Книга - Яшəү белəн үлем арасында

a
A

Яшəү белəн үлем арасында
Набиулла Хасанович Давлетшин


Нəби Дəүлинең бу повесте автобиографик материалга һəм əсирлек турындагы шəхси кичерешлəргə нигезлəнеп язылган. Бүгенге көндə дə актуальлеген югалтмаган һəм популяр булган бу документаль əсəр конкрет тормыш вакыйгалары җирлегендə фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белəн əһəмиятле.








Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин

Яшәү белән үлем арасында





© Татарстан китап нәшрияты, 2017





Әтием истәлегенә


Узган гасырның 60–80 нче елларында «Яшәү белән үлем арасында» әсәре чын мәгънәсендә бестселлерга әверелеп, һәр кеше аны укып чыгуны үзенең бурычы дип саный иде. Аннан соң байтак еллар узды. Без XXI гасырга чыктык, әмма сугыш, фашизм темалары бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә. Әлеге үлемсез автобиографик әсәрнең авторы — минем әтием Нәби  Дәүли.

Тарих битләреннән белүебезчә, әсирлектә булган солдатларны Туган илләрендә кочак җәеп каршы алмыйлар. Әти дә шундый язмышка дучар була: кая барса, шунда ишек ябык, сөйләшү түгел, исәнләшүче дә юк, күрмәскә-ишетмәскә тырышалар… Бары тик 1953 елдан соң, Хрущёв заманында берникадәр хөр тәртипләр урнаша башлагач кына, Нәби Дәүлине татар язучыларының «Аккош күле» иҗат йортына каравылчы итеп эшкә алалар. Язмыш тарафыннан кыерсытылса да, урман нигъмәтләре белән туенып, ачлы-туклы яшәсә дә, әти язучы хезмәтенә тугрылыклы булып кала. Аның «Яшәү белән үлем арасында» исемле повесте шушы чорда (1953–1957) языла. Бу әсәр фашизмга каршы көрәшкә берләшергә чакыру авазы булып яңгырый: әтигә элеккеге Советлар Союзының төрле почмакларыннан хатлар килә башлый. Хатлар аша кешеләр аңа тирән рәхмәт хисләрен белдерәләр, әсәрнең дәвамын сорыйлар. Шулай итеп, «Җимерелгән бастион» романы иҗат ителә.

1957 елдан 1989 елга кадәрге чорда әтинең төрле жанрдагы егермеләп китабы басылып чыкты. Әсәрләр арасында шигырьләр дә, публицистик язмалар да, балалар өчен хикәяләр дә бар.

Әти искиткеч кеше иде. Һәртөрле явызлык-вәхшилекләр күреп, ачы язмыш юлы үтүенә карамастан, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде, киң күңелле булды. Сугыш беткән көннән алып соңгы сулышына кадәр ул үзенең аклануына ышанып, шул хәбәрне көтеп яшәде. Гражданин, трибун язучы, җәмәгать эшлеклесе буларак, исеменең аклануы аның өчен зур әһәмияткә ия иде. Ни кызганыч, әти мәңгелеккә йөрәк әрнүе белән китте.

Көтелгән хәбәр әтинең вафатына 6 ай дигәндә 1990 елда гына килеп иреште. Әлеге документта Дәүләтшин Нәбиулла Хәсән улының Сугыш ветераннары совет комитетының (СКВВның) «Фашистларның Бухенвальд-Дора үлем лагерьларында фашистларга каршы азатлык көрәшендә катнашучы» медале белән бүләкләнүе турында хәбәр ителә. Медаль һәм документ «Казан» милли-мәдәни үзәгенең музеенда саклана.

Язмыш һәм Вакыт сынауларып кичеп:

Мин юлларны җир өстендә
Адым белән санап йөрдем.
Сугышта да, тормышта да
Мин бер гади солдат идем, —

дип яза әдип «Автопортрет» шигырендә. «Яшәү белән үлем арасында» автобиографик повестеның яңа басмасы Нәби Дәүли исемен мәңгеләштереп кенә калмый, бәлки газиз Туган иленә тугрылыклы солдатның иле каршында да, халкы алдында да йөз аклыгын чагылдыра кебек.

2017 елның 19 гыйнварында Казан шәһәренең Галактионов урамындагы Н. Дәүли яшәгән 3 «а» номерлы йортка милләттәшебез истәлегенә мемориаль такта куелды.



Гөлфия Нәби кызы Дәүләтшина




Яшәү белән үлем арасында


Бөек Ватан сугышы елларында фашизм тоткынлыгында һәлак булган дусларым истәлегенә багышлыйм.

    Автор




Мин хәбәрсез югалган идем


1941 елның җәе иде.

Тыныч иртә иде.

Балалар әле матур төшләр күреп йоклыйлар. Кинәт офык чигендә ниндидер алсу, кан төсле яктылык күренде. Аннан соң җирне калтыратып гөрелдәгән тавыш яңгырап китте. Шушы тыныч иртәдә безнең җир өстендә фашист бомбасының беренче кат шартлавы иде бу.

Сугыш башланды. Чик баганаларын аударып, дошман безнең туган җиребезгә аяк басты. Ил кузгалды, халык күтәрелде. Ватан үзенең улларын һәм кызларын көрәш сафларына чакырды.

Сугышның икенче көнендә үк миңа да военкоматтан повестка килде. Инде кичке якта безнең эшелон юлга чыкты. Вокзалда меңләгән куллар, яулык болгый-болгый, безне озатып калды. Без фронтка киттек.

Мин сугышта гади солдат идем. Алдан ук әйтеп куям: ул вакыттагы сугыш стратегиясен тикшерергә яки тәнкыйтьләргә җыенмыйм. Бу минем хәлдән килерлек эш түгел. Ләкин мин шунысын ачык белә идем: бу сугыш безгә көчләп тагылды. Без үз җиребезне дошманнан сакларга, туган халкыбызның азатлыгын якларга гадел сугышка чыктык. Без, теләмәсәк тә, үтерергә тиешле булдык. Югыйсә безнең үзебезне үтерәчәкләр иде. Коллыкка төшкән илдә безгә нәрсә кала иде соң? Хурлыклы газап та сыкрау! Совет солдаты үзенең кечкенә генә окобында менә шулай зур уй йөртте, үзенең соңгы минутына кадәр туган илгә тугрылыклы булып калды.

Сугыш башланганда, көчләр тигез түгел иде. Моннан бер генә ел элек Россия белән Германия арасында төзелгән килешү пактын Гитлер сугышка әзерләнү өчен генә файдаланган. Дөресрәге, палач, шул пакт пәрдәсе артына качып, балта кайраган. Сугышның шулай мәкерле юл белән башлануын беркем дә көтмәгән иде, билгеле. Шул сәбәпле сугышның беренче елы Россия тарихында әле күрелмәгән авырлыклар аша барды.

Шул көннәрдә мин меңләгән иптәшләрем белән Белоруссия кырларында дошман чолганышында калдым. Ләкин бу җиңелү түгел, сугышның бер моменты яки вакытлы бер хәле генә иде. Сугышта йөргән кеше моны яхшы белә. Сугыш һәр көнне яңа  эз белән бара. Бүген солдатка котылгысыз булып күренгән хәл иртәгә бөтенләй киресенчә булуы мөмкин. Безгә шунысы билгеле иде: дошман безне чолгап алган, чигенү юлларын бикләгән. Тик бу әле бар да бетте дигән сүз түгел. Чөнки без үз җиребездә аяк басып торабыз. Тирә-ягыбызда үз авылларыбыз, үз халкыбыз яши иде.

Билгеле, сугыш корбансыз булмый. Аны солдат сугышка китәргә повестка алган көнне үк исенә төшерә. Ләкин, әсир булырмын дип, мин уйлый да алмый идем. Киресенчә, дошман безнең җиребездә үзе әсир калган кебек тоела иде миңа.

Чыннан да, әле сугышның беренче айлары гына. Безнең армия үзенең көчен җәеп җибәрергә өлгермәгән. Безне чолганыштан коткарулары мөмкин кебек иде. Дошман армиясе әле үзе чолганышта калмагае дигән фикер безнең күңелләрдә озак яшәде. Сугыш тарихында шундый хәлләр дә булгалаган. Безнең өмет киселмәгән. Үзебезнең армиягә кушылу ышанычы безне юата һәм безгә көч бирә иде.

Без чолганышта күбәү идек. Минем кайбер окопташларым әле ул вакытта ук илгә кайта алганнардыр, яңадан үзебезнең армия белән сугыш юлыннан Берлинга кадәр барып җиткәннәрдер. Ләкин мин башка язмыш белән очраштым. Мин дошман кулына эләктем һәм шул көннән алып бик озак вакытка «хәбәрсез югалып» калган идем. Бу сүзләрне язарга түгел, әйтергә дә авыр. Нишлисең, бу турыда сөйләмәскә мөмкинме соң? Шунсыз мин тыныч кына яши дә алмам, тыныч кына үлә дә алмам.

Яшь кеше!

Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам.

Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың. Синең күз алдыңнан бик еракта калган гасырлар узып китәрләр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда!

Ниһаять, син шулай, тарих битләрен берәмләп ача-ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм син анда «фашист» дигән сүзне күрерсең.

Кем иде соң ул фашист?

Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим.




Беренче кисәк





Ул көннәрдә


Хәтеремдә: ул көн болытлы иде. Аз гына яңгыр сибәләп тора. Тирә-якта Белоруссия кыры. Урылмаган игеннәрнең башлары түбән иелгән. Алар шулай моңланып, җирнең кайгылы зарын тыңлап торалар кебек. Юл буенда һәм кырда янган машиналар, танклар аунап ята. Арыш арасыннан зенитка көпшәләре күренеп кала. Күз күреме җитә алган һәр җирдә окоплар, базлар һәм балчык өемнәре зур-зур каберләргә охшап торалар. Урманнар өстендә төтен болытлары асылынган, янып каралган агачлар күңелгә авыр моң салалар.

Моннан кичә генә сугыш узган. Кая гына карасаң да, үлгән иптәшләрнең гәүдәләре ята. Алар, күккә карап, гүя кемнедер көтәләр. Алар өстендә инде каргалар өере оча. Ә еракта туплар гөрселдәве ишетелә. Кургаш төсле авыр соры болытлар эчендә яшен ялтырап китә. Һавада самолётлар гөрләве яңгырый. Сугыш үзенең юлын дәвам итә. Сугыш җирдәге бар тереклекне ут белән кырып бара, артыннан көл генә кала.

Без ике яклап юл читеннән барабыз. Ә юлдан немец танклары, солдатлар төялгән машиналар уза. Танкларның күбесенә немец солдатлары сырышкан. Алар шат. Безнең өстебезгә тәмәке төпчекләре атып китәләр. Кайберләре карбыз кабыклары ыргыта. Үзләре ниндидер хайван тавышы чыгарып көлешәләр.

– Русски, капут-капут! – дип акыралар.

Менә бик түбәннән генә самолёт очып үтә, колоннаны буйдан-буйга күзәтеп уза. Түбәннән аңа немец солдатлары нәрсәдер кычкыралар, кул болгыйлар.

Минем белән янәшә баручы бер иптәш:

– Безнең өстә очарга зур кыюлык кирәкми, син әнә тегендә, фронтка бар, канатыңны өтеп җибәрерләр иде синең, – ди.

– Юк шул, юк, өтмиләр. Өтсәләр, биредә киерелеп очып та йөрмәс иде ул. Күрәсең, алар көчле әле, – ди икенче иптәш.

Сүз шуннан артыкка сузылмый. Кем көчле дә кем көчсез – хәзер каян беләсең? Хәзер бу турыда сөйләшүнең нигә кирәге бар? Без инде әсирләр. Безне каядыр алып баралар. Колоннаның як-ягыннан немец солдатлары безгә мылтыкларын төбәгәннәр. Күбебезнең аягыннан итекләре салдырылган, ременьнәр алынган, тик кайберәүләрдә генә противогаз сумкалары калган. Күбебез яланбаш. Барыбызны да сакал баскан. Читтән караганда, без бик карт булып күренәбездер, мөгаен. Ләкин безнең иң картыбыз да утыздан узмагандыр. Ә күбебезгә егерме ике-егерме биш яшь.

Безне бик кызу куалар. Әледән-әле «Шнель, шнель!» дигән тавышлар ишетелеп тора. Яралылар, хәлләре бетеп, һаман артка кала баралар. Ахырында, тәмам көчсезләнеп, юлга егылалар. Кинәт мылтык тавышы ишетелеп китә – юл читендә безнең дус, җирне кочаклап, күзләрен йома. Колонна алга узган саен, юлда ятып калган солдат гәүдәләре күбәя бара.

Кайберәүләр, кинәт кенә сикереп, арыш кырына ташланалар. Ләкин фашист пулясы аларны шунда ук куып җитә. Иреккә омтылган йөрәк тибүеннән туктый. Арыш арасында тагын бер гәүдә аунап кала. Ә колонна өстендә «Шнель, русски, шнель!» дигән сүз һаман яңгырап тора… Ул сүзләрне ишеткән саен, йөрәкнең кайсыдыр җирендә яра салына кебек.

Менә алда кечкенә генә авыл күренде. Дөресрәге, кайчандыр авыл булган да, хәзер инде нигезе генә калган утырып. Янып күмергә әйләнгән өйләр урынында, кабер ташлары кебек тырпаеп, шәрә мичләр утыра. Авылда җан әсәре күренми.

Колонна килеп җитәрәк, каяндыр шунда җимерекләр арасыннан бер әби белән бер кечкенә генә кыз килеп чыкты. Әбинең кулында чиләк, ә кыз кружка тоткан иде. Алар безгә су алып чыккан булганнар. Яннан атлаган немец солдаты йөгереп барды да әбинең чиләген тибеп аударды, кызның кулыннан кружканы алып, аяк астына салып таптады.

– Русски, век, век! – дип кычкыра-кычкыра, әбине дә, кызны да куарга тотынды. Әби тиз генә китмәде. Яулыгының чите белән күзләрен сөртә-сөртә:

– Улларым, балакайларым! Бер Ходай гына сезне коткарсын инде, – диде.

Бу карт ананың сүзләре әле дә минем исемдә. Бүген дә аның кайгылы йөзе күз алдымда тора. Рус анасы безгә үзенең иң соңгы ярдәмен күрсәтергә теләде. Бәлки, икенче көнне ул үз өенең кисәүләре өстенә ятып үлгәндер. Аның туфрагы каршында мин бүген башымны иям. Кайда син, нәни кыз? Мин сине, әгәр бүген очратсам, инде танымам. Шулай да мин сине оныта алмыйм. Әгәр исән булсаң, бәхетле яшә, аппагым! Синең нәни кулларыңнан без су эчә алмадык. Ләкин без ул авыр минутларда, сезне күргәч, күпме шатлык кичердек. Без туган илдә онытылмаган идек…

Авылны узып киттек. Алда Днепр елгасы. Аның аргы ягында шәһәр күренә. Йортлар өстендә төтен болыты, шәһәр читендә ниндидер баклар яна. Кинәт-кинәт шартлаулар ишетелә. Шәһәр ерак әле. Дары катыш көйгән ис тамак төбенә утыра.

Шәһәргә керер алдыннан, безне туктаттылар. Озак та үтмәде, кара брезент белән япкан зур-зур машиналар күренде. Алар безнең янга килеп туктадылар.

– Җәяү алып барырга куркалар, – диде янымдагы бер иптәш.

Чыннан да шулай. Чөнки, шәһәр эченә кергәч, һичшиксез, безгә качарга мөмкинлек ачыла иде.

– Немецның башына тай типмәгән, белә, шайтан, – диде кемдер.

– Белмәскә, шуңа күрә фашист ич ул…

Безне машиналарга утырттылар. Машиналар кузгалды. Бераздан, җимерелеп, актарылып беткән урамнар буйлап бара-бара, кызгылт таштан салган бина янына килеп туктадык. Бу Орша төрмәсе иде.

Сугыш көннәрендә аның тәрәзәләре коелган, стеналары ишелгән. Немецлар йорт тирәсен тимерчыбыклар белән уратып алганнар. Капка төбенә ике башня куелган. Анда прожекторлар асылган.

Капка ачык. Капкадан эчке якка таба өч пулемёт көпшәсе төбәлгән. Башларына тимер каска кигән немецлар шул пулемётлар тирәсендә кайнашалар. Ә капкадан әсирләр төягән машиналар узып тора.

Бу немецлар тарафыннан Россия җирендә ясалган беренче лагерьларның берсе иде. Безне шунда алып килделәр.

Гомеремдә дә уйламаган тоткынлык көннәрем менә шушы лагерьда башланды.




Йөзгә-йөз очрашу


Без бер бүлмәдә утызлап солдат идек. Әле бер-беребезнең исемнәрен дә белмибез. Төрлебез төрле частьлардан. Биредә разведчиклар да, артиллеристлар да һәм пехотачылар да бар. Авыр язмыш безне бик тиз берләштерде. Без тиз арада бер-беребез белән танышып өлгердек. Бер-берең белән ачыктан-ачык сөйләшү мондый вакытта бик кирәк. Без дошман кулында, һәм безне, бәлки, иртәгә әллә нинди язмыш көтәдер. Мондый көннәрдә яныңдагы иптәшеңнең кем булуын белергә теләвең аңлаешлы хәл.

Барысы да әйтелде, тик бер генә нәрсә турында сер ачылмый калды: ул да булса – кемнең коммунист яки комсомолец булуы. Бу хакта беркем дә сорашмады, һәркемнең бары тик үз йөрәгендә генә сакланырга тиешле сер иде бу. Әле алда газаплы сынаулар аша үтәсе бар. Анысы көн кебек ачык. Мондый чакта кешенең андый серләрен башкаларның белми торуы хәерлерәктер.

Барыннан да элек, милләтебез нинди булуга карамастан, немецлар каршында без рус солдатлары идек. Бу авыр көннәрдә шул уртак исем безнең дуслыгыбызны тагын да ныгытты.

Минем белән янәшә сары чәчле яшь кенә солдат утыра. Бер кулын бинт белән бәйләп аскан. Кан гимнастёрка җиңе аша саркып чыккан, ярасыннан яман ис килә. Кәефе начар, бөтенләй сөйләшми. Ара-тирә авыр сызланып куя, йөзен җыера, янып көйгән иреннәрен теле белән ялап ала.

– Хәлегез авыр, ахры? – дидем мин аңа.

– Җиңел түгел, – диде ул, елмаерга тырышып.

– Ярагыз зурмы?

– Кулбашын осколка китеп алды, нәләт төшкере, – диде күршем, йөзен җыерып.

Без танышып киттек. Бу солдат минем якташ булып чыкты. Ул сугышка кадәр Юдино станциясендә депода эшләгән. Мин дә аңа Казаннан икәнлегемне әйттем.

Бу хәбәр аның йөзен ачып җибәрде. Мин дә сөендем. Чөнки мондый вакытта якташыңны очрату – әйтеп бетермәслек бәхет ул.

Иптәшемнең исеме Миша иде.

– Ә синең исемең ничек? – дип сорады ул.

– Нәбиулла.

– Димәк, татар. Башта ук шулай уйлаган идем. Якташларны таныйм мин…

Миша авыз эченнән генә минем исемемне әйтеп карады.

– Авыр исем, тиз онытыла. Мин сине Николай дип йөрермен.

– Нигә Николай, нигә Павел түгел?

– Юк, Павел ярамый. Чөнки синең исемең «Н» га башлана. Димәк, Николай була.

Шул көннән алып мин башка иптәшләрем өчен дә Николай булып калдым.

– Тәмәке тартасыңмы? – диде Миша.

– Бик тартасы иде дә, юк, бетте.

– Ә мин тартмыйм. Шулай да тәмәкем бар. Мин бүтән вакытта үз порциямне иптәшемә бирә торган идем. Ә ул…

– Үлде, – дидем мин.

– Әйе, үлде, үтерделәр. Шәп дус иде. – Миша бераз тынып торды. Аннары: – Менә уң кесәмнән ал. Үзеңә дә төр, миңа да төреп бирерсең, – диде. – Йөрәк яна, бәлки, бераз файдасы булыр.

Без тәмәке төреп тартып җибәрдек. Тиз арада Мишаның тәмәкесе кулдан-кулга йөреп китте. Тәмәке, ничектер, кешеләрне җанландырып җибәрде. Кайсыдыр, көлә-көлә, анекдот та сөйли башлады.

Тәмәке төтененә өйрәнмәгән Миша бер суыру белән буыла-буыла ютәлләргә тотынды. Маңгаендагы кан тамырлары бүртеп чыкты. Йөзе кызарды, күзләрендә яшь тамчылары күренде. Шуңа карамастан ул тәмәкене тагын берничә мәртәбә суырып эченә алды да, башын противогаз сумкасына куеп, йөзен кулы белән каплады. Бераздан ютәле басылды, һәм Миша сабый бала кебек эреп йокыга китте.

Кич булып килә иде инде. Болай да караңгы төрмә бүлмәсе тагын да караңгылана төште. Тәрәзәләр ватылып беткән. Немецлар аларны чәнечкеле тимерчыбык белән челтәрләп куйганнар. Тәрәзәләрдән ишегалды һәм лагерь капкасы күренеп тора. Лагерьга әледән-әле машиналар килә, тоткыннарның саны һаман арта бара. Алар инде бүлмәләргә сыймыйлар – тышта, ачык һавада, төркем-төркем булып җыелып торалар. Яралылар стена буйларына сыенып, ыңгырашып яталар. Кемнәрдер:

– Кем Мәскәүдән?

– Кем Туладан?

– Кем Харьковтан? – дип кычкыра.

Алар шулай үзләренең якташларын, дусларын эзлиләр. Һәм шунда ук:

– Мин Мәскәүдән.

– Мин Туладан, – дигән тавышлар ишетелә.

Бу тавышлар караңгы төндә адашкан кешеләрне хәтерләтә. Куркыныч та, кызганыч та булып китә.

Капка башында прожектор утлары кабына. Аларның нурлары, ак елан кебек, ишегалдына, бина стеналарына кинәт кенә сузылалар да яңадан ояларына, тимер тартмаларга кереп югалалар.

Яңа гына сугыш кырыннан тотып китерелгән кеше үзен ниндидер авыр төш күргән кебек хис итә. Аң бернәрсәгә дә җавап бирми. Күзләр зур булып ачылган. Ләкин алар бернәрсәне дә күрмиләр кебек. Вакыт уза, һәм, вакыт узган саен, бу тоткынлыкның авыр кайгысы кешене баса бара. Әсир солдат әкренләп газаплы уйларга чума. Ул, читлеккә ябылган кош сыман, башта, бу хәлгә килешә алмыйча, арлы-бирле сугыла. Кая барса да, аны чәнечкеле тимерчыбык ураган, йөзенә салкын тимер көпшәләр карап тора.

Әсир солдат, кая гына карамасын, башына мөгезле каска кигән сакчылар күрә һәм көче бетеп, тынып кала. Тик шунда гына ул үзенең авыр хәлен аңлый һәм ирекне өзелеп сагына башлый.

Миша һаман йоклый әле. Мин аның янында утырам. Башымнан нинди генә уйлар узмый. Инде нишләргә? Кинәт һавада самолёт очкан тавыш ишетелә. Кемнеке? Барыбыз да тынып тыңлыйбыз.

– Безнеке! – ди берәү.

– Немецларга бүләк китергән…

Кайдадыр бомба шартлаган тавыш ишетелә. Шушы бер шартлау да күңелдә ниндидер ышаныч уята: фронт якын бит әле.

– Их, – ди берәү, – иртә белән безнекеләр Оршага бәреп керсәләр, булыр иде кызык!

– Бездә әллә самолётлар юкмы? – ди икенче иптәшебез. – Тотты да төшерде десант, шуннан эше бетә фрицның, капут! Безнекеләр белән не шути…

Күңелдә өмет чаткысы кабынып куя. Шул сүзләргә чын йөрәктән ышанасы килә. Бер генә минутка булса да уйлар яктырып китә.

Төн һаман караңгылана бара. Ишегалдында кемнәрдер учак кабызырга маташалар. Шырпы яктысы күренү белән, капка янындагы пулемёт тырылдап куя. Шунда кемдер кычкырып егыла, һәм тавыш тынып кала. Кемдер, рус телен вата-сындыра:

– Ут яндырырга ярамый! – дип җикеренә.

Сакчылар мылтык затворларын шалтыратып куялар. Прожектор уты тагын сузылып ала һәм сүнә.

Безнең бүлмәдә тынлык. Әсирләр икешәр, өчәр булып бер-берсенә елышып ятканнар. Тик берәү дә йокламый. Һәркемнең башында «Нишләргә?» дигән уй кайный.

Мин Миша янында ятам. Минем дә, Миша кебек, йокыга таласым килә. Юк, булмый, тагын торып утырам, уйлыйм: «Нишләргә?» Качарга кирәк, качарга! Ә ничек качарга соң? Уйлыйм, тагын уйлыйм.

Мин үземә үзем җавап таба алмыйм. Чигә тамырларым авырта, тешләр кысыла. Шушы караңгы бүлмәдә мин үземне төпсез коега төшеп барган кебек сизәм. Мин әле моннан берничә сәгать кенә элек ирек турында үзем генә уйларга һәм үзем теләгәнчә юлын табарга хаклы идем. Ә хәзер минем иптәшем, якташым бар. Ул яралы. Качарга мөмкин булса да, яралы иптәшемне ташлап китәргә ярыймы соң?

Кинәт тышта, гөрелдәп, машина килеп туктады. Немецлар, сөйләшә-сөйләшә, йортка керделәр. Безнең ишек төбенә таба адымнар якынлаша. Менә ишек ачылды. Бүлмәдә кесә фонареның яктысы йөри башлады. Яктылык кайбер солдатларның йөзләренә озак тукталып торды.

Немецлар керү белән, бүлмәгә ислемай исе таралды. Ә соңрак без спирт исен дә сизә башладык. Димәк, алар салганнар иде. Караңгыда без аларның йөзләрен күрмәсәк тә, керүчеләрнең офицер булуларына шигебез калмады.

Бу төн уртасында нишләп йөри алар? Бүлмәдә тынлык. Офицер кесә фонаре яктысын бер солдаттан икенче солдат йөзенә йөртеп уза. Кемнедер эзлиләр.

Кинәт бүлмәдә, шул авыр тынлыкта, офицерның тавышы ишетелде. Гадәттә, тавышның төсе юк, диләр. Ләкин ни өчендер бу вакытта миңа немец офицерының тавышы зәңгәрле-яшелле төстә булып тоелды. Офицер немец телендә нәрсәдер әйтте. Без бары «коммунист» дигән сүзне генә аңлап калдык. Офицер белән янәшә торганы русча:

– Биредә коммунистлар бармы? – дип сорады.

Әлбәттә, мин үзем дә комсомолец булуым белән коммунист булган кешегә якын идем. Дошманның соравы миңа да кагыла. Юк, миңа гына түгел, бу – безнең барыбызга да кагылышлы сорау. Чөнки без совет солдатлары – коммунизмны яклаучылар.

Без барыбыз да аягүрә торып бастык. Бу коралсызланган солдатларның, иңне иңгә куеп, терсәкне терсәккә терәп, дошманга каршы чыгуы иде.

Офицер җавап көтте. Без эндәшмәдек.

– Йә, әйтегез, – диде ул, – кем биредә коммунист, кем комиссар?

Бүлмә һаман тып-тын торды.

– Димәк, барыгыз да коммунистлар, – диде немец ачулы тавыш белән. – Ярый, бик яхшы. Ләкин белегез: барыбер әйтерсез. Бүген түгел икән, иртәгә, иртәгә түгел икән, аннан ары. Безнең вакыт бар, без көтә алабыз, – диде дә офицер, иптәшенә нәрсәдер сөйли-сөйли, бүлмәдән чыкты. Ишек ябылды, шалтыр-шолтыр иткән тавышлар ишетелеп калды.

– Менә болары инде чын фашистлар, – диде кемдер бер почмактан.

Бу сүз караңгы бүлмәдә коточкыч булып яңгырады. Ниндидер бер очлы нәрсә күзләрне чәнчеп киткәндәй булды. Ул сүз йөрәкләрне дерелдәтеп алды. Йоклап яткан, дөресрәге, аңын җуеп яткан Миша да урыныннан сикереп торды һәм: «Ах!» – дип, яралы иңбашын тотып, таш идәнгә ауды.

Әйе, фашистлар! Без аларны сугышка кадәр үк белә идек. Фашистларның Испаниядә, Австриядә, Польшада бер гаепсез халыкны үтерүләре турында газеталардан, журналлардан укыганыбыз бар иде. Ә менә бүген без фашист белән йөзгә-йөз килеп, күзгә-күз карашып очраштык.

– Болары инде чын фашистлар, – дип кабатлады баягы тавыш.

Мин аны күрергә теләдем. Бүлмә караңгы, беркемне дә танып булмый. Бәхеткә, ул солдат тәмәке кабызды, һәм шул арада мин аның йөзен күреп калдым. Ул урта яшьләрдәге кеше иде. Шактый киң маңгае, туры борыны һәм шырпы яктысында ниндидер бер эчке көч белән ялтыраган күзләре минем күңелемә кереп калды. Шырпы сүнгәч тә, ул күзләр һаман янып торалар иде кебек.

Башка вакытта, бер-берең белән очрашкан чакта, кешенең йөзенә игътибар да итмисең. Ә биредә, тоткынлыкта, кеше, бер-берсенең йөзенә карап, аның эчке хәятын белергә тырыша. Кем ул? Менә мин дә хәзер шул солдат турында уйлыйм.

Кешене йөзенә генә карап белеп буламы соң? Минем шундый уйлар белән газапланып утыруымны сизгән кебек, теге солдат тагын сүз башлады:

– Нигә тынып калдыгыз? Шүрләдегезме әллә? – диде ул. – Коммунистларны белсәгез әйтегез. Немец аның өчен буш итмәс, һәрхәлдә, түләүсез калдырмас…

– Син нигә алай үзеңне бик зурга куясың әле? – диде берәү аңа каршы. – Нәрсә, син безне әләкчеләр дип белдеңме әллә? Күп сөйләнсәң, телсез калуың бар. Кара син аны, ничек мыскыллый… Әйтегез, имеш…

– Кем анда шуның янында ята, бир үзенә берне, ә мин барып өстәрмен…

Моны Миша әйтте. Хәер, аның «берне» бирергә түгел, кулын селкетергә дә көче юк иде.

– Ачуланмагыз, шаярып кына әйтәм, – диде баягы солдат. Аның тавышында борчу катыш ниндидер бер күтәренкелек сизелә иде.

– Шулай диген, нигә юкны сөйләп торырга, – диде Миша. – Безнең арада бер генә коммунист та юк. Бусы – бер. Икенчедән, булса да, без аны белмибез…

Әйе, белмибез! Бу сүз безнең телебездә тоткынлыкның беренче көннәрендә үк канун булып калды. Юк, алай гына түгел, бу сүз көрәш авазына әверелде. «Кем коммунист?» – «Белмибез». – «Кем комиссар?» – «Белмибез». – «Сездә нинди кораллар бар?» – «Белмибез!» Һәм тагын меңләгән сорауларга «белмибез» дигән җавап фрицның ачуын кабарта, аңа ул сүз сүз булып кына түгел, мыскыллау да булып яңгырый иде. Дошман, безнең авызларны ачтырыр өчен, нинди генә җәзалар уйлап чыгармады. Ләкин бары бер генә сүзне ишетә иде: «Белмибез!»

Бу төнне безнең бүлмәдә фашистлар турында бик озак сүз барды.

Инде август төне сыекланып килә. Бүлмә стеналары беленә башлады. Арып талган әсирләрнең күзләренә таң йокысы төште. Бүлмә тып-тын булып калды.




Кылычка-кылыч


Икенче көн килеп җитте.

Мишаның хәле авырая бара. Ул кинәт-кинәт ыңгырашып куя. Түшәмдә ниндидер бер нокта табып, шуңа озак-озак карап ята. Аның, яралангач, каны күп акканлыктан булса кирәк, төсе агарып калган. Күз төпләре көйгән. Керфекләре бик авыр күтәрелә. Миша әледән-әле саташып сөйләнә. Безнең арада тагын да яралылар бар. Мишаның хәле барысыныкыннан да авыррак. Аңа ашыгыч ярдәм кирәк иде.

Берәү:

– Ярасын чишеп, яңадан бәйләп карарга иде, – диде.

Икенче берәү:

– Чишәргә ярамый. Инфекция керүе мөмкин, – дип каршы сөйләнде.

Мин Мишага карап нишләргә дә белмичә аптырап торам. Кесәмдә кулъяулыгым да юк, ичмаса. Шулай якташ алдында аптырап торганда, кичә мин шырпы яктысында танып калган солдат безнең янга килде. Ул, Мишага иелеп, аның ярасын иснәп карады да башын селкеде:

– Да… – диде. Аннары Мишаның күзләренә карады. Кулын тотып, йөрәк тибешен санады.

– Сез врачмы әллә? – дип сорадым.

– Сезгә барыбер түгелмени? – диде ул.

Мондый вакытта үземнең соравым үземә дә уңайсыз булып тоелды.

– Кемдә бинт бар? – диде ул һәм үзе гимнастёрка кесәсеннән индивидуаль пакет чыгарды. Иптәшләр тагын берничә пакет таптылар.

Мишаның ярасы бик зур иде. Иңбаш сөягенә кадәр ите умырылып алынган. Яраны төзәтер өчен, һичшиксез, хирург ярдәме кирәк. Теге солдат яраны әйбәтләп яңадан бәйләде. Мишага бераз уңайрак булып китте, ахры, тынычрак сулый башлады. Яралы иптәшебезнең тынычлануы безне дә ничектер җиңеләйткән кебек булды.

Теге солдат Миша янына утырды. Аның йөзе борчулы иде. Ул Мишага нигәдер сәер карый. Бераздан ул, минем колагыма пышылдап:

– Заражение башланган, – диде.

Башкалар, моны ишетмәсәләр дә, сүз ни турында барганлыгын аңлап алдылар. Барысы да Миша тирәсенә җыелдылар. Сугышта без күп дусларыбызны югалттык. Без үлемгә карап торырга күнеккән. Ләкин һәр үлем үзенчә кызганыч, үзенчә авыр була. Менә хәзер дә Миша үлем түшәгендә ята. Бу үлем тагын да авыррак, тагын да кызганычрак, чөнки бу – тоткынлыктагы үлем. Мондый үлемне күргәнебез юк иде безнең. Ә ул – менә хәзер безнең алдыбызда, иптәшебезнең йөзендә, аның күзләрендә, аның яшь гомерендә.

Бер солдат противогаз сумкасыннан бер кисәк икмәк чыгарды.

– Миша, – диде ул, – мә, аша…

Кемдер каяндыр бер шакмак шикәр табып китерде, һәркем ничек булса да иптәшкә ярдәм итәргә тели иде.

Миша русларда гына була торган якты зәңгәр күзләрен яртылаш кына ача алды. Ул яткан җиреннән күтәрелергә теләде. Ләкин аның көче юк иде инде…

Шулай да Миша икмәкне алды. Тик авызына якын да китермәде. Ул икмәк кисәген, инде суынып барган кулына тотып, шешенгән бармаклары белән кысып-кысып карады. Әйтерсең лә шул кечкенә генә икмәк кисәгендә ниндидер җылылык сизә иде. Бәлки, ул шул икмәк кисәген дустының кулы итеп хис иткәндер, дусты белән соңгы кабат саубуллашам дип уйлагандыр…

Миша, күзләрен ачып, безгә карады, күкрәген күтәреп, бик авыр сулады да:

– Рәхмәт, – диде.

Менә нинди хәлләр була икән тормышта: әле кичә генә миңа очраган һәм, бәлки, гомергә сагынырлык иптәш буласы кеше бездән мәңгегә аерыла. Без шуны күреп торабыз, һәр минут үткән саен, ул сәгать якынлаша.

Минут узган саен, әсирлек үзен көчлерәк сиздерә бара. Минут узган саен, без картая барабыз, боега барабыз. Әле күп нәрсәләргә җавап бирә алмаган акыл инде тоткынлыкның хурлыгын ачыграк тоя башлый. Без – яшәүдән аерылганнар, һәм безгә инде үлем карап тора.

Шулай фашист тоткынлыгында икенче көн узып бара. Безнең әле берни ашаганыбыз да, эчкәнебез дә юк. Гадәттә, бик кайгырган кеше ашау-эчүне оныта. Безнең дә ул турыда уйлаганыбыз юк иде. Әле күңел бу әсирлек белән, бу түбәнлек белән килешә алмый. Килешә алмый гына түгел, моңа ачына, ярсый. Авызда ниндидер бер әче тәм сизелә. Нәрсәдән икән бу? Әллә арыгангамы, әллә сугыштагы дары исе чыгып бетмәгәнме? Юк, берсе дә түгел. Бу – вөҗдан газабының йөрәкне яндыруыннан туган бер сизем. Мондый чакта кеше, чыннан да, ашау-эчүне оныта. Биредә, бу төрмә бүлмәсендә, бездә дә шундый хәл иде. Мин төрмә бүлмәсе дип әйттем. Әгәр тоткынны бизәкле сарайга япсалар, аның хәле үзгәрер иде микән?..

Ачлык үзен нык сиздерә башлады. Безнең инде кайберләребез өчәр көн ашамаган-эчмәгән. Бу урында мин шуны әйтергә тиешмен: арабызда бер генә солдат та немецтан ашарга сорау турында сүз чыгармады. Бу, ничектер, бер-берең каршында оят кебек сизелә иде. Юк, бу – оялу гына түгел, бу – дошман каршында түбәнлек иде.

Без авыр ыңгырашып яткан Миша янында сүзсез генә җыелышып утырабыз.

Дустыбыз белән соңгы минутта саубуллашкан чакта да, безне фашистлар тынычлыкта калдырмаслар. Алар коммунистларны эзлиләр, алар тагын бире килерләр.

Әлбәттә, очраклы һәм көтелмәгән хәл түгел бу. Фашистлар иң элек әсирләр арасыннан коммунистларны тотып алып юк итәргә телиләр.

Коммунист – әсир булган хәлдә дә – фашист өчен куркынычлы дошман. Фашистлар беләләр: Совет Армиясендә коммунистлар күп. Коммунистлар безнең арабызда да бар, әлбәттә. Ләкин кайсыбыз? Менә шул сорау котырындыра фашистларны.

Тәрәзә челтәрләре аша ишегалды күренә. Анда әсирләрне, өчәр-өчәр бастырып, стройга тезгәннәр. Офицерлар стройны бик горур килбәт белән карап йөриләр. Аларның итекләре ялтырап тора, шпоралары чыңгылдап-чыңгылдап китә. Киң түбәле фуражкалары, ничектер, башларыннан аерылып күренә. Гүя фуражка эчендә баш түгел, нәрсәдәндер ясап куелган бер озынча әйбер сыман; офицерларның гәүдәләре дә сыгылмый торган тоташ бер каты заттан ясалган кебек. Йөргәндә, алар гәүдәләрен бик туры тоталар, уклау йотканнар диярсең.

Строй йорт буена дүрт почмаклы итеп куелган. Артта – немец солдатлары, ә уртада – офицерлар.

– Коммунистлар, комиссарлар, еврейлар, өч адым алга чыгыгыз! – дип кычкыра офицер.

Беркем дә чыкмый. Офицер кулындагы бизәкләп ясалган таягы белән әсирләрнең йөзенә төртеп-төртеп күрсәтә. Солдатлар ул әсирләрне шунда ук стройдан сөйрәп чыгаралар да якында гына торган машинага утырталар. Озак та үтми, машина, пырылдап, лагерь капкасыннан чыгып китә.

– Аларны кая алып китәләр? – дип сорый бер иптәшебез.

– Кая булсын, допроска, – ди икенче берәү.

– Эшләр яхшыга бармый, егетләр…

Моны әйтүче кеше Мишага ярдәм күрсәткән солдат иде. Без аның исемен әле һаман белмибез. Ләкин сүзләре белән ул безне үзенә тартып өлгерде инде. Без аны бик күптәннән беләбез шикелле тоела.

Ул тәрәзә аша карап тора, йөзе караңгылана бара. Гүя кара машинада аның да берәр туганы киткән иде.

– Гестапо эшкә кереште. Коммунистларны эзлиләр. Коммунизм белән фашизм кылычка-кылыч килде… – диде ул һәм бераз уйланып торды. Аның күзләре безгә туры карыйлар, әйтерсең алар ниндидер бер тирән сер әйтергә телиләр иде.

Миша, саташып, нәрсәдер сөйләде. Тавышы бик тонык чыга, сүзләре бутала. Мин аңа карап утырам. Маңгаена кулымны куям. Ут кебек кызу. Нишләргә? Гангрена бөтен тәненә тарала булса кирәк.

Безнең ишек артында немец солдаты нәрсәдер кычкырына башлады. Бераздан ишек ачылды. Бүлмәгә офицер һәм өч солдат керде.

– Йә, биредә кемнәр коммунист, кемнәр комиссар? Әйтегез!

Бу – безгә таныш тавыш. Кара петлицаларында яшен уклары шикелле сызыклар бар. «Бу нинди билге икән?» – дип уйлап алдым мин һәм шунда ук боларның «СС» хәрефләре икәнен шәйләдем.

Без эндәшмәдек. Офицер Миша янына килде дә аңа шпоралы итеге белән төртте.

– Капут! – диде ул, йөзен җыерып.

Миша ыңгырашып куйды.

Аннан соң офицер безнең йөзләребезгә карап чыкты. Ул, коммунистларның йөзендә берәр билге юкмы дигән кебек, җентекләп күзәтә. Аның алга чыгып торган маңгае астындагы күзләре авызлары ачылган елан башларына охшый иде.

Тентү башланды. Кайберәүләрнең кесәләрендә әле карандаш, кәгазь кисәкләре, пәке һәм башка вак-төяк әйберләр бар иде. Аларны барысын да җыеп алдылар. Икебездән кесә сәгате табылды. Немец офицеры, авызын ерып:

– Русски ур, гут, – дип, сәгатьләрне кесәсенә салып куйды.

Офицер тәрҗемәчегә нәрсәдер әйтте. Тәрҗемәче, рус телен вата-сындыра, безгә офицерның сүзләрен аңлатырга кереште:

– Коммунистларны әйтмичә торып, сезгә судан башка бернәрсә дә бирелмәячәк.

Миша тагын аңга килгән кебек булды.

– Алар мине эзлиләр, этләр, – диде.

Бу сүзләрне аңламаса да, немец офицеры Мишаның йөрәк өзгеч дәһшәтле тавышыннан сискәнеп киткән кебек булды. Ул пистолетын чыгарды, Миша янына юлбарыс кебек атылып килеп җитте. Ләкин атарга өлгермәде. Миша, күзләрен зур ачып, фашистка туп-туры карап ята иде. Миша үлде.

Ул вакыттан бирле күп еллар узды инде. Мин бигрәк тә җәй көннәрендә Юдино станциясе аша узгалыйм. Узган саен, минем хәтеремә Миша төшә. Бәлки, аның туганнары әле дә аны сагынып көтәләрдер. Бәлки, аның балалары да булгандыр. Алар үзләренең сөекле әтиләрен инде беркайчан да күрмәсләр. Коммунист Миша Белоруссия җирендә билгесез кабердә ята. Туфрагың җиңел булсын, якташым!




Намус трагедиясе


Кичкә таба Мишаны алып чыктылар. Тоткынлыкның икенче көнендә үк бер дустыбызны югалттык. Бу әле безнең бүлмәдә генә. Ә башка бүлмәләрдә, башка лагерьларда үлүчеләрнең санын кем белсен? Алар, бәлки, бу көнне меңнән дә арткандыр? Ә иртәгә алар күпме булыр? Ә берсекөнгә?..

Бәлки, безне дә менә шушы бүлмәдән берәм-берәм алып чыгып бетерерләр. Бу ике көн эчендә киләчәктә безне нәрсә көткәнен ачык аңладык. Ничек кенә булса да бу газаптан, бу хурлыктан качарга кирәк! Һәркемнең башында шундый уй. Мин моны үземнән беләм. Мин качарга карар иттем инде. Немецлар да безнең уебызны сизәләр иде. Алар, лагерь тирәсенә икенче кат баганалар утыртып, тимерчыбык урый башладылар. Почмак саен прожекторлар эләләр. Лагерь тирәсендә сакчылар саны арта бара. Читтән караганда, безне биредә гомер буена тотарга уйлыйлар иде шикелле.

Тагын төн җитте. Күзгә йокы керми. Үзара сөйләшүләр бөтенләй ишетелми. Минем дә беркем белән дә сүзгә керәсем килми. Эч поша. Ара-тирә очып узган самолётлар гына кайдадыр сугыш барганын искә төшерәләр. Сугыш күренешләре яңадан күз алдына килә. Туганнар, дуслар искә төшә. Алар турында уйлаган саен, күңелсез була бара. Кем белсен, бәлки, алар белән инде очрашып та булмас. Алай гына да түгел, хәтта үлгәч тә синең кайда күмелгәнеңне белмәсләр. Бу уйлардан соң тәнгә бозлы су сипкән кебек булып китә. Куллар ирексездән гимнастёрка якасына сырышалар, әйтерсең кемдер сине буа, һәм син шуннан котылырга телисең.

Яңадан баягы таныш солдатның тавышын ишетәм.

– Егетләр, кем йокламый? – ди ул.

– Мин йокламыйм, – дим мин аңа.

– Мин дә, – диде икенче берәү.

– Ә нигә? – ди өченчебез.

– Барыгыз да йокламыйсыз икән, – ди теге солдат һәм, бераз тынып торгач: – Минск шәһәренә моннан ничә километр булыр икән? – дип сорый.

– Ничек барасың бит, – ди кемдер аңа. – Самолёт белән утыз минутта җитәр идең, поездда ярты көн, ә җәяү безнең шикеллеләргә, ун көн дә аз булыр.

– Шулаймы?

– Кара әле, Василий Петрович, – ди аңа тагын берәү, – бик кирәк булса, мин чын дөресен әйтә алам. Мин үзем бу як кешесе. Минск шәһәренә моннан өч йөз километр чамасы, артык булмас…

Мин бу сөйләшүдә теге солдатның Василий Петрович икәнен белеп калдым. Димәк, ул качарга җыена. «Менә аның белән бергә ычкынсаң…» – дип уйладым мин.

– Димәк, син бу якларны яхшы беләсең? – диде Василий Петрович.

– Бераз беләм.

– Алай булса сөйлә әле. Монда юллар ничегрәк, мәсәлән, җәяү баручыга? Урманнар бармы, елгалар зурмы? Днепрны әйтмим, Днепрны беләбез…

Бу төнне без караңгы бүлмәдә Орша тирәсендәге рельефны, дөресрәге, картаны өйрәндек дияргә була. Һәркем бу хакта үзенең белгәнен сөйләде.

Василий Петрович, әлбәттә, качарга җай чыкса дип, тирә-якны яхшырак белергә тели иде. Миңа да, башкаларга да нәкъ шул гына кирәк тә.

Тизрәк төнне уздырасы килде, һәм төн узып та бара иде инде.

Иртә белән безне ишегалдына чыгарып тезделәр. Санап чыктылар.

Кинәт:

– Ахтунг! – дигән немец командасы ишетелде.

Капкадан кечкенә җиңел машина килеп керде. Машинаның өсте ачык, тирәсе яфраклы ботаклар белән уралган. Шул яфраклы ботаклар арасыннан бик зур, калай кебек җәйпәк түбәле фуражка күренде. Аннан соң кып-кызыл битле һәм киң җилкәле, шактый юан немец калкып чыкты. Бу генерал иде.

Аның янында тагын берничә офицер басып тора.

Генерал, күзләрен кыса-кыса, бик канәгать елмаеп, шактый озак безгә карап торды. Ул әле җиңүче, ә без җиңелүчеләр идек.

Генерал бер офицерга нәрсәдер әйтте. Офицер тәрҗемәче булып чыкты.

– Икмәк юк! – диде ул. – Икмәк юк, икмәкне сезнекеләр яндырып киттеләр. Без гаепле түгел. Ләкин генерал әфәнде әйтергә кушты…

Офицер бераз туктап торды, аннан соң, генералга борылып, нәрсәдер пышылдады. Генерал башын селкеп ризалык белдерде.

– Бүген, – диде офицер, – генерал әфәнденең кушуы буенча, сезгә ашарга биреләчәк. Бөек Германия гуманизмны ярата. Ул Европага яңа тәртип алып килә…

Офицер сүзеннән туктап калды, башын югарырак күтәреп, безгә карады. Аның бу кыяфәте, менә без нинди яхшы, дигән кебек иде. Икенче офицер генералны фоторәсемгә төшереп алды. Аннан соң, фотоаппаратын безгә төзәп, берничә рәсем төшерде.

Бәлки, берничә көннән соң берәр немец газетасында бу рәсемнәр бөтен Германиягә таралыр. Ул рәсем астына генералны мактап язарлар. Кемнәрдер шатланыр. Кемнәрдер кайгырыр да. Чөнки сугыш немец йортының бусагасында һаман солдат сорап тора. Бу нәрсә белән бетәр? Әле билгесез…

Машина китте. Шулай итеп, без немец генералын да күрдек. Тик ул бездә зур тәэсир калдырмады.

– Капиталист, – диде аның турында берәү.

– Әлбәттә, эшче түгел, – дип, икенче иптәш сүзгә кушылды, – күрәсең, кәефе кырылган, икмәкне яндыргансыз, ди. Булса, Германиягә озатасы икән. Тот капчыгыңны, сиңа әзерләп куйганнар!..

Кинәт бер якта ниндидер тавыш купты. Кемдер:

– Менә син нәрсә эзләп килгәнсең икән, сволочь, – дип, кемнедер сүгә.

Мин шунда таба юнәлдем һәм, озак та үтми, талашучылар арасына килеп кердем.

Бер кеше уртада басып тора. Кулында ниндидер язулы кәгазь. Ул шул язуны тотып кычкыра:

– Ишеттегезме, генерал нәрсә әйтте? Ашарга бирәбез, диде. Димәк, немецлар алдашмыйлар. Менә монда язган, – дип, ул, кызарына-бүртенә, язуны укый башлады.

Бу кәгазь, совет солдатын сугышсыз бирелергә чакырып, немец самолётларыннан фронт сызыгына ташланган прокламация иде.

Әсир кулындагы язуны укып бетерә алмады. Аның алдына бик ачулы йөзле, озын буйлы һәм чандыр куллы берәү килеп басты да, прокламация укучының борынына төртеп, аны укуыннан туктарга мәҗбүр итте.

– Ә, исәнме, рядовой Поляков! Без бит сине үлгән дип кайгырган идек. Ә син немецларга калач ашарга килгәнсең икән. Шәп патриот! Хәзер сине анаң күрсә, күзләреңне тишеп агызыр иде, сволочь…

Теге әсир, телен тешләгән кебек, кинәт тынып калды. Аның йөзе агарынды. Ул нәрсәдер әйтергә теләде. Ләкин аның авызыннан бик еракта, күкрәк эчендә ишетелгән кебек, ниндидер аңлашылмаган тавышлар гына чыкты. Аннары ул артка чигенде. Шулвакыт аңа кемдер бар көченә сугып җибәрде. Поляков кинәт борыны белән җиргә төртелде, дүрт аякланып, куркынган төс белән, бик кызганыч итеп, безгә карап тора башлады. Күзләре пыяла эченә тутырылган төтен төсле нурсыз иде.

Поляков эндәшми. Ул үз хәленең нинди түбән икәнен аңлый. Ләкин гафу үтенергә соң иде инде. Ә каршылык күрсәтсә, аны шунда ук үз иптәшләре, хәтта якташлары да аяк астына салып таптаячаклар. Поляков бу хәлне сизә. Аңа безнең каршыда бары дүрт аякланып кына торырга калган иде.

Поляковка бүтән беркем бер сүз әйтмәде. Йогышлы авырудан куркып читкә тайпылган кешеләр кебек, без аның яныннан таралыштык. Ул, кемнәндер ярдәм көткән кебек, тирә-якка каранды. Тик аны беркем дә кызганмады.

Кичкырын безне яңадан стройга тезделәр. Лагерьга брезент белән каплаган йөк машинасы килеп керде. Аңа бәрәңге төялгән иде. Ике немец солдаты:

– Аен, цвай, драй, – дип, безгә чиле-пешле өчәр бәрәңге өләшергә тотындылар.

Поляков инде безнең барыбызга да таныш иде. Менә ул машина янына килде. Башыннан пилоткасын салып, немецка сузды. Пилоткага өч бәрәңге төште.

– Язуыңны күрсәт, язуыңны! – диде аңа берәү. – Сиңа бит калач, колбаса бирергә тиешләр…

– Аракы күбрәк сора, безгә дә авыз иттерерсең, – диде икенче әсир.

Поляков эндәшми. Ул бер кызара, бер агара. Аңа аяк астындагы җир дә хәзер уелып төшәр сыман. Ул беребезгә дә карамый.

Без генерал кушуы буенча бирелгән «сыйны» ашарга керештек. Тик бәрәңгене ашар өчен тагын бер мәртәбә юарга, тагын бер мәртәбә пешерергә кирәк иде.

Поляков исә никтер ашамый утыра. Пилоткасыннан бәрәңгеләрне бер ала, бер куя. Кинәт ул урыныннан сикереп торды. Бәрәңгеләрен пилоткасыннан алып, җиргә атып бәрде. Бәрде дә аяклары белән изәргә кереште. Бәрәңгеләрне таптый, үзе төкеренә, үзе бернәрсә дә эндәшми. Без аңа гаҗәпләнеп карап торабыз.

Поляков яңадан җиргә утырды. Гимнастёркасын изү турысыннан аерып төшерде. Күкрәге шәп-шәрә калды. Шулчак мин аның күкрәгенең сул ягында татуировка белән ясалган бер рәсем күрдем. Анда бер ялангач кыз төшерелгән. Рәсем астына «П – Г» дип язылган иде. Поляковның куллары хәрәкәтләнгән саен, ул рәсем дә җанлы кебек селкенеп куя.

Поляков күкрәгенә йодрыклары белән суга-суга елый башлады. Аннары, йөзен куллары белән каплап, җиргә сузылып ятты да тынып калды. Тик гәүдәсе генә әледән-әле дерелдәп китә иде.

Ул көнне бөтен лагерь Поляков турында сөйләде. Ә иртән без Поляковның инде каралып, суынып беткән гәүдәсен күрдек. Ул асылынып үлгән иде. Кемдер аның йөзен пилоткасы белән каплап та өлгергән. Пилотка читеннән кичәге язу – немец прокламациясе күренеп тора. Җил искәндә, ул язу кисәге кинәт-кинәт селкенеп куя. Гүя Поляковның әле чыгып бетмәгән җаны шулай дерелди иде.

Поляковның асылынып үлүе тора-бара ниндидер батырлыкка әйләнде сыман. Аны хәзер беркем дә начар исем белән телгә алмый. Ул намусындагы кара табын үзенең үлеме белән юып алды.

Лагерьда безнең язмышлар тигез. Поляков кичә үзен үзе үтергән икән, без иртәгә яки берсекөнгә барыбер ачтан үләргә тиеш идек. Ә кабердә яткан кешенең кабер ташына аның дусмы, әллә дошманмы икәне язылмый. Ә безнең каберләребездә хәтта исемебез язылган таш та булмаячак. Син кем дә, мин кем – үлем өчен барыбер.

Шуны әйтергә кирәк: Поляковның үлеме безнең күз алдыбызда дошманны тагын да ачыграк фаш итте. Моннан соң фашистлардан нинди дә булса «шәфкать» көтәргә һичбер ышаныч калмады. Әгәр безнең арабызда тагын кайберәүләр Поляков шикелле уй йөрткән булсалар, алар бүген моның тирән алдану икәнлеген ачык белделәр. Поляковның үлеме фашизмга каршы вөҗдан протесты иде.




Яшәү белән үлем арасында


Җиде көн узды. Безнең арабызда инде ачлыктан шешенә башлаган кешеләр дә күренгәли. Яткан урыннарыннан тора алмаучылар да бар.

Әле бу көннәрдә без ниндидер бер өмет белән, безне дошман кулыннан коткарырлар дигән ышаныч белән яши идек. Лагерьда әсирләр арасында бу атнада безнекеләр һөҗүм башларлар һәм немец үзе чолганышта калыр дигән сүзләр йөри иде. Хәтта, безнекеләр немецны юри шулай тылга кертеп, аны капчыкка ябарга уйлыйлар дип, сугыш стратегиясенең кайбер ысулларын да телгә алучылар булды.

Көннәр узган саен, бу сүзләр азая бара, өметләр сүнә, котылуга ышаныч бетә бара иде. Чөнки инде туплар аткан тавышлар ишетелми. Орша өстендә бомбалар да шартламый. Фронт бик ерак тылга киткән. Ә фронт ил эченәрәк кергән саен, без дә туган илдән ераклашабыз кебек.

Лагерь капкасыннан яңа әсирләр һаман кереп тора. Аларны безнең белән очраштырмыйлар, ишегалдының тимерчыбык белән бүлеп алынган икенче ягына куып кертәләр. Шулай да, тимерчыбык аша булса да, дуслар дусларны табалар.

– Әй Петро, нихәл? Безнекеләр әле һаман чигенәләрме? – ди бу яктан берәү.

Бу сүзләрне ишеткән Петро тиз генә тимерчыбыклы койма буена килә. Ул үзенең дустын күреп шатланырга да, гаҗәпләнергә дә белми.

– Васька, Васька, син дә биредәмени?

– Күрәсең.

Алар тынып торалар. Бер батальонның ике сугышчысы бер-берсе алдында бу әсирлек өчен уңайсызланып калалар.

– Эшләр начар, егет, немец Минск юлына чыгып алган да туры Мәскәүгә чаптыра, – ди Петро.

Ә үзе дустының ачлыктан зураеп калган күзләренә карый. Бу авыр хәбәрне, бәлки, әйтергә дә кирәкмәс иде. Нишлисең, бу дөрес ич.

Дуслар батальонда бергә хезмәт иткән иптәшләре турында сөйләшәләр. Кемне генә искә алсалар да, кайсы үлгән, кайсы хәбәрсез югалган. Күңелне аз гына да куандырырлык хәбәр юк.

– Да, – ди Вася, – батальон беткән.

Алар тагын тынып калалар. Тагын ни сөйлисең?

Петро теге яктан әсирләргә карый:

– Ә сезнең хәлләр ничегрәк соң? – ди.

Вася эндәшми. Сүзсез дә аңлашыла ич…

Шулчак теге яктан да, бу яктан да ике немец солдатының ашыгып килгәне күренә.

– Век! Век! – дип кычкыралар алар.

Иске әсирләр белән яңа килгәннәрне сөйләштермиләр. Ике дусның икесе дә артка чигенә. Өстәвенә немец, Васяны куып җитеп, җилкәсенә мылтык көпшәсе белән төртә. Вася алга сөрлегә һәм төркем арасына кереп югала. Моңа беркем дә гаҗәпләнми. Дошманнан нәрсә көтәргә мөмкин соң?

Мин инде берничә көн Василий Петровичны очрата алмыйм. Кайда ул, әллә качып киткәнме?

Шулвакыт мин аның тавышын тагын ишеттем:

– Егетләр, берәр газета алып килмәдегезме? – диде ул теге яктагыларга.

Җавап булмады. Тик төн җиткәч, безнең якка вак кына ташлар төшә башлады. Әсирләрнең кыр почтасы эшкә кереште. Бу ташларга бәйләнгән язу кисәкләре аша без сугыш турында бик күп хәбәрләр белдек. Һәм безнең кулда «Правда» газетасы да бар иде инде.

Василий Петрович бүген ни өчендер бик шат күренә, ул пилоткасын артка ук төшереп кигән, гимнастёрка өстеннән билен бау белән буган. Ул сакал баскан битен сыпырып карады да:

– Кырынып җибәрәсе иде, – диде.

– Ә пәке каян алырга?

– Туктагыз әле, – диде берәү. – Мин бит парикмахер. Бөтенләй онытып җибәргәнмен. Мин бит Харьков салоннарында эшләгән беренче класслы мастер…

Ул урыныннан торды. Җимерек стена буеннан берничә кирпеч китереп, берсе өстенә берсен өеп куйды. Без аңа гаҗәпләнеп карап тора башладык. Бу нишләргә уйлый икән?

Шуннан соң пыяла ватыклары алып килде. Аларны бер-берсенә чыңгылдатып ышкып алды һәм, бары парикмахерларда гына була торган җитдилек белән, шул пыялаларның йөзенә бармагын тидереп уздырды.

– Шәп! – диде ул. – Хәзер лагерьда беренче номерлы парикмахерский ачып җибәрербез…

Мин элек тә «пыяла белән кырынып була» дигән сүзләрне ишеткән идем. Аның дөреслегенә бик үк ышанып җитми идем. Бу юлы чынлап ышанырга туры килде. Күпләребезгә әле таныш булмаган мастер үзенең «классын» күрсәтте.

Парикмахерскийны ачарга әзерлек эшләре әле бетеп җитмәгән иде. Тарак һәм кайчы кирәк иде. Мастер монысына да аптырап калмады. Ул унлап шырпыны бер агачка тезеп бәйләде дә, моннан бик уңайлы ике яклы тарак килеп чыкты. Ул арада аңа, кирпечләрдән өеп, «өстәл» дә ясап өлгерделәр. Инде көзге генә кирәк иде. «Көзгесез дә ярар», – диючеләргә мастер:

– Көзгесез эшләмим. Көзгесез ул нинди парикмахерский булсын инде?! – дип, кулларын як-якка җәеп җибәрде. Әйтерсең, чыннан да, ул «салон» ачарга җыена иде.

Бер солдат каяндыр ватык машина фарасы табып китерде. Мастер аны алып карады.

– Ярый торган нәрсә бу. Биредә йөз аслы-өсле күренә икән күренүен, зыян юк, – дип, ул көзгене бер әсиргә тотып торырга кушты. Аннан соң гимнастёркасын салып, аны алъяпкыч кебек итеп биленә бәйләде дә, бик эре кыланган булып:

– Йә, Василий Петрович, утыр. Сез минем беренче клиентым, шулай булгач, сезне түләүсез генә кырам, – диде.

Василий Петрович утырды. Көзгедә ул башы белән түбән асылынып торган кебек күренә иде. Аңа бу кызык булып тоелды, ирексездән көлеп җибәрде. Читтән түгәрәк фарага карап торучылар да көлештеләр.

– Прошу внимания! – диде мастер һәм пыяла китеген алып, Василий Петровичның битенә куеп, әкрен генә түбәнгә таба кырып төшерә башлады.

Ун-унбиш минуттан соң Василий Петрович инде яшәреп калган иде. Мин шунда гына аның әле яшь кеше икәнен күрдем. Сакал-мыекларын кыргач, ул тагын да ябыграк булып калды.

– Рәхмәт, – диде ул мастерга.

Ә мастер исә, үз эшеннән бик канәгать булып:

– Следующий! – дип кычкырды.

Бу, бер карасаң, уен-көлке кебек иде. Ләкин чынлап уйласаң, бу яшәргә омтылу, җанга сүнәргә ирек бирмәү, кыскасы, тормышның бер саламына тотыну иде.

Озакламыйча безнең лагерьда шундый парикмахерскийлар берничә урында оешып китте. Хәтта кырынган өчен «түләү» дә кертелде. Мәсәлән, сакал-мыек кырган өчен – бер төрерлек тәмәке. Тәмәкең булмаса, башка берәр нәрсә, хәтта гимнастёрка төймәсе дә ярый иде.

Лагерьда башка һөнәрчеләр дә табылды. Безнең арабызда тимерчыбыктан энә ясаучылар да, ут чыгарыр өчен чакматаш ясаучылар да, хәтта анда-монда аунап яткан түбә калайларыннан котелок һәм кружка ясаучылар да эшкә керештеләр. Билгеле, болар яшерен, лагерьда немецлар йөрмәгән вакытта эшләнә иде.

Шулай итеп, чәнечкеле тимерчыбык белән уралып алынган йортта яшәү өчен көрәш үзенең беренче адымын атлады.




Хәтергә язылган көндәлектән


Мин лагерьда көндәлек яза алмадым. Язган булсам да, ул көндәлек дәфтәрен мин үзем белән алып кайта алмаган булыр идем. Әледән-әле булып торган тентүләрнең берсендә алар, утка төшеп, көлгә әйләнерләр иде. Ләкин, немец шагыйре Гейне әйткәнчә, кеше күңеленә тентү ясап булмый, һәм мин бары шул күңел дәфтәренә күргәннәремне, белгәннәремне яза бардым. Ул көннәрдәге авыр язмыш кайчан да булса онытылырмы соң? Әгәр мин тоткынлыкта мең көн яшәгән булсам, шул мең көннең барысын да сәгатьләп сөйли алам. Тик сүзем бик озакка китәр дип кенә уңайсызланам.

Менә шул хәтергә язылган көндәлектән берничә өзек.



25 август, 1941 ел.

Бүген безгә икешәр шалкан бирделәр. Аны әсирләр «Гитлер паёгы» дип атадылар. Мин шалканны бу хәтле тәмледер дип уйламаган идем. Их, күбрәк булса икән!

Тукта әле, бу шалкан турында ишәк фәлсәфәсе түгелме соң? Әйе, ишәк уйлануы. Оят! Ләкин нишләргә? Әгәр немецлар, чыннан да, Поляков теләгәнчә, безгә ак калач ашатсалар, йомшак урыннарда йоклатсалар, шуның өстенә тагын шәраб та эчерсәләр, оятыңнан кая качар идең? Син яшәр идең, ләкин шул көннән алып үзеңне туган илең өчен үлгән дип санарга тиешсең. Әйе, үлгән дип. Ярый әле дошман безне дус итми. Дошман ашын ашап симерү – бу ишәк булудан да түбәнрәк хурлык ич.



26 август, 1941 ел.

Бүген безгә «тие» дигән нәрсә бирергә булдылар. Нәрсә соң ул «тие»? Берәүләр әйтә: ул дөгедән әвәләп пешерелгән икмәк, имеш. Берәүләр әйтә: юк, икмәк түгел, ботка, имеш. Ә берәүләр: ул «тие» дигән нәрсә камырдан пешерелә торган салма, имеш, ди.

Ләкин берсе дә дөрес булмады. Немецларның ул «тие» дигәне ниндидер үлән салып кайнаткан су икән. «Тие» ул, безнеңчә, чәй дигән сүз булып чыкты.



27 август, 1941 ел.

Безнең лагерьга бүген тагын теге яшелле-зәңгәрле тавышлы офицер килде. Аның артыннан бер көтү солдат ияреп керде. Тагын нәрсә була? һичкем дә белми әле.

Безне яңадан стройга тезделәр. Теге офицер кулындагы бизәкле таягын әйләндереп-әйләндереп уйный.

Аннан соң ул:

– Ахтунг! – дип кычкырды.

Лагерь тынды. Офицер строй буйлап йөри башлады. Бераз гына селкенгән әсиргә ул таяк белән суга.

– Кайне дисциплина! – ди. – Русски некс хорош.

Аннан соң офицер стройдан бер-ике адым читкәрәк китеп басты. Янына тәрҗемәчене чакырды. Тәрҗемәче сүзләрен без тыңларга ярата торган идек. Чөнки ул рус телен шулкадәр җимереп сөйләшә, ул хәтле итеп һичбер артист та уйлап чыгара алмас иде. Тәрҗемәче сөйләгәндә, безнең көләсебез килә иде, шул ук вакытта рус сүзен шулай тырышып-тырышып сөйләргә теләүче бу немецта кешелек хисләре дә бардыр кебек тоела. Чөнки, дошман булса да, рус телен аның авызыннан ишеткәч, без: «Әллә бу яхшы немецмы икән?» – дип тә уйлап куйгалый торган идек.

Офицер сүзгә кереште.

– Биредә, – диде ул, – лейтенантлар, полковниклар һәм башка чиннар бармы? Германия хәрби командованиесе аларны аерым һәм яхшырак шартларда тотарга боерык бирде… – Офицер тынып калды. Тик арабызда беркем дә үзен белгертмәде.

– Димәк, барыгыз да солдатлар гына? – диде ул.

Немец башын селекте. Аңа бу хәл һич аңлашылмый иде. Меңләгән әсирләр арасында бер генә командир да булмасын, имеш. Әлбәттә, моңа кеше ышанырлык түгел иде. Безнең командирларыбыз үз солдатларыннан аерылырга теләмәделәр. Лагерьда, тоткынлыкта без инде бер ил кешеләре, бары чын дуслар гына идек.

Немец командованиесенең бу «чарасы» астында нәрсә ята иде соң?

Инде бер атна буена әсирләр арасыннан коммунистларны эзләп тә уңышсызлыкка очраган гестапочылар командирларны аерып алырга уйлыйлар. Бу коммунистларны табуны җиңеләйтә, чөнки ун командирның кайсы булса да берсе коммунист булырга тиеш иде.

Гомеремдә бик күп мәкерле эшләр турында укыганым бар, ишеткәнем бар иде. Чын мәкерне әле генә белдем. Мәкер ул, алдан якты йөз күрсәтеп, арттан аркага пычак кадау икән.

Мин, стройга басып торган килеш, үз халкымның мәкален исемә төшердем: аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дип юкка гына әйтмиләр ич. Без аерылмадык та, бүленмәдек тә. Иртәгә нәрсә булыр, күз күрер.



28 август, 1941 ел.

«Баланда» дигән сүзне минем ишеткәнем юк иде. Ә бүген безнең лагерьда иртәдән алып баланда турында сөйлиләр. Элекке төрмә кухнясында казан астылар. «Беренче класслы» поварлар су кайната башладылар. Кухня тәрәзәләреннән, болыт-болыт булып, пар чыга.

Бүген әсирләргә баланда бирәчәкләр, диләр.

– Нәрсә соң ул баланда? – дип, мин күршемнән сорап куйдым. Минем күршем баланданы яхшы белә икән.

– Баланда суга аз гына ярма, аз гына май, аз гына тоз һәм аз гына он болгаткан аш була, – диде ул.

Немецларның безгә биргән баландасы бөтенләй минем күрше әйткәнче булып чыкмады. Кайнап та чыкмаган суга ярдырма- ган карабодай салганнар. Минем күршем әйткәнчә, бу баландада аз гына тоз да, аз гына он да, аз гына май да юк иде.

Баланда алган вакытта мин күршем белән тагын очраштым.

– Бу син әйткән баландага охшамаган. Әллә инде пешерә белмиләрме?.. – дидем мин аңа.

– Баланда өч сортлы була. Мин әйткән баланда ул беренче сорт, ә бу немецлар баландасы өченче сорт кына, – диде күршем.



29 август, 1941 ел.

Бүген тагын тентү булды. Тик бу юлы башкачарак уздырылды. Безне барыбызны да лагерьның бер ягына кысрыклап җыйдылар. Уртага өстәл һәм урындыклар куйдылар. Шуннан соң капка ачылды, лагерьга бер төркем офицерлар килеп керде. Яшелле-зәңгәрле тавышлы офицер да алар арасында иде. Без инде аны ерактан ук таныйбыз. Аның кушаматы да бар. Безнең бер иптәшебез бервакыт аны «костыргыч порошок» дигән иде. Аның «порошогын» әйтми башладылар, шуннан ул «костыргыч» кына булып калды. Шул көннән алып без барлык немец офицерларын «костыргыч» дип кенә йөри башладык.

Офицерлар өстәл тирәсенә утырыштылар. Алар янына берәм-берәм әсирләрне чакыралар. Бу юлы исем-фамилияләрне дә язарга керештеләр. Гомердә беренче тапкыр безнең исемнәр немец кәгазенә төште. Күңел ярсып тулды. Бу «тере» трофейга әйләнү, дошманыңның җиңү турындагы хәбәренә сан белән генә түгел, исем белән дә язылу иде.

Тентү бик җитди һәм озак барды. Немец солдатлары, киемнәрне салдырып, барысын да үзләре карап чыктылар. Кулларны күтәртеп, култык асларына кадәр тикшерделәр. Кәгазь, карандаш кебек нәрсәләрне барысын да бер өемгә өеп яндыра бардылар.

Минем алдагы солдатның күкрәк кесәсеннән бер бала рәсеме килеп чыкты. Офицерлар аны кулдан-кулга йөртеп карадылар. Солдат ап-ак булып агарынды.

Бу аның бердәнбер кыз баласының сугыш башланыр алдыннан гына төшерелгән рәсеме иде. Ата кеше баласын үлем түшәгендә күргән кебек калтырана. Әйтерсең менә-менә нәнинең соңгы сулышы тынар һәм ул күзләрен йомар кебек тоела иде аңа. Ата кеше, бәлки, бу минутта шул бала рәсеме өчен генә дә утка ташланырга риза булыр иде. Аның өчен бу – бердәнбер, иң кадерле истәлек. Ул әле, шул рәсемне кесәсенә салып, ниндидер өметләр белән яши. Рәсемне яндырсалар, ата өчен барысы да бетте, хәтта аның шул кечкенә генә өмете дә югала иде шикелле.

Офицер рәсемне утка ташлады. Ләкин, бәхеткә, кинәт кенә исеп куйган җил аны учак яныннан очыра-очыра алып китте. Рәсем бер карт кына немец солдатының аягы янына килеп төште. Немец аны, иелеп алып, кесәсенә салып куйды. Әсир аңа таба бармакчы иде. Икенче немец аның юлына каршы чыкты:

– Век, век! – дип, әсирне инде тентүдән узган иптәшләре янына куды. Әсир, башын түбән иеп, дуслары янына атлады.

Ярый, немецлар безнең сәгатьләрне һәм башка әйберләрне алдылар. Ә рәсем аларга нигә кирәк?..

Тентү тәмам булгач, лагерь яңадан үзенең көндәлек тормышына кайтты. Мин тентү вакытында рәсемне кесәсенә алып салган карт немец солдатын күрдем. Ул лагерь буенча кемнедер эзләп йөри иде.

– Гаврилов! Бу фриц сине эзли бугай, – диде кемдер.

Гаврилов дигәне бая рәсемен алдырган әсир иде. Ул да немецны танып алды һәм аңа каршы китте. Алар очраштылар.

Немец солдаты Гавриловны баштанаяк карап чыкты. Аннан соң нигәдер йодрыклары белән кизәнә-кизәнә кычкырыныр- га тотынды, ә үзе һаман тирә-ягына карана. Гаврилов берни аңламаган килеш басып тора. Немец күпме генә кычкырынса да, аның йөзендә ачу күренми. Шул арада ул, кесәсеннән бала рәсемен алып, Гавриловка тиз генә бирде һәм, үз күкрәгенә төртеп, өч бармагын күрсәтте. Әкрен тавыш белән генә нәрсәдер әйтте дә китеп барды.

Гаврилов, рәсемне алып, кызының йөзенә озак карап торды, аны берничә мәртәбә үпте. Без дә, аның янына җыелып, рәсемне карый башладык: бер нәни генә кыз бала, бишек читенә тотынып, түгәрәк, тулы аяклары белән мендәргә басып тора. Йомшак мендәр аның көчсез һәм җиңел аяклары астында әз генә яньчелеп тора. Ул, күзләрен зур ачып, нәрсәгәдер гаҗәпләнгән кебек, туп-туры караган. Әтисенең күкрәк кесәсендә сугыш юлы аша узган шушы кыз бала рәсеме безнең күңелләребезне йомшартты. Безнең бит барыбызның да диярлек өйләребездә балаларыбыз бар иде. Сагыну хисләре кабат йөрәкләрдә дөрләп кабынды. Безне чәнечкеле тимерчыбык дөньядан аерса да, балаларыбыз өчен без бар, без яшибез. Алар безне көтәләр.

Мин дә үз баламны күз алдыма китердем. Аның дөньяга туганына бишенче ай гына. Мин аны киткән чакта, вагонга алып, соңгы мәртәбә үпкән идем, ә ул, аерылышуны белгән кебек, минем күзләремә карады, муеныма сырышты. Шул килеш ул минем күңелемдә мәңгелек рәсем булып калды. Кая барсам да, нишләсәм дә, күзләремә тик шул рәсем генә күренә иде.

Бу көнне без балаларыбыз турында озак сөйләштек. Шунысы кызык, башка вакытта әгәр берәүгә, балаң турында сөйлә әле, дип әйтсәк, ул: «Ни сөйлисең, бала бала инде ул», – дип кенә сүзен бетерер иде. Ә биредә ата кешеләр үз балалары турында шундый матур итеп сөйлиләр, тыңлаган саен, күңел рәхәтләнеп тора. Һәркемнең баласы үзенчә яхшы, үзенчә матур һәм дөньяда иң акыллы иде. Үзеңнең балаң да шундый булгач, башкаларга ничек ышанмыйсың инде?..

Гаврилов исә шатлыгыннан авызын җыя алмый, ул үзенең нәни кызын чынлап та күргән диярсең. Ул башкаларның сүзен тыңлап ләззәтләнә. Менә ул тагын рәсемне алып карый башлады.

– Карт немец нәрсә әйтте соң, нигә ул өч бармагын күрсәтте? – диде.

– Моны немец телен белмәсәң дә аңларга була, – диде безнең арабыздан берәү. – Немец әйтте: «Мин – солдат, син – солдат. Синең дә балаң бар, минем дә өч балам бар», – диде.

Гаврилов аз гына уйлап торды да:

– Этләр арасында да кешеләр бар икән, – диде һәм лагерь капкасы ягына карап алды.

Анда немец солдатлары постларын алышалар иде.



30 август, 1941 ел.

Көннәр узып тора. Шулай тагын күп еллар үтәр. Күп сулар агар. Дөньяда әллә нәрсәләр булып бетәр. Ә җир үз юлы белән кояш тирәсендә һаман әйләнә торыр. Көннәр, айлар, еллар кабатланыр, һәм бервакыт 2041 ел җитәр, календарь битенә 30 август көне килеп чыгар. Димәк, нәкъ йөз ел узган булыр.

Әле ул вакытта да менә бу көннәр турында сөйләрләр. Тарихчылар ул елларның архив киштәләрен актарырлар, инде саргаеп беткән һәм хәрефләре тоныклана барган газеталарны, журналларны укырлар. Үз замандашларына безнең язмышлар турында яңадан газеталарга, журналларга язарлар, калын-калын китаплар чыгарырлар. Юк, фашизмга каршы көрәштә коелган кан, ул авыр көннәр йөз елдан соң да онытылмас!

Шул уңай белән мин сезгә, тарихчыларга, үз көндәлегемдә бер фоторәсем турында язып калдырырга тиешмен.

Сез шулай архив киштәләрен актарган вакытта, немецның бер газетасында ул рәсемне күреп аптырап калмагыз! Сез иң элек минем сүзләремә игътибар итегез.

Ул рәсемгә ун-унбиш кеше төшерелгән булыр. Алар бик зур өстәл тирәсенә тезелешеп утырганнар. Кайберләре бик тәмле итеп сөяк кимерә, кайберләре, бик зур телем икмәк тотып, тәлинкәдән шулпа ашый! Һәр кеше каршында аракы шешәсе һәм стаканнар. Янәсе, кунаклар аш алдыннан «төшереп» тә алганнар. Ә арткы фонда ак калпак кигән һәм көләч кыяфәтле берничә повар күренә.

Бу рәсем астына: «Рус әсирләре безнең лагерьларда менә ничек яшиләр», – дип язылган булыр. Янәсе, сый-хөрмәт – рәхим ит!

Бәлки, шушы рәсемгә карап, кайберәүләр, чыннан да, гаҗәпләнерләр. Ничек була инде бу, Нәби Дәүли дигән бер кеше үзенең көндәлегендә нинди авыр газап һәм ачлык турында язган, ә немецлар әсирләрне әнә ничек ашатканнар ич?! Кемгә ышанырга диярсез, бәлки, сез?

Ләкин ялгышмагыз, тарихчылар. Мин ул рәсемнең ничек эшләнгәнен менә бу дәфтәремә язып калдырдым.

Көннәрдән бер көнне безнең лагерьга ап-ак калпак кигән, бик юан һәм кып-кызыл йөзле берничә немец керде. Алар артыннан лагерьга кечкенә генә машина да килеп җитте. Машинадан муенына берничә фотоаппарат таккан бер яшь кенә лейтенант килеп чыкты. Ул теге ак калпак кигән немецларга нәрсәдер әйтте. Тегеләр машинадан ящик чыгардылар. Аннан соң лейтенант лагерь вахтманнарына өстәл китерергә кушты. Бервакыт кызыл йөзле поварлар шул өстәл өстенә теге ящиклардан буш шешәләр чыгарып тезделәр. Аннан соң ак икмәк, кәстрүл, тәлинкәләр, кашыклар да өстәлгә куелды.

Шуннан ерак түгел генә без исебез китеп күзәтеп тора идек. Фотоаппаратлар таккан лейтенант һәм берничә вахтман безнең янга килделәр дә иң тулы йөзле әсирләрне сайлап алып, шул өстәл тирәсенә тезеп утырттылар. Бер повар, кәстрүлне ачып, аннан итләре сыдырылып беткән сөяк кисәкләрен әсирләргә өләшеп чыкты. Икенчесе тәлинкәләргә әчегән сөт салды. Ә берсе ак икмәк кисеп өләште. Ач әсирләр ашый башладылар. Кайберәүләре сөяк кимерергә кереште. Шулвакыт лейтенант аларны берничә мәртәбә рәсемгә төшереп алды.

Аннан соң ул:

– Фэртит! – дип кычкырды.

Поварлар, шул сүзне ишетүләре булды, өстәлдән барлык ашамлыкны тиз генә сыпырып җыеп алдылар да кире ящикларга тутырдылар. Көлешә-көлешә, машинага утырышып китеп тә бардылар. Лейтенант та алар белән сыздыртты.

Бер әсир, эшнең нәрсәдә икәнен сизеп алып, башын селкеп торды да:

– Каптык фриц кармагына… – диде сузып кына.

Мәсьәлә ачыкланды. Немец лейтенанты үзләренең газеталары өчен рәсем төшереп алды. Бәлки, ул рәсемне листовкага басарлар. Ә листовкага: «Германиядә рус әсирләре ач тора дип, дошман коткы тарата. Менә карагыз бу рәсемгә. Комментарий кирәкме?» – дип язып куярлар да листовканы самолётлардан фронт сызыгына илтеп ташларлар.

Рәсемгә төшкән әсирләр, әлбәттә, хурландылар. Ләкин соң иде инде.

– Хаталандык, – диде тагын бер әсир, – хаталандык, ачык авызлар…

Әйе, бу безнең хата иде. Ләкин бу хата киләчәктә тагын мондый мең хатаны булдырмаска сабак булды.

Тарихчылар, шуны белегез: бу рәсем – фальш!




Доктор Василий Петрович


Инде август ахыры булуга карамастан, көннәр бик эссе. Ла- герь әсирләр белән шыгрым тулды. Авырулар көннән-көн күбәя бара. Бигрәк тә эч авыруы әсирләрне җәфалый башлады.

Немецлар авыруларга ярдәм күрсәтү турында хәтта уйлап та карамыйлар. Үзләренә бездән берәр төрле авыру йогар дип куркалар. Алар лагерьга бик сирәк керәләр. Анда да әсирләр янына якын килмиләр, читтән генә күзәтеп торалар да тизрәк чыгып китәргә ашыгалар. Хәер, без дә аларны сагынып көтеп тормый идек.

Василий Петрович, чыннан да, доктор булып чыкты. Ул инде үзенең кем икәнлеген яшерми. Без анык полк кыр госпиталендә эшләгәнен һәм яралы солдатлар белән бергә әсир булганын белдек. Үзе белән бергә әсир төшкән кайбер солдатларны да ул лагерьда очраткан иде.

Василий Петрович белән мин якынрак танышырга булдым. Бүген мин аның белән озак сөйләшеп утырдым. Мин аңа үземнең Казаннан икәнемне әйттем. Василий Петрович үзенең кайчандыр Казанда практикада булганлыгын сөйләде. Ул Казанның бик күп урыннарын, хәтта шәһәр читендәге күлләрен дә белә икән.

Тоткыннар һәрвакытта шулай, күрәсең: үзара сөйләшкәндә, тормышта булган берәр уртак хәлне эзлиләр һәм табалар. Василий Петрович белән заманында бер шәһәрдә булуыбыз, шул шәһәрнең бер үк урамнарында йөрүебез безне бик күптәнге танышлар кебек якын итә иде. Бу бер-береңә ачыграк булырга, серләрне шикләнмичә уртаклашырга юл ача.

Василий Петрович коммунист идеме, – мин анысын белмим. Мин сорамадым, ә ул әйтмәде. Ләкин ул чын рус кешесе иде. Аның ачык йөзе, аз гына зәңгәррәк күзләре беренче очрашканда ук күңелдә ышаныч тудыралар. Аның белән сөйләшкәндә, ничектер, кайгылар таралгандай була. Шуңа күрәдер ул бервакытта да ялгыз калмый. Ул кем белән булса да һаман сөйләшә торган иде. Лагерьда аны бик тиз белеп алдылар.

Авырулар, яралылар аңа киңәшкә килеп йөри башладылар. Ул үзе дә хәлсез яткан авырулар янына бара. Аларның башын тотып карый, хәлләрен сораша. Авыруга ярдәм итәр өчен, докторның кул астында бертөрле дә дару юк. Василий Петрович, үзе өчен генә түгел, меңләгән авыру әсирләр өчен дә кайгыра. Доктор кешегә үз дусларының шулай ачлыктан, авырудан һәлак булуларын күреп торуы, әлбәттә, җиңел түгел иде. Нишләргә соң? Фашисттан дару сораргамы? Ә ул бирерме? Бирсә, нинди дару бирер, яшәтә торганнымы, әллә тагын да тизрәк үтерә торганнымы?..

Мин Василий Петровичка үземнең күптән уйлап йөргән серемне ачарга булдым. Мин әле тормышымда беренче мәртәбә шундый авыр хәлдә калдым, миңа кем беләндер киңәш итәргә кирәк иде. Минем өчен бу тимерчыбыклар аша иркен дөньяга чыгу уен түгел. Василий Петрович минем уйларымны тиз сизеп алды. Ул минем янга якын ук елышып утырды һәм, бик әкрен тавыш белән генә:

– Ничек соң аякларың, авыртмыймы? – диде.

– Хәзергә авыртмый әле.

– Шулай, ә күзләрең ничек, яхшы күрәме, колагың ничек, яхшы ишетәме? – Ул, минем җилкәмнән тотып, гәүдәмне селкетеп карады. – Әле көчең бар, егет, – диде доктор.

– Ә сезнең аяклар ничегрәк соң? – дип сорадым мин.

– Һәрхәлдә, синнән калышмас идем…

Минем эчемә шатлык йөгерде. Димәк, Василий Петрович «юлга» җыена. Ә юлда андый кеше белән бергә булуың ни тора! Василий Петрович тагын бер мәртәбә минем җилкәмә сугып алды. Әйтерсең ул минем авыр уйларымны кагып төшерергә тели иде.

– Аякларың исән булгач, җаеңны кара. Югыйсә соң булыр…

– Ә сез? – дидем мин, аны бүлдереп.

– Ә мин… – диде ул, ашыкмыйча гына, – качарга җыенмыйм.

Мин кинәт бер туңып, бер эсселәп киттем. Аның сүзләрен аңлап җитмәдем бугай, ләкин шул ук вакытта бу сүзләр минем йөрәгемне телгәндәй булды.

Василий Петрович, йөземә карап, минем кичерешләремне аңлады.

– Мин качмыйм, – диде ул тагын бер мәртәбә. – Кача алмыйм, чөнки качарга хакым юк. Мин – доктор, аңлыйсыңмы? Мин биредәге авырулар, яралыларның гомере өчен үземне җаваплы саныйм. Качып котылган хәлдә дә, мин гомерем буе тынычлык таба алмас идем. Әгәр син хәзер авырып ятсаң, ә мин сине ташлап китсәм, син үзең үк миңа ләгънәтләр яудырыр идең…

Доктор бераз тынып торды. Мин аның йөзеннән күзләремне алмыйм, аның сүзләренә исем китә.

– Шулай, иптәш, хәерле юл телим сезгә! – дип, ул сүзен бетерде һәм урыныннан торды. – Ә хәзер сез миңа булышыгыз, – дип, мине ияртеп китте.

Без төрмә бүлмәләренең берсенә кердек. Биредә аяк басарлык та урын юк. Әсирләр идәнгә тезелешеп утырганнар. Докторны күрү белән, бүлмә җанланып китте.

– Иптәшләр, – диде доктор, – барыгыз да ишегалдына чыгыгыз, яралылар калсын. Без биредә госпиталь оештырачакбыз… Югыйсә безне эпидемия фашистлардан болайрак кырып бетерер.

…Мин Василий Петровичның теләген аңладым. Ул көченнән килгән кадәр үз вазифасын үтәргә омтыла иде.

Бу эш бик үк җиңел булып чыкмады. Әсирләр арасыннан берәү карлыккан тавыш белән:

– Ә мин чыкмыйм. Нишләп чыгыйм? Мин монда беренче булып урын алдым, шунда калам, – дип әрепләшергә кереште.

Әлбәттә, аны гаепләрлек тә түгел иде. Чөнки ишегалдында, ачык һавада газаплануга караганда, бүлмәдә ни әйтсәң дә ышык һәм җайлырак иде.

Докторның тырышып-тырышып аңлатуы да мондый чакта барыбер яхшы нәтиҗә бирмәс иде. Ач кешедә аң белән идарә итү тоткарлана. Мондый вакытта кискен һәм каты кул белән хәрәкәт итәргә кирәк.

Василий Петрович каушап калмады. Ул, гимнастёркасын артка сыпырып, билендәге бавын рәтләде һәм, үзе смирно басып:

– Встать! – дип кычкырды.

Кинәт бүлмәдәгеләр барысы да аякка бастылар. Авырулар башларын күтәреп карап тора башладылар. Бу нәрсә? Бу инде күптән ишетелмәгән русча хәрби команда иде. Ул сүз шундый булып яңгырады, хәтта әсирләр бер минутка үзләрен армия строенда кебек хис иттеләр. Алар, үзләре дә сизмәстән, шул командага буйсындылар.

Василий Петрович дәвам итте:

– Мин, батальонный врач, сезгә боерык бирәм: авырулардан башкалар бүлмәне бушатыгыз, – диде.

– Вон как? – диде бая бәхәс башлаган әсир. Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче иде.

Ләкин аның янында басып торган шактый таза буйлы солдат:

– Иптәш батальонный врач! Рөхсәт итегез, – диде һәм үзе, рөхсәтне көтмичә үк, теге әсирне, якасыннан тотып алып, ишек янына китерде, җайлап кына артына тезе белән төртеп чыгарып җибәрде.

– Бар, кабахәт, үз командирыңның сүзен тыңламасаң, фрицның итеген яла, – диде.

Бер минут эчендә булып алган бу хәл кешеләрне айнытып җибәрде. Чыннан да, яралылар, авырулар тышта яталар. Дөньяда дуслык дигән нәрсәнең барлыгы кешеләрнең әле генә исләренә төшкән шикелле булды.

Докторга тагын сөйләп торырга туры килмәде. Әсирләр берәм-берәм бүлмәдән чыга башладылар.

Доктор бу кызу канлы солдатны үз янына чакырды. Солдат, аның каршына килеп «смирно» басты.

– Вольно, – диде доктор, – таныш булыйк, мин Василий Петрович, хәзергә шулай гына булсын, сез кем?

– Мин кече командир Фәттахов Зиннур, разведчик, – диде солдат, ул ни өчендер дулкынлана һәм аның сөйләвендә татарчалык нык сизелә иде.

– Яхшы, иптәш кече командир, сез бу бүлмәдә старший булырсыз… Бирегә беркемне дә кертмәгез. Ә сез, – диде доктор, миңа карап, – идәнне себереп чыгарыгыз!

Доктор ишегалдына чыгып китте. Фәттахов Зиннур ишек төбенә басты. Мин идән себерергә тотындым. Бу эш, ничектер, күңелне күтәреп җибәрде. Әйтерсең без әсирлектән котылганбыз да, менә хәзер безнең тормыш яңача башлана иде кебек.

– Яхшы кешегә охшый, – диде Фәттахов Зиннур, – докторны әйтәм әле, монда үзебезне карамасак, фрицның бик исе китмәс…

Сүз шунда өзелеп калды. Инде бүлмәгә берәм-берәм яралылар, авырулар керә башлады. Фәттахов ишек яңагына тырнагы белән сыза барды. Ул бит лазарет башлыгы, бүлмәдә ничә кеше ятканын иң элек аңа белергә кирәк булачак.

Озак та үтмәде, Василий Петрович та килеп керде. Яралылар аңа өметле күз белән карыйлар. Чөнки алар өчен Василий Петрович бердәнбер ярдәмче иде.

Василий Петрович җиңнәрен сызганды һәм бик авыр ыңгырашып яткан яралы солдат янына килде. Бүлмә тын калды.

– Идәнне бик пөхтә себергәнсез, рәхмәт, – диде Василий Петрович, миңа бик ягымлы карап.

Чынлап әйтәм: «рәхмәт» дигән сүзнең шундый җанга ятышлы сүз икәнен әлегә кадәр белми идем. Үзенең тормышы да кыл өстендә торган кеше сиңа рәхмәт әйтсә, ул гомергә онытылмаслык истәлек булып кала икән.

– Тагын нишлим? – дидем мин. Минем Василий Петровичка булышасым килә иде.

– Сезнең үз эшегез бар ич… – диде ул. Василий Петрович миңа хәерле юл тели иде.

Кинәт ишегалдында немец командасы ишетелә башлады. Бу гадәттәге кичке тикшерү вакыты иде. Авырулар да, яралылар да, ишегалдына чыгып, стройга басарга тиешләр.

Василий Петрович тәрәзәдән ишегалдына карады.

– Берегез дә урыныгыздан тормагыз, – диде.

– Тагын кыйнарлар, – диде кемдер, авыр ыңгырашып.

Василий Петрович эндәшмәде. Ул бары тик, агарынып, тешләрен генә кысты. Аның яңак сөякләре төртеп чыкты. Күзләре кысылды. Маңгай өстенә сызык-сызык юллар ятты.

– Барыгыз да ятыгыз, кузгалмагыз, – диде ул һәм үзе ишек янына килеп басты.

– Син дә ят, ыңгыраш, – диде миңа.

Мин авырулар арасына кереп сузылдым һәм эчемне тотып ыңгырашырга әзерләнеп куйдым.

Тышта «аен! цвай! драй!» дигән сүзләр ишетелә.

Немец солдатлары бүлмәләргә кереп йөриләр. Тимер дагалы итекләрнең тавышы якынлаша бара. Менә ишек ачылып китте. Ике солдат бүлмәгә килеп керде. Аларны күрү белән, Василий Петрович немецча:

– Алле кранкен, – диде.

– Вас? – диде бер солдат һәм, Василий Петровичны читкә этәреп, авырулар янына бара башлады.

Немец солдатының күзләрен кан баскан, йөзе тиле кешенеке шикелле мәгънәсез, бите таш кебек шома. Василий Петрович аның юлына аркылы төште.

– Их бин доктор, – диде.

Немец аптырап калды. Бу бары бер генә минут дәвам итте. Немец, кулындагы резин көпшә белән кизәнеп, Василий Петровичка сугып җибәрде. Василий Петрович ап-ак стена кебек булып агарды. Ләкин аягына баскан килеш кала алды. Немец икенче кабат сугарга кулын күтәрә башлаган иде, шулвакыт бер яралы әсир, урыныннан торып, аксый-аксый, немецлар янына килде.

Василий Петрович аны тотып алды.

– Нишлисең, юләр? Рөхсәт итмим, – диде.

Солдат тыңламады, ул, йөзен чытып, авыр сызланды да аягына ураган бинтны сүтеп җибәрде. Аның балтыр ите бөтенләй череп беткән, инде шыр сөякләре күренеп тора иде. Ул немецларны биредә, чыннан да, авырулар ята дип ышандырмакчы булды. Ул шуның белән рус докторын да кыйналудан коткарып калмакчы иде. Бер минут узмагандыр, яралы солдат, чырайсыз калып, Василий Петровичның кулларына ауды. Ул аңын җуйды. Ике немец бер-берсенә караштылар. Бу җан өзгеч күренеш аларны артка чигендерде.

Василий Петрович солдатны әкрен генә идәнгә яткырды. Әсир солдат бик яшь иде. Әле аның битенә пәке йөзе дә тимәгән.

Василий Петровичның җилкәләре калтыранып-калтыранып китә, ул шулай һушсыз яткан солдатка иелеп елый иде.

Немецлар чыгып киттеләр.




Бер көн иректә


Әгәр мин лагерь тормышын менә шулай көндәлек дәфтәремә язып барган булсам, бүген аңа соңгы нокта куелган булыр иде. Чөнки бу көнне мин лагерьдан качып киттем.

Бәлки, сез: «Бу ничек булды?» – дип сорарсыз.

Мин үзем дә мондый мөмкинлекне әле тиз көтмәгән идем. Шулай да, әйткәнемчә, качу турындагы уй миңа бер генә минутка да тынгылык бирмәде.

Дөресен әйтергә кирәк: мин Белоруссияне бөтенләй белми идем. Сугышта разведкада йөргәндә, миңа, штаб кушуы буенча, Орша тирәләрендә берничә мәртәбә булырга туры килгәне бар иде. Мин инде барачак юлымны беркадәр күз алдыма китерә ала идем. Тик мин бер мөһим хәлне истән чыгарып җибәргәнмен. Анысы хакында соңрак язармын әле…

Бүген бер төркем әсирне лагерьдан эшкә алып чыктылар. Алар арасына мин дә эләктем. Безне җимерек урамнар аша шәһәр читенә үк алып килделәр.

Без биредә тәрәзәләре төтен белән каралып беткән, бер як стенасы җимерелеп төшкән бер таш бина күрдек. Немецлар әсирләрнең бер өлешен шунда күчерергә уйлыйлар булса кирәк. Без килеп җиткәндә, монда чәнечкеле тимерчыбык төягән ике машина туктап тора иде инде.

Безне бина эченә алып керделәр. Бүлмәләрдән көйгән ит исе чыга. Шундый авыр ис иде бу, безнең бер иптәшебез шунда ук укшый башлады. Немец бер кулы белән борынын кысып, икенче кулы белән идәнгә төртеп күрсәтте. Идәндә янып күмергә әйләнгән кеше сөякләре ята иде. Аларны кеше сөяге дип әйтерлек тә түгел. Дөресрәге, бу сөякләр инде көлгә әйләнгәннәр, бары тик баш сөякләре генә үзләренең йомры формаларын җуймаганнар. Алар да, кул тию белән сибелеп, күз алдында юкка чыгалар.

Шул сөякләр янында түтәләре янып беткән мылтык көпшәләре һәм кул пулемётлары ауный. Идәнгә бик күп гильзалар сибелгән. Алар янып кып-кызыл булып калганнар, әйтерсең әле хәзер дә кызып торалар иде. Һәр тәрәзә турысында идәнгә җәелеп калган тапка карап, бу урында сугышчы ятканлыгын аңлап була иде.

Моннан атна-ун көн элек менә шушы бинада безнең кызылармеецлар батырларча сугыш алып барганнар. Бу таш бина героик бастионга әйләнгән, һәм аның бусагасыннан атлап узардан элек, меңләгән фашист башсыз калган. Батыр совет солдатлары үзләренең соңгы сулышларына кадәр көрәшкәннәр. Алар дошман снарядлары бина стеналарын җимергәндә дә, бүлмәләрне ялкын урап алганда да чигенмәгәннәр.

Бәлки, кайчан да булса бервакыт бу бинаның стенасына аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылыр. Алар билгесез калмаслар. Ә хәзер… ә хәзер безнең алда аларның көлгә әйләнгән сөякләре генә ята. Моны кем генә күрсә дә, совет солдатларының батырлыкларына сокланыр иде.

Без шул көлгә әйләнгән сөякләрне җыярга тиеш идек. Кемдер бер калай тартма алып килде. Без сөякләрне шул тартмага тутырдык.

Әлбәттә, кешелекне аз гына ихтирам иткән бәндә, хәтта фашист булса да, бу кеше сөякләрен кабергә җирләргә тиеш иде. Фашистлар бу турыда уйлый да белмиләр дисәң, һич хата булмас. Алар сугышта үлгән солдатларның сөякләрен чүп-чар һәм таш өеменә ташлаттылар. Мин моны беркайчан да, беркайчан да онытмам!

Бу әле моңа кадәр һичбер вакытта да ишетелмәгән вәхшилек иде. Моны әйтеп аңлатыр өчен сүз табылырмы?

Безгә снаряд җимереп төшергән ташларны бүлмәдән ишегалдына чыгарырга куштылар. Немецлар:

– Шнель, шнель, рус! – дип ашыктыралар. Алар үзләре дә биредә озак калырга теләмиләр иде.

Мин, берничә таш күтәреп, ишегалдына чыктым. Узып барышлый, түбәнге катта ачып куелган бер ишеккә күзем төште. Эчтә караңгы иде. Бу нәрсә икән? Шул минутта минем башыма качу уе килде. Акыл яшен тизлеге белән эшли башлады. Кулымдагы ташларны өемгә илтеп ыргыттым да яңадан бинага кердем. Тәрәзәдән кырга таба карадым. Анда ике километрлар ары кечкенә генә урман һәм тагын бераз узгач елга күренә. Ә тагын да арырак сыек кына төтен сыман томанда күкселләнеп зуррак урман җәелеп ята. Их, тизрәк шунда китәсе иде!

Мин, яңадан таш кисәкләре җыеп, ишегалдына чыктым. Бу юлы инде теге ишеккә шактый якын килеп уздым. Мин анда пар казаны һәм уралып-уралып киткән тимер торбалар күреп калдым. Димәк, бу – бинаны җылыту урыны – котельный икән. Ни өчендер, үзем дә сизмәстән, мин кызу-кызу йөри башладым. Яңадан бина эченә кердем. Тагын тәрәзәдән карадым. Бу юлы инде мин шушы бина янында тегендә-монда өем-өем ташланып яткан цемент торбалар күрдем. Алар бик юан, хәтта кеше сыярлык иде.

Яңадан, ташлар күтәреп, ишегалдына чыктым. Ташларны бу юлы өемгә илтмәдем. Туп-туры ачык ишектән котельныйга кердем. Бәхеткә, сакчылар ниндидер бер ялтыравыклы тартма ачып маташалар иде. Мин караңгы подвалдан аларга карап тордым. Әлбәттә, алар мине күргән булсалар, бер минут узмыйча, минем арттан керерләр иде. Мин дә, аларның килүләрен күрсәм, таш күтәргән килеш кире чыгар идем. Ләкин сакчылар үз эшләрендә булдылар. Алар, теге тартмада берәр кыйммәтле нәрсә юкмы дип, капкачын ачарга телиләр иде бугай. Башка әсирләр дә бинага бер кереп, бер чыгып йөриләр.

Мин, ташларымны идәнгә ташлап, тирә-ягыма карандым. Күз караңгыга ияләшеп җитте. Йөрәгем үземә ишетелерлек булып сикерә. Ниндидер шашкын хис тәнемне калтырата. Кинәт мин бер стенада тагын бер ишек күрдем. Элгечне күтәрдем, ишекне әкрен генә ачтым. Анда шактый зур бүлмә бар. Уртада зур су чаны тора. Аңа берничә торба тоташкан. Мин, шул чанны әйләнеп, икенче якка килеп чыктым. Стенада мазутланып беткән комбинезон эленеп тора. Идәндә бер иске кепка ята иде. Бу кочегарның «кабинеты» булган, күрәсең.

Ашыгырга кирәк иде. Һәр минут исәптә. Вакыт-вакыт тирә-якка колак салам. Арлы-бирле йөргән аяк тавышлары гына ишетелеп куя. Әле тыныч.

Мондый кискен минутта кеше үзен шашкан кебек хис итә икән. Уйлар баштан шундый тиз кичәләр, аларны яшен тизлеге белән дә үлчәп булмас иде. Мин бүлмәдә арлы-бирле йөрим, тирә-ягыма тиз-тиз каранам. Нишләргә, ничек качарга? Кинәт минем аяк астымда идәнгә җәйгән калай сыгылып китте. Мин ул калай астында ниндидер бушлык барлыгын сизеп алдым. Көчкә-көчкә генә шул калайны күтәрдем. Йөземә кинәт көн яктысы килеп бәрелде. Бу нигә болай? Идән астында яктылык! Мин башта аңышмыйчарак тордым. Бая тәрәзәдән күренгән цемент торбалар менә шушында куелырга тиеш булганнар, ахрысы. Сугыш башлангач, бу эш тукталып калган, бары тик стена астына канау гына казып өлгергәннәр. Идән астына яктылык әнә шуннан төшә иде.

Мин түбәнгә сикердем һәм калайны яңадан үз урынына шуыштырып куйдым. Хәзер инде иреккә чыгарга бер генә адым калды. Ләкин бусы иң авыры, иң куркынычлысы иде.

Стена астыннан шуышып канауга чыктым һәм бинадан ераклаша башладым. Шулай да шатланырга иртә иде әле. Бина тәрәзәсеннән берәр немецның күрүе мөмкин. Бәхеткә, канау эченә төшерелеп куелган торбалар ерак түгел иде. Мин, шул урынга китеп, торба эченә кердем һәм бераз тынычланып сулыш алдым. Инде мин качуыма нык ышанган идем.

Торбалар эченнән шулай шуышып бераз баргач тирли башладым. Димәк, монда һава азрак иде. Туктадым һәм, төн җиткәнче, шунда посып торырга булдым.

Менә төн дә килеп җитте. Алда, бик еракта, кечкенә генә тишек булып күренгән яктылык әкрен генә сүнде. Мин торбалар эченнән чыктым.

Кая барырга хәзер? Әлбәттә, шәһәргә керергә ярамый. Ә якын авыл кайсы якта? Мин, караңгыда иелеп карый-карый, ерактан кара стена булып күренгән урман ягына таба киттем.

Бу якын урманнарда немец частьлары урнашканын белә идем инде мин. Ә кырда бары тик таң атканчы гына барырга мөмкин. Димәк, миңа урман читләтә кыр буйлатып юл алырга кирәк. Киттем. Тик бу әле юлны белеп бару түгел иде. Минем исәп качкан урынымнан ераклашу, эземне җую иде.

Бераз барганнан соң, шәһәр еракта калды.

Август аенда да әле төн кыска була. Ә качкынга төн тагын да кыскарак булып тоела. Таң атканчы, берәр авылга кереп, өстемдәге хәрби киемемне алыштырып, миңа «цивильный» кешегә әйләнергә кирәк. Чөнки немецлар беренче көннәрдә гражданский киемдәге кешеләргә кагылмыйлар иде. Янәсе, алар мәрхәмәтле, гражданнарга ирек бирәләр. Янәсе, аларны бары тик хәрбиләр генә кызыксындыра. Хәрби булмаганнар теләсә кайда, теләсә нишләп йөрсеннәр. Алар бит Германия оккупацияләп алган җирдә яшиләр. Алар иреклеләр димәкчеләр иде фашистлар.

Бу алдау иде. Немецлар теләсә нинди юллар белән булса да оккупациядә калган халыкны үз якларында «тыныч» тотарга телиләр. Халык исә моны тиз төшенде. Әсир булмаган күп кенә солдатлар, гражданнар киемен киеп, үзебезнекеләр ягына яки партизаннар отрядына кушыла алдылар. Минем дә уем шундый иде.

Төн йолдызлы, ләкин караңгы. Ял итәргә утырдым. Тирә-якта әледән-әле немец машиналарының утлары балкып китә. Аларның яктысында очсыз-кырыйсыз сузылган кара колонналар күренеп кала. Танк чылбырлары тавышы ишетелә. Дошман колонналары алга бара. Мин шул якка таба йөземне борам. Анда, офык өстендә, кызыл шәүлә балкып тора. Ул бер көчәеп китә, бер сүрелә. Гүя ул яктан таң атып килә.

Кинәт шул кызыл офык йөзендә яшен аткан шикелле утлы сызыклар чагылып уза. Анда сугыш бара – анда фронт, минем дә юлым шул якка таба!

Мин күккә карадым. Меңләгән йолдыз, нәрсәдәндер куркынган шикелле, дер-дер калтырап җемелдәшә. Әнә Киек Каз Юлы да сызылып чыккан. Ул челтәрле тасма кебек үтәли күренеп тора. Әле күптәнме шушы көмеш юлдан кыр казлары каңгылдашып узалар иде. Ә хәзер аларның тавышлары тынган. Яз килгәч, алар барыбер үзләренең илләренә кайтырлар. Ә мин туган якларыма кайчан кайтырмын? Их, тизрәк кайтасы иде! Дусларны күрәсе иде.

Миңа моңсу булып китте. Күзләремнән ирексез салкын тамчылар атылып чыкты. Ул тамчылар битем буйлап агып төштеләр. Шунда мин гомеремдә беренче тапкыр күз яшенең тозлы икәнен татыдым. Әйе, мин еладым. Үз илемдә мин беренче мәртәбә ятим калган идем.

Мин урынымнан тордым. Дөресе, мине кемдер сискәндереп торгызды кебек. Мин тагын алга киттем. Офык тиз яктыра башлады. Ашыгырга кирәк. Кинәт сул ягымда шактый биек ярлы елга күрдем. Хәтерем алдамаса, бу Березина елгасы иде. Мин елга ярына килеп җиттем һәм, яр астына төшеп, тирә-күздән яшеренеп бара башладым.

Елгада батып калган машиналар чыгарылмаган әле, кайсы ауган, ватылган. Кайберләренең көпчәкләре генә күренеп тора. Биредә кызу сугыш барган.

Инде таң атып килгәндә, мин бер кечкенә генә авылга җиттем. Иң элек биредә янып беткән өйләр урынында кара багана кебек басып торган морҗалар күзгә чалынды. Алар ерактан ничектер кара кием кигән хәерчеләргә охшыйлар иде сыман.

Авылда әле беркем күренми. Немецлар юк. Мин тынычланып киттем. Авыл артындагы бәрәңге бакчаларына җитүем белән, буразна арасына сузылып яттым.

Иртәнге салкын чык битемә тиде, бәрәңге сабакларыннан яңгыр кебек шыбырдап тамчылар коелды. Арыганлык бетә төште. Салкын чык мине хәлләндереп җибәрде.

Алда түбәсе алынып ташланган сарай, арырак морҗасы кыелып төшкән өй күренә. Морҗаның яртысы яңадан салына башлаган инде. Димәк, кемдер биредә үз хуҗалыгын аякка бастырырга маташа. Биредә кем яши? Мин, буразнада яткан килеш, хуҗаның өйдән чыкканын көтәргә булдым. Озак та үтмәде, ишек ачылды, һәм аннан шактый олы яшьләрдәге, таза гәүдәле бер кеше килеп чыкты. Өстендә чиккән якалы күлмәк. Билен чуклы бау белән буган иде. Бу минем күңелемә ниндидер шик төшерде. Аңа күренмәскә тырыштым. Ул исә инде мине күреп алган иде. Минем монда килгәнне тәрәзәдән карап торган булса кирәк. Ул миңа якын килде.

– Тор, улым, тор, курыкма, үзебезнекеләр ич, – диде.

Шикләнүем юкка гына булган икән. Бу җылы сүзләр мине эретеп җибәрде.

– Әйдә, өйгә кер. Арыгансың, ял ит, – дип, карт мине култыгымнан алды.

Без өйгә кердек.

– Карчык, тор, аш әзерлә, кунак бар! – диде хуҗа.

Арткы бүлмәдән хуҗаның хатыны күренде. Ул ире өчен генә «карчык» иде. Әле шактый яшь һәм матур гына бер хатын иде ул. Башта ул миңа бик сәерсенеп карады. Аннан соң, сузып кына, хәтта теләр-теләмәс диярлек:

– Алай икән, – дип куйды.

Ир белән хатын бераз күзгә-күз карашып тордылар. Мин бу күзләр очрашуында ниндидер эчке бәрелеш барлыгын сизеп алдым. Мөгаен, яшьләре ягыннан тиң булмагангадыр дип уйладым.

Хатын кухняга чыгып китте. Хуҗа:

– Тизрәк бул, – дип кычкырып калды.

Мин өй эчен карый башладым.

Хуҗа кесәсеннән тәмәке чыгарып, миңа сузды:

– Тартып җибәр, егет, – диде. Үзе дә, газетадан «кәҗә аягы» ясап, төтенли башлады. – Димәк, шулай, – диде хуҗа, сузып кына. – Сугыш бетте диген…

– Ничек бетте? – дидем мин, гаҗәпләнеп.

– Шулай инде, күрмисезмени? – диде хуҗа, үзе көрәк сакалын сыйпап куйды. Аннары көләргә тырышып карады. Тик бу бик ямьсез чыкты. Аның калын иренле авызы эчендә сары, калын тешләре генә күренеп торды. Дөресрәге, бу көлү түгел, ыржаю иде.

– Шаярасыз, – дидем мин.

– Юк, чынлап әйтәм, улым. Синең өчен, минем өчен сугыш бетте. Әнә күрәсеңме, – дип, ул тәрәзәдән ишегалдына күрсәтте. Анда яңа тарантас, ачык сарай ишегеннән ат күренә иде. Бер читтәрәк тимер сука һәм койма буена куелган тырма да бар.

– Үземнең хуҗалыкны төзеп җибәрергә уйлыйм әле, – диде карт һәм бик канәгать төс белән мыекларын өскә таба бөтереп җибәрде. – Теләсәң кал, егеткәй, миндә эшләрсең, буш итмәм, әлбәттә, эшләгән хакың алырсың. Бара-бара үзеңә дә йорт салырсың, өйләнерсең, менә сиңа яңа тормыш!

Хуҗа минем җилкәмә сугып алды. Аннары туп-туры күзләремә карап:

– Әй егет, сөякләрең генә шалтырап калган, бу хәлең белән кая барырга уйлыйсың? – диде.

Эчем пошып китте. Ничә көн ашамаган булсам да, бу өйдә каласым килми башлады. Мин кергән йортның хуҗасы мин уйлаган кеше түгел иде. Ул миңа немец кебек үк куркыныч булып күренде. «Бу мине үзенә батраклыкка ялларга тели», – дип уйладым мин. Һәм, чыннан да, бу хак иде. Совет власте елларында эчтән генә тынып торган бу кеше хәзер «аякка басарга» тели. Аның эчендә «мужик корты» яңадан уянган. Ул немецларның сугыштагы вакытлы уңышы белән бөтен дөньясын оныткан. Кыскасы, бу мужик реставратор иде.

– Миңа бер генә стакан су бирсәгез иде, – дидем мин хуҗага. Авызым, кызган көл сипкәндәй, ут кебек яна иде.

– Бәлки, сезгә берәр стакан сыра да зарар итмәс, – дип, карт өстәл өстендәге зур кувшинны ала башлады.

– Юк, юк, су гына бирегез, – дидем мин.

Ул арада кухнядан хуҗа хатыны килеп чыкты. Өстәлгә бәрәңге, икмәк һәм шактый зур кисәк дуңгыз ите китереп куйды.

– Солдат, утыр, ашыйсың килгәндер, арыгансың, – диде.

Мин өстәл янына утырдым. Тик ашый башлардан элек хуҗага үземнең җавапны әйтергә тиеш дип санадым.

– Мин, әлбәттә, сездә калырга уйламыйм, – дидем. – Минем кем икәнне беләсез, мин үзебезнекеләр янына барырга дип юлга чыктым. Миңа берәр кием табып бирсәгез, рәхмәт әйтер идем…

– Анысы өчен кайгырма, аша, аша, солдат, – дип, хуҗа хатыны мине сыйларга кереште.

– Син кайсы яктан соң? – диде хуҗа.

– Татарстаннан.

– Балаларың бармы? – дип өстәде хатын.

– Бар… – дидем мин.

Сүземне хуҗа бүлде:

– Татарстан моннан кояш баешы кебек ерак. Аннан соң синең әле фронт аша үтәсең бар. Ә фронт аша үткәч, сине туган илеңә кайтарып җибәрерләр дип уйлыйсыңмы? Шулай иткәннәр ди. Көтеп тор…

Хуҗа, минем каршыма чыгып, арлы-бирле йөри-йөри, тагын сөйләп китте:

– Ярар, фронтны чыктың ди. Аннары нәрсә? Аннары, егеткәй, кулыңа тагын мылтык аласың да – әйдә сугышка, ягъни үләргә! Яшәргә кирәк. Анда синнән башка да солдатлар җитәр әле…

Бу сүзләре белән хуҗа мине яңадан үзендә калырга өндәмәкче иде булса кирәк. Шулвакыт урамда мотоцикллар тырылдаганы ишетелде. Хуҗа атылып торып, ашыга-ашыга, минем алдымнан аш-суны алып, хатынына бирде.

– Тиз, кухняга! – диде.

Хатын чыгып китте.

Хуҗа тәрәзәдән урамга карады.

– Безнекеләр… – дип сузып кына әйтте ул. Аның «безнекеләр» дигән сүзе миңа кабат: «Кемнәр алар?» – дип сорарга урын калдырмады. Мин мотоцикл тавышыннан ук аларны танып алган идем инде.

– Миңа тизрәк кием бирегез, мин тизрәк китим, – дидем аңа. Хуҗа җавап кайтарырга өлгермәде, кухнядан аның хатыны кием күтәреп килеп керде.

Хуҗа, аны күрү белән, очынып барды да киемнәрне хатыны кулыннан тартып алды.

– Ахмак, башың бармы, юкмы синең? – дип, аңа кизәнде. – Немецлар күрсәләр, иң биек баганага асарлар сине дә, мине дә, – дип урамга йөгереп чыгып китте.

Бу өйдә миңа өмет бетте. Мин тиз генә бәрәңге бакчасына чыгып качарга уйладым. Һәм ишеккә килеп кагылдым. Ишек тышкы яктан бикле иде. Мин тәрәзәгә юнәлдем. Инде урамда ике немец капка төбенә килеп туктаган иде.

Бары бер генә көнгә сузылган азатлык ят капка төбендә бетте. Немецлар мине алып чыкканда, мин ачу белән хуҗаның йөзенә карарга теләдем. Ул яны белән тора иде. Шунда мин аның беләгенә бәйләнгән ак тасма күрдем. Шул тасма уртасында фашист свастикасы төшерелгән иде.

Димәк, мин козгын оясына үзем килеп кергәнмен. Бу йортта немецлар куйган староста яши икән.




Яңадан тоткынлыкта


Бүген төн буе яңгыр яуды. Иртә белән күк йөзе юып куйган кебек зәп-зәңгәр булып ачылды. Әйтерсең җир өстенә зәңгәр түбәле бик зур чатыр корып куйганнар. Агач яфраклары инде сап-сары. Алар җил искәндә берәм-берәм өзелеп төшәләр.

Кошлар төркем-төркем җыелышып очалар. Каядыр ашыгалар. Сугыш узган кырларда, янган урманнарда аларга тукланыр өчен нәрсә калган соң? Кошларның болай ашыгып очуларын күреп, безнең күңелләр жу итеп кала. Көз турында хәбәр ич бу. Әйе, көз килә!

Минем күңел ярсуыннан туктамаган әле. Кичә генә бит мин, инде качтым, бу газаптан котылдым, дип уйлаган идем. Ә бүген яңадан лагерьда. Яңадан минем язмыш яшәү белән үлем арасына килеп кысылды. Яшәү бик еракта, үлем бик якында.

Барактан ишегалдына чыктым. Ишегалды әсирләр белән шыгрым тулы. Барысы да кояшлы якка чыгып утырганнар. Биредә җылы, рәхәт. Кайберәүләр, күлмәкләрен салып, йөзләрен чыта-чыта «һөҗүм» алып баралар. Кайберәүләр чокырга тулып калган яңгыр суларын котелокка җыеп йөриләр. Ә кайберәүләр, йөзләрен кояшка куеп, һич селкенмичә рәхәтләнеп кенә утыралар. Әйтерсең аларга дөньяда шуннан башка бернәрсә дә кирәкми иде.

Мин бу лагерьда беренче төнемне кундым. Биредә минем танышларым юк. Мин лагерь буйлап йөреп киттем.

Бу Борисов шәһәрендәге лагерь иде. Биредә сугышка кадәр хәрби часть урнашкан булган, ә хәзер җимерелгән казармалар һәм туздырылган гаражлар гына калган.

Немецлар бу лагерьны корганда шактый зур «осталык» күрсәткәннәр: чәнечкеле тимерчыбыкларны тигез итеп утыртылган баганаларга тартып чыкканнар. Ул чыбыкларга аркылы үреп, тагын чыбыклар уздырганнар. Аркылы үрелгән чыбыкларның бер очы җиргә кадалган, икенче очы югарыда сәнәк җәпләре кебек тырпаеп тора. Бу тимерчыбыклы койма аша кеше түгел, зуррак мәче дә чыга алмас. Немецны ул гына да канәгатьләндереп җиткермәгән. Бер-ике метр чигенеп, тагын бер койма ясаганнар. Шул ике койма арасында сакчылар йөреп тора. Монысы инде сакчыларның үз җаннарын саклау өчен кирәк булган.

Лагерь эченнән, коймага биш метр кала, агач казыклар утыртылган. Аларга фанер такта кадакланган һәм: «Коймага якын килмәскә!» – дип язып куелган иде.

Моннан качарга мөмкинме дигән уй тагын минем башыма килде. Ләкин бу чәнечкеле коймаларга карап, авыр сулап уфтанырга гына мөмкин иде.

Лагерь үзенең алгы ягы белән шәһәр эченә кереп тора, артта бушлык, уйсу җир һәм арырак тагын шәһәр урамнары башлана иде. Качар өчен бу як уңайлырак, ләкин бу якта койма өч рәт корылган, бер-берсеннән ерак түгел вышкалар куелган. Лагерьның урта бер җирендә, иске такталардан аннан-моннан гына кадаклап, бер сарай кебек нәрсә ясалган. Тәрәзәләреннән пар чыгып тора. Бу – әсирләргә баланда пешерә торган урын. Лагерьның икенче башында таштан салынган озын сарайлар күренә. Болар заманында склад булган, ә хәзер анда рус офицерлары бикләнеп тора. Бу лагерьда офицерларны солдатлардан аерып өлгергәннәр иде инде!

Мин тагын алгарак киттем. Менә койманың теге ягында янәшә казылган өч бик зур баз. Болары нигә?.. Күп уйланырга туры килмәде. Койма буендагы барактан носилкалар күтәреп чыккан әсирләр күренде. Носилкаларда үлгән әсирләр ята иде. Мин баскан җиремдә катып калдым. Койманың теге ягында сакта торган немец капканы ачты, һәм носилка тотып килүчеләр парлап-парлап шул капкадан чыга башладылар. Немец кул дәфтәренә нәрсәдер яза барды. Арттан тагын бер немец күренде. Ул үлек илтүчеләрне саклап килә иде. Носилка күтәргән кешеләр өч базның берсе янына килеп туктадылар. Һәм носилкадан үлекләр берәм-берәм базга төшеп киттеләр. Немец баз читеннән аларга озак карап торды, аннары, үлекләрнең терелеп качмауларына ышанган кебек, кулын селекте. Бер әсир шунда куелган мичкәдән чиләк белән апара сыман бер сыекча алды да үлекләр өстенә сибеп чыкты. Җил белән борынга әче хлор исе килеп бәрелде. Мин, йокыдан уянган кебек, кинәт аңыма килдем.

Болар әсирләрне күмәргә дип инде күптән казып куелган каберләр икән. Тәнем салкынаеп китте. Башымны меңләгән энәләр чәнечтеләр кебек.

– Әллә, егет, үзеңә урын карыйсыңмы? – диде кемдер.

Мин сискәнеп киттем. Әйтерсең каяндыр, кешегә күренми торган җирдән, үлем үзе миңа эндәшә иде. Мин тавыш килгән якка борылдым. Артымда гына бер әсир басып тора. Әлбәттә, мондый дорфа сүз өчен беркемне дә гафу итмәс идем мин. Ләкин янымда үзем шикелле үк әсир иде. Шуның өстенә аның әйткән сүзе дөреслеккә дә бик якын.

– Сез үзегезгә ул урынны миннән дә элегрәк алгансыз бугай, – дип, мин моңа катырак итеп әйтергә тырыштым.

Бу сүзләргә аның бер дә кәефе китмәде. Ул миңа тагын да якынрак килде.

– Белеп булмый, дускай, монда бөтен шәһәрне йортлары-ниләре белән күмеп куйсаң да, урын калыр әле, – диде.

Бу дөрес иде. Базларның киңлегенә, тирәнлегенә караганда, лагерьда ничә мең кеше булса да сыячак иде.

Бу базлар, бер караганда, мәңге туймас аждаһа авызлары кебек, үлекләр көтеп торгандай күренә. Күренә генә түгел, чыннан да шулай. Димәк, фашистлар безне беребезне дә калдырмыйча үтереп бетермәкче һәм, өстебезгә хлор сибеп, шул базларга күмеп куймакчы булалар.

Без, койма буенда ике әсир, үлекләрне күмеп кайтучыларга сүзсез генә карап торабыз. Носилка күтәреп килүчеләр тагын да мескенрәк булып күренәләр: башлары түбән иелгән, күз карашлары җиргә текәлгән. Алар үзләре дә менә хәзер җиргә аварлар кебек иде.




Урамда үтерү


Көннәр артыннан көннәр уза бара. Тышта беренче карлар күренгәли башлады. Инде кояш та бездән үзенең йөзен борды кебек. Әсирләр бараклардан чыкмыйлар. Алар бер-берсенә сыеныбрак утыралар. Ватык тәрәзәләрдән җил сызгырып керә. Баракларда һава тынчу. Ниндидер сасы ис күкрәкләрне кыса. Анда-монда ыңгырашкан авазлар ишетелә.

Үлүчеләр көн саен арта бара. Ә лагерьга һаман яңа әсирләр килеп тора. Лагерь үлем конвейерына әйләнде. Алгы капкадан тере кешеләр керә бара, арткы капкадан мәетләр чыгып тора. Биредә кешенең гомере көн озынлыгы белән генә үлчәнә.

Беркөнне безне иртүк ишегалдына куып чыгардылар. Тышта кар катыш яңгыр ява, аяк асты пычрак, салкын сөякләргә кадәр үтә.

Барак ишек төпләренә немец солдатлары килеп басты. Беркемне дә эчкә кертмиләр. Барактан чыгарга теләмәгәннәрне кыйнап тышка куалар. Янәсе, немецлар, чисталыкны сакларга теләү нияте белән, барак һавасын алыштырырга карар иткәннәр. Юкса эпидемия кузгалуы мөмкин, имеш.

Әсирләрнең күбесенең өстендә гимнастёрка, бик сирәгендә генә шинель. Аякларда да итекләр тузып бара. Башта пилотка.

Бу меңләгән кеше бүген йә иртәгә үлеп бетәргә тиеш кебек иде. Ләкин кеше үлемгә тиз генә бирешми, йөрәгенең соңгы тибүенә кадәр сугыша. Без дә, көчебездән килгән кадәр, үлем белән тартыштык.

Минем итекләрем тузды. Нишләргә? Ике такта кисәге алдым да асларына шакмаклар кактым. Болай гына бик озакка бармас дип, өстән урап-урап аягыма бәйләдем. Басып йөрергә җайсыз булса да, аякларга су үтми иде. Мондый «универсаль» аяк киемнәрен бик күпләр кулландылар.

Минем шинелем юк иде. Гриша (яңа иптәшем) үзенең шинеле астына мине дә сыендыра. Кайбер шаяннар безгә «тәвә кошы» дигән исем тактылар. Ләкин алар үзләре дә шундый ук өркәчле кошларга охшыйлар иде.

Ашау-эчү турында миңа күп язып маташырга туры килми. Безгә көненә бер мәртәбә ярдырмаган карабодай салган су бирәләр. Ул да кеше башына яртышар литр гына була.

Мин бит әле, безне бараклардан ишегалдына куып чыгардылар, дип әйткән идем. Менә көн уртасы җитеп килә. Без әле һаман тышта басып торабыз. Суык эчкә үтә. Без бер урында таптанабыз. Читтән караганда, берьюлы меңләгән кеше бии диярсең.

Лагерьның шәһәр як коймасы буенда әсирләр күбрәк җыелган. Вахтманның кычкыруына карамастан, әсирләр коймага һаман якынрак киләләр. Урам якта шәһәр кешеләре, бигрәк тә хатын-кызлар күбәйгәннән-күбәя. Аларның кулларында төргәкләр, кием-салым әйберләре дә күренә. Немецлар, бу хәлне күреп, койма буена тагын солдатлар җибәрделәр. Үзеннән-үзе, бер дә көтмәгәндә, бөтен лагерь шәһәр ягына йөз белән борылды. Әйтерсең хәзер митинг башланырга тиеш иде кебек. Кинәт шәһәр кешеләре арасыннан бер хатын:

– Улларым, сезнең арагызда Валерий Иванов дигән кеше юкмы? – дип кычкырды.

– Әтисенең исеме ничек? – диде бу яктан берәү.

– Кузьмич. Кузьмич, улым, – диде баягы хатын. Ул шактый якын килде. Безгә аның ак чәчләре күренә иде.

Валерий безнең арабызда табылмады. Хәтта аны белүче кеше дә чыкмады. Карт ана, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, башын селкеде.

– Бәхетсезләр, мескенкәйләрем, – диде ул.

Кинәт безнең арабыздан:

– Дуся! – дигән тавыш ишетелде.

Теге яктан бер яшь кенә кыз йөгереп койма буена килә башлады, бу яктан әсир дә аңа ташланды.

– Һальт! Һальт! – дип кычкыра-кычкыра, немец солдаты кызның алдына чыкты.

Кыз туктамады. Ул:

– Абый, абый, Петя! – дип, бөтен көченә кычкыра-кычкыра, тимерчыбыклы коймага таба омтыла иде. Солдат аның кулыннан тотып алды һәм бар көченә артка этеп җибәрде. Кыз егылды да, шунда ук сикереп торып, койма аша бу якка төргәк ыргытты. Әсирләр төргәкне һавада ук тотып алдылар, һәм шул вакытта газеталарга төрелгән әйберләр, кием-салымнар ява башлады. Теге әсир тимерчыбыкларга якын ук килеп җитте.

– Сеңлем, Дусенька! – дип, ул читлектәге кош кебек арлы-бирле атыла иде.

Немец солдаты аңа мылтыгын төзәде.

– Цурюк, цурюк! – диде ул.

Ачлыктан хәле беткән әсир, ябык куллары белән тимерчыбыкка тотына-тотына, җиргә иелеп төште. Койманың аргы ягында моны күреп торган халык берьюлы коймага таба ташланды. Вышкадан мылтык тавышы яңгырады. Кемнәрдер, кычкырып, артка чигенделәр. Тик шуннан соң гына:

– Таралыгыз, атам! – дигән тавыш ишетелде.

Ләкин бу кисәтү соң иде инде. Дуся бөтен лагерь алдында, урамда берьялгызы, кулларын як-якка җәеп, хәрәкәтсез ята иде.




«Титан» ның үлеме


Безнең лагерьга читтән беркем дә кертелми, беркем дә чыгарылмый. Шуңа да карамастан лагерьда яңа хәбәрләр һаман туып тора.

Гаҗәп, кайдан гына килә иде соң бу хәбәрләр? Кайчакта мин шул турыда уйланам. Бәлки, лагерьда, чыннан да, фронт хәлләрен белеп торучылар бардыр. Бәлки, кайдадыр үзенә күрә яшерен «информбюро» эшли торгандыр. Юк, бу хәбәрләрнең таралуына башка сәбәпләр дә бар. Тоткынлыктагы кеше рух азыгы эзли. Ул үзенең һәр сәгатен ниндидер өметләргә баглап яши. Әгәр аны аз гына тынычландыра торган хәбәр әле ишетелми икән, әсир аны үзе уйлап чыгара. Ул хәбәр башта кеше ышанмаслык уйдырма була. Ләкин, телдән-телгә күчеп йөри торгач, әлегә уйдырма чынбарлыкка якынлаштырыла. Кемдер ул хәбәргә үз фикерен өсти, кемдер аны хыялдан арындыра һәм, тора-бара, күңел өчен генә сөйләнгән хәбәр әлеге сүз иясенең үзен дә ышандыра башлый.

Бүген бер кызык хәбәр ишеттек. Кемдер әйткән, имеш, озакламый Рождество бәйрәме булачак. Немецлар шул изге бәйрәм хөрмәтенә әсирләргә ак икмәк, итле аш, тәмәке бирәчәкләр, имеш. Шунысы кызык: кичкә кадәр бу хәбәр әллә ничә вариантка кереп бетте. Барысын бергә санап әйткәндә, немецлар безгә Рождество көнендә уналты төрле ашамлык бирәчәкләр булып чыга иде. Шулар арасында мармелад, шоколад кебек әйберләр дә бар.

Бу хәбәрне ишеткәч, Гриша рәхәтләнеп көлде:

– Ну, уйлап табалар да соң инде. Ләкин бер әйбер керми калган әле. Камчыны онытканнар, анысы хак инде! – диде ул. Аннары исе китмәгәндәй генә: – Карарбыз, күрербез, – дип куйды. Аның, гомумән, болай салкын сөйләшүе минем ачуымны китерә. Әйтерсең аның бернәрсәгә дә исе китми, хәтта беркайчан да ашыйсы да килми иде.

– Ну, син, Гриша, таш икәнсең, – ди идем мин аңа. – Нәрсә генә әйтсәң дә ышанмыйсың…

– Их, малай, таш булып булса яхшы булыр иде ул. Салкын да үтмәс иде, ачлык та йөдәтмәс иде. Немец, суккан саен, йодрыгын авызына кабар иде.

Гриша эшсез торырга яратмый. Ул күлмәгенә төймәләр такты, ертыгын ямады. Ә хәзер иске чүпрәкләрдән бияләй тегеп утыра.

Кеше бер-берсен кайгыда сыный, диләр. Бу дөрес. Кеше бер-берсе белән бәхәсләшмичә дуслаша алмый, дип тә әйтер идем мин. Бәхәстә хаклык туа, диләр. Бәхәстә шулай ук дуслык та туа. Бәхәс вакытында кеше бер-берсе каршында йөрәген ача.

Минем дә Гриша белән шундый бәхәскә керәсем килә иде. Гриша исә һаман салкын канлы булып кала бирде. Ул күп сөйләргә яратмый. Сөйләүче кешене дә тыңламый кебек. Шулай да кай җире беләндер ул миңа якын. Мин лагерь ишегалдына чыгып озаграк йөри калсам, ул:

– Кайда йөрисең син, әллә кино карап кайттыңмы? – дип ачулана торган иде. Бу сүзләрдә мин җылылык, туганлык сизә идем.

Шуны әйтергә кирәк: лагерьда әсирләр икешәр-өчәр кеше бергә кушылып, дус булып яшиләр иде. Нәрсә тапсалар да, бергә бүләләр. Бер-берсенә ярдәм итешәләр. Болай яшәүне язмыш үзе китереп чыгарды. Бу авыр тормышта икенче төрле яшәргә мөмкин дә түгел иде.

Гришаның «карарбыз, күрербез» дигән көне килеп җитте. Бу искечә 25 декабрь көне иде.

Мин йокыдан уянганда, Гриша снаряд савытыннан ясаган котелогын таш кисәге белән кырып утыра иде.

– Тиктормас җан да инде син, Гриша, – дидем мин аңа, – кулларыңны бәйләп куярга кирәк синең…

– Бүген Рождество, иптәшем, тор, югыйсә мармелад алырга кичегербез, – дип, әче итеп көлде ул.

Ә көн уртасында безнең лагерьда менә нәрсә булды. Кемдер:

– Егетләр, ишегалдына чыгыгыз, кызык бар! – дип кычкырды.

– Чыннан да, нәрсә бар икән? – диде Гриша.

Без тышка чыктык. Ишегалды уртасында бик зур ат басып тора иде. Өч-дүрт немец солдаты ат янына килгәннәр дә көлешә-көлешә сөйләшәләр. Озак та узмады, бирегә әсирләр дә җыела башлады. Ат бик ябык, кабыргалары какшаган мичкә кыршаулары кебек беленеп тора, йоннары үрә баскан, үзе дер-дер калтырый. Алгы аякларының берсе буыннан өзелгән дә тиресенә генә эләгеп калган. Ул өч аягында чак-чак басып тора. Башын түбән салган, күзләрен яртылаш йомган. Аңа карау белән, йөрәк әрнеп китә. Ирексездән аңа ниндидер җылы сүз әйтәсе килә. Башыннан сыйпыйсы килә иде. Шунда кемдер:

– Артиллерист икәне күренеп тора, – диде.

Ат фронтта яраланган. Аны немецлар тотып алганнар һәм лагерьга китергәннәр.

Немец солдатларының берсе кулындагы зур пычагын һавада ялтыратып алды.

– Кем хайван суя белә, кем оста? – диде.

Гриша, миңа иелә төшеп:

– Рождествога бүләк, немецлар безне ат ите белән сыйларга уйлыйлар. Менә сиңа изге бәйрәм! – дип пышылдады.

Әйе, немецлар Рождествоны әсирләр өчен дә билгеләп үтәргә теләгәннәр булса кирәк. Янәсе, күрсеннәр руслар: Гитлер йомшак күңелле, ул үз дошманнарын да кызгана…

Баягы пычак тоткан немец атны суярга теләүче «һәвәскәрне» әле һаман көтеп тора. Ләкин андый «һәвәскәр» күренми. Киресенчә, кайберәүләр ат яныннан читкәрәк китә башладылар.

Немец тагын нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачты. Нәкъ шул- вакыт бараклар ягыннан кемдер:

– Туктагыз, туктагыз! – дип, көч-хәл белән йөгерә-йөгерә, бире килә иде.

Без дә, пычак тоткан немец та аңа карап тынып калдык. Күрәсең, ул атны суярга тели дип уйладык. Немец:

– Гут, гут, – дип тә куйды һәм, әсир килеп җитүгә, аңа ялтыр йөзле пычагын сузды.

Әсир пычакны алмады. Ул, пычак сузган кулны этеп, ат янына килеп туктады һәм, атны муеныннан кочаклап, башыннан сыйпый башлады.

– «Титан», «Титан» ым минем, – диде, – син дә әсир булдыңмыни? Менә мин дә биредә бит…

Ат, таныш тавышны ишетү белән, колакларын торгызды, башын да аз гына күтәрә төште. Күзләрен ачты. Артиллерист үзенең дусты белән очрашты.

Әсир солдат атны һаман иркәли. Ә ат аның кесәләрен исни, җилкәсенә башын куеп ала.





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/n-biulla-d-ul-tshin/yash-u-bel-n-ulem-arasynda/) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



Нəби Дəүлинең бу повесте автобиографик материалга һəм əсирлек турындагы шəхси кичерешлəргə нигезлəнеп язылган. Бүгенге көндə дə актуальлеген югалтмаган һəм популяр булган бу документаль əсəр конкрет тормыш вакыйгалары җирлегендə фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белəн əһəмиятле.

Как скачать книгу - "Яшəү белəн үлем арасында" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Яшəү белəн үлем арасында" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Яшəү белəн үлем арасында", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Яшəү белəн үлем арасында»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Яшəү белəн үлем арасында" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *