! Ерак гарәп илләреннән килгән кунаклар! Болгар ханы Алмыш галиҗәнаплары белән ханбикә Акбикәне каршы алыгыз!



Заманча музыка яңгырый, дөңгер сугалар. Чардуган эченнән әлтабар Алмыш чыга, аның артыннан Акбикә күренә. Алмыш, кул биреп, хөрмәт күрсәтеп, аны үзе белән янәшә бастыра.


Алмыш. Ерак Багдад хәлифәсеннән килгән мөселман кунаклар, туган Болгар халкы, барыгызга да чуктин-чук гомер, байлык, арулык келим. Көтеп алган илче-кунакларыбыз, күп кенә авырлыклар күреп, ерак юллар, сулар кичеп, исән-сау килеп җитүегезгә без бик шат. Менә Болгар халкы, бөтен төбәкләрдән җыелып, Багдад хәлифе Җәгъфәр әл-Мөкътәдир хәзрәтләре җибәргән хатны укырга җыелдык. Тукбай морза, сиңа, кадерле илчеләрне исән-сау алып кайтуың өчен, Болгар халкы исеменнән бик зур рәхмәт! Үзеңә, гаиләңә арулык, күп яшәвеңне телибез!



Быргы, дөмбер тавышлары яңгырый.


Тукбай морза. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, әссәламегаләйкем, Болгар-йортның атасы әлтабар Алмыш галиҗәнаплары, Болгар-йортның әнкәсе Акбикә ханым, барча Болгар халкы! Бөек әлтабар, татлы келәүләрең өчен бик зур рәхмәт! Мин Болгар-йортыбызга бирәсе бурычымны гына үтәдем. Бүген Итил-йортыбыз тормышында иң мөһим мизгелләр якынлашты. Багдад хәлифе Җәгъфәр әл-Мөкътәдир хәзрәтләре, үзенең иң ышанычлы илчеләрен Сусан әр-Рәссигне һәм сәркатибе Әхмәд ибне Фазланны безгә илче итеп җибәрде, мин аларның юлдашы булдым.



Илче Сусан әр-Рәссиг, алга чыгып, Алмыш янына килә, кул кысышып, кочаклашып исәнләшәләр. Гарәпләр озынча ике кара байрак күтәрәләр, анда алтын хәрефләрдән изге Коръән сүрәләре язылган. Илче Сусан әр-Рәссиг мөэминнәр әмиренең иң өлкән түрәләре кия торган, алтын укалап бизәлгән кара чапанны әлтабарның иңенә сала, ә Фазлан Акбикәнең алдына бизәкле затлы чапан һәм хушбуйлар, асылташлар куя. Быргылар кычкыра, дөмбер сугалар, халык алкышлап кул чаба.


Сусан әр-Рәссиг. Бөек Болгар ханы әлтабар Алмыш, Акбикә галиҗәнаплары, без иминлек шәһәре Багдад иленең хәлифе Җәгъфәр әл-Мөкътәдир хәзрәтләре боерыгын үтәп, сезләрнең бик тә гүзәл Болгар-йортны күрергә насыйп булды, күңелләребезгә сыймас шатлык килде. Хөрмәтле әлтабар Алмыш галиҗәнаплары, рөхсәт итегез, сәркатип, мөселман хокуклары, ислам дине белгече Әхмәд ибне Фазлан, Багдад хәлифе Җәгъфәр әл- Мөкътәдир хәзрәтләренең, сезнең тарафларга юллаган хатын укырга.



Әлтабар, ризалыгын биреп, кулы белән хәрәкәт ясый. Быргылар кычкыра, дөмбер сугалар. Халык шатланып кул чаба. Фазлан уртага чыгып, хәлиф җибәргән, торба итеп төргән хатны җәеп укый башлый. Бөтен халык, аяк өстенә басып, хат укуны тыңлый.


Ибне Фазлан. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, әссәламегаләйкем, Болгар-йортның атасы, әлтабар Алмыш галиҗәнаплары, Болгар-йортның әнкәсе, Акбикә ханым, барча Болгар халкы! Без Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре белән мөселманнарга иңдергән Коръән-Кәрим белекне сезгә алып килдек. Шушы изге белекне саф күңелегездән кабул итсәгез, без, Аллаһы Тәгалә каршында изге бурычыбызны үтәдек дип, кыямәт көндә җавап тотарга әзер.

Әгуузу билләһи минә-ш-шәйтаани-р-раҗим. Бисмилләһир-рахмәәни-р-рахим.

Әл-хәмдү лилләһи раббил гааләмиин. Әр-рахмәәни-р-рахим. Мәәлики йәүми-д-дииин…



Фазланның тавышын акрынлап музыка басып уза. Хат укылып беткәч, Сусан әр-Рәссиг, тантаналы итеп, Коръән-Кәримне әлтабарга тапшыра. Әлтабар Коръәнне тантаналы итеп, баш өстенә күтәреп, маңгае белән кагыла…


Алмыш. Бөек хәлифәт илчесе Сусан әр-Рәссиг, сәркатиб Әхмәд ибне Фазлан, Болгар халкына ерак илдән, изге җирләрдән алып килгән бүләгегез бик зур, без бу бүләкне көтеп алдык, киләчәктә Болгар халкы күп гасырлар буена Изге китап итеп саклар. Хәлифәт сәяхәтчесе Габдулла дигән бүз бала – Болгар халкының кияве, Болгар ханбичәсе Сылукай гарәп халкының килене булды.



Кунаклар алдына Габдулла белән кулына күкрәк баласы күтәргән Сылукай чыгалар. Гарәпләр яшьләрнең иңнәренә затлы тукымадан тегелгән чапаннарны салалар. Тантаналы музыка яңгырый, яшьләр, рәхмәт әйтеп, хан белән ханбикә артына басалар.


Укымышлы Габдулла бер ел эчендә халкымызны ислам дине белән таныштырды, Аллаһы Тәгаләнең илчесе Мөхәммәд хәзрәт турында күп кенә мәгълүматлар сөйләде.

Хөрмәтле Сусан әр-Рәссиг, ибне Фазлан, Болгар халкы, бердәнбер Аллаһы Тәгаләнең Коръән-Кәримен кабул кылып, рәсүлулла Мөхәммәд пәйгамбәрнең васыятьләрен саф күңелдән кабул итә.



Тантаналы музыка яңгырый, гарәп кунаклары, намазлык җәеп, намаз укырга әзерләнәләр. Аларга ияреп, Тукбай морза, Габдулла, морза хезмәтчеләре дә намазга басалар. Шәһри Болгарда ил күләмли беренче намаз укыла. Намаз укучыларның тавышы еракларга тарала, милли музыка шул тавышларга кушыла.



Пәрдә



    2009




БЕЗНЕҢ АВЫЛ НАПОЛЕОНЫ



Музыкаль комедия ике пәрдәдә


Катнашалар:



Эльвира – Наполеон, авыл Советы рәисе.

Мөршидә – клуб мөдире.

Әкълимә әби – авыл карчыгы.

Мөкатдәс – авыл механигы.

Идрис, Ибрис} авыл эшсезләре, хәмер корбаннары.

Фердинанд – «яңа татар», коттедж хуҗасы.



БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



Авыл күренеше. Лейтмотив «авыл көе» яңгырый. Еракта әтәч кычкырганы, этләр өргәне ишетелә. Авыл уртасында буа, ул зур күл булып җәелгән. Төрле муллыкта, бигрәк тә шәһәр байларының ике катлы йортлары күзгә ташлана. Клуб ишегалды. Тәртипсез тезелгән урындык, эскәмияләр әле генә узган җыелышны хәтерләтә. Урындыкта клуб мөдире Мөршидә җырлап (шыңшып) утыра. Кулында гипс, егылып кулын имгәткән.


Мөршидә (җырлый).

Аклы ситса күлмәгемне
Ал итәрмен дисеңме?
Элек сөеп, хәзер ташлап
Хур итәрмен дисеңме?!

(Урыныннан торып). Исәнмесез! Мин Салмыш авылының клуб мөдире Мөршидә. Әле генә шушы клуб ишегалдында авыл җыелышы булып узды. Клубның сәхнәсе дә җимерек хәлдә булгач, Салмыш авыл җирле үзидарә рәисе Шәүкәт Рәисович ишегалдында гына узгарабыз диде. Җыелыш бик шау-шулы булды. Авыл Советы рәисен сайладык. Аягы җиңел булсын, әнә үзе дә килә.



Гәүдәгә җыйнак кына яңа сайланган авыл Советы рәисе

Эльвира керә.


Эльвира. Балтасы суга төшкән кеше кебек нишләп моңаеп утырасың? Бу эскәмияләрне клубка кертергә кирәктер бит?!

Мөршидә. Кирәген кирәк тә, күрәсең бит кул гипста. Узып баручы берәр малай-шалай булмасмы дип утырам.



Эльвира узып баручы Идрис белән Ибрисне күрә.


Эльвира. Әй-й-й егетләр! Идрис, Ибрис, килегез әле, сезгә йомышыбыз бар иде.



Сәхнә артыннан ирләр тавышы.


Тавыш. Вакыт юк, ашыгабыз…

Эльвира. Егетләр, бер генә минутка кереп чыгыгыз инде, сезне кызлар чакыра бит!



Галстук таккан Идрис, аның дусты Ибрис керә.


Идрис (як-ягына каранып). Кая безне чакырган кызлар, что-то күренмиләр?

Ибрис (эскәмия асларына карап). Кая кызларыгыз, җә, күрсәтегез әле! Күптән өйләнәсе килеп йөри, ха-ха-ха…

Эльвира. Егетләр, шушы эскәмияләрне клубка кертергә ярдәм итегез әле!

Ибрис. Безнең вакыт юк, кибет ачылганга ун минут булды инде, без ашыгабыз… әнә завклуб үзе кертсен. Ахири, әйдә, соңга калабыз.

Эльвира. Егетләр, сезнең оятыгыз бармы, юкмы? Күрәсез бит, Мөршидәнең кулында гипс.

Ибрис (Мөршидәнең кулына карап). Ай-яй-яй… Мөршидә, нәрсә булды? Күрми дә торам. Теге Казан җегете кыерсытмагандыр бит? Мин аңа күрмәгәнен күрсәтәм… (Җиңен сызгана, һаваланып йөри.)

Эльвира. Ибрис, син башта эскәмияләрне клубка кертеп егетлек эшлә, соңынтын күз күрер.

Идрис (галстугын төзәтеп). Әйдә, бездән булсын изгелек.



Эскәмияләрне клубка кертә башлыйлар.


Эльвира. Кайчан инде гипсыңны алалар?

Мөршидә. Шушы атнада диделәр.

Эльвира. Бармакларың хәрәкәтләнәме соң?

Мөршидә. Хәрәкәтләнә, тик беләк бик кычыта.

Эльвира. Алайса, кулың төзәлеп бетә инде.



Идрис белән Ибрис эшләрен бетерәләр.


Идрис. Эльвира ханым, үтенечегез үтәлде, эшне кабул итегез!

Эльвира. Сүз тыңлавыгыз өчен рәхмәт, егетләр!

Ибрис (китеп барышлый). Рәхмәткә илле грамм да салмыйлар. (Идрискә.) Әйдә инде, кибет ачылганга ярты сәгать була бит, без килгәнне Сәрия зарыгып көтәдер…



Ашыгып чыгып китәләр.


Мөршидә. Бу ике сәрхуштан туеп беттем инде. Дискотекага киләләр дә яшьләргә бәйләнеп йөриләр.

Эльвира. Ибрисе шалапайның шалапае инде. Тегесе, Идрисе, – техникум бетергән кеше бит, зоотехник.

Мөршидә. Авылда эш юк, эшсезлектән эчә башлыйлар.

Эльвира. Анысы сылтау гына инде. Теләгән кеше эшен дә таба, ашын да. Теләк кирәк, әбиләр әйтмешли, горнадир кебек ир-егетләр әниләренең пенсияләренә карап яталар. Мөршидә, менә нәрсә, иртәгә авыл Советы утырышы була, әзерләнеп кил!



Эльвира чыгып китә, Мөршидә әрле-бирле йөренә.


Мөршидә. Авылыбыз нинди матур җиргә урнашкан, шуның кадерен белеп кенә яшәргә дә яшәргә бит югыйсә… Әй-й-й, авылда рәтле ирләр дә калмады шул. Азрак кыл кыймылдатканнары шәһәргә киттеләр. Калганнары ярым исерек, ярым шабашник. Әнә нинди матур мәчет салдык, рәхмәт инде район җитәкчеләренә, мәчеткә йөрер кешесе генә юк. Җитмәсә, югары белемле мулла да килде бит… Үзидарә рәисе Шәүкәт булып Шәүкәт авылны аякка бастыра алмаганны… Мескен, хатын-кыз башы белән бу Эльвира ни кыра алыр инде?



Клуб ишеген бикләп кайтып китә. Идрис белән Ибрис, кибеттән кайтышлый, клуб ишегалдына керәләр, кулларында пакетка салган аракы шешәсе, вак-төяк кабымлыклар, икесе дә кызмача.


Ибрис. Ахири, әйдә, шушы чирәмгә утырып, калганын димләп бетерик, әчемәсен.



Пакеттан аракы шешәсе, пластмасс стаканнар чыгара. Пакетын ашъяулык итеп җәя.


Ахири, шешәнең төбендә генә калган бит, нишлибез?

Идрис. Нишлибез дисеңме? Хәзер без аны димлибез.



Стаканнарга салып, тамашачыларга артлары белән басып (янәсе, әдәплелек саклап) эчәләр, ләззәтләнеп, кабымлыкларын кабалар. Чирәмгә сузылып ятып, күңелләре күтәрелеп җырлыйлар.


Әй, эчәбез, эчәбез лә,
Бушый бара шешәбез.
Акча бетсә, җаен табып,
Тагын алып эчәбез.

Әй зимагур, әйттер, типтер
Сыер саткан акчаңны.
Сыер саткан акчаң беткәч,
Сат бәрәңге бакчаңны.

Атның аласы була ла,
Җем-җем карасы була.
Хатын алсаң, бала була,
Бала карасы була.

Идрис. Карале, Ибрис, син дөрес җырлыйсың. Хатын алсаң, өйләнсәң, бала була, аны карыйсы була, мәктәптә укытасы була… Мәшәкать, проблема…

Ибрис. Мин дә шулай дим бит. Ни пычагыма кирәк ул мәшәкать-проблема. Кем бала үстереп изгелек күргәне бар? Менә синнән, миннән әниләр нинди изгелек күрәләр, ә?

Идрис. Син исерек булсаң да дөрес сөйлисең. Карале, менә бүген Эльвираны авыл Советы персидәтеле итеп сайладык. Ну, әйт, ни пычагымны кыра ала инде ул, ә?..

Ибрис. Мескен, мин аның ирен, Зәкиулланы жәллим. Элек тә итәк астында иде, хәзер үкчә астына ук төшәр инде…



Еракта азан әйтәләр.


Идрис. Жалкы мужика…

Ибрис. Ахири, әнә яшь мулла намазга чакыра, әллә барабызмы?

Идрис. Син нәрсә-ә, мәчеткә хәмер эчеп түгел, хәтта тәһарәтсез дә керергә ярамаганны белмисеңмени? Син, ахири, дин белән шаярма!

Ибрис. Идрис кордаш, менә син миңа караганда укымышлырак кеше, теге кем… философ диләрме әле… Шуны әйт! Нишләп сине дә, мине дә Эльвира яратып бетерми икән, ә?

Идрис (бераз уйланып, буш стаканын дикъкать белән карап, кулында бераз әйләндереп). Нишләп яратып бетерми дисеңме?

Ибрис. Әйе, әйе…

Идрис. Минемчә, потому что, Эльвира үзеннән дә акыллырак кешеләрне яратмый.

Ибрис. Син нәрә-ә, без Эльвирадан да акыллыракмыни?

Идрис (һаваланып). Вот так и получается, брат.



Ашыгып, Мөршидә клубка таба узып китә. Егетләр аңа кызыксынып карап калалар. Мөршидә озакламый кире борылып чыга.


Идрис. Мөршидә, нәрсә булды?

Мөршидә. Ничектер, күңелемдә шик туды, клубны бикләми киткәндәй булдым.

Ибрис. Бикләнгәнме соң?

Мөршидә. Бикләнгән, бикләнгән.

Ибрис (аягүрә басып, акыллы, матур булып күренергә теләп). Мөршидә, беләсеңме нәрсә, син безнең Салмышның иң чибәре… (Пауза.) Әгәр сине очратасымны белгән булсам, бу дөньяга тагы да матуррак булып туган булыр идем… (Тирән сулыш алып.) Чык миңа кияүгә.

Мөршидә (Ибриснең кыяфәтеннән кызык табып көлә). Ибрис, авылда яшь кызлар да бар бит. Мин карт кыз бит инде. Син яшьләрне эзлә!



Көлә-көлә чыгып китә. Ибрис, уңайсызланып, арлы-бирле йөри.


Идрис. Син, ахири, кыска уңышсызлыкка уфтанма, кыска уңышсызлык яхшырак була, кыска уңышка караганда, ди философ Пифагор.

Ибрис. Әй-й, синең фәлсәфәңне әйтер идем, бер сүзеңне аңлап булмый.

Идрис. Менә син шуны әйт! Акылсыз җан ияләреннән иң матуры, иң сылуы нинди җан иясе?

Ибрис. Аңламадым, кабатла!

Идрис. Аңламаганнар өчен тагын бер кабатлыйм, тыңла! Акылсыз җан ияләреннән иң матуры, иң чибәре, иң сылуы нинди җан иясе була?

Ибрис (уйланып). Нәрсә, әллә маймылмы?

Идрис (ләззәтләнеп көлеп). Синеңчә, маймыл иң чибәр, иң сылу җан иясеме?

Ибрис. Җә, урыслар әйтмешли, не томи, әйт!

Идрис. Хатын-кызны үпкәләтәсем килми, әйтмим…

Ибрис. Аңлап бетермәсәм дә кызык, ха-ха-ха… (Көлә.) Ахири, мин синең белән горурланам. Син почти-что даһи кеше, депутат кына түгел, президент булырлык шәхес.

Идрис (һаваланып). Рәхмәт, ахири, син мактамасаң мине бүтән мактар кеше юк.



Икесе дә көлешәләр, аларга кушылып, күңелле лейтмотив музыка яңгырый.



ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



Авыл күренеше фонында, авыл Советы кәнсәләре. Өстәл, телефон, урындыклар куелган. Стенада Татарстан Президенты сурәте эленгән. «Правление» әгьзалары утырышка җыелалар. Өстәл артында Эльвира, ул төрле кәгазь-папкаларны барлый. Авыл Советы идарәсе әгъзалары, Мөршидә, Мөкатдәс һәм массовка җыелып бетәләр.


Эльвира. Җәмәгать, идарә әгъзалары! Утырышны башлыйбыз, көн тәртибе шул. Авылны суга тәэмин итеп торучы водокачканы тиз көндә төзәтергә. Авыл урамына асфальт җәйдерергә.

Мөршидә. Эльвира, клубның сәхнәсе җимерек хәлдә, менә бит кулны да шунда имгәттем.

Эльвира. Көзгә кадәр клубны аякка бастырырга кирәк. Мөкатдәс абый, син авылның механигы, кайчан халыкка су бирәсең?

Мөкатдәс. Акча булу белән, Эльвира сеңлем, акча булу белән. Водокачканың ике моторы да янып чыкты, шунсыз су юк.

Эльвира. Күпме тора ул су суырткыч моторлар?

Мөкатдәс. Хәзер генә әйтә алмыйм. Ай саен товар бәяләре күтәрелеп тора бит, инфляция…

Эльвира. Мөкатдәс абый, бүген үк район үзәгенә барып белешеп кайт!

Мөкатдәс. Акча каян алабыз?

Эльвира. Кем су эчә, шул түли.

Мөкатдәс. Ни-и, Эльвира, урамга асфальт җәябез дисең… әле су моторы алырга да акчабыз юк.

Эльвира. Спонсорлар табабыз.

Мөкатдәс. Спонсорлар? Безнең авылга каян килсен ул спонсорлар?

Эльвира. Җәмәгать, безнең авылда ничә коттедж йорт бар?

Мөршидә. Унынчысын салып яталар.

Эльвира. Менә шул коттедж хуҗалары, төзү материаллары ташып, авыл урамын сазлыкка әйләндереп бетерделәр дә инде. Алар түләрләр.

Мөкатдәс. Һе-е, тот капчыгыңны самурай дигәндәй, алырсың ул сараннардан.

Мөршидә. Менә бу – яхшы фикер. Авылга кем хуҗа, алармы, безме? Юлны төзетсеннәр, суга да акчаларын жәлләмәсеннәр, алар да шул суны эчәләр.

Эльвира. Башта без, менә Мөршидә, син Мөкатдәс абый, алар белән яхшылап сөйләшеп чыгабыз. Аннан соң күз күрер.



Шау-шу килеп, Идрис белән Ибрис керәләр.

Бераз кызмачалар.


Идрис. Безне чакырттыгызмы? Ни йомыш?



Идарә әгъзалары аптырап, гаҗәпләнеп карыйлар.


Ибрис. Мәхмүт абый сручны авыл Советына барыгыз, сезне көтәләр дип җибәрде. Әллә премия бирәсезме? Ха-ха-ха… (Көлә.)

Эльвира. Соңга калдыгыз, премияне бүлешеп бетердек. Үзегез килеп яхшы иттегез әле. (Пауза.) Егетләр, менә нәрсә, эчүчелектән туктарга вакыт җитте. Авылда болай да ирләр аз. Икегезне дә өйләндерәбез, иртәгә үк эшкә чыгасыз.

Ибрис. Кемгә өйләндерәсез? Мин риза, күптән инде өйләнәсе килеп йөри. Бичә кая, бичәсе кем була? Мөршидә булса, мин риза.

Эльвира. Авылда уннан артык тол-ялгыз хатын бар. Менә шулар арасыннан сайлагыз! Әгәр үзегез теләп өйләнмәсәгез, көчләп өйләндерәбез. Көчләп тә өйләнмәсәгез, стерилизовать иттерәбез.

Идрис. Безнең авылга каян килсен ул ун хатын? Җитмәсә, сайлап алырга ди…

Мөршидә. Югары очтан санасак, Әкълимә әби, Маһинур апа, әле быел гына үзенә җитмеш тулды. Гөлчирә апа илле биштә генә, яшь кызлар кебек йөгереп йөри…

Ибрис (гаҗәпләнеп). Ахири, теге стирилизовы-вы-вать итүе нәрсә була?





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/albert-gadel/kyrlay-kyzy-aysylu-zh-yentyk-34105297/) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes



1


Сагым күрдем – төш күрдем.




2


Бүз бала – ир бала.




3


Ассу алалар – файда алалар.




4


Белек – китап.




5


Ягы кешеләр – чит кешеләр.




6


Тартыклар – пәйгамбәр иленең кешеләре.




7


Кү – хәбәр.




8


Күч – йорт.




9


Ыслау ягы – руслар ягы.




10


Яргучы – хөкемдар, хакимлек итүче.




11


Аҗун – дөнья.




12


Кару әйтү – каршы сүз әйтү, ризасызлык белдерү.




13


Чумаклар – мөселманнар.



Әлеге китапка авторның төрле елларда язылган пьесалары һәм балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде.

Как скачать книгу - "Кырлай кызы Айсылу" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Кырлай кызы Айсылу" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Кырлай кызы Айсылу", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Кырлай кызы Айсылу»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Кырлай кызы Айсылу" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Видео по теме - "Кырлай  кызы Айсылу"

Рекомендуем

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *