Книга - Офыкларга карап… = Гляда в даль

a
A

Офыкларга карап… = Гляда в даль
Кадыйр Сибгатуллин


Шагыйрь мөнбәре
Бу җыентыкта татар халкының күренекле шагыйре Кадыйр Cибгатуллинның Җир, галәм, кешелек язмышы, үзе һәм тормыш-яшәеш турындагы уй-тойгылары салынган, төрле елларда иҗат ителеп, төрле елларда басылып чыккан китапларындагы һәм шәхси архивында басылмыйча калган әсәрләре сайлап тупланган.





Кадыйр Сибгатуллин

Офыкларга карап… Шигырьләр, балладалар, поэмалар





«Шигырь – минем яшәү рәвешем»


Үз чорының әдәби барышында лаеклы урын алып та, вафатларыннан соң иҗатлары күләгәдә калучы каләм ияләре бар. 1960–1990 еллар поэзиясенең күренекле вәкиле, күп санлы шигъри җыентыклар авторы Кадыйр Сибгатуллин шундый язмышка дучар булып, бары тик соңгы елларда гына иҗатын өйрәнүгә ныклы нигез салына.

Кадыйр Сибгатуллин (Кадыйр Һидиятулла улы Сибгатуллин) 1942 елның 15 февралендә Татарстанның Корноухово (хәзерге Балык Бистәсе) районы Балыклы Чүкәй авылында туып, балалык һәм яшьлек еллары Кече Укмаста үтә. Яшьли ятим калган малай сугыш һәм сугыштан соңгы елларның бөтен авырлыгын башыннан кичерә. Әлеге авыр чорның шигъри сурәте аның иҗатында аерым урын тота. «Кар шыгырдый» шигырен тетрәнмичә уку мөмкин түгел.

Салкын өйдә ике ач бәндә без,
икебез дә елап арыган.
Караңгыда иске шәлен капшап,
иңнәренә барып сарылам.

Кадыйр Сибгатуллин 1949 елда Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылы башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1960 елда Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлый. Олы Солтан мәктәбендә укыганда беренче шигырьләре район газетасында басыла башлый. Менә аның тәүге шигырьләренең берсе:

Йомшак кына җиңел карлар ява,
ә мин барам мәктәп юлыннан.
Кемнәр генә килеп чыгар икән,
Кече Укмас, синең улыңнан?

Балык Бистәсендә чыгып килүче «Октябрь юлы» исемле район газетасы редакциясе каршында шагыйрь һәм мөхәррир Рәшит Гарипов әдәбият түгәрәге оештыра. Түгәрәккә районның ике ягыннан ике егет килеп йөри башлый: Олы Солтаннан – Кадыйр Сибгатуллин, Котлы Бөкәштән – Равил Фәйзуллин.

Укытучы Анна Андреевна Кутузова укучысы Кадыйр Сибгатуллин турындагы истәлегендә болай искә ала: «Берсен һич онытмыйм. Яз көне, бозлар агып киткәч, Миңкадыйр иптәш малае белән инеш буена төшкән. Шул чагында алар янына авылдагы хәлле кешенең малае килеп чыккан. Кулында – көлгә күмеп пешерелгән ике бәрәңге. Ач балаларның күзләре, билгеле, бәрәңгедә! Теге малай шарт куйган: кем инешнең теге як ярына йөзеп чыга, шуңа бер бәрәңге. Башта бу эшкә иптәш малае тәвәккәлләп карый. Юк, су тәнне өтә, кире борылып чыга. Шуннан Миңкадыйр, тиз генә чишенеп ташлый да, суга кереп китә. Инешне йөзеп чыга, теге малай да куйган шартын төгәл үти, каршы як ярга бер бәрәңге ыргыта».

Шагыйрьнең «Гамь» дип исемләнгән китабында ике шигырь янәшә тора: «Бозлар» һәм «Саллар». Шул шигырьләрдәге ике строфа әлеге истәлектән соң бөтенләй яңача ачыла.

…Боз белән дә кыен саубуллашу,
томанланып тора күз алды.
Җанымда да, ахры, бозлар булган,
барысы да эреп кузгалды…

    («Бозлар»)
…Салдагылар, и-и, бәрәңге ашый,
тозга мана-мана.
Бу җиһанның бар ләззәтен җыеп,
салмак саллар ага.

    («Саллар»)
К. Сибгатуллин иҗатының башлангыч чорында ук метафоралар белән иркен эш итә алучы шагыйрь булып таныла. Шигырьнең көче дә шунда: гади генә төшенчә, күренешләр артында киң мәгънә катламы ачуга ирешү. «Боз», «Бозның китүе», «Сал», «Сал агышы» – барысы да метафоралар, реаль күренешләрнең күңел халәтенә тәңгәлләштерелгән үзгәреш кичерүе, метаморфозасы.

Балачак чорында тагын бер тетрәнү кичерә булачак шагыйрь. Тугыз яшьләр тирәсе булыр, ул бик каты авырып китә. Сырхауханәдә терелтәселәренә өмет беткәч, инде үлсә, өйдә үләр дип, улының сөяккә калган гәүдәсен күтәреп, ун чакрымлап җирне үтә ана. Бу хәлләр булачак шагыйрь күңелендә берегеп кала: «Ни гаҗәптер, биреште тиф – терелә башладым. Тагын чыктым урамга. Малайлар йөгерәләр, ә мин карап кына торам шул, кызыгып. Хәлем юк, егылам. Оят. Бик йөгерәсе килә. Йөгереп кенә киттем дим, тагын барып төшәм. Торам. Барыбер йөгерәм, егылам, тагын торам. Коточкыч бу. Җиргә лапылдап барып төшкәндә, дөнья гөж килә, ниндидер авазлар ишетелә, мин каядыр очмакчы булып талпынам, ниндидер җиңеллек һәм гайрәт тойгандай булам… Минем шигырь яза башлау тилелекләрем дә шул егылу-чирләрдән башланмады микән әле. Ишеткәнемчә, шундый чирләрдән соң булгалый бугай ул андый хәлләр. Нәселдә кулына каләм алып шигырь язган бер генә кеше дә юк, ә мин шигырьдән башка яши алмыйм, шигырь – минем яшәү рәвешем».

Кеше тик торганнан гына каләмгә үрелми, тик торганнан үзен «бәхетсез» итәчәк гаять авыр иҗат сукмагына кереп китми. Монда кем дә төгәл аңлатып бетерми торган нәрсәләр бар. «Беренче шигыремне хәтерләмим, – дип яза ул истәлекләрендә. – Табигый, ул беркайчан да басылмагандыр. Ләкин ышанам, ул минем белән уйнап үскән песи баласы, урамыбыздагы каз бәбкәләре, өебезнең ишек каты почмагында минем бишмәт итәген чәйнәп аптыраткан бозавыбыз турында булгандыр. Минем яшәвем дә, туган илем дә шуннан башланган бит. Ә соңрак кешеләр, авылыбызның тол апалары, бик иртә ир булып җитешкән малайлары, каберләре бөтен Европа буйлап сибелгән ир-атлары турында язасы килде минем. Еллар безнең үскәнне сизгер күзәтеп тордылар. Арбасына буй җитә башлагач, тормыш безне ат җигәргә өйрәтте. Ул авыр елларны җилкәсенә ирләрчә күтәргән кешеләр кемнәр булсын? Алар – безнең әниләр, толлар һәм аларның балалары!..»

Кадыйр Сибгатуллин яшьтән үк олы йөрәкле, мәрхәмәтле, игелекле шәхес булып формалаша башлый һәм рухы күрсәткән шушы юлны беркайчан да ташлап чыкмый. Иҗатыннан күренгәнчә, аның холкы формалашуына зур йогынты ясаган, кальбенә иман сеңдергән кешеләрнең берсе – әбисе. «Рәхмәт, әби!» шигырен укыгач, моның шулай булуына шик калмый:

Әби юмарт иде.
Ачлык елда,
килеп кергәч сукыр теләнче,
елый-елый мичтән алып бирде
соңгы алабута күмәчен.
«Бабагыз да сукыр иде, – диде, –
бу кеше дә сукыр…
Жәлләдем…»

Сабыйлар әбиләренең бу гамәлен аңлый алмыйлар. «… Без әбигә шундый үпкәләдек..!» Алга табан шигырьдә көчле гомумиләштерүләр ясала:

Мин аңладым еллар үткәч кенә
аңа ничек кыен булганны.
Соңгы күмәч…
Бәгыреннән өзеп
биргән икән аңа ул аны.
Алабута,
ат колагы,
юкә…
алып калды безне үлемнән.
Алар түгел,
китми әбиемнең
кешелеклелеге күңелдән.
Суынып беткән ул бер күмәч кенә
коткара алмас иде ачлыктан.
Саклап калган әби рухыбызны,
җаныбызны ялангачлыктан.

1960 –1966 елларны шагыйрь иҗатының башлангыч чоры дип исәпләсәк, 1966 елдан алып 1978 елга кадәр араны шагыйрь иҗатының икенче чоры дип атарга була. Бу чорда аның иҗатында, башка бер генә шагыйрьне дә кабатламыйча, авыл тормышы, сугыш, язмышы авыр дәвергә юлыккан хатын-кыз (иргә чыкмый калган апалар, толлар) темасы үзәк урынны алып тора. «Гел үткәннәр турында гына язып булмый. Ләкин бүгенге матур авыл тормышының чын мәгънәсендә иҗат кешесенә әверелгән кешесе турында язганда, чабатадан язгы суда тартып симәнә ташыган тол әниләребез, бүгенге шат, көләч кызларыбыз турында язганда, кияүгә дә чыга алмый калган, сугыш елларында яшьлекләрен салкын фермаларда үткәргән апаларыбыз, бүгенге чая һәм бәхетле малайлар турында язганда, ун-унбер яшьтән ярым ач килеш колхоз эшеннән кайтып кермәгән абыйларыбыз һәм сугыштан соңгы елларда тормышның бөтен ятимлеген тоеп үскән безнең буын турында дәшми калу кыен», – дип искә ала К. Сибгатуллин.

Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арсланов кебек татарның олпат әдипләре аны шигырьгә тормышны алып керүче буларак билгелиләр. Туган җир, авыл һәм язмышлар хакында уйланып язылган шигырьләре башлыча «Беренче карлыгачлар», «Юл башы», «Әманәт» китапларына кергән. «Туган җир», «Кырларым күмелгән рәшәгә», «Иргә чыкмый калган апалар», «Әтисезләр болар димәгез», «Ирләр», «Заман көтә» кебек шигырьләре моңа ачык мисал. К. Сибгатуллин үзенең остазы итеп Х. Туфанны саный, шуңа да аңа килгән күп санлы хатлар арасында иң кадерлеләре Хәсән Туфанныкы. Беренче хат мондый: «Кадерле Кадыйр! «Беренче карлыгачлар»дагы шигырьләреңне күздән кичергәннән соң, «…Шатланып мин кысам кулыңны. Иңеңә канатлар үссеннәр!» диясем килә сиңа. Шигырьдә үз телең, үзеңә хас үзенчәлегең бар. Шуңа күрә үзсүзле кеше булырга теләвең табигый хәл ул. Туачак җырларыңа «Тузан ерып» каршы бар, әйдә, энекәш! Имәннәр кебек үк сабыр итмәскә, бәлки каеннар кебек яшелгә чумарга кирәктер. Тынма, яхшы мәгънәсендә тынгысыз бул: «Еллар үпкәләп еларлык булмасын». Үз халкыбыз офыкларының теге якларындагы «тыныч утраулар» тирәсендә «романтика» эзләп маташучылардан аерылып торуың шатландыра… Шигырьләреңне көтеп, сәлам белән Х. Туфан. 10.03.70».

Елдан артык вакыт үткәч, Х. Туфан икенче хатын юллый: «Кадерле энебез Кадыйр! Син безне (Хәкимне, мине, Бәширне, Әмирханны) шатландырасың: № 2 дәге шигырьләрең № 1дәге («Казан утлары» журналы турында сүз бара. – Ф. С.) Хәким, Әгъләм, Равил шигырьләре белән бер сафта тора алалар. Синең иҗат турында матбугатта берәр җылы сүз әйтәсе килә. Һәм акыллы бул: безнең ышанычны, безнең өметләрне шагыйрь хәлдә генә түгел, шәхес хәлендә дә акларга тиешлегеңне бик нык аңла, безне бервакытта да уңайсызлыкта калдырырга тиеш түгеллегеңне искә алып яшә. Бу көннәрдә генә түгел, иртәгәләрдә дә, иҗади гомереңнең иң соңгы елларына, чорларына кадәр дә, безнең кебек кенә дә түгел, бездән дә иманлырак хәлдә бул. Бу сиңа әмер дә һәм алдан ук әйтеп куелган васыять тә… Синдә дә Зөлфәттәге, Әгъләмдәге (һәм Равилдә дә туа башлаган) гүзәл гамь, илең, халкың күңеле белән тоташкан әйбәт тынгысызлык бар, һаман үсә барган гүзәл иман бар, көнем өчен түгел, Денем, Илем өчен! дигән иман бар. Иманыңны ата шайтанга да бирмә, Кадыйр! Сәламнең иң җылысы белән Х. Туфан. 26.04.71».

К. Сибгатуллинның беренче мөстәкыйль китабы «Әманәт» (1974) дөнья күргәч, Х. Туфан яшь шагыйрьгә Язучылар берлегенә әгъза итеп алу өчен тәкъдимнамә яза һәм иҗатына «…шигъри вакыйга ул!» дип бәя бирә. Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясен җитәкләгән Х. Туфан эшне озак сузмаска тели. Үзенең чордашларыннан яшь шагыйрьнең шигырьләрен укып фикер әйтүләрен үтенә. Аларның берсе С. Хәким була: «Кадыйр туган! Туфан миңа синең шигырьләрне укып күрсәтте, укып кара, диде. Укып чыктым, дөресе, рәхәтләнеп укыдым, кайбер юлларын хәтта көнләп укыдым. Бигрәк тә сугыш чоры, толлар, кызлар-толлар, туган җир турындагы шигырьләр әйбәт. Редакциягә яңадан карап җибәр, бәлки, кереш язармын. Сәлам белән Сибгат Хәким. 14. 06. 1971».

К. Сибгатуллинның икенче китабы «Гамь» дип атала һәм ул 1976 елда басылып чыга. Бу китапта да авыл темасы төрле төсмерләрдә, нечкә тәэссоратлы буяулар белән сурәтләп тасвир кылына. «Атлар көтте авыл малайлары», «…Башак шавы – тәүге бишек җырым…», «Игенче», «Читтәге авылдашлар», «Кибәнче карт» кебек шигырьләр укучыларның күңелен тиз җәлеп итәләр. Ләкин Язучылар берлегенә алыну һаман сузыла килә. Мәсьәләне Татарстанда гына хәл итеп булмасын аңлаганга, аксакаллар ул чакта Татарстан Язучылар берлегенең оештыру мәсьәләләре буенча сәркатибе булып эшләгән Мөсәгыйт Хәбибуллинның киңәшенә колак салалар. Фәкать Мәскәүдә русча китап чыкканнан соң гына мәсьәләне тизләтеп булачагын искәртә ул.

«Полёт радуги» (1978) китабы чыгу да җиңел генә булмый. «Вак җанлы чиновниклар, үзләре өчен куркып, һәр адымда саклык чаралары күрәләр», – дип яза тәрҗемәче Александр Зорин, зарланып. Икенче бер хатында ул болай ди: «Минем эш тәҗрибәмдә бу кадәр дә баштанаяк ботарлауны күргәнем булмады әле. Моңа кадәр мин үз фикерен яклый алырлык мөстәкыйль мөхәррирләр белән эш иткән идем шул… Бер сүз белән әйткәндә, шагыйрь үз телендә яңгырарга тиеш, чит тел аның мөмкинлекләрен күрсәтүдән мәхрүм, әгәр дә чит телгә тәрҗемә артында сәяси сәбәпләр дә ятса… Александр Зорин. 06. 12. 1977. Мәскәү». Бу хәлгә аңлатма рәвешендә Сибгат Хәкимнең сүзләрен китерергә була: «Барыбер әле һаман татар язучысыннан куркалар, һаман аннан милләтче эзлиләр. Милләтен, телен, җирен, культурасын, традициясен яраткан өчен дә аны яратып бетермиләр. Ә сугышта без әнә шул тел, шул халык, шул җирне яратканга күрә әйбәтрәк сугыштык. Ул безнең гомуми идеалга һич тә каршы килмәде».

Ниһаять, 1978 елда К. Сибгатуллин СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә һәм шул ук елны гаиләсе белән яңа төзелешләре илгә шаулаган Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Каләмдәшләре әйтүенә караганда, ул үзе гел Казанга тартыла. Әмма язмыш башка якка алып китә. 1981 елда басылган «Авазлар» китабында Кадыйр Сибгатуллинның гражданлык позициясе алга бәреп чыга. Күренекле тәнкыйтьче Т. Галиуллин шагыйрь йөрәген «заман сейсмографы» дип атап, шагыйрьнең тормышка мөнәсәбәтен билгели. Тормыш кырыслыгы «Инвалидлар» шигырендә дә ярылып ята. Сугышлар белән мавыгучы сәяси сукырларны чынбарлыктан сабак алырга чакыру дип кабул ителә әлеге шигырь. Атна саен шәһәр мунчасына юынырга киләләр. «Өчәү иде алар. / Атна саен / бер үк көнне, / бер үк сәгатьтә / очрашалар мунча ләүкәсендә… / Бу хаҗәт тә иде, / гадәт тә». Боларның дуслыгы сугыштан ук килә: чолганыштан үзара ярдәмләшеп чыгып, үлемнән котылып калалар. «Икесенең берәр кулы җитми…/ Өченченең аяк бер генә». «Инвалидлар булып кына түгел, / туганнар да булып кайтканнар». Уен-көлке сөйләп, гөр килеп мунча керүләренә барысы да күнегеп беткән булалар. Әмма көннәрдән бер көнне аяксыз инвалид мунчага килми… Сыңар куллы икәү үзалдына уйланып, дәшми-тынмый гына юыналар, каен себеркесенә кул да тигезмиләр. «…Кеше дә күп, мунча тынып калды, / ләүкә хәзер – матәм почмагы». Тагын җан сызлануы, шагыйрьнең күңеле сыктап елый.

Чаллыга күчеп килгәч иҗат ителгән «Хыял» поэмасы шагыйрь иҗатының өченче чорында аерым бер урын тота. Иҗатның өченче чоры дигәндә Кадыйр Сибгатуллин шигъриятенең шәһәр дәвере күздә тотыла. Шәһәр рухы шагыйрь күңеленә ят булып кала.

Ә шулай да сагынам мин,
ямансулыйм кичләрен:
Калгандыр качып авылда
иң мөкатдәс хисләрем…

    («Шәһәргә»)
1986 елда басылып чыккан «Хыял» китабында шагыйрьнең уй-хисләре төрле параллель яссылыкларда бәргәләнә. Бер карасаң, шигырьләрендә гаҗәеп шатлыклы мотивлар өскә чыга: «Бәхетеңне әгәр шәйләмәсәң, / син язлардан сора. / Мин ышандым быел: безнең гомер / гел язлардан тора!» Икенче карасаң, кешелек кайгы-хәсрәттән, гаять зур сынаулардан әле арына алмый, җирдә оныкларның киләчәген куркыныч астына куйган хәлләр булып кына тора.

– Бетте! – диеп бүген кем әйталсын! –
Бер көне юк дошман атмаган.
Без сугышка күптән киткән идек,
без сугыштан әле кайтмаган…

    («Без сугышта һаман»)
1980 елда Чаллыда Татарстан язучыларының төбәк оешмасы ачыла. Шагыйрь эшчәнлеген һәм иҗатын тагын да активлаштыра. 1984 елның сентябрь аеннан 1991 елның августына кадәр ул Татарстан Язучылар берлеге матур әдәбиятны пропагандалау бюросының Чаллыдагы вәкиле булып эшли. Сиксәненче еллар ахырында илдә барган үзгәрешләр шагыйрьне тагын да җилкендереп җибәрә. Ул үзгәртеп коруга күп өмет баглый. Бу хактагы уйлануларын шигырьгә генә түгел, публицистик рухтагы язмаларына да теркәп калдыра. «Үзгәртеп коруны кемнәрнеңдер уйлап тапкан, берәр яңалык ясыйм әле дигән эше дип санамыйм мин. …Мине башка нәрсә борчый. Кеше рухының, кеше күңеленең ничек үзгәрүе. Бүген әле мин андый үзгәреш сизмим. Әгәр без кеше күңелен үзгәртеп кору турында җитди сүз алып барабыз икән, шагыйрьне үзгәртеп кору турында сөйләшергә тиеш түгел. Шагыйрь үзе кешене үзгәртү өчен туган, шуңа хезмәт итә, заманасы белән бернәрсә дә үзгәртә алмыйча үлеп тә китә. Менә шушыңа дучар итмәсен иде».

«Инану» китабы (1988) шагыйрьнең өченче чор иҗатын тәмамлап куя. Китапка эчке рецензияне таләпчән М. Шабаев яза. К. Сибгатуллинның татар поэзиясенең үзәгендә кайнаучы шагыйрь икәнен күрсәтеп, иҗатын уңай бәяли: «Кадыйр – иленә, халкына җаны-тәне белән бирелгән шагыйрь. …Анда (китапта) шагыйрьнең тулы иҗат биографиясе. Кызыклы эчтәлекле биография». К. Сибгатуллин иҗатының дүртенче чоры тулысы белән үзгәртеп кору елларына (1988–1994) туры килә.

1993 елда К. Сибгатуллин «Таңнар, кичәләр» китабы (1989) өчен Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә. Премия аңа бирелми. Шагыйрь, тыштан сиздермәсә дә, бу хәлне авыр кичерә. «Гомерем дулкыннары» китабы (1993), нәшрият планы буенча «Шигырь китапханәсе» сериясендә дөнья күрергә тиеш булса да, билгесез сәбәпләр аркасында гади катыргы тышта, эшләнеш сыйфаты ягыннан шактый кайтыш җыентык формасында басылып чыга. «…Ә ул бик кыен. Аны кичерүе кыен!» – ди шагыйрь.

Татар халкының мөстәкыйльлеге өчен җан атып, даулашып йөргән көннәрендә Кадыйр Сибгатуллин, иҗаты белән генә түгел, үзе дә шушы көрәшкә кушылып китә. 1991 елда Чаллы шәһәрендә бер төркем яшь язучылар әдәби, иҗтимагый-сәяси журнал булдыру артыннан йөри башлый. Әдәби консультант вазифасын башкарган шагыйрь, киңәшләре белән генә түгел, кайбер «ишекләрне» ачып керергә дә булыша. Финанс мәсьәләсе хәл ителә. К. Сибгатуллин яңа журналны чыгаруга җиң сызганып керешә…

1993 елда К. Сибгатуллин сценариесы буенча, беренче мәртәбә милләт язмышын үзәккә куеп эшләнгән татарча «Иманга кайту» документаль фильмы төшерелә. Шагыйрь ул көннәрдә алны-ялны белми эшли, кино дөньяга чыкмыйча тынычланмый. «Иманга кайту» – Кадыйр Сибгатуллин публицистикасының иң югары казанышы, татар әдәбиятында вакыйга булырлык әсәр, публицистик поэма. Әсәрнең Болгар хәрабәләренә багышланган өлешен күзәтик. Чәчмә рәвештә язылган: «Нишләтәсең, тарих аяусыз. Ә тарихны кеше тудыра. Кызганычка каршы, җирдә кеше үзе төзи, үзе үк җимерә дә бара». Шундук шагыйрь тезмә формага күчә: «Киләбез дә… Карап уйланабыз… / Бу ташларның нишләп сүзе юк? / Капкалар да ачык, ишекләр дә… / Нишләп әле хуҗа үзе юк?»

Шагыйрьне тел язмышы, татарның дәүләтчелеге, милләтнең сакланып калу мәсьәләләре борчый. К. Сибгатуллинның гражданлык лирикасы – көчле рухлы лирик геройның дөнья кайгысы өчен битараф булмаган укучы белән сөйләшүе ул. Беренче чиратта, билгеле, татар теленә ихтирамсыз караштан бәгыре яна. 1989 елда язылган «Шәһәрләрдә татар теле укытучылары» шигырендә ана телен укытучы фидакярләрнең ачы язмышын ачып сала, укытучы мисалында халкыбызның фаҗигагә дучар булуын, киләчәк буынның юкка чыгу хәленә җиткәнен күрсәтеп бирә.

Директорның нервысында тора
интектергән азау теше кебек.
Үз-үзенә урын таба алмый
хөкем ителгән бер кеше кебек.
Дәрес эзли. Сәгать, вакыт эзли.
Мәктәп буйлап эзли балаларын.
– Укысыннар! Тукай теле бит! – ди,
үгетләргә чыккан аналарын.

Кадыйр Сибгатуллин – поэмалар жанрында да актив эшләгән киң колачлы, эпик карашлы шагыйрь. «Утлар» (1970), «Хыял» (1981), «Уел» (1983), «Каен җаны» (1985), «Туфан белән сөйләшү» (1986), «Зифа килен» (1987) поэмалары татар поэзиясендә лаеклы урын алдылар.

Татар халкының күренекле шагыйре К. Сибгатуллин 1994 елның 4 июнендә, Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы корылтаеннан Чаллыга кайткан юлда йөрәге кинәт туктаудан вафат була. Кабере Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылы зиратында.

К. Сибгатуллинның иҗатын барлау аның вафатыннан соң дәвам итте. 2002 елда «Мәйдан» журналының 2 нче саны тулысы белән шагыйрь иҗатына багышланып чыкты. К. Сибгатуллин мирасын барлауда журнал редакциясе бер үзәккә әверелде. Хатыны Фәния Хамматованың шәхси хезмәте бәяләп бетергесез. Ул шагыйрьнең русча тәрҗемәдәге «Осенняя весна» (1999) һәм «Әйтте шагыйрь» (2002) шигырьләр җыентыгын әзерләп бастырып чыгарды. Соңгысында К. Сибгатуллинның моңарчы дөнья күрмәгән, милли хисләр белән сугарылган, халыкның бәхетле булуына хаклы икәнен раслаган, өмет һәм ышаныч белән сугарылган шигырьләр урын алган. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең «Бер ноктада» исемле күләмле җыентыгы басылып чыкты. Чаллыда шагыйрь иҗатына багышланган республика күләмендәге фәнни-гамәли конференциянең (2007) зур уңыш белән үтүен искәртергә кирәк. Конференция материаллары аерым җыентык булып дөнья күрде. Шул ук елны К. Сибгатуллин иҗатына багышланган беренче диссертация якланды, 2011 елда мәкалә авторының «Шигырьләрнең кирәк чагы» исемле монографиясе басылып чыкты. Р. Хәмидуллина, Ф. Хамматова тырышлыгы белән әдипнең биобиблиографик белешмәлеге дә (2009), «Нурлар суга төшә сынып-сынып…» (2012) дип исемләнгән истәлек-хатирәләр китабы да укучыларга килеп иреште.

Кадыйр Сибгатуллин, ниндидер тәҗрибәләр белән мавыкмыйча, традицион юнәлештә иҗат итте. Шагыйрь буларак зур исем-дәрәҗәләр ала алмады һәм моның өчен елгырлык күрсәтеп йөрүчеләрдән дә түгел иде. Ул Татар Шагыйре дигән исем белән һәрчак горурланып, дәрәҗәсен белеп яшәде, иҗат итте һәм әдәбият тарихында үзенең лаеклы урынын калдырды.



    Факил Сафин,
    филология фәннәре кандидаты




Заман көтә…



Аналардан малай туа, ирләр тумый,
малайларның туган бере гел ир булмый.
Сабыр итеп, һәр мизгелдә заман көтә:
кыл өстеннән кемнәр үтә,
ничәү үтә!




Тормыш


Чәчәкләрне сөеп, сыйпап үттем,
болыннарда ятып аунадым.
Гөлләр кочтым.
Җирне кат-кат үптем,
яшәү рәхәт икән –
аңладым.
Биштән бөтереп нинди бәхет иштем!
Кешенекен бер дә алмадым.
Кай арада кемнәр килеп кисте?! –
Бәхетсезлек икән –
аңладым.
Сагышлары килде,
борчулары…
Якты көнгә өмет калмады.
Кай арада кемнәр йолып алды?!
Мин бәхетле икән –
аңладым.
Монысы бәхет,
монысы кайгы икән
дип, үземне күпме алдадым!
Барысы да бергә,
барысы да җиткән,
барысы да кирәк –
аңладым.




Иртән


Таңнар ата иртүк.
Таңнар ата…
Иртәнге җил йөри яр буйлап.
Бер кыз килә ярдан,
әллә болай,
әллә инде берәр уй уйлап.
Су читендә яткан ак ташларда
баскан саен эзе кала күк.
Бер офыкка,
бер дулкынга карый
Кояш тоткан сабый бала күк.
Нурлар суга төшә сынып-сынып,
балкып китә дулкын суларда.
Ташка бәрелеп, вак тамчылар оча,
кулын суза кызый шуларга…
Каян таныш?
Каян беләм аны?
Яңа әле миңа бу елга.
Яр буеннан яланаяк килеп,
атлады да керде уема.
Чишенер дә
хәзер суга чумар,
дулкыннарга дулкын кушылыр.
Каян таныш?
…Яланаяк кына
үтә торган яшьлек шушыдыр.




Гомер


Ярсу бар, ярсу бар,
ярсулар…
Яну бар, яну бар,
янулар…
Көн буе,
ай буе,
ел буе
ашыгып,
ашкынып барулар.

Ялгышлар
яшьлектә,
юлларда
иңнәргә, якага тотына.
Ачышлар
бик нәни булса да,
төннәрдә йокылар онтыла.

Йөгерү,
егылу,
торулар.
Омтылу,
эзләнү ымсынып.
Бәхеткә талпыну,
очрату…
Тормышка,
яшәргә комсызлык.

Пыскыган йөрәкләр эзләүче
тынлык бар,
тынычлык,
аныклык –
газапсыз,
шатлыксыз,
бәхетсез
караңгы тормышка таныклык.

Гомер зур.
Гомер зур.
Гомер зур.
Көннәр бар,
айлар бар,
еллар бар.
Тын калсам, тукталсам,
йокласам,
шул еллар үпкәләп еларлар.




Әтигә


Кайберәүләр
(и… беләләр)
таш астында чүп күрәләр.
«Тирән үтеп,
тирән итеп»
бәя биреп, җан теләләр:
«Сүзе әче,
теле зәһәр,
шундый иде әтисе дә…»
Гаделлекне,
шушы Җирне
яклап аудың,
әти,
син дә.
Охшый алсам иде сиңа,
сиңа гына,
әти,
мин дә.

    1968



Әбием


Үзе инде җәннәт түрендәдәр,
калмагандыр ишек катында.
Төннәрен дә оныта алмый иде
көнгә биш намазы хакында.
Без йокыдан торсак,
ул бөгелгән.
Өйлә җитте исә –
тезләнгән.
Бүгенгесен түгел,
киләчәген
намазлыкка ятып эзләгән.
Йөзләрендә чагылып,
намазлыкка
төшеп сүнде күпме таңнары!
Кызганмады.
Үз догасы белән
намазлыкта чыкты җаннары.
Хак булган ул димим.
Ялгышына,
язмышына тимим мин аның.
Бу тормышның ваемсызлыгына
бирешмәде аның иманы.
Безнең дә бит көнгә биш кат намаз.
Алдыбызда кәгазь – намазлык.
Кыйбла гына безнең башка якта.
Эшләү – савап,
эшләмәү – язык.
Була әле бик ваемсыз чаклар,
була әле күңел гарьлеге.
Кайвакытта җитеп бетми әле
әбиемнең фидакярлеге.
Җаннар фида,
үзең фанилыкка
онытылып китсәң беразга,
баш калкытып әби дәшәр кебек:
«Әй! Намазга, улым, намазга!»

    1979



«Тәрәз саен көлтә-көлтә нурлар…»


Тәрәз саен көлтә-көлтә нурлар,
кыяк саен җылы яктылык.
Тагын нәрсә шулай яши ала икән
Кояш кебек янып, яктырып!

Кояш бата.
Шәфәкъ байрак булып
җилкендереп тора күңелне.
…Әрәм итәр чаклар түгел инде,
әләм итәр чаклар гомерне.




Кара болыт


Ераклардан килде кара болыт.
Өскә яуды кайгы-хәсрәт булып.
Ил дә зәгыйфь, без дә зәгыйфь идек,
бетүебез түгел микән, дидек.

Болытларны куып үткәрдек без.
Ауган капкаларны күтәрдек без.
Ил дә исән, без дә исән идек,
гомеребез озын икән, дидек.

Ераклардан килде кара болыт.
Тагын яуды кайгы-хәсрәт булып.
Зәһәр булып, хәтәр булып яуды,
ирләр ауды, илләр-җирләр ауды.

Суырды ул безнең җелекләрне,
йотты сөлек кебек егетләрне.
Күкрәкләрне куеп исән калдык,
исән калдык, бик нык сабак алдык.

Сабыр идек, чыдам, түзем идек,
була икән моны җиңеп, дидек,
сытып-изеп, тотып буып кына –
үзеннән дә көчле булып кына.

Канлы иреннәрне тешләдек без,
бөтен аттан артык эшләдек без.
Яумасын дип шул ук кара болыт
балаларга кайгы-хәсрәт булып.

Болытларга безнең яшен әзер.
Бөтен арысланнан көчле хәзер.
Еракта йөр бездән, кара болыт.
Кара болыт, безнең күкне оныт!

    1984



Малах курганы


Курганнарның уртак тарихлары,
курган язмышлары –
сугышта.
Курган башларында хәл ителә
соңгы сугыш
соңгы сулышта.
Йөз елдан соң килеп баш иябез,
баш иябез халык канына.
Җирне,
Суны канга күмгән афәт
әверелә курган данына.
Язмышлары шундый курганнарның.
Меңнәр анда…
Меңнәр кабере.
Курган булып калка,
һәйкәл булып
кешеләрнең изге хәтере.
Тезелешеп тора чыршылары.
Яшеллеккә, гөлгә чумган ул.
…Ә ул чакта
туфрак
таштан торган
гади бер тау гына булган ул.
Тынлык монда.
Һәйкәл…
Чәчәк…
Сагыш…
Тантаналы моңга күмелгән.
…Җиңелсә дә
саклап кала алган
Россияне,
Илне үлемнән.
Чыршы төпләрендә туплар тора.
Мәңгелеккә алар суынган.
…Севастополь,
Кара диңгез калган
бу курганда үлгән буыннан.
Сугышларның чиге булмаган күк,
каһарманлыкның да чиге юк.
Курганнарның һәркайсы да бөек,
курганнар күп,
әмма тиңе юк.

Бу курган да аерым,
Бу сугыш та.
Ике як та үлгән,
кырылган…
Бирешмәгән курган,
чигенмәгән
бер солдат та сугыш кырыннан.
Чигенмәгән!
Үлекләргә басып
күтәрелгән дошман курганга.
Батырлыгы белән җиңмәгән ул,
җиңә алган көчле булганга.
Батырлыкка ничек сокланмыйсың!
Башын игән,
җиңдем димәгән.
Үзенеке белән
русларны да
бер кабергә салып җирләгән…
Яшәгәннәр.
Яши французлар,
үз җирендә яши бүген дә.

Шуның өчен кирәк булды микән
монда килеп,
монда үләргә?
Обелиск.
Ике милләт кабере.
Мәрмәрләре актан,
карадан.
Солдатлары ята заманының,
төрле илдән –
төрле анадан.
Диңгезгә үк агып төшкән каннар.
Үлә торган алар бергә-бер.
Кан дошманнар булып сугышканнар,
берләштергән аннан бер кабер.

Курганнарга карап уйланасың,
заманасы шундый булганга.
Әверелмәсме, дисең, үзе бу Җир
дөнья өчен үле курганга.
Җиңелүче дә булмас,
җиңүче дә…
Кирәк түгел сугышып үләргә.
Кабере дә инде кирәк булмас,
кеше булмас кешене күмәргә.
Тезелешеп тормас наратлары,
каберләрдә үсмәс гөлләре.
Кемгә кирәк?
Кемгә кирәк булсын
Җиребезнең андый көннәре?!

Тора курган.
Мәңге шулай торсын,
батырлыкка хөрмәт,
дан булсын!
Курганнардан ерак карап була,
кешеләргә гыйбрәт,
аң булсын.
Тора курган.
Җирнең бер һәйкәле.
Мең үлемне җыйган җир булып.
…Итәгенә сарыла ике халык
улларының җаны җил булып…

    1986



Инвалидлар


Өчәү иде алар.
Атна саен
бер үк көнне,
бер үк сәгатьтә
очрашалар мунча ләүкәсендә…
Бу хаҗәт тә иде,
гадәт тә.
Күрешкәндә, кырыс битләрендә
балкып ала җыерчыклары.
Алар кергән сәгать –
мунчаның иң
күңелле һәм җылы чаклары.
Шаян сүзләр,
мәзәк,
уен-көлке
бер атна бит инде җыелган.
Шаулап тора ләүкә.
Һич ким түгел
Сабан туендагы җыеннан.

Икесенең берәр кулы җитми…
Өченченең аяк бер генә…

Карап торсаң,
бөтен рәхәтләре
әйтерсең шул мунча керүдә.
Икесенә сыңар тазны тотып,
ике кулсыз башта су ташый.
…Салсаң иде берәр чүмеч эссе,
кара мунча түгел,
юк ташы.
Өченчесе тирләп парлап чаба,
күбрәк ача парны,
түз генә!
Ике куллап ышкый аркаларын,
таянган да сыңар тезенә.
Ике куллап ышкый,
үзе көлә:
– Ятыйм мәллә үзем, арсагыз?
Бурычымны түләп бетералмам,
булса да, – ди, – туксан аркагыз.

Бу сүз башта сәеррәк иде,
тик соңыннан төштем серенә.
Язмыш шулай бәйләп куйган икән
бу өчәүне берен беренә.

…Дошман белән бәрелештә булсын,
окоптамы,
ялан кырдамы.
Семьяларга язган хатта булсын,
сохарида,
таныш җырдамы.
Бергә-бергә барын уртак итеп,
тыгыз куеп иңне иңнәргә,
көрәшкәннәр алар өчәү бергә,
бергә кайтыйк диеп илләргә.
Дошман белән соңгы якалашу
алар өчен көтелмәгәндә,
сәеррәк була,
олы юлның
яртысы да үтелмәгәндә.
Чолганышны өзеп килгән чакта,
ут эчендә,
дөнья купканда,
сул беләген пуля тишеп чыккач,
беренчесе юлда туктала.
Икесенә әле бер яралы…
Салынып төшә кинәт уң кулы, –
өч солдатның инде икенчесе
хәл җыялмый ята бу юлы.
Икесенә ике иңен куеп,
чәйни-чәйни ирен итләрен
сөйрәлгәндә,
тезе яраланып,
хәтерләми һуштан киткәнен…

Ничә минут,
ничә сәгать үткән?
Ике иптәше – ике яралы,
аңнарына килә-китә генә
үлем тотып торган араны
аны сөйрәп көчкә үткәннәр дә
үләргә дип хәлсез ятканнар.

Инвалидлар булып кына түгел,
туганнар да булып кайтканнар.
Бүлеп кара, кемгә кем бурычлы?
Язмыш җепләренең очлары…

…Атнага бер мунча ләүкәсендә
гөрли инвалидлар почмагы.

Бер атнадан әллә нәрсә булды,
күренмәде сыңар аяксыз.
Кеше дә күп,
мунча тынып калды,
кая көлү,
кая шаян сүз!

Атна саен сыңар куллы икәү
шул ук көнне,
шул ук сәгатьтә
икәү генә килеп юыналар,
дәшми-тынмый гына, гадәттә.
Үзалдына кайсы нәрсә уйлый?
Әрни микән китек пар күңел?
Атна саен каен себеркегә
су да тими кала,
пар түгел.

Тегесеннән бергә чыксалар да,
аера соңгы чолганышлары.
…Кеше дә күп, мунча тынып калды,
ләүкә хәзер – матәм почмагы.

    1979



Җитмеш җиде карт



1

Кырык дүртенче ел…
Еллар, көннәр авыр.
Аяк суза башлый
биш йөз йортлы авыл.

Баласына да юк.
Шешенәләр ачтан.
Ачка чыдый алмый,
этләр чыгып качкан.

Җыелган да картлар
озак киңәшкәннәр.
Озак киңәшкәннәр,
болай сөйләшкәннәр:

«Бер кеше дә белми
кемнең язмыш кайда.
Өйдә утырудан
юк, җәмәгать, файда.

Артык кашык булып
көтеп ятмыйк үлем.
Ризыклы көн килер,
яшәү кыйммәт бүген.

Гаеп итмәс халык,
юлда ятып калсак.
Ару булыр иде,
ипи алып кайтсак.

Бардыр әле илдә
икмәклерәк яклар.
Этеп екмас безне
мондый чакта ятлар».

Икмәк турындагы
авыр уйлар белән,
таралышкан илгә
төрле юллар белән,

җитмеш җиде карты
өйдән чыгып китеп.
Бик мәслихәт диеп,
нидер өмет итеп.

Киткән алар ерак.
Ипиле җир кирәк.
Кырык дүртенче ел –
ипиле җир сирәк.


2

Көннәре дә үткән,
үткән атналар да.
Гаҗәпләнмәгәннәр
картлар кайтмаганга.

Бик кызганып кына,
көннәр үткән саен
искә төшергәннәр,
кичләр җиткән саен.

Намазыннан торып,
арык, хәлсез килеш,
икмәк табып кайтсын
шушы картлар, имеш!

Инде көтмәгәндә,
шулай берәм-берәм
егермедән артык
карты кайтып кергән.

Ничек юнәткәннәр?
Кайсы каян тапкан?
Картлар биштәр тулы
ипи белән кайткан.

Җитмәгән ул, дөрес,
бөтен авылына.
Яшәү булып кергән
бик тә авырына.

Тамак тую түгел,
исән калу хикмәт.
Ничә җанны саклап
калган шушы икмәк!


3

Бик хәтерли авыл
бу ипинең тәмен,
бик хәтерли авыл
шунысын да тагын:

Инде күпме көннәр,
айлар үтсәләр дә,
өметләрне өзми
һаман көтсәләр дә,

кайтмый калганнарын
бүтән күрмәгәннәр.
Картлар кайтмаганнар,
өйдә үлмәгәннәр.

Беткәннәрдер картлар,
беткәннәрдер юлда.
Кем эзләсен, тапсын
ул коточкыч елда?!

Күрми киткән алар
картлык кадерләрен.
Бер кеше дә белми –
кайда каберләре?

Бу да шул ук сугыш.
Бу да шул ук корбан.
Исән калу, җиңү
картлардан да торган.

Берсе артыннан берсе
калмый аның каһәр!
Сугышы да хәтәр.
Ачлыгы да хәтәр.

Авыл хәтерендә
калган бик тә каты:
кырык дүртенче ел…
җитмеш җиде карты!

    1988



Без сугышта һаман


Берөзлексез һаман дәвам итә,
сугышның юк тәмамланганы.
Җиңүләр һәм җиңелүләр булды,
җирдә сугыш тәмамланмады.

– Бетте! – диде аны минем бабай. –
Җиңдек, – диде, – дошман дөмекте.
Юа-юа канлы кылычларны,
яраларны бәйләп көн үтте.
Хәл алырга яткан җиребездән,
бик арсак та, тордык яңадан.
Сугыш гел шул иде,
исеме бүтән,
ә каныбыз – яңа ярадан.

– Бетте! – диде аны минем әти.–
Җиңдек, – диде, – соңгы дошманны.
Әти минем, бөтен кеше кебек,
сугыш бетүенә ышанды.
Ул бәхетнең белде ни икәнен.
Тик иминлек кенә юрады.
Бүген менә безнең өйдән үтә
шул сугышның яңа юллары.

Сугыш бара һаман.
Бөтен җирдә…
Күчеп кенә йөри утлары.
Туктап тора икән,
аның әле
тын алырга гына туктавы.

Илгә төбәп,
безнең өйгә төбәп
атмаса да, туплар корылган.
Мин атлаган саен әле һаман
сугыш ярасына орынам.
Кулдан-кулга кала килә кылыч,
антлар эчеп ала киләбез.
Солдатларның варислары булып,
солдат булып кала киләбез.
Улларыбыз тора бүген чиктә.
Аларның да өзелә сулышы.
Бабасыннан калган шул ук сугыш –
аларның да бүген сугышы.
Буыннардан буыннарга кала,
барыннан да мөһим эш булып.
Кешелеккә даим янап тора,
йөрәгендә яман шеш булып.

Сугыш озын…
Аның зәхмәтләре
кешелекнең җанын йөдәтә.
Җир шарының кайтавазы булып,
чаң каккандай кага йөрәккә.

«Бетте!» диеп бүген кем әйтә ала?
Беттеме ул минем оныкка?
Ул да бүген сугыш дигән сүзне
йокысында гына оныта.
Чабатаны күрсә,
«Бу нәрсә?» ди,
ишетсә дә аны, күрмәгән.
(Андыйлары онытылды инде,
чабатаны алдык түрләрдән.)

Ә кылычны таный,
автоматны,
пулемётны таный,
танкны…
Уенчыгы – сугыш кораллары.
Ул да солдат,
сугыш – аныкы.
Унбиш тиен салып сугыш ача,
тешен кысып ата,
җимерә!
Тешне кысып куәт биреп торам:
тырыша күр, берүк җиңелмә!

Ирек бирсәң, яшәр иде сугыш
киләчәкнең канын эчеп тә.
Тәмамлыйсы иде бу сугышны,
тәмамлыйсы иде ничек тә.
«Бетте!» диеп бүген кем әйталсын?
Бер көне юк дошман атмаган.
Без сугышка күптән киткән идек,
без сугыштан әле кайтмаган…

    1983



Улым уйнаганда


Хирысланып улым уйнап йөри,
атланганы әле агач ат.
Балачаклар бездән калган кебек
аннан да бит әле калачак.

Уйнаулары кызык, нәкъ безнеңчә,
мин-минлегең хәтта кузгала.
Ләкин, безнең уйнаганны күрсә,
бик көнләшер иде бу бала.

Кыллы чыбыркылар, ул чын атлар
кая инде безнең улларга!
Өч көпчәкле иске арбалар да
очкыч иде безнең кулларда.

Әти-әни җанвар-җәнлек ташый,
машиналар ташый… кибеттән.
Чын ат күрсә, агач атын ташлый
әллә ялгыш, әллә ирлектән…

Ничә тапкыр инде агач аттан
егылып төшеп борын канаткан.
Айгырлардан егылып, дөнья белән
танышасы бар шул кабаттан.

Уйламыйча уен итмәс микән,
таныр микән дөнья эшләрен?
Агач аттан аера алыр микән
чын атларның ничек кешнәвен?

Балачаклар бездән калган кебек
аннан да бит әле калачак…
Кала күрсен, берүк кала күрсен
балачаклар белән агач ат.

    1973



Сау булыгыз


Ташлап китү түгел, яклап китү
әтиләрдән калган юлыбыз.
Илне саклау – егет өлеше ул…
сау булыгыз,
исән булыгыз!

Сагыныгыз Сабан туйларында.
Безне сагынып урак урыгыз.
Бодайларны менә чәчеп киттек…
сау булыгыз,
исән булыгыз!

Сыналырга кала яратулар,
ике арада йөрер уебыз.
Күңелләргә сезне салдык әле…
сау булыгыз,
исән булыгыз!

Кырык бердә шулай киткәннәрдер…
Уен түгел.
…Әзер торыгыз.
Әтиләрнең окоплары көтә…
сау булыгыз,
исән булыгыз!

    1970



«Рамай»ларны җырлап


Чыгып бара авыл башыннан
кызыл флаг таккан машина.
Бу машина нигә ашыга?
Ак болытлар йөзә каршыга.

Җил таратып йөри җырларда:
«Аерылгач ничек түзәрбез?..»
Сорауларга җавап кызларда:
«Сезне көтә торган күзләр без…»

Кыеп-кыеп төшә һаваны,
Тал-агачтан яфрак коела.
Җырлар өзми тора араны:
«Без кайтырбыз Сабан туена…»

«Рамай»ларны җырлап киттеләр.
Әй, талпынып калды яшь күңел…
Әй, талпынып калды яшь күңел…
Күзләрендә ачы яшь түгел…

Үз бәхетен көтәр яшь күңел.




Киткәндә


Йөрибез урамнар уратып,
туктарга бер урын тапмадык.
Бер яңа шәһәргә кергәндәй,
чатлардан чатларга атладык.

Һәр урам башлана киңәеп,
һәр чатның үтәрлек юлы бар.
Йөрибез урамнар уратып,
борылсаң, сулы бар, уңы бар.

Ә безгә барыбер баруы,
һәр урам түренә чакыра.
Фатиха сорарга кергәндәй,
үтәбез оялып чак кына.

Тукталыйк бик азга, бик азга,
урамнар таныш та, яңа да.
…Бәхетнең иң татлы вакыты
бер йолдыз атылган арада.

Ак карда ике эз бар кебек…
Бармаклар аралап тотылган…
Кырларга ак нурлар бөркелә
урамның иң соңгы йортыннан.

Уйларның шаһиты булыгыз,
көн саен төшегез хәтергә.
Бәхетле булалсак, урамнар,
без сезгә кайтырбыз, әйтергә.




Хәтер


Күршедә минем ветеран,
яшибез бергә күптән.
Дүрт еллык сугышның күршем
бар дүрт елын да үткән.

Күпме гомер бергә яшәп,
аптырыйм һаман шуңа:
аны күрсәм, сугыш җиле
исеп куйгандай була.

Сул кулын биреп күрешә,
анысы да шактый җилле.
Уң кулын бирә алмый ул –
каптырып куйган җиңне.

    1984



Кар шыгырдый…



1

Көмеш тоякларын
тугайларга
сузып салган ап-ак тай кебек,
бишегендә –
күктә кырын ята
кичә генә туган Ай, көлеп.

Күктә үзе,
тәрәзәдә күзе:
өйләрендә нишли кешеләр?
…Өйдә җылы.
Тышта һава чатный,
каеннардан карлар ишелә.

Өйдә яхшы,
якты,
тыныч,
җылы.
Һавасында бала тыны бар.
Ике бармак тарта каба йонын –
безнең өйдә лира моңы бар.

Кабасыннан кулын алмый гына
бер күз ташлап ала бишеккә.
Орчыклары туктап торган чакта,
тәрәзәгә карый,
ишеккә.

Тәрәзәгә нигә карый әни?
Тәрәз артларында кемнәр бар?
Ник ишеккә карый икән әни?
Ник шыгырдый икән тышта кар?


2

Берәм-берәм
елдан елга керәм,
узганнарны үтәм сүткәләп.

…И елаган идек үксеп-үксеп,
ник кайтмыйсың диеп
үпкәләп.

Язмышларның мәрхәмәтсез чагы.
Уйларымнан китми ул һич тә.
Бик караңгы иде
һәм бик салкын,
без бик мескен идек ул кичтә.

Иске табак кебек изелгән Ай –
бозлы тәрәзәдә шәүләсе.
Уйлап арган башын түбән игән,
сәке почмагында гәүдәсе.

Салкын өйдә ике ач бәндә без,
икебез дә елап арыган.
Караңгыда иске шәлен капшап,
иңнәренә барып сарылам.

Кайсы йортлар инде көтеп арды,
үлем белән тормыш килеште.
Яки кайтып,
яки гүргә ятып
өзде ирләр алыш-бирешне.

«Вафат» дигән хәбәр җиңел түгел,
күнәсеңдер күнгән кадәре.
Өметеңне өзми ялгап тора
«хәбәре юк» дигән хәбәре.

Әллә кайда сузып-сузып елый –
әллә бүре, әллә эт улый.
Ватык капкаларны кага-кага,
әллә язмыш, әллә җил дулый.

Тышта дөнья тынып торган чакта
әллә нәрсә әни ишетә.
Сискәндереп сикереп кузгала да
йөгерә-йөгерә бара ишеккә.

Тәрәзәгә килә.
Тыңлап тора.
Тагын ишек биген күтәрә.
Яңа кертеп япкан тоткын сыман
үз өендә үзе үртәлә.
Язмыш шулай алдамакчы була.
Ышаныр да барыбер чыгар, ди.

Өй артында, ахры, этләр йөри,
кар шыгырдый,
һаман шыгырдый…


3

Мылтык тавышы дисәң,
кемнәр атсын?
Агач шартлый торган суык чак.
Күмерен әни мичтән яңа тартты,
җылы бөркеп җемелди учак.

Орчыклары тынып торган чакта
оныгына карый – бишеккә.
Моңлы,
серле,
шомлы шыгырдый кар.
Ике күзе күчә ишеккә.
Ике күзе һаман ишектә.

Әллә йөрәк,
әллә кар шыгырдый.
Әллә тышта аяк тавышы.
Бишекләрдә – кече оныклары.
Гомерләрнең үтеп барышы…

«Вафат» дигән хәбәр җиңел түгел,
күнәсеңдер күнгән кадәре.
Өметләрне өзми ялгап тора
«хәбәре юк» дигән хәбәре.

Кичә генә туган Ай елмая.
Бишек уйный,
уйный җаныбыз.
Тышта салкын,
булса юрганыгыз,
яңа туган Айга ябыгыз…

    1975



Рәхмәт, әби!


Әби юмарт иде.
Ачлык елда,
килеп кергәч сукыр теләнче,
елый-елый мичтән алып бирде
соңгы алабута күмәчен.
«Бабагыз да сукыр иде, – диде, –
бу кеше дә сукыр…
жәлләдем…»
…Яннарында менә басып торам,
белергә дип кайттым хәлләрен.
Ике кабер.
Рәттән.
Әбинеке
биегрәк кебек,
яңарак.
Кырынайган бераз бабай кабере
әбиемә –
түбән табарак.
…Истә тора минем шул ачлык ел.
Теләнче дә истә,
күмәч тә…
Кабат-кабат кайта хәтеремә
күпме елдан,
әби үлгәч тә.
…Без әбигә шундый үпкәләдек!..
Яратмадык аны ул көнне.
«Сабыйларның авызыннан өзеп
бирдем бит…» – дип, ул да үкенде.
Мин аңладым еллар үткәч кенә
аңа ничек кыен булганны.
Соңгы күмәч…
Бәгыреннән өзеп
биргән икән аңа ул аны.
Алабута,
ат колагы,
юкә…
алып калды безне үлемнән.
Алар түгел,
китми әбиемнең
кешелеклелеге күңелдән.
Суынып беткән ул бер күмәч кенә
коткара алмас иде ачлыктан.
Саклап калган әби рухыбызны,
җаныбызны ялангачлыктан.
…Каберендә торам.
Ел да кайтам
шушы сүзләремне әйтергә:
Рәхмәт сиңа теге күмәч өчен,
бик хәтердә, әби,
хәтердә!

    1986



Иргә чыкмый калган апалар


Нигә безгә һаман кызлар дисез,
кызлар яшемени яшебез?
Күңел өчен генә булса да, бер
тол хатыннар диеп дәшегез!



Өч кулъяулык болгап өчәү китте…

Печәннәре чәбәләнеп калды,
чабылып бетми калды өч алын.
Чалгыларын онытып калдырдылар,
пакусларга кадап очларын.
Китәселәр киткән.
Соңгы озату.
Авылдагы соңгы өч егет.
Бер болында өч кыз басып калды,
күзләрендә калды өч өмет.
Урамнардан чыгып китте җырлар,
яшьлек шаулап тынды озакка.
Дугадагы кыңгыраулар чыңы,
гармун тавышы калды колакта.
Китте…
Китте…
Чак-чак өлгерделәр
кайнар билләренә кул салып.
Калды…
Калды…
чынлап үбелмәгән
сусыл иреннәре турсаеп.
Өч кулъяулык болгап өчәү китте,
очып киткән кошлар төслерәк.
Читлектәге асыл кошлар кебек
талпынышып калды өч йөрәк.


Үкседеләр кызлар капланып…

Хатлар язды өч кыз бер өстәлдә,
терсәкләрне терәп терсәккә:
«Ташламагыз безне, ташламабыз,
ниләр язса, ниләр күрсәк тә».
Иреннәре белән ябыштырып,
өч кат үбеп бергә салдылар.
Өч тәрәздән карап өч кыз көтте,
өч егеттән өч хат алдылар.
Ә беркөнне килде ике җавап,
ә беркөнне килде соңгы хат.
Хатлар язды өч кыз бер өстәлдә,
бер егеткә өч кыз соңгы кат.

Яшелләнеп, куе булып үсте
алар чабып киткән алыннар.
Киң-киң атлап чалгычылар үтте:
күз алдында таныш адымнар.
Өч кыз йөрде бергә болын ярып,
яшь талларны кочып үттеләр.
Кайтмаска ук киткән егетләрен
болыннарга чыгып көттеләр.
Туры басып, кемнәр чалгы янап
сызгырдылар? –
Бу да истә бит.
Алар тавышы белән дәште болын,
өч кыз йөрде тыңлап,
сискәнеп.
Бер-беренә вәгъдәләшкән кебек
сыенышып үскән үләннәр.
Аермагыз, без – бер дигән сыман,
кыякларын бергә үргәннәр.
Дер селкетеп үтсә астан елан,
аерылып кала пар үлән…
Ташламам дип вәгъдә биреп кенә
кавышып булмый икән яр белән.

Яшь малайлар чапты инеш буйлап,
алар җиккән атка атланып.
Күз яшьләрен сөртеп үләннәргә
үкседеләр кызлар, капланып.


Еллар белән бергә яшьлек үтте…

Үтте…
Үтте…
Еллар елга тоташ…
Җилкенешеп алган чакларда,
сандык ачып, кызлар хат укыды,
тик үзләре юк шул хатларда.
Алар ташлап киткән алыннарны
кызлар ел да бергә чаптылар.
Егетләрен кабат күргән кебек,
унсигезгә борылып кайттылар.
Кызлар хисен инде яшьлек түгел,
дуңгыз фермалары исертте.
Кышкы кичтә алар тальян моңын
абзар аша гына ишетте.
Үтте…
Үтте…
Бөтен авылына
сугыштан соң ике аксак бар.
Ике кулсыз йөрде җиңен селкеп,
кабер кырыенда – аксакал.
Толлар да тол,
калган кызлар да тол,
никах күрми китте кияүләр…
Егетләрдән калган бүрекләрне
сеңелләре эшкә кияләр…
Үтте…
Үтте…
Егет кулы түгел,
тормыш тотты нәфис куллардан.
Дүрт баласы бергә елаганда,
көнләштеләр кызлар толлардан.
Ач баласын иске шәлгә төреп,
толлар мичкә тизәк якканда,
кияүгә дә чыгып калмадык дип,
көрсенделәр кичен ятканда.
Калган иде өч кыз,
егетләре
өч кулъяулык болгап киткәндә.
Еллар белән бергә яшьлек үтте…
Үтмәгән дә кебек,
үткән дә!


Илле яшьлек кызлар чигү чигә…

Аулак өйдә кызлар чигү чигә,
колакларда – сәгать тавышы.
Сәгать кебек келт-келт итеп кенә
гомерләрнең үтеп барышы.
Арттан бәйләп куйган ак яулыктан
күренеп тора бераз ак чәчләр.
Ут шәүләсен таң дип белә микән,
сөрән сала малай әтәчләр.
Ишекләрне һаман шакучы юк,
егетләргә, ахры, иртәрәк.
…Алларында көрән песи ята,
бераз шаян, бераз иркәрәк.
Яулык чигә өч кыз кич утырып,
күзлекләре түбән салынган.
Яулыкларда – болын чәчәкләре,
чәчәк урталары – сарыдан.
Битләрендә бераз кызыл шәүлә,
яңаклары бераз кызарган.
Хушбуй микән, иннек, пудыр микән,
чәчәк исе килә кызлардан?
Төшеп беткән инде сәгать гере,
күтәрерләр әле, күрсәләр.
Унсигездә шиңгән чәчәкләре
яулык почмагында үсәләр.
Илле яшьлек кызлар яулык чигә,
дулкынлана яулык читләре.
Ишекләр дә ачык,
егетләре
бүген тагын кайтып җитмәде…

    1971



Әтисезләр болар димәгез


Тапмасам да кабер ташларын,
төшләремә кереп булса да,
буыннарым бушап киткәндә,
үзе кайтып, иңгә кул сала.

Куәтләнеп китәм, олыгаеп,
шундый бул дип алга этәрә.
Хуплаганын белеп торам мин,
горурланып дөнья күтәрәм.

Әтисезләр болар димәгез,
без бәхетле, горур, аталы…
Бар эшләрен безгә ышанып,
алар өйгә кире кайтмады.

Яшь түгәргәмени зар елап,
әтиләрнең рухын кимсетеп?
Горур булып калган хәтердә,
егылса да ерак җир китеп.

Табалмадым кабер ташларын,
һәйкәлләрен үзебез салабыз.
Малай чактан егет булалдык,
инде әти булып барабыз!

    1968



Ирләр



Тормыш ятим

Китеп беткән хатынлылар, хатынсызлар…
Дөнья тоткан, семья тоткан хатын-кызлар.
Ятимлеген тормыш үзе шәп аңлаган:
Илдә тәртә каерырлык ир калмаган.

Кәнсәләргә йөрү аның эшемени?
Чөелдерек каба җебе ишемени?
Ирең кебек имәннәрне иңгә салу
кыен, Банат, кыен, Биби, кыен, Бану.

Тоныкланган болыннарның яңгыравы,
янап кына китсәң иде чалгыларын.
Үгез тоткан малайларның үртәлүе:
авып төшә авыш якка көлтә йөге.

Хәтәр буран. Юлсыз юллар. Текә тавы.
Кире үгез йолкып өзә камыт бавын.
Мондый чакта тешен кысып түзә, диләр,
сирәк ирләр, сирәк ирләр, сирәк ирләр.

Аңа дигән ашы тора учагында.
Эреп кенә йоклар иде кочагында.
«Ирем» дигән изге сүзне кемгә әйтим?!»
Өйләр ятим, урам ятим, кырлар ятим.

Сәер генә көлеп кайтып керсә иде.
Мин әз генә салдым, карчык, дисә иде.
Өтек бер ир бүрек кигән өчен генә
кагып йөри ирсез авыл ишегенә.

Кичә дә буш, бүген дә буш өстәл башы,
әллә кайта, әллә юк дип көтә кашык.
«Утыр, улым, утыр өстәл түренә син,
нәкъ әтиең кебек булып күренәсең».

Бергә төшкән рәсемнәре кулларында.
Таныш төс бар ятим калган улларында.
Күлмәкләрен күкрәгенә алып кыса:
«Ирем булса!
Ирем булса!
Ирем булса!»


Соңгы сулыш

Кат-кат әйтә ата-баба, нәсел-ыру:
тигез тормыш, тигез бәхет – тигез тору.
Идел түгел, ир күтәрә авырлыкны,
иргә биргән батырлыкны, сабырлыкны.

Ил канаты – ирләр үлсә, илләр үлә,
ир исеме ил исеме белән бергә.
Яман җилләр канатларны каермасын,
илне ирдән, ирне илдән аермасын.

Аерам дип, каерам дип көннәр туган,
ирлегеңне илгә күрсәт инде, туган.
Башкаларны үзе белән әйди-әйди
чыгып чапкан Гатаулла, Гариф, Гайни.

Бетәм диеп утка кергән, исән чыккан.
Сабын белән ябыштырган хат карчыкка:
«Аста җылы, өстә җылы, кайгырмагыз,
туган илне дошманнарга калдырмабыз!

Сезгә генә кыен инде, нишләтәсең,
бик борчылма, хафаланма, түз, әнкәсе.
Малайга әйт: камыт-дуга исән булсын,
тимер худның күчәрләрен майлый торсын.

Хәзер менә атакага тагын китәм.
Болай булса, берәр елдан кайтып җитәм.
Хат килмәсә, борчылмагыз, тыгыз вакыт,
бер минуты, бер сәгате елдан артык».

Ирләр язган беренче хат, соңгы сәлам,
иң соңгысын ирләр язмый, яза каләм:
«Батырларча һәлак булды Ватан өчен…»
Исән ирләр даулап йөри Ватан үчен.

Агач аяк йомшак юлда чума, бата.
Күкрәгендә салкын кургаш сызып ята.
Тешен кысып, авылына бер ир кайта,
Гариф та юк, Гайни дә юк, тик бер Гата.

Шатланалар: әйдә, Гата, син – ир кеше,
ал кулыңа, хуҗа булу – ирләр эше.
…Басу саен агач аяк эзе кала,
баскан саен салкын кургаш чәнчеп ала.

Түзеп чаба сыкрауларга, сызлануга,
ял итәргә ята басу ызанына:
«Ипи булыр, түкми-чәчми моны ургач…»
Кадап ала соңгы тапкыр салкын кургаш.

Гомер итеп беркайчан да ир туймаган,
ызаннарда җан бирәсен кем уйлаган!
Көрәшләрдән көрәшләргә ташлый-ташлый,
әнә шулай язмыш иргә һәйкәл ясый.
Ирләр көтми: кайда гына соңгы сулыш!
Ирләр белә: җилкәләрдә заман, тормыш!
Ир исемен ил йөзенә тирән уйган
ирләр булган!
Ирләр булган!
Ирләр булган!


Ирләр исән

Юлга чыксаң, үтә еллар, үтә еллар…
Аналарның маңгаенда күпме юл бар!
Еллар белән үлчәргәме бу юлларны,
юллар белән үлчәргәме бу елларны?!

Сөйлисе юк: фәлән илдә, төгән илдә…
Үткән еллар, үткән юллар шушы җирдә.
Маңгай сыры – шушы басу ызаннары,
битләрендә – шушы туфрак тузаннары.

…Банат юлда, Биби юлда, Бану юлда,
ашъяулыкка төреп тоткан төен кулда.
Сөялле кул башакларны сыйпап үтә:
өч тол хатын төшке ашны кемгә илтә?

«Гарифуллам күрсә иде арышларын…» –
әллә кайдан урап кайта сагышлары.
«Гайни белән бергә чәчеп йөри идек…» –
әй бу күңел, әй бу күңел, һаман китек…

«Гата ятып үлгән басу ызаннары…» –
Хәтер тукый: онытмагыз узганнарны!
Оныталмый өч мәрхүмне өч тол хатын –
күңел белә, күңел саклый ирләр хакын.

Өч хатынга башын ия сары арыш,
сорый кебек: кая барыш, кая барыш?
Өч тол хатын төшке ашны кемгә илтә?
Ирләр дә юк, кемнәрең бар, кемнәр көтә?

Бер басуда бергә туктый өч комбайн,
сикереп төшә замананың өч малае.
Әтиләрдән уйнап калган чаклар узган,
битләрендә, кулларында шул ук тузан.

Малайларга әйтелмәгән мирас калган,
сүзсез генә кабул итеп алар алган.
Шул ук тормыш, шул ук кырлар,
шул ук иген
тоя бүген ирләр иңен, ирләр иңен.

Мичтә калган әтисенең төшке ашы,
бераз китек әтисеннән калган кашык.
Бу да мирас ир кешедән ир кешегә.
…Малай чактан ир күмелә ил эшенә.

…Өч тол хатын дәшми генә кире кайта.
Дәшми генә кырлар ята, иген ята.
Хатыннарга тынгы бирми яңа уйлар,
әллә каян ирләр дәшә, дәшә еллар:
«Безнең уллар инде күптән үскән икән…
Без бит исән!
Без бит исән!
Без бит исән!»

Калкып чыга Гатаулла… Гариф… Гайни…
Хатыннарның йөрәге күк кырлар кайный…
Бәгырьләрен телеп-телеп ала сагыш:
Улларына шәфкатьле бул инде, язмыш…

Улларына шәфкатьле бул инде, язмыш!

    1970



Заман көтә


Җиңел түгел тормышы да, заманы да.
Безнең өстә шатлыгы да, газабы да.
Кешеләрнең кайсы җырлап сөендерә,
кайсы елап, кайсы чыдап сүгендерә.

Берәү дәшми дәшәр чакта, түзеп тора, –
бер җансызы күгәрченгә мылтык кора.
Көләр чакта, ачу белән каш төрелә, –
кешеләргә бик кирәкле нур өзелә.

Очрап куя арабызда җан телүче,
иман алып, иман сатып көн күрүче.
Бик тәртипле, бик тыңлаучан егетләр бар:
нәфес иркен, йөрәк нәни, күңелләр тар.

Көннәр килә көлтә-көлтә шатлык төяп,
зәңгәр күзле яшьлек йөри шигырь сөйләп.
Иманлылар, инанганнар – безнең халык,
Җиргә карый, Күккә карый таңга калып.

Кеше булып йөрү җирдә җиңел түгел,
бик күп нәрсә безнең сүзне көтә бүген.
Тоегыз, ди, ишетегез, күрегез, ди, –
туар моңнар, туар җырлар урын эзли.

Мәшәкатен түкми-чәчми иңгә салган,
бер керфекнең чыклануын күрә алган,
мең шатлыкны бергә төйнәп күтәрерлек,
ил кайгысын йөрәк аша үткәрерлек,

туры сүзгә, туры йөзгә карый торган,
намусларны стаканга салмый торган,
чиста куллы, чиста уйлы ирләр генә
безнең сүзне, дөрес сүзне әйтә белә!

Аналардан малай туа, ирләр тумый,
малайларның туган бере гел ир булмый.
Сабыр итеп һәр мизгелдә заман көтә:
кыл өстеннән кемнәр үтә,
ничәү үтә!

    1970



Яшел килеш яфрак коела


Баш киемен талап исә җилләр,
пәри тузан ташый туена.
Яшьнәп торган агачлардан өзелеп,
яшел килеш яфрак коела.

И дөньяның нурсыз мизгелләре,
и кайгыра торган сәгатьләр…
Кеше күбрәк үлә торган саен
туа тора мәллә сәбәпләр?!

Күрәчәкне инде күрмәгәнме,
түзмәгәнме инде кешелек?!
Җир күтәргән афәтләрне салсаң,
күкләр төшәр иде ишелеп!

Ай!
Хәвефле исә әле җилләр…
Җил исәр дә туктар, дисеңме?
Искән саен искә төшерә бит
истән чыкмый торган исемне.

Йә бер илдән,
йә бер илдән әле
«сугыш» сүзен алып исә җил.
Безгә – исем,
безгә – атамалар,
кемнәргәдер – газиз
Туган ил.

Радиолар йөзләп,
меңләп саный…
Бер булса да –
кеше саны бит!
Кайгырмыйча эт җирләмәс заман…
Кем булса да –
кеше җаны бит!

Аһ-зарлары безгә килеп тора,
әйтерсең бу –
безнең кайтаваз.
Йә берсенә,
йә берсенә ел да
канлы яшьләр булып кайта яз.

Баш киемен талап исә җилләр.
Сал башыңнан, ди күк тоела.
Тагын кайда яшьләр үлә икән?..
Яшел килеш яфрак коела.

    1976



«Килә көннәр, китә көннәр…»


Килә көннәр, китә көннәр,
ә без санап торабыз.
Көлә-көлә үтә көннәр,
ә без карап торабыз.

Монысы үтсә, яңасы
башкача килер кебек.
Зарыгып көткәнебезне,
ниһаять, бирер кебек.

Үзебез дә белмибездер
ниләр көткәнебезне.
Без яңа дип уйлыйбыздыр,
бәлки, үткәнебезне.

Яңа көнен бирә гомер,
үткәннәрен кайтармый.
Көннәре яңа булса да,
хәсрәтләре картаймый.

    1987



«Йолдызларны карап керим…»


Йолдызларны карап керим,
сабырлык иңә күктән.
Күңелләр әллә нишләгән,
әллә нишләгән күптән.
Йолдызлар дәшми аңлыйлар,
безгә шулай тоела.
Андый чакта учларыңа
күктән йолдыз коела.
Һаваларга карап торам, –
йолдызлар сирәк икән.
Бар чакта алар күренми,
юк чакта кирәк икән…

    1985



Пароход тавышлары


Күңелләргә шушы тавыш
үсмер чаклардан таныш.
Бәхетебез төрле төстә,
кушып чигелгән сагыш.

Тынган йөрәкне җилкетә,
искә төшереп китә.
Ярга йөгереп чыгарга
бер кычкыртуы җитә.

Сагыну-сагышлы чагың.
Гомергә инде сагын…
Тагын бер пароход китте,
кемнәр бәхетсез тагын?




«Шөкер дөньяларга…»


Шөкер дөньяларга,
безне юатырга
әле ярый сез бар.
Сезне юатырга,
табып югалтырга
әле ярый без бар,
кызлар.

Безнең дә бит әле
бар бит янасыбыз,
бар бит барасыбыз…
Үзебезне үзебез
яратмаган чакта
безне яратыгыз.

Гомер итә-итә
яра-җәрәхәтле
йөрәккәйләр сызлар.
Үзәкләргә үтеп,
кабат гашыйк итеп
яратыгыз, кызлар!

    1978



«Өлеш-бүлеш уйнаганда язмыш…»


Өлеш-бүлеш уйнаганда язмыш,
мулдан иде бугай сезнең пай.
Кая китте әле сезнең Кояш,
кая китте әле сезнең Ай?

Гөлләр чәчтек диеп йөргән төштә
тигәнәкләр үсә сарылып.
Мәхәббәтең колга әверелсә,
хуҗа була икән сабырлык.

    1968



«Бәхет алып киләләр дә сиңа…»


Бәхет алып киләләр дә сиңа…
бәхетеңне алып китәләр.
Хәсрәт төяп киләләр дә сиңа…
бер бәхетле бәндә итәләр.

Бөтенесе әйбәт…
Бөтенесе…
Үкенече килми азактан.
Газапларга салучылар булгач,
алучы да кирәк газаптан.

    1985



Бердәнберең


Хаста булыр үзе.
Ә белгертмәс.
Исән-сау мин, дияр хатында.
«Кайт!» дип язмас.
Үлемнәре сөйләр
озак авыруы хакында.
Азып-тузып кайтсаң –
сыендырыр.
Кеше итәр сине –
сер бирмәс.
Соңгы кисәк икмәге дә бетәр –
беркайчан да
«Туйдым, кит!» димәс.
Бурычларың булса, и зимагур,
соңгы шәлен сатар түләргә.
Синең туган минутыңнан башлап,
синең өчен әзер үләргә.
Үтә күрер сине.
Сүзсез аңлар.
Аның күңелен һични алдамас.
Нинди генә җинаятьләр кылма –
хөкем итәр,
ләкин каргамас!
Аның өчен син һәрвакыт – кеше.
Мәңге шулай булып кала ул.
Аңлый алсаң,
бердәнберең синең
тик бер генә кеше –
ана ул!

    1991



Бер иптәшкә


Сынамадым. Сынала ул.
Мәкер үзе сыната.
(Мәкерле була алмадым
мин уйнап та, чынлап та.)

Күп булды биксез вакытлар,
шыр ачык торган чаклар.
Чиста уй белән кермиләр
күңелгә кайчак ятлар.

Иркен ул күңел. Чиксез ул.
Аны күпме айкадың?
Дәшмәдем, җитте сабырлык –
күпме пычрак чайкадың!

Күтәрүләре бик авыр,
чыдасаң гына үтә.
Чыдадым, түздем, үтте ул –
юшкыны калды төптә.

Җитте кызганыр вакытлар –
ул миндә берәү генә.
Дөньяда туры йөрим мин
тик аның белән генә.

Ачылмыйм, ачмыйм каерып –
җанымны күрмә әле.
Уйлары сүнгән икән дип
сөенеп йөрмә әле.

Аллага шөкер: исән-сау.
Ялт итеп тора күңел.
Сөртмә дегетле кулыңны –
кирза итеге түгел!

    1991



«Көннәремнең норсыз чакларында…»


Көннәремнең норсыз чакларында
балкып китә тулы Ай сыман:
күңелемнән күпме хыял үтте –
күрдем микән зыян кайсыннан?!

Саклап калды.
Саклап килә һаман.
Исән булмас идем мин ансыз.
Туып булмый,
яшәп булмый икән,
үлеп тә әле булмас… хыялсыз.

Нишләтим соң?
Шуңа бу тормышны
хыялымны кушып яратам.
…Хыялымны алып калма,
мине
дөньяларга кабат яратсаң!

    1986



Таныш маяк


Куймаганнар сине минем өчен.
Мин дә килмим сине күрергә.
Ә шулай да
миңа гына карап
янасыңдыр кебек күренә.

Ияләшеп киттем бугай сиңа.
Бүтәннәр күк мин дә дивана.
Пароходлар өчен куелсаң да,
яктырт инде, әйдә, миңа да.

Гомер буе шулай ялгышабыз,
гомер буе шулай бутыйбыз.
Кирәкләрне узып китәбез дә
кирәкмәгән төштә туктыйбыз.

Мин күптәннән беләм:
утлар белән
шаярырга артык ярамый.
…Яр буена чыгып баскан саен,
түзә алмыйм сиңа карамый.

Синең өчен янмый ул, дисәләр,
ышана алмам инде үзем дә.
Дәшеп торган ерак бер ут булып
күренәсең минем күземә.

Сиңа карап ашкынып та куям…
Алып китәр сыман аяклар.
Китеп барыр идем,
кайта алмам, –
синнән ары тагын маяк бар.

    1987



Әй, бу гомер…


Күтәрелеп бер карасаң,
шул да җитә – һушың китә.
Күтәрелеп ул караса,
башың бетә – гашыйк итә.

Уйнап кына йөри кызый.
Китә үтеп – ала өтеп.
Берәү йөри утлар йотып,
берәү йөри җаен көтеп.

Һич сүрелмәс, сүнмәс кебек
балкый тормыш, балкый гомер.
Ике кара каш астында –
ике җете утлы күмер.

Курка мәллә кешеләргә
күтәрелеп бер карарга?
Уйлап кына йөри кызый:
«Ни арада, ни арада…»

Нишләп сүнгән, нишләп сүнгән? –
(Әй, бу тормыш, әй, бу гомер!)
Ике кара каш астында –
ике салкын кара күмер.




Җансыз ярлар безне күрә икән…


Чыктым әле Кама ярларына,
назлар эзләп талган җаннарыма.
Бетмәсме дип авыр сагышларым,
тыңлыйм әле дулкын тавышларын.

Җиле кунды килеп битләремә,
дулкын ятты ярның читләренә,
сарылдылар миңа яшел таллар –
күңелемне әллә аңладылар.

Нидер әйтте җилләр, канат җилпеп,
дулкын дәште, ак кашларын сирпеп;
тып-тын гына тартып үзләренә,
карады күк таллар күзләремә.

Бәхет көен көйләп, Кама акты,
кайтмаска дип киткән шатлык кайтты.
Дөнья керде иркен кочагыма,
канатларым үсте очарыма.

Телсез таллар безне сөя икән,
җансыз ярлар безне күрә икән,
чал дулкыннар безне белә икән…
Без үзебез һәрчак шулай микән?!




Быел яз…


Кайгыңны да бүген иртәгәнең
шатлыгына юра.
Бәхетеңне үзең шәйләмәсәң,
син язлардан сора.

Без бик комсыз булыр идек, әгәр
пошсак гомер азга.
Мәңгелектер әле, бер уйласаң,





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=51131343) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



Бу җыентыкта татар халкының күренекле шагыйре Кадыйр Cибгатуллинның Җир, галәм, кешелек язмышы, үзе һәм тормыш-яшәеш турындагы уй-тойгылары салынган, төрле елларда иҗат ите­леп, төрле елларда басылып чыккан китапларындагы һәм шәхси ­архивында басылмыйча калган әсәрләре сайлап тупланган.

Как скачать книгу - "Офыкларга карап… = Гляда в даль" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Офыкларга карап… = Гляда в даль" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Офыкларга карап… = Гляда в даль", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Офыкларга карап… = Гляда в даль»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Офыкларга карап… = Гляда в даль" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Рекомендуем

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *