Книга - Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

a
A

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью
Тарханова Флёра


Әлеге китапка шагыйрәнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, поэмалары һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләре туплап бирелде.





Флёра Тарханова

Саклыйм җылы назларымны. Шигырьләр, поэмалар, җырлар, тәрҗемәләр





I бүлек

Багышлаулар, поэмалар



Туган ягым, туганнарым,
минем кадерлеләрем!
Сезнең белән бергә үтә
бу озын гомерләрем.

Хәтта бакыйга күчкәч тә
сезне эзләп чабармын,
Мин кайттым әйләнеп диеп,
күңелегезне кагармын!




Җирсү


Балкышка күмелгән чит яклар
Тартса да үзенә күңелне…
Тик аяк басуга ул җиргә,
Сагынам мин туган илемне.

Гөлләрен иснәсәм җиремнең,
Көйләрен көйләсәм илемнең,
Бәхетем ташыган шул чакта
Җиңәрмен мин хәтта үлемне.

Чит җирнең моңнары чакыра –
Бизәр күк була һәр көнемне…
Тик аяк басуга ул җиргә,
Сагынам мин милли көемне.

Аларның берсен дә тиңләмим
Болынлы, чәчкәле илемә,
Тилмереп, сагынып кайтамын
Үз милли көемә, телемә.

Гөлләрен иснәсәм җиремнең,
Көйләрен көйләсәм илемнең,
Бәхетем ташыган шул чакта
Җиңәрмен мин хәтта үлемне.

    1996, Казан



Яуширмәгә кайттым


Яуширмәгә янә кайттым әле,
Гомерләрем көзгә авышкач.
Күзләремне яшь пәрдәсе сарды,
Туган авылым белән кавышкач.

Яшьлегемдә аткан гөл-чәчкәләр
Кырларымны инде бизәми.
Капка төпләрендә әбекәйләр
Кайттыңмы дип кулын изәми.

Мине белгәннәрнең бик күбесе
Бер-бер артлы китеп барганнар.
Өй тутырып үскән балаларның
Тавышлары тынып калганнар.

Безгә белем биргән агач мәктәп,
Җимерелеп, җирдән сөрелгән.
Балачакның моңсу ядкәрләре
Еллар тасмасына төрелгән.

Үткәннәрне сагынып, аны сүтәм –
Хатирәләр туа тезелеп,
Һәр сәхифә искә төшкән саен,
Үзәкләрем куя өзелеп.

Авыл читендәге безнең йортның
Капка-куралары кыйшайган.
«Ташладыгыз безне» дигән кебек,
Ишек-тәрәзәләр турсайган.

Әле кайчан гына чыр-чу килеп
Тугыз бала үскән бу өйдә
Агачлары гына тибрәләләр
Әти салып киткән бер көйгә.

Кайда соң сез минем сабакташлар,
Бергә уйнап үскән күршеләр?
Гомер офыклары якыная,
Насыйп булыр микән күрешүләр?

Юксынуга түзми китеп барам,
Онытылырмын, диеп, каламда…
Булмый икән – туган Яуширмәкәй
Тарта мине үзенә һаман да.




«Авылымның сихри табигате…»


Авылымның сихри табигате
Шифа биргән элек-электән.
Үскән анда кызның иң чибәре,
Егетләре булган сөлектәй.

    1994



Үпкәләмә миңа, туган авылым


Үпкәләмә миңа, туган авылым,
Ташлап киттең диеп рәнҗемә,
Унбиш яшьтән синсез яшәгәнгә
Мин үзем дә әрним, Яуширмәм.

Көн-сәгатькә кайтып китүләрдән
Истә кала бары рәшәләр;
Язмышыңда синең янар өчен
Кирәктер шул синдә яшәүләр.

Хәтерләрдә генә сакланадыр
Кыр-урманнар, Якты күлләрең,
Җиләк җыйган хәтфә яланнарың,
Йөгерешеп менгән үрләрең.

Бер кайтасы иде, озак итеп
Кырларыңны иңләп йөрергә,
Урам тутырып аваз сала-сала,
Көтү кайтуларын күрергә.

Тик нишлим соң, ерактан ук танып
Каршы алыр кешең булмагач,
Тәгәрәшеп үскән өй кырында
Гөл-чәчкәләр балкып тормагач.

Кайтып булмый икән, булмый икән,
Күпме сагынсаң да өзелеп,
Тилмерәсең икән еллар буе,
Китәр өчен сине бер күреп.

Үпкәләмә миңа, туган авылым,
Оныттың дип миңа рәнҗемә.
Онытып буламы соң үскән җирне,
Йөрәгемдә бит син, Яуширмәм.

    1996, Казан



Шөкер, Аллам!


Без үскәндә авыл матур иде.
Ындыр арты тулы чәчкәләр,
Хуш исләре белән бергә кушып,
Тормыш гүзәллеге чәчкәннәр.

Шуңа да без, күз сирпегән саен,
Матурлыкны гына күргәнбез,
Авырлыкларны да, җырлый-җырлый,
Гөл бәйләме итеп үргәнбез.

Авылымның төрле урамыннан
Күккә ашкан өч зур манара
Һәрвакытта маяк булып торды
Кыйбласыз, адашып калганга.

Манаралар очы күренү белән,
Шатлык хисе биләп күңелне,
Күзебезне алмый, елый-елый
Йөгереп кайта идек түгелме?

Алар җимерелгән көннән башлап
Авылымның яме югалды.
Ындыр арты чәчкәләрсез калды,
Чишмә суы читкә юл алды.

Шөкер, Аллам! Авыл уртасына
Өр-яңадан мәчет салганнар,
Манарасын янә маяк итсен
Юл табалмый гаҗиз калганнар.

    1994



Ялгыз өй


Өебезне сагынып кайткан идем –
Истәлекләр кабат яңарды.
Сагышлардан моңсу күңелемә
Үзәк өзгеч хисләр таралды.

Өйгә илтә торган бөтен юлны
Күмеп киткән әни сагышы.
Баскан саен ишетелеп куйды
Әтиемнең гармун тавышы.

Үткәнемә үрелеп карар өчен,
Мин күтәрдем хәтер читләрен.
Үсмер чакның күз карашын тоеп,
Сискәнүдән әллә нишләдем.

Инде ялгыз калган өебезгә
Кереп булмый икән капкадан.
Тәрәз аша эчкә карыйм дисәм,
Аларны да пәрдә каплаган.

Безнең эзләр яткан шушы өйдә
Җыелышкан узган елларым.
Түзалмадым, тәрәз капкачына
Башым куеп үксеп еладым.

Күптән ялгыз калган өебезгә
Кереп булмый икән капкадан.
Бер тутырып карап калыйм дисәм,
Күзләремне пәрдә каплаган.

    2007



Сагыш



(Яшьлегем елларына)

Яуширмәдән урап искән җилләр
Тәрәзәмә килеп кагылды:
Озакладың, бер кайтып күр, диеп,
Ишегемнән кереп сарылды.

Ташладым да бөтен эшләремне,
Чыгып киттем Чистай ягына.
Әллә нишләп күңел хискә тулды –
Әллә авылым шулай сагына,
Әллә үзем аны сагынам.

Кайтып кердем, өйгә сәлам бирдем,
Тәрәзләрдә кояш яктысы.
Бер хәл алгач, чыктым урамнарга –
Кәефемне төшереп сискәндерде
Авылымның шактый ят төсе.

Күперләргә таба төшеп киттем,
Әйләним дип күлле Дыбрау[1 - «Дыбрау» (Дубрава) – кайчандыр имәнлек булган, хәзерге вакытта киселгән. Инешен буып, зур күл ясалган.] дан.
Миңа таныш эзләр күреп шулчак,
Сыгылып төштем, җаным сыкраудан.

Яр буеның туфрак катламыннан
Мин аларны озак күзләдем:
Болар – минекеләр, Илдусныкы бусы,
Сәрия белән Алсу … эзләре.

Менә алар, менә ярылып ята –
Һич шаярмый әйткән сүзләр бу.
Яр астында йомшак җиргә батып,
Яшеренеп калган эзләр бу.

Шуннан киттем ындыр табагына
(Искә төште студент елларым),
Алмагачлы күлне карап килдем,
Ханнар буасын[2 - Риваятьләргә караганда, борын заманда Алмыш хан үзенең яраннары белән һәрвакыт ял иткән урын. Күле әле дә бар (Шәйхи урманына бара торган юл өстендә).]да буйладым.

Хисләремне төйнәп, яшьлегемне
Эзләп киттем инде клубка.
Ул да башка. Безнең эзләр калган
Клуб ишелеп төшкән без юкта.

Чү! Нәрсә бу? Әллә саташаммы? –
Сыкрауларны өмет каплады:
Яшь чактагы клуб сәхнәсенә
Сабыр гына берәү атлады.
Гыйшкым ич бу, моңлы тавышы белән
Миңа атап җырын башлады:

«…Шушындый матур кичләрдә
Кайда йөрдең, гүзәлем?
Бары синең өчен генә
Өзелә бит үзәгем.

Әйтмәсәм дә аңларсыңмы
Өзелеп сөйгәнемне?
Төнбоек чәчәге кебек
Ач миңа йөрәгеңне».

Аның шушы җыры йөрәгемдә
Бөелеп тора гомер буена.
Үзе әле, исендәдер диеп,
Кертмәгәндер хәтта уена.

Яра калды, барыбер калды яра:
«Кайт» дигәндә, никтер кайтмадым.
Соңгы тапкыр суырып үпкән эзен
Иренемдә мәңге сакладым…

Сыктый-сыктый чыктым аргы якка –
Мәктәп юлын күрми түзмәмен.
Зур күперне үтеп тау менгәндә,
Үсмер чакларымны эзләдем.

Кырмавыклар[3 - Кырмавык (диал.) – тигәнәк.] баскан ул тирәне –
Егылырлык хәтта сөртенеп.
Без укыган мәктәп урынында
Кычытканнар үсә гөр килеп.

Уйга чумып күбрәк йөргән саен,
Күләгәләр арта йөземдә.
Кычытканлы шушы сукмакларда
Әти белән әни эзе дә.

Аннан киттем Кади[4 - Кади, Шан – авылның ике очындагы чишмә исемнәре.] чишмәсенә,
Инеш буйлап Шанга атладым.
Очрамасмы диеп өзелсәм дә,
Үсмер чакларымны тапмадым.

Тапмадым мин гүзәл яшьлекне дә,
Эзләсәм дә авыл бетереп.
Кәефем китеп, өйгә борылып кайттым –
Бар да калган матур төш кебек.

Үткәннәрне барлап кайтыйм диеп,
Багышладым бөтен көнемне.
Күрешүләр көткән идем, ләкин
Сагыш кына басты күңелне.

Гомерләрне тиз үткәрә икән
Салмак кебек тоелган бу агыш.
Олыгайган саен, бәгырьләрне
Өтә икән, өтә бу сагыш.

    2003, Казан – Яуширмә – Казан



Чистай сәгатьләре


Чистай сәгатьләре урап кайтты
Дәрьяларны, Җирне, Галәмне.
Инде менә чит илләрдә йөри
«Җилфердәтеп» безнең әләмне.

Чистай сәгатьләре – данлы сәгать,
Үткән алар алтын куллардан,
Һәр минуты аның бәхет өсти,
Беләгеңдә балкып торганда.

Сәгать кенәмени, ул Чистайда
Бер-бер артлы туган алыплар.
Хезмәтләре белән мәйдан тоткан,
Чәчрәп торган чибәр халык бар.

    1993, Казан – Чистай



Син дә яшермә


Туган якка кайттым синсез генә,
Йөрдем кырлар буйлап кичләтеп.
Әремнәрне сагыш баскан иде,
Минем юксынуны көчәйтеп.

Онытырга тырышып карасам да,
Оныттырмый сине Яуширмә…
Сагынуым чыкты ярларыннан,
Сөюеңне син дә яшермә.

    1993, Казан – Яуширмә



Хәзинә



(Экспромт)

Чиксез горурланам мин һәрвакыт
Шушы якта туып үскәнгә.
Гасырлардан бер әйләнеп үтәм,
Туган җирем искә төшкәндә.

Тамыры тирән Чистай каласының,
Болгарларга барып тоташа.
Күрәм аның узган шанлы юлын
Ялкынланып янган ут аша.

Хәзинәсе бик мул Чистаемның –
Ул бит
Сәүдәгәрләр, ишан каласы.
Шул хәзинә биргән мәшһүрләрен,
Данга күмгән тырыш баласын.

Менә бүген тагын балкып чыкты
Гаҗәп матур яңа «Хәзинә».
Безне генә түгел, башканы да
Тартып торсын һәрчак үзенә.

Килер буын, моннан үрнәк алып,
«Хәзинә»сен үзе үстерсен.
Аларга да изге эшләрендә
Бөек Ходам дәрман-көч бирсен!

Җитәкчеләр гаярьлеге белән
Китсен калам, китсен гел алга:
Туып торсын яңа «Хәзинә»ләр,
Килеп торсын шөһрәт Чистайга!

    2014



Әле һаман янәшәдән атлый


Еллар үтеп, шактый яшькә җитеп,
Ана булгач кына мин үзем,
Аңлый алдым әниемнең хәлен:
Күпме сабырлык һәм зур түзем
Кирәк булган аңа бу дөньяда
Давылларга каршы барырга,
Балалары горур үтсен өчен
Ышанычлы юллар салырга.

Узган гомерләрдән бер әйләнсәм,
Хәйран калып торам кайчакта:
Тугыз гына бала үсмәгән бит
Безгә генә дигән кочакта.

Дүрт ел саен кырык ике сабый,
Белем генә түгел, наз алып,
Әниемнән әтиемә күчкән,
Төрле сыйныфларга таралып.

Авырлыкка бирешмәгән әни,
Әти белән икәү бергәләп
Сикәлтәләр аша сикереп үткән,
Упкыннардан чыккан үрмәләп.

Сызлыйдыр шул хәзер кулбашы да,
Ишле табын хәлне алгандыр,
Бәлки, яшь чактагы көч-куәте
Ипи күәсендә калгандыр.

Көнаралаш мич тутырып салган
Ипиеңнең тәме бүген дә
Телебездә безнең һәммәбезнең –
Белмидер ул моны үзе дә.

Балалары очкан тугыз тараф
Аның өчен кыйбла булгандыр,
Һәр көн саен шушы тарафларга
Теләк теләп, дога кылгандыр.

Изге теләкләре кабул булды –
Олы юлдан туры барабыз…
Безне саклап, гел янәшә атлый
Ару белмәс газиз Анабыз.

    1995



Әни җыры


Безнең әни уңган гына түгел,
Чибәрләрнең булган чибәре.
Әти аны белеп сайлап алган,
Йөз гүзәлне читкә тибәреп.

Болыт кебек куе кара чәче
Дулкынланып төшкән, таралып.
Зәңгәр күзләренең төпкелендә
Сөю назы торган яңарып.

Әтиемә аны бүләк итеп
Үстергәндер Байлар Сабасы.
Чистай-Саба каннарыннан туган
Чәчрәп торган мишәр баласы.

Бер генә дә түгел, унбер Тархан
Аваз салган ошбу дөньяга,
Тик тугызы гына яшәп калган,
Юлын алып милли кыйбладан.

Әниемнән күп сыйфатлар күчкән:
Хәтта челтер матур тавышы.
Гомере буе тавышында йөрткән
Туган җирен сагыну сагышын.

Сагынган ул яшел урамнарын,
Шул урамнан чапкан атларын,
Кичләр буе тынлы оркестрда
Уйнап йөргән үсмер чакларын.

Сабалардан бер әйләнер көнне
Тилмерепләр көткән чагында
Телләрендә ниләр булды икән?
Кемнәр йөрде икән аңында?

Төннәр буе дәфтәр тикшергәндә,
Уйларына кереп, чуалып,
Бәгыренә үткән сары сагыш
Шигырь булып төшкән чыланып.

Без аларны укып хәйран калдык,
Гүя булган ул яу кырында,
Эчтән янган икән гомере буе –
Моңнар шуннан икән җырында.

Саба якларыннан җилләр искәч,
Күңелләре тулып ташкандыр,
Җыр өйрәткән булып җырлаганда,
Йөрәк әрнүләрен баскандыр.

Ул җырлары хәзер безнең моңда –
Без дәвамы аның җырының.
Ана табан асты – оҗмах, диләр,
Без чәчкәсе оҗмах кырының:

Әниемнең аяк эзе калган,
Җырлый-җырлый күз яшьләре тамган,
Әтиебез мәңге йокыга талган,
Шәфкать салган оҗмах кырының.

    1997



И әнием!


И әнием!
Яннарыңа кайткан саен гел ашыгам –
Бу юлы синең яныңда бераз гына онтылыймчы:
Бер читкәрәк куеп борчу-мәшәкатьне,
Кызың булып кына эреп утырыймчы.

И әнием!
Дөнья гаме вакытымны бик нык били,
Әниеңнең эргәсендә озак итеп яшә дими.
Торып булса, иң күбесе – ике-өч көн,
Хәтта туган-тумачага вакыт тими.

И әнием!
Рәнҗеп калма яныңнан чыгып киткәнгә,
Синнән аерып ала торган эш көткәнгә.
Мин үзем дә эчтән янам, урын тапмыйм,
Үпкә тулы карашың мине өткәнгә.

    2006



Сигез дистәң тулган көннәрдә


Әниемә


Хатирәләр дәрьясына чумып,
Йоклый алмый яткан төннәрдә
Истәлекнең тик яктысы күчсен
Сигез дистәң тулган көннәргә.

Хәсрәте дә, дәһшәте дә калсын
Хәтер сандыклары төбендә.
Янып торсын бары бәхет, шатлык
Йолдыз булып тормыш күгеңдә.

Алтын сарайларда тормасаң да,
Корган ояң гаҗәп бай булды:
Өең тулды бала-чага белән,
Бишек җыры белән өй тулды.

Күпме еллар үтте. Әле дә булса
Һәрбер балаң өчен янасың.
Хәзер инде бары оныкларда
Күңел тынычлыгы табасың.

Хафаланма гомер узды диеп,
Искә төшкән саен яшьлегең.
Сигез дистәң тулган көннәрдә дә
Җаның әле һаман яшь синең.

    1998, Казан



Хуш, әнием!


Өзелеп сагыну бәгырьләрне кисә –
Бик еш җыелып булмый яныңа.
Искә алып әйткән һәр сүзебез
Дога булып иңсен җаныңа.

Телемнәргә йөрәк телгәләнә –
Ишетелми йомшак тавышың.
Башны ташка орып еласаң да,
Булмый инде кабат кавышып.

Йөрәкләрдән сыкрап каннар тамды,
Фәрештәләр алып киткәндә,
Канатларның икенчесен каерып,
Безне тулы ятим иткәндә.

Балаларым диеп яшәдең син,
Балаларым диеп өзелдең.
Синдә булган икән иң олысы
Сабырлыкның, чыдам-түземнең.

Безнең өчен түккән күз яшьләрең
(Шатлык-борчуданмы – барыбер)
Күзләреңне килеп капламаса,
Сөеп карар идең тагы бер.

Ул-кызларым имин йөрсен диеп,
Булдың һаман изге теләктә.
Син бит мәңге безнең җаныбызда,
Яшәрсең гел безнең йөрәктә.

Балалардан айрылдым бит диеп,
Йөргәнсеңдер эзләп кайтыр юл.
Шулчак оҗмах ишеге ачылып китеп,
Сузылгандыр чакырып ике кул.

Әти, мәрхүм, шунда каршы чыгып,
Кочагына алып сөйгәндер.
«И карчыгым, озак көттерәсең,
Синсез гаҗәп авыр», – дигәндер.

Очрашкансыз, беләм: ничә тапкыр
Төшләремә килеп кердегез,
Өр-яңа зур машинага утырып,
Казан урамында йөрдегез.

Әти үзе йөртә машинаны,
Син янына кереп чумгансың:
Чирек гасыр «аеры» торганнан соң,
Кабат күрешү бәхетен тойгансың…

Өзгәләнә йөрәк, бәргәләнә –
Йөзебездә – хәсрәт, күздә – яшь.
Бар дөньяны басты караңгылык,
Якты көннәр кинәт үзгәргәч.

Тирәләтеп йөргән ач үлемнән
Тоныкланды зәңгәр күзләрең.
Шул мизгелдә безнең өнне алды
Йөрәгеңнән чыккан сүзләрең:

«И балалар, нәни чагыгызда
Сыендыгыз килеп куеныма.
Үзем киткәч, сезгә истәлеккә
Шигырем калыр минем урыныма.

И балалар, кереп урнаштыгыз
Сезнең өчен көйгән бәгыремә.
Мине озаткачтын ядкәр итеп
Гөл чәчәрсез ялгыз каберемә…»

Васыятеңне истә тотып, әни,
Бик күп итеп чәчтек гөлләрне…
Шул чәчкәләр «исеңә төшереп» торыр
Тормышыңның матур мизгелләрен,
Безнең белән булган көннәрне.

Хуш, әнием, инде тыныч йокла,
Борчымасын беркем, бернәрсә.
Төшебезгә кереп хәбәрләр сал,
Ни дә булса бездән кирәксә!

    2008



Әнием шигырьләре





Калдым шушы якларда


Адашкан кыз – атылган кош,
Никадәр талпынса да,
Ычкыналмый тозагыннан –
Шул җирдә башын сала.

Син дә, Чистай, адаштырып,
Китердең дә калдырдың,
Зәңгәр күзле егетеңнән
Һушларымны алдырдың.

Кибәргә элгән җиреннән
Очты-китте күлмәгем,
Читтә мәңге калырмын дип
Һич кенә дә белмәдем.

Туган илемә кайтырга
Җыендым әллә ничә,
Тормышның әче җилләре
Туктатты жәлләмичә.

Гомер буе яна-яна
Калдым кара күмергә,
Туганнарымны сагынып
Яшәдем мин гомергә.

Ниләр генә табыйм икән
Башкаемны акларга?!
Әллә язмыш, әллә азмыш –
Калдым шушы якларда.




* * *


Балкып торган яшьлегемне
Алыштырды картлыгым,
Картайдым дип үкенмимен,
Балаларым – шатлыгым.

Төн утырып оек бәйлим,
Бәйлимен дә сүтәмен,
«Әни» дип кайтып керсәләр,
Эримен дә китәмен.

Бүләкләр дә кирәк түгел,
Үзләре зур бүләк лә,
Сатып та ала алмыйсың
Валюталар түләп тә.

Рәхмәтем зур балаларга
Хөрмәтлиләр үземне,
Һәммәсенә бәхет теләп
Тәмамлыймын сүземне.




* * *


Яуширмәнең таллы зиратында
Ятып калды гомер юлдашым,
Йорт-җиремне ташлап чыгып киттем –
Чит шәһәргә таба юл башым.

Һәр ел саен ямьле җәйләр җиткәч,
Кайтып керәм барыбер йортыма,
Болдыр баскычына басу белән,
Сагышларым кинәт онытыла.

Көзләр килгәч, янә китәргә дип
Җыенуны күреп, шомыртлар,
Китмә, диләр, безне ятим итмә,
Өеңне ташлама, торып кал!

Ялгыз калып яшәү бик авыр шул,
Туры килә тагын китәргә.
Урамымны, күршем Хәлимәне,
Бар дөньямны моңсу итәргә,
Туры килә тагын китәргә.




* * *


Ярсып-ярсып уйнармын дип,
Алдым кулыма гармун,
Гармун теленә күчсен, дип,
Күңелдәге барлык моң.

Гармун миңа буйсынмады –
Көем килеп чыкмады,
Сагыш тулы башкаемны
Төрле уйлар тукмады.

Шушы уйлар алып китте
Үткәндәге көннәргә,
Авырлык һәм хәсрәтләрдән
Елап үткән төннәргә.

Шөкер инде, алар китте,
Әйләнеп кайтмас өчен.
Бәхетле көннәр килсенгә
Түгелде бөтен көчем.

Ярый әле кабул булды
Теләкләрем, догалар –
Хезмәтемә балаларым
Һәйкәл булып торалар…

Ярсып-ярсып уйнармын дип,
Гармуныма кагылдым.
Узган гомер – катлаулы моң –
Гармунсыз да агылды.

    Маһисәрвәр Тарханова,
    1960 еллар,
    Яуширмә



Әти


Чибәр кеше иде безнең әти –
Зәңгәр күзле горур бер мишәр.
Ни кызганыч, инде ничә еллар
Кабер өсләрендә җил исә.

Бик тә моңлы иде безнең әти –
Уйнамаган көе булмады,
Баян, гармун, скрипкаларны
Ут уйнатты аның куллары.

Гаҗәп уңган иде безнең әти –
Эшләмәгән эше юк иде,
Аның чиксез тырышлыгы белән
Тугыз бала бөтен, тук иде.

Балаларын нык яратты әти –
Алларыннан төшми үстек без,
Тырышлыгын, зыялыгын алып,
Дөнья киңлегенә күчтек без.

Хәтта мәңгелектән ничә еллар
Төшебезгә кереп «йөдәтте»:
Авыр чакта юлдан язмагыз дип,
Киңәш бирде, акыл өйрәтте.

Инде сирәк керә, мәрхүмкәем,
Урнаштылар, булды, дигәндер,
Тынычланыр өчен, ул, мөгаен,
Тәрәзләрдән карап йөргәндер.

Әйбәт кеше иде безнең әти –
Берәгәйле горур бер мишәр,
Ни кызганыч, инде ничә еллар
Кабер өсләрендә җил исә.

    1996, Казан



Әти кабере янында


Менә, әти, тагын килдек әле
Хәл-әхвәлләреңне белергә.
Ташка уйган сурәткәеңдәге
Елмаюың кабат күрергә.

Ничек анда: кемнәр синең янда,
Аралашыр җаннар таптыңмы?
Безне сагынуың үтми бугай –
Син төшләргә шуңа кайттыңмы?

Вакыт уза – олыгайган саен,
Ешрак уйландыра балачак.
Безнең өчен көеп яшәүләрең
Тирән эзләр булып калачак.

Гомерең буе авыр йөк тартсаң да,
Сыгылмадың – булдың чыдамлы,
Әмма балаң чирләп китте исә,
Керфекләрең яшькә чыланды.

Шаярышсак, «талкан коры» иде –
Күзләреңә генә караттың.
Ә шулай да безнең һәрберебезне
Ана назы белән яраттың.

Шуңадыр да кичләр җиткән саен
Җыелыштык синең яныңа:
Барлык гадәт, барча һөнәреңне
Сеңдердең һәр балаң канына.

Өйдән яшьли очкан һәммәбезгә
Булдың бит син терәк, дирбия, –
Чит җирдә дә юлдан яздырмады
Бишектән үк салган тәрбия.

Ни кызганыч, иртә китеп бардың,
Күрә алмый калдың бу көнне.
Тик «аннан» да безнең һәр адымны
Күзәтәсең кебек шикелле:

Төшкә кереп, безне кисәтәсең,
Явыз көчкә киртә корасың,
Зыян салыр кебек тоелганны
Якын җибәрмичә торасың…

Сине юксынуны җиңә алмый
Кайчакларда сабыр, көч сына,
Җыйган бурычларны да, ичмасам,
Түли алмый калдык без сиңа.

Һәр ел саен бергәләшеп, әти,
Кайтырбыз да синең яныңа,
Ризалыгың, якты рухың өчен
Хөрмәт белән чиксез рәхмәтләрне
Дога итеп уеп калдырырбыз
Кабереңдә үскән талыңа.

    1998



Без бит Тархан баласы


Калуга шәһәрендә яшәүче олы абыем

II ранг капитаны Иреккә


Син беренче киттең өйдән,
Җиде сыйныф төгәлләп.
(Ул елларда күп авылда
Юк иде урта мәктәп.)

Чистайның бер мәктәбендә
Русча белем эстәдең.
Һәр атнасы юлда үтте
Өч елының дистәнең.

Аннары китте армия,
Ленинградта укулар,
Төньяк диңгез су астында
Хезмәт һәм ут йотулар.

Өчәр ай өйгә кайтмыйча
Диңгезләрдә «яттыгыз».
Америка ярларыннан
Хәтта урап кайттыгыз.

Бу хәбәрне ачып салды
Съезд мәгълүматлары.
Әүвәл беркем белми калды –
Ил башы белде бары.

Берчак су асты көймәгез
Һәлакәткә юлыккач,
Нурланыш алып күбегез,
Су өстенә калыккач,

Дәрьяның көчле дулкыны
Килеп бәрелгән ярга –
Диңгез – хәсрәт дәрьясы, дип,
Дөньяга хәбәр салган.

Кайберәүләр ятып калган
Шул көймә салкынында,
Кайберсе котылгач янган
Атом-төш ялкынында.

Кайберләре, эш табалмый,
Яшәүдән мәхрүм калган –
Түзалмый гаделсезлеккә,
Үз-үзенә кул салган.

Син, абыем, туган чакта
Күлмәк киеп алгансың.
Нурланышка юлыксаң да,
Исән-имин калгансың.

Һич көтмәгән бер вакытта
Юлда остазың очрап,
Эш тапкан сиңа гомерлек,
Калуга юлын юллап.

Хәрби заводта ничә ел
Эшләп, орден алдың син.
Инде менә отставкада –
Иңнән йөкне салдың син.

Шулар өстенә күп булды
Тормыш авырлыклары:
Борчулар, авырулардан
Китә алмадың ары.

Иң мөһиме – соң көнгәчә
Саулыгың була күрсен!
Аяк тибеп яшик әле –
Дошман көнләшеп үлсен.

Бирешмик авырлыкларга –
Без бит Тархан баласы.
Сиңа әле дәрман юллый
Хәтта Казан каласы!

Изге теләк кушып котлыйм
Зур юбилеең белән!
Бу котлауларга кушыла
Туганнар, күрше-күлән.

Күрешүләр насыйп булсын
Киләчәк тормышларда.
Язмыштан узмыш бар, диләр,
Таяныйк узмышларга!

    2011



Гомер әле чикләрендә түгел!


юбилее уңаеннан Илгиз абыема


Балачаклар бергә узып китте
Синең белән авыл өендә.
Уйнап, биеп, укып йөрүләрне
Искә алам әле бүген дә.

Тәмамлагач мәктәпне, без очтык
Белем киңлекләрен ачарга.
Син киттең дә бардың Арзамаска,
Ә мин җыенып киттем Арчага.

Хәтерлисең микән бер очракны:
Кышкы каникуллар бетү белән,
Кырык градус зәһәр суыкта
Утырып киттек ачык кузовка.

Өеп тутырылган кара күмер
Кара комын койды өстемә,
Казаннарда машинадан төшкәч,
Баса алмый туңган аякларга,
Авып төштем ак кар өстенә.

Шунда мине бик тиз күтәреп алып
Кереп киттең җылы вокзалга.
Кистекләрне[5 - Кистек (диал.) – киез итек.] көчкә салдырдың да
Керештең син массаж ясарга.

Ярты сәгатьтән соң аягыма
Бастыргач та, инде тынычлап,
Арзамаска киттең, мин – Арчага,
Үткән кебек булдык кылычтан…

Төрле хәлләр йөри язмышларда:
Борчулар да килде, шатлык та.
Сәламәтлек, бәхетләрне кушып,
Матур яшәү язсын картлыкта.

Гомер әле чикләрендә түгел,
Аралашып яшәү бик кирәк.
Соңгы еллар киртә куя кайчак –
Очрашулар никтер бик сирәк.

Офыкларның, якынайган саен,
Гомер кыскартуын онытмыйк.
Нәселебезнең тирән тамырларын
Мәшәкатькә сылтап корытмыйк.

Өлкән яшькә җиттек, сизмәдек тә,
Ә күңелдә хәзер без сабый.
Уңыш белән куйган хезмәтеңнең
Рәхәтен күр син, Илгиз абый!

Хәрәкәттә, бәрәкәттә узсын
Ходай биргән һәрбер көнең дим.
Чын йөрәктән сиңа, гаиләңә
Мәрхәмәтлек, саулык телим мин!

    2015, Казан – Чистай



Әле һаман сине мактыйлар


Илдус энемә


Син түбәннән күтәрелдең, энем,
Белеп үстең эшең тәртибен:
Бөтен нечкәлеген, һәр мизгелен,
Эш алымнарының бар тибын.

Шуңа күрә җиңел булды сиңа
Биек баскычлардан үрләргә.
Һәр адымың ныклы, төгәл иде –
Алып керде бары түрләргә.

Сәнгать җитәкчесе, мөдир, башлык,
Урынбасар, аннан министр.
Дәрәҗәң дә һаман үсә барды –
Шулай булгач, юлың дөрестер.

Эшнең рәтен белеп эшләгәнгә,
Дилбегәне кулга алдың да,
Мәдәният гөрләп үсеп китте –
Театрлар ачтың Чаллыңда…

Министр дип йөзең чөермәдең –
Кабул иттең барын, этәрми.
Һәр көн саен күпме кеше үтте,
Исәпләсәң, исең китәрлек.

Гозер белән килгән һәр директор
Синең белән уртак тел тапты.
Һәрберсенә ярдәм кулын суздың –
Рәхмәтләрен тойдың мең тапкыр.

Мәдәният фәлсәфәсен ачып,
Диссертация дә якладың.
Бу өлкәдә чит түгеллегеңне
Шул хезмәт белән дә акладың.

Казакъстан җирләренә китеп,
Вәкаләтле вәкил булсаң да,
Аннан консул булып торсаң да,
Бөтен татар ян-тирәңдә булды –
Белмәгәннәр юктыр Инсанда.

Бергә эшләгәннәр, сәнгатькярләр
Уй-хәтердә хөрмәт саклыйлар.
Инде шактый вакыт үтеп киткән –
Әле һаман бар да сине зурлый,
Әле һаман сине мактыйлар.

Туганыңның шундый дәрәҗәсе
Сөендерми калмый, әлбәттә –
Безнең хөрмәт керде гадәткә.
Ул гына да түгел, өстәвенә
Ирешелгән дан-шөһрәтең белән
Гомерең уза мең-мең рәхмәттә!

    2011



Алсу сеңлемә


Үзәкләргә үтеп юксындыра
Чыр-чу килеп үскән заманнар.
Ни кызганыч, алар, кайтмас булып,
Гасыр аръягында калганнар.

Хәтер-хатирәгә уелып кергән
Балачакның һәрбер мизгеле
Аермачык булып чагылып уза,
Әйтерсең лә күңел көзгеле:

Мин – олы кыз. Әүвәл миңа төште
Гаиләнең авыр эшләре.
Берәр потлы чиләкләрен аскан
Көянтә дә иңнән төшмәде.

Унике җан кигән киемнәрне,
Урын-җирне юып элгәчтен,
Зур бер җиңү хисе били иде,
Йорт[6 - Йорт (диал.) – ишегалды.] тутырып тезелешкән бауда
Кибеп яткан керне күргәчтен.

Әни белән юган булсак башта
Бу керләрне алмаш-тилмәштән,
Үсә төшкәч, син ярдәмгә кердең –
Аннан өчәү юдык өемнәрне,
Өч ләгәнне куеп беррәттән.

Хәтерлимсең өйләр җыйган чакны?
Әлфия апа, Илһам Шакирларның
Зур тәлинкәләрен[7 - Җырлары язылган тәлинкәләр (пластинкалар).] җибәреп,
Шул моңнарга чумып йөзә-йөзә,
Гөлләр итә идек бүлмәне.

Аннан китә Мирей Матье белән
Азнавур, Ив Монтан җырлары[8 - Француз җырчылары.].
Безнең белән бергә бу җырларны
Бөтен күрше-күлән тыңлады.

Шул моңнарга күмелеп, балачактан
Сәхнәләрдә җырлапбиедек.
Гомер буе бергә яшәрбез күк,
Мәңге таралышмас күк идек.

Үтте-китте бар да бер мизгелдәй,
Риза булмый моңа аң дулый.
Балачакка эзләр юклыгыннан
Йөрәк-бәгырь өзелеп, җан елый.

Еллар кырыс:
Бер ояда үсеп очканны да
Үзгәртә дә куя үзенчә.
Бер үк нәрсә, бер үк хисләр никтер
Кабул ителә башлый төрлечә,
Кичерелә хәтта төрлечә.

Син дә хәзер бераз бүтәнчәрәк –
Рухи дөньяң бераз икенче:
Милләт рухы, милли хисләр синдә
Кимеп бара кебек шикелле.

Ни дисәң дә, безне бәйли торган,
Якынайта торган җепләр нык:
Әти-әни, туган туфрак аша
Каныбызга сеңгән туганлык.

Шул туганлык хисе югалмасын,
Кемнәр арасында торсаң да.
Нәсел-нәсәбеңнән аерылма,
Чит-ят белән гаилә корсаң да…

Әле кайчан гына япь-яшь идек –
Бер җитдилек кунды йөзләргә,
Күзлеге дә менде күзләргә,
Мәгънәле сүз генә сөйләшәбез,
Урын куймый яман сүзләргә.

Инде күптән дәү әниләр булып
Гомерләрне узып барабыз.
Ә шулай да тормыш дәрьясында
Әле һаман юллар ярабыз.

    2004, Казан



Безнең телләрдән төшми


Бигрәк кыю безнең кияү,
Күрсәң, исең китәрлек:
Сайлап алды курыкмыйча
Гаҗәеп зур кишәрлек.

Һәр көн байтак чакрым үтеп,
Салдырды шунда зур йорт.
Андагы кырык бүлмәнең
Берсе әле теннис-корт.

Йорт янына төзеп куйды
Бик матур кунакханә:
Берсе килә, берсе китә –
Бар да килә мәйханә.

Чистарынып алыйм дисәң,
Әзер кайнар мунчасы.
Ял бүлмәсендә тәмле чәй –
Рәхәтләнеп чыгасың.

Күптәннән бирле гамәлдә
Су суырткыч, барбекю[9 - Барбекю ясый торган урын.].
Боларның һәммәсе өчен
Киткәндер шактый экю!

Менә шундый безнең кияү –
Тормышны җигелеп тарта.
Тарткан саен дәрт өстәлеп,
Энергиясе арта.

Нигә генә тотынса да,
Булдыра бөтен эшне.
Шуңа күрә беркайчан да
Безнең телләрдән төшми.

Сер итеп әйтәм тик бер сүз –
Мирга таратма, яме:
Үлә бетеп мактасам да,
Архитектур ансамбльне
Рәтләп күргән юк әле.

Өметләремне өзмимен –
Чакырырлар, сау булсак.
Бер-беребезне онытмый,
Гел аралашып торсак!

    2013



Рөстәм энемә



(Юбилее уңаеннан)

Сөбханалла! Син дә тутырдың бит
Гомереңнең алты дистәсен.
Эшләрең күп әле, үтәр өчен
Газиз Аллам инде, ким дигәндә,
Өч дистәне тагын өстәсен!

Моңарчы да бик күп хезмәт куйдың:
Тормыш кордың, бала үстердең,
Эшләп укып, кабат диплом алдың,
Аның белән үргә сукмак салдың –
Улыңа да шундый көч бирдең.

Оныгың да гөрләп үсеп китте –
Горурлык һәм шатлык җаныңда.
Тик бер белән генә чикләнмәгез:
Килер көндә ныклы терәк булып
Торсын алар синең яныңда.

Хәләлеңнең тырышлыгы белән
Тормышың да булды түгәрәк.
Гомерең үтсен һаман тигезлектә,
Киләчәкне каршыла син шулай
Туганнарың белән бергәләп.

Сизмәдек тә:
Әйтерсең лә йөгереп килеп кердек
Бер-бер артлы өлкән буынга.
Картайсак та, һаман исән булып,
Сагынышып гел күрешеп торыйк
Туган көннәрдә дә, бәйрәмнәрдә,
Алда көткән алтын туеңда!

    2015



Тормышыгыз һәрчак балкып торсын!


Сәрия сеңлемә


Бу тормышта шактый хәсрәт күрдең,
Кайчакларда «һуштан язып» йөрдең,
Ни эшләргә белми, тилмереп.
Тик шулай да үзеңдә көч таптың
Килер көнне гөрләп үтәр өчен,
Бөтен киртәләрне җимереп.

Язмышыңда кайгы урын алды –
Ирең үлеп, балаларың калды
Урнашмаган килеш бу җирдә.
Һәр икесен зур белемле иттең,
Инде оныкларың үсеп китте –
Син аларга дәва күп «чирдән».

Өстәвенә, кайчак хәлең бетеп,
Көндез хәтта эштән кайтып-китеп,
Әниебезне ун ел карадың.
Һәр көн саен әллә ничә тапкыр
Тәмле ашлар пешереп хөрмәт иттең,
Һәрчак матур һәм дә чиста йөрттең –
Ходай бирсен сиңа савабын!

Шушы кадәр көчле энергия
Күкләрдән дә төшә, күрәмсең,
Нәселдән дә килә, күрәсең.
Тик саулыкны саклап бетереп булмый:
Борчу-хәсрәт тән сихәтен урлый –
Кем күрсен соң безнең күрәсен?

Киләчәгең якты булсын, сеңлем,
Оныкларың белән балаларың
Күрсәтсеннәр бары игелек.
Минут саен сәламәтлек кирәк,
Олыгая барган саен бигрәк –
Сәламәтлек телим иң элек!

Саулык булса, бөтен нәрсә була,
Һәр сәгатең бәхет белән тула,
Нурлар уйный моңсу йөзләрдә.
Очрашулар ешрак насыйп булсын,
Тормышларың һәрчак балкып торсын,
Ут сүнмәсен синең күзләрдә!

    Август, 2011



Очкан белә…


Хәрби авиация майоры һәм юрист

Искәндәр энемә


Балашовның хәрби көллияте
Канат куйды сиңа тиз генә.
Ә аннары шушы канатларда
Очып төштең Литва җиренә.

Шактый озак «йөздең» киңлекләрдә,
Төрле хәлләр булды юлыңда:
Һава юлы гаҗәп бормалы шул –
Очкан белә алар турында.

Килде бер көн. Сезнең урынга бер
Яшь экипаж гөрләп очып үтте
Әфган чигендәге «капканы».
Ни кызганыч, алар шул китүдән
Туган илгә кире кайтмады.

Таулар арасында яшеренеп
Көтеп яткан туплы талиблар
Бәреп төшергәннәр шул очкычны –
Һәр милләттә герой Алып бар.

Шулай итеп, сезнең экипажны
Ходай үзе саклап калдырган.
Һәлак булганнарның һәрберсенә
Күңелләрдә һәйкәл салдырган.

Төрле күкне күреп өлгердең син,
Ә җир йөзен һаман иңлисең.
Туган илгә бирелеп хезмәт иттең –
Командирлар рәтен бизәп киттең,
Шуңа җирдә дәрәҗәңне белеп,
Кемлегеңне белеп йөрисең.

Инде хәзер оста юрист булдың,
Һәрбер эшең – унга торырлык.
Менә нинди энем бар бит диеп,
Миндә яна чиксез горурлык!

    Август, 2011



Әле яңа гына


Наиска


Әле яңа гына балкып торган
Күзләремә кабат моң төште.
Шушы моңның элеп талкуыннан
Мәңге арына алмамын төсле.

Керфекләрем инде күтәралмый
Өелешеп торган тамчыны.
Тамган берсе, йөзең чагылдырып,
Бәгыремне кисеп камчылый.

Әле яңа гына балкый идем –
Яраларын ачтың йөрәкнең.
Галәмнәргә күчтең, саубуллашмый,
Ядкәр булып калды сурәтең.

    2004, Казан



Профессор Тархановта


Үзе чибәр, үзе булган,
Инде ничә еллар декан
Юридик факультетта.
Фәнгә сукмак яра-яра,
Күпме юрист белем ала
Профессор Тархановта.

О`перы, тикшерүчесе,
Судьясы, адвокаты –
Вузны тәмамлап киткәч тә,
Эшкә урнашып беткәч тә,
Һәммәсе аның янына
Килеп йөри һәрвакыт.

Кем килә хәл белергә дип,
Кемдер киңәшләр сорый:
Җинаять эше кузгалган,
Тик ачылып китә алмый,
Кайбер чикне үтә алмый –
Дәлил тамырдан корый.

Гаять төпле сүзе белән
Илдар Тарханов чыгара
Аларны бу тупиктан:
Әле дәрьялар төбеннән,
Әле кызган ком чүленнән,
Әле салкын котыптан.

Акыллы киңәшләр җыйгач,
Ашыгалар китәргә:
Гадел вердиктны чыгартып,
Кулга алынган кешегә
Йә җәзасын үтәтергә,
Йә гаепсез итәргә.

Хезмәттәшләреннән кала,
Чын дуслардан илһам ала,
Бөтен эше гөрләп бара,
Игелеккә юл яра.

Уңышлар зур, фәрештәнең
Гүя канаты тигән.
Ул да бит минем абыем,
Нык хөрмәт иткән абыем –
Илдар Тарханов дигән.

    Август, 2011



Сөйдергеч бөтие


Минем бар бер кызчыгым –
Һаман сайрап тора ул,
Янымнан китмәсеннәр дип,
Төрле хәйлә кора ул.

Нәни кызымның күзләре
Әйтерсең зәңгәр диңгез,
Сокланып карыйбыз, аннан:
«Тфү!Күз тимәсен!» – дибез.

Чәче алтын, йөзе ай күк
Минем бу тәтиемнең,
Сандугачка, былбылга тиң
Сөйдергеч бөтиемнең.

    1991



Гомер үткән саен


Кызым Гөлназ истәлегенә


Гомер үткән саен ныграк көям
Югалтканга җәүһәр ташымны;
Килеп бер төн, аны урлап китте,
Хәсрәтләргә салып башымны.

Алтын-көмеш кирәк түгел иде,
Кулларымда җәүһәр булганда,
Нәкъкаш салган чиксез матурлыгы
Таң нурыдай балкып торганда.

Күзләремдә калган сурәткәе
Кан саркыта тирән ярадан,
Саклап кына тотар идем хәзер,
Кайтарыплар булса яңадан…

Җәүһәркәем минем, асылташым,
Истәсең син, һаман истәсең,
Әнкәеңнең күз яшьләре аша
Ялварулы тавышын ишетәмсең?

Рәнҗеп ятма миңа, бәгырькәем,
Туфраккаең булсын ак мамык;
Үтә кискән җилдән җылытырлык,
Ташкын яңгырлардан сакларлык.

    1995



Тигезлектә үтсен гомерең!


Ләйсән кызыма


Сиңа карыймын да сокланамын,
Тик кайчакта төшәм куркуга:
Бүгенге көн гаҗәп мәшәкатьле,
Шулар мине сала борчуга.

Уйлап баксаң, кыю әниеңнең дә
Бик күп булды авыр чаклары.
Кайгы-хәсрәтләрне җиңә барып,
Зур өметләр һәм үҗәтлек белән
Кылда торган гомерен саклады.

Син дә, кызым, түздең күп хәсрәткә,
Акылың белән суздың киң юллар.
Тапкырлык һәм зиһен салган Тәңрем
Өстәп биргән әле нык куллар.

Күп планнар синең башкаеңда,
Чиксез хезмәт синең җилкәдә –
Барысына да өлгерәсең, балам,
Муллык килсен диеп иртәгә.

Нәтиҗәсе, шөкер, куанычлы –
Тормышыгыз җитеш, түгәрәк.
Имин юлдан гына гел атлагыз
Ирең белән икәү бергәләп.

Ике кызың һәм дә бер оныгың –
Бәхетеңнең алтын кисәге.
Балаң артмас, бәлки, оныкларның
Тора-бара артыр исәбе.

Беләм, кызым, алар борчуы да
Төшәр инде сезгә берсүзсез.
Аларны да бергә күтәрерсез –
Чит ярдәмгә мохтаҗ түгел сез.

Бердәнбер багалмам бит син минем,
Тигезлектә үтсен гомерең.
Бәхет-шатлык, саулык-сәламәтлек
Ташып торсын дигән теләк белән,
Яратып һәм зурлап, әниең!

    Август, 2011



Кечкенә оныгым Камиләгә


Авырлыклар белән тудың
бу дөньяга,
Киләчәгең якты булсын,
газиз балам!
Сәламәтлегең ныгысын
диеп, сиңа
Ышаныч һәм зур өметләр
баглап калам!

    2012



Күрмичә дә калган икәнмен


Диана оныгыма


Кайчан үсеп җиттең әле, кызым? –
Күрмичә дә калган икәнмен.
Димәк, сизми гомер агышларын,
Ике дистә елның берничәсен
Сикереп-атлап үтеп киткәнмен.

Шул арада мәктәп тәмамладың,
Көллияттә диплом якладың.
Болар белән безнең дәрәҗәнең
Бер өлешен инде акладың.

Тел бистәсе нәни кызыңа да
Өченче яшь китте бит инде,
Яшьлегеңнең иң күңелле чагын
Төшләреңдә генә көт инде.

Җитди чорга килеп керәсең син –
Алда тора җитди эшләрең.
Киләчәккә барыр юлың озын –
Бик җиңел үт авыр төшләрен.

Сабырлык һәм камил акыл белән
Гамәлеңнең һәрбер ноктасын
Әйләндер син гаҗәп зур уңышка –
Өметсезлек шундук туктасын.

Ялкаулыктан Ходай саклый күрсен,
Кыенлыкларга да бирешмә.
Игелек кыл туры килгән саен –
Булышыр ул сиңа һәр эштә.
Киләчәгең матур булсын, кызым!

Дәрәҗәң дә артсын һәрвакыт,
Бөтен мөмкинлекне кузгатып –
Тормышың гел тынычлыкта булыр,
Дәү әниең киңәш итеп торыр,
Теге дөньядан да күз атып!

    Август, 2011



Котлы булсын!



(Иреккә юбилее уңаеннан)

Котлы булсын, Ирек, юбилеең!
Телим сиңа күтәренке күңел!
Сөендерсен сине җылы өең –
Син бит анда бер дә зарлы түгел.

Яңгыраган һәрбер котлау сүзе
Моңнар булып калсын синең җанда.
Шатлык, миһербанлык белән бергә
Бәхет өелеп килсен алсу таңда.

Бакчаңда да кошлар сайрап туймый
Сине котлап туган көннәреңдә.
Кылган игелегең сихәт булып
Үзеңә кайтсын бары өннәреңдә.

Бар хезмәтең уңыш китереп торсын,
Яшә һәрчак күреп гел рәхәтен.
Гомерең буе ишетергә язсын
Дуслар, туганнарның мең рәхмәтен!

    2015



Әдилә



(Оныгыма киңәш)

Бигрәкләр нечкә күңелле
Алтын чәчлем Әдилә.
Авыр сүзне күтәралмый –
Күзләренә яшь килә.

Андый йомшак булма, димен
Оныгыма кайчакта.
Бу тормышта гел булмассың
Назлы, иркә кочакта.

Әтиең дә эш кешесе –
Гел яныңда торалмас,
Сиңа сүз әйтмәсеннәр дип,
Сакчылар да куялмас.

Үпкәләрне, ачуларны
Үткәреп җибәрә бел.
Күңелеңдә кинә тотма –
Аны тиз генә оныт та
Рәхәтләнеп елмай, көл.

Алар сиңа дәрман бирер,
Рухың чыныксын өчен.
Авырлыкларны җиңәргә
Һәрвакыт җитәр көчең.

Артык йомшак булма, кызым,
Көчле булырга өйрән.
Тормышың гөрләр бары тик
Үткен характер белән!

    Август, 2011



Индира оныгыма!



(Ике яшь ярым булгач)

– Дәни, утыр, – диеп, төртеп
Утырта да диванга,
Төсле, матур китапларын
Өеп куядыр янга.

– Укы, укы! – ди ул миңа,
Кулыма китап биреп.
Итәгемә очып куна,
Нәни бер кошчык кебек.

Һәр рәсемгә төртә-төртә,
Китәдер тезеп сүзләр.
Биттән биткә сикереп үтә –
Өлгерми минем күзләр.

Мин сүз әйтә алмый калам –
Җитә ул соңгы биткә.
Икенче китапны алып,
Укый шул ук тәртиптә.




«Менә шулай укыйбыз без…»


Менә шулай укыйбыз без
Матур-матур китаплар.
Шатланамын: ярый әле
Бу заманда чын күңелдән
Китап яратучым бар.

Тик шул кайчакларда ул да
Компьютерда кайнаша.
Карап торсаң ни кылганын,
Үзенә бер тамаша.

Әле клавишларга баса,
Әле экранга карый,
Тычканны йөгертеп ала,
Нәрсәдер саный-саный,
Аннан укып чыккан була,
Әйтерсең хәреф таный.

Әнисе белән сөйләшә,
Миннән телефон алып.
Җитдиләнеп номер җыя –
Торамын хәйран калып.

Шул чагында куркып куям:
Ходам, бу ни галәмәт?!
Кечкенәдән канга сеңсә
Җир йөзен күмгән гадәт,
Оныттырыр бөтенләйгә
Дөньяда китап барын,
Киләчәктә укый алмас
Әбисе китапларын.

    Август, 2011,
    «Васильево» шифаханәсе



Рузалиягә


Яшьлегеңдә бәхетеңне берәү
Илтеп салган төпсез дәрьяга.
Шуңа кайчакларда яралардан
Әрнү тулы кайнар кан ага.

Ходай бирсен сиңа зур түземлек
Җиңәр өчен язмыш газабын.
Килер көндә күреп яшәү язсын
Шул газапның матур азагын!

Кадереңне белми яшәүче зат
Кирәк түгел безгә тормышта.
Бер Аллаһтан иңгән ярдәм белән
Узмыш килсен авыр язмыштан!

Үзең кебек уңган булсын парың,
Хисләреңне аңлап яшьнәсен.
Йөрәкләрне телем-телем кискән
Яман сүзләр белән дәшмәсен.

Эшләрең дә уңыш белән барсын,
Көннәрең дә үтсен саулыкта.
Балаларың шатландырып торсын,
Ә бит алар сиңа байлык та.

Борчуларда узган гомереңдә
Күпме әрнү-сыкрау кичердең,
Һәм бүгеннән, котылып газаплардан,
Рәхәт яшәүләргә күч инде!

    2016



Кем гаепле?!


Ни булды соң быел җәйге айлар белән?
Яңгыр коя зәһәрләнеп, күк күкрәтеп.
Мондый җәйне күргән булмады һичкайчан,
Өстәвенә суык килде, җан тетрәтеп.

Кояш күптән кереп качты тау артына,
Үпкәләде булса кирәк мир халкына.
Яктыртасы килмәсә дә җен оясын,
Чыгыйм-чыгыйм диеп, үзе гел талпына.

Күрсәткәли кайчакларда җылы нурын,
Тиз-тиз генә күзләп ала бар мохитне,
Аннан кабат кереп кача үрсәләнеп,
Күрмәс өчен әхлаксызлык баскан илне.

Гарасатлар табигатьтән генә тормый –
Адәми зат бу заманда ниләр кырмый.
Кешелеклелек дигән нәрсә юкка чыкты:
Кайберәүләр үз баласын үтерә, кыйный.

Бай дигәннән ярдәм көтмә авыр чакта,
Миллион, миллиард тутырса да зур кесәсен.
Онытмасын: вакыты җиткәч, җир битләрнең
Бар байлыгын пыр-туздырып җил исәсен.

Урлап-талап җыйган акча байлык түгел,
Ул акчаларга сугылган кара мөһер.
Тора-бара гади халыкның рәнҗеше
Өерелеп үзенә кайтса ничек түзәр?

Җирне басып алды ялган-хыянәтләр,
Килеп керде читтән коточкыч гадәтләр.
Табигатьнең котырынып дулауларын
Китермәде микән безгә шул сәбәпләр?

Күпме адәм иртә китте бакыйлыкка –
Акчасы да, байлыгы да өелеп калды.
Тәрбиясез балалары, бүлешә-бүлешә,
Ул байлыкны кырып-себереп суга салды.

Әдәплеккә керми торып тиз арада,
Ходай бирмәс безгә матур көннәрне дә.
Рим Помпеен шуңа җирдән сөреп атты,
Бетерә күрмәсен тик безнең өннәрне дә…

Өермәдәй гаять көчле җил-давылдан
Бөгелә-сыгыла сынып ауган һәрбер агач
Сыкрый-сыкрый түгә ачы күз яшьләрен,
Үзен саклап калырлык терәк булмагач.

Ничек түзсен бар табигать шушы хәлгә? –
Үтәр әле барысы да дисез мәллә?
Бәлки, үтәр, Ходай кушса, тик шулай да
Килер көннәр торсын иде гел уңайда.

Әйе, быел шатланырлык җәй килмәде.
Килсен дисәк, вәхшилектән котылыйк әле.
Безнең халык гел тәртиптә гомер иткән,
Әдәп-әхлак бу елларда кая киткән?

Кем гаепле бу хәлләрдә, кем гаепле?
Кайсы алыр үз өстенә бу гаепне?
Галәмнәрдән дулап килгән туфаннармы?
Әллә җирне хурлап яткан эт җаннармы?

Җенләндермик безне кочкан табигатьне,
Кайтарыйк иманга керткән бар гадәтне.
Шул чагында Кояшы да көлеп чыгар,
Яңгыры да бераз яугач туктап куяр.
Мәңге яумасын дип, аңа киртә кормыйк –
Бөтен дөнья сулып кибәр, көяр, корыр.
Бар җиһанны пакьлек-сафлык биләп алса,
Киләчәктә тормышыбыз балкып торыр.

Газиз халкым! Тәрбияле булып яшик!
Бер-беребезгә матур сүзләр белән дәшик!
Шунда кайтыр яшәешнең саф асылы,
һич котырмас табигатьнең бу фасылы.

И бер Аллам! Керт иманга бар халыкны,
Инде күптән әхлаксызлык баш калкытты.
Иман исә һәммәбезне аңлы итәр,
Җир йөзендә гаделсезлек шундук бетәр,
Өермәләр, торнадолар читкә китәр!

    2017



Өч яшьлек Ильяс


Бүген өч тулды Ильяска –
Өй тулы бәйрәм яме…
Авызында конфет тәме,
Үзе бигрәк хәйләле.
Тик шул менә, тырышса да,
Сөйләшә белми әле.

Шуңа юньләп сорый алмый
Ни кирәген үзенә.
Бармагын гына төртә дә
Янындагы әнисенең
Карап тора күзенә.

Беркөн шулай иртә белән
Кереп киткән күршегә.
Янәсе, хәл белешергә,
Дусты белән күрешергә.

Күрше апа, аны күргәч,
Шатланып каршы алган.
Сөендерим әле диеп,
Учына конфет салган.

Конфетны кабул итсә дә,
Тик ул чыгып китмәгән:
Бармагын күтәргән тизрәк,
Имеш, тагын берәү кирәк.
Күрше апа, моны аңлап,
Янә берне өстәгән.

Ильяс очкан өенә,
Конфет тоткан көенә.
Тәмле конфет бирделәр дип,
Күңелләре сөенә.

Шул арада төш җиткән,
Ярты көн узып киткән.
Ашын ашап, конфет белән
Чәен дә тәмләп эчкән.

Конфет яраткан балага
Ике конфет күп түгел.
Искиткеч татлы ризыкны
Тагын сорый бит күңел.

Янә кергән күршегә,
Сузган килеш кулларын.
Атлаган саен йөргәнгә,
Белә керү юлларын.

Гаҗәпләнгән күрше апа –
Бу балага ни булган?
Ильяс, бер дә читенсенми,
«У-у-у» дип нык кычкырып,
Конфет куелган шкафка
Елмаеп төртеп куйган.

Апа шундук төшенгән;
Шушы тәмле конфетларны,
Күңеле булсын инде дип,
Учын тутырып биргән.

Ильяс чыгып йөгергән,
Әнигә дә, абыйга да
Бирәм хәзер дип сөенеп,
Бу юлы кычкырмый гына
«У-у-у» диеп көлгән.

    2016



Җан җылысы бирик балага


Өелеп килгән мәшәкатькә сылтап,
Читләшәбез бала-чагадан,
Күпме сабый җылы алмый кала,
Кырыслык та уза чамадан.

Балабызны таңнан ташлап китеп,
Кичен генә кайтып күрәбез,
Бер дә юкка җен ачуы белән
Дөмбәслибез, тотып сүгәбез.

Кемнәр үсәр, кемнәр туар икән
Наз күрмичә калган баладан?
Без үзебез аннан «эт» ясыйбыз,
Дөньяларын төреп карадан.

Онытылып китеп, бала күңеле
Ураса да әллә кайлардан,
Борчу салып, хәсрәт китерсә дә,
Йөз чөерү гөнаһ алардан.

Бәгырьләрдән тамган нәүмиз җанны
Урам кочагына ташламыйк.
Ата җылысын, ана назын күреп
Үссен бала сабый чактан ук.

Бер уйласаң, хәсрәт кенә түгел,
Шатлыклар да газиз баладан,
Язмышларга олы мәгънә иңә,
Бәхет иңә фәкать алардан.

Бөек шәхес, чын дуслары белән
Горурлана татар кешесе.
Нәфрәт тудыра ялкау, ялагайлар,
Шәфкать белмәс иблис ишесе.




Кол Шәриф


Казансуны тутырып татар каны,
Мәетләрдән изелеп татар җаны
Бөелә-бөелә аккан бер мәлдә
Шәһит киткәннәрнең исемнәре
Килер буыннарга күчкән дә
Хакыйкатьне гел агартып тора,
Хәтерләрне гел яңартып тора
Гасырларны узган көннәрдә.

Милләт бәйсезлеген сакларга дип,
Газиз җиребезне якларга дип,
Гарасатның канлы дәһшәтенә
Халкы белән кергән Кол Шәриф.
Җимерелгән кальга урынында
Кырылып яткан яугирләр турында
Алтын юллар тезгән чал тарих.

Фәлсәфәче, шагыйрь, сәясәтче,
Казан ханлыгының имамы
Кол Шәрифнең чиксез зур абруе,
Бәк, морзалар кыйбла табалмыйча
Төрле якка сугылып йөргәндә дә,
Саклап калган милләт иманын.

Яраннары, якыннары белән
Казан әйләнгәндә ат менеп,
Ихтирамга һәм зур данга күмеп,
Сәламләгән бар да бил бөгеп.
Аны күргәч, хәтта Хан ат төшкән,
Сәламне дә әүвәл үзе биргән,
Хушлашканда хөрмәтенә төргән,
Чапанының итәген үбеп.

Зирәклеген, гыйлемлеген җигеп,
Казан белән Мәскәү арасында
Күп эшләрне җайга салган ул.
Яхшылыкка яман җавап биргән
Кара гяур котырынгач кына
Кулына кылыч, калкан алган ул.

Явызлыгын җуймас, нәфесе туймас
Иван козгыннары, өерелеп,
Җиребезне килгәч таптарга,
Шәкерт, муллаларны яугир итеп,
Дошман яуларына каршы китеп,
Ут уйнаткан алгы сафларда.

Тик кайда соң, кайда илаһи көч,
Хыянәткә каршы торырлык,
Бугазыннан алып, бер селтәүдә
Юк булганчы җиргә орырлык?

Җиңеп булмый торган шул хыянәт
Җиткән Кол Шәрифләр башына.
Инде ничә гасыр, хәтер саклап,
Баш орабыз кабере ташына…

Казансуны тутырып татар каны,
Мәетләрдән изелеп татар җаны
Бөелә-бөелә аккан бер мәлдә
Шәһит киткәннәрнең исемнәре
Килер буыннарга күчкән дә
Хакыйкатьне гел агартып тора,
Хәтерләрне гел яңартып тора
Гасырларны узган көннәрдә.

    2003, Казан



Тамырлар


Борынгыда калган Болгар илен
Күз алдыма китерәсе килеп,
Гасырларны үтәм уй аша.
Ни дисәң дә, безнең тирән тамыр
Буталчык һәм борма юллар белән
Болгарларга барып тоташа.

Йөзәр генә түгел, меңәр еллар
Аерса да безне тамырдан,
Тарих катламнары арасында
Әллә ничә тапкыр үзгәрсәк тә,
Без барыбер шул ук «камырдан».

Заманында Бөек Болгар иле
Затлы читек, кайнар мунчалары,
Җир астыннан үткән торбалары,
Алтын-көмеш балдак, алкалары,
Чуен кою, суккан акчалары,
Бодай, арпа, тары… басулары,
Төрле балыкларга бай сулары
Һәм башкалар белән танылган.
Табигый ки: моңа сөенүче,
Болгарлардан явыз көнләшүдән
Кара көюче дә табылган.

Колач җитмәс нарат бүрәнәдән
Өелгәннәр шәһәр өйләре.
Имән диварларга сарыла-сарыла,
Шәһәр чикләреннән сызылып үткән
Кыл кубызның[10 - Кыл кубыз – скрипканың борынгы төре.] моңлы көйләре.
Болгар койган булат кылычларның
Зеңгелдәве киткән еракка.
Афәт килсә, яугир ир-егетләр,
Батыр кызлар кылыч уйнатканнар
Сикереп менеп җилдәй мең атка.

Ибне Фадлан килгәч Багдадлардан
Зур бүләкләр, зур өмет белән,
Каршы алган аны шәһри Болгар
Икмәк, тары һәм дә ит белән.

Яңа хөтбә дәррәү яңгырагач
Ярларында гүзәл Ителнең[11 - Атыл, Әтил, Ител – Идел.]
Ислам иңгән Болгар киңлегенә
Чәчкәле һәм ямьле май аенда
Тугыз йөз егерме икенең.

Ител буе болгар төркиләре,
Кайбер хәзәр, бортас, сувасы[12 - Болгар дәүләтендә яшәгән кайбер кабиләләр.]…
Ислам динен кабул иткән чакта
Илчеләрне, Ханны, диндарларын
Кочагында ике айлап тоткан
Яушир(мә)нең Ханнар буасы[13 - Чистай районының Яушир (Җаушир) елгасы буенда урнашкан Яуширмә авылы янындагы Ханнар буасы.]

Тирәләтеп тезгән тирмәләргә
Алмыш патша җыйгач аларны,
Ачыклагач хәләл-хәрәмне,
Янә бер кат яңа хөтбә укылып,
Болгар иле ислам кабул иткән –
Төрле якка атлы чапкын киткән:
Кичекмәстән тирә-күршеләргә
Җиткерергә ошбу хәбәрне.

Шул еллардан бирле без – мөселман,
Табынабыз тик бер Аллага,
Йөзебездә балкый иман нуры,
Инкарь итеп булмый: ни дисәк тә,
Мең кат үлеп, мең кат терелсәк тә,
Безнең тамырларда әле һаман
Болгарлардан кергән кан ага.

    2006



Болгар җире


Болгар җире – элгәрләрнең җире:
Җаннар гына түгел, тамыр бәйле
Алар рухы иңгән җир белән.
Әледән-әле яулар үткән саен,
Болгар туфрагының һәр учмасы
Сугарылган кан һәм тир белән.

Татарларның бүгенгесе тоташ
Бакыйдагы угыз, кыпчакка…
Колак салсам тынып, мин аларның
Ничә катлам аша сыктауларын
Ишеткәндәй булам кайчакта.

Сыктый алар җирен югалтканга,
Кылычыннан үткәч башканың.
Ыңгыраша таптап киткән саен
Күмелеп яткан кабер ташларын,
Илен яклап чапкан яугирләрнең
Гарасатта салган башларын.

Хәрабәгә калган шәһри Болгар,
Үткәннәрне оныттырмас өчен,
Варисларын җыя барыбер.
Борынгылар корган хөр дәүләтне
Күз алдына китереп, хет уйларда
Торгызсыннар диеп тагы бер.

Болгар җире – ата-баба җире:
Шунда безне мең дә йөз ел элек
Чын мөселман иткән бер Хода.
Һәрбер яуда киткән шәһитләрнең
Рухларына барып җитсен иде
Изге җирдә кылган һәр дога.

    2009, «Васильево» шифаханәсе



Нигез


Татар дип танымыйлар бит, шуңа киселә тамыр…

    Кайберәүләр авызыннан

Милләт рухы бүген шактый таркау –
Кешесе аз иман тергезгән.
Бик күбесе тел һәм ил югалтты,
Тамырларын өзеп нигездән.

Үзәгенә балта чабу белән,
Сеңде алар башка халыкка.
Үз милләтен хәтта түбәнсетеп,
Яраклашты чит бер калыпка.

Танымыйлар диеп куркасы юк –
Горур булып калсак танырлар.
Нигез тамырыңа үтеп кара –
Бик тирәндә безнең тамырлар.

Шул тамырлар чиксез киңлекләргә
Үрләгәндә меңгә уралып,
Тарихларда шаһит булып калган
Идел, Чулман, Ука[14 - Ука – хәзерге Ока елгасының элекке (төрки) исеме.], Уралы…

Бар да алар безнең төп нигездә –
Белмәгәннәр белеп торсыннар!
Катлам-катлам яткан шул җирләргә
Милли җаннар нигез корсыннар.

Җир ташланып, нигез җимерелсә,
Алар белән тел дә китәчәк.
Җире, теле беткән һәр милләтне
Җире булганнар кол итәчәк.

Баба җирен мирас итеп алып,
Колы булыйк тик бер Алланың.
Теләсә кемгә кушылып рәнҗеттермик
Тамырдагы төркиләр канын.

Ныгытмасак борынгыдан килгән
Бәгырьләргә тоташ тамырны,
Нигез корытып, телен «өзеп» аткан
Маңкорт халык яшәп калырмы?

Һич югалмас бөек татар халкы,
Дәрәҗәсен белеп яшьнәсә,
Нигезенә бәйләп тамырларын,
Җир хуҗасы булып яшәсә!

    2009



Милләт бәйрәме


Иксез-чиксез болгар җирләрендә
Мәҗүсилек булган заманда
Сабан туен бәйрәм иткән халык.
Гасырлардан күчкән шушы бәйрәм
Дәвам итә әле һаман да.

Ир-егетләр, хәтта үсмер кызлар
Көч сынашкан һәр яз җыелып.
Бу бәйрәмгә килгән бер кеше дә
Утырмаган кара коелып.

Сикереп чыгып мәйдан уртасына
Бил алышкан олы-кечесе.
Җиңә алган бу көрәштә бары
Батырларның да иң көчлесе.

Сабантуй бит бәйге генә түгел,
Милләтемне бергә туплаучы.
Бәйрәм көндә милли горурлыктан
Һәр йөрәккә тама мең тамчы.

Менә тагын бергә җыелыштык,
Көч сынашыр өчен бәйгедә.
Татарларның милли җыеннары
Шаулап, гөрләп үтә әле дә!

    2008



Мөстәкыйльлек алган көннәрдә


Татардагы кебек рух алкынын,
Йөрәгендә йөрткән ут-ялкынын
Очратырсың тагын кемнәрдә?!
Читтәгеләр хәтта дәррәү купты
Татар иле иң беренче булып
Мөстәкыйльлек алган көннәрдә.

Бәйсез тормыш, чикләнмәгән үсеш,
Тулысынча туган телгә күчеш
Төштән иңде якты өннәргә.
Киләчәкне оҗмах итеп күрдек,
Ил язмышын ак бәхеткә төрдек
Мөстәкыйльлек алган көннәрдә.

Дәрәҗәне кабат күтәрербез,
Милли сәясәтне үткәрербез,
Үзебезчә яшәп дигәндә,
Илһамланып, сөенеп йөргәндә…
Кинәт купты «давыл», хыялларга
Якынаеп кына килгәндә.

Безнекеләр һәрчак шулай инде:
Вакыт рөхсәт иткән бар нәрсәне
Эшләп өлгерәсе урында,
Милләт язмышына зыян салып,
Бер-беренә каршы «яу» күтәрә,
Ни буласын онытып кырында.

Җиңдекме соң? Ярым-йорты калдык,
Өметләрне илтеп суга салдык.
Терсәк якын, әмма буй җитми.
Шактый еллар буштан юкны алдык,
Нидер раслый-раслый хәлдән тайдык,
Хәзер инде үкенеп уй бетми.

Тел кысылып, рух та кими төште
(Юкса ничә тапкыр авыз пеште)
Милли мәктәп, милли бакчаларны
Фәрман биреп япкан бер мәлдә –
Кара мөһер сугып меңнәргә.
Болай булыр диеп кем уйлаган
Мөстәкыйльлек алган көннәрдә.

Нинди гарьлек: нигә бу чикләүләр,
Баш күтәрә тыю һәм көчләүләр?
Кайда безнең гаярь илчеләр?
Кылган гамәлләрне акларлык та,
Яуланганны хәтта сакларлык та
Калмадымы әллә көч-егәр?

Бетте хөрлек, телне үзебез сөрдек,
Халкым тырышып тапкан бик күп байлык
Күчеп бара әллә кемнәргә.
Кабат тояр өчен горурлыкны,
Горурлыктан туган хозурлыкны,
Юлы булса, кире китәр идем
Мөстәкыйльлек алган көннәргә.

    2009



Тукай язмышы


Шагыйрьнең тууына 120 ел тулган көнгә


Бу дөньяда белмәгәннәр юктыр
Бөеклеген мәшһүр Тукайның.
Әйтер сүзем бу турыда түгел.
Шигыремдә,
Йөрәк әрнүемне белдерим дип,
Акрын-акрын аның үлеменә
Китерүче байтак сәбәпләрнең
Кайберсенә килеп тукталдым.

Акылларга сыймас, уйлап баксаң:
Шул ятимне кайсы ныграк баскан –
Рәнҗетүме, әллә каргышмы?
Әллә Ходам шыксыз дөньялыктан
Даһи булып китсен өчен аңа
Бирде микән ачы язмышны?

Йөрәгенә яткан мең җәрәхәт,
Көтмәгәндә әтиләре үлеп,
Әнисеннән кинәт аерылгач,
Идәнендә калып чит бер ятта
Өзелеп-өзелеп сулкылдаган чакта,
Канатлары сынып каерылгач?

Бәлки, бүген кайтып алыр диеп,
Тәрәз саен күз нурларын түгеп,
Көткән чакта газиз әнкәсен
Уйларына теркәп куйгандыр ул
Кочагына сыенып әнкәсенең
Иң ягымлы сүзен әйтәсен.

Үксезлекне йөкләп татыгандыр,
Карыны ачка, суырылып бетеп,
Күз яшьләре тулып акканда,
Ишек төптә, кертүләрен көтеп,
Бер кат күлмәк аша суык өтеп,
Аяклары бозга катканда?

Калтыранган нәни кулларында
Эзе калган канлы тасма булып
Өтеп алган тимер тотканың.
Күңелендә иблис торды микән,
Бәгырьләре таштан булды микән
«Бетсен» диеп, үлем теләп йөргән
Миһербансыз шушы кортканың?

Өстәвенә салкын бер иртәдә
Алып китеп шәһри Казанга,
Шыңшып яткан бер эт баласыдай,
Сатып җибәргәннәр базарда.

Сикәлтәле юлны үткән чакта
Каршы җилдә ничек сүнми калган
Ышаныч һәм өмет учагы?
Орчык хәтле генә шул сабыйны
Җылытмаган хәтта туганнары,
Авылының, аны үксез күреп,
Үги иткән салкын кочагы.

Ни кызганыч,
Борынгыдан күчкән хакыйкать бар –
Туң йөрәктән килгән явызлыклар
Һәр заманда талант иясенең
Язмышына үтеп «кыйнаган».
Рәхим-шәфкать җирдә күбрәк булса,
Хезмәте һәм зирәк акылы белән
Бөеклеккә күтәрелгән Тукай
Утызын да тутырмаган килеш
Китеп бармас иде дөньядан.

    Февраль, 2006



Җәлил


Сугыш елларында үз җиреннән сөрелергә дучар ителәсе булган Казан татарлары Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре геройлыгы ачыклангач кына депортацияләнми кала.





I. Татарлар


Шовинизм сөреме козгыннары,
Төрле сәбәп табып,
Милләтемне
Сөрер иде дөнья йөзеннән,
Тик татарның чиксез батырлыгы
Әйләнә дә кайта тора һаман
Шәһит киткәннәрнең эзләреннән,
Герой шагыйрь Муса эзеннән.

Әйт син миңа: бармы башка милләт
Бер дистәгә якын шагыйренең
Фашист тоткынында бер үк көнне
Бер-бер артлы башы чабылган,
Төрмәләрдә язган шигырьләре
Төрле илдән, төрле юллар белән
Күп еллардан соң да табылган?

Юк! Булмас та! Чөнки татарларда
Халкы өчен көю,
Туган илен сөю көчлерәк.
Тылда калу зур батырлык түгел[15 - Татар язучылары, шагыйрьләре, композиторлары сугышка беренчеләрдән кереп ут эчендә йөргәндә, Мәскәү язучылары Казанда, Чистайда, Алабугада яшәде.],
Беренчеләр булып ут эченә
Керү өчен гайрәт, көч кирәк.




II. Йөз аклыгы


Үлем балтасына башын куйгач,
Йөгерек уйларында Муса Җәлил
Газизләре һәм дуслары белән
Бер хушлашты, янә күреште…
Сагыш булып гөрләп аккан каны,
Чоңгылларны ашып, үз халкына
Моңлы җырлар булып иреште.
Шушы җырлар көчле ташкыннардай
Җиткерделәр данын иленә.
«Татар – сатлык» диеп «көлгәннәрнең» –
Үткен хәнҗәр сыман кадалдылар
Агу чәчеп торган теленә.

Яман сүзен кисте, меңгә турап,
Милләтемнең
Йөзен каралтасы килгәннең,
Татар гаярьлеген санга сукмый,
Ил-җиреннән сөрдерергә теләп,
Кара мөһер сугып йөргәннең.

Сатлык булып түгел,
Хаклык булып
Кайтты Җәлил Алман ягыннан.
Әйтерсең лә башын салган чакта,
Милләтеңне, илең акла диеп,
Фәрештәләр килеп кагылган.

Йөрәкләргә сеңеп, уелып калсын
Алишларның,
Зиннәт Хәсәннәрнең, Кормашларның,
Җәлилләрнең … каһарманлыгы,
Илнең геройлары арасында
Курку белмәс,
Даны мәңге үлмәс
Меңәрләгән татар барлыгы.

    Февраль, 2006
    Казан



Пәйгамбәрләр кебек…


Композитор Ф. Әхмәтов истәлегенә


Бер яше дә тулыр-тулмас аңа
Язмыш салган йөрәк ярасы.
Күрәчәген яшьли күрсен, диптер,
«Халык дошманы»ның баласы.

Тәпи басып атлап китәр чакта
Йөрмәс иткән кинәт ул аны.
Унбиш яшькә кадәр кагылмаган
Җир өстенә аяк табаны.

Әмма табигатьтә бар тигезлек:
Берәр ягың зәгыйфь булганда,
Башка якны ясый көчлерәк,
Тик аны да кабул итәр өчен
Үзеңнән дә шактый көч кирәк.

Дистә елдан артык шуышып кына
Йөргән бала гайрәт, көч табып,
Аягына басып туры киткән
Култык таягына таянып.

Гаделсезлек, рәхимсезлек белән
Гомер буе ялгыз көрәшеп
Эзләп тапкан биек бөеклекне,
Юл үткәндә җанын өләшеп.

Салих Сәйдәш, Фәрит Яруллиннар
Моңнарыннан килгән сихрилек
Бер этәргеч булган алга таба
Яшәп китәр өчен иң элек.

Иңнәренә баскан газаплардан
Бәреп чыккан хисе, ялкыны
Симфония, җырлар булып яткан
Йөрәгенә татар халкының.

Хөсеткә юл куймый, хәтта Мәскәү
Хезмәтенә күрә түләде.
Зур талантны танымаганнарга
Аяз көндә яшен кебек булды
«Фәрид…» өчен Глинка бүләге.

Кешелеккә «Аккошлар»дай очты
Милли моңнар татар улыннан.
Үз чорында, пәйгамбәрләр кебек,
Миссиясен үтәп китеп барды
Язмыш сызган авыр юлыннан.

    2005, Казан



Башлык


Премьер-министр Рөстәм Миңнехановка


Башлыктан күп нәрсә юктыр хәзер:
Элегрәк тә алар күп иде,
Әмма бу кадәрле төрле-төрле
Башлыкларны күргән юк иде.

Әнә тора дәрәҗәсез башлык:
Үзе иске, тишек, җитмәсә.
Ярый әле шуграк малай-шалай
«Мә берне» дип тибеп китмәсә.

Мескен башлык күптән төшеп калган
Иелеп йөргән юньсез бер баштан,
Юньле баштан башлык аерылмый –
Йә чәченнән купмый, йә каштан.

Янәшәсендәге яңа башлык
Үз хуҗасын йөртә кылтайтып,
Ишеттерим, диеп, бар гайбәтне,
Колакчынын тота тырпайтып.

Бу башлыкны, бәлки, киләчәктә
Югарырак та элеп куярлар.
Тик «чир китә – гадәт кала» диләр,
Аңардан да бик тиз туярлар.

Ә монысы менә – безнең башлык,
Күрәсезме: нинди күркәм ул,
Чөнки хезмәт юлын яшьли башлап,
Сикәлтәле юллар үткән ул.

Кулларында һәрчак ут уйната,
һәр эшенең иң зур остасы,
Кемнәр генә булып эшләмәсен,
Хөрмәт, рәхмәт җыйган, кыскасы.

Бер дә алай түгел дип әйтергә
Кайсыгызның теле әйләнер?
Кодрәтеннән килә раштуада
Китертергә матур җәйләрне.

Өсләр бөтен, тамаклар тук безнең –
Ничек моңа разый булмыйсың.
Әллә инде башта ул торганга,
Күпме эшләсәң дә туймыйсың.

Без бит бу башлыкны ничә еллар
Мең рәхмәтләр әйтеп «киябез».
Гомерләре берүк озын булсын
Һәм сәламәт торсын, диябез.

Миһербанлы башлык искермәс тә,
Тишелмәс тә озак киюдән,
Чөнки бит ул гел яңарып тора
Үз хезмәтен, халкын сөюдән.

    2002



Үз халкына һәрчак ул кирәк!


Президентыбыз

Рөстәм Нургали улы Миңнехановка


«Ата-баба җирләрендә яшәп,
Гореф-гадәтләрне саклап калыйк.
Миһербанлык, дуслык сыйфатларын
Үзебезгә мирас итеп алыйк.

Җиребезгә хуҗаларча карап,
Һөнәр-кәсепләрне җайга салыйк.
Милли горурлыктан аерылмыйча,
Тәҗрибәләр белән уртаклашып,
Яңалыклар кабул итеп алыйк», –

Диде беркөн татар Президенты,
Халкыбызны зурлап һәм дә яклап,
Татарстан Республикасының
Дөньякүләм дәрәҗәсен аклап.

Тимер илбашының сыйфатлары
Аңарга да бераз күчкәндер.
Таянычы булгач, бирешмичә,
Михнәт дәрьяларын кичкәндер.

Милләт өчен күпме хезмәт итә,
Ярдәменнән хәтта ташламый.
Яраннары белән киңәшмичә
Бер эшен дә кинәт башламый.

Шул юл белән безгә килеп керде
Нанотехнологияләр, талантлар.
Игътибарлы булып, хәтта дингә
Үстерде ул ныклы канатлар.

Рухны ныгытыр өчен әле һаман
Мәчетләр дә тора өстәлеп.
Ә бит алар халкым язмышында
Тарихлардан килгән истәлек.

Тырышлыгы, булышлыгы өчен
Ходай бирсен аңа мең терәк!
Ил тәхетен берүк ташламасын –
Үз халкына һәрчак ул кирәк!

    2017



Йолдыз булып яусын…


юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе

Шамил Хәмит улы Гаффаровка


Онытасым юк Сезнең гаделлекне,
Ягымлы йөз, көләч күзләрне,
Энҗе бөртегедәй тигез итеп
Саф татарча тезгән сүзләрне.

Авыр йөкне аудармыйча тарту
Барлык ирләргә дә хас түгел.
Алар арасында куркак җаннар,
Эшен белмәгәннәр аз түгел.

Ничә еллар куйган хезмәтегез
Үрнәк булып тора яшьләргә.
Өйрәнсеннәр алар, Сезгә карап,
Эшләргә һәм күкрәп яшьнәргә.

Керләнмәсен күңел, тулсын дәрман –
Ташып торсын егәр йөрәктә.
Бетәсе юк эшегезнең, шуңа
Саулык-көрлек килсен бигрәк тә.

Рәхим-шәфкать, бәхет яусын Сезгә
Йолдыз булып тормыш күгеннән,
Дәрәҗәнең бөек баскычына
Басар өчен инде бүгеннән!

    2010



Рәхмәт хаты



(Экспромт)

Күңелеңнең изгелеген
Онытасым юк һичкайчан.
Серле күзләреңә карап,
Иң олы рәхмәтемне дә
Әйтә алмыйм, ичмасам.

Чөнки сине күрер өчен
Әллә нинди киртәләрне
Җимереп үтәргә кирәк.
Карашың кырыс булса да,
Сүзләрең корыч булса да,
Синдә шәфкатьле йөрәк.

Бу кадәр яхшылыгыңны
Ничек кайтарыйм икән?
Әллә, тагын да югары
Дәрәҗәгә ирешсен дип,
Менәр баскычлары саен
Уңыш гөлләре үссен, дип,
Теләктә торыйм микән?

    2007, Казан



Милләтебезнең иң абруйлы һәм гүзәл кызы Сәкинә Шәймиевага



(Юбилее уңаеннан)

Талчыбыктай зифа Казан кызын
Күрү белән Әнәк егете,
Ошата да никахлашып куя –
Шушы көннән бүгенгәчә ул кыз
Минтимернең хәләл җефете.

Утка, суга салган бу дөньяда
Дөрләп торган йөрәк бик сирәк.
Тимер белән килешеп яшәр өчен
Корычтан да ныграк көч кирәк.

Аның көче – акыл, сабырлыкта,
Чибәрлеге өсти горурлык.
Әле һаман гаҗәп гүзәл бит ул –
Әллә ничә кызга торырлык.

Иңнәрендә – заман авырлыгы:
Иң әүвәле –
Ире белән «дәүләт эшендә»,
Аннан – гаилә, онык һәм балалар,
Ут йота туганы өчен дә –
Тынгылык юк иртә-кичен дә.

Мин кем диеп, үзен өстен куеп,
Таратмый ул данын дөньяга.
Халык арасында шуның өчен
Тыйнакбикә диләр бит аңа.

Мактауларга лаек бу ханымга
Теләкләрнең иң изгесе яусын
Гөрләп торган бәйрәм көнендә.
Саулык-сәламәтлек, шатлык белән
Йөз ел яшәсен ул кимендә!
Кояш торсын гомер күгендә!

    2009



Меңнәр йөрәгенә сыйгансыз


Рәшидә ханым Вәлиулловага


Күңелегез бигрәк йомшак Сезнең:
Яхшылыкны гына җыйгансыз.
Шуңа күрәдер дә бу дөньяда
Меңнәр йөрәгенә сыйгансыз.

Чибәрлеккә кушып ягымлылык,
Зирәк акыл биргән Ходаем.
Һәр эшегез – нәтиҗәле хезмәт:
Бала вакыттан ук гаҗәп уңган,
Тырыш булгангадыр, мөгаен.

Килер көннәр Сезне күмеп торсын
Сәламәтлек белән уңышка.
Балаларның игелеген күреп,
Җаныгызны һаман назга төреп
Яшәгез Сез тигез тормышта!

    2005, Казан



Изге теләкләр бездән…


юбилее уңаеннан остазым

Рәис абый Даутовка


Моннан сиксән еллар элек
Нәүширван мулладан туып,
«Мин – голям»[16 - Голям – ир бала.] дип аваз салган
Гаҗәеп зирәк бала.
Бүген дә ул, һичбер шиксез,
Дөньясында үтә назыйм[17 - Назыйм – төзүче, тәртипкә салучы.]
Һәм газыйм[18 - Газыйм – зыялы, бөек, җитди.] булып кала.

Гомерләрен үтеп бара,
Җыеп бәгъренә мең яра,
Эш өчен яна-көя.
Балаларын күккә чөя,
Диләрәсен өзелеп сөя,
«Тәтием» дия-дия.

Ял дигәнне белми эшли:
Хәтта өенә китешли
Ала кәгазь, каләмен.
Әйттең ни дә, әйтмәдең ни –
Соң ноктаны куймый торып,
Һич туктатмый гамәлен.

Мөхәррирлеккә – тәрҗемә,
Тәрҗемәгә гыйльми җөмлә
Ялганадыр берочтан.
Аның тәнкыйди сүзләре,
Чарланып бетеп үзләре,
Оста кисә кылычтан.

Хәләле һич тә сүндерми,
Салкын көлгә дә күмдерми
Йөрәгендәге утны.
Шуңа да ялкаулык тотмый,
Хәтта кырык эш куркытмый
Рәис абый Даутны.

Кайберәүләр көтсәләр дә,
Кайчакларда этсәләр дә,
Буйсынмый явыз котка.
Торсын дип бар да җаеннан,
Зур бәйрәме уңаеннан
Иң изге теләкләр бездән –
Наис белән икебездән –
Рәис абый Даутка!

    2003



Милләт моңын халкым онытмас!


Сары сагыш били күңелемне,
Сәйдәш көен, җырын ишетсәм –
Милләт рухы иңгән һәммәбезгә
Аның моңы сеңде бишектән.

Ул көйләрне гасыр дәвамында
Оркестр һәм баян гына түгел,
Күңел кыллары да уйнады.
Моңга сусау безнең йөрәкләрдә –
Милләт җаны аңа туймады.

Кызыл Байрак – җыр һәм моң чишмәсе,
Сәйдәш моңын шунда табасы.
Татар эзе яткан һәрбер җирдә
Салих Сәйдәш, Сара моңнарында
Үссен иде милләт баласы.

Каннарына яшьтән сеңеп калса,
Бу чишмәне алар корытмас.
Бары шулчак милли сагышларны,
Милли хисләр, милли язмышларны,
Милләт моңын халкым онытмас!

    2008



Моңнарыңны синең татып үстем


Мәшһүр композиторыбыз Сара апа Садыйковага


Моңнарыңны синең татып үстем,
Шуңа да мин артык моңлыдыр.
Күңелемдә кояш балкыса да,
Моңлы җырлар гына җырлыймдыр.

Әти, мәрхүм, синең көйләреңне
Уйный иде өзеп, сыздырып,
Күңелләргә ялкын өсти-өсти,
Җанда өермәләр туздырып.

Кемнәр генә сиңа табынмаган,
Кемнәр генә сине белмәгән?
Җир йөзендә, бәлки, юктыр татар
Синең җырдан ярдәм күрмәгән[19 - Минем үземә, «Беренче мәхәббәт» җырын ишеткәннән соң, аерылган ярларның кушылуы билгеле.],

«Тугайларым» диеп юксынмаган,
«Сагыш»лардан яшен түкмәгән,
«Акбүз ат»ка менеп бер чапмаган,
Урамаган чиксез күкләрдән,

«Көтәм сине» диеп өзелмәгән,
«Йөрәк сере»н дуска чишмәгән,
«Идел кызы»н мактап җырлый-җырлый,
Моң эчмәгән «Җидегән чишмә»дән…

Синең гомер берәү генә түгел –
Һәр буында кабат калкырсың.
Моңы белән җанны иркәләүче
Якты йолдыз булып балкырсың.




Әле дә яши безнең күңелдә



(Фәридә Кудашевага 90 яшьлек юбилее алдыннан)

Без үскәндә һәр көн радиода
Ургып торды моңнар агышы.
Барсыннан да аеры яңгыраш белән
Җанга, бәгырьләргә үтеп керде
Сез былбылның серле тавышы.

Ә мин, аны һаман көйли-көйли,
Килеп җиттем гомер көземә:
Сезнең кабатланмас сихри моңнар
Ияртеп йөртте һәр чак үзенә.

«Тавышың бераз охшаш», – диләр иде,
Охшатырга тырышып җырлагач,
Былбыл моңын һәр көн кабат-кабат
Мөкиббәннәр китеп тыңлагач.

Елатты да ул моң, елмайтты да,
Өзгәләде сагыш-уй белән.
Пар канатлар куйды бик күпләргә –
Сөю бирде бәхет, туй белән.

Исегездәме икән, Фәридә апа –
Яуширмәгә килгәч бервакыт,
Сезгә булышып йөргән мин үсмердән
«Кара мыек» җырын ишетү белән
Йөгереп чыгып киенү бүлмәсеннән
Тыңлап утырдыгыз шаккатып.

Ә аннары минем янга килеп
Сорадыгыз: «Кайдан бу җырың?
Мин бит аны яңа алып чыктым,
Тәү мәртәбә сездә җырлыймын».

Әйталмадым кемнән ишеткәнне,
Кайдан белгәнемне оныттым…
Тик бер сәләт гел ярдәмчем булды:
Җанга яткан һәрбер матур җырны
Бер ишетү белән үк оттым.

Җырларыгыз әле һаман истә –
Әле дә җырлыйм күңел тулганда.
Моңга чумган япь-яшь чакларымны
Җан түрендә сагыну торганда.

Сезнең белән бергә һаваларда
«Ике аккош» булып очтым мин,
«Кайтырсың…»ны ишетеп, Луизаның
Елый-елый рәсмен кочтым мин.

«Сызылып киткән кара мыек» белән
Гомеремнең үтте бер чоры.
«Сагыш», «Юксыну»дан кайчак күчте
Сагыну иңгән күңел борчуы.

Сандугачлар көнләшерлек моңны
Тутырып биргән Тәңрем гел Сезгә,
Милли рухны салсын диеп хәтта
Маңкортлашкан телсез, денсезгә.

Сез бүген дә иң шәрәфле Йолдыз
Татар белән башкорт илендә –
Сез тараткан бөек милли моңнар
Әле дә яши безнең күңелдә!

    2010, Казан



Хәтерләргә уелып калырлар


С. Н-кә





I


Күп ел элек, үтерүчене эзләп,
«Бергә үттек» байтак сызаны.
Ун корбанның берсе ярдәмендә
Әгерҗедә тоттык без аны.

Мәскәү Зөфәр әсәрендә сине
Сөйләттем мин ана телендә.
Шул чакта ук гел үз кеше булып
Урын алдың күңел түрендә.

Повесть, хикәяләр хәйләкәр шул:
Кызыктырып мине алдады,
Аннан китте Закон, Кодекслар,
Регламентлары да калмады.

Бергәләшеп язган бу хезмәтләр
Бер якынлык сузды күңелгә,
Һичбер нәрсә шушы якынлыкны
Өзмәс кебек иде гомер дә.

Өзә икән, сорап тормый икән
Әҗәл дигән шыксыз бер кортка.
Гомерең белән бергә барысын да
Алып китте менә төп йортка.

Шул йортыңның мәрмәр түбәсенә
Инде шаулап яфрак коела.
Җаным кабул итми син юклыкны:
Әле һаман
Баскычлардан йөгереп үткән саен
Килеп чыгарсың күк тоела.




II


Курыктың син минем кайнарлыктан,
«Матур» диеп котың алынды.
«Синдәй белән авырдыр ул», – дидең,
Үзең исә һаман сагындың.

Бераз күрми торсаң, шалтыратып,
Тавышымны тыңлап юандың.
Шаярышып сөйләшкән сүзгә дә
Бала-чага кебек куандың.

Колагымда һаман яңгырап тора
Рәхәтләнеп көлгән тавышың,
Һәрбер сүзең серле моңы белән
Күңелемә калды ябышып.

Кәефең киткән чакларыңны күреп,
Борчылуым чыкса йөземә,
«Үтә торган, бар да үтә торган», –
Дия идең, карап күземә.

Артык мәшәкатьле чагыңда да
Каршы алдың, йөзең ачылып.
Миңа ышандырган сүзләреңне
Сөйләр идең кайчак ачынып.

Бер сукмактан көн дә йөрсәк тә без,
Эзләр бик еш туры килмәде.
Беркөн очрашуны соңгыдыр дип
Белмәдем лә, син дә белмәдең.

Әллә сизендеңме? Киткән чакта
Кабат-кабат борылып карадың.
Үзең атламагач миңа табан,
Мин дә сиңа каршы бармадым.

Үкенечкә кала икән шулай
Уйлап җиткермәгән адымнар…
Көләч йөзең, тапкыр шаян сүзең
Хәтерләргә уелып калырлар.

    2004



Син яшьлектән әле китмәгән


С.Н-кә


Алтмышыма кердем инде димә,
Син яшьлектән әле китмәгән,
Үтеп барган еллар йөзләреңә
Тирән буразналар сипмәгән.

Буй-сының да артык үзгәрмәгән,
Күзләреңдә шул ук очкыннар.
Табигатең синең һаман да яшь,
Әйтерсең лә синдә тылсым бар.

Җиңел тормыш белән яшәмәдең,
Хәсрәте дә булды, сагыш та.
Тезләндерер кебек тоелса да,
Җиңә белдең син бу алышта.

Сабыр гына атлап килеп кердең
Алтмыштагы алтын көзеңә.
Саулык, бәхет янәшәңдә булып,
Җитсәң иде олуг йөзеңә.

    2001



Син төшемә бүген килеп кердең…


С. Н-кә


Син төшемә бүген килеп кердең
Кыска җиңле ап-ак күлмәктән,
Дөньяларың онытып карап тордың,
Кулларымнан алып кинәттән.

Кочагыңа тартып сеңдердең дә
Чәчләремә куйдың битеңне,
Илаһи көч салдың йөрәгемә –
Мин алышка кердем ул көнне.

Алыштым мин салкын үлем белән,
Җәрәхәттән канга батсам да,
Җиңелмәдем, кисеп авыртудан
Аңым җуеп шактый ятсам да.

Син иңдергән шушы илаһи көч
Яраларым минем бәйләде,
Аягыма кабат бастырды да
Синле дөньяларга әйдәде.

Алып китте җиде катка менеп
Галәмнәрне гизгән чагыма –
Йолдыз нурын җыйган күзләремдә
Синең утлы гыйшкың чагыла.

    1998, Казан



Казанда бар бик зур шәхес



(Экспромт)

Казанда бар бик зур шәхес,
Ә үзе җитез, уттыр.
Аны Рәсәй илендә дә
Белмәгән кеше юктыр.

Бер карыйсың, шактый кырыс,
Сүзләр җитди, таләпчән.
Икенче бер караганда,
Әйтерсең бөек чичән.

Сүз дөньясын гына түгел,
Сәнгатьне дә белә ул.
Әмма башка юлдан китә
Зур иҗатка илткән юл.

Безнең шул нык зур шәхескә
Ходай биргән зур талант.
Хәйранга калып торасың
Альбомнарына карап.

Һәр фотосюжеты аның
Картинадан ким түгел.
Сихри фотоларын күргәч,
Урыныннан куба күңел.

Шушы матур табигатькә
Кереп китәсе килә.
Кайдан таба бу хикмәтне? –
Тик үзе генә белә.

Хезмәте гаҗәп катлаулы –
Җиңел диеп уйлама:
Аның күк яшәп кара син
Бүгенгедәй дөньяда.

Кайчан килмә, йөзе көләч,
Ягымлы мөнәсәбәт.
Кырыслыкны читкә куеп
Сөйләшүенә рәхмәт!

Бүген дә килгән идем, тик
Күралмадым бу юлы –
Сессиягә чыгып чапкан
Кафил Фәхразый улы.

    2012



Яулап алдың бугай


Гыйшкыма


Тукта! Кемнең йомшак тавышы бу? –
Йөгереп килдем шушы тавышка.
Игътибарны алган син икәнсең:
Шундый якын, шундый таныш та.

Телләреңнән бары гөлләр тамды,
Әйтерсең лә назда тирбәлдең.
Сүзең соңда, каерылып китеп,
Гармуныңны сузып җибәрдең.

Күңелләрем тулды шул мизгелдә –
Син һаман да йөрәк ярасы,
Гармуныңа кушылып, синең көйгә
Килде шунда шәрран ярасы:

«Җитте, зинһар, туктат гармуныңны,
Бәгыремә төшеп уйнама.
Онытты да бетте, ятка китте,
Юксынмыйдыр диеп уйлама».

Тавышыңны ишетеп йөгереп килдем,
Тавышың әллә канга сеңдеме?
«Буең белән түгел, уең белән,
Өең белән түгел, көең белән»
Яулап алдың бугай син мине.

    2002, Казан



Бөек җырчы иде илендә


Хәйдәр Бигичев истәлегенә


Олы шәхесләрнең берсе иде,
Бөек җырчы иде илендә,
Кайнар алкышлардан дәрман алып,
Йөз ел яшәр иде кимендә.

Тик язмышы башка юлдан икән –
Тутыралмады хәтта иллесен;
Борчу-интегүле гомерләрнең
Кайчан өзеләсен белмисең шул,
Кайчан сүнәсеңне белмисең!

Гомере буе чиксез моңнарына
Күмеп йөрде дөнья татарын.
Уена кертмәгәндер җырларының
Бәгырьләрне айкап атарын.

Соңгы баруында: «Чит илдә дә
Тыңласыннар әле»,– дия дә,
«Мин булмаган өйгә кайтырсың»[20 - Флёра Тарханова сүзләре, Илдус Тарханов музыкасы.]ны
Җырлап йөри Финляндиядә.

Бу ни гаҗәп: әллә сизенгәнме
Мәңгелеккә тиздән китәсен,
Ул булмаган өйгә кайтканнан соң
Кадерлесен хәсрәт өтәсен?

Шактый вакыт узды «киткәненә»,
Әмма күңел аннан бизмәде,
Сөйгән халкы әле һаман елый –
Сагынуларга җаны түзмәде,

Үксез калган газиз Зөһрәсенең
Әле дә яшьле моңсу күзләре,
Кайтавазлар булып үзенә кайтты
«Кайдан эзлим?» диеп тилмереп әйткән,
Йөрәкләрне теткән сүзләре.

    2004



Фин җирендә кабат җырлый Хәйдәр


Фин җирендә кабат җырлый Хәйдәр,
Йөрәгеннән алып моңнарын,
Очрашуга килгән һәр татарның
Зар елатып күңеле кылларын.

Фин татары чыккан Нижгар ягы –
Туган җире Хәйдәр Бигичнең.
Җырчылар бар ике төбәктән дә,
Тик моңарчы әле беркайчан да
Булганы юк иде беришнең.

Җырлый Хәйдәр, киң күкрәген киереп,
Әйтерсең лә эчтә янган уттан
Иреннәре чатнап кипмәгән,
Йөрәкләре туктап, бер мизгелдә
Дөньялыкны ташлап китмәгән.

Агылып килде халык, ишетүгә
Кабат аның «кайту» хәбәрен.
Моңга сусау могҗизалар тудыра,
«Киткәннәрне» гел кайтарып тора –
Мир онытмас үзенең Хәйдәрен!

    2005



Якташлар


Мәшһүр якташларның саны бездә чиксез –
Һәрбересе йолдыз булырлык.
Гамәлләрен күргән-белгән саен
Туа бездә чиксез горурлык!

Уйлап баксаң, данлы Чистай җире
Кемне генә илгә бирмәгән?!
Сугыш, хезмәт утларында янган
Геройлары дөнья иңләгән.

Тарихларда калган мәшһүрләре
Хәтереннән чыкмый каламның:
Ишан хәзрәт, затлы сәүдәгәрләр
Күрке булган узган заманның.

Исхакыйлар, Фатих Әмирханнар,
Сания Гыйффәт, Рәйсә Ишморат,
Зөфәр, Кояш, Барлас Камаллар…
Әсәрләрен кулдан-кулга йөртеп
Укый-укый хәйран калганнар.

Бездән җитәкчеләр, министрлар,
Прокурорлар, табиб бик мулдан.
Гыйлем белән гаярьлекне кушып,
Күпләр киткән шул изге юлдан.

Алып батыр хәтта көч-дәрмансыз
Күчералмас иде тау-ташны…
Килер көннәр янә мулдан бирсен
Илне данга күмәр якташны!

    2013, Казан



Әйләнде дә кайтты иленә



(Г. Исхакыйның 120 еллыгына)

Мин бәхетле: Исхакыйлар белән
Бер туфракта туып үскәнмен,
Чирәм сарган бер сукмакны таптап,
Бер чишмәдән сулар эчкәнмен.

Милләтпәрвәр хисләр Исхакыйга
Шул туфрактан, судан иңгәндер,
Давылга тиң рухы, гаярьлеге
Халкы язмышыннан килгәндер.

Һәрбер кыю, һәрбер җылы сүзе
Үз иясен табып төз тигән,
Хәтта туры Тукай Исхакыйның
Сүнмәс талантына баш игән.

Кимсетелгән, рәнҗетелгәннәрнең
Каплаганда күзен кара төн,
Зөләйханың якты хакын хаклап
Яза алыр иде тагын кем?

Милләтенең азатлыгы өчен
Һәм сафлыгы өчен җан атып,
Өермәләр уртасына кергән,
Йөрәк-бәгырьләрен канатып.

Һичбер кайчан пыскып утырмаган,
Ялкын булып очкын чәчкән ул.
Дошманнарын гел иярдә тоткан –
Бары каләм кыскан нәфис кул.

Зинданнарга илтеп япсалар да,
Телен, күзен, сүзен йозаклап,
Ил ташларга мәҗбүр итсәләр дә,
Калса да ул анда озаклап,
Каләм пәһлеваны, бер җилкенеп,
Янә иңде халык теленә,
Юлын кискәннәргә тел тешләтеп
Әйләнде дә кайтты иленә.

Ничә еллар күз карасы иттек
Олуг затның кайтыр юлларын –
Халык бит ул шундый сизгер дары:
Йөрәгендә саклап тота бары
Милләт җанлы яугир улларын.

    1998, Казан



Канәтем


Якташым Хәсән ага Туфанга
Күренекле якташларга баймын,
Шул байлыгым бирә горурлык,
Хәсән Туфан дигәннәре хәтта
Үзе генә дә меңгә торырлык.

Хәсрәт-газап тулы шигырьләре
Яралагач күңелем канатын,
Әйткән иде: «Нечкә хисләреңне
Җәрәхәттән сакла, канәтем.

Күңел ярасыннан көнен-төнен
Саркып торса эчкә үз каның,
Дошман сине кыеп кына алыр,
Аңа булышыр кайбер «дусларың».

Шуңа күрә дөньяларың онытып
Җебеп йөрмә, канәт, көчле бул,
Кыз-катын[21 - Кыз-катын (диал.) – хатын-кыз.] бит әле назы белән
Алыпка тиң, лачын төсле ул».

Киңәшләрен тотып Туфан картның,
Ерып барам гомер сукмагын,
Аның язмышыннан гыйбрәт алып
Күтәрәмен язмыш тукмавын.

Ул өйрәтте мине югалмаска,
Дуфан[22 - Дуфан (диал.) – туфан, давыл, зилзилә.] булып дулап исәргә…
«Хәсән ага» диеп дәште татар,
«Әзи» диде сөеп мишәрләр.

    1998, Казан



Клеопатра

(Экспромт)


Юбилее уңаеннан якташым һәм замандашым

Дания Салих кызы Дәүләтшинага


Утыртыйм да вакыт арбасына
Алып китим Лаеш ягына.
Яңартып ал кайбер мизгелләрне –
Бер кайтарыйм «егет» чагыңа.

Чистай, Тигәнәле, Әләскиләр[23 - Дания Салих кызының тормышына бәйле урыннар. Әләски – Алексеевскины җирле халык шулай йөртә.]
Торып торсын бүген бер читтә.
Аларга да чират җитәр, бәлки,
Насыйп булып башка бер кичтә.

Барып килик әле Лаештагы
Гомер эзең калган төшләргә.
Чөнки Лаеш зур трамплин булды
Казаннарга килеп төшәргә.

Бу төбәкне хәйран нык күтәрдең,
Аның белән син дә «зур» үстең.
Тик аякка аны бастырганчы,
Лаеш шулпаларын күп эчтең.

Чиксез абруеңны гомерең буе
Син расладың авыр эш белән.
Юл уңайдан бала табуларың
Алар янда бары төш кенә.

Яшьтән ныгып калган беләкләргә
Эшли-эшли егәр, көч тулды.
Ә шулай да арып, хәлдән таеп
Кайткан чакларың да еш булды.

Акыл, буй-сын, сәләт һәм зирәклек
Иңдерелгән сиңа күкләрдән.
Кайда гына йөрмә, бу сыйфатлар
Өстен куйды сине күпләрдән.

Хөсетләргә гаҗәп уңганлыгың
Сары майлар булып ятмады.
Ә берәве хәтта ачу белән
«Клеопатра» диеп атады.

Ялгышмады: син һәр биләмәңдә
Хуҗабикә булып сөйләштең,
Гомерең буе тормыш матурлыгы,
Иминлеге өчен көрәштең.

Тимер, корыч дисәләр дә сине,
Күңелләрең тулы нечкә хис.
Бөтерелеп йөргән оныкларың
Синең назга күмелеп үсә ич.

Йөрмәдең син җиңел юлны сайлап
Һәм килмәдең бары әзергә.
Уйлап баксаң, син бит «настоящий»
Патшабикә әле хәзер дә,
Клеопатра әле хәзер дә.

    2004



Тәмләтте чәйләремне


Дания Салиховнага


Беркөн иртән шалтырады
Ду килеп телефоным –
Матур нечкә тавыш белән
Башланды шушы көнем.

Танып бетермим тавышын:
«Кем соң бу?» – дим аптырап.
Шундук күптән таныш тавыш
Килеп чыкты ялтырап.

Чын артист кыланышларын
Сиздем бит сүзләреннән.
Әле утлар сибелгәндер
Хәйләкәр күзләреннән.

Аңлап алдыгызмы инде
Кем белән сөйләшкәнне?
Клеопатра булып чыкты –
Тәмләтте өстәлдә көткән
Иртәнге сөтле чәйне.

Рәхмәт, Дания апа!
Без һаман бергә пока.
Саулык торсын гел сакта.
Күрешеп торыйк һәрвакыт
Мөмкинлек булган чакта!

    2014



Баш татар


Бөтендөнья татар конгрессы

башкарма комитеты рәисе

Ринат Закировка


Бар җиһанга сибелеп яши халкым –
Бер мәмләкәт кенә аңа тар:
Урыс илен әйтмимен дә инде,
Америка, Кытай, Финляндия,
Япун иле белән Австралия –
Барсында да өлгер татар бар.

Эшчән, булган, горур татарларны
Бердәм итә хезмәт, ышаныч,
Тик бер нәрсә талкый күңелләрен –
Үз кагъбәсен, илен юксынудан
Бәгырьләрен өтә уй-сагыш.

Күз төбәлә шулчак Казаннарга,
Гозер төшә Ринат Закирга,
Ә ул инде барын эшкә җигә
Һәммәсенә ярдәм итәр өчен
Туры китереп бөтен законга.

Өерелеп килә милләттәшләр:
Якты чырай, хөрмәт – Конгресстан.
Закировның шушы оешмасы
Милләтемне туплап кына калмый,
Өмет баглап килгән балаларын
Студент та итә берочтан.

Кайчакларда түзеп тора алмый –
Җыена да үзе чыгып китә,
Кискенләшсә милли мәсьәлә.
Бу мәсьәлә дә тиз хәл ителә,
Бәйле булса да күп нәрсәгә.

Шәфкатьлелек чиксез үз халкына –
Таш атканга хәтта аш атар.
Милләт рухын, милли бөтенлекне,
Телебезне, динне, өстенлекне
Саклар өчен җанын фида кылыр
Ринат Закир дигән баш татар.

    2008



Рузия


юбилее уңаеннан якташыма, Татарстанның

халык артисткасы Рузия Мотыйгуллинага


Булган бармы Әлки якларында? –
Кемдер булган, кемдер юк икән.
Югары Әлки дигән бер авылда
Башкалардан аеры өй бар, диләр –
Шау гөлләре белән гел бүтән.

Чүгеп бара икән соң елларда,
Шуңа боек, зарлы ятим дә:
Элек гөрләп торган шушы зур йорт
Инде ялгыз йортлар рәтендә.

Заманында шунда гомер иткән
Мәрвия һәм Һидият абзыйларда
Алты бала үскән тупырдап.
Шунысы гаҗәп: чая ике кызы
Бишектә үк яткан тыпырдап.

Һидиятулла абзый җитмеш тапкыр
Төрләнгәндер ул чак көненә.
Үсеп җиткәч, әлеге ике кызын
Очырган ул сәнгать иленә.

Исламия – күчмә театрга,
Рузиясе төшкән Камалга.
Үз халкына табынып хезмәт итә
Һәр икесе әле һаман да.

Эзләренә килеп кадалгандыр
Ходай биргән бәхет сөңгесе.
Икесе тиң чибәр, тик шулай да
Нәфис(е)рәк бугай сеңлесе.

Талант, сәләт дигән затлы сыйфат
Кайсысында, белмим, күбрәктер.
Тигез булганда да, бу икене
Аерым-аерым карау кирәктер.

Рузиянең гүзәллеген күреп,
Телсез калган гаярь егетләр –
Яулар өчен көрәшләргә чыккан
Ринат Зиннурович кебекләр.

Яуда җиңгән Ринат гомер буе
Кулларында йөртә Алтынны.
Саф сөюнең Таң йолдызы булып,
Милли күккә Чулпан атылды.

Ике йолдыз яши бу гаиләдә, –
Ай-Кояшлар белән килешеп.
Чулпан яңа очып киткән булса,
Рузиянең кайтып килеше.

Күп уйнады, юк-юк уйнамады,
Яшәде ул сәхнә түрендә.
Күзең салсаң, алтын тупланмада
Йөзәрләгән образ күренә.

Ул җан өргән иң шәп геройлары
Чит ил сәхнәләрен гөрләтте.
Исхакыйның гүзәл Зөләйхасы
Милли рухны хәтта тетрәтте.

Рузиянең күзгә бәрелеп торган
Затлылыгын һәрчак мактыйбыз.
Килеп чыкса йөзеп сәхнәләргә,
Алкышларга күмә халкыбыз.

Булган кадәр инде булмаса да,
Киләчәктә рольләр үз итсен!
Рузиядә алар, рухи баеп,
Милләтебез күңелен җилкетсен!
Татар язмышына нур сипсен!

    2010



Якташыма



(Экспромт)

Галиәсгар театры
(Мин моны шәхсән беләм)
Ике дистә ел эчендә
Гаҗәп зур абруй казанды
Шамил Зиннурыч белән.

Ул тырышса, артистларның
Өсте бөтен, тамак тук,
Чөнки данлы театрның,
Халык мәнфәгатен яклап,
Милли рухыбызны саклап,
Йөрмәгән бер җире юк.

Зурдан кубып үткәрә ул
Исхакый укуларын.
Идел ярларына чыгып,
Милләтебезгә тарата
Салих Сәйдәш моңнарын.

Бармы карар, юкмы карар –
Аның анда эше юк.
Эшлим дисә, ду китерә –
Ни үзенә, ни сүзенә
Буйсынмаган кеше юк.

Шуңа Шамил Зиннурычны
Хөрмәтлиләр һәр җирдә.
Бар белгәне – дөрләп китү
Һәм дәртләнеп хезмәт итү
Үз халкына һәм илгә.

Изге эшеңдә уңышлар
Телибез бергә-бергә.
Бәхет, шатлык, бәрәкәтлек,
Иминлек һәм сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!

    2005



Газинур


Якташым Газинур Галимовка


Газинурлар бик күп бездә –
Сабирҗанда бер генә.
Мәскәү, Казан каласында
Прокурорлар арасында
Белми аны кем генә?

Исеме дә күп мәгънәле:
Герой бит ул – җиңүче,
Шуның өстенә һәркемгә
Якты нурлар сибүче.

Шуңа да ачык күңелле
Безнең якташ Газинур.
Гәпләшеп утырганда да
Йөзләреннән балкый нур.

Зур белгеч ул хезмәтендә,
Җәмәгать эшендә дә.
Өндә генә тырышып йөрми,
Кайбер авыр мәсьәләне
Хәл итә төшендә дә.

Галиҗәнап якташыбыз!
Изге эшләр белән генә
Үтсен һәрбер көнегез,
Сезнең күк якташлар күбрәк
Булсын диеп телибез,
Чөнки сезнең белән һәрчак,
Бу бит үз мишәрем диеп
Горурланып йөрибез!

    2013



Әлфия апа


Хөрмәтле якташыма


Инде ничә еллар, Әлфия апа,
Бер-беребезне белеп яшибез.
Иң беренче танышканда әле
Икебез дә хәйран яшь идек.

Ул чакта бит Әмирхан абый да,
Ринат абыем да – яшь егет.
Чистай урамының бер өендә
Сез дә күрендегез бер килеп.

Мин кунакта идем яшь бабайда,
Сезнең белән мин дә сөйләштем.
Бер үсмер кыз гына булсам да мин,
Әле бераз сездән көнләштем.

Ринат абыемда егетегез
Бик еш була иде кунакта.
Чибәрлеген күреп, яшь булсам да,
Күзем төшкән иде шул чакта.

Шуннан бирле беләм бит мин сезне,
Инде күпме гомер үтелгән.
Якыннарыбызны югалтудан
Күңелләр дә бераз кителгән.

Яшик әле, яшик, Әлфия апа,
Бирешмичә хәсрәт-борчуга.
Шатлык белән тулы көннәребез
Барыбер дә килеп бер чыгар.

Теләкләрнең сезгә иң изгесе:
Саулык белән озын гомерләр.
Шул чагында яныгызда онык,
Туруннар да өелеп йөрерләр!

    2008



Балалардан – игелек!


юбилее уңаеннан Фоат абый Галимуллинга


Хәзер бармак исәбендә
Менә дигән чын ир-ат.
Шуларның берсен беләм мин –
Исеме аның Фоат!

Һичкайчан ялынып йөрмәс
Башкадан акыл сорап.
Ә бит күбесе аларның
Ни чүмәлә, ни зурат.

Фоат абыйга талантны
Ходай биргән, кыскасы.
Ул галим дә, ул әдип тә,
Җырчы һәм тел остасы.

Һәрчак күңелне тетрәтә
Чын ирләрчә тавышы –
Сүз моңыннан үтә хәтта
Туган ягы сагышы.

Кукмара да һич онытмый
Үзенең бөекләрен.
Бигрәк тә акыл остазы –
Фоаты кебекләрен.

Бүген аның туган көне –
Түгәрәкли датасын.
Бәхетле тигезлегеннән
Көн дә ләззәт татысын!

Эше барсын уңыш белән,
Дәрманы торсын килеп,
Куанычтан сихәт күрсен,
Балалардан – игелек!

    2016



Гөрләп үтсен гомер еллары!


Чүпрәледә матур бер авыл бар –
Исеме аның Татар Бизнәсе.
Күпме шәхес туган бу җирлектә,
Күпме талант очкан бу киңлектән,
Барысы бергә – энҗе тезмәсе.

Гаҗәп тырыш, өлгер халык яши
Даны ерак киткән Бизнәдә.
(Шул данлы як белән танышканда,
Кыпыр чишмәсенең саф суыннан
Өлеш чыкты әле безгә дә.)

Байтак нәсел дәрт-дәрманы белән
Күтәреште шушы авылны.
Җиңә барды бөтен каршылыкны,
Астын өскә китереп җимерер өчен
Дулап килгән хәтәр давылны.

Бакировлар нәселе – гаярь нәсел:
Пәһлевандай җиде егет үскән
Туган туфрагыннан көч алып…
Хәзер исә зур игътибар белән
Рөстәм Сәйфуллычка күз салыйк.

Чөнки аның бүген юбилее –
Алтмыш яше тулды, кыскасы.
Электән үк яхшы белгеч булды,
Ә бу көндә шифа-сихәт биргән
Хезмәтенең иң зур остасы.

Хирург кына түгел, депутат та,
Баш табиб та хастаханәнең.
Гаиләсендә ныклы терәк тә ул,
Өстәвенә вакыты булган саен
Чарлап тора корыч каләмен.

Әле бит ул шәфкать салган «әти»
Стационарда яшәп дәваланган
Дистәләгән ятим балага.
Еллар буе кылган игелеге
Рәхмәт булып кайта Алладан.

Шигырь яза балачактан бирле –
Сүзләреннән сибелеп нур төшәр.
Өч ел элек, мәгълүматлар туплап,
Галим, язучылар барысын хуплап,
Китап язды әле бу мишәр.

Инде күптән алар бизәп тора
Һәрбер авылдашы киштәсен.
Бу китапка кергән һәммә сүздән
Элгәрләрнең язмыш кайтавазын,
Ата-баба моңын ишетәсең.

Хакыйкатьне ача һәр җөмләсе
Тарихларда янган ут аша.
Архив язмалары шуны да раслый:
Бакировлар нәселе тамырлары
Морзаларга барып тоташа.

Бәлки, шуңадыр да җиде егет
Зилзиләдән саклап торсын өчен
Ныклап корган тормыш кирмәнен.
Һәрберсенең узган юлы – тарих,
Хатирәдә бөтен күргәне.

Теләк изге Рөстәм Бакировка
Матур юбилее кичендә
(Соң көнгәчә торсын көчендә):
Шатлык, бәхет иңсен өерелеп,
Бары уңыш көтсен эшендә!

Тырышлыгы шөһрәт алып килде:
Ихтирамга күмә дуслары,
Хөрмәтлиләр онык, кызлары,
Якты нурдай балкый юллары.
Фәридәсе белән тигезлектә
Гөрләп үтсен гомер еллары!

    2014



Өйрәттегез безне әдәпкә



(100 яше тулган укытучы Кәшифә апага укучысы исеменнән)

Урам малайлары булып үстек бит без,
Тәртип, әдәпләрне белмәдек.
Хәтта ашаулардан тыелып калып,
Уеннардан кайтып кермәдек.

Әти-әни һәрчак эштә булгач,
Урамныкы булды тәрбия –
Кысаларда гына нык тотарлык
Тәрбияне анда кем бирә?

Уеннардан арынып булмый иде –
Уйнамаган уен калмады.
Беркем генә түгел, хәтта төн дә
Безне аннан аера алмады.

Беркөн килеп, чиста гына киенеп
Йөри торган матур бер апа,
Шушы малай-кызны бергә җыеп
Алып китте бүтән бер якка.

Ә ул якта мәктәп булып чыкты:
Утыртты да безне парлатып,
Елмаюдан балкып, һәммәбезгә
Карап чыкты әүвәл, яратып.

(Ул бит сез идегез, Кәшифә апа! –
Бер күрүдә сезне үз иттек.
Һәр сүзегез серле йомгак иде –
Бер чорнадык аны, бер сүттек.)

Шушы көннән башлап ябышып яттык
Әлифбаның һәрбер битенә.
Тик шул менә урам гадәтләре
Китералмады әдәп читенә.

Аны үтеп кереп киталмыйча
Азапланып күпме интектек.
Әле кайчак кайбер дәресләрдән
Сикереп торып чыгып ук киттек.

Җан тартмаган көнне, хәйлә табып,
Бармый кала идек мәктәпкә.
Чиргә сабышып, өйдән чыкмый яттык,
Ышансыннар диеп, әлбәттә.

Тик хәйләләр шундук ачыла иде:
Йөгереп кенә килеп җитәсез дә
«Авыруның» хәлен белергә,
Авыз-борыннарны тикшергәчтен,
Сау-сәламәт икәнне күргәчтен,
Кулыгызга тотынып китә идек
Юл салырга янә белемгә.

Уку, язу, санау гына түгел,
Өйрәттегез хәтта әдәпкә.
Букча асып, мәктәп юлын барлау
Кереп китте матур гадәткә.

Сезнең кебек оста укытучы
Юк бит хәзер, күпме эзләмә.
Белемсезләр артты, бик күбесе
Наданлыкка барып тезләнә.

Тәүге укытучым, сез әле дә
Чын алиһә булып каласыз:
Бөтен дөнья буйлап сибелеште
Сез укыткан меңләп балагыз.

Инде менә йөздә булсагыз да,
Акылыгыз һаман бик зирәк.
Яшь чагында безгә юл ачсагыз,
Хәзер варисларга гел кирәк.

Күңелегез күтәренке торсын
Елмаюлы назлы күзләрдән.
Балалар да, онык, туганнар да
Читләшмәсен җылы сүзләрдән!

Котлавымны, бәхетләргә төреп,
Моң иңдергән бер җырга салам.
Гомерегез килер көннәрдә дә
Рәхәтлектә үтсен дип калам!

    28 декабрь, 2015



Ике Аккош


Башкортстанның атказанган,

Татарстанның халык артистлары

Зөлфия белән Җәвит Шакировларга


Сәхнәләрдә йөзә ике аккош –
Бер-берендә назлы күзләре.
Моң дәрьясы ташкынында туган
Җырларында әйтер сүзләре.

Бәгырьләрдән төшкән җыр-моңнары
Халык йөрәгенә юл алды.
Милләтенең сөю дулкынында
Җиһаннарга китеп таралды.

Каурый-каурый очкан бу авазлар
Сихәт булып җанга яттылар.
Яраталмый йөргән йөрәктә дә
Дөрләп торган учак яктылар.

Сәхнәләрдә йөзә ике аккош,
Бормаларны үтә ашыкмый.
Гомере озын, бәхете тулы булсын
Ике аккош – ике гашыйкның.




«Шактый еллар эзләп табышкансыз…»


Шактый еллар эзләп табышкансыз,
Сынауларны җиңеп кавышкансыз.
Икегез дә күркәм, әйтерсең лә
Язмыш әмере белән танышкансыз.

Сез моңарчы үрнәк гаилә булып
Яшәдегез кеше арасында,
Моннан соң да даннар саттырмагыз,
Бигрәкләр дә Казан каласында.




«Кай якларга чыгып китсәгез дә…»


Кай якларга чыгып китсәгез дә,
Халык ышанычын аклагыз:
Канатыгыз кайрылмасын өчен,
Юлларыгыз айрылмасын өчен
Илһам өстәп торган мәхәббәтне
Җаныгызга төреп саклагыз.

    2007



Кайда соң сез?


Мин буйсынып яшәр кеше кайда микән,





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=51131367) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes



1


«Дыбрау» (Дубрава) – кайчандыр имәнлек булган, хәзерге вакытта киселгән. Инешен буып, зур күл ясалган.




2


Риваятьләргә караганда, борын заманда Алмыш хан үзенең яраннары белән һәрвакыт ял иткән урын. Күле әле дә бар (Шәйхи урманына бара торган юл өстендә).




3


Кырмавык (диал.) – тигәнәк.




4


Кади, Шан – авылның ике очындагы чишмә исемнәре.




5


Кистек (диал.) – киез итек.




6


Йорт (диал.) – ишегалды.




7


Җырлары язылган тәлинкәләр (пластинкалар).




8


Француз җырчылары.




9


Барбекю ясый торган урын.




10


Кыл кубыз – скрипканың борынгы төре.




11


Атыл, Әтил, Ител – Идел.




12


Болгар дәүләтендә яшәгән кайбер кабиләләр.




13


Чистай районының Яушир (Җаушир) елгасы буенда урнашкан Яуширмә авылы янындагы Ханнар буасы.




14


Ука – хәзерге Ока елгасының элекке (төрки) исеме.




15


Татар язучылары, шагыйрьләре, композиторлары сугышка беренчеләрдән кереп ут эчендә йөргәндә, Мәскәү язучылары Казанда, Чистайда, Алабугада яшәде.




16


Голям – ир бала.




17


Назыйм – төзүче, тәртипкә салучы.




18


Газыйм – зыялы, бөек, җитди.




19


Минем үземә, «Беренче мәхәббәт» җырын ишеткәннән соң, аерылган ярларның кушылуы билгеле.




20


Флёра Тарханова сүзләре, Илдус Тарханов музыкасы.




21


Кыз-катын (диал.) – хатын-кыз.




22


Дуфан (диал.) – туфан, давыл, зилзилә.




23


Дания Салих кызының тормышына бәйле урыннар. Әләски – Алексеевскины җирле халык шулай йөртә.



Әлеге китапка шагыйрәнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, поэмалары һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләре туплап бирелде.

Как скачать книгу - "Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Рекомендуем

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *