Книга - Асылташ = Драгоценный камень

a
A

Асылташ = Драгоценный камень
Юнысова Асия


Шагыйрәнең бу китабына төрле елларда иҗат ителгән фәлсәфи-лирик шигырьләре тупланган.





Асия Юнысова

Асылташ. Шигырьләр











I



Татарымның борынгыдан килеп,
Киләчәккә узып барышы.
Йөрәгендә – иярләнгән тулпар,
Туграсында – кыргый барысы.







Орлыгың ни…


Әй татарым, орлыгың ни –
Тарымы син, бодаймы син?
Идел-Урал тарласына
Сипкән сине Ходаймы соң?

Алып килеп монда сине
Диңгезеңнән, тауларыңнан,
Иген сыман чәчкән сине,
Учлап-учлап тубалыннан.

Киң колачтан сипкән сине
Идел-Урал арасына.
Белгән Халикъ хөр рухыңны,
Тар урынга сыймасыңны!

Әй татарым, орлыгың ни?
Бик тересең – тарыдыр син!
Корылыкка бирешмәгән
Тары сыман катыдырсың.

Әй татарым, арыштыр син –
Сокланалар егәреңә.
Бирешмәгән орлык көче
Меңәр еллык җилгәрүгә.

Югалтмыйча орлык аслын
Меңәр елны кичкән бодай,
Тегермәннән исән чыккан,
Ак-пакь калган – ул син бугай!

Он иткәндә таш тәгәрмәч,
Әверелдең калачка син.
Кояшка тиң ипи тотып,
Ил каршына чыккан да син!

Әй татарым, орлыгың ни –
Тарымы син, бодаймы син?
Орлыгыңны яшәтергә
Балаларың калырмы соң?




Татар авылы


И татарның авыллары!
Тузгытса да
Замананың давыллары,
Сез исән бит!
Авылларда тәпи басып,
Дөнья буйлап атлап киткән –
Без икән бит!

И татарның авыллары!
Янган-көйгән, баскын күргән,
Әмма исән!
Хатирәләр актарыла,
Авыл дисәм:
«Йөз ел саен күчсен алар! –
Фәрман өстән! –
Дүңгәләктәй язмыш аңа,
Кубарылсын
Халык төптән!»

Авыллар соң, каһәр күреп,
Дөнья буйлап тәгәри киткән.
Урал тауны атлап үтеп,
Себер киткән!
Сагынуга бер дәвадыр –
Яңа авылга (искәргәнсең),
Ядкяр итеп атын кушкан
Искесенең.

Әй татарым, сабыр икән.
Нәрсә аңа җиңеш-оршыш?
Төшкән җирдә таштай менә
Яшәп ятыш.
Шөкер әле,
Нәсел төбен саклый булыр
Балтачлары, Аблайлары,
Кызылъяры, Шәлеләре…

Җиңалмады җилгәрелеш
Татар салган авылларны.
Хакыйкатьне тарих белә –
Бардыр аның анналлары[1 - Анналлар – елъязмалар.]…
Барын алсын, балта калсын –
Калкыр кабат яңа авыл –
Безнең авыл!




Мирас


«Кайда, – дисең, балам, – безнең эзләр?
Кайда соң ул Колизейлы калам?
Кайда, – дисең, – мәрмәр хан-сарайлар,
Таш диварлар анда, кальгам?»

Сорауларың, балам, җиңел түгел.
Нәрсә әйтим сиңа, ни диим?
Җавап табар иде һун бабаңнар,
Сөйләр иде кыпчак әбиең.

Алар сине белмәгән дә килеш
Далаларда курган корганнар.
Курганнардан танып табарсың дип,
Тын йокыга шунда талганнар.

Бай мирасың бар ул синең, балам,
Мирас калган сиңа таш-таулап.
Күл-елганы ике кыйтга буйлап
Һун бабаңнар куйган тамгалап.

Калалармы? Булган алары да.
Сүзләремә дәлил исемнәр.
Атамалар сиңа азимут ул,
Мирасыңны эзләп килсенгә.

Сиңа тагын бабаңнардан әле
Татар дигән мәгърур ат калган.
Синең телең белән – төрки телдә –
Далаларда җырлый ут-кылган.




Без тарихта эзлебез!


Без тарихта эзлебез!
Каш өстенә кулны куеп,
Бер-беребезне күзлибез.
Кайда Себер, кайда Кырым,
Кайда мишәр – бар да без.

Без тарихта эзлебез!
Ничә гасыр түздек без?
Мең – төмәнме, йөзме без?
Кайда ярыш, кайда орыш,
Кайда көрәш – яуда без.

Без тарихта эзлебез!
Дәрвиш тә без, яугир дә без,
Галим дә без – бар да без!
Кайда урман, кайда диңгез,
Кайда дала – шунда без.

Без тарихта эзлебез!
Кемгә килен, кемгә кияү –
Бүләк иттек ул да кыз!
Кода булдык бар милләткә,
Түрдәме соң урныбыз?

Без тарихта эзлебез!
Йолдызларга күзне текәп,
Тәкъдир фараз кылабыз.
Кайда иман, кайда Ватан,
Кайда безнең кыйблабыз?




Сагы барның сагы ятар


Кай төбәккә юлым төшсә, шунда
Каравыл тавы дигән топонимга юлыктым…


Әлмисактан, әллә-ә кайчаннан,
Татар татар түгел заманнан
Төркиләрнең йорты-авылын,
Алай сыман, таулар саклаган.

Каракорым, Урал, Алатавы
Һәм һәркайда… Каравыл тавы…
Кинәт яудан саклап юлга баскан
Форпост кебек тау-таш маңгае.

Сагы барның сагы ятар, диләр,
Авыл йоклый – сагы бар аның.
Күзен йоммый тауда кизүләре –
Уяу сагы гамьсез авылның.

Ыру башы карап-карап алыр –
Тынычмы соң Каравыл тавы,
Үрләмиме анда аксыл төтен,
Килә, диеп, дошманнар явы?

Таудан тауга утлар ягып шулай
Каравыллар илне кисәтә.
Ялкын яктысыннан тизрәк түгел,
Дошман угын җитез дисәк тә.

Тик шулай да янгын корымнары
Авыл-кала торган урында.
Һәлакәттә татар авыллары,
«Каравыллар» юкса урнында!

Таулар исән әле, учак ягып,
Хәбәр салсак төрки дөньяга.
Биләмәләр чиге куелган ла
«Каравыллар» белән тамгалап.




Татарларга


Ялгыз этеп, йөгең алга китмәс,
Башың күтәр инде эштән син.
Татар акылы уянырга вакыт –
Тарих сәгатендә төштән соң.

Түрәләрең кашыкларын ялый,
Сиңа калды колак кашырга.
Чүмәләмә тулгач, бер тиештер
Сабыр савытлары ташырга.

«Ә» дигәндә «җә» дип, күндәм генә,
Йә, татарым, кайчан ни оттың?
Тарих сәгатендә төштән соң ич,
Уян, татар, синең таң ата!

Тарих океанында гизгән чакта
Күтәрелгән дулкын гел булыр.
Капитаннар штиль ауламаса,
Безнең җилкәнгә дә җил тулыр!




Кем якласын?


Татарстан! Сабый республикам!
Өч яшь кенә сиңа нибары.
Хөрлек биреп бераз уйнаттылар,
Йоклатырлар сине аннары.

Тугра, әләм ише тәтиләрең
Бикләнерләр тимер сандыкка.
Сагынмакка, сакламакка түгел,
Сынык бәхетеңә сан юкка.

Әфсен укып йоклатырлар сине,
Уятуны көтмә өшкереп.
Тояк тавышлары, ирек җиле
Калыр бары татлы төш кебек.

Бишек элеп айсыз мәгарәдә,
Албастылар төнлә туй итәр.
Ил ятиме – сабый Татарстан –
Нәүмизләнеп якты көн көтәр.

Кем ишетер аның җан авазын?!
Кемгә тансык, кемгә ялварсын?
Аны син, мин – без дә якламасак,
Кайдан килеп, кемнәр якласын?!




Хәерле көн


Хәерле көн сиңа, Ватаным!
Хәерле көн сиңа, башкала!
Яңа көнгә изге ниятләр
Ак теләкләр белән башлана.

Юл-сәфәргә кемдер җыенамы?
Уңсын, димен, аның сәфәре.
Өйдәгенең күзе юлда була –
Килеп торсын сәлам-хәбәре.

Табын кора ана, ипекәйне
Уртасына куеп өстәлнең.
Ипи кадерен белгән баланың
Ризыгына ризык өстәлсен.

Үзе тукның күзе ачны күрсен,
Китекләрнең күрсен күз яшен.
Ярты бәхет тапсын яртысын,
Киметмичә бүтән өлешен.

Хәерле көн сиңа, Ватаным!
Имин йортта яшик килешеп.
Яңа көнгә ихлас куанышып,
Дус-кардәшнең хәлен белешеп.




Ипекәй


«Алла» сүзе кебек күп исемле:
Ашлык, иген, икмәк, ипекәй!
«Аш» сүзеннән күчкән «ант» сүзенә
Ант иткәннәр тотып ипекәй.

Урак урган татар хатыннары,
Бәбәй йөрткән килеш карында.
Иген урган урак кендек бавын
Ничә кискән арыш кырында!

«Солы урагында таптым сине,
Апаң туды борчак чапканда», –
Икмәк календаре белән көне,
Ашлык гены халкым канында.

Ә ул генда тук башаклар шавы,
Калач йөзле көләч таңнар бар.
Ил тамагын уйлап кырда куна
Арыш урагында туганнар.

Кемдер анда кылыч кайраганда –
Саллы корал, димәк, дәлилгә –
Татар хатыннары яңа оннан
Камыр изә икмәк-хәләлгә.

«Ипекәй!» – дип илдә ант иткәндә,
Йөзе якты, сүзе хикмәтле.
Башка дәлил аңа кирәк түгел,
Татарстан кулы икмәкле!




Минем җырым


Әниемнең бер газизе идем,
Әни исеме күңел түрендә.
Сагышымны җырларыма салдым,
Минем җырым ана турында.

Кайгыларның әчеләрен күрдем,
Шатлыкларның күрдем зурын да.
Кайгыларны җырга салмыйм әле,
Минем җырым шатлык турында.

Чәчәкләрнең агын сайлап сөйдем,
Эзләп йөрдем һаман болында.
Минем җырым чыңлап торыр әле,
Минем җырым аклык турында.

Бала сөйдем кайнар куенымда,
Иман белән туар оныклар.
Минем җырым сөю, гомер җыры –
Минем җырым үзем турында.




«Чын дусларым, рәхмәт сезгә –…»


Чын дусларым, рәхмәт сезгә –
Шатлыгыма сөендегез.
Дус түгелләр, рәхмәт сезгә –
Кара янып көендегез.

Саный торгач куласада
Ак-каралы кигиләрне,
Биеккәрәк менә алдым,
Күрә алдым киңлекләрне.

Менү, төшү, күтәрелү,
Булмастайга адарыну…
Офыкларым киң чакта да
Онытмамын тар урынны.




Авылда Сабантуй


Сирень чәчәк койган бакчаларда
Ак яулыгын япкан баланнар.
Соңгы буразнаны сызып, әнә
Игенчеләр кайткан сабаннан.

Табигатьнең хозур, садә чагы,
Яфраклардан татлы бал тама.
Сабантуйда бил алышка әзер –
Көрәшченең йөрәк талпына.

Бәйгеләрдә узышырга ярсып,
Авызлыгын чәйни аргамак.
Йөгерекләр әнә старт алып,
Финиш сызыгына ыргыла.

Мәйдан уртасында китә алыш,
Чүлмәк ватыш китә аннары.
Зәңгәр күктән тургай җырын түгә,
Мәйданнарда – татар моңнары.

Сабан туе бәйрәм була диме,
Кызармаса мичтә коймаклар?!
Бәйрәм түгел, әгәр сезнең йортта
Тугармаса атын кунаклар.

Елына бер килә Сабан туе,
Җыелышкан туган-тумача.
Сабан туе гына түгел икән,
Сагыну туе икән ләбаса.




Өемташ


Карлы түбәләргә менгәнем бар.
Таудан матур, диләр, тау гына.
Болытларны аяк аска ташлап,
Басып торганым бар тын гына.

Биек таудан иркен киңлек дисәм,
Таулар артында да тау гына.
Упкын якасында торганым бар,
Мәтәлүдән куркып куйнына.

Өемташ ул бүтән, һәйкәл кебек.
Урал тауларыннан бер сәлам.
Биектән дә биек күтәреләм,
Ак ташына әгәр меналсам.

Өемташ ул бүтән. Курыкмыймын,
Басып та мин тауның очына.
Егылсам да монда, харап булмам,
Тәгәрәрмен авылым учына.




Күршеләр


Күрше белән күрше – урам, кала!
Күршесез өй ялгыз йорт бит ул.
Күрше морҗасында тәмле төтен
Синең учагыңда ут бит ул.

Читән аша, ызан аша гына
Гомер сөрә безнең күршеләр.
Бер йомышсыз яки йомыш төшеп,
Хәл белешеп йөрер кешеләр.

Дошман угын күкрәгенә алып,
Калкан булып яши күршеләр.
Кунагыңны, үз кунагы күреп,
Өй түренә дәшәр кешеләр.

Күршең булсын үзеңнән дә әйбәт –
Иң шәп калкан бит ул бергәлек!
Чәлпәрәмә килә ямьсез гайбәт,
Күрше капкасына бәрелеп.

Күрше хакы Тәңре хакы бит ул!
Моннан әйбәт әйтү юк тагын.
Туй атлары гына таптасын ул
Ике күрше ызан-сукмагын.

Өең зурлап күршең сәлам бирсә,
Иң түреңнән аңа урын бир.
Тату күрше данын алдан йөртер
Ил кадерен белгән уңган ир.




Чаң


Новгороды, Ярославы,
Ростов, Тула һәм Рязань…
Шул чылбырда урын даулый,
Яхшатланамы Казан?

Алтын Боҗра калалары…
Чиркәүләр – алтын суган!
Динен саткан морзалардай,
Кенәз булмакчы Казан.

Биләр, Болгар, Җүкәтавы –
Мәрҗән-мәрҗән хәситә.
Кадерсезнең кадерсезе,
Исәпләсәң, хәл китә.

Зөядәге таш утрауның
Мыскыллы көлгән чагы.
Раифада – летургия!
Мәскәүгә китә чаңы.




Афәт


– Исемең ят, ни урысча түгел,
Ни хохолча түгел, – дидем мин
Поезддагы яңа танышыма,
Бу ханымның белгәч исемен.

– Үзем дә мин шушы ят туфракка
Төшеп калган Кырым йөземе.
Әникәем, исән калсын диеп,
Ят кулларга биргән үземне.

Исемемне минем сораганнар,
Бер генә сүз әйтә белгәнмен.
Колагыма сеңеп калган ул сүз:
«Афәт, афәт, афәт!» дигәнмен.

Хәзер белдем: афәт – бәла икән,
Шул исемне йөрттем мин – бала.
Әткәм-әнкәм телен мин җуйганмын,
Хәтер исән әле! Йә Алла!

Күзәнәктә калган хәтер исән –
Рәнҗетелгән халык канында.
Рәнҗеткәннең генә хәтер кыска –
Яңа кысу бара Кырымда.

– Кырымтатар дигән ул явызлар
Гел бозалар, имеш, канунны.
Бабалары дәүләт тоткан җирдә
Уйлый болар яшәп калуны! –

Тарих белмәгәннең сабагы юк –
Типкәлиләр ханнар оныгын.
Япан кырда заман салган өйләр!
Булдыксызның килә кытыгы:

– Эшләр болай барса, Кырым тагын
Төшмәгәе татар кулына!
«Архипелаг» диеп елауларның
Әҗере юк Кырым улына.

Әрем кисә һаман афәт җиле,
Җелекләргә төшә бинахак.
Бериянең күләгәсе тагын
Кырым егетләрен кыйнаган.




Балтачы


Татар турысында сүзләр төрле,
Яхшысыннан күбрәк яманы.
Минем бабам балта белән йөрде
Салыр өчен өйләр – яңаны.

Балта тотып барды урысына,
Мукшысына барды, арларга.
Бура бурап, өйләр салган оста –
Ашлы табын булды татарга.

Җәяү генә чыгып китәр иде,
Иңбашына элеп балтасын.
Киндер капчыгында – эш коралы,
Кирәкми дә аңа башкасы.

Ил буенча киткән татарларның
Берсе иде бабам – балтачы.
БМО илчесе дә түгел иде,
Тик нияте аның ап-ачык.

Бабам салган өйләр урам-урам,
Авыл-авыл торып калгандыр.
Татар салган өйдә гомер итеп,
Аны хурлау үзе ямандыр.

Балта астыннан очты йомычка,
Туракланган яман гайбәттәй.
Урыс, чуваш, мукшы, ар илен
Төзеп бирде Кара Түбәтәй.




Нигез сакчысы


Универмаг тора анда хәзер.
Биек шундый, әллә ун катлы.
Түр бакчалы, челтәр кашагалы
Агач өйләр иде ул чакны.

Агач өйле шәһәр бар иде шул.
Кемдер шуны үлеп сагына.
Мин авылдан. Анда кычытканнар
Гаскәр кеби нигез сагында.

Түр бакчалы өйләр каршысына
Таш гасыры баскач өрәктәй,
Нәфис гөлләр ничек чыдасын ла,
Әрекмәннәр хәтта өректе.

Күчеп киткән моннан хуҗалары.
Качып калган сыңар гөл-орлык.
Шытып чыгар әмәл тапкан ласа!
Матур үзе – карап торырлык.

Сабагыннан кыскан тимер-бетон.
Җиләс җилгә сузган ал башын.
Шундый тансык аңа иркен бер тын,
Шундый кирәк аңа ышану!

Кулъяулыктан күчкән бизәк кебек,
Таш астыннан чыккан ал чәчәк.
Япа-ялгыз калып нигез саклый!
Иң соңыннан өмет үләчәк.




Европада Сабантуйлар


Кояшлы көн иде кырык бердә,
Сабантуйлар иде илемдә.
Сабантуйны өзеп, яуга китте
Татар егетләре ил белән.

Сталинград! Каты булды орыш,
Канлы иде анда мәйданнар.
Идел буендагы бил алыштан
Европага үтте малайлар.

Танкларны бәреп танкларга,
Бил алышлар булды Дугада.
«Сабан туе»н ясап күрсәттеләр
Безнекеләр Дуга явында.

Бәйрәменнән алда сүзе барды,
Рухы гына түгел, дәһшәте!
Сабантуйны Европага илтте
Татар егетенең гайрәте.

Җитез генә менде Рейхстагка,
Үрмәләгән кебек колгага.
Сөйгәненең вәгъдә бүләген
Бәйләп куйды – менә шул гына!..

Җилфердәде шунда кызыл комач!
Күрде аны бөтен Европа –
Үкенечкә калган Сабантуйның
Ал сөлгесен – Җиңү байрагын!

Сабантуйдан киткән егетләрнең
Туган йортта калды уйлары.
Алар илткән иде бәйге-туйны –
Европада Сабантуйлары!

Европага Сабантуйдан китте,
Сабан туен илтте егетләр.
Бәйрәмнәре бүтән өзелмәсен,
Киселмәсен бүтән өметләр!




Озын көй


«Чын безнеңчә, матур, милли көй», – дип,
«Әллүки»не сузган заманнан:
«Җыр тирәли җыел, татарым!» – дип,
Моң агыла нурлы Казаннан.

Бар дөньядан җыйнап татар җырын,
Ул үзендә әүвәл туплаган.
Сагыш барда күңел буш түгел лә –
Мөлдерәмә тулы тустаган.

Иделләргә чумып исән калган,
«Озын көй»ләр белән юл алган,
Язмышының очын чуалтырга
«Карурман»га кереп югалган.

Татарлардан хәбәр килеп тора –
Киерелгән Татар бугазы.
Кыр казлары кебек моңлы җырлар!
Кайтып җитә илгә бик азы.

Ерак кыйтгалардан милләттәшем
Каурый саен тезеп моң сала!
Йә «Җиһанша» кайта, йә «Фатыйма»,
«Аһ, Ырымбур кала, аһ, дала!»

Ачы язмыш, олы сагыш көйдә.
Тыя аламыни иреннәр?
«Озын көй»дән ятып еладым мин –
Аермагыз мине илемнән.




«Туган тел» җыры


Татар тарала ул төрле якка,
Тик тарая бара юрганы.
Ешкынына чумып хәл җыярга
Урманы да хәзер юк аның.

Түгәрәктән атлап чыгу белән
Ана телен йота ят лөгать.
Чит гадәткә капка ачкан саен,
Өй түренә уза һәлакәт.

Адаштык та инде, саташтык та,
Каерылдык илдән читкә гел.
Шул чагында,
Бишек бавын тоткан ана кебек,
Урталыкка чыкты «Туган тел».

«Иң матур тел, – диде, – туган телең,
Әткәң-әнкәң теле, – диде ул. –
Кайт өеңә кире, татар улы,
Идел-Урал – илең», – диде ул.

Ишетелде сөрән бар дөньяга,
Барып җитте һәрбер өйгә дә.
«Таралгансыз, телсез балаларым!
Җыелыгыз минем тирәгә.

Ярлыкагыл сине – телсез кавем!
Ана телен җуйган – сулган гөл».
Уятучы бишек җыры булып,
Ил сагына басты «Туган тел».




Кое[2 - Шәһри Болгар музей-тыюлыгында Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан Болгар иленә ислам кануннарын өйрәтергә җибәрелгән сәхабәләрнең берсе – Габдрахман сәхабә коесы бар.]


Әгәр белсәгез, эчә торган

суларыгыздан хәбәр бирегез.

    Коръән. «Хәл» сүрәсе, 68 нче аять

Болгар җирләренә барасым бар,
Сулар аласым бар коедан.
Мин үзгәрәм анда, алмашынам
Болгар җилгә битем куюдан.

Кылган юртып искән әремле җил
Сыйпап йөри Шәһри каберен.
Идел-Чулман кашы – асылташның
Ник җуелган таҗлы кадере?

Чулпы җырын өзгән кылыч чыңы.
Кайсы көндә булган, кайчан бу?
Су хәтере тирән – шулай диләр –
Кое күзләрендә уйчан су.

Бабаларым эчкән судан хәбәр!
Ни беләсең, кое – меңьяшәр?
Мин болгарның татар оныгымын,
Уйчан күзгә карап эндәшәм.

Мең сорауга эзләп бер җавапны,
Һаман киләм монда, юл чыгам.
Шыгыр-шыгыр чыгыр, җырлы чылбыр:
Хәтерле су чыга юлчыга.

Кое суын эчкән сәхабәләр.
Иман иңгән җирдә тылсым бар.
Дым качырмый ун гасырлык кое,
Болгар илгә дога кайтсынга.

Уйлы күзгә өмет белән карап,
Күрдем анда дәвер күкрәвен.
Эчәр суы – мөлдерәмә кое!
Җирдән китмәс әле бу кавем.




Шагыйрьләр Юлы


«Күтәрелде кошлар иле белән…»
Әйткән иде шагыйрь бервакыт.
Күтәрелде кошлар югарыга,
Җил яралар, канат канатып.

Күтәрелде кошлар иле белән,
Күтәрелде берәм-берәм дә.
Сагыш төсе сеңгән болыннарда
Каурыйлары калды каләмгә.

Каләмендә кош хәтере булгач,
Шагыйрь күңеле дә алгысау.
Ашкын хисләр бимазалый аны,
Ирегенә туймас бер сусау.

Әй ул сусау! Азмы көйдергәндер
Иреннәрен Роберт, Рәшитнең,
Шигырь ягып, төнне яндыралган
Хөр йөрәкле олы шагыйрьнең?

Ирек белән сынау – авыр сынау!
Кош эзеннән
Күтәрелә иң-иң әгъләләр.
Нури, Туфан, Хәким артыннан
Юл алдылар Зөлфәт, Әгъләмнәр.

Иярттеләр алар Наисны да,
Юзәе дә күптән теземдә.
Әюп, Акмал шулар арасында[3 - Рәшит һәм Роберт Әхмәтҗановлар, Нури Арслан, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Илдар Юзеев, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Наис Гамбәр, Харрас Әюп, Нияз Акмал исемнәре сагынып искә алынды.] –
Шагыйрьләр күп хәзер тегендә.

Киек Казга яңа көндәш Күктә –
Шагыйрь Юлы дигән йолдызлык.
Шагыйрь яккан учак кузлары ул.
Шигырьләрдән якты йолдыз юк!




Кычкырасы килә яңгыратып

(Мәрсия)


Кычкырасы килә яңгыратып,
Кычкырасы килә шәр ярып:
Туфан абый, алай уйнамыйлар,
Әҗәл белән йөрмә шаярып!

Әйткән идең анысы, әйткән идең:
«Туфан абыең да гел булмас!
Сайрыйм гына дигән сандугачка,
Куныйм гына дисә, гөл булмас!»

Ник кайтмадым икән чакырганда?
Ник карадым җаем югына? –
Юбилейга түгел, бүтән вакыт –
Көз көнендә, балан җыйганда.

Ак чәчәккә күмеп киттең җирне,
Ул чәчәкләр хәзер җимештә.
Мөлдерәмә сагыш баланнарда,
Сагыш ачысы бар миләштә.

Балан-миләш белән бер халәттә,
Мөлдерәмә керәм көземә.
«Бәгырькәем» диеп кемнәр әйтер,
Кем эретер җылы сүзенә?

Кычкырасы килә яңгыратып,
Сискәнерлек итеп тал-тирәк:
«Җирдә язлар кабатлансын өчен,
Туфан абый, Җирдә син кирәк!»




Язда киттең


Саҗидә Сөләймановага


Язда киттең. Инде ничәнче кат
Синсез генә кердек көзләргә.
«Кошлар кавеменнән!» Ышандырдың,
Канат куеп киттең безләргә.

Шигырьләрең синең – чигешләрең,
Төнне таңга ялгап каюлар.
Йөрәгеңә энә кадалгандыр…
Өлгеләрдә кызыл каурыйлар.

Шатланганда шигырь язылмый ул,
Мең газаплар иҗат бизмәне.
Белә торып кердек шул тәмугка,
Бизмәнендә хәзер без менә.

Сагынабыз сине – бу җиһанның
Шигырь ибен белгән сеңлесен.
Үзем генә чигеп бирер идем
Әҗәлләрне җиңү сөлгесен.

Синең арттан мин дә кабатладым:
«Син икәнсең, тормыш, исәнме!»
Орлык чәчеп киттең – шигъри түтәл!
Шигырь барда син дә исән бит!




Таулар биек


Биеклекләр, таулар ымсындыра,
Тауга менсәң, офык киңәя.
Җәйрәп яткан киңлекләрне күреп,
Туя белмәс нәфес кинәнә.

«Мин биектә, – дисең, – дөнья аста. –
Булдым, – дисең, – хәзер ил күрке.
Таулар биек. Анда меңнәр түгел,
Менүчеләр булыр бер-ике.

Памир түгел, Урал тавы түгел,
Альпинист та түгел менүче.
Шөһрәт тавын, Байлык үрен кичәр
Гомер үткеленнән үтүче.

Таулар хәтәр, ялгыз менәм димә.
Менгән саен кими кислород.
Үткелләрне имин кичәр өчен,
Теземеңдә кирәк дусларың.

Хыялда бар – гомер пигын яулау;
Ачылыр күк шунда хозурлык.
Иң биектә, юкса, колач җәйгән
Чиксез бушлык, тиңсез ялгызлык.

Юк, кирәкми! Тауга чакырмагыз.
Ул бүтәннәр тауга соклансын.
Тауменәрнең ялгыз бәхетеннән
Язмыш мине берүк сакласын!




Кызылъярым


Ык суының кызыл яры
Буйдан-буйга сузылган.
Кызылъярым, Кызылъярым
Яр кашына сыенган.

Ык суының төбе ташлы,
Сагынам Өемташны.
Сагындыра, сагындыра
Нигезем, өем ташы.

Өемташка таш өелгән,
Ташка тамга уелган.
«Онытма авылыңны», – дип,
Анда язып куелган.

Ык буенда Сабан туе,
Ык буенда каз өне.
Сабантуйга кайталмадым,
Көт, авылым, көз көне.

Ык суында тал шәүләсе,
Ык өстендә ай йөзә.
Туган якның шул сурәте
Җанга уелган бизәк.




Учларында учак җылысы


Илкүләм танылган Балалар йорты директоры Имам Гәрәевкә


Спартаннар, гарип бала туса,
Ташлаганнар аны кыядан.
Мондагылар синең учка төшкән
«Егылганда» туган оядан.

Сөйкемлене кем дә сөя лә ул,
Акыллыны кем дә ярата.
Зәгыйфьләргә терәк булып кара,
Сай акылга бул син чын ата!

Сай акыллы, ягъни тулы түгел,
Бизмәннәрдә кем соң үлчәгән?
Туганда ук тигән язмыш-өлеш
Ияреп килә, баскан үкчәгә.

Чарасызлык күңел нечкәртә ул,
Күргәннәрнең килә елыйсы.
Еламадың, фәкать учың суздың –
Учларыңда учак җылысы.

Илле еллап сүнми бу учагың,
Көнләшерлек синең дәрманга.
«Ничек сүнсен, – дисең, – йөзләр алар,
Өмет итә минем ярдәмгә.

Миңа «әти» дигән бахыркайлар
Зәгыйфь бала инде үзләре.
Акылга сай, әмма яратуга
Мөлдерәмә тулы күзләре».

Алар – сине, син аларны шулай
Рәхмәт көтми генә яраттың.
Үргә каршы авыр йөгең тарттың,
Йөрәгеңне мең кат канаттың.

Инде менә «рәхмәт» сине тапты.
Хезмәтеңә тәңгәл микән ул?
Күзләреңә энҗе яшең кунса,
Яшьлек җиле генә дигән бул.

«Зая узды гомер» дия күрмә,
Сынган канат, канлы томшыклы
Ничә кош баласы үксез-ятим…
Оя итте синең ышыкны.
Җылың белән син капладың шулай
Җаннардагы шыксыз бушлыкны.




Авылым хатирәсе


Туган якка кайттым әле менә,
Сагындырган читтә гел йөреп.
Хатирәләр уяу, һәр тыкрыктан
Балачагым чыга йөгереп.

Эзләремне саклый Ык буйлары,
Бу сукмактан үрдәк-каз кудым.
Әрәмәдә бөрлегәннәр өздем,
Басмаларга басып кер юдым.

Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шук икән.
Күршеләргә сәлам бирим дисәм,
Кемгә дисәм, шулар юк икән!

Өй каршында мин утырткан сирень
Серен саклый башка берәүнең.
Якыннарым мине ятсыналар,
Киялеге читтә йөрүнең.

Кайтуымны беркем көтми кебек,
Урамнарны кат-кат урадым.
Балачагым йөрде арттан калмый,
Авыл хәтеренә уралып.




Баулы ягы тау гына


Алсу таңнарны сихәтли
Иманлы азан моңы.
Баулы кичен ямьләндерә
Илһамлы тальян моңы.

Кушымта:
Баулы ягы, Баулы ягы,
Баулы ягы тау гына.
Тау итәге тал гына.
Хәзер кайтам Баулыга –
Син чакырып ал гына.

Кояш нуры төшә микән
Каршы якның тавына?
Йомшак җилләр искән чакта
Сәлам юллыйм Баулыга.

Кушымта.

Тау битендә җир җиләге
Пешеп җиткәндер инде.
Безнең өйгә төшәр килен
Үсеп җиткәндер инде.

Кушымта.

Баулы киче зыңлап тора –
Күктә йолдыз яңгыры.
Ут сүндерми мине көтә
Әнкәм, рәхмәт яугыры.

Кушымта.




Казан каласы – таш кала


Казан каласы – таш кала,
Күз өстендә каш кала!
Киң дөньяга безнең юллар
Шул каладан башлана.

Кушымта:
Син дә татар баласы ла,
Мин дә татар баласы.
Казан – безнең мәркәзебез,
Татарның башкаласы.

Әнә килә татар кызы –
Читекләре каюлы.
Читтә яшәгән татарны
Казанга илтә юлы.

Кушымта.

Әнә килә татар улы –
Билгә салган сөлгесен.
Бәйрәм-туйга чакыр, Казан,
Балаларың сөенсен.

Кушымта.

Әнә килә татар кызы –
Алтын-көмеш балдагы.
Казан кебек нурлы кала
Кай илләрдә бар тагы?

Кушымта.

Әнә килә татар улы –
Аргамагы җигүле.
Үткән юллар михнәтле дә,
Киләчәге җиңүле!

Кушымта.




Казаным!


Йөгерепләр генә үтим димә,
Казан урамнары бормалы.
Сикәлтәле безнең язмыш кебек,
Таштан ташка басып бармалы.

Аргамакта җилеп, дала гизеп,
Диңгез ташлап килгән татарың
Идел колачыдай киң холкына
Монда килеп тапкан тиң урын.

Идел ярның күкрәгенә басып,
Ак кирмәнен салган, кальгасын.
И Казаным!
Гасырларны иңнәреңә алып,
Татарныкы булып калгансың.

Таш урамнар – татар елъязмасы,
Ак күлмәкле мәгърур калабыз!
Дөнья буйлап өйләр өйгәндә дә
Без синеке булып калабыз.

И Казаным, татар язмышының
Төеннәре синдә төйнәлгән.
Шанлы дәвер, канлы көннәре дә
Бәетләргә салып көйләнгән.

Идел өсләрендә болыт йөзә,
Казансуда Казан шәүләсе.
Ун гасырын Казан туй итә, дип,
Дастан итеп дөнья сөйләсен.




Тоз тәме


Тозлы мәгарәдә яткан чакта,
Тоеп тәндә аның сихәтен,
Балачакка кайтып барладым мин
Әрнү сеңгән тозның хасиятен.

«Бакчы, кызым мунча кергән икән,
Тоз каптыңмы әле, балакай?» –
Шулай диеп, миңа тоз йоласын
Гел үтәтә иде бабакай.

«Тозны чәчә күрмә – олы гөнаһ.
Тоз чәчелсә – ызгыш азактан».
Тоз йоласы белән кисәтүдә
Саклау булган олы газаптан.

«Ипи-тозым сиңа – якты йөзем» –
Телгә килә сүзгә баш булып.
Ипи белән гел янәшә йөри –
Табыннарга килә аш булып.

Бездә гадәт – кунак каршылаулар
Ипи өсләренә тоз куеп.
Тозсыз сүздән күп чак тыелсак та,
Әйтер сүзне әйттек тоз коеп.

«Бер тоз гына аны төзәтер», – дип,
Яраларга яптык әрнетеп.
Терек суларына бәрабәр ул –
Канга сала табиб эретеп.

Тоз күп кирәк безгә. Тоз табабыз,
Тауны тишеп яки тау ватып.
Авыр хезмәт үзе тоз-таш булып
Буыннарга төшә кайвакыт.

Нужаларның хакын белгән бабам:
«Тоз кабып куй!» – дигән иде шул.
Ачы яшем, тозлы тирем өчен
Кирәгерен белгән икән шул.




Кышкы кичтә


Тәрәзәдән гыйнвар күзе карый,
Авыл керә үзенең киченә –
Ут үрләтә һәрбер миченә…
Дәртле яна каен утыны –
Тәрәзәдә бии ялкыны.
Мич каршына икәү елышкан…
Тугыз яшьлек кунак – шәһәр кызы –
Башын куеп әбие тезенә,
Эреп киткән аның сүзенә.
Яңагында ялкын шәүләсе.
Әбекәе аңа бияләй бәйли.
Елтырап китә елдам бишнәсе.
Йомгак сүтелә шулай,
Әкият сүтелә…
Ерак илләр гизеп үтелә.

Балачакның гүзәл кичәсе
Киләчәккә әле күчәсе.
Ничә тапкыр әле бу кызкай
Аръягында инде утызның
Яңагында тояр кызуын
Менә шушы авыл миченең.
Йөрәгендә сызар моң булып
Зәңгәрлеге гыйнвар киченең.




Сыерчык


Яз илчесе кайткан икән илгә –
Яз кайтара килгән сыерчык!
Сыерчыклар белән җырлар кайткан –
Табигатьтә хәзер хозур чак.

Тал-тирәкнең кунып иң очына,
Сыерчыкны күрче, әй очына.
Атынып сайрап биек куначада,
Тал песиен әнә уятмакчы.

Тал песиләр, назлы иркәләнеп,
Ак мамыгын инде күпертә.
Нурлы Кояшбикә яз хисләрен
Гөрләвекләр итеп йөгертә.

Һәр яз саен ярсып яңаруда
Тормыш яме икән, сайрар чак.
Минем йөрәктә дә канат җилпи,
Тыпырчына җырчы сыерчык.




Батыр Гәрәй ядкяре


Ир беләген чыныктыра көрәш,
Көрәшчеләр илгә гел кирәк.
Татар малайлары бәләкәйдән
Мәйданнарда үсә тәгәрәп.

Сабантуйлар татар баласына
Тарихлардан калган мирас ул.
Татар улы мәйдан уртасына
Сөлге тотып чыгып басар ул.

Сабантуйдан туры яу кырына
Китеп баргач япь-яшь малайлар,
Бәйрәмнәргә урын тарайды шул –
Ятимләнеп калды мәйданнар.

Берәм-берәм ауды ир-егетләр,
Сугышларда яклап ил данын.
Исәннәрне көтеп, һай зарыкты
Сабантуйның ятим мәйданы.

Шушы мәйдан аннан кырык биштә
Бил бирдерми чит-ят берәүгә,
Исән кайткан солдат Гәрәйне
Әйләндерде Батыр Гәрәйгә.

Җиңү тәмен илгә татытмакчы –
Күрегез сез әнә Гәрәйне!
Беләгенә урап ак сөлгесен,
Берәгәйле екты берәүне.

Мәйдан шавы кайтавазы иде,
Кайтавазы бөек Җиңүнең.
Бу бүләге иде авылына
Яудан кайткан татар иренең.

Авыл малайлары әле һаман
Мәйданнарда үсә тәгәрәп.
Беләкләргә йога егәр булып
Үлмәс даны Батыр Гәрәйнең.




Апрель


Йомшак кулы тиде – Апрель җиле!
Сагындырган икән көләч кыз.
Быел кышлар озын-озын булды.
Тансык Апрель, әйдә, түрдән уз!

Җиңел адым белән йөгереп үт,
Яшел үлән калсын эзендә.
Куакларга ефәк җиңең тидер,
Умырзая янсын күзеңдә.

Зәңгәр күккә тургай чөеп уйна,
Җыр коелсын аннан, көмеш чың.
Бимазалый күрмә ояларны –
Сыерчыклар бала чыгарсын.

Юар өчен җанны ләйсән яудыр,
Болытың да синең кавырсын.
Ярый әле килдең, соңармадың,
Апрельләрсез ай-һай авыр соң!

Безнең гомер – апрель көтеп кышлау.
Язга чыктык менә – сөенеч!
Яшәп китик янә өр-яңадан,
Алда көткәне дә җәйләр ич.




Җомга кич


Менә тагын килеп җитте
И мөбарәк җомга кич.
Җомга кичтә кич утыру
Борынгыдан калган ич.

Әни-әби кич утырган,
Укып «Йосыф китабы»н.
Мөселманга, без татарга
Газизрәк ни тагын?

Җитү кызлар кич утырып
Чигү чиккән бирнәгә.
Җомга кичне без югалтмыйк
Карамыйча бернигә.

Җомга кич ул җыелуга
Әйбәт сәбәп, бер дигән.
Җомга кичнең ипле яме
Тулсын әйдә һәр өйгә.




Самавыр


Бар халыклар, сугышып арыгач,
Утырышып учак тирәли,
Гел дә, гел дә тату яшәрбез дип,
Көйрәтәләр Солых челемен.

Бар халыклар, сугыш тәмам, диеп,
Кәгазь язып, мөһер басалар.
Безнең халык сугыш башлап йөрми,
Дус-дошманга куя самавыр.

Җиз самавыр, аннан ак самавыр
Бирнә булып килгән һәр өйгә.
Самавырның «йөзе» ачык иде,
Килен кебек иде үзе дә.

Самавырың көйле җырлаганда,
Чәй янында телләр языла.
Чәең каты, йөзең якты икән,
Кунак риза сыйның азына.

Самавырлы табын тирәсендә
Яучы алган кирәк җавапны.
Эш килешеп куллар сугышканнар –
Самавыр да шаһит – җаваплы!

Кайнап торсын әле бу самавыр,
Хуҗа булып татар өенә.
Яшь киленнәр биеп кенә йөрсен
Самавырның җыры-көенә!




Көзге манзара


Бәллүр тынлык кылын тибрәтеп,
Моң агыла көзгә багышлап.
Көзне каршы ала көяз миләш,
Ал тәлгәшләр белән алкышлап.

Мәтрүшкәләр өзеп, җиләк җыеп
Акланнарда истә йөргәннәр.
Җәй хәтерен инде кибән итеп
Болын куенына өйгәннәр.

Язын сайраганның көзге сые
Ындырларга кайтып тулган чак.
Кашкарыйлы көзге бакчаларга
Төнге күкләр йолдыз койган чак.




Көз мизгеле


Җир-әнкәбез чибәрләнгән,
Затлы киемен кигән.
Алма бизәкле күлмәге,
Миләшле яулык чөйгән.

Көмеш тоҗымлы калфагы
Бик килешә йөзенә.
Балан-миләш алкалары
Көздән бүләк үзенә.

Бар тереклек хәйран бүген,
Соклана Җир-әнкәгә,
Яшел хәтфә итәгенә
Сибә алтын тәңкәләр.

Өрәңгеләр кул чабалар,
Учлары – алтын яфрак.
«Мин дә күреп калыйм», – диеп,
Кояш чыккан ялтырап.




Июль


Июль-патша җирдә хаким бүген,
Җирне гүзәл итү – җәй гаме.
Җилендә дә аның җиләк тәме –
Ямьлелектә җәйгә җитәме?!

Чәчәкләрнең садә керфегеннән
Назга оетылган бал тама.
Бал кортының көяз мыегында
Татлы ясак кайта муртага.

Табигатьтә бүген бар да шифа –
Җәй куенына кер дә тәгәрә!
Әнә бит ул чәчәк тулы болын,
Унҗидесе тулган кызлар кебек,
Кочак җәеп каршы йөгерә.

Онытылсын вагы мәшәкатьнең,
Гүзәллеккә чумсын бар гамең.
Мәтрүшкәле җиләк чәе белән
Җанга сеңеп калсын җәй тәме.




Балачак


Бар бер авыл, шул авылда минем
Балачагым калды өзелеп.
Гомер үткән саен, балачакның
Кадерләре арта сизелеп.

Кушымта:
Әй балачак, балачак!
Йокы тәмле, дөнья ямьле,
Җәйләр әле озын чак.
Әй балачак, балачак!
Башлар әле уйдан түгел,
Уйнап кына арган чак.

И авылым – балачагым иле,
Әкияткә тиңләп сөйләрлек.
Җылы җилләр анда гына исә
Чәчләремнән сыйпап сөярлек.

Кушымта:
Әй балачак, балачак!
Гәүдә җиңел, аяк җитез,
Атлар әле чыбык чак.
Әй балачак, балачак!
Каеш билдә, тезген кулда –
Кызык эзләп чабар чак.

Оясына кайткан сыерчыклар
Куанычлы җырын сузадыр.
Балачагым өен нәүмиз итеп,
Минем гомер читтә узадыр.

Кушымта:
Әй балачак, балачак!
Әни янда, әти янда,
Гомер әле алда чак.
 Әй балачак, балачак!
Төшкә керә, сагындыра
Әкият иле балачак.




Тереклек


Җәйгә генә кайткан карлыгачым –
Ничек чыдый нәфис томшыгы? –
Балалары өйдә борнасын дип,
Оя ясый көн-төн тырышып.

«Балчык сылап, салам үреп корган
Бу ояга кайдан чыдамлык?» –
Дия күрмә. Карлыгачым анда
Әллә ничә бала чыгарды.

Мизгел гомер өчен оя корган
Карлыгачка ялгыш тимә син!
Кош юлыннан барып, кыя-тауга
Аркан салган Нухның көймәсе.

Нәни кошым оя кора. Анда –
Гаҗәбенә ниләр диясе? –
Кометалар бәреп бильярд уйный
Мәңгелекнең кодрәт иясе.




Алмаланып тулган сентябрь бу!


Ак шәлләре иңдә, йөздә менә
Сабыр гына тыйнак елмаю.
Алмаланып тулган сентябрь бу.
Гомеркәйнең
Майлардан да ямьле бер ае!

Ак шәлләрдән нәзек көмеш тоҗым,
Зөбәрҗәтләр кебек яшь уҗым.
Дөньяларда әби чуагы!
Әбиләрдәй җылы куенлы ул –
Көз мәленең рәхәт бу чагы.

Дөньялыкта хак-хәләлен үтәп,
Кышка керү якты йөз белән,
Алмаларны җыеп бер куану,
Тынычлану аннан көз белән –
Менә шушы инде олы хикмәт,
Табигатьнең сере без белгән!




Безнекеләр


Әллә ничек төче сөйләшәләр –
Бүтән якка барсам аптырыйм.
Күзгә карап, сиңа уалалар:
– И җаныем, – диләр, – матурым!

Безнең якта кеше каты телле.
Ашыкмас ул «иркәм» дияргә,
«Җаный» дигән ярты сүздән качар,
«Бәгърем» дияр фәкать Бәгырьгә!

Безнекеләр текә бугай бераз.
Таулар чалымы бар холыкта.
Юхаланмый туры ярып сөйләү
Гадәти хәл безнең халыкта.

Башны ими, җилгә каршы бару –
Безнең шагыйрьләрнең шул даны;
Хәтерләгез Рәшит Әхмәтҗанны –
Аны белә Ачлык мәйданы!

Безнекеләр! Хөр камырдан алар –
Әллә каян танып алырмын.
Горур үтте авыр гомер юлын,
Сынатмады Фәнис Яруллин.

Әдипләре, шагыйрьләре сыман,
Сүзләремә дәлил Мостафин,
Тәмле телең бер кырыйда торсын –
Гамәл җиңә сөйләү остасын.

Егерменче гасыр Дон Кихоты –
Диңгезчене кая куясың?
Туры сүзнең тере һәйкәле ул
Миргазиян абый Юнысов!

Мин үзем дә шактый кыен күрдем
Сындырмаган өчен буй-сыным.
Без, баулылар, әнә шундый инде –
Өйрәнмәдек сүзнең татлысын.

Әйтсәк әйттек. Чын дөресен ярдык –
Дәшмәү килешә ул балыкка.
Ә без кеше – Баулы балалары –
Таулар холкы безнең холыкта!




Бөгелмә


Берчак шулай, шигырь укыштырып,
Кич утырдык синдә, Бөгелмә!
Матур кичтә бергә сөйләшкәннәр
Уйландыра мине бүген дә.

«Юбилеең җиткән. Матур датаң.
Эх, уздырыр идек биредә.
Шау-гөр килер идек бергә-бергә,
Туган җирең түгел Бөгелмә».

Бөгелмәме? Миңа үз түгелме?
Уйга салды мине бу җөмлә.
Бабайлардан әгәр башласак та,
Син бурычлы миңа, Бөгелмә!

Кара зинданыңда комбед бабам
Соң сулышын алган ачлыктан.
Шул төрмәгә китерелгән әбкәм –
Үткенлеге җиткән – качалган!

Ә вокзалың синең, и Бөгелмә!
Атам киткән шуннан сугышка.
Яу кырында калган агаларым –
Поезд сөрәннәре сагышлы.

Кара гына түгел истәлекләр,
Ак ягы күп минем хәтернең.
Бөгелмәдә укып белем алган
Укытучы әни, кадерлем.

Синдә укып, яшьлегенә керде,
Апам булды авыл докторы.
Әйе, шулай, иптәш Бөгелмә!
Зур тормышка синнән юл туры.

Синең аэропорттан очтым мин дә,
Самолётлар илтте Казанга!
Бөгелмәдән киткән күпләр белән,
Бөгелмичә, даннар казандык.

Инде мин дә якташ булмасаммы…
Мин дә булмасаммы сиңа үз?
Әби-бабамнардан башлап монда
Ярылыплар ята эзебез!




Фин илендә


Фин иленә килеп җылы тапкан,
Оя корган кайсы бабагыз?
Рәхмәт инде аңа – динен тоткан,
Туган телдә сөйли балагыз.

Илдә генә түгел, ул монда да
Моңлы була икән тулган ай.
Сагынуларын җырларына кушкан,
Шигырь язган икән Туганай.

Туган илдән китү бик тиз лә ул,
Кайтыр юллар гына озактан.
Заманалар авыр, юллар ябык,
«Илкәй» җыры чыккан йозактан.

Суомига килдек җыр эзеннән,
Изге икән монда җыр юлы.
Хәйдәр Финда яңа ватан тапты,
Йолдыз иде илдә җир улы.

Ваһаповның моңын, Хәйдәр җырын
Ятлап үсә сездә балалар.
Сагынулардан азат бу буынга
Идел ярында да ватан бар.




Җырла, егет


Филүс Каһировка


Әйдә, җырла, егет, яңгыратып,
Татарымның алтын җырларын.
Ишетсеннәр бар да бу җиһанда
Чын татарча моңлы җыр барын.

Моң өлгесе җырчы сандугачлар
Сайравыннан туктап калсыннар.
Нәрсә соң ул татар моңы, диеп
Сораганнар колак салсыннар.

Моңы барда гына татар бар ул,
Моңы барда аның җаны бар!
Моңлы җырын көбә күлмәк итеп,
Гасырларны кичә татарлар.

Җырла, егет!
Күкрәгеңдә синең Ваһап моңы,
Син илчесе татар җырының!
Туктап калган җыры син Хәйдәрнең,
Дәвамчысы Илһам Шакирның!

Җырла, егет!
Еласыннар, юансыннар тыңлап,
Өметләре өзелеп калганнар.
Җырла, егет, сөенсеннәр әйдә
Моңлы җырдан дәрман алганнар.

Җырла, егет! Син җырлаган чакта,
Моңны җырдан аера алмаслар!




Өч дога



1

Аргы яктан – Шалты ягыннан ук
Ишетелә азан тавышы.
«Фәррах мулла азан әйтә», – диләр,
Шул яктанмы җилнең агышы?

Моңлы макәм килеп җитә мондук,
Туктап калып тыңлый баулылар.
Тискәредән җилләр искән чакта,
Күп мәчетләр өнсез калдылар.

«Шөкер әле, Фәррах мулла кыю, –
Күтәрелә куллар догада. –
Ул барында йорттан качмас иман,
Болай гына тормас дөньялар!»


2

Әйе, болай гына тормас дөнья,
Исән калу кирәк әүвәле.
Исән калу өчен мичкә ягып,
Ипи салу кирәк әвәләп.

Салыр идең дә бит, оның булса,
Кырларыңнан җыйсаң уңышын.
Мулла улы әнә җиң сызганган,
Ул тотынса, җиңәр унысын.

Икмәк өчен көрәш ул – бил алыш!
Җиңеп чыга бары фидаи.
Игенченең эше уңсын диеп,
Шалты кулы кабат догалы.


3

Ата кеше даннар казанганда,
Укып йөри улы Казанда.
Мул уңышлы Баулы туфрагының
Җир астында икән кызыгы.

Шул кызыкка кызыгалар бар да.
Кызыкмассың кара алтынга!
Газиз улы Гали хәзинәне
Гадел бүлү өчен талпына.

Читкә генә агылмасын «алтын»,
Хезмәт итсен әле Баулыга!
Алтын гөмбәз япкан мәчете бар –
Баулыларның кулы догада!


4

Аръяклардан түгел, аргасырдан
Килеп җитте Фәррах догасы.
Илне-көнне ак иманлы итте,
Иген икте, кара алтын тапты
Бабай, ата, аның баласы.




Көз


Әй көз, көяз кыз!
Чылтыратып көмеш яфрак,
Алтын яфрак чулпыларын,
Уйнаклатып тәлгәш-тәлгәш
Балан-миләш алкаларын,
Кәс-кәс басып читекләрен,
Килеп чыга алларыма.

Әй көз, чегән кызы!
Чуар парча шәлен җилпеп,
Тәңкә-тәңкә яфракларны
Сибә дә ул юлларыма,
Итәкләрен җилфердәтеп,
Чытлыкланып көлә-көлә,
Кабат чума урманына.

Әй көз, көйсез кыз!
Бии-бии арый да ул,
Каенга барып сарыла,
Атына талларымда,
«Алгысыдым, юат!» – диеп,
Яшь коя алларыма.




Әти, әти…


Әти, әти, синең туган көнең.
Кем әйтер соң сине картайган?
Тормыш буйлап үткән юлларыңа
Йөз аклыгы булып кар яуган.

Әти, әти, синең туган көнең.
Балаларың янга җыелган.
Үрнәк әти, үрнәк мөгаллим,
Картаймаган, бары олгайган.

«Әти», «әти» дигән балаларың
Хәтерләтә егет чагыңны.
Шәкертләрең безгә сәлам бирә,
Танып йөздә синең чалымны.

Гомер юлын шушы яшькә кадәр
Җырлап үтү үзе егетлек.
Җиң сызганып кылган эшләрең дә
Җитмеш иргә бүлеп бирерлек.




Әти


Минем әти, арык күкрәгендә
Арысланнар йөрткән бер адәм,
Гомер буе гел оялып йөрде
Баш чүмечен тишкән ядрәдән.

Илне саклар өчен сугышларны
Күкрәгенә алган солдат ул.
Чигенүләр, җиңелүләр күреп,
Ярым исән өйгә кайткан ул.

Корал төшкән бармакларсыз кулда
Эш коралы тотты ничек тә.
Койма койды, тәрәзәләр уйды,
Олтан салды безнең итеккә.

Күршеләргә сәгать төзәтте ул,
Сыйпап-сыйпап минут укларын.
Үз гомерен бүләк санады ул,
Ятып калганнарны уйлады.

Әти өчен «кардәш» дигән сүздән
Кадерлерәк сүз ул – «полкташ».
Полкташлар искә төшү белән,
Хатирәләр китә бертоташ.

Кичке якта солдат балалары
Өстәлләргә җәеп картаны,
Алар белән бергә чиккә бастык,
Үлә-бата кичтек Днепрны.

Кыска булды ла ул бүләк гомер.
Беркөн килеп әти сынатты.
Полкташлар ашыктырды бугай
Сугышларны күкрәгенә алып,
Медальләрсез киткән солдатны.




Әллә яфрак…


Кыштыр-кыштыр! Әллә яфрак, әллә
Балачакны искә төшереп,
Лампа яктысында утырамы
Минем әни дәфтәр тикшереп?

Көн дә шулай өйгә алып кайта
Кочак-кочак дәфтәр – төн озын.
Ипләп кенә ача дәфтәр битен,
Уятудан куркып ул-кызын.

Көнен – мәктәп, кичен дәфтәрләре
Урладылар бездән әнине.
Арган йөзе, уйчан күз карашы
И әрнетә иде гел мине.

Безнең өчен әни. Башкаларга
Укытучы Апа иде ул.
Апа иде әби-бабайга да,
Укучысы иде бар авыл.

Агитатор иде. Арып кайта.
Иртәгәсен кабат яшәрә.
Авыл сәхнәсенә җырлап чыга
Галиябану яки Мәйсәрә.

Өйдә бәйрәм, әни бәйләм алып,
Җылы мичкә арка терәтеп,
Сөйләп китсә безгә «Ак Бүре»не,
Тагын берне шуңа ияртеп.

Ак нияттә узган гомер юлы
Чәчләренә калган ягылып.
Акъәбие хәзер авылның ул,
Ак яулыгын йөри ябынып.

Кыштыр-кыштыр! Әллә яфрак, әллә
Әни кулындагы орчыгы.
Яфрак-яфрак – хатлар түгелме, дип
Хәбәр көтә микән борчылып?




Якташларым


Якташларым! Шушы бер сүз белән
Очып кайтам туган ягыма мин.
Якташларым! Туган ягым диеп,
Сезне дә бит кушып сагынамын.

Бер үк суда йөзгән ыкташларым.
Җиде ятлар түгел – якташларым.
Авыр чакта башым куяр өчен,
Кыялардан чыдам тау-ташларым.

Бер сандугач җырын тыңлаганбыз,
Якташларым минем, моңдашларым.
Бер кәккүктән гомер санатканбыз,
Бер үк тауда безнең юл башлары.

Һәрбер каен, һәрбер имән уртак.
Уртак таңнар күргән күзләребез.
«Туган якка кайтам әле», – диеп,
Чит илләрдә җирси күпләребез.

Куанычым колачыма сыймый,
Очраганда берәр якташым.
Сүзләр бетми инде макташып,
Яшик, дибез, ятлар арасында
Якалашып түгел, яклашып.




Күрше әби


Күрше әби килә йөзгә җитеп,
Калтырамый алай куллары.
Гомер үзе гүя бер саплам җеп,
Энә адымы – гомер еллары.

Яшьтәшләре иргә китеп беткәч,
Ни кичерсә әгәр җитү кыз,
Шул халәттә хәзер ул әби дә,
Ахирәтсез калгач берьялгыз.

Ике улы үлде Ватан өчен.
Саклый белде күркәм сабырлык.
Гомер булгач, кирәк түзә белү,
Түзә белү – үзе батырлык.

Кем өендә туа бер нарасый,
Кем йортына килен төшерә,
Әби илткән балны каба сабый,
Туй чәкчәген әби пешерә.

Уңганлыгын авыл гел сөйләде,
«Эре карчык» дигән дан алды.
Җитү кызны хуплап әйткән сүзе
Олы бирнә булып саналды.

Һәр авылда бар ул андый әби –
Гореф-гадәт, әдәп сандыгы.
Әнә шундый ак әбиләр саклый
Милләтемнең әхлак саулыгын.




Сөенче


«Сөенчегә миңа ни бирәсең?
Алып килдем сиңа сөенче!» –
Шулай диеп, шатлык төяп килгән
Кем ул булган илдә беренче?

Ерак юлдан кайтып килгән җайдак –
Уң кулында очлы сөңгесе.
Илгә кайткан куанычлы хәбәр,
Сөңге очында кайткан сөенче.

Илче булып йөргән киленчәкләр,
Кендек кискән изге карчыклар
Тиешлесен алган хәбәренә –
Алтын-көмеш чыккан янчыктан.

Йә алкасын салып биргән сылу,
Егетеннән алган хат өчен.
Аргамаклар хәтта жәл булмаган,
Ат кадәрле булса сөенчең.

Яланаяк чаба бер малайчык,
Барын узып, тузан туздырып.
И шәп булсын иде сөенчесе,
Шатланырлык, телдән яздырып!

Үзе чаба, үзе оран сала:
«Сөенче! – ди. – Миңа алдырык!»
«Сөенчегә сиңа – сул колагың!» –
Кемдер үрти йөрәк яндырып.

Сөенечләр сирәк күргән халкым
Сөенә белгән азга олыдан.
Булганына канәгатьлек холкын
Мирас иткән кызы-улына.

Бер шатлыкны ике итәр өчен,
Яулык биреп күлмәк котлаган.
Шуңа күрә күркәм бу гадәткәй
Тарих буйлап алга атлаган.

Югалтмаска иде бу йоланы!
Яңа гасырларның капкасын
Җитезаяк яңа кыз-малайлар
«Сөенче!» дип кат-кат шакысын.




Нефтьчегә


Сугыш алды елларында туып,
Кайчан әрем, кайчан билчән йолкып,
Тамак өчен алабута уып,
Үзен шулай ятимлектән йолып,
Күтәрелде буын ир булып.

Дуга бөккән, үгез җиккән куллар
Дөньяның да мөгезен боралды.
«Нефть өчен!» дигән зур көрәштә
Мәйдан тотты, табын коралды.

Мәйдан, мәйдан! Көрәш төрле анда,
Җиңү гены буыннарда, канда.
Егылмадың, гомер билкәеңә
Үлем сөлгеләре салынганда.

Көрәшеп һәм яшьнәп үтте гомер.
Яшьлек узган – узмас тоелган.
Җимешле көз алда. Ерак язның
Чәчкәләре чәчкә коелган.

Йөз ак калды тагын, каралса да,
Кара майдан гына каралды.
Табын тирәсендә иске дуслар,
Хезмәт сөйгән куллар шул калды.

Нык беләкләр һаман кирәк әле,
Сезнең куллар безгә терәк әле –
Егәреңне саклар мәл түгел. –
Ышанычлы, җылы учларыңа
Йөрәгемне салу жәл түгел.




Малай кайтты өйгә


Уңган хатын малай таба диеп,
Ул тапканны зурлау электән.
Әй, анысы!
Һәр баланы сандугачтай күреп,
Өй түренә бәллү эленгән.

Мәшәкате-мәхәббәте бергә –
Бала урны гел дә гел түрдән.
Тик шулай да малай анасына
Олы хөрмәт гомер-гомердән.

Кайнананың йөзе айдай балкый.
Үзалдына йөри сөйләнеп:
«Өйнең көе килен белән икән,
Яхшы иткән улым өйләнеп.

Киленебез чынлап яратылган
Үзем изеп баскан туфрактан.
Гел дә инде менә минем кебек,
Баш балага малай апкайткан».

Малай тапкан килен кемнән ким ул –
Ишәйтүче нәсел-ыруны?!
Ул яшь бикәч иде кичә генә,
Бүген зурлый нәсел ананы.
Киләчәктә насыйп итсен аңа
Сөеп багу онык-турунны.




Ышыктан аккан Ык суы

(Цикл)


Дулкыныңны кочып үсеп тә мин
Шигыремә сине кертмәсәм,
Ышыктан аккан тыйнак Ык кынам,
Авылдашлар гафу итмәсләр.



I

Урам аша чыгу белән, үрдән
Чаба идек сиңа узыштан.
Көмеш суга элек чумар өчен
Җитезлектә азмы ярышкан.

Маймыч кебек шәрә кыз-малайлар –
Шәрәлеккә кем соң шаккаткан! –
Күбебезне өйгә әниләре
Шушы судан – Ыктан апкайткан.

Атлап киттем микән мин әүвәле,
Тәпи басмас килеш йөздемме?
Балачакның иң тәү иртәсеннән
Дулкынында күрәм үземне.

Суда ятып зәңгәрләнеп беткәч,
Тал төбендә комда җылындык.
Чыныктырып савыктырды безне
Комнарыңнан алган җылың, Ык!

Син яраттың безне, зәңгәр Ыгым,
Ышанычны синең акладык.
Көн буенда синдә «югалсак» та,
Беребез дә суга акмадык.


II

Ык суының биек кызыл ярын
Җырларыма керттем инде мин.
Текә яр астында – вак ташлыкта –
Яланаяк йөргән идем мин.

Су эчәргә төшкән бал кортлары
Качып кына чакты табанны.
Беләмени алар минем монда
Ниләр эзләгәнне табалмый.

Керәшәләр оя корган ярда
(Шушы инде аның гаҗәбе) –
Авыл баласының – кыз-малайның –
Менә дигән сәнгать мәктәбе.

Фарфор ясый торган ак балчыкның
Хәзинәсе монда икән ич.
Безнең өчен җайлы үзле балчык,
Ак та булгач, әйбәт икән ич!

Оеп-оеп сыннар әвәләдек,
Олыларга күзгә чалынмый.
Шул «мәктәп»не кушып сагынамын
Сагынганда балачагымны.


III

Бала-чага бигрәк күп идек бит,
Санап бетергесез – бер көтү.
Балыкчылар безне куалыйлар:
«Йөрмәгез, – дип, – балык өркетеп».

Кер чайкаган апалар да куа,
Болгатабыз, имеш, суны без.
Тирән Турга барсак, анда җәен,
Уятыйкмы инде шуны без?

Атлар җене тигән малай-шалай
Ыкка кереп атын сугара.
Көтү кайткач, инде зурлар төшә
Кыр тузанын Ыкта юарга.

Җиз самавыр кайта Ык буеннан,
Кояш кебек йөзен елмайтып.
Чыбык тоткан әбекәйләр йөри
Атаудагы казын «югалтып».

Әнә шулай, эшчән Ыгым минем,
Үзәгендә идең тормышның.
Матур, рәхәт гомер бишегедәй,
Хәтеремдә яшәп торышың.


IV

Беренче суыклар Ыгымның
Агышын алганда тезгенләп,
Чаналы, чанасыз – барчабыз
Бозына төшәбез тезелеп.

Боз күпер! И рәхәт аръякка
Тәпиләп йөгереп чыгуы.
Аръяктан кулларын суза бит
Җимешле гөлҗимеш чыбыгы.

Әле кар ятмаган елгага,
Өслеге яктырак көзгедән.
Ык «өен» карыйбыз без ятып
Көзгегә уелган тәрәздән.

Шома боз өстеннән шуабыз,
Шуабыз – истә юк егылу.
Елганың серләрен беләбез:
Агым тур ярында бар елу[4 - Елу (җылу) – елгада, күлдә кыш көне су катмаган ачык урын.].

Аһ, елу! Куркыныч. Читтәрәк
Йөрик без. Сакланыйк хәтәрдән.
Син безне кисәттең, и Ыгым,
Дөньяда хәтәргә хәзерләп.


V

Керт-керт кенә басып кырпак карга,
Яшь киленнәр төшә сукмактан.
Ак шәлләре ай-һай килешә лә
Алсуланган биткә суыктан.

Йөрешләре! Көянтәләр иңдә,
Көянтәгә казлар эленгән.
Бозда бәке ачып, каз юулар
Сынау инде япь-яшь киленгә.

Кем өендә бүген өмә икән,
Кем өендә икән кунаклар?
Кем алдына өеп куя икән
Тәбикмәкне, майлап канатлар?

Каурый сипкән сукмак илтер әле,
Барыйк әле, әйдә, шул эздән.
Өмә күзләп йөрү тәрәзәдән
Калган хәлме әллә бер бездән?

«Яренгә дә уңсын казларыгыз! –
Дип теләрбез күреп хуҗаны. –
Яренгә дә казлар тавышыннан
Яңгыраплар торсын су яны».


VI

Ык буенда ярда көймәләре…
Балыкчылар кая киткәнме?
Кармак салыйм дисәң, кармак сапка
Тал чыбыгы әллә беткәнме?

Кызык өчен мин дә балыкчы ул,
Минем кармак күптән сапланган.
Йөргән идек яулык белән сөзеп –
Шул маймычлар Ыкка кайтмаган.

Балык кынамы соң! Өянкеләр…
Ык ярының торган сагында.
Нефтьле су тамырларын югач,
Яугир кебек ауган агымга.

Күлмәк юып эләр таллар да юк,
Каз бәбкәсе йолкыр үлән дә.
Шәрә ярлар арасында Ыгым
Калган икән үләм дигәндә.

Кара сулар ага боек кына.
Елга түгел инде – бер ятим!
Безнең өчен терек суы идең,
Үзеңне соң ничек терелтим?!


VII

Явыз Иван яуларыннан качып,
Монда килеп, табып шәп урын,
Чык суыдай чиста Ык суында
Бит-күзеннән югач юл конын,
Куангандыр тәүге авылдашым,
Табигатьнең күреп хозурын.

Ык ярында табарына тынгы
Ышангандыр татар авылы.
Кара тасма – әнә ята Ыгы!
Эчәр суы хәзер агулы.
Явызланган елга ярын ашый,
Яры белән ашый авылны.

Авыл белән бергә нәсел корый,
Авып төшә татар дивары.
Ык җиңелде девон шаукымыннан.
Елга гына бит ул нибары! –
Әнә шулай итеп девон нефте
Төгәлләде эшен Иванның!




Әрәмә

(Элегия)


«Һай әрәмгә калдым, әрәмгә! –
Еллар аша иңри Әрәмә. –
Кемгә тидем, кемне рәнҗеттем? –
Сабан тиде нигә билемә?»

Гөлбакчасы бала-чагаларның,
Әбиләрнең җимеш сандыгы,
Ул терәге иде авылыбызның,
Иминлеге, аның саклыгы!

Ач авылны коткаручы ул бит
Илгә афәт килгән заманда.
Аннан соң да әле бала-чага
Кукы-кузгалакка кузгалды.

Бабам чабатасын үрә иде
Әрәмәдән кайткан юкәдән.
Утын юкта кара каен яктык,
Синнән алып инде, Әрәмәм!

Талларыңнан үргән ояларда
Пипелдәде сары чебиләр.
Оя гынамы соң, йорт саклады
Ык талыннан үргән читәннәр.

«Йә, килегез!» – диеп, аргы яктан
Ак шомыртлар шәлен болгауга,
Ташкын сулар ярга кайту белән,
Ыкны кичеп, сиңа агылдык.

Гашыйкларның тәүге чәчкәләре –
Ап-ак шомырт, энҗе ландышлар –
Әрәмәдән кайтты сөйгәннәргә,
Ак чәчәктәй хисне алкышлап.

Әй, Әрәмә! Серле дөнья идең,
Матур дөнья идең син күзгә!
Табигатьнең барлык чәчәкләрен
Җыеп куйган идең син безгә.

Беркайда юк шөлек, кара каен –
Синдә генә үскән куаклар.
Гөлҗимешләр, чия, карлыганнар…
Синдә сыйландык без – кунаклар.

Җиләк җыеп кайта идек әле,
Самавырны куйган арада.
Кара бөрлегәннәр өздек тагын,
Ешкын куакларны аралап.

Шул куаклар арасында күрдем
Сандугачның оя корганын.
Балачактан белдем тереклекнең
Әрәмәгә сыенып торганын.

Әбекәйләр, дарураттан диеп,
Файдалы, дип, июнь үләне,
Әрәмәдән җыеп, хәстәр күреп,
Им-томлады күрше-күләнне.

Синдәй Әрәмәнең башка илдә
Исеме булыр иде парктыр.
«Милли тыюлык» дип атар иде алар…
Синең өскә менде трактор.

Ык ярында оя корган авыл –
Кызылъярның бәхете Әрәмә.
Аръяктагы чит-ят түрәләргә
Тоелганмы гүя әрәм җир?

Җиләк үскән акланнарны изеп,
Шомырт кызкайларын елатып,
Тимер төрән узган Әрәмәдән,
Төрән узган хәтер буйлатып!

Бәрәкәтсез булды гамәлләре –
Хәзер анда билчән котыра!
Ыкка ятып исән калган таллар
Яшен коеп, рәнҗеп утыра.

Үзәкләрне өзәр, сагындырыр, –
Сагынуның таныш газабы, –
Хәтердәге ерак Әрәмәдән
Ишетелгән кәккүк авазы!




Кычыткан


Без бәхетле буын булдык,
Интекмәдек ачлыктан.
Әниләрне коткарган, ди,
Балтырган да кычыткан.

Кайда бердә, елга бердә
Җыеп кайтам кычыткан.
Витаминлы азык тансык,
Юк бит әле ачыккан!

Безнең якта бар да белә,
Зур кычытканның даны.
Сөтле ашка күкәй туглап,
Мин дә пешерәм аны.

Үзе тәмле, файдалы да –
Ярый икән кычыткан!
Урман кисеп арымасаң,
Зарланмасаң көч юктан.

Кайда бердә, елга бердә
Ярап тора балтырган.
Кычытканга иптәш булып,
Ул да ачны коткарган.

Балтырганнар, кычытканнар
Куерсыннар тыкрыкта.
Аерма, Хак, татарларны
Калҗа белән катыктан!




Сыерга мәдхия


Яратасың, апа, сыерыңны.
Әзерлисең аңа сыеңны.
Шул сыер дип таңнан уянасың,
Бүленәсең татлы йокыңнан.

Шул сыер дип юлга җыенмыйсың.
Алып булмый сине кунакка.
«Сыйлы көнем – сыер белән», – диеп
Акланасың шулай күп чакта.

«Ташланырга тора», «бозауласын» –
Исәпләнгән синең календарь.
«Чит кешегә ул саудырамыни?
Үзем савам аны кадерләп».

Сигез сыер түгел, берәү генә,
Шул да җитә тамак сыена.
«Игелеген күрәм сыерымның,
Кемдер күрми аны улыннан».

Сыерына сыенып апам шулай





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=51131359) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes



1


Анналлар – елъязмалар.




2


Шәһри Болгар музей-тыюлыгында Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан Болгар иленә ислам кануннарын өйрәтергә җибәрелгән сәхабәләрнең берсе – Габдрахман сәхабә коесы бар.




3


Рәшит һәм Роберт Әхмәтҗановлар, Нури Арслан, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Илдар Юзеев, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Наис Гамбәр, Харрас Әюп, Нияз Акмал исемнәре сагынып искә алынды.




4


Елу (җылу) – елгада, күлдә кыш көне су катмаган ачык урын.



Шагыйрәнең бу китабына төрле елларда иҗат ителгән фәл­сәфи-лирик шигырьләре тупланган.

Как скачать книгу - "Асылташ = Драгоценный камень" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Асылташ = Драгоценный камень" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Асылташ = Драгоценный камень", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Асылташ = Драгоценный камень»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Асылташ = Драгоценный камень" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Рекомендуем

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *