Книга - Безнең язмыш

a
A

Безнең язмыш
Анас Абдрахманович Хасанов


Кырымда яшәп иҗат итүче язучы, отставкадагы медицина полковнигы Әнәс Хәсәннең бу китабына үзе яшәгән хәрбиләр дөньясы тасвирланган «Безнең язмыш» исемле истәлек-кыйссасы кертелде.





Әнәс Хәсән

Безнең язмыш: истәлек-кыйсса





© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Хәсән Ә. А., 2016



Кәгазьдәй ап-ак кар, ап-ак кар…
Күзләрең күреме җиткәнче,
Үтелгән гомерне язып бар,
Күңелнең карасы беткәнче,
Күзләрнең яшьләре кипкәнче…

    Гамил Афзал

Аерылабызмыни, Мәрзия?

…Әлегә, җиңнәребезне сызганып, укуга һәм клиникаларда эшләргә җигелдек. Субординатор вазифасын бик тырышып үтибез. Көндәлекләр язып барабыз, һәм аларны җитәкчеләребез даими тикшереп торалар. Шыксыз үрдәк бәбкәләре аккошларга әверелгәндәй, без инде тиз арада хәрби табиблар буласы затлар. Әмма ышанып ук бетмим әле.

Көтә торгач, Мәрзия дә килде. Аны Мәскәү вокзалында куанып каршы алдым. Трамвайга утырып, фатирга киттек. Такси ялларлык хәлем юк иде. Туйдан һәм «сәяхәтемнән» соң кесәм такыраеп калды. Дөнья гөрләп торганда, тормышның шул ягы аптыратмасын иде дә соң! Украинадан Мәрзиягә күчтәнәчкә йодрык-йодрык хуш исле «Антоновка» алмаларын алып кайткан идем. Кечкенә түгәрәк галанка мичле, тимер сәке белән өстәлле, сандык хәтле кысан бүлмәгә икебез көчкә сыйдык.

Табын әзерләп, очрашу хөрмәтенә хуҗабикәне дә утырттык. Ләкин сөяркәсе белән ызгышып йөргән марҗага минем яшь татар кәләшем, гаебе булмаса да, кай ягы беләндер ошамады. Әллә балага узар дип курыкты инде. Фатирга кертүчеләрнең балалы гаиләләрне җеннәре сөйми бит. Әллә җепшек Питер һавасы килешмәүдән тамагын кыргалап йөрүеннән шикләндеме? Башта үзе тәкъдим итсә дә, савыт-сабаларына орындырмый башлады. Үз савытларыбызны юнәтеп өлгермәгән идек шул, юнәтерлек чамабыз да юк иде әле.

Аннары, уйлавымча, минем белән үзе дә шаярырга өметләнгән, болай тиз өйләнермен дип уйламаган бугай ул. Һәрхәлдә, миңа шулайрак тоелды. Гади генә татар кызына офицерны күпсенүе дә ихтимал…

Кыскасы, көннәрнең берсендә ул безгә яңа урын эзләргә кушты. Әйтергә генә ансат, ике миллион ярымлы шәһәрнең өчтән бер өлеше диярлек хәрбиләр, укучылар. Бик сирәкләренең генә фатирлары бар. Казармаларда, тулай торакларда һәм кеше фатирларында вакытлыча бүлмә-почмак алып яшиләр. Ә алардан гайре дә укучылар, студентлар һәм завод-фабрика килмешәкләре бар бит әле.

Үзәкләргә үтте инде бу фатир мәсьәләсе! Балалы Чурин кебекләр моны тулысынча татымый калды, чөнки икенче курстан соң аларны тулай торакка урнаштырдылар. Хәмбәлгә дә, Васфига да шунда бүлмә бирделәр. Тулай тораклары Литейный күпер янында гына, элекке патша казармаларында. Анда ни 400 сум түлисе түгел, ни һәр адымыңны күзәтеп торучы хуҗа юк!

Бу юлы, байтак эзли торгач, мәшһүр Малков базарында Тамбов урамыннан аена 400 сумга коммуналь фатирның бер бүлмәсен көчкә юлладым. Анысы Мәскәү вокзалын ураган Обводный канал артында, шәһәрнең икенче ягында. Ераграк шул. Трамвайның дыңгылдавы башка тия. Анысына чыдар идең дә әле, бүлмәсе кандалалы булып чыкты. Ленинградның шул каһәр төшкән нәселле канечкечләре юньләп йокы күрсәтмиләр. Төне буе хәләл тәннән хәрәм табып, усал этләр урынына талыйлар! Шундый кечкенә хәерсез сасы нәмәстәләрнең кеше тиресенә ничек тешләре үтә диген? Дуст сибеп кырып бетердем дигәндә генә, тагын әллә кайлардан кереп тулалар. Кат-кат ябыштырылган обой аслары да аларныкы!.. Десантчылар сыман түшәмнән үк яткан урыныңа сикерәләр!

Йорт урыны болай ярыйсы үзе. Завод-мазарлар юк, тыныч. Йорт каршында тимерьюлчыларның мәһабәт Мәдәният сарайлары – графиня Панинаның шактый төсен югалткан ике катлы (ярым подвалын исәпкә алмаганда) йорты. Киң баскычтан менүгә, икенче каттагы холлында узган заманның берничә гүзәл мәрмәр сыны тора. Иң кызыгы – Гамлетныкы. Ул шамакай Йорикның баш сөяген тотып, гаҗәпсенеп безгә текәлгән. Бөек В.   Шекспирның атаклы әдәби каһарманын менә кайда очраттым! Шекспирны мин Габдулла Тукайны, Александр Пушкинны яраткан кебек яратам. Без кичләрне шул сарайга кино карарга кергәләдек. Эрмитажга, Рус, Суворов һәм Медицина музейларына да барып кайттык.

Хуҗа – тол хатын, җиткән кызы бар. Ит комбинатында эшли. Итсез тормый. Урлауның җай-әмәлләрен таба кебек. Үзләре икенче бүлмәдә. Бүлмәбез җылы, батарейлары кызу. Тормышыбыз мактанырлык түгел. Өйгә салып җибәргәч һәм фатирга түләгәч, акчабыз очын очка ялгарга көчкә җитә. Мохтаҗлык кәефне кыра. Мәрзиянең бертуктаусыз күңеле болгана. Юньләп ашый алмый, йончып бетте. Сәбәбен беләм. Куаныр урынына көенергә туры килә. Саулыкка туймагач, балага узуы авырга төшә… Кичен, академиядән кайтышлый, аңарга әчкелтем-төчкелтем туңдырылган җиләк-җимеш юнәтергә тырышам. Тик файдасы аз шул. Аннары, алар белән генә туклана алмыйсың бит. Балага узган хатыннарның токсикоз һәм эклампсия чирләре булгалый. Мәрзияне кызганам, кайчакларда исә арып-талып кайткан җаныма җитә кала – ачуым чыга. Акча җитмәү сәбәпле, саулыгы чамалы гына булуына карамастан, ирексездән, бераз декрет акчасы да булыр дип, тукымалар эшкәртүче фабрикага эшкә керде. Бу бик авыр, цехлары эссе, шау-шулы һәм тузанлы. Тукыма станоклары һәм зыр-зыр әйләнгән орчыклар артыннан өлгерергә кирәк. Төнге сменага да чыгарга туры килә. Кем уйлап тапкандыр бу төнге сменаны? Йокысы килгәндә, кеше ничек юньләп эшли алсын ди?

Илебездә байтак кына авыр эшләр хатын-кызлар җилкәсендә шул. Хәлем булса, эшләтмәс идем кана!

Эштә, тузан өермәсендә тирләве сәбәпле, култык астына эт терсәге чыкты. Аның белән байтак интекте. Үзем дәваладым. Ни әйтсәң дә, зарарлы производство инде. Декрет ялына чыкканчы түзә алса ярар иде! Стажы да, акчасы да бераз булыр иде… Кала акча сөя. Ләкин җеп кайда нечкә, шунда өзелә шул. Авырлы, әкрен Мәрзиям сменасындагы кызу марҗага ошамаган. Ачуы кабарып, тегесе бар көченә хатыным өстенә авыр кул арбасын этәреп җибәргән. Арба Мәрзиягә килеп бәрелгән. Һаман да шул этлек галәмәте… Хәерле булсын, нидә хикмәттер, татар булгангамы, хатынымны кайда да өнәмиләр. Әлбәттә, мондый хәл мине куандырмый. Шуның белән генә эш тәмамланса икән! Теге арбаның эчкә орынуы зарарсыз узмады. Таң алдыннан эченнән кан саркый башлады. Бер килсә килә бит ул. Кара кайгыга батып, Академиянең гинекология клиникасына киттек. Анда исә, өметебезне өзеп, баланы төшерергә кирәген әйттеләр. Бер   бәхетсезгә гел бәхет юк. Олы каза бу, ахыры ни булыр… Безнең, гаепсез гаеплеләрнең, ара киеренкеләнә бара. Таягының чукмарлы башын язмыш иң әүвәл Мәрзиягә орса, икенче очы миңа да тими калмый. «Бер уңмасаң, гел уңмассың!»   – дигән мәкаль исемә төшә. «Бусыннан да уңмадым, ахры!» – дип, эчемнән генә сызам…

Күңел сүрелеп, Мәрзиядән дә әкренләп күңел кайта башлады. Кинәт кабынып киткән мәхәббәт шуның белән сүнәр микәнни? Бер уйласаң, эчкерсез Мәрзиянең монда ни гаебе бар инде? Ләкин үземне дә гаепли алмыйм. Хискә бирелүчән шул мин. Адәм психикасы бигрәк нечкә һәм үтә катлаулы нәрсә ич. Бигрәк кызганыч, саулык ягыннан хатынымнан уңмадым. Хәер, ятим үскән баланың нинди саулыгы булсын ди? Мин аны да, үземне дә жәллим. Үземне бәхетсез дип саныйм. Аһ, барча кешеләр дә бәхетле булсалар икән! Гөнаһ шомлыгы сыман, берсеннән-берсе килеп чыга тора! Мәрзиянең кайбер гадәтләре дә ошамый башлады. Атасыз-анасыз, тиешле тәрбия алмый үскән кызның, билгеле, кимчелекләрен табарга мөмкин. Бердәнбер кояш хәтле кояшта да таплар бар ич. Аннары кешегә яраклашуы да ансат түгел. Мин моны үзем кичереп беләм. Ә Мәрзия исә минем зәвыкларымны да белеп бетермәгән, күнегеп тә өлгермәгән, тәҗрибәсе дә юк. Шулай булгач, арабызның бозылуы табигый иде. Очкыннан янгын кабына. Моның өчен нәни генә сәбәп тә җитә кала. Ә сәбәпләр бар. Миңа, максималистка, алар саллы һәм бик җитди булып күренәләр. Килешмәгән гадәтләре гомер азагынача төзәлмәслек булыр кебек тоела. Тормыш күрмәгән япь-яшь кызны үзем белән чагыштырып, үз аршыным белән үземә тиңләштереп маташам… Һәрхәлдә, тырышса да, Мәрзия минем кебек була алмый ласа. Әлегә мин менә шуны аңламыйм һәм аңларга да теләмим. Без ирләр – эгоистлар. Мәрзиянең тере җан буларак ни кичерүен исәпкә дә алмыйм!.. «Сукыр булдым микәнни, ничек боларның берсен дә күрмәгәнмен?» – дип, үземне үзем битәрлим. Ихласың кайтып бизә башласаң, чебен хәтле кимчелек-җитешсезлек тә фил хәтле күперергә мөмкин икән ич!..

Югыйсә миңа белергә кирәк иде: адәм фәрештә түгел. Берәү дә һәр яктан камил була алмый. Шулай да тырышып карыйсы иде… Ләкин холык дигән үҗәт нәрсә гел үзенекен итә. Аңарга, «тыел» дип, артыгын боерып булмый. Печтик кенә сәбәп тә ачуымны чыгара, ә Мәрзия исә арабызны җайлый белми, җайлашырга өйрәнмәгән. Яшь шул әле. Сүрәнәеп, йомылып йөри бирә. Шулай чүмәлә өстенә чүмәлә өелә торгач, бөтенләй сөйләшми башладык. Җитмәсә, әнием каты гына чирләп киткән. Теш казнасы һәм өч тармаклы нервысы үтереп сызлый икән. Бернинди дәва ярдәм итми, ди. Көтелмәгәндә бу чире каян килеп чыккан тагы? Әни өчен дә борчылам. Беләм, әгәр дә ул нерв һәм Гассеров төене сызлап китсә, дәвалавы бик кыен. Бөтенесе дә берьюлы бергә төелде: бик җитди, үтә җаваплы алтынчы курсым (гомеремнең төп максаты), Мәрзиянең сафтан чыгып баруы, әнинең авыруы һәм акча мохтаҗлыгы… Түземлегем төкәнә, тәкатемне тота алмыйм. Өстәвенә, иске кәгазь акчаларның бәяләрен, ун мәртәбә киметеп, яңаларына алмаштырдылар. Яман гадәтләренә кергәнчә, чукынган «юлбашчыларыбыз» бу юлы да халыкны алдадылар, чөнки кибет һәм базар әйберләренең бәяләре ун тапкыр кимемәде бит! Бераздан яңа акчаларның да дәрәҗәсе тиз төшә башлады. Шуларның барысын да исәпкә алганда, төшенке халәтемне аңлау кыен түгелдер. Миңа бу җитә калды. Ашыгып өйләнеп тагы ялгыштым, ахры. Ашыгып эшләнгән эш яхшыга китерми шул. Шулай гомерем буена миңа ялгышырга язган микәнни? Гомумән, бер дә ялгышмый яшәргә була микән ул? Тагын җавапсыз сораулар… Тормыш җитди мәсьәләләрен һәм җан көйдергеч сорауларын куеп кына тора. Уйлан, кыймылда, эзлән генә, бәндә!

Кайчакларда Валяны исемә төшерәм. Мәрзияне аның белән чагыштырып карыйм. Анысы ягымлырак, елмаючан, низагны уен-көлкегә әйләндерә белә иде. Мәрзиянең шул яклары җитми. Аннары, ул татарча укымаган, ана теле уртаклыгыбыз чамалы гына… Валяны исемә алам да сагынам. Хәтта татар телен дә өйрәнә башлаган иде бит… Урамнарда очратам да, йөрәгем сулкылдап куя. Әллә юкка аерылдым инде? Аерылдым да бетте-китте генә түгел икән шул! Аз булса да, бергә күпмедер гомер ителгән, күнегелгән, тирән эзе калган. Бала чагында ук рәнҗетелгән ятимә түгел иде ул.

Ә бусы белән бик аз тоз ашалган әле. Бер-беребезгә ияләшеп-күнегеп тә өлгермәдек. Ашыккан – ашка пешкән, дип, белеп әйткәннәр шул… Мәхәббәтебезнең гомере шундый кыска микәнни? Беренче сынауга да түзмәде… Тагын шул Сабир абыйның әтигә сөйләгәне искә төшә. Бик акыллы, тәҗрибәле зат булган ул. Бездә, әти белән әче бал эчеп һәм җиз кураенда елатырлык көйләр уйнап алганнан соң, дулкынланып, болай дип әйткән иде: «Габдрахман дускай, кайчакларда Гарифә белән без бер урында дүртәүләшеп кунабыз!» Әти, гаҗәпсенеп: «Ничек алай?» – дип сорады. «Үпкәләшкән чакта Гарифәм: „И, минем беренче ирем исән булса!“   – дип уфтанып, әйләнеп ята. Ә мин эчемнән генә: „И,   минем беренче хатыным исән булса!“ – дип көенәм. Билгеле, мин бу сүзләргә читтәнрәк, сиздермичәрәк колак салып утырам. Зурлар арасына кысылу юк. Менә хәзер үзем дә Сабир абый хәленә төштем. Инде бер урында „өчәү“ ятабыз. Ә бәлки, Мәрзия дә тормышка чыгуына үкенәдер…

Үзен сагына башлагангамы, беркөнне „Гостиный двор“ ягына барганда, кинәт Валяны очраттым. Яңа тәңкә кебек ялтырап елмая. „Менә үземә нутрия якалы яңа бишмәт сатып алдым әле!“ – ди. Аннары әкрен, үзгәргән тавыш белән болай диде: „Өйләнгәнеңне ишеткәч, башым әйләнеп егыла яздым. Ни булды дип сорыйлар, әйтә алмыйм. Нишләдең син, тилергәнем?“ Соңгы сүзләрен әйткәндә еламсырап ук җибәрде. Өстемә кайнар су сиптемени! Аерылсак та, миннән өметен өзмәгән икән ләбаса. Булыр икән елга тиң мизгелләр! Эш узгач кына акылга киләбез шул.

Үкенү һәм кызгану хисләре, укмашып, берьюлы җаныма ябыштылар. Әйе, мин тиле шул һәм бүтәнчә була да алмыйм бугай. Менә шулай тормышыңның бик авыр чагында якын кешең очрап, җәрәхәтле йөрәгеңә тоз салсын әле!

Андый шомлы чакларда якыннарың төшкә дә керә. Шундый төшләрне ничек һәм кай якка юрарга да аптырыйсың. Зираттан кайтучы кеше кебек, моңаеп барам. Мине гаепләргә, зинһар, ашыкмагыз. Валя белән биш ел чамасы гомер ителгән, ә Мәрзия белән беренче ел гына. Ул әле миңа ияләшеп тә бетмәгән һәм җан җылысын кирәгенчә бирә алмый…

Мәетләр һәм узган гомер тереләрнең аягын богаулап тотып торалар, ә яңа буыннар, искеләрнең иңбашларына менеп, югарыга омтылалар, дип, борынгы юнаннар тикмәгә генә әйтмәгәндер инде. Бу – гомер фәлсәфәсе. Узган гомернең, истәлекләрнең тәэсиреннән тиз генә арынып булмый икән. Ә бәлки, бөтенләй арынырга кирәк тә түгелдер… Хәтерсез кеше тулы акыллы түгел ич ул.

Менә шул шомлы очрашудан соң тагын үзгәрә төштем. Тамчы тама-тама ташны тишә… Сөмсерем тәмам коела башлады. Мәрзиядән күңелем һаман сүрелә бара. Беләм, аның монда гаебе бик аз. Ихтыярсыз үзем шундый җан корыткыч бәндәгә әверелдем. Болай үзеңне һәм башкаларны изалавыңның бернинди мәгънәсе юк. Ләкин эчеңдәге әллә нинди аңлаешсыз куәтле көч, киреләнеп, үзенекен кыла бирә. Бу кадәр куәтле хисне җен-шайтан коткысы диләр инде әллә? Әйе, киреләнеп, кеше үз-үзенә дошманга әверелә ала икән. Ни һәм кем кирәк соң миңа? Үземне-үзем аңлый алмыйм. Ник болай өзгәләнәм? Нихәтле чәбәләнсәң дә, барыбер идеалыңа ирешә алмассың. Шуңа күрә ул бәллүр идеал да. Әлбәттә, җан тынычлыгы кирәк. Тик анысы да үзеннән-үзе тумый лабаса. Сәбәбе һәм шартлары булырга тиеш. Нәкъ менә шулар җитми дә инде. Хикмәтле боҗра яки лабиринт эчендә адашып әйләнәм түгелме? Үземне-үзем аңлый, бер йөрәккә дәва таба алмагач, кешеләрне ничек дәвалармын соң? Әйткәннәр бит: „Табиб, башта үзең савык!“ – дип. Ничә мең еллар буена нинди генә фәлсәфәчеләр һәм галимнәр төпченеп өйрәнгән, әмма „кеше“ атлы җан иясенең серен ачып бетерә алмаганнар шул. Әнә Ленинградта, Бехтеров исемендәге махсус ми институтында илле елдан артык ми һәм психика серләрен күмәкләшеп өйрәнсәләр дә, нәтиҗәләре ташка үлчим генә. Ирексездән Джонатан Свифтның сатирик Лапу „галимнәре“ искә төшә. Без теләгәнчә, ми серләре ачылмаса да, акыллы роботлар уйлап чыгарсалар да, кешене алар беркайчан да алмаштыра алмаслар. Аларда барыбер адәм хисләре булмаячак. Ә хиссез акыл – җансыз нәрсә ул.

Кеше – Галәмнең иң катлаулы җан иясе. Эволюциянең асыл таҗы. „Йә, Кеше бул инде“, – дим. Аннан: „Була алырмынмы?“ – дип, үз-үземә сорау бирәм. Тырышып карармын, көчем җитсә.

Мәрзия, савыгып, янә эшли башлады. Бу юлы яңа урында, данлы „Светлана“ фирмасында. Ә минем тагын да кызурак көннәрем килеп җитте – диплом алдым, дәүләт имтиханнарына җиң сызганып әзерләнер вакытым… Бик авыр, алты ел укуымның очланып баруы дигән сүз бу.

Арабыздан хәерсез кара мәче узды мәллә? Бер кәлимә сүз катмыйбыз. Мәрзия турсаеп йөри. Мондый очракта якынлашып та булмый. Бер-береңә баш бирмәгәндә, нинди якынлашу булсын ди? Нинди генә хәл килеп чыкмасын, ни генә булмасын, һаман беренче хатын белән чагыштырасың һәм икенчесенең җитешмәгән якларын ачыграк күрәсең.

Бер ятакта „өчәү“ ята бирәбез. Бу үзенә бер бәлагә әверелде. Өйдән дә куандырырлык хәбәр юк. Әни һаман терелә алмый. Аның зарларын истә тотып, язга таба стоматология кафедрасының белгечләренә күрсәтмәкче булдым. Чакыргач, ул март азагында килде. Алдан аны патшалар сараен, Эрмитажны күрсәтергә алып бардым. Гомерендә күрмәгәннәрне гаҗәпләнеп һәм сокланып карады. Аннары икенче көнне метрога киттек. Заман могҗизасы ич. Анда эскалатор баскычына басуга, мин: „Әни, менә хәзер җир астына төшеп китәбез!“ – дигәч, ул, бахыр, кинәт чүгәләде. Коега чиләк төшергән кебек төшәбез дип уйлаган! Метро тукталышларын бик кызыксынып карады. Метро да аңарга бик ошады. Фин вокзалы тукталышында өскә чыгып (80 метр тирәнлектән), стоматология белгечләренә күренергә киттек. „Тикшереп карарбыз, калдырыгыз!“ – диделәр.

Әни шикләнүчән иде. Аны байтак үгетләп, тынычландырырга туры килде. Ахырда клиникада ятып калды. Яңагын рентген сурәтенә төшерделәр. Тикшерделәр. „Яңак сөягенә шеш чыга башлаган!“ – дигәч, куркып киттем. Алай булса, хәле яхшыдан түгел икән. Аны-моны әйтмәдем инде. Әни рак чиреннән курка иде. Операция ясаячаклар дип кенә аңлаттым. Әни янында буласым килеп, үзем дә ЛОР клиникасына кереп ятарга булдым, чөнки бу ике клиника бер үк бинада һәм уртак коридор белән тоташкан. Бер-берсенә эчтән кереп йөрергә була. Ятуымның икенче сәбәбе дә бар – тамагымның бадәм чикләвеге сымак бизләрен алдырту. Тамак бакасы белән чирләп еш интегә идем. Ләкин әнкәм анда ятмаган булса, әле дә ул бизләрне алдыртмаган булыр идем. Минем авырулар киеменнән килеп керүемне күргәч, әни бик гаҗәпләнде. Операция ясатырга кергәнемне белгәч, үзенең хәлен дә онытып хафаланды. „Зыяны тимәс микән?“ – дип, берничә тапкыр сорады. Әнине операция залына хәтле үзем озаттым һәм, операциясе тәмамланганчы, ишек төбендә көтеп тордым. Операция уңышлы узды. Әнине мөмкин хәтле тынычландырырга тырыштым. Соңрак үземә дә операция ясадылар. Анысы авыр узды, чөнки бизләр җөйләнеп беткәннәр. Тамагымнан төне буе кан саркыды.

Кан агуы туктамагач, янымдагы тумбочкага бөерсыман стериль тазчыкка эскәк һәм тампон китереп куюларын күргәч котым очты. Җәрәхәткә тампон салып, эскәк кыстырып куймакчылар икән бит. Авырткан җәрәхәткә! Шүрләвемнән кан тамырлары спазмланып, кан саркуы үзеннән-үзе туктады тагы. Элек тә яралардан каным озаграк агучан иде. Атна буе ризык ашый алмадым. Сыекчаларын гына көчкә-көчкә йота идем. Ярый әле ул-бу булмады. Тамак бигрәк четерекле җир. Юан кан тамырлары, үтә мөһим нервлар янәшәдә генә…

Көтмәгәндә тавык шулпасы китереп, Мәрзия бераз күңелне күтәрде. Шул көннән бирле күп кенә вакыйгалар онытылган, ә бусы һаман хәтеремдә әле.

Изгелек онытылмый ул.

ЛОР клиникасында ятканда акылга сыймаслык зур вакыйга булып алды. Бөтен дөньяны гаҗәпләндереп, дәүләтебез Галәмгә Ю. Гагаринны очырган! Бу хакта, шапырынып, бертуктаусыз радио сөйләп тора. Телевидение, ду куптарып, шатлыклы җыеннарны күрсәтә. Палатада шуның турында гына кызу гәп куера. Халык масаеп дулкынлана. Әйтерсең үзебезне күк гөмбәзенә очырганнар! Бар икән, диләр, илебезнең куәте һәм маһирлыгы! Болай булгач, АКШы торып торсын әле! Безгә әллә ни булды. Менә шушы мәлдән соң өзлексез Космос шаукымы башланды да инде. Бөтен кычкырып торган проблемалар кинәт… юкка чыкты. Бары тик Космос белән генә башларны әйләндерергә тотындылар. Миллиардлаган сумнарны берөзлексез җилгә очыра тордылар…

Күкрәккә Алтын Йолдыз тагучыларның саны хәттин ашты. Космонавтларны әзерләүче үзәкне „Каһарманнар мәктәбе“ дия башладылар. Тора-бара Космос белән мавыгып уйнаулар халыкның бәласенә әверелде. Ә без   – мәнсез алданучылар моңа башта белештерми куана идек… Юктан Космос белән шөгыльләнеп һәм бөтен җирнең булдыксыз әрәмтамакларына, хакимияткә, дан-шөһрәт сөючеләргә халкыбызның мал-мөлкәтен сарыф итеп, „тәмгысыз-риясыз“ ярдәм итә-итә, коры сөяккә калдык та инде. Бу да совпартократларның җинаяте. Әлегә алар сафсата сөя, тик без аларның кем икәннәрен инде беләбез. Мохит һәм авыл хуҗалыгы җимерелеп бара, халык бөлгәннән бөлә, ә болар, космос дигән булып, һаман да корал туплап, бөтен дөньяны өркетеп, якасыннан тотып тормакчы булалар!

Үзем, ә соңрак әнием дә операцияләрдән соң бераз савыгып чыктык. Әмма аның да, минем дә кәеф юк. Тамак һаман, авыртып, йотарга комачаулый. Әни: „Минем өчен генә кереп, юкка операция ясаттың!“ – диде. Үзенең дә сызланулары бетмәгән иде әле. Аның да Мәрзиядән ихласы кайта башлаган. Үзенең өендә дә, монда да сынап өлгергән инде. „Бәхетең булмады, улым, үзеңә тиңне таба алмадың!“ – диде ул, мине кызганып. Ул хаклы иде. „Әнә Һәдия үзебезнең як кешесе, синең кебек врачлыкка укый!“ – дип тә өстәде әле.

Әни кайтып китте, әмма киеренкелек калды. Мәрзия әлегә өйрәнчек дәрәҗәсендә эшли, эш хакы да ташка үлчим генә. Арабыз шулай тәмсезләнгәндә, Кунашактан үзе дә юньләп белмәгән аналы-уллы кешеләр кунып чыкты. Аннары агаеның балдызы да килеп китте. Күземә кеше күренерлек идеме? Үзем дә „чыпчык хокуклы“ буларак, хуҗа бүлмәсендә ничек яшәргә белмәгәндә, андый чакырылмаган „кунаклар“ комачаулап йөрмәсеннәр иде дә соң… Ичмасам, чыбык очы хәтле туганнар булсалар бер хәл!..

Башыма тай типкән, ахры, әллә ничек үҗәтләнеп киттем, хәтта авыз ачып сөйләшәсем дә килми. Йөкле булса, бәлки, андый булмас идем. Мәрзия үзе дә тәкәбберләнеп инәлми. Хатын башы белән, бичара, уртак тел табарга тырышмый. Нишләргә? Үзеңнән дә биегрәк сикереп булмый. Әлегә сабыр итебрәк торырга кирәктер. Аннары, бәлки, берәр җае чыгар. Балабыз булмавы хәерлерәктер дә әле… Хәзер дәүләт имтиханнарына бирелебрәк хәстәрләнергә кирәк. Адәм хуры булып каласы килми…

Курсташларым төркем-төркем партиягә керә башладылар. Хәтта „рядовойларыбыз“ да калышмыйлар. Югарырак үрләргә исәплиләр. Төшемлерәк һәм дәрәҗәлерәк эш урыннарын партия әгъзаларына бирәләр бит. Партиягә керү бөтен гамәлләрдән дә мөһимрәк һәм өстенрәк санала иде. Аның таныклыгын оҗмах пропускысына тиңлиләр. Лейтенант Поварницын белән дуслашып йөргән капитан Стародумов та шунда керергә гариза язган. „Моңарчы керми, кырыкка җитеп барганда нигә керәсең?“ – дип сорагач, – „Җыен булдыксызлар һәм хәйлә-мәкерле икейөзлеләр, шунда оялап, сиңа акыл сатып идарә итсеннәр әле! Алар сиңа җыеннарда юк-бар өчен тел-теш тидереп тәнкыйтьләсеннәр ди, ә син араларына кереп, үзеңне яклап, каршы сүз дә әйтә алма! Ичмасам, шулар өерендә утырып, теләсә кайсын үзем тәнкыйтьләрмен!“ – ди. Әлегә бу шулай дип әйтә, гаризаны исә барысы да бертөрле язалар: „Коммунизм төзүчеләр сафында булырга телим!“ Әйтерсең, партиягә кермичә генә, аны төзеп булмый.

Хәер, партиялеләр дә аны моңарчы төзи алмадылар. Халыксыз алар үзләре генә ни эшли алсыннар соң? Ә   ул „коммунизм“ дигәннәре офык сызыгы кебек, барган саен ераклаша бирә. Үзенә күрә матур хыял гына инде… Хыял булса да, ышанучан адәмне ымсындырырга ярап куя тагын…



Сөйләшмәсәк тә, аерым булса да, моңарчы бер бүлмәдә куна торган идек. Ләкин хәерсез кичләрнең берсендә Мәрзия күренмәде, кунарга да кайтмады. Кояш күрде   – ай алды! Борчылуымнан тәмам аптырап киттем. Ни булган соң, берәр бәлагә тарымагандыр бит? Алла сакласын, мондый ыгы-зыгылы зур калада!.. Ни әйтсәң дә, мин аның өчен җаваплы ич. Берничә көн белешеп, хәтта „скорый“ ларга шалтыратып йөргәннән соң гына, мин аның хуҗа хатын бүлмәсеннән исән-сау чыкканын күрдем. Шунда гына кунып йөри икән бит ул! Ә мин шул тәүлекләрдә ниләр генә уйлап бетермәдем, башым түнде. Ичмасам, бер сүз дә әйтмәгән. Шушы микәнни аерылуыбыз? Минем җаваплы чорымны да исәпкә алмаган, тапкан вакытын! Хәер, ул югары уку йортының ни икәнен дә белми. Ә академия югары уку йорты гына да түгел, үтә катлаулы нәрсә. Анда вакыт әрәм-шәрәм итәр өчен генә алмыйлар. Кәҗә маеңа хәтле сыгалар. Җаның-тәнең белән бирелеп укуың һәм хезмәт итүең сорала. Андагы фәннәрнең очына хәтле ерып чыгар өчен, җан тынычлыгы һәм баш та кирәк. Инде менә шушы тәмсезләнүебез генә җитмәгән икән – фәнни имтиханнарга тормыш имтиханы да өстәлә!..

Икенче мәртәбә бит! Оят та, хурлык та…

Үз кешең белән дә тора алмагач, ни әйтергә?

„Болай булгач, гаеп Мәрзиядә генә түгел, үзем яраксыз, кире беткән бәндә, ахры!“ – дип, әрнеп уйлап куйдым. Мондый ямьсез хәлне һич яшереп булмый. Туганнарыма, дус-ишләремә һәм командованиегә ничек аңлатырга? Ятлар исә, авызларын ерып, кеше керендә таплар эзләп актарынырга әзер. Беләм ич, сәбәпсез тырнак астыннан кер эзләүчеләр җитәрлек. Мәрзия, аптырагач, „яхшы“ кешеләр өйрәтүенчә, академиянең парткомиссия рәисе полковник Төхвәтуллинга мөрәҗәгать иткән. Болай, икебезгә генә кагылышлы серләребезне әллә кемгә ачып-зарланып, тормышыбызны тагы да катлауландырмаска иде дә бит… Партия гаилә хәлләренә кысылса да, аларны төзәткәне юк әле. Чөнки мәхәббәт һәм гаилә тормышы партия кодрәтенә буйсынмый лабаса.

Төхвәтуллин курс начальнигы аша мине парткомиссия кабинетына чакыртты. Бу „җылы“ урынга нинди казанышлары аркасында эләккәндер ул. Чөгендердәй кызыл табак битле, базык гәүдәле ир, җайлап сөйләшү урынына, юан бармагы белән яный-яный җикеренә. Татарча түгел, урысча инде. „Штубы хатыныңны тап һәм ялгышыңны төзәт!“ – ди. Болай да көйсезләнеп сыртым кабарган чак. Ачы елмаеп: „Ник алай кычкырасыз, мин әле партия әгъзасы түгел ич!“ – дим. Кулын гына селтәде. Шуның белән тәмам. Бер „җаваплы“ эшен башкарып, бу кенәгәсенә чираттагы „галочкасын“ сызып куйды инде. „Болай булгач, юньле хезмәт урынын күрсәтмәсләр!“   – дип уйлыйм, парткомның кара дерматин кагылган ишеген ябып. Ишек алдында дистәдән артык партиягә керергә теләүче шәкертләрнең чираты тезелеп утыра иде. Парткомның нәүбәттәге „запаркасы“… Бу инде байтактан килгән формаль йола. Теге, сугышка керер алдыннан „партия әгъзасы булырга телим“ дигән күк, алар, академияне тәмамлап, частьларга китәр алдыннан партияле булырга тырышалар. Ишеккә тагы караш ташлап: „Әй, төкерим лә, Ерак Көнчыгышка үз ихтыярым белән китәрмен. Украинада җитәрлек хезмәт ителгән, яшьрәк чагымда яңа җирләрне күрергә кирәк!“   – дип уйладым һәм тынычлана төштем. Куркытты, имеш! Әй, Мәрзия-Мәрзия, тапкан кая барырга! Арабыз бозыла гына төште ласа. Тагы ачуым купты. Шуннан соң, шүрләпме, ул минем күземә янә күренмәскә тырышты. Аның шикаятеннән һәм Төхвәтуллинның „өшкерүеннән“ соң мин, үч иткәндәй, киресенчә кылырга булдым.

Инде күңелсез хәл турында ата-анама хәбәр итәргә кирәк. Анысы кыенрак әле. Ахырда: „Мәрзия белән аерылабыз бугай!“ – дип, өйгә хат яздым.

Бу хәбәрне алуга, хәлемне аңлап, атам шунда ук поезд белән юлга чыккан. Ерак ара дип тормаган. Беләм ич, әни: „Бар, юатып-үгетләп кара, атасы!“ – дигәндер… „Кайгысыннан бала үзенә берәр хәл кылмагае!“ – дип тә уйлагандыр. Менә бит, ата булгач, авырсынмый икенче мәртәбә юләрләнгән улына килә. Күңелләре сизгән, белеп килгән икән. Атамны вокзалда күрүгә җиңеләеп киткән күк булдым. „Менә әниең, борчылып, бар да бар, улың янында бул, кайгысын күтәреш, дигәч, тагын килдем!“ – ди ул, акланган сыманрак. Шатлыклы вакытта туган-тумачаларсыз да яшәп була. Михнәтле-кайгылы чакта кирәгрәк шул алар. Кызганыч, каенатасы килүен белсә дә, Мәрзия күрешеп эчен бушатырга янына чыкмады һәм әтигә күренмәскә тырышты. Татар гадәтендә булмаган хәл! Югыйсә каенатасы аны якын итә иде, какканы булмады, зыяны тимәде. Мәрзиянең мондый кыланышы оялуыннан яки акылсызлануыннан булдымы, анысын үзе генә беләдер. Әтинең хәтере калды. „Ник минем яныма, әти дип, исәнләшергә чыкмый икән? Минем аңарга бернинди усаллыгым тимәде. Син аны калдырып киткәч, икенче сменасында курыкмагае дип, каршы алырга йөрдем, аяк киемен тазартып тордым. Югыйсә олы башым белән килештереп-татулаштырырга дип килгән идем. Болай булгач булмый икән!“ – дип зарланды әти. „Ярар, хаҗәтебез беткәндер!“ – дигән булдым. Мәрзиягә ачуым тагын да кабара төште.

Әти берничә тәүлек миңа үгет-нәсыйхәт биреп яшәде. Патша сараен карап, Чаткы бакчасына бергә чыгып йөрдек. Ни әйтсәң дә, яныңда якын кешең булганда рәхәт инде. Шатлыгымнан телефон аша аның килүе турында Валяга хәбәр иттем. Бераз тынып торганнан соң:

– Ярар, Чаткы бакчасында гына очрашыйк, вакытым чамалы! – диде ул тыныч кына. Күрәсең, беребезгә дә ачу тотмый. Татар каенатасы белән яхшы мөнәсәбәттә иде шул. Татарча „әти“ дип, ягымлы итеп эндәшә иде… Ул әйткән вакытында диярлек килде. Исәнләштек. Сизелә, кызыксыну хисе сүрелә башлаган… Ә бәлки, шулай сер бирмәскә тырышамы?

– Әллә тагын кушылырга телисеңме, йөрмә хурга калып, киселгән телем ябышмый ул! – диде картайган атам. Дөрес әйтә бугай. Саташмыйк әле, Мәрзия белән ара өзелмәгән ич! Салкынча гына саубуллаштык. Шуннан соң Валяны бүтән очратмадым. Ә ул Чуриннарга килеп сорашкан. Авыр чагы булгандыр.

Әти белән вокзалда хушлашканда, ул:

– Тынычлан, бер дә кайгырма, була торган хәл, – диде. – Моннан да авыррак сынаулар була, түзәргә кирәк. Башың яшь, исән-имин, син әле яңа тормыш та кора алырсың. Әнә картлар да башларына төшкәч өйләнәләр!

– Анысы шулай, тик мин, әти, кешеләрдән оялам, яхшысынмыйм, гарьләнәм дә! – дидем.

– Нишләмәк кирәк, сабыр бул, вөҗданың булгач, оялырсың да, гарьләнерсең дә. Гомер моның белән генә бетми, дөнья, шөкер, җимерелми, яхшы тор, әниеңне тынычландырырмын! – дип, әти мине кочты һәм аркамны чәбәкли-чәбәкли сөйде.

Аһ, бу хушлашулар, тепловозның кузгалу авазы үзәгемне өзә генә! Һәр хушлашуыбыз соңгы тапкыр сыман, шикләндерә. Бусы да соңгысы булмаса ярар иде!.. Инде шушы кырмыска оясыдай өзлексез хәрәкәтләнеп торган һәм халык белән тулган калада берүзем генә калам. Атам тагы: „Кайгы-хәсрәткә бирелмә, мондый хәлгә түзмәслек түгел. Академияңне яхшырак тәмамларга тырыш!“ – дип, миңа җан җылысын һәм куәтен биреп кайтып китте.

Түзәсең инде, түзми нишләмәк кирәк? Әҗәлеңнән алда гүргә кереп ятмассың ич!

Ә Мәрзия? Ул да шундый кызыкмаслык хәлдәдер, аңарга да җиңел түгелдер. Ә бәлки авыррактыр да әле. Ирләр сыкранган мәлләрдә хатын-кызлар да елый. Ләкин гыйбрәт алырга теләсәң, гыйбрәтләр бар ул. Тик үз туксаным туксан, минем күземә алар күренми. Мин әле кеше хәленә керерлек түгел. Сайладым-сайландым, тик барыбер ялгыштым, бәхетем булмагач… Хәер, миңа яраклысы, гомумән, бар микән ул? Үкенеп көрсенәм. Мәрзиянең шикаять бирүен кичерә алмыйм.

Бер фатирда торсак та, үҗәтләнеп аерым яшибез. Әмма төшенке хисләргә бирелеп, балавыз сыгып утыра торган вакыт түгел. Инде клиникаларда гыйбрәтле һәм бай практикаларыбыз тәмамланды, укыласы тирән мәгънәле лекцияләр укылып бетте. Кыен һәм гасырдай озын алты елыбыз үтте. Әйтергә генә ансат. Аллага шөкер, укуыбызның очына барып чыктык. Бербөтен гомер узган диярсең. Мөгаен, бушка узмагандыр. Олыгайдык, күпне күреп, күпне белдек. Дәүләт имтиханнарын тапшыру вакыты җитте. Комиссия рәисе ЦВМУдан киләсе – медицина генералы Павловский. Гаять усал.

Байтак тыңлаучыларыбыз, имтиханнарга әзерләнер өчен, Разливтагы ял йортына киттеләр. Миһербанлы якты җәй башы. Яшәгән саен яшисе килә. Миңа монда да хәзер комачаулаучы кеше юк. Зиһенемне җыеп, күңелемне беркетеп эшкә керештем. Байтак кына калын-калын китапларны, бихисап конспектларны яңадан игътибар белән укып чыгасы бар. Түбәндәге биш фәннән имтиханнарның атна саен берсен тотасы:

1. Диамат һәм истмат. Боларсыз СССРның бернинди ВУЗын тәмамлый алмыйсың. Алар хәтта „кандидатлык минимумына“ да керәләр.

2. Хирургия. Бу фәнне хәрби табиблар бигрәк тә шәп белергә тиеш.

3. Эчке авырулар. Үтә киң колачлы фән бу.

4. Йогышлы чирләр һәм эпидемиология.

5. ОТМС (Организация и тактика медслужбы). Медицина хезмәтен оештыру.

Язмышымны хәл итәчәк бик җаваплы имтиханнар. Әлбәттә, бераз шүрлим. Ярар, моңарчы башкарганны, шәт бу юлы да җиренә җиткерермен.

Имтиханнарның теория якларыннан тыш бүтән җитди яклары да бар. Билетка өстәмә сорауларга җавап биргәннән соң, клиникалардан китерелгән авыруларга, комиссия әгъзалары алдында тикшереп, диагноз куярга һәм, дәвалау чараларын әйтеп, башка махсус мәсьәләләргә дә кагылырга кирәк.

Хәстәрләнә торгач, „кыямәт“ көннәре дә җитте. Имтиханнарны клуб бинасында тапшырачакбыз. „Газраилләр“ янына тәвәккәлләп барабыз. Дәүләт имтихан комиссиясен ЦВМУ начальнигы урынбасары генерал-лейтенант Павловский җитәкли. Менә актык имтиханнарны тапшырырга тотындык. Алар башта өркетеп торсалар да, бер-бер артлы (берсеннән гайре) гел „бишле“ гә тапшырып килдем. Һәр зачёт-имтиханнан соң хәлсезләнәм, билем сызлый. Ятасы килә. Бу инде бөер өсте бизләренең йончуы галәмәте. Кыен, киеренке һәм нык дулкынланган чакларда алар, гормоннарын (адреналиннарын) канга күбрәк чыгарып, вакытлыча өзлегәләр. Менә шул инде Г. Сельеның „стресс“ дигәне.

Карасаң, барыбызның да битләре суырылган. Шундый җитди эшләрне уңышлы башкардык. Гомеребезнең төп максатына ирештек диярлек. Белем тупланган, алда гаскәр хезмәте көтә. Сигезенче июльдә язылган дипломнарны, тужуркаларга тагасы академия „калканнарын“ өләштеләр. Бу ромбларны хәрбиләр үзара „поплавок“ диләр. Хезмәттә „батарга“ ирек бирмиләр, имеш. Әйтмәсәң дә, армияне кыскартканда, „академиклар“ ны калдыралар… Бер-беребезне ихластан котлыйбыз. Кояшлы матур көндә, нәкъ беренче курска кергәч, беренче тапкыр сафка тезелгән яшел бакчада, шанлы лейбмедик Виллие сыны янында янә тезеләбез. Барысы да элеккечә, тик үзебез генә бүтән. Ул заманнан бирле байтак сулар аккан шул. Кызганыч, атам-анам бу шатлыклы мәлне күрми.

Яшьләр инде лейтенантлар. Бер елдан соң, яхшы хезмәт итсәләр, өлкән лейтенант булачаклар. Хәзер аларны яңа формаларында танырлык та түгел.

Кешене акыл гына түгел, кием дә бизи шул. Офицерларның кайберләренә, сроклары чыгу сәбәпле, „капитан“ дәрәҗәсе бирелде. Чурин Иван – капитан, бераз масаеп та китте кебек. Менә булыш син кешегә. Миңа да капитан булырга берничә ай гына калды. Стародумов, Чекалкин һәм Подолько майор булдылар, чөнки укырга кергәндә үк капитан иделәр.

„Балтика“ ресторанында тантаналы банкет уздырылды. Банкет алдыннан Герасютенконы начальник кисәтте һәм дежурныйларга аңарга күз-колак булып торырга кушты. Чөнки ул Яңа ел кичәсендә кызган баштан, клубыбызның бәдрәфендә: „Без – Запорожье казаклары!“   – дип, кергән бер кешене бәргәләп алган иде. Менә шул холыксыз ахырда РВның баш анестезиологы булды…

Андый соңгы банкетларда үтә сак булуың зарури. Чөнки бәйләнеп үч алучылар булырга мөмкин. Шулай, бездән ике ел алда укып чыгучыларның берсен шул ук ресторанның дүртенче кат балконыннан ыргытканнар иде. Ыргытучыларны таба алмаганнар.

Ленинградтан каядыр китәсе көнем якынлаша. Анысы да зур мәсьәлә. Белмәгәннәргә хәрби хезмәт кайда да бертөрле булып тоелса, чынбарлыкта алай түгел шул. Хәрби хезмәт гаскәрләренең, урыннарына (дислокация), һавасына (климатик зона), азык-төлек белән тәэмин ителүенә карап, аермалары зур. Хезмәт итәсе ягын үземчә билгеләп куйсам, яңа корылган стратегик ракета гаскәрләренең ни икәнен үз күзем белән күреп, тәмен татып карыйсы бар әле. Андый гаскәрне үзем сайлагач, ничек булса да чыдарга туры килер инде. Адәм корыч чыдамаган җирдә дә түзә ул! Корыч уттан суга салгач ныгый гына ич…

ЦВМУның кадрлар бүлегеннән комиссия, ә хәрби округлардан „сатып алучылар“ килде. Безне (ике йөзгә якын кешене) исемлек буенча чакыртып сөйләшәләр, хезмәт урыннары тәкъдим итәләр. Кайберәүләр тәкъдим иткән урыннарны ошатмый, кәҗәләнеп-карышып маташалар. Һәркемнең гариза-подпискаларында: „Шунда-шунда хезмәт итәргә ризалыгымны бирәм!“ – диелгән. Өлкән лейтенант Глушков бернинди тәкъдим белән килешми. Ә комиссия барыбер үзенекен кылырга тырыша. Анда бигрәк хәйләкәр кешеләр. Округны атыйлар да, эш урынын әйтәләр. Округлар зур ич. Кайда һәм ничек урнашкан ул часть – анысы сер булып кала. Ниһаять, миңа да чират җитә. Комиссия алдында басып торам. Язмышым алдында. Факультетның яңа җитәкчесе генерал Огурцов: „ЗабВОда хезмәт итәргә тәкъдим итәбез!“ – ди. Байкал арты хәрби округы инде. Иң начар округ. Без үзара: „Забудь вернуться обратно!“  – дип тәрҗемә итә идек. Анда эләккән кешене тиз генә ычкындырмыйлар. Шуңа күрә ул округны „безвозвратный клапан“ дип тә әйтәләр иде. ЗабВО ул элекке Даур казакларының җирләре, комлы даладан һәм сопкаларыннан гайре берни дә юк диярлек. Һавасы кырыс континенталь. Азык-төлек ягы такы-токы. Җитмәсә, вабалы төбәк, русчалатып әйткәндә, „природная очаговость чумы“. Декабристларны тикмәгә генә шунда сөрмәгәннәрдер.

Укуны яхшы гына төгәлләсәм дә, бердәнбер татарга юри шунда өлеш чыгаралар! Ләкин, бер дә исем китмәгәндәй, бераз дәшми торганнан соң: „Юк, мин аннан да арырак, Хабаровск якларында хезмәт итәргә телим!“ – дидем. Огурцовның гаҗәпләнүдән тешләре ыржайды, чөнки моңарчы берәү дә ул якны үзе сорамаган.

„Юк, кушкан җиргә барыгыз!“ – ди бу. Миңа инде барыбер. Башым яшь, исән-имин. Намуслы декабристлар булган җирдә, әҗәлем җитмәсә, шәт үлмәм әле.

Калинин әйтүенчә, быелгыдан да начаррак назначениеләр булмаган икән. Ә башта бөтенләй башкача планлаштырылган. Байтакларыбызны Мәскәүгә, Космик мединститутка алмакчы булганнар. Ләкин хәрби округ командующийлары, моны белеп, хәрби министрга мөрәҗәгать иткәннәр: „Космос институтына граждан медикларын алсыннар, ә бу хәрбиләрне гаскәрләргә бирегез!“   – дип. Министр килешә. Менә шулай, без өйләнгәч, төн кыскарды дигәндәй, юньле урынга эләкми калдык…

Инде көн дә сәгать унга Академия бакчасына сафка тезелергә йөрибез. Мәскәүдән киләчәк язмышыбызны хәл итәсе министр боерыгын көтәбез. Олы Калинин безне барлагач карап чыга да, боерык килмәгән әле дип тарата. Хәл-әхвәлләрне белешкәннән, хәбәрләр алышканнан соң, кайсыбыз-кая китә шунда. Мондый хәл ун көнгә хәтле сузылды. Димәк, Ленинград белән саубуллашып йөрергә вакыт булды. Кайчан кабат күрергә туры килер әле бу гүзәл каланы?

Яшь чакта белештерми, әле вакыт бар, вакытыбыз күп, дибез. Юк шул, ваемсызлыктан шулай уйлыйбыз. Чынбарлыкта вакыт гел кысылганнан-кысыла бара, сыеп булмый, узганын күрми-сизми дә каласың. Аның җитми калуына соңыннан бик үкенергә туры килә. Менә хәзер бигрәк тә якынайган Аlmа mater, дус-ишләр, мөгаллимнәр белән хушлашыр вакыт җитте. Башта бу көн бик ерак, һич килеп җитмәс кебек тоела иде. Инде югары белемле хәрби белгеч дәрәҗәсенә ирештек, куанасы иде кана. Тик җаным тыныч түгел шул. Мәрзия өчен уңайсызланам, аны шушында, адаштыргандай, ятлар арасында калдырасы бар… Югалмасмы? „Нык торса, көче җитсә, югалмас, нәни бала түгел! – дип, яхшыга юрыйм. – Мин андый сикәлтәле сынау юлын исән-имин үттем ич!“ – дип, тынычланырга тырышам. Ләкин Байкал аръягы да куандырмый.

Тормышымның чираттагы кискен борылышы, киләчәкнең билгесезлеге борчый…

Боерыклары килсә, тиешле юлламаларын, билет-багаж кәгазьләрен һәм тиешле акчаны алып, бер айга ялга һәм аннары гына билгеләнгән яңа частька китәсе. Ялымны туганнарым белән үткәрергә булдым.

Миңа юл кәгазьләрен тәки Чита шәһәренә язганнар. Җыена башладым. Мәрзия сизсә дә сер бирми. Сөйләшкәнебез юк. Әләкләгәне өчен ачуым узмаган.

Артык кием-салымнарны, урын-җиремне һәм байтак җыелган конспект-китапларны хезмәт итәсе урынга багажлата, үземнән алда җибәрмәкче булдым. Бар иде заман, ни багажлар, ни контейнерлар таланмый иде. Шикләнми тапшыра торган идек. Чакырмасам да, багаж тартмаларының тышларын тегешергә Мәрзия барды. Аны багаж адресы кызыксындырды бугай. Шулай булса да, эчемнән рәхмәтле идем. „Әллә акылга утыра башлаган инде?“ – дип уйладым. Юридик яктан аерылмаганбыз ич әле. Соңарып булса да, тормыш акылга утырта ул. Багажым ике урында, ә чемоданым үзем белән. Димәк, „оmniа mea mecуm porto“! Артык сөйләшми саубуллаштык та, һәркайсыбыз үз ягыбызга киттек. Кем белә аны, тагы очрашырбызмы, тәкъдирдә ниләр язылгандыр?

Мәрзиянең күңелендә ни булгандыр, ә минем балтам тирән Нева суына төшеп батты инде әллә? Китте башым Себергә! Бер үк мәлдә үкенеч тә, кызганыч та. Хуш, Ленинград, хуш, Мәрзия, әлегә калып торыгыз! Поездда коелып утырам. Утыздан узганмын, ә тормышым һаман җайланмаган…

Күңелсез инде. Болай бүтән яклардан кимчелекләрем юк, уңган кеше кебекмен үзе, ләкин зәгыйфь, бичара сыман „ни башлы, ни күзле“ түгел!.. Буйдак булып кайтуым атам-анама да шатлык китермәс. Әнә яшьтәшләрем инде икешәр бала үстерәләр, үз гаиләләре белән гөрләшеп яшиләр, ә мин һаман да берүзем. Тормышның котылгысыз прозасы бар бит. Чит-ят җирдә ялгызым ничек хезмәт итәрмен, кем кайнар аш хәстәрләп ашатыр? Димәк, тагын өйләнергә кирәк булачак.

Яраланган йөрәгемнең бер өлеше Ленинградта кала. Алда да әллә нинди куанычлар көтмидер сыман. Гомеремнең нәүбәттәге үтә мөһим борылышы менә башланды да инде. Тагы асыл офык шәфәгынә таба омтылырга кирәк.

Өйгә кайтып керүгә куанышсак та, артык очынып йөрерлек сәбәпләр юк. Кайтуымны Мәрзия хатыннан белептер, агасы Мөхәммәтзыя килеп: „Сеңлемне әрәм итеп, адаштырып ташлагансың икән!“ – дип сукранды. „Ике кешенең мөнәсәбәтләре берсенә генә кагылмый. Сеңлең дә әүлия түгел!“ – дидем. Шуның белән сүз бетте. Мәрзия белән мөнәсәбәтләребез икеле-микеле булса да, әнинең күңеле Һәдиягә тартыла. Аны да аңларга була. Кемнең генә анасы улына яхшылык теләмәс икән?! Үзем дә аптырашта, башым әйләнгән чак. „Һәдия исеңдәме? Син аны танымассың, ул хәзер менә дигән җиткән кыз. Госпитальдә шәфкать туташы булып эшли һәм мединститутта укый, алтынчы курска күчкән. Ул инде монда берүзе генә. Атасы вафат булгач, әнисе икенче кызы Галия белән туганнары янына – Промстройга күчеп китте. Күптән түгел генә мунчада күргән идем, килешмәгән җире юк. Синең турыда бик сорашты!“ – диде ул. Сүзен кай якка таба борганын тел төбеннән аңлыйм. Тормыш бит бу. Һәдияне дә ачык хәтерлим. Бала чагыннан беләм. Мәктәпкә барганда, тәрәзә каршында утырган кечкенә Һәдиягә дәшеп уза торган идем. Тиз үсәләр шул кызлар!

Шулай, әни аның белән сөйләшеп тә караган икән. Һәдия синең белән очрашырга риза, ди. Җәһәннәмгә китәр алдыннан тилергән башымны кемгә ияргә соң? Ерак гарнизоннарда һөнәрле һәм булдыклы тормыш иптәше кирәк инде ул.

Ни булса да булыр, очрашып, сынап карыйк. Бәлки, бер купкан җаным урынына утырып тынычланыр? Белмим шул, икеләнәм. Нигә генә болай берсеннән-берсенә сугылам соң әле? Әллә чын мәхәббәтнең ни икәнен моңарчы татымаганмын инде?.. Аннан, Мәрзия алдында да үземне гаепле һәм җаваплы кебек тоям. Ят шәһәрдә берүзе генә таянычсыз калды бит… Ләкин ирләрнең артык уйланмый, акылга буйсынмый торган чаклары була икән шул. Әллә инде бездә кыргыйлардан калган полигамия атавизмы уйнаклый инде?

Биредә аралашыр дус-ишләр булмагач, ялгызлыктан чарасыз дипме, үзенә бертөрле күңел ачу булыр дипме, Һәдия белән очрашып, уртак тел табып, ансат кына сөйләшеп киттем. Зифа буйлы Һәдия элекке кечкенә, кара бөдрә чәчле кызчык түгел инде. Җитлеккән, күз карашларында тирән уй. Бөтен җире коеп куйган күк! Тик чырае сүренке. Җитди һәм бераз казакларга тартым. Тавышы үзгәргән, ниндидер ят, еламсыраурак. Ул яклары ошап бетмәсә дә, очрашканнан ни зыян? Һәдиянең үз башы бар бит. Шулай очрашкалый торгач дуслашып та киттек, бер-беребезгә тартыла башладык.

Менә шулай, уеннан уймак чыга. Яшьләр бит, мавыгып, вакытында тыела белмибез. Эш тирәнгә киткәч, әти-әни: „Улым, болай ярамас, мөселман баласы бит, никах укытырга кирәк!“ – диделәр. Гаебемне танып, карышмадым. Һәдия алдында бурычлы идем инде. „Аһ, Һәдия – Хэд, ничек болай булып чыкты соң әле бу? Нигә болай җиңел генә хискә бирелдек? Хис бит ул үзгәрүчән!“ Мин аңарга шулай, инглизләрчә, исемен кыскартып, „Хэд“ дип дәшәргә күнеккән идем. Ул миңа ышанган иде. Ышанычын аклый алмадым. Кеше белән гомер буе яшәсәң дә, аны ахырына хәтле белеп булмыйдыр шул.

Һәдия шашынулы, чиксез хискә, шатлыклы вә төшенке халәткә бирелүчән булып чыкты. Бүтән сүз белән әйткәндә, экзальтацияләнүчән. Баксаң, сабыр, җитди тышкы кыяфәтенә туры килми, эчке яктан бөтенләй бүтән кеше икән ул.

Бер генә елмайганын да хәтерләмим. Мондый затлар тиз туйдыручан була. Гомер буе шундый булса, нишләрмен? Без ирләр шундый инде, менә дигән хатын-кызларның печтик кенә кимчелеге табылдымы – бетте-китте!

Әйтерсең үзебез Йосыф кебек үтә камил затлар! Әллә кемнәрне сайлаган булабыз! Юк, тәүге гыйшыклар эзсез узмый ул. Таләпчән күңелнең түрендә аларның җылылыклары сүрелеп бетми саклана бирә. Сөю бер генә була, диләр. Әлбәттә, мондый матур фикергә кемнәрнеңдер ышанасы да киләдер. Романнарда һәм шигырьләрдә бу турыда бигрәк мавыктыргыч итеп языла әнә. Тик аларда хыял белән хис буталыша бит!.. Бәлки, бер сөюгә генә бирелеп яшәүчеләр дә бардыр. Ләкин минем „бердәнбер сөю“ фикере белән килешәсем килми. Гомер булгач, сөю дә, сөйгәннәреңне күрә алмау халәтенә төшү дә берничә мәртәбә кабатланырга мөмкин. Сөю бер генә булса, кешеләрнең нәсел җепләре тиз арада өзелер иде… Кыскасы, әкренләп, Һәдиядән бизә башладым. Кешенең „күңел“ атлы бик нечкә кылы бар. Ул фальшны сөйми һәм үзенә килешмәгән-ошамаганны якын итми. Күңел белән көрәшеп тә, аны алдалап та булмый. Ул акылга буйсынмый. Бусы укымышлы, кеше күзенә күренерлек булса да, нәфис Мәрзияне кызганып, аны сагына ук башладым.

Бусы белән дә эшем барып чыкмады, тагы абындым, аякларым ике генә шул! Тик ялгышуларым күпкә китте. Эш узганнан соң гына уйланучан шул яшьлек. Инде гөнаһларга билдән батып беттем, тукталып нокта куярга кирәк! Ни кылсаң да, яхшысы да, яманы да үзеңә кайтачак, диләр. Һәдия белән укмашып, уртак серләр белән яши алмаячагымны ачык аңлыйм.

„Кыйбласы-максаты бар, таза, аякларында нык басып тора, шәт, югалмас!“ – дигән нәтиҗәгә килдем һәм, ялым узгач, үзем генә китәргә булдым. Хәтере калса калыр, инде күңелемне ул түгел, билгесезлек, киләчәк хезмәтем борчый иде. Анда нинди тишеккә тыгарлар икән? Ә атам-анам бигрәк Һәдия өчен, эшебез пешмәгән өчен борчылалар. „Кыз әрәм булган!“ – диләр. Юкка гына әни белән башын әйләндердек, ә мин – тинтәк, ник үз акылым белән яшәмим соң? Китәсе вакыт та җитте. Килүләр, китүләр!.. Әйтерсең җил куып арлы-бирле йөрибез… Китүләрнең дә төрлесе була. Урамда төксе, шомлы көз. Көн шактый сүрелгән. Халык плащлар, көзге бишмәтләр кигән. Саубуллашуларыбыз бу юлы бигрәк күңелсез. Һәдиянең ике күзендә сорау билгеләре. Үзем дә юньләп белмәгәнне ничек аңлатып әйтим? „Кичерә алсаң, кичер мине һәм каһәрләмә, Хэд, мин тилерүемнән айныдым!“ – дим ишетелер-ишетелмәс кенә тынгысыз перронда һәм шуның белән вәссәлам. Ишетте микән? Һәдиягә туры карый алмыйм. Вөҗдан газабы бигрәк авыр. Әти, әни, Кәшифә һәм Наҗия, хәлне аңлаган күк, дәшми генә көтеп торалар. Китәсе поезд да, сабырлыгымны сынагандай, һич кузгала алмады инде! Айга тиң мизгелләр…

Менә, ниһаять, электровоз вагоннарын йолкып кузгалды һәм тизлеген арттырып тәгәри башлады. Сагыш белән тулган күзләр ерагайганнан-ерагаялар…

„Хуш-сау булыгыз, мине гаеп итеп нәфрәтләнеп калмагыз! Хәерле сәгатьтә – хәерле юл! Ходаем, хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан туганнарымны һәм якыннарымны сакла! Изге ниятләребез белән аңга килгән идек, ләкин тәмуг юлы да изге ниятләр белән түшәлгән, диләр… Дөньяда, нарасыйлардан гайре, гөнаһсыз адәм юктыр. Гомумән, „Мин гөнаһсыз!“ дип шапырынырга берәүнең дә хакы юк. Ләкин гөнаһлы гамәлләрен таныган кеше дөм өметсез түгел әле. Аһ, Аллам, мин гөнаһларга батып беттем, кичерә алсаң, кичер инде, моннан ары андый булмам!..“

Иреннәрем, кыймылдап, тагы әллә нәрсәләрне әйтергә омтылалар. Инде хәзер хисләргә бирелеп кенә түгел, акыл белән дә яшәр вакыт.

Мине инде торасы яңа урын да, хезмәтем дә кайгыга салмый. Кеше кайда да эшләп, хезмәт итеп яши ала. Анысын булдырырмын. Аерып калдырган Валя да онытылган диярлек. Һәдия турында да артык борчылмыйм. Тик Мәрзия генә тынгылык бирми, Себер юлы буе аның турында уйлап барам. Юл күренешләре дә юатмый, күземә дөнья галәмәтләре күренми. Нишләп кенә аны япа-ялгыз шул зур калада башын әйләндереп адаштырып калдырдым?

Яман юлга басмаса ярар иде! Аздыручылар бихисап. Очсыз, бетмәс озын юл, кысан тынчу купе һәм җан газаплары тәмам алҗытып бетерде. Ахырда, барып урнашкач, хат язып җибәрергә булдым. Кеше ялгышырга мөмкин, ялгыша да. Ләкин хатасын таныгач, аны төзәтергә тиештер ич! Мәрзиянең күңеле бизеп, кире кайтмаган булса, аны яныма чакырырга кирәк. Янәдән бергә уртак тормыш корырбыз… Берәү дә бөтен эшләргә оста, әүлия булып тумый. Белмәгәннәрен өйрәтермен, ярамаган гадәтләрен әйтеп төзәттерермен. Авыр булса да түзәрмен. Кыргый аюны да биергә өйрәтәләр ич, Пигмалион әсәрен дә хәтерләү җитә! Менә шулай үземә-үзем сүз бирәм. Андый карарга килгәч, бераз тынычланам сыман. Минем күңелсезләнеп баруымны сизептер инде, проводница, чәй керткәндә: „Кемегез булды ул читтәрәк басып торган күркәм кыз?“ – дип сорады. Мин: „Барыбер түгелмени?“ – дидем. Бүтән нәрсәләр турында уйларга тырышам. Корыч көпчәкләр дөбердәп, җелекләрне селкетеп тәгәриләр. Тимер дәвер! Үзәк төбәкләрдән ерагайганнан ерагая барам. Кечкенә чагымдагы сөрелеп баруыбыз исемә төште. Вагон тәрәзәсеннән күземне алмыйм. Яфракларын коеп чишенә башлаган урманнар, телеграф баганалары, шыксыз разъезд тораклары, чәнечкеле тимер чыбык белән уралган ниндидер зоналар артка чигенеп күздән югала торалар…

Уйланам. Уйлар, уйлар!.. Бер-берсен уза-уза чаба алар. Әллә инде зиһенем чуаламы? Нигәдер тагы, йөрәгемне чеметеп, Валя искә төшә. Юк, бөтенләй онытылмаган икән шул. Бигрәк ягымлы һәм шаян, көр күңелле иде. Югалтсам да, ул үзе югалмас инде. Крупская исемендәге институтның кичке факультетында укып эшли. Аның өчен кайгырмасам да була, ләкин менә, исемә төшкәч, йөрәгем нигәдер кысыла… Узган гомер кызгандыра һәм үкендерә. Тик аны кайтара алмассың инде. Валя табар әле үзе ише урысны. Һәдия дә югалмас. Үзе таза, башы яшь, диплом алырга тора. Ә менә Мәрзия тынгысыз олы шәһәрдә югалмагае, саулыгы да чамалы гына!.. Йөрәгем, дөпелдәп, поезд дөбердәве белән ярыша. Ул хәтле өзгәләнмәскә иде дә!.. Хаталарымның берсен булса да төзәтергә мөмкин ич әле…

Ниһаять, менә ул үтә кырыс Байкал аръягы далалары. Җәй уртасында да кичләрен, төнлә сарык яки эт тиресеннән тегелгән „себер майкасы“ з дер-дер калтырарлык тараф – борынгы төрки кардәшләребезнең җирләре… Берничә көн көпчәкле сандыкта кабыргаларны сындыра язып интеккәннән соң, Чита вокзалына килеп төштем. Багажым инде монда булырга тиеш. Вокзал комендантыннан кая сугыласын белешеп киттем. Штаб нәкъ шәһәр уртасында икән. Барам. Шәһәрнең үзәк урамнары гына шәһәрчә. Бераз арырак узып, кырыйгарак тайпылсаң, тузанлы-комлы шыксыз авылга әверелә дә куя!

Менә миңа кирәк ике катлы кечкенә бина. Нинди күрәчәк көтә мине монда? Кизү торучы офицер язуларымны тикшерде дә кемгәдер шылтырата. Өстән кадрлар начальнигы бугай, төшеп, мине дивизия командиры кабинетына ияртеп китте. Керәбез. Өстәл артында чибәр, яшь генерал утыра. Алдына кылт итеп үрә басам да, тиешенчә рапорт биреп, кем икәнемне әйтәм. Генерал утырырга тәкъдим итте. Шул арада сер бүлеге начальнигы ЗАС телеграммасын тотып керде һәм генерал алдына салды. Генерал аны укыды, аннан, башын күтәреп, миңа бакты. „Хәсәнов дидегез бугай?“ – „Әйе!“ – дим. „Алай булгач, менә укыгыз, Мәскәүдән сезне Хабаровскига юлларга боералар. Монда хезмәт итәргә сезгә насыйп булмады!“ Могҗиза бит бу! Мәскәү комиссиясе, кирәгем чыккач, Хабаровск краенда хезмәт итәргә теләвемне искә алган, димәк.

Генералга мөрәҗәгать итәм: „Иптәш генерал, багажымны яңа җиргә күчертәсем бар!“ – дим. Ул, аңлап: „Өч көн җитәме?“ – дип сорый. Юмарт икән. „Җитә!“   – дим. „Ярый, килештек. Хәерле юл сезгә!“   – „Рәхмәт!“   – дидем дә борылып чыктым. Строевой бүлектә предписаниемны яңартып, әлеге телеграмманы кыстырып һәм багаж таләбен юллап, бу штабтан подписка биреп ычкындым.

Инде түбәнге очка, сай гына, тавык та тәпиләп чыгарлык, вак соры комлы инеш аша кирпечләргә баса-баса чыгып, багаж пакгаузына юнәлдем. Бу инеш дигәнем бигрәк алдакчы икән. Ул еш кына яңгырлардан соң һәм язын-көзен, туфан суына әверелеп, ярты шәһәрне баса икән! Мин Чиләбедә яткан арада әйберләрем килеп өлгергән. Багаж шактый таушалган. Бауларын тарттырып, теккәләп, адресларын кара белән буяп, яңаларын язып, тагы тапшырдым. Инде каланы да янә бер әйләнеп карарга була. Кунакханәдә кунып чыкканнан соң китәргә ниятләдем, чөнки Читада мине кызыктырырлык һәм тоткарларлык берни дә юк иде. Ике тәүлектән соң Хабаровск вокзалына килеп җиттем. Читага якынлашканда, поездда икешәр юрган бирүләренә карамастан, суыктан калтыранып кунган идек, ә монда, төн уртасы булса да, җылы бөркелеп тора! Ичмасам, бу яктан алдатмаганмын икән.

Менә таң атуын чиста вокзалда, юньле киенгән кешеләр арасында көтеп утырам. Берничә тапкыр вокзал мәйданына чыгып, казак Ерофей Хабаров һәйкәлен урап үттем. Менә ул татар качаклары токымыннан булган урысларның данлы „землепроходец“ ы. Баскынчылар үзләренә атамаларны таба белгәннәр дә соң! Биек, зур һәйкәл. Чиләбенең „Сказ о Урале“ һәйкәленә охшаган. Шәһәр Чита ише генә түгел. Күп катлы биналар, урамнары чиста, агачлары әле яфрак коймаган. „Дальний Восток“ дигәннәренең бер өлеше шушы инде.

Ерак Көнчыгышны килмешәкләр дөньясы дисәк тә була. Бу якларда аларга хатын-кызлар җитмәгән. Ул мәсьәлә инде миңа да кагыла. Тагы ялгызлыгым исемә төште. Бер риваятькә кагылмый булмас. Имеш, Әби патша казакларга яулап алынган җир чикләрен сакларга боера. Ә аларны исә тиздән хатын-кыз юклыгы борчый башлый. Япан-ят якларда, сугыш булмаганда, ирләр хатын-кызларсыз ничек яшәсеннәр ди? Патша галиҗәнабына бу хакта ялварып хат язарга мәҗбүр булалар. Хатның иң кирәк өлешендә ике сүз була: „Пришлите бабсто!“ Патша кәнсәсендә „бабсто“ мәгънәсенә төшенә алмыйча аптырыйлар. Ләкин баш вата торгач аңлыйлар һәм бөек хуҗалары белән рәхәтләнеп шаркылдап көләләр. Хат язучыларның белемнәре чамалы булганга, казаклар „баб сто“ сүзләрен кушып язганнар икән! Билгеле, Әби патша хәлләренә керә. Ул үзе дә соңгы көннәренә хәтле ирләрсез тора алмаган ич. Менә шуннан соң казаклар урнашкан урынны „Бабсто“ дип атый башлыйлар.

Хатын-кызлар кытлыгы Сахалин каторгасында да үзен нык сиздергән. Хөкемгә тартылган хатыннарны анда, пароход белән китерүгә, каторжаннарга өләшкәннәр.

Егерменче гасырның утызынчы елларында купкан „хетагуровкалар“ шаукымы да – әлеге дә баягы шул ук „бабсто“ мәсьәләсе. Ерак Көнчыгышны совет хәрбиләре белән шыплап тутыргач, ирләргә хатын-кызлар кирәк була башлый. Һәм иргә чыга алмаган җилбәзәк хатын-кызлар Ерак Көнчыгышка агыла. Ә аларны кыстап-өндәп һәм озатып йөрүче Хетагурова фамилияле ханым Ленин ордены белән бүләкләнә.

Ярый, үз язмышыма күчим.

Иртән, комендант килүгә, кая барасын белештем. Яңа гына оешкан ракетачыларның корпус штабы Кызыл елга исемле җирдә, автотранспорт училищесы янында урнашкан. Автобус белән уң яктагы дендропаркны, совхозның җиләк-җимеш бакчасын узам. Корпус табибы, Читадагысы күк, чираттагы ялында икән. Аның кайтуын көтәргә туры килә. Монда төрле төбәк-округлардан күчерелгән офицерларга бер казармада вакытлыча ике катлы тимер сәкеләр тезеп куйганнар. Төрле хәрби частьларны кыскартканда, булдыклырак офицерларны ракетачылар частьларына юллаганнар. Н. Хрущёвның мотопехота һәм башка частьларны кыскартуы ракета гаскәре файдасына булган икән! Монда инде халык күп җыелган, язмышларын хәл иткәнне көтәләр.

Аннары кайсы-кая китәсе. Биредә капитан Завгородный белән лейтенант Александровны очраттым. Беренчесе, кайда-нинди урыннар барлыгын белешсә дә, сер бирмәгән була. Кыек юл белән йөргәнем юк әле һәм йөрмәм дә. Бер тәүлектән соң кадрлар бүлегенә чакырттылар. Моннан алтмыш биш чакрымдагы частька мине өлкән табиб урынына Мәскәү боерыгы буенча билгеләгәннәр икән. Ләкин анда фатирлар әле төзеләсе генә. Юк, мәйтәм, фатирсыз иза чигеп туйдым, миңа фатирлы урын бирегез, дим. „Менә Белогорск шәһәре артында, Возжаевка кечкенә станциясендә фатирлы хәрбиләр гарнизоны бар барын, ләкин сез бит Мәскәү боерыгы белән өлкән табиб итеп билгеләнгәнсез инде. Түбәнрәк урынга төшерергә хакым юк. Аннары аларны да бер елдан соң тайгага күчерәбез“, – ди кадрлар бүлеге начальнигы. Ярар, мәйтәм, кечерәк, ләкин фатирлы урын булсын. Үгетләп карый, мин күнмим. Яңа эшне кечкенәрәк урыннан башлап җибәрсәң, бәлки, отышлырак та булыр дип уйлыйм. Ахырда Белогорск (искерәк исеме „Куйбышевка Восточная“) дивизиясенә юлларга булдылар. Шулай итеп, майор урыныннан баш тартып, капитан урынына ризалаштым. Әле капитан мәртәбәсен аласы бар, аннары гына дүрт ел майор йолдызларын көтәсе. Аңарчы ниләр булып бетмәс. Әрҗәсе тәмам какшап, төеннең баулары суырылып-бушап калган багажымны Возжаевкага юлладым. Бусы инде өченче мәртәбә адрес үзгәртүем. Менә ул хәрбиләрнең тормыш рәвеше!..

Буш вакытымны заяга уздырмыйча, өч көн шәһәрне, мәгърур Амур елгасын карап йөрдем. Ике үзәк „фирменный“ рестораннарында (берсе „Уссури“, икенчесе „Восток“ исемле) сыйландым. Төрле диңгез хәзинәләре пешереп салынган салатлары, миңа тансык булгангадыр инде, тәмле үзе.

Треплангалы борщлары да шәп иде. Тагы кайчан шундый юньле аш ашарга туры килер, эләккәндә сыпыртып калырга кирәк, дип уйладым.

Амур елгасы искиткеч киң һәм тирән икән. Менә ул   – борынгы вальска кергән һәм „Өч танкист“ җырында яңгыраган дәрьялы як! Киноларда күргәнем һәм җырын да җырлаганым бар, әмма үз күзең белән күрүгә җитми инде. Академияне тәмамлаганчы, бу якларда булачагым башыма да килмәс иде. Амур елгасының һәм мондый Ерак Көнчыгыш җирләренең тәэсире тирән булды. Бигрәк иркен як. Китәсе көнне „тайфун“ исемле явымлы давыл башланды. Якты көн тәмам караңгы төнгә әверелеп, шәһәрне туфан суы басты диярлек. Тыгыз, куәтле җиле аяктан егарлык…

Инде Хабаровскидан кире көнбатыш ягына, тулы сулы Амур аша озын корыч күпердән чыгып, поездда Белогорскига таба юл тотабыз. Уң яктан шактый биек текә тау өстендә „Волочаевка көннәре“ нә багышланган мемориалны ерактан күреп узабыз. Партизаннар төбәге… Аннары сул яктан бер-бер артлы Еврейлар автономия өлкәсенең Биробиджан, Бира, Кульдур вә Шмаковка станцияләрен үтәбез. Кульдур ул – Саки шифаханәсенә, ә Шмаковка   – Боржомига тиң курортлар. Хәрби округ шифаханәләре. Автономия өлкәсендә яһүдләр бик аз, диләр. Алар бу ярым онытылган, тормыш яклары юньләп көйләнмәгән җирләргә үз ихтыярлары белән килеп ояламаганнар шул, дөньяда Мәскәү, Ленинград, Киев, Минск, Одесса, Ялта кебек калалар барында! Шмаковкада элек ирләр монастыре булган. Шушында инде утызынчы елларда Мәскәүдән яһүд партократларын Сталин боерыгы буенча колхоз-совхозлар оештырырга юллаганнар. Хәрби частьларны һәм эшчеләрне азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк ич. Бер мәзәктә әйтелүенчә, Мәскәүгә мондый телеграмма сукканнар, имеш: „Колхозлар оештырдык, колхозчыларны җибәрегез!“ Булыр да ул яһүдләрдән! Хәзер исә: „Яһүдләр автономиясенә яһүдләр җибәрегез!“ – дисәң дә була…

Белогорск зур урыс авылын хәтерләтә. Калага архитектор тәтемәгән. Берничә ике катлы кечкенә таш биналары бар. Берсендә, гадәттәгечә, партия шәһәр комитеты, икенчесендә – дивизия штабы, өченчесендә – мәктәп, дүртенчесендә – ресторан. Калганнары – бер катлы гади агач өйләр. Урамнары пычрак, кибетләре ярлы. Шәһәрне бер яктан урап, сай гына тонык инеш ага. Яңгырлардан соң шактый зур елгага әверелә, диләр. Ә   җәйге эссе көннәрдә бөтенләй кибеп, төбе калкып чыгып, ләмле җирләре барлыкка килә икән. Үзендә әрсез ратан, бычок сымак балыклары да бар. Шунысы кызык: елга корыганда, ләмгә күмелеп исән калалар икән… Һәр яктагы табигатьнең үзенчәлекләре була шул. Рестораннарында тамак туйдыргач, штабка киттем. Кадрлар бүлегендә капитан Малыгин „шәхси эш“ емне карап гаҗәпләнде. Анда хезмәт урыным „өлкән табиб“ дип билгеләнгән ич. Бирегә үзем теләп килдем, дидем. Ярый, ди бу һәм Возжаевкага шалтырата. РТБны сорый. Аны шулай сер итеп, „Ракетно-техническая бригада“ урынына „Ремонтно-техническая бригада“ дип атыйлар. Андый ысулны „легенда прикрытия“ диләр. Чынбарлыкта стратегик ракеталар полклар карамагында, ә аларның үтә хәтәр атом-төшле башлары („головная часть“ – ГЧ) – РТБ кулында. РТБ хезмәткәрләре аларны тоташтырып, вакытлары җиткәндә тикшереп яки алмаштырып торалар һәм махсус залда икенче залпка запасларын тоталар. Мин менә шул РТБ табибы инде. Ике сәгатьтән соң мине алырга җиңел машина белән килделәр. Утырып киттем.

Возжаевка – үзе бәләкәй генә полустанок. Тиз йөрүче поездлар нибары ике минутка гына тукталалар. Шул арада офицерлар вагон-ресторанга тәм-томнар, аракы-сыра алырга керә. Тимер юлның, көнбатышка таба барганда, сул ягында – шыксыз авыл. Авыл артында – алты моторлы Мясищев бомбалаучылар аэродромы һәм совхозларның кырлары. Анда яшелчә һәм соя борчагы үстерәләр. Соядан дүрт йөз төрле ашамлык хәстәрләргә була, диләр. Томат шулпасы салынган соя кәнсирләрен ашаганым бар, туклыклы һәм тәмле ризык. Тик әрчелмәгән борчак оны күңелгә авыррак, исе килә. Шуңа күрә аның исен бетереп, „дезодорировать“ итәләр.

Тимер юлның уң ягында хәрбиләр шәһәрчеге, ул сугышка хәтле корылган. Элек анда хәрби очучылар һәм техниклар яшәгән. Кечкенә җир аэродромы һәм ике моторлы самолётларны төзәтә торган хәрби завод бар. Янәшәдә – мәхбүсләр колониясе… Шәһәрчектә – дүрт-биш катлы биналар. Аларда хәзер полк һәм РТБ офицерлары яши. Бер урамны ике фатирлы таш коттеджлар тәшкил итә. Алары да офицерлар өчен төзелгән. Кайберләре буш. Фатир кирәк, дигәч, берсенә мине илттеләр. Ике бүлмәле, чоланлы, мичле фатир. Ул миңа бик суык һәм шыксыз булып күренде. Моны җылытыр өчен яга-яга эт булырсың. Ә ташкүмерен-утынын каян юнәтәсе? Юк, мәйтәм, барып чыкмас. Теге дүрт катлы, җылыткычлы йорттан сорарга кирәк, дим. Нәкъ берсенең каршында – ике катлы агач лазаретыбыз. Чемоданымны һәм төенчегемне тотып, шунда юнәлдем. Төнне лазаретта уздырдым. Иртән, РТБ штабына барып, командирга күрендем. Кызыл чырайлы, Орёл фамилияле полковник. Командирлар безне сыныйлар, ә без – аларны… Маңгаенда – кыйпылчык ярасының җөе. Сугышта булган. „Атның – артыннан, ишәкнең – алдыннан, ә командирның һәр ягыннан саклан!“ – дисәләр дә, Орёл ярыйсы гына кеше булып чыкты. Венгриядә Балатон күле янында яраланган. Шунда чолганышка эләгеп, сазлыкта ятып, аяк бармакларын өшеткән. Бирегә Уссурийскидан (Элегрәк Ворошиловск)   – танклар төзәтүче заводтан килгән. Шул танклар заводында хезмәт итеп, аның начальнигы булып, папахасын да киеп алган. Полковник начальник урынына ничек билгеләнгәне турында кызык итеп сөйләгән иде.

Әлбәттә, башта берәү дә начальник булмый. Завод начальнигының урыны бушап калгач, моны Хабаровскига, округ штабының Хәрби Советына чакырталар. Анда инде безнең братваны, киңәшмәгә китертеп, йә пешекләп чыгаралар, йә югарырак күтәрәләр… Бу яңа киемнәрен киеп бара. Хәрби совет утырышы башлана. Бермәлне моны да чакырып кертәләр. Командующий һәм Совет әгъзалары моның белән сөйләшергә керешәләр. Дөресрәге, партия сәясәте турында, устав буенча сораулар яудыралар, завод хәлләрен төпченәләр. Полковник урынына ярау-ярамавын сыныйлар. Ахырда генерал (политбүлек начальнигы): „Пушкин кем ул?“ – дип сорый. Бу андый, хезмәткә кагылмаган һәм һич көтелмәгән сораудан бераз югалып кала да: „Бөек рус шагыйре!“ – дип җавап бирә.

Җавабыннан соң үзе: „Хәзер әсәрләрен сораштыра башласалар, харап булам!“ – дип уйлый. Ләкин шундый „авыр“ сорауга җавап бирә алгач, тегеләр канәгать калалар. Һәм бушаган урынга утырталар. Менә шул Орёл белән сөйләшеп утырабыз. РТБда штат тупланып бетмәгән әле. Офицерлары һәм солдатлары да җитәрлек түгел. „Сездә теге хәтәр нәмәстәләр бармы?“ – дип, ГЧларга ишарәләп сорыйм. „Булса да, аларның бер куркынычы юк. Мин үзем „Тоцк“ полигонында чын атом бомбасын шартлаткан хәрби уенга катнашкан кеше. Үземә бер нейтроны эләксә эләккәндер. Саулыгымнан әле дә зарланмыйм!“ – ди. Әллә шулай үзен юаткан буламы, әллә атом нурланышына җиңелчә карыймы? Әлегә аның ни икәненә бик күпләр төшенеп бетми.

Аның әйтүенчә, алай ук „пүчтәк“ булмаган шул. Ырынбур өлкәсенең „Тоцк“ полигонында маршал Г. Жуков җитәкчелегендә 1954 елның 14 сентябрендә үтә зарарлы, хәтәр хәрби уен үткәрелә. Анда самолёттан 20 килотонналы атом бомбасы ташлана. Ул 500 метр биеклектә шартлый. Шуннан соң „кызыллар“ „зәңгәрләргә“ зарарланган җир аша „һөҗүмгә“ ыргылалар. Шул хәрбиләрнең бик күбесе нурланып, тора-бара чирләп үлә. Исән калганнары да саулыкка туймый. Бу – табигатькә һәм адәмгә каршы кылынган тиңсез җинаять. Бернигә дә карамыйча, СССРның чын-чынлап атом сугышына хәстәрләнә башлаган чагы. Моңарчы Яңа җирдә, Якутиядә, Новосибирск өлкәсендә, Уралда, Әстерхан өлкәсендә, Казахстанда һ.   б. җирләрдә – барлыгы ике йөзгә якын атом сынавы үткәрелә. Күбесен халык хуҗалыгы мәнфәгатенә сылтап шартлаталар. Шулай булгач, зарарланмаган җирләребез калмаган диярлек. Әле дә мондый аяныч серләрнең күбесе ачылмаган һәм картага төшерелмәгән. Нәфрәтләнеп уфтанырга гына кала. Мондый җирләрне халыктан яшерү – кылган җинаятьләрнең рецидивы. Инде без чирләми, кем чирләсен? „Салкын сугыш мәҗбүр итте!“ – дип акланган булалар. Юк, КПССның акылсыз сәясәте бу!



Орёл миңа дүрт катлы йортта РТБның элекке табиб бүлмәсен билгеләде. Шуннан соң яңа вазифамны үтәргә керештем. Миннән бер ел алданрак укып чыккан Зайцев медпунктны да оештырып ачмаган, санинструкторларның да хәстәренә тотынмаган, офицерларның һәм солдатларның медицина кенәгәләрен дә җыеп алмаган. Ә   аларның саулыкларын тикшереп, шул кенәгәләргә язып куярга кирәк ич.

Чирләүчеләр була калса, лазаретка гына ияртеп китә икән. Әйтерсең алты ел буена аны шуның өчен генә укытканнар. „Яшь белгеч хатыныма монда эш юк, дипломы югала, бүтән урынга күчерегез!“ – дип, колак итләрен ашап, командованиене йөдәтеп бетергән. Инде аны менә Кызыл елгага күчерәләр. Тик, ул киткәнче, миңа тагы да яхшырагы – икенче каттагы иркенрәк бүлмә бушады. Анысын Уссурийскига китәсе Баландин бушатты. Диваннары кыйбатка төшсә дә, шунда ук сатып алдым, ә Зайцевтан – керогазын һәм чиләген сорадым. Өстәлне һәм табуреткаларны частьтан китерттем дә багажымны алдым. Шулай итеп торыр урынлы булдым. Фатир үзе өч бүлмәле, икесендә майор Мызников хатыны һәм ике малае белән яши. Аш бүлмәсе уртак. Ванна һәм бәдрәф бүлмәләре бар, ләкин сантехникасы корылмаган, канализациясе юк. Җиренә җиткереп эшләргә куллары һәм акчалары җитмәгән. Су урам колонкасында. Гомуми бәдрәф тә урамда. Бу хакта бер чит ил дипломатының сүзләрен гәҗиттә укырга туры килгән иде. Ул, бездән ачы көлеп: „СССР ул – космик ракеталар һәм җир бәдрәфләре иле!“ – дигән. Бик дөрес әйткән, чукынчык! Мондый контраст адәм файдасына түгел инде. СССРда кешенең кадере булмады, аның шәхси мәнфәгатьләре беркайчан да артык санга сугылмады. Әнә шул такталардан әмәлләнгән бәдрәфтә кырык градуслы суыкта утырып кара! Без ирләр чыдарбыз да ди, ә хатын-кызлар ничек түзсеннәр?! Фатирда ярый әле мич ягасы түгел, батарейлары бар. Аш-суны керогазда хәстәрләргә була. Миче бар барын, тик әлегә аның беребезгә дә кирәге юк.

Бүлмәм җылы һәм якты, түшәме биек, идәне такталы, тәрәзәсе лазаретка карый. Беренче катта кечкенә китап кибете. Эшкә, кибеткә, клубка, мунчага һәм ашханәгә йөрергә якын. Яңа урынга ияләшеп өлгермәстән, көннәрнең берсендә без – өч офицер һәм ике старшина – Владивостокка рекрутларны алырга киттек. Миңа Владивосток, андагы Алтын Мөгез култыгы, баш урамнары, яр буйлары, кибет-рестораннары, вокзалы һәм һәйкәлләре бик ошады. Ресторанга кереп ашап чыктык. Кит итеннән пешерелгән котлетларны һәм гарнирга пешерелгән диңгез кәбестәсен бик ошатып бетермәсәк тә, талымлап торырлык ара юк. Тын океан камбаласы монда тавык ите урынына кулланыла икән. Ризык кытлыгы үзен сиздерә башлаган чак. Пешекчеләр һәм аш ташучылар, масаеп, хәрбиләрнең кесәләрен селкетергә остарып беткәннәр. Сүз әйтер хәл юк икән. „Хәзер үк патруль-милицияне чакыртабыз!“ – дияргә күнеккәннәр. Мондый урынсыз тәкәбберлекләре хакында биредә әле дә бер вакыйга турында, риваять итеп, менә ни сөйлиләр. Имеш, „Алтын мөгез“ ресторанына бер төркем ирләр кереп утыралар, берничәсе каратутлы әрмән затыннан. Байтак көтеп утыра болар, әмма яннарына килүче күренми. Ниһаять, ак алъяпкычлы берәү алларына меню салып китә. Кыскасы, бездә ресторан хезмәткәрләре аракы-шәраб теләмәгәннәрне чүпкә дә санамыйлар һәм боларны да шактый изалыйлар. Ахырда болар шикаять кенәгәсен таләп итәләр. Анысын да киреләнеп бирми маташалар. Менә кечерәк, кәкре борынлы бер әрмән нидер яза һәм мөдирне чакырта. Анысы чыкмый. „Чыкмаса, прокурорга чакыртабыз!“ – дигәч кенә күренә теге. „Укыгыз!“ – диләр. Теге укымый. „Язгансыз икән, инде сыпыртыгыз!“ – ди һаваланып. Тегене култыклап: „Юк, укыгыз!“ – диләр үтемле итеп. Теге укый: „Весь обслуживающий персонал во главе с директором уволить! Микоян“. Директорның күзе акаеп, атылып чыгарга җитә. Микоян ул чакта – наркомпищепром. Шуннан соң бүтән рестораннарны да кем икәннәрен онытканнардан чистарталар. Хәзер исә мондый эш бер Микоян хәленнән генә килмәс иде.

Шулай, биредә табигать матур булса да, тормыш шартлары бик камил түгел икән. Һавасы бик дымлы, шкафларда хәтта кием-салым күгәрә, диләр. Бәяләр кыйбат. Монда барысын да ерактан китерәләр бит.

Владивостокның өлкә военкоматыннан безне Уссурийскига юлладылар. Уссурийск – яшел бакчалы, күбесенчә бер катлы иске, тыныч кала. Кояшлы җылы көн иде. Тирә-юньдә күмер шахталары һәм терриконнар күренеп тора. Безгә шахта бистәсенең малайларын бирделәр. Мин кайберләренең саулыкларын тикшереп кире кактым. Кайтканда алар белән шактый чиләндек.



Старшиналар, калтыранып, аракылы шешәләрен рельсларга бәргәләделәр. Хәер, мунча кертеп, чәчләрен киптереп, хәрби киемнәрен кидергәннән соң, аларны тиз кулга алдылар. Һәркайсын карап, медкенәгәләрен яздым. Казарманың бер бүлмәсендә медпункт ачтым.

Кирәк-яраклар белән җиһазландырдым һәм аптекадан дарулар китерттем. Офицерларга һәм солдатларга тиешле ун сәгатьлек ВМП (военномедицинская подготовка) дәресләрен укытырга керештем. Өйләдән соң авыруларны кабул итә башладым.

Орёлның гаҗәпләнүеннән күзе дүрт булды. „Менә ничек эшләргә кирәк икән!“ – дип ычкындырып җибәрмәсенме! Ялкау, кулларын кесәләренә тыгып йөргән Зайцевтан ул моны күрмәгән шул. Дивизия табибы подполковник Братаненкодан санинструкторлар сорыйм. Миңа алар дүртәү тиеш. Ләкин ул, маха биреп, дивизиядән бер генә солдатны да Уссурийскига – санинструкторлар мәктәбенә укытырга юлламаган икән. Димәк, аларны үзебезгә әзерләргә туры килә. Әлегә булышырга ике солдатны алдым. Орёлга медпунктка тиешле санитар машинасы – УАЗ-451Асын югарыдан сораткан кәгазь яздырдым. Лазарет һәм полк табиблары белән танышып, уртак тел таптым. Атнасына бер тәүлек лазаретта кизү торам. Анысы үземә тәҗрибә өчен кирәк. Шулай барысына да тиз ияләштем. Әйтерсең гаскәрләрдән алты ел аерылып тормаганмын! Шунысы мөһим: гарнизонда офицерлар гаиләләре үзара тату, бер-берсен якын итеп торалар. Үзенчәлекле зур бер гаилә булып яшиләр дисәң дә була. Шуңа күрә биредәге тормыш җиңелрәк тоела. Тик менә үземнеке тулы түгел. Кайбер яшь хатыннар миңа күз салгалый башлады. Ә берсе, ире өлкән лейтенант командировкада булганда, чиргә сабышкан булып, янына чакырта. Һәр гарнизонда андый дәртле җилбәзәкләр табыла. Бусы аның икенче ире, беренчесе – лётчик, һәлак булган. Керсәм, ул юрганы астында шәрә көенчә елмаеп ята. Әйтерсең Ремрандның Данаясы Зевсны көтә… Ак кабарынкы тәнен җентекләп тикшергәннән соң, билгеле, бернинди чирен дә тапмадым, „воспаление хитрости“ ыннан гайре. Мине әллә хатын-кыз күрмәгән дип белә инде?

Тормыш якларына килгәндә, военторг кибетендә сайлап алырлык әллә ни ризык юк. Ни китерсәләр – халык шуны сыпырта. Пешереп йөрисем килми. Чәй генә кайнатып, Болгария конфитюры белән ак май ягып күмәч ашыйм. Күбесенчә, ашханәдә пешерелгән аш белән тукланам. Ә кайчакларда Возжаевка ашханәсенә барып киләм. Кагыйдә буларак, анда рәт юк, шакшы. Даими тикшереп торучы да юк. Әй, ул Рәсәйнең „гражданкадагы“ гади ашханәләре! „Аш“ димәсәм, хәтере калыр, ярты халкыбызның ашказаннарын яраксыз шашлыклары белән бозып бетерделәр инде. Аларда җыен угрылар һәм ялкаулар эшли бугай.

Менә кинәт карлы, салкын җил-буранлы кыш бөтен мохитне яулап алды. Күз яшьләрен сыгып, колак, борын, яңакларны өшетә. Төнлә саргылт һәм зәңгәрсу йолдызлар чекрәеп карый һәм күз кыскандай җемелдәшеп торалар. Калкурак аэродом тирәсендә җил, каршы себереп, җирне шартлаганчы туңдырды. Бу аэродромга сирәк кенә кечерәк һәм ике моторлы таушалган самолётлар яңартылырга килеп төшә. Моторларын да китергәлиләр.

Монда тормыш бертөрлерәк. Буш вә озын кичләрдә клубка кино карарга йөрим. Фатирда үземә генә күңелсез. Клуб шыгрым тулы була. Офицер хатыннары, киенешеп, үзләрен күрсәтергә һәм башкаларны күрергә ирләре белән шунда килми, кая барсыннар? Биредә әле берсенең дә телевизорлары юк диярлек. Ял көннәрендә вагон-рестораннарны каршыларга җыелышып чыгалар. Автобус белән Белогорск кибетләрен дә айкап кайталар. Хәтта поезд белән Благовещенск каласына да баргалыйлар. Минем андый йомышларым юк.

Хәтеремнән Валя ерагайган саен ерагая. Һәдияне дә исемә төшермим. Ә Мәрзия сагындыра. Аңла шуннан соң син кешене!

Өч хатамның берсен инде төзәтергә вакыт. Мәрзия белән хыялланып, үземә-үзем биргән вәгъдәмне үтәп, аңарга хат яздым. Эчә торган коеңа төкермә, дигәннәре шулдыр инде. Җавабы да озак көттермәде. „Мин сине элеккечә яратам, зинһар ышан!“ җөмләсен укыгач, җаным эреп киткәндәй булды. Һәм күзләремне яшь басты. Болай булгач, нигә рәхәтләнеп бергә яшәмәскә? Фатирны карап, аш-су пешереп, миңа якын иптәш булыр. Үземне инде тыйнаграк тотар вакыт. Хатын-кызларны картайткан да, яшәрткән дә – ирләр, диләр. Бу әйтем үземә дә кагыла ич. Хәзерге урыслашкан татар балалары халкыбызның андый акыл хәзинәләрен юньләп белмиләр. Аңлы рәвештә телебезгә хыянәт итеп, үзләрен-үзләре талаган булып чыгалар…

Аһ, нәрсәләрдән, нинди гәүһәрләрдән үзебезне-үзебез мәхрүм итәбез бит! Кызганырлык та, үкенерлек тә. Нишләргә белмәгән чакларда халкыбыз иҗаты менә дигән киңәшче була ала ич.

Халкыбызның тәүге саф инешләрен янә барлап, файдаланырлык вакыт түгелме?

Инде ни күрсәм дә күрермен, чакырам никахлашкан Мәрзиямне! Әлегә язмышыбызның калган өлеше үз кулыбызда ич. Уйладым да тәвәккәлләп ташка уйдым. Ерак гарнизон тормышы яктырып киткәндәй булды. Тылсымлы мәхәббәт ул бар нәрсәләргә ямь бирә, сүрелгән җаннарга өмет очкынын өрә. Әйе, күп нәрсәгә сәләтле мәхәббәт дигән могҗиза!.. Мәрзиянең шул хатын алуга, хәрбиләр кассасыннан бушлай билет юнәтү кәгазьләрен конвертка салып юлладым һәм түземсезлек белән өлешемә төшкән көмешемне көтә башладым. Ара якын түгел, хатлар озак йөри. Көтәргә туры килә. Һаман шул „Светлана“ фирмасы эшендәдер инде ул. Очын-очка көчкә ялгап яшидер… Хатын тиз арада язган, ахры. „Әнәс, верь мне!“ сүзләре исемә төшә дә елмаям. Тормыш икебезгә дә „Ибәт абыйны“ әйттергән икән. „Ибәт абый“ дигәч, сез тагы куанычыннан ычкынып-саташып китте бу бичара дип уйламагыз. Шәт исегездәдер, ул әниемнең Агачбашы (Агайбаш) авылының ярлы кешесенең хикмәте…

Ике атнадан артык вакыт үтүгә, Мәрзиянең телеграммасы килде: „Юлга чыктым, каршыла!“ – диелгән. Ә   кайчан каршыларга икәне әйтелмәгән…

Поезды Белогорск аша Хабаровскига төн уртасында уза. Бер тәүлектән соң, баш инженер подполковник Мураловтан кечкенә автобусыбызны сорап, Белогорскига элдердем. Көтәм. Поезд килеп туктады – Мәрзия юк! Икенче төнне тагы барам. Поезд килеп туктый, үч алгандай, Мәрзия юк! Менә тамаша! Тиле баш аякларга тынгылык бирмәс шул.

Оятсызланып, өченче тапкыр автобусны сорарга базмадым. Кичтән Белогорск автобусына утырып тагы киттем. Поездны арлы-бирле йөренеп көтәм. Менә ул ерактан ыжгырып һәм давыл куптарып, прожекторы белән караңгылыкны бораулап килә. Әкренәя һәм теләмәс кенә, көпчәкләрен шыгырдатып туктый. Унөченче хәрбиләр вагоны янына йөгерәм. Бер кеше төшә, икенчесе… Аллага шөкер. Менә Мәрзия дә ишектән күренде. Башында ак калфак. Татар баласы ич! Ул, берни булмагандай, тулган ай кебек елмая. „Көттердең!“ – дим. Чемоданын тотып, автобус тукталышына юнәләбез. Вокзал ябык. Имансызлар кыш уртасында ремонт ясарга керешкәннәр. Чукынган Рәсәй хөрәсәннәренең гадәтләре – чаналарын җәйдән карый белмиләр… Үтә суык төндә иртәнге бишкә хәтле автобус көтәсе. Кар ява башлады. Көтәбез. Мәрзиянең аякларында йон оекбашлар һәм „румынкалар“, ә минекеләрендә – чолгавычлар һәм күн итекләр… Бармаклар туңа…

Кыш бабай биетә генә – тыпырдашабыз. Менә кечкенә автобус килеп туктады. Халык бер-берсен сыта-сыта эчкә ыргыла. Каян җыелганнар диген! Без дә кешеләр арасына кысыла-кысыла кереп урын алабыз. Бусы булды. Утыруга, Мәрзиянең румынкаларын салдырып, аякларын җылытырга бот арама кыстырып, шинель итәкләре белән каплыйм. Возжаевкага килеп төшәрәк, аякларга җан керде, һәм алар кызып ук киттеләр. Ярый әле өшетмәдек! Югыйсә бармакларым өшегәне бар инде. Тиеннәрне кызганмый, телеграмманы белеп бирергә кирәк аны. Җылы бүлмәгә керүгә, чәй кайнатырга куйдым. Ризыкны өстәлгә алдан ук әзерләп, каплап куйган идем. Ашый-эчә торгач тәмам җылындык. Менә шуннан соң, Мисыр күгәрченнәре булмасак та, гөрләп яши башладык. Яңарып киткән сөю кавыштыра икән. Ирексездән исемә Төхвәтуллин төште дә, елмаеп җибәрдем. Кодрәтле партия вәкиленең кулыннан килмәгәнен язмыш үзе булдырды. Инде без бергә, Хак Тәгалә бәхетебездән генә аера күрмәсен! Тузга язылмаган „парлылык кануны“ („закон парности“) буенча бу „Lappi end“ ның параллель нәтиҗәсе дә була. Бераздан: „Һәдия казак егетенә тормышка чыккан!“ – дигән хәбәр ишеттем. Бер кыз бала да тапкан, имеш. Менә шулай ул да, үзенең оясын корып, көн күрә башлаган. Ник куанмаска?

Берничә көннән соң Мәрзиянең зур фанер тартмасы белән багажы килде. Анда байтак кирәкле әйберләре һәм өшегән әфлисуннар бар иде. Тагы да күңеллерәк булып китте. Өйдә йорт эшләрен башкарып, җылы ризык хәстәрләп, сине көтеп утыручы булгач, шәп инде. Мәрзия эшләмәсә дә, әтиләргә җибәрсәк тә, акчабыз көн күрергә җитә, чөнки казна фатиры күпкә арзанга төшә. Аннары хезмәт хакы да бераз артты. Кибеткә үзе йөри, мунчага һәм клубка – бергә инде.

Гарнизон бер тату гаилә кебек яши. Хезмәттә һәм ялда барыбыз да бергә диярлек. Клубка полк командиры Барабанщиков (булачак генерал), начальнигы Орёл, хатыннары һәм замполитлары белән бергәләп, бәйрәм тамашасына чыккан сыман киләләр. Өйдә сәрхушланып утыручылар сирәк. Частьларыбыз биредә вакытлыча гына. Бөтен плитәле юллар, ракета комплекслары, „ГЧ“ лар технологик залы, бүтән корал, ягулыклар, кием-салым, азык-төлек складлары, казармалар яшерен рәвештә тайга эчендә көн-төн төзелеп ята. Ә офицерларның торасы шәһәрчеге („унынчы“ объект) – йортлары, кунакханәләре, ашханә-кафелары, кибетләре, клублары, мәктәп-балалар бакчалары – Ледяная ярымстанциясеннән ун чакрым читтәрәк корыла. Башкаларга бу зур төзелешне „йортлар комбинаты“ корыла дип кенә аңлаталар. Ләкин кемне генә ышандырып булыр икән? Тирә-юньдә гел хәрбиләр генә бит!.. Ярымстанциягә бертуктаусыз ком, щебёнка, цемент һәм бүтән төзү әйберләре китерелә. Бетон заводы анда үзебезнеке. Махсус җиһазлар һәм корал төнлә генә ябык вагон-контейнерларда тимер юл тармагы белән урыннарында ук тайга куенына кертелә.

Ярымстанциянең исеме мәңгелек туң җирдә булуыннан килә. Бераз җирне тирәнрәк казысалар, җәй уртасында да эреми торган бозланып каткан җиргә (дөресрәге, калын боз линзасына) төртеләләр. Мондый галәмәт Сковородино станциясеннән башлана һәм бирегә тикле җитә. Бу узган бозлавык дәверенең эзе, җәйге җылы көннәрдә җирнең шактый өлеше сазлыкка әверелә. Менә шунда ЦК күзәтүе астында Оборона министрлыгы эшләре кызу, удар рәвештә алып барыла да инде. Мәскәүдән махсус комиссия даими килеп кенә тора. Янәсе, АКШ империалистлары без аныклаганны көтеп тормаслар! Сугыш чыгаруларыннан бик шикләнәләр. Хисапсыз стройбатлар, туктаусыз диярлек, тоткыннар кебек эшлиләр. Эшләре дә, тормышлары да үтә авыр, һич кызыгырлык түгел. Тайга уртасында, бозлавык вә сазлыклар өстендә шундый авыр олы эшләрне башкарып кара әле!.. Чирләүчеләр күп, фаҗигаләр дә булып тора. Тынгысыз юлларда машиналар бер-берсенә бәреләләр, бензовозларның янган очраклары була. Зур төзелешләр андый бәла-казасыз булмыйдыр да. Мондый ашыгыч „суык сугыш“ хәрәкәте бөтен ил киңлегендә диярлек алып барыла. Стратегик ракета частьларын акылга сыймаслык, яшәргә уңайсыз, кыен шартлы, кулланырга яраксыз диярлек җирләргә урнаштыралар. Күбесенчә цивилизация учак-үзәкләреннән ерак җирләрдә. Менә шул чакта бер табышмак уйлап чыгарыла да инде. „Тау араларында, чүл-тайгаларда, чәнечкеле тимер чыбык боҗралары эчендә яшиләр. Киптерелгән ризыклар белән тукланалар. Кемнәр ул?“ – дип сорауга, – „Ракетачылар!“ – дияргә кирәк…



Берничә елдан соң, Стратегик ракета гаскәрләре аякларына баскач, тормыш яклары җайланды. Бөтен шартлар диярлек шәһәр тормышына якынлаштылар. Ләкин мәдәният үзәкләреннән ераклык һәм шәһәрчекләрнең ябык-йомыклыклары, пропуск режимы тормышыбызны колонияләргә тиңләштерә иде.

Йортлар төзелеп бетсә, без дә шунда, урман эченә кереп урнашырга әзерләнәбез. Әлегә офицерларыбыз берәр атнага командировкаларга барып, үзебезгә тиешле бина-корылмаларны күзәтеп-тикшереп йөриләр. Сафка керә барган берсен, акт язып, үз кул-карамакларына алалар. Бераздан, халкыбыз күбәя һәм хәрбиләребез кизү тора башлагач, миңа да шунда барып йөрергә туры киләчәк. Әлегә, язга чыкканчы, частьның төп өлеше һәм гаиләләребез Возжаевка шәһәрчегендә яши. Тормышыбыз да ярыйсы. Итне военторг атнасына бер китерә. Виктория җиләгеннән пешерелгән Болгария конфитюрлары һәм кытай-япон алмалары белән тәэмин итә. Конфитюр килолы калай кәнсир савытларында. Алмалары егермешәр килолы әрҗәләрдә. Конфитюрын да, икешәр әрҗәләп алмаларын да чанага утыртып алып кайтабыз.

Хезмәтем, әйтмәгәнем булсын, авыр түгел. Киләчәк сынаулар әле алда. Тик шунысы бар, үзебезне „олы җирдән“ аерылган нәүмизләр күк хис итәбез. Лазаретыбыздан каты авыруларны Белогорск госпиталенә озатабыз. Барган саен, каладан яңа медицина китапларын да алабыз. Тик алар монда сирәк килә. Лазаретның табиблары, барысы да диярлек, әле яшь, артык тәҗрибәсез белгечләр.

Начальнигы капитан Панкратов һәм рентгенологы капитан Якименко – миннән бер ел элек академиябезне тәмамлаган офицерлар. 1960 елны, безнекенә караганда, назначениеләр әйбәтрәк булган икән шул. Үзебезнең „академикларны“ очратсаң, агай-энеңне очраткан кебек була икән. Панкратов – хәйләкәррәк һәм эше турында артык борчылмый торган кеше. Күбрәк үз мәнфәгатьләре белән шөгыльләнә. Колхоз председателе улы, Ульянов өлкәсеннән. Хатынын кемнәндер көнли. Ул аның икенче ире, шулай булса да, урлап китмәгәйләре дип шөбһәләнә. Беркөнне хәтта фатирларында бикләп калдырган. Тиздән аны, башкача булдыра алмагач, Братаненко эпидемиолог эшенә күчерде һәм укырга юллады. Аның урынына Уссурийскидан майор Муравчикны утырттылар. Без аны үзара „буравчик“ дип атый башладык. Тулы медицина белемен күптән онытып бетергән, ләкин кеше кулы һәм эш урыныннан бик яхшы файдалана белә. Карт төлке миңа: „Хасанчик!“ – дип эндәшкән була. Ул да хатынының икенче ире. Күсе тешле ике үсеп килгән кызлары бар.

Якименко гадел, тырыш, эшчән һәм җайлы хохол затыннан. Игезәк малайлар үстерә. Спортчы – спорт йөрүе белән мавыга. Ике елдан соң аны Мәскәү янындагы Красногорск хәрби госпиталенә алдылар. Шулай эш сөя торган адәмнәрне гел түргә уздырырга кирәк!

Хирург өлкән лейтенант Росщункин да – Сарытауның медицина факультетын һәм хирургия курсын күптән түгел генә тәмамлаган кеше. „Үгез сөтен“ чөмерергә ярата. Бирегә хезмәткә алынганда, ул бик көлке хәлгә төшкән булган. Белогорскига килүгә, иң әүвәле ресторанга юнәлә. Анда бер өстәл артында ялгыз, яшьрәк кыяфәтле полковник ашап утыруын күреп, бу да янына килеп, рөхсәт алып утыра. Заказ бирә һәм, аны-моны өнәми, берне тондырып та җибәрә һәм, кызып, полковник белән әңгәмәгә керә. Тапкан үзенә тиңне! „Сез белмисезме, иптәш полковник, мондагы дивизия командиры Горбунов эт икән, диләр?“

Үзе дә мәхлук инде! Теге, ашап бетергәч, дәшми чыгып китә. Янәшәдәге өстәл артында тукланып утыручы офицерлар пырхылдап көлеп җибәрәләр. Чыгып киткән полковник үзе үк Горбунов булган икән! Билгеле, теленә тилчә чыккан Росщункинның чираттагы партконференциядә тетмәсен тетми калмыйлар. Ул ялкаурак. Берәр зуррак операция күздә тотылса, андый авыруны кичекмәстән Белогорскига озата. Менә шушы кеше белән бергә Мәрзиягә аппендицит операциясен ясарга туры килде. Хәл исә болай булды. Беркөнне Мәрзия, эчем авырта дип, кинәт чирләп китте. Карыйм: чире аппендицитка охшаган. Тукта әле, Росщункин һәм гинеколог булып кыланган Быкова да карасыннар, дим, бер акыл яхшы, ә өчәү шәбрәк. Болар да минем белән килештеләр. Юлы начар, утыз чакрым булса да, госпитальгә илтим, дим. Мәрзия исә: „Авыртуга чыдый алмам!“ – ди. Әйе шул, ул хәтле сикәлтәле юл бик авырга туры киләчәк. Менә шулай, ахырда операцияне лазаретта ясарга булдык. Ярый әле, барысы да шома үтте. Аппендиксы әз генә үзгәргән иде. Гаеп бөерендә яки аналык трубасында, ахры. Бу өч әгъза янәшәдә булганга күрә, чирләп китүләре бер-берсенә охшаш, башта өстәмә махсус тикшерүләр, рентген-анализлар ясамый аеруы кыен. Ахырда, тора-бара Мәрзиянең бөер һәм аналык трубасының чирләре дә ачыкланды.

Быкова да наданрак булып чыкты. Ире татар, РТБ офицеры, фамилиясе дә Хәсәнов иде. Озакламый алар аерылыштылар.

Операциядән соң терелгәч, Мәрзия туганнарына хат язган. Энесе Зәки, операциягә катнашуымны белгәч: „Уңмаса, мин аны судка биргән булыр идем!“ – дип шапырынган. Ә ул аппендицит операциясен кайберәүләр авырмаганда да ясата, уңайсыз, килешмәгән чакта чирләп китмәгәем дип.

Ә Эквадор армиясендә аны мәҗбүри бөтен солдатларга да ясаталар дип укыганым бар. Хирургларына аның өчен премияләр дә бирәләр икән. Шулай Зәки судка бирми калды. Ахмак! Авыруларга махсус рәвештә зарар китерүче табиблар, гомумән, бар микән ул? Булса, алар „СС“ гаскәрләрендә, Берия КГБсында гына булганнардыр. Табиблыкка укыган һәм Гиппократ антын биргән кешеләр җәлладлар түгел. Кешегә операцияләрне ясарга белем, акыл, батырлык һәм көч кирәк. Мәрхәмәтле булуың да зарури. Һәрвакытта батырлыгым һәм белемем җитсә дә, миңа, кан чәчрәтеп, тере авыру кешенең тәнен кисү кыен булды. Шуңа күрә, хирург сәләтем булса да, байтак операцияләргә катнашып, үзем ясасам да, хирург буласым килмәде. Ә инде операцияләрнең зарары тия калса, аның объектив сәбәпләре күп була. Шулар рәтенә субъектив сәбәпләр дә керергә мөмкин. Әйтик, ялгышу, тәҗрибә җитмәү. Хирурглар арасында, кызганыч, салкын канлылар да очрый. Гамәлдә һәр эшнең дә уңмавы мөмкин кебек, хирургия операцияләре дә кайбер очракларда уңмый, әлбәттә. Кеше, тереклек иясе буларак, бик катлаулы җан иясе. Аңардан да катлаулырак җан иясе булганы юк әле. Аны ничә мең еллар буе өйрәнсәк тә, өйрәнеп бетмәгәнбез. Ул бит эволюциянең таҗы! Менә шуңарга пычак тыгып тыкшынып кара ди! Ләкин, башка чара калмагач, операцияне ясатырга мәҗбүр булабыз шул.

Әле шунысы бар: операцияләрне җансыз машина түгел, ә киресенчә, шундый ук адәм баласы ясый! Мәрзиягә кагылганда, аңарга кайчан да булса, һичшиксез, аппендицит операциясен ясатырга туры килер иде. Чөнки уң ягындагы бөеренә таш утырган, һәм хатын-кыз чирләре белән дә интекте. Мондый очракта аппендикс та ялкынсыныр иде!

Росщункинга килгәндә, хәрби медицинабыз аңардан уңмады. Тора-бара ул, эчүгә сабышып, тәмам сәрхушкә әверелгән. Ахырда, аны хатыны да баласы белән ташлаган дип ишеткән идем. Аракы-шәраб белән мавыгу юньлегә китермәс шул.

Яңа ел бәйрәмен хөрмәтләп уздырганнан соң, Мәскәүдән телеграмма килде. „Капитан“ мәртәбәсе белән котладылар. Бик вакытлы, акчаны мулрак тотарга була. РВда званиеләрне тоткарламаска тырышалар иде.

Күчәсе урынга командировкага поезд белән Поздеевка, Серышево, Свободный аша миңа да йөрергә чират җитте. Яңа урында байтак корылмалар эшләнгән. Безнең „ГЧ“ склады янына тимер юл тармагы салынган. Шул юлда өр-яңа пассажир вагоннары рестораны белән тезелеп торалар. Бүлмәле вагоннарда офицерларыбыз яши, ә плацкартлыларында – солдат-сержантлар. Бер бүлмәдә медпункт ачтым, янәшәсендә – дүрт урынлы вакытлыча изолятор. Биредә саф һава, җирне ап-ак кар мамыгы каплаган. Урман эчендә тынлык. Шәрә агачлар һәм акка төренгән чыршылар арасында – борчулы күкшәләр. Эчтәрәк тукран тукылдаганы ишетелә. Газапсыз тамак туйдырып булмый шул. Менә шушы гаҗәп тынлыкта без, олы сугыш буласын көтеп, бик ашыгыч рәвештә коралланып ятабыз. Биредә эшем артык күп түгел. Ашханәбезне (вагон-ресторанны) тәртиптә тоту, авыруларны кабул итү. Аннары көн дә бер төркем солдатларны санитар машинага утыртып, стройбат поликлиникасына (җиде чакрым) рентгенга, теш табибына һәм, кирәге чыкса, башкаларына да күрсәтергә алып йөрим. Атнага бер офицерларга һәм солдатларга ВМП дәресләре бирәм. Солдатларны мунчага кертер алдыннан анда мунчала-ләгәннәренә хәтле дезинфекция ясарга кирәк. Чишендергәндә тиреләре чиста булмаганнарны аерып дәвалыйсың, аларны башкалардан соңрак юындырасың. Санинструктор, мунча кергәннән соң, тырнакларын кистерә, кирәк булса, суелган бетчә-мазарларын йод белән сөртеп бәйли. Солдатларны үз балаларыңны караган күк тәрбияләргә туры килә, кирәкле киңәшләр бирәсең. Шуңа күрә, әйтмәгәнем булсын, йогышлы чирләр юк, грипп, ОРЗ белән авыручылар да аз. Орёл һәм офицерлар белән мөнәсәбәтләр яхшы, мине ихтирам итәләр. Солдатларыбыз тәртипле, Петропавловск-Камчатка һәм Уссурийскидан. Үз иткәнемне сизәләр. Елан җылыга ияләшкән кебек, миңа гел: „Иптәш капитан!“ – дип кенә торалар. Аларга монда минем белән тынычрак. Монда да военторг кибет ачты. Мәрзия янына өчәр көнгә кайтып йөрим. Ысланган эре симез кета түшкәләрен һәм башка кирәк-яракларны сәяхәтемнән ала кайтам. Күз тимәгәе, тормыш бер җайлангач гөрли генә. Частебыз һаман ике өлешкә аерылган әле. Шулай ике арада арлы-бирле хезмәт итеп йөри торгач, кыш та үтте. Язга чыктык. Гөрләвекләр акканда, бермәлне суүткәргечтә сулар бозылды. Кайберәүләрнең эчләре киткәләде. Былтыр үзем дә бер атна Белогорск госпиталендә ятып чыккан идем. Шәһәрчекнең водопроводы искергән шул. Өстәмә чаралар күрергә туры килә.

Мәскәүдән яңа урыныбызга комиссияләр килә тора. Ә инде хәрби галимнәр, проектчылар, РВ белгечләре һәм Кораллы көчләрнең җаваплы вәкилләре ракета комплексларында кысылып яшиләр. Хезмәт итүчеләргә алар барысы да авырга төшә. Алар, кеше җилкәсенә атланып, кеше кулы белән эшләргә күнеккәннәр – күрсәтмә-боерыклар бирергә остарып беткәннәр. Үзләре моны „булышу“ диләр. Җитмәсә, үзләрен балаларны караган кебек карап торырга кирәк. Ә кайберләре, ике яклы пычак булып, Мәскәүләренә кайткач әләкләүдән дә тартынмыйлар!..

Тайга эчендә күп тармаклы, төзелеп бетмәгән юлларны әзмәвердәй көчле КРАЗ-МАЗ-Урал-ЧТЗлар тәмам баткаклыкка әверелдергән. Юллар шулай өзелеп торганда, бер төркем төрле дәрәҗәле партия совет җитәкчеләре һәм генераллар белән Политбюро әгъзасы Козлов килде. Кара „Волга“ лар кәрваны әллә кайларга сузылды. Юлның ике ягында эшләүче стройбат солдатлары, граждан бригадирлары, офицерлар, авыз ачып, гаҗәпсенеп карап торалар. Әйтерсең күктән ят галәм вәкилләре иңгән! Машиналар боламыкланган пычракка бата-бата, түшләре белән көчкә шуышалар. Ахырда алдагы машина үкерә-үкерә пычрак сиптереп, көпчәкләреннән үк батты. Кәрван туктады. Арттагы машиналардан, шинель итәкләрен күтәреп, генераллар һәм полковниклар чыгып, тегене этәргә тотыналар. Машинаның арткы урындыгында эшләпәле, тулы яңаклы юантыграк кеше бүлтәеп утыра. Шайтаннарга охшаган, пычранып-өтелеп беткән стройбат солдатлары исләре китеп карап торалар. Аларга полковнигың ни дә, генералың ни! Үзләренең җитәкчеләренә дә көчкә буйсыналар. Шунда берсе читтәрәк басып торган генералдан: „Иптәш генерал, нигә соң әле теге эшләпә машинасында утыра бирә?“   – дип сорый. Генерал исә: „Ә синең, улым, политдәресләрдә Ленин бүлмәсендә („ленкомната“) булганың, кулыңа гәҗитләр тотканың, Политбюро әгъзаларының сурәтләрен күргәнең юкмыни? Яхшырак кара әле, бәлки, танырсың?“ – ди. Солдат: „Без монда ата-аналарыбызны да оныта яздык, ә политдәресләр уку комбинатында гына булгалады!“ – „Бу бит иптәш Хрущёвның уң кулы   – Козлов!“ – „Ә-ә, безгә барыбер!..“ Әңгәмә бетә.

Менә шулай, Рәсәй бу, агайнеләр, алдынгы илләрдәге кебек, төзелешне юлдан башламыйлар! Башта җирне казып-актарып бетерәләр дә, „төзедек“ дип рапорт биргәннән соң, еллар буе канау-баткакларга бата-чума йөриләр! Үзләре дә: „Дуңгыз пычраксыз тора алмый!“  – диләр.

Нәтиҗәдә, Козловның килүе ни белән тәмамланганын төгәл әйтә алмыйм. Әлбәттә, өлкән хәрби һәм җирле граждан җитәкчеләре белән, күрсәтмәләр биреп, киңәшмә уздыргандыр ул. Аның төзелеш тизләнүгә һәм хәрби өлкәне төрле яктан тулысынча тәэмин итүгә файдасы тими калмагандыр. Җир шарының ташкүмер кебек кызган чагы иде. АКШ белән кискен рәвештә ачыктан-ачык ярышу бара. Ике як та кораллы көчләрен үстереп ныгыта. Кем куәтлерәк булыр? Мондый очракта артка калу   – харап булу дигән сүз.

Возжаевкада тагы шундыйрак кызык вакыйга булып алды. Яңа РВ Главкомын – Советлар Союзы Маршалы К. Москаленконы көтәбез. Бу урынга ул 1960 елның октябрендә Тюратамда һәлак булган артиллериянең Баш маршалы М. Неделиннан соң билгеләнә. Москаленко – Н.   Хрущёвның ышанычлы кешесе. Аны усал телләр „сарай маршалы“ дип тә атады. Ул Бөек Ватан сугышында актив катнашуы һәм канечкеч Берияне Мәскәү гауптвахтасында атып үтергәнче сакта тотуы белән мәгълүм. Аның турында Мәскәүдә хезмәт итүчеләр: „Ул, ниндидер чире сәбәпле, бик туңучан иде“, – диләр.

Перхушководагы штаб кабинетында йомшак урындыгын һәм өстәл астын электр җылыткычлары белән җиһазлаганнар. Мәскәү кабинетыннан яки фатирыннан чыгар алдыннан, адъютанты Перхушково штабына шалтырата икән. Шуннан соң кабинетын һәм урындыгын +22 градуска тикле җылыта башлыйлар икән! Мәскәү кабинетыннан РВ штабына атнага ике-өч тапкыр килеп рапорт алып, мөһимрәк кәгазь-приказларга кул куеп, тиешле күрсәтмәләр биреп, бер-ике сәгать утырганнан соң кайтып та китә икән. Билгеле, ул РВ гаскәрләре белгече түгел, чөнки махсус белеме юк. Шул шәхесне командирларыбыз шүрләп көтәләр. Менә Белогорскидан чыгуы турында әйтеп, безгә шылтыраталар. Портупеясын буган бурлат йөзле Орёл юл белән штаб арасындагы чирәмгә офицерларын алдан ук тезеп куйды. Моны армиядә „ефрейторский зазор“ диләр. Кулындагы рапортын ятлый. Формам сезнекеннән аерылып тора дип, сафтан чыгып, капка янында арткарак китеп карап торам. Руслар әйтә бит: „Патшалардан ераграк тор – башың исән калыр!“   – дип…

Менә кара җиңел машина, аның артыннан комдив Горбунов машинасы да килеп туктады. Алдагы машинаны йөртүче старшина тиз генә сикереп төште, кулында ал бәрхет кисәге. Ул машинаның безнең яктагы ишеген ача. Машина баскычында күн итекле аяк күренә. Старшина җәһәт кенә бәрхет белән аны ялтыратып өлгерә. Баскычка икенче итек баса. Старшина аны да ялтырата да читкәрәк тайпылып үрә баса. Ниһаять, зур фуражкалы, ялтыравыклы маршал билгеләре белән бизәлгән киемнән кечерәк итекләр иясе үзе күренә һәм саф ягына юнәлә. Орёл, сафны үрә бастырып, маршал каршына йөгерә, строевой адымга күчеп шып туктый һәм бүртенеп рапорт бирә. Маршал саф белән исәнләшә. Саф, гау-гау килеп, сәламен кайтара. Маршал: „Хәлләр ничек, сораулар бармы?“ – дип сорый. Буламы соң, алдан ук кисәтеп куелгач! Шуннан соң ул, уңышлар теләп һәм тагы нидер әйтеп, машинасы янына юнәлә. Горбунов та артыннан калышмый. Орёл, бераз озатып, калырга рөхсәт сорый. Шуның белән машиналар кузгалып китә.

Солдатларга старшиналар: „Саф ул изге җир!“ – дип тукып торалар иде. Алай да, маршалның итекләрен болай ялтыратуы ниндидер уңайсыз, авыр хис калдырды. Алар китте, ә сөйләшүләр байтакка сузылды. Маршалны көн дә күрмисең бит!

Хәтеремдә шул итекләре белән бергә тугралы, зур йолдызлы чигелгән маршал погоннары уелып калды. Әйе, Кораллы көчләребезнең яңа, бик мөһим тармагы – Стратегик РВ белән идарә итүчеләрнең төрлесе булды. Мисал өчен генә булса да әйтим, РВ штабының РТБлар бүлеге начальнигы карт генерал-полковник Балядко иде. Ул байтак еллар кавалериядә хезмәт иткән һәм андагы гадәтләр канына сеңгән. Безнең технологик залга килеп керүгә, ни эшләргә белмәвеннән, атом-төшле „ГЧ“ ларны, чисталыкларын тикшергән кебек, кулъяулыгы белән сөртеп маташты. Хәер, аны озакламый лаеклы ялга озаттылар. Ә андыйлар бездә әз булмады.

Яңа барлыкка килеп, аягына баса башлаган РВда гади генә мәсьәләләр хакында югарыда җитди бәхәсләр барганын еш ишетә идек. Башта көн кадагына мондый мәсьәлә эленгән: РВ хәрбиләрен нинди форма белән киендерергә? Тәкъдимнәрнең төрлесе булган. Шуларның берсе: Николай II чорындагы атлы казакларның формасы. Юк, шаярып әйтүем түгел. Ул формалар Беренче Бөтендөнья сугышыннан бирле хәрби складларда сакланып ята, имеш. Күрәсең, кемдер шул чакта ук казакларны юксынган икән… Ахырда тупчылар формасына киендерергә булалар. Әле мин РВга хезмәт итәргә килгәндә дә полкларда һәм РТБларда мотопехота, очучылар, диңгезчеләр формасын кигән офицерларны очратырга мөмкин иде. Кайсы-кайда „кыскартылган“ бит!.. Тора-бара, әкренләп, аларны да тупчылар формасына киендерделәр. Без медиклар исә үзебезнең яшел төс кертелгән формада җитмешенче елга хәтле кала бирдек. Хәер, безгә дә бермәлне кара тасмалы тупчылар фуражка-погон-петлицалары кигезеп маташканнар иде. Барып чыкмады. Ә мин аларны алырга өлгермәдем дә.

Тагы бер мәсьәлә турында бәхәс куба: РВ частьларын нинди калып-рәвештә төзергә? АКШ үрнәге буенчамы? Аларда РВлары „авиокрылолар“ ча бүленгән. Безнекеләр, ахырда, нигезгә туп гаскәрләренең төзелешен – батарея, дивизия, полк калыпларын үрнәк итеп алалар. Шулай АКШ һәм СССР РВларының төзелешләрендә ассимметрия туа. Гаскәрләрнең нинди рәвештә төзелүләре буш нәрсә түгел. Нигездә сугышка сәләтлелек, штаб һәм башка мәсьәләләр ята. Әйтик, полк икән, командиры полковник булырга тиеш, „папаха“ ны бирергә кирәк!..

Соңрак башка мәсьәләләр дә барлыкка килде. Әйтик, РТБларга байраклар бирү мәсьәләсе. Алар моңарчы байраксыз хәрби частьлар иде. Әләмсез нинди мөстәкыйль хәрби часть булсын ди? Ә байраклы булгач, начальнигы да папахалы булырга тиеш. Аннары, Г. Жуковны лаеклы ялга озаткач, бераздан безнеке шикелле хәрби оешмаларның чын мәгънәсен истә тотып һәм тәртипне ныгыту максаты белән, замполитларның санын арттырырга мәҗбүр булдылар, һәм һәр 50–75 санлы аерым хәрби оешмаларга, сугышчан әзерлекләренә карап, берәр политхезмәткәр офицер өстәп кертелде. Бу инде чамадан тыш узыну булды, чөнки тәртипләр аңарга карап кына ныгымады. Мин гомеремдә чын мәгънәсендә эшчән, кеше күңеленә керерлек политхезмәткәрләрне сирәк очраттым. Аларның күбесенә мөгаллимлек һәм психолог сәләтләре җитмәде. Күбесенең махсус белемнәре дә юк иде. Тикмәгә генә алар турында да мәзәкләр чыкмагандыр. Янәсе, политхезмәткәрләргә эш урыннарын җыештырып тәртипкә китерү бигрәк ансат. Авызларын ябалар да, шуның белән бетте-китте. Вакытын да, имеш, сайлый беләләр: „Солнце летнее палит – едет в отпуск замполит!“ Аннары Некрасов поэмасының „Кому живётся весело, вольготно на Руси?“ калыбында: „Начальникам физическим, всем замам политическим и старшему врачу!“ – дип такмаклыйлар иде. Орёлның замполит майор Туркинның исеме җисеменә искитәрлек туры килә иде. Бер мәнсез зат иде. Артыннан көлми калмаган офицер булмагандыр. Кайберсе: „Турок!“ – дип тә җибәрә иде. Әйтерсең төрекне күргәннәре бар!

Ял дигәндә, яшь офицерларны ялга командирлар һәм штаб начальниклары һәр елны кара көздә йә кыш айларында озатырга тырыштылар. Бу хакта тагы бер мәзәк сөйләми булмас. Штаб начальнигы офицерларның киләчәк ял планын төзи. Командир, офицерларын сафка тезеп, мондый сорау бирә: „Кемнәр җылынган сыра һәм тиргә баткан хатын-кызларны сөйми, бер адым алга!“ Берни сизмәгән яшь әтәчләр, кодрәтләнеп, сафтан бер адым алга атлыйлар. Янәсе, андый түбән зәвыклы мәхлуклар түгел! Командир, көлемсерәп: „Әһә, штаб начальнигы, болар берсе дә җылы сыра һәм тирләгән хатын-кызларны яратмыйлар икән. Ялга кыш айларында озатыгыз!“ – ди. Мин, пионерларча вазифамны үтәп, офицерларны график буенча ял йортларына һәм шифаханәләргә җибәрергә тырышам. Юлламаларга бер чакта да мохтаҗлык булмады, бигрәк тә бу яклардагы „Океанский“ (Владивостоктан унтугыз   чакрым арырак), „Шмаковка“, „Кульдур“, „Дарасун“ кебек шифаханәләргә. Юлламалар хәтта Камчаткадагы Тын океан хәрби флотының „Паратунка“ сына да була иде. Анда кыш уртасында карлы вулкан таулары янында 40 градуслы геотермаль бассейннарында коену бигрәк кызыклы һәм шифалы! Шулай булса да, кызыксынучылар юк диярлек. Офицерлар ул чакларда шифаханәләргә ялга барырга атлыгып тормыйлар иде.

Хәзер генә ул шифаханәгә путёвкалар сорап аптыраталар. Димәк, тәмен белеп алганнар.

Хәтер һаман узган вакыйгаларга кайта. 1962 елда без, берни булмагандай, бәйрәмле май аен шактый күтәренке күңел белән уздырдык. Ә 1–2 июнь көннәрендә Новочеркасск каласында эшчеләр митинг-демонстрациясен канга батырып таратканнар. Чираттагы расценкаларны төшереп, эш күләмен арттырганнан соң, ачлыкка дучар ителгән эшчеләр һәм кала халкы, дулап, урамга чыккан икән. Әйтергә кирәк, илдә ризык кытлыгы үзен нык сиздерә башлаган иде. КГБчы Шелепинның мөридләре халыкка ата башлаган, һәм Осетин, Советлар Союзы каһарманы генерал-полковник И. Плиев гаскәрләрен аларны бастырырга керткәннәр. Урамнарга танклар ыргылган. 25 кеше үтерелгән, 122 кешене кулга алганнар һәм 7сен атканнар. Күп еллар гына узгач белдек! Менә сиңа „ирекле“ илдә үзләрен „халык хезмәтчеләре“ дип атаган ил хуҗаларының чираттагы гамәле! Гәҗитләрдә бу ерткычлыклар турында бер сүз күренмәде. Радио-телевидениенең авызына су каптырдылар. Булмас димәгез, бу Советлар Союзы иле! Анда бөтен хәшәрәт-вәхшилек булырга мөмкин. Бик күп нәрсәләр үзебезнең халыктан һәм бөтен дөньядан яшереп эшләнә иде. Бу „канлы июнь“ фаҗигасе турында ул чакта миңа майор Туркин: „Новочеркасскида Совет строена каршы демонстрация булган, әмма аны Плиев бастырган!“ – диде пышылдап. Баксаң, Совет строена каршы булмаган ул, ә совет имансызларының гаделсезлекләренә каршы гына. Бездә берәр нәрсәгә карыша башласаң: „Син нәрсә, совет строена каршымы?“ – дип, авызны томаларга ияләшкәннәр инде.

Туркин хәбәрен ишетеп сискәнеп киттем. Илебездә ризасызлык демонстрацияләре һәм аларның кораллы көчләр белән бастырылуы минем акылыма сыймаслык хәл булып тоелды.

Шуннан соң, безнең гаскәрләрне Кубага керткәч, Плиевны Микоян белән Фидель Кастро янына ярдәм итәргә җибәрәләр. Соңыннан, лаеклы ялга чыккач, Плиевны гадәттән тыш инспекция генералы төркеменә кертәләр һәм аңарга „армия генералы“ дәрәҗәсен бирәләр. Ул Генераль Инспекция төркеменә отставкадагы маршаллар гына керә иде. Эш кабинетлары һәм окладлары тулысынча үзләренә кала иде. Шуңарга күрә ул төркемне „райская группа“ дип атыйлар иде.

Плиевның үрнәген М. Горбачёв чорында – 1989 елда Тбилисида генерал-полковник Родионов кабатлады. Ул да моның белән дан казанмады.

Менә шундый иде алар СССР – Рәсәй генераллары. Үз халкын бастырудан да тартынмадылар. Билгеле, Новочеркасск галәмәте ил кытлыкка төшкәч килеп чыкты.

Чирәм җирләргә шау-шу куптарып-шапырынып иген чәчүгә карамастан, шул елларда икмәк бетте диярлек. Кибетләрдә кукуруз, солы һәм соя оннарын кушып пешерелгән кара икмәк сата башладылар. Аны да тиз арада сатып бетерәләр иде. Солдатларга да шул кайрак кебек икмәкне ашата башладылар. Ул ипи тиз искерүчән иде. Чиләбедә авыру әти һәм әни ак ипине, сөт һәм манный ярмасын табиблар таныклыгы буенча өлешләп кенә ала башлаганнар. Без дә дөге, карабодай посылкалары җибәргән идек. „51нче“ гә хезмәт итәргә күчкәч, замполит майор Тимофеев, округның партактивыннан кайткач: „Илдә азык-төлек мәсьәләсе авырайган!“   – диде. Моны Хабаровск краеның беренче сәркатибе Шитиков: „Әле генә Канада бодае хакына кораб белән 740 тонна (!) алтын илттек!“ – дип әйткән.

Менә шул чакта Черчилль: „Бөтен илләргә ашлык сатучы Рәсәйне Хрущёвның „зирәклеге“ генә икмәксез калдыра алды!“ – дигән.

Шул чорда кечерәк ыгы-зыгыларның бүтән өлкәләрдә дә булуы мәгълүм. Әйтик, Свердловск каласында, Н.   Хрущёвның киләсен көтеп, кала агайлары шәһәрне тәртипкә китерә башлыйлар. Иң зур „Уралмаш“ заводы җирләрендә „кәгазь кортларын“ алабута-әрем-билчәннәрне йолкырга өч көн рәттән куалар. Йолкып бетерә алмаганнарына солярка сибеп яндыралар…

Менә билгеләнгән көнне завод идарәсе каршына кара лаклы машиналар килеп туктый. Эшчеләр өере яшенле кара болыт булып көтеп тора. Шактый юан Хрущёв, түшен киереп, гадәттәгечә елмаеп, машинасыннан чыгып, боларга таба юнәлә. Әйтерсең эшчеләрнең сөекле атасы!

Азык кытлыгыннан гарык булган, көч-хәл белән генә көн күрүче эшчеләр кинәт, стихия рәвешле ярсып, күз ачып йомганчы Хрущёвны урап алалар һәм, пинжәгенә ябышып: „Йә, әйт әле, „халык хезмәтчесе“, ничек безне мондый хәлгә төшердең?“ – дип сорыйлар. Агарып, чырае качкан Хрущёвны тән сакчылары, көчкә аерып, машинасына өстерәп кертә, һәм бу кара машиналар шунда ук юк та була!

Бу вакыйга турында үз күзләре белән күргән кешеләрдән ишеткәнем бар.

Мин Ленинградта укыганда да, Хрущёв заводларга килгәли иде. Бер килүендә, расценкалар турында сүз чыккач, эшчеләргә болай дигән: „Беләм мин сезне, эшлисе урында тәмәке тартып, Хрущёв турында мәзәкләр сөйләп утырасыз!“ Дөрес, аның турында мәзәкләр байтак иде шул.

Ленинградның „Киров“ заводында эшчеләр җыенында мөнәсәбәтләр куерып кыза башлагач, ул мәдәният сараеның арт ишегеннән чыгып тайган.

Аракыга бәяләр күтәрелгәч, усал ирләр, кибеткә кереп: „Дай Никитку!“ – дип кенә сорыйлар иде. Илдә тормыш хәлләре катлауланганнан-катлаулана барсалар да, үзен бик эшчән рәвештә тотып, җай чыккан саен акыл сата иде ул.

Әле җитмеш яше тулуы уңаеннан, куштанланып, Л. Брежнев, бөтен политбюро әгъзаларын ияртеп, аны котларга кергәндә, Хрущёв, масаеп: „Җитмеш яшь – сәясәтчеләрнең иң җитлеккән чагы!“ – димәсенме! Шулай, үзенә тиешле бәя бирә алмады ул.

Шуннан соң озакламый, политбюро әгьзалары карары буенча Хрущёв урыныннан төшерелә. Ул Пицундада ял иткәндә, „соры кардинал“ Суслов һәм икейөзле Брежнев политбюро утырышын билгелиләр һәм Хрущёвны чакыралар. Хрущёв кайта һәм үзенең төшерелүен ишетә. Аның кылганнарын исәпкә алсак, мәтәлеп төшүенең очраклы булмаганы аңлашыла. Ләкин Л. Брежнев та аның урынында әллә ни майтара алмады кебек…

Ярар, инде үзебезнең хәлләргә күчик.

Үтә үзенчәлекле ракеталар гаскәрләрендә безгә бүтән төп вазифалардан тыш гаять мөһим бурыч йөкләнгән иде – хәрби серләрне саклау. Безгә дүртенче курста ук махсус бүлек аша „ике нульле“ яшерен эшләргә ЛенВО хокуклар юллаган иде. Миңа да, шул махсус бүлек тикшерүе иләгеннән үткәч, андый хокук кәгазе бирелде һәм ул „Шәхси эшемә“ теркәлде. Аның номерын яттан белергә кирәк иде. Мәскәү штабына яки уку үзәгенә командировкага җибәргәндә, аны юлламага ук язалар иде.

Ярый әле минем нәсел тамырымны тикшергән чакларында Атабай авылының Шурасында мәрхүм Хәсән бабамның бертуганының улы рәис булып утырган. Ул тиешле язуны запрос булуга башкарып җибәргән… Рәхмәт инде! Бәхетем бар икән.

Моның белән генә эш төгәлләнми әле. Хәрби серләрне ычкындырмаска вәгъдә кәгазенә кул куйдырттылар. Ә   инде ычкындырасың икән, ул кәгазьдә УК статьясы да күрсәтелгән! Янәсе, белеп тор ничә елга утыртуларын яки атуларын! Ләкин илгә хыянәт итү беребезнең дә уена да килмәгәндер. Киресенчә, шикләнеп кул куйдыртуларына нәфрәт хисе дә кузгала иде. Атам-анам хыянәт итмәгәнне, ничек инде миңа ышанмаска?

Әле шул подпискаларны кабат дивизия яки корпус штабына кергәндә һәм бүтән частьларга күчергәндә дә алалар иде. Ансыз бер йомышың да тәмамланмый иде. Ел саен диярлек махсус анкеталар тутырталар, анда һәр туганыңның кайда яшәгәнен яки эшләгәнен күрсәтү таләп ителә. Хәтта энем Әдһәмнең кайда һәм ничәнче зиратта җирләнгәнен дә!..

Ә инде конкрет хәрби оешмада хезмәт иткәндә, сурәтле пропускасыз беркая да йөреп булмады. Пропускта нинди бүлекләргә керергә рөхсәт ителүе махсус тамгалар белән билгеләнә иде. Яшермим, мин анда керергә атлыгып тормадым. Анда эшләүчеләрнең нурланулары да җиткән! Алар да „кыямәт яки тәмуг утыннары“ янына үз теләкләре белән кермәгәннәрдер. Болай да зарарлы матдәләр җитәрлек иде. Тупикларга тимер юл цистерналары белән ракета ягулык-окислительләрен кертә башладылар. Противогазсыз яннарына килерлек түгел…

Ә инде урман эчендәге яңа корылган ябык шәһәрчеккә күченгәч, без генә түгел, хәтта гаилә әгъзаларыбыз да пропусксыз керә дә, чыга да алмадык. КПП аша автобустан төшеп, берәмтекләп үтәргә кирәк иде. Берәр туганыңны кунакка чакырасың килсә, бер айга алдан гариза язарга кирәк булды. Алманнарның „СС“ үрнәгеннән алынган пропуск кагыйдәләре бигрәк кырыс һәм алҗытып бетерәләр иде. Шәһәрчеккә кергән юл өсләрендә шлагбаумнар һәм сакчылар. Тирә-юнь чәнечкеле тимер чыбык белән кат-кат әйләндереп алынган, ә ракета комплекслары өстәмә электр челтәре белән дә уралганнар. Кагылсаң – беттең! Ул гына да түгел, кайбер җирләрдә яшерен миналар күмелгән. Билгеләнгән юллардан гына йөрергә туры килә. Ләкин бетон саклыкларга да карамастан, серләр ачыла, хәтта АКШка кадәр барып җитәләр! Хәрби стройбатлар башкарган мондый олы эшләрне яшерүе бик кыен. Мөмкин дә түгелдер. Йөзәр эшелоннар – төзү әйберләре, бетон, ком, чуерташ, махсус корыч конструкция-арматуралар, трубалар, трансформатор-вентиляторлар һәм озын, түбәләре генә ачыла торган вагоннар, төп юлдан аерылып, моңарчы бер адәм дә яшәмәгән тайга эченә көн-төн кереп торсыннар әле! Дөрес, бу төзелеш турында ялган риваять тараталар таратуын, ләкин ышаналармы?

Аннары, РВ корылмаларын бөтен ил төзи диярлек. Ә   хәрбиләрнең саннары даими рәвештә үрчеп торуын, төрле комиссияләрнең килеп-китеп йөрүләрен ничек аңлатырга?

Аннары көнбатыш илләрнең шымчыларын да тоткарлыйлар, дипломатларын да бу якка сәбәпсез килүләрен күреп, борып кайтаралар. Шул чакта биредә элек чит илгә качып киткән бер картайган графиня пәйда була. Аннары, беренче стратегик ракетаны әзерләп стартка бастыргач, аның махсус очу борт программасы, Мәскәүдән китергәндә, юлда югалган дип ишеттем. Энә түгел бит. Аны кораллы офицерлар аерым купеда саклап килгәннәр. Ничектер урлатканнар булып чыга… Булыр да. Ә бәлки, дошманнарны алдар өчен, махсус урлатканнардыр дим? Моны дезинформация диләр. Андый яшерен уеннар да оештырылалар бит! Соңрак бер искитәрлек вакыйга булып узды. Беренче ракетабыз сугышчан әзерлеккә стартка баскач, Окинавадан полк командирын Тинчурин (булачак генерал) үзе шул уңайдан тәбрикләгән, диделәр!

Возжаевкада һәм тайгада ятканда офицерлар, яшеренеп, Окинавадан япон ханымның „Момура“ радиотапшыруларын тыңлыйлар иде. Ул тапшырулар кыска дулкында махсус көнчыгыш совет гаскәрләре өчен оештырылган иде. Анда шәп музыка, совет җырлары яңа аранжировкада башкарыла һәм төрле хәбәрләр бирәләр. Хәтта кайбер офицерларны туган көннәре һәм балалары туу белән котлыйлар иде! Һәр тапшыру ягымлы хатын тавышы: „Момура сөйли!“ – сүзләре белән башлана иде. Әле дә гаҗәпләнәм һәм, күп еллар үткәч: „Әллә бу үзебезнең тапшыруыбыз булды микән?“ – дип шикләнеп куям. „Ят тавышларны“ тыңлау ул елларда катгый тыела иде. Сизсәләр, ышанычны югалтасың дигән сүз.

Ят тавышларны даими басып торыр өчен, тулаем Днепрогэс энергиясе сарыф ителә иде! Бәлки, аларны тыңлатмас өчен, юри „Момура“ булып кыланганнардыр? Ләкин, без дошманнарның нинди яшерен эшләр булдырганнарын белеп торгач, алар да безнең турыда белми тормадылар.

Штабларыбызда аларның очып узачак сәгать-минутларының графиклары бар. Шул мәлләрдә бөтен хәрәкәтләр тукталырга, бар халык һәм техника яшеренергә тиеш. Ләкин боларның барысын да төгәл үтәү кыен, һәм безнең кешеләргә гомуми хас булган тәртипсезлек тә үзенекен итә бит. Шулай булгач, безне капчыкка яшереп кара.

Җәй көннәрендә миңа командировкага ешрак йөрергә туры килде. Яшәреп яңарган мохит куенында, хәрәкәтсез поезд эшелонында яшәргә күңелле булса да, чебен-черкиләрнең, озынборыннарның куерган кара болытлары күз-авызны ачарга ирек бирмиләр. Үтмәгән җирләре юк. Барысы да кан эчәргә маташа! Диметилорталат белән сөртенеп тә, тулысынча чагуларыннан котылып булмый. Кич җитүгә, урнашкан җиребездә, ДДТ шашкаларын кабызып, бераз канечкечләрне кыргалый идем. Ләкин бөтен тайга бөҗәкләрен алай ансат бетерә алмассың. ДДТ төтененең файдасы беразга гына тия. Солдатларны эшелон каршында чатырлар кордыртып урнаштырдык. Биредә кыр күгәрченнәре күп. Көн буе чырылдап-гөлдерәп мәш киләләр. Солдатлар аларны: „Жидовские кукушки!“ – дип атый. Башта мин дә нинди кошлар икәннәрен белми идем. Янут этләре дә очрый. Аларның кызык гадәтләре бар икән. Кешедән качып өлгермәсәләр, үлгән булып кыланалар.

Берсен шундый мәлдә солдат Ряполов тотып кайта, бәйләп куя һәм, читлек ясап, читлеккә утырта. Чыннан да, кара йонлы кечкенә эткә охшаган. Ул аны ашатып, бауга тагып ияртеп йөрткәләде. Ләкин янут бераздан читлеген кимереп качты. Ирекне һәркем ярата шул. Соңрак, мин „51нче“ дә хезмәт иткәндә, кышын бер сверхсрочник сукмактан „үле“ янут гәүдәсен тотып кайта, тиресен тунарга дип. Йомшарсын дип ванна астына сала. Ул аны катып үлгән дип белгән. Бермәлне, эшкәртергә дип керсә, хәйләкәр януттан җилләр искән! Хатыны чыгып-кереп йөргәндә, ул кинәт күтәрелеп тайган!..

Эч чирләре килеп чыкмагае дип, солдатлар белән нык шөгыльләнергә туры килә. Шул араларда РВ медицина бүлегеннән тикшерү максаты белән баш токсиколог-радиолог полковник Гыйрфанов килде. Ул йомшак фигыльле һәм ихтирамлы мөселман заты иде. Кай яклардан булгандыр, сорашырга базмадым. Артык әңгәмә корып утырырга туры килмәде. Көне эссе иде. Төш вакыты җитеп барган мәл. Сусаганын сизеп, чәй эчәргә тәкъдим иттем. Аш пешерүче солдатка чәй китерергә куштым. Мүк җиләгенең сыгынтысын да өстәлгә куйдырттым. Тиздән теге солдат алюминий чәйнеге белән чәй китерде. „Чәйне һәм шикәрне шунда салдым!“ – ди.

Тустаганнарга чәй агызабыз. Кипкән иреннәребез белән өрә-өрә эчә башлыйбыз. Кинәт күзләр акая, чү, нәрсә булды бу? Теге чукынган нәмәстә шикәр комы урынына чәйнеккә тоз тондырган! Ничек инде шулай шикәр кабын тоз кабы белән бутарга ди? Юри шулай эшләде микәнни соң? Булыр да!.. Кәеф бозылды. Нинди сөйләшү ди шуннан соң? Чәйнең яңасын китерттем. Шуннан соң Гыйрфанов абзый китте. Сүз уңаеннан бер истәлеккә кагылмый булмас. Әнинең авылында ярлырак ир заты яшәгән. Аңарга абруйлы, мөхтәрәм мулла абзыйга чәй эчертергә туры килгән. Шуннан соң авылдашлары белән берәр бәхәс чыга калса: „Сез беләсезме минем кем икәнне? Мин хаҗи Мусага чәй эчерткән егет!“ – дип, күкрәген киереп горурлана торган булган, бичара. Менә мин дә Гыйрфанов агага тозлы чәй эчергән егет! Исемен белми калдым. Минец аны „Мих-Мих“ дип атый иде.

Шушы вакыйгадан соң, ул пенсиягә чыкканчы, Себердә, Капустин Ярда, Перхушковода гыйльми конференция-җыеннарда аның белән очрашкаладык. Аны-моны әйткәне булмады. Ләкин миңа күтәрелергә дә булышмады.

Байтак вакыттан соң, үзем токсиколог-радиолог булгач, Гыйрфанов минем ише яшь белгечләрне гыйльми конференциягә Перхушковода җыйды. Көннәрнең берендә аннан Мәскәүгә – Склифасовский исемендәге ашыгыч ярдәм итү институтының клиникасына ашыгыч ярдәмнең ничек оештыруларын һәм агуланган авыруларны карарга бардык. Институтның бер өлеше граф Ширәмәтнең махсус сараенда урнашкан. Шул мәһабәт сарайның гүзәл залыннан озын, бормалы-бормалы, лабиринтка охшаган подвал коридорларыннан берәү чыгып, безгә икенче бинага китәргә кушты да, үзе каядыр кереп юк булды.

Гыйрфанов, белгән кеше кебек, безне ияртеп, шул подвал коридорларына алып китте һәм юл таба алмый, башларыбызны әйләндергәнче, ярты сәгать лабиринтта йөртте. Ачуыбыз чыкты. Ул да монда беренче тапкыр икән… Алланың рәхмәте, бетәсе түгел ишекләрнең берсенә каршыбызга килгән бәндә коткарып кертеп җибәрде тагы. Югыйсә кичкә хәтле йөргән булыр идек! Шуннан соң Гыйрфановка игътибарым кимеде. Үзең белмәгәндә, белдекле булып кыланмыйлар һәм кешеләрне бутамыйлар аны! Үзе дә бичара халәтенә төшкәнен сизде бугай.

Гыйрфанов РТБдан киткәч, шул көннәрдә үк диярлек, офицерларны казарма тормышына күчерделәр. Отпускаларда булганнарын кире кайтардылар. Бу бөтен Кораллы көчләрдә башланган хәл иде. Сәбәбе – Куба – Кариб кризисы. Возжаевкага кайтмый, эшелонда яшибез. Барча солдат-офицерларыбыз биредә. Штабыбыз инде салынган, казармалар төзелеп бетте диярлек. Дивизиянең бер генә полкы сугышка әзер булып кизү торса да, дивизия сафка басты дип игълан ителде. Һәм шуның өчен офицерларга өстәмә акча түли башладылар. Гәҗитләрдә, радио-телевидение аша, политуку һәм марксизм-ленинизм дәресләрендә АКШ империалистларын бертуктаусыз диярлек сүгәләр. Әйтерсең үзебез Кубага тыкшынмаган һәм СССРның йөзе кара түгел! Үзләре ич Кубага яшерен рәвештә совет гаскәрләрен һәм ракета частьларын керткәннәр. Ул урта ераклыкка оча торган ракеталарны АКШның хәрби базаларына төбәп тә куйганнар!

АКШлылар шул сәбәптән, СССРны агрессиядә гаепләп, Кубаны диңгез флотлары белән камап алганнар. Бу инде хәрби блокада дигән сүз. Куба белән СССР арасында күпер салынган кебек, тәүлегенә утызар совет корабы, океан һәм диңгезләрне гизеп, кирәк-яракларны ташып йөри. Җитәкчеләребез СССР исеменнән: „Совет армиясенең җыр вә бию ансамбленнән гайре Кубада бер генә солдатыбыз юк!“ – дип, бөтен дөнья алдында ялган тараттылар һәм бу ялганны күп мәртәбә кабатладылар. Без көлештек кенә. Әйтерсең бөтен дөнья сукыр һәм чукрак! Ахырда АКШныкылар, Космостан төшереп алынган Кубадагы СССР ракеталарының фотосурәтләрен күрсәтеп, гәҗитләргә төшереп, ракета частьларының саннарын игълан итеп, СССРның ялганын фаш итәләр. Менә ничек бөек дәүләтнең абруен төшерәләр! Шаярырга урын калмый. АКШ чын-чынлап, ультиматум куеп, безгә каршы сугыш ачарга җыена башлады. Ә СССРның стратегик ракеталары әле сугышчан әзерлеккә баса гына. Алар әле әз. Ә Н. Хрущёвның шапырынуы буенча, бездә ул ракеталар конвеердан „сарделькалар“ кебек төшеп кенә торалар ди…

Дивизия махсус бүлегенең полковник-офицерларының җыенында иярченнәрдән алынган зур фотосурәтләрне күрсәттеләр. Берсендә – Пентагон алдында бихисап җиңел машиналар җыелган. Икенчесендә – ак йортлары янында шундый ук хәл. Димәк, хәрби һәм сәясәт киңәшмәләре бара. Өченчесендә – Куба утравы тирәсендә АКШның хәрби кораблары. Кайбер сурәтләрдә АКШ һавасында очып барган очкычларның борт саннарына хәтле күренә! Фотоательеларда төшерә белмәгәндә, галәм күгеннән төшереп үрнәк күрсәтәләр!

Бераз тарткалашып-карышып маташканнан соң, безнекеләр каракларча яшереп керткән гаскәр һәм ракеталарны, хурга төшеп, кире кайтарырга мәҗбүр булдылар. Д. Кеннеди үзенекендә нык торды. Әйтерсең дөнья алдында СССРның яңагына чәпәде. Нәкъ урыслар үзләре әйткәнчә булды: „Пошли за шерстью – вернулись стрижеными!“ Сәләтең булмагач, әтәчләнеп көчәнеп маташмыйлар аны!

Үпкәләгән һәм СССРга ышанычын югалта башлаган Фидельны тынычландырырга һәм үгетләргә Микоянга баралар. Ул анда Фидельдан аерылмый байтак торды, үлем түшәгендә яткан хатыны янына бәхилләшергә дә кайта алмады, чөнки Куба белән дуслык бозылыр хәлгә җиткән иде. Кызык бит, СССРның бөтен дөньяны кочаклыйсы килә. Бөтен дөньяга социализмны иңдермәкче булып маташа, ә үз халкы суган суы суырырга җитешкән!

Ракета гаскәрләрен дә бик кызык керткәнбез. Аннан кире кайткан офицерларны төрле частьларга тараттылар, һәм аларның маҗараларын үз колакларым белән ишеттем.

Офицерларны һәм солдатларны Одессада һәм Балтыйк портларының пакгаузларында үзләренә ошаган граждан киемнәренә киендереп, пароходларга утыртып алып киткәннәр. Андый тәҗрибә бар инде. 1935–1936 елларда да шулай яшерен рәвештә Испаниягә СССР гаскәрләренең кергәннәре бар.

Солдатларны трюмнарда урнаштыралар. Аларга палубаларга көндез чыгарга катгый тыела. Солдатлар тын алырга эчке күлмәктән төнлә генә чыгалар, чөнки бирелгән граждан костюмнарын „дембель“ көненә саклыйлар! Җыйнаксыз һәм әдәпсез солдатлар ризык калдыкларын тегендә-монда ярыкларга түгеп-ташлап вә косып, трюмнарны черетеп, тәмам сасытып бетергәннәр. Үзләре дә тончыга язганнар. Атлантик океанда корабларны АКШ хәрби лачыннары каршы ала. Тикшереп һәм куркытып, алар бертуктаусыз үкерә-үкерә, мачталарга тияр-тимәс кенә оча башлыйлар.

Ниһаять, безнекеләр, аякларыннан язып, авыр хәлгә калып, Куба утравына килеп төшәләр. Андый ерак диңгез сәяхәте кемне дә алҗытып бетерә. Ракеталарны билгеләнгән җирләргә җайлап бастыра башлыйлар. Солдатлар, кискен кисәтүләргә карамастан, Кубаның һәрбер тылсымлы тропик куак-агачларына ябырылалар. Моңарчы күрмәгән-белмәгән орлык-җимешләрен тизрәк авызларына озаталар. Нәтиҗәдә дизентерия эпидемиясе башлана. Әй, дуслар, тәртипсез Рәсәй халкын әле дә акылга утырта алмыйлар! Дөнья күрмәгән солдатлар маймыллар рәвешенә бик ансат төшәләр. Бик булдыклы, сабыр һәм эшчән капитан В. Щукин исемле яшь хирург белән Новосибирскиның Пашино бистәсендә бергә хезмәт итәргә туры килгән иде. Ул да Куба галәмәтен татыган. Килеп төшүгә, медицина хезмәткәрләре бушаган өйләрдә, абзарларда һәм чатырларда госпиталь корырга керешкәннәр. Санитар солдатлары белән бергә офицерлар да, бердәм булып, җиһазларны, медукладкаларны ташып-урнаштырып, бөтен кара эшләрне көн-төн ял итми эшлиләр. Кубалылар моны күреп сорыйлар икән: „Кайчан инде офицер табибларыгыз килә?“   – дип. „Менә бит, без күптән килгәнбез!“ – дигәч, „Шыттырмагыз, табиблар һәм офицерлар кара эшне гади кешеләр кебек эшләмәсләр!“ – диләр икән. Кадерсез совет офицерларының борыннары белән җир сөргәннәрен алар, билгеле, белмәгәннәр. Эшләре беткәч, аруланып, ак халатлар кия башлагач кына, гаҗәпләнеп ышанырга мәҗбүр булганнар. Кайберәүләр Куба түтиләреннән йогышлы чирләр эләктерәләр. Ул „бүләкләрне“ илебезгә дә алып кайталар. Ләкин СССР антибиотиклары, каешланып-чыныгып беткән чит ил гонококкларын көчкә зур дозалары белән генә җиңә ала.

Минем белән укып чыккан танышым да җенес „томавын“ эләктереп кайта. Ә соңыннан, аңарга полковник мәртәбәсен бирмәгәннәренә үпкәли башлагач, нәкъ шуны исенә төшерәләр. Совет офицерларына чит ил хатын-кызлары белән алай „аралашырга“ катгый тыелган ич. Курсташыма кагылганда, минемчә, дөрес иткәннәр. Чит илләрдә һәм, гомумән, үзеңне тота белергә кирәк.

Йә, кыйссамны дәвам итим. „Интернационалистларыбыз“ кайтканда, инде кыш була, һава сүрелә. Ничек киләләр – шулай китәләр. Ни майтарып? Халыкның малын һәм акчасын заяга гына сарыф итеп. Илебезгә җитәрәк диңгез дулкыннары өсләрендә суык булып китә, ачы-тозлы җилләр өтеп исәләр. Армиядән ата-ана өйләренә кайтырга әзерләнгән беркатлы солдат-сержантлар пөхтә костюмнарын һаман да кызганып кими саклыйлар. Кайчан эшләп алачак әле алар андый затлы киемнәрне? Палубага да хозурланырга эчке киемнән генә чыгалар. Суык тисә – тия, ә менә туган җирләренә киенеп кайтасылары килә! Ләкин портларыбызга килеп төртелгәч, бичараларны чишендереп, элеккечә тузган шыксыз хаки формаларга киенергә, ә костюмнарын кире кайтарырга кушалар! Солдат-сержантлар, ярсып, шулай интегеп саклап килгән костюмнарның тетмәләрен тетеп, аяк асларына ташлап таптыйлар! Йә, әйтегез инде, ник вакланмый, бүләк итеп үзләренә калдырмаска ди? Мәнсезлек дими, ни дияргә? Фетнә куптарырга әзер „карт“ солдатларны озакка сузмый демобилизациялиләр. Рухлары какшаган һәм тәртиптән ычкына башлаган кече офицерларны төрле частьларга тараталар. Ләкин анда да күбесеннән файда булмый диярлек.

Куба мәсьәләсе сүрелә төште. Декабрь азагында Мәрзия янына кайттым. Ул чакта вагоннардан яңа казармаларга күчкән идек инде. Өйгә бер чиләк чамасы күк җиләк җыеп кайттым. Тәмле, бик үзенчәлекле җиләк. Безнең казармалардан арырак ул җиләк мул үскән иде. Аны җыйганда, йоклап яткан кыр кәҗәсен куркыттым бугай. Ул кинәт сикереп, атылып китте. Алар биредә күп. Төнлә юлга чыгып яталар һәм, машина яктысына эләгеп, машина алдына чабып чыгып, кайчакларда көпчәк асларына да эләгәләр.

Ул күк җиләкне солдатларга җыйдыртып, кышка паёк хисабына үзләренә варенье да пешерттек.

Инде чираттагы ялым җитте. Кайткач, лазаретта ишетәм: Кисловодск шифаханәсенең парлы юлламаларыннан кемдер баш тарткан. Имеш, Братаненко шунда ял итәргә теләүчеләрне эзли. Белогорскига шылтыратам һәм, юлламаларны кулга төшереп, Мәрзия белән юлга атылып чыгып та китәбез. Чиләбе аша узсак та, тукталып керергә вакыт юк, болай да бер тәүлеккә соңга калабыз. Мәскәүгә хәтле туры килгән урынга утырсак, ә аннан махсус бик чиста, урын-җирләре аныкланып куелган вагонга утырып бардык. Мин шунда, бәйдән ычкынган эт кебек, иреккә чыкканыма ышанып бетмим. Рәхәтләнеп киттек. Кисловодскида бик җылы иде әле. Бөтен мохит ямь-яшел. Биек һәм киң ябалдашлы кәстәнә агачларының шома, күркәм көрән чикләвекләре тротуарларга шып итеп төшеп тәгәрәшәләр. Елның бигрәк матур чагына туры килгәнбез. Халык пөхтә җәйге киемнән. Чатларда каратутлы әрсез алыпсатарлар кибетләрдән алынган кием-салымнарны сатып йөриләр. Аларны тыючылар күренми. Шифаханәдә без беренче тапкыр. Оҗмахка кердекме! Аерым бүлмә бай җиһазландырылган, идәндә келәмнәр, холларда кисмәкле гөлләр, көзге-кәнәфиләр… Эшчеләре ягымлы, ял итүчеләр ачык йөзле. Бина-бүлмәләрдә чиста һәм тыныч. Ризыклары мул, тәмле. Возжаевкада эләкмәгәнне монда ычкындырмыйбыз. Ресторанга кереп, берәр бокал шампан шәрабын эчеп, краб итен авыз итеп чыгабыз. Тансык йөзем тәлгәшләрен алып сыйланабыз. Биредә иркенлек. Туры килгәндә, Равил абый әйтмешли, дөньяның артына тибик әле. Буфетка нарзан суын эчәргә йөрибез, нарзан ванналарына керәбез. Шәп! Паркка һәм якындагы тауларга йөрибез. Күңелле. Нинди хозурлык! „Комсомол“ исемле ясалма күлләрен карап, коенып кайттык. Көн дә диярлек кино карыйбыз. Холларында әле телевизорлар юк.

Монда көтмәгәндә Прилукидагы элекке штаб начальнигын – подполковник Скворцовны очраттым. Ул, командиры полковник Кошкин кебек, лаеклы ялга чыккан икән. Болай „сыерчык“ белән „мәче“ тату хезмәт итәләр иде.

Скворцов минем академия бетереп чыгуыма гаҗәпләнде. Биредә онытылмаслык егерме биш тәүлек үткәнен сизми дә калдык. Тагы шул фирменный поезд белән башкалага киттек. Мәскәүдә яңа төзелгән „Спутник“ кунакханәсендә тукталып, ун тәүлек яшәдек. Урыннарыбыз аерым булды. Башкалабызга эләккәч, күбрәк күрәсе, кирәкле һәм ошаган әйберләрне аласы килде.

Күршеләр заказлар да биргәннәр иде. Вакытны заяга уздырмаска тырыштык. Ерак Көнчыгышта бу сәяхәтне ел буе көтеп торасың бит. Башта янәшәдәге ВДНХ сарайларын һәм күргәзмәләрен карап чыктык. Аннары Горький проспектын (Тверьская) җәяү, ике ягыннан да кибетләрен тикшереп үттек. „Россия“ кинотеатрында Бондарчук куйган „Сугыш һәм солых“ төсле киносының премьерасын яратып карадык. Төрле кош ите шулпаларын пешерә торган махсус ресторанда тукланып алдык. Кызыл мәйданда булдык. „Пассажда“ Мәрзиягә яңа гына модага кереп барган кара синтетик тун сатып алдык. Метрода гизеп йөрдек. Икенче көнне Комсомол проспектында яңа ачылган „Синтетика“ кибетендә булдык. Бу урамның киңлегенә, турылыгына һәм озынлыгына исең китәр! Өченче көнне „Националь“ ресторанында сыйландык. Дүртенче көнне – „Метрополь“ да, ә аннары   – „Москва“ да. Соңгысының ризыклары ошап бетмәде. Зур театрга билет таба алмадык. Кермәгән кибетләребез калмады. Мәскәү кибетләреннән Марокко сардиналарын, биш литрлы савытта Венгрия тозлы кыярларын, затлы сыр-колбасалар, тартмалы шоколад, хәлвә, һинд чәен, маркалы шәраб, ун дистә күкәй, Чех бокалларын һәм тагы затлы һәм тәмле ашамлыклар алдык.

Кисловодскида да әйберләр алган идек, шул рәттән Мәрзиягә көзге шакмаклы кыска бишмәт, ак ридикюль һәм затлы спортчылар рюкзагы. Хабаровск поездына җыена башлагач, әйберләребез биш урын булды. Минем ике кулыма авырлары, ә Мәрзиягә – җиңелләре. Ел буе җыйган акчаларыбызны туздырдык. Авызыңа эләккәнен йот дигәндәй, туры килгәнен алмый үтмәдек инде. Монда кирәкле әйберләрне һәм тансык ризыкларны алмый, аннары кайдан аласың ди? Военторг ул бит күбесенчә начальствоны гына тәэмин итәргә тырыша…

Мәскәүдә эт булып арысак та, аякларыбыз өстерәлә башлаганчы йөрсәк тә, бай тәэсирләр алып, бик канәгать булып кайттык. Мәскәүнең мул, чәчәк аткан чагы иде. Кайтышлый Чиләбегә кагылдык, туганнарыбызны күреп, кунып, юлыбызны дәвам иттек. Барысы да исән-саулар иде.

Омскины узганда, Мәрзия туган тиешле яшьтәше Рәзинә белән очрашты. Ул анда индустриаль институтта укый иде. Сөйләшүләре егерме минут кына булды. Алай да бер шешә шампан шешәсен бушатып, Мәскәү конфетларын авыз итеп өлгердек. Рәзинә иптәш кызы белән килгән иде. Шуннан соң, саубуллашып, сәяхәтебезне дәвам иттек. Кисловодскида эчкән нарзан һәм поездның бертуктаусыз селкетүе үзенекен итте: Мәрзияне бөер өянәге тотып, ташы төшә башлады. Киләсе станциядә аңарга атропин кадатып, көчкә фатирыбызга кайтып кердек.

Кисловодск, шифаханә һәм Мәскәү истәлекләре байтакка сузылып, күңелләрне күтәреп тордылар. Йөри алганда йөр икән! Ялдан кайтканнан соң, озакламый йөк эшелонын китертеп, безне гаиләләребез белән яңа корылган шәһәрчеккә күчерергә керештеләр. Чегәннәр таборы кузгалдымы! Биредә кыскартылып, Барабанщиков полкы гына кала. Ул да соңрак Сарытау тирәсендәге Тейковога күчәчәк…

Лазарет безнең белән күчә. Җыена башлагач, берәм-берәм алынып килгән йорт әйберләре байтак җыелган – яңа панцирьлы сәке, диван, сервант, комод, тумбочка, чемоданнар, савыт-саба, кием-салым, азык-төлек. Станциягә йорт әйбер-җиһазларын, офицерлар белән бергәләшеп, йөк машиналарына төяп ташыдык. Күмәкләшеп эшләгәндә җиңел һәм күңелле. Солдатлар казарма һәм штаб малларын ташыдылар. Караңгы төшкәч кенә эшләребез бетте һәм эшелонны озаттык. Эшелон артыннан төнге поезд белән үзебез дә киттек һәм Ледяная станциясенә таң атуга килеп төштек. Торган урыныбыз бушап калды. Белогорск, Возжаевкалар белән ара өзелде. Ләкин Кытай белән мөнәсәбәтләр дошманлашуга хәтле барып җиткәч, ул бушаган урыннарны, Туладан килеп, танк дивизиясе биләячәк әле!

Яңа йорт („Хрущёвка“) фатирларының ачкычларын алдык. Миңа йортның башында, икенче катта бер бүлмәлесен („полуторка“) бирделәр. Фатирлар җылыткычлар белән җиһазланганнар, аш бүлмәләрендә плитәле мичләр салынган, бәдрәфләре, канализацияләре бар, ләкин ванналар әле куелмаган, һәм җылы кертелмәгән иде. Кательня өлгереп бетмәгән. Әйберләребез өйләдән соң гына килде. Тагы күмәкләшеп ташыдык. Урнаша башладык. Фатирыбыз якты, күркәм. Әле бер дә җылытылмаган салкын бүлмәдә төнне калтыранып көчкә уздырдык. Таң атуга, кар ерып, утын хәстәренә керештек. Мичне ягып җибәргәч һәм аш пешерә башлагач кына, тәннәргә җылы керде. Берничә көннән соң йортларга җылы бирә башладылар, ә язга таба ванналарын да китерделәр. Хатыннар, ирләре кайтканны көтми берләшеп, аларны фатирларына куанышып күтәреп ташый да башладылар. Мин дә күршеләр ярдәме белән берсен керттем. Калын чуен нәмәстәләр бигрәк авыр икән. Шуңа күрә суның җылысын озаграк саклыйлар. Шулай тормыш әкренләп тагы тәртәсенә керде. Кибет монда бер генә. Мәрзия анда сәгатьләр буе чират тора. Әйберне өлешләп кенә саталар. Сатучылары да тәҗрибәсез офицер хатыннары. Көчкә кыймылдыйлар. Ризык талымларга туры килми. Кибеттә ни китерәләр – шуны аласың.

Беренче якшәмбе көнендә поезд белән Свободный шәһәренең базарына каз түшкәсе йә башка ризык, тозланган кыяр, кәбестә-мазар булмасмы дип бардык. Ләкин базарында себеркеләр, балта саплары кебек нәрсәләрдән гайре бер нәрсә дә юк иде. Кыш биредә үзәккә үтәрлек суык икән. Шулай бермәлне базар уртасында бармакларым каткан күн итекләр эчендә, үкереп еларлык итеп, өшеп сызлый башладылар. Мәрзиянең аякларында яңа кара киез итекләр. Аңарга яхшы. Ә мин тыпырчынып, кая сугылырга белмим. Бәхеткә каршы, шул чакта күзләремә берсенең кулында киелмәгән соры киез итекләр чалынды. Сатулашып та тормый алдым. Һәм шунда ук хром итекләремне салып кидем. Озын кунычлы мул вә йомшак итекләрне киеп алгач, гүя үлем газабыннан котылдым. Шундый рәхәт булып китте. Белеп әйткәннәр, җылы җанны саклый, дип. Әллә инде бу итекләрне миңа Хозыр галәйһиссәлам туры китергән?

Свободный шәһәрендә әйләнеп карарлык бер генә күркәм бина да вә кызыгы да юк. Ресторанына кереп ашадык. Фәкыйрь генә ашханә шунда. Ашларының кызыктырганы – ап-ак, эшләпә хәтле эре, шыңгырдап торган тәмле тозланган гөреҗдәләр! Алар инде шулхәтле, шөет орлыкларын (туран уты) салып, хасиятләп-килештереп тозланганнар ки, ашаганда телеңне йоттырырлык! Җайлы гына сөйләшеп сорагач, бидоныбызга да тутырып саттылар. Менә бит, Свободныйның берние дә хәтеремдә калмаган, ә бу һаман истә. Тикмәгә генә Суворов: „Солдатның күңеленә юл ашказаны аша ята!“   – димәгәндер. Хәзер Рәсәйнең „Свободный-18, яки 20“ дип аталган космодромнары шул элекке безнең ракета комплекслары инде. Миңа бик таныш җирләр…

Клуб, ашханә һәм кафе әле төзелеп бетмәгән. Кино карарга мәктәпнең спорт залына йөрибез. Кисловодскида һәм Мәскәүдә булганнарыбыз төшләребездә күргән кебек кенә. Мәскәү һәрчакта Мәскәү инде ул. СССРның Мәккәсе. Ул – теләсә нинди кеше зәвыгына хуш килерлек кала. Күңел ачарлык урыннары да, татлы ризыклары да җитәрлек. Исеме дә аның борынгы төрек сүзеннән – ат тышавын аңлата. Тикмәгә генә регион түрә-генераллары Мәскәүгә омтылмыйлардыр.

Ләкин Мәскәүнең икенче ягын, аның кемнәр хакына алай иркен яшәгәнен дә яхшы беләбез инде.

Зәмһәрир суыклар узып, яз башлануга, шәһәрчегебезне кар суы басты. Тротуарлар әле салынмаган. Ләкин станциядән полк-дивизияләргә авыр машиналар күтәрерлек калын һәм киң бетон плитәләрдән юл салалар. Менә кайдан башлана ул Татарстанга һәм Рәсәйгә эләкми калган юллар! Инде тормыш җайланды диярлек. Хатын-кызлар мөмкинлек булган урыннарга эшкә урнаша башладылар. Мәрзия дә янәшәдәге төзүчеләр штабына машинистка эшенә ялланды. Ленинградта бераз стенографистка-машинисткалар курсында укып алган иде. Үзебезгә хәрби сәүдә кибетеннән бәләкәй язу машинкасын алдык. Кирәге чыкмагае… Эшли торган урыным моннан җиде чакрым гына. Үзебезнең автобусыбыз белән барып-кайтып йөрибез. Бик җайлы. Бер казармада медпункт һәм изолятор ачтым. Бөтен эшемне махсус кулланмалар һәм уставлар буенча кордым. Командование, офицерлар һәм дивизия табиблары белән яхшы мөнәсәбәттә. Бу яктан борчылырга урын юк. Тик күңелне бераз хезмәт мәсьәләсе кыбырсыта. Майор мәртәбәсен алыр өчен, олырак хезмәт урыны кирәк. Бу хакта, җаен табып, яһүд кешесе – корпус табибы полковник А. Наугадов белән сөйләшәсе бар. Комиссия белән бирегә Хабаровскидан килгәли. Еламаган баланы имезергә ашыкмыйлар бит. Армиядә, кагыйдә буларак, олы начальниклар белән үзеңнең киләчәк хезмәт хакында кайгырта башласаң: „Әле сиңа иртәрәк!“ – дип әйтергә яраталар. Ә аннары, вакытың җитеп уза башлагач: „Инде соңга калгансың, яшең үтеп бара!“ – диләр. Димәк, башта иртә, ә аннары соң! Аларны борчыма гына. Ә үзләре исә, этешеп-төртешеп, төрле хәйлә-җайларын табып, кайсын эчереп-сыйлап, кайсына ялагайланып   – тәлинкә тотып, аулар оештырып, гел өскә үрмәләргә тырышалар. Андыйларны байтак күргәнем бар. Шундый карьеристлар кеше өстеннән таптап үтәргә дә тартынып тормыйлар. Нәкъ менә шулар, түрә булгач, бүтән лаеклыларны үзләреннән алгарак уздырмаска көч куялар да инде. Мондый яклары белән илгә һәм Кораллы көчләребезгә нинди зыян китерүләре хакында язып торуым кирәк микән? Маршал Гречко – хәрбиләр министры, ә Брежнев СССР атасы булганда, кода-кодагыйлык аркасында, ришвәтләр биреп, фәхешлекләр кылып, халык муенына атланучылар әз булмады. Бу барыбызга да мәгълүмдер. Бу хакта матбугатта язылганы да җитәрлек. Дөньябызны шулар череттеләр дә инде.

Кызганыч, азгынлык чире армиябезне дә читләп узмады. Бер илдә бит! Әйтик, Гречко чорында җыен яраксызлар гаскәр башлыклары булып беткәннәр иде. Кошевой, Третьяк кебекләрне искә төшерү дә җитә. Брежнев, Гречко һәм аларның якыннары үзләрен, назлы кызлар сыман иркәләтеп, уч төбендә генә сикертеп торырга омтылалар иде. Моны тиз белеп алган бәндәләр түрәләрнең йомшак яклары белән бик оста файдаланды. Ә гади халык нишләде соң? Барысын да күрде һәм наданлыкка, гафләткә батып, битарафлыкка бирелеп, күңеле кайтып, әкренләп эштән бизә башлады. Сәрхушлыкка, угрылыкка салынды. „Бөек“ җитәкчеләрнең хакимлекләренең нәтиҗәләре шул булды. Мондый авыр сырхаудан терелер көн килер микән?

Дивизиябезнең шактый өлеше, ракеталарын торгызып, сугышчан әзерлеккә басты. Болары әле җир астында түгел. Старт өстәлләре җир өстендә. Ләкин кораллануның бу башлангыч адымы гына. Күнекмәләр үткәрәләр. Озын, шәм күк төз ракеталарның атом белән коралланган очлы башлары күкне тишеп тора. Әйтерсең бу кыямәт кисәүләре мәхшәр көнен кисәтәләр! Ләкин аларны галәм күге аша дошман иленә яудырыр өчен, башта, байтак вакытны сарыф итеп, эчләренә махсус цистерналардан саулыкка үтә зарарлы күп кенә „гентил“ шифрлы ягулыкны һәм шулай ук агрессив оксидлаштыручы „АК-27А“ дигән сыекчаны тутырганчы йөгертергә кирәк. Ягулыкны һәм оксидлаштыручы сыекчаны кирәгенчә тутыргач, ракеталарны җибәрер өчен боерык алганнан соң, ике минут чамасы вакыт сарыф ителә. Бу МБРларга алмашка полигоннарда төгәлрәкләре һәм әзерлеклерәкләре сынала, һәм аларга шахталар да казыла. Свободныйдан бүтән полкыбыз да бирегә, урман арасына күчеп, төп вазифасына тотынырга аныклана. Анда өлкән табиб булып капитан Клименко хезмәт итә. Ул миннән бер ел алдан укып чыккан иде.

Дивизия командирыбыз Горбунов генерал дәрәҗәсенә иреште. Үзе бер төпчек кенә. Братаненко, аңарга ялагайланып, махсус санинструкторны букчасы белән өркетеп куйды. Янәсе, олы шәхес кинәт чирләп китмәгәе дә, аны инфаркт сукмагае! Генерал кая гына бармасын, санинструктор букчасын тотып, артыннан ияреп, йомышларын үтәп йөри. Моңарчы мондый хәлне авиациядә хезмәт иткәндә генә күргәнем бар иде: авиация маршалы Руденко Прилукига махсус табибын ияртеп килде. Офицерлар җыенында чыгыш ясаганда, аның кыза башлавын күреп, табибы шунда ук әкрен генә ымлап-эндәшеп тынычландырырга тырыша иде.

Кирәкләре булганда, шулай кадерләп карыйлар, ә кирәкләре беткәч мәтәлдерәләр! Горбунов кебек кечерәкләре, күрәсең, олыракларыннан үрнәк алалар. Урыслар мондый очракларда: „Что крестьяне – то и обезьяне!“ – диләр.

Җәй башында гаскәрләрнең сәләтләрен тикшерергә һәм тормыш якларын күрергә яңа РВ главкомыбыз – Советлар Союзы маршалы Крылов килде. Элек ул ДВОда хезмәт иткән кеше. Урта буйлы, юантыграк, түгәрәк битле, тукмак борынлы адәм. Йөзе бераз калмыкка да охшашлы димме… Болай шау-шу куптарганы ишетелмәде. Кайбер карт, сәнәктән көрәк булган генераллар кычкыручан, тынгысыз булалар. Андыйларын да очратырга туры килде. Бу чакта офицерлар араларында байтак латыйфалар сөйләнелә. Берсе мондый. Картаеп барган генералның хатыны, имеш, бала таба. Бу, куанып, хатыны янына хәл белергә адъютантын юллый. Теге барып килә: генерал, түземсезлек белән: „Йә, күрдеңме, нинди?“ Адъютант: „Нәкъ үзегезгә охшаган, иптәш генерал!“ Генерал: „Кит инде!..“ Адъютант: „Әйе, үзе пеләш, үзе чөгендер кебек кып-кызыл, үзе яман акыра!“ Безнең главком андый түгел. Тыныч кешегә охшый. Стройбат клубында офицерларны җыйдыртып, „киңәшмә“ үткәрде. Каравылларны мөмкин кадәр кыскартырга, сакчыларның санын мөмкин хәтле киметеп, алар урынына тиешле җирләрдә электр челтәрләрен тарттырып куярга һәм мина кырларын, төрле сигнализация әсбапларын булдырырга кушты. Әгәр дә берәр җирдә сигнал була калса, кизү торучы укчыларны җиңел машина яки вертолёт белән шунда ук җибәрергә һәм тиешле чарасын күрергә! Акыллы карар. Тәрәккыять заманында нигә искегә ябышып ятарга һәм хәрбиләр санын арттырырга ди? Тәнәфестә ул ял итеп утырганда, без – берничә яшь офицер – янына ук килеп бастык. Маршалны көн дә күрмисең бит! Ул, безне аңлагандай, аны-моны әйтмәде, елмайды гына. Тужуркасында алтын йөгертелгән тугралы төймәләрен, Генштаб академия ромбигын һәм маршал тамгаларын, укалы, чигелгән погоннарын да җентекләп карадык. Крылов хакында мондый сүз йөри иде. Имеш, аның элегрәк язылган аттестатына Хәрби министр – Советлар Союзы маршалы Малиновский болай язган: „Академии не оканчивал и в иных не нуждается!“ Күрәсең, соңрак, ничек булса да, генштаб академиясен тәмамлаган!

Шәһәрчегебездә кунакханә төзелмәгән иде әле. Ул килүгә, торакның бер подъездында өч бүлмәле фатирда аңарга кунакханә булдырдылар. Пинчук хатыны һәм башка командирлар хатыннары анда келәмнәр, пианино, кәнәфиләр һәм пәрдәләр кертеп, чәчәкләр җыеп җиһазладылар. Һәм маршалны шунда ашатып-эчертеп йөрделәр. Маршал белән Перхушководан ЛОР белгече килгән иде. Аның тагылып йөрүенең сере мондый икән. Ватан сугышында булачак маршал дошман снаряды шартлаганда контузияләнгән. Шул мәлне аның колак пәрдәләре ертылып канаганнар. Яралардан соң колак пәрдәләрендә җөйләр барлыкка килгән, һәм алар саңгырауланганнар. ЛОР белгече исә, шул колак пәрдәләрен кокаин белән майлап, көн дә пневмомассаж („по Воячеку“) ясый икән. Маршал кокаинга ияләшкән булса кирәк…

Шул киңәшмәдә гарнизон һәм стройбат командирлары маршалга: „Безгә ДВО командующие бер дә булышмый!“   – дип белдергәннәр. Маршал киткәннән соң, көннәрнең берсендә биредәге тормыш хәл-әхвәлләре белән танышырга ДВО командующие генерал-полковник Крейзер килде. Килми хәле юк, чөнки Крылов – хәрби министрның урынбасары һәм ВС депутаты! Крейзер – каратутлы гына бер яһүд шунда. Аның махсус пассажир вагонын тупикка кертеп куйдылар. Ул үзенең пешекчесе, табибы, адъютанты һәм сакчылары белән йөри икән. Аның белән бер төркем өлкән офицерлар да килгән иде. Янәсе, сезгә нинди ярдәм кирәк? Дивизия округ җирләрендә булгач, аның иминлеге өчен ДВО штабы да җаваплы. Бигрәк оборона өчен һәм азык-төлек белән тәэмин итү өчен. РВ Крейзерга буйсынмагач, безнең аңарга исебез китмәде.

Җәй көннәрендә Мәрзия белән тирә-юньдәге урманга һәм бәләкәй генә тайга инеше буена сафланырга чыккаладык. Черкиләр һәм озынборыннар тынгылык бирсәләр икән!

Көз җитүгә, Мәрзия хатын-кызлар белән, машинага утырып, ике мәртәбә гөреҗдә җыярга барды. Икесендә дә зур чиләкләрен тутырып кайтты. Чистартып юдык һәм ваннада тәүлек буена җебеткәннән соң тозладык. Бик тәмле булды. Гөмбәләрне җыярга һәм хасиятләрен китереп хәстәрләргә икебез дә яратабыз. Гөмбәләренә карап, тозларга да, маринад белән пешерергә дә, табада кыздырырга да, ашын пешерергә һәм тозланган гөмбә уылдыгын аныкларга да була. Иренми дөрес эшкәртеп әзерләсәң, менә дигән файдалы ризык ул. Аларның рак чиренә каршы торырлык ниндидер матдәләре дә бар, диләр.

Тикмәгә генә чаганы кайнатып эчәргә кушмыйлардыр. Көзен җыйган гөмбәләр кыш көннәрендә бигрәк тансык тәгамгә әверелә. Беләләрдер инде, чит ил рестораннарында гөмбә ашы иткә караганда да кыйбатрак санала һәм кызыл балык уылдыгы белән бер исәптә тора! Кышка якын-тирәдәге май гөмбәләрен дә җыеп, маринад белән пешереп куйдык. Бу сап-сары гөмбәләр вак коймакларны хәтерләтәләр. Кыш барысын да ашата!

Март азагында, туры килгән юлламаларны кулга төшереп, Одесса хәрби округының шифаханәсенә дәртләнеп ялга киттем. Чиләбедә тукталып, бер атна чамасы әти өендә кунак булып, аның алтмыш еллыгын уздырдык. Мәрзиянең туганнарына да барып, хәлләрен белеп килдек. Алар безгә юлга тозланган каз түшкәсен пешереп бирделәр. Ите бик тәмле иде. Чиләбедә ул чакта әле ачы җил бозланган урам карларын себерә, борын-колакларны чеметеп ала. Суыкка карамастан, барысы да исән-имин иде. Кәшифә балалар сырхауханәсендә эшли. Наҗияне, ревмакардит белән чирләгәндә, шунда дәвалаган. Соңрак Кәшифә, укып белемен арттырганнан соң, мөстәкыйль эшкә – Смольный бистәсенә фельдшер медпунктына күчте. Автобус белән йөрисе булса да һәм эше артса да, аңарга әйбәтрәк һәм иркенрәк, чөнки өстеннән карап торучы юк. Сырхауханәдә исә балаларны үгетли-үгетли, процедура бүлмәсенә ташый-ташый кулсыз калып арган. Ләкин анда белем һәм тәҗрибә туплар өчен, эше бушка булмаган. Ата-аналары алдында абруе да артты хәзер. Аны таный башлаганнар…

Өченче апрельдә юлыбызны Одессага дәвам иттек, чөнки бишендә шифаханәгә барып керергә кирәк.

Поезд көнбатышка барган саен, яз кыяфәте артканнан артты. Таныш Урал тукталышларын, Уфаны, укыган ФАШ мәктәп бинасын дулкынланып карап уздым. Монда да эзләрем калган… Инде вагон баскычына асылынып түгел, ә җиһазланган йомшак купеда утырып барам һәм, биредә каешланып кичергәннәремне исемә төшереп, йөрәк әрнүен көчкә тыям. Минем дә мондый көннәргә ирешүем бар икән! Берәр танышым, бергә укыган дусларым күрсәләр иде хәерче рәвешендә монда укып йөргән ач татар малаен! Очрасалар танырлар микән медицина капитанын? Юк шул, берсе дә күренмәде. Тормыш барысын да күптән тараткан…

Украина җирләренә кергәндә, кар каралып эри башлаган иде. Юл буе саесканнар очрый. Менә юлыбыз тәмамлана. Одессада карның эзе дә юк. Олы, мәшһүр көньяк шәһәренең ничек ошаганын әйтеп торасы да түгел. Көн җылы, кояш нурларына күмелгән. Халык җәйге киемнән. Гүзәл биналар һәм матур һәйкәлләр… Күңел үсеп китте. Биредә һава торышы Амур өлкәсеннән нык аерыла икән шул.

Шифаханәнең Уналтынчы Фонтан бинасында урнаштырдылар. Икебезгә дә ике агач сәкеле аерым бүлмә бирделәр. Балконы һәм тәрәзәсе диңгезгә карап тора. Боз бистәсеннән соң бу урынны оҗмах дисәң дә хак булыр. Янәшәдә Кара диңгез. Аны Мәрзия беренче мәртәбә күрә һәм шатланып елмая. Төкле аягың белән! Коену сезоны әле башланмаган. Ләкин яр буенда халык кызына. Трамвайга утырып, Тугызынчы Фонтан аша үзәк урамнарына йөрибез. „Фонтан“ исемле булсалар да, анда бернинди фонтаннар юк һәм беркайчан да булмагандыр. Элек шул тирәләрдә мичкәләп атлар белән халыкка су китерә торган урыннар булган. Кайберләрендә китергән суны тотарга таш „коелар“ да ясаганнар. Менә шуннан бирле „не фонтан“ әйтеме телгә керә дә инде. Берәр нәрсә килешмәсә, Одессада: „Не фонтан!“ – дип кенә җибәрәләр. Кала кибетләрендә азык-төлек мул. Каһарман вә курортлар каласы! Импорт шәраб-сыралар тезелеп тора. Без, кызыгып, кургаш башлы, озын шешәле „Сенатор“ исемле кара „бәрхет“ сыраны тартмасы белән авыз итәргә алдык. Бераз ияләшкәч, диңгез янына кызынырга йөри башладык, ахырда, батырланып, суга кереп чумгалый да башладык. Чыдарлык. Пляжда әле халык әз, иркен һәм рәхәт. Шунда фотосурәткә дә төштек. Бер истәлек булып калды. Хәзер шул сурәткә гаҗәпләнеп карыйм һәм яшьлегебезнең булганлыгына ышанып бетмим. Булды микән ул? Әллә төшемдә генә күренде микән? Ничек гомер тиз уза! Башта бетмәс-төкәнмәс кебек иде бит…

Өйләдән соң шәһәргә, киноларга чыгабыз. Безгә трамвайларда утырып йөрүе дә тансык. Дерибасов урамында сокланып йөрибез. Опера театры данлы бинасы, Дюк Ришелье һәм Пушкин һәйкәлләре, Куприн тасвирлаган „Гамбринус“ шәраб подвалы, Потёмкин баскычы, кәстәнәле француз бульвары, ботаника бакчасы һәм Шевченко исемендәге парк – барысы да безгә кызык. Граф Потоцкий сараенда булдык. Анда – картиналар музее. Сарайның җир асты юлы диңгезгә чыга. Анда шәраб подвалы һәм шәраб фонтаны булган. Шунда кунак паннары күңел ачып, эчеп утырганнар. Кайберләрен үтереп диңгезгә дә агызганнар. Хәзер диңгез юлын тимер рәшәткә белән томалап япканнар.

Диңгез портында зур-зур теплоходлар: „Моннан да күркәм, тылсымлырак илләр бар!“ – дип искәртәләр. Бәлки, кайчан булса да, безгә дә берсенә утырырга насыйп булыр!.. Диңгез буйлап, пароходлар артыннан бертуктаусыз кычкырышып, акчарлаклар оча. Бөтенләй бүтән дөнья! Без акчарлаклар түгел шул, теләгән җирләргә оча алмыйбыз, канатларыбыз киселгән… Аннары автобус белән экскурсиягә „кояшлы“ Молдавиягә киттек. Молдавиянең элекке мәркәзе Тираспольда мамалыга ашап (кукуруза ярмасы боткасы) тамак ялгап алганнан соң, Кишинёвка юнәлдек. Молдавия башкаласының урамнарын, кибетләрен карап, базарына кереп, үзәк ресторанында ашап, универмагта Мәрзиягә җәйге күлмәк алып, кичке ашка шифаханәгә кайтып киттек. Бик күңелле булды. Юл буе яһүд гид лыгырдап барды. Кишинёв безгә үзенчәлеге, тормыш итү яклары белән бик ошады. Бөтен җирдә бар нәрсә ике телдә язылган. Татарстанга үрнәк! Бу юлы да Кишинёв һәм Одесса универмагында, данлы „Привоз“ ларында кирәкле затлы кием-салымнар алдык, хәтта модага керә башлаган торшерга хәтле бар! Ялыбыз бик файдалы узды һәм күңелебездә тирән тәэсир калдырды. Бирегә тагы да килергә дигән уйны күңелгә салып, үзебезнең оябызга кайттык.

Шул елда полковник Наугадовны очратып, зуррак урынга күчерүен сорадым. Мондагы хезмәтнең әһәмияте беткән иде инде. Байтак тәҗрибәләр туплагач, олырак эшләр башкарасы килә. Сәләтемне яхшы тоям. Аннары исем-дәрәҗәмне дә үстерәсе бар бит…

Начальник белән сөйләшкәннән соң: „Хабаровскиның аръягында „51нче километрда“ өлкән табиб урыны бушый. Шунда медицина өлкәсендә тәртипле хезмәт оештыра алсаң, килештек дигән сүз!“ – диде. Менә ул башта ук үземә билгеләнгән урын, насыйп булгач, үземә кире кайта! Наугадов: „Власовны беләсеңме, ул синең курсташың бугай?“ – дип сорады. Белмәскә, ул бермәлне курс партоешмасының сәркатибе дә булып йөргән иде. Яхшы укыды. Тыныч фигыльле, болай булдыклы күк күренә иде. Менә шуның лазаретында ятучы ике солдат төнлә, аптекасын талап, эчеп агуланганнар икән. Тикшерү башлана, тиешле чараларны күрмәгән һәм җавапсызлыгы өчен Министр приказына эләгә һәм эшеннән түбәнрәк төшерелә. „Миндә Америка частеның штаты булса, алай булмас иде!“ – дип акланган икән.

Бу сүзләре тикшерүчегә аеруча ошамаган. Үз эшен оештыра алмаганда, дошман армиясенә ишарәләве нигә кирәк булган диген! Ә теге солдат калдыклары эзләгәннәрен тапканнар. Шул кирәк дими, ни әйтергә?

Аның әйтүенчә, „51нче“ дә яшь медицина офицерлары эшләре турында әз уйлыйлар, күбрәк Хабаровскига барып күңел ачып йөрергә яраталар икән… Анысын һәм башкасын да ничек тәртәләренә кертеп җайга салу әмәлләрен беләм. Менә шулай, язмышым мине тагы шул якка тарта. Фатир мәсьәләсен белештем. Инде анда берничә биш катлы йорт салынган. Шулай булгач, тәвәккәлләп, ризалыгымны бирдем. Ник дисәгез, ул якның табигате, ел фасыллары бу җирнекенә караганда күпкә әйбәтрәк – йомшак. Анда яңа елга хәтле диярлек озын, коры, җылы көз. Тайгада кыргый йөземенә, кедр чикләвекләренә хәтле үсә. Хабаровск базарының Свободныйныкына караганда аермасы чагыштыргысыз зур. Азык-төлек белән тәэмин итүләре дә мулрак. Олы шәһәр тирәсендә тормыш яхшырак җайга салынган була. Кирәк икән, барып кайтырга да мөмкин ич. Аннары, иң мөһиме, вакыты җитүгә, майор мәртәбәсенә дә ирешәсең. „Майор“ латинчадан зур, олы дигән сүз. Өлкән офицер разрядына керә. Майорның хезмәт халәте һәм айлык акчасы бөтенләй бүтән. Мәрзияне дә истән чыгарырга ярамый. Яшәгән җиребездән аның күңеле тәмам бизгән иде инде. Наугадов киткәннән соң, командующийның яңа урынга билгеләү боерыгын байтак көтәргә туры килде.

Наугадов кеше мәнфәгатьләрен кайгыртырга ашыкмый иде. Җиде тапкыр үлчәп, бер кисә. Үшәнрәк тә. Мәгълүм, көткән кешегә һәрчакта озак тоела. Анысы да бар. Беренче кар явып, ката башлаган җиргә ята башлагач кына, ниһаять, кирәкле боерык килә! Ул чакта Братаненко, демобилизацияләнеп, үзенең туган Ак Чиркәү шәһәренә бөтенләй күчеп киткән иде инде. Ул анда лаеклы ялына чыкканчы ук өй юнәтеп өлгергән. Дивизия табибының вазифаларын исә вакытлыча Панкратов үти иде. Эпидемиология курсыннан күптән түгел генә укып кайткан кеше. Братаненко урынына бөтенләй кунакларга өметләнә. „Мин сине үземнең эпидемиолог урынына тәкъдим итәргә җыенган идем, ник китәсең? Бергә яхшы хезмәт иткән булыр идек!“ – диде. Билгеле, миңа монда да күтәрелерлек урын табылган булыр иде, тик, күңел ятмагач, кызыгы бетте. Мин мөстәкыйльрәк булырга телим. Әйтергә кирәк, М. М. Панкратов белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы иде. Аның миңа бер усаллыгы да тимәде. Дөнья күргән Аlma mater шәкертләре ич. Братаненко да аттестациядә: „Эпидемиолог эшенә лаеклы“ – дип язган иде. Панкратов, начальство арасында йөреп, шактый шомарды. Бәлки, ул әйткәнчә дә начар булмас иде, тик минем язмышым хәл ителгән инде, үкенергә урын калмаган. Дөресен әйткәндә, Панкратов бик булдыра алырлык кеше түгел, байтак вазифаларын минем җилкәмә аудара иде. Ә минем аның колы буласым килмәде. Ишеткәнемчә, миннән соң ул да урынында озак утыра алмаган, каядыр көнбатышка күчкән. Уем рас килгән. Ләкин миңа, ул көнбатыш якларына ирешкәнче, байтак кына көнчыгышта һәм Себердә ат урынына хезмәт итәргә туры киләчәк. Шунысы кызык, бу якларда офицерлар нинди генә урын биләп хезмәт итсәләр дә, әмма гел көнбатыш частьларына күчәргә омтылалар. Уралның бу якларын Тын океанга кадәр кыргый дип таныйлар. Һәм сөеп бетермиләр. Бәлки, монда тумагангадыр, үз итмиләр… Урыслар бу якларда, ни әйтсәләр дә, килмешәкләр шул. Кулларындагы песнәк белән канәгатьләнмичә, һаман һавадагы торна артыннан чапканнар!..

Хәбәр алуга куанышып, әйберләребезне җыеп, күчү мәсьәләсенә керештек. Безнең илдә гади кешегә уңай шартлар буламы соң? Станциябез янәшәдә булуга карамастан, контейнерлар бүтән – Бузули станциясендә, егерме чакрым арырак. Әйберләребезне йөк машинасына төяп, шунда киттем. Бузули әле ул ярымстанция генә. Элек аңарга караучы да булмагандыр. Арырак, урман эчендә ниндидер бәләкәй ял йорты сыман нәрсә бар. Әллә инде түрәләрнең ау йортлары? Малыбызны контейнерга бушатып, әйләнеп кайттым да, кирәкле әйберләребезне үзебез белән алып, Мәскәүдән Хабаровскига узып барган поездга утыргач кына тынычландык. Менә йөк вагоннары белән тулган, щебёнка өемнәре белән күмелгән Ледянаяны калдырып, Свободный – Серышево – Поздеевка – Возжаевка һәм Белогорскины да уздык. Поезд төн караңгылыгына кереп бара. Арып беткән гәүдәләрне йокы басты. Таң атканда, без инде Хабаровскига килеп җиттек. Ашыкмый гына төштек. Ашыгуның кирәге юк. Ияләшергә кирәк. Камыт бераз көтеп торса да, беркая китмәс. Мәрзиягә каланы күрсәтергә кирәк. Рестораннарда сыйланасы бар. Андый бәхет сирәк очрый. Такси яллап, кунакханәгә илтергә куштык. Ярыйсы гына кунакханәгә урнашканнан соң, тамак ялгарга һәм каланы карарга чыгып киттек. Биредә җылы иде әле. Чаганнардан яфраклар да коелып бетмәгән. Кәеф күтәрелде. Табигатьнең тәэсире зур шул.

Гомеремнең тагы яңа сәхифәсе ачылырга тора. Мин ул ак тормыш битен пычратмый гына язып тутырачакмын!.. „Ерак Көнчыгыш“ исемле ресторанда иң татлы ризыкларны алып ашадык. Шулар арасында маринадлы трепанг салаты аеруча тәмле иде. Ул – ак гөмбә яки тозланган гөреҗдә сыман ашамлык, „диңгез кыярларыннан“ хәстәрләнгән нәрсә. Үзе алтынтамыр тамыры кебек шифалы. Инде менә нихәтле вакыт узуына карамастан, тәме һаман исемдә. Кибетләрдә эре Амур балыклары, башка тәм-томнар. Халык, урамнарны тутырып, киноларга, стадионга, базарга, Амур ярына агыла. Укучы шәкертләр, интуристлар байтак. Менә кайда халык яши икән ичмасам! Без дә шәһәрне кызыксынып карап йөрдек. Киң, мәгърур Амур буена бардык. Таш белән ныгытылган яр буенда озак сокланып карап тордык. Арырак, югарыда – крайком кунакханәсе. Аргы якка кечерәк теплоход йөри. Биредә нихәтле ял йортларын, күңел ачарлык корылмалар төзергә мөмкин. Рейн буйлары ише генә булмас иде! Куллана белмиләр шул. Үзләренә җиткәч ярый инде…

Биредә язучы, ау белгече Арсеньев яшәгән, край китапханәсендә мемориал тактасы бар. Аның „Дерсу Узала“ сын укымаган кешеләр әздер дип беләм. Япон Акиро Курасава төсле киносын да төшергән иде. Бу якларда Иван Арамилев та булган. Аның „Солёная падь“ хикәясен, бик яратып, „Яңа дөнья“ журналында укыган идем.

Без шундый инде, үзебезнекеләрне юньләп белмәсәк тә, ятларны ярыйсы беләбез.

Монда байтак кызык кешеләр яшәгән һәм яши. Хәтта атаман Семёновның якын дусты язучы Васильевны да гөнаһларын кичереп кайтардылар!.. Харбинда яшәгән булган. Ә ул „Харбин“ дигәннәре хәрбиләр сүзенә туры килә бугай…

Возжаевкадан һәм Ледянаядан соң әкияти дөньяга кергән күк тоелды. Бузули – „боз иле“ түгел инде. Сулуларыбыз иркенәеп китте. Шәһәр безгә ошады. Монда яшәргә була! Ләкин безнең яңа торыр урыныбыз арырак – урман эчендә, чебен-черкиләр дөньясында. Ул дөньяда   – Коры Этәдә яшәгәнем бар, күнегәсе түгел… Әлегә канатланып, читлектән ычкынып котылган кошлар сыман, берничә көн булса да, рәхәтләнеп, ирекле кешеләр арасында яшибез. Шулай, кайчакта дөнья безгә дә елмаеп куя. Күңелләребез гел юньле калада яшәргә омтыла. Шәйләгәнегезчә, замана чиреннән икебез дә азат түгел. Кайчан булса да, бәлки, теләкләребезгә ирешербез әле. Өметебезне өзмик. Өметсез – шайтан, диләр.

Берничә тәүлектән соң телефон аша хезмәт итәсе урыннан машина чакырттым. Ике сәгатьтән соң УАЗ-450 машинасы белән полк медпунктының начальнигы капитан Гарновский безне алырга килеп җитте. Таныштык һәм, утырып, шәһәрдән вокзал яныннан борылып чыгып киттек. „9нчы“ чакрымнан (элемтә полкы урнашкан җир), Кара елганы, Князе Волконканы (сөрелгән декабрист утары) һәм Апастасьевка авылын узып, „51нче“ чакрымга килеп төштек. Калкулык сыртында селикат кирпечтән дүрт кенә биш катлы йортлар салынган, астарак бишенчесе төзелеп бара. Фатир җитмәгәнлектән, байтак офицерларның гаиләләре әле Хабаровск кырыендагы бер баракта яшиләр. Инешнең аръягында – стройбат шәһәрчеге. Салына башлаган йорттан түбәнрәк бер чакрым узсаң – округның элемтәчеләр ротасы, алардан арырак шактый зур күл һәм аннан да арырак Амур борылышы. Анда – балыкчы нанайлар авылы. Тирә-юньдә – урманлы калкулыклар. Ул калкулыкларны монда „сопкалар“ диләр. Вакытлыча урнашырга бишенче катта буш бер бүлмәле фатир тәкъдим иттеләр.

Беренче катта ике бүлмәле фатирдан майор Сёмин топчан менгезде. Анда – гаиләләр өчен медпункт кебек нәрсә, һәм шунда хатыны табибә булып эшли. Алар икесе дә дивизия штатыннан. Дивизия штабыбыз Биробиджанда урнашкан. Ире – монда дивизия ОКС бүлегенең махсус күзәтүчесе, стройбатка тиешле биналар эшләтә. Санинструкторлар урындыклар һәм утын керттеләр. Фатир мичле, ә ванна бүлмәсендә су җылытырга титан куелган. Аны да ягып җылытасы. Мәрзия беренче катта ике бүлмәле фатирда урнашкан кибеткә азык алырга керде. Ә мине Горновский командир һәм табиблар белән танышырга алып китте. Ул Ленинградның Беренче медицина институтының хәрби факультетын тәмамлаган, Тын океан флотында хезмәт иткән. Минем яшьтәге җор белорус. Ике кызы бар. Сугышчан әзерлектә торучы дивизияләребез арырак, урман эчендә – сопкалар арасында. Казармалар, дивизия медпунктлары, ракета ангарлары һәм аларның җибәрү өстәлләре дә шунда. Полк штабы вакытлыча беренче дивизиядә, ә аның КПсы бирерәк. КП ярым җиргә күмелгән бетон бункер булып чыкты. Өстән кәсләр белән капланган. Командир бункерда иде. КШУ бара икән. Кагыйдә буенча, рапорт биреп таныштым.

Командир – подполковник Г. Пупков. Ул да монда яңа кеше. Юаная башлаган тыгыз бәдәнле, сөйләшергә җайлы урыс. Пупков элек мотопехотада комбат булган. Соңыннан, Мәскәүнең Фрунзе исемендәге командирлар академиясен тәмамлаганнан соң, ГДР армиясендә киңәшче вазифасын үтәгән. Бирегә килгәнче, Самборда (Галиция) урта ракеталар полкында командир урынбасары булып та өлгергән. Шактый тәҗрибәле, хезмәтчән кеше. Теге бишенче йортка, подъездның икенче катына урнашканнан соң, гаиләләребез белән дуслашып та киттек. Ике укучы кызлары бар иде. Хатыны украинка. Үзе авыл малае, Вятка ягыннан бугай. Сугышта да бераз катнашкан. Аңардан кайбер кызык мәгълүматлар ишетергә туры килде.

Үзе сөйләгәнчә, Мәскәүдә укыганда, аңарга ЦДСА бинасында маршал Будённый белән бер очрашуда булырга туры килгән. Академия тыңлаучыларын һәм курсантларын ул чакларда мәҗбүри рәвештә „очраштыра“ торган гадәтләр бар иде. Шул очрашуда Будённыйның „Үткән юл“ китабының икенче томы чыгу уңаеннан укучылар белән фикер алышу уздырылган икән. Шунда карт маршал, кызып: „Мин боларны да кылыч белән чабып, тегеләрне дә тураклап тар-мар иттем!“ – дип сөйләгәндә, залдан бер казак сугышчысының тавышы ишетелә: – „Сэмэн, син берүзең генә тураклаганда, без кайда булдык соң?“ – дип. Маршал мин-минлеккә бирелеп арттырып җибәргәнен абайлап тынып кала. Аңарга сораулар бирә башлыйлар. Залда тагы картайган бер отставкадагы өлкән офицер, торып: „Семён Михайлович, әйтегез әле, зинһар, ни өчен сез безне 37 нче елда утырттыгыз?“ – дип сораган. Будённый, дорфаланып: „Ни өчен утыртканны мин шәп беләм, ә менә нигә чыгарганнарын әле дә аңлый алмыйм!“ – дигән. Ул байтак нәрсәләрне аңламый да калган, ахры. „Ә   маршал Тухачевскийны нигә аттырдыгыз?“  – дип сорау бирүчегә дә,   – „Тапкансыз, ниткән маршал булсын ди ак пирчәткәләр киеп йөрүче һәм скрипкада уйнаучы адәм?“ – дип җавап кайтара.

Күрәсең, фикерләре белән Бериядән артык аерылып тормаган. Ә без сабый чакларыбызда, „Пионерская правда“ ны укып, Ворошилов һәм Будённый белән горурлана идек. Алар турында матур җырлар җырлый идек. Ә   алар исә бик күп күренекле хәрбиләрнең башларын сатканнар! Бермәлне РВ гаскәрләреннән егермеләп алдынгы солдат-сержантны, хезмәтләрен хуплап, Будённый белән очрашырга дачасына алып баралар. Ул, аларны аталарча кабул итеп, байтак сөйләшә, атына атланып, кылычын да айкап ала.

Аннары телгә алынган атларын бүләк итеп өләшә. Солдатларга тәэсире тирән була. Частьларга кайтып, башкаларга да сөйлиләр. Андый тамашалар хәрбиләрне патриотик тәрбияләү максатыннан оештырыла да инде. Шул ук чорда РВ гарнизоннары буенча Главпурдан, махсус лектор вазифасын үтәп, үз вакытында бик данлы Соколов-Соколёнок фамилияле генерал йөри иде. Ул   – Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары каһарманы. Ниләр белән генә бүләкләнмәгән! Батырлыгы өчен яшь вакытында ук „Соколёнок“ кушаматын такканнар.

Увольнениеләрдән дә мәхрүм ителгән солдат-сержантларның рухларын күтәрер өчен, андый очрашуларны еш оештыралар иде. Ул „51нче“ гарнизонда да булды. Шундый танылган кеше булса да, безгә моңарчы аның турында берни мәгълүм түгел иде. Дан дигән нәрсә тиз онытыла икән. Кем белә аны хәзер? Шулай булгач, дан артыннан куып йөрисе түгел. Кирәк икән, ул сине табар!..

Пупковка мин ошадым булса кирәк, моны мин беренче минутлардан ук сиздем. Соңыннан да ул, миңа ышанып, һәрчакта ихтирамлы булды, бер ниятемне дә кире какмады. Командир белән бердәмлектә хезмәт итү бик мөһим нәрсә. Моны башкалар да күреп „мыекларына чорныйлар“. Хәзер инде Пупков – отставкадагы генерал. Ракета гаскәрләре илгә күп кенә генералларны үстереп бирде.

Полкыбызда ике дивизия. Өченчесен оештырмаска булганнар. Дивизиядә урта ракеталар белән коралланган өч батарея. Алар АКШның Окинавадагы хәрби базаларына төбәлгәннәр. Билгеле, бу бик зур серне кайбер офицерлар гына белә һәм ул хакта сүз йөртмиләр. Дивизиянең штабы, клубы, казармалары, вакытлыча медпункты – стройбатлардан калган җыелма агач щитлардан. Ашаханә – кирпечтән. Ялгыз офицерларга медпункт һәм ике катлы тулай торак сала башлаганнар. Әлегә полк медпункты да дивизиянеке белән бергә. Штат белән шунда таныштым. Икенче дивизиянең табибы – минем курсташым лейтенант Александров, ә беренчесенеке – лейтенант Стецюк, кече табиб – лейтенант Глятман, РТБ табибы – капитан Бескоровайный. Ике фельдшерыбыз, аптека начальнигы, шәфкать туташлары, лаборантка һәм санинструкторыбыз бар. Теш табибының урыны буш. Менә кемнәр белән хезмәт итәсе. Өстәвенә өч санитар һәм йөк машинасы белән ДДАбыз бар. Димәк, хуҗалыгыбыз шактый зур.

Полк штабы, складлар, автопарк, полк медпункты, клуб, кунакханә, балалар бакчасы сала башлаганнар. Сигезьеллык мәктәп булачак. Болар барысы да шәһәрчегебез кырыенда. Уңайлы.

Стецюк – академиябезне яңа гына бетергән кеше, ниндидер совпартократлар улы.

Бескоровайный Куйбышев мединститутының хәрби факультетын тәмамлаган. Глятман – Махачкаладан. Хәрби хезмәттә яңа кеше. Бескоровайный моңарчы Сахалин утравында – Корсаковода мотопехотада хезмәт иткән. Яка астына салгалый. „Бездә кызыл балыкны этләр дә ашамыйлар иде!“ – дип сөйләргә ярата. Аны невхлар кышка киптерәләр һәм „юккола“ дип атыйлар икән. Стецюк, аның белән дуслашып, авызына гына карап тора. Горновский белән килеп кергәндә, машина йөртүче солдатларга хәтле мине көтеп утыралар иде инде, һәм барысы да бердәй сынаулы күзләрен миңа текәделәр.

Халык байтак икән. Бескоровайныйның санитар машинасыннан гайре берние юк. Ул да полк медпункты иңендә. РТБ солдатлары дивизияләрдә. Аларны дивизия медпунктлары тәэмин итәләр. Шулай булгач, ул минем карамагыма керә. Ни уйлаганнары турында сизенәм. Кызыксыналар, шикләнәләр. „Ярый, эшебез уртак, бер-беребезне аңлашып, йөкләнгән бурычларыбызны төгәл үтәп, яхшырак хезмәт итәргә тырышыйк!“ – дим. Шулай дими, ни әйтим? Инде болар белән берләшеп, җиңнәрне сызганып җигеләсе генә кала. Хәзер мин алар өчен дә җаваплы кеше.

Танышып, сүзне кыска тотканнан соң, җыенны тараттым. Александров, санитар машинасына утырып, моннан ун чакрым арырак урнашкан дивизиясенә китте. Аннан да арырак округ штабының яшерен запас КПсы гына.

Полкның халәте аңлашыла башлады. Биредә майтарасы эшләр чамасыз күп икән. Казык кагудан башлыйсы дисәң дә ярый. Граждан медикларына караганда, хәрби медикларның беренче планда күпкырлы профилактика мәсьәләсе тора. Шулай булгач, офицерларның һәм солдатларның саулыкларын тикшереп, тиешенчә тазарту чараларын күрәсе, гаилә әгъзаларына да ярдәм итүне үз өстебезгә аласы бар, чөнки гади генә инъекция-процедураларга алтмыш биш чакрымга йөрмәсләр ич! Иң мөһиме   – йогышлы чирләр эпидемиясеннән саклану. Кизү торучы частьны эпидемия аягыннан екса, Ибәт абыеңны әйттерерләр! Аннары, мондый частьларда зарарлы һәм хәтәр эшләр байтак. Аларны үткәргәндә, ул-бу булмагае дип, даими күз-колак булып торырга кирәк. Барча бина-объектларны безгә стройбат төзи. Өйрәнчек солдатлар кайбер эшләрен, миннән киткәнче – иясенә җиткәнче дигәндәй, аннан-моннан гына әвәлиләр. Медпунктларыбызның төзелүен дә даими күзәтергә туры килә. Авыз ачып калсаң, аннары иза чигүең ихтимал. Билгеләнгән көнгә тапшырасы эшләре төгәлләнмәсәләр дә, актларына кул куйдыртмакчы булып маташалар: „Аннары бетерербез!“ – дип. Бетерерләр, көт! Нык торырга туры килә. Өч яңа медпунктка округ медокладыннан тиешле җиһазлар, прибор-аппаратлар яздырып аласы бар. Ашханәләрнең, казармаларның, өч шәһәрчекнең арулыкларын кайгыртып, тикшереп торасы бар. Өлкән табиб – үз өлкәсендә милиционер да, прокурор да, эпидемиолог та, эшләрне оештыручы җитәкче дә! Бөтен башкарасы эшләрне күз алдына китерәм дә, хезмәттәшләрем белән башкара алуыма нык ышанам. Ниятләрем пакь, белемем һәм тәҗрибәм җитәрлек.

Яңа кешене көтеп кенә торган сыман, эшлисе эшләре бигрәк күп җыелган. Элекке өлкән табиб Ушаков (медицина флоты офицеры) бүгенгесен һәм иртәгесен кайгыртып, баш ватып маташмаган. Моннан ычкыныр ягын гына караган. Әйтерсең бүтән җирдә эшләргә кирәкми! Ахырда җаен табып тайган. Җитәкчеләренә карап, башка медицина офицерлары да юлдан язып беткәннәр диярлек. „Солдат йоклый – хезмәт бара!“ дигән яраксыз әйтемгә буйсынганнар, күрәсең. Ничек тә этеп-төртеп, үзләрен ялыктырмый-борчымый яшәргә тырышканнар.

Кичке алты җитүгә, беркемнән дә рөхсәт алмыйча, Александров, санитар машинасына утырып, хатыны янына Хабаровскига, ә аның артыннан өйләнмәгән Стецюк та трай тибәргә элдерәләр! Гаиләсе монда булса да, Бескоровайный да алардан калышмый. Дивизияләре һәм РТБ табибларсыз кала. Ул-бу була калса, аларны эзләп кара! Икенче көнне арып-талып, еш кына махмырдан да арынып бетмичә, сәгать тугызга-унга көчкә дивизияләренә киләләр һәм ял итеп алу форсатын эзли башлыйлар. Ә инде ялга шимбәнең төшке ашын ашагач ук ычкыналар. Бу инде калганнарның җилкәләренә салыну дигән сүз. Катлаулы медицина вазифалары фельдшерларына һәм санинструкторларына кала. Ә алар инде чамалы белемнәре җиткәнче генә эшлиләр һәм еш кына миңа шылтыратырга мәҗбүр булалар, чөнки фатир телефоны миндә генә. Горновскийның һәм Глятманның телефоннары юк. Төнлә дә тынгылык юк. Бескоровайный исә, хезмәткә китәсе никрут егет кебек мутланып, кунак рәвешендә яши. Аның РТБ солдат-офицерлары безнең ашханә – медпунктларга беркетелгәннәр. Аларны тәэмин итү дә безнең җилкәдә. Жора Бескоровайный байтак вакытын Стецюк белән беренче дивизиядә үткәрә һәм, эш вакыты дип тормый, аракы чөмергәли. Стецюкны да шул тәмам аздыра язган. Кызурак Горновский боларны җиңә алмый аптырап йөри. Әчелешле буласы да килми. Кушканын кече табиб Глятман гына карышмый эшли. Анысы да инициативасыз. Наугадов: „Аларны „кулга“ ала алырсыңмы?“ – дип, тикмәгә генә сорамаган икән. Өч УАЗ һәм бер ГАЗ санитар машиналарының бер генә көпчәкләрендә дә шомарып тузмаган покрышкасы юк! Машиналарны аяусыз үз мәнфәгатьләренә арлы-бирле йөгертә-йөгертә, еллык лимитларын ярымзаяга сарыф итеп, тәмам җимерелер хәлгә җиткергәннәр. Автобус йөрүенә карамастан, үзләренең шәхси машиналары урынына кулланалар. Кинәт каты чирләп киткәннәргә ашыгыч ярдәм итү хезмәте тәртипкә салынмаган. Санинструкторлар шундый мәлләрдә табибларын эзләп интегәләр. Гаилә әгъзалары – олысы да, кечесе дә бер Сёмина карамагына калдырылганнар. Теш табибына һәм башка белгечләргә күрсәтер өчен, авыруларны көн дә икешәр машинага утыртып, ямщиклар хәленә төшеп, Хабаровскига – хәрбиләр поликлиникасына илтәләр. Анда барып кайтырга теләүчеләр чиратка языла. Чират кыскармый. Хатын-кызларны гинекологка күрсәтергә дә, бала табарга да калага илтәләр. Биредә, мондый эшләрне җайга салыр өчен, бернинди чара да табылмаган. Шулай булырга тиеш тә дип уйлыйлар. Рентген, ЭКГ, гаиләләр өчен аптека һәм балалар бакчасы – берсе дә юк. Боларның барысын да башымнан вә күңелемнән үткәреп, авыр шартларны җиңеләйтер, эшләребезне җайга салыр, уңай чаралар тудырыр өчен, әмәлләр эзли башладым. Бер атна үтүгә, барысына да төшендем. Ниләрдән башларга соң? Әлбәттә, тәртиптән! Корыч тәртип урнаштырмасаң, бернинди эш тә майтарып булмас!

Шундый карарга килгәч, беренчедән, берсен дә рөхсәтсез Хабаровскига чыгармаска булдым. Кашык ашаганда кирәк була ул. Частьлары монда булгач, алар да бергә булырга тиеш түгелме? Бу ниятемне катгый рәвештә шунда ук гамәлгә ашырдым. „Яңа себеркенең“ себерүе кайберәүләргә ошамаса да, нишләмәк кирәк? Безне монда, акча түләп, уен өчен җыймаганнар бит!

Александров рөхсәтсез, санитар машинага утырып, Хабаровскига китеп карады-каравын. Ләкин финанс бүлеге аша машина һәм бензин өчен акчасын каерып алып, үзенә шелтә биргәннән соң шып тынды. Бу бүтәннәргә дә сабак булды. Нигә әле җитлеккән кешеләргә нәни балаларны үгетләгән күк төчеләнеп йөрергә? Алар бит рәсми урын биләп торалар һәм йөкләнгән вазифаларын яхшы беләләр. Икенчедән, санитар машиналарны, шул исәптән РТБныкын да, турыдан үз карамагыма алдым. Аларның табиблары белән кизү тору графикларын төзеп, командирга кул куйдырдым. Шуның белән, моннан ары һәр тәүлек буена автопарктан машиналарның берсен генә чыгарырга рөхсәт ителде. Элек „эте дә, бете дә“ дигәндәй, ул машиналарның лимитларын туздырып, кирәкмәгәнгә утырып йөргәннәр. УАЗларның лимитлары исә елына 8 мең, ә ГАЗныкы 12 мең генә. Хабаровскины бер тапкыр гына әйләнеп кайту да кимендә йөз илле чакрымга төшә. Кайбер кечерәк начальниклар, үз машиналарының лимитларын саклап, медофицерлар белән дә исәпләшми, санитар машиналарын җигәргә ияләшкәннәр. Кешенеке жәл түгел! Юк инде, нәфесләрен кискен өзәргә туры килде. Һәр әйбернең хуҗасы бар, узынмыйрак торсыннар! Бигрәк РТБ һәм икенче дивизия машиналарын туздырганнар иде. Яңа тәртип урнаштыргач, РТБның командиры полковник Наумов: „Безнең УАЗ ватылган, график буенча кизү торырга бирә алмыйбыз!“ – дигән булган иде. Ләкин мин, бер дә исем китми: „Ярар, алайса, авыруларыгызны ашыгыч рәвештә госпитальгә илтергә үзегезнең җиңел машинагызны бирерсез!“ – дигәч, алмашка урынбасарларының машинасын бирергә һәм УАЗны кичекми автозаводка төзәтергә озатырга мәҗбүр булды.

Шунда Бескоровайныйны үз санитар машинасына хуҗа була белмәгәне өчен сүктем. Өченчедән, икенче дивизия машинасын төзәтергә җибәрүен, яңа УАЗга вә покрышкаларга заявкалар юллавын сорадым. Кешенең гомере кыл астында булганда, машинаң ватылып юлда тукталса нишләрсең? Адәм гомере белән шаярырга ярамый бит! Дивизиядән покрышкаларны төрле сылтаулар табып бирмәскә маташканнар иде. Алар анда яңаларын, ялагайланып, начальствоның „газикларына“ куярга тырышалар, вакытлары чыкмаса да.

Хәрби округның „Суворовский натиск“ (без аны „Суворовский нажим“ дип атый идек. Редакторы яһүд Шапа иде) гәҗитенә усал мәкалә язгач, Биробиджаннан дивизиянең авто-трактор бүлеге начальнигы көпчәк резиннарын, машинага төяп, үзе китермәсенме! Түрәләрнең дәрәҗәләренә карамый, хакны ярып дөрес кылсаң, барысы да хәл ителәчәк икән!

Дүртенчедән, моңарчы монда булмаган хәлне – табибларның тәүлекләп график буенча кизү торуларын гамәлгә керттем. Анысын да Пупков хуплады. Үземнән башлап, һәр офицер (алты кеше) башта беренче дивизия медпунктында, ә соңыннан ПМБда тәүлекләп кизү тора башладык. Берең кизү торганда, калган бишебез төнлә тыныч йоклый. Йөкле хатыннарны бала табаргамы, берәрсенә ашыгыч операция ясатыргамы, кизү торучы табиб, карап, калага илтә. Мондый хәлләр, язылмаган кагыйдә буенча, күбесенчә төнлә була. Кайбер төнне округ госпиталенә (алтмыш чакрым) икешәр мәртәбә барырга туры килә. Шул сикәлтәле юлдан миңа башка йомышлар белән дә күп мәртәбә, буыннарымны какшатып бетергәнче йөрергә туры килде. Ә өлкән табибның йомышлары күп була. Госпиталь юлын да таптыйсың, округның медбүлегенә дә, корпус штабына да, өлкә сәламәтлек бүлегенә дә барасың. Әле мин килгәндә, полкыбызның бер өлеше елдан артык Князе Волконкада аерым хуҗалык булып яшәде. Аларга да байтак күз-колак булып йөрдем. Князе Волконка белән полк арасының юлын җәй вакытында миңа берничә мәртәбә командир аша грейдер белән тигезләтергә, ә кышын көртләрен кырдырырга туры килде. Ул юлның газабын байтак күрдем. Бер мәлне кыш уртасында Князе Волконкага җитәрәк бер бичара хатынга, „кендек әбисе“ булып, бала табарга булыштым. Төн уртасында беренче йортның ишеген кагып, баланы юып-биләп, анасына биреп, чәй эчертеп, юлыбызны дәвам иттек. Андый очракларга машинабызда аерым сандыкта бөтен кирәкле әйберләребез бар иде. Кышын һәр санитар машинага хәтта берәр бәйләм коры утын да салдырта идем! Юл хәлен алдан шәйләргә кирәк ич!

Әлегә һаман бишенче катта яшибез. Багажыбыз да озак көттермәде. Әкренләп гарнизонда медицина эшләребез җайланды. Моны сизми калмаган кеше булмагандыр. Табиблар үзләре дә үзгәрешләр белән канәгать иделәр. Заводка озатылган машиналарыбыз да яңарып кайтты, беренче дивизиягә яңасын да бирделәр. Тәртип булганда, барысы да үз нәүбәтендә эшләнә икән!

Бишенче мәсьәләне дә чишәргә керештем. Офицерларны һәм солдатларны елына ике, гаилә әгъзаларын бер мәртәбә рентген аша үткәрергә кирәк. Бу эшне башкарыр өчен, округның Күчмә рентген кабинетын сорап китерттем. Ләкин ул елына бер тапкыр гына килә ала. Анда да сиңа кирәгенчә торып эшләми. Округта бер без генә түгел бит! Бүтән чара табарга – үзебезнең рентгенкабинетны булдырырга кирәк, дим. Ничек инде хәзерге заманда рентгенсыз яшәргә?

Округ госпиталенең җитәкчеләре белән сөйләшеп, кече табиб Глятманны рентгенолог һөнәрен өйрәнергә өч айга рентген кабинетына юлладым. Арон моңа бик риза иде. Яһүдләргә укырга гына булсын! Пупков белән киңәшеп, рентген кабинеты хәстәренә керештем. Ул үзем урнашкан йортның башында беренче катта ике бүлмәле фатирны бирде. Йортта яшәүчеләргә „х“ нурларының зарары тимәсен өчен, фатирның түшәм-диварларын барит измәсе белән сылап акларга кирәк, ә анысы биредә юк. Кыйммәт нәрсә.

Барит измәсен сорап, РВ штабына яздык. Шакыган кешегә ишекне ачалар, ди бит. Бер ай чамасы узганнан соң, ул измә белән кечкенә контейнер килде. Аны шунда ук сыладык. Бусы булды. Инде хәзер округ медскладыннан, безгә штат язуы тиеш булмаса да, рентген аппаратын һәм тиешле бөтен җиһазларын баш рентгенолог аша юллап аласы калды. ВМО начмеды һәм баш рентгенолог белән сөйләшкәч, аларны да яздырдым.

Горновский бөтенесен йөк машинабызга төяп алып кайтты. Медтехникадан белгечне чакыртып, аны тоташтырып, көйләп тә куйдык. Глятман якшәмбе көннәрендә кайтып, кызыксынып йөрде. Эш урыны инде анык. Ул укудан кайтуга, Стецюкны ун көнгә ЭКГ серләренә төшенергә шул ук госпитальгә ЭКГ кабинетына юлладым. Медпунктларыбыз да төзелеп бетеп бара. Күңелем үсә. Эш артыннан эш арта. Ә эш ул бит эшләүчене сөя.

Хәзер хатын-кызларны тикшерергә лаборанткасы белән округ гинекологын шәһәрчеккә инәлеп чакырдым. Ул чакта округның хәрби гинекологы кыскартылмаган иде әле. Аңарга бездә хатыннарны ике көн буе карарга туры килде. Авыруларның исемлекләрен төзеп, дәваланырга юлламалар бирдек. Шулай бик мөһим эшне башкардык.

Декабрь башында кулыма „Океанск“ шифаханәсенә хатын-кызлар юлламасы эләкте. Теләп баручылар булмагач, Мәрзияне җыендырып озаттым. Тагы бер дәваланып кайтсын әле ятим үскән бала, дим. Башкаларны гына дәваларга димәгәндер! Кызганыч, шул якларда хезмәт итсәм дә, үземә „Океанск“ та ял итәргә туры килмәде. Шулай Тын Океан шифаханәсен татымый калдым. Гарнизоныбызда поликлиника булмагач, барысы да безнең өскә салыналар. Хатын-кызларга алтмыш чакрымдагы Хабаровскига суык кышларда, балаларын калдырып, автобуска утырып дәваланып йөрергә читен. Бу мине дә борчый, уйландыра башлады. Үзем гинекология фәнен академиядә яхшы өйрәнгән идем. Бескоровайный хирургия курсында укыган, ә Сёмина – эчке чирләр белгече. Шулай булгач, үзебезнең төп эшләребездән тыш, икешәр сәгать һәркайсыбыз аерым фән буенча хатын-кызларны медпунктта кабул итеп дәвалый алабыз. Шулай иттек тә. Үземнең өстемә гинеколог вазифасын һәм горздрав бүлегеннән бер шәфкать туташы штатын юллап алдым. Моңа аптека базасыннан дарулар да китереп сату вазифасын йөкләдем. Шулай аптекалы да булдык. Ул урынга бер офицерның элек акушерка булып эшләгән хатынын алдым. Шуннан соң беренче тапкыр хатыннарны кабул итәргә килдем. Ләкин башта алар миңа күренергә оялдылар.

Ишек төбендә җыелып, керергә базмый, бер-берсен кыстап тордылар. Тик бүтән чара юк бит. Ахырда Кустовның хатыны: „Әй, кызлар, безнең ишеләрне күрмәгәнмени ул, ни булса, шул булыр!“ – дип, ишекне каерып керде. Мин, ишетсәм дә, аны-моны сиздермәдем инде. Карадым, шунда ук шәфкать туташына ничек эшлисен күрсәтеп бирдем. Әрсез Кустовадан соң хатыннар бер-бер артлы, кызарып, башларын күтәрми генә күренергә керә башладылар. Кулымнан килгәннәрен дәваларга монда калдырдым, ә калганнарын Хабаровскига юлладым. Менә шулай шәһәрчегебезнең тормышын шактый җиңеләйттек.

Мәрзия шифаханәдән кайтканчы, йортлы булдым. Яңа гына төзелеп беткән йортның икенче катыннан ике бүлмәле фатир алдым. Фатир бик күркәм. Тәрәзәләре ике якка карый. Солдатларыбыз белән әйберләрне ташыдым. Күченгәндә йорт әйберләре күп булып күренә, эт булып арыдым. Күченгәнче, идәннәрен яңадан буяткан идем. Фатирның батареялары бар, суык су кертелгән, канализация үткәрелгән. Котельный җылыта башлады. Аш бүлмәсендә плитәле мич. Ванна бүлмәсендә суны титан белән җылытасы. Бәдрәф янәшәдә. Тагы нәрсә кирәк? Рәхәтләнеп яшәргә була. Ишек аша гына гаиләсе белән Пупков урнашты. Димәк, безнең белән аралашып яшисе килгән! Бу подъездга башкаларны да сайлап кына керткән. Дүртенче катта Горновскийлар, ә бишенчесендә лаборанткабыз Есько ире һәм кызы белән. Бездән түбәнрәк тагы бер йорт салына. Анысы төзелүгә, Хабаровскидан бөтен офицерларыбыз күчеп бетәчәк. Сигез сыйныфлы мәктәп беренче сентябрьдән үк эшли. Анда район аша медпункт ачарга булыштым. ПМП аптекасыннан үлчәү-мазар, бикс, шприц-стерилизаторлар һәм башка кирәкле әйберләр бирдерттем. Шәфкать туташы инде эшли башлады. Димәк, гарнизонның тормышы бу яктан да җайланды. Клуб, кунакханә, балалар бакчасы, кибет (клубтан гайре барысы да бер бинада) ачык диярлек. Шәһәрчегебез күз алдында матурлана. Офицерлар гаиләләре белән танышып, дуслашып киттеләр, бер-берсенә кунакка йөрешә башладылар. Яңа ел бәйрәмен, җыелып, Горновскийларда уздырдык. Мәрзия бишенче гыйнварда гына кайтты. Аңарга яңа фатирга кайтып керүе күңелле булды. Бераз дөнья күреп, кәефе күтәрелеп кайтты. Керогазыбыз көйләнгән, керосин һәм утын бар. Су җылытып, ваннада юынып кинәнәбез. Искечә Яңа елны каршыларга Владивосток күчтәнәчләре – эре балык консервасы бар. Менә дигән салат ясарга була!

Сирәк булса да, якын-тирәдәге балыкчылар яңа гына тотылган балыкларын китереп саткалыйлар. Мәрзия бик теләп ала, балыкчылар бистәсеннән көздән берничә пыяла савыт тозланган кызыл балык уылдыгын сатып алдык. Шул елларда уылдыкны һәм кызыл балыкны кулдан иркен алып була иде әле. Кибеттә дә какланган һәм тозланган горбуша-кеталарны саталар иде.

Октябрь аенда елгалар балык белән кайный. Шул чакта бөтен халык кышка балык һәм уылдык хәстәрләргә керешә. Шуның белән дан тота да инде бу як. Бескоровайный әйтүенчә, Сахалинда, имеш, кызыл балыкны этләр дә ашамый! Хәзер анда да хәлләр хөртиләнгән дип ишеттек. Үзебезнең хәлгә килгәндә, тозланган гөреҗдә һәм шампиньоннар үзебезнеке. Бәрәңге, кәбестә, помидор һәм суган Хабаровск базарыннан килә. Тик менә кечкенә кибетебездә һәрбер нәрсәгә чират торасы. Анысы Мәрзия эше. Чиратсыз тормышыбызны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Чиратлар Советлар иленең визиткасы.

Гыйнвар аенда полк җитәкчеләре белән бергә күңел ачарга – Хабаровск каласына Мәскәүдән килгән „Диксилент“ концертын тыңларга бардык. Аның ише ретро эстрада ансамбльләре оешып үрчи башлаган чак. Күңелле булды. Дәртләнеп, автобусны яңгыратып, юл буе җырлап кайттык. Сирәк булса да, андый күңел ачуларны гарнизоннарда замполитлар оештыргалыйлар иде. Соңыннан, югары командованиенең таләбенә колак салып, мәдәният министры Е. Фурцева әмере буенча, Мәскәү артистлары шактый еш килә башлады. Байтакларын күрергә насыйп булды. Мәгълүм, андый тамашалар, аулак һәм ябык гарнизоннарда хезмәт итүче гаскәриләрнең рухларын күтәрер өчен, махсус оештырыла. Үзәк мәдәният сулышын берникадәр тоеп торырга мөмкинлек бирәләр. Тик татар ансамбльләре генә килә алмады. Югыйсә татар яшәмәгән җир юк. Бездә дә маңкорт Дамир Белов һәм ГСМ начальнигы Кадыйров хезмәт итә. Ял көннәрендә, гадәттән тыш берәр хәл булмаса, атнасына бер тансык йокыны туйдырып, шәһәрчек тирәләрендәге урман аланнарына һавага чыгабыз. Зур кала корым-сөремнәреннән ерак булганга күрә, биредә һава саф, сулап туйгысыз, кар чиста, ак төсен югалтмый. Сирәгәеп калган сыман шәрә ялангач урман, төшләр күрепме, үлеп йоклый, язга яңа хәл җыя. Аның каты йокысын кышларга калган сирәк кошлар да уятмаска тырышалар кебек. Тавышсыз гына агачтан-агачка, куактан-куакка җим эзләп очып йөриләр. Бер карлыгач яз китерми дигән кебек, болар да урманны әллә ни җанландыра алмыйлар. Йөрәк тибеше ишетелерлек тынлык. Җан тынычлыгы, мәңгелекнең агышы… Җир-ана, балаларына гыйбрәтле үрнәк күрсәтеп, борчылып, җаннарын тынычландыра, дәвалый…





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/n-s-h-s-nov/beznen-yazmysh/) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



Кырымда яшәп иҗат итүче язучы, отставкадагы медицина полковнигы Әнәс Хәсәннең бу китабына үзе яшәгән хәрбиләр дөньясы тасвирланган «Безнең язмыш» исемле истәлек-кыйссасы кертелде.

Как скачать книгу - "Безнең язмыш" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Безнең язмыш" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Безнең язмыш", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Безнең язмыш»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Безнең язмыш" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Видео по теме - Безнең язмыш

Рекомендуем

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *