Аудиокнига - Мөһаҗирләр (Мухаджиры)

Роман «Мөһаҗирләр» (Роман «Мухаджиры» на татарском языке)

Егерменче йөзнең башында беренче көлке журналы «Кармак»ның нәшире һәм мөхәррире булган, «Белек» хосусый нәшрият ачып, «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» исемле тарихи романнары белән татар әдәбияты хәзинәсенә зур өлеш керткән Мәхмүт Галәүнең абруйлы исеме һәм иҗат мирасы совет чорында озак еллар буе халыктан яшереп яткырылды, мирасының шактый өлеше тоталитар режим шартларында бөтенләй юкка чыгарылды. Мәхмүт Галәүнең катлаулы тормыш юлы һәм фаҗигале язмышы репрессияләр шаукымында нахактан һәлак ителгән татар мәдәнияте эшлеклеләренең күпчелегенең язмышына охшаш.

 Автор турында:

Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) 1886 елның 8 ноябрендә (башка мәгълүматларга караганда 23 ноябрендә) Арча районындагы Ташкичү авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә.

Тумышы белән ул татарның бөек мәгърифәтчесе, дин һәм тарих галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә якын кардәш туры килә. Туган авылындагы башлангыч мәктәпне, Казанда гали мәдрәсә тәмамлаганнан соң, ул Әстерхан шәһәренә юл тота һәм татар мәктәпләренең берсендә мөгаллим булып эшли башлый.

«Шәркый рус», «Борһанел тәрәккый» газеталарына мәкаләләр яза, «Туп» исемле көлке журналын оештыруда һәм чыгаруда катнаша. Яшерен оешмалар белән элемтәдә торганы, «Туп» журналын чыгаруга катнашканы өчен М.Галәү Әстерхан охранкасы тарафыннан эзәрлекләнә башлый. Мөгаллимлек эшеннән куылган М.Галәү Оренбург шәһәренә күчеп китә.

М.Галәү – оста тәрҗемәче дә. Ул А.Пушкин, А.Толстой К.Батюшков, М.Лермонтовның әсәрләрен, шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә. «Ник язылганнар?» шигырь җыетыгын, «Кабылсай» романын, «Саламторханнар», «Курчак туе» исемле сатирик комедияләрен һәм «Пугачев явы» дигән тарихи пьесасын яза.

Әдип «Канлы тамгалар» дип аталган дүрт китаптан торырга тиеш булган эпопея язу эшенә керешә. Беренче китапта 1891 елгы ачлык фаҗигасе, икенче китапта 1897 елгы халык исәбен алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан Төркиягә күчеп китүе, өченче китапта рус-япон сугышы чоры һәм «Өермәләр» дип исемләнгән дүртенче томда давыллы вакыйгаларны гәүдәләндерү күздә тотылган була. Беренче ике кисәген тәшкил иткән «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары да безгә 1931-1933 елларда Мәскәүдә русча тәрҗемәдә чыккан басмалары буенча гына билгеле. Алтмышынчы еллар ахырында гына бу романнар, русчасыннан тәрҗемә ителеп, татар телендә дөнья күрделәр.

«Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» һәм «Кабылсай» романнары үз вакытында төп-асыл оригиналында матбугатка чыкмый кала һәм ахырда бөтенләй юк ителә.

М.Галәүне Мәскәүдәге фатирында кулга алып, хөкем итәр өчен Казанга китерәләр. НКВД биргән белешмә буенча, әдипнең атып үтерелүе 1938 елның 12 ноябрендә дип фараз кылына. М.Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары бүгенге көндә мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнелә. Кызганычка каршы, әдипнең шәхси архивы да үзе белән бергә китеп югала. Ә анда матбугатка чыгуны көтеп яткан яңа әсәрләр дә шактый була.

Как скачать аудиокнигу - "Мөһаҗирләр (Мухаджиры)" в mp3, mp4?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки аудиокниги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия аудиокниги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки аудиокниги
    Если книга "Мөһаҗирләр (Мухаджиры)" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если аудиокнига бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку аудиокниги -"Мөһаҗирләр (Мухаджиры)", чтобы скачать для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Мөһаҗирләр (Мухаджиры)»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для прослушивания аудиокниги на телефоне или ПК подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент аудиокниги "Мөһаҗирләр (Мухаджиры)" для ознакомления):

    • MP3 - cкачать аудиокнигу ""Мөһаҗирләр (Мухаджиры)"" в хорошем качестве

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Видео по теме - Surah At-Taubah - One of the World's Best Quick Quran Recitation in 50+ Languages- Davud K.

Аудиокниги автора

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *