Книга - Кичә яраттым (җыентык)

a
A

Кичә яраттым (җыентык)
Зиннур Фирдаусович Тимергалиев


Язучы үзенең беренче җитди китабында яшәешнең иң кискен мәсьәләләрен хәл итәргә алына. Аны бигрәк тә авыр сынаулар үтеп бәхеткә омтылучы яшьләр, яшь гаиләләр язмышы, шул язмышлар белән бәйле милли геройлар, образ-символлар, тормыш детальләре җәлеп итә. Автор тормышта мәхәббәтнең нәфрәттән өстен булуын тагын бер мәртәбә раслап күрсәтә.





Зиннур Фирдәвес улы Тимергалиев

Кичә яраттым





© Татарстан китап нәшрияты, 2018

© Тимергалиев З. Ф., 2018





Чишмәләр тибә тора


Тукта әле, әдәбиятыбыз тарихында зур шәхесләр, берничә дистә язучы биргән Арча төбәгенең бүген «лимит» ы бетмәгәнме, иҗат чишмәләре кипмәгәнме дип, кем әле анда шик белдерә?

Кулымда  –  шушы районда туып үскән, 1992–1994 елларда Грузия Республикасында солдат хезмәтен үткән, 1996 елдан 2008 елга кадәр халыкның иминлеген саклаган, бүгенге көндә Арчада яшәп иҗат итүче Зиннур Тимергалиев әсәрләре. Үзем укыйм, үзем уйланам. Юк, әдәбиятта яңа исем булса да, Зиннур якташ кинәт кенә язучы булып китмәгәндер. Миңа калса, ул тормышны элек-электән өйрәнеп, аның матурлыгын да, гыйбрәтләрен дә күңел дөньясына җыеп, вакыйгаларны, детальләрне хәтеренә сеңдереп яшәгән.

Гадәттә, кулына каләм алган кеше иҗатының башлангыч чорында парчалар, нәни хикәяләр (шигырьләрне әйткән дә юк инде) яза, әдәбият мәйданына шулар белән керә. Зиннур исә башта ук «пакусны киң алды», хикәяләр белән бергә повестьлар да яза башлады.

Ул әсәрләрнең геройларын, вакыйгаларны, тормышның үзеннән алып, татар әдәбиятының милли традицияләрен, әдәп-әхлак канун-кагыйдәләрен үзәккә куеп яза.

Уңай образмы ул («Язмышымның бирче яртысын» нан  –  Илдар, «Кичә яраттым» нан  –  Гөлгенә, Фәнисләр), тискәреме («Язмышымның бирче яртысын» нан  –  Хәйдәр, «Кичә яраттым» нан  –  Розалияләр һ. б.) автор аларның холык-фигыльләрен йөрәге аша үткәрә, укучыны ышындырырлык итеп сурәтли белә. Зәринә образын иҗат итеп («Кичә яраттым»), Зиннур Тимергалиев балалар психологиясен дә яхшы белүен күрсәтте.

Өслүб-стиль мәсьәләсендә дә якташым шактый шомарган, һәрхәлдә, вакыйгаларны укучыны мавыктырырлык сюжетка сала белә.

Бу китапның умыртка сөяге, әсәрләрне бербөтен итеп җыеп тора торган кыршавы  –  Зиннурның үзе сурәтләгән вакыйгаларга анык бәя бирүе, әхлакый карашы, күңел чисталыгы, тормыштагы шәфкатьлелек, миһербанлылык кебек рухи кыйммәтләрнең яктылыгын, җылылыгын аңлавы, кадерен белүе.



Вакыйф Нуриев,

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,

А. Алиш премиясе лауреаты





Яз матур килде

(Хикәя)


Читтән генә карап торсаң, авыл бик тыныч күренә. Әллә ни искитәрлек хәлләр юк инде авылда, шулаймы? Әнә карагыз: уң якта печән өеп яталар, сулгарак баксаң  –  кемнәрдер бәрәңге бакчасында кайнаша, чүп үләне утыйлар. Берсенең капка алдыннан тузан күтәрелә. Аңлашыла инде: капка төбен себерә. Тагын кайсы якка карыйк икән? Менә кечкенә генә буа. Юк, монда су керүче юк, су өсте каз-үрдәк белән тулган, алар кичкә кадәр шунда булачаклар. Көтүләр кайткач кына, буаның бер ягыннан икенче ягына чабып йөрүчеләр күренә. Каз-үрдәкләрне ярга чыгарырга тырышалар  –  төнгелеккә алып кайтырга кирәк. Кичке авыл  –  үзе бер мәшәкатьле вакыт. Шәһәр кешесе эштән кайтып телевизор кабызса, авылда эш яңа көч белән башлана гына әле. Көтүдән кайткан малларны ябарга кирәк, сыерын саварга, яшелчәләргә су сибәргә, көндез җилләгән печәнне, чык төшкәнче, печәнлеккә менгерергә. Бала-чагасына кадәр төрле йомыш белән урамда чапкан була. Көндезге рәхәтлек беткән, алар да олылар белән бер рәттә хуҗалык эшләренә чумганнар.

Шулай авыл тыныч та, шул ук вакытта бик тынгысыз да яши.

Рамилә, буа тирәли чаба торгач, үрдәкләрне тәки ярга чыгара алды. Тик шушы үрдәк дигәнең, бар дөньясын су басса да, бер сүз әйтмәс инде. Көнен суда үткәрә бит. Кич көчкә судан чыгара аларны Рамилә. Үстерүе җиңел, шуңа асрыйлар үрдәкләрне. Көне буе ишегалдында ятмыйлар бит. Тиз үсәләр, ите дә тәмле була. Менә быел да әнисе егерме баш алды аларны. Тик менә шушы кич буе үрдәкләрне судан чыгара алмый газаплану, буа тирәли чабып йөрү һаман Рамиләгә эләгә. Эштән кайтуга, кичке аш ашаганчы алып кайтырга куша әнисе.

– Кызым, әйдә, аш әзер, үрдәкләрне генә алып кайт та, аннары ашап алырбыз,  –  ди аңа көн саен әнисе Саймә апа.

Әйтергә генә җиңел, алып кайт! Үрдәкләрне судан чыгарганчы, үзеңнең җаның чыга. Кайчак Рамиләнең шушы ярдан гына мылтык белән атып чыгасы килә аларны. Бер яктан куасың, икенче яктан буа уртасына ук кереп китәләр бит, имансызлар.

Ике авыл малае булышмаса, әле озак чабасы иде Рамиләгә. Малайлар да шул йомыш белән су буена төшкәннәр. Бергәләп, өч яктан куа торгач, барысын да ярга чыгара алдылар. Әнә хәзер бакылдашып кайтырга чыктылар. Ни такылдыйлардыр шуның кадәр, бак-бак килеп. «Бүген дә кызык иттек апаны»,  –  дип, шатланып кайталардыр инде.

– Көш, әйдәгез, тизрәк атлагыз инде, ә!  –  дип, кыз аларны һаман ашыктырды.

Апалары куганга бик исләре китмәде үрдәкләрнең, һаман салмак кына алпан-тилпән атлауларын белделәр. Аларның шулай атлап кайтуларын күзәтеп барган Рамиләнең күңеле күтәрелеп китте. И-и, атлыйлар инде, эшем кешеләре! Шулай капка төбенә дә килеп җиттеләр. Капка төбендә Рамиләнең Раилә исемле сеңлесен көтеп утырган Алмаз аңа үрдәкләрне капкадан кертергә ярдәм итте. Раилә үзе апасы белән су буена төшми, аңа сыер саварга кушылган. Рамилә дә сава белә инде ул сыерны, авыл кызы бит ул да. Тик нигәдер әнисе аңа үрдәкләрне ышанып тапшырган.

– Әйдәгез, керегез инде, ашагыз да оягызга кереп йоклагыз, күземә күренәсе булмагыз!

– Исәнмесез, Рамилә апа!  –  дип исәнләште Алмаз.

– Сәлам! Ниләр кырып йөреш?

– Раиләне көтә идем.

– Ә-ә-ә, ярар, алайса, көт!  –  Рамилә капкадан кереп китте, гәпләшеп торыр җай юк, ашыйсы килә иде.

– Булдымы, кызым, алып кайттыңмы?  –  Саймә апа үрдәкләргә җим салып ята икән.

– Алып кайттым. Әни, шул үрдәкләрне миңа кушма әле бер генә көн булса да, ә! Әнә Раиләгә куш, Алмазы белән бергәләп алып кайтсыннар. Үләм мин бу үрдәкләрне ярга чыгарганчы!..

– Шулай шул, кызым, үрдәк халкы су ярата. Ярар, иртәгә Раиләгә әйтермен, иртәгә ул алып кайтыр  аларны.

– Миңа нәрсә әйтмәкче буласыз?  –  Болдырдан Раилә чыгып килә икән.

– Иртәгә үрдәкләрне син алып кайтырсың, кызым.

Раиләнең авызы ерылды:

– Алып кайтырмын, әни. Ярдәмгә Алмазга да әйтермен.

– Кара моны, әй, тизрәк Алмаз!

Раилә апасына телен чыгарып күрсәтте.

– Менә сиңа!  –  Рамилә кулындагы үлән бәйләмәсе белән сеңлесенең ялан аягына сыптырды.

– Ай!  –  Раилә читкә сикерде, аннары көлә башлады.  –  Кычыткан дип торам.

– Ай, кара инде боларны, берсе утызга җиткән, икенчесе егерме икедә, бала-чага кебек кыланалар, зур кызлар бит инде сез, ә!..  –  Саймә апа җиңел генә кызларын шелтәләп алды.

– Әйе, берсе егерме сигездә, берсе егерме икедә, берсе илле биштә. Өйдә өч хатын-кыз. Әти кешене ашарга дәшүче генә юк,  –  дип, сарайда нидер эшләп йөргән Илфир абый тавыш бирде.

– Булды, булды, әтисе, аш әзер инде, әйдәгез, кызлар, сез дә өйгә керегез, әтиегезне дә ашатып алыйк, үзегез дә тамак ялгарсыз.

– Әни, минем ашыйсым килми.  –  Раиләнең күңеле ашта түгел, ә капка артында аны көтеп утырган Алмазда икәне көн кебек ачык.

– Качмас Алмазың. Кич буе сине көтеп утырмаса, өйдә эш юкмы әллә аңа, әти-әнисенә булышмыйча монда йөри.

– Ул кече болынга печән чабарга бара, көндез кояш кызу, хәлен ала. Кич рәхәт, салкынча. Минем дә җиләккә барасым килә. Әни, кече болынга җиләккә җибәр әле.

– Шулайдыр инде, барыгыз, кайтырсыз аннары икәүләп таң алдыннан. Печән үсмәгән, җиләк пешмәгән!  –  Рамилә сеңлесен шулай чеметеп алды.

– Апа!

– Ай Аллам, нәрсә сөйлисең инде, кызым, җитмәсә, апа кеше! Алмаз акыллы егет ул, әнә әле дә, эшен калдырып, Раиләне көтеп утыра. Әйдә, кызым, чакыр, ашап китсен инде. Чалгыга егәр күп кирәк аңа.

– Чакырдым, керми ул, әни, ояла, минем дә ашыйсым килми. Әни, җиләккә барыйм инде…

– Ай, җаным, барсана. Кара аны, кызый, бер-бер хәл булса, чәчеңнән йолкып йөртермен, аңладыңмы мине?

– Аңладым, әни, мин киттем.

Ай күрде, кояш алды яшьләрне  –  җитәкләшеп китеп тә бардылар.

Саймә апа күтәрелеп олы кызына карады:

– Синең дә җиләккә барасың юкмы?

– Ашыйсым килә, әни.

– Әйдә, өйгә керәбез. Әтисе, әйдә эшеңне куеп тор, аш салам.

Аларга Илфир абый иярде.

Кичке ашны ашагач, Рамилә, китабын алып, бүлмәсенә кереп китте.

Тырыш кешеләр Саймә апа белән Илфир абый. Әнә нинди зур йорт җиткергәннәр. Бүлмәләре дә җитәрлек, газы да, суы да кергән. Үзләре гомер итәсе йортларын бик уңайлы итеп эшләгәннәр. Мунчасы да бар. Кыш өчен җылы туалеты да бар. Канализациясен дә казып эшләп куйды Илфир абый. Өч хатын-кыз арасында берүзе ир кеше. Малай гына булмады. Башта пошынса да, Илфир абый соңыннан күнде. Ярар, аның каравы өстәлдә кайчан теләсә шул вакытта тәмле кайнар аш була. Өй эче ел буе чиста тора. Өс-башы да гел чиста йөри аның. Әтиләрен гаиләдә барысы да хөрмәт итә, кадерли…

Рамилә класста иң чибәр кыз иде. Ай, мәктәптә аңа гашыйк булмаган егет калды микән? Юк, калмагандыр. Бик чибәр иде шул ул. Күпме егет аның бер җылы карашын тотар өчен тырышты. Ниләр генә кыланып бетмәделәр алар! Үзара сугышкан чаклары да булды. Рамилә берсенә дә өмет бирмәде, әмма егетләр аның өчен барыбер сугыштылар. Тик менә чибәр кызларга егетләр игътибары күп булган саен, кызлар аларга шулкадәр үк битараф кала киләләр, чөнки ул егет аламалары, чебен кебек, бер алга, бер артка чыгып, гарык итеп бетерәләр. Аннары да, бухгалтерга укыганда, студент егетләр аз бөтерелмәде аның янында. Тик менә кыз берсен дә кабул итмәде. Араларында менә дигән егетләр дә булды, билгеле. Юк, егетләр игътибарыннан туйган кыз аларның сандугач кебек сайрауларыннан тәмам арыган иде шул. Бөтенләй дә игътибарга алмас булды аларны. «Әй лә шуларны,  –  дип уйлады ул.  –  Йөриләр шунда, аяк астында буталып». Аннары, авылга кайтып, эшмәкәр Оркыя апа кибетенә эшкә керде. Белемле булгач, Оркыя Зәкиевнага бик ярап куйды кыз. Бизнес өлкәсендә эшмәкәр ханымның башы җитмәс күп документлар бар. Рамилә барын да бөртекләп аралап бирә белә.

Хәзер кызның көне бертөсле үтә: көндез  –  эш, кич  –  китап. Менә шулай егетләрдән туеп өйдә утыра торгач, аңа егерме тугыз да тулды. Башта әти-әнисе ерактан гына әйтеп карадылар. Аннары тел яшереп тормыйча әйттеләр: «Вакыт уза, кызым, кияүгә чыгарга кирәк»,  –  диделәр.

Юк, Рамилә яратмаган килеш беренче очраган кешегә кияүгә чыга алмый бит инде. Утыз тула инде, әле һаман яраткан кешесен очратмады шул ул.

Ә менә апасы кебек үк чибәр Раилә, егерме икедә генә булса да, үз насыйбын тапты инде. Аргы урам егете Алмаз начар егет түгел, акыллы, тәртипле, итагатьле. Әти-әнисе исән-саулар. Алмаз да, Раилә дә бер институтта укыйлар. Аларның дөньялары түгәрәк.

Шулай китап белән кочаклашып ята торгач, Рамилә йоклап та киткән икән. Бервакыт будильник тавышына сискәнеп уянып китте. Көне буе эштә аяк өсте йөреп нык кына ардырган, кыз үзенең йоклап киткәнен сизмәгән дә.

– Кызым, тордыңмы?  –  Саймә апа чәй әзерләп ята икән.  –  Әйдә, чәй эчеп китәрсең эшеңә. Раилә кече болыннан бер чиләк җир җиләге җыеп кайткан. Төнге уникедә генә кайтты, тәре кыз. Атаң белсә, кирәгеңне бирер әле.

Раилә, үз тәртибеннән оялып, алдына гына карап, чәй эчә, гаебен таный, шуңа да әнисенә каршы бер сүз дә әйтми.

– Җиләк пешкәнмени?

– Пешкән, апа, шундый зурлар, авызда эреп торалар. Бүген тагын кич җиләккә барам әле мин.

– Менә моны күрдеңме?  –  Саймә апа кызының борын төбенә йодрыгын китереп куйды.  –  Җиләк дип чыгып чаба да төне буе теләсә кайда йөри, кара моны! Итәгеңне күтәреп, каеш белән ярырга да күп сорамам тагын.

Раилә шым булды. Гаебе бар, шуңа эндәшми калу хәерле кызга.

Шулай шыпырт кына хатын-кызлар чәйләп алдылар. Җиләк, чыннан да, бик тәмле икән.

– Ярар, кызлар. Рамилә, син бар, эшеңә соңга кала күрмә. Раилә, кызым, җиләк тиз бозыла, аны бүген үк кайнатып куярга кирәк булыр.

Димәк, әнисе ачуланудан туктаган. Раилә җиңел сулап куйды, баштан давыл үтте, болай булгач.

– Мин хәзер, әни.  –  Раилә җиләк белән булашып калды, Рамилә эшенә  –  авыл уртасындагы кибеткә китеп барды.

Авыл кибете базардан бер дә ким түгел. Ниләр генә юк бу кечкенә генә бүлмәдә! Көрәк, сәнәк, балтадан алып ипи, шикәр, тоз, төрле тәм-томнарга кадәр бар. Шунда ук кер юарга төрле порошоклар, чиләк-табаклар, төрле кием-салым. Ни генә юк соң анда дисәгез, сөт юк анда, чөнки авыл халкы сыерны үзе асрый, әле артык сөтен акчага тапшыра, ә акчасына товар сатып ала. Сыер асрамаганы сөтне күршеләреннән юнәтә.

Рамилә килеп җиткәндә, ике-өч хатын кибет ачылганын көтеп тора иде. Авыл апалары әтәчләр белән бергә йокыдан торалар, шуңа да иртәнге сигезгә күп кенә эшләрен эшләп куйган булалар инде. Авыл халкы кибетнең сигездә ачылуына һич разый түгел. Алар уенча, кибет иң соң дигәндә дә иртәнге алтыда ачылырга тиеш.

– Озак йоклыйсың, Рамилә, көтә-көтә арып беттек инде,  –  дип каршы алдылар авыл апалары кызны.

– Кибет сигездә генә ачыла бит, ник иртә килдегез соң?  –  дип җавап бирде кыз.

– Өйдә эш күп, сеңлем, иртәрәк ачып булмыймы соң ул кибетне?

– Миңа акчаны иртәнге сигездән түлиләр бит, иртәнге алтыдан түгел.

Бу талашу түгел, көн саен иртүк кибет алдында гәпләшеп алу гына. Рамилә күптән ияләште аңа. Ул, кибетне ачып, эчкә узды, аның артыннан авыл апалары килеп керде. Эш башланды. Апалар кибетчеләр белән бик дус үзе. Кайчак Рамиләдән әҗәткә дә әйбер алып була. Аннары, сораган әйберләрне дә алып кайтып бирәләр. Шуңа да авыл апалары кибетчеләр белән талашуны кулай күрмиләр. Киресенчә, дус булып калырга тырышалар.

Иң ачу килгәне  –  авыл исерекләре. Иртүк килеп җитәләр, авызларыннан кичәге аракы, арзанлы тәмәке исе аңкый. Шул сасы искә бөтен кибет тула. Кайчак кызның укшыйсы килә башлый. Алай гына түгел, кибетче каршына ук килеп басалар бит.

– Рамилә, үләм, бир бер ярты.

– Хәзер ди, сиңа ярты биреп, аннары үзем түләргәме? Сез муеннан монда авылда. Берегезгә әҗәткә бирсәң, калганнар хәзер килеп җитә.

Аннары кара-каршы әйткәләшү китә, тәмам ямьсезләнеп туктыйлар. Чыгып киткән чакта кызга әшәке сүзләр әйтергә дә онытмыйлар. Рамилә баштарак елый иде, хәзер ияләште ул әшәке сүзләргә. Диссертация яза алыр иде кыз сүгенү буенча. Барысын да ишетте. Ә инде ул исерекләрнең кулларына аракы тоттырсаң, хатыннары килеп җитә: «Ник бирдең? Кияүгә чыга алмагач, минекен алырга булдыңмыни? Беләбез кемлегеңне! Мужик тапмагач, кеше ирләренә сикерәсең!» Әйе, нахагы күп булды. Бер гөнаһың булмаса да, ишетәсең икән гайбәтне авылда…

Төшке аш якынлашып килә иде инде. Кибеткә Оркыя Зәкиевна килеп керде.

– Ничек сәүдәләр, Рамилә?

– Исәнмесез, Оркыя апа!

Оркыя Зәкиевна чыгышы буенча бу авылдан түгел. Ул 90 нчы елларда бу якларга Үзбәкстаннан кайтты. Башта, сумкалар күтәреп, кием-салым сатып йөрде, аннары менә шушы кибетне ачып җибәрде. Үзе белән бары тормыш иптәше Сәлим абый гына тора. Балалары бармы, юкмы  –  анысы билгесез. Булса, авыл халкы белгән булыр иде. Оркыя апа ул турыда берсенә дә бер сүз әйтмәде.

Бераз кибет документлары белән булашкач, ханым кызга эндәште:

– Рамилә, вакытың бармы бераз?

– Бар, Оркыя апа.

– Кара әле, Рамилә, мин күрше авылда кибет ачмакчы идем, зур кибет. Беләсең, күрше авыл зур, аннары олы юл да шул авыл аркылы үтә. Сәүдә начар бармас дип уйлыйм.

– Әйе шул, анда сату яхшы булырга тиеш, Оркыя апа.

– Миңа ул кибеткә бер товаровед кирәк иде. Менә синең белемең бар, аннары ышаныч та зур сиңа. Шактый эшлисең бит инде миндә.

– Мине димләмәкче буласызмы?

– Әйе, сине! Нәрсә, булдырырсың бит?! Кибет инде әзер, сатучылар җыярсың, аннары товарны үзең ташыйсы түгел, грузчигы булыр, җыештыручысы да.

– Белмим шул, эшли алырмын микән соң? Аннары көн саен ике чакрым барып йөрергә кирәк. Кыш ничек йөрермен соң анда кадәр, Оркыя апа?

– Эшли алмасыңны белсәм, башка җирдән тапкан булыр идем. Ә барып йөрүне әйтсәң, үзем көн саен шунда чабам бит. Минем белән йөрерсең, килештек?

– Эшләп карарга була инде, хезмәт хакын бераз арттырасыздыр бит?

– Ансына сүз дә юк, әлбәттә, арттырырмын.

Менә шулай килештеләр дә. Төшке аштан соң кибеткә яңа сатучы кыз килеп керде. Рамилә аның белән берәр көн эшләп, өйрәтеп йөрде, кибетен тапшырды.

Күрше авыл  –  зур авыл, аның үзәк урамы гына да бер чакрымга җитә. Халкы да күп, унберьеллык мәктәбе дә бар. Әйе, монда зур кибет ачкан кеше акча өстендә утырачак. Оркыя ханым белә балыкны кайда тотасын. Кибет иртәнге җидедә ачылырга тиеш икән, кичке унга кадәр эшлисе. Рамилә, монда килгәч,  иң элек уфтанып куйган иде. Тик аңа атнасына биш көн генә эшлисе икән. Алай иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эшләсә, кайтып-китеп йөрү азап булмас кебек.

Кыз шулай уйласа да, кибет эшләп киткәнче, соңга да калырга туры килде. Кибетче табу читен түгел, эш юк, шуңа да, эш сорап, яшь кызлар күп килде. Кибетчеләрне җыю кыен булмады, тик менә йөк ташучы табу бик читен икән. Яшьләр килми, клуб каршында әтәчләнсәләр дә, авыр капчыкларны, әрҗәләрне селкетә дә алмыйлар икән бит. Килгән берсе бер көн эшли дә икенче көнне инде күренми. Өлкән яшьтәге ирләр дә эшләп карады. Аларын Рамилә үзе куып җибәрде. Салырга яраталар абзыйлар. Әлегә йөк бушатучы юк, шуңа да ирләр эше әлегә кызлар өстендә. Алар ташый авыр капчыкларны, алар күтәрә авыр әрҗәләрне. Хатын-кыз нәзберек түгел, түзә.

Кибет ачылып, ике ай узган иде инде. Рамилә бүлмәсенә бер ир килеп керде. Килеп керде микән? Буе метр да сиксән, күкрәк-иңбашлары киң, мәһабәт. Куллары көрәк кадәрле. Сызганып куйган җиңнәре аша бүртеп торган мускуллары күренеп тора. Кермәде, ә кечкенә бүлмәгә көчкә кысылып сыешты бу ир.

– Исәнмесез, миңа Рамилә апа кирәк иде,  –  шулкадәр оялып һәм тартынып эндәште ул, менә хәзер, авыр сүз әйтсәң, елый-елый чыгып качар кебек. Бу кешене күрүгә сискәнеп, хәтта бераз каушап төшкән Рамилә әзмәвердәй ирнең шулай үтә дә йомшак эндәшүеннән чак көлеп җибәрмәде. Менә сиңа мә, шундый таза кеше, ә үзе бала-чага кебек кыенсынып, тартынып басып тора…

– Мин  –  Рамилә…

Ир, гафу үтенгән кебек, тагын бер тапкыр баскан урынында таптанып алды.

– Сезгә грузчик кирәк, диделәр, мине алмассыз микән, Рамилә апа?

Кыз тагын кычкырып көлүдән чак-чак тыелып калды.

– Сиңа ничә яшь соң, исемең ничек?

– Илсур инде мин, миңа ни, утыз ике яшь…

– Алайса, апа түгел инде мин сиңа. Безгә грузчик кирәк, син аракы эчмисеңме?

– Юк, минем аракы эчкәнем юк, тәмәке дә тартмыйм әле мин.

– Ярар, эшләп кара, Илсур, тик эше авыр инде аның.

– Авыр эштән курыкмыйм ла мин.

Чынлап ышанырлык егеткә. Әнә бит, эшкә ашкынып, гайрәте ташып тора. Бу көрәк куллары белән берне кундырса, башың җиләнгә кереп китәр. Үзе шундый тыйнак…

Чынлап та, Илсур  –  әле япь-яшь егет кеше, бер тапкыр да өйләнеп карамаган. Ул кечкенәдән таза булды. Әнисе белән генә үсте. Әнисе Гөләндәм апа  –  укытучы, шуңа бердәнбер улын бик тәртипле үстерде. Илсурны атасына охшаган, ди, авыл халкы. Бәлки, шулайдыр. Әтисе, ул кечкенә вакытта ук авырып, бакый  дөньяга китеп барган. Гөләндәм апа бүтән кияүгә чыкмады, шушы улын аякка бастыру өчен бар көчен куйды.

Илсурдан классташлары да көлә иде, алыптай тазалыгы янында юашлыгы да бар шул. Ул үзен «алпаш» дип үртәүгә дә сүз әйтми үсте. Ә үсә төшкәч, егетнең алтын куллы икәнен белде авыл халкы. Авыл капкаларына бизәк ясый, тәрәзә рамнарына шундый матур чәчәкләр уеп куя. Авыл халкының исе китә. Көрәктәй куллардан матур-матур бизәкләр чыкканга аптырый халык. Тик шундый таза да, юаш та булгач, кызлар игътибар итмәде аңа. Кызларга теле телгә йокмаган егетләр кирәк шул, авыз ерырга гына булсын… Бәлки, Илсурның әзмәвердәй гәүдәсеннән курыкканнардыр. Аннары егет үзе дә кызларга сүз катарга оялып үсте. Менә шулай утыз икене дә тутырды ул. Гөләндәм апа, улым ялгыз гына яшәр микәнни дип, бик уфтана иде инде.

Менә әле Рамилә бүлмәсендә дә, апа кеше урынында чибәр кызны күргәч, Илсур оялып куйды. Кая инде аңа мондый кызлар?! Мондый кызларны кыйммәтле машиналарга гына утыртып йөртәләр.

Башта кибетче кызлар Илсурга якын килергә куркып йөрделәр. Таза, аз сөйләшүчән Илсур ниндидер бер әкәмәт кеше кебек тоелды аларга. Соңыннан үзен бик яраттылар. Эшкә әрсез булып чыкты грузчик егет. Авыр капчыкларны, әрҗәләрне чөеп кенә йөртә. Кызлар ни кушса, барысын да карусыз үти. Бик ярдәмчел кеше икән бит Илсур абыйлары.

Илсур янында чаярак кызлар үзара шаяра ук башладылар:

– Уф, кияү табып булмый, җыен булмаган егетләр авылда. Илсур абый алам дисә, бүген үк кияүгә чыгар идем.

Илсур кызларның уйнап сөйләшкәненә үпкәләми, елмаеп кына куя да үз эшен эшли бирә.

Аны кибеткә кергән авылдашлары да «чеметеп» алгалый:

– Илсур, берүзеңә күпме кыз монда, әйдә берәрсен алып кайтып куй инде.

Шулай итеп, җәй дә үтеп китте, көз дә узды. Яңа ел бәйрәме җитәр көннәр иде. Бервакыт кибеткә ике егет килеп керде. Авыл аркылы олы юл үтә, шуңа да юл уңаеннан сугылучылар күп була.

Егетләр товар карап йөргән булдылар. Аннары берсе шыпырт кына ике шешә аракыны җиңе эченә тыгып куйды. Тагын пакетка ике-өч алма салдылар да касса каршына бастылар. Шешә яшергән егет икенчесе артына басты. Исәпләре  –  алмага гына акча түләп чыгып качарга иде, ахры. Тик кассир кыз күреп калган икән.

– Ике шешә аракыга да акча түләгез, егетләр,  –  дип, чыгарга омтылган егетләрне туктатты.

– Нинди аракы тагын, саташа башладыңмы әллә син?  –  Егетләр, үзләрен бик дорфа тотып, кызны куркытырга уйладылар.

– Менә синең җиң эчендә алар, түләгез акчасын.

Тавышка Рамилә килеп чыкты.

– Алсу, ни булды?

– Рамилә апа, болар ике шешә аракы урладылар, акчасын түләмиләр.

– Нинди аракы? Белмибез, яхшылап карарга кирәк башта.

– Егетләр, түләгез акчасын!  –  Рамилә бик катгый эндәште.

– Син что, курица, кемгә тавыш күтәрәсең? Авызыңда тешләрең күп, ахры, синең?  –  Караклар хатын-кыздан бик курыкмадылар.

– Түләгез, юкса полиция чакырам.

– Чакырыгыз!  –  Егетләр оятсыз рәвештә елмаеп җавап бирделәр.

Каян чакырасың инде аны, авылда полиция түгел, участковый да юк.

Кинәт егетләрнең муеннарын ике «келәшчә» кысып алды. Кысып алды да өскә күтәрде. Ике батыр, җепкә таккан курчак кебек, һавада асылынып чәбәләнә башлады. Юк инде, Илсурның кулыннан, ни генә кылансаң да, һич ычкынып булмый.

– Илсур, төшер боларны, имгәтсәң, әти-әниләре җаныңны алыр,  –  дип туктатты аны Рамилә.

Егетләрнең аяклары җиргә төште.

– Апалар, безнең акча юк,  –  дип мыгырдандылар юашланып калган егетләр. Илсур аларны кире төшерсә дә, муеннарын ычкындырмаган иде әле.

– Алайса, бар, урынына куегыз да чыгып китегез кибеттән!

Караклар шыпырт кына шешәләрне урыннарына илтеп куйдылар да ишеккә таба атладылар. Аннары, борылып, Рамиләгә карап эндәштеләр:

– Кич эштән кайтасыңны онытма, шалава, сөйләшербез әле синең белән!..

Рамиләнең эченә шом йөгерде, кышын көн тиз караңгылана. Ике чакрым кайтырга кирәк. Чынлап, бу егетләр саклап торса, ахыры бик яман бетүе бар.

Кичкә таба, нишләргә белми йөргән кызны күреп, Илсур дәште:

– Рамилә, егетләрдән куркасыңмы?

– Белмим инде, Илсур, чынлап саклап торсалар, ике авыл арасында адәм заты юк бит.

– Әйдә, үзем озатып куям.  –  Егет үзе әйткәнгә үзе аптырады. Аның авызыннан чыктымы бу? Кызларга «озатам» дип бер тапкыр да әйткәне юк иде бит.

Илсурның иске генә «Жигули» машинасы бар. Ничек сыядыр ул аның эченә, Ходай белсен! Тик менә эшкә көн саен шуның белән килә.

– Рәхмәт, Илсур, озатсаң, синең белән тыныч булыр иде.

Илсур янында булу  –  инде бернинди куркыныч янамый дигән сүз. Бу сөйләшүгә кибетче кызлар да кушылды.

– Ну, Илсур абый, күпме ялынып, беребезне дә озатканың юк. Кара аны, Рамилә апага «үзем озатам» дип тора. Сөйләшмәбез дә синең белән!  –  дип, авыз турсайткан булдылар. Кызларга нәрсә, кызык булсын инде.

Шулай итеп, кичке караңгы төшеп, кибет бикләнгәч, Рамилә Илсурның машинасына кереп утырды.

– Рамилә, безгә кереп, әнигә әйтеп кенә чыгыйк инде, борчылып тормасын.

– Ярар, мин каршы түгел. Борчылмасын Гөләндәм апа.

Илсур уйлаганча, кыйммәтле чит ил машинасына түгел, иске «Жигули» машинасына да риза булды Рамилә. Үзләре турысына җиткәч, Илсур машинасын сүндерде дә өйләренә кереп китте. Кызны да чакырган иде, тегесе баш тартты. Нишләргә белми утырган Рамилә кыбырсый башлады. Алай итеп карады, болай итеп карады, сумкасын актарган булды. Аннары машинаның бардачок капкачын күтәрде. Анда машина паспорты белән права ята, бер кырыйда блокнот та бар. Нигә кирәк икән Илсурга кесә кенәгәсе? Рамиләгә кызык булып китте. Билгеле инде, беләсе килү теләген тыеп кала алмады ул. Үрелеп ачты да кесә кенәгәсенең битләрен актара башлады. Абау, монда шигырьләр язылган түгелме соң?

Туктамасын иде кышның бураннары,
Суытып торсын минем янган җанымны.
Салкын кышны сизми адашырмын,
Чөнки беләм миңа язмаганыңны.

Х-а-а, кара-кара, мәхәббәт турында түгелме соң бу юллар? Кыз, ашыгып, икенче битне ачты.

Уйларыма кермә, кермә төшемә,
Саташтырма, зинһар, елмаеп.
Көн дә күрү сине  –  миңа газап,
Мин каламын бары моңаеп.

Абау, кемгә шундый шигырьләр яза икән бу Илсур? Көн дә күрәм, дигән. Әллә кибеттәге берәр кызга гашыйк булганмы? Рамилә үзен бик тә ярама- ган эш өстендә тотылган кебек сизде. Кара инде, нинди матур шигырьләр яза икән бу тыйнак егет! Карап торышка бер дә охшамаган. Тукта, кешенең эч серләрендә актарыну бер дә ярый торган эш түгел инде. Кыз тиз генә блокнотны урынына куйды.  Ярый өлгерде, Илсур капкадан чыгып килә икән. Аны озатырга Гөләндәм апа чыккан. Дөресрәге, чынлап кызлар озата микән дип, карарга чыкты, ахры, әни кеше.

– Исәнмесез, Гөләндәм апа.

– Ә-ә-ә, Рамилә сеңлем, синмени әле? Син алай кич юлга үзең генә чыкма инде, бигрәк караңгы бит. Әнә Илсурга әйт, көн саен кайтарып куяр.

Әни кеше кай якка каерасын бик яхшы белә. Шуңа күрә, ятып калганчы атып калырга кирәк дип уйлады инде ул. Кем белә, бәлки, Ходай язганы шулдыр. Алдына оныгын утыртып сөю теләге бик көчледер шул Гөләндәм апаның.

– Алай гел Илсурны борчып булмас инде, Гөләндәм апа. Буранлы көн булса гына инде.

– Ярар, шулай ит, сеңлем.  –  Гөләндәм апа, үзалдына сөйләнеп, капка ягына борылды: «И-и, шул буран кыш буе туктамасын иде лә ул…»

– Киттекме, Рамилә?  –  Илсур, машинасын кабызуга, кызга таба борылды.

– Киттек, Илсур, озаграк тордык, өйдәгеләр борчылмагае.

Кышкы кич… Караңгы күптән төшкән, баштарак, машина фарасыннан төшкән яктылыкка карап, сөйләшми генә бардылар. Юлга кар салган икән. Машина карга чумам, чумам дип кенә бара.

– Юк, егетләр саклап тормый икән, әйеме, Илсур? Янап кына киткәннәр…

– Аның шулай буласы билгеле инде, Рамилә. Хатын-кыз белән булашкан адәм куркак кеше була. Якаларыннан тотып селкү җитә инде аларга.

Азапланып бара торгач, машина тәки кар көрте эченә кереп чумды. Алай итеп карады Илсур машинаны, болай итеп карады, машина яхшы ук баткан, кузгалырга исәбе дә юк.

– Булмады инде бу, чыгарга кирәк машинадан,  – дип, Илсур машина ишеген ачты. Аның артыннан чыгарга омтылган Рамиләгә: «Утыр кабинада, Рамилә, чыкма»,  –  дип туктатты кызны.

– Этмичә чыкмас инде, Илсур, булышыйм әйдә.

Егет азапланганда, кызның машина эчендә утырасы килмәде.

– Утыр кабинада, син эттең ни, этмәдең ни…

Ул, машинадан чыгып, бар яктан әйләнеп карап чыкты. Аннары, башта машинаның арткы ягын күтәреп кардан чыгарды, алгы якка килеп, алгы ягын күтәрде. Эчендә Рамилә дә утыра бит әле. Юк, егет авырлык сизмәде дә. Кабат кабинага кереп утыргач:

– Мин аны гел үзем чыгарам, авыр түгел лә ул!  – дип, кызга карап елмайды егет.

Нәрсәдер булды шунда. Егетләр шулай күзгә туры карап елмайсалар, әллә ничек була икән… Бу юлы да Илсурның күзләреннән җылы нур ургылып килеп чыкты да кызның күңелендә ниндидер бер кайнар дулкын тудырды. Рамилә, ашыгып, башын читкә борды. Кызык, күпме бергә эшләп, Илсурның күзләренә игътибар иткән юк икән бит аның. Аның тагын, борылып, Илсур күзендәге якты нурны тотасы килде, тик үзен кулга алып өлгергән иде инде ул.

Өйдәгеләр белән чәй эчкәч, Рамилә ятарга җыена башлады, бүген дә арылды, хәтта китапларын да кулга аласы килмәде. Ул көзге каршына килеп басты.

Көн дә күрү сине  –  миңа газап,
Мин каламын бары моңаеп.

Кызык, кемгә язды икән Илсур бу юлларны? Чынлап, эштәге кызларның берсенә гашыйк булып йөри бу! Кем икән? Рамилә кибетче кызларны күңеленнән уздыра башлады. Кайсы артык яшь, бармый инде Илсурга. Кайсы кияүдә булып кайткан, юк инде, алары да бармый. Тукта, Рамилә чынлыкта бергә эшләгән кызларны үзе белән чагыштыра башлаган түгелме соң? Тагын игътибар белән көзгегә карады. Әйе, аның да Илсур гына карарлык чибәрлеге бар… Шунда ул Илсурны башка кызлардан көнләвен сизеп алды. Юктыр, булмаганны, ничек Илсурны көнләсен инде, сез нәрсә?

Икенче көнне кызлар бер-ике мәртәбә чеметеп алдылар Рамилә апаларын. Янәсе: «Ничек, Рамилә апа, тәртипле генә булдыңмы кичә?» Рамилә аларга бераз усал итеп карап-карап алды. Кызларга шул җитә калды, тизрәк урыннарына таралдылар.

– Рамилә апа, анда сине телефонга чакыралар,  – дип эндәште бер кыз.

– Каян, кем?

– Хастаханәдән.

– Абау, минем беркемем дә ятмый бит анда.

Ул ашыгып кабинетына килеп керде дә телефонын кулына алды.

– Әйе, алло, тыңлыйм сезне.

– Саттарова Рамилә сезме?

– Әйе, мин.

– Сезгә тизрәк хастаханәгә, реанимация бүлегенә барырга кирәк.

– Нигә?

– Оркыя Зәкиевнаны китерделәр, инфаркт анда, башка туганым юк, дип, сезне чакырырга кушты.

– Абау, әле бер борчусыз йөри иде бит!

– Сез киләсезме?

– Әйе, билгеле.

– Яхшы.

Рамилә тиз генә җыенды да район үзәгенә чыгып китте.

Оркыя апа яткан бүлмәгә кертмәделәр Рамиләне. Медсестра кыз гына чыгып әйтте.

– Авыру янына керергә ярамый, куркыныч вакыты үтте инде. Дарулар кирәк булыр. «Әлегә кибетләр сезнең карамакта калачак»,  –  диде Оркыя Зәкиевна.

– Күпме булачак соң Оркыя апа монда?  –  дип сорады Рамилә. Бик күп эш өелә, болай озак булдыра алыр микән соң ул? Шуннан шикләнде ул.

– Монда шул инфарктан соң унбиш, унҗиде көн яталар инде. Ныклап аякка басар өчен, кимендә ярты ел вакыт кирәк булачак.

Димәк, тиз генә булачак түгел икән, эш күбәйде.

Бу яңалыкны кибетче кызлар да авыр кабул иттеләр. Алай кырыс кеше түгел иде шул Оркыя апалары. Әрләсә, шул эш өчен әрли инде бераз. Аннары, аякка баса алмаса, кибет ябылачак дигән сүз. Әйбәт акча түли торган эшне тагын кайдан табасың? Колхозга кабат кайтсаң, өч айга бер хезмәт хакы эләгә.  Ә акчасы көн саен кирәк бит.

Рамилә үзенең кибетендә аз була башлады. Мондагы кибеттән башка тагын ике кечкенә кибет бар. Кулында машинасы юк. Шуңа күп очракта Илсурга йомышы төшә. Егет карышмый, шул иске машинасы белән кызны теләгән җиренә алып бара, көтеп тора, алып кайта. Оркыя Зәкиевна хастаханәдән чыкса да, аягына әле тиз генә басмады. Инфарктның ахыры, кеше исән калса да, бик яман. Шулай да, кибеткә килгәләп, кызны күп кенә бизнес серләренә төшендерә хуҗабикә.

Рамилә Илсурга көннән-көн ныграк тартыла башлаганын тойды. Әллә күбрәк бергә юлда булгангамы, әллә мәхәббәткә сусаганмы  –  җаны шушы тыйнак егеттән аерыласы килмәде. Кызлар Илсур белән шаярып сөйләшә башласа да көнләшеп җәфалана, егет күздән озаграк югалып торса да борчыла. Әллә инде сөю дигән хис шундый була микән? Ник алай булганын белми кыз. Бу өлкәдә сеңлесе Раилә ай-һай оста инде, Алмаз белән ике ел очрашып йөри бит. Аннан сорасаң, бот чабып көләр генә. Аннары, егет бик тыйнак шул, аның да күңелендә ни барын беләсе килә. Шигырьдә язган да ул «көн дә күрәм» дип. Тик кемгә язган икән соң? Бик беләсе иде.

Кыз уйга батып торган җиреннән сискәнеп китте. Илсур килеп кергән икән.

– Рамилә, бүген иртәрәк китсәм ярыймы?

– Нәрсә, берәр кыз белән очрашуга барасың бармы әллә?

– Юк, яз бит инде, бераз өйдәге эшне карыйм дигән идем.

– Ә-ә-ә, ярар, алайса, эшлә, ник кызларның берәрсен кич ташу киткәнен карарга чакырмыйсың соң?  – Рамиләнең егеткә тик торганда ачуы килә башлады.

– Ярар, көлмә инде, Рамилә.

– Юк, көлмим, чынлап әйтәм, чакырсаң, тотып ашарлар дип куркасыңмы?  –  Кыз Илсурның кемгә гашыйк икәнен бик тә белергә тели, шуңа да егетне сөйләндерергә тырыша.

– Чакырсам, килмәс ул, кызлар әйләнеп кенә үтәләр минем яннан.

– Ник алай дисең, әллә берәр кызны очрашуга чакырып караганың бар идеме?

– Юк.

– Булмагач, нигә алай дисең? Син башта чакырып кара, минемчә, кызларның кайсын чакырсаң да, синең белән кич утырырга риза булачак.

– Уйнама инде, Рамилә.

– Юк, чынлап әйтәм, кемне чакырсаң, шул риза булачак.

Кинәт Илсурның йөзеннән бер тәвәккәл чагылыш ялтырап узып китте:

– Уйнап әйтмим дисең инде?

– Юк, уйнап әйтмим.

– Алайса, әйткән сүзеңне раслыйсың инде?

– Ай Аллам, юрист мәллә син, раслыйм инде, раслыйм!  –  Рамилә көлеп җибәрде.

– Ярар алайса, Рамилә, синең эш ничәләргә бетә бүген?

– Сиңа нәрсәгә ул? Кичке сигезләргә бетәр дип торам.

– Мин сине сигездә кереп алырмын, су буена ташу киткәнен карарга төшәрбез, килештек?

Болай булыр дип көтмәгән иде Рамилә. Ничек инде, Илсур башка кызны чакырырга тиеш иде бит…

– Моны ничек аңларга, Илсур? Очрашуга чакырасыңмы әллә мине?

– Әйе, чакырам, син сүз бирдең.

– Бирмәдем.

– Бирдең, кайсы кызны чакырсаң да барачак, дидең. Мин сине чакырам, каршы килә алмыйсың.

Менә сиңа мә, килеп каптың, Рамилә туташ, риза булмый чараң юк.

– Риза булмас дисеңме әллә? Төшәм, төшәм синең белән су буена. Соңга калма, ишетсен колагың!

– Борчылма, калмам!

Илсур чыгып китте. Менә сиңа тыйнак егет! Рамиләне үз сүзләре белән очрашуга чакырды лабаса! Алай дисәң, кызый үзе бу чакыруга ныграк та шатланды бугай әле… Анысы сер, билгеле.

Илсур һаман шул иске «Жигули» е белән сигезенче яртыда ук кибет янына килеп туктады. Рамиләнең мин-минлеге өскә калыкты. Кара, сигезгә кадәр чыдамаган егет.

– Килеп җиттеңме, Илсур?

– Җиттем, Рамилә.

– Мин бит сигездә дидем.

Илсур бераз тартынгандай итте дә:

– Өйдә эш тиз бетте,  –  дип котылды.

– Ярар, иртә килүең яхшы булды, минем дә эшем беткән иде инде.

Яз матур шул инде. Тау башларын яшәртеп, бәбкә үлән шытып килә. Җиле дә шундый рәхәт. Кышкы салкын җил түгел инде, җылы җил битләрне назлап исә. Илсур белән Рамилә бүрәнә өстенә утырганнар да ташу күзәтәләр. Кыш буе җыелган кар хәзер тиз эри. Башта кечкенә гөрләвек булып ага, аңа башкалары кушыла. Шулай зурая-зурая су юлына төшә дә, ярларга сыймаслык булып, ташып ага башлый.

Егет белән кыз сөйләшмичә озак утырдылар. Рамиләгә күңелсез була башлады. Очрашуга чакырган егет, авызын ачып, ник бер сүз әйтсен. Булмады бу, кыз дилбегәне үз кулына алырга булды:

– Ник дәшми утырасың, Илсур, ичмасам, шигырьләреңне укыр идең.

Егет сискәнеп китте:

– Кая, нинди шигырь? Минем шигырь язганым юк.

– И-и-и, утырасың, мин бит синең машина бардачогында йөрткән блокнотыңны укып чыктым.

– Ярар, тоткансың, кеше блокнотын укырга ярамаганны белмисеңме әллә?

– Беләм, кыш көне, тик утырганчы дип, ачып кына караган идем. Үпкәләмә, яме, матур язасың, чыдый алмадым, кача-кача барысын да укып чыктым аннары.

Егет эндәшмәде.

– Матур язасың бит, Илсур, ник аларны берәүгә дә укытмыйсың?

– Көләрләр тагын.

– Юк, көләрлек түгел алар, бик матурлар. Яз турында укы әле.

– Көлмисеңме?

– Юк, көлмим, Илсур.

Кыз егеткә сыенып ук утырды.

– Миңа таба карама, яме, Рамилә. Оялтасың… Укыйм. Тыңла.

Язлар килә  –  куанамын,
Кошлар җырлый  –  юанамын.
Язгы ташкын мине аңлый  —
Сине уйлап сызланамын.

– Яз турында түгел бу, Илсур.

– Яз турында.

– Син аны укып бетермәдең.

– Юк, бетердем.

– Бетермәдең, үзем укып биримме? Мин аны инде беләм, син машина көпчәген кабартканда укыдым.

– Әйтеп кара әйдә!

– Алайса, үпкәләштән булмасын! – Рамилә, барып, машинадагы блокнотны алды да беренче битен ачып укырга кереште:

Язлар килә  –  куанамын,
Кошлар җырлый  –  юанамын.
Язгы ташкын мине аңлый  —
Сине уйлап сызланамын.
Әйтер идем  –  тартынамын,
Күңелемдә бары син генә.
Туктый алмый кабатлыймын
Исемеңне, гүзәл Рамилә.

Менә бит, «Рамилә» дип язгансың. Димәк, миңа?

Илсур ярамаган эш өстендә тотылган кебек сизде үзен. Сикереп торды да бераз йөренеп алды.

– Ассаң ас, киссәң кис, көлсәң көл, Рамилә. Миңа барыбер инде хәзер. Димәк, син беләсең? Яратам мин сине, Рамилә. Беренче көнне кабинетыңда күргәч үк күңелемә кердең. Көн газапланам, төн газапланам. Синнән аерыласы килмичә ял да алмый эшләдем, чөнки сине күреп тору  –  минем өчен зур бәйрәм. Әйе, алпаш Илсур мин. Матур итеп әйтә дә белмим. Мин ул блокнотны бүген юри күз алдыңда калдырдым. Көпчәк тә бушамаган иде. Мин синең блокнотны алып укыганыңны машина көзгесеннән карап тордым. Алай эшләвем, бәлки, әшәкелектер дә, тик мин башкача түзә алмыйм инде. Кичер мине, ялгыш эшләгән булсам, гафу ит!  –  дип, ул Рамиләгә аркасы белән борылып басты.

Чынлап, егетләр чын йөрәктән мәхәббәт аңлатсалар, рәхәт икән. Бигрәк тә син теләгән кеше алдыңда йөрәген ачып салса.

Кыз, торып, егет артына килеп басты. Аннары аның киң аркасына сыенды.

– Юк, Илсур, ялгыш түгел, син күптән минем күңелемдә утырасың. Тик менә ачылмый йөрүең генә ачуны китерә иде.

Егет кызга таба борылды. Күзләрендә  –  Рамиләнең йөрәгендә ялкын кабызган якты нур балкышы. Гаҗәп: ул нур элегрәк кабынып кына ала иде дә бик тиз сүнә иде. Ә бу юлы сүнәргә уйламый да. Ни эшләргә белми торган егеткә карап, Рамилә елмаеп җибәрде:

– Кочакла инде, Илсур.

Егет кызны кочагына алды да күкрәгенә кысты.

– Ай, сытып үтерәсең бит, кит, алай каты кысма, алпаш!

Илсур кызны кочагыннан бушатты да башын иеп китә башлады.

– Кая киттең инде?

– Кит, дидең бит.

Рамилә көлеп җибәрде. Йөгереп барып, егетнең кочагына сыенды.

– Кит димәдем, ә җайлап кочакла, дидем, алпаш.

Илсур бу юлы Рамиләне, рәнҗетә күрмим дигән кебек, ипләп кенә кочагына алды. Тәҗрибәсез иреннәр бер-берсен эзләргә тотындылар. Ниһаять, табыштылар. Язгы ташкын туктамый, ярларга сыймый ургып ага. Акса ни, ага бирсен. Ике гашыйкның анда эше юк, алар хәтта бу минутларда җирдә дә түгел иде, ахры.

Төнге беренче китте. Моңарчы вакытында эштән кайтып, кичнең кич буе өйдә утырган Рамилә һаман күренми. Яшь җилкенчәк түгел бит инде, кайда йөри бу кыз? Саймә апа белән Илфир абый аркаларын аркага терәп ятсалар да, күзләрендә йокы әсәре юк. Раилә озак керми торса, аңлашыла, Алмаз белән инде. Кайда йөри бу Рамиләсе?


* * *

Әти-әни борчыла инде, хәерле генә була күрсен. Без бит, кадерле укучым, Рамиләнең барысы да яхшы икәнен беләбез, шулай бит? Тик әлегә әйтми торыйк, әйдә, иртәнге якта, өйгә кайткач, кыз үзе әйтер. Сандык, мендәрләр әзерме сезнең, Саймә апа, Илфир абый? Туйлап кыз бирәсегез бар бит!




Сабыр төбе алтын түгел!

(Бәян)


– Ммм…  –  Ләйлә күзләрен ачты.  –  Нәрсә булды бу?

Ул һаман аңышмый иде әле. Ханым идәндә йөзтүбән капланып ята, башы нигәдер бик каты шаулый. Ул тиз генә хәтерен яңарта башлады. Каршында ире Айдар басып тора, аның күзләре һәрвакыттагыча сабыр… Кинәт Ләйләнең күзеннән гөлт итеп утлар атылып чыкты, аннары берни дә хәтердә түгел.

Ләйлә акрын гына торып утырды да бүлмәгә күз салды. Ире бер кулы белән Ләйләнең әнисе Сәкинә апаның чәченнән урап тоткан, икенче кулы белән әтисе Илдар абыйны якасыннан алган да ишеккә таба сөйрәп бара. Әтисе дә, әнисе дә һушсызлар.

– Син, син нишләттең аларны? Беләсеңме, мин сине хәзер нишләтәм?!

Ләйлә идәннән торып басты да Айдар өстенә ыргылды.

Ир хатынының үз янына килеп җиткәнен сабыр гына көтеп торды, аннары кинәт аның уң аягы хәрәкәткә килде. Бөтен бүлмәгә «ах» иткән тавыш яңгырады.

«Мине дә үтерде» дигән уй яшен тизлегендә башыннан үтте Ләйләнең, һәм ул, һушсыз калып, диван өстенә килеп төште. Айдар, әбисе белән бабасының гәүдәләрен кулдан ычкындырмый, ишеккә таба юлын дәвам итте.


* * *

90 нчы еллар башы иде. Айдар, солдат хезмәтен тутырып, туган йортына кайтты. Десантчы булып хезмәт итте. Аннары, контракт төзеп, тагын ике ел ярымга калды. Барысы бергә өч ел. Өч елдан соң исән-сау туган йортына кайтып кергәч, Айдар солдат хезмәтенең ничек үткәне турында күпме генә сорашсалар да, бер сүз дәшмәде. Тик уң як кулбашында ярылып яткан зур яра җөен күргәч, Айдарның әнисе Халидә апаның җаны өшегәндәй булды. Өйдәге бар кеше Айдар янында бөтерелде. Ә ана улын күзәтте. Егерме өч яшен тутырып килгән малайның чигә чәчләрендә инде ак төсләр күренә иде.

– Ходаем, ниләр күрергә язган булган сиңа, улым? Нигә бу түрәләр ил бүләләр? Нигә үзләре үстермәгән балаларны ут эченә тыгалар?

Баласының ниләр күргәнен аңлар өчен, әни кешегә күп кирәк түгел. Икенче улы Алмазның да солдат хезмәтен тутырып кайтасына тагын бер ел бар әле. Аңлап була Халидә апаны. Балаларының ут эченнән кайтканын көткән аналарның җаннары ничек кенә телгәләнә әле!..

Моңарчы сабыр холыклы Айдар үзенең чынбарлыгын кайткан көнне кич клубка чыккач ук күрсәтте.

– О, Айдар!  –  дип, каршысына кочагын җәеп килгән сыйныфташын  –  сугыш чукмары Саматны килә-килешкә сугып екты.

Самат солдатка бармады. Тик авылда «сугыш чукмары» дигән даны чыкты. Үзе хезмәт итмәгәнгә, солдаттан кайткан егетләрне үзенең әшнәләре белән бергә тукмарга ярата иде. Бу турыда Айдарга да яздылар, белеп кайтты ул. Башта «юарга кирәк» дип, аракысын эчәләр, аннары тотып тукмыйлар. Янәсе, әллә кем булып йөрмә, монда без баш.

Клубка эшсезлектән адашып кергән каравылчы Рәсүл абзыйның күзләре дүрт булды. Әле Саматны болай һушын югалтырлык итеп еккан кеше юк иде авылда. Җен кебек таза. Аңа олылар да каршы әйтергә куркып торалар. Сугыш чукмарында «тукта, олы яки кечкенә кеше, ир-хатын» дигән фикер юк. Ул  –  авылга баш.

– Энем, нигә аны сугып ектың, бер дә алай ачу китерерлек сүз әйтмәде бит ул сиңа?

– Вакыт уздырып тормадым инде, Рәсүл абый, шунда ук эшен бетереп куйдым,  –  дип җавап бирде Айдар.

Атаманнары аңсыз калгач, Саматның әнчекләре дә артка чикте. Көтүчесез куркак иде шул алар.

Буйга алай пәһлеван түгел, метр да җитмеш дүрт. Тик киң гәүдәле, мускуллары бүртеп, күренеп торган солдат егеттән клубтагы кызлар да һушсыз калды. Менә ичмасам егет! Самат та әнә, һушына килгәч, клубтан сыпыртты. Кызлар бик курка иде аннан.

Айдар клуб эчендә тегесе, монысы белән күрешкәләп йөрде дә, бер кызга да сүз кушмый, бөтен кешене аптырашта калдырып, өенә кайтып китте. Бик үпкәләделәр Айдарга: «Харап икән берәүләр, әллә кем булган, бик кирәгең бар иде»,  –  диештеләр.

Икенче көнне өйдә әтисенә булышкалап, тегесен-монысын эшләп йөрде Айдар. Кичкә таба урам халкы көтү каршы алырга чыкты. Узган көн яңалыклары барысына билгеле иде инде: авылга яңа сугыш чукмары кайткан.

– Йә, солдат, хәлләр ничек?  –  дип, наряд бирергә чыккан бригадир Айдар янына килеп утырды.

– Ничек булсын, дембельләрнеке кебек инде,  –  дип җавап бирде тегесе.

– Ишеттем инде, ярар әйдә, ул малайга күптән кирәк иде.

– Шуннан ни димәкче буласың?

– Шуннан шул, егет. Иртәгә авыл халкы чөгендер арасын эшкәртергә чыга. Синең карамакка  –  алты буразна. Көчеңне шунда күрсәтерсең,  –  дип кеткелдәп көлеп куйды бригадир.

– Минем колхоз басуында утырткан чөгендерем юк.

– Ничек юк?

– Шулай, юк. «Минем чөгендерне утыртыгыз» дип телеграмма сукканны хәтерләмим.

– Син акыл сатма, яме, башың яшь әле! Авыл халкының барысына да бүлеп бирелгән. Солдаттан кайттым дигәч тә, бигрәк тагын!

– Димәк, калганнарның утырткан чөгендере бар, ә минеке юк.

– Малай, синең белән мин башкача да сөйләшә алам!  –  Бригадирның гайрәт чәчәргә иде исәбе.

– Соң, әйдә башкача сөйләшик, мин каршы түгел.

Айдар бригадирның якасыннан тотып өскә күтәрде. Тегенең аяклары җиргә тияр-тимәс булып калды.

– Улым, тимә, кешеләр карап тора, җибәр!  –  дип, Халидә апа улы янына килеп басты.

Бригадирның аяклары кире җиргә төште. Айдар аны этеп җибәрде.

– Син, абзый, бар, нәрәтеңне биреп чык инде, юкса чөгендереңне чүп басар.

– Солдаттан кайтып гайрәт чәчә, утырткан чөгендере юк, имеш…

Бригадир, үзалдына мыгырдана-мыгырдана, өй буенча эшкә чакырырга китте.

Шуның белән шул. Кызык карарга өметләнгән күршеләр ерык авызларын япты. Ярар, барыбер инде сөйләргә сүз булды. Раят малае бригадирның якасыннан тотып селкегән. Итәкле-сакаллы телефоннар өй буенча таралды. Улы янына Раят абый чыгып утырды. Тыныч, сабыр холыклы иде әтисе. Малайның бик нык үзгәргәнен ул да чамалады:

– Алай, ну, бөтен авылны кыйнап бетергәч нишләрсең инде, малай?

– Юкны сөйләмә, әти, нигә авыл халкын кыйныйм инде мин, үзләре сорагач кына инде.

– Чөгендергә чыкмагач, авылда калырга исәбең юк дигән сүзме инде бу?

– Әйе, әти. Мин шәһәргә китәрмен инде, күрәм, авылда тормыш калмаган.

– Анысы дөрес, колхоз дип әйтерлек җире юк. Безгә ярый инде, пенсия килә. Эшләгән кеше акчаның ни икәнен дә онытты. Түләмиләр бер тиен дә. Кайчан китәсең?

– Иртәгә дип торам, алып кайткан бераз акчам бар, җитәр.

– Ярар, бала-чага түгел инде, үзең беләсең. Әйдә, кичке ашны ашап алыйк та, син киткәнче, бакчадагы печәнне өярбез.

Ата белән бала капка аша йортка юнәлделәр.

Айдар иртүк сөт машинасында шәһәргә килеп кергәндә, шәһәр уянган иде инде дип әйтү дөрес булмас. Шәһәр беркайчан да йокламый, көнме-төнме  –  һич аермасы юк. Бертуктаусыз шау-шу, машиналар, халык күп. Барысы да үзләре генә белгән юлдан, үзләренә генә билгеле эшләре белән чаба. Айдар килде әле дип, шәһәрнең исе китмәде. Авылдан бәхет эзләп шәһәргә агылган егетләр ул гынамыни?! Бергә артык, бергә күп  –  аермасы юк шәһәргә. «Килгәнсең икән, карап карарбыз, ничегрәк килеп чыгар икән»,  –  дип уйлый шәһәр. Шушында инде егетләр, булдыра алсалар, ныклап аякка басалар, барып чыкмаса, тормыш төбенә тәгәриләр. Тик авылга кире кайтырга дигән уй берсенең дә башына кабат килми, ахры.

Анда тормыш юк, андыйлар өчен кызлар да юк.


* * *

Айдарның бергә хезмәт иткән дусты бар иде. Урыс егете Николай. Яхшы гына егет үзе, инде беттек дигәндә дә курку белмәс. Ә андый вакытлары аларның солдат хезмәтен үткәндә күп булды. Якын-тирәдә җәһәннәм кайнаганда да бер-берсен ташламадылар. Андый дуслар арасында милләт, дин аермасы бөтенләй булмый. Бертуганнар кебек яшәделәр. Айдар кулына Коля язып тоттырган адрес буенча юлны, автобуслар маршруты тукталышларын белешеп, кирәкле йортны тапты да ишектәге кыңгырау төймәсенә басты.

– Кем бар анда?  –  Ишек артыннан тавыш ишетелде, шуның артыннан ук ишек тә ачылды, сары чәчле ханымның башы күренде.  –  Сезгә кем кирәк?

– Исәнмесез, миңа Николай кирәк иде.

Ханым Айдарга текәлеп карап торды да:

– Фотода күргәнем бар кебек, син Айдар буласың, ахры. Коляның синең турында сөйләгәне бар.

– Әйе, Айдар мин.

Ханым ишекне зур итеп ачты да, егетне бер кулы белән кочаклап, эчкә таба этте.

– Уз әйдә, уз, син дә миңа улым кебек инде, энем. Икегез өчен дә, чиркәүгә барып, исән-имин кайтыгыз, дип дога кылдым. Килүең бик яхшы булган.

– Кем ул, Тамара?  –  Залдан Коляның әтисе Сергей абый килеп чыкты.

– Менә Айдар килгән бит, ул инде авылдан килеп җиткән, Коля әле уянмаган да.

– О-о-о, бик яхшы, әйдә, торма анда ишек артында, уз кухняга, чәйләп алабыз.

Коляның әти-әнисе, Айдарны ике яктан аркасыннан кочаклап, кухняга әйдәделәр.

– Коля, йокы капчыгы, тор инде! Айдар кунакка килде.

Каршы як бүлмәдән дөбердәгән тавыш ишетелде. Аннары Айдар каршына дусты йөгереп чыкты.

– Айдар, друг!  –  дип, Коля Айдарны кочагына алды.

Соломиннар гаиләсе белән чәй эчкәндә, Айдар шәһәргә эш эзләп килүен әйтте. Авыл тормышы турында сөйләп үтте.

– Алай,  –  диде Тамара апа.  –  Без инде авылда тормыш яхшырак, барыбер үз бакчасы бар авыл кешесенең, тамагы тук дип уйлап йөри идек.

– Шәһәргә бик ышанып килгәнсең,  –  дип сүзгә кушылды Сергей абый,  –  монда да май да каймак түгел. Акча түләүче юк. Шабашка белән йөргәннәр генә акча күрә. Түрәләр, эшмәкәрләр котырынып йорт, дача сала. Алар таба, алар кулында дилбегә.

Николай телгә килде:

– Айдар бит авыл малае, балта эше таныштыр инде сиңа?

– Таныш, әти янында йөреп өйрәндем.

– Без монда егетләр белән бригада төзедек. Синең кебек оста кирәк. Бригадада яртысыннан күбесе  –  шәһәр егетләре. Таш сала беләләр, штукатурка, плитка ди- гәндәй. Менә балта эшенә килгәндә булдыра алмыйлар.

– Чынлап, шулай ит әле син, эш эзләп тапсаң да, барыбер акчасын күрә алмассың, бер җирдә дә түләү юк. Бераз акча юнәткәнче, бүлмә тапканчы бездә торырсың. Торырсың дип инде, шабашниклар айлар буе өйгә кайтмый,  –  дип, сүзен очлап, кеткелдәп куйды Сергей абый.

Шулай итеп, Айдар белән Николай икенче көнне шабашкага чыгып киттеләр. Эше авыр булса да, акчалы иде. Кулына акча керә башлагач, Айдар, яшәп торыр өчен, кечкенә генә бүлмә дә тапты. Хакын да күп сорамадылар. Тамара апа белән Сергей абыйга рәхмәт әйтеп, Айдар шунда күчте.

– Улым, авылга кайтсаң, әти-әниеңә бездән күп сәлам әйт. Безне онытып бетермә, яме! Үз йортыңа кайткан кебек килеп кер,  –  дип, Тамара апа Айдарны озатып калды.

Торырга урыны булса да, Айдар анда сирәк кайтты. Икешәр атна кайтмый эшләгән вакытлары булды. Зарланмады, эш күреп үскән авыл малаеның «уф» дия торган гадәте юк иде. Коля белән гел бергә булдылар. Бригадада төрле милләт кешеләре булса да, тату яшәделәр. Көз айлары җиткәч кенә, авылга кайтып килә алды егет. Энесе кайтырга ярты ел калып бара. Авылда газ кертәләр. Бер тиен күрә алмаган авыл халкы акча эзләп изалана. Авылның күп яшьләре акча эшләргә читкә чыгып киткән. Кулларына бер төргәк акча тоттыргач, Халидә апа белән Раят абзый «уф» дип, җиңел сулап, урыннарына утырдылар. «Кем акча түләми, шуңа газ кертмиләр»,  –  дигәннәр.

– Улым, үзеңә каламы соң?

– Бар, әни, борчылма.

– Соломиннарга барсаң, күп итеп сәлам әйт, яме! Каклаган казым бар, күчтәнәчкә илтеп бирерсең.

– Ярар, әни, шулай итәрмен,  –  дип җавап бирде уллары.

Казны илтә баргач, Коля шыпырт кына Айдарга эндәште:

– Тагын ике көннән чыгып китәбез, кызлар янына барып киләбезме?

– Бармыйча булмас, эш дип инде, кызлар онытып та бетергәннәрдер безне.

Николайлар йортыннан ерак түгел кызлар тулай торагы бар, егетләр күптән инде шунда барып йөрергә ияләнгән иде. Вахтада торган апалар ике акыллы егетнең килеп йөрүенә сүз әйтмәделәр. Үзләре эчеп, котырынып йөрми. Бик гайрәт чәчкән егетләрнең колак төпләренә утыртып тынычландыра беләләр.

Билгеле инде, бу ике егетне кызлар да яратты. Беркайчан куллары буш булмый, күчтәнәчсез килмиләр, акчалары да бар. Айдар белән Коляны сагынып каршы алдылар.

– Абау, сез онытылып беткәч кенә киләсез безгә. Башка җирдә кызлар таптыгызмы әллә?

– Әйе, таптык, безнең кәләшләр  –  мастероклар, балта, пычкы, чүкеч, кадаклар,  –  дип, Николай авызын ерды.  –  Аз гына вакыт булуга, сезнең янга инде, кызлар.

– Шулай дип ялганлаган булыгыз инде.

Кухняга тәмәке тартырга керде егетләр. Шунда күрше бүлмәдән бер кечкенә гәүдәле, җыйнак кына кыз килеп чыкты.

– Исәнмесез,  –  дип, кыз тыйнак итеп егетләр белән исәнләште дә аш салырга кереште.

– Шундый чибәр кыз, күргән юк иде сезне моңарчы, исемегезне белсәк, начар булмас иде, туташ,  –  диде Николай.

– Ләйлә,  –  дип исемен атады кыз.

– Кара, яшьти, нинди чибәр кызлар бар икән монда, исеме дә матур  –  Ләйлә, әйеме? Яшьти, сиңа әйтәм, чукрак мәллә?  –  Николай дустына таба борылып карады. Айдарның авызы ачык, кыздан күзен ала алмый тора.

Дустының хәлен Коля бик тиз чамалап алды:

– Ну всё, пропал Айдар друг.

Кызлар янына кергәч, Коля шаяруын дәвам итте:

– Кызлар, Айдар сезнең янга башка килмәскә булды бит әле.

– Кая, ничек, нигә әле шулай?  –  Кызларның күзе Айдарга төбәлде.

– Менә сезнең теге кечкенә күрше кызына гашыйк булды бит!

– Коля, җитте инде!  –  Айдар Коляга йодрык селкеде.

– Ләйләгәме?  –  Кызлар бер-берсенә карашып куйдылар.  –  Алай икән, бәлки, үтәр әле, алай бик «һай» димәс. Шыпырт җил сасы була.

Кызлар әйткәнчә булмады шул. Айдар, вакыты булган саен, Ләйлә янына йөри башлады. Кыз аны елмаеп каршы алды. Кечкенә генә буйлы булса да, Ләйлә үтә чибәр, буй-сыны курчакныкы кебек төз. Айдар аны уч төбенә утыртып йөрерлек була кайчак. Егет чын-чынлап гашыйк булды. Башта кыз карышса да, тора-бара егетне үз куенына алды. Инде Айдар кунып та кала башлады.

– Бер егет алдалап качты мине,  –  дип еласа да, Ләйлә түшәк өстендә үзен бик оста тотты.

Бер генә микән? Охшамаган. Айдар хатын-кыз күрмәгән егет түгел. Анысын гына аера белә. Чын-чынлап, оста хатыннар кебек назлады кыз егетне. Айдар аның иркәләвеннән берни тоймас, аңышмас хәлгә килә иде. Егетнең төрле шикле уйлары кыз кочагына килеп керү белән юкка чыга. Юк, үзен шушы назлыбикә назыннан аерыр көч таба алмады Айдар.

Бераз вакыттан соң, Ләйләнең туган йортына кайтып, аның әти-әнисе белән танышып килделәр. Сәкинә апа белән Илдар абый алай карт түгелләр, пенсия яшенә дә җитмәгәннәр. Айдарның бер алдына, бер артына төштеләр, елмаеп кына тордылар. Сәкинә ханым җитез булса, Илдар абый бик тыныч, хатынының авызына гына карап тора. Тик менә йортлары бик иске. Сарай, мунча дигәннәре ишелергә тора. Коймасын, капкасын да бик төзек дип әйтеп булмый.

– Ярар, балалар,  –  диде кич чәй эчкәндә Ләйләнең әнисе,  –  шушы көзләргә туйны үткәрербез инде.

Туй дигәч, Айдар сискәнеп куйды. Ул бит әле туй турында бер сүз дә әйтмәде, тәкъдим дә ясамады. Ничек алай бик тиз? Төрле уйлар белән кире шәһәргә кайтты егет.

– Мин аңламадым, нигә әниең туй турында сүз кузгатты, мин сиңа тәкъдим дә ясамадым бит әле?

– Ясама теләмәсәң,  –  диде кыз,  –  бер тапталганны таптап китүе кызык сезгә.

Ничек итсә итте, Сәкинә ханым үз дигәненә иреште. Айдарның туган авылында гөрләтеп туй үткәрде. Аннары, йола буенча, кода-кодагыйны, туган-тумачаны атна буе кунактан кунакка йөртте. Раят абый белән Халидә апа алҗысалар да шат иделәр, килен күрү бәхетенә ирештеләр бит. Ләйләгә «кызым-кызым» дип кенә тордылар. Тик менә ни өчендер Сәкинә апа белән Илдар абый гына, җавап итеп, кода белән кодагыен кунакка чакырмадылар.

– Кем белә, бәлки, аларда башкачадыр,  –  дип кенә куйды Айдарның әнисе.

Шәһәргә кайткач, Айдар инде шабашка эшен ерактан алмый башлады. Кунарга гел яшь хатыны янына ашыкты. Коля белән Айдар икесе дә бригадир ролендә. Эш күп, кайчак Айдар соң кайта. Моның өчен ул Ләйләдән үпкә сүзләре дә ишетә.


* * *

Яшьләр янына ай саен Сәкинә ханым килергә ияләнде. Акрынлап ул кияүгә ни эшләргә кирәген дә өйрәтә башлады. Инде Айдар чамалый: әби әби генә  түгел, ә «генерал» икән бит. Аңардан Илдар абый да, Ләйлә дә бик «шүрлиләр» икән. Гомумән, Илдар абый басылып беткән, үз сүзен әйтә алмаслык бәндәгә әйләнгән. Ирлеген югалткан ир, билгеле, хуҗалыкны да карамый башлый. Эшенә бара, кайта, алдына куйганны ашый. Эшлә дисәләр эшли, юк икән  –  тик утыра.

Кияүгә биргәч, әнисе кызын да ничек итеп ирне кулга алырга икәнен өйрәтергә тотынды. «Кызым, Айдар һаман сине тыңламый, ник алай ул үз сүзен сүз итә? Ник син аңа ирек бирәсең? Бөтенләй басып бетерә бит сине!»  –  дия башлады.

Кияүгә бәйләнергә дә күп сорамый:

– Нәрсә, кияү, эштән иртәрәк кайтып булмыймыни? Ә? Дәшәргә ярамыймы? Бер сүз әйтеп булмый… Минем белән гел сүзгә киләсең. Һаман болай торып булмый. Төзелештә эшләп, фатир булдырма инде!.. Адәм көлкесе! Кит моннан, булмаганны…

Айдарның акчасы бар-барын, бер бүлмәле фатир гына алып була. Тик ике бүлмәлесен исәптә тота иде ул. Ә анысына бераз акча җитеп бетми. Ләйлә авырайгач, Айдарга бөтенләй көн бетте. Эштән кайтса, Ләйлә тавыш чыгара. Имеш, анысы алай түгел, монысы болай түгел… Әбисе дә килүен ешайтты  –  атна саен килә дә җитә. Хәзер алар Айдарны ике яклап талыйлар.

– Кызым, исенә килергә ирек бирә күрмә, гомерең буе иреңне көйләрсең,  –  дип, Сәкинә ханым кызына тукып кына торды.

Ни булганын аңышмый башлады Айдар. Тыйнак кына Ләйлә бер алдына, бер артына төшеп, елмаеп торган әбисе белән кинәт кенә ике аждаһага әверелделәр дә куйдылар. Болай да аз сүзле Айдар бөтенләй сөйләшмәс булды. Күбрәк уйчан йөри башлады. Бу хәлгә Коля да игътибар бирде:

– Айдар, сиңа нәрсә булды? Бик нык үзгәрдең, безгә дә килмәс булдың. Әни дә сине сорый, кая югалды, ди…

Айдар өйдә булган хәлләрне дустына сөйләп бирде.

– Да, брат, мочат тебя капитально, бәлки, аерып җибәрерсең? Болай яшәп булмый бит инде.

– Балабыз туарга тора бит, Коля.

– Бала тугач, бөтенләй бетерәчәкләр сине, анда инде бала белән куркытып. Үзең чамала, брат. Мин кызлардан белешәм әле. Алар белмичә кисәтмәгәннәрдер сине. Бер-бер хәл бар монда.

Шулай аерылыштылар дуслар.

Айдар өенә кайтып китте. Ачкыч белән ишекне ачып кергәч, аңышмый торды. Бүлмә эче буш. Өстәлдә хат ята: «Торырга фатирың булгач килеп алырсың, белдеңме?!»

Хат Ләйлә кулы белән язылса да, сүзләре  –  Сәкинә ханымныкы. Айдар урындыкка утырды да уйга калды.

– Бер бүлмәле булса да, фатир алмый булмас инде.

Икенче көнне Айдар, акчасын алып, фатир эзләп чыгып китте. Төзелеш өлкәсендә эшләгәч, кайда арзанрак бәягә алып булуы хакында хәбәрдар иде ул. Озак эзләмәде, очсыз гына хакка табып та алды. Кухняга  –  гарнитур, өстәл, залга диван, стенка кебек әйберләр алырга да акчасы калды әле. Шул эшләрне бетереп йөргәндә, кәрәзле телефон шалтырады. Әбисе Сәкинә икән:

– Нәрсә, хатын кайтып китте дип, иркенләп йөрисеңме? Ләйлә кыз алып кайтты. Тфү, ир булып йөргәнең!..

Айдарның башы әйләнеп китте. Ләйлә белән кичә генә сөйләшкәннәр иде бит, ул аны-моны әйтмәде. Анасы сүзен тыңласа да, хатыны аңа көн саен шалтыратып торды. Үзенеке үзенеке инде, Ләйләнең Айдарны читкә бер дә җибәрәсе килми шул.

Тормыш үз җае белән дәвам итте. Айдар хатынын бала тудыру йортыннан туры яңа фатирына алып кайтты. Гөрләтеп бәби туен да үткәрделәр. Авылдан әти-әнисе белән энесе, Соломиннар гаиләсе килде. Әби белән бабай да, ничектер, моңарчы тавыш булмаган кебек, матур гына бәйрәм иттеләр. Кечкенә Рәсиләне кулларына тотып карау бәхетенә ирешү өчен, олылар чират торды хәтта…

Шунда Ләйлә Айдарга үтенечен җиткерде:

– Айдар, туганнан туган Лилияне тулай торактан чыгарганнар, торырга урыны юк, бәлки, бераз торып торыр?

Айдарның ата булу бәхетеннән дөнья түгәрәк, бары тик яхшылык кына эшлисе килеп тора.

– Ярар соң, торсын, сиңа иптәш булыр,  –  диде.

Ир белән хатын өстәл артында шулай сөйләштеләр. Яннарында утырган Николай барын да ишетеп торды. Айдарның ризалыгын ишеткәч, Ләйлә янәшәсендәге кызга карап алды да үзалдына гына әйтеп куйды:

– Не одобряю.

Әти кеше гаилә өчен тагын да ныграк тырыша башлады. Эштән кайта-кайтышка тизрәк кызы янына ашыкты. Яратты, бик яратты Айдар үз сабыен.

Яшь гаилә янына Лилия дә күчеп килде, Ләйләгә булышкалый башлады. Тормышта бар да җайланып бетте дип йөргән ир бу бәхетле мизгелләрнең вакытлы гына булуын чамалый алмады шул.

Шулай бервакыт эштән кайтып керде Айдар. Өйдәгеләр күтәрелеп кенә карадылар. Ул моңа да артык игътибар бирмәде. Бәлки, арыганнардыр, дип уйлады. Карыны ачкан иде, тизрәк кухняга узды. Тик нигәдер ашарга пешмәгән.

– Әнисе, ашарга пешермәдеңмени?

– Көне буе бала кара, ашарга пешер, мин сиңа хез- мәтчеме әллә?

– Ник, сез бит икәү, өйдә хәзер Лилия дә бар, берегез пешерә ала иде бит инде.

– Нәрсә, мин генә җитмим, туганымнан да хезмәтче ясарга исәбеңмени хәзер?

Айдар җил кайсы яктан искәнен чамалый башлады. Тагын давыл башланырга тора, димәк. Аның алай тавыш чыгарасы килмәде.

– Ярар, үзем ашарга куеп җибәрәм,  –  дип, кухняга чыгып китте.

Аш салып җибәрде дә ванна керергә җыена башлады.

– Әнисе, мин юынып алам, ит кайнап чыкса, күбеген җыеп алырсың, яме.

– Үзең җыя алмыйсыңмыни, аннары ваннага керер идең,  –  дип, сүзгә Лилия дә кушылды.

Ир ишетмәмешкә салышты. Юынып чыкты да тагын аш хәстәренә күмелде. Карыны бик ачкан иде шул.

– Ух, ашыйсым килә!  –  дип куйды Айдар.

– Бер дә ач кешегә охшамагансың, тавышың яхшы чыга,  –  дип, Лилия каныгуын дәвам итте.  –  Ләйләне хезмәтче итеп бетергәнсең. Ә бәйләнә белә, анысына оста.

Кызлар инде күптән ирләрне талап җиңеп булуына әниләреннән өйрәнеп алган. Шуңа да, берсе иренә ябышса, калганнары да калышмый. Айдар мондый хәлдә еш кала башлады. Алай гына түгел, Ләйләнең туганнары Айдар хакында: «Булдыксыз, ялкау, усал, әшәке, Ләйләне көне-төне талап ята»,  –  дип, бар дөньяга сөйләп чыктылар. Аларда нахак бик күп, жәлләми өләшәләр. Билгеле инде, боларның башында Сәкинә ханым үзе торды. Айдар нык күзәтү астына эләкте, аның һәр адымын, һәр сулышын гаеп иттеләр. Айдар шаярса да начар, җитди сөйләшсә дә үзен әллә кемгә куеп йөрү булып чыга.

Кияү кеше чамалады. Ләйләләр белән авылда беркем аралашмый, күрше-күлән аларны читләтеп үтә. Айдар белән аралашканда:

– Әллә нинди көнчел, нахак яга торган кешеләр алар,  –  дип әйткәлиләр иде.

– Сәкинә авыргач, күрше хакы дип, өен карап, чәй- ләрен куеп тордым. Ярты ел элек үзем операция яса- тып кайттым. Йортны караштыра алмассың микән дигәч, вакытым юк, диде. Больницадан кайткач, хәл бе- лергә дә кермәде Сәкинә,  –  дип сөйләде күрше апасы.

Күршеләр Айдар белән аралашырга бераз шикләнеп йөрсәләр дә, кияүнең Сәкинә кебек кара үчле, сүз йөртүчән түгеллеген тиз белеп алдылар, шуңа күрә, кунакка кайткан чагында, әллә каян кычкырып сәлам бирәләр, капка төбенә чыкса, иркенләп сөйләшә башлыйлар иде.

Сәкинә ханымга бу бер дә ошамады. Шулай булмый ни, кияүне кеше алдында әшәке кеше итеп күрсәтү читенләште аңа. Ләкин халык үзенчә хәл итте. Сәкинә теләгәнчә түгел. «Их, нинди егетләр шундый кешеләр кулына килеп эләгә бит!»  –  Күршеләрнең Айдар турында фикере шундый булды. Аңа карап, гаилә белән талау һич тукталмады.

– Кода-кодагыен әйтмим дә инде  –  ике ялкау. Ләйлә аларга кайтса, кодагый кузгалмый да икән. Бар эшне кызыма өеп калдыра. Кода да аннан калышмый, йортында берни эшләгәне юк…

Билгеле инде, Сәкинә үзләренең иске йортта гомер иткәннәрен, каралты-куралары ишелергә торганын исенә дә китермәде. Халидә апа белән Раят абыйның шыңгырдап торган таза, төзек, чиста хуҗалыгы ук аларның нинди тырыш кешеләр икәнен сөйләп тора югыйсә.

Сәкинә белән Илдар шуңа да күршеләрне күрә алмас булдылар. Бар яктан аларның иске йортларын таза хуҗалыклар урап алган. Сарайларында икешәр баш сыер, берничә симертеләсе бозау, сарыклар, ул тавык-чебеш, каз-үрдәк дисеңме!.. Ә үзләренең хуҗалыгындагы мал көчкә-көчкә ун тавыкка җитә.

– Атлаган саен сине көйләргә, кем әле син шулкадәр?  –  дип, Ләйлә һаман ирен битәрләүдән туктамады.

Аңа Лилия кушыла:

– Әйе шул. Өйдә бераз шыпырт кына йөрсәң дә ярар иде…

Айдар тагын шуны аңлады: Лилия аларга торырга бер максат белән кертелгән  –  аны чын-чынлап буйсындыру, тәмам бөгеп бетерү өчен… Моны вакытында туктатырга кирәк. Ул Лилиянең каршысына ук килеп басты:

– Син, минем йортка кереп, мине таларга җыена- сың, ахры, кызый? Мин сиңа ирек бирмәячәкмен, аңладыңмы? Кеше йортында тавыш чыгарып йөрергә сиңа кем рөхсәт бирде әле? Үз йортымда мин сөйләшергә тиеш түгел, алайса? Үзең ир белән хатын арасына кысылмый торсаң, минемчә, яхшырак булыр.

Лилиянең күзләре шар булды. Алай булырга тиеш түгел иде бит. Ул болай каты, кискен җавапка әзер түгел иде, куркып китте, күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Әйе, өелеп ябышканнар, гадәттә, куркак булалар.

Лилия тиз генә киенде дә әйберләрен алып чыгып китте.

– Ник аңа шулай дидең инде?  –  дип, Ләйлә ысылдады.  –  Эндәшмәсәң ярамый идеме?

– Көннең көнендә эндәшми генә үз йортымда яшәргә кушасыңмыни миңа? Вакытында туктатырга кирәк бу хәлне.

Ләйлә телефонга барып ябышты:

– Алло, әни…

Айдарның Лилияне өйдән куып чыгаруы хакындагы хәбәр ярты сәгать эчендә Сәкинәнең бар туганнарына мәгълүм булды.

Кичерә алмады Сәкинә башбирмәс киявен. Барысы да аннан куркып тора, каршы сүз әйтми. Ә бу нишли?! Ярар, бу юлы нияте барып чыкмады, җебегән Лилия булдыра алмады. Ләкин «җиңдем» дип уйлама, кияү, «Сәкинә» диләр мине!


* * *

Хәтирәнең авылдан шәһәргә күчү сәбәбе башка авыл кызларыныкыннан һич аерылмый. Сазга баткан фермадан, чөгендер чүбеннән качып килде ул. Тик шунысы: Хәтирә бу адымны ясарга егерме дүрт яше тулгач кына батырчылык итте. Кыз иң элек авыл мәктәбендә бер-ике ел укытып йөрде, аннары гына авылны ташлап чыгып китте. Туган апасы ике бүлмәле фатирда ялгызы гына яшәп ята иде, кызны үзенә иптәшкә чакырды:

– Авылда тормыш та, аек кияү дә юк. Әйдә минем янга шәһәргә,  –  диде.

Кияү дигәннән, Хәтирә кич клубка чыгуның бер дә кызыгын тапмады. Авызларыннан көмешкә исе килеп торган егетләр белән аралашуны кирәксенмәде, чөнки Хәтирәнең әтисе беркайчан аракы белән шаярмады. Шулай итеп, кыз, өйдә утыра торгач, егерме дүртне дә тутырды. Шул ук апасы ярдәме белән төзелеш оешмасына генераль директор Соломин Сергей Ивановичның сәркатибе булып урнаша алды. Хезмәте авыр түгел. Белеме булган кыз документлар эшен тиз төшенде. Торуы шул апасында булды, кичке клубларга барып, егетләр эзләп йөрмәде. Чынлыкта, мәхәббәт дигән хис кызга әле таныш түгел иде.

Ул шулай иртән эшенә килеп утыра да эшкә ябыша. Сергей Иванович өчен мондый сәркатиб чын бүләк кебек булды. Күп нәрсәне өстән кушканны да көтмичә эшләп куя, бар шартын китереп, документларны тутыра. Директорга инде кул гына куясы кала. Шуңа күрә Сергей Иванович кызның хезмәт хакын да бераз арттырды.

– Исәнмесез, хуҗа мондамы икән?

Кыз башын күтәреп ишеккә карады. Ишектә мөлаем генә ир басып тора. Шундый ягымлы итеп елмайган үзе. Кызның өстенә бер чиләк кайнар су койгандай булды.

– Монда, сез кем буласыз, абый?

– Айдар булам мин, сеңлем. Миңа хуҗа кирәк иде,  –  дип, ул тагын елмайды.

Елмаюы шуның кадәр матур булып чыкты, кызның сулышы капты.

– Ә, әйе, ул сезне көтә инде, керегез,  –  диде кыз, көчкә телен әйләндереп.

– Рәхмәт,  –  диде дә, Айдар Соломин янына кереп китте.

Хәтирә, хәле китеп, урындык аркасына сөялде. Нәрсә булды соң әле бу, нигә сулышы капты, нигә хәле китте? Кыз күзләрен йомды, тагын баягы ир затын күзаллады. Әллә гашыйк булды инде? Аның бар күзәнәкләре, бар кан бөртекләре «Булса ни! Мин  –  хатын-кыз!» дип, котырынып эшләргә тотынды.





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/zinnur-timergaliev/kich-yarattym-zh-yentyk/) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



Язучы үзенең беренче җитди китабында яшәешнең иң кискен мәсьәләләрен хәл итәргә алына. Аны бигрәк тә авыр сынаулар үтеп бәхеткә омтылучы яшьләр, яшь гаиләләр язмышы, шул язмышлар белән бәйле милли геройлар, образ-символлар, тормыш детальләре җәлеп итә. Автор тормышта мәхәббәтнең нәфрәттән өстен булуын тагын бер мәртәбә раслап күрсәтә.

Как скачать книгу - "Кичә яраттым (җыентык)" в fb2, ePub, txt и других форматах?

  1. Нажмите на кнопку "полная версия" справа от обложки книги на версии сайта для ПК или под обложкой на мобюильной версии сайта
    Полная версия книги
  2. Купите книгу на литресе по кнопке со скриншота
    Пример кнопки для покупки книги
    Если книга "Кичә яраттым (җыентык)" доступна в бесплатно то будет вот такая кнопка
    Пример кнопки, если книга бесплатная
  3. Выполните вход в личный кабинет на сайте ЛитРес с вашим логином и паролем.
  4. В правом верхнем углу сайта нажмите «Мои книги» и перейдите в подраздел «Мои».
  5. Нажмите на обложку книги -"Кичә яраттым (җыентык)", чтобы скачать книгу для телефона или на ПК.
    Аудиокнига - «Кичә яраттым (җыентык)»
  6. В разделе «Скачать в виде файла» нажмите на нужный вам формат файла:

    Для чтения на телефоне подойдут следующие форматы (при клике на формат вы можете сразу скачать бесплатно фрагмент книги "Кичә яраттым (җыентык)" для ознакомления):

    • FB2 - Для телефонов, планшетов на Android, электронных книг (кроме Kindle) и других программ
    • EPUB - подходит для устройств на ios (iPhone, iPad, Mac) и большинства приложений для чтения

    Для чтения на компьютере подходят форматы:

    • TXT - можно открыть на любом компьютере в текстовом редакторе
    • RTF - также можно открыть на любом ПК
    • A4 PDF - открывается в программе Adobe Reader

    Другие форматы:

    • MOBI - подходит для электронных книг Kindle и Android-приложений
    • IOS.EPUB - идеально подойдет для iPhone и iPad
    • A6 PDF - оптимизирован и подойдет для смартфонов
    • FB3 - более развитый формат FB2

  7. Сохраните файл на свой компьютер или телефоне.

Последние отзывы
Оставьте отзыв к любой книге и его увидят десятки тысяч людей!
  • константин александрович обрезанов:
    3★
    21.08.2023
  • константин александрович обрезанов:
    3.1★
    11.08.2023
  • Добавить комментарий

    Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *