Книга - Бөртектән – көшел (җыентык)

a
A

Бөртектән – көшел (җыентык)
Ильдар Маликович Низамов


Кояш – бихисап нурлардан, диңгез – тамчылардан, ындыр табагындагы көшел бөртекләрдән торган кебек, кеше күңеле дә бик нечкә-нәфис күзәнәкләрдән – гамь нурларыннан тукыла. Танылган галим-педагог, журналист, язучы Илдар Низамов бу китабында шул нурларны шагыйранә парчалар итеп тасвирлаган да, кыйсса көшеле итеп туплап, шулар ярдәмендә замандашының күңел дәрьясын, рухи дөньясын сурәтләргә омтылган.





Илдар Мәлик улы Низамов

Бөртектән – көшел





© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Низамов И.М., 2016





Парчалар көшеленнән кыйсса





Кереш урынына өч парча


Бер карадым күзләреңә,
Икенче йөзләреңә…

    Халык җырыннан


Гамь нуры

Кояш – бихисап нурлардан, диңгез – тамчылардан, ындыр табагындагы көшел бөртекләрдән торган кебек, кеше күңеле дә бик нечкә-нәфис күзәнәкләрдән – гамь нурларыннан тукыла. Заманында «Бер карадым…» дигән китабымның беренче парчасы «Гамь нуры» дип аталган иде. Ул елларда «гамь» сүзе әле еш телгә алына иде, бер-береңә игътибар, кече күңеллелек, гуманлык мәгънәсендә.

Миңа калса, гамь ул иң башта кешенең карашында чагыла.

Әнә иртәнге урамнан җиңел-җиңел атлап, бер яшь ханым килә. Иптәш хатыны белән сөйләшә-сөйләшә атласа да, каршысына килүчегә дә игътибар итте. Күтәрелеп карады.

Аның күзләре зәңгәр иде. Март иртәсе кебек чиста, якты. Ул бары бер карады. Юк, батырып та карамады, әлеге якты карашын сирпеп кенә алды. Текәлеп, ниндидер мәгънә салып та димәс идем. Гамь белән карады!

Гамь ул – кешенең эчке дөньясыннан – җаныннан чагылган бер нур. Җаның тормышка, кешеләргә битараф булмаса, үзең өчен генә яшәмәсәң, синдә гамь булыр, һәм иң әүвәл ул синең карашыңда чагылыр.

Рәхәт бит кемнеңдер сиңа бераз гына кызыксынып, кечкенә генә шуклык та кыстырып, әз генә серле дә итеп, кыскасы, игътибар белән, гамь белән карап китүе, шулай итеп, сине янәшәдәге телеграф баганасыннан аерып, үзенә тиң санавы. Рәхә-әт!

Ә үзең соң бирәсеңме кешеләргә шундый рәхәтне? Бармы икән карашыңда гамь?

Бардыр. Булмый калмас. Кешенең тәне гел күзәнәкләрдән тукылган кебек, күңеле дә гамь нурларыннан тора булыр.

Бер карау – бер нур.

Һәркайсыбызның гомере шундый нурлардан торсын иде, без аларны бер-беребездән кызганмасак иде.


Корама

Торып-торып, әнинең корама юрганнарын исемә төшерәм, көрпә, япмаларын.

Бер-берсенә кысып-кысып тегелгән ситсы кисәкләренә берәм-берәм карый китсәң, сурәтле китаптагы рәсемнәр кебек, безнең гаилә турында, әти-әни, туганнар, йорт хәлләре турында, хәтта безнең авыл, аның кешеләре турында әллә нихәтле истәлек хәтергә төшәр иде.

Сәламәтлеге тәмам какшап, инде текми, типчеми башлагач та, шул юрган, көрпәләргә карап-карап утырыр иде, тик кенә торганда корама кисәкләренең әле берсен, әле икенчесен сыйпап-сыйпап куяр иде. Теге йә бу ситсыны ни хөрмәткә, кайчан, ничек алу-кайтарулары, кемгә нәрсә тегүен, кайсы баласының шул киемгә ничек сөенүен… ниләр генә сөйләмәгәндер аңа гомеренең шул гап-гади бер ядкяр кисәкчекләре.

Хәтерлим: кораманы типчегәндә, әни һәр кисәкне җентекләп карап, бер-берсенә куеп, үлчәп, чагыштырып, сыйпап-тигезләп сайлар иде, төсен – төскә, сызыгын сызыкка тәфсилләп яраштырыр, төн йокыларын, күз нурын жәлләмичә тегәр иде. Сабырлык, түземлек, уңганлык билгесе ул корама юрган, япмалар. Корама тегү кызларны әйбер кадерен белергә, аны сак тотарга, зәвыклы, тәртипле булырга да өйрәтә.

Бервакыт шулай, Сергей Есенинның туган авылы Константиновкада булганда, шагыйрьнең туган йортында аның әнисенең караватына ябылган корама юрганны күреп, сәер бер дулкынлану кичергән идем. Шул йорт, шагыйрь үзе, аның әнисе миңа тагын да якын, тагын да кадерле булып киткән иде. Нишләптер шул корама япма шагыйрьнең үзенчәлекле, талантлы иҗатына турыдан-туры бәйледер кебек тоелды. Уйлый калсаң, нәкъ әнә шул корама сурәтләрен без аның шигырьләре итеп укыйбыздыр да әле. Безнең парчаларны да укучыбыз әнидән үк килгән сурәтләр дип кабул итмәс микән?


Куен дәфтәре

Яңа елга аяк басканда, кешеләр теге елда ниләр булганын күз алдыннан кичерми калмыйлардыр, башкарган эшләренә үз-үзләренә хисап бирәләрдер. Мин исә бер ел буе тутырылган куен дәфтәремне алып, почмагына «… ел» дип язып, архивка салып куйганчы, аны битләп-битләп карап чыгам. Бер ел гомер күз алдыннан үтеп китә.

Кайвакыт тоташ-тоташ та карарга туры килә. Ике һөнәрем дә – елгачы да, журналист та – юл, сәфәр-сәяхәт белән бәйле булганга, куен дәфтәре минем төп эш коралым санала. Шуңа күрә алар гомер буе тутырылган. Куен дәфтәре – кулъязма да, көндәлек, хәтта кечкенә генә музей да әле ул.

Менә бу дәфтәрчек нишләп авыр икән дисәм, кечкенә генә бер шайба кисәге дә каптырып куелган икән – КамАЗда штампланган беренче кечкенә деталь!

Ә менә бу битләрдән әчкелтем-төчкелтем ис әле дә очып бетмәгән. Каучук бөртеге дә саклана икән. Анысы Түбән Камада булган тантананы хәтерләтте.

Бу блокнотка сап-сары бер «бит» өстәлгән – өрәңге яфрагы. Горькида, Владимир Ильич Ленинны соңгы юлга озаткан аллеяда, Җир шарының төрле почмакларыннан бөек юлбашчыбызны искә алырга килгән күп кеше арасында басып торганда өстебезгә иелгән карт өрәңгедән туп-туры куен дәфтәренә очып төшеп, шунда истәлеккә калган яфрак.

Янә дә бер ис борынга тиде – таныш, тәмле ис. Гап-гади арыш башагы икән ләбаса. Туган яклардан – Казан арты басуларыннан ияреп килгәндер инде. Ә тагын бер генә бит аша – үзебезнең ишегалдыннан өзеп алган исле үләннең сары эшләпәсе…

Куен дәфтәрендә күбрәге, әлбәттә, язу-сызулар. Ни генә сөйләми алар! Бүтән кешегә берни аңлатмый торган тамга-сүзләр синдә әллә нихәтле хатирә уятып җибәрә. Шулай да нинди генә төртке, нинди генә билге булмасын, аларның күпчелеге кеше, аның язмышы, гамьле карашы турында.


* * *

Шушы өч парчадан игътибарлы укучым тел төбемне төшенде булса кирәк. Аның игътибарына тәкъдим ителгән бу әсәр, гәрчә ул эчтәлеге белән гамь нурларыннан торып, бербөтен булса да, төзелеше белән төрле-төрле корама өлешләрен хәтерләтәчәк, ә чыганагы журналистның гомер буе бөртекләп җыелып килгән куен дәфтәрләре икән.




Әни биргән җылы җаннан китми


Күңелемә алтын кеби сүзләр тезеп киткән әни.
Мин сөйләрмен, әнкәм, илгә ул сүзләрең,
И миңа тойгым сөйләрлек тел биреп киткән әни.

    Зыя Ярмәки


Өйгә кайтам

Җәй буе авылда, әбиләрендә яткан улыбызны бу ялда өйгә алып кайтырга җыенган идек тә, булмады – ясле-бакчасын бер атнага ремонтка яптылар.

Дөресен әйткәндә, мин моңа сөендем генә. Тагын бер атна булса да торсын әйдә дөнья рәхәтендә. Югыйсә ясле-бакчаларга ташып ни интектерәбез шул сабыйларны. Үзең белән бергә аны да иртүк уятасың. Тавышыңны ишетеп, бер күзен генә ачып карый да, каршында дару тотып торалармыни, чырае сытыла, тизрәк юрганны башына өстери. Ун дәшеп, унберенчесендә кузгалса, бик шәп инде. Ул арада ык-мык итеп торырга вакыт та калмаган. Алма йә печенье кисәге тоттырасың да, әйдә, җәһәтрәк урамга. Яңгыр яуса да йөгерәсең, таш яуса да. Сыйсаң да керәсең автобуска, сыймасаң да кысыласың.

Бакчалары җәннәт тә бит – көне буе кадердә, тамагы тук, өсте бөтен, тик әлеге шул иртәнге азапланулары искә төшә дә, менә бүгенге кебек, бик сагынган минутларда да, аз гына булса да торсын әле авылда дип куясың.

Хатын да шулайрак уйлаган, күрәсең, бакча ябылу хәбәрен ишетүгә:

– Ярар, шәп булган, әйдә, әни тагын бер атнага ничек тә түзәр, малай да кайтырга ашкынып тормыйдыр әле, – диде.

Авылга кайтып төшкәч үк, ул, малайны тизрәк куандырырга теләптер, ахры:

– Уенчыкларыңны җыеп маташма инде, улым, тагын бер атнага калырсың, бакчагыз ябылган икән, – дияргә ашыкты.

Әмма ни күрик: кинәт кенә малайның сөмсере коелды да төште, башы иелде, һич көтмәгәндә күзендә ике бөртек яшь тамчысы күренде. Барыбыз өчен дә көтелмәгән хәл иде бу. Әбисе хәтта авызына китергән чынаягын кире куйды.

– Бакчы бахыркаемны, балавыз ук сыга башлады ич бу. Әйт әле, нәрсә дип шулчаклы ыргыласың калага? Асфальтыгыз ут кебектер, ялантәпи басармын дип уйлама да, сагынырсың чирәмне. Сыек сөтегезне ташка үлчим дә дару исе килгән суыгызга ни әйтим. Әйдә, утыр әле үз кырыма җәһәтрәк, әле генә җиләк алып кердем, капкалап ал.

Малай, әбисенә күтәрелеп тә карамыйча, йөгереп килеп, әнисенең итәгенә сарылды.

– Өйгә кайтам! – диде ул, баягысыннан да ялварулырак һәм тагын да таләпчәнрәк итеп.

Ничектер бик тә якын булып ишетелгән менә шул тавыш һәм бик таныш тоелган әлеге күренеш һич көтмәгәндә мине икенче бер дөньяга, гомерем баскычының беренче басмаларына төшереп куйды. Яшен вакытында бер генә мәлгә ачылып, яктырып киткән тирә-як сыман, балачагымның еракта калган бер почмагы гөлт кабынып, якты нурларга коенып алды.

…Ул вакытта миңа алты яшь кенә иде әле. Сугышның бөтен явызлыгын күз алдына китереп бетерә дә алмаганмындыр. Әмма бер нәрсә көн кебек ачык: ашарга җитмәүдә шул сугыш кына гаепле, чөнки әти сугышта, ә әти безгә бик тә, бик тә кирәк иде; аның монда калган киемнәре, кирәк-яраклары, өйдәге башка затлы әйберләр кебек үк, күптән инде онга, бәрәңгегә алмашынып беткән. Үзе кайтса, алмаштырырга яраклы тагын берәр нәрсә алып кайтмыйча калмас иде әле.

И-и-их, ул кайтса, Фатыйма апа килгәндә була торган бәйрәмнән бер дә ким булмас иде. Ул апа – әнинең туганы – башка авылда тора. Балалары юк. Килгән саен аның ялтыравыклы күн сумкасында безгә берәр тәм-том булмый калмый. Перәннек, печенье дигән тәмле нәрсәләрне без беренче тапкыр шул могҗизалы сумкадан авыз иттек.

Перәннекне тешләп ашау юк инде ул, ике куллап тотасың да баллы ялтыравыгын гына ялыйсың. Шулай да ул күз ачып йомганчы эри дә бетә. Апа исә бик тиз бушаган сумкасын каккалап ала да килгән саен әйтә торган сүзләрен тезә:

– И-и-и, Гафифә, бигрәк ишлесез, ничек ашарга җиткерәсең боларга, җаным.

– Биш кенә бөртек ич алар, апай, – дип елмайгандай итә әни, – бездә тугыз-ун җан белән калганнар да аз түгел…

Җәй башында апа тагын килде. Бу юлы аның гадәттәге сүзләре озынрак булды:

– Әллә берәрсен миңа биреп җибәрәсеңме, Гафифә, яшелчә өлгерә, бал аертыр вакыт җитә, синдә, ичмасам, бер кашыкка булса да кими торыр.

Әни башта, һәрвакыттагыча, безнең өчен борчылуына, кайгыртуына аңа рәхмәтләр укыды, аннары көтмәгәндә генә мине мактарга тотынды, янәсе, үсте инде, каз бәбкәләре дә карый ала, өй сакларга да ярарлык, түтәлдән чүп тә утый.

Аның кая таба сукалавын барыбыз да тиз төшендек. Туганнар миңа карады. Фатыйма апа, аркамнан кагып:

– Бездә син яраткан рәсемле китаплар күп, – диде.

Икенче көнне ул мине үзләренә алып китте.

Чыннан да, аларда тормыш бездәгедән күп ару иде: ашарга җитәрлек, сурәтле китаплар – җаның күпме тели, шулчаклы, эшне әллә ни күп кушмыйлар.

Ләкин атна-ун көн үтүгә, мин үзебезнең авылны сагына башладым. Тик кенә торганда келт итеп йә әни, йә туганнар искә төшә. Өйдә калган вак кына нәрсәләр дә бик кызыклыга, бик кадерлегә әйләнә, сагындыралар, үзләренә тарталар.

Иртән торып күзне ачсам, күңел үзебезнең өйгә оча. Анда булсам, әлеге кебек, кая барып бәрелергә белмичә аптырап торыр идеммени? Бәләкәй сеңелкәшне күтәреп болдырга алып чыгар идем дә, кояшта тик җылынып утырыр идек; урамга чыгып сызарга ярамый, сеңелкәшнең егылып төшүе бар, олы апай идән юып, су китереп бетергәнче, аның белән юанырга туры килә. Өстәвенә эшкә киткәнче, әни безгә дә эш кушып калдыра: такта өстенә кибәргә таратылган чыпчык кузгалагын әйләндереп торырга. Кичен кайткач, әни аны сугып, орлыгын төя дә ботка йә күмәч пешерә.

Нәрсә генә пешерсә дә, кузгалак кузгалак инде, тәмсез була. Мондагы кебек тәмле ипи безгә бик сирәк эләгә шул. Ә аның каруы өйдә кичен ничек рәхәт була: әни эштән кайта, кырын-кырын гына басып, кәҗә дә көтүдән кайтып керә. Кайдан сизеп ала диген, ул арада бәтие дә чабып килеп җитә. Килеп җитүе була, ялт кына тезләнеп ала да җиленгә төртә-төртә имә башлый. Үзе ачулы, үзе кабалана. Әнисе ачуланмый, башын аңа таба борган да, тегенең бер дә тик тормаган койрыгына карап, рәхәтлек кичерә сыман. «Тәмле нәрсә күп булмый», – дип, апай бәтине аера да абзарга ябып куя. Әни кәҗәне саварга керешә, ә без күптән инде кулга кашык алып, сөт өстендәге күбекне чөмерергә әзербез. Күбеген генә җыеп алачакбыз, сөтен эләктерергә ярамый. Әни аннан май атлый, майны сатып, ашарга юнәтәбез, заём түлибез.

Монда анысы сөтне дә көн саен диярлек эчәм, уйнарга теләсәм, сеңелкәш тә балакка ябышмаган, идән юганда «таптама!» дип, апай да аяктан чеметеп алмый. Тик монда барыбер күңелсез, нәрсәдер җитми. Сеңелкәш тә сагынадыр, җыласа да, ул миңа «аб-ба» дип дәшә белә иде. Апайның чеметүе дә шунда ук онытыла, чөнки кич җиткәч, ул барыбызны җыеп ала да кычкырып китап укый башлый. Бер-береңнең сулышын ишетеп, шыпырт кына китап укыганны тыңлап утырудан да рәхәт дөнья бар микән.

Ничек кенә өйгә кайтырга инде? Бу сорау минем баштан чыкмый торган авыр хәсрәткә әйләнде. Апага әйтергә кыймыйм. Качып китү турында уйласам, монда килгәндә Коры елгада очраган бүре күз алдына килеп баса да, бөтен тәнгә салкын йөгерә. Тагын очраса, нишләрсең. Таяк тоткан ападан да курыкмады ич, кымшанмыйча тик утырып калды.

Олы апаемның килеп төшүе минем өчен әйтеп бетергесез зур сөенеч булды. Әмма ул озак тормады, бер-ике кич йоклады да бер чиләк бәрәңге алып кайтырга җыенды. Мин аны озата киттем. Бераз баргач тукталдык.

– Бар инде, энем, кайт, апа ачуланыр, үзең дә арырсың, – диде апай.

– Тагын аз гына барыйм инде, йөгең авыр ич, – дидем.

Бераздан апай янә туктады.

– Теге авылны гына синең белән чыгыйм инде, – дим.

Әле үтенеп, әле тартышып, мин аның белән ярты юлны диярлек тәпиләргә өлгердем. Инде башкача үтенү-тартышу мөмкин түгел иде… Мин түзә алмадым, кулларым белән битне каплап, елап җибәрдем:

– Өйгә кайтам, кире җибәрмә мине!

Апай башта орышып карады, аннан, мине кочаклап, үзе дә елап алды. Аның «әни икебезне дә үтерер», «яңа бәрәңге җиткәнче генә тор, ичмасам», «апа ачуланыр, безгә бүтән килмәс» дигән сүзләренә дә иреннәремне тешли-тешли түздем, барыбер кире чигенмәдем. Бу минутта миңа җылы сөт тә, тиздән аертылачак бал да кирәкми иде. Үзебезнең авыл, үзебезнең өй генә булсын, үземнең әнием, үземнең туганнарым гына булсын, башка берни дә кирәкми!

– Өйгә кайтам, барыбер кайтам!

…Яшен аткандагы кебек ялт кына күңел түреннән үтеп киткән бу хатирә кыйпылчыгы йөземә, карашыма тәэсир итте, күрәсең, әнисенең ни дип тә әйтергә белми торуын күреп, улым миңа килеп сыенды:

– Өйгә кайтам!

Мин аны, күтәреп алып, күкрәгемә кыстым:

– Ярар, җыен әйдә, берәр җаен табарбыз.

Малайның күзендәге яшь бөртекләре ниарададыр юк та булды.


Кич утыру

Авылда кышкы кич. Тышта җил улый, яфрак-яфрак кар кисәкләрен тәрәзәгә китереп бәрә. Караңгы пыяла агара бара, агара бара.

Өйдә җылы. Кич утырабыз. Әниләр йон яза, бәйләм бәйли. Кызлар җырлап та ала. Вакыт-вакыт миннән китап укыталар. Аннары перәннек белән чәй эчеп алабыз.

Әни бүген оекбашны миңа бәйли. Үлчәргә дип кидертеп карый. Шундый йомшак, җылы, саласы килми тора. Салып биргәч тә әле, яртылаш кына бәйләнгән булса да, оекбашның аякта җылысы кала, рәхәте озак кына тәннән китми.

Кайвакыт, кемгәдер хат килсә, шуны кычкырып укыйлар. Иң башта бүген өйдә кем булса, шуларның барысына да берәм-берәм сәлам укыйлар. Хәйләкәрләр, сизәм, хатта язылмаган булса да сәлам әйтәләр.

Балачакта безгә атап сәлам язсалар, бик тә күңелле булыр иде. Кич утыруларның мәгънәсе, кадере шундадыр кебек тоела иде.


Тургай нигә картаймый?

Автобус шәһәрдән бик иртә кузгалды. Таң яктысы биек йортлар арасыннан саркып керә генә башлаган иде. Юеш асфальттан сөт парыдай җиңелчә томан күтәрелә. Шәһәр әле йоклый.

Утыру мәшәкатьләреннән тынып та бетмәгән, таш йортларны тизрәк артта калдырыйм дип гүләп чапкан автобуска кинәт шул мәлдә таныш бер моң килеп керде. Тургай инде әллә? Юктыр ла, бик иртә ич әле…

– Һай, шул тургайның өздерүләре, – дип, бер әби кинәт тәрәзәгә талпынды, кулы тиеп, чуклы ак ефәк яулыгының муенына шуып төшкәнен дә сизмәде. Ак томандай ап-ак чәч. Маңгае гел җыерчык. Сөякчел куллары гел тамыр.

Ул арада автобус ташпулатларны, куе күләгәдә төнәреп утырган агачларны артта калдырып, яшел басуга килеп чыкты. Офык ачылып китте. Тургай сайравы аермачык ишетелде.

Әби тәрәзәдән аерылмады.

– Авылда үлеп булмады шул, калага күчкәнгә дә инде ни гомер. Балаларны борчымыйча тик кенә ятарга да кана, кайтасы килә. Җәй җитте исә, күңел алгысынып тик тора. Бәлки, соңгы кайтуымдыр, туып үскән җирләр белән бәхилләшим, актык тапкыр тургай тавышын тыңлап килим дисең дә сәфәргә кузгаласың. Шуннан инде әйләнеп кайткач, кыш буе менә шушы тавыш колактан китми. Әллә шул яшәтә инде җанны? Менә тагын, иншалла, авылыма кайтып килеш…

Сөйләде әби, онытылып китеп, шигърият теле белән сөйләде. Үзенә сөйләдеме ул сагыну сүзләрен, әллә озата кайткан килененә сөйләдеме, кем белсен… Без дә аны тәэсирләнеп тыңладык. Соңгы сүзләре хәтергә уелып ук калды:

– Без картайдык инде, ә алар һаман яшь, һай, тавышлары…

Әби Әтнәдә калды, без йөк машинасына, сөт бидоннары өстенә күчеп утырып, юлны дәвам иттердек. Тургайлар берсе-берсе белән ярыша-ярыша сайрап озата бардылар. Тургай җыры белән бергә колакка теге әбинең сүзләре дә кайтты: «…ә алар һаман яшь…»

Колхоз үзәгендә безнең янга фельдшер кыз менеп утырды. Авылга кайтышы икән. Колхозның картлар йортында торучыларның хәлен белергә килгән.

– Әйбәт яшиләр, бик канәгатьләр, – ди.

– Ишләре бардыр?

– Бар. Ялгызлыктан зарыгырлык түгел. Тик барысы да әбиләр. Председатель шаярта: бабайлар булса, тынычрак булыр иде, әбиләр эш сорап йөдәтәләр, ди.

Машина тар гына такыр юлдан җилдерә. Ике якта арышның шәмәхә дулкыннары. Баш өстендә генә янә тургай талпына. Ә күз алдына һәр иртә саен шул моңнан уянып, кояштан да алда торган, «хәрәкәттә – бәрәкәт» дия-дия, берәр эш эзләп тапкан, шуның белән җан һәм тән сырхауларын баса белгән әбиләр килә. «…Ә алар һаман яшь…»

…Җәйге көн нинди озын. Кайтып җитеп, каен себеркесеннән исерә-исерә мунча чабынганга, каклы чәйләр эчә-эчә юл азапларын тәмам онытканга да инде ни гомер. Көтү дә кайтты, аның артыннан күтәрелгән тузан утырып, һава янә сафланып, авыл тынып калды.

Тик өйгә кереп ятасы килми. Туганнар җыелышып, ишегалдында йомшак чирәмгә таралып утырганбыз да тәмләп кенә гәп сугабыз.

Шулвакыт кинәт… тагын тургай тавышы! Түгелдер, бик соң бит инде. Күңелгә сеңеп калган моңы гына яңарадыр… Сайрый бит. Ындыр түрендә тирбәлә. Дәшә, чакыра кебек. Түзеп буламыни – шул якка чыгып китәм.

Авылга терәлеп үк торган арыш басуына кергәч, велосипедтан төшеп, җай гына атлап барам. Каерылып-каерылып, тургайны эзлим. Табып булмый. Караңгы. Әмма ул караңгы дип тормый, талпына бирә. Кара син аны, иртә таңнан алып караңгы төнгәчә алар басуда! Кайдан килә тургайга шулчаклы моң, шулчаклы көч?! Нигә карлыкмый да, канатлары талмый аның? Җырларының кешеләр күңелен җилкетә-үстерә алырлык булуы, читкә киткәннәрне туган илләренә дәшеп-тартып кайтарырлык, буыннары катып беткәннәрне дә эшкә-хезмәткә дәртләндерерлек булуы аны шулай армас-талмас итә микән?

Кайтып ятканда соң иде инде. Ләкин йокы тиз генә алмады. Почмак якта әнинең сак кына хәрәкәтләнгәне ишетелә. Он или, камыр изә бугай. Иртәгә кунакларны сыйларга җыенадыр.

Көне буе аяк өсте йөргән армас әнием. Таза-таза ир-атлар да, хәтта иң уңган киленнәре дә ялга талгач, әле һаман хәрәкәтләнергә көч тапкан карт әни! Иртәгә тагын тургай белән бергә торып, «хәрәкәттә – бәрәкәт» дия-дия, дөнья мәшәкатен күрә башлаячак әни!

Ә колакта һаман тургай җыры һәм теге йөзьяшәр әбинең онытылмас сүзләре: «…ә алар һаман яшь…»


Шифа

Юлда салкын җил бәргән, ахрысы, тамак авырта башлады. Әни мәтрүшкәле сөт хәстәрләпйөри. Әз генә әчкелтем,әз генә төчкелтем мәтрүшкә исе борынга бәрелде. Җылы касәне ике куллап тотып, әкрен генә чөмерәм дә чөмерәм. Карлыккан тамак төбе йомшара да башлады шикелле.

Шулай тәмләп эчүемне күреп, әни дә канәгать. Утызга җиткән, инде үзе бала атасы булган «сакаллы сабые» на да шулай иркәләп, яратып әниләр генә карый аладыр.

Әни карашы белән өртеп бирелгәнгә күрә шулай тәмле, шундый ләззәтле, шифалыдыр ул мәтрүшкәле сөт.


Варенье тәме

Эшкә киткәндә, хатын яңа варенье ачып калдырган. Кабып карадым – үзе болай ашарлык. Тик сәер төерчекләре бар сыман, тәме дә безнекеннән аерыламы шунда? Кыскасы, чит-ят шикеллерәк. Каян алды икән? Базарныкы булса? Яратмыйм базарның кеше кулы тигән ашамлыкларын.

Моны да нәфесем тартмады, этеп куйдым.

Әмма кичен, аның әни җибәргән варенье икәнен белгәч, үземне сүктем: ничек инде шундый тәмле, бөтен җире килгән вареньены да танымаска мөмкин, йә?!

Чәйне шундый тәмле итеп эчтек, теге сәер тоелган шикәр төерчекләренә кадәр кадерле иде.


Ник тидем ярасына

Декабрь. Эш елының яртысы диярлек узган. Арыла да башлаган. Беркөнне кич, шулай хыялга бирелеп китеп: «Эх, ял алып авылга кайтып китәргә. Өйне җылытыр идем, тышта буран, ә мич җылы, арканы терәп, тәмләп кенә китап укып тик утырыр идем», – дим.

Эх, ник кенә эчемнән хыялланмадым икән! Авылдагы өйне кадаклап, кышка торырга безгә шәһәргә килгән әнинең күзләре кинәт җемелди башлады.

– Әйдә соң, бәлки, безне дә алып кайтырсың, үзеңә генә мәшәкать күп булыр, рәхәтләнеп ял итә алмассың, – диде.

Эх, нигә генә әйттем буш хыялымны, ник кенә әнинең җан җәрәхәтенә тидем. Авылны, өйне сагынып сызлануын белә торып, белә торып…


Әти-әни аерылмасын икән

Хат язарга утырдым. «Исәнмесез, әти-әни…» дидем. Шулай дидем дә, тыным кысылып, туктап калдым. Әни юк бит! Менә бер ай инде ул гүр иясе. Әти берүзе калды. Ә бит гомер буе «әти-әни» дип язарга күнегелгән. Нишләргә соң хәзер? Ничек кулларың барып «әни» сүзен сызасың. Әллә калсынмы шулай…


Әнием карынында

Байтак еллар инде иртән торыр алдыннан яткан килеш физзарядка ясап алам. Кул, аяк, тез, бармаклар, муен, башны… хәрәкәтләндереп алам. Барысы да язылып китә.

Иң соңгы күнегү менә мондый: уң якка ятып, аяк, тезләрне бергә укмаштырып, кендеккә китерәсең дә шулар янына бер-берсенә кысылган кулларны, нык иелгән башны төшереп җыерыласың, тәмам түгәрәкләнеп, йомыркага әверелеп, йомарланып киләсең – тач ана карынындагы яралгы инде. Үзеңне менә-менә якты дөньяга чыгарга әзерләнеп беткән өр-яңа бер адәм баласы дип хис итәсең.

Гаҗәп бер халәт бу: гайре табигый дә үзе, каты укмашудан барлык әгъзага да җайсыз, кысан, хәтта авырту-кыенлык та тоясың; шул ук вакытта язылып та бетәсе килми, шушы җайсыз халәттән аерыласы да килми, ятасы да ятасы килә.

Тик шунда, бу ләззәтне бүлдереп, тәнгә сәер бер җылы тиеп, таралып китә. Әнинең татлы кулы бит бу! Назлы тавышы да тәнне яза бара, яза бара: «Торыйк, улым, адәм баласы йоклап ятар өчен яралмый, ана карыны санаулы мизгелгә бирелгән бишек кенә, кеше хәрәкәтләнергә, эшләргә дип ярала, чыгыйк якты дөньяга, хәрәкәтләник…»

Әйе шул, торырга вакыт, күнегү генә ич бу, киерелеп-сузылып, төш күргән булып озак ятарга ярыймыни? Тыңлыйк әнине, торыйк.

Торабыз, әни, хәрәкәтләнәбез, тәмле әйбер күп булмый ул…


Куен дәфтәреннән


* * *

Әни – туган як төшенчәсенең яртысы.


* * *

«Әни» сүзен гел баш хәреф белән язасы килә.




Гаилә Туганнар-тумачалар


Җидегән йолдызлар шикелле
Без дә бергә үрелгән;
«Туганым» дип эндәшәм мин
Йөрәгемнең түреннән.

    Нияз Акмал


Гаилә нәрсә ул?

Журналист Рәзин Нуруллин «Пар канатлар» тапшыруында Туфан Миңнуллин гаиләсе турында: «Гаилә мәхәббәте ул көл учагында күмелгән утлы күмер кебек. Берәр хәл була калса, ягъни җил исеп куйса, ул күмерне йә бөтенләй сүндерә, йә көчәйтеп, дөрләтеп җибәрә…» – дигән иде.

Ә монысы Туфанның үз сүзләре. Махсус робагый язган:

Мәхәббәт ул нәрсә димсең? Хикмәттер ул —
Бал ягылган ике телем икмәктер ул:
Бер мизгелдә балын ялап бетергәчтен,
Ипи кимереп икәү гомер итмәктер ул.

Дөньяда ничә гаилә булса, шулчаклы ук төрле-төрле фикер-сурәт. Җитмәсә әле, бер гаиләне хасил иткән ике үзәкнең дә фикере ике төрле булуы бар.


Апам турында

Апама сиксән тулды. Без биш туган, дүртебез исән-сау. Апамның ике кызы, оныклары, оныкчыклары. Менә җыелыштык. Шау-гөр килеп утырабыз. Гел аны мактау, рәхмәт сүзләре генә. Шундый инде ул безнең апабыз: тырышның тырышы; белмәгән-булдырмаган эше юк; барыбызны да тәрбияләшкән, караган-булышкан; ул бәйләп киерткән бияләй-оекбашларны ничә пар гына киеп туздырмаганбыздыр. Аның турында шушы бер кичәдә сөйләгәннәрне, җырлаган җырларны, сөйләгән шигырьләрне теркәп җыйсаң, үзенә бер китап булыр иде. Менә бер генә истәлек.

Оныгы Алсуның киявенең әнисе, ягъни яшь кодагые сөйли:

– Бакчада көне буе хәлдән тайганчы бил бөгеп җиләк җыйдык. Без, ах-ух килеп, зарлана-сыкрана эшләдек, ял иткәләп тә алдык, олы кодагый исә дәшми-тынмый гына, баш та күтәрмичә, юньләп чәй дә эчмичә хәрәкәтләнде дә хәрәкәтләнде. Ике чиләк җыйган бит. Безнеке бердән артмаганда. Менә сиңа сиксәнне тутырып килгән карчык! Әле үзе күтәреп тә кайтты! Автобуска кадәр, аннары өйгә чаклы.

Шулай да үз хәлен белә икән, гомергә зарланмаганны, бу юлы: «Көчкә кайтып җиттем, тизрәк ятам, ике көн кузгалмыйм да», – ди. Чыннан да, тизрәк аву ягын карады. Мин инде чирләп китә күрмәсен тагы дип хәвефләнеп тә куйдым, үзем аңардан да битәррәк сырхауга салышсам да.

Киленебез-кызыбыз бакчада озаграк мавыгып калган иде, ах-ух килеп, ул да кайтып җитте. Япь-яшь көенә, арыганына зарланыпмы-зарлана, тизрәк телевизор каршындагы диванына тәгәрәде. Бераз хәл алгач, әбисенә дәшә: «Әби, дим, әйтергә онытып торам икән, кайтышлый бәрәңгедә теге паразитыңны күрдем…» Әби ишетмәмешкә сабышкан кебек ятты да, аннары авыр сулап: «Китаннан! Ялгыш күрмәдең микән?!» – дип куйды. «Менә инде! Ник шаяртыйм? Үзең башка вакытта килүләрен өзелеп көткән кебек, иелә-бөгелә карый идең бит, мин кырын күз генә салдым…»

Әби янә бераз тынсыз ятты. Шуннан кыймылдап куйды: «Ишле түгелдер бит?!» – «Каян белим, әйтәм бит, күзгә генә чалынды дип…» – «Шуны да юньләп карамагач… Күче белән йөрмәсә, колорад дигән паразит буламыни ул…» – дип сукрана-сукрана, әби торып ук утырды.

Озак утырмады, торып киенә дә башлады. «Юл куйсаңмы, хәзер басымчак итә алар, иртәгә унга, йөзгә әйләнә…»

Ул шулай сөйләнә-сөйләнә җыенып та бетте, кәрзиненә термосын да салырга онытмады. Без дә, торып: «Нишләвең бу, ике көнсез кузгалмыйм да, дип яткан идең ич», – дип аптырагандай булдык. Тик аны тыеп булмасын барыбыз да яхшы белгәнгә күрә, артыннан карап кына калдык…


Туганлык көне

Казан автобусында йокымсырап кайта идем, бернинди сәбәпсез димәсәң, уянып-айнып киттем. Ә-ә-ә, сәбәпсез түгел икән шул – Бәрәзәне чыгып барабыз икән, нәкъ зират турысында. Буялган койманы, агачларны, чардуганнарны мөлдерәп карап артта калдырдым.

Гел шулай. Кайвакыт кеше белән гәпләшеп кайтасың яисә газетка төртелгән буласың, йә эреп йоклаган мизгел була… Барыбер сискәнеп китәсең, карашың зиратка төбәлә…

Бу – минем туган авыл. Әти белән әни монда укытканнар. Мине табар вакыт җиткәч, әни күрше карчыкны дәштертсә дә, әти аны, тиз генә ат җиктереп, больнислы Алат авылына алып киткән. Шунда дөньяга пәйда булганмын. Әнинең икенче баласымын. Беренчесе – минем апам – тугач та үлеп киткән. Менә шушы зиратта җирләгәннәр. Бөтенләй күреп тә калмаган көйгә хәтергә уелган бит. Күзәнәк-ген дигәне шушыдыр, күрәсең.

Бу хәлне мин озак еллар күңелдә йөртсәм дә, язганым да, сөйләгәнем дә булмады. Быел менә үземнең туган көнемдә туганнар белән җыелышкач, кыска гына нотык тотарга туры килгәч, сүзне шуннан башлап җибәрдем: «Татарда туган көнне билгеләү булмаган да, әле дә аңа барыбер күңел тартмый. Ни сәбәпле әле мин дөньяга килеп, яшәп ятканым өчен генә макталырга тиеш ди. Чынында да, туган көнең синең өчен нинди бәйрәм-тантана булсын инде ул. Илһам абый Шакиров әйтмешли, ник туганыңа үкенгән иң авыр елларда бәйрәм кайгысы идемени. Әнием казанышы инде. Ул сөенер иде. Кичә зиратка барып, аның белән сөйләшеп кайттым, „мине мактаган булалар, мин әйтәм, әти белән сиңа рәхмәт әйтергә тиешләр; мине мактаган һәр сүз сезгә дога булып ирешсен“ дидем. Чөнки һәр баласына алар туганлык күзәнәкләре салган. Шул күзәнәкләрдән торганга, без бу дөньяга килеп, сау-сәламәт яшәп ятуыбызга көн дә сөенәбез. Үзеңнән дә бигрәк туганнарыңның исән-сау булуына, синең өчен дә сөенеп-борчылып яшәүләренә рәхмәт әйтергә онытмаска кирәктер. Туган көн йоласы, бәлки, туганлык көне йоласы булып гадәткә кереп китәр. Без аны менә шушылай үткәрәбез дә бит инде, киләчәктә балалар, оныклар да менә шушылай үткәрергә гадәтләнеп китәрләр.»

Туганнар, балалар, оныклар да, нотык-тәкъдимне дикъкать белән тыңлап, килешкәндәй итеп хуплау сүзләре әйттеләр, елмаешып куйдылар. Һәрхәлдә, каршы дәшүче, ризасызлык белдерүче булмады.


Сүзсез аңлашу

Вакыт-вакыт без – бертуганнар җыелышканда авыр сугыш елларын да искә төшерәбез. Хәтер хәйләкәр, иң азаплы көннәрне дә ничектер күңелле, кызыклы итеп искә төшерә.

Башкалар өлгергәнче дип ат кузгалагына да бик иртә торып, болынга чаба идек; яңа гына кардан ачылган басуда тездән балчык ярып өшегән бәрәңге җыеп йөрер идек; әни бәрәңге төйгән тукмакны яларга чират булдыра торган идек… – барысын да, барысын да елмаеп, яшь аша искә төшерәбез. Чөнки ул хәлләрнең ничек-ничек булганы болай да, сүзсез дә аңлашыла.

Шулай да ара-тирә мин туктап та калам: гәптәшләрнең барысына да аңлашыламы соң? Арабызда бит хәзер элек безнең белән булмаган яңа туганнар – хатыннарыбыз, ирләребез, килен-кияүләребез бар. Алар бу «елмаюлар» ны аңлыймы соң?

– Әни өстәлгә һәркайсыбыз алдына бер балкашыгы писүк сибәр иде. Әйе-әйе, хәтерлисез микән, ул аны чыннан да сибәр иде, шуңа ипине тидереп-тидереп алганда, тоташ эләкмәсен, бөртекләп кенә эләксен дип шулай эшләгән ул аны. Вәт шулай итеп ашарга бүген дә, ә, шуннан да тәмле ризык бар микән дөньяда! – дим мин һәм «барыгыз да беләсезме соң шундый тәмле нәрсәне» дигәндәй күтәрелеп карыйм.

– Әгәр ипи яңа гына пешеп чыккан булса, бигрәк тә тәмле була торгание, – дип өсти киленнәребезнең берсе.

Карале син аны, чыннан да шулай иде бит!

Димәк, башка туганнар да белә без белгәнне, алар да кичергән ул елларның газабын. Бу – безнең туганлыкны, кардәшлекне тагын да ныгыта.

Шулай шул, сугыш елы балалары бер-берсен, солдатлар кебек үк, сүзсез дә аңлый.


Менә гаилә ичмасам!

Түтәлдән бер баш сарымсак суырып чыгарып, бер бәбәк-тырнагын алмакчы идем, кая ул, кубарга уйламый да. Менә сиңа яңалык, гадәттә бит, төпләр өлешләргә таралырга гына тора иде.

Димәк, бу төп әле өлгереп җитмәгән, вакытсыз тотынганмын. Димәк, бу бала әле үзе үскән-яшәгән гаиләдән аерылырга теләми, сәгате җитмәгән. Гаилә дә аны әле аерырга, башка чыгарырга теләми, мөстәкыйльлеккә әзер түгеллеген белә.

Озакламый көз җитәр, тырнаклар да тәмам өлгерер. Аларны чикләвек кәшәнкәсеннән һәр чикләвекне җиңел генә суырып алып булган кебек, кабыгын ансат кына кубарып, һәр бәбәк-тырнакны җиңел генә алып булыр.

Шулай таралырга гаилә үзе ризалыгын бирер, үзе үк бәбәкләрне кубарырга, аерырга булышыр. Чөнки һәр яңа төпчек инде үзаллы яшәргә, үз гаиләсен корырга өлгергән. Һәр төпчек инде көзне каршыларга әзер, көзен инде ул җиргә берегеп калып, язга үз гаиләсен булдырырга тиеш. Табигать шулай куша.


Көнләшерлек

Мәһабәт бер нарат астында чүмәләдәй күперенке зур гына түмгәк. Кырмыска күче. Тере, җанлы бер ил яшәп ятканы әллә кайдан сизелә. Якынрак килгәч, чыннан да, гөжләп, кыштырдап, сулап торганын тоясың.

Бер кырмыска хәрәкәтеннән әллә ни кыштырдау тавышы чыкмас иде, ә менә күмәк хәрәкәттән чыга шул. Монда алар миллионлаптыр. Керү-чыгу юллары гына күпме! Барысында да мыж кырмыска. Барысы да эштә.

Миллионга бит ашарга-эчәргә дә күп кирәк. Саранча булса, әллә кайчан тирә-юньне генә түгел, йорт-җирләрен дә, үз-үзләрен дә корытып, ашап бетергән булырлар иде инде.

Ә боларның йорт-җир тирәсенә хәтле тәртиптә: чисталык, яшеллек, хәтта төрледән-төрле җиләк-җимешкә тикле сакланган. Дикъкать белән күзәтсәң күрәсең: болар да бит өй эченә күп нәрсә ташый – корыдан, чидән ботак, яфрактыр, җиләк-җимештер, төрле бөҗәкләрдер. Ерактан, әллә кайлардан сөйрәп кайталар, ә менә йорт тирәсен корытмыйлар, ямьсезләмиләр, шәрәләндермиләр, кыскасы, алар үзләре утырган ботакны үзләре кимереп корытмыйлар.

Көнләшерсең, билләһи, үзебезне уйлап гарьләнерсең – кара инде безнең шәһәрдәге йорт тирәләребезне, ишегалды, подъездларыбызны: агач-куак сынган, баскыч, култыксалары ватылган-кителгән, кая карама чүп-чар, эт, мәче пычрагы.

Кырмыскаларныкы кадәр дә акылыбыз калмадымыни соң инде безнең…


Аерылган

Бер-берсенә терәлеп диярлек, тип-тигез койма булып үскән бастырык юанлыгы чыршылар. Очлары әллә кайда. Төпләрендә куе күләгә. Ике рәт арасы шактый тар тыкрык. Шуның буйлап бара идем, каршыда кинәт ап-ак сызык пәйда булды. Кара «койма» да очы күккә укталган ак сызык.

Ап-ак каен икән. Шыр чыршы арасында берүзе! Кояштан мәхрүм итмәсеннәр дип, ул да, ярыша-ярыша, тартыша-тартыша, яктыга омтылган. Сыны шыксыз сузылып нәзегәйгән. Сыек кына җилдә дә бөгелеп-сыгылып тора. Очында гына бер тотам яфрак – селкетсәң, очып китәрдәй кулъяулык.

Ничек соң син мондый язмышка дучар булдың, каен? Нишләп соң син үз тиңнәрең арасында, үз илеңдә түгел? Берәрсенең ялгышуы аркасында шулай килеп чыктымы икән?

Моннан да ачы зур ялгышу, гомер буе үкенерлек гыйбрәт, юк, булмас! Әллә берәрсе юри шулай эшләдеме икән? Моннан да кансызрак, миһербансызрак шаяруның дөньяда булуы мөмкинме?!

Бәлки, син шундый язмышка үзең теләп юлыккансыңдыр? Илеңне тарсынып, дус-туганнарыңны тиңсенмичә, алардан йөз чөергәнсеңдер?

Хәзер инде үкенүдән файда юк. Үзе егылган еламас. Әмма әйтим: үз илеңдә, тиңнәрең арасында, беләсеңме, син хәзер нинди каен булыр идең? Тимгел-тимгел кара миңнәр белән чуарланган ап-ак сылу гәүдәңне сузылып-сузылып төшкән бөдрә чуклар бизәр иде. Хәтта ачы җилләр искәндә дә бөтен гәүдәң белән болай дерелдәмәс идең, шул чукларыңны гына җилпеп-чуалтып, горур шаулар идең. Иптәшләреңнең якынлыгы сиңа көч, ышаныч бирер иде. Син чын ак каен булган булыр идең.

Нишләгәнсең син, каен!

Нишләткәннәр сине, каен?!




Монда мин дә сандугач


Яшәргә риза мин монда,
Әйләнеп бер яфракка.

    Сибгат Хәким


Таяныр җирем бар

Күкләр тәмам зәңгәрләнеп җиткән язгы бер көнне тик кенә торганда күңел табигатькә җилкенә башлый. Апрель җиткән, юлларның бөтенләй өзелгән чагы лабаса. Нилектән болай тәкатьсез ашкыну, кем чакыра, кем көтеп тора диген?

Юк, күңел барыбер тыңламый, тыелгысыз ашкына; басулар, Шура буйлары, урман эчләре сихри бер көч белән үзенә дәшә, тарта.

Иртән әлегесен чираткан. Чаңгы ярыйсы гына шома шуа, юл читендәге челтәр-челтәр чәрдәкләнеп беткән карны кыштырдатып, үзенә бер көй чыгарып бара. Тирә-юньдә шундый тынлык ки, хәтта менә шушы кыштырдау да зыңлап ишетелә, еракларга таралып китә. Бөтен дөньяга бердәнбер тавыш.

Юлдан инде ат та, җәяүле дә йөрерлек түгел – чокыр-чакыр. Аларны күлләвекләр баскан. Су өсләрен төрле-төрле сурәт белән чуарланган аксыл боз каплаган. Күлләвекләр бер-берсенә илчеләр – гөрләвекләр җибәрә башлаган. Кояш күтәрелеп, көн җылына барган саен, боз юкара, юкара, аның астындагы гөрләвекнең җәһәтрәк, җәһәтрәк йөгерүе ачыграк күренә.

Гөрләвекләр инешкә ашыга. Ә инеш әле кар астында. Шактый биек яры гына ала-кола ачылып килә. Ачылган җир өстеннән нәфис пар күтәрелә. Җир исе, кар сулары исе, яшь тал исе килә.

Ә юлда салам, печән, мал-туар исе. Чү, монысы нинди ис тагы? Сизелер-сизелмәс кенә ачы, зәһәр ис килә.

Олы юлга җитеп, шуны кисеп чыкканбыз икән. Кыш көне ашлама ташыганнар иде, чәчкәннәр-түккәннәр, күрәсең. Хәзер менә гөрләвекләр белән инешкә агып төшәр, аннан – Шурага, Илләткә, Иделгә. Агу. Җинаять бит! Эх, шуны ник вакытында уйламыйбыз да азактан үкенәбез икән!

Әйдә әле, чаңгы-дуслар, тизрәк китик әле моннан, басуларда, болын-урманнарда, шөкер, һава әлегесен сафтыр, сулап туймаслыктыр.

Ә кояш җылытканнан-җылыта. Кар челтәрләре күз алдында ишелә, иңә. Чаңгылар да кыштырдаудан туктады, авырайдылар, баталар. Бияләйләр артты, куртка төймәләре ычкынды, башлыкны саласы гына килә, салсаң, аннан бөркелеп пар күтәрелә. Аяк авыртып, тын кысыла башлады. Әллә тәртәне кире борырга инде? Алда бит әле башланмаган дүрт-биш чакрым. Кайтасы да бар.

Шулай да күңел алга тартыла. Кемдер көтәдер кебек. Түзик әле, атлыйк әле. Менә бит Шурага әллә ни ерак калмаган, вак агачлыкта кар ул кадәр эремәгән дә икән. Куак төпләрендә хәтта эзләр дә аермачык күренә. Бар икән дөньяда бездән башка да җан ияләре. Әнә кош эзе. Зиректән коелган бөреләрне чүпләгән. Ә арырак куян эзе. Якында гына ай-яй зур эз, бүренең үзенеке, ахрысы.

Нишләп шулай сөенә адәм баласы эз күрүгә? Җан җанга тартыла микән? Эзләр генәме? Башны күтәргән идем, каршымда ук янә бер җан иясе – песиле тал. Язның беренче хәбәрчеләре – көмеш песиләр – шундый җылы, шундый мөлаем булып тоелдылар, аларга битне, иреннәрне тидерәсе килеп китте.

Шураның сулышы ерактан ук сизелде. Исәнме, яшьлегем елгасы! Дулкынланып, ярыңда басып торам. Елга инде урыны-урыны белән боздан арчылган. Байтак күтәрелгән дә. Аның гайрәтле көч белән тулыша баруы, тыелгысыз ашкынуы күңелне тибрәтә. Шул ук вакытта аның шушындый эчке, серле халәтенә озак текәлеп тору уңайсыз да кебек. Ташыр минутына да санаулы гына сәгатьләр калган. Шул мәлдә ул тәмам тугарылыр, үзен дә, хис-тойгыларын, холкын да – бөтен барлыгын күрсәтер. Ни тын елгалар да, барыбер ярларына утырасыларын белеп торып, елына бер ташып-шашып ала.

Чыннан да, җан җанга тартыла шул. Елга тирәсенә дә җан ияләре күбрәк елыша. Әнә иске тегермән артында тал агачлары егылган. Барып карасам, кондыз «кухня» сы. Ай-яй тешләре үткен икән, өтерге, балта белән дә болай җыйнак, шома итеп юнып-чабып булмас.

Ул да түгел, тегермән өе янындагы агачлыктан шы-ы-ыр иткән көчле бер тавыш тирә-якны сискәндереп җибәрде. Кемдер иске тегермән өенең түбә тактасын куптарды дип торам. Текәлебрәк карасам – тукран лабаса. Үзенә шулай пар чакыра икән. «Гади тук-тук белән башын әйләндереп булмас» дип, сәер көчле тавыш белән җәлеп итмәкче, күрәсең.

Алай икән, бу табигатьтә без әле, шөкер, ялгыз түгелбез икән, бар икән әле безнең җандашлар, җирдәшләребез.

Кайтыр юлга шундый көр уйлар белән кузгалсам да, тагын бик тиз арылды, чөнки басу юлы тәмам изрәп беткән иде. Читтә түгел, юлның уртасында да чаңгылар бата, аларны чыптыр-чыптыр сөйри-сөйри аяклар лычма чыланды, һәр адым – әҗәл, минут саен туктап ял итмичә булмый. Ничек менеп җитәргә инде?!

Өстәвенә җанны тагын шомлы тынлык буарга тотынды. Ник бер җан иясенә ишарә булсын, ком чүлендә диярсең. Өзеклек дип юкка әйтмиләр инде – юллар өзелә, кешеләр арасы өзелә, табигать белән кеше арасы…

Тукта, чү! Бар бит тавыш. Тургай түгелме! Тыңла, тыңла, ычкындырма, җибәрмә!

Тургай шул! Хәтта икәү. Баш өстендә генә, әллә ни биектә дә түгел үзләре, бер-берсенә бик якыннар. Талпыныпмы-талпыналар, сайрапмы-сайрыйлар. Моң челтери, моң бөркелә. Әмма күңелнең иң нәзек кыллары тоя: бу әле чын сайрау түгел. Бу әле булачак сайрауларның башы гына, канатларны, тамак төпләрен сынап карау гына бугай. Әллә дулкынланудан шулай икеләнебрәк, каушабрак чыгамы тавышлары – туган як басуларына кайтып җитүгә сөенеп дулкынланганнармы? «Ят исләр бар, мондый җирдә бала чыгарып, үстереп булырмы?» дип шикләнәләрме әллә?

Ә күңел, аларны тыңлап, барыбер тантана итә. Быел беренче тургай бит! Беренче җырны тыңлау кемнең җанын кузгатмас. Ә нигә шундый тантананы берүзем кичерәм? Кайда сез, кешеләр? Нишләп бергәләп тыңламыйбыз без беренче тургай моңын?

Тик җыр шунда кырт өзелде. Кинәт шыксыз булып тагын баягы тынлык килеп басты. Баш зыңлый башлады, хәтта авыр сулыш алу ишетелә иде. Ә караш шулай да юл читеннән генә ике тургайның дугай-дугай сикергәләп очып киткәнен күреп алды. Бер-берсенә «тер-рик, тер-рик» дип дустанә дәшә-дәшә, урманга таба очып киттеләр.

Алар китте, җыр-моң китте, ә уй калды. Кая барышлары икән? Ни дип кенә нәкъ менә шушында, нәкъ менә баш очында гына сайрап алдылар икән? Оя эзләп тә, монда ошатмыйча китеп барулары булдымы? Әллә бер генә тынга тукталып, бер-берсен мәңге яратышачаклары, матур тормыш корачаклары турында «серләшеп» алдылармы? Әллә мине күреп, тәмам хәлдән таюымны аңлап, бу табигатьтәш җанга кечкенә генә концерт биреп, күңелен күтәреп, җанын канатландырып китик дип юатып алырга булдылармы?

Рәхмәт инде сезгә, тургайлар! Минем бит әле моңарчы беркайчан да беренче тургай тавышын ишеткәнем юк иде.

Миндә хәзер өйгә кайтырлык кына түгел, әллә кайларга барып җитәрлек, әллә нинди эшләр эшләрлек көч-гайрәт, илһам бар! Рәхмә-ә-әт сезгә, табигатьтәшлә-ә-әр!


Имән

Имән – чыдамлык, ныклык билгесе. Дошманнарга баш имәгән ил улларын аңа тиңлиләр, аларның сүнмәс даннарын мәңгеләштергәндә, рәссамнар имән яфракларын ясыйлар. Давылларны күкрәге белән каршылап, башка агачларны җил-яңгырдан ышыклаган, яшен суккач та өч көн, өч төн буе егылмыйча, аягүрә торып янган имәннәр турында легендалар йөри. «Имән агачның егылганы – башка агачның сынганы» дип, халык имәннәргә сыгылу-бөгелүне, баш июне кичерми.

Әмма табигатьнең аяусыз кануннары бар. Мин быел башын игән имәнгә юлыктым. Чумарга торган баһадир сыман ул текә ярның иң читенә килеп баскан да авар-аумас хәлдә катып калган. Юк, су читенә ул үзе килмәгән, ә бәлки елга, язгы ташкыннар вакытында ярларын ашый-ашый, аның янына килеп җиткән. Тирән-тирән җыерчыклар белән телгәләнгән мәһабәт төз имән елгага таба янтаерга мәҗбүр булган. Мәгърур башы иелеп, тәлгәш-тәлгәш яфраклары менә-менә суга тиям дип торалар.

Шулай да имән кызганыч түгел иде. Үзе иелсә дә, аның гәүдәсе төз калган, аның бетмәс-төкәнмәс тамырлары куе челтәр кебек үрелгәннәр дә дулкыннарга каршы калкан булып басканнар. Ә дулкыннар усал, аяусыз. Алар инде үз юлларында очраган күп зирекнең, усак, юкәләрнең башына җиткән, хәзер инде шуларның суда ятып төсләрен югалткан кәүсәләре, күккә таба тырпайган шәрә тамырлары өстеннән чабышалар, зәһәрләнеп имәнгә дә ташланалар, аны да аударырга телиләр, бөтенләй егылуын күреп, тантана итәргә җыеналар.

Имән бирешми. Аның тамырлары бик тирәнгә киткән. Шулар аркылы Җир-анадан көч алып, ул нык тора. Юк, имәнгә бирешергә ярамый, аңа түзәргә, түзәргә кирәк. Әледән-әле ул күтәрелеп ярга карыйдыр, анда үз чикләвек-орлыкларыннан тишелеп үскән яшь имәннәрне барлыйдыр, аларның хәлен белеп торадыр кебек.

Карт имән ышыгында, ярны иңләп, яшь имәнлек күтәрелеп килә. Озакламый алар да үсеп җитәр. Тамырлары теләсә нинди зәһәр дулкыннарга да каршы торырлык булып тирәнгә китәр, чыныгыр. Барыбер килер ул көн, карт имән шул көнгәчә бирешмәячәк, нык торачак.




Ил. Җир. Икмәк


Нәкъ Казан артында бардыр
Ашыт белән Шура арасы…
Язлар җитсә, күңел алгысына —
Кайтасы иде, тизрәк кайтасы…
……………………………………..
Ашыт белән Шура арасы —
Артта Дөбъяз, Бәрәзә, Әтнәләр каласы.
Юл читендә сары чәчәк —
Беренче сәламләүчем.
Зират өстендә ләкләк талпына —
Кайтучылар без генә түгел.
Сагындыра туган як, сагындыра.

    «Шагыйрь булмасак та»


Без – җир балалары

«Нива» да иртәнге балыктан авылга элдертәм. Әбиләрне урманга җиләккә алып төшәрмен дигән идем – вәгъдәдә торырга кирәк. Ашыгам. Җае чыккан саен борылышларны кыскартам, тизлекне басмаска тырышам.

Менә янә бер әмәл – узган көз бу басу кысыр калып, берничә тапкыр аның аша турыдан гына элдерткән идем; быелгы кыргый үлән шактый күтәрелсә дә, узган елгы эз шәйләнә. Бөтенләй дә сука тимәгән коп-коры басу.

Чү, бас тормозга: басуның чите төп юлдан унбиш-егерме метр гына булса да сөрелгән бит, чәчелгән дә түгелме әле – сыек кына яшькелт эз сузылган. Һич кенә дә күңел тартмаса да, бернишләр хәл юк, газга басып, сөрелгән басуны үтәргә мәҗбүр булдым. Үттем үтүен, әмма йөрәкне тырнап алудан ким булмады, күз алларым караңгыланып барды. Җитмәсә, каршыга машина килә. «Нива». Якынаюга ук, юлга аркылы туктады! Төптәй нык, уртача буйлы, түгәрәк йөзле ир уртасы, җәһәт атлап, каршыга чыгып басты: изүе ачык курткадан, ялан-

баш, куе чәче әллә җилдән, әллә хуҗасының кызу каныннан очына-чайкала. Усал караш. Кулын кырт кистереп, төшәргә кушты. Нишләмәк кирәк…

– Ник басуны таптыйсың?!

– «Таптыйсың» дип, узган елгы эздән чыгылды инде…

– Сөрелгән басуда нинди юл булсын! Әйдә, карыйк, күзең чыкмагандыр бит!

Ул атылып каршыма килеп басты, якадан эләктереп алмакчы булып ыргылды, тайпылып калдым.

– Әйдә, дим, үзең бармасаң, өстерәп алып барам, карыйбыз ничек таптаганыңны. Сөрелгән басу бит ул, ничек шуны күрәләтә изәргә була? Яшең дә шактый күренә, сиксәнгә җиткәнсең кебек.

Чыннан да сөйрәп китмәсен тагы дип, машинада утырган кияү, оныгымнан да уңайсызланып, әкрен генә артка чиктем, күкрәкне кысып алган гарьлек ялкынын сыкранып булса да баса төштем. Җитмеш бишне генә тутырып килсәм дә:

– Шул чама, менә бит яшь барса да, акыл җитеп бетмәгән, бер карыш сөрелгән җирдән үтелде шул, гафу…

– Башта ук шулай диләр аны, юл белән басуны аермыйлар да…

Машинасыннан атылып килеп төшкән кебек атылып менеп тә утырды, ялт кына борылып, килгән юлыннан китеп тә барды.

Мин әле, тын ала алмыйча, бераз басып тордым. «Җиңел котылу» дан иркен сулыш алсам да, әллә никадәр сорау астында кысылган-җәнчелгән халәттә идем: кем булды ул?! (хуҗалыкка яңа яшь җитәкче куелган дигәннәр иде); басу таптаган машинаны ничек күреп алган? (җәрәхәтләнгән җирнең әрнүен җаны белән тоярга сәләтлеме әллә?); ни арада килеп тә җиткән? Тәмам каткан бәгыре ничек бер мизгелдә йомшап та төште? (Кыйнап ташларга яисә судка кадәр җиткереп тинтерәтергә дә кулыннан килгән булыр иде югыйсә.)

Әбиләрне урманга алып төшәсе истән чыкмаса да, шактый айныган идем бугай, машинамның йөгәнен кыса төштем; аның каруы башта уй чабышы көчәя генә бара – әлеге сорауларны үзем белән бәхәсләшә-бәхәсләшә ачыклау кирәк ләбаса. Гаепне танысам да акланасы да килә бугай. Җир җанлы булган булып, шулкадәр кабынып кыланмаса; бөтен басуы диярлек сөрелмәгән килеш, бер карыш кына сөрелгәне өчен шулчаклы тузынмаса! Узган ел чәчелгәнен дә чүп баскан иде, ызан аша гына Мари Эл җирләре, басу-басулары белән сөрелмәгән килеш ята – шуларын күрсен иде, шулар өчен җан атсын иде, чын хуҗа булса. Олы кеше каршында алай ук кәпрәймәсә дә ярар иде. Хәзерге яшьләрнең чын йөзе шушы түгелме икән: бер тиен мал өчен бөтен кешелек сыйфатларын таптарга әзер түгелме болар? Кеп-кечкенә хуҗалык башлыгы шулай әтәчләнергә җөрьәт иткәч, югарыракларыннан нәрсә көтмәссең…

Менә шушылай ике башлы таякның әле бер ягына, әле икенчесенә тотынып, берүзем ике кешегә әйләнеп, үзем белән үзем талашып кайттым. Әлбәттә, аны гаепләп, үземне аклауга тәмам авышып бетеп, эчке бәхәскә нокта куярга да тынычланырга теләк көчле иде югыйсә. Юк икән шул, чынлап торып икегә аерылганмын, иң гадел карарга килмичә, үземне гаепле дип танымыйча торып, тынгылык күрә алмаячакмын икән. Үземне чукый бирәм: ә нигә әле аны уйламыйм? Ул нинди хисләр белән кайтып килә икән? Җирне рәнҗетүчеләргә беркайчан мәрхәмәт булмас дип, барысын да тыңлата алучы хуҗа булыпмы? Әллә бер карыш җир өчен рәнҗүдән әле һаман борчылыпмы?

Белмәссең бу дөньяны, белмәссең бу кешеләрне. Ярый әле, ничек кенә булмасын, икебезнең дә бу мәлдә туган җиребез турында уйлавыбыз, аның өчен борчылуыбыз күңелне җылытып куя…


Халык ни дигән


(Мәкальләр)

Ил җирсез булмас.
Җир кадерен белмәгән ашын югалтыр.
Илнең көне җир белән.
Оясыз сандугач сайрамый.
Җиргә тамган тир – җәүһәр.
Җире барның җиме бар.
Икмәк Коръәннән өстенрәк.
Икмәктән олы нәрсә юк.
Калач өсте җир кебек җыерчыклы.


* * *

Космонавтлар, безнең планета Кояш системасында иң чибәр бер энҗе, диләр. Бүтән андый планета юк, диләр.

Шул бердәнбер, кабатланмас гүзәл энҗе бөртеге – безнең туган йортыбыз лабаса.

Әй адәмнәр – җирдәшләр, аны без сакламый кем сакласын!


* * *

Агроном бүлмәсендә чыпчык очып йөри. Башка бүлмәләрдә дә форточка ачык югыйсә. Өмет бар бу яшь агрономда.


* * *

Студент ашханәсендә булачак икътисадчы кыз белән сөйләшә-сөйләшә капкалап алдык. Торыр алдыннан ул ипи валчыгын өстәлдән җыеп алып учында йөрткәләде дә авызына салды. Чыга бу авыл кызыннан чын экономист.




Сагынып кайттым сине…


Аерылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин.
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

    Габдулла Тукай


Туган өй кадере

Яңа әсәр күңелдә тәмам бөреләнеп җитеп килә. Яза башларга вакыт. Күкәй салыр алдыннан оя дип борчылып йөргән кош кебек, аны кайда язарга дип хәстәрләнә башлыйсың. Бөтен шартлары булган шушы шәһәр квартирындамы, әллә отпуск алып, берәр Иҗат йортына китәргәме, йә инде дача сезоны ачылганны көтәргәме?

Шулай уйлыйсың, әмма күңел төбендә инде бүтән ният бөреләнеп, берегеп җитә бугай: туган-үскән авылга, тыныч, җылы агач өйгә, әни янына. Килсә, илһам шунда гына киләчәк.

Нишләп шулкадәр якын, шулкадәр тылсымлы син, туган өй?!


Безгә канат кайда чыккан?

Зур иделләр, диңгезләр күреп кайткач, безнең инеш бик кечкенә күренә шул. Чыннан да, кай төшен бәбкә дә атлап чыгарлык бит. Ә нигә соң шул диңгезләрдә йөзгәндә, без аңарга тыелгысыз тартылабыз, нигә без аңарга хыял канатларында гел-гел талпынабыз? Кечкенә, ә онытылмый!

Уйлый китсәң, безгә хыял канатларын шул инеш үзе бирмәгәнмени, зур диңгезләргә шул инеш безне үзе чыгарып җибәрмәгәнмени?! Беренче «кораблар» ны бит шунда агыздык. Әй, язгы ташу вакытында кинәт тулышып, ташып киткән инеш бозында салам өеменә ут төртеп, шул «кораб» ның әле бик ерактан да серле җилкән булып күңелләрне очындырулары, шуларны озата-озата якты хыялларга бирелүләр!

Ә инеш буеның серле әрәмәләре, сандугачлары, ә чыклы болыннары, төз камышлары, беләүдән шома сукмаклары…

Менә кайда чыккан безгә ерак сәфәрләргә алып йөрерлек хыял канатлары!


Мәхәббәт сукмагы

Без авылга кайтып төшкәндә вакыт соң иде инде. Чәй эчкәләгәнче ярты төн дә узып китте. Юлда алҗыган тән чәйдән соң тагын да изрәде. Әмма төнге авыл сихерле көч белән үзенә тартып тора. Кемдер түземсезләнеп көтәдер, һичшиксез, чыгуыма ышанып, елмаеп торадыр кебек. Мин урамга ашыгам.

Менә кем көткән икән: таныш сукмак. Исәнме, кадерлем! Мин тагын синдә басып торам. Дулкынланудандыр, ахры, йөрәк сәер генә кысылып куя. Ул кабалана, ул алга әйди…

Калада укыган вакытларда да туган авылыма шулай очына-очына кайта идем. Көтү артыннан тузан басылып, урамнарга төнге тынлык утыргач, дулкынлануымны хәтта үземнән дә яшерергә тырышып, авыз эченнән генә сызгыра-сызгыра, шушы сукмакка чыга идем. Шунда инде дөньяда миннән дә бәхетле, миннән дә бай хисле һәм хыялый кеше булды микән. Шатлыктан, рәхәтлектән күзгә яшь тыгыла. Аңа ирек бирмәс өчен, тиз-тиз генә атлап китәм. Тизрәк, тизрәк! Ул да мине сабырсызланып көтәдер.

Үзем ашыгып атлыйм, үзем ике якта үсеп утырган әремнәрне сыйпап барам, ак чәчәкле бәрәңгеләрне карашым белән иркәлим.

Сукмак тау астына, чылтырап аккан кечкенә генә инеш буендагы куе тал куаклары янына төшә. Тып-тын. Караңгы тирәкләр яшь куакларны да, шушы серле тынлыкны да саклаган кебек, куе яфраклы озын ботакларын аска сузып, тын гына утыралар. Аларның мондый караңгылыгына ризасызлык белдергәндәй, авылның теге очыннан тулы ай калкып чыга. Аның якты юлы, як-якка чәчрәгән аккургаш кебек, инеш суында елтырый башлый. Шунда ук, яңа гына кипкән сары идәнне искә төшереп, инеш аркылы салынган басма да агарып күренә.

Инешнең теге ягында кечкенә генә печәнлек – Фәйзи бабайларның бакча башы. Үлән өстендә, өрсәң очып китәрдәй генә булып, аксыл томан йөзә. Ул өскә дә күтәрелми, аска да төшми, нәкъ үлән башларында гына эленеп тора, әйтерсең чәчәкләрнең, яфракларның һәркайсына тамчы-тамчы чык өләшеп йөри.

Мин ашыгам. Бик ашыгам. Шулай да боларның барысын да карарга өлгерәм. Күңел күзе дигәннәре шулдыр инде. Бөтен күңелем белән күрәм, тәнем белән тоям бугай аларны.

Кечкенә генә тауга күтәрелү белән, аргы як урамга чыга торган тыкрык башлана. Сукмак йомшак чирәм белән капланган. Гомер-гомергә кеше, мал-туар таптаса да, бу яшел хәтфә мәңге корымый, арыган аякларга хәл кертә торган шифалы келәм булып кала бирә. Менә шул сихәтле келәм мине урамга хәтле озатып куя.

Бер генә тынга тукталып калам. Йөрәк дөп-дөп тибә. Әнә инде ул мин талпынып кайткан, төшләргә кереп йөдәткән таныш йорт! Сагынып кайткан кешемә күп булса йөз адым. Шуңа ашыгам…

Менә бүген дә минем күз алдыма инде күптән үткән шул минутлар килеп баса. Үзем шул таныш сукмагымнан атлыйм, үзем әкият дөньясына кергәндәй үзгәрә барам. Гади күзләр күрмәс нәрсәләрне күрәм, гади кеше ишетмәс тавышларны ишетә башлыйм. Кем инде, исе китеп, әче әремне иснәп барсын ди. Мин исним һәм аннан ләззәт табам. Кем инде ике якта агарып утырган бәрәңге чәчәкләрен күктәге йолдызларга охшатсын ди. Мин охшатам һәм, сәламләп, үзләренә күз кысам.

Җай гына атлыйм, ә йөрәгем яшь вакытлардагы кебек һаман ашкына. Шулай да күңел күзем белән барысын да күрәм, барысын да ишетәм. Менә тау асты. Шул ук карт тирәкләр, иркәләп сәламләгәндәй, озын ботакларын аска сузып утыралар. Шул ук сары басма һәм аның теге башында Фәйзи бабайның бәрәңге бакчасы. Томан да һаман төшеп, чәчәкләргә чык тамчылары өләшеп йөри, шифалы хәтфә дә элеккечә йомшак икән. Әле дә ул мине аргыяк урамга алып чыкты.

Кинәт кенә тукталып калдым. Кая болай ашыгам да нигә шулай дулкынланам әле? Кайчандыр мине үзенә тартып торган тәбәнәк йорт юк бит инде. Аның урынына калай түбәле, алты почмаклысы салынган. Күренмәс сихри җепләр белән үзенә тартып торган озын толымлы укытучы кыз да юк анда. Үзем дә яшь студент түгел, кырыкны узган ир-ат.

Шулай булгач, нигә соң беренче мәхәббәтем хөрмәтенә кайчандыр «мәхәббәт сукмагы» дип аталган бу кадерле урын мине һаман да үзенә чакырып, тартып тора, нигә аны курорт аллеяларына да алыштырырга теләмим, нигә аяк баскан минутларда очар кош кебек талпынам да еракларга очарлык, зур эшләр башкарырлык көч-гайрәт алам?

Ел саен кайтам туып үскән Чишмәлемә. Һәр ел саен үземә шул сорауларны бирәм. Тик һаман да төгәл генә җавап таба алмыйм. Әмма бер нәрсә көн кебек ачык: никадәр генә гомер үтсә дә, бу газиз сукмак минем «мәхәббәт сукмагым» булып кала бирер. Күрәсең, ул – олы мәхәббәтемнең  туып үскән авылыма, туган җиремә булган бетмәс мәхәббәтемнең җуелмас чагылышы…


Мунча җылысы

И-и-их, авыл мунчасын ягып җибәрүләре…

Морҗадан бөркелгән каен төтене исенең бөтен авылга таралулары… Шул иснең тәмен сеңдерә-сеңдерә себерке хәстәрләп йөрүләр… Аның да исеннән «исерүләр»…

Чабыну ләззәтен әйтеп тә тормыйбыз инде…

Сөлгеләрне җилпи-җилпи, чәйләп-мәйләп гәпләшеп утырулар үзе бер хикәялек.

Хәер, болар инде халык иҗатында булсын, бөек әдипләрдә булсын, тәмләп-тәмләп тасвирланган…

Ә менә чабынганнан соң икенче иртәдәге халәт турында…

Икенче көнне иртән нишләптер салкынчарак була. Йөгереп мунчага баруы үзенә бер рәхәт. Ярый әле минем үземә иртән торуга йөгереп шунда барырга «җитди» сәбәп бар: юыну бүлмәсенең идәне такта өлешләрдән тора; шуларны күтәреп куям – җылы чакта кипсен дип.

Аннары парга салган себерке суының ләгәндә калганы белән кул, битне юып алам. Рәхә-ә-әт!

Шуннан киенү бүлмәсендәге сап-сары как сәкегә сузылып ятып, аякларны җылы мичкә терим дә изри барам, изри барам. И-и-и, шул мәлдә бөтен тәнгә тарала барган җылының рәхәтен белсәгез!

Шушы тәмле җылы тәнне эретеп кенә калмый, ләззәтле-эшлекле уйлар да кузгата: шундый тәмле, шундый йомшак җылы иртәгә бетәчәк бит. Нигә кешеләр шуның кадерен белми икән, ничектер җыеп куеп, кирәк чагында куллану җайланмасын уйлап чыгара алмыйлар икән?

Бәлки, уйлап чыгарырлар әле… Менә ничек рәхәт бит шушы тәмле җылыны үзеңә сеңдерүләре…


Сагыну хикмәте

Санаторийның диңгезгә карап торган бизәкле капка-аркасына карлыгачлар оялаган. Нәкъ авылдагы ырыс капка кыегына оялаган кебек. Иртәнге сәгатьләрдә күңелле уйнаклашулары, чебен-черки куып тотып, балаларын ашатулары, кичке ял сәгатьләрендә телефон чыбыгына утырып, «мәймүнәтин, мөслимәтин… вә әбеккюррәү-ү-ү» дип сайраулары да безнең як карлыгачларыныкы шикелле.

Ә бәлки, алай ук охшаш та түгелләрдер. Аерымлыклары булмый калмас. Югыйсә нишләп болары монда да, тегеләре тегендә? Нинди карлыгачлар монда, җылыда калалар икән дә, ниндиләре төньяккарак, салкынгарак китәләр икән?

Җылы якта бизәкле санаторий капкасын сайлаган карлыгачларны да яраттым, аларны да үпкәләтәсем килми, әмма әлеге сорауга җавап биргәндә, миңа үзебезнең карлыгачлар якынрак, кадерлерәк кебек тоела. Алар кыюрак, көчлерәк, түземлерәк нәселдәндер, шуңа күрә ерак аралардан, суыклардан курыкмыйлардыр, диясе килә.

Нишләп шулай тоела икән? Бәлки, бу – инде ял итүдән туя башлап, өйне сагыну хикмәтедер?


Оя

Машина гүе, сваркалар чыжлавы, кешеләр шау-шуы – барысы бергә аралашкан, укмашкан да, кайнар, тыгыз бер сулыш барлыкка килгән. КамАЗ төзелешенең эшлекле, кодрәтле сулышы.

Кинәт, шушы кайнар сулышта эреп югалмыйча, күңелнең нечкә кылларын сискәндереп, колакка нәфис кенә бер тавыш килеп керде. Әллә шушы тирәдә генә чишмә челтери инде? Сандугач сайрыймы әллә? Юктыр ла. Шуларны юксынган, сагынган күңелнең кинәт хискә бирелеп кенә китүедер.

Юк-юк! Тавыш чыннан да ишетелә бит. Колак тагын да сизгерләнә, күзләр үзеннән-үзе өскә текәлә.

Ә баш өстендә шакмак-шакмак корыч корама челтәр  – төзелеп бетеп килгән заводның очы-кырые күренмәгән түбәсе. Каркас әлегә зәп-зәңгәр күк йөзе һәм ап-ак болытлар белән «ябылган». Һәм шул шакмакларның берсендә, ап-агында, кечкенә генә бер кара нокта тирбәлә.

Тургай! Менә кайдан килә икән чишмә челтерәве. Үзен күреп алгач, тургайның тавышы көчәеп киткәндәй, төзелеш шау-шуы басыла төшкәндәй булды. Карасана, җилкенепме-җилкенә, сайрапмы-сайрый бит. Кеп-кечкенә җан шушындый кайнар сулыштан, олы корылмадан да куркып-өркеп тормыйча сайрый!

Ә нишләп ул нәкъ шушы урында тирбәлә икән? Монда завод салына башлаганга өченче ел китте ич инде, оясы, танышлары түгел, белгән куак-түмгәкләре, буразна-ермаклары да калмагандыр. Беткән микән бүтән җирдә басу-кырлар? Кайчандыр монда туып үскән булса да, инде кайдадыр башка җирдә оя ясап, шунда ияләнергә, бу урыннардан бизәргә вакыттыр лабаса.

Шунда тургайлы ак шакмак кинәт күләгәләнде. Аның читенә бер кеше килеп баскан иде. Башында битлекле каска, кулларында сварка тоткычы. Бу – әле генә минем белән сөйләшеп торган монтажчы егет Әнвәр. Кара әле син аның туры килүен! Егет һәм тургай. Дөресен әйткәндә, тургай моңын тыңлап, мин әле Әнвәрне, аның язмышын, аңа охшаганнарның язмышын уйлап торам түгелме соң?

– Без төзүчеләр токымыннан, – диде Әнвәр, – бабам Магнитканы төзегән, әти Сахалинда оста булган. Мин дә төзүче. Братскида эшләдем. Хәзер менә монда…

– Әтиегез Магниткада туган, үзегез – Сахалинда, ә нигәдер бирегә килгәнсез, илдә бит зур төзелешләр күп…

– Килмәдем мин, кайттым. Бабам нәкъ шушы тирәләрдә туган, шушыннан Магниткага чыгып киткән. Әтине дә гел шушы җирләр тарта иде. Мине дә. Тик без моңарчы кайта алмадык, төзүчеләр нәселенә чын-чыннан колачлы төзелеш кирәк булган, күрәсең.

КамАЗ исә бик күп төзүченең туган җиргә кайтуына сәбәп булды.

Әнә ул нәкъ түбә уртасында аякларын бераз аерып, нык баскан да кулын каш өстенә куеп тургайга карап тора. Алар сөйләшәләр, аңлашалар кебек. Телләрендә ни икән? «Туган илнең, туган җирнең газиз көче әллә ничә буыннар аша да кимеми!» – ди микән аңарга тургай. «Әйе, мин моны үзем дә тоеп яшәдем, шуңа күрә кайттым!» – ди микән аңарга егет?


Кайта алмаганнар өчен

Көтүче Әкрам абый белән сөйләшеп торабыз. Читкә китеп, озак кына шахталарда эшләгән кеше. Кайту сәбәпләрен сорашкач, карашын еракка-еракка төбәп, әллә кайларны әйләнеп чыкты да бер сүз белән:

– Сагындыра анда, – диде. Сөйләп китте: – Баштагы елларда уйлап та карамаган идек. Зариф абыйга аптырый идем. Бергә күмер чабабыз. Чаба-чаба да бу, кинәт туктап: «Их, туган, утыз биш ел авылда, туган илдә булган юк, кайтып, бер суык бәрәңге генә ашар идем», – дия иде. Теләгенә ирешә алмады. Сугыш башланды. Алар забойда чакта немец җәлладлары шахтаны шартлаткан…




Табигать тә әниебез


Һаваларда торна тавышлары,
Ишетелә канат кагышлары.
Кошларда да кеше язмышлары —
Чит җирләрдән кайтып барышлары.

    Марсель Галиев


Шөкер, без дивана түгел

Үзебезнең инеш буйларына, басу-болыннарга, әрәмә-урманнарга сокланган, баш игән чаклар булды.

Чит җирләрдәге елга, күлләргә, сопка, урманнарга сокланып, телсез торган чаклар да булды.

Ниһаять, алдыбызда – диңгез. Табигатьнең тагын бер могҗизасы. Беренче күрүгә үк күңел тибрәнде, тирән итеп сулыш алынды. Тәннең һәр күзәнәге табигатьнең бу яңа бөеклегенә сокланып, аның көчен, мәгърурлыгын тоеп сулкылдый кебек иде. Бу минутта анда табигатькә хөрмәт, аңа баш ию, шул ук вакытта аның белән менә шушылай бергә булганга, бергә сулаганга горурлану хисе дә бар.

Табигать бөек! Кешедә, минемчә, беркайчан да аны җиңәргә, аннан бөегрәк булырга ихластан теләү хисе тумагандыр. Табигатьтән өстен булырга өндәү үзе (андый хәлләр дә булгалады) гайре табигый хәлдер. Кешеләр мондый өндәүне беркайчан да кабул итмәгән, аны үтәргә беркайчан да омтылмаган.

Чөнки кеше үзе табигать баласы бит. Кем инде үз анасы белән көрәшә, аны җиңәргә омтыла?! Дивана гына омтылса омтылыр. Адәм баласы үзен тудырган бөек могҗизага соклана, әлбәттә, аңардан бераз шүрли, шикләнә, иң мөһиме, аңарга иярергә, аңардан өйрәнергә, аның серләрен белергә тырыша.

Әлбәттә, вакыт-вакыт кешенең әнисенә караганда матуррак, белдеклерәк, көчлерәк, абруйлырак буласы килә. Табигый теләк, хис. Үскәндә була торган хис.

Тик бу җиңәргә омтылу хисе түгел.


Әрем гөл

Гыйнвар. Тышта суык икәне тәрәзә аша да беленеп тора. Шәрә ботакларның ачы җилдән һәм салкыннан калтырануларына карыйсың да, үзеңә дә каз тәне йөгерә. Эшкә ашыгырга кирәк булса да, урамга чыгарга кыймыйча, тагын бер генә мәлгә тәрәзә янында тукталып торасың. Шунда карашың тәрәзә төбендәге гөлгә төшә. Кара әле син аны, кыш уртасында чәчәк атып утыра ласа!

Нәфис кенә ап-ак таҗлар, бер чибәрнең чәчләре арасыннан тыйнак кына җемелдәп торган такыямыни, күңелне үзләренә җәлеп итеп, мөлаем елмаялар, шул елмаюлары белән гүя тыштагы суыкны үчеклиләр, сине дә, тәрәзә каршында калтыранган ботакларны да: «Бирешмәгез, дуслар, тиздән яз киләсен онытмагыз», – дип юаталар төсле.

Шулвакыт, чыннан да, күз алдында бик күп чәчәк күренгәндәй, шәфкатьле кояш җылысы бөркелгәндәй була; тән үзеннән-үзе чирканудан туктый, усал җилнең шомлы улавы да ул кадәр үк рәхимсез тоелмый башлый. Кыюлыгың артып, урамга юнәләсең.

Әмма күркәм гөл әле тиз генә күз алдыннан китми, матур хатирәләр уятып, күңелне җылыта-җылыта, сине озата бара. Бәләкәй генә шушы тереклек иясенең дә көч бирергә сәләтле булуына сокланып, аны уйлап барасың. Бара торгач, үзеңне үзең әрләп куясың: нигә соң моңарчы аңарга игътибар ителмәгән, җәй көне кайда булган ул? Хәер, купшы гөлләр, яран, розалар арасыннан аерылырлык бернәрсәсе дә юк шул аның. Чүлмәге дә бик гади, исеме дә әрем гөл генә. Җәй көне, бәлки, матур чәчәкле гөлләрне ачык тәрәзә төбенә кояшка куйганда да моны читкә этәргәннәрдер, яңгырга чыгарып утыртканда да аның урыны бүтәннәр астына, ышыграк төшкә туры килгәндер.

Ә ул бирешми, кыен булса да сыкранмый. Аның да, бәлки, башкалар рәтендә чәчәк атасы, купшыланасы, үзенә карап сокланулардан ләззәтләнәсе килгәндер. Чәчәкләрен кояш нурлары иркәләвен тою аңа да рәхәт булмас идемени. Әмма ул тыела алган, кыш көне дә кешеләр күңелен күтәреп җибәрергә, тиздән яз киләсен онытмасыннар дип, алар өчен балкып алырга кирәклеген исендә тоткан.

Җылы кояш нурлары урынына тәрәзәдән бозлы сурәтләр карап торганда, кайбер гөлләр идән асларына яшеренеп, кайберләре янында йокымсырап, моңаеп утырганда, берүзенә балкып яну бик җиңелдән түгелдер, әлбәттә. Әмма ул балкый, кешеләр күңелен җылытырга көч таба.

Җәйге розаларны, әнис, яраннарны да яратам мин. Тик аларны мактап җырлаган шагыйрьләр гафу итсен, минем мәхәббәтем – боз катламын тишеп, кояшка юл яручы кыю умырзаяларда, тышта салкын бураннар уйнаганда да хуш ис бөркеп елмаеп утыручы тыйнак әрем гөлендә. Бу җырым менә шуларга багышлана.


Җан азыгы

Каспий диңгезе. Нефтьле ташлар шәһәре. Диңгез өстендә шәһәр буламы? Була икән. Шәһәр диюем һич арттыру түгел – монда уннарча чакрымга сузылган аркылы-торкылы озын урамнар, икешәр катлы торак йортлар, клублар, ашханәләр, волейбол мәйданчыклары бар. Урамнарда бертуктаусыз машиналар чаба, тротуарлардан кеше өзелми, трамвайлар чыңлый, милиционерлар постта тора.

Иң гаҗәпләндергәне, күңелләрне эретеп җибәргәне шул булды: урамның ике ягында да туфрак тутырылган озын әрҗәләрдә, тирә-юньгә яшеллек бөркеп, куаклар утыра, өйләр алдындагы газоннарда һәм балконнарда бизәкле чүлмәкләрдә чәчәкләр җемелдәшә. Җанга рәхәт булып китә. Дулкынландыра.

Дүрт якта да су дөньясы, аста, тимер субайларны кыйный-кыйный, дулкыннар шаулаша, коры җир белән шәһәр арасында уннарча километрга сузылган су киңлеге ята, ә монда тыныч кына гөлләр чәчәк атып утыра. Чыннан да дулкынландыра!

Диңгез куеныннан кара алтын алу өчен башланган зур походның беренче көннәрендә үк нефтьчеләр кыйммәтле җиһазлар, куәтле машиналар белән бергә туфрак та ташыган. Вертолётта ипи белән бергә куаклар, орлыклар килгән. Йөзләре җилдә ашалган олы гәүдәле җитди агайлар, югары белемле инженер-галимнәр, көне буе диңгез белән алышып аруларына карамастан, кичләрен газоннар ясаганнар, агач, чәчәкләр утыртканнар.

Эшче кеше табигатьтән башка, яшеллексез яши алмый – монысы рас, кая гына бармасын, аны үзе белән ияртә. Бу хакта сүз чыккач, өлкән генә бер эшче агай менә нәрсә диде: «Бездә штормнар бик еш була. Тозлы су урамнарны басып китә, йортларга керә, яшеллекне корыта, әмма без, шторм башлану белән, аларны коткарырга йөгерәбез. Бервакыт гөлләрне коткарып йөреп, ипине дә онытканбыз – бер атналык ашамлык тозлы су белән юешләнеп әрәм булды. Әмма үкенмәдек. Яшеллек тә азык бит – җан азыгы».


Яктыга таба

Институтның тышкы ишеге ачылган саен, Мөнирә карашын ялт кына китабыннан аера. Аның түгәрәк йөзе имтихан башланганнан бирле ничә тапкыр күтәрелгәндер дә ничә тапкыр иелгәндер, белмәссең.

Башкалар тапшыралар да чыгалар. Чыкканда ук йөзләре кояштай балкый, авызлары ерылган, куллары җәелгән була, әйтерсең очраган бер кешене кочаклап алырга әзерләр.

Тик Мөнирә генә керергә курка, юкә астындагы эскәмияне ташлап китәргә теләмәгәндәй, китабын кочаклап утыра бирә. Имтихан биреп чыккан кешенең шатлыгы аның да йөзендә елмаю булып чагылып китә китүен, тик озакка түгел, зур коңгырт күзләренә шунда ук борчылу күләгәсе сарыла. «Нишләдем мин? Имтиханны бирә алмыйча кире кайтырмын микәнни? Авылдан агроном булырсың дип ышанып озатканнар иде ич!»

Тынычланырга кирәктер, ахрысы, дип, Мөнирә башын иде, карашы асфальтка текәлде.

Шунда аның игътибарын кинәт кенә бер күренеш җәлеп итте. Эскәмия кырындагы кара асфальт яргаланып, күпереп чыккан. Мөнирә, бөтен вәсвәсәләрен онытып, нәкъ менә шул ноктага текәлде. «Кара әле, бәгырькәем, асфальт кадәр асфальтны ярып, бер үсенте килеп чыккан лабаса!»

Таштай каты катлам бәләкәй генә шушы тереклек иясенең көченә чыдый алмыйча читкә тайпылырга мәҗбүр булган, бүселеп чыккан.

Сәерсенү катыш соклану тойгысы кичереп, үзеннән-үзе дулкынлана башлаган кыз акрын гына эскәмиядән төште дә үсенте янына чүгәләде. Яңа гына ачылырга өлгергән ике-өч бөртек яфрак шулкадәр саф, шундый яшел иде, әйтерсең алар якты дөньяга чыгу шатлыгыннан бәхетле елмаялар иде. Өсләрендә энә күзе хәтле генә дым бөртекләре дә җемелди. Тырышудан шулай тирләгәннәр диярсең.

«Каян алган ул шулкадәр көчне!» – дип куйды Мөнирә, исе китеп. Кинәт кенә аңа бу үсенте җанлыдыр, теге җемелдәгән бөртекләр дә яктыга ыргылганда бәреп чыккан тир тамчыларыдыр кебек тоелды. «Ничек тырышкан!»

Шулчак кызның күңеленнән талгын, шифалы бер дулкын үткәндәй булды. Шомлану бетә барды, бетә барды. Башын күтәргәч, Мөнирә, нык бер карарга килеп, китабына ябышты. «Ә менә мин тирләп тә карамадым әле. Тирләрмен, имтиханны барыбер бирермен!»


Кансызларга үч итеп

Илләт буе урманы. Ап-ак каенлык. Сихри бер сафлык, пакьлек. Хәтта сөйләшүдән туктап каласың. Вак-төяк сүзләр, килде-китте уйлар бу пакьлек белән янәшәдә мәгънәсез булып кала.

Бара торгач, каен урманы посёлокка килеп чыга. Йортлар манзарасында аклык тагын да көчәер иде, күңелгә илһам, юаныч бирерлек күренеш булыр иде. Ләкин… Көтелмәгән хәл: монда каеннарны һич танырлык түгел, алар тәмам сүнеп-сүрелеп утыралар – күпчелегенең тузын куптарганнар, корым-мазут белән буяганнармыни, кара көеп калганнар. Шундый ак тәнне яралап, пычак эзе салырга кемнәрнең генә, нинди явызларның гына кулы күтәрелә икән?!

Кызганып, бер каенның кара ярасын сыйпыйм. Менә хикмәт! Кара кутыр куба икән! Аның астында аксыл-алсу яшь туз үсеп өлгереп килә ләбаса. Һай, рәхмәт төшкере, бик көчле икәнсең бит син, каен! Бирешмисең икән син кансызларга.

Сөенеп, кара кутырларны берсе артыннан берсен куптарам, каеннарны берсе артыннан берсен агартам.

Бөтен урманны шулай агартып чыгасы килә.


Кешелеклелек

Биек-биек йортлар арасына көздән агач-чыбыклар төртеп калдырганнар иде. Яз җитеп, көннәр җылыткач, шул чыбыкларның берсендә ике генә тәлгәш чәчәк күренде. Сирень ләбаса. Ботагында яфраклар да юк үзенең, ә чәчәк аткан!

Бик купшы да түгел түгелен, ә барыбер матур. Үткән-сүткән барыбер игътибар итә. Малай-шалайның күзе әллә кайчан кызгандыр инде. Җитмәсә, имтихан көннәре – атлаган саен чәчәк кирәк.

Бер көн аның өчен куркып китәм, ике көн… Юк, тимиләр, шөкер.

Бар әле бездә кешелеклелек. Бар әле бездә йомшакны, көчсезне жәлләү. Ярдәм кулы сузарга әзер тору бар әле!


Күрә алдым

Табигатьнең күз ачып йомганчы үтеп китә торган мизгелләре була.

Язгы чикләвек чукларының шундый нәфис, саф икәнен беренче тапкыр күрәм. Кайда йөргәнмен моңарчы! Җиңел сары чуклар. Кайберләре гәрәбә кебек куе сары. Әмма кояшта барысы да тере кебек яналар. Эчтән җылы бөркиләрдер кебек. Кояштан алган җылыны шулай нур итеп сибәрләр-сибәрләр дә үзләре эреп, бал тамчысы булып төшәрләр шикелле.

Чыннан да, бал исе килә, ахрысы, әнә бал корты килеп җиткән. Быел чыккан беренче корттыр әле ул чынласаң.

Бал корты кунганда да, күтәрелеп очып киткәндә дә, чук өстенә бик сизгер караш кына тоярлык алтын тузан күтәрелде һәм сизелер-сизелмәс болыт башка чуклар өстенә очып китте. Шөкер, быел чикләвек күп булыр!

Икенче көнне алтын чуклар искә төшеп, магнит кебек, аларга тартылдым. Килсәм, күзләремә ышанмый тордым: соргылт алкалар гына асылынып тора.

Ярый әле табигатьнең серле бер мизгелен үз күзем белән күреп калганмын дигән сөенеч кенә юатты.


Чык бөртеге

Иртәнге кояшның беренче нурлары төшкәч, моңарчы сүрән генә утырган үләннең тонык яшькелт яфраклары кинәт җанланып китте. Аларның өсләрендә, күз явын алырдай булып, эре-эре энҗе бөртекләре җемелди башлады. Бик тә саф, сокланырлык нәфис иде алар. Чык бөртекләре түгелдер, күктәге кояш ваклангандыр да, бихисап нур булып, яфраклар өстенә сибелгәндер дип уйларлык иде.

Әмма җанга рәхәт бирүче бу күренеш ничек пәйда булса, шулай тиз генә югалды да. Кояш көчлерәк кыздыра башлагач, энҗе тамчыларының авырраклары суга сусаган үләнгә ширбәт булып аска тәгәрәде, җиңелрәкләре исә, парга әверелеп, «иртәгә дә менә шушылай балкып алырбыз, барыгызга да сөенеч китерербез» дигәндәй, һавага ашты. Сафлык, нәфислек билгесе булып яшәгән тамчыларның үлеме дә тыйнак һәм матур иде.

Ләкин көннәрдән бер көнне яфрак өстенә төшкән тамчыларның берсе дөньядан алай тиз генә китәргә теләмәде, һаман да шулай ялтырап ятасы, үләннәрнең, агачларның, кешеләрнең соклануыннан тәм табып хозурланасы, иркәләнәсе килде. Бик ярата иде ул үзен, хәтта кояш та аның белән горурланадыр, аннан үзенә нурлар аладыр кебек тоела иде.

Тик ут шарының бәләкәй иркәнчеккә әллә ни исе китмәде, кыздырганнан-кыздыра бирде. Аның эсселегенә түзә алмыйча, тамчы, акрын гына шуышып, яфракның сабак белән тоташкан урынындагы кечкенә чокырга төшеп ятты. Шунда ук ул, яфрак күләгәсенә эләгеп, ялтыраудан да туктады, бөтенләй күренмәс булды. Шуңа күрәдер инде көн яктысыннан кача-кача адашып йөргән сукыр черки, абайламыйча калып, аның өстенә егылып төште һәм, энә күзе кадәрле генә гәүдәсе белән чәбәләнеп, тамчы суын болгатырга кереште. Бераздан аның янына икенчесе дә өстәлде. Тамчы суы күбекләнә башлады.

…Үлән сабагындагы күбекле лайлага – «пәри төкереге» нә күзең төшеп, кайвакыт җирәнеп куясың, ирексездән кулыңны тартып аласың. Аның урынында элек мөлаем чык бөртеге булган дип кем әйтер?!


Көнбагыш – комсызлар ашы түгел


(Халыкара Песнәк көне уңаеннан)

Бик күптәннән инде өебезнең тәрәзә каршысындагы бауда җиңел калайдан ясалган тәлинкә эленеп тора. Песнәкләргә көнбагышны шунда салып ашатабыз. Бигрәк тә көзен, урманнан авылга күчеп кайткач, тәлинкә тирәсендә юаналар, салганны көтәләр. Хәзер очып килеп җитәләр.

Көнбагышны умырып ашап та, әллә ничәсен авызга берьюлы кабып йотып та булмый. Хәер, песнәкләрдә андый омтылыш-теләк, гадәт тә юк, алар әдәпле, тәртипле: тәлинкә читенә берсе килеп баса, чеметеп орлыкны кабып ала да очып китеп бара, күрше агачкамы, рәшәткә башынамы куна да шунда ярып ашый. Тагын тәлинкә читенә килә, ул арада аннан инде кардәше орлыкны кабып китеп барган була. Өч-дүрт песнәк бергә туры килсә, читтәрәк чиратка басалар, тәлинкә туктаусыз тирбәлеп-чайкалып тора.

Тик менә мондый тәртип вакыт-вакыт бозылып китә. Тәлинкәгә өерләре белән чыпчык килеп куна. Тотыналар таптый-таптый чүпләнергә, берничәсе берьюлы кереп тула, орлыкны капкач та песнәк кебек китеп бармый, шунда яра да икенчесенә тотына, бер-берсен чукышалар, таптанып пычратып бетерәләр, ниһаять, тәлинкәне чайкап-авыштырып, үзләре дә авып китәләр, орлыкны чәчеп әрәм итәләр. Шуннан инде тәртипле песнәкләр шул ук тәртип белән көнбагышны җирдән чүпләүне дәвам иттерәләр.


Соңлаган

2003 ел алмасыз ел булып истә калган. Һәрхәлдә, Казан артында. Нишләп булмады?

Беренчедән, узган җәйдә алма ифрат уңган иде: ул чиләкләп җыюлар, ул күтәрә алмаган ботакларның сынуы, ул терәкләрне җиткезеп булмау…

Икенчедән, әле кар да утырмаган килеш, декабрьдә салкын китереп бәрде. Бездә ул кырык икегә җиткән булган.

Өченчедән, инде быел май азагында янә салкыннар булып, алар алмагачлар яфрак та ярмаган, әмма чәчәккә өметләнгән көннәрендә янә аларга китереп бәрде – тыштагы ваннада су катты, виноград бәрчәләре бөршәеп төште.

Бу вакытта алмагачта чәчәк булмау бик күңелсез, шомлы хәл иде, күңел көтеп тә, ымсынып та өмет өзелү ул зур китеклек инде. Ә күз алдында мәскәү грушовкасының бөтен дөньяны балкытып, ап-ак өрфия булып, бер чакрым тирәлеккә хуш ис бөркеп торган чагы. Тик быел әнә лапас кыегы астында калган ботакларындагы берничә чәчәк кенә ак зәгыйфь сипкел булып ятим генә агарып тора.

Ә чәчәкне сагыну, тансыклау хисе әле бик озак җанны талкып торды. Шуны сизенгән кебек, менә беркөнне… июльнең егермеләреннән соң, мунча артындагы яшь алмагачта ике-өч чәчәк күреп, хәрәкәтсез-тынсыз калдым. Селкенсәм, тамашага якынайсам, чәчәк күз алдыннан гына түгел, бөтенләй дә югалыр кебек иде. Чын чәчәк микән?! Нәфис бит, матур бит, исе дә килми микән әле!

Берничә көннән икенче ботакта да берничә чәчәк җемелдәде. Алмагач чәчәк аткан! Аптыраган кешеләр кереп сокланды, тел шартлаттылар. «Өзәргә кирәк»,  – диделәр; йоласы шулай, тәртибе шундый икән. Тик моңа ничек кул күтәрелсен. Әмма нишлисең! Чөнки, ни әйтсәң дә, бу күренеш гайре табигый, күңелгә ятрак, сәерлеге белән шомландыра иде. Өзеп ташларга кирәк  – соңлаган шул, соңлаган…


Миһербанлы булырмы?

Квартирда кыргый хайваннар тоту модага кереп бара. Керпедән алып агулы елан, хәтта арысланнарга хәтле асрыйлар. Эт, мәчеләрне әйтәсе дә юк. «Балаларны миһербанлы, кече күңелле итеп тәрбияләү өчен кирәк», – диләр.

Ышанмыйм! Кыргый җанварларны табигатьтән аерып, читлеккә – квартирга ябу үзе үк кешелексезлек ләбаса.

Аннары, бала чын кеше булып үссен өчен, аңарга үз тиңе – кеше белән аралашу кирәк, ә эт, мәче белән, елан, ташбакалар белән түгел, аның олыдан-кечедән туганнары, кардәшләре булу кирәк.


Кыңгырау түгел, чаң бу

Американың бер штатында шәһәрдә мәчесе муенына кыңгырау такмаган хуҗага егерме доллар штраф салалар, ди.

Шәһәреңдә кошлар тәмам кырылырга торса, көне буена бер тапкыр да кош сайравын ишетми башласаң тагарсың, шәт.


Исемең черер, Лазутин!

Железноводск. Үзәндә мәһабәт тирәкләр. Тик берсе корыган. Ә нинди матур, киң ябалдашлы булган ул. Кызганып, янына якынрак киләм. Кәүсәгә пычак белән зур хәрефләр тирәнтен уелган: «Лазутин. 1969». Моннан тыш та аслы-өсле тагын унлап язма-яралар.

– Кил, Лазутин, кара, нишләткәнсең агачны! – дип кычкырасы килә. – Син мәңгелеккә исемеңне калдырмакчы булгансың. Сиңа ияреп, башкалар да агач тәненә пычак кадаганнар. Тагын бер-ике елдан сезнең исемнәр чукылган агач авачак, череп чүпкә әвереләчәк, кешеләр ачудан утка якса, көлгә әйләнәчәк. Исемегез юкка чыгачак! Шушы да булдымы мәңгелек, Лазутин!


Тере чылбыр

Яр буеннан ерак та түгел, диңгез өстендә үк кара чылбыр сузылып киткән. Буыннары бар да бер кырма, аралары бар да бертигез. Үрдәкләр рәте ләбаса. Чылбыр телеграф чыбыгына ябышып оча диярсең, туп-туры булып сузыла да сузыла. Ерактан килгәннәр, ахрысы, диңгезгә төшәргә җыеналар бугай – теге очы инде суга тиям-тиям дип бара.

Кайталар! Туган якларына кайтып баралар! Монда калмаслар. Ял итеп алырлар да, янә шушындый чылбыр булып тезелеп, безнең якларга – безнең күл, тугайларга кайтып китәрләр…


Кыр казы

Безнең кодаларда озак еллар кыр казы яшәде. Әйе-әйе, кыр казы иде: аклы-каралырак, бәләкәйрәк, тавышы-каңгылдавы нечкә-үткенрәк, хәрәкәтләре кискенрәк. Һәр елны булмаса да, кайбер язларда мин, аның кардәшләре кайткан вакытта, шуларга өзгәләнеп дәшүен ишеткәнем булды. Ул моң, ул сагыш иде аның каңгылдавында!

Түзалмыйча кодагыйдан сораганым да булды:

– Шулчаклы өзгәләнүгә… Очып китмәсме?

– Кая инде, бер канаты бөтенләй диярлек күтәрелми. Очасы булса инде… Безнең белән картая бит…

Ә болай ул йорт казларыннан әллә ни аерылмый: язын күпләп күкәен сала, утырып бәбиләрен чыгара, җәй буе карап үстерә. Балалары нәкъ кыр казы булып җитлексә дә, көзен кыргый каннары уйнаган мәлдә канат кагына-кагына әллә кайларга очарга җыенгандай урам буйлап очып баралар-баралар да, әниләре бер каңгылдап куйгач, кире җиргә төшәләр. Кем әнидән аерылсын инде?!

Төпченгәләсәм дә, кода үзе, гаепле кеше сыман, кулын гына селки иде. Шулай да Сабан туенда аркан тарту ярышында гадәтенчә беренчелекне алып, кәефләнеп утырганда, нигәдер күңелсезләнеп китеп, менә бу күренешне тасвирлап бирде.

Фермадан сөт төягән машинасында чәй эчәргә өенә менеп бара. Көзге шыксыз иртә. Яңгырлы-карлы пычракны изә-изә, машина авыл буйлап көчкә менә. Тирән чокырларны чыкканда, улы кабинаның бер ягыннан икенче ягына атыла. Шофёр буласы килгән малай иртән гел әтисе белән. Үзе тәрәзәне туктаусыз «себереп» торган дворниктан күзен алмый. Менә шуңа күрә дә тәрәзәгә көтмәгәндә килеп бәрелгән нәрсәкәйне иң әүвәл ул күреп алды. Башта юеш чүпрәк бәргән кебек караңгы булып алды да аннан кош муены, канаты сурәте тоемланды, тавышы да ишетелде кебек – кый-йыйк!

– Әти, каз түгелме?!

Кабина ишегеннән атылып та чыкты, әрекмән арасына укталган нәрсәкәйгә дә ыргылды. Каз иде. Караңгы булса да, кара коймадай тигәнәк арасында аксыл канат барыбер шәйләнә. Ул кеше якынаюын тоеп тынсыз калды. Малай тизрәк аны кочаклап та алды.

– Безгә бәрелгәнче үк кайдадыр, ничектер зәгыйфьләнгән ие инде ул, – диде кода, – ярый әле безгә бәрелде, бер юньсезе таптап та киткән булыр ие… Иртән канатын бик җентекләп караган иек тә, төзәтерлек түгел ие, язга кадәр бик тәрбияләдек анысы… Кая инде, тәкъдире шулай язылган булгандыр.

Шагыйрь әйтмешли, кошларда да кеше язмышлары…


Табигать сабак бирә


* * *

Ул көнне безгә бер гөмбә дә очрамады. Ыстансага килгәч, бер яшь кенә хатынның алты-җиде ак гөмбә тапканын күреп, сорамыйча түзә алмадым:

– Әллә берәр серен беләсезме?

– Нинди сер ди. Сез соң гөмбә тапкач, аны үбеп аласызмы?

Мин дә, гөмбә тапкач, әллә нишләргә әзер – матур сүзләр әйтәм, аның янында биеп тә алам. Ә менә үпкәнем юк иде.


* * *

Песнәк агачның очына ук күтәрелә дә кинәттән карлы ботак өстенә куна. Ботактагы йомшак кар сибелеп китә. Шунда песнәк ялт кына аска атыла да шул кар тузаны астына керергә ашыга: йә кар астына кереп талпынып тора, йә, берәр ботакка кунып, кар күче үтеп киткәндә боргалана, сыргалана, кагына.

Песнәк шулай душта коена икән.


* * *

Без яшь чакта кура җиләге җыйганда арада ап-ак төстәгесе очрап куяр иде. «Айда пешкән җиләк», – ди торганнар иде. Серле, тылсымлы нәрсә иде ул.

Хәзер кайвакыт тик кенә торганда шул җиләк искә төшә дә, «фән моны ничек аңлата икән?» дип, белешмә-китапларга үреләм. Әмма… кире куям. Бик гади аңлатырлар да балачакның тылсымлы бер истәлеге төшеп ватылыр кебек тоела.


* * *

Монда, ахрысы, сазлык булган. Аяк асты юеш, йомшак мүк. Түмгәк арты түмгәк тезелеп киткән. Текәлебрәк карасам, алар җете кызыл төрткеләр белән чуарланган икән. Мүк җиләге ләбаса! Бик күптән күргән юк иде. Иелеп карагач, алар да, ягымлы күзләр кебек, җанланып киттеләр. Үзләре белән шулай кызыксынганга сөенешеп елмаялар кебек. Ә инде алырга дип үрелеп, түмгәк өстен каплаган чәнечкеле үләнгә бармакны чәнчеткәч, наян гына көлештеләр дә шикелле.


* * *

Мамык түшәк кебек йомшак, ямь-яшел мүк өстенә яттым. Баш өстемдә биш-алты нарат очы. Алар бер түгәрәк хасил иткәннәр – җитәкләшеп, яшь кызлар түгәрәк әйләнәмени. Ап-ак яулык та бөркәнгәннәр әле. Җилферди. Ап-ак болыт икән. Бирелеп тыңласаң, бу түгәрәкнең җыры да ишетелә сыман – наратлар биектә-биектә, яшел ябалдашларын чайкый-чайкый, талгын гына гүлиләр дә иде.


* * *

Быел сыерчык гаиләсендә фаҗига булды – балаларын чыгаргач кына әти-әниләренең берсе күл буенда нишләптер үле ята иде. Икенчесе балаларын берүзе үстерергә тотынды.

Хәтта безгә дә сизелә: аңарга бу эш ифрат та авыр иде.

Көннәрдән бер көнне бер сыерчык баласының җирдә чыраклавы ишетелде. Егылып төшкән.

Тик сыерчык үзе моңа хафаланмады, оядагыларын ашата бирде.

Берәр зәгыйфьрәк баласы идеме ул аның, әллә бөтен гаиләне саклап калыр өчен берсен үзе корбан иттеме?

Һай, бу дөньяның без белмәгән серләре күп шул әле.


* * *

Портта бетон яр. Өч рәт бетон плитәләр еракка-еракка сузылган. Рәт аралары яшел сызык. Шушындый гадәти булмаган шартларда – таш астыннан да үсеп утырган, үзенә күрә батырлык күрсәткән нинди тереклек ияләре икән алар? Каяле, күрик әле.

И-и-и, менә сиңа «могҗиза»: үзебезнең гап-гади әрем, акбаш, кузгалагыбыз икән. Менә кемнәр икән кырыс цивилизация белән бергә атлаучы, кыенлыкларга бирешмәүче кыюлар.


* * *

И-и-и, каен, адәм баласына бу кадәр дә тугры, файдалы булырсың икән!

Хәтта картаеп егылган кәүсәң дә кешеләргә кирәкле гөмбә – ча`га үстереп ята икән.

Хәтта төбеңә дә синең, таркалып, җиргә ашлама булып сеңеп беткәнче, кешеләр килеп йөреячәк, чөнки анда бик тәмле һәм файдалы гөмбә – баллы гөмбәләр үсеп утырачак.


* * *

Гөлҗимеш куагы. Берүзе кып-кызыл. Күршеләрен җыеп бетергәннәр. «Монысында нишләп калган, ник тимәгәннәр?» дип уйлап багарга кирәк иде дә бит, юк, мүкләк сыер кебек күзләрне алартып, куак эченә үк кереп, комсызланып умырырга тотынасың.

Күп тә үтми, бот тирәсен бик каты чәнчеп, чеметеп тә ала. Иелеп карасаң… Ай-яй-яй, кырмыска баскан лабаса, тешли дә башлаганнар.

Куак төбеннән атылып чыкканыңны сизми дә каласың, учка гына җыеп өлгергән гөләп бөртекләрен кырмыскаларга азык итеп куак төбенә чәчеп калдырганыңны да абайламагансың…

Шул кирәк сиңа!


* * *

Бер урманчы сөйләде. Зәңгәр чыршыны гади чыршылар арасына утыртканнар. Ун еллап та вакыт үтмәгән, чыршы әкренләп үз төсен югалта барган һәм ул, кешеләр еллар буе тәрбияләп аңарда барлыкка китергән яңа, нәфис сыйфатларын югалтып, гап-гади чыршы булып калган.

Кем арасында яшәп, кемгә иярәсең бит!

Гади чыршыны зәңгәр чыршылар арасына утыртып, аңардан шундый нәфис, үзгә агач ясарга ничә ел кирәк булыр иде икән?


* * *

Кышкы урман. Юл читендә ак бүрек күпереп утыра. Кар әле аны тәмам тигезли алмаган. Кырмыска оясыдыр. Нишлиләр икән кырмыскалар кыш көне? Йоклыйлардыр.

Түмгәк өстендә куян йөренгән. Үтеп кенә дә китмәгән, ә таптанып та алган. Ногыт борчагын да сипкән. «Җәй көне, без әле кечкенә чакта, яныгызга китермәдегез, килсәк тешләдегез, хәзер менә өстегездә рәхәтләнеп йөрибез, менә сезне, менә!» – дип, биеп-биеп алды микән куян?


* * *

Бүген бер үрмәләчкә игътибар иттем. Үтә дә сизгер, үтә дә елгыр кошчык инде. Агач буйлап выжылдап менеп китә дә ялт итеп төшә – зыр әйләнә диярсең.

Ул агач кайрысына яшеренгән корт-чебеннәрне чүпләп гомер итә. Ә бүген карыйм: моның томшыгында корт түгел, зур гына итме, маймы кисәге. Шуны кая кыстырырга белмичә мәш килә. Менә бер ботак тишеге табып, шуңа кертеп, чукып-чукып карады. Ошатмады, икенчесенә, аннан алып, кабык арасына кыстырды. Монысын ошатты, ахрысы, томшыгы белән басып, тәмам ныгытып куйды. Шуннан соң ул гел шул кисәк тирәсендә мәшәрә килде: чукып ала да ялт кына кәүсә буйлап менеп китә, кире төшеп, тагын ялт чукый да аска уктала. Үзе бертуктаусыз як-ягына карана.

Кыскасы, үрмәләч бу юлы корт чүпләгән булып уйный, әмма үзе башкалардан, хәтта үзеннән дә яшереп, корт чүпләгәнгә сабышып, теге май кисәген чукып кинәнә иде.

Ярый әле ул ярамаган эшенә ояла белә иде.

Ярый ла бу кисәге беткәч, икенчесе, өченчесе артыннан йөгермәсә, ярый ла шулай итеп үзенең төп шөгыленнән бизә бармаса.

Ит кисәге белән бергә оятыңны да чукып бетермә, кошчык!


* * *

Безнең алдан бик матур бер кошчык сикерә-сикерә йөгерә. Кардан арчылган тау сукмагында җим чүпли. Түше алсу, канатларында яшелле-кызыллы туры сызыклар. Матур!

Миннән башка аны тагын ике егет күзәтә икән. Алдагысы, фотоаппаратын юнәлтеп, кача-поса аңа якынаерга тырыша. «Тавышланма!» дип, икенче кулы белән арттагы иптәшенә ишарәли. Ә кош ул якынаям дигәндә генә очып китә дә ерак та түгел тагын җиргә төшеп, йөгерә башлый. Егет – аның артыннан.

И-и-и, кошчык, чибәркәй, нигә үз кадереңне үзең белмисең, төшерттер егеттән карточкага, даның еракларга китсен, шөһрәт кызыктырмыймыни соң сине?!

Тыңла сүземне, тукта бер генә секундка. Курыкма кешеләрдән!

Кош шунда туктаган кебек була. Нәкъ шулвакыт кулына таш тоткан икенче егет алдагысын тотып туктата: «Җитте сиңа, юк белән булашасың, кая әле мин аны!»

Ай, кошчык, нишләдек без…

Ярый әле кош мине тыңламаган, туктамаган икән. Очты да китте.

Ә мин уйга калдым: бу дөньяда әле һәр киңәшне тыңларга да ярамый, күрәсең.


Җанга ятыш манзара


* * *

Чал Уралның ефәк билбавы – чибәр Йөрүзән елгасы – үз сынына үзе соклана-соклана уйнаклап чапкан сылу колын кебек боргалана-сыргалана ашыга да очына. Нечкә билле гүзәлне саклагандай, елга үтәсе юлга таулар чыгып утырган. Икесе әнә елга ярына ук калыккан. Көзге йөнтәс болытлар арасыннан бик азга гына килеп чыккан кояш астында җылынып калырга теләгәндәй ачылып, күпереп торалар. Алар Җир-ананың саргылт-алсу төстәге юка атлас кына ябынган мәгърур күкрәкләредер, үзләре җанлыдыр, тыныч кына сулыйлардыр кебек тоела.


* * *

Таң җиле елга өстеннән җәһәт кенә йөгереп үтте. Су өсте чуарланды – көмеш тәңкәләр барлыкка килде.

Елга читенә басып, су өстен селкеп җибәрергә мөмкин булса, ул тәңкәләр җиңел генә күккә очып китәрләр шикелле иде.


* * *

Кышкы иртә. Салкын. Җил юк. Ә шулай да суыкны кемдер өреп тора кебек.

Яшь наратлар арасында алай ук салкын түгел икән. Урман – тун шул. Алай да дөньяда суык бар икәнен онытырлык түгел. Нарат башлары аксыл-зәңгәрме, әллә җиңелчә шәмәхәме булып күренәләр. Бу бәс төсе түгелдер, бәлки суык үзе шулай зәңгәрләнеп – зәһәрләнеп утырадыр кебек.


* * *

Кар ява башлады. Кар бөртекләренең мондый салмак, саллы хәрәкәтен ява дип әйтү урынсыз да сыман. Берәм-берәм генә, җайлап, үз бәяләрен белеп кенә төшәләр. Һәр бөртек үз матурлыгын, салмаклыгын күрсәтеп коела.

Ак кар фонында булса, болай күренмәсләр иде, ә монда, куе урман эчендә, кара-соры агач кәүсәләре, куе яшел ябалдашлар арасында алар аеруча ак, үтә нәфис булып тоелалар.


* * *

Агач – гайрәтле пәһлеван. Әмма аның үзен якларга коралы юк. Без яклыйк! Аның кардәшләре.


* * *

Шәһәрдә бер мәче үз квартирына һава морҗасы буйлап кайтып кергән.


* * *

Шпалдан шпалга йөгереп… күгәрченнәр җим эзләп, чүпләнеп йөри. Күгәрчен урынымы инде. Нишләмәк кирәк, ашау дигәндә яраклашасың, җайлашасың инде – тамак тәмугка кертә.


* * *

Малай чакта кычыткан, шайтан таягын чыбык белән «кыйный» идек, дошманнар белән сугышабыз, янәсе. Кычытканның файдасын ашын ашап, мунчада чабынып тиз тойдык анысы, ә менә шайтан таягы чәчәген «адмирал» дигән иң матур күбәләкнең гусеницалары ашап үскәнен әле күптән түгел генә белдем.


* * *

Яшь юкә корый башлаган. Нигә икән? Җентекләп карыйм.

Үзәк кәүсәсенең очын кискәннәр.

Юкә тал яисә америка өрәңгесе түгел, әрсезләр рәтендә йөрми, ул нәфис, нәзберек.

Ул әле горур да. Башын кистерүгә риза түгел, үлем белән булса да җавап бирми калмый.


* * *

Кибеттә кеше күп иде. Тик кенә торганда, аяк астында бер эт чинап җибәрмәсенме! Тайпылыштык. Карасак, койрыгын кыскан бер йонлач әрнепме-әрнеп ишеккә таба ашыга. Ник дисәк, аны, әрсез ырылдап, йоннарын кабартып, койрыгын тырпайтып мәче куа килә икән.

Хуҗа шул! Урамда никадәр генә көчле булсаң да, монда, кибет эчендә койрыгыңны кысарга мәҗбүрсең. Монда синең мохит түгел, ярдәмгә өерең дә юк. Монда мәче хуҗа.


«Теге алан»

Урманның бу төшенә мин «Теге алан» ны күрер өчен генә керәм. Аңымда, гомумән дә, «Теге алан» дигән төшенчә истәлекле, кадерле бер урын исеме буларак яшәп ята. Быел да ул үзенә тартып китерде. Танымам, эзләп йөрермен, башкалары белән бутамагаем дип курыккан идем. Күңел үзе таныды, әллә нинди – күзгә бәрелми торган тамгалары калгандыр, ахры, әбиләр әйтмешли, язган ризыгың булсамы…

Читләтеп кенә, сак кына якынаям. Кырыенда ук әле бер усак гөмбәсе очрамасынмы. «Нихәл, син дә аланыбызны читтән күзәтәсең, ахры, иптәшләрең анда җыелып әйлән-бәйлән уйнаганда, син үпкәләп читкә тайпылдыңмы? Юктыр ла, берәр чит-ят күз карамасын дип, әллә сакка чыктыңмы? Үпкәләмә, мин чит-ят түгел, мин үз кеше, мин дә сезнең аланны күптән беләм, анда кәрзин-кәрзин гөмбә җыйган чаклар бар иде; әйдә, аның уртасына бергәләп керик әле.»

Эх, буш бит алан, картая башлаган ике-өч кенә гөмбә калган. Ах, хәйләкәр, әллә син сакчы-хәбәрче, минем якынайганны иптәшләреңә җиткердең дәме, алар яшеренеп тә өлгердеме? Менә бу ике-өч олы гөмбә үзләрен корбан итеп, күз буяр өчен генә калганнармы?

Ә монысы нәрсә тагын? Элпә капчык?! Ә-ә-ә, узган ел минеке төшеп калган булгандыр. Шулайдыр, шулайдыр, бу бит минем алан, минеке генә, башка кешенең монда аяк басарга хакы юк!

И-и-и, хыялый да инде мин. Үрелмим дә мин ул капчыкка. Минеке түгел ул. Капчык төшереп калдырганым юк минем, урман чүпләргә мин дивана да, табигать дошманы да түгел. Әнә бит капчык калган урында үлән кыяклары ничек зәгыйфьләнгән, төссезләнгән. Бер юньсезе ташлап киткән инде, үзен чын гөмбәче дип, урман, табигать яратам дип йөргән буладыр әле, юньсез!

Ярар, ярар, йөрсеннәр. Алан бит барыбер мине көткән. Мине әнә эчкәрәк чакыра сыман. Әллә кереп тормаска инде, юк бит гөмбә, күренми.

Ә китәсе килми, ничек инде шулай сагынып кил дә тиз генә китеп бар! Күңел нидер сизә, кер, кер, булмый калмас, күңелгә шулчаклы якын, онытылмас хис нәрсәгәдер бәйләнгән булырга тиештер ләбаса.

Һәй, һәй, булган шул, булган. Матур гына, яшь кенә бер гөмбә кызы үлән арасыннан серле генә, хәйләле генә елмаеп утыра түгелме? Мондыйлар бәйләсә дә бәйли инде…

Ә караш ул арада комсызланып алга текәлә, өмет дигәнең бер чибәркәй белән генә риза түгел…




Пар канат талмый


Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелсә дә үрелсен,
Тау җимерелсен, таш ярылсын,
Ташлар ярым түгел син.

    Халык җырыннан


Гомерлек дус – «Муромец»

Кирәкмәгән әйберләрне бакчага-дачага илтергә булдык. «Ташларга әрәм, – дим шофёр егеткә дә, ярарга тырышкандай, – ташыйбыз инде шунда төрле иске-москы».

Кулымда иске радиоалгыч «Муромец» икән. Үз сүзләрем үз кулларыма ук китереп суккандай булды. «Муромец» чак төшеп китмәде. «Аһ, дускай, берүк, гафу ит, иске-москы дигәндә, мин һич тә сине уйламаганмын».

«Муромец» ны кысыбрак тоттым. Күз алдыма аны беренче тапкыр өйгә менә шушылай кочаклап алып кайткан минутлар килеп басты. Өйләнешеп, яшь хатыным белән фатир эзли башлагач, безгә кыш чыгарга гына дип өр-яңа зур бер агач өй биреп тордылар. Эче – шыр дала. Фатирлы булу шатлыгыннан утырып сөенергә ник бер сыңар утыргыч булсачы, дулкынланудан су эчеп алырга ник бер стакан кисәге булсын. Аның каруы алда бербөтен гомер, янда шуны синең белән бергә үтәргә риза булган хатыным.

Шул өйдә беренче булып аяк баскан җиһаз син булдың бит, «Муромец»! Без сине тере җан дип, иптәш дип хис иттек. Сап-сары нарат өйнең сап-сары киң тәрәзә төбендә утырып, безне дөнья хәлләре белән таныштырып тордың, җыр-музыка белән күңелләрне алга әйдәдең.

Ул безгә бик озак тугры хезмәт итте. Безнең белән яңа квартирларга күчте, үзенә атап ясаган матур тумбочкаларда утырды. Телевизор, магнитофоннар, тагын әллә нәрсәләр алынды, шулай да аның урыны түрдән булды.

Юк, «Муромец» дус, яңа урында да син түрдә булырсың!


Хис – мәңгелек

Хиссез кеше булмый. Яралганда ук ул хис белән өртелгән була. Монысын табигать кайгырта. Аллаһы кушканча. Шуннан соң инде аның хистән аерылмавы кешеләргә бәйле.

Туачак кешенең беренче хәрәкәте күңелнең иң төптәге кылларын да тибрәтеп җибәрә. Кара син аны, селкенә диген, ә! Тизрәк якты дөньяга чыгарга, безнең белән яши башларга тели.

Әле әнисе, әле мин, аннары икебез бергә, бер-беребезнең кулын кулга тидереп, аны сыйпыйбыз, дулкынлана-дулкынлана, тын алмыйча, аның хәрәкәтен тыңлыйбыз. Кызык! Рәхәт! Өстәвенә җанны серлелек тә кытыклый. Шикләнү, курку да юк түгел – исән-сау, хәвеф-хәтәрсез туармы? Шул ук вакытта әле бер-беребездән, туасы баладан сәер бер оялу, тарсыну кичерәбез. Әни буласы кешенең кичерешләре безнеке ише генәдерме! Кыскасы, без хис дөньясында. Изге теләкле, куаныч белән өртелгән, өметле, сәламәт хис дөньясында. Бу хис әле карында яткан адәм затына да, һичшиксез, рухи азык булып күчәчәк.

Без аны шундый ук хисләр белән кабул итәрбез, дөнья буйлап хисле кеше атлап китәр.

Шөкер, бөтен гомере буе ул хистән аерылмас.


Мизгел

Әллә ни гомерләр үтсә дә, күңелдә һич уңмый, тутыкмый торган мизгелләр кала.

Командировкадан кайтып төштем. Нишләптер бу юлы сәер бер тынгысыз сагыну белән сагынып кайттым әле. Ишекне дә үз ачкычым белән сак кына ачтым. Башка вакытта төн булса да кыңгырауга басып, сине уята-уята, шаярып, көлдереп кайтып керә идем.

Өйдә тып-тын. Син юк?! Өйдә булырга тиешсең бит – ике айлык озын ялдасың. Аяк очларына гына басып түр бүлмәгә үтәм. Ә-ә-ә, менә кайда икәнсең! Диванда ятасың. Бала кебек кулыңа битеңне куеп яткансың. Йөзеңә, гәүдәңә тәрәзәдән якты төшкән. Җиңел ситсы күлмәгеңнең вак-вак зәңгәр чәчәкләре дә тередер, җемел-җемел киләләрдер төсле. Иреннәрең нидер тәмләгән кебек селкенеп-кысылып куя. Йокламыйсыңдыр, әлерәк кенә үткән ләззәтле бер хәлне искә төшереп, уйланып кына ятасыңдыр кебек.

Сагынудан, сокланудан телсез калып, мин алдыңа тезләнәм. Әкрен генә, бик әкрен генә иелеп, тере кебек җемелдәгән зәңгәр чәчәкләргә битемне тидерәм. Син дә әкрен генә, бик әкрен генә мине җылы чәчәкләргә кысасың, кайнар пышылдыйсың:

– Рәхмәт кайтуыңа. Бүген теге йортка барып кайтырга да вакыт җитә бугай, – дисең.


Бергәлеккә мәдхия

Төнлә уянып киттем. Нигә уяндым әле?

Башка вакытта да уяныла: йә берәр җир авырткан була, йә колакка читтән тавыш бәрелә, йә хатынның кулы тиеп китә. Ә бу юлы? Сәбәпсез берни булмый бит бу дөньяда.

Мөгаен, туып килгән көннең мәшәкатьләре безнең бүлмәгә килеп кергәндер дә, мин шуларның авырлыгын тоеп уянганмындыр.

Башка көнне дә кергәннәр ич алар.

Башка көнне алар хатын белән икебезнең өскә төшкәннәрдер. Бүген бит мин берүзем ятам. Хатынны больниска салган идек.

Йа-а-а, дөнья, гомер буе йорт, гаилә мәшәкатьләрен берүзе күтәреп, төннәрен шуларның буласы авырлыгыннан уянып китүче тол хатын, тол ирләргә көч, сабырлык һәм дә өмет бир.

Йа-а-а, дөнья, синең мәшәкатьләреңне гомер буе икәү бергә күтәреп яшәсәк иде.


Тугрылык

Су буенда, колмак баскан тал, зирекләр арасында карлыган эзлим. Әнә көлтәдәй күпереп, тагын бер төп… кычыткан утыра. Хәйләле генә елмаеп, аңа бармак яныйм да янына киләм. Таяк белән аралап, эчкә карыйм. Сиземләвем рас: кычыткан ышыгында – карлыган. Эре-эре кап-кара тәлгәшләр.

Кычыткан һәм карлыган. Берсе кайда, икенчесе дә шунда. Уйлый китсәң, бер-берсенә һич тә тиң түгелләр инде. Нинди уртаклыклары бар, йә? Әмма алар мәңге аерылгысыз, табигать кочагында гел бергә. Җитмәсә әле, файдалылыгы, сихәте ягыннан да бер тирәдә йөриләр.

Белгечләр бу ике үсемлекнең бер-берсенә ни өчен кирәклеген фәнни аңлатып бирәләрдер, әлбәттә. Әмма мин аларга кешечә карап уйланам, шундый дуслыкка, тугрылыкка кешечә сокланам. Тиңлек таләп итеп кыланучылар да, көнчеләр дә, аптырап шаккатучылар да – аларның арасына салкын җил булып бер генә тапкыр кермәгәннәрдер, тиң түгел сез дип, әле берсен, әле икенчесен яманлап, гайбәтләрен аз сатмаганнардыр.

Ә алар һаман бергә…


Канат

Мәгънәле сүз. Очар кош күз алдына килә. Канат ул —

хәрәкәт билгесе. Димәк, яшәү билгесе. Гаиләне пар канат диләр, хыялны канатлы уй диләр. Бар да – яшәү билгесе.

Канат пар була. Шуңа күнегелгән. Әмма пар булмаган, ялгыз канат та була икән.

Ике ботак арасына кысылган нарат күркәсен алдым. Кояш күзендә утырып җылынган. Җылысы учта да тоела. Үзе, кысмасам да, эчтән черт-черт итә. Эчендәге орлыгы шулай куба икән, селеккән идем, өч-дүрт орлык очып чыгып, җиргә талгын гына җилпенеп төшә башлады. Канатлы орлыклар икән. Тизрәк җиргә очып төшәргә, дым алырга, тамыр җибәрергә, мәгърур нарат булып үсеп чыгарга омтылдылар.

Берсен учка алып, карап тордым. Бер генә канатлы үзе, ә ничек дәртле, өметле оча, ә яшәргә ничек омтыла.

Парсыз канат та яшәү билгесе, тереклек билгесе икән.


Хатынмы, ирме баш?

Дәрәҗәле генә җитәкчегә яшьләр җыелышында сорау бирделәр: «Гаиләдә ирме, хатынмы баш булырга тиеш?» Бер генә сүз белән җавап бирмәде. Грек галимнәре алай дигән дә, рим галимнәре болай дигән дип, ир дә, хатын да баш була ала дигәнрәк нәтиҗә чыгарды. Әмма мондый икеле-микелелек аның, чын татарның асылына туры килми иде, үзенә дә ошамады бугай, азактан сүзен:

– Ире тиле булса, әлбәттә, хатыны баш була инде, – дип бетерде.


Фәридә + Мансур

Кайтыр юл куе урман аша үтә. Монда әле кояш нурлары хуҗа була алмаган – салкынча. Көртләр биек, чаңгы эзләре дә тирәндә.

Зур карама төбендә тукталып калам. Кар өстендә «Фәридә + Мансур» дип язылган. Аптыраудан башны чайкап, уйланып торам. Аптыравым бу кешеләрне белмәүдән түгел, беләм мин аларны.

Моннан өч ел элек шушы юлларда танышып киткән идек. Икесе дә яшь, икесе дә чибәр. Бер заводта эшлиләр. Һәр ялны диярлек чаңгы шуарга чыгалар.

Алар белән танышканнан бирле мин, шушы урман авызына кергәч тә, зур карама төбенә күз ташлый торган булып киттем. Анда йә «Фәридә», йә «Мансур» дигән язу һәм алга төбәлгән ук сурәте була. Яшьләрнең кайсы алдан чыга, шунысы үзенең киткәнлеген белдереп, иптәшенә тамга калдыра. Озак та үтми арттан йә Фәридә, йә Мансур куып җитә, минем белән баш кагып кына исәнләшә дә кар бураны уйнатып, узып та китә.

Очрашкач, алар әле җай гына шуып, сөйләшеп баралар, әле көлешә-көлешә куышырга тотыналар, аннан кеше күзеннән дә, җилдән дә ышыграк урын табып, серләшеп торалар.

Менә өч кыш рәттән инде шулай дәвам итте. Ә бүген язу әнә ничек үзгәргән: икесе бергә, җитмәсә әле, «+» дип тә өстәлгән. Ни хикмәт икән бу? Аптыравымның сәбәбе менә шул «әдәпсезлек» не аңламауда иде. Әмма ул сер дә озакламый чишелде.

Урман эчендә берничә якты алан бар. Җәй көне аларда куе үлән үсә, күрәсең. Чөнки кышын алан саен берәр печән богылы салынган була. Әле менә шул аланнарның берсенә, яртылаш калган богыл-кибән янына килеп чыктым. Ни күрим: Фәридә белән Мансур чаңгыларын салганнар да сыенышып печән өстендә утыралар.

Кеше килгәнне ишетеп, яшьләр җәһәт кенә тордылар да, уңайсызлануларын күрсәтмәскә тырышып, өсләрен каккандай, чаңгыларын рәтләгәндәй иттеләр. Мин аларга артык текәлеп карамыйча, баш кагып кына үтмәкче идем, булмады, чаңгыларын эләктереп, каршыма чыгарга да өлгерделәр.

– Котла безне, абзый, кичә туебыз булды, – диде Мансур, Фәридәсен карашы белән иркәләп, ә тегесенең бит алмалары күз алдында кызара башлады, карашы чаңгы очларына ук төште.

Котлау сүзләремне аннан-моннан гына алдылар да куыша-куыша китеп тә бардылар. Чыннан да, дөнья җәннәт иде аларга бу минутта.

Ә мин нигәдер карама төбендәге язуларны, гел алга әйдәп торган ук сурәтләрен янә күз алдына китердем. Күңел түренә сизмәгәндә генә сәер моңсулык шуышты. Киләсе кышта алар чаңгы шуарга икесе бергә чыгарлар инде, агач төбендә тамга-фәлән калдырып тормаслар. Ә бит ул язулар миңа кызык бер юаныч иде.

Бәлки, мин юкка пошынамдыр. Шушы сихәтле юлларда яңа Мансурлар, Фәридәләр танышмаслар да карама төбендә серле тамгаларын калдырмаслар дип кем әйтер. Яңа кышлар да яңа танышлар, яңа бәхетләр китерер дигән җылы өмет белән үтәм мин бу юллардан.




Оя күрке – бала


Төн дә килде менә җир йөзенә,
Йоклый улым, кочып мендәрен.
Син сөйләгән әкиятне, әнием,
Үз улыма бүген сөйләдем.

    Әхмәт Гадел


Кеше

Ирек бүген дә автобуста кайтты. Көне буе аягүрә торып кирпеч салган дип кем әйтер, күңеле көр, хәрәкәтләре җиңел. Унҗиде яшь шул: беләкләрендә – көч, йөрәгендә дәрт кайнап торган чагы. Менә шундый көч-дәртен яраткан шөгыленә биргәнгә күрә дә, үзен бәхетле хис итәдер ул, көне буе эшләп талчыккан тәненең авыр сулкылдавына да кәефе кырылмыйча кайтып киләдер. Баласын күтәреп кергән яшь хатынга да, ялт кына торып, урынын бирде, йоклап яткан баланың нәрсәдер тәмләгән кебек авызын чупылдатып алуы кызык тоелды, ахрысы, елмаеп куйды.

Тукталыш. Шуны гына көткән кебек, бала уянып китте һәм тынычсызланып кыймылдый башлады. Автобус кузгалгач кына тынды.

Икенчесендә инде сабыйавызын зур ачып елап ук җибәрде. Әнисенең иелә-бөгелә әлли-бәлли юатуы да ярдәм итмәде. Кузгалып китмичә тынмады.

Менә хикмәт! Һәр тукталуга бала ризасызлык белдерде, шофёрны ашыктырган кебек, көчле тавышы белән автобусны яңгыратты. Кайберәүләр йөзләрен чытты. Шофёр агай да, башын борып, тавыш ягына карый да тизрәк кузгалырга ашыга.

Ә Ирек баланың мондый кыланышына һич тә ризасызлык күрсәтмәде, киресенчә, ошый иде аңа бәләкәй генә кешенең дәү шофёрны шушылай куалавы.

– Кара син аны, нәкъ кеше кебек, йөргәнне, хәрәкәтләнгәнне ярата, ә, – дип куйды ул үзалдына бертөрле канәгатьлек белән.

Яшь ана ялт кына егеткә борылды. Күзләренә ят очкыннар бәреп чыккан иде.

– Ничек инде «кеше кебек»? Ә кем соң ул?

Ирекнең елмаюы өреп очыргандай юк булды. Йөзе дә кызарып китте. Бертын ни әйтергә белми торганнан соң гына, ул теленә килде. Анда да кешеләргә карамыйча, үз-үзенә сукрангандай кебек кенә итеп әйтеп куйды:

– Вәт шайтан, минем бит: «Безгә – эшче кешеләргә охшаган икән, безнең кебек үк ул да тик торырга яратмый икән», – диясе килгән иде.

Әни кешегә тынычланырга шунысы да җитте тагы.

– Ә-ә-ә, эшче кебек дисәгез инде, – диде дә, сез ни әйтерсез тагы дигәндәй, күршеләренә күз салды.

Янәшәдә басып торган егетләр дә, алгы утыргычтагы апалар да Ирек белән теләктәшлек белдергәндәй елмаеп куйдылар.

Ә бала, яңа тукталышны көтеп, шыпырт кына ята иде.


Суга баралар

Яшь ана кызчыгы белән суга бара. Кызының да кулында чиләк. Чәчәкле, матур уенчык чиләк. Үзенә дә күп булса яшь ярымдыр. Атлавы да әле алпан-тилпән, тип-тигез җирдә дә сөрлегеп-сөртенеп куя. Әмма тырышып атлый. Ул бит суга бара! Әнигә иярәм дип түгел, ә суга барам дип ул шулай тырыша.

Әлбәттә, баланың кулына печенье йә берәр ялтыравык-шылтыравык тоттырып та суга барып була. Ләкин ул вакытта инде бала үзен ияреп йөрүче дип хис итәр иде, суга баручы дип түгел.

Ә боларның аермасы адәм баласы өчен бик зур, һай, бик зур!


Өмет – балаларда

Трамвайга базар тукталышында халык күп керде. Чегәннәр икән. Үзләренчә киенгәннәр. Үзләренчә сөйләшәләр. Үз хәрәкәтләре, холык-гадәтләре күзгә бәрелеп тора.

Мөстәкыйль милләт дип йөртмиләр шикелле аларны. Әмма алар бүтән бер милләт белән дә буталмый. Алар үзенә бер халык. Заманалар ничек кенә какмасын, яшиләр, үрчиләр.

Уйланырлык. Шулай да аларның яшәүчәнлегенең сәбәбен бер дә әллә кайдан эзлисе юк. Халык яши, чөнки ул балалар ярата, ул бала җанлы, ул яшәвенең мәгънәсен балалар үрчетеп, нәселен калдыруда күрә.

Трамвайга кереп тулган «халык» та нибары ике гаилә икән. Анда япь-яшь ике хатын, калганнары – шуларның балалары. Зурысы бар, уртанчысы, кечкенәләре – ниндиләре генә юк. Бар да чуар киемле, елтыр күзле, сау-сәламәтләр, шуклар, бик игътибарлылар. Бер-берсен карыйлар, хәстәрлеләр, бала җанлылар.

Бу халык әле шулай ишле булып, мөстәкыйль булып бик озак яшәр.


Аңлады

Ниһаять, бүген ул баланың һәр таләбен канәгатьләндерә килүнең нәрсәгә китереп терәгәнен аңлады.

Бала башта компот сорады. Бирде. Бала эчмәде, кесәл таләп итте. Бирде. Бала кабып кына карады да чәйгә үрелде. Анысын да бирде.

– Нишләп сөтсез, сөт сал! – дип акырды бала.

Ясап бирде. Шунда бала, аяк тибеп:

– Сөтен ал! – дип кычкырып җибәрде.

Яшь ана аңарга текәлеп шаккатты да калды.


Бер талон хакы

– Талоннарыгызны әзерләгез! – диде ишек төбенә килеп баскан контролёр.

Трамвай тәрәзәсеннән карап барган ханым да билетын барларга тотынды: кесәләренә кереп чыкты, бияләйләрен какты. «Сиңа бирдемме әллә, Тәнзилә?» – дип, алдында утырган баласыннан сорады. Тегесе: «Юк», – дигәч, аны итәгеннән төшереп, үзен дә, аны да каккалады, икәүләшеп идәннән дә караштырдылар.

– Әллә тиштермәгән идеңме? – диде янәшә утырган юан түтәй.

– Үзегез тиштереп бирдегез бит, апа, – диде аның сүзләреннән тагын да аптырап калган хатын.

– Әй, шулай иде бугай шул. Ә соң шулай булгач, борчылма ул кадәр. Бәйләнә калса, әйтерсең, кызыма биргән ием дә, ул, аңгыра баш, әллә кая куйган, диярсең.

Алар сүзенә колак салып утырган Тәнзилә сагаеп калды. Ни уйлаганы шунда ук зур кара күзләренә чыкты. «Әнисе чыннан да шулай алдашырмы икән? Шулай дисә, аңа нишләргә? Нишләсен инде, башын ияр дә идәнгә текәлер. Сорасалар, югалттым, дияр. Югыйсә әнисенә начар булуы бар…»

Мондый уйдан баланың карашы сүрәнләнде, йөзен күләгә сара барды. Шулай да күңелендә өмет дигән нәрсә тәмам сүнеп бетмәгән иде, ахрысы, ул әнисенә карады. Ә ханым ул арада яңа талон алып, түтәйгә сузды.

– Компостерга җибәрегезче, үзем югалткач, балага сылтап булмас аны, – диде.

Бу сүзләр Тәнзиләнең йөзенә, кара күзләренә тылсым булып өрелдемени, ул болыт астыннан чыккан кояш күк балкып китте. Карашында аның әнисе өчен, алдашуга юл куймый торган, үзенең Тәнзиләсен бик ярата, хәтта олыларча хөрмәт итә торган әнисе өчен чиксез сөенеч, горурлык хисе якты очкыннар булып кабынган иде.


Мантыйк

Рөстәм белән поликлиникага бардык. Врачка күренергә көткәндә, стенадагы сурәтләрне карыйбыз. Суга сикерергә торган спортчы сурәтен күреп, Рөстәм:

– Нишләп аны монда элгәннәр? – ди.

– Әлләтагы, – дим. Чөнки уйлап торырга вакыт калмаган, врачка чират җиткән иде.

Кайтканда, Рөстәм:

– Су коенып чирләсәгез, шушы больницага килерсез, дигәннәрдер? – диде.

Менә сиңа мә: биш яшьлек бала тормыштагы һәр күренештә мантыйкый бәйләнеш эзли, сәбәбен табарга, ачыкларга тырыша!

Юк инде, мондый чакта «әлләтагы» дип белмәмешкә сабышу да, уйламыйча-нитмичә баш кагып килешү дә дөрес булмас. Уйламыйча ярамый мондый хәлдә.

– Юктыр, – дим, ниһаять, – врачлар янына килеп йөрмәс өчен менә шушы спортчы кебек су коеныгыз, чыныгыгыз дип элгәннәрдер, – дим.

Ә бит улым килешә. Һәрхәлдә, ул каршы дәшми. Уйлый.


Сабыйның уе – телендә


* * *

Рөстәм (5 яшь):

– Ә мин сугыш нигә беткәнен беләм!

– Нишләп?

– Сугышкан кешеләр әнә шушындый краннарны күргәннәр дә җимерелгән өйләрне төзәтергә таралып беткәннәр…


* * *

Булат (4 яшь) әнисе белән беренче тапкыр шәһәргә килде. Беренче катны узгач, ул:

– Әни, без очырмага менәбезмени инде, – диде.


* * *

–Әти, колонка нигә эшләми?

– Суык бит.

– Кыш эрегәч, эшләр, иеме?


* * *

–Әй улым, бигрәк озак уйныйсың, башкалар әллә кайчан кайтты ич инде.

– Алар кайтса, икенчеләре килде, алары белән дә уйнап каласы килә.


* * *

Гөлназ урамда очраган әйберләрнең исемен алфавит белән тәртипкә салып әйтергә күнегеп килә.

– Әйдә, «А» хәрефенә башлыйбыз: автобус, астановка…

– Чәү, чәү, тукта, остановка «А» түгел, «О» га.

– Бөтен кеше «астановка» ди.

– «Астановка» дип әйтелә генә ул, «остановка» дип языла.

– Мин бит язмыйм, әйтәм генә.


* * *

Без сайлауга барырга җыенгач, Рөстәм:

– Сез анда кемгә кычкырасыз? – дип сорады.

«Тавыш бирү» не үзенчә аңлаган.


* * *

Бәбкәләрдә йонны күреп, бала:

– Әни, карале, бу бәбкә казлана башлаган.

– ?..


* * *

– Әни, син бәбәй таба аласыңмы әле?

– Нигә ул сиңа?

– Кыйнарга! Абый мине кыйный ич.


* * *

Бала, бер һәйкәл яныннан үткәндә:

– Әни, ул үлгән инде иеме?

– Ие, балам.

– Ә ул басып үлгәнме?


* * *

Бер бала яңа гына бала табу йортыннан алып кайткан туганын сөя икән. Битен, кулларын сыйпаган, аннары артын сөйгән:

– Сатып алдык, дигән идегез, болары ун тәңкәдер инде, ә монысы бер тәңкәдер, – дип әйтте ди.


* * *

– Ике икең ничә була?

– Әй апа, каян барысын да хәтерлисең, беренче классны бетергәнгә дә җиде ел булды бит инде, – дип әйтте ди җиденче класс укучысы.


* * *

– Гоголь нинди әсәрләр язган?

– Тарас белән Бульба.

– Укыдыңмы?

– Как же.

– Ничек бетә?

– Тарас Бульбага өйләнә…


* * *

Бер малай директор бүлмәсенә башын тыга.

– Апа, директор абый сез буласызмы? – ди яңа гына билгеләнгән мәктәп директорына.


Нәни һәм әти

Бер яңа йорт янында иптәшемне көтеп тора идем, туптай тәгәрәп, дүрт-биш яшьлек кызчык килеп җитте. Бит очлары – алмадай, күзләре – чыкта җемелдәгән ике шомырт бөртеге. Аларда әйтеп бетергесез шатлык һәм өстәвенә хәйләкәр генә эчкерсез елмаю балкый.

– Минем гөлләрем бар, әйдә, карыйбыз, – диде ул, кулымнан кыю гына тотып.

Киттек. «Гөл» дигәне йорт стенасы белән асфальт тротуар арасында калкып чыккан чирәм кыягы икән. Тирә-якта әле кар ятканда кояшта елмаеп утырган бу беренче яшеллек, чыннан да, бала күңелен чиксез сөендерерлек иде шул. Аңа карый-карый сөйләшеп тә киттек.

– Исемең ничек әле синең?

– Фәридә ич! – Шунда ул үзе белән сөйләшергә теләвемне сизеп алды бугай. – Әни дә өйдә бүген, пилмән пешерә әле, – дип тезде.

– Ял көне шул. Әтиең дә өйдәдер әле?

Бу сорауны нигә биргәнемә мин әле дә үкенеп бетә алмыйм. Баланың башы кинәт иелде, әмма карашы аның бу юлы яшел кыякларга түгел, ә буш асфальтка текәлде.

– Әти юк минем, – диде ул акрын гына, – бүтән апа белән киткән.

Ни дип әйтергә дә белмичә аптырап калдым. Әмма, бәхетемә, Фәридә миннән кыюрак булып чыкты.

– Ә сезнең кызыгыз бармы?

– Кызым юк шул, улым гына.

– Ә улыгызның әнисе бармы?

– Бар, әлбәттә.

Кызчыкның башы тагын иелде.

И-и-и, сабый! Үзе дә белмәстән, ул минем башкачарак җавап бирүемне көткән, күрәсең. Тәнемә салкын йөгерде, тамакка авыр төер утырды. «Әй сез, таш йөрәкле әтиләр, кайда йөрисез!»

– Ә аның каруы минем әбием бар, магазинга гына китте әле, – дип, Фәридә мине яңадан авыр хәлдән коткарды.

Улымның берүзенә ике әбисе булса да, бу юлы мин алдашмый булдыра алмадым.

– Минем улымның әбисе юк шул, – дидем.

Фәридә, тынычланып, кабат «гөле» янына чүгәләде. Мөлдерәмә «шомырт бөртекләре» ндә яңадан очкыннар уйный башлады.


Фикер офыгы

Бакча өенең өске катына менә торган баскыч ясыйм.

Басма араларын күпмерәк калдырырга соң? Алай үлчим, болай чамалыйм – үз адымыма көйлим, хатынныкын, балаларныкын да онытмыйм; гаиләдә кем бар, барысының да менәсен-төшәсен күз алдына китерергә тырышам. Уйламадым түгел, кыскасы.

Күрше дә бакчасына килгән икән. Кыш буе күргән юк иде, хәлен белергә булдым. Ул инде өенең өске катын өлгерткән дә икән. Баскычына игътибар иттем. Аралары бигрәк якын, тезеп-тезеп куйган.

– Нигә болай куе? – дим.

– Шулайрак булды бугай шул, – ди. – Үзебезгә, бәлки, бик кулай да түгелдер, бала-чага менеп йөри башласа инде?..

Менә ничек! Аның да малае бар. Өйләнмәгән әле өйләнүен. Әмма ул аның өйләнәсен, оныклары буласын, шушы баскыч буйлап мүкәләп-мүкәләп менеп китәселәрен күз алдына китергән.

Минем дә малай, кызлар бар да бит…


Әтисез уйнап үстек

Карале, мин бит бала белән сөйләшә, уйный белмим икән.

Ир кеше, берәр нәрсәне хәл итә алмыйча килеп төртелсә, әти ничек итә иде дип хәтерли башлый.

Мин дә әтине искә төшерергә тотындым. Әмма булмады – мин уйный торган вакытта әти безнең белән түгел иде шул.

Әти сугышта иде.


Сыйпыйк, әтиләр, малайларның башыннан

Мин үземнең тәбәнәк булуымның сәбәбен эзлим дә, кечкенә вакытта әти баштан сыйпамагангадыр, дим. Нәкъ ай үсәсен көн үскән чагымда әти сугышта иде.

Мин белгән карсак малайларның әтиләре йә юк, йә алар – малай яратмый торган, аларны шешәгә алыштырган төксе кешеләр.

Сыйпагыз, әтиләр, малайларыгызның башыннан. Яратып, өметләнеп, өметләндереп сыйпагыз. Үссен малайларыгыз. Акылга да, буйга да.


Алыш-биреш

Ике хатын гәпләшеп утыра. Берсе зарлана:

– Балалар безне яратмый, хөрмәт итмиләр.

Шулкадәр әрнеп, гаҗизләнеп әйтә, уйлый калсаң аптырарлык: нигә шулкадәр әрнергә соң, нигә башны ташка бәрергә. Табигать кануны буенча, без аларны яратырга тиеш, киресенчә түгел.

Безне бит әти-әниләр, әби-бабайлар яраткан. Кадер-хөрмәтне, мәхәббәтне алардан алып калганбыз. Балалардан да таләп итү артык комсызлык булыр иде. Минем әни әйтмешли, тәмле әйбер күп булмый.

Хәзер инде үзебез мәхәббәтне, яратуны балаларга бирик. Әмма шундый итеп бирик, алар аны бурыч дип кабул итсен. Үз балалары алдында, әти-әниләре, әби-бабайлары алдында бурыч дип кабул итсеннәр, кемдер әйткәнгә, кемдер төртеп күрсәткәнгә түгел, ә үзләре аңлап, үзләре белеп, балаларын да, безне дә яратсыннар.

Димәк, балаларыбызның безне яратуы, безнең оныкларыбызның яратуы үзебезнең кулда.


Килен нигә әйбәт?

Киленнәр турында сүз чыккач, бер апа:

– Минем килен әйбәт анысы, – диде. Шуннан келт кенә нидер исенә төшеп: – Улым әйбәт минем, киленем шуңа күрә әйбәттер, – диде.

Ике апа, бер-берсен аңлап, келт-келт көлешеп алдылар.


Бабай дәресе

Сәгать телен күчерә башлаган идем, кечкенә Гөлназ килеп җитте.

– Кирегә таба бора күрмә, – ди.

– Нишләп?

– Бабай кушмый. «Менә син урамнан атлап барганда, аягыңнан кирегә тартсалар нишләрсең? Егылып, гарип булырсың. Сәгать тә ватыла», – ди.


Ачы гыйбрәт

Санаторийда бер агай ачылып китеп, өзгәләнеп сөйләде: «Хатының никадәрле генә аңгыра, ялкау, булдыксыз булмасын, аны балалар алдында сүкмә, тел тидермә икән. Дүрт бала тәрбияләдем, хәзер мине берсе-бер хөрмәт итми, кешегә дә санамый. Бары әниләрен яхшылык теләп сүккән, өйрәткән өчен генә».




Кышның бәс бөртекләре

(Бураннарың белән кил син…)


Соры болытлардан ак кар ява.
Кар түгел, юк,
Күк шулай сөйгән җиренә
Туңмасын дип тун яба.

    Венера Туктарова


Кәринәгә, күчтәнәчкә

Кәринә, кызым, исәнме, онычкым! Сиңа, әти-әниеңә, башка туганнарга, бакчадагы дус-ишеңә, бөтен Мәскәүгә барыбыздан да күп сәлам. Без исән-сау. Сезне генә бик сагынабыз, кайчан җәй җитәр дә, кайчан тагын авылга кайтып, бергә-бергә шунда яшәрбез дип көтәбез.

Мин инде түзә алмадым, кыш булса да, авылга кайтып килдем. Өйне җылыттым, арканы җылы мичкә терәп, тик язып утырдым. Чыккалап, кар көрәдем, песнәкләргә син көздән җыеп калдырган карбыз орлыкларын салдым. Рәхмәт әйттеләр.

Синең бит әле кыш көне авылда булганың юк. Хәзер авыл үзенчә матур. Мин сиңа да берничә «күчтәнәч» салам – парча-кәртинкәләр. Син инде татарча да шома укыйсыңдыр, үз телебезне онытмагансыңдыр. Мәскәү дусларыңа да өйрәтәсеңдер әле.

Исән-сау торыйк та, җәйләр тизрәк җитсен дә, авылыбызда очрашырга язсын дигән теләктә калучы Илдар бабаң дип белерсең. Сау бул!


Юри калдырган инде?

Тышта салкын, өйдә җылы. Рәхәт. Тыныч. Баш күтәрми яз да яз. Тик һаман онытылып бетеп булмый, тәрәзәгә карыйсы килә. Нәрсә тарта? Урамда да, ишегалдында да ап-ак көртләрдән башка берни юк лабаса. Әллә тәрәзәнең аскы өлгеләрен каплаган Кыш бабай бизәкләре дәшәме? Чыннан да, күз явын алырлык нәфис нәкышне хәтерләткән тылсымлы сурәт үзенә тартып тора.

Шулай да караш бераздан урамга күчә. Торып, тәрәзә янына киләм. Йә, нәрсәм калган инде шунда?

Бөтен дөнья ап-ак. Өй каршындагы рәшәткә аратасы да мамык шәл-якадай кар гирляндасы булып салынган; багана башларында чалмадай ак бүрекләр. Көрттән очлары гына күренгән рәшәткәләр дә, гөләп ботаклары, коелмый калган берничә коры яфрак та кершәндәй ак карда бик очлы чем-кара карандаш белән төгәл сызыклардан сырланган рәсем диярсең.

И-и-и, тегесе нәрсә тагы? Кып-кызыл бер төер җемелдәп ята бит. Ә-ә-ә, менә нәрсә баядан бирле дикъкатьне тартып торган икән: өлгереп тулышкан, инде җәүһәр ташка әверелгән гөләп бөртеге. Бөтен аклы-каралы шушы хәятта кып-кызыл ялгыз бөртек. Бер чибәрнең муенсасыннан төшеп калган рубин мәрҗән бөртеге диярсең. Кар яктысында ул бигрәк җете булып сурәтләнгән. Җимешенең очындагы кипкән чем-кара башлыкчасы да үзенә бер калфакчыкны хәтерләтә.

И-и-и, матурым! Җәйнең тәмле бер хатирәсе дә икән бит әле син. Күңелдә шул арада күпме истәлек уятып өлгердең. Онычкым Кәринә «мәрҗәне» икән ич син!

Көз көне, Кәринәбез әниләре белән Мәскәүгә кайтып китәр алдыннан, икәү шушы урам буендагы кечкенә бакчага чыктык та ашыга-ашыга, бармакларны чәнчетә-чәнчетә, ай-вай килеп, гөләп җыйган идек. Калган бит берсе. Хәйләкәр. Посып калган.

Әллә Кәринә эшеме бу? Юри калдырганмы? Истәлеккә дип. Ә хәзер әнә, нәкъ Кәринәнең үзе кебек «а-а-у-у, мин монда!» дип, йөзен ачып җибәргән дә елмаеп карап тора.

Минем соклануны сизеп, кояш та өй кыегыннан бу якка бакты – рәшәткә, куаклардан кар өстенә чем-кара күләгәләр сузылды. Ни могҗиза: гөләп бөртегеннән төшкән күләгә дә кып-кызылдыр кебек тоелды. Тач Кәринәнең иреннәре инде. «А-а-у-у, мин монда!»


Көтә белгәч…

Икенче көнне дә тәрәзәгә тартылдым. Тагын нәрсәгәдер ымсынып, нәрсәгәдер өмет итеп. Бу юлы ишегалды якка, алмагачларга бактым.

Эш беткән диярсең, нәрсәгә шулай тора катканмындыр. Күңел алгысынуына шулай буйсыну, үзең дә шәйләп бетермәгән билгесезлектән нидер көтү мәгънәсезлек түгелме инде, йә.

Аңлыйм да кебек үзе, әмма барыбер зарыгып көтәм, эчтән дәшәм, чакырам.

Китаннан, менә бит «ул» күренде дә: алмагач ботаклары арасыннан бер ак нокта җай гына очып килә иде – кар бөртеге!

Авылга кайтып төшкәнгә ничә көн инде, кар яуганын күргән юк, сагындырган, тансыклаткан.

Менә күренде бит! Әйе-әйе, бу, чыннан да, кар бөртеге иде. Ул көрт өстендә күздән югалырга да өлгермәде, икенчесе, өченчесе пәйда булды. Кар ява башлады.

Менә шулай шул ул – бик теләсәңме, ихластан чакырсаңмы…

Нәкъ шул мәлдә, кар пәрдәсен ерта-ерта, урамнан бер-бер артлы ике җиңел машина үтеп китте. Күршеләргә балалары кайтып төште.

Безнең почмак як тәрәзәдән күршеләрнең ишегалды, тәрәзәләре күренә. Иртән күрше Нәфига апаның тәрәзә каршында тышка карап торганы шәйләнгән иде. Көткән, димәк.

Безнең дә балаларны, оныкларны көтеп, дәшеп аласылар бар әле…


Угрылык һәм тугрылык

Урам аша күрше йорттагы хәрәкәтләр дә вакыт-вакыт, башны күтәреп, язудан аерылырга мәҗбүр итә. Хәрәкәт димәсәң – анда хәзер торучы юк, буш йорт. Ярый әле чыпчык, песнәктер, карга, чәүкәдер ташлап бетерми, шулар хәрәкәтләнә.

Бу юлы кайсы торгызды соң әле? Әһә, озын койрыклы, ала-кола «карак дус» тегеләй дә болай тасырдый икән. Монда аңа нәрсә калган – калдык сулар дә түгелми, чәлдерерлек җимнән дә күптән җилләр искән?

Хәйран тамаша: менә ул ниргә буйлап елгыр гына йөгереп үтте дә, бер урында туктап, нидер чукып-чукып алды. Карасана, нәкъ песнәк кебек кылана ич бу: бүрәнә араларына мүккә кыш чыгарга яшеренгән чебен, бөҗәкләрне, шундыйларның курчакларын чүпли түгелме? Булмас ла, «карак» та шундый изге шөгыльгә алынырмы икән.

Бу, чыннан да, теләк кенә булып чыкты, бактың исә, ул шулай шыпан-шыпан гына тәрәзә кашагасын күзли икән. Менә ул җәлт кенә ян такта буйлап менеп китте дә урта бер төштә такта астын чукырга, казырга тотынды. Йон-мамык тузгып китте. Аһ, каһәрен, чыпчык оясын актара ич бу бандит! Үзе каракларча ялт-йолт читкә-чатка каранып ала. Шикләнгән идем аны, бөтен кыяфәте угрыларча дип, нәкъ шулай булып чыкты бу. Ярый әле аңа кыю чыпчыклар ябырылды…

Йә инде, шул юньсезне күзәтер өчен эшемне куеп тордыммы? Ә бит тәрәзәдән барыбер китәсе килми.

Һи-и-и, әнә бит кемне көткәнмен икән: капка түбәсенә пар күгәрчен килеп кунды, гөлдер-гөлдер йөренергә тотындылар.

Менә ничә ел инде шулай яратып күзәтәм үзләрен. Хуҗалар вафат булып, йорт ябылгач, алар бу нигезне ташлап, каядыр китеп торды. Йорт чын-чынлап буш калган иде, аңа каравы күңелсез, җанны сызлаткыч иде.

Менә кайтканнар бит бахырлар, туган-үскән оя-нигезләренә тугры калганнар. Хәлләрен аңлыйм: кешесез йортта яшәве күңелле түгелдер, җимне дә ничек табалардыр. Әмма тугрылык хисе көчлерәк, күрәсең. Бу инде теләсә кайда угрылык кылып йөрү түгел…

Рәхмәт сезгә, дускайлар!


Бәс

Тормышыбызда көн дә кабатлана-кабатлана тәмам тоныкланып, бертөслеләнеп беткән эш, күренешләр, әйбер-сәйбер күбрәк. Шулай да көтелмәгән вакыйга, бәйрәмнәр булып ала: кунак сые әзерләнә; яңа кием яисә берәр җиһаз алып куясың – яшәеш тоныклыгында якты нур чагылып киткәндәй була.

Табигатьтә дә инде ияләнелгән, күзгә чалынмас хәлгә килгән күренешләр арасында тансык бер яңа күренеш пәйда булса, үзеңә бер бәйрәм, көтелмәгән күчтәнәч инде.

Бәсне дә мин табигатьнең менә шундый бер бәйрәм бизәге, тансык бер күчтәнәче дияр идем. Сирәк була, көтелмәгәнчә капыл килеп төшә, теләсә кемне айнытып, күңел кылларын нечкәртеп, чиртеп җибәрерлек нәфис-матур була.

Беренче бәс аеруча тансык, аеруча тәэсирле. Чөнки агачлар да, капка-коймалар, электр багана-чыбыклары да – бөтен тирә-як кичә генә көзге караңгылыкта кап-кара иде, шыксыз иде, бүген исә алар бөтенләй икенче, алыштырып куйган кебек, шулар белән бергә үзең дә башка мохиткә күчкәнсеңдер кебек тоела.


Бер бөртек хакына

Тәрәзә каршындагы рәшәткә тактасы очында бер кошчык утыра. Таныш түгел – күчеп барышлый ялга туктаган «мосафир» дыр, ахрысы. Түшенең аскы ягы аксыл-көрән, өске ягы, муены куе көрән. Тамак асты кара. Томшыгы уртача озынлыкта, туры. Авыз читләре аксыл. Күзләр хәрәкәтчән – кара тары бөртеге; җемелдәп-җемелдәп куя.

Кызгылт маңгаенда ук вак-вак мамык, каурыйлардан җыелган бүрек-кәпәч. Ул бик йомшактыр – җил тиеп китүгә үк тузгый башлый. Кошчык, гомумән дә, бөтен барлыгы белән йомшак-җылы, бер йомарлам мамык көнҗәләсе. Үзе чуар – канат очлары, кызык, аркылы кара сызыклардан тора, биш-алты сызык; ә койрыгының очы сары.

Нишләп әле кошчык, тәрәзәгә бик якында булса да, шулай озак утыра. Йокымсырап, ял итеп утырмый. Башын бик еш боргалый, җемелдек күзләре белән тегеләй-болай каранып ала. Башын янтайтып, өскә – күккә дә карап-карап куя. Ара-тирә калтыранып-тетрәнеп ала – өстеннән карга очып киткәндә шулай итә икән; теге як коймага саескан килеп кунгач, калтыранып ук куйды.

Шулай да очып китмәде. Нидер көтә бит ул! Бер урында шулай озак тормаса! Инде мин дә туя башладым. Әллә тәрәзәгә якынрак килеп карыйм микән? Кирәкмәс, йә өркетермен, күзәтәсе дә килә. Ниндидер сер ачылыр кебек.

Ниһаять, көтеп алдык: кошчык сикереп кенә янәшә рәшәткә башына күчте; тиз-тиз боргаланып, берьюлы бакча эченә дә, тышкы якка да күз салды. Әллә миңа да карап куйды инде?! Спортчы хәлиткеч ыргылыш ясар алдыннан ялт-йолт хәрәкәтләнгән шикелле, бу да җелт-җелт каранып, берничә тапкыр йомшак кар кабып-кабып алды да, шуннан аз гына иелеп-бөгелеп, ак кар өстенә берничә кап-кара «канәфер» бөртеге төшерде. Шуннан капылт кына тәрәзә турысында ук аска, бакча эченә атылды да күз ачып йомганчы бер гөлҗимеш бөртеген кабып алып, икенче якка томырылды. Юк та булды!

Менә сиңа түземлек! Сабырлык! Шул бер бөртек җимешне өзеп кабар өчен, үзеңне күпме әзерләргә, көч, тәвәккәллек тупларга кирәк бит.

Кыйбат тора шул дөньяда яшәүләре…


Гыйнвар тамчысы

Кояш бүген башка көннәрдәгедән бер генә минутка артыграк җылыттымы, әллә булачак тамчы үзе язны зарыгып, түземсезләнеп көтә идеме, менә ул, суга әверелеп, түбә буйлап тәгәрәп тә китте. Аның артыннан тагын берничәсе иярде.

Тик алар әле кыюсыз-басынкы, хәлсез иде, түбә озын, җитмәсә, салкын җиле дә каршы иде. Шулай итеп, беренче тамчылар түбә читеннән очып та китә алмадылар, бер-берсенә ябышып, шунда кечкенә сөңге булып катып калдылар.

Шундук сөңгегә: «Бу ниткән мәгънәсезлек!» – дип сукранып, ачы җил бәрелде, сукрануы сәер сызгыру булып яңгырады. Ләкин сөңге бирешмәде, түбәгә ныграк ябышты гына сыман.

Бүтәннәрнең дә аны: «И-и-и, мәнсез, кая болай кабаландың, гыйнварда тамчы тамамыни, менә тор инде кыш буе бер мәгънәсезгә асылынып», – дип әрләүләре бар.

Ә мин алай хөкем йөртмим. Әйе анысы, гомер озын, кыен булыр бу тынгысыз тамчыларга – язга чаклы бик озак-ерак бит әле. Шулай да ул мәгънәсез, файдасыз гомер булмас. Күпме җан иясе аны күреп, язны, аның аерылгысыз билгесе – кояшта җемелдәп шыбырдашкан тамчыларны хәтергә төшерерләр, сүрелгән өметләрен яңартып, үстереп җибәрерләр.

Әнә бит гыйнварның иң кыска көнендә, кояшның иң санаулы кадерле минутларында да бу тере бөреләр саф бәллүр булып өметле җемелди…


Күңел күзе белән

Каен урманы. Авылдан ук башлана – ак кар дәрьясында авыл белән урман бер чоңгыл кебек. Шулай да урман эченә керә барган саен, аклык көчәя бугай. Серлелек тә. Тик кешеләр язмышы белән каеннар язмышы арасында чик, киртә генә күренми.

Урман, болай караганда, күп каен инде ул. Ә күңел күзе белән карый калсаң…

Әнә бер каен. Ялгыз каен. Чибәр. Тыйнак. Эчке бер мөлаемлык белән үзенә тартып тора. Кемнедер көтә кебек. Тирә-юньдә бүтән ялгызаклар да бар. Һәркайсы үзенчә. Бар битарафы, йомыкые. Бар горуры, моңсуы. Ялгыз халәт – үзе бер дөнья. Ялгызлык тынгысызлый, хыялландыра, шомландыра.

Ә болары янәшә ике каен. Пар каен. Сыенышканнар. Бәхетлеләр. Тигез тормыш – кызыклы, серле дөнья. Көнләштерә, ымсындыра, өметләндерә.

Болары исә өчәү. Берсе, кәүсәсен читкәрәк иеп, тегеләрдән бераз авышкан. Болар – бөтен бер сер төене, чәбәләнгән бер дөнья. Сискәндерә, кызыксындыра, уйландыра.

Монда да тормыш: төрледән-төрле язмышлар. Монда да сер дөньясы: шәрран ярып ачылып тормыйлар, капчык төбен селкемиләр. Монда да күңел күзе кирәк…


Чәер исе

«Урман – башкорт туны» дисәләр дә, әче җил, көчле буранда анда да салкын, шыксыз икән. Агачларның үзәгенә үтеп бәйләнгән әрсез җил сине дә читләтеп үтми, киемне йолкып, карын сара.

Шулай да агач арасына, эчкәрәк керә барган саен, шыксызлык кими төшкән кебек тоела. Юк, җилнең усаллыгы һич басылырга уйламый, ә күңел басынкылыгы нигәдер кимегәннән-кими. Каян килә күңелгә мондый илһам, дәрт, ә сулышка шундый иркенлек, тәнгә җиңеллек? Нидән бу?

Ис! Истән икән бит, истән! Нарат исе, чәер исе ләбаса! Саф, тәмле, салкынча нәфис ис.

Чәер исен моңарчы да иснәгән бар иде. Кояш кыздырганда нарат урманына килеп керәсең – куе чәер исеннән хәтта башларың әйләнеп китә. Тәмам хәлдән тайганда, чыршы сагызныкын иснәп тә өйгә кайтып җитәрлек көч-дәрман алган бар.

Ә бүгенгесе үзгәрәк ис иде – нарат урманында менә шушындый мәхшәрле бураннарда гына чыга торган, табигать балаларына сирәк эләгә торган, әмма бик тә сихәтле нәфис бер ис иде…


Бездән ниләр калыр

Йорт-кура тирәсендә матавыкланганда салкынрак, шыксызрак булып китсә, көндәлек курткаларга ышаныч кими дә әтинең тунын алып киям. Әтинең үзе кебек үк кыска-курач, гади-җайлы гына. Тышы – нык кара постау, якасы – сарык мехыннан, әле дә кыршылмаган. Тегелеше дә тышта эшләп йөрергә бик кулай – бүгенгеләрнеке кебек бүселеп-тырпаеп торган төшләре, погон-чуклары, кирәкмәгәнгә елтырап торган калай каптырмалары юк, төймәләре дә – бармакларга өй, агач җылысы бирә торган кара сумала төймәләр.

Нишләп шулай кадерледер инде ул ата-баба әйбер-сәйберләре! Кайберәүләр инде мәрхүм әби-бабай, әти-әни киемен кияргә, әйберләрен тотарга чиркана, җирәнә. Безнекеләр үз үлеме белән, чиста, пөхтә хәлдә вафат булды. Кием-салымнары үзләре ничек юылган, үтүкләнгән хәлдә элеп яисә төреп куйган булса, шул хәлдә саклана.

Тора-бара шуларны киясе, тотасы килә башлый. Кигән береннән тәнгә тәмле, җылы рәхәт тарала, җан тынычланып китә. Иң рәхәте шул: нәрсә кимә, кулыңа нәрсә алма – алардан күңелдә ышаныч арта, җанга тынычлык иңә. Хатирә дә эчке бер көч-куәт бирә икән!

И-и-и, ат-чаналы озак-озын юлга әти белән чыкканда бабайның җылы толыбына төренеп рәхәт кичүләр! Беркайчан да хафа-казага юлыкмый идек. Ә бүген менә әти туны шундук шыксызлыктан, калтыраудан коткарды.

Безнең киемнәр дә балаларга җылы, көч, өмет бирерме?..


Җәйдән хәбәрче

Бер шофёр дустым шәһәр кырыендагы автобазага мунчага чакырган иде. Хуш исле каен себеркесе белән чабынып чыктык та салкынчарак бүлмәдә изрәп утырабыз. Тыныч, рәхәт…

Ә тышта кышның зәһәр бураны ыжгырып калган иде. Шуны хәтерләптер, инде җан-тән мондагы җылы, тәмле ләззәттән отыры ойый, ойый…

Шулай да яшәмеш дөньябыздан да бөтенләй аерылганбыз дип булмый – колакка ниндидер бер чең-чең, зең-зең иткән тавыш килгән кебек. Нәрсә тавышы икәнен дә тәгаенләп бетереп булмый үзе, әмма ул колакка керә бара, зиһенне, хәтерне әкренләп уята бара… Карале, күз алдына җәйге тугай, чәчәкләр, эссе көн пәйда була түгелме, хәтта печән исе дә тоемлана бугай, ә колакта…

Чикерткә тавышы бит! Чикерткә зеңгелди, чеңгелди ләбаса!

Менә зиһен уянды. Күз дә ачылды. Шуны сизгәндәй, чикерткә дә җанланып китте, зеңгелдәпме-зеңгелди. Йә, рәхмәт төшкере, җан иясе, ничекләр генә килеп эләккәнсең син, бахыр, монда – газ-бензин исе, тимер-томыр белән тулы гараж эченә. Авыл басуларына ашлык, печән-салам ташырга барган машина әрҗәсенә эләгеп, ялгышлык белән килеп төштеңме, әллә авыл өеннән туеп, кала фатирына кызыгып, шофёр абзыйның тән җылыткычына кунаклап, сәяхәткә чыктыңмы…

Ничек булса да булган инде, тик син барыбер шушы мәхшәри дөньяда да сытылып-басылып калмагансың, югалмагансың. Күр инде, бетон-кирпеч, тимер-томыр арасында да сайрап ят әле!

Шофёр халкы да синең җырыңнан разыйдыр, моңсу җирдәшем, адәм балаларына өметле, якты хатирәләр бик тә кирәк бит. Рәхмәт сиңа!


Горурлык

Кышкы салкыннар иде, подвал баскычы астында ят бер кыргый мәче балалады. Баласы терчә иде: баскыч астыннан өскә йөгерә дә чыга, йөгерә дә чыга. Аны саклап, әнкәсе дә кеше күзенә күренергә мәҗбүр. Өстәвенә, баласы үскән саен, аңарга үз сөте генә җитмәсен дә, квартир хуҗаларының үткән-сүткәндә ишек төбенә куйган тәм-томнан баш тартуның мәгънәсезлек икәнен дә төшенде, күрәсең. Кыскасы, ике-өч ай эчендә мәчебез тәмам элеккегә – «өй мәчесе» хәленә кайта язган иде инде.

Тик тәмам матураеп җиткәч кенә, баласы суга төшкәндәй юк булды: әллә хуҗа табылдымы, әллә кыргый мәчеләрдә баланы, вакыты җиткәч, «үз мохите» нә кайтару гадәте бар идеме…

Әнкә мәче үзе дә кинәт үзгәрде, подъездда күренмәс булды. Чүп савыты тирәсендә чагылып киткәндә дә, элек үзен, баласын ашатканнарга да исе китми, койрык болгап, ялагайланып аларга якын килми, сырпаланмый, ара саклый иде. Кыяфәт, караш та горурдан. Ул гүя: «Бала хакына гына сезнең алда сырпаланырга, мияуларга мәҗбүр идем, ә болай без андыйлардан түгел…» – дия кебек иде.


Өермә

Шәһәрдә дә авылдагы кебек чын буран кубар икән! Җилнең шомлы сулышы көчәйгән саен, әлерәк кенә өстән аска ишелеп яуган, кара томанны хәтерләткән кар чаршавы болганганнан-болгана бара, аның инде кая таба хәрәкәт итүен дә чамалавы кыен: астан да бөркелә, ян-яктан да сарыла – күзне йомып, битне каплап, башны иеп, көч-хәл белән буранны сөзеп кенә атларга кала. Җитмәсә, юлым да үргә – Болак астыннан университет тавына…

Ул да булмады, буранның тоташ гүләвеннән озын ачы сызгыруга охшаган сәер шау аерылып, болай таба якынайганнан-якыная иде. Йөзгә, гәүдәгә көчле дә, үткен дә дулкын бәрелә бара. Тауның теге ягындагы урамнардан бу якка гайрәтле, зәһәр өермә ябырылып килә икән. Ул, аучыдан качып чапкан яралы аждаһадай, кая керер тишек тапмыйча боргалана, бөгәрләнә, әле мәйдан, чатларны иңли, әле ишегалларына бәреп керә, тыкрыкларда адашып сукрана, түбә калайларын дөңгердәтә, агач-куакларны сындыра. Аның бөтен гәүдәсе урамнарны тутырып калтырана, диварларга каты бәрелеп ухылдый, зыңгылдый, колак тондыргыч бүтән тавышлар чыгара.

Менә өермә тугыз баллы давыл дулкыны кебек безнең турыны да каплап, томалап куйды: машиналар җанлы киртәгә төртелгәндәй калтырады, туктап та калдылар, ә адәм балалары ирексездән җиргә чүгәләде, артка чиктеләр, кайсылары егылып та киттеләр. Мин юан юкәгә терәлеп калдым. Күземне ачканда, өермә дуамалланып-йөгәнсезләнеп, сызгыра-сызгыра безнең өстән үтеп тә бара, урам буйлап алга элдертә иде.

Ниһаять, һушка килеп, җиңел тын алдык. Тоташ буран өстебездә ыжгыра бирсә дә, аждаһаның зәһәр сулышы безнең яннан ерагая бара иде. Аяк астында җиребез упмаганга, койма, стеналар өстебезгә аумаганга куанып, шул ук вакытта гайрәтле, дәһшәтле бу күренешкә мөкиббән булып, хәтта ихтыярсыз сокланып та әле, аның артыннан карап шаккатып торабыз.

Өермә исә шәһәр өстендә гарасат булып һаман «кылана» бирә: әле күккә ташланып, чыбыкларны ачы сызгырта, һаваны кар белән болгата, әле аска ыргылып, йортлар, коймалар арасындагы тыкрыкларга, бушлыкларга кысылып чиный, ыңгыраша, ухылдый.

Миндә дә аннан өркү хисе аны аңлау, хуплау хисенә алышына бара. Ул бит шушы таш капчыктан чыгу юлын эзли! Ошамый аңа биредә, ник килеп кергәненә үкенә, шуңа зәхмәтләнә. Карале, үзем дә аңарга теләктәш түгелме соң? Җитмәсә, бер студентымны күз алдына китердем: теләр-теләмәс кенә укый, җанын кая куярга белмәгәндәй, тегендә-монда бәргәләнә – гел авылны сагына, ярты күңеле шунда…

Әй, яралы өермә, йөрмә син монда көчеңне әрәм итеп, тынчу почмакларда адашып. Туры гына элдерт шушы урам буйлап. Алда вокзал мәйданнары, аннары Идел өсләре. Дула-дула да чыгып ычкын дәрья киңлекләренә, басу, кырларыңа. Тот үз кыйблаңны, чык тизрәк иреккә. Хәерле юу-у-ул сиңа-а-а!


Күрешү

Исәнме, кышкы урман!

Ашыгам сиңа, чаңгыда очам. Тизрәк килеп җитәсе, тизрәк очрашасы килә. Сагындыргансың. Бүген тагын нинди серләреңне ачарсың, нинди могҗизаларыңны күрсәтерсең икән?

Карасана! Әллә син дә сагынып көткәнсең инде, шундый да ягымлы, шундый да сылу нарат кызлары мине каршыларга юл читенә үк чыгып басканнар. Сөйкемлеләр, тыйнаклар. Шул ук вакытта: «Кыш бабай безгә менә нинди бүләк алып килде», – дип, кершәндәй ак кардан яшел белән каеп тегелгән затлы күлмәкләрен дә күрсәтеп каласылары килә.

Күрмимме соң! Күрәм, чибәркәйләрем! Сезнең белән бергә сөенәм һәм, чын күңелдән сәламләп, сезгә кул бирәм.

Әллә-лә! Ни бу?! Мин кул сузам, ә иң алда басып торган нарат кызчыгы миңа… туңдырма суза. Берьюлы бишне! Әйе-әйе. Як-якка җәелеп киткән дүрт ботакның һәм бер үзәкнең очларында озын ылыслардан ясалган биш яшел савыт. Һәркайсында кичә генә яуган, күбек кебек күперенке, бер йомарлам ап-ак кар. Юк, кар түгел, ә морожный – туңдырма!

Рәхмәт сиңа, нарат кызчыгы!

Рәхмәт сиңа, урман! Һәрвакыт юмарт син, керсез күңел белән килгәнгә мең изгелек биреп җибәрергә әзер син!


Исәнме, чыршы!

Урман эче тып-тын. Ник бер җил исеп куйсын да, ник бер кыштырдау тавышы ишетелсен. Салкын һава шундый саф, шундый тыгыз, кычкырып җибәрсәң, тирә-як кинәт кенә пыяла кебек чатнап китәр дә, аның зыңгылдавы бөтен дөньяны тетрәтер кебек.

Ләкин шундый тынлыкны бозарга кем җөрьәт итәр! Хәтта чаңгылар да кыштырдамый. Алар артыннан бөркелгән каз мамыгыдай җиңел кар бөртекләре, артка калып, яңа эзләргә салмак кына, җай гына түшәлә.

Тик каеннарның ак бәс сарылган йонлач чуклары шундый тынлыкта да кинәт-кинәт селкенеп, калтырап куя.

Энә күзедәй генә бихисап көмеш нокталар иртәнге кояшның ягымлы нурларында җемелди-җемелди аска сибелә. Якты болыт кисәгенең берсе көрт өстенә төшеп җитәргә өлгерми, ботактан икенчесе аерыла, аннан өченчесе…

Аптырарсың, әллә минем кайнар сулыш ботакларга җил булып бәрелә микән, шуңа сибелә микән әллә бу серле энҗе яңгыры? Шулайдыр. Ашкынам шул, хисләремә баш була алмыйча, сабырсызланып алга кабаланам шул. Ник дигәндә, ул да мине көтеп торадыр, ул да мине сагынадыр кебек.

И-и-и, дөнья, табигатьнең шифалы кочагына кереп алса, адәм баласы бераз гына хыялый да, чак-чак кына философ та булып китә, күрәсең. Нишләп инде урманда үсеп утырган гади бер чыршы мине көтеп, сагынып торсын ди.

Ә шулай да мин аның янына ашыгам, аны уйлап дулкынланам.

Чыршы күрмичә торган чак булса, тагын бер хәл иде, яңа ел килеп җиткән көннәр бит, кая карама чыршы: котлап җибәрелгән открыткаларда да ылыс сурәте, базарда да, ыгы-зыгы килеп, чыршы сайлыйлар. Инде бизәнергә өлгереп, мәйданнарда, залларда купшыланып утырганнарыннан күз камаша. Кыскасы, тансыкмыни чыршы, аны сагынып интегә торган көнмени.

Шулай булгач, нәрсә җитми миңа, нигә җир өстенә яңа ел тәпи баскан шушы иртәдә әллә кайдагы гади бер чыршы янына дулкынлана-дулкынлана ашыгам? Дөресен генә әйткәндә, үзем дә белмим. Гадәткә әйләнде инде. Һәр яңа ел кергәндә шулай кабатлана. Төрле-төрле уенчыклар, күгелҗем-күгелҗем утлар белән чуарланган чыршылар янында күңел ачканда, кинәт кенә моңсу булып китә. Йөрәк төбендә нечкә генә бер кыл тибрәнеп ала да, аннан юксыну, сагыну моңы ишетелеп куя. Нәрсәдер җитми кебек. Шунда келт итеп таныш урман һәм аның гади бер чибәре искә төшә.

Менә ул үзе – карт каеннар бетеп, кинәт яктырып калган алан уртасында яшь кенә чыршы. Аннан аз гына тайпылып бүтәннәре, шундый ук чибәрләр тезелешеп киткән.

Сокланудан тукталып калам, бүрегемне салып баш иям: «Исәнме, чыршым! Саумысыз, аның иптәшләре! Яңа ел белән сезне, чибәркәйләр!»

Чыршы мине көтмәгән дип кем әйтер; кем әйтер, бу минутта ул елмаймый дип. Өстендә яшькелт күлмәк. Салкын иртәдә төшкән җиңелчә бәс сулыштан да очып китәрдәй ефәк шәльяулык булып ябылган. Яшел күлмәк аның астыннан аз гына агарып, серле томан эчендә кебек күренә. Әле бер ботагында, әле икенчесендә кунып калган кар мамыклары ефәк шәл астыннан көлеп торган кечкенә генә ап-ак камчат бүрекне хәтерләтә. Бәләкәй, нәфис күркә шарлары – сап-сары алтын бөртекләр. Ә үткен энәләр – гүя шушы хозурлыкның, шушы нәфислекнең сакчылары – күккә калкып, уяу торалар.

Чыршы кызларының барысы да шундый чибәр, шундый сөйкемлеләр. Егетләрнең биергә чакырганын көтеп, бер читтә тыйнак кына көлемсерәп торалар кебек. Аларга карап, алар белән очрашуга сөенеп, мин рәхәт бер мизгел кичерәм. Шуңадыр инде янә аз гына хыялый, аз гына фәлсәфи кешегә әверелеп, сәер уйларга бирелеп китәм.

Чыршыны беренче тапкыр өенә алып кайткан кеше күз алдына килеп баса. Кадерле кешесенә Яңа ел бүләге итеп берәр истәлек алып кайтырга теләгәндер. Ә нәрсә алсын?! Чәчәк, җимешләр дә, хәтта яфрак, бөреләр дә юк. Агачлар да барысы да бертөрле диярлек, шәп-шәрә. Кинәт ул, үзе дә көтмәгәндә, менә шушындый сылу чыршыга тап булгандыр.

Нишләп үзе белән балта алып килде икән ул кеше? Нишләп сокланып торырга тагын аз гына сабырлыгы җитмәде икән?

Өенә кайткач, кеше чыршыга карап аптырап калгандыр: кая киткән соң аның урмандагы матурлыгы, нигә болай моңсу, нигә болай сүрән ул? Кешенең аны янә чибәр итеп күрәсе килгәндер: бизәргә керешкән, төрле-төрле ялтыравыклар, уенчыклар, тәмле-тәмле конфетлар элгән. Алтын күркәләрне хәтерләтмәсме дип, шәмнәр кабызган, ап-ак калфакларга охшамасмы дип, көнҗәлә-көнҗәлә мамыклар ябыштырган. Ләкин чыршыга инде сулган матурлыгы барыбер кире кайтмаган. Тамырлар чабылып калгач, таяныр җиреңнән, иптәш-дусларыңнан аерылгач, табигый матурлыгың сакланамыни, ялтыравыклар, уенчыклар белән күңел сагышын каплап буламыни?!

Ә кеше нишләсен, «элекке чибәрлегеңә кайттың» дип, купшы чыршыны да, үзен дә юатырга тырышкан, аның янында бөтерелеп күңелен ачкан һәм бераз вакыт үткәч… чыршыны чыгарып аткан.

Һәр яңа ел башында синең яныңа килермен, чибәр чыршы. Әлбәттә, балтасыз гына, елмаюым белән, сагыну хисләрем белән килермен. «Исәнме, кадерлем, Яңа ел беләм котлыйм сине!» – диярмен.


Соклану

Урман эчендә әкияттәгедәй серле тынлык. Баштанаяк куе бәс сарган төз чыршылар, тантаналы дулкынлану минутын кичергән җырчылар кебек, сулышларын кысып тын калганнар.

Ул арада нәзек усак очларыннан кояш карады. Күз генә салып үтим дигән иде бугай да, сокланудан беразга тукталып калды. Нурлары агачка иннек булып төштемени, аларга җиңелчә алсулык йөгерде, бәс бөртекләре тагын да тылсымлырак җемелдәп китте.

Нәкъ шул мәлдә бер тукран тыела алмады: тук-тук-тук!

Шунда ак канаттай күперенке чыршы ботагыннан бер көнҗәлә бәс ычкынып китте. Болыт кисәге, бик тә җиңел, үтә күренмәле ефәк яулык сыман җай гына тирбәлеп, аска төшә башлады. Төшә барган саен, шәльяулык киңәйде, юкарды; энә күзедәй генә бөртекләр, бер-берсеннән аерыла-аерыла, алсу нурлардай җемелдәделәр.

Тукран бүтәнчә тукылдатмады. Үзе пәйда иткән шушы могҗизага үзе үк хәйран калды, күрәсең. Шунда ул кинәт кәүсә буйлап җәһәт кенә аска йөгерде. Ярты юлга җитте дә, капылт туктап, башын кыңгыр салды һәм… җай гына чайкалган бәс бөртекләренә карап шаккатып калды.


Төзлек

Табигать үзенең бер генә баласын да кимсетми. Әнә егылган агачларны да ул, төз, мәһабәт агачлар кебек үк, бәс белән бизәгән. Иелгән, сынган ботак-кәүсәләрдә дә шул ук серле аксыллык, шул ук энҗе бөртекләре.

Ләкин карашның аларга тукталасы килми. Бәс чукларының сихри матурлыгына сокланыр өчен кешеләр төз агачларга карыйлар.


Кардан – мамык

Айдан артык кар яумыйча зарыктырды. Шәһәр урамнары гына түгел, басу-болыннар да, хәтта урман эчләре дә каралып, пычранып бетте. Һава начар. Күңелләр дә шулай таптала, карала, керләнәдер кебек.

Ниһаять! Ап-ак йомшак кар яуды. Җитмәсә, ял көненә туры килде. Гөлназ белән, чаңгыларыбызны киеп, урманга киттек. Башка чакта кар бөртегенә әллә ни ис тә китми иде. Ә бүген һәр бөртек кадерле, тансык, алар хәтта зураеп, матур сурәт булып, аерым-аерым күренәләр. Биткә төшеп сырышалар. Ирендә эриләр. Сулышка да кереп китәләр.

Бала да сокланып ләззәтләнә. Менә ул туктап чүгәләде дә, бияләен салып, каз мамыгына батырган кебек кенә итеп, кулын кар мамыгына тыгып алды. Рәхәтлектән көлеп җибәрде.


Нәфислек

Тып-тын салкын иртә. Һава шундый саф, шундый чиста, аны хәтта агач-куаклар да рәхәтләнеп сулыйдыр, шуңа күрә алар да үз авырлыкларын онытып, җиңеләеп утыралардыр сыман.

Гөлҗимеш куакларына карап шаккатып торам. Алар нәфис бер аксыллык белән өртелгән. Өсләрендә бәс дисәң, бәс түгел, томан дисәң, томан түгел, үтә күренмәле көмешсу җиңел япма. Чыбыкларның иң нечкә очларына хәтле, энә күзедәй бөре башларына, хәтта көздән калган пәрәвез җепләренә хәтле ак кәгазьгә төшерелгән ап-ачык сурәт кебек сызылып ята. Аларга якын киләсе, тотып карыйсы, иркәлисе килә.

Сихерләнеп, бер куакка, чыннан да, якын ук киләм. Тик шундук бу эшемә үкенәм: көмеш аксыллык минем сулыштан эреп, көтмәгәндә төссезләнә, нурлары сүнә башлый. Мин ялт кына артка чигәм. Тынам. Хәтта каяндыр килеп чыккан җилне дә туктатасы килә.

Әй җил, дим, син дә исми тор, дим, була бит дөньяда шундый нәфислекләр, шундый нечкә хисләр, орынмыйча, кул сузмыйча, сүз катмыйча карап торып та алардан бетмәс ләззәт алып була. Тик без аларга соклануыбызны белдерергә кабаланабыз, артык якын киләбез, артык каты тотабыз, сулышыбыз артык кайнар була. Гүзәллеккә кырау булып төшкәнебезне, ут булып ябырылганыбызны үзебез дә сизми калабыз, дим. Китик моннан, җил, дим.


Сынау

Беренче кар ул елны көтмәгәндә генә һәм бик күп яуды. «Ябалаклар» шулкадәр куе булып, ишелеп-ишелеп төште, төне буе дөнья соры томанга уралып торды.

Иртән бары да тынган, табигать авыр йокыга талган иде. Урман аеруча серле тынлыкка чумган, шылт иткән дә тавыш ишетелми. Бер генә ботак та селкенми. Хәер, аларның селкенерлек хәлләре дә юк, һәркайсында, хәтта җептәй нәзекләрендә дә эшләпә-эшләпә кар кисәкләре өелеп тора. Һава шулкадәр җылы, дымсу, ботаклардагы әлеге «эшләпәләр» кар кисәкләре түгелдер, ә суга манчып-манчып ыргытылган авыр мамыклардыр кебек тоела иде.

Яшь наратларга бигрәк тә кыен. Алар хәтта үз кыяфәтләрен югалткан, кар көртендә басып торган ак аюларны хәтерләтә. Ылыслы ботаклары сыгылып-бөгелеп килгән.

Кинәт авыр тынлыкны бозып, чырт иткән тавыш ишетелде. Бераздан шундый ук тавыш тагын кабатланды. Ботаклар сына түгелме? Сыналар бит!

Куллар үзеннән-үзе нарат кәүсәсенә үрелә. Менә эре-эре кар йомгаклары аска коела, ә ылыслар, күңелле тырпаешып, өскә атыла. Ә мин тизрәк – икенче агачка. Аннан – өченчесенә. Тагын, тагын… Юеш кар җиңнәргә, яка эченә тула.

Кинәт килгән уйдан айнып китәм. Тукта, нишлим әле мин?! Бөтен урманны шулай селкеп чыгып буламыни? Акылсызлык ич бу. Ә сынган ботаклар? Аларны кем кызганыр, кем коткарыр? Кызыксынып, берсен кулга алам. Корыган ботак ич бу! Агачның гарип, артык әгъзасы.

Димәк, табигать аны белеп сындыра. Димәк, ул үз балаларын менә шушылай авырлык, кыенлыклар белән сыный. Урман көр, таза булсын, һавасы саф, сулары чиста булсын өчен сыный.


Эзләгән җанга җим табыла

Яңа кунакханә тирәсе әле бушлык. Җәен аны әрекмән баскан булган. Әлегә тигәнәк куаклыгын кар да күмеп китә алмаган. Шунда чыпчык халкы чыркылдаша.

Нишлиләр икән дип, тәрәзәдән карасам, берсе тигәнәк очына менеп, сикереп-сикереп ала икән дә, шуннан чүп-орлыклар коелып, аны җил читкә сипкәч, бер көтү чыпчык каты карда сикерешә-сикерешә чүпли икән. Аннары икенче чыпчык чираттагы тигәнәкне тузгытып ала…

Таба табигать үз балаларын яшәтү җаен.

Эзләгән җан беркайчан да ачка үлмәс.




Илһам. Иҗат


Илһам килде.
Ак кәгазьгә
Яшьләр тамды.
Җыр язылды.
Зар язылды.
Җан сызылды.

    Илгөлем


Илле минут изгелек

Яңа елга кергәч, Татарстан радиосында бер реклам дикъкатьне җәлеп итте: радиога илле минут вакыт өстәгәннәр икән, шуны шимбә көнне элеккеге әдәби-музыкаль тапшыруларны кабатлауга бирәчәкләр икән.

Моңа игътибар итүнең, хәтердә калдыруның сәбәбе реклам текстының башкалардан аермалырак укылуында булды бугай – ул ничектер хислерәк, шәхси үзеңә кагылганда чагыла торган бер төсмер белән әйтелде. «Илле минут» дигән гыйбарәгә бик кадерле, кыйммәтле нәрсә әйткәндәге кебек басым сизелде. Шуңа күрәдер инде шимбә көн хәтердә торды, көтеп алынды.

Радио вәгъдәле булды – ул мәшһүр әдибебез Әмирхан Еникинең радио фондына илленче елларда ук язып калдырылган «Курай» дигән хикәясен тапшыра башлады. Менә курай моңы белән аралашып, мәшһүр сүз остасы Айрат Арслановның таныш, ягымлы, аһәңле тавышы күңелне иркәли. Саф татарча – якын, кадерле, күңелгә ятыш сүз-сөйләм агышы. Рә-ә-ә-хә-ә-әт!

Илле минут бөтенләй дә сизелмичә, сузылмыйча-саналмыйча, бер тында, бик әлсерәгәндә эчеп җибәргән саф чишмә суы кебек, җанга, тәнгә сихәт биреп агылды гына. Милли җанлы татар кешесе курайга беркайчан да битараф булмады, курай хәле – аның үз хәле. Татар җанлы Әмирхан агабызның телне нечкә тоемлап, тәмен, көч-куәтен осталарча белеп, саллы гына хикәяләве әледән-әле курай моңы, аһәңе белән сугарыла барып, Айрат Арслановның тылсымлы тавышы белән үрелеп, үтемле бер хикәят хасил иткән иде.

Менә шушы була инде ул мәгънәле сүзнең мәгънәле моң, мәгънәле тавыш белән бергә үрелеп барлыкка килгән аһәң-гармониясе! Радио сөйләме генә бирә алган могҗиза менә шушы инде ул! Радионың һәр тапшыруы шушындый тәэсирле, кадерле булырга тиештер дә.

Моңа ирешү өчен радионың, аның һәр хезмәткәренең вакыт дигән бөек кыйммәтнең бәһасен, кадерен белүе мәслихәттер. Илле минутта адәм баласының рухи хәятындагы күпме күңел тибрәнешләрен уятып, чиртеп, кузгатып була икән! Ә бит моңа һәр мизгелнең, һәр минут, һәр сәгатьнең кадерен белеп кенә ирешеләдер. Рәхмәт, Татарстан радиосы! Илле минут изгелек безгә атна саен насыйп булыр дип өметләнәбез.

Тәүлек әйләнәсенә эшләргә насыйп булып та, минутларның кадерен белеп бетермәгән радиоларыбыз бу яңалыкка колак салса иде дигән теләктә калабыз.


Иҗат үрнәге

Казанның иң шыксыз урыннарыннан берсе – мех комбинаты тирәләре дисәләр, бәхәсләшеп торасы юктыр. Андагы искелек, караңгылык, пычраклык! Боларны күрмәс, җаныңны әрнетмәс өчен, күзеңне йомып, оеп барырга маташасың. Шулай да ара-тирә карашың ачылып китә: яңа бер төзелешме, йортмы барлыкка килгән икән. Берсендә бөтенләй айнып кителде: бер йорт урамга башкалар кебек рәттән тормый, ә почмагы белән чыгып тора, өр-яңа йорт. Өч катлы төп бинасы аксыл кирпечтән өелсә дә, урамга чыккан почмагы карашка ятышлы алсу-кызгылт кирпечтән өелгән. «Өелгән» дию дөрес булмас, өю ул, гадәттә, кирпечкә кирпечне тигез тезеп менү була, ә бу бер кирпеч эчкәрәк кергән, икенчесе яртылаш чыккан рәт. Шундый үзгәлеге белән дикъкатьне тартып ала, яңалык хисе канәгатьлек тудыра. Уйлап тапканнар бит, кемдер иҗат иткән бит! Рәхмәт төшкере. Бар әле, шөкер, бездә дә эзләнүчеләр, уйларга курыкмаучылар, иҗаттан тәм табучылар.

Тик шул ук урамда… гамьсезлеккә, туң җанлылыкка, калып-штампның чыкылдап торган мисалына янә дә юлыгасың: урам буйлап урысча «Ул. Меховщиков» диелгән. Теләсә кайсы татар «Мехчылар урамы» дими тагын ничек дисен инде. Юк бит урысча гына уйларга күнеккән татар, әнә «Меховщиклар ур.» дигән, шулай дип бөтен урам буйлап язып та килгән.

Чү, тукта, теге бик тә күңелгә ятышлы алсу-кызыл почмаклы йорт тирәсендә бугай кайбер йортларга «Мехчылар урамы» дип тә язылган бит.

Ходай Тәгалә адәмнәргә иҗат сәләтен төрлечә биргән шул: берәүгә азрак, икенчесенә күбрәк. Хәер, мондый нәтиҗә ясау да дөрес булмас, без инде үз гаебебезне – ялкаулык, хөрәсәнлегебезне – кемгәдер сылтамыйк, гаепне үзебездән эзләп табыйк.


Хата тоту остасы

Бер пенсионер бабай без чыгарган календарьда хата тоткан да шуңа гаеплене «җәзалату» өчен нишләргә белми йөри, гаделлек даулый.

– Тикшердек инде, җаваплы редакторны сүктек, оялттык, сабак алсын дип шелтә дә ясадык.

– Аз. Катырак җәза бирергә кирәк, башкаларга да сабак булсын.

– Ул кадәр инде! Кояш 6 да чыгасын ялгыш 5 тә чыга дигәннән нинди зыян килде? Эшкә бер сәгать алданрак бардыгызмы?

– Юк та соң. Нишләп китә ул хата?

– Нишләпме? Әйтик, өченче ел календаренда өтер урынына нокта китте ди. Шуны бер тынгысыз пенсионер карт, үзенең «галимлеген» күрсәтеп, редактор өстеннән хат язды ди. «Гаепле» редакторны җитәкчеләр җыелышларга куеп, аның вакытын алдылар, теңкәсен ашадылар, игътибарын төп эшеннән аердылар ди. Ә ул быелгы календарьны эшләп ята. Җитмәсә әле, аңардан игътибарын читкә алып, «Нигә китә ул хата?» дигән сорау да бирәләр.

Менә шушыннан китә инде яңа календарьда да хата.


Нәрсә ул шагыйрьлек?

Бер караганда мәгънәсез сорау кебек. Берәү әйтер, тумыштан бирелә торган сәләт, дияр. Хаклы да булыр, чыннан да, кулына каләм алган һәркем язу эшен шигырь сырлаудан башлый. Хәзер мин сиксәнгә җитеп киләм, бөтен гомер язу-сызу белән үткән, төп шөгылем дә язучылык, журналистлык, мөгаллимлек. Тик, дөресен әйтим, үземдә мин чын шагыйрьлекнең «ш» бөртеген дә тоймыйм. Юк, миндә аңа хирыслык.

Хәер, матбугат битенә басылган беренче язмаларым шигырь рәвешендә язылган икән. Асылы – рифмалы, строфалы публицистик юллар. Беренче блокнотымда хәтта «поэма» дип тамгаланган шактый озын язма да табып укыдым. Шунысы аптыратты: аларны укыганда Такташ шигырьләрен укыгандагы кебек булып китте, эчке бер шигъри көй димме, гади генә фикер, хисне дә сәер, аңлаешсыз сурәт итеп күрсәтергә омтылумы – аңламассың!

Чү, димәк ки, шигърият дигән үтә серле, катлаулы бер хасият адәми затка, башка катлаулы сәләти сыйфатлары белән бергә, тумыштан ук ана сөте белән бирелә бугай. Тора-бара ул сыйфат йә үсеп китә – чын шагыйрь пәйда була, йә аны бүтән сыйфатлар томалый, аның күзәнәкләрен сүнәргә мәҗбүр итә. Миндәге кебек, мәсәлән. Нишләмәк кирәк. Бөтен кешелек шагыйрь булып китсә дә, әллә ни кызык булмас иде.


Телдән көчлерәкләр

Петродворец. Соклангыч рәсемнәр, скульптура, архитектура әсәрләре. Сәнгатьнең бөеклегенә дан җырлаучы могҗизалар. Боларга бәя бик кыска гына – шедевр. Нәрсәне генә алсаң да шаккатасың. Аларның иң камил, иң бөек икәнлеген мин үземчә бәяләп барам: аларның хасиятен, үзенчә асылын тел белән әйтеп биреп булмас кебек, гәрчә телебезне иң көчле тасвирлау чарасы дип санасам да.

Шушы Ленинградта мин рәссам Фәйзрахман абый Әминевнең әнисе сурәтен укучыма сөйләп бирергә теләп, шуны тел чаралары белән тасвирлап бирә алмавыма әрнүдән гарьләнеп, булдыксызлыгыма, көчсезлегемә җаным кыелган иде.

Менә тагын уйлыйм: шедевр ул шуңа шедеврдыр да, аны сәнгатьнең бүтән төре белән кабат тасвирлап яисә ясап булмыйдыр. Менә шуңа күрә дә мин, әйтик, сүз тасвиры остасы Лев Толстой әсәре буенча куелган кинофильмга һич барасым килми. К. Паустовский тасвирларын тагын бүтәнчә сурәтләп буламы, ә Айвазовскийның диңгез дулкыннарын кабат тасвирлап бирергә тел чараларын кайдан табасың…


Кулчатырлы ханым

Трамвайда йоклап барган булсаң да, тротуардан атлаган ханымга һич игътибар итми кала алмас идең. Үзеннән дә элек аның зонтигына дикъкать ителде. Кызыл кулчатыр. Кызыл гына түгел, кып-кызыл. Хәтта кып-кызыл гына түгел, ә бәлки юл тамгаларында фара уты төшүгә үтә көчле кабынып китә торган җете кызыл.

Якынайган саен, зонтик, чыннан да, караш төшкәннән җете кызыллана бара, шулай итеп, күзнең явын ала кебек иде.

Әллә-лә, кулчатырның әле төсеннән башка да бер хикмәте бар икән. Монысы да күз карашын үзенә суырып алырлык сихерле икән.

Трамвай ханым белән тигезләнә бара, карашың ханымнан һич аерыла алмый, бөтен гәүдәң белән аңа таба каерыла барасың. Шунда инде караш ханымның сын-гәүдәсенә дә күчә. Әллә-лә, ханымның күлмәк итәге дә нәкъ кулчатырының чите кебек үк нәфис челтәрле икән, төсе генә күлмәкнеке шикелле чем-кара…

Менә бу яңалык, менә бу мода ичмасам! Моны күрсә, хатын-кызның күзе ничек янмас та, йөрәге ничек талпынып-талпынып куймас. Һай, аның кулчатыр белән күлмәгенең аерылмасыз булуы, һай, ханымның гәүдә-сынына, ыспай атлауларына бу яңалыкның ятышлы булуы, һай, аның нәкъ менә бүгенге әле кар, әле яңгыр явып торган, зонтик белән генә йөрерлек сәгатькә туры килүе!..

Трамвай алга чаба, ханым күренмәс булды. Безгә дә, борылып утырып, тел шартлата-шартлата уйланырга гына калган иде. Иҗат итә белә хатын-кыз! Чын мода корбаннары гына түгел, иҗатчыларны да таба. Күпләрне уйланырга мәҗбүр итә. Ә уйлана, тикшерә калсаң инде, теләсә нинди яңалыктан да, иң камил модадан да кимчелек табып була.

Табабыз да! Барыбер табабыз!

Миңа, әйтик, бу мода читтән кергән кебек тоелды. Бездә бит яңгыр бер сәгать яуса, икенчесендә туктый. Дөрес, кояш астында да мондый кулчатыр тотып йөреп була, әмма бездә бит көннәрнең күбесе аязлы-болытлы – яңгыр да юк, кояш та кыздырмый. Мондый көнне зонт күтәреп йөрү… Бер сабыйга әнисе галош сатып алган ди. Аның бик тә киясе килә икән. Тик әнисе, урамда бит коры, яңгыр яугач киеп чыгарсың, дип әйтә ди, малай исә, ә мин табам, дип үҗәтләнә ди. Шуның кебек, яңгыр барыбер явар дип, кулчатырыңны ачып барсаң гына инде. Кыскасы, Лондон, инде, һич югы, Петербург өчен уйлап табылган мода түгелме икән бу?

Шулай да, шулай да… Акыллы бит бу серле кулчатыр хуҗасы! Яңгыр явып торган көннәрнең берсендә шушы трамвай белән шушы урамнан тагын бер үтәм әле мин, билләһи…


Караклык иҗатмы?

Фәнни китапханә директоры, минем белән сөйләшеп утырган көенә, яшь кенә аспирантка керергә рөхсәт биреп, аны тыңлады да гаризасына күз ташлады. Аспирант үз темасына кагылган, элек язылган бер диссертацияне укырга рөхсәт сорый иде. Әйтүенчә, ул аның эчтәлеген белә, үз хезмәтендә аңа карата тәнкыйди фикер белдермәкче була. Бу хакта аның миңа илһамланып сөйләгәне дә бар иде.

Директорыбыз да – тәҗрибәле фән әһеле – аны хуплар кебек тоелган иде. Тик ул, аның йөзенә дә карап тормыйча:

– Әйдә, күчерегез инде, күчер, – диде.

Икебез дә телсез калдык. Шушындый изге урында утырган кеше шулай дигәч, ничек шаккатмыйсың.

Яшь аспирант, ни әйтергә дә белмичә, аптыраудан тынсыз калган иде.

– Рәхмәт, – дип кенә тынын чыгарды.

Шулай да мин, бераз айнып, хәтта төрттерергә дә көч таптым:

– Әйбәт киңәшегез өчен дә рәхмәт тиештер, диссертацияләрне шулай да файдаланырга була икәнен яшь галим монда ишетмәсә, кайда ишетер иде әле, – дидем.

Чыннан да, минем очраклы гына төрттерүемдә дә гаделлек бар түгелме? Бүген тормышыбызда моңа дәлилләр җитәрлек түгелме соң?


Иң бөек эш

Иң ләззәтле, камил, шул ук вакытта аңлашылып бетмәгән катлаулы эш-гамәл ул – физик хезмәт белән акыл-рухи-зиһени хезмәтнең кушылып киткән бербөтен рәвеше. Ул меңнәрчә ифрат үзенчәлекле хәрәкәт мизгелләренең үтә катлаулы тәртип белән укмашкан серле бер төененнән гыйбарәттер. Андый мизгелләр, һәркайсыбызның хәтерендә уелып-уелып калып, гомерлек «тәмле» хатирә булып, искә төшкән саен, шактый тонык яшәешеңдә якты бер нур булып сызылып китә, уйландыра.

Шундый мизгелләрнең берсе һәм иң могҗизалысы мәхәббәт минутларыдыр. Яратышу ул – адәм баласына табигать биргән, кешенең үзенең дә кеше буларак барлык сәләти мөмкинлекләрен – акылын, хисен, көч-гайрәтен, булдыклылыгын, хәйләкәрлеген… куллана-файдалана белгән, үзенә генә түгел, ләззәтне якыныңа да бирү мөмкинлеген күрсәткән, икеңнең дә җаны да, акылы да, тәне, хәрәкәтләре дә күренеп, ачылып китә алган могҗизалы бер күренештер.

Алдан әзерләнү, өркү-шикләрне үзеңдә ничек тә басу-җиңү, аңарга ярарга, ошарга, яраттырырга тырышып, әллә нәрсәләр уйлап чыгару – акыл хезмәтенең иң югары, иң көчле кылларыннан, хисси киеренкелек белән өметләнү, эзләнү, хыяллану – менә бит нинди киеренке иҗади эшчәнлек бит ул мәхәббәт гамәле.

Үзең генә булганда-яшәгәндә һич ачылмый торган, ә икәү булганда ачылып китә торган хасияти сыйфатлар – наз, иркәләү-иркәләнү, сүз белән, моң белән аңлашу-аралашу, бүтән кешене кайгырту, аңа рәхәт, тәмле, ләззәтле булсын дип тырышу.

Әгәр бу чын гамәлият икән, ул, һичшиксез, хәрәкәт белән бәйле. Шунсыз хезмәт була алмый. Чыннан да, мәхәббәт гамәлендә кешенең кайсы гына әгъзасы җансыз кала икән. Төнен әйтәсе дә юк, көнен дә әллә ни хәрәкәтләнмәгән әгъзалар хәрәкәткә килә, башка вакытта бер төрле булса, бу юлы ул бүтәнчә хәрәкәт ала. Гадәттә, үзеңә генә бәйле хәрәкәтләр аның белән бәйләнештә үзгәрә, икенчегә әйләнә, «аны кайгыртуга» көйләнә, җайлаша, икеләтә артыграк тырышыла.

Никадәр генә төрлелек кебек тоелса да, бу гамәл үзенә бер катлаулы тәртиптән торуны барыбер сизәсең. Төрле өлешләрдән торган система бит. Табигатьтә аның «өлешләре» н очратасың: торналар биюе, сандугачның өзелеп сайравы, атларның үбешүе, аннары якынаюы… Ә кеше мөнәсәбәте әнә шундый өлешләрнең камил берләшүендә. Акыл, хис, рухи, тән хәрәкәтләренең бөтен бер тәртипле төенләнеше. Йә, тагын нинди эш-гамәл менә шушылай бөтенлекле башкарыла?! Ни кызганыч, вакыт-вакыт без үзебез табигать биргән менә шушы камил тәртип-бөтенлекне өзгәлибез-бүлгәлибез, тәмен җибәрәбез. Урам чатында үбешеп торган парларны күреп, чыннан да, кызганудан башка ни уйларсың. Һәр гамәлнең икеңне дә канәгатьләндерерлек нәтиҗәсе булырга тиештер бит. Ә монда нинди нәтиҗә!

Бөтен хикмәт шунда ки, әлеге иң камил бөтенлекле гамәлнең нәтиҗәсе дә чын мәгънәсендә могҗиза, җирдә, дөньяда, галәмдә бары бер генә, үзе генә, бернәрсәгә дә, беркемгә дә охшамаган «җимеш» булырга тиеш. Без үзебез – син, мин – барыбыз да, чыннан да, менә шундый җимешбез. Ул нәтиҗә Кеше үзе инде!


Күпсенделәр

Бер җомгада өч газетта берьюлы зур-зур өч язмам чыкты. Өстәвенә әле шушы атнада университетта халыкара зур симпозиумда доклад сөйләдем. Туры килсә килер икән – «Татарстан» журналында фәнни мәкаләм дә басылган.

И-и-и, күңелле инде ул үз исемеңне күрү, ни көтелгән газиз «балалар» ыңны күрү, аларны кайта-кайта карый-карый, сыйпарга, үбеп алырга җитешеп дулкынлану-хисләнү, хата җибәреп адәм рисвае итмәделәр микән, балакаемның берәр төшен гарипләмәделәр-бозмадылар микән дип дер калтырап, шул ук вакытта син язган сүзләрне бүтәннәр дә укып мәгълүмат ала, хисләнә, ягъни мин үз ниятемә, теләгемә ирештем бит дип эчке бер горурлану белән укып чыгулар.

Күп булды бу, артыгы белән түгелме икән. Дөрес, берьюлы язылган түгел, төрле вакытта, төрле халәттә, төрле максаттан язылганнар; кайсы тиз чыкты, кайсы айлар буе ятты. Менә бит басылып чыгуларының бер көнгә туры килүен күр. Хөсетлерәк кешеләргә көнләшергә, гайбәт таратырга да җитә калыр…

Бу күбрәклекне үзем дә тоям. Бераз уңайсызрак та кебек: берәүләрнеке әнә бик озак чыкмый ятадыр да үз исемен айлар буе күрми интегәдер. Ә миңа менә… Моның арты хәерле булсын инде…

Күрәсең, мин үзем генә күпсенмәгәнмендер. Менә берничә көннән «Сөембикә» журналы баш мөхәрриренең урынбасары Марат Әмирханов дус шылтырата. Журналның дүртенче санында бер язмам чыгарга тиеш иде, көттем-көттем, чыкмады. Шуны аңлатырга шылтыратадыр инде дисәм, кая ул, сүзен «бик күңелсез эш бит әле» дип башлады бу. Нәрсә булган дисәм, язмамны бишенче санга керткән булганнар да иң соңгы мәлдә, техник сәбәп белән, авторы, ягъни минем исем төшеп калган. Менә сиңа мә! «Бу фамилияне күпме басарга мөмкин, җитте аңа», – дигәндер дә Ходай Тәгалә төшереп калдыру җаен тапкандыр. Һич үпкәләмим, чыннан да җиткән иде бу арада безнең исемне кабатлау.


Акча – рухи байлык түгел

Узган елгы (1997) дөньякүләм кино казанышлары турында сүз чыкканда, «Титаник» фильмы гел телгә алынды, бөтен рекорд-бүләкләргә ул лаек булды шикелле, «Оскар» ларны иң күп алган фильм да ул иде булса кирәк.

Ни кызганыч, бу сөенечле фактлардан җыелган уңай хисне бер кашык дегет пычратып куймасынмы: фильмга карата белдерелгән яхшы сыйфатларның барысының да дәрәҗәсе акча белән, доллар белән бәяләнә икән ич! Иң күп кеше караган – шулкадәр акча җыелган; иң яхшы роль уйнаган өчен премия бирелгән – шулкадәр долларлык бүләк; иң яхшы җыр конкурсында җиңгән – шуныңча сумлык бүләк бирелгән: акча, сумнар, доллар, евро…

Нәрсәне бәялиләр? Кино бит нефть тә, агач, металл, автомашина да түгел, ә бәлки сәнгать әсәре, ягъни рухи дөнья. Бу бит – җан, күңел төшенчәләрен акча белән үлчәү дигән сүз. Әстәгъфирулла. Европача әйтсәк, абсурд ич! Безгә бу бик тә сәер, моны аңлавы кыен.

Бу фильмга бәйле уйлану барышында аның, чын сәнгать җимеше буларак, безнең карашка, акчага үлчәнми торган, дөресрәге, акча белән генә һич тә үлчәнә алмый торган, тагын да төгәлрәк әйтсәк, акча хакында бөтенләй дә уйланырга тиеш булмаган яклары да ачылып китте. Әйтик, фильмның режиссёры (кызганыч ки, исемен хәтерләмим) билгеләнгән акчаны җиткерә алмагач, химаячеләре, өстәмә акча бирүдән баш тартып, әсәрне уйланганча төшереп бетермәү куркынычы тудырганнар. Ярый әле иҗат ялкынында янган режиссёр инде, акча богавыннан котылып, сәнгать илһамында йөзгән мәлдә булган – ул, шәхсән үзенә тиешле гонорардан баш тартып, кино төшерүне дәвам иттергән. Чын сәнгать, чыннан да, корбансыз булмый шул.

Ә күңел моны барыбер зур югалтуга санамый: акча юк, аның каруы сәнгати казаныштан миллионнар алдында, нинди хөрмәт, нинди дан-шөһрәт, үзеңә нинди рухи ләззәт.


Тәмле мизгел

Уянып киттем. Күз дә ачылды. Мондый хәл еш булмый – уянып киткәч тә, күзне ача алмыйча, озак ятасың, «ачыл, ачыл, торасы бар бит» дип, аларны әле күпме үгетлисең.

Бүген менә үзләре ачылган. Тәрәзәгә дә карап алдым. Иртә әле. Биш тә юктыр. Шулай да тәмам уянылган. Нәрсә уятты соң? Читтән тавыш-фәлән дә булмады, тәндә дә авырту-кысталу юк кебек, Аллага шөкер, бар да тәртиптә. Рәхәт, тәмле уяну бу. Иркәләнеп, җылынып ятасы килү теләге дә чыгып бетте. Торырга кирәк!

Ә-ә-ә, мине бит язылып бетмәгән эшем уяткан. Шул көтеп тора. Әйе-әйе, тәгаен шул уяткан. Башка эшләр дә бар. Алар да әлеге ашыгыч эшкә, уят, уят, дигәннәрдер.

Гомерем буена шулай уянган көннәрем аз булмады. Иң рәхәт, иң татлы уянулар бу. Калган көннәремдә дә берүк шулай уянырга язсын.


Сөбханалла

Җәй буе бөркү. Гарык булдык инде. Суда гына ятасы килә. Анда да беркемгә карамыйча.

Хатын-кыз тәмам шәрәләнеп бетте. Суда, комда гына түгел, урамда, транспортта, өйдә дә. Кай төшләрен генә ачып куймыйлар да итәкләрен, чалбар, оек балакларын ничек кенә телеп-кисеп бетермиләр.

Җитмәсә әле, ачык төшләренә, әлбәттә инде, кеше игътибарын, беренче чиратта ирләр игътибарын җәлеп итәр өчен нинди генә ялтыравыклар, хәситәләр тагып бетермиләр, нинди генә буяу, иннек-кершәннәргә буяп чекерәйтмиләр. Тик мондый көнне андый «иҗат җимешләре» нә кемнең генә күз төшерәсе килер икән. Бөркүлектән ми генә миңрәүләнеп калмаган, күңел күзе дә тәмам йомыла язган, бернәрсәгә дә исе китми.

Тукта, тукта, күңел күзе бераз уянып китеп, ачыла да башлады түгелме? Трамвайга килеп кергән менә бу туташ-ханым башкалардан бөтенләй үк аерыла инде әллә? Нишләп әле ул бүтәннәрдән аерылырга теләгән – шыксыз үрдәк баласы. Бөтенләй аерыла дип инде, нәрсәсе кешечә түгел соң? Бар да үз урынында бит, ачыктан-ачык шәрә төшләре генә күренми. Изүе ябык, аның каруы гади, нәфис, вак чәчәкле, зәвык белән тегелгән җиңел күлмәге аның үз тәненә дә, менә безгә дә салкынча рәхәтлек биреп тора кебек. Толымы артка урап куелган, әмма ул бөтенләй авылча, өлкәннәрчә үк тә түгел – колаклары турысына гынаберничә тотым чәч махсус бөтеркәләп төшерелгән, күңелгә ятышлы булып тирбәлеп-тирбәлеп тора. Заманча! Яшьләрчә!

Йөзенә дә карыйсы килеп тора: юк бит, бернинди кершән, иннек юк. Ирен алсу, кашлар табигый кыйгач, күз төпләре күгәртелмәгән яисә зәңгәрләтелмәгән. Бөтен җире табигый.

Әллә бераз гына кул да тигәнме – яңак чите әз генә алсуланып киткән түгелме? Әллә тумыштан шулай нәфис, күз явын алырлыкмы?

Аһ, белмәссең, аермассың, билләһи.

Карале менә, шушы билгесезлек, шуны ачыклыйсы килү хәлалгыч бөркүдә дә кыз-ханым белән кызыксындыра, аны яратып, сокланып, иренмичә, баш түбәсеннән алып бөтен гәүдәсе буйлап, аяк очларына кадәр карыйсын китерә бит…

Аяк очлары? Аның хәтта аякларына килешеп торган үрмә җиңел сандалие башыннан бармак очларының күренүе дә шәрәлек түгел, ә матурлык, табигыйлек булып кабул ителә, чөнки тырнакларына да педикюр ясалган иде. Тукта, чү, анысы да педикюр түгел бугай, әллә табигать биргән пөхтәлек, алсулыкмы?

Аһ, белмәссең!..


* * *

Редактор – төзәтүче генә түгел.


* * *

Телеграф баганасы ул – редакцияләгән чыршы агачы.


* * *

Акча – санаганны, оригинал укыганны ярата.


* * *

Язучыга «кыскарту» тере бармагыңны кисүгә тиң. Кайвакыт язганың ярамаганга түгел, газет битенә сыеп бетмәгәнгә кыскарталар бит. Монысы инде бармагыңны үзең теләп кисүгә тиң.

Тфү-тфү, минем кабер ташыма да фәлән көнне «үлде» дип түгел, «кыскарды» дип язып куярлар сыман.




Җыруларым


Кеше китә, җыры кала, диләр,
Бер җыр калсын әле бездән дә.

    Хәйдәр Бигичев, Илсур Хөснетдинев, Фәнис Яруллин


Беренче җыр

Кем үзенең гомерендә беренче җырлаган җырын хәтерли икән? Гадәттә, шундый сорауны атаклы җырчылардан сорыйлар. Алар хәтерләргә азаплана яисә төгәл генә җавап бирә. Карале, мин дә җавап бирә алам икән бит. «Колаксыз Зариф» җыры ул!

Алтынчы класста укыганда шикелле, түгәрәк кенә йөзле җете күзле классташыма игътибар итә башладым, күрәсе генә килеп, сөйләшәсе генә килеп тора. Тик үзенә якын килергә тарсынам, малай, кызлар әллә нәрсәләр күпертер кебек.

Ул арада каникул да башланды. Колхоз эшенә җигелдек. Ә кыз күз алдыннан китми. Ат белән Шура буена төшеп, орлык киптергечкә ягарга юан-юан зирекләр кисәм. Балта белән. Маңгайдан тир ага. «Бирешмә, дим үз-үземә, кызым күрсә, хәле беткән дисә, нишләрсең». Булды бит менә, олауга җитәрлек зирек киселде; кигәвеннән тибенә-тибенә азапланган атны көчкә тыеп, куладакка агачны төйим, бәйләп, кузгалып та китәм.

Өйгә таба ат теләп элдертә, куладак үргә дә келтердәп кенә тәгәри. Мин хәтта олау өстенә, салкынча зирекләргә менеп атланам. Кояш җылыта, рәхә-ә-әт. Тәндә кан уйнаудан туктамый. Хәрәкәтләнәсе килә. Яшүсмердә беренче тапкыр хис сутлары тарала башлаган мәл булмады микән ул? Мәхәббәт дигән серле бер дөнья шуннан башланмый микән? Монда инде янәшәңдә тагын берәүнең булуы кирәк. Хыялда гына булса да. Ә минеке бит хыялда гына түгел, теге «кызым» күз алдына килеп баса. Ул миңа шундый да якын, кадерле. Янымда булса, мин аңа әллә нинди «тәмле» сүзләр әйтер идем, битләреннән, кулларыннан сыйпар идем.

Янымда үзе булмагач, әлеге әйтәсе сүзләр сәер хәрәкәтләр булып, сәер тавышлар булып дөньяга чыгарга тели. Ул хис җыр булып чыга башлый. Мин олауга торып басам, ташыган җырым миннән тирә-якка очып китә, тарала башлый – бөтен басуга, бөтен юлга берүзем, миңа берәүдән дә ояласы, тарсынасы түгел. Җырлыйм! Тургайлар ишетә, кояш, игеннәр, чәчәкләр ишетә. Җырлыйм! Ишетсеннәр, миңа оят түгел.

Бәлки әле, җырым «аңарга» да барып җитәр! Җырлыйм!


Урманда… Илһам Шакиров

Машинада урманга кузгалдым. Кичә Казаннан Илһам Шакиров дискын алып кайткан идем – шуны кабыздым. Инде урманга да ерак калмаган иде. Илһам җырлап та җибәрде… «Кара ла гына урман…» – музыкасыз-нисез. Нәкъ урман эченә кереп барган сыман…

Кул үзеннән-үзе җырны өзде, аяк газга көчлерәк басты – тизрәк урманга, куе, караңгы урман эченә алып кереп, Илһамны шунда бөтен көченә җырлатып җибәрергә! Яңгырасын әле мәһабәт татар җыры кара урманның нәкъ үзендә.

«Кара ла гына урман…»


Куен дәфтәреннән


* * *

Илгиз Кадыйров: «Милләтне саклаучы ул тел генә түгел, килешмим, ул – музыка».


* * *

Композитор: «Моң, көй шигырьнең үзендә була, композитор шуны табып алырга тиеш».


* * *

Кадыйр Сибгатуллин: «Бу тормышта каласы килә бер җыр булып».


* * *

Рәдиф Гаташ: «Җыр – шагыйрьнең бөтен иҗаты, ул – аның халәтен, халкының уен, хисен әйткән сүзләре».


* * *

Гөлзадә: «Җырда яхшылыкны гына күрик: алар күп; зарланмыйк».


* * *

Җырчы, педагог Фатыйма Имашева: «Балалар җыр аша күп сүз өйрәнәләр».


Үзәге бармы?

Җыр – үзенә бер әсәр: эчтәлеге белән дә, төзелеше белән дә бербөтен. Бөтенлеге белән камил.

Иң башта аның үзәге булу зарур. Җелеге дип тә атыйм. Шунсыз җыр була алмый. Әлбәттә, мәгънә үзәге: «әни турында», «мәхәббәт турында», «авылым турында»… Тик бу әле бик гомуми, томанлы. Үзәк ул күз алдына сурәт булып килеп басарга тиеш. Манзара булып… «Бер кыр казы калды аерылып / Үзе очып барган төркемнән»; «Мин борылып карадым: ул борылып карамады микән дип»; «Иңнәренә көянтәләр элеп / Ак каеннар юлга тезелгән» (А. Фәйзрахманов җырлый); «Елмаеп чыгасың тирмәңнән / Чәчеңне җилләргә таратып үтәсең»; «Елама, елама, елама, / Тикмәгә түгелдер кар ява; Тәрәзә янында кыз бала». Яисә бик тәэсирле сурәт парча булып: «Кошлар кайта безгә, син һаман юк»; «Нигә, нигә синең шаян күзләр күзләремә болай багалар»; яки фәлсәфи бер уйлану мизгеле булып: «Һәр көнне төшемә керәсең»; «Елга ярын сагынып елый / Диңгезнең дулкыннары»; «Үтте дә китте яшьлегем»; «Кайгыларым алып китим / Бүтәннәргә калмасын» (М. Шәмсетдинева, Х. Әюпов, А.  Фәйзрахманов); бала җырлый: «Илләр турында уйлыйм мин / Нәни димәгез миңа!»; яисә үзенә бер тасвирый яисә хикәяти (вакыйгасы, сюжеты булган) әсәр сыйфатында: «Казаннарга барасым бар әле» (Р. Ханнанов сүзләре); «Утыр әле яннарыма»; «Мин сине яратам, барыбер үземә каратам…»; З. Хәким җырларын радио тыңлаучы «мини-спектакль» ди.

Зилә Сөнгатуллина җырлаганда, җырны әсәр итеп тоясың – аның техникасы сизелә, хәтта күренә дә кебек: ритм, төгәллек, рифма, авазларның, тын-сулышның төгәл бирелеше, аларның дөрес бәйләнешен тоя, шуны тоюдан, шуны тыңлаучыга да җиткерә алудан ләззәт, тәм табуы аңа да барып җитә, аңлашыла, ләззәтләндерә. Моңа, чыннан да, үзенә бер көч кирәктер!


Тел һәм җыр

Тел булмаса, җыр булмас иде; моң, көй әле ул җыр түгел, көйне, тавышны авыз эченнән көйләп була, сызгырып була, ниндидер коралда уйнап та була, тик җырлап булмый. Әнвәр Шаһиморатов, җырда беренчел ул – сүз, ди.

Җырга сүзне сайлап алу – үзе зур талант, осталык, халыкчанлык чагылышы ул. Телеңне тоемлаганда гына, җанга үтемле җыр чыгара, җырлый аласың. Шундый җыр чыгара алганда гына, телне дә баетып була. Киресенчә, телгә надан «шагыйрьләр», җырчылар тел бозуга шактый өлеш кертә.

Иң хәвефлесе – мәгънә төгәлсезлеге. «Ак чәчәкләрдән илһам эзләшик». Нигә ак чәчәкләрдән? Илһам нәрсә ул? Аны нигә эзләргә? Эзләшү бит татарча кемгәдер эзләргә булышу мәгънәсендә, кемгә эзләшәләр? Җырның шуннан соңгы ук юлы: «Былбыллар кебек гөр-гөр гөрләшик». Янә йөз сорау: былбыл гөрләми бит. Бу хакта заманында Мөхәммәт Мәһдиев бик тә гарьләнеп, үпкәләп язып чыккан иде. Чыннан да, рифма артыннан куу әллә нинди мәгънәсезлекләр тудыра. «Күгәрченнәр» иҗек санына туры килми. Бәлки, чәүкә, чыпчыктыр? Ә-ә-ә, мәгънәсезлек килеп чыгамы, ә былбыл гөрләү мәгънәлеме?

Мәгънәсез гыйбарәләр: «Матурым син, гөлем син…»; «Сөям сине, сөям, бел»; «Бергә булыйк, безгә кил».

Эчтәлек мәгънәсезлеге мәгънәсе ягыннан урынсыз сүздән башлана: «Калырга дип әллә сезнең белән /Йөрәккәем шашып тибенә».

Юк икән, җырларда мәгънәсезлек иҗекләрдән үк башлана икән: «Кызлар каз юарга киткәннәр»; «Без ике сандугачлар». Татарда җөмләдә күплекне белдергән башка сүз булса, хәбәр күплектә килми.

Юк икән, җырда мәгънәсезлек авазлардан, хәрефләрдән үк башлана икән. Бала җырлый: «Элли-бэлли бэү; Эчеп кайтам» («Очып кайтам» икән). Өлкәннәр дә калышмый: «Нәрсәгә соң ул мәхәббәт, / сөю утында янсак» җырында артист «нәстәгә» ди. «Икән» урынына «микән», «кайда» урынына «кая» җыр саен димәсәң.

Җыр тыңлаганда аеруча еш ризасызлык тудыра торган кимчелек ул – кабатлау. Аерым сүзләр генә түгел, бөтен бер тезмәләр, куплетлар кабатлана. Бөтен композициясе кабатлауга корылган җырлар бар: «Елмай, елмай, елмай…» (ун тапкырдан да күбрәк әйтелә); «Тормыш бит ул, тормыш бит ул, тормыш бит ул үзгәрә / Тормышның рәхәт көннәре килер әле безгә дә»; «Ак каеннар безне көтә-көтә, / Көтә безне, көтә якташлар»; «Картайгачтын соң була, / Картайгачтын соң була, / Картайгачтын соң була…» (Әллә бер егерме тапкыр кабатлый инде!) Элекке заманда иске патефонның тәлинкәсе әйләнгәндә төртелеп кала да бертуктаусыз шулай кабатлап тора иде…

Ярый әле андый вакытта чын җырчыларның чын җырлары искә төшеп, җанны тынычландыра. Хәйдәр Бигичев Муса Җәлилнең «Җырларым» ын башкара (Салих Сәйдәшев көе). Җыр язмышы, автор-кеше-тоткын язмышы, ачы язмыш бер хәсрәт төере булып тамакка төелә бара, шул ук вакытта ул өмет суты белән дә сугарылган, йотыла… Ник бер сүзе кабатлансын! Хәтта иң хисле фикер хәтергә уйдырылып калыр өчен кабатлансын иде дип куясың, юк, кабатланмый, җырны күңелгә сеңдерер өчен вакыт әрәм итми…

Кабатлау ул – табигать күренеше, яшәеш ихтыяҗы диярсез. Килешәм, әйтик, биегәндә, көе дә, хәрәкәте дә, хәтта сүзләре дә кабатланмый мөмкин түгел. Әгәр такмаза (аны җыр дию дөрес булмас) көне-төне туктаусыз калтырап, дерелдәп, селкенеп, сикергәләп, тыпырдап торган дискотека өчен, сәхнәдән боргаланып-сыргаланып үзеңне яки кемнедер бүтәнне булган бөтен нәрсәңне күрсәтү максатында язылган икән, анда мәгънәсен уйламыйча тавыш чыгару өчен генә кабатлау зарури гына түгел, мәҗбүри дә шарт, ничек инде сәгатьләр буена тибенергә мәгънәле сүз табып бетертәсең.

Тик такмазаны чын җыр белән бутамаска иде…


Җыр турында уйларым


* * *

Телнең теләсә нинди байлыгы, нечкәлеге җырда да чагыла ала: «Шул атларга утырып еракларга килә китәсе».


* * *

Җырларга бирелә торган бәяләр: уңай тәэсир иткән җырга, гадәттә, «матур җыр» диләр. Уйлабрак әйткәндә, «моңлы», «халыкчан», «татарча», «борынгы» кебек бәяләр бирелә. Тискәре тәэсирле яисә битарафларга бәяләр: «башваткыч җырлар», «кабатланган»; Илһам Шакиров Мидхәт Миншин белән әңгәмәдә «килде-китте җырлар» диде; «очраклы җыр» дип «Жигули» ны теркәп куйганмын.


* * *

Җыр сәнгатендә сан хупланмый, сыйфат кына. Илсур Хөснетдинев ике елда 200 ләп җыр, 400 ләп шигырь язган, ди (Азатлык радиосы, 1995, 22 октябрь). Сыйфат дигәндә: тешкә тия, төче сүзлелек; сүз кадерен бетерүче урынсыз эпитетлар: йолдызлар, сандугачлар, атаклы, бөек, искиткеч һ. б.

Татар җыры дип тәкъдим ителә, ә эчтәлеге дә, формасы да урысчадан калька. Мәсәлән, И. Хөснетдиневнең «Әйдәгез биергә» дигән такмагы. Монда инде «чабата», «тула оек» кына коткара алмый.


* * *

Күңелгә якын җырчының осталыгын бәяләү җиңел – аларның «үз» җырлары була. Мәсәлән, Зөһрә Сәхәбиева башкаруында «Үтте дә китте яшьлегем». Аны башка кеше җырласа (мәсәлән, Салават), мин радионы сүндерәм, телевизордан читкә китәм, ким дигәндә колакны томалыйм.


Бераз гына нәзария

Психологлар әйтүенчә, кеше туганнан бирле нинди сүз ишетсә, күреп укыса, барысы да аның баш мие күзәнәкләренә теркәлә бара икән; кирәге чыкканда, аны зиһеннән эзләп табу әллә ни кыен түгел икән.

Ә менә җырларны без еш кына сүзләреннән түгел, көеннән искә төшерәбез. Тавышлар, моң, музыка да күзәнәкләргә язылып барыла микәнни? Ай-һай, булмас – дөньяда бит тавыш төсмерләре исәпсез-чутсыз, ә сүзләр, ни әйтсәң дә, исәпле.

Аннары, сүз бит мәгънәле, ул акыл белән, зиһен белән бәйле, моң, көй исә ул хис белән янәшә. Ә җанда, күңелдә аларны терки торган күзәнәкләр барлыгы мәгълүм түгел.

Алай да моң мәгънәле түгел дип кистереп әйткән кеше дә юк бит. Сандугачның чут-чут дип куюы нинди генә мәгънәле хатирәләр уятмый да, әллә кайчан вафат булган әниеңнең тавыш төсмере колагыңа чалынса, зиһенең әллә нишләп китмиме?!

Димәк ки, моң, көйнең дә мәгънәле төсмерләре күзәнәкләргә теркәлә бара, дөньяны баскан мәгънәсез тавышларның күпчелеге, җилгәргәндә очып киткән кибәк кебек, бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып юк та була. Ә мәгънәле моң төсмере барыбер сакланадыр. Һәм нәкъ кирәк мизгелдә, үзең дә көтмәгәндә… Менә бүген, гадәти бер иртәдә, һич уйламаганда күңелгә сәер бер сагыш сарка башлады да, мин аның бөтен барлыгыма Рөстәм Яхинның «Моң» ы булып тарала баруын тойдым. Нишләп, ни өчен менә нәкъ шушы моң? Белмим, белмим…

Шулай да мондый сәер билгесезлек мине артык борчымады, киресенчә, сөендерде генә бугай әле: күрче, гомеремдә ишеткән бик тә якын, кадерле, истәлекле авазлар, моң, көй, тавышлар: туганнарымның, иң яраткан кешеләремнең тавыш-сөйләшләре, җырлар, музыка, авылыбызның чишмәләре челтерәве, мал-туар, кош-корт тавышлары, бал кортлары безелдәве, капкабызның шыгырдавы… – барысы да, барысы да минем күзәнәкләремдә саклана икән ләбаса. Һәм мин аларны хәтердә яңарта алам икән. Сөбханалла, нинди рухи байлыгым бар икән!


Бәрәңге

Авылдан яңа бәрәңге алып килделәр. Ай-яй тәмле, чыннан да яңа, саф, башка ризыклар бер читтә торсын! Тәме телдән төшми тора.

Нәкъ «Бәрәңге» җыруындагыча!


Бакый

Юбилейларда күп булынган. Һәркайсыннан үзенә бер кызык, истәлекле вакыйга йә мизгел кала. Әйтик, Бакый Урманче турында берәр сүз чыкса яисә аның берәр сурәтенә, үзе ясаган берәр әсәренә юлыксам, келт итеп аның туксан яше бәйрәмендә зур, дәрәҗәле театрның шыгрым тулы халык алдында олы мөнбәрдән ихластан җырлавы хәтергә төшә. Көчле, дәртле тавыш; үзен иркен тота, җырлавыннан үзенә дә, башкаларга да ләззәт бирелүен тоеп, шуннан илһам алып, ихласи җырлый…

Ә бит хикмәт вакыйганың үзеннән бигрәк шул уелып калган мизгелләрнең торып-торып янә хәтергә төшеп, үзенә күрә яңа бер ачыш булып, күңелдә яңа хатирәләр уятып, ләззәт, рухи бер ачыш биреп куюында. Бакый абыйның йөз еллыгын билгеләгән көннәр: радио, телевизор сөйли, газетлар яза, һәйкәл ачып җибәрделәр, залларда әсәрләрен күрсәтәләр.

Шул күргәзмәләрнең берсен карап йөрим. Иң зур залларның берсендә аның иң күрекле сурәт-картиналары  – милләтебезнең атаклы ханымнары. Һәр сурәте еллар буе ясаган сәнгать әсәренә тиң, күпме көч, илһам сарыф ителгән.

Чү, тукта, болар бит барысы да бер елда – 1987 елда иҗат ителгән. Аларны кайтып-кайтып карыйм. Ялгышмыйм – моннан нәкъ ун ел элек ясалганнар. Бүген аңарга йөз, ә ул елны туксан яшь булган. Мөнбәрдән дәртләнеп, илһамланып җырлаган туксан яше елында.

Сөбханалла, сөбханалла! Туксан яшьтә илһамлы, канатлы, очкынлы иҗатка шундый сәләт, шундый дәрт-көч, гайрәт! Туксан яшьтә! Башында хисле уйлар ташкыны, кулда кыюлык, ышаныч, тәвәккәллек, һәр хәрәкәт-сызык гаҗәеп нечкә тоемлап салынган, «без мәңгелек!» дигән ышаныч белән төшерелгән.

Бирсә дә бирер икән табигать адәм баласына да шундый могҗизаи сәләт һәм шуңа тиң кодрәт, көч!


Башкортча, имеш

Җырның көендә үзгә бер моңы, сүзләрендә башкалардан аерым яңа мәгънәсе булмаса, аны җырларга нинди генә талантлы артист алынмасын, ул аңа барыбер яңа җан өрә алмый. Ә менә җырчының яхшы гына җырны да бозып, кешеләрне аңардан биздерүе ихтимал. Җыр өч үзәкле: моң, сүз, тавыш. Өчесе бергә тыгыз, тигез үрелгән чылбыр булырга тиеш. Ике җәбе тыгыз, тигез үрелеп, өченчесе тырпаеп йә бушап китсә, җырның күңелгә шома гына үтеп кермәячәге ап-ачык.

Көе нечкә-нәфис, сүзләре сурәтле бер җырыбызны Уфадан бас тавышлы артист җырлый. «…Буең нечкә тал кебек» дигән гыйбарә бар. «Кебек», әлбәттә, татарча нечкә әйтелергә тиеш. Тик артист аны башкортча «куык» ди. Калын әйтә, җитмәсә әле, калын тавышы белән шул сүзне басым белән дә әйтә.

Күз алдына мугыл-мугыл бүлтәеп беткән карт бөкре тал кәүсәсе килеп баса. Менә сиңа җырның үзәге булырга тиешле «зифа буй»…


«Минем» бәя нинди?

Радиодан аңарга кадәр дә концерт башында миңа ошаган берничә җырчы җырлады. Күңелгә ятышлы җырлар. Концерт шулай корылган иде: җырның исемен дә, авторларын да кем җырласын да әйтмиләр, шигырь укыла да, шуның эчтәлегенә бәйләп, моң, җыр агылып китә.

Тик мине барыбер нидер борчый. Ә-ә-ә, күңелгә җырның ошавы гына җитми, аның бу ләззәтне кемнең бирүен дә беләсе килә. Тыңлаучы өчен хуҗасыз моң, җыр була алмый. Адәм баласы табигатьтән иңгән көй-моңга да гамьле булып тәрбияләнгән: сандугач сайравы, карлыгачныкы дип ачыкларга тырыша, шуны ачыклагач, тәмен сеңдереп тыңлый башлый…

Мин уйланган арада яңа җыр башланды. Таныш, күңелгә ятыш көй. Җырлаучысы да беренче тапкыр түгел. Тик менә аның исеме тел очында гына тора. Сизәм: кем икәнен тәгаен ачыкламый торып, җырдан чын ләззәт килмәячәк, күңел тырналып торачак.

Әһә, җыр сүзләренең эчтәлеге искә төшкәч, зиһен ачылыбрак китте: Зөлфия Шакирова бит. Картлач, шуны да оныт инде!

Кем икәнен ачыклап, үзенә бер канәгатьләнү алгач, хәзер инде аның җырының, моңының ни өчен күңелгә якын булуын, ни өчен кадерле булуын да уйларга ярый.

Әлбәттә, тавышы. Иң әүвәл җырчының шул үзенчәлеге булырга тиештер. Тагын нәрсәсе аерылсын инде аның бүтән җырчыдан! Алай димә, кайвакыт җырчыны икенчесеннән үз-үзен тотышы, тәрҗемәи хәлендәге кызыклы ягы, кыяфәте, чәче, күлмәге, исем-фамилиясенең үзгә булуы, мәгълүм бер композитор, шагыйрь белән генә бәйләнеше һ. б.

Азапланып эзләмә, тавышы, иң әүвәле тавышы аера Зөлфияне башкалардан! Шулай да ачыклап бетер: үзенә генә хас тавышы нинди соң аның? Музыка, тавыш белгечләре моны беләдер, ә гади тыңлаучы аңлата аламы? Гадәттәгечә, берни белдерми торган «матур» дип кенә тынычланабызмы?

«Тавышы йомшак» диләр, «күкрәк тавышы» дию дә бар. Тыныч кына ага, тегендә-монда сикерми, тиктомалга, көтмәгәндә үзгәрми, йомшак кына тибрәлә.

Болай тасвирлау да әле «матур» дан әллә ни аерылмый, нәкъ үзенең хасиятен ачыкламый бугай. Андый тавышны тагын «бәрхет» тә диләр шикелле. Бу бит тавышның йомшак булуы өстенә берникадәр елтыравыклы, бәйрәмчә-тантаналырак булуына да ишарә сыман. Шул ук вакытта әлеге сыйфат кычкырып та тормый, Зөлфиянеке йомшаграк, өйдәгечә гадирәк димме. Гомәр абый Бәширов телгә карата әйткән «мамыклы» диюен җырга карата да әйтеп булмый микән?

И-и-их, җырга карата да шундыйрак, үземчәрәк билге табасы иде дә бит. Ә бәлки, тавышының үзенчәлеген билгели алмыйча ләззәтле азап, эзләү илһамы кичерткән җырчы бәхетледер?!


Көйме, сүзме – мәгънәле?

Нигә мин бик күп җырның сүзләрен белмим? Бу зур кимчелек түгелме – әллә нинди озын поэмаларны хәтерләүчеләр бар, ә син монда өч куплетлы бер җырны хәтерләмисең!

Ә бит көе хәтердә – башыннан азагынача мөгрәп чыга аласың. Бөтен борылыш, тукталыш, паузаларына кадәр, сүз белән бәйләмичә, эзмә-эз кабатларга булдырасың.

Нинди нәтиҗәме? Инде әйтелгәнчә, мәгънәле көй генә, мәгънәле моң гына, нәкъ менә мәгънәле сүз кебек, акыл һәм хис күзәнәкләренә теркәлә бара дибез икән, димәк, бу җырның сүзләре көенә караганда мәгънәсезрәк булып чыга…

Чү, ашыкма! Бәлки, беренче тапкыр ишеткәндә, ул җырның сүзләре ап-ачык әйтелмәгәндер, җырчы авыз эчендә ботка пешереп җырлагандыр.

Бүген менә, тик кенә торганда, тәмле бер көй хәтергә килеп төште. Исеме ничек соң, исеме? Әһә, «Туктале, җил, исмәле, җил…» Бу, бәлки, җырның исеме дә түгелдер, ә менә җырның асылын тәгаенләрлек сүзләре барыбер аныкы, җырның үзәген шулар хасил итә дә. Шулар зиһенгә уелып куелган да. Димәк, җырның болардан да мәгънәлерәк сүзләре булмаган…

Һәр тыңлаган җырдан менә шундый мәгънәле, рухи дөньяңны баета торган гыйбарәләр зиһенгә уела барсын иде: «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, / Сау булыгыз, туганнар!»; «Уйнагыз, гармуннар!», «Иртә торып, шәл ябынып, юлга карыйм»…

Нигә нәкъ менә шушы сүз, шушы гыйбарә зиһенгә уелып кала? Анысы инде серле бер күренештер…


Үз җырың

Җырның күз яше кебек яисә чык тамчысы кебек бербөтен булырга тиешлеге табигыйдер бит! Аны бер ана үз карынында йөртеп, үзе табып, үзе үк бүтәннәргә тәкъдим итүе табигыйдер бит! Нигә аны өч кешенең тудыруы мәҗбүри икән?

Әгәр көе үзенең күңелендә ихластан туып, үзе үк шуны сүзләр белән үреп, тыелгысыз бер сулышта җырлап та җибәрсә. (Бар бит, бар бит бездә дә шундый «чык тамчылары»: Илһам Шакиров, Зөлфәт Хәким, Зөфәр Хәйретдиневнекеләр…)

Моңа бит мин генә борчылмыйм икән. Җырчы Эдита Пьеханың бер әңгәмәсе истә: шундый җыр туганы бар – сүзләрен дә үзең чыгарасың, тик тәкъдим итә башласаң, җырчыга сүз язарга рөхсәт юк, закон кушмый, диләр; җырга «хуҗа» эзләргә туры килгәне булды, шуңа риза «алкашлар» табыла иде әле ярый.

Хөр җырның сулышын буарга гына торган нинди «тәртипләр» бар иде бит. Хәер, алар әле дә баштин ашкан. Җыр әле һаман акча корбаны булудан туктамаган. Үз җырыңны үзең язып, үзең җырлау бәхетен күбрәк татысыннар иде.


Үлемсезлек

Адәм баласының бер дә үләсе, якты дөньядан юк буласы килми. Ул гомеренең теге дөньяда да дәвам итәчәгенә ышана. Шулай да җанның дөньяга кире кайтып яши бирүе турында хыялланып, әкиятләр уйлап чыгара. Кабер өстендәге үлән, чәчәкләр, агачлар, алардагы җимешләр, шулар буйлап хәрәкәтләнгән бөҗәк, күбәләкләр кемнәрнеңдер җаны дип ышаныла. Мәңге яшисе килә!

Тик болар үзләре дә бик вакытлы, кыска гомерле бит, күбәләкнең гомере көннәр белән генә санала, ә кеше җаны, кеше рухы алай кыска булмаска тиеш кебек.

Адәм баласы бу юлы да өметен өзми, ул – чиксез хыялчы. Шагыйрьләр бигрәк тә. Кадыйр Сибгатуллин кеше гомерен җыр итеп күз алдына китерә. Аныңча, җыр ул мәңгелек.

И-и-и, бөек хыялчы! «Бу тормышта каласы килә бер җыр булып» дигән мәшһүр юлларын язганда, шагыйребез күбәләк гомерле кыска җырлар да булырын башына да китермәгән ләбаса.


Сер

Зөлфия белән Җәвит Шакировлар җырлый: «Көн дә төшләремә керәсең…» Беренче тапкыр тыңлаганда ук күңелгә якын, ягымлы тәэсир иткән иде кебек. Менә әле дә «колак торды». Аерыласы килми. Нигә шулай икән? Сәбәбен дә уйлый башлыйсың.

Ихластан әйткәндә сизәм: сәбәбен эзләргә ашыкмаска кирәктер – моны күңелнең төбеннән теләмисең дә: җанга ятышлы җырның тәэсир тылсымын алай тиз генә төшенәсе дә килми, хәтта төшенүдән үзеңне тыеп та торасың кебек.

Аптырарсың: күңелгә ошап бетмәгән яңа җырны тыңлаганда, «Ни өчен ошап бетмәде, нәрсәсе җитми?» дигән сорауга тизрәк җавап эзлисең; бу шулай дөрестер дә, сәбәбе дәлилле, нигезле булса, радиодан еш бирә башласалар, аңа вакыт исраф итмәс, сыйфаты өчен борчылып кәефне кырмас өчен, аны тыңламау җаен табасың.

Ә уңай тәэсирле җырның нигә якынлыгының серен тиз генә ачасы килмәве табигыйдер, сере ачылыр да әлеге тартымы, якынлыгы сүрелер дип шикләндерә.

«Көн дә төшләремә керәсең…» җырының «серен» әллә ничәнче тапкыр тыңлаганда, бераз ача төштем кебек: сүзләренең мәгънә төсмерен моңарчы тирәнтен уйлап җиткермәгәнмен түгелме:

Көн дә төшләремә керәсең…
Тирмәдән чыгасың,
Янымнан үтәсең,
Үләннән чык коелып кала…

Чү, бу бит төшләргә керә торган мәхәббәт турында гына түгел икән бит, монда кеше дөньясы, аның табигатьнең үзе белән якынлыгы сурәтләнгән түгелме? Монда әле ачылып бетмәгән яңа бер сер ята түгелме? Карале, кабат, кабат тыңларга кирәк икән бит әле бу ягымлы җырны…


Илһам чыганагы

Яшьлек турындагы кыйссамны тәмамларга дип, «Переделкино» Иҗат йортына килдем. Языла. Менә әсәрнең иң нечкә, иң хисле ноктасына да җиттем: ярату мизгелләре. Абау, нишләдем – төртелдем дә калдым бит. Каләм чалкан ятты.

Ярый әле андый вакытта фикерләү рәвешен яисә теманы үзгәртә алам, фәнни эшем бар иде – шуңа күчтем.

Язып арыгач, укуга күчәм. Бер мемуар укый башлаган идем, укылды, мавыктыра хәтта, бүген, көчәнмичә, үземне үзем азапламыйча гына шуны дәвам иттердем.

Тик сизәм: аңымның төпкелендә төп «эшем» – теге мәхәббәтем кымырдый. Мемуарның тарту көче сизелеп кимеде, читкә куясы килә башлады. Үзеңне көчләү файдасыз икәнен сизеп, өстәл тартмасына үреләм, анда кечкенәрәк китаплар – Гавриил Державинның, Гомәр Хәйямның шигырь китаплары. Шулардан мәхәббәт турындагы шигырьләрен чүпләп-сайлап укый башладым.

Сизәм: шигырьләр мине илһам чыганагына шактый якынайтты, мин янә каләмгә үрелеп, үз теләгәнемне язарга әзерләнеп беттем кебек. Тик… барыбер нидер җитми әле, шигырьләрне дә менә-менә кире өстәл тартмасына салырга торам.

Ниһаять, гәүдәм турая башлый, күкрәк күтәрелә, күтәрелә, сулыш-тын ачыла бара, ачыла бара, ул көй булып, җыр булып бәреп чыга: «Хафизәләм, иркәм…»

Шундук кулыма каләмемне дә алам, язарга да тотынам… Көтелгән илһам чыганагым моң, җыр булган икән…


Нишләргә белмәгәндә

Санаторийда ял итүчеләрнең үз концерты булды. Яратам шундый тамашаларны. Гадәттә, олылар чыгыш ясый. Яшьтәшләр. Үзләре дә, җырлары да, кичерешләре дә аңлаешлы.

Аерма тагын шунда: чын концертта чын артист үзен алдан әзерләгән була – кайсы җыр белән башларга да кайсы белән төгәлләргә дип, бу җыр кирәкмәс, чөнки аны үткән концертта фәлән артист җырлады инде дигәнрәк сәбәпләр белән «оештырылган» җырлар җырлана, тыңлаучы күңеленә нәкъ менә шушы минутта, нәкъ менә шушы артист җырлавында якынрак кабул итәр дип түгел.

Ә «үзешчән» үзенеке дип санаган, ягъни үзе, туганнары, иптәшләре яраткан, гомер буе күнеккән, үзенә йә җан дустына гына җырлый, ничек тәэсир итәсен уйлап борчылмый, шуңа күрә ул бүтәннәргә ошармы дип курыкмый. Ничек инде гомер буе үз-үзеңә өйдә дә, эштә дә, хәтта урамда да җырла да кеше алдында, сәхнәдә югалып каласың ди. Булмаганны…

Мондый концертларда чын артистларда, гадәттә, очрамый торган, дөресрәге, «юл куелмый» торган сәер, кызыклы хәл, күренешләр дә булгалый. Аларын да көтәсең, табигый дип саныйсың. Бүген дә…

Олы гына бер абзый солдат җырын җырлый башлады. Тавышы көр, ихлас, һәр сүзен күңелгә барып җитәрлек итеп, үткәзеп әйтә.

Шулай да ул дулкынлана иде. Җырга күнеккән булса да, халык алдына чыгып җырлау көн саен булмый бит. Үзенә җырлаганда, әйтик, аккомпаниатор кирәкми яисә ике куплет арасын саклау дигән кагыйдә булмый. Ә монда шул ара мәҗбүри. Һәм җырчы шул арада нишләргә белми югалып кала икән. Кайберәүләр йә түшәмгә текәлеп тора, йә сәер елмаерга мәҗбүр була, йә кулын кулга ышкый, йә баянчысына нидер дәшмәкче була…

Бу абзый, тик кенә торганда, кул сәгатенә карап-карап куя. Күрәсең, бу аның дулкынланганда яисә ихтыярсыздан тик торганда ясарга күнеккән хәрәкәтедер, гомер буе шулай итәргә гадәтләнгән булгач, монда гына ул аннан кача, гадәтен үзгәртә алмый бит инде.

Тамашачы да аны шулай аңлады…


Теләмичә көтү

Туа яңа җыр. Сиңа да килеп җитә. Ишетәсең дә, күңелеңнең моңарчы тибрәнмәгән кыллары тибрәнеп, җанны иркәли… Йә күңелгә үтә алмыйча төртелеп тора. Борчый.

Нинди генә булса да, җыр китеп бара. Әмма кайсы ягы белән булса да хәтердә кала. Ошаган булса, аның кабатлануын көтәсең. Шул ук вакытта бик еш кабатламасалар ярар иде дип тә уйлыйсың. Чөнки ачы сабагың бар: күпме тәэсирле, уңышлы җырның кабатлап кадерен бетерделәр.

Ярый әле уңай мисаллар да юк түгел. Шәхсән миңа тарихы белән дә бик якын «Казаннарга барасым бар әле…» җырын радиолар күп булса елга ике тапкыр бирәләр. «Кәрәкәшлем минем» җырына да язмыш шундый миһербанлы.

Әле менә «Капкада кеше тавышы» дигән җырның язмышын дулкынланып-борчылып күзәтәм. Берүк, еш кабатлый күрмәгез. Елга ике тапкыр ишетсәм, миңа шул җитә, мин шуңа риза…


Тының җитмәсә, менмә җыр тавына

Радио Наҗар Нәҗми сүзләренә җырлар тапшыра. Чираттагысы: «Таулар юлын җырсыз үткәнем юк». Ир-ат җырлый. Тавышын ишетүгә үк – ризасызлык, нигә Фәридә Кудашева түгел?





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/i-m-nizamov/bortekt-n-koshel-zh-yentyk/) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



Кояш – бихисап нурлардан, диңгез – тамчылардан, ындыр табагындагы көшел бөртекләрдән торган кебек, кеше күңеле дә бик нечкә-нәфис күзәнәкләрдән – гамь нурларыннан тукыла. Танылган галим-педагог, журналист, язучы Илдар Низамов бу китабында шул нурларны шагыйранә парчалар итеп тасвирлаган да, кыйсса көшеле итеп туплап, шулар ярдәмендә замандашының күңел дәрьясын, рухи дөньясын сурәтләргә омтылган.

Как скачать книгу - "Бөртектән – көшел (җыентык)" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Бөртектән – көшел (җыентык)" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Бөртектән – көшел (җыентык)", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Бөртектән – көшел (җыентык)»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Бөртектән – көшел (җыентык)" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Книги автора

Рекомендуем

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *